Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live

«...уйнадың син ник бик аз...»

$
0
0
24.04.2013 Мәдәният
Тукай белән Исхакый беркайчан да очрашмаган. Әмма гомер буе бер-берсенең иҗатларын күзәтеп, бер-берсенә тирән ихтирам саклап яшәгән.

Тукай Исхакыйны милләтнең таянычы, юлбашчысы итеп күргән. Алты ел буена халкыннан аерылып, сөргеннәрдә йөргән әдипне сагынып, үзе үләренә бер ай калгач язган «Мөхәрриргә» дигән шигырендә шагыйрь:

Кайт әле монда ватанга,
Кайт әле, саргайтмале.
Күз карашыңнан керер җир
Тапмасынчы кер, рия! – ди.

Гаяз исхакый «Ил» газетасының 1914 елгы 2 апрель санын тоташ Тукайга багышлый. «Милли фаҗига» дип исемләнгән нәсерендә ул җаннарны тетрәндерерлек итеп, үз баласын югалткан ата кебек өзгәләнеп, сыкрап, Тукай фаҗигасен яза, фаҗиганең сәбәпләрен күрсәтергә тырыша. Бала чагыннан ук ана тәрбиясен күрмәү, җылы гаилә учагы булмау, ди дә: «Габдулланың йөрәк йылысына туймауда... гаепле булса, татарның бөтен тормышы, бөтен тормышының китеше», – ди. «...Табигатьнең биргән алмазын кырлый, сырлый алмадык, аның төрле төстә уйный торган нурын ялтыратырлык вазгыять бирә алмадык, аны алмаз көенчә йиргә күмдек... Татарның тупас, дорфа тормышына матурлык, ямьлелек, күркәмлек тудырыр өчен яратылган Тукай ямьне, тәмне күрмәенчә, ач-мохтаҗ, ялангач, ялгыз көенчә үлде. Татар тормышындагы суыктан – зәмһәррир суыгыннан туңып-катып үлде. Суык калебне йылытырлык, туңган күңелне эретерлек, каткан күзләрне яшьләндерерлек, үлгән өмидне тудырырлык, үстерерлек матур, ямьле шигырьләр бүләк итеп үлде», – ди.

Исхакый беркайчан да Тукай темасыннан аерылмаган. Әдипләребездән Тукай турында иң күп мәкаләне ул язган. Үзе нигезләгән матбагаларда һәр елны Тукайга багышланган язмалар бастырган. Ә күпме әдәби әсәрләрендә, төрле темаларга язган мәкаләләрендә Тукайның бөеклеге турында сөйли. Утыз биш еллык мөһаҗирлек чорында кайда гына яшәсә дә, һәр елны Тукай кичәләрен оештырган, миллилекне саклауда Тукайның роле турында нотыклар сөйләгән.

Исхакыйның укучыларга тәкъдим ителә торган мәкаләсе мөһаҗирлектә, 1938 елда язылган. Бу язмасында әдип әле һаман да Тукай иҗаты турында төпле фәнни тикшеренүләрнең булмавына борчыла.

Кереш мәкаләне һәм текстны басмага Лена Гайнанова әзерләде.


ШАГЫЙРЬ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ


Халык шагыйребез Габдулла Тукайның үлүенә егерме биш ел тулу истәлекләрен үткәрергә хәзерләнгәндә, без Тукайның иҗаты хакында, Җәмалетдин Вәлидинең әсәрене башка, күз уңымызда, һичбер җитди бер әсәр күрә алмыйбыз.

Аның үлүенә егерме биш ел тулып үткән булса да, аның бүгенге истәлеге белән үлгәннән соңгы беренче, икенче еллары кебек мәгънән бер бушлык белән каршыланабыз. Бу егерме биш ел бик җитәрлек мөддәт [вакыт] булса да, Тукайның иҗаты хакында бүгенге көнгә кадәр нә бер җентекләмә, нә бер тәнкыйть китабы язылганны без белмибез, күрмибез.

Халыкның бу кадәр сөйгән, мил­ләтенең мәгънәви тормышының эченә кереп, милләт белән бергә эреп, берләшеп киткән бер шагыйрьгә каршы эшләнгән бу хәрәкәтнең мәгънәсе нәрсә? Әгәр бу галякасызлык [бәйләнешсез] кебек күренгән әхвальнең артында, бик күп зур вакыйгалар булмаса иде, шөбһәсез бу эш һәммәбезнең йөзене кызартачак, һичбер вакыт гафу ителмәячәк милли бер гөнаһ булыр иде; ләкин илебездә булып үткән вакыйгалар, Тукайның хыялына керә алмаган халкыбыздагы кайгы-хәсрәт, андагы бөтен милләтчеләргә каршы җисмән вә мәгънән ясалган кател [үтерү, һәлак итү] гамнәр [еллар], милләтебезнең бу эшлекле өлешене милли вазифасын үтәүдән тыеп калды. Андагы яшьлегебез, Тукайның «И туган тел, и матур тел» белән авызы ачылган яшьлегебез, ник соң моны эшләмәде?

Илебездәге хаким большевик агымы, бу яшьлегебезне, милләтчелегеннән яздырыр, аның «И туган тел»ене оныттырыр өчен, аны махсус ялган юлларга өстерәп, үзенең халкының мәгънәви юлдан адаштырып калдырганга, ул да исерек кеше кебек мәлҗерәп калып, көнне төннән аера алмаенча, кирәкне дә, кирәкмәсне дә онытты. Ул да табигый рәвештә үзенең вазифасыны үтәрлек дәрәҗәгә үсә алмады.

Мөһаҗәрәткә чыккан яшьләребезнең, хосусән, Төркия дарелфөнүнендә әдәбият төркиятчылыкны укучылары үзе кызык, үзе мәгънәле шул юлда бер эш эшләмәде. Ник шуларның берсе генә дә, үзенең докторлык тикшерүене Тукайга хәсыр итмәде [багышлау] вә безгә Тукай хакында гыйльми үлчәүләр белән үлчәнгән бер гыйльми китөп бирә алмады?

Украина мөһаҗәрәте Шевченконың шигырьләре хакында бөтен Аурупа телләрендә докторлары өчен китаплар язганда, гүрҗиләр, мөселман булса да, гүрҗичә язган Руставилине бөтен дөньяга шагыйребез дип танытканда, ник безнең мөһаҗәрәт яшьләребездән берсе генә дә Тукай белән мәшгуль булмады?

Монысына гөнаһны большевикларга сылтап кына үтәргә мөмкин түгелдер, үзебезнең мөһаҗәрәтебезнең җитешсезлегеннән килеп чыккан үз кимчелегебездер. Ләкин монда да большевикларның роле юк түгелдер. Төркиянең яшьлеге, большевик шаукымы кагылып, милли мәсьәләләрдә икеләнү дәверендәдер. Вә анда, мөгаттәәссеф [үкенечкә каршы], миллият милли барлыкка иман гранит ташы кебек каты булып җирләшмәгәнгә, төрек яшьлеге, җил кайдан килсә, шуннан ага торган, мода нинди булса, шуңарга иярә торган мескен бер хәлдәдер. Вә бу хаста мохит, безнең мөһаҗир балаларыбызны да зәһәрләп, аларны да үзенең тугры юлыннан яздырырга җитә каладыр. Безнең милләтче булырга тиеш кәнеҗлегебезне [яшьлек] дә, бу халәт төрле хата юлларга саптырып, милләтеннән, миллиятеннән озаклаштырырга сәбәп булып киләдер. Шундый черек мохиттә зәһәрләнгән [ачуланган] милләтче бер муллабызның баласы – бер егетебез, үзенең музыкага булган кабилиятене [сәләтлелек], үзенең табигый юлына куярга урын таба алмаенча, милләттәшләрнең милли музыкага ихтыяҗларын үтәшүне үзенә ваклык санап, Алманиядә нимесләрнең чиркәүләрендә бушлай музыка уйнап йөридер. Бу егет үзенең урманга утын ташуыны никадәр көлкелегене аңламас дәрәҗәдә ахмакмы? Милли музыкасына сусаган милләттәшләренә бары-югы белән ярдәмгә килүнең ваклык түгел, кешелек икәнлеген аңламас дәрәҗәдә әхлакан төшкәнме? Юк, түгел. Үзенең ялган тәрбия, яңлыш мохитендә, үзенең милли ирадәсене [теләк, ихтыяр] югалткан, су өстендәге чүп кебек, дулкын кайдан килсә, шунда ага торган бер бәхетсез генәдер. Менә шундый черек мохит монда бер егетебезнең кабилияте, милли музыкасы нигезендә эшләргә бирелеп, шул юлда беренчелек шәрәфене казануны, Алманиянең бүген чиркәвендә, иртәгә кабагында, өченче көн урам почмагында уйнауга корбан иттерәдер. Икенче бер җирдә берсене Тукайның шигыре, иҗаты хакында эшләүдән бүгенге модадагы бер шарлатан футуристның, шарлатанлыгын «иҗат» дип газиз вакытыны әрәм иттерәдер.

Нәтиҗәдә, милли әдәбият, милли музыка, халык әдәбияты мәйданнарыбыз буш калып, Тукай кебек Тукайга бу көнгә кадәр бер җентекләмә язылмыйдыр. Ләкин бу отышлы, йогышлы чир белән яшь җилкәнчәгебез авырайганга карап, безнең милли музыкабызның дәрәҗәсе төшәме? Тукай тукайлыгыны югалтамы, югалтачакмы? Хәер, Тукайның бәхете шунда ки, ул үзенең бөтен үсүене, күтәрелүене халкыбызның үсүе, күтәрелүе белән бергә баглап алып барган. Ул үзенең бөтен иҗатының көч-куәтене халкыбызның күңеленнән алып, халкыбызның кайгы-хәсрәтене, сөенеченә халкыбыз белән бергә җырлап, бергә көйләп, халкыбыз эчендә үзе­нең иҗат-куәтен эретеп җибәреп, халык белән берләшкән. Үзенең бөтен иҗа­диятенең тамырларын халкының бу көненә генә түгел, кичәгесенә дә, аннан элеккесенә таба җибәреп, халыкның барлыгы белән бергә тамырланган, төпләнгән. Халыкның баруы, яшәве белән Тукайның яшәве табигый рәвештә берләштерелгән.

Тукайның исән вакытында, иҗа­тының иң куәтле чакларында һәм дә Тукай чын мәгънәсендә халык шагыйре булып җиткәннең соңында, унберенче елларда, Тукайга каршы бер хәрәкәт башлана.

Бу хәрәкәтнең бер канатында, ихтилял [революция] дәверендә беренче кыручы-ватучы булса да, бүгенге көндә большевиклардан сөрелгән мөхәррир Галимҗан Ибраһим торса, икенче канатында ул вакытта рус әдәбияты тәэсире астындагы, башлары Хөсәен Ямаш янындагы бер группа урын ала.

Галимҗан Ибраһим, Габдулла Тукайның үзен танымавыннан бераз үпкәләп, тиз көндә шулкадәр сөелүеннән бер көнчеләп, Тукайны үзенең дә­рәҗәсеннән төшерергә маташа, ул вакытның мәшһүр тәрәккыйпәрвәр байларыннан булган Дәрдмәнднең кү­ңе­лене алыр өчен, аны беренче дәрәҗәгә күтәрергә тырыша.

Икенче канат, андый вак мәнфәгатьләрдән озак торып, Тукайның иҗатына каршы кулланачак үлчәүне алуда хата ясый. Бу гөруһ [төркем], үзенең рус зыялы мохитеннән алган, рус тормышына мөнасиб [яраклы] булган «сәнгать – сәнгать өчендер» дигән аршин белән Тукайга каршы чыга. Вә бу үлчәү белән ул вакытның шагыйрьләре Сәгыйть Рәми белән Габдулла Тукай арасында чагыштырма ясый. Вә Сәгыйть Рәминең мәшһүр «Мин» шигыре белән Тукайның шигырьләрен үлчәүдән кичереп, Сәгыйть Рәми файдасына хөкемене чыгара. Тукайны такмакчы дәрәҗәсенә төшерергә маташа иде. Шунысы гаҗәп ки, бу группа ул вакытның төрек-татар матбугатында Тукайга, голяма генә булса да, каршы чыга беләчәк бер зәмин [җирлек] таба алмаенча, үзенең бу фикерен рус матбугаты аша мәйданга ата; русча укый белә торган яшьләрне мохатиб [оратор, сүз алып сөйләүче] итеп ала вә алар арасыннан үзенә якын бер группа да ясый иде. Тукай боларга үзенең «Мөнтәкыйд» [тәнкыйтьче] дигән шигыре белән җавап бирәдер.

Без монда боларның күтәргән мәсьәләләрен яңадан мәйданга куярга теләмибез, ул вакытта бик күп сөйләнелгән, моназарә ителгән Сәгыйть Рәми зур шагыйрьме, Габдулла Тукаймы зур икәнен яңартырга уйламыйбыз. Ул вакытта да, хәзер дә бу мәсьәләнең болай куелуы хатадыр. Сәгыйть Рәми вә Габдулла Тукай тарафдарларының бу сөальгә биргән җаваплары да хатадыр. Сәгыйть Рәми белән Габдулла Тукай һич бер-берсе белән чагыштырылмый торган, чагыштырыла алмый торган ике мәктәпнең, ике мәсләкнең шәкертләредер. Вә икесе дә үзләренең мәктәпләрендә, мәсләкләрендә, үз урыннарында зурлардыр.

Сәгыйть Рәми «сәнгать – сәнгать өчен» мәктәбенең шәкерте булып, үзенең тирә-юненнән, үзенең мохитеннән тәмамән читтә калып, үзенең үзлегенә фәна фил-лләһ [суфилык юлының иң югары дәрәҗәсенә җиткәч, суфиның Аллаһ белән берегүе] дәрәҗәсенә җитешә торган индивидуалист бер шагыйрьдер. Ул, үзен мохитеннән тәмамән тәҗәрред [бәйләнешне өзү] иттереп:

«Мин» димен мин, «мин» дисәм мин, миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар булалар бер чүп кенә...» –

дип яза ала гына түгел, шул вакытта шул игътикадта [ышану] була аладыр. Вә буның шигърияте нә безнең милләт белән, нә халкыбызның тормышы белән багланган түгелдер. Монда татарлык фәкать телдә генәдер. Шуның өчен Сәгыйть Рәми бу шигырендә татарча язган космополит бер шагыйрьдер.

Габдулла Тукай үзенең тойгыларын, кайгыларын, ыңгырашуларын үзенең тирә-юненнән, бу көнге яшәдеке генә түгел, бабаларының бабалары яшәгән мохитеннән аладыр; ала гына түгел, ул шул мохитнең бер кисәге, шул тирә-юньнең күңеленең сыкравы белән генә сыкранучы, шуның моңын гына көйләүче бер җырчыдыр. Шул мохитнең эченә, минлегене эретеп, үзлегене оныткан бер шагыйрьдер. Аңарда «мин» юк, ул гомере буе тырышса да, Сәгыйть Рәминең «Мин» шигырене яза алачак түгелдер. Аңарда «мин»лек «без» эченә кереп киткән вә шунда эрегән, беткәндер. Ул – «без»чедер, безне генә язадыр. Вә һичбер вакыт тирә-юнендәге «без»дән югары да чыга алмыйдыр, түбән дә төшә алмыйдыр, тәҗәрред дә итә алмыйдыр. Ул җаны-тәне, төбе-тамыры белән үз мохитенә, үз халкына гына баглангандыр, шул халыкның моңына җырлыйдыр, дәртене көйлидер, шул халыкның үз шагыйре, үзлек шагыйредер.

Менә шуның өчендер ки, гыйльми хәзерлеге урта, ятим, фәкыйрь, егерме биш яшьлек Габдулла Тукай һичбер кемнең өндәве, димләвеннән башка, халкы тарафыннан сөелеп җитеп, киң халык катлавының эченә, рухына сеңеп, халык шагыйре булып өлгергәндер. Менә шул милләтнең күңеленә манчып кына каләмене тибрәткән өчендер ки, Тукайның шигыре зыялыларыбыз мохитендә генә булып калмаенча, авылга җитеп, урамга, кырга, басуга чыгып, киң халык катлавыбызның малы булып өлгергәндер. Вә бик кыска еллар эчендә аның шигырьләре, көйләп-көйләп халык җырларыбыз белән ярышып, аларның урыннарын тота башлагандыр. Аның шигырьләренең зур бер өлеше мәдәниләшкән, әдәбиләшкән халык җырлары булып кына алынгандыр, мәдрәсәдән башлап шәһәрләрнең чәйханәсендә дәвам иттергән шигырьләренең, бу кадәр кыска мөддәткә киң халык арасына җәелеп, анда үзләшеп китүе, халкының барлыгы эченә җирләшүе, бу бик күп шагыйрьгә насыйб булган бәхет түгелдер. Моның кыйммәте дә, бик шәп иттереп энҗе төсле тутыкмый торган берничә шигырь язып та, кечкенә бер зыялы мохиттә буылып калырга мәхкүм шигырьләрдән юксәктер [югарырак, биегрәк], киң катлаучылык өчен, бер милләт өчен берничәсе мең мәртәбә файдалыдыр.

Шул ук халыкчылык, халыкка файда итү, яшьлегенә тәрбия бирү ягыннан караганда да Тукайның мохалифләренең [каршы] күкләргә күтәргән Сәгыйть Рәми, Дәрдмәнднең шигырьләренең, халык күз алдында кыйммәте ни кадәрдер? Моңарга да, төрле зыялыларның сүз көрәштерүләренә карамаенча, халык үзе кыйммәт биреп өлгергәндер. Бу ике шагыйрьнең шигырьләреннән, фәкать берәрсене генә Сәгыйть Рәмидән «Сызла, күңелем»не, Дәрдмәндтән «Сәлим бабай»ны (кая ул көнләргә) үзләштергәндер, үз итеп, үзенең тирән милли амбарына атып, үзенең күңел җимешләре арасына кушкандыр. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: бу ике шагыйрьнең, бу ике шигырьләре үзләре дә мохитнең тәэсиренә бирелеп, халыкның аһ вә зарын көйләү парчаларыдыр. Нә Сәгыйтьнең «Мин»не, нә Дәрдмәнднең «Кораб»ны халык нә таныйдыр, нә аңлыйдыр, нә аны көйлидер, нә җырлыйдыр.

Тукайның шигырьләре белән бу көндә төрек-татар халкы һәм еглыйдыр, һәм көләдер, һәм моңаядыр, һәм уйныйдыр, киләчәктә дә төрек-татар халкының киң катлавы, бу шигырьләрдән әллә никадәр тәм табып, ләззәт алып, аны укыячактыр, җырлаячактыр, аның көлкесеннән көләчәктер, кайгысыннан күз яше агызачактыр. Менә шуның өчен дә Тукай халык шагыйре булып өлгергәндер. Үзенең җиде-сигез еллык шагыйрьлек тормышында, ни кәдәре фәкыйрьлек, авырлыкта яшәсә дә, үзенең халкының тәхтенә менеп җирләшә алгандыр вә аны анда кысрыклый торган милли мәйданда бер көндәш тә юктыр.

Тукайның шул җиде-сигез елда, баскыч-баскыч ничек үсүене, ниләр язганыны күзебез белән күреп торабыз. Ул үзенең беренче шагыйрьлек баскычыны «Мөхәммәдия»дән вә иске чыгтай әдәбиятыннан өлге алып язу дәверен бик тиз үтеп китәдер, вә бу үтеше аның форма ягыннан гына булмаенча, телнең җирләшүе, шигырьләренең халык җырларына якынлашуы җәһәтеннән дә, мәгънәнең үзгәрүе ягыннан да зур бер үсү төсен аладыр. Ул, тарикатьче [ишанлык юлы], мистик диванларның [җыентык] тәэсиреннән котылып, зәмин, заманның кушканынча, халыкчылык, милләтчелек аның шигыренең үзәк урынын тотадыр. Шул мохит, шул ук мохитнең эчке сәбыкында [узу, алга үтү] бик зур урын тоткан үзебезнең хәлебезне тәнкыйть, аның искергән, черегән формаларыннан көлү, аның белән көлә-көлә шәка итү [газаплану] Тукайны бик тиз һөҗүчелеккә таба өстеридер. Ул да бу юлда зур бер уңышлылык күрсәтеп, бик мәгънәле һөҗү шигырьләрне мәйданга китерәдер. Идел буе матбугатының ул вакытта иң мөһим урынын тоткан көлке журналында Тукай тиңдәшсез бер һөҗүче-сатир язучы булып өлгерәдер. Бу сәхәдә [мәйдан] аның белән Азәрбайҗанның Сабри гына буй үлчәшә аладыр. Идел буе матбугатында Тукайдан соң бу урын бик озакка кадәр буш каладыр. Большевик дәверенең башларында, бу урынны Бөдәйли бертоташ башласа да, милләтчелек сылтавы белән ул да юк ителәдер. Бу урын бу көнгә кадәр бушлыкта каладыр.

Тукай – мулла баласы. Ул Кушлавыч авылының Гариф мулла белән Өчиле хәзрәтенең кызы Мәмдүдә остазбикә балалары гына түгелдер, ул халкына хезмәт итеп килүне үзенең милли, дини бурычы дип уйлаган Идел буеның гасырлар буе бик күп авырлык күреп, шул вазифасы башында булынган муллалык, остазбикәлекнең шәргый баласыдыр. Шул муллалык, остазбикәлек, халыкны тәрбия итү, яшь буынга тугры юл күрсәтү, начарлыктан саклау үзенең зур бурычы дип ышанганга, ул ышану Тукайның тамырына ук сеңгәнгә, ул Казанга килеп, мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсенә якынлашкач та тәрбияче булып китәдер. Кыйраәт [уку] китапларына, балалар бакчасына кирәкле әллә никадәр тәрбияви шигырьләр яза, дөньяга җәелгән әллә никадәр басняләр (мәсәлләр)не Идел буенча иттереп, бик тәмлеләндереп әйтеп бирә. Вә бу юлда ул вакытның сусавын бастырырлык тәрбияви шигырьләр мәхзине [каймак] хәзерләп чыгадыр. Бу эштә дә Тукай беренче җиргә бик тиз менә вә шул беренчелекне гомер буе саклап киләдер.

Тукайның үзенең шәхси тормышы юксыллык, ятимлектә үтүе, Казан кулдан киткәннән бирле юксыллык, үксезлеккә баткан милләтенең кайгысы, моңы аның үзенең шәхси кайгы-хәсрәте төсене ала вә Тукай милләт моңыны көйли торган, милләт бәхетсезлегене җырлый торган әллә никадәр шигырьләр мәйданга китерә, милли моңны шигъриятенең эченә ашлый. Ләкин ул мескен булып моңланмый, өметсезләнеп зарланмый. Халыкның елаганыны сөйләгән вә тагы елатканның соңында, киләчәктә тагы безнең урамда да бәйрәм булачагыны, безгә дә кояш чыгачагыны белдереп, зур өмет биреп, зафәрле [өстенлекле, яхшырак] киләчәкне булганы кебек күрсәтә. Вә зур бер өметчеллек уятып, яшь буынның алдында, киләчәктәге бай, мул үзлек эчендә үз тормышыны, үз иленең үзенә кайтачагыны җанландырып, гәүдәләндереп бирә.

Тукай тормышының иң бәрәкәтле чагында, үзенең кабилияте ачылып чәчәк атып өлгергән көннәрендә, үзенең ярлы, ятим мохитеннән алган үпкә авыруының эскәнҗәләре арасында кысыла башлый. Табган [табигый] шат, өметле бу егеткә бу авыру бик гайре табигый төстә ингыйкяс [чагылу] итеп, үз-үзенә каршы өметен киметә, аңарда үзенең тормышына каршы, үзенең теләкләренә каршы бер инкисар [күңел кайту, сыну] хыял уяна. Ул «Өзелгән өмид» рухында шигырьләр язарга тотына. Ләкин шәхси өметсезлек аның шигъри куәтен зәгыйфьләндерми, билгакес [киресенчә], аның шигырьләренә моңанча сизелмәгән яңа бер аһәң биреп, аның мәгънәсене тирәнләндерә, аның хиссиятләрене нечкәләндерә. Мохитнең бик чуалчык булуы, меңнәр-меңнәр мөридләр ясап өлгергән Тукайга, вакытында үзен каратырлык, вакытында үзен даруландырырлык матди имкян тудыра алмый. Аның фәкыйрьлек, ятим-үксезлектән килеп чыккан сабырсызлыгы да моңарга кушыла да, безнең әдәбиятыбызга бик яңа җимешләр бирәчәк бу дәвере дә кыска дәвам итеп, Тукайга «И, мөкаддәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз? / Син сынасың, мин сүнәмен – аерылабыз ахрысы...»ны җырлата. Вә бик тиз вакытта хәкыйкатән Тукай сүнә. Аның бу ка­дәр бәрәкәтле уйнаган сазы сына. Тукайның иҗатының бу яңа дәвере, үзенең сазының нечкә кылларында туйганчы уйнамаенча киселә... Тукай вафат итә.

Шуның өчен Тукайның калдырган мирасы – «Тукай мәҗмугасы» халкына бирергә теләгән вә бирә беләчәк бүләкләренең бөтене түгелдер. Алар табигый рәвештә үсеп, киңәеп бара торган, аның иҗатларының ахырына килмәенчә, чишмәсенең суы бетмәенчә, урта бер җирендә сонгый [ясалма] рәвештә киселеп калган өлеше генәдер. Тукайның тагы никадәр тирән мәгънәле әсәрләр бирә беләчәгенә җанлы шаһидлар гынадыр. Бу әсәрләр нәрсәләр булыр иде, без аны белә алмасак та, боларның ни төстә, нинди тирәнлектә булуын без әйтә алабыз. Болар да һаман шул халкының моңы, дәрте белән, халкының киләчәккә өметеннән туган әсәрләр булачак иде. Боларны күрергә, боларны укырга язмыш безгә ирек бирмәде. Тукай аларны орлык көенчә, күңелендәге нур көенчә үзе белән алып китте.

Шуңарга халкыбызның киң катлавы, Тукай үлү көннәрендә матәм тотканда, Тукайның ачы язмышы өчен генә еламыйдыр. Аның күңел сыныклыгының ярты җыры җырланса да, яртысы җырланып бетмәенчә өзелеп калганы өчен дә хәсрәт чигәдер, күз яше түгәдер. Тукайга милли вазифасыны тулы көенчә үтәргә имкян бирмәгән мохиткә рәнҗидер, сыкрыйдыр.

«И, мөкәддәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз...»ны күз яше белән кабатлыйдыр.


Варшау
Гаяз Исхакый

Сулдан-уңга: Г.Тукай, С.Рәмиев, Ш.Гайфи. Әстерхан, 1911 ел. 




в„–--- |

Бурычың булса, чит илгә чыгармаска мөмкиннәр

$
0
0
24.04.2013 Җәмгыять
2013 елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе тарафыннан 2901 кешегә карата чит илгә чыгуны чикләү турында карар чыгарылган. Әлеге гражданнарның юридик hәм физик затлар алдындагы гомуми бурычы 936 млн. сумны тәшкил итә. Тиздән җәйге яллар җитә. Күп кенә якташларыбыз чит илләргә җыена. Ерак сәфәргә чыгарга планлаштыручылар арасында бурычларын вакытында түләмәүчеләр дә бар. Еш кына андыйлар үзләренең ил чиген узарга хокуксыз икәнлекләрен тимер юл вокзалында, аэропортта, алар утырасы поезд яки самолет кузгалып киткәндә, билетларын учларына йомарлап калганда гына беләләр. Бурычларны алдан ничек тикшерергә соң?

Күңелсез хәлгә тармас өчен гап-гади өч кагыйдәне генә төгәл үтәргә кирәк:

- приставларда сезгә карата кузгатылган эш бармы-юкмы икәнен белешергә;

- булса, чит илгә чыгу хокукын чикләү турында карар чыгарылганмы икәнен ачыкларга;

- булган бурычны түләргә.

Бәхеткә без 21 гасырда – телекоммуникация системалары бик нык алга киткән заманда яшибез. Шуңа күрә дә, чит илгә юлга кузгалыр алдыннан, hәркем үзенең әлеге исемлектә бармы-юкмы икәнен өйдән чыкмыйча гына тикшереп карый ала. Моның өчен суд приставлары янына барып йөрү мәҗбүри түгел, бары тик www.r16.fssprus.ru сайтына керергә, “Банк данных исполнительных производств” кушымчасын ачарга кирәк. Анда физик hәм юридик затларның hәммәсе дә үзләренә кагылышлы мәгълүматны таба ала, бары тик исем-фамилияне яки предприятие исемен генә программага кертергә кирәк. Система бурычлы зат турында мәгълүматны - документның номерын, бурычның күләмен, суд приставларының территориаль бүлек адресын, суд приставының фамилиясен hәм телефонын күрсәтә. Әгәр дә сезгә карата суд эше кузгатылган икән, суд приставыннан сезгә ил чикләре ачыкмы-түгелме икәнен белешергә кирәк була.

Тагын бер күңелле яңалык: суд приставлары федераль хезмәте Android, iPhone hәм Windows Phone мобиль җайланмалары өчен “Банк данных исполнительных производств” кушымчасына керергә махсус кулланма әзерләде. Кулланучылар бурычлары турында кесә телефоныннан гына, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында белешә алалар. Әлеге хәбәрләргә языларга да була, бу очракта бурычларыгыз турында хәбәр автомат рәвештә килеп торачак.

Шунысын да истән чыгармаска кирәк, бурычны тулысынча түләгәч, чит илгә чыгарга рөхсәт алу 10 тәүлеккә сузылырга мөмкин.


Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

в„–--- | 24.04.2013

Казанда Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы бара (ФОТО)

$
0
0
24.04.2013 Мәдәният
23 апрель С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы дәвам итте. Анның икенче турында 29 җырчы катнашты.Мәртәбәлә җюрины Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров җитәкли.

Конкурсның 25 апрельдә буласы соңгы турына 18 катнашучы үтте. Конкурс җиңүреләре исә 15 майда, фестивальнең гала-концертында игълан ителәчәк.

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

А.Эшкинин фотолары.
 




в„– |

Ринат Вәлиевка “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде

$
0
0
24.04.2013 Мәдәният
14 апрельдә Казанның «Уникс» үзәгендә күренекле музыкант, баянчы, композитор, шагыйрь Ринат Сөләйман улы Вәлиевның иҗатына 20 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм кичәсе узды. Ике дистә ел дәвамында зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган данлыклы артистны татарлар яшәгән бар төбәкләрдә дә бик яхшы беләләр, аның иҗатын яраталар.

Мин үзем дә Ринатны атаклы артист буларак кына түгел, ә бик игътибарлы, тыйнак, ачык күңелле кеше булганга да хөрмәт итәм. Шуңа күрә дә популяр артистның иҗат бәйрәме турында белүгә анда баруны үземә максат итеп куйдым. Хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисова белән бу бәйрәмгә бик күп тамашачылар килгәнне күреп, күңелебезгә горурлык хисе тулды, сөенеч биләде. Бу хис безне бәйрәмнең башыннан азагына чаклы ташламады. Зәвыклы тамашачы Ринатның һәр чыгышын алкышлап каршы алды. Аның иҗат кичәсе моң һәм осталык, чын татар сәнгате бәйрәменә әверелде. Күпкырлы сәнгать эшлеклесе Ринат Вәлиевне олугъ бәйрәме белән тәбрик итәргә дә иң данлыклы татар сәнгать эшлеклеләре килгәннәр иде.

Шул исәптән, Нижгар татарларының яраткан җырчысы, Хәйдәр ага Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә ханым Сәхәбиева дә Ринатны бик җылы тәбрикләп, уртак хәтирәләре белән бүлеште. Әле студент чагында ук Ринат әфәндегә бу искиткеч күркәм артистлар белән беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгарга насыйп булган икән. Алар белән алга табан да Рәсәйнең бик күп төбәкләрендә зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган ул.

Кичәнең иң күңелле мизгелләренең берсе - Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова Ринат әфәндегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткереп, аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән Мактаулы исем билгесен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Рифкат улы Тукаев «татар милләтенә күрсәткән олуг хезмәте өчен» медален тапшырды. Бүләкләрнең икесенә дә Ринат бик лаек, аңа дөресен әйткәндә, инде Халык артисты дигән мактаулы исем бирергә дә вакыттыр. Ул инде күптән чын мәгънәсендә халык артисты.

Сәхнәгә шулай ук Ринатның якташлары - атаклы баянчы, Татарстан халык артисты Рамил Сөләйман улы Курамшин, Түбән Новгород өлкәсе татарларының Казан якташлыгы рәисе Рифат Әхмәт улы Фаттәхов, Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Мөхәммәт улы Сөләйманов та аны бик матур тәбрикләп, бүләкләрен тапшырдылар.

Кичәнең тагын бер күркәм мизгеле – Ринат әфәнденең алты улы һәм бердәнбер матур кызчыгының сәхнәгә матур чәчкәләр тотып чыгып басулары. Дулкынландыргыч та, сөенечле дә күренеш иде бу. Әтиләрен барысы исеменнән котлап, олы улы Рәсүл җыр башкарды. Әйтергә кирәк, ул бик матур җырлады, тамашачылар аңа әтисенә караганда да күбрәк кул чапты. Иң кечкенә малае кулындагы гармун бу гаиләдә тере моң беркайчан да тынмас дигән ышаныч бирде.

Тагын бер сөенечле мизгел – Ринат Вәлиевнең уйнау техникасын оста үзләштереп, сәхнәгә аяк баскан яшь гармунчылар Айнур Моратов һәм Айдар Вәлиев чыгышы булды. Гомумән, Ринат Вәлиев эшләгән музыкаль эшкәртмәләр бүгенге көндә музыкаль уку йортларында уку-укыту программаларына кертелгән икәнен әйтми ярамас. Күп кенә яшь музыкантлар шул әсәрләрне башкарып, төрле Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулыйлар, зур сәхнәләргә аяк басалар.

Бәйрәм кичәсенең бизәге булган Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестрының оештыручысы да, аның беренче җитәкчесе дә Ринат Вәлиев. Ул оркестр да, Таһир Латифуллин җитәкчелегендәге бию коллективы да бу кичәгә Ринатның эшкәртмәсендәге махсус татар чыгышлары әзерләгәннәр. Ринат үзе дә төрле баян-гармуннарда, курайда үзенең әсәрләрен башкарды. Һәм сәхнәдә ни генә булмасын, бәйрәмнең башыннан азагына чаклы күңелдә горурлык хисе, ә башта бер уй иде: нинди сәләтле, нинди булган, нинди тырыш кеше бу Ринат! Ә кулымда милли җанлы, искиткеч шәхес – «Туган як» газетасын булдырган, анын беренче редакторы Рифат абыйның Региональ автономия тарафыннан дөнья күргән «Нижгар татарларының биографик энциклопедиясе». Анда Нижгар төбәгендә туып үскән, чыгышы белән шуннан булган иң булдыклы, иң данлыклы шәхесләр тупланган. Алар арасында грибанлы Ринат Сөләйман улы Вәлиев тә, һичшиксез, бар!!! Түзмәдем, сәхнәгә менеп шул китапны, шул сүзләрне Ринатка да җиткердем. Аның белән горурлануыбызны, соклануыбызны, иҗаты өчен рәхмәтләребезне дә әйтеп, Нижгарларның «визит карточкасы» булган казыны да тапшырырга онытмадым.

Ә бу искиткеч матур бәйрәм, башкалардан зәвыклыгы, күркәмлеге, ниндидер бер үзенә аерым миллилеге белән аерылып торган кичә атаклы татар музыкантлары, танылган баянчылар Рамил Курамшин, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев, Фәрит Хатыйповларның Ринат Вәлиев белән бергә күмәк гармунда уйнавы белән тәмамланды. Ә күз алдында Ринатның һәрчак елмаюлы ачык йөзе бүгенгәчә саклана, колакларда гармун чыңы, күңелләрдә - горурлык, рәхәтлек, зур шатлык әлегәчә хөкем сөрә.

P.S. Шунысы гына үкенеч, бу искиткеч матур бәйрәмне оештыручылар Ринатның туган ягындагы милли оешмаларга, татарлар күмәк яшәгән районнарга хәбәр бирмәделәр, чакыру да җибәрмәделәр. Ул очракта, аның иҗатына гашыйк, аны якын итүче күпсанлы якташларына да бу бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге табылыр иде.
 


Зилә АХМАДУЛЛИНА

в„– |

Мөселманлык киемдә генә калмасын

$
0
0
25.04.2013 Дин
Гадәттә җәмгыятьтә хатын-кызның мөслимә икәнлегенә ишарә ясаучы деталь булып берничә кат чорнап бәй­ләнгән яулык һәм тәнне тулаем кап­лап торган озын итәк яки күлмәк санала. Әмма югарыда әйтелгәннәр генә чын мөселман булу өчен җитәрлекме? Яулык һәм озын күлмәк эчендә кем яшеренә? Әлеге сораулар бик четерекле һәм күптәннән миңа тынгы бирми.

Әнием белән Г.Камал театрына “Мулла” спектаклен карарга бардык. Шыгрым тулы залда игътибарыбызны чиста татарча сөйләшкән бер гаилә җәлеп итте. Ике хатын-кыз һәм аларның балалары капчык сыман киң озын күлмәкләр киеп, кара төстәге калын яулык ураган иде. Күренеп тора: алар үзләрен чын мөселманнар дип саный. Татар хатын-кызларының болай киенеп йөрүе дөреслеккә туры килми дип санаганга, аларга әллә ни игътибар итмәскә тырыштым. Әмма гаиләнең үз-үзен тотышын күргәч, бигрәк тә гаҗәпкә калдым. Тәнәфестә әни кеше, сумкасыннан ризык чыгарып, балаларына өләште, янында утырган күршесе белән сөйләшә-сөйләшә, авыз ачты. Балалары басып та, йөреп тә ризыктан авыз итте. Мөселман буларак, бисмилла да әйтмәделәр, ашап бетергәч, дога да кылмадылар. Ә соңыннан киемгә чә­челгән валчыкларны идәнгә сыпырып тө­шерделәр. Бу күренештән соң миндә алар­ның чын мөселман булуына шик туды.

Әби-бабайлар өйрәткән кагыйдәләр­не искә төшерик әле. Татар-мөселманнар бары тик кул юганнан соң гына ризыкка кагыла һәм табын янында гына авыз ача. Ризыкны авызга капканчы, бисмилла әйтә, ашап бетергәч, дога кыла. Өстәл янында беркем дә сөйләшми, һичкайчан теләсә-кайсы җирдә, бигрәк тә кеше күзе төшкән ризыкны, валчыкларын чәчеп ашамый. Бу кагыйдәләр бүген дә кулланылышта. Укытучы әнием укучыларын: “Тәрбиялелекнең беркайчан да модадан чыкканы юк”, – дип өйрәтә. Үзебезне дә шулай тәрбияләде.

Өс-башка килгәндә, татар хатын-кыз­ларының киеме бөтенләй башкача булган. Бу турыда Википедия сайты да ачык мәгълүмат бирә. “Өс киеме комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соң­рак – чалбар) тәшкил итә. Чын татар хатын-кызларның борынгы стильдәге күл­мәге тоташ яки өзек буйлы, балаитәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәк өстеннән алъяпкыч яки камзул киелгән. Хатын-кыз­ларның баш киеме итеп такыя, калфак, яулык, шәл саналган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Яулыкка килгәндә, тыштан, ягъни өстән ябына яки бәйләнә торганнарыннан иң үзенчәлекле булганы – түгәрәк яулык. XX йөз башында мөсел­ман-татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә”. “Татарда бар кием, – ди үзенең бер хезмәтендә мәгърифәтче Каюм Насыйри, – күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш”. Мисалга тагын ике хатын-кызны китерәсем килә. Берсе – татар халкының йөзек кашы булган композитор Сара Садыйкова. Ул башына һәрвакыт калфак, ә өстенә татар хал­кының милли бизәкләре төшерелгән зә­выклы күлмәк киеп йөргән. Икенчесе – Татарстан Республикасы мәдәният минис­тр­лыгының идарә җитәкчесе Кадрия Идрисова. Ул “Мәдәният дөньясында” тапшы­руының бер чыгарылышына озын күлмәк һәм татар бизәге төшкән калфак кигән иде. Татар хатын-кызына нәкъ менә шундый тышкы кыяфәт хас булырга тиештер.

Күргәнебезчә, татар хатын-кызы беркайчан да калын яулыкны кат-кат урамаган, өстенә дә озын итәкле тоташ кара күлмәк кимәгән (гомумән, кара төс татар халкына хас түгел дип беләм).

Чын татар-мөселман хатын-кызы булу өчен күңел чисталыгы, ниятләр сафлыгы, тәр­биялелек, кылган догаңа ышаныч, татар милләтенә хас тыйнаклык кирәк. Шул чакта гына үзеңне чын мөселман дип атау дөрестер. 


Диләрә БАТЫРШИНА

в„–66 | 24.04.2013

Иң яхшы 100 татар әсәрен сайлау эше башланды

$
0
0
25.04.2013 Мәдәният
Иң яхшы 100 татар әдәби әсәрен барлау эшен башлау өчен чәршәмбе көнне “Татмедиа” агентлыгында түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте.

Исемлек бик кыска вакыт эчендә тәгаенләнергә тиеш. Башта Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) әсәрләрне сайлап алу шартларын әзерләячәк. Аннан соң эшче төркем 200-250-ләп әсәрне барлаячак. Бу төркемгә институт, милли китапханә, китап нәшрияты һәм язучылар берлеге вәкилләре керә.

Эшче төркем халык тавыш бирсен өчен барланган 200-250-ләп әсәрне киң татар җәмәгатьчелегенә чыгарырга җыенмый. Бары тик интернетта укытучылар, татар җәмәгатьчелеге, галимнәр күп керә торган сайтларга “100-леккә иң лаек дип кайсы әсәрләрне саныйсыз?” дигән сорау урнаштырылачак. Бу фикерләр һичшиксез исәпкә алыначак, дип белдерә эшче төркем.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә язучылар белән шагыйрьләр бәхәсләшеп тә алган. “Безнең бер шигырь генә, ә сезнең фәлән йөз битле әсәрегез исемлеккә керү гадел буламы?” дип ризасызлык белдергән шагыйрьләр.

Май ахырларында тагын бер түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрергә планлаштыралар. Бу җыелышта әлеге тупланма иләк аша үткәрелеп 100 әсәрдән торган исемлеккә калдырылачак. Бу исемлеккә кергән һәм электрон күчермәләре булган әсәрләрне шунда ук интернет челтәрендәге сайтларга урнаштыру эшен башларга ниятлиләр. Булмаганнарының, авторлык хокукларын бозмыйча, электрон нөсхәләрен дә эшләү башланачак һәм алар да пәрәвезгә тәкъдим ителәчәк.

“Бүген интернетта 400-ләп татарча сайт бар, аннан да кала 8 меңнән артык сәхифә татар йә Татарстан сүзе белән, ягъни республика, татар халкы белән бәйләнештә дөньяга чыга. Татарстанның һәм татар халкының әлеге әдәби визиткасын бөтен дөньяга ипләп кенә таныта башлау безнең максат булып тора. Чөнки Татарстанны шәһәрләре, тарихи урыннары, архитектура биналары, аш-суы, спорт аша күпмедер дәрәҗәдә беләләр, әмма республиканы танытуда әдәби мирасыбыз да үз өлешен кертергә тиеш. Моның өчен әлеге 100 әсәр башта рус, аннары инглиз теленә тәрҗемә кылыначак һәм шулай ук интернет чәлтәренә тәкъдим ителәчәк”, диде түгәрәк өстәлдә катнашкан “Татмедиа” җитәкчесе урынбасары Нүрия Беломоина.

Әлеге түгәрәк өстәлдә язучылар, шагыйрьләр, Татарстан язучылар берлеге, Милли китапханә, ИЯЛИ, Татарстан китап нәшрияты, Дәүләт шурасы, мәдәният министрлыгы, элемтә министрлыгы, “Татмедиа” вәкилләре катнашты.

Узган ел 12 майда Русиянең 40-лап төбәгеннән татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре Казанга җыелган иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алар белән очрашуга килгәч автономия вәкилләре аңа Татарстанда басылган татарча китапларны үзләренә дә җибәрүне җайга салу мөмкин булмас микән дигән үтенеч белән чыкты. Президент ул вакытта электрон версияләрен тарату күпкә отышлырак һәм заманчарак та булачак дип әйткән иде. 


Наил АЛАН

в„– | 24.04.2013

«Мин татарча сөйләшәм» быел яңа буын җырчыларының тере концерты белән узачак (ВИДЕО)

$
0
0
25.04.2013 Бәйрәм
26 апрель көнне Казанда сигезенче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, "Интернет татарча сөйләшә", "Татар-дозор" квест-уены һәм Бауман урамында гала-концерт.

"Татар дозор-2013" квесты 21 апрельдә узды. Җиде кешедән торган алты команда алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерделәр. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту. Шулай ук элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшерелде.

Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк. Башка еллардагы кебек үк чара 26 апрельдә (җомга) Габдулла Тукайның туган көнендә уздырылачак. Бу көнне Бауман урамында 14:00 сәгатьтә татар музыкасының яңа буын башкаручылары һәм төркемнәре катнашында концерт булыр дип көтелә. Шулай ук, гадәттәгечә, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм "Мин татарча сөйләшәм" логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак.

Квест җиңүчеләренә "Вымпелком" ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда чараның төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: "Билайн" элемтә операторы "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең максатларына тугъры калып беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.

Оештыручылар акция дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында республиканың ике телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.

Мәсәлән, былтыр "Тяжело с татарским" дигән антипремиягә Универсиада Дирекциясе лаек булды. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып тора. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак.

Чарада катнашыр өчен татар теле һәм мәдәнияте язмышына битараф булмаган кешеләр чакырыла. Фәкать үз көчләребез белән генә, без халкыбызның телен саклап ала алабыз.



Быелгы тамашада, гадәттәгечә, "тере тавышка" башкарыла торган бәйсез артистлар чыгыш ясаячак. Музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы. Бу көнне сәхнәдә Исмаил, Иттифак, К-ру, Илгиз Шәйхрәзиев, Гөлназ Батталова, Рамил Закиров, Гүзәлем, Mauzer Sax, Айда-Бэнд, Funktion Unlimited һәм чара дәвамында сәхнәдән төшмичә Yummy Music Band чыгыш ясар дип көтелә.

Бу акция бернинди шик-шөбһәсез, татар яшьләре тормышында иң зур вакыйга булачак!

"Интернет татарча сөйләшә" 26 апрельдән башлап 31 майга кадәр узачак. Чара Интернетны кулланучы татар активистлары тарафыннан оештырыла. Аның максаты – "пәрәвез"дә утыручылар арасында татар телен популярлаштыру. Киләчәк интернет кулында һәм шуңа күрә без дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны татар телен онытмаска һәм аралашырга чакырабыз.

Акциянең төп оештыручысы булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы тора.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасының оештыручыларга ярдәм итүчеләр – ТР Министрлар кабинеты, Казан шәһәренең мэриясе һәм башкарма комитеты, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы. Чара шулай үк татар халкының ярдәме белән оештырыла.

Чараның мәгълүмати партнерлары:
- “ТНВ” телеканалы;
- “ТНВ-Планета” телеканалы;
- IslamNews мәгълүмати агентлыгы;
- “Болгар” радиосы (91,5 FM);
- Азатлык Радиосы;
- Татар матбугатының дайджест-порталы “Матбугат.ру”;
- “Islam-portal.ru” сайты;
- “Интертат.ру” сайы;
- “Безнең гәҗит”;
- “Ялкын” журналы.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең рәсми элемтә операторы – “Билайн” (ОАО “ВымпелКом”).


---

в„–--- | 25.04.2013

Түрәләр машиналарны байларга гына калдырмакчы

$
0
0
25.04.2013 Авто
Соңгы 8 елда Татарстанда машиналар саны 50 процентка арткан. Бу, бер яктан караганда, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе яхшыра дигән сүз. Әмма машиналарның зур тизлек белән “үрчүе“ үз чиратында бик күп кыенлыклар тудыра.

Зур шәһәрләрдә хәлләр бигрәк тә хөрти. Мәскәү, Санкт-Петербург юлларындагы вәзгыятьне барыбыз да күреп булмаса, ишетеп белә. Башкалабыз Казанда да елдан-ел хәлләр кискенләшә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2012 елда Казанда 300 меңнән артык машина исәпләнгән. Шәһәрдә булган бар машиналарны бер рәткә тезсәң, алар бар шәһәр юлларын каплаячак дип исәпләп тә чыгарылган хәтта.

Йөрергә урын калмады

Ишегаллары шыплап машина белән тулган бүген. ”Тимер ат”лар тротуарларны гына түгел, хәтта газоннарны, балалар уен мәйданчыкларын да басып алды. Моңа карата зарларны да көннән-көн ешрак ишетергә туры килә. Җәяүлеләр, әлбәттә инде, машина хуҗаларын сүгә. Алары исә, үз чиратында, тимер атны тышаулап калдырыр урын юклыкка селти.

Уйлап карасаң, ике якны да аңларга була. Кышын машиналар кар чистартырга комачаулый, сигнализация тавышы йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын боза, еш кына ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр машиналары да уза алмыйча интегә. Болар, чыннан да, кешеләрнең ачуын китерә.

Машина йөртүчеләргә дә авыр. Иске микрорайоннардагы ишегаллары аеруча кысан. Йортлар төзелгәндә берничә дистә елдан шәһәрдә машиналар шулай күп буласын берәү дә күз алдына да китермәгән, әлбәттә. Хәзер менә җәфа чигәргә туры килә. Махсус машина кую урыннары исә күп вакытта ерак урнашкан, алардагы бәяләр дә кесәгә шактый суга.

“Бөке” өстендә “бөке”


Соңгы айларда Казан юлларында бөтенләй йөрерлек түгел. Универсиадага өлгертәбез дип, кая карама төзүчеләр кайнаша. Бу сәбәпле тагы да арткан бөкеләрдә сәгатьләр буе утыру гадәти хәлгә әверелә башлады инде. Тиеш булмаган урынга куелган машиналар исә хәрәкәтне тагын да катлауландыра.

Бу очракта да машина йөртүчеләр тимер “карлыгачлар”ны кую урыннары җайланмаган булу белән акланалар. Алай дисәң, шәһәр хакимияте бөкеләрне бетерүне хәл итү юнәлешендә байтак эшләр башкарды кебек. Казан үзәгендә генә дә 7 ябык паркинг төзелә. Шуларның Островский, Батурин, Астрономическая урамнары, “Кольцо” сәүдә үзәге янындагылары ачылды да инде. Әмма алар бүген ярымбуш тора. Машиналар исә элеккечә юл кырыйларында төзелеп тора.

Күпкатлы стоянкаларда машина куюның бер сәгате 30 сум торуны исәпкә алсак, бу бер дә гаҗәп түгел. Эш көне дәвамында машинаңны калдырырга туры килә икән, бу синең кесәңә шактый сугачак. Ташламалар каралган үзе, 8 сәгатькә паркинг урыны 170 сумга төшә. Әмма алай булса да, аена 4 мең тирәсе стоянкага гына китә. Аена уртача 15 мең сум алып эшләгән кеше мондый йөкне күтәрә алмый, әлбәттә.

Машиналарда байлар гына йөриячәк?


Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, машина алга таба юлда йөрү чарасыннан кире затлылык билгесенә әверелергә тиеш. Башкалабызда уңайлы җәмәгать транспорты челтәрен булдырып, ул халыкны “тимер атлар”дан төшермәкче.

Паркинглар төзелеше дә шуны күздә тотып эшләнә. Халык машина куярга урын юк дип зарлана алмаячак. Әмма, билгеләп үткәнчә, стоянка өчен түләү уртача хезмәт хакы алып эшләгән гади кешенең хәленнән килми. Автомобильне тиешсез урында калдыру өчен штрафларны исә арттыра баралар. Димәк тиздән машина, чыннан да, байларның гына йөрү транспорты булып калу ихтималы бар. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 25.04.2013

Июнь белән августта туйлар «мәхшәре» көтелә

$
0
0
25.04.2013 Җәмгыять
Халкыбыз туй ясарга ярата торган июль аенда быел ураза башлана. Шуңа күрә милләттәшләр 2013 елгы гаилә бәйрәмнәрен июнь белән августка планлаштыра. Себердән алып Мәскәүгә кадәр сузылган киңлекләрдә яшәүче татар, кабалана-кабалана, тамадалар эзли: алдан кымшанып өлгермәсәң, авыз ачып калуыңны көт тә тор!

Ә кирәкле эшме икән соң ул тамада яллау? Элек тамадалардан башка гына да туйларыбыз гөрләп торган бит. Шул һәм башка мәсьәләләр хакында сорауларымны татарның «баш тамадасы» саналучы Гамил НУРга бирдем.

– Гамил абый, туйны тамадасыз гына үткәреп булмыймы соң?


– Була. Тыйнак кына. Өйдә үзең пешеренеп ясаган бәйрәмгә бер оста туганыңны чакырасың да, ул сиңа мәҗлесне алып барырга ярдәм итә. Элек туйны шулай ясыйлар иде. Йортта узган туй иң җылысы була дип саныйм мин. Әле дә, акчалары булса да, йола саклап, махсус рәвештә йортта гына туй ясаучы гаиләләр бар. Чуашстанның данлыклы Шыгырдан һәм Тукай авылларында туйларны шулай ясыйлар. Моның өчен коттедж кирәк шул. Шулай ук Казанда кысан фатирларда үтә тыйнак никах бәйрәмнәрен ясаучылар да очрый. Тик күпчелек кеше кафе һәм рестораннарны өстен күрә. Халык, ярыша-ярыша, менюга акча түли.

– Ә меню күпмегә төшә соң ул, гадәттә?


– Казанда ашханә һәм рестораннарда бер кешегә 600 сумнан башлап, 10 мең сумга кадәр. Исраф инде, әлбәттә. Ашар өчен 300 меңгә кадәр акчаларын чыгарып салалар да, аннары «бурычка батабыз» дип, тамадага килеп елыйлар. Шуңа күрә туй ясаучы алдан ук сайларга тиеш: аңа кунакларны кыйммәтле ресторанда акча исраф итеп ашату кадерлеме, әллә барысын да дуслаштыручы-туганлаштыручы мәдәни программа кирәклерәкме.

– Тукаебыз әйтмешли, өйләнү сөйләнү генә түгел икән. Ә гомумән алганда, туй күпмегә төшә соң?


– Халык төрле булган кебек, чыгымнар да бик күп төрле. 10 мең сумга туй ясаучылар да бар, 10 миллионга сыймаучылар да очрый. Кайсыберләре хәтта туганнарын очкычка утыртып, чит илдә туй үткәреп тә кайта. Ә Казанда «де люкс» туйлар бик сирәк була. Андыйларга Мәскәүдән – икешәр-өчәр миллион торучы берничә «йолдыз»ны чакыралар.

– Ә олигархлар татар йолдызларын чакырамы?


– Татар дип санасаң, Рената Литвинова, Земфира, Алсу, Марат Башаров кебекләр кадерле кунак була ала. Ә татар телле дисәң, Салават инде. Шулай ук байлар Гүзәл Уразова, Хәния Фәрхи, кайберләре Альбина Шаһиморатованы сорап шалтыраткалыйлар. Тик барыбер Мәскәү йолдызлары бик күпкә кыйммәтрәк.

– Хәзер бит сәхнәгә яңа күтәрелгән җырчыларыбызның күбесе үзләре дә тамада булып йөри. Аларны халык яратамы?


– Җәй көне тамадаларга кытлык туа. Даими эшләүче алып баручыларга, гадәттә, ярты ел алдан язылып куялар. Соң уянганнар исә шул эшсез артистларны тамада итеп чакыра. Җәй көне укытучылар да ял итә. Алар да тамада булып эшли ала. Ә ел дәвамында тамада булып эшләүчеләр санаулы гына. Шуңа күрә башка оештыручыларга да еш кына мастер-класслар ясарга, киңәшләр бирергә туры килә. Тамада бит ул бүген алып баручы яки кәгазьдә язылганны укучы гына түгел, ә катлаулы бәйрәмнәрне зәвыклы итеп, ягъни таләпчән клиентларга яраклы итеп оештыра белүче. Бер йолдыз гына тамада була алмый. Аны кунак итеп чакыру хәерлерәк, чөнки иң яхшы артист яки җырчы да ярты сәгатьтән соң туйдыра. Ә туй 7-8 сәгать дәвам итә бит. Менә шул вакыт аралыгында халыкны ялыктырмыйча, ашларны суытмыйча, яңгыр яуса – бинада аралаштыручы, кояш чыкса – саф һавада ял иттерүче оста оештыручы, һәр ситуациядә коткара белүче тамада кирәк. Кайберәүләр катлаулы туй өчен борчылып, җырчыларны да күп чакыра башлады. Халык бит үзара аралашуга гына, үзе катнашканга гына риза түгел. Туйда хәзер экраннарда күренгән модалы, гламур йөзләр катнашкан тамаша сорыйлар.

– Ә андый туйлар концертка әверелмиме соң?


– Әверелергә мөмкин. Шуңа күрә мин туйда артистлардан башка туганнарның тавышы да ишетелергә, аларның осталыклары күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм. Мин татар туеның сабан туена охшаган булуын теләр идем. Яхшы артистлар да булсын, туганнар да үз иркендә аралашсын, танышсын. Соңгы максат өчен без төрле уеннар уйнатабыз. Кунаклар өстәл артында күмәкләшеп бер-ике җыр җырлап алса, туганлык хисләре тагын да арта. Рәхәтләнеп татарча биесәң, баян тавышы ишетелсә, кырыктан узганнарның күңеле бик була. Яшьләр сорый диеп, яшьләрчә программага гына заказ бирмәсеннәр иде. Туй ул – төнге клуб та, концерт та түгел, ә гаилә бәйрәме.

– Бер көнлек туй өчен кеше нигә шулкадәр борчыла, көч түгә икән соң?


– Татарның, гадәттә, өч туе була: бәби туе, кызыл туй һәм җеназа. Беренчесен һәм соңгысын кеше үзе оештыра алмый. Алары Ходай һәм туганнар кулында. Ә кызыл туйны һәркем үз хыялындагыча оештырырга мөмкин. Аны аеруча киленбикәләр зур өметләр баглап көтеп ала.

– Ә никахны кемнәр көтә?

– Барысы да көтә. Никах туйдан мөһимрәк хәзер. Мин үзем икесен бергә оештыру яклы. Мәшәкате дә, чыгымнары да азрак була.

– Май ае һәм ураза вакытында нишләп никахлар, туйлар аз ясала?

– Минем аудитория дини. Май аенда да туйлар алып барам. Ә динсезләр җыен ырым-шырымга, май аенда өйләнсәң, «всю жизнь маяться будешь» ише рус мәкальләренә ышаналар. Дини кешеләр Рамазан аенда да туй ясый. Кояш баеганчы, мәдәни программа оештырыла, кояш баегач, ризык белән сыйланалар. Гадәти татар гаиләләре исә Рамазан аенда туй ясарга кыенсына, чөнки аракы эчәргә туры киләчәк. Минем клиентларга бу кагылмый.

– Дини кешеләр дигән-нән, хәзер бит андыйлар әллә нинди таләпләр куя. Кайберләре туйда хәтта җырларга да рөхсәт итми дип ишеткәнем бар. Андыйларга ничек ярыйсың соң?

– Кем ничек күнеккән инде. Башка тамадалар исерекләрне котыртып уйната. Әлбәттә, аракы эчкән кешене көлдерү, җырлату, уйнату бик җайлы. Минем аудиториям шаяртыр, уйнатыр өчен авыр. Әле, нәкъ Карл Фукс китапларындагыча, хатыннары башка бинада утырган туйлар да була. Бу очракта җиңелрәк. Хатыннар үзара аралаша, көлешә ала. Ә менә бер залда утырсалар һәм хатыннарга эндәшү, җырлау-бию тыелса, авыррак. Сер түгел, татар-башкорт туйларында иң актив катнашучылар – хатын-кызлар. Шуңа күрә «кырыс» таләпләр белән шәригатьчә туй сораучыларга мин хатын-кызларны аерым бүлмәдә утыртырга тәкъдим итәм. Аларга хатын-кыз тамада хезмәт күрсәтә. Ә музыка мәсьә-ләсенә килгәндә, кияү, га-дәттә, моны укытучысыннан сорап хәл итә. Кайберләре тын да чыгарттырмый. Бернинди музыка юк. Икенчеләре нәшид рөхсәт итә. Нә­шид­ләр дә аерыла. Берләре музыкасыз нәшид сорый. Икенчеләре барабан рөхсәт итә. Өченчеләренә барча музыка кораллары да ярый. Ә мөнәҗәтне сораган кеше дә юк, чөнки ул онытылган. Картлар эстраданы белә, ә яшь мөселманнар мөнә­җәтне кабул итми. Чөнки мөнәҗәт ул – йөрәк түреннән чыккан бик моңлы, турысын әйт­кәндә, суфи музыкасы. Ә «яңа» мөселманнар моңнан һәм суфилыктан бик ерак тора. Алар тышкы атрибутларга бик нык игътибар итә: динсез туганнарын да яулык бәйләтеп (сүз уңаеннан, түбәтәй киюне мәҗбүри итмиләр) китертәләр һәм туй буена вәгазь тыңлатып «газаплыйлар». Бу очракта дәгъ­ват урынына ислам диненә һәм мөселманлыкка антиреклама да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә мин кунакларга карата бик кырыс таләпләр куймаска тәкъдим итәм. Бүген аракысыз, хәләл ризыклы туй ясау да зур батырлык һәм тәкъвалык сорый. Моны булдыра алмаган дини яшьләр, еш кына, туганнарын аптыратмас өчен, шыпырт кына никахлашып яшиләр. Совет чорында тәрбияләнгән туганнары алдында аракысыз туй ясарга һәркемнең дә батырлыгы җитми әле.

– Гамил абый, Син еш кына Татарстаннан читтә дә туйлар уздырасың. Чит төбәкләрдәге туйларның үзенчәлекләре нәрсәдә?


– Йолалар аз сакланган. Авылларда бит кешеләр бетеп бара. Ә шәһәрләрдә бар йолалар буталып беткән. Менә Казанда да шулай: гадәтләр онытылган. Ә Мәс­кәүдә исә сергач мишәрләре матур йолаларын саклый әле. Әйтик, һәр кунак такмак җырлый. Киленгә алъяпкыч бәйләтеп, аны сынап карыйлар. Ә Пензада баллы шир­бәт эчерәләр. Башкортстанда су юлын күрсәтү йоласы бар. Самарада һәм башка төбәк­ләрдә эре чәкчәк пешереп китерәләр. Әстерханда исә кызыл төстәге баллы ширбәт кайнаталар. Чынаяк-касәләр тотып бииләр. Шулай ук, әйтик, миллионлаган татар Урта Азиядән күченеп кайтты. Совет чорында безнекеләр мунча кадәрле йортта исерек туе ясап ятса, бай Ташкенттагы татарлар ике йөз-өч йөз кешелек затлы туйлар ясарга күнеккән булган. Алар бүген дә, шул гадәт буенча, зур туйлар ясарга тырыша. Кавказдагы татарлар исә кавказча туй үткәрә. Күп җирдә татар әдәбияты, журналлар аша Казан йолалары да популярлаштырылган: туйга каз яки чәкчәк китерү Идел-Урал, Себер якларында киң таралган. Тик руслашу һәм глобальләшү туйларны үзгәртте. Бүген инде татарча җыр җырлата алсак, татарча сүз ишеттерә алсак та сөенәбез.

– Туйларны татарча алып бару хәзер шулкадәр кыенмыни?


– Алып бару бик рәхәт, тик аңлаучы юк бит. Мегаполисларда бик карт әбиләр генә татарча чыгыш ясый. Мин татарча гына эшләр идем, тик андый клиентлар сирәк очрый. Еш кына русчаны, кайвакытны инглиз, төрек, гарәп телләрен дә эшкә җигәргә туры килә.
 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

в„– |

Көнбатышта яңа чор мәчетләре күтәрелә (ФОТО)

$
0
0
25.04.2013 Дин
Көнбатыш илләрендә заманча архитектура белән төзелүче күпсанлы мәчетләр күтәрелеп килә һәм ул мәчетләрдәге яңалык архитектура белән генә чикләнми.

Германиянең Кельн шәһәрендә төзелүче Үзәк мәчетне кемдер ачылып килүче чәчәккә охшатса икенче берәүләргә ул галәм станциясен хәтерләтә. 2008 елда нигез салынган бу мәчет мөселманнар соңгы ярты гасырда гына күпләп яши башлаган Германиядә язгы шытымнар кебек күтәрелүче күпсанлы мәчетләрнең берсе генә. Дөньяның мәчет күрмәгән башка күп кенә илләрендә дә соңгы елларда мөселманнар ишәеп үзләренең гыйбадәт йортларын төзүгә кереште. АКШта мәчетләр саны 2000 елда 1209 булса, 2010 елда 2106-га җиткән. Германия белән Франциядә хәзерге вакытта 200-әр яңа мәчет төзелә – 10 процент артым дигән сүз. Бу инде мөселманнар нык артуга карамастан яңа мәчет төзергә рөхсәт бирмичә 200 чиркәү төзергә керешкән Мәскәү хакимияте гамәлләренең нәкъ киресе буларак кабул ителә.

Әлбәттә, яңа мәчетләр ачу Көнбатышта да җиңел генә бармый. Үз шәһәрләрендә мөселман илләрен хәтерләтүче һәм шуның белән игътибарны җәлеп итүче архитектура корылмалары арта баруга сөенмәүчеләр арасында ксенофобиянең көчәюе, протест белдерүләр дә күзәтелә. Әмма яңа архитектура үрнәкләре ризасызларны тынычландыру максатын да истә тотып эш иткәндә мәчетләрнең тышкы күренеше мөмкинлекләренең чикләнмәгән булуын күрсәтә.

Массачусетс технология институтындагы архитектура тарихы белгече Азра Аксамия Германиянең яңа мәчетләре – Европадагы иң зәвыклы биналар, ди. Рейн елгасы буенда Мерс шәһәрендә төзелгән яңа мәчет күзне чагылдырырлык алтын-көмеш савытын хәтерләтә. Бавариянең көньягындагы Пенцберг шәһәрендә шакмаклы итеп салынган яңа мәчет тә архитектура бәйгеләрендә җиңеп чыкты. Тиздән Словения башкаласы Люблянада рәшәткәле шакмак эчендәге зәңгәр гөмбәз рәвешендә салынган яңа мәчет балкыячак. Мельбурнда төзелгән Австралиядәге беренче заманча шәкелдәге мәчет кичләрен пыяла гөмбәзе аша күккә салкын зәңгәр нурлар тарата.

Мәчетнең эчке ягындагы дизайнга Корьән аятьләре килешеп тора. Төп шарт – изге бина Кыйблага каратып салынган булырга тиеш. Башка чикләүләр булмавы эксперименталь архитекторлар һәм кыюрак имамнар өчен киң мөмкинлекләр бирә. Хәзер Албания башкаласы Тиранада BIG исемле Дания ширкәте диварлары бәрмә дулкынга охшаш итеп ясалган яңа мәчет төзи. Аларның шушы хәйләкәр геометриясе мәчетне төньяктан-көньякка сузылган урамнарга кыеклатып, Кәгъбәгә каратып салу мөмкинлеге бирә.

Заманча архитектура белән бергә мәчетләргә башка төрле яңалыклар да килә. Мәсәлән, бокс ринглары яшьләрне наркотиклардан һәм башка афәтләрдән сакларга ярдәм итә. Кельн мәчетендә яшьләр клубы, спорт үзәге һәм кибетләр дә булачак. Австралия башкаласы Канберрада төзелүче яңа мәчеттә исә компьютерлар бүлмәсе дә булдырырга телиләр.

Әмма мөселман булмаганнар ризасызлыгының төп сәбәбе еш кына архитектура стиле белән түгел, ә мәчетнең зурлыгы белән бәйле. Күптән түгел “МеgaMosqueNoThanks” (ЗурМәчетЮкРәхмәт) исемле бер төркем Лондонның Олимпия шәһәрчеге янында яңа купшы мәчет төзү планын туктатуга иреште. Бу төзелешкә каршы чыгучыларга мәчетнең 10 мең кеше сыйдырышлы итеп төзелүе һәм аның артында динара чыдамсызлыкка өндәүче мөселманнар торуы турында хәбәрләр ошамаган.

Зур мәчетләр төзүгә мөселман булмаганнар гына түгел, кайбер мөселманнар да каршы чыга. Әгәр дә якындагы кечкенә мәчеттә намазыңны укыганнан соң кирәкле әйбереңне сатып алу, чәчеңне матурлау, чәй яки кофе эчеп башкалар белән аралашу мөмкинлеге бар икән, нигә башка җиргә йөрергә? Кельн мәчетендә исә мөселман булмаганнарны да җәлеп итү өчен дини булмаган базар һәм ресторан да ачарга җыеналар. Тирана мәчетендә динара татулык музее булдырачаклар. Нью-Йоркта мөселманнар җитәкчелегендә ачылачак Кордоба Һаус үзәгендә төрле дин вәкилләре өчен аш-су курслары, сәнгать һәм гыйбадәт бүлмәләре булдырырга җыеналар.

Әмма Көнбатыштагы мөселман гыйбадәтханәләренең күпчелеге кеше күзеннән читтәрәк, бик үк яхшы хәлдә булмаган, аннан-моннан гына оештырылган урыннарда икән. Гадәттә җирле хакимиятләр мәчет төзү өчен рөхсәт бирергә бик теләмиләр. 2010 елда Европада үткәрелгән бер тикшеренү нәтиҗәсендә 90 процент мәчетләрнең кеше күзеннән еракта, башка биналар артында төзелгәнлеге ачыкланган. 2009 елда Швейцариядә мәчет манараларына багышланган референдум үткәреп мәчет манаралары төзүне гомумән тыеп куйдылар.

Кельндә төзелгән яңа мәчетнең 55 метр биеклектәге манарасы шәһәрдәге төп чиркәү манарасының очына (өч мәртәбә биегрәк булса да) көндәш буларак кабул ителеп күпләрнең ачуын кабартты.

Шулай итеп, архитекторларга мәчет салырга теләүчеләрнең дә, аңа каршыларның да фикерләрен истә тотарга туры килә. Һамбургта мәчетнең манараларын футбол алтыпочмагы рәсемнәре белән яшелле-аклы төскә буяганнар. Һамбург янында гына урнашкан Нордерштедт шәһәрендә төзелүче яңа мәчетнең 22 метр биеклектәге манаралары эченә кечкенә җил электр станцияләре урнаштырылачак һәм аның җилканатлары үтәкүренмәле пыяладан булачак. Ул җилканатларга лампалар да урнаштырылачак һәм караңгы вакытта алар төрле яктылык тамашалары күрсәтәчәк.

Флоренциядә төзеләчәк яңа мәчет шәһәрнең гомуми күренешеннән бик аерылып тормасын өчен аның манараларын гомумән урта гасыр Флоренциясендәге чаң манараларына охшатып ясаячаклар. Марсельдә диңгез буенда төзеләчәк мәчет исә намазга чакырганда манарасыннан тирә якка шәмәхә яктылык таратачак, чөнки мөселманча яшел утны диңгезчеләр маяк дип кабул итәргә мөмкин.



Кельндә төзелүче Үзәк мәчет


 

Тиранада төзелүче мәчет сурәте


Лондонда кире кагылган мәчет проекты


Һамбург мәчете

Рейн елгасы буенда Мерс шәһәрендә төзелгән яңа мәчет күзне чагылдырырлык алтын-көмеш савытын хәтерләтә.



Бавариянең көньягындагы Пенцберг шәһәрендә шакмаклы итеп салынган яңа мәчет тә архитектура бәйгеләрендә җиңеп чыкты.



Мельбурнда төзелгән Австралиядәге беренче заманча шәкелдәге мәчет кичләрен пыяла гөмбәзе аша күккә салкын зәңгәр нурлар тарата.



Тиздән Словения башкаласы Люблянада рәшәткәле шакмак эчендәге зәңгәр гөмбәз рәвешендә салынган яңа мәчет балкыячак.



Нордерштадт шәһәрендә төзелүче яңа мәчетнең 22 метр биеклектәге манаралары эченә кечкенә җил электр станцияләре урнаштырылачак һәм аның җилканатлары үтәкүренмәле пыяладан булачак. Ул җилканатларга лампалар да урнаштырылачак һәм караңгы вакытта алар яктылык тамашалары күрсәтәчәк.



Марсельдә диңгез буенда төзеләчәк мәчет намазга чакырганда манарасыннан тирә якка шәмәхә яктылык таратачак, чөнки мөселманча яшел утны диңгезчеләр маяк дип кабул итәргә мөмкин.



Флоренциядә төзеләчәк яңа мәчет шәһәрнең гомуми күренешеннән бик аерылып тормасын өчен аның манараларын гомумән урта гасыр Флоренциясендәге чаң манараларына охшатып ясаячаклар.

 


Наиф АКМАЛ

в„–--- | 25.04.2013

Тукай бүләгенә кандидатлар расланды

$
0
0
26.04.2013 Мәдәният
ТР Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре комиссиясе быел Габдулла Тукай исемендәген Дәүләт бүләген 5 кешегә бирергә дигән карар кабул итте. Менә ул биш кеше:

1) Айдаров Ильяс Сәйяр улына – Г.Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре циклы (2005–2012 еллар), Уральск һәм Казан шәһәрләрендәге Г. Тукай музейларында тематик күргәзмәләре өчен;

2) Бикчурова Нәбирә Миңнәхмәт кызына (Нәбирә Гыйматдиновага) – ”Мәхәббәттә гөнаһ бар“ (Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел), ”Синдә минем хакым бар“ (Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел) китаплары, ”Хатыннар сагышы“ (Казан, ”Идел-Пресс“, 2010 ел) әсәре өчен;

3) Гайнуллина Алсу Әскәр кызына – сәхнәдә Г.Ху­гаевның ”Кара чикмән“ спектаклендә Буретта, М.Гый­лаҗевның, Р.Хәмиднең ”Курчак туе“ спектаклендә Наташа, З.Зәйнуллинның ”Арбалы хатыннар“ спек­таклендә Гайшә образларын иҗат итүе өчен;

4) Кузьминых София Даниловнага – Г.Тукай ис­тә­легенә багышланган, күн мозаика техникасын кулланып башкарылган әсәрләр циклы өчен;

5) Тимербулатов Шамил Харис улына – ”Женский лик Победы“ бишенче симфониясе өчен. 




в„– | 26.04.2013

Сукбайларны нишләтергә?

$
0
0
26.04.2013 Җәмгыять
Соңгы көннәрдә Чаллы хакимиятенә бомжлардан зарланып мөрәҗәгать итүләр ешайган. Шәһәрнең “Глобус” тукталышын йортсызлар үзләренең яшәү урыны иткән. Чаллы халкы тукталышны урап уза башлаган. Шәһәр хакимияте, бу күренеш Универсиада белән бәйле түгел микән, дип шикләнсә дә, соңыннан ачыкланганча, тукталышта яшәүче йортсызларның күбесе Чаллыныкы булып чыккан.

Автокалада барлыгы 700 бомж бар икән. Ә Татарстан башкаласында аларның саны 500гә җитә. Казанның меңьеллыгы алдыннан йортсызларны махсус лагерьга озатканнар иде. Универсиада алдыннан да аларга карата махсус чаралар күрелер, мөгаен. Ә сезнеңчә, бомжларны нишләтергә кирәк?

Александр КАМАЕВ, “Торыр урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен “Мәрхә­мәт” социаль адаптация үзә­ге” дәүләт оешмасы директоры:


– Безгә әлегә бу хакта бернинди дә күрсәтмә бирелмәде. Бернинди махсус чаралар күрел­мәде. Казанның 1000 еллыгы алдыннан да бу эш бәйрәм чараларына 3-4 атна кала башланган иде, хәзер дә шулай булыр, мөгаен. Бомжларны башка торак пунктларга озату турында да сүз булганы юк. Йортсызларны безнең үзәккә юлларлар, Казанда Универсиада узган көннәрдә монда яшәрләр, алар белән социаль хезмәткәрләр, медицина белгечләре эшләр, мөгаен. Без­нең үзәк 60 кешегә исәпләнгән. Кыш көне, гадәттә, яшәүчеләр саны 100 кешегә җитә. Майда яңа бинага күчәргә җыенабыз, ул 100 кешегә исәпләнгән. Универсиада көннәрендә, бәлки, тагын да күбрәк кешене сыйдырырга туры килер. Шәхси фикеремә кил­гәндә, сукбайларның санын киметү өчен илнең икътисадый һәм рухи үсеш дәрәҗәсен күтә­рергә кирәк. Мондый кешеләр­нең саны безнең җәмгыятебез­нең үсеш дәрәҗәсен чагылдыра. Алга киткән Европа илләрендә дә сукбайлар бар. Бу катлау һәр­вакыт булачак. Әмма медицина һәм башка төр дәүләт хезмәт­ләрен­нән файдалану хокукы би­релсә, аларның саны кимер иде. Сукбайларны махсус үзәк­ләр­гә урнаштыруны максат ит­кән махсус акцияләр үткәрү дә мәсьәләне хәл итүгә ярдәм итә ала.

Илдар хәзрәт БАЯЗИТОВ, Татарстан мөфтиенең социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары:

– Бу катлау белән Универсиада алдыннан гына түгел, һәрдаим эшләү зарур. Йортсызлар өчен социаль ашханәләр генә түгел, торак урыннар да әзерләнергә тиеш. Бу җиңел мәсьәлә түгел. Аларның кеше булуын истән чыгармаска кирәк. Без әле эшне башладык кына. Бу катлауга кагылышлы проектлар әлегә юк. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен үзәк төзелеп килә. Казаннан ерак түгел ятим балалар өчен үзәк булдырырга, наркоман һәм алкогольгә бәйле булганнарны тернәкләндерү эшен башларга ниятлибез.

Рабит БАТУЛЛА, язучы:


– Бомжларны булдырмаска ки­рәк! Башка шәһәр, авылларга кү­чергәндә аларның да кеше икән­лекләрен онытмасыннар, кешелек хокукларын бозмасыннар иде.

Искәндәр ӘХМӘДУЛЛИН, эш­мәкәр:

– Бездә бомжларны икенче сортлы кешеләр дип карарга күнегелгән инде. Үзләре чирле, акчасыз, сасы... Әмма алар бу хәлгә кайсы гына үзе теләп төште икән? Универсиада алдыннан аларны җыеп алырлар инде. Әмма аннары бу катлау кабат урамнарда үз көнен үзе күрә башлаячак. Бу – күз буяу, проблеманы вакытлыча чаршау белән каплап тору гына. Республикада бу мәсьәләне ныклап хәл итәргә тотынырга күптән вакыт инде. Әгәр психологлар алар белән дәвам­лырак эшләсә, махсус эш урыннары булдырылса, бомжлар арасында да нормаль тормыш рә­веше алып бара башлаучылар артыр иде.  




в„–67 | 26.04.2013

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Төркиягә Халыкара яшьләр һәм спорт бәйрәменә бара

$
0
0
26.04.2013 Мәдәният
Халыкара ТЮРКСОЙ төрки мәдәният оешмасы чакыруы буенча Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле быел җәй Казанда булачак Универсиада алдыннан 13–20 май көннәрендә Төркиянең Әнкара, Измир һәм Истанбул шәһәрләрендә үтәчәк Халыкара яшьләр һәм спорт бәйрәмендә катнашачак.

Әлеге халыкара оешма үзе уздыра торган чараларда Татарстан Республикасының иҗат колллективлары белән актив хезмәттәшлек итә. ТЮРКСОЙның генераль секретаре Дюсен Касеиновның Татарстан Президенты Р. Н. Миңнехановка юллаган хатында узган ел Төркия Республикасы шәһәрләре буйлап Нәүрүз турнесының бәйрәм концертларында катнашып, югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм башкару мәдәнияте күрсәткән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең талантлы коллективы – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле аерым рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелә. Шул сәбәпле ансамбль Төркия календарендагы иң мөһим вакыйгаларның берсе булган Яшьләр һәм спорт бәйрәменә чакырылды да. Бу көн символикасында Төркия Республикасының байтак гражданлык кыйммәтләре чагылыш таба, шуңа күрә әлеге гаять зур бәйрәмдә төрки халыкларның берләшкән оешмасы әгъзалары булган илләрдән яшь һәм дәртле кунаклар катнашуы олы мәгънәгә ия.

 

 




в„– |

«Лаеклыларны гына сөяргә өйрәтәбез»

$
0
0
26.04.2013 Җәмгыять
Подъездыбызның игъланнар ябыштыру тактасындагы бер рәсемдә озын чәчле чибәркәйнең туңкайтып куйган арт шәрифләре янәшәсендә «Лаеклыларны гына сөябез» дигән язу чекерәеп күзгә ташлана. Икенче бер игъланда «Ирләрне тезләндерү, башларын әйләндерү серләренә өйрәтәбез» дигән телефон номерлары булган язу да әллә каян күренеп тора. Кияүгә уңышлы чыгарга, ирләрне үзеңә карату серләренә өйрәтүче курслар көннән-көн күбәя. Ләкин мондый акыл өйрәтүләр нәрсәгә алып барып җиткерергә мөмкин соң?

Соңгы вакытта ирләр­нең кирәклеген, дәрә­җәсен акча янчыгына, машинасына, эш урынына карап кына бәяләү модага торган саен күбрәк керә бара. Әлбәттә, ир кеше гаиләсендә үзенә йөкләнгән бурычларны үтәргә тиеш. Акча табу, гаиләне тәэмин итү – аның бурычы. Ләкин Аллаһ Тәгалә яраткан бәндәләремә сынауны күбрәк бирермен дигәнгәме, ир­ләргә сынау дигән таякның юан башы күбрәк эләгә. Тормыш тоташ кырыс сынаудан тора сыман. Ир-ат шул сынауларны узганда авырып китәргә, эшсез калырга, төрле проблема, бәла-каза килергә мөмкин икәнлеген дә истән чыгармасак иде дә бит. Әмма лаеклыларны гына сөяргә, ирләрне тезлән­дерергә, чүпрәк ясарга өйрәтүче әлеге курсларда кешенең иң зур матурлыгы булган сабырлыкка өйрәтмиләр, ахрысы.

Җитми, җитми, җитми...


Танышымнан ишеткән гыйбрәтле хәлгә дә шуның ише игъланнар, акыл өй-рәтүләр сәбәпче булмадымы икән? Илфат, дингә килеп, намазга баскач, аның тормышында үзгәрешләр – гаиләсендә үзенә тискәре мөнәсәбәт, хатыны тарафыннан ачыктан-ачык агрессия башланган. Хатынына укырга, эшкә урнашырга, ике бала үстерешергә булышып, кредитка фатир алып шуны түләр өчен берничә эштә эшләп йончыган Илфатны хатыны әнә шул «лаеклылар, булдыклылар» исемлегеннән сызып аткан. Табында утырганда да, балалар алдында да, ят кешеләр, туганнар алдында да иренең дәрәҗәсен төшерердәй яман сүзләр теленнән өзелми башлаган. Хәтта түшәктә дә ачыктан-ачык, башкалар сиңа караганда яхшырак, дигән сүзләр ычкындыргалаган.

Килешерсез, чыннан да адәм баласына гомер буе нәрсәдер җитми. Башта фатир кирәк, аннан йомшак диван, машина, чәшке тун, алтын-көмеш, диңгез буе... Боларның барысы да тора-бара булырга да мөмкин, тик барыбер нәрсәдер җит-мәс. Җитми дигәннән, бер мәзәк бар бит. Хатын-кызларга ир сайларга кушканнар ди. Беренче катта аракы эчә, тәмәке тарта, хатын-кыз белән чуала, акчаны да күп эшләми торган ирләр икән. Мондый иргә кем риза булсын инде, чибәркәйләр икенче катка менеп киткәннәр. Анысында аракыны аз эчә, тәмәке тартмый, тугры, тик акчаны бик аз эшли торганнар ди. Чибәркәйләр, әлбәттә, моңа да риза булмаганнар, өченче катка менеп киткәннәр. Анда... эчми, тартмый, өрмәгән җиргә утыртмый, акча күп эшли, тугры, идеаль ирләр икән. Монда керәбез инде дип торганда, өскә карасалар, тагын бер кат бар икән бит. Безнең асыл затларыбыз, гөнаһ шомлыгына каршы, өченче катка кермичә: «Идеаль ирләрдән дә идеальрәге ничек була икән?» – дип, дүртенче катка күтәрел-гәннәр. Анысында ишеккә зур итеп: «Хатын-кызга беркайчан да, бер нәрсә дә җитми диләр, чыннан да дөрес икән, барыгыз, беренче катка төшегез!» – дип язып куйганнар ди.

Халкыбызда, чиләгенә күрә капкачы, диләр бит. Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә Җә­браил фәрештәдән иң беренче аять иңгәч тә, аны аңлаучы, куркуын киметүче һәм хак динебез исламны иң беренчеләрдән кабул итүче хәләл җефете Хәдичә анабыз булган. Әюп (г.с.)не Аллаһы тәгалә сынау биреп каты авыруга дучар иткәч, бөтен тәне бозылып, кортлап беткәч, бар кеше дә аннан йөз чөергәч тә хатыны ташламаган. Халкыбызның мәшһүр әдибе Фәнис абый Яруллин янында аның соңгы сулышына кадәр газиз кешесе – Нурсөя апа булды. Пәйгамбәребезнең: «Хатын-кыз җәннәткә аннан ире риза булган очракта гына керәчәк», – дигән хәдисе дә бар. Лаеклы ирләрне генә сөю теләге белән янган кадерле хатын-кызларыбыз, ишекләргә ябыштырылган игъланнарга алданып, ирсез дә, җәннәтсез дә калмасалар ярар иде... 


Фаил ГЫЙМАДОВ

в„– |

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин: Халык белә, дәшми генә

$
0
0
26.04.2013 Сәясәт

– Әгъзам әфәнде, унбиш-егерме ел артка кайтып, Сезгә авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары сыйфатында “Вамин” язмышын хәл итәргә кушылса, бүлгәләү юлын сайлар идегезме, берләштерү юлынмы?

– Минемчә, “Вамин”ны бүл­гәләми генә саклап калырга кирәк. Чөнки ул җитештерү һәм эшкәр­түне күз алдында тотып оештырылган иде. Шул ук вакытта аның зур компаниягә әйләнеп китүе эш дәверендә ниндидер кыенлыклар тудыра. Дөрес, килә­чәктә барыбер компания эшчәнлеген оештыру һәм аңа җитәкчелек итүнең оптималь вариантын эзләп табарга туры киләчәк. Заманында шушындый инвесторлар булдыру дөрес иде. Ул вакытта күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре (элек алар колхоз, совхоз дип атала иде) бик авыр хәлдә калды. Дәүләт тарафыннан матди ярдәм җитешми иде. Республика җитәкчеләре шушы вариантка тукталып бик дөрес эшләде. Эре инвесторларны кертеп күп кенә хуҗалыкларны саклап калдылар. Ләкин эре инвесторларга ярдәм күрсәтү белән беррәттән алар кермәгән хуҗа­лыкларны да шушындый дәрәҗәдә финанслаштырырга кирәк иде. Бер үк вакытта шушы эш тә эш­ләнсә, бүгенге күп кенә фер­мерларыбызның, калган крестьян хуҗалыкларының икътисадый хәле яхшырак булыр иде, минемчә. Бүген “Вамин”ны таркату аны бөтенләй юкка чыгару булачак. Чөнки элеккеге колхоз-сов­хоз­ларны тергезеп булмый инде. Дәүләт, субсидия, дотацияләр биреп, бу инвесторларны әле сакларга тиеш. Аның эшчәнлеген этаплап, кабаланмыйча гына үзгәртеп корсыннар иде.

– РФ Федерация Советын, теге яки бу сәбәпләр аркасында, кәнәфиләреннән бушатылган губернаторлар, калын кесәле олигархлар клубы дип әйтәләр. Бу фикергә мөнәсәбә­тегез ничек?

– Күпмедер дәрәҗәдә бу гыйбарә җисеменә туры киләдер. Чыннан да, соңгы вакытта шактый гына губернатор Федерация Советы әгъзасы булып килде. Бу бик тә дөрес сәясәт булды, чөнки алар­ның күбесе – бик тәҗрибәле ке­шеләр. Хәтерлим әле: берзаман егермеләп элекке губернатор җыелды. Алар Федерация Советын көчәйтте. Дөрес, элек бизнес белән шөгыльләнгән кешеләр дә парламентта бар. Алар да үз вазыйфасын башкара. Моны мин га­йре табигый хәл дип санамыйм. Сенатор үз төбәге мәнфәгатьләре белән яши, төбәк куйган таләп­ләргә җавап бирә икән, нәрсәсе начар?! Дөрес, аларның күбесе Мәс­кәүдә яки Петербургта яши. Рес­публика-өлкәләрдә туып үскән, шуннан чыккан кешеләр түгел. Минемчә, мондый хәл хуплан­маска тиеш. Менә хәзер яңа закон кабул ителде. 1 гыйнвардан Федерация Советы әгъзалары Президент белән бергә сайланачак. Шәт шулай булгач, ул исем­леккә кил­мешәкләр эләкмәс.

– Ул чагында без 2015 елда Татарстан Президентын сайлаганда үзебездән Федерация Советына әгъза булып барачак кешене дә сайлаячакбызмы?

– Анда Президент белән бер исемлектә тагын өч кеше булачак. Сайлау үткәннән соң, Президент менә шулар арасыннан берсен Федерация Советына әгъза итеп билгеләячәк. Дөрес, беренче вариантта шул өч кешегә халыкның күпме тавыш бирү графасы да бар иде. Хәзер ул юк. Президент өчен генә тавыш бирәләр. Шулар арасыннан ул үзе берсен сайлап ала.

– Халыкка ул өч кешенең берсе дә ошамаса?

– Халыкка Президент ошасын. Үз абруен төшермәс өчен Президент бу исемлеккә те­ләсә кемне кертмәскә, ышанычлы, мөхтәрәм кешеләргә таянырга тиеш. Хәзер бит кемнең кем икән­леген халык белә. Халык белми, күрми әле дию дөрес түгел. Халык белә, дәшми генә. Кайберәүләр ха­лык­ның тү­зем­­лелегеннән файдаланып, кешеләр күңеленә хуш килмәгән эшләрен эшли. Тора-бара барыбер халыктан тиешле бәясен алачак югыйсә.

– Кайбер фирка әһелләре Иосиф Сталинның үлеменә 60 ел тулуны билгеләп узды. Сез­нең әлеге шәхескә мөнәсә­бә­тегез?

– Һичшиксез, хәзерге күзлек­тән Сталин кылган гамәлләргә тискәре карыйм. Шулай да аңа объектив бәя бирү бик кыен. Чөн­ки безнең тарих шулкадәр буталган. Анда бер-берсенә каршы мәгъ­­­лүматлар күп. Билгеле, репрессия елларын, егермеләп мил­ләтне туган җирләреннән сөргенгә сөрү­не берничек тә аклап булмый.

– Мәскәү авторларының Фик­рәт Табиевка багышланган саллы китаплары дөнья күрде. Анда, Фикрәт ага партия өлкә комитетын җитәкләгән чорда Татарстандагы бер генә җитәк­чене дә җитди сәбәпсез эштән алмаган, төрмәгә утыртмаган, дип әйтелә. Бүгенге яссылыкта бу раслауга нинди аңлатма бирер идегез?

– Беренчедән, республика башлыгы турыдан-туры беркемне дә төрмәгә утыртмый. Миңа калса, ул вакытта да кайбер җитәкчеләргә җинаять эше ачылмыйча калмагандыр, ниндидер суд эшләре дә булгандыр. Күбесе хәзер онытылгандыр инде. Билгеле, күрсәтмә биреп, кемнедер төрмәгә утырткандыр дип һич тә уйламыйм. Бөтен цивилизацияле илләрдә мондый эшләрне суд хәл итә. Бәйсез суд булырга тиеш. Сүз дә юк, бездәге судларны әле башка илләрдәге кебек бәйсез дип әйтеп булмый. Әгәр хокукый дәүләт турында уйласак, бөтен мәсьәлә суд аша хәл ителергә тиеш. Мин инде ничәнче кеше җитәкчелегендә эшлим: берсенең дә авызыннан теге яки бу кешене утыртырга кирәк дигәнне ишеткәнем булмады.

– Президент администрациясе җитәкчесе безнең рес­публикада, хәер, алай гына түгел, Россия күләмендә үзәк фигуралардан санала. Үз вакытында Сез­нең фикерне бел­мичә җи­тәкче урынга тәкъдим ителүче булмагандыр. Хәзер, байтак ел узгач, теге яки бу иптәшне җа­ваплы вазыйфага тәкъдим итеп ялгыштым бугай дип үкенгән чакларыгыз булмадымы?

– Зурдан алганда, үкенгән чак­ларым юк. Дөрес, кайбер җи­тәкчеләр җәһәтендә канәгатьсез­лек хисләре туа. Бәлкем бу табигыйдер дә. Чөнки кайда гына булмасын, кадрларны сайлап алу, билгеләү – бик катлаулы, четерек­ле эш. Сүз дә юк, коммунистлар вакытында кадрларга караш, аларны әзерләү җитди куелган, ялгышлык аз була иде. Чөнки һәр булачак җитәкче билгеле бер этапны узарга, иләктән иләнергә тиеш. Го­мумән, Россия күләмендә кадрларны эзлекле рәвештә тәрбия­ләү сис­темасы юкка чыкты диярлек. Кайбер төбәкләрдә әлеге эш бөтенләй алып барылмый, лаеклы булмаганнар еш кына мәр­тәбәле урын биләп утыра. Республикабызда кадрлар белән эшләү күп­медер күләмдә сакланып килә әле. Әмма бездә дә кыенлаша бара.

– Соңгы сайлау кампаниясе барышында авыл сайлаучы­ларының, теге яки бу кандидатны яклап, 80-90 процент тавыш бирүе, ә шәһәр җирендә алар­ның 40-50 процент кына тавыш җыюын ничек аңлатыр идегез?

– Бу – табигый процесс. Авыл кешесенең менталитеты белән шәһәр кешесенең менталитеты нык аерыла. Шул ук авылдан килгән кеше күпмедер вакыттан соң шәһәрләшә, шәһәр менталитетын үзләштерә. Авылда бит барыбер бер гаилә булып яшиләр, күп эш киңәшләшеп эшләнә. Кай­берәүләр Сез әйткәнне фальси­фикацияләү, хәрәмләшү нәтиҗәсе дип күрсәтмәкче. Дөрес, күп кенә җитәкче кемгә өстенлек бирәчәген ачыктан-ачык әйтә, шул рәвешле йомшак йогынты ясый. Әмма сайлау кабинасына кергәч, беркем дә кулыңнан тотып яздырмый, кемгә тавыш бирәсен кеше үзе хәл итә. Коммунистлар өчен тавыш би­рүчеләр исә үз ихтыярын яшерми. Шуңа күрә анда бөтенесе үтә­күренмәле. Анда сайлаудан соң килсәң дә, хәтта бюллетеньнәрне, нәтиҗәне карамасаң да, кемнең кем өчен тавыш бирәсен беләсең. Ә шәһәрдә сайлау вакытында кешеләрне сайлауга барырга өндәү – үзе бер зур эш.

– Узган ел сайлаулардан соң байтак кына кеше Мәскәүдә “Намуслы сайлау өчен!”, сай­лауда хәрәмләштеләр дип, Болотный мәйданына митингларга чыкты. Әлеге дәгъва бел­дерү­ләрне Сез ничек бәялисез?

– Бөтен дәгъваларыбызны сайлаудан соң белдерәбез дип, алдарак әйтеп киттем инде. Бу – алдан әзерләнгән, оештырылган чара. Әмма хикмәт оппозициядә генә түгел. Халык сайлау нәтиҗәлә­реннән канәгать булмавын күрсәтү өчен генә чыкмады бит. Минемчә, анда чыгучылар нигездә тормыштан канәгать булмаган кешеләр. Соңгы вакытта илдә башланган реформаларның әллә ни уңай нә­тиҗә бирмәве күренеше дә бу. Кеше риза булмавын, дәгъваларын белдерә алырга тиеш. Әмма цивилизацияле, тыныч юл белән.

– Дошманнарыгыз бармы?

– Күзгә күренгән, үзем белгән дошманнарым юк. Мин табигатем буенча килешергә, аңлашырга тырышам. Шулай да дошманнарым бөтенләй юктыр дип әйтә алмыйм. Чөнки төрле эштә эшләгән дә­вердә, бик киң күңелле кеше булсаң да, бөтен кешегә ярап бетә алмыйсың. Дөрес, кулыңнан кил­гәнчә мохтаҗларга, үзләрен яклый алмаганнарга ярдәм итәргә кирәк. Әгәр кеше үз карьерасын ныграк кайгырта, үзе турында гына уйлый икән, анда ярдәмчеллек хисе булмый. Кайбер чиновникларга га­дәттә принципсызлык, ягъни җил кай яктан иссә шул якка борылу, ул-бу булмагае дип яшәү хас. Бу хис, менталитет кешене боза. Югыйсә кешегә әти-әнисеннән бик әйбәт кешелеклелек сыйфатлары би­релә. Әмма дә ләкин кайберәүләр, бюрократлашып, нин­­дидер вазыйфа алуга кешелек­лелек сыйфатларын югалта башлый. Нишләптер шулай. Андый­ларның байтагы эштән китүгә шундый мескен кешегә әйләнә: беркемгә дә кирәк булмый, тормышта үзләрен бөтенләй югалта.

– Сезне җырчы Илсафның яшерен продюсеры дип ишет­кән бар. Чынлап та шулаймы икән?

– Илсафның җырлавы миңа бик ошый. Әмма мин аның продюсеры түгел. Ул бит, гомумән, артист түгел иде. Авыл хуҗалыгы ин­ститутының механика бүлеген тә­мамлап, Чүпрәледә инженер булып эшләгән егет үз талантына ышанып Казанга килде, зур сәхнәгә менде. Ул үз көче белән күтәрелде, үзенә үзе юл ярды. Әйбәт, тыйнак егет.

– Казанга Биектау ягыннан кергәндә, уң кул якта: “Коль скоро богатство – власть, всякая власть прибирает к рукам богатство” дигән юл буе рек­ламасы тора. Сез бу язуны ничегрәк аңлыйсыз: ярлылардан көлүме бу, капитализмның чын йөзен ачумы, әллә соң башка нәрсәме?

– Минемчә, монда бернинди киная юк. Шулай да мин үзем дәүләт бай булырга тиеш дип уйлыйм. Ләкин дәүләтнең төп вазыйфасы: шушы байлык халыкка хезмәт итәргә тиеш. Илебездә нефть, газ бар. Без бик бай. Тик әлеге байлык – бу безнең җәм­гыятьнең зур кимчелеге – халкыбыз мәнфәгатьләренә җавап бирерлек эшләми. Чынлап та, ил бай икән, аның халкы нишләп ярлы соң? Әнә кемдер халыкның 20 проценты, кемдер 30 проценты фәкыйрьлектә яши дип әйтә. Бәлкем, дәүләтнең гаебе дә тү­гелдер. Минемчә, гаеп түгел, бәлабез бу. Яңа җәмгыять төзи башлавыбызга озак вакыт үтмәде әле. 20-30 ел озак вакыт түгел. Бу чорда байлыгыбызны дөрес итеп кулланып, аны халык мәнфәгатенә җигәргә өйрәнмәдек әле. Ми­немчә, бу вакытлы хәл. Телевизордан караганда, үзәктәгеләр бө­те­несен дөрес сөйли, халык хуплап тора кебек. Әмма сөй­ләгәннәр тормышка ашып бетә алмый. Сүзебез белән гамәлебез якынаймый, ки­ресенчә, кайвакыт ерагая бара.

– Кешегә еш кына ниндидер карар кабул итәргә, нидер хәл итәргә туры килә. Кайвакытта бер-бер карарга килүе кыен була. Сезгә кайсы карарга килүе аеруча кыен булды?

– Бәхеткә, миңа гел эш тәкъдим иттеләр. Эш эзләргә туры килгәне булмады. Элек ниндидер этаплар аша үткәреп партия эш тәкъдим итә иде. Минем өчен иң кыен карар кабул итүе, Президент администрациясе җитәкчесе булып эшләгәннән соң, Федерация Советына барганда булды. Бу бик җаваплы эш, тормышны кинәт үзгәртү. Дөрес, аңа күнеккән. Миңа күп мәртәбә күченеп йөрергә туры килде. Әмма әлеге яңа эшкә күч­сәң, республика мәнфәгать­ләрен җи­тәрлек дәрәҗәдә кайгырта, эшли алырмынмы дип тә уйладым. Мәскәү башка яссылык бит ул. Төрле уеннарга, низагларга юлыкмаммы икән дип тә ике­ләндем. Хәзер тормыш күрсәтә: дөрес карар кабул иткәнмен икән.

– Куәт-мөмкинлек­ләрегез­нең ничә процентын тормышка ашыра алдым дип уйлыйсыз?

– Әгәр үткән юлга борылып карасаң, ниндидер анализ ясасаң, хәзерге тәҗрибәм белән мин мөмкинлек-куәтемнең бик азын кулланганмын дип әйтә алам. Аның күпме процент икәнен әйтүе кыен. Әмма үземнең гади генә гаиләдә тууымны, авыл мәктәбен тәмам­лавымны исәпкә алсам, минемчә, үзем куйган күп кенә максатларымны тормышка ашырдым. Урта мәктәпне тәмам­лаганда иң зур максатым югары белем алу иде. Ул вакытта авыл мәктәбен тәмамлап, вузга керү шактый кыен булды. Спорттагы максатым көрәш буенча спорт мастеры булу иде. Мастерлыкны да үтәдем, Россия буенча берничә мәртәбә чемпион булып калдым. Сәясәт белән шөгыль­ләнермен дип һич кенә дә уема килгәне булмады. Үземне хуҗа­лык эшендә күрә идем. Әйтик, колхоз рәисе, район хакимияте башлыгы булып эшләгәндә халык мәнфә­гатен турыдан-туры күрә­сең. Әгәр нидер эшлисең икән, халык шунда ук бәясен бирә. Ниндидер ким­челегең бар икән, аны да шундук әйтәләр. Шактый еллар район, республика дәрәҗәсендә җитәкче булып эшләргә туры килде. Монда инде сине агым алып бара. Шунда үзеңне югалтмаска, үз өстеңдә эшләргә, артта кал­маска, бөтен яңалыкларны белеп торырга, тормышның үзагымына ияреп кенә түгел, киләчәкне фаразлап, берничә адым алданрак та барырга тиешсең. Монда үзеңә бәйле һәм бәйле булмаган бик күп шартлар бар. Шул ук вакытта ка­нә­гатьсезлек хисе дә кала. Хәер, кеше ирешкәненә канәгатьләнсә, прогресс, алгарыш булмас иде.

– Мөмкинлек, форсат булса, пенсиягә чыккач, кайсы чит илдә яшәр идегез?

– Соңгы елларда, Федерация Советында эшләгәндә бик күп чит илләргә йөрергә туры килде. Андагы тормышны, читтән карап, бераз беләбез инде. Әмма дә ләкин аны тулысынча беләм дип әйтү дөрес түгел. Әгәр ниндидер илгә тулы бәя бирергә уйлыйсың икән, анда яшәп карарга кирәк. Кайбер ке­шеләр, матур, ошый дип китеп баралар да, барып урнашкач, яши башлагач, андагы менталитетны, тормыш шартларын, үзара мө­гамәләне күреп, ялгышканлыкларын аңлый. Олы­гайган саен читтәге шартларга яраклашу да кыендыр. Шуңа күрә безнең яшьтә мин бернинди чит илдә дә яши алмас идем. Дөрес, вакытлыча, әйтик, җәен яисә кышын каядыр китеп торырга мөмкин. Тик олыгайгач, туганнар, балалар белән бергә, бер тирәдә яшисе килә.  


Рәшит МИНҺАҖ

в„–67 | 26.04.2013

Гаилә – милләтнең нигезе яки татар гаиләсендә бала тууга мөнәсәбәт

$
0
0
27.04.2013 Җәмгыять
Татарстан Республикасында хәзерге демографик вазгыятьне канәгатьләнерлек дип бәяләргә мөмкин. 2007 елның 1 гыйнварыннан «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Федераль закон һәм икенче баланы тапкан гаиләләргә Ана капиталы сертификаты тапшыру турындагы Россия Федерациясе карары гамәлгә керү, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә күпбалалы статусын бирү уңай вакыйга булды.

2012 елның 1 гыйнварыннан өченче бала туган гаиләләргә торак салу яки шәхси хуҗалык эшләре алып барыр өчен бушлай җир кишәрлекләре бирелә башлады. Социаль ярдәм чараларының уңышлы гамәлгә ашырылуы Татарстанда күзәтелгән демографик үсештә дә чагылыш тапты.

2010 елда, Татарстан дәүләт гражданлык халәте актларын теркәү хезмәте мәгълүматларына караганда, 49 512 бала дөньяга килгән, 2009 елга караганда, 2 369 балага күбрәк. 1992 елдан соң, бары тик 2011 елда гына республикада халыкның табигый үсеше күзәтелә башлый һәм 2012 елда туучылар үлүчеләрдән 9 426 кешегә артып китә (56 005 бала туа).

Болары – республика буенча күрсәткечләр. Ә татар гаиләсенең репродуктив максаты һәм халәте нинди? Бу мәкаләдә, 2008-2009 еллардагы тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, без шушы сорауга җавап бирәбез [1].

Репродуктив максатны без «Гаиләдә барлыгы ничә бала булу яхшы?» (идеаль сан), «Барлык зарури шартлар үтәлгәндә, сез ничә балагыз булуын теләр идегез?» (теләгән сан), «Сез ничә бала табарга җыенасыз?» (көтелгән сан) кебек сораулар ярдәмендә ачыкладык [2].

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, татар гаиләләре идеаль сан дип ике баланы саный (60,4%). Бу сорауга җавап кешеләрнең, бернинди тормыш халәтен һәм шәхси мәнфәгатьләрне исәпкә алмыйча, үзләре өчен иң кулай балалар саны турындагы күзаллавын бирә.

Респондентларның (ата-аналарның) гаиләдәге балаларның идеаль саны турында җаваплары



Мәктәп укучылары да балаларның идеаль саны турында шундый ук фикердә тора (59,1% – татар, 52,1% – рус). Мәктәп балаларын сораштыруда кызыклы тенденция күзәтелә: татар балаларында икенче урында өч балалы гаилә булса (17,9%), русларда – бер балалы (17,6%). Бу киләчәктә татар халкының сан ягыннан үсәчәге турында оптимистик прогноз ясарга нигез бирә.

Яшьләребезнең репродуктив максаты турындагы тикшеренүләргә караганда, татарлар урта санда (ике) һәм күпбалалылыкка (өч һәм аннан да күбрәк) йөз тота.

Мәктәп яшендәге рус һәм татар укучыларының гаиләдә баланың идеаль саны турындагы җаваплары



Мәктәп укучыларының һәм студентларның идеаль бала саны турындагы фикерләре бөтенләй тәңгәл килми. Ике балага бер үк сандагы студентлар һәм мәктәп балалары йөз тота (56,2%ка – 59,1%). Әмма татар студентларының өч бала турында хыялланулары (30,9%) мәктәп балаларыныкыннан (17,9%) 2 тапкырга югарырак. Бер бала турында уйлаучы студентлар (4,8%) мәктәп укучыларыннан (6,6%) азрак.

Татар гаиләсенең репродуктив максаты гомумроссия күрсәткечләренә караганда шактый югары. Барлык тикшеренүләрдә дә россиялеләрнең яшенә, җенесенә, гыйлем дәрәҗәсенә һәм матди халәтенә карамастан, гаилә эталоны булып ике бала саналуы күренә. Мондый гаилә тибын респондентларның яртысыннан артыгы өстен күрә (54% – рус, 60,4% – татар). Икенче урынны өч бала алып тора (23% – рус, 27,8% – татар), бер бала булуын 12% Россиядә һәм 3,7% Татарстанда яшәүче респондент өстен күрә. Шулай ук өч һәм аннан да күбрәк бала булуын республикабызда яшәүче 9% гаилә, Россиядә яшәүче 5,9% гаиләләр тели.

«Теләгән» бала саны – индивидның шәхси теләгеннән чыгып, әмма төгәл яшәү шартларын һәм шәхси тормыш юлын исәпкә алмыйча, үз гаиләсендә булдырырга теләгән бала саны. Бу күрсәткеч респондентларның репродуктив мәнфәгатьләре турында төгәлрәк бәяләмә бирә.

Сораштырылган татар студентларының күбесе (55,8%) гаиләдә ике бала булуын яхшы дип саный, 30,1% респондент – өч бала, 5,2% – бер, 4% дүрт һәм аннан да күбрәк бала булуын тели.

Идеаль сандагы кебек үк, күпчелек татар гаиләләре – ике бала (55,8%), икенче урында өч бала (30,8%) тели. Өченче урында бу күрсәткеч (4,6%) тигез бүленгән, ягъни кайбер респондентлар бер бала тели, ә кайберләре – дүрт һәм аннан да күбрәк.

Татар гаиләсендәге мәктәп балаларының, студентларның һәм ата-аналарның идеаль бала саны турындагы фикерләре



Гаиләнең матди хәленә мөнәсәбәтле татар студентларының теләгән бала саны



Күрүебезчә, бу репродуктив максат депопуляциядән котылуда гаиләләрдә бала тудыруның галимнәр исәпләгән эффектив саныннан ерак. Шулай да татар гаиләсе нигезенә җәмгыятьтәге демографик проблемаларны, һичшиксез, хәл итәрдәй күбрәк бала алып кайту теләге салынган.

Татар һәм рус студентлары ике бала булуын тели, әмма беренчеләрендә күпбалалылыкка омтылу теләге өчтән бер өлешкә күбрәк (татарларда – 30,1%, русларда – 19%) һәм бер балалылыкка ике тапкыр кимрәк (татарларда – 5,2 %, русларда – 9,8%).

Рус һәм татар студентларының теләгән балалар саны турындагы чагыштырма җаваплары



«Көтелгән» балалар саны – гаиләнең репродуктив чоры азагына кадәр планлаштырылган балалар хисабы. Бу төгәлрәк күрсәткеч, әмма реаль тормышта ул чынбарлыктагы күрсәткеч белән тәңгәл килми. Р.И.Зиннуров, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге (Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе) хатын-кызларның репродуктив халәтен өйрәнеп, көтелгән балалар санының теләгән балалар санына якын икәнлеген ачыклады [3].

Безнең татар гаиләләрен тикшерүебез Р.И.Зиннуров нәтиҗәләрен өлешчә раслый. Күпчелек татар респондентлары (53%) өчен беренче урында теләгән һәм көтелгән балалар саны – ике. Төрле шартларда респондентларның 31,5% – өч бала, 10,3% дүрт һәм аннан да күбрәк бала булуын тели. Әмма көтелгән балалар саны теләгән балалар саныннан шактый ким. Шулай итеп, 22,4% респондент бер бала булдырырга җыена, бары тик 8,3% өч бала тудырырга теләк белдерә һәм 3,6 % – өч һәм аннан да күбрәк.

Ата-аналарның теләгән һәм көтелгән балалар саны турындагы җавабы



Репродуктив максатны өйрәнеп, без гомуми күрсәткечләр буенча корреляция генә үткәреп калмадык, ә гаиләнең матди кереме, хатын-кызның гыйлем дәрәҗәсе, гаиләдәге халәте белән бәйлелеген дә тикшердек. Болар безгә гаиләләрдә аз балалылыкның сәбәпләрен һәм репродуктив максатка тәэсир иткән факторларны ачыклау мөмкинлеген бирде.

Безнең тикшерү барышында гаиләнең матди хәле буенча гына шактый аермалар булуы ачыкланды.

Татар гаиләләрендә шундый закончалык күзәтелә: никадәр матди халәт түбән, шулкадәр көтелгән балаларның саны күбрәк. Керемнең барлык категориясе өчен дә респондентларның ике балалылыкка ориентлашулары ачык­ланды. Иң зур керемле гаиләләр (20 мең сумнан күбрәк) бер балалылыкка ориентлаша. Матди яктан аз тәэмин ителгән, айлык кереме 10 мең сумнан да ким булган гаиләләр өч бала булдырырга тели.

Гаиләнең айлык матди кеременә бәйле рәвештә көтелгән балалар



Татар гаиләсенең репродуктив халәтен өйрәнгәндә, аеруча зур игътибар репродуктив мотивларны тикшерүгә бирелде. Демография фәнендә репродуктив мотивларны икътисади, социаль һәм психологик төркемнәргә бүлү кабул ителгән.

Мәскәү тикшеренүчеләренең нәтиҗәләре күрсәтүенчә, хәзерге вакытта психологик мотив (50,2%) хәлиткеч роль уйный, икенче урында – социаль мотив (27%), һәм иң азакта икътисади (19,4%) мотив тора [4].

Безнең тикшеренүләрнең дә күрсәт­кече мотивларның әһәмиятлелеге буенча Мәскәү демографлары ачыклаган нәтиҗәләр белән тулысынча диярлек тәңгәл килә. Әмма сайланган мотивларның процент чагыштырмаларында аермалар бар: психологик – 47,1%, социаль – 43,6%, икътисади 9,1% тәшкил итә.

Тикшеренүләребездә түбәндәге психологик мотивлар аеруча ачык чагылыш тапты: гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту (49,3%), үз гомереңне балалар аша озайту (48,5%), балалар – яңалык һәм шатлык чыганагы (34,3%). Шулай ук гаиләдә баланың энесе яки сеңлесе булуын теләве (9,7%), әти-әниләрнең һәм туганнарның теләкләрен исәпкә алу (6%), бердәнбер баланың үлем-китем очрагы булганда, баласыз калу куркынычы (3%) кебек мотивлар да сайланылган.

Күпчелек ата-аналар балалар тууда түбәндәге социаль мотивларны сайлап ала: яртысыннан күбрәге нәсел калдыру идеясен алга сөрә (50,7%), респондентларның өчтән береннән артыграгы (36,6%) бала тәрбияләү чын гаилә тормышы белән яшәү дип саный, респондентларның өчтән береннән кимрәге (29,9%) бала табу кешенең мораль бурычы дип фикер йөртә. Тагын түбәндәге вариантлар да сайланган: балалар мин ирешмәгәнгә ирешәчәк, дигән ышаныч (14,9%), тирә-юньдәгеләр арасында дәрәҗәне һәм хөрмәтне арттыра (4,5%), кайчагында тормыш күңелсезлекләреннән качарга ярдәм итә (3%).

Икътисади мотивлар арасында балаларның тууы бәхетле картлыкка гарантия (7%) дигән фикер өстенлек итә. Тормышны ныгыту (4,5%), йорт хуҗалыгында булышчы булу (1,5%), төрле ташламалар бирү (0,7%) кебек икътисади мотивлар бик аз респондентлар тарафыннан сайлап алынган.

Ата-аналар нинди сәбәп белән бала тудыруын күрсәткән җаваплар



Татар гаиләсендә балалар тууда икътисади мотивлар югары әһәмияткә ия түгел, беренче урынны эмоциональ-психологик мотивлар алып тора. Күпчелек респондентлар өчен татар милләтенең гореф-гадәтләренә хас булганча, үзеңне балаларда күрү, нәселеңне озайту кебек психологик һәм социаль мотивлар зуррак кыйммәткә ия. Традицион булган мотивка «балалар туу – бәхетле картлыкка гарантия» кебек икътисади мотивны да кертеп карарга мөмкин.

«...Татарлар бала картлык көнендә өметем һәм яклаучым булачак дигән фикердә» (53% – татар, 40% – рус), дип язган Н.В.Богачёваның тикшеренү нәтиҗәләре дә кызыклы. Бу – татар менталитетына хас булган күренеш. Балалар – эшләүче гаилә әгъзаларына өстәмә йөк (24% – рус, 16% – татар) һәм өстәмә тынычсызлык, стресс чыганагы (18% – рус, 11% – татар) дип, руслар, татарларга караганда, тормыш авырлыкларыннан ешрак зарлана. Шул рәвешле, Н.В.Богачёва фикеренчә, татар гаиләсендә бала образы уңайрак кабул ителә.

Хәзерге гаилә, традицион гаиләдән аермалы буларак, бала тудыруны, аларның санын, яшь аермасын алдан планлаштыра. Моның өчен балага узудан саклану чаралары яки йөклелекне кисәтә торган методлар кулланыла.

Безгә ир белән хатынның балага узудан саклану чаралары куллану турындагы фикерләре дә кызыклы булды: 51,6% респондент йөклелекне кисәтү чараларыннан файдалана, 48,4% файдаланмый.

Йөклелекне кисәтә торган чаралардан файдалану, бер яктан – матди кыенлыкларга (торак шартлары начар – 20%, күп бала үстерергә акча юк – 11,3%), икенче яктан, сәламәтлек начар булуга бәйле (20%). Шулай ук кайбер респондентлар (12,5%) йөклелекне кисәтә торган чараларны куллануны күп бала тәрбияләргә вакыт һәм көч булмауга бәйләп аңлата.

Гаиләнең матди хәле никадәр яхшырак булса, шуның кадәр респондент көтелмәгән балага узудан саклана. Әйтик, күп респондентларның гаилә кереме 20 001-50 000 сум булса – 66,7% гаилә һәм 10 001-20 000 булса, 57,7% гаилә балага узудан саклана торган чаралардан файдалана. Матди ягы кыенрак гаилә йөклелекне кисәтә торган чараларны азрак куллана. Шулай итеп, алда ук билгеләнгәнчә, күпкеремле гаиләләр аз балага йөз тота. Әлеге сорауга җаваплар янәдән бер тапкыр бу нәтиҗәне дәлилли.

Сораштырылган күп кенә татар хатын-кызларының (30,6%) бар гомерләре буена 2 йөклелек очрагы булган, 20,1% – өч йөклелек, 13,4% – дүрт йөклелек, 8,9% – биш һәм аннан да күбрәк йөклелек.

Гомер буена йөклелекнең саны



Респондентларның беренче йөк­лелеге күп очракта исән бала тудыру белән төгәлләнгән (82,1%). Әмма бала төшү белән тәмамланган очраклар да бар (8,1%), үле бала туу очрагы – 3,3%. Бер өлеш респондентлар өчен беренче балага узу көтелмәгән булган һәм ясалма аборт белән төгәлләнгән (2,4%).

Икенче балага узу, беренчесе кебек үк, күпчелек респондентларның (63,3%) исән бала туу белән төгәлләнгән, әмма шактый респондентлар (20,4%) төрле сәбәп аркасында ясалма аборт ясаткан. Бала төшү очрагы – 6,1%, үле бала туу 1% теркәлгән.

Гаиләнең кереме һәм балага узудан саклану чараларыннан файдалану



Өченче йөклелек күп респондентлар өчен исән бала туу белән төгәлләнгән (59,6%), әмма ясалма абортның саны алдагы күрсәткечләрдән шактый югары (24,6%). Бала төшү очрагы – 7%, үле бала туу 1,8% теркәлгән.

Нәтиҗәдә, йөклелек никадәр күб­рәк булган саен, ясалма абортның да шул дәрәҗәдә күп булуы күренә. Дүр­тенче йөклелек күп респондентлар өчен (53,3%) аборт белән төгәлләнгән, бары тик дүрттән беренең (26,7%) генә исән баласы туган, 6,7% бала төшкән.

Шулай итеп, диннең тыюына да карамастан, күпчелек татар хатын-кызлары һәм ирләре йөклелекне өзү яклы һәм, балага узудан саклана торган чаралардан файдаланып, бала тууны көйли. Болар татар гаиләсендә дини традицияләрнең үтәлмәве турында сөйли.

Респондентларның гаиләләрендәге балалар саны да демографик тикшеренүләрдә шактый әһәмияткә ия. Р.И.Зиннуров башкарган тикшеренүләрдән күренгәнчә, Түбән Новгородта бер татар гаиләсендәге балаларның реаль саны – 1,24. Татарстанда бу күр­сәткеч – 1,65, Удмуртиядә – 1,52.

Гомумән, Россия буенча бер гаиләгә туры килгән бала саны 1,34кә тигез. Безнең тикшеренүләребез буенча, татар гаиләсендәге уртача бала саны 1,87гә тигез. Шулай итеп, татар гаиләсендәге балаларның реаль саны, гомумроссия күрсәткечләренә караганда, шактый югары. Хәтта Мордовия Республикасында да күпбалалы гаиләләр татар гаиләләре икәнлеге ачыкланды.

Татар гаиләсендәге балаларның реаль санының хатын-кыз гыйлеме дәрәҗәсенә бәйлелеге



Без тикшергән шактый респондентларның (59%) гаиләсендә ике бала бар, 29,9% бер бала тәрбияли, 7,5% гаиләнең – өч баласы, 2,2% гаиләнең өч һәм аннан да күбрәк баласы бар. Бары тик 1,5%ның гына баласы юк.

Гаиләдә балалар саны хатын-кызларның гыйлем дәрәҗәсенә дә бәйле. Хатын-кызның гыйлем дәрәҗәсе никадәр югары булса, аның гаиләсендәге бала саны шулкадәр аз. Урта һәм урта махсус белемле хатын-кызларның (64%) гаиләсендә ике бала, 6%ында өч бала, 2%ында дүрт һәм аннан да күбрәк бала. Бер бала тәрбияләү югары белемле хатын-кызларда күбрәк күзәтелә (34,6%).

Шулай итеп, югары белемле хатын-кыз азрак бала таба, чөнки аңа гаилә эшләре белән генә шөгыльләнү икътисади яктан файдалы түгел.

Бүгенге шартларда милли гаилә институты, гаилә әгъзалары сөйләшә торган туган тел, яшәп килгән милли һәм дини традицияләр, милли рухтагы тәрбия, туган-тумачалар белән аралашу – болар барысы да татар милләтен саклауга хезмәт итә. Милләт яшәеше һәм үсеше өчен иң мөһим шартларның берсе булып татарларның саны арту тора. Без укучыларга тәкъдим иткән мәкаләдә демографик торыш белән бәйле кайбер факторларны ачыкладык. Бер яктан алганда, татар гаиләләре хәл итә торган күптөрле һәм катлаулы мәсьәләләр башка милләт гаиләләрендәге кебек үк, әмма шул ук вакытта кайбер аерымлыклар да күзәтелә. Безнең ачышларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – республикабызда көн итүче милләттәшләребез арасында балаларның саны артуга уңай караш яшәү.

Гаиләләре булган күпчелек респондентның ике балага йөз тотканлыгы билгеле булды, икенче урында өч бала алып кайтып, аларны тәрбияләргә теләүчеләр тора. Гомумән алганда исә, күпчелек татарлар урта һәм азсанлы гаиләләрне өстен күрә. Ләкин билгеле шартлар тудырылганда, алар милли аңда салынган күбрәк бала алып кайту потенциалын тормышка ашырырга мөмкин. 2012 елда республикада балалар тууның артуы шушы уңай үзгәрешләрнең мөһим чагылышы, дип әйтергә була. Шунысы да мөһим: татар гаиләләрендә беренче планда матди факторлар түгел, ә хисси факторлар мөһим урын алып тора. Респондентлар балаларында үзләренең дәвамчыларын күрә, аларны милли рухта, милли традицияләргә нигезләнеп тәрбияләргә, балаларына тормыш тәҗрибәсен тапшырырга омтыла. Димәк, илдә алып барылган демографик сәясәт матди шартларны кайгырту белән генә чикләнмәскә, яшь буында күпбалалы гаиләләр булдырып яшәү теләген үстерү, кешеләр аңында баланың чыннан да иң югары кыйммәт булуын ныгыту мәсьәләләрен күз уңына куярга тиеш була.

Искәрмәләр

1. 2008-2009 елларда татар гаиләсен тикшерү берничә этапта узды. Беренче этапта (2008 елда) яшьләрдән сораштыру үткәрелде (Татарстан Республикасындагы мәктәп һәм гимназияләрнең югары класс укучылары). Сораштыруда Казан каласының 9, 51, 72, 139 нчы мәктәп һәм 2, 4 нче татар гимназияләре, шулай ук Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәре, Алабуга, Мамадыш, Саба, Югары Ослан районнары мәктәп укучылары катнашты (447 кеше). Икенче этапта (2008 ел) студент яшьләр өйрәнелде (Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы район һәм шәһәр югары уку йортлары студентлары). Сораштыруда хәзерге Казан федераль университеты составында булган В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, аның Яр Чаллы филиалы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе һәм Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары катнашты (447 кеше). Өченче этапта 18-35 яшьләр аралыгындагы Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга калаларында һәм төрле район авылларында яшәүче парлар өйрәнелде (450 кеше). 2009 елда үткәрелгән дүртенче этапта Казан шәһәрендәге татар гаиләләре анкета ярдәмендә өйрәнелде (450 анкетадан 397 се калды). Тикшерү өчен бер һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр сайлап алынды.

2. Социология семьи: Учебник / Под ред. проф. А.И.Антонова. М: ИНФРА-М, 2007. – С.377.

3. Зинурова Р.И. Этнокультурные и конфессиональные особенности репродуктивного поведения женщин в регионах Российской Федерации (Республика Татарстан, Республика Удмуртия, Нижегородская область) // Этносоциологические исследования в Республике Татарстан: Сб.науч. статей / Сост. и ред. Р.Н.Мусина, Л.В.Сагитова. – Казань, 2008. – С.241-259.

4. Антонов А.И., Медков В.М. Условия жизни и линии репродуктивного поведения городской семьи // Фамилистические исследования. Том 2: Миллион мнений о семье и о себе: сборник / Отв. ред. А.И.Антонов. – М.: КДУ, 2009. – С.60.

Кушымта

2012 елда 1 нче һәм аннан соң туган балалар – процентларда



40%гаиләдә 1 нче бала
10% гаиләдә 2 нче бала
3%гаиләдә 3 нче бала
47% гаиләдә 4 нче һәм аннан күбрәк бала


2011 елда 1 нче һәм аннан соң туган балалар – процентларда

 

39% гаиләдә 1 нче бала
9,7% гаиләдә 2 нче бала
2,6% гаиләдә 3 нче бала
48,7% гаиләдә 4 нче һәм аннан күбрәк бала

Соңгы елларда Татарстан Республикасында яшәүче гаиләләрдә ике һәм аннан да күбрәк бала тууның артуы күзәтелә.
Татарстан Республикасы Гражданлык актларын теркәү идарәсе эшчәнлегенең статистик күрсәткечләре



Татарстан Республикасында 2011 елда 1992 елдан соң беренче тапкыр туу үлем саныннан артып китә, ягъни демографик вазгыять уңай якка үзгәрә.

2012 елда туу, никах һәм аерылышуны теркәгән актлар саны, туу һәм үлем күрсәткечләре арасындагы аермалар



Кызганыч ки, районнар буенча әлеге уңай вазгыятьнең киресе күзәтелә, ягъни авылларда үлүчеләрнең саны туучыларныкына караганда артыграк булып кала бирә. Бары тик Алабуга, Әлмәт, Балтач, Кукмара, Саба, Түбән Кама районнарында гына (таблицада кызыл төс белән бирелгән) демографик хәл берникадәр яхшы.

Кушымтада тәкъдим ителгән мәгълүматлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсеннән алынды.

Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН тәрҗемәсе 


Гүзәл ГАЛИЕВА, социология фәннәре кандидаты

в„–3 |

Самарада автор-башкаручы Линар Абсаттаров концерты булды

$
0
0
27.04.2013 Мәдәният
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Самарада яшәүче һәм иҗат итүче шагыйрь, автор-башкаручы, татар җыры конкурсларында катнашып, лауреат исемнәренә лаек булган һәм Гран-при алган Линар Абсаттаров үзенең тамашачысын өр-яңа концерт программасы белән шатландырды.

“Дусларга” дип аталган тамашаның исеме җисеменә килеп тора. Сәхнәдә – Линарның дуслары һәм туганнары булса, залда - авылдашлары, туганнары һәм үзе укыта торган “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары, ата-аналар тезелешеп утырган.
Гомумән, мин бу концертны Балыклы егетләре бенефисы дип атар идем. Чөнки сәхнәдә Камышлы районының Балыклы авылында туып-үскән Линар янында авылдашлары - “Сабантуй” музыкаль ансамбле егетләре Илһам, Ирек һәм Рафаэль Шәрәфетдиновлар, бертуган абыйсы Әнвәр, баянчы Марат Рәсүлов басып торалар иде.

Линарга мәктәптә укыган елларында музыка белемен укытучысы Илһам Шәрәфетдинов сеңдергән булган. Нәкъ ул сәләтле малайның талантын ачкан, балада иҗат чаткысы уятып, сәхнәгә чыгарган.

Линар - балачактан ук сәнгатькә гашыйк кеше. Ул Самараның мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап, Камышлыга эшкә кайткач, “Ике йөрәк” дип аталган жыр театры житәкчесе буларак тамашачыга танылган иде. “Хәзерге көндә дә Камышлы мәдәният йортында эшләүче иҗатташ дусларым белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мин аларга рәхмәтлемен һәм ижади уңышлар телим”, - дип сөйли Линар.

Бүген ул Самарада бертуган абыйсы Әнвәр һәм сеңлесе Римма белән иҗат юлын дәвам итә, ә остазы Илһам һәм аның энесе Ирек Шәрәфетдиновлар Жигулевскида яши. Илһамның улы Рафаэль да шунда. Актив тормыш белән яшәргә өйрәнгән шушы егетләр “Сабантуй” исемле вокаль-инструменталь төркем оештырганнар: Илһам - баянда, Рафаэль - синтезаторда, Ирек домбрада уйный, үзләре җырлыйлар да. Ә аларга иҗат өчен уңайлыклар булдыручы шәһәр администрациясенең мәдәният идарәсендә милли сәясәт бүлеген җитәкләүче Шенталы егете Марат Рәсүлов. “Без аны авылдаш дип атыйбыз, - дип көлешәләр егетләр. - Чөнки аның менталитеты Балыклыныкы”.

Бер ел элек Жигулевскида татар милли-мәдәни автономиясен ачучылар да шулар ук. Аны Ирек Шәрәфетдинов җитәкли, ә туганнары ярдәм итә. Декабрьдә гөрләтеп автономиянең бер еллыгын бәйрәм иткәндә, кичәне уздырышырга Линар барган булса, бүген менә Жигулевскида яшәүче балыклылылар, музыка коралларын күтәреп, аның иҗат кичәсенә килеп җиткәннәр.

Самарада татар вокаль-инструменталь ансамбль булмаганлыктан, бу безнең тамашачыга яңалык булып күренде. Кара инде, әллә кайлардан музыкант һәм җырчылар гына түгел, композиторлар да эзләп йөрисе юк икән: Линар да, Илһам абыйсы да үзләре шигырьләр дә иҗат итәләр, үзләре көйләр дә язалар, үзләре үк шул җырларны башкаралар да.

Әйе, бу кичтә яңгыраган бик күп җырларны Линар Абсаттаров үзе язган. Мәсәлән, “Самарама” җыры белән ул өлкә үзәгенә багышланган җыр конкурсында җиңеп, лауреат исемен алган иде. Гомумән, автор туган ягына багышланган җырларны күп иҗат итә - “Яшәсен иде Балыклым”, “Камышлыма”, ә патриотик җырлардан “Саклыйк тынычлыкны”, “Туган җир” кебекләре игътибарга лаек.

Татарстан композиторлары җырларын бигрәк тә шәп башкара егет. Концертның икенче бүлеген ул “Кышкы романс” һәм “Кайтчы, иркәм” җырлары белән башлап җибәрде. Татарстаннан гастрольләргә килеп йөрүче кайбер артистларың читтә торсын! Әдәп ягыннан да аларга Линардан үрнәк алырга була. Концерт тозсыз анекдотлар һәм оятсыз мәзәкләр белән түгел, ә балаларның матур биюләре, җырлары белән бизәлеп барды. Литвинов исемендәге Мәдәният йортының “Искорки” бию түгәрәге, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме башкаруындагы украин, рус, татар халык биюләре программага бик килешле булды.

“Яктылык”та укучы талантлы балаларны шундук күреп ала Абсаттаров. Мәсәлән, Әлсинә Дәүләтбаеваны ул өченче сыйныфта укыганда ук сәхнәгә чыгарган иде. Шарль Перроның “Алтын ачкыч яисә Буратино маҗаралары” әкияте персонажы Мальвинаныкы кебек зур зәңгәр күзле Әлсинәнең тавышы бигрәк тә моңлы һәм киң диапазонлы. Ул Казанда үткәрелүче “Җырлы-моңлы балачак” конкурсында Тольяттида яшәүче энесе Азат Зәйдуллин белән бергә катнашачак. Уңышлар телик аларга! Бу сәхнәгә дә ике туган бергәләп чыгып җырладылар. Линар абыйсы махсус Әлсинәгә багышлап язган “Әлсинәгә бүләккә” җырын алар укытучысы белән бергә башкардылар. “Җырлы-моңлы балачак” конкурсы лауреаты Альбина Мингалиева, Алисә Тынчарова, Альбина Әпсәләмоваларның җырлары да бик матур яңгырады.

Тольятти йолдызы Хәтиҗә Гыйниятова башкаруындагы “Язмышым”, “Миннән башка син канатсыз”, “Көтәм сине” җырлары Самара тамашачысы өчен зур ачыш булгандыр. Хәтиҗә, һичшиксез, талант иясе. Ул бит Екатеринбургта үткәрелгән “Урал сандугачы” конкурсында лауреат исемен яулаган җырчы. “Линар дустым үзенең концертында катнашырга тәкъдим иткәч, мин бик теләп килдем һәм менә шушы җырларымны сезгә бүләк итәм”, - диде ул.

Илһам Шәрәфетдинов башкаруындагы “Авыл көе”, “Еллар үтсен матур булып”, “Бу дөньяда без бит кунак кына” һәм “Мин авыл баласы”, гитарада уйнап Әнвәр Абсаттаров җырлаган “Дусларга”, ”Ләйсәнгә” җырлары да тамашачыларга зур бүләк булды. Ә инде Илһам Шәрәфетдинов һәм Марат Рәсүловның баянчылар дуэты көенә Линар башкарган халык җырларыннан тезмә,”Зөләйха”, “Ак калфак”, “Герман көе” җырчының диапазон байлыгы турында сөйләде.

Әлбәттә, сәхнәгә чыккан биючеләрнең, җырчыларның, Линар үзе кигән аллы-гөлле, милли төсмерләр кертеп тегелгән һәм чигелгән костюмнарның матурлыгын әйтеп үтми булдыра алмыйм. Аларның күбесенең авторы - “Алтын энә” ательесы хуҗасы Гөлнара Насыйрова һәм аның хезмәткәрләре эше. Бу эшчән һәм тыйнак кызларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.

Өч сәгатьтән артык барган концерт ниндидер җылы атмосферада үтте һәм язгы ләйсән яңгыры сыман тәэсир итте. Ә бу вакытта Самара өстеннән чын ләйсән яңгыры явып үткән икән. Ул өйләрне, паркларны һәм урамнарны юып узган кебек, Линар Абсаттаровның концерты да күңелләрне чистартып, яңа өметләр уятты, яңарышлар вәгъдә итте. Афәрин, Балыклы егетләре, афәрин, Линар!



Хәтиҗә ГЫЙНИЯТОВА җырлый.



Линар башкаруындагы "Герман көе". Арткы планда - Марат РӘСҮЛОВ һәм Илһам ШӘРӘФЕТДИНОВ.



Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„– |

Китап сатам, кем ала?

$
0
0
27.04.2013 Җәмгыять
Балалар бакчасы төбендә гел дә диярлек ирле-хатынлы китап сатучылар тора безнең. Алар күзгә кергән сукыр чебен белән бер – юк, ки­рәкми, дип китеп барыр өчен генә дә зур талант иясе булу кирәк. Матур сүзләренә сихер­ләнеп, кесәләрен хет 200 сумга баетмасаң, «атака»ның саллырагына күчәселәрен көт тә тор: «Баланың рухи үсеше өчен акча жәлләп торучы ата-ананы әйтер идем, нинди әни кеше инде сез...»

Башта сүз көрәш­тереп, бу китап бездә бар бит инде, дип караган идем, хәзер чегән­нәрдән качкан кебек, күз карашын аларга төбәми генә үтеп китәргә тырышам. Әмма барыбер – татар китабымы ул, русныкымы – урам чатына чыгып басуы кү­ңелгә тими калмый. Мөхәммәт тау янына кил­мәсә, тау Мөхәммәт янына бара анысы, әмма, зинһар өчен, китапка гына кагылмасын бу сүзләр...

Донцовалар – «Форбс» исемлегендә

Кемнәрне укырга яратасыз, дип, җырчылар-йолдызлар арасында сораштыру бер уздырган идем инде. Аннан аңлашылганча, бүген зур күпчелек диванда кырын ятып китап уку, китап кибет­ләреннән яңа чыккан китап эзләп мәшәкатьләнү бе­лән вакланмый – вакыт юк һәм бетте-китте! Аның соравы булмагач, тәкъдиме дә чик­ләнә бару ягына авыша төшә – кемнең баласы үскәч язучы-шагыйрь булырга хыял­лана? Андый балалар артсын өчен, әдәбиятның дәрә­җәсе дә югары булырга тиеш шул ул. Безнең балалар Овечкиннарның кеременә карап, спорт ягына каера, Добровинскийларны күзә­теп, юриспруденцияне сайлый, Усманов, Потаниннардан күрмәкче, металлургия тармагына кызыга, Алекперов, Фридман төсле нефтьче булырга тели... Нинди әдә­бият ди монда?!

Алай да, татарга кагылмаса да, рус язучылары арасында шулай ук миллионерлар җитәрлек үзе. Әнә «Форбс» төзегән исемлеккә еллык керемнәре миллион доллардан арткан өч рус язучысы кергән. 2,1 млн доллар акча эшләгән Дарья Донцова, 2 млн долларлык керем алган Борис Акунин, 1 млн доллары белән Александра Маринина менеп кунаклаган. Димәк, тырышсаң, ка­ләм кыштырдатып да, миллионер булып була? Беренче китабы өчен 20 мең сум күләмендә гонорар алган Дарья Донцова ул хәерче вакытын хәтерләмидер дә инде. Хәзер аның айлык кереме генә дә 120-130 мең долларны тәш­кил итә. Өч ел аның китапларын басарга хокук алган типография үзә­геннән ул 2,5 миллион доллар түләткән, моңа өстәп, һәр басылып чыккан яңа китабы өчен 100-150 мең доллар түлә­нергә тиеш икән.

Александра Маринина бер китабыннан 100-150 мең доллар «каерса», Татьяна Устинова – 25, Борис Акунин 25-30 мең доллар эшли. Ул яктан китап сату бизнесының үз кагыйдәләре дә бар – кемдер китап языла башлаганчы ук, аны «сатып», авансына яши башласа, кемдер басылып чыккач, үз кагыйдәләрен тө­зергә керешә. Монда инде синең башлап язучы яки танылган булуыңнан да күп нәрсә тора. Танылган язучы үзе теләгән сумманы атый алса, үз кагыйдәләре белән «уйнаса», яңа каләм кыштырдата башлаган яшь әдә­биятчы редакция-типография кагый­дәләренә буйсынырга мәҗ­бүр. Тагын бер кызыклы факт – күпләр роялти дигән тө­шенчәдән файда күрә. Ул китап саткан акчаның ничәдер процентын язучы хисабына күчерү дигән сүз. Ул 3тән башлап 25 процентка кадәр бәяне тәшкил итә. Мисалга, 100 тәңкәлек китапның 20 сумы язучы кесәсенә ятарга мөм­кин. Китабыңның сатылачагына гарантияң булса, син шуның роялтиена да шәп­ләп яши аласың. Әмма монда, ким ди­гәндә, 10-20 мең данәдә башта китап сату лазем. Шунсыз роялти хакы сизелмәячәк тә.

Татар кайда сатар?

Бездә – татарда, китап са­ту мәсьәләсе нинди яссылыктамы? Монда мәзәк­тәгечә – башта китап бастыру мәсьәләсе калкып чыкса, аннан аны тарату, урнаштыру мәсьәләсе туа. Бауман урамындагы китап кибетенә кемнәрдер җиңел генә ия­ләш­сә, кемдер аны һаман «подвалга төшерелгән китап» дип бәяли. Мин өч көн рәттән тәүлекнең өч төрле вакытында сугылып, күзәтеп алдым – кырылып китап алырга йөрү­челәр бездә юк. Иртән кеше юк диярлек, әбәт вакытында сугылучылар бар, әмма ажиотаж юк та юк инде, кичен – иртәнге кебек үк берән-сәрән. Сатучылар үзләре бик ягымлы, сатып алучылар аз дип, сер бирергә дә тормый. Әмма нишләтәсең – ачы хакыйкать күзне ертып керә инде ул. Шуңа күрә проблеманы – китабыңны укучыдан укыттыру мәсьәләсен һәр язучы үз аягы белән йөреп хәл итүне кулай күрә.

Бу нисбәттән елга ким дигәндә бер роман-повесте белән сөендерүче танылган язучыбыз Мәдинә апа Маликованы атау лаземдер. Район саен, авыл саен китап таратып йөргәне булмаса да, аның өенә китап сорап, эзләп килүчеләр бар. Китап бастырудан бигрәк, сатылу-таратылу мәсьәләсе – Мәдинә апаның дә үзәгенә үткән проблема. Ул, әлеге сөальне хәл итү максатыннан, ТР мәдә­ният министры Айрат Сибагатуллинга рәс­ми хат та юллаган иде. «Күп кенә язучылар, шул исәптән мин дә, китапларыбызны үзебез нәшер итәргә, үзебез сатарга мәҗбүрбез. Бу эштә безгә ярдәм итү түгел, ки­ңәш бирүче дә юк. Әйтик, ничек сатарга? Казанда китап сату белән дүрт эре оешма шө­гыльләнә иде. Аларның икесе бөлде, язу­чы­ларга бурыч­лары калды. Хәзер ике оешма эшләп килә – «АИСТ-ПРЕСС» (20 кибет) һәм «ПЕГАС» (15 кибет). Болар татар китабы белән аз кызыксыналар. Районнарда китап белән сәүдә итеп тамак туйдыручылар бар, тик алар белән безнең арада элемтә юк. Казандагы кибетләргә барып керсәң, утырып елыйсылар килә: идән­нән тү­шәм­гә кадәр киштәләр шыплап тулган, нинди генә тел­дә басмалар юк, татар китабына гына урын калмаган. Спартак урамындагы «Книжный дом»да, мәсәлән, татарларга «мусульманская книга» ди­гән бүлектән рус телендәге Коръ­әнне тәкъдим итәләр, чөнки башкасы юк». Ул әлеге хатта министрга татар китабын тарату буенча тәкъ­димнәрен дә керткән. Аның төп теләге – һәр китап сату кибетендә, киоскында татар китабы бүлеген булдыру, һәр районда да бу эшкә җанлылык өстәү. Министр Мә­динә апаны кабул итеп, тәкъдимнәрен тыңлаган. Бу яктан китап кибетләрендә татар китабы бүлеген оештыру буенча боз кузгалырга тора. Әлегә эш йөк­ләнгән кешеләр мониторинг уздыру белән мәшгуль икән.

Урам, сугам, җилгәрәм, үзем төяп җибәрәм...

Ул көнгә калмаска тиеш язучы. Һәр язучы иҗат бе­лән шөгыльләнергә, сәү­дәгәр роленә кермәскә тиеш инде ул. Газета-журналларда басылып чыккан яңа китаплар исемлеге белән дә, Казан үзәгендәге татар китабы кибете белән генә халыкны китап укытып була дип исәпләмим мин. Үз район үзә­геңдә татар китабы булганда бер хәл әле – һәр­кем, ә-ә, теге китап басылып сатуга чыккан, дип, Казанга ыргылмый. Китап укыттырыр өчен рекламасы да, сарафан радиосы да кирәк әле аның. Профессионаллар танысалар-танымасалар да, Зифа Кадыйрова китапларының таралмый калган җире калмады бит инде. Укымый калганнар да аны профессионал булмауда гаепләүчеләр генәдер. Гомер китап укып карамаганнар да китапка үрел­гәч, китап укып, ирләр елагач, нидер бар бит инде, җә­мәгать... Зифа апа, мәсә­лән, китап бастыру, аны тарату-сату мәсьәләсен дә үзе хәл итә. Төяп алып килә, посылка белән каядыр җи­бәрә. Китапка сорау бар иң мөһиме.

Таяк ике башлы – бер очында укытырдай проза-шигърият булырга тиеш тә, икенче яктан, рекламалы ки­тап сәүдәсе кирәк безгә. Әмма ул күп районнардагы кебек, бүген шаулап ачылып, ике көннән аркылы такта сугылган китап кибетләренә кайтып калмасын иде. Бу очракта бауны дәү­ләт үзе ишәргә тиештер...

Татар китабын сату, тарату мәсьәләсендә язучылар, шушы өлкә белән турыдан-туры бәйле җитәкчеләр ни уйлый соң?

Дамир ШАКИРОВ, Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе:

– Китап сәүдәсенең чишелеше укучыларның китап укуыннан тора, әлбәттә. Бүген китап кибетләре булса да, китап сәүдәсе юк. Ул коммерсантлар кулына күчеп бетте. Мәсьәләне уңай якка хәл итәр өчен моңа карата дәүләтнең мөнәсәбәте булырга тиеш. Китапны бастыру, укучыга илтеп җиткерү системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Элек әлеге сәүдәнең үз системасы бар иде, хәзер ул юк. Безнең Бауман урамында, «Идел-Пресс» йортында үзебезнең нәшриятның китап кибетләре бар. Әлбәттә, авыр чаклар булгалый, әмма мин аларның эшчәнлегеннән канәгать.

Мөдәррис ВӘЛИЕВ, «Мәгариф» нәшриятының элеккеге җитәкчесе, язучы:

– Минемчә, татар китабын таратуның иң нәтиҗәле юлы – аны китапханәләр аша сату. Китапханәләргә әлеге сәүдәне оештыру мөмкинлеге тудырырга кирәк. Районнарга бит бер генә китап кайтмый – йөз данә кайта. Аның кайдадыр тузан җыеп ятуына караганда, туры укучы кулына килеп керүе күпкә файдалырак. Аннан китап кулдан-кулга йөреп укылыр да иде.

Марат КӘБИРОВ, язучы:

– Китап сәүдәсе бүген ташландык хәлдә. Элек район җирендәге китап кибетләре райпо карамагында, хөкүмәт ышыгында иде. Хәзер шәхси кулларга күчеп бетте дә табыш турында гына уйлаучы эшмәкәргә аның кирәге калмады. Китап сәүдәсен терелтер өчен, элеккеге схе­маны кайтару да җитәр иде. Кеше ала китап, алачак та! Мин, язучы буларак, китап сатып йөрмим үзе. Әмма үз сайтым бар – шуның аша сәүдә эше алып барыла. Сайт, электрон китаплар булдыру бүгенге заман өчен шулай ук кирәкле ысул – китап тарату буенча эшне шактый җиңеләйтә ала.
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Тукай көне ФОТОларда

$
0
0
27.04.2013 Бәйрәм
Казан. 26 апрель 2013 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Фото # 27

Фото # 28

Фото # 29

Фото # 30

Фото # 31

Фото # 32

Фото # 33

Фото # 34

Фото # 35

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 27.04.2013

Казанда Серов урамындагы яңа төзелгән мәчет тирәлеген чистарттылар (ФОТО)

$
0
0
27.04.2013 Экология
"Ярдәм" милли хәйрия фонды белән Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге активистлары Восход-Серов урамы киселешендәге күл буен чистартты. Аның янында яңа мәчет төзелеше бара. Шимбә өмәсендә мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты. Ул яшь мөселманнарга Казан шәһәрен чистартуга өлеш кертүләре өчен зур рәхмәт белдерде.

  

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10


---

в„–--- | 27.04.2013
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>