Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

Игътибар, һава торышы бозыла!

$
0
0
12.05.2016 Экология
Иртәгә, 13 май көнне Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Һава температурасы төнлә 6, көндез 13 градус җылы булачак.

Шулай да Татарстанда шторм кисәтүе дәвам итә. 12 майда көнне төнлә һәм 13 май көнне республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы көтелә. Җил көчәйгәндә секундына 23-28 м/с ка (Казанда - 20-25 м/с) җитәргә мөмкин.
 


---

--- | 12.05.2016

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың өченче уллары туды (ФОТО)

$
0
0
13.05.2016 Шоу-бизнес
Илназ Баһ - Гүзәл Идрисова җырлы гаиләсе моңарчы инде ике ир-бала үстерә иде. Уллары Камилгә узган атнаны гына 5 яшь тулды. Юбилейга бүләк итеп, әти-әнисе аңа энекәш бүләк итте.

Икенчеләре Рамилгә августта ике яшь тула.

Өченче улларына нинди исем кушарлар, әлегә билгесез.

Сабый әле бүген иртән генә туган - 6:00дә.

Бәхетле әти социаль челтәрдә болай дип язып куйган:

Жэмэгать урррррра!!!!. Мин янадан эти булдым. Урррррра!!!Гузэлем мина тагын бер баһадир булэк итте. Сэг. 6:00 да оченче улыбыз доньяга килде. Бэхетле тэуфиклы бала булсын Ходаем!!!! рэхмэт сина Кадерлем !!! Без сине улеп яратабыз!!!!

Бу язуга төрттерү комментарийлары да юк түгел:

Папа герои! Коттек котуен ну бу кон пятница 13 булыр дип уйламаган идем. Молодцы!!! Ильназ! 4нчесен кыз яса инде, Гузелька жалко))) 

Бу фотодан исә бәбинең авырлыгын һәм буен белерсез:

 


---

--- | 13.05.2016

Булат Бәйрәмов: Оятсыз уеннар, билдән түбән юмор - туй үткәрүнең иң җиңел ысулы

$
0
0
13.05.2016 Шоу-бизнес
Шундый мастер-классларның беренчесе 17 май көнне узачак. Интенсив формасында үтәсе әлеге чара нульдән башлаган тамадалар өчен түгел, ә инде 2-3 өч ел эшләүче алып баручылар өчен тәҗрибә уртаклашу булачак. “Туйлар.ру” хәбәрчесе Булат Бәйрәмов белән татар туйлары, андагы мода, тәртипләр һәм бәяләр турында сөйләште.

- Булат, түләүле мастер-класс үткәрү сиңа ник кирәк? Әллә туй-мәҗлесләр бетеп киттеме?

- Бер коллегама шалтыраткан идем, нәкъ синең кебек сорау бирде (көлә). Аллага шөкер, эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Туй ягыннан да майда зарланырлык түгел, безнең татарда “в мае маются” дигән ырым юк бит. Мастер-класс үткәрү теләге миндә берничә ел яшәп килә инде. Йә кыюлык җитми иде, йә вакыт, йә тагын берәр сәбәп. Һәм, ниһаять, мин өлгердем. Ә, акчага килгәндә, менә бер егет Түбән Камадан шалтыратты, мин бәясен әйткәч “Мин кыйбытрак булыр дип уйлаган идем” дип курска язылды. Минем өчен төп акча эшләү түгел, миңа нәтиҗәсе мөһим, шуңа миңа курска артык күп кеше җыймыйм, чөнки һәрберсенә дә игътибар бирәсе килә. Заявкалар артык күп булса, аны бит ике көн дә эшләп була.   - Ә күпме тора соң бәясе?   - Миңа шалтыратсыннар, бәясен сөйләшербез. Номерым: 89172241818.   - Бүген туй алып баручыларның төп проблемасы нидә дип уйлыйсың?   - Саный китсәң, күп инде алар. Һәр заман өчен актуаль проблема ул – штамп! Штамплы туйлар, штамплы сүзләр, тапталган фразалар һәм сакаллы уеннарны һаман бер төрле үткәрү. Шулай ук туй барганда кунакларның кәефен аңлап бетермәү дә зур минус булып тора. Яхшы алып баручы - ул психолог һәм оста импровизатор булырга тиеш.   - Ә синең өчен мәҗлес алып баруда иң авыры нәрсә?   - Туйда мин үземне бик уңайсыз хис итәргә мөмкинмен, әгәр туйга әзрелексез килсәм. Әгәр миндә яшьләрнең әти-әниләре, аларның туганнары-дуслары турында нинди дә булса мәгълүмат бар икән, әгәр нәрсәгәдер эләгеп китәргә кызыклы факт булса, мин яшь парның туганнары кебек үземне иркен хис итәм.   - Туй - капкалый-салгалый торган урын. Кайберәүләр берничә рюмкадан соң үз-үзен контрольдә тотмый башлый. Андый очракта алып баручыга нишләргә?   - Хәзер, Аллага шөкер, татар туенда дөньясын онытып хәмер эчүче юк, бәлкем, миңа андыйлар очрамыйдыр (көлә). Киресенчә, хәмерсез туйлар үткәрү еш күзәтелә башлады. Шулай да, туй алдыннан яшьләрдән сорап куйсаң була, әгәр андый-мондый нәрсә була калса кем җаваплы, дип. Әйтәм бит, соңгы елларда андый нәрсә белән очрашканым юк.   - Туйда иң ачу китергәне - оятсыз яки мәгънәсез уеннар. Әйтик, бәдрәф кәгазенә урану кебек “матур” бәйгеләр бар. Синең мастер-класста да бармы алар?   - Гомумән, минем мастер-класс шуннан башланачак та инде. Башта курста булучылар бер-берсен шул кәгазьгә урыйлар да, шулай уралган килеш минем лекцияне тыңлаячаклар. Ә шаяруны читкә алып куйсак, хәзерге заманда андый конкурслар бер генә алып баручыда да юктыр инде, дип уйлым. Оятсыз уеннар, билдән түбән юмор - туй үткәрүнең иң җиңел ысулы. Син гарантияле рәвештә кемнеңдер көләчәген беләсең. Әйтик, 80 кешенең 5-10сы, ләкин, калган 70-е шул конкурсларың өчен сине беркайчан да үзләренең мәҗлесләренә чакырмаячак.   - Уйлап карасаң, туйлар бүген “шаккатризм”га корылган. Озын-озын лимузиннар, катлы-катлы тортлар... Боларның берсе дә тормышта кирәкми, ә бары тик видеооператор төшергән матур фильм өчен генә кирәк. Ә тамадалар исә моның белән файдалана гына кебек?   - Минем белән очрашуга килгәч, мин яшьләргә иң беренче сүз итеп: “Туйда артык акча сарыф итү белән түгел, ә киләчәктә матур яшәвегез белән якыннарыгызны шаккатырыгыз” дим. Һәм беркайчан да кирәгеннән артык программа тыкмыйм. Теләкләре булса, “джентельменский набор” алыгыз дим: туй башында берәр инструменталь номер (саксофон яки скрипка) икенче өлештә бер-ике бию. Өченче өлештә бер оригиналь номер һәм ахырдан утлы-шоу. Шаккатризмга килгәндә, әгәр үзләре тир түгеп тапкан акчалары икән һәм ул акчаны сарыф итәргә мөмкинлекләре булса, мин аларга каршы килә алмыйм.   - Бүген Казанда туй оештыру уртача ничә сумга төшә?    - Ярты миллион сум чамасыдыр. Менә санап карыйк. Ресторанда 1 кеше 2000-2500 сумнан йөри. Йөз кунакка 250 мең сум дигән сүз. Кияү белән кәләшне киендерү 60-100 мең сумнан башлана. Яхшы тамада 30 меңнән 50меңгә кадәр чамасы. Ди-джей бу бәягә керергә дә мөмкин, кермәскә дә мөмкин. Оператор белән фотографка икесенә 40-50 мең дип исәплә. Шоу-программа, зал бизәүләр, тортлар 100 мең булырга мөмкин.   - Ә лимузин?   - Машина белән еш кына таныш-белеш ярдәм итә. Мәсәлән, күптән түгел уздырган туйларның берсендә бары тик “Лэнд Краузер”лар гына иде. Кияү таныш-белешләрен җыйган.   - Син әйткән бәяләр кемгәдер бик зур, ә кемгәдер бик кечкенә булып күренәдер.   - Әлбәттә. Әйтик, 1 млн сумга зал бизәгән очракларны беләм. Бер кияү 3 млн сумлык туй үткәргән иде. 9 майдагы сыман салютлар белән. 1 миллионын әтисе биргән, калган икесе – үз кесәсеннән. Гомумән, мин кеше акчасын санарга яратмыйм. Кем күпме булдыра, шул кадәр сарыф итә акчасын.    - Син үзең дә төрле интенсивлар үткән кеше. Алардан үзең өчен ни дә булса алдыңмы?   - Һәр тамада, елдан-ел туй алып барып, үзе дә сизмәстән ниндидер бер калыпка кереп китәргә мөмкин. Социаль челтәрләрдән генә башка алып баручыларны күзәтеп, беркайчан да үзеңә ниндидер яңалык алып булмый. Шуңа мин узган елны бик яхшы ике интенсив курста булдым, һәм 12 еллап туйлар үткәргәннән соң үземә “перезагрузка” ясадым дияргә була. Мин дөрес юнәлештә булганмын үзе, ләкин каяддыр нәрсәнедер эшләп бетермәгәнмен, каядыр ялгышлыклар җибәргәнмен, кайбер нәрсәләрне бөтенләй белмәгәнмен икән. Менә шул пробелларны миндә бетерер өчен бик яхшы курслар булды ул. Ләкин кызганыч, безнең Казанда яшәп бәйрәмнәр белән шөгыльләнүче татар алып баручылары ул курсларда бик аз иде. Мәсәлән, Мәскүдән килгән алып баручыны Казанда тыңлар өчен Тольятти һәм Самаралардан килделәр, ә безнекеләр юк! Шулай ук мин бу көннәрдә Рәсәйнең иң талантлы юмор осталарының берсе, иң текә стендаппер саналган Павел Воляның ике ай буе барган “Сила Воли. Юмор-Начало” дигән онлайн-курсын уңышлы гына үттем. Хәтта сертификат бирделәр (көлә). Минем өчен бик яхшы мәктәп булды ул.   - Синең интенсивка язылган кешене нәрсә көтә?   - Беренче чиратта, “мин алып баручымы?”, “ни өчен мин бу өлкәдә эшлим”, “минем нык һәм җитешсез якларым?”, “минем максат?” дигән сорауларга җавап. Сине сайларга теләүчеләр белән телефоннан дөрес аралашу, беренче очршауда үз-үзеңне дөрес тоту, Булат Бәйрәмов фикеренчә дөрес туй схемасы, минем үземнең фишкалар һәм проектор белән эшли белү алымнары, дөрес портфолио булдыру, шоурил серләре... Гомумән, татар алып баручыларына үсеш ягыннан бик күп файдалы мәгълүмат булачак!   Чыганак: Туйлар.ру.
---

--- | 13.05.2016

“Бәллүр каләм XIX” бәйгесенең икенче турына чыгучылар ИСЕМЛЕГЕ билгеле булды

$
0
0
13.05.2016 Матбугат
Татарстан Республикасында журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” XIX бәйгесен “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Журналистлар берлеге үткәрә.

“Иң яхшы шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясе:

“Наш Зеленый Дол. Зеленодольск” газетасы (Яшел Үзән районы);

“Хезмәт даны” газетасы (Кукмара районы);

“Әлмәт таңнары” газетасы (Әлмәт районы);   ТК “Эфир-24” (Казан ш.); “Тәртип FM” радиостанциясе (Казан ш.).   “Темасы – җирле, осталыгы – башкалача” номинациясе:   Әхмәтшина Айгөл Мәсхут кызы, “Нократ” (“Вятка”) мәгълүмат басмасы (Мамадыш районы);   Исаева Евгения Эдуардовна, ТК “РЕН ТВ – Набережные Челны” (Чаллы ш.);   Зарипова Гөлназ Җәүдәт кызы, “Авыл офыклары” газетасы (Балык Бистәсе районы);   Мәүлетов Фәнил Фәһим улы, “Саба таңнары” газетасы (Саба районы);   Прокопьев Эдуард Михайлович, “Альметьевск ТВ” (Әлмәт районы);   Тагаров Юрий Анатольевич, “Зеленодольская правда” газетасы (Яшел Үзән районы).
“Иң яхшы медиапроект” номинациясе:   “Сабантуй” журналы (Казан ш.);   “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең “Студия – ТНВ-продакшн” (Казан ш.);   ВГТРК ФГУП филиалы – “Татарстан” ГТРК (Казан ш.).   “Объектив аша караш” номинациясе:   Гыйльметдинов Ранил Флер улы, “Луч” телекомпаниясе (Әлмәт районы);   Гыйльванов Рамил Шәрифулла улы, “События недели” газетасы (Казан ш.).   “Туган тел” номинациясе:   Вәлиева Лилия Кадыйрҗан кызы, “Бельгийская Федерация русскоязычных Организаций” интернет-сайты (Бельгия);   Мәҗитова Венера Зимфир кызы, “Кызыл таң” газетасы (Башкортстан Республикасы).
“Журналистикада исем” номинациясе:   Кондратьев Анатолий Арсентьевич, “Лениногорские вести” (Лениногорск районы);   Корбакова Евгения Александровна, “Түбән Кама телерадиокомпаниясе” (Түбән Кама районы);   Мушкина Ирина Владимировна, “Республика Татарстан” газетасы (Казан ш.);   Сафиуллина Людмила Николаевна, “Чаян” (“Скорпион”) журналы (Казан ш.);   Туманская Ольга Сергеевна, “Татарстан” журналы (Казан ш.);   Шәрифуллин Наил Искәндәр улы, “Ватаным Татарстан” газетасы (Казан ш.);   Юзаев Ринат Баттал улы, “Яңа Гасыр” ТРК (Казан ш.).   “Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен” номинациясе:   Хәсәнова Әлфия Мирзанур кызы, Казан ш. “7 нче шәһәр клиник хастаханәсе” ГАУЗ (Казан ш.);   Шәрипова Зөлфия Муллаян кызы, “Сетевая компания” ААҖ (Казан ш.).   “Россия Федерациясендә әдәбият елы” махсус проекты буенча:   Гыйльметдинова Зөлфия Хәтмулла кызы, “Болгар радиосы” (Казан ш.);   Кастрицкая Полина Александровна, “ТРК Казань” (Казан ш.);   “Знамя труда” газетасы (Әлмәт районы); “Салават күпере” журналы (Казан ш.);   “Идел-Идель” журналы (Казан ш.).   “Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы” махсус проекты буенча:   Бастылева Вероника Игоревна, “Луч” телекомпаниясе (Әлмәт районы);   “Әлмәт таңнары” газетасы, Әлмәт ш. (Әлмәт районы);   “Зеленодольская правда” газетасы (Яшел Үзән районы);   “Сөембикә” журналы (Казан ш.).
---

--- | 13.05.2016

Кыярдан ничек МУЛ УҢЫШ алырга?

$
0
0
12.05.2016 Киңәш-табыш
Кыярдан яхшы уңыш алу өчен, аларны даими рәвештә тукландырып торырга кирәк. Моның өчен камыр башы (закваска) булыша. Аны әзерләү өчен, бер чиләк суга өч телем кара ипи салыгыз да өстен яхшылап каплап куегыз.
Чиләкне бер атнага җылы урынга куегыз. Витаминлы «су»ны кыяр тамырларына сибегез. Моны, кыяр чәчәк ата башлагач, атнага бер тапкыр эшләргә була.   Кыярның яфраклары саргайса, калий җитми дигән сүз. Бу очракта көл төнәтмәсен кулланырга кирәк. Бер литр кайнар суга ике аш кашыгы көл салып, ике тәүлек төнәтәсең. Суган төнәтмәсе дә булыша. Бер чиләк суга бер стакан суган кабыгы салып, чиләкне ут өстенә утыртырга, кайнап чыгу хәленә җиткәч, сүндерергә. Ике сәгать төнәткәч, кыяр өстенә сибәргә.
---

--- | 12.05.2016

Татарстанда юл һәлакәтендә 10 кеше һәлак булган

$
0
0
13.05.2016 Фаҗига
Майның 10 көнендә 10 кеше транспорт һәлакәте корбанына әйләнгән. Казан – Малмыж юлының Биектау районы турысындагы 30 нчы чакрымында «Лада Калина», каршысына үз юлыннан килгән «Ока»га бәрелеп, аның 1971 елгы пассажирының башына җиткән. «Ока» рулендагы 1965 ир заты - хастаханәдә.
«Лада Калина» идарәсендәге 1948 елгы машина йөртүче алкогольдән исерек килеш югары тизлектә каршы яккка чыккан булган (ягъни юл йөрү кагыйдәләренең 2.7, 9.1, 10.1 пунктларын бозган) дип фаразлана, һәрхәлдә, алынган белешмәләр шуңа ишарәли.   Бу хакта мәгълүмат биргән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе статистикасы буенча, майның 10 көнендә Татарстанда 10 кеше транспорт һәлакәте корбаны булган, 115е тән казасына дучар ителгән. Үлүчеләрнең 1се, имгәнүчеләрнең 57се Казанда бәлагә тарган.
---

--- | 11.05.2016

Шыпырт! Телефон аша сөйләшүләрне тыңлый башлаячаклар

$
0
0
13.05.2016 Җәмгыять
Яшерен тыңлау корпоратив сим-карталы аппаратларга кагыла. Бу шәхси әңгәмәләргә кагылмый. Эшлекле сөйләшүләр генә тикшереләчәк.
Сөйләшүләрне машина кире шифрлый. Әлеге системаны гамәлгә ашыргач, эш бирүчеләр мәгълүматның читкә агылуы белән көрәшә алачаклар.
---

--- | 12.05.2016

Чыгарылыш кичәләрен кредитка бәйрәм итәбезме?

$
0
0
14.05.2016 Җәмгыять
Каешларны тыгызрак буарга дип фикерләүчеләр күп түгел шикелле. Кесә такыр булуга карамастан, ата-аналар балаларның чыгарылыш бәйрәмнәренә 100 мең сумга кадәр акча тотарга әзер. Икътисадый кризис, дип борчылучылар да, чыгарылыш бәйрәмнәрне тынычрак уздырам, диюче­ләр дә күренми.
Елның башында ук Мәскәүдә бәйрәм уз­дырырлык мәйдан­нар­ның алдан алып куелганлыгы ачыкланган. Мәскәү­дә һәр укучыга уздырылган кичә өчен тотылган ак­чаның уртача кү­ләме – 16 мең сум, тө­бәкләрдә –  10 мең сум. Бу суммага әле сатып алына торган киемнәр, кунак итеп чакырылган укы­тучыларга тотылган акча  кермәгән. Ата-аналар, начар күренмәс, башкалар янында ким-хур булмас өчен, бәйрәм итәргә кредит ала.   Коллекторлар ассоциациясе башлыгы Дмитрий Жданохин сүзләренчә, кредитны алуын алалар, әмма кайтара башлаганда проблемалар килеп туа. Андый бурычларга батучылар арта бара икән.   Мәскәүдә баланың ки­чәсен онытылмаслык итәр өчен 20 мең сум тотылса, тө­бәкләрдә бәйрәмне тыйнаграк уздыралар.  “Чыгарылыш кичәсе  – балалар өчен туй! Кешеләр акчасын мул тота. Әмма без 10 мең сумлык чыгым белән котылырбыз дип өметләнәбез. Кызларга күлмәге дә, туфли дә кирәк, парикмахер, визажист өчен дә түлисе”, – дип сөйләгән Казанда яшәүче дүрт  бала анасы Ирина Волынец “Известия” газетасына.   Шул ук вакытта чыгарылыш кичәләреннән баш тар­тучылар да бар. Мәсә­лән, кайбер мәктәпләр уку­чылары чыгарылыш ки­чәләренә күл­мәк алу, банкет оештырудан баш тарткан. Алар акчаларын авыру балаларга ярдәм итәр өчен хәйрия фонды хисабына күчерә­без дигән карарга килгән.
---

--- | 11.05.2016

Аллы-гөлле аллергия

$
0
0
14.05.2016 Киңәш-табыш
Аллергия кешенең тормыш ямен җуя. Нигәме? Чөнки хуш исле чәчәк кенә иелеп иснәсә дә, томау төшә, күзләр кычыту күзәтелә, күздән яшь килә башлый. Юри генә түгел, чын-чынлап. Аллергия безнең заманның иң серле, иң мәкерле зәхмәте ул. Бу чир турындагы мәгълүматларның дөресе дә, ялгышы да җитәрлек.
1 нче ялгышу. Бөтенесенә дә нәселдәнлек гаепле. Әлбәттә, аллергиянең сәбәпләрен нәселдәнлеккә бәйләп карарга кирәк. Ләкин бүтән сәбәпләрне дә онытырга ярамас. Аллергияне цивилизация чире дип атаулары очраклы түгел. Ризыкны консервантлар, төрледән-төрле химик препаратлар белән ашлау яшәү мохитен яраксызга әйләндерә.
2 нче ялгышу. Аллергияне тоймау мөмкин түгел. Юк шул. Мәкерле чир, әле гап-гади томау, әле бронхит рәвешен алып, кешене интектерә. Кеше еллар буена шул чирләрен дәвалап иза чигә. Көчле дарулар эчә. Нидән болай газаплануын белә алмый йөдәп бетә.   Аллергиянең сәбәпләрен ачыклау да җиңел түгел. Табибларга билгеле булган 20 мең аллерген бар. Келәмдәге яки китаплардагы тузан, ќәнлекләр йоны, чәчәк атып утыручы агач-үлән, җиләк-җимеш, яшелчә, ит, тәмләткечләр... Бу исемлек елдан-ел арта гына бара.   3 нче ялгышу. Аллергия бигрәк тә язын  – табигать чәчәктә чагында көчәеп китә. Әгәр поллиноз, ягъни үсемлек серкәсе тәэсирендә килеп чыгучы аллергик авыру хакында әйтсәк, күп кенә аллергияле кешеләр агачлар поллинозы бетүгә – үлән поллинозы белән авырый башлый. Июнь-июль айларында арыш, солы, тукранбаш, тузганак, кычыткан, әрем серкә очыра, дөньяга чәчәк тузаны тарала. Бу нәрсә сентябрь ахырына кадәр авыру кешенең «канын боза». Тузанга аллергия исә, гомумән, ел әйләнә бетми торган газап.
4 нче ялгышу. Аллергия – иммунитет бозылу ул. Чынында исә, аллергия килеп чыгуның сәбәпләре ахыргача өйрәнелмәгән. Әйтик, поллиноз организмның чәчәк һәм агач серкәсендә була торган аллерген аксымнарга каршы көрәше дип уйланыла. Кирәкмәгән аксымның һөќүменә җавап рәвешендә канга махсус матдәләр үтеп керә. Алар күбәйгән саен кешенең хәле авырлаша бара.   5 нче ялгышу. Әгәр балачакта агач яки чәчәк серкәсенә аллергия булмаган булса, бу кешене поллиноз беркайчан да җәфаламаячак. Кызганыч, аллергиянең поллиноз дигәне нәселдән килә. Хәтта ки сез бала вакытта тузганак очыртып уйнап үскән булсагыз да, 25 яшьләргә поллиноз үзен сиздерә башлар. Башаклы үләннәр яки тартма чәчәкле агачлар чәчәк атканда туган кешеләр бу афәттән аеруча нык йөди. Галимнәр исбатлавынча, гомеренең беренче алты ае көз һәм кыш айларына туры килгән балалар, хәтта нәселдән килгән поллиноз чире булса да, бу зәхмәттән ул хәтле үк интекмәс.   Аллергия «чәчәк аткан» чорда: Юеш чүпрәк белән һәр көн тузаннарны сөртегез, идәнне юыгыз. Аллергиклар фатирында келәмнәргә, авыр калын пәрдәләргә, чәчәкле үсемлекләргә урын юк. Кичләрен, аеруча яңгырдан соң, бүлмәләрне ќилләтегез.   Керләрне ябык урында киптерегез. һәрхәлдә, балконда түгел!   Дуңгыз ите, бәрән ите, колбаса, тавык, йогырт, майонез, кетчуп, балык һәм диңгез продуктлары, маринадланган, ысланган һәм тозлы азыклар, сарымсак, помидор, баклажан, чөгендер, гөмбә, мандарин, йомырка, бал, шоколад, сок, газлы суларны менюга кертмәгез.   Кефир, простокваша, майсыз эремчек, акмай, майсыз сыр, карабодай, солы, арпа, дөге, тары боткаларын рәхәтләнеп ашый аласыз. Куян ите, күркә ите киңәш ителми. Ипине духовкада киптереп ашау хәерле. Кара, яшел чәйләр, мүк ќиләге суларын эчегез. Аш-суга яшел үләннәр кушыгыз.   Мөмкин булса, тәрәзәләрне ачмаска тырышыгыз, һава чистарту системаларыннан файдаланыгыз. өйгә кайтып кергәч, өстәге бар киемне салып юыгыз. һичшиксез, душта коенып чыгыгыз. Чәчләрне бик ќентекләп юу сорала – иң күп пыльца (серкә) кон­центрациясе шунда. Борын һәм күзләрне дә яхшылап юыгыз.
---

--- | 11.05.2016

Татарстанда 29 яшьлек егет тереләй күмелгән

$
0
0
13.05.2016 Фаҗига
Чаллы шәһәренең К.Маркс урамында барган юл төзекләндерү эшләре вакытында көтелмәгән хәл килеп чыга. Кинәт кенә җир убыла.

29 яшьлек егет  җир астына төшеп китә.  Аның өстенә балчык ишелә. Коткаручылар килеп, егетне казып чыгарганда ул инде җан биргән була, дип хәбәр итә "Байрак".
 
 


---

--- | 12.05.2016

Татарстанда кырау төшәчәк (ҺАВА ТОРЫШЫ)

$
0
0
13.05.2016 Экология
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, киләсе ялларда Татарстанда салкынча һава торышы урнаша. Туфракта кырау төшәчәк.

14-16 май көннәрендә районнарда 3 градуска кадәр кырау көтелә. Татарстан буенча һава температурасы исә 1 градуска кадәр суыта.

Каазанда 14-15 майда туфракта 1 градускак кадәр кырау була.  


---

--- | 13.05.2016

Ркаил Зәйдулла: Әйләнә кош...

$
0
0
13.05.2016 Мәдәният
Бәйрәмнәр күп Рәсәйдә. Нәкъ Тукай язганча: “Безнең ватандашларымыз урысларның атлаган саен бәйрәмнәре була. Алар якшәмбене чынлап бәйрәм итдекләре кеби, әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр.”
Һи-и, хәзер Тукай ни дияр иде икән? Соңгы чирек гасырда гына безнең өлешкә күпме бәйрәм өстәлде. Инде онытылганнарын кайтардылар, гамәлдәгеләре шул килеш калды, яңалары пәйда булды. Бер бәйрәмне дә, югалтып, әрәм итмибез. Һәрберсен билгелибез ватандашларымыз илә... Әйе. Чөнки дә гел кәеф сөреп тә алга барып буласына төшендек тәмам. Тукай гына ул яшьлеге белән гаҗәпләнгән: “Соң, без (ягъни татарлар – Р.З.) күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең алга баруымыз, аларның артка калулары тиеш ләбаса!” Юк шул! Белмәгән Тукай – бәйрәм артыннан гына Кырымга барып җитеп була, бәйрәм эстәп Һинд океаны ярында итек юу хакында хыялланырга да мөмкин...   Бәйрәмнәрнең төрлесе бар, әлбәттә. Әле күптән түгел генә телевизордан бик зур кеше сөйләп торды: безнең илдә иң зур бәйрәм, бәйрәмнәрнең дә бәйрәме 9 май, ягъни Җиңү көне икән. Аның өчен дә чөнки ул безне рухи ырмаулар белән беректереп тора икән.   Шулайдыр. Кешеләрне дә, халыкларны да бер-берсенә иң нык беркетеп, укмаштырып торган бер генә нәрсә бар: кан. Ә Икенче бөтендөнья сугышында иң күп канны совет халкы түккән. Һәлак булганнарның исәбен әле дә төгәл генә белүче юк. Шунысы гына билгеле: яу кырында кемедер һәлак булмаган гаилә юк диярлек элекке СССРда.   Үземнең дә әни ягыннан бабам 1944 елның 10 мартында совет иле өчен сугышта ятып калган. Җәсәде Псков өлкәсенең Себеж районы Чайка авылында җирләнгән.   Бабам Мөдир Шыгырдан мулласы Сәгадетдин (Сәгъди мулла) Салиховның улы була. Сугышка кадәр безнең як авылларында укытучы булып эшли. Сәгадетдин үзе Буа өязенең Алшик авылында туган. Буа мәдрәсәсен тәмамлагач, 1897 елның 17 гыйнварында Шыгырданның икенче Җәмигъ мәчетенә имам-хатыйб итеп билгеләнә. Ләкин Салиховларның төбе Алшиктан түгел, Сәгадетдиннең бабасы Салихҗан монда Лаеш якларыннан килеп мулла булган. Мөдир бабамның туганнан туган абыйсы Камәретдин, иманы хакына төрмәләрдә утырып күп җәфалар чиккәннән соң, сугыш елларында Мәрҗани мәчетендә, 1956-1963 елларда Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб вазифаларын башкара.   Сугышта Сәгъди мулланың сигез улы катнаша, алтысының шунда гомере өзелә. Әллә “иң олы бәйрәм” уңаеннан исемнәрен санап китимме? Рәхим итегез: Фоат, Фаикъ, Мөдир, Фатыйн, Вазыйх, Әнвәр... Алтының өчесе Ржев янындагы сугышларда башын салган.   Алты улын әллә кайдагы ерак сугышта югалткан картның (бу вакытта ул җитмештән узган инде) кичерешләрен тасвирларлык каләм көче юк миндә. Кешене юаныч яшәтә. Ә Сәгъди мулла үзен ни дип юатты икән? Улларым изге Ватан өчен һәлак булдылар дипме? Өеннән куып чыгарылган, дүрт ел Себердә сөргендә интегеп, үлем хәлендә кеше мунчасына кайтып егылган, изге Ватанда барлык хокукларыннан мәхрүм ителгән татар мулласы “язмыштан узмыш юк” дип кенә юана алгандыр.   Әби иреннән өч бала белән кала. Үзе дә Чүти мулласы кызы, сугыштан ничектер котылып калган авыл куштаннары гел кага үзен. Ач сабыйларына дип берничә башак алып кайтканда, тентеп, фаш итеп, төрмәгә ябып куялар. Ләкин ул шундый шартларда да сөенергә тиеш була: ире бит изге Ватан өчен башын салды!   Мөдир бабам бер хатын шигырь белән язган. Әни аны яхшы хәтерли:      Утырдым поезд артына, Төтен сукты битемә. Елыймын да сөртеп алам Ак кулъяулык читенә. Безнең янда түгәрәк күл, Битне юам тирләгәч. Моңаерга гына кала Өйдән хатлар килмәгәч. Әйләнә кош, әйләнә кош... Өч әйлән дә илгә оч! Канатыңа хатлар яздым, Гаиләм кайда, шунда төш...   Урамнарда кеше колонналары. Иң олы бәйрәм! Без барысын да җиңәчәкбез! Порвем! Фейерверклар... Тоташ гүләү. Күпме кешенең йөрәге яңа яуларга алгысына. Мин тып-тын гына бабамны искә төшереп утырам. 9 май минем өчен тагын бер кат Хәтерне барлау көне ул. Истә... истә...
---

--- | 13.05.2016

Татар КВН лигасы җиңүчеләре билгеле булды (ФОТО)

$
0
0
13.05.2016 Шоу-бизнес
Кичә Казанда “Ак Барс” яшьләр үзәгендә татар КВН лигасы финалы булды. Казаннан “Əкәмәт” һәм “Татар Team”, Чаллыдан “Марат”, Мамадыштан “Биш бармак” командалары катнашты.
2015-2016 ел сезоны абсолют җиңүчесе - “Татар Team” командасы.   Икенче урын – “Бишмармак” командасы.   Өченче урын - “Әкәмәт” һәм “Марат” командалары.                               Фото: Руслан ТОЛУЕВ
---

--- | 13.05.2016

«Намаз укып, сәламәтлегегезне яхшыртыгыз»

$
0
0
14.05.2016 Дин
Ислам динендә бер генә нәрсә дә очраклы түгел. Дини гыйбадәтләрне генә алыйк, аларда рухи һәм физик сәламәтлек бергә үрелеп бара. Аның максаты да – адәм баласының җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан саклау. Намаз укып, кеше күңел тынычлыгы таба, шул ук вакытта, намаздагы хәрәкәтләр ярдәмендә, сәламәтлеген дә яхшырта.
Көнчыгыш илләрендә төрле медитацияләр, йога, цигун популяр, ислам динендә исә тән һәм күңел саулыгына намаз укып ирешеп була дигән фикердә тора Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Рөстәм Фәхертдинов.   – Хәтта ки намазга кадәр алынган тәһарәтнең дә файдасы зур. Бердән, кеше чистарына. Икенчедән, аны үзенә күрә бер массаж дип тә әйтергә була. Икенче һөнәрем буенча мин невролог, энә рефлексы терапиясе белән шөгыльләндем. Шуннан чыгып әйтә алам: тәһарәт алына торган урыннарда биологик актив нокталар урнашкан. Тәһарәт алган вакытта без су ярдәмендә аларны эшкә җигәбез. Кулларны юу төрле инфекцияләрдән саклый, бигрәк тә эчәклек инфекциясе таралуга юл куймый. Грипп эпидемиясе чорында табиблар борынны гел чайкап торырга куша. Бу да вируслы инфекцияләргә каршы профилактика булып тора. Тамакны чайкап, авыз куышлыгында җыелган бактерия һәм микроблардан арынабыз. Намазның үзенә килгәндә, әлеге гыйбадәт умыртка баганасы өчен файдалы. Буыннар хәрәкәт ярата. Көненә биш тапкыр намаз укыган кеше физик күнегүләр дә ясый булып чыга. Димәк, ул – остеоартрозны булдырмау чарасы да. Намазын даими укыган кешенең кан әйләнеше әйбәтләнә, шул рәвешле, йөрәк мускулындагы канның әйләнеп йөрүе дә яхшыра. Шунысын да әйтергә кирәк: намаз вакытлары кеше организмындагы кан әйләнеше яңарган сәгатьләргә туры килә. Сәҗдәгә китүнең дә үзенә бер хикмәте бар. Башны аска игәндә, баш миенә кан килү яхшыра. Баш мие күзәнәкләре тукланып торгач, намаз укучыларда склероз бик сирәк күзәтелә. Рөкуг һәм сәҗдәгә киткәндә, кан тамырлары кысыла һәм киңәя, бу да алар өчен бер күнегү булып тора. Күпләр депрессиядән, күңел төшенкелегеннән, төрле нерв системасы авыруларыннан җәфалана. Күңелне тынычландыра торган иң яхшы дәва ул – намаз. Әмма намазны физик сәламәтлек өчен генә укырга кирәкми. Намаз уку тән күнегүләренә генә әйләнеп калмасын, Аллаһны зикер итәргә, күңелең, телең һәм бөтен тәнең белән Раббыңны искә алырга тиешсең.   – Намаздан соң тәсбих тарту бармаклар өчен файдалы икән... – Тәсбих тартканда, бармак очларында урнашкан биологик актив нокталарга басып, аларга һәм шуның белән бәйле рәвештә бөтен организмга массаж ясыйбыз булып чыга. Ул вак буыннарны сыгылмалы итә, сеңерләрне ныгыта. Артриттан җәфаланганнар өчен тәсбих тарту физик күнегү дә булып тора. Аның кан басымын көйләве дә билгеле.
– Рөстәм Хәмитович, сәламәтлек турында сөйләгәндә, ураза турында әйтми калу мөмкин түгел. – Ураза җитәр алдыннан күпләр, минем ашказаным авырта, ач торырга ярыймы, дип сорыйлар. Ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте (язва) вакытында ураза тотарга киңәш ителми. Ә менә гап-гади гастрит булганда мөмкин, кирәк тә дип әйтер идем мин, медицинада гастритны нәкъ менә ач тору ярдәмендә дәвалыйлар. Бигрәк тә ашказаны инфекциясе булганда. Ризык ашалмагач, ашказаны согы бүленеп чыкмый һәм шуның нәтиҗәсендә, ашказаны тизрәк дәвалана. Кеше күп ашап та авыруга сабыша. Шәригать буенча, без өстәл яныннан тамагыбыз туймыйча торып китәргә тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә шулай эшләгән. «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Кеше карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә – аш, икенче өлешенә – су, өченче өлешенә һава тутырсын», – ди. Аның шулай ук: «Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!» – дигән сүзләре дә билгеле. Димәк, ашказанын гына түгел, башка бик күп кенә чирләрне дә ач тору юлы белән дәвалыйлар. Тик шуны онытмагыз: уразаның асыл мәгънәсе – нәфесне чикләү, күңелне сафландыру, сабырлык тәрбияләү.   – Мөселман хатын-кызларының хиҗаптан йөрүләрен дә шул ук сәламәтлек билгесе буларак та карарга мөмкин? – Башка яулык бәйләп йөрү баш авыруларыннан, суык тиюдән, чәч коелудан саклый. Эссе көндә дә табиблар башка киеп йөрергә куша. Ул эссе сугудан саклый. Тәннең бөтен өлешен каплаган киемнәр исә тәнне кояш нурларыннан яшерә. Иң мөһиме: хиҗап күз тиюдән, начар энергетикадан саклый.   – Сөннәткә утырту турында да искә алып китәргә кирәктер... – Сөннәткә утырту ир-атларга гигиеник максатта үткәрелә. Медицина белгечләре үткәргән тикшеренүләр сөннәтләүнең гигиена саклауда мөһим роль уйнавын дәлилли. Ул сидек юлында ялкынсыну барлыкка килү ихтималын киметә, венерик авырулардан саклый, җенси әгъзаларда рак авыруы барлыкка килүне кисәтә.   Гомумән, ислам дине ул – күңел һәм тән сәламәтлеге, дөрес яшәү рәвеше. Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәсәк, рухыбыз да, тәнебез дә сау булыр.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 13.05.2016

Джамала - беренче, Лазарев - өченче

$
0
0
15.05.2016 Шоу-бизнес
Берничә минут элек Стокгольмда "Евровидение-2016" тәмамланды. Беренче урынны Украина исеменнән чыгыш ясаучы Джамала яулады. Бәйгедә ул Кырым татарлары язмышына багышланган җыр башкарды.

Икенче урында Австралия җырчысы. Бу ил "Евровидение"дә беренче тапкыр катнашты.

Өченче урында Россиядән Сергей Лазарев.

Димәк, "Евровидение-2017" Украинада узачак.

 


---

--- | 15.05.2016

Татарстанда сәүдә үзәге артында хатын-кыз мәете табылган

$
0
0
15.05.2016 Криминал
Түбән Кама шәһәренең “Лента” сәүдә үзәге янында үле хатын-кыз мәете тапканнар. Әлегә бу хатынның үлеме сәбәпләре билгесез.

Иртәнге якта кибеткә чыгучылар җирдә аунап яткан җансыз хатын-кыз гәүдәсенә тап була. Йөрәге туктаган булырга мөмкин, дип тә фаразлыйлар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
 


---

--- | 14.05.2016

Миңнеханов белән Брежнева Казан марафонында 3 км га йөгерделәр (ФОТО)

$
0
0
15.05.2016 Җәмгыять
Казанда "Үзеңне тикшер" шигаре астында җиңел атлетика марафоны ачылды. Ачылышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой, ВИЧ-инфекция проблемалары буенча БМО илчесе Вера Брежнева һ.б. катнашты.

Татарстан Президенты катнашучыларны сәламләде. Ул марафонны ел саен үткәрергә тәкъдим итте һәм аның СПИДтан вафат булганнар истәлегенә үткәрелүен искәртте.

Геннадий Онищенко һәм башкалар катнашучыларга уңышлар теләде.

Бу дистанциягә 3 меңнән артык кеше чыкты. Алар арасында Рөстәм Миңнеханов, Геннадий Онищенко, Илдар Халиков, җырчы Эльмира Кәлимуллина, Вера Брежнева һ.б. бар иде.


Алсу САФИНА

--- | 15.05.2016

КАЗАНда хатын-кызлар кайнады (ФОТО)

$
0
0
15.05.2016 Мәдәният
24-27 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып үтте. Аның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы иде. “Ак калфак” өч дистә елга якын инде үзенең эшчәнлеген алып бара, аның бүлекчәләре Татарстанның барлык районнарында диярлек, Россиянең күп кенә регионнарында, чит илләрдә уңышлы эшли.

Һәм үзара аралашуны, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куеп, менә дүртенче тапкыр инде “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләренең, бүтән исем йөрткән хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары җитәк-челәре һәм актив эшләүче хатын-кызлар катнашында Казанда зур форум оештырылды

Быелгысында Татарстанның үзеннән, Россиянең 53 регионыннан, 22 чит илдән 500 делегат катнашты. Финляндия, Кытай, Польша, Америка, Австралия, Төркия, Франция, Прибалтика илләре – каян гынамы килмәгән иде делегацияләр. Безнең өлкәдән дә делегация катнашты – өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры урынбасары Рәзилә Ахмадуллина, Түбән Новгородтан татар җанлы эшмәкәр ханым Гөлсем Абдуллина, Зур Рбишчадан укытучы-ветеран, күп балалы әни Наилә Валемеева, Уразавыл мәктәбе директорының тәрбия буенча урынбасары Гөлнара Садретдинова, Пильна район администрациясенең бүлек җитәкчесе Надирә Абдулганиева, Бозлау авыл администрациясе белгече Рәйханә Талипова һәм мин – “Туган як” газетасының җаваплы сәркатибе Наилә Жиһаншина. Үзем турында артык сөйләп тормыйм, хөрмәтле укучылар, мин күпләргә таныш, шәхсән белмәгәннәр язмаларымны укып булса да белә, ә менә калган делегатлар турында шуны әйтәсем килә – алар барысы да милләтебез мәнфәгатен кайгыртып, телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез сагында торучы, җан атып эшләүче ханымнар.

Форум программасы бик бай һәм тыгыз иде. Регистрация узып, кунакханәләргә урнашу көенә Казанның кайбер истәлекле урыннары буенча экскурсия уздырылды. Мәркәзебез елдан-ел матурая бара, шәһәрнең төзеклелеге, чисталыгы сокландырды. Биредә даими ниндидер форумнар, съездлар, күптөрле мәдәни һәм спорт чаралары уздырыла, билгеле язучының бер әсәрендә әйтелгәндәй, шаулый Казан, гөрли Казан...

Экскурсияләрдән соң, делегатлар өч төркемгә бүленеп, секцияләр эшендә катнаштылар. Беренчесенең темасы – “Мәгариф системасында милли тәрбия” иде, икенчесе “Милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү” темасы буенча эшләде, без өченчесендә – милләтләр йортында узган “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” дигәнендә катнаштык. Аны “Ак калфак”ның җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова үзе алып барды. Бу секция эшендә күбрәк бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты, чыгышларда күбесе яңа эш алымнарына, яңа проектларга басым ясалды. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсендә гореф-гадәтләрне, йолаларны кайтару өстендә нык эшлиләр икән, Бөтенроссия “Татар кызы” бәйгесе дә быел анда узды. Татарстанның кайбер районнарының җирле оешмалары җитәкчеләре дә үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Кадрия Рәисовна да эчтәлекле, мәгънәле фикерләр әйтте, ул барлык диярлек бүлекчәләрнең җитәкчеләрен белә, аларның эшчәнлегеннән хәбәрдар булып торуы күренә. Секцияләрнең эше тәмамлангач, милләтләр йортының фойесында Кадрия ханым “Әпипә” биюен өйрәнү буенча мастер-класс бирде. Шул ук көнне кич белән форумның мәдәни программасы кысаларында Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбленең концертын карадык. Бик күп илләрнең тамашачысын таң калдырган бу ансамбльнең чыгышы искиткеч иде.

Форумның икенче көне шул ук театрда башланды. Башта делегатлар халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе белән таныштылар. Әлбәттә, милли киемнәргә, атрибутикага өстенлек бирелгән иде бу күргәзмәдә, байтак кеше бүләкләр, сувенирлар алды. Ә ун сәгатьтә пленар утырыш башланды. Аны Кадрия ханым алып барды. Президиумда Татарстанның премьер-министры, фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, Бөтендөнья татар конрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Республиканың “Татарстан хатыннары” иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина, кайбер чит илләр вәкилләре, хөрмәтле кунаклар бар иде.

Иң беренче секцияләр эшенә йомгаклар ясалды. Аннары Кадрия ханым сүзне Энгель Фаттаховка бирде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның форум делегатларына юлланган сәламлау хатын укыды. Энгель әфәнде, Ринат Закиров үзләренең чыгышларында бу форумның республика өчен зур, мөһим вакыйга булуын билгеләп үттеләр, “Ак калфак” оешмасының эшчәнлегенә, тулаем хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урынына, эшләгән эшләренә, илебез язмышында уйнаган мөһим роленә югары бәя бирделәр. Энгель Фаттахов шулай ук республиканың социаль-экономик ситуациясе белән таныштырды. “Ак калфак”ның эшчәнлеге, планнары, максатлары турында доклад белән Кадрия ханым эчтәлекле чыгыш ясады. Татарстанның кайбер районнарында, регионнарда эшләп килүче бүлекчәләрнең эшчәнлеге турында аларның җитәкчеләре сөйләде. Татарстанда “Ак калфак”ның киң җәелгәне, аның күп тармаклы эшчәнлеге андагы бүлекчәләр рәисләре чыгышларыннан күренде. Шулай ук Төркиянең “Идел-Урал” татар җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллының, Кытайның Колҗа шәһәре татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Фәһинур Әнвәр кызының, Казахстаннан килгән Зәринә Калминованың чыгышларын тыңлагач, татар халкының бик күп җиргә сибелеп яшәве, ә иң мөһиме, кая гына яшәсә дә, татар мохиты булдырырга тырышуы шатландырды. Шулай ук язучы Рабит Батулла бик гыйбрәтле чыгыш ясады, дизайнер Эльмира Хамматова милли кием юнәлешендәге яңалыклар белән таныштырды, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин яшьләрнең милләтебезне саклауга керткән өлеше турында сөйләде.

Бу форум бирегә килгән делегатлар өчен бәйрәм булды, ә бәйрәм бүләксез булмый инде. Бу юлы да байтак кына иң актив эшләүче ханымнар Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Безнең өлкәдән дә Рәзилә ханым Ахмадуллина татар халкы мәдәнияте һәм сәнгатенең иң матур үрнәкләрен пропагандалауга, милли гореф-гадәтләрне саклап калуга лаеклы өлеш керткәне өчен мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Чыгышлар һәм бүләкләнүләр тәмамлангач, форумның Резолюциясе кабул ителде. Анда яңа оешмалар барлыкка килүне хуплауга, хатын-кызлар хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән активлыкны көчәйтүгә, татар балаларын туган телдә укыту кирәклеге турында аңлату эшләре алып барырга, татар гаиләләренә игътибарны көчәйтеп, милли йолаларны өйрәнүче чаралар уздыруны максат итеп куярга, күчмә утырышларны гамәлгә ашырырга һәм бүтән шундый юнәлештәге мөһим пунктлар кертелгән.

Шул ук көнне төштән соң Казан ратушасының колонналар залында “Калфак туе” дигән үзенчәлекле чара узды. Анда билгеле җырчылар, атказанган җыр-бию коллективлары чыгыш ясады, делегатлар да рәхәтләнеп татар биюләре, вальс биеделәр. Бер залда калфак, кулъяулык, бүтән әйберләр чигү буенча мастер-класслар уздырылды, тагы бер зур залда чәйләр эчеп үзара аралашу мөмкинлеге тудырылган иде. Бар җирдә дә дустанә атмосфера, танышу-дуслашу, ә иң мөһиме – һәр ханымның башында матур калфак. Бу милли киемебезнең бер атрибуты һәркемгә бигрәк килешүле. Ахырда иң актив эшләүче өч бүлекчә җитәкчеләре “Ак калфак” оешмасы символы – матур чигүле калфаклар белән бүләкләнде. Аларны Кадрия Идрисова, БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм шагыйрь Рәмзил Вәлиев тапшырдылар.

Форумның өченче көне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә туры килде һәм тулаем шуңа багышланды. Иртән аның һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев белән хәзерге президент Рөстәм Миңнеханов та катнаштылар, халык белән аралаштылар. Аннары Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Г.Тукай исемендәге мемориаль такта ачу тантанасы булды. Шагыйрь бу бинада үзенең бер поэмасын укыган булган. Көндез Тукайның һәйкәле янында узган шигырь бәйрәменә делегатлардан гайре бөек шагыйрьнең иҗатын яратучы бик күп халык җыелган иде. Ә тантананың төп өлеше Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында булды. Анда шулай ук президентлар да катнашты, Рөстәм Миңнеханов төрле өлкәләрдә уңыш казанган сәнгать эшлеклеләренә республиканың иң югары бүләге – Тукай премиясен тапшырды. Ә инде бөек шагыйрьгә багышланган программа искиткеч иде, аны күбегез ТНВ каналыннан карагандыр, хөрмәтле укучылар. Ә без, өлкә делегациясенең берничә әгъзасы, форум программасыннан тыш та бер экскурсия ясадык – Габдулла Тукайның, якташыбыз, бөек җырчы Хайдәр Бигичевның каберләренә барып, яд иттек үзләрен, Наилә апа Валемеева алар рухына дога кылды. Бу иске татар каберлегендә бик күп билгеле шәхесләр җирләнгән – Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов, Мәҗит Гафури, Мирсәй Әмир һ.б. – барысының да соңгы йорты биредә икән.

Менә шулай бер матур мизгел кебек үтеп китте өч көнлек форум. Бик күп төбәк татар хатын-кызлары белән аралаштык – Кытай, Польша, Финляндия, Прибалтика илләре, Россия регионнары, Татарстан районнары – кая гынамы яшәми татар һәм бар җирдә дә телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез сакланып килә, Аллага шөкер. Тик бер хәл борчуга салды – безне бик аз җирдә беләләр. Кайбер регион делегатлары безнең Нижгар өлкәсеннән икәнебезне белгәч: “Әллә анда да татарлар бармы?” – дип шаккатып сорый, шунысы аяныч. Өлкәбездә бит 50 меңгә якын татар яши, үзебезне күрсәтә-таныта белмибез, димәк. Бу өлкәдә ничектер эшли башларга кирәктер, бүтән регионнар турында ТНВ каналында күптөрле тапшырулр була, ә безнең өлкәне авызга да алмыйлар диярлек. Моның сәбәбе нидәдер, белеп булмый, бәлки, аларга мәгълүмат биреп тору кирәктер. Бу сорау белән без, һичшиксез, автономиягә чыгарбыз һәм проблема уңай хәл ителер дип ышанасы килә. Безнең бит күрсәтәсе эшләребез, сөйлисе сүзләребез аз түгел. Форумның секция эшендә, пленар утырышында чыгышларны тыңлап утырганда да шундый нәтиҗәгә килдем: алар трибунадан сөйләгән эшләрнең бездә барысы да диярлек эшләнә – милли-мәдәни чаралар уздырыла, хәйрия ярдәме күрсәтелә, клублар, китапханәләр мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне, телебезне саклап үстерү юнәлешендә системалы эшли, мәктәпләрдә милли тәрбиягә әһәмият бирелә. Боларны барысын да системага салып, күрсәтә белергә генә кирәк. Моның өстендә инде без – форум делегатлары да үз районнарыбызда эшли башларбыз, Алла боерса. Шулай ук “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләрен дә булдырырбыз дип уйлыйм, бу эштә актив хатын-кызларыбыз беренче ярдәмчеләребез булуына шик юк. Бергәләп эшләсәк кенә, үзебезне бар җирдә дә таныта алырбыз һәм безнең турында да трибунадан да, телевизор экраныннан да сөйләрләр.

Ә форумга килгәндә, мондый чаралар, һичшиксез, кирәк, ул танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы, шуңа да аны оештыручыларга рәхмәтнең иң олысын җиткерәсе килә. Шулай ук делегациябезне җитәкләп барган Рәзилә ханым ахмадуллинага да форумда катнашу мөмкинлеген тудырган өчен зур рәхмәт, без барлык ышанычларны аклап эшләргә тырышырбыз. Шәхсән үз исемемнән “Туган як”ның баш редакторы Олег Әндәрҗановка миңа Казанга бару мөмкинлеге тудырганы өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Рәзилә ханым, Олег әфәнде кебек милләтпәрвәр кешеләребез булганда, үзебезне бүтән төбәкләрдә танытырбыз әле.


Делегация әгъзасы, “Туган як” газетасы хезмәткәре Наилә Жиһаншина Татарстан пре-зиденты Рөстәм Миңнеханов белән.


Т.Новгород өлкәсе делегациясе.


 


Наилә ЖИҺАНШИНА, Сергач-Казан-Сергач

--- | 15.05.2016

Тормыш ул - серле бер могҗиза

$
0
0
15.05.2016 Мәдәният
Гүзәл Камышлы җиренә район булу хокукы кире кайтарылуга егерме биш ел тулган көн Сөләйман Сәүбан улы Шатдиновка зур шатлык-сөенечләр алып килгән. Чөнки Камышлыдагы ике катлы иске мәктәп бинасында аның “Яңадан СССРга әйләнеп кайту” дип аталган шәхси музее ачылган. Бу уңайдан анда Самара шәһәреннән, Камышлыдан һәм башка авыллардан бик күп кунаклар җыелган.

Мин шушы матур вакыйга турында ишеткәч, телефон аша музейның оештыручысы белән элемтәгә кердем. Менә ниләр турында сөйләде  миңа Сөләйман  әфәнде:

- Музейга кирәкле җиһазлар сатып алу өчен матди яктан ярдәм кулы сузучы Самара губерна Думасы депутаты, “Газпромтрансгаз Самара” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Владимир Субботинга һәм Камышлы муниципаль районы җитәкчесе Рафаэль Баһаутдиновка, аның урынбасары Раил Шәкүровка, районның мәдәният, спорт, туризм идарәсе һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшинага, спорт бүлеге җитәкчесе Марат Шәвәлиевка һәм район китапханәсе хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләремне белдерәсем килә, - дип башлады ул сүзен. - Ә музейга килгәндә, мәрхүм әтием гомер буе җыйган борынгы әйберләрне ташлыйсым килмәде һәм аның эшен дәвам итәргә алындым, - дип дәвам итте Сөләйман Сәүбән улы.

- Экспонатлар туплау эше баштан бик акрын барды. Соңрак халык берсеннән-берсе ишетептер, безнең авылдан да, башка авыллардан да бик күп истәлекле әйберләр алып килә башладылар. Менә шулай өем шыплап тулгач,  миңа бөтен уңайлыклары булган бүлмә бирелде дә инде. Бу урын да тар була башласа, тагын да киңәйтергә мөмкин. Музей ишекләре көн саен ачылып, татар төбәгенең тарихи экспонатлары белән кызыксынучыларны шатландырып торачак. Гөлфия ханым Хәкимова методист хезмәтенә алынды. Шунысы кызык: хәзерге вакытта безнең экспонатлар белән танышу өчен Башкортстаннан, Оренбургтан, Самара өлкәсеннән күп кеше килә. Алар биредәге әйберләрне күреп сокланалар һәм үткән тормышка “әйләнеп кайткандай” булалар. Яшьләр үткән гасырның 70-80 елларындагы әйберләр турында берни дә белмиләр бит. Шуңа бик кызыксынып барсы турында да җентекләп сорашалар. Ә 30-40 елларның тарихи ядкарьләре турында әйтеп тә торасы юк. Ә бервакыт кулыма 1906 елда бастырылган изге “Коръән” китабы килеп керде. Бусы башка әйберләргә караганда да кадерлерәк.
Музейда эш күп инде ул. Әле менә генә йөз ел элек ясалган җиз самовар белән тимер акчалар китерделәр. Шуларга кабат “җан өреп” халыкка күрсәтер өчен, берничә көн көзгедәй чистартырга, ялтыратырга кирәк бит. Шуннан соң гына аларны музейга тапшырып була. Кайбер әйберләр берничә данәдән артып киткәндә, аларны асфальт-бетон заводы янындагы матур урында ачылган бинага  илтәбез. Бирегә ял итәргә килүчеләр шушы тарихи экспонатлар белән танышып, ләззәтләнерләр, дип уйлыйм. Тик шунысы бар, монда район администрациясе вәгъдә иткән агач бинаны күчереп салырга кирәк әле. Күлне дә тирәнәйтеп, чистартып алырга кирәк. Менә шундый эшләр белән янып яшим, - дип, сүзен төгәлләде әңгәмәдәшем.

Үткән ел ахырында Сөләйман әфәнде өендәге шәхси музейны күреп сокланган идем. Андагы экспонатларны элеккеге тормыш шаһитлары буларак кабул итәсең. Бу тарихыбызга битараф булмаган риясыз кеше ата-бабаларыбызның бай тарихын ядкарь итеп саклап, киләчәк буынга тапшыру өчен кулыннан килгәннең  барысын да эшләргә омтыла. Билгеле, аңа бу эштә гаиләсе, дуслары һәм туганнары да булыша.
Татарстанның танылган җырчысы Айдар Фәйзерахманов “Тормыш ул - серле бер могҗиза”, - дип җырлый бит. Сөләйман Шатдинов оештырган бу музей тормышның нәкъ шул серле могҗизасын ачарга  ярдәм итәр, дип ышанасы килә.

Фотода Сөләйман ШАТДИНОВ.

 


Нурсинә ХӘКИМОВА

--- | 15.05.2016

Могҗиза: пицца ашарга яратуы аркасында исән калган

$
0
0
15.05.2016 Могҗиза
Америкалы Кирк Александр пиццага заказ бирүдән туктагач, пиццерия хезмәткәрләре шиккә кала. Ун ел дәвамында заказлар биреп торган клиент тиктомалдан гына заказ бирми башлый. Аптырагач, аның өенә курьер җибәрергә уйлыйлар.

Ишек ачучы булмагач, курьер полиция хезмәткәрләрен чакырта. Александрның хәле бик авыр була, аңа тиз генә ашыгыч ярдәм дәшәләр. Пиццерия хезмәткәрләре клиентларын коткарып калуга бик шат ди.
 


---

--- | 14.05.2016
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>