Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38685 articles
Browse latest View live

Татарстан кызы "ВКонтакте" да откан «BMW» ФОТОсын күрсәтте

$
0
0
27.08.2015 Авто
Чаллыда яшәүче 14 яшьлек Аида "ВКонтакте" челтәрендәге төркемдә оештырылган бәйгедә «BMW» машинасын отты.

Шушы көннәрдә ул Санкт-Петербургка призны алырга барган. Челтәрдәге битендә «BMW» белән фотосын да урнаштырган.


---

--- | 27.08.2015

Мәгариф оешмаларында акча җыюга нокта куела

$
0
0
27.08.2015 Мәгариф
Бүгеннән бу темага башка әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итәргә кирәк. Мәгариф учереждениеләрендә акча җыюлар, ришвәтчелек булмаска тиеш.
– Ата-аналар фонды үзе теләп биргән акчаны да моннан соң бары исәп-хисап счеты аша гына күчертергә өйрәнегез. Бу хакта күптән сөйләшүләр алып барылса да, шикаятьләр килә тора. Шуңа да бу мәсьәләгә аеруча игътибар итүегезне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинга. Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәр август конференциясендә “Заманча мәгариф: бердәй мөмкинлекләр – яңа технологияләр – шәхси җаваплылык” темасына сөйләштеләр, киләчәккә планнар кордылар. Хәзер конференция катнашучылары аерым секцияләргә бүленеп эшли, фикер алыша. Конференция башланыр алдыннан җитәкчеләр күргәзмәләр залында урнаштырылган экспозицияләр белән танышып чыкты. Монда шәһәрнең иң алдынгы мәгариф учреждениеләре үзләре җитештергән үзенчәлекле экспонатлар тәкъдим иткәннәр иде.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 27.08.2015

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: Гран-прины билгеләү авыр булачак...

$
0
0
28.08.2015 Мәдәният
Казан Халыкара мөселман киносы фестивален көтәбезме? Әлбәттә, көтәбез. Һәм икеләнмичә, 2005 елдан бирле узырылып килүче әлеге фестивальнең үз тамашачысы бар дип әйтә алабыз.

Xлыкара мөселман киносы фестивале быел ни белән истә калачак соң? Бүген Министрлар кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды. Татарстан Мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин белдергәнчә, быелгы конкурс программасында 25 илдән (Азербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангладеш, Бахрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Ирак, Иран, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Польша, Португалия, Россия, Таҗикстан, Төркия, Узбәкстан, Финляндия, Франция, Эстония) 51 фильм күрсәтеләчәк. Фестивальдә катнашырга теләк белдереп барлыгы 52 илдән 700 гариза кергән булган. Министрның әйтүенә караганда, аларның саны елдан-ел арта бара. Быелгы бәйге программасына 10 тулы метражлы уен фильмы, 11 кыска метражлы уен фильмы, 10 тулы метражлы документаль фильм, 10 кыска метражлы һәм 10 анимацион картина кергән. Алар барысы да фестивальнең төп шигаренә җавап бирә - “Мәдәниятләр диалогы аша - аралашу культурасына”.

Фестивальдә 10 номинация каралган. Бу төрле номинациядә җиңүчеләргә (тулы метражлы уен фильмы: иң яхшы фильм, иң яхшы режиссер, иң яхшы оператор эше, иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз роле; иң яхшы кыска метражлы уен фильмы, иң яхшы анимацион фильм; иң яхшы тулы метражлы документаль фильм; иң яхшы кыска метражлы документаль фильм) 10 кечкенә сын тапшырылачак дигән сүз. Әлегеге сынның дизайнын Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студенты Рәмзия Хәйретдинова эшләгән. Ул Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренең төп символларына нигезәләнеп башкарылган, ягъни әлеге сында Сөембикә манарасы һәм татар милли бизәкләре гәүдәләндерелгән. Сынны Санкт-Петербургта металлдан койганнар (алтынландырылган латунь). Моннан тыш җиңүчеләргә Татарстан республикасы Президентының “Кино сәнгатендәге кешелеклелек өчен” дип аталган, “Төрексой” Халыкара оешмасының һәм Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләр гильдиясенең махсус призлары тапшырылачак.

Фестивальнең арт-директоры Альбина Нафыйгова белдергәнчә, быелгы фестивальдә темалар төрлерәк булса да, икесе аеруча калку бирелгән. Аларның берсе - гастарбайтерлар булса, икенчесе - хатын-кыз темасы. “Документаль фильмнарда да, уен форматында да тамашачы көчле, социаль тотырыклы, иҗади натура буларак гәүдәләнгән хатын-кыз белән очрашачак. Темаларның һәркайсы җитәрлек дәрәҗәдә яхшы ачылган һәм игътибарга лаек. Гран-прины билгеләгәндә жюрига күпмедер дәрәҗәдә кыенга да туры килүе бар. Чөнки һәр фильмда кимендә ике-өч көчле як бар: режессура, оператор эше, нинди дә булса актерның уены...” – ди Альбина Хәкимҗан кызы.

Конкурс программасыннан тыш, кинематограф әһелләре белән узачак осталык дәресләре, иҗади очрашулар, кино сәнгате проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр, матбугат утырышлары узачак. Башка еллардан аермалы буларак, “Кино вакыты” дип аталган белем бирә торган форум да булачак. Бу яшь кинематографистлар һәм теоретик һәм гамәли яктан әлеге һөнәрнең үзенчәлеге белән таныша алачак дигән сүз. Форумны оештыручылар аны хәтта кинематографистлар белән генә дә чикләми. Биредә кино сәнгате белән кызыксынучы һәркем – актерлар, режиссерлар, операторлар, рәссамнар, журналистлар катнаша ала. Дәресләр 5 сентябрьдә “Мир” кинотеатрында башланачак. Алан ук әйтеп куябыз: программа бик кызык төзелгән!

Фестивальнең параллель программасы Россиядә узучы Мәдәният елын да, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да әйләнеп узмаган. Рус һәм татар әдәбияте әсәрләре буенча экранлаштырылган фильмнар да әлеге блокка кергән.

“Ислам һәм мәгърифәт” программасы мөселман мәгърифәтчеләре, милли йолалар, бәйрәмнәр турында бәян итәчәк. Әлеге программа Казан Кирмәне мәйданында күрсәтеләчәк.

“Фарсы синема“ Иран, Әфганстан һәм Таҗикстаннан килгән фильмнарны тәкъдим итәчәк. “Азия дулкыны”нда Кытай, Бангладеш һәм Корея фильмарын карый алачакбыз.

Кыскасы, фестиваль барган 5-11 сентябрь көннәрендә – төп программа белән генә чикләнергә ярамый. XI Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ул күпкә киңрәк һәм саллырак.


Расиха ФӘИЗОВА

--- | 25.08.2015

Римма Ратникова: "Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларның күп башлангычы тормышка ашты"

$
0
0
28.08.2015 Милләт
"Идел" яшьләр үзәгендә XXV Татар яшьләре көннәрен рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Әлеге чара 25-31 августка кадәр уза. Яшьләр үзәге территориясендә РФның 30 төбәге, шулай ук Казакъстан, Төркия һәм Австралиядән татар милләтенең 180 иң актив яшьләр лидерлары очрашты.

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты. Ул катнашучыларга сәламләү чыгыш белән мөрәҗәгать итте, ул шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин теләкләрен дә җиткерде һәм 25 елда республиканың татарларның милли үзенчәлеген ныгыту өлкәсендә ирешкән казанышлары хакында сөйләде.

"25 ел элек Татар яшьләре көннәре үткәрелә генә башлаган вакытта, бу форумның барлык чаралары да рус телендә уза иде. Без форумга килеп, шулай ук рус телендә чыгыш ясый, ул чакта үзебез дә татар телен начар белә идек әле. "Ул вакытта биредә бик кызу дискуссияләр барды, фикерләр каршылыгы да булды, әмма, нигездә, Татарстанга үз Конституциясен кабул итәргә, суверенитет турындагы Декларация кабул итәргә кирәк, дип фикерләр яңгырады. Барлык сорауларны да татар яшьләре күтәрде, депутат һәм сәясәтчеләр аларның фикеренә колак салды. Яшьләр татар телен өйрәнергә, моның өчен шартлар тудырырга, татар мәктәпләрен үстерергә кирәк, дип сөйләште. Республикадан читтә гомер итүче татарларга Татарстаннан ярдәм итү зарур, диделәр. Боларның күбесе алдагы елларда тормышка ашырылды. Әлбәттә, бүген башка вазгыять. Дискуссияләр дә ул кадәр кискен түгел, сораулар да кимеде. Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте бик зур эш башкара. Бу оешма Россия субъектлары һәм аннан читтә яшәүче татар яшьләрен һәм татарларны берләштерә. Бүген урыннардагы татар оешмалары үзләренә методик, финанс ярдәме кирәк, ди. Татар мохтариятләре аша бу проблемаларны хәл итәргә мөмкин", - дип билгеләп үтте Римма Ратникова.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин да җыелучыларны сәламләде. "Бүген биредә Татар яшьләре көннәрен оештыруда башлап йөргән ветераннар, әлеге чараны 25 ел буе үткәргән кешеләр катнаша. Мин форумда катнашучыларга ,конструктив диалог Россия һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмаларында булган проблемаларны хәл итәргә булышсын, дип телим. Сезнең өчен бик кызыклы программа әзерләнгән, иртәгә Болгарда, Иннополиста булачаксыз, Республика көне алдыннан төрле чараларда катнашачаксыз. Биредә алган белемнәрне үзегез торган төбәкә алып кайтып, хезмәттәшләрегезгә, дусларыгызга, татар яшьләре оешмасындагы дусларыгызга җиткерегез диясем килә", - дип билгеләп үтте Р.Гарифуллин чыгышында.

Аннары ул аеруча актив катнашучыларга ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының "РФ төбәкләре яшьләре арасында мәдәни мирас, милли гореф-гадәтләр, туган телне саклап калу һәм алга таба үстерүдәге актив эшчәнлек өчен" дигән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Оешманың җитәкчесе - Татар федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов та Татар яшьләре көннәре ветераннарына мохтариятнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Алдагы көннәрдә Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларны тарих, дин, татар теле, мәдәният һәм бию, гарәп каллиграфиясе дәресләре көтә. Делегатлар төрле семинар-тренинг, түгәрәк өстәлләрдә катнашачак, дәүләт хакимяте органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашачак. Шулай ук "Татар кызы" һәм "Татар егете" дигән иҗади бәйгеләрдә дә үзләрен сынап карый алачак.


Алсу ГАТАУЛЛИНА

--- | 26.08.2015

87 яшьлек актриса Рауза Хәйретдинова: Картлык көнемдә ялгыз түгелмен (ФОТО)

$
0
0
28.08.2015 Мәдәният
Бу атнада Рөстәм Миңнеханов республикабызның үрнәк гаиләләрен Казан Кремленә җыйды. Сабыр, хезмәт сөючән, язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш юлыннан бергә атлаган парлар арасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән Бөек Ватан сугышы ветераны, фәлсәфә фәннәре кандидаты Нуретдин Ганиев та бар иде.

Алтмыш елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән мөхтәрәм парлар бәйрәм мәҗлесендә Рөстәм Миңнеханов белән бер табын артында утырды. Әлеге пар, 87 яшьтә булуларына да карамастан, яшьләргә хас оптимист һәм шаян.

  Биш яшеннән сәхнәдә бии, җырлый башлаган Рауза Хәйретдинова Г.Камал исемендәге академия театрына алтмыш елдан артык гомерен багышлаган. “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрә ролен унбиш ел башкардым, дүрт Булатны (Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгуть Имашев, Наил Әюпов) алыштырдым. Галиябануны да ун ел уйнадым”, - ди данлыклы сәхнә остасы.   Чыннан да Рауза Хәйретдинова бәхетле актриса гына түгел, бәхетле хатын да: аның янәшәсендә гомерлек юлдашы Нуретдины атлый. “Минем максатым – Раузаны яшәтү”, - ди Нури ага. Рауза апаның Ходайдан сорап алган гомер юлдашы бит ул! Яшьлегендә Нури чишмәсеннән су ташыганда: “И, Раббым, миңа хәерле гомер юлдашы, бәхетле тормыш насыйп итсәң иде!” – дип теләк теләгән Раузага чишмә исеме белән адаш булган Нуретдин туры килә. Ярты гасырдан артык иңгә-иң куеп яшәүче бу парга сокланырга гына кала. Әңгәмә вакытында да очынып-очынып сөйләүче театр ветеранын тыйнак, сабыр Нуретдин ага тулыландырып торды.     - Татар тамашачысы өчен “Зәңгәр шәл” - символик әсәр. Төп рольне башкаручылары да бик кадерле. Бүгенге Мәйсәрәләр турында ниләр уйлыйсыз?   - Гомерем буе җырлы төп рольләр башкардым. Спектакльдә җыр текстларга бертигез дәрәҗәдә үрелеп барырга тиеш. Һәр җырның үз фикере бар. “Галиябану” һәм “Зәңгәр шәл” дә бигрәк тә. Әлбәттә, театр яшьләрсез булмый. Миңа хәзер “Уйна!” дип әйтсәләр дә, сәхнәгә чыга алмыйм. Мәйсәрәне, Галиябануларны уйнаганда, алар минем яштәшләрем иде. Ул вакытта күңелең дә, йөрәгең дә алар фикере белән аваздаш була. Ясалма булып чыкмый. Уйныйм әле, дип түгел, образны йөрәктән чыгарып уйныйсың. Галиябану, Мәйсәрә, Мөршидә образлары шул вакыттагы хатын-кызларның үз-үзләрен тотышын чагылдырырга тиеш. Алар хәзерге яшьләр кебек, “комсомолка Гөлсара” шикелле, сикереп йөреп уйналмый. Элеккеге татар кызлары ике катлы яулык япкан, көлгән вакытта да авызны куллары белән томалаганнар, кычкырып сөйләшмәгәннәр. Ирләрнең яныннан түгел, аларны урап уза торган булганнар. Мин образларымны шул чорлардагы тәртипләр буенча башкара идем. Татар хатын-кызының ниндилеген уйнап күрсәтергә тырыштым. Чөнки, аз булса да, ул заманнарны үзем күреп калган кеше. Безнең авылга - күршегә килен булып төшкән Гөлнаһар апаны әле дә хәтерлим. Югары Ырга авылында яшәгән вакытта, сәке өстәл вазифасын да, йокы урынын да үти иде бит. Ул апа уртак табактан ризыкланганда каенатайга битен күрсәтми генә ашый иде. Әле хәзер дә аптырыйм: менә нинди булган безнең татар кызлары! Су алып кайтканда юлында ирләр очраса, ул икенче яктан урап уза торган булган. Утызынчы елларда әтиләрнең ничек укытып йөрүләрен, газаплы тормышларын күргән кеше бит мин. Хәзерге яшьләр ул газапларның бармак очы хәтлесен дә күрмәгән, күрергә язмасын да инде. Иң мөһиме: яшьләрнең укымаулары борчый, күбесе бернәрсә белән кызыксынмыйлар да. Укысалар-белсәләр, узган тормышны тасвирлаган рольләрне икенче төслерәк башкарырлар иде дип уйлыйм. Кычкырмыйча гына, күзләрен акайтмыйча, артык сикермичә генә уйнамыйлар шул. Ул заманнарда теш карасы дигән әйбер бар иде. Ак тешне күрсәтмәгән заманнарны беләм әле мин. Тормыштагы хәлләр бу! Сәхнәдән дә шул чорны күрсәтергә тиеш без. Аны әкият итеп карарга кирәкми, ул - безнең тарихыбыз. Хәзер элеккеге әсәрләрне заманчалаштырып куялар - мин моның белән килешмим һәм дөрес түгел дип саныйм. Драматург шул заманны язганмы - шулай сәхнәдән күрсәтелергә тиеш тә.     - Рауза апа, театрда көнләшүсез булмыйдыр, җитмәсә, сез төп рольләрне, җырлы матур рольләрне генә уйнагансыз бит әле...   - Театрда ансыз булмый, булды андый хәлләр. Мин бит авыл кызы, нечкәләнеп тора белмәдем: кешенең күзенә туры карап, битенә бәреп әйтә торган идем. Шуңа күрә минем белән бик булыша алмадылар. Мәскәүдән укып кайткан ГИТИСчылар – Гәүһәр Камалова, Шәхсәнәм Әсфәндияровалар һ.б. Шулар арасында мин - авылдан килгән кыз бала героинялар уйный башламасынмы? Көнләштеләр, әлбәттә. Бервакыт сәхнәгә чыгарга әзерләнәбез, мин - Мәйсәрә ролендә. Спектакльләребез әле иске бинабызда (хәзерге К.Тинчурин театрында, бөтен яхшы рольләрем һәм яшьлегем шул бинада узды) уйнала иде. Сәхнәгә чыгар минут җитте – баш яулыгым юк кына бит! Костюмер эзли, таба алмый. Карасак, Гәүһәр апаның башында минем яулык. Башыннан тартып алып, миңа китереп бирделәр. Сөйли башласаң, үзәккә үткәннәре дә шактый булды. Әмма сөйләмим, югыйсә, театр артистларын халык яратмый башларга мөмкин (көлә). Театрыбыз турында гел мактап гына сөйлим мин. Тамашачы барыбызны да яратсын дим.   - Сезне тырыш кеше, диләр. Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырыштан дигән сүз дә бар бит.   - Иҗат гомеремдә 130га якын роль уйнадым. Ул рольләрнең күбесе героинялар булды. Мин театрга килгәндә, иң яшь артистка идем. Инде хәзер иң карты. Әлбәттә, беренче мәлләрдә миңа бик ышанып та бетмәгәннәр иде. Җырлы образларга артистларны опера театрыннан чакыра торганнар иде. Галиябануга, мәсәлән Гөлшат Сәйфуллинаны чакырган иделәр. Ләкин ул бездә җырлый алмады, чөнки опера театрында үз партияләре бар иде. Шуңа Галиябануга мине чыгара башладылар. Баш режиссер Ширияздан Сарымсаков иде, ул чыгарды. Галиябануны башкарган актриса тамашачыга татарның моңын ишеттерергә тиеш.     - Бәхетле артист гына түгел, бәхетле хатын-кыз да бит сез. Ике йөкне бергә тарту җиңел түгел - Нуретдин абый әйбәт булгандыр инде?   - Артист хатын-кызларга тормыш иптәше табу бик авыр. Ирләре көнләшкәнгә күрә, бик күп хатын-кыз артистлар гаиләсез калды. Галиябану, Мәйсәрәләрне уйгаган чагында миңа егетләрдән кочак-кочак хатлар килә, сүз катучылар күп. Нурида көнләшү дигән гадәт булмады, чөнки ул комсомол секретаре булып эшләгәндә, театрга яшь тамашачылар алып килгәнлектән, театр дөньясын эчтән белә. Минем роль башкаруымны да аңлап эш итә иде. Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” спектаклендә иремне Равил Шәрәфиев уйный, роль буенча мин аның алдына менеп утырырга тиеш. Ничектер берсендә мин Шәрәфиевның алдына менеп утырмыйча гына уйнаганмын, өйгә кайткач эләкте үземә - Нуретдиным бирде кирәкне! “Нишләп әле син иреңнең алдына менеп кочакламадың?” – ди. Нури акчаны өйгә кайтара иде, нәрсә теләсәм, шуны алдым - сүз әйтмәде. Студентлар белән чыгып китеп тә акча эшләп кайта иде. Мине матур итеп киендерергә тырышты. Театрда иң матур киенүче дә мин булганмындыр. Нуриның яшь вакытта бер гадәте бар иде: ачуы чыкканда унбишәр көн сөйләшми. Минем характер кызу, бер әйтүдә бөтенесен әйтеп бетерәм дә, биш минуттан берни булмаган кебек йөрим, гафу үтенергә дә булдырам. Хәзер инде Аллага шөкер - бер-беребезне белеп бетердек шикелле.   - Мөхтәрәм яшькә җитеп тигез яшәп ятуыгызның сере, бәлки, кеше рәнҗетмәүдән дә килә торгандыр?   - Кешеләрне рәнҗетергә тырышмадым. Мин бит сугыш чоры баласы, бик яшьли әнисез калган ятим. Юклык заманында яшәгәндә кешелеклек көчле иде бит ул. Әнкәй-әткәй укытучылар булгач, алар янына киңәш сорап килүчеләр күп була торган иде. Берсен дә кире борып чыгармадылар. Мин дә шуларны күреп, күңелемә сеңдереп үскәнмендер. Нуретдин да бик ярдәмчел булды. Рәхмәт аңа!   - Бала тәрбияләү мәсьәләләрен дә искә алыйк инде.   - Безнең чорда бала үстерүләре, ай-һай, авыр булды. Декрет ялында 15 көнләп кенә утырганмындыр. Яшьлек тормышыбыз бик авыр вакытка туры килде. Аякка дисәң, аяк киеме юк, өскә дисәң ˜– өс киеме. Җиде кеше 11 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Аллага шөкер, вакыты җиткәч, уңайлы квартирларга күчеп яши башладык. Улыбызны үстерергә күршеләребез бик булышты. Маратыбыз күрше балалары белән бик дус булып, алар белән аралашып үсте. Безнең бала җитәкләп түгәрәкләргә яки музыка мәктәпләренә йөрергә, дөресен әйткәндә, вакытыбыз булмады. Бер безнең генә түгел, сәхнә кешеләренең барысының да балалары шулай үсә торгандыр инде. Бәхетебезгә, Марат йөзебезгә беркайчан да кызыллык китермәде. Ике оныгыбыз да, Аллага шөкер, тәртиплеләр. Марина оныгым артистка буласым килә дип йөргән иде. “Кызым, артист булу өчен осталык кына җитми, усаллык та кирәк. Талантың юк түгел, ә менә усаллыгың юк бит синең. Йомшак кешеләрне театрда таптап китәләр”, - дигәч уеннан кире кайтырга мәҗбүр булды…   Сүзем шул: мин артист тормышымнан бик канәгатьмен. Ә иң мөһиме: картлык көнемдә ялгыз түгелмен. Ә бит күпме ялгыз артистлар театрдан киткәч, нишләргә белми җәфа чигә, әллә ниләр эшләп бетә, юкка чыгалар. Минем уянып китсәм дә, янымда кеше бар. Яраткан тамашачыңның ихтирамын тоеп яшәү бер шатлык булса, Нуретдинның янымда бөтерелеп йөрүе икенче зур шатлыгым һәм бәхетем!     Сүзгә Нуретдин абый кушыла:   – Гаилә һәр кешегә бәхетле тормыш юлы узар өчен кирәк. Хатын-кыздан башка – ир кеше, ә ир кешедән башка хатын-кыз була алмый. Раузаны гомер буе яратып яшим, һөнәрен дә яраттым. Мин тугыз балалы гаиләдә үстем. Әти белән әни укымышлы кешеләр түгел иде, әмма миңа тиешле тәрбия биреп, олы юлга чыгардылар. Рауза белән икәү бер ул үстердек. Ике югары белеме бар, эчми, тартмый. Хатыны белән яхшы гомер итә. Ул да бездән үрнәк алгандыр дип уйлыйм. Киләчәк буынны үз мисалыңда тәрбияләргә кирәк, дип саныйм, – ди гаилә тормышы белән алтмыш ел гомер итүче героебыз.
Мөршидә КЫЯМОВА

--- | 28.08.2015

Казанда 6 каттан егылып төшкән баланы аста хәрби егет тотып калган

$
0
0
28.08.2015 Җәмгыять
Хәрби хезмәткәр Алексей Васильев эштән кайтып килгән вакытта бер йортның 6 катындагы тәрәзә рәшәткәсенә эленеп торган баланы күреп ала һәм тиз арада ярдәмгә ашыга.

Бала рәшәткә арасыннан ычкынып китеп, җиргә төшә башлагач, хәрби кеше йөгереп барып, бала төшкән урынга турылап баса һәм сабыйны куллары белән тота. Әнә шулай итеп хәрби хезмәткәр 3 яшьлек кызның гомерен саклап кала. Баланың сәламәтлегенә зыян килми. Алексей Васильевның исә кулы сына.


---

--- | 27.08.2015

Кәләш белән кияүгә ипи ашатырга ярыймы?

$
0
0
28.08.2015 Дин
“Ярдәм” мәчетенә туй мәҗлесләрен алып баручылар җыелды. Очрашуга килгән тамадалар эш барышында төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын яшерми.

Әйтик, шул ук кәләш белән кияүне каршы алу йоласы. Шушы өлкәдә унбиш ел кайнаган Нурзадә сүзләренчә, яшь парларны каршы алганда кайберәүләр, бал белән май янына, икмәк һәм тоз да куюны сорыйлар икән. Тамадаларның сорауларына җавап биргән галим, тарих фәннәре кандидаты Рәүфә Уразманова аның урыслардан кергән йола булуын әйтә.

– Татарлар туенда фәкать бал белән май гына булырга тиеш. Әлеге йоланың тагын бер өлеше – мендәр өстенә бастыру. Кайбер яшьләр, йоланы белмәү аркасында, аны читләтеп үтеп китә. Туйга әзерләнү барышында тамадалар яңа өйләнешүчеләргә шуны сеңдерергә тиеш, – ди галим.

Шулай ук хәләл туйлар алып баручы Чулпан Гарипованы исә мәҗлесләрдә җырларга, музыка уйнатырга, кул чабарга ярыймы дигән сорау борчый.

– Мәҗлесләрдә дини кануннарны үтәп яшәүчеләр белән бергә әлегә диннән ераграк торган кунаклар да була. Бәйрәм барышында соңгылары уеннарда катнашырга, җырларга-күңел ачарга кыенсынып утыра. Кул чабуны да кайберәүләр шайтан чакыру дип кабул итә. Аның дөресе ничек? – дип, ул Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровка мөрәҗәгать итте. Хәзрәтнең әйтүенчә, кул чабу бездә тыелмый һәм ул гөнаһ та саналмый.

Рөстәм хәзрәт тамадаларга никах туйларына шәмаил бүләк итү йоласын кертергә тәкъдим итә.

– Никах вакытында әти-әниләр балаларына татар шәмаилен бүләк итсәләр, ул яшьләргә үзенә күрә бер хәер-фатиха да булып торыр иде. Гомер-гомергә татар өйләрен шәмаилләр бизәп торган. Яшь парлар аны өйнең түренә элеп куйсалар, ул кадерле истәлек тә булыр иде. Шәҗәрәләрен төзетеп бүләк итү дә күркәм күренеш, чөнки син нәсел тамырларыңны, әби-бабайларыңны белеп торырга тиешсең. Милләтне, динне сакларга кирәк дибез, ул менә беренче карашка кечкенә генә, гади генә күренгән нәрсәләр аша саклана ала бит, – ди Рөстәм хәзрәт Батров.

Тамадалар, мондый очрашуларның кирәклеген әйтеп, үзара җыелышып, борчыган сорауларына җавап эзләргә, тәҗрибә уртаклашырга кирәк дигән фикер белән таралышты.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 26.08.2015

Татарстанда ике үсмер, селфи ясаганда, күпердән тимер юлга егылып төшкән

$
0
0
28.08.2015 Фаҗига
Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе Татарстан территориясендә Горький тимер юлында 14 яшьлек 2 казанлының зыян күрү очрагы буенча башлангыч тикшерү үткәрә. Фаразлар буенча, кичә 18.00дә Дәрвишләр бистәсе – Восстание – Пассажирское юл участогында үсмер кыз белән егет, селфи ясаганда, автомобиль күпереннән ычкынып төшеп китә һәм төшү барышында югары вольтлы линиягә кагыла.
Нәтиҗәдә, аларны ток суга, шуннан соң үсмерләр тимер юлга егылып төшә.   Зыян күрүчеләр авыр хәлдә шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатыла.   Искәртеп үтик: Россия Эчке эшләр министрлыгы моңа кадәр, селфи ясаганда гадәттән тыш хәлләрнең саны арту сәбәпле, махсус белешмәлек әзерләп тәкъдим иткән иде.  
---

--- | 28.08.2015

Кыр казлары (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

$
0
0
28.08.2015 Мәдәният
Кеше ышанмаслык гаҗәеп хәлләр.

 

Башы монда: Кыр казлары (ХИКӘЯ)

Бу вакыйгаларга төгәл ун ел вакыт узып киткән икән. Инде тормыш мәшәкатьләре онытыла барып, төштә күргән кебек кенә булып торалар хәзер. Халисә җәй көннәрендә ахирәте Камилә янына кайта, ә кыш көннәрендә тегесе берничә атна шәһәрдә кунакта була. Ә Фәрит тәки шул Наҗиясенә өйләнде бит. Дөресрәге, Наҗия аңа туры әйтеп, башка юл калдырмады:

-Фәрит! Минем пыр тузуымның күпмегә баруын беләсең, синең “мин-минлегең” белән шапыруыңның да озакка бармаганын мин дә яхшы беләм. Без бер төсле һава сулап, бер төрле яңгырда чыланып, эссегә-салкынга чыдап, бер төрле гореф-гадәттә яшибез, бер-беребезгә ярыйбыз, шулай булгач бер-беребезне яратабыз, безгә башкалар кирәкми дә, ярамый да. Минем дә ак туй күлмәге киеп, синең белән култыкланышып барганда иптәш-дус кызларымның көнләшеп карауларын күрәсем килә, - дигәч, Фәрит:

-Менә шулай дип әллә кайчан әйтергә идең, әйдә киттек язылышырга! – диде.

Наҗиянең танышлары барысын да кыска вакытта оештырырга ярдәм иттеләр һәм ай азагында ук яшьләр туйны гөрләтеп уздырдылар. Хәзер инде, әнә, биш яшьлек малайлар, әтисе эштән кайтуга итәгенә сикереп менеп муеныннан кочаклап ала.

Фәрит бер көнне шалтыраган телефонны кулына алгач, Халисә апасының тавышын ишетте:

-Фәрит! Минем янга бүген булмаса, иртәгә булса да кер әле, сөйләшәсе сүзләр бар, керми калма, - дип соралды.

Эштән соң Фәрит аның янына кереп, нигә чакырганын ишеткәч, аптырап ук калды.

Бүген иртән Халисә янына шәһәр хәкимиятеннән бер ир, ике хатын килгән булган. Бөтен документларын күрсәтергә кушканнар. “Бу квартирада тагын кемнәр тора, балаларыгыз, туганнарыгыз бармы?” – дип сораштырганнар. Аларның берсе: “Бәлки, чит илләрдә якыннарыгыз бардыр?” – дип сорагач, Халисә ун ел элек әбисенең бертуган энесенең Сафуан исемле улы кайтып, әти-әниләренең каберләрен эзләп йөргәнен исенә төшереп, боларга шул турда сөйләп биргән.

Туу турында метрикасы югалганын белгәч, болар район ЗАГСына барып, яңасын алырга, бөтен документларны җыеп, нотариуска барырга кушканнар. “Аны юллап йөрергә аякларым авырта шул”, - дигәч, берәр ышанычлы кеше табып, аңа документларны җыяр өчен доверенность ясатырга такъдим иттеләр.

Китәр алдыннан ханымнарның берсе (татар хатыны булган икән):

-Халисә апа, бик сак булыгыз! Васыять итеп, сиңа бик күп акча калдырганнар, аңа хуҗа булырга теләүчеләр дә табылыр. Ныклап тикшермичә, бер кайда да кулыңны куйма! Документларыңны ясатырга ышанычлы кешең булмаса, үзем ярдәм итәрмен, - дип чыгып киткән.
Икенче көнне үк озакка сузмыйча нотариуска барып, Халисә Фәриткә доверенность бирде, ә ул кирәк документларны җыеп, район үзәгенә китте.

Шәһәрдән авылга асфальт юлдан бик тиз кайткан иде. Ә менә район үзәгенә бара торган 20 чакырым юлны һаман рәткә китерә алмаганнар икән әле. Ничә тапкыр: “Киләсе елга тигезләп, асфальт җәябез”, - дисәләр дә, вәгъдәләр үтәлми кала бирә.

ЗАГСта очраткан бер танышы аңа:

- Хәзер мин шәһәрдән район үзәгенә электричка белән йөрим. Ике тапкыр авыл аркылы барган идем, машинамны ремонтка бирергә туры килде, - дип сөйләде.

ЗАГСта яңа метрика артыннан иртәгә төштән соң килергә куштылар. Авылда кунып, ишек алдында, йорт-каралтыда җыелган вак-төяк эшләрнең барсын да ясап-төзәтеп, әнисен шатландырып китте Фәрит.

Документларны җыеп бетергәч, Халисә белән тагын нотариуска бардылар. Сафуан Сәйфулла улы моннан ярты ел элек 83 яшендә вафат булган, диделәр. Аның васыятьнәмәсендә туганы Халисәгә фәлән хәтле акча калдырганы язылган, безнең акчага күчерсәң, илле миллион сум чамасы килеп чыга икән.

Шуны алырга ризалыгын биргәч, акчаны Халисә исеменә күчереп, тиешле документны үзенә тапшырдылар.

Өйгә кайтканда Халисә:
- Бу Сафуан абыйга нинди теләкләр телим икән?! Кем уйлаган бит, картайган көнемдә шулай зурларлар, дип. Ничек вафат булды икән соң? Рухы шат, урыны җәннәттә булсын инде, - дип теләкләрен тели-тели кайтты.

Фәритнең башыннан да “Халисә апа бу акча белән нәрсә эшләр икән?” – дигән уй чыкмады. Өйгә кайткач Халисә дә:

- Фәрит, син китәргә ашыкма әле. Хәзер чәй куям. Бу акча белән без нәрсә эшләрбез икән соң? Бу хәтле акчаны минем бер кайчан да ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Зиһенем бутала, ни хәтле икәнен аңлап та бетермим әле, - диде. Ә Фәрит:

-Халисә апа! Бу акчага синеке кебек 2 бүлмәле 30 фатир сатып алып була. Минеке кебек 130 җиңел машина да тия. Өч кешедән торган гаиләгә бер кайда да эшләмичә 40 ел яшәргә мөмкин. Ә сиңа берүзеңә 200 елдан артык яшәргә җитәчәк. Минемчә, иң элек, сиңа яхшы фатир алырга кирәк! – дигәч, Халисә аны бүлдереп:

-Юк, өйрәнгән урынымнан бер кая да китмим, бөтен нәрсәм бар, бары тик исәнлек кенә булсын иде, - диде.

-Хәзер “гаилә врачы” дигән нәрсә бар бит, Халисә апа. Һәр көн иртән уннарда һәм кичке җиделәрдә өеңә килеп, хәлеңне белеп чыга торган табиб яллыйк бу акчаның бер өлешенә, - дип тәгъдим итте ахирәтенең малае.

- Сафуан кебек, әти-әниемнең, иремнең, кызымның да каберлекләренең истәлек такталарын яңартып куйсак яхшы булыр иде, - дип үз фикерен белдерде Халисә. – Ә калганын кая куярбыз икән соң? – дип чәй эчкәндә дә тынычлана алмады ул.

Фәрит аңа:
-Кешеләр кулларына күп акча керсә мәчетләр төзиләр, үзләренә өчәр катлы коттеджлар салалар, чит илләргә сәяхәткә баралар, юллар төзиләр... Халисә апа! Чынлап та, әллә авылыбыздан район үзәгенә бара торган юлны төзәтеп, асфальт белән каплатыйкмы икән? Бөтен авыл рәхмәт әйтер иде безгә, - дигәч, ул:

-Бик яхшы булыр иде, тик акчабыз җитәрме икән соң?- дип бераз икеләнеп торса да ризалыгын бирде. Фәрит аны тынычландырып:

-Мин киләсе атнада ук район башлыгына барып, күпме акча, аның өчен тагын нәрсәләр кирәк икәнен белешеп кайтырмын, - диде.
Ул дүшәмбе көнне ул электричкага утырып, районга китте. Район башлыгы үз урынында иде. Фәрит үзенең кем икәнен, апасының туганы чит илдә вафат булгач зур мирас калдырганы, хәзер шул Халисә апасының туган авылыннан район үзәгенә бара торган юлны ремонтлап, асфальт белән капларга акча бирәчәге турында сөйләде.

Башлык бу хәбәрне ишетеп, баштан гаҗәпләнсә дә, бик шатланды.

-Без бу эшне әле өч ел элек башлап җибәргән идек. Елга аркылы салына торган яңа күпергә 12 метрлы тимер-бетон балкалар да ясатып куйган идек инде. Сметабыз да бар. Хәзер сезне төзелеш бүлегендә эшләүчеләр белән таныштырырмын.

Бүлмәгә килеп кергән сары мыеклы урта яшьтәге кешегә ул:

-Менә Фәрит әфәнде безгә бик яхшы тәкъдим белән килгән. Халисә апасы белән үз авылларыннан район үзәгенә хәтле юлга асфальт җәяргә акча бирәчәкләр. Эшне ничек башлау, юридик, финанс яктан кирәк нәрсәләр турында яхшылап сөйләшегез. Барсын да киләсе елның көзенә тәмамласак яхшы булыр иде, - диде.

Фәрит: “Иң элек бу эшкә күпме акча кирәк булачагын әйтегез”, - дигәннән соң, бергәләшеп сметаны яңадан карап, тикшереп чыктылар һәм 35-40 миллион сумнар чамасы акча кирәк булуын ачыкладылар. Бу сумма төзелеш фирмалары белән ничә сумга килешү төзүгә дә бәйле иде.

Юл төзү эшләрен оештыру, аның мәшәкатләре турында җентекләп сөйләшеп, Фәрит кирәк язуларга кул куеп китте. Кайткач, Халисә апасына барсын да сөйләп бирде. Иң элек юл төзү фирмасын оештырырга, аның штатын билгеләргә, исәп-хисап счетын ачып, аңа 5-10 миллион сум акча күчерергә, тагын өч фирма белән килешүләр төзергә кирәк иде.

Бер атнадан Фәритне район башлыгы чакырып алды.

-Бөтен оештыру эшләре үтәлде. Менә сиңа печать, регистрацияләү турында һәм башка документлар. Бүгеннән башлап һәр дүшәмбе көнне сәгать икедә җыелышып, юл төзү турында планерка уздырачакбыз. Әзерләнеп килегез.

Район хәкимиятенең шундый зур ярдәме булгач, күпернең фундаментын октябрь аенда ук ясап бетереп, тимер-бетон балкалар да үз урынына куелдылар. Икенче елның июнь аенда бөтен эшләр дә тәмамланган иде инде.

Юл салучы фирмалар да август азагына авылның өч урамын да, зур юлга чыга торган ике тыкырыкны да, мәчет, мәктәп, хәкимият каршындагы мәйданнарны да асфальт белән капладылар. Юл ачу тантанасын 22 сентябрьгә, тимер юл вокзалы мәйданында иртәнге 11гә билгеләгән иделәр. Фәрит тәкъдиме белән аны 10га күчерделәр.

-Мин Халисә апаны 9 сәгать 30 минуттагы электричка белән алып килермен. Врачлар аңа ерак юлга машина белән йөрергә кушмыйлар, - диде ул.

Менә бәйрәм көне дә килеп җитте. Фәрит алдан ук Халисәгә анда ничек барачаклары, кемнәр белән очырашачаклары турында кабатлап сөйләштеләр. Наҗия дә апасына бәйрәмгә барганда, мәктәпнең Мактау тактасында ничә ел эленеп торган фотосүрәтендәге кебек башына алсу башлык, муенына ак шарф бәйләргә тәкъдим итте. Ул:

-Беренчедән алар сиңа бик килешә, икенчедән, райондагы танышларың, бөтен авылдашларың сине шулай истә тоталар, - дигәч, Халисә дә берсүзсез риза булды.

Эликтричкага утырып кузгалгач, Халисә үзгәреп китте. Тәрәзәдән күзен алмыйча:

-Рәхмәт, Фәрит! Шәһәрдә укыганда мин поезда өч ел чамасы йөрдем бит. Шул яшь вакыттагы кызыклар хәзер барсы да искә төшә.
Электричкадан төшеп, платформадан барганда, уң якта яңа асфальт белән капланган мәйдан җәелеп ята. Вокзал кырыенда тынлы оркестр әзерләнеп маташа. Буфетка кереп, чәй эчәргә утырганда оркестр уйнап җибәрде.

Нәкъ сәгать 10да хәкимият җитәкчеләре килеп җитте. Халисә белән исәнләшеп, аны котлаганнан соң, барсы да мәйданга чыктылар. Вокзалга керә торган баскыч каршында аркылы кызыл тасма сузып куелган иде.

Тантананы ачып, район башлыгы Халисәнең озак еллар мәктәп укытучысы, укыту бүлеге мөдире булып эшләгәнен, үз акчасына күпер һәм 20 чакрым юл салдырганы турында сөйләп, аңа районның Мактаулы кешесе дигән исем бирү турында таныклык тапшырды. Юл төзүдә актив катнашкан кешеләрне дә, шул исәптән Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Аннан сүзне Халисәгә бирделәр. Ул алдан сөйләшенгәнчә кайда укыганын, тормышының туган районы белән тыгыз бәйләнештә булуын әйтеп, монда яшәүче дусларына, танышларына сәламнәрен тапшырды.

Район башлыгы юл ачу тантанасына Халисә белән Фәритне дә алып чыкты. Оркестр тавышы астында алар өчәүләп кайчылар белән кызыл тасманы кискәләп, үзләренә истәлек өчен шуның бер кисәген алып калдылар.

Район администрациясе вәкилләре һәм җыелган халык белән саубуллашканнан соң ачык җиңел машинага Фәрит, Халисә белән авыл хәкимияте башлыгы Физалияне дә утыртып, авылга юл тоттылар.

Күп еллар мәктәптә укытучы, аннан өч ел директор булып эшләгәннән соң, Физалияне моннан өч ел элек авыл хәкимитяе башлыгы итеп сайлап куйганнар иде.

Авылдан да бәйрәмгә үз машиналары белән килүчеләр дә булган икән, алар да арттан кузгалдылар.

Юл тип-тигез. Һава саф, элеккеге кебек бер тузан әсәре дә юк... Ачык машинадан ике яктан да яланнар, калкулыклар, чокырлар күренеп кала.

Менә ярты юлда урнашкан урыс авылына килеп җиттеләр. Фәрит шоферга әкренрәк барырга кушты. Юл авылның ике урамын аркылыгы кисеп уза. Юл өстендә ике баганага тарттырып бәйләп куелган материалга зур хәрефләр белән: “Огромное спасибо, Халиса апа! Век живи! Никогда не забудем!” – дип язып элгәннәр. Бер якта мәктәп укучылары, икенче якка авыл халкы җыелган. Балалар ачык машинага чәчкә бәйләмнәре ыргыталар, икенче яктагы халык: “За дорогу спасибо! Спасибо!” – дип кычкыралар. Халисә үзе дә бер кулын болгап, бер күз яшен сөртеп: “Спасибо! Спасибо!” – дип кабатлый.

Көтмәгәндә бер яшь кыз тавышы яңгырады.

-Халисә апа! Безгә дә кунакка килегез! – дип кычкырып калды ул. Халисә борылып караса да, аның кем икәнен күрә алмады. “Кем булыр икән бу? Урыс авылына бу татар кызы ничек килеп чыккан икән соң?”

Халисәнең үсмер чаклары искә төшеп, шәһәрдә укып йөргәндә, иптәш кызы белән бу авыл аркылы ничәмә тапкыр җәяү узганнары күз алдына килде. Өсләрендә юа-юа бер җылыса да калмаган кофталар, никадәр ябыштырсаң да, су үткәрә торган бутыйлар... Рус малай-шалайларыннан курка-курка ашыгып, бу авылны тизрәк узып китәргә тырыша иде алар.

Менә бит тормыш ничек үзгәрде. Чыннан да монда туктап кемгә керсәң дә, сине чын күңелдән кунак итәчәкләр. Әллә бүгенге шатлыгыннан, әллә теге өшеп-куркып йөргән үсмер кызларны жәлләп, Халисә елап җибәрде. Физалиянең: “Нәрсә булды, Халисә апа?” – дип соравына:
-Бу авыл аркылы җәяү, яңгырга чыланып, пычранып, кыш көннәрендә өшеп йөргәннәрем искә төште, - диде.

Менә үз авылларының болын – кырлары күренде. Әкрен генә барсалар да ярты сәгатьтә кайтып җиттеләр.

Бөтен авыл халкы мәктәп ишек алдына җыелган. Беренче рәттә укучылар. Алар кырыендагы озын эскәмиягә әби-бабайлар, икенче якта кечерәк балалары белән хатыннар, ә артта - калган авыл халкы. Ишек бусагасының иң югары баскычына өстәл куйганнар. Аның артына Физалияне, Халисәне, Фәритне һәм мәктәп директорын утырттылар.

Беренче сүз Закир хәзрәткә бирелде:

- Әссәләмәгәләйкүм вә рәхмәтулла, вә вә бәрәкәтәһу, мөхтәрәм җәмәгать! Бүген авылыбызда зур бәйрәм. Моңа хәтле район үзәгенә дә, тимер юл стансасына да язгы ташуларда, көзге яңгырларда бара – кайта алмыйча интегә идек. Халисә туганыбызның акчасына салынган бу юл, авылыбызның тормышын үзгәртте. Бу егерме чакрымга сузылган шатлык – бәхет юлы! Хәзер балалар – мәктәпкә, картлар – мәчеткә, халкыбыз – кунакка, кибетләргә барыр өчен авыр резина итекләр өстерәп йөрмиләр. районга, стансага 20 минутта барып җитәбез. Без моның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылырга тиешбез. Ул Халисә туганыбызның күңеленә изге теләкләр кертеп, ошбу юлларны салдыртты. Бу юл Халисәне туп-туры оҗмахка илтә торган юл булсын иде, дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.

Безнең бүгенге җыелышуыбызның төп сәбапчеләре булган Сәйфулла бабай белән Сафуан агайларны да искә алырга кирәк. Сәйфулла бабай авылдашларыбызны гына түгел, бөтен тирә-якта яшәгән кешеләрне дә дәвалый иде. Күпме халык аңа рәхмәтләр укыды. Аның сугышка киткән Сафуан улын язмыш читләрдә адаштырып калдырды. Ул барыбер авылыбызга кайтып, әти-әниләренең каберләрен табып, догалар кылдырды, зират коймасын яңадан ясатырга кирәк акчаның зур өлешен бирде. Вафат булгач та, туганы Халисәгә зур мирас калдырды.

Аларның да, Халисә туганыбызның җәмәгате Әхмәтнең ике яктан да вафат булган әти-әни, әби-бабаларына да бәндәчелек белән булган гөнаһларын Аллаһы Тәгалә гафу итсен, рухларын шат, урыннары җәннәттә булса иде, - дигәч, бөтен авыл халкы кулларын күтәреп, догалар кылды.

Физалия дә чыгышының азагында авылның аскы урамына Халисә исемен бирү турында хәкимият карарын укыды.

Халисә дулкынланса да әйтәсе сүзләрен онытмады.

- Исәнмесез, улларым, кызларым, оныкларым! Сез безнең киләчәгебез! Тырыш, намуслы булыгыз, яхшы укыгыз, авылыбызның дәрәҗәсен саклагыз!

Исәнмесез, кадерле укучыларым! Күпләрегез беренче класстан алып унберенчегә хәтле минем күз алдымда үсте., кеше булды, гаилә корды. Мин һәркайсыгызны да якын күрәм.

Әссәләмәгәләйкүм, замандашларым, авылдашларым! Без сугыштан соң булган ачлыкны, бөтен нужаларны күреп, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә ул хәлләрне башкача күрсәтмәсен иде. Мине шул хәтле зурлап хөрмәт иткәнегез өчен рәхмәтемнең чиге юк. бу мәктәптә минем ярты гомерем узды. Мөмкинлегем бар чакта мәктәпнең түбәсен алмаштырырга, башка кирәк-яракларга миллион ярым сум акча күчерәм, - дип Фәрит әзерләгән конвертны директорга тапшырды. Халык кул чабып: “Молодец! Әфәрин! Мең рәхмәт!” – дип, аны көчле алкшыларга күмде.

Директор да рәхмәтләрен әйтеп:

- Хәзер укучыларыбыз Халисә апа хөрмәтенә җыр башкарырлар, - дип белдерде.

Баянчы уйнап җибәрүгә “Кыр казлары артыннан” дигән көйне ишеткәч Халисә бу җырны Камилә сайлаганын аңлады. Чөнки алар кышның озын төннәрендә бер-берсенә кич утырырга кергәндә сугышта югалган ирләрен искә алып, күңелләре нечкәреп, шул җырны җырларга ярата иделәр.

Балаларның саф тавышлары Халисәнең йөрәгенә үтеп, күңелен тутырдылар. Аңа әллә нәрсә булып, бөтен гәүдәсе җиңеләеп китте, шул җыр моңына тибрәнә башлады. Алларына ап-ак алъяпкычлар бәйләгән кыз балалар фәрештәләргә әйләнеп, очып килделәр дә Халисәне үзләре белән күккә күтәреп, гомергә сизмәгән рәхәтлеккә чумдырдылар.

Фәрит иелеп аның колагына:
-Халисә апа! Әйдә тор, әни безне әллә кайчаннан бирле көтеп тора бит инде, чәе суынып беткәндер, - дигәч кенә ул үзенең бу хыялый дөньясыннан аерыла алды.

- Шундый рәхәткә калып, очып бара идем, - диде ул елмаеп.

-Кая оча идең соң? – дип сорагач, Халисә үзенең чиста тавышы белән көйләп:

- Кыр казлары артыннан, - дип җавап бирде.

Менә егерме чакрым шатлык дигәннәре шул буладыр инде, мөгаен.


Әмир ҖАББАРОВ

--- | 28.08.2015

Татарстанда өч яшьлек бала торттагы тимерчыбыкны йоткан

$
0
0
28.08.2015 Фаҗига
«Хөрмәтле әти-әниләр! Балагызны яки якыныгызны туган көнендә заказга ясалган торт белән сөендерергә җыенгансыз икән, аның гомерен куркыныч астына куярга мөмкинсез», – дип язган «Вконтакте» социаль челтәрендә Альбина Хәкимова.
Туган көннән – хастаханәгә   Альбина интернетта «Торты на заказ Набережные Челны «Сладкая радость» (материал әзерләнгән вакытта бу төркем ябылган иде инде) төркемендә улының туган көненә мультфильм геройлары – миньоннар белән бизәлгән тортка заказ биргән. Заказны Түбән Камадан администратор Айгөл Ибәтуллина (соңрак, Альбина язганча, фамилиясен Тортикова дип үзгәрткән) кабул итеп, Чаллыдан Рузанна исемле кондитерга тапшырган. Торт белән чәй эчкәндә, Альбинаның 2 яшь тә 10 айлык кызы тәм-томга беркетелгән баллы миньоннарның берсен ашаганда, тончыгып, елап җибәргән.   – Мин аның очлы әйбер йотканын аңлап алдым, соңыннан тимерчыбык икәнлеге билгеле булды. Баксаң, миньоннарның колаклары башына 3,5 сантиметр озынлыктагы ике очлы тимерчыбык кисәге ярдәмендә беркетелгән, әмма карап торышка, алар күренеп тормый иде, – дип язган Альбина.   Шуннан соң хастаханәдә баланың ашказаны-эчәк трактында чит предмет барлыгы ачыкланган. Дүрт көн стационарда ятып чыкканнан соң, тимерчыбык кисәге организмнан табигый юл белән чыккан.   – Куркыныч хәл булмыйча калып, безгә бәхет елмайды, дип исәпләсәк тә була. Тортны алганда, кондитер Рузанна тимерчыбык кулланганын әйтмәде. Киресенчә, аңарчы телефоннан барлык фигуркалар ашарга яраклы, алар мастикадан ясалган, балалар бик яратып ашый, диде. Җитмәсә, интернеттагы төркемдә куркыныч предметлар кулланылуы турында бернинди мәгълүмат та юк иде. Әмма бу вакыйгадан соң, икенче көнне мондый мәгълүмат «Тортикова»ның шәхси битендә барлыкка килде. Баланың туган көне шулай «күңелле» узды. Шуңа да тортны намуссыз затлардан алып, якыныгызның сәламәтлеген куркыныч астына куйганчы, йөз кат уйлагыз, – ди Альбина.   «Кондитер әйтергә тиеш»   Социаль челтәрләр аша тортка заказ ясау бик популяр бүген. Андый төркемнәр интернетта бик күп, ә анда теркәлүчеләр саны меңләп исәпләнә. Гадәттә, заказ болайрак башкарыла. Кеше торт ясаучы белән интернет яки телефон аша бәйләнешкә кереп, тортның нинди булырга тиешлеген (төсе, формасы, зурлыгы) хәл итә. Берничә көннән, әзер тортны тиешле урынга китереп бирәләр. Сатып алучы акчасын да алыш-биреш вакытында түли.   «Торты на заказ Казань» дип аталган икенче бер төркем дүрт ай элек кенә барлыкка килсә дә, анда инде 20 меңләп кеше теркәлгән. Җитәкчесе Карина Егорова сүзләренчә, кайбер фигураларны, әйтик, салават күперен тортка чит предмет кулланмыйча гына һич беркетеп булмый. Шул ук вакытта кайберләрендә андый предметларның кирәге дә юк. Карина әйтүенчә, миньоннарның вак өлешләрен үзара чиста су белән дә тоташтырып булыр иде.   – Кондитер әни кешегә чит предмет кулланылганын әйтергә тиеш иде. Әмма әни кеше дә киләчәктә уяурак булсын. Бәлки, заказлары күп булып, кондитер әйтергә оныткандыр, бу кеше факторына бәйле. Ни дисәң дә, кондитерның гаепле булуы көн кебек ачык. Һәрхәлдә, мондый тимерчыбыклар кулланылырга тиеш түгел. Аны башка әйбер белән дә алыштырырга була, әйтик, бала кечкенә шпажка кулланылган тортны авызына капса да, шунда ук сизеп алачак. Еш кына әзер фигуркаларны, юлда барганда төшеп китмәсен өчен, теш чистарткыч, таякчыклар ярдәмендә беркетәләр, – диде Карина Егорова.   Аның сүзләренчә, намуссыз кондитерны намуслысыннан аеру мөмкин түгел. Хәтта кайберәүләр, төркемдәге фотоларда башка кондитерлар пешергән тортны үзләренеке итеп күрсәтә. Интернеттагы уңай комментарий-бәяләмәләргә дә ышанып бетәргә ярамый: аларны йә кондитерның дус-ишләре язып калдырырга мөмкин, йә җитәкчеләр тискәре бәяләмәләрне бетереп ата торган була. Торт пешерүченең лицензиясе булуы да күңелсез очраклардан саклап калмаска мөмкин. Бердәнбер ысул – «сарафан радиосы»на колак салу, ягъни моңа чаклы тортка заказ ясап, канәгать калган таныш-белешләрдән белешү.   – Заказлы тортларны кайда ясыйлар һәм клиентлар ул урынны барып карый аламы? – дим.   – Төрлечә була: кемдер өендә эшли, кемдер бинаны арендага алып, кондитерлык цехы буларак куллана. Кешенең ул урынны килеп карый алу-алмавы җитештерүчедән тора, – диде әңгәмәдәшем.
«Торт түгел, гаилә җылысы мөһим»   Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Рыбаченок «ШК»га белдергәнчә, тортта таякчык, тимерчыбык кебек азык-төлектән ясалмаган әйберләр куллану һич кенә дә ярамый. Тортка бизәлеш әйберләрен үзара азык-төлек сыекчасы (пищевой гель), махсус сироп белән тоташтырып була. Барлык продуктлар ГОСТ (дәүләт стандарты), техник шартлар яки СТО (стандарт организации) буенча җитештерелә, кайсы продукцияне әзерләгәндә нинди чимал кулланылырга тиешлеге турында махсус исемлек бар. Берсендә дә фигураларны беркетү өчен теш чистарткыч, тимерчыбык кулланырга мөмкин, дип язылмаган. Болай эшләгән җитештерүчеләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законны боза булып чыга.   – Роспотребнадзорга ризыкка чәч, җеп эләгү турында шикаятьләр килгәли, һәр очрак аерым өйрәнелә. Кулланучы товарның кайдан алганын, җитештерүченең атамасын – мәгълүматны мөмкин кадәр тулырак итеп күрсәтергә тиеш. Андый белешмә булмаса, без, җитештерүчене табып, тикшерү оештыра алмаячакбыз. Кулланучы, социаль челтәр аша бер белмәгән кешедән тиз бозыла торган әйбер алып, үзе гаепле инде. Сыйфат һәм куркынычсызлык ягыннан бернинди гарантия бирелми, кайда һәм кем тарафыннан әзерләнгәне дә билгесез. Кибеткә килгәч, товарның мәгълүматын, срогын җентекләп карарга кирәк. Интернет аша балага ризык алып бирү, минемчә, җавапсызлык, – диде Татьяна Рыбаченок.   ТНВ каналында «Ма­нзара» тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова кызы Таңсылуга заказга торт алганы юк, кирәк дип тә тапмый. Аның фикеренчә, балага туган көнендә әти-­әни җылысы, дусларының ки­лүе мөһимрәк. Дөрес, табын турында да онытып җибәрергә ярамый.   – Берсендә Таңсылу иптәш кызының туган көненә баргач, торт өстендәге курчакны көчкә чәйнәп йотты, пластилин кебек иде. Ашар өчен дип ясалмаган булгандыр инде. Кызыбызга җиде яшь тулган көнне, күбәләкләр төшерелгән торт сатып алып, җиде шәм куйдык. Таңсылу бик канәгать калды, – диде Ландыш.   Ике бала анасы Земфира Шәмсиева да өч яшьлек бала белән килеп чыккан хәлне коточкыч дип атады.   – Балаларыма беркайчан да заказка торт алганым юк, һәрчак үзем пешерәм. Заказ ясаган очракта да, игътибарлы булырга кирәк, – диде ул.
Линар ЗАКИРОВ

--- | 27.08.2015

Туфанның тормыш иптәшләре

$
0
0
29.08.2015 Язмыш
Ул көнне “Казан” милли мәдәният үзәгенә Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре җыелган иде. Андый урыннарга без беренчеләрдән барып басабыз, чөнки кирәкле эш башкарганыбызны беләбез. Милли җыеннарда күрсәләр, Рөстәм Нургали улы да, Туфан абый да, башка мәртәбәле шәхесләребез дә күрмәмешкә салышып китми. Китап рухы берләштерә безне.

 Тәнәфестә яныбызга Фәүзия Бәйрәмова килде:
– Минем китап бармы әле? – ди.
– Юк, – дим. – Сатылып бетте.
– Теләсә кайдан, теләсә ничек табыгыз, – ди ул. – Бер кешегә бүләк итәсем бар.
– Синең сүз – закон, – дигән булдык. Ул арада Фәүзияне Пенза егетләре уратып алды. Шау-гөр киләләр, сөйләшәләр. Мин дә, сәүдәгәр, имеш, берсен:
– Фәүзиягә бүләк ал, – дип әгъвалый башладым. Каршына затлы-затлы яулыкларны җәеп салдым. Фәүзия әрсезлегемнән уңайсызлана-аптырый:
– Нишлисең син, яулыкларым бик күп, кирәкми, – ди.

Шул чакта яулык сатучылардан үземә адарынып бүген генә алган фирүзә төсле, өрсәң очып китәргә торган искиткеч матур яулыкны болар алдында уйнатып алдым. Барысы да аһ итте. Шунда ук берничә ир-ат “мин алам” да “мин алам” диешә башлады. Фәүзиянең дә күзләре балкып китте, чөнки беләм: бу – аның иң яраткан төсе. Мишәр егетләре өлгеррәк бит, башкалар соклана торды, Ис­кәндәр исемлесе акчасын алдыма ташлады да яулыкны яшен тиз­легендә эләктереп тә алды. Алай гына да түгел, Фәүзиянең горур иңнәренә китереп тә салды. Балалар кебек шаулашабыз. Кайда көлеш, шунда Туфан! Кызык күрми калам, дигәндәй, аның безгә табан ашыгуын күреп алдым.

Фәүзиягә:
– Әнә тагын бер егет килә, әйдә аннан да бүләк алдырабыз, – дим, “сәүдә уены” белән мавыгып китеп. Фәүзия, йөзен кинәт җитдиләтеп, иреннәрен бөрә төшеп, минем якка бер генә караш ташлады. “Шаярулар бетте”, – янәсе. Фәүзия еш кына шулай йөз хәрәкәтләре белән “сөй­ләшергә” ярата. Әнә, күз чите белән генә ымлап: “Китабымны бир әле”, – ди миңа. Кызык бит: Туфан абый Фәүзиянең “Ачылмаган татар тарихы” дигән шушы китабын иртән үк күреп: “Миңа калдырыгыз, киткәндә алам”, – дигән иде безгә. Ә монда менә автор үзе бүләк итәргә җыена.

“Язып бир”, – диде Туфан абый Фәүзиягә. Бер читкә киттеләр дә, Фәүзия Туфан абыйга тиз генә автограф язып бирде. Аннары Туфан абый яңадан безнең янга әйләнеп килде. Сөенече йөзенә чыккан, әй­тер­сең лә аңа ат бүләк иткәннәр иде.

Саубуллашыр-саубуллашмас китеп барды да яныма кабат әйләнеп килде Туфан:
– Бүген премьерага кил, көтәм...
...Сәгать бишенче яртыда: “Син театрга бармыйсыңмыни?” – дип, көндезге сөйләшүне исемә тө­шерделәр. Нәкъ ярты сәгать­тән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия теат­рында Туфан абый пьесасы буенча куелган “Төш” спектакле башлана бит! Кайда кызуладым, кайда йөгердем, кайда очтым...

...Тамашачылар кереп беткән, театр яны буш. Туфан абый берүзе арлы-бирле йөренә. Җәяүләп кенә, йөгерә-кабалана килүемне күргәч, ул театр янын, бөтен урамны яңгыратып, рәхәтләнеп, тәмле итеп көлде. Чорыбызга аваздаш куркыныч бер тамаша иде бу. Артистлар гаҗәеп оста уйныйлар. Үзләре белән вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп киттеләр. Бер урында Туфан абыйдан: “Әллә бу Дамира Кузаевамы?” – дип сорап куйдым. Туфан абый белән беренче тапкыр гына премьера каравым түгел. Беләм бит югыйсә... Туфан абый белән премьера вакытында сөйләшү җинаятькә тиң. Әмма бу юлы ул ачуланмады, бары тик: “Мин дә нәкъ шулай уйлап утырам”, – дип кыска гына җавап бирде. “Төш”тә төп рольне башкаручы Гөлназ Нәүмәтова үзенең осталарча уйнавы белән “Ай булмаса, йолдыз бар”дагы Мәдинә-Дамира Кузаеваны хәтерләтте. Гаҗәп талантлы иде Дамира... Гомере генә кыс­ка булды... Туфан абыйның ул чак­ларда “Саклый алмадык” дип борчылып, яратып, сагынып сөйләгәне әле дә исемдә.

Тәнәфестә Туфан абый әсәрне сәхнәләштергән режиссер Рәшит Заһидуллинны мактады. Чыннан да, спектакль югары дәрәҗәдә затлы, зәвыклы итеп куелган. Әйтәсем килгәне шул: Туфан абый барысын­нан да канәгать иде. Без тәнәфескә чыкмаска, сөйләшеп утырырга булдык. Шул вакыт янәшәбездә генә бер ханым, төп рольне башкаручы Гөлназ Нәү­мәтованың (әллә авылдашы, әллә туганы идеме), Туфан абый да ишетерлек итеп:

– Сез Туфан абыйның тормыш иптәшеме? – дип сорап куйды. Мин, уңайсызланудан, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Кыенсынып кына, көч-хәл белән:
– Юк-у-у-к, – дип әйтә алдым.
– Ничек юк? – диде Туфан абый, – ничек юк инде, Фәния?! Аннары ханымга таба борыла төшеп:
– Бу – Фәния Хуҗахмәт, минем гомерлек тормыш иптәшем, – диде. – Хатыным Нәҗибә Ихсанова бүген спектакльдә уйный.

Тормыш иптәше дигәннән, Туфан абый ирләрне дә, хатыннарны да “тормыш иптәше” дигәнне яратмый иде. Туфан, чыннан да, бик күп хатын-кызның тормыш иптәше булды. Асия ханым Юнысова белән без дә ул чакта шул күпләрнең берсе идек... Белүемчә, башкарган эшендә теләктәш, аркадаш кирәк булгач, Туфан абый Асияне “Сәхнә” журналына чакырып алды. Хәер, Асия ханым да Туфанга рухи яктан шулай ук бурычлы булып калмады кебек. Ул аның әсәрләрен тупларга ярдәм итте, һәрберсен кат-кат укыды, спектакьләрен калдырмый карап барды, робагыйларын ятлады, уртак хезмәттә теләктәше, яр­дәмчесе булды... Туфан абый үзе журналда хезмәт хакы өчен эшләмәде – ул үз өлешен коллективка бүлеп бирә иде.
Тәнәфестә иң матур, иң затлы чәчәкләрне сатып алдым. Залга кергәч, Туфан абый кесәсеннән дару алып капты.

– Яртысын миңа бир әле, – дим аңа.
– Миңа яртысы гына җитми шул инде, – ди ул. – Сезгә иртәрәк әле...
Спектакль барганда, чәчәклә­ремне Туфан абыйга бирдем. Ә ул рәхмәт әйтеп ягымлы елмайды да, букетны миңа кире биреп, сәхнә ягына ымлады. Спектакль тәмам­ланып, пәрдә төшкәч, чәчәкләрне, Туфан абый кушканча, режиссер Рәшит Заһидул­линга менгереп бирдем. Туфан абый да сәхнәгә менде... Мин, сәхнә аша үтеп төшеп барганда, Туфан абый белән саубуллаштым. Безнең соңгы мәртәбә күрешүебез, хушлашуыбыз шушы булган икән. Бу көн 2012 елның 24 марты иде.

...Кешенең бу дөньядан ки­тәренә 40 көн кала гүр ишек­ләре ачыла, фәрештәләр озатып йөри диләр. Туфан абый 2 майда вафат булды. Ә без “Төш” спектак­лен караган көнне гомеренең санаулы 38 көне генә калган булган инде... Менә шушы бер айдан атна-ун көн генә артыграк вакыт эчендә Туфан абый дөнья белән хушлашып, әйтәсе килгәннәрен әйтергә, язарга, сөйләргә өл­герде, дип уйлыйм.

Хәер, хушлашуны ул байтак еллар иртәрәк башлады шикелле. 2012 елда “Казан утлары” жур­налының 1-3 нче саннарында Туфан абыйның “Үзгәрү” дигән шактый күләмле публицистик язмасы басылып чыккан иде. Язучы башисемнең астына “Үзем турында үзем” дип тә куйган. Мондый эчтәлектәге язмаларны кеше исән чакта – бер төрле, вафатыннан соң бөтенләй башкача кабул итәсең шул. Бу язма да гомер кояшы баер алдыннан язылып, кылган эш­ләрне, узганнарны барлау, хушлашу, урыны-урыны белән тәүбәгә килү гамәле кебегрәк кабул ителә.

“Кайчакта мин “Ни хәлләрдә яшисең?” дигән сорауга: “Үләргә әзерләнәм”, – дип җавап бирәм”, – ди Туфан абый әлеге язмасында. – Ә кеше үлемгә әзерләнергә тиеш... Мин дә Ходай каршына ни күтәреп барачагым турында еш уйланам. Буш чумадан белән Бөек зат каршына бару оят...” “Үзгәрү” – чын мәгънәсендә “чумадан”га салырлык хезмәт­тер. Бу инде – ислам динендәге чын мөселманның уйлары, гамәлләре саналырга хак­лы әсәр...

Туфан абый, 75 яшьлеген бәйрәм иткәндә, сәхнәдән “чумадан” тутыруы турында сөйләп, безне элегрәк тә сискәндергән иде инде. Шунда ул тамашачылардан җыелган алкышларны да шул “чумадан”га салачагын әйтте. Ә нигә аларны мәңгелеккә алып бармаска?! Ә бит Туфан абыйның тынмас алкышларга күмелгән шундый пьесалары бар ки, алардагы дәгъват кайбер хәзрәтләрнең гаҗәп үтемле вәгазьләрен дә уздырып җибәрә! “Сөяркә” драмасы нәкъ шундыйлардан. “Анда сүз аны-моны уйламыйча яшәп, гө­наһка чумган хатынның иманга килүе турында”, – дип искәртә автор бу турыда 2002 елда Фәүзия Бәйрәмовага язган ачык хатында. Һәм бу хат 2005 елда “Утырып уйлар уйладым” дигән китапка беренче әсәр итеп кертелә. Туфан әлеге хатта пьесаның ул куйган беренче исеменең “Гөнаһлы гөнаһ­сызлар” булуын әйтә. “Сөяркә” турында ул “Үзгәрү”дә дә искә ала. “Башкорт театрлары аны “Ярату гөнаһмы?” дигән исем белән куйды. Ул исемне алар үзләре уйлап таптылар, күрәсең, пьесаның эчтәлеге шул турыда икәнлеген белгәннәрдер...”

Ун еллар элек, Туфан сүзләре белән әйтсәк, “каләмдәш Фәүзия Бәйрәмовага ачык хат”та әдәбият, сәнгать, театр турында язучыбыз бүгенге каләм әһелләренә дә ачыктан-ачык һәм искерми торган васыятен язып калдырган кебек. “Сез мине укып белмисез, димәк. Белгән булсагыз, нигә театр Туфан абый Миң­нуллин язганны икенче төрле итеп күрсәтә, дияр идегез”, – ди ул, ачынып. Әлеге сүзләр сәхнәгә спектакльне куйган һәм куелган спектакль турында язган һәр кешегә кагыла бит. “Мулла” әсәре белән дә нәкъ шулай булды. Нинди хәлгә генә төшермәделәр дә, нәрсә генә өстәмәделәр...

Пычраттылар. Ярый әле, Туфан абый үзе бу “үзгәртү”ләрне күрми китте. “Мулла”да авыл шпанасының авылдаш кызны мәчеткә алып кереп көчләгәннәрен күрсә, мө­гаен, йөрәге ярылыр иде Ту­фанның. Режиссерга андый ук үчле булырга да, үзең теләп бер баш тарткач, спектакльне куярга кабат алынырга да кирәк булмагандыр. Сүз мулланың үлү-үлмәве турында бармый, бүген дә бик тә актуаль пьесага Азан белән “Фатиха” сүрәсен дә аермаган кешенең тотынуы һич акылга сыймый. Туфан абыйда Азан (!) бит, авыл өстендә Азан яңгырый. Иманга, дингә чакыра. Режиссер тарафыннан үз әсә­ренә өстәмә итеп кертелгән “табыш”ка Туфанның мөнәсәбәте нинди булыр иде – күзаллау кыен түгел. Әнә бит Фәүзиягә дә ничек усал, хәер, дөресен әйтә. Нәкъ менә шушы язмадан соң бугай, Фәүзия белән Туфан абый арасында упкын барлыкка килде. Хәер, упкын дию бик үк дөрес тә булмас... Туфан абый үзе бу турыда: “Озак еллар ул миңа кырынрак карап йөри”, – дип яза.

Мин беләм, Туфан абый бездән Фәүзия Бәйрәмованың һәр китабын таптырып, укып бара иде. Без алдарак искә алган 24 март көнне Фәүзия аңа “Ачылмаган татар тарихы” китабын бүләк иткәч: “Язып бир”, – диде бит. Бәй­рәмованың Туфан абыйга әйтәсе сүз-теләкләре күптән әзер булгандыр. Ул чакта Фәүзия 5-6 җөмләдән торган тирән эчтәлек­ле текстны матур почеркы белән тиз генә сырлап куйды. Туфан абый 500 битле бу китапны вафатына санаулы көннәр калган бер чорда 9 көндә укып чыккан. Укып кына калмаган, 3 апрель көн­не “Фәүзия Бәй­рәмова” дигән шактый күләм­ле мәкалә дә язган. Ул “Казан утлары” журналының 2012 елгы 7 нче санында басылып чыкты. Табып укырга киңәш итәм.

Ниһаять, “сер”не ачарга вакыт җитте. Менә нәрсә язган булган Фәүзия Туфан абыйга соңгы бүләк-китабында.
“Хөрмәтле Туфан абыйга! Милләтебез бөек һәм фаҗигале юл үтте, ул бәхеткә дә, бәхетсезлеккә дә лаек. Сез бөтен гомерегезне татар халкын бәхетле итүгә багышладыгыз. Милләтебезнең азат булган көннәрен күрергә насыйп итсен иде. Без башлаган эшне балаларыбыз дәвам итсен иде”.
Бу сүзләрнең ихласлыгына ышандым, ди Туфан абый. Әлеге тирән мәгънәле сүзләр гоме­ренең соңгы көннәрендә Туфан абыйның изге җанын бер генә сыйпап узмагандыр...

Каләмдәшенә багышлаган мә­ка­ләсендә: “Язганнарына бәям югары. Талантлы кызыбыз, чын кө­рәшче шәхес, кыйбласы төгәл бил­геләнгән”, – ди Туфан абый Фәүзия Бәйрәмова турында. Минемчә, язучыга чын, зур бәя бу. Үзеннән-үзе сорау туа. “Туфан абый! Ник югары мөнбәрләрдән Фәүзияне бик тә депутат итәсебез килгән чорларда үз сүзеңне кычкырыбрак әйтмәдең?” – диясе килә.
Милләтем, халкым, динем ди­гән хатын-кызларыбызны Туфан абый күз уңыннан ерак җи­бәр­мәде, дип беләм. Минем үземә бик күптән Туфан абыйның бик якын кешеләре белән аралашып, шат­лык-борчуларын уртаклашып, нә­сел-нәсәпләрен белешеп яшәү насыйп булды. Туфан абый­ның әтисе Габдулла, әнисе Халисә исемле иде. Аларның беренче балалары Кәбир абый 1932 елгы, Туфан абый – 1935, Өммия апа – 1937, Риваль – 1946, Альберт – 1949, Ринат – 1951 елгы иде. Халисә апа – Туфан абыйның әни­се – ун малай арасында (ялгышуым да мөмкин, әллә унберме икән?) үскән бер­дәнбер кыз. Ә инде Халисә апаның ун ир ту­ганының берсенең – Гатаулла исемлесе­нең кызлары Асия апа белән Әминә апа – чын татар кызлары.

Яшьли әнисез калалар. Казанга килеп һөнәр үзләште­рәләр. Катлаулы, зур станокларда берсе дары ясый, икенчесе самолет тө­зи торган заводта эшли. Аларның мактаулы хезмәт алдынгылары булулары хакында озын-озак язар­га җыенмыйм. Менә шушы апа­ларымның, гап-гади татар ха­тыннарының әдәбиятка, сән­гать­кә, телебезгә, динебезгә мө­киб­бән булуларын әйтәсем килә. Асия апа, яшьли ире үлеп, кызын ялгыз үстерде. Әлфия гаҗәеп дә­рәҗәдә акыллы, тәртипле, уңган булды. Ә инде кияүгә чыгып, ике баласы булгач, аларга да милли тәрбияне Асия апа бирде. Казан шәһәре уртасында рус мәк­тәп­ләрендә дә бүген чын татарлар үстереп булганын үз мисалында күрсәтте. Кызык кеше иде Асия апа. Матур сөйли, аш-суны оста әзерли иде. Шәех абыйның (ирем Миншәех Зә­бировның) да, шаяртып: “И-и-и, әз генә укыса, Туфанны уздырасы булган!” – дигәне истә.

Бер көнне Асия апа чакыра... Шәех абый белән киттек. Өйдә бәлеш исе таралган. Табын корылган, бәйрәм рухы, телевизор кабызылган, 15-20 минуттан “Әл­дермештән Әлмәндәр” башланасы. Югыйсә спектакльне ул да, без дә кат-кат караган бит инде. Асия апа: “Сезнең белән карыйсым килде”, – ди. Экранда Өммия – Әлмәндәрнең килене – Нәҗибә апа Ихсанова (килен­нәре) кү­ренгәч, Асия апа карап-карап торды да: “И, чукынчык Өммия, бигрәк ямьсез инде. Карагыз әле, нәкъ минем төсле”, – диде. Асия апа җир куенына 80 яшен тутырып керде, туган авылына алып кайтып җирләделәр.

Сеңлесе Әминә апа белән Галәү абыйның да балалары Фәрит, Илдар, Лилия үз балалары белән татарча сөйләшә торган татарлар булдылар. Алар өчен ана теле туган тел булып калды. Әминә апаның сокландырганы – ул әле менә сиксәнгә таба барганда да татар газета-журналларына язылмыйча калмый. Әле алай гына да түгел, телефоннан шалтыратып, фикер алыша.
Ник бик җентекләп язаммы? Чөнки Туфан абый гомеренең бер чорын рәхәтләнеп туган авылында, нәкъ менә шушы кешеләр белән яшәде.

Туганнары Альберт, Фәрит, Мөнир абыйга, тагын әле мин белеп бетер­мә­гәннәре күпме, туган авылын саклап калырга ярдәм итте. Өйләр салдыртты. Ул чорда Асия апалар, Әминә апалар җәй буена авылда яшәде.
Әгәр авылдагы Венера апа турында бер сүз дә әйтмәсәм, дөрес булмас. Ул Туфанның икетуганы Хәсиб абыйның хатыны иде. Ире иртә үлде, Венера апа да елагандыр. Нәкъ менә шул чакта Туфан абый Венера апага да “тормыш иптәше” булды. Ул аңа сыер алып бирде, азыгын да юнәтте. “Мин кайтканда сөт, катык кертерсең”, – диде.

Ялгыз шәһәр хатынына эт иптәш булса, авылныкына сыер зур иптәш инде. Шуның белән ул көне үткәнен дә сизми кала. Туфан абыйга сөт, катык кына кертеп калмый Венера апа, Туфан абый Казанга китәсе көннәрдә таңнан торып каймак аерта, күчтәнәч әзерли. Туфан абый ап-ак йомшак йон оекбаш кияргә ярата иде, аны да Венера апа бәйләгәндер кебек тоела. Һәр­хәлдә, андый эшләрдән хатыны Нәҗибә апа азат булгандыр, дип беләм. Туфан абый өчен ул беренче чиратта артистка иде. Ул аның уйнаганын ярата һәм шу­ның өчен бөтен шартларны тудыра иде...

...Ирем кинәт вафат булгач, сына, сыната яздым. Дөнья беткән төсле тоелды. Алай гына бетми икән әле ул, үзеңә дигән гомерне үзең яшисе. Туфан абый да күз яшьләремне күрде. “Тукта, – диде. – Үлгәннәр алдында бурычлы булып калганнар гына елый, син Шәех алдында бурычлы түгел”. Ә Туфан абый үлгәч, мин еламадым. Үлемнең бер халәттән икенче халәткә күчү генә икәнен, ка­бер­нең вакытлыча гына булуына, аның да үтеп китәчәгенә инде мин чын кү­ңелдән ышана идем ул чакта. Хәбәр килгәч, кичләтеп кенә өйләренә киттем. Оныклары Да­ниярның: “Бабаем, син бит миңа бабай гына түгел, чын дус идең”, – диюе, Диләрәнең: “Бабаем, бу колакларың бигрәк йомшак иде, нишләдең соң?” – дип такмак­лавы җанымны көйдерсә дә, Туфан абыйның елмаюлы йөзен күргәч, сөендем. Йә, Раббым, бу кешеңә мәрхәмәтле булгансың, үз кар­шыңа алып барасы “чумадан”ы шыплап тулган булгандыр. Фәреш­тәләрең җанын бик җайлап алганнардыр, барасы җирен күрсәт­кәннәрдер... Чөнки Туфан абый­ның үзе белеп тә, белми дә калган яхшылыклары бик күп. Ул яхшылыкны эшли дә, оныта да белә иде. Кылган изгелегеңне сөйләп йөргәч, изгелек буламыни ул?!


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ

125 | 21.08.2015

Роза Сябитова кызының туе 15 миллион сумга төшкән

$
0
0
29.08.2015 Шоу-бизнес
Атаклы димче Роза Сябитованың гаиләсендә күптән түгел зур вакыйга булды.

Кызы Ксенияне ул Андрей исемле егеткә кияүгә бирде. Матбугат чараларында туйга Татарстаннан Ришат Төхвәтуллинның да чакырылганын язганнар иде. Роза Сябитова туйга ныклап әзерләнгән, ул яхшы узсын өчен акчасын да жәлләмәгән. Туй 15 миллионга төшсә, кызга күлмәкне 800 мең, ә фотосын 150 мең сумга сатып алганнар, дип яза starhit.ru.


---

--- | 25.08.2015

Ялган ОСАГО полислары: төрмәгә утырасың килмәсә...

$
0
0
29.08.2015 Җәмгыять
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре ялган ОСАГО (автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү) полисларын юкка чыгару буенча махсус эшчәнлек башлап җибәрү карарын кабул иткән. Юл чатларында торучы полиция хезмәткәрләренең транспорт чараларына ялган иминият документын ачыклый торган махсус программалар урнаштырылган...

Республикада ялган ОСАГО полислары белән бәйле вәзгыятьнең шактый катлаулы булуы турында бер кат язып чыккан идек инде. Бактың исә, хәзерге вакытта Россиядәге машина хуҗаларының 10 проценттан артыгы ялган документлардан файдалана икән. Әлеге законсыз эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр исә халыкка смс-хәбәр аша ялган ОСАГО полисы тәкъдим итүдән дә тартынмый ди.

Иминият компанияләре нигә ябыла?

Кагыйдә буларак, алар танылган брендлар астына яшеренә һәм кешегә очсыз бәядән ОСАГО полисы тәкъдим итә. Әле алай гына да түгел, алар бу документны өйгә кадәр китереп бирергә әзер.

Шунысы кызганыч, әлеге вәзгыять көннән-көн кискенләшә бара. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанда ОСАГО полислары тапшыру белән 50 дән артык иминият компаниясе шөгыльләнә. Узган ел исә аларның саны ике тапкырга (!) күбрәк булган.

- Бүгенге көндә Россиядә иминият өчен җыелган акчаларның 71 проценты кире түләнсә, Татарстанда бу күрсәткеч 85 процент (!) тәшкил итә. Бу - иминият компаниясе өчен бик начар күрсәткеч һәм мондый шартларда эшләве шактый катлаулы. Нәкъ менә шуңа күрә компанияләр ябылу карарын кабул итә дә инде, - дип аңлатты Татарстанның иминиятләштерүчеләр берләшмәсе президенты Рөстәм Сабиров ОСАГО полисларына багышланган матбугат конференциясендә.

Рөстәм Сабиров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россиядәге машина хуҗаларының 10 проценты ялган полислардан файдалана. Бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирелмәсә, аларның саны тагын да артырга мөмкин.

ЮХИДИ вәкилләре көрәшә белә

Шулай булуга да карамастан, ялган ОСАГО полисларын ачыклау шактый катлаулы. Мәсәлән, агымдагы елда Татарстанда бары тик шундый биш очрак ачыкланган.

Хәер, тиздән ялган ОСАГО га өстенлек бирүче машина йөртүчеләргә гомумән дә “көн бетәчәк”. Шушы көннәрдә Татарстанның хокук сакчылары юл чатларында сакта торучы ЮХИДИ машиналарын ОСАГО ның чынмы, ялганмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итә торган махсус программа белән тәэмин итә башлаган.

- Бу – 200 компьютер һәм 200дән артык махсус планшет. Әлеге җиһазларга ОСАГО полисларының дөреслеген тикшерергә ярдәм итә торган махсус программалар урнаштырылды. Бүгеннән башлап полиция хезмәткәрләре алар буенча ялган полислар белән йөрүчеләрне ачыклый башлый, - дип белдерде безгә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов.

Ялган документ белән йөрүчеләргә җәза исә шактый катгый булуы белән аерылып тора: әлеге затлар админитартив түгел, ә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

- Әгәр машинаның ОСАГО полисы юк икән, административ җаваплылык каралган. Хәзерге вакытта ул 800 сум тәшкил итә. Әгәр дә чын булмаган полис файланыла икән, бу инде – җинаять дигән сүз. Ялган ОСАГО полисыннан файдаланган өчен кеше ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Мәҗбүри эш һәм зур күләмдә штрафлар салу мөмкинлеге дә бар, - дип белдерде Радик Рамазанов.


Рәмзия ЗАКИРОВА

--- | 26.08.2015

"Адымнар"ның өр-яңа чыгарылышы (ВИДЕО)

$
0
0
30.08.2015 Җәмгыять
"КЗН" каналында атна саен чыгып килүче "Адымнар" тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез:


---

--- | 29.08.2015

Америка профессоры Даниель Росс: “Гафу итегез, мин татарча начаррак сөйләшәм...”

$
0
0
30.08.2015 Җәмгыять
Сөйләм теле кайбер татарларыбызныкыннан яхшырак булса да, Юта штаты университеты (АКШның Логан каласы) профессоры Даниель Росс әңгәмәне гафу үтенүдән башлады. Ана телен оныткан һәм моны табигый санаган милләттәшләрдән дә мондый сүзне ишеткәнем булмагач, миңа бу сәер тоелды, билгеле...

Даниель исә инглиз (туган теле), испан, кечуа, рус, татар, үзбәк, казак телләрендә сөйләшә, чагатай һәм гарәп телләрендәге язуларны укый ала. Быел да ул татар тарихын өйрәнер өчен махсус Казанга кайткан. Аның бу сәфәре соңрак АКШта монография булып басылып чыгачак. Даниель татар тарихындагы ак таплар, тел өй­рәнү, Казан каласындагы үзгә­решләр хакында безгә үз фи­кер­ләрен җиткерде.

– Казанның моннан 13 ел элек нинди булуын күргәнсез, хәзер бирегә даими кайтып йөрисез. Үзгәреш сизеләме?

– Мин – тарихчы, шуңа күрә ар­хеологиягә һәм башка өлкәләргә бәя бирә алмыйм. Көнем дә ки­тапханәдә яисә музейларда үтә, бу исә Казанның кыяфәтенә карата ниндидер фикер булдыруны кыенлаштыра. Шунысын гына әйтә алам: шәһәр күпкә чистарак. Кайбер биналар матурланган, кай­берләре юкка чыгарылган. Яхшыгамы бу, үкенечкәме – бәя бирергә хакым юк... Ә менә Милли ки­тапханәдәге, Дәүләт музеендагы үзгәрешләр сөендерде. 2000 нче еллар белән чагыштырганда, ул хәзер күпкә заманчарак һәм уңайлырак.

– Ни өчен ислам тарихын сай­ладыгыз? Миңа калса, бу – Аме­рика өчен четереклерәк тема...

– 11 сентябрьдәге шартлаудан соң Америкада исламга караш начар якка үзгәрде. Минем кызыксыну исә бу вакыйгаларга кадәр, балачак елларында ук барлыкка килде. Әтием китапханәче булгач, еш кына өйгә кызыклы китаплар алып кайта иде. Берзаман ул тәре походы турында китап алып кайтты. Анда гадел, яхшы күңелле мө­селман образлары бар... Мин ул вакытта әле кечкенә һәм исламның нәрсә икәнен дә белмим. Ә университетка укырга кергәч, бу темага кагылышлы фәнни китаплар укый башладым. Ислам тарихы, пәй­гам­бәр­ләр тарихы, Госманлы империясе – болар мине шулкадәр җәлеп итте ки, укуны Якын Көн­чы­гышта дәвам итәргә булдым. Әнигә Мисырда укырга теләвем турында әйткәч, аның чәчләре үрә торды. Бу – туксанынчы еллар иде, шуңа күрә Из­раильгә китү теләгемне аңа әйтеп тә тормадым. Әнигә мөселманнар яшәгән җирләр иң куркыныч урын булып тоела иде. Әти-әни каршысына үтенеч белән килүем гаҗәп түгел, чит илдә укыр өчен үзем түли алмый идем әле. Алар исә чит илдә уку әһәмиятен бөтенләй аңламыйлар булып чыкты. Шуннан университет галим­нәре белән ки­ңәшләшергә булдым. Алар миңа студентлар алмашы турындагы программа барлыгы хакында әйт­теләр. Әмма аңа эләгер өчен билгеле бер өлкәне өйрәнергә кирәк иде. Исемлектә гарәп теле бар, әмма әни мине Гыйракка җи­бәрмәс иде. Шуннан татар теленә күзем төште. Ә Россиядә мөсел­маннар барлыгын һәм аларның рус телендә сөй­ләшкәнен белә идем. Шулай итеп Россияне, Татарстанны сайладым. Өйдәгеләр Татарстанда мөсел­ман­нар яшәгәнен белми дә калдылар.

– Татарлар белән кызыксыну кайчан барлыкка килде?

– Ике ел дәверендә АКШта татар телен өйрәндем. Тел аша татар мәдәнияте, тарихы, шәхесләре бе­лән таныштым. Казанга килгәч, Флера Сафиуллинада укыдым. Ул исә еш кына Тукай шигырьләрен сөйләр иде. Шуннан мин телнең матурлыгын тойдым, бу халыкның үткәне белән кызыксына башладым. Шулай итеп ислам һәм татар тарихын өйрәнә башладым.

– Миңа калса, безнең телебезне һәм тарихыбызны өй­рәнүдә кыенлыклар булмый кал­магандыр. Ник дигәндә, тел өйрәнү буенча аудиоҗыен­тык­лар да юк дәрәҗәдә, тарих исә йә ябык, йә юкка чыгарылган...

– Моннан 15 ел элек чит ил кешеләренә татар телен өйрәнү өчен нибары бер генә дәреслек бар иде. Анысы да инглиз телендә түгел. Татар телен өйрәнер өчен башта рус телен үзләштерергә, аннан соң гына татарчага күчәргә туры килде. Чөнки дәреслек русча-татарча иде. Шулай итеп бер үк вакытта рус һәм татар телләрен өй­рәнә башладым. Ахыр чиктә русча иркенрәк сөйләшергә өйрәндем. Чөнки урамга чыксаң яки кибеткә керсәң, татар теленә караганда, рус теле кирәгрәк. Мәсәлән, Америкадан килгәнне белгәч, минем белән инглизчә сөйләшергә тырышалар. Ә инде, мин татарча да беләм, дигәч, “ул татарча да белә!“ дип шатланалар да үзләре янә рус теленә күчәләр... Күптән түгел фәнни эш буенча Оренбургка бардым һәм анда яшәп кайттым. Миндә Оренбург татарлары үз телләрен онытмаган дигән тәэсир калды. Һәрхәлдә, минем белән татарча сөйләштеләр. Беренче со­рау­га, Казан ничек үзгәргән, дигән сорауга, кире кайтсак, нәкъ менә татар телен өйрәнү буенча вәз­гыять икенчерәк. Дәреслекләр күбрәк, татарча-инглизчә китап­лар бар.

Тарихка килсәк, университетта укыганда, 1917 елга караган проект бар иде. Мин “1917 елда татарлар” дигән темага алындым. Минем белән укыган икенче кыз “1917 елда мөселманнар” дигән теманы яктыртты. Аның хезмәтенә караганда, мөселманнар 1917 ел вакыйгаларында бөтенләй катнашмаган. Мин шунда инглиз те­лендә татарларга кагылышлы ма­териал­ларның юк дәрәҗәсендә булуын күрдем. Бу – 1990-1994 нче еллар иде. Хәзер исә бу яктан да алга китеш бар. Ләкин мәгълүмат күп түгел. Булганнары да фәнни ки­тапханәләрдә. Кеше махсус эзләп килмәсә, аларны табып та булмый.

– Тарихта ак таплар шактый, дидегез. Алар кайсы чорга карый соң?

– Мин XVIII-XIX гасырлардагы ислам тарихын өйрәнәм. Бу – тарихтагы ак тап, бик аз өйрәнелгән чор. Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, Казанның Явыз Иван тарафыннан яулап алынуы өйрәнелгән, ә менә аннан соң ниләр булган – бөтенләй билгесез. Әйтерсең лә 1917 елга хәтле монда бернинди мөһим вакыйгалар да булмаган. Ә бит бу – бик кызыклы чор.

– Кайсы ягы белән кызыклы соң ул?

– Бу – торгынлык чоры түгел, киресенчә, актив үсеш чоры. Идарә итү системасы да бик кызык­лы булган. Бу якларда рус түрәләре аз. Мәсәлән, миллионлаган халык белән сигез губернатор идарә иткән. Алар беренче чиратта халык абруен казанган муллаларга таянган. Халыкка дәүләт законнарын муллалар җиткергән. Муллалар исә үз дәрәҗәләрен белеп, губернаторларга бик ирке­нәергә ирек бирмәгән. Төбәкләрдә халык үз законнары буенча яшә­гән. Монда дәүләт закон­нарының үтәлешен тикшерү авыр булган.

– Бу юлы нинди кызыклы фактлар таптыгыз?

– Мин 1918 елгы мөселман законнарын өйрәндем. КФУ каршындагы фәнни китапханәдә бу җә­һәттән материаллар шактый. Ми­ңа мөселман гаиләсендә гаилә кору, милек бүлү мәсьәләләре кызык тоелды. Мөселман кануннары буенча, ир кеше дүрт мәртәбә өйләнергә мөмкин. Ләкин ул моны аерым шартлар үтәлгәндә генә башкара алган. Ир тотрыклы керемгә ия булырга һәм һәр хатынын, балаларын бертигез күрергә тиеш булган. Һәрберсенә аерым өй салуга кадәр алдан килешенгән! Өстәвенә ха­тыннарның һәрберсе, аерылганда, юридик яктан якланган. Ул гаилә капиталының аерым бер өлешенә дәгъва кыла алган. Чагыштыру өчен: шушы чорда Британиядә яшәүче хатын-кызның хокуклары күпкә кимрәк. Инглиз хатыны кияүгә чыккач, иренең милке булып саналган, аның үз фикерен җиткерү мөмкинлеге дә булмаган.

– Кадимчелек, җәдитчелек агымнарына да юлыккансыздыр.

– Шәкертләр гадәттә, уку әс­баплары җитәрлек булмау сәбәп­ле, беренче елларда китап күчерү белән шөгыльләнгән. Мин әле үзем дә студентларымны, начар укысагыз, китап күчерәчәксез, дип өркетәм. Әлеге күчермәләр китап­ханәдә дә шактый. Еллар үтү белән укыту алымнары буенча бәхәсләр куергалый торган була. Әйтик, фикхны бетерик, аның урынына математика, география кертик, дип фикер алышканнар. Әмма шунысы кызык: дәреслекләр XX гасыр башында да әллә ни үзгәр­мәгән диярлек. Бу җәһәттән шунысы игътибарга лаек: басма Коръән иң беренче булып татарларда барлыкка килгән. Әмма бу хакта чит илдә мәгълүмат юк. Индуслар, мәсәлән, Коръәнне беренче тапкыр без бастырдык дип яза. Минем өчен бу – бик зур ачыш. Димәк, татарлар китап басу һәм башка өлкәләрдә алдынгы булган.

– Ислам дөньясы һәм татарлар турындагы мәгълүматлар әниегезнең карашын үзгәрт­мәдеме?

– Бу – минем өчен авыр со­рауларның берсе. Ул бик яхшы хатын иде. Әмма кара тәнлегә, индус­ка һәм мөселман кешесенә ки­яүгә чыкмаска дигән шарт куйды.

– Ә сез киресен эшләгәнсез.

– Бөтенләй үк киресен түгел инде. Искәндәр Мәһдиев кара тәнле дә, индус та түгел. Без аның белән 2002 елда, мин Казанга укырга килгәч таныштык. Аннан Казахстанга киттек һәм өйләне­шер­гә теләп, документлар әзерләү эшен башладык. Ә бу тиз башкарыла торган эш түгел. Әни баштарак карышса да, ахыр чиктә, бу – сезнең тормыш, дип килеште. Ул безнең хәлне аңлый иде. Чөнки шундый ук кыенлыкка яшьлегендә үзе дә очраган. Ул католик динендә булса, әтием – протестант. Шуңа күрә аның әти-әнисе аларның никахына каршы булган. Кызганыч, әни Ис­кән­дәр белән очраша алмады. Кисәк кенә авырып китеп, вафат булды. Әни миңа, күңеле яхшы булсын, аның нинди дин тотуы, мил­ләте мөһим түгел, дигән иде... Шулай итеп, мине өйдән куып чыгармадылар. Әни башта каршылык күрсәтсә дә, эченнән сөенде дә бугай әле. Ул фәнни эш белән җен­ләнеп, мин кияүгә бөтенләй чыга алмам дип курыкты бугай. Үзе иртә кияүгә чыккач, аныңча, хатын-кыз 18-19 яшьтә тормышта булырга тиеш иде.

– Сезнең фәнни хезмәт­лә­регез Америкада ничек кабул ителә?

– Казанда татар тарихы дигән тулы бер өлкә бар. Америкада исә татар тарихы ул – шул ук Россия тарихы. Фәнни эш язганда бу бик зур проблема булып тора. Шуңа күрә мин татар тарихын нәрсә белән булса да бәйләп күрсәтергә тырышам. Шушы ук эшне студентлар белән дә алып барам. Нинди генә тема өйрәнсәк тә, Россиядә татар дигән милләт бар, алар бу җә­һәттән менә болай эшләгән... дип мисаллар китерәм. Аудиториядә 150 студент булып, аның фәкать берсе генә булса да татар милләте белән кызыксына башласа, бу инде – алга китеш...


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

125 | 21.08.2015

Салават Миңнеханов клипларын ничек төшерә? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

$
0
0
30.08.2015 Шоу-бизнес
Телевизордан караганда, клип төшерү бик җайлы кебек күренә. Өч минутлык җырны тиз арада гына төшерәләрдер, дип уйлый идем мин элек. Ләкин үзем аны төшерү процессында катнашкач, фикерләрем 180 градуска үзгәрде...

Клип - билгеле бер сюжетка корылган һәм бик күп детальләр, кыска эпизодлардан торган мини фильм ул. Һәм менә шушы аерым кисәкләрне төшерү бик күп осталык, түземлек һәм башка сыйфатларны таләп итә.

Йолдызлы гаилә Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем Казанның бер сәүдә үзәгендә "Кил, кил" дуэт җырына клип, төгәлрәге аның дәвамын төшерде. Дөресен генә әйткәндә, Салават белән Гүзәлемнең клипларын карагач, аны төшерү өстендә тулы бер команда эшли дип уйлыйм идем. Чөнки аларның клиплары бик профессиональ, зәвыклы, эчтәлеге ягыннан төпле, мәгънәле була, шәхсән үзем һәрвакыт яратып карыйм. Чынлыкта исә бу командада алар өчәү: Гүзәлем, сценарий авторы, режиссер, продюсер - Салават һәм видеооператор Фәнзил Гарафетдинов. Фәнзилнең осталыгы аеруча таң калдырды, ул инде моңа кадәр дә җырчыларга клип төшергән булган.

Салават сөйләвенчә, Азнакай районында Гүзәлемнең "Әни, әни" җырына клип төшергәндә, җырчыларга Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби һәм аның карты очраган. Әби артистларны якын итеп, ачылып сөйләшкән. Шуннан соң Салават шушы әби катнашында клип төшерергә уйлый һәм, шулай итеп, Тәслия әби "Кил, кил" клибына "эләгә". Сүз уңаеннан, Казанда клипта төшәргә әбинең Чаллыда яшәүче оныгы Илгиз Җиһаншин да килде. Клипның эчтәлеге болай: гади авыл малае Салават чәй эчеп утырганда, телевизорда җырлаучы кала йолдызы Гүзәлемгә күзе төшә. Моны күзәтеп торган әби җырчы кызны урлап кайтырга кушып, егетне өйдән куып диярлек чыгара. Салават тракторына утырып Казанга юл тота. Мең бәла белән ул җырчыны эзләп таба һәм урлап авылына алып кайтып китә. Клипның авылдагы күренешләре инде төшерелгән.

Салават клипта төшәргә теләүчеләрне чакырып, социаль челтәргә язып элгән булган. Шуңамы, сөйләшенгән урынга байтак кеше җыелды, күбесе кызлар. Иң элек Гүзәлемнең хатын-кызлар кибетендә кием сайлау һәм сатып алу (бу кибеттә җырчы Салават Фәтхетдинов киенә дип әйттеләр) күренеше төшерелде. Аннан соң авыл киеменнән, күн итекләрдән кибеттә йөрүче Салаватны төшерергә керештеләр. Аның кыяфәтеннән биредә эшләүчеләр көлеп, шаккатып карап торды. "Әле ярый шундый дәрәҗәле сәүдә үзәгендә болай киенеп йөрергә рөхсәт булды", ди ул. Рөхсәт дигәннән, монда клип төшерү өчен җырчы алдан рөхсәт сораган булган. Тик шулай да сакчылар килеп, төрле сораулар бирергә маташты...

Төшерү моментын Салават үзе карый һәм бәяли, ошамаган очракта, дубль кабатлана. Шуңа игътибар иттем: җырчының клипка карашы бик җитди, ул катнашучыларга гына түгел, үзенә карата да таләпчән. Залда артык предмет юкмы, урындыклар дөрес торамы, кирәк булса, җиһазларны да күчереп куя. Әйтик, лифтка утырып менгән күренешне бер сәгатькә якын төшерергә туры килде. Салават өчен һәр мизгел мөһим.

Шушы берничә күренешне төшерер өчен генә дә өч сәгатьләп вакыт кирәк булды. Сәүдә үзәгендә төшерелгән эпизодлар - клипның бер өлеше генә. Салават арса, талса да, куйган максатына иреште. Әле тагын шунысына игътибар иттем: төшерү процессында башына кызыклы идеяләр килеп, аны оператор Фәнзилгә әйтеп, шуларны да клипка кертеп җибәрде. Андагы идея һәм фантазияләрнең иге-чиге юк. Минемчә, клип бик кызыклы булачак, шаян да, мәгънәле дә. Кыскасы, "Кил, кил" җырының клибын телевизор экраннарыннан карарга онытмагыз!

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4

Фото №5


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 26.08.2015

Киемеңә карап каршы алалар...

$
0
0
31.08.2015 Җәмгыять
Берничә көн элек мөселман кибетләрендә йөрергә туры килде. Бер танышыма күлмәк эзләдек. Аның әтисенә чапан белән чалма да алдык. Тик андагы бәяләрне күргәч, мөселман гаиләләренә Аллаһы Тәгалә күп итеп акча бирсен дигән теләк белән кайттым.

Чынлап та, башкалада нинди генә зәвыклы мөселман киемнәре сатмыйлар икән. Ирләргә бу яктан җиңелрәк – аларга әллә ни сайланып торасы юк. Дус кызымның әтисенә нинди генә чапан кидереп карамадык. Аны 3-4 меңгә дә, 10-15 мең сумга да саталар.

“Син матур итеп киенеп чыккач, авылдашларың да иң яхшы киемнәрен кия башлар. Имам кеше башкаларны тәрбияләргә тиеш ул”, – ди сатучы Әлфия ханым да. Чапанны заказ буенча да тектереп була икән. Дөрес, бу эш белән шөгыльләнүчеләр күп түгел. Шулай булгач, хәзрәтебез әзер чалма алырга булды.

Ә менә аның кызына кием сайлый алмыйча шактый тилмердек. Иң гади озын күлмәкнең дә бәясе 4-5 мең сум тора. Аңа туры китереп аласы яулык та арзан түгел. Яшьләрчә булсын дисәң, 500-1000 сумыңны чыгарып саласы. Бу әле көндәлек кием турында сүз бара. Ә бәйрәмгә, кунакка йөри торганы 15 мең сумга ук җитә. Шуңа күрә Әминәбез күлмәксез калды бу көнне. “Әниемә тектерсәм, очсызгарак төшәчәк”, – диде ул.

Рамил хәзрәт Фазлыев:

– Мөселманча киенгән хатын-кыз­дан нур бөркелә кебек. Ха­тын-кыз диндә икән, һичшиксез, гау­рәтләрен каплап, шәригать кушканча киенергә тиеш. Тормыш тәҗрибәмдә төрле очрак­лар күп. Бервакыт минем яныма бер ханым килде. “Матур итеп киенеп йөрисем килә. Әмма мө­селманча киемнәрнең бәясе кыйммәт. Шунлыктан яулыгымны салып ташладым”, – ди бу. Һәм нык хаталана да. Нәрсәнедер сәбәп итеп кенә кайчандыр үзең сайлап алган юлдан тайпылырга кирәкми. Кайчак кешене тышкы матурлык түгел, эчке матурлык та бизи. Иң мөһиме – киемегез уңайлы, гәүдәгезнең ят җирләре каплаулы булырга тиеш.

Гөлсәрия Нәбиуллина, укытучы:

– Күңелем белән һәрчак изге гамәлләр кылам. Көн дә ниндидер яхшылык эшләргә тырышам. Дингә килгәнемә сөнеп туя алмыйм. Күңел халәтем тышкысы белән тәңгәл килсен өчен, матур киенергә дә яратам. Милли киемнәр өчен үлеп китәм. Шунлыктан сатып алган киемнәрем кыйммәтрәк тә була әле. Әмма зарланмыйм. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен яшәргә тырышам.

Чулпан Бикмуллина, ху­җабикә:

– Баштарак киемнәрне кибеттән сатып ала идем. Әмма алар матур булса да, миңа үлчәмнәре туры килмәде. Үземә тиешлесен алсам да, тегелеше башка иде аның. Аннары базардан киенә башладым. 2-3 мең сумга матур итеп киенә алам.

Наҗия Сабирова, мөсел­ман киемнәре тегүче:

– Соңгы елларда мөселманча киемнәргә сорау артты. Эшкә тотынганда куркып кына башлаган идем. Хәзер заказлар шулкадәр күп, өлгереп булмый. Кызлар никах киемнәрен дә, күлмәкләр дә күп тектерәләр. Тектергән кием­нең шул ягы яхшы – бераз сабыр итәргә туры килсә дә, ул үзең теләгәнчә була.


---

121 | 14.08.2015

83 яшьлек картны бал кортлары чагып үтерә язган

$
0
0
31.08.2015 Авыл
Авылыбызның 83 яшьлек аксакалы Фәхертдин Садриевны кортлар чагып үтерә язган. Күңелсез хәбәрне ишеткәч, бабайның хәлен белергә бардым.
– Авыл башында урнашкан зираттан кайтып килә идем, кызым. Кыр уртасында ташландык утын өеме күрдем. Кышлыкка мунча ягарга беразын арба белән ташып булмасмы дип кызыксынып барган идем. Шунда яңагымны бер корт чагып алды. Мин аны кыргый корт дип уйладым, әллә ни игътибар да итмәдем үзенә. Сыдырып төшердем дә эшемне дәвам иттем. Ә бераздан кортлар сыра башлады, – ди Фәхертдин бабай.   Карт тизрәк болыннан олы юлга чыгарга ашыккан. Урам буйлап барганда да әкрен генә, ипләп кенә йөри иде Фәхертдин бабай, кая инде ул чабу! Бик ашыкса да, әллә ни тизләтә алмаган адымнарын.   – Башымда бары бер генә уй иде: ничек тә болында ятып калмаска, кешеләр йөри торган җиргә чыгарга! Аланда кеше биеклегендә үләннәр үсә, әгәр хәлдән таеп егылсам, мине берәү дә таба алмас дип курыктым, – дип искә төшерә бабай. Юлга чыккач, хәлдән таеп егылган. Кәчтүме бе­лән капланырга тырышса да, кортлардан котыла алмаган: муенын да сырып алганнар, билен дә чакканнар. Узып китүче машиналар да бабайга игътибар итмәгән.   Чарасызлыктан, бәлки авылдашлары ишетер дип:   – Булышыгыз! Ярдәм итегез! Фәхертдин бабагыз бу! – дип тә кычкырып караган.   Юл өстендә яткан бабайны туган тиешле кешесе танып алган, ләкин үзенең дә кортларга аллергия булу сәбәпле, ярдәм итә алмаган.   Бабайны балалары өй­дә булу гына коткарып калган. Шофер өйгә кайтып әйтүгә, су, юрган алып, янына чабалар.   – Минем кымшанырга да хәлем юк иде инде, корт чагуын да, авыртуны да сизми башладым. Улымның: «Әти, курыкма, без монда!» – дигән сүзләре генә тынычландырды, – ди карт.   Азган кортлар тынычланмый әле, өйлә­ренә хәтле ияреп кайта. (Мин кунакка килгәндә дә бер‑икесе «безелдәп» йөри иде).   – Угын алганда, башта 200ләпне санадык, соңыннан буталып, санамый гына чүпләп бетердек. Корт чакмаган бер җире дә калмаган иде. Колагы гына да керпе тиресен хәтерләтте. Ук өстенә ук... Белмим, ничек исән калгандыр ул, табиблар да шаккатты, – ди олы кызы Фәймә.   Өйгә кайтып җиткәч, бабайга беренче ярдәмне авыл фельдшеры күрсәткән.   Авыл башында бабай­ның кортлар белән кө­рәшүен дә күрми калмаганнар, күргәннәр. Бер төркем кеше кычкыруын да ишетеп карап торган, ләкин берсе дә корт өеменә барырга кыймаган. Ник ярдәм сорап чакырмадыгыз, ник булышмадыгыз дигән сорауга да, гамьсез генә: – Без бит аның Фәхертдин абый икәнен белмәдек! – дип кенә җавап бирделәр.   Тузынган кортлар 83 яшьлек карт белән генә чикләнмәгән. Авыл башында арканда торган малга да бәйләнгән. Мәгъ­сүм Сафиннарның бозаулары да чак кына үлемнән калган ул көнне. Кортларның хуҗасын беркем дә белми, әлбәттә. Фәхертдин бабай да берәүгә дә үпкәле түгел.   – Кемнекеләр икәнен хәзер ничек ачыклыйсың инде, кортларның бит исемнәре юк. Исән калуыма Ходайга рәхмәтлемен, укымаган догам калмады, – ди ул.   *****   «Бер корт чагып та үләргә мөмкин»
Наилә Рәхмәтуллина, Казанның баш аллергологы:   – Кешене берьюлы 200‑250 корт чагу токсик реакция китереп чыгара. Бу очракта кеше бал корты агуыннан үләргә дә мөмкин. Корт чакканнан соң күптән яшеренеп яткан хроник авырулары да үзен сиздерә. Өлкән яшьтәге кешеләр, балалар бал кортлары чагуын авыр кичерә. Ә аллергиясе булган кеше бер корт чагуыннан да үләргә мөмкин. Кешенең аллергик булу ихтималы нәселдән килә. Бер гаиләдә берничә кешедә бал кортларына аллергия булуы мөмкин.   Аллергик реакция кешеләрдә ике төрле була. Беренчесе, нормаль күренеш: корт чаккан җир шешә, кызарып чыга. Организм шул рәвешле агу белән көрәшә. Икенче очракта инде шеш тагын да зуррак була, күб­рәк кызара, кан басымы күтәрелә, бөтен тән вак бетчәләр белән тула, бронхиаль астма башлана. Әгәр дә кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, анфилактик шок булырга мөмкин. Корт чакканнан соң иң беренче чиратта угын алырга һәм чаккан урынга боз куярга һәм кичекмәстән табибка барыр­га кирәк. Аллергиясе булган кешеләр үзләре белән һәрвакыт кирәкле дарулар йөртергә тиеш.
Алисә САБИРОВА

--- | 30.08.2015

"Рубин"җитәкчелеге оставкага китә

$
0
0
31.08.2015 Спорт
Бүген Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубы җитәкчелеген эшеннән азат итү турында карар кабул итте.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә болай диелә: «Бүген Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубы президенты Валерий Сорокинга һәм баш тренер Ринат Биләлетдиновка, команда бик түбән дәрәҗәдә уйнау сәбәпле, үз ирекләре белән вазыйфаларын бушатырга тәкъдим итте».   Якын арада киңәшмәдә клубның киләчәге хәл ителәчәк.  
---

--- | 31.08.2015

“Казан” ипподромында ат чабышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

$
0
0
31.08.2015 Спорт
Кичә “Казан” халыкара атлы спорт комлексында Республика көненә багышланган традицион ат чабышлары узды. Ярышны Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов, Илсур Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары карады.

11 чабышның гомуми бүләк фонды - 7 миллион сумнан артык.  Программага "Татспиртпром" ААҖ кубогы", "Татарстанның алтын дагасы", ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләге, "Халыклар дуслыгы" бүләге, ТР ат үрчетүчелек һәм ат спорты федерациясе бүләге, Шәһәр көне уңаеннан бүләк, "HH Sheikha Fatima Bint Mubarak Apprentice World Championship IFAHR" бүләге, ТР Президенты бүләге, "Рангоут" бүләге, Казан мэриясе бүләге, Казан ипподромы кубогы кертелгән иде.

ТР Президенты бүләген Америка туры айгыры Год Дрим яулады.   Шәһәр көне уңаеннан чабышларда Факел туры айгыр җиңде.       #1 #2 #3 #4   #5   #6   #7   #8   #9   #10   #11   #12   #13   #14   #15   #16   #17   #18   #19   #20   #21 #22 #23
Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 31.08.2015
Viewing all 38685 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>