Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Казанда дүртенче тапкыр “Татар-дозор” квест-уены уздырылачак

$
0
0
19.04.2013 Җәмгыять
21 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Татар-дозор-2013” дип аталган квест уздыра. Маҗаралы уен быел дүртенче тапкыр үткәрелә, шуңа күрә катнашучылар саны елдан ел арта бара. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки уен шактый мавыктыргыч һәм җиңүчеләргә тапшырыласы бүләкләр дә мотивация өстәп тора. Квест катнашучылары билгеләнгән маршрут буенча үтеп, төрле-төрле биремнәрне үтиләр.

Квестта катнашыр өчен мәктәп укучылары, студентлар иҗади коллективлар һәм дә гади татар телен, маҗараларны яратучы кешеләр чакырылды. Ләкин уенда катнашу өчен берничә шартны үтәү мәҗбүри иде:

1. Командада 7 кеше булуы зарур

2. “Татарстанның дәүләт телләре турында” канунын бозучы оешмалар исеменә 5 хат язу

3. Татар телендә хата белән язылган элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һ.б. фотосүрәтләрен туплау

4. “Мин татарча сөйләшәм”, “Татарлар башка планетада”, “2050 елда татарлар” яки “Татарлар турында телсез кино” темаларына багышланган 3-4 минутлык видеоролик төшерү

Нәтиҗәдә, уенның финал өлешенә 10 команда арасыннан 6 сы сайлап алынды. Финалга чыккан катнашучылар ААҖ “Вымпелком” ширкәте тәкъдим иткән бүләкләр өчен көрәшәчәк.

Уенда катнашучы өчен командаларда фотоаппарат, видеокамера булу зарур. Шулай ук команда вәкилләре “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшерелгән футболкаларда маршрут буйлап йөрер дип көтелә.

Чара 21 апрельдә, Бауман урамында башлана. Вакыты – 12:00.

Җиңүчеләр 26 апрель көнне узачак “Мин татарча сөйләшәм” концертында бүләкләнәчәк.


---

в„–--- | 19.04.2013

Дзержинск шәһәрендә Әхмәр Үмәров призына көрәш чемпионаты узды

$
0
0
20.04.2013 Спорт
6 апрельдә Дзержинск шәһәренең «Химик» үзәк стадионында СССРның атказанган спорт остасы, самбо буенча биш тапкыр СССР чемпионы, өч тапкыр дөнья кубогы иясе, ике тапкыр дөнья чемпионы, якташыбыз Зәки Әхмәр улы Үмәров призларына 13 нче тапкыр рәттән билбаулар белән көрәш буенча Дзержинск шәһәренең ачык чемпионаты булып үтте.

Анда хуҗалардан гайре Т.Новгород, Кыстау шәһәрләреннән һәм Пильна, Кызыл Октябрь, Спас, Сергач районнарыннан йөздән артык бил алышучылар келәмгә чыкты.

- Традиция буларак, бу чемпионат та зур оешканлык белән узды. Һәм, ассызыклап үтәргә кирәк, 13 ел дәвамында өлкә күләмендә шундый дәрәҗәле турнирлар оештырып килү зур чыгымнар белән бергә зур оештыручанлык сәләте дә, күп вакыт та, энергия дә таләп итә. Шөкер, бу эштә Зәки Әхмәр улына ярдәмгә улы Марат килгән. Хәзер ул «Химик» стадионы белән уңышлы җи-тәкчелек итә. Шәһәр мэры Валерий Анатольевич Чумазинның татар көрәшен карарга килүе дә бу чемпионатның югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Аның төп спонсоры да күренекле «Волго-Вят химик компаниясе»нең ачык типтагы акционерлык җәмгыяте иде. Директоры Җәмил Шамил улы Реймов чемпионатны тантаналы ачуда да катнашты, бүләкләнүче-ләрне дә тәбрикләде. Киләсе елда һәр команда ачу парадына махсус өс киемнәрендә һәм үзләренең шәһәр, район символикалары белән чыгарлар дигән карар кылдык. Көрәшебезгә яшь буынны күбрәк җәлеп итү максатыннан чыгып, җиңел үлчәмдә авырлык категорияләрен тагын да вакларга булдык, - дип сөйләде билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе президенты Рамил Әхмәт улы Салихҗанов.

Зәки Әхмәр улы, үз чиратында, көрәшчеләрне җитәкләп килгән тренерларга, транспорт белән тәэмин иткән учреждение җитәкчеләренә, келәмдәге судьяларга, олы кунакларга, спонсорга зур рәхмәтләрен белдерде.

Көрәшкә кайтканда, яшүсмерләр биш үлчәмдә – 40, 50, 60, 70, 80 килограмм авырлыкта бил алыштылар. Биредә чемпион исемнәрен Азыйм Алимов (Сафаҗай), Дамир Хәсәнов (Т.Новгород), Илнар Садретдинов (Петрякс), Илнар Зайцев (Т.Моклокасы) һәм Александр Андреев (Петрякс) яуладылар.

Ир-егетләр 62, 68, 75, 82 килограмм һәм абсолют авырлыкта көрәштеләр. Беренче үлчәмдә Эльдар Госманов (Дзержинск) җиңүгә иреште, икенчесендә – Динар Абдулдианов (Т.Моклокасы), өченчесендә – Дамир Камалетдинов (Дзержинск), дүртенчесендә – Дамир Юсипов (Т.Новгород) һәм абсолютта – Ринат Сәбитов (Сафаҗай).

Гомум команда нәтиҗәләре буенча беренче урында Пильна районы, икенчедә – Спас, өченчедә – Дзержинск шәһәре.

Химиклар шәһәрендә аталы-уллы җаваплы вазифаларда булып спортны җәелдерүдә зур эшләр башкарган, шул исәптә милли көрәшебезне дә пропагандалаган Зәки һәм Марат Үмәровларга хезмәтләрендә уңышлар телибез.


Р.Жиһаншин фотосы.
 


О.ӘНДӘРҖАНОВ

в„–14 |

Сәмруг кош язмышы

$
0
0
20.04.2013 Язмыш
Без аның белән якташлар, яшьтәшләр булып, механизаторлар хәзерләү курсларында бер группада укыдык. Аның исеме Гариф. Урта буйлы, киң җилкәле, дулкынланып торган куе кара чәчле, кара кашлары астыннан йөрәккә үтеп керерлек итеп яндырып караучы кара күзле, көлемсерәп каравы, йөзе-сүзе белән һәр кешене үзенә каратучы (бигрәк тә хатын-кызны) егет, тел бистәсе, тиз кызып китүче калай әтәч, Сәмруг кош, – иде.

«Мин – Сәмруг кош», – дия иде үзе дә. Җилкәсендә кош канатына охшаш ике миңе бар иде. Аның яшәеше дә сәмруг кош кебек бер биек күкләргә менеп, бер түбәнгә тәгәрәп узды. Курсларда яхшы укыды, техниканы яратты, ип­тәшләр арасында үз кеше булды.

Укыган фәннәр буенча тиешле имтиханнарны тапшыргач, механизатор таныклыгы биргәнче, безне җәйге практикага Курган өлкәсенә җибәрделәр. Өлкә­нең Төньяк Казахстан белән күрше «Лопатинский» совхозына килеп урнаштык. «Татарстаннан курсантлар килгән», – дигән хәбәрне ишеткәч, Татарстанның Сарман районыннан бул­ган, күрше совхозда ветеринария белгече булып эшләүче Сания исемле татар кызы безнең янга үзе килде. Танышканда ук лидерлыкны Га­риф алды. Кыз да аның матур гәүдәсе, оста сөйлә­венә мө­киббән китеп, алар беренче көндә үк танышып калдылар. Сания, җае чыккан саен, бу авылга килеп йөрде, Гариф та, җаен табып, күрше кошчылык совхозына йөр­гәләде. Безгә ул вакытта 22-23 яшь­ләр. Гариф армиядән кайткач та авылларына медицина хезмәткәре булып килгән Наҗиягә өйләнеп, аларның малайлары бар иде. Гариф бу турыда Саниягә белдерми. Декабрь аенда без практиканы тә­мамлап кайтыр вакытта Сания Гарифка йөкле булуын әйтә. Каушап калмый Сә­м­руг кош: «Механизатор таныклыгы алуга сезнең янга килеп җитәм, бер гаилә булып яшәрбез», – дип ышандырып, саубуллашып кайтып китә һәм шул китүдән югала...

Авылларында ике ел эш­ләгәч, Казанга килеп, төзелеш оешмасында тракторда эшли башлый ул. Наҗия шә­һәрнең 6 нчы шифаханәсенә шәфкать туташы булып урнаша. Шулай ике елдан артык вакыт уза. Аларның шатлыклары булып кызлары туа. Хезмәтен искә алып, гаилә хәлен аңлап, аларга яңа тө­зелгән 5 катлы йорттан ике бүлмәле фатир бирәләр. Тормышлары җайлана диярлек. Ләкин Гарифның «кош кү­ңелле» җаны риза түгел, ул шоферлык таныклыгы алып, таксист булып урнаша. Менә шуннан үзен күрсәтә башлый инде. Көн саен яңа клиент, бигрәк тә яшь кызлар, кесә тулы акча... Эштән соңга калып һәм «күңелле» кайтулар ешая, Наҗиягә, балаларга караш салкыная. «Китәм мин сез­дән, – ди Гариф, бер кызмача кайткач. – Без Юля белән гаилә корабыз. Ул яшь, бай. Мине ярата». Күңеле күптән нидер сизенгән Наҗия кү­тәрелеп бәрелми. Түземлек белән: «Гариф, яхшылап уйлап кара, балалар бар бит, ахырда соң булмасмы?» – дип сөйләшеп карый. «Балалар үсәр, алимент алырсың. Без инде Юля белән хәл иттек», – була җавап.

Үзеннән күпкә яшь, бү­лек мөдире булып эшләүче Юля һәм аның биш яшьлек кызы белән өчәүләшеп «рә­хәт» тормыш башлый Сәм­руг кош. Еллар уза, Наҗиянең малае Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, шифаханәдә хирург булып эшли башлый. Юрист белеме алган кызы тикшерүче булып хезмәт итә. Наҗия балаларының яр­дәмен тоеп, ялгызы гомер кичерә. Сирәк булса да, Гариф күренеп китә. Тормышыннан зарланмый, мактанмый да. Инде яшьләре дә 50дән узган бит.
Ә Гарифның гаиләсендә тынычлык бетә. Фатирда чит ир-ат, аракылы табын, Юля да суына, Гариф та эчүчелеккә бирелә. Алар арасында бер-берсенә хөрмәт бетә.

Кышның 30 градуслы бер салкын кичендә «кызып кайткан» Гариф өйдәге таныш булмаган исерек ир белән сүзгә килеп, йодрык уйнатмакчы була. Ләкин үзен бик нык кыйнап, баскычтан тибеп төшерә­ләр. Исереклек белән сизми, аның умыртка сөяге имгәнә, яланөс, юка оекбаш белән урамда төн уздыра. Узгынчылар ашыгыч яр­дәм машинасы чакыртып, шифаханәгә озаталар үзен. Үлем­нән чак алып кала табиблар. Бәхете бар икән, аны кабул итүче дежур табиб, хирург аның үз малае була. Авырлык белән генә сулыш алган, аяк-кул чуклары өше­гән Гарифны тикшергәндә, аркасындагы канатка охшаган миң тамгасын күр­гәч, өнсез диярлек булып, каушап кала яшь табиб. Ни бу?! Әтиме?! Ни дияргә, нишләргә?! «Без үскәндә кайда идең син?» «Юк, авыр уйларга ирек бирергә ярамый! Ул авыру, ярдәм кирәк! Мин Гиппократ анты бирдем, минем бурычым – ярдәм итү», – дигән уйлар яшен тизлеге белән баш миеннән узып, йөрәккә үтеп киңәш бирә: дәваларга, терелтергә кирәк! Төрле уйлар эчендә төнен әтисе янында уздыра егет. Иртән сменасы тәмамланса да, шифаханәдән китми ул. Баш табибтан рөхсәт сорап, әтисенә ясалучы операциядә үзе дә катнаша. Гарифның ике аяк бармагын, сул кул бармакларын кисәләр, бер як үпкә­сен алалар. Кирәкле аппаратлар ярдәмендә бер атна тукландырып, аңга китерә­ләр. Бу вакыт эчендә улы әнисенә барын да сөйләп би­рә. Гомер юлын кешеләрне дәвалауга багышлаган Наҗия, хәлне дөрес аңлап, шифаханәгә килә. Гариф аңына килгәнче, аның янында кизү тора. Ир акрынлап савыга башлый. Хастаханәдән чыгар вакыты да җитә. Беренче төр­кем инвалидка шифаханәдән кая барырга?!. Юля кызы белән килеп, аннан баш тартуларын әйтеп китә. Наҗиягә, кызы һәм улына белдерми озак елый ул. «Ник яшим? Ник үлмәгән... Эх, тормыш, ялгышлык... Алда өметсезлек».
Беркөнне бөтен түземлеген җыеп, Наҗиягә, улы белән кызына мөрәҗәгать итә, елап гафу үтенә, кичерүләрен сорый ул. Элек бик тату булган дүрт җан дүрт төрле уйда... Нишләргә? Гафу итеп булырмы?! Наҗия һәм балалары өйгә кайтып, озаклап киңәшәләр дә уртак фикергә киләләр – Гарифны Наҗияләргә алып чыгалар.

...Мин боларны шактый соң ишеттем. Казанга эш белән баргач очраклы рә­вештә урамда Наҗияне очраттым. Ул инде лаеклы ялда икән. Аның да, минем дә буш вакыт булып, әлеге хәл­ләрне елап, тәфсилләп сөй­ләде ул. «Гарифны күрә­сең килсә, адресны беләсең», – дип саубуллашты. Казанга икенче вакыт барганда кердем мин аларга. Өйләренә уздым һәм исем китеп, югалып калдым. Инвалид коляскасында утырган Гарифны чак таныдым. Исән­лә­шәм дисәм, ул дәшә алмый, күзлә­рен­нән яшь ага. Бер ай элек инфаркт булып, телдән калган Гариф. Миңа бик озак карап торды ул. Аның ялварулы күз карашыннан ирексездән күздән яшь ага башлады. Бик авырлык белән: «Бәдамша, – дип язды ул, – үләсем ки­лә, күмәргә кил», – дигән сүзләр­не укыгач, күз­дән яшь агып, сүз әйтә алмадым. «Үләргә иртә әле, сау бул», – дип көч­кә яздым. Ямансу уйлар белән саубуллашып, тукталышта калдырган машина янына таба барганда (башка килмәслек хәл) олы гына хатын-кыз дәшә: «Гафу итегез, сез Бәдамша түгелме?». «Әйе, мин, – дим, әле авыр уйлардан аерылмаган килеш. – Кем бу?» Мине каян белә?! Хәтерли генә алмыйм... «Курган өлкәсе Манжурка авылын исеңә төшер», – ди әлеге ханым. Шулвакыт зиһен ачылып китте... Бу – Сания, Сарман кызы, Гарифны көтеп калган кыз, хатын димме... «Сания, синме?! Ничек болай монда?!» Шундый ярты-йорты сүз­ләр. Шул арада күптән булган хәлләр искә төшеп, Сания, Гариф һәм безнең яшь чаклар хәтердән узды. Сания Гарифка ышанып, аны көткән. Кызы туган. Кызына биш яшь тулгач, Казанга кайтып урнашып, ветеринария институтында лаборант хезмәтендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кызы Казан дәүләт педагогия институтын тә­мамлап, Казан шәһәренең мәгариф бүлегендә эшли икән. Кияүдә булып, ике кыз үстереп ятулары турында бик тиз сөй­ләп алгач, минем өчен бик авыр булган сорауны бирде: «Гариф исәнме? Ничек яши?! Белсәң, зинһар әйт, яшермә. Бик озак көттем мин аны, инде үп­кәләрем бет­те. Ачуланмыйм, алай да бик кү­рәсем килә. Хәзер ничек икән, бик горур иде бит ул».

Ә мин һаман уйлар эчендә йөзәм. Менә сиңа очрашу, бу хәлләрне махсус уйлап эшләсәң дә, оештырып булмас. Ни дияргә?! Әле авыр уйлар белән мин яннарыннан чыккан Гариф, Наҗия, яшьлегендә ялгышкан, соң булса да Гарифны кү­рергә теләп, миңа өмет тулы күзләре белән карап торган Сания... Ул монда күрше йортта гына яши икән. Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. «Гариф исән, төгәл адресын белгәч, сиңа әйтермен», – дип, Саниянең адресын алдым. Кабат очрашырга килешеп аерылдык.
Уйларның очына чыга алмагач, тә­вәк­к­әлләп, Наҗия белән киңәшер­гә булдым. Авыр булса да, дөреслекне сөй­лә­дем. Бик сабырлык бе­лән тыңлады, үзенең олы йөрәкле ке­ше икәнен кабат расла­ды Наҗия. «Сания гаепле түгел, ул Гарифның кем икәнен бел­мәгән. Ул чакта күп­ләрне ышандыра иде бит Гариф. Мин дә аны бер күрүдә яраттым. Нишлисең, яшьлек, язмыш», – дип әйтеп куйды. Инде бу «очрашу» дигән авыр миссияне оештыру миңа калды.

...Мондый авыр, күз яшьле, кызганыч хәлне никадәр китап укып, тормыш итеп, чит ил сериалларын карап та күргәнем юк иде. Бер-берсен белмәгән ике хатын-кызның күзләреннән яшь ага, инвалид коляскасында күз­ләрен еш-еш йомып, исән кулы белән нидер әйтергә теләүче Гариф... Бу авыр хәл­не күргән берәү дә еламыйча тыныч кала алмас иде. Гарифны урынга яткыргач, ике хатын бик озак елашып, сөйләшеп утырдылар әле. Нишлисең, язмыштан узмыш юк шул.

Бу авыр очрашудан соң бер ай вакыт узгач, Гариф бакыйлыкка күчте.
 


Бәдамша ВӘЛИЕВ

в„– |

Күргәзмәләр залында көрәш дәвам итә

$
0
0
19.04.2013 Мәдәният
Сынлы сәнгать музее җитәкчелеге Күргәзмәләр залын заманча мәдәни үзәккә әйләндерергә тели. Татарстан рәссамнар берлеге бинаны кире үзләренә кайтару өчен көрәшен дәвам итә.

Татарстан сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева, нинди генә каршылыклар булмасын, Күргәзмәләр залын заманча мәдәни үзәккә әйләндерәчәкләрен әйтә. Казанның Зур Кызыл урамындагы күп шау-шулар тудырган әлеге бина, анда рәссамнарның остаханәләре дә урнашкан, узган елның сентябреннән сынлы сәнгать музее карамагына тапшырылган иде.

"Мин аны мәдәни мәгърифәт учагы һәм шул ук вакытта иҗади бер үзәк итеп күз алдына китерәм. Аның күп өлешне рәссамнарның остаханәләре алып торачак. Шулай ук биредә мәгълүмат үзәге дә булырга тиеш, чөнки безнең рәссамнар мәгълүмат кырыннан бөтенләй диярлек аерылган дөньяда яши. Кайберләре интернетның нәрсә икәнен дә белми. Әгәр бу мәгълүмат үзәге булдырылса, сайтлары ясалыр иде. Бу сайтларга рәсемнәре куелып, бәлки аларны сата да алырлар иде.

Бу үзәктә бик яхшы китапханә булырга тиеш. Иҗатка багышланган бик зур тупланмабыз бар, ул 50 елдан артык җыела инде, байлыгыбыз бик зур.

Шулай ук бу бинада берсүзсез конференцияләр залы эшләргә тиеш. Анда рәссамнар белән генә түгел, ә язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар катнашында төрле лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, иҗат кичәләре үткәреп булыр иде. Бу конференцияләр залы һичшиксез күргәзмәләр залы белән бергә булачак. Рәссамнар ясаган рәсемнәр беренче катта сатылырга тиеш", ди Нургалиева.

Шулай ук ул бу бинада һәркем дә куллана алырлык төрле юнәлештә, мисал өчен, картон, таш һәм башка әйберләр белән эшләү заллары булуын да тели.

Нургалиева сүзләренчә, шушы араларда өч рәссам Кытайга китәчәк. Алар анда бер ара бер тиен дә түләмичә яшәп иҗат итеп кайтачаклар. Ясалган рәсемнәрнең бер өлеше Кытайда калса, бер өлешен Казанга алып кайтачаклар. Бәйрәм ашы – кара-каршы дигәннән, әнә шул рәвешле кытайлар да Казанга килергә тиеш була. Шул исәптән Германия, Франция һәм Швейцария иҗатчыларының Казанга килеп эшләп китәргә теләге бар, ди Нургалиева. Моның өчен исә шартлар тудырылырга тиеш.

Нургалиева Күргәзмәләр залының бер өлешендә әнә шундый иҗат алмашу остаханәләре булдырырга тели. Ишек алдындагы ике катлы бинаны ул кунакханә итеп күрә. "Әгәр без чит ил рәссамнарын үзебездә кабул итә башласак, безнекеләр дә рәхәтләнеп аларга барып иҗатлары белән таныштыра, иҗат өчен яңа рух алып кайта алачак", ди Нургалиева.

Бүгенге көндә исә ул бу эшләрне башкарып чыгар өчен зур каршылыклар булуын белдерә. Бер яктан, Татарстан рәссамнар берлеге җитәкчелеккә әледән-әле хатлар язып бинаны кабат үзләренә кайтаруны таләп итә. Рәссамнар узган елның октябрь аенда бинаны үзләренә кайтаруны сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать юллаган иде инде.

Икенче яктан, Нургалиева сүзләренчә, бинадагы яшәешне тәэмин итү челтәре соңгы чиккә җитеп тузган, бинада берлек хуҗа булган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып төрле өстәмә бүлмәләр ясалган, ә берлекнең алардан чыгасы килми. Аның өстенә тикшерүчеләр дә ешайган. Алар моны төзәтегез, тегене алыштырыгыз дип акт өстенә акт яудыра башлаган.

Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гимаев бинаның яңа хуҗаларын дошманнар дип атады.

"Безне остханәләрдән куып чыгарырга телиләр, әмма без бирешмибез. Министрлыкка хатлар язабыз, алар да безнең якта. Түрәләр, кайбер кешеләр безне моннан куарга җыена. Күрәсең, аларга кибетләр өчен, кунакханәләр төзеп куярга урын кирәк", ди Гимаев. Аның фикеренчә, берлеккә кергән һәр рәссамның да эш урыны булырга тиеш. Менә сәнгать училищесын бетерә торган студентлар бар, аларны да бүлмәле итү кирәк, ди ул.

Нургалиева, чын күңелләре белән иҗатта булган һәм сәнгать әсәрләре тудырганнарны бик ихтирам итүен, бу бинада алар берсүзсез иҗат итәргә тиеш, дип белдерә. Шул ук вакытта ярым ташландык хәлгә килгән остаханәләрнең булуын, аларны чүплек оясы итеп тотуга караганда башка файдалы максатларда куллану ягында икәнен дә әйтә.

"60 рәссамның 15-е үзенең шәхси күргәзмәләрен үткәрә. 20-ләп рәссам төрле күргәзмәләрдә катнаша. Ә калганнарының күренгәннәре дә юк дип әйтергә була. Анда келәт итеп тотыла торган бүлмәләр дә бар. Күбесендә янгынга каршы иминлек кагыйдәләре үтәлми. Дивардагы штукатурлар ясаган рәсемнәре өстенә җимерелеп төшкән очраклар да булгалады", ди Нургалиева.

Гимаевның бу мәсьәләгә үз карашы бар. "Безнең дошманнар хәзер остаханәләргә кем йөргәнне, кем йөрмәгәнне тикшерә. Безнең идарә кем йөрмәгәнне болай да белә. Елына кемдер ике-өч мәртәбә генә остаханәсендә була. Алар халык рәссамнары, авырый торган рәссамнар. Алар остаханәгә килә алмаса өйләрендә булса да эшлиләр. Күргәзмәләрдә катнашалар. Шулай булгач, остаханәләрен тартып алырга ярамый бит аларның", ди Гимаев.

Нургалиева мәсьәләнең бер остаханәдә генә булмавын, ә бинаның рәссамнар берлегенә караган вакытта тулаем эштән чыккан булуын ассызыклый.

"Нигә соң алар, рәссамнар берлеге бу бинага хуҗа булган вакытта аны тәртипкә китермәгәннәр? Сез аларның берлек бүлмәсенә кереп карагыз, ул – чүплек оясы. Сентябрь аеннан бирле ишек алдында өелгән чүпне түктек, берлекнең ниндидер иске машиналарын, мотоциклларны чыгардык. Хәзер исә бу кешеләр без нәрсәдер эшли алабыз дип белдерә. Алар мөлкәтне карап, аңа хуҗа була ала торган кешеләр түгел. Безгә бина тапшырылгач та рәссамнар берлеге саклагычлары ишеген ачып карасак, ниндидер аяк киемнәренә, шешәләргә, идәндә аунап яткан рәсемнәргә тап булдык. Түбәсеннән су ага иде. Анда кайда рәсемнәр, кайда чүп икәнне дә аерып алып булмады. Без 19 КамАЗ машинасы чүп түктек", ди Нургалиева.

Нургалиева сүзләренчә, әле күптән түгел Франция илчесенең җәмәгате Казанга килгән. Күргәзмәдә Фәридә Хәсьянова ясаган рәсемнәргә гашыйк булып, икенче көнне бөтен эшләрен ташлап остаханәсен карарга теләк белдергән. "Фәридәнең котлары очты, ул вакытта безнең 19 бәдрәфнең берсе дә эшләми иде. Хәзер без үз көчебез белән бер бәдрәфне чак-чак төзекләндереп бетереп киләбез”, ди Нургалиева.

Зөфәр Гимаев Азатлыкның “Әгәр бинаны кире сезгә кайтарсалар аны ничек карап торыр идегез, бинаның киләчәген ничек күрәсегез килә?” дигән соравына “Безне язучылар берлеге идарәсенә бирсәләр, рәссамнар үлеп бетмәде бит әле. Безнең потенциал бар әле. Яшьләр дә, урта буын да бар. Без заказлар табып ничектер эшләр идек", диде.

Аның сүзләренчә, берлекнең элекке җитәкчелеге үз кесәсе турында гына кайгыртып бинаны әнә шундый хәлгә төшергән.  


Наил АЛАН

в„– | 19.04.2013

25 апрельдә “Бердәмлек”кә 23 яшь тула

$
0
0
20.04.2013 Матбугат
25 апрельдә “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күрүгә 23 ел тула. Бүген аның 1196нчы саны сезнең кулыгызга килеп керәчәк. Ә милли басмабызны барлыгы 3750 кеше өенә яздырып алдыра. Әгәр “Бердәмлек”нең һәр санын гаиләдә уртача өч кеше генә укыса да, безнең 11 меңнән артыграк даими укучыбыз бар дигән сүз.

Төбәгебездә нәшер ителүче башка татар милли һәм дини басмаларның тиражлары белән чагыштырганда бу бик күп. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге "Ислам-Нур" газетасын 262 кеше генә өенә яздырып алдыра. "Бердәмлек" укучылары саны буенча хәтта кайбер рус газеталары белән дә ярыша ала.

Туган көнебездә бу хакта мактанырга кирәкмидер дә, бәлки. Тик кайбер килеп туган хәлләр сәбәпле бу турыда әйтмичә мөмкин түгел. Безгә килеп ирешелгән хәбәрләрдән билгеле булганча, “Ислам-Нур” газетасы шушы көннәрдә исемен яңадан “Сәлам”гә үзгәртеп, яңа оештыручылар белән нәшер ителә башлаячак икән. Аның элеккеге хуҗалары - Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм Самара Җәмигъ мәчете дини җәмгыятенә Самара өлкә региональ татар милли-мәдәни автономиясе дә өстәлгән. Дөрес, әлегә басма массакүләм мәгълүмат чарасы буларак кына теркәлү үткән, ә аның киләчәктә юридик зат булырмы, юкмы икәнлеге әлегә билгесез. Ике дини һәм дөньяви бу оешманың бер-берсе белән ничек уртак эш алып барырга уйлауларына төшенү кыен. Бу үзләрен татар милли хәрәкәтенең лидерлары итеп санаучы кайберәүләрнең амбицияләрен, тәкәбберлекләрен күрсәтү өчен эшләнгән чираттагы афералары - хәйләле эшләре генә түгелме икән дип уйлап та куясың. Бүген алар зур хезмәт хаклары вәгъдә итеп, “Бердәмлек”нең кайбер журналистларын үзләренә эшкә димләү белән дә шөгыльләнәләр. Янәсе яңа газетага өлкә хөкүмәте бюджетыннан зур күләмдә субсидияләр бүлеп биреләчәк.

“Бердәмлек” исә әлегә хезмәткәрләренә зур акчалар түли алмый шул. Өлкә бюджетыннан да мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүебез өчен акчаны шулай ук үлчәп һәм санап кына бирәләр.

Ярый әле безне үз итүче, яратучы укучыларыбыз - сез бар. “Бердәмлек” башлыча сездән подпискага, котлаулар, игъланнардан җыелган акчаларга яши. Киләчәктә газетабызны тагын да кызыклырак, файдалырак итә алсак, сез аны өйләрегезгә тагын да күбрәк яздырып алырсыз дип өметләнәбез. Әнә ташламалы бәяләргә язылу кампаниясе барышында гына да “Бердәмлек”кә 2013 елның икенче яртысына 900гә якын кеше язылган инде. Бүгенге көндә дә милли басмабызга язылу дәвам итә.

Без яңа “Сәлам” газетасына, әлбәттә, уңышлар гына телибез. Аллаһының һәркемгә, әгәр күңелең дөреслектә булса, рәхмәте киң. Бәлки, кем белә бит, “Сәлам”нең дә безнең “Бердәмлек”неке кебек үк укучылары күп булыр. Ә Аллаһы Тәгалә кыенлыкларны безгә сынау өчен бирә торгандыр. Барысы да аның кулында бит, мөфтинекендә дә, депутатныкында да, зур түрәнекендә дә түгел. Димәк, барысы да Аллаһы кушканча булачак. Ә без - бәндәләрне котыртучы “Иблис” барыбер җиңеләчәк!

“Бердәмлегебез”нең туган көне белән барыгызны да чын күңелебездән тәбриклибез, исәнлек-саулык, зур уңышлар, бәхет, шатлык телибез. Бердәм булыйк, бергә булыйк, дуслар!
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

в„–17 | 20.04.2013

Байбулат Батулла: Көлә-көлә Мәскәүгә барыр идем! (ВИДЕО)

$
0
0
20.04.2013 Мәдәният
Казанның кино сөючеләре түземсезлек белән зур экраннарга “Сокровища О.К.” - “Кабан күле хәзинәләре” дигән нәфис фильм чыгуын көтә. Меңъеллык тарихлы башкалабызның үткәне, серле вакыйгалары һәм яшерелгән байлык хакында бәян ителәчәк проект чыннан да Татарстанның мәдәни тормышында олы вакыйга булачак, дип фаразлана.

Тулы метражлы “Кабан күле хәзинәләре” картинасының тәмамланмаган версиясен Мәскәүдә тамаша кылырга өлгергән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киноның уңышлы килеп чыкканын расларга өлгерде дә инде. “Зур кинода беренче тапкыр Казанны бөтен матурлыгы белән күрдем. Бик матур, мавыктыргыч һәм кызыклы, күләмле фильм. Үзебезнең яшь актерларыбыз Эльвира Ибраһимова, Байбулат Батуллинның искиткеч уенына гаҗәпләнеп куйдым. Алар шундый йолдызлы компаниядә дә югалып калмаганнар”, - диде Президент.

“Интертат.ру” газетасының бүгенге кунагы - Байбулат Батуллин белән әңгәмәбезне дә нәкъ шуннан башладык.

- Байбулат, Рөстәм Нургалиевич әйткәнчә, чыннан да Россиянең кино йолдызлары янында үзеңне ничегрәк хис иттең?

- Проектның беренче көненнән алып диярлек үземне төштәге кебек хис иттем. Шундый зур кинода төшкәнемә ышанмыйча озак йөрдем. Уң ягыма карасам - Сергей Шәкүров басып тора, сул ягыма карасам - Мария Кожевникова күлмәген төймәли. Ә инде алга таба карасам: зур-зур павильоннар, Сөембикә манарасы, Кабан күленең астында без белмәгән, ә мәскәүлеләр белгән күптәннән эзләнә торган алтын -хәзинәләребез ята. Мондый очракта нинди хисләр булсын инде, тылсымлы дөньяга эләккән шикелле булды. Төштәге сыман хис кичерү шул данлыклы артистлар янында азрак каушап калу халәтеннәндер дә инде ул. Бүгенге көнгә кадәр әле кинода төшкәнемә ышанып бетә алмыйм. Киноның зур экраннарга чыгачагына да ничектер ышанып бетеп булмый, чөнки моңарчы да Мәскәүлеләр белән кино төшерергә туры килгәләгәне булды. Берсе дә дөньяга чыкмады.

- Сине татар фильмнарында күргәнебез бар. Чын профессионаллардан тагын нәрсәләргә өйрәндең?

- Беренче чиратта, техник әсбапларга шаккаттым. Анда операторларның төрле эш кораллары искитмәле, гомумән, эшкә бик профессиональ карыйлар. Операторлар гына түгел, ә шофердан алып генераль продюссерга хәтле үз эшен төгәл белә. Барысы да секундлап язылган. Әгәр дә ниндидер планнан тайпылу булса, шундук профессиналь рәвештә кире үз урынына бастыралар. Актерларга зур хөрмәт, һәрбер вак-төяк әйбергә аерым бер кеше җавап бирә. Костюмнар мәсьәләсенә кагылганда төгәллек. Беренче чиратта техник яктан эш процессын ошаттым.

- Фильмда Рөстәм исемле яшүсмер образын башкарасың. Героеңның үз холкыңа якын яклары да булгандыр әле...

- Минемчә, һәрбер актер башкарган персонажында үзен күрәдер. Вәли Мәхмүтне уйнаса, Мәхмүттә Вәли кисәге буладыр, ул табигый хәл. Шуңа күрә Рөстәмдә дә Байбулат өлешләре зур. Ләкин ул Байбулатка караганда беркатлырак һәм хыялыйрак, бәхетлерәктер дә. Балигъ була башлаган гына егет ул. Әле Рөстәм үзенең кем буласын да аңлап бетерә алмый. Джеймс Бонд булырга да тели, шаярта да. Байбулат та шаярырга тели, ләкин булып чыкмый. Байбулат кайгырса да, Рөстәм аңа кайгырып тормый.

- Кабан күлендә хәзинә барлыгына ышанасыңмы, бу хактагы риваятьләрдән хәбәрдар идеңме?

- Ничек инде белмәскә, Кабан күле буеннан узып йөргәндә водолаз мәетләре күренгәли иде. Тикмәгә генә водолазлар ул тирәдә кайнашмый бит инде. Димәк нидер бар. Монда ул эш белән шөгыльләнә торган белгечләр су төбендә хәзинә барлыгын исбатладылар. Һәм, ишетүем буенча, газет язганнарга ышансак, Владимир Путиннан хәзинәне тартып чыгару өчен акча да сорыйлар икән. Ләкин бу - бик четерекле мәсьәлә.

- Кино төшерү барышында иң истә калган мизгелләр...

- Мизгелләр истә калмады, кино төшерү барышы тулаем гел күңелдә. Фильмның эчтәлеген сөйлисе килми. Тамашачының 30 апрельдән кинотеатрларга барып, үз күзләре белән күрүләрен телим. Күп сүз - юк сүз дигән кебек, фильмның премьерасын көтик.

- Байбулат, кино актеры булып китәргә дигән теләк тумадымы? Россия киноларында төшәр өчен, Голливудка китәргә?..

- Голливудтта төшәргә 12 яшемнән хыялланам мин анысы. Ләкин хыял, хыял дип кенә, чынбарлык тормыштан аерылып булмый шул. Тик шулай да, хыялланырга кирәк, менә кинода төштем бит әле. Хыяллануның нәтиҗәсе бар димәк. Аннан соң табигатем белән дә мин хыялый кеше. Әгәр дә миңа тәкъдим итсәләр алга таба да нинди дә булса кинопроектта катнашырга, шатланып, көлә-көлә Мәскәүгә барырга ризамын.

- “Кабан күле серләре” фильмы Татарстанга, Казанга дөньякүләм игътибарны арттырачак дибез. Син дә шулай уйлыйсыңмы?

- Әйе, гомумән уйлана калсаң, Казаныбызда хәйран күп мөмкинлекләр бар. Әйтик, Россиянең калган шәһәрләреннән, Мәскәү, Петербургны әйтмим, мөмкинлекләребез зур. Ул мөмкинлекләр сукырларча бер өлкәгә генә карамый, бик заманча. Теләсә кайсы яктан үзеңнең теләкләреңне чынга ашырып була. Бездә яшьләр актив. Казанны еш кына Казахстан белән бутыйлар, Казанны Россиядә түгел, дип уйлыйлар. Россиядә булса да, Алтай якларында дип беләләр. Ә инде зур экраннарга чыккач, ичмасам, шәһәребезнең географик җәһәттән кайда икәнен чамалый башларлар иде. Бусы да зур плюс. Күп кенә мәскәүлеләр Казанга килгәч, әле менә төшерү төркеме арасындагылар да, шәһәребезгә гашыйк булдылар. Мәскәүдән соң Казан аерым яклары, җылы энергетикасы белән аерылып тора, диделәр. Монда тынычрак, шул ук вакытта артык сүнгән периферия дә түгел. Җаның теләгән җиргә барып та була, ял итәргә урыннар да җитәрлек. 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 19.04.2013

Ялгызлыктан коткару йорты

$
0
0
22.04.2013 Җәмгыять
Минзәләдә байтак еллар инде картлар һәм инвалидлар йорты эшләп килә. Мондый урыннарда элек тә булган бар иде. Илдә ятимнәр өчен балалар йортлары кирәк булган кебек, картларныкына да ихтыяҗ зур. Соңгысына ул тагын да артмады микән әле?

Балалар ак кәгазь кебек гомер юлын башлаган гына, матур киләчәкне уйлый. Олыларның исә гамәл дәфтәре тулу алдында, ахыр көннәрен көтә, аларны киләчәк әллә ни кызыксындырмый да төсле, үткәндәге хатирәләр тынгы бирми. Боларның инде үкенечләре дә күбрәк. Тагын шунысы бар: һәр ике як та көчсез, язмышны үзгәртерлек хәлдә түгел, бүтәннәр ярдәменә бик тә мохтаҗ. Бу ике йортта яшәүчеләрне бер үк нәрсә берләштерә кебек: кемнедер көтеп яшәү. Сабыйлар әти-әнисенең киләсенә чын күңелдән ышанса, әби-бабайлар, үлгәнче бер мәртәбә булса да, баламны, оныкларымны, туганнарымны күрермен, дип өметләнә.

Ак мендәрләр тарихы

Ул очрашуга байтак еллар уз­ды, ләкин истәлек әледән-әле күңелдә яңара. Республиканың бер районындагы картлар йортында татар әбие белән танышкан идем. Әби бирегә килгәнче, Казандагы Яңа бистәдә әнисе бе­лән генә яшәгән. Анасын җир­ләгәч, картайган көнендә сукырайган. Иске дип йортын җимер­гәннәр, караучысы юк дип үзен бирегә китергәннәр. “Йортым тар-мар килде, ясаган мен­дәрләремә кадәр таралып бетте. Ап-ак мамыклы мендәрләр сандык өстендә өем-өем тора иде”, – дип ярсыган иде әби.

Ул чагында, яшьлегем белән, аның сүзләрен йөрәк аша үткәр­мәгәнмен. Мендәр – байлык тү­гел, дип уйлаганмындыр, мөгаен. Хәзер аңлыйм: адәм баласына өендә үз куллары белән җитеш­тергән һәрнәрсә кадерле, берсен дә югалтасы килми. Казанга кайткач, тормыш мәшәкатьләре картлар йортындагы әби-бабайларны оныттырды. Күпмедер вакыттан соң тагын шул йортка барып чыктым. Исемә төшереп, Яңа бистә әбисе янына да кердем. Исәнлә­шеп, бусагадан атлауга, таныды сукыр әби. “Кызым, килереңә ышанган идем, ишектән кеше кер­гән саен син дип көттем! Бу дөньяда бүтән көтәр кешем дә калмады бит инде”, – дип елап җи­бәрде ул. Кабат “югалган мен­дәрләр” тарихын искә алды. Әби­нең өзгәләнүен карап тору бик тә авыр иде. Учына хәер итеп акча салдым. “Тагын килермен”, – дип хушлаштым. Өченче барганда күчтәнәчкә сумкама алмалар тыктым. Тик әлеге шыксыз йортта ак яулыклы әбине таба алмадым. Ак мендәрләрен, туган нигезен, сөекле әнисен юксынган әби үлгән иде...

Җәяүләп качтым

Минзәләдәге картлар һәм инвалидлар йортына килеп кергәч тә, шул әби каршыга чыгар кебек иде. Хәер, монда да кемнәр генә юк, нинди генә язмышлы кеше­ләргә юлыкмыйсың. Мөслимә әби (өлкәннәрнең исемнәре үз­гәртелде) әйтмешли, һәр­кай­сының күргәннәрен аерым китап итеп язарлык.

– Мин бу дөньяда озак яшә­дем инде, быел туксанны тутырам. Төрле җирләрдә яшәлде. Атлый торгач, сукмагым интернатка китерде. Шулай килеп чыгар дип бер дә уйламаган идем, кызым. Тормыш борылмалы, без дигәнчә генә бармый икән, – дип сүз башлады әби.

Ул ике тапкыр кияүгә чыккан. Икесендә дә димләгәннәр. Бе­ренчесендә – хатыны, балалары үлгән, үзеннән ун яшькә олырак, тыйнак иргә, икенчесендә – бик пырдымсыз, усал кешегә... Мөс­лимә икесен дә якын итә алмый. Озак уйлап тормастан, аерыла да китә. Аерылу сәбәбен болай аңлата: “Сугыштан соңгы елларда сайланып утыру юк иде. Кем туры килде, шуңа чыктым. Шуңа күрә ярату, мәхәббәт тә булмады”. Ул елларда байтак хатын-кызның язмышына шулай языла һәм алар балалар ятимлектә үсмәсен дип сабыр итә. Мөс­лимә апа түзеп тормаган. Ирдән кайткач, борчылып утырырга бирмиләр, торф чыгару эшенә китә, колхозда төрле эшләрдә йөри, май заводына да урнашып ала. Шулай итеп, картлык килеп җиткәнен сизмичә дә кала. Олыгайган көндә ялгызым калмыйм, дип туганының улы гаиләсе бе­лән яшәргә ниятли. “Минем план буенча без бергә оешырга тиеш идек. Шуңа күрә бөтен әйберне аларга тапшырдым. Тик яшәп булмады. Энемнең хатыны китте, бөтен мал-мөлкәт таралды”, – ди Мөслимә апа. Әлбәттә, әбинең энесен дә, бүтәннәрне дә ямьсез сүзләр белән искә алып пычратасы килми. Без дә артык сораулар биреп, йөрәгенә таш атмадык. “Өйгә кайтасы килгән чаклар буламы?” – дип сорагач, Мөслимә апаның җа­вабы аптырашта калдырды. “Юк, кайтмыйм, кайтаммы соң? Миңа монда рәхәт, мин ул йорттан туеп, җәяү­ләп качтым”, – диде, авыр сулап. Чыннан да, шулай булган икән, туксанга якынлашкан әби нужалы йорттан – авылдан җәяү чыгып киткән. Картлар йортында документларын со­ңыннан соратып алганнар. “Бу йортта гына тынычлык таптым, рәхәткә чыктым. Менә күземә операция ясаттылар. Өйдә кем минем арттан йөрер иде. Якын туганнарым үл­де, сагыныр кешем юк. Әнә балалылар сагынадыр...” Ләкин сагынмыйм дисә дә, аның күзләрендә тирән сагыш иде.

Бездә 3 ай яшәсә, инде китми

– Картлар һәм инвалидлар йорты дигән исемне үзгәртеп, “Шәфкатьлелек йорты” дип атар идем, – ди әлеге йортның директоры Илсөя Хәбибуллина.

Кем белән генә сөйләшсәң дә: “Коллектив бик әйбәт. Илсөя тырыша, Илсөя барысын да көйли”, – диләр. Үз өендә дә әти-әнисен, иренең олы яшьтәге туганнарын, күрше әбисен озак еллар кадер­ләп караган Илсөя ханым мондагы өлкәннәр өчен иң якын кешегә әйләнгән. Картлар йортына Мин­зәләдән тыш, Әгерҗе, Менделеевск һәм башка районнардан гыйбрәтле язмышлы өлкәннәр җыйналган. Гомер буе сыңар канат булып яшәп, ахыр көннәрен дә ялгыз үткәрүчеләр бар. Йортлары җи­мерек, мичләре ягылмый, авырып хастаханәгә эләк­кәннәр. Аннан документ әзерләп, турыдан-туры бирегә китергән­нәр. Директор әйтүенчә, икенче төр­кем­дәгеләрнең балалары бар, тик имансызлар. Ул бала­ларның үзләрен тәрбияләргә кирәк. Ә кайберсенең баласы еракта – яшьләр кайта, олылар китә алмый. Ә кемнәрдер бала үстерүдә бөтенләй катнашмаган, чөнки яшьли ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Көтмәгәндә генә япа-ялгыз калучылар да очрый. Җайлы гына барган тормыш көннәрдән бер көнне чел­пәрәмә килә: хатыны яки ире кинәт үлеп китә, исән калганын көчле авыру аяктан ега. Карар кеше табылмагач, шушы адрес буенча шалтырата башлыйлар.

Соңгы елларда тагын бер төркем барлыкка килгән. Балалары яки туганнары карт-кар­чыкларны иртән әлеге йортка китерә, кичтән эштән кайтканда алып китә. Әби-бабай иртүк торып балалар бакчасына йөргән кебек була инде бу. Эшләре күп булу яки командировкага еш йөрү сәбәпле, ялгыз ата-ананы монда урнаштырып торучылар да булгалый. Әлеге гамәлләрен, өлкәннәр белештер­мичә өйдән чыгып китеп адашырга мөмкин, дип аңлаталар. Шуңа күрә картлар йортында акча түләп караталар. “Кеше, 3 ай бездә яшәсә, китми инде, ия­ләшә”, – ди директор.

22 ел элек ачылган йортта 15-16 ел, озаграк яшәүчеләрне дә очратасың. Бер бабай йөз дә беренче яшендә үлгән. Туган көнен зурлап уздыргач китеп барган. “Олы кешегә борчылырга ярамаган кебек, сөенергә дә ярамый. Күп кенә сугыш ветераннары май аенда үлеп китә. Чөнки хәтердә сугыш истәлекләре яңара, дулкынланалар, салып та җибәр­сә­ләр...” – ди Илсөя Илдус кызы. Бу йортка күбесе бөтен дөньяга ачулы булып, кемнедер каргап, кемгәдер рәнҗеп килеп керә икән. Йөзләре таушалган, кием­нәре пычранган, карашлары усал, кешегә шикләнеп карыйлар. Ә соңрак ияләнәләр: кә­еф­ләре күтәрелә, яулыкны да, күл­мәкне дә ешрак алмаштыра башлыйлар, йөзләренә елмаю куна.

“Килмәгән булсак, күптән аяк сузар идек: ялгызлыктан, куркудан. Олы кешегә күп кирәкмени?” – дип әйтүчеләр дә була. “Шатланып яшәсеннәр, кемгә эләккән әле мондый рәхәт тормыш. Атна саен мунча кертәбез, 4 тапкыр ашатабыз, урыннары җыешты­рылган, керләре юылган”, – ди җитәкче. Район хакимияте, депутатлар да онытып бетерми үз­ләрен. Быел хатын-кызлар көне уңаеннан Минзәлә районы башлыгы Рәсим Садыйков шалтыратып: “Ничә кызыгыз бар?” – дип кызыксынган. Күп тә үтми чәчәк бәйләмнәре, тәм-том­нар күтәреп килеп, бәйрәм белән котлап киткәннәр.

...Әйе, барысы да әйбәт, тик күңел дигәнең якын кешене тансыклый. Әнә Илсөяр ханым да, ник берсе баласы турында начар сүз әйтсен, игътибарым җитмә­гәндер, кырысрак идем шул, дип бөтен гаепне үз өс­ләренә алалар, ди. Кайберсе, балама бирермен дип, үзеннән кысып, акча җыя икән. Тик исән көе тапшырырга гына өлгерми, көтә торгач, әкрен генә сызып җан тәслим кыла...Нинди генә шартларда яшәсә дә, адәм баласы мәңгелек түгел шул.

Йомгак өчен

Картлар йортындагылар сагышланып гомер кичерсә, үз йортында үзен ялгыз хис итүче өлкәннәр дә җитәрлек. Кайберсе: “Мин мескенгә ярдәм итегез?” – дип редакциягә дә шалтырата. Кемнедер хастаханәгә салмаганнар, фатир кирәк, тик артыннан юллап йөрергә кеше юк. Күптән түгел бер районда яшәү­чедән: “Ялгызлыктан туйдым, үземә кул салам”, – дигән хат килеп төште. Бу хәлләрне ачыклый торгач, байтагының ялгыз түгел­леге, баласы булуы ачыклана. Үзенә кул салырга теләгән бабай да: “Балалар үстердек. Минем арттан йөрергә вакытлары юк, эшлиләр бит алар, пенсиягә чыгасылары бар”, – дип аңлатырга тырышты. Шөкер, сөйләшә, аңла­ша торгач, бабай начар ниятен­нән баш тартты... Без бүген эшем кешеләренә әйләндек. Уңны-сул­ны карап тор­­мыйча чабабыз. Балалар кеч­ке­нәдән өйдә ялгыз үсә, әти-әни читтә ялгыз яши. Шулай итеп, үзебезгә дә ялгызак тормыш әзерләмибез микән?.. 


Фәния АРСЛАНОВА

в„–63 | 19.04.2013

Мансур хәзрәт Батыров күз тию, сихер-бозым турында

$
0
0
22.04.2013 Дин
Көннәрдән-беркөнне кеше кинәт авырый башлый... Башта тәненә дәва эзләп табибка бара, хастаханәләрдә дәвалана, дарулар кабул итә, ләкин файдасын гына күрми...

Нинди ысуллар бар – барысын да кулланып карый чир белән тәмам җәфаланган адәм баласы, тик хәле җиңеләйми. Менә шул чакта Аллаһтан ярдәм сорап ялвара башлый ул һәм... җиңеллекне Коръән сүрәләрендә таба. Мамадыш шәһәрендәге Изге нур мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Батыровның кешеләрне сихер-бозымнан, күз тиюләрдән Коръән сүрәләре белән озак еллар дәвамында уңышлы дәвалавы хакында хәбәрдар идем. Шөкер, хәзрәт укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга ихласлык белән җавап бирде.

– Хөрмәтле Мансур хәзрәт, бүген бозым, сихер, күз тиюләр хакында күп сөйләнә. Газета битләрен ачсаң да, телевизордан да “Сөйгәнеңне кире кайтарам”, “Дошманыңа бозым җибәрәм”, “Киләчәгеңне әйтеп бирәм” дигән белдерүләр күзгә ташлана... Кемнәр соң алар, кеше язмышына кысылып, үз өстенә шундый зур җаваплылык алучылар?


– Аллаһы Тәгалә каршында иң гөнаһлы кешеләр, дияр идем. Борынгы заманнарда, шәригать буенча, бозым ясаучыларның башларын чаба торган булганнар. Андыйларны авылда яшәтмәгәннәр, күмгәндә зиратта да урын табылмаган. Җеназа да укылмаган, чөнки алар – шәйтанга хезмәт итүчеләр, шәйтанга сатылган затлар. Җеннәр, шәйтаннар сихерче кушуы буенча кешегә җен кертәләр һәм аның янына барып: “Без шуны эшләдек, моны эшләдек”, – дип хисап тоталар. Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: “Шәйтан сезнең кан тамырларыгыз аша йөри”. Бозымны шул җеннәр алып керә дә инде.

– Иманлы кешегә җен керми дисәләр дә, Пәйгамбәребезгә (сгв) дә кергән бозым...

– Беребез дә фәрештә түгел, җен адәмне сагалап кына йөри. Берәр гөнаһлы эш кылганда ул тиз генә керергә мөмкин. Ул бигрәк тә тәһарәтсез чакта һәм кеше курыккан, сөенгән вакытта да керә. Тәһарәтсез вакытта, намаз укымаганда организмның саклану көче кими, чөнки кешене саклап тора торган фәрештәләр азая. Ләкин ул намаз укыган, дин тоткан кешедә озак тора алмый. Чөнки кеше намаз укыганда җенгә авыр... Ләкин, кабатлап әйтәм, көчле җен булса, ул укыттырмый башлый, кешене иманнан биздерә.

– Бер танышыма: “Син инде үләргә тиеш булгансың, намаз укуың гына коткарган”, – дигәннәр. Намаз үлемнән алып кала аламы?

– Һәр кешенең үз тәкъдире бар. Мөселман кешесе тәкъдиргә ышана. Аллаһтан вакыт килеп җитмичә кеше үлми. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Бәндәм, әгәр дә синең әҗәлең килеп җитсә, бер минут артык, бер минут ким дә яшәмәссең”, – ди. Шулай да диннән читләшкән кешегә яшәү авыр. Аллаһы Тәгаләгә иман китереп намаз укыган кешедән шәйтан курка. Ә гомер озынлыгын Аллаһы Тәгалә генә белә.

Бер генә мисал китерәсем килә: без бит өйдән чыккан вакытта тимер ишекләр, зур йозаклар куябыз. Күзгә күренмәгән җеннәр өйгә кермәсен өчен Аллаһы Тәгалә безгә догалар белән яклавын-саклавын күрсәткән. Без өйдән чыкканда тәһарәтләнеп, догалар укып, үзебезгә саклау куеп чыксак – берни дә, беркем дә зыян китерә алмас. Ул чакта Аллаһы Тәгалә әйтер: “И-и фәрештәләрем, бу бәндә миңа юлын тапшырды, ул шушы юлдан кайтканчы бергә булыгыз, аны саклагыз”, – дияр. Менә шуңа һәрчак Аллаһка тапшырып юлга чыгарга тиешбез: “Сезнең алдыгыздан да, артыгыздан да, уң ягыгыздан да, сул ягыгыздан да, өстегездән дә, астыгыздан да сакчы фәрештәләрем бар”, – дигән Бөек Раббыбыз. Бу – медицина теле белән әйткәндә, аура (безнеңчә фәрештәләр). Үләр алдыннан ул кешене фәрештәләр ташлый.

Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: “Азан әйтелгән, намаз укылган өйдә фәрештәләр тулы булыр, ә шәйтанга урын булмас... Ә инде бозыклык булган йортта барысы да киресенчә булыр. Өстәлгә сыра куелса да, бу – шәйтан туе. Башны миңгерәткән һәр эчемлек – алкоголь.

– Мансур хәзрәт, күз тию, бозым, сихер нәрсәсе белән аерыла?


– Күз тию, бозым, зәхмәт – барысы да сихер. Күз тию кешегә сокланып карау белән керә. Һәм чыкканда да бик җиңел чыга. Ә бозым – ул кемгәдер көнләшеп, кешедә ул әйбернең булмавын теләп, аңа атап сихер ясап кертү. Коръән сүрәсе укып өшкергәндә бозым вакланып-таркалып чыга (тирләү, елау, косу, суык чыгу).

Күз тигән кешенең гел башы авырта, кәефе, хәле булмый, эче поша һәм йокысызлыктан интегә. Танышларның күз тиеп хәтта берничә баласы харап булган. Күршедә торучы бер хатын: “Ай, синең шундый булдыклы балаларың бармыни?” – дип кенә әйткән. Шуннан балалар тәгәрәп үлгәннәр...

Менә шулай, күз тию кешене үтерә дә. Шундый “каты күзле”, бездән ерак түгел генә яшәгән бер кеше бар иде. Әни ул килгәндә күз тиярдәй бөтен нәрсәне җыеп куя. Пәйгамбәребез (сгв): “Шундый кеше булса, үзен өшкерегез”, – дигән. Күрәзәчеләр җен белән эш итә. Аларны өшкерсәң алар җеннәрдән чистарыналар. Һәм шулай күрәзәлек итүче кешеләрнең өшкерелү аркасында яхшы юлга басканнары булды.

– Кеше рәнҗеше төшә диләр...


– Пәйгамбәребезнең (сгв) шундый хәдисе бар: “Берәр кеше кемгәдер рәнҗесә, каргаса – ул аны тереләй кабергә күмде”. Шуңа да кешегә рәнҗергә ярамый. Әгәр бәндә берәр кешегә рәнҗедеме, ул рәнҗеш аның авызыннан чыкты – күкләргә менә, күкләр аны кабул итми, рәнҗеш җиргә төшә, җир дә кабул итми аны, дигән Мөхәммәд (сгв). Хәзер инде – кемгә рәнҗегән, рәнҗеш шул кеше янына бара. Әгәр ул кешенең гаебе булмаса – рәнҗегәннең үзенә кайтуы мөмкин. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (сгв): “Кешегә кабер казыма, үзең төшәргә мөмкинсең”, – дигән.

Күңелегезгә бик-бик авыр вакытларда да: “Мин мөселман кешесе, һичбер вакытта да кешене рәнҗетмим”, – дияргә кирәк. Рәнҗегән очракта да: “Я Раббым, шушы бәндәнең калебләрен ислам нурлары белән нурландырып, дөрес юлга күндерсәң иде”, – дип теләргә кирәк. Чөнки фәрештәләр һәрчак әйтеп торыр: “Сиңа да шул артыгы белән булсын”. Әгәр инде: “Дөрес юлга күндер”, – дип теләсәк, фәрештәләр дә: “Сине Аллаһы Тәгалә артыгы белән нурландырсын”, – дип теләр.

– Сихердән дәвалау ысулы догалар белән генәме?


– Әйе. Чөнки Мөхәммәд (сгв) әйткән: “Аның диненә карагыз”. Әгәр ниндидер күрәзәче янына барса, алар кешене шәйтан ярдәме белән дәваларга мөмкин. Пәйгамбәребез (сгв) болай ди: “Әгәр кемдер күрәзәче янына барса, хәтта аның сүзенә ышанмаса да, Аллаһы Тәгалә аның 40 көн намазын кабул кылмас. Әгәр дә инде аның сүзенә ышанса, “Ай-һай, дөрес әйтте бит”, – дисә, кяфер булып кайтыр”. Ул бәндә яңадан иман китереп ислам динен кабул итсә генә кабаттан мөселман санала.

– Догалар белән дәвалап булмаган очраклар бармы?


– Догалар уку җиңеллек бирә. Иң мөһиме – кеше өметен өзәргә тиеш түгел. Беребез дә фәрештә түгел, әгәр Аллаһы Тәгалә безгә бер авыру биргән икән, без сабыр итәргә тиешбез. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Бәндәләргә төрле бәлаләр, авыртулар җибәреп карыйм. Әгәр алар шушы авыруга сабыр итеп, миннән генә ярдәм сорасалар, мин алар белән бергә булырмын”. Әгәр бәндәләр бер-берсенең бәхиллеген алмаса, Коръәнне күпме укысаң да, аның файдасы булмый.

– Ни өчен җен-пәриләр кешеләргә шулкадәр тискәре мөнәсәбәттә? Җеннәрнең иң зурысы – Иблис. Аллаһы Тәгалә сүз бирде: “Мин аларның күбесен җәһәнәмгә лаек итәрмен”. Ул шуның өчен көнне-төнне белмичә көрәшә.


– Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Мин җеннәрне һәм бәндәләрне яраттым бары тик үземә гыйбадәт кылыр өчен”. Җеннәрнең дә намаз укучылары, Коръән укучылары бар. Бәндәләрнең дә намаз укучылары бар. Җеннәрнең дә шәйтанга ияреп кеше үтереп йөрүчеләре бар, бәндә арасында да бар алар. Димәк, бар җен-пәриләр дә кешегә зыян китерми.

– Кешеләргә ниләр теләр идегез, Мансур хәзрәт?


– Аллаһ кушканча яшәсеннәр иде. Чөнки без бу якты дөньяга сыналу өчен яратылган. Сыналуны яхшы үтү өчен күркәм холык тәрбияләргә кирәк. Аллаһы Тәгаләнең биш баганасын үтәргә һәм җан ияләренә кешеләргә карата үзеңдә мәхәббәт тудырырга кирәк. Соңгы юлга озатканда әйтерлек булсын: “Әйбәт абый, я әйбәт апа иде, дип”. 


Фирая МИҢГАЛИЕВА

в„– | 22.04.2013

Наил Мөхәммәтов: «Аяк киеме кремыннан гомеопатик препарат ясарга җыенам»

$
0
0
22.04.2013 Медицина
Гомеопатик препаратлар турында ишеткәнем бар анысы, әмма аның ни-нәрсә икәнлеген төгәл генә күзаллый алмый идем. Шуңа да, аның турында күбрәк беләсем килеп, гомеопатия белән шөгыльләнүче Наил Касыйм улы Мөхәммәтов янына бардым. Наил Касыймович һөнәре буенча табиб-терапевт. Гомеопатия белән 1984 елдан, институтны тәмамлап, табиб булып эшли башлаганнан бирле шөгыльләнә. Отары бистәсендәге шәхси йортында яши. Үз йорты белән янәшәдә кечерәк кенә тагын бер йорт бар. Ул пациентларын шунда кабул итә икән.

Килеп керү белән күзем зур түгәрәк өстәлгә, дивардагы киштәләргә, шкафка төште.

Йа Хода, анда нинди генә нәрсә юк. Төрле-төрле ше­шәләр, агач гөмбәләре, үлән­нәр, минераль ташлар, агач ботаклары, кипкән бал кортлары... Идән сулы пластик ше­­шәләр белән тулган. Наил абый өстәл артына утырган да бер шешәдән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә нәр­сәдер бушата, берсенә ниндидер порошок сала, икенчесенә тагын нәрсәдер куша. Ул да түгел, бер хатын пакетыннан сөт белән күмәч чыгарды да аны Наил абыйга бирде. Ул исә кү­мәчнең бер кыерчыгын сулы шешәгә салды, берничә тамчы сөт тә тамызды. Аны ничек эчәр­гә кирәклеген аңлатты. Аннары тагын ниндидер су бирде. Шуның тугыздан бер өлешен литр ярымлы суга кушып, көненә биш тапкыр берәр капкач (шешә капкачы турында сүз бара) эчәргә кушты.

Пациенты чыгып киткәч, ниһаять, мин дә үземне кызыксындырган сорауны бирдем:

– Наил абый, өстәлдәге менә бу әйберләрне сез гомеопатик препаратлар әзер­ләү өчен кулланасызмы?


– Әйе, өстәлдә нәрсә күрәсең – барысы да чимал булып тора.

– Димәк, алардан әзер­ләнгән препарат белән дәвалану гомеопатия дип атала?


– Юк, гомеопатия ул, кыскача гына итеп әйткәндә, микродозалар белән дәвалау. Болардан ясалган гомеопатик препаратның уннан берен алып, бер сулы шешәгә салам. Бу сулы шешәнең уннан бер өлешен алып, икенче бер сулы шешәгә бушатам. Аннары шушы шешәнең уннан бер өлешен өченче шешәгә кушам, тагын шулай эшлим... Миллионнан бер өлеш булып чыга инде ул. Һәм кешеләрне шуның белән дәвалыйм. Монда төп рольне доза уйный. Әбугалисина да бит үз вакытында, доза агуны – даруга, ә даруны агуга әйләндерергә мөмкин, дип әйткән.

– Тизрәк дәваланам дип учлап-учлап дару эчүебездән файда юк алайса?


– Әйе. Мисал өчен, грипп белән авырганда күп итеп суган, сарымсак, лимон ашыйбыз. Ә организмга аның кечкенә генә бер дозасы да җитә. Мин исә андый вакытта литр ярым суга өч тамчы суган согы тамызып эчәргә кушам. Аны да берьюлы күп итеп түгел, ә ярты сәгать саен ярты капкачтан азрак микъдарда эчәргә кирәк. Сәламәт­ләнгәнче шулай эчәсең. Сынап кара, грипп тиз һәм җиңел формада узачак. Салкын тиеп авырганда бөер өсте бизләрендә С витамины югала. Шуның өчен даруханәдән С витаминын алып эчәргә тәкъ­дим итәм.

– Сез пациентыгызга сөт белән күмәч кыйпылчыгына салынган су бирдегез, бу да дәвалау ысулымы?


– Әйе. Моның турында мин бер чыганактан укыган идем. Авырулардан йөкле вакытларында нәрсә ашарга теләүләре яки әниләренең нәрсә ашыйсы килгәне белән кызыксынам. Әлеге хатын йөкле вакытында сөт белән күмәч ашарга яраткан. Йөкле вакытта хатын-кызның нәзберек урыннары үзен сиздерә башлый. Һәм аның теге яки бу нәрсәне ашыйсы килә. Шулардан гомеопатик препарат ясап дәвалану да нәтиҗәсен бирә. Әле бер хатын аяк киеме кремы алып килде. Йөкле вакытта шуны ашыйсы килгән. Аңардан да берәр препарат ясап карарга уйлап торам әле.

– Ниндидер бер авырудан бет ашап дәваланганнар, дип ишеткәнем бар. Препаратлар ясаганда таракан-бөҗәкләр кулланып караганыгыз булмадымы?


– Борынгы әрмән халык медицинасыннан мин тараканнар белән дәвалану турында укыган идем. Һәм шуны бер тапкыр кулланып карадым. Файдасы тиде, әлбәттә, ләкин мондый препарат ясап, пациентларымны куркытасым килми. Бер хатын килгән иде. Йөрерлек тә хәле юк. Нәрсә генә эчеп карамадым, алга китеш юк, ди. Ул гламоунефриттан җәфалана иде. Мин аңа тараканнан препарат ясадым, ләкин нәрсәдән ясаганымны әйтмәдем. Берничә ай шуны эчкәннән соң, хәле рәтләнде. Соңгы килүендә, сез мине нәрсә эчереп аякка бастыра алдыгыз, әйтегез инде, дигәч, тараканнарны күр­сәттем. Шуны күрүе булды, нык итеп басып, зур-зур адымнар белән чыгып та йөгерде. Мин исә, менә шулар сине торып чыгып чабарлык хәлгә китерде бит инде, дип артыннан елмаеп калдым.

– Гомеопатия нинди авырулар вакытында кулланыла?


– Операция таләп ителмәгән бөтен авырудан да.

– Гомеопатик препаратларның бернинди дә куркынычы юк дип әй­тергә буламы?


– Андый фикер бар, әмма күпьеллык тәҗри­бәмнән чыгып әйтә алам: бу һәрвакытта да шулай дип әйтеп булмый. 90 процент кына куркыныч түгел дияр идем. Шуны да искәртәсем килә: гомеопатик препарат дөрес итеп сайланган вакытта гына нәтиҗә бирә. Һәм иң мөһиме – нинди генә авыру булмасын, иң беренче чиратта ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Намазга басу ул ярты проблемаңнан котылу дигән сүз. 


Дилбәр ГАРИФ

в„– |

Миләүшә Айтуганова: “ТНВ” – телейолдызлар фабрикасы”

$
0
0
22.04.2013 Җәмгыять
Миләүшә Айтуганова – “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары – генераль продюсер. Татар телевидениесенең әйдәп баручы лидеры, каналдагы бөтен татар телепроектларының “әнисе”. Ул – тапшыруны идеясеннән алып эфирга чыкканчыга кадәр “җитәкләп” бара торган кеше. Дистәләгән журналистның остазы, хезмәттәшләренә – идея чыганагы, үз хезмәтенә гаять дәрәҗәдә бирелгән кеше. Безнең әңгәмәбез дә хезмәткә тугрылык, татар телевидениесенең үсеше һәм кадрлар әзерләү турында.

– Миләүшә Ләбибовна, сез баш-аягыгыз белән иҗат кешесе. Ә җитәкче кәнәфие, җи­тәкчелек роле кешене барыбер ниндидер кысаларга кер­тә. Иҗат белән җитәкчелекне бергә алып бару кыен түгелме?

– Юк, киресенчә, минем эштә алар бер-берсенә ярдәм итә. Иҗат коллективында җитәкче – “портфельле” җитәкче түгел ул. Миңа “иҗат процессы белән ида­рә итүче” дигән сүз күбрәк туры килә. Иҗат проектының төп уңы­шы – әйбәт команда. Һәр тап­шы­руның авторы, алып баручысы, режиссеры, тавыш режиссеры, монтажлаучысы – әллә кемнәр бар. Командада һәркем юрганны үз ягына тартса, син – җитәкче, мин – башкаручы, дип рольләр бү­лешә башласа, берни дә килеп чыкмаячак. Ә инде командада һәркем үз урынын белеп эшли икән, димәк, мин үз вазыйфаларымны үтим.

– Каналның генераль про­дюсерының төп вазыйфасы нинди – “телейолдызлар” әзер­ләүме, әллә югары рейтинглы тапшырулармы?


– Һәр тапшыруны идеясеннән башлап эфирга алып килеп җит­керү – продюсер эше. Техник мөмкинлекләрне дөрес куллану, студиядә яздыру вакытларын бү­лү, монтаж бүлмәләре эшен оештыру – монысы да минем вазыйфа. Һәм, әлбәттә инде, сез әйткән “йолдызлар” әзерләү эше дә – продюсер җилкәсендә. Проект­ны рейтинглы итүнең бер юлы – дөрес алып баручылар сайлау бит инде. Узган сезонда бездә ике тапшыру ачылды: “Башваткыч” һәм “Аулак өй”. “Башват­кыч”ка Җәвит Шакировны чакырдык, ә “Аулак өй”гә исә үзебез тәрбияләгән кадрларны куйдык.

“Телейолдызлар” – бу сүз­не әлеге очракта уңай мәгънә­дә кулланам – әзерләү бик җитди эш. Читтән караучыга гына ул чыктың да сөйләдең кебек тоела.Татар телендә камил сөйләшә белгән һәм алып баручыга кирәк­ле сыйфатларга ия булган кеше­ләрне табу бик кыен. Яхшы алып баручы бит сүзгә дә оста, эруди­ция-белемле дә, аралашу сәләте­нә дә ия. Шуның өстенә аның тышкы кыяфәте дә җәлеп итәрлек булырга тиеш. Ә бу барлык сый­фатларның бер кешедә туплануы бик сирәк. Ел саен алып баручыларга кастинг уздырабыз. Шул кастингта катнашкан 1000 кеше арасыннан 1 алып баручы сайлап алсак – бу инде безнең өчен зур табыш.

– Бүген ”ТНВ”да эшләүче­ләр арасында татар телевиде­ние­сендә үз йөзен булдырган, инде яшьләргә үрнәк итеп куярлык алып баручылар бармы?

– Бар. Каналда иҗат өлкә­сен­дә 380 кеше эшли. Моңа алып баручылар, журналистлар гына түгел, операторлар да, режиссерлар да, ассистентлар да, студия хезмәткәрләре дә керә. Әле яңарак кына без хезмәткәрләр арасында аттестация уздырдык. Шунда 380 кешенең 60 проценты канал ачылган көннән эшләгәне ачыкланды. Бу – 10 ел буена туп­ланган ныклы нигез. Әйтик, “Хә­бәрләр”дә – Данил Гыйниятов, сәяси тапшырулар редакциясе җитәкчесе Рамил Гарипов, “Халкым минем” тапшыруы алып баручысы, “Татарлар” (”ТНВ-Пла­не­та”) тапшыруы корреспонденты – Ләйсәнә Садретдинова, режиссерлар Дания Гыйльманова, Әл­фия Мәһдиева, музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе Зөлфия Асадуллина, фонд белән эшләүче Рамилә апа Әхмәтҗа­нова, “Яшь ТНВ” җитәкчесе Рами­лә Сәхабетдинова, иртәнге тапшырулар директоры Леонард Дәүләтшин... Саный китсәң, шактый алар, һәр редакция үзе бер мәктәп кебек.

”ТНВ-Планета” каналы ачылгач, без кыска гына вакыт эчендә “Татарлар” тапшыруын һәр көн­не эфирга чыга торган итеп эшли алдык. Мин моны шул унъеллык эш тәҗрибәсе нәтиҗәсе дип уйлыйм. Тапшыру редакциясендә гел яшьләр генә, бердәнбер зур тәҗрибәле журналист Ләйсәнә Садретдинова, әмма ул да яшь­ләр белән яшьләрчә эшли. Ә ре­дакциянең һәр журналисты, яшь булуга карамастан, инде үзе ос­таз булырлык. “ТНВ-Планета”да­гы “Татарлар”, гомумән, үзгә тапшыру ул. Аны редакция коллективы үзе ничек дөрес дип саный, шулай эшли, кемне кунакка чакырасы килсә, шуны чакыра. Әл­бәттә, темаларны бергәләп сайлыйбыз, тик безнең яктан аларга бер басым да юк. Әлеге тапшыру бөтен дөньяга яшь татар миллә­тен, аның ничек уйлавын, тормышны ничек күрүен, фикерлә­вен күрсәтергә тиеш.

– Ә сез кырыс продюсермы? Матбугатта эшләүче журналистлар белән чагыштырганда телевидение журналистлары тизрәк таныла, “йол­дыз”га әйләнә. Алар белән идарә итү авырмы?

– Мин, гомумән, кырыс кеше. Ләкин начарны яхшыдан аера белү мөһим. Турыдан-туры әйтә алу – үзе бер батырлык. Еллар буе бергә эшләгән кешеләр якыная, дуслаша. Дусмы син, дус түгелме, бергә чәй эчәсез, кунакка йөрисезме, синең бу эшең начар килеп чыккан яки менә монысы бик уңышлы, дип әйтә белергә кирәк.

Радиода эшләгәндә BBC корпорациясе үткәргән махсус мас­тер-классларда катнаштым. Безне анда “йолдызлар” белән эш­ләргә өйрәттеләр. “Йолдызлык” – чир бит ул, кеше үзе аны күп очракта сизми дә. Дөрес әйтәсез, башка мәгълүмат чараларына караганда, бу авыру телевидение хезмәткәрләре арасында күбрәк очрый. Тик без андый сыйфатлар күренгән кешене эфирда озак тотмыйбыз, чөнки ул чир кешене үсүдән туктата. Мине урамда таныйлар, дип кенә үзеңне “йолдыз” дип атау – ул кешене профессиональ яктан үсүдән туктата торган иллюзия генә. Чын йолдыз һәрвакыт үз өстендә эшләргә тиеш.

Бездә гел эфирда гына эшләү­че кешеләр аз. Журналистларыбыз күп функцияләрне башкара: текстларны да язалар, төшерү про­цессында да катнашалар, монтажлыйлар да. Алар шундый шартларга куелган, эфирда әзер текстны гына укып утырмыйлар, эш барышында башка һөнәрләр­гә дә өйрәнәләр, үз белемнәрен арттыралар. Шуңа бу чир белән көрәшүе җиңелрәк.

Әйе, “йолдызлану”ның журналистлар өчен начар тәмамлан­ган очраклары да булды, ләкин ул кешеләр үз ялгышларын аңлап эштән тыныч кына киттеләр.

– Бүген сезне, болай эшләр­гә кирәк, тегеләй эшләргә ки­рәк, дип өйрәтүчеләр артып китте. Тәнкыйть сүзләрен ничек кабул итәсез?

– Андыйларга сүзем бер: килеп эшләп карагыз, дим. Имеш, без федераль дәрәҗәдәге “Россия 1”, “1 канал”лардагы кебек ток-шоулар әзерли алмыйбыз, Татарстан хәтле Татарстанда шуны башкарып чыгарлык кеше юк, диләр. Бездә андый тапшырулар­ның ни өчен юк икәнлеген аңлау өчен ситуацияне эчтән белергә кирәк. Андый проектлар өчен, иң мөһиме, техник мөмкинлекләре­без юк. Бүген бер студиядә ике каналга 50 проект эшлибез. Студиянең тәүлек дәвамында бер минутка да ябылганы юк. Чагыштыру өчен Башкортстан телевидениесен генә алыйк: алар 5 сту­диядә төшерә. Федераль каналлардагы тапшыруларның де­корацияләре сүтелми дә. Ә без аларны көненә берничә тапкыр сүтеп җыябыз. Әлбәттә, без ки­ләчәктә телевидениенең үз йорты булыр һәм бу проблемалар хәл ителер дип ышанабыз.

– Әлеге техник проблемалар хәл ителгән очракта, ул идея­ләрне иҗади яктан тормышка ашырып чыгарлык белгечләр, журналистлар бармы соң? Сез үзегез дә журналистика факультетында да, мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура факультетында да белем бирәсез, димәк, кадрлар резервын да яхшы беләсездер.

– Андый проблема бар, сүз дә юк, тик яшьләргә кул селтәмәскә кирәк. Алар арасында бик төпле­ләре бар. Бүгенге яшьләр үзгә. Безнең белән чагыштырганда те­левидениегә, иҗатка да, гомумән, тормышка да башка төрле карый алар. Хәзер бит яшьләр телевизор карамый, мин моны үз балаларымнан да чыгып әйтәм. Алар Интернетка чумган. Димәк, телевидение дә яшәрергә, аларны җәлеп итәр өчен яңа алымнар уйларга тиеш. Әйе, Интернет әле телевидениене тиз генә җиңә алмас, әмма киләчәк турында инде бүген кайгырта башларга кирәк.

Без хәзер балалар өчен ин­тернет-телевидение булдыру турында уйланабыз. Ул тәүлек буе татар телендә эшләргә тиеш. Әл­бәттә, моның өчен күп проблемаларны хәл итәргә кирәк. Үзебез­нең тапшыруларны ничек тә эшләрбез, ә менә балалар өчен мультфильмнарны, фильмнарны, документаль фильмнарны туп­лау, аларны тәрҗемә итү... Авыр гына түгел, чыгымлы да проект бу. Без “ТНВ-Планета”да татарчага тәрҗемә итеп күрсәтү өчен мультфильмнар сатып алыр­га җыенган идек, аена 2 миллион сум акча кирәк булып чыкты. Ләкин шуңа карамастан интернет-теле­видение проектын тормышка ашырып чыгу кирәк.

– Ә ”ТНВ” каналы гел җыр-бию генә күрсәтә диючеләргә ни дип җавап бирәсез?

– Бу бит инде хәзер стереотип кына. Әйе, элек эфир вакытының шактый өлешен җыр-бию алып тора иде. Хәзер инде, нигә шулай аз бирәсез, дип хатлар язалар. Бүген телевидение андый түгел.

– Миләүшә Ләбибовна, го­мумән, телевидение тапшырулары ничек төзелә? Тамашачылар фикерен тыңлыйсыз­мы, әллә, киресенчә, коллектив фи­керенә колак саласызмы яки абруйлы кешеләр кушуы буенча эшлисезме?

– Беренче чиратта, әлбәттә, тамашачы фикеренә колак салабыз. Проектыңның уңыш­лымы-түгелме икәнлеген нәкъ менә тамашачы билгели бит инде. Тикшеренүләр уздырабыз. Бер­ничә ел элек ”ТНВ-Татарстан”­ның рейтингын тикшергәч, төп тамашачы кем ул дигән сорауга җавап таптык. Аудиториябез “55+” булып чыкты. Ул вакытта без үз алдыбызга аудиторияне яшәртергә дигән максат куйдык. Соңгы тикшеренү аудиториянең яшә­рүен күрсәтте, “40+”кә күтә­релгәнбез. ”ТНВ-Планета”да әле­гә андый тикшеренү уздырганыбыз юк, аңа да чират җитәр.

– Без, сәнгать тәрбияләргә тиеш, дигән фикергә күнеккән. Ә телевидение тәрбиялиме?

– Федераль каналларны карагач, телевизион журналисти­ка­ның тамашачыга иярүен кү­рәсең. Ә журналистика иярергә түгел, ияртергә, теләсә кайсы башка сәнгать кебек тамашачыны тәр­бияләргә тиеш. Бер генә мисал. ”ТНВ-Татар­стан” эшли башлаган мәлләрдә эфирда гел эстрада җырлары гына булды. Хәзер ”ТНВ”­ның музыкаль сәя­сәте үз­гәрде. Син җырчы икән, тере тавыш белән тере музыка коралларына кушылып җырла! Без җыр­чылар­ны шулай эшләргә өйрәтә­без, архивтан ретро җыр­лар табып бирәбез, тәкъ­дим итә­без. Халык та шундый җырларны яратып кабул итә башлады. Телевидение эстраданы да үзгәртте. Фильм­нар белән дә шул. Без­нең каналда сугыш-үтереш, кан кою күренешләре юк.

Бу урында каналның тагын бер мөһим яңалыгын әйтеп үтәр­гә кирәк: без позитив телевидение дигән концепциягә күчтек. Кеше дөрес аңласын, бу бездә бар да матур, яхшы, әйбәт дигән сүз түгел. Бу – тормышның ямен күрсәтә белү. Әлбәттә, проблемасыз телевидение булмый, әмма бит аны да төрлечә күрсәтеп була. Әйтик, берәр фаҗига булган, ди. Аны мәетләр, бәрелешкән машиналар, кан аша да хәбәр итеп була, шундый очракларда кем­нең ничек ярдәм итүе аша да күрсәтергә мөмкин. Чаллыда югалган кыз баланы ничә кеше эзләгән, нинди чаралар күрелгән – күптән түгел булган фаҗигане шул юнәлешкә борып җибәрү нәкъ менә безнең мисалда башланды. Әйе, бу рейтингны күтәр­ми, тик бу кирәк. Киләчәк өчен кирәк.

– Сезгә нинди каналлар көндәшлек тудыра? Гому­мән, татар телевидениесе ту­рын­да сөйләшкәндә бу турыда сөй­ләшү урынлымы?

– Казанда көндәшлек бар. Татарстанның ярты халкы Казанда яши бит. Башкала тамаша­чысының мөмкинлеге бик зур, яшәү рәвеше дә икенчерәк. Милли идея белән яшәгән кешеләр дә алай күп түгел монда. Казанда тамашачыны җәлеп итү бик авыр. ”ТНВ”ның рейтингы, әйтик, шул ук “Эфир” белән чагыштырганда тү­бәнрәк. Ә Татарстан районнарында һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә андый проблема юк.

– Телевидение – оператив­лыкның бер мисалы булырга тиеш. Яшерен-батырын түгел, үзе­безнең республикада булган күп кенә вакыйгаларны да без башта федераль каналларда ише­тәбез. Әйтик, дөньяны тетрәт­кән “Булгария” фаҗига­се вакытында да сез: “ТНВ” җыр-бию күрсәтеп ятты”, – ди­гән шактый тәнкыйть сүзләре ишеттегез...

– Кызганыч, бу сүзләрдә хак­лык бар. Хәзер без гадәттән тыш хәлләр вакытында “Хәбәрләр”нең төрле тапшыруларны бүлеп эфирга чыгару кагыйдәләрен бул­дырдык, ул кагыйдәләр документ рәвешендә расланган. Без хәзер нинди очракта ничек эш­ләргә кирәклеген беләбез.

Ә федераль каналларга кил­гәндә... Кайвакыт республикада уза торган федераль чараларны яктыртканда федераль үзәктән кил­гән матбугат хезмәтләре тө­бәк­ләрдәге каналларга тиешле игътибар бирми. Хәбәрне беренче чыгару, өстенлек федераль каналларга бирелә. Күп очракта бу җирле каналлар техникасы белән үк башкарыла да. Җирле мәгълүмат чыганаклары да федераль чыганак­лар белән бер югарылыкка куелса иде ул...

Гомумән алганда, ”ТНВ”да соңгы арада позитив үзгәрешләр шактый булды. Журналистларыбыз яңа технологияләр үзләште­рә. “Синержи” дигән яңа прог­рамма, мәсәлән, алып кайткан материалны шунда ук монтажлау, эфирга чыгару мөмкинлеге бирә. Бу телевидениене бөтен­ләй икенче бас­кычка алып менә торган техник яктан алга китеш булды.

Хәзер безгә мультимедияле журналистлар кирәк. Алар радиода, телевидениедә, матбугатта һәм Интернетта берьюлы эшли алу сәләтенә ия булырга тиеш. Без шундыйларны әзерлибез.

“Рюкзак” дигән яңа техникабыз барлыкка килде. Журналист кайда гына булмасын – Чаллыдамы ул, Арчадамы, Азнакайдамы, Пензадамы – төшергән материалын тиз генә монтажлый да инде әзер материалны эш урынына җибәрә. 


Гөлнара САБИРОВА

в„–63 | 22.04.2013

Кала акыллылары авыл «дивана»ларыннан бәхетлерәкме?

$
0
0
22.04.2013 Җәмгыять
Риясызлык геннардан килмидер ул. Юктыр, юкса ул сыйфат бүгенге заманда шуның кадәр тансыкка, сирәккә әверелмәс иде. Кайда күргәнегез бар риясызлыкның үрчеп ятканын? Ертлачлык, әрсезлек, пошмаслык – анысы адым саен.

Аеруча бүгенге заман балаларына карыйсың да кайберсенең «ник тудым» булып яшәвенә имәнеп китәсең. Ата-анасы да яхшы, тәрбияле кешеләр юкса, дип тел шартлатасың. Каян килсен бүгенге балаларга рәхмәткә нидер эшләү дә, мактау бәрабәренә сөенеп йөрү? Риясызлык шуңа да еллар дәвамында кайчандыр юкка чыккан динозавр-мамонтлар кебек җуелып киләдер дә.

Кызы да, малае да...


Күптән түгел генә газетада басылган «Йөрсә йөрсен, әмма башка хатынга бирмим» дигән язмамның герое янына баргач, әлеге фикер тагын бер кат кабыргасы белән калкып чыккан иде. Герой теленнән генә ишетсәм, үстергән ике кызының шуның кадәр битараф, каткан җан булуына ышанмас идем әле, бәлки. Үз күзләрем белән әниләренә, «туйдырдың инде», дип баккан ике яшүсмерне күргәч, ул хатынкайның сүзләренә инандым – кыз бала әнигә якынрак була, диюләре һәрвакытта дөрескә чыкмый икән шул. Бүгенге балалар эгоист, артык акыллы булып үсә. Сөенергәме-көенергәме – бүген шәхси мөнәсәбәтләргә, изге булып саналган ата-ана һәм бала арасына да базар мөнәсәбәтләре үтеп керә. Ул ханымның кызларына да аталарының каядыр алып барып сыйлап кайтулары, кулларына тоттырылган акча күләме бәһалерәк. Кечкенә вакытларында аналарының йокысыз төннәре, авырган чакларында елый-елый кулларында күтәреп йөрүләре берни түгел. Китерелгән корбаннар да чүп – авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында гына түгел, балаң алдында да төкерәсе түгел икән! Син тугыз ай буе күтәреп йөргән йөрәк парәң, җан сердәшең булырга тиешле кызың авызыннан шундый сүзләр яңгырасын әле. Аллам сакласын!..

Күрсә, хатын-кыз күрә


Саклый күрсен инде Ходай Тәгалә андый афәт-балалардан. Берәү дә баласына начар тәрбия бирим дими. Бөтенебез дә ата-ана камыты кию белән шулар дип яши башлыйбыз. Тапканыбыз – балаларга, тырышканыбыз – шулар өчен. Үзебез кимәгәнне кидерергә, үзебез күрмәгәнне күрсәтергә тырышабыз. Кайвакытта нәкъ әнә шул пунктта хата җибәрмибезме икән, дип тә уйлап куйгалаган бар. «Юк» сүзен белмәгән баладан үсә дә бит инде үз-үзен генә сөяр бәндә, чын эгоист. Башта бала, аннан бала, аннан тагын бала, дип яшәгәнебезне күргән йөрәк парәләребездән ата-анасы тырышканнарны рәхмәт белән кабул итәрлек игелек ияләре үсеп җитә күрсен иде дә бит!

Иптәш кызым әйтә әле: «Ипотеканы түләп бетерергә дә, балаларның икесенә бер булса да бүлмә алып, «доля»ларын шунда чыгарып куярга кирәк, алайса үсеп җитеп, чыгып кит, бу минем мәйдан дип әйтмәсләренә гарантия юк». Шул шул – үзең үстергән балаңа да гарантия юк. Баласы гына түгел, җәмгыяте, дөньясы шундый булгач, алар гына башка төрле була алмас, дип аклансак кына.

Аннан, күрсә, шул хатын-кыз күрә инде ул. Авырлык та күбрәк әниләргә төшә, йокысыз төннәр дә – аларныкы, ачуланучы да – шул ук әни. Тавыш күтәрми, сораганын алып биреп кенә торучы әтиләр ничек начар булсын? Әнисенең күргән авырлыгын чамаламый ул бала, әтисенең бүләкләр белән күпертелгән мәхәббәте таудан да зур булып күренә.

Чөгендер басуы кирәк


Шәһәр балаларына кайвакыт анысы да җитенкерәми. Авыл баласы төсле иңе-буе күренмәгән чөгендер, бәрәңге бакчаларында эшләп үссәләр, бәлки, алар да башка камырдан әвәләнерләр иде дә бит... Түгәрәкләр, диван, телевизор, айфон-айпадлар, моданың соңгы тенденцияләрен күзәтүдән тыш авырлык күрмәгән, елга бер тапкыр каядыр ялга барып кайту традициягә әйләнгән шәһәр ялкаулары өчен каян килсен ул тырышлык, кадер белү дигән нәрсә? Ике кызының тиң уфылдап әниләре белән сөйләшүләрен күреп кайткач та, шул ук уйлар колачлап алды – и мәгънәсез дә инде бу шәһәр акыллылары! Авыл диванасы булса, әнисенең тормышын җиңеләйтү өчен тырышыр, булышыр иде инде. Башта әнине уйлау, аңа җиңеллек китерер өчен, көчең җитмәсә дә, бүрәнәнең юан башына ябышу булыр иде... Монда исә «давай»дан кала бер нәрсә дә юк, кая ул игътибар, наз, җылылык, риясызлык. Әзергә бәзер, бернинди авырлык күрми үскәннәр шундый буламы икән әллә? Ул таныш хатынкай да: «Хет бәреп үтер инде, хәзер аларны төзәтеп була торган түгел», – диде.

Үзеңне ярату... әллә яраттырумы?


Балаңны үзеңнән артык яратырга кирәкми диләр дә соң, әмма кайсыбыз шул алтын кагыйдәгә буйсынып яши ала? «Алла биргәнем» дип сөйсәк тә, бөтен нәрсәдән кадерле, иң яраткан, иң-иң итеп үстерәбез бит инде балаларны. «Алла биргәннәребез»гә Ходай Тәгалә игелек, аң, миһербанлык кына бирә күрсен, дип телисе кала. Риясызлык булмаса да, мөнәсәбәтләрдә алыпсатарлык була күрмәсен иде...  


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Сон Сомиа: "Кешегә ачу сакламыйбыз"

$
0
0
23.04.2013 Җәмгыять
Быел безнең бакчага башка милләт балалары йөри башлады. Үзләре белән аралашкач, Кореядан кил­гән кешеләр икәне аңла­шылды. Мин бу гаиләне бик күптәннән күзәтеп йөрдем. Бик ачык күңелле, мөлаем, итагатьле булгач, алар белән бик тиз дуслашып киттек. Татарстандагы тормыш, мондагы кешеләр турындагы фи­керләре дә бик кызыклы.

Еш елмайсаң – картаймыйсың

Әлеге гаилә Царицыно бистәсендә яшәп ята. Чжу Сун Мен белән Сон Сомиа карап торышка студент кебек кенә күренәләр. Иренә – 37, хатынына 32 яшь икәнленә ышан­массың да. “Беркайчан да ке­шегә ачу сакламыйбыз. Һәр­кем белән җылы мөнәсә­бәттә булырга тырышабыз. Начарлыкка да яхшылык бе­лән җавап бирәбез”, – ди Сомиа ханым.

Әлеге гаилә Көньяк Ко­рея­дан Казанга 2007 елда килгән. “Килгәч тә, ике ел рус телен өйрәндем. Мин – рәс­сам. Матур итеп картиналар ясарга яратам. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, ас­пирантурада укыйм. Шулай ук Россия Фәннәр академия­сендә дә белем алам. Буш вакытларда корея телен укытам”, – ди Сун Мен.

Хатыны Казанга килеп бер ел гына укып алган. Аннан соң бер-бер артлы ике бала алып кайткан. Казанга күчен­гәндә бер яшьлек уллары Сете булган инде. “Ике баламны бире­дә табарга туры килде. Ул вакытта кызык хәлләргә калып беттем. Бездә медицина яр­дәме – тулаем шәхси кулларда. Аз гына акчаңны түлисең дә, сиңа хезмәт күр­сәтәләр. Туган илемдә улымны тапканда кендеген ки­сәргә әтисен керттеләр. 30 минут узгач, бөтен гаиләбез белән бер бүлмәдә яттык. Шәфкать туташлары шулка­дәр игътибарлы – юындыралар, баланы карыйлар. Син рәхәтләнеп ял итәсең. Казанда да шулай дип торам. Юк, нинди ул?! Бала таба башлагач, сине сүгеп бе­терә­ләр. Янәсе, әллә нинди ярамаган эш эшлисең. Аннан соң ял итеп яту да юк. Тиз генә торып үз-үзеңне көйли баш­лыйсың. Баланы да еш ки­те­рәләр. Өчен­­чесен алып кайтканда мондагы тәртипне азмы-күпме чамалый идем, шуңа күрә барысына да әзер булдым”,– ди Сомиа.

Сездә кеше ял итә алмый


“Читтән килгән кешегә төрлечә караш бар, – ди Чжулар. – Әмма мондагы кешеләр күп эшли, аз акча ала. Бездә киресенчә. Сездә тормыш тын­гысыз. Гаилә дустыбыз Алисә Шәмсетдинова гел ярдәм итеп тора. Бакчага балаларны урнаштырырга ярдәм итте.

Бакча тәрбиячеләре балаларны мактап бетерә алмый. “Сетега математиканы бер генә аңлаттык. Хәзер барысын да бер ялгышсыз эшли. Бик башлы балалар. Әти-әниләре исә һәрвакыт рәхмәт әйтеп кенә торалар”, – ди тәрбияче Нурзия Билалова. “Алдан бер бакчага йөреп алган идек. Анда улымны: ”Син – кытай!” – дип үчекли торган булганнар. Шу­ңа да бик теләп йөрмәде. Биредә исә төрле түгәрәкләр­гә йөри. Татарча өйрәнеп ки­лә”, – ди Сомиа. – Мин баламны көнозын караган тәр­бия­че­ләргә рәхмәтле генә. Бер­­вакыт улым егылган. Битендә күгәргән җире бар. Тәрбияче яныма килеп гафу үтенде. Мин, борчылмагыз, өй­гә кайткач, дарулар сөр­термен, дидем. Шунда бер ханым: “Нигә бакча мөдиренә кермисең? Тәрбияче өстен­нән шикаять яз”, – диде. Алай зарлану дө­рес түгел дип уйлыйм”.

Бергәләшеп яшибез


Казанда кореялылар бер-берсенең хәлен белеп, тату яшиләр. ”Бер-беребезне беркайчан да авырлыклар алдында калдырмыйбыз. Әлеге яши торган йортыбызны да Кореядан килгән якташыбыз сатып алган, безгә биреп тора. Торган өчен бик аз акча түлибез. Кичләрен бергә җы­елабыз. Өйнең бер ягында сыйныф та оештырдык. Атнага бер көн туган тел дәресләре уздырабыз. Минем бик тә татар телен өйрәнәсем килә. Тик әлегә барып чыкмый. Киләчәктә, һичшиксез, өй­рәнәчәкмен”, – ди Сомиа. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА

в„–65 | 23.04.2013

«Күзләре бар да, башлары юк...»

$
0
0
23.04.2013 Җәмгыять
Татарда өйләнүче, гаилә коручы яшьләрне «башлы-күзле» булды диләр. Әйтергә кирәк, бүгенге яшьләр күпне күрәләр. Егетләр матур күзләрне, зифа сыннарны, озын аякларны күздән ычкындырмыйлар. Кызлар да егетләр кигән затлы кәчтүмнәрнең, утырып йөргән иномаркаларының бәясен тиз төсмерлиләр. Бер авылда балаларына никах укыткан әтидән күршесе: «Нәрсә, күрше, балаларыңны башлы-күзле иттеңме инде?» – дип сорый икән. Әти кеше, авыр сулап: «Күзләре бар да, но башлары юк инде...» – дип җавап биргән.

Чыннан да, күпчелек яшьләребез, үзләренә тормыш иптәшен сайлаганда, күзләре күргәнгә куанып, башкайларын эшләтергә өлгерәләрме икән? Еш кына мәчеткә никах укыту нияте белән яшь парларыбыз мөрәҗәгать итәләр. Берсеннән-берсе чибәр, зәвык белән киенгәннәр, кыяфәтләре карап туймаслык. Әмма матур кыяфәт кенә җитми. Шул яшьләргә бераз сораулар биреп карыйсың: «Сез гаиләне ничек күрәсез? Гаиләдә ир-хуҗа кем ул, аның вазифалары нинди? Ә хатынның өстендә нинди бурычлар бар? Аллаһ теләсә, сез киләчәктә әти белән әни булырсыз, ата-ана булу вазифалары нәрсәдән гыйбарәт?...» Бер караганда, гадәти сораулар кебек. Әмма яшьләрнең уй-фикерләрен тыңлый башласаң, кызганыч, күбесенең гаилә тормышы турында, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында бик аз белүе ачыклана. Әлбәттә, кайбер мөнәсәбәтләр белән танышырга өлгергәннәр инде.

Әле туксанынчы елларда, мәдрәсәдә шәкерт булып йөргәндә, Төркиядән бер остаз килде. Хәзрәтебез – яшьтән үк мәдрәсәдә тәрбия алган, Коръәнне яттан белүче 18 яшьлек бер егет. Ул әле дөньяның ачысын-төчесен татымаган, Россия һавасын суламаган, лаеш шулпаларын эчмәгән. Остаз татарчаны да бик тиз үзләштерде, халык та аны яратып өлгерде. Әкренләп никахларга чакыра башладылар. Гадәттә, никахы булгач, аның исем кушуы да озак көттерми. Ләкин бездә исем кушуларның бигрәкләр дә тиз килеп җитүен аңлау аның өчен иң катлаулысы булды. Бервакыт хәзрәтебез: «Сездә яшьләр шулай җитезме соң? Әле 5-6 ай элек кенә никахларын укыган идем, бүген балаларына исем дә кушып кайттым», – дип аптырап әйтеп куйды. Шулай шул, яшьләребез гаилә нигезләрен артык белмәсәләр дә, алдан «тәҗрибә туплап» куярга өлгерәләр.

Матур күзләр, зифа сыннар никахта бик кирәк. Әмма тормыш юлына басучы яшьләргә гаилә серләрен, ир-хатын вазифаларын, кемнеңдер ире яки хатыны булуның никадәр зур җаваплылык икәнен күбрәк аңлатасы иде. Бүгенге көндә күп кенә әти-әниләр дә бу нәрсәләргә җиңел карыйлар кебек. Телефоннан гына мулла чакырталар. Алдан очрашып никах мәҗлесе, табынга нинди ризык кую, кемне кая утырту турында сорашып торуны мәшәкать саныйлар. Бервакыт мәчеттә утырганда бер апа шалтыратып, дорфа гына тавыш белән үзенең соравын бирде:

– Алло, бу мәчетме?

– Әйе, мәчет.

– Миңа мулла кирәк иде, безгә җибәрегез әле.

– Апа, гафу итегез, сез дөрес эләкмәдегез, ахры, 01 телефонына шалтыратыгыз – анда сезгә бик тиз җибәрерләр.

– Бу мәчеттер бит?

– Әйе, апа, бу мәчет һәм монда янгын командалары юк. Сезнең нинди соравыгыз бар?

– Минем кызыма никах укытып аласы иде.

– Сөбханаллаһ, апа, килегез мәчеткә, сөйләшик. Яшьләр белән күрешик. Никах бик мөһим нәрсә бит ул...

– Ярар инде, берәр бабай җибәрегез дә, укып китәр. Сәдакасын бирербез...

Әти-әнисендә шундый караш булгач, яшьләрдән нәрсә өмет итәргә? Киләчәктә, нанотехнологияләр үскән саен, никахларны интернет аша яки бөтенләй смска җибәрү белән генә укырга калмасак ярый инде...

Бүгенге җәмгыятьтә аерылышуларның коточкыч дәрәҗәдә күп булуы (урыны белән илле проценттан арта) – яшьләрне никах, гаилә әманәтенә алдан әзерли алмавыбызның бер нәтиҗәседер.

Яшьләрдәге гаилә тормышына карата булган җаваплылыкны арттыру ниятеннән, моннан берничә ел элек мәчет бабайлары белән мәхәлләбездә никах алдыннан үтелә торган махсус дәрескә килү тәртибен керттек. Әлбәттә, иң элек зарланучылар да булды. «Монда да бюрократия икән», «динне авырайтасыз» кебек сүзләрне ишетергә туры килде. Әмма, Аллаһка шөкер, әкрен генә ияләштеләр, һәр атнаның чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә (кемгә ничек уңайлы) яшь парлар мәчеткә килеп әңгәмә үтәләр. Шуннан соң гына аларның мөрәҗәгатьләрен кабул итәбез һәм никах уку өчен бабайны билгелибез. Яшьләр парлашып, кызлар башларына яулыкларын бәйләп, матур итеп мәчеткә килеп утыралар. Кайбер көнне унлап пар була. Хәзрәтләр аларга гаилә серләре турында бер сәгать чамасы нәсыйхәтләр бирәләр, никах мәҗлесенең тәртибен – кемне кайда утыртырга, ничек киендерергә, табында ниләр булырга тиеш һ.б. аңлаталар. Әңгәмә ахырында парлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетәләр.

Уйлап карагыз, бер егеткә 18 яшенә бай әтисе машина бүләк итә. Машинасы бар, ләкин йөртү хокукы юк. Ярар, әти сөендерде, ГАИ начальнигы да кайгыга салмас әле. Бара да: «Абзый, әтием машина бүләк итте, сез дә бер катыргы бирмәссезме?» – ди. Тегесе: «Энем, син башта курсларга языл, 3 ай укы. Куелган сәгатьләреңне йөр. Акчаңны түлә. Аннан соң килерсең, без синнән имтихан алырбыз. Билгең яхшы булса, правасын да бирербез...», – ди. Законы шулай һәм бу дөрес тә. Әгәр егеткә, машинасы бар дип, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтмичә, кулына права тоттырсаң, ниләр булырга мөмкин? Ярый ла бордюрга гына менеп калса... Шуңа күрә бөтенесе укый, өйрәнә, имтиханын бирә, аннан соң гына руль артына утыра. Әле шулай була торып та юлларда меңләгән кеше һәлак була.

Ватылган бордюрны алыштырырга, яньчелгән бамперны төзәтергә, буяштырып куярга була. Ләкин кемнеңдер йөрәк парәседәй, күз карасыдай 20-25 ел кадерләп үстергән кызын «бордюрга бәреп», канатларын сындырып ташлаганнан соң, аның ярасын шпаклевка һәм буяу белән генә төзәтеп булмый. Бүгенге көндә күпме 25-30 яшьлек кызларыбыз шушы хәлдә иза чигәләр. Ирсез бала үстерәләр. Кызларыбыз да фәрештә түгел инде, дияр кемдер. Бәхәссез, гадәттә гаеп атта да, тәртәдә дә булып чыга. Ләкин, нәрсә генә әйтсәк тә, гаилә хуҗасы – ир, ата кеше янына килеп, кызны ул сорый, талак-аерылышу хакын да Аллаһ аңа биргән. Димәк, беренче чиратта, ул җаваплы. Шуңа күрә Риза Фәхреддин: «Үзегез яхшы булсагыз, хатыннарыгыз фәрештә булыр», – дигән.

Элгәре заманнарда татар авылларында димче әбиләр булганнар. Тормышны күргән, бөтен авыл халкын, нәсел-ыруларны белгән абыстайлар, кемнең кемгә туры килүен чамалап, бер-берсенә пар булырдай йөрәкләрне кавыштырырга тырышканнар. Бүген исә, бездә – мәхәббәт, без бер-беребезне яратабыз, дип, әти-әни, әби-бабай фатихасын да алып тормыйча өйләнешәләр, бераздан «холыкларыбыз туры килмәде» дигән сылтау белән аерылышалар. Күп яшьләрнең хатасы шунда: миңа яшисе, минем хатыным булачак, кемне теләсәм – шуны алам, дип, алар тумас борын күкрәк кагалар. Әмма бу адымнары белән үзләренең генә түгел, бәлки бөтен нәселләренең шәҗәрәсенә үзгәрешләр кертүләрен аңлап бетермиләр. Зифа сынлы, зәңгәр күзле чибәркәйне эләктереп, аның белән тормыш корыр алдыннан кияү егетләре булачак балаларына ана сайлауларын, кызларыбыз, уңган-булган кияү күзләгәндә, булачак балаларына ата сайлауларын да уйласалар иде. Шуңа күрә өйләнү кебек җитди эшләрне җитмеш кат үлчәп, өлкәннәр белән киңәшләшеп, күзең белән карап, башың белән уйлап башкару тиеш. Бу эшкә шулай «серьезно» килүчеләр генә гаилә корып башлы да, күзле дә булырлар, Иншә Аллаһ. 


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН

в„– |

Соцпроф Метшинга Түбән Камага билет алган

$
0
0
23.04.2013 Сәясәт
24 апрель көнне Соцпроф Казан мэры Илсур Метшин эшенә канәгатьсезлек белдереп Камал театры янында митинг үткәрә.

Сәгать унбердә башланачак әлеге протест чарасы вакытында Метшинга Түбән Камага автобус билеты бүләк итәргә җыеналар. Метшин Казан җитәкчесе булганга кадәр Түбән Кама мэры булып эшләгән иде. Соцпроф әлеге протест чарасын мэрның туган көненә туры китереп үткәрә. 24 апрельдә Метшинга 44 яшь тула.

"Башта Казан җитәкчесенең җитешсезлекләренә, яшь әле ул өйрәнер, төзәлер, диделәр. Ул мэр булганнан бирле халык файдасына берни дә эшләнмәде. Канәгатьсезлегебез соңгы чиккә җитте, шуңа урамга чыгарга булдык", дип белдерде Азатлык радиосына Соцпрофның Татарстан бүлеге җитәкчесе Сергей Ромадановский.

Әлеге митингтан соң Татарстан һәм Русия президентларына мөрәҗәгатьләр җибәреләчәк. Анда Метшинны эшеннән алу төп таләп булып тора. Ромадановский сүзләренчә, бу мөрәҗәгатьтә төп ун канәгатьсезлек күрсәтеләчәк.

"Без мэрның үз вазифаларын үти алмавына протест белдерәбез. Аның Казандагы бөтен эшчәнлеге коррупция системасы булдырып, аннан акча юып ятуга гына корылган. Шуның аркасында казаннар эшләгәннәренең рәхәтен күреп тыныч итеп яши алмый. Мэрның халык белән очрашып булган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәне дә юк.

Түрәләр бәлки гражданлык җәмгыяте юк дип уйлый торгандыр. Без бар. Без эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең хокукларын яклыйбыз. Теләгебез -- шәһәр чиста һәм төзек булсын, кешеләр рәхәтләнеп эшли алсын, ә мэрия үз кесәсенә генә түгел, ә гади халык өчен эшләсен", ди Ромадановский.

Аның сүзләренчә, Метшин җитәкчелегендә Казанда коррупция схемасы булдырылганнан соң кече һәм урта бизнеска да нык кына аяк чалынган.

"Алар ваклап сату сәүдәсен, халыкка якын булган кешеләр үз иткән базарларны юкка чыгарды. Бик югары бәяләргә имин булмаган, өстәмә җиһазлар табып булмаган кытай автобуслары сатып алынды. Хәзер Казанда эшли торган күп кенә төзелеш ширкәтләре Кипрдагы офф-шорда теркәлгән. Алар монда эшләгән бөтен акчаны Кипрга озатып торалар булып чыга.

Казан белән Мәскәүдәге торак коммуналь хуҗалык эшләре өчен бәяләрне чагыштырсаң, Татарстан башкаласында югарырак килеп чыга.

Шәһәрдә ничек юллар төзелгәнен, кышын урамнарның чистартылмавын әйтеп тә торасы юк. Без спорт корылмаларын халык өчен дә төзибез, дип белдерәләр, әмма аларга гади кеше йөри алмый, чөнки зур ачалар түләргә туры килә.

Инвалидларга "Уңайлы мохит" програмы нигезендә кулайлыклар эшлибез дип әйтәләр, әмма алар үтеп булмаслык, кулай түгел, кулланучылар егыла. Без мэр эшчәнлеген уңай бәяләрлек бернәрсә дә күрмибез. Ул китәргә тиеш", ди Ромадановский.

"Чарагызга күпмеләп кеше килер дип исәплисез?" дигән сорауга Ромадановский: "Өздереп кенә әйтеп булмый, Казан шәһәрендәге кайбер бистәләрдән халык җыелып киләбез дип әйтте", диде.

Үзләренең Соцпрофны ул гади халыкның һөнәр берлекләрен үз канаты астына туплаучы, эшчеләрнең хокукларын яклаучы оешма дип белдерә, ә Татьяна Водопьянова рәислегендәге Татарстан профсоюзлар федерациясе түрәләр мәнфәгатьләрен кайгырту өчен генә эшли дип әйтә.

Соцпрофның Казан бүлеге 2009 елда эшли башлады.  


Наил АЛАН

в„– | 22.04.2013

Сатучылар хәйләли, без алданабыз

$
0
0
23.04.2013 Җәмгыять
Кибет киштәләре бүген сыйфатсыз һәм куллану вакыты чыккан продуктлар белән шыгрым тулган. Бозык товар белән бер генә тапкыр булса да алданмаган сатып алучы юктыр, мөгаен. Һәрберебезнең өйгә әчегән сөт, каймак, эремчек, искергән балык йә колбаса тотып кайтканы булгандыр.

Күпчелегебезнең кибеттә этикеткаларны яхшылап укып торырга вакыты җитми. Намуссыз кибет хезмәткәрләре исә монан оста файдалана. Әмма товарны җентекләп өйрәнгән, куллану срогын яхшылап тикшергән кеше дә сыйфатсыз товарга юлыгырга мөмкин. Сатучыларның “яткан” продукцияне яңарту хәйләләре дистәләгән бит.

Сатучыларның үз “сер”ләре


Азык-төлек кибетләрендә эшләгән кешеләр белән аралаша башласаң, чәчләрең үрә тора. Үз хезмәт хакыннан коры калмас өчен аларга әллә ниләр “кыланырга” туры килә. Барыбызга да мәгълүм булган үзенчәлекле маркетинг алымнары - срогы чыккан яки менә-менә чыга торган товарны иң алгы рәтләргә тезеп кую, руслар әйтмешли, чәчәк кенә.

Куллану срогы күптән чыккан кәнфит-печенье тартмасын ачып, аларны пакетларга тутырып, яңа этикетка сугу, сасый башлаган колбасаны яки балыкны уксус белән юып, начар исен бетерү һәм башка бик күп “сер”ләрне белгәч, бөтенләй ашамаслык буласың.

Безнең гаеп тә бар

Әлбәттә, сыйфатсыз товар сатып алуда безнең гаебебез дә бар. Еш кына без кибеттәге арзанрак товарга кызыгабыз. Юньрәк бәягә булган азык-төлеккә өстенлек биреп, күпсанлы “ акция”ләргә ышанып алданганыбызны сизми дә калабыз.

Бозылган, ашарга яраксыз товарны өйгә алып кайткач, аны кире сәүдә ноктасына илтеп бирүчеләр дә бармак белән генә санарлык бит. 1 литр сөт яки 200 грамм эремчек өчен вакытымны әрәм итеп йөрмим әле, алай кыйбат әйбер түгел бит, дип уйлыйбыз да, кул селтибез. Сатучылар моңа исәп тота да.

Үзем дә берьюлы шуңа инандым. Көннәрнең берендә эштән кайтып тиз генә аш пешерәм дип банкалы әзер “борщ” алдым. Өйгә кайтып ачсам, борынга шунда ук әчегән ис килеп бәрелде. Куллану срогы чыкмаган үзенеке. Ярый әле чегымны ташламаган идем – банкамны күтәреп яңадан кибеткә юнәлдем. Өлкән сатучы аны карады да, берсүзсез акчасын кире кайтарды. Киштәләрдә исә шундый ук дистәгә якын банкалар тезелгән. Кибет хезмәткәренең моңа игътибарын юнәлттем. “Барысы да шундый ук булмаска мөмкин”, - дип кенә җавап бирде ул. Бозык товарны кире кайтаручылар сирәк икәнне исәпкә алсак, кибетнең югалтулары да кимрәк булачак бит.

Тикшерер өчен нигез кирәк

Кибетләрнең кулланучылар алдында бик үк “чиста” булмауларын тикшерүче органнар да таный. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә ел саен сыйфатсыз товар сатып алган меңләгән кеше мөрәҗәгать итә. Ведомство үзе дә сәүдә нокталарын тикшерә. Алар мәгълүматларына караганда, азык-төлек арасында иң күп сыйфатсыз товар ит һәм сөт продукциясе арасында очрый икән.

План буенча оешмаларны 3 елга бер тапкыр гына тикшерергә мөмкин. Закон белән шулай билгеләнгән. Өстәвенә, тикшереләчәк кибетләрнеңң исемлеге идарә сайтында алдан эленеп куелырга тиеш икән. Чираттан тыш “тентү” үткәрү өчен нигез булып кулланучылардан килгән шикаять кенә санала. Шуңа да 20 сум өчен вакланып тормыйм әле дип, күзәтүче органнарга шикаять итмичә, без үзебез үк намуссыз сатучыларга безне алдарга ярдәм итәбез. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 23.04.2013

Сәхнә теле турында гына түгел…

$
0
0
23.04.2013 Мәдәният
Мин телевидениядә диктор булып эшләгәндә, күп кенә сорауларга кыскача итеп «ТВ – тормышым»; «ТВ – фикерләрем» дип җавап бирергә ярата идем. Өч дистә елдан артык диктор – алып баручы булып хезмәт иткәннән соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында эшләгәндә дә, барлык тыңлаучыларга ишетелерлек итеп, «сәхнә теле – яраткан фәнем», «сәхнә теле – минем дөньям», диясем килә. Хәер, телевидение белән сәхнә теле, кулга-кул җитәкләшеп, 70нче елларда укытучым Асия Хәсән кызы Хәйруллина мин тәмамлаган Казан театр училищесына үзенә ассистент итеп чакырган көннән алып мине озата баралар.

Инде хәзер үзем, күп еллык иҗади тормышы һәм тәҗрибәсе булган остаз сыйфатында, артист һөнәре сайлаган яшьләрдә сәхнә теленә мәхәббәт уятырга тырышам. Чөнки югары уку йортларында укытучы-практик, нинди генә иҗади юнәлештәге фәнне укытмасын, ул барыбер тәрбияви аспектны да үз эченә ала.

Л.Толстойның «Тәрбия белән белем бирү – бер-береннән аерылгысыз. Белем бирми тәрбияләп булмый, һәрбер белем – тәрбияви тәэсир итә», дигән канатлы сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмыйча актуаль яңгырый.

Шул ук вакыттан белем бирү белән бергә, укучыларның шәхси, индивидуаль төсмерләрен күреп, саклап үстерү укытучының төп бурычы булып тора. Бу җиңел дип әйтмәс идем. Биредә инде укытучы үзенең интуициясенә, тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсенә таяна. Мин һәрчак, сәхнә теле өйрәткән техник алымнар, аларның индивидуаль үзенчәлекләрен ачарга тиешлеген аңлап эшләргә тырышам.

Сәхнә теле фәне – зур, тирән дөнья. Беренче адымнарын гына атлаучы яшьләр өчен ул әле серле дә булып тоеладыр.

Шулай булмыйни. Бер яктан ул театр, сәнгатькә омтылганнарны техника алымнары белән тавыш, сулыш, дикцияләрен профессиональлек юлында тәрбияләсә, икенче яктан әдәбият, мәдәният дөньясына алып керә.

Татар әдәбиятының, драматургиясенең иң күренекле, классик әсәрләре белән эшләгәндә яшәешне, кешеләрнең психотипларын ачарга, аңларга өйрәнәбез. Гүзәл, тирән мәгънәле һәм фикерле туган телебезнең аһәңен, матурлыгын тоябыз, телебезне баетабыз, язучыларның эчке хисләрне ничек чагылдыруына игътибар итәбез.

Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, нәфис сүз өстендә эшләгәндә, яшьләрнең образлы фикерләве, рухи байлыклары арта, эчке дөньялары киңәя, хәтерләре ныгый. Кызганыч, уку культурасы бетә башлады. Театр исә – коллектив белән бердәм уку урыны. Яшермим, кайчакта мәктәп тәмамлап яңа гына укырга килгән яшьләрнең «классик шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез?» – дигән сорауга җавапсыз калуларын күргәч, шаккатасың. Шуннан инде иң башта эшне укучыларның рухи дөньяларын үстерүгә юнәлтәсең. Күренекле әдипләребез, шагыйрьләребез, театр эшлеклеләренең исемнәрен атап, аларның әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары, хезмәтләре турында сөйлисең. Әдәби әсәрләр укырга, әдипләрнең тормышы, иҗатлары белән танышырга өндисең.

Бүгенге заманның татар эстрадасы артисты үзенә тартып торган, белемле, зәвыклы шәхес булырга тиеш. Аны тыңларга килгән тамашачыда артист һәм кеше буларак кызыксыну уятырга тиеш ул. Чөнки залда абруйлы, хөрмәткә лаеклы тамашачы утыра. Сай комедияләр, мәгънәсез көлдерүләр, беркөнлек җырлар таләп итүчеләргә генә таянып булмый бит. Урталыктан биегрәк булган тамашачыга ошарга тырышырга кирәк, ә аның өчен үзеңә үсәргә, укырга һәм тагын бер мәртәбә укырга! Һәрчак үзгәрештә булган туган телеңне өйрәнү, матур әдәбият белән танышу, остазлар иҗаты белән бергә сәнгатебезгә килгән яшь көчләрне күзәтеп бару теләге культуралы кешедә гомер буе булырга тиеш.

Гомумән, минем фикеремчә, сәнгать кешесе гел эзләнүдә, мәңгелек хәрәкәттә булырга тиеш. Безнең укучыларыбызның да театр, концертларга йөреп, әдәби әсәрләр укып, дөньяга карашлары, чынбарлыкны тоюлары үзгәрә башлый. Әлбәттә инде, сәхнә теле укытучысы буларак, мин бу эчке үзгәрешләрне нәфис сүз сәнгате белән шөгыльләнгәндә ныгытырга тырышам. Әхлаклылык, рухи кануннарны бары тик югары зәвыклы сәнгать һәм әдәбият әсәрләренә таянып кына тәрбияләп була.

Сәхнә теле фәнен өйрәнгәндә, нәфис сүз өстендә эшләү, техниканы өйрәнү белән бергә комплекслы рәвештә алып барыла. Артист өчен техника – ул сәнгатьнең нигезе. Бигрәк тә бу өлкәдә укучының мөстәкыйль рәвештә күп итеп эшләве сорала. Тренинглар үткәрүне дә мин иҗади процесска тиңләр идем. Укытучының игътибары – сүзләрнең, басымнарның дөрес әйтелешенә, авазларның кирәгенчә эшләнешенә, тавыш белән, сулыш белән дөрес идарә итүгә юнәлтелсә дә, бу күнегүләр уен рәвешендә алып барыла, импровизациягә корыла, укучылар аларны эшләүдән, өйрәнүдән тәм табалар.

Сәхнә теленең беренче дәресләреннән үк, мин студентларымның бер-берсенә әдәпле, игътибарлы булып, тотнаклы мөнәсәбәтләр урнаштырып эшләүләрен күзәтәм, күмәк эшләү элементларын ничек башкаруларын күрәм. Болар барысы да сәхнә теле дәресенең нәтиҗәлелегенә ирешүдә ү:з урынын алып тора. Дәресләрдә яшьләрнең холыклары ачыла. Аларның нинди кәеф белән шөгыльләнүләрен, нинди кичерешләр, уйлар белән яшәвен бик тиз тотып аласың, аларның мөмкин кадәр тырышып, җыелып эшләү юлларын эзли башлыйсың.

Һәр очрашу, һәр дәрес синең өйрәтүче-укытучы, тәрбияләүче-педагог, нечкә психологик үзгәрешләрне тоючы җитәкче булуыңны сорый.

Мин укыта торган татар театр эстрадасы кафедрасын тәмамлап югары белем алган егетләр һәм кызлар иҗади мөмкинлекләрен төрле дәрәҗәдә үстергән сәләтле, дөньяга үз карашлары булган яшьләр. Алар бездән татар эстрадасына җырчы, конферансье яисә драма театрында хезмәт итәрлек киң профильле артистлар булып китәләр. Хәер, хезмәт дигәннән, кафедра җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, күренекле җырчы Салават Фәтхетдинов яшьләрне һәрчак «сәхнә сәләтсезләрне, булдыксызларны, ялкауларны күтәрми, сәхнәдә эшләү өчен талант белән бергә эшчән булырга кирәк», дип кисәтеп тора.

Хәзерге вакытта, Татарстан тамашачысына исемнәре яхшы таныш булган шәкертләребезнең кайберләрен искә төшерәсем килә: Айгөл Сагынбаева, Марат Фәйрушин, Ләбибә, Ильвина, Ришат Фазлыйәхмәтов; сөйләүчеләр Данир Сабиров, Данияр Хәбриев (Әбри Хәбри) һ.б.

Миңа еш кына мәктәпләрдә, гимназияләрдә укучы яшүсмерләр каршында чыгыш ясарга туры килә. Балалар нәфис сүзгә, театр сәнгатенә тартылалар, араларында бер карауда танып алырлык, сәләтләре ярылып ятканнары да байтак. Әмма балаларның күбесе чиста әдәби телдә сөйләшә белми: сөйләмнәре йә рус һәм татар сүзләреннән тезелгән җөмләләрдән тора, йә авазларны дөрес әйтмиләр. Болар барысы – игътибар булмаганлыктан, кечкенәдән авазларны дөрес әйтеп сөйләшмәүдән килә. Ә татар әдәбиятын, телен укытучылар моңа игътибар бирмиләр, йә инде мәсьәләне аңламыйлар. Тагын бер күңелгә тигәне – сүз басымын белмәүләре, аны өйрәнүгә салкын караулары. Ә бит укытучылар балалар белән бергәләп театрларга йөри, спектакльләр, телевизион тапшырулар карый, татар китаплары укый. Ә соңыннан фикер алышулар үтәме, укучылар сөйләгәндә дөрес итеп үз фикерләрен, уйларын кирәкле сүзләр табып әйтә алалармы, сүз басымнарына әһәмият бирәләрме – анысын белмим. Әмма уңай якка уйларга шикләнәм...

Татар эстрадасының киләчәк артистын тәрбияләү, һөнәри белем бирү – күпкырлы процесс. Укучыларның психофизиологик үзенчәлекләрен дә, индивидуаль сәләтләрен дә яхшы аңларга, укыта торган фәнеңне тирән сиземләргә һәм яратырга кирәк.

Гомумән, театр факультеты шәхесне сиземләү, талант очкынын кабызу, зәвык тәрбияләүгә күп тырышлык куя. Чөнки бүгенге заман эстрадасы зәвыкка ия булган, профессиональ яшьләрне көтә.
 


Эльмира ХАММАТОВА

в„–4 |

Самарада Балалар фестивале узды (ФОТО)

$
0
0
23.04.2013 Мәдәният
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган Балалар фестивале гөрләп үтте.

Урамда салкын, болытлы, яңгырлы-карлы көн... Ә Литвинов исемендәге Мәдәният сараена килеп керү белән әйтерсең лә күңелдә кояш балкый башлады, биредәге бәйрәмчә мохит шунда ук кәефне күтәреп җибәрде. Похвистнево районы Гали авылының оста гармунчысы Әсхәт Гарифуллин гармун телләренә басып, моңлы татар көйләрен чыгара-чыгара бәйрәмгә килүчеләрне каршы алып тора. Шунда ук борынга балалар бик тә яратып ашый торган попкорн исе бәрелде. Ә фестивальгә күпкә алдарак килеп җиткән кешеләр өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең аксакалы, рәссам Азат абый Надировның иҗат җимешләрен - ул ясаган искиткеч матур картиналарны карап йөриләр.

Бер-бер артлы тезелеп киткән өстәлләрдә ниләр генә юк! Менә Самараның “Skadi” автор бизәнү әйберләре кибете үзенең төрледән-төрле күз явын алырлык матур иҗат җимешләрен салып куйган, “Самара губернасы кәсебе” салонында балчыктан ясалган сувенирларны да үтеп китеп булмый, менә татар-мөселман атрибутикасы, татар дисклары, татар китаплары сатыла, Гали авылының “Хәләл” цехында җитештерелгән колбасалар, милли ризыкларыбыз тәмледән-тәмле исләр чыгарып, кызыктырып торалар. “Бердәмлек” газетасы фотохәбәрчесе Хәмзә Мортазинның фотосурәтләре күргәзмәсе янында да җанлылык. Анда тамашачылар фотоларда үзләренең таныш-белешләрен күреп хозурланалар.

Әйтергә кирәк, боларның барысы да Балалар фестивале өчен яхшы яңалык иде, чөнки элеккеге елларда халык килә иде дә концерт карап, кайтып китә иде. Фойеда бернинди бәйрәмчә мохит та хөкем сөрми, бернинди сату да, биюләр дә, уеннар да, күргәзмәләр дә оештырылмый, ягъни фестиваль ничектер сүлпән, күңелсез үтә иде.

Балалар фестивалендәге тагын бер гадәттән тыш яңалык - ул мастер-класслар. Фойеда балалар өчен Самараның “Яктылык” татар мәктәбе тарафыннан төрле төстәге бисердан сувенирлар, гади кәгазь салфеткадан матур-матур чәчәкләр ясау буенча мастер-класслар оештырылган иде. Мәктәп укытучылары Асия Сәйфетдинова һәм Наталья Гмызова җитәкчелегендә бисердан сувенирлар, салфеткадан чәчәкләр ясарга өйрәнгән “осталар” якында гына урнашкан тагын бер мастер-класста катнашырга ашыктылар. Аны Казаннан махсус кунак булып килгән “Тылсымлы куллар” журналы мөхәррире Ландыш Фазуллина оештырган иде. Биредә малайлар-кызлар пластилиннан әлеге журналның төп персонажларын – Ал калфак белән Түбәтәйне ясарга өйрәнделәр. Үз куллары белән иҗат иткән җимешләренә и шатландылар инде балалар, и шатландылар! Ак калфаклары белән Түбәтәйләре чын-чынлап тере кебек килеп чыкты ич!

Ә әлегә кадәр бер генә татар чарасында да очрамаган аквагримм Балалар фестивалендә тагын бер саф сулыш, яңалык булып, аеруча игътибарны җәлеп итте. Шуңа күрәдер инде су нигезендәге буяулардан төрле рәсемнәр ясап утыручы студент кызлар янында аеруча күп бала җыелган иде. Биредә малайлар да, кызлар да вакытлыча гына үз кыяфәтләрен, имиджларын үзгәртергә теләп, битләренә, кулларына төрле рәсемнәр ясаттылар.

Тәнәфес вакытында балалар өчен уеннар, бәйгеләр дә оештырылды. Иң кечкенәләрдән алып яшүсмерләргә кадәр малайлар-кызларның рәхәтләнеп, бер-берсен уздырырга тырышып, шатланып уйнаганнарын күрсәгез икән!

Быелгы Балалар фестивале Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең 10 еллык юбилеена багышланып үткәрелде. Әлеге җәмгыятьнең беренче җитәкчесе булып Җәмил Вәлиуллин күп еллар эшләде. Аның турында сәхнәдән:

- Җәмил абый Вәлиуллин автономиянең нигез ташын салды, аның диварларын да бастырды. Лаеклы ялга киткәндә ул үз урынына алмашка Рифкать Хуҗинны тәкъдим итте һәм ялгышмады. Соңгы вакытларда оешма бик күп уңышларга иреште. Шәһәребездә ел саен Сөмбелә бәйрәмен, Балалар фестивален үткәрүне үз өстенә алып, уңышлы башкарып килә, - дип сөйләде бәйрәмнең алып баручысы Наилә Сабирҗанова.

Бәйрәмдә чыгыш ясаган мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин әйтмешли, гореф-гадәтләребезнең күбесе дингә, кешеләрдә әхлакый сыйфатларны тәрбияләүгә кагыла. Димәк, шушы гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү белән бергә без дингә дә тартылабыз. Шуңа күрә шушындый бәйрәмнәрне оештырып уздырган кешеләр мактауга лаек.

Сәхнәгә чыгып, шәһәр автономиясен юбилее белән котлаган кешеләр дә нәкъ шундый фикер белдерделәр. Самара губерна Думасы депутаты Зөфәр Вәлитов, шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров исеменнән Дмитрий Долганов, өлкә һәм шәһәребезнең милли оешмалары җитәкчеләре юбилярны котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук автономиянең актив әгъзаларына, өлкәбездә һәм шәһәребездә татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән кешеләргә дипломнар һәм рәхмәт хатлары да бирелде.

Балалар фестиваленә Тольяттидан артист балаларны һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбен укучыларын чакырып, бәйрәмне тагын бер баскычка күтәрделәр дисәм, бер дә ялгыш булмас, чөнки ул профессиональ дәрәҗәдә үтте. Ник дисәгез, тольяттилылар да, “яктылык”лылар да бик оста артистлар бит!

Тольяттида 2012 елда үткәрелгән “Якты йолдыз” конкурсында Гран-прига ия булган Наил Исхаковның, шул ук бәйгедә беренче урын алган Диләрә Усманованың, икенче урынга лаек булган Римма Ибраһимованың сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотулары, моңлы тавышлары сокландырырлык иде. Аларның барысы да диярлек сәхнәгә татар милли киемнәрдән чыкты. Гомумән, Балалар фестивале башка күп татар чараларыннан шунысы белән аерылып тора – биредә һәрвакыт һәр артист диярлек татар милли костюмында чыгыш ясый.

Бәйрәмдә Казаннан махсус кунак буларак катнашкан “Тылсымлы куллар” мөхәррире Ландыш Фазуллинаның кызы Ләйсәнне дә өметле артистлардан дип атарга була. Рухи мәркәзебездә узган “Кояшлы бүләк” конкурсында беренче урын алган 8 яшьлек бу бала курайда өздереп татар халык көйләрен уйнап күрсәтте.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбен мин артистларны ясап чыгаручы һөнәрханә дип атар идем. Бу мәктәптә укып чыккан егетләр, кызлар арасында киләчәктә танылган җырчы яисә биюче булып китүчеләр дә булыр әле, чөнки монда аларга төпле әзерлек бирәләр.
Фестивальдә “яктылык”лылар күрсәткән биюләрнең күбесе яңа иде. Аларны биючеләр гадәттәгечә ут чыгарып, оста итеп башкардылар. Ә Алинә Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге “Сәйдәш” хорындагы балалар чыгыш ясаганда залдагы күпләр елмаеп куйды. Үзләреннән дә зуррак бантик бәйләгән кечкенә кызларга, галстук таккан җитди йөзле малайларга карап торуы гына да нинди ләззәт китерде! Ә инде аларның шундый матур итеп җырлаулары күңелне тагын да күтәрде.

“Яктылык”ның чибәр кызлары мөселман хатын-кызлары киемнәре модасын да күрсәттеләр. Ул йөрешләре, ул карашлары дисеңме - әйтерсең лә профессональ модельләр инде үзләре! Күлмәкләр, чыннан да, зур подиумнардан күрсәтерлек матур һәм стильле иде.

Балалар фестивалендә, җай табып, Самарада узган мини-футбол буенча III “Халыкара дуслык-2013” турнирында җиңү яулаган “Идел” футбол командасын да бүләкләделәр. Самараның Халыклар дуслыгы йорты директоры Дмитрий Мюльбах егетләргә кубок, ә бу команданың иганәчесе Минәхмәт Хәлиуллов һәм “Ак барс” банкы хезмәткәре Дмитрий Ермолаев яшь футболчыларга акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм ахырында Казанның К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры күрсәткән “Шүрәле online” спектакле Самара балаларына чын-чынлап язгы матур бүләк булды. Спектакль турында тәфсилле язманы укучыларыбыз киләсе саннарның берсендә укый алачаклар.

Балалар фестиваленә бу юлы гадәттән тыш бик күп халык җыелып, зал шыгрым тулы иде. Араларында балаларның күп булуы аеруча шатландырды. Шулай ук сәхнәдә чыгыш ясаучыларның да күбесе кечкенә артистлар булуы - матур күренеш. Бигрәк тә аларның милли киемнәрдән ана телендә җырлавы, дәртле итеп татар биюләрен башкаруы хозурландырды. Яңалыкларга бай әлеге бәйрәм язгы саф сулыштай кабул ителде. Фойеда да, сәхнәдә дә бик күңелле булып, чара күңелдә тирән тәэсир калдырды.



 Хөрмәтле кунакларны татлы бавырсак белән каршы алдылар.


Балалар өчен оештырылган мастер-классларны Рифкать ХУҖИН да кызыксынып күзәтте.


 Аквагримм ясыйбыз.


 Балалар уеннарда катнашты.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре. 


Миләүшә ГАЗИМОВА

в„– |

Көрәшәсе дә көрәшәсе һәм җиңәсе бар әле

$
0
0
24.04.2013 Мәдәният
Мин еш кына яшь чагында шагыйрь булырга хыялланып йөргән бер танышымның сүзләрен искә төшерәм. «Иң начары шул икән, шигырь язып кына шагыйрь булсаң, шагыйрь булып, шигырь язмасаң», – ди торган иде ул. Шагыйрьлек вазифасына шулай җитди карый иде ул.

Үзенең бу юлдан китмәве дә талантының нинди дә­рәҗәдә икәнлеген дөрес бәяли белүеннән булгандыр дип уйлыйм. Бүгенге чынбарлыгыбызда йөзәрләп саналган шагыйрьләрнең күбесенә нәкъ менә шундый аңлау җитми кебек. Темасы бар, фикере дә аңлашыла, ә шигъри сурәтләү чаралары ышандырмый, язганы ясалма, рифма өчен ярашлы сүз эзләүгә кайтып кала. Матур сүзләр табу гына шигырь тудыру түгел әле, монда авторның образлы сурәтләү сәләтенә ия булуы кирәк. Йөрәгенә шигырь уты салып яратылган җан иясе дөньяны үзенчә бер тоемлау белән кабул итә, табигатьнең һәр бизәген, кешеләрнең матур гамәлләрен шигъри сурәткә әверелдерә. Һәм укучысы күңеленә үзе дә шигырь булып керә. Аның иҗатын да бит кеше күңеле дип аталган саф чишмә сугара. Шигърият дигән тылсым дәрьясын тапкан каләм ияләрен мин бу илнең хакимнәре дип таныйм. Алар адәм баласын җирдә кеше булып яшәргә өйрәтүче мәктәп ролен дә үтиләр.

Кемнәр соң алар иҗатларына мине гашыйк иткән талант ияләре? Кемнәр миңа дөнья матурлыгын, яшәеш мәгънәсен ачтылар? Башлангыч сыйныфларда ук шигырьләрен ятлап үскән бөекләребез Тукай белән Такташ дип әйтәм. Алар безне, кулларыбыздан җитәкләп дигәндәй, шушы серле дөньяга алып керделәр. «Кәҗә белән Сарык», «Шү­рәле», «Су анасы» әкиятләре сихри урманнарда йөртте. «Тәү­фыйклы песи» шигыре, «Караборынның дусты» дигән хикәя телебезнең колакларны иркәли торган аһәңен тоярга ярдәм иттеләр, гомерлек юлдашларыбызга әверелеп, тормыш сукмакларыннан озата бардылар. «И туган тел» шигыре кечкенә чактан ук күңелебездә ана теленә мәхәббәт ялкыны дөрләтте. Табигать биргән бу байлыкны саклау юлында бүген дә якты маяк булып яши ул.

Яңа буын шагыйрьләрдән Равил Рахмани, Равил Фәй­зуллин, Зиннур Мансуров, Нур Әхмәдиев, Марат Кәбиров, Газинур Морат, хатын-кызларыбыздан Нәҗибә Сафина кебек иҗатчыларның исемнәрен дә тирән горурлану хисләре белән әйтәм. Аларны мин шигърият бакчасының мактау тактасына язып куяр идем. Тик андый такта юктыр шул. Бу очракта мактау тактасы дип халык күңелен атарга буладыр.

Әлеге авторларыбыз кешеләр күңелен нәрсә белән яуладылар соң, дигән сорауга да җавап табарга тырышып карыйк. Алар каләменнән төшкән һәр сүз, һәр юл, һәр куплет күтәрелгән теманы куәтләүгә, фикер бөтенлеген саклаучы мантыйк төгәллегенә хезмәт итәләр. Һәм аларда сурәтләү осталыгы, шигырь эчтәлеге белән органик рәвештә үрелеп, бөтен бер образны сынландыра. Шигъриятнең мәгънәсе дә, кыйммәте дә менә шунда. Шушы таләпләргә туры килгән иҗатны без шигърият дип, ә авторын шагыйрь дип атыйбыз. Шагыйрьлеккә дәгъва итәсең икән, әлеге хакыйкатьне тирән аңлап эш итү кирәктер.

Шигъриятне дә, шагыйрьләрне дә, җәмгыятькә яшәү мәгънәсен аңлату, дөнья ямен күрсәтү максатыннан, табигать үзе тудыра. Бүгенге чынбарлыгыбызда шагыйрьләрнең күпләп артуы да телебезне, милләтебезне саклау максатыннан табигать программалаштырган яшәү тәртибедер ул. Кеше акылын, кылган гамәлләрен тәртиптә тотуның ышанычлы чарасыдыр.

Соңгы елларда Россия дәүләтенең милләтләрне бетерүгә юл тотуы, барлык милләтләрдән бер милләт ясау, бөтен илдә бер генә телнең өстенлек итүенә ирешү өчен, табигать кануннарын санга сукмыйча, ачыктан-ачык һөҗүмгә күчүе – табигый мантыйкка да, юридик законнарга да сыймый торган күренеш.

Мин бик яхшы хәтерлим әле: узган гасырның 50 нче елларында Сталин булып Сталин, киләчәктә дөньяда бер тел генә булыр. Тик ул немец, француз, инглиз яки рус теле дә түгел, бөтенләй башка тел булыр, дигән «ачыш»ын ясаган иде. Россиянең бүгенге шовинист сәясәтчеләре исә аның рус теле булачагы һәм Россия халыкларының бер генә милләт булып яшәячәге турында ачыктан-ачык лаф оралар. Татар халкын идеологик көрәшебездә зур ныклык, сабырлык һәм көч сорый торган сынаулар, орышлар көтә икән әле.

Бу көрәштә дошманына каршы тора алмаган халыкны нәрсә көтә соң? Әлбәттә, җиңелү, телен, милләтен югалту кебек афәтләр көтә. Нәкъ менә Равил Рахмани шигырендәге язмыш:

Ана теле – җиде бик астында,
Иман нурын күптән оныт­кан...
Татар илен дөнья аңлый иде!
Инде тылмач кирәк оныкка...

Менә нинди аяныч нә­тиҗә. Бетү, юкка чыгу дигән язмыш! Хәер, татар дөньясында бу хәл шактый күп­тәннән күзәтелә инде. Әти-әниләр, әби-бабайларның күбесе үзләренең сөекле балалары, оныклары белән күбрәк өлкән туганыбыз телендә генә аралаша. Монда гаеп сәясәттә генә түгелдер дип уйлыйм, ә үзенең кем икәнен онытырга тырышучы татарның үзендә. Иң элек безгә үз-үзебезне җиңәргә өйрәнәсе иде. Дошман як белән алышта көрәшчеләр сафын туган телебезгә гашыйк шагыйрьләребез әйдәп барса, нәтиҗә куанычлырак булыр кебек.

Халкыбыз язмышын, милләтебез бөтенлеген, телебезне саклап калу кебек иң изге максатка фидакарьлек белән хезмәт итүчеләр арасында сәясәтче-язучыларыбыз, сәясәтче-журналистлар булуы белән горурлана алабыз. Аларның күбесе – милләтебез мәнфәгатен яклап көрәшергә сәләтле җаннар. Кулымда – күп еллар дәвамында укып барган «Мә­дәни җомга» газетасы. Аны кулга алуга, күз­ләрем иң элек Фоат Уразай алып бара торган баганага төшә. Бу сәясәт белгече дөньяда, илебездә булып торган вакыйгаларга, дәүләтара, халыкара мөнә­сәбәтләргә дөрес һәм гадел бәясен биреп баруы белән аерылып тора. Һәм моны ул беркемнән курыкмыйча, вөҗданы кушуы буенча эшли, укучыларының аңын туры юлга юнәлтә.

Милләтебез өчен җанын бирергә әзер торучыларның берсе – Фәндәс Сафиуллин. Аның ТР Дәүләт Советындагы һәм Россия Дәүләт Думасындагы ялкынлы чыгышларын халкыбыз хәзер дә онытмый әле. Аны һаман да мөкатдәс яклаучысы итеп күрә. Йөрәк сызлавын чагылдыручы тавышы да, күзләреннән тамып чыгарга торган җылылыгы да бу шәхеснең эчкерсез көрәшче икәнлеген раслый.

Хатын-кызларыбыз арасында батыр йөрәкле затлар булуы да куанычлы хәл. Шуларның берсе дип мин Фәүзия Бәйрәмованы таныйм. Җәмгыятькә татар дөньясын, тарихын күрсәтү максатыннан, илебезнең күп почмакларына сәяхәт итеп, архивларда актарынып, тарихыбызга ачыклык кертә торган документлар белән танышып, ул әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр язды. Аяусыз көрәштә чигенүләрне белми торган Фәүзия халык ышанычын һәм ихтирамын казанды. Гасырлар буена ялган тарих укытып, җәмгыять психологиясен агулап өл­гергән афәткә үзенең гадел бәясен бирде ул.

Язучылык сәләтен сәяси эшчәнлек белән берләштерү остасы буларак, халкыбыз күңеленә Туфан Миңнуллин булып кергән шәхесебез дә тарихи дөреслекне торгызуда бәя биреп бетермәслек эзен калдырды. Андый кө­рәш­челәр рәтенә язучы-сәясәтче Айдар Хәлимне, журналист-сәясәтче Рафыйк Юнысны да куяр идем. Үзәкнең көчле каршылыкларын җиңеп, референдум үткәрүгә ирешү, үзе генә дә, халкыбызның эзле казанышы иде. Татарстан халкы зур җиңү яулады, тарихи әһәмияткә ия булган референдум тарихын гәүдәләндереп, Рафыйк Юныс аналитик хезмәт язды. Әлеге хезмәт, иҗат һәм гражданлык батырлыгы булып, республикабыз тарихына уелып калды. Журналистның икенче бер иҗат батырлыгы дип «Казан утлары» журналының меңенче саны чыгу уңаеннан әзерләнгән «Сүнмәс утлар балкышы» дигән бай әдәбиятыбызның үсеш тарихын яктырткан елъязманы күрсәтергә кирәктер.

Иҗат батырлыгы дип саналырдай хезмәтләрдән Рәис Даутов белән Равил Рахмани әзерләп чыгарган «Әдипләребез» дип аталган ике томлык биобиблиографик белешмә татар әдәбияты белән кызыксынучы укучыларга тиңсез бүләк булып иреште. Сәясәтче журналист, «Шәһ­ри Казан» газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазинның публицистик мә­каләләре тупланган «Дөнья дилбегәсе кем кулында?» дигән китабы да – журналист батырлыгын раслаучы зур хезмәт. Газета битләрендә сәясәтебезгә кагылган үткен эчтәлекле мәкаләләргә даими рәвештә урын бирелүе дә баш мөхәррирнең рухи батырлыгы турында сөйләү­че, халкыбызны көрәш юлларына әйдәүче дәлил ул.

Бу изге гамәлләр милләтебез, туган телебез язмышы турында чын күңелдән кайгырта белүче һәм киләчәк буыннарның бәхетен яклап көрәшергә сәләтле шәхесләр – язучыларыбыз, әдипләребез, журналистларыбыз, сәясәтчеләребез ихтыяры белән кылына. Һәм алгарышыбызга хезмәт итә. Аларга киң катлау халык тавышы да өстәлсә, юлыбыз максатка якынаер иде.

Бүгенге чынбарлыгыбызда әдипләрнең, шагыйрьләрнең күбәюен өнәп бетермәүчеләр дә бар. Минемчә, моңа борчылырга кирәкмидер. Бу бит татар халкының бай рухлы мил­ләт булуын раслаучы күренеш. Димәк, Тукай һәм Такташлардан калган рухи мирасыбыз яши дигән сүз. Нинди кимәлдәге шигырь­ләр язылуы – бусы инде талант эше. Кемгәдер ул пот­лап бирелгән, кемгәдер мыскаллап кына эләккән. Шул кечкенә генә табигать бүләге белән дә шигърият дөньясын баетырга тырышулары өчен аларны хуплау зыян итмәстер. Изге эшкә хезмәт итүләрен бәялик, хөрмәт­лик, телебезнең, мил­лә­тебезнең рухи сакчылары булып яшәргә омтылулары өчен рәхмәт әйтик. Безгә бит кулга-кул тотынышып рус шовинизмына каршы табигать биргән хокукларыбызны яклап көрәшәсе һәм гасырлар буена дәүләт тоткан халык булуыбызны раслыйсы бар. Әйе, кө­рәшәсе дә көрәшәсе һәм җиңәсе бар әле! 


Нәсимә ӘХМӘТҖАНОВА

в„– |

Раил Садриев «Туктап, аннан-моннан ашау кафесы» ачкан (ФОТО)

$
0
0
24.04.2013 Шоу-бизнес
Буа театры җитәкчесе Раил Садриев үзенең туган авылы Толымбайда кафе ачкан (шулай ук Рафаэль Латыйповның да туган авылы ул). «Туктап, аннан-моннан ашау кафесы» дип атала ул. Бик матур ди, банкет залы 140 кешелек ди. Менә тышкы яктан фотолары:

 

 

 

 

 

 

 

Чыганак: tishek.ru


---

в„–--- | 24.04.2013

Тукай шаукымы

$
0
0
24.04.2013 Мәдәният
Апрель – безнең өчен аеруча кадерле ай. Табигать уянганда, “Тукай шаукымы” башлана. Әйе, мин аны шулай атарга булдым. Дөрес, күпләр Тукай иҗатына багышланган төрле чаралар үткәреп, әдибебезне зурлый анысы. Ә кайберәүләр ничек тә аның исемен йөрт­кән премияне алып калырга ашыга. Соңгы елларда бу, чыннан да, шаукымга әйләнде.

Арчадагы Тукай

Бу юлы Тукай эзләрен барлауны бөек шагыйребезгә иҗат дәрте биргән Арча районы Яңа Кырлай авылыннан башларга булдык. Биредә инде өч ел рәттән “Тукай укулары” уза. Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге чарада бөтен рес­публика район-авылла­рын­­­да­гы мәктәп укучылары­ның фәнни-эзләнү эшләре тикшерелде. Бу бәйге Габдулла Ту­кайның иҗатын, тормыш юлын гына колачламады. Үзем жюри төркемендә булганга, әлеге чараның “эчке кухнясы”н энә­сен­нән җебенә кадәр өйрәнер­гә туры килде. Без “Туган ягым әдибе” дип аталган номина­циядәге эшләрне тикшердек. Һәр төбәктә яшәүче үз ягының әдибе турында инша язган. Дөрес, болар арасында профессионаллар да, үзешчән язучылар да бар. Әйтик, Әлки районындагы Базарлы Матак авылы кызы Сөембикә Мурадыймова Нәби Дәүли иҗатын ти­рәнтен өйрәнгән иде. “Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”нда Нәби Дәүли исеме юк икән. Дәреслекләрдә аның иҗаты бөтенләй диярлек өйрәнелми.

Хәер, Тукаебызны да юнь­ләп белеп бетерә алмыйбыз әле. “Бервакыт композитор Риф Гатауллин Казандагы бер мәктәпкә баргач: “Габдулла Тукайны беләсезме?” – дип сораган. Берникадәр тынлык урнашканнан соң: “Тукай – сезмени?” – дигәннәр аңа”. Тукай фонды президенты Риман Гыйлем­ханов бу вакыйганы балаларга сөйләгәч, чарага җы­ел­ган укучылар рәхәтләнеп көлешеп алды. Без әдипне үз җирлегебездә артык зурламыйбыз да, белергә кирәк дип тә тапмыйбыз, күрәсең. Ә Җа­ек шәһәрендә Тукай яшәгән, эшләгән биналарның барысын да саклап калганнар икән. “Әйтик, Кытайда яшәүче татар­ларның әдибебезнең иҗатын тирәнтен белүләре шаккатырды мине”, – диде Риман Гыйлемханов.

“Тукай укулары”нда 35 районнан дүрт йөзгә якын укучы катнашкан. Сигез район исә Тукайга битарафлык күрсәткән.

Чарадан соң әдибебезнең Яңа Кырлай авылындагы музеена юл алдык. Бирегә килү­челәр ел саен ниндидер үзгә экспонат, яңалык эзли. Бу юлы укучыларны Тукайны Кырлай авылында тәрбиягә алган Сәгъдетдин Шәм­сетдин улы Са­лиховның шәҗәрәсе белән таныштырдылар. Һәркемнең игътибарын бигрәк тә музей юлы буенда гаскәр кебек тезелеп калган Тукай әкиятләренең геройлары җәлеп итә. Тик бу юлы алар җәлеп итәрлек хәлдә түгел иде. Кар эреп бетүгә, әлеге сыннар ала-кола булып калган. “Гипс сыннарның буяулары озакка бармый, – ди музей җитәкчесе Тәлгат Гомәров. – 26 апрельгә кадәр буяп, матурайтып бетерербез инде”.

Тукай дибез, аның исемен дөнья күләмендә таныткан булабыз, премияләр тапшырабыз, әмма шундый бөек шәхес иҗат иткән геройларның сыннарын берәр металлдан ясарлык мөмкинлегебез юк ми­кәнни?

Казандагы Тукай

Шагыйрь иҗатына булган шундый мөнәсәбәткә күңелем әрнеп, Казанга юл тоттым. Анда әдипне ничек кадерлибез икән? Әллә Тукайга игътибар түгәрәк юбилей уңаеннан гына артамы? Инде апрель башыннан бирле шагыйрьгә багышлап төрле чаралар үткәргән Тукай музееның хәле ничек?

– Әдипнең тууына 125 ел тулу уңаеннан, капиталь ремонтка дип 6 млн сум акча бүленеп бирелергә тиеш иде, – ди музей директоры Рәмис Аймәт. – Бу акчаны көч-хәл белән быел алдык. Түбәбездән су ага иде. Утыз елга якын ремонт әсәре күрмәгән бу би­наның эшен түбә ябудан башладык. Чөнки булган экспонатларыбыздан коры калуыбыз ихтимал иде. 4 млн ярым сум акча әнә шул эшләргә китте. Ә калган акча проект эшләренә тотыла.

Музей җитәкчесе әйтүенчә, бирегә кимендә 100 млн сум күләмендә акча кирәк булачак. Чөнки 27 ел элек төзелгән экс­позицияләргә бернинди үзгә­реш кертелмәгән. Аларны яңар­­тасы бар, гомумән, бина­ның эчке ягы төзекләндерү сорый.

Музейны авария хәлендә дип ябарга кирәктер, бәлки, дигән фикергә дә килгәннәр. Татарстан мәдәният министры бирегә килеп, бинаны карап чыккан. “Әмма Универсиадага кадәр калып торсын, аннан соң ябарбыз”, – дигән.

Бүген утыз елга якын үзгә­решсез торган экспозиция күпләрне канәгатьләндерми, билгеле. Мәктәп укучыларына бүген нанотехнологияләр бе­лән яңартылган заманча күр­гәзмәләр кирәк. Хәтерлим әле, мондый экспозицияләр төзү өчен Тукайның 120 еллыгына музей бәйге дә игълан иткән иде. Музейның ишегадында, бакчасында “Шүрәле урманы” да булачак дип хыялландылар. Әмма әлеге дә баягы барысы да акча мәрәкәсенә барып тоташты. Хәтта “Болгар” кунакха­нәсендә китап кибетләре, нәш­риятлар булган Тукай музее төзү турында да сүз кузгатканнар иде. Аның проектларын да эшләделәр. Әмма бүген хыяллар һавадагы торна хә­лен­дә эленеп калды. “Болгар номер­лары”н да сүтеп аттылар, анда Тукайга багышлап, ниндидер бүлмәләр эшләүлә­ренә никтер күңел ышанып бетми.

Музей җитәкчесе Рәмис Аймәт, шагыйрьнең тууына 125 еллык юбилеена ярдәм итә алмассызмы, дип, Казандагы утыз­лап оешмага хат язып җибәргән. Шуларның берни­чәсе генә хатка җавап биргән. Вертолет заводының генераль директоры милләте буенча кореец икән. “Чынлап та Тукай музееның хәле мөшкелме, тү­бә­сеннән су агамы?” – дип кызыксынып шалтыраткан.

Премия аша Тукайны ярату


Музейда ел саен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт пре­миясенә кандидатлар белән очрашулар үткәрелә. Газеталарга да бу шаукым, премия ыгы-зыгысы килеп керә. Кандидатлар хакында мәкаләләр языла. Менә шунда бөек ша­гыйрьгә булган мөнәсәбәтне тоеп өлгерәсең инде. “Минем турындагы язманы 15 апрельгә кадәр чыгарыгыз, югыйсә комиссия күрми кала”, – дип шалтырата берәү. Аның иҗатының премия алыр алдыннан гына күренүе нигә кирәк? Әгәр си­нең иҗатың Тукай бүләгенә лаек икән, аны комиссиядә утыручылар бик күп еллар дәва­мында күреп, танышып килгән булырга тиеш ләбаса. Әгәр инде газетада чыккан мәкалә белән генә ялтырап калырга уйлыйсың икән, димәк, синең иҗатың дәүләт бүләгенә лаек түгел.

Тукай бүләге шагыйрьләргә яки язучыларга гына тиеш дигән фикер белән дә килешеп бетеп булмый. Шушы көннәрдә әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән аралашканда: “Роберт Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Мөдәр­рис Әгъләм кебек шагыйрьләр хәзер юк инде”, – дип әйтү­че­ләрне еш ишетергә туры килә. Әгәр алар иҗатына тәңгәл килерлек әдипләребез юк икән, димәк, премияне тапшырмас­ка гына кирәк. Былтыр бит шулай эшләделәр. Сәнгать өлкә­сендә дә талантларыбыз җи­тәр­лек безнең. Әйтик, быелгы кандидатлар арасында Гөлза­да Сафиуллинаның милләте­нә куйган хезмәте шактый лабаса. Аның традициягә әверел­гән “Сөембикә варислары” фестивале генә ни тора! Шулай ук Россия һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллинаны да Тукай премиясенә лаек дип беләм.

Дөрес, үз вазыйфасыннан файдаланып, премия алучылар очрагач, мин аннан киммени, дип шаукымга бирелеп, каләм тибрәтүчеләрнең һәр­кай­сы үзен кандидатлар исем­легенә куя башлады. Беркөнне бер ханым: “Адлер Тимергалинны Тукай премиясенә тәкъ­дим итәргә кирәк”, – дип шалтырата. “Без аны исән вакытта ук тәкъдим иткән идек инде. Беренче турга да үткәрмә­де­ләр, төшереп калдырдылар”, –дидем. Әйе, Адлер абый кандидатлар исемлегендә дә теркәл­мәгән иде. Аның күпьеллык иҗатын әнә шулай бәяләделәр. Нишләп соң без шәхесләрне үлгәч кенә искә төшерә башлыйбыз, бакыйлыкка киткәч, аларның кадерләре арта башлый? Исән чакта зурлыйк аларны.

***
Хастаханәдә язылган “Уянгач беренче эшем” дигән мә­каләсендә шагыйрь: “Бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы”, – дип үз-үзенә бәя бирә. Без бәхетсезме, әллә инде үз-үзебезне бәхетсез итәбезме? Моңа җавапны һәркем үзенчә табарга мөмкин. Нәкъ менә Тукайга булган мөнәсәбәт шикелле.  


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–66 | 24.04.2013
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live