Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

"Йөрәктән йөрәккә"хәйрия концертлары күпме акча җыеп кемнәргә ярдәм иткән (ИСЕМЛЕК)

$
0
0
18.05.2016 Хәйрия
Хәйрия чараларының төп максаты - мохтаҗларга ярдәм итү. Әмма кайбер оештыручылар "бухгалтериләрен" күрсәтми, шуңа да халык аларның изге ниятенә ышанып бетмәскә мөмкин.

Бер төркем татар кызлары оештырган "Йөрәктән - йөрәккә" концертлары исә андыйлардан түгел. Алсу Фазлыева шушы хәйрия акцияләре белән күпме акча туплап кемнәргә ярдәм итүләре турында мәгълүмат бирде. Димәк, сезнең "Йөрәктән - йөрәккә" концертларында тамашачы булып катнашуыгыз, чыннан да, кемгәдер куркыныч авырудан дәваланырга ярдәм итәргә мөмкин.

Концертлардан кемнәр өчен күпме акча җыелган:

1. Фәтхиева Роза Рәис кызы, 3 бала әнисе, 1976 елгы, диагноз - рак кожи-меланома. "Сәйдәш" мәдәният йортында узган концерттан 204 600 сум кергән.

2. Гыйбадуллина Камилә Альберт кызы - 15 яшьлек 144 мәктәп укусысына күкрәк рагы диагнозын куялар. Концерт Тинчурин театрында, 18 гыйнварда узды. Концерттан 250 000 сум җыела.

3. "Болгар кызлары" төркеменең беренче составы солисты Мусина Альбина Хазинур кызына багышланган "Сәйдәш" мәдәният йортында узган концерттан 197 мең жыелган. Диагнозы: Mts плоско клеточного Ca в параректальную клетчатку, стенку прямой кишки из НПО.   4. Арча мәдәният йортында 21 февральдә 42 яшьлек Фәнис Сабирҗановка ярдәмгә оештырылды. Диагноз - Внезапная слепота. Операциягә акча жыйдылар. 127 мең акча жыелган.   5. Балтач районы кызы Бариева Алинә өчен 34 мең жыелган. Аңарда - лейкоз авыруы. Концерт 18 мартта Балтач районы Борбаш мәдәният йортында узды.   6. 30 мартта Бәширова Алия Илнар кызына багышлап концерт уздырылды. 13 яшьлек кызда ДЦП, спастическое деплегия авыруы. Аңа 199 460 сум җыелган. Концерт Химиклар сараенда узды.   7. 17 апрель, Балтач. 5 яшьлек Әмир Зиннәтуллин. Перенатальное поражение головного мозга. Концерттан 97 мең акча җыелган.   8. 25 мартта Лаеш мәдәният йортында узган концертта Песчаные Ковали авылыннан 3 яшьлек Әхмәдиев Кәрим өчен 85 мең жыела.   9. 27 апрельдә Сәйдәш мәдәният йортында 149 лицей укучысы Зарипов Камальгә багышлап уздырылды. Концерт һәм ярминкәдән 258 800 җыелган.

Әлеге фотода шушы изге гамәлләрне башкаручы команда:    
---

--- | 18.05.2016

Син җитмисең, Туфан ага...

$
0
0
18.05.2016 Милләт
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның безнең арадан китүенә дүрт ел вакыт узып та киткән. Узган атнада Актерлар йортында әдипне искә алу кичәсе үтте. Аны Татар дәүләт филармониясе оештырды. Әзерләүдә башлап йөрүчеләрнең берсе – филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе, Туфан ага белән «Сәхнә» журналында бергә эшләгән Земфира Гыйльметдинова кичәне дә үзе алып барды.
Бу көнне Актерлар йортында әдип белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, аның тугры укучылары җыелган иде. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Туфан Миңнуллинны юксынуын яшермәде.   – Ул туган ягы кеше­ләренә ярдәмчел булды. Татар теле, мәдәнияте, гади халык тормыш-көнкүреше дә сыйды йөрәгенә. Туры сүзен җиткерә белде, милли сәясәткә юл салды, – диде ул. – Мин әле хәзер дә Дәүләт Советы утырышында кискен сораулар күтәрелгәндә, ирексездән, Туфан ага урынына карыйм. Тик ул анда юк...  Анда башка кеше утыра. Инде башка чакырылыш депутатлары эшли, тик парламентка Туфан абыйлар һәрчак кирәк.   Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Туфан Миңнуллин белән 45 ел буе аралашып яшәгән, уртак­лашыр хатирәләре дә күп.   – Миңа бүген Туфан җитми, гомумән, ул татар халкына җитми, – дип башлады ул сүзен. – Бервакыт Азнакайда Нәҗибә ханымга ат бүләк иттеләр. Туфан абый атны машина белән алып кайтмады, җигеп, арбага утырып, биш көн Мәрәтхуҗага кайттык. Самолетка утырмый иде. Австриягә, Германиягә поездда бардык. Финляндия­дән – балта, Авс­триядән – кабак төше, Германиядән кесә сәгате алып кайтты. Хыялы Истанбулны барып күрү иде, әмма анысы тормышка ашмады.   Кичәдә театрда гөрләп барган «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә Җәмил ролен уйнаган Әсхәт Хисмәтов Җәмил җырын башкарды. Ә шул ук спектакльдәге дуэтны алар Зөлфирә Зарипова белән бергәләп башкардылар. Күренекле җырчы Флюра Сөләйманова да бу көнне «Сибелә чәчем» җырын тикмәгә генә сайламаган икән. Ул үзенең 65 яшьлек юбилеенда Туфан абыйның: «Машинада барганда Флюра Сөләйманова «Сибелә чәчем»не җырлый башлады. Мин елап җибәрдем», – дип сөйләгән сүзләрен искә төшерде.   Туфан ага – әле һаман да ачылмаган китап. Әнә Филармония директоры Кадим Нуруллин да: «Мин Туфан абыйны бөтенләй белмәгәнмен. Аның «Утырып уйлар уйладым» китабын укып чыктым да янә хәйран калдым. Драматург ышандырып язса гына уңыш казана. Ул ихлас язучы иде», – ди.  
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 17.05.2016

Хыянәтнең була төрлесе...

$
0
0
18.05.2016 Ир белән хатын
Картаймыш көнеңдә үт­кән тормышыңдагы гө­наһ­ларыңны тышка чыгарып, ничектер тынычланып калу теләге дә бар­лык­ка килә икән. Ә адәм баласының гөнаһы, һай, булмый каламы соң инде?! Элекке заманнарда авылда яшәүче татарларның беркайчан да үбешмәгәне (ир белән хатыннан кала – хәер, әле алай дисәм дә, әти белән әниемнең берсен-берсе үбеп алганын күргәнем булмады) бүгенге яшьләрнең кайбер­ләренә мәгълүм дә түгелдер.

Ул гынамы, татар хатыннары беркайчан да бәйрәм табынына ирләре белән бергә утырмады. Ә инде аш китер­гәндә яки өстәлдәге буш тә­линкәләрне җыештыр­ганда авызын яулык очы белән кап­лап, хәтта иренә дә пышылдап кына эндәшә иде.

Украинада кунакта   Әнә шундый бик кырыс мохиттә тәрбияләнеп, хәрби училищены тәмамлагач, хатыным белән бөтенләй үзгә мохиткә килеп эләктем мин. Сөеклемнең туып үскән ягына – Украина авылына беренче тапкыр кунакка кайткач, ата – кызны, ана улны бел­мә­гәндәй, җае чыккан һәм чыкмаган саен һаман чуп-чуп үбе­шүләрен күреп хәйран калдым. Мине дә үптеләр. Тик минем, “җавап йөзеннән”, яңакларына иреннәремне тидерер-тидермәс, авылча кыюсыз үбүем генә яңа ту­ганнарымның күбесенә ошамаган. Моны миңа туй көннә­рендә хатыным бик зур сер итеп колагыма пышылдап кына әйтте.   Ул чагында сөеклемнең туып үскән авылында әллә инде 60 градуска да җит­ке­реп ясалган көмешкәне зур кружкаларга тутырып, ничек итеп чөмергәннәрен күрсә­гез икән?! Кабымлыгы – украиннарның нәрсә булсын, әлбәттә, дуңгыз салосы!..   Җәен булды бу хәл. Ул як­лардагы табигатьнең матурлыгын күрсәгез! Хәлә­лем­нең туып үскән йорты янә­шә­сендә – кечкенә генә инеш. Шуның суында эреле-ваклы балыклар чупырдый. Тирә­сендәге агачлар куелыгында көне-төне сандугач сайрый. Хатыным теге серне чиш­кәннән соң мин дә башкалар кебек үбе­шә башладым. Биг­рәк тә балдыз белән, чөнки аның ире браконьерлар бе­лән төннә­рен балыкка йөри, ә көн­дез­ләрен көмешкә эчеп йоклый.   Бервакыт көндез печән сараенда ял итеп ятканда чибәрләрдән-чибәр шушы балдызымның яныма килеп елышканын тоймый да калдым. Гүя бөтен күзәнәк­лә­реннән бөркелеп торган шу­ның кадәр кайнарлык ир ке­шегә ничек тәэсир ит­мәсен?! Шашкын хисләр әсирлегендә икәүдән-икәү калдык... Ире белән инде байтак еллар бергә яшәсә дә, бала табу кадәрен әле һаман хыялында гына йөрткән балдызым бер көнне, җаен туры китереп, миңа үзенең йөккә узганын әйтте. Шатлыгыннан ни эшләргә белми. Миңа исә бу яңалык аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.    Ике тамчы су   Шулай итеп, чираттагы ялыбызны бик шәп уздырганнан соң хатыным белән Ерак Көнчыгышка кайтып киттек, ә алар әтиләренең йортында калды. Тупырдап торган ике малай бер-бер артлы дөньяга килгәч, хатыным белән сеңлесе берсен-берсе бик озак котлашты. Улым үземә бик охшаш, балдызымның малае да шундый ук булып чыкса, мин әйтәм... Дөнья­ның асты-өскә киләсен көт тә тор! Улым белән ике тамчы су кебек охшашлыгыбызны бераз гына булса да яшерү өчен сакал-мыек җибәрдем. Әле ярый, чит илдә хезмәт итү өчен очрак­лы гына контракт китереп тоттырдылар. Шулай итеп, гаиләм белән 6 елга чит җирләргә чыгып киттек.  Ирексездән, Лев Толстой әсәрендәге Сергий атакай хәленә төшеп (хатын-кыз белән гөнаһ кылудан куркып, бармагын балта белән чабып ташлаган ич ул), 15 ел буе Украина якларына әйләнеп тә карамадым.    Очрашу һәм аерылышу   Әмма бит дөнья түгәрәк. Ничек кенә качып йөрмә, исән кеше, бигрәк тә туганнар барыбер кайчан да булса бер очраша. Кызы гаиләсе белән балык тотарга киткән чагында хатынымның әти-әнисе мунчада ис тиеп үлгән. Ике малайның бер-берсенә охшашлыгын чамалауларыннан куркып, улымны калдырып, Ерак Көнчыгыштан хатыным белән генә әби-бабайны җирләргә кайтасы иттем. Сәбәбе дә бар – аңа имтихан бирергә кирәк.    Сакал-мыек үземне танымаслык итеп үзгәртсә дә, хатын сеңлесенең малаен бер күрүдә үк озак еллар Украинага кайтмаска җан тала­шуымның сәбәбен аңла­ды. Чыннан да, бу малайлар­ның икесен бер табын янына утыртып куюның ахыры ни булып бетәсен чамалавы кыен түгел иде. Карт белән карчыкны җирләгәннән соң берәр атна узгач, нервыларын бераз тынычландыру өчен дә булса кирәк, балдызым гаиләсе белән балыкка китте. Кичен кайтырга тиеш­ләр иде, әмма болар юк. Күр­шеләренең машинасына уты­рып, эзләргә тотындык. Инде иртә белән үк бары­сының да су төбенә киткән­нәрен белеп, тораташтай басып калдык. Шулай итеп, тагын бер җирләү мәшәкате килеп чыгу аркасында чираттагы ялыбызны озынайтырга туры килде.   Бәланең ялгызы гына йөрмәвеннән куркып, самолетта очасы урынга, чит ке­шеләр борчымасын дип, ике кешегә 4 урынлы купе билеты алып, поездда кайтасы иттек.   Берьюлы биш туганын җирләгәннән соң хатыным­ның кайгысын печән сараенда кылган гөнаһым белән бер үлчәүгә сала-сала, вагон-рес­тораннан үлгәннәрне хрис­тианнарча искә алу өчен “кирәк-ярак” алып килдем. Каты көмешкәдән соң ресторан аракысы озак кына башка китмәде. Шулай да берникадәр вакыттан соң хәмердән бераз йомшарган хатыным: “Явызлыктан кылынмаган французларча хыянәтнең, файдасыннан кала, бернинди дә зыяны юк. Әмма безнең Россиядә башлыча явызлык белән хыянәт итеп, гаиләне таркаталар шул”, – дип куймасынмы!..    Ә минем исә: “Әйе, хаклы син, бәгърем. Ә мин, җүләр, бу фаҗига белән чагыштырганда сукыр бер тиенгә дә тормаган юк-бар нәрсә өчен күпме еллар буе нервыларымны ашадым. Олы кайгы кечкенәсен баса, аягын кисәр алдыннан кеше теш авыртуы турында бөтенләй оныта шул”, – дип авыз эченнән генә мыгырданудан башка чарам калмады...
Локман ЗАКИРОВ

--- | 18.05.2016

Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта ачылу тантанасына рәхим итегез!

$
0
0
18.05.2016 Милләт
19 майда, Татарстан матбугаты көнендә, күренекле педагог һәм галим, Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта ачылачак.

Истәлек тактасын ачу тантанасы сәгать 11.00 дә Казан шәһәре, Чистопольская урамы, 4 йорт каршында була ("Кәҗә бистәсе" метро станциясе).

Моңарчы язган идек: Казанда Флорид Әгъзамов исеме мәңгеләштереләчәк


---

--- | 18.05.2016

Исерек ир кибеттә 2 яшьлек баланы үтерә язган (ВИДЕО)

$
0
0
18.05.2016 Криминал
Инцидент Мәскәүнең Бибирево районында урнашкан "Пятерочка" кибетендә була. Исерек ир-ат кибетнең сакчысы белән сугышмакчы була: өстәлләрне аудара, йодрык белән кизәнә. Аннан тимер кәрзинне алып, бар көченә сакчы ягына ыргыта.
Ләкин кәрзин кибеткә әтисе белән килгән 2 яшьлек балага эләгә. Килгән ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы аны хастаханәгә озатырга мәҗбүр була. Бәрелүдән баланың маңгае җәрәхәтләнә.   Тәртип бозучы исерекне тоткарлаганнар. Хәзер тикшерү эше бара. Аңа карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин, дип яза SearchNews.


---

--- | 18.05.2016

Илшат Әюпов: "Акча тышкы кабыкны гына түгел, эчке дөньяңның да астын өскә китерә икән. Тик моны эшсез калгач кына аңладым"

$
0
0
18.05.2016 Шоу-бизнес
Дүрт сәгать тоташ өзелмәде безнең сүз җебе. Җиңел, рәхәт итеп аралаштык. Әңгәмәдәшеңнең аралашу өчен ачык булуы сөйләшүне шулкадәр ихлас итә. Аеруча әйтер сүзе, төпле фикере һәм тормыш тәҗрибәсе булса! Илшат Әюпов әнә шундыйлардан!
“ТЕЛЕМ АЧЫЛГАЧ ШИГЫРЬ СӨЙЛИ БАШЛАГАНМЫН”   — Илшат, син, мөгаен, балачакта бик хыялый малай булгансыңдыр? — Бардыр инде. Тууым да кызык булган бит. Әни минем белән йөкле чакта Казанга укырга килгән җирдән “Цветок в пыли” дигән һинд киносын карарга барган. Артык хисчән иде ул, кино геройларын кызганып елавы аркасында, мин вакытыннан алда — 7 айлык булып дөньяга килгәнмен. Хәйран гына вакыт мине Казандагы бала тудыру йортында махсус инкубатор тартмада үстергәннәр.     — Ә үзеңне хәтерли башлаган чакта нинди идең? — Үземне 3 яшьтән хәтерлим. Әни ел саен җәй көне укырга китә, мине әбиләргә — Мөслим районының Иске Чакмак авылына кайтарып куялар. Телем ачылгач ук шигырь сөйли башлаганмын. Мин шигырь сөйлим, күрше-күлән кәнфит бирә икән. Берьюлы өйдәгеләр мине тәмам югалтып, авыл башыннан табып алып кайтканнар — баксаң, “Кәнфит бирәсезме, сезгә шигырь сөйлим”, — дип, өйдән өйгә кереп кәнфит җыеп йөргәнмен. Сәер бала булганмындыр инде, 3 яшьлек вакытта Сабан туе көнне авылдан 3 чакрым ераклыктагы урманга китеп барганмын... Аннары чебиләрне яратмавым истә — инкубатор авылыбызда булу сәбәпле, яз көне бөтен туган-тумачага чебине без алабыз. Күз алдыңа гына китер, өй тулы тартма-тартма 40-60 лап чеби. Хуҗалары җитешеп килеп алганчы, ул чебиләрне миңа карап торасы — көнгә әллә ничә мәртәбә йомырка чәйнәп ашатасы. Әй, ул йомырка чәйнәүнең үзәккә үтүләре... (Көлешәбез)   “БЕР ЕЛ ФИЗКУЛЬТУРА УКЫТТЫМ”   — Синдә музыка уен коралларына шулкадәр зур кызыксыну кайдан килә? — Әти миңа кечкенә вакытта ук гармун алып кайтып биргән иде, берничә тапкыр уйнарга маташып карадым да ташладым. Аннары безне, авылдан 3 малайны, Мөслим район үзәгендәге музыка мәктәбенә бирделәр. Менә шунда баянда уйнарга өйрәндем. Мин мәктәп бетерәсе елны Миңгол Галиев районнардан педагогия институтының музыка факультетына керерлек талантлы балалар эзләп йөри иде. Мине дә: “Укырга кил”, — дип чакырды. Күңелгә “атаклы баянчы булам” дигән корт керде. Казанга килдем. Имтихан алган комиссия тирәсендә Миңгол абыйның эзе дә юк. Барлык абитуриентлар — музыка училищелары бетереп килгән балалар. Музыка мәктәбеннән соң килгән бер кыз бар да, мин бар. Баянда уйнап күрсәттем, үзем дә аңлап торам, укырга керерлек түгелмен... Башка уку йортларына документ тапшырырга соңарылган. Кайтып киттем. Күрше авылда физкультура укытучысы булырга тәкъдим иттеләр. Кичә генә X сыйныфны бетергән егет, рәхәтләнеп бер ел укытучы булып эшләдем. Укытучылар коллективы да, укучылар да мине җылы кабул итте. Шул бер ел эчендә хәйран тормыш тәҗрибәсе тупладым, акыл керде. Үземне киләчәктә атаклы гармунчы итеп түгел, партия кешесе— партком итеп күрә башладым.   — Һәм хыялларыңны тормышка ашырыр өчен кабат Казанга юл тоттың? — Казаннан кала башкалары күз уңында да тотылмады бугай — бу шәһәргә шулкадәр гашыйк идем. Кайсы уку йортын сайларга ди¬гәндә генә аптырап калдым. Университетның бинасы, факультетның атамасы ошаганга, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга кердем. Хәер, үзем өчен хәл иткән идем — диплом гына булсын, барыбер белгечлегем буенча эшләмим, мин — партоешма кешесе, имеш!..
— Алай да студент елларыңны бик яратып сөйлисең! — Гомер китабы язсам, студент елларын аерым бер китап итеп язып, кызыл бант белән бәйләп, хәтер киштәмнең иң түренә куяр идем! Тулай торак үзе генә ни тора! Курста 70 кешенең 20 се — егетләр, 50 се — кызлар! Күз алдыңа китерәсеңме, без, егетләр, ничек “җәннәттә” булганны?! Аннары хорга йөри башладык. Сентябрь башында барлык студентларны колхозларга бәрәңге чүпләргә алып чыгып китәләр иде, ә без — хорда йөрүчеләр Мәскәү, Питер, Әстерхан якларына гастрольгә китеп барабыз. Укытучыбыз Әзһәр Мөхәммәдиев белән археологик казу эшләренә йөрдек... Ул еллар — гомеремнең иң матур чагы!    Менә шулай тоташ рәхәтлектән генә торган кебек ул студент еллары! Факультетта Сабан туе оештыра башладык. Сарык сатып алу өчен, алдан концерт куеп акча эшлибез. Аннары якын-тирә авылдан сарык сатып алабыз. Аны Данил Гыйниятов үзенең мотоциклына атландырып Казанга алып килә!..   Уку белән артык мавыкмадык инде — шул сессиядән сессиягә генә. Аннары бит мин — партоешма кешесе буласы бәндә бары диплом алыр өчен генә йөрим, белем дигәне бөтенләй әллә ничәне урында... Әмма бар хыялларымны җимереп, I курсны бетергән елымда СССР таркалды. Шуның белән бергә, партком булам, дигән хыяллар да җилгә очты!.. (Рәхәтләнеп көлә — Э.Җ.)   — Синең иҗатта кумирың — Зөлфәт Хәким белән очрашу да шул елларга туры килгән бугай. — Зөлфәт Хәкимнең “Мәһди” ансамбле оештырып, концертлар куеп йөргән чагы иде. Берьюлы аның концертына эләктек. Хәкимне күрдем дә беттем — озын чәчле, экстравагант киенгән бу артист кумирыма әйләнде дә куйды. Инде күптән гитарада уйнарга өйрәнәм дигән максат белән яши идем, 2 атна эчендә Питербургтан килгән укытучы курсларына йөреп, уйнарга өйрәндем. Чүплеккә чыгарып ташланган гитарадан укытучым уйнарга яраклы корал ясап бирде. Шунда бармаклар уелып беткәнче төннәр буе гитара кыллары чиртә идем. V курста укыганда, Фәнис Яруллин сүзләренә үзем көй язган “Инде бүтән гашыйк булалмам” дигән җыр белән “Ягымлы яз” фестивалендә 3 енче урынны алып, “Татар җыры-94” конкурсына юлламага лаек булган идем.       “ӘНИГӘ КАДЕР-ХӨРМӘТ  КҮРСӘТӘ АЛМАДЫМ”   — Тик музыка-сәнгать юлын да сайламагансың... — V курсны бетергәндә, Илфат Фәйзрахманов телевидениегә кеше эзли, дигән мәгьлүмат ишетеп, үземне сынап карарга булдым. Бардым, тыңладылар: “Син безгә туры киләсең”, — диделәр. Тик анда эшкә бармадым. Мине ул чорда барлыкка килгән кече предприятиеләр тирәсендә эш кызыксындыра башлады. Чаллыда туганнар тәкъдим иткән сату-алу белән бәйле эшкә кайтып киттем. Акча тәменең ни икәнен шунда аңладым! Бер ел ярым эчендә кызыл төстәге “восьмерка” машинасы белән иң кәттә егет булып авылга кайтып йөри башладым. Беләсеңме, миңа гомер буе шулай дәвам итәр кебек иде — машина бар, тиздән фатирлы буласыма да бер шигем юк. Акчаның инде чутын-чамасын да белмим... Баксаң, акча тышкы кабыкны гына түгел, эчке дөньяңның да астын өскә китерә икән: мин үзгәрдем — һаваландым, масайдым. Тик боларны 3 ел сәүдә йортында эшләп, оешма башка хуҗа кулына күчеп, эшсез калгач кына аңладым... Шәрабтан башланган иртәләр, акчада коенып яшәгән көннәр томан кебек күз алдында эреп югалгач кына үземнең күңел болганырлык дәрәҗәдә үзгәргән булуымны аңладым. Иң кызыгы, әллә иң кызганычымы, акча белән бергә минем өчен әле кичә генә утка-суга керергә әзер торган дуслар юкка чыкты. Мин берүзем торып калдым. Ашау-эчү онытылды, кеше арасына чыкмый, бикләнеп китап кына укый башладым.       — Бу төшенкелектән ничек чыктың? — Ике иптәш егет өйгә килеп, мәҗбүриләп урамга алып чыгып китмәсә, белмим, нишләгән булыр идем икән? Хәер, башны комга яшерүдән мәгънә юк, алга таба яшәргә, ә яшәр өчен эшләргә кирәк иде — бер ел Факил Сафин белән “Фән һәм мәктәп” журналында эшләдем. “Күңел” радиосында, аннары “Чаллы-ТВ”да диктор булдым. 10 елга якын эшләгәч, иң яхшы хезмәткәр буларак танылгач, кыскартылуга эләктем... Әлбәттә, җепнең очын эзләсәң, җитәкчелекне бу адымга этәргән сәбәпләрнең гадел түгеллеген дәлилләп булыр иде. Мин вакланмадым — тоттым да Казанга “Хәерле иртә” тапшыруы кастингына киттем. Үттем. Чаллыдан торып, Казанда ел ярым эшләдем.   10 айга 77 тапкыр Казанга килгәнмен, 70 мең чакрым юл үткәнмен. Хәзер “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Чаллыдагы филиалын җитәклим.    — Ни өчен Казанга күчеп килмисең, дигән сорауга: “Чаллыда да кемдер  яшәргә тиеш бит!” — дип җавап бирәсең. Ә җитди сәбәбе нидә?! — Авылда әти берүзе, Чаллы белән Мөслим арасы якын, атна саен кайтып йөрим. Казанга китсәм, әти ялгыз кала!.. Әнием бик яшьли 51 яшендә яман чирдән үлеп китте. Күз алдыңа китерә аласыңмы, йөгереп йөргән җирдән ярты ел эчендә китте дә барды... Район хастаханәсендә ашказанын дәвалаган булдылар. Казанга алып килгәндә инде артык соң иде — чир соңгы стадиясенә җиткән иде. Миңа нибары 32 яшь иде — миндә аңа теләгән кадәр кадер-хөрмәт тә күрсәтә алмый калдым дигән үкенеч яши. Бер күрәсем, сөйләшеп утырасым килә! Сагынам! Шуңа әтине ялгыз итә алмыйм!   “7 ЕЛ ОЧРАШЫП ЙӨРДЕК”   — Ә үзеңнең гаиләң? Син ничек башлы-күзле булдың соң? — Фирдүсә белән 7 ел очрашып йөрдек. “Син шундый әйбәт, өйләнсәм, сиңа гына өйләнәм инде!” — дип еш кабатласам да, тәкъдим ясарга ашыкмадым. Әти 29 яшендә генә камыт кигән, миңа әле 26 гына, дип сөенеп йөргән көннәрдә, әни: “Өйләнергә вакыт!” — дип еш кабатлый башлады. Шуннан тәвәккәлләдем инде!  
— Кызың Азиләгә кырыс әтиме син? — Юк! Кырыс булырга сәбәп тә юк бит. Тәрбияле ул. Әле беркөн әнисенә: “Әти корырак итеп дәшсә дә авыр, әллә ничек булып китә”, — дигән.   — Балаларның әтиләренә булган мөнәсәбәтен гаиләдә әни кеше формалаштыра. Димәк, синең янда чынлап та шулкадәр төпле, акыллы хатын-кыз. — Аның әйбәтлеген яшь вакытта ук аңлаган идем инде. Ихлас әйтәм, яши-яши гаиләдә ике кеше арасында рухый бәйләнеш ныгый гына бара. Аны хәзер элеккегә карый да ныграк хөрмәт итәм.     — “Янып бетте, ахры, үтте кебек, Хисләр талгын, илһам уты саран... Мин үзем дә тормыш ызанында Агым уңаена талгын агам, дип уйлап яшәгән көннәрдә... Төш керә. Төн узып барганда, Йокысыз газаптан иртәнгә арганда, Ул килә... Диңгездәй күзләре зәп-зәңгәр. Тутырып карый да елмая.  Төш бетә. Уянгач, махмырдан да авыр халәттә Бәгырьне актарып таныш хис түгелә. Һәм төшә хәтергә... татлы төш, Кайчандыр “Җитте!” дип этелгән Сөюнең суынган касәсе төбендә Йотлыгып бер йотар ярату калганы”,  — дип язган шагыйрьдән мәхәббәт нәрсә ул дип сорамый калалмыйм!.. — Мин бер генә нәрсәне тәгаен әйтә алам: ул хис һәркемдә дә бар! Бүген шигъриятне мәхәббәттән генә торырга тиеш дип исәплим. Бәлки, бу фикер берникадәр вакыттан соң үзгәрер дә. Тик әлегә, шушы хистә янып бетмичә, фәлсәфәгә тотына алмыйм...     — Син шулкадәр күпкырлы, тормышны яратып яшәүче кеше! Төп вазыйфаңнан тыш ел да “Шат-шоу” концертларын оештыру белән мәшгуль. Һәр җирдә дусларың, танышларың. Күп укыйсың, җырлар иҗат итәсең, үзең җырлыйсың, шигырьләр язасың! Спортка, балыкка йөрергә, ашарга пешерергә һәм тагын мең төрле шөгыльгә вакыт табасың! Синең тормышны болай кушучлап “эчүеңә” кызыгып карыйм! Син, мөгаен, үз-үзеңнән бик канәгать кешедер? — “Шат-шоу” концертларын оештыра башлавыма быел 10 ел була икән. Беркайчан әлеге концерттан акча эшләүне максат итеп куймадым — ул татар барды җыенына әйләнер дигән өмет. Автор-башкаручыларны бергә туплауны бурычым итеп санаудан килеп туган тамаша. Дуслар дигәннән, гомеремдә бер генә кеше белән дә мөнәсәбәтләрне бозганым юк! Вакыт узып, уртак кызыксынулар беткәч, аралашмый башлаганнар бардыр, әмма дошман күргән кешем юк. Мин әле дә балачак дусларым белән атна саен авылда очрашам. Спортның күп төреннән рәхәтлек алам: җәй — велосипед, кыш — чаңгы. Ел ярымлап инде иртән торып йөгерүдән тәм табам. Былтыр роликта йөри башладым. Диңгездә җилкәнле спортка өйрәнергә маташам. Атнага берничә мәртәбә тренажер залына йөрим. Аннан кайткач, ит һәм балык ризыкларын пешерергә һәм ашарга яратам. Тик алай да буй җитмәгән хыяллар шактый: балачактан парашютчы булам дип хыялланган кеше бит мин — сыерларга печән саклый торган сәндерәдән сикереп, үзен очучы итеп хис иткән бала. 30 яшемне узгач, 1 чакрым биеклектән өч мәртәбә сикерү бәхетенә ирештем инде. Быел 4 чакрым биеклектән парашютта сикерергә ниятләп торам. Тагын... сәяхәт итү җитми миңа — яңа җирләр, яңа горизонтлар, яңа кичерешләр!..

 


Эльмира ҖӘЛИЛОВА

--- | 18.05.2016

Татарстанда БДИ бетерелә?!

$
0
0
18.05.2016 Мәгариф
Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар БДИны кичектерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга әзерләнгән мөрәҗәгатьне хуплаучылардан тавыш җыя башлаган, дип хәбәр итә rbc.ru.

Мондый тәкъдим белән  "Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашучысы, Социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, дүрт бала анасы Ирина Волынец чыккан.

Аның фикеренчә, әгәр БДИ бирүне туктатмасак безнең мәгариф системасы бөтенләй җимереләчәк һәм без әлеге чоңгылдан чыга алмаячакбыз. Балалар арасындагы кул салу очракларының, ришвәтчелекнең артуын да ул БДИ нәтиҗәсе дип билгеләп үтә.
---

--- | 18.05.2016

"Татарстан" каналындагы татарча "Яңалыклар"ның беренче чыгарылышы (ВИДЕО)

$
0
0
18.05.2016 Матбугат
«Татарстан» телеканалы 16 майдан татар телендәге яңалыклар чыгарылышын башлап җибәрде. "Яңалыклар" дип исемләнгән тапшыруда республикадагы һәм федераль масштабтагы хәбәрләр яктыртыла. Беренче чыгарылыш 16 май көнне 14:30да булды.

Тапшыруны ике кеше - Чулпан Әмири һәм Батыр Харисов алып бара.


---

--- | 18.05.2016

Татарстанда бала йорт-җирне яндырган

$
0
0
18.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Кичкә төштән соң Норлат районының Кривое Озеро авылында янгын чыга. Ул йортны һәм каралты-кураны биләп ала. Хуҗалык тулысы белән янып бетә.
Баксаң, хуҗаларның төпчек уллары шырпы белән уйнаган һәм печәнгә ут төрткән. Алты кеше, шул исәптән, өч бала янгын нәтиҗәсендә тораксыз калган, дип яза "Дуслык".
---

--- | 18.05.2016

Казандагы Ифтарга Лондон мэрын чакырачаклар?

$
0
0
18.05.2016 Дин
Быел уразаның беренче көне 6 июньгә, соңгы көне 4 июльгә туры килә. 5 июльдә Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Гает көнендә бәйрәм намазы республиканың барлык мәчетләрендә дә иртәнге сәгать җидедә укылачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар фитыр, фидия сәдакалары, зәкят нисабының күләмен дә билгеләгән.
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.   - Быел фидиянең күләме 200 сум дип билгеләнде. Раамазан ае ахырында фитыр сәдакасын бирергә күнеккәнбез. Аның күләме, кешенең матди хәленә карап, 100 сумнан алып 600 сумгача, - диде мөфти.   Камил хәзрәт ураза аенда, узган елдагыча, “Казан-Арена” стадионында ифтар үткәреләчәген дә хәбәр итте. Быел  анда ун мең кеше катнашыр дип көтелә. Интернетта намазны газон өстендә укыячаклар дигән хәбәр таралган иде. Журналистлар мөфтидән, стадионның газонына зыян килмәсме, дип сорады.   - Газон өстендә күмәк намаз укуны стадион җитәкчелеге белән килештердек. Газонга зыян килмәскә тиеш, аны махсус япма белән каплаячаклар, - диде ул.   Ифтарны үткәрү көне әлегә билгеле түгел. Аны чакырылган кунакларның эш графикларын күздә тотып билгеләячәкләр. Журналистларның кемнәр чакырылды, дигән соравына мөфти, елмаеп, Лондонның яңа сайланган мэрын (шәһәр башлыгы Садик Хан үзен мөселман дип атый) чакыру идеясе дә булган иде, дип куйды.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 17.05.2016

Мәктәп бакчасында су сибү – кол хезмәтеме?

$
0
0
19.05.2016 Мәгариф
Уку елы тәмамлана, мәктәпләрдә практика вакыты җитә. Бу инде әти-әниләргә дулкынланырга тагын бер сәбәп. Минем баламны эшләтә генә күрмәгез! Аларның таләбе әнә шундый. Болай булса, балаларның “ялкаулык тамырлары” бүртеп бетмәсме икән соң?
– Моңа кадәр  мәктәпкә җәйге практиканы үтү турында белешмә  алып кил­сәң дә җитә иде. Хәзер бу рөхсәт ителми. Укытучылар, бала мәктәпкә килеп эшләргә тиеш, диләр. Алар хаклымы? – ди кызыксына Чаллыдан  Андрей Кочнев социаль чел­тәрдәге “Мәк­тәп­ләрдә, бакчаларда мәҗ­бүри акча җыю” төрке­мен­дә.   Андрейның соравы баш­каларда да кызыксыну уяткан. “Гомер буе практика дигән нәрсә булды, берәү дә зарланмады. Балалар  бер-берсе белән аралаша, эшкә өйрәнә иде. Аларны бит бе­рәү дә кирпеч ташырга мәҗ­бүр итми. Җәй озын, ял итәргә  дә өлгерерләр“, – ди Марат Кәрамов. Маргарита да  үзе­нең парта юып, сыйныф бүл­мәсен җыеш­тырып, мәк­тәп бакчасында эшлә­гән елларын искә төшерә. “Бик күңел­ле була иде. Әмма  ба­ланың теләге юк икән, анда җи­бәрүдән мәгънә юк”, – ди ул.   Хезмәткә мәктәптә түгел, гаиләдә өйрәтергә кирәк, диючеләр дә бар. Янәсе, балалар болай да укудан туя, җитмәсә, эш кушалар. Ә балаларны эш­ләтүне кол хезмә­тенә тиң­лиләр. Балаларын, идәнне җыештыручы юа, аңа мо­ның өчен акча түлиләр, дип өйрәтәләр икән. Ә менә акча эшләргә телә­гәннәр мәктәп яны лагерьларындагы сменаларда  хыялларын тормышка ашы­ра ала.  – Су сибү,  бакча түтә­лендә чүп утау кол хезмә­тенә әйләндемени? Тиздән балалар чәчәкләр­нең төр­ләрен дә белми башлаячак, – дип гаҗәпләнә Рәм­зия Насрыева.   Заманында 10 литрлы чиләк белән су күтәреп йөр­гән әти-әниләр балаларына мондый язмыш те­ләми. Ә мәктәптә хезмәт дөрес оештырылмаган, диләр.  Әгәр аларны яшел­чә, җиләк-җи­меш, чәчәк­ләр утыртырга өйрәтәләр икән, каршы түгелләр. Ә менә су ташырга җибәр­мәячәкләр.   Мәктәпләргә шалтыратып та хәлләрне белештек. “Бездә балалар җәйге прак­тика вакытында эшли. Чүп утыйлар.  Авыр эш­ләргә кушмыйбыз. Әти-әниләр дә, балалар да каршы түгел”, – ди  Әлки районыннан укытучы Надежда Ларионова.   Дөрес, әти-әниләргә ба­лалары бик кадерле. Әмма аларның теләге – бер нәрсә.  Чыннан да, мәктәптә балалар­ны эш­ләтергә ярыймы соң? –  Җәйге практика үтү өчен әти-әнинең язмача ризалыгы кирәк.  Мәктәпкә кө­рәк, тырма кебек җиһаз­лар алып килүне таләп итәргә, мәҗбүри эшләтер­гә ярамый. Бу баласын эшлә­тергә  те­ләгән­нәргә кагылмый. Андый­­ларның ризалык бирүе дә җитә. Татарстанда   хезмәт итү бәра­бә­ренә 500 сум акча  сораган өчен судлашу очраклары да булды,  –  ди “Бакчаларда һәм мәктәп­ләрдә законсыз акча җыю­лар” төр­ке­мен оеш­ты­ручы, ришвәтче­леккә каршы кө­рәшүче Екатерина Матвеева.   Республика Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү департаментында белдер­гән­чә, замана мәктәплә­ренең күбесе балаларның  хезмә­тен сыйныфта кизү тору, җәй көне хезмәт прак­тикасы вакытында киң куллана. Баланы хез­мәткә җәлеп итү өчен  уку­чының һәм әти-әни­сенең ризалыгы кирәк. Әлеге рөх­сәт  гариза, ки­лешү буларак бил­геләнә. Эш төр­ләре мәк­тәп советы, педагоглар коллективы, укучылар, әти-әниләр белән бергәләшеп  сөйләшү ни­гезендә билге­ләнә. Әгәр мәктәп уставында бу мәсь­әләләр каралган икән, моны укучылар, әти-әниләр белеп торырга тиеш.   “Баланы хезмәт тәр­бия­сеннән читләштерү дөрес түгел. Иҗтимагый хезмәт­тән беркайчан да баш тартканыбыз юк. Дө­рес, бүген әти-әниләр бе­лән эшләү авыр. Алар, башкалар эш­ләсен, безгә кагылмагыз, дип фикер йөртә. Хәтта авыру балалар да  эшли бит, – ди Казандагы  Тимирясов исе­мен­дәге ин­новацияләр университеты проректоры, педагогика фәннәре докторы  Дания Әхмәтова. – Мәктәпләрдә  хезмәт турында дөрес итеп аңла­тыр­га гына кирәк. Ул вакытта балаларның 70-90 проценты  үзе теләп эш­ләячәк.  Чәчәкләр үстер­гән­дә эстетик матурлык турында сөй­ләргә кирәк. “Сез киләсез, эшлисез!”– дип катгый таләп куярга ярамый. Эшли алмаган балалар хезмәт турында проектлар эшли ала. Хезмәткә  өйрәтүне акция рәве­шендә оештыру да отышлы”.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 18.05.2016

"Хәтердән җуелмас былбыл" Галия Кайбицкая язмышы

$
0
0
19.05.2016 Мәдәният
Татар халык җырчысы Галия Кайбицкая – күре­некле якташым, якын күр­гән кешем ул минем. Аның әтисе Мотыйгулла хәзрәт – Кече Кайбычта туып үскән, Каһирәдә белем алган, “Мотыйгия” мәдрә­сәсен оештырып, анда мө­дәр­рис­лек һәм мөгаллим­лек иткән, ятим Апушны үз канаты астына сыендырып, аңа тирән белем, күркәм тәр­бия биреп, талантын ачып, татар хал­кының кү­ренекле шагыйре Тукай дә­рәҗәсенә күтә­релергә яр­дәм иткән мөх­тәрәм шәхес. Әтисенең туган җиренә хөр­мәт йөзен­нән, Галия апабыз яшь чагында ук Кайбицкая тәхәл­лүсен алган.
Миңа Галия апа үзе исән чагында якыннан аралашу бәхете елмайды. Кайчандыр Салих Сәй­дәшевтән калган җый­нак кына фатирында яшәде ул, кайбычлыларга ишек­ләре һәрвакыт ачык булды. Нурлы карашлы, якты йөз­ле, нәфис гәү­дәле, юмарт, гади, олы йө­рәк­ле, кече күңелле ханым иде ул, үзен беркайчан да зурга куймады, башкаларга игелекле булуы белән аерылып торды. Эчен­дә ачы хәсрәт уты кайнаганда да, Галиянең күз яшьләрен эчкә йотып, сәхнәгә елмаеп чыга алуы батырлыкка тиң. Ул үз иҗатының халыкка кирәк булуын аңлап, җаны-тәне белән бирелеп хезмәт куя. 
Опера сәхнәсендә балку   XX гасырның 1940 нчы еллары башында милли җанлы татар зыялылары үзебезнең опера театрын оештыру идеясе белән яна. КПССның Татарстан Өлкә комитеты җитәкчелеге әлеге идеяне күтәреп ала һәм күркәм башлангычны гамәл­гә ашыру мөмкин­леген тудыра. Һөнәри белемле милли кадрлар әзер­ләү зарурияте көн кадагына баса. 1934 елда Чайковский исемендәге Мәс­­кәү консерваториясе каршында Хәмит Төхвәтул­лин (Галия апаның абыйсы) җитәк­челегендә ачылган беренче татар опера студия­сенә бер төркем талантлы яшьләр: Ситдыйк Айдаров, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Усман Әлмиев, Сара Садыйкова, Нияз Даутов, Фәх­ри Насретдинов, Асия Измайлова, Зөһрә Байрашова, Галия Кайбицкая сайлап алына. Бер дигән вокал мөм­кинлекләренә һәм актерлык сәләтенә ия, татар драма театры сәхнәсендә тугыз ел дәвамында җырлы рольләр башкарып шомарган Галия студентлар арасында кыйм­мәтле йөзек кашыдай балкый. Консер­ваториядә уку аның дөнья­га карашын үзгәртә, фикер­ләү дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрә, күңел офыкларын киңәйтә, вокал мөм­кин­лекләрен камилләш­терә. 1939 елда, укуын уңыш­­­лы тәмамлап, ул Казанга кайта.   Галия милли опера сән­гатенең үз традиция­ләрен булдыруда армый-талмый, илһамланып эшли. Озак та үтми, яңа ачылган милли опера театрының әйдәп баручы солисткасына әверелә. 1940-1950 нче елларда куелган барлык татар операларында, музыкаль комедия­ләр­дә диярлек төп рольләр­не Галия башкара. “Түләк” тә – Сусылу, “Баш­магым”да – Сәрвәр, “Кач­кын”да – Рәй­ханә, “Наем­щик”та – Гө­лйөзем һ.б. 1939 – 1941 елларда опера театрында биредә әдәби бүлек мөдире булып эшлә­гән шагыйрь Муса Җәлил­нең “Алтынчәч” (композиторы – Нәҗип Җи­һанов) операсында төп партияне җиренә җиткереп башкаруы Кайбицкаяга алкышлар һәм дан китерә. Рус һәм чит ил операларында катлаулы партия­ләрне аңа ышанып тапшырулары оч­рак­лы хәл түгел. “Риголет­то”да – Джильда, “Тра­виа­та”да – Виолетта, “Фауст”та Маргарита, “Патша кәләше”­ндә – Марфа, “Кар кызы”нда Кар кызы роль­ләренең сәх­нәдә югары зәвык белән гәүдәлә­неше аның көчле талантын чагылдыра. Сирәк очрый торган яңгыравыклы, би­зәк­ле мелизмнарга бай, ягымлы тембрлы табигый тавышы (колоратур сопрано), эзлә­нүчәнлеге, тырышлыгы, үҗәтлеге Кайбицкаяга башкару осталыгы биек­лек­лә­рен яуларга, сәнгать сөю­челәр арасында киң танылырга ярдәм итә. Галия гүя сәхнәдә уйнамый, яши: һәр сүзен, хәрәкәтен ихлас, тормышчан, җанлы итеп гәүдә­ләндерә.   Окоптан окопка җыр агыла   Мәскәүдә Татар сәнгате декадасы уздыру максаты белән рухланып иҗат иткән сәнгатькәрләрнең нияте барып чыкмый. Бөек Ватан сугышы башлана. Күп кенә сәнгать әһелләрен утлы мәх­шәр үз эченә йота. Төньяк-Көнбатыш фронтта дошманнарны аяусыз кыручы Татар дивизиясенең оешуына 1943 елда 25 ел тула. Респуб­лика җитәкчелеге, юбилярны ТАССР халкы исеменнән фронтка барып котлау өчен, сәнгатькәр­ләрдән бер төр­кем туплый. Делегация составында Галия Кайбицкая да була. Баш очыннан фашист пулялары сызгырып очкан, янәшәдә туплар шартлаган, артыңда пулеметлар тырылдаган шартларда, Галия апалар бригадасы ай ярым дәвамында ротадан ротага, окоптан окопка күчә-күчә, татар-башкорт һәм башка милләт вәкилләрен­нән торган Татар дивизиясе солдатла­рының хәрби рухын күтәрү максатыннан, концертлар куеп йөри. Бер күчеш вакытында аларны артиллерия утына тоталар, артистлар утырган атлы арбаны шартлау дулкыны күтәреп ата. Галия апа җиңелчә контузия ала, ярый әле чукрак булып калмый.  Галия апабыз “Почет бил­гесе”, ”Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары һәм медаль­ләр белән бүләк­ләнә, ТАССР­ның халык артисткасы исе­менә лаек була. Бу дәүләт бүләкләрендә утлы фронт юлларының да өлеше бар.   Хәтердән җуелмас сандугач   Халкыбызның моңлы сандугачы Галия Кайбиц­каяның арабыздан китүенә 23 ел узса да, талантлы җыр­чының нурлы образы халык хәтереннән җуел­мады. Кайбычта, Казанда аның исемен­дәге урамнар бар. 1998 елда Олы Кайбычта ачылган музеенда Галия апаның үзе язган шигырь­ләре, хатлары, фотолары, афишалары, буклетлары, ноталар дәфтәре, пианиносы, сәхнә күлмәге, китап һәм кием шкафы, радиосы, пир­чәткәләре, бизә­нү әйбер­ләре, өстәл япмасы; әтисенең чалмасы, тәсбихы, китаплары; Каһирәнең “Әл-Әзһәр” дини академиясендә белем алган Мотыйгулла хәзрәт һәм аның улы Камилнең Мәккәгә хаҗ кылуы истәлеге – изге шәмаил һ.б. ядкәрләр кадер­ләп саклана.  КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, ТРның халык, РФнең атказанган артисткасы, якташыбыз Лидия Әхмәтова инициативасы, Кайбыч районы хакимияте башлыгы Альберт Рәх­мә­тул­лин ярдәме, КФУ җитәк­челеге хәерһах­лыгы белән 2013 елда Галия Кайбицкая исемендәге Халыкара вокал бәйгесе га­мәл­гә куелды. Быелгы җыр бәйге­сендә ТРның, РФнең берничә төбәгенең башлангыч, урта һәм югары музыка уку йортларында белем алучы сәләтле үсмер­ләр һәм яшьләрдән тыш, Әр­мәнстан, Үзбәкстан, Төрек­мәнс­тан, Гөрҗестан, Кытай, Ямайка, Мексика, Индонезия, Малайзия гражданна­рының катнашуы чарага күркәм бизәк өстәде.  1996 елда, данлыклы як­ташымның балалары, дуслары, киң җәмәгатьчелек белән бергәләп, аның 90 еллыгын бәйрәм иткән көн­нәрдә, Галия апага багышлап, “Былбыл” поэмасын иҗат иткән һәм аны Кайбыч районы Мәдәният йортында булып узган юбилей кичәсендә сөйләгән идем. Галия апаның олы улы Сәйяр ага Ситдыйков иҗат җимешемне сорап алды. Аны Казанда зур панно рә­вешендә ясатып, әни­сенең 1998 елда Кайбычта ачылган музеена кайтарды. Хәзер ул музей фондында экспонат булып саклана.
Хәмидә ГАРИПОВА

--- | 18.05.2016

Бүгенге мәгариф мәктәптән биздерә – 2

$
0
0
18.05.2016 Мәгариф
Балаларның мәктәпкә укырга кергән еллары. Инде БДИ дигән сүз телләргә кергән, кирәк­сә-кирәкмәсә дә, укучыларны аның белән куркыту процессы баш­лан­ган. “Курыкмагыз, балалар, – дип юата идем үземнекеләр­не, – юньле әйбер түгел ул, сез үскәнче калмый, бетә...” Бетте ди, көтеп тор!

Юньле булып чыкса, билгеле, әл­лә кайчан тамырына балта чабарлар иде. Ә ул, котырып үскән чүп үлән кебек, тагын да тармаклана, тамыры кө­чәя генә бара. Мөгаен, мә­га­риф өлкәсен тулысынча тәҗ­рибә кырына, укучыларны һәм укытучыларны тәҗ­рибә куянына әйләндерү өс­тендә тулы бер система көч куядыр.

  Дөресен әйтим, имтихан­нар­ның бу формасына да, югары уку йортларындагы балл системасына да баш-аягым белән каршы кеше тү­гел мин. Соңгысы, киресен­чә әле, даими тырышкан, укы­ган, хәзерләнгән студентлар өчен зачетларда гына түгел, имтиханнарда да “автомат” рәвештә югары билге­ләр алырга мөмкинлек бирә. Ә менә БДИларның уйла­ны­п­эшләнеп бетмәгән яклары күп. Фикерле балалар үзләре дә бу системаның калыпка салынган тар юнәлеш­ле белем бирүгә генә кайтып калганын аңлый. Беренчедән башлап нәкъ менә имтихан бирелә торган фәннәргә ге­нә өстенлек бирелүе хәзер сер түгел инде. Аларда да тест­ларга кергән юнәлеш­ләр­гә ныграк басым ясала. Бу аңлашыла да, укытучы халкыннан, бүгенге мәктәптән киң кырлы белем түгел, нәти­җә сорыйлар. Имтихан би­релә торган фәннәрне ел­дан-ел арттырып, бу кадәре­сен үзгәртергә дә тырышалар шикелле. Әмма моның тагын үз минуслары. Фәннәр арту белән балага физик кына түгел, психологик басым да арта. Өстәвенә бу басым дигәнең хәзер инде, алты­яше тулып үтүгә, мәктәп бусагасын атлап кергән берен­челәрдән үк башлана.   Тынычлап хәреф өйрәнер, авазларны кушып, сүзләр, җөм­лә­ләр укый алганына да сөе­нер­гә тиешле бу сабыйлар­ның бүген ничек итеп комплекслы эш дип аталучы тест­ларга әзерләнгәнен ишет­сәң, иң элек “урланган балачак” дисең, аннан инде шушы яшьтән үк мәктәпкә, укуга, белем алуга тискәре мөнәсәбәт уяту өчен махсус уйлап чыгарылмадымы икән дигән вәсвәсәле уйлар килә башка. Юкса таләпләр буенча беренчеләргә өй эше дә бирелергә тиеш түгел, ә берничә фәнне берләштер­гән бу комплекслы эшне эш­ләп чыгар өчен бала көн-төн шөгыльләнсә дә, артык буласы түгел. “Бигрәк тә текст өс­тендә эш дигәне бик кат­лау­лы, – ди укытучылар. – Әле бит арада чынлап укый бел­мәгән балалар да бар, алар кая текстны аңласын да, аның буенча сорауларга җа­вап бирә алсын?” Татар мәк­тәбендә укучы балаларга да рус телендәге текстлар би­релүен, аларның кайбер­лә­рендә сүзнең Мәскәү, Санкт-Петербургтагы музейлар, тарихи урыннар турында баруын да өстәсәң, бала – укытучы – әти-әни (балаларга өй эше бирергә ярамагач, бу кадәресенә әти-әниләр тартыла, өйдә шөгыльләнергә дигән текстлар аларга җибә­релә һәм кирәк дип тапканнары баласы белән эшләргә тиеш була) дигән өчлеккә нин­ди титаник хезмәт куярга кирәклеген аңлау кыен тү­гел. Бу сафка тагын озынайтылган көн группасы тәрбия­челәрен дә кушарга кирәк, алар да балаларны текст өстендә эшләргә өйрәтергә мәҗбүр...   Шул ук вакытта барыбыз да белә: балаларның үзләш­терү сәләте бик тә төрле – ул гомергә шулай булды, шулай булачак! Һәм бу һич тә гаеп түгел, кемнәрдер өчен ким­сенү-кимсетелүгә җирлек тә булырга тиеш түгел. Кабул итеп бетерә алмаган балага башына ярып салып булмый, нинди генә тестлар-яңалык­лар уйлап тапсаң да, бала бе­лән укытучыга җәфа-бор­чу­дан артык бер мәгънәсе дә бул­маячак. Өстәгеләр моны әллә аңларга-танырга телә­ми, әллә инде барысы да нык­лап уйланып, эшчеләр армиясен арттыру максатына корылганмы? Миңа калса, БДИларны катлауландырып, бу ка­дәресенә ирештеләр дә кебек бит инде. Менә берни­чә ел тугызынчыдан соң бик-бик санаулылар гына мәк­тәптә кала. Монысын аң­лап-кабул итеп тә булсын ди, элек тә санаулы кеше генә югары белем алды. Ә менә тугызынчыдан соң бирелә торган имтиханнарны БДИ масштабында катлауландырып, таякны катырак бөгәбез тү­гелме?! Инде корбаннар да бар, кызганычка. Бездә өстән кушканны җире­нә җиткереп кенә түгел, ике йөз-өч йөз процентка арттырып үтәя­чәкләрен, моңа һәрчак әзер торучылар барлыгын барыбыз да белә. Әле катлауландырылмаган кадә­ре­сен дә бирә алмаудан куркып, чиргә сабышучыларны да, һәлакәт­ле чиккә килеп җитә язганнарны да беләбез – алар һәркайда булды һәм бар.    Яшүсмер өчен иң авыр чорда имтиханны бирә алмау аның өчен чын фаҗига (аннан гына дөнья бетми дип сөйлик, моңа балаларны әзер­лик дип киңәш бирик – юк, барыбер моңа унбиш яшьлек баланың психикасы әзер була да, түзә дә алмый!). Юкса тугызынчылар өчен булган имтиханнарны бар бала да эшләп чыгарлык итү белән мәга­риф ни югалта да, катлауландырып, хөкүмәт ни ота?! Шушы этапта аларга рухларын имгәтми генә үз юлларын сайларга мөмкин­лек бирсәләр, ни була?!   – Без укыганда ел саен кем дә булса классында утырып кала, бу бала өчен гомерлек фаҗига була иде. Ме­нә шул заман кире кайта, – диде күптән түгел үткән ата-аналар җыелышында директор Люция апа Закирова. Куркытып түгел, борчылып әйтте. Укытучы халкы бит ул ничек тә баланы утыртып кал­дыру яклы түгел. Әмма тугызынчыдагы бу катлаулы имтиханнарны бөтен бала­ның да бирә алмаячагы бә­хәссез... Шул сәбәпле, ал­да­гы елларда да “тартып-су­зып” “өчле” куюлар бетәчәк (имтиханда бала үз билгесен акларга тиеш дип куела)...   Без бик бәхетле, иң гуманлы заманда укыганбыз икән дим мин, безгә кадәрге һәм бүгенге вәзгыятьне чагыштырып. Без укыганда йөз эчендә куша-ала, җөмлә тө­зеп-яза белмәгәннәрне дә урта белем турында аттестат белән чыгардылар. Ә бит шул укучылар безгә – мәк­тәптә әйбәт укыганнарга караганда тормышка әйбәтрәк яраклашты. Бер дигән итеп гаилә кордылар, хан сарайлары булырлык өйләр төзе­деләр, һөнәрле булдылар һәм эшләрендә дә макталалар!   Моннан ун еллап элек “Бүгенге мәгариф... мәктәп­тән биздерә” дип язган булганмын. Кызганыч, бу процесс дәвам итә. Бүген инде балалар авызыннан, мәктәп­тән туйдым, дигән сүзләр ешрак ишетелә. Бу һич кенә дә укытучылар адресына түгел һәм аларның монда гаебе дә юк. Алар – үзләре дә корбан. Тик кеше гомеренең иң бәхетле, иң ваемсыз, иң кү­ңелле елларын тоташ стресска, бетмәс-төкәнмәс сынау-тестларга күмгән өс­тәгеләр әлегә балаларны ишет­ми. Аларның үз мәшә­кате һәм мәнфәгате – алар мәктәпне, мәгарифне әле тагын нишләтеп була икән дип баш вата...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 18.05.2016

Кече Рбишчада олы бәйрәм булып узды

$
0
0
18.05.2016 Дин
7 майда Кече Рбишчаның Тарихи мәчетенә 155, яңасына 25 ел тулу уңаеннан “Адҗа авыл” төркеме егетләре шушы юбилейлы даталарга багышланган бәйрәм чарасын олылап оештырдылар. Аларның бу изге ният белән чыккан инициативаларын авыл имамы һәм халык алдан ук хуплаган иделәр. Бу көнне егетләр үз исәпләреннән нәзер корбанга бер дөя һәм 4 сарык чалдылар.

Иртән үк рбишчалылар авыл читендәге зиярәткә барып мәрхүмнәрне яд иттеләр, авыл мөәзине Айрат Юсипов хәтем укыгач, өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров мәрхүмнәр рухына дога кылды һәм халык сафларга тезелеп, тәкбир әйтеп мәчеткә юнәлде. Аларны Аллаһы йортлары алдында өлкә мөселманнарының алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов, Кече һәм Зур Рбишча мәчетләре имамнары Әмир хәзрәт Юсипов белән Мөнир хәзрәт Багаутдинов, Кызыл Октябрь районының һәм төбәгебезнең төрле авылларыннан килгән дин әһелләре, шулай ук район һәм авыл администрацияләре башлыклары Халит Сөләйманов белән Наил Хөсәинов каршы алдылар.

Бәйрәмне алып баручы Вәлит Яруллин сәхнәгә менеп, иң беренчедән шушы олы чараны оештырган “Адҗа авыл” егетләренә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде, авылның һәм иске мәчетнең тарихын сөйләп үтте. Вәлит Бәшәрович 2014 елда тарихи мәчетне яңартуда чыгымнар тоткан һәм физик ярдәм күрсәткән авылдашларга да рәхмәтләр юллады. Шулай ук килгән күп санлы кунакларга да олы рәхмәтләрен ирештерде, барысын да иман юлыннан атларга чакырды.

Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров кечербишчалыларны мәчетләрнең юбилейлары, Ватан сугышы, тыл хезмәте ветераннарын һәм балачаклары сугыш чорына туры килгән өлкә буынны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Аннары Мөнир хәзрәт Коръән укыды һәм башка дин әһелләренә, хөрмәтле кунакларга сүз бирелде. Казаннан килгән күренекле шагыйрә Лилия Салахетдинова бик әйбәт чыгыш ясады. Дин әһелләре һәм Рбишчаның картлары олы юбилейлы мәчетнең совет чорында манарасы киселеп ябылган чагын искә төшерделәр.   Авылның ихтирамлы аксакалы, мәрхүм Мостафа Казык-бабайның авылда бер генә мәчетне булса да ачарга кирәк дигән үтенеч белән ул чакта район үзәге булып саналган Петрякска баруы, дин тыелган чор булуга карамастан, аңа бу изге эштә райком секретаре Абдулла Ибатуллинның зур ярдәме хакында,1948 елда манара күтәреп, мәчетне сафка кую турында да сөйләделәр. Хөрмәтле кунаклар арасында югарыда язып үткән шәхеснең Мәскәүдә яшәүче оныгы Эмма ханым да бар иде, аңа кечербишчалылар бабасының изге гамәле өчен рәхмәт белдерделәр. “Адҗа авыл” егетләре район һәм авыл башлыкларына, барча дин әһелләренә һәм олы кунакларга бүләкләр тапшырдылар.    Җәмәгатьчелек белән өйлә намазын укып чыккач, кунакларны мәктәп ашханәсендә корылган табын артына чакырдылар. Аннары, алдан ук билгеләнгәнчә, мәктәп алдындагы сәхнәдә бәйрәм концерты башланды. “Туган як моңнары” ансамбле, халык алдында танылып өлгергән артистлар Роза Хабибуллина, Ирфан Измайлов, Радик Яруллин һәм Рбишчаның сәләтле җырчылары Ваиз Хәйретдинов белән Илдус Харрәсов матур җырлар башкардылар. Шулай ук Мөтеравыл кунагы Ринат Закиров та берничә җыры белән сөендерде, Зур Рбишча мәктәбенең “Ручеёк” төркеме кызлары матур бию башкардылар. Концерт белән бер үк вакытта мәчет алдында ике казанда пешкән пылау белән кунакларны сыйладылар. Алып баручы Вәлит Яруллин сәхнә түренә оештыручы егетләрне чакыргач, алар кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, “Картайма әле, әнкәй” исемле җыр суздылар. Ә концерт “Туган тел” җыры белән тәмамланды.    Егетләр оештырган бәйрәм авылдашларына бүләк булса, читтән килгән кунакләр өчен үзе бер сокландыргыч вакыйга иде. Вакыт кичкә авышкач, “Адҗа авыл” төркеме мәчетләрнең юбилейларына махсус китереп чалынган дөя итен Кече Рбишчаның һәр йортына диярлек өләшеп чыктылар. Шушы олы бәйрәм өчен авылдашлар һәм барча кунаклар активист егетләргә рәхмәтләрен юллап, изге теләкләр теләп калдылар.
Ришат РАМАЗАНОВ

--- | 16.05.2016

Алинә Шәрипҗанова белән күңелсез хәл булган

$
0
0
18.05.2016 Шоу-бизнес
– Олы улым Әмиргә тиздән өч яшь тула. Кечкенә кызыбыз Әлмирә апрельдә бер яшен тутырды. Ике кечкенә балам булуына карамастан, мин һаман юлда, төрле чараларда чыгыш ясыйм. Үзем булмаганда аларны әнием һәм ирем карарга булыша. Бервакытта да чит кешегә калдырганыбыз юк.

Кая гына барсам да җан җимешләремне, гаиләмне сагынып кайтам. Әле менә күптән түгел генә бер төркем артистлар белән Татарстанның мәдәният көннәре уңаеннан өч көнгә Чехиягә һәм Венгриягә бардык. Аннан кайткач җырлы-моңлы тамаша белән бер атнага Себергә чыгып киттек.

Тик юллардан йөреп кайткач, күңелсез хәл булды. Балаларым икесе дә көчле бронхит белән авырып хастаханәгә эләктек. Алар да, үзем дә бик авыр кичердек. Шөкер, бүген инде без өйдә. Барысы да артта калды. Эшләмичә, иҗат итмичә торып булмый, йөрәк парәләрем генә авырмасын. Бик күптәннән җырларыма клип төшергән юк, соңгы вакытта бик матур бер-ике җырыма клип төшерү идеясе дә бар, - дип тормышындагы яңалыклары белән бүлешкән Алинә.


Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 18.05.2016

Илназ Баһ өченче улы өчен Гүзәлгә БИК ЗУР бүләк ясаган! (ФОТО)

$
0
0
18.05.2016 Шоу-бизнес
17 май көнне Гүзәл Идрисова белән улы Марсельне Чаллының бала тудыру йортыннан чыгардылар. Өченче ул алып кайтканы өчен Илназ Баһ тормыш иптәшенә ак төстәге Range Rover машинасы бүләк иткән.

– Илназдан мондый зур бүләк көтмәгән идем. Ул сюрпризлар ясарга ярата. Шулай да бик сөендем, чөнки, беренче чиратта, машина балаларны йөртү өчен кирәк. Туган көнеңә дә бүләк, диде Илназ. Бүген Марсельгә исем куштырдык. Исемне безгә никах укыган Илназ хәзрәт Яхин кушты. Яшь булуына карамастан, ул - юмор хисле һәм укымышлы мулла, – дигән Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Идрисова. Моңа кадәр йөргән машинасын җырчы саткан булган.



Сюрпризлар әле моның белән генә тәмамланмаган. Гүзәл белән Марсель кайтуына, өйне шарлардан ясалган матур фигуралар белән бизәп куйганнар. Әлегә Гүзәл Идрисова Камил, Рамил, Марсель уллары белән Чаллыда әти-әнисе йортында яшәп торачак.



Гүзәл һәм Илназ Баһларның өченче уллары Марсель 13 май көнне иртәнге сәгать алтыда дөньяга килде.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 18.05.2016

«Секреты татарской кухни» тапшыруын алып баручы Руслан Шәрәфетдиновның "даны" Европага таралган (ВИДЕО)

$
0
0
18.05.2016 Шоу-бизнес
Казанның атаклы шоумены, "Яңа гасыр"да «Секреты татарской кухни» тапшыруын алып баручы Руслан Шәрәфетдиновның "даны" бар Европага таралган.

Алып баручыны "Брешия" - "Синтез" су полосы буенча Европа Кубогы матчы трансляциясе вакытында камерага төбәп әдәпсез ишарә күрсәткән вакытта төшергәннәр, дип яза business-gazeta.ru.

Казан «Синтез»ының  җанатары булып барган Руслан Шәрәфетдинов башына түбәтәй дә кигән булган.


---

--- | 18.05.2016

Татарстан Язучылар берлегенең корылтае ник күчерелә?

$
0
0
18.05.2016 Мәдәният
Билгеләнгән көнендә Республика җитәкчелегенең катнашу мөмкинлеге булмау сәбәпле Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы XVIII корылтае 2016 елның 25 маеннан 16 июньгә күчерелә. Корылтайда катнашучыларны теркәү иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана.


 

 





Корылтай көн тәртибендә:

1) Ике корылтай арасында башкарылган эш турында Берлек рәисенең хисап доклады.

2)  Ревизия комиссиясе хисабы.

3)  Докладлар буенча фикер алышулар.

4)  Язучылар берлеге Уставына үзгәрешләр кертү.

5)  Берлек рәисен сайлау.

6)  Яңа идарә сайлау.

Корылтайга килгәндә, Язучылар берлеге сайтында язучылар турында белешмәне яңарту өчен, 2009 елда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Әдипләребез» дигән белешмәлек китабындагы үзегез турында белешмәгә соңгы елларда тормышыгызда булган яңалыкларны өстәп, шуны татар һәм урыс телләрендә эшләп алып килүегезне сорыйбыз.

Корылтай эшендә катнашуыгызны көтеп калабыз, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайты.
 


---

--- | 18.05.2016

Казанда "Нарат" рестораны янып күмергә әйләнгән (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
19.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Бүген төнге 3ләр тирәсендә Казанның атаклы "Нарат" ресторанында зур янгын чыккан. Шаһитлар сүзенә караганда, Горький шоссесында урнашкан бина 10 минут эчендә күмергә әйләнгән.
МЧС хезмәте белдергәнчә, эвакуация уздыруның кирәге булмаган: ресторанда бу вакытка кешеләр калмаган, дип хәбәр итә business-gazeta.ru.   Фото: mchs.tatarstan.ru

<br>

 


---

--- | 19.05.2016

Сөрде авылы халкы юл сорап ВИДЕО төшергән

$
0
0
19.05.2016 Җәмгыять
Юллар, ә төгәлрәк әйткәндә начар юллар, Рәсәйнең иң авырткан сөяле булды һәм булачак та әле. Менә Арча районы Сөрде авылы халкы да шушы проблеманы күтәргән. Алар җитәкчеләрдән юл сорап мәзәк ВИДЕО төшергән. Сез дә карагыз.

 

 

 

 


---

--- | 19.05.2016
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>