Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

ОСАГО алу өчен торак иминиятләштерергә кирәк?!

$
0
0
11.05.2016 Җәмгыять
1 июльдән ОСАГО полисларының яңалары барлыкка килүе турындагы закон 11 февральдә үк кабул ителсә дә, иминиятләштерү компаниеләрендә бу хакта әле дә төгәл белүче юк. Яңа ОСАГОның өстенлекләре дә сер булып кала бирә. Аның каравы яңа бланкның эскиз проекты “Российская газета”да басылып чыкты.
Баксаң, бүген Россиядә 4 миллионга якын ялган ОСАГО полисы кулланыла икән. Алдалауларга нокта кую өчен ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Яңа бланкта барысы да яңача: шрифт, билгеләрнең үлчәме дә үзгәргән. Яктыда караганда бланкта “полис” сүзен, машина сүрәтен дә күрергә мөмкин. Бланкта урнаштырылган махсус QR код ярдәмендә полис, автомобиль, аның хуҗасы турында тулы мәгълүмат та алып булачак. Кыскасы, мондый саргылт-алсу төстәге яңа бланкларны 1 июньгә үк өлгертергә җыеналар. Автомобиль иминиятләштерүчеләрнең Россия берләшмәсе хәбәр итүенчә, июньнән иминият компаниеләренә барлыгы 15 миллион яңа бланк таратылачак.   Татарстан иминият компаниеләре агентлары исә бу мәсьәләдә артык борчылмаска киңәш итә. Куллану вакыты чыкканчы ОСАГО полисының искесе белән дә йөрергә мөмкин булачак. Иң мөһиме ул закон нигезендә эшләнгән булсын. Ә 1 июльдән үк полисны яңасына алыштырырга теләгәннәргә, бу хезмәтне иминиятләштерү компаниеләре бушлай башкарачак, имеш.   Яңа полис алу бер хәл, хәзер искесен алу баш баләсенә әйләнгән, ди. Күп иминиятләштерү компаниеләре ОСАГО полисын биргәндә өстәмә хезмәтләрдән файдаланырга мәҗбүр итә. Әйтик, “Росгострах” үзеңнең гомереңне иминиятләштерергә куша, “Итиль Армеецта” фатирыңны иминиятләштерүне таләп итәләр.   – ОСАГО полисларын бирү компание өчен отышлы түгел. Хәзер яңа кагыйдәләр буенча, бер юл халәкәте булса, иминятләштерү компаниесе 400 мең сумга кадәр түли. Шәһәрдә машина йөртүчеләрнең күбесе авылда теркәлгән. Авыл теркәлүе белән иминиятләштерү күпкә арзанрак. Без үзебезгә зыянга эшли алмыйбыз бит инде. Шуңа да өстәмә хезмәтләр тәкъдим итәбез. Казанда бөтен иминиятләштерү компаниеләре шулай эшли. Бу хакта әйтеп тормый икән, димәк, ул өстәмә хезмәтне ОСАГО бәясенә керткән була, – ди брокер компаниесендә хезмәткәр.   – Әгәр кешенең торагы булмаса, нәрсә иминиятләштерәсең? – дип кызыксынам. – Балаларны куркынычсызлык очрагыннан, үзеңнен сәламәтлегеңне дә иминиятләштерергә була. Иң арзаны – торакны иминиятләштерү, бу хезмәт якынча 1500 сумга төшә.   – Әйтик, үзебездә җитештерелгән 100 ат көченнән артмаган машинаны иминиятләштерү ничә сумга төшәчәк? – Әгәр юл халәкәте теркәлмәгән икән, машина йөртүченең стажы җитәрлек булса ОСАГО полисы 11 мең тирәсе торачак.
– Әгәр мин өстәмә хезмәтләрдән баш тартсам? – ОСАГО бирмибез генә. Ә полиссыз йөргән өчен штраф, – дип кисәтте агент.   Болай да ОСАГО полисы бер ел эчендә 108 процентка арткан иде, югыйсә. Аның каравы, КАСКО тарифлары күпкә арзанайган икән.  «Уралсиб» иминиятләштерү төркеме белгечләре әйтүенчә, Мәскәүдә КАСКО ясату уртача 17 процентка кимегән. Казанда да агентлар КАСКО өчен өстәмә ташламалар вәгъдә итәләр.    
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 11.05.2016

Иртәгә Татарстанда боз яварга мөмкин

$
0
0
11.05.2016 Экология
Татарстанда һава торышы кискен бозыла, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 12 май көннең икенче яртысында һәм кич, 13 май төнендә Татарстан территориясендә актив фронталь бүлекләр узачак.
Урыны белән яшен, боз яву һәм көчле яңгырлар көтелә.   Җил көчәйгәндә секудына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.  
---

--- | 11.05.2016

Татар авылы су астында калды

$
0
0
11.05.2016 Фаҗига
Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Тугыз авылы су астында калды. Меңгә якын татар йорт-курасыз калды. Алар җирле ха­кимияткә өмет итә, әмма ярдәмне Казаннан да көтә. Бүген Татарстан башкаласында “Яр­дәм”, “Мәр­җани”, “Иман нуры” мә­четләре авыр хәлдә калган мил­ләттәшләргә гуманитар ярдәм җыю эшен башлады. “ВТ” Тугыз авылында яшәүчеләр белән элемтәгә кереп, хәлләрен белеште.

“Дөньяның бетүе шушыдыр...”

Тугыз авылы Агыт елгасы буенда урнашкан. Авылда 319 хуҗалык исәпләнә, 964 кеше гомер кичерә. Кемдер нефтьче булып вахтага йөри, кемдер мал-туар белән шөгыльләнә. Җәй җитте исә мүк җиләге, чикләвек, гөмбә җыеп, аны сатып кәсеп итәләр. Кайбе­рәүләр балык тотып сату белән шөгыль­ләнә. Авылның мәктәбе, балалар бакчасы бар. Әмма гөрләп торган авыл халкы бүген кайгыда. Елга суы, 8-9 метрга күтәрелеп, ярыннан чыккан. Тугыз авылында 158 өй су эчендә утыра. Аннан да кала 93 өйнең җир кишәрлекләрен, ишегалларын су баскан. 53 кеше мәктәп интернатында көн күрә. Калганнар – туган-тумачала­рында.   Агыт елгасының ярдан ташуы 13 апрельдә башланган. Башта артык хәвефле булмаган, халык та су күтәрелү зыянга булмас дип ышана, шуңа алдан чарасын да күрмәгән. Әмма табигать кенә кешеләрнең өметен акламый: су тәүлек саен 60-70 сантиметрга күтәрелгән. Шуның аркасында халыкның күпчелеге өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган.   “Алдан кисәттеләр-кисәтүен. Авыл җирлеге суга якын булган йорт хуҗаларына су күтәрелергә мөмкин дип әйткән, әмма бу кадәр булыр дип алар да күз алдына китермәгәннәр. Дөньяның бе­түе шушыдыр, мөгаен. Су астында калды авыл. Бик куркыныч хәл, – дип сөйләде безгә бу авылда яшәүче Әмина Фәттахова. – Минем йорт авылның читендә урнашкан, елга ерак. Әмма су хәтта минем өйалды баскычына кадәр җитте. Ке­шеләр­нең хәл­ләре авыр. Мәчет су эчендә, йорт­лар яшәрлек түгел, тәрә­зәләргә кадәр су. Кешеләр өйдәге әйберләрен чыгарып бетерә алмады. Ничек чыгарып бетерсен дә кайда урнаштырсын ди ул аларны?! Өйдәге кием-салым, урын-җир, йорт җиһаз­лары юкка чыкты. Йортлар эчен­дәге мичләр җиме­релә башлады. Су коймаларны да агызып китте, кышка дип әзерлән­гән утыннан да колак кагучылар күп. Малларга да авыр булды. Кешеләр сыер-сарыкларын урманга чыгарып җибәрде. Су булмаган җирдә яшәп торсыннар, диделәр. Әмма аларның кайсылары исән, кайсылары инде үле килеш табылды. Аюлар да, бүреләр дә бар бит бездә. Җанварлар ашап бетергән.   Халык өйләрендә ашарга пешерә алмый, аларга мәктәптә ризык әзерлиләр. Эчәр су белән дә кытлык. Күрше авылдан китерәләр, анысы да – техник су. Эчәргә ярак­лысын кибеттән сатып алабыз. Алай бәяләрен күтәреп хәрәмләш­миләр. Медицина хез­мәткәрләре борчыла. B гепатиты чире таралырга мөм­кин дип сөйлиләр, вакцина кадыйлар. Мондый вакытта туберкулез чире дә бик тиз тарала дип куркыталар. Дарулар бар диләр”.
Барысы да ярдәмгә мохтаҗ   4 майда су азмы-күпме китә башлаган, 20 сантимерга кимегән. Өйләрендә су идәннән 5 санти­метр­га күтәрелгәннәргә 50 мең сум биреләчәк дигән хәбәр булды. Бу эш берникадәр башкарылган да. Тугыз авылындагы су басуны видеога төшереп, интернетка соңгы хәбәрләрне элеп баручы укытучы Фәрхәт Сәгыйров халык­ның күп­челеге ярдәмгә мохтаҗ дип сөй­ләде безгә.  “Мин гаиләне, су килүен күргәч үк, күрше авылга илттем, үзем монда калдым. Безнең өйне дә су бас­ты. Авыл Атлантида кебек. МЧС кешеләре гел монда. Алар ярдә­мендә өйдәге җиһазларны түбәгә күтәрдек. Кешеләр матди яр­дәм­сез калмасын иде. Бу бит – коточкыч хәл. Кешеләр аннары ничек яшәр? Матди ярдәмсез калдырмаслар дип ышанабыз. Көн саен кибеткә икмәк алып киләләр. Күрше авылларга йөри торган юллар да, ниһаять, ачылды. Моңа кадәр анысы да су астында иде. Дөнья белән элемтәләр өзелгән иде. Су басудан килгән зыян күләме әлегә билгеле түгел. Аннан соң һәркемгә ярдәмнән өлеш чыгарырлар дип уйлыйбыз”, – диде ул безгә.   “Бу афәт нинди гөнаһлар өчен килде?”   Тугызны моңа кадәр дә су бас­кан. Әмма 1999 елда зыян ул кадәр зур булмаган. Ул вакытта авыр хәлдә калучыларның һәрберсенә 820 сум акча биргәннәр. Агыт елгасының Вагай елгасына кушыла торган өлеше чистартылмаганга, су баскан дип аңлатканнар. Шун­нан соң  Агыт елгасы  ике тапкыр чистартылган. Әмма бу юлы чыккан афәтнең сәбәбен аңлатучы әлегә юк, соңрак нәтиҗә ясалыр. Шулай да татар авылының ике тапкыр су астында калу очрагы уйланырга да мәҗбүр итә. Тугыз авылы су астында калу турында чаң сугучы – Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдул­ли­на. Ул, ярдәм сорап, Татарстан Пре­зидентына да, Төмән өлкәсе губернаторына да хат язган. Владимир Путинга да мөрәҗәгать ит­кән. Шун­нан соң гына Төмән өл­кәсе түрәләре кымшана башлаган.   “Туган төбәгем Вагай районындагы Тугыз авылы су астында калды. Монда минем нәсел чылбы­рының очлары бәйләнгән, туганнарым гомер итә. Балачакта авыл урамнарында уйнап үстем, печән чаптым, җиләк җыйдым. Һәм шушы авыл су астында. Мин аларга ярдәм итү теләге белән янып-көеп йөрдем. Ничек ярдәм итим, ничек бу афәттән коткарыйм? Шактый уйланырга туры килде: ни өчен, нинди гөнаһлар өчен тугызлыларга мондый афәт килде? Аллаһы Тәгаләнең бу сынавы тиккә тү­гелдер. Димәк, уйланыр чак җитте. Уйлашыйк, иманга килик, башларны сәҗдәгә иеп, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйк. Бу афәттән гыйбрәт алыйк. Авылда эчкечелек, фахи­шәлек, угрылык киң таралды. Татар авылы була торып, дуңгыз асраучылар булды. Ә бит авылда Астана дигән изге урын да бар. Дуңгыз нәҗесе аларның да, дин тоткан бабаларыбыз күңелен дә рәнҗеткәндер, мөгаен. Хәзер халык Алланы да, мулланы да танымый, санашмый. Зинһар, Ходайга сыеныйк, иманлы булыйк, якташлар!” –  дип өзгәләнә Мөнирә һәм бүгенгә кадәр Татарстан халкыннан милләттәшләргә ярдәм итүне сорый.   Тугыздагы хәлләрне күрер өчен кичә, ниһаять, өлкә губернаторы да килгән. Халык авылны күчереп утырту мәсьәләсен дә күтәргән. Губернатор мәктәпне яңа урынга төзергә ярдәм итә­чәген, күчәргә теләүчеләргә ташлама белән агач биреләчәген вәгъ­дә иткән. Шулай ук авыл эчендә юл тәртипкә салыныр дип өмет­лән­дергән. Тугызларга эчәр су, озак саклана торган ризык кирәк, су басудан зыян күргәннәр шулай ук балалар киемнәренә, урын-җиргә бигрәк тә мохтаҗ. Ярдәм кулын сузам дигән кешеләр колагына: тугызларга гуманитар ярдәмне Бөтен­дөнья татар конгрессы (Казан, Карл Маркс ур., 38/5 нче йорт), “Ярдәм” мәчете (Казан, Серов ур., 4а йорт, тел.: 223-03-59), “Мәр­жани” мәчете (Казан, Каюм Насыйри ур., 17нче йорт, тел.: 293 36 86), “Иман нуры” мәчете (Казан, Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 нче йорт) туплый, мөмкинлекләре булганнар аларга мөрәҗәгать итә ала.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

--- | 11.05.2016

Татарстанда бакча коесында мәет табылган

$
0
0
11.05.2016 Фаҗига
Чаллыда яшәүче ир-ат 59 яшьлек хатынының гәүдәсен "Восход-1" бакчасындагы су коесыннан тапкан. Хатын бакчага 3 майда ук киткән була. 9 май көнне ире дә бакчага килә.
Хатынын өйдән тапмаган ир соңрак аны бакчадагы су коесына башы белән аска кадалган хәлдә таба. Фаҗига урынында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли.   Тулырак: В Татарстане в дачном колодце мужчина обнаружил труп жены  
---

--- | 11.05.2016

Лилия Муллагалиеваны лимузин белән каршы алдылар (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
12.05.2016 Шоу-бизнес
11 майда Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваны Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән чыгардылар. Җырчыны һәм нәни улы Ильясны иң якыннары гына каршы алырга килде. Алар арасында Лилиянең тормыш иптәше Илсур, уллары Данил, кызлары Ильвина, Лилиянең әнисе, апасы, җырчы Гөлнара Габидуллина, Рушана Флегонтова һәм Чулпан Гарипова бар иде.
Лилия белән Ильясны каршы алу тантанасы чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Ап-ак лимузин, чын ләкләк, бүләкләр, матур чәчкәләр һәм хәтта хуш исе борынга бәреп кергән бәлеш тә бар иде. Анысын Чулпан пешергән, өстенә Ильяс дип тә язган. Бала тудыру йорты тирәсендә: "Туй мәллә бу?" – дип пышылдаучылар да булды.       – Кабат әти-әни булу – безнең өчен зур шатлык, олы бәхет. Өченче балабыз тугач, җаваплылык тагын да артты. Балаларны тигез мәхәббәттә исән-сау үстерергә язсын! Ходаема мең рәхмәт! – ди Лилия. Әниләре роддомда чакта Данил белән Ильвина өйдә әтиләре белән торган, авылга да кайтып килгәннәр. Шулай да әниләрен бик сагынганнар. Лилия дә балаларны юксындым, ди. Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел, алар күпләргә үрнәк, мәхәббәт, хөрмәт, татулык, тугрылык өлгесе булып тора.     Бәхетле гаилә Казанның Киров районындагы Бишбалта мәчетенә Ильяска исем куштырырга юл тотты. Ильяс – пәйгамбәр исеме, Аллаһ кодрәте, куәте, могҗизасы дигәнне аңлата.   Исегезгә төшерәбез: Лилия Муллагалиева 7 май көнне 14 сәгать 40 минутта өченче тапкыр әни булды! Баланың авырлыгы – 3970 грамм, буе – 56 см.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 11.05.2016

Татарстанда хирургик ысул белән киселгән кеше сөякләре табылган

$
0
0
12.05.2016 Криминал
Биектау районында урманчы җир өстеннән калкып торган кеше сөякләренә тап булган. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре әлеге урында җиде кеше аягы, ике сөяк, шулай ук череп беткән эчке органнар таба.
Тикшерү нәтиҗәләре аякларның хирургик ысул белән кисеп алганлыгын дәлилли. Алар “Б класслы эпидемиологик куркыныч калдыклар” дип язылган пакетка салынган була. Тикшерү дәвам итә.   Тулырак: В Татарстане обнаружены многочисленные человеческие останки: ноги были ампутированы хирургическим путем
---

--- | 12.05.2016

Татарстанда бүген давыл булырга мөмкин

$
0
0
12.05.2016 Экология
Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кич белән яшенле-бозлы, көчле яңгыр явуын фаразлый синоптиклар. Җил көчәйгәндә секудына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә 11, көндезге сәгатьләрдә 22 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
---

--- | 12.05.2016

Иртәнге юлда коточкыч юл һәлакәте (ФОТО)

$
0
0
12.05.2016 Фаҗига
Бүген иртән Әлмәт-Азнакай юлының Лениногорскига таба борылыш чатында “Киа” машинасы белән трактор бәрелешә. Машина белән тракторга нык зыян килгән.
Бәхеткә, авариядә һәлак булучылар юк, дип яза "Әлмәт таңнары".        
---

--- | 12.05.2016

Камал сәхнәсендә бер генә көн уйнатылучы Венгрия Милли театры спектакле (ВИДЕО)

$
0
0
12.05.2016 Мәдәният
Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә Венгриянең Милли театры (Будапешт) “Ходай җәзасы” спектаклен тәкъдим итә. Спектакль 14 июньдә “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы вакытында күрсәтеләчәк. Спектакльнең режиссеры – Европада танылган Аттила Виднянский.

Спектакль Венгрия драматургы граф Миклош Банфиның (gróf Bánffy Miklós) «Властелин» (A Nagyúr, 1912) тарихи драмасына нигезләнеп куелган. Сәхнәгә куючы һәм костюмнар буенча рәссам – Александр Билозуб. Спектакль 1 антракт белән 3 сәгать 10 минут бара, дип хәбәр итә театрның рәсми сайты.

Спектакль, безнең эрага кадәр V гасырда христианнар “Ходай җәзасы” дип атаган, көнбатыш традицияләре буенча Европа цивилизациясенең дошманы булып саналган гуннар юлбашчысы Аттила хакында.   «Бүгенге көнебезгә күз салсак, илдән илгә, континенттан континентка күчеп йөрүче миллионлаган мигрантларны күрергә мөмкин. Йөз меңләгән кеше сугыш, ачлык аркасында, яхшы тормыш эзләп, туган җирен, туган йортын ташлап китәргә мәҗбүр. Бу – Көнбатыш белән Көнчыгышның янәдән драматик якынаюын күрсәтүче тарихи үзенчәлек. Тамырларыбызга тугры булып үзебезне саклап кала алырбызмы, яки киләчәк дөнья, тынычлык һәм башка кыйммәтләр хакына, безгә яңа милли тәңгәллек булдырырмы? Әлеге спектакль безгә фетнәле чорда шәхеснең ролен ачып бирә», – диелгән спектакль хакында.   Спектакльдә тамашачылар өчен урыннар Камал театрының зур сәхнәсендә овал формасында урнаштырылачак. Тамашачылар өчен спектакль бер генә көн уйнала.


---

--- | 12.05.2016

Казанның Короленко урамында 3 катлы йорт биеклегендәге "фонтан" бәргән (ВИДЕО)

$
0
0
12.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Кичә башкаланың Короленко урамында суүткәргеч шартлаган. Җир астыннан өч катлы йорт биеклегендәге "фонтан" бәреп чыккан. Урынга тамаша кылырга бик күп халык җыелган.
ProKazan.ru хәбәр итүенчә, территорияне тиз арада койма белән бүлеп ремонт эшенә керешкәннәр. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.          


---

--- | 12.05.2016

«Яп-яланаяк!.. Алмагач чәчәк аткан бит!»

$
0
0
13.05.2016 Җәмгыять
Авылда эш бетми инде ул. Яз җитсә, бигрәк тә. Мал-туарың булмаган хәлдә дә, кыш буе чүпләнгән ишегалдын тазартырга, бакчаны тәртипкә китерергә, киртә-кураның купкан җирләрен ныгытырга, тагын әллә нәрсәләр эшләргә кирәк. Менә шулай бөтерелеп йөрисең-йөрисең дә караңгы төшкәч кенә өеңә кереп, иркен тын аласың, эсвижий гәзит-журналларга күз саласың һәм андагы чәчәкләр сурәтен күрүгә, бот чабып куясың: «Яп-яланаяк!.. Алмагач чәчәк аткан бит!»
Ихатага чыгып, бакчага күз саласың – чынлап та шулай. Шау чәчәктә утыралар. Ә син... көне буе шул бакчада бөтерелеп йөреп... шул чәчәкләрне күрмәгәнсең. Моның төрле вариантлары булырга мөмкин. Үләннәр шытканын күрми каласың... Яфрак ярган чакны... Чәчәк аткан мәлне... Ләкин шунысы бәхәссез: чәчәкләрне күрер өчен, чәчәкләр булу гына җитми.     Үз башымнан үткәнгә әйтүем. Инәй авылда яшәгәч, җәйге ялларны гел авылда уздыра торган идем. Печәнен әзерләп китәргә кирәк, утынын хәстәрләргә, абзар-курасын ныгытырга. Иртә-таңнан кара төнгә кадәр чабасың – эш бетми... Эш бетми – отпускы бетә. Табигатьнең, авылның, җәйнең матурлыгы турында башыңа да кереп чыкмый. Авылның матурлыгын авылда яшәгән кеше күрми аны. Озын ялга кайткан кеше дә күрми, чөнки ул шушы вакыт эчендә фәлән-фәлән эшләрне эшләп бетерәм дип кайта. Ул матурлыкны күрү өчен бер генә көнгә, фәкать ял итү, кунак булу өчен генә кайтырга кирәк.   Тик без алай итә алмыйбыз. Без – эшем ияләре. «Әнә фәлән кешенең балалары кайтты да көне буе урманда яттылар да китеп бардылар. Инәләре, бөкрәеп, бакча утый», – дип сөйләячәк авыл халкы да. Без шуңа күнеккәнбез, тормышны кабул итү рәвешебез шундый.   Югыйсә берәр көн урманга чыгып ял итеп, хозурланып кайтканнан гына дөньяның бер чите дә кителеп төшми инде. Башын күтәрмичә җәй буе бакча утаган кеше дә, яшелчә-җимеш сатып, миллионер булмый. Рухи байлыгы да әллә ни артмый торгандыр. Моны хәтта ходай да хупламыйдыр. Теге дөньяга баргач: «Әнә мин синең өчен матур чәчәкләр үстердем, табигатьнең һәр мизгелен син соклансын өчен гүзәл иттем. Син аларны күрдеңме, сокландыңмы?» – дип сораса, ни дип җавап бирерсең? «Юк шул, алла бабай, минем алабута тамыры белән кәтмән сыртыннан башка нәрсә күргәнем булмады...» – диярсеңме. Шулай булгач, гомере буе җиргә туңкаеп яшәгән кешенең ходай каршысында да әллә ни пачуты юктыр ул.   «Җиргә туңкаю» дигәнем әле сүз авыл турында барган өчен генә. Шәһәр кешесенең дә хәле шундый ук. Анда чапкан була, монда чапкан була. Эше уңса, тагы да дәртләнебрәк чаба, тотып тыярлык булмый. Эше уңмаса, «болай килеп чыкмады бит әле, ныграк тырышырга кирәк бугай», – дип, тагы да тырышыбрак чаба. Берничек тә туктатырлык түгел. Туктатам дип каршы төшә күрмә – сытып, таптап, изеп китәчәкләр. Алай булмаган хәлдә дә кешенең эшенә аркылы төшәргә, аяк чалырга тырышучы дошман кебек күренәчәксең.   Ни өчен чабасың? Нәрсәгә кирәк ул?   Без, гадәттә, гаиләне аякка бастыру өчен, балалар нужа күрмәсен өчен, дип җавапларга яратабыз. Тик ни өчендер гаиләңә синең күзең тонып чабуың түгел, ә бер җылы карашың, вакытыңны алар белән үткәрү, һич югында берничә сәгать гомереңне аларга багышлау кирәк булып чыга. Балаңа да шулай. Ара-тирә башыннан сыйпап узу, аның ни әйткәнен ишетү, кирәк чакта юньле киңәш бирү. Тик безнең моңа вакытыбыз юк. Без аларны ишетмибез, күрмибез. Кирәкми дә.   Асылда, без башкалардан кимрәк күренмәү өчен, хәтта уздырып җибәрү өчен тырышабыз. Үзебезнең бердәнбер һәм кабатланмас икәнебезне исбатлау өчен. Гади кешеләрне узып китсәк, байлар белән ярышабыз, байларны узып китсәк, миллионерлар арасына килеп керәбез, алардан ким күренмәскә тырышабыз, аларны узып китсәң, миллиардерлар белән ярышасы, аннан тагын... Мондый узышның чиге дә, чамасы да юк. Аннан бары тик үлем, чир һәм бәхетсезлек кенә коткарырга мөмкин.     Һәм гүзәллек. Җиргә туңкайган яки озын акча койрыгына карап чапкан җиреңнән бер генә мизгелгә тукта да... чәчәкләргә күз сал... җил авазын ишет... йолдызларга кара... Кем генә булсаң да, нинди генә булсаң да, тирә-ягың тулы гүзәллек. Син беркайчан да кабатлый алмаслык гүзәллек. Аны кабатларга кирәкми дә. Күрергә һәм сокланырга кирәк. Соклана алган чакта син үзең дә шушы гүзәллекнең бер өлеше. Һәм онытма, гүзәллекне күрә белмәгән күзләрдән дә зәгыйфь нәрсә юк.     Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.
Марат КӘБИРОВ

--- | 12.05.2016

Раил Шәмсуаров: "Минем дә хатын кебек буласы килә"

$
0
0
13.05.2016 Шоу-бизнес
Элек-электән ата-ана баласының артист булуын да, сәнгать кешесе белән гаилә коруын да теләмәгән. Артистлыкны һөнәргә дә санамаганнар хәтта. Баштагы мәлдә Казан кызы Зөлфияне дә Раилнең театр артисты булуы шүрләткән... “Андыйлар турында “җилбәзәк” дип сөйлиләр бит”, – ди ул. Шуңа әле яшь аермасы да килеп өстәлә – 8 ел. Ләкин мәхәббәткә киртәләр юк.
Раил Зөлфияне барыбер үзенә карата. Кызга 17 яшь чакта ук никах укыталар. Сүзем Камал театры артисты Раил Шәмсуаровның гаиләсе турында. Әлеге парның тормышларын интернеттагы фотолары аша күзәтеп барганнан соң, очрашып сөйләшергә булдым.    – Бер-берегезгә исем белән дәш­мисез ахры? – дим яшьләргә.    Зөлфия: – Раил дигәнем юк, “әтисе” дим. “Фәрештә” дисәм, алай әйткәнне яратмый, “Мин фәрештә түгел”, – ди. Әмма барыбер шул сүзне әйтәсе килә, Раил минем өчен барыбер илаһи зат булып кала.
Раил: – Ә мин Зөлфиягә “иркәм” дим.   – Танышуыгыз ничек булды?   Зөлфия: – Раил миңа беренче булып “Вконтакте”да язды. “Мин Камал театры артисты Раил Шәмсуаров булам”, – дигән. Курсташларым аның сәхнәдә уйнавын бик ярата иде. Ә минем спектакль караганда артистларга гашыйк булып утырганым юк. Икенче көнне училищедагы кызларга “Раил язды” дип сөйләгәч, шаккаттылар. Интернет аша языштык-языштык та очраштык. Беренче көнне үк үбештек.    – Охо! Раил шундый кыюмы?   – Кыю да түгел, ләкин шулайрак килеп чыкты. Иң кызыгы: шуннан соң мине җилбәзәк кыз ахры дип уйлап йөргән. Мин беренче булып үпмәдем бит сине, әтисе! (Зөлфия Раилгә карап елмаеп ала)   – Зөлфия, кияүгә чыкканда 17 генә яшь булган үзеңә. Үкенмисеңме?   – Аллага шөкер, дим. “Иртә чыгыгыз, нишләп йөрисез?” – дим дус кызларга да. “Дөнья күрергә өлгермәдең”, – диләр. Ә мин аны Раил белән бергә күрәм.    – Раилнең очыбрак йөри торган гадәте бар. Сәхнәдәге образлары да шундый, хыялыйрак. Бу сыйфатын ничек кабул иттең?   – Аның җир кешесе булмавына гашыйк булдым да инде.    – Һәрбер кыз баланың хыялында йөрткән кешесе була торгандыр. Раил ул образга туры килде, димәк?   – Хыялымнан да артык булды. Туебызда да: “Бөтен кызның да принцка кияүгә чыгасы килә. Мин бүген принцка кияүгә чыктым”, – дидем.    – Үпкәләшкәндә кайсыгыз беренче булып дәшә?   – Раил беркайчан да “гафу ит” дими. Бик әйтергә тели дә, тик ул сүзне яратмый. Күпчелек ситуациядә мин гаепле булып калам һәм ахырдан гафу үтенәм. “Яратам” диюе дә авыр аңа. Кайвакыт үзем “И-и, үлеп яратасың инде син мине”, – дип куям. Чөнки ул аны эш-гамәлләре белән күрсәтә белә. Иң мөһиме шул.   – Раил, сиңа менә дигән хатын эләккән. Зөлфия белән тормыш итүе бик җиңелдер?   Раил: – Мин – үз эченә бикләнгәнрәк кеше. Курсташларым белән дә ачылып сөйләшә алмыйм хәтта. Ә Зөлфия бөтен кеше белән дә уртак телне тиз таба. Шул сыйфатын бик яратам. Минем дә шундый буласым килә. Бәйрәмнәрдә өстәл артында утырганда да аның кыланмышларын, үз-үзен тотышын күзәтергә яратам. Ул шундый матур итеп чәй эчә, ашый. Аннары, мин әкрен кеше. Гел арттан этеп торырга кирәк. Зөлфия ул яктан да булдыра.   Хатын – “визит карточкам”. Зөлфия белән булганда, мине күбрәк күрәләр. “Ах” дип башта аңа карыйлар, аннары гына миңа.    – Әти-әниеңә дә менә дигән килендер?   Раил: – О-о, ул яктан “5ле” куярлык. Плюс белән. Әни белән сәгатьләр буе телефоннан сөйләшәләр.    Зөлфия: – Иштирәк әни (Иштирәк – Лениногорск районындагы авыл – Н.Х.) – якын киңәшчем. Әзрәк Раилдән зарланып куйсам, “Кызым, аларның нәселе шундый инде. Әмма тормышта бик әйбәтләр. Ир-ат эшләгән эш ахырдан барыбер хатын-кыз әйткәнчә булып чыга. Ләкин аны үзе дә сизмәслек итеп шуңа китереп җиткерергә генә кирәк. Шул очракта ир дә үзен гаилә башлыгы итеп хис итәчәк”, – дип киңәшләр бирә.   – Кызыгыз Нәфисә зурмы инде? 
Зөлфия: –1 яшь тә биш ай үзенә. 
– Гаилә кодексына язылмаган, сезнең гаиләгә генә хас кагыйдәләр бармы?   – Юк бугай. Без “братан”нар кебек яшәргә тырышабыз. Үзебез генә аңлый торган шаярулар бар. Раил бөтен серләремне белеп тора, валлаһи менә! Аның да шулайдыр дип беләм. Әнигә бөтен әйберне сөйләп бетермисең бит, борчыйсы килми. Кием алганда да Раилнең фикере кирәк. Аннан башка алмыйм.    – “Теща” белән эшләр пешәме?   Зөлфия: – Раил – әнинең идеалы. Әти хәрби кеше. Ә әни театр училищесын тәмамлаган, җыр-моңга гашыйк, гомумән, сәнгать кешеләрен ярата.    Без эштә вакытта баланы әни караша. “Эшкә барган кебек чыгып китәм, эштән кайткан кебек кайтам”, – ди шаярып.
Раил: – Бер әбидән: “Җәннәткә керәсеңме?” – дип сорыйлар икән. Бала карыйсы булмаса, керәм дип әйтә, ди.    – Раил үзе дә Нәфисәне карарга бик булыша бугай...    Зөлфия: – Кызыбыз күбрәк әтисе белән утыра. “Ашадыңмы әле?” – дип сорыйм кайвакыт, “Юк әле”, – ди. Бала йоклатмыйча, ашарга да чыкмый хәтта. Нәфисәне өйгә алып кайтуга: “Бала юындыра белмим”, – дидем, беренче көннән үк ул эш Раилгә йөкләнде.    Раил: – Соңгы вакытта әнисеннән күреп булса кирәк, Нәфисә миңа “әтисе” дип эндәшә башлады. Беренче сүзе дә “әттә” иде аның.    – Озак үпкәләшү күпме дәвам итәргә мөмкин?   Зөлфия: – Бер сәгатьтән артмый.   Раил: – Бервакыт ничектер сүзгә килдек. Зөлфия баланы алып, урамга чыгып китте. Салкын көн. “Кая барасыз?” – дигәнне дә тыңлап тормады. Берәр сәгать узды, әниләргә киткәндер инде дип, шалтыратырга булдым. “Сез кайда?” – дим, “Өй янында йөрибез, керикме?” – ди. “Керегез”, – дип өйгә чакырып алдым. Туңып беткәннәр. Шунда бер-беребезгә сыенып, утырып елаган идек. Хәзер дә менә күзгә яшь килеп тора әле.   Зөлфия: – Андый мизгелләр ир белән хатынны тагын да якынайта. Ләкин чамасын белергә кирәк.   Зөлфия төрле концерт чараларын алып бара, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың ярдәмчесе булып эшли. Әлеге оешма хатын-кызларның гореф-гадәтләрен кайтару, шәҗәрәләребезне барлау буенча зур эшләр алып бара. Интервьюга эштән туры гына килү сәбәплеме, Зөлфиянең башында калфак иде. 
– Зөлфия, башыңда шундый матур калфак. Көндәлек тормышта да киясеңме?   – Калфак быел модага керде бит. Салган да юк инде аны. Раил дә “бик килешә”, ди. Әле менә чалбарлар белән кияргә тагын берне тектердем. Рус хатыннары да игътибар итә. “Какая красивая заколочка у вас”, – дип, кызларына да шундыйны алырга теләвен әйтәләр. Татар хатын-кызлары элек-электән башына калфак кигән дип, аларга бераз гына гореф-гадәтләребезне сөйләп алам.      Зөлфиянең әнисе Розалия ханым белән.
Нәзилә ХУҖИНА

--- | 12.05.2016

110 тамашачы 110 шарны күккә очырачак - Камал театрының 110 еллыгына кызыклы ФЛЕШМОБ

$
0
0
12.05.2016 Мәдәният
Татар театрының 110 еллык юбилее уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур флешмоб оештыра. 2016 елның 19 маенда, легендар “Зәңгәр шәл” спектакле алдыннан Камал театры каршындагы мәйданда тамашачылар 110 саны булып тезеләчәк һәм күккә 110 шар очырачак. Флешмобта катнашучылар шул көнне Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклен бушка карау мөмкинлегенә ия булачак.
Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен театрның ВКонтактедагы рәсми төркемендә үзеңнең килүеңне расларга һәм флешмоб хакындагы әлеге яңалыкны үз диварыңа урнаштырырга гына кирәк. Спектакльгә чакыру билетлары ВКонтакте төркемендә флешмобка килүен раслаган беренче 110 кешегә биреләчәк.    Чара Камал театры каршында 19 майда 17.00 сәгатьтә башлана. Татар театрын яратучы һәр тамашачыны зур флешмобта көтеп калабыз!
---

--- | 11.05.2016

Чистайда көймәләре капланып югалган дүрт кешене эзләү нәтиҗәләр бирми

$
0
0
12.05.2016 Фаҗига
Татарстанның Чистай районында 10 майга каршы төндә югалган кешеләрне - өч ир-ат һәм бер балигъ булмаган кызны эзләү дәвам итә. Хәзерге вакытта югалганнарны эзләү зонасы киңәйтелгән. "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, барлыгы акваториянең 240 кв км ы, 120 км яр линиясе тикшерелгән.
"Эзләү эшләрендә 29 берәмлек техника, шул исәптән 21 көймә һәм 77 кеше, шул исәптән коткаручылар, волонтерлар, югалучыларның туганнары һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең штаттан тыш хезмәткәрләрләре җәлеп ителде", - диде агентлыкның әңгәмәдәше.   Искәртәбез: фаҗига 9 майда Кубас авылы янында Чулман елгасында була. Көчле дулкыннар нәтиҗәсендә моторы сафтан чыккан көймә әйләнеп каплана. Анда булган биш кешедән 1990 елгы бер кыз гына исән кала. Аны 10 май иртәсендә судан балыкчылар чыгара. Тагын дүртесе - 1983, 1987 һәм 1992 елда туган өч ир-ат һәм 16 яшьлек кыз хәбәрсез югалган санала.     Кичә язган идек: Татарстанда коткаручылар дүрт кешене эзли  
Юлия РЕВИНА

--- | 12.05.2016

Чаллыга Николай Валуев килә

$
0
0
12.05.2016 Спорт
14 май көнне Яр Чаллының Боз сараенда “Чаллы һәм шәһәр төзелеше” призына бокс ярышлары оештырыла. Анда Германия спортчылары белән россиялеләр көч сынаша.
Дәрәҗәле кунаклар арасында бокс буенча күп тапкыр чемпион булган Россия Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, Россия җыелма командасының баш тренеры Александр Лебзяк, Россия бокс федерациясе башкарма директоры Евгений Судаков һәм Татарстан бокс федерациясе президенты Айрат Хәмәтов та бар.
---

--- | 12.05.2016

Татарстанда бүген боз яуган (ФОТО)

$
0
0
12.05.2016 Экология
12 май көнне синоптиклар көчле җил, давыл турында кисәткәннәр иде. Чынлап та Казанда, республиканың кайбер районнарында яңгыр, җил дулап алды. Башкалада кайбер урамнарда яшен аркасында утлар сүнде. Светофорлар эшләмичә, юлларда бөкеләр хасил булды.
Казаннан 100 километр тирәсе ераклыкта, Кайбыч районында хәтта боз яуган. Шөкер, боз артык зур булмаган, зыян күрүчеләр юк.   Татарстанның Гадәттән Тыш хәлләр министрлыгы юлларда сак булырга куша. Давыл 13 майга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе давыл вакытында җил тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә мөмкин дип кисәтә.            Фотолар: vk.com
---

--- | 12.05.2016

Бер карчык киллер яллап, 3 кеше үтермәкче булган

$
0
0
12.05.2016 Криминал
Самарада яшәүче бер әби киллер яллаган. Ул шулай үзенең өч танышын үтертмәкче булган.
Һәрберсе саен 50 мең сум күләмендә акча түләячәге хакында да әйткән. Танышларының фотосурәтләре белән тиешле сумманы биргәннән соң, карчыкны хокук сакчылары кулга төшергән, дип яза "Әлмәт таңнары".
---

--- | 12.05.2016

Татарстанда торак йортны яшен сугып, янгын чыккан

$
0
0
12.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда Лаеш районының бер авылында кирпеч йортны яшен сугудан, аның түбәсе яна башлаган, дип хәбәр иткән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 112 телефоны буенча Яшьләр урамында яшен сугудан торак йортның түбәсе яна башлавы турында хәбәр килгән.
10 миннуттан янгын сүндерүчеләр һәлакәт урынына килеп җиткән. 40 кв метрга таралган янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.   Искәртеп үтик, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. 12 майда көннең икенче яртысында һәм кич, 13 май төнендә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы көтелә. Җил көчәйгәндә секундына 23-28 м/с ка (Казанда - 20-25 м/с) җитәргә мөмкин.
---

--- | 12.05.2016

Гөлсирин Абдуллинаны яһүдләр белән нәрсә берләштерә? (ФОТО)

$
0
0
12.05.2016 Шоу-бизнес
Бу көннәрдә Израильнең Ришон-ле-Ционе шәһәрендә тәүге тапкыр милли бәйрәмебез - Сабан туе узды. Моңлы сандугачыбыз, Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина ерак араларны якын итеп, милләттәшләребез белән күрешеп, аларны үзенең аһәңле җырлары белән сөендереп кайтты.

- Израильгә пиар-менеджерым Айбикә Фәттахова белән бардык. Илгә килеп керү белән андагы иминлекнең көчле булуына игътибар иттек. Урамда йөргәндә дә, һәркайда хәрбиләр сакта тора. Биредәге яшьләрдә патриотлык хисләре көчле, алар мәктәпне тәмамлагач та армиягә китә икән. Израильдә кире борып кайтару очраклары еш булганга күрә, үзебезне моңа әзерләдек. Тикшерү озак дәвам итте, ләкин, Аллага шөкер, безне илгә керттеләр. Гүзәл апа һәм Йосыф абыйларда – җирле татарларда яшәдек. Алар безне кунак итте, шәһәр буйлап йөртте. Иерусалимга да кызыклы экскурсия оештырылды, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлсирин.



Икенче көнне Ришон-ле-Ционеда Сабан туе узган. Аны шунда яшәүче татарларның иҗтимагый оешмасы Россиянең яһүд конгрессы белән берлектә оештырган. "Безне бу күркәм чарага Мәскәү журналисты Радик Әмиров чакырды. Сабан туе ресторанда башланып, пляжда дәвам итте. Барлыгы 70ләп кеше катнашты, алар арасында татарлар гына түгел, руслар да, яһүдләр дә бар иде. Бәйрәм яхшы оештырылган, күңелле узды, барысы да канәгать калды, үзем дә яһүд егетләре белән биедем. Израильгә күченеп киткән татарлар гореф-гадәтләрен онытмыйлар. Татар халык җырларын, бигрәк тә салмак көйләрне яратып тыңладылар, кушылып җырладылар", – ди җырчы кыз.



Сабан туеннан соң Татарстан кунакларын яһүдләрнең җомга намазы, кичке ашы – шабатка чакырганнар. "Йосыф абыйда яһүд каны ага, шуңа да алар өчен шабат – милли гореф-гадәт. Икенче көнне без, ниһаять, Үле (Мертвое) диңгезгә бардык. Суы бик җылы, рәхәтләнеп ял иттек. Соңгы көнне үзебез белән алып кайтып китәргә дип истәлекле бүләкләр алдык. Ә инде илдән чыкканда, янә катгый тикшерү аша узарга туры килде", – диде Гөлсирин Абдуллина.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 12.05.2016

Рәшит Ваһаповка – чәчәкләр (ФОТО)

$
0
0
12.05.2016 Мәдәният
7 май – Рәшит Ваһапов туган көн. Бу уңайдан ел саен Рәшит Ваһапов фонды хезмәткәрләре һәм әлеге шәхес исемен йөрткән фестиваль лауреатлары бөек җырчының Казандагы каберен зиярат кылалар.

Шушы көннәрдә дә фонд хезмәткәрләре һәм яшь җырчылар Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Артур Шөгәепов Рәшит Ваһапов каберен чистартып, бөек җырчы истәлегенә чәчәкләр салдылар.


 


---

--- | 12.05.2016
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>