Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live

“Күчтәнәч”

$
0
0
10.05.2016 Язмыш
Фәния карчыкның быел кече улы үлеп китте. Шуннан бирле кеше белән ачылып китеп аралашмас булды ул, үз эченә бикләнеп, уйланып, хәсрәтенә чумып йөри башлады. Авыр уйларыннан бераз онытылып торырга теләп, Фәния карчык капка төбенә чыгып утырды. Шулвакыт аның янына почтальон кыз килде.

Карчыкның хәл-әхвәлен сорашкач, аңа кәгазь кисәге сузды:

– Фәния әби, менә бу телеграмма почтада ике көн ята инде.“Бәрәңге поселогы, Фәния белән Хәлилгә” дип язылган. Сезгәдер дип уйладым. Телеграммада нибары өч сүз иде: “Аня үлде. Балалары”. Шушы кәгазь кисәге Фәния карчыкка моннан күп еллар элек булган вакыйгаларны искә төшерде.   ...Илленче еллар башы иде. Хәлил армиядән ялга кайткач авылдагы иң чибәр кызларның берсе – Фәнияне урлады. Язылышырга да өлгерми калдылар, егет хезмәт урынына китеп барды. Ә Фәния солдат хатыны булып, Хәлилнең әти-әниләре, эне-сеңелләре янында яшәп калды. Үтә дә чиста, уңган килен колхоз эшендә дә алдынгылар рәтендә булды. Тугыз айдан кыз тапты. Аңа Зәлия дип исем куштылар. Хәрби хезмәт срогын тутырып Хәлил кайткач, дөньялары түгәрәкләнде, тормышлары тагын да ямьләнде.   Шулай күңелле генә яшәп яткан көннәрнең берсендә аларның капка төбенә бер машина килеп туктады. Машинасыннан төшкән шофер багажниктан чемодан, төенчекләр алып, аларның капка төбенә өя башлады. Кабинадан бала күтәргән яшь хатын төшеп, капкага таба юнәлде. Боларны тәрәзәдән күзәтеп торган Фәния: “Анда бала күтәргән ниндидер таныш түгел хатын, ялгыш керә ахрысы”, – дип әйтергә өлгермәде, Хәлиле урамга атылды. Анда инде ишегалдына үткән балалы хатынны кочаклап алды, аннан баланы үзенә алып, бергәләп өйгә керделәр. “Фәния, таныш бул, бу минем “армия күчтәнәчем”, – диде Хәлил аптырап карап торган хатынына. – Ничек тә уртак тел табарга тырыш, бергә яшисегез булыр, көндәшең Аня исемле”. Фәния баскан урынында таш кебек катып бик озак басып торды.   Иртән, Хәлил эшкә киткәч, Аня Фәния алдына тезләнеп, гафу сорады. Үзенең ятим икәнлеген, балалар йортында тәрбияләнүен, ФЗӨ тәмамлап, эшкә килгәч, гармунда урыс көйләрен оста уйнаучы, ягымлы, тәмле телле Хәлил белән танышуын, әмма аның авылда хатыны, баласы барлыгы турында берни әйтмәвен елый-елый сөйләде.   Йомшак күңелле Фәния Аняны кызганды. Йорттагы ата белән ана улларының нәселдә булмаган мондый эшне кылуына бик каты ачулы иделәр. Алар хәтта марҗа киленне урамга куып чыгарырга теләделәр. Әмма Фәния: “Аняның кулында – сезнең оныгыгыз бит”, – дип, аларны бу ниятләреннән кире кайтырга үгетләде.   Шулай итеп, ике килен үзара килешеп яши башладылар. Аня Фәнияне Йошкар-Олада бухгалтерлар курсында укырга күндерде һәм ул анда белем алганда килендәшенең кызы Зәлияне үз баласы кебек тәрбияләп торды. Укуын тәмамлап кайткач, Фәния колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли башлады, вакытлыча кассир хезмәтен дә башкарды. Шулвакыт, кемнәрнеңдер кулы уйнап, кассада күпмедер акча җитмәгәне ачыкланды һәм Фәнияне кулга алдылар. Ул чакта да Аня адвокатлар табып, Фәнияне өч айдан иреккә чыгаруга иреште.   Аня Хәлилнең әти-әнисенең үпкәле авыр карашын күтәрә алмады, бүтән йортка күченде. Анда игезәк балалары туды. Кызлары, уллары үсә төшкәч, аларны алып, бөтенләй чит өлкәгә китеп урнашты.   Ике елдан кеше аркылы Фәниягә хат юллады. Анда татар кешесенә кияүгә чыгуын, уртак кызларына Фәния дип исем кушуларын язган, Фәниядән кабат гафу үтенгән, аңа рәхмәтләр укыган иде ул. Шуннан элемтәләре өзелде.   Инде менә, шул көннәрдән соң 50 елга якын вакыт узгач, Аня турында соңгы хәбәр килеп иреште. “Урының оҗмахта булсын, бу дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыгансыңдыр, ахирәтеңдә тынычлык тап”, – дип, белгәннәрен укып дога кылды Фәния карчык.  
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА, Мари-Эл, Бәрәңге поселогы

--- | 10.05.2016

Әйтергә микән, әйтмәскә микән?

$
0
0
10.05.2016 Ир белән хатын
Консультациягә ир белән хатын килде. Хатын иреннән зарлана. Ире болай әйбәт кеше икән дә, әмма хатыны эчендә булган моң-зарлары белән уртаклаша башладымы, ире, тыңлап та бетермичә, сүзне өзә дә куя, ди. Эштәге күңелсезлекләр хакында сөйли башласа: «Башка эш тап!» — дип кырт кисә; ахирәтләреннән зарланса, башкалар белән дуслашырга куша. Хәтта сүз балалар турында барса да, шул ук хәл, ди. Әлеге күренеш бик күп гаиләләрдә күзәтелә. Эш нәрсәдә соң?
Ирләр психикасы белән хатын-кыз психикасы бер-берсеннән бик нык аерыла. Хатын-кызларда баш миенең сизү, күзаллау, иҗат һәм алынган мәгълүматны гомумиләш­терү өчен җаваплы уң ярымшары зуррак үсеш алган. Ир-ат белән исә анализлау, гамәлләр, мантыйк һәм сөйләм вазифасын үз өстенә алган сул ярымшар җитәкчелек итә.    Ир кеше башында туган сорау-мәсьәләләрне гамәлләр ярдәмендә чишә. Хатын-кыз исә карарны эчке уйлануларын бәян иткән вакытта кабул итә. Ягъни, ул сүйләм өчен җаваплы сул ярымшарын эшкә җигеп, күңелендәгене теленә күчерә һәм монолог ахырында уң ярымшар ярдәмендә нинди дә булса карарга килә. Әмма ир бит моны аңламый! Хатыны сөйләгәннәрне тыңлаганда ук ул вазгыятьне үз кулына ала: күңелсез ноталар ишетә икән, кәеф бозучыдан кискен төстә баш тарта. Күңелле хәбәр ишеткәндә дә ир кеше моны карар кабул итү өчен сигнал  дип каршы ала.  Әйтик, хатыны ахирәтенең тунын үтереп мактый икән, ир кеше аны шул тунга кызыга дигән нәтиҗәгә килә. Әмма, яхшылык эшлим дип, хатынына шундый ук тун алып бирә икән, ике арада тагын низаг килеп туарга мөмкин. Хатыны бит ире алдында бары тик үзенең тәэсирләре белән генә уртаклашкан иде, ә тунның аңа бүтенләй башка түрлесе кирәк икән. Ир кеше, әлбәттә, моны хатынының капризы дип  кабул итә.    Сәбәп, әлеге дә баягы, баш мие ярымшарларында. Уң ярымшардагы символларны аңлау һәркемнең дә хәленнән килә торган эш түгел. Моның үчен янәшәңдә психология үлкәсендә белемле әңгәмәдәшең булу зарур. Шушылардан чыгып, ирегезгә нәрсә сүйләргә һәм ничек сөйләргә кирәк икәнен уйлап карагыз инде.    Ә иң отышлысы – сереңне ахирәтеңә бушату. Әлбәттә, ахирәтең акыллы һәм зирәк булганда. Хәтта ул анык кына киңәш-мазар бирмәгән очракта да, борчуларыгызны уртаклашып, сез үзегезне бимазалап торган бик зур киеренкелектән котылачаксыз. ​ Психология үлкәсенә караган гади генә күнекмәләрнең зарурлыгы күннән-күн арта бара. Мин, мәсәлән, үземнең семинарларымда игътибарны һәм энергияне тормышта дүрес итеп бүләргә өйрәтәм. Кеше үзенең энергиясен биш төрле контекст-юнәлешкә бүлә: әти-әни, алар белән мөнәсәбәтләр; ирең (хатының); эш; мавыгулар; дуслар. Һәр контекстка якынча 20 процент күләмендә энергия сарыф ителә. Әгәр шушы контекстларның бер-икесе юк икән, аларга тиешле энергияне башка юнәлешләр үзенә ала.    Ирен консультациягә ияртеп килгән хатынның ике контексты – мавыгулары белән ахирәтләре юк булып чыкты. Шуның аркасында ул бар булган парын иренә чыгара да инде.    Кайбер хатын-кыз үз әнисен ахирәте урынына күрә, эчендәге барлык проблемаларын, ачыну-ярсуларын әнисе алдында түгеп, баласын үстерү-тәрбияләү өчен болай да күпме көч түккән ананың йөрәген тагын да какшата. Кемдер, балаларына артык зур игътибар юнәлтеп, аларны һичкайчан күз уңыннан ычкындырмыйча, балаларының мөстәкыйльлегенә чик куя. 
Бу хәлләрдән чыгу юллары бик гади:  * ахирәтләрегез белән араны өзмәгез;  * күңелегезгә якын мавыгу-шөгыльләр уйлап табыгыз: чәчәкләр үстерегез, чигегез, рәсем ясагыз, җырлагыз,  * велосипедта йөрегез.    Гаиләгезгә тынычлык иңәр, тормышыгыз җайланыр.
---

--- | 06.05.2016

Башланды: Татарстанда мотоциклчы һәлак булган

$
0
0
10.05.2016 Фаҗига
7 май көнне сәгать төнге 10да Югары Ослан районы Олы Мәми авылыннан Казан – Ульяновск юлына таба 1 чакрым арада ян арбалы “Урал” мотоциклында барган 1985 елгы ир-егет каршы як юлга чыгып, юлдан төшеп капланган.
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, ул юл йөрү кагыйдәләренең берничә пунктын бозган дип фаразлана: шлемсыз, идарә итүгә хокуксыз килеш теркәлү номеры булмаган мотоцикл рулена утырган һәм югары тизлектә каршы як юлга чыккан.   Майның 8 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтендә 8 кеше һәлак булган, 79ы имгәнгән, җитди җәрәхәтләнгән.
---

--- | 08.05.2016

Баланы үтереп, башын кискән няня әлеге гамәленең сәбәпләрен атаган (ВИДЕО)

$
0
0
10.05.2016 Криминал
Ерткычларча җинаять Мәскәүдә булган иде: әти-әнисе эшкә киткәч, няня баланың башын кисеп, 20 минут чамасы урам буйлап йөри... Видеоязмада Үзбәкстаннан килгән хатын бу гамәлен Сириядәге атышлар өчен үч алу дип аңлата. Кечкенә баланы ник үтерүе турында сорагач, ул: “Үч алдым..., кемдер кан түгә, самолетлар белән бомбага тота. Ни өчен мөселманнарга бомба атасыз? Аларның да яшисе килә...”, – ди.

ИГИЛга кушылырга теләр идеңме дип сорагач: “Белмим. Мин анда яшәргә теләдем, битне ябып йөри торган мөселман шәһәрендә яшисем килде”, – ди.

  Ул шулай ук үтерелгән кызчыкның инвалид булуын, эпилепсия белән авыруын сөйли. Баланы күптән үтерергә карар кылуын әйтә: “Бер ай элек уйладым. Тегендә бомба атуларын күрдем...”  Кызчыкны “Аллаһы Тәгалә үтерергә кушты”, - ди.   Хатынның сөйләме гел өзелә, җәмләләре ахыргача түгел, яки ул сүзләрне бик әкрен, үзенә ишетелерлек итеп кенә әйтә.   Кансыз няня 1977 елда туган. Хөкем ителгәне булмаган, урта белемле. 16, 19, 20 яшьлек өч улы бар, дип яза "Әлмәт таңнары".


---

--- | 10.05.2016

“Такого как Путин”ны башкаручылар Җиңү көненә яңа клип төшергән (ВИДЕО)

$
0
0
10.05.2016 Бәйрәм
Татарстанның “Злачное место” төркеме интернетка яңа клип урнаштырган. “Геройларга багышлана” дип аталган ролик заманча дрон ярдәмендә бер кадр белән генә төшерелгән.
 “Офицеры” кинофильмындагы “Мәңгелек ут” җырын башта бер скрипач уйный башлый, аңа әкренләп калганнар кушыла. Төркемгә хор җырчылары өстәлә һәм җыр башкара. Алар Билгесез солдат һәйкәленә юл ала, дип яза "Әлмәт таңнары".  


---

--- | 10.05.2016

Улы әнисенең күз алдында башын кискән

$
0
0
10.05.2016 Криминал
Волгоград шәһәрендә коточкыч хәл булган. 33 яшьлек ир-ат лезвие алып башын кисәргә җыенган. Бүлмәгә килеп кергән әнисе моны күреп шок хәлендә калган. Кычкырган тавышлар ишетеп күршесе дә кергән, ләкин егетне бу эштән туктата алмаган.
Ир-ат  башын өзеп төшерә язган. Килгән "Ашыгыч ярдәм" бригадасына аның үлемен генә расларга калган. Ир-ат 15 ел буе наркотиклар кулланган. Ул бу көнне дә "кәефләндергечләр" кабул иткән, дип яза «Знамя труда».
---

--- | 10.05.2016

Мунчада 9 кеше янып үлгән, 5се балалар

$
0
0
10.05.2016 Фаҗига
Коточкыч хәл 9 май төнендә Свердловск өлкәсенең Сугой Лог шәһәрендә була. Үлүчеләрнең 5се балалар булган.
Йорт янындагы мунчада чыккан янгында тугыз кеше, шул исәптән 5 бала була. Янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин, дип фаразлана. Бер ир исән калган. Ул ут эченнән тәрәзә аша чыгарга өлгерә.
---

--- | 10.05.2016

Балалар бакчасында түгәрәкләр

$
0
0
10.05.2016 ЯҢА КИТАПЛАР
«Ак Бүре» нәшрияты балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм түгәрәк җитәкчеләре өчен «Балалар бакчасында түгәрәкләр» дигән китап бастырып чыгарды. Әлеге җыентыкта бию, театр, әвәләү, комда рәсем ясау, оригами, аш-су әзерләү серләре һ.б. бик күп кызыклы темалар тәкъдим ителде, һәр түгәрәкнең перспектив-тематик планы, конспекты бирелде.

План-конспектларның барысы да ФГОС нормаларына нигезләнеп эшләнде. 

Әлеге китап тәрбиячеләргә, түгәрәк җитәкчеләренә методик ярдәмлек буларак нәшер ителде. Җыентыкның фәнни җитәкчесе – гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган тәҗрибәле методист Кафия Вәлиевна Закирова. Авторлары – түгәрәкләрне үз эшчәнлекләрендә практик яктан сынап, тикшереп караган сәләтле тәрбиячеләр.

Түгәрәкләрнең мондый перспектив-тематик планнары һәм конспектлары татар телендә беренче тапкыр дөнья күрә. Аларны түгәрәк җитәкчеләре дә, төркемнәрдә тәрбиячеләр дә куллана ала.     
---

--- | 10.05.2016

Лилия Муллагалиева улын күрсәтте (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТО+ВИДЕО)

$
0
0
10.05.2016 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева 7 май көнне көндезге өчләр тирәсендә Казанның Республика клиник хастаханәсендә өченче мәртәбә әни булды. 3970 грамм авырлыкта, 56 сантиметрлы булып туган балага Ильяс исеме кушарга ниятлиләр. Ильяс – куәтле, Аллаһның кодрәте мәгънәсенә ия.
– Аллага шөкер, яз айларын ямьләп, тормышыбызга куаныч өстәп улыбыз туды! Аллаһы Тәгаләгә шундый зур шатлыклар өчен рәхмәтем чиксез! Балаларыбызның игелеген күреп, сау-сәламәт булганнарына сөенеп, тигез мәхәббәттә үстерергә язсын! Йә, Раббым ярдәмеңнән ташлама! – дип язып куйган Лилия Муллагалиева социаль челтәрендәге битендә.   Хәзерге вакытта җырчы да, яңа туган сабый да үзләрен әйбәт хис итә.   Лилия Муллагалиева өченче йөклелек чорында да Казанның 1 нче шәһәр поликлиникасының Хатын-кызлар консультациясенә йөри. Аны югары категорияле акушер-гинеколог Ильмира Илгиз кызы Филиппова күзәтә. Олы улы Данил белән кызы Ильвинаны да җырчы аның күзәтүе астында тапкан була.      


Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 10.05.2016

Оренбург татарларының зур юбилей танталары узды (ФОТО)

$
0
0
10.05.2016 Милләт
Оренбург өлкәсе татарларының “Яңа вакыт” газетасының 25 яшьлек юбилей кичәсенә чакыру алгач, моны бик теләп кабул иттек. Оренбурглылар самаралылар һәм ульянлылар үткәргән һәр юбилейларыбызда катнашып киләләр бит. Ә менә безгә Оренбург күршеләребезгә кунакка бер дә барырга туры килгәне юк иде әле.
Оренбург шәһәре безне җылы һәм коры һава белән каршы алды. Европаны һәм Азияне бүлеп торган Урал елгасы аша салынган күперне үтеп, шәһәр үзәгенә килеп керәбез. Безне - Самара һәм Ульян өлкәләре татарларының “Бердәмлек”, “Өмет” газеталарының баш мөхәррирләрен каршылаучы - Оренбург өлкә татар  милли - мәдәни автономиясе әгъзасы, төбәкнең танылган эшкуары Мөхтәр Хәсәнов урамнар, андагы тарихи биналар белән таныштырып бара. Менә монысында, 115 еллык тарихы булган бинада, хәзер Хөсәен Ямашев исемендәге милли татар китапханәсе урнашкан. Болары - атаклы Хөсәения мәчете, Россиянең Идел буе төбәкләрендә бердәнбер Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт драма театры. Алар да, “Яңа вакыт” кебек үк, әле күптән түгел генә үзләренең 110 һәм яңадан оештырылуларына 25 еллык юбилейларын билгеләп үткәннәр.   Нәкъ менә шушы яңартылган гүзәл театр бинасында “Яңа вакыт” газетасының бәйрәме уздырылды да инде. Юбилей кичәсенә килүчеләрне фойеда “Яңа вакыт”ның чишмә башында торган “Вакыт” газетасына багышлап оештырылган архив документлары күргәзмәсе каршылады. 1906 - 1918 елларда 20 мең тираж белән чыгып килгән бу басманың 1906 елның февралендә дөнья күргән беренче санын да, 1908, 1913, 1916 еллардагы төпләмәләрен дә күрергә мөмкин иде. Оренбург өлкә дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бу бай һәм эчтәлекле күргәзмә белән танышучылар күп мәгълүмат алганнардыр, мөгаен.   Сарыкташ районының Кабан авылында яшәүче һәм туган якны өйрәнүче Марат Солтанхуҗинның шәхси күргәзмәсе дә кичәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.   Бәйрәмнең сценарие да шул тарихи мәгълүматларга таянып эшләнгән иде. Экранда тәүге саны 1906 елның 21 февралендә Оренбург татарларына таратылган “Вакыт” газетасының нинди шартларда аякка басуы һәм Россия күләмендә танылып, укучыларның яраткан басмасына әверелүе турында документаль рәсемнәр, фото һәм видеоязмалар күрсәтелеп торды. Баштарак атнасына 2-3 тапкыр, ә 1913 елдан соң көн саен чыгучы басма битләрендә басылган төрле публицистик язмалар, фельетоннар, шул чор шагыйрьләренең һәм язучыларының шигырьләре һәм хикәяләре басылуы турында бәйнә-бәйнә сөйләнде.   Тик татар байлары - агалы-энеле Закир һәм Шакир Рәмиевлар акчасына нәшер ителгән “Вакыт” газетасының гомере кыска була. Бәйрәм сәхнәсеннән әйтелгәнчә, аның мөхәррире Ярулла Вәлиев 1918 елның 26 январенда дөнья күргән санында газетаның һәм “Шура” журналының туктатылуы һәм бөтен мөлкәтенең тартып алынуы турында хәбәр итә.   “Вакыт”ның төп иганәчесе, танылган шагыйрь Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) тә бөтен байлыгын Совет дәүләтенә тапшыра, ә үзе 1926 елда хәерчелектә вафат була. Шагыйрьнең бай иҗади мирасы да үзе белән бергә юкка чыга.Орск шәһәре зиратындагы кабере дә билгеле түгел, чөнки татар зираты урынына зур завод салып куйганнар.   Шулай да талантлы, гадел һәм ярдәмчел милләттәшебезнең исеме онытылмый. Әлегә кадәр төбәктә аңа һәйкәл булмаса да, Оренбургта Дәрдмәнд яшәгән йортка һәвәскәр тарихчы Мәдинә апа Рәхимкулова тырышлыгы белән истәлек тактасы эленгән.   25 ел элек, “Вакыт” газетасының дәвамчысы буларак, “Яңа вакыт” газетасы чыга башлады һәм бүген аның шушы юбилеен билгеләп үтәбез. Бәйрәм барышында “Яңа вакыт” газетасы, аның алыштыргысыз мөхәррире Фәннүр Гайсаров турында да күп матур сүзләр сөйләнде, бүләкләр тапшырылды, юбилярлар хөрмәтенә моңлы җырлар яңгырады.   Дуслары күп икән “Яңа вакыт” газетасының. Юбилейны үткәрергә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт татар драма театры, өлкә татар милли китапханәсе һәм башка күп хезмәт коллективлары, эшкуарлар ярдәм иткәннәр.    Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының аналитика һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи килеп, тәбрикләү сүзләрен әйтте, Фәннүр Гайсаровка конгрессның иң югары бүләге булган халыкара медален тапшырды, редакцияне ноутбук белән бүләкләде. Ә “Яңа вакыт”ның хәбәрчесе Әлфия Әбделхаликова – Җамалига конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды.    Газетаның төп оештыручысы - Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән аның җитәкчесе Руслан Зәбиров редакциягә компьютер бүләк итте.   Өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов та тәбрикләү сүзләрен әйтте. Ә бүләккә бик матур итеп нәкышләп эшләнгән “Әл-фәләкъ” сүрәсе язылган шамаил алып килгән иде.    Без дә, Самараның һәм Ульянның “Бердәмлек”, “Өмет” газеталары мөхәррирләре каләмдәшләребезне зур юбилейлары белән котлап, теләкләребезне җиткереп, бүләкләребезне бирдек. Бүләкләр, тәбрикләүләр кичке аш мәҗлесендә дә дәвам итте.   Юбиляр хөрмәтенә җырлар тантана вакытында да, мәҗлестә дә күп яңгырады. Аларны татар театры артистлары Алсу Сибгатуллина, Илдар Байменов, сәнгать институты студентлары Лиана Фәттахова, Салават Шәфыйков, Николай Чуринов башкардылар, театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллов Дәрдмәнднең шигырьләрен укыды. Самарадан килгән талантлы милләттәшебез Идеал ага Галәүтдинов та үзенең берничә җырын бүләк итте. Татар Каргалысы һәм Дусмәт авылларының “Эра” һәм “Чишмә” халык ансамбльләре дә йөрәкләргә үтеп керердәй җырлар җырладылар.   Бүләкләр, гомумән, күп булды. Юбилярны тәбрикләргә вице-губернатор, өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, губернатор һәм хөкүмәт аппараты җитәкчесе Владимир Кулагин да килгән иде. Котлау сүзләрен әйткәннән соң, ул губернаторның  быелгы кризис вакытында да газетага ярдәм итү мөмкинлеген табуы һәм “Яңа вакыт”ка 200 мең сум акча бүлеп биреләчәге турында әйтте. Күрәсең, түрәләр моны зур акча дип уйлыйлардыр, мөгаен. Хәер, газетаның оештыручысы өлкә хөкүмәте булган чакта да ярдәм шуннан артмаган, диләр.   Вице-губернатор “Яңа вакыт” мөхәррире Фәннүр Гайсаровка уклар белән ату уенын (дартс) һәм аягына кияргә “шыгырдавыклы башмаклар” алып килгән. Янәсе, буш вакытларыңда төз атарга өйрәнерсең, ә башмаклар сиңа ерак авылларга, шәһәрләргә укучыларың янына барганда ярап куячак. Юморга бай икән Оренбург түрәләре. Тик егерме биш ел буена ике хезмәткәр - баш мөхәррир һәм бер хәбәрченең (вафатына кадәр бу вазифаны 85 яшьлек Әминә апа Моратова башкарса, хәзер бу эшкә шулай ук пенсия яшендәге Әлфия ханым Әбделхаликова-Җамали алынган. Ул да юбилей кичәсеннән соң эшеннән киткән диләр) бушка диярлек “Яңа вакыт” газетасын тартып баруларын белмиләр микәнни? Дөрес, “Бердәмлег”ебезнең хәлләре дә артык мактанырлык түгел - түгелен. Башка төбәкләр белән чагыштырганда без дә артык яхшы яшәмибез. Тик Оренбургтагы кебек  битарафлык беркайда да юктыр, дип уйлыйм.    Бәлки, газетаның юбилеен билгеләп үткәндә, бу турыда сөйләргә дә кирәкмәгәндер. Бәйрәм - бәйрәм бит инде ул. Икенче яктан, хәзер сөйләмәсәң, тагын кайда һәм кайчан сөйлисең соң инде?!   Каләмдәшебез Фәннүр Гайсаров рәхмәт сүзләрен әйтергә дип сәхнәгә чыкканда ничектер каушаган һәм дулкынланган иде кебек. “Без экранда күрсәтү өчен “Яңа вакыт” газетасының хәзерге тормышы, аңа күп көчен куйган каләмдәшебез Әминә апа Моратова турында  сюжет әзерләгән идек. Тик тагын без теләгәнчә булмады, бу сюжет урынына яңадан “Вакыт” газетасы чорындагы революционерлар килеп чыкты”, - диде ул. Аның бу сүзләрендә ниндидер киная бар иде кебек тоелды миңа.   Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, көннәрнең берсендә “Яңа вакыт” газетасы укучылары да соңгы саны дөнья күрү турындагы хәбәрне укымаслармы? Күрәзәчелек итмик әле, тик шулай да, милли басмаларыбызның киләчәге турында хафаланырга урын бар кебек.   Юбилей тантанасы, инде күптән гадәткә кергәнчә, “Туган тел” җырын бөтен тамаша залы белән күмәкләшеп җырлап тәмамланды. Без исән, татар яши әле. Шуңа шатланабыз.   Хәмзә МОРТАЗИН фотолары.                              
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

--- | 10.05.2016

Гомерлек мөгаллимнәр

$
0
0
11.05.2016 Милләт
Сәяр абый Сабировны Пильна, К.Октябрь районнарында гына түгел, бөтен өлкә татар җәмәгатьчелеге дә яхшы белә иде. Әйе, иде... Чөнки аның вафатына да ике ел тулып килә инде. Ул унынчы дистәсен ваклагач, 2014 елның июлендә үлде. Ә гомере буе җитәкче урыннарда эшләүче, иҗтимагый-мәдәни тормышта актив катнашучы, крайны өйрәнүче киң сәләтле мөгаллимнең нык тылы булып торган, гаилә учагын саклаган, балалар тәрбияләгән, ир хакын хаклаган гомерлек җан юлдашы Кадрия апаның 5 майда 40 кичәсе булып үтте.

69 ел буена бер булып типкән ике йөрәкнең берсе сугудан туктагач, икенчесе дә, кызганычка, озак эшләмәде...

Туган якларга кайткан саен, Сәяр Вафинович белән Кадрия Кутдусовнага кереп, аларның хәл-әхвәлләрен сорашып, Сәяр абый белән чын күңелдән сөйләшеп, хуҗабикәнең тәм-томнарыннан сыйланып чыга идем. Кадрия апа күз ачып-йомганчы өстәл кора да, мөселман хатын-кызы буларак, ир-атлар сөйләшүенә комачауламастан, бүлмәдән чыгып китә иде. Ул күбрәк Сәяр абый күләгәсендә генә чалынса да, Кадрия апа аның тормышында зур роль уйнады - төп һәм нык терәге булып торды, чөнки ул үзе да зирәк фикерле, аек карашлы мөгаллимә иде. Кадрия апаны мин әле Петрякс мәктәбендә укыган чактан ук беләм. Ялгышмасам, ул йорт-җирне алып бару буенча һәм биология фәнен укытты.

Аның кыскача биографиясе түбәндәгедән гыйбарәт. Кадрия апа 1923 елның 2 июлендә Уразавылда туа һәм җирле урта мәктәпне тәмамлап, 1940 елда Мәдәнәгә башлангыч класслар укытучысы итеп юллана. 1941 елда шушы ук мәктәпкә Кочко-Пожар педучилищесыннан соң килгән Сәяр абый белән таныша һәм аны 1942 елда сугышка озата, ә үзе Уразавыл мәктәбенә эшкә күчә. 1945 елда тормышка чыга һәм Петрякска килен булып төшә. Анда балалар бакчасында эшләгәннән соң, 1959 елда мәктәптә укыта башлый. Өч бала анасы ул.   Сугыш михнәте белән сыналган һәм Бөек Җиңү шатлыгы белән ныклап беркетелгән саф мәхәббәтне бу ике мөгаллимнең 73 ел буена тап төшерми саклап килүләре безгә һәм киләчәк буынга бер дигән үрнәк өлгесе булып тора! Шулай дип әйтүемнең сәбәбе, әйткәнемчә, яшь укытучылар нәкъ 1941 елда Мәдәнә мәктәбендә эшләгәндә танышалар һәм ике яшь йөрәктә кабынган гыйшык утын дәһшәтле сугыш елларында да саклап килеп, алар 1945 елның августында кавышалар. Бүген аларның мәхәббәт җимешләре үзләре тамыр җибәреп, тормыш чәчәкләре үстерәләр, газиз әти-әниләренең нәсел җебен дәвам иттерәләр.   Менә шулай бу ике мөгаллимнең берсе турында сөйләгәндә, икенчесе турында әйтми мөмкин түгел, чөнки алар, үрнәк гаилә буларак кешелек дөньясының бербөтен организмыдай бер сулышта яшәделәр, йөрәкләре бер пульста типте.    Бу юллар Сәяр абыйга да, Кадрия апага да хәтем-дога булып барсын, рухларын шатландырсын иде.   Мәрхүм-мәрхүмәнең күп санлы укучылары, таныш-белешләре исеменнән Мансур ХӘКИМОВ, Мәскәү-Сафаҗай.  
Мансур ХӘКИМОВ, Мәскәү-Сафаҗай

--- | 11.05.2016

Асылъярның бәбие туды!

$
0
0
11.05.2016 Шоу-бизнес
6 май көнне эстраданың талантлы җырчысы Асылъяр 3 яшьлек улы Әмиргә сеңелкәш алып кайткан. Ул 7 майда өченче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева белән бер үк бала тудыру йортында – Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ята. Җырчы кызлар күрешеп тә алганнар.
Асылъяр шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый, шулай да Intertat.ru хәбәрчесе белән аралашудан баш тартмады. Баланың да, Асылъярның да хәлләре яхшы. Җырчы әйтүенчә, сабыйга нинди исем кушачаклары әлегә билгеле түгел, вариантлар берничә. "Иң мөһиме – балаларыбыз исән-сау булсын, игелекле булып үссен", – диде Асылъяр.   Асылъярны чын күңелдән кызы тууы белән тәбриклибез, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телибез!
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 10.05.2016

Татарстанда 22 градуска кадәр җылыта

$
0
0
11.05.2016 Экология
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, көндез явым-төшемнзр аз ихтимал. Җил төньяктан, көньяк-көнбатышка алмашынучан.
Төнлә һава температурасы 3-8 градуска кадәр төшсә, көндез 17-22 градуска җылыта. Төнлә Казанда 8 градус, көндез термометр баганалары 22 градуска кадәр күтәреләчәк.   12 майга каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән бераз яңгырлар ихтимал. Һава температурасы 9 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  
---

--- | 10.05.2016

Сергей Лазарев "Евровидение"нең финалына чыкты (ВИДЕО)

$
0
0
11.05.2016 Шоу-бизнес
Сергей Лазарев, «Евровидение-2016» халыкара конкурсында уңышлы чыгыш ясап, финалга чыкты. Җырчы финалда тагын да яхшырак җырларга вәгъдә бирә.

Лазарев сүзләренчә, сәхнәгә чыгу вакытын көтү аңа авыр булган. Ул бик борчылган.


---

--- | 11.05.2016

Рәхәт (ЮМОРЕСКА)

$
0
0
11.05.2016 Юмор
Безнең тормыш рәхәтлектән тора. Газапланырга, авыр уйларга бирелергә теләсәң, нәрсәдер эшләргә кирәк әле. Ә менә рәхәтлек үзеннән­ үзе килә.
Күрше бүлмәдә әфлисун ашыйлар. Ә минем – аллергия. Тик кешенең авызына сугып булмый ич, нидер әйтеп аппетитын да бозасы килми. Аллергия. Күздән яшь ага. Бүлмәгә начальник килеп керә:   – Нәрсә елап утырасың?   Мин күрше бүлмәгә ымлыйм:   – Әфлисун ашыйлар.   Начальникның күзләрендә кызгану пәйда була.   – Ярый, елама...   Ул төшке ашка китә. Һәм юл уңаена кибеткә кагылып, миңа бер кило әфлисун алып килә. Рәхәт. Кемгәдер кирәк икәнеңне аңлаудан күз алдында абруең күтәрелә. Әфлисунны кара пакетка салып, коридорның теге очындагы чүп савытына илтеп ташлыйм. Тагы нишләтәсең инде аны? Үземә ашарга ярамый, кешегә бирсәң – күп. Аннан, үзең ашамаганны кешегә бирү дә әллә ничек.   Кайтышлый кибеткә керәм. Сөт 52 сум тора. Сатучыга биш­йөзлек сузам да, бәлки, ике сум бирергәдер дип кызыксынам. Ул баш чайкый. Һәм ваграк акча сорый. Юк. Чынлап та юк. Ул нәфрәтле карашын миңа ташлап ала да бер көлтә иллелек тартып чыгара. Тиешлесен миңа шудыра. Һәм җиңүче кыяфәте белән, илле тиенлекләр чутлый башлый. Мин ашыкмыйм. Аның шулай үҗәтләнүе кызык тоела. 48 сумга җиткерү өчен 96 данә санарга кирәк. Вәт иренмәгән җан! Ниһаять, эшен тәмамлый. Әйтеп бетергесез нәфрәт һәм мәсхәрә белән,тиеннәрне миңа суза. Алам. Тегенең йөзендә – тантана. Тик аның болай кылануы ошамый. Һәм тиеннәрне бер кулдан икенчесенә күчереп алам да, аңа тагын дүрт сум өстәп, кире сузам: «Тагын бер сөт бирегез инде...»   Сатучының йөзендәге мәс­хәрәле тантананы газап алыштыра. Теге тиеннәрне яңадан санарга керешә. Мин аны кызганып куям. Барыбер рәхәт.   Урам буйлап киләм. Кешеләр каядыр ашыга. Йөзләрдә – мәшәкать, ашыгу, ашкыну, каядыр җитешә алмаудан курку, тагын әллә нәрсәләр. Мин беркая да ашыкмыйм. Шулай да тиз-тиз атлыйм – агымнан калырга ярамый. Кемнеңдер уза башлавын күреп, адымымны тизләтәм – сабыр итсен. Аны биш-ун адым артта калдыру белән күңел сөенә. Үземне беренче итеп, алдынгы итеп, булдыклы итеп тоям. Моның кирәкме-юкмы, ни өчен кирәк икәне дә кызыксындырмый. Иң мөһиме, мин алда, ул артта. Рәхәт.   – Гафу итегез... – зур гына сумка күтәргән бер ир каршыма чыга, – гафу итегез, Җиңү паркына ничек барырга икәнен әйтмәссезме?   Мин ашыгам. Тик кешегә ярдәм итмичә дә булмый. Ул арада бая артта калган адәм узып китә. Минем күзләр аны озатып кала һәм каршыдагы иргә төбәлә.   – Метрога төшәсез дә иң соңгы тукталышка кадәр барасыз, – дим, шулай кыска гына өйрәтә алуыма сокланып. – Тукталыш та нәкъ шулай атала: «Җиңү проспекты».   Теге, рәхмәтләр укый-укый, ары китә. Мин, яңа ашкыну белән, юлымны дәвам итәм. Кылны кырыкка ярырдай чагымда да кемгәдер ярдәм итә алуым өчен шатланам. Кешеләрдән рәхмәт ишетүдән дә күңеллерәк нәрсә юк инде ул. Рәхәт.   Аяклар җиргә тими. Иңгә канатлар үскән шикелле. Бераздан баягы адәмне, аның белән бер тирәдәрәк атлаган тагы әллә кемнәрне узып китәм. Мин – алда. Алар – артта. Үземне җиңүче итеп тоям. Һәм... Җиңү? Әй, карале, баягы кешегә юлны ялгыш өйрәтеп җибәрдем ич. Аңа бит Җиңү паркы кирәк иде. Ә мин Җиңү прос­пектын өйрәттем. Шайтан алгыры. Ярый... Карурманда түгел әле. Тагын берәрсеннән сорар. Сорамаса да, транспорт йөреп тора. Баш бәласе түгел ич инде. Миңа барыбер рәхәт.   Өйгә керәм. Рәхәт. Тәмле итеп сөтле чәй дә эчеп җибәрсәң... Әмма сөт салу белән, чәйнең кыя­фәте үзгәрә. Болганчык су төсенә керә, вак-вак аксыл нәрсәләр пәйда була. Сөт ачыган. Балконга чыгам. Урамга күз салам – халык агымы. Кемнәрдер каядыр ашыга, кирәксә-кирәкмәсә дә, алда булыр­га, җиңүче булыр­га, уңышлы булырга тырыша...   Күпме халык рәхәтләнеп яши!
Марат КӘБИРОВ

--- | 10.05.2016

Раил Өметбаев: "Җир тетрәвен беренче сизүем. Баланы тотып, урамга йөгереп чыктык"

$
0
0
11.05.2016 Җәмгыять
ТНВ журналисты Раил Өметбаев бу көннәрне дөнья буйлап сәяхәттә йөри. Үзләре белән кечкенә кызларын да алганнар. Бер чыгуда берничә илне гизеп кайтмакчылар.

Сәяхәттә күргән-белгәннәрне Раил социаль челтәрләрдәге битләрендә яктыртып бара. Матур-матур фотоларны да шунда ук күрергә мөмкин.

Әмма бүген экзотик идиллияне шомлы хәбәр бозды.

Өметбаевлар гаиләсе җир тетрәүгә очраган. Раилнең постын үзгәртми тәкъдим итәбез:

Гомеремдә беренче тапкыр җир тетрәвен сиздем. Бииииик куркыныч нәстә... Баланы тотып шундук урамга йөгереп чыктык. Калган кешеләр елмаеша гына. 2010-2011 елларда булган җир тетрәүләрдән соң монысы 4 баллы гына дип тыныч кына эшләрен дәвам итәләр... Капееес...

Фото: facebook.com


---

--- | 11.05.2016

Татарстанда коткаручылар дүрт кешене эзли

$
0
0
11.05.2016 Фаҗига
Татарстанның Чистай районында Кубас авылы янындагы Чулман елгасында югалган дүрт кешене эзлиләр. Аларның көймәләре 9ыннан 10 майга каршы төндә әйләнеп капланган. Югалучыларның берсе - балигъ булмаган кыз бала. Бер кеше генә исән калган.
"Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 10 май көнне көнне Чистай районының Бердәм кизү-диспетчырлык хезмәтенә 112 бердәм телефоны буенча Чулман елгасында балыкчыларның соңгы көченә бүрәнәгә ябышып торган хатын-кызны табулары турында хәбәр алынган. Ир-атлар аны судан чыгарып, республиканың Алекссевск районы Сакон авылына китерәләр.   Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, ул, өч ир-ат һәм аның сеңлесе 9 май көнне караңгы төшкәч, Чулман елгасында көймәдә йөрергә чыккан. Төнге 11ләр тирәсендә көймә баткан. Хатын-кыз янәшәдә аккан бүрәнәгә ябышып кала алган.   Коткаручылар ачыклаганча, көймәдә республиканың Чистай районында яшәүче биш кеше: 1983, 1987 һәм 1992 елда туган 3 ир-ат һәм исән калган 1990 елда туган хатын-кыз һәм аның 1999 елда туган сеңлесе булган.   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, ул кичне көймәнең моторы эшендә проблемалар туган. Моторны җайлау өчен ир-атлар балыкчылар станында тукталган. Стан каравылчысы сүзләренчә, 2 ир исерек булган.   Суда мотор сафтан чыккан һәм көймәдәгедәр утларга карап, ярга таба ишкәк белән ишәргә дучар булган. Бу хакта ирләрнең берсе 112 телефоны буенча шалтыратып, коткаручыларга хәбәр иткән. Берничә минутан аталган урынга килеп җиткән Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары көймәне тапмаган һәм берничә сәгатьтән коткаручылар ярга әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган.   Хәзерге вакытта эзләү эшләре 3 юнәлештә алып барыла. Барлыгы 28 берәмлек техника (шул исәптән 20 көймә) һәм 75 кеше (шул исәптән югалганнарның 19 туганы) җәлеп ителгән.   Бүгенгә акваториянең 120 квадрат метры һәм яр линиясенең 60 чакрымы тикшерелгән. Эзләү дәвам итә.                
---

--- | 11.05.2016

Пенсионерлар "коммуналка"өчен түләмәячәк?

$
0
0
11.05.2016 Җәмгыять
Пенсионерларны торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Депутат Александр Шерин Россия Дәүләт Думасына шундый закон проектын керткән.
Ул пенсионерларны торак-коммуналь хезмәтләрдән азат итәргә, ә чыгымнарны федераль бюджеттан түләргә тәкъдим итә.
---

--- | 11.05.2016

Рүзәл нигә култык таягы белән йөри?

$
0
0
11.05.2016 Шоу-бизнес
“Яшьләр тукталышы” тапшыруын алып баручы Рүзәл Әхмәдиевны соңгы фотоларда култык таяклары белән күрергә туры килә. Күптән түгел “Яшьләр-онлайн” тапшыруында да шулай катнашты.
– Сноубордта сикереп егылдым. Операция булды, шуңа култык таяклары белән йөрергә мәҗбүрмен. Күптән инде. 2 ай була. Хәзер тернәкләнүгә таба барам, – дигән Рүзәл.
---

--- | 11.05.2016

Сабантуйлар кайчан булачак?

$
0
0
11.05.2016 Бәйрәм
Сабантуйлар чоры башланды. Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә аны бәйрәм итә башладылар да инде. Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә аны 8 май көнне үк билгеләп үттеләр. Шыгырдан һәм Урмай авылларында исә милли бәйрәмне 28 майда уздырырга ниятлиләр. 14 май көнне Сабан туе Самара өлкәсенең Новокуйбышевск каласында үтәчәк.
VII Бөтенроссия авыл Сабан туе 4 июньдә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка эшчеләр бистәсендә узачак. Анда Россиянең 58 төбәгеннән 600гә якын кеше катнашуы көтелә. Ульяновск өлкәсе федераль дәрәҗәдәге Сабан туен өченче тапкыр кабул итә.   XVI федераль Сабан туе Түбән Новгородта узачак. Татарларның милли бәйрәмен әлеге төбәктә уздыру 15-16 июль көннәренә билгеләнгән.   Федераль Сабан туена 2 меңләп рәсми делегат, шулай ук, Россиянең төрле төбәкләреннән 45 меңгә якын кунак килүе көтелә. Сабан туен Түбән Новогород халкы ел саен бәйрәм итә, федераль дәрәҗәдә әлеге җирлектә ул 2005 елда билгеләп үтелгән булган.   Татарстанның Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, быел Россиянең 57 төбәгендә барлыгы 248, 28 якын һәм ерак чит илләрдә 74 Сабан туе уздыру ниятләнә. Мисал өчен, Сабан туе 21 май көнне Болгария башкаласы Софиядә, 5 июньдә Швейциянең Женева шәһәрендә  узачак.   Казанда быел Сабан туе 28 май көнне билгеләп үтеләчәк. Татарстан районнары халкы һәм авылларда милли бәйрәмне 4-5 июнь көннәрендә уздыру планлаштырыла.
---

--- | 10.05.2016
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>