Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Гүзәл һәм Илназ Баһ өченче улларына нинди исем куша? (ФОТО)

$
0
0
15.05.2016 Шоу-бизнес
Гүзәл һәм Илназ Баһларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга! 13 май, җомга көнне иртәнге сәгать алтыда Баһларның өченче уллары дөньяга килде. Баланың авырлыгы – 3900 грамм, буе – 57 см. Гүзәл сабыен үзенең туган ягы – Чаллы шәһәрендәге бала тудыру йортында тапкан.

– Улыбыз тууын майның 6сыннан ук көтә башладык. Бала табу өчен махсус Чаллыга килдем, чөнки Илназ һәрвакыт гастрольдә, концертта. Биредә әти-әни балаларны карашырга ярдәм итәчәк. (21 майда Гүзәлнең әтисенә 60 яшь тула, ә 25 майда – Гүзәлнең туган көне – ред.) Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Улым янәшәмдә. Хастаханәдәге мөнәсәбәт искиткеч, барлык хезмәткәрләр дә итәгатьле. Улларыбызны әтиләре белән тигезлектә, зур кеше булырдай үстерергә иде, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Идрисова.
 


Баһларның олы уллары Камил исемле, аңа 5 майда 5 яшь тулды. Уртанчы уллары Рамилгә 17 июльдә 2 яшь тула. Өченче улларына исемне Гүзәл белән Илназ озак уйлады. Шамил, Илшат, Марсель, Аяз, Хабил арасыннан Марсель исемен тукталганнар.

Гүзәл һәм Илназ Баһларның өченче тапкыр әти-әни булулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Тигез тормыш, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 15.05.2016

ШОК: унитаздан елан чыккан

$
0
0
15.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Санкт-Петербургтагы бер фатирда унитаздан елан чыгып, тыныч кына телевизор карап утырган гаиләнең тынычлыгын алган. Алар тиз арада коткаручылар чакырткан. Ачыкланганча, әлеге елан бер катка югарырак булган фатирда яшәгән. Бәхеткә, ул агулы булып чыкмаган, исеме Ися икән.

Ике атна элек әлеге фатирда яшәүче мәче террариумны ачык калдырып, елан шул рәвешле чыгып киткән. Ися күпкатлы йортның канализациясе буйлап хәрәкәт иткән. Хуҗасы әйтүенчә, гаилә еланны бик озак эзләгән. Аның табылуына алар чиксез шатланган, дип яза "Әлмәт таңнары".


---

--- | 15.05.2016

Фәхишә коллегасын үтергән һәм тураклаган

$
0
0
15.05.2016 Криминал
Петропавловск-Камчатскида була бу хәл. Хатын-кызлар арасында бер клиент ир-ат өчен талаш-гауга чыга.

Кызган ханым көндәшен буып үтерә, тураклый һәм өлешләп төрле җирләргә күмеп чыга. Әлеге җинаятьтән соң ул Иркутск өлкәсенә кача. Әмма полиция аны эзләп таба. Җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә almet-rt.ru.
 


---

--- | 15.05.2016

Клоун тамашачыны үтерә язган (ВИДЕО)

$
0
0
15.05.2016 Җәмгыять
Бу хәл циркта булган. Чыгышы барышында Британия клоуны 37 яшьлек ир-атны сәхнәгә чакырып чыгара. Трюк барышында ниндидер ялгышлык килеп чыга һәм ир-ат яткан җиреннән тора алмый.

Аны тиз арада баш мие селкенү һәм баш сөяге травмасы белән хастаханәгә озаталар. Циркка ир балалары белән килгән була. Цирк администрациясе аңардан гафу үтенгән. Клоунга карата тикшерү чаралары уздырылачак, дип яза almet-rt.ru.


---

--- | 15.05.2016

13 яшьлек кыз йөрәгенә энә кадалган

$
0
0
15.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Хирурглар 13 яшьлек кыз йөрәгеннән энә алган. Кабардино-Балкария табиблары аның хәлен хәзер яхшы дип билгели. Әти-әниләре әйтүенчә, кыз ялгыш кына ятакка куелган энәгә кадала.

Күкрәк читлегенә уздырылган компьютер тикшерүе энәнең перикарда куышлыгында икәнен күрсәтә. Консилиум тиз арада операция ясарга кирәклекне әйтә. Кызның гомеренә куркыныч янавын һәм операциянең уңышсыз тәмамлану мөмкинлеге барлыгын белсәләр дә,  әти-әнисе ризалаша. Бәхеткә, барысы да уңышлы килеп чыга, кызның хәле яхшырган, дип яза "Әлмәт таңнары".
 


---

--- | 15.05.2016

Айдар Галимовның оныгы туган (ФОТО)

$
0
0
16.05.2016 Шоу-бизнес
Айдар Галимовның кызы Гүзәл әни булган. 11 май көнне ул 3540 г авырлыкта, 50 см буйдагы кыз бала тапкан. Бәхетле әти-әниләр сабыйга исем дә уйлаганнар инде.

Айдар Галимов икенче тапкыр "бабай званиесе" алуына бик шат булуын әйткән. Woman's Day хәбәр итүенчә, сабыйга Сафия дип исем кушарга булганнар. Гарәпчәдән ул "тыныч, чиста" дигәнне аңлата. Бераз Гүзәлнең әти-әниләрендә Уфада кунак булганнан соң, Гүзәл иптәше Артур белән кире Мәскәүгү кайтырга ниятли икән.


---

--- | 16.05.2016

Һәйкәлгә кемнәр лаек?

$
0
0
16.05.2016 Тарих
Май бәйрәмнәре алдыннан татарлар элек-электән “әби патша” дип йөрткән Екатерина IIгә мәркәз калабызда һәйкәл яки истәлек билгесе кую кирәкме, юкмы дигән бәхәс­ләр куерып алды. Патшаби­кәгә Казанда нәрсәдер куйган мәлдә башны ташка орырлык хилафлык юк кебек. Тик һәйкәлләр дигәндә...
Екатеринаны Казанга “кертергә” теләмәгәннәрнең дәлилләре арасында “Азчылыкларга көн күрсәтмәгән империя башында торган затлар милли төбәкләрдә “персона нон грата” булырга тиеш”, – диюдән башлап, патшабикә­нең татар актив катнашкан Пугачев фет­нәсен бастыруы, Кырымны яулап, кан кардәшләребез кырым татар­ларының иреген бууы, “әби”нең әллә булган, әллә булмаган шәхси азгынлыкларына ка­дәр барысы да бар. Тик безгә каршы ачыктан-ачык явызлык кылмаган, ки­ресенчә, динебезне, дин аша татарлыгыбызны саклауда булышлык күрсәт­кән, рус императорлары арасында бу яктан алганда бердәнбер саналган әби патша, һәй­кәлгә үк булмаса да, истәлек бил­гесенә барыбер лаектыр диясе килә. Әмма данлыклы мәгъ­рифәтчебез Мәр­җанигә зур һәйкәл торырга тиешле Иске татар бистәсендә түгел, ә шәһәрнең башка җирендә.   Екатерина IIгә истәлек билгесе хакында бәхәсләшкәндә, икенче патша­бикә Елизавета Петровнаның Казан губерниясендә яңа мәчетләр салуны тыю, төзелгәннәрен җимерергә кушучы 1742 елгы указын искә төшерү дә артык булмас иде. Елизаветаның теләген артыгы белән җиренә җиткереп барган Казан епархиясе башлыгы Аксак Каратун – Лука Канашевич бары ике ел эчен­дә генә дә 536 мәчетнең 418ен сүт­терә. Ә әби патшаның таш мәчетләргә рөх­сәтеннән тыш Уфада мөселман дини идарәсен булдыру, Казан губер­ния­сенең миссионерлык үзәге – Канашевич котырынган “чукындыру конторын” яптыру кебек гамәлләрен бабаларыбызга динне кире кайтару дип бәяләргә мөмкин. Екатерина II не бүген дә җи­тенкерәмәгән дини толерант­лыкның зарурлыгын аңлаучы, Алтын Урда тра­дицияләрен яңартучы дию тә дөрестер.   Урданы искә алгач, шунысын да әйтик: кайбер шартлар үтәлгәндә, әби патша Казандагы затлы һәйкәлгә бернинди бәхәсләрсез дә исәп тота алыр иде. Һәйкәлләргә рөхсәт бирүче һәм тыючы Мәскәү, Урда ханнарының православ диненә булган яхшы мөнә­сәбәтен, чиркәү-монастырьларның ясак­­­тан азат булуын, аларның нәкъ шул чорда көчәю, чәчәк атуларын искә алып, ханнарның берәрсенә Россия башкаласында һәйкәл куелган җәһәттә. Тик башкала Алтын Урда чорын дөрес бәяләүдән әлегә ерак тора...   Үз мәркәз калабыз, аның мәйдан­нарына, бакча-скверларына куелган һәм куелмаган һәйкәлләр. Чиктән тыш әһәмиятле һәм четерекле мәсьәләләр­нең берсе бу. Һәйкәлләрнең тәрбияви роле, тәэсире ифрат та зур икәнлеген аңлатып тору кирәк микән? Һәйкәлләр бер яктан алганда тарих булса, икенче яктан, алар – гавамны мәдәниятле итү чарасы. Тарихлы, мәдәниятле халык югалмый. Югалмый гына түгел, ул затлылыкка да дәгъва итә. Бу якны уйлап, һәй­кәлләр турында сөйләшкәндә, “Чит-ят­лардан бигрәк үз, ягъни милли шәхес­ләребез читтә калмыймы?“ дигән сорау күпкә актуаль. Алда телгә алынган Мәрҗанигә, Сара Садыйковага, Һади Такташка, Рөстәм Яхинга, башкаларга куелырга тиешле сыннарның бүген дә тиешле урыннарда тормавы җанында татарлык сакланган затларны борчымый кала алмый. Күпме сүз сөйләнеп, Казанны алганда шәһит киткәннәргә коелмаган һәм дә куелмаган монумент турында әйткән дә юк.   Һәйкәлләргә кагылышлы янә дә бер як – татарның бөек улларына атап урнаштырылган сыннарның, һәммәсе дә димим, үзләренең оригинальлеге бе­лән аерылып торуы да бик мөһим. Биредә мисалга ут күршеләребез башкортларның милли каһарманы Салават Юлаевка Уфа каласында биек яр өстенә куелган, әллә кайдан, чакрымнардан күренеп торган атлы композицияне китерергә була. Әлеге һәйкәл үзенең мәһабәтлеге, кабатланмаслыгы белән күпләрне сокландыра, күргәч онытылмый. 8 метрлы постаментта торган 10 метрлы атлы Пугачев көрәш­тәше – Башкортстан гербының үзәк өлеше, Уфа каласының символы гына түгел, һәр башкортның горурлыгы да. Ә бит без дә, теләгәндә, Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәдкә Агыйдел ярындагы бронза Салаваттан ким булмаган олуг һәм дә затлы атлы һәйкәл коеп, аны, мәсәлән, бүген Мулланур Вахитов торган урынга куя алыр идек. Ленинчыл большевикка башка урын тәкъдим итеп. Тик бу эшне башкарып чыгуда кем һәм нәрсә комачаулый, дигән сорауга җавап табу гына бик авыр.
Наил ШӘРИФУЛЛИН

--- | 14.05.2016

Дөнья халкы Анджелина Джоли белән хушлаша?

$
0
0
16.05.2016 Шоу-бизнес
Матбугат чараларында шундый мәгълүмат барлыкка килде. Джоли кино карьерасын тәмамлап, сәясәткә китәргә карар кылган икән. Хәзерге вакытта ул ире Бред Питт һәм зур гаиләсе белән Лондонда яши. Хәйриячелек белән бик актив шөгыльләнә һәм Сүрия качакларына ярдәм итә.
Күптән түгел Голливуд йолдызы үзен бик начар хис итә һәм хастаханәгә эләккән дигән хәбәр чыккан иде. Әмма ул озак та үтмәде Гаагадагы ООН генераль секретаре Пан Ги Мун белән Халыкара җинаять судында катнашты.
---

--- | 13.05.2016

"Күзләреңә карадым да, Яраттым сине шунда"яки Ертыклы җырулар-2

$
0
0
16.05.2016 Җәмгыять
Бу язманың беренче өлешендә (“Т.Я.”, №15) мин ертыклы җыруларга күп кенә мисаллар китергән идем. Аннан, хәтерләсәгез, сүземне “йөрәге зәгыйфь кешеләргә бер-бер хәл булмасын тагын” дигән шөбһә белән түгәрәкләдем. Мондый шөбһәләнү нигезсез түгел, чөнки ана телен белгән һәм яраткан кешеләр әлеге җыруларны кабул итә алмый. Аларның күбесе хәзер телевизордан һәм радиодан татарча тапшырулар карамый һәм тыңламый. “Ник алай?” – дип сорасаң, “Йөрәгемне бозасым килми”, – диләр.
Шуңа күрә, җәмәгать, бу хакта әйтми калып булмый. Кемдер кайчан да булса әйтергә тиештер бит инде? Ана телебезне бульдозерлар белән изәләр ләбаса! Телевизордан, радиодан көне-төне менә шушындый җырулар яңгырый. Телне максатчан рәвештә гарипләндерү бара. Әле шушы җырулар белән генә бетсә бер хәер иде...   Гаеп итмәсәгез, тагын бер-ике генә гыйбрәтле мисал китереп үтим инде. Менә берсе җырлый: Ышанам мин, ышанам, Ышанудан туктамам. Ышанучы миллион, Тик “Ак барс” чемпион!..   “Ышанучы миллион” бу очракта аергыч сыйфатында килеп, яшел кыяр, кызыл помидор дигән кебек яңгырый, шуңа күрә “ышанучылар миллион” дияргә кирәк иде.   Ә менә “Тик “Ак барс” чемпион!”ны ничек аңларга? “Ышанучылар миллион булуга да карамастан, “Ак барс” чемпион бит әле” дипме? Кыскасы, җыру авторының “Ышанучы – миллион, тик “Ак барс” чемпион!” дип әйтүе “Болай үзе акыллы гына, ләкин дивана” дигән сымаграк килеп чыккан. Мескен автор, югыйсә, “Бары тик безнең “Ак барс” кына чемпион!” дип әйтергә теләгәндер инде, ләкин моны оештырып чыгарга зиһене җитеп бетмәгән.   “Чыктым аркылы күпер”ләргә берничә мисал: Их, Динә, Динә, Динә, Яратмыйм гына димә... * * * Син генә минем уемда, Кешем юк синнән якын. * * * Тик үзең дә бер гаепсез Түгелсеңдер фәрештә. * * * Яратырга кешең барда, Яшә диям сөенеп. * * * Мәхәббәткә өмет итеп, Җан сөйгәнен көтә йөрәк.   Боларның ни өчен “чыктым аркылы күпер” булуын шәрехләп тормыйм: аңлаган кеше болай да аңлар, аңламаганының нервысы бозылмас. – Борчак күзең ачылырмы? – дип кызыксына берсе. Текстта ул “бер чак” икән, әмма җырлаганда “борчак” булып ишетелә. – Аңлашуны син аңла, – дип зар елый икенчесе. Текстта “аңла шуны”дыр инде, әмма җырлаганда “аңлашуны” булып ишетелә. Җыруларны яздыру сыйфатының ташка үлчим булуы һәм, җитмәсә, җыручыларның авызлары эчендә ботка пешерүе нәтиҗәсендә мондый “борчаклар” сибелеп кенә тора һәм шуңа күрә тыңлаучы: “Абау, бу нишләп мондый сүз әйтә соң?” – дип шаккатып утыра.   Менә тагын бер җыру: Килерсең син язларда, Килерсең ашыгып, мин булмам. Башлыйбыз, дип яңадан, Сөям, дип, өзелеп, ышанмам. Мин дә бит сине оныта алмам.   ...Һай, бар иде бит, бар иде данлы, шанлы заманнар. Рөстәм Яхин белән Мостафа Ногман нинди даһи җырлар иҗат итәләр иде! Аларның “Бөдрә таллар”ы гына да ни тора! Юк, ул җырны тулысы белән китермичә түзә алмыйм. Бу җырның сүзләрен тагын бер укып карап, рухи ләззәт алыгыз да, аны алда китерелгән җыру белән чагыштырып карагыз әле: Бөдрә таллар таң җиленнән Тирбәлә талгын гына, Бер сандугач өзелеп-өзелеп Моңнарын агылдыра.   Ул гүзәл кош безгә ниләр Әйтергә тели икән? Әллә монда килгәннәрнең Хисләрен сөйли микән?   Бөдрә таллар, зифа таллар Ефәктән киенгәннәр. Ләкин, кайгы баскан кебек, Инешкә иелгәннәр.   Иелмәгез, һәр таң килеп, Сандугач сезгә кунсын! Мәңге-мәңге мәхәббәтнең Серләрен сөйләп торсын!   Мөхәммәт Мәһдиевнең “Ачы тәҗрибә” истәлекләр китабыннан да без өзек китерим инде: “Халыкны водовоз шикелле ике якка сибеп, урталай ярып берәү килә – мәһабәт гәүдәле, карчыга күзле, кара бөдрә чәчле – нәкъ әфган мөҗәһиде инде, бер кулында бүреге, икенче кулында папка һәм зур тартма белән конфет, «шалевый» якалы пальтосын җилгә җибәргән, ә күзләре яна! Кызу-кызу килә, туксан бишенче аудиториягә ашыга, үзе бераз гына көйли. Ә күзләре... яна! Бу – Мостафа Ногман, фарсы теле укытучысы. Күп җырлар авторы, студенткалар арасында супермен.   Андый-мондый юлына очрасаң, саллы гәүдәсе белән сине чигендерә-чигендерә стенаның бер почмагына китереп терәр дә, чыгар хутың беткәнлегенә ышангач, мышный-мышный болай дияр: – Карале, ыслушай. Кичә без Рөстәм Яхин белән бер романс иҗат иттек. Ну малай, класс инде! Билләһи. Менә тыңла: Бөдрә таллар, зифа таллар Ефәктән киенгәннәр...”   Беркөнне телевизордан Рөстәм Яхин белән Мостафа Ногман иҗат иткән классик җыр – “Бөдрә таллар”ны бозып төшерелгән клип күргәч, иңрәп куйдым. Анда зәңгәр пиджагына ниндидер значоклар таккан бер сәер адәм кырда шашынып-ярсып печәнме, саламмы төргәген сөзә. Йөгереп килә дә сөзә, йөгереп килә дә сөзәЙ   Йа, Аллам, нинди генә клиплар төшермиләр хәзер! Боларны кемнәр һәм кайсы җирләреннән уйлап чыгаралар икән дип, исең-акылың китеп утырасың кайчак. Нәрсә аңлата бу, нәрсәгә ишарә ясый дисең. Моның җыр эчтәлегенә нинди кагылышы бар дисең. Тагын бер клип. Аның “исем-фамилиясен” белмим, әмма эчтәлеген кыскача гына бәян итә алам. Бер егет сөйгән кызына аны яратуы турында җырлый. Ә тегесе башта егетнең битенә чәчәк бәйләме белән чаба, аннан вазадагы суны башына сибә, аннан, егетнең аяк-кулларын бәйләп, машинасының багажнигына салып, шәһәр читенә алып чыга һәм көрәк белән бәреп үтерә (дөрес, анысын ук күрсәтмәделәр, көрәк белән кизәнгәч, “ут сүнде”).   Менә үз коттеджларында матур гына яшәп ятучы бәхетле гаилә. Тик яшь хатынның кулында әле пистолет, әле снайпер мылтыгы күренеп китә. Чү, компьютеры экранында бер бандит чит телдә нидер сөйләп, боларга бик хәтәр яный. Ир белән хатын балаларын күтәреп чыгып йөгерәләр, боларның артыннан ук коттеджлары шартлый.   Тагын бер клип. Анда бүгенге заман сурәтләнсә дә, сугыш чоры солдаты булып киенгән бер адәм, юләр кеше кебек, бәргәләнеп тегендә-монда чабып йөри.   Күзләреңә карадым да, Яраттым сине шунда, – дип җырлый да бугай әле. (“Шунда” дигәне кайдадыр, анысын белгән юк).   Аннан, бик каты арыптыр инде, кирза итекләрен, геләфи чалбарын тәртипсез рәвештә идәнгә ыргытып, кунакханә караватында йокыга тала. “Һаман яратам”га төшерелгән клип. Җырның сүзләрен хәтерлисезме?   Шик туса кинәт җаныңда әгәр, Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр   Менә бит, онытмагансыз. Әмма шушы җырга төшерелгән клипта нишләптер сугыш вакыты сурәтләнә. Солдат учаклары, ядрәләр шартлавы, санитар кыз, патефон, шатыр-шотыр атып килүче нимесләр Боларның барысының да “Һаман яратам”га нинди катнашы бар – үтерсәгез дә аңламыйм.   Клип бит инде ул җырның эчтәлеген тагын да тирәнәйтү, аның тәэсир итү көчен арттыру өчен төшерелә. Ләкин югарыда искә алынган клипларда видеокадрлар белән җыр бербөтен булып кушылып китми, аларның һәркайсы үз юлы белән бара, алар, гүя, беркайчан да кисешмәүче параллель сызыклар.   Американың атаклы җырчысы Майкл Джексонның “Җир җыры” дигән клибын телевизор экраннарыннан һәркайсыгызның бер генә тапкыр булса да күреп тетрәнгәне бардыр. Башта дөньяның асты-өскә килә, кешеләр, җәнлекләр үлә, урманнар чүлгә әйләнә, гарасат котыра, кыскасы, Ахырзаман башлана. Җырчы ачыргалана, бәргәләнә, үрсәләнә: “Безгә нәрсә булды? Дөньяга нинди каргыш төште? Чәчәкле болыннар кая китте? Җир нишләп үксеп елый? Без кая барып чыктык? Җан ияләре нигә кырыла? Диңгезләр нигә корый? Нишләдең син, кеше?!” Аннан асты-өскә килгән дөнья элекке хәленә кайта башлый, кешеләр, җәнлекләр терелә, ауган агачлар кире торып баса, дөнья чәчәккә күмелә.   Бу клип – чын сәнгать әсәре, даһи әсәр, эчендә җаны булган кеше аны караганда тетрәнү кичерә, аны карап бетергәч табигатьне сакларга дип йөгереп чыгып китәсең килә. Клип ул менә шундыйрак булырга тиештер дип уйлыйм мин үзем. Һәрхәлдә шуңа омтылырга кирәктер. Барып чыгамы, юкмы, әмма омтылырга кирәк. “Менә мин кипарислар арасында йөрим”, “менә мин диңгезгә кереп барам”, “менә мин диңгездән чыгып киләм”, “менә мин кәттә машинада элдертәм”, “менә минем ничә күлмәгем бар”, – дип, мактану өчен генә төшерелгән һәм шул күренешләргә берәр тозсыз җыру кушып болгатып әмәлләнгән клип белән генә әллә кая китеп булмый.   Алай ук бетереп ташларга кирәкми, шәп клиплар да бар бит дисезме? Бар, әлбәттә. Бик матур клиплар да, йөрәккә май булып ята торган сүзләргә язылган матур җырлар да бар. Ләкин биредә сүз алар турында түгел, биредә сүз җырулар турында. Аларны бетереп ташлап булмый. Беткән әйберне ничек бетерәсең?   Бер башкаручы тырышып-тырышып: “Сиреньнәр чәчәге”, – дип җырлады. Ни өчен тырышып-тырышып дим, чөнки шушы ике сүзне ул ватык граммофон тәлинкәсе кебек 33 мәртәбә кабатлады (мин санамадым, ул үзе шулай дип әйтте). Татар бит сиреньнәр чәчәге дими, ә сирень чәчәге ди. Бәрәңгеләр сабагы дип тә әйтми ул, бәрәңге сабагы ди!   Телебезне бозучы шушы сүзләрне 33 тапкыр кабатлау нигә кирәк? Тыңлаучының башына сеңә торсын өченме? Һәм тагын. Монысы белешмә рәвешендә генә. Берәүсе бер җырны башкарганда 40 тапкыр(!) “Мин авыл баласы” дип дөпелдәтте.   Игътибар иткәнегез бармы, җәмәгать, телевидениедә һәм радиоларда хәзер журналистларның барысы да диярлек, сүз куешкандай, тотарлар дип сөйлиләр. Татарлар сүзенең беренче иҗегендәге “а” урынына урысларның “тот самый” дигәндәге “о”сын куеп?   Һи-и, аларның ниләр сөйләгәннәре турында сөйли башласаңмы? “Энәле агач” дип тә, “өрмә уен коралы” дип тә, “кыргый казлар” дип тә ычкындыралар. Заманнарны бутап та рәхәт чигәләр. Икран, авыкцион, сатыйра дип тә җибәрәләр. “Яңа эмоцияләр”, “грандиоз тамаша”, “татарча солянка”, “мишәрләр вперед!” дигән рекламалар да гел дә гел яңгырап тора. Ләкин бүген без болар турында сүз кузгатмый торыйк инде, болары үзе бер зур тема. Шуңа күрә, сүземне түгәрәкләп, мин сезнең белән “мощный итеп” саубуллашам: “Пока-пока”!
Искәндәр СӘЛМӘНЕВ

--- | 16.05.2016

Хыянәтнең сәбәпләре

$
0
0
16.05.2016 Ир белән хатын
Хыянәтнең сәбәпләре бик күп булырга мөмкин, һәм аны һәр кеше үзенчә кичерә, нәтиҗәләре дә төрле… Ни генә дисәк тә, ир белән хатын өчен яраткан кешеңнең хыянәтенә тап булу зур сынау ул. Еш кына психолог­лар иренең яки хатынының хыянәт итәме-юкмы икәнен белергә теләүчеләргә: «Ә ул мәгълүмат кирәкме икән соң сезгә?» – дигән сорау куя. Чыннан да, хәләл җефетеңнең син белмәгән якларын ачу кирәкме икән? Әгәр, чыннан да, хыянәт итә икән, сиңа нишләргә кала?
Кайбер очракларда хыянәт көтмәгәндә билгеле була: моңа «сиңа бары яхшылык кына теләүче», «сине кызганучы» таныш-белешләр дә үз өлешен кертергә мөмкин. Менә Камил әфәнде дә шундый «игелек теләүче» танышларының сүзе аркасында үз гомерендә берничә тапкыр гаять катлаулы психологик сынау алдында кала. Язмада бик әһәмиятле социаль һәм психологик проблема күтәрелә: ир белән хатын мөнәсәбәтләре ул бары тик гаиләнең эчке эше генәме, яки кем дә булса ул мөнәсәбәтләргә берникадәр үзгәреш кертеп, ялгышларны төзәтеп җибәрә аламы («иң изге ниятләрдән чыгып», әлбәттә)? Гомумән, гаилә суверенитеты, мөнәсәбәтләр суверенитеты бармы соң безнең җәмгыятебездә?   Бу турыда сөйләгәндә, без гаилә мөнәсәбәтләренең кагылгысызлыгы турында әйтәбез. Ягъни, ул мөнәсәбәтләр, һичшиксез, ир белән хатынның, гаиләнең эчке эше, беркемнең дә, хәтта иң якын кешеләрнең дә (әти-әни, туган-тумачалар) бу мөнәсәбәтләргә рөхсәтсез кагылырга хакы юк. Еш кына мондый «гаилә агрессорлары» үз адымнарын бары тик игелек теләү белән генә аңлаталар, ягъни, ирнең яки хатынның чынбарлыкка «күзен ачалар», оятсыз хыянәтчене фаш итәләр. «Дөреслек сөючеләр» бер нәрсәне уйлап җиткерми – кемгә дә булса кирәкме соң ул дөреслек? Еш кына мондый сынауга эләккән гаиләләр җимерелә, мал-мөлкәт бүленә, балалар ятим кала… Уйламый әйтелгән сүзнең бәясе бик кыйммәткә төшәргә мөмкин шул! Билгеле инде, хыянәтне беркем дә акламый. Ләкин, әйткәнемчә, мәхәббәткә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр гаиләнең бары тик үз эше – чит кешеләргә анда урын юк. Моннан тыш, социолог­лар үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, сораштыруда катнашучылар партнерының аңа тугрымы-юкмы икәнен еш кына гомумән ачыкларга теләми икән – димәк, аларны гаиләдәге бүгенге хәл канәгатьлән­дерә, алар шушы тотрыклы мөнәсәбәтләрне җимерергә теләми.    Аннан кем нәрсәне хыянәткә саный бит әле: берәүләр өчен ул физик якынлык булса, икенчеләр өчен Интернеттагы танышу, аралашу сайтында утыру да хыянәткә тиң… Һәм кешеләрнең хыянәткә карата булган мөнәсәбәтләре дә төрлечә – кискен кабул итмәүдән алып гади бер шуклык итеп карауга кадәр. Психологик яктан караганда, яшертен рәвештә хыянәт итүче (никадәр генә кыргый фикер кебек тоелса да) ул – гаилә­сен, партнерын үзенчә яратучы кеше, ягъни яңа мөнәсә­бәтләрне гаиләсен­нән өстен күрми, хыянәт аның өчен «һава алыштыру» гына. Ул хатыныннан (иреннән) китәргә җыен­мый, балаларын ярата… Моннан тыш, тормышта әле очраклы хыянәт – чын мәгънә­сендә ялгыш адым да булырга мөм­кин бит. Ситуацияне яхшылап белми торып, бары күргән­нәреңә яки ишет­кән­нәреңә генә таянып кеше язмышлары белән идарә итү үзе зур ялгыш.    Камил әфәндегә килгәндә, ул кеше сүзенә колак салучан, ахырын уйлап бетермичә эш йөртүче, ахрысы... Беренче мәхәббәтен дә шулай җиңел генә югалта, берни ачыкламый, сөйгән кызы белән аңлашып та тормый араларны өзә. Кем белә, бәлки, бернинди сүз дә булмагандыр, булса да, нинди мәгънә белән әйтелде икән ул сүзләр? Билгесез. Икенче очракта да ул хатыны белән аңлашмый. Булганмы хыянәт, булган очракта, сәбәпләре нидә – ул боларны ачыкламый, аерылып китә. Шул ук вакытта, үзе һаман хатынын оныта алмый, ачу һәм үпкә хисләре аның тормышын агулый. Бары тик күзгә-күз очрашып сөйләшү, аңлашу гына аңа бу психологик капкыннан чыгу мөмкин­леген бирәчәк.   Гаилә ул – ир белән хатын һәм балалар. Гаиләнең иминлеге дә сездән генә тора. Читләр генә түгел, ә иң якын туганнар, әти-әниләр дә сезнең мөнәсәбәтләргә катнашырга тиеш түгел. Юкка гына халкыбыз «кеше сүзе – кеше үтерә», дими – сүзләрдән ераграк торыгыз.    Бер-берегездән хыянәт билгеләре эзләп, тормышның ямен җибәрмәгез. Ярату ул ышану да. Шул ук вакытта игътибарлы булыгыз: хыянәтнең башында канәгатьсезлек тора. Тормышыгызны, интим мөнәсәбәтләрне төрләндерергә тырышыгыз. Партнерыгызны читләрдән җылы хисләр эзләргә мәҗбүр итмәгез.   Ә балаларына, таныш-белешләренә бары тик яхшы ниятләрдән генә чыгып, аларның күзләрен ачарга теләүчеләргә шуны әйтер идем – хакыйкатьне бер Аллаһ кына белә, ашыгыч нәтиҗәләр ясап, кеше язмышларын җимерә күрмәгез!
Айсылу НӘГЫЙМОВА

--- | 13.05.2016

Адел Вафин яман шеш авыруы һәм аның белән көрәш турында

$
0
0
16.05.2016 Медицина
Узган ел республикада Йөрәк‑кан тамырлары авырулары елы булса, 2016 ел – Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Апрель аенда Татарстан Президенты шул хактагы Указга кул куйды. Әлеге документ үз эченә нәрсәне ала? Яман шеш белән ничек көрәшәчәкләр? Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «ШК» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.
– Башта ук ни өчен 2016 елны онкологиягә багышларга булганыбызны аңлатып китим әле. Узган Йөрәк‑кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елында эшләнгән эшләр, чыннан да, үз нәтиҗәсен бирде. Беренчедән, без, гомумән, үлем очракларын киметә алдык, ә кан әйләнеше авыруларыннан килеп чыккан үлем очраклары 3,4 процентка кимеде. Өстәмә 701 кешенең гомерен саклап калдык дигән сүз бу! Моңа нәрсә тәэсир иттеме? Һәрдаим сөйләп, аңлатып тору нәтиҗәсендә кемдер кан басымын даими үлчи башласа, кемдер вакытында дару эчәргә өйрәнде. Халык безне тыңлый, ишетә башлады. Тик Татарстанда онко­логиядән үлү очраклары арта бара. Шуңа күрә без быелгы елны Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итеп, «Рак ул үлем карары түгел – диагноз, ә иң төп инструмент ул – профилактик осмотрлар, диспансерлаштыру», – дип чаң кагарга булдык.   Кагыйдә буларак, хезмәт яшендәге кешеләр күп эшли һәм сырхауханәләргә йөрергә күнекмәгән. Алар үз сәламәтлекләренә игътибар бирми диярлек. Без яман авыруның үсешен күрми, белми калабыз – төп проблема да шунда. Ә бит ракны I‑II стадияләрдә ачыклаганда, ул дәвалана, кешенең гомерен саклап калып була, Татарстанда бүген моның өчен мөмкинлекләр бар. III стадиядә шанслар азрак, ә инде IV стадия икән, сүз бары тик паллиатив ярдәм турында гына бара... Монда инде авыруның хәлен бераз җиңеләйтү, сызлануларны киметергә генә мөмкин. Ә рак чыннан да шулхәтле яман авыру: ул кешене кыска гына вакыт эчендә дөньядан алып кына китү түгел (халык телендә, кеше янып бетте, диләр), үләр алдыннан гарипләтә, килбәтсез-шыксызландыра, танымаслык итә. Бу – авыруның үзе генә түгел, бөтен якыннары өчен җитди эмоциональ яра. Шуның өчен без әйдәп баручы Европа илләре, АКШтагы кебек үк, халыкның үзенә игътибарын арттыруны, авыруны башлангыч стадияләрдә ачыклауны һәм дәваланудан курыкмауны аңлатуны төп кагыйдә итеп алдык.   Әле диспансерлаштыру программасы кергән генә елларда халык моңа өстәмә мәшәкать итеп карый иде, хәзер, шөкер, әһәмиятен аңлыйлар инде. 2014 елда диспансерлаштыру вакытында 1267 яңа онкологик авыру очрагы ачыкланса, шуларның 74 проценты беренче-икенче стадиядә иде. Узган ел авырулар саны азрак булды, әмма аларның да 68 процентын башлангыч стадиядә эләктереп алдык. Әгәр кеше үзе авырудан шикләнеп сырхауханәгә килсә, башлангыч стадияләрдә ачыклау 50 проценттан да күп булмый, ягъни соңга калып килә.   «Бүген Татарстанда 90 меңләп кеше онкология авыруы белән исәптә тора. Бу күп! Һәр 42нче кешедә рак дигән сүз. Хатын-кызларда беренче урында – күк­рәктәге яман шеш, ирләрдә – простат бизе рагы».   Узган ел төрле ведомстволар белән бергә нәтиҗәле эшләр башкарылды, зур мәгълүмати кампания алып барылды. Әлеге эшләр быел да дәвам итәчәк. Йөрәк‑кан тамырлары авыруларына каршы көрәш чаралары кысаларында, без, авыруны кисәтү өчен, төп биш кагыйдә чыгарган идек. Быел да Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе, Идел буе федераль округының баш онкологы, министрлыкның әйдәп баручы белгечләре белән берлектә, үзенә күрә бер кулланма әзерләдек. Ул «Онкология авыруы бүген нәрсә ул?» дигән сорауга җавап бирә. Авыру нәрсәдән килеп чыга? Моңа нәрсә этәргеч булып тора? Иң мөһиме – ракны профилактикалау буенча ун кагыйдә формалаштырылды. Без аны гади, аңлаешлы тел белән эшләдек. Мин бу кулланманы Президент катнашында узган киңәшмәдә район башлыклары, министрларга, зур эш бирүчеләргә дә җиткердем. Безгә аларның ярдәме кирәк. Әйтик, Әлмәттә, шәһәр хакимияте белән берлектә, зур чара уздырдык. Анда 200ләп компания җитәкчесе килгән иде, алар каршында чыгыш ясадым. Эш бирүче беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә тиеш һәм хезмәткәрләр, вакытында тиешле медицина тикшерүе узсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк – җитәкче моны белергә тиеш. Иң кыйммәтлесе – кеше капиталы, хезмәт ресурсы бит. Хәзер менә Түбән Кама мэры шундый ук очрашу уздыру инициативасы белән чыкты. Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Чистай кебек башка сәнәгать шәһәрләре дә кушылыр дип уйлыйм.   Дәвалау мөмкинлекләренә килгәндә, Казанда Республика клиник онкология диспансерында нинди зур модернизация эшләре узганлыгы билгеле инде. Республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче халкы өчен дә шундый мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз, медицина ярдәме беренче чиратта тиз барып җитә алырлык булсын, бу – безнең төп критерий. Автобуста 1,5 сәгать бару белән 5 сәгать баруны чагыштырып булмый бит инде! Узган елны Әлмәттә онкология сыр­хауханәсен зурайттык, химия терапиясе кәнәфиләрен арттырдык, заманча операция бүлмәсе ачтык, фототерапия бүлеге булдырдык, чыгып йөрүче паллиатив ярдәм хезмәте оештырдык – бүген алар 700 кешегә өйләренә барып ярдәм күрсәтә. Республиканың көньяк-көнчыгышыннан 94 процент авыру Казанга инде куелган диагноз белән хастаханәгә ятарга килә. Элеккеге кебек диагноз кую өчен чиратлар торып утыру юк. Хәзер Әлмәттә Төбәк нурланышлы терапия үзәген проектлау эшләре бара. Ягъни моңа кадәр Казанда гына мөмкин булган методлар якын киләчәктә Әлмәттә дә булачак.   – Адел Юнысович, әйе, мөмкинлекләр дә бар кебек, тик ни өчен статистика канәгатьләнерлек түгел? Ни өчен үлем очраклары арта? – Беренчедән, бу – авыруны ачыклау очраклары арту белән бәйле.   Башка сәбәпләр дә бар. Әйтик, ни өчен Чаллыда яман шеш авыруы очрагы күбрәк? Чөнки шәһәр картая. Моннан 40 ел элек, аннан да элегрәк Чаллыга яшьләр килеп, кала төзеде, хәзер алар олыгайды инде. Һәм барысы да бергә олыгайды. Шуңа авыру очраклары да күбрәк.   Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, уртача гомер озынлыгы арту да онкология белән авыручылар саны артуга китерә. Без кешене инсульттан, инфаркттан саклыйбыз, алып калабыз. Ә онкологиягә кешенең иммун системасы какшау тәэсир итә. Еллар узган, кеше олыгайган саен, иммунитеты кими. Картлар, балалар кебек, еш авырый. Бу бөтен дөньяда шулай. 80 яшькә таба ул авыру барыбер килеп чыгачак, уртача гомер озынлыгы арта барган саен, авыру ихтималы да арта, безнең бурыч – аңа әзер булу. Бездә үлемгә китергән авырулар арасында беренче урында йөрәк‑кан тамырлары авырулары булса, чит илләрдә – онкология, чөнки анда халык озаграк яши.   Үлем очракларын киметүгә авыруны беренче-икенче стадияләрдә ачыклау йогынты ясый дип юкка гына әйтмим. Кешенең үз сәламәтлегенә игътибарлы булуы, аны кадерләве, бәяләве һәм беренчел билгеләр барлыкка килүгә, сырхауханәгә мөрәҗәгать итүе мөһим.   Онкологияне профилактикалау буенча министрдан ун кагыйдә   1. Тәмәке тартуны ташлагыз! Ракның 16 төре тәмәке тарту белән бәйле.   2. Алкоголь эчемлекләр кулланмагыз! Бу хакта бәхәсләр шактыйдан бара. Кешеләр озак еллар алкогольнең файдасын эзли, танылган табиблар сүзләрен китерә, ятар алдыннан 50 грамм эчеп куюның файдасы турында лаф ора. Алкоголь файдасын дәлилләү максатыннан башланган бөтен фәнни эшләр уңышсызлыкка дучар: файда юк! Кызганыч, Россия халкы күп эчә, бигрәк тә каты спиртлы эчемлекләрне. Каты спиртлы эчемлекләр, көчәйтелгән шәрабләр авыз куышлыгы, бугаз һәм ашказаны-эчәк тракты рагына китерергә мөмкин.   3. Кояшта озак тормагыз!   4. Эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез! Сүз, әйтик, тын алу юлларын, тирене сакларга кирәк булган зарарлы эш урыннары турында бара. Куркынычсызлык кагыйдәләренә күз йомарга ярамый. Тормыштан бер мисал китерим әле. Бер автослесарь, югалмасын дип, вак детальләрне авызына каба торган була. Нәтиҗәдә аңарда ирен рагы ачыкланды...   5. Дөрес тукланыгыз! Әйе, тагын туклану турында. Йөрәк‑кан тамырлары авырулары елында бу хакта шактый сөйләдек, быел да дәвам итәчәкбез. Безнең туклану рационы баланслаштырылган икән, анда майлар, аксымнар, су, микроэлементлар, витаминнар тиешле күләмдә икән, бу – авыруны кисәтүнең иң төп факторларының берсе. Дөрес тукланмау – авыруга китерүче төп сәбәп. Ничек тукланырга? Составында җитәрлек күләмдә азык сүсләре (пищевые волокна) булган продуктларны сайларга кирәк. Кызганычка, Татарстан халкының рационында ризык сүсе – клетчатка (үсемлек күзәнәкләренең тышчасы составындагы матдә) булган продуктлар аз. 2009 елда онкология авырулары арасында беренче урынга юан эчәк рагы чыкты – бу күп нәрсә турында сөйли. Кеше көненә 500 грамм җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел үләннәр ашарга тиеш. Ни өчендер бу хакта сүз чыккач, еш кына ниндидер экзотик җиләк-җимешләрне күз алдына китерәләр. Тик мин бу очракта үзебездә үсә торганнары турында әйтәм: кәбестә, кишер, чөгендер (бердәнбер искәрмә – чөгендер шикәр авыруы булган очракта зыянлы), слива, алма. Соңгысында азык сүсләре аеруча күп. Күптән түгел генә эшкәртелгән итнең юан эчәкләргә тәэсирен ачыклау буенча зур тикшеренүләр тәмамланды. Эшкәртелгән ит – колбасаны күп куллану юан эчәк рагы авырулары килеп чыгу очракларын 17 процентка арттыра. Һәм, әлбәттә инде, ысланган, әче, тозлы ризыкларны чикләү мөһим. Кемдер, иң тәмлесен чикләргә кирәк, дияр. Сезнең тормышыгызда бу булырга мөмкин! Ул була да. Сез кунакка йөрисез, рестораннарга барасыз, тик бу бит көн дә түгел, моның зарары юк. Ә менә көндәлек ризык файдалы булырга тиеш.   6. Авырлыгыгызны контрольдә тотыгыз! Югары калорияле продуктлар кулланмагыз. Көн саен, ким дигәндә, 40 минут җәяү йөрегез. Мин кешегә киңәш итә торган бөтен нәрсәне үзем эшлим. Җәяү йөрү турында сөйлим икән, кич саен җәяү йөрергә тырышам. Иртән эшкә килсәң, кич кайтсаң, көндез чыгып йөрсәң – 40 минут шулай җыела инде.   7. Тәнегездә моңарчы булмаган төерләр, миңнәр барлыкка килсә, тән тиресе төсе үзгәрсә, кан бүленсә, табибка күренергә кирәк! Еш кына ниндидер симптомнар була торып та, табибларга бармаучылар очрый. Авыр­тыр да узар, үтәр әле дигән әйбер айлар буе дәвам итәргә мөмкин, ә чир бу арада арта һәм соңгы чиккә җиткерергә мөмкин.   8. Хатын-кызлар, күкрәк бизләрен тикшерергә өйрәнегез! 35тән 45 яшькә кадәр хатын-кызлар елына бер тапкыр күкрәк бизләрен УЗИда күрсәтергә, аннан соң ел саен маммография узарга тиеш. Хатын‑кыз үз күкрәген капшаганда ниндидер төер сизсә, табибка күренү мөһим.   9. Ирләр, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! 45 яшьтән соң ирләр ел саен табибка күренергә тиеш. Монысы катлаулырак. Хатын-кызлар барыбер сырхауханәләргә ешрак йөри. Шул ук йөклелек чорында күпме анализлар тапшыралар, даими консультацияләргә йөриләр. Гомумән, бала табу хатын‑кызны табибка йөрү дисциплинасына тарта. Алар озаграк яши дә. Быел без ир‑ат сәламәтлегенә зур игътибар бирәчәкбез. Июнь аенда шуңа багышланган зур форум узачак.   10. Хатын-кызлар, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! 20 яшьтән соң елына бер тапкыр гинекологка күренү тиеш. Бу аналык муентыгы рагын кисәтү өчен кирәк.
---

--- | 14.05.2016

Рамил Юныс "Акчарлак"укучылары белән ТУРЫ ЭЛЕМТӘ оештырды

$
0
0
16.05.2016 Дин
“Дин вә йола” сәхифәсенең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс телефон аша газета укучылар белән аралашты. Ул ике сәгать дәвамында аларның сорауларына җавап бирде. Сезнең игътибарга әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Кукмарадан бер хатын: – 1. Элек безгә бабайлар телдән искечә алфавит өйрәтә иде, хәзер аны сөйләүчеләр ишетелми. Коръән тәҗвиденә йөрибез, анда да белүче юк. Әлҗәтне дә әйтмиләр. Ул догадыр бит инде?    2. Кеше вафат булгач, аны сакларга барабыз. Соңгы арада “мәет янында ике сәгатьтән дә озак торырга ярамый, юкса, начар энергетика үзегезгә күчә”, диләр. Чынлыкта да шундый хәл булырга мөмкинме?   Р. Ю.: – 1. Әлҗәт – дога тү­гел. Элек мәдрәсәләрдә алфа­вит­­ны ятлау өчен шәкертләргә хәрефләрдән торган, җиңе­ләй­телгән шигырьне кабатлатканнар. Балалардан да шуны сөйләткәннәр.    2. Үлгән кешедән бернинди дә начар энергия күчми. Мәрхүмне сакларга баргач, Аллаһы Тәгаләне искә төшереп, тәхлил әйтеп утырасың икән, киресенчә, зур савап, изге гамәл санала. Хафаланырга кирәкми, бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында.    Казаннан Рәзинә: – Мин тумышым белән Яшел Үзән районыннан. Күрше авылда бер ир, менә дигән хатынын ташлап, яшьрәкне алып кайтты. Үзе мәчет әһеле инде ул. Хәзер инде яшь хатыны белән авыл клубында икәүләшеп “Таһир-Зөһрә” җырын башкарып, парлап театр уйнап йөриләр. Бөтен халык боларга карап шакката.    Р. Ю.: – Мондый гайбәтләрдән ерак торсак иде.   Мамадыштан Марсель казый: – Сезне Әхмәт Ясәви мә­четенә чакырабыз. Әлеге Аллаһ йортын Әхмәт Ясәвинең оныгы Хәмит җиткерде. Газына, утына-суына да үзе түләп тора. Шушы мәчеткә килеп, вәгазь сөйләп китсәгез, бик күркәм булыр иде. Форсаттан файдаланып, бер сорау да бирергә телим: корбан ашында ирләр белән бер табын артында утырганда, хатын-кызларга мөнәҗәт укырга ярыймы?   Р.Ю.: – Чакыруыгыз өчен рәхмәт! Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, сезнең якларга килеп чыгарбыз. Соравыгыз буенча шуны әйтә алам: хатын-кызлар ирләр янәшәсендә сүз дәшмичә, вәгазь тыңлап, дога гына кылып утырса, артык гамәлләр эшләмәсәләр хәерле.
Балтачтан Раян абый: – “Акчарлак” газетасыннан сезнең белән әңгәмәләрне яратып укыйм. Сезнең яңа чыккан китаплар һәм дисклар бармы? Аларны кайдан табарга мөмкин? Р.Ю.: – Күптән түгел “Тел афәте” дигән дискым чыкты. Ул Казанда мөселман кибет­лә­рендә, шулай ук кайбер районнарда сатыла.    Мамадыш районы Арташ авылыннан Рифат хәзрәт: – Күпләрне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итәргә телим. Авылда олы яшьтәге кеше озак вакыт авырып ята. Үлгәч, аны ярырга алып китәләр. Моңа Ислам дине ничек карый?    Р. Ю.: – Бу теманы киләсе саннарның берсендә тәфсилләп яктыртырбыз. 
87 яшьлек бер әби: – Пенсиягә чыккан көнне намазга бастым, әлхәмделилла, шуннан бирле гыйбадәтне калдырганым юк. Тик менә олыгайган саен сәламәтлек какшый икән. Миндә дә күп кенә авырулар баш калкытып, озак вакыт хастаханәдә ятып чыктым. Сиксән яшем тулгач, бер аягым, биш елдан соң икенче аягым бот төбеннән сынды. Операция ясатырга туры килде. Аллага шөкер, шушы хәлләрдән соң да аякка басып, намазымны дәвам итә алдым. Тик менә күптән түгел егылып янә аягымны авырттырдым да, атна-ун көн гыйбадәттән туктап тордым. Хәзер тәһарәт алу авырлашты. Аякны юеш чүпрәк белән генә сөртәм. Шулай эшләгәндә тәһарәт дөрес буламы?   Р. Ю.: – Апа, булдыра алган кадәр итеп тәһарәт алып, намаз укыгыз. Аллаһы Тәгалә: “Күтәрә алмаганны сездән сорамыйм”, – ди. Ул нинди хәлдә икәнегезне белә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Диндә авырлык юк”, – дип, динне авырайтмаска, ә аны җиңеләйтергә өндәде. Барысы да хәерле булыр, иншалла!
Яшел Үзән районыннан бер ир: – Имам-хәзрәтләрнең көнлек эш тәртибе ничек булырга, әйтик, уздырылган мәҗлесләр, соңгы юлга озатылган мәетләр саны язылып барылырга тиешме?
Р.Ю.: – Сез бу сорауны ТР Мө­сел­маннары Диния нәза­рә­тенә юлласагыз яки имамнар җые­лышында күтәр­сәгез хәерле булыр иде. Берзаман имамнарга киңәш-тәкъдимнәр җиткерү уңаеннан “Мөселманнарга нәсыйхәт” дигән кулланма чыгардык, ул китап кибетләрдә сатылды. Шуны табып укысагыз да күп кенә файдалы мәгълүмат алырсыз. 
Тынычлык бистәсеннән бер хатын: – Ирем, мәрхүм, киленнең төшенә кергән, имештер, миннән ашарга сорый икән. Юкса, аның рухына багышлап гел Коръән укыйм. Хәзер аптырашка калдым, тагын нишләргә икән?   Р.Ю.: – Сәдака биреп, дога кылдырырга кирәк.    Азнакайдан бер хатын: – Мин инде олы яшьтәге хатын. Яшьрәк вакытта ирем миңа өч мәртәбә талак дип әйтте. Шәригать хөкеме буенча талактан соң никахны яңартырга кирәк дип беләм. Иремнең үлгәненә дә бишенче ел китте. Аны бөтен йоласын туры китереп җирләдек, ел саен рухына багышлап Коръән ашлары уздырам. Тик менә талак дип әйтүе күңелне тырнап тора. Үземне Аллаһы Тәгалә каршында зиначы дип саныйм.    Р.Ю.: – Берьюлы рәттән өч мәртәбә талак дип кабатлау бер талакка санала. Әгәр ирегез талак дигәч, бераз вакыт узса, әйтик, ул башка бүлмәгә чыгып кергәннән соң янә талак дип кабатласа һәм өч мәртәбә шулай эшләсә, борчылыр идегез. Болай ирегез исән вакытта никахыгыз дөрес булган.
Нурлаттан бер хатын: – Без инде күптән Ислам дине кануннары буенча яшибез. Шул мәсьәләдә бик еш кына төрле сораулар туа. Әйтик, балаларга, оныкларга кием-салым алганда кечкенә генә рәсемнәр, сыннар төшерелгән була. Аларны кияргә ярыймы? Урын-җирдә дә шундый сурәтләр ясалган. Андый урында йоклау тыелмыймы?   Р.Ю.: – Урын-җирдә сынлы рәсемнәр төшерелүдән зыян юк. Ә менә киемнең андыен алмау хәерле. Бу дингә каршы килә.    Казаннан Нурзидә апа: – 1. Газетагызның бер санында “намазны дөрес укымасак, гөнаһ җыябыз”, дигәнсез. Шуннан бирле әлеге гыйбадәтне үтәргә куркам. Мин өлкән яшьтә, ялгышкан чакларым да буладыр дим. 2. Аягымны күтәреп кран астында юа алмыйм. Кулымны юешләп, аякны сөртәм генә. Болай эшләү дөресме? 3. Хайваннарга, әйтик, эт-мәчеләргә ризык биргәндә сәдакадан булсын дип әйтергә мөмкинме?   Р. Ю.: – 1. Намаз укуны бервакытта да ташларга ярамый. Минем әйткән ул сүзләрем ваемсыз булып, игътибарсыз укыган кешеләргә аталган. Сез шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, намаз укуыгызны туктатмагыз. Гыйбадәтне ташлау тагын да зуррак гөнаһ.  2. Дөрес. Булдыра алган кадәр тәһарәтләнеп, намаз укыгыз. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп-белеп тора, хата-кимчелекләрегез булса, кичерер, иншалла! 3. Ярый.   Балык Бистәсеннән Нурания:  – 1. Озак еллар артроз, артрит авыруларыннан интегәм. Иртәнге намазга торып китү авыр, тән каткан була, тиз генә язылмый. Тәяммум белән генә намаз укырга ярыймы? 2. Миндә шундый авыру, кайчак телсез калам. Өйдәге кешеләр дә сөйләгәнемне аңламый хәтта, ягъни сүзләрне бозып сөйләшәм. Бу халәт берничә көн дәвам итә. Андый вакытта намаз укырга ярыймы? 3. Тынычландыра торган дару эчкәндә гыйбадәт кылу дөресме? 4. Биш вакыт намаз укыган кеше чалган малның гына ите хәләл була, диләр. Чынлыкта да шулаймы?
Р. Ю.: – 1. Үзегезне күрмичә бу сорауга җавап бирү авыр. Ә инде сез сөйләгәннәргә нигезләнеп шуны әйтәм: кояш чыкканчы тәнегезне язып, тәһарәтләнә алмыйсыз икән, тәяммум белән намаз укыгыз. Яки кичтән яныгызга табак һәм су салынган комган китереп куегыз, иртән утырган килеш кенә тәһарәтләнегез. 2. Андый вакытта намазны күңелдән, эчтән укыгыз, калдырырга тырышмагыз.  3. Сез кабул итә торган да­руның тәэсире нинди икәнен белмим. Әгәр аны эчкәч, йокымсырап китәсез, сүрәләрне бутарга мөмкинсез икән, гыйбадәт кылу тыела. Шуңа да ул даруны кич намаз беткәч эчсәгез яхшы булыр. Ялгыш сүзләр әйтүегез ихтимал.  4. Әгәр биш вакыт намаз укый торган кеше булса, малны аннан чалдырыгыз. Андый затны таба алмасагыз, үзен мөселман дип санаган ир-ат дога кылып чалган хайванның ите дә хәләл саналыр. 
Югары Ослан районы Бакчасарай авылыннан Эльмира: – Җил, яңгыр, давыл – һәммә­сенең хуҗасы бар, диелә. Алар­ның хуҗасы кем соң? Алайса бер әби өй хуҗасы, су хуҗасы һ.б. дип атап дога кылган иде.    Р.Ю.: – Җил дә Аллаһының әмере белән исә, яңгыр, кар да Аның рөхсәте буенча ява. Һәркайсына Раббыбыз хуҗа. Билгеле, йортта җеннәр булырга мөмкин. Пәй­гам­бә­ребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтендә аларга атап дога кылу юк. Әгәр без иманлы булсак, өебездәге җеннәр дә иманга килә. Без имансыз икән, алар да юлдан яза. Өй, су хуҗалары исә юк, аларга ышану хорафат хөкеменә керә. Бу Ислам дине кабул ителгәнче булган тәңречелек заманыннан калган.    Бөгелмәдән Әгълимә:  – Күземә операция ясаттым, иелә, ягъни сәҗдәгә китә алмыйм. Намазымны утырып укыйм. Гыйбадәтем дөресме?    Р.Ю.: – Аллаһы Тәгалә күтәрелә алмаган йөкне сорамый, шуңа да намазны хәлдән килгәнчә уку зарур. Аллаһы Тәгалә: “Минем динемдә кешегә зыян юктыр”, – ди. Шуңа да иелеп сәламәтлегегезгә зарар китермәгез. Савыгып беткәч, намазны бөтен шартына туры китереп укырсыз.    Апастан Әлфия: – Әдәпле-тәртипле яшәгән ир-атларга җәннәттә хур кызлары әзерләп куела, диләр. Ул кызлар арасында иң матуры, иң чибәре, уңганы үз хатыны булыр икән. Ә менә гомере буе сәрхуш ире тарафыннан изелеп гомер иткән, башкалар белән чуалуына түзеп яшәгән хатыннарга хур егетләре юкмыни?   Р.Ю.: – Җәннәттә бер кеше дә ялгыз калмаячак. Ир җәннәткә керә алмаса, Аллаһы Тәгалә хатыннарга хур егетләре – вильданнарны әзерләп куя. Җәннәттә һәркем парлы булачак. 
Казаннан Лилия: 1. Беренче төркем инвалид апам безнең белән яши. Ятим­нәр­нең малына кагылу – гөнаһ. Апаның пенсиясен әйбер алганда кушып җибәрергә ярыймы? Әллә инде ул акча аның үзенә генә тотылырга тиешме? 2. Эшлекле очрашулар, конфе­ренцияләрдә тәһарәт алырга җай юк, әйтик, комган сорап йөрү килешми бит. Андый очракта тәһарәтне бөтен шартына туры китереп алмасаң, дөрес саналамы? 3. Капрон оек өстеннән мәсих кылырга мөмкинме? 
Р.Ю.: – 1. Бергә яшәгәч, апагызның пенсия акчасын тота аласыз. Әйтик, азык-төлек, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен пенсиясен файдалансагыз, хәрәм булмый.  2. Юлда барганда кибеттән шешә белән газсыз су сатып алып та тәһарәтләнергә мөмкин. Һәр җирдә җиңеллек эзләмәскә, ә Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә тырышырга, шәригать кануннарын мөмкин кадәр үтәргә кирәк. Мәсәлән, берәр кая поездда ике кешелек купеда барганда каршымда безнең милләттән булмаган кеше утырса, “җәмәгать, мин намаз укымакчы идем”, дим. Теге кеше шуннан соң үзе аңлап, чыгып тора. Яки “мин намаз укысам, сез каршы түгелме” дип сорыйм. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы турында уйлап эшләсәгез, Ул Үзе җиңеллек бирә.  3. Капрон оек аша су үтә, шуңа да аның өстеннән мәсих кылынмый. Юка оекбаш белән дә мәсих кылырга ярамый.    Бер хатын: – Мөселманнарга “ай” сүзенә башланган исем кушарга ярыймы? Ирем – Айдар, улым Айнур исемле. Быел бала авыргач, бер апа “ай” сүзенә башланган исем кушарга ярамый дип күңелгә шик кертте. Икенче бәби көтәбез. “Ай” сүзенә башланган исем сайлаган идек. Нишләргә икән?   Р.Ю.: – Айга башланган исем кушарга ярамый дигәнне беренче мәртәбә ишетәм. Иң мөһиме – хәерле, мәгънәле исем сайлау. 
Казаннан Наил: – 1. Безне уразага кергәндә кояш чыгарга ярты сәгать кала сәхәрне ашап бетерергә дип өйрәттеләр. Ә календарьларда күрсәтелгән вакыт буенча сәхәрне сәгать-сәгать ярым алдан тәмамларга кирәк. Нишләп алай? 2. Мөселманнарга интернет-кибет аша товар сатарга ярыймы? Чөнки алган кеше кирәк әйберен күрә, тотып карый алмый, нәрсә эләгәсен белми бит.   Р. Ю.: – 1. Җәй көне безнең җирлектә астрономик кич юк, чөнки шәфәкъ кызыллыгы югалып бетми. Шуңа күрә вакытны астрономик кич булган якындагы шәһәргә карап билгелибез. Безнең өчен бу – Әстерхан шәһәре, ягъни җәй көне шушы кала вакытына күчәбез һәм сәхәр вакыты да шуның буенча билгеләнә. Календарьлардагы мәгълүмат дөрес. 2. Мондый кәсеп хәләл санала, бүген бөтен мөселман дәүләтләрендә интернет-кибетләр эшли. Сатып алучы товарны сайттан карый, аның турында тасвирламаны укый. Ә инде әйбер сыйфатсыз, начар яки ниндидер җитешсезлеге бар икән, ул аны кире кайтарырга хаклы.     
Энҗе БАСЫЙРОВА

--- | 12.05.2016

Өч баламның кабере янәшә (ФОТО)

$
0
0
16.05.2016 Язмыш
Бу язмамны бик озак уйлангач кына язарга утырдым. Беразга гына булса да, күңелемә тынгы табасы килде. Беләм, бу дөньяда беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма үлем ачысыннан да читене юк. Моның бик ачы хәсрәт икәнен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән.
Гомерем буе укытучы булып эшләдем. Башлангычта да укыттым, өлкәнрәкләргә дә математикадан белем бирдем. Ана назыннан мәхрүм булган сабыйларны да тәрбияләргә туры килде. Менә шул чакта: “Балаларым әти-әниле булып үссен иде”, – дип Ходайдан сорап теләк те­ләдем. Шөкер, алар кабул булды. Үзем дә бик бәхетле яшәдем. Яраткан эшем, хезмәттәш­ләрем, гаиләм бар. Тик бәхетебезгә күз тиде. Иремнең сәламәтлеге юк иде. Ул – инсульт кичергән кеше. Параличланган, бер ягы эш­ләмәгән килеш 21 ел яши. Без бу авыруны зур кайгыга әйләндер­мичә яшәргә, шөкер итәргә тырыштык. Бар да әйбәт кебек иде. Тик олыгайган көнебездә безне ачы хәсрәтләр көткән икән. Без картым белән өч балабызны югалтып ятим калдык.   Башта ике кызыбыз, аннары ике улыбыз туды безнең. Төп­чегебез – Айрат исемле балам кечкенә вакытта үпкәсенә суык тиеп үлеп китте. Көтеп алынган тансык улыбызны югалтуны авыр кичердек. Тормыш дәвам итте. Тик озак тормады, кайгы җиле тагын безнең ишекне шакыды. Бу юлы Алсу исемле кызыбызны югалттык. 28 яшьлек чәчәктәй балам авырып китте. Озак та үтмәде, күзләрен мәң­гелеккә йомды. Алсуның кайгысын олы кызым Резидәгә карап азрак онытып тора идем. Ул Казаннан кайтуга Алсуым кайткан төсле була иде. Тик бу бәхеттән дә мәхрүм калдым. Резидә 2014 елда юл фаҗигасендә һәлак булды.   Резидә тырыш, тотынган һәр эшен башкарып чыга торган кеше иде.     Апасының авыр хәлдә икәнен әйтүгә, Рамил улым төнлә юлга кузгалды. Авылдан Казанга якын ара түгел бит. Җиңел машина белән 3-4 сәгать барасы. Апасы, әйтерсең, ул килеп җиткәнне генә көткән, бер сәгатьтән өзелгән дә. Рамил апасын күрә алмады, аны реанима­циягә дә кертмәгәннәр. Әлеге хәс­рәтне бик авыр кичердек. Җитмәсә ул чакта өебездә төзелеш эшләре иде. Резидә атна ахырына булышырга кайтам дип китте. Җомга көнне гәүдәсен генә алып кайттык. Якыннарым вакыт дәвалар дисә дә, балаларымны югалту хәсрәте басылмады. Киресенчә, йөрәк­тәге яралар һаман кузгалып кына тора. Резидә тырыш, тотынган һәр эшен башкарып чыга торган кеше иде. 18 яше тулгач, Казанга чыгып китте. Хисап эшләре буенча югары белем алды. Мәдәният министрлыгында, Тинчурин һәм Камал театрларында эшләде. Соңгы эш урыны Качалов театрында иде. Анда баш хисапчы булып эшләде. Еш кына командировкаларга йөрергә туры килде. Ә фаҗига буласы көнне ул Чабаксарга артистлар янына киткән. Казанга да исән-сау әйләнеп кайткан. Төнлә автобуслар йөрмәгәч, такси чакырткан. Тик машина йөртүче светофорның кызыл төсенә туктамаган. Алар икенче машина белән бәрел­гәннәр. Кызым бик нык имгәнеп, аңына килә алмыйча үлеп китте.   Дөньялыкта булган ачы хәсрәтне мин өч тапкыр кичердем. Бар ышанычым, өметем булып улым Рамил калды. Аның гаи­ләсенә, оныкларыма сөенеп яшим. Бала хәсрәтеннән дә ачы хәсрәт юк диюләре хак икән. Резидәне әле дә менә кайтып керер дип көтәм. Казандагы фатирына барып та бераз яшәп кайтам. Балам монда гына чыккандыр да хәзер кайтыр шикелле. Аның кигән киемнәрен күз карасыдай саклап торам. Йөрәк әрнүләрем басылмасмы дип, зиратка барып дога кылып кайтам. Өч баламның да кабере янәшә урнашкан. Хәзер күңелемне бары тик дога кылып кына тынычландырам. Күңелем белән хәзер бер генә теләк: балаларымның урыны җән­нәттә булсын дип телим. Беркемгә дә үзеннән алда баласын югалтырга язмасын икән. Әлеге язмам балаларым рухына дога булып ирешсен иде.
Психолог Эльвира Сафина киңәше:   – Ана өчен бала үлеменнән дә авыры юк. Сез бер генә түгел, өч балагызны югалткансыз. Күңелегездә яралар төзәлергә өлгермәгән, яңалары барлыкка килгән. Редакциягә хат юллап дөрес эшләгәнсез. Күңелегез беразга булса да бушап калган. Якын кешеләреңне югалту ачысын әйтеп тә, язып та аңлатып булмый. Динебез кушканча сабыр булырга кирәк. Күңелегезгә хәсрәтегезне җыймагыз. Елап та алыгыз. Тик хәзер аларның бары тик сезнең догага гына мохтаҗ икәнен онытмагыз.
Венера БАЙБУЛАТОВА, Чүпрәле районы,Иске Шәйморза авылы

--- | 14.05.2016

Туйда туган уйлар

$
0
0
16.05.2016 Киңәш-табыш
Туй дигәч тә, элек авыл урамнарыннан гармуннарын сыздырып, җырлашып кунактан-кунакка йөргәннәре искә төшә. Икешәр-өчәр көн туй итәләр иде ул чакларда. Табын түрендә – күрше-күлән бергә җыелышып әзерләгән ризыклар. Туйга бүләк итеп урын-җир, сөлге ише әйберләр салынуы гадәти күренеш буларак кабул ителгән. Алып баручы итеп табындагылар арасыннан бер җор теллесе сайлап алынган.

Балаларының язмышын да ата-ана үзе хәл иткән. Бүген бик азы гына әти-әнисе таныштырган кеше белән гаилә кора. Аларга ата-ана белән торасы түгел, янәсе. 

Хәзерге туйларга әзерлек иң элек тамада эзләүдән башлана. Хәленнән килгәннәре сиксәнешәр меңлеген чакырса, акча жәлләгәннәре иң аз дигәне белән канәгатьләнә. Кунакларны берничә сәгать күңел ачтыру өчен шулкадәр акча сорап алуны үзем берничек тә аңламыйм. Аз дигәннәре дә утызар мең тора бит аның. Нишлисең, бирүчесе булгач, алучысы табыла инде. Әнә шул азрак акча алганы шәбрәк тә алып бара әле. Туй башлангач, кунаклар белән таныштыру, теләкләр теләү бер сәгатькә сузыла. Тартма тотып яшь парларга бүләк итеп акча җыйганнан соң, тамада берничә җыр башкара. Аңа туйны алып бару өчен вакыты да санаулы гына кала. Кайбер тамадалар туйның башыннан ахырына кадәр, төрле юллар белән, акча җыю ягын карыйлар. Туачак балалар өчен бәләкәй колготкиларга җыйнау дисеңме, кияү белән кәләш фотосы төшерелгән этикетка белән шампан шәрабен сатып алумы... 200 сум чамасы торган шампан шәрабен өч-дүрт меңгә сатып алучыга табындагыларның күбесе гаҗәпләнеп карый. Кемдер «бигрәк бай кеше» дип, кемдер «саф акыллы кешеме икән бу», дип уйлый андыйлар турында. Шул бай дигәнеңнең үз гомерендә берәр шәфкатьлелек акциясендә катнашканы бармы икән, дип уйлап куясың. Кеше алдында күрсәтү өчен кылынган ул гамәл «менә без ничек яшибез» дигәнне аңлата.    Элек мәҗлеснең бер башында – ирләр, икенче башында хатын-кызлар утырса, хәзер бер башта – өлкәнрәкләр, икенчесендә яшьләр урын ала. Туйлар ресторан, кафеларда узган мәҗлесләргә баерак туганнарын чакырырга тырышалар. Соңыннан күпме акча җыелганын, кемнең ничә сум салганын сөйләп йөрүчеләре дә булмый калмый, әлбәттә. Табыннарын әзерләгәндә, андагы ризыкны бөтен кеше дә ашый алырлыкмы икәнен уйлап та карамый кайберәүләр. Диетик ризыклар гына ашап ияләшкән кеше туйдан ач килеш кайтып китәргә мөмкин. Ә аларны рәттән ашасаң, ашказаны яисә бавыр өянәгең кузгалуын көт тә тор. «Туйга барсаң, туеп бар», – дип шундыйларга карата әйтелгәндер дә инде. Һәр заманның үз көе дигәндәй, туйлар да үзгәрә шул...
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 15.05.2016

"Манзара" музыкаль премиясеннән ФОТОрепортаж

$
0
0
16.05.2016 Мәдәният
15 майда башкалада тагын бер яңа проектка нигез салынды. Бу көнне беренче тапкыр "Манзара" дип исемләнгән музыкаль премия тапшыру тантанасы узды. “Манзара” музыкаль премиясе – GONGTV спорт һәм музыка каналы кысаларында уздырыла торган искиткеч масштаблы чара. Проектның асылы – танылган җырчылар үрнәгендә яшь, әле генә эстрадага аяк басып килүче иҗат әһелләренә юл күрсәтү, аларны тамашачыларга таныту.
Һичшиксез, бүген безнең эстрадабызда дәрәҗәле премияләр аз түгел. Ләкин алар, күп очракта, бары тик танылган артистлар белән эшләүне өстен күрә. Шуның белән беррәттән, яшь һәм талантлы артистларыбыз күләгәдә кала. Каналның һәм проектның нигезендә дә нәкъ менә гадел иҗатны үстерергә омтылыш тора.                                                      
Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 16.05.2016

"Татар радиосы"ның "Югарыда"төшерелгән ВИДЕОсы әзер булды

$
0
0
16.05.2016 Шоу-бизнес
7 май, “Радио көнен”, “Татар радиосы” гадәттәгечә зурлап үткәрде. Башка еллардан аермалы буларак, быел “Югарыда” булдылар, икенче төрле әйткәндә, күкне яулап, эфирга Korston Towerның 25нче катыннан чыктылар. Ачык студиядә кемнәр булганын сез үзегез бу видеодан карап белә аласыз:

 

 

 


---

--- | 16.05.2016

Флюра Низамовадан чишмәләр турында язма

$
0
0
16.05.2016 Җәмгыять
Күршебез, авыл мулласы Тимерҗан абый белән күбрәк чишмә буенда, су алганда очрашабыз. – Бу суның савабы синең әтиеңә, аннары мәрхүм Рифкать агайга, тагы чишмә чыгарганда булышып йөргән күршеләргә тия инде! – ди ул һәр очрашкан саен. – Урыннары җәннәттә була күрсен! Ничә еллар эчәбез бит шушы суны...
Чишмәбез юл өстендә генә – урам халкына асфальт юлдан килеп кенә су алырга уңайлы булса, үткән-сүткән, чит-ят кешегә дә туктап су тутырырга махсус эшләнгән диярсең! Авылыбыз Ярмәкәй–Уфа юлында утырганга күрә, бик күпләр юл өстендәге чишмәне яхшы белә, үткәндә туктап су җыяр өчен машиналарында зур-зур савытлар йөртәләр. И тутыралар суыбызны, и тутыралар, көянтә-чиләк асып чишмәгә килгән авыл кешесенә бик еш кына суга чират торырга туры килә хәтта.   Кыдаш елгасының теге ягындагы Биектау итәгеннән тибеп чыгып, ярты чакрым чамасы юлын торбадан үтеп, бу якка чыккан чишмәнең агымы әллә ни көчле булмаса да, Үзәк урам халкына бик кадерле ул, якын-тирәдәге бердәнбер чишмә чөнки. Суы бераз катырак, известьлерәк булса да, ашка-чәйгә тотарга бик тәмле. Хәзер авылда һәркемнең ишегалдында үз коесы бар-барын. Күпләр, идән астына насос куйдырып, суны өй эченә үк керткән. Шәһәр җирендәге кебек, керне дә автомат машинада гына юалар. Чиләк белән су ташып, аннары юынтыгын кире түгеп мәшәкатьләнәсе дә юк. Ләкин нибары сигез-тугыз гына метр тирәнлектән чыкканга күрә, эчәр су дип атарлык түгел, юынырга гына тотарлык ул кое сулары.   Кышларын чишмәгә кеше азрак йөри, машиналар да сирәгрәк үтә. Ә менә җәй көннәрендә... Пычрак, зур машиналары белән авыл урамын таптаучы нефтьчеләр генә җитмәгән, сусаклагыч буасына ял итәргә килүчеләр дә бер-бер артлы тезелешеп, суга чиратка басалар. (Ярмәкәй сусаклагычы дигән галәмәт зур буа нәкъ безнең Иске Шах авылы янында, Өстәвәнҗе елгасының өскерәк агымында урнашкан). Берсенә дә: “Су – безнеке, алырга хакыгыз юк”, – дип әйтеп булмый, табигать биргән байлык бит, уртак милек. Чишмәгә якын торган йортларда яшәүчеләргә узгынчы машиналарның туктап су алуы гына түгел, тавышы да, тузан-пычрагы да комачау итә, югыйсә...   Иске Шах авылы күрше-тирәдәге бүтән авыллардан уңайлы урнашуы белән аерылып тора. Авыл башында ике елга – Кыдаш белән Өстәвәнҗе бер-берсенә килеп кушыла да, шактый мул сулы бер елгага әверелеп, авылны икегә бүлеп агып ята. Дүрт-биш чакрым араны үтеп, Иске Турай авылыннан ерак түгел агып үтүче Ыкка килеп койганчы Кыдаш исемен алып бара ул. Елга сулары юлда очраган эреле-ваклы инешләрдән, чишмәләрдән җыелып килә. Ә чишмә-инешләр безнең якта җитәрлек әлегә. Интернетта Гуглга кереп, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының урта өлешенә туры килгән үз тирәлегебезне өстән, космостан күзәтсәң, шул массивтагы сөзәк кенә таулар, урманнар арасыннан агып ятучы дистәләгән инешне, чишмәне табасың. Бу тирәлектәге авыл исемнәренең дә күбесе шул инешләр атамасыннан килеп чыккан. Әйтик, күршедәге Ташлы, Сүлле авыллары. Филологлар сүл, чал, чул сүзләренең аксыл төстәге ком-ташны, су чыганагы тирәсендәге җир катламын аңлатуын, шуңа ияреп Чаллы, Сүлле атамалары килеп чыкканын исбатлыйлар. Бу җәһәттән, Татарстандагы Чаллы шәһәрен генә түгел, әле тагын Кама елгасыннан көньяктарак урнашкан берничә районда Чаллы исемен йөрткән әллә ничә авылны да мисалга китерергә мөмкин. Бая тасвирлаган чишмәбезнең, Кыдаш елгасын кичеп, безнең урамга чыкканына инде утыз өч ел була икән быелгы җәйдә! Хәзерге буын яшьләре белмәсә дә, мин ул чишмәнең Хәким чишмәсе дип аталырга тиешлеген яхшы беләм. Элегрәк, без бала чакта, авылдагы күп чишмәләр исемле була торган иде. Әйтик, тау итәгенә сыенып ук утырган Кысык Асты урамында бер чишмә Сәмигулла чишмәсе дип йөртелде.   Ник дигәндә, ул чишмә урамның аргы башыннан тибеп ята, бабайның өеннән кул сузымы хәтле генә җирдә, һәм Сәмигулла бабай һәрвакыт чишмәне карап, тазартып тора иде. Ә кыска гына урамның икенче башындарак Хәким чишмәсе агып утыра. Аңлашылса кирәк, Хәким бабай шул чишмә янында гына яши иде. Бик чиста-пөхтә карт иде ул: чишмәне карауны үз өстенә алган, суга килүче кешеләрдән дә чишмәгә сак караш таләп итә, чүп-чар калдырганны күрсә, өеңә үк килеп әрләп китәргә дә күп сорап тормый! Кызганыч, хәзер инде андый картлар да юк, чишмәләр дә күзгә күренеп бетә бара. Ә менә утыз еллар элегрәк, Кысык асты урамында торганда эчкән суын тансыклап, бөтен мәшәкатен үз өстенә алып, чишмәне бу якка суздырган кешеләрдән иң беренчесе – үз әтием Гыйләҗетдин Шиһабетдинов иде. Димәк, чишмәбезне Гыйләҗетдин исеме белән атап йөртсәк тә хата булмас кебек! Әни белән икесе бер сүздә булып, күрше-тирә халкын да бу эштә катнашырга өндәп йөрделәр. Кемдер аларның бу ниятен хуплады, ярдәм итәргә алынды, кайсыберләре, шик белдереп (кулдан килмәстәй эш белән йөрисез, янәсе), үзләрен хурлап та маташты әле. Шикләнүчеләрнең дәлиле мондыйрак иде: бер чакрымга якын араны ничек казымак кирәк?   Әле тагы шунысы бар: торбаны елга аша сузасы бит. Кыдаш агымы белән килеп өеләчәк чүпкә, ботак-сатакка чыдармы ул? Ләкин әти үзсүзле кеше иде, мәрхүмкәй. Колхоз рәисе Рифкать абый Шакиров та (үзе дә шушы урамда, безнең күршедә генә яшәде), ул чактагы авыл советы рәисе Зәмбилә апа Сөнгатуллина да чишмә чыгартуны хуплап, ярдәм итәргә алынгач, эш башлана.   Җитәкчеләрнең нефтьчеләр белән сөйләшеп-табып куйган торбаларын, күршедәге Серафимовский бистәсенә барып юллап, әти кайтарта.   Әле бит траншея казырга техника табасы бар. Иске Шах авылыннан җиде-сигез чакрымда гына Түбән Троицк эшчеләр бистәсе бар. Ә анда күп кенә авылдашларыбыз эшли, арада техниканы “иярләгән” егетләр дә бар. Бәширов Әхмәтвәли дигән берсе нәкъ менә безгә кирәкле җир казыгыч трактор йөртә икән. Әти Троицкига барып Әхмәтвәли белән сөйләшеп кайта. Күндәм, әйбәт егет Әхмәт: әллә ничә тапкыр килеп, үзебездә туктап, еш кына тракторын капка төбендә саклауга калдырып, казый башлый траншеяны. Ул килгән саен, әни кунак көткәндәй әзерләнеп тора. Соңрак әни сөйли иде, киткәндә эшчеләргә күчтәнәчкә казлар биреп озаттык, дип. Берни дә жәл түгел, суы гына чыксын! Шулай итеп, урам сулы булды. Бу эшләрне ни өчен шулай нәзекләп язаммы? Бернинди түләүсезгә үз көчен, вакытын кызганмыйча, уртак эш өчен йөргән кешеләрне хөрмәтләп искә алыр өчен язам мин боларны.   Инде икенче чишмә турында. Бусы – аръяктагы Мөхәммәт чишмәсе, Мәктәп урамының арткы ягындагы тау итәгеннән ургылып бәреп ята. Бер-ике ел элек, кояшлы сентябрь аенда шул яктагы урман авызында гөмбә эзләп йөрдем дә, текәдән нәкъ Мөхәммәт чишмәсенә турылап төштем. Бу тирәгә күптән чыкканым юк иде. Күр әле, чишмәнең агымы бик көчле икән! Суы да тәмле. Менә бит, без белә-белгәннән бирле ага ул, исеме дә шул ук – Мөхәммәт чишмәсе. Кем булгандыр ул Мөхәммәт, хәтерләүче дә юк хәзер, ә менә исеме чишмәгә берегеп калган. Чишмә чыккан тау өстендә нефть “таган”нары эшләп утыра. Димәк, беркөнне Мөхәммәт чишмәсе суына да майлы таплар төшмәгәе, нефтьле, тозлы тәм өстәлмәгәе. Әнә, басу ягындагы урамда коелар суына ул тәмнәр күптән төште инде. Җир-сулар таланган, экологиябез тәмам бозылып бара торган чорда яшибез шул. Бүгенге ил хуҗаларына җир-су түгел, ә нефть кадерлерәк! Киләчәктә алтын-көмеш тә, энҗе-мәрҗәннәр дә түгел, ә нәкъ менә эчәр су иң кыйммәтле байлыктан саналачак дип юкка гына әйтмиләр югыйсә. Әлегә моны авыл халкы гына тоемлый шул...   ...Биектау дигән тавыбыз чынлап та биек безнең. Тирә-юньдәге калкулыклардан, таулардан ул нәкъ менә барысыннан да биегрәк булуы белән аерылып тора. Элегрәк, без бала чакта, тау борыныннан аяз көнне карасаң, кырык чакрымдагы Бәләбәй өстендәге рәшә күренә, диләр иде олылар. Тагын бер гаҗәбрәк ягы бар әле ул тауның: бүтән җирдә, кагыйдә буларак, чишмәләр тау итәгеннән генә чыкса, безнең Биектауның ин маңгаеннан, иң биек төшеннән тибеп, чишмә чыгып ята. Тау битләве шәп-шәрә вакытларда тауга турыдан гына менеп җиләк җыйгач, эсседән тәмам сусап, кайтышлый шул чишмә авызына килеп каплана торган идек. Суы салкын, тәмле. Бу чишмәне халык изге санап, ташлары арасына көмеш, бакыр акча салып китә иде әле мин белгәндә. Авыру кешеләр ерактан, дистәләгән чакрымнардан шушы чишмәне эзләп киләләр иде хәтта. Хәзер тауга турыдан менеп булмый, чөнки анда куе урман үсеп утыра – совет чорының соңгырак елларында шәрә битләүләрне сөреп, каен, нарат утыртып чыкканнар иде. Чишмәне хәзер тауны урап менеп, Олы акланны кисеп чыгып, аннары куе агачлыкны, билдән үскән үләнне ерып кына барып табып була.   Гомумән, Биектау – Иске Шахның символы инде ул. Кайсы якка гына китмә, тау силуэты, башын көньякка таба борыбрак ял итәргә яткан ниндидер зур, куәтле җанвар шикелле, сине әле бик озак озата бара, ә кайтканда, ерак чакрымнардан ук күренеп, каршы ала. Элек картлар, бу тауның асты тулы су икән, ә башындагы уйсулыкта кайчандыр күл булган, тора-бара күл кипкән, дип сөйлиләр иде. Моңарчы авыл тирәсендәге иген басулары уртасына кереп, йә булмаса сөзәгрәк тау өстендәге тигезлекләргә менеп кенә җирне бораулап йөргән нефтьчеләр, инде килеп, Биектау башына да менеп җиттеләр. Кыеклабрак әйтсәк, тауның башына җиттеләр! Шактый гына мәйданда урманны кисеп аударып, җирне кырып, күтәртеп юл салдылар. Аннары тау башындагы тигез үләнлекне – безнең кырын ятып кына җиләк җыйган Олы акланны актарып, күрсәң кот очарлык хәлгә китерделәр. Бораулау манаралары бик озак үкереп, гүләп утыра торгач, ниһаять, нефть тапканнар булып чыкты. Хәзер тау өстендә нефтьне тирәннән тартып алып, каядыр кудырта торган качалка-таганнар эшләп тора. Җирне бу кадәр ерткалау, мәсхәрәләү кая илтеп чыгарыр икән? Билгеле инде, яхшыга түгел.   Ирексездән, бер әкияти-мистик юрауга ышанып та куярсың, билләһи. Авылыбызның Елга урамында үскән бер кыз, шактый еллар элек инде, кинәт чирләп китә. Үзен-үзе белештерми, атналап авырый кыз. Ир-ат тавышы белән сөйләнә, үзен Мөхәммәт карт дип белдерә. (Мөхәммәт чишмәсе хакында язган идем өстәрәк). Озакламый Биектау шартлап, авылны су басачак, дип кисәтә кыз. Аның әйткәне быелга, 2016 нчыга туры килә әле! Бу хәлнең шаһитлары һәм телдән-телгә сөйләп белгәннәр әлеге сәер юрауны авырып-кызышып яткан үсмернең саташуы дип кенә кабул иткәндер инде, билгеле. Ләкин авылны, табигатьне экологик талану афәте чорнап алган саен, шул сәер хәлне искә төшерми дә булмый шул. Кая барма, нефть таганына килеп юлыгасың. Авыл өстендә, Өстәвәнҗенең безгә бик якын гына агымында, миллионлап тонна су куәтен тыеп-буып, сусаклагыч җәйрәп ята. Әлеге галәмәт тә зур һәм коточкыч гөнаһлы эшләрнең әҗер-файдасы, әлбәттә инде, авыл халкына тими диярлек. Киресенчә, халыкка уңайсызлыклар гына тудыра алар.   Әйе, асфальт юлдан йөрибез. Нефть булмаса, нинди акчага юл салыныр иде әле, дип телебезне кисәләр еш кына. Ләкин юлны шул ук нефтьчеләрнең йорт зурлыгындагы үз машиналары ук ватып-җимереп барганын, шул нефть аркасында чишмәләребез пычранганын, иген басулары, көтүлекләр кысрыкланганын, күп кошларның, бөҗәкләрнең юкка чыга баруын әйтмиләр. Болай барса, авыллар бөтенләй бетеп (алар инде болай да бетү алдында тора, җирдә, игенчелектә, малчылыкта эшләргә теләгән кешегә бик кыен, ә бүтән төрле эш юк дәрәҗәсендә!), бөтен кеше дә шәһәрләргә күченсә, халык затсыз-нәселсез, җирсез-тамырсыз манкортка әйләнәчәк, милләтләр дә, тел дә бетәчәк бит әле! Экологик афәт өстебезгә ишелеп килә. Моны авыл кешесе иң беренчеләрдән булып тоя, билгеле. Чөнки ул шул мохиттә яши, җир тетрәтеп килгән гыйфритнең дәһшәтле адымын һәр күзәнәге белән ишетә, авыр, сөремле сулышына тончыга...   Юлда күп йөргән кешеләргә матур итеп ихаталап алынган, үзенә күрә бер төрле милли бизәкле архитектурага төренгән чишмәләр янына туктап су эчәргә туры киләдер. Башкортстанда, Татарстанда бигрәк тә еш очрый алар. Чишмәләрне болай кадерләүгә нефтьчеләр саллы өлеш кертә дип беләм. Әйбәт эш, сүз дә юк. Ләкин, төптән уйлап баксаң, үзләре үк боза, пычрата торган судан, башларын аз гына иеп, гафу үтенгән сымак кына инде бу гамәл. Бер елны, авылны пычраталар, безгә су алырга да ирек юк, дип, нефтьчеләр адресына электрон хат та юллаганым булды. Ни дип җавап бирделәр дисезме? Нефтьчеләр җирдән файдаланган өчен акча күчерә, калганын үзегез карагыз, янәсе. Исләре китте ди аларның синең җиреңә, суыңа. Күбрәген дә эшләргә тиеш тә бит нефтьчеләр, әмма безнең илдә әлегә җир-су алдында җавап тоту, сине туендырып торган табигатькә ихтирам дигән нәрсә юк дәрәҗәсендә шул! Ата-бабадан калган гадәтләр инде беткән. Коега төкермә, суын эчәсең булыр, дигәнне хәзер инде күчерелмә мәгънәсендә генә аңлыйбыз, ә бит мәгънәсе турыдан-туры суны изгеләштерү белән бәйле аның. Төкерү генәме: кәттә машиналарда йөрүче шәп егетләр еш кына чишмәбез янына аракы, сыра шешәләре, бүтән чүп-чар ташлап китәләр. Алардан күрмәкчеме икән, әллә үзләрендә дә тәрбия әсәре калмагангамы, авыл яшьләре дә төннәрен кая барырга белмичә тилереп-тилмереп йөргәндә, әлеге дә баягы чишмә буена килеп, аның ихатасын ватып-җимереп, аракы эчеп, тәмәке тартып утыралар. Иртән су алырга килгән кешенең күзе алдында вәхши картина пәйда була – шешәләр, тәмәке каплары, төкергән-какырган эзләр... Боларында да шул ук нефтьчеләр тәрбиясе инде – урыс әйтемендәге кебек, миннән соң үлән үсмәсә дә исем китми дигәндәй. Ә чишмәдән су тутырып китүче әрсезләргә суны түләүле итсәк, ә?! Авыл кешеләреннән калганнарга, билгеле.   Шәһәрдә дәү шешәләрдәге суны кибеттән сатып алабыз бит әле. Ул су да әллә каян түгел, шул ук чишмәләрдән тутырып бөкеләнгән, югыйсә. Суның кадерен дә, чын бәясен дә белеп, табигатьне дә, үз-үзебезне дә хөрмәт итеп яши башласак, Мөхәммәтләр, Сәмигуллалар, Хәкимнәр, Гыйләҗетдиннәр рухы шатланып куяр иде бәлки...  
Флюра НИЗАМОВА, Ярмәкәй районы, Иске Шах авылы

--- | 16.05.2016

Гүзәл Уразовадан экзотик сый (ФОТО)

$
0
0
16.05.2016 Шоу-бизнес
Оҗмах сые булырдай бу ризыкны Гүзәл Уразова Таиландтан өйрәнеп кайткан. Ул гел шулай, кая барса да, ниндидер яңа рецепт өйрәнеп кайта икән. Пешергән ашларының тәмле генә түгел, файдалы булуын да кайгырта Гүзәл. Шунсыз булмый да, ире Илдар Хәкимов белән алар икесе дә сәхнә кешесе. Ә сәхнә гел дә матурлыкны, буй-сын зифалыгын таләп итә.
Ул бүген безгә тәкъдим итә торган ризык та гәүдәгә артык авырлык өстәмәячәк, шуңа күрә шикләнмичә сез дә әзерләп сыйланыгыз.   Кирәк: (ике кеше өчен:) * 1 ананас; * 200 г креветка; * 1 стакан пешкән дөге; * 1 уч кешью чикләвеге; * ярты тавык түше; * ярты стакан яшел борчак (туңдырылган); * 1 баш суган; * 2 аш кашыгы балык соусы; * 2 аш кашыгы соя соусы; * тәменчә тоз, борыч; * 2 тырнак сарымсак; * 1 аш кашыгы шикәр комы.   Эш барышы: Тавык түшен һәм суганны ваклап турыйбыз, сарымсакны вак угычтан уабыз. Иң элек сарымсакны кыздырабыз, аннан соң тавык итен салабыз. Бераздан суган белән яшел борчакны өстибез.   Креветкаларны пешереп, чистартабыз һәм аларны да табадагы яшелчәләр янына кушабыз. Тәменчә тоз һәм шикәр комы өстибез. Борыч сибәбез. Таиландта ак борыч кулланалар, ә без, ак борыч таба алмагач, борычлар җыелмасы алдык.    Ананасны буйга урталай ярып, эчен алабыз. Кабыгын ташламыйбыз, ул кирәк булачак әле. Ананас йомшагын ваклап турап, аны да табага «озатабыз». Ананасның консервланганын да кулланырга ярый. Ул очракта шикәр комы кушарга кирәк түгел.   Озынча дөгене юып (дөгенең «Басматти» яки «Жасмин» дигәне яхшы була), кайнап торган тозлы суда пешереп алабыз. Әзер булгач, тишек-ле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Берничә тапкыр салкын су белән юдырганнан соң, аны да табага салабыз.   Чикләвекне, балык һәм соя соусларын да өстәп, сак кына болгатабыз.   Әзер ризыкны табынга ананас кабыгына салып чыгарабыз. Өстен креветкалар белән бизибез. Янына яшелчә-ләр һәм яшел аштәмләт­кечләр куярга була. Ашларыгыз тәмле булсын!              
---

--- | 13.07.2015

Татарстанда 15 кабер яндыручыны нинди җәза көтә?

$
0
0
16.05.2016 Криминал
Татарстанда май бәйрәмнәрендә якыннарының кабер өстен җыештырырга барып, зиратта зур янгын чыгарган хатын-кызның кемлеге ачыкланды. Бер төркем яшьләр белән ул әлеге янгынны кесә телефонына төшерә һәм видеоны социаль челтәргә куя.
Яр Чаллы янгын сүндерү гарнизоны хезмәткәрләре килеп янгынны сүндерәләр. Полиция каберлекләргә зыян китерүчене тиз арада ачыклый. Хәзер бу хатынга исерек баштан кылган гамәле өчен җавап тотарга туры киләчәк, дип яза almet-rt.ru.   Янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозган гражданнарны  2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр штраф көтә.
---

--- | 16.05.2016

Коточкыч! Зиратка барган җиреннән үлгән!

$
0
0
16.05.2016 Фаҗига
Татарстанда Huyndai Elantra шоферы юлда барган җиреннән руль белән идарә итә алмыйча юл һәлакәте ясый. Идарә югалткан машина Дәрвишләр бистәсе зират территориясенә бәреп керә һәм анда, берничә зират ташын җимереп, 58 яшьлек бер хатын-кызны таптата.
Ханым алган тән җәрәхәтләреннән вакыйга булган урында үлә. Ә шофер машинасыннан чыга да, үз-үзенә кул салу белән куркытып, зират эчендә кача. Аны тоткарлыйлар. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә almet-rt.ru.
---

--- | 16.05.2016
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>