Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Рамазан ае үзенчәлекләре, сәдакалар күләме тәгаенләнде

$
0
0
16.05.2016 Дин
Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.
Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый, соңгы көне 5 июльгә туры килә, 6 июльдә - Ураза гаетенең беренче көне (Гает 3 көн билгеләп үтелә). Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитыр сәдакасы өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип тә сәдака бирә.   Күптән түгел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар утырышы булып, әлеге мәсьәләләрдә ачыклык кертелгән.    Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенгән иде.   Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, йөзем бәясенә карап, - 600 сум.   Фидия сәдакасы - 200 сум.   Зәкят нисабы - 224 мең сум, фитыр сәдакасы нисабы - 21,6 мең сум.   Фидия  Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.   Фитыр  Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.   Искәртеп үтик: былтыр Рамазан ае 18 июньдә башланган иде. Ураза вакытында кешенең күңеле нечкәрә, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре туа. Рамазан кешеләрне берләштерүгә, рухи пакьләндерүгә, түземлелек тәрбияләүгә сәләтле. Уразаның кыйммәте – мөселманнарның көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелып торуында гына түгел, бозык уй-гамәлләрдән һәм сүзләрдән тыелуында.   Әлеге язма ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына таянып әзерләнде.
---

--- | 16.05.2016

Татарстанда фаҗига: әниле-уллы янып үлгән (ФОТО)

$
0
0
16.05.2016 Фаҗига
Бүген Буа районы Исәк авылында фаҗига булган: әниле-уллы янып үлгән. Янгын сүндерү бүлегенә йорт яну турында хәбәр иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Фаҗига урынына беренче булып “Авангард” агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән техникасы килә.

Коткаручылар килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә йортның, 5х2,5 метр үлчәмле кирпеч янкорманың һәм 6х17 метр үлчәмле сарайның түбәсе ишелеп төшкән була. Авыл халкы янгынны соң күрә – кызу уттан түбә шиферлары шартлый башлаган була инде.

Күршеләре йорт эчендә ике кеше калу мөмкинлеген фаразлый. Шулай булып чыга да. Шушы йортта яшәгән әниле-уллы Низамовларның күмерләнгән гәүдәләре йортның кухня ягы идәнендә табыла. Ут чыгу сәбәпләре тикшерелә, дип яза buinsk-tat.ru.

 


---

--- | 16.05.2016

Прокуратура Татарстанда 14 яшьлек малайның үз-үзенә кул салуы турындагы эштә түрәләрнең һәм педагогларның хокук бозуын теркәгән

$
0
0
16.05.2016 Криминал
Татарстанда Кукмара районы прокуратурасы 14 яшьлек укучы малайның үз-үзенә кул салуы турындагы мәгълүматны тикшерү нәтиҗәләре буенча түрәләр гамәлләрендә хокук бозу булуын ачыклаган. Бу хакта вафат булган малайның әти-әнисенә юридик ярдәм күрсәтүче "Акцент" хокук саклау төркеме хәбәр итә.

Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре "Мәгариф турында"гы ФЗ 44 нче маддәсен бозып, малай белән профилактика эшләре алып бармаган, ә Олыяз авылы мәктәбе педагоглары аның шәхес үзенчәлекләренә һәм психологик хәлатенә вакытында анализ ясамаган.

Кукмара районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы адресына хокук бозуны бетерергә күрсәтмә бирелгән.

Искәртеп үтик: 15 апрельдә үсмер Балыклы авылында әти-әнисе белән яшәгән йортның печәнлегендә үз-үзенә кул салган.
Җинаять эше РФ ҖКның 110 нчы маддәсе ("Үз-үзен үтерүгә китерү") буенча тикшерелә.

Тикшерүчеләр балигъ булмаганнар хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының вазифаи затлары гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.
 


---

--- | 16.05.2016

Исемең сәер – кемнәр куйган...

$
0
0
17.05.2016 Җәмгыять
Татарстанда “Обамка” туңдырмасы чыгара башладылар һәм тиз арада җитештерүне туктаттылар да. Эшмәкәрләрнең әлеге яңгырашлы исем халык күңеленә хуш килер һәм зур табыш та китерер дигән өметләре акланмады. Чаллыдагы “Славица” шир­кәте шоколадлы яңа туңдырма чыгара башлаган иде. Исемен “Обамка” дип куйганнар. Бик заманча һәм вакытлы алым дип кабул ителсә дә, бизнес-проектның гомере уйланылганча озын булмады.
Ширкәт җитәкчелеге яңа туңдырма турында: “Тышлыкка мөлаем бер персонажның рә­семе ясалды. Кара тәнле ма­лайның колагында – алка, аягында – беләзек, кулында – эскимо”, – дип сөйләде. Исемгә килгәндә, фабрика җитәкчелеген мондый фикергә 1967 елда чыккан “Максимка” фильмы этәргән булып чыкты. Алар кинофильмдагы корабта юнга булып эшләгән, чыгышы белән афроамерикан булган малайга мөкиббән киткәннәр икән.   Тик исем белән арттырып җибәргәннәр. Чаллы җитештерү­челәренең даны Россиягә генә түгел, чит илгә дә таралып өлгерде. Бу вакыйга Европа, АКШ матбугатында да чәйнәлде. The New York Post газетасы, “Обамка” туңдыр­масы белән аерым ке­шеләр Мәс­кәү белән Вашингтон арасындагы салкын мөнә­сәбәтләрне исәпкә алып, керем­нәрен арттырырга тели, дип язып чыкты.  Reuters агентлыгына исемен атарга теләмәгән американ түрә, “Обамка” исемле туңдырманың барлыкка килүе Россиядә АКШка каршы барган кампаниянең бер чагылышы, дип белдергән. Бөек­- б­ританиянең The Times газетасы моны, көндәлек расизм үрнәге, дип язып чыкты. Россиядә АКШ илчелегенең пресс-атташесы Виль­ям Стивенс “Реальное вре­мя”га туңдырма җи­тештерүне: “Соң­гы вакытта Рос­сиядә Америкага каршылык киң җәелде, бу хәл дискриминация һәм расизм рә­вешен алганда бигрәк тә кызганыч”, – дип бел­дергән.   Шау-шу зурга китте, чаллыларга акланырга туры килде. “Исем, атамалар җиңел истә калырга тиеш. Хыялланырга яратучыларда, күзаллавы яхшы булган кешеләрдә исем төрле ассоциа­цияләр тудыра ала. Әмма без чыгарган продукция балалар өчен. Ә алар сәясәттән ерак тора”, – дип язды “Славица” ширкәте үзе­нең рәсми матбугат релизында. Россиянең кайбер мәгълүмат чаралары әлеге исем белән туң­дыр­ма сынау рәвешендә генә җитештерелгән булган дип язып чыкты. Әмма “Славица”ның финанс директоры Анатолий Рә­хим­ханов 29 апрель көнне “Фейсбук”та туңдырма даими җитештерүгә куелды, дип язган иде. 11 майда исә Рәхимханов бу язуны һәм фотоларны үз битен­нән алып аткан булып чыкты. Ширкәттә дә: “Бездә “Обамка” исеме белән туңдырма җитеш­терелмәде”, – дип әйтәләр.   Россиядә расизм чаткылары белән товар җитештерүнең беренче очрагы гына түгел бу. Яңа ел бәйрәме алдыннан Санкт-Петербургтагы “Евростиль” ҖЧҖ АКШ президенты Барак Обаманы, кара тәнле булуына ишарәләп, маймыл баласы итеп сурәтләгән такталарны сатуга чыгарган иде. Куна такталары Казандагы “Бәхет­ле” ки­бет­ләрендә дә сатылды. АКШның Россиядәге илчелеге әлеге хәлгә ризасызлык бел­дергәч, такталар сатудан алынды, “Бәхетле” шир­кәте гафу үтенде.   Россиядә “Путинка”, “ВВП”, “Медведев”, “Нацпроект”, “Кремлевская” кебек аракылар да чыга. Сүз уңаеннан, аракы маркасында билгеле кешеләрнең, сәя­сәтчеләрнең исемен куллануны тыйган закон проекты бар иде, әмма ул ни өчендер тор­мышка ашырылмады.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

--- | 17.05.2016

«Җырың матур, үзең матур, кыяфәтең генә безнеңчә түгел»

$
0
0
17.05.2016 Шоу-бизнес
«Җырың матур, үзең матур, кыяфәтең генә безнеңчә түгел» Күркәм генә бер мәҗлестә, сүз иярә сүз чыгып, әңгәмә сәхнә тутырып җырлаучы артистларга кагылып алды. Әйдәгез әле, җәмәгать, башкару осталыклары турында әйтүне җыр сәнгате белгечләренә йөкләп, җырчыларның тышкы кыяфәтләренә, сәхнәдә үзләрен ничек тотулары турындагы уй-­фикерләрне, ­тамашачылары булган әлеге иптәшләрнең сүз­ләрен тыңлап карыйк.
Алдан ук гафу үтенеп, шуны да әйтим: бу кемнәрнедер гаепләү, гайбәтләрен сату, аларга тап төшерү теләгеннән түгел, ә бәлки халкыбызның буыннардан-буыннарга күчеп, күркәм сыйфатларга әверелгән гореф-гадәтләребезнең, әдәп-әхлаклы, оят-намуслы булу кебек милли кыйммәтләребезнең язгы боз сыман юкара баруларына борчылудан дип кабул итегез.   Сүзне йөзеннән ягымлы елмаю китмәгән, башына бөркәнгән ап-ак яулыгының челтәр-чуклары маңгаена эленгән, утырма якалы итеп зәвык белән тегелгән яшькелт күлмәкле зифа гәүдәле нәзакәтле ханым башлады. Ул сөрмә тарткан зәңгәр күзләренең игътибарлы карашын телевизор экранына төшергәли. Анда татарча концерт тапшыралар. Артистлар берсен-берсе алмашып, үзләренең җыр-моңнары белән, тамашачыларның күңелләрен күрергә тырыша.   Әнә халыкның хөрмәт иясе­нә әверелгән җырчы, сәхнәне иңләп-буйлап, йөри-сикергәли, залга җыр очыра. Яртылаш шәрә. – И бәгырькәем, – ди табындагы олы яшьтәге ханым. – Ул имчәкләреңне чит-ят күзләрдән яшереп чыксаң соң. Җырың матур, үзең матур. Кыяфәтең генә безнеңчә – татарча түгел. – Хөкүмәтнең зур бүләкләренә ия кешегә ни кыланса да килешә дип уйлыйдыр ул, – ди янәшәсендә утырган ир, галстугын төзәткәләп. Әңгәмәгә башка кунаклар да кушыла. Кунаклар үзара сөйләшкән арада, сәхнәдә күлмәгенең уң ягын култык астына кыстырып куйган, сөякләре тырпаеп торган ялангач иңбашлы, кулына терсәгенә кадәр кара перчатка кигән хатын пәйда булды. Әллә каушаудан, әллә башка сәбәптәнме, микрофон тоткан кулының беләк тиресе, бауга элеп куйган чүпрәк сыман, җыр буе дер-дер килеп торды. – Адәм мәсхәрәсе. Нәрсә дип үзенең шыксыз арык гәүдәсен күрсәтер өчен, тамашачылар каршына чыккан соң ул, Ходаем? – диде арада берсе. – Беләсегез килсә, шәрәлекне беренчеләрдән булып ул сәхнәләштерде. Мини юбкасын да башкалардан узып кыскартты. Мескен юбка чүпрәк кисәгенә әйләнеп калды. Күлмәгенең арт өлешен кисеп, сыртын ялтыратып йөрүче дә ул булды.   Сүз дәвам итте: – Хәзер тизрәк «культуралы» артист буласы килгән авыл кызлары аның үзеннән дә уздырып үзләштерде бу әхлаксызлыкны. – Кызганыч, бүген 5-6 яшь­лекләр дә халкыбызга ят әдәпсезлекләрне кабатлый. – И шатлана булса кирәк әти-­әниләре. Бит, аларның да кызлары, зур артист апалары кебек, әле бил-кендеген, әле иңбашын ачып, бисмилласыз тәнен күрсәтә башлады ич. – Әти-әниләре ничек, баласы да шундый. – Шуңа күрә, бүгенге сәхнәне җырчылар түгел, җырлаучылар басып алды. – Ләкин без моның белән килешмәсәк тә, әледән-әле аларны тәнкыйтьләп торсак та, бүген нәкъ шул җырлаучылар, йолдызлы профессиональ артистларыбыз бара алмаган иң ерак өлкәләрнең иң ерак татар авыл-шәһәрләренә үз акчаларына барып, чыгышлар ясыйлар, булдыра алган кадәр тырышып, концертлар күрсәтәләр. Читтәге милләттәшләребезне республикабыз тормышы белән таныштырып, аларны Татарстан белән бәйлиләр. Алар безнең вә­каләтсез вәкилләребез. Бу үзе батырлык түгелме? Бу минем шәхси фикерем. Ялгышсам, гафу итегез.   Сәхнәне кыска юбкалы, бил-­кендекләре ялангач егет-кызлар биләп алды. Алар ду килеп, безгә таныш булмаган шайтан көенә биергә кереште. Сәхнәдә пәри туе башланды. Егетләрнең өскә чөеп җибәрүләреннән кызларның яшерен-серле җирләре ачылып китте. Алар тилгән күтәреп алган бәпкәләргә охшап калды.   Биючеләрне такмак ­җырлар белән дәртләндерүче җырчы кыз, үзе дә күлмәк итәкләрен чеметеп тоткан хәлдә, биючеләргә кушылып зыр-зыр әйләнде. Аның коеп куйган сыман тылсымлы гәү­дәсенә сыланып торган күлмәгенең энҗе-укалары чагылышы диварларда ялт-йолт килеп торды. Күзләренең якты нурлары тамашачыларның елмаюлы йөзләрендә уйнады. Ул үзенең ягымлы карашлары белән халыкны әсир итте. Аның яртылаш ачык мөлдерәп торган күкрәкләре бер генә ир затын да битараф калдырмагандыр. Һәр чыгышны кебек, халык бу биюче егет-кызларны, җырчы туташны да алкышлап озатып калды.   – Безнең әби-әниләребез дә, – диде галстуклы әфәнде, гаепле кеше сыман башын түбән иеп, – шушы дөньяда яшәп, гомер кичергәннәр. Алар да, сәхнәдәге чибәркәйләр кебек, яшь тә, матур да булганнар. Әмма зифа буйларын никахлы хәләл җефетләре өчен саклаганнар. Кадерле булып, сый-хөрмәттә яшәгәннәр. – Намуслы горур булганнар.   – Ә хәзер шәһәрнекеләр генә түгел, авыл кызлары да эчә, тарта, сөяркәләр булып төн үткәрә. – Чит халыкларның әдәпсез гадәтләре рухи-әхлакый, милли-­дини яшәешебезне тарката, милләтебезне эчтән какшата. – Акыллы кеше башкаларның артыннан ияреп йөрмәс. Үз юлы белән барыр. Әби-бабаларының күп гасырлар буена сынау үткән тәртип-тәрбиясен чит халыкларның әдәп-әхлаксыз гадәтләренең колы булмас. Тере тавыш димәс. Үз тавышы белән җырлый, – дияр.
Рәис САФИН

--- | 16.05.2016

“Бәхил мин, кызым, бәхил”

$
0
0
17.05.2016 Язмыш
Еллар узган саен әнине сагынам. Кочагына кереп сыенып, аның кытыршы кулларын үбеп, бәхетле мизгелләр кичерер идем. Тик киткәннәрне кайтарып булмый шул. Әнием сабырларның сабыры, акыллы, тирән фикерле, кешенең кем икәнлеген бик тиз аңлап ала. Әгәр дә әтисе, абыйлары үлеп китмәгән булса, укып чыгып, зур кеше булыр иде ул.

Үз гомерендә беркем белән дә ызгышмады ул. Әйтәсе килгән сүзләрен бары бер мәкаль белән генә җиткерер иде. Әти белән дә сүзгә килгәннәрен, без – биш бала алдында кычкырышканнарын беребез дә хәтерләми. Әни беркайчан да әтинең сүзеннән чыкмады.

Әти белән 50 ел гомер итеп, алтын туйларын уздырып, әти мәңгелеккә китеп баргач, урамдагы өлкән яшьтәге парларга карап кызыгыр иде. “Әй, бәхетле дә соң парлы картлык”, – дия иде мәрхүмкәем.   Әни ачлык елны ире, ике баласы ачтан үлгән, аннары сугыш кырында өч баласын югалткан, ике баласы гына исән калган кайнанасын – кайгы-хәсрәттән көйсезләнгән Хәнифә әбиемне дә яшь баланы карагандай карап-тәрбияләп, хәер-догасын алып, хөрмәтләп озатты. Төп йортта калган Мөнир абыем һәм Фәридә киленебез белән дә 20 еллап гомер кичерде ул. Бер генә тапкыр да киленен яманламады. “Фәридә әйбәт инде ул, рәхмәт аңа”, – дия иде. Авылда кешеләр дә: “Менә, Гайшәбикә, үзең кайнанаң Хәнифәгә игелекле җан булдың, киленең дә сиңа шул игелекләрең өчен бүләк”, – дия торган булганнар.   Әти бервакыт әнинең туган көнендә: “Мин үлсәм, карчык, сиңа 7 ел яшәү мәҗбүри, 7 яшькә яшь бит син миннән. Тик 7 елдан соң сагынырмын инде мин сине”, – диде. Әти үлгәч, әни коелып китте, гел әтине сагынды. Бер кайткач, күрше Фатихабану апа: “Кара әле, олан, әниең бер кәгазь кисәге биргән иде, әтиеңә багышлап яздым бит диде, мәле, сиңа бирәм”, – диде. Ул кәгазьдә мондый юллар бар иде: “Эчтем-эчтем, белә алмадым салкын суның тәмнәрен, үзең белән алып киттең тормышымның ямьнәрен”. Сагынуларын кәгазьгә күчергән бәгырькәем.   Әни һәр елны әтиегез калдырган тагын бер ел узды, алты ел калды, биш ел, дүрт ел дип саный барды. Ул санаганда мин: “Әни, үзәкне өзмә инде, әти дә әүлия түгел бит”, – дия идем. Ә ул санады. Җиденче елны соңгы ел диде. Нәкъ 7 елдан, туган көне узып, бер ай үткәч, бәгырьләрне телеп китеп барды. Соңгы сүзе итеп: “Әлфинурымны күрә алмый китәм инде”, – дип өзгәләнеп алган җаныкаем. Ә миңа бу елны очы-кырые күренмәгән кара болыт ишелеп төште. Һәр көн әни янына кайтырга дип өзгәләнсәм дә, иремне ташларлык түгел иде. Аягын кистермәс өчен бармаган җир калмады. Соңгы чиктә трофик язвалар чыгып, аны төн йокысыз 15 минут саен чистартып, инде иртәгә калдырып кайтам, әни якынрак бит дигән көнне аның үлгәнен хәбәр иттеләр. Әнине озатып килүемә, ирем яртыүлек хәлендә ишек төбендә: “Бүген кайтмасаң үлә идем”, – дип еламсырап тора иде. Үлем кайгыларын читкә куеп, аны дәваларга тотындым.   Әнинең кырыгына кайта алмадым, чөнки шул көнне иремнең аягын кистеләр. Берничә көннән тагын үлә башлады, икенче операциягә алып кереп киттеләр. Бу юлы без бер-беребез белән мәңгелеккә бәхилләштек. Тик ирем табибларны шаккатырып исән калды. Хәзер уникенче ел китте, Ходай тәгалә берсен булса да исән калдырыйм дип әйткәндер, күрәсең.   Әни исән вакытында ук бәхиллеген бирсә дә, кайта алмавым өчен өзгәләнеп йоклап китсәм, әни төшкә керә. “Кызым, мин сиңа бәхил, бәхил, бәхил”, – дип кабатлый. Шул төшне өч тапкыр күрдем дә, елауларыма сабыр итеп, күңелем тынычланды.   ...Зиратка килгән саен ике күбәләк каршы алып, озата. Беләләр, сизәләр кайтуымны. Әни белән әти янәшә яталар. Кырыйларында Хәнифә әбием, бер читтә, биш куш каен төбендә – әнинең әнисе.    
Әлфинур ГАЛИЕВА, Азнакай

--- | 17.05.2016

Җиһаннардан сафлык сирпелгәндә (Ләйсән Кәшфи шигырьләре)

$
0
0
17.05.2016 Әдәбият
Энәләрне озын саплавымны Ерак китәсемә юрадың. Көлдем генә, әни, ул сүзләрдән, Мин юллардан куркып тормадым.

 

              …Ак юрганга төрәм сабыемны, Буран дулый – сулыш алмаслык. Бик сагындым, әни, бик сагындым, Ара ерак, кайтыр юл ябык.   …Энәләрне озын сапламагыз, И сеңелләр, сезгә сүзем шул. Өннәремдә зарыгып көннәр саныйм, Төшләремдә – күрәм кайтыр юл.   Чыршы сагызы Хуш исле чыршы сагызын Татыганыгыз бармы? Сагызга йөри идек без, Ера-ера ак карны.   Салкын җилдән качып кына Шырпы кабыза идек. Чыршыларның «кәрәз»еннән Сагыз агыза идек.   Ут үрләтә алмаганда Туңа иде куллар да, Адашкан чаклар да булды Тирән карлы урманда.   Карлар яуса, күңел һаман Чыршыларны сагына. Сагыз коеп килер идем, Кайтып балачагыма.   Казлар киткәндә Кыйгак-кыйгак кыр казлары оча, Канатлары тия болытка. Әйтә, гүя, алар: «Без китәбез, Язда каршыларга онытма!» Ә мин тавыш бирәм, хушыгыз, дим, Арымагыз, җитез очыгыз, Чит җирләрдә газап чикми генә, Сизелмичә үтсен кышыгыз.   Мин көтәрмен сезне алсу таңда, Бөре ачкач зифа ак каен, Онытмагыз кире кайтырга сез, Мин көтәрмен сезне яз саен.   Кыйгак-кыйгак, диеп, саубуллашып, Зәңгәрлеккә кереп чумдылар, Моңсу булды шулчак, керфегемә Бөрчек-бөрчек яшьләр кундылар.   Тәүге яңгыр Тәүге яңгыр ява – ләйсән яңгыр, Вәгъдә итеп муллык буласын. Шифасында коенасы килә, Саклап ата-баба йоласын. Җиһаннардан сафлык сирпелгәндә, Ничек инде түзеп торасың?   Хәтер тузаннарын юсын әле, Кары-бозы китсен күңелнең, Хисләремә дәва булып иңсен, Чиксез шатлык булып түгелсен. Пакьләнергә чыктым, сафланырга, – Њзгәрермен, менә күрерсең!   Күңел бакчамда Иңнәрдә – канатлар, Их, килә очасым, Күңелем биеккә омтыла. Ә юллар бүленде, Ах, йөрәк теленде, Тамакта чеметем ком тора.   …Канатсыз күңелдә Чәчәкләр үстердем, Хисләрем тулышты бөрегә. Бакчама ашкынам, Ашыгам, ашыгам Дөньяны гөлләргә төрергә.   Бәхет кайда? Бәхет кайда? Кешеләргә Кирәкле булудадыр, – Булдыралган кадәр күбрәк Игелек кылудадыр.   Бәхет кайда? Һәрвакытта Елмаеп торудадыр. Тормышыңа шөкер итеп, Догалар кылудадыр.   Бәхет кайда? Мәңгелеккә Яшьлектә калудадыр, Йолдыз булып, иксез-чиксез Хыялда янудадыр.   Сине таптым Күк йөзендә күпме йолдыз яна, Чаткылары минем күңелдә. Ярый әле Җирдә сине таптым, Сине күрдем шушы гомердә.   Мәхәббәтне хыялында йөртеп, Очратмаган күпме ялгызлар. Парсызларга сөю вәгъдә итеп Күзен кыса күктә йолдызлар.   Ярый әле Җирдә сине танып, Илаһи нур таптым өр-яңа. Күңел күзләремне ачтың мәллә? – Гашыйк булдым кабат дөньяга.   Көзләр килде алтын төсләр белән, Кышлар тора энҗе-мәрҗәннән. Елмаюың оҗмахларга дәшә, Күз карашың – дәва әҗәлдән.
---

--- | 13.05.2016

Яшен сугудан 50 кеше үлгән

$
0
0
17.05.2016 Фаҗига
Бангладеш полициясе илдә ике көн эчедә 50 кешенең яшен сугудан үлүен хәбәр иткән. Аларның күбесе фермерлар. Яшен вакытында барысы да дөге кырларында эшләгән.
Һәлак булучылар арасында футбол уйнаган вакытта яшен бәргән студентлар һәм манго җимешен җыйган яшүсмер дә бар.

Бангладешта яшеннәр - гадәти күренеш, тик быел алар аеруча көчле. Белгечләр фикеренчә, әлеге факт температура югары булу һәм урманнарны кисү белән бәйле булырга мөмкин, дип яза "Байрак".


---

--- | 17.05.2016

Азалия, Ландыш, Гөлсирин... Исемнәре чәчәкне аңлаткан татар җырчылары үз исемнәре турында ни уйлый?

$
0
0
17.05.2016 Шоу-бизнес
Игътибар иткәнегез бармы икән, безнең кызлар чибәрлекләре белән генә түгел, ә «хуш исле» булулары белән дә башкалардан аерылып тора. Әйе-әйе, Миләүшә, Роза-Гөлчәчәк, Лалә, Ясминә, Энҗе, Лилия... Менә без дә эстрадабызның чәчәк исемнәрен йөртүче хатын-кызларыннан бер бәйләм ясарга булдык. Кызларның исемнәре тормышларына нинди йогынты ясый икән? Янәшәдәгеләр аларның мәгънәсенә игътибар итәме, чәчәкләр биреп сөендерәме?
Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:     – Минем иң яраткан чәчәгем – лилия. Якыннарым бу турыда белә, шуңа күрә миңа һәрчак лилия чәчәкләре бүләк итәләр. Гомумән, кая гына барсам да, күзем шушы чәчәк төшерелгән берәр матур әйбергә төшә. Өебезне дә лилия рәсеме ясалган зур картина бизи. Хәтта машинама да шуны бизәк итеп төшерттем.   Резидә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты:     – Резидә – аксыл-зәңгәрсу төстәге вак, матур чәчәк. Ул гадәти булмаган хуш искә һәм дәвалау үзлегенә ия. Кырда, урманда үсә. Әбиемнең бакчасында да бар иде. Бәлки шуңадыр, мин үзем дә күбрәк кыр чәчәкләре яратам. Бер дә игътибар иткәнем юк, Казан кибетләрендә бардырмы-юктырмы ул? Дөресен генә әйткәндә, исемемнең чәчәк белән яңгырашлы булуына бик азлар гына игътибар итә. Шуңа күрә бер тапкыр да резидә чәчәге бүләк иткәннәре юк.   Азалия Зиннәт:     – Азалия – кышкы вакытта чәчәк атучы бик матур чәчәк. Без аны әнием белән җәй көне чүлмәккә бакчага да утыртабыз. Гарәп телендә Азалия исеменең мәңгелек дигән мәгънәсе дә бар. Азалия Зиннәтне кыйммәтле, мәңгелек чәчәк дип аңлатырга да мөмкин. Әлеге үсемлек белән бәйле кыйсса да ишеткәнем бар. Казанны калдырып качарга мәҗбүр булган бертөркем кешеләр кырда күпләп үсеп утыручы чәчәкләргә тап булалар. Алар шулкадәр ялыккан, талчык­кан, сусаган булалар ки, шушы чәчәкне ашыйлар да йокыга ки­тәләр. Димәк, азалия кешене исертә, аңнарын томалый торган үзлеккә дә ия. Шәхсән үзем әлеге чәчәкне яратам. Бүләк итеп тә биргәлиләр, әмма сирәк.
Сөмбел Билалова:     – Сөмбел русчага гиацинт дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә исемем чәчәк белән бәйле икәнен күпчелек белмидер дә. Сөмбел гөлен бер тапкыр гына бүләк иткәннәре бар. Шәхсән үзем гербера, альстромерия, кечкенә роза чәчәкләрен ошатам. Гадәти бәйләмнәр яратмыйм.   Ландыш Нигъмәтҗанова:     – Сез әйткән мәгънәдә исемем тормышымда роль уйнамыйдыр дип уйлыйм. Миңа калса, «Ландыш» чәчәк атамасы белән яңгырашлы булудан бигрәк, матур исем кебек кабул ителә. Бүләккә энҗе чәчәкләр алганым бар анысы. Авылда булганда, үзем дә урманнан җыеп алып кайтам. Үзем исә гөлләрне бик яратам.
Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:     – Кара әле, исемемнең роза гөле дигән мәгънәсе барлыгын белми дә идем! Нур чәчеп, балкып торучы йолдыз дип укыганым бар иде. Ә менә чәчәк икәнен ишеткәнем юк. Әйтәм аны роза гөле үстерергә бик яратам. Бакчамда аларның бик күп төрләрен утыртам.   Гөлсирин Абдуллина:     – Миңа исемемне әтием биргән. Студент вакытта аның игезәк апалары белән бергә кунакка Гөлсирин исемле кыз кайткан булган. Шунда әти: «Кара әле, исеме дә, үзе дә бик матур. Кызым туса, Гөлсирин дип кушам», – дип әйткән булган. Исемемнең гөл, сирин чәчәге белән яңгырашлы булуына танышларым да игътибар итә. «Сирин», «Сиринә» дип тә эндәшәләр кайчак. Иң яраткан чәчәгем дип аерып әйтмәсәм дә, язның иң хуш исле чәчәгенең матурлыгына сокланам.
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 15.05.2016

Өченче баласын үтереп күмеп куйган

$
0
0
17.05.2016 Криминал
Бу куркыныч хәл май бәйрәмнәрендә була. Новокузнецк районы авылында бер хатын өченче баласын таба һәм аны сулы тазда батырып үтерә. Аннан полиэтиленга төрә дә җиргә күмеп куя. Аның йөкле икәнен белгән күршеләре, хатынның гәүдәсе элекке хәленә кайтканын күреп, шиккә калалар һәм бу хакта полициягә хәбәр итәләр.
Хокук сакчылары хатынны чакыртып сораштыргач, аның яңа туган сабыен үтергәнлеге ачыклана. Үз адымын ул ике бала өстенә өченчесен дә тәрбияли алмаячагы белән аңлата. Аның ире дә булмый. Ул баланы очраклы кешедән тапкан була.   Кемерово өлкәсендә җинаять эше кузгатылган. Кансыз ананы 5 елга кадәр төрмә көтә, дип яза saby-rt.ru.
---

--- | 17.05.2016

Көймәдә капланган 4 кешене эзләү дәвам итә (ФОТО)

$
0
0
17.05.2016 Фаҗига
9 май көнне Чистай районында 5 кеше утырган көймә Чулман елгасында әйләнеп капланган иде. Татарстанда әлеге биш кешенең дүртесен эзләү һаман дәвам итә. Югалучыларны эзләргә 62 кеше чыккан, алар арасында дәүләт оешмалары хезмәткәрләре дә, туганнары һәм волонтерлар да бар.

Әлеге эштә 12 берәмлек техника һәм 15 йөзү җайланмалары да кулланыла.

Йөзеп баручы бүрәнәгә ябышып, 7 сәгать буе суда булган биш кешенең берсенә әлеге бәладән котылу насыйп булды. Кызны балыкчылар күреп алып, коткарган иде.  
---

--- | 17.05.2016

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов: "Кызыбыз әнисенә охшаган"

$
0
0
17.05.2016 Шоу-бизнес
Вәсиләнең арабыздан китүенә өч айдан артык вакыт үтте. Тик бу югалтуга һаман да ышанып булмый. Әле дә булса радиода аның җырлары яңгырый, телевизордан клипларын күрсәтәләр... Уфада концерты да булды. Тик үзе ул сәхнәдә урнашкан экран аша гына тамашачысына елмайды...
Аның истәлегенә багышланган концерт тулы зал белән үтте. Билетлар кассаларда бер ай алдан беткән иде.
– Илгиз, балаларыгызның хәлләре ничек соң?   – Аллага шөкер! Камилә 3200 грамм булды инде, үсә. Кәрим балалар бакчасына йөри, кичләрен бассейнга баргалыйбыз.    – Камилә кемгә охшаган соң?   – 100 процент әнисенә! Бәлки тора-бара үзгәрер, кемгә охшавын әйтергә әле иртәрәк тә. Әмма карашлары гел әнисенеке инде! Үзем дә аның Вәсиләгә охшавын телим.  
Зәйнәп СОЛОШИНА

--- | 11.05.2016

“Рәшит фәрештә кебек изге күңелле иде” (ФОТО)

$
0
0
17.05.2016 Мәдәният
Рәшит Ягъфәровны тәкъдим иткәндә, нәрсәдән башларга да белмәссең. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен бөртекләп җыйган зур галим, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе, артист, баянчы, биюче, милләтпәрвәр уллар үстергән ата кеше... Әйтерсең лә, Рәшит абый бөтен татар дөньясын колачларга тырышкан. Быел февральдә аңа 70 яшь тулыр иде.

Шушы уңайдан Рәшит Ягъфәровның Казандагы фатирында булып, аның тормыш юлдашы Әкълимә ханым белән әңгәмә корып кайттым. Шунысын әйтим: әңгәмәгә әзерләнгән вакытта бу йортны күрәсем килү теләге артканнан-арта барды, чөнки Рәшит абый турында кайсы гына истәлекне укыма — дусларыныкымы ул, студентларыныкымы, якташларыныкымы — џәммәсе аның Гагарин урамындагы шушы фатирын искә алып, анда кунак булганнарын әйтеп үтә. Исләрендә калуы гаҗәп түгел: Ягъфәровларның өе — тыйнак кына тормышлы, әмма бик рәхәт оя булып чыкты. Милли оеткылы, җылы рухлы йорт.


“ӘКЪЛИМӘ ГАЛИЯБАНУНЫ УЙНАСА, МИН ХӘЛИЛ БУЛАМ”   — Әкълимә ханым, Рәшит абый гаиләдә нинди иде?  — Рәшит белән 1970 елда таныштык. Ул Бардада (Пермь өлкәсе) район газетасында эшләп йөри, мин исә комсомол район комитетында хезмәт итәм. Халык театры труппасында бергә туры килдек тә танышып киттек. “Галиябану”ны куярга әзерлек бара иде, шунда Рәшит режиссерга: “Әкъ-лимә Галиябануны уйнаса, мин Хәлил булам”, — дигән. Дуслашып ике генә атна йөрдек, Рәшит озакка сузмады — мине редакция машинасына утыртып алып китте дә авылы Күчтәнтигә килен итеп төшерде. Килеп керүгә үк Рәшитнең әти-әнисен дә, туганнарын да (алар гаиләдә алты бала, Рәшит олысы) якын иттем. Гаҗәеп яхшы кешеләргә эләктем, бәхетем булды, Аллага шөкер.      Өйләнешеп өч ай яшәгәннән соң, Рәшитне армия хезмәтенә, Новосибирск шәһәренә алдылар. Улыбыз Илдар туганда Рәшит армиядә иде, бала тудыру йортыннан мине әтием каршы алды, шул вакытта ирсез булуыма нык үртәлгәнемне хәтерлим. Әмма бераздан Рәшит кайтып төште бит! Командирларын ничек күндерә алгандыр! Читтән юаш кебек күренсә дә, үҗәт иде шул ул. 1973 елда Казанга күчендек. Кече улыбыз Юлдаш монда туды.     Балаларга карата Рәшит шактый кырыс иде, улларыбызны шәхес итеп күрде, гадел, төпле итеп үстерергә тырышты. Балаларга милли үзаң тамчылап сеңгәндер инде. Бездә бертуктаусыз кеше иде, кем килсә дә, милли мәсьәләләр турында гәп корыла, балалар моны ишетеп, күреп үсте. Өйдә балаларга урысча сөйләшүне тыя килдек. Рәшит экспедицияләрдән халык авыз иҗаты үрнәкләрен магнитофон тасмасына яздырып кайта — аларны да балалар белән бергә тыңлый идек. Бармаган татарча спектакль юк иде, ул музейлар, Хәтер көне, Республика көне дисеңме, башка милли чарамы — барысына да балаларны йөрттек. Кечкенәбез Юлдаш бервакыт: “Бу йөрүдән шундый арыйм, театрда урындык астына төшеп йоклыйсым килә”, — дигән иде. Рәшит: “Әйдәгез!” — диюгә, җыенып чыгып китә идек шул. Өйдә эш кырыкка ярылып ятса да, каршы килми идем, туктале, кер уасым, идән юасым бар, эш күп, дип өйдә калганыбыз булмады.      Илдар хәзер танылган кинорежиссер (Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе — ред.), Юлдаш халыкара компаниядә программист булып эшли, әлегә Гонконгта яши. Улларымның үзләрендә дә икешәр бала џәм мин Рәшит тәрбиясен оныкларымда күрәм. Юлдаш бигрәк тә кырыс — балаларының урысча сөйләшүен ишетсә, шундук шелтә белдерә. Илдар әтисенең төпле киңәшләрен юксына, чөнки “Күктау”, “Бәхеткәй” фильмнарын әзерләгәндә, әтисе аның киңәшчесе булды. Рәшит вафатыннан соң, Илдар кыска метражлы “Югалту” фильмын төшерде. Шул вакыт киңәш сорыйсы килгәндер инде, “Их, әти булса”, — дип куя иде. “Әтинең кабер ташына кулымны куеп, аннан ярдәм сорадым. Беләсеңме, әни, фильмны төшерү көне 40 градуслы суыкка туры килде, ул температурага бер аппаратура да чыдамый, ә безнеке эшләде. Моны әтинең ярдәме дип кабул иттем”, — дип сөйләгәне истә.    Милли тәрбия дигәннән, Илдарның Мәскәүдә ВГИКка укырга “Туган телне” җырлап кергәнен беләсезме? Комиссия алдында татар җырын башкарган бит ул! Безгә хәбәр иткәч, гаҗәпләнмәдек тә — Рәшиттән туган бала бит (көлә). Укып бетергәч, Илдарның Мәскәүдә калу мөмкинлеге дә бар иде, тик улыбызның Казанга кайтып, татарга хезмәт итәсе килде.    Рәшитне барыбыз да сагынабыз, ул ныклы терәк, яхшы ир булды, санлады, кадерләде. Гомеренең соңгы елларында миңа: “Синең белән оҗмах күрдем, теге дөньяда оҗмах булмаса да ярый”, — дия иде. 38 ел бергә гомер кичердек.   “КАЗАНДА КАЙНАМАСАҢ, ПЕШЕП БУЛМЫЙ”     — Рәшит абый турындагы истәлекләрнең һәммәсендә аның уттай янып торуы, тыңгысызлыгы әйтелә. Яшерен-батырын түгел, милли өлкәләр зур көч, даими эшчәнлек һәм көрәш таләп итә, әмма җимешләрен саранланып кына бирә. Рәшит абыйның эшләре бихисап күп булган. Аның шулкадәрле авыр өлкәдә эшләвенә мөнәсәбәтегез нинди иде? — Үҗәтлегенә гомер буе шаккаттым! Һәм аның иҗадый илһамын куркытмаска тырышып яшәдем.    “Казанда кайнамасаң, пешеп булмый”, — дигән сүзне еш кабатлый иде ул. 1973 елда аның үҗәтлеге белән Казанга күченеп килдек, чөнки Рәшитнең укыйсы, фәнни эзләнүләр алып барасы килде. Бер кыенлык та куркытмады үзен, ә мин аңа ышандым. Казанда 7 ел буе кеше почмакларында яшәдек, аннары Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) безгә шушы өч бүлмәле фатирны бирде.    Рәшит эшкә туймас булды. Әле Бардада яшәгәндә үк, редакциядәге эше өстенә, халык театрында режиссер, мәктәптә татар теле укытучысы, балалар өчен әдәбият түгәрәге җитәкчесе булырга да өлгерә иде. Ул балалар түгәрәгенә төрле авыллардан Бардага укучылар җыелыр иде, ә шул арада буран чыкса, Рәшит барысын да өйгә алып кайта. Идәнгә зур итеп урын җәябез дә йоклатып чыгарабыз. Эшчәнлек җимешләре дигәннән, шул түгәрәккә йөргән кешеләрдән күпме татар журналисты чыкты. Рәшит бик күп яшьләргә канат куеп, алдагы юлларын сайларга булышып кына калмыйча, аларны Казанга китертеп, укырга кертеп, яшәү урыннарын хәстәрләп тә йөри иде.      Халык авыз иҗаты үрнәкләрен эзләү өчен, Рәшит озакка экспедицияләргә чыгып китә иде. 1985 елда ул балалар фольклоры буенча кандидатлык диссертациясен яклады. Нәкый Исәнбәттән соң Рәшит — бу өлкәне өйрәнгән бердәнбер татар галиме. Милләтем, халкым дип яшәде, эшләгәне күп очракта бушлай иде, җәмәгать эшчәнлеге өчен акча түләүче юк бит ул. Мин ирне шулай булырга тиеш, дип кабул иткәнмендер, күрәсең. Миңа байлык та кирәк булмады, Рәшит үзе исә матди дөнья турында гомумән уйламый иде.   Фәнни, иҗадый эшчәнлеген гел хуплап килдем, үсендереп, мактап тордым. Рә¬шит кинәнеп эшләсен дип, хуҗалыктагы бар эшне үз өстемә алдым. Ә менә Татар иҗтимагый үзәгендә кайнавына бар күңелем белән каршы килдем. Хәтерлим, ТИҮ съезды буласы көнне өйдән Рәшитне: “Берүк рәис итеп сайлана күрмә!” — дип чыгарып җибәрдем. Бераздан шат тавыш белән: “Мине сайладылар!” — дип шалтырата. “Мин сине өйгә кертмим! Нишләдең син, бетерәсең бит үзеңне!” — дим. Бу өлкәнең аның сәламәтлеген какшатасын сизгәнмендер, күрәсең. Рәшит өчен тынгысыз урын булды ул. Андагы тавыш-гаугадан бигрәк, татар халкына карата булган гаделсезлекләргә көенә иде. Күтәрелеп бәрелә торган кеше түгел иде бит ул, эчтән яна иде. Шикәр чире белән авырды, бөерләренә зыян килеп, гемодиализга йөри башлады. Йөрәге начарланды.  Рәшитнең ТИҮгә йөргәнен Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында да өнәп бетермәделәр. “Уен һәм йола фольклоры” темасына докторлык диссертациясе әзер иде. Яклатмадылар. Юкса көне дә билгеле иде, яклаганнан соң комиссияне сыйларбыз дип, ризыклар төяп барган идек. Шунда ачуым килеп: “Ярар, яклатмасалар, теге дөньяда аны сорамаслар әле”, — дип әйткәнем хәтердә. Ник алай дигәнмендер инде, Рәшиткә каты бәрелдем бугай.     “ГОМЕРКӘЙЛӘР КҮПЕР САЛЫП ҮТТЕ”   — Әкълимә апа, Рәшит әфәнденең бар хезмәтләре дә түкми-чәчми халыкка җиткерелдеме, әллә тапшырып бетерәсе бөртекләре калдымы әле? — Рәшитнең үзе исән чагында кәгазьгә басылып, мәңгелеккә калган мирасы — 15 монографиясе, шулар арасында “Шигърият чишмәләре”, “Татар халкының уен фольклоры” хезмәтләре, “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Балалар фольклоры”, “Таң ата да кич була” фәнни-популяр китаплары, “Тулпарларым”, “Генерал әтәч” шигырь җыентыклары, “Бәетләр”, “Мөнәҗәтләр” тупланмалары, 600 ләп фәнни мәкаләләре. “Уен — күңел ачкычы” дигән китабы аның вафатыннан соң чыкты. 2010 елда Барда район хакимияте тырышлыгы белән “Җәгъфәр” дип аталган истәлекләр китабы, 2011 елда “Сагынылды” дигән шигъри җыентыгы нәшер ителде. Быел Татарстан Язучылар берлегендә Рәшиткә багышланган зур кичә үтте. Ә 2009 елдан бирле Бардада ел саен “Ягъфәров укулары” үткәрелә, анда татарлар яшәгән төбәкләрдән танылган иҗатчылар, галимнәр, артистлар кайта.   Рәшит Бардадан, туган ягыннан уңды, бу — аның зур бәхете. Үзен дә кадерләп тордылар, вафатыннан соң да онытмыйлар, якташларыбызга рәхмәт яусын. Рәшитнең иҗатына күз салсагыз, туган ягына һәм шул як халкына, гореф-гадәтләренә карата чиксез мәхәббәтне тоярсыз. Аның галим булып китүенә дә туган ягы сәбәпче бит — беренче фольклор үрнәкләрен, әкият-риваятьләрне туган авылында эзләп тапты. Ул үрнәкләрнең һәрберсе халкыбызның бөеклеген, талантын раслый бит!   Кайчан да булса нәшер ителер әле, дигән өметтә Рәшитнең “Нургали маҗаралары” дигән хезмәте ята. Мирасханәгә бирәсе киноленталары, магнитофон тасмалары да бар әле — аларын үзем барлап тапшырырга ниятлим. Әлбәттә, Рәшитнең докторлык диссертациясенең зур хезмәт булып чыкканын һәм халкына файда китерүен дә күрәсе килә. 
Әңгәмәдәш — Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 17.05.2016

Сафаҗай кырга чыкты

$
0
0
17.05.2016 Авыл
Пильна районының алдынгы хуҗалыкларыннан булган Киров СПКсы (Сафаҗай) быел да иң беренчеләрдән язгы чәчүгә кереште. Хуҗалык рәисе Шамил Нуриманов (фотода) сүзләренчә, яхшы кышлаган 1100 гектар уҗымга өстәп, биредә тагын 1500 гектар чамасы сабан ашлыгы чәчәргә планлаштырыла. Мул уңыш алыр өчен 3 млн. сумлык ашламалар да кайгыртканнар.

Пильна районы Сабан туе быел Петрякста 10 июльдә узачак. Бу турыда безгә җирле авыл башлыгы Ансар Садретдинов хәбәр итте. Ә милли бәйрәмебезнең оештыру комитетын район администрациясе башлыгы Сергей Бочканов үзе җитәкли.

Исегезгә төшерәбез, Уразавыл Сабан туе 4 июньдә, Тукайда 7 июльдә, Ишавылда 8ендә, Т.Моклокасында 9ында, Бозлауда 15ендә һәм Т.Новгородта Федераль Сабан туе 16 июльдә үтәчәк.

Россия потребкооперациясенә 100 ел тулу уңаеннан, шушы түгәрәк датага махсус чыгарылган истәлекле медальләр белән Т.Новгород өлкәсеннән 5 кеше бүләкләнде. Шулар арасында безгә яхшы таныш булган губернатор Валерий Шанцев һәм озак еллар Сергач райпосын уңышлы җитәкләгән, бүген лаеклы ялда булган Летфулла абый Хамзин да (К.-Пожар) бар.   Хәбәр иткәнебезчә, “Нижгар татарлары” журналының чираттагы 7 саны дөнья күрде, аны “Туган як” редакциясеннән сатып алырга мөмкин. Шулай ук Мөхәммәт ага Миначевның да “Топонимический словарь мещёры” китабы бездә сатып алучыларын көтеп ята.    
Олег ӘНДӘРҖАНОВ

--- | 17.05.2016

Сөләйман хәзрәт белән булган вакыйга бүтән кабатланмасын дип дога кылырга гына кала – ТР мөфтие

$
0
0
17.05.2016 Дин
Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуы буенча әлегәчә бернинди яңалык юк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.
“Бу вакыйга барыбызны борчуга салды. Сөләйман хәзрәт республикада танылган дин әһеле иде. Без үзебез дә күп әйбердән ММЧ аша хәбәрдар, шуңа күрә бу мәсьәләдә сездән артыграк белмибез. Прокурор белән дә очраштым, әмма тәгаен генә беркем әйтә алмый. Тикшерү дәвам итә, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Безгә дога кылырга, бүтән мондый хәл кабатланмавын сорарга гына кала”.   Сөләйман хәзрәтнең гарәп юлдашына килгәндә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәехе Нәҗметдин белән алар Дубайда очрашкан булганнар. “Безнең сукырлар өчен Коръән бастыру проекты идеясе бар иде, әмма ул гамәлгә ашмады”, - диде Татарстан Республикасы мөфтие.   Искәртеп узабыз, 2016 нчы елның 7 февралендә сәгать 10.00 да Сөләйман хәзрәтнең Мордовиядән Казанга чыгып китүе билгеле. Хәзрәт үзе генә түгел, иптәше белән “Toyota Corolla” машинасында булган. Дәүләт номерлары У071РЕ, 116 төбәк. Соңгы тапкыр аны Буада сәгать 14.30 тирәсендә күргәннәр.   Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек гражданы югалуы очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен (РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2 нче өлеше “Ике һәм аннан да күбрәк затларны үтерү”) тикшерү дәвам итә.
Гөлнур САФИУЛЛИНА

--- | 17.05.2016

2016 ел җәе нинди булачак? (ФАРАЗ)

$
0
0
17.05.2016 Җәмгыять
Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый. Россиядә, гомумән, быелгы җәй һава температурасы һәм дымлылык буенча төрле төбәктә төрлечә үтәчәк.
Әйтик, илнең Ауропа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак та булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Себер федераль округының көньяк-көнчыгышында һәм Ерак көнчыгыш федераль округы көньягында яздан ук янгын чыгу куркынычы саклана.   Әлбәттә, бу ярты ел алдан фаразланган һәм ай саен белгечләр тарафыннан төгәлләштерелә барган мәгълүматлар табигать афәтләрен кисәтү, авыл хуҗалыгы уңышын һәм урманнарны саклау, шулай ук транспорт һәм энергетика тармакларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында беренче чиратта үзәк һәм төбәк хакимиятләре өчен әһәмиятле.   Ихтималлык – 69-72 процент   Гидрометеорологлар Татарстанда май аенда уртача һава температурасы күпьеллык норма – 13 градусны тәшкил итеп, явым-төшем күләме дә уртача күрсәткечләрдән (36 миллиметр) тайпылмаячагын искәртә.
Июньдә дә республика территориясендә һава җылылыгы белән дымлылык алдагы еллардан әлләни аерылмаячак: уртача һава температурасы 16,9 градуска җитәчәк (явым-төшем – 62 миллиметр). Июньдә югары температураларны, нигездә, Урал федераль округының төньяк һәм көнчыгышына, Себер федераль округының көньяк-көнбатыш өлкәләренә, Красноярск краена юрыйлар. Омск, Новосибирск өлкәләрендә, Иркутск, Бурятиядә дымлылык җитешмәячәк, дип кисәтәләр.   Ә менә июль ае быел Татарстанда башка еллардан җылырак булачак дип фаразлана. Июльдә уртача температура 19,1 градус вәгъдә ителә, явым-төшем нормада – 64 миллиметр.   Бөтен ил буенча караганда, июльдә Идел буе федераль округында, Уралның күп өлешендә һәм Себер федераль округының көньяк-көнбатыш һәм үзәк төбәкләрендә уртача температура норма чиген узар, хәтта Төньяк-Көнбатыш федераль округы, Үзәк һәм Көньяк федераль округларында, Кырымда, Красноярск крае һәм Якутиядә корылык хакимлек итәр дип көтелә. Аларда августта да яңгырлар аз явачак.   Татарстанда исә августта һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын – 16,8 градус. Тик җәйнең соңгы ае корырак киләчәк, явым-төшем нормадан азрак булачак (55 миллиметр), дип фаразлый синоптиклар.   Көзнең беренче ае сентябрьдә дә явым-төшем аз булачак (52 миллиметр), һаваның җылылыгы уртача 11 градусны тәшкил итәчәк.   Гидрометеорологлар күпьеллык күзәтүләргә таянып җәйге сезонга төзегән бу фаразларын 69-72 процент ихтималлык белән дөреслеккә туры килүенә басым ясый.     Мәскәүнең Юрий Левада Аналитик үзәге быел яз үткәргән сораштыруларның нәтиҗәләренә караганда, Россиядә Гидрометеорология үзәге фаразларына ышанучылар бермә-бер арткан: 2013 елдагы 11 процент күрсәткеч 2016 елда (март) 18 процентка җиткән. Гомумән алганда, сораштыруда катнашкан кешеләрнең күпчелеге – 57 проценты – берсүзсез булмаса да, барыбер синоптикларның фаразына колак салуын әйткән. Халыкның биштән бер өлеше – 21 проценты – һава торышы фаразларына ышанмый.
---

--- | 16.05.2016

Кияүгә 35, кәләшкә 6 яшь (ФОТО)

$
0
0
17.05.2016 Ир белән хатын
Әлеге никахны белеп алып, полиция кияүне тоткарлаган. Бу хәл Индиядә, Раджастан провинциясендә булган. Борынгы гореф-гадәтләр буенча монда өйләнгән ир-ат кияүгә чыккан хатын-кыз белән мөнәсәбәткә керә ала икән, әлбәттә, ике хатынны да матди яктан тәэмин итә алса. Иң мөһиме, алар икесе дә гаиләле булырга тиеш.
Әлеге 35 яшьлек кияү – Ратан – өйләнмәгән булган һәм 6 яшьлек кызчык белән туй уздырырга карар кылган. Кызның әти-әнисе каршы түгел, чөнки кияү акча түләгән. Хәзер Ратан үзе гашыйк булган, кияүдәге теләсә нинди хатын белән мөнәсәбәтләр кора ала. Аңа бары тик хөкем карарын гына көтәсе калган. Ә 6 яшьлек Ната кияүдә булса да, әти-әнисе йортында яшәячәк, дип яза almet-rt.ru.  
---

--- | 17.05.2016

Татарстанда студент егет мәчеттән акча урлаган

$
0
0
18.05.2016 Криминал
Арча районы суды 19 яшьлек М. Н.-ка карата хөкем карары чыгарды. Егет РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча урлашуда гаепле, дип табылды. Суд тарафыннан ачыкланганча, быелның 26 март кичендә Н. Үрнәк бистәсе мәчетенә керү урынында урнаштырылган сәдака тартмасын урлый.
Андагы акчаны тәмәке һәм сырага сарыф итә, калганын яшереп куя.   Көллияттә белем алучы студент егет үз гаебен тулысынча таныган, килгән зыянны да кайтарган. Суд аңа 300 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләү турында карар чыгарган.
---

--- | 17.05.2016

Себердә су баскан татар авылларына ярдәм йөзеннән Татарстанлылар хәйрия концерты куя

$
0
0
18.05.2016 Хәйрия
Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз һәм Казанлы авылларында яшәгән татарлар бу көннәрдә афәт кичерә - авылдагы хуҗалыклар су астында калып бара. Авыл халкы вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән иде. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз арада ярдәм кирәк.
19 май көнне сәгатькичке 7дә Казандагы Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясында (Карл Маркс урамы, 57) Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәмгә хәйрия концерты үткәрәчәк. Акустик форматта алар үзләренең иң яхшы иҗатларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук себер татарлары үзләренең туган яклары турында мини-лекция укыячак.   Концертта Рәдиф Кашапов, Эльнар Байназаров, "Juna" төркеме, "Oscar" төркеме & C7C5 чыгыш ясаячак, шлай ук махсус кунак – Мубай.   Барлык җыелган акчалар гуманитар ярдәм җыю фондына китәчәк, дип вәгъдәли Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте.  Белешмәләр өчен телефоннар: 253-34-83, +7 903 305 34 83   Концертка билетлар сатылу урыннары: Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясы кассасында: Карл Маркс урамы, 57 CONCERT.RU сайтында һәм кассасында Бөтендөнья татар яшьләре форумында: Карл Маркс урамы 38/5 (304 бүлмә) Vegan Day эко-кибетендә: Мәрҗани урамы, 18   Казандагы гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачык: 1. “Ярдәм” мәчете (Серов урамы, 4а йорт, телефоны – 223-03-59). 2. “Мәрҗани” мәчете (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт, телефоны – 293-36-86). 3. “Иман нуры” мәчете. (Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 йорт, телефоны – 8 (919) 647-58-06).  
---

--- | 18.05.2016

Өченче улын тапкан Гүзәл Идрисова: «Бик нык кыз көткән идем»

$
0
0
18.05.2016 Шоу-бизнес
Моңлы гаилә - Гүзәл һәм Илназ Баһларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга! Быелның бердән-бер - җомга 13е көнне Гүзәлнең өченче баһадиры дөньяга аваз салды. Баланың авырлыгы – 3900 грам, буе – 57 см. Сабыйга Марсель дип исем бирергә уйлаганнар. Әлеге сөенечле вакыйга белән бәхетле әнине “Шәһри Казан” газетасы да тәбрикләде.
– Өченче улым иртәрәк туар дип уйлаган идем. Әмма берничә көн йөрергә дә туры килде әле. Илназның гастрольләре күп булу сәбәпле, балабызны Чаллы бала тудыру йортында табарга булдым. Аллага шөкер, үземнең дә, баламның да хәле яхшы. Биредә Казанның бала тудыру йортларыннан аермалы буларак, сабый гел әни янәшәсендә тора. Олы улларым да Чаллыда, аларны әти-әни карарга булыша. 21 майда әтинең 60 яшьлек юбилее иде, Казанга туган көннәрне үткәреп кенә кайтырбыз дип торабыз.
–Камил (5 яшь) белән Рамил (июльдә 2 яшь тула) энекәшләрен көткәндер инде?   – Рамил бик аңлап бетерми әле. Камил бәбигә лимонад әзерләп куйган (Көлә).   – Гүзәл, хатын-кыз, әни кеше буларак, ике улдан соң кыз көткәнсеңдер, шулай бит?   – Бик өметләнгән идем. Бик нык кыз көткән идем. Дөресен әйтим, УЗИ малай дип күрсәткәч, башта бик нык күңелем төштем. Әмма аннан соң Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр, иң мөһиме сау-сәламәт булып тусын дидем. Безнең әти ягыннан гел малайлар гына туган. Ә без гаиләдә ике кыз бала. Шуңа малайлар безгә кунакка килгәч, бөтен җирне туздырып бетергәнгә күрә, “эх, шул малайларны!” дип ачулана идем. Апалар: “Менә үзеңдә дә малайлар булыр әле, шунда белерсең”,- дип әйтәләр иде. Аннан соң үсә-үсә өч ир бала булган гаиләләрне күргәч: “Дүрт ир-ат артыннан ничек чистартып, аларны карап бетерергә икән? Ничек шулай була икән инде ул?” – дип уйлаганым хәтердә. Илназлар үзләре дә өч ир бертуган бит. Менә хәзер берүземә дүрт егет!     Уңган хатын ул табар, диләр. Тигез, бәхетле гаиләгездә туган җан җимешләрегез сау-сәламәт, бәхетле булып үссен.   Илназ Баһ иң кадерлеләрен бала тудыру йортыннан кичә, 17 май көнне каршы алды.
---

--- | 17.05.2016
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>