Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38676 articles
Browse latest View live

Вагыйз Минһаҗевның балалары "Вамин"җирләрен сатып ала

$
0
0
19.08.2015 Икътисад
"Арча" җәмгыяте банкротлыкка чыккан "Вамин-Татарстан" җирләрен сатып алачак. Шунысы кызык: "Арча" җәмгыяте экс-сенатор һәм ТР Дәүләт Советының хәзерге депутаты Вагиз Минһаҗевның балалары – Фәридә Фазлыева һәм Минтимер Минһаҗев кулында булган

"Коммерсант" хәбәр итүенчә, әлеге җәмгыять җир кишәрлекләре сату аукционында җиңүче булып танылган. Әлеге оешма Арча районындагы 33 мең квадрат метр мәйдандагы җир кишәрлеге өчен 255 400 сум акча тәкъдим иткән. Шушы ук кишәрлеккә дәгъва иткән Әлмәт эшмәкәре Роза Денисова бәяне 252 мең сумнан ңа югары күтәрмәгән. Башлангыч бәя 59 мең 400 сум булган.

Җаваплылыгы чикләнгән "Арча" җәмгыяте "Вамин"ның Арча районындагы тагын ике җир кишәрлеген сатып алырга гариза тапшырган. Мәйданы 955,6 мең квадрат метр һәм 1,03 миллион квадрат метрлы кишәрлекләрнең башлангыч бәясе 1,72 млн. һәм 1,85 млн. сум. Башка дәгъва белдерүче булмаганлыктан аукцион уздырылмаган. Барлык лотлар да банкта залогта.

2013 елның мартында банкрот булган "Вамин Татарстан"ның кредиторларга 12,6 млрд. сум бурычы булуы әйтелде.


---

--- | 19.08.2015

Үрнәк булмаса да, үземнеке

$
0
0
19.08.2015 Язмыш
Без чират торганда таныштык. Дус кызларым белән кинога дип килгән идек, касса янында таптанып торган егет аягыма китереп бас­канны сизми дә калдым. Иптәш кызларым аны әле бүген дә өнәми.

Без Казанда көллият тә­мам­лаганга егерме елга якын вакыт узып киткән. Ул вакытта кинотеатр­ларда яңа фильмнар хәзерге кебек ай саен түгел, күп дигәндә, ярты елга бер тапкыр гына чыга иде. Шуңа күрә тулай торакта яшәүче кыз­ларның бергәләшеп кинога йөрү гадәте бар иде. Җәйге сессияне уңышлы тәмам­лагач, җыелышып, яңа фильм карарга киттек.

Касса янында басып торучы егеткә игътибар да итмәгән булыр идек. Тик бертуктаусыз йә кулындагы сәгатенә, йә халык кил­гән юлга баккан баһадир без, кызларга, бик көлке булып тоелды. Очрашырга сүз куешкан кешесе кил­мәгәндер дип уйладык. Касса янына килеп җиткәч, урын сайларга тотындык. Шул вакыт Фәрит аягыма китереп басты да. Гафу үтенүдән башланган танышу бик тиз җан­ланды. Ул безнең белән бергә кинога керергә рөхсәт сорады. Ризалаштык. Дөрес, бик тиз үкендек тә. Фәрит һәр нәрсәдән кимчелек табып, бертуктаусыз зарлана торган егет булып чыкты. Яңа фильмны да карый башламас борын бетереп ташлады. Бергәләшеп кино ка­равыбызның кызыгы да калмады хәтта. Фильмнан соң иптәш­ләрем бик тиз таралышты. Ә без тулай торакка таба җәяү киттек. Юл буенча дөрес төзелмәгән йортлар, уңай­сыз сукмаклар турында күп ишеттем әле мин.

Тик Фәритнең күңеле яхшы. Кулыннан эш тә килә. Холкында кимчелекле яклары булса да, ошаттым мин аны. Кияүгә чыктым. Хәзер ирем сөйләгәннәрне ишетмим дә, тормыш өйрәтә икән ул. Ә бүл­мә­дәш кызларымның икесе дә Фәрит белән аралашмаска тырыша. Анда тискәрелек күп диләр. Аның каравы, мин кияүдә. Ә аларның берсе туйдан соң бер ел эчендә аерылса, икенчесе кияүгә дә чыкмаган әле. Һаман да идеаль ир-ат эзлиләр. Ә мин андыйлар юк дип уйлыйм. Ефәк тә шоп-шома түгел бит.


120

--- | 15.08.2015

Иң татлы йокы (М.Мәһдиевнең “Бәхилләшү” романыннан)

$
0
0
19.08.2015 Әдәбият
...Соңгы елларда авылда халык саны кимегәч, кайбер җитәкчеләр колхоз фермаларына ярдәм итү максатында, шәһәр газоннарында инженерлар, фән кандидатлары, докторлары көчен файдаланып, печән хәзерләүне оештыра башладылар.

Фәнни-тикшеренү институтлары хезмәткәрләре, чалгыны балтадан аера алмаган дискотека кызлары скверга чыгып, лезвие, пәке, кайчы белән чирәм кыркып, азык-төлек программасына үзләреннән өлеш кертергә омтылдылар. Омтылышның нигезе изге – моңа сокланырга, моны хупларга гына кирәк. Ләкин тирәннәнрәк уйлап карыйк: шәһәр газонында тәүлек буе машина газы иснәп үскән үләннән нинди сөт ясала? Кайбер илләрдә шосседан егерме биш метр киңлектәге арада печәнне терлеккә бөтенләй бирмиләр икән. Аннан соң лезвие, кайчы, пәке ярдәмендә җыйган үлән белән сөтчелек, игенчелекнең язмышын хәл итеп буламы? Бу соң теге, безнең балалык елларындагы бер шаукымның бүгенге энекәше түгелме? Бар иде бит әле шундый еллар, яшелчәчелекне торф чүлмәкләре белән хәл итәргә мөмкин дип язалар иде, бу турыда күпме-күпме китап чыкты, авылларда күпме лекция укылды! Күпме мәктәп директорына, укытучысына, колхоз агрономына «черемәле торф чүлмәкләренә игътибары җитмәгәне өчен» катгый кисәтүләр бирелде, ә кайберләре, бичаралар, шул юлда партия билетларын райком өстәлләренә куйдылар.

...Быел мин бакчабызда тагын печән чаптым. Иң җиләкле урыннарны чапкач, аерым киптердем һәм бакча куенындагы ак мунча алдына кертеп иске диванга түшәдем. Ни генә әйтмәсеннәр, дөньяда иң татлы йокы – хуш исле печән өстендәге йокы. Авылда җиләкле печән өстендә йоклаган бер төн цемент, алебастр, обой, китап, палас, мебель исе килеп торган бүлмәдә йоклаган шәһәр төненең йөзенә тора. Ике көннән мин бакча уртасына кечкенә генә бер кибән дә куйдым. Дөньяда бик күп матур, рәхәт эшләр, мизгелләр бар: үзең җыйган, ремонтлаган машинага карап тору, язып бетергән китабыңның кулъязмасын күтәреп карау һ.б. Морҗачы үз эшенә әледән-әле читкә китеп карап ала, морҗасын әйләнеп уза. Умартачы, чүннеккә кергәч, кортларның тигез гөжләп бал ташуларын зур канәгатьлек белән тыңлап тора. Болар бары да тәнгә, рухка рәхәтлек бирә. Болар турында язылган. Әмма язучылар, журналистлар тарафыннан тасвирланмаган бер эш бар әле дөньяда: ул – печән кибәне салу. Шуны үз кулы белән татымаган кешене мин чын авыл кешесе дип исәпли алмыйм. Гафу итсеннәр. Ә ул болай...

...Аласың шоп-шома бер киштә. Гадәттә, ул ак чыршы киштәсе була. Аның бер генә ботагы да тырпаеп калмаска тиеш. Җирне бер генә көрәк тирәнлегендә алып, аны төп буе белән утыртасың. Аннан бер, ике метр озынлыгындагы (кибәннең зурлыгына карап) күсәкләр белән як-ягыннан терәтәсең. Розетка кебек итеп, күсәкләрнең читтәге башы җирдә, эчке башы җирдән бер аршын чамасы күтәрелеп, кибән үзәгенә – әлеге чыршы агачына терәлә. Бу корылманы «шеш» дип йөртәләр. Сүзлекләрдә «шеш»не «кибән үзәге» дип бирәләр, дөрес түгел. Шеш – әнә шул астагысы. Моның максаты зур. Печән кибәнен салып, очлап бетергәч, аны як-яктан тырма белән тарап матурлыйсың, тигезлисең. Өстән очлаеп калган кибәннең «корсагы» чыгынкы була да аска таба яңадан тарая. Тарыйсың, тарыйсың да аста җиргә тиеп торган итәкне бөтенләй алып бетерәсең. Каплап куйган розетка сыман шешкә кибән шулай итеп утыра да кала. Астан җил йөри, җиргә тимәгәнлектән яңгыр вакытында бер уч та печән череми. Бу – сәнгать әсәре. Печән кибәне салган көн – зур рухи бәйрәм көн.
Ләкин быел бу бәйрәмдә мин иркенләп шатлык кичерә алмадым. Узган ел, мин печән чапканда, янымда улым бар иде, миңа бераз чабышкач (шәһәр малае – чалгысы гел төртелеп торды), мин аңа печәннең иң җиләклесен генә, кояшта җилләтеп, мунча алдына түшәргә куштым. Аның хәрби хезмәткә китәсе елы иде, авылга ул саубуллашырга кайтты. Чыклы төн иде, безнең бакчада берөзлексез чикерткәләр чурлады. Әйтергә кирәк, авылдагы бөтен чикерткә бары тик безнең бакчада гына төн уздыра. Улым белән без җиләк исле печәнгә сузылып яттык, мунча алдында каен миллеге, нарат тактасы исенә җир җиләкле печән исе кушылган, кан сафланган, баш мие бушап, калыгып калган иде.


---

--- | 19.08.2015

Лев Дуров вафат

$
0
0
20.08.2015 Фаҗига
Мәскәүдә 20 августка каршы төндә Лев Дуров вафат булган. Актер соңгы ике атнада хастаханәдә иде.
Танылган театр һәм кино актеры, театр режиссеры, мөгаллим, СССРның халык артисты Лев Дуров 1931 елның 23 декабрендә дөньяга килгән. Кинога 1954 елда төшә башлый һәм 160лап роль башкара. Аеруча "Д’Артаньян и три мушкетера", "Это мы, господи", "Семнадцать мгновений весны", "Большая перемена", "Каштанка" һәм башка фильмнар аша яхшы таныш.   Актерны хастаханәгә 7 август көнне салалар. Табиблар анда пневмониянең авыр формасы, дип диагноз куйды. Ә бер тәүлек элек ашыгыч рәвештә Лев Дуровның йөрәгенә операция ясадылар һәм кома халәтенә җибәрделәр. Табиблар күпме генә тырышса да, аның гомерен саклап кала алмады...
---

--- | 20.08.2015

Ике тапкыр гына кисәтәм...

$
0
0
20.08.2015 Җәмгыять
Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы бирү өчен татар түгел, ә урыс мәктәбендә укырга кирәк. Бу – бүген әти-әниләрнең фикере. Ә татар мәктәбендә белем алганнар ни уйлый? Без газета битләрендә туган телдә белем алуга багышланган сәхифә булдырдык. Беренче кунагыбыз – Казан федераль университеты галиме, математика белгече Әнис Галимҗанов.

– Әнис әфәнде, бүген татар әти-әниләр балаларын, БДИ бирәсе бар дип, урыс мәктәбенә бирә...

– Бу аларның ни дәрә­җә­дә төптән уйлап бетер­мә­­гәнлекләрен күрсәтә. Элег­рәк Мәгариф министрлыгына БДИ нәтиҗәләрен сорап мөрәҗәгать иткәнем булды. Җавап кына бирмәделәр. Ә андагы хезмәткәрләр татар мәктәпләре тәмам­лаган­нар­ның имтихан баллары югарырак булуын үзләре үк әй­теп тора. Без университетта ноябрь-декабрь айларында беренче курс студент­ла­рының белемнәрен кабат сы­нап карыйбыз. Моннан берничә ел элек математика буенча имтихан уздырдык. Ул вакытта татар бүлеге бар иде әле. Андагы студент­ларның БДИ билгеләре рус бүлегенекеннән түбән­рәк иде. Ә кабат БДИ биргәндә, татар бүлеге студентлары үзләренең билге­ләрен раслады, урыс бү­легенеке исә элеккелә­рен­нән сизелерлек түбән иде.

– Сез Балтач районында саф татар мәктәбен тә­мамлагансыз. Тормышта урыс телен кулланганда кыенлыклар булдымы?

– Бернинди авырлык та очрамады. Беркайчан да үкенмәдем, сөенәм генә.

– Шулай да бүген урыс мәк­тәбендә укыр идегезме?

– Мин бит Татарстанда, татар авылында туып үстем. Мин беренче класска кер­гән­дә, Аллага шөкер, безнең алда сайлау мөмкинлеге юк иде. Әгәр ул вакытта сайлау мөм­кинлеге булып, әти-әни көч­ләп урыс мәктәбенә алып барса, башта барып керер идем, билгеле. Соңыннан барыбер татар мәктәбенә кү­чәр идем. Унынчы класска Чепьяга төшкәч, мәктәп директоры (мәрхүм Яппаров абый, урыны җәннәттә булсын) мине урыс классына керер­гә кыстады. Кермәдем. Күр­ше авыл балалары белән татар сыйныфында белем алдым. Бөтен фәннәр татарча булды. Ә үземнең балалар укыган мәктәптә татар сыйныфы ачтырдык. Ачмасалар, балаларны укытырга Казаннан авылга алып кайта идем.

– Мәктәптә урыс телен тиешле дәрәҗәдә өйрәт­теләр дип уйлыйсызмы?

– Әйбәт укыдым, бәлки алай ук кирәкмәгәндер дә. Мин бит өч мәктәптә укыдым: Чутай, Нөнәгәр, Чепья мәктәпләрендә. Тормышта юнәлеш биргән ике укытучым бар: математика укытучысы, сыйныф җитәкчебез Гаязетдин абый һәм физика укытучысы Алкин Разит абый. Икесе дә мине Нөнә­гәрдә укытты. Без, заправкага баручы машиналарга утырып, мәктәпкә иртәнге сәгать җидедә үк килеп җитә идек. Гаязетдин абый шул вакытта килеп, безнең белән сөй­лә­шергә, аңлап җиткер­мә­гән­нәргә аңла­тыр­га вакыт таба иде. Математик булуым бе­лән мин аңа бурычлы. Разит абый исә өенә чакырып, си­рәк очрый торган китаплар бирә, без, озаклап, дөнья хәл­ләре турында сөйләшә идек. Физикадан ике тапкыр рес­публика олимпиадасында җиңүем – аның хезмәте. Икесе дә мәрхүм­нәр инде, урыннары оҗмах­та булсын.

– Көнгә ничә сәгать татарча сөйләшәсез?

– Урысча сөйләшкәнем юк диярлек. Эштә (университетта) барысы да татарча белә диярлек, белмәгән­нәре дә минем белән татарча сөй­ләшергә тырыша. Өйдә тулаем татарча, ә урамда мин бик аз булам. Русча сөйләшү күп дигәндә унбиш минут – ярты сәгать­кә җыела торгандыр. Лек­цияләр – урысча атнага ике-өч була, калганнары – татарча, икенче курстан башлап әлегә татар төркеме бар. Кызганыч, быел беренче курста математика укытучыларын татар телендә әзерләү туктатылды. Мәс­кәү бюджет урыннарын бир­мәде, ә рес­публикада татарча укыту өчен 5 миллион сум акча таба алмадылар.

– Балаларыгыз татарча беләме? Гаиләдә нинди телдә аралашасыз?

– Билгеле, татарча. Балалар да, киленнәр дә, онык­лар да татарча сөй­ләшә. Балалар бакчага йөри башлагач, безнең өйдә бер­дәнбер тел – татар теле, дидем. Кеч­кенә бит әле алар, бакчадан кайткач, урысча сүзләр дә ычкындыралар иде. Мин ике тапкыр ки­сәтәм, өченче­сен­дә авызыгызга сугам, дип кур­кыттым. Оныкларга кул кү­тәрелми, инде тел белән генә әй­тәбез. Урыс сүз­ләре кыстыру күзгә күренеп кими, татарча уйлыйлар, сөй­лә­шә­ләр.

– Гаиләдә татарча сөй­ләшеп тә урысча аралашучы балалар бар. Ә без, барысы да гаиләдән килә, дибез...

– Димәк, аларны гаиләдә икейөзле булырга өйрәт­кән­нәр.

– КФУ студентлары татарча беләме?

– Билгеле, тырышалар, ләкин бу күбрәк җитәкче­ләрнең татарча сөйләшергә тырышуы шикелле: алар урысча уйлыйлар, шуны татарчага тәрҗемә итеп баралар. Шулай икәне сизелеп тора. Моннан шундый нә­тиҗә чыгарырга була: туган телгә мөнәсәбәт хәзер яхшырак, ләкин аны өйрәтү тормышка ашырылмый. Татар телен туган тел дип саныйсың икән, син аны куллан, татарча сөй­ләш, уйла, яз, татарча укы, тапшырулар кара, тыңла. Тел ул – аралашу чарасы, эш чарасы булырга тиеш.

– Авылда мәктәпләрне кыскартуга карата фикерегез ничек?

– Билгеле, әгәр балалар саны бик аз икән, тулы канлы урта мәктәп тотып булмый. Чөнки балалар коллективта тәрбияләнергә тиеш, көн­дәш­лекне тоярга, ярышырга өйрәнергә һ.б. Ләкин районда берничә база мәктәбе калдыру белән генә килешәсе килми. База мәктәбендә белем бирү яхшырак дигән нәрсә – уйдырма ул. Барысы да укытучыдан, коллективтан тора. Мәсәлән, безнең авылда төп урта мәктәпне опти­мальләштергәндә, андагы укучылар саны кайбер мәктәпләргә караганда күб­рәк иде. Төп сәбәп – мәктәп бинасы авария хәлендә. Аннан соң инде ничә ел үтте, район башлыгы алышынды, мәктәп һаман да төзелми, башлангыч сыйныф укучылары шул бинаның бер өлешендә укуын дәвам иттерә. Аннан соң, авылда мә­дәният учагы, эш тә булу ки­рәк. Мәктәп ябылуга ук, без­нең авылдан бер яшь гаилә шәһәргә күчеп китте.

– Мәгариф министры булсагыз, милли мәга­риф­тә нинди яңалыклар кертер идегез?

– Иң беренче милли мәгарифне булдырыр идем. Моны, мәгариф министры булып эшләгәндә, остазым Васил абый Гайфуллин эшли башлаган иде һәм бу өлкәдә күп эшләр башкарды ул. Аннан соңгылар исә... Әйтмим инде, барыбер язмассыз. Кыскасы, мин Васил абый эшен дәвам иттерергә тырышыр идем.

– Туган телендә сөй­ләш­­мәүче татарларга карата мөнәсәбәтегез нинди?

– Син Татарстанда торып, татар булып та туган те­леңдә аңлаша алмыйсың икән, димәк, син дөрес яшә­мисең. Туган телеңне, янә­шәдәге кешеләрне хөрмәт итмисең. Әгәр теләп тә өй­рәнә алмыйсың икән, син башсыз, чөнки йөзләп сүзне өйрәнә алмау өчен юләр булырга кирәк.

– 1990 нчы еллардагы милли күтәрелеш чорын сагынасызмы?

– 1990 нчы елларда азрак “дилбегә бушатылгач”, милли күтәрелеш булды һәм ул чагында барлыкка килгән мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмады. Аннан соң эшләр кирегә китте һәм без хәзер “өчле-тугызлы” законнар чорына кердек. Уз­ганнарны сагынудан файда юк, яңадан мөм­кинлек туса, ул вакыттагы хаталарны кабатламыйсы иде. Һәм ки­ләчәк өчен татарча уйлый, сөй­лә­шә белгән яшьлә­ре­безне сак­лап каласы иде. Хәзер исә үсеш турында түгел, сак­лану турында уйларга кирәк.

– Милли җанлы булуы­гыз өчен еш сүгәләрме?

– Юк, күнектеләр инде.


Сәрия МИФТАХОВА

121 | 18.08.2015

Интернетта Динә Гарипова кияү егетенең ФОТОсы чыкты

$
0
0
20.08.2015 Шоу-бизнес
Узып баручы җәйдә никах укытып, кияүгә чыгып йөрүче Динә Гарипованың ире турында мәгълүмат бик аз булды. Ниһаять, кияү егетнең кечкенә генә булса да фотосы челтәрдә таралды.

«StarХит» басмасынадагы мәгълүмат буенча, кияү -  27 яшьлек Равил Бикмөхәммәтов. КФУның мехматын тәмамлаган. Алар Яшел Үзәндә "Родина" мәдәният йортында репетиция вакытында танышкан. Равил - төркеме белән, ә Динә вокал укытучысы белән шөгыльләнгән.

 
---

--- | 20.08.2015

Эмиль Гарипов: «Биш вакыт намазны калдырмаска тырышам» (ФОТО)

$
0
0
20.08.2015 Спорт
Әле кайчан гына күпләрдән: «Ак барс»та гел читтән килгәннәр уйный. Үзебезнең егетләр кайда?» – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Соңгы елларда хәлләр, әкренләп кенә булса да, уңай якка үзгәрә башлады.

Мәсәлән, узган сезонда командабызда республиканың хоккей мәктәпләрендә тәрбияләнгән җиде егет уйнады. Бу команданың дүрттән бере дигән сүз. Дөрес, аларның кайберләре сезон тәмамлангач Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) башка командаларына күчә яисә Америкага ук китеп бара. Әнә, «Ак барс»ка узган сезонда көмеш медальләр яулашкан якташларыбыз Кирилл Петров белән Александр Бурмистров быел башка командалар данын яклаячак. Изге урын буш тормый дигәндәй, алар урынын тагын да яшьрәкләр алачак...

Бүген командадагы үзебезнең уенчылардан иң титуллысы һәм иң тәҗрибәлесе капкачы Эмиль Гариповтыр, мөгаен. «Ак барс» капкасын сакларга 17 яшьтә үк баскан Эмильгә тиздән 24 яшь тула. Шул вакыт эчендә ул яшьләр арасында өч мәртәбә ил беренчелегендә медальләр алырга, ике Универсиада чемпионы булырга, үсмерләр арасында дөнья беренчелегендә көмеш медаль яуларга өлгерде. Универсиадаларда җиңүе өчен аңа халыкара класслы спорт остасы дигән мактаулы дәрәҗә дә бирелде. Шунысы мөһим: бүген аның үз тамашачылары бар. Бар гына түгел, бик күп алар. Чөнки капкачы – ярты команда, дип юкка гына әйтмиләрдер. Команданың җиңү-җиңелмәве капкачыга нык бәйле.

– Эмиль, безнең бу әңгәмә, дөресен генә әйткәндә, узган сезон тәмамланганда, ягъни апрель аенда ук булырга тиеш иде. Тик плей-оффның финалы барганда сезне команданың базасыннан чыгармадылар да диярлек. Телефоннарыгызны да сүндереп куярга кушканнар дип әйттеләр. Димәк, армиядә казармадагы солдатлар кебек яшәгәнсез?

– Ә шулай булмаса, зур уңышка өметләнергә ярамый. Командада тәртип сакланганда гына ниндидер нәтиҗәгә ирешелә. Чыннан да, плей-офф финалында күнегүләр вакытында да, уеннар алдыннан да тренерлар безгә телефоннарны бөтенләй сүндереп куярга тәкъдим иттеләр.

– Инде финалның үзенә килсәк, «Ак барс»ның җиңелү сәбәпләре нәрсәдә? Сәбәп биредә капкачыда гына түгелдер?

– Сәбәпләрне күпләп санарга мөмкин. Иң беренчесе: СКА командасының җиңүгә омтылышы зуррак булгандыр, мөгаен. Аларның ярымфиналда өч уеннан соң 0:3 исәбе белән ЦСКАга оттырып барганда, рәттән дүрт уенда җиңүләре үзе генә дә ни тора! Безнең капкачы Андрес Нельссон бөтен плей-офф буена бер дигән уйнады. Шуңа күрә аның соңгы уенда беренче периодта ук дүрт шайба керттерүен мораль яктан аруы белән генә аңлатып була.

– Я, ярый, сәбәпләрне ачыклап, тиешле нәтиҗәләр ясауны тренерларга һәм белгечләргә калдырыйк. Эмиль, газета укучыларыбызны һәм тамашачыларны синең шәхси тормышың да кызыксындыра. Әти-әниләрең кем? Гаиләдә синнән башка тагын балалар бармы?

– Әтием Рамил белән әнием Наилә – эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Әтине көрәш сөюче тамашачылар яхшы беләләр – ул спорт остасы, Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районы, Арча сабантуйларында мәйдан тоткан, үз авырлыгында Татарстан чемпионы, халыкара фестивальне откан көрәшче. 12 яшьлек энем Җәмил бар. Ул да хоккей белән шөгыльләнә.

Әти үзе дә спортчы булгач, безнең дә спорт белән шөгыльләнүебезне теләде. Әтинең туган ягында – Арча районының Урта Бирәзә авылындагы сабантуйларда көрәшкәнем дә бар әле минем. Ике тапкыр яшьләр арасында батыр да калдым.

– Шулай да көрәшче булып китмәгәнсең...

– 13-15 яшьләрдә генә бил алыштым бит. Ә хоккейга 6 яшьтән йөри башладым. Күз алдыгызга китерегез: 6 яшьлек малайны әти сәгать иртәнге дүртләрдә йокысыннан уята да алтынчы яртыларга Спорт сараена илтеп куя. Ике сәгатьләп шөгыльләнгәннән соң кире өйгә кайтабыз һәм мин мәктәпкә укырга йөгерәм. Әти баштарак «Эмиль түзә алмас, азрак селкенеп йөрер-йөрер дә, бүтән бармас» дип уйлаган. Әмма миңа тимераяклар, хоккей киемнәре киеп, кулга кәшәкә тотып, боз өстендә шайба куу ошап китте.

– Эмиль, сер түгел: хоккей уйный башлаган 100 малайның 99ы һөҗүмче булырга хыяллана. Көндәшләре капкасына шайба керткән уенчының исем-фамилиясен дикторлар кайчакта унар тапкыр кабатлый, тамашачылар да яхшы белә. Ә син ничек капкачы булып киттең?

– Әйе, мин дә башта һөҗүмче идем. Уен саен диярлек көндәшләр капкасына шайба керттем. Тик күнегүләргә йөри башлавымның икенче елында тренер Виталий Петров мине капкага бастырып куя башлады. Тора-бара шайба «тоту» үземә дә ошап китте. Менә шуннан бирле капкачы инде мин.

– Күнегүләр вакытында карап торганым бар: капкага бер минут эчендә дистәләгән шайбалар ыргыталар. Куркытмыймы?

– Юк. Аш пешерүче пычактан курыкмый бит – аның белән ит тә кисә, бәрәңге дә әрчи, яшелчәләр дә турый, бармагы киселү турында уйламый да. Очып килгән шайбадан курыксаң син нинди капкачы инде?

– Шулай да җәрәхәтләнүләр капкачылар арасында да очрыйдыр?

– Булгалый. Бармак сынулар, тән күгәрүләр хоккейчылар өчен гадәти күренеш. 12 яшемдә күнегүләр вакытында бозга ялгыш егылып, умыртка баганасын җәрәхәтләдем. Менә анысы җитди проблема иде. Шул вакытта табиблар хоккейны оныт диделәр. Тик без әти белән аларның бу фикере белән килешергә теләмәдек. Әти өйгә махсус тренажерлар алып кайтты, минем белән үзе дә бөтен дәвалану курсын «узды». Бер ел дигәндә, мин яңадан күнегүләргә йөри башладым. Шулай итеп, минем зур спортка килүемдә һәм нинди генә авырлыклар килсә дә аны ташламавымда әтиемнең роле бик зур.

– Эмиль, син хоккей дөньясында чын-чынлап 2011 елда Төркиянең Эрзрум шәһәрендә үткән кышкы Универсиадада танылдың бугай. Анда капкасын син саклаган безнең хоккей командасы чирекфиналда чехларны 6:1 исәбенә тар-мар итте, ярымфиналда канадалыларны 4:2 исәбенә отты. Финалда сез Белоруссия командасы белән очраштыгыз. Соңыннан әйттеләр, белоруслар җиңсә, аларның Президенты Лукашенко һәр уенчыга машина бирәм дип вәгъдә иткән икән. Әмма сез 1:0 исәбе белән оттыгыз. Син бер генә шайба да керттермәдең. Авыр булгандыр?

– И, Атлас абый, авыр дигән сүз бу очракта берни дә аңлатмый. Мин канадалылар белән уенга югары температура белән чыккан идем, бозда аркадан су акты, әмма түздем. Финалда исә ике бармагымны сындырдым – мин шайба тотам дип егылгач, көндәшләрнең берсе тимераякта минем бармакларым өстеннән шуып узды. Шулай да мин тешемне кысып түздем – үземне алыштыруларын сорамадым.

– Ул чакта командадагы егетләрнең сигезе Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе студентлары иде. Тик соңрак синнән кала аларның берсе дә таныла алмады бугай. Һәрхәлдә ни «Ак барс»та, ни «Нефтехимик»та күренмәделәр. Ни өчен өметле яшьләрнең байтагы өлкәннәр арасында уйный башлауга югала?

– Спортта үзеңне күрсәтү өчен җиде капчык тоз ашарга кирәк, диләр. Ә күпләр аны ашамыйча гына чемпион булырга тели. Аннан соң нинди командада уйнавың, әлеге команданың үз алдына нинди бурычлар куюы да бик мөһим. Әйтик, безнең «Ак барс» ел саен үз алдына Гагарин кубогын оту бурычын куя һәм шуңа омтыла да.

– Аннан соң команданың уңышында төбәк җитәкчеләренең хоккейга мөнәсәбәте дә зур роль уйныйдыр?..

– Дөрес әйтәсез. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов эштән бушаган арада үзе дә хоккей уйный. Аның ничек бирелеп уйнаганын карап торганым бар. Безнең республикадагы кадәр Спорт сарайлары башка бер генә төбәктә дә юк. «Ак барс»ның ял итү, күнегүләр үткәрү өчен төзелгән базасына чит ил уенчылары да кызыга.

– Энекәшең Җәмил дә хоккей секциясенә йөри, ул да синең кебек танылган капкачы булмакчы. Аңардан оста спортчы чыгар дип уйлыйсыңмы?

– Вакыт күрсәтер. Җидедәге җитмешкә төрләнә, диләр бит. Дөрес, аңа хәзер 12 яшь – бу яшьтә инде мин малайлар арасында Русия беренчелегендә бронза медаль откан идем. Алдан бернәрсә дә юрарга теләмим.

– Хоккейда табынган капкачыларың бармы?

– Юк. Сокланган уенчыларым бар, ә мөкиббән китеп табынганым юк. Хәтерлисезме, 2008 елда «Ак барс»та американ Роберт Эш уйнап алды. Ул мине хоккейчы һөнәренең күп кенә серләренә өйрәтте. Аннан соң Финляндиядән килгән Петри Веханеннан да байтак кына файдалы киңәшләр ишеттем.

– Мин әтиеңне бик яхшы беләм: ул син Казанда уйнаганда бер генә уеныңны да калдырмаска тырыша. Шунысы кызык: син яхшы уйнасаң, да, шайба керттерсәң дә тыныч кына утыра – хисләрен йөзенә чыгармый.

– Аның «Татнефть арена»да үзенең даими урыны бар. Уен вакытында мин кайчакта әтигә карап алам. Ул тыныч икән, димәк, миңа да шулай тыныч уйнарга кирәк. Әгәр дә чәбәләнә башласаң, капкаңа шайба керәсен көт тә тор...

– Барлык командаларда да капкачылар белән шөгыльләнүче махсус тренерлар эшли. «Ак барс»та мондый тренер – Сергей Абрамов. Ул уеннар вакытында киңәшләр бирә аламы? Чөнки матч барганда Спорт сараендагы шау-шу вакытында тренер нәрсәдер кычкырса да ишетелмәскә мөмкин бит.

– Уен вакытында кычкырмый да, ишарәләр белән дә нәрсәдер әйтми. Тәнәфес вакытында, күнегүләрдә, уеннарны анализлаганда киңәшләрен бирә, әлбәттә. Чөнки ул ил җыелма командасында уйнаган тәҗрибәле капкачы.

– Һәр уенчының, шул исәптән капкачыларның да үз ырым-шырымнары, ышанулары, сәер гадәтләре була диләр. Әйтик, кемдер уен алдыннан кәшәкәсе белән капка баганаларына сугып чыга, кемдер биеп ала. Син ни эшлисең?

– Берничә секунд сәҗдәгә китеп алам һәм Алладан җиңү сорыйм.

– Димәк, Аллага ышанасың.

– Әйе, биш вакыт намазны калдырмаска тырышам.

– Быел ураза тоттыңмы соң?

– Юк, быел ул күнегүләр вакытына туры килде. Менә киләсе елга, Алла боерса, безнең ял вакытына туры киләчәк – тотарга исәбем бар.

– Быелгы КХЛ чемпионаты гадәттәгечә сентябрьдә түгел, ә августта ук башлана. Команда үз алдына нинди бурычлар куйды?

– «Ак барс»ның максаты һәрвакыттагыча бер генә – Гагарин кубогын оту.

– Эмиль, бик тиздән, ягъни 15 августта сиңа 24 яшь тула. Меңәрләгән газета укучыларыбыз исеменнән сине туган көнең белән котлыйбыз һәм барлык хыялларыңның да тормышка ашуын телибез.

– Рәхмәт.

Эмиль әтисе һәм әнисе белән


Атлас ГАФИЯТОВ

--- | 20.08.2015

Казанлылар легендар зәңгәр шәл белән фотога төшә алачак

$
0
0
20.08.2015 Мәдәният
Игътибар! 23 август (якшәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданга чакырабыз. Сез халык арасыннан театрның яшь артисты Ришат Әхмәдуллинны табып, легендар зәңгәр шәл белән фотога төшә алачаксыз.

Катнашучылар театрдан бүләк тә алу бәхетенә ирешәчәкләр.


---

--- | 20.08.2015

Гөлшат Гыймадиева радионы сагынмый

$
0
0
20.08.2015 Шоу-бизнес
«Болгар» радиосы алып баручысы Гөлшат Гыймадиеваның радиодан киткәненә дә шактый вакыт узган инде.

– 20 апрельдән яңа эштә эшлим: «Сәләт» яшьләр оешмасының медиа-үзәк җитәкчесе итеп билгеләделәр. 1998 елдан бирле радиода эшләгәнгә, планны үтәгәнмен дип уйлыйм. Мин үзем дә – 1998 ел сәлкеше. Бервакыт «Сәләт» җитәкчелеге белән сөйләшеп утырганда, эшкә чакыр­дылар. Башта икеләндем, курыктым. Ләкин күзне йомып алынырга булдым. Радиодан китәр алдыннан бер-­ике көн күңелдә авыр булды. Әмма, ни хикмәт, сагынмыйм. Башта эшкә кереп китүе кыенрак иде, чөнки кызу чакка, «печән өстенә» туры килдем. Июльдә «Сәләт-Биләр» форумын уздырдык. Шуннан соң Актанышның Агыйдел елгасы ярында «Агыйдел» интеллектуаль форумын оештырдык, менә әле кичә генә кайттык. Җәйне шулай эшләп ял итеп үткәрдек. Алда – Иске Казан форумы. Шуңа әзерлек бара.


Ландыш КӘЮИРОВА

--- | 19.08.2015

Татарстанда ярты елда уртача хезмәт хакы 28,6 мең сумга җиткән

$
0
0
20.08.2015 Җәмгыять
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 28 мең 637 сум 50 тиен тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстатның социаль өлкә һәм фән хезмәткәрләренең аерым категориясе хезмәт хаклары мониторингында белдерелә.

Мониторинг нәтиҗәләре буенча, бу чорда республикада гомуммәгариф өлкәсендә уртача хезмәт хакы 26 мең 429 сум тәшкил итә. ТР да укытучыларның уртача хезмәт хакы – 33 мең 958 сум.

Шулай ук социаль өлкә һәм фән хезмәткәрләренең хезмәт хаклары үсешендә дә уңай динамика күзәтелә. Элеккеге мониторинг материалларында, 2015 елның гыйнвар-март айларында уртача хезмәт хакы 27 мең 207 сум, шул исәптән гомуммәгариф өлкәсендә – 22 мең 435 сум, укытучыларның – 28 мең 189 сум. Хәзер иң зур хезмәт хакы югары һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучыларында – 44 мең 340 сум. Бу Татарстан буенча уртача хезмәт хакының 154,8 процентын тәшкил итә.

Иң аз хезмәт хакы кече медицина персоналында – уртача 15 мең 147 сум, бу республика буенча уртача хезмәт хакының 52,9 процентын гына тәшкил итә.


---

--- | 19.08.2015

Гүзәлемне Берлинга җырларга чакырганнар

$
0
0
20.08.2015 Шоу-бизнес
Талантлы җырчы Гүзәлем иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, белем алырга, укырга да өлгерә. Быел җырчы Әлмәтнең дәүләт нефть институтын тәмамлап, дипломлы белгеч булды. Тик Гүзәлем моның белән чикләнергә теләмичә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына профессор Венера Ганиева кафедрасына да укырга кергән.

– Диплом җыю максатыннан укырга кермәдем. Минем максатым - вокал серләренә төшенү, үземдә булган мөмкинлекләрне ачу. Хәтта махсус үзем өчен генә индивидуаль программа да төзелде, – дип сөйләде Гүзәлем Intertat.ru хәбәрчесенә. Шулай итеп, 1 сентябрьдән җырчы Гүзәлем кабат студент булачак!

Билгеле булганча, җырчы күптән түгел генә "Әни, әни!" җырына клип төшерде. Бу клип шулкадәр дәрәҗәдә популярлык казанган ки, Гүзәлемне шушы җырны башкару өчен төрле чараларга, хәтта чит илләргә чакыра башлаганнар. Ә якын арада җырчы Берлинда узачак чарага барып, әлеге җырын башкарырга җыена.

Гүзәлем тормыш иптәше, җырчы Салават Миңнеханов белән туй, юбилей , төрле мәҗлесләр алып бара. Һәр атналары тыгыз, эш белән уза аларның, шуңа да быел чит илгә барырга да вакытлары булмаган. Ә шушы көннәрдә йолдызлы гаилә "Кил, кил" исемле дуэт җырына клип төшерү белән мәшгуль. Әлеге клип шаян рухта булачак, аның төп герое - Азнакай районы Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби! Салаватның әби белән төшкән видеосы бөтен Интернет челтәрен шаулатырга өлгерде инде. Тәслия әбине "Татарская бабушка - энерджайзер" дип атаганнар. Клип әлегә төшерелеп бетмәгән, тиздән Intertat.ru газетасында бу клиптан фоторепортаж дөнья күрәчәк. Аның эчтәлеге турында да тиздән чыгачак язмабызда тәфсилләп язарбыз.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 19.08.2015

Болгарда төзелә торган кунакханәне «Ага-Базар» һәм «Мин сине яратам» дип атарга тәкъдим ителә

$
0
0
21.08.2015 Мәдәният
Болгарда төзелә торган кунакханә комплексына иң яхшы исем конкурсына 100 артык исем җибәрелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.
Искәртеп үтик, конкурс 11 августта булачак кунакханә территориясендә игълан ителде. Конкурска заявкалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, 5-31 октябрьдә интернетта ачык тавыш бирү үткәрелә, җиңүчеләр 1 ноябрьдә билгеле булачак.   “Кунакханә бик матур һәм зәвык белән эшләнгән булачак. Әлбәттә, туры килерлек исем кирәк. Ул исемне ишетү белән кешедә анда бару теләге уянырлык булсын. Ул исем үзенә тартып торырга, риваятьләр, тарих вәгъдә итәргә, урнашу урынын ачып бирергә тиеш. Татарстанда тарих белән кызыксынучы иҗади кешеләр бар, дип уйлыйм”, - диде Сергей Иванов.   Аның сүзләренчә, конкурсны оештыручыларга кунакханә исеме өчен кызыклы атамалар килгән. Мисал өчен, конкурста катнашучылар кунакханә комплексы исеме буларак “Гарәб төне”, “Таҗ-Махал”, “Ага-Базар”, “Алтын Урда”, "Идел Болгары”, Атлантида кызы”, "Хан сарае” кебек исемнәр тәкъдим итәләр. “Кунакханәне “Мин сине яратам” дип тә атарга тәкъдим итүчеләр бар. Кайбер катнашучылар кунакханә исеме итеп үз исемнәрен тәкъдим итә. Теләсә нинди вариантларны кабул итәбез”, - дип билгеләп үтте спикер.   Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе журналистларга белдергәнчә, иң яхшы исемнәрне сайлап алачак эксперт комиссиясе составына конкурсны оештыручылар, фәнни бергәлек экспертлары, тарихчылар, археологлар, туризм тармагы вәкилләре керә. “Безнең бурыч – беренче чиратта, матур үзенә җәлеп итә торган исем алу, ул шул ук вакытта бу урынның тарихына һәм мирасына да туры килергә тиеш. Шуңа күрә эксперт составында төрле даирә вәкилләре”, - дип аңлатма бирде ул.   ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Татьяна Ларионова белдергәнчә, Болгарда төзеләчәк кунакханә комплексына иң яхшы исемгә конкурс игълан итү идеясен ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.   “Бүген бер көндә генә барлык объектларны карау, экскурсоводларны тыңлап өлгереп булмый. Бу вакыт таләп итә – диде ул. – Киләсе елдан башлап Болгар зур теплоходлар кабул итәчәк, димәк, туристлар саны да артачак.  Болгарда берничә көнгә калу ихтыяҗы туачак”.
Надежда ГОРДЕЕВА

--- | 21.08.2015

Таулы-ташлы Төркиядә (ФОТО)

$
0
0
21.08.2015 Җәмгыять
Миңа быел Кече Азия илендә – Төркия дәүләтендә булырга туры килде. Максатым – география укытучысы буларак, көн-батыштан көнчыгышка таба – Европадан Азиягә күчү иде. Чөнки мин былтыр көнбатыш ягындагы Греция буенча сәяхәт иткән идем.

Кече Азия – Азиянең көньяк-көн-батышындагы зур ярымутрау. Нәкъ шунда, тулысы белән диярлек, Төркия дәүләте урнашкан да инде.

Бодрум. Антик заманда Бодрумның үзәк өлешендә легендар Галикарнас мавзолее урнашкан булган. Рыцарьлар заманында, Изге Петр ныгытмасын төзү вакытында, атаклы мавзолейның мәрмәр һәм гранит блокларыннан файдаланганнар. Әле дә булса бүгенге Бодрумда алар шәһәрнең символы саналалар. Хәзерге вакытта биредә су асты археологиясенең кабатланмас музее бар. Музейда диңгез төбеннән табылган уникаль әйберләрне күреп, аларга карап, хозурланып туярлык түгел.

Әле 60 еллар элек кенә Бодрум урынында балыкчылар бистәсе булган. Ә ул бүген инде танылган курортлар рәтенә керә, Европадан һәм Төркиянең үзеннән бирегә туристлар агыла. Бодрум шулай ук – серфинг һәм паруслы спорт популяр булган шәһәр. Эгей диңгезенең үтә күренмәле суы, матур коену, кызыну урыннары, шәһәрнең искиткеч гүзәл төзелеше – туристларны, ял итүчеләрне үзенә чакырып тора.
Дидим. Бодрумны караганнан соң, туристик автобус безне 90 чакрым ераклыктагы Дидим шәһәренә алып китте. Ул шулай ук Эгей диңгезе буена урнашкан. Шәһәр 1990 еллар тирәсендә генә төзелә башлаган әле, ягъни ул бик яшь. Аңа чаклы биредә балыкчылар авылы гына булган. Ә инде хәзер ул искиткеч матур туристлар үзәгенә әверелеп бара, монда төзелешләр гөрләп тора. Шунысына игътибар иттем, төрекләр 5 катлы биналардан биегрәк биналар төзергә тырышмыйлар. Монда нигездә ике катлы коттеджлар өстенлек итә. Һәр йорт түбәсендә кояш энергиясе белән эшли торган батареялар урнашкан. Алар түләүсез, нужасыз, бернинди чыгымсыз шактый зур бакларда кайнар су җылыталар.

Дидим шулай ук антик шәһәрләр рәтенә керә һәм Аполлон храмы белән нык бәйле. Аполлон храмы Греция дәүләтендә дә бар, үткән ел мин аны караган идем, ләкин ул бик нык җимерелгән, ә биредәге храм шактый дәрәҗәдә сакланып калган. Аның баскычлары шулкадәр биек, көчкә сузылып атлыйсың. Таш колонналарның зурлыгы, биеклеге, төзелеше таң калдыра.

Дидимның Эгей диңгезе яры буендагы комлыгын Алтын ком дип йөртәләр. Биредә су коену, кызыну урыннары тоташ булып, яр буенча сузылган. Мин дә анда озак кына су коендым, рәхәтләнеп кызындым.

Дидим шактый зур, ул 2900 гектар мәйданны алып тора, аның 60 чакрымы диңгез буенча сузылган һәм шуның 13 чакрымы су коену, кызыну урыннарына туры килә. Биредә бухталар да бик күп. Диңгез суы чип-чиста, су астындагы балыкларның йөзгәне күренеп тора, вакыт-вакыт алар аякка да килеп бәреләләр.

Истанбул. Төркиягә барып Истанбулны күрмәсәң, Төркияне күрмәгән дә шикелле буласың диләр. География дәресләрендә Истанбул шәһәрен еш искә төшерсәм дә, аны үз күзләрем белән күргәнем юк иде әле. Истанбул халкы ике Мәскәү чаклы икән – биредә 20 млн. чамасы кеше яши. Иң беренче күзгә ташланганы – автомобиль бөкеләре. Казандагы бөкеләр моның белән чагыштырганда чүп кенә.
Истанбул – контрастлар шәһәре. Биредә байлар да, ярлылар да яши. Күп катлы йортлар да, алачыклар да төзелгән һәм әле дә төзелә. Монда чисталык та бар, шапшаклык та җитәрлек.

Шәһәргә нигез безнең эрага чаклы 658-660 елларда ук салынган, борынгы атамасы Бизант булган. Ә инде безнең эрага чаклы 330 елда аны Константинополь дип атап йөртә башлаганнар. Шәһәр Босфор бугазының Мәрмәр диңгезенә чыга торган җиренә урнашкан. Географик урынының уңайлы булуы Истанбулның алга китүенә этәргеч биргән. Биредә зур порт та, тимер юл станциясе дә, халыкара аэропорт та бар. Шәһәр Төркиядә җитештерелгән барлык продукциянең 60 процентын җитештерә.

Истанбулда мине таң калдырганы – Изге София мәчете булды. Аның эченә үтеп керүгә бик зур гөмбәзе шаккатыра, андый гөмбәзне минем моңарчы беркайда да күргәнем булмады. Аның аскы өлешенә Коръән аяте язылган. Аны язу өчен шулкадәр биеклеккә менү һәм язу осталыгы мине гаҗәпләндерде дә инде. Әлеге мәчет хакында уннарча риваять туган, китаплар язылган, фильмнар төшерелгән. Ул Госманлы империясе чорындагы Ислам диненең төп сакчысы булып торган. Биредәге таш диварлар – тарихның үзе.

Шәһәрнең Солтан Әхмәт мәйданын да күрдем. Көнчыгыш Рим империясе чорында әлеге мәйдан ипподром булып хезмәт иткән. Шунда ук урнашкан Солтан Әхмәт мәчете иң матур корылмалардан булса, әлеге мәйдандагы Зәңгәр мәчет алты манарадан ясалуы белән аерылып тора. Ә мондагы Топкапы (туп капкасы) сарае Истанбулны яулап алган Солтан Мәхмәт тарафыннан төзелгән һәм 400 ел дәвамында Госманлы империясенең идарә үзәге булып торган. Биредә чыгарылган карарлар Төркия дәүләтен генә түгел, ә бәлки дөнья тарихын үзгәртүгә дә өлеш керткән. Әлеге сарайда бүгенге көндә иң зур алмаз – “Кашыкчы” алмазы саклана.

География укытучысы буларак, мине Босфор бугазы бик кызыксындырды. Төрекләр аны Кара диңгез бугазы дип атап йөртәләр. Озынлыгы 30 чакрым булган әлеге бугаз Европаны Азиядән аера һәм бер үк вакытта Кара һәм Мәрмәр диңгезләрне тоташтыра. Босфор аша берничә күпер салынган.

Памуккале. Төрекләр шулай ук: “Әгәр инде син Памуккалены барып күрмәсәң, Төркиядә булдым димә”, – дигән гыйбарәне дә кулланалар. Шуңа күрә мин дә Памуккалега бардым. Ул чын-чынлап фантастик урын һәм аның бай тарихы да бар икән. Памуккалены татарчага тәрҗемә иткәндә “мамык кальга” дигән мәгънәне белдерә. Чыннан да, ул мамыкка охшаган сарай, крепость кебек икән. Ул табигый рәвештә барлыкка килгән: җир өстенә ифрат күп күләмдә известь катламнары бүленеп чыккан һәм гаҗәп манзара тудырган. Памуккале бик борынгы заманнан ук дәвалау сыйфатына ия термаль курорт санала. Биредәге су кальцийга бик бай, ул йөзләрчә еллар дәвамында тау авышлыгы буенча агып, могҗизага ия террасалар, кечкенә бассейннар барлыкка китергән. Мондагы термаль бассейнның температурасы 35 градуска җитә. Заманында биредә үзенең сөйгән яры белән Клеопатра да булган, алар шул бассейнда коенганнар. Мин дә алар коенган бассейнда коендым, тик атлап йөрүләре бик кыен булды, чөнки аның төбендә борынгы шәһәр – Хиераполисның бик зур таш калдыклары ята.
Төркия – таулы-ташлы ил, шул ук вакытта таулар ылыслы урманнар белән яшеллеккә төренгәннәр. Ләкин алар никадәр генә матур булсалар да, Татарстанга җитешә алмый инде. Чит илләрдән туган җирне сагынып, аның кадерен белергә өйрәнеп кайтасың.

Фото №1

Фото №2


Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ

--- | 21.08.2015

Cоңгы очрашу

$
0
0
21.08.2015 Мәдәният
Фәнзаман Баттал 1939 елның 16 февралендә Минзәлә районының Урсу авылында туган. Ул – Фатих Хөсни премиясе лауреаты, 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул чакырды, мин аның янына Казанга яшь баладай йөгердем. Белгән, сиз­гән булсам, еллар өстәп, 2039 елда туган көненә генә килер идем. Шулай килешенде: телефоннарны сүн­дермәскә, атнага бер мәр­тәбә шалтыратып, хәл белешеп торырга.

Мин ешрак шалтыраттым. 3 август көн­не аның өендә план кордык: “Казан утлары” журналын укып алабыз, чәй эчә­без, тамак ялгыйбыз, сәгать унбердә “ТНВ” теле­виде­ниесенә барабыз. Аның журналист Нәсимне күрәсе бар иде. Фәнзаман абый Батыр исемле егеткә интервью бирде, тере тавышы истәлек булып калды. Кичке сәгать җидедә күгәрченнәр ашаттык. Сигезенче яртыда өйгә кердек, тамак ялгадык, яхшы тормыш, киләчәк буын, картлар язмышы, мә­хәббәт, экология турында сөйләштек. Язучы Айдар Хәлимне, Сабантуйлар батыры Әсрар Галиевне искә алдык. Мин үзем гер күтәрү остасы гына түгел, җырлау белән дә мавыга идем. Түбән Каманың “Нефтехимик” клубында җыр­ладым. Баянчыбыз Дамир абый белән җитәкчебез Илдус абый Минзәләдән иде­ләр. Миңа берсендә Айдар абый Хәлим бүрек бүләк итте. Шуны искә төшердек. Унберенче яртыларда йокларга яттык. Мин аз гына физкультура ясадым. Фәнзаман абый тыныч йоклады. Ике тапкыр уянды, тәмәке тартты, чәй эчте. Иртән җидедә чәй куеп җибәрдем.

Фән­заман абый кер машинасын кабызды. “Ашыкма, абыем, чәй эчәбез, аннан керләр юарбыз”, – дидем. Ул барып ятты. Өстәл әзерләп, сигезенче яртыда чәйгә чакырдым. “Син эч, мин соңрак каһвә эчәрмен”, – диде. Аннары: “Энем, мин тирлим”, – диде. Сөлгене суга манып, битен, кулын сөртеп, кә­нәфигә утырдым. “Кай җи­рең авырта, күкрәк тирәсе түгелме?” – дип сорадым. “Юк, бер җирем дә авырт­мый”, – диде. “Еш сулыш ала­сың, астма белән авырганың булмадымы?” – дидем. Авыр­маган, аның ни икәнен дә белми булып чыкты. Унынчы унҗиде минутта “ашыгыч ярдәм” чакырдым. Бик зур рәхмәт, 21 нче бригада белгечләре 5-6 минутта килеп җитте. Фәнза­ман абыйны идәнгә яткырдык. Табиб шулай кушты. Машинадан кислород баллоны алып мендем. Укол ясадылар, сис­тема куйдылар. Сис­тема шешә­сен үзем тотып тордым. Аннары кухняга кереп, су алып чыктым, әле үз аңында, нәрсәдер әйтер­гә тели иде. 10 туларга ун минутта табиб: “Абый китә, белгәннәреңә хәбәр ит”, – диде. Беренче булып Атлас­ка, “Татарстан яшь­лә­ре” ре­дакторы урынбасарына, яр­дәм сорап, кайгылы хә­бәрне җиткердем. Тү­бән Камага Рөстәм хәз­рәткә шалтыраттым. Кызы белән кияве, дусты Рәшит, туганы Альберт шунда ук юлга чыктылар. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тиз арада килеп керде. Дуслары Зөлфәт Хәйруллин, Азат, Данил, олы яшьтәге ике апа килде. Телефон туктаусыз шалтырады. Риммага рәх­мәт, җентекләп сорашты. Бу кешеләр чын дуслар иде.

Фәнзаман абый, күгәр­ченнәрең дә сагыналар сине. Балкон тәрәзәңне кагалар. Берсе өйгә кереп әйлә­неп чыкты. “Абыйны алып киттеләр, әнисе янына Мин­зәләгә юл алды ул”, – дидем. Ташлап китүең – безнең өчен зур кайгы һәм ятимлек. Минем өчен тормыш туктап калгандай булды. Участок полициясе хезмәт­кәренә зур рәхмәт. Үзе нәр­сәдер язды, күзеннән яшь тамды. Бу абый белән кү­гәрченнәр ашатканым булды, диде. Фәнзаман абый, син туры сүзле кеше идең, түрәләрнең йөзенә карап әйттең. Сине яратмаган адәм­нәр дә аз булмагандыр.­ Ләкин татар халкы сине яратты, үз итте. Син ярдәм­чел, гадел, кешеләргә үз өле­шеңне дә кызганмый идең, һәрчак ярдәм кулы суздың. Фәнзаман абый, егылсам да, синең күтәреп аласыңны мин һәрчак белеп яшәдем. Син исән булганда шаярдык, шатландык, авырлыклар онытылды. Авыл­дашларың, балала­рың, оныкларыңның кайгысын ур­таклашабыз. Фәнза­ман Бат­тал, Әсрар Гали, Шамил Маннапов... Туган авыл урамнарына аларның исем­нәрен бирерләр дип өмет­ләнәбез.

Без, акрын атлап, Казан урамыннан җырлап кайттык. Син мине хушлашырга чакыргансың. Без сине мәң­гелек йортка озаттык. Кү­ңел өзгәләнде, юкка түгел, җавап таба алмаган сораулар күп калды... Фәнзаман абыйга инфаркт булган. Ике көн элек инфаркт кичергән, аны аяк өсте үткәргән. Табибка елга бер булса да күренергә кирәк дигән сүз инде бу. Ә Фәнзаман Баттал шикелле шәхесләр 100 елга бер генә туа.


Корбан ГАЛИ

121 | 21.08.2015

Автотамаша өчен Казанда бер атнага якын вакытка берничә урамны ябалар

$
0
0
21.08.2015 Авто
“Kazan City Racing” автоспорт тамашасына әзерлек вакытында һәм үткәргән чорда Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданы янында урнашкан берничә урам ябылып торачак. Бу хакта бүген “Татар-Информ” мәгълүмати агентлыгында узган брифинг барышында автотамаша оештыручыларының берсе, “Kazan City Racing” проекты җитәкчесе Дмитрий Мантыцкий хәбәр итте.

Автотамашаны уздыруга әзерлек барышында, автотранспорт хәрәкәтен чикләүләрне азайту өчен, күпчелек монтаж эшләре төнге вакытта үткәреләчәк, дип билгеләп үтте ул.

Транспорт чаралары хәрәкәте чикләнелеше 22 августның 23.00 сәгатеннән 2 сентябрьнең 23.00 сәгатенә кадәр төнге сәгатьләрдә Сул як Болак, Уң як Болак, Ташаяк, Профсоюз, Бауман урамнарына, Меңьеллык паркы, беренче Май Мәйданы авышлыгы, Үзәк стадион янындагы парковка, Бауман урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге авышлык һәм Кол Шәриф мәчете тирәсенә кагылачак.
---

--- | 21.08.2015

Илфак Шиһапов: "Лаеш халкының мишәрчә казы ясап ятмауларын мин болай да чамалый идем"

$
0
0
21.08.2015 Җәмгыять
Ходайга шөкер – мин икътисад белгече түгел. Юкса бүгенге доллар курсы, күчемсез милек бәяләрен фаразлау һәм нефтьнең бер барреле нигә фәлән тәңкә тора дигән сорауга җавап эзләү кебек күңелсез нәрсәләр турында уйлый һәм яза-яза тәмам саташыр идем инде.

Тик шулай да халыкның ничегрәк яшәвен караштырып йөргәндә, башка шул юнәлештәге уйлар кергәли шул. Менә, әйтик, узган атнада авылга кайтышлый, Лаеш районының Имән Кискә авылында яңа җыелган һәм инде тозланган гөмбәләр сатып торучы бер апа янына туктадык.

Матур иде гөмбәләре. Хәер, шушы авыл кешесе Талия апа сата торган гөмбәләр генә түгел, каклаган казлар да, таяк-таяк татарча эшләнгән казы да бик матурлар иде. Уңайсызрак булса да, өйрәнелгән гадәт буенча, төпченеп сорашырга тотындым. Башта шикләнебрәк калган Талия апа, бераздан йомшап, авылчарак итеп сату серләренең беразын ачып бирде. Алар да элек мондагы күпләр кебек, сөт һәм каймак-катык сатудан башлаганнар икән. Тора-бара тауар ассортименты киңәйгән.

– Казларны үзебез дә асрыйбыз да, тик җиткереп булмый бит, – диде Талия апа, бераз уфтанып. Хәзер дуслар, танышлар китерә, аларныкын сатабыз. Казыны да каяндыр китерәләр инде.

Әлбәттә, Лаеш халкының мишәрчә казы ясап ятмауларын мин болай да чамалый идем. Мине гөмбә кызыксындырды.

– Менә бу яңа җыелганнары үзебезнең посадкадан. Җыеп төштек.Ә бу сез кызыккан тозланганнарын бер дустыбыз эшләп бирде. Аңа да файда – безгә дә дигәндәй.

Гөмбәне дә, казыны да, казларны да олы юлдан үтүчеләр бик теләп алалар икән. Хәер, аларны гына түгел. Мин Талия апаны сөйләндереп торган арада гына да, бер ирле-хатынлы пар килеп, Талия ападан чиләге белән бәрәңге алып киттеләр, аннан кемдер казы алды. Тикшерүчеләр килеп азапламыймы дип кызыксындым.

– Юк, алай азаплаганнары юк хәзер. Элегрәк булгалый иде, – диде ул.

Талия апа, билгеле инде, керемнәре күләмен ачмады. Гому­мән, акча мәсьәләсендә бик ачылмады ул. Бары тик гаиләләренең шушы сату белән яшәгәннәрен генә аңладым мин. Бер литрлы банка тозланган гөрәҗдә сатып алдым мин аңардан. Дүрт­йөз тәңкәгә. Аз да түгел, күп тә түгел кебек. Балтачтагы бер апа сезонында көненә ун литрлап гөрәҗдә җыеп тозларга мөмкин дигән иде – алай санасаң, аз чыкмый икән үзе. Гөмбә бит әле шул гөрәҗдә белән генә бетми ул. Хм.

Икътисад дип башлаган идем бит сүземне. Казаннан безнең авылга кайтып җиткәнче, дистәләгән авыл аша узам мин. Олы юл янында урнашкан авыллар аша узам. Бер генә авылда да берни сатучы күренми. Алай гына да түгел, Алексеевск тирәсен узгач, чын-чынлап кереп ашарга урын табуы да кыенрак. Нидән бу? Шул ук районнарда эшсезлектән, акчасызлыктан зарланучылар да бихисап бит. Нигә, әйтик, шул ук юл өстендәге авылларда өйдә пешергән өчпочмак, кыстыбый, мәтрүшкәле чәй сатмаска юлаучыларга? Нигә каклаган каз, гөмбә, казы сатмаска? Нигә авыл саен кечкенә генә, чиста, чын татарча кафелар ачмаска? Казан – Чаллы юлындагы Сай Кичүдә әнә ярты Мамадыш юлаучылар ашатып көн күрә бит. Юк, ачучы да, сатучы да юк. Ялкаулыктанмы бу? Белмим. Тик шунысын беләм, Талия апа кебекләр үзләрен генә түгел, тагын күпмедер гаиләне, шул ук каз үстерүчеләрне, каз каклаучыларны, алма үстерүчеләрне, бәрәңге җитештерүчеләрне, казы ясаучыларны «ашата». Менә шул нәрсәләр, аңлавымча, икътисад дип атала да инде. Начуртыма безгә доллар белән евро курсы, бәрәңге дә, каз да ул чит ил валюталары курсына карап үсми бит алар – кешенең хезмәтенә карап үсә. Бәлки шуны аңласак, бераз зарланудан да туктарбыз, тормышыбыз да яхшырыр иде. Тик белмим шул – шикләнәм. Шул гади нәрсәләрне аңлап, көннәрдән бер көнне хөкүмәтне, «нәчәлствоны», тагын кемнәрнедер сүгүдән туктап, аяк астында яткан акчаны ала башлавыбызга шикләнәм...


Илфак ШИҺАПОВ

--- | 21.08.2015

Казанда 16 яшьлек кыз кияүгә чыккан

$
0
0
21.08.2015 Язмыш
13 августтан 19 августка кадәрге атнада шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 503 сабый (237 ир бала һәм 268 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага – 17, иң олы яшьтәгесенә - 43.
Әти-әниләр балаларына Асель, Эмиль, Тимофей, Марсель, Сәмирә, Диана, Антон, Әмир, Алисә исемнәрен яратып кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр – Инга, Даниэлла, Амаль, Илана, Гайшә, Реналь, Ян.   Шушы вакыт аралыгында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 462 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 17 һәм 16 яшь, иң олыларына 58 һәм 62 яшь, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.
---

--- | 21.08.2015

«Җыртыклы»җырлар

$
0
0
22.08.2015 Мәдәният
Әгәр түрә янына ни дә булса сорарга керәсең икән, моңа әзерләнәсең, бераз дулкынланасың, аны зур күреп, тавышыңны күтәрми генә, тыйнак кына үтенечеңне җиткерәсең. Һәрхәлдә, гозереңне сәхнәгә чыгып кычкырмыйсың...

Христианнарның 10 дин кушуы (заповедь) бар. Менә шуларның берсендә Хак Тәгалә исемен урынсыз җирдә телгә алма («Не упоминай имя Господне в суе»), диелә. Моны христиан диндарлары Хак Тәгаләгә мөрәҗәгать йөрәк аша җиткерелә, дип тә аңлата. Буш такылдауларда, уен-көлке, җыр-биюдә аны телгә алуны тыя әлеге канун.

Ислам тәгълиматында Хак Тәгаләне искә алу зекер дип атала. Зекер әйтүнең үз тәртибе бар. Аңа ихласлык, сабырлык һәм итагатьлелек хас... Хак Тәгаләдән ни дә булса сорыйсың бар икән, моның үз тәртибе: ястү намазыннан соң, өр-яңадан тәһарәт алып, хаҗәт намазы укыла, салаватлар әйтелә, аннары махсус догадан соң теләк теләнә... Дини өлкәдә махсус белемем булмау сәбәпле, барча таләпләрне белеп бетермим, бары тик мәчеттә имамыбыз вәгазьләрендә ишеткәннәрдән чыгып кына язам. Янә килеп, мөселман галимнәре раславынча, кул чабучы кемсә шәригать хөкемендә шаһитлык, таныклык итүче була алмый икән.

Кыскасы, сәхнәгә чыгып, бот һәм арт сан ялтыратып, Хак Тәгаләне җырга кушып әйттерүләрне һәм, гомумән, кул чабып утыруларны ислам тәгълиматы да хупламый...

ТНВ күрсәткән “Музыкаль каймак”ны карагач, буталмадылар микән, каймык дип әйтергә теләмәделәр микән, дип аптыраган идем. Чөнки тапшырганнары татар моңыннан тайпылган, күбесе такмакчыл, башлам һәм очлам өлешләр кат-кат кабатлана... Соңыннан фәһем иттем, “музыкальные сливки”дан туры тәрҗемә, калька аша табылган бугай бу атама...

Кайчагында интернетка кереп, затлы башкаручыларыбыз башкарган борынгы затлы җырларны эзлим. Анда “сез яраткан 7000 татар җыры”, “134 мең татар җыры”, “әби-бабайларыбыз җырлаган, әллә нигә бер булса да тыңларга яраклы иске җырлар” дип тәкъдим ителгән сайтларда үзем теләгәннәрен таба алганым юк... Минемчә, Мәдәният министрлыгынамы, башка берәр мәдәниятебез өчен җаваплы инстанциягәме бу эшне үзагымыннан алып, ниндидер системага салырга һәм милләтебезне җырыннан-моңыннан яздыруга чик куярга иде... Әгәр Татар радиосы фондында сакланган мирасыбыз юк ителгән булса, аерым коллекционерларга мөрәҗәгать итеп, иң асыл, иң затлы классик җырларыбызны, һөнәри композиторлар һөнәри шагыйрьләр белән бергә иҗат иткән, һөнәри музыкантлар уйнавы озатылышында чын һөнәри җырчылар башкарган җәүһәрләребезне рухи галәмебезгә иңдерәсе иде...

Ә «134 мең» дигән җырларга ни булган, дияргә мөмкин мөхтәрәм укучым. Бу язмада аларның барысы турында да түгел, ә Ходай телгә алынганнарын гына күздән кичерик... Сүз башым бит Хак Тәгаләне телгә алган җырлар турында иде, салулап, әллә кайларга кереп кителгән... Озын сүзнең кыскасы, дини хисләр белән шаярган өчен Русия дәүләтендә катгый җаваплылык каралган һәм ул, мисалларда күреп торабыз, эшли дә. Сүз ниндидер сәяси цензура урнаштыру түгел, ә чүп-чарга ОТК режимында чик кую, тиешле белеме, һөнәри сәләте, психик яктан сәламәтлеге шикле “иҗат” ташкынын авызлыклау, кулланучыларны суррогат эшләнмәләрдән аралау турында бара. Сәхнәгә яки эфирга чыгу өчен ниндидер таләпләрне эченә алган сертификатка ия булу кирәктер, дип саныйм. Ә андыйны Мәдәният министрлыгы каршында оештырылган абруйлы шәхесләрдән төзелгән сәнгать комиссиясе бирә алыр кебек...

Ходай исемен телгә алып җырлаулар хакында язып та мәшәкать чикмәс идем, хәлбуки алар бүген шулкадәр ишәйде һәм, әйтергә кирәк, башка темаларны күмеп тә китмәде микән әле. Әлбәттә, боларның көен һәм сүзләрен кем язганын белеп тә булмый, чөнки үзгәртеп кору чорыннан бирле аларны тәгаенләп торуны радио-телевидение өстенә алмый. Янә килеп, җыр текстлары урынны күп алачагы сәбәпле, аларның Ходай сүзе телгә алынган өлешләрен генә китермәкчемен.
Димәк, тәвәккәлләп, башладык:

1. ...Аермачы, Ходай, икмәк-судан...
2. ...Ходай сине миңа саклаган...
3. ...Аерылгач ни буласын тик Ходай гына белә...
4. ...Йә, Ходай, куркыныч төштән үбеп уятчы үзең...
5. ...Гомер юлын узган чакта Ходай биргән ярым син...
6. ...Ялгызлыкта калдырмасын Ходай, ярдәм итсен ялгыз ярларга...
7. ...Ходай безне башкалардан ныграк яраткан...
8. ...Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем...
9. ...Сабырлыклар бирсен Ходай тугансыз булганнарга...
10. ...Ходай безгә чын мәхәббәт бүләк иткән...
..................................................................
38. ...Иман белән яшәт, Тәңрем, ышаныч бир көчемә...
39. ...Сабырлык бир, Тәңрем, урманнарга керәм, бер кычкырып...
..................................................................
97. ...Сез бер гөлнең чәчәкләре диеп, Ходай үзе безне сакласын...
98. ...Нигә Ходай бәхетләрне бертигез бирми икән?..
99. ...Чәчең бодай, бирсен Ходай бер бодайга мең бодай...
100. ...Мин фәрештә, Ходай мине җирдә сине саклар өчен яраткан...
101. ...Җыр-моңнардан, җан-дуслардан, Ходай, безне аерма!..
102. ...Берәүгә дә гомер ике килми, Ходай барсын белеп өләшә...
103. ...Үзебезне хис итәбез Ходай куенында кебек...
104. ...Ни сорасаң, Ходай шуны бирде...
105. ...Әлдә ярый Ходай Тәгалә сезне минем әти-әни итеп яраткан...
106. ...Дуслар белән гөрләп яшәү – Ходай кулында...
107. ...Без бит Ходай балалары, без барыбыз – бертуган!..
108. ...Сакласын Ходай канатны каерыр ялгышлардан...
109. ...Язмыш безне аермасын, Ходай ятим калдырмасын...
110. ...Ходай сиңа гашыйк иткән, инде кирегә юл юк...
111. ...Сөюсез яшәтеп, Ходай сөюгә юл ярадыр...

Күп нокталы юллар урынында да Ходай сүзе кергән җырлардан өзекләр иде. Аларны, барыбер сыйдырып булмас дип, төшереп калдырдым.

Йомгаклап ни әйтергә соң?! Кайсыдыр такмазадан аймыл булып нибары бер җөмлә тел очына менә: “Инде безгә нишләсе, кычкырсаң, кеше ишетәсе...”


Рөстәм ЗАРИПОВ

--- | 21.08.2015

Балам татар телен аңламый

$
0
0
22.08.2015 Мәгариф
Туган телдә сөйләшеп тә, аны аңламаска мөмкинме? Баксаң, татар төркемнәрендә белем алучы кайбер укучылар белән шундый хәлләр дә була икән. Мәктәпләрдә татар телен өйрәнү катлаулыга әйләнде дигән сүзме бу, әллә җиңел яшисебез киләме?

– Мәктәпкә безне татар сыйныфына алдылар. Улыбыз беренче сыйныфны тәмамлады. Сөйләшә белә, әмма өй эшләрен аңламый. Үзе 4-5кә генә укый. Улыбыз тыныч холыклы, аңа стресс кичертәсебез килми. Шуңа күрә рус сыйныфына күче­рергә телим. Әмма мәктәптә башка төркемгә күчерергә вәгъдә бирмәделәр, – дип борчылган иде Саматның әнисе Эльвира каникулның беренче көннәрендә.

Әнисе аңа дәрес әзер­ләргә булыша алмый икән. Үзе дә – шәһәр кызы ул. “Репетитор ялларга теләмибез. Татар теле – чит тел түгел ләбаса!” – ди Эльвира.

Әлеге проблеманы ачык­лау өчен мәктәп белән элемтәгә кердек. “Әти-әни теләге дип кенә без балаларны төркемнән төркемгә күчереп йөртә алмыйбыз бит. Бөтенесе дә күчә башласа, ни була? Рус төрке­мендә буш урын булганда гына күчерергә мөмкин. Шуңа күрә төгәл җавапны август ахырында гына әйтеп була”, – дигән иде директор.

Мондый хәлләр шәһәр мәктәпләрендә еш очрыймы? Аларда татар төркем­нәре булдыруда кыенлык­лар юкмы?
– Безнең гимназиядә андый очраклар юк диярлек. Әмма берничә ел элек милли тәрбия төркемендә укучы бер баланың (монда татарча начаррак белүчеләр­не туплыйбыз) рус төр­кеменә күчәсе килгән иде. Шуннан соң аның белән аралаштык, татарча сораулар бирдек. Ул барысына да уңай җавап бирде. Укытучысы да, ул татар телен белә бит, диде. Шулай итеп, үз төркемендә калды. Рус төркеменә күчү әти-әни теләге булып чыкты. Кайчак алар балаларының мөмкин­леген белми, – ди Казандагы 20 нче татар гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова. – Башлангыч мәктәптә бала үзенең нинди төр­кемдә укуын аңлап бетерми әле. Татар телен белмәгән әти-әниләр балаларына дәрес әзерләр­гә булыша алмаганга борчыла. Сәбәп бары шунда гына.

Быел гимназиядә 1 нче сыйныфка дүрт төркем кабул иткәннәр. Балаларын татарча укытырга теләүчеләр тагын да күбрәк булган. Хәтта татар мәктәбе рус милләтеннән булган гаи­ләләрне дә кызыксындырган. Әмма бер авыз сүз татарча белмәгән баланы кире борырга мәҗбүр булганнар. “Туганнар, күршеләр татарча белә, дәрес әзерлә­гәндә ярдәм итәрләр иде әле”, – дип тә әйтеп караган әти-әниләре.

– Минем тәҗрибәмдә укучыларның татар төрке­меннән күчү очраклары булганы юк. Татар төркем­нәрендә катнаш гаиләләр­дән булганнар шактый. Ярты сыйныф – рус фамилияле балалар. Әмма берсе дә, татарча уку авыр, дип зарланмый. 11 нче сыйныф укучылары май аенда татар теленнән диктантны курыкмыйча язды. Бер татар баласының әнисе әдәбият катлаулы дип ике ел әйтә инде. Дөрес, Яхин методикасы җиңелләрдән түгел. Ләкин баласын рус төркеменә күчерү турында уйламый, – ди Түбән Камадагы 35 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хуҗанбердиева.

“Башта беренчеләрне дүрт сыйныфка тупламакчы идек. Укырга теләк белде­рүчеләр күп булгач, сыйныф санын тагын бергә арттырдык. Барлыгы 153 бала кабул итәчәкбез, – ди Чаллыдагы 2 нче гимназия директоры урынбасары Нурзыя Сәлим­җанова. – Гимна­зиядә укыту нәтиҗәләре яхшы. Әти-әниләрне шул да кызыктыра. Янәшәдә яңа комплекслар төзелде. Анда мәктәп юк. Балалар шуңа да күп килә. Әти-әниләрнең балаларын татарча укытасы килүгә генә бәйле түгел бу. Кайберләре, математиканы русча укытмасагыз, баланы сезгә бирмибез, диләр. Быел кем беренче килде, шуларны алдык. Өч сыйныфта барлык фәннәр дә татарча укытылачак. Калганнарында бары математика гына рус телендә. Бездә 10-11 сыйныфта барлык фәннәр дә рус телендә укытыла. Моны әти-әниләр үзләре сорый. Чөнки БДИны рус телендә бирергә кирәк”.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова бел­дер­гәнчә, әти-әни, гариза тапшырып, баласын башка төркемгә күчерә ала. “Мондый мөрәҗәгатьләр булганда баланың көндә­лекләрен карыйбыз. Күп очракта билгеләр – “4” тә “5” кенә. Димәк, мондый үзгәрешләр әти-әни көй­сезлегенә кайтып кала. Уку программалары катлаулы түгел. Гаиләдә татарча сөйләшү кирәк. Мәктәптә 45 минут дәрестә генә татарчага өйрәнеп булмый. Кайбер әти-әниләр урысча юньләп белми, балалары белән вата-җимерә генә сөйләшә алалар, – ди Лилия Марс кызы.

Республикада барлыгы 827 татар мәктәбе исәпләнә. Чынлыкта аларның барысы да татар мәктәбе була алыр иде. Татар төркемнәренә карата дәгъвалар да ише­тел­мәс иде. Әгәр әти-әниләре үзләре татарча белсә...


Сәрия МИФТАХОВА

121 | 19.08.2015

"Кешене авылдан тартып чыгарып була, авылны кешедән тартып чыгарып булмый"

$
0
0
22.08.2015 Җәмгыять
– Кешене авылдан тартып чыгарып була, авылны кешедән тартып чыгарып булмый, – диләрме әле? Минем турыдадыр инде бу сүзләр. Казанда яши башлаганга быел – 13 ел. Шәһәрләрчә киенергә, сөйләшергә, хәтта атларга өйрәндем кебек. Ләкин барыбер урамдагы бөтен олырак яшьтәге кешеләр белән, бигрәк тә колхоз «персидәтеленә» охшаган галстуклы абыйлар белән исәнләшәсе килә. Кафеда ашагач, арттан савытларны җыям.

Табыннан һаман ризыкларны чүпкә ташлап булмый, бер савытка җыеп, тавык урынына күгәрченнәргә ашатып керәм. Гомумән, чүплеккә чыккач, кайбер нәрсәләргә исем китеп карап торам. И-и-и, авыл өчен кирәк нәрсәләр мондагы...

Кибеттән алган банкадагы салатны ашыйлар да банкасын атып бәрәләр, имеш. Ничек инде өр-яңа банканы атып бәреп була? Хәзергә кадәр базардан бәрәңге сатып алганда, йөрәк әрни. Беренчедән, ул авылдагыча чын түгел. Икенчедән, мин үз кулларым белән бәрәңгене чиләкләп-чиләкләп малларга ашаткан кеше.

Туган авылым ерак минем. Казаннан 300 чакрым ераклыкта. Ләкин барыбер, күңел тулганда, кайтам да китәм. Әллә нәрсә йомшадым әле мин. Әллә акыл килә, әллә картлык, тиле әйтмешли. Әллә икесе бергә җитәкләшеп?.. Шигырьләрдә язылган тау­лары, чишмәләре генә түгел, чебеннәренә кадәр сагындырыла.Чебен дигәннән... Бу юлы авылдан, машинага кереп, бер чебен килгән. Башта юл буе ачуны китереп, тыз-быз очты, куып чыгарып булмады. Шуның белән арып йокыга киттеме, соңга таба тынды. Икенче көнне чыксам, оча теге тагын. И-и-и, күңелемә бертөрле рәхәт булып китте, качмаган. Шулай итеп, бүген алтынчы көн машинамда авылым чебене яши. «Бичура» дип исем куштым. Авыл белән бәйләп тора торган бер җан иясе бит әле ул. «Тиле бу», – дип уйларсыз инде, ләкин мин аңа хәтта ашарга калдыра башладым. Билләһи, бер кисәк кавын чыгарып куйдым. Ашыйсы киләдер бит инде. Кадерле... Күпме күршеләрнең канын эчкән, шушы бәләкәй аяклары белән кайларда гына йөрмәгән дә ниләр өстендә утырмагандыр. Минем авыл чебене бит ул. Матур...

Җырчы Фән абый Вәлиәхмәтов минем моңланып «Гөлҗамал»ны җырлап торганымны ишеткәч әйткән иде:

– Менә бит, Бәдретдинова, син дә нормальный җырларга күчкәнсең. Шулай килә инде ул әкрен генә... Башта моңланасың, аннан авылга кайтып китәсе килә башлый, билеңә шәл, ая­гыңа Сабантуй бәйрәменә дә җон оекбаш киеп менәсең, кәҗә сөте эчәсе килә... Шәһәр уртасында ялгыш авылдашыңны очратсаң, көне буе шуңа шатланып йөрисең. Шуңа бер изгелек эшлисе килә.

Минеке кешечә генә түгел инде... Чебен ашатырмын дип һич уйламаган идем. Пенсиягә чыккач, барыбер авылга кайтып китәм.


Илсөя БӘДРЕТДИНОВА

--- | 19.08.2015
Viewing all 38676 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>