"Кадак", ММММ+, Шомбай һәм тагын бик күп креативлар "Адымнар"ның һәр чыгарылышында. Бүген менә нәрсәләр күрсәтәләр:
---
--- | 22.08.2015
Ул үзенә карата гына түгел, иҗатына, сайлый торган җырларына да бик игътибарлы. Хәзерге вакытта Ранил "Җибәрдем сине" дип исемләнгән тәкъдим итү кичәсенә әзерләнеп йөри. Бу уңайдан җырчы белән аралашып алдык.
- Ранил, Казанда узачак кичә турында сөйлә әле. Нинди шоу көтелә?
- "Җибәрдем сине" исемле тәкъдим итү кичәсе 10 сентябрьдә Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексындагы ресторанында узачак. Кичәнең үзенчәлеге шунда: анда минем бүген популяр булган җырлар яңартылган вариантта тәкъдим ителәчәк. Кичәнең исеменә килгәндә, концертта "Җибәрдем сине" һәм "Син" җырларының премьерасы булачак. Моннан тыш, тагын бер яңа җыр яздыру белән мәшгульмен. Гомумән, кичә күңелгә ятышлы мохиттә узар дип уйлыйм. Шулай ук биюләр дә булачак.
- Әлеге җырны өч ай дәвамында яздыргансыз, дип беләм...
- Чынлап та, "Җибәрдем сине" җыры өстендә аранжировщиклар Лев Емельянов һәм Олег Мифтахов 100 көн эшләде. Алар профессиональ дәрәҗәдә җырны җиренә җиткереп эшкәртте, һәр урынын, борылышын үзенчәлекле итәргә тырышты. Саунд-продюсер Геннадий Юсим да үз өлешен кертте. Гитара партияләрен яздырганда, "Волга-Волга" төркеме музыкантлары, артист Максимның җырчылары җәлеп ителде.
- Якын киләчәккә планнарың?
- Иң беренче чиратта, теләгем - шушы концерт программамны уңышлы гына үткәрү. Аннан соң "Җибәрдем сине" җырына клип төшерергә керешәбез, Алла теләсә. Клипны Рената Литвинова һәм җырчы Земфира белән бергә эшләгән режиссер Роман Ишкинин белән төшерәчәкбез.
Бу сорауга җавап бирү минем өчен катлаулы түгел иде, чөнки бары тик эшләп тапкан хезмәт хакына гына яшим, дүрт кешелек гаиләдә берүзем эшлим һәм Аллаһы Тәгаләнең мине хәләл мал белән генә яшәүгә “хөкем итүе“нә чиксез шат һәм канәгать идем. Әйе, акча җитмәгән, очын-очка ялгап барган чаклар күп булды, әмма фәкыйрьлек аркасында төшенкелеккә бирелмәдем кебек. Тик тормыш булгач, машинасы да кирәк, яхшырак түбә астында да яшисе килә, мал табу мәшәкате иман әһелләрен дә читләп үтми. Ир кеше буларак, гаиләне уртача тормыш дәрәҗәсендә яшәтү минем алда торган бурычларның берсе иде. Тик бу бурычны хәл итүдә мин берничек тә процентлы кредитка мөрәҗәгать итә алмыйм, чөнки риба – катгый тыелган һәм һәлакәткә илтә торган җиде зур гөнаһның берсе. Исламда: “Рибаның иң кечкенәсе мөселманның үз анасы белән зина кылуы кебек“, –дигән сүзләр дә бар һәм бу процентлы акчаларның никадәр җирәнгеч булуына җитәрлек дәлил булып тора.
Машина алуда мин әллә ни кыенлык күрмәдем, Тольяттига барып, дилерлардан яңа машина сатып алырлык акча туплау өчен санаулы берничә ай җитте, дөрес “иномарка“га ук омтылмадым, чөнки акча башка максатлар өчен дә кирәк иде.
Алда тагын бер максат – яңа өй салып чыгу бурычы тора иде. Монысын хәл итү үземә дә кыен булып тоелды. Чөнки инде улым һәм кызым шәһәрдә вузда укый башлады, аларны түләп фатирда тотарга, ач һәм ялангач булмаслык күләмдә акча белән тәэмин итәргә кирәк иде. Гаиләдә реаль рәвештә мал табучы һаман да берүзем генә, эш урыныннан түләнгән хезмәт хакы исә безнең гаиләгә очны-очка ялгап барырга да җитеп үк бетәрлек түгел. Җитмәсә, яшәгән йортның бер өлеше узган көздә авария хәленә якынлашып, яңа йорт төзүне кичекмәстән хәл итәргә кирәклеген искәртте.
Яшермим: килеп туган ситуация башта каушатты, хәл тормыштагы тагын кайбер башка матди проблемалар белән дә кискенләшкән иде. Ноябрь аенда мин унга алтылы мәйданда бөтен уңайлыклары булган йорт салырга, аны иске өйнең таза өлеше белән бер түбә астына кертергә дигән катгый карарга килдем, проектлар-сметалар төзелде, күпме акча табарга кирәклеге тәгаенләнде. Көзге бәяләр сикерүе, декабрь икътисадый түнтәрелеше хәлне катлауландырды, чөнки төзелеш материаллары да “сикерә“.
Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, җәйгә өй төзү мәшәкатен тәмамлап, көзгә инде тынычланырга дигән максат куйдык. Гаиләмә курыкмыйча игълан иттем: “Хәләл малны каян алырга икәнен беләм, шуңа күрә, ин шәә Алла, сентябрьгә яңа йортка керәбез“, – дидем.
26 май көнне без йортның авария хәлендәге өлешен сүтеп ташладык, кызу темплар белән нигез салырга керештек, нигезне салып бетерүгә, ситуацияне катлауландырып, сентябрьдә чит илгә китәчәгемне һәм өй салырга дигән акчаның байтак өлеше шуңа тотылачагын игълан иттем. “Өйне салып бетермичә китәсеңмени?“ – дип коелып төшкән хатыныма: “Ин шәә Алла, сезне газы-суы кергән өйдә калдырып китәм“, – дип ныклы ышаныч белдердем. Еш кына бу карар минем үзем өчен дә авантюра булып тоела иде, аек акыллы танышларның кайберләре дә: “Өй салганда, чит илдә йөрмиләр инде, киләсе елга да өлгерер идең әле“, – дип ярым шелтәле сүзләр әйттеләр, әмма йөрәк Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылган һәм чигенергә урын калмаган иде инде.
Әле узган ел ук хәләл мал табуның ышанычлы һәм гарантияләнгән технологиясенә төшенгән, рус телле бер мөселман сайты өчен шул темага язмалар әзерләп бастырган идем. Технологиянең тормышка ашуы минем үзем өчен дә кызыклы һәм, күңелгә кергән вәсвәсәне куып, төшенкелеккә бирелә башлаганда, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап һәм ул ярдәмнең нәкъ кирәк күләмдә даими килеп торуын туктаусыз тоеп һәм күреп, юлны дәвам иттем.
Өйне сүтеп эшкә керешкәнгә нәкъ ике ай булган көнне районнан газ кертүчеләр килеп җитте, шул ук көннәрдә канализацияне тулысынча ялгап эшләтеп җибәрдек. Мин бу юлларны язганда, урамда салкын яңгыр ява, өй җылытылган, мин чит илгә барырга дигән юл сумкамны тутыра башладым. Артка борылып карыйм да йөрәк белән шөкер итеп көләм: бәяләрнең үсүе, без башта төзегән проектның киңәйтелүе, йорт төзеп төгәлләү өчен без уйламаган да һәм сметага да кертелмәгән байтак материал һәм җиһазның кирәк булуы беренче төзегән сметаны чәлпәрәмә китерде, акча чагыштыргысыз күбрәк кирәк булып чыкты, әмма Аллаһы Тәгалә үзенә тапшырган эшне төгәлләргә ярдәм итә, шуны күрдек.
Дөрес, әлегә өйнең эчендә бизәү эшләре, иске өй өлешендә берникадәр төзәтү-ремонтлау эшләре таләп ителә, алары инде – ин шәә Алла, вакыт эше.
Уңышның гади, әмма үтәү өчен катлаулы бу формуласы – максатка ирешүнең бердәнбер ышанычлы гарантиясе. Бәрәкәтле мал бары тик шул юл белән генә килә. Шуңа күрә риба белән йорт салып була, әмма күңел тынычлыгы бирә торган бәрәкәткә ирешеп булмый. Һәлакәткә илтә торган күп малдан бәрәкәтле аз мал чагыштыргысыз яхшырак.
Хәл белешергә дип, аларның Царицынодагы бакчаларына юл тоттым.
Җәен авылча яшиләр
Хатыны Фатыйма ханым белән алар биредә яздан көзге салкыннарга кадәр яшиләр икән. Әле Сочида ял итеп кайтканнар.
Бакчада алма, карлыган, груша, виноград, слива, сырганак, Урта Азия айвасы кебек җимешләр үсә.
– Быел яшелчә, җиләк-җимеш мул булды. Алты төрле сортлы виноградның дүртесе җимеш бирә. Кыш буе үзебез ясаган җиләк-җимеш соклары, тозланган кыяр-помидорлар белән сыйланабыз. Бакчада күбрәк Фатыйма эшли. Мин күбрәк балта-пычкы эшләре белән шөгыльләнәм. Мунчасын да үзебез төзеп куйдык, – ди композитор.
Тынгысыз җан икәнлекләре әллә каян күренеп тора. Тавыклар да алганнар.
– Җәй буе кибеттән йомырка алганыбыз юк. Аларга чиста ризык кына ашатабыз, шулай итеп, үзебез дә экологик чиста йомырка ашыйбыз, – ди Фатыйма ханым.
«Безне җыр-моң кавыштырды»
Бу тату, бер-берсе өчен җан атып торган парга: «Ничек кавыштыгыз?» – дигән сорауны бирмичә кала алмадым. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма Имашева үзенең җырлый башлаган чакларын искә төшереп алды.
– Мөслим районының Югары Табын авылыннан мин. Әтием Хәниф бик матур җырлый иде. Җырлау сәләте аннан күчкәндер. Бервакыт, мәктәптә укыганда, лагерьга бардым. Анда абыем вожатый булып эшли иде. Баянда уйнап балаларны җырлата, мине җырлатмый. «Аяк астында буталып йөрмә әле», – дип, читкәрәк җибәрде. Елап җибәргәч кенә җырлатырга булды. Мин анда немецча җырлап күрсәттем. Шуннан соң районда уза торган конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар алып кайта башладым. VIII сыйныфтан соң мәктәптә аттестат бирмәү сәбәпле, музыка училищесына китә алмадым. Бервакыт авылыбызга танылган музыкантлар Заһид Хәбибуллин белән Фәйзи Садыйков килде. Җырлаганымны тыңлап карадылар да Казанга килергә куштылар. Әмма югары уку йортына кергәнче, хезмәт юлымны заводта эшче буларак башлап җибәрдем. Шулай да җырламыйча түзеп булмый. Ансамбльгә йөрим дип, Төзүчеләр мәдәният сараена барып кердем. Ә анда Мәсгут Имашев утыра. Җырлап күрсәткәч: «Без монда Вафирә Гыйззәтуллина белән икебез дә ансамбльдә эшлибез. Кайсыбызны сайлыйсың?» – дип сорады. Мин Вафирәне сайладым. Аннары безне Мәсгутка калдырдылар. Шулай итеп, аралар якынайды, безне җыр-моң кавыштырды. «Үзеннән өлкән кешегә чыккан» дип сөйләүчеләр дә булды, әмма мин беркайчан да үкенмәдем. Ул бик кешелекле. Без һәрвакыт уртак тел табып яшәдек.
«Кыр казлары артыннан» җырын елый-елый яздым»
Әдәбият һәм сәнгать кешесе һәрвакыт үзенең иҗат җимешләренә куанып яши. Ике йөзләп җыр авторы Мәсгут Имашевның андый шатлыклы мизгелләре күп булгандыр. «Шулай да арада иң кадерлеләре бармы?» – дип сорыйм композитордан.
– Беренче язган җырларым бик кадерле. Яшь чагында Пермьда заводта эшләгәндә туган җырларым күңелгә бик якын: «Кыр казлары», «Көймәдә», «Чакыру» һәм башкалар. Һаман да колагымда яңгырап торалар. Спектакльләргә язган җырлар бик кадерле, чөнки әсәрләрдәге язмышлар миңа бик тәэсир итте. «Кыр казлары артыннан» җырын тулай торакка бикләнеп, Ясминә образын кызганып, елый-елый яздым. Соңыннан Исламия Мәхмүтова аны тетрәндергеч итеп җырлады. Әле хәзер дә язудан туктаган юк. Җырчылар җырларымны сорап ала. Яңарак кына Ринат Мөслимов шигыренә «Салмагыз сөю балдагын» дигән җыр яздым. Элек язганнарын эшкәртәм. Үз җырларымнан торган китап чыгарырга исәп. Ә якташларым минем иҗатка багышланганын чыгарырга ниятли.
Үзем әле театр училищесында вокал дәресләре укытып йөрим. Безнең максат: театр артистларын җырларга өйрәтү. Бездә укып җырчы булып киткәннәрен дә беләсез. Әйтик, Хәния Фәрхи, Резидә Төхвәтуллина, Илнур Нуриев шундыйлардан. Камал театрында бик матур җырлаучы Әсхәт Хисмәт, Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин – безнең элекке укучыларыбыз.
Оныгына бабасы йогынты ясаган
Кызлары Әминә бию юнәлешен сайлагач, ата-ана аларга каршы килми. Тик, кайбер сәбәпләр аркасында, ул биюдән туктарга мәҗбүр булган. Бүгенге көндә ул Казан дәүләт федераль университетында эшли. Ә инде оныгы Айратка сәнгатъ юлыннан китәргә бабасы кушкан.
– Айрат IX сыйныфны тәмамлагач, Чаллыдан улым Азат шалтыратып: «Әти, Айратка нишләргә икән?» – дип сорады. Мин Чаллыдагы сәнгать училищесына барып карарга тәкъдим иттем. Ә анда кабул итү тәмамланган, бары тик туба дигән уен коралы бүлегенә генә бер урын калган икән. Анда бер ел укыганнан соң: «Минем Казанда яисә Мәскәүдә пианино бүлегендә укыйсым килә», – дип шалтырата бу. Шулай итеп, Казан музыка училищесында укуын дәвам итте. Дәрестә бер педагог аның тавышына игътибар итеп, вокал бүлегендә укырга тәкъдим иткән иде. Ул консерватория каршындагы опера классында эшли. Аспирантура тәмамлады. Россиядә, чит илләрдә халыкара конкурсларда катнашты. Академик тавышлы булгач, операга тартыла. Минем җырларны да башкара. Без концертларда бергә чыгыш ясыйбыз. Мин аның уңышларына бик сөенәм, – ди дәү әтисе.
85 яшен тутырган Мәсгут абыйдан: «Әгәр мөмкинлек булса, яшьлегегезнең кайсы чорына кайтыр идегез?» – дип сорамый булдыра алмадым.
– 20 яшемә кайтыр идем дә кайбер хаталарны эшләмәс идем. Дөрес, хаталарым күп түгел, әллә ни үкенечләрем дә юк. Мин бервакытта да кеше рәнҗетмәскә, ярдәмчел булырга тырыштым, – диде ул.
Аны йөк машинасына төяп алып бара торган булганнар. Алабуга районында Мортыга борылышта арбадагы канатлар ишелеп төшеп, юл кырыенда коймага бәрелгән, самолет ычкынып, кюветка төшеп киткән. Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән.
Киевта яшәүче берәр кеше беренче тапкыр Европага эләккәч, сокланачак, күңеле нечкәрәчәк, буй җитмәслекне аңлап, елаячак. Казан кешесе җилкәләрен генә җыерачак. Казан үзәге – нигездә, борынгы тарихи биналар: купецлар утарлары, йортлар – алар барысы да диярлек революциягә кадәр төзелгән. Шәһәр йөрәге – кәнфит инде менә, искиткеч кыяфәткә китерелгән: урамнар тар һәм җыйнак, бөтен йортлар диярлек реставрацияләнгән, юллар тигез, күпчелек чатларда светофорлар куелган».
– Россиядә әти-әниләрнең 77 проценты мәктәп формасын кертүгә риза булса да, әлеге мәсьәлә һәр җирдә дә шома гына бармый. Кайбер төбәкләрдә мәктәпләр артыгын кылана. Әйтик, Курган өлкәсендә бер директор ботинка табанының калынлыгына, чәчкә, бизәнүгә карата таләпләр керткән. Иртән укучыларның чалбар киңлеген үлчиләр, ә кагыйдәне үтәмәүчеләрне дәрескә кертмиләр икән, – ди Дәүләт Думасының мәгариф комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Бурматов.
Татарстан мәктәпләре бердәм формага беренчеләрдән булып күчкән иде. Бердәм диелсә дә, бөтен укучы да бертөрле киемнән йөри дигән сүз түгел. Киемнең төсен, фасон-рәвешен мәктәп әти-әниләр белән бергәләшеп сайлый. Тукыманың исә төбәкләрдәге һава торышына туры килүе һәм тәнгә һава үткәрүе мөһим. Өстенлек кара, куе зәңгәр, көрән, көлсу төстәге киемнәргә бирелә. Дөрес, моңа өстәп, кайбер мәктәпләр, алмаш аяк киеме идәнне боза торган булмаска тиеш, дигән таләп куя.
Әтнә районы укучылары һаман да ретро стильгә өстенлек бирәләр. Ягъни кызлар – ак һәм кара алъяпкычлар, көрән күлмәккә, ә малайлар пиджак-чалбарга тугры кала. “Әти-әниләр белән шулай сөйләштек. Яңа стильләрне дә сайларга була. Ләкин авылдагы әти-әниләр өчен бу бер проблемага әйләнәчәк. Бөтен кеше дә аны эзләп йөри алмый. Бездә быел 81 бала укыячак, – ди Олы Мәңгәр мәктәбе директоры Зөлфия Муллагалиева. – Кызларга артык биек үкчәле аяк киеме кияргә рөхсәт итмибез, чәчне җыярга кушабыз. Бала формадан килмәсә, аны өенә кире борып кайтармыйбыз, әлбәттә“.
Әмма һәр мәктәпнең – үз тәртибе. “Бездә мәктәп формасының төсенә бәйләнмиләр. Иң мөһиме – ул чуар гына булмасын. Улыбызга костюмны ел саен яңасын сатып алабыз. Буе үсә бара бит. Хәзерге заманда 10 мең сум акчаң булмаса, балаңны мәктәпкә юньләп әзерли дә алмыйсың”, – ди Мөслимдә яшәүче Газизә ханым.
Пособие кирәк
Күптән түгел Дәүләт Думасына күп балалы гаиләләргә мәктәп формасы алу өчен пособие бирү турында закон проекты тәкъдим иткәннәр иде. Әлеге документ кабул ителә калса, ярдәм күләме бер балага 1,5 мең сум булачак. Әмма моның өчен федераль бюджеттан 3 миллиард сумнан артык акча кирәк икән. Ахыр чиктә, проектны кабул итмәгәннәр. 2005 елдан социаль хәле авыр булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү төбәкләргә йөкләнгән. “Баламны үзем генә үстерәм. Гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме зур дип саналгач, бернинди субсидия дә алмыйбыз. Югыйсә хезмәт хакым да аз. Баланы мәктәпкә әзерләү җиңел түгел. Елга бер тапкыр пособие бирелсә, әйбәт булыр иде”, – ди Заһидә Галиева.
Илнең 50 төбәгендә болай да балаларны мәктәпкә әзерләү оештырыла. Татарстанда да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында авыр хәлдәге, күп балалы, билгеле бер категориядәге балаларга уку кирәк-яраклары, спорт костюмнары алырга булышалар. Быел республикада 1 нче сыйныфка 39 мең 900дән артык бала бара. Шуларның 9 меңенә букча бүләк ителәчәк. 2-11 сыйныфта белем алучы тагын 11 мең укучыга да ярдәм булачак.
Ә менә Казанда яшәүче Рәисә Верниковскаяның 10 баласы бар. Шуларның 6сы – мәктәп яшендә. “Пособие бирсәләр, комачауламас иде. Быел балаларны мәктәпкә әзерләү авыргарак туры килә. Ирем кайбер сәбәпләр аркасында эшли алмады. Социаль яклау бүлеге елга бер тапкыр 5 мең сум акча бирә иде, әле быел анысы да булмады. Кызларга сарафаннар алдык. Ә малайларның һәрберсенә дә форма алырга акча җитми. Кечкенәрәкләр абыйларыннан калган киемне кия. Бөтен әйберне дә уку елы башында сатып алып булмый. Спорт костюмнарын, башка әйберләрне соңрак алырбыз“, – ди ул.
– Акча белән исәпләшеп торыш юк – барыбер аласы. Алмаш аяк киемен дә, оек, блузкаларын да... Без үскәндә, киемнәр ападан кала иде, аңа да берәр туган бирә. Хәзер алай булмый шул. Яңа кием баланың күңелен күтәрә – мәктәпкә сөенеп бара, – ди Гөлүсә Закирова.
Болай да аерылалар
Бүген мәктәп формасы кирәкме-юкмы, дигән сораулар тынды кебек. Аның әһәмиятен балалар да, әти-әниләр дә аңлый башлады. Ә менә аның бердәм булуы кемгәдер комачаулый әле.
– Балалар болай да телефон, айфон, букчалары белән аерыла. Ә бертөрле киенгәч, алар үзләрен тигез итеп хис итә. Бездә костюм – куе, ә күлмәкләр – ак төстә. Улыбыз Сәет 167 нче мәктәптә укый, быел 4 нче сыйныфка бара. Мәктәпкә әзерләнүне августның соңгы көннәренә калдырдык, – ди “Болгар” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов.
Кечкенә сыйныф укучылары форманы талымламаса да, югары сыйныф укучыларының үзенчәлеклерәк, зәвыклырак киенәсе килә. “Олы улым бигрәк “модный” киенергә ярата инде. Классик киемнәрне җене сөйми, аның өчен чалбары да сыланып торган булсын, – ди Балтачтан ике бала анасы Әлфия Хуҗиева. – Бездә кара жилет кияләр. Бәйләгәнне сатып алдык. Лицей дигән махсус язуын үзең тегеп куясың. Терсәкләренә соры ямау салынган зәңгәр костюм сатып алган идек. Мәктәптә кидертерләрме, белмим. Ә ул 4,5 мең сумга төште”.
– Бердәм форма кертелгән елны балаларның барысына да кием җитмәгән иде. Инде менә быел Казандагы бер оешма 23 балага өр-яңа формалар кайтарды. Балалар бик сөенде. Мәктәп кирәк-яраклары белән махсус оешмалар булыша, – ди Питрәч ятимнәр йорты директоры Резеда Хәлилова.
Танылган кием тегү оешмаларының берсендә менеджер булып эшләүче Леонид Радюкин бердәм форманың уңай һәм тискәре яклары бар дип саный. “Бер яктан, ул балаларны тәрбияли, социаль яктан барысын да тигез итеп куя. Ләкин укучыларга сайлап алу мөмкинлеген калдырмый, – ди ул. – Быел әти-әниләр куе зәңгәр, соры төсләргә өстенлек бирә. Шулай ук кара төскә ак полосалар төшкән, дипломант стилендәге киемнәрне дә яратып алалар. Нигездә без классик стильдә тегәбез. Заманча коллекция, тар итеп эшләнгән модельләр дә бар. Ябык, тулы гәүдәлеләр дә үзләре теләгән киемне таба ала. Без аллергия бирми торган тукымалар сайлап алабыз. Бәяләр 3 мең сум тирәсе”.
Чаллыдагы бер ширкәтнең генераль директоры Гөлсинә Садриева белдергәнчә, югары сыйныф укучылары мода, стиль турында әти-әниләреннән яхшырак та белә. Аларга эшлекле стильдәге киемнәр тәкъдим итәләр. Кадетларга да форма тегәләр икән. “Бездә сайлап алу мөмкинлеге зур. Мәктәп формаларын ел дәвамында сатабыз. Башка еллардан аермалы буларак, быел мәктәп базарлары күп оештырыла. 21-23 августта Азнакайга чакырдылар. Анда ташламалар да каралган” , – ди ул.
Яулыкка сүз әйтмиләр
Ә мөселман балалары мәктәпкә нинди киемнән йөри? Татарстан Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм Батров белдергәнчә, мәктәпләрдә яулык бәйләү мәсьәләсе буенча проблема юк. “Узган ел берничә мөрәҗәгать булган иде. Директорлар да аңлады. Татарстан Министрлар Кабинетының мәктәп киеме турындагы карарында яулык бәйләргә ярамый дигән чикләү юк. Моны әти-әниләре үзләре хәл итә”, – ди ул.
Балаларның ата-аналары полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Эксгибиционистны тоткарлаганнар. Ул Әлмәттә яшәүче 59 яшьлек ир булып чыккан. Бу хакта шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.
“Кара исемлек”кә кергән җирлекләр саны 220гә җиткән. Белгечләр чаң суга: бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, алты тапкыр күбрәк. Әнә шуңа күрә Татарстанда махсус икеайлык игълан ителде.
Сакланганны Ходай саклаган
Кайбер авылларда көпә-көндез төлке йөри. Халык тәмам аптырашта. Эт савытына ашарга куярга куркыныч, дип зарлана авыл кешесе. Эт белән бер савыттан ашый, кетәклекләргә кереп, тавыкларны буып китә, дип чаң суга алар. “Чакырылмаган кунак” авылга афәт алып килергә мөмкин. Нәтиҗәдә эт-песиләр, хуҗалыкта булган терлекләр генә түгел, кешеләргә дә котыру авыруы эләктерү куркынычы яный. Ә бу чир үлем белән тәмамлана.
Узган ел бер танышыбызга песи һөҗүм иткән иде. Шуннан бирле песидән курка ул. “Гомер буе фермада эшләп, 7-8 центнерлы үгезләр арасында йөрдем, алардан да курыкмадым. Сөт тапшырырга дип капка төбенә чыккач, күршенең песие ташланды, алып ыргыттым, тагын сикерде. Бу хәлләрне күргән авылдашлар ярдәмгә ашыкты. Фельдшер чакырдык, ветеринарга хәбәр иттеләр, өйдә кечкенә оныгым кала дип карасам да, хастаханәгә алып киттеләр. Вакцинация уздырып, табиб күзәтүе астында яшәдем, хәзер хәлем Аллага шөкер”, – дип сөйләде ул.
Ветеринария табиблары әйтүенчә, мондый мисаллар быел тагын да арткан. Әле күптән түгел генә шуңа охшаш хәл Питрәч районының Татар Казысы авылында килеп чыккан. “Макс-Ойл” ширкәте фермасына төлке кергән. Бу хуҗалыкның бөтен бинасына видео урнаштырылган, һәр нәрсә күзәтү астында. Төнге “кунак”ны да шул “күргән”. “Төлке ике тананың аягын тешләгән иде, – дип сөйли хуҗалыкның идарәчесе Рафик Мөхәммәдиев. – Шушы хәлне белеп алганнан соң, тиз арада саклык чараларын күрә башладык, фермада булган барлык терлекләргә котыру авыруына каршы вакцинация уздырдык. Ә теге ике тананы суеп, итләрен юкка чыгардык, ташладык. Аны бит ашарга да ярамый, эшкәртеп тә булмый. Башларын тикшерү өчен лабораториягә җибәрдек. Белгечләр котыру авыру барлыгын ачыклады. Хуҗалыкта ике ай карантин игълан ителде. Вакытында чаң сугуыбызның нәтиҗәсе бар: авыру башка терлекләргә күчми калды. Төлкене дә юкка чыгардык. Бу тирәдә калса, тагын килергә мөмкин иде. Ходай да, сакланганны саклармын, дигән”.
Саба районының Сүлә авылында яшәүче Нигъмәтҗановлар бу чир белән 5 ел эчендә ике тапкыр очрашкан инде. 2010 елда хуҗалыкларына төлке кергәч, бөтен терлекләренә вакцина салдырган булганнар. Инде менә быел песиләре котырып кайткан. Хуҗалыктагы башка песиләргә ташлана, кешеләргә “кабарына” башлагач, аучы чакырып аттырырга мәҗбүр булганнар. Үз песиеңә ничек кул күтәрәсең?! Тикшергәч, анда котыру авыруы барлыгы ачыкланган. Авылда ике ай карантин игълан ителгән. Шөкер, куркыныч артта калды, яхшы тәмамланды, дип сөенә бүген алар.
– Авылда төлкеләр күбәйде. Аларны аулау эшне тиешенчә оештырылмый, – ди Илгиз абый. – Сакланырга кирәк диләр, сүз дә юк, кирәк. Әмма иң беренче чиратта төлкеләргә каршы көрәш алып барылсын иде. Вакцинага күпме акча сарыф ителә, ә шул ук вакытта төлкеләрне атмыйлар. Һәр авыл җирлегенә төлке, хуҗасыз эт-мәчеләрне ату өчен 5-10 мең сум булса да акча бүлеп бирелсә, күпкә отышлырак булыр иде. Без дә тыныч яшәр идек. Аучылар акча бирелми дип зарлана бит.
Бармак аша карамыйк
Бу хәлләрне Казанда да беләләр. ТР Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе атна башында журналистларны махсус җыеп, вәзгыятькә ачыклык кертте. Дөрестән дә, республикада хәлләр мактанырлык түгел. Үзәктән бирелә торган 50 миллион сум акчаны инде ике ел күргәннәре юк. Көрәш чаралары алып бармагач, авыру очраклары да көнләп түгел, сәгатьләп арта. Бу авыруның җиһанга таралуын кимерүчеләр һәм төлкеләрнең саны ике тапкыр арту белән аңлаталар. Ләкин сәбәп монда гына түгел. Җирлекләрдә эшләүче түрәләр әлеге мәсьәләгә бармак аша гына карарга ияләшкән. Куркынычның бусагада гына икәнен алар аңларга теләмиләр булса кирәк.
Республиканың баш ветеринария табибы Алмаз Хисаметдинов сүзләреннән аңлашылганча, әлеге авыруга бәйле очраклар ел саен “уйнап” тора. Саннарга күз салсак, 2012 елда – 296, 2013 елда – 255, 2014 елда 132 очрак күзәтелгән. Быел күпме булыр – бу хакта әлегә тәгаен генә берни әйтә алмыйлар. Әмма ярты ел эчендә куркыныч очраклар 200дән артып киткән инде. Аларның 21 проценты – авыл хуҗалыгы терлекләре, 27се – йорт хайваннары, ә 52се кыргый җәнлекләр өлешенә туры килә. Нәрсә эшләгәннәрме? Берничә ай эчендә 7 мең 100 төлке атылган. Азнакай, Алексеевск, Чистай, Лениногорск, Баулы районнарында бу мәсьәләдә эш нәтиҗәсе күренсә дә, Арча, Әгерҗе, Чүпрәле, Кайбыч районнарында бик исләре китми. “Саба, Питрәч, Апас, Әтнә, Кукмара районнарында котыру авыруы чыганаклары шактый, – ди Алмаз Хисаметдинов. – Шул ук вакытта Казан шәһәрендә дә хәлләр мактанырлык түгел. Башкалада берничә ай эчендә куркыныч 9 очрак теркәлде”.
Тиресе кирәк булмагач
ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе вәкилләре белдергәнчә, төлкенең баш санын киметү буенча республикада эш бара. Әмма җитәрлек күләмдә түгел әле: кыргый җәнлек саны кимеми. Белгечләр бу хәлләрне төлкеләр туклана торган тычканнар күп булу белән аңлата. 2013 елда төлкеләр саны 9 мең 200 булса, 2014 елда 8 мең 800гә калган. Бүген исә 8 мең 500 дип фаразлана.
Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең бүлек мөдире Ринат Чиспияков белдергәнчә, соңгы вакытта төлкеләргә аучылар да игътибар итми. Чөнки тиресен чимал буларак кабул итүче оешма юк икән. Табыш китерми дигән нәтиҗәгә килеп, аннан баш тартканнар. “Без аучыларга вәзгыятьне аңлатып торабыз. Алар әлеге куркыныч авыруны таратучы төлкеләрнең санын киметүгә үз өлешләрен кертергә тиеш. Бу хакта ау турындагы законнарда да, кагыйдәләрдә дә язылган. Аңлый башладылар кебек”, – ди Ринат Электронович. Сүз уңаеннан, төлке аулау ау спорты төрләре исемлегенә дә кертелгән. Әлегә сезон башланмаган. 15 сентябрьдән соң аучы-спортчыларны да бу эшкә җәлеп итмәкче булалар.
Республика бюджетыннан, хуҗасыз хайваннарны юкка чыгару максатыннан, 19 миллион сум акча бүлеп бирелә. Әмма шул сумманың 13 миллионы Казанда кала, калганы республиканың башка җирлекләренә бүленә. Җитәкчелек моны Казанда Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздыру белән аңлата. Башкалада булган хуҗасыз эт-мәчеләр килгән кунакларга һөҗүм итмәсен өчен, Казанны беренче чиратта тәртипкә китерергә булганнар. Ә авыллар икенче планда кала. Анда бит туристлар килми.
Эт тешләсә, берни булмый
Күпләр шулай дип уйлый. Ләкин белгечләр моның ахыры аяныч булырга мөмкин дип искәртә. Узган ел Яшел Үзән районында яшәүче берәүне, Һиндстанга ял итәргә баргач, эт тешли. Ул моңа артык әһәмият бирми. Әмма берникадәр вакыттан соң үзендә үзгәрешләр сизеп, табибларга бара. Ләкин соң була инде. Берничә көннән ул котыру авыруыннан үлеп китә. Табиблар бу авыруга каршы дөньяда бернинди дә дәвалау чарасы булмавын искәртә. Бары вакытында ясалган вакцина гына аның азуына каршы тора, кеше гомерен саклап кала икән. Кулланучылар хокукларын яклау идарәсенең санитар күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Луиза Борисова әйтүенчә, барлык прививкалар да бушлай эшләнә. Бу вакытта тешләгән эт-мәчеләр белгечләр күзәтүе астына алына. Аларда котыру авыруы ачыкланмаса, кешеләргә вакцина ясау туктатыла. Зыян салган җәнлек качкан булса, 6 вакцина үткәрелә. “Эт, песи, төлке кебек хайваннар тешләсә, тырнаса, тирегә селәгәйләре тиеп китсә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип киңәш бирә Луиза Борисова. Быелның 7 аенда табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны да артып, 7 мең 122 кешегә җиткән. Белгеч әйтүенчә, кешеләргә күбесенчә кыргый, хуҗасыз эт-мәчеләр ташлана.
Икеайлыкта ниләр эшләнәчәк?
Ветеринария табиблары, икеайлык барышында өй саен йөреп, аңлату эшләре алып барачак. Хуҗалыкларда булган этләрне дә исәпкә алмакчылар. Эт һәм песиләргә, шәхси хуҗалыкларда һәм фермаларда асрала торган авыл хуҗалыгы терлекләренә бушлай вакцинация ясамакчылар. Әмма үзебезгә дә сак булырга кирәк. Бәла аяк астында гына йөри.
Әвәләп ясау шөгыле өлкәннәргә баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә (бусы иң мөһиме!) баланың үз-үзенә ышану көче тәрбияләнә.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
32
33
34
35
36
37
38
39
40
41
42
43
44
45
46
Нефть бәясе баррель өчен 44 доллардан төште. Сәгать 12 дә евро 82 сумга якынлашты, доллар 71 сумнан артты.
Мондый хәлләр өйдә генә, кеше күрмәгәндә генә буладыр, дип уйлый идем мин. Әлбәттә, ир һәм хатын проблемасы күпме генә сөйләсәк тә, гомер буена актуаль булып калачак. Ләкин бу дәрәҗәдә мыскыл ителүгә түзү - акылсызлык... Бу пар да яратышып өйләнешкәндер инде. Бу ир кисәге очрашып йөргән чакта сөйгәненә бик күп ягымлы сүзләр әйткәндер, бүләкләр биргәндер. Ә туйдан соң алыштырып куйган кебек: "яраткан" ир кул күтәрә башлый!
Ни өчен ирләр хатыннарын кыйный? Күпләр "кыйный, димәк, ярата" дип еш әйтә. Әгәр "ярату" төшенчәсе кыйналу белән аңлатыла икән, "яратмау" сүзе ничек була икән соң алайса? Юк шул, "ярату" - бөтенләй башка төшенчә, ике гашыйк йөрәкнең мәхәббәт утында януы, шушы хисләрне гомер буена саклавы, бер-берсенә хөрмәт күрсәтүе ул... Бу язмада ирләрнең күл күтәрү сәбәпләрен ачыкларбыз, ә инде мондый хәлгә төшкән хатын-кызлар бераз уйлансын иде, үз кадерләрен белә башласын иде.
Беренчедән, ир хатынының артык иреккә чыгуына түзә алмыйча, тормыш чәчәгенә кул күтәрә башларга мөмкин. Хатын-кыз эшендә зур үрләргә ирешсә, тышкы кыяфәте белән йолдызларга охшап калса, ир кешегә бу үгезгә кызыл сөлге күрсәткән кебек тәэсир итәчәк. Ул үзен чын хуҗа итеп хис итәргә теләячәк һәм хатынының мөстәкыйльлегеннән үч алачак.
Икенчедән, ирләр көнләшүдән хатынын кыйный. Әйтик, хатыны әз генә кыскарак итәк кисә дә, урамда күршесе белән сөйләшеп торса да, ире үзенә урын таба алмый башлый. Бу очракта сорау алу башлана: кем өчен матурланасың, синең сөяркәң бармы, син фахишә һ.б. Нәтиҗәдә ул хатынын "акылга утырта".
Өченчедән, кайбер ирләр эштән кәефсез кайтып, бөтен ачуын хатыныннан ала. Шул рәвешле, үзенең көчле булуын күрсәтергә тырыша. Өенә исерек килеш кайткан ирләр турында артык сүз әйтеп булмый, чөнки аларның эш-гамәлләре акылга буйсынмый, булган хәлләрне исә икенче көнгә гомумән онытачак. Әгәр дә ир һәм хатын сүзгә килсә, ире хатынын елату максатыннан тотып кыйнарга да мөмкин. Сүз уңаеннан, кайбер ирләр хатыны елагач, тезләнеп гафу үтенә башлый. Монысы бөтенләй сәер...
Статистикага күз салсак, Россиядәге гаиләләрнең 20%ында ирләр хатыннарын даими рәвештә кыйнап тора, 30%ында ир кеше бер тапкыр булса да хатынына кул күтәргән һәм бары тик 20%ында гына ирләр хатыннарына бармак белән дә тимәгән. Коточкыч статистика, шулай бит?
Күп кенә очракта әгәр ир хатынына кул күтәрә икән, димәк, аның психикасы яисә нервлары белән проблемалары бар. Кайвакыт ир кешенең кискен холкы кыйнауга сәбәпче була. Хатын-кыз гаепле булган очраклар да була, тик бик сирәк. Барысын да аек акыл белән уйлагыз, "бер-ике тапкыр борынымны сугып сындырды" дип фикер йөртмәгез.
Хатын-кыз кыйналуга түзеп яшәргә тиеш түгел. Балалар хакына дип түзеп яшәүчеләр бар. Ул чакта "балаларыгызның әнисез калуыннан куркыкмыйсызмы?" дип сорар идем. Аннан соң балаларга әниләренең кыйналуын күреп үсү дә ярамый, үскәч үз хатынына кул күтәрүе бар. "Ирем үзгәрер" дип өметләнү дә бушка, гел кыйнап торган кеше үзгәрмәячәк. Аерылып китүдән куркырга кирәкми. Беренче вакытта авыр булачак, әти-әни, дуслар ярдәмгә килер, социаль яклау бүлеге дә ярдәм итми калмас. Ләкин сез ирекле булачаксыз һәм тормышыгыз да һичшиксез җайланыр! Үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз, хатыннар!