Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Яшь хокук белгече Сирин Зарипов: "Казан кунак булып килгәндә бик матур ул"

$
0
0
17.04.2013 Җәмгыять
Яшь хокук белгече Сирин Зарипов 2009 елдан Татарстанга күчеп килгәннән бирле беркемгә дә ришвәт бирмәгән. 29 яшьлек эшкуар егет сүзләренчә, Казан кунак булып килгәндә бик матур, яши башлагач башка яклары да ачыла.

Сирин Зарипов тумышы белән Татарстанның Сарман районыннан. Тик тормыш юлы еракларга алып китә, Себергә күчеп Ноябрьски шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый. Югары белемне Сирин Екатеринбурда алган. Әлеге шәһәрдә Урал дәүләт юридик академиясендә укудан тыш ул төрле эшләр башкарып белемнәрен реаль тормышта ныгыткан. Тик Казан гел үзенә тарта, мөмкинлек булу белән яшь хокук белгече Татарстан башкаласына ашыккан, Татар яшьләре көннәре кебек чараларда актив катнашып, Татарстан яшьләренә Екатеринбурда актив татар егет-кызлары яшәвен күрсәткән.

2009 елда Сирин Казанга күчеп яши башлаган. Шуннан соң кире Екатеринбурга кайтып килгәндә булачак тормыш иптәше, татар кызы Гүзәл белән танышкан. Иң кызыгы - икесе дә бер уку йортында, бер парта артында укып йөргән булган. Нәтиҗәдә бер гаиләдә ике хокук белгече яши башлаган.

Үзенең юридик үзәген булдырганчы Сирин төрле оешмаларда хокук белгече булып та, мәктәптә укытучы булып та эшләп алган. Бервакыт туган абыйлары белән киңәшләшеп Татарстанның Әлмәт шәһәрендә юридик хезмәтләр күрсәтү ширкәте ачалар. "Үз эшеңне башлау шактый җаваплы, куркыта торган адым. Абыйлар терәк булмаса, бу адымга барыр идемме, белмим", ди хокук белгече.

"Ни өчен Әлмәттә?" дигән сорауга: "Ул вакытта анда юридик хезмәтләр базары тулы түгел иде, Әлмәт - бай шәһәр, кеше дә күп, акчасы да бар", диде Сирин. Әлеге үзәк бүген дә анда уңышлы эшли икән. Шуңа да алар Әлмәткә өстәп 2012 елны Казанда да юридик хезмәтләр күрсәтү үзәге ачарга тәвәкәллиләр. Иң элек Держинский урамында ачалар. Сирин сүзләренчә, бу үтенеч белән килүчеләр өчен җайлы урын санала: якында Казан кирмәне, арбитраж мәхкәмә, машина кую урыннары, болар барысы да исәпкә алына. Бинаны вакытлыча куллану өчен түләү 6000 сум була. Ул офиска гына сыймый башлыйлар һәм Бауман урамындагы "Татар ашлары йорты" бинасының өченче катына урнашалар. Бүген алар анда утыра, аренда бәясен Сирин төгәл әйтмәде, 10-20 мең тирәсендә дип аңладык.

"Безнең эштә төп уңыш серләренең берсе - килгән кешегә тиешле, әйбәт хезмәт күрсәтү. Аларның проблемнарын чишеп бирәсең икән, клиент синеке һәм алар арта барачак", ди хокук белгече. Аның сүзләренчә, үз хокукларыңны белеп, канунны кулланып проблемнарны чишәргә кирәк.

"Кешеләр курыкмасыннар иде мәхкәмәгә барырга, ришвәт бирмәскә. Минем, мәсәлән, бервакытта ришвәт биргәнем юк. Мәхкәмәләрдә күп эшләрне кануни юл белән чишәргә була. Әлбәттә, бу авыр сорау, тик мәхкәмәдән куркырга кирәкми. Һәр эш өчен хөкемдарга ришвәт бирмиләр яки кемдер өстән шалтыратып тормый дип уйлыйм. Үзегез барырга теләмәсәгез, безгә әйтегез. Проблемнарын татарча да аңлатучылар бар, тик кызганыч, мәхкәмәдә барысы да урысча алып барыла. Әмма моңа борчыласы юк, милләттәшләребезгә һәрвакыт ярдәмгә итәргә әзербез.

- Казанга күчеп кайтканыңа үкенмисеңме?

- Юк үкенмим, чөнки үзем күчәргә теләдем, Аллага шөкер, туганнар монда яши. Беренче өч ай авыр, икенче өч ае аннан да авыррак. Шул алты айны яши алсаң, калдың дигән сүз инде. Килегез, яшәп карагыз. Монда читтән генә җиңел күренә, Казанның үз менталитеты бар. Кунак булып килгәндә Татарстан башкаласы бик матур, яши башлагач, башка яклары да ачыла", диде Сирин Зарипов.  


Рөстәм ИСХАКЫЙ

в„–--- | 16.04.2013

Бәла алу шушыдыр

$
0
0
17.04.2013 Җәмгыять
Догалар белән өшкерүче абыстайга сәдака кертергә булдым. Ял көне булгангамы, аның янына ярдәм сорап килүчеләр бик күп иде. Үз чиратымны көтеп утыра бирдем.

Менә абыстай яшь кенә ханым янына килеп басып өшкерә башлады. Хатын, әби якынайган саен, кычкырып-кычкырып елый. Бөтен тәне калтырана. Шулай азаплана торгач, көчкә тынычланды. Аннан соң сөйләп китте. “Йортыбызга сихер кергән, диләр. Өйгә экстрасенс чакырткан идек. Ул иремә, ха­тыныңның туганнары бозып ята, диде. Шул көннән башлап тормышның асты өскә килде. Соңгы өмет белән бирегә килдем”, – ди ул.

Альбина дигәне башкалада бозык чыгаручыга барган. Башта бу ир киңәшләрен бир­гән өчен 1000 сум сораган. Аннан соң эшкә күчкән. “Бозыгың бар. Әмма аны чыгармыйча булмый. Гомерең озын синең. Тик менә миңа килеп бозыгыңны чыгарма­саң, гел шулай авырып йөри­сең инде”, – дип бик зур сумма сораган. Альбина минем мондый мөмкинлегем юк ди­гәч, бүлеп-бүлеп бирерсең, дигән. “Ул кеше миңа шактый гына нәрсә­ләрне дөрес әйтте. Ышанмыйча да булмый. Әнә бит янына гел ирләр килә икән. Күбесе зур урыннарда эшли, ди. Җитәкчеләренә зыян салган өчен, күп акча түләргә әзер”, – дип сөйли Альбина.

Мәликә исемле мөсел­манча киенгән кыз экстра­сенска әнисен алып барган. “Алар мине шундый итеп ышандырдылар. Әниең терелсен дисәң – бу сумманы түлә, дип кулыма исәп-хисап кәгазе тоттырдылар. Егылып китә яздым. Без барысын да эшли алабыз, ышаныгыз гына, ди­де­­ләр. Фатирны саттык. Тик акча да калды, әни генә безне ташлап китеп барды”, – дип елый ул.

“Бервакыт Чаллыдагы туганнарым өйгә бозык чыгаручы чакырганнар. Алар үз йортлары белән яши. Күрә­зәче, өйне кат-кат карап чыккач, базга төшәргә булган. Шуннан бер кулъяулыкка тө­релгән нәрсә тапкан. Аның эчендә ни генә юк икән. Апа бу хәлләргә бик аптыраган, якыннары, дуслары, хәтта туганнары белән араны өзгән. Аннан соң гына тынычланды. Баксаң, андый кү­рәзәчеләр­нең кесәләрендә мондый кулъяулык гел йөри икән”, – ди Лилия.

Биредә әллә нинди язмышлы кешеләр бар. Барысын да тыңлап бетереп булмый. “Кайвакыт кешегә бер сүзең җитә. Әгәр дә сиңа: “Ябыгып киткәнсең, авырый­сыңмы әллә?” – дисәләр, син уйга каласың. Шул көннән бирле ашыйсың килми, кү­ңелең төшә. Һәр туган таңга сөенеп яшисе бит югыйсә. Минем янга килгән кешеләр­нең дә күбесендә бозык була. Беркайчан да күңелләрен тө­шереп бу хакта әйтмим. Аның бит махсус догасы бар. Шуны укыйм. Аллаһы Тәгалә сиңа кешеләргә ярдәм итәрлек көч, сәләт бирә икән, син аны акчага алыштырырга тиеш түгелсең. Сиңа бит аны сатып бирмиләр. Өеңә кеше килә икән, син көнозын аларга ярдәм итеп, үз эшләреңне эшли алмый каласың. Вакытың уза. Кайберәүләр, шуны аң­лап, 10, 50, 100 сум акча куялар. Сәдака дип бирәләр. Алар киткәч тә: “Бу кешеңә ярдәм ит”, – дип дога кылам. Акча сора­п, ярдәм итәм, дию­чегә ышанырга кирәкми. Ал­ла­һы Тәгалә үзе белә ул. Ярдәмен дә сала. Әҗәлеңә дип би­рел­гән авыру икән, аннан бер­ничек тә котылып булмый. Сабыр итәргә, намаз­ларыңны укып, теләгеңне теләргә ки­рәк. Беркайчан да, мин эшлим, булдырам, димә­гез. Үзеңне өстен куярга ярамый. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән дияргә өйрәнегез”, – ди абыстай.

Болай да тынгысыз заманда яшибез. Кая барып бәре­лергә белмәгән вакытлар күп була. Эштә әз генә күңел­сез­лек чыкса да, сәбәбен эзли башлыйбыз. Ир соңга калып кайтса, сөяркәсе бардыр дип баш ватабыз. Ирексездән багучы ишеге шакыйбыз. Кайвакыт матур гына тормышны җимерүгә барып җитәбез, дуслар белән дошманлашабыз. Тиз генә барабыз да барысын да хәл итәбез, төсле. Әмма багучыга барып, башка бәла алып кайтасын белмибез шул.

“Көн саен бик күп кеше ярдәм сорап килә. Догаларым белән өшкергәч, хәл­ләрем яхшырып, күңелем тынычланып китте, диләр. Мин аларга ярдәм итүемә бик шатмын. Без бит Аллаһы Тәгалә биргәнне җиткезүчеләр генә. Начар хәлгә калмас өчен, кешеләргә яхшылык эшләргә, гел эчеңнән догаларыңны укып йөрергә кирәк. Дөнья­ның матур яклары да җи­тәрлек. Хәзер кешеләр бик күп уйлыйлар, күп эшлиләр. Дөнья куалар. Шуңа күрә еш авырыйлар да. Ә дөньяның бер көнлек икәнен онытмыйк. Тапкан мал өчен дә җавап бирәсе бар бит әле. Шуңа күрә бер-беребезне аң­лап, арага кеше кертмичә, матур итеп яшик”, – ди абыстай.

Бирегә җанына тынычлык табар өчен килгән ханымнарны, ир-атларны күргәч, “Күрә­зәлек бизнесы” шау чәчәктә икән бездә, дип уйлап куйдым. Ни уйларга белмәгән кеше күрәзәчегә барып ишек шакый. Аптыраганнан эшлә­нелә бит бу эш. Юкса дине­без күрәзәчеләргә йөрү­не тыя. Ни язганын Аллаһы Тәгалә генә белә, дип тыныч яшәү­челәр дә күп. Тикмәгә генә: “Күрәзәчегә барма – ба­шыңа бәла алма”, – димиләр шул.

P.S. Дәвалаучы абыс­тай исемен күрсәтмәүне үтен­де. Кирәк кеше болай да эзләп таба, ди ул.  


Гөлгенә ШИҺАПОВА

в„–62 | 17.04.2013

Татар конгрессы эшчәнлеген үзгәртәме? (Ренат Вәлиуллин белән ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
17.04.2013 Милләт
Узган елның декабрь аенда конгрессның бишенче корылтаеннан соң Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конгресс эшенә канәгатьсезлек белдереп, яңа формалар табу кирәклеген әйткән иде. Конгресс башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, алга таба телне саклауга игътибар биреләчәк, авыл эшмәкәрләре белән элемтәләрне ныгытырга җыеналар.

Азатлык радиосы Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин белән оешманың алдагы эшчәнлеге турында әңгәмә корды.

– Конгрессның бишенче корылтаеннан соң эшчәнлек турында төрле фикерләр белдерелде. Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә конгресс яңача эшләргә тиеш, дип әйтте. Бу сүзләрдән соң конгрессның яңача эшләү концепциясе булдырылдымы? Ничегрәк яңача эшләргә уйлыйсыз?

– Яңача эшчәнлек дигәннән, вазгыятьне тулаем күз алдына китерү кирәк. Эшчәнлек ул бер конгресс белән генә бәйле түгел. Милли яшәештә иң беренче чиратта нәрсәне без алдыбызга куеп эшләргә тиеш булсак, конгрессның да төп максаты шуннан гыйбарәт.

Телебез коточкыч халәттә. Аны югалту дәрәҗәсенә килеп җиттек. Бу хәл шәһәрдә генә түгел авылларда да күзәтелә. Беренче чиратта без телне саклау юлларын уйларга аны үстерү һәм популярлаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Телне сакламасак, милләтне саклый алмаячакбыз. Әмма шул ук вакытта без телләрен югалткан милләттәшләрне дә үзебезнең милли түгәрәктән чыгарырга тиеш түгел.

Башка юнәлешләргә килсәк тә, конгресс тулы бер стратегия белән эшен дәвам итә. Этник берәмлекне саклау өчен корылтайда концепция кабул ителде һәм аның програмын эшләп хөкүмәткә керттек. Әлеге програм нигезендә хөкүмәттән матди ярдәм дә булыр дип өметләнәбез. Хәзерге вакытта бу програм финанслар министрлыгында тикшерүләр үтә, чөнки һәрбер маддәне без якларга, аны дәлилләргә тиеш. Четерекле һәм көндәлек эшләрбез белән бергә зур эшләребез дә дәвам итә.

– Димәк, аңлавымча, конгресс телне саклау мәсьәләсен алгы планга чыгара?

– Бу һичшиксез шулай. Әлеге мәсьәләгә без кабат-кабат әйләнеп кайтабыз. Җыеннарыбызның барысының да татар телендә үтүе, барлык эш документларының да татар телендә булуы, төбәкләрдәге конгресс бүлекләре җитәкчеләренә безнең белән татарча гына аралашыгыз дигән принципларны куюыбыз – моның бер нәтиҗәсе дә.

– Русиянең мәгариф кануны да, 2025 елга кадәр исәпләнгән милли стратегия дә милләтләр үсешенә, милли телләр файдасына булмады. Шундый җитди документлар кабул ителгән вакытта татар конгрессы бөтен татар халкы исеменнән ризасызлык белдереп үз фикерен Мәскәүгә җибәрәме?

– Без булган кануннарга каршы конфронтациягә бару ягында түгел, ә каршылыкны һәрдаим белдереп торабыз. Корылтайда кабул ителгән резолюциядә шушы кануннарга кагылышлы йөкләмәләребез бар һәм шуның белән бергә конгресс рәисе Ринат Закиров дәүләт шурасы депутаты буларак, анда да бу мәсьәләләрне даими күтәреп тора.

Гомумән, яңа кануннар һәм милләтләргә каршы алып барыла торган сәясәт дигәннән, без аңа әзер булырга тиеш. Бу мәсьәлә алга таба да җиңел булмаячак. Чөнки тарихи яктан караганда татарларга беркайчан да җиңел булмаган. XVI гасырдан ук һәм хәзер дә безгә ниндидер җиңеллек булыр дигән әйбердән читтә булырга тиешбез. Шуңа күрә үз көчебезгә ышану, эчке ресурсларны куллану мөһим.

Эшмәкәрләр шәхси мәктәп төзесә, әлеге мәктәптә татар телендә укытуны үзләре үк тормышка ашыра ала. Шул ук Самардагы, Мәскәүдәге, Сарытаудагы мәктәпләр кебек алар да татар телен кертә алачаклар. Хәзер дәүләт мәктәпләрендә бу шактый гына авырга килә. Без кануннарга һәм канун өлгеләренә һәрдаим үзебезнең фикеребезне белдереп торабыз, әйтергә кирәк ниндидер уңай якка үзгәрешләр дә бар.

Март аенда "Татар авылы эшмәкәрләренең җыены"н уздырдык. Ул икенче тапкыр булды. Узган елгысы белән чагыштырганда эчтәлек, сыйфат һәм сан ягыннан да көчле һәм кирәкле чара булды. Татарстан президенты әлеге чарада катнашып бу ягын үзе дә билгеләп узды.

Авылны саклауның бер механизмы буларак, көчле һәм үзләренең эшләрен булдыра ала торган кешеләрне үзебезгә тарту һәм алар белән эшләү кирәк. Шул очракта гына без эш урыннары да булдыра, халыкны да бергә туплый алабыз.

– Конгресс бу эшнең нәтиҗәсен ничегрәк күрергә тели?

– Нәтиҗә дигәннән, төзүченең нәтиҗәсе ике көннән күренә. Халыкның күңеле, аның милли тормышына килгәндә, шушы рухи як белән эшләгәндә ул нәтиҗәне кайчан күреп булачагы ике яклы. Шуңа күрә без без үзебезнең оеткыбызны салып калырга тиешбез.

Бу чара матбугатта һәм телевидениедә киң яктыртылды. Халык аны ишетте. Без җыелган 300 эшмәкәргә милли рух бирергә тырыштык. Сез авылда яшисез, анда акча эшлисез, әмма акча эшләү белән генә туктап калмагыз, шуның өчен үзегезнең халкыгызга да ярдәм итегез, дигән фикерне җиткердек без аларга.

Хәзер мәчетсез татар авыллары юк дияргә була. Аларның барсын да диярлек халык төзеде, ә матди ягына эшмәкәрләр ярдәм итте. Мәчетләр булды, шул ук мәчет янында җимерек мәктәп тора, түбәсеннән су ага торган балалар бакчасы бар. Шунда ни өчен соң татар байлары кечкенә генә булса да балалар бакчасы салып куймый, йә булмаса үз акчаларына шәхси мәктәп тота алмый?

Нәтиҗә дигәннән, ул нәтиҗә алга таба һичшиксез зур булыр. Бу җыенны һәр елны үткәрергә дип планга керттек. Президент бу эшне һич кенә дә туктатырга ярамый, дәвам итәргә кирәк дигән фикер әйтте.

– Бу бит авылның милли лидеры барлыкка килә дигән сүз. Хакимиятләр белән уртак тел табып эшли алырмы соң алар?

– Дөрес аңлаган очракта ул хакимиятнең үзенә дә файдага гына булачак. Буш торган авылга караганда эшли торганы район бюджетына акча кертә. Хакимият һәм алга баручы авылларга килсәк, Ульян өлкәсенең Кулатка районын алыйк. Сарытау районында уңышлы эшләп килгән эшмәкәр Эдуард Ганиев шушы районнан чыккан кеше. Шушы район өчен борчылып, аны район башлыгы итеп сайлап куйдылар. Хәзер ул ташландык хәлгә килеп җитә язган районны күтәрү өчен эшли. Безгә килде һәм читтәге татарларны да үзләрендәге буш җирләргә кайтарырга теләге барлыгын әйтте. Чөнки җирләрен эшкәртерлек тә кеше калмаган.

Урта Әләзән, Шыгырдан кебек гөрләп торган татар авыллары күбрәк булса, ул республикага да, җирле хакимияткә дә файда. Минемчә, хакимият монда аларга ярдәм генә итәргә тиеш.

– Әгәр бу эшмәкәрләр халык өчен дип бирелеп эшли икән, ул вакытта аларның хакимият җитәкчеләре булуга да мөмкинлекләре бар дигән сүз килеп чыга түгелме?

– Мөмкинлекләре һәм шанслары туа, турыдан-туры шулай җитәкче булып була дигәнгә инде мисаллар да бар.

– Сез монда авыл эшмәкәрләрен бергә туплавыгыз турында әйтеп киттегез. Шул ук вакытта Русиядәге татар авылларының мәктәп мөдирләрен чакырып, аларны бергә туплап, ниндидер оешма булдырып, ниндидер юллар белән шушы мәгариф канунына каршы килми генә, татар телен програмга кертеп, аны укытуны саклап калу юллары турында сөйләшергә җыенмыйсызмы? Татар теле укытучылары алар барсы да милли җанлы, мөмкинлек булса укытабыз дип кенә торалар. Бүген яңа канун нигезендә мәктәп җитәкчелегенә күп мөмкинлекләр бирелә. Канунда програмны мәктәп һәм ата-аналар хәл итә дигән юллар бар. Ата-ана хәл итә дигәннән, күп очракта мәктәп мөдире ничек әйтә, ничек аңлата ата-ана шулай эшли бит.


– Сез әйткән фикер белән килешмичә мөмкин түгел. Күп очракта кануннар нигезендә мәктәп эчке тормышын үзе хәл итә. Бу күпмедер безгә җиңеллекләр дә тудыра, чөнки бер генә мәктәп мөдире дә балаларның сыйныфлары белән башка мәктәпкә күчүен, ата-аналарның ризасызлык белдереп аның өстеннән язуын теләми. Бу канун ата-аналарның үзләренә дә мәктәп җитәкчелеге белән конструктив эшчәнлек алып барырга мөмкинлекләр тудыра. Мәктәп компонентын саклап калганда телне укытуны дәвам итеп була.

Без татар теле укытучыларын даими рәвештә җыеп торабыз, ул конгрессның эш юнәлешләрендә бар. Мәгариф министрлыгы белән әлеге мәсьәләдә бергә эшлибез. Конгресс каршында эшләгән комиссияләрнең берсе - ул мәгариф комиссиясе. Алар тулаем төбәкләрдәге әлеге проблемнар белән шөгыльләнә. Без үзебез кайсы төбәктә татар мәктәбенең нинди сәбәпләр аркасында кыскаруы турында мониторинг алып барабыз.

Бәлки, татар теле укытучыларын гына түгел, ә татар авылларының мәктәп мөдирләрен җыеп алар белән киңәшләшү һәм мөмкинлекләрен барлау да кирәктер. Ул мөһим һәм шул ук вакытта мөмкин эш. 


Наил АЛАН

в„– | 16.04.2013

Бәлки әле хат ташучы да килер

$
0
0
17.04.2013 Җәмгыять
Якын киләчәктә чишел­мәс төенгә әйләнгән почта мәсьә­ләсе дә уңай хәл ителмәсме әле. Россия Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, алдагы өч айда почта РФ Элемтә министрлыгы карамагына кү­чеп бетәргә тиеш.

Газета укучыларыбызның моң-зарларына җавап бирергә те­ләп, почта эшендәге кимчелекләрне әледән-әле язып килдек. Ил буйлап барласаң, канәгатьсезләр саны шактыйга җыйнала. Россия Элемтә министрлыгыннан алынган мәгълү­матларга күз салсак, 20 процент корреспонденция югала, адресатка барып җитми. Бу сан вакытында газета алмаучыларны колачламый, әле аларны да исәпләсәк... Ә посылкаларның юл газабына түзә алмый юкка чыгу очраклары тагы да күбрәк. Катгый үз­гәрешләр кертергә кирәк, дигән карарны кабул итүгә этәргән төп сәбәп­ләрнең берсе – таможняда 500 тонна посылка җыелып ята дигән хәбәрнең киң җәмәгатьчелек арасында таралуы. Россия почтасының төп идарәсендә бу хәбәрне, Шереметьево таможнясында хәл кискенләште, анда да 157 тонна гына посылка җыйналган, дип кире кагарга тырышсалар да, беренче яңгыраган сан дөреслеккә күпкә якынрактыр. Почтада күбесенчә, интернет аша заказ бирелеп, чит илләрдән килүче посылкалар тоткарлана яки бө­тенләй юкка чыга. Бүгенге алгарыш заманында почта эшенең җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавына бер нигез дә юк сыман. Элекке кебек, хатлар, котлау открыткалары языламы яисә һәр гаилә дүртәр-бишәр газета-журнал алдырамы соң? Авыл-шәһәр араларында посылка йөртү­ләр инде бөтенләй онытылып бара. Бер уйласаң, эш күләме дә бик күпкә кимегән, техника да бүген бөтенләй башка, тик шулай да хат ташучыларны бер күрергә аптырап яши халык.

РФ элемтә министры итеп билгеләнеп, үзебезнең Татарстаныбыздан Мәс­кәүгә киткән Николай Никифоров, киләчәктә зур шә­һәрләрдә хатлар бер көн, Россия буйлап бер атна аралыгында таралып бетәргә тиеш, дип ышандыра. Аның бу сүзләре йөрәккә май булып ятты. Әйткәнебезчә, «Шәһри Казан» газетасы Россия каталогына кертелде. Үзебез дә тирә-күрше өлкә­ләрдә булырга өлгердек, яклау таптык, җылы караш тойдык. Инде чит төбәк­ләрдә яшәүче милләттәш­ләребезнең дә өметен аклыйсы килә.

Россия буенча 42 000 почта бүлекчәсе бар һәм анда 380 000 кеше хезмәт күрсәтә Бу тикле зур тармакка кү­зәтчелек итү һәм эшне тиешенчә оештыру бик катлаулы булачак. Элемтә министрлыгында почта хезмәте буенча яңа департамент оештырырга кирәк булыр дигән фикер дә яңгырый.

Министрлыкның яңа технологияләргә өстенлек бирүен искә алсак, почтадагы үзгәрешләр уңайга булыр дип өметләнәсе килә.

Сүз уңаеннан, «ШК»га язылу дәвам итә.

Чит төбәкләрдә язылу өчен газетаның индексы – 25259. Бәясе – 278 сум да 22 тиен.

54126 индексы белән (атнага өч тапкыр чыга) язылу бәясе – 457 сум 02 тиен.

16076 индексы белән пәнҗешәмбе санына язылу бәясе – 238 сум 98 тиен. 


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА

в„– |

Авариягә эләккән Ләйлә Дәүләтова: «Ярый әле Камаз исән калды!» (ФОТО)

$
0
0
17.04.2013 Авто
Ләйлә Дәүләтова бүген санаторийда ял итә. Аңа хәтле сырхауханәдә ятып чыккан. Сәбәбе – авария. Күптән түгел Ләйлә үзенең өр-яңа Suzuki Grand Vitara машинасы белән Камазга бәрелгән.

Бу хәл Чаллыга кергәндә килеп чыга. Ярый әле трассада булмаган, һәлакәтнең нәтиҗәләре аянычрак булырга мөмкин иде. Машина йөртү стажы 6 ел булса да, гадәттә, Ләйлә ерак юлларга йөргәндә үзе руль артына утырмый. Бу юлы Казаннан Чаллыга үзе килгән. Автошәһәрдә зур бер концерт буласы ул көнне. Хәтта мэр да киләсе икән. Хәер, Ләйлә чарага өлгерә. Аның артыннан авария булган урынга машина җибәрәләр.

Менә Камаз белән “үбешкән” “Grand Vitara”ның фотосы. Хәзер машина ремонтта. 1-2 атнадан гына тәгәрмәченә баса ди. Хуҗасы исә үзен санаторийда “ремонтлый”. Ләйлә әллә ни аптырап ятмый. “Хәзер менә ел буенда җыелган заказ җырларын язырга, газеталар укырга, интернетка керергә, “Матбугат.ру”ны актарырга вакыт табылды,” – ди ул. Ә аварияне шаярып кына искә ала: “Ярый әле Камаз исән калды!”.


 


---

в„–--- | 17.04.2013

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды

$
0
0
17.04.2013 Дин
Бүген Казанда “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда республика мөфтие итеп алдагы 4 елга моңарчы мөфти вазыйфаларын башкарган, Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасы бертавыштан хупланды.

Корылтайда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Билгеле булганча, Камил хәзрәт Сәмигуллиннан башка, мөфти вазыйфасына тагын ике кеше дәгъва итте. Кандидатлар арасында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗанов, Бөтенроссия мөфтиятенең Голәмәләр советы җитәкчесе, танылган дин белгече Фәрит хәзрәт Хәйдәров (Сәлмән) дә бар иде. Аларның һәркайсы корылтайда үз программасын тәкъдим итте.

К.Сәмигуллинга 28 яшь. Ул 1985 елның 22 мартында Мари Эль Республикасы Звенигово районының Красногорск бистәсендә туган.
2003 елда Төньяк-Кавказ ислам университетында белем алган. 2004-2007 елларда Истанбулда мәдрәсәдә укыган. Быел РИУның ислам фәннәре факультетын тәмамлый.

Ул, мөфти вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгәнче, 2008 елдан бирле Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчетендә имам-хатыйб булып торды. 2011-2012 елларда мөфтиятнең нәшрият бүлеген җитәкли. 2013 елдан – мөфтинең фәнни эш буенча урынбасары. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы, Голәмәләр советы әгъзасы, ТР Баш казые киңәшчесе, Татарстан мөфтиятенең Экспертлар советы җитәкчесе. 2013 елның 6 мартыннан Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкарды.

Гарәп һәм төрек телләрен камил белә. Өйләнгән, 3 баласы бар.


---

в„–--- | 17.04.2013

Гайрәтле вә “мескен” Наташа...

$
0
0
17.04.2013 Мәдәният
Апрель – безнең милләтебез горурлыгы, сөеклебез – бө­ек Тукаебыз дөньяга килгән һәм киткән ай! Татарның рухи күтәрелеше – сәнгать­тәге, әдәбияттагы уңышла­рыбызны барлау да шушы айда кискен бер төс ала...

Матбугатта 2013 елда “Тукай бүләген кемнәр дәгъва­лый” дигән хәбәр дә пәйда булды. Бу хәбәр халыкка мәгълүм булганчы ук үзара сөйләшү­ләрдә имеш-мимеш сүзләр тарала. Моннан бер айлар чамасы элек әдәбият, сәнгать дөнья­сындагы мәгълүматлардан нык хәбәрдар булган, мөлаем теләктәшем Гүзәл Сәгыйтова (телевидениенең “Мәдәният дөньясы” тапшыруларын алып баручы): “Нәкыя апа, Г.Камал театры Алсу апа Гайнуллинаны Тукай бүләгенә тәкъдим итә икән. Аның Тукай бүләге алганы юк идемени?” – ди. Бу сорау­ны аннан ишеткәч, мин дә аптырап калдым. Аптырау гынамы, тәмам гаҗәпләндем. Чыннан да, бәлки аңа дәүләт бү­ләген икенче мәртәбә бирә­ләрдер? Хәзерге премия бирү уставы буенча ике мәртәбә бирелү дә мөмкин бит?.. Ачык­ладык, беренче генә икән...

“Гайнуллина Алсу Әскәр кызы – Г.Хугаевның “Кара чикмән”дәге Биртәтә образын, Г.Исхакыйның “Курчак туе”н­дагы (М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмид инсценировкасы) Наташа образын, З.Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”ында Гайшә образын иҗат иткәне өчен”, – дип әйтелгән.

Ярый, хуш, тәкъдим ителеп матбугатта чыкты. Янәдән үз­ара сөйләшүләр башлана. Мин дә өй диварлары эчендә генә бикләнеп ятмыйм: телефон аша көн дәвамында әң­гәмәләр, бә­хәсләр бара. Ни­чәмә-ничә танышларым бе­лән сүзгә кереш­сәк тә, һәр­кайсы: “Гайнулли­наның Ту­кай премиясе юкмыни?” – дип сәерсенеп калалар...

1954 елның 24 февралендә Чүпрәле районы Чүпрәле авылында дөньяга килгән кыз 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Татарстанның һәм Россия­нең халык артисты, РСФСРның К.Ста­­­нис­лав­ский исемендәге Дәүләт бүлә­ге иясе Алсу Гай­нуллинаның рольләрен саный башласаңмы? Аларның бер­ничәсен генә әйтеп китәм: “Татар хатыны ниләр күр­ми”дә Гөлбану, “Талак, талак”­та Гө­ләндәм, “Качаклар”да Сәр­би, “Казан сөлгесе”ндә Мөр­шидә, “Сүнгән йолдызлар”да Сәр­вәр, “Бирнәсез кыз”да Лариса, “Бә­хетсез егет”тә Гайни, “Әниләр һәм бәбиләр”дә Валентина һәм башкалар.

Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән икән, ул иҗатчының барлык иҗади гомерендәге уңышла­рын да барлау ич инде. 40 ел дәвамында халкыбызны сокландырырлык гамәлләре булган Алсуыбыз милләтне тәр­бияләү эшенә армый-тал­мый хезмәт иткән. Бу очракта Аяз­ның ар­тист­ларның милләт­не тәр­бия­ләүгә мөнәсәбәтле юлларын әйтеп үтәсе килә.

“...Спектакль тәмам. Халык, ишелеп, бәхет диңгезеннән караңгы, дымлы, суык һәм пычра­к урамнарга тарала. Ләкин алар хәзер бөтенләй үзгә халык, күңелләр яп-якты, сүзләр түгәрәк, алар үзгәр­гән­нәр. Көннәр буе ят телдә сөйләгән радио-телевизор­ларга күнеккән, эштә әдәп сак­лап сыңар урыс хакына вата-җимерә урысча сөйләшеп йөрергә мәҗбүр ителгән кешеләр хәзер үзгә: алар – ТАТАРЛАР. Ах, татар булуларын нигә алар шулай сирәк тоялар? Әйе, алар бу кичтә бөтенләй бүтән кешеләр, алар баеп кайтып баралар, көчәеп.

Кем уятты аларның җан­нарын? Кем баетты бөек та­тарны? Кем ул бөек тылсым­чылар? Алар – артистлар! Та­бигатьнең серле балалары, тиң­дәшсез тыл­­сымчылар. Әгәр телебез татарча ачылырга торганда, ка­раңгы офыклар артында яктылык офыгы җемел­дәгәнен аермачык әйтергә тиешбез. Әгәр без ХХ гасырның ишеген ябарга җы­енганда, татар җаны әзме-күпме исән калга­н, дип расларга телибез икән, без гасыр дәвамында татарны милләт итеп саклап калырга омтылган бөекләр турында тел яшермичә сөйлик инде...” – дип яза ул үзенең бер кулъязмасында. Буш сүз, юк сүз дип кем бәхәскә керер икән? Шулар арасында Алсу Гайнуллинабыз – халкыбызның иң яраткан, иң талантлы артист­кала­рыбызның берсе ич!

Алсуның Тукай бүләгенә тәкъ­дим ителгән рольләре уйна­лган әсәрләрне минем сәхнәдән үз вакытында карап барганым булды. Ләкин күңел хәтере дә томанлы пәрдә белән каплана бара шул...

Тукай бүләгенә тәкъдим ителүен ишеттем дә сөендем. Бирерләренә дә ышандым. Менә кичә генә үземне үзем сискәндереп: “мин дә бит – Ал­суны сәхнәдән яратып караучы, аны хөрмәт итүче, Мар­­сель Сәлимҗанов исән вакытта гел аш-суларда бергә булып аралашкан, тәгам бүлешкән кеш­е”, – дим. Бәй, шулай булга­ч, ник мин тамашачы була­рак аның хакында сүз әйтмим соң әле?

Театр афишаларына күз салам, 31 март – якшәмбе көн­не – “Курчак туе” спектакле икән. Тәвәккәлләп, спектакль­гә чыгып киттем. Спектакльнең премьерасы 2009 елның 8 но­яб­рендә булган. “Халык та йөрүен сүл­пәнәйткәндер инде бу спек­такльгә”, – дигән уй-фикер­ләрем белән бардым. Барсам, зал тутырып халык килгән. Дөрестән дә, мин аны бөтенләй яңа спектакль итеп кабул иттем. Премьера көн­нәрендә алган тәэсирләрем тонык­ланган, онытылган...Спектакльнең һәр ягына игътибарымны юнә­лтергә ты­рыштым. Йотылып карап һәм тыңлап утырдым. Мин бит театр сәнгате буенча белгеч түгел, дип үземне тынычландыргандай итеп язарга алындым шул. Алсу кадәр затлы, киң колачлы, театр сән­гатендәге иң зур бүләкне – К.Станиславский исемендәге премияне инде 1991 елда ук алган артистка хакында мәгъ­нәле фикер җит­керә алырмынмы соң мин?! Гадәттә, Россия бүләкләрен биргәндә, үз төбә­гендәге, милли премияләрнең бирелгәнме-юкмы икәнлегенә игътибар итәләр. Мин монысын Аязым­ның иҗатына мәс­кәүлеләр премия биргәндә шул ягына да игътибар ит­кәнлекләрен хә­терлим. Ә бит Алсуга премия бирүгә андый тоткарлык та булмаган: би­рергә икән – би­рергә! Аның талантына театр белгечләре югары бәяләрен һич тоткарлыксыз, бернигә дә карамый бир­гәннәр! Татар төбәгендә шундый озакка сузылган бәяләү мизгеле безнең милләтне бизи торган күренеш түгел, әлбәттә!

“Курчак туе” пьесасы минем улым Мансур һәм гаи­ләбезнең дусты Ризван Хә­мидләр тарафыннан иҗат ител­гән. Аларның үзара сөй­ләшүләреннән чыгып әйтә алам: пьеса Гаяз Исхакый ру­хына таянып язылган гына, ә асылда аның бер әсәреннән дә бер җөмлә алынмаган. Бу – аларның уртак иҗат җимеше! Нинди тирән фикер ята ул пьесада! Никадәр гыйбрәт, ника­дәр үткәнне күреп аңлату, ки­ләчәккә ишарә анда! Залдагы тамашачыларның сүзенә колак салам: “Бу бит безнең бүгенгебез”, – диләр. Аяз гомере буе милләт-милләт дип җан авазы белән сөрән салып яшәде, үзенә урын тапмыйча ачыргалана иде. Бу әсәр шул ук вакытта Аязның рухына тәңгәл килә торган булуы белән дә мине җирсетә! Әсәрнең бөек­леген халыкка җиткерүдә талантлы режиссерыбыз Фәрит Бикчән­тәев дөрес штрихлар тапкан, аның рәссамы булган Булат Ибраһимов ниндидер затлы миллилеккә басым ясаган. Сүз башым бит шүрәле, дигәндәй, Алсу, әсәрдә Ната­ша образын башкарып, тамашачы алдын­да тагын сыналды: “нинди генә адәмнәрне бир­сәгез дә, ха­рактер­дагы эчке хисләрне тама­шачыга җит­ке­рерлек итеп башкара алам”, дигән фикергә мөһер сукты кебек. Нинди гайрәтле Наташа, авыр хәлдә калып, “мескен” булырга тиеш, халыктан үзенә кызгану хисләре тудырырга тиеш кебек. Юк, ул һаман да гайрәтле, җилнең кайсы якка исү юнәлешен чамаларга гына кирәк, аңа һәм ул тагын да гайрәтен чәчәчәк. Гайрәтне кайсы якка чәчәргә алынасың бит?! Анысын тамашачы үзе абайларга тиеш. Ә аны Алсу тама­шачыга үз осталыгы бе­лән җиренә җиткереп бирә... Рәх­мәт аңа!!!

Зәки Зәйнуллинның “Ар­балы хатыннар” пьесасы сугыш еллары эпопеясын хә­терләтә. Ул әсәрне карап, чын мәгъ­нәсендә ул еллардагы хатын-кызларның да авыр тормыш­та яшәгәнлекләрен искә төше­рәбез. Сугыш елларында тылда калганнар өчен очны-очка ялгап яшәү аерата авыр иде. Ил азатлыгы хез­мәтенә озатылган ирләрен хатын-кызлар ихлас фида­карьлек белән көтәләр. Бу әсәрдәге Гайшә – гаҗәп тә үзенчәлекле образ. Аны Алсу тирән мәгънәле ихласлык бе­лән башкара. Ул анда бөтенләй танымаслык кыяфәткә кергән. Тамашачыларның: ”Алсу Гайнуллина уйный, дип програм­мада язылган, ә ул уйнамадымыни? Аның кыяфә­те түгел ич бу!” – дип аптырап калганнарын беләм. Бу аның тиңдәшсез актерлык талантына ия булганлыгын күрсәтә! Аңа “Сөяксез Гайшә” кушама­ты тагылган. Халык һич юк җирдән кушамат кушмаган, кешенең сөякле икәне һәр­кемгә мәгълүм. Ул үзен сөяксез Гайшә дип атауларыннан ка­нәгать түгел, аның “Тәвәккәл Гайшә” буласы килә. Ул бары тик яхшылыкка гына омтылып, тәвәккәллекләр генә кыла.

Алсу ”Кара чикмән”дәге Биртәтә хәйләкәрлеге белән мәртәбәгә ирешә торган зат булып истә калган. Аның һәр иҗат җимеше татар тамашачысы өчен авыздан бер вакытта да тәме китми торган көтеп алынган татлы ризык кебек.

Танылган режиссер Марсель Хәкимович Алсуны труппадагы барлык артисткалардан да өстен итеп, хөрмәт итеп ярата торган иде. Марсель Илдар белән Алсуны һәрвакыт гаилә дуслары итеп санады, балалары кебек үз итт­е. Без дә Марсельләр белән гаи­лә дуслары булганлыктан, берг­ә очрашырга туры килә иде. Марсель Хәки­мович Алсуны талантлы актриса булганы өчен яратты! Юкка тү­гелдер бит!

Алсу Гайнуллина – бу ел­ның Тукай бүләгенә, һич­шиксез, лаеклы артисткабыз! Бирсен Ходай!  


Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА

в„–62 | 17.04.2013

Мордва дип аталабыз, керәшен дип йөртәләр, ә каратайлылар

$
0
0
18.04.2013 Милләт
«Мордва дип аталабыз, керәшен дип йөртәләр, ә без бөтенләй башка халык, без – каратайлылар» – диделәр миңа Кама Тамагының Каратай авылында яшәүче өлкәннәр беравыздан. Аралаша, сөйләшә торгач, аларның чыннан да бөтенләй башка, үзенчәлекле халык икәннәренә инандым. Каратайларны мордва халкының этник төркеме дип исәплиләр. Ә алар мордва телендә бер авыз сүз дә белмиләр, татарча сөйләшәләр, православие динен тоталар.

Фин, төрки, славян халыкларының кушымтасы булган мордва-каратайлар турында борынгы язма мәгъ­лүматлар бөтенләй юк дияр­лек. Иң беренче тапкыр алар XVIII гасырда гына телгә алыналар. Эзләнү-тикшеренүләр күрсәткәнчә, мордва-каратайлар бу якларга XII-XIII гасырларда эрзә һәм мукшылар яшәгән җирлекләр­дән килгәннәрдер һәм беренче күршеләре төркиләр булгандыр дигән фикер бар. Бу аларның йорт бизәлешләрендә, алар өстенлек биргән төсләрдә күренә. Туган телгә килгәндә, каратайлар, татарлар арасында яшәп, үз телләрен оныткан мордвалылар түгел. Монда яшәүче һәркем кистереп әйтә: элек-электән алар нәкъ менә каратай телендә сөй­ләшкәннәр. Йөз чалымнарын, милли киемнәрне күрмәгәндә, татар кешесе белән аралашам дип уйларга мөмкинсең, кайбер сүзләр генә үзгәрәк әйтелә. Җырларның көйләренә килгәндә, ул – рус халкыныкы. Гомумән, соңгы чорда мордва-каратайлар рус мәдәниятенә ныграк якынайганнар, кү­рәсең, диннең уртак булуы да йогынты ясагандыр. Борынгы гореф-гадәтләрне барласак, татар халкы белән тыгыз бәйлә­нештә булганлыкларын кү­рергә була. Мәсә­лән, кыз бирнәсен китерү йоласы. Каратайлылар, православие динендә булсалар да, мөселманнарныкына охшап, дини бәйрәмнәрнең бер­сендә сарык чалалар. Ләкин аның итен мохтаҗларга таратмыйлар, ә гаиләне сыйлыйлар. Кама елгасыннан балык тотып, иген игеп, табигатьне яратып, аңа табынып яшәгән мордва-каратайларның бүгенге язмышы бик аяныч. Кайчандыр тулы бер этник төркем булып яшәгән халыкның саны бүген йөзгә дә тулмый. Ибраһим Газинең: «Дәүләтләр булган-беткән, халыклар яшәгән – эзе дә калмаган, ай калган да, кояш калган һәм китап калган», – дигән сүзләре бар. Китапханәнең диварында язылып куйган бу сүзләрне укыган саен, халкы булмагач, аның китабы кемгә кирәк инде, дип уйлый торган идем. Ни кызганыч, мордва-каратайлылар киләчәктә китап битләрендә генә сакланачактыр, мөгаен. Исән чакта барлап-кадерләп калыйк, ди­гәндәй, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Каратай авылында «Шумбай, Каратай!» дигән авыл бәй­рәме уздырылды. Бәй­рәмдә Казан кунаклары, район җитәкчеләре дә катнашты. «Мордва халкының Россиягә кушылуына 2012 елда 1000 ел булды. Әлеге уңайдан һәм Татарстанда яшәүче аз санлы милләтләргә ярдәм итү кысаларында, ТР Мә­дәният министрлыгы ярдәме белән, мордва-каратайлыларның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, тарихи-этнографик язмалардан, фотолардан, документлардан һәм ноталардан торган китап, «Мордваларның музыкаль фольклоры» дигән аудиодиск чыгарылды, мордва-каратайлар турында документаль фильм төшерелде», – ди ТР мәдәният министрының урынбасары Гү­зәл Нигъмә­туллина. Кама Тамагы муниципаль район хакимияте дә каратай халкын күз уңыннан җибәрми. Узган көз генә менә дигән мәдәният йортын ачканнар. «Бетеп ба­ра торган авылга нигә кирәк соң бу өр-яңа бина?» – дип сорыйм район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльметдиновтан. «Бу мәдәният йортында кибет, медицина-акушерлык пункты урнашкан. Халыкны җыйнап, сөйлә­шер, сайлаулар үткәрер өчен дә бер бина кирәк иде, боларның барысын күздә тотып, мәдәният йорты төзелде. Авылда мәк­тәп яшендәге биш бала бар, алар күрше авылга йөреп укыйлар. Эшләүче кешеләр күп түгел, күрәсез, авылда, башлыча, өлкәннәр яши», – диде Рөс­тәм Гыйльметдинов, сәхнә тотучы өлкәннәргә ишарә­ләп. Бәй­рәмгә район чын-чынлап, бик якын килеп әзерләнгән. Өс­тәлдәге эскәтерләр дә, мордва-каратайларга хас чигешләр белән өр-яңадан тукылып, кунаклар алдына җәелгән. Бәй­рәмгә килүче һәр кунакны милли ризыклар, кайнар чәй белән сыйладылар. Каратайлар, тау халкы кебек, озын гомерле, туксанга җитеп килүче өлкәннәр, күз тимә­сен, үз акылларында, сәх­нәдә биеп-җырлап йө­риләр. Әнә шундый сыйлы, җырлы-биюле бәйрәмдә катнашырга туры килде, тик күңелдән генә сагыш, ниндидер бер үкенү, сагаю китмәде. Әйе, халыклар булган-беткән...

* * *

Бу мордва-каратайларның милли ризыгы – сякана. Пилмән камырыннан зур булмаган түгәрәкләрне кисеп алып, кырыйларын аз гына күтәртеп бөгәбез һәм суга салып пешереп алабыз. Аны судан алып, эченә киптерелгән гөмбәгә, атланмай кушып ясалган эчлекне салып, кайнар килеш табынга бирәбез. Ашап карадым, бик тәмле, үзенчәлекле ризык, пешерү өчен үзгә бер осталык кирәктер дип уйлыйм. Мордва-каратайларның өстенлек биргән эчемлеге – кипкән җиләкләргә аз гына чүпрә салып ясала торган буза һәм урман җиләкләре, кызыл чөгендер белән кайнатылган сыра. Бу халык элек-электән төрле­дән-төрле шулпаларны (алар үзләре шурпа ди) бик яраткан һәм аларны мичкә тыгып әзерли торган бул­ганнар. 


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА

в„– |

Флера Абдуллина ТНВдан ник киткән?

$
0
0
18.04.2013 Матбугат
Телевидениедә 26 ел эшләгән Флера Абдуллина шушы көннәрдә журналист эшчәнлегенә нокта куйган. «Татарлар» тапшыруының алып баручысы белән «Матбугат.ру» хәбәрчесе элемтәгә чыкты.

 
- Флера ханым, телевидениегә ничәнче елны килгән идегез?

- 1986 елда мине  ассистент итеп алдылар. Бераз тәҗрибә туплаганнан соң, «Чулпан» тапшыруын алып бара башладым.

- Ә «Татарлар» ничек барлыкка килде?

- «Чулпан»да эшләгән вакытта, Татарстаныбызга читтә яшәүче татарлар кайта башлады. Нәкъ тә менә шушы күренеш «Татарлар» тапшыруын башлап җибәрергә этәргеч бирде. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, көнкүреше зур кызыксыну уятты миндә. Халык та яратып кабул итте.

- ТНВдан китүегезнең сәбәбе нидә?

- 26 ел эшләгәннән соң, сәбәп бер генә була торгандыр инде ул. Үзем теләп киттем.

- Кая киттегез?

- Башка өлкәгә күчтем. Тик бу әлегә сер булып калсын.

- Сез сайлаган өлкә иҗат белән бәйлеме?

- Юк, иҗат белән бөтенләй дә бәйле булмаган өлкә ул.

- Алайса, яңа эшегездә уңышлар телибез.

- Рәхмәт.

Белешмә:
Флера Абдуллина 1963 елның 30 июлендә Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туган. Балачактан журналист булырга хыялланган. Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Конкурс буенча телевидениегә килә. “Чулпан”, “Татарлар” тапшыруларын алып бара.


---

в„–--- | 18.04.2013

”Икенче икмәк” үстерүнең файдасы нигә кими?..

$
0
0
18.04.2013 Авыл
Кайбер илләрдә бәрәңгегә һәйкәл куюлары бер дә га­җәп түгел. Илгә афәт кил­гән елларда халыкны ачлыктан нәкъ менә “икенче икмәк” саклап калган. Авылда гына түгел, шәһәрдә дә бәрәңгене ел саен хәлдән килгәнчә утыртырга тырышалар.

Тик менә уңышы гына төр­лечә була. Бигрәк тә соңгы ике-өч елда әле корылык, әле колорадо коңгызы теңкәгә тия. Күрәсең, шуңа да иртә яздан көзгә кадәр хезмәт куеп чиләнгәнче, бәрәңгене базардан гына чыгып алуны хуплаучылар саны арта бугай.

Орлыгына күрә уңышы

Фәния Җамалиева бәрәң­генең яңа сортларын уйлап табу, үстерү, саклау проблемалары буенча 1981 елдан, ягъни Татарстан авыл хуҗа­лыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли башлаганнан бирле шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, 32 ел дәвамында шушы юнә­лештә эшләп, Россия Федера­циясенең дәүләт бүләгенә лаек булган галим. Соңгы елларда һава торышы гадәттә­гедән 2-3 градуска җылыну һәм берничә ел рәттән килгән корылык нәтиҗәсендә Татарстанда бәрәңге җитештерү буенча яңа проблемалар барлыкка килә, ди. 2011 елдагы корылык бәрәңгегә артык үсеп китәргә мөмкинлек бир­мәде. 2012 елдагы катлаулы һава шартлары нә­тиҗәсендә “коры черек” авыруы бәрәңге уңышына тагын зур зыян китерде. Әлеге чир “икенче ик­мәк“нең күпләп че­рүенә дә сәбәпче булды, ди Фәния Фәйзрахман кызы.

Галим раславынча, хәтта шушындый шартларда да кайбер җирле сортлар үзенең корылыкка нык чыдам булуын тагын бер кат раслый ал­ды. “Невский”, “Удача” сортлы бәрәң­гедән узган елларда республи­каның бәрәңге игү­че хуҗалык­лары яхшы уңыш алды.

Шунысы кызык: 2011 елдагы корылык вакытында “Удача” сортлы бәрәңгедән хәтта ике тапкыр уңыш алучылар була. Беренчесе июнь ахырында, икенче уңышны октябрь аенда җыеп алдылар, ди Фәния Җамалиева. Үлән дә корып кипкәндә, бу кадәресе, чыннан да, мог­җизага тиң.

Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керүе бе­лән бәйле рәвештә Татарстан базарында да тирә-күрше регионнардан гына түгел, хәтта океан артындагы дәүләтләр­дән китерелгән бәрәңге күлә­ме арта. Голландия, Германия, Белоруссия һәм башка илләрдән озын-озак юл үтеп китерелсә дә, ни сәбәпледер, аларның бәяләре безнекен­нән арзанрак. Димәк, якын киләчәктә икенең берсе – үзе­бездә бәрәңге үстерүне шактый киметергә, яисә бәрәңге игүнең арзангарак төшә торган юлларын табарга кала. Беренчесенең илне тупыйкка илтәчәге ачык. Болай да инде Россия халкы куллана торган бәрәңгенең яртысына якыны – чит илләр өлеше. Димәк, икенче юл – бәрәңге орлыгы­ның югары җитештерүчән сортларын утырту, яңа техно­логияләр куллану кала. Бөтен бәла – утыртыла торган бә­рәңге орлыгының түбән сортлы, төрле авырулар белән зарарланган булуында. Андый орлыктан югары уңыш көтәсе дә юк.

Колорадо афәтеннән ничек котыласы?

20-30 сутый кишәрлегендә бәрәңге утыртучыларның кү­бесе ел саен бер үк тырмага баса бугай. Беренчедән, март ае ахыры-апрель аенда ук инде утыртасы орлыгын баздан яки идән астыннан чыгарып куя. Икенчедән, югары җи­тештерүчән орлык эз­ләп йөрергә вакыты яки теләге булмаганнар ниндие бар – шунысын утыртырга кү­неккән. Бары тик җире генә буш калмасын.

– Бакчага утыртасы орлыкны баздан иртә чыгарырга киңәш итмәс идем. Аны, ким дигәндә, 12-17 градус җылы­лыкта берничә атна чыныктыру кирәк. Бәрәңгедә шытып чыккан бүлбеләр кыска, әмма нык булуына игътибар итегез. Зәгыйфь орлыкны утыртудан файда юк. Утыртырга өч-дүрт көн кала, бә­рәңгене утыз һәм аннан да артык җылылыкта кояшта тотуның да файдасы зур, ди Фәния ханым.

Белгечләр әйтүенчә, бер кеше яшенә һәм тормышына бәйле рәвештә ел дәвамында 120-250 килограмм бәрәңге ашый. Бу ризыкның кеше организмы өчен файдалы булуын һәркем яхшы белә. Тик менә Россияне колорадо коңгызы басып алгач, аны юк итәр өчен әллә нинди агулар файдаланыла башлавы гына борчый. Югыйсә, үз вакыты белән бу афәттән котылырбыз дигән өметләр дә һаман акланмый. Гомумән, колорадо коңгызыннан котылу әмәле бармы?

Чит илләр бу проблеманы ничек хәл итә?


– Чит илләрдә колорадога каршы безгә караганда азрак чыгымнар белән көрәшәләр. Әмма нәтиҗәсе зуррак. Анда бит, әйтик, үсеп утыручы бәрәңге тирәсендә колорадо коңгызы күренү – сатып алучыны югалту дигән сүз. Бер генә кулланучы да аның бә­рәңгесен сатып алмаячак. Шуңа да чит ил бәрәңге үс­терүчеләре бу афәт белән күмәк көрәшә.

Бездә исә хәл башкачарак. Зур мәйданнарда бәрәңге үс­терүчеләр үзенчә, шәхси ки­шәрлек хуҗалары үзенчә кө­рәшә. Россиядә җитештерелә торган бәрәңгенең 80 процентка якыны фермер һәм шәхси хуҗалыкларда булуын да исәпкә алганда, бу хәлнең әле шактый озакка сузылуы мөмкин. Әйтик, күршең коң­гызга каршы агу кулланганны син белми дә калырга мөм­кин. Колорадо коңгызына шул гына кирәк тә. Аның бит һәркайсы ким дигәндә 500 күкәй сала. Шуннан үрчиләр. Бу афәткә каршы барлык бәрәңге үстерүчеләр берлә­шеп көрәш алып барганда гына нәтиҗәле була.

Озак еллар дәвамында бәрәңге үстерү тәҗрибәсе туп­лаган галимнән бә­­рәң­гене ничек утырту кирәклеге турында да киңәш сорадым. Моның өчен җир өлгереп җиткәнне көтү мөһим. Тирес кертелгән булса, тагын да яхшырак. Тирән итеп утырту кирәкми. Үсеп чыккач та, бәрәңге төбен өю мәслихәт. Ә иң мөһиме, орлыгың яхшы булсын, ди Фәния Җама­лиева. 


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–62 | 17.04.2013

Кәләпушкин (Мәхмүт Хөсәенне искә алып)

$
0
0
18.04.2013 Мәдәният
Аның тормышында кызыклы яки гыйбрәтле хәлләр күп булгандыр. Мин белгәне генә дә бихисап. Тууына – 90, вафатына 20 ел тулган көннәрдә, татар дөньясында күркәм эз калдырган шагыйрь Мәхмүт Хөсәен турында шул белгәннәремнең кайберсен искә төшерәсе иттем...

Мәктәптә укыган чакта ук шигырьләр яза башлый ул. Абдулла Алиштан хатлар-киңәшләр ала. «Артек»та була. Укуын тәмамлагач, берара пионерлар оешмасында тәрбияче булып эшли. Сугыш башлангач та, үз теләге белән фронтка китәргә гариза бирә һәм, 1943 елның гыйнварыннан алып, 1944 елның декабренә кадәр алгы сызыкта була, берничә мәртәбә яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Мин белә-белгәндә, төрле бәйрәм-сәйрәмнәрдә, аеруча Җиңү көнендә һәм Шигырь бәйрәменә әверелгән 26 апрельдә, шул бүләкләрен күкрәк тутырып тагып, башына атаклы кәләпүшен киеп, халык арасына чыга иде ул. Аның шикелле орден-медаль таккан могтәбәр ветераннар урамда еш очрый, әмма, туп шикелле түгәрәк гәүдәсен калкытып, йөзен-рәвешен, килеш-килбәтен балкытып, мәйдан тутырып, шаулап-гөрләп шулай йөрү фәкать аңа гына килешә кебек тоела иде. Сокланучылар да, аңа сәерсенеп караучылар да булды ул вакытта. Күпләр Мәхмүт абыйның сугышта артиллерист булганлыгын (башта взвод, аннан батарея командиры!) белмәгәндер дә. Бервакыт, шагыйрьне тимер юл вокзалыннан үзе яшәгән Дәрвишләр бистәсенә озаткан чакта, «өлкән туган»нардан булган берәү перронда, юктан гына сәбәп табып, әтәчләнә башлагач: «Шым бул! Каршыңда унбиш фашист танкын бугазыннан чәйнәп өзгән фронтовик басып тора!» – дип, әлеге «иптәш-кардәш»нең бик тиз кикриген шиңдергән иде. Бу сүзләрне ул тормыштагы гаделсезлекләр белән очрашкан, хаксызлыклар белән йөзгә-йөз килгән, шуларга карата ачу-нәфрәте кайнап ташыган чакларында еш әйткәндер, дип уйлыйм. Әйткәндер, шулай әйтеп, хөсетле-мәкерле бәндәчекләрне үз урыннарына утырткандыр.

Урысның атаклы әдибе Константин Симонов кайчандыр (артиллерист Мәхмүт Хөсәенов сугышның үзәгендә кайнаган мәлләрдә) аның турында тикмәгә генә, «Кыска буйлы батыр татар», дип язмагандыр. Бу турыда да, шулай ук, 1945 елда Ленинградтагы Оборона халык комиссариаты хәрби нәшриятында унбер мең тираж белән аның «Туган ил өчен» дигән беренче шигъри җыентыгы басылганлыгы хакында да бүген күпләр белмидер әле. Хактырмы, юктырмы, шул дәфтәр калынлыгындагы китабы дөньяга чыккач, кайсыдыр бер зиннәтле залда зур мәҗлес оештырып, Мәхмүт абый бөтен Ленинградны шаккатырган диләр. Булыр, булыр. Батыр йөрәкле шагыйрьләрдән бит ул...

Мәхмүт Хөсәеннең үз-үзенә багышлап язган икеюллык бер шаян шигыре бар:

Урысның бар Александр Пушкины,
Татарның бар Мәхмүт Кәләпушкины!

Шагыйрьнең үзе исән чагында кырыклап китабы дөнья күрә. Ул – ике йөздән артык җыр авторы. Шулардан бер «Бәрәңге»сен (Ифрат Хисамов көе) искә төшерү дә җитәдер:

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә...

Заманында ул, ил буйлап сәфәргә чыгып, төрле төбәкләрдә каңгырап яшәгән татарлар белән иң күп аралашкан, әдәбиятыбызны иң күп пропагандалаган каләм әһелләребездән иде. Әлбәттә, аның бу игелекле гамәленә, бигрәк тә шигырьләрен оста укуына көнләшеп караучылар да табыла. Андыйлар шагыйрьгә җай чыккан саен аяк чалырга – аны, кирәксә-кирәкмәсә дә, тәнкыйтьләргә, Язучылар берлегенә әгъза итеп алдырмаска тырыша. Яхшымы, начармы, әмма дөньяга дистәләгән шигырь китабын чыгарып танылу алган шагыйрьнең илле яшендә генә (!) берлек әгъзасы булуы – моңа бер дәлил.

Әдип тормышыннан кызыклы бер фактка игътибарны юнәлтәсем килә. Аны һәрдаим «3»ле саны «эзәрлекләгән» икән: 1923 елда туа, 1943 елда сугышка керә, өч китабы («Чор һәм җыр», «Ләйсән», «Мәхәббәт һәм моң») 1963, 1973 һәм 1983 елларда басыла, 1973 елда Язучылар берлеге әгъзасы була, 1983 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем ала, 1993 елда вафат була...

...1993 ел. Март башлары. «Салават күпере»нең (шунда эшләгән чагым) апрель санында Мәхмүт абыйның берничә шигыре басылырга тора. Көннәрдән бер көнне шалтырата бу: «Нишләп ятасыз анда? Минем шигырьләрем кайчан чыгып җитә? Фотомны бирәсезме? Менә чибәр-чибәр кызлар бик ялынгач: «Мәхмүт абый, синсез безгә бик күңелсез!» – дип теңкәгә тигәч, обком бүлнисенә кердем әле... Юбилеема хәтле профилактика үтәм дә чыгам... Көтегез!»

Без көттек Аны. Тик ул чыкмады хастаханәдән – 15 мартта кинәт кенә бакыйлыкка күчеп, Дәрвишләр зиратында соңгы сыену урынын алды. Аның журналдагы шигырьләре, укучыларга соңарган сәлам булып, Мөдәррис Әгъләмнең хушлашу сүзе белән халыкка таралды... 




в„– |

Василиса Галицынаны үтерүдә гаепләнүче Фарух Ташбаевка карата җинаять эше ТР Югары Судына тапшырылган

$
0
0
18.04.2013 Җәмгыять
Татарстан прокуратурасы Фарух Ташбаевка карта җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслаган.

Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча тикшерү органнары, чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 30 яшьлек Фарух Ташбаевка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Ул РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (башка җинаятьне яшереп калу максаты белән талау, көчләү яки җенси характердагы көчләү гамәлләре белән бәйле төстә, кечкенә яшьтәге баланы үтерү), 126 нчы маддәнең 2 нче часте (балигъ булмаган баланы урлап качу), 131 нче маддәнең 4 нче часте (14 яше тулмаган баланы көчләү), 132 нче маддәнең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка мөнәсәбәттә җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу) буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә.

Искәртеп узабыз, дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре барышында, Т. Яр Чаллы шәһәрендә кулга алына. Ир-ат җинаять кылуга катнашы булуын танып, гәүдә яшерелгән урынны күрсәтә. Баланың күкрәк чителегенә чәнчеп, үпкәсе һәм йөрәгенә зарар китерү нәтиҗәсендә күп кан югалтуы сәбәпле җан бирүе дәлилләнгән. Моннан тыш, кызның тәнендә буылу һәм көчләү эзләре ачыкланган.

Тикшерү тарафыннан күләмле эш башкарылган. Берничә дистә төрле экспертиза үткәрелгән.

Тикшерүнең йомгаклау этабында Т. гаебен танымаган. Тикшерүче үтенече белән ул сак астында тотыла. Татарстан прокуратурасы Фарух Ташбаевка карта җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслаган. Хәзерге вакытта җинаять эше Татарстан Республикасы Югары Судына юлланган.  




в„– | 18.04.2013

Халыкны исерткеч эчемлекләрсез ял итәргә өйрәтәләр

$
0
0
18.04.2013 Җәмгыять
Татарстан халкы алкогольле эчемлекләрсез генә күңел ачу һәм төрле бәйрәмнәр уздыруны гадәти хәл итеп кабул итәргә тиеш. Дөрес яшәү рәвешен алдынгы карашлы, дөнья белән бергә атлаучы шәхесләр сайлый.

28 апрель көнне «Кара күл» паркында узачак «Аеклар бәйрәме» чарасы нәкъ менә әлеге шигарь астында үтәчәк. Аның максаты - халыкны исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тартырга өндәү, алар арасында дөрес яшәү рәвешен пропагандалау. Чара Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Сайлау» бәйлелекләрне кисәтү үзәге һәм республиканың наркологик диспансеры тарафыннан үткәрелә.

«Җәмгыятьтә, бигрәк тә яшьләр арасында, алкоголь куллану норма итеп кабул ителә. Андыйларга кырын караучылар да, бармак төртеп күрсәтүчеләр дә юк. Халыкның бу начар гадәткә булган ялгыш карашын үзгәртергә кирәк, моның өчен махсус стратегия булдыру мөһим», - дип саный чараны оештыручылар.

«Аеклар бәйрәме», әлбәттә инде, исерткеч эчемлекләрсез генә узачак. Анда катнашучылар сәламәт ял итүнең төрле формалары белән танышачак. Күпләр исә бу көнне беренче мәртәбә алкогольдән башка генә күңел ачып караячак.

Әлеге бәйрәмнең программасына килгәндә, ул бик тә кызыклы булырга охшаган. «Кара күл» территориясендә берничә ял мәйданчыгы эшләячәк. Шуларның берсе спорт уеннарына багышлана. Анда төрле яшь категорияләре өчен махсус спорт ярышлары уздырылачак. Фән белән кызыксынучылар исә интеллектуаль-тарихи мәйданчыкка рәхим итә ала. Монда бәйрәм кунаклары игътибарына төрле викториналар, мантыйкый мәсьәләләр, Россия һәм бөтендөнья тарихы турында күргәзмә һәм анимацияләр тәкъдим ителә.

Бәйрәмнең иҗади өлешендә исә чарада катнашучылар төрле мастер-классларда катнаша, төрле өлкәләрдә иҗади белемнәрен ныгыта алачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аерым бер мәйданчыкта күңел ачу чаралары уздырылыр, дип уйланыла. Ахырда исә барлык кунаклар да чәй табынына чакырылачак.

«Аеклар бәйрәме»нә теләге булган һәркем рәхим итә ала. Бу чара берәүне дә битараф калдырмас, күпләр дөрес яшәү рәвешенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын, ниһаять, аңлар, дип өметләнә оештыручылар. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 17.04.2013

"Татар иле"ниһаять әзер дип игълан ителде

$
0
0
19.04.2013 Интернет
17 апрель узган хөкүмәт утырышында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков төп эшләрнең тәмамлануы турында белдерде. "Татар иле" социаль челтәре җитәкчесе Раил Гатауллин Азатлыкка проектның бүгенге хәле турында сөйләде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Прагага сәфәре вакытында "Татар иле" проектының әле дә эшләп китә алмавы турында ярым шаярып әйткән сүзләреннән соң күп тә үтмәде, проектның әзер булуы турында хәбәр ителде.

"Татар иле" дип аталган социаль челтәр башта 2011 елда ачыла дип вәгъдә ителгән иде. Соңрак ул 2012 елның апрель аена, Тукай көненә кичектерелде. Анда да ачылмаган проектны 2012 елның декабрендә татар корылтае көннәрендә ачарга вәгъдә иттеләр. Корылтайда тәкъдим итү чарасы булды, әмма проект тулы көченә эшләп китә алмады. Ике ай элек Татарстан хөкүмәте "Татар иле"н тернәкләндерүне "Татмедиа"га тапшырганнан соң аны ачу көне итеп 31 март билгеләнгән иде.

17 апрельдә хөкүмәттә узган утырышта премьер-министр Илдар Халиков төп эшләрнең тәмамлануы турында белдерде. "Татар иле" җитәкчесе Раил Гатауллин бу көннәрдә проект тулы көченә эшли башларга әзер булачак, ди.

– Без беренче этапта планлаштырылган бөтен эшләрне эшләп бетердек. Берничә көн элек кенә проект кысаларында татар телен өйрәнү програмын әзерләп тапшырдык. Аны кулланучыларга күрсәтергә кирәк, алар проектта ниләр булганын әле белми бит. Проект турында барлык мәгълүматны шушы шимбә-якшәмбе әзерләп бетерермен, дип уйлыйм. "Татар теле" бүлеген ачар өчен соңгы әзерлек эшләре бара. Бик зур, күләмле проект булды бу. Без аны социаль челтәр базасында эшләдек, ягъни кулланучы керә икән, анда аралашып, дуслар табып, төркемнәрен, яңалык каналларын булдыра ала. Мисал өчен, Шәһри Казан, Ватаным Татарстан һәм башка шундый төркемнәр кебек, кулланучыларны җыеп үз хәбәрләрен аларга тараталар, "Татар Иле" дә шундый яңалыклар каналы булдырырга мөмкинлек бирә. Төрле татар оешмалары, шул ук Чехия татарлары, Америка татарлары, Төркия татарлары үз төркемнәрен булдыра ала. Мәсәлән, Япония төркеме матур гына эшләп китте, ул төркемне Юто исемле егет алып бара. Үзбәкстан татарлары, Оренбур татарлары үзләренең төркемнәрен ясый башладылар, эш җанланып китте.

– Ачып карашка беренче биттә мәгълүмат аз кебек. Теркәлү тагын өстәмә мәгълүмат алу хокукын бирәме әллә?

– Барлык мәгълүмат ачык, спектакльләр, мультфильмнарны карап була, аның өчен теркәлергә дә, акча түләргә дә кирәкми. Фикер калдырасы булса инде теркәлергә кирәк. Федераль кануннар нигезендә теркәлгәндә кеше исемен һәм электрон адресын күрсәтергә тиеш, исеме башкаларга күренсә, электрон адрес яшерелгән була, аны администратор гына күрә, ул аны хәбәрләр, искәртүләр җибәрү өчен генә куллана ала, без дә шул канун нигезендә эш итәбез.

– Башка челтәрләрдә "яшәгән", дуслар тапкан татарлар "Татар ил"енә тагын нәрсә эзләп керә ала? Керәчәкме анда халык?

– "Татар иле" бит ул социаль челтәр генә түгел, проект кысаларында татарлар өчен бик күп төрле эшләр башкарыла. Татар иле кысаларында без "В Контакте" челтәрен тулысынча татарчага тәрҗемә иттек. Смартфоннарның операцион системнарын тәрҗемә иттек, "Facebook" челтәрен тәрҗемә иттек. "Татар иле" татар интернетына кереп китү өчен үзәк бер урын булачак. Әгәр дә кулланучы каядыр бара икән, ул шул төбәк татарлары турында анда укый ала, алар белән элемтәгә керә. Һәр төбәктә Татар конгрессының вәкилләре бар, аларны да шунда табып була. Мәсәлән, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Тукай турында, шәһәр, авыллар турында мәгълүмат кирәк икән, ул энциклопедиягә керә. Мәдәнияте, сәнгате белән кызыксына икән, спектакль, татар концертлары карарга җыена икән - видеогалереяга керә. Хәзерге вакытта фотогалереяда татар рәссамнары бар, Бакый Урманчы сыннары, Харис Якупов рәсемнәре һәм башкаларныкы бар.

– Татар иленең смартфоннар өчен телефон версиясе булачакмы?


– Бу беренче этапта каралмаган иде, без аны икенче этапка язып куйдык. Быелның ахырында-киләсе ел башында булыр, дип планлаштырабыз. Хәзерге вакытта без компьютер, ноутбуклар аша керүне планлаштырдык.

– Татар иле проекты җәнҗаллы булды. Аны әзерләүчеләр арасында каршылыклар булып алды. Төрле якка тартучылар әле дә бармы?


– Хәзерге вакытта проектны тулысынча күзаллау бар, бернинди дә тарткалашулар юк. Берләшеп эшләгәндә генә эшләп булганын аңладык, моны барыбыз да бик яхшы беләбез. Каршылыклар юк. Хәзер иң мөһиме проектны ныгыту, халыкка таныту. Без эшләгәннең файдасы халыкка барып җитәрлек булсын иде.

– Ничә кеше катнаша бу проектта?


– Энциклопедия өлешен аерым Энциклопедия институты хезмәткәрләре эшли. Китапханәне алсак, анда китапларны эшкәртергә, компьютерга күчерергә, төзәтергә кирәк. Анысы икенче юнәлеш. Яңалыкларны әзерләүчеләр, фотографлар бар. Без санаганда 80ләп кеше килеп чыккан иде.  


Алсу КОРМАШ

в„– | 16.04.2013

Катнаш никах ләгънәте

$
0
0
19.04.2013 Җәмгыять
Бер танышымның туганы урыс егетенә кияүгә чыкты. Татар авылында оныгын өф-өф итеп тәрбияләп үстергән әбисе кан елый икән.

“Үзе­безнеке беткән идемени си­ңа? Урамга чыгарлыгыбызны, кеше күзенә күренерлегебезне калдыр­мадың бит”, – дип баштарак кияүне йортларына да кер­тергә рөхсәт итмәгән. “Соң урыс егете белән йөргәнен белмәгәннәрмени?” – дип кызыксынам танышымнан. “Бер ел күрешкәннәрен белгәннәр, әмма болай гына йөри дип уйлаганнар. Кияүгә чыгар дип башларына да килмәде”, – ди.

Дөрес, мондый очраклар адым саен диярлек булып тора. Әмма танышымның бөтен гаепне кызга гына аударып калдыруы сәеррәк, әлбәттә. “Ничек инде ул, әти-әнисе татар булып, урыс егетенә кияүгә чыга ала? Туйны урысча алып барырга туры килде инде, кодагыйлар татарча аңламый бит”, – дип ул хис­ләрен тыя алмыйча ярсый-яр­сый сөйләвен дәвам итте. Ә әти-әнисен, әбисен гаепләргә телә­ми иде. Бу вәзгыятьтә бөтен гаеп кызга йөкләнгән иде. Хәзер инде аларның туганлык җеплә­ренең югала башлавына да бу никах сәбәпче булган.

Катнаш никахлар күбрәк булган саен, күбебез моңа игътибар итмәскә тырыша. Чынлап торып уйласаң, милләт буларак саклануның иң зур проблемасы бу. Бүген Интернет сәхифәлә­рендә әлеге мәсьәлә хакында шактый бәхәсләр бара. Бервакыт бер кызның: “Мөселман кызы христианга кияүгә чыгарга тели”, – дип язган фикеренә тап булдым. Ул үзенең эчке киче­решләрен әйтеп, кемнәрдәндер киңәш сорарга, хисләрен бушатырга теләгән. “Мин – мөселман кызы, христиан егетенә кияүгә чыгарга телим. Үземне артык дини дип тә әйтә алмыйм. Гаи­ләмнең катнаш никахларга каршы икәнен беләм, бу хакта өйдә һәрвакыт гауга чыга. Мин кияү­гә чыгасы урыс егетен инде ун еллап беләм. Дөрес, минем әти-әнием дә артык дини түгел. Әмма әтиемне барыннан да бигрәк әбинең каршы булуы борчый, чөнки әби беркайчан да ризалыгын бирмәячәк. Хәзер булачак ирем ислам динен кабул итәргә дә вәгъдә итте. Әмма минекеләр аның динен алыштыруына ышанмыйлар. Миңа нишләргә?”

Әлбәттә, бу кызның бәргә­ләнүе урынлы. Мондый каршылыкка дучар булган егет яки кыз: “Йә мине сайлыйсың, йә әти-әниеңне”, – дип ультиматум куярга да күп сорамый.

Коръәннең “Хатыннар” (Әл – Ниса) сүрәсендә кызның язмышы өчен әтисе җавап бирә диелгән. Гомумән, Коръәндә мөселман кызына ислам ди­нендә булмаган ир-атка кияүгә чыгарга ярамый диелә. Әйткә­небезчә, кызның кемгә кияүгә чыгуын, иң әүвәл әтисе хәл итә. “Егет тәүбә итеп, мөселман динен кабул итеп, шәригать кануннарын үтәп яшәгән очракта әлеге никахка фатиха бирелә.

Шул ук вакытта татар гаи­ләсендә үсеп, рус егетенә кияү­гә чыгып, христиан динен кабул иткәннәр дә очрый арабызда. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз, дип өйләнешкән пар­ларның гаугалары гадәттә бала тугач башлана. Мин бу хакта уйланганда, еш кына Туфан ага Миңнуллиннның “Илгизәр + Ве­ра”сын искә төшерәм. Драматург аны тормышыбыздан алып язган. Өйләнешеп, бер елдан тәпи йөри башлаган улын әти кеше чукындырырга кирәк, ә кызның гаиләсе сөннәткә утыртырга кирәк, дип тарткалаша башлый икән, димәк, арада низаг башланды дигән сүз. Гадәттә, ыз­гыш-талаш булмасын дип, рус егетенә кияүгә чыкканнар христиан динен кабул итә.

Менә шулай бервакыт мә­четкә бер ханым килеп керде. Әнисе үлеп киткән, ә ул аны соңгы юлга озату өчен мөсел­ман кануннары буенча нәрсә кирәген белми икән. “Гафу итегез инде, – диде ул үзенең камил татарча белмә­веннән оялып. – Кая барырга кирәклекне белмәдем дә сезгә килдем”. Күңеле тулып китеп, елап та җибәрде. Үзе исә нәрсә кирәген кәгазьгә теркәп яза бара иде. “Урыска чыккан идем, балаларыбыз туды, христиан динен кабул иттем, – диде ул, кинәт кенә үз тормышын бәян итеп. – Өебездә татар теле дә бетте, мөселманлык та югалды. Мин әти-әнинең бердәнбер кызы идем. Ул минем рус еге­те­нә кияүгә чыгуыма теше-тыр­на­гы белән каршы булды. Тыңлама­дым. Күптән түгел ирем үлеп китте. Менә хәзер әни. Үләр алдыннан: “Ходай хакы өчен сорыйм, мине мөселманча күм. Бу – минем соңгы васыятем”, – дип әйтеп калдырды. Әнием үлгәч кенә үзем­нең гаебемне аңла­дым. Яңадан мөселман диненә кайта алырмынмы икән? Югый­сә, күңелемә тынычлык ала алмыйм”, – диде.

“Тәүбә итәргә кирәк”, – диде хәзрәт. Апаның күзендә очкыннар кабынды. “Ничек итеп, анысын да язып алам”, – диде ул сумкасыннан янә кәгазен чыгарып. Күпме еллардан соң иманга килүгә әнисенең үлеме этәргән иде аны. Бүгенге яшь­ләрнең, мин аны яратам, дип хискә таянып яшәве дә бу апа­ның язмышы кебек тәмам­ла­н­са...  


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–67 | 19.04.2013

Вероника Кузнецова: «Мин башкалар кебек колхоз түгел!»

$
0
0
19.04.2013 Шоу-бизнес
Соңгы арада матбугатта күкрәкләрен иминиятләштергән яшь җырчы кыз Вероника Кузнецова турында гәп шактый куерды. Безнекеләр дә, чүлмәкчедән күрмәкче, дип, Мәскәү йолдызлары артыннан куа башлады кебек. Мин ир-ат түгел, шуңа да Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева классында Мәдәният һәм сәнгать университетында укучы Вероника белән күрешеп сөй­ләшү теләге күкрәкләрдән битәр башка сәләт­ләр турында да сораштырудан туды.

Шушы көннәрдә яңалык буларак исемсез альбомы дөнья күрергә тиеш бит Кузнецованың. Аның янына әңгәмәгә барганда кызыксыну да юк түгел иде үзе. Имеш-мимешкә ышансаң, күк­рәкләрен якынча ярты миллион сумга иминиятләштергән кыз башкалар ише генә тү­гел­дер, ким дигәндә, «Бентли»да йөридер дә, Анна Семенович үзенең иминиятләштерел­мә­гән «байлыгы» белән аның янында «ял итәдер» инде...

Баксаң, Верониканы без соңгы бер-ике елда гына күреп белсәк, ул инде «Барс Рекордс» үзәге белән күптән хезмәттәшлек итә икән. 2010 елда, Чаллыда 10 нчы сыйныфта укыганда ук, әлеге музыкаль компания уздырган кастингта катнашып җиңү яулап, Айдар Галимов белән дуэт җырлау хокукын алган. Әмма Казанда югары уку йортында укый башлауга башаяк иҗатка чуммаган. Башта уку, аннан гына иҗат булган. Бүген Верониканың тамашачы белгән «Бердәнберем» (А.Әгъләмов көе, Л.Сабитова сүз.) һәм «Әллә инде көн­ләшәсең» (Таңсылу көе, Р.Шагаев сүз.) җырлары бар.

– Мин Казанга килгәнче, туып үскән шәһәрем Чаллыда иҗат белән актив рәвештә шөгыльләнә идем инде, – ди Вероника. – «Барс Медиа» белән элемтәм соңгы өч елда ныгыды. Бүгенгесе көн­дә үземне әлеге компаниянең тере тавышка һәм берничә чит телдә камил җырлый алучы җырчыларының берсе дип саныйм. Менә бүген-иртәгә альбомым дөнья кү­рәчәк. Аңа хәтта Рианна көнләшеп карарлык – прилавка янында торган һәркемнең күзе башта минем альбомга төшәчәк. Аның исеме дә, автор турында белешмә дә юк, тышында аллы-гөлле бизәлеш тә булмаячак. Фотограф үткәргән бу фотосессия үзе бер могҗиза – әлеге альбом тыңлаучыга зур бүләк булачак.

– Тамашачы ике җырыңны белә – исемсез альбомыңны кем кырылып алыр икән?


– Аның турында минем продюсерым да кайгырган иде, әмма мин аңа үземнең «атачагымны» әйттем. Әйе, мин күпчелек тамашачы көткән форматка туры килмим – мин колхоз түгел. Мин – башка. Компания тамашачы кемне яратасын белә. Безнең менталитет гади, тыйнак булуны күздә тота. Тик яшермим, мин андый түгел. Иҗатта нинди – тормышта да шундыймын. Ә андыйларга, кызганыч, безнең тамашачының күпчелек өлеше битараф... Тик минем башкалар кебек буласым килми – минем татарның Бейонсесы буласым килә. Репертуарымда инглиз һәм рус телләрендәге җырлар шактый.

– Альбомың татар телендә генә чыкмыймыни?


– Татар телендә генә шул, башка телдәге җырларны керт­сәң, аны чыгармаячаклар. Әмма бу альбомым өчен миңа беркем алдында да оят булмаячак. 21 яшьтә мондый дәрәҗәдә альбом тәкъдим итә алу – зур күрсәткеч. Әти-әнием дә минем белән горурланыр дим. Алардан тыш 8 яшьлек энекәшем Данил, кечкенә терьерыбыз өчен дә зур бүләк булачак ул. Эт тә – гаиләбезнең бер әгъзасы. Үз фатирым турында хыялланам, әти-әни дә булышабыз дип тора. Менә шул теләкләр чынга ашса, этемне дә Казанга алып килергә җыенам.

– Мин инде сине коттеджлы, «Бентли»лы кыздыр дигән идем.


– Минем акчам сәхнә эшчәнлегенә китеп бара. Кемдер сәхнәне акча эшләү урыны дип уйласа, бик нык ялгыша. Ул әле үзенә дә бик күп чыгымнар таләп итә. Мәсәлән, минем иң очсыз күлмәгем генә дә 30 мең сумнан артык. Машинам да юк әлегә, гәрчә мин җәмәгать транспортында йөри алмыйм. Миңа ирек кирәк – такси тотам.

– Фатир юк, машина юк – күкрәк иминият­ләш­терү ыштансыз арт санга пута бәйләү булып чыга түгелме соң?


– Күкрәкләремне иминиятләштерү фобиядән килә. Мин күкрәк рагыннан куркам. Ә болай өченче үлчәм­дәге күкрәкләрем өчен хәзер үземне тыныч тотам.

– Казанда бер дә күкрәк иминиятләштерүче компания турында ишеткән юк, Мәс­кәү тирәләрендә аның хакы 120 мең сумнан башлана, дигәннәре бар үзе... Пиар өчен сүз уйлап чыгару бу очракта очсызгарак төшә кебек.


– Пиар өчен түгел, үзем өчен. Аны ялгыш кына TMTV телеканалында ычкындырган идем, хәзер минем белән күрешергә теләгән һәр журналист шуңа басым ясарга тели. Төгәл хакын әйтәсем килми – сез әйткән сумма тирәсе. Мин Казанда эшләүче Мәскәү фирмасы филиалында иминиятләш­тердем.

– Шоу-бизнеска әйләнеп кайтыйк әле, тере тавышка җырлавың бик хуп, эшчәнлегеңне кай юнәлештә дәвам итәргә уйлыйсың?


– Мин «Барс Рекордс»та гомер буе эшләргә җыенмыйм. Чөнки кайбер җырчылар кебек, билгеле бер югарылыкка күтәрелү белән, җай гына бер урында таптана башлауны өнәмим. Минем өчен хет бер адым артка атлау булсын, әмма тукталу булмасын. Халыкка ярыйм дип, көтүгә иярәсем килми.

– Син ул көтүдән нәрсә белән аерылып торасың инде?


– Мин бик талантлы һәм бик чибәр. Эшчәнлегемне Казанда дәвам итәсем, әмма бөтенләй икенче юнәлештә иҗат итәсем килә. Мин хәзер яраткан кешемне очраттым. Аңа 24 яшь, ул – грузин егете. Владимир шулай ук музыка дөньясы кешесе – бүген ул минем баш мием дисәм дә була. Без бергә хезмәт­тәшлек итәргә уйлап торабыз. Шуңа өстәп бер елдан кияүгә чыгарга җыенам. Никах укыта алмасак та, әти-әнием каршы түгел.

– Бу синең беренче мә­хәббәтеңме?


– Юк, икенчесе, әмма соңгысы булачагына иманым камил. Без матур гаилә, өч баланың ата-анасы булырбыз, дип хыялланам.

– Мин инде буталып беттем, әле яңа гына иҗатта яңа сулыш турында сөйләдең, өч бала белән түгел, берсе белән дә нидер кыру җиңел түгел ул...

– Минем өчен башта – әни булу бәхете, аннан – иҗат. Кияүгә чыгып, балалар тапканда югалып торырмын, дип уйлыйм. Яшь әни буласым, аннан яшьлеген-матурлыгын югалтмаган хатын-кыз буларак сәхнәгә әйләнеп кайтасым килә. Кешеләргә башкалар җиткерә алмаганны җиткерергә телим. Минем тамашачым күп булмаса да, алар үзем кебек үк зәвыклы булачак дип ышанам. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Ф.Абдуллина: «Кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый» (+ М.Айтуганова аңлатмасы)

$
0
0
19.04.2013 Матбугат
Үткән атнада “Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Татарлар” тапшыруы эфирга чыкмагач, сәбәбен белергә теләп, редакциябезгә шалтыратучылар күп булды. Телевизор караучылар әлегә белмидер, тапшыру чыкмый калу гына түгел, ә аның 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы Флюра Абдуллина “ТНВ”дан киткән. Бу безнең өчен дә көтелмәгән хәбәр булды. Нигә шундый карар кылган, тапшыруның киләчәге, алдагы планнар һәм башкалар турында Флюра АБДУЛЛИНАның үзеннән сораштык.

— 26 ел гомеремне телевидениегә багышладым, — дип сүз башлады Флюра апа. — Шуның 10 елы “Татарлар” тапшыруын эшләп үтте. “ТНВ”дан китү уемда юк иде. Быелгы аттестацияне дә уңышлы уздым. Әмма соңгы арада үземне телевидениедә кирәксез итеп тоя башладым. Сәбәпләрен канал җитәкчеләреннән сорарга кирәктер.

10 ел буе тапшыруга бөтен көчемне бирдем. Начар эшләдем димәс идем. Тамашачыдан гел уңай фикерләр, рәхмәт сүзләре генә ишеттем. Җитәкчелектән дә минем тарафка тәнкыйть уклары яумаган иде. Әмма кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый. Берәү дә: “Кит!” — дип әйтмәде, бу карарга үзем килдем. Дөресен әйткәндә, гомерен телевидениегә багышлаган дикторлардан бер мин генә калып бара идем.

— Алар арасында да гомерен телевидениегә багышлап, соңыннан үзләрен кирәксез итеп тойганлыктан эштән китүчеләр булды. Күңелләрендә авыр хисләре калды. Ә сезнең эчке халәт ниләр кичерә? Телевидениедән башка яши алырмын дип уйлыйсызмы?

— 26 елдан соң яраткан эшен калдырып китәргә карар кылган кешенең күңел халәте ничек дип уйлыйсыз?! Әлбәттә, миндә дә үпкә хисләре бар. Шулай булуга карамастан, үземне тыныч тотам. Журналистикадан ерак торган икенче өлкәгә эшкә урнаштым. Әлегә кайда икәнен әйтмим, сер булып калсын. Ияләшермен дип уйлыйм. Телевидениедә эшләгән кешеләр, гадәттә, югалып калмыйлар.

— “ТНВ”да “Татарлар” тапшыруы гамәлдә калачакмы соң?

— Аның исемен дә, форматын да үзем уйлап таптым. “Татарлар” дигән исемне калдырырга рөхсәт бирдем. Форматын үзгәртәчәкләр дип беләм. Ә яңа алып баручылар турында хәбәрдар түгелмен.

— Татар телле каналлар саны арта бара бит. Әгәр берәрсе сезгә шундыйрак рухта тапшыру эшләү тәкъдиме белән чыкса?

— Белмим. Кабат моңа алыныр идем микән?! Юктыр. Күңел сүрелде. Бөтен көчемне яңа эшкә бирәчәкмен.

“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә АЙТУГАНОВА белән дә элемтәгә кердек. Ул исә Флюра Абдуллинаның эштән шулай кисәк китүенә җитәкчелекнең дә нык гаҗәпләнүен белдерде.

— Җитәкчелек белән Флюра Абдуллина арасында бернинди низаг, конфликт булмады. Аңа: “Кит! Начар эшлисең”, — дип әйткән кеше юк. Һәркемнең үз теләге. Шундый карарга килгән икән, нишләтәсең?! Ул 1 апрельдә, китәм дип, кабинетыма гариза тотып кергәч, аптырашта калдым. Ә 5 есендә инде эштән китте. Тиз арада “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруын алып баручы яшьләрне эшкә җигәргә мәҗбүр булдык. Хәзер андагы состав “ТНВ”да да алып бара. “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруы 30 августтан чыгып килә. Шул вакыт аралыгында гел уңай фикерләр генә ишеттек. Яшьләр командасы да яхшы эшли, сынатмаслар. Бәлки, 10 ел буе шушы тапшыру өстендә үзе генә эшләгәч, Флюра бераз конкуренция сизгәндер. Кешенең күңел халәте турында сүз йөртеп булмый бит. Анысы үзенә генә билгеле. Без исә аны җибәрү ягында түгел идек. Сәбәпләре безгә дә сер булып калды.


Лилия ЙОСЫПОВА

в„–--- | 18.04.2013

"Мәгариф турында"гы яңа закон. Нәрсәсе яхшы? Нәрсәсе начар?

$
0
0
19.04.2013 Мәгариф
1 сентябрьдән мәктәпләр Русия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы яңа законы буенча эшли башлаячак. Күпләр өчен бу закон әлегә ерак томан артында. Кайсы укытучы законны кулына алып, азагына кадәр укып-танышып чыкты икән? Һичьюгы аның нәрсә турында икәнен, аз гына булса да эчтәлеген чамалый микән?

“Мәгариф турында” яңа законның күләме 160 биттән артык. Бу – уртача калынлыктагы бер китап дигән сүз. Аңларга кыен озын җөмләләрдән, телгә ятышсыз читен терминнар белән тулган хокукый документны төбенә төшеп, аңлап укып чыгу өчен зур түземлек кирәк. Закон кабул ителүгә инде 3 ай узды, ләкин әлегә кадәр аның татарчага тәрҗемәсе юк (бәлки бардыр, әмма мин таба алмадым). Татар теле дип күпме генә авыз суларын корытсак та, законның кулыңа алып укырлык татарча тексты булмагач, республикада мәгариф эше урыс телендә генә бара микән әллә дигән шикле уйлар килә.

Мәгариф законы кадәр озак эшләнгән һәм зур җәнҗаллар белән кабул ителгән закон Русиядә бүтән юктыр. Бу яктан ул уникаль. Ник дигәндә, закон белем бирү өлкәсендә соңгы 20 елда җыелып килгән бик күп каршылыкларны, җитешсезлекләрне бетерергә, хәл итәргә тиеш иде. Закон проектының беренче версиясе Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында 2010 елның маенда пәйда булды. Белгечләр һәм бу өлкәдә кайнаган кешеләр тарафыннан ул башта ук кискен рәвештә кире кагылды.

Яңа закон беренче чиратта “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) законнарны берләштергән, 309нчы закон белән кертелгән үзгәрешләрне үз эченә алган.

2010 елның 1 декабрендә үзгәрешләр кертелгән документ башта интернетта иҗтимагый фикерләшүгә чыгарылды. Моннан соң канунга бәйле 11 меңгә якын фикер белдерелде һәм 1142 төзәтмә кертелде. Тәкъдимнәрне исәпкә алып, закон проектының яңа версияләре дөнья күрде. Һәм, ниһаять, канунның алтынчы варианты 2012 елның 3 августында Дәүләт Думасына кертелде. Өч тапкыр укып тикшергәннән соң, 2012 елның 22 декабрендә Федерация Советына җибәрелде. Ике елга якын тикшерелеп, ФС хуплаган законга президент В.Путин 2012 елның 31 декабрендә, тагын киләсе елга кала күрмәсен дигәндәй, ашыга-ашыга кул куйды. Аның ахырына кадәр эшләнеп бетмәгәнлеге кабул ителгән көненнән көченә кермәвендә дә күренде. Төзәтеп буласы җирләрен төзәтергә, кытыршы урыннарын шомартырга тагын 8 ай вакыт бирелде.

Шунысы кызык: бу законны әзерләгән вакытта шау-шу, каршылыклы фикерләрнең иге-чиге булмады. Закон кабул ителде: тавыш тынды. Бу нәрсә: җәмгыятьнең битарафлыгымы, әллә хөкүмәткә ышанычның бетүеме? Һәрхәлдә, мин миллионлаган укытучылар армиясе дә, мәгариф чиновниклары да бу закон белән 100 процент килешәләрдер дип уйламыйм. Әллә бүтән законнар шикелле монысы да кабул ителер дә онытылыр һәм барысы да элеккечә үз агымына барыр дип уйлыйлармы? Исән булсак, күрербез: озак калмады, көз җитүгә җимешләрен татый башлыйбыз, кабып йотарлык булырмы, төкереп ташларлыкмы?

Канунның төп яңалыклары нәрсәдән гыйбарәт соң? Дөресен генә әйткәндә, яңа законда укытучылар өчен бер генә күңелле яңалык та юк. Шулай да телгә алып сөйләрлек булганнарын, игътибарга алырга лаеклы дип табылганнарын берәм-берәм карап китсәк, менә нәрсәләр күрәбез.

Безнең өчен иң әһәмиятлесе: төбәкләрдә туган телне укыту мөмкинлеге калды. Яңа закон проекты әзерләнгәндә бу күпләрне борчуга салган, киң җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр иткән мәсьәләләрнең берсе иде. Законда туган телләрегезне туйганчы өйрәнегез диелмәсә дә, аларны өйрәнү тыелмый. Туган телләрне өйрәнүгә багышланган 14нче маддәнең 3нче пунктында “РФ республикаларында субъектларның законнарына ярашлы дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту кертелергә мөмкин. Төбәкнең дәүләт телләрен өйрәнү РФ дәүләт теленә (урыс теленә, димәк – авт.) зыян китерү исәбенә өйрәнелергә тиеш түгел” дигән юллар бар.

Бу яңа законда бөтен баланың белем алуга тигез хокуклы икәнлеге дә язылган. Ягъни, белем алуда дискриминациягә юл калдырылмый дип әйтелгән. Янәсе, сәламәтлекләре чикле балаларга да сыйфатлы белем бирелергә тиеш була. Искиткеч шәп сүзләр! Ләкин ничек итеп хәл итәргә җыеналар моны? Моның “яхшылыгы” законның 108нче маддәсенең 5нче пунктында болай язылган: “Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга махсус (коррекцион) белем бирү учреждениеләре 2016 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча гомумбелем бирү мәктәпләре итеп үзгәртелә. Сәламәтлекләре чикле балаларга “инклюзив белем” бирү кертелә”. Бу нәрсә дигән сүз? Бу – акыл үсешләре тоткарланган (дебил), чукрак, күрмәүче, параличланган, даун балалар гадәти мәктәпләрдә гадәти балалар арасында утырачаклар дигән сүз. Болай эшләү, янәсе, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җәмгыятьтә яраклашырга, үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк, ә җәмгыять зәгыйфьләргә, инвалидларга карата рәхим-шәфкатьлерәк булачак. Кәгазьдә барысы да шома, ә тормышта чокыр-чакырлары, ай-һай, күп булачак моның.

Мин үзем унбиш ел буе коррекцион мәктәптә эшләгәнлектән, чукрак баланы да, дебил баланы да сәламәт балалар арасында укытып булмавына 100 процент ышанам. Гадәти балалар арасында ала карга булачак ул. Укытучы аны укырга өйрәтеп вакытын әрәм итмәячәк. Бала үзе дә физик кимчелегеннән уңайсызланып, психикасы бозылачак. Ә коррекцион мәктәптә, үз ишләре арасында ул әле үзен уңайсыз хис итми, башкалар белән аралаша, укырга-язарга өйрәнә. Инклюзив белем бирү керткәч, коррекцион мәктәпләрнең кирәге калмый. Менә законның төп асылы кая яшеренгән! Хикмәт белемдә түгел, хикмәт акчада! Коррекцион мәктәпләрне тоту хөкүмәткә коточкыч суммаларга төшә. Бер елга бер бала өчен 137-140 мең сум акча сарыф ителә. Безнең республикада гына шундый 5746 бала бар. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, Русиядә коррекцион ярдәмгә мохтаҗ балаларның саны 3 миллионга җитә. 2000 елдан коррекцион мәктәпләрне ябу башланды. 2004-2005 уку елында аларның саны 1947 булса, 2005-2006 уку елына 1810га калды.

Алга таба коррекцион мәктәпләрне бетерү ничек барыр, әлегә анысы нәмәгълүм. Ләкин хөкүмәт тиз тотарга охшаган, чөнки тиздән Олимпиада, аннан 2018 елда футбол чемпионаты. Ә аларны үткәрергә дигән акчаларның инде урланасы урланып беткән. Акчаны кайдан табасы? Менә шулай мәктәпләрне җиңел генә ябып, зәгыйфь, инвалид, ярдәмгә мохтаҗ балалар хисабына акча табарга уйлый безнең акыллыбаш депутатларыбыз. Мәскәү шәһәрендәге чукрак балалар мәктәбе коллективына киләсе уку елында мәктәбегез эшләмәячәк дип куйдылар инде. Кем әйтмешли, процесс башланды. Әмма законда әлегә өметне бик өзеп бетерми торган 79нчы маддә бар. “Сәламәтлекләре чикле балаларга белем бирүне оештыру” дип атала ул. Төрлечә уйларга юл калдыра торган сүзләр язылган анда. “Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем бирү башка белем алучылар белән дә, башка классларда, группаларда яки аерым оешмаларда тормышка ашырылырга мөмкин” дип язылган 4нче пунктта. Коррекцион дигән сүз бөтенләй телгә алынмаган. Димәк, ул балаларны укыткан өчен коррекцион мәктәпләрдә бүген түләнеп килгән өстәмәләр дә юкка чыга дигән сүз. Анысын киләчәк күрсәтер, ә без шулай да яхшыга өметләник.

Закон проекты мәгарифнең бөтен тармакларын да үз эченә алган. Аның төп положениеләренең берсе һәм иң әһәмиятлесе – укытучының җәмгыятьтәге социаль урынын, статусын билгеләү. Яңа канун мөгаллимнәргә төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан да ким булмаган керем вәгъдә итә. Без – уртача дигәнне күп ишеткән халык. Әгәр законда аның түләү механизмнары күрсәтелмәгән икән, бу уртача дигән сүзләр укытучы кесәсенә тагын хәерче акчасы булып керәчәк. Ул уртача хезмәт хакы 18 сәгатькә түләнәме, әллә аны укытучы хәлдән таеп, бер мәктәптән икенчесенә чаба-чаба 1,5 ставкага эшләп аламы? Бу турыда – ләммим. Закон кабул итүчеләр укытучының ике ставкага эшләвен нормаль хәл дип исәплиләр. Өстәвенә, укытучы укытудан тыш, методик, фәнни, иҗат һәм тәрбия эше алып барырга тиеш диелгән. Ләкин боларына өстәмә түләүләр каралмаган. Мондый нагрузка бүтән бернинди интеллектуаль хезмәт кешесендә дә юк. Белемнең сыйфаты, укытучының сәламәтлеге чиновниклар өчен әһәмиятле түгел ахрысы. Мин законда класс җитәкчелеге өчен түләргә дигән юлларны да тапмадым. Бу исә тагын күп кенә бәхәсләр тудырырга мөмкин. Аннан хезмәт хакын арттыру турындагы сүзләр бары укытучыларга гына кагыла: тәрбиячеләр, мәктәп психологлары, техникум укытучылары бу исемлектән төшеп калган.

Ләкин шунысына шатланырга кирәк: яңа законнан аңлашылганча, укытучыларның хокуклары һәм льготалары тулысынча саклана. 10 ел саен бер еллык өстәмә отпуск алу хокукы, мәсәлән. Ләкин хәзерге заманда кем генә бу түләүсез ялны алыр икән? Картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу (пенсия за выслугу лет) да сакланачак. Бик күп бәхәсләр тудырган коммуналь түләүләр өчен льгота кертелә. Әмма ул гомерләре буе мәктәптә эшләп, сәламәтлекләрен җуйган пенсионер укытучыларга кагылмый. Льготаларны хәл итү төбәкләргә тапшырыла. Шулай итеп, хөкүмәт үз җилкәсендәге бурычын җиңел генә урындагыларга төшереп куйган. Ул түләргә куша, ул тәти, ә акчасын җирле властьлар табарга тиеш. Җирле хакимиятнең укытучыларга акча түләвен соңгы исәптә хәл иткәнен без инде күптән һәм бик әйбәт беләбез.

Фатирга мохтаҗ булып чиратта торучы белгечләргә торакны чиратсыз бирү каралган диелә. Ләкин бу кем акчасына хәл ителә – анысы әйтелмәгән. Акчалы кеше бүген фатирга чират тормый, теләгәнен сата да ала. Шуңа күрә бу закон укытучылардан көлгән сымаграк килеп чыккан.

Моннан тыш тәрҗемә итәргә бик кыен булган “конфликт интересов педагога” дигән төшенчә кертелгән (2нче маддә, 33нче пункт). “Конфликт интересов педагогического работника”: это ситуация, при которой у педагогического работника при осуществлении им профессиональной деятельности возникает личная заинтересованность в получении материальной выгоды или иного преимущества и которая влияет или может повлиять на надлежащее исполнение педагогическим работником профессиональных обязанностей вследствие противоречия между его личной заинтересованностью и интересами обучающегося, родителей (законных представителей) несовершеннолетних обучающихся. Кат-кат укып карагыз әле, нәрсә аңларсыз икән. Моның эчтәлеге, аңлавымча, укытучыга үз эшеннән өстәмә табыш алу мөмкинлеге бирү. Укытучы дәресләрен укыта, ләкин ата-аналар һәм укучылары белән каршылыклар килеп чыга икән, үзе укыта торган шул ук балаларга түләүле өстәмә дәресләр бирә алмый. Ә чит мәктәпкә барып өстәмә дәресләр бирә ала булып чыгамы?

Яңа закон нигезендә, укытучы үзенең һөнәри осталыгын элекке шикелле 5 ел саен түгел, ә 3 ел саен күтәреп торырга тиеш була.

Мин әлегә кадәр ияләнгән гадәт буенча “укытучы” дип яздым, ләкин законда хәзер “укытучы” дигән төшенчә юк. Аның урынына “педагогик хезмәткәр” дигән сүз кулланылачак. Аңа карап авылда безне берәү дә яңа исем белән атап йөртмәячәк, без гомергә шул укытучы булып калабыз инде.

Бөтен кешенең башын катырган, күпме баланың гомерен өзгән БДИ саклана. Алай гына түгел, хәзер 9нчы сыйныф укучылары да мәҗбүри тест сораулары буенча имтихан тапшырачаклар. Аның нәтиҗәләре 4 елга кадәр көчендә кала (элек 1,5 ел иде). БДИның начар ягы шунда: ул югары уку йортларына керергә кирәк булган фәннәрне генә өйрәнергә мәҗбүр итә, бала гомуми урта белем алудан мәхрүм кала.

Яңа закон буенча, моңарчы “белем бирү учреждениесе” дип аталган мәктәпләр “белем бирү оешмалары” дип йөртелә башлаячак. РФ Конституциясенең 48нче маддәсе дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә бушлай белем алуны гарантияли. Ә дәүләт оешмалары өчен мондый гарантия каралмаган. Шулай булгач... Шикләндерә, нинди хәлләр булмас? Гомумән, яңа законда берсенә икенчесе каршы килә торган төшенчәләр, җөмләләр, маддәләр шактый. Аны тулысынча аңлау өчен юридик белем кирәк. Без бертөрле аңлаган нәрсәләрне хокук белгечләре бөтенләй икенче төрле аңлатып бирергә мөмкиннәр. Шуңа күрә мәкаләдә кайбер төгәлсезлекләр күрсәгез, зинһар, гаепләргә ашыкмагыз, төзәтегез, аңлатыгыз. Мин мәктәптә диннең урынына, һөнәри белем бирү мәсьәләләренә бөтенләй кагылмадым.

Тагын нинди яңалыклар


Балалар бакчасы. Законны тикшергәндә иң күп бәхәс тудырган сорауларның берсе шул иде. Яңа закон буенча, мәктәпкәчә белем бирү мәгарифнең мөстәкыйль тармагына әверелә һәм федераль белем бирү стандартлары буенча оештырыла. Мәктәпкәчә белем бирү бушлай булачак. Ләкин баланы тоткан һәм ашаткан өчен әти-әниләргә түләргә туры киләчәк (“плата за присмотр и уход”). Бакчага йөрүче беренче бала өчен 20 процент, икенче балага – 50, өченчесенә 70 процент компенсация каралган. Түләүнең күләме әйтелмәгән, анысын җирле идарә органнары хәл итәчәк. Шулай булгач, баланы бакчага йөртү әти-әниләр өчен шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин. Законда тагын бер ышанып бетәсе килмәгән әйбер бар: хөкүмәт 2016 елга балалар бакчаларына чиратны тулысынча бетерүне максат итеп куя. Әгәр түләү 4-5 тапкырга күтәрелсә, хәерчелек чигендә торган гаиләләр балаларын бакчага йөртә алмаячаклар, димәк, чиратлар 2015 елга да калмаска мөмкин.

Яңа закон буенча хосусый балалар бакчаларына да дотацияләр һәм субсидияләр бирелергә тиеш.

Мәктәпләр. Яңа закон буенча, 1нче сыйныфка балаларны үзләре яшәгән территориядәге мәктәпләргә бирү хокукы беркетелә. Ягъни, кайсы микрорайонда яшисең – шундагы мәктәптә укыйсың. Мондый принцип тора-бара “дәрәҗәле мәктәп” төшенчәсен бетерергә мөмкин. Фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәпләргә балаларны урта һәм югары сыйныфларга гына алу рөхсәт ителә.

Ниһаять, авыл мәктәпләрен ни көтә? Моңа кадәр оптимизация дигән сылтау белән авыл мәктәпләрен ябып бетерделәр. Яңа законның проектында авыл мәктәбен бары тик авыл халкы җыены (сельский сход) ризалыгы нигезендә генә ябып була диелгән иде. Ләкин кабул ителгән вариантында бу искиткеч кирәкле әһәмиятле положение беркетелмәгән. Аның урынына “моннан соң авыл мәктәпләре авыл кешеләре фикере белән генә ябыла ала” дигән юллар барлыкка килгән. Бу үтә җитди, чөнки ул теге якка да, бу якка да борып була торган начар үзгәреш. Авыл халкын кем фикерен кулланып, кирәкле якка ничек “күндергәннәрен” без яхшы беләбез.

Укучыларны дисциплинар җаваплылыкка тарту тәртибе дә законлаштырылган. Уку программасын вакытында үзләштермәгән, уку планын үтәмәгән өчен һәм мәктәп территориясендә исерек килеш, наркотик кулланган килеш күренгән, бүтән төрле хулиганлык гамәлләре өчен 15 яшькә җиткән укучы мәктәптән чыгарылырга мөмкин. Минемчә, бу маддә бүгенге мәктәп өчен иң хурлыклы кануннарның берсе. Бала мәктәпкә исерек килеш килгән җәмгыять рухи яктан нинди түбән дәрәҗәдә торырга тиеш һәм без – шул җәмгыять укытучылары шуларны күрә торып, закондагы югары идеяләр турында нинди телдә сөйләшергә тиеш?

Югары уку йортларына кергәндә элек булган күп өстенлекләр бетерелгән яңа законда. Хәзер ятим балалар, I-II группа инвалидлар, хәрбиләр, полиция балалары югары уку йортларының әзерләнү бүлекләренә түләүсез алынып, белемнәрен башта шунда укып арттырырга тиеш булачаклар.

Яңа законда беренче тапкыр интернет челтәре буенча һәм электрон уку төрләре телгә алынган. Шуның белән дистанцион белем бирү көйгә салынган. Ул белем бирүнең төрле баскычларында кулланылырга мөмкин. Балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр – һәрберсенең үз сайты булырга тиеш. Анда оешма турында бөтен мәгълүмат, яңалыклар, устав, исәп-хисап эшләре, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясе һ.б. күрсәтелә.

Шулай итеп, РФ мәгарифен хәстәрләүче өр-яңа документ кабул ителде. Кешеләрнең конституцион хокуклары бозылмасын өчен һәр төзәтү җентекле тикшерелеп кабул ителде диләр. Моның шулай икәнлегенә бик ышанасы килә.

Сүз дә юк, яңа закон кабул итү мәгариф үсеше өчен бер адым алга атлау булды. Көченә кереп, кулланыла башлагач ике адым артка чигендермәсә... Законнар эшләмәгән илдә барысын да көтәргә мөмкин.  

P.S. Яңа закон турындагы фикерләрегезне www.vafin.mugallim.com сайтында белдерә аласыз


Фәрит ВАФИН

в„– |

Казанда Мәҗит Гафури ис. башкорт театры гастрольләре (ФОТОрепортаж)

$
0
0
19.04.2013 Мәдәният
18-23 апрель көннәрне Камал театры бинасында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре уза. Игътибарыгызга "Ак пароход" спектакленнән фоторепортаж.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 19.04.2013

“Ел китабы-2011” республика конкурсында җиңүчеләр билгеле булды

$
0
0
19.04.2013 Матбугат
Конкурста Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең 182 китабы катнашкан.

“Ел китабы-2011” республика конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта “Татар-информ” МАна ТР Милли китапханәсендә хәбәр иттеләр.

Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган. 2011 нче елда басылып чыккан китаплар хакында 2012 нче ел дәвамында укучылар арасында сораштырулар уздырылган.

Бу юлы конкурска 182 китап тәкъдим ителгән булган, шуларның 53-е – чәчмә әсәрләр (проза), 55-е тезмә әсәрләр (шигърият), 48-е балалар әдәбияты, 26-сы рус телендә чыккан матур әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2011 нчы елда дөнья күргән, 2012 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашкан.

2013 нче елның 10 апрелендә Дамир Шакиров җитәкчелегендә жюри җиңүчеләрне билгеләгән.

Чәчмә әсәрләр: 1 урын - Нәбирә Гыйматдинова, «Синдә минем хакым бар»; 2 урын - Зифа Кадырова,«Язмыш сынавы»; 3 урын - Рәмзия Габделхакова, «Тау артында кояш бар».

Тезмә әсәрләр: 1 урын - Разил Вәлиев, «Көз балкышы»; 2 урын - Фәнис Яруллин, «Мәхәббәткә илтә юлларым»; 3 урын - Шәмсия Җиһангирова, «Илаһият».

Кызыксындыру бүләге - Лена Шагыйрьҗан, «Хуш исләре җиһан гөлләренең».

Балалар әдәбияты: 1 урын - Хәкимҗан Халиков, «Ничек тизрәк үсәсе?»; 2 урын - Ркаил Зәйдулла, «Сабантуй сөлгесе»; 3 урын - Рабит Батулла, «Шаян бака».

Рус телендә чыккан матур әдәбият: 1 урын - Әхәт Мушинский, «Яблони цветут в октябре»; 2 урын - Сергей Малышев, «Какого цвета жизнь?»; 3 урын - Наилә Ахунова, «Ветер с Казанки». 




в„– | 18.04.2013
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>