Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

Тагын Мәскәү гаеплеме?

$
0
0
12.04.2013 Сәясәт
Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүдә хәрәмләшүләр турындагы хәбәрләрдән соң Буаның элекке башлыгы Рафаил Әбүзәров бу атнада урыныннан китүе турында белдерде.

Ирләр арасында шундый сүз бар – машинадан, хатын-кыздан, инструменттан ишетелгән зарлану тавышына вакытында игътибар итәргә кирәк. Тавышны чыгарган сәбәпне вакытында ачыкламасаң, берзаман кулыңа сынган ачкыч тоткан хәлдә юл читендә капланган машинада ялгызың калуыңны көт тә тор.

Җиңүнең ата-анасы күп, җиңелүче генә һәрвакыт үксез. Татарстанда берәр ямьсез вакыйга булса, гаепле, әлбәттә инде, Мәскәү. “Татарстан нефтен кулларына алырга теләүче олигархлар”, “Мәскәү заказы буенча язучы журналистлар”. Аларга ничек кенә булса да Татарстанны пычратырга кирәк. Башкача була алмый. Буа районы башлыгыннан зарланып Мәскәүгә хат язган ветеранга кадәр да “заказ буенча язучы”. Чөнки чәчәк аткан Татарстанда зарланучы кеше булырга мөмкин түгел. Бар икән – димәк, заказ буенча язучы. Үзләре бушлай кыл да кыймылдатырга иренгәннәр кемнеңдер күңеле гаделлек таләп иткәне өчен нәрсәдер эшләргә сәләтле икәнне бөтенләй аңлый да алмый, күрәсең. Андый хис аларга бирелмәгән дип аңлыйм.

Томскида милиционер адәм баласын газаплап үтергәнне ни өчендер өлкә журналистлары “Мәскәү олигархларының өлкәне каралтуы” дип атамады, киресенчә, бөтен Русия шушы вакыйганы күтәреп чыгып, гаеплегә җәза бирүгә өлеш керткәнгә рәхмәтле генә булдылар.

Бездә киресенчә. Юньсез икәнлеге билгеле булган кешене дә шундый итеп яклыйлар ки, ихтыярсыздан “боларның яклавы йөрәк кушуы буенча гынамы икән” дигән сорау туа. Әгәр аларның яклавы йөрәк кушуы буенча гына икән, монысы тагын да куркынычрак күренеш.

“Дальний”дагы хәлләр турында бөтен Русия шаулаганны да “заказ” дип атаучылар булды. Менә, андый хәлләр бар җирдә дә бар янәсе, безне генә туздыралар. Ә кем гаепле? Йорттагы чүпне читкә чыгаручылар кем?

“Дальний”дагы башбаштаклыклар турында беренче булып татар журналисты республикадагы басмада язып чыкты. Эльвира Фатыйхова “Безнең гәҗит”тә язганда әле Назаров та, шампан шешәсе дә юк иде. Кем комачаулады шул язма нигезендә тикшерү уздырырга, гаеплеләрне җавапка тартырга? Вакытында чара күрелсә, адәм баласы да исән калыр иде, Татарстанны да шампан шешәсе белән ассоцияләү хурлыгы читләп үтәр иде. Башбаштаклыктан азган “мөртәт сакчылары” адәм баласын үтергәч, билгеле инде, бөтен Русиягә шау-шу купты. “Мәскәү кулын” гаепләгән кешеләргә гаҗәпләнәм – нәрсә, әллә кеше үтергәндә дә “кеше алдында яхшы түгел” дип түзеп торырга тиешмени без? Әгәр түрәләр Татарстан журналистларының язганын чүпкә дә санамый икән, аларга нишләргә? “Татар матбугаты тешсез, үтәрлек итеп язарга кирәк” дигән сүз дә әйтеп булмый бу очракта – “Дальний”да кеше газаплаулары хакында бик ачык һәм аңлаешлы итеп язылган иде. Әгәр бердәнбер үтемле чара Русия матбугаты икән, алга таба да шуны кулланасы гына кала. Бу күпсанлы мисаллар белән ныгытылган фикер.

Инде менә Буа. Буа районы башлыгы Рафаил Әбүзәровның бертуганы Раян кулы белән ветераннарга пәрәвездән йортлар үреп бирүе турында сүз бер ел элек республика мәгълүмат чараларында пәйда булды. Янган урманнан калган агачлардан ясалган кеше яшәмәслек йортлар, иске биналарда гипсокартон – сайдинг белән укмаштырылган фатирлар белән дистәләгән ветеранны кәкре каенга терәделәр.

Нинди чара күрелде? Бернинди чара да күрелмәде. Шушы хакта язып чыккач, гадәттәгечә, “заказчыларны” эзли башладылар. “Фәлән колхоз җитәкчесе башлыкка ачулы”, “Төгән кешенең Буа башлыгы буласы килә”, “Фәлән депутат Әбүзәровка ачулы икән.” Бер генә республика дәрәҗәсендәге түрә дә шушы ветеран йортлары турында сүз кузгатмады, ветераннар янына барып, “хәлләрегез ничек, телевидениедә күрсәтелгән репортаж, газетада язылган язмалар дөресме?” дип сорамады, гаеплеләрне ачыклап, шулардан гаепләрен төзәтүне таләп итмәде. Имеш, ниндидер комиссияләр үткәргән булдылар да, “бар да тәртип” дигән хисаплар яздылар. Район башлыгы эшендә утырып калды. Бу инде “тавыш чыгарып”, зарланып йөргән ветераннарга да, республика журналистларына да зур билге иде – язсагыз да, язмасагыз да, берни дә үзгәрмәячәк. Сезнең язганыгыз – чүп, язмаларыгыз да, ветераннарыгыз да кирәкми.

Бу проблема Дәүләт Советында күтәрелгәч тә, һич кенә дә оялмыйча “андый проблема юк” дип күрәләтә ялганладылар. Әмма түрә “юк” дигәнгә карап кына чир юкка чыкмый шул. Гауга Мәскәүгә кадәр барып җитеп, Буага “Человек и закон” журналистлары килде. Алар, билгеле инде, гаепне Буа җитәкчеләренә генә аударып калдырмадылар. Ветераннарга ачкыч биргән республика җитәкчеләрен дә күрсәттеләр, гаепне республика җитәкчелегендә итеп күрсәттеләр. Һәм дөрес эшләделәр дә. Бер ел буена чара күрмәгәннәр икән, монда бер Буа башлыгы гына гаепле түгел. Җинаять кодексы буенча да урлаган гына түгел, урлаганны сеңдереп барган да гаепле. Инде үзләренең астына су керә башлагач, чаралары калмады, Әбүзәровны озаттылар.

Ирексездән сорау туа – Мәскәүне катыштырмыйча гына хәл итеп булмый идеме? Була, билгеле. Әмма монда ике сәбәп бардыр. Беренчесе – акча. Ул ветеран йортларыннан кергән акча район дәрәҗәсендәге җитәкчеләрнең генә түгел, республикагы кайберәүләрнең дә күзен йомдырган, күрәсең.

Икенчесе – сәясәт. Ат үзенең никадәр көчле икәнен белсә, беркайчан да үзен җигәргә мөмкинлек бирмәс иде дигән сүз бар. Халык үзенең “зур ул, көчле ул” түгел, “кечкенә ул, мескен ул” икәнен белеп торсын өчен җан-фәрман тырышалар. Әгәр халык ризасызлыгын белдереп журналистлар чакырса, ул журналистлар язганнан соң чара күрелеп, гаепле Буа башлыгын сөрсәләр, күрше Тәтеш белән Кайбыч та: “Әһә! Без дә бит шул рәвешчә үз проблемаларыбызны хәл итә алабыз”, - дип уйларга мөмкин. Йөзләгән, меңләгән, миллионлаган башка кереп утырган шушындый фикер “район башлыкларын мин генә куям, мин генә алам” дигән принципны бозарга мөмкин. Шуңа да, “бурның бур” икәнен белсәләр дә, “Рафаэль Хаҗиевич яхшы җитәкче” дип елмаеп, аркасыннан кагуны дәвам иттеләр башлыкның. Мәскәүләр килеп, үзләренең тузаннарын чыгарганчы.

Яманатыбыз чыкканга, әйтегез, кем гаепле? Универсиада объектлары ничек төзелгәне турында язучылар турында да шуны ук ишетәбез – “заказ буенча язучылар”.

Күрәчәкләр алда әле, алда. 


Рәмис ЛАТЫЙПОВ

в„– | 11.04.2013

Төзекләндерелгән Кол Шәриф мәчете ачылу уңаеннан Марат Гатин белән ИНТЕРВЬЮ

$
0
0
13.04.2013 Дин
Айлар буе ремонтка дип ябылып торганнан соң Казанда алдан игълан ителмичә генә Кол Шәриф мәчете ачылды. Элек халык анда мәчетнең баш имамы Рамил Юнысны тыңларга йөри иде. Ә хәзер ни булыр, йөрерме? Азатлык сорауларына "Казан кирмәне" тыюлыгының җитәкче урынбасары Марат Гатин җавап бирә.

Тугыз ай элек Казанда мөселман дин әһелләренә һөҗүмнәрдән соң ябылуы зур шау-шу тудырган Кол Шәриф мәчете 12 апрель көнне яңадан ачылды. Ни өчен халык яратып йөргән урынның ачылуы турында алдан хәбәр ителмәде? Азатлыкка бу хакта "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире урынбасары Марат Гатин сөйләде.

– Узган елның 22 августында Кол Шәриф мәчете төзекләндерү өчен ябылган иде, шул эшләрне тәмамлап 12 апрель көнне без аны ачтык. Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын үткәрде. Шуннан соң туристлар өчен дә, кемгә болай гына карап чыгу өчен, кемгә кереп намаз уку өчен ишекләрен ачты мәчет.

– Җомга намазында күпмеләп кеше булды?

– Беренче намаз булгач, без аны зур итеп игълан итмәдек. Шуңа да карамастан хәбәр таралды. Бер 200-300-ләп кеше булды. Махсус игълан булмаган иде.

– Мәчет ачыла икән дигән махсус игълан булмады. Сәбәбе нәрсәдә?

– Музей буларак без мәчетне планда булган ремонт эшләренә япкан идек. Шунлыктан мәчет ачылышыннан ниндидер зур вакыйга ясарга теләмәдек. Эшләребез беткәч ачып та җибәрдек. Ачылуны җомга көненә туры китерергә ниятләгәч диния нәзарәте вәкилләрен бу чарага чакырырга булдык. Кайбер мөхтәсибләр бүген Казанда иде, алар да килде. Монда укучы шәкертләрне дә чакырдык. Уйлавымча, киләсе җомгалардан мәчетебез элегрәк ничек тулы булган булса, шул хәлгә кайтыр дип уйлыйм.

– Элекке традиция кебек мәчетнең үзенең имамы булачакмы?

– Казан Кирмәне музей-тыюлыгы һәм диния нәзарәте арасында бер килешүгә кул куелды. Анда тыюлык һәм диния нәзарәтенең киләчәктә ничек эшләве турында бөтен әйбер дә язылган. Хәзерге вакытта диния нәзарәте вәкиле буларак Мәрҗәни мәчетенең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.

– Ул  имам булып билгеләндеме?

– Ул диния идарәсе вәкиле итеп билгеләнде. Җомга намазларын үткәрәчәк, мөфти кушканны эшләячәк, зур чаралар узганда, зур делегацияләр килгәндә сайланган мөфти хәзрәт килә алмаган очракта Илфар хәзрәт дин идарәсенең вәкиле булачак.

– Узган җәйне вазгыять катлауланганчы Кол Шәриф мәчете - халыкның яраткан урыны иде. Шушы абруен кирә кайтара алырмы?

– Кирмән җитәкчелегеннән дә, дин әһелләреннән дә күп әйбер тора. Вәгазь сөйләү ул беренче чиратта халыкка рухи азык бирү, кешеләрнең йөрәкләренә үтү. Хөтбәләрне укыячак имамнардан күп тора.

– Кол Шәриф - яшьләрнең никахларын теркәү өчен иң яраткан урыннарның берсе иде элек. Хәзер дә бу традиция дәвам итәчәкме?

– Әлеге вакытта төгәл җавап бирә алмыйм. Диния идарәсе белән бу мәсьәләне өйрәнәбез, озакламый бу сорауга да төгәл җавап бирә алырбыз. Шулай ук мәчет структурасын да диния нәзәрәте, шул ук Илфар хәзрәт төзи, киләчәктә мәчеткә килүчеләр үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап таба алыр дип уйлыйм.

– Инде төзекләндерү эшләренә килгәндә, мәчеттә ниләр эшләнде?

– Беренче караганда ул эшләр күзгә күренми кебек, чөнки мәчетнең инженер челтәре яхшыртылды. Намаз уку залларында һава алыштыру шахталары киңәйтелде, һава температурасын көйләү җайланмалары куелды. Намаз уку залларындагы тәрәзәләр җылытылды. "Ислам мәдәнияте" музеендагы бөтен тәрәзәләр дә алмашынды. Тәхәрәт бүлмәләре намаз укучыларга кулайлаштырылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен арбаларны өске катларга алып бенү җайланмалары куелды.


Алсу КОРМАШ, Наил АЛАН

в„–--- | 12.04.2013

Әлмәт театрында балалар театр фестивале узачак

$
0
0
13.04.2013 Мәдәният
Әлмәт татар дәүләт драма театрында 27 апрель көнне сәгать 10 да “Туфан мәктәбе” проектының балалар театр фестивале була.

Драматургның Әлмәт театрында узган 75 яшьлек юбилеенда “Акбай һәм сарык малае” әкиятеннән өзек күрсәтелде. Элмира Яһудина Бәрән ролен башкарды. Туфан абый чын күңелдән рәхәтләнеп көлеп һәм сокланып утырды аңа. Сәхнәгә шулай итеп яңадан “Акбай һәм сарык малае” әкияте куелды, һәм “Туфан мәктәбе” әнә шулай дөньяга килде.

Проект икенче ел эшли. 2012 нче елның 14 нче маенда Т.Миңнуллинның “Акбай һәм сарык малае” әкияте премьерасы белән “Туфан мәктәбе” проектының презентациясе булды. Залга проектта катнашырга теләгән балалар җыелган иде. Уку елы башыннан шәһәрнең 10 мәктәбенең 10 төркемендә театр дәресләре башланды. Артистлар балаларны актерлык осталыгына өйрәттеләр. 27 апрельдә булачак фестивальдә һәр төркем Туфан Миңнуллинның әкиятеннән өзек белән чыгыш ясаячак. Фестиваль сәхнәсендә кунак Камал театры артистлары “Авыл эте Акбай” әкиятенең өзеген уйнаячак.

“Туфан мәктәбе” проекты Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы һәм “Татнефть” җәмгыяте булышлыгы белән башкарылды.


 


Әнисә ТАҺИРОВА

в„– |

Яңа Мансурда туган телебез ныклап өйрәтелерме?..

$
0
0
13.04.2013 Мәгариф
Авыл мәктәбе - бөек татар халкының язмышы бит ул. Чөнки шушы язмышка гомерлек сукмак биредә салына. Ә аның төп нигезе нык микән соң? Бу турыда укытучылар, әти - әниләрнең карашы ничегрәк икән?!

- Безнең Яңа Мансур авылы мәктәбендә 70тән артык укучы белем ала. Шушы ук бинада урнашкан бакчада әле 20 нарасый да тәрбияләнә. Мәктәбебезнең беренче сыйныфында 10 укучы укыса, киләсе елга да шул кадәр үк булачак. Үткән елда мәктәпне тәмамлаган 7 укучының дүртесе бүген югары уку йортларында белем ала. Ике кеше читтән торып укый. Хәзергесе вакытта унберенче сыйныфта 9 укучы белем ала, - дип башлады әңгәмәбезне Похвистнево районының Яңа Мансур авылындагы гомуми белем бирү үзәге, унберьеллык мәктәп җитәкчесе Тәнзилә Әхмәтбарый кызы ВӘЛИЕВА.

- Татар теле укытыламы соң? Һәм аңа ничә сәгать бирелгән?

- Икенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр атнасына барлыгы икешәр сәгать укытыла. Быелдан “Әлифба” беренче сыйныфта бөтенләй укытылмый инде. Чөнки андагы балаларның яртысы күрше Сосновкадан килгән рус балалары. “Әлифба”ны киләсе елдан укытырга уйлап торабыз торуын. Әлегә татар теле бер генә сәгать тә укытылмый. Бирелгән ике сәгатьтә дә әдәбиятны гына укытабыз. Мәктәптә эшли башлавыма ун ел була инде, шушы вакыт эчендә биредә ана телен өйрәткәнне күргәнем булмады. Ул миңа хәтле дә укытылмаган икән.

- Ни эшләп алай килеп чыкты икән соң?

- Мин моның барысы да үзебездән тора, дип уйлыйм, чөнки бездә татар теле китаплары юк. Әгәр теләсәк, бирелгән ике сәгатьнең берсен татар теленә биреп була ич. Югыйсә, үзебезнең яхшы әзерлекле татар теле укытучыбыз да бар. Лилия ханым Нуретдинова татар телен шушы аз сәгатьләрдә укытканда зур кыенлыклар кичерә. Бездә татар теле буенча дәреслекләр бөтенләй юк бит.

- Әти-әниләр үзләре бу турыда ни уйлыйлар?

- Без үзебез аларны үгетлибез. Алар моның белән кызыксынмыйлар да. Алдагы елларда минем балама бу фән бик авыр бирелә, укытмагыз, дип зарланып килүчеләре дә булгалады. Балаларның бөтенләй татарлыктан ваз кичүләре мөмкин, алар бит татарның тарихын, данлыклы язучыларын, рәссамнарын, гомумән, бөек шәхесләре турында берни белми калалар, дип әйткәнем дә булды. Киләчәктә ничек булыр, татар китапларына заявкалар бирдек инде.

Мәктәптә татар теле укытылмаса да, авыл җирлеге белән берлектә “Минем туган авылым” дип исемләнгән конференция үткәрергә җыенабыз. Җиңүчеләребезгә акчалата бүләкләр тапшырылырга тиеш. Алар моңа бик тырышып хәзерләнәләр, авылыбыз тарихы, биредән чыккан олуг шәхесләр турында кызыклы мәгълүматлар туплыйлар.

Күптән түгел генә бездә район күләмендә милли татар көрәше буенча бәйге үткәрелде. Һәр бәйрәм саен авыл сәхнәсендә концертлар да оештырабыз.

Укучыларыбыз буранлы көннәрдә әби-бабайларның ишек төпләрен кардан чистарталар һәм башка төрле шәфкатьлелек белән дә шөгыльләнәләр. Бөтендөнья, өлкә, район күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаучылар да бар.
Мәктәбебезгә эшмәкәрләр Ринат Сәгыйров, Минегали Гайсаров, Рафаэль Шәйхетдинов, Хәбибулла Гыйззәтуллин һәм авыл җирлеге җитәкчелеге кирәк чакта гел ярдәм итеп торалар.

2011елда, Аллаһыга шөкер, мәктәбебезгә капиталь ремонт ясаттык. Балалар бакчасына кирәк-яракка Похвистнево муниципаль район хакимияте дә, шулай ук өлкә мәгариф министрлыгы да бюджеттан акча бирделәр. Өр-яңа ноутбуклар, бер моноблок, төрле программалар белән идарә ителүче фрезер станогы сатып алдык. Балалар бакчасына интерактив такта да бирелде.

8нче сыйныф укучысы Ринат Яһүдин Самара шәһәрендә яшүсмерләр арасында үткәрелгән грек-рим көрәшендә, 42 килограмм авырлыктагы үлчәмдә катнашып, өченче дәрәҗә дипломга ия булды.

- Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

- Киләсе уку елында 5нче сыйныф укучыларын яңа укыту стандартлары буенча укытырга керешәчәкбез. Җәйгә бакча балалары өчен уен мәйданчыгы булдырырга, мәктәп тирәсен өр-яңа койма белән әйләндереп алырга уйлыйбыз, - дип сүзен тәмамлады Тәнзилә Әхмәтбарый кызы Вәлиева.

Беренче карашка мәктәптә барысы да яхшы - ал да гөл кебек. Тик шулай да бер нәрсә эчне нык пошырып тора. Яңа Мансур кебек чын татар авылы мәктәбендә туган телебезгә әлегә урын юк. Моны алга таба өлкәбезнең татар милли җәмгыятьләре белән берлектә ничек тә үзгәртәсе иде.

Югарыдагы рәсемдә: Мәктәп директоры, Россия Федерациясенең иң алдынгы укытучыларының берсе – Тәнзилә Әхмәтбарый кызы ВӘЛИЕВА.



Капиталь ремонт ясалган Яңа Мансур авылы мәктәбе.
 


Нурсинә ХӘКИМОВА

в„–16 | 13.04.2013

Клара БУЛАТОВА: «Ничек тусам, шулай яшим»

$
0
0
13.04.2013 Мәдәният
Бик күптән күрешеп сөйләшәсе килә иде Клара апа белән. Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрү, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк ни була ала? Казаннан кузгалган автобус тәрәзәсеннән карны ерып йөгергән гөрләвекләрне күзәтеп, күңелдән генә Клара Булатованың шигъри юлларын яңартып башланган сәфәр күңелдә озак сакланыр әле. Шагыйрә белән үткәргән бер көн миңа әле бу язмамнан тыш та киләчәктә бик күп хатирәләр, бик күп серләре белән хәтергә теркәлер...

Бәхетле авылның үз шагыйрәсе була

Нәдер дигәннәре Әлмәттән үк күренеп тора икән – биш-ун минуттан без инде язны каршылап, бәрәңге бакчаларына су төшкән авыл урамы буйлап бара идек. Клара апаның улы Марс мине башта төп йортка түгел, әнисенең ахирәт дусларына алып барачагын әйтте. Йорт бусагасын атлап керүгә, бераз каушадым да – ашлап-бәлешләп, бер табын кеше каршы алыр дип уйламаган идем бит инде! Әлеге йортның хуҗабикәсе – 41 ел буе мәктәптә укытучы булып эшләгән Фәүзия апа Шакирова үз кызын каршы алдымыни! Клара апа исә түгәрәк табын артындагы башка ахирәтләре белән дә таныштырды, күрше-тирә дуслар да, авылның остабикәсе – 13 ел мәчеттә дин сабаклары бирүче Сафия Кәримова Нәдернең хөрмәтле кешесе икән. «Рәфкать» мәчете, авылның динле нигезе турында тәфсилләп сөйләделәр алар миңа. «Безнең иманлы халкыбыз, мәчетебез һәм авылыбызның шагыйрәсе бар», – дигән сүзләре никтер шундук хәтергә дә кереп калды. Бәхетле авылның үз шагыйрәсе дә булырга тиеш!

Фәүзия апа исә аш бүлмәсендә, кыскача гына, ахирәт дусты шагыйрә Клара Булатова турында шәрехләп узды: «Шагыйрә көйле генә кеше була алмый, әмма мин Клараның бер генә начар сыйфатын да белмим. Туры сүзле, гадел булды, иҗат белән яшәде». Ахирәт дуслар икесе дә күптән пенсиядә булса да, күрешми калган көннәре юк икән – йә Клара апа аңа кунакка төшә, йә Фәүзия апа югары очка тәпили.

«Үзем» һәм песи чәйнәгән бармак

Клара апа белән Нәфис абый йортына барып җиткәнче, шагыйрә миңа аңлатып китте: «Мин утраудагы утарда утарбикә булып яшәп ятам». Баксаң, аларның йорты чыннан да ике елга – Зәй белән Урсалбаш кисешкән урында урнашкан икән, монда тыныч, аулак җир. Иҗат өчен илһам эзләп махсус эзләп килерсең, билләһи. Нәфис абый отставкадагы хәрби кеше, бүген лаеклы ялда, куяннар үрчетү, умарта тоту белән мәшгуль.

– Без дүрт кыз, бер малай үстек, – дип искә ала Клара апа балачагын. – Әти-әнием укытучылар, икесе дә детдом балалары иде. Минем туу таныклыгыма Сарман районы Карамалы авылы дип язылган. Әмма ул авылдан әтине кудылар, шуңа да мин анда гомеремдә ике генә тапкыр булдым – студент чагымда бер сугылырга туры килде, аннан – 60 яшьлек юбилеемны уздырдылар да, очрашуга чакырганнар иде. Шунда беренче тапкыр аяк астымнан сәхнә идәне шуды...

– Әтиегез ни өчен куылган иде?

– Ул бит инде, бала, шундый авыр еллар иде. 27 ел буе директор булып эшләгән, фидакарь хезмәт куйган кешегә ни өчен аяк чалырга тырышканнардыр авылдашлар – анысы алар намусында. Әтинең соңыннан анда әйләнеп кайту мөмкинлеге бар иде, әмма ул бүтән кайтырга теләмәде. Алар әни белән укытучылык эшен башка авылларда дәвам итте.

– Сез әти кызы булдыгызмы, әниегезнекеме?

– Күбрәк әтинекедер. Холык-фигыль белән мин үземне аңа охшатам. Ә мин, ничек тусам, гомер буе шулай яшәдем. Тугыз айда тәпи киткәнмен. Ашый башлау белән, иң яраткан ризыгым ит булган – гомерем буе ит яратам да. Ит аркасында гариплек алган кеше дә әле мин. Әти-әни мәктәптә вакытта мине Тайбә исемле апа караган. Шул тәпи йөреп киткән вакытым икән, ападан калган озын җиңле блуза кигәнмен, кулга ит кисәге тоттырганнар. Песи килгән дә минем кулдагы итне ашарга тотынган. Башка бала булса, куркуыннан ук, ит кисәген төшереп җибәрер иде, ә мин бирмәгәнмен! Тайбә апа урамнан урап кергәнче, песи, ит белән бергә, минем бармакны да чәйнәгән. Сул кулдагы ул атсыз бармакны әти кистермәгән – шулай убырлы бармаклы булып калдым мин. Тайбә апа кергәнче, мин идәндә ятканмын, ул мине күтәреп торгызырга теләгәндә, усал гына итеп, беренче сүземне әйткәнмен: «Үзем!»

– Ничә яшьтән үз-үзегезне хәтерлисез?

– 4 яшьтә Теләнче Тамакка күченгәнебезне, шул авылдагы ике катлы йортны хәтерлим. 1944 елда мәктәптә шигырь сөйләп, бүләккә ике бармаклы бияләй алганым хәтердә. Зур бит бу, дип урам бетереп елап кайттым шунда. Апа тынычландыра, сүтәм дә оекбаш бәйләп бирәм үзеңә, ди. Шулай итте дә. Ул яктан эш белән үстек без – апа бәйли, мин тегәм, сеңлем чигү белән мавыкты. Шунсыз өс-башны карап була торган чор түгел иде ул. Мин үземне тәртипле булдым, дип мактана алмыйм – үзсүзле булдым. 1951 елда басылып чыккан беренче шигырем күлмәклек ситсы вәгъдә итеп тә, бүләген бирмәгән Митрофанов фамилияле директорга багышланган иде. Шигырь басылып чыгу белән, Митрофанов өйгә килеп, күлмәклекне бүләк итте, ә беренче гонорар акчасы исә үземә чүәккә, сеңлемә курчак алырга җитте. Әле аңа өстәп 200 граммлык карамель кәнфит тә тәтеде.

Мин аны гомерем буе яраттым

– Шигырьләр туктаусыз язылып тордымы?

– Мин тумыштан шагыйрә булган кеше. Башта авылдагы кырыкмаса-кырык эш белән ул, бәлки, азрак та язылгандыр. Әмма мәктәптә укыганда, мин инде шактый «запас» булдырган идем. 1958 елдан башлап минем бер генә көн дә көндәлек язмый калганым юк. Үзең дә чыгып карый аласың, аларның барысы да сакланган – әрдәнә-әрдәнә булып җыелдылар инде.

– Нишләп шагыйрә генә булып китмәдегез, укытучылык һөнәрен сайлап, туган якка кайтып төпләнгәнсез. Монда икенең берсе үләргә тиеш булган бит инде – йә шагыйрәлек, йә укытучылык?

– Бик дөрес әйтәсең, бала! Укытучылыкка шагыйрәлек ярдәм генә итсә, шагыйрә булуга укытучылык шактый аяк чалып маташты. Укытучының бит аның өйгә үзеннән алда тикшерәсе дәфтәрләре салынган алагаем зур сумкасы кайтып утыра. Төнлә дәфтәр тикшерәсеңме син, шигырь язасыңмы дигәндәй... Әмма мин башта туганнар дип яшәдем, аннан әти-әниемне карарга тиеш идем – үземне генә уйлап туган йортны калдырып китә алмадым. Казанда укыганда да, ял җиттеме, бәйрәмме – сеңлемнең ике баласына күчтәнәч, кием-салым төяп, авылга ашкына идем. Башта аларны карадым, аннан 28 ел буе каенана белән яшәдем.

– Нәфис абый белән бәйләгән мәхәббәт тарихына да килеп тукталдык менә...

– 14 яшемдә төш күрәм (ул вакытта без гаиләбез белән Ләке дигән керәшен авылында яши идек). Керәшен кызлары белән җиләктән кайтып киләбез, имеш. Бөтен кешенең җиләге чиләк төбендә генә – минеке мөлдерәп тора.

Шуннан арыш басуы уртасыннан солдат килеп чыкты. Кызлар чырыйлап кайсы кая качышып бетте. Ә мин исә кача алмыйм – җиләкләрем түгеләчәк. Шул арада солдат мине бил турысыннан эләктереп алды да арыш басуына алып кереп китте...

...1971 елның 27 декабре – мин Күктүбәдән өченче китабымны әзерләп алып кайткан, таныла башлаган шагыйрә. Кәшер мәктәбендә авырган килеш, башыма кара яулык бәйләп, дәфтәр тикшереп утырам. Ишектән солдат килеп керә, шинеле идән себерә, погонында йолдызын да шәйлим, шундук таныйм – минем төшемдәге солдат! Ул миннән 9А классы кайда дип сорый. Аннан урамда укучы сеңлесе белән күрәм. Шуннан мәхәббәт тарихы башлана да. Хәер, башлана дип – мин бит аны гомерем буе яраттым, гомерем буе көттем. Ул вакытта әниләр белән Әлмәттә тора, Кәшердә укыта идем. Нәфис кул сорарга килгәч хәтерлим әле, әни: «Өйләнмә син аңа, юньле түгел ул, үзсүзлелеге генә ни тора», – дигән иде. 35 яшемдә кияүгә чыктым.

«Сеңлем син үлгәнгәчә»

– Хәсән Туфан белән булган мөнәсәбәтләрегезне без Роза Туфитулова язган китаптан укып белдек...

– Ул китап басылып чыккач, мин әллә нишләп киттем. Анда бик күп фактларны укучы башка төрле яссылыкка күчереп аңлады. Менә мин сиңа турысын әйтәм, бала, Хәсән Туфан минем терсәгемә дә кагылган кеше түгел! Аны мәҗнүн, һәрбер кызга гашыйк булып йөргән кеше итеп күрсәтергә кирәкми – ул андый түгел иде. Миңа да шигырендә: «Сеңлем син үлгәнгәчә», – дип язып калдырды. Безнең буынны әдәбиятка Туфаннар дәшеп китерде. Әмма алар безгә хатын-кызлар итеп түгел, күктәге алиһәләргә караган төсле карады. Тән белән ярату түгел иде ул, күңел белән ярату иде. Мин бүген дә Туфанның 76 хатын кадерләп саклыйм.

– Ул сезне яратмадымыни?

– Яраткандыр. Без аның белән беренче тапкыр 1957 елда – яшь язучылар съездында таныштык. Мин яттан аның шигырьләрен сөйләп күрсәткәч, ул «ба-а» дигән иде. Иҗади аралашу шуннан башланды. Мин аның кызы Гөлгенәдән бер атнага кечерәк булгач, ул миңа «Тәнәкә», ягъни төпчек кыз ди иде. Әле дә хәтерлим – Маяковский урамы 23 нче йортка Гөлгенә янына килдем. Ул өйдә юк, Хәсән Туфан нидер язып утыра. Шунда ул мине мандолинада «Умырзая» һәм «Кошлар кебек» җырларын уйнарга өйрәтте. Аннан берчак аларның кухнясында башыма зәңгәр яулык, алъяпкыч итеп Туфанның сары төстәге күлмәген кайтарып бәйләп, чәй өстәле хәстәрләп йөргән идем. Аны Туфан шигыренә дә кертте. Тагын бер хатирә мин кияүгә чыгып, Әлмәттән Казанга килгән вакыт белән бәйле. Без Роза Туфитулова белән икебез дә көмәнле, Бауман урамы буйлап барабыз. Каршыга ике ир-ат килә. Хәсән Туфан белән Шәйхи Маннур булып чыкты бу. Шунда без ресторанга кереп утырдык. Хәсән абый безгә шәраб алмакчы була. Менә аның хатын-кызга булган карашы – ул безнең хәтта авырлы икәнебезне дә чамаламый! Мин шул очрашуда аннан: «Хәсән абый, Сез һаман ялгызмыни?» – дип сорадым. Ә ул: «Луизага да, Тәнәкәгә дә хыянәт итәсем килми», – дип җаваплады. Әмма кабатлап әйтәм, мәхәббәте булса да, ул хисләр җирдән күпкә югары иде. Минем өчен иң аянычы исә Туфанның нәселе калмавы – Гөлгенә Зифа Басыйрованың улы Тимурга кияүгә чыккан иде, язмышы фаҗигале төстә тәмамланды...

– Ә сез аны яраттыгызмы?

– Әллә инде... Минем җавап – китапларда.

– Нәфис абый Хәсән Туфаннан көнләдеме?

– Кесәсендә ике пуля йөртте.

Мин – әшәке


– 1958 елдан бирле языла башлаган көндәлекләр – барысы да шигырь белән. Тормыш Сезгә илһамланып яшәр өчен бөтен мөмкинлекләрен дә тудыра килгән бугай?


– Иҗат итәргә гел мөмкинлек тудырып килделәр дип әйтә алмыйм. Шигырь үзе саркып чыкты. Дәфтәр тикшерәсе, тегәсе, бала үстерәсе, көненә өчәр тапкыр ашарга пешерәсе бар – мин бит татар хатыны! Улыбыз Марска 9 яшь иде, ул ялгыш егылды да бөере шартлады. Мин аның белән ярты елдан артык хастаханәдә яттым. Андагы күргәннәр – әтисенең дә чәче шунда агарды. Ничә тапкыр кан гына салдырдык, ә минем йөрәккә сауган канны әйтеп тә тормыйм. Улым исәнлеге өчен койган күз яшьләрем... Шөкер, бүгенгесе көне матур аның – хатыны Зөлфия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Инде олы улларын Маратны өйләндерергә дә өлгерделәр. Ике кызы бар, Камиләгә – 13, Гайшәгә – 4 яшь. Марсның үзенә 41 генә яшь булса да, гаилә стажына инде ике дистә ел булды. Хәзер менә Нәдердә нарат бүрәнәдән йорт җиткереп ята.

– Еллар, саннарга киткәч, сорыйм әле: Нәфис абый белән яшь аермагыз 11 елны тәшкил итә, үзен сиздермиме
?

– Мин инсульттан соң – 70 яшьтә генә картайдым. Аны да картайттым! Мин бит аның үземнән кече икәнен язылышырга баргач кына белдем! Нәфис бик булган кеше иде – хәрби дәрәҗәсе бар, генерал булу мөмкинлеге булса да, туган авылына кайтып төпләнгән төпле ир-ат ул минем бабай! Мин үзем тумыштан ата ямьсез, кирәктә генә матур була беләм. Бабайга да шулай дип көләм, ямьсезлек буенча конкурс уздырсалар, мин әле икенче урынга гына чыгачакмын, ә ир-атлар арасында беренчелек сиңа булыр иде, дим. Шаяртам, эш матурлыкта түгел, ул бик әйбәт кеше. Мин – әшәке. Бабайга, миңа түзеп яшәгәне өчен генә дә, исән вакытында алтыннан һәйкәл салырлык.

– Башаяк иҗатта булган кеше ялгызлыкка омтыла. Сезне гаилә йөге чабудан тартып, ялгызлыкка өндәмәдеме?

– Төрле чаклар булгандыр. Кайвакытта әллә кайларга китеп югаласы килә, әмма соңыннан кире кайтыр өчен, дип язып та куйганмын мин. Бабайны каядыр озатканда да мин, исән генә йөри күр дә, үземә генә була күр, дип озата калам. Ул булмаса, мин кем булыр идем соң? Нәфиссез мин инде әллә кайчан бу якты дөньядан киткән булыр идем.

– Иҗатта үкенечләр калмаганмы, Клара апа? Кире кайту мөмкинлеге булса, Клара Булатова исеме Әлмәттән битәр Казан белән бәйле булмас идеме икән?

– Юктыр. Иҗатым канәгатьләнерлек. Әлбәттә, Казанда торган булсам, минем китаплар саны күпкә артык булыр иде. Әмма Равил Фәйзуллин әйтмешли, Әлмәт ягы – минем микродөньям инде ул. Монда калганыма да, язмышым шундый булганга да мин рәхмәтле.

Юлны мин куям

Кайтыр юлга кузгалып, Нәфис абый Нәдердән Әлмәткә илткәндә дә Клара апа турында сөйләп туймый: «Аның эшләгән эше бихисап инде, ул бит Әлмәт муниципаль институтында ун еллап татар теле укытты, доцент дәрәҗәсен алды. «Луч» телеканалында ун еллап үз тапшыруын алып барды. Болар бөтенесе дә параллель рәвештә алып барылган хезмәтләр, ирешкән үрләр бит!»

– Шундый яратып сөйлисез, Нәфис абый, әйтерсез лә шагыйрә белән яшәүләр гел дә җиңел булган?

– Җиңел түгел инде! Клара бит ул көйсез кеше, әйтәсе сүзен турыдан ярып әйтә. Мин күбрәк юл куйдым, аның иҗаты үсештә булсын өчен бөтен мәшәкатьне үз өстемә алырга, аны вак-төякләр белән борчымаска тырыштым. Элек тә, бүген дә, вакытымның 90 проценты Кларага багышланган.

...Яратып киттем мин Әлмәт ягын. Әле юллар бер генә тапкыр алып килми калмас, дип киттем. Күчтәнәчкә дип Клара апаның китапларын, «төсем итеп сакла» дип бүләк итеп биргән зур шәльяулыгын да үзем белән алдым. Әле тагын бу юллар очрашулар, дуслык алып килсен, дип теләдем...
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Аллаһы йорты янәдән ачылды

$
0
0
13.04.2013 Дин
Иске Мочалиның Яңа авылындагы Әүлияләр мәчетенә нигез 1999 елда Ваиз Сабитов тырышлыгы һәм инициативасы белән салына. Әлеге изге эштә аңа беренче һәм төп ярдәмне шәех Равил Гайнетдин, академик Рәшит Баязитов һәм туганы Ринат Мамусов күрсәтәләр. Ваиз әфәнде аларга бүгенгәчә чиксез рәхмәтле.

- Бу мәчет безнең авылда икенче, - дип сүз башлады Ваиз Сабитов. – Авылда халыкның дингә сусаганын күреп әлеге Әүлияләр мәчетен төзергә ният белән чыктым һәм каршы килүчеләр булмады, киресенчә, хупладылар гына, - ди ул.

Дөреслек хакында әйтергә кирәк, берничә ел эшләгәннән соң мәчет имамсыз кала һәм ябылырга мәҗбүр була. Аның ишекләре бары тик Корбан, Ураза гаетләрендә генә ачыла. Ниһаять, бер Аллаһының кодрәте белән агымдагы ел башында мәхәлләнең имамы итеп 19 яшьлек Булат хәзрәт Сабитов билгеләнә һәм мәчеттә кабат азан әйтелеп җомга намазлары укыла башлый. Азанчы вазифаларын күптән түгел генә армиядән кайткан Марат Рахматуллин башкара.

Иркенлек, чисталык хөкем сөрә бу Аллаһы йортында. Намаз укырга да, дини укулар оештырырга да урын җитә биредә. Үткән җомгада ике дистәдән артык халык җыелган иде, аларның сафларын яшьләр тулыландыра, монысы аеруча сөендерә.

«Һәр җомга көннәрне мәчеттә олы бәйрәм рухы сизелә. Хәзрәтебез бик ягымлы. Яшь булуына карамастан, Булат хәзрәт җомга вәгазьләрен аңлаешлы, тәрбияви, тормыш белән бәйләнешле дәлилләр китереп сөйли. Шуңа күрә атна саен җомга көнне вәгазь тыңлаучылар саны арта бара. Без бик тә шат, чөнки яшь хәзрәтләр белән авылыбызның киләчәге өметле.

Хәзер инде мәчетебездә җомга намазлары, укулар, дин әһелләре белән очрашулар алып барылыр, җәй айларында балалар өчен лагерьлар да оештырылыр дип өметләнәбез. Аллаһы ризалыгын өмет итеп динне күтәрү нияте белән мәчет салдырган Ваиз Сабитовка, бүген шунда игелекле хезмәт күрсәткән яшь мочалилыларга рәхмәтлебез», - ди Әлфия ханым Ибатуллина.

- Мәчет – без, мөселманнарның, Аллаһыбызга гыйбадәт кыла торган изге урыны. Мәчет халык өчен салына, - ди Булат хәзрәт, – әмма безнең хак динебез мәчеттә генә түгел, гадәти көнкүрештә дә, мәдәнияттә, икътисадта, юлда, урамда да чагылыш табарга тиеш, - ди яшь хәзрәт.

Бүген аларның төп бурычы – мәчетне буш тотмау, милли, дини йөзебезне булдыру һәм киләчәк буынны ялгыш юлдан саклап, хак динебез юлына бастыру.



Автор фотосы.
 


Р.ХАМЗИНА

в„– |

Ә сез санитар икеайлыкта катнашырга җыенасызмы?

$
0
0
13.04.2013 Җәмгыять
Киләсе дүшәмбе Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китәчәк. Гадәттә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итә торган чараларны һава шартлары аркасында ике атнага кичектереп торырга булдылар.

Респуб­ликада шимбә өмәсе 20 апрельдә узачак. Казанда Универсиада янындагы урыннарга аерым игътибар биреләчәк, моннан тыш ике ай эчендә Татарстанны кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырып, законсыз чүплекләрне фаш итеп өлгерергә кирәк. Ә сез санитар икеайлыкта катнашырга җыенасызмы?

Альберт ШУБИН, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы­ның әйләнә-тирәне саклау идарәсе башлыгы:

– Билгеле, әлеге чарада һәркем катнашырга тиеш. Мин дә катнашачакмын. Чүп­лекләр күбәя, дип аларны санау белән шөгыльләнсәк, алар арта кебек тоелачак. Ә менә бергәләшеп урамга чыгып, шәһәрне тәр­типкә ки­терсәк, вәзгыять үзгәрәчәк. Бу эштә безгә “Халык контроле” дә ярдәм итә. Чүплекләрне халык үзе үк табып бирә, ә урыны билгеле булган чүп бе­лән көрәшү, аны юк итү күпкә җиңелрәк.

Ләйсән БӘДРЕТДИНОВА, Әлмәт балалар бакчасы тәрбиячесе:

– Балалар бакчасы терри­ториясенең чиста булуы аеруча мөһим. Шуңа без әлеге эшләргә кар эри башлагач ук керештек инде. Җир тизрәк кипсен, уен мәйданчыклары кардан тизрәк ачылсын, дип март ахырында карны көрәп ташладык. Хәзер көрәк-тыр­ма тотып, җирне “уятырга” исәп. Әлеге эшләрне үзебез генә ерып чыгарга шактый вакыт кирәк, өстәвенә тәр­биячеләребезнең кайберәү­ләре пенсия яшенә җиткән. Ата-аналарга рәхмәт – булышырга атлыгып торалар. Уйнарга чыккач, балалар да кар атышкан була. Аларны яшь­тән үк чисталыкка, эшкә өйрә­тү ягыннан да файдалы бу.

Светлана ЗОНОВА, “Помоги другому” иҗтимагый оешма координаторы:

– Безнең оешма икеайлык кысаларында шәһәр паркы, күлләре тирәсендә өмәләр оештырачак. Моннан тыш мәктәпләрдә әлеге темага “түгәрәк өстәл”ләр, сыйныф сәгатьләре үткәрергә ниятлибез. Чисталыкка мәхәббәтне бер чара барышында гына тәрбияләп булмый, аны балага кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Гади, ләкин дөрес сүз­ләр: җыештырган җирдә тү­гел, чүп ыргытмаган җирдә чиста. Шәһәр халкы әнә шул гади сүзләрнең асылына тө­шенсен иде. Ел дәвамында оешма тарафыннан макулатура җыю акцияләре уздырыла – табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен бу да мөһим. Өмә уздыру өчен без Татарстан җитәкчелегенең махсус чаралар, айлыклар игълан ит­кәнен көтеп ятмыйбыз. Һава торышы яхшы торганда, та­бигатькә чыгып керү, шул ук вакытта файдалы эш белән дә шөгыльләнү күңел күтәрен­келеге бирә.

Таңсылу СОЛТАНГАЛИЕВА, Казан идарәче компаниясе белгече:

– Безнең оешма быел “Язгы сыерчык оялары” акциясен игълан итәргә булды. Аның кысаларында башкала­ның Яңа Савин районында 300гә якын сыерчык оясы урнаштырырга ниятлибез. Бу да – экологик икеайлыкның бер өлеше. Чөнки шәһәрдә сәнә­гать зур үсеш алганда, кошлар мегаполислардан китәргә мәҗбүр. Эре шәһәр урамнарында карга белән чыпчыкны гына очратырга мөмкин. Без исә әлеге акция ярдәмендә халыкта экологик җаваплы­лыкны арттырырга телибез. Экология – ул бит әле урамда җыештыру гына түгел, тирә-юньне саклау да.

Алексей КОНДРАТЬЕВ, Универсиада волонтеры:

– Төп эшебез Универсиадага әзерлек булса да, без экологик икеайлыктан читтә калмыйбыз. Мәсәлән, 20 апрель көнне Экология министрлыгы, Татарстан Фәннәр акаде­миясенең экология һәм җир асты байлыкларын куллану проблемалары институты белгечләре белән берлектә, Казанның “Эрмитаж” бакчасын җыештырачак­быз. Шә­һәр­не, гомумән, республиканы бер­гәләп кенә тәртипкә китереп була, дип уйлыйм. 




в„–60 | 13.04.2013

Татар теленең электрон сүзлеге ясала. Ул нинди булыр?

$
0
0
14.04.2013 Интернет
Татарстанда "Татар теленең электрон сүзлеге" эшләнәчәк дип белдерелде. Хөкүмәт вәкиле: "Ике телдәге электрон порталны булдыру үзе үк сүзлекнең нигезен тәшкил итәрдәй зур эш булды", дип белдерде. Тел галиме исә сүзлекнең камил булуына шик белдерә. Аның фикеренчә, әлеге электрон сүзлек моңа кадәр чыккан бөтен сүзлекләрне дә үзенә тупларга тиеш. Мәгълүматлаштыру министрлыгы "сүзлекнең бай булуы институттан торачак" дип белдерә.

Татарстан мәгълүмат чараларында "Татар теленең электрон сүзлеге" эшләп китәчәк дигән хәбәрләр булды. Бу эш өчен җаваплылыкның өч оешмага: Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына; Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять булдыру бүлегенә; юстиция министрлыгына тапшырылганлыгы белдерелде.

Институт сүзлектәге тәрҗемәләрнең дөреслеге өчен җаваплылыкта булса, бүлеккә, техник оператор буларак, аны эшләтеп җибәрү һәм карап тору йөкләнгән. Ә юстиция министрлыгы топонимика өлкәсендә ялгышлар җибәрмәүне үз өстенә алачак.

Азатлык радиосы бу сүзлек кайда урнашчак, кайчан эшләп китәчәк, ул нинди булачак, һәркем дә куллана алачакмы дигән сорауларга җавап эзләде.

Әлеге электрон сүзлек 2007 елдан “Электрон Татарстан” програмы нигезендә башкарылган эшләрнең чираттагы баскычы булып тора, дип белдерде Азатлыкка министрлар кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева. Аның сүзләренчә, башта барлык порталларны да татарчалаштыру эшләнгән булса, хәзер әлеге сүзлекне булдырып аны хөкүмәт порталына урнаштыру вакыты килеп җиткән.

"Дәүләт шурасы порталы ике телдә эшли башлады. Президент аппараты порталы аннан да алдарак ике телдә эшләп китте. 2007 елдан, эш башланганнан бирле, хәзер барлык министрлыкларның сәхифәләре дә ике телдә алып барыла. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан барлык муниципаль берәмлекләрнең сайтлары һәм барлык дәүләт порталлары да ике телдә булсын өчен тәкъдимнәр кертелгән иде. Бу тәкъдим министрлык тарафыннан калган барлык министрлыкларга, дәүләт оешмаларына, муниципаль берәмлекләргә җибәрелде.

Бүген сайтларны ачып карасак, аларны татарчалаштыру процессы ул үзенә күрә бер сүзлек төзү, үзенә бер тәрҗемә процессы да булды. Сайтын татарча булдырам дигән муниципаль берәмлек, яки министрлык, яки ведомство хәзер сүзлекләрдән сүзләр эзләп утырмый, татарчалаштырган материалларны алып үзендә үк куллана ала.

Татарча онлайн сүзлекләр төзүнең беренче баскычы узды инде дип әйтер идем мин. Хәзер инде без, Һәрбер хезмәткәр, һәрбер кеше ачып карап файдалана, куллана алсын өчен, хөкүмәт проталында электрон ресурс буларак, татарча мөмкин кадәр күбрәк сүзлекләр булдырырга тиеш.

Бу максат "Электрон Татарстан" програмы кысасында да куелган. Шуңа күрә хәзер яңа карар кабул ителде. Ул  – татар телен рәсми рәвештә интернет теле итүдә дә бер чара булып тора. Ул – муниципаль берәмлекләрнең сайтларын татарчалаштыруда тагын бер адым. Мәгълүматлаштыру министрлыгы аның техник операторы итеп юкка гына билгеләнмәде.

Топонимика өлкәсендә юстиция министрлыгы оператор булып тора, чөнки топонимика системасын алып бару аларның вазифаларына керә. Ә тел ягына килгәндә, аның операторы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Сүзлекләр эшләнгән инде һәм бүген аларны шушы системага кертеп урнаштыру турында сүз бара", диде Шәйхиева. 

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзләре 2007 елда "Мәгариф" нәшриятендә бастырып чыгарган ике томлык "Русча-татарча сүзлек"нең электрон вариантын мәгълүматлаштыру министрлыгына тапшырган. Бу сүзлеккә 56 мең чамасы сүз, җиде мең ярым фразеологик берәмлек кергән. Институт җитәкчесе Ким Миңнуллин сүзләренчә, ул бүгенге көндә иң тулы "Русча-татарча сүзлек" булып тора.

"Электрон сүзлекнең нидән гыйбарәт булачагы, аның эченә нинди сүзлекләр керүе һәм аларның нинди принциплар белән төзелүе зур мәсьәлә булып тора. Соңгы 20 ел вакытны гына алып карасак та, сүзлекләр бик күп чыкты. Бу электрон сүзлекне төзү өчен, безнең аңлавыбызча, аз дигәндә шушы 20 ел эчендә хөкүмәт акчасына чыккан барлык сүзлекләрнең дә бүгенгә кадәр сакланган электрон вариантларын тупларга һәм бергә җыярга кирәк. Монда безнең институтта булган сүзлекне генә куясы түгел, Татарстан китап нәшриятында, элекке "Мәгариф" нәшриятында чыккан һәм Татарстанның "Телләр кануны" нигезендә бирелгән акчага чыгарылган барлык сүзлекләрне дә җыю кирәк. Аларны махсус програмга салып зур электрон сүзлекне эшләп булыр иде", диде Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, бу тәкъдимне алар мәгълүматлаштыру министрлыгына җибәргән хатларына да язганнар. Миңнуллин бу мәсьәләне төбенә кадәр аңларлар микән дип борчылу белдерә.

Бүген интернетта татарча сүзлекләр дә булган сайтлар хәйран дип әйтергә була. Берәр татар оешмасы, йә булмаса иҗтимагый оешма да үзенең сәхифәсендә зур булмаса да сүзлек тәкъдим итә. Бу уңай күренеш булса да, галимнәр фикеренчә, һәр сүзлеккә, бигрәк тә Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә эшләнә торганына җитди һәм фәнни караш булырга тиеш.

"Кемнәрдер безнең институттагымы, йә булмаса университеттамы чыккан сүзлекләрне күчереп ала да шуның нигезендә тагын яңа сүзлекләр эшли башлыйлар. Коммерция юнәлешендәге оешмалар алар мәсьәләнең эченә кереп тормый гына, акча эшләү юлы белән яши. Интернеттагы төрле сайтларда сүзлекләр күрәбез. Алар сүзлекләрне чын мәгънәсендә сүзлек итеп яшәтү, үстерү, камилләштерү юнәлешендә эшләмиләр. Сүзлекнең эченә керсәң ул гади генә әйбер түгел. Тел закончалыкларына туры килү-килмәү дигән әйбер дә бар.

Хөкүмәтнең электрон сүзлек эшләргә кирәк дип карар кабул итүе белән һичшиксез килешәм. Бу - дәүләт, тел, милли сәясәтнең бер юнәлеше. Бу эшне коммерция оешмларына бирергә ярамый. Бөтен булган әйберне бер кулга җыю зарур. Аларны тиешле програмнар аша эшкәртеп, теләсә кем файдаланырлык дәрәҗәгә җиткереп кенә халыкка чыгарырга кирәк. Аның хуҗасы, аның координаторы һәм бу эшне аңлап эшләүчесе дәүләт оешмасы белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш", ди Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, хөкүмәт бу электрон сүзлекне булдыруны артык чыгымнар тотмый гына башкарып чыгарга җыена.

"Сүзлекләр барсы да җыела калса, аларны махсус програм белән тәртипкә салу кирәк. Бу сүзлекләрне махсус програмга күчергәндә тел белгечләре яңадан карап чыкмаса җитди хаталар китәргә мөмкин. Бу сүзлекнең тиешле дәрәҗәдә эшләү-эшләмәү ягын тел белгечләре компьютер белгечләре белән бергә карарга тиеш. Әгәр без бу әйберне яхшы итеп эшлибез дибез икән, монда күпмедер чыгымнар да булырга тиеш. Ни кызганыч, филологларга, тел белгечләренә акчаны кызгану бар. Мәсьәләнең бу ягын да онытмаслар дип уйлыйм", ди Миңнуллин.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять булдыру бүлеге җитәкчесе Азат Могыйнов сүзләренчә, сүзлекнең камил һәм бай булуы нәкъ тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан торачак.

"Техник яктан без сүзлекне тулыландыра алабыз. Әгәр безгә электрон сүзлеккә әверелдерү өчен башка сүзлекләрне дә бирәләр икән, без аны техник яктан башкарып чыгачакбыз. Татарстан хакимияте бу эшне үз өстенә алгач, сүзлек бер тапкыр гына ясалып, аннан онытылмаячак", ди Могыйнов.

Аның сүзләренчә, 2013 елның 1 апреленнән сүзлекне техник яктан тормышка ашыру башланган. Әлегә сүзлек ябык. Ул әзер булгач та tatarstan.ru доменында республиканың рәсми порталы эченә керәчәк. Адресы халыкка аерым тәкъдим ителәчәк. "Эшләп китү вакытына килгәндә, барсы да институттан тора. Алар сүзлекнең электрон вариантын безгә бирде. Без аны техник яткан сүзлеккә кертәбез. Алар һәр сүзне тикшереп, "әйе, бу сүз дөрес тәрҗемә ителгән" дип карап чыгарга тиеш", ди Могыйнов.

Татарстанда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре бу сүзлекне ясарга этәргеч биргән. Хат язучылар Русия паспортының татарча битенә, ЗАГС документларына һәм башка калган документларга кешеләрнең исемнәрен дөрес язмыйлар дип шикаять иткән. Исем-фамилияләр саф татарча дөрес язылсын өчен дип тотынганган идек, ул татар теленең бүгенге көнгә булган бөтен сүз байлыгын да туплаган зур бер электрон чыганакка әйләнергә тора, ди Могыйнов.


Наил АЛАН

в„–--- | 12.04.2013

Татарстанның кайбер авылларын су баса (ВИДЕО)

$
0
0
14.04.2013 Экология
Видеода Апас районы Шыгай авылы. 4 апрель көнне төшерелгән. Ә сезнең якларда хәлләр ничек? Ташудан фото-видеоларыгыз булса, безгә җибәрегез.

 

 

 

 

 

 

 

 Чыганак vk.com

P.S. Быел яз соңрак килде дисәләр дә, узган елны да су басу турындагы хәбәрләр апрельнең икенче яртысында гына килә башлаган иде. Менә шуларның кайберләре, фото һәм видеолар:

«Әстәгыфируллаһый!» яки Татар Тау Иледә язгы ташу (ВИДЕО)

Нурулла Гарифне су баса язган! (ФОТО)

Мишә ташый (ФОТО)

Лениногроскида су баскан йортлар игътибарсыз кала (ВИДЕО)


---

в„–--- | 14.04.2013

«Йөрсә йөрсен, әмма башка хатынга бирмим»

$
0
0
15.04.2013 Ир белән хатын
– Мин бүген сиңа ике баламны кочаклап, уңган-булган иремнең иңбашына авыша төшеп, кәттә генә елмайган бәхетле хатын-кыз фотосы бирергә тиеш идем юкса, – ди чәче-башы да, йөзе дә күптән карау-тәрбия күрмәгән Лилия, уфылдап. – Ә, күрәсең, икенче төрле килеп чыкты. Мин бүген иренә дә, ике баласына да кирәк­мәгән, нервылары таушалган бер бәхетсез хатын.

Их, терсәкне тешләп булса – чәйнәп үк бетерер идем. Минем кебек тиле хатыннар да бардыр барын, әмма әйтер сүзем әле юләрлекләр эш­ләргә өлгермәгәннәр колагына...

Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәлә­ремә тау кадәр таш бастырганнар идемени – машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...

– Матур яшәп киттек без Артур белән, – дип башлады Лилия сүзне. – Хатын булу бәхетен чын-чынлап татыдым. Эреле-ваклы сүзгә килешүләр булса да, мин аны өстемнән йөри дип уйлап та карамадым. Ә ул йөргән! Кызларга 4-6 яшьләр иде, кесәсеннән саклану чарасы табып алгач, авып китәмме дип торам. Әй гарьләндем дә соң инде! Мин генә җитмим икән бит моңа – аңа тагын, тагын да кирәк. Өйгә кайткач, утырып сөйләштек. Сөйләде инде шунда бер ботка, минеке түгел, янәсе... Ә мин шул көннән тентепме тентим моны. Бер сүз белән әйткәндә, бер итәкне дә калдырмаганын аңладым инде моның. «Гулящий» булып чыкты минем җанкисәгем. Еладым, бетерендем, картайдым да, куып чыгардым моны. Имеш, бер-ике көн­нән аңлар, гаиләсез кыен булыр, гафу үтенер, кайтырга теләр. Теләр-теләмәс бер килүендә җөмләләр тезеп маташты ул маташуын – ике бала бар, фәлән-фәсмәтән, имеш. Мин юләр горур булдым, себерелгән нәрсәләрең янына китеп олак, янәсе, потың бер тиен. Китте бу. Мин ике бала белән утырып калдым. Бераз акча бирештерә шунда, балалар белән театр-циркка да йөри, язгы-кышкы киемнәрен дә алып бирә. Мин аның тормышыннан киттем дип, канауга чыгып ятып, шешә кочаклап эчкечегә әйләнмәде – эше гөрләп барды, хатыннары алышынып торды. Бездән китеп, җиде ел үткәч, өйләнде, хатыны үзеннән унбиш яшькә кече, чибәр.

Балалар исә башта әти­ләренә карата битараф иде. Мине жәлләп, аннан ерагаеп та алган вакытлары булды. Үсә-үсә алар өчен дә кадерем бетте. Берсендә олы кызым: «Туйдырдың инде туктаусыз шыңшуың белән, бөтен дөнья кабахәт, син генә әйбәт тә син генә бул­ган. Әтинең сине башкага алыштыруы да гаҗәп тү­гел», – димәсенме. Имәнеп киттем! Мин шулар дип яшәдем, ирләр белән чуалмадым, көнне-төнгә ялгап, җитеш тормыш булдырыйм дип чаптым! Ә аларга аена бер күренеп, акча тоттырып китүче әтиләре күпкә кадерле икән. Минем яңак буйлап тәгәрәгән күз яшьләремне күргәч исә: «Гомер буена борын мышкылдаттың, ирләрнең гүләйт итүләренә бөтен кеше түзә, син генә түзә алмадың инде», – дип «үтереп» ташлады.

Миңа бүген беркем дә кырыкны бирми – илле биш яшьлек булып күренәм. Рәхәт күрмәдем, рәхмәт ишетәсем юк. Балаларымның сүзлә­реннән дә нәтиҗә чыгарып әйтә алам – үзеңне корбан итәргә ярамый. Типтереп, тоташ ялганлап яшәгән кешеләрнең тормышы минекенә караганда мең яхшы.

Хатын-кызларга әйтер сүзем дә шул – ирең типтереп гүләйт итсә дә, гаилә җимермәгез! Шуның белән ирне генә түгел, яшьлегең-сәламәтлегеңне дә, балаларыңның хөрмәтен дә югалтачаксыз. Балалар эгоист – аларга кайда рәхәтрәк, мулрак, шунда яхшы. Синең интегә-интегә, төн йокыларыңны калдырып, алар хакын хаклап яшәүләрең өчен рәхмәт әйтмәячәкләр.
– Кирегә юл булса, ниш­ләр идең соң? – дим мин Лилиягә.

Тапкан әйберләремне «күрмәгән», йөргәненә игътибар да итмәгән акыллы хатын булыр идем. Алай буламы, дип аптыраучылар булса, өстәп әйтәм – була. Ирне ятларга бирмәгез. Ник ул егет булып йөрергә тиеш тә, син берүзең бала үстереп, шулар проблемасы белән картаерга тиеш? Үз балаларын үзе үстерсен. Хатын-кызга исә параллель рәвештә үз тормышын, үз мәхәббәт тарихын булдырырга кирәк. Дөньясы шундый аның. Берүзең генә судан ак, сөт­тән пакь булып утырудан файда юк... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Алиягә ярдәм кирәк

$
0
0
15.04.2013 Җәмгыять
Алия йөклелекнең 30нчы атнасында дөньяга килде. Тулгак башлану белән ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык, тик алар тиз генә без яши торган урамны, безнең йортны эзләп таба алмаганнардыр инде (без Казанның халык арасында Караваево поселогы дип йөртелә торган шәхси йортлар секторында торабыз), шалтыраткач та шактый күп вакыт узды. Алар килеп җиткәнче, бала инде туа башлаган иде...

Бала тудыру йортына килеп җиткәч тә, идәннәр юып йөрүче бер апа, минем, инде туып килүче баланы, идәнгә килеп төшмәсен дип кысып торумны күреп: "Таба бит инде бу!" дип кычкырып җибәргәнче миңа артык игътибар итмәделәр әле... Нәтиҗәдә, баланың башы кысылган, хәрәкәтләнү өчен җавап бирә торган нерв җепселләренә зыян килгән иде...

Алиягә бер яшь тулганда, аңа ДЦП (детский церебральный паралич), катлаулы дәрәҗәдәге спастик диплегия һәм күз нервларының атрофиясе дигән куркыныч диагнозлар куйдылар. Баламның тома сукыр да булачагын белгәч, минем яшисем килми башлаган иде инде... Аллаһы Тәгаләгә, һичьюгы, кызым уенчыкларга карап уйнап утыра торган булсын иде дип ялвара идем. Ходай төннәр буе елый-елый теләгән теләкләремне ишетте бугай, чираттагы тикшеренү вакытында бала сукыр дигән диагноз исбатланмады - Алиям күрә.

Алиягә 3 яшь тулганчы без 3 ай саен 8нче балалар шифаханәсенә ятып дәвәланырга тиеш идек, тик бу дәвалануларның артык файдасы да булмады диярлек, Алия бик еш авырый иде, шуңа күрә күп вакыт дәвалауны туктатып торырга мәҗбүр идек. Аннан соң Казанның тагын бик күп махсус үзәкләрендә реабилитация уздык, бик күп массаж курслары алдык, хәтта Тула шәһәрендә, профессор Ульзибит ысулы белән операцияләр дә ясадылар. Гомуми наркоз астында, аякларына ясалган 17 микрооперация кичерде Алия! Андый тән газапларын балалар түгел олы кешеләр дә бик авыр кичерәләр. Алиябез, түзде, тырышты, операциядән соң үтә торган катлаулы реабилитация чорын да олыларча түземлелек белән кичерде. Алиянең бөтен гомере тоташ көрәшүдән тора. Ул, башка балалар өчен гадәти үсеш процессында, җиңел генә үтелә торган һәрбер этап, һәрбер яңа мөмкинлек өчен, гәүдәсен богаулаган аяусыз авыру белән тиңдәшсез көрәш алып бара. Көрәшә, тырыша торгач, әкренләп, Алиянең хәле яхшыра башлады, хәзерге көндә ул туры итеп утыра ала, үзе кашык тотып ашый, рәсемнәр ясый, хәтта тотынып басып тора ала! Тик үзе генә йөрми, һәм әлбәттә инде кеше ярдәменнән башка кайбер иң гади ихтыяҗларын да үти алмый...

Алия бик аңлы, акыллы, тырыш бала. 8 яшендә ул беренче сыйныфка укырга керде, аның янына яраткан укытучысы килеп йөри. Алия укырга бик ярата, ләкин аның, барлык башка балалар кебек үк, чын мәктәпкә барып, үз яшьтәшләре белән бергәләп парта артында утырып укыйсы килә... Ходай ярдәме белән аның бу теләге чынга ашар дип өметләнәбез.

Электән үк табиблар Алиябезне өметле балалар рәтенә кертәләр иде, ул әкренләп кенә, вак-вак адымнар белән булса да алга, терелүгә таба бара. ДЦП - тулысынча дәваланып бетә торган авыру түгел, тик кызыбызны йөри ала торган итеп, үз-үзен карый ала торган итеп була! Алия турында мәгълүматны Кытайдагы махсус клиникаларга җибәреп карадык, һәм алардан конкрет хәбәрләр алгач, күңелләр тагын да үсеп, кызымның кайчан да булса үз аякларында ҮЗЕ йөри алачагына өметем тагын да ныгыды. Мин интернет буенча , безнең Алия кебек, гадәти булмаган балаларның әниләре белән бик күп аралашам. Алар арасында Кытайның төрле шәһәрләрендә дәваланып кайтучылар да бар, һәм дәвалануның файдасын күрүчеләр бихисап! Алиягә хәзер 10 яшь. Яшь барган саен андый диагноз дәвалауга авыррак бирелә. Бөтен мөмкин булганны эшләп карыйсы иде... Без бөтен кыюлыгыбызны җыеп, Кытайга Харбин шәһәрендәге, ДЦП диагнозлы балалар өчен махсус клиникага, 3 айлык реабилитациягә барырга карар кылдык. Бер реабилитация курсын үтү өчен 476617 сум акча кирәк (Бу суммага Кытайда яшәү һәм дәвалану бәясе генә кергән).

Дуслар ярдәме белән 14 май көнне кичке сәгать жидедә Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда зур хәйрия концерты да оештырыла. Анда Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Раяз Фасыйхов, Иркә, Ленар Сәйфиев, Венера Шәмиева, Чәчкә, Ләйсән Гыймаева, Нурзадә, Илгәрәй, Азат-Алсу Фазлыевлар, “Рәвешләр” юмор театры, Булат Шәрипов (баянчы), Денс-Лайф бию төркеме һәм тагын башка артистлар катнашачак. Билетлар сатудан килгән керем тулысы белән Алия файдасына күчереләчәк.

Кызыма караган саен, ни өчен Ходаем шушы баланы шундый газапларга дучар итте икән дип уйлыйм. Нинди сәбәпләр аркасында, бөтен кешегә бирелә торган мөмкинлекләрдән нәкъ менә минем балам мәхрүм калган икән дим... Язмышның бик зур сынавы бу. Шушы сынауны үтәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм көч бирсен иде...

Алиянең хәле турында әнисе Миләүшәгә, 89172251631 номернына шалтыратып белешергә була.

Алия турында социаль челтәрдә,шушы адрес буенча http://vk.com/club51560443төркем дә ачылган.

ЯРДӘМ ИТҮ ӨЧЕН РЕКВИЗИТЛАР:

Получатель: Баширова Миляуша Фаимовна
Банк получатель:Отделение “Банк Татарстан” №8610 г. Казань
Счет№42307810562266633201/48
К/Счет: 30101810600000000603
Р/Счет: 30302810862006006226
ИНН:7707083893
БИК:049205603, КПП: 165702001

Карта Сбербанка №4276 6200 1171 2621

ЯНДЕКС КОШЕЛЕК
410011754748430

ПОЧТОВЫЙ ПЕРЕВОД:
420091, Татарстан, г. Казань, ул. Пермская-1-я, дом 19, Башировой Миляуше Фаимовне

QIWI - КОШЕЛЕК:
9172251631

Мегафон 89272401030
БИЛАЙН - 89033431454
МТС 89172251631
(Гадәти кесә телефонына акча салган кебек күчерергә була)


Алиянең әнисе Миләүшә БӘШИРОВА

в„– |

“Язның ике-өч көненә генә түзәбез” (ФОТО)

$
0
0
15.04.2013 Экология
7 апрельдә Лениногорск районының Керкәле авылында шундый хәл (1-9 фото) иде. Йортларына су кергән кешеләр су киткәнче туган-тумачасында яшәп торган.

— Урамыбызда 14 йорт батты. Без дә әлегә туганнарда. Былтыр ярты өебез су эчендә утырды. Бүген иртән урам тулы кеше, мал иде. Мәш килделәр. Нишләсеннәр инде, терлекләрне дә туганнарына илтәләр, урамга чыгаралар. Мәктәп бездән ераграк урнашкан. Анда мондый ташу вакытында юньле-башлы йөрүче юк инде. Иртән ике күрше авыл арасындагы юлны да япканнар иде, — дип сөйләде фото авторы Алисә Рамазанова.

Быел да ташу кузгалды. Кар суларының елга ярына сыеша алмый аккан чагы — язның иң күңелле чорыдыр, мөгаен. Күңелле, шул ук вакытта мәшәкатьле чак. Боз кузгалуны күзәтеп кемдер рәхәтлек алса да, кайбер төбәктә яшәүчеләр өчен табигатьнең әлеге язгы шаяруы өстәмә борчу да тудыра шул. Табигать үзенекен итә — андыйлар быел да су басудан качып котыла алмады. Лениногорск, Баулы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Буа, Алабуга районнарында язгы ташу көчле булган. Су астында калган йортлар, күперләр, ташу җимергән юллар да бар.

Фәнис МИРХӘТУЛЛИН, Яшел Үзән районы Мамадыш Әкил авыл җирлеге башлыгы:


— Безнең 300 ләп хуҗалыклы Татар Танаен яз көне ике елганың ташып чыккан суы уратып ала. Авылның аскы ягындагы елга артык зур зыян салмый. Cуы авылга иртәрәк керә дә, урам уртасыннан агып чыгып та китә. Ә менә елганың берсе һәм аның янындагы күл, таудан кар сулары да агып төшкәч, бик нык киңәя.

Быел су басу узган атна азагында башланды. Кайбер ишегалларында 40 см га кадәр күтәрелде. Авылдагы ике йортның эченә үк су керде. Халык табигатьнең әлеге бәла-казасына күнгән инде. Алдан хәстәрен күрә. Хәзер кайберәүләр малларын күчереп йөрисе булмасын өчен, терлек торакларын да күтәртмәле итеп эшли.

Авылга юл салынганчы су озын чокыр аша ага иде. Юл төзегәндә салып калдырылган торбалар аша кар суы агып өлгерә алмыйдыр дип тә уйлыйбыз. Торбаларда тоткарлык ясала бугай. Су басуның зыяны бик зур. Йортларның, каралты-кураның нигезенә зыян килә. Авыл тирәли дамба күтәртеп чыгар идең, бу эш шактый чыгым сорый. Шуңа күрә халыкка алдан хәстәрен күреп яшәргә генә кала. Кыен хәлдә калганнарга кулдан килгәнчә булышабыз, район да ярдәм итә.

Галия ШИРИЯЗДАНОВА, Лениногорск районы Керкәле авыл җирлеге башлыгы:


— Керкәле авылы Шушма елгасы буенда, тау арасында урнашканлыктан, гомер-гомергә йортларга, ишегалларына, каралты-курага су керә. Хәтта яңгыр күп яуган җәйләрдә инеш суы күтәрелеп, бәрәңге бакчаларын юып киткән чаклар да булды. Нишләтәсең, һава торышы бездән генә тормый шул.

Авыл халкы яз килгәнче алдан хәстәрен күрә. Үзе белгән сынамышларга таяна, бер-берсе белән киңәшәләр. Быел да язгы су басуга әзер идек. Халык бәрәңгесен дә чыгарды, мал-туарын кая күчерәсен сөйләшеп куйды.

Керкәле зур авыл — 886 кеше яши. Шулай да, су басу куркынычы түбәндәрәк урнашкан йортларга гына яный. Быел да шул 13 өйгә су керде. Зыян күрүче халык 5 апрельдә малларын чыгарып, алдан сөйләшенгән кешеләргә күченеп бетте. Күченеп тормыйча да булмый шул — кайбер йортларда су идәннән 1 метр чамасы, кайберләрендә 5-6 бүрәнә биеклегенә кадәр күтәрелде. Атна башына су кимеп, Шушма елгасы үз ярларына төште. Күченеп торган кешеләр үз йортларына кайтты. Аллага шөкер, терлек үлемнәре юк. Су кергән йортларда бераз җиһазлар гына зыян күргән.

Безнең авылда зур су басуларның соңгы елларда күзәтелгәне юк иде. Узган ел һәм быел булды. Быелгысы бераз кими төште. Шушы елларда җирдә туң тирәнгәрәк китә башлады бугай. Безнең фаразлар шундый.

Гөлнара МОРАТОВА, Керкәле авылында яшәүче:

— Соңгы ике елда йортыбызның эченә хәтле су керә. Андый хәл моңа кадәр 1977 елда һәм 1982 елда күзәтелгән иде. Калган елларны моның тикле су басуның булганы юк. Ишегалдының су астында калуын уйламыйбыз да инде. Мунча белән сарайдагы әйберләрне һәр язда күтәреп куймыйча булмый. Ел да кабатлангач, анысына гына ияләндек. Ә йорт эчендәге җиһазларны чамалап кына күтәрәбез. Башта йокы бүлмәсендәге әйберләр урындык, өстәл өстенә менеп кунаклый. Залдагы җиһазларны су баскан вакытта гына күтәрәбез. Абзардагы тавык, сарыкларның да үз урыны бар.

Быел су безнең йортка бик тиз керде. Кичке сәгать 11 дә мин клубтан эштән кайтканда әле берни юк иде. Төнге сәгать бер белән ике арасында тутырып та бетерде. Чыгып качар мөмкинлек тә булмады. Идәннән 20 см чамасы күтәрелде. Диван, паласлар су астында калды. Бәрәңгене алдан чыгарган идек. Инде атна башында су кимеде. Хәзер өйдән озын резин итек киеп чыгып була.

Йортыбыз тыныч урында урнашкан. Җәй көне яшәргә рәхәт. Шуңа күрә башка урынга күченү турында уйламыйбыз да. Язның ике-өч көненә генә түзәбез.

Зәйрулла ФӘТКУЛЛИН, Баулы районы Шалты авыл җирлеге башлыгы:


— Безнең Шалты авылында ике урам тулысынча су астында калды. Шул ике урамны ике якта калдырып агучы Кандыз елгасы быел ярларыннан 3 метр биеклеккә күтәрелде. Узган ел 15 см га биегрәк тә иде әле. Ул урамнарда 69 йортта кеше яши. Тагын 13 буш өй бар әле. Санап чыгардык — 10 йортның идән өстенә кадәр үк су кергән. Кайсының почмагына гына, кайсының миченә хәтле 80 см чамасы күтәрелгән. Барысының да идән астына су тулган. Шундый йортта яшәүче 5 кешелек бер гаиләне күчермичә булмады. Көймә белән кайтып, терлекләрен ашатып киләләр.

Күтәрелгән су акрын кими әле. Яңгыр яумасын дип кенә торабыз. Ява калса, бетте баш. Табигатькә каршы көрәшеп булмый. Ул барыбер үзенекен итә.

Шушы вазыйфамда 13 ел эшлим, аңа кадәр дә Шалтыда яшәдем. Су басмый калган бер генә елны да хәтерләмим. Ел саен кабатлана бу хәл, мәктәптә дә язгы каникулны шул вакытта гына бирәбез.

Гүзәлия АДЕЛШИНА, Лениногорск районы Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы:


— Авылны элек-электән су баса. Урыны шундый. Соңгы елларда бу хәл тагын да хәвефлерәккә әйләнеп бара шикелле. Җир дә нык туңып кала, читтән — сусаклагычлардан да су төшә. Авыл үзе дә елга буенда урнашкан. Быел да Шушма күпердән 3 метрга кадәр күтәрелде. Елга буенда яшәүче 4 хуҗалык аеруча куркыныч астында калды. Аларның өчесен — пенсия яшендәге гаиләләрне башка йортларга күчермичә булмады. Ул өйләрдә яшәүчеләр мөгезле эре терлек асрамагач, мал-туарны тыныч урынга урнаштыру авырлык тудырмады. Барысына бергә 15 кәҗә, 8 сарык кына бар аларның. Мунча, сарайлары зур зыян күрде, идәннәренә кадәр су күтәрелде.

Авылда кеше бер-берсен якын итә. Арада туган-тумачалары да җитәрлек. Cу басуны уртак мәшәкать буларак кабул итәбез. Халыкны куркыныч алдында ялгызын гына калдырган юк. Авылыбызда күмәк хуҗалык бик көчле. Аның җитәкчелеге нык булыша. Кирәк булса, көймәләргә кадәр әзер тора. Үземнең дә өч тәүлек йоклаган юк. Көн-төн халык белән яшибез.

Су гына кимергә уйламый әле. Яңгыр яуса, хәл тагын да катлауланырга мөмкин. Чөнки урманнар якын безгә. Аннан да кар суы төшү ихтималы зур.

Мәкбүлә апа МОСТАФИНА, Лениногорск районы Сарабиккол авылында яшәүче:


— Йортыма узган ел бик куркыныч булып язгы су кергәнлектән, быел алдан әзерләнеп тордык. Өйдәге бөтен әйберне күтәреп куйдык. Узган елгы хәлдән соң терлекләрне бетердем. Анысы бер мәшәкатьне киметте. Су идән өстенә кадәр күтәрелде инде. Чама белән 20 см булгандыр. Андый вакытта кичтән туганнарыма барып тордым. Хәзер су кимеде. Үзе китте, зыяны калды. Су астында калган әйберне үзегез беләсез.

Аллага шөкер, шундый авыр вакытта ярдәмсез калдырмадылар. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлиягә зур рәхмәт. Төннәрен дә шалтыратып, мин, ялгыз карчыкның, хәлен белеп торды. Үзегезгә дә хәлемне белгән өчен рәхмәт. Илдә бер-беребезне онытмасак, мондый гына бәла-казаны җиңеп чыгып була.

1

2

3

4

5

7

8

9

10

11

12

13

14

15

17

18

20
 

Алисә Рамазанова һәм Роза Нургалиева фотолары.


Фәрит САЛИХОВ

в„–14 | 11.04.2013

“Хушлашу концерты”на рәхим итегез

$
0
0
15.04.2013 Шоу-бизнес
25 апрельдә 18.30 УНИКСта сезонның иң мәртәбәле тамашасы – “Зур концерт” узачак. Әлеге проектны ХУШЛАШУ КОНЦЕРТЫ дип тә атарга мөмкин. Чонки ул концерт сезонына нокта куячак.

Эстраданын барлык йолдызлары бер сәхнәдә булачак. Алар арасында Айдар Галимов, Рәсим Низамов, Илназ Баһ, Иркә, Әлфинә Әзһәмова, Ленар Сәйфиев, Монир Рахмаев, Раяз Фасыйхов, Илмира Нәгыймова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Фирдүс Тямаев, Ландыш, Ринат Рахматуллин һ.б. бик күп җырчылар!

Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77.

Билетларны “УНИКС” кассасыннан, “Кольцо” җир асты киселешендәге кибетләрдән, таратучылардан, “Билетти” кассаларыннан, “Евросеть” үзәкләреннән, Азинодагы “Франт” сәүдә үзәгеннән алырга момкин.

Сезоннын соңгы концертына рәхим итегез!
 

 




в„– |

Энгель Фәттахов: "Һәрбер эшне ата-аналар белән киңәшләшеп башкарырга тиешбез"(ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
15.04.2013 Мәгариф
Актаныш районының хакимият башлыгы Энгель Фәттахов ТР мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгәч күпләр: “Мәгариф өлкәсенә мөнәсәбәте булмаган кеше министр була аламы?” – дип гаҗәпкә калган иде. Хәзер инде аның әлеге вазыйфага керешүенә ярты ел вакыт узды. Милли мәгариф язмышы өчен борчылган кешеләр: “Күптән шундый җитәкче кирәк иде”, – дип аңа бәя бирде.

БДИга электрон капка аша кертергә

– Энгель Нәвапович, быел беренче тапкыр республика мәктәпләренең сыйфатын бил­геләүче рейтинг булдырылды. Аның БДИ нәтиҗәләрен нигез итеп алуы белән кайберәүләр килешмәде. Киләсе елларда рей­тинг төзү принципларын камилләштерү күздә тотыламы?

– Һәрбер белем бирү үзәге­, муниципаль берәмлек рейтингка керергә тиеш. Бөтен кеше дә­ бер көтүдә була алмый бит. Көтүнең әйдәп баручысы, уртада йөрүчесе, ахырдан сөйрәлүчесе була. Шуңа күрә яңа министр буларак, аны киләчәктә дә кулланачакмын. Чөн­ки муниципаль берәмлекләр арасында ярышып эшләү мохите тудырмасак, эшләү авыр булачак. Безнең аша муниципаль берәм­лекләргә, белем бирү учрежде­ниеләренә күп акча бирелә. Әлбәттә, акча бервакытта да җитми. Аны теләсә кемгә, теләсә ничек таратуга юл куймаячакмын. Минем принцип – беренче чиратта, эшләгәннәргә булышу, ягъни конкурс, грантлар игълан итү. Дөрестән дә, кешенең хезмәтен лаеклы итеп бәяләргә кирәк. Шуңа күрә рейтинг төзү булачак. Нинди күрсәткечләр буенча төзү – икенче мәсьәлә. Шул ук вакытта әлеге исемлекне БДИ гына түгел, бер­ничә критерийга нигезләнеп чыгардык. Беренче күрсәткеч математика, рус теленнән имтихан нәтиҗәләрен исәпкә алган иде. Безгә БДИ ошыймы, ошамыймы – ул бар, кабул ителгән. Ә аның гадел булуы һәрберебездән тора –укытучылардан да, укучылардан да, әти-әниләрдән дә, бездән дә. Имтиханнарны гаделләштерү өчен үземнең көчемнән килгәнчә тырышачакмын. Рейтинг кемнең нинди хисап бирүе буенча гына оештырылмады. Ул сынауларның кайсы районда ни дәрәҗәдә бирелүен күрсәтә. Бөгелмә районы беренче урынга чыкты, андагы белем сыйфаты бөтен таләпләргә дә туры килә. Икенче критерий – 80 һәм аннан да югарырак балл туплаучыларның саны. Алар бит берничә генә түгел. Моны ничек дөрес түгел дип әйтәсең? Өченче күрсәткеч – “2”ле алучылар һәм аттестатсыз калучылар саны. Әти-әниләр, укытучылар, район башлыклары да балаларының начар билге алуын теләми. Шуңа да карамастан, “2”ле алучылар бар. Нәтиҗәләргә ничек ышанмый­сың? Соңгысы – олимпиада нә­тиҗәләре. Бу очракта да рәсми күрсәткечләр дөрес түгел дип әйтеп булмый. БДИны гадел үткәрү буенча республикада күп эшлә­нелә, әмма тагын да эшләргә кирәк. Укыту, тәрбия мәсьәләсе, милли мәгариф торышына багышланган аерым рейтинглар булдырачакбыз. Әйткә­немчә, хезмәткә бәя бирү, урыннар чыгару ярышып эшләргә этәргеч бирәчәк.

– Быел имтихан уздыру пунктларына “глушилка”лар куе­­лачакмы?

– Бүген БДИ баланың белем дәрәҗәсенә бәя бирүче төп күрсәткеч булып тора. Министрлыктагы бүлекләр аны объектив үткәрү өчен эшләргә тиеш. Үткәрү системасы камил булырга тиеш. Киләчәктә инглиз теле дә мәҗбүри имтиханнар исемлегендә булачак. Күп тел белү берәүгә дә зыян китерми. Сынау уздыру буенча та­ләпләрне арттырырга җыена­быз. Бүлек җитәкчеләре, аны оешты­ручылар, министрлыктан имтихан пунктларына җибәрелә торган вәкилләрнең җаваплылыгы артачак, шул ук вакытта техник чаралар да кулланылачак. Телефон элемтәсен тоткарлау системасы урнаштыру, имтиханга кергәндә балаларны металл эзләгеч капка аша уздыру мәсьәләләре карала. Боларны күздә тоткан хат тиешле органнарга җибәрелде.

– Республикада сәләтле балалар өчен лицей-интернатлар системасы булдырылачак. Әле­ге система ни дәрәҗәдә отышлы?

– Бала шәһәрдә дә, авылда да бертөрле туа. Әмма аларга тумыштан төрле сәләт бирелә. Педа­гогларның төп бурычы – сәләтле балаларны табып, аларга ярдәм итү. Без, үз чиратыбызда, аларга шартлар тудырырга тиеш. Мин 22 төрле фән буенча җаваплы бел­гечләр белән очрашып чыктым, һәр фәнгә җаваплы кешеләр бил­геләнде. Күптән түгел Кукмара рай­онында узган коллегиядә математика фәне буенча белем сыйфатын күтәрү турында сөйләштек. Олимпиада күрсәткечләре буенча Россия күләмендә Татарстан дүр­тенче урында тора. Моңа кадәр укучылар математика буенча олим­пиадада югары сыйныфларда катнашса, хәзер аны 4 нче сыйныфтан башлап кертмәкче булабыз. Математика авыр фән булса да, бездә илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләр күп. Республика күләмендә ел әйләнәсендә математикадан олимпиадаларга әзер­ләү буенча үзәк булдырылачак. Анда иң сәләтле укучыларны, иң тәҗрибәле укытучыларны туплаячакбыз. Сәләтле балаларны барлау максатыннан Татарстанда ли­цей-интернат, гимназия-интер­нат­лар челтәре булдырылачак. Бу эш районлап оештырылыр һәм анда 15-17 белем йорты керер дип көтелә. Аларда телләргә өйрәтү, тәрбия мәсьәләсен күтәрү максаты куела. Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты белән эш алып барыла.

Сәләтле бала тәүфыйклы да булырга тиеш. Тәрбияне мәктәптә генә биреп бетереп булмый, шуңа күрә әти-әниләр институтын, мәк­тәптән тыш эшчәнлек белән шө­гыльләнүче белгечләрне тартмасак, тиешле нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз. Моның өчен мохит тудыру зарур. Актаныш районында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия булдырмаган булсак, без Айдар Шәйхинның сәләтле егет икәнен белмәгән дә булыр идек. Ул берничә тапкыр респуб­лика күләмендә уздырылган бәй­ге­ләр­дә җиңүче булып танылды. Айдарны чын мәгънәсендә шәхес дип әйтеп була. Гимназиягә Та­җикстаннан, Красноярск, Самара кебек шәһәрләрдән дә килеп укыйлар. Бер авыз сүз татарча белмәгән балалар хәзер саф татарча сөйләшә. Балаларның төрле фәннәрдә һәм өлкәләрдә булган сәләтләре дә ачыклана һәм үс­терелә. Яңа гимназия, лицейларга да чит төбәкләрдән сәләтле укучылар җәлеп ителәчәк.

Башлангыч мәктәп, ике бала укыса да, сакланачак

– Мәгариф хезмәткәрләре­нең 2012 елгы эшчәнлегенә йомгак ясаганда, Сез, база мәктәпләре күп булырга тиеш түгел, дип белдердегез. Моны база мәктәпләрен оптималь­ләш­терә башларга мөмкиннәр дип уйлаучылар да булды. Бу чынлыкта нәрсә дигән сүз? Алга таба безнең бала саны аз булган мәктәпләргә ябылу куркынычы янамасмы?

– Дөрестән дә, база мәктәплә­ре (укучылар төрле авыллардан килеп белем алучы урта мәктәпләр – С.С.) күп булырга тиеш түгел. Элек тә шулай иде. Урта мәк­тәпләрнең күпчелегендә 50 бала укый, әмма анда шуның кадәр укытучы юк. Алай була алмый. Анда ким дигәндә 150дән дә аз бала укымаска тиеш. Бөтен мәктәпләр­не дә заман таләпләренә туры китерә алмыйбыз. Районнан кил­гән кеше булгач, бу мәсьәләне яхшы беләм. Анда яхшы укытучылар табу да проблема. Укытучыларга карата хөрмәт ил күләмендә дә, Татарстанда да арта бара. Тырышып эшләр өчен аларга стимул бар. Рес­публикада укытучыларның уртача хезмәт хакы 24 мең сумны тәшкил итә, ел ахырына аны 26 мең сумга күтәрергә җыенабыз. База мәктәпләре көчле укытучылар белән тәэмин ителергә тиеш. Актаныш районында 22 база мәктәбе бар иде, ул хәзер 7гә калдырылды. База мәктәпләренең юнәлешләрен билгеләргә кирәк. Монда ул авыл хуҗалыгы, гуманитар, техник яки башка юнәлешләр буенча булырга мөмкин. Шулай ук Актанышта коррекцион, кадет мәктәпләре, гуманитар гимназия бар. Районнарда ата-аналарга балаларын үзләре теләгән мәктәп­ләрдә укыту өчен мөмкинлек тудырылачак. Районда эшләгәндә Аеш авылында төп мәктәп бар иде, аны калдырырга дип планлаштырган идек. Әмма әти-әниләр бала­ларын Актанышка илттеләр. Шулай итеп, аны башлангычка кал­дырырга мәҗбүр булдык. Әти-әниләрнең теләкләренә каршы килергә ярамый. Алар балала­рының сыйфатлы белем алуын тели. Әмма мәктәпләрне ябу мәсьә­ләсенә бик сакчыл карарга кирәк. Һәр муниципаль берәмлектә белем бирү системасы ничек булуы, әйтик, база мәктәпләренең саны, аларның нинди юнәлештә эшләя­чәге, автобус маршрутлары билгеле булырга тиеш. Ата-ана­лар бе­лән киңәшләшеп эш­ләргә ки­­рәк. Аларга каршы килә алмыйбыз. Яңа “РФдә Мәгариф турында”гы За­конда да бу хакта әйтелгән. Ак­танышта да оптимальләштерү мәсьәләсендә кемнедер урамда калдырып, аларның күз яшен түктереп эшләмәдем. Хезмәт яшен­дәге, балалары, гаиләсе булган кешене ничек урамга чыгарып ташлап була, аңлый алмыйм. Мондый адымга бармадык, бармаячакмын. Үземнең кул астында эшләүчеләрдән дә шуны сорар идем. Республика җитәкчелеге дә, район башлыклары белән дә бу хакта сөйләштем, алар тәкъ­димне хуплады.

Башлангыч мәктәпләрдә ике бала укыса да, алар сакланачак. Бала­ны салкыннарда автобус көт­тереп торуга каршы мин. Ата-аналар да моңа риза булмаячак. Тугызъеллык мәктәпләр дә калдырылачак. 50шәр баланың күрше авыл мәктәбенә йөреп укуын дөрес дип санамыйм. Автобуска ике рейс ясарга туры килә. 5тән 9 сыйныфка кадәр 10-12 бала булса ярый, алар автобуска да сыя.

"Укыту, тәрбия мәсьәләсе, милли мәгариф торышына багышланган аерым рейтинглар булдырачакбыз. Хезмәткә бәя бирү ярышып эшләргә этәргеч бирәчәк".

Милли мәгарифне дә уңай якка үзгәртмәсәм, дөрес булмас

– Сезнең милли мәгарифкә карата мөнәсәбәтегез уңай булу бик сөендерә. Әлеге өлкәдә нәрсәләрне үзгәртергә уйлыйсыз? Республикада татар телен­дә белем бирә торган ничә мәктәп бар?

– Телне саклау гаиләдән килә. Мәгариф министры буларак, мин аларны гаепләп утыра алмыйм. Белем бирү системасында үзебездән торганны эшләргә тиеш. Төп максат шул. Әлбәттә, бу – бик авыр мәсьәлә. Ике телне дә үстерү өчен республика Президенты бөте­несен дә эшли. Монда туган телгә өйрәтү буенча “Ана теле” һәм башка проектларны да әйтергә була. Алар зур чыгымнар сорый. Аларның берсенә дә республика башлыгының каршы килгәне юк. Туган тел балалар бакчаларында, башлангыч мәктәптә бирелергә тиеш. Моның өчен бакчаларда аерым укыту программалары тәкъ­дим ителде. Рус теле һәм татар теле­н өйрәтү буенча бакчалар өчен грант игълан иттек. Телләр­не өйрәткән 20 бакчаны билгеләп, аларның һәркайсына миллион сум акча биреләчәк. Быел аңа майда йомгак ясалып, ул дәвамлы булачак. Ике телнең дә ничек өйрә­нелүен бакчаларга чыгып, сабыйлар белән аралашып беләчәкбез. Башлангыч сыйныфларда телләр­не өйрәтүгә, фәннәрне татарча укытуга таләп куярга иде. Бүген дәреслекләр әзерләнә, рус балаларын татар теленә өйрәтүче укытучылар белән очрашып, фикер­ләрен белештем. Районнарда милли мәгариф буенча белгеч бе­терелгән иде, 1 июньнән алар кире кайтарыла, һәрбер районда булачак. Министрлыкның милли мә­гариф структурасына да үзгә­решләр кертергә җыенам. 3-4 кеше белән генә 43 район һәм 83 төбәктәге милли мәгариф мәсьә­ләләрен сыйфатлы итеп хәл итү мөмкин түгел. Милли мәгариф торышын да уңай якка үзгәртмә­сәм, дөрес булмаячак бит инде. Мин моны үземнең изге бурычым итеп күрәм.

Мескенгә сабышып, ата-анадан акча җыюга каршы мин

– Министрлык мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыю буенча “кайнар элемтә” линиясе булдырган иде. Аның нәтиҗә­ләре ничек? Бу мәсьәләдә алга китеш сизеләме?

– Бүген республиканың яңа “Мәгариф турында”гы законы әзер­ләнә. Мөмкинлеге булган ата-ана мәктәпкә ярдәм итәргә тие­ш, аны беркем дә инкарь ит­ми. Шул ук вакытта балаларны кыен хәлгә калдыруга да битараф кала алмыйм. Монда тәртип булырга тиеш. Бүлек җитәкчеләрен укыттык, сайтта “кайнар линия” ачтык, һәр шалтыратуга игътибар итәбез, шикаятьләрне урынга барып тик­шерәбез, ай саен нәтиҗә ясыйбыз. Министрлык бу эшне системалы рәвештә алып барачак. Директор, сыйныф җитәкчеләре моны аңлар дип ышанам. Мәктәп директорына, нигә ата-анадан акча җыеп, түбәңне ремонтламыйсың, димибез бит. Моның башка юллары бар. Республика ел саен ремонт өчен мәктәпләрне төзекләндерүгә 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирә. Биш ел эчендә 800гә якын мәктәп ремонтланыр дип көтелә. Мес­кенгә сабышып, ата-анадан акча җыюга каршы мин.

– Соңгы елларда укытучылар белем бирүдән бигрәк, “кәгазь боткасы”ннан, ягъни хисап тутыру проблемасыннан интегә. Әлеге мәсьәлә ничек хәл ителәчәк?

– Дөрес күтәрелә торган сорау. Безне кәгазьләр, хисапларны элек­трон тутыру буенча пилот министрлыгы итеп билгеләделәр. Бе­ренчедән, бездә “Электрон мәга­риф” системасы эшләп килә. Икенче баскыч итеп, хисаплар саны киметеләчәк. Алардан мәҗбүри итеп түгел, портал аша кирәкле мәгълүматны алып, гомумиләш­тереп, тиешле формада тиешле органнарга биреләчәк. Бу минем үземә дә ошый. Укытучыларга күп грантлар бирәбез. Мәгариф җи­тәк­челәре, мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләренең фикеренә колак салмыйча, кем яхшы тутыра, шуңа карап акча тарата идек. Моңа да ачуым килә иде. Моннан да китәчәкбез. Әгәр мәгариф бү­лекләренә, директорга ышанмасам, берүзем 36 мең укытучының ничек эшләвен белә алмыйм.

– Яңа уку елында дәрес­лекләр проблемасы тагын кабатланмасмы? Бу уңайдан ни­ләр эшләнә?

– Моның өчен бик күп эшлән­де. Кайсы мәктәптә кайсы укытучы нинди китаптан укытачагы буен­ча заявка бирәсез, дип мәгариф җитәкчеләренә, мәгълүмати-ме­тодик үзәкләре директорларына әйтеп куйдым. Шул заявканы кап­ларга тырышачакбыз. Ел ахырында 25 миллион сумга дәреслек алып тараттык. Быел китап белән тәэмин итү өчен 200 миллион сумнан артык тотылды. Мәскәү нәш­риятларындагы директорларны кат-кат чакырып сөйләштек. Алардан ташламалар ясауны сорадык. Нәшриятларга районнарга китереп бирү шарты куелды. 1 августка кадәр дәреслекләр әзер булырга тиеш дигән бурыч куйдык.

"Милли мәгариф торышын да уңай якка үзгәртмәсәм, дөрес булмаячак бит инде. Мин моны үземнең изге бурычым итеп күрәм".

Бала кирәкле белемне үзе таба белергә тиеш

– Татарстан 30 мең укытучыны Сингапур укыту алымнарына өйрәтергә җыена. Бу алымнар ни дәрәҗәдә отышлы дип саныйсыз?

– Татарстан укытучылары – лидерлар сафында. Әмма без бүген­ге заман таләпләренә җавап бирә торган белем бирергә тиеш. Мин Лондонда бөтендөнья форумында булып кайттым. Анда йөздән артык илдән мәгариф министрлары җыелып, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар хакында сөйләштеләр. Сингапур тәҗрибәсен кулланганда, без үзебезнең традицион укыту системасының да шактый уңай яклары барлыгын онытмаска тиеш. Биредә үзебезнең иң уңышлы укыту ысуллары белән чит илнең алга киткән технологияләрен синтезлау турында сүз алып барырга кирәк. Без баланың үзен белем алуга тартырга тиеш. Яңа федераль стандартларда шулай куелган. Бала, укытучы сорармы икән, дип калтырап торырга тиеш түгел. Менә шул ысулга укыту­чы­лар­ны өйрәтәчәкбез. Андагы техно­логияләр иң алдынгы санала. Өч еллык килешү төзеп, 30 меңнән артык укытучыны бу тәҗрибәгә өйрәтәчәкбез. Төп максат – балага шәхес итеп карау, аңа мөстәкыйль белем алу юлларын өйрәтү.

– Гомумән, республика мә­гарифен нинди яңалыклар кө­тә? Сезне нинди проблемалар борчый?

– Министр – ул идарә итүче, шуңа күрә, беренче чиратта, ях­шы команда тупларга тиеш. Һәр участокта үз эшенең белгечләре булырга тиеш. Бүген шуның өс­тендә эшлим. Калганнарны да үпкәләтергә ярамый. Әмма алар үзенә туры килгән эштә эшләргә, шулар аркасында башкалар газап­ланырга тиеш түгел. Мәгариф сис­темасы – бик четерекле тармак. Аңа Һәр гаилә бәйле. Шуңа күрә борчыган проблемалар бик күп. Бу сорауга күпмедер эш­ләгәннән соң җавап бирермен. Эшлисе эшләрем бик күп әле. Хәзер­ге этапта җавап бирү дөрес түгел. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–59 | 12.04.2013

XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале Казанда 3-7 июнь көннәрендә узачак

$
0
0
16.04.2013 Мәдәният
Быел Казанда 3-7 июнь көннәрендә Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль унберенче тапкыр дөньяның төрле почмакларыннан төрки театрларны җыячак.

“Нәүрүз”нең төп программасында төрки дөнья театрларының танылган драмалары, курчак театрлары спектакльләре һәм традицион урам-мәйдан форматындагы спектакльләр тәкъдим ителәчәк. Төп программадан тыш, фестивальнең кунаклар әзерләгән программасы киңәйтеләчәк. Бу өлештә урам тамашалары һәм төрки халыкларның милли үзенчәлеген чагылдырган театраль концертлар күрсәтеләчәк.

“Нәүрүз” фестивале һәрвакыт дөнья театр сәнгатенең күренекле вәкилләре булган кунаклары белән игътибарны җәлеп итә. Болар – “Литва даһие” Эймунтас Някрошюсның “Мено Фортас” театры, Лев Додин җитәкчелек иткән легендар Европа Театры, дөнья музыка сәнгате йолдызы, күренекле якут артисты Степанида Борисова... “Нәүрүз” тамашачыларын быел да үзенчәлекле программа һәм дөньякүләм танылу алган йолдызлар белән очрашу көтә.

Гадәттәгечә, катнашучы спектакльләргә Тәнкыйтьчеләр коллегиясе бәя бирәчәк.

“Нәүрүз” фестивале беренче мәртәбә СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары белән 1989 елда Алма-Атада узган. СССР таркалганннан соң ел саен үткәрелә торган фестиваль 5 ел буе үткәрелмичә торган. “Нәүрүз” Татарстан Республикасы тырышлыгы белән 1998 елда торгызылды. Фестиваль Татарстан башкаласы Казанда 4 елга бер мәртәбә уздырыла башлады һәм Халыкара фестиваль статусын алды. 2009 елдан “Нәүрүз” фестивале ике елга бер тапкыр үткәрелә. 2010 елдан Фестиваль кысаларында “Нәүрүз” Халыкара театраль белем бирү форумы оештырыла. Форум көннәрендә актерлык, режиссерлык осталыгы, театр белеме, театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча семинарлар, остаханәләр үтә.

“Нәүрүз”нең төп максаты – төркиләрнең, Россия төбәкләрендә яшәүче башка халыкларның һәм чит ил халыкларының театрлары арасындагы элемтәләрне ныгыту, театр сәнгатен баету. Фестивальне гамәлгә куючылар – Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Мәдәният министрлыгы, Россия Театр әһелләре берлеге ярдәмендә Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге, “ТЮРКСОЙ” төрки мәдәният һәм сәнгатне үстерү халыкара оешмасы.

 




в„– |

Хакимият вәкилләре узган елгы керемнәре турында хисап тотты

$
0
0
16.04.2013 Сәясәт
Түрәләр байлыкларын күрсәтә. Узган атна ахырында хакимият вәкилләре узган ел күпме керем алганнары турында хисап тота башлады. Президент Администрациясе, Федерация Советы һәм Хөкүмәт вәкил­ләре гади халыкны кызыксындырган мәгълү­матлар­ны җиткерде инде.

Әйтик, былтыр Владимир Путин 5,79 миллион сум ак­ча эш­лә­гән. Ә Ямал-Ненец автономияле округы сенаторы Дмитрий Анань­ев 751 миллион сумга баеган.

Әлегә барлык түрәләр дә узган елгы керемнәре турында хисап тотарга өлгермәде. Әм­ма атна ахырында пәйда булган мәгълүматлардан биг­рәк тә Федерация Советы вәкил­ләренең күрсәткечләре игътибарны җәлеп итә. Зур вазыйфа биләүче җитәкче ха­тынна­ры­ның да ирләреннән күпкә баерак булуы гадәти хәлгә әве­релеп бара. Инде аерым җи­тәкчеләргә килгәндә, былтыр Россия Президенты Владимир Путин 5,79 миллион сум акча эшләгән. Чагыштыру өчен: ил башлыгы 2011 елда 3,7 миллион сум керем алган булган. Аның хатыны исә былтыр 121 мең сумга баеган. Шунысы гаҗәп: Украина президенты Виктор Януко­вич­ның узган елгы кереме Путинныкы белән чагыштырганда 20 тапкыр күб­рәк булып чыга. Аның каравы, Россия Президентының 1,5 мең кв.метрлы җир кишәр­леге, 153 һәм 77 кв.метрлы ике фатиры, “ГАЗ-М21”, “ГАЗ-М-21-Р”, “Нива” маркалы машиналары һәм “Скиф” прицебы бар. Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев исә былтыр 5,8 миллион сум акча эшлә­гән. Премьер-­министрның ха­­ты­ны да, улы да узган ел керем алмаганнар.

Медведев­ның 49 елга арендага алган 4,7 мең кв метрлы җир ки­шәрлеге, 368 кв метр­лы фатиры, “ГАЗ-20” һәм “ГАЗ-21” маркалы ике машинасы бар икән.

Шувалов барысын да уздырган


Президент һәм Хөкүмәт башлыгы белән чагыштырганда, аларның кулы астында эшләүче түрәләр күпкә баерак булып чыга. Әйтик, Президент ярдәмчесе Юрий Трутнев узган ел 210,6 миллион сум күләмендә керем алган. Ә Россия Президентының контроль идарәсе башлыгы Константин Чуйченко былтыр 30 миллион сум акча эшләгән. Россия Президенты идарәсе җитәкчесе, элек Дәүләт Думасында вице-спикер вазыйфасын башкарган якташыбыз Олег Морозов былтыр 8 миллион сум акча эшләгән. Аның хатыны исә 12,3 миллион сумлык керем алган. Инде Хө­күмәт вәкил­ләренә кил­гәндә, араларыннан узган ел иң зур керем алганы беренче вице-премьер Игорь Шувалов булып чыга. Узган ел ул 226 миллион сум акча эшләгән. Шуваловның хатыны исә 222 миллионга баеган. Путиннар гаиләсе белән чагыштырганда 75 мәртәбә күбрәк! Сә­нәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров былтыр – 103,8 миллион, ә вице-премьер Александр Хлопонин 65,3 миллион сум акча эшләгән. Федераль Хөкүмәткә узган ел күчкән якташыбыз – Россиянең элемтә министры Николай Никифоров исә 3,7 миллион сум күләмендә керем алган. Ә иң аз күрсәткеч табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойныкы. Былтыр ул 1,8 миллион сум акча эшләгән. Аларның гаиләләрендә хәтта машина да юк икән.

Минһаҗевның кереме кимегән


Федерация Советы вәкил­ләре исә барысын да уздырган. Әйтик, Ямал-Ненец автономияле округы сенаторы Дмитрий Ананьев узган ел 700 миллион сум акча эшләгән. Аның хатыны да 57,9 миллион сум күләмендә керем алган. Виктор Пичугов 523,6 миллион сумга баеган. Андрей Гурьев­ның байлыгы исә 14 миллион сумга гына арткан. Аның каравы, бу сенаторның хатыны 709 миллион сум акча эшләгән. Валерий Пономарев узган ел 456,6 миллион сум керем алган. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко узган ел 2,7 миллион сум чамасы гына акча эшләгән. Аның ире дә 410 мең сум гына керем алган. Инде безне­келәргә килгәндә, соңгы вакытта акча белән бәйле рәвештә еш искә алынган Вәгыйз Минһаҗев былтыр 1 миллион 980 мең сум акча эшләгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, Мин­һаҗев­ның кереме 1,4 миллион сумга кимегән. Ә менә хатынының кереме 10 тапкыр арткан. 2011 елда ул 200 мең сум акча эшләгән булса, былтыр бу күрсәткеч 2 миллион 274 меңгә җиткән. Сенатор Вә­гыйз Минһаҗевның күчем­сез милеге һәм автомобиль­ләре юк икән. 242 кв.метр мәй­данлы фатиры – хатыны, ә Mercedes Benz автомобиле – улы исеменә теркәлгән. Моннан тыш, кече Минһаҗев гомуми мәйданы 7 мең кв. метр чамасы булган 4 җир кишәр­леге һәм гомуми мәйданы 1683 кв. метр булган 2 төзелеп бетмәгән йорт хуҗасы икән. Федерация Советындагы тагын бер якташыбыз – Яшел Үзән районының элеккеге башлыгы Сергей Батин былтыр 2 миллион 182 мең сум акча эшләсә, сенаторның хатыны 3 миллион 928 мең сумга баеган.

36 мәртәбә күбрәк!


Кичә Дәүләт Думасы де­путатларының да керемнәре билгеле булды. Әйтик, Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин узган ел 3,9 миллион сум акча эшләгән. Әмма аннан күпкә уздырган депутатлар да бар. Григорий Аникеев, мә­сәлән, 1,1 миллиард сумга баеган. Николай Борцов – 970 миллион сум, аның хатыны исә 187 миллион сум керем алган. КПРФ лидеры Геннадий Зюганов 2,46 миллион сум акча эшләгән. Владимир Жириновский 2,56 миллион сум керем алган. Безнекеләргә кил­гәндә, Дәү­ләт Думасына Татарстаннан сайланган Ирек Богуславский – 389 миллион, Айрат Хәй­руллин – 207 миллион, Фатыйх Сибагатуллин – 34 мил­лион, Ришат Әбүбәкеров – 28 миллион, Ринат Хәйров – 19,7 миллион, Алинә Кабаева – 9,8 миллион, Александр Сидякин – 8,4 миллион, Әлфия Когогина – 7 миллион, Радик Ильясов – 5,4 миллион, Василий Лихачев – 3 миллион, Виктор Пешков – 2,3 миллион, Марсель Галимәрдәнов – 2,7 миллион, Тимур Акулов, Марат Бариев һәм Илдар Гыйльметдинов 2шәр миллион сум акча эшләгәннәр.

Губернаторларның барысы да хисап тотарга өлгермәде. Әлегә Мәскәү өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Андрей Воробьевның күр­сәткечләре игътибарны җәлеп итә. Узган ел ул 74,8 миллион сум акча эшләгән. Бу – 2011 ел белән чагыштырганда, 36 мәр­тәбә күбрәк! Томск өлкәсе башлыгы Сергей Жвачкин былтыр 70,1 миллион сум акча эшләгән. Күрше Башкортстан президенты Рөстәм Хә­митов исә узган ел 5,5 миллион сум керем алган. Аның хатыны 126 мең сум акча эшләгән. Бу язма әзерләнгәндә Татарстан Пре­зидентының рәсми сайтында былтыр Рөс­тәм Миңне­ха­новның күп­ме акча эшләгәне турында мәгълү­мат юк иде. Парламент һәм Хөкүмәт вәкил­ләре дә хисап тотарга өлгер­мәде. Моның өчен вакыт бар әле.  


Илнар ХӨСНУЛЛИН

в„–61 | 16.04.2013

Татарстанда 89 яшьлек әбине җирли алмый йөргәннәр, ярып карамый рөхсәт итмәгәннәр

$
0
0
16.04.2013 Җәмгыять
Нурлат районының Колбай Мораса авылында 89 нчы яше белән барган Хәдичә әби Билданова үлеп киткәч, тыныч кына җирли алмыйча йөдәгәннәр. Хикмәт шунда: вәкаләтле участок инс­пекторы ярып карамый торып күмәргә рөхсәт итмәгән.

“...Бар да әзер, кабер казылган, ләхет алынган, мәетне озатырга кешеләр җыелды, участок инспекторы килде дә: “Күмәргә рөхсәт юк, Нурлатка моргка алып барып ярдырасыз, шуннан соң гына күмәргә рөхсәт итәм!” – дигән әмер бирде. Без, өлкән буын кешеләре, бер аягыбыз җир­дә, икенчесе гүрдә ди­гәндәй, үләргә куркыныч булып китте. Күбебезнең ба­лалары читтә, алар кайтып, каяндыр машина эз­ләп табып, мәетне Нурлатка алып барып кайтканчы, ул бозыла башлый бит инде. Безнең шулай бер кадеребез дә калмадымыни, кү­бебез сугыш еллары балалары, үлгәч тә рухыбызга тынычлык булмасмы?” – дип пенсионерлар һәм мә­чет картлары исеменнән редакциягә мөрәҗә­гать итә Таһирә Миңгәрәева.

Хат эзеннән Морасага барып, автор һәм өлкән­нәр белән очрашкач, шул аңлашылды: алар сүзенә ка­раганда, участок инспекторы һәр үлем-төшем турында хәбәр итеп торырга кушкан. Әгәр ярдырмыйча күмсәгез, кабердән казытып алам, дип янаган. Мәр­хүмә Хәдичә әбине дә бө­тенләй чишендереп күрсә­тү­не таләп иткән. Авыл­ның ФАП (фельдшер-акушер­лык пункты) хезмәткәрләре Гөлсинә Галиуллина һәм Рамилә Дәүләтбаева фике­ренчә, авырып ятып үлгән өлкәннәр мәетен ярып карау артык.

Бу хакта ФАП хезмәт­кәрләре Иске Әлмәт амбулаториясе мө­дире тарафыннан төшерелгән күр­сәт­мәгә сылтама ясыйлар. Ә анда мәетне яру (ярмау) мәсьә­ләсендә түбәндәге­ләр язылган: “Мәрхүмнең туганнары, якыннары мә­ет­нең медицина картасы белән район үзәк хас­та­ханәсе полик­линикасындагы 108 бүл­мәсен­дә, ярып караудан баш тартуны сорап, гариза-бланк тутыралар. Әгәр нинди булса да сәбәп табылып, таныклыкны поликлиникадан алу мөмкин булмаса, аны Иске Әлмәт амбулаториясе табибы бушлай язып бирә”.

Мәсьәләгә ачыклык кер­тү максатыннан, медицина әһел­ләре белән дә, полиция, прокуратура хез­мәткәрләре белән дә аралашырга туры килде. Табиб­лар мәетнең үз үлеме белән дөньядан китүенә шик булмаганда, аны ярып карамыйча да җирләргә мөмкин, дигән фикерне әйттеләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәетне карарга кирәкле­генә басым ясадылар. Ә аны ярдыруга килгәндә, ирексезләп үтерү билге­ләре күренмәгәндә, табиблар үз өс­ләренә җавап­лылык алып, үлем турында таныклык биргәндә, мә­ет­нең якыннары теләген үтәп, ярдырып тормыйча да күмәргә мөмкин икән­леген җиткерделәр.

Хокук саклау органнары хез­мәткәрләрен дә аң­ларга була, әлбәттә. Со­ңыннан кабердән кире казып алып, мәетләрне тик­шерү очраклары азмыни?! Кеше исән чагында кадерен белмичә, авырган чагында килеп тә карамыйча, ә үлеп киткәч, малын бү­ләргә ашкынып торган “якыннары” табылу күре­нешләре дә булгалап тора һәм андыйлар “ту­ганна­ры” кемнәр тарафыннандыр агулап үтерелгән дип шик­лә­нергә мөмкиннәр. Шуңа күрә участок инс­пекторының, үз иминлеген тәэмин итү максатында, алдан саклык чараларын кү­рергә тырышуын аңлап була торгандыр. Кызганыч, аның бе­лән телефон аша элемтәгә чыккач, ул минем сорауларга җавап бирергә теләмичә: “Аңлашыл­маган мәсьә­ләләрне эчке эшләр бүлеге юристыннан беле­шергә була”, – дип кенә әйтеп, сүзне кыска тотты.

Инде Хәдичә әбине җир­­ләү вакыйгасына әйлә­неп кайтыйк. Хәдичә апа­ларның балалары булмый. Ире үлеп киткәч, ул ялгыз кала. Әмма тирә-күрше­ләре аны бер дә игътибардан читтә калдырмый, ка­рап-тәрбияләп торалар. Ба­кыйлыкка күчәр алдыннан, Самара өлкәсеннән туганнары, якыннары кайта һәм шул рә­вешле, әби се­ңлесенең кулында соңгы сулышын ала. Участок инс­пекторының ярдырырга ди­гән таләбен физик яктан да үтәү кыен була. Мамык авылы янында Зур Чирме­шән күперен төзәтеп ятканлыктан, Нурлатка Аксубай аша барырга кирәк. Нәти­җәдә бер якка гына 130 чакрымнан артык юл үтәргә мәҗбүр буласың.

“Мәетне салып барырга әле аның машинасын каян эзләп табасың, – ди Колбай Мораса зираты мө­дире Фәрдиев Мөнир ага, – машина чыгымнары өс­тенә ярдырган өчен тагын 6 мең сум түләргә кирәк. Шулай йөреп, көн үтеп китә, ә мәетне өйләгә кадәр җирләү фарыз”. Кыскасы, участок инспекторы, ахыр чиктә “миһер­банлылык күрсәтеп”, мә­ет­не ярдырып азаплатмый – Хәдичә әбине ярмыйча гына җир­лиләр.

Миңа калса, кеше авырып ятмаган көе үлеп кит­кән һәм үзе яшь тә икән, ярдырып карау кирәктер ул.  


Шәһит ГАТАУЛЛИН

в„–59 | 16.04.2013

Татар телен өйрәтү буенча экспресс-курс (уены-чыны бергә)

$
0
0
16.04.2013 Юмор
ЖЖда mamonino исемле кулланучы татарчага өйрәтә:

Урок намба ван.
Для начала надо выучить несколько татарских слов. Только самых необходимых. Так что немного напрягитесь.
Мин- Я
Син- Ты
Без- Мы
Абау-ужас какой!
Мона карале- смотри-ка
Белесезме- знаете ли( произносить надо, как «блясезме»)
Нерсэ-чЁ?
Алга- Вперед :) Назад, как всем известно, в татарском языке слова нет. Если что, мы разворачиваемся,и - алга!!! ;)

Урок намба ту
В предложениях местоимения заменяем на татарские.
Например:
Мин на работу пошла.
Син –дурак!
А без водку тут пьем.

Урок намба фри
Множественного числа существительного добиваемся при помощиокончания- ЛАР.
Например:
Мартышкалар, хоккеистлар, машиналар, стульялар и тд.
·есть еще окончания «-Нар», но мы себе этим голову заморачивать не будем.

Урок намба фо
Хотите что-то спросить? Все легко и просто- добавьте в конце предложения частичку «мы»! (Произносится между "мы" и" мэ")
Например.
Пойдем гулять мы?
Шапка-ушанка наденешь мы?
А теперь совместим этот урок с предыдущими.
Син пивом запивать будешь мы?
В зоопарке много мартышкалар мы?

Урок намба файф
У всех существительных, неважно какого они рода, прилагательные должны быть только в мужском роде!

Красивый девочкалар, Сиреневый пальто, Большой кружка

Урок намба Секес
Любой глагол можно "отатарить" с помощью приставки - ИТЯ. Дословно он переводится как "делает". Если хотите употребить глагол в прошедшем времени - добавьте ИТТЕ.
Этеншен! Глагол употребляем в неопределенном времени.
Например.
Валера своего добиваться итте.
Валера курить итя.
Блясезме, без на татарском языке отлично разговариваем.Потому что без очень умный людишкалар. Абау, хочешь с нами поспорить мы? :)))

Дополнение:
шлифуем порядок слов и произношение -
любое "в" заменяем на "да" в конце слова - ЗоопаркДА мартышкалар много мы?
любое Ч меняем на Щ - отлиЩна, заЩим, паЩиму, щ'то
и наконец главное - между двумя согласными, как во французском, обязательно вставить гласную, кроме некоторых исключений. И протяжненько тянуть. И идеальный фраза будит звущать так -

Их син, кэрасивый диващкалар, бэлясезэме, без на татарэща (идеома - запомнить!) отэлиЩна разговариваИм.Патомущэта бэз ущинь умэный людишакалар.

Чыганак


---

в„–--- | 16.04.2013

Нәҗибә Ихсановада нинди байлык бар?

$
0
0
16.04.2013 Мәдәният
Әнием актриса Нəҗибə Ихсановада сəхнə өчен җыелган капчык-капчык, тартма-тартма төрле муенса, белəзек, алка, йөзек һəм төймəлəр саклана.

Мин бала чакта алар əле бик күп түгел иде. Яңа спектакльлəр, яңа рольлəр уйналган саен булган «тəтилəр» янына яңалары өстəлə торды. Кызым Дилəрə кечкенə вакытта алар шактый ишəйде. Инде оныгым Саидəгə бу ялтыравык «байлык» тау кебек күренəдер. Сер түгел, һəр кыз бала «принцесса» булып уйнарга ярата, шуңа күрə без əнинең «тəти»лəренə тынгы бирмəдек, кайберлəренə зыян да салгаладык: өздек, сындырдык. Шуңа да карамастан, əни аларны кадерлəп тота, чөнки һəркайсының хатирəсе бар.

Менə бу гəрəбəгə охшап торган сары ташлы төймə – «Əлдермештəн Əлмəндəр»дəге (Туфан Миңнуллин) Өммия карчыкныкы, чулпылары да...

Ə болары – матур гына колак алкалары белəн ак ташлы муенса – «Тормыш җыры»ндагы (Мирсəй Əмир) Фатыйманыкы. Фатыйма дигəннəн, бу ялтыравык ташлар белəн бизəлгəн белəзек – легендар Фатыйма апа Ильская бүлəге...

Энҗе чигүле калфак – беребезгə дə уйнарга рөхсəт ителмəгəн əйбер. Чөнки шушы калфакны киеп яшь артистка Нəҗибə Ихсанова диплом спектакле «Тукай»да (Əхмəт Фəйзи) Əминə ролендə сəхнəгə чыккан...

Ə бу берничə катлы, сəхнəдəн үтə дə затлы күренгəн төймəлəр графиня Розина («Фигароның өйлəнүе», Пьер Бомарше) муенын бизəп торды. Ялтыр-йолтыр килүе əле дə шул матур спектакль турында хатирəлəрне уята...

Кызыл эре ташлы муенса исə һаман да «эшли». «Гөргөри кияүлəре» (Туфан Миңнуллин) куелган көнне «сəхнəгə чыга».

Уйлап карасаң, шушы чуар байлык актриса Нəҗибə Ихсанова уйнаган рольлəрнең санын һəм төрлелеген күрсəтə.

Күптəн түгел барлап караган идек – Галиəсгар Камал исемендəге Татар дəүлəт академия театрында хезмəт куйган 52 ел дəвамында Татарстанның һəм Россиянең халык артисткасы, республикабызның Габдулла Тукай исемендəге Дəүлəт бүлəге иясе Нəҗибə Ихсанова йөздəн артык роль башкарган. Сезонга – ике-өч, кайчакта хəтта тора. Бөтен энергиясен, көчен сәхнәгә бирә. Моннан 15 еллар элек әни турында язган мәкаләмдә мин аның спектакльдән соң сусап кайтуын телгә алган идем. Ул бүген дә шулай. Көндез: «Ничек уйнармын инде, хәлем юк», – дип борчылып йөри дә, кичкә могҗиза була! Спектакль вакытында аннан энергия ташый... Инде өйгә кайтып керүенә биш-алты яңа образ…

Бу рольлəрнең берсе дə ярты көчкə уйналмаган. Бүген дə сəхнəгə, əйтик, эпизод уйнарга чыкса да, актриса Нəҗибə Ихсанова үзенең башка эш-мəшəкатьлəрен, авыруларын онытып тора. Бөтен энергиясен, көчен сәхнәгә бирә. Моннан 15 еллар элек әни турында язган мәкаләмдә мин аның спектакльдән соң сусап кайтуын телгә алган идем. Ул бүген дә шулай. Көндез: «Ничек уйнармын инде, хәлем юк», – дип борчылып йөри дә, кичкә могҗиза була! Спектакль вакытында аннан энергия ташый... Инде өйгә кайтып керүенә без әнигә катык белән су әзерләп торабыз, чөнки ул шулкадәр сусаган, хәлсезләнгән була...

Минем беренче булып әнинең Риза Ишморат әсәре буенча куелган «Шаулыйлар дулкыннар» спектаклендәге Айсылуы истә калгандыр. Ләкин ул хатирәләр бик ачык түгел. Ә менә Кәрим Тинчуринның «Американ»ындагы Мәйсәрәсен бик яхшы хәтерлим. Чөнки ул миңа бер дә ошамый иде. Үзе тиле, аңгыра, киеме дә сәер, матур түгел. Хәзерге акылым белән аңлыйм, әни бу ролен искиткеч башкарган, әнә, биш-алты яшьлек бала да персонажны аңлап, тоеп алган бит. Гомумән, ул спектакль шәп иде: Марсель Сәлимҗановның куелышы, артистларның һәркайсының уены да, күмәк иҗаты да. Кызганыч, ул вакытта спектакльләрне кинога төшерү сирәк оештырыла иде, кинотасмада сакланган булса, бүген дә аны рәхәтләнеп карарлар иде. Күтәрелгән темасы искерә торганнардан түгел.

Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» әсәре – әни белән икәүләп «уйнаган» спектакль. Аның Гөлчирәсе шундый дулкынланып, ихлас сөйли иде, мин аның барлык сүзләрен яттан белә идем. Бервакыт хәтта әнине уңайсыз хәлгә калдырганым истә: сәхнә кырыена басып әни белән беррәттән Гөлчирә монологын укыганым бар.

Шәриф Камал әсәре буенча «Акчарлаклар» спектаклендәге Нәҗибә Ихсанованың Газизәсе – иң якты һәм гүзәл татар кызы образларыннан берсе. Тыйнак, мөлаем, ләкин кайнар йөрәкле. Әсәрдә сүз Каспий диңгезе ярларына килеп урнашып бик авыр шартларда көн күргән татар балыкчылары турында бара, спектакльнең сәхнә бизәлеше дә кырыс, көзге диңгезне хәтерләткән соры төсләрдә, әнинең Газизәсе болытлар арасыннан юл тапкан кояш нуры кебек якты һәм җылы иде.

Искә тагын бер спектакль төшә. Бу инде романтик хисләргә әллә ни бирелмәүче Рокыя. Гариф абый Ахуновның «Чикләвек төше» әсәре буенча куелган бу спектакль тулысынча диярлек Нәҗибә Ихсановага төбәп төзелгән иде. Ул төп героиня, сүз аның исеменнән алып барыла. Хәзер дә күз алдымда: Гариф абый әлеге спектакльне искә төшергәндә күз яшьләрен сөртә-сөртә әнигә рәхмәт укый иде. Тамашачы ханымнардан «минем язмышымны күрсәттегез», дигән хатлар да күп килде.

Ә менә Галиәсгар Камалның «Банкрот»ындагы Гөлҗиһан Ихсановага үзен охшатучы табылмас, мөгаен. Празат абый Исәнбәт бу классик пьесаны мюзикл рәвешендә куйган иде. Шулай итеп, чынында бер уңай персонажы да булмаган спектакль көлкеле һәм күңелле килеп чыкты, бик тә сөйкемле артистлар ансамбле тупланды. Һәм бу спектакльдә, Галиябануны уйнарга хыялланган Нәҗибә Ихсанованың (моны әтиебез Туфан Миңнуллин да гел куәтләп торды, чөнки әнинең җырлаганын бик ярата иде), теләге әз генә булса да чынга ашты – ул сәхнәдә Илдар Хәйруллин белән үзенчәлекле куплетлар җырлый иде.

Әзербайҗан драматургы Анарның «Шәһәрдә җәй көннәре» спектаклендәге Диләрә дә – кадерле рольләр рәтендә. Аны Бакудан килгән режиссёр сәхнәләштерде. Фамилиясе истә калмаган, исеме – Әфләтун иде. Бигрәк тә репетицияләр барышы хәтердә. Әни бит ярты көчкә эшли белми – берсендә, режиссёр кушуы белән хисләнеп китеп (сүз героиняның бердәнбер малае язмышы турында бара иде), башы белән декорациягә бәрелде. Маңгаена йодрык кадәр «мөгез» үсеп чыкты. Озак төзәлмәде ул. Режиссёр әнинең маңгаена төртеп күрсәтеп: «Моны Әфләтун дип атап йөртербез», – дип шаяртты.

Әнинең Мариясы (Валентин Распутин «Авылдашлар, акча кирәк!») миңа нык тәэсир иткән роль булды. Әни бик борчылды: Себерләрдә яшәүче урыс хатынын ничек уйнарга, ул табигый һәм татар тамашачысына аңлаешлы булырга тиеш бит. Киңәшеп, бер урыс җырын сайладык, әни аны спектакль режиссёры Ришат Хаҗиәхмәтовка тәкъдим итте. Җыр ошады, спектакльгә «ятты». Татар тамашачысы да Марияны чит итмәде, халык спектакльгә яратып йөрде.

Зифаны да искә алмый мөмкин түгел. Бу инде үзе дә авыл кызы булган Нәҗибә Ихсановага яхшы таныш гади авыл хатыны түгел. Галия Булатова данын күтәргән Зифа. Нәкый Исәнбәт әлеге әсәрен («Зифа») язганда һәр персонажны кайсы артист уйнаячагын күзаллаган. Мондый образны тудыру җаваплы да, авыр да. Әни яратып һәм яраттырып уйнады, аның Зифасы ихлас һəм нəфис иде.

Тагын бер кызыклы спектакль турында əйтеп үтəсем килə: манулланың «Əлепле əртислəре». Нəҗибə Ихсанова монда Сабира ролендə чыкты. Гротеск рəвешендə куелган бу спектакльдə əнинең характерлы актриса сəлəте ачык күренде. Ул үзе дə бу ролен, спектакльне «үзенеке» итеп кабул итте. Соңрак студентлар укыткан чакта да шушы əсəргə мөрəҗəгать итте. Нəҗибə Ихсанованың характерлы актриса буларак ачылган рольлəренең иң уңышлыларыннан – Мансур Гыйлəҗевның
«Баскетболист»ындагы Хəнифəсе. Шарж, гротеск формаларында əни рəхəтлəнеп йөзə, үзе əйтмешли «котыра» башлый, тамашачы аның бу котыруын рəхəтлəнеп кабул итə. Нəҗибə Ихсанова рольлəре турында язганда, мин əтием Туфан Миңнуллин əсəрлəре буенча куелган спектакльлəрдəге рольлəрен язмамның ахырына махсус калдырдым. Чөнки əлеге персонажлар еш кына язылу вакытында əнине күздə тотып иҗат ителде дип əйтə алам. Мəсəлəн, «Əнилəр һəм бəбилəр» спектаклендəге Гөлфинə үзенең кыяфəтен аңлатканда, əнинең йөз-битенə ишарəли. «Кылыч борын, олы авыз...» Əти белəн əнинең бу хакта үзара сөйлəшкəнен, ничегрəк итеп əйтергə дип килешкəнен хəтерлим. Лəкин язылган вакытта əни уйнарга хыялланган рольлəрнең барысы да аңа бирелде дип əйтмəс идем.

Тамашачы актриса Нəҗибə Ихсанованы Туфан Миңнуллин əсəрлəрендə уйнаган рольлəре буенча яхшы белə. Иң танылганы, əлбəттə, Өммия карчык. Югыйсə əни Хəмдебануга нык кызыккан иде. Тик Марсель Сəлимҗанов аны характерлы актриса итеп күргəнгə ахрысы, əни тамашачы күңеленə Өммия булып кереп калды. «Моңлы бер җыр»да əни Муса Җəлилнең əнисе ролен көткəн иде. Тик ул да насыйп булмады.

Аның каравы, «Гөргөри кияүлəре»ндəге Əүдəки – əни темпераментын күздə тотып язылган, һəм ничə еллар инде Нəҗибə Ихсанова бу спектакльнең «йолдыз»ларыннан берсе.

Туфан Миңнуллин, Нəҗибə Ихсанова һəм Фəрит Бикчəнтəев турында да аерым əйтеп китəргə кирəктер. «Хушыгыз», «Шəҗəрə», «Шулай булды шул», «Галиябану, сылуым иркəм», «Дивана» – боларның барысында Фəрит Бикчəнтəевкə хас ярымтоннар һəм нюанслар белəн уйнау кебек режиссёрлык алымын төгəл тойган Нəҗибə Ихсанова үзенчəлекле, истə калырлык образлар иҗат итте. «Хушыгыз» спектакле өчен республикабызның мəртəбəле бүлəгенə – Тукай исемендəге премиягə лаек булды.

Менə шундый əнинең байлыклары. «Тəтилəр» тулы тартма-капчыклары һəм бер-берсенə һич охшамаган кыз, хатын, карчыклары…
 


Әлфия ЮНЫСОВА

в„–4 |

“Зур концерт” -- күләме белән түгел, мәгънәсе белән зур (ФОТО)

$
0
0
16.04.2013 Шоу-бизнес
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда “Зур концерт” булып үтте. “Зур концерт” шул ук “Татарча солянка” инде ул, ягъни исеме башка булса да, мәгънәсе шундый ук: тамашада татар эстрадасының төрле җырчылары бер-бер артлы икешәр җыр башкара. Гадәттә, Самарада мондый программаларга шактый халык җыела. Бу юлы да зал шыгрым тулы иде.

Соңгы вакытта мондый “солянка”лардан инде бераз туеп, тамашага теләмичә, эш буенча гына барган идем. Әмма моңа бер дә үкенмим, чөнки концерт күңелдә уңай тәэсир калдырды.

Халык һәрбер җырчыны яратып, ачык йөз белән, бик яхшы кабул итте. Бар көченә озак кына кул чапкан тамашачы өчен концертны алып баручы Гөлназ Сәфәровага һәр артистны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгарырга туры килде.

Бу “солянка”га моңлы, матур тавышлы җырчылар тупланган иде. Аларның һәрберсенең имиджы да үзенчәлекле. Тыйнак, җитди Эльмира Сөләйманова, нәзакәтле, тыныч Диләра Илалетдинова, үткен, тере Айгөл Рәхимова, дәртле, шаян Илназ Баһ, көләч йөзле кокетка Иркә...

Ә бик тә үзенчәлекле җырчы Мөнир Рахмаевны аерым билгеләп үтмичә булдыра алмыйм. Аны төрле кеше төрлечә кабул итә. Кемдер ярата, кемдер үтереп сүгә. Дөресен генә әйткәндә, гламур, нарцисс-егет имиджын сайлап алган Мөниргә бу образ килешеп тора. Сыгылмалы гәүдәсе белән профессионал хореографик хәрәкәтләрен дә бик оста итеп ясый ул. Яшь тамашачылар өчен Мөнир Рахмаев кебек җырчылар да кирәктер.

“Зур концерт” яңалыкларга да бай булды. Шуларның берсе - Самара сәхнәсендә беренче тапкыр безнең тамашачыга инде бик яхшы таныш булган җырчы Раяз Фасыйховның бертуган энесе Рәсим Фасыйховның чыгышы. Гомумән, Фасыйховлар гаиләсенең музыкаль булуы билгеле. Менә энесе дә, абыйсыннан калышмыйча, татар эстрада сәхнәсендә тамашачылар күңелен яуларга керешкән. Моңа кадәр егет Айдар Фәйзерахмановның фольклор ансамблендә эшләп йөргән икән. Моңлы, тигез, җиңел тавышлы Рәсим - әле оста пародияче дә. Бу талантын ул концерт барышында самаралыларга да күрсәтмичә калмады. Шулай ук ул үзе җырлар да иҗат итә. Шуларның берсен, “Яшәр идем сине сөеп” дип аталганын, ул концертта да башкарды.

Самара тамашачысы өчен икенче яңалык - ул шәһәребездә беренче тапкыр җырчы Индиваның чыгыш ясавы. Һинд кызы образындагы бу яшь кенә кызның сәхнәдә ни кыланганын күрсәгез икән! Ут! Аның артыннан хәтта күз ияреп өлгермәде. Менә ул әле генә сәхнәдә әйләнеп-әйләнеп бии иде, ә менә инде залга төшеп, тамашачылар янында бөтерелә. Тавышы да нәкъ теге без карап үскән һинд киноларындагы җырчыларныкы төсле. Һәм, әйтергә кирәк, моңлы, үзенчәлекле аның тавышы.

Индиваның чыгышыннан соң алып баручы Гөлназ Сәфәрова:

- Хәзер сез Әлфинә Әзһәмованың яшь чагында нинди булуын күз алдына китергәнсездер, - дип шаярды.

Ә бит, чыннан да, бу ике җырчы тавышлары белән дә, имиджлары белән дә, тере, дәртле булулары белән дә бик охшашканнар.

Концертта Илназ Баһ белән Эльмира Сөләйманованың дуэты да, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамовның чыгышы да тамашачылар өчен матур бер бүләк булды.

Ә концертта катнашкан барлык җырчылар арасыннан Линар Сәйфиевны тамашачылар аеруча җылы, яратып кабул иттеләр. Үтә дә дәртле бу егет үзенең шундый ук дәртле җырлары белән залны җанландырып җибәрде. Тамашачылар арасында аңа “Молодец!” дип кычкырып, сызгыручылар да булды. Аны алкышларга күмеп, сәхнәгә кат-кат чакырып чыгардылар. Линарга хәтта “Бис!”ка җырларга да туры килде. Сүз дә юк, бу җырчы мондый игътибарга, чыннан да, лаек. Моңлы тавышы, мөлаем йөзе, янып торган күзләре белән ул тамашачыны ничектер үзенә җәлеп итә.

Ә тагын бер шундый ук дәртле җырчы, төз гәүдәле, озын буйлы бик тә чибәр егет Ришат Фазлыәхмәтовка тамашачының күбесе гашыйк булгандыр. Ә тирән, көчле, моңлы тавышы белән башкарылган җырлары яшь кызларның йөрәгенә Амур угы сыман кадалгандыр, мөгаен.

Шулай итеп, “Зур концерт” күләме буенча гына түгел, ә эчтәлеге буенча да зур булып, гадәттәгечә, Әлфинә Әзһәмованың чыгышы белән тәмамланды. Төрле тавышларга, төрле холыкларга, төрле образларга, төрле җырларга бай булган бу тамашаны халык яхшы кабул итте, чөнки “Концерт ошадымы?” - дигән сорауга күбесе: “Әйе, бик тә!” - дип җавап бирде. Шуңа күрә мондый зур концертка - зур юл телик.



Рәсим Фасыйхов



Индива



Эльмира Сөләйманова һәм Илназ Баһ

Автор фотосурәтләре.
 


Миләүшә ГАЗИМОВА

в„– |
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live