Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38676 articles
Browse latest View live

Кем ул - шәхес?

$
0
0
25.08.2015 Әдәбият
Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дигән көндәлекләр китабыннан өзекләр бирүне дәвам итәбез. Сүз уңаеннан, бу китапны сатып алырга теләүчеләр 89274419318 телефоны аша шалтырата ала.

29 апрель. 2002 ел.

Шәхес турында уйланып ята торгач, башка тагын мондыйрак фикерләр килде. 

Шәхес – үзе тәрбияләнеп үскән җәмгыятьнең барлык уңай һәм тискәре якларына объектив бәя бирерлек дәрәҗәдә аңлы; үз халкының, үз милләтенең үткәнен яхшы белгән һәм, киләчәкне фаразларга туры килгәндә, милләт агачының күп гасырлар буе тармакланмый, зураеп китүенә карап, аның ниндидер этапта көчәюен яки үсеше әкренәюен башкалардан бераз гына булса да алдарак күрә; халыкны масса белән бутамыйча, шушы масса арасында югары интеллектлы индивидуумнарның гына гомумпрогресска өлеш кертә алуына ышана; галимнәрне, шагыйрьләрне, совет чоры әдәбияты аңлатканча, гел халык өчен генә, төн йокыларын йокламыйча рәхмәткә эшләүче итеп түгел, ә шәхеснең үз мәнфәгатьләре халык мәнфәгатьләре белән туры килгәндә зур биеклекләр яулый алучы итеп таный. Иң нык ныгытылган крепость – кеше йөрәге. Ләкин ул крепостьны кылыч һәм туплар белән яулап алучы – олы шәхес, бөек полководец түгел. Крепостьны үзенең акылы, ялкынлы һәм ышандыргыч сүзе, иманының ныклыгы белән ала алса – бу инде шәхес.    
---

--- | 25.08.2015

Татарстанда дымлы һәм салкын һава торышы урнашты

$
0
0
25.08.2015 Җәмгыять
25 августта, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан салмак җил.

Төнлә 5-10 градус җылы булса, көндез - 14-19, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртәгә Казанда болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Көндез - 16-18 градус җылы, төнлә - 8-10.

26 август төнендә алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явачак, дип фаразлый синоптиклар. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 4-9 м/с тизлектә җил, вакыты белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Температура 5-10 градус җылы тәшкил итәчәк.


---

--- | 25.08.2015

Туфан Миңнуллинга 80 яшь тулыр иде: “Хет берәрсе уйлый микән минем хакта?”

$
0
0
25.08.2015 Мәдәният
Көймәң комга килеп терәлсә, кулга китап ал икән. Туфан китабын. Ул сине намусың алдында җавап тотарга, үткән юлыңа борылып, кылган гамәлләреңне барларга, тормыштагы һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә өйрәтер. Бу көннәрдә Туфан абый аеруча сагындыра. Исән булса, аңа 25 августта 80 яшь тулыр иде...

Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында Туфан абыйга багышланган тантаналы кичә үткәреләчәк. 22-25 августта Кама Тамагы районында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры спектакльләрен күрсәтәчәк. 25 августта искә алу кичәләре Казанда да башланып китәчәк һәм ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараларда һәм матбугатта яңгыраган һәр сүз Туфан абыйның рухына дога булып барып ирешсә иде.

Быел Туфан абыйның юбилей елы. Исән булса, бу көннәрдә ул инде 80 яшьлек юбилее мәшәкатьләре белән йөрер иде. 75 яшьлек юбилееннан соң шалтыратып хәлен беле­шү­челәргә: “Хәлем әйбәт. Элек мин бөек кенә идем әле, хәзер менә даһи булдым инде”, – дип шаяртып җавап биргәне истә. Бу юлы ничек шаяртыр, ниләр сөйләр иде икән?
Туфан абыйның “Робагыйлар” китабында боек та, наян да бер робагый бар:

Хастаханә. Тәрәзәсе урам якта.
Карыйм шуннан күңел төшеп киткән чакта.
Көн озыны тыз-быз чапкан ханымнарның
Хет берәрсе уйлый микән минем хакта?

Шиксез, бу юлы да Туфан абый өчен матур актрисаларның, гому­мән матур хатын-кызларның игътибары, алар белән фотога тө­шүләр юбилей вакыйгала­ры­ның аерым бер пункты булыр иде.

Кемнеңдер хәтерендә Туфан абый бер кул кысышу белән сак­ланадыр, аерым бәхетлеләр аның белән озак ара аралашуын, бә­хәсләшүен, бәлки, кайбер мә­сь­ә­ләләрдә килешмәвен дә искә алып яшәр. Үпкәлеләр дә юк түгелдер аңа, кем белә. Бервакыт мин аңа Интернетта үз исеменә аерым игътибар барлыгы, кушамат артына яшеренгән кайбе­рәүләрнең аңа карата шактый агрессив та икән­лекләрен әйт­кәч: “Иң мөһиме – битараф булмасыннар”, – дигән иде. Ә аңа битарафлар, шиксез, юктыр.

Туфан абыйны искә алып, беркөн Интернетта “кич утырып” алдык. Кич утыручылар арасында көтелгән персонажлар да, күпләр өчен көтелмәгәннәре дә бар. Ләкин очраклылар юк.

Илгиз Зәйниев, драматург:

– Татар халкының менталитетын, телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын беләсең килсә, Туфан Миңнуллин пьесаларын ач та укы. Бернинди энциклопедия кирәк түгел, аның иҗатында барысы да тупланган. Туфан ага – татар кеше­сенең һәр күзәнәген, җан халәтен тоя белгән әдип. Әлмәндәрне ка­рыйсың да елый­сың... Ничек шулай гади генә итеп минем катлаулы күңелемә кереп була соң? Ә бак­саң, сәбәп бер генә: Туфан абый беркайчан да үзен укучысыннан, тамашачысыннан өстен куймый. Аның әсәрләрен укып, үзеңне аң­лыйсың. Ул алдашмый, тамашачы белән бергә аның да җаны әрнүенә, рәхәтләнеп кө­лүенә һич шигем юк. Миңа ул кайчандыр тумаган, ә гел булгандыр кебек... Алай гына да түгел, миңа ул һәрвакыт булырдыр сыман...

Җәмилә Низаметдин, җырчы:

– Финляндиядән Казанга килеп, “Заман егетләре” студия­сендә альбом яздырып йөргәндә, мин Туфан абыйларда тукталган идем. Көз. Салкын көннәр. Сту­диядә дә җылы түгел. Беркөн студиягә китәргә әзерләнеп йөргәндә Туфан абый әйтә: “Давай, кызым, син минем киез итекләремне киеп бар әле бүген. Бу сиңа Хельсинки түгел. Матур аяк киемеңне калдырып тор. Син бит сәхнәгә чык­мыйсың, студия­дә микрофон алдында гына басып торасың. Нәр­сәгә сиңа грипп чире”, – диде ул. Шулай итеп мин, дүрт көн буе студиядә Туфан абый итекләрен киеп, альбом яздырдым. Ул итек­ләрдән, әйтер­сең, миңа Туфан абый энергетикасы күчте – өч көн буена 18әр сәгать җырлап, альбомны язып тәмам­ладык. Бу хәлгә музыкантлар да шаккатты. Казанда концертларым булганда мин аңа көн дә шалтыратып тордым, ләкин концертларыма ул килә алмады, авырды. Нәҗибә апа килде. Икенче көнне шалтыратканда Туфан абый: “Н­ә­җибә апаң бик кайгырды синең өчен. “Пәрдә ачылып, бер­никадәр вакыт узгач кына тынычландым, башта бик дулкынландым. Аннан инде Җәмилә өчен горурланып, шатланып утырдым”, – дип кайтты. Син – зәвыклы, заманча, татар телен тирән тоеп җырлый торган җырчы. Безнең халыкка хас тырышлыгың, уңганлы­гың та җи­тәрлек. Халкыбыз “үз баласы” итеп танып, аягүрә басып алкышлый икән, син әле җырла­выңны дәвам итәргә тиеш“, – диде.

Туфан абыйның соңгы юбилеена миңа чакыру килде. Ләкин, җитди сәбәпләр чыгып, килә алмадым, шуңа бик күңелсез­ләндем. Шул вакытта Туфан абый әйткән сүзләр искә төшеп, һаман үзәкне өзә: “Ул туган көннәр килә дә китә, сеңлем. Икенче елга килерсең, яме”.

Мубай, җырчы:

– Туфан абый минем белән һәрчак: “Исәнме, энекәш!” – дип елмаеп, җылы итеп күрешә иде. Театр­да эшләсәм дә, артистлардан, театр кешеләреннән бераз шүр­ләбрәк йөрдем мин, беркайчан да артык якынаймадым. Их, “Галия­бану”ымны ошатканын әйт­кән булса Туфан абый, андый ышаныч тагы да рухландырган булыр иде...

Фәнис Җиһанша, Камал театры артисты:

– Туфан абый белән беренче танышуым алты яшемдә булды. Әни үзенең 8 нче сыйныф укучыларын Казанга экскурсиягә алып килде. Алар белән мин дә бардым. Шул килүдә Камал теат­рының элеккеге, Горький урамында урнашкан бинасында “Әлдермештән Әлмән­дәр”не карадык. Озак еллар узгач, атаклы “Әлмәндәр”не язган автор­ның әсәрендә беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгармын дип ул чакта кем уйлаган! Туфан абый “Җан­кисәккәем” әсәрен махсус безнең курс өчен, укытучыбыз Фәрит Бикчәнтәев соравы буенча язды. Миндә премьерадан соң, “Фәнис дуска, яңадан-яңа үрләр яулавын теләп, Туфан абыйсыннан”, – дип, култамгасы салган программасы саклана. Ул, күрәсең, яңа үрләрне яуларга ярдәм йөзеннән, “Татар гаиләсе” фондының директоры булгач, үзенең ярдәмчесе итеп мине чакырды. Шулвакытта аның җәмәгать эшлеклесе, драматург, сәясәтче генә түгел, гаҗәеп шаян, уен-көлкеле кеше икәнлеген дә күреп шаккаттым. Ир белән хатын арасындагы кайчак катлауланып киткән мөнәсә­бәтләрне җиңел генә чишү юлларын гаҗәеп кызык­лы итеп әйтеп бирә иде ул. Безгә әле Туфан абый фикерләвенә җиткәнче шактый өйрәнергә ки­рәк икән, дип уйлаганым истә. Төрле газета-журналларда минем белән әңгәмәләр чыкса, Туфан абый, үзе шалтыратып, фикерен әйтә иде. Бер караганда, мин – яшь артист, ул – тере классик. Бездә, яшьләрдә, татар театрының килә­чәген күргән, фикерле булуыбызны теләгәндер ул. Шунлыктан безгә карата игътибарлы булгандыр. Туфан абыйның театрны яратуы, аның киләчәге өчен борчылуы гаять көчле иде. Минем хәтеремдә кайгыртучан шәхес булып саклана Туфан абый.

Интернетта менә шулай кич утырдык. “Артык яшьләр, “урта яшьләр” – барыбыз да Туфан абый турында сөйләштек. Газета бите санаусыз булса, бу сөйләшү гаять озын булыр иде. Аны ихлас яратучылар да, бәхәсле яратучылар да бихисап бит. Сөйләрләр иде. Сөйләрләр әле...


Зимфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

124 | 21.08.2015

Йомышлы сәяхәт: бушлай бәдрәфләр Казанда гына...

$
0
0
25.08.2015 Җәмгыять
2013 елның җәендә Казан җитәкчелеге шәһәр халкына һәм кунакларына менә дигән бүләк ясады: 23 җәмәгать бәдрәфе урнаштырылды.

Иң сөендергәне – алардан файдалану бушлай. Шуңа да карамастан, бәдрәфләргә хезмәт бармак аша гына күрсәтелергә тиеш түгел, дигән иде шәһәр җитәкчелеге. Ә мэр Илсур Метшин, аларны ис буенча гына табарлык булмасын, дип тә өстәде. Без Универсиада мирасының ике елдан соң торышын тикшердек.

«Соң ачылуы эчне пошыра»

2013 елда «Экосервис – Татарстан» оешмасына җәмәгать бәдрәфләре урнаштыру өчен 11,5 миллион сум бүлеп бирелгән иде. Алар каланың кеше иң күп йөри торган урамнарында урнаштырылды. Җәмәгать бәдрәфе өч өлештән тора: уртасында – кизү торучы алачыгы, як-ягында – модуль кабинкалар. Беренчедән, аларны канализациягә һәм су челтәрләренә тоташтырып торырга кирәкми. Икенчедән, бәдрәфне берничә сәгать эчендә сүтәргә һәм җыярга мөмкин. Өченчедән, берәр өлеше ватылса, җәһәт кенә яңасына алыштырырга була. Кабинкалар җылытыла, шуңа күрә кыш көне дә монда тартынмыйча йөреп була. Кул юар өчен җылы суы да бар. Рәсми мәгълүматка ышансак, бер бәдрәфтән көненә ике мең кеше файдалана. Махсус машина килеп, барлык шакшыны алып китә, ә икенче бер машина чиста су алып килә.

Сәфәремне пәнҗешәмбе көнне иртәнге тугызда Ленин бакчасындагы бәдрәфтән башладым, әмма ул бикле иде. Ярты сәгать эчендә Камал театры янындагысына барып җиттем, тик анысы да колач җәеп каршы алмады. Бәхеткә, аңа терәлеп үк биобәдрәф ачык тора иде. Гадәттә, андый «йомышханә»гә противогаз киеп кенә керерлек, ә монысында, ни гаҗәп, хуш ис аңкып торды. Бердәнбер кимчелеге – бәдрәф кәгазе булмау. Чыкканымны бер абзый көтә иде. Җәмәгать бәдрәфләре турында фикерен белү өчен, йомышын йомышлаганын көтеп тордым.

– Бер начар сүз әйтә алмыйм, барысыннан да канәгать. Бушлай булуы бигрәк тә әйбәт. Соң ачылулары гына эчне пошыра, – диде Искәндәр абый.

Бәдрәфләрнең ни өчен ир­тән эшләмәүләре белән кызыксынып, «Экосервис – Татарстан» оешмасына шалтыраттым. Трубканы алган бер яшь кыз сүзләренчә, иртәнге унда ачылып, күбесе кичке унда, ә кайберләре төнге уникедә генә ябыла. Иртән урамда кеше күбрәк йөри бит, шуңа да бәдрәфне иртәрәк ачып, иртәрәк ябып кую дөресрәк булыр иде кебек.

Интернетта кайсы җәмәгать бәдрәфенең Казанның кайсы урынында урнашуы турында мәгълүмат бар. Шуңа ышанып, Колхоз базарына баруын бардым, әмма бәдрәф дигәннәрен тапмадым. Берзаман ерактан «бәдрәф-туалет» дигән язуның сәлам биргәнен күреп алдым. Түләүле булып чыкты. Бәясе – 7 сум.

– Бушлай бәдрәф кайда икән? – дип, акча җыючы тазарак кына апага сүз каттым.

– Белмим шул. Булса, эре сәүдә үзәкләрендә генә бардыр, – диде. Бу сорауны беркатлылыгымнан түгел, акча җыючыны сынау максаты белән бирдем. Әйтмәсен башта ук сиземләгән идем.

Ә менә Мәскәү базары янындагы «йомышханә»не онытасым юк. «Маңгаен»да «керү бушлай» дип язылса да, башны юләргә салып, ничә сум түлисе, дип сорадым кизү торучыдан.

– Әнә, язылган бит, – дип дорфа гына итеп эндәште урта яшьләрдәге ханым.

Кердем, хаҗәтемне үтәдем, имеш. Су пыскып кына ага, сыек сабын бөтенләй юк. Чыгып, кизү торучыга үземне журналист дип таныштырып, ни өчен сабынның булмавы белән кызыксынгач, китте-е-е тамаша.

– Сез ник мондый сорауларны миңа бирәсез?! Әнә берәр депутаттан барып сорагыз, ә ул сезне «җибәрәчәк». Теңкәмә тимәгез! Комачау итмәгез, сезнең белән сөйләшергә теләмим. Китегез моннан! – дип кычкырды кизү торучы.

– Бу шәхси милкегез түгел, куарга хокукыгыз юк, – дим тыныч кына.

– Ник сабын юк, дип берәр турист сораган булса, кизү торучы шулай ук шар ярып кычкырыр идеме? Казан Олимпиада үткәрергә әзер, дибез. Кая ул! Иң элек халыкка хезмәт күрсәтүчеләрне яхшы мөгамәләгә өйрәтергә кирәк.

«Ике егет бер кызны бәдрәфкә эткәләп кертте»

Энергетика университеты янындагы бәдрәфтә эшләүче 75 яшьлек Галина Малова әдәплелек кагыйдәләрен яхшы белә булып чыкты. Ул монда инде икенче елын хезмәт куя. Иртәнге уннан кичке унга кадәр биш көн эшләп, биш көн ял итә, сәгатенә 57 сум түлиләр, ди. Бәдрәфкә суны көн дә китерәләр, ә шакшыны өч көнгә бер алып китәләр икән.

– Хезмәт хакы аз инде, аз, ә эше күп, – дип көрсенде Галина әби. – Берсендә, ашап утыр­ганда, синең яшьтәге бер малай тәрәзә шакыды да: «Әбекәй, бәдрәфтә ни булганын күрдегезме?» – диде. Кереп карасам, унитазга гына түгел, бөтен диварга нәҗес чәчрәткәннәр. Кайвакыт унитазга басып, бөтен дөньяны сидеккә батыралар.

Галина әбигә сүз катыр алдыннан, башта үзем бәдрәфкә кереп чыктым. Сасы ис юк, ә кәгазь бар, су нәзек кенә итеп ага, аның каравы, сыек сабын бар.

– Кәгазьләрне кара капчыкка җыеп, метро янындагы чүп савытына ташлый идем. Ярамый, дип ачулангач, тирә-якны җыештырып йөри торган хатын белән сөйләшеп, аңа биреп җибәрәм хәзер. Башка бәдрәфләрдә кәгазьне кая ташлыйлардыр – белмим, – диде кизү торучы әби.

Ул бәдрәфне сәгать саен юа. Идән кипкән арада, кеше, таптап, пычратып йөрмәсен дип, бәдрәфне 15 минутка бикләп тора. Берсендә, Галина әби бөтен нәрсәне кырт итеп кенә куйгач, бер ханым килгән дә кертүен сораган. Җыештыручы чак кына түзеп торырга кушкан. Шуннан, Галина әби сөйләвенчә, теге хатын, «мин сезнең өстән Метшинга хат язам», дип, бөтен урамга ишетелерлек итеп кычкырган. Күрәсең, зар иясенә барып җиткән: әбине эштән алу мәсьәләсе турында хәбәр иткәннәр.

– Бүген үк китәргә әзер мин. Әмма монда 7-8 мең сумга эшкә килергә теләмиләр бит. Бәдрәфне юарга гына түгел, күз-колак та булырга кирәк. Бер тапкыр, ике егет бер кызны бәдрәфкә эткәләп-төрткәләп керттеләр дә бикләнделәр. Тиз генә ачкыч алып, бәдрәфне ачып, тегеләрне куып чыгардым. Әле җитмәсә, алар миңа «кем соң син, картлач» дип ябырылдылар. Кешеләр шулай ямьсез кылангач, бер дә рәхәт түгел шул эшләүләре, – диде кизү торучы әби.

«Бушлай бәдрәфләр Казанда гына бар»

«Экосервис – Татарстан»оешмасы генераль директоры Нәҗип Нуретдинов белән әңгәмә

– Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын карарга дип килгән туристлар безнең бәдрәфләр турында ниндирәк фикердә?

– Әлегә рәхмәт сүзләре генә ишетәбез. Җәмәгать бәд­рәф­ләре Россия буенча Казанда гына бушка хезмәт күрсәтә дип беләм, бу – Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән шәһәр мэры Илсур Метшинның тырышлык нәтиҗәсе. Алар моңа бюджетта акча таба. Җәмәгать бәдрәфләре Универсиадага дип кенә куелмады, Илсур Метшинның аларны күптән куйдыртасы килгән иде инде. Башта алар шәһәр буенча 23 иде, хәзер 25. Парклар һәм скверлар елы буенча быел тагын дүртне урнаштырачакбыз: Химиклар мәдәният сараенда, Тинчурин урамында, Киров районында һәм Горький паркында.

– Җәмәгать бәдрәфләренә бүген ни рәвешле хезмәт күрсәтәсез?

– Чиста суны көн дә китереп, шакшыны көн дә суыртып китәбез. Быел бюджетны арттырмакчылар иде, әмма кризис аркасында, бу эш барып чыкмады. Кешеләрнең бәдрәф ишекләрен, тәрәзәләрен дә ваткан очраклар була. Өйдә су бетеп, кран ватылган сыман, бездә дә андый хәлләр булгалый, ә кеше шул мизгелдә үк шикаять яза. Кран ватылып, бәдрәфне ябып куйсак та, бер-­ике сәгать эчендә бригадабыз бөтен нәрсәне тәртипкә китерә. Кизү торучы әбиләр, хәлләре китеп, өйгә кайтып торырга мөмкин. Шулай ук бер-ике сәгать эчендә алмашка кеше табабыз. Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты атнага ике тапкыр барлык бәдрәфләрне йөреп чыгып, бөтен нәрсәне тикшерә.

– Кизү торырга кемнәрне кабул итәсез?

– Күбесенчә әбиләр килә. Яшьләр теләми. Эше әллә ни авыр да түгел, әмма пычрак. Бездә бәдрәфне «Макдоналдс»тагы сыман сәгать саен түгел, кеше саен юасы.

– Бәдрәфләрне унда түгел, иртәрәк ачасы, дип әйтүчеләр күп...

– Кайбер урыннарда, дөрестән дә, кирәк. Кеше күп йөри торган урыннарда сигездә, бәлки, алтыда ук ачасыдыр. Әмма иртән бәдрәф аша берничә кеше генә үтә, ә бу бик чыгымлы, чөнки кизү торучыга өстәмә дүрт сәгать өчен хезмәт хакы түлисе.


Линар ЗАКИРОВ

--- | 23.08.2015

Торак өчен түләмәүчеләрне фатирларыннан куалар

$
0
0
25.08.2015 Җәмгыять
Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр һәр йортта диярлек бар. Республикабызда мондый фатир хуҗаларына йогынты ясауның төрледән-төрле ысуллары кулланыла. Әмма бу чаралар да әллә ни ярдәм итми. Башкалабызда гына гомуми бурыч күләме 1,7 миллиард сумга җиткән.

Ел саен арта барган тарифлар күп кенә кешеләрдә ризасызлык уята. Хәзерге вакытта фатир өчен түләүләр хезмәт хакы, пенсиянең саллы гына өлешен “йота”. Катлаулы икътисади шартларда исәп-фактураларындагы суммалар бигрәк тә авыр йөккә әверелде. Әмма шулай булса да, күбебез фатир өчен вакытында түләп барырга тырыша. Ашау ягын киметеп, кием-салым сатып алудан баш тартып булса да, беренче чиратта бу чыгымнарны каплый.

Фатир өчен түләмәүчеләрнең күпчелеге исә шул бер үк кешеләр. Аларның үз бурычларын капларга мөмкинлеге бар. Кемнеңдер исәп-фактуралар белән маташып йөрергә вакыты җитми, икенчеләр исә хезмәтләр сыйфаты белән канәгать булмыйча принципиаль рәвештә түләми. Нәтиҗәдә, бурыч суммасы ай саен артып, миллиардларга җитә.

Казан башкарма комитетының ТКХ комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, башкалабызда коммуналь җыемнар Россия күләмендә иң югары дәрәҗәдә – 98 процентны тәшкил итә. Әмма калган 2 процент ай саен исәп-фактуралар буенча түләмичә, бурыч күләмен 20 миллионга арттыра бара.

– Торак-коммуналь комплекс күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрдән җитди зыян ала. Нәтиҗәдә, чылбыр буенча ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр алдында бурыч җыела. Бу исә үз чиратында күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатына йогынты ясый. Казан буенча бурыч күләме 1,7 миллиард сумга җитте, – ди Искәрдәр Гыйниятуллин.

Казанда 50,5 мең гаиләнең 100 меңгә кадәр бурычы тупланган. 1700 гаиләнең исәп фактураларындагы суммасы 101-300 мең сумга кадәр җыелган. 274 гаилә “коммунальщикларга” 301-600 мең сум тиеш. 600 меңнән артык бурычны 34 гаилә җыйган. Максималь бурыч суммасы 1,3 миллион сумны тәшкил итә икән.

Милек хуҗалары булып исәпләнгән фатир хуҗалары белән идарәче компанияләр эшли. Алар бурычлыларның суын сүндереп, утын, канализациясен өзеп, судларга мөрәҗәгать итеп көрәшә. Муниципалитет исә муниципаль торак өчен җавап тота. Казанда мондый төр торак нибары 10 процент кына булуга карамастан, 43 процент бурычны нәкъ биредәге фатирларда яшәүчеләр җыйган. Бурычларны түләтү буенча эш даими алып барыла. Әмма түләмәүчеләрне мондый чаралар гына куркытмый. Нәтиҗәдә, зур бурыч җыючыларга карата иң катгый ысулны куллана башлаганнар. Фатир өчен озак еллар буе түләмәүчеләрне фатирларыннан чыгарып, кечерәк бүлмәләргә күчерү буенча эшләр башланган. Судка бүгенге көндә 6 шикаять бирелгән, шуларның икесе буенча уңай карар кабул ителгән.

- Бу башкаларга сабак булыр дип ышанабыз, – ди Искәндәр Гыйниятуллин.


Динә ЗАРИПОВА

--- | 24.08.2015

Соцпакетмы, акчамы — карарны уйлап кабул ит

$
0
0
25.08.2015 Җәмгыять
Кеше үзенең кайчан авырып китәчәген төгәл белми. Төрле хроник чирләрдән интегүчеләргә кыйммәтле дәвалану көтмәгәндә дә кирәк булырга мөмкин. Нәкъ шуның өчен илебездә таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү (ОНЛС) программасы гамәлгә ашырыла. Әмма күп кенә инвалидлар алдагысын уйламый – шул рәвешле бөтен системага зыян салына.

2005 елдан федераль бюджет хисабыннан таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Ел саен федераль ташламаларга ия категорияләр – барлык төркем инвалидлар, блокадниклар, сугышта катнашучылар социаль хезмәтләр җыелмасын ни рәвешле файдалану турында карар кабул итә. Алар йә натураль ташламалар сайларга, йә билгеләнгән сумманы акчалата алырга хокуклы.

Федераль программаны финанслау күләме анда торучы гражданнар исәбеннән исәпләнә. Димәк, соцпакет сайлаган кешеләр күбрәк булган саен, акча да күбрәк бүленә. Бу исә кыйммәтле препаратлар таләп ителгән авыруларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра. Әмма күпләр соцпакеттан баш тартып, акча алу ягын карый. Уйлап карасаң, әлеге акча белән әллә ни баеп булмый. Соцпакеттан баш тартучылар аена 716,40 сум, ягъни елына 8596,8 сум күләмендәге сумманы кулга ала. Әмма шул рәвешле программага зур зыян килә.

Бушлай дарулар белән тәэмин итү программасы иминият принцибына нигезләнгән. Бу башлангыч табибларга авыруларны дәвалауда зур мөмкинлекләр ачарга тиеш иде. Кыйммәтле дәвалауга мохтаҗларга да ярдәм итү мөмкинлеге туа бит. Әмма медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, кеше дарулардан баш тартып, акчаны кулга алуны хуп күреп, программаның нәтиҗәлеген бермә-бер киметә.

Безнең иректә булса, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акча алу мөмкинлеген бетерер идек - сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре йөрәк сыкравы белән шулай дип белдерә. Кеше үзенең кайчан авырып китәчәген төгәл белми бит – димәк, дәүләт социаль пакетның теләсә кайсы көнне кирәк булып чыгуы бар. Үзенә кирәк булмаса исә, бу акчалар кешенең якыны, туганы өчен мөһим булырга мөмкин, ди белгечләр.

Өлкәннәр, инвалидлар социаль пакеттан файдаланыргамы яки аннан баш тартыргамы дигән карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итә ала. Инде аннары ел дәвамында бу карарны үзгәртеп булмый. Әмма бик еш социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләр мәсьәләгә бик җиңел карый. Кинәт кенә авырып китеп, социаль пакеттан нигә баш тартуына үкенүчеләр исә ел саен очрый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына уйланмаган карары өчен үкенгән 100ләгән кешенең хаты килә. Ләкин карар инде кабул ителгән һәм аны елына бер тапкыр гына үзгәртеп була.

Мисал өчен, елына шикәр авыруын дәвалау чыгымнары:

1. 1 тип шикәр авыруы - 23 меңнән алып 53,7 мең сумга кадәр;
2. 2 тип шикәр авыруы - 7,3 меңнән алып 62,5 меңгә кадәр;
3. Шикәр булмаган диабет - 188,3 меңнән алып;
4. Акромегалия - 785,7 мең сумнан башлап.

Психик авыруларны дәвалау бәясе:

1. Шизофрения - 101,3 меңнән алып 237 мең сумга кадәр;
2. Деменция - 111,6 меңнән алып;
3. Эпилепсия - 7,7 меңнән 178 меңгә кадәр

Онкологик чирләрне дәвалау:

1. Күкрәк бизе яман шеше – 1,4 мең сумнан алып 1 млн. 265 меңгә һәм югарырак;
2. Үпкә яман шеше – 42,6 меңнән 1 млн. 034 сумга кадәр;
3. Ашказаны-эчәк яман шеше – 99 меңнән 1 млн. 285 меңгә кадәр;
5. Бөер яман шеше 508 меңнән 2 млн. 676 мең сумга кадәр.

Бронхиальной астманы дәвалау 3-32 мең сумга төшә.

Халыкның психологиясе бик гади: авырмасам, социаль пакеттагы акчаларым җилгә очачак дип борчыла кеше. Табиблар исә гражданнарны алдагысын уйларга үгетли. Социаль хезмәт җыелмасыннан баш тартып, чир көчәеп киткән очракта, кыйммәтле даруларны инде бушлай алып булмаячак. Ай саен дәвалауга дистәләгән-йөзләгән мең сумлык дарулар таләп ителгән очракта, акчалата алынган ярдәм ташка үлчим булачак. Искәртеп узабыз, социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын кире кайтару өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының территориаль бүлекчәсенә барып гариза язарга кирәк.


---

--- | 08.08.2015

“Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде...”

$
0
0
26.08.2015 Җәмгыять
“Бу балалар – Балтач районының Әтнә авылында яшәүче ятим Гатауллиннар турында мин инде күп яздым. Район газетасында эшләгәндә, 1995 елда ук башлаган әлеге теманы, еллар үткәч тә, читкә куеп булмады. Язмышлары бигрәк ачы, оныттыра торган түгел иде шул.

“Ватаным Татарстан”ны даими укучылар да хәтерли торгандыр: сукыр һәм параличланган әни тәрбия­сенә калган берсеннән-берсе кечкенә дүрт сабый... Ачлыкны да, юклыкны да, башкасын да татыган, нужа бабай камчысыннан җан­нары яраланган, тәртип-әдәп, чисталык-әхлак ише тәрбиядән читтә калган, бер-бер артлы әти­ләрен, әниләрен, бабайларын, үз­ләренә ярдәм итәр­гә дип күченеп кайткан әти­лә­ренең сеңлесе Гөл­ниса апаларын, Якуб җиз­нәлә­рен соңгы юлга озаткан... һәм кырыс язмыш каршында ни ризыкка, ни киемгә, ни сәламәтлеккә туймас мох­таҗ булып, япа-ялгыз калган балалар турында бер­ничә ел дәва­мында газетабызда язмалар дөнья күрде. Гыйбрәт өчен дип язылган әлеге язмаларның бөтенләй башка борылыш аласын әле ул чакта беребез дә уйламаган идек”, – дип язганмын мин газетабызның 2013 елның 26 гыйнвар санында.

Төгәлрәге, язмамны шушындый кара төсләрдән башласам да, әкиятләрдәге кебек, матур борылыш-үз­гәрешләр белән дәвам ит­кәнмен. Әлмәттән кадәр елы­на әллә ничәләр килеп, бу балаларга әйтеп бетергесез күп яхшылык-изге­лек­­ләр эшләгән, үзенең “баш­сызлык”лары белән алар­­ның да Кешечә мөнә­сәбәткә лаек икән­лекләрен исбатлый алган пенсия яшен­дәге Мирсәет абый Сәйфиев... Без­нең язмаларны елый-елый укып, ике дә уйламыйча, төпчек уллары Камилне шул ятим кызлар­ның берсе – Нурсинә белән кавыштырган үзебезнең районның Арбор авылында яшәүче Рау­за һәм Шамил Шакировлар... Балаларны даими эшле иткән, бик күп ярдәм күр­сәткән хуҗа­лык җитәк­чесе Рәкыйп Нәҗи­пов... Язмамда бу балаларга яшәргә көч биргән, еллар дәвамында терәк булган чит-ятлар турында сокланып язганмын. Бу йорттагы бик күп матур үзгә­реш­ләрне, яңалык­лар­ны күреп, ниһаять, аларда да барысы тәртиптә дип, ничә еллар буена беренче мәртәбә сөенеп кайттым дигәнмен. Инде бу темага башка кире кайтмам дигән идем. Тик...

Күптән түгел район газетасында басылып чыккан бер рәхмәт хаты игътибарымны җәлеп итте. Кыска гына булса да, берничә кат укыдым үзен. Юкса гади, аңлаешлы итеп язылган. Юк, нәрсәдер һаман тарта, җибәрми. “Нурсинә!.. Бу бит – Әтнә Нурсинәсе!..” Баш миен көйдереп үткән бу ачышым ачы да, әллә нинди әрнүле дә иде. Арбор егете Камилгә чыккан Нурсинә, баксаң, бала тапкач, озак кына авырып, быел май аенда вафат булган икән...

Бу минутларда кемне күбрәк жәлләргә дә бел­мә­дем шикелле. Сөенеп, сөеп, сөелеп яшәрдәй чагында иртә киткән Нурсинәнеме, үзләре икесе тиң ятим үскән, гомер буе ятимлек озата барган, ятимә Нур­синәне дә үз кызлары кебек кабул иткән Рауза апа һәм Шамил абыйнымы, инде тормышлары көйләнде ди­гәндә генә, тагын бер югалту кичергән Рәйсә­неме, тол калган Камилнеме... Әллә инде тагын бер ятим дип, нәни Кә­рим­неме...

– Бу ятимлек безнең итәк­кә тагылган бугай инде, Гөл­синә апай, – дип каршы алды мине Рәйсә. – Бездән бер дә читкә китәсе килми... Җиде ел көткән иде бит апай белән җизни бу баланы. Авырга узганын белгәч, без дә бик сөендек. Авыр күтәр­де дип белмим, бер дә зарланмады. Табиблар гына беренче бала өчен яшең олы дип, хастаха­нәләрдә ят­кыр­ды. Декрет ялына кадәр фер­мада эш­ләде. Алдан планлаштырганча, баласын Кесарь кисүе белән алдылар. Ике ай үзе карады әле. Ике айдан соң: “Салкын тидердем, ахры, тем­пературам бар”, – диде. Температурасы төшмәде, авыруы көнләп-сәгатьләп көчәйде һәм ул урынга калды. Хас­таханәгә алып баргач, та­биб­лар: “Арка мие ялкынсынган”, – ди­деләр. Айлар буе Казан, Балтач хастаха­нә­ләрендә ятты, файдасы ти­мәде. Бирәсе дә­ваны бирдек дип, өйгә кайтардылар. Аягына басарга өмет бик аз, диделәр. Баса алмады. Аннан кайтып, озак та үтмәде, инсульт булды. Тагын Арчада хастаханәдә яттык...

Апасы авырый башлаганнан бирле Рәйсә аның янәшәсендә булса, Әтнә­дәге ике егетне (аларның берсе акылга җиңелрәк, икен­чесе коррекцион мәк­тәптә укыган – ялгызларын калдыра торган түгел) туганнары Гадил абыйлары карап тора, ә нәни Кәримне ике айдан бер яшькә кадәр диярлек 76 яшьлек Рауза әбисе үстерә.

Мин килгәндә Кәрим Рәйсәләрдә иде. “Апайның үлеменнән соң кода бабай урынга егылды, инде ул да вафат. Шуңа күрә Кәрим әлегә бездә. Әбисе белән әтисе бик сагыналар, бү­ләкләр, күчтәнәчләр төяп гел килеп торалар”, – ди ул. Бик ачык һәм шат күңелле Кәрим беркемнән ятсынмый булып чыкты, тиз дуслаштык үзе белән. Мин киткәндә елап та калды әле. “Аллага шөкер, ул сау-сә­ламәт, бөтенесен аңлый, инде “әттә”, “әббә” дигән сүз­ләре дә бар, – ди Рәйсә. – Үзе карый алмаса да, апай да аның бераз булса да үскәнен күрә алды, дип сөенәм. Авыр чакта ярдәм итүчеләр күп булды. Ар­бор­ның һәм үзебезнең хуҗалык рәис­лә­ре Хәмит абый Баязитовка һәм Рәкыйп абый Нәҗипов­ларга бик рәхмәт­ле без. Апайның кабере дә алар булышлыгы белән үзебезнең авыл зиратында, әти-әниләр янәшә­сендә бул­ды...”
...Язмышлар турында алай әйтергә ярамаса да, Әтнәдән кайтканда, нигә­дер, “Су чокырга җыела” дигән халык мәкале искә төште. Аерма шунда гына: кемнең “чокыры”нда нәрсә: кемдә – байлык, кемдә – ятимлек...


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

123 | 22.08.2015

Республика көнендә Казанда бәйрәм чаралары ПРОГРАММАСЫ

$
0
0
26.08.2015 Җәмгыять
Быел Республика көнен бәйрәм итү чагыштырмача иртә – 28 август көнне үк башлана. Аерым алганда, бу көнне 19.00дә “Казан Арена” стадионында “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән “Хор Турецкого” коллективының 25 еллыгына багышланган “Җыр бәйрәме”/ “Праздник песни” киң күләмле мәдәни-күңел ачу чарасы уздырыла.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова бәян итте.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, 29 августта Кремль яр буенда “Мәдәниятләр мозаикасы” / “Мозаика культур” I республика этноконфессия фестивале үткәрелә. “Чара ТР Халыклары ассамблеясы тарафыннан оештырыла. Фестиваль вакытында казанлылар һәм башкала кунаклары төрле мастер-классларда катнаша, концерт карый, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныша алачак”, – дип сөйләде Наталья Гречанникова.

Төзекләндерелгән Лядской бакчасын шул ук көнне үзенчәлекле фестиваль программасы белән ачу күздә тотыла.

29-30 август көннәрендә исә “Казан кремле” музей-тыюлыгы территориясендә “Казан фанфаралары” / “Фанфары Казани” IV Бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивале була.

Төп бәйрәм чаралары 30 август көнне Казан Ратушасында тантаналы җыелыш белән башланып китәчәк. Җыелышта Татарстан һәм башкала үсешенә зур өлеш кертүчеләргә, традицион рәвештә, республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшыру, аларның исемнәрен шәһәрнең “Мактау китабы”на (“Книга почета”) кертү планлаштырыла.

Бу көнне Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында зур гомумшәһәр бәйрәме оештырыла. Аерым алганда, балалар өчен “Иске парк хәзинәләре” / “Сокровища старого парка” мәйданчыгы эшләр дип көтелә. Моннан тыш, өлкәннәр өчен төрле спорт чаралары, шулай ук Россиядә Әдәбият елы кысаларында “Әдәби ишегалды” проекты үткәрелә. Әлеге чараларның барысы да 11.00дән 14.00гә кадәр уздырыла.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, Республика көнендә шулай ук 11.00дән башлап Җиңү паркында “Урам Бит!” урам мәдәнияте фестивале кысаларында үсмерләр өчен воркаут, самокатларда узышу буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла. Монда ук 16.00дә авиа-, судно- һәм автомодельләштерү спорты буенча Казан балалар кубогы уйнатыла.

Башкаланың Меңьеллык мәйданында 11.00дән 15.00гәчә “Kazan City Racing” автоспорт тамашасы була. Анда “Формула – 1” пилотлары, дрифтерлар һәм каскадерлар чыгышларын, шулай ук “КАМАЗ-Мастер” командасы башкаруында тәэсирле яңа төрле трюк карау мөмкинлеге булдырыла.

30 август көнне 12.00 Бакый Урманче скверы сәнгать паркына әвереләчәк. Биредә казанлылар һәм башкала кунаклары күренекле татар рәссамнары белән таныша һәм шәхсән аралаша алачак.

Бу көнне Казанның Иске Татар бистәсендә 13.00дә “Уйна, гармун!” халык иҗаты бәйрәме үткәрелә.

Казан ипподромында 15.00дә ТР Президенты бүләгенә ат чабышы була.

“Бәйрәмнең төп мәйданнарының берсе “Казан Арена” стадионы алдында урнашачак. Көндезге 12дә монда Казан гарнизонының “Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – син сайлаганы” дип аталган патриотик зур концерт программасы башлана. 14.00дән 17.00гә кадәр шул ук мәйданда татар эстрадасы йолдызлары концерты була. 18.00дән исә Казанның популяр коллективлары, “Созвездие – Йолдызлык” һәм “Студентлар язы” фестивальләре җиңүчеләре катнашында яшьләр өчен кичке концерт программасын тамаша кылу мөмкинлеге булдырыла. Анда шулай ук җырчы Юрий Антонов, “Прогульщики”, “А-Студио” төркемнәре чыгышы көтелә”, – дип сөйләде Наталья Гречанникова.

20.00дә Игенчеләр сарае янындагы мәйдандагы ачык һавада, Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР дәүләт симфоник оркестры катнашында, “Казан көзе” V халыкара опера фестивале уздырыла.

Киң күләмле бәйрәм чаралары 22.00дә Казансу өслегендә зур салют белән төгәлләнер дип көтелә. Салютны “Казан” гаилә үзәге территорисендә һәм “Казан Арена” стадионы янындагы транспорт чаралары өчен каралган мәйданда карау уңайлы булачак, дип билгеләп узды спикер чыгышының ахырында.


Ләйсән ИСХАКОВА

--- | 25.08.2015

Казанда язучылар Муса Җәлил һәм башка сугышчы-антифашистларны искә алды

$
0
0
26.08.2015 Мәдәният
Казанның 1 Май мәйданында татар мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре 71 ел элек Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән Гайнан Кормашев төркеменең 11 яшерен әгъзасын искә алды, алар арасында танылган татар шагыйрьләре Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та бар.
Чарада Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре, шулай ук һәлак булганнарның туганнары катнашты. Махсус мәдәни программа әзерләнгән иде.   1942 елда Вермахт командованиесе Кызыл Армиянең немец әсирлегендә булган элеккеге хәрби хезмәткәрләреннән торган "Идел-Урал" легионын оештырырга карар итә. Аның составына Идел буе милләтләре, нигездә, татар солдатларын туплыйлар. Шул рәвешле, җиде батальон төзелә, аларның бер өлеше оккупацияләнгән Советлар Союзы территориясендә партизаннарга каршы көрәшергә җибәрелә, ә бер өлеше - Көнбатышка.   Башта ук легионда фашистларга каршы яшерен төркем барлыкка килә, аның нигезен тоткынлыктагы татар офицерлары тәшкил итә, алар арасында танылган шагыйрьләр Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та була. Төркем белән Гайнан Кормаш җитәкчелек итә. Тиздән аны фаш итәләр һәм 1944 елның 25 августында 11 активист җәзалап үтерелә. Әмма Советлар Союзы Герое исеме бары Муса Җәлилгә генә бирелә. 1966 елда Казанда аңа һәйкәл урнаштырыла,  җәзалап үтерелгән тагын 10 кеше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфемөлеков, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнәшев һәм Сәлим Бохаров исемнәре дә барельефларда 1994 елда мәңгеләштерелә.   Габдулла Батталовның бертугының улы Фәрит Батталов та геройларны искә алуда катнашты һәм үз гаиләсе турында сөйләде: "Алар биш туган була һәм һәркайсы Бөек Ватан Сугышы фронтларында сугыша. Гомерләренең соңгы көннәренә кадәр абыйларының язмышы өчен алар һәм апалары Ләйлә  борчылды, шулай да, бөтен дөреслекне белә алмады, чөнки материллар яшерен, ә оешма әгъзалары ул вакытта хыянәтче дип саналды".   Абдулла Алишның бертуганының сеңлесе Гөлшат Сүлкишева да абыйсын искә алырга килгән иде: "Безнең гаиләдә аны бик хөрмәт иттеләр. Аның хатыны, андый кеше башка булмый, дия иде. Аның сүзләренчә, ул бик итәгатьле булган, балалар яраткан. Ә безнең әбиебез аның үлеменә ышана алмады".   Чара ахырында катнашучылар Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Мемориалда акцияне оештыручы - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.                      
Руслан ДӘҮЛӘТШИН

--- | 25.08.2015

Татарстанда Туфан Миңнуллинга бюст ачылды (ФОТО)

$
0
0
26.08.2015 Мәдәният
Кичә Кама Тамагы районы үзәгендә урнашкан Туфан Миңнуллин музее ишегалдында мәшһүр драматург, җәмәгать эшлеклесенә куелган бюстны ачу тантанасы узды.

Бюст ачылганнан соң, кунаклар Туфан Миңнуллинның музеенда булды. Соңрак Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры "Гөргөри кызын бирә" спектаклен тамашачыларга күрсәтте.

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4

Фото №5

Фото №6

Фото №7

Фото № 8

Фото № 9

Фото № 10

Фото № 11

Фото № 12

 

 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 26.08.2015

3 яшьлек авыру Динараның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итик

$
0
0
26.08.2015 Җәмгыять
Аның да башкалар кебек йөгереп йөрисе, әнисенең кочагына сарыласы, балалар бакчасына барасы килә. Тик әлегә 3 яшьлек Динара өчен бу тормышка ашмаслык хыял гына булып кала. Менделеевск шәһәрендә яшәүче кечкенә кызчык үрмәли дә, утыра да, йөри дә алмый.

“Кызымны бик авыр күтәр­дем. Йөкле вакытта гел авырдым. Аяк­ларым шешенде, кан басымым югары күтәрелеп интектерде. Туачак балам өчен һәрчак борчылып йөрдем. Табибларга ялынып, УЗИ ясатуны үтендем. Тик алар мине тыңламады. Ә күңелемдә шик бар иде”, – дип сөйли Динараның әнисе Диләрә Абдуллина.

Динара вакытыннан алда, җитлекмичә туа. Ул вакытта әнисе әле декретка чыккан гына була. “Хәлем начараеп китте дә хастаханәгә эләктем. Баштарак аксымлы диетада утырсаң, бар да яхшы була дигәннәр иде. Соңрак табиб килеп яхшылап карагач, тиз арада Кесарь кисүе ясарга кушты, – дип искә ала Диләрә. – Кызым дөньяга 1 кило 650 грамм булып туды. Җит­лекмичә тугач, тора-бара үз авырлыгын җыяр, иптәшләрен куып җитәр дип өметләндек. Әмма алар чынга ашмады. Кызыбыз башка балалар кебек түгел иде. Кешенеке утыра да белә, үрмәләп тә китә. Бер яше тулгач та, бернинди үзгәреш күрмәдек. Аптырагач, кабат табибларга йөртә башладык. Тикшеренүләр узганнан соң, Динарада ДЦП, тетрапарез авырулары булганлыгы ачыкланды. Баштарак бө­тенләй югалып калдым. Авыру баланы ничек карарга икәнен дә белмим бит! Ярый әле, янәшәмдә миңа таяныч булырдай якыннарым, әнием, туганнарым, гаиләм булды”.

Табиблар да өметләндерә. “Ба­лагызның терелүенә өмет бар. Ничек итсәгез-итегез, аны тернәк­ләндерү үзәкләренә йөр­тегез. Баш мие әйбәт эшли, акылы бар. Уйлау дәрәҗәсе дә югары. Димәк, бала белән шөгыль­ләнергә генә кирәк. Барысы да сезнең кулда”, – дип ышаныч өсти алар.

Әлбәттә, башкалар кебек Ди­ләрә яхшыга ышанып, бала­сының сәламәт буласына өмет­ләнеп яши. Тик сабыйны дәвалап, аякка бастыру Диләрәнең генә көченнән килерлек эш түгел. “Кызымны бер генә минутка да ташлап китеп булмый. Әле ярый әнием бар. Ул гел булыша. Абыем белән киленебез һәрчак ярдәм итеп торалар. Тик барыбер акчабыз җитми, – ди Диләрә. – Чит илгә бару турында уйлап та карамыйбыз. Татарстандагы тернәк­лән­дерү үзәкләренә барып кайта алсак, шуннан да зур шатлыгыбыз булмас иде.

Кызыма һәрдаим массаж, ЛФК кирәк. Алардан соң Динарада үзгәрешләр сизелә. Уңай­ланып киткәнен күр­гәч, күңелем күтәрелә. Инде артка таба карыйсы да килми. Бары алга гына барырга дигән максат белән яшим. Кызым сәламәт булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Аның пенсия акчасын тиен­ләп җыеп барабыз. Кайчак шул акчага да берәр дәвалану курсы узып була. Озакламый Алабуга шәһәрендә урнашкан үзәккә бармакчы булабыз. Тик анда бару өчен шактый гына сумма акча кирәк. Бар өметем – мәр­хә­мәтле кешеләрдә. Сабыем хакына яр­дәм итүчеләр табылса, бик рәхмәтле булыр идем”.

Матди ярдәм күрсәтергә те­ләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:

Карта Маэстро Сбербанк
Номер карты:
63900268 9013516235
Получатель:
Абдуллина Диляра Василовна
Номер мобильного:
МТС 89199031713
Яндекс кошелек
4100 1282 1221 971


---

125 | 21.08.2015

Бу атнада өч көн ял итәбез

$
0
0
26.08.2015 Бәйрәм
Күптәнге гадәт буенча без 30 августта ял итәргә күнеккән. 2015 нче елда бәйрәм көн булган 30 август якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне гадәти ял көненә туры килгән очракта, бәйрәм ялы бәйрәм көненнән соң килүче эш көненә күчерелә.
Шуна күрә якшәмбе ялы 31 нче августка күчә.   Шулай итеп, 29, 30, 31 август көннәре ял көннәре булып исәпләнә.
---

--- | 26.08.2015

Рөстәм Миңнеханов аерылышуларга каршы чыкты

$
0
0
26.08.2015 Җәмгыять
Татарстан Республикасы ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгарга ниятли. Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында чыгыш ясаганда, аерылышулар саны күп булуы уңаеннан борчылуын җиткерде.
“Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә аерылышу системасын бераз катлаулындырырга телибез. Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар, низаглар да, әмма юл куешып килешә белергә кирәк, шуңа күрә аерылышу процедурасы ЗАГС һәм судта да күпкә четерекле булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системаны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.   Якын арада Татарстан депутатларының Дәүләт Думасына шушы мәсьәлә буенча тәкъдимнәр кертүе көтелә.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

--- | 26.08.2015

Бал ит бәясеннән йөрер­гә тиеш

$
0
0
26.08.2015 Җәмгыять
Бүген күпләр сатып алган балларының сыйфатсыз булуыннан зарлана. Кибетләрдә сатылганы да күп вакытта үз исемен акламый. Бу хакта белгечләр дә чаң суга. Алар “Умартачылык турында”гы законга үзгәрешләр кертергә кирәклеген белдерә. Умартачылар бары тик сыйфатлы бал гына сатарга тиеш, ди алар.

Бөтен­россия Умартачылык берлеге президенты Ольга Чупахина сүзлә­реннән аңлашылганча, ки­беттә сатыла торган яхшы бал янәшәсендә ясалмасы да булырга мөм­кин. Андый балны ярминкә, базарларда да очратырга була. Бу хакта күпме генә сүзләр алып барсак та, барыбер алдыйлар.

Белгечләр чын балны күз белән карап та аерырга була дигән фикердә. Табигый бал берничә ай эчендә утырырга тиеш. Кыш уртасында сыек бал саталар икән, димәк, шикләнергә җирлек бар. Хә­зер нәкъ бал сатып ала торган чор. Алданасыгыз кил­мәсә, тәмләп карарга ки­рәк. Тамак тө­бенә утырган кебек тоелса, ачы тәм сизелсә, димәк, бал сыйфатлы.

– Чын умартачы беркайчан да ялган бал сатмый, – ди Лаеш районының Кече Елга авылы фермеры Гафур Зарипов. – Бал дәвалау үз­легенә ия. Аны синнән нәкъ шул максатларда алалар.

Ольга Чупахина белдер­гәнчә, ясалма балда файдалы матдәләр азрак була, ул тәме белән дә аерыла. “Мондый бал белән берәү дә агуланмый, әмма аның файдасы юклыгын да истән чыгармыйк”, – ди белгеч. Халыкны сыйфатлы бал белән тәэмин итү максатыннан, ул Дәүләт Думасына тәкъдим белән чыккан. Аның фикеренчә, бу эшне ныклы күзәтү астына алучы иҗ­тимагый оешма булдырырга кирәк. Умарталыкларда җи­тештерелгән бал­ның сыйфатын тикшереп тору өчен махсус пас­портлар кертергә кирәк­леген ас­сызык­лый ул. Шул ук вакытта чәчәкле үсем­лек­ләрне дә теләсә нинди агу-химикатлар белән эш­кәр­түне тыярга ки­рәклеген бел­дерә. Кайбер умартачылар сыйфатсыз д­ару-препарат­лар белән эш итә, аларны куллану технологиясен дә сакламый, нә­тиҗәдә бал сос­тавы үзгәрә, табигать нигъ­мә­тендә антибиотиклар, авыр металлар күләме сизелерлек арта, дип чаң суга. Умартачыларны бер йод­рыкка туплап торучы берлек барлыкка килсә, лаборатор тикше­рүләр алып бару мөм­кинлеге дә туар иде дигән фикердә белгеч.

Чыганакларга күз салсак, Россиядә җитештерел­гән балның 90 проценты шәхси хуҗалыкларга туры килә. Ә аз санда умарта тотучылар сәүдә үзәкләренә ялгызлары гына үтеп керә алмый. Алар, балларын кая куярга бел­мәгәч, алыпсатарлар белән эшләргә мәҗ­бүр. Тик умарталыктан киткән бал башка кулларга кергәч, аның ниләргә дучар булуы сатып алучыларга караңгы. Сәүдә нокталарына барып җит­кәнче, аның составы үзгә­рергә дә мөмкин. Чупахина исә умар­тачыларны берләш­терүче берлек булса, алар үз балларын турыдан-туры сәү­дә челтәрләренә дә кертә алачак дигән фи­кердә. Балны да күп күләмдә җитештерә алачакбыз, ди.

Әмма Россия умартачылар берлеге җитәкчесе Арнольд Бутов, законга үзгә­решләр кертмичә дә, кайбер проблемаларны хәл итәргә була, ди. Аның фи­керенчә, үз умартачылыгы булмаган ке­шеләргә бал сатуны тыярга кирәк. “Яр­минкә, базарларга барсаң, анда бөтенесе диярлек алыпсатарлар, – ди белгеч. – Бүген күп кенә фер­мерларның чит өлкә­ләргә барып сату итәргә җае да, вакыты да юк. Аларга үз җирлек­ләрендә мөмкин­лек­ләр булдырырга кирәк”.

Яшел Үзән районының Үтәнгеш авылында умарталык булдырган Илдус Хө­сәенов исә булганны ур­наш­тырасың килсә, бәя белән уйнамаска кирәк­леген әйтә. Башка умартачылар 3 литр­лы банкадагы балны 1500 сумнан сатканда да, ул 1350 сумнан арттырмаган. Нә­тиҗәдә, сентябрь аена балы сатылып беткән. Быел уңыш аз булса да, бәяне шул килеш калдырган. “Борынгылар, бал ит бәясеннән йө­рер­гә тиеш, дип әйткән. Авылларда итнең килограммы 300 сумнан күтәрелгәне юк әле”, – ди Илдус абый.

– Россиянең күпчелек төбәгендә дәүләт карамагында эшләүче махсуслашкан умартачылык идарәләре калмады, – ди республи­каның Умартачылык буенча ида­рәсе җитәкчесе урынбасары Ринат Нәбиул­лин. – Без­дәге кебек оешма тагын Башкортстанда бар. Татарстан районнарында да, Казанда да җәмәгать оешмалары эшли. Чупахина безнең тәҗрибәне бөтен Россиягә таратмакчы.

Республикада эшләп ки­лүче әлеге оешма умартачылар белән дә, аларга ярдәм итә алучы оешмалар белән дә элемтәдә тора. Булган проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырышалар. Казанда да, районнарда да бал ярминкәләре үткәреп торабыз, диләр. Шушы көннәрдә генә Чаллы, Кукмара, Алабуга җирлекләрендә умартачылар катнашында ярминкә узган. Казанда эшләп килүче агропромпаркта да умартачылык продукциясен сатуны оештырып җибәргәннәр. Аннан ел әйләнәсе сыйфатлы бал алырга була, диләр.

– Тиздән республикада көзге ярминкәләр башлана, – ди Ринат Нәбиуллин. – Кушылмаларсыз булган сыйфатлы балны умартачылар кулыннан алырга теләү­челәр шунда килсен. Ул һәр шимбә саен булачак.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

125 | 25.08.2015

Гарәпләр Россиянең өч җитәкчесен генә белә

$
0
0
27.08.2015 Җәмгыять
Исмәгыйль Шәңгәрәев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Казан» рестораннары хуҗасы:

– Татарстанны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бик яхшы беләләр. Бу, беренчедән, тарихи факторга, татарларның борынгы милләт булуына һәм гарәпләр кебек үк ислам дине тотуына бәйле. Икенчедән, Татарстан җитәкчелегенең оста сәясәтче булу нәтиҗәсе. Биредәге гарәпләр Казанның Мәскәү һәм Питердан артта калмавын, Россиянең өченче башкаласы буларак чәчәк атуын күреп-ишетеп торалар. Чемпионатны да телевизордан күзәтеп бардык, әлеге уңышларга чын күңелдән сөенеп тордык. Шәхесләргә килгәндә, гарәпләр Россиядән өч кенә җитәкчене ишетеп белә – Владимир Путинны, Рөстәм Миңнехановны һәм Рамзан Кадыйровны. Рөстәм Миңнеханов Татарстанга ярдәм итү, ике арада элемтә булдыру өчен нык тырыша – шул максаттан бирегә еш килә. Монда татар диаспорасы белән дә араны өзми, безне җыя, аралашып тора. Әлеге элемтәләр берьяклы гына түгел – безне дә Татарстанга еш чакыралар, күптән түгел делегациябез Казандагы Халыкара икътисади саммитта булып кайтты. Татарстанның шушы уңышларын, дәрәҗәле урынын күреп, татарлык белән горурлану хисе арта гына бара.


---

--- | 24.08.2015

Рөстәм Миңнеханов: Авыл халкының тормышы шәһәрнекенә тиң булырга тиеш

$
0
0
27.08.2015 Җәмгыять
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика район һәм шәһәрләренә эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Кичә ул Теләче, Саба һәм Кукмара районнарында булып, әлеге җирлекләрдә Президент программаларының үтәлеше белән танышты.

Беренчеләрдән булып, Татарстан лидеры Кукмара районында булды. Ул биредә өр-яңа “Созвездие” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Район үзәгендә калкып чыккан әлеге бакча 260 урынга исәпләнгән. Кукмара районында демографик торышның шактый алга киткән булуын исәпкә алганда, аның әһәмияте бермә-бер арта.

Кукмара тагын бер балалар бакчасына баеды

- Район үсә, камилләшә. Нәтиҗәдә, биредә балалар бакчаларына, фельдшер-акушерлык үзәкләренә ихтыяҗ барлыкка килә. Безнең төп максат – авыл халкының шәһәрдә гомер итүчеләр белән бер дәрәҗәдә яшәвен тәэмин итү. Нәкъ менә шуңа күрә республикада авылларны үстерүгә корылган программалар тормышка ашырыла да инде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы халкына мөрәҗәгать итеп.

Әйтергә кирәк, “Созвездие” балалар бакчасын төзү эшчәнлеге якынча бер ел элек башланып киткән булган. Әлеге эшчәнлеккә республика бюджетыннан якынча 141 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, быел республикада барлыгы 75 яңа бакча калкып чыгарга тиеш. Моңа кадәр республикада бер ел эчендә бу кадәр күп санда балалар бакчаларының ачылганы булмаган әле.

Билгеле булганча, быел Кукмара районы үзәк хастаханәсендә дә ремонт эшләре башкарылды. Рөстәм Миңнеханов биредә булып, төзекләндерелгән бала тудыру бүлеге белән танышты, аннары исә биредәге фельдшер-акушерлык үзәгендә булды. Хастаханәдә ремонт эшләре агымдагы елның июль аенда башланып киткән булган. Бала тудыру йортын ремонтлау өчен республика бюджетыннан барлыгы 17,9 миллион сум акча бүленгән..

Хәер, Рөстәм Миңнехановның эшлекле сәфәре моның белән генә тәмамланмады әле. Ул Кукмара халкы белән очрашып, алар белән әңгәмә корды, теләк-тәкъдимнәрен тыңлады.

Мәдәният йорты янәдән ачык

Аннары исә Татарстан лидеры Теләчегә юл тотты. Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында мәдәният йорты ачылу исә биредә гомер итүче һәркем өчен зур вакыйга булгандыр, мөгаен. Ник дигәндә, моңа кадәр биредә клуб гомумән дә эшләмәгән. Мәдәният йорты урнашкан бинаның тузган хәлдә булуы төрле чаралар уздыруны берничә елга (!) туктаткан, хәтта...

Республикада тормышка ашырыла торган “Авыл мәдәният йортлары” программасы кысаларында исә биредә өр-яңа клуб калкып чыккан. Әлеге 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты бинасында фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак.

- Авылларны саклап калу һәм үстерү өчен биредә кибетләр, мәдәният йортлары булдыру кирәк. Юллар салу һәм халыкны эш урыннары белән тәэмин итү аеруча мөһим максатлар рәтендә карала. Теләче районындагы уңай үзгәрешләрне күрү сөендерә. Төрле авырлыклар булуга карамастан, авылларны үстерү буенча программаларның барысы да уңышлы эшли, - дип ассызыклады Татарстан лидеры үзенең чыгышында.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, бу - Теләчедә “Авыл мәдәният йортлары” программасы кысаларында төзелгән дүртенче клуб.


Рәмзия ЗАКИРОВА

--- | 25.08.2015

Чит ир белән йокларга туры киләчәк

$
0
0
27.08.2015 Ир белән хатын
Сезгә сәер бер тарих бәян итәргә булдым әле. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк. Анысы сезнең ихтыяр.

Рамил белән Рамиләнең танышуы сәер генә килеп чыкты. Электричкага билеп алмыйча, куян кебек качып йөри торган чаклары. Тикшерә башласалар, бер вагоннан төшәләр дә, икенчесенә керәләр. Чөнки хезмәт хакы түләмиләр. Акчаны әле сыр, әле май белән бирәләр. Билетны сыр белән май биреп алып булмый бит инде! Рамиләнең дә билеты юк. Контролер якынлашуга йөрәге жу итеп китте. Алланың рәхмәте, бер егет аның өчен түләде. Кыз оялып кына рәхмәт әйтте. Алар икесе дә Казанда укыйлар икән бит! Менә шулай танышып китеп алар аерылгысыз дуска әйләнделәр.

Тора-бара мәхәббәтнең дә иң көчлесе кабынды. Исемнәре дә килешеп тора ич! Шактый вакыт аралашып йөргәч, Рамилә Рамилнең авылда күптән очрашып йөргән кызы булуын, аның белән хәзер аерылышуларын белде. Чыбыксыз телефон аркылы теге кызның бик өзгәләнүен дә әйттеләр. Әмма Рамиләнең моңа исе китмәде. Хатыны булмаган ич әле ул! Ташлашсыннар!

Егет белән кыз укып бетереп эшкә урнашты. Озак та үтми, Рамилне армиягә алдылар. Ул ракета гаскәрләренә эләкте. Вакыт аккан су кебек, егет хезмәтен тутырып кайтты. Тик чәчләре коелып баш түбәсе пеләшләнгән, үзе бик тә үзгәргән иде... Аннан ул әти-әнисенә Рамиләгә өйләнәчәген әйтте. Шулай булмыйни, сөйгәне өзелеп көткән ич аны! Хәер, авылдагы кызы да кияүгә чыкмаган. Менә шуңа күрә Рамилнең әнисе карышып та карады, әмма мәхәббәт үзенекен итте. Яшьләр гөрләтеп туй ясады.

Начар да яшәмәделәр, бәхетләреннән күпләр көнләште. Ел арты ел узды, тик Рамилә авырга уза алмады. Моның сәбәбен Рамил белә иде. “Армиядә хезмәт итүнең шаукымы” диде аңа табиблар. Чәчләре дә шуңа коелган икән. “Балалар йортыннан бала алырга кирәк” дигән фикергә килде Рамилә.

Тик Рамилнең бүтән уе бар иде. Сочига билет алып кайтты ул. Купеда өч кеше булдылар. Ир белән хатыннан тыш тагын бер ир. Матур киенгән, бик тә күркәм күренә. Ул ир белән Рамил бер-берсен белгән шикеллерәк сөйләштеләр, тик Рамиләгә сиздермәскә тырыштылар. Ә бервакыт Рамил хатынына: “Мин күптән бу фикергә килдем. Сиңа мин карап торганда менә бу ир белән йокларга туры киләчәк. Безгә бала кирәк. Ичмасам, үзең йөкле булып, үзең тудырырсың” дип, юлдашының ятагына төртеп күрсәтте. Ә Рамилә каушап калды, ни дияргә белмәде, ә аннан карышты, елады...

Әйе, Рамилнең сүзе сүз булды, нәкъ шулай эшләделәр. Рамил хатынын кешегә биреп торганда җанында ниләр майтарылуын, баш миендә ниләр бөтерелгәнен үзе генә белде. Тешләрен кысып түзде, күзләреннән кайнар яшьләр акты. Түзде, чөнки анда бала сөю теләге көчлерәк иде. Хатын ул ир белән өч тапкыр якынлык кылды. Соңрак Рамиләгә шул мәгълүм булды: ир Волгоград шәһәреннән икән. Алар Рамил белән билет алганда танышканнар...

Рамиләнең гаебе булмаса да, аңа ире янында да, чит ир каршында да бик тә читен иде. Ләкин аны Рамил: “Бу хакта син дә, мин генә беләбез, ә бу ир бүтән юлыбызда очрамаячак. Шуңа күрә чит кеше эзләдем дә инде”, – дип юатты. Алар ял итеп кайттылар. Рамилә авырга узган иде. Рамил шатлыгыннан ни эшләргә дә белмәде. Хатынына ни теләсә, шуны алып ашатты, ярдәм итте... Поездда булган хәлне онытырга, бу хакта авыз ачмаска кушты. Рамилә тупырдап торган кыз бала алып кайтты. Ул бик тә әнисенә охшаган!

Бүген Рамил белән Рамиләнең гомер көзләренә кереп барышлары. Бик тә бәхетле алар. Рәхәтләнеп бала, онык сөйделәр...


Рафилә ФӘТТАХОВА

--- | 26.08.2015

Кыр казлары (ХИКӘЯ)

$
0
0
27.08.2015 Мәдәният
Кыр казлары артыннан, яисә Егерме чакрым шатлык.. Халисә көндезге аштан соң черем итеп алыйм дигәндә, телефон шалтырады. “Кем булыр икән?” - дип трубканы алгач, Фәрит тавышын ишетте.

- Халисә апа! Мин авылдан шалтыратам, син беркая да барырга җыенмыйсыңмы? Сәгать ярымнан соң без авылдашыбыз белән сезгә кереп чыгарбыз, - диде.

Халисә: “Кем ул?” – дип тә сорарга өлгермәде, Фәрит телефонын куйды. Шул турыда уйлап, суыткычны ачып, чәй өстәленә куярлык ризыклар карый башлады. Менә бит юньсез, авылдашының ирме, хатын-кызмы икәнен дә әйтмәде. Фәритне ул үз туганы кебек күрә. Ул ахирәте Камиләнең малае. Алар авылда гомергә күрше булып яшәделәр, бергә укыдылар. 7 классны бетереп Камилә район үзәгендә хисапчыга укып чыгып, колхозда бухгалтер булып эшләде. Ә Халисә шәһәрдә укып кайтып, гомере буе мәктәптә укытучы, укыту бүлеге мөдире булып пенсиягә чыкты. Тормышның ачысын да, төчесен дә бергә күрделәр.   Ачысы Халисәгә күбрәк тиде. Кызы алты яшьтә суга батып үлде. Ике елдан соң чирләп ире бакыйлыкка китте. Шул ук елны Камиләнең дә ире тракторы белән авып, һәлак булды. Ул вакытта Фәриткә өч яшь кенә иде әле. Аны алар бергә үстерделәр дияргә дә була. Берсе дә башка иргә чыкмады.   Халисә креслога утырды да уйларга чумды. “Фәрит инде 20 яшьтән узып китте. Үзенә кәләшләр табып караган идек, тыңламый. “Әле өйләнергә уйламыйм”, - ди. Ярый әле мине онытмый. Авылдан кайтканда әнисеннән күчтәнәч, йомырка, сөт өсте, майлар кертеп чыга, үзем дә күчтәнәчсез җибәрмим.   Менә монда торганыма алты ел узып киткән икән. Ә бит шәһәргә күчәргә башыма да килмәгән иде”.   Беркөнне ишек алдында йөргәндә, капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Аннан хәрби кием кигән бер кеше чыгып: “Исәнме, Халисә апа!”, - дип сәлам бирде. Тавышын ишеткәч кенә, бу Разия җиңгинең малае Таһир икәнен таныды ул. Аның әнисе белән Халисәнең ире бертуганнар иде. Алар күптәннән шәһәрдә яшиләр инде.   Чәй эчкәндә Таһир: “Мин бит сиңа зур йомыш белән килдем, апай. Мине Мәскәүгә күчерделәр, фатир бирделәр, хәзер анда торам. Әнием минем белән бармыйм, ди. Беләсең бит инде килене белән килешеп бетмәгәннәрен. Хәзер берүзе калды. Чирләштереп тә тора. Синнән башка якын туганнарыбыз да калмады. Бәлки син аның янына күчәрсең, күз-колак булырсың, чирләгәндә ярдәм итәрсең.Үзеңне пропискага да кертербез, әни вафат булса, бөтенләй шуна гына яшәп калырсың”, - диде.   Камилә белән киңәшләчкәч, ул: “Риза бул, анда бит кыш көне утын ягып, өй җылытырга кирәкми. Мондагы кош-кортыңны, сарыкларыңны, көз беткәнче үзебез карарбыз”, - дип, димли башлады.   Шулай итеп, бер атна өчендә шәһәргә күчте дә куйды Халисә. Өч ел буе Разия белән һәр елны авылда җәй көне икешәр ай торып китәләр иде. Үткән елны Разия нык чирләде. Мәскәүгә телеграмма җибәреп, Таһирны кайтарттылар. Улын гына көтеп торган сыман, Разия икенче көнне җан бирде. Җидесен, кырыгын, елын да Фәрит ярдәме белән уздырдылар.   Халисә берүзе генә калгач, башта бик кыен булды. Ярый әле телевизордагы сериаллар белән мавыга башлады. Вакыт барын да төзәтә, диләр бит, хәзер инде ул да үз җаена кайтты.   Ишектәге чылтырау Халисәнең уйларыннан туктатты. Фәрит артыннан, башына вак шакмаклы кепка, өстенә яшкелтем соры озын пиджак кигән, кыскартылган сакаллы-мыеклы олы яшьтәге кеше килеп керде. Исәнләшеп, дога кылгач, Фәрит:   -Халисә апа! Бу агай сиңа туган булса да, әйтмичә, гомергә дә танымассың. Бу бит Сәйфулла улы Сафуан, - диюгә Халисә кулындагы савытны ычкындыра язып, кырыйдагы урындыкка утырды.   -Бу ничек була?! Сафуан абый! Син исән калдыңмыни?! Кара әле, баш кагуың, елмаюың, тавышың – барысы да әтиеңнеке! Тик сөйләшүең үзгәргән, авызыңа кайнар бәрәңге кисәге капкан кебек. Кайларда йөрдең бу озак елларны? Әниең сине үзе үлгәнче көтте, нигә бер дә хат язмадың?   Сафуан йөзенә елмаю чыгарып, аңа:   -Халисә сеңелем! Барын да сөйләрмен. Минем әти-әнием турында, аларның ничек яшәгәннәре, кайчан вафат булганнары турында беләсем килә, - дигәч, Халисә тынычланып, сөйли башлады.   -Әтиең Сәйфуллага авылда гына түгел, бөтен тирә-яктан да дәваланырга йөрделәр. Бигрәк тә авылдагы 8 яшьлек малайның бөкресен төзәткәч, дәрәҗәсе бик нык күтәрелде. Умыртка сөяге бөкрәеп, ул малай башын турайтып йөри алмый иде. Имеш, Сәйфулла бабай аңа бер атна буена сулема агуы кушып ясалган төнәтмә эчереп, сөякләрен йомшарткан. Аннан үзенә алып, өч көн буе келәтендә йөзтүбән яткырып, арка сөягенә әрекмән, кәбестә яфраклары каплап, кайнар тоз салган капчыклар белән бастырып, бөкресен төзәткән, диләр.   Моны Сафуан дикъкать белән ара-тирә сораулар биреп тыңлады, соңыннан әти-әнисенең ничек вафат булганнарын сорады.   -Кешеләр дәваланырга күпләп йөри башлагач, кемдер жалу язган. Сәйфуллалар йортына җыелучыларны милиция килеп, куып җибәргән. Соңга таба дәваланырга теләүчеләр күрше авыллардан аны үзләре килеп, алып китәргә тотынганнар. Бер кышны, февральда нык салкында юлда машиналары ватылган. Шуннан соң нык чирләп, үлеп китте ул. Әниең сиксәнгә җитеп вафат булды. Аны соңгы елларны квартирант булып йортка кергән шәфкать туташы карады.   Халисә Фәриттән ничек Сафуанны очраттың, дип сорагач, ул сөйләп китте:   -Авылга кайткан идем. Китәр алдыннан авыл хакимиятендә эшләүче Наҗия янына керергә уйладым. Үткән кайтуда ул юк-бар нәрсәгә үпкәләп калган иде, бәлки йомшаргандыр, дим. Карыйм, бина янында шакмаклы такси машинасы тора. Керсәм, бүлмәдә олы яшьтәге бер кеше утыра. Наҗия мине күрсәтә:   -Яхшы булды әле, мин бу агайга сезнең йортыгызны күрсәтергә берәүне дә тапмагач, үзем бармакчы идем.   Сугышта югалган Сафуан бабай кайткан бит. Зиратка барып, әти-әниләренең каберләрен эзләгәннәр. Әнисенекен тапканнар, әтисенекен – юк. Сораша торгач, элек сезнең күршегездә яшәгән укытучы Хәалисә аларның туганнары, ул белә, дигәннәр.   Фәрит кунакка кул биреп исәнләште.   -Сафуан агай! Минем әни Халисә апаның ахирәте иде. Гомер буе күршеләр булып яшәдек.   Син хәзер бу таксины кире җибәр. Минем машинам бар, хәзер безгә кереп чәй эчәрбез дә шәһәргә Халисә апа янына китәрбез, - диде.   Юлда Сафуан абзый үзенең кайда югалып торуын сөйләде. Медучилищеның азаккы курсында укыганда ук аны сугышка алганнар. Фронтка барып җитәбез дигәндә генә төнлә немецлар кулына төшкән станциядә эшелондагыларның барысы да әсирлеккә эләккән.   Баштан алардан җир казытып, баганалар утырттыралар. Аннан соң чәнечкеле тимерчыбыклар тарттырып, яңа лагерьлар төзеттерәләр. Ярты елдан соң әсирләрне Франция җиренә күчергәннәр.   Андагы лагерьдә Сафуан әсирләрнең авырткан, бәрелгән кул-аякларын әтисе өйрәткән ысулар белән дәвалый башлаган. Бигрәк тә кешеләрнең тезләрен ничек төзәткәне турында хәбәрләр бөтен лагерьга таралган. Тезләрен капшап, тикшереп карауга: “Ташсыз тигез җир табып, штан балагыңны сызганып өскә күтәрәсең дә тезең белән шул җирдә иртән, кичен шул хәтле адым ясап йөрисең. Башта бик авыртыр, түз. Ыңгыраш, кычкыр, мине начар сүзләр белән сүк, ләкин мин әйткәнне үтә! Бер-ике көннән җиңелрәк булыр, дүрт-биш көннән авырту бетәр”, - дигән. Һәм чыннан да ярдәм иткән бит.   Шунда бер инглиз врачы белән танышып- дуслашып киткәннәр. Америка гаскәре аларны коткаргач ул: “Әйдә безгә, сездә әсерлектән кайтканнарны төрмәгә ябалар”, - дигәч, Сафуан ризалашкан.   Башта ул Англиянең бер хастаханәсендә санитар булып эшләгән, инглиз телен өйрәнеп, табиблыкка укырга кергән. Диплом алган һәм үзе дәвалый башлаган. Машинада бәрелеп, кулын сындырган бер кыз белән хастаханәдә танышып, бер-берсен яратышып өйләнешкәннәр. Хатынының әти-әниләре борынгы граф нәселеннән булган икән. Үзләре вафат булгач, боларга Лондоннан 200 чакрымда урнашкан замок – күптән төзелгән ике катлы йорт, төрле корылмалар, зур бакча калган. Ике кыз бала үстергәннәр. Аларның хәзер икесе дә кияүдә, берсе Америкада яши. Сафуанның “Аяк, тез, билне ничек төзәтергә” дигән китабын берничә мәртәбә бастырып чыгарганнар икән.   Үткән елны хатыны вафат булган. Үзе исән чакта туган якларына кайтып, әти-әнисенең каберләрен табып дога кылып китәргә уйлаган.   Сафуан ага Фәриттән:   -Үзең кайда эшлисең?- дип сорагач, ул да үзе турында кыскача гына сөйләп бирә. Элемтә техникумын тәмамлагач, “Электрон” дигән фирмага эшкә урнашкан. Телевизор, компьютерлар, интернетлар белән кайнашкач, инглиз телен өйрәнү курсларына йөреп, шул телне үзләштергән.   -Сафуан агай! Минем инглизчә сөйләгәнемне тыңлап, ялгышларымны төзәт әле. Хелло, мистер Сафуан, - дип әйтә башлагач, тегесе аны бүлеп:   -Миңа: “Хелло, сэр Сафин”, - дип кыскартып әйтәләр. Мин бит, Фәрит, 40 елдан артык татарча сөйләшмәдем, күп сүзләрне оныта башлаганмын инде. Әйдә татарча гына сөйләшик әле, - диде.   Барысы турында да аңлашкач, Фәрит:   -Халисә апа! Сәйфулла бабайның кәберен беләсеңме?- дип сорады.   -Ничек белмим?! Иремнең кабереннән дүрт рәт кенә арттарак. Үткән елны баргач, аның кабере өстенә җыелган чүп-чарларны да алып ыргытып киткән идем.   Иртәнге уннарда Халисә артыннан кереп, авылга барырга сөйләштеләр.   Фәрит Сафуанның шәһәрнең иң яхшы кунакханәсенә кертеп куйгач, эшләгән җиренә кереп, иртәгә, берсе көнгә эшкә чыга алмавын әйтте.   Төнлә көчле яңгыр явып үтте. Машинага Сафуан белән Халисә артка утырдылар. Кузгалып киткәч, кырыйдагы тәрәзәдә яртылаш ачылган форточкадан кергән иртәнге саф һава күкрәкләрне киңәйтеп җибәрде. Юлда машиналар сирәк, күктә ап-ак мамык кисәкләренә охшаган болытлар йөзә. Аларның юлга төшкән күләгәләрен берсе артыннан берсен узып китәсең. Авылга кермичә, турыга зиратка барып туктадылар.   Иң элек Халисә апаның әти-әнисе күмелгән җиргә барып дога кылдылар. Ире белән кызының каберләрендә дә булгач, ерак түгел, тимердән ясалган, тутыгып бетә язган, кыйшалган һәйкәл янына алып килеп:   -Менә, Сафуан агай, әтиеңнең кабере шушы инде, - диде.   Чынлап та һәйкәлнең бер ягында “Сөләйман улы Сәйфулла, 1826-1958” дигән язу бар иде. Сафуан фотоаппараты белән ул язуны да, каберне дә ике-өч яктан төшереп алды. Аннан зират йортына киттеләр. Барганда Сафуан яңа куелган истәлек такталарын карап, Фәриткә, менә шундыйларны әти-әниләрнең каберләренә куярга ярдәм итәрсең, диде.   Зират йорты кырыендагы күргәзмәдә төрле истәлек такталарын ясау һәм кую хаклары язылган иде. Аларны район үзәгеннән өч-дүрт көндә яисә бер атнада ясап китерәләр икән. Сафуан ике такта өчен түләп, истәлек язуларын урыннарына куяр өчен тиешле акчаны Фәриткә бирде.   Җимерелеп барган зират коймалары турында сүзгә күчкәч, бу эшне мәчет караучысы завхоз Рамилнең алып баруы билгеле булды. Ике ел буе кешеләрдән, эшкуарлардан коймаларга акча җыялар икән. Сафуан бу турыда мәчеттә сөйләшергә кирәк, дигәч, Фәрит: “Әйдәгез безгә, әни әллә кайчан көтеп утыра торгандыр инде”, - дип аларны үзләренә алып китте.   Тамак туйдырып алганнан соң Халисәне биредә калдырып, үзләре мәчеткә барырга булдылар. Закир мулла, завхоз Рамил белән сөйләшкәндә сүз зират коймасы турында да булды. Тимер рәшәткәләрне аталы-уллы Халитовлар садака итеп ясап бирәләр икән. Бары тик тимер-томырларын гына сатып алырга кирәк. Иске койманы мәхәллә халкы сүтәчәк. Яңа койманы урынына куярга авылдашыбыз – эшкуар Марат эшчеләр җибәрергә вәгъдә биргән. Ике йөздән артык багана кирәк булыр, анысы хәл ителмәгән әле. Җыелган акча кирәк чыгымнарның өчтән бер өлешен генә капларга җитәчәк. Бөтенесенә дә акча булмыйча эшкә тотынмыйбыз, дигәннәр.   Эндәшмичә генә тыңлап утырган Сафуан:   * Иртәгә Фәрит сезгә кирәк кадәр акчаны китереп бирер, эшегезне озакка сузмагыз, быел ук бетерергә тырышыгыз, - дип, саубуллашты да, барысын дә гаҗәпләндереп, чыгып ук китте.   Шәһәргә кайткандә Халисә:   -Менә бит, бөтенләй онытканмын, әниең белән торган шәфкать туташы кияүгә чыгып, авылдан киткәндә: “Бәлки, кемгә булса да кирәк булыр”, - дип сезнең фотоальбомыгызны калдырган иде. Анда синең балачакларыңдагы карточкаларың да бар, - дигәч, ул бик тә шатланып:   -Бу миңа зур бүләк булыр иде, - диде.   Кайтып кергәч, Халисә гардероб башында яткан альбомны алып, тузаннарын сөрткәләде дә Сафун белән бергәләп карый башладылар.   * Менә әтиең, әниең янында син басып торасың. Бу вакытта сиңа 8 яшь кенә булган. Ә менә монда барлык туганнарың бергәләшеп төшкәннәр, бусы әтиеңнең бертуган апасы Сафура – минем әбием була. Менә сезнең 7нче классны тәмамлагач, күмәкләшеп төшкән фотогыз. Үзеңне таныйсыңмы?   Сафуан фотоларга карап, тынып калды, күзләреннән яшьләре тама башлады. Бөтен балачагын искә төшергәндер, мөгаен. Тынычлана төшкәч: “Болары кемнәр? Исәннәрме?” - дип тагын сораша башлады.   Чәй эчкәннән соң китәргә җыенганда Сафуан Халисәнең кулларыннан тотып:   -Халисә туганым! Мин иртәгә китәм инде. Бәлки, башкача күрешеп тә булмас. Сиңа бик-бик күп рәхмәтләремне әйтәм! Исәнлек-саулык телим! Сине күрүемә мин бик шат! Әгәр кайтып, бер генә туганымны да күрмичә китсәм, мин үземне бик бәхетсез тояр идем. Мин сине онытмам! – дип кочаклап ук алды. Шулай матур гына саубуллаштылар.   Чыгып машинага утыргач, Сафуан:   -Фәрит туганым, мин иртәгә сәгать дүрттә Мәскәүгә очачакмын. Аннан – Лондонга яисә Парижга. Син иртәгә сәгать унга кунакханәгә кил инде, үтәлмәгән эшләребез бик күп бит әле, - диде.   Фәрит ул көнне иртәнге 9 гына уянды. Кичә күп йөргәч, бик тә арыткан икән бит. Урамда кояш кыздыра башлаган инде, ә күктә бер болыт әсәре дә юк. Димәк, эссе булачак.   Төгәл унда Сафуан урамга чыгып:   -Иң элек әйдә банкка барып, акчаны алыштырыйк, - диде. Банктан соң, ул егетне кибетләр буенча алып китте.   -Халисәгә суыткыч, телевизор, газ калонкасы сатып алыйк. Суыткычы бик тә бәләкәй һәм иске, ишеге дә юньләп ябылмый, телевизоры бөтенләй үткән гасырныкы. Газ колонкасы да сызгыра, менә-менә шартлыйм дип тора. Сөйләш,   барсын да бүген, булмаса, иртәгә илтеп куйсыннар, кирәк акчаларын түләрбез, - диюгә Фәрит:   -Шулай итәрбез. Ә телевизорны мин бөтен эшләремне бетергәч, үзем эшләгән фирмадан сатып алып, Халисә апага илтеп куярмын, - диде.   Зур суыткыч, газ калонкасына 15әр мең сум акча түләделәр. Холодильникны бүген кичке сигездә үк илтеп куярбыз, ә колонканы иртәгә сәгать 12ләрдә барып алмаштырырбыз дип вәгъдә бирделәр. Сафуан сайлаган телевизор 12 мең тора иде, Фәрит ул акчаны үзенә алды. Аны да Сафуан бүләксез калдырмады, 15 мең сумга цифрлы фотоаппарат бүләк итте.   -Әти-әнинең каберләренә яңа истәлек такталарын куйгач, фотосурәткә төшереп, миңа менә бу адрес белән җибәрерсең, - дип кесәсеннән визиткасын да чыгарып бирде.   -Соңгы үтенечем: кичә биргән вәгъдәмне үтәргә кирәк бит. Менә бу 250 мең сум акчаны мәчеткә кайтарып тапшырырсың инде, - дип сүзен тәмамлады ул.   Фәрит: “Сафуан ага, бүген җомга көн бит, сәгать икедә мәчеттә халык күп булачак. Шунда үзегез барып тапшырсагыз, тагын да яхшырак булыр иде”, - дисә дә кунак кеше:   -Юк, энекәш, минем вакыт аз калды. Самолет мине көтмәс бит. Минем исемнән дә авылдашларга сәлам әйтерсең инде, - дип саубуллашырга ашыкты.   Киткәндә ул: “Минем белән йөргән юл чыгымнары өчен”, - дип аңа тагын 15 мең сум акча бирде.   Мәчеттә, намаз алдыннан Фәрит кыскача гына итеп Сафуанның сугышта ничек югалганын, кайларда булганын, кайчан, кайда яшәгәнен, әти-әнисенең каберләренә барып, зиратның җимерелгән коймаларын күргәч, аларны төзәтү өчен 250 мең сум акча калдыруы турында әйтте. “Кызганыч, үзе килә алмады, менә Сафуан абый исеменнән шул акчаны сезгә тапшырам”, - дигәч, барысы да кулларын күтәреп, бу игелекле бәндәгә изге теләкләр теләп, дога кылдылар.   Авылдан кайтканда Фәрит үзләренең кибетләренә кереп, Сафуан абыйсы әйткән телевизорны сатып алып, Хәалисә апасына кертте. Ишекне ачкан Халисә:   -Әллә берәр нәрсә булдымы?- дип куркынып сорагач, ул коридордагы зур тартманы алып кереп ачты да:   -Менә нәрсә булды, - дип зур юка экранлы телевизорны өстәлгә илтеп куйды. Антенасын тоташтырып, кабызып җибәргәч: “Бу сиңа Сафуан абыйның бүләге”, - диде.   -Әй, рәхмәт төшкере! Кешеләрдә күргәч, гел кызыга идем.. Әй, рәхмәт төшкере, - дип, кабатлый-кабатлый өстәлгә чәй әзерли башлады.   -Үзен яхшы итеп кунак та итә алмадык ичмасам, ошамаган урыннар да булгандыр инде.   -Дөрес әйтәсең, Халисә апа! Ошамаган урыннар булган. Аңа суыткычыңның ишеген шарт-шорт ачуың ошамаган, бүген үзеңә яңа суыткыч китерәләр. Сафуан абыйга газ колонкаңның сызгыруы да ошамаган. Иртәгә сәгать 12ләрдә өеңдә генә тор, килеп колонкаңны алыштырып китәрләр. Ә мин кич белән кереп, алар белән ничек кулланырга икәнен өйрәтермен, - диде.   Халисә Фәритнең бу сүзләренә ышаныргамы–юкмы дигәндәй, зиһеннәре таралып, озак басып торды әле.   (Дәвамы бар)
Әмир ҖӘББАРОВ

--- | 27.08.2015

Татарстанда парашютчы ханым вафат булган

$
0
0
27.08.2015 Фаҗига
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Минзәләдә парашютчы ханым үлеме буенча җинаять эшен тикшерә, дип хәбәр итә РФ ТКның ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсенең 2 нче часте (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләрне күрсәтү) буенча җинаять эше кузгатылган.

23 нче август көнне иртән, Минзәләдә аэроклуб территориясендә парашюттан сикергәндә, 38 яшьлек ханым сикереп төшеп имгәнә, берничә сәгатьтән соң ул хастаханәдә җан бирә.

Ханым аэроклубта 2013 нче елдан бирле шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта аэроклуб эшчәнлеге турында документлар алынган. Сикергән вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә җинаять эшен тикшерү кысаларында юридик бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.


---

--- | 25.08.2015

Алинә Шәрипҗанова Филүс Каһиров белән дуэт яздырган

$
0
0
27.08.2015 Шоу-бизнес
Татар эстрадасының кабатланмас тавышлы җырчылары Алинә Шәрипҗанова һәм Филүс Каһиров бергә дуэт яздырган.

– Танылган бер төркемнең җитәкчесе Радик Сәлимов ярдәме белән "Бөрлегән" җырын эшкәртеп, аның яңача яңгырашын яздырдык. Без аны тиздән Мәскәүдә узачак мөһим чарада башкарачакбыз,– дип сөйләде Алинә.

Икесе дә көчле аһәңле тавышка ия булсалар да, Алинә белән Филүс бик җиңел уртак тел тапкан. "Филүс белән җырлавы рәхәт, ул – профессионал", - ди Алинә. Соңгы арада җырчыга бик күп эшләргә туры килгән. Алинәнең дөнья чемпионаты кысаларында Казан Аренада "Иман моңы" халыкара фестивалендә катнашуын белә идек. "Төрле чараларда катнашудан тыш, өч җыр яздырдым, хәзер тагын өч җыр чиратта тора", - диде Алинә Шәрипҗанова Intertat.ru хәбәрчесенә.

Гаилә хәленә килгәндә, Алинә тормыш иптәше белән 2,2 яшьлек ул һәм 4 айлык кыз үстерә.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 25.08.2015
Viewing all 38676 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>