Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Сүз тылсымы – дәва (Нәбирә Гыйматдинова турында)

$
0
0
09.04.2013 Мәдәният
Сүзләр, китап булып укучы кулына килеп кергәнче, җир куенына төшкән бодай бөртеге сыман озын юл үтә. Иң әүвәле ул язу­чының кан тамырлары буйлап буыннар хәтере рәвешендә ага-ага да, ә беркөнне, кояш нурыннан шартлап ярылган бөре кебек, яшәүгә хокук дәгъва итә башлый. Шул мизгелгә каләме әзер булган кеше, үзе дә сизмәстән, иҗат тоткынына әверелә.

Нәбирә Гыйматдинова – бик яшьли сүз хастасына әве­релгән кеше. Бүген аның уз­ган юлга әйләнеп карар вакыты түгел, бәлки әле, кире­сен­чә, канәгатьлек китергән иҗаттан дәрман алып, яңа­дан-яңа үр­ләрне яулар заманы. Шуңа күрә, әдәбият басуында утыз елдан артык тир түккән каләм иясенә, ерак дистан­циягә йө­герешче кебек, бер-ике йотым сихәтле дан шәра­бын эчеп аласы да, тирән сулыш алып, алга таба ыргыласы. “Дан шә­рабы“ның касәсе исә җәмә­гатьчелек кулында. Әнә бит каләмдәш дуслары да, мәй­данга ирләр белән тигез алышка чыккан иҗатчы­ның хезмә­тен бәяләр­гә вакыт, ди­гән фи­кердә ныгыганнар. Татарстан Язучылар берлеге идарә­се 2013 елда республи­каның Тукай бү­ләгенә Нәбирә Гыйматдинованы тәкъдим итте.

Бу яңалыкны ишеткән гап-гади китап сөючеләр җиңел сулап куйды: ниһаять! Бик вакыт! Китапханәчеләр, Нәбирә Гыйматдинова китапларын ха­лык бик сорый, хәтта ки кулдан төшерми, диләр.

Нәбирә Гыйматдинова ки­тапларының җәлеп итү көче, яратылып укылу сере, яшермим, күп иҗатчыларны уйландыра. Югыйсә бер сере дә юк кебек. Язучыга фәкать үзе тасвирларга алынган каһар­ман­нарның психологиясен аңлый алырга да ул персонаж яшәгән мохитне “шагый­ранә ялган“га төрә белергә генә кирәк. Тик ул “ялган“ укучыны ышандырсын, мавыктырсын һәм һәр “ялган“­ның төбендә яткан чынлыгы белән тет­рәндерсен генә. Нә­бирә Гыйматдинова андый тыл­сымга башлангыч чорда язылган “Сихерче“ бәяны бе­лән үк иреште.

Әй бәхәсләр кайнар булган иде дә соң “Сихерче“ ти­рә­сендә. “Сихер“ кодрәте язу­чының бөтен иҗатын бө­те­реп алып китәр кебек иде. Әмма Нәбирә ханым үзен “си­хер-тылсым белгече“ статусыннан аралый алды. Алай гына да түгел,тормышны, ке­шеләрнең күңел тирбәлеш­ләрен белеп язганда гап-гади тормыш ма­җарасының, яшәү рәвеше­нең дә укып туймас хикәят була алуын раслый алды ул.

Нәбирә Гыйматдинова кандидатурасына тукталу өчен, әлбәттә, җитди сәбәп­ләр тагын да бар иде. Әйтик, өч әсәре театр сәхнәсенә мен­гән язучы ки­тап­ларын укучылар сафын театр тамашачылары саны бе­лән дә киңәйтте. Туфан Миң­нуллин исемендә­ге Түбән Кама дәүләт театры әнә Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Бүре каны“ дигән спектакль белән иң әүвәле 2009 елда Казанда үткәрелгән “Нәүрүз“ төрки телле театрлар бәй­гесендә катнашты, 2012 елда Төркия­нең Конья шәһәрендә уздырыла торган “Мең сулыш, бер аваз“ фести­валенә барды. Әлеге дулкынландыргыч һәм тирән уйларга сала торган тамаша театр сәхнәләрендә 60 тапкыр уйналды инде. Әле сәхнәдән тиз генә төшмәс кебек. Әзәрбай­җанның театр тәнкыйтьчесе Севда Бабаева, Кыргыз милли академия драма театры режиссеры Замир­бәк Соронба­ев, Нәбирәнең иҗаты белән кызыксынып, Казаннан хәтта китапларын соратып алган. Нәбирә ха­ным­ның сәхнә күргән һәм бәхетле язмышка юлыккан әсәрләре хисабында Кәрим Тинчурин исе­мен­дәге драма һәм комедия театры куйган “Бер тамчы ярату“ да бар. “Кар өстендә күбәләк“ тә (“Сихерче” әсәре буенча) озын гомерле спектакль булып чыкты. Димәк, язучыбыз халык­ның рух дөньясын сугарып, нәти­җәле хезмәт итүче­ләр исем­легендә күптән лаек­лы урын алган икән ләбаса! Ә бит әле аның иҗатының кызган гына чагы. Китап киш­тәсенә инде 18 китабын тезеп куйган. Нәш­риятта 19 нчысы чыгып килә. “Идел“, “Казан утлары“ журналларында яңа бәяннары укучыга таба юл алган. “Китәм, димә“ дигән бәя­нына нигезләнеп төшерелгән 5 серияле телевизион фильм менә 12 ел инде тамашачыны зәңгәр экраннар каршына җыя. Киң катлау укучыны җәлеп итү, иҗаты белән кызыксындыра алу өчен язучы бик тирән белемле булырга тиеш. Нәбирә Гыйматдинова ел дәвамында Татарстан мәк­тәпләрендә бихисап оч­ра­шу­ларга йөргән арада фәл­сәфә, дин, психология өлкә­сенә караган хезмәтләр белән танышырга да, татар һәм рус тел­ләрендә чыккан әдәби әсәр­ләрне укып барырга да тырыша. Чит ил әдәбиятыннан да яхшы хәбәрдар. Ләкин, өлкән әдипләр иҗатына игътибар белән караса да, кумирлар булдырмаган, ягъни кемнең­дер иҗатына табыну, ияреп язу шаукымыннан азат. Ул бөек­ләргә хөрмәтен бүтәнчә чагылдыра. Әйтик, якташы Хә­сән Туфанга багышланган истәлек-альбом төзегән.

Нәбирә Гыйматдинова халык тарихының тирән катламнарына төшми. Фәкать ике буын эчкәрерәк кенә юрганны ачып карый. Безнең буын тарихны унҗиденче елдан да түгел, сугыштан соң гына языла башлаган дип белеп үсте. Нәбирә ханымның Шәң­кәлесе (“Китәм, димә“), Давыл апасы (“Синдә минем хакым бар“), Изге Коръәннең бер сүрәсе язылган китап битен сандык хә­зинәсе саклаган Солтан карты (“Беләсеңме, сагындым...“), иң каргалган нигезләрне догадан мәхрүм итмәгән Мөслимә әби (“Эз­ләмәгез Җирдән...“) кебек саваплы әбиләре татар каве­менә затсызлык кармавычлары үтеп керә башлаганчы сыйфатыбыз ниндирәк булганны чамаларга ярдәм итә. Китап укучы халык аның әсәр­ләренә шул югалган затлылыкны эз­ләп тә тартыла булыр. Һәм ул, үзе дә абайламас­тан, борчыла, мазасызлана, чистарыну чарасын эзли башлый. Игътибар иттегез микән – Нәбирә ханым бәяннары йә янгын белән төгәлләнә, йә янгын белән башланып китә. Явызлык оясы, яки каргалган нигез, яисә ашмаган өметләр әнә шул рәвешле дәһшәтле ялкын ризыгына әйләнә. Яңа тормыш чиста урында, янып тазарыну аша башлана, Һич­шиксез, анда яшь үлән үсеп чыгарга, яңа йорт бина кылынырга тиеш!

Нәбирә Гыйматдинова әсәр­­ләреннән гамьсез мәхәб­бәт тарихы гына көтү үзен акламас. Әле ул тарихларның барысы да “Беләсеңме, сагындым...“ бәянындагы кебек “...аңа табан килә. Килә!“ яки “Мәхәббәттә гөнаһ бар“дагы кебек әкияти Акбүз ат белән дә тәмамланмас. Бәяннарның “Эз­ләмәгез Җирдән“дәге кебек йолдызларга очкан шагыйрь җаны белән очрашу яисә “Китәм, димә“дәге кебек хәтер­дәге иң татлы хатирәне – бәхет балын татып караган бер ай гомерне гипноз тылсымы белән хәтердән юып нокта куелганнары да бар. Тормышның нәкъ үзендәге кебек.

Аек акылындагы яисә акыллы булып күренергә тырышучы кемсә җөрьәт итеп әйтә алмаган кыю сүзне “сә­ер“ләрдән әйттерү хәйләсе Нәбирә Гыйматдинова табышы гына түгел, әлбәттә. Аурупа әдәбияты хә­зер мондый “тел яшерү“гә мохтаҗ да түгел инде. Әмма безнең канга сеңгән саклык исән әле. Язучы әсәрләрендә­ге “сәерләр“­нең – Дәрвиш­нең, Шагыйрь­нең, Ди­вананың, Саш­каның, Пылаучы картның өстәмә вазыйфалары да бар. Татар фа­җигасе хакында ачыктан-ачык чаң кагуларны ишетергә теләмәгән бер заманда “сә­ер“­ләрнең вәхилә­ренә кем колак салыр икән соң?! Әм­ма әдәби әсәрнең көче дә шунда.

Һәлакәткә китергән чир­ләребезне беләбез анысы, беләбез! Тик менә дуңгыз кебек затсыз хайванны йортка кертүнең авылны корытуын бәреп әйтү өчен әдәби ка­һарман – дивана Петрович (“Бер тамчы ярату“), “Татар бетә! Татарның радиосын бе­терүдән башланды бу бетү!“ дип чаң кагарга дивана “радио“ Хәлил кирәк (“Имән тө­бендә кырмыска оясы“). Эчү­челек кебек ялмавызга каршы көрәшү өчен инде Хафиз кебек эш башында торган ирләрнең ярсуы зарур (“Синдә минем хакым бар“).

Бүтәнчә була да алмый. Чөнки әсәр ахырында тәртәгә тибә белгәннәрен исбатласалар да, Нәбирә Гыйматдинова бәяннарының каһарманнары – һөнәрнең дә нәфисен сайлаган нечкә тоем ияләре. Балерина (“Китәм, димә“), рәс­сам­нар (“Эзләмәгез Җир­дән...“, “Бер тамчы ярату“), артистка (“Тәкъ­дир“), укытучылар, га­лимәләр... Гомумән, ха­тын-кыз болай да ярдәмгә мохтаҗ зат санала бит инде ул. Гәрчә Зәмзәмия кебек (“Икебезгә дә авыр“) мылтык тәтесенә басарга тәвәккәлли ала торганы булса да... Шуңа күрә микән әллә Нәбирә Гыйматдинова бәяннарына татар халкының тотемы саналган киекне – бүрене, әкияти ак еланны кертә. Әмма бу мутантлана барган дөньяны алар гына коткара алыр ми­кән? Нәфис затлар, уалырга торган хисси дөнья каршысына үгез кебек кара маң­гайлы машиналар, тавышсыз гына дошманын юлдан алып ташлый торган ату кораллары чыга. Юк итү, изү кораллары арсеналында бит әле тагын дөньяның үзе кебек борынгы куркаклык, эчүчелек, хыянәт, байлыкка табыну, наданлык, хөсетлек дигәннәре бар. Шу­ларның барысын бергә Җир йөзеннән себереп түгү өчен Табигать кодрәте дә, мең сихерченең әфсене дә кирәк. Димәк, Нәбирә Гыйматдиновага язарга да язарга әле. Татар укучысын китаптан биз­дермәү өчен көл булганчы янарга – язарга!


Асия ЮНЫСОВА

в„–57 | 09.04.2013

Минем ирем төрмәдә...

$
0
0
09.04.2013 Җәмгыять
Дөньяда ирләр җитешмәү хатын-кызны төрмәгә кадәр алып барып җиткерә ала икән. Табигать тарафыннан хатын-кыз җылы оя корырга, балалар үстерергә, яратып һәм яратылып яшәргә бар ителгән зат бит инде ул. Кайсыбыз гына йөзләр, миллионнар арасыннан үзенекен “эләктереп калырга” хыяланмый икән?..

Кайчагында бердәнберең дип уйлаган кешең тимер рәшәткә артында утырган булса да, хәл үз көчендә кала. Статистик мәгълүматларга күз салсак, төрмәләрдә никахлашкан парларның 90 проценты таркала икән шул.

Ләкин бу сан кызларыбыз ниятенә киртә була алмый. “Кызлар хулиганнарны ярата” дигән гыйбарә йөри тоткыннар арасында. Андый туташ-ханымнарга хәттә аерым исем дә табылган, халык арасында аларны “заочница” дип йөртәләр. Читтән торып яратучы була инде, ягъни.

Ярар, төрмәгә эләккәннәр өчен беренче карашка ук мәгънәсез элемтәләрнең нигә кирәген чамалавы авыр түгел анысы. Ә менә иректәге хатын-кызларның алар тирәсендә чуалуларын аңлап бетереп булмый. Тормышыбызда еш очрый торган мондый вакыйгалар шундый актуальләшкән ки, хәттә интернет киңлекләрендә бу теманы яктыртучы тулы бер сайтлар эшли. Бу хакта документаль фильмнар төшерелә. Мәсәлән, яшь кинорежиссер Эльмира Насыйбуллинаның “Заочница” документаль картинасы тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Киноның сценариен дә үзе язган Эльмира. Әлеге хезмәтендә ул хатын-кызның төрмә ишеген шакуына китергән сәбәпләрне ачыкларга тырыша. Тимер рәшәткәле зинданда утыручы ирләр иректәге хатын-кызлар белән хат алыша башлый. Хат аша гына аралашып, үзара мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерүгә дә бик тиз барып җителә. Күпләре булачак ирләрен өйләнешәсе көнне тимер капчыкта беренче тапкыр күрә.

Тоткыннар да адәм балалары

Әйткәнебезчә, статистика буенча андый никахларның 90 проценты таркала икән. Ләкин Казан шәһәрендәге 2 нче колония башлыгы Фәрхат Галләмов алай дип санамый: “Әлбәттә, мондый үзара мөнәсәбәтләрнең матди яктан кызыксындыру чарасы да бар. Берничә баласы булган хатын-кызга тормыш йөген тарту шактый авырга туры килә. Шуңа күрә терәк табылмасмы дип, киләчәккә ышанып ул әлеге юлны сайлый. Кайберләре яшьлек мәхәббәтләрен эзләп таба. Шуңа күрә дә алар төрмәдә утырган булуына карамастан бу иргә кияүгә чыгарга ризалаша. Төрмәдә гаилә кору очраклары аена 2 дә, хәттә 7 дә булгалый. Бездә мулла яисә попны махсус чакыртып никах укыту очраклары да еш күренешләрдән санала. ЗАГСны әйтеп торган да юк, чөнки очрашулар никахлы килеш кенә рөхсәт ителә. Шул сәбәпле, закон тарафыннан үзара мөнәсәбәтләр рәсмиләштерелү очраклары еш була. Минем күзәтүемчә, бездә гаилә корган парларның 50 проценты яшәп китә. Еш кына төрмәдә утыручыларны тормышның беткән катламы дип саныйлар, ләкин безнең бурыч - рәшәткә артына эләккән адәм балаларын туры юлга чыгару, тәрбияләү. Гаилә корып җибәргән тоткыннарның күбесендә тәртип җәһәтеннән яхшы якка үзгәреш сизелә. Очрашу мөмкинлеге бирсеннәр өчен дә ул тәртип бозмаска тырыша торгандыр инде. Тормышларында ниндидер мәгънә һәм өмет уты кабынадыр. Төрмә башлыгы буларак безгә дә, үзләренә дә файдасы бар дигән сүз. Шуңа күрә безнең колониядә утыручы ир-атлар өйләнергә тели икән, без аны хуплыйбыз гына. Берничә хатыннары бар дию дөрес сүз түгел. Моннан тыш, безгә беркетелгән имам яисә христиан рухание тоткыннар белән атнасына ике тапкыр очраша. Вәгазь укый, дәресләр алып бара, изге китапларны укырга өйрәтә, кызыксынучыларның төрле сорауларына җавап бирә”, - дип сөйләде безгә Фәрхат Галләмов.

Безнең җәмгыять, гомумән, гуманистик җәмгыять түгел...

Мәгълүм нәрсә: хатын-кыз колаклары белән ярата. Ә тоткын матур сүзләр сөйләү технологиясен әллә кайчан үзләштереп куйган була.

Бу хакта социология фәннәре кандидаты, психолог Айсылу Нәгыймова фикерләре:

Европа илләре белән чагыштырганда, безнең җәмгыятьтә ялгыз кешеләргә караш үзгәрәк. Адәм баласы парлы, никахлы булырга тиеш дигән фикер безнең аңыбызда нык урын алган. Төрмәдә утыручылар белән никахлашуның бер сәбәбе шундадыр инде. Аннары ир атлар хатын-кызларга караганда сан ягыннан да азрак бит. Әле бит ир-атларның бер өлеше эчкече яки наркоман икәнлеген дә истән чыгармаска кирәк. Хатын-кызларга, безнең илдә бигрәк тә инде, ялгыз калудан курку хисе хас. Шуңа күрә беренче никахлары уңышсыз булган хатыннар да һәрвакыт яңа гаилә коруга омтыла. Ялгыз калудан курку хисе күп очракта хатын-кызның аек акылын томалый.

Әгәр дә сезнең тоткынлыктагы кешеләр белән аралашканыгыз булса, аларның оста сөйләшүенә игътибар итми калмагансыздыр. Ярлыкауга язган гаризаларын укыган очракта аларның тасвирлау маһирлыгына шаккатасың. Хатын-кыз белән араларны якынайту эшен, гадәттә, хатлар башкара. Иң беренче булып, башлыча, тоткын хат яза. Ул хатларның эчтәлеге бик матур, зәвыклы була. Әлбәттә, аны махсус кешеләр язганлыгы да мәгълүм. Табигатьтән язуга таланты булганнар башкара бу эшне. Тормышта ирләр тарафыннан игътибар үзәгендә булмаган гүзәл затлар өчен бу хат бәхет ачкычына тиң. Кәгазьгә язылганнарның барысына да хатын-кыз чын күңеленнән ышана, дөрес дип кабул итә.

Тоткыннарның бик оста манипуляторлар икәнен истән чыгармаска кирәк! Мин бу күренешне романтикага омтылу дип әйтер идем. Ягъни мондый хатын-кызлар үзләренә Робин Гуд образы тудыра (гәрчә җәмгыять тарафыннан бу образга да караш уңай түгел, шулай да ул ярлыларга ярдәм иткән бит). Төрмәдә утыручы кеше гадәттә үзен гаепле дип санамый, ялгышлык белән генә килеп эләгүен расларга, үзен корбан итеп күрсәтергә, җәлләтергә ярата.

Психолог буларак шуны гына әйтәсем килә: андый адымга барыр алдыннан хатын-кыз аек акыл белән фикер йөртергә тиеш. Ягъни, үз тормышын төрмәдә утыручы белән бәйләргә уйлый икән, әлеге гамәлнең уңай һәм тискәре якларын барласын һәм киләчәктәге нәтиҗәләрен дә күз алларга онытмасын, дип уйлыйм мин. Балигъ булмаган балалары булган очракта бигрәк тә. Төрмәдә укылган никахларның 90 проценты аерылу белән тәмамлану чынбарлыкның дөреслеккә туры килмәвендә. Иректә бергә тора башлагач, котычкыч фактлар ачыклана. Тоткынлыктан чыкканнан соң кеше социальләшү дәверен авыр кичерә. Безнең җәмгыять, гомумән, гуманистик җәмгыять дип әйтмәс идем. Андый кешеләргә реабилитация узарга кирәк. Бездә яңадан гадәти тормышка әйләнеп кайтырга мөмкинлекләр дә бик юк бит.

Чыннан да, эш, акча проблемаларыннан алар да азат түгел. Җитмәсә, элеккеге “дуслар” да аларны тынгылыкта калдырмый. Җинаятьчел төркемнәр исә аларны үзләренең “кармавычыннан” тиз генә азат итәргә ашыкмый... Хатын-кызга нинди юлны сайларга - тоткынга кияүгә чыгаргамы әллә үз ярыңны бары тик иректә генә эзләргәме? Нәтиҗәне һәркем үзе ясый инде... 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 04.04.2013

Мәрҗанинең хаҗ сәфәре

$
0
0
09.04.2013 Дин
Хәзерлек. Васыятьнамәсе. Сәфәр. Нижний. Истанбул. Измир. Мисыр. Мәдинә. Мәккә. Хаҗдан кайту.

Мәрҗани хәзрәтләре, хаҗ сәфәренә ният иткәннән соң, 1297 ел, рәҗәб 7сендә/1880 ел, июнь Зсендә Ка­зан губернаторына гариза биреп, хаҗ сәфәренә рөх­сәт сораган. Ике айдан соң рөхсәт язуы алган. Шул арада сәфәр хәзерлекләре күрә башлаган. Үзенең икътисади эшләрен карауны һәм үзенә васый (васы­ятьне кабул итүче) Садыйк бине Сафа Галикәй илә, үзенең карендәше Габделвәли бине Габделбасыйрга тапшырып васыятьнамә язган. Васыятьнамә ошбу: Бисмилләһир-рәхманир-рәхим. Мин, Аллаһының зә­гыйфь колы, мелла Шиһабеддин бине Баһаведдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани, бәдәнем сәламәт, гакылым камил вә сәламәт вакытында васыять кылып әйтәмен. Кайчан мин фәкыйрьгә әҗәл ирешсә, варисларым минем васыятьләремне тулаем үтәрләр вә моннан алда да язылган васыятьнамәлә­рем берлә һәм бу васыятьнамәм сыйдырган кадәрен­чә гамәл итеп үтәләдер. Вә тагын гадел шаһитлар хо­зурында икърар итәмен, минем исемемдә алтмыш ике мең җиде йөз сиксән дүртенче номерда Вольский банкысына салган бер мең ике йөз илле тәңкәлек билет ике углым вә бер кызым: Мөхәммәд, Мәхмүд вә Хаува милкедер. Бишкә бүленеп, ирләргә ике өлеш­тән, кызга бер өлештер. Вә тагын алтмыш ике мең җиде йөз сиксән алтынчы номерда дүрт меңлек би­лет җәмәгатем Бибифатыйма бинте әл-Хөсәен милке­дер. Вә тагын үз милкем булучы барлык китапла­рымны үз балаларыма вәкыф иттем, алар бер дә са­тылмаслар. Кулланып файдаланудан башка урында тотылмас. Файдалана торган ышанычлы кешегә дө­рес документ берлә аз вакытка алып торырга бире­леп торылыр. Алла сакласын, үз нәселем киселсә, туганнарыма вә балаларына шул юл белән вәкыф бу­лыр. Бу китапларның һәркайсына исемем белән би­зәлгән, «балаларыма вәкыф» дип яздырган мөһерем басылыр вә җентекләп дәфтәрдә исемнәре илә язы­лып, саннар берлә билгеләнер.

Вә тагын шкафымда булган барлык шкаф әсба­бым, касә вә чынаяк вә чәйнек һәм табаклар, күбесе үз бабаларымнан калган төсләре дип хөрмәтләп сак­ланган нәрсәләр булганы өчен ул нәрсәләр беркайчан да сатылмасын, кешегә бирелмәсен. Балалар вәкыфы булып, балаларым вә хатыным үзләре тагын шулай калдырырлар. Бу нәрсәләр вә югарыда әйтелеп үтел­гән акчалардан башка банкта вә башка урында бул­сын. Акчалар һәммәсе үз хезмәтем берлә тапкан милкемдер. Акчадан ике углыма икешәр мең, ике кызыма берәр мең тәңкә, тагын хатыныма тиешле мирас өлеше бирелеп, әйберләрдән гайре, Аллаһ хө­кеме һәм Мөхәммәд шәригатенә муафыйк булганча бүленеп, шәригатькә каршы бер эш кылынмас. Бу васыятьләремне үз кулым илә язып, шәригатьчә үтәү һәм башкаруга йөкләдем газизләрем Казан сәү­дәгәре Мөхәммәдсадыйк бине Сафа вә Казан өязе Ашыт авылының Габделвәли бине Габделбасыйрны. Дәлил итеп исемем язылган мөһеремне бастым (түгә­рәк мөһердә язу: «Шиһабеддин бине Баһаведдин әл- Мәрҗани»). Шәгъбанның 5 нче көне, 1297 / 13 июль, 1880 ел. Мин, фәкыйрь Шиһабеддин бине Ба-һаведдин әл-Мәрҗани. Шаһит булып кулым куйдым: Борһанеддин бине Габдеррәхим. Казан сәүдәгәре Зәй­нулла бине Госман. Чуаш Иле авылында имам Габ­делвәли бине Мөхәммәдрәхим».

Мәхәллә эшләрен карауны үзенең шәкерте вә Пе­чән базары мәхәлләсендә имам булган мелла Хуҗа Әхмәд бине Мозаффарга тапшырган. Биш вакыт на­мазда имамлыкны шәкерте мелла Борһанеддин бине Габдеррәхим әш-Шәбкәвигә тапшырган. Үзенә юлда кирәк булган киемнәрне вә даруларны хәзерләткән.

Үзе илә бергә Коръән, «Бабирийә», «Тарихе Әбел-газый», «Сөбател-гаҗизин», «Мәҗмәгыль-әдәб», «Фәзаилеш-шөһур», «Мөхтәсар» китаплары һәм үзе­нең басылган әсәрләреннән «Нәзурә», «Хаккыль-мәгърифәти», «Фәуаиде мөһиммә», «Мөнтәхәбел-ва-фийә» китапларыннан нөсхәләр алган.

1297 елның рамазан 17дә / 1880 елның август 11 дә иртәнге намаздан соң хаҗ нияте илә сәфәргә чыкканнар. Сәфәргә чыкканда Мәрҗанинең янында бер мең дүрт йөз сум акчасы булган. Әүвәл «Вольс­кий» пароходы илә Нижнийгә барганнар. Нижнийдә зур базар (ярминкә) вакыты булып, анда Мәрҗани ике көн торган. Андагы сәүдәгәрләр Мәрҗанине их­тирам иткәннәр. Үзенә өч йөз сум кадәр акча бүләк иткәннәр.

Нижнийдән тимер юл берлә Одессага сәфәр иткән­нәр. Мәрҗани юлда Мәскәү, Курск, Киев шәһәрлә­рендә булганын, алар арасындагы чакрым микъдар­ларын вә ничә сәгать барганнарын яза, башка хати­рәләрен теркәмәгән.

Одессада ике көн торып, паспортларын теркәтеп, Истанбулга сәфәр иткәннәр. Анда унике көн торган (Истанбул газеталары Мәрҗани хәзрәтләре хакында язганнар). Ошбу вакытта Истанбулның могтәбәр җамигъ мәчетләреннән булган «Солтан Сөләйман», «Солтан Фатих», «Солтан Сәлим», «Әййа Суфыййә», «Нуры Госмани», «Солтан Баязид», «Әбү Әйү Әл-Әнсари» җамигъларын зийарәт иткән. «Хиркатис-сәгадә» дип мәшһүр булган мәчеттә Рәсүлуллаһе (салаллаһу га-ләйһи вәсәлләмнән) калып, бу көнгә кадәр сакланган изге хиркане (өс киемен) зийарәт кылган. «Нуре Гос­мани» янында казандылар өчен алыначак тәкийәне (дини бина) барып караган. Истанбулның танылган китапханәләреннән берничәсенә барып вә китаплар укып, үзенә әһәмиятле булган кайбер нәрсәләрне кү­череп алган. «Баязид» («Хәмидия») китапханәсенә үзенең янында булган әсәрләреннән нөсхәләр бүләк иткән.

Мәрҗани Истанбулда вакытында гыйльми вә сәя­си булган байтак кешеләр илә күрешкән. Ул вакытта шәйхел-ислам (мөфти) булган Әхмәд Әсгадь әфәнде, юстиция министры, тарихчы Җәүдәт паша, тышкы эшләр министры Гасыйм пашалар илә күрешеп, бо­лар илә гүзәл әңгәмәләр корып утырганын яза. Лә­кин ошбу олуг затлар илә ниләр сөйләшкән, ниләр ишеткән, ниләр сөйләшергә уйлап барган? Бу мөнә­сәбәтләрдә һичнәрсә язмый. Фәкать Җәүдәт пашага үзенең китапларын бүләк иткәнен, Җәүдәт паша үзе дә китаплар биргәнен яза. Шәйхел-ислам исә Мәрҗа­нине тәкъдир итеп, әгәр дә Мәрҗани берничә көн Истанбулда калса, Солтан Габделхәмид хәзрәтләренә сөйләп, хөкүмәт пароходы илә Җиддәгә озаттырмак-чы булганын яза.

Мәрҗани болардан башка мәшһүр кешеләр илә булган кара-каршы сөйләшеп утырулары хакында ошбу сүзләрне яза: «Нәкыйбел-әшраф сәйед Сөләй­ман әл-Бәгъдади янына кердем. Яшь кеше, ачык йөзле, ягымлы вә әдәпле кеше икән. Гарәп, төрки, фарсы телләре илә матур һәм килешле итеп сөйли. Сүзгә оста зат икән. Моның янында дәрвиш бине Иб­раһим әл-Кәрди әл-Бәгъдади илә күрешеп таныш­тык».

«Сәйед Фазыл бине Голуви бине Мөхәммәд бине Сәһел әл-Хәзәри әш-Шафигый йортына бардым. Үзе солтан Габделхәмид янында булганлыктан, безне уг-лы кабул итте. Бу мәҗлестә сәйед Габделкадыйр әл-Җәзаиринең углы да бар иде. Бераз вакыт үткәч, сә­йед Фазыл хәзрәтләре дә кайтып килде. Күркәм мәҗлес, гүзәл сөйләшеп утыру булды».

«Сәед Гаун бине Мөхәммәд бине Гаун хәзрәтләре илә очраштым. Бераз сөйләшкәннән соң, янына ча­кырып утыртып, минем илә гарәпчә сөйләште. Ара­бызда күп сүзләр булды. Файдалы вә ләззәтле мәҗ­лес булды. Сәйед Гаун хәзрәтләре тарих, география вә һәртөрле фәннәрдән хәбәрдар галим, инсафлы бер зат икән. «Нәзурәтел-хак» исемле әсәребез барлыгын ишетеп, укырга теләге туганын сөйләде. Вилайәте-бездә көн, төн, кояш чыгу, кояш бату, ураза вә на­мазлар хакында сорашты. Мәмләкәтебезнең шәкерт­ләре, галимнәре, вә гомумән мөселманнары хакында сорашты. Мин дә арабызда булган гыйлемнең югары дәрәҗәсе, дәрес рәвешләре хакында мәгълүмат бир­дем. Нөнәр гыйлемнәренең азлыгын, булганнары да кагыйдәсез вә тәртипсез булганына хәсрәтләнеп аң­латтым.

«Соңыннан сүзне минем китапларга күчереп: «Сез үзегез төрки, халкыгыз да төрки, алар өчен язылган китапларның да төрки телендә булуы тиеш иде. Сезләр әсәрләрегезне ни өчен гарәпчә язасыз?» - диде. Җавабымда: «Гарәп телен галимнәребез вә шәкертлә­ребез беләләр. Китапларыбыз башка өлкәләргә китсә дә, бәлки укучылар булыр. Төркичә язылса, башка җирләрдә файдаланмаслар», - дидем. Бу сүзебезне урынлы күреп: «Дөрес, гарәп теле уртак телдер», -диде. Чыгарга рөхсәт сораганыма: «Бу сөйләшеп утырудан туймадым. Әңгәмәбез аз булды. Хиҗаздан кайтуыгызда кабат күрешербез, килегез», - диде. Соңыннан мин: «Гасре сәгадәттән ерак калган булсак та, әлхәмдүлилләһи, пәйгамбәр нәселен күреп мәҗ­лестәш булу безгә дә насыйп булды», - дигәнемә шатланды. Чыкканда урыныннан торып, бераз озат­ты. Аерылганда кулын тотып үптем, ул да минем кулымны үпте. Бу заттан тәэсирләнеп аерылдым. Әсәрләремнән берәр нөсхә бүләк иттем».

Мәрҗани Истанбулда вакытында сугыш зирәһлеләрен (хәрби корабльләрне) барып күрүе хакында ошбу сүзләрне яза: «Солтан Сәлим» мәчетенең ха-тыйбе илә диңгез гаскәрләрен барып карадык. Диң­гез гаскәрендә булган меңбашы Гариф бәк һәр кат, һәр бүлмә вә һәр җиһазларын вә нинди кыяфәттә куллануларын күрсәтеп, җентекләп аңлатты. Аннан соң кофе илә сыйлады. Шаһларча озатты. Гариф бәк безне озатканда гаскәрләргә «Сәлям тор!» дип әйтте. Алар мылтыкларын күтәреп, саф булып безне хөр­мәт итеп озатып калдылар».

«Ошбу броненосец Англиядә эшләнеп, бәясе, ко­рал вә җиһазларыннан башка дүрт миллион биш йөз мең сум хакында, имеш.

Моның сыйфатын гакыл аңлаудан, тел аңлатудан гаҗиз. Озынлыгы 444 адым, киңлеге 59 адым, ти­рәнлеге 40 адым булып, 12 данә зур туплары бар. Үзе 1200 ат куәтендә булып, меңнән артыграк кеше­не күтәрә икән».

Мәрҗани хәзрәтләре моннан тыш Истанбулның акча хисапларын, анда вакытында ишеткән китап­ларны, вафаты турында хәбәр алган мәшһүр затлар­ны, кайберләренең кыскача тәрҗемәи хәлләрен, Ис­танбулның мәшһүр мөдәррисләре исемнәрен, олуг мәчетләрдән «Әййа Суфыййә», «Солтан Фатих», «Солтан Сөләйман» мәчетләренең аркылы вә буйла­рының үлчәмнәрен, мәчет диварларына язылган кай­бер аятьләрен, шигырьләрне дә язып алган. Истан-булда яшәүче татарлардан байтак кешеләрдә кунак булган.

Мәрҗани, гомумән, Истанбулда вакытларыннан шат булган. Анда баргач күңеле күтәрелеп, яңа рух кереп, байтак тәэсирләр алган. Шатлыгыннан күңеле тулган вакытлары да байтак булган. Үзе дә: «Имин­лектәге мөселман гаскәренең көче, солтанның бөек­лек илә чыгуы, ислам бөеклеген күрү, хәрби кораб­ны карау, «Хиркаи сәгадәт» һәм Әбү Әйүб әл-Әнсари зийарәтләре миңа зур тәэсир иттеләр. Күңелем тулып еладым», - дигән.

Истанбул галимнәре дә Мәрҗанине ихтирам итеп, аны яратып калганнар. Истанбулда вакытыбызда берничә китап язулары илә мәшһүр мөдәррисләрдән Исмәгыйль Хаккый хәзрәтләре: «Мәрҗани миңа зур хатирә калдырды. Ул зур галим вә чын зат иде. Аның китапларыннан һәрвакыт файдаланабыз. Яңа сүзләр, яңа фикерләр күрәбез», - дип сөйләде. Мәшһүр мөдәррис вә әдипләрдән шәйех Халис хәз­рәтләре: «Мәрҗани гаять туры сүзле, зур галимдер. Мәрҗанинең теленнән вә каләменнән ялкын чыга. Мәрҗани борынгылардан Ибне Хәзем кебидер. Әгәр дә Мәрҗани сәламәт булса, махсус аны күреп, сөйлә­шеп кайтыр өчен Русиягә сәяхәт итәр идем», - дип сөйләде.

Мәрҗани, Истанбулда 12 көн торганнан соң, туры Искәндәриягә билет алып пароходка утырган. Паро­ходта икенче класска утырып барганнар, ашау-эчү дә пароход идарәсе тарафыннан бирелгән. Мәрҗани­нең юлдашы Зәйнулла хаҗи һәр нәрсәне белергә, тикшерергә сөючән бер кеше булганлыктан, ашханә­гә төшеп карап йөргән. Мәрҗани янына килгәч: «Та­вык бугазлый торган урыннарны карап йөрдем. Анда

тавыкны бугазламыйлар, бәлки муеныннан чабып кына өзәләр дә ташлыйлар. Шулай җаны чыга икән», - дигән. Аңарга каршы Мәрҗанинең азрак кәефе киткән төсле булып: «Аларны тикшереп йө­рергә сиңа чурт кушканмы?» - дигән дә шуннан соң тавык ите ашаудан сакланган.

Юлда Кәлибули, Чынак Кальга, Мәдәллидән үтеп, Измир шәһәрендә бер көн туктаганнар. Мәрҗани ип­тәшләре илә пароходтан чыгып Измирне караганнар. Җомга көн булу мөнәсәбәте илә бер мәчеткә барып җомга укыганнар. Мәрҗани Измир хакында ошбу сүзләрне яза: «Измир шәһәренә чыгып йөрдек. Юын­ган таш җәелгән гүзәл пристане, бик яхшы мөсафир­ханәләре, гүзәл кибетләре, зиннәтле сәүдәханәләре, машиналы фабрик вә заводлары бар. Урамнарда трамвай йөри, урамнарга таш түшәлгән булса да, күбрәк урамнары тар икән. Һәртөрле халык күп бу­лып, урам вә базарлары кайнап тора. Мәчет-мәдрәсә вә яхшы биналары да күптер. Монда безнең татар карендәшләребез дә бар икән. Кайберләре илә сөй­ләштек. Безгә Измирне күрсәттеләр. Җомга алдын­нан мәчеткә бардык. Шунда бер Коръән күреп, бер өлешен укыдым. Бу Коръән гүзәл язулы булса да, укыганда тын алу өчен туктаулар вә язулар игъти­барсыз язылган. Ике җирдә ялгышы бар иде, аларны төзәттем. Аннан соң бер адәм «Кәһәф» сүрәсен укыды. Тын алу өчен туктауларга игътибарсыз, хә­рефне сузып укулар да чамадан тыш булса да, тавы­шы яхшы иде. Соңыннан азан укылды. Манара аза­ны илә минбәр азаны арасында ун минут булды. Вә­газь сөйләүче кулына һич нәрсә тотмыйча вәгазь укыды. Вәгазендә шөкер итүне кабатламаса да, «Тәшәһһөд» дип бабалардан мирас итеп алганга каршы рәвештә укыды. Җомгадан соң Коръән укылмады».

Мәрҗани бик дикъкатьле кеше. Ул һәр нәрсәгә дикъкать вә тигез үлчәүлелек күзе илә карый. Аның иҗтимагый җәһәтен дини гыйлемнәре җиңгәнлек­тән, сөннәт вә яңа гадәтләргә зур әһәмият бирә, ха­лыкларның гыйбадәт рәвешләрен язып китә. Бигрәк тә безнең халыктагыга каршы бер нәрсә күрсә, аңа игътибар итә. Измир мәчетендә җомгада ике азан арасында ун минутка кадәр торуларын яхшы дип са­нап, бездә манара азаны илә минбәр азаны арасында­гы вакытны бик аз вә кыска калдыруларын ярат­мый. Җомгадан вә башка намазлардан соң Коръән укылмаганны берничә урыннарда игътибар итә. Мо­ны үзе кабат яза. Бездә исә икенде вә ахшамнан башка намазлардан соң Коръән уку гадәт булган.

Мәрҗани «Тәшәһһөд» укуларын берничә урыннар­да язып китә. Моны язуның сәбәбе шулдыр ки, Мәр­җани вакытында татар галимнәре арасында ошбу мәсьәләләрдә байтак үзара килешмәүчелек бар иде. һәр җирдә «әлхәмдүлиллаһ», «әлхәмдүлиллаһ» диеп шөкер итүне кабатлап керешәләр. Мәрҗани исә, бо­лар борынгы кешеләрнең гадәтенә каршы дип аңла­тып, дәлилләр вә риваятьләр яза. «Әл-бәркыль вамиз» китабының берничә сәхифәсен дә бу мәсьәләгә багышлаган.

Мәрҗани Измирдән Искәндәриягә барып, анда өч көн торып, шәһәрнең төрле урыннарын күреп йөр­гән. Искәндәрия шәһәре Мәрҗанигә бик ошаган. Аның урамнарының киңлеге вә турылыгы, дүрт поч­маклы матур таш җәелгәнлеге, яшәү вә тормыш өчен кирәк нәрсәләренең җитешлеге, халыкның һәр җирдә рухлы булып кайнап торуы Мәрҗанинең игъ­тибарын җәлеп иткән.

Мәрҗани зиратлар хакында яза: «Искәндәриядә имам Бусайри («Касыйдәи бәрдә» авторы) илә Ибне Хаҗиб (нәхүдән «Кафийә» авторы) зиратында бул­дык. Бу шәһәрдә Данийал (галәйһиссәлам), Локман Хәким, Искәндәр, Сәгыйдь бине Әбү Вакъкас, вә Җабир каберләре дип гади халык күрергә барып йөриләр. Ләкин болар һәркайсы дөреслеккә хилаф. Алар икенче урыннарда вафат булганнар».

Искәндәриядән тимер юл илә Мисырга барып, ан­да үзенең шәкерте Кәмал карый бүлмәсенә төшеп, өч көн торган. Кәмал карый Мисырның күрергә тиешле булган танылган урыннарын күрсәтеп йөргән. Аның илә бер көн Мисырның иң иске тарихи истәлеклә­реннән - фиргавеннәрдән калган пирамидаларны ка­рарга барганнар. Кайберләренең эчләренә кереп ка­раганнар. Пирамидалардан кайтканда гаскәрләргә булган махсус зур йорт вә бакчаларны караганнар. Мисырның зур галимнәреннән булган Мәхмүд бәк Фәләкигә кереп кунак булганнар. Мәхмүд Фәләки Мәрҗанинең кайбер әсәрләрен укыганлыктан, аңа ихлас вә ихтирам белән кунак иткән, вә берничә көн үзенең йортында калып кунак булуны сораган. Мәр­җани исә рәхмәт белдереп вә гафу үтенеп аерылган. Аннан соң Мисырның мәшһүр мәчетләрен, кайбер мәдрәсәләрен вә китапханәләрен күреп йөргән. Үзе өчен кирәк китапларны сатып алган.

Мәрҗани Мисыр вә Искәндәриядә Мөхәммәд Гали паша, Ибраһим пашаларның урамга куелган зур су­рәт вә һәйкәлләренә игътибар итеп язып алган.

Мисырда вакытында бер көн исламга күп хезмәт иткән мәшһүр галимнәрнең зиратларына барганнар. Мәрҗани яза: «Мөхәммәд Гали паша, Ибраһим па­ша, Әхмәд Фарикъ вә Турсун пашаларның каберлә­рен барып күрдем. Бөек сәйедләрдән кайбер затлар­ның, изге вә сәйедзадәләрдән кайберләренең, хатын­нардан сәйидә Сәкинә, сәйидә Нәфисәнең каберләрен барып күрдем. Галимнәрдән имам Шафигый хәзрәт­ләрен, Шәйхе Шатыйбый хәзрәтләрен, аннан соң Иб­не Дәкыйкъ вә Ибне Гата әл-Искәндәрани, вә аннан бер якта Кәмаледдин ибне әл-Нөммам әл-Мөхаккакъ (рәхмәтуллаһи галәйһи) хәзрәтләрен барып күрдек. Мөхаккакъ ибне әл-һөммамның язулы ташы, кечерәк иске кабер өстендәге төрбәсе булса да, як-яклары җимеректер. Аннан китеп имам Кәбир Ләйс бине Сә­гыйдь әл-Мисрыйны барып күрдек. Ошбу кабер Ләйс бине Сәгыйдьнеке булуы дөрестер. Әмма кайбер Бохара вә Казан якларыннан килгән наданнар факыйһ Әбелләйс әс-Сәмәрканди дип кайталар. Болар, шик­сез, хата әйтәләр. Ул факыйһ Әбелләйс 370 елда Бәлхтә вафат булды».

Бу язганнарыннан күренәдер ки, каберләрен ба­рып күргән кешеләрдән Мәрҗанинең иң күп игъти­бар итеп кабер ташларын язып алганы Ибне әл-Һөм-мам хәзрәтләренең кабере. Бу зат хәнәфия мәзһәбен­дәге галимнәренең иң зур факыйһ вә мөхәддисләрен-нән. Ислам фикъһндә булган «Фәтхел-кадыйр» исем­ле китабы иң яхшы дип табылган әсәрләрдән булып, Мәрҗани карашынча да иң ышанычлы китап. Үзе­нең шәкертләрен бу китапны укырга кызыктыра, го­меремдә «Һидайә» вә «Фәтхел-кадыйр» китапларын дүрт мәртәбә укып чыктым, дип сөйли икән. Ибне әл-Нөммам кабере янында озак торып караганнан соң: «Бу зат безнең остазыбыз. Бу кешенең китапла­рыннан бик күп файдаланабыз», - дип әйткән. Кә­мал карый монда өстәп ошбу сүзләрне сөйләде: «Кайбер урыннарны караганда Мисыр галимнәрен­нән дә бер-ике кеше бар иде. Мәрҗани аларга Ми­сырның төрле урыннары вә галимнәре хакында тари­хи мәгълүматлар сөйләп йөрде. Берничә кешенең ка­берләрен күрсәтүләренә бәйләп Мәрҗани: «Алар янында фәлән вә фәлән галимнәрнең дә кабере бу­лырга, шул тарафта фәлән исемле урын яки тау бу­лырга кирәк иде. Алар кайда?» - дип сорашып йөр­де. Янында йөргән кешеләр соңыннан: «Без Мисырда торып та белмәгән күп нәрсәләрне Мәрҗанидән ише­теп белдек», - дип сөйләделәр.

Мисырдан Сүәйескә тимер юл илә сәфәр иткәннәр. Мәрҗани юлда булган һәрбер станцияләр араларындагы ераклыкны, машинаның сәгатенә күпме йөр­гәннәрен яза барган. Гарәпчә язылып вагон эченә ябыштырылган, юлчылар өчен булган кагыйдәләрне тулысынча күчереп алган. Мисыр тимер юлындагы машиналарны Русиядәгедән тизрәк йөри, вагоннары да иркенрәк дип мактый.

Сүәйестән пароход илә Йәнбәгъкә барып, анда биш көн торганнар. Йәнбәгъкә ирешү беренче мәртә­бә Гарәбстанга аяк басу булганлыктан, Мәрҗанинең тагын да игътибары артып, гарәпләрнең һәр сүз вә гадәтләренә игътибар итеп, алар сөйләшкән кайбер сүзләрне, алардан ишеткән җимеш, җиһаз вә башка нәрсәләр хакындагы байтак сүзләрне һәм пароходта аш исемнәре язылган кәгазьне (прейскурантны) язып алган. Болар эчендә сүзлек китапларында кү­ренми торган яңа сүзләр дә байтак бар. Мәрҗани Йәнбәгъ хакында ошбу сүзләрне яза: «Йәнбәгътә төрле җирләрдән килгән байтак мосафирлар илә кү­решеп таныштык. Казаннан китеп Йәнбәгътә вафат булган хәйриячеләрдән хаҗи Хөсәен бине Йосыф­ның (Бу зат Казанда, Мәрҗани мәхәлләсенең тырыш бай­ларыннан булып, хаҗ сәфәрендә дә үз акчасы илә ике ке­шене хаҗга алып барган вә шул сәфәреннән кайтуда 1281/1864 елны вафат булган. Аның Мәрҗанигә дә зур ярдәмнәре булып, башлап Казанда йорт алырга киңәш би­реп, шул вакыт Мәрҗанигә берьюлы мең бер йөз сум акча бүләк иткәнен «Мөстәфадел-әхбар»да яза (2 җилд, 350 б.). Бу да аз акча түгел.) каберен сорашып барып күрдек. Коръән укып багышладык. Аллаһы Тәгалә кабул итеп, рухын шат кылсын. Йәнбәгътә чиркәе шәкертләре очрап сөй­ләштеләр һәм бер төркем иранлыларга очрадык. Иранлылар намаз укыганда кулларын колакларына кадәр күтәреп, кычкырып тәкбир илә кул баглап на­мазларда «Фатиха»дан һәм сүрәдән әүвәл кычкырып бисмилла әйтәләр. Мактау (сәна) укымыйлар, һәр ике рәкәгатьтә «Ихлас» сүрәсе укыйлар. Иелеп тор­ганда «Сөбхан Аллаһ» дип өч мәртәбә, сәҗдәдә «Сөб-ханә Рабилл-әгъля вә бихәмдиһи, Аллаһүммә салли галә Мүхәммәди вә ал иһи» дип әйтәләр. Сәҗдәдән торганда кулларын бераз күтәрәләр. Азан вә тәкбир әйтүләрен, сөннәт вә витер укыганнарын күрмәдем. Укулары сарт (үзбәк) укуы төреннән зәгыйфь булып, һәр аять башында укыганда тын алу өчен туктап то­ралар иде».

Мәрҗани ошбу сәфәрендә, байтак җирләрдә иран­лыларга очрап, алар илә сөйләшкәнен яза, аларның да хәлләренә әһәмият бирә. Моннан башка урыннар­да да аларны яклый, байтак татар галимнәре аларны кяфер дип атарга тырышуларын да, аларның да без­нең кеби мөселманнар икәнен исбат итәргә тырыша, гыйбадәтләре дә безнең гыйбадәт кеби булганын сәя­хәтнамәсенә дә язып куя. Китапларыннан бер нөсхә «Нәзурәтел-хак»ны шигый имамына бүләк иткәнен яза.

Йәнбәгътән Мәдинәгә дөя берлә барганнар. Мәр­җани яза: «Йәнбәгътә Рәшид, Гаид исемле кешеләр­не дөяләре берлә яллап Мәдинәгә киттек. Боларның дөяләре бер сәгатьтә мең өч йөз кырык адым атлый икән. Димәшкъ (Шам) кәрваны илә баруыбызда Димәшкъ дөяләренең мең өч йөз адым атлаганнарын санадым. Гарәпләрдән юлдагы кайбер агачларның вә авылларының исемнәрен сорап бардым. Юлда «Бәир Сәгыйдь» исемле урынга җиткәч авырдым. Дөя өс­тендә барганга кайбер намазларыбызны ишарә берлә укыдык. Йәнбәгъ берлә Мәдинә арасы бик тигез, ти­мер юл яки трамвай эшләтергә бик уңай икән. Юлда кәефсез булганлыктан, Мәдинәгә баргач, дүрт кеше ятак илә күтәреп кенә керделәр. Хәрәме шәрифкә дә ике көннән соң гына чыгып, «Рәүда-и моттаһара»да ике рәкәгать намаз укып, Рәсүлуллаһы (салаллаһу галәйһи вә сәлләм) вә хәзрәти Әбүбәкер вә Гомәр вә хәзрәти Фатыйманы зийарәт кылдым. Бер җиргә утырып хәл җыйдым. Мәчеттә намаз укыганда сөн­нәтләрне утырып укыдым. Шуннан соң кәефем бераз яхшы булып, Мәдинәнең төрле урыннарын барып күрдек. Хәзрәти Рәсүл Мәдинәгә килгәндә иңгән Әбү Әйүб әл-Әнсари йортына кереп, намаз укып дога кылдык. Аннан соң хәзрәти Габбас, хәзрәти Хәмзә, хәзрәти Госман Габдеррәхман бине Гауф, Сәгыйдь бине Әбү Вәкъкас, мөэминнәр анасы хәзрәти Гайшә вә башкаларның каберенә бардык. Янә имам Малик зираты янында имам Нафигъ зираты дип күрсәтте­ләр. Ләкин бу халык ышануы. Ву кабер Нафигъ Мәүла Ибне Гомәрнеңдер. Шәйхе Шамилнең зиратын да күрсәттеләр. Мәдинәдә бер атна торганнан соң, мин фәкыйрь, ак җөббә, ак күлмәк-ыштан киеп, би­лемә яулык бәйләп «Хәҗәрәтес-сәгадәт»кә кереп, Рәсүлуллага (салаллаһу галәйһи вәсәлләм) сәлам би­реп дога кылып чыктым. Аның өстендә калын ефәк­тән бер чаршау, як-ягында шәмнәр бар иде. Бер көн «Коббә» мәчете зиратына бардык. Мәдинәдә шафигый, малики, хәнәфиләр җыелып укыйлар. Мин на­мазларымны төрле мәзһәб имамнары артында укы­дым. Мәдинәдә хәрәме шәрифкә хатыннар да катна­шалар. Мәчетнең бер ягында аларга махсус бер урын бар». Мәрҗани, Истанбул, Мисыр, Мәдинә, Мәккә кеби исламның иң зур шәһәрләрендә хатыннарның мәчеткә керүләренә игътибар итеп, сәяхәтнамәсендә берничә урыннарда язып китә. Аларның мәчеттә җә­мәгать намазларына, вәгазьләргә керүләре, Рәсүлулла вә изге сәхабәләр вакытыннан башланып килгән гадәт булганнан, Мәрҗани бу эшне бер дә гаҗәплән­мичә генә карый.

Мәдинә һәм анда күрешкән кешеләре хакында Мәрҗани ошбу сүзләрне яза: «Мәдинәи Мөнәүвәрә тигез урында, һәм таулары ташлы түгел, һавасы хуш, мөлаем. Мәдинәдә бик муллык, ашау-эчү нәрсәләре арзан, гранат (анар җимеше) вә хөрмәләре бик әйбәт. Бодай, арпа, ясмык кеби нәрсәләрне чәчеп үс­терәләр. Мәдинәдә байтак гыйлем кешеләре һәм мәд­рәсәләр бар. Мәдрәсәләрдән берничәсен без дә барып күрдек. Мәдинәдә булган хөрмәтле урыннарны, мө­барәк шәһидләр каберләрен йөреп карадык. Догалар кылдык. Мәдинәнең олуг шәхесләре илә күрешеп, сөйләшеп утырдык. Гыйлем алмашып файдаландык. Мәдинәдә шәйхел-ислам Хәсән Фәһими, шәйхе Мө-хәммәд Мозаһһар бине Әхмәд Сәгыйдь әл-Ь.инди, шә­ех Ахунҗан бине Габделһади әл-Бохари, шәйх Габ-делҗәлил әл-Мәдини, сәйед Габделкадыйр бине Әх­мәд әт-Траблиси, мөфти Мөхәммәд әр-Рубали, Киляр мәдрәсәсе әмине шәех Хәлил бине Ибраһим, мулла Зыяэддин әт-Тархани вә башкалар илә сөйләшеп утырдым. Шәех Мозаһһар хәзрәтләре җомгадан соң, изге кабергә каршы торып, минем өчен дога кыл­ды».

Болар арасыннан шәех Габделҗәлилнең кайбер шигырьләрен дә язып алган. Шәех Мозаһһарны ишанлык юлында кардәш булган шәехләреннән са­ный («Мокаддимә», 28 б.). Әдип мелла Зыяэддин Мәрҗанинең ихлас дусларыннан булып, аның ха­кында шигырьләре дә бар, Мәрҗанинең төрле китап­ларында исеме әйтелеп үтелгән. Шәйхел-ислам Хә­сән Фәһими хакында «Вафийәтел-әсляф»та ошбу сүз­ләрне яза: «Хәсән бине Госман Фәһими Теркиннең иң зур галимнәреннән, солтанның укытучысы, ике мәртәбә шәйхел-ислам булып торган, соңында Мәди­нәгә сөрелгән. Бу зат илә Мәдинәдә кабат күрешеп, мәҗлестәш булдым. Мәдинәдән Мәккәгә барганда икебез бертигез булып, юлда да сөйләшеп бардык, һәммә сүзләреннән күп китап укыганлыгы, һәр нәр­сәдән хәбәрдарлыгы күренеп тора иде. Бу затның ку­лына «Нәзурә», «Хикмәте бәлига», «Әлма-из-зәлял фи шәрхил-Җәлял» китаплары төшеп, бик яратып,

ләззәт илә укыган. Русия эчендә яшәүче татарлар арасында да никадәр зур галимнәр җитешкән, дип сөйләп йөргән. Татарның хаҗи вә галимнәреннән үзенә очраган кешеләрдән дә һәрвакыт сорашып тор­ган, ике арада хәбәрләшүләребез дә бар иде. Ошбу Хәсән Фәһими хәзрәтләре сиксән яшенә ирешеп, 1298/1881 елда вафат булды».

Мәдинәдән Мәккәгә сәфәре хакында Мәрҗани ош­бу сүзләрне яза: «Без Мәдинәдә вакытта Димәшкъ кәрваны килде. Аларны каршы алырга бөтен Мәдинә халкы вә Мәдинәдә булган гаскәрләр, һәм Мәдинә­нең хакиме Сафа паша да чыккан иде. Каршы алу мәҗлесе бик мәһабәт вә олуглык белән оештырылган иде. Гаскәрләр туплар атып, музыка уйнап каршы алдылар. Сафа паша илә күрештем. Хәзерләнгән мәҗлескә утырып, кофе белән сыйлады.

Ошбу Димәшкъ кәрваны илә бергә без дә Мәккәгә сәфәр иттек. Кәрванда хаҗ әмире Сәгыйдь паша иде. Кәрван илә байтак гаскәрләр булып, алар туктау -китү өчен һәм һәр намаз вакытлары өчен туп атып бардылар. Кичләрен каравыл тордылар.

Без Зөлхәлифә (Зөлхәлифә бу көндә «Бәир Гали» дип билгеледер) исемле урында ихрам кидек. Без­нең илә бертигез дамелла Фәхреддин ән-Норлатый, Ташбилге имамы мелла Әхмәдсафа, Бүздәк имамы мелла һидайәтулла һәм барча Иран хаҗилары их­рам киде. Мелла Фәхреддин, Мәдинәдә сөйләшкәндә, минем сүземне кабул иткәне юк иде. Ләкин гамәлдә безгә иярде.

Күпчелек кешеләр Зөлхәлифәдә ихрам киюне бө­тенләй туктатып тора, ул шафигый хаҗиларының хаҗ кылырга керешү урыны дип шикләнеп карый­лар. Мәдинә халкының күпчелеге димәшкълеләрнең ихрамга керү урыны булган Җихфә турысында Рабигъ исемле авылда ихрамга керәләр икән.



«Мәккә юлында бик күп авыл вә станцияләрдән үттек» (Мәрҗани бу станцияләр вә авылларның исемнәрен, ике арада ничә сәгать вә ничә минут бар­ганнарын, күпчелек авылларның төзеклекләрен яза барган. Без исә болардан кайберләрен кыскартып кына күчерәбез).

«Юлда Җәдидә исемле урыннан уздык. Анда бик күп хөрмә бакчалары бар. Бу авыл яныннан үткәндә, гаскәрләр җыелып, кулларына мылтык алып, музы­ка уйнап үттеләр. Ошбу көн бик кызу булды. Кап эчендә булган каты шәмнәр эреде. Тазлар тота алмаслык булып кызды.

Юлда Бәдергә җиттек. Бәдер диңгезгә якын бул­ганлыктан, гарәпләр балыклар китереп сатып йөрде­ләр. Бәдердән узгач, уң якта булган таулар бетте. Сул якта булганнары ерагайды. Аяк асты комлык булды. Җил илә диңгез һавасы килә иде.

Аннан соң Рабигъка җиттек. Ире вә хатын-кызы, барчасы кәрванга каршы чыкканнар иде. Гаскәр му­зыка уйнап, туп атып керде. Рабигъ зур авыл булып, гүзәл хөрмә бакчалары, яхшы таш йортлары вә база­ры бар. Мәдинә халкының күбесе монда ихрамга ке­рәләр.

«Бәир Гасфан»да (Гасфан коесы) булдык. Суы бик яхшы һәм күп икән. Гарәпләр, Рәсүлуллаһ (салалла-һу галәйһи вәсәлләм) төкергән кое, диләр.

«Фатыйма үзәне» исемле урынга җитүгә, күк күк­рәп, яшен яшьнәп, азрак яңгыр яуды. Мәккәгә иң якын соңгы тукталыш иде. Аннан китеп, Мәдинәдән чыкканнан 13енче көндә (7 Зөлхиҗҗәдә) Мәккәй Мөкәррәмә, Алла шәһәренең изге жире вә Ислам кыйбласына кердек.

«Мәккәгә баргач, иң элек тиешле булган хаҗ эш­ләрен вә гыйбадәтләрен үтәп, дүрт көннән соң, өчен­че Зөлхиҗҗәдә ихрамнан чыктык. Иран хаҗилары Гарәфәттә бездән бер көн артык торып, унберенче Зөлхиҗҗәдә ихрамнан чыктылар. Гарәфәт, Мөздәли-фә кеби урыннарда булганда, Шәриф Габделмоталлаб хәзрәтләре солтанәт вә мәһабәт йөрде. Барган урын­нарында туплар атылып, гаскәрләр уйнап каршы ал­дылар».

«Мәккәдә вакытыбызда мәшһүр урыннарны вә мәшһүр кешеләрнең каберләрен барып күрдек. Рәсү­луллаһ вә хәзрәти Гали вә хәзрәти Фатыйманың ту­ган урыннарын, хәзрәти Әбүбәкер вә хәзрәти Хәдичә йортларын, ислам диненең башында Рәсүлуллаһ тор­ган вә хәзрәти Гомәр ислам кабул иткән Әркам бине Әбел-Әркам йортларын барып күрдек. Бер көн кич ястүдән соң, Кәгъбәтулла эченә кереп, ике рәкәгать намаз укып, дога кылу бәхетенә ирештек. Кәгъбәнең багана вә диварларын карасам да, әдәплелек арка­сында түшәменә карый алмадым.

Мәккәй Мөкәррәмәдә голәма вә олуг шәхесләрдән байтак кешеләр илә күрешеп, кара-каршы сөйләшеп утырдык. Бер көн энем Садреддин, вә мелла Зыяэддин әт-Тархани вә башка берничә кеше илә бергә «Изһарел-хак» авторы шәйхе Рәхмәтулла бине Хә­лил әр-Рахман әл-Һинди хәзрәтләренә бардык. Бик шатлык вә разыйлык илә кабул итеп, байтак сөйлә­шеп утырды. Чәй илә сыйлады. Бик хуш мәҗлес булды. «Сәййди» сүзе илә дәшеп сөйләште. Үз әсәр­ләреннән бер нөсхә «Изаләтел-әүһам» һәм биш нөсхә «Изһарел-хак» китабы бүләк итте. Артык нөсхәләр­не лаеклыларына бүләк итәрсез, диде. Тагын да уты­рырга теләп, кичектереп торуны сораса да, безнең сә­фәр вакытыбыз якынлашу сәбәпле, рөхсәт сорап чыктык.

Мәккәдә вакытыбызда Мөхәммәд бине Әхмәд әл-Кунияви, «сезнең илә сөйләшеп утырырга омтыл­дым» дип, үзе эзләп килеп сөйләшеп утырды. Казан вә Бохара галимнәре вә башка хәлләр хакында күп нәрсә сорашты. Хәрәмәйндә хаҗ вакытында кичтән әүвәл шәм ян­дыралар. Бәйтуллаһта төн буенча яндырылып, иртә намазыннан соң гына сүндереләдер. Мәккәдә иртә намазын башта шафигыйлар, аннан соң маликилар, аннан соң хәнбәлиләр, соңыннан Хәнәфиләр укый­лар. Хәнбәлиләр бик аз. Мәккәдә генә иртә намазын үзләре җәмәгать булып укыйлар. Башка намазларда Хәнәфиләргә иярәләр. Маликиләр дә күбрәк намаз­ларны Хәнәфиләргә ияреп укыйлар. Маликиләр камәт сүзләрен берәр генә әйтеп, намазның аягүрә үтә­лә торган өлешендә кулларын җибәреп торалар. Ша­фигыйлар да камәт сүзләрен берәр генә әйтеп, күк­рәк астына кулларын куялар, тезләргә таянганда һәм тезләрдән күтәрелгәндә кулларын күтәрәләр, кычкырып укыла торган намазларда «бисмилла »ны кычкырып әйтәләр, иртә намазында икенче рәкәгатьтә тезләнүдән соң «Кунут» догасын кычкырып укыйлар. Иран халкының ничек намаз укулары үт­кәндә язылды».

Монда күренәдер ки, Мәрҗани хәзрәтләре Мәккә вә Мәдинә кеби исламның мәркәзе булган урында дүрт имамның аерым-аерым җәмәгать булып намаз укуларына, гыйбадәт рәвешләрендә дә бик аз гына аерма булуга игътибар иткән. Мәрҗани аларның ае­рылып укуларын яратмый, бөтен яклардан җыелган мөселманнар бергә җыелып, һәрвакыт бер имам ар­тында намаз укулары тиеш иде, дип сөйли торган булган.

Бу мөнәсәбәттә «Мокаддимә» китабында да ошбу сүзләрне яза: «Яңа гадәтләрдән бере Мәккә вә Мәди­нәдә дүрт мәзһәбкә дүрт мәкам булуыдыр. Бу эш һиҗрәттән 815 елда башланып, шуннан бирле дәвам итеп килә. Бу эш диндә шәригать кушкан җыелып уку вә җәмәгатьне күбәйтү хикмәтенә каршыдыр».

Монда кадәр язылганнар илә Мәрҗани хәзрәтлә­ренең хаҗы вә Мәккәдә булган йомышлары тәмам булып, кайтырга хәзерләнә башлаганнар. Кайтулары хакында Мәрҗани яза: «Мәккәдә унөч көн торган­нан соң, сәфәргә хәзерләнеп, Мәккә белән саубулла­шып аерылдык. Бер сәгать чамасы җәяү бардык. Икенче көнне Җиддәгә җитеп, Госманлы дәүләтенең «Кайсарийә» исемле пароходына утырып хәрәкәт ит­тек.

«Турсина»га җитүгә, хаҗиларны карантинга чы­гардылар. Без икенче класска утырган идек. Безне чыгармадылар. Ике көннән соң кузгалдык. Юлда бер кызылбаш (фарсы), безнең бүлмәбезгә кереп, үзенең Коръәнен ачып, бер аяте Кәримәнең тәфсирен сора­ды. Аңлатканны кабул итеп чыгып китте. Бу зат үз мәзһәбләренчә намазны яхшы кайгыртып, догалар­ны дөрес укып, Коръән аятьләрен кирәкле урыннар­да укыганлыгыннан галим кеше дип исәпли идем. Бездән ни өчен сораганының сәбәбе мәгълүм булма­ды.

Юлда Сүәйес, Исмәгыйлия, Порт Сәйедтән үттек. Исмәгыйлиянең гүзәл бакчалары, Порт Сәйеднең ма­тур биналары игътибарыбызны җәлеп итте. Юлда, диңгез буенда бик күп бакча вә авыллар күренеп ка­лалар».

«Измиргә җитүгә, янәдән карантинга чыгардылар. Безнең пароходыбызда сәламәтлек өстенлек итсә дә, бездән алда килгән бер инглиз корабында, хаҗилар­га бозык диңгез сулары эчереп килүләре, ал арны яң­гырдан сакламаулары сәбәпле, хаҗиларга суык ти­еп, кайберләре авырганлыктан, карантинга чыгар­ганнар. Аларны чыгарганнан соң, безнең «Кайсари­йә» пароходындагы хаҗиларны да карантинга чы­гардылар. Монда да кайбер кешеләр илә мин чык­мый калдым. Ике көннән соң без кузгалдык. Инглиз пароходы унбер көн торган дип ишеттек.

Юлда вакытыбызда 14 нче мөхәррәмдә ай тәмам тотылды. Без «Хөсүф» («Ай тотылу») намазы укыдык. Безнең илә бергә булган кызылбашларның да Хөсүф намазы укулары мәгълүм булды. Айның то­тылу һәм ачылуын бинокль берлә карап тордым.

Безнең күрше бүлмәдә Мөхәммәд исемле бер кы­зылбаш имамы бар иде. Кыяфәт вә киеме гарәпкә охшаса да, теле төрки иде. Үзе, шафигый мәзһәбен­дә, дигән иде. Ләкин сөнниләргә дә, шафигыйларга да катнашмады. Бервакыт «Мокаддимәти ибне Хәл-дун» укып утырганын күрдем. Миннән «бу китап сездә бармы?» дип сорады. «Нөсхәсе бар» дигәнемә «монда сахабалар үзара килешмәүчелеге хакында бер сүз бар, шуны төшенә алмадым» дип миңа күрсәтмәкче булып актарса да, таба алмады. Бу кеше үзен зур тота, азрак гыйлеме дә булырга охшады.

Сәфәребезнең егерменче көнендә сәламәтлек илә Истанбулга килеп җиттек. Аннан Казанга телеграм бирдек ».

Мәрҗани хәзрәтләре хаҗдан кайтканда Истанбулда фәкать дүрт көн торган. Иптәшләре кайтырга ашыкканнар. Мәрҗани дә, алардан каласы килмичә, кайтырга мәҗбүр булган. Мәрҗани үзе дә: «Истанбулда кайбер йомышларым да калды. Берничә көн калсам, солтан хәзрәтләре илә дә күрештермәкче булганнар иде. Ләкин, солтан берлә күрешәм дип, юлдашларымнан калуны кирәкле дип күрмәдем, кайтырга читен булыр дип уйладым», - дип сөйлә­гән. Ошбу дүрт көн эчендә Истанбулның кайбер мәд­рәсәләрен барып күргән. Тарих, җәгърафия, матема­тика фәннәреннән китаплар сатып алган. Әүвәлге мә­гариф министры Мөниф паша, Шәриф Гаун, Әхмәд Әсгадь, шәех Сөләйман әфәнде вә болардан башка берничә затлар илә күрешкән. Күрешүләре вә уты­рып сөйләшүләре хакында ошбу сүзләрне яза: «Хаҗ­дан кайтканда Мөниф пашага очрап, озак сөйләш­тем. Күркәм мәҗлесле, бик инсафлы, камил зат икән. Биш төрле тел илә сөйләшергә оста икәнен сөйләде. Гарәп, фарсы телләре илә үз телләре кеби җиңел сөйләшергә сәләтле икәнен без дә күрдек. Си­гез вә дүрт яшендә булган угыллары да фарсыча бе­ләләр икән. Безнең алдыбызга китереп, алар илә фарсыча сөйләшеп карады. Олы углына фарсыча: «Әфәнденең кулын үп», - диде. Углы килеп кулым­ны үпте.

Пашаның йортында зур аю аяк үрә басып тора иде. Русия императоры аткан аю, диде. Император Төркиянең Петербургтагы илчесе Хәлил пашага бү­ләк итеп, Хәлил паша Мөниф пашага бүләк иткән, имеш. Йортының түбән катында аш ашадык, югары катында кофе вә чәй эчтек. Йорт җиһазлары бик мә­һабәт, гаять гүзәл булып, бик нәфис эшләнгән ал­тынлы өстәл вә урындыкларны күреп хәйран кал­дык».

«Йортында мәрмәрдән эшләнгән бер хатын сурәте күрдек. Безнең белемебезне сынар өчен булса кирәк: «Бу сурәт ни бәһа торыр?» - дип сорады. Соңыннан үзе: «Ясаучысы нәфис сәнгатькә оста кеше. Шун­лыктан ясаган сурәте дә җиде мең сум тора», - диде. Безнең илә күбрәк гарәпчә вә фарсыча, кайчак төр­кичә сөйләште. «Сиррил-ләййал фил-кальб вәл-иб-даль», «Бразилия сәяхәтнамәсе» исемле китаплар бү­ләк итте. Мин дә кайбер әсәрләремне бүләк иттем. Без анда вакытта паша хозурына кереп чыгучы бер­ничә могтәбәр вә олуг затларны күрдек. Шулардай берсе солтан Габделмәҗиднең кияве, диделәр. Паша илә бик яхшы сөйләштек. Киткән вакытыбызда: «Нинди китап хаҗәт булса да, хат илә аңлатсагыз, тоткарлыксыз җибәрербез», - диеп ишеккә кадәр озата килде.

Шуннан соң пароход илә Одессага, аннан тимер юл илә Нижнийгә, аннан почта аты вә чанасы илә Казанга сәфәр иттек. Нижнийдән чыкканыбызны те­леграм берлә Казанга хәбәр иттек. Юлда Зөя вә Осланга бик күп дуслар вә шәкертләребез каршы алыр­га килгән иде. 1298 ел, 30 мөхәррәм/1880 ел, 20 де­кабрьдә икенде алдыннан Казанга кайтып җиттек. Беренче мәчет ихатасында дуслар, юлдашлар вә шә­кертләр берлә күрештем. Мәчеткә кереп, нафилә вә икенде укып, йортыбызга кайтып, туганнарым берлә сәламәт күрештем».

*Мәрҗани хәзрәтләре хаҗ сәфәре хакында ике җыен­тык язган. Берсе фәкать Мәккә вә Мәдинә хакында бу­лып, өстенә «Рихләти әзлил-әнам илял-бәйтил-Хәрам» дип язып куйган. Җыентыклардан икенчесе, мөхтәрәм Ризаэддин хәзрәт тарафыннан сайлап алынып, «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән 1898 елда басылган иде. 120-130 бит чамасы булган җыентыкларында халык өчен зур әһә­мияте булмаган нәрсәләр дә язылып, аларны мәҗмугабез-дә тулаем бастыру мөмкин булмаганлыктан, алардагы әһәмиятле нәрсәләрне сайлап вә кайбер хатирәләр өстәп, хаҗ сәфәре хакындагы ошбу мәкалә язылды.
 


---

в„– | 09.04.2013

PR белгече Айгөл Шәвәлиева: "Миллилек ул киемдәге бизәк кенә түгел" (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
10.04.2013 Дин
Соңгы елларда Татарстан башкаласында дистәләгән мөселман киеме дизайнерлары барлыкка килде, Казан хатын-кызлары сыйфатлы, кыйммәт булмаган мөселман киемнәре кия башлады, ди PR белгече Айгөл Шәвәлиева. Алдынгылар рәтендә "Bella Kareema" ширкәте икән, аның "Вконтакте" битендәге төркеменә дүрт меңнән артык хатын-кыз теркәлгән.

"Bella Kareema" мөселман киемнәре ширкәтен Диләрә Садриева оештырган. Ул ике ел ярым элек гаиләсе белән Мәскәүдән Казанга күченгән. Тумышы белән Мәскәү татар кызы. Яшь вакыттан дизайнерлык осталыгына ия булган. Татарстан башкаласында ире Арслан хәзрәт ярдәмендә мөселман киемнәрен тегүче ширкәт булдырган.

"Казанга күчкәнче үк бу проект турында берничә ел уйлап йөрдем. Тик вакыт булмады, балалар кечкенә иде. Инде Казанга күчкәндә алар үсеп буйга җитте һәм миңа хыялымны тормышка ашырырга шартлар туды", дип сүз башлады Диләрә Садриева. Ул 16 елдан артык яулык бәйли икән.

"Минем үземнән, сез мөселман кешесеме, бу киемнәрне каян алдыгыз дип сораучылар күп булды. Соңгы елларда яулыклы, мөселманча киенгән хатын-кызларга мөнәсәбәт яхшырды. Гомумән без башкаларга нинди мөнәсәбәттә булсак, алар да шулай җавап кайтара.

Мөселман хатын-кыз киемнәре тегүче хатын-кыз дизайнерларның барлыкка килүе гаҗәп хәл түгел, чөнки ислам динен кабул итүчеләр саны көннән-көн арта. Гадәттә, сәүдә үзәкләрендә ислам дине таләпләренә туры китереп киенү өчен бик күп эзләнергә кирәк. Бу күп вакыт һәм чыгымнар таләп итә. Ә без әлеге процессны җиңеләйтәбез. Күлмәкләребез инде таләпләргә туры китерелеп тегелгән.

Безнең мөселман хатын-кыз сурәтен купшы, зәвыклы, горур, ихтирамлы итеп күрәсебез килә. Бүгенге көндә фикерле, интеллектуаль булу модада. Шуңа да безнең киемнәребез дөньяга үз карашы булган, үз бәясен белгән хатын-кызларга юнәлгән. Ә алар үз чиратында рухи кыйммәтләре, яшәү рәвеше, фикер йөреше һәм тышкы кыяфәте белән ислам диненә карата уңай фикер тудыра", ди ул.

Диләрә Садриева - мөселман хатын-кызының өйдә дә, эшендә дә, җәмәгать эшләрендә дә өлгер һәм уңышлы була алуына бер мисал: ул өч бала тәрбияли, үз ширкәтен үстерә, яшь мөслимәләр өчен остаз да әле. Аның киемнәрен киюче кызлар еш кына Диләрә янына киңәшләшергә, тормыш тәҗрибәсен өйрәнергә килә икән. Дизайнер, эшкуар булудан тыш Садриева җәмәгатьчелек эшләрендә дә катнаша. Узган ел Казанда узган мөселман хатын-кызлар киеме фестивалендә жюри әгъзасы да булган.

Пиар белгече, эшкуар татар кызы Айгөл Шәвәлиева "Bella Kareema" киемнәрен киеп йөри. Аның сүзләренчә, Диләрә Садриева теккән киемнәрнең үзенчәлекле яклары шактый.

"Мин үзем бу дизайнерлык ширкәте белән 2012 елның җәй аенда таныштым. Ул вакытта Петербур шәһәрендә яши идем. Хәзерге заманда интернет зур мөмкинлекләр бирә, пәрәвез аша аларның киемнәрен күрдем һәм ул күлмәкләр миңа бик ошады. Биш-алты ел яулыкта йөрүемне искә алсак, кием таләпләренә туры килергә, мөселман кагыйдәләре буенча киенергә тырышам. Озак вакыт үз дизайнерымны эзләдем, таба алмадым. Чөнки миңа караңгы төсләр килешми, ә күп кенә дизайнерлар билгеле бер сәбәпләр аркасында мөселман киемнәрен кара төстә текте. Андый кием отышлы түгел, аралашкан кеше ачык булырга, балкып торырга тиеш. Диләрә Садриева остаханәсендәге киемнәр нәкъ мин эзләгән сыйфатларга ия иде, ак, ачык, аксыл төсләр өстенлек итә. Бәясе ягыннан да төрле ихтыяҗларны канәгатьләндерә ала.

Бу киемнәрне кигәннән соң Мәскәүдә, Петербурда эшләгәндә минем янга хәтта мөселман булмаган кешеләр килеп, "Читенсендерми торган, үзе ябык, үзе матур киемнәрне каян алдыгыз?" дип сораучылар булды.

- Диләрә Садриева иҗат иткән киемнәр берничә ел элек халык арасына таралган Төркия, гарәп илләре модасыннан нәрсәсе белән аерыла? Кайберәүләр кием динилек билгесе дип әйтә, син моның белән килешәсеңме?

- Төркия, гарәп киемнәрен кия башлаган вакытларны искә алсак, бу ун ел элек булды. Татар, Казан кызлары акрынлап исламга килеп яулык яба башлады. Күбесе тектереп киде, ул кыйммәткә төште. Шуннан чит илдә тегелгән мөселман киемнәре сатуга чыкты. Тик әле күпчелек халык яулыклы кызларны нормаль кабул итәргә өйрәнмәгән иде. Бүген инде Русиянең үз мөселман дизайнерлары бар.

- Ул киемнәрдә милли бизәкләр бармы дип сораучыларга ни диярсең?

Миллилеккә Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина зур өлеш кертә дип уйлыйм, берничә ел рәттән махсус фестиваль оештыра. Ләкин мин миллилекне киемдәге орнамент белән чикләмәскә киңәш итәр идем. Миллилек - ул тәрбия, мәдәнилек, ул фикерләү дәрәҗәсе, үз тарихыңны, милләтеңнең зур шәхесләрен белү. Динилек шулай ук яшәү рәвеше.

Әгәр дә инде зәвыклы, ябык киемнәр киясең икән, синең тышкы кыяфәтеңә генә бәя биргән түгел, шәхес буларак кыйммәтеңне белгән, рухи байлыгыңны исәпкә алучы кешеләр тартылачак.

Диләрәне дә, Айгөлне дә Русия башкаласында үтәчәк Мәскәү хәләл күргәзмәсе кысаларында узачак мөселман киемнәре фестивалендә күреп булачак. Айгөл оештыручы, Диләрә катнашучы. Анда чит илләрдән һәм Русиядән мөселман дизайнерлары җыелачак икән.

"Минемчә бу бик кирәкле чара, Шундый фестивальләр булганга күрә мөселман дизайнерларның саны елдан-ел күбәя. Аларның күбесенең хезмәтен 15 июньдә үтәчәк әлеге фестивальдә күрә алачакбыз, диде Айгөл Шәвәлиева.  

1

2

 


Рөстәм ИСХАКЫЙ

в„–--- | 10.04.2013

Татарның иң затлы, иң көчле тавышлары – Ваһапов фестивалендә!

$
0
0
10.04.2013 Мәдәният
7 майда бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 105 ел тула. Бу унайдан Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты үткәрелә. Ул 15 майда республикабызның иң затлы, иң абруйлы сәхнәләренең берсе булган – С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт Залында узачак.

Ваһапов фестиваленең иң күркәм сыйфатларының берсе – җырчыларның югары башкару дәрәҗәсе. 15 майда да фестиваль сәхнәсендә татарның иң затлы, иң көчле тавышлары чыгыш ясаячак – Филүс Каһиров, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Сиринә Зәйнетдинова! Шунысын да искәртик: киң катлам тамашачыга инде яхшы мәгълүм бу исемнәр – барысы да Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында җиңеп чыккан талантлар.

Сүз уңаеннан, фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы быел да дәвам итә. Аның соңгы турлары 23-25 апрельдә Зур концерт залының кече залында үтә. Ә җиңүчеләр исә нәкь менә 15 майда фестивальнең гала-концертында игълан ителәчәк. Димәк, 15 май - әле ул яңа талантлар, яңа исемнәр ачу тантанасы да! Һәрвакыттагыча, Ваһапов фестивале гала-концертына быел да мәшһүр кунаклар чакырылган. Алар арасында – дөньякүләм танылган легендар җырчы, СССРның халык артисты Зураб Соткилава (Мәскәү) һәм күпсанлы конкурслар лауреаты, виртуоз – музыкант Айдар Гайнуллин (Берлин).

Мәскәүдән киләчәк рус җырчысы Федор Тарасов та фестивальнең бер бизәге булачак. Күпләр хәтерли булыр, элегрәк елларда Федор Тарасов Рөстәм Яхин романсларын искиткеч башкарып Казан тамашачысын таң калдырган иде инде.

Инде һәркемгә билгеле – Ваһапов фестивале концертларында бары тик тере тавыш, тере музыка яңгырый! 15 майда үтәсе концертта исә җырчылар А. Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестры, Р.Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле һәм концертмейстер А.Лабзинага кушылып чыгыш ясаячак.

Башлана 18.30 сәг. Билетлар БКЗ һәм шәһәр кассаларында сатыла. Билет бәясе – 500-1000 сум.

Белешмәләр өчен: 8(843) 296-06-27.

Шулай итеп, 15 май С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт Залына – Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестивале гала-концертына – чын татар моңы, чын татар җыры бәйрәменә рәхим итегез!



 




в„– |

Укыган китапларым рус телендә, миңа кызык татарча китапны интернеттан табып булмый

$
0
0
10.04.2013 Матбугат
Китап укырга яратам мин. Берсен тәмамлауга, тизрәк яңа китап сайлый башлыйм. Хәзер бит китапны китапханәдән алып тормыйча яисә кибеттән сатып алмыйча да укырга була. Интернет тулы китап. Сайлыйсың да компьютерыңда саклыйсың. Моның өчен электрон китап кирәк.Үземнеке булмаганга күрә, укырга яратмаган дус кызымның электрон китабын күтәреп йөрим. Ун мең сум акча «түгеп» ник алган дисең инде син аны? Мода. Әйе, электрон китап тотып йөрү модада хәзер.

Акчаң булса, алырга кирәк. Дөрес, мин сайлап укый торган китапларның барысы да – урыс телендә. Ни өченме? Нәкъ менә миңа кызык булган татарча китапны интернеттан табып булмый. Бар, әлбәттә, бер сайт: kitap.net.ru (Татар электрон библиотека), тик анда Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» дигән шигыре дә булмагач, моңа бик гаҗәпләнеп, башка әсәрләргә күз йөртеп кенә чыктым.

Әни татар теле укытучысы булганга күрә, аны гел тинтерәтәм. Тап миңа ошарлык китап, дим. Фатир буйлап артыннан йөрим. Әни, киштәдән төрледән-төрле китаплар алып, миңа кыскача эчтәлекләрен сөйли. Юк, монысы ошамый, бусын укыдым инде мин, Фәнис Яруллинны да, Мөхәммәт Мәһдиевне дә укыдым, дим. Эдгар По сыман, О.Генри кебек язучылар бездә юкмыни соң, минем күңелемә шундыйларның әсәрләре якын, дип, әни биргән китаплардан баш тартам.

Университетның татар теле һәм әдәбияты факультетында белем эстәгәндә күп әсәрләр укылды. Ошаган әсәрләр дә булды: «Хыянәт» (Ф.Латыйфи), «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» (М.Юныс), «Матурлык» (Ә.Еники), «Хәят» (Ф.Әмирхан)... Соңгысын өч мәртәбә укыдым, ул – иң яраткан әсәремдер, мөгаен. Тагын булгандыр инде күңелгә ятканнары, тиз генә исемә төшми.

Берчак Ркаил абый Зәйдулла белән сөйләшкән чакта, аның китапларын укырга өлгермәвем турында ычкындырдым. Үпкәләде: «Син дә укымагач, кем укысын...» – диде.

Шигырьләр яратам анысы. Ркаил абыйныкын гына түгел, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй әсәрләрен дә укыйсым бар әле минем. Безнең татар теленең бер зур уңай ягы бар. Ир-ат язганмы, хатын-кызмы – укучы өчен алар язган шигырьләр үзләре турында кебек. Чөнки татар телендә род категориясе юк. Кыз кеше булганга күрә, минем өчен бу – зур плюс. Ни әйтсәң дә, безнең талантлы шагыйрьләребезнең күпчелеге ир-ат кавеменнән бит.

Дуслар белән чөкердәшеп чәй эчеп утырган чакта, үзеннән-үзе күңел шигърияткә тартыла башлый. Һәм мин шигырьләр сөйләргә тотынам:

Тормыш мине үзгәртте...
(Х. Туфан)
Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка...
(Һ. Такташ)
Эзләреңне ләкин эзлимен...
(Ә. Баян)
Туган телең әнә шул булыр...
(Зөлфәт)

Рус булсалар да, дус кызларым татар телен әз-мәз белә (Чаллыдан алар: Лера һәм Мария, татар телен мәктәптә яхшы укытканнар, күрәсең, Мәскәү урамнарында йөргәндә, сөйләшкәнне аңламасыннар өчен, без кайвакыт татар теленә күчәбез). Аңламаган сүзләрен дусларыма тәрҗемә итәм, ә алар миңа Есенин һәм Ахматова шигырьләрен яттан сөйли. Менә шундый экспромт шигъри кичәләр еш була бездә.

Мин ахыры көтелмәгәнчә тәмамлана торган новеллалар, катлаулы язмышлар турындагы романнар укырга яратам. Сюжетында кискен үзгәрешләр булса, геройларның психологиясе тулысынча ачылса, мин андый әсәрләрне укып бетермичә туктый алмыйм. Шундыйрак әсәрләр безнең әдәбиятыбызда тагы да күп булачагына ышанып яшим мин. 


Ләйлә ЯБАЛАК

в„– |

Акыл алтын, йөрәк салкын...

$
0
0
10.04.2013 Җәмгыять
Глобальләшү чорында яшибез. Дөньяны һәртөрле даирәдә, өлкәдә «бер кул астына җыю» барышы кискенләшә, милләтләрнең сулар һавасын көннән-көн кысалар. Дөньяда «төрлелек» аксиомасын кире кагучы гариплек торган саен ныграк сизелә. Тел мәсьәләсенә караш та шушы чагылыш җимеше. Телләрне гомумярашлы-универсаль аралашу коралына әйләндерү тенденциясе ачык төс алды.

Милләтнең тотрыклы үсеше барлыкка килү – озак еллар дәвамында бара торган күренеш. Без исә бер селтәнүдә мәсьәләне хәл итәргә җыенабыз, нәтиҗәсе аяныч – милли аңны формалаштыруны кызурак, хәтта ясалма алып барырга тырышу тарлыкка китерә башлады бугай. Без барыбыз да милләткә хезмәт итәбез, дибез. Кемнеңдер хезмәте күренә, кемнеңдер тырыш хезмәте төрле сәбәп аркасында артык шәйләнеп җитмидер. Әмма икенче агым да бар. Мин-минлек, бер-береңә юл бирмәү, «беләм»леккә тоташ дәгъва, башкалар фикерен имгәтергә маташу, профанация кызганыч күренешләр тудыра. Бу исә көчләрне таркатуга, бер-береңә ышанмаучанлык, шик-шөбһә китереп чыгара. Моның никадәр фаҗигагә китереп җиткерүен дин кардәшләребез арасында барлыкка килгән киеренкелектән күрә алабыз.

Туган телгә, дингә хөрмәт һәр җирдә күренсен иде. Туган телгә караш, рухи кыйммәтләребез мәсьәләсендә икейөзлелеккә урын калмасын. Зыялылардан күп нәрсә таләп ителә.

Зыялыларның уйлап бетермәгән шундый адымнары милләтнең рухи үсешенә, халкыбызның киләчәк яшәешенә куркыныч тудыра. Андыйлардан ерак йөрү күпкә хәерле.

Озак еллар мәгариф өлкәсендә, балалар арасында эшлим. Чаллы мәктәпләрендә, әлбәттә, татар теле укытыла. Программа кушканча, рус теле белән тигез рәвештә укытыла ул. Быелгы уку елында балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен курслар оештырылды. Меңнән артык тәрбияче, нинди милләттән булуына карамастан, татарча сөйләм минимумы буенча имтихан тапшырды. Оныгым бакчага йөри. Тәрбияче Татьяна Александровна аны ерактан ук: «Исәнме, Кәрим? Хәлләрең ничек? Әйбәт кенә килеп җиттеңме?» – дип татарча каршы ала, татарча саубуллашып, озатып кала. Бу һич тә бакчалар тулысынча татарча тәрбиягә күчкән дигән сүз түгел. Эшләп җиткермәгән нәрсәләр дә бардыр. Тик мәгариф идарәсе кулдан килгәннең барысын да эшләргә омтыла. Иҗади бәйгеләр, язучылар белән очрашулар еш була, милли матбугатка язылу да игътибардан читтә калмый. «Татар теленең киләчәк язмышы мәктәпләрдә хәл ителә, дәреслекләр начар, методика камил түгел», – дигән сүзләр белән килешмим. Камиллекнең чиге юк. Бу юнәлештә галимнәр, иҗади эшләүче мөгаллимнәр зур тырышлык күрсәтә. Методика, технологияләр төрлеләнә, һәркайсының уңай ягы, җитмәс җирләре бардыр. Әмма эш тукталмый. Татарча сайтлар ачыла, матбугат – дәүләти булсын, шәхси нәширләр тарафыннан булсын – телебезне гамәлдә яшәтүгә өлеш кертә. Телевидение, радио да татарча тапшыруларны күрсәтә, тыңлата. Китаплар чыгып тора. Анда да уйланалар, яңарышка омтылалар. Чынлыкта, әлеге өлкәдә эш итүчеләр арасында тел язмышына битарафлар сирәктер. Балалар газетасында эшләүче буларак әйтәм, бер генә җитәкчедән дә: «Ник кирәк сезнең газетагыз?» – дигәнне ишеткәнем юк.

Әле күптән түгел Роберт Миңнуллинның иҗатын өйрәнү буенча бер ай дәвам иткән фестивальгә йомгак ясалды. Төрле бәйгеләрдә кырык алты мең бала катнашкан. Халык шагыйре йомгаклау чарасына үзе дә чакырылган иде. Юл уңаеннан, алдан сөйләшеп тә тормыйча, шәһәребезнең 2 нче гимназиясе белән танышып чыгарга булдык. Гимназиянең үз тормышы – дәресләр бара. Музейга барганда, дүртенче сыйныф яныннан үтәбез. Ишек ачык. Көтмәгәндә мәктәп директорына:

– Рөхсәт итсәгез, балалар янына да кереп чыгыйк, Роберт абый көн саен килеп тормый бит, – дидем.

Шагыйрь каршы төште.

– Дәресне өзмик, алдан әйтелмәгәч, укытучы да кыен хәлдә калыр...

Гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, тәвәккәлләп, сыйныф ягына атлады. Килеп кердек. Укучылар күзендә очкыннар кабынды.

Исәнлек сорашкач, директор сорау бирде:

– Балалар, кунаклар килде безгә. Бу абыйларны беләсезме?

Балалар шау килделәр.

– Роберт абый Миңнуллин... Роберт Миңнуллин! – дигән тавышлар ишетелде.

– Ярый, рәхмәт, җавап дөрес. Роберт абыйның шигырьләрен беләсезме соң?

Балалар ярыша-ярыша шагыйрьнең шигырьләрен сөйли башладылар.

Бу хәлгә шагыйрь аптырап калды кебек хәтта. Мондый активлыкны көтмәгән иде. Шуңа күрә бәйгедә катнашучыларның санын әйткәч, ул ышангандыр дип уйлыйбыз. Монда һич арттыру юк иде.

Ни өчен язам? Менә шундый чаралар балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Иренмәскә генә кирәк. Ә мондый чаралар шәһәребез мәгариф идарәсе тарафыннан шактый үткәрелә.

Җанга тиеп торган нәрсәләр хакында әйтеп китим. Яңалык ачмыйм, әмма...

Җитешмәгәне шул: татар теле әкренләп гаиләләрдән китә бара. Чөнки кулланыш өлкәсеннән татар теле кысрыклап чыгарыла. Галәмне өйрәнүдә дә кирәкми, адәмне өйрәнүдә дә кирәкми. Аны күпме тырышып та, ясалма рәвештә «кирәк» итеп булмый шул. Татар дәүләте юк, телнең мөстәкыйль сакланышын, табигый үсешен тәэмин иткән төп факторга биш йөз ел элек балта чабылган. Бүген империя милләтләрне бетерүдә хәлиткеч адымны атлый – рус булмаган халыкларның телләрен юкка чыгару эшенә ныклап кереште. Күптән түгел кабул ителгән мәгариф турындагы канун, яңа стандартлар, БДИ – болар барысы да, ике чабата бер кием – милли үсешне бууны күздә тотып эшләнә. Мондый басым, милләтне мәҗбүриләп кысага куып кертү шартларында татар гаиләсенә тарихи миссия йөкләнә – һәр татар гаиләсе аралашу-тәрбияне фәкать татарча гына алып барырга тиеш. Без еш кына авылдан килеп, шәһәрдә төпләнгән милләттәшләребезне гаеп­либез. Имеш, алар ике-өч елда рус теленә күчә, балаларын татарчага өйрәтми. Бу күчеш, бәлки, озаграк та барадыр. Авылдан килгән кешеләр әле шактый еллар авыл белән шәһәр арасын таптый. Балалары каникулларны авылда, әби-бабайлары янында үткәрә. Татарчалары синеке белән минекеннән калышмый. Үз балаларымнан чыгып әйтәм. Куркынычы – берничә буын дәвамында шәһәрдә яшәп, катнаш никахлар белән чуарланып беткән гаиләләр күбәйгәннән күбәя. Алар татарча инде белмиләр, кирәккә дә санамыйлар. «Татар гаиләсе» фонды, «Татар гаиләсе» җәмгыяте дигәннәрне дә ишеткән бар. Әгәр алар чыннан да булып, нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга уйласа, беренче итеп тулы канлы татар җәмгыяте булдыру, татар гаиләсен тотрыклыландыруга йөз тотарга тиештер дип саныйм. Татарчаны гаиләдә генә өйрәтергә кирәк дигәнне аңлатмый бу. Күреп торасыз: Татарстан хөкүмәте, дәүләт структуралары ана телендә белем, тәрбия алуга, хәлләреннән килгәнчә мөмкинлек тудыралар. Ни өчен хәлләреннән килгәнчә? Шуннан артыгын рөхсәт итмәгәнгә. Вазгыять шундый, депутатлар да, башкалар да артыгын булдыра алмыйлар. Коллык, коллар... Без һаман кемнедер гаепләп утырабыз. Туксанынчы елларда күренгән күтәренкелек бетте, аяныч булса да әйтәм: тормыш итәргә кирәклеге күренеп тормагач, балаларда татарча укырга теләк көннән-көн кими. Соңга калу куркынычы яный, татар җәмәгатьчелегенә чынлап торып бу эшне үз кулына алырга туры киләчәк. Гаилә институтын оештырырга, аның нигезләмәсен, концепция-принципларын булдырырга, гамәли эшчәнлекне бүгеннән үк торгызырга кирәк. Монда шундый фондлар, җәмгыятьләр хәлиткеч рольне уйный алыр иде. Телне гаиләдә өйрәнү дигәч, кайбер кызу башлар гайрәт чәчә башлый. «Алай гына булмый ул», янәсе. Ничек була соң? Йөз даһиемыз үткен тел белән, кайнарланып «кирәк», «тиеш»ләрне санап чыгудан, бер-беребезне ничек эшләргә өйрәтүдән генә йөк урыннан кузгалмаячак. Акчасыз җәмгыять, фондлар, хәерче милләт хәрәкәткә сәләтсез. Хәерче милләт, дидем. Туган телебезне саклап тотучы, киләчәккә илтергә әзер катлам – авылда очын очка ялгап яшәүче татар халкы һәм шәһәрдәге үзаңга ия зыялылар (аларның да хезмәт хакы ташка үлчим). Алар бөтен татар халкының егерме процентын тәшкил итә. Калганнары маргиналлар – тел дисәң, уфтанып, башларын читкә боручылар яки кулларын селтәп китеп баручылар.

Мәхәллә нигезендә милләт тормышын оештыру идеясе дә һавада асылынып тора. Тормышчанлыгы торган саен югала...

Югары уку йортлары, гыйльми институтларның да йогынтысын көчәйтәсе бар.

Күп кимчелекләр төзәтелсә дә, ана телен өйрәнүгә караш тамырдан уңай үзгәрмәячәк. Татар телен саклау гына түгел, аның үсешен дә тәэмин итәргә кирәк бит. Бусы инде дөнья проблемасы. Тел икенче яссылыкка – кибертехнологияләр яссылыгына күчә бара. Аралашу, оештыру, идарә итү, икътисад, мәдәни тормыш тулысы белән компьютер кысасына кереп урнашты. Рус теленә терминнар чит телдән ничек килеп керсә, татар теленә ул шулай күчә. Рус теленең үз хәле мөшкел, мондый «хикмәтле тел»дән инде инглизләр үзләре дә зыян күрәләр. Телләрнең табигый хасияте юкка чыга. Кибертехнологияләр шулкадәр тиз үсә, яңадан-яңа терминнар, атамалар барлыкка килә, аларның күпчелеге, кыскартылып, ике-өч хәрефләрдән генә тора. Терминологиядә торгынлык, гомумаптыраш. Бу алгарышка өлгерми ул, Ходайның тамгалы бәндәләре – серле аерым төркем тарафыннан туктаусыз яңартылып торган киберүсешкә җитешә, ясалма телне үзләштереп, бәяләп, туган телгә адекват вариантын биреп бетерә алмый. Хәтта татарча терминнар булдырылса да, аны ничек кулланышка кертергә? Алгарыш, тыелгысыз үсешнең кешелекне кая алып барасын беркем дә белми. Болай барса, хәтта гел уңай гына була торып, телебез саклануы тәэмин ителсә дә, «ана теле» дигәнебез киләчәктә ничек булыр? Фараз итү куркыныч. Без бит ярты гасырдан артык уйланып йөреп тә, трактор-автомобиль техникасына кагылышлы саф татарча терминнар сүзлеген булдырып, аны кулланышка кертә алмадык. 2006 елда «Минем Чаллым» газетасы дөнья күргән иде. Шушы газетада эшләгәндә, машина төзелеше, автомобиль корылышына караган сүзлек булдыра башлаган идем. Кызык кына килеп чыгасы иде сыман. Татар телебездән автомобильгә кагылышлы байтак атамалар «таптым», кулланышка кертергә омтылышлар да ясадым. Әмма бу юнәлеш туктаусыз барырга, энтузиазмга корылырга тиеш түгел. Терминология – әһәмиятле тармак, күз уңыннан читтә калдырмаска иде.

Татар теле – шактый тотрыклы тел. Аның ныклык маясы зур булган. Алфавит ягыннан килеп карасак, бигрәк ачык күренә. Төрки нигез телебез рун язуын үзләштергән, бу язу мең еллар кулланышта булган. Аннан гарәп графикасына күчелгән. Изге Коръән теле татар теленең табигый үсешен башка яккарак алып кереп киткән. Телебездә төрки тамырлы атамалар үсүдән туктап, гарәп, фарсы алынмаларына өстенлек бирелгән. Аннан латин графикасына күчү. Кириллица хилафлыгына түзеп тору... Үзгәртеп кору елларында латин графикасы нигезендә алфавит эшләнде. Галимнәр, билгеле, тарткалаша башладылар, «минлек» күрсәтмичә эш итә алмыйбыз бит инде. Хикмәт анда түгел. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: шул елларда латин графикасы белән татар телен өйрәнгән балалар, нинди милләттән булуына карамастан, саф татарча, дөрес итеп сөйләшергә өйрәнде. Безнең телгә иң ятышлысы – латин графикасына нигезләнгән алфавит. Ул телнең аһәңен, яңгырашын югалтмый, телне үзләштерү дә җиңеләя. Инде менә Татарстан Дәүләт советы бу алфавитны гамәлгә кертү турындагы канунны юкка чыгарды. Тумаган килеш үлгән сыман булды инде, мәрхүм алфавит. Ә күпме галимнәребез бер-берсенең йөрәк итен ашады...

Туган телебез язмышы өчен чынлап борчылучыларны аңлыйм. Телебез бетү – татар халкы бетү дигән сүз. Димәк, без бу җиргә юкка килгәнбез, юкка гына татар булып яшәгәнбез булып чыга. Иманым нык, татар халкы Ходай тарафыннан җиргә мәңгелеккә җибәрелгән. Халык бетмәсә, тел дә бетмәячәк! Барлык мөмкинлекләрне дә эшкә җигәсе иде дә бит... Телне сак­ларга, үсешен тәэмин итәргә сәләтле милләттәшләребез аз түгел. Аларның акыллары алтын булса да, йөрәкләре салкын. Күбесенең күңелләрендә бар, әмма кулларыннан килгәнне дә эшләмиләр. Ни өчен? Куркалар. Бизнесларына, вазифаларына зыян килер дип уйлыйлар. Империя чигенүне белми, ул таркалып, җир йөзеннән югалырга гына мөмкин. Тел язмышын хәл итәрлек җәмгыяви институтлар барлыкка килмичә, үзара тарткалашу-ызгышуларны туктатмыйча, һәрьяклап бердәмлеккә ирешмичә торып, тынычланырга урын юк. Җәмгыять өлгерсә, зирәклек белән чын хезмәткә керешсә, телгә алырлык нәтиҗәләр күренсә, дәүләт, хөкүмәт тә бу юнәлештә иркенрәк эш алып барачак.  


Факил САФИН

в„–4 |

Ширин Аль-Анси: «Әле ярый судья булмаганмын!» (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
10.04.2013 Җәмгыять
Күпмедер дәрәҗәдә талант «бизәге» булган яшьләр белән аралашканда, мин болай, мин тегеләй, дип мактануларын еш ишетергә туры килә. Нинди уңышларга ирешүләрен, җиңүләрен тәмләп-баллап саныйлар. Ә менә Ширинне мактандыра алмыйча аптырап беттем. Җыр турында, гаиләсе, аеруча әбисе – Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина турында рәхәтләнеп сөйли ала ул, тик үзе катнашкан конкурс-бәйгеләр, уңышлары турындагы мәгълүматны келәшчә белән тартып алырга кирәк.

Әле өстәвенә әңгәмә­дәшем: «Мин көн саен төрле кеше булам. Иртәгә сорасаң, бөтенләй башкача җавап бирер идем, мөгаен», – дип тә күңелгә шом кертте. Интервью басылып чыкканчы, гомумән, икенче төрле уйлый башламаса ярар иде инде дигән шик белән тапшырдым язмамны.

– Иң беренче эш итеп, Ширин Аль-Анси шәхесенең кем икәнлеген ачыклап китик әле. Күпләр сине Гөлзадә апа Сафиуллина оныгы буларак кына белә...

– Гөлзадә Сафиуллина оныгы булуым миңа Аллаһтан бирелгән бүләк. Шушы исемне, шушы дәрәҗәне аклау өчен миңа әле байтак тырышырга кирәк. «Гөлзадә оныгы» дигән сүз генә бернинди бонус та бирми. Дәү әниемә хөрмәт бар, ә үземә хөрмәтне мин үзем яуларга тиеш.

– Җыр дөньясында үз урыныңны таптым дип саныйсыңмы?

– Кечкенәдән җырлап үстем. Сәхнә кешесе буларак, дәү әнием бу өлкәнең бөтен авырлыгын аңлата килде. Мин киләчәктә дә җырлаячагымны анык беләм, тик җыр төп һөнәрем булыр дип әйтә алмыйм. Төрле эш белән шөгыльләнермен, мө­гаен. Бертөрлелек тиз туйдыра мине.

– Социология белән генә канәгатьләнеп калмагансың (Ширин КФУның Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтында белем ала. – Авт.), ГИТИС югарылыгына да күтәрелгәнсең икән...

– ГИТИСка юллама биргән «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесенә рәхмәтем чиксез. Бүген әлеге уку йортының эстрада бүлегендә 2 нче курста читтән торып белем алам. Сәнгать ул – минем яраткан эшем. Тик җыр белән генә булмый, акылны да үстерү, бар яктан камил булу сорала. Моның өчен фән кирәк.

– Билгеле булганча, әниең дә сәнгатьтән ерак кеше түгел. Бертуганнарың да нәселегезнең җырлы-моңлы исемлеген дәвам итәләрме?

– Әнием бала чагында дәү әнинең концертларында биеп йөргән, хәзер сценарий төзү буенча ярдәм итә. Тик ул үзен фәндә тапты. Абыем Аммар Казан дәүләт медицина университетында белем ала, энем Мурад 3 нче сыйныфта укый. Аларның җыр белән бәйләнүләрен теләмим. Ул ир кеше һөнәре түгел. Җитди һөнәр алырлар, татар халкының күренекле вәкилләре булырлар дип уйлыйм.

– Синдә гарәп һәм татар каннары ага. Үзеңдә ике милләтнең дә сыйфатларын табасыңмы?

– Әйе, икесенең дә чалымнары бар. Тик миндә беркайчан да, мин кайсы милләт вәкиле, дигән шик­ләнү булмады. Татар мохитендә үскәнгә, яшәгәнгә, ул шул кадәр каныма сеңгән ки, хәзер ике дә уйламыйча: «Мин татар!» – дип әйтә алам. Гарәпләрнең менталитетын да аңлыйм. Анысын безгә әти сеңдерде. Гарәп илләренең табигате, чүл-далалары мине үзенә тарта, тик анда тора, аларча яши алмас идем, мөгаен.

– Көн саен төрле кеше булам, дигән идең. Җитди карарлар кабул иткәндә әлеге сыйфатың комачауламыймы?

– Дөрестән дә, мин бик төрле. Әле генә моңсуланып йөрсәм, бер-ике минуттан сикерә, көлә алам. Комачаулый, билгеле. Мин бик җиңел өлкәне сайладым, сән­гать бер төрле генә түгел бит ул. Әле ярый юрист, судья һөнәрләренә тукталмаганмын. Карарларыңны тик үзгәртеп утырыр идең (Көлә).

– Ничек уйлыйсың, җырга акча эшләү чыганагы итеп кенә карасаң, ул чын сәнгать буламы?

– Минем бу сорауга кистереп кенә җавап бирергә хакым юк, бары үзем өчен генә әйтә алам. Мәсәлән, бераз булса да акча эшләү ниятеннән, мин хәзер кафеда җырлыйм. Тик мин анда эшкә барам дип бармыйм. Алай дисәм, мине җыр түгел, башка уйлар биләп ала һәм мин чираттагы кабак җырчысына охшап калачакмын. Ә мин алай булуын теләмим. 


---

в„–--- | 10.04.2013

«Әнине күз алдымда яндырып, әтине асып үтерделәр» - фашист концлагереннан үзәк өзгеч хатирәләр

$
0
0
11.04.2013 Язмыш
Бүген 11 апрель — фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне. Казанда яшәүче Вера Бакаева — концлагерь баласы. Анда эләккән 15 мең сабыйдан нибары 9ы гына исән калган. Вера Георгиевнаның сугыш чорында гына түгел, тыныч вакытта күргәннәрен тыңлап утырганда да чәчләр үрә тора. Язмышы үзе бер китап.

Бакаева — Вера Георгиевнаның иреннән алган фамилиясе. Үзенеке — Монштукова. Вера Георгиевна белән аның фатирында очраштык. Аңа 82 яшь. Күпне күргән, олы яшьтә, 3 кенә класс белемле бу ханымның зиһене, җөмләләренең төзеклеге, тормыш юлын шуның кадәр эзлеклелек белән сөйләве искиткеч.
 
“ТУГАН ҖИРЕМНЕ БЕЛМИМ”

— Мәскәү янындагы Углич шәһәренә Ярославльдән күченеп килдек. Әти хәрби офицер иде, ул өйдә бик сирәк булды. Ә әни күченү белән балалар йортына пешекче булып эшкә урнашты. Шунда безгә кечкенә генә бүлмә дә бирделәр. Тиздән әни тагын бер бәби алып кайтты. Энемә Николай дип исем куштылар. Баш саны арткач, бүлмә тагын да кечерәйде. “Быел укырга да керәсең бар. Кызлар белән үзеңә күңеллерәк булыр”, — дип, әни мине өске катка, башка балалар янына менгереп җибәрде. Алар белән яши башладым. Бергә ашадык, бер бүлмәдә йокладык, — дип кечкенә чагын искә алып сөйли башлады Вера Георгиевна. — Укырга керәсе ел булгач, миңа 6 йә 7 яшь тирәсе. Без яшәгән балалар йорты ярлы булгандыр дип уйлыйм. Ашарга да юньләп юк иде, кием-салым, уку кирәк-ярагы да бар дип хәтерләмим. Балаларга шахмат түгәрәге эшләде. Теләгәннәр мандолинага йөрде. Соңгысын аеруча яраттым. Музыка, җыр дигәндә эреп китә идем. Мандолинада ярыйсы гына уйнарга өйрәндем. Кәгазь кисәкләре белән тәрәзә җылытканны, солдат сумкасы тутырганны хәтерлим. Анда күлмәк, тастымал, итек салдык. Кызганыч, әни бик аз сүзле кеше иде. Кайда туганны, үзе турында, әти, туганнар хакында берни сөйләп калдырмады. Ярославльдән күченеп килгәнне хәтерләгәнгә күрә, туган җирем шулдыр дип, берничә ел элек архивка мөрәҗәгать иттем. Әмма уңай җавап булмады. “Андый кеше бездә юк”, — диделәр. Кем белә, бәлки, яшь чакта ук ныклап эзләнсәм, кайда туганымны табар идем. Әмма ул вакытта үзем дә кирәксенмәгәнмен, күрәсең. Заманы да ул булмагандыр, өйрәтеп торучы да юк иде. Бүгенгәчә туган җиремне белмим.

“КОНЦЛАГЕРЬДА 15 МЕҢ БАЛАНЫҢ 9 Ы ГЫНА ИСӘН КАЛГАН”

— Немецлар Мәскәүгә килә башлагач, балалар йортын эвакуациягә әзерләделәр. Анда барлыгы 120 бала булганбыз. Китәсе көнне әти кайтып керде. “Офицерлар үз гаиләләрен теләсә кая алып китеп урнаштырырга хокуклы. Мин сезне сакларга тиеш. Җыеныгыз”, — диде ул. Әмма әни аның белән китәргә уйламады да! “Син нәрсә?! Минем монда 120 бала. Аларны кемгә калдырыйм? Минсез нишләрләр?” — дип каршы төште.

Без килгәндә Идел елгасы баржа, пароходлар белән мыжлап тора иде. Якын-тирә бөтен шәһәрләрдән әкренләп бер урынга җыелганнар, күрәсең. Мәскәү, Ленинград, Ростовтан кешеләр бар иде. Без иң соңгы баржага төялеп китеп бардык. 3 көн, 3 төн караңгыда йөздек. Безнең белән тәрбияче һәм әни генә иде, — дип сөйләвен дәвам итә Вера Георгиевна. — Әни безгә булганын ашатырга тырышты. Кечкенә ипи кисәгенә юка гына итеп розмарин сылап утырганы истә калган. Ул вакытта аны май урынына кулланалар иде. Ә тәрбияче безнең һаман бергә булуыбызны теләде. “Берүк таралышмагыз. Бер-берегезгә елышып утырыгыз. Мин барыгызны да күреп торырга тиеш”, — диде. Без илдә сугыш барганын белмәдек тә. Тәрбияче апа да, әни дә бернәрсә сөйләмәде. Ә бәлки алар үзләре дә берни белмәгәндер?

Берзаман бик каты шартлаулар башланды. Немецлар баржаларны шартлаталар икән. Күз алдында берничәсе күккә очты. Без барганына да эләкте. Баржа икегә ярылды. Кемдер шундук үлде, берникадәребез суга барып төште. Коточкыч мәхшәр башланды. Күз алдыгызга китерегез: елаш, акырыш, төртеш, өзгәләнеп беткән гәүдәләр — аны аңлатып бетереп булмый. Яр бик ерак түгел иде. Әмма мин йөзә белмим бит! Инстинкт буенча куллар белән чәбәләнәм-чәбәләнәм, бер батам, бер калкам. Шунда мине бер хатын тотып алды. Ә мин һаман чәбәләнүемне дәвам итәм. Бу кеше: “Тукта, тынычлан! Икебезне дә батырасың бит”, — диде.

Яр буена исән чыктык-чыгуын, әмма анда безне немецлар көтеп тора иде. Суга батучылар бихисап булды. Чыгу белән бөтен халык арасыннан әни белән энекәшне эзләргә тотындым. Коля әни кулында иде бит. Ул яңа туган бала. Халыкны ера-ера “әни-әни” дип кычкырам. Кеше тавышын кеше ишетми. Сөйләшә белгән балалар әниләрен, аналар балаларын әнә шулай эзләде. Ниһаять, табыштык! Алар исән иде. Бик сөенештек, — дип күз яшьләрен сөртә Вера ханым. — Ә аннары немецлар халыкны аерырга тотынды. “Юда, Юда” дип яһүдләрне эзләделәр. Арада бер ир-ат: “Я русский, я русский”, — дип акыра. Үзен үтермәскә ялвара. Шул ир-атны барыбер күз алдында атып үтерделәр. Берничә немец берьюлы атты аңа. Шуны күреп аңымны югалтып егылдым.

Белмим, күпме ятканмындыр, олы кешеләрне бер күчкә, балаларны — икенче, ә күкрәк балаларын аналарыннан аерып ала башладылар. Яңа туган сабыйлар белән немецларның мәшәкатьләнеп торасы килмәгән, күрәсең. Аларны аерым бер өемгә җыйдылар. Арада немецларга бик каты карышкан аналар да булды, әлбәттә. Әни шундыйлардан иде. Коляны алырга теләп кулын сузган немецны ул тырнап, тешләп бетерде. Баланы бик каты кысып тоткан иде. Андыйлар белән дә озак сөйләшеп тормадылар. Аларны башка бер төркемгә җыйдылар. Барлау, бүлү тәмамланганнан соң, нәкъ менә шушы әниләр һәм бәбиләр төркемен яр буендагы бер иске сарайга кертеп тутырдылар. Тәрәзәләре юк, бердәнбер ишеген ачылмаслык итеп бикләп куйдылар да, тирә-ягына ниндидер сыекча сибеп, ут төртеп җибәрделәр. Берничә минуттан кайнар утка түзә алмыйча, акырган, чинаган, “зинһар, ачыгыз, чыгарыгыз”, дип ялварган, яшь балалар тавышы белән тулган тулы бер сарай ыңгыраша башлады. Безне сарай тәмам янып беткәнче, тавышлар бөтенләй тынганчы каратып тордылар. Күз алдында әнием, бергәләшеп
уйнарга да җитешмәгән энекәшем янып үлде, — дип елый-елый сөйли Вера Георгиевна.

Шушы вакыйгадан соң кечкенә кызчык, бүгенге тел белән әйтсәк, тирән депрессиягә чума. Телдән кала, бертуктаусыз тыныч кына елый да елый ул. Исән калганнарны немецлар каядыр алып китә. Үзләренең кайдалыгын балалар гына түгел, зурлар да белми. Көне буе барганнан соң, кичен кайда туры килсә, шунда йоклаталар аларны. Басу, урманда калсалар, салкын җирдә, туры килсә, берәр авылда. Башта җиргә олыраклар, аларның өстенә кечерәкләрне урнаштырганнар. “Зурлар балаларга салкын тимәсен дип курыкканнардыр инде. Көз иде бит”, — дип искә ала Вера ханым. Ашау авылда кунган төннәрдә генә эләгә аларга. Монда яшәүчеләр бар булганы белән уртаклашалар. Ялгызы гына бертуктаусыз елап барган кызга ике кечкенә бала иярткән бер хатын сүз ката. “Синең беркемең дә калмадымы әллә? Кайчаннан бирле елап барасың. Әйдә, безгә елыш”, — ди ул.

— Юлда барганда бертуктаусыз шартлаттылар. Чираттагы бер шартлауда шушы Оксана апа безне гәүдәсе белән каплап, җиргә егылды. Гадәттә, шартлау бетеп күпмедер вакыттан соң торып тагын китә идек. Ә бу юлы ул тормады. Гәүдәсен әзрәк этеп карасам, авызыннан кан агып ята. Үзе үлде, ә безне үлемнән коткарды ул. Зурлар ярдәм итмәсә, аның астыннан без чыга да алмас идек. Ул вакытта юлда бик күпләр ятып калды бит. Аларны соңрак кем дә булса җирләде микән? Ике баласын, минем гомерне үзенеке бәрабәренә саклап калган әлеге Оксана апаны гомерем буе искә алып яшәдем. Кара чәчле, озынча борынлы иде ул. Ә үсә төшкәч, үземә сүз бирдем: әгәр исән калып кияүгә чыксам һәм кызым туса, Оксана дип кушачакмын, дидем.      

Шул рәвешле берничә көн баргач, тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган немецлар территориясенә килеп җитәләр. Кешеләрне җиргә салам җәелгән озын бер баракка, төркемләп бүлеп, төрле бүлмәләргә урнаштыралар. Бу — меңәрләгәннәрнең гомерен өзгән, исән калганнарның сәламәтлеген алган, буыннан-буынга куркыныч итеп сөйләрлек концлагерь була. Вера Георгиевна монда 2 кыш уздырган икән.

— Беренче көнне үк атышкан тавышка уянып киттек. Барыбыз да урамга йөгереп чыктык. Ә анда буеннан-буена тезелеп киткән баганаларда кешеләр асылынып тора. Үзләре әкрен генә җилдә чайкалалар. Арада берсен шундук танып алдым. “Әти, әти”, дип йөгереп китүем булды, мине, мылтык атып, шундук туктаттылар. Бер пуля аякка тиде. Мин барып та җитмәстән егылдым. Җилдә чайкалып торган әтинең гәүдәсе томан эчендә калды, — дип искә ала Вера Георгиевна. — Әлбәттә, яралы аягымны карамадылар. Беркемгә өметләнеп булмый. Ни тере, ни үле килеш җирдән шуышып йөрдем. Ярасы әллә ни зур булмаса да, бәйләп куймагач, бик тиз бозылды ул. Кан акты, салам, чүп кереп тулды. Берничә көннән кортлап та чыкты. Чүгәләп утырган килеш берәмтекләп чүпләгәнне яхшы хәтерлим.

Безнең бүлмәдә якынча 50 кеше булгандыр, — дип сөйләвен дәвам итә Вера Бакаева. — Мәхшәр эчендә яшәдек. Немецларга кан тапшыра идек. Кайчагында көненә берничә тапкыр алалар. Ә ашату юк дәрәҗәсендә! Үзебез тапкан үлән, ниндидер бәрәңге кабыкларыннан шулпа кайнаттык.

Процедура бүлегенә безнең бүлмә аша барырга кирәк иде. Бик кечкенә, күп булса, 1-1,5 яшьлек сабыйларны арбага тутырып алып кергәннәре аеруча хәтердә калган. Берничә секундтан бала “чыр-р” итеп акырып елый башлый, аннары озак та үтми тавышы тына. Шулай бөтенесе беткәнче. Аннары инде үле гәүдәләрен керткән арба белән алып чыгып китәләр иде. Нишләткәннәр аларны, каннарын алганнармы, органнарга тотканнармы — бер Алла белә. Ә безнең бүлмәдәгеләргә, кан алудан тыш, ниндидер даруларны сыный башладылар. Немец кадый, үзе безнең күзгә карый. Күз алмалары зурая башлагач, чыгарып җибәрә иде. Әлеге уколдан соң бик каты авыз кибә, җирдә яткан бер бөртек салам да бүрәнә кебек күренә, аннан зур итеп атлап чыгарга тырышасың. Читтән карап торганда бик сәер күренеш инде. Мин шуышып кына йөргәнлектән, аеруча авыр булды.

Берөзлексез кан тапшыру, эксперимент рәвешендә эшләнгән уколлар эзсез узмый. Баракның шушы бүлмәсендәге кешеләрнең барысының да тешләре коела башлый. Верага ул чакта 9 яшь була.

— Аңкау авырта, ул зәп-зәңгәр булып шешә иде. Кап-каты тешләр бармак белән тиюгә килеп чыгалар. Шулай берәмтекләп бөтен тешне чүпләп бетердем. Кан юк. Әйтерсең түтәлдән чүп үләне йолкыйм. Бер уч теш җыелды. Ә авыртуны аңлатып бетереп булмый. Авызга берни каба торган түгел. Берзаман ипи кисәге бирделәр. Ашый алмыйм, суырып булса да йөрермен, дип аны җеп белән муеныма асып куйдым. Әлеге ипи кисәге миндә бик озак торды. Тәмгә бик ачы иде ул. Ашап булмас дәрәҗәдә.

Концлагерьда немецлар тоткыннарны ничек кенә мыскыл итмиләр! Бер хатыннан, кечкенә кызы белән уртага чыгарып бастырып, сорау алалар. Ян-якта тоткыннар, немецлар тора. Тәрҗемәче ярдәмендә “Ирең кем?” дип сорыйлар. Хатын берни эндәшми басып тора. Кат-кат сорыйлар аннан. Ә ул һаман берни әйтми. Шунда бер немец зур гына пычак, такта кисәге алып килеп, ана янында торган кызчыкның берәмтекләп ике кулындагы бармакларын кисеп бетерә.

— Алар тавышы бөтен галәмгә таралгандыр. Баланы анага, ананы балага якын җибәрмиләр. Тәки бер-берсенә карап елап тордылар. Аннан ул кызчыкны безгә таба җибәрделәр дә, уртада калган әни кешене икенче бер олырак яшьтәге баласы белән янәшә бастырып, ут төртеп яндырдылар. Без боларның барысын да карап торырга тиеш идек, — дип тетрәнеп сөйли Вера Георгиевна. — Аларны хәзер дә бик еш искә алам. Ананың үҗәтлеге шаккатырлык. Ә ире разведчик булган икән. Немецлар офицер һәм разведчиклардан, аларның гаиләләреннән аеруча нык үч алды бит.   

Ул арада безнең солдатлар бу территориягә якынлашканнар. Немецлар, әлбәттә, моны белә һәм концлагерьда калган кешеләрне дә атып үтерә башлыйлар.

— Ишекләрне ачтылар да чыгарга куштылар. Халык чыга бара, немецлар ата тора. Мине үлемнән яралы аягым гына коткарып калды. 2 ел дәвамында тәки басмадым, шуышып йөрүемне дәвам иттем. Халык белән мин дә ишеккә таба шуыштым, ә үле гәүдәләр минем өскә ава торды. Шулай итеп аста күмелеп калдым. Караңгылыкка чумдым.

“БУ БАЛАЛАРНЫ САКЛАГЫЗ!”

— Аягын ампутацияләргә кирәк. Саклап калып булмаячак. Бик күп вакыт узган бит.

— Юк! Бу баланың аягын ничек тә саклап калырга кирәк! Ул бит булачак хатын. Аның беркеме юк. Ул ятим. Кем карар, ничек яшәр?

— Янымдагы ике ак халатлы табибның әнә шулай сөйләшүенә уянып киттем, — дип сөйләвен дәвам итә Вера ханым.

Ул вакытта госпитальгә эләккәнен дә, үзе белән ни булганын, алай гына да түгел, исем-фамилиясен, кыскасы, берни белми, тулысынча хәтерен югалтып айнып китә.

— Миннән: “Әниең бармы?” — дип сорыйлар. Ә мин: “Белмим. Нәрсә соң ул “әни”?” — дим. Хәлемне табиблар шундук аңлап алдылар. Медицина карточкасына “Валя Кубанцева” дип һәм якынча туган елымны язып куйдылар. Аякны дәваларга алынган хирург бик яхшы карады. Берничә көннән ул миңа култык таяклары алып килеп бирде. Әмма әле бик хәлсез идем, — дип госпитальдә яткан чагын сөйли Вера Георгиевна.

Култык таягына таянып әкрен генә йөргән кызчык белән солдатлар бар булганын бүлешәләр. Кәнфит, кечкенә генә кисәк шикәрне беренче тапкыр шул чакта татып карый. Ә көннәрнең берсендә ул башка бер палатаның ачык ишекләре аша теге чакта әнисе, башка кешеләр күз алдында немецлар бармакларын кисеп җәфалаган кызны күреп ала. Күрә һәм шундук таный! Тиз генә янына кереп, кулындагы шикәрен аның авызына каптыра, табиблардан, мин аны беләм, янына кереп йөрергә рөхсәт итегез, дип сорый. Кызчыкның ике кулы да бәйләнгән, селкенми торган була. Үзе сөйләшми иде, дип искә ала аны Вера ханым. Әмма табиблар аңа бу кыз янына кереп йөрергә рөхсәт итмиләр, ярамый, читтән генә карарсың, дип аңлаталар.

— Госпитальдә шактый озак яттым. Аннары безне, концлагерьдан исән калган 9 кешедән бишебезне сайлап, Татарстанга җибәрделәр. Бармаклары киселгән кыз шунда дәваланып калды. Табиблар һәм солдатлар безне “Бу балаларны саклагыз. Аларның күрмәгәне калмаган” дип кулдан-кулга күтәреп, бер-берсенә тапшырдылар. Хәерчелек, кияргә кием дә юк иде безнең. Өстебезгә госпиталь одеялларын япканнар иде. Барыбызны да өсте брезент белән капланган зур кәрзингә утырттылар. Чебешләр кебек бер-беребезгә сыенып утырганлыктан, туңмадык та. Юлда барганда кайсыбыз йоклады, кайсыбыз уянды.   4 солдат саклап барды. Күпмедер барганнан соң, болар чәй эчеп аласы иттеләр. Шунда түгәрәкләнеп утырган килеш берсе “Черный ворон” җырын җырлап җибәрде. Аңа башкалар да кушылды. Бу беренче тапкыр җыр ишетүем иде. Белсәгез, шуның кадәр матур башкардылар! Тын да алырга куркып тыңлыйм, үзем елыйм. Ә алар үзәк өзгеч итеп суза-а-лар. Шунда “Черный ворон” җыры күңелемә гомерлеккә кереп калды. Әлеге вакыйгалардан соң күпме вакыт узды, миңа инде 83 яшь тула, ә аны һаман яратып башкарам. Җырлаган саен түгәрәкләнеп утырган солдатлар, аларның чәе, брезент эчендә бөрешкән үзебез күз алдына килә. Матур җырлар күп булса да, “Черный ворон” иң яратканына әйләнде. Аны туры килгән саен җырлыйм. Туган көн, башка мәҗлес булсын — башкармыйча калмыйм. Күз яшьләрсез җырлый да алмыйм. Йөрәк нәкъ беренче ишеткәндәгечә тибә, — дип бите буйлап мөлдерәп аккан яшьләрен сөртә ул. 

Балаларны Зәй районының Түбән Биш авылына алып килеп җиткерәләр.

— Татар авылы. Кешеләре дә без аңламаган телдә сөйләшә. “Бетте баш. Тагын немецларга эләктек” дип йөрәк “жу” итте. Әмма татарлар әйбәт кешеләр булып чыкты. Авыл халкы безне бик яратты, кызганды. Көн дәвамында ашарга ташыды алар. Кем эремчек, кем каймак, кайсы бәрәңге пешереп алып килә. 2 атна дигәндә, минем бит менә болай булды, — дип кулы белән туп сызып күрсәтә Вера ханым. — 4 ай эчендә авылдагы бөтен татарлар белән дуслашып өлгердек. Үзебез дә азрак аларча сукалый башладык.

Зәйдән аларны Яшел Үзән районының Федот авылында урнашкан балалар йортына күчерәләр. Вера һаман Валя Кубанцева исеме астында, үзе турында берни хәтерләмичә, госпитальдә биреп җибәргән култык таяклары белән йөрүен дәвам итә. Директорлары Ефим Михайловичны Вера Георгиевна хәзер дә гел җылы сүзләр белән искә ала. Тынычлык, туйганчы ук булмаса да ашарга ризык булгангамы, көннәрнең берендә кызчык кисәк кенә үзенең исемен исенә төшерә.

— Мин Вера бит, Вера! Ефим Михайлович, минем исемем Валя түгел, ә Вера, — дип йөгереп бара ул директоры янына.

— Ефим Михайлович бик шаккатты. Каушап калды, шундук бөтен документларымны төзәтә башлады. Аннары соң ике җилкәмнән тотты да тотынды селкергә! “Молодец, Вера, молодец! Әйдә, тагын исеңә төшер. Тагын исеңә төшер”, — дип җилкәләремне селки-селки елады ул, — дип искә ала хәзер Вера Георгиевна.

Ул көнне башка берни дә исенә төшерә алмый. Ә шулай да боз инде кузгалган. Тагын 2 атнадан соң ул фамилиясен, әти-әнисен, концлагерь тормышын — барысын да бөтен нечкәлекләре белән исенә төшерә.

“БАРЫСЫ ДА ФРОНТ ӨЧЕН!” 

Балалар йортындагы берничә баланы Казанга мех комбинатына эшкә урнаштырырга алып киләләр. Чират Верага җиткәч: “Син әле бик кечкенә, яшең дә тулмый, бар, әлегә кайт”, — диләр.

— Бөтен балалар арасыннан бер миңа гына шулай дип әйттеләр бит! Ә минем шуның кадәр эшлисе, башкача яшисе, ниһаять, туйганчы ашыйсы килә иде! Зинһар, алыгыз, менә күрерсез, бик әйбәт эшләрмен! Балалар йортына җибәрмәгез генә. Барыбер качачакмын, — дип зурларча каты тора Верочка. — Үзсүзлегем җиңдеме, тома ятим дип кызгандылармы, кыскасы, ризалашты болар. Хезмәт кенәгәсендә 11 яшемне 13 кә, 1932 елымны 30 га төзәттеләр дә, калырсың, алайса, диделәр. Сызып төзәтелгән, “исправлено верно” дигән зәңгәр пичәтле әлеге кенәгә — иң кадерле документларымның берсе.

Комбинатта җитәкче һәм тәрбиячедән кала бүтән бер зур кеше дә булмый. Бөтен эшне 250 бала алып бара. Барысы да тома ятим.

— Шуның кадәр дус, бер гаилә булып яшәдек. Һәрвакыт планны үтәдек, күпчелек очракта арттырып та эшли идек, — дип искә ала Вера Георгиевна.

Ул хәзер анда ветераннар советы рәисе булып тора икән. Ел да очрашабыз, сый-нигъмәт тулы өстәл, бүләкләр бирәләр, ди. Кызганыч, 250 баладан хәзер 21 әби-бабай гына исән икән.                                  

— Эшемне шуның кадәр яратып башкардым. Башта күлмәк-чалбар, 13 яшьтә зурларга йон, тиредән туннар тегә башладым. Барысы да фронт өчен дип эшләдек. Һәрбер эшемне яратып кына түгел, ачу белән эшли идем. Әйтерсең немецка үч итәм. Чираттагы зур хәрби заказны да башкаларга түгел, ә нәкъ менә миңа бирде җитәкчебез. Булдырсаң, син генә, Вера, җитештерсәң — бары син генә. Зинһар, ал, диде. Ничек баш тартасың? Ул заказны 3 көн, 3 төн эшләдем. Көндезен йөгереп кенә ашап киләм, урамга чыгып бераз җилләнеп керәм дә янә эшкә тотынам. Кунарга цехта кала идем. Ничек итсәм иттем, ә заказны вакытында өлгерттем! Әмма шуннан соң хастаханәдә уянып киттем. Эшне төгәлләп бетергәч, аңымны җуеп егылганмын икән. Берничә көн ятып чыгарга туры килде. Әмма нинди горурлык хисе кичердем! — дип сөйли Вера Георгиевна.

Эш өстәле зур, биек булганга күрә, кечкенә Вера материалларны өстәл буенча тезләнеп йөреп кисә торган булган. Берсендә аның шул рәвешле эшләвен җитәкчеләре Комиссаров күреп ала да янына чакыра.

— И-и, бала гына шул әле син, — дип Вераны сөеп, башыннан сыйпап куя.

— Зурларча эшләсәк тә, без балалар идек шул әле. Аның менә шулай итеп яратып башымнан сыйпавында күптәннән онытылган әти җылысы тойдым. Нәкъ әти кебек сыйпады бит ул мине! Күпме авырлыкны еламыйча да түзәргә өйрәнеп килгәндә аның йомшак итеп бер сыйпавы мине үксетер дәрәҗәгә җиткерде. Күпме еллар узса да, баш очымда аның кул җылысын хәзер дә тоям, — дип җитәкчесен искә ала Вера Георгиевна. — Соңгы 10 елда Комиссаровның каберен карап, чистартып торам. Шул вакытта жәлләп, бер уч җылысын биргәне өчен аңа бик рәхмәтлемен.

Җитәкче шул ук көнне өстәл әйләнәсе басып эшләргә уңайлы булсын өчен күтәртмәләр ясарга боера. Икенче көнне алар инде әзер була.

Вера Георгиевна монда төгәл 30 ел эшли. Тырышлыгы, һәрвакыт планны үтәп барганы өчен аны күпсанлы медальләр белән бүләклиләр. Беренчесе, Сталин башлысы, 1944 елда ук бирелә. Заводта эшли башлаган елларын, ничек кенә авыр булмасын, Вера Георгиевна гел уңай яктан сөйли. Ниһаять, аның тамагы туйган, чөнки эш урынында көненә 3 тапкыр бушлай ашату каралган. Монда аларга үзләренә тунга чаклы бушка тегәргә рөхсәт булган. Җәйге 2 айны сәламәтләндерү лагеренда уздырганнар.

6 сум күләмендәге беренче хезмәт хакына Вера Георгиевна туңдырма алып ашыйсы итә. Ул 12 сум тора икән. Үзе белән эшләгән дус кызы да кушылгач, икесенә берне алалар да, урталай бүлеп ашыйлар. Икенче хезмәт хакы 9 сум була. Аңа Вера Георгиевна кекс сатып ала. Йомшак, свежий кексны хәзер дә яратам, ди.

8 яшендә тома ятим калып, 11 яшендә завод тиклем заводта эшләп чыныккан Вера Георгиевна: “13 яшемдә тормыш алып барырга өйрәнгән идем. Айга ике тапкыр бирелгән хезмәт хакына ашарга пешерә, кирәксә, кибеткә барып үземә кием ала, кирәксә, тегеп кия идем”, — дип искә ала. 

“ИРЕМ БЕЛӘН 60 ЕЛ ЯШӘДЕК”

Вера Георгиевна булачак иренә бер күрүдә шашып гашыйк була. Комбинат каршындагы ике тулай торакның берсендә кызлар, икенчесендә ир-егетләр яши. Беренче үбешүдә үк ясалма протез тешләре килеп төшә аның.

— И оялдым да соң! Тизрәк йөгереп китеп бардым, — дип искә ала Вера Георгиевна. — Тулай торакка яңадан күпме килсә дә, чыкмадым. Үзем бертуктаусыз елыйм, оялам, үзем сагына идем. Вахтер апага да: “Бүтән кертмә”, — дип әйтеп куйдым. Әмма күпме качып ятарга була? Григорий мине урамда барганда куып тотты. Ни генә булмасын, мине яратуын, ничек бар, шулай кабул итүен әйтте. Тиздән без өйләнештек. Ул вакытта миңа   18 яшь тулган иде.

Григорий Арча районының Иске Чүриле авылыннан була. Әтисе фронтта үлеп кала, соңрак әнисе 4 балалы иргә кияүгә чыгып, бергә яши башлыйлар. Хатыным дип алып кайткан Вераны каенана бер күрүдә үк ошатмый. “Әрсез, усал күренә. Күп сорап тормас, мине дә кыйнар”, — ди. Әмма егет тә үҗәт. “Ул балалар йортында үскән. Тормыш аны усаллыкка өйрәткән”, — дип хатынын яклап чыга. Соңыннан, инде еллар узгач, килен каенанасының балаларына караганда да якынрак кешесенә әйләнә. Бүген үпкә сакламаса да, хәтер калдырырлык бер вакыйганы Вера Георгиевна сөйлисе итте.

— Атна ахырында Арчага кунакка кайттык. Үзләре дә ишле гаилә, өстәвенә кияүгә чыгып балалар тапкан каенсеңелләр дә гаиләләре белән шунда иде. Каенана табын әзерләде. Аларда бөтен кеше сыярлык озын өстәл тора иде. Шунда миннән башка бөтенесен ашарга чакырды ул. Теләмәсәм дә, Григорий мине көчләп диярлек үзе янына утыртты. Утырдым, ләкин тәлинкә белән калак юк. Бөтен баласы каршында бар, минекендә генә юк. Моны сизгән балалары да, син нәрсә инде, әни, бәхиллә үзләрен, дип әйтеп карадылар. Әмма мин анда утыра алмый идем инде. Күңелем тулып елап җибәрдем дә, тизрәк күрше әбигә кереп йөгердем. Шушы вакыйгадан соң төгәл   10 ел каенанага кем дип тә дәшәргә белмәдем. Әни дип түгел, хәтта исеме белән дәшәсе килмәде үзенә. Дуслашырга беренче адымны ул ясады. Соңыннан без аның белән бик якынайдык. Мине балаларыннан артыграк күрде. Хастаханәдә үлем түшәгендә ятканда да башка берәүне түгел, ә мине көткән ул. Табиблар, бер бүлмәдә яткан авырулар сөйләде. Кызганыч, әз генә соңга калып килдем. Җитешә алмадым. Әмма күңелем белән сизеп тордым, шул вакыйга өчен гафу үтенәсе килде аның миннән.

Вера Георгиевна белән Григорий Федорович 60 ел бергә яшиләр. Башка сыймаслык хәл, әмма үзенең концлагерьда булганын Вера ханым иренә 18 ел яшәгәннән соң гына әйтә.

— Безгә анда булганны беркемгә беркайчан әйтергә кушмадылар бит. “Ватанны сатучы буласыз. Сезне беркайчан эшкә, укырга алмаячаклар”, — диделәр. Гәрчә без балалар гына булсак та, — дип искә ала Вера ханым. 

Үзенең ирен Вера ханым мактап, сагынып туя алмый.

— 2 югары белемле, итагатьле, тыныч кеше иде. Кирәксә, тегә алды, кирәксә, бәйли белде. Бик хуҗалыкчан. Мине бөтен авырлыклардан саклап килде, — ди.

Григорий дәдәй бик күп еллар “Свияга”да эшләгән, баш механик вазыйфасын башкарган. Вера ханым белән гаилә архивын карап, фотоларны барлап утырабыз. Шунда ул миңа моңарчы беркемгә күрсәтмәгән, беркемгә укытмаган ире белән язышкан хатларны укырга рөхсәт итте. Балалар йортында үсеп, кечкенәдән җаваплы булып өйрәнгәнгәме, Вера Георгиевна булганны саклап, заманында бик мөһим тоелмаган кыска хатлар, вак-төяк язуларны җыеп барган. Әле ярый туплаган! Аларны укып таң калырлык. Хатларның күбесе Вера ханым бала тудыру йортында ятканда язылган. Аларның һәрберсе аерым хикәя. Кайсын гына алсаң да, “Исәнме, минем кадерле Верочкам” дип башлана. Һәрбер җөмләсе хатынына карата наз, мәхәббәт белән сугарылган. “Минем өчен борчылма, Верочка. Син үзеңне кара. Ашыйсы килгән әйберләреңне яз — кичкә үк, эштән соң алып килермен. Бүген менә яшел алма белән кара виноград китерәм”. Яңа туган баласын да инде яратып өлгергәнен, тизрәк күрәсе килүен яза ул. Шунысы игътибарга лаек, 20 яшьтә язылган хат булсын,         40 тагысы булсын — тел
һаман шулай матур, ике арада мөнәсәбәтләр каешланып бетмәгәнлеге, мәхәббәтләренең сүрелмәгәне ачык күренеп тора.

Берсе белән икенчесе арасында 10 ел аерма белән Бакаевларның 3 баласы туа — Владимир, Олег һәм Оксана.

— Ике малайдан соң кыз турында бик хыялланган идем. Оксанамны 40 яшемдә таптым. Аны шундый яраттым! Кызыма үзенең исеме турында, ул андый-мондый гына түгел, ә мине бомбадан саклап калган хатын истәлегенә кушылганын кечкенәдән сөйләп үстердем, — ди Вера ханым.        

Кызганычка каршы, ачы язмыш, кара кайгы Вера Георгиевнаны әйтерсең сагалап кына йөри. Концлагерьда эксперимент рәвешендә ясалган уколлар эзсез узмый. 20 яшендә олы малае, 31 дә — икенчесе, 36 яше тулгач, Оксананы җирлиләр.

— Балаларым бик ябыкты, коточкыч дәрәҗәдә ямьсезләнделәр. Ике малаемнан соң табиблар безне анализ тапшырырга дип Мәскәүгә чакыртты. Шунда гына барысы да ачыкланды. Концлагерьдагы уколлар туасы буынны гарип итәргә дип ясалган булган икән. Реклингхаузен авыруы ул. Реклингхаузен — уйлап табучының фамилиясе. Кемнеңдер балалары гарип булып тудылар. Ә минекеләр, сәламәт булсалар да, соңыннан барыбер авырдылар, — дип сөйли Вера Георгиевна. — Безгә аны әйтүче булмады бит. Белсәм, тапмаган да булыр идем югыйсә. Кызганыч, кызымны соңгы юлга озата алмадым. Инсульт белән хастаханәгә эләктем. Бер ягым параличланган иде.

Беренче балалары өйләнергә дә җитешми үлеп китә аларның. Икенчесе 10 ел хатыны белән яши, әмма балалары булмый. Профессиональ дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнә, бик күп шәһәрләрдә ярышларда катнаша. Оксана кранда эшли. Казан үзәгендә урнашкан “Кольцо” сәүдә-күңел ачу комплексын төзүдә аның өлеше бар. Хәле начарланып китеп, Оксананы эш урыныннан хастаханәгә озаталар. Бүтән ул өенә кайтмый. Оксана баланы соңлап, дистә елдан артык көткәннән соң, махсус дәвалану курслары узгач кына таба. Дима — Вера Георгиевнаның бердәнбер оныгы. Бу дөньяда бердәнбер якын кешесе. Ире 2003 елда 74 яшен тутырып үлеп киткән.

Әтисе аны туганчы ук ташлаган, әнисе үлгәндә Димага нибары 5 яшь була. Балалар йортына урнаштырырга дип килгән кешеләр белән ничек авыр булганын Вера Георгиевна үзем генә беләм, ди. Хәзер Димага     14 яшь, ул Санкт-Петербургта Нахимов училищесында укый икән. Ул булачак диңгезче.

— Дима бабасы кебек тырыш, акыллы малайга охшаган. Яңа ел бәйрәмнәрендә укытучысы шалтыратты. Тәртип бозганы юк, молодец, дип мактады, — дип сөенече белән уртаклаша Вера ханым.

Тагын шунысы да куанычлы: соңлап кына булса да, Оксана үлгәч, ире үз гаебен танып, малае янына килгән. Ул яхшы әти, алар бер дигән мөнәсәбәттә икән.

“ЯШӘҮ РӘХӘТ!”

Олы яшьтә булуына карамастан, Вера Георгиевна яшьләр көнләшерлек актив тормыш алып бара. Атнага ике тапкыр хорга йөри, ансамбльләре белән бик еш кына Русия шәһәрләренә чыгып китәләр икән. Җәйләрен пароходлар белән берничә урында туктап-туктап дөнья гизеп йөрибез, ди. Шулай узып барышлый ул ике тапкыр үзләре яшәгән, шуннан эвакуацияләнгән Угличта булган. Балалар йорты хәзер дә бар икән. Вера Георгиевна: “Үзем торган, әни белән энем яшәгән бүлмәләргә кереп карадым. Әллә ни үзгәреш юк. Кызганыч, балалар йорты сугыш вакытындагыча сабыйлар белән тулы”, — ди.

Тун ук текмәсә дә, Вера Георгиевнаның тегү машинасы тузан җыеп ятмый икән. Таныш-белешләре кисеп кыскартырга, нәрсәне дә булса яңартырга аның янына киләләр.

— Берсен дә кире борганым юк. Мин бит үз эшемне шуның кадәр яратам, — ди ул.

Шунысы бик кызганыч, Вера Георгиевна үзенең кайсы концлагерьда булганын бүгенгәчә белми.

— Безгә берни әйтмәделәр бит. Хәтта госпитальгә эләккәннән соң да, — ди ул.

Тоткыннарны беренче тапкыр әле күптән түгел, 1991 елның язында гына берникадәресен бер урынга җыялар. 

— Аныңчы безне белмәделәр дә, — дип сөйли Вера Георгиевна. — Яшь вакытта үзебез әйтергә курыктык. Ветеран буларак дәүләткә зарлана алмыйм. 9 май бәйрәменә чакыралар, котлыйлар. Миңа бик ошый инде ул. 9 яшемнән тешсез калгач, 3 елга бер тапкыр протезны алыштырып торалар, соңгы тапкыр миңа хәтта хастаханәгә дә барырга туры килмәде. Табиблар үзләре өйгә килде. Хәзер яшәү шундый рәхәт!

Бүген бар шатлыгым — оныгым Дима. Ул минем тормышым. Аны зур кеше итеп күрәсе килә. Белмим, өлгерерменме? Аның нәкъ менә кыз түгел, ә малай булуына, киләчәктә Бакаевлар нәселен дәвам итә алуына сөенәм. Кайчагында ул миннән: “Әби, сиңа ясалган уколлар минем балаларны да авыру итмәсләрме соң?” — дип зурларча сорап куя. “Юк, син нәрсә инде! Барысы да яхшы булыр, улым”, — дим.


Алсу САБИРОВА

в„–--- | 11.04.2013

Тукай бүләгенә намзәтләр Татарстанның киләчәге турында

$
0
0
11.04.2013 Җәмгыять
Тукай бүләгенә намзәтләр арасында Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрергә теләүчеләр дә, татарларны үзенә туплаган Евразия штаты булсын иде дип өметләнүчеләр дә бар. Намзәтләрнең барысы да Татарстанда ике дәүләт телен дә белү зарур дип белдерә.

26 апрельдә 2013 елгы Тукай бүләгенә ияләр билгеле булачак. Быел Татарстанның иң югары дәүләт бүләгенә мәдәният, әдәбият һәм сәнгать әһелләре – барлыгы сигез кеше тәкъдим ителде. Бу көннәрдә матбугатта, мәгълүмат чараларында аларга багышланган язмалар, тапшырулар дөнья күрә.

Азатлык радиосы әлеге намзәтләрнең сигезенә дә ике сорау юллады.

– Сез Татарстанны киләчәктә татар мәдәниятен чын мәгънәсендә тулысынча кайгырта торган бәйсез дәүләт итеп күрәсезме?

Ильяс Айдаров, рәссам (2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен тәкъдим ителде):

– Нигә күрмәскә? Әлбәттә, Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрәм. Хәзер дә татар мәдәнияте үссен өчен бөтен шартлар тудырылган дип уйлыйм. Киләчәктә Татарстан бәйсез дәүләт булыр дигәнгә килсәк, мин сәясәтче түгел, шуңа күрә мондый нечкәлекләргә җавап бирү авыр.

Клара Булатова, язучы (ике томлы “Сайланма әсәрләре” өчен тәкъдим ителде):

– Бик тә күрәсем килә! Гомерем буе туган тел дип яшәгән кеше буларак һәм 52 ел укыткан мөгаллимә буларак, 38 китап чыгарган язучы буларак мин аны милли тормыш белән яши торган азат дәүләт итеп күрәсем килә. Әмма соңгы вакыттагы ыгы-зыгылар ярыйсы гына шикле фикерләр дә уята.

Алсу Гайнуллина, актриса (“Кара чикмән”, “Курчак туе”, “Арбалы хатыннар” әсәрләрен сәхнәләштергәндә тудырган образлары өчен тәкъдим ителде):

– Бу бик катлулы мәсьәлә. Белмим, ул нәрсә булыр микән? Күңелем белән артыгын теләп тә булмый. Минемчә, киләсе елларда тиз генә була торган нәрсә түгел бу.

Нәбирә Гыйматдинова, язучы (“Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары, “Хатыннар сагышы” әсәре өчен тәкъдим ителде):

– Шайтан гына өметсез дип әйтәләр. Мин һәрвакыт өмет белән яшим, чөнки кешегә барыбер бер якты нур кирәк. Мәдәният өлкәсендә безне борчыган бик күп әйберләр бар. 90-нчы елларда бәйсезлек алдык та, татар мәктәпләре ачтык, туган телебез күтәрелеп китте, татар матбугаты бер-бер артлы үсеп чыкты. Бу табышлар бүген әкрен генә югала бар. Шуңа минем йөрәгем бик әрни.

Мин еш кына районнарга, мәктәпләргә, китапханәләргә чыгып йөрим. Хәзер районда тормыш учагы әнә шул мәктәп белән китапханә инде. Укучыларның кими баруы да борчый. Минем аны әйткәнем дә бар, татарның үз дәүләте булса, әлбәттә, бөтен проблемнарны да хәл итеп булыр иде. Үзенең дәүләте булмау бик зур фаҗига инде ул.

Софья Кузьминых, рәссам (Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен тәкъдим ителде):

– Бу бик катлаулы мәсьәлә, чөнки без Украина һәм элекке берлеккә кергән башка республикалар кебек Русия чигенә урнашмаганбыз. Без Русия үзәгендә һәм үзенә күрә ирекле республика. Кемне иҗат белән шөгыльләнүдән тыялар? Рәхим ит, теләгәнеңне иҗат ит.

Минем шул уңайдан бик җитди бер мәсьәлә турында да әйтеп китәсем килә. Татар хатын-кызларын исламлаштыру миңа бер дә ошамый. Бездә хәтта Габдулла Тукай чорында да бер генә ханым да хиҗапларга төренеп йөрмәгән. Бу сүзне хәтта белмәгәннәр дә. Мин бөтен гомеремне татар сәнгатенә багышладым, ягъни узган гасырның 50-нче елларында әле беркем дә белмәгән татар бизәкләрен яңадан тудырдым.

Сара Садыйкованы күрә һәм аңа соклана идем. Ул башына калфак киеп горурлыгына кинәнеп йөрер иде. Зәңгәр күлмәге булса - зәңгәр калфак, кара күлмәк кисә - кара калфак кияр иде. Аннан соң гына белдем, баксаң, аның күпләгән калфаклары булган икән. Нигә бүген татар тамырларны онытып, гарәп модасына иярәләр? Мин үзем менә бу нәрсәгә бигрәк тә борчылам. Әйтегез әле, татарлары кайчан үзләренең толымнарын яшергән иде? Беркайчан да яшермәгән. Өлкәннәр яулык кия иде, аны ияк астына бәйләделәр, ә яшь кызлар һәрвакытта яулыкларының очларын колак артына уздырып баш артына бәйләде.

Гөлзада Сафиуллина, җырчы (1983-2007 елларда “халык тарафыннан яратып кабул ителгән һәм мәдәнияткә һәм сәнгатькә зур өлеш керткән концерт програмнары” өчен тәкъдим ителде):

– Әлбәттә! Әлбәттә! Шунсыз яшәүнең мәгънәсе юк. Бөтен татар шуның өчен көрәшә һәм мин дә шуның өчен көрәшәм. Киләчәктә нәтиҗә булыр дип ышанам.

Шамил Тимербулатов, композитор (“Җиңүнең хатын-кыз йөзе” исемле бишенче симфония өчен тәкъдим ителде):

– Күрәм! Әлегә безнең президентларыбыз телебезне, мәдәниятебезне саклый икән, мин республиканың киләчәгенә бик ышанам. Президентларыбыз безнең сәнгатьне бик кайгырта. Музыка сәнгате булсынмы, әдәбиятмы, телме – алар бик зур эш эшлиләр. Безнең Татарстанда гына түгел, ә бу үсешне чит төбәкләргә дә таратырга тырышалар. Үсеш бу елларда башлана гына әле дип тә әйтер идем. Безнең киләчәгебез бик зур.

Розалина Шаһиева, сәнгать белгече (“Бакый Урманче”, “Әхсән Фәтхетдинов”, “Фиринат Халиков. Кичке Казан”, “Абрек Абзгильдин”, “Тукайга мәхәббәт белән” “Шүрәле иле” хезмәтләре өчен тәкъдим ителде):

– Бүгенге вазгыятьтә Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрү авыр. Ләкин шушы статусы белән җөмһүрият хәлендә дә ул мәдәни проблемнарны уңай хәл итә алырлык милли стратегия булдырырга тиеш. Бу милли стратегия - камил кеше тәрбияләү. Ә камил кеше үз туган телен белергә, үз милли мәктәпләрендә укырга, милли мәдәниятне үстереп башка буыннарга тапшырырга тиеш.

Күңелем белән теләсәм дә, мин бүгенге вазгыятьтә Татарстан иртәгә мөстәкыйль дәүләткә әйләнә ала дип әйтә алмыйм. Без Евразия штаты булсак иде. Минем хыялым - Евразия. Ул да булса – Башкортстан, без, Оренбур мәсәлән, һәм башкалар. Безнең бит Башкортстанда 1 миллион 400 мең татар бар. Аларны ничек калдырып мөстәкыйль дәүләт ясыйсың? Безгә алар белән дә берләшү кирәк. Минем идеалым ул – Евразия дәүләте.

– Сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз татар телен беләме, рәхәтләнеп татарча сөйләшә аламы? Татарстандагы яшь буынның ике дәүләт телен дә белүен кирәк дип саныйсызмы?

Ильяс Айдаров: Мин яшьләр Татарстанда ике дәүләт телен дә яхшы белергә тиеш дип саныйм. Туган тел ул канда ук булырга тиеш. Мин кечкенә вакытта әби-бабай белән татарча аралаштым. Алар вафатыннан соң татарча аралашу кимеде, аннан Мәскәүгә киттем. Хәзер аңлыйм, әмма начар сөйләшәм.

Минем балаларым татар теле белән кызыксына. Кем әйткәндәй, берничә җөмләне аңлыйлар, әмма, кызганычка каршы, гел татарча гына сөйләшә алмыйлар. Сәбәбе – татарча аралашу җитенкерәмәүдә дип уйлыйм.

Клара Булатова:
Өч оныгым бар минем. Бер малай бар, ул 20 яшьтә, Марат исемле. Ике кыз оныгым: уртанчысы Камилә исемле, төпчеге Гайшә исемле. Аларның татарча белүе бик тә кирәк. Өй эчендә мин аларны татарча сөйләштерәм.

Маратка әйтәм: "Мин сиңа татарча дәшәм инде, Маратулла дим". Камилә татар гимназиясендә укый, әнисе белән мәдрәсәгә йөри. Бер генә мәчет тә, бер генә мәдрәсә дә балаларны тәрбиясезлеккә өйрәтми бит. Маратны үзебезгә буйсындырып бетереп булмады. Анысы Казанда укый. Укысын, әмма кеше булып үссен.

Балалар үзебезнең дәүләт телен – татар телен дә белергә тиеш дигән фикердә мин. Балалар беренче башлап гаиләдән тиешле тәрбия алсалар, телне өйрәнсәләр, мөгаен, безнең милләтебез дә үзенең йөзен кызартмыйча яши башлар дигән өмет бар.

Алсу Гайнуллина: Улым Искәндәр Хәйруллин да, киленем Айгөл Миңнуллина да Камал театрында эшлиләр. Оныгыбызга өч яшь була, иншалла. Исеме - Аяз. Татар телен саклап республикабызда зур эш башкарылырга тиеш дип саныйм, ләкин иң беренче чиратта ул гаиләдән тора. Без гаиләдә балалар һәм оныклар белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез.

Оныгыбызны татар балалар бакчасына биргән идек. Куанычлы хәл – анда катнаш гаиләләрдән дә татарча өйрәнсен өчен дип балаларын китерәләр. Соңгы елларда үзеңнең милләтенә карата горурлык күтәрелә барды. Гаиләдә ата-ана татарча сөйләшсә, балаларына татар телен өйрәтсә – татар теле сакланачак. Чит төбәкләрдәгеләрнең үз телләрен саклап калуы ул зур үрнәк. Гаиләдә сөйләшкәч бала татар телен, үзенең кем икәнлеген, гореф-гадәтләрен белеп үсә.

Бездә татар теле икенче дәүләт теле дип саналса да, бөтен җирдә дә кулланылмый. Дәүләтнең бөтен эш урыннарында да безнең татар теле дә булырга тиеш.

Нәбирә Гыйматдинова:
Беренче кызым Казанда иң беренче булып ачылган татар гимназиясен тәмамлады. Ул вакытта анда рус теле һәм әдәбиятыннан кала бөтен фәннәр дә татарча укытылды. Кызым шуны көмеш медальгә тәмамлап чыгып медицина университетына керде. Алар минем бөтен татар әдәбиятын укып үсте. Кызым татарча рәхәтләнеп сөйләшә.

Ике оныгым бар, икесенең дә теле татарча ачылды. Камилә исемле оныгым мөселман балалар бакчасына йөри, алты яшьтә генә булуына карамастан, догалар өйрәнде һәм намаз укый, чип-чиста итеп татарча сөйләшә. Икенче оныгым Саматка әле 10 гына ай. Анысының да теле ачылып килә, "әннә-әттә", "киттек" дип әйтә. Икенче кызым Алсу да татарча сөйләшә.

Без ирем белән балаларга өйдә бары тик татарча гына сөйләшергә дигән таләп куйдык. Алар икесе дә милләтпәрвәрләр.

Татар балаларының әти-әниләренә "папа-мама" дигәннәренә күңелем котыра, хәтта күңелем бик рәнҗи. Безнең бит үзебезнең нинди матур "әти-әни", "әтием-әнием" дигән сүзләребез бар.

Тагын шуны да әйтәсем килә, татар язучысының баласы татарча белмәсә, бу - бигрәк тә оят инде.

Софья Кузьминых: Минем кызым бар. Ул шулай ук рәссам, татар орнаментлары белән дә шөгыльләнә. Казан сәнгать мәктәбендә белем бирә. Ә татар теленә килгәндә... ике-өч сүзне белә дип әйтим микән инде. Мин республикада яшәүчеләр татар һәм рус телен дә белергә тиеш дип саныйм. Үзем татар телен әзрәк беләм, әмма иркен итеп сөйләшәм дип әйтә алмыйм, кешеләр сөйләшкәнне аңлыйм.

Гөлзада Сафиуллина:
Алланың биргәненә шөкер, кызым һәм оныкларым белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәм. Бу минем куанычым, шатлыгым һәм алдагы көнгә бик зур ышанычым да. Казан үзәгендә яшәп, әгәр мин үз балаларым, оныкларым белән татарча сөйләшә алмасам, җырчы буларак, сәнгать кешесе буларак, минем бәям - бер тиен.

Яшьләрнең ике дәүләт телен дә белүе бик мөһим әйбер һәм безнең бурычыбыз. Әгәр без рус телендә сөйләшеп үзебезнең ана телебезне - Тукай телебезне белмәсәк, сәламәт булмавыбыз, камил булмавыбыз ул. Аллаһы тәгалә безне бу дөньяга татар итеп тудырды, татар җиренә төшерде. Без әгәр үз ана телебезне белмәсәк, балаларга аны өйрәтмәсәк, үз ана телебездә сөйләшмәсәк, тормышның һәм яшәүнең мәгънәсен бөтенләй дә күрмим. Русия эчендә яшәүче милләт буларак рус телен дә яхшы белергә тиеш. Татарстан күпмедер дәрәҗәдә үзенең мөстәкыйльлеген алды монда яшәсә һәм бу мөстәкыйльлекне алса да, алмаса да, татар кайда гына яшәсә дә, үз ана телен дә белергә тиеш.

Шамил Тимербулатов: Олы кызым татар композиторы татарча бик матур итеп сөйләшә, җырлый, яза. Оныгыма дүрт ай гына. Мин аның белән татарча сөйләшәм, ул Аллаһ бирсә, беренче сүзен татарча әйтер дип өметләнәм.

Мин республикада балалар татар һәм рус телләрен дә әйбәт белергә тиеш дигән карашны хуплыйм.

Розалина Шаһиева: Минем өч балам һәм өч оныгым бар. Олы кызым белән мин рәхәтләнеп татарча сөйләшәм, киңәшәм, тарткалашам, аның әсәрләрен төзәтәм. Ул – рус шагыйрәсе, әмма менә дигән итеп татарча белә. Кайвакыт минем шигырьләремә тәкъдимнәр ясый. Анысы белән проблем юк. Ул рус мәктәбендә укып та, менә дигән итеп татарча белә. Аны минем әни, хәтта минем дәү әни өйрәтте.

Кечкенә кызым татар мәктәбендә укыды. Ул менә дигән итеп татарча, инглизчә сөйләшә. Гарәп һәм төрек телләрен белә. Анысы белән дә проблем юк, әмма малай белән проблем бар. Ул - замана технологияләре белгече. Ул фәнни китапханәдә програмчы булып эшли. Татарча аңлый, сөйләшә, әмма аңа авыз тутырып, минем шигыремны тыңла әле, улым, дип әйтеп булмый. Аның күңеле техник якка тартылган.

Оныкларга килсәк, берсе татарчаны сибә генә. Ул мәдәният институтында укый. Ә аның сеңлесе Айсинә татарча җырлый, татарча уйный. Аңа 10 яшь кенә. Ул минем белән, әнисе белән татар телен өйрәнә.

Өченче оныгым, АКШтагысы, бер яшь тә ике айлык малай, скайптан миңа "әйдә, әйдә!" дип кычкыра.

Минемчә, кечкенәләр һәм яшь буын да Татарстанның ике дәүләт телен дә камил белергә тиеш. Минем мисалга гына килик, мин татар мәктәбен бетердем дип мактанам бит инде, әйме. Аннан югары уку йортында рус филологиясен бетердем. Аннан язмыш сәнгатькә кереп китте. Кешенең язмышы ул көтелмәгән борылышлар ясый.

Безгә ике теллелек бик кирәк! Рус теленә килсәк, аны русларга караганда яхшырак белү кирәк. Үз телебезне саклау, тормышыбызны аның белән алып бару кирәк. Татар чараларына барсаң, хәзер бөтенесен дә русча алып баралар. Исләрем китә шуңа. Бер-ике рус кеше утыра дип русча сөйли башлыйлар. Безгә татар телен үпкәләтергә ярамый. Үксер, елар һәм каргар ул безне.  


Наил АЛАН

в„– | 10.04.2013

"Сокровища Озера Кабан" фильмын Татарстанда бер көн алдан күрсәтәчәкләр (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
11.04.2013 Мәдәният
Казан “Сокровища О.К.” фильмының төп герое булачак. Фильмның премьерасы Россия кинотеатрларында - 1 майда, Татарстанда бер көн алдан күрсәтәчәкләр.

Иван Грозный Казанны басып алган вакытта яшерелгән хан хәзинәләрен эзләү һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт турында сөйләүче әлеге картинаны Американың легендар “Приключения Индианы Джонса” һәм “Невероятные приключения итальянцев в России” дигән популяр совет комедиясе белән чагыштыралар. Әйтергә кирәк, фильмны төшергән вакытта анда катнашучылар төрле күңелсез хәлләргә дә юлыккан. Әмма барысы да яхшы тәмамланган!

Каравыл, талыйлар!


Узган елның 8 июлендә, Казанда фильм төшерү эшләре кызган мәлдә, Эчке эшләр идарәсенең кизү пультына хәбәр килә. Иртә таңнан хулиганнар Бауман урамында ял иткән кино төшерү төркеме әгъзаларына һөҗүм иткән икән. Шәһәр кунакларын тукмаганнар, ә зыян күрүченең берсенең кесә телефоны һәм көмеш чылбырын тартып алганнар. Килгән зыян 7900 сум тәшкил иткән. Соңрак күзәтү камераларында сакланган видеоязмалар ярдәмендә 25 яшьлек егет тоткарлана, ул үз гаебен таный.

Кеше үтерүче декоратор


Картинаның декораторларыннан берсе – агачтан юнып сыннар ясаучы Моррис Циклаурины ерткычларча кеше үтерүдә гаеплиләр. Циклаури фильм өчен Шүрәле фигурасын ясый, шулай ук геройларның берсе – Әҗем картның йортын төзүдә катнаша. Быелның февраль аенда скульпторның узган көздә танышын үтереп, аннары аның мәетен кисәкләргә бүлгәләп чүплеккә ташлавы ачыклана. Циклаури җинаять кылуын таный.

Воробьев чыннан да имгәнә, тик кинода түгел


Фильмда сөйкемле Мәскәү егете Кирилл ролен башкарган Алексей Воробьев белән дә күңелсез хәлләр килеп чыккан. Казанда кино төшерү эшләре тәмамлануга, 24 яшьлек актер Италиядә җитди имгәнгән дигән хәбәр килеп ирешә. Соңрак моның Воробьев шәхесенә игътибарны җәлеп итү өчен таратылган ялган хәбәр икәнлеге ачыклана. Ул тормышта түгел, ә сценарий буенча “имгәнгән” икән. Шоубизнес законнары шундый ки, үзләрен күрсәтү өчен нинди генә адымга бармыйлар.

Әмма гыйнвар уртасында Воробьев белән чынлап та бәхетсезлек килеп чыга. Леша Лос-Анджелестагы автоһәлакәттән соң хастаханәгә эләгә – аның кабриолетына зур тизлектә машина килеп бәрелә. Артистның баш миенә зыян килә һәм кан сава. Табиблар Воробъевның гомерен саклап кала, әмма актерга йөрергә һәм сөйләшергә яңадан өйрәнергә туры килә...

Күптән түгел генә фильмның продюсеры Андрей Николаев безнең хәбәрчебезне Воробьев белән булган бәхетсезлек очрагы картинада чагылыш тапмаячак, чөнки ул вакытка кино төшерү эшләре тәмамланган иде дип белдерде. Әмма соңрак бу алай булып чыкмады. Алдан ниятләнгәнчә, Алексей фильмда татар телендә җырлый алмаячак. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә, музыкант бер җырда рэп кына укый алган. Җырчы Бьянканың композициясе фильмның саундтрегы булган. Николаев сүзләренчә, актер авариядән соң тулысынча савыгып бетмәсә дә, Казанда узачак премьерага киләчәк...

Пресс гомерен саклап калган


Актриса Юлия Березикованы – кагыйдәләрсез көрәштә катнашучы Россиядәге бердәнбер хатын-кыз спортчыны фильм төшерү мәйданчыгыннан ук хастаханәгә алып китәләр. Кызның сукыр эчәгенә операция ясаган Республика клиник хастаханәсе табиблары билгеләп үткәнчә, аны корсагындагы пресс саклап калган – ул перитонит башлануына юл куймаган. Шул ук вакытта кино төшергән вакытта каскадер кызларның берсе умрау сөяген сындырган.

Хорафатларның бер катнашы да юк

Картинаның премьерасы берничә тапкыр кичектерелгән. Башта аны шау-шу куптарган кыямәт көнендә – 2012 елның 21 декабрендә уздырырга ниятләгәннәр. Аннары картина экраннарга яз көне чыгачак дип ышандырдылар, ә хәзер премьераны 1 майга билгеләүләре ачыкланды. Шул ук вакытта фильмның “Сокровища озера Кабан” дигән башлангыч исеме үзгәртелгән булуы ачыкланды.

- Кайбер журналистлар, без хорафатларга ышану сәбәпле, фильмның исемен алыштырган дип фаразлады. Чөнки Кабан күленә бәйле серләре һәм риваятьләр шактый, хәзинәне рухлар саклый, имеш. Янәсе, без аларны борчыганбыз да, шуңа да кино төшерү процессында төрле бәхетсезлекләргә юлыкканбыз. Чынлыкта биредә мистиканың бер катнашы да юк, - дип белдерде картинаның продюсеры Андрей Николаев. 

1

2

3

4


Олег ПЛАТОНОВ

в„– | 08.04.2013

Яратканда гына языла җыр... (Гөлшат апа Зәйнашеваны искә алып)

$
0
0
11.04.2013 Җәмгыять
Гөлшат апа Зәйнашева белән икәү бер зур кешенең ишеге төбендә торабыз. Көттерә бу безне. Икебезнең дә кәефләр китек. Үзгәртәсе килә кәефне, тик ничек? Шулчак мин Гөлшат апага сорау биргән булып, сүз кушам:

– Гөлшат апа, дөньяны ни үзгәртә ала дип уйлыйсың?

Җитди кабул итмәс тә дип уйлап кына бирелгән сорауны Гөлшат апа ифрат җитди кабул итте һәм күпмедер уйланып торганнан соң, кырт кына кисеп әйтеп куйды:

– Мәхәббәт, әлбәттә!

Соравыма җитди мөнәсәбәте, биргән җавабы бик ошаса да, мин тагы аңа сорау бирдем, чөнки аның ник шулай уйлавын беләсем килә иде шул.

– Шулкадәр төгәл беләсеңме? – дим.

Шулчак Гөлшат апа, үзенең кайда утырганын да онытып, рәхәт елмаю нурына чумды һәм иҗатчыларның түгәрәк өстәле янында сөйләшеп утыргандай, сүзен дәвам итте:

– Яратканда гына языла җыр. Иҗатны кешеләргә үзеңнән ташып чыкканда гына бүләк итеп була. Бар язмаучыларны да яратмыйлар дип әйтмим, тик яратмаганнарның яза алмаганнарын төгәл беләм. Җыр – мәхәббәт җимеше ул!

Шулай диде дә, карашын каядыр еракка төбәп, тынып калды. Мин, шул паузадан файдаланып, тагы сорау ташладым:

– Җыр гел мәхәббәт турында гына буламыни?

Гөлшат апа тагы күпмедер уйланып утырды һәм янә кистереп җавап бирде:

– Әйе. Минемчә, җыр ул нәфрәткә каршы юнәлдерелгән хис ташкыны да. Нәфрәт турында җыр булмыйдыр, юктыр. Иҗат кешесе ул – мәхәббәт белән сугарылган җан. Нәкъ шушы сыйфат аны шәхес итә дә. Нәрсә, әллә ышандырмыймы сүзләрем?

Инде аның соравына җитди җавап бирергә тиешлегемне аңлап, уйга калдым.

– Ышандыра да... – дидем дә, җавап ишетергә теләгәндәй, аңа текәлдем. Гөлшат апа шуны гына көткәндәй, мизгеллек тынлыкны эләктереп алды:

– Нәрсә, мәхәббәт чибәрләрдә генә була, безнең кебекләрдән ерак йөри димәкче буласыңмы? Юк, апаем, мәхәббәт ул тышкы матурлык, борынның озынлыгы яки почыклыгына карап килми. Мәхәббәт ул – кеше җаны аша ага торган ташкын! Синең җан иләгең ниндиен тотып алып кала ала, ниндиен сыйдыра – шунысы синеке була. Җаның зур, иркен, хөр икән, синең мәхәббәтең дә шундый!

Зур кешенең ишеге ачылып ябылды. Кемдер чыгып китте, тик безне чакыручы булмады. Өзелгән сөйләшү үзеннән-үзе дәвам итте.

– Нәҗибә, син Нурия Измайлованы белгәнсеңдер бит?

– Белә идем, әлбәттә. Бездән бер генә курс югары укыды бит ул университетта. Татар бүлеге белән параллель рус-татар бүлеген дә тәмамлады ул. Әле мин Казанга күченеп кайтып, Мөдәррис белән яши башлагач: «Андый кешегә кияүгә чыгарга башың ике булырга тиештер», – дип, хат та язган иде ул миңа Мәскәүдән.

– Әйе, менә шул Нурия Измайлованың шигырь юллары җаныма кереп оялады минем:

Кешене ямьсез димәгез,
Аның әнисе бар.

Ә мин шагыйрәгә кушылып гел кабатлап йөрим;

Кешене ямьсез димәгез, –
Аның мәхәббәте бар!

Безне ул көнне бу «ишек» кертмәде, әмма моннан киткәндә, Гөлшат апаның да, минем дә кәеф үзгәргән иде инде.

Гөлшат апа, җитди тоннан инде шаяруга ук күчеп: «Ярар, алар үзләрен кирәкле кишер яфрагы дип санасалар да, кишернең яфрагын түгел, тамырын ашыйлар. Җаннан чыкканны дөньяга чыгаруның башка юллары да бар бит, Алла ташламаса, бүре ашамас әле», – дип, кычкырып көлеп үк җибәрде.

Аерылышып киткәч тә, мин, якындагы урам кәнәфиенә утырып, бер шигырь сырлап куйган идем, «Гөлшат апа турында» дип язылган каптан шул килеп чыкты. Шигырьнең астына «Гөлшат апа стилендә» дип тә куйганмын. Менә ул:

Кечкенәне зур итә,
Гади сүзне җыр итә.
Сөйгән җирдән яшәп китә,
Сөймәгән ни хәл итә?
Алар үкенеч күлендә,
Күңелләрдә юк беркем.
«Бәхил бул, бәгърем!»– диеп,
Кемгә әйтерләр беркөн?

Еллар үткән дә киткән. Инде Гөлшат апага да 85 яшь тулган булыр иде. Әгәр исән булса, мин аңа: яратканда гына түгел, яратасы килгәндә дә языла җырлар, дип әйткән булыр идем дә бит...

Тагы ниләр әйткән булыр идемме? Әйтер сүзләр шулкадәр күп, ә андый гади затлар бик сирәгәйде шикелле. Кайчак кайберәүләр Гөлшат апаны артык гадилектә гаеплиләр дә әле. Хәер, иҗат кешеләренең бер-бер якларын гаепләмәгәннәре, аларның идеал затлар итеп кабул ителгәннәре бармы икән тарихта? Юк та, була да алмый, чөнки гади дә, гали дә халык, милләт җанына шагыйрьләрне сарайларның алтын капкалары алып керми. Ә милләт җанына иңгәннәрне тарих югалтмый. Милләтне саклау кирәк! 


Нәҗибә САФИНА

в„– |

Мәликә ил күләмендә танылган режиссерда клип төшергән (ВИДЕО, ФОТО)

$
0
0
11.04.2013 Шоу-бизнес
Шушы көннәрдә Мәликә «Амулет» видеоклибының презентациясен ясарга җыена. Клипны Киевта, танылган режиссер Алан Бадоев төшергән. Ул Ани Лорак, София Ротару, Авраам Руссо, Валерий Меладзе, ВИА Гра, Филипп Киркоровларга клип төшергән кеше. «Клипны тәүлек буе төшердек. Күп вакыт бетон идәндә ятарга туры килде, салкын иде,» - ди Мәликә.

Тулырак укырга: http://www.tatpressa.ru/news/9767.html

 

 

Видеоклипка тизер:


 

 

 

Күбрәк фотолар карарга


---

в„–--- | 11.04.2013

Думада аерылышулар нигә арта?

$
0
0
11.04.2013 Җәмгыять
Коррупция җәнҗаллары арта барганда, Думадагы депутатлар хатыннары белән аерылыша. Депутатларның, түрәләрнең хатыннары да Путинныкы кебек кеше күзеннән югала бара.

Русия Думасы илне демографик кризистан чыгару, үрнәк гаиләләр булдыру, халыкның әхлагын күтәрү өчен яңадан-яңа кануннар чыгару эшен дәвам итә. Шул ук вакытта ил халкы өчен әлеге яңа кагыйдәләрне чыгаручы депутатларның үзләренә карасаң, алар демографияне дә яхшыртмый, гаилә хәлләре дә бик үк шәптән түгел икән. 447 депутатка барлыгы 714 кенә гаилә әгъзасы туры килә.

Бер караганда, бу хәлне аңлап та була кебек. Депутатларның күпчелеге инде өлкән яшьтә һәм балалары үсеп үз көннәрен үзләре күрә башлаганга, аларны декларацияләрдә күрсәтергә кирәкми. Мисал өчен, коммунистлар фракциясендә өлкән яшьтәгеләр иң күбе һәм анда 91 депутатка 112 генә гаилә әгъзасы туры килә.

Әмма чынлыкта депутатларның гаилә әгъзалары саны кимү балаларның үсеп балигъ булуы яки башка социаль-демографик сәбәпләр белән түгел, ә Думада аерылышулар санының артып китүе белән бәйле. Соңгы вакытта оппозиция вәкилләре Дума депутатларының декларациядә күрсәтелмәгән милкен берәм-берәм фаш итә барганда, депутатлар шундый яңа саклану чарасы уйлап чыгармаганмы дигән шик туарга мөмкин. Ягъни алар хатыннары, балалары белән элек ничек яшәгән булсалар, хәзер дә шулай яшәүләрен дәвам итә, әмма гаилә юридик яктан теркәлмәгәнгә күрә, чит илләрдә сатып алынып хатын исеменә яздырылган йортлар, фатирлар өчен хәзер аларны беркем дә гаепли алмый.

Әгәр аерылышуларның сәбәбе чыннан да шул булса, бу хакимият игълан иткән коррупциягә каршы көрәшнең коррупцияне ныграк яшерүгә генә кайтып калуы булып чыга.

Хәер, Русия түрәләре арасында хәзер Путин кушканча, Путин эшләгәнчә эшләү үзенә күрә бер стандартка әверелә бара кебек. Шуңа күрә түрәләрнең үз хатыннарын яшерүен илне путинлаштыруның бер чагылышы дип тә атарга була. Путинның хатыны Людмила да җәмәгатьчелек күзенә сайлауда тавыш бирергә килгәч кенә күренә бит. Матбугат очрашуларында да Людмила Путина турында сорау бирү ярамаган нәрсә буларак кабул ителә. Аның каравы Путин үзенең этләре Баффи һәм Конни турында җәелеп китеп сөйләргә ярата һәм аның этләре белән төшкән фотолары да киң җәмәгатьчлеккә бик теләп чыгарыла. Путин хатынын һәм балаларын яшерә икән, нигә башка түрәләргә дә шулай итмәскә?

Путинча эшләсәң, "Путин кушканча" дигән сүз дә кыстырып җибәрсәң -- сүз әйтүче булмас. Путинның чит илдә милке булуы мәгълүм түгел. Депутат Владимир Пехтин Майамидагы фатиры өчен Думадан китәргә мәҗбүр булды. Ә менә икенче бер депутат Ирина Яроваяның Мәскәүдә бик кыйбатлы фатиры булуы ачыкланса да, аңа сүз әйтүче булмады, чөнки ул чит илдәге милек түгел.

Патриотик тәрбия, ватанны сөю турында барыннан да күбрәк сөйләүче депутат Сергей Железнякның ике кызының Русиядә түгел, чит илдә укуы оппозиция күзенә эләккәч тә хакимият Железнякка бер сүз әйтмәде. Путинның да кызлары яшерен рәвештә кайсыдыр бер чит илдә укыган диләр бит.

Түрәләр инде, күрәсең, бу кагыйдәләрне үзләштереп алган һәм алар алга таба үзләрен камилләштерүне Путинча яшәргә өйрәнү юнәлешендә алып барырлар дип көтәргә кирәк.  


Наиф АКМАЛ

в„– | 10.04.2013

Без белгән һәм белмәгән Кытай

$
0
0
11.04.2013 Җәмгыять
Илне Кытай товары басты. Безгә аның иң сыйфатсызы агыла. 2012 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, эчке тулаем продукция (ВВП) җитештерү буенча дөньяда беренче урында АКШ, икенче урында Кытай. Русия Италиядән соң тугызынчы урында. Безнең продукция җитештерү дигәнебез, нигездә, чимал сату.

Җир шарында 7 миллиардка якын кеше яши, шуның 1 миллиард 348 миллион тирәсе – Кытайда. Русиядә халык саны 143 миллион. Күргәнегезчә, кытайлар бездән 10 тапкыр күбрәк. Шуның кадәр халыкны ничек туендырып бетермәк, ничек эш белән тәэмин итмәк кирәк! Шунлыктан Кытайда яшь гаиләгә бары тик бер генә бала алып кайтырга рөхсәт бирелү һәм пенсия түләү системасы булмауга бер дә гаҗәпләнәсе юк. Мин Кытай буенча белгеч түгел, анда булганым да юк. Шулай да, бу бөек держава турында 60 ел дәвамында күңел түрендә тупланган фикерләрем белән уртаклашасым килә. Әнием: “Кытайда кыз балаларга кечкенә, кыса торган аяк киеме кидертәләр, шуңа кытай хатыннарының тәпиләре бик кечкенә була икән”, – дип сөйли иде. Каян белгәнме? Әниемнең әнисе – Бибиҗамал әбием яшьлек елларында (XIX гасыр ахырында) Сәмаркандта яшәгән. Анда кытайлар белән дә аралашкан. Икенче кардәшебез, Гаделша абзый 1936 нчы ачлык елында биш балалы гаиләсен алып, Чита өлкәсендәге Калган районына барып урнашкан. Ул 1965 елда авылга кунакка кайтты. Аннан соңгы елларда уллары Илдус һәм Илбирт гаиләләре белән ике тапкыр кайттылар. Безне дә чыкырып виза җибәргәннәр иде. Кызганыч, барып булмады. Совет чорында юк кына акча белән дә СССРның теләсә-кайсы почмагына чыгып китәргә була, самолет билетлары да арзан иде. Илебезнең дистәләгән зур шәһәрләрен кичеп йөрсәк тә, Ерак Көнчыгыш юнәлешендә Новосибирск шәһәреннән узып булмады. Кардәшләребез яшәгән Кытай чиген бик күрәсе килгән иде. Илбирт абый чик буеннан ерак түгел рудникта хезмәт итте. Илдус абый Аргунь елгасы янәшәсендәге авылда яшәде, ә елганың икенче ягында Кытай авылы, дия иде. 1960 елга кадәр ике авыл халкы үзара аралашып көн күргән. Низаглар башлангач, чик сызыгы елганың нәкъ уртасыннан билгеләнгән. Балыкчыларның чик сызыгын кисүе куркыныч булган.

Студент чактагы очрашу истә әле: чит илләрдә булып кайткан делегация вәкилләре кытайлар турында бик матур истәлекләр сөйләгәннәр, бу халыкның үтә тырыш, итагатьле, сакчыл, тәрбияле булуы турында бик күп мисаллар китергәннәр иде. Ул елларда Казан кибетләрендә Кытай товарлары шактый сатылды. Алар бик сыйфатлы иде. Калае ялтыратып эшләнгән цилиндр рәвешендәге кесә фонаре, җиңел, тыгыз тукымадан тегелгән плащ, ап-ак күлмәк, тышына әтәч сурәте төшерелгән термос минем үземә озак еллар хезмәт итте. Ул елларда китап кибетләрендә сатуга куелган гүзәл кытай картиналары әле дә күз алдымда. Кытай гегемоны Сталин белән дустанә яшәгән. 1949 елда Кытайның коммунистлар кулына күчүендә СССРның роле зур булган. Әмма Сталин Кытайга ачылып бетмәгән. Мао күпме генә сораса да, Сталин Кытайга атом бомбасы серен ачмаган. Югыйсә, Курчатовның беренче атом бомбасы Америкадан урланган, 1945 елда Хиросимага ташланган “Малыш”ның күчермәсе булган. Сталин үлгәч, бомба серен Хрущев та чишмәгән. Яшь аермасы бер ел гына булса да, Мао Хрущевны “яшь малай”га санаган. Ә Хрущев Кытайның дөньяга баш булуыннан курыккан. Ике ил арасындагы шома дуслык менә шуннан кытыршылана башлаган. Мао Хрущевның 1959 елның сентябрендә 13 көн дәвамында Америка фермерлары тәҗрибәсен өйрәнеп йөрүен дә өнәмәгән. “Капиталистлар алдында баш иде”, – дип санаган.

Америкадан кайтышлый Хрущев туп-туры Пекинга очкан. Кытай Халык Республикасы үзенең 10 еллыгын бәйрәм иткән чор, Мао Хрущевны бик матур каршылаган, мул табынга чакырган. Кытай башлыгы чын тәмәкече булган, берсен тартып бетерүгә икенчесен кабызган, өстәвенә тәмәке төтенен гел Хрущевка таба өргән. Ә Хрущев, тартмаучы буларак, тәмәке төтенен бөтенләй өнәмәгән. Очрашуның икенче өлешендә Мао Хрущевны йөзү бассейнына алып киткән. Үзе бик яхшы йөзгән, ә Хрущев аннан бик күпкә калышкан. Менә шундый “телдә” аралашканнар алар.

Хрущевның шәхес культы турында 1956 елда ясаган ябык доклады 1961 елда матбугатта басылгач һәм Сталинның гәүдәсе мавзолейдан алынгач, Кытай белән СССР арасында мөнәсәбәтләр челпәрәмә килгән. Пекинда совет илчелеге калмаган. Аннары Хрущев Кытайда эшли торган 1600 совет белгечен чакыртып алган. Совет-кытай чигендә 1960 елдан низаг-бәрелешләр башланган. 4380 чакрымга сузылган совет-кытай чигендә 658 мең – совет, 814 мең кытай солдаты урнашкан. Чик буенда мәзәк хәлләргә дә барып җиткәннәр: командирлары меңләгән кытай солдатына чик буенда ыштаннарын төшереп, совет ягына “арт шәриф”ләрен күрсәтеп торырга боерган. Көн саен дәвам иткән бу “картинаны” каплау өчен безнекеләр янгын сүндерү гидропультларын эшкә җиккәннәр. Ләкин кытай солдатлары бирешмәгәннәр. Мыскыллау туктамагач, безнекеләр үзенчәлекле ысул уйлап тапканнар. Ашыгыч рәвештә зур форматта меңләгән Мао портретын бастырып алганнар һәм совет солдатлары һәр кытай солдатының арт шәрифенә каратып Мао портретын тотып тора башлаганнар. Кытайлар аптырап калганнар, совет армиясен тагын ничек мыскылларга дип бүтән ысул эзләргә тотынганнар.

Хрущев чорында СССР-Кытай чигендә башланган каршылык хакимияткә Брежнев килгәч тә кимемәгән, мөнәсәбәтләр, киресенчә, киеренкеләнгән. Рәсми мәгълүматлар буенча, 1969 елның мартында кытайлар Даманский утравы өчен һөҗүм башлаган. Иңе – ярты, буе чакрым ярым чамасына сузылган, ике катлы берничә таш йорты булган әлеге кечкенә утрау өчен бәрелештә 58 совет солдаты һәм офицеры һәлак булган, 94 кеше яраланган һәм контузия алган. Җавап итеп, безнекеләр кулланган “Град” ракета системасы берничә йөз (кайбер мәгълүматлар буенча меңләгән) кытай кешесен юкка чыгарган. Телдән сөйләнгән “легенда”лар буенча, безнекеләр иң яңа лазер коралы белән утрауны тоташ яндырып бетергән, имеш. Лазер өчен зур электр энергиясе кирәк булганлыктан, СССРның зур мәйданында электрны берничә минутка өзеп торганнар, диләр. Кайбер мәгълүмат чаралары Брежнев Кытайга каршы атом бомбалары томырырга уйлаган, дип яза. Бу идеягә җавап итеп, АКШ: “Без карап тормаячакбыз, СССРның 130 шәһәренә төбәлгән атом арсеналы төймәгә басканны көтеп тора”, – дип белдергән, имеш. 1969 елның октябрендәге килешү нигезендә Даманский утравы Кытай ягында калган. 1991 елда бу килешү рәсмиләштерелгән. Даманский низагыннан соң да кытай чигенә тынычлык тиз генә иңмәгән. Минем райондашым – Дорга авылы егете, кече сержант, танкчы Борис Константинов 1970 елда Кытай чигендә хезмәт иткәндә һәлак булды. Хәрби комиссариаттагы документларда аның үлеме “бәхетсезлек очрагы” дип бәяләнгән һәм җәсаде Хабаровск крае Бикин шәһәрендә хәрбиләрчә җирләнгән, диелгән. Һич аптырарлык түгел. Совет чорында хәбәрдарлык дигән нәрсә юк дәрәҗәсендә иде. Борисның урыны җәннәттә булсын. Бик тәртипле, тырыш егет иде. Ул 1965-67 елларда Чепья мәктәбендә укыды, мин аның сыйныф җитәкчесе идем. Безнең районның Чутай авылыннан да бер солдатның язмышы Кытай белән бәйле. Ул Кытайга әсирлеккә эләккән. Тырнак астына энә кадап җәзалаганнар, әмма туган илгә исән кайткан.

Кытай халкы үз илендә дә тынычлыкка тиенмәгән. Мао Цзэдунның “Бөек сикереш” планы калкып чыккан. Ул биш ел эчендә илдә корыч кою буенча реванш алырга теләгән. Илнең 90 процент халкы авылда яшәп, һәрбер зур авылда кирпеч сукканнар һәм 4-5 көндә домна мичләре төзегәннәр. Бишәр метр биеклектәге бәләкәй мичләр саны 1958 елда 2 миллионга җиткән. Аңа утын ягылган. Әмма мондый мичләрдә эрегән металл сыйфатсыз булган. Җитмәсә бик кыйммәткә дә төшкән. Ике елдан исә домна мичләре ташландык хәлдә калган.

Мао “Чыпчык” программасы белән дә көлке капчыгына әйләнгән. Йөз чыпчык көнгә күпме дөге ашый? Ел дәвамында барлык чыпчыклар ашаган дөге күләмен исәпләгәч, шактый зур сан килеп чыккан һәм Кытайда чыпчыкларны юкка чыгару планы төзелгән. Чыпчык аулау өчен махсус көннәр билгеләнгән һәм бу көнне бөтен халык чыпчык куркыту белән шөгыльләнгән. Йорт түбәләре, агач ботаклары һәм җир өсте кулына чыбык-чабык тоткан, чиләк-табак каккан кытай халкы белән тулган. Чыпчык 15 минут дәвамында беркая да куна алмаса, җиргә егылып төшә дә үлә икән. Машиналар әрҗәләре чыпчык үләксәләре белән тулган. Бортлары чыпчыктан ясалган гирляндалар белән бизәлгән автоколонналар демонстрациясе башланган. “Дөге дошманыннан котылу” бәйрәм төсе алган. 1958 елда, берничә ай эчендә, ике миллиард чыпчык юк ителгән. Чыпчыклар ашамагач, чыннан да, ил буенча дөге уңышы арткан. Әмма ике елдан, киресенчә, бик нык кими башлаган. Бердән, корылык килгән. Икенчедән, саранча көтүе һәм башка корткычлар нык үрчегән. Аптырагач, Мао чит илләрдән чыпчык көтүләре сатып алган һәм аларны тырыша-тырыша үрчетә башлаганнар. Чыпчыксыз яшәгән берничә елда Кытайда 10 миллион кеше ачлыктан кырылган.

КПСС яшәгән чорда пропагандачылар өчен үткәрелә торган җыелышларда безгә Кытай турында матбугатта күренмәгән хәлләрне күп сөйләделәр. Анда төшерелгән документаль фильмнарны да күрсәттеләр. Хәзер ул мәгълүматлар барысы да интернетта бар.

1966-76 елларда Кытай тарихы “культура революциясе” һәм “хунвэйбин”нары (Мао Цзэдун дошманнарына каршы көрәшүчеләр отряды) белән билгеле. Ягъни, анда бу чор СССРдагы Сталинның шәхес культы, “халык дошманнарын юк итү” белән аваздаш. “Хунвэйбин”нар 5 миллионнан артык кытай коммунистын һәм зур күләмдә мәдәни мирасны юкка чыгарганнар. Мәсәлән, Пекин опера театрында бер гасыр дәвамында тупланган сәхнә декорацияләре яндырылган. “Буржуаз мәдәният” юкка чыгарылган. Маоның хатыны язган революцион музыкаль әсәрләр өстенлек алган. Хәтта Бөек Кытай стенасының бер өлеше сүтелеп, кирпечләреннән дуңгыз абзарлары төзелгән. Мао вафатыннан соң (1976 ел) Кытайда үзгәртеп кору чоры башланган. Авыл хуҗалыгы тармагы базар икътисадына атлаган. Бу чорда илнең 70 процент халкы авылда яшәгән. Фермер хуҗалыклары үсеш алган. 1990 елда авыл хуҗалыгы җитештергән продукциянең 80 процентын фермерлар биргән. 1992 елдан илдә сәнәгать тә базар икътисадына юл тоткан.

Әмма Кытайның базар икътисады Русиянекеннән нык аерыла, анда коммунистлар ил белән идарә итүдән куылмый. Кытайга даими яшәргә һәм дәүләт оешмаларына чит ил яһүдләре кертелми. Яһүд банкирларына, эшмәкәрләренә һәм инвесторларына Кытайда юл ябык. Бу илдә ришвәтчелеккә юл куелмый. Дәүләт милкен акционерларга (халыкка) өләшүне дә гадел итеп үткәрергә омтылалар, аерым кешеләргә генә умырып алырга ирек бирмиләр. Илнең базар икътисады социалистик юнәлешне югалтмый. Нәтиҗәдә, җан башына продукция җитештерү буенча Кытай 1978 елда АКШтан 19 тапкыр калышкан булса, хәзер бу сан 10ны гына тәшкил итә. Ә без ул вакытта АКШтан 5 тапкыр калышкан булсак, хәзер дә шул чама.

Кытай мәктәпләре дәреслекләрендә Русиянең Урал тауларына кадәрге мәйданы 50 ел дәвамында Кытай җирләре дип күрсәтелеп килгән. Күрәбез: кытай халкы әкренләп бу урыннарга шуыша башлады.

Татар халкы гасырлар дәвамында гарәп һәм фарсы телен өйрәнергә омтылган. Русиягә Наполеон һөҗүм итеп, Мәскәүне алгач, зыялы халык француз телен өйрәнергә тотынган. Гитлер Европада канат җәйгәч, совет мәктәпләрендә нимес телен өйрәтүгә күчтеләр. Компьютер технологиясе исә инглиз теленә өстенлек бирде. Моннан 10 ел элек Русиядә яшәүче кытайлар саны 400-500 меңнән артмаган. Ә бүген Русиядә ничә кытай яши? Төгәл статистиканы беркем белми. Әмма бүген үк инде ике йөз миллион(!) кытай Русиягә акча эшләргә килергә теләк белдерә, диләр. Кайбер экспертлар исәпләвенчә, 2010 елда Русиядә яшәүче кытайлар саны 21 миллионга җиткән. 2020 елда бу санның 44 миллионга җитү ихтималы бар икән. Ягъни, илдә кытай мохите туарга мөмкин дигән сүз бу. Шуны исәпкә алып, бүгеннән үк кытай телен өйрәнә башлау мәслихәт түгелме?  


Рәфхәт ЗАРИПОВ

в„– |

Камил хәз­рәт Сәмигуллин: "Тату булсак, бәрәкәт киләчәк"

$
0
0
12.04.2013 Дин
10 апрель көнне ТР Диния нәзарәте мөфтие вазыйфасын башкаручы Камил хәз­рәт Сәмигуллин, 17 апрельдә җыелачак республикабыз мөселманнары корылтае уңаеннан, бер төркем телевидение, газета журналист­ларының сорауларына җавап бирде.

– Ничек мөфти булып сайланырга уйладыгыз? Моңа кемнәр, нәрсә этәргеч бирде?

– Беренчедән, моңа яшәү рә­вешем, дусларым этәргеч булды. Дөресен генә әйткәндә, ике-өч ай элек кенә бу хакта хыялланганым, үземне мөфти итеп күзаллаганым да юк иде. Эшчән­легемдә төп маяк – ислам дине, Коръән. Киләчәктә дә шулай булачак. Иң мөһиме – тәкъвалык. Мөселманнарыбызны, ислам җәмәгатен берләштерү, өммә­тебез мәнфәгатьләре өчен эш­ләячәкбез.

– Сезнеңчә, җәмгыятебез­дә һич кичектерми хәл итәсе мәсьәләләр нидән гыйбарәт?

– Миңа калса, җәмгыятебез­дәге иң зур проблема – дин нигезләрен белмәү. Сер түгел, кайберәүләр исламны ниндидер хәвеф чыганагы дип күз­аллый. Без, мөселманнар, Гайсә пәйгамбәр турында сөйләгәндә аны – рухуллаһ (Аллаһ аңа җан биргән), Муса пәйгамбәр турын­да сөйләгәндә аны – Кәлимуллаһ (Аллаһ белән сөйләшүче), Мө­хәммәд пәйгамбәр турында сөй­ләгәндә аны Хәбибуллаһ (Аллаһның сөеклесе, яратканы) дип искә алабыз. Гомумән, сөю-мәхәббәт – динебезнең нигезе ул. Җир шарын мәхәббәт саклап тора. Без моны белергә, тарихтан яхшы үрнәкләр эзләргә тиеш. Әгәр мөселман Пәйгамбәре­безгә ияреп барса, аның кушканнарыннан чыкмаса, ул беркайчан да ялгышмаячак. Тату булсак, бәрәкәт киләчәк. Бергә, бердәм булсак, дәрәҗәбезне саклый, ныгыта алырбыз.

– Сез үзегез кайларда белем алдыгыз?

– Әле мин укуымны дәвам иттерәм, РИУда укыйм. Алла боерса, быел җәен, имтиханнар тапшырып, диплом алачакмын. Әү­вәл Казандагы “Мөхәммәдия” мәд­рәсәсендә укыдым, аннан соң Махачкаладагы Төньяк Кавказ ислам университетына укыр­га кердем. Анда бераз укыгач, академик ял алып, Төркиягә киттем. Анда Коръән ятладым. Ошап киткәч, шунда мәдрәсә тәмамладым. Төркиядән кайткач, читтән торып РИУда укый башладым.

– Дингә ничек килдегез?

– 11 яшемдә мәчеткә йөри башладым. Мин үзем Мари-Ил Республикасының Бәрәңге районындагы Искеавыл дигән җир­дә туып үстем. Гарәпчә хәреф таныткан беренче укытучым Рәисә ханым иде, хәзер ул мәр­хүмә инде. Дингә килүемә әби­ем зур тәэсир итте. Әгузе-бис­милланы өйрәтте, беренче дини китапларны ул бирде. Тугызынчы классны тәмамлагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә ки­лүемне әйттем инде.

– Мөселманнарны ничег­рәк берләштермәкче буласыз?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни-кәримендә, мөэминнәр – үзара кардәш, дигән. Бүлешер бер­нәрсәбез дә юк. Раббыбыз – бер, китабыбыз, динебез – бер, пәй­гамбәребез – бер, илебез – бер. Без теләсә кайсы мәсьәләне чәй табыны янында җыелып хәл итә алабыз. Әле менә имамнар өчен вәгазьләрдән, рәсми фикерләр­дән, Хәнәфи мәзһәбе буенча со­рау-җаваплардан торган махсус журнал чыгарырга ниятлибез. Бер үк көнне бөтен мәчет­ләрдә бер төсле җомга вәгазе яңгырар дигән уй бар.

– Үткән ике елда, төрле сәбәпләр аркасында, вазыйфасыннан азат ителгән имамнар булды. Әгәр алар кире кайтып эшләргә теләк бел­дерсә, нәрсә әйтерсез?

– Мәгълүм ки, без Хәнәфи мәзһәбендә, Матуриди гакый­дәсендә эшлибез. Әгәр имам булып торган кеше яныбызга килеп, шушы кысалардан чыкмыйча эшләячәген әйтсә, сөйлә­шербез, хәл итәрбез. Инде үз дигәненнән кире кайтмый, элеккечә сукалый икән, бу аның үз иркендә, үзе сайлаган юл.

– “Без“ дип сөйлисез. Сезнең командага кергән кешеләр кемнәр инде алар?

– Безнең командага Илдар хәзрәт Баязитов керә. Аны Казанда күрмәүчеләр өчен Коръ­ән үзәге оештырган кеше буларак бик яхшы беләләр. Илдар хәзрәтнең башка социаль проектлары да бар. Яшьләр бү­ле­генә, республика мөслимәләре берлегенә таяначакмын. Мәр­җани мәчете каршында эш­ләү­че ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабиров дәгъват бүлеге, җәзаларны үтәтү идарә­се белән эшләү бүлеге эшчән­лекләренә җитәкчелек итәчәк, ул вәгазьләр язу эшенә дә маһир. Әле тагын РИУ ректо­рының беренче урынбасары, ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батыров бар. Ул фәнни юнәлеш өчен җавап бирәчәк. Без алар­ның үз командабызга керүенә бик шат.

– Социаль проектлар ди­гәндә нәрсәне күз алдында тотасыз?

– Сукырлар белән эшләү­не әйттем инде. Элегрәк имамнарыбыз төрмәләрдә, колония­ләрдә дингә чакыру-дәгъват эше белән шөгыльләнсә, хәзер азат ителгәннәргә дә тернәк­ләндерү үзәге булдырырга ки­рәк дигән фикергә килдек. Күрмәүчеләргә Коръән өйрәтү эше дәвам итәчәк. Әле Илдар хәзрәт белән ятим калган инвалид балалар өчен аерым ятим­нәр йорты ачасы иде дип хыялланабыз. Аларны зур тормышка әзерләү бик күп көч, сабырлык сорый. Ниятләребез бик күп. Әлегә якын арада гамәлгә ашырып булмасмы дигәннәрен генә әйтәм.

– Кол Шәриф мәчете кайчан эшли башлар икән?

– Хәзерге вакытта анда тө­зекләндерү эшләре бара. Мәгъ­лүм ки, ул нәзарәт балансында түгел, “Казан Кремле” музей-тыюлыгына карый. Мәчет озак­ламый ачылыр, җомга намазлары укытыла башлар, эшләп китәр дип өметләнәм.

– Сез бит әле чагыштырмача яшь. Үз өстегезгә зур җаваплылык алмакчы буласыз. Дулкынланасызмы?

– Өлкәнәю дигәне озак көт­термәс, анысы. Җигелгәч тартырга туры килер. Әз-мәз генә хәвефләнү дә бар. Командама таянырмын дип уйлыйм. Шактый җитлеккән кешеләр тупланган монда. Баш казый булып эшләүче Җәлил хәзрәт тә ышанычлы кеше. Шәт, ул үз вазыйфасында калыр, эшчәнле­ген дәвам иттерер дип өметләнәм. Аксакаллар шурасы, мөхтәрәм имам-мөхтәсибләр бар. Бергә­ләшеп, киңәшләшеп, җыелган мәсьәләләрне хәл итәрбез, иншалла.

– Камил хәзрәт, Сез бу вазыйфада бер айлап кына әле. Шушы вакыт эчендә Казанда, республикабыз районнарында йөргәндә, үзегез өчен кызыклы, гыйбрәтле тоелган хәлгә юлыкмадыгызмы?

– Чынлап та, күптән түгел генә Буа районына баргач, Ильяс исемле малай белән танышу насыйп булды. Яныма килеп, корьәнхафиз буласым килә дигән теләген җиткерде. Аның кебек шулай матур итеп Коръән укучыны бер илдә дә күргәнем, ишеткәнем юк иде әле. Тавышы шулхәтле матур, искитмәле!

– Дини мәгариф дигәндә, мирасны өйрәнүгә дә игътибар биреләдер?

– Әлбәттә, әле менә Мисырда Шиһабетдин Мәрҗани хәз­рәт­нең бер кулъязма китабы табылды. Ул фикъһе гыйлеме буенча. Без аны хәзер компьютерда җыеп бастырачакбыз. Тәгаен алганда, Мәрҗани хәзрәтнең утыздан артык китап язганы билгеле. Таба алган кадәр без аларның бөтенесен дә изге мирасыбыз итеп халыкка кайтарачакбыз. Һичшиксез, һәр ислам фәне буенча татар илаһият га­лимнә­ренең китабы бар. Безнең вазыйфабыз – шул китапларны табып, бастырып дөньяга күр­сәтү.

– Элегрәк чаңгы шуарга ярата идем, әмма китап укуга, телләр өйрәнүгә һәвәс­лә­неп китү аркасында бу спорттан баш тартырга туры килде, дип әйткән идегез бер әңгәмәгездә.

– Чынлап та, тәрҗемә эше бик күп вакытны ала. Аннан соң гарәп, төрек телләрен өйрәнү дә ансат түгел. Гомумән, тел өйрәнү бик кызык. Мин гадәттә тәсбих алып, тәсбих тартып, сүз­ләр ятлый идем. Аллага шөкер, соңгы ике елда егермеләп китап тәрҗемә ителде. Аларның берничәсе басылып чыкты инде, җиде-сигезе басу процессында. Башка мәзһәбләрнең, фиркаләрнең китаплары күбәй­де. Инде үзебезнең дә төпле, дәлилле китапларыбызны күб­рәк бастырып, халыкка җитке­рәсе иде.  


Рәшит МИНҺАҖ

в„–59 | 12.04.2013

Бүген «Матбугат.ру»га 5 яшь!

$
0
0
12.04.2013 Бәйрәм
Сайтыбыз 2008 елда дөньяга аваз салган иде. Бүген «Матбугат.ру» иң популяр татар сайтларының берсе. Март аенда, мәсәлән, безне 25 мең компьютердан 380 мең тапкыр ачып караганнар. Ай дәвамында 3 меңнән артык комментарий языла. Бу шатлыклы саннар өчен без Сезгә - һәр укучыбызга аерым рәхмәтле. Бәйрәм белән!

 

  

 

 

 

Матур традиция буенча туган көнне "Матбугат.ру"ның "чал" тарихын искә алабыз:

 

Дизайнерга сызып бирелгән беренче план

Сайтның беренче шапкасындагы "Ока" белән "Газель" бик күп тәнкыйть ишетте

Бу шапка да кешегә ошады дип булмый, әмма шактый эленеп торды

 

Берзаман шушындый логотип ясап куйдык. Аны әле дә кайбер сайтлардагы баннерларда очратырга мөмкин

Шушындый вариантлардан сайлап алынды ул

Монысы дизайнерыбызның күңеле хисләнгән чак

Әлегә шушыңа килеп җиттек

Монда безне беләләр...


---

в„–--- | 12.04.2013

"Мәктәптә намаз уку бүлмәсе булмый, яулыклар кала"

$
0
0
12.04.2013 Дин
11 апрельдә Татарстан Җәмәгать пулаты утырышында 1 сентябрьдән кертеләчәк мәктәп формалары турында сөйләшү булды.

Март аенда Түбән Кама мәктәпләренең берсендә мөслимә кызлар һәм укытучыларның яулык бәйләве мәктәп тәртибен боза дигән хәбәрләрдән соң Татарстан Җәмәгать пулаты һәм Бөтендөнья татар конгрессына борчылып мөрәҗәгать итүчеләрнең артуын исәпкә алып бүген Җәмәгать пулатында киң даирәдә очрашу узды. Мәктәп формалары һәм яулыклар турында фикер алышуда пулат рәисе һәм әгъзалары, прокуратура, мәгариф министрлыгы вәкилләре, эш белән тәэмин итү министрлыгы кешесе, президент аппараты, кеше хокуклары вәкилләре, Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Наилә Зиһаншина, Казанның 2нче гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина һәм башкалар катнашты. Сөйләшү җанлы, эчтәлекле һәм мәгънәле булды, диде Азатлыкка Конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары, Җәмәгать пулаты әгъзасы Ренат Вәлиуллин.

– Укучылар өчен форма кануны 2013 елның сентябреннән гамәлгә керә. Субъектлар үзләре аерым канун кабул итмәсәләр уку йортлары үз формалары нинди булачагын үзләре хәл итәчәк, дип әйтелде безгә. Дини аермалар күренми торган кием булырга тиеш. Очрашуга килгән барлык кешеләр - диния идарәсе вәкиле Рөстәм Батров, мөслимәләр Әлмира Әдиятуллина, Наилә Җиһаншина - яулык бәйләргә ихтияҗлары булса аны чикләү дөрес түгел, кешенең хокукларын чикләү булачак, дип белдерде. Татар гимназиясе җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина, хиҗаб белән никабны бутыйлар, гади халыкта аңлашылмаучанлык бар, диде. Шулай ук журналистлар да мәсьәләне куерта, шуңа башка милләт вәкилләре яулыкларга тискәре караш белдерә. Мәгариф министрлыгы вәкиле Эльвира Сафина, якын арада, бер ай эчендә мәктәп формасы буенча акт әзерләнеп хөкүмәт карары итеп тәкъдим буларак мәктәпләргә җибәреләчәк, диде. Форманың нинди булачагын Татарстанда мәктәпләр үзләре хәл итәчәк.

– Актта яулыклар турында сүз булачакмы?


– Бу сорауны да бирдек. Министрлык вәкиле бу мәсьәләне күтәрү урынсыз, чикләүләр кертү турында сүз бармый, диде. Соңгы кисәтүләр вазгыятьне аңлап бетермәгәннән килеп чыккан булырга мөмкин, диде ул. Күрсәтмә проекты әзер булгач, ул Җәмәгать пулатына тәкъдим ителәчәк. Без аны тикшергәннән соң гына кире хөкүмәткә раслауга җибәрәчәкбез.

– Түбән Кама мәктәбе турында аерым сүз булдымы?

– Прокуратура вәкилләре моңа аңлатма бирде. Мәктәптә намаз бүлмәсе була алмый, прокуратура бу мәсьәләдә хаклы, уку йортларында намаз бүлмәсе була алмый. Ләкин "динне чагылдырган кием" дигән сүз - дөрес сүз түгел диелде, алар (Түбән Кама прокуратурасы вәкилләре) моны аңлап бетермичә язган, Үзәк прокуратура алар белән бу хакта сөйләшәчәк диелде безгә. Бу очрашуда халыкны тынычландыра торган сөйләшү булды дип уйлыйм. Хөкүмәт карары безнең аша үтәчәк, министрлык вәкилләре мәсьәләне яхшы аңлый кебек күренде, аларның халыкның борчылуларын исәпкә алырга теләве уңай тәэсир калдырды.

Казанның 2нче татар гимназиясе 1 сентябрьдән кертеләчәк форманың әле нинди булачагын белми.

"Иң мөһиме - матур һәм җайлы булсын. Яулыклы кызлар бар, ул аларның үз эше, безнең эш түгел", диде Азатлыкка Җәмәгать пулаты утырышыннан соң гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина. 


Алсу КОРМАШ

в„– | 11.04.2013

Игезәк кызлар Гизатуллина Эльвина белән Эльвира савыгырга телиләр

$
0
0
12.04.2013 Җәмгыять
Кызлар икесе дә вакытлары җитмичә туып (35 атна), дөньяга аваз салганда көчле асфиксия кичерәләр. Шуның аркасында балаларда ДЦП, спастическая дилегия тяжелой степени, симптоматическая эпилепсия диагнозлары. Тугач, 1 ай ОПНда (отделение патологии новорожденных) колпак астында яталар. Аннан һәр өч ай саен массаж, парафин, ЛФК, уколлар.

Хәзер балаларга 9 яшь булса да, алар үзләре генә йөри алмыйлар, күтәреп йөрергә кирәк. Яшьләре арткан саен гәүдәләре авырлаша бара.

Май аенда кызларга Ульзибат методы буенча операция ясалырга тиеш. Бу операция түләүле. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән бер өлеше җыелган. Ләкин әле операциядән соң да озак түләүле реабилитацияләр үтәргә кирәк.

Әлеге үтенечкә битараф булмаучы һәм игезәкләргә ярдәм кулы сузарга мөмкинлеге булган кешеләр, бирергә теләгән акчаны түбәндәге банк счетына күчерә ала:

ОАО "АК БАРС БАНК"
Кор.счет № 30101810000000000805
в РКЦ НБ РТ
БИК 049205805
ИНН 1653001805
КПП 165502001
Счет №47422810245680920001
Алучы: Гизатуллина Алсу Наиловна(кызларның әнисе)
Счет 7824352

ЯНДЕКС-ДЕНЬГИ: 410011852562281

Эльвира һәм Эльвина турында тулырак мәгълүматны һәм ярдәм итүнең башка ысулларын түбәндәге номерга шалтыратып белергә мөмкин: 8-9274 085747 

 




в„– |

Күкрәкләрне җигеп эшкә... (ВИДЕО)

$
0
0
12.04.2013 Җәмгыять
Соңгы арада яңалыкларның икесенең берендә «Фемен» хатын-кызлар хәрәкәте турында телгә алынмыйча калмый. Күп очракта, үзләренең сәер һәм мәгънәсез булган идеяләрен алга сөреп, ул хәрәкәттә катнашучылар әле бер илдә, әле икенчесендә шәрә күкрәкләрен ялтыратып торалар.

«Фемен» үзен бөтендөнья хатын-кызларының хокукларын яклаучы берләшмә дип атый һәм үз гамәлләрен «җитди әһәмияткә ия эшчәнлек» дип белдерә. Дөреслектә исә, аларның ул «җитди эшчәнлеге» ярымшәрә калып, төрле ил башлыклары исемнәренә пычрак атып, диннәрне хурлап, төрле чараларны бозып, юньсезлекләр эшләп йөрүдән ерак китми.

Бер сүз белән – мәгънәсезлек


2008 елда Украинада нигез салынган һәм тора-бара бөтен дөньяга тамыр җәйгән «Фемен» хәрәкәтенең исәбендә бүгенге көндә йөзләгән җәнҗаллы протест акциясе. Һәрвакыттагыча бары тик шәрә күкрәк һәм үткен тел белән генә «коралланган» бу хәрәкәттә катнашучы кызлар биш ел эчендә нинди генә кыланчыклыклар майтарып бетермәделәр: Россия, Украина, Белоруссия президентларының юлларына каршы чыктылар, Рим Папасының вәгазен өзделәр, төрле түрәләргә һөҗүмнәр ясадылар, Украинада футбол чемпионатын өзәргә маташтылар, Киевта табыну тәресен кистеләр, шәригатьне мыскыл иттеләр һ.б. Кыскасы, бу хәрәкәт хәзер шул дәрәҗәдә таралыш алды ки, берәр сәяси җыелыш-мазар, төрле илләр җитәкчеләренең очрашулары була калса, ул төшкә тәннәрен төрле язулар белән бизәгән, туктаусыз сүгенү сүзләре кычкыручы ярымшәрә кызларның килеп җитүен көт тә тор.

«Фемен» хәрәкәте борын гына төртеп килгәндә, аңа нигез салучы кызлар шушы гамәлләре белән бөтен дөньяда чәчәк атып ятучы фахишлеккә, кызларны көчләү, алардан сексуаль кол ясауга каршы көрәшәбез дип чаң сукканнар иде. Шәрә килеш йөгереп йөргән һәм хатын-кызларны үз хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен чишенергә өндәгән бу кызлар ничек гыйффәтлелек, сафлык үрнәкләре була алсыннар ди?! Дөрес, аларның һәр протест акциясе киң яңгыраш ала һәм күп илләрнең телевизион яңалыкларында беренчел хәбәрләр урынын яулый. Әмма күпчелек халык ул акцияләрне акылга зәгыйфьрәк кызларның бары тик чираттагы кыланчыклыгы, маймыллануы дип кенә кабул итә.

Аңлап булмый: «Фемен»ның, үзе белдергәнчә, ниятләре шундый изге булгач, нигә алар үзләре әхлакый яктан шулай түбән тәгәриләр? Идеяләрне алга сөрүнең күпкә ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк юллары була торып, алар, янәсе, хатын-кызларның хокукларын яклау өчен, киресенчә, асыл затны хурлый һәм түбәнсетә торган ысулны сайлаганнар. Әйтәсе килгәннәребезгә колак салсыннар, тиешле игътибар бирелсен өчен хәзер һәммәбез дә ыштаннарны төшереп йөгереп йөри башласак, бу җәмгыятьнең акылдан шашуын, кешелекнең прогресс баскычы буенча аска тәгәрәвен аңлатачак.

Сәер яклар күп

Кызларның үз-үзләрен шулай тотышын аңлатырлык һәм аңларлык бер нәрсә бар барын. Ул хәрәкәттә катнашучыларның дөньякүләм масштабтагы сәяси уенда бары тик ихтыярсыз курчаклар булуы да мөмкин. Үзенең мәкерле ниятләрен чынга ашыру максаты белән яки болай, кызык өчен генә кызларны шулай файдаланган, идарә җепләрен селкетеп кенә утыручы берәр спонсорлары бардыр, бәлки.

«Фемен» хәрәкәтенең инде биш ел буе төрле сәяси эзәрлекләүләрдән, җәзаларга тартылулардан котылып килүе аларның абруйлы, дәрәҗәле хуҗалары булуы турында сөйли. Сәер бит: күпсанлы әхлаксыз һәм хокуксыз гамәлләре өчен кызларның берсенең дә әле җәзага тартылганнары юк. Алар, күп дигәндә, берничә көн изоляторда утырып чыгалар да яңадан хәрәкәтләре сафына кайталар. Дүшәмбе көнне исә «Фемен»ның Путинга каршы юнәлтелгән чираттагы акциясе узды. Ярымшәрә кызлар безнең Президент Германия канцлеры Меркель белән очрашкан вакытта йөгереп керделәр һәм Путин адресына пычрак сүзләр кычкырдылар. Кызларга карата җинаять эше ачылган диләр, әмма алар бу юлы да судан коры чыгарлар кебек.

Хәзерге вакытта исә «Фемен» көннән-көн үсә, зурая гына бара, аның сафларын «Минем гәүдәм – минем коралым» дигән шигарь белән кичектергесез көрәшкә ыргылырга әзер, дөньяның төрле почмакларында яшәүче кызлар, хатыннар туктаусыз тулыландырып тора. Аларга рус дизайнеры Артемий Лебедев эмблема иҗат иткән, Парижда аларга багышланган китап һәм кинокартина дөнья күргән. Бу шөкәтсезлеккә кайчан нокта куелыр?!
 


Айнур ГАЛИМОВ

в„– |
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>