Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Руслан Шәрәфетдинов туры эфир вакытындагы әдәпсез ишарәсен үзенчә аңлатты

$
0
0
19.05.2016 Җәмгыять
ТНВда чыгучы "Секреты татарской кухни" тапшыруын алып баручы егетнең уңайсыз хәлгә калуы турында язган идек. Бүген ул үз аңлатмасын бирде.

Социаль челтәрдәге битендә Руслан Шәрәфетдинов болай дип язды (стилистика саклана):

Итак, как это было! 30 апреля Италия, Нас было четыре болельщика, а местных более 800. Как только начался матч в нас начали кидать все что было у них под рукой, Мне только в голову несколько раз попали(( Позвали местную полицию но это не помогло, в конце концов не сдержался( Еще на игре судьи убивали нашу команду, короче говоря там был полный ад...! Пора Европе менять отношение к России!

Кичә язган идек: «Секреты татарской кухни» тапшыруын алып баручы Руслан Шәрәфетдиновның "даны" Европага таралган 

 

 


---

--- | 19.05.2016

Париждан Каһирәгә таба очучы самолет Урта диңгез өстендә югалган

$
0
0
19.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Egyptair авикомпаниясенең Париждан Каһирәгә таба очып баручы самолеты Урта диңгез өстендә радарлардан югалган.

Бортта 58 пассажир, 10 экипаж члены булган. Авикомпания Твиттерда хәбәр иткәнчә, самолетта 12 ил кешеләре теркәлгән.

Тулырак укырга:

Летевший из Парижа в Каир самолет пропал над Средиземным морем  
---

--- | 19.05.2016

"Укымыйбыз, укырга яратмыйбыз..."

$
0
0
19.05.2016 Матбугат
Районга абунәче көненә бардык. Казанга якын зур гына татар авылларының берсе. Почта бүлегендә ишек төбеннән чират. Юк инде, газета-журналга язылырга чиратка тезелмәгәннәр, газга, суга, телефонга түлиләр. Журналларыбызны өстәлгә таратып салабыз да, авыл хәлләренә чумабыз. Хәзер суга йөрмибез, көтү кумыйбыз – шушында гына очрашабыз, диләр: шуңа күрә, чират озак барса да, берәү дә ашыкмый.
Сүз күбрәк чүп чыгарган өчен түләү турында барды. Бераздан канәгатьсезлекләренең сәбәбен аңладым: авылның нибары өч урынына чүп ташлау өчен контейнерлар куйганнар. Әмма җәяүле кешегә чүбен күтәреп анда барып җитү?! Мең ярым кеше яши торган зууур авыл бу.    Тагын нинди яңалыклармы? Бүген кайсыдыр урамнарда су бетә. Хәер, почтага ул яңалык килеп ирешкәндә су инде беткән булып чыкты. Чишмә шактый ерак диделәр.    Тагын? Ринат Рәхмәтуллин концерты була. (Исемә төште: мин дә аның бер җырын беләм. Чакыр гына, мин киләм, дип ул җырлый бит? Тик нигә чакырганда гына килергә икән? Бигрәк тә егет кешегә. Хәер, анысы башка тема.)   Чиратта торучыларның кайберләре каядыр барып, концертка билет алып килде. Биш билет тотып кире килгән ханым белән сөйләшеп киттек. (Күңелемнән генә исәпләргә дә өлгерәм: һәр билет бәясе өч айга журналга язылу бәясе кадәр икән). Минем яшьләрдә булырга тиеш ул. Күз иң элек аның кулында, колагындагы зур-зур алтын алкаларга төшә.    «Укырга яратмыйм мин, – ди ул. Күрсәгез иде, шундый горурланып әйтә! – Хәтта укыган кешеләрне дә яратмыйм!» (Җөмләне дәвам итүен: «Язган кешеләрне дә яратмыйм», – дип әйтүен көтәм. Күзләреннән күреп торам, билләһи, шулай уйлады ул. Тик... әйтмәде. Мине жәлләде бугай.) «Мәктәптә дә икеле-өчлегә генә укыдым мин!» Монысы да нәкъ мин язганча ахырда өндәү билгесе белән яңгырый. Сүзгә чираттагылар кушыла: – Шуңа сыер савып ятасың да инде!   Усал авыл бугай бу! Күзеңә карап, шундый сүзләр әйтеп торалар бит. Тик әңгәмәдәшемнең исе дә китмәде, «Әйе, савам», диде дә бетерде. Фермада саумый, билгеле (ферма авылда, гомумән, юк ), үзе өч баш сыер тота икән. Саву аппаратым бар, ди. Сөтне сатарга ерак барырга кирәкми: авылдашлары чират торып ала дип аңладым. 60 сум, дигән сүз чыкты. Литры булгандыр инде. Әйе, кыйммәтрәк, диештеләр чираттагылар, ләкин кибет сөте түгел бит.    Җай чыккан саен, сүзне газета-журналларга язылу ягына борам. Дөресрәге, бормакчы булам! Бирешмиләр! Әллә бу авылда бөтенләй укымыйлар инде? «Сөембикә»не генә димим. «Нәрсәләр алдырасыз?» – диюемә нибары ике-өч (!) кеше җавап бирде. Мин исемнәрен дә ишетмәгән газеталарны атадылар. Эчтәлекләре ничектер, исемнәре матур яңгырый болай. (Кызык, мин аларны кайдан табып укый алам икән?) Язмышлар язалар, безгә шул кызык, диделәр. (Язмыш дип, анысы безнең журналда да җитәрлек инде аның). Тагын бер нәрсәгә шаккаттым: берсе дә район газетасын атамады. Монысы бөтенләй сәер...   – Юк, язылмыйбыз, – диләр. Кемнең пенсиясе аз, кем кредит түли, кем төзелеш башлаган, кемнең инде күзе күрми...  Почта – клуб бинасы белән тоташкан. Хат ташучы апаларның берсе, монда эшен төгәлләде дә, шул якка йөгерде – репетициягә. «Түгәрәк уен»га җыеналар дип аңладык. Сәхнә артына кереп карап, тыңлап та чыктык: сугыш вакытында хатын-кызларның урак урырга бару күренешен күрсәтәләр. Тавышлары матур! Оста гына сөйлиләр. Райондагы кырыкка якын төркем арасында җиңеп, Казанга барабыз диләр. Сәхнәдәге «артист»лар төрлесе-төрле яшьтә: шактый өлкәннәре дә бар, яшьрәкләре дә. Бакча эше вакытында вакыт тапканнар бит, килгәннәр репетициягә. Үз күңелләренә юаныч эзләп йөрүләре: телевизордан сериал гына карап утырмыйлар.    Кайтырга кузгалабыз. Мең ярым хуҗалыгы булган авылга сигез «Сөембикә» килә икән, бүген шуларга тагын унау өстәлде. Күпме бу, азмы – әйтә алмыйм... Хәер... «Укымыйбыз!» – дип күзеңә карап торган озын чираттан бер дистә абунәче табып алу – теләсә нәрсә әйтегез, күп инде бу, җәмәгать!    Почтадан чыгып барганда, стенага элгән бер игъланга күз төште. Мәчет отчеты дияргәме соң аны? Күпме сәдака кергәнен, ул акчаларның кая киткәнен язганнар. Узган елның ноябереннән февраль аена кадәр 33 мең сәдака акчасы кергән. Күпме бу, азмы – менә монысын, чынлап та, әйтә алмыйм! Алай да нигәдер авылда мең ярым (!) хуҗалык икәне тагын бер тапкыр искә төшә.  Олы юлга борылабыз. Юлның уң ягында яңа урам. Йортларны зур, матур итеп салалар. Икешәр катлылары да бар. Авыл яши. Укымый, әмма – яши. Яши...
Гөлнур САФИУЛЛИНА

--- | 19.05.2016

Татарстанда бер ир бергә яшәгән хатын-кызны яндырып үтерә язган

$
0
0
19.05.2016 Криминал
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 41 яшьлек ир-ат – Юрий Томковка карата җинаять эше кузгатылган. Ул ут төртеп өйдәшен яндырырга теләгән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 17 майда, Тәтеш районындагы Алекин Аланы авылындагы бер йортта, исерек хәлдә булган Томков 48 яшьлек хатын-кызның өстенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә.
Хатын-кыз ут капкан киемен салып ыргыта ала һәм урамга йөгереп чыга. Тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртыла. Хәзер тәненең 65 %ы 2-3 дәрәҗәдә пешкән һәм шул ук дәрәҗәдә шок кичергән хатын-кыз Тәтеш хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята.   Хатын-кыз сүзләренә караганда, алар арасында низаг ир-атның эчүе аркасында чыккан. Моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган Юрий Томков гаебен танымаган, якын арада аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.   Тикшерү эше дәвам итә.
---

--- | 18.05.2016

Чаллыда Саклык банкын шартлатканнар (ВИДЕО)

$
0
0
19.05.2016 Криминал
Бүген төнлә Чаллының 53 нче комплексындагы Саклык банкында шартлау булган. Моны караклар эшләгән. Гадәттән тыш хәлне күзәтү камерасы төшереп алган.
Шартлау вакытында биш банкоматның берсе җимерелгән. Моннан тыш түшәм ишелгән, күзәтү камерасы да эштән чыккан. Урланган акча суммасы ачыклана.


---

--- | 19.05.2016

Флорид Әгъзәмов истәлегенә мемориаль такта куелды (ФОТОрепортаж)

$
0
0
19.05.2016 Матбугат
Бүген Чистай урамы, 4нче йортта Казан дәүләт университетында журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес, декан Флорид Әгъзәмов истәлегенә багышланган мемориал такта ачтылар. Быел остазыбызга 80 яшь тулыр иде.
- Флорид Әгъзәмов бөтен тормышын журналистикада гуманизм сыйфатларын өйрәнүгә багышлаган шәхес. Ул үзенең иҗатында да гуманизмны алга сөрде. Туксанынчы елларда илдә, журналистикада башланган үзгәрешләр аңа бик кыен бирелгәндер. Кызганыч, әлеге гуманизм замана журналистикасында юк диярлек. Ләкин нинди массакүләм мәгълүмат чарасында эшләвебезгә карамастан Флорид Әгъзәмов безне берләшетрүче бер зур көч булып тора, - диде Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.   Флорид Әгъзәмов яшәгән йортка мемориал такта кую идеясен улы Азаман белән килене Елена тәкъдим итә. Республика каләм ияләре исә бу фикерне күтәреп ала, акчалата ярдәм күрсәтә. Чарада журналистика тарихында инде үзенең саллы эзен калдырган Әгъзәмов буыны, Флорид абыйның укучылары да бар иде.   - Мемориаль такта Флорид Әгъзәмов өчен генә түгел, университетта укыткан журналистика ветераннары истәлегенә дә багышланган дип уйлыйм. Хәзер остазыбыз Флорид Әгъзәмов төрле буын каләм ияләрен берләштерүче зур көч булып тора, - диде Казан Федераль университеты, Югары журналистика мәктәбенең татар кафедрасы бүлеге мөдире Васыйл Гарифуллин. Аның сүзләрен “Яңа гасыр” каналы генерль директоры Илшат Әминов дәвам итте.   - Флорид Әгъзәмов безгә әти кебек иде. Ул үз укучыларын ихластан яратты. Ул булмаса, мине инде икенче курстан университеттан “начар” газета чыгарган өчен куырлар иде. Әле дә хәтерлим, кабинетына чакырып алды да, ярый әле шигырь язгансың, дип елмайды. Ул һәркемгә шулай ярдәм итте, кешелекле иде, - диде Илшат Әминов.   Татарстанның Журналистлар берлеге мемориаль тактага дип акча җыю буенча оештырылган хәйрия акциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә:   1. Панов В.В. 2. Мәвлиева Л.С. 3. Ратникова Р.А. 4. Заһирова Г.Б. 5. Мингатина С. ("Әтнә таңы") 6. Гарифуллин В.З 7. Изергин В.Н. 8. Киркина Н.Н. 9. Даутова Р.В 10.Усманов Р.М. 11.Магданов С.В. 12. Заһидуллина Л.М. 13. Коновалова М.А. 14. Аминов И.Ю. 15. Балашов Ю.А. 16. Сабирова Г.И. 17. Мифтахова Г.Р. 18. Чернобровкина Е. 19. Дурницына И.Н. 20. Мөбәрәкова Р.Г. 21. Әгъләмова Э.Р. 22. Зарипова Р.С. 23. Хафизова А.А. 24. Ваһапов фонды 25. "Республика Татарстан" газетасы коллективы 26. ТНВ коллективы 27. Аль-Айюби Н.А. 28. "Казанские ведомости" газетасы коллективы 29. Татарстанның Журналистлар берлеге 30. "Ватаным Татарстан" газетасы коллективы 31. Хәлиуллов Р.И. 32.  "Татарстан" журналы коллективы 33. Зәйни Р.Л. 34. Сабирова Л.Р. 35. Хөсейнова А.А. 36. Исмагилова В.Н. 37. Фәттахов И.Ф. 38. Шәйхитдинова С.К. 39. 2 аноним түләү     #1     #2     #3     #4     #5     #6     #7     #8     #9     #10     #11     #12     #13     #14     #15     #16     #17     #18     #19     #20     #21     #22     #23     #24  
Алисә САБИРОВА, Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 19.05.2016

«Җәясу» - сәнгатебезне баетучы фестиваль (ФОТО)

$
0
0
19.05.2016 Мәдәният
Сергачның мәдәни-ял итү үзәгендә “Җәясу” балалар фольклор коллективларының алтынчы районара фестивале гөрләп узды. Фестивальне проектның авторы һәм җитәкчесе Тәнзилә ханым Паламарчук Сергач районының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре ярдәмендә оештырды. Милли гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм үстерү, балаларны халык иҗатына якынайту максаты белән һәм Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланып үткәрелгән мәдәни чара бу көнне киң колачын җәйде.
Билгеләнгән вакытка мәдәният йорты фойесы катнашучылар белән тула башлады. Тирә-якны матурлыкка күмеп татар моңы агыла. Милли күлмәкләр, калфаклар кигән, толымнарын ике яклап үреп салган матур кызлардан, чын татар егете кебек киенгән, түбәтәйле малайлардан күз карашын алып булмый. Әзерлек эшләре бетеп, коллективлар җитәкчеләре белән залны тутырып урнаштылар.   Нижгар яклары табигате урман-күлләргә, шифалы суларга, чиксез яланнарга бай булуы белән үзенә тартып тора. Матур яз айлары җиткәч, искитәрлек тамаша булып елгаларыбыз таша. Шундый бер күренеш белән фестиваль башланып китте. Исеменә туры җисеме дигәндәй, сәхнә түрендәге зур экранда җәясу - язгы ташкын мизгеле өрелде, еракта гына кошлар сайравы ишетелә, татар көе яңгырый. Сәхнәгә фестиваль проектының авторы Тәнзилә ханым чыкты.   - Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! Исәннәрмесез, балалар, хезмәтләрен дә, көчләрен дә жәлләмичә менә шулай безнең бәйрәмгә балаларны әзерләгән җитәкчеләр!    Быел безнең фестиваль алтынчы тапкыр җыела. Димәк, без алтынчы тапкыр үзебезнең Нижгар ягында булган сәнгатебезне елдан-ел матурайтып, елдан-ел баетып киләбез. Киләчәктә дә фестивальгә килергә балалар булып, үзебезнең гореф-гадәтләребезне, милли уеннарыбызны һәм барлык хәзинәбезне саклап кала алсак, бик яхшы булыр иде.    Тагын бер кабат бүген шушы залга җыелган барча балаларны, укытучы абый-апаларны, әти-әниләрне, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, коллективларга уңышлар телим, - диде Тәнзилә Нурулла кызы һәм сәхнәгә хөрмәтле кунакларны - өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗановны, Сергач райпосы җитәкчесе Равил Мангушевны чакырды.    - Сәнгатьне үз иткән бала матурлыкны күрә белүе, фикер йөртүе, үз-үзен тотышы белән аерылып тора. Ә барысы да нәкъ менә балачактан башлана. Аларның сәләтен ачу өчен дә мондый фестивальләр бик кирәк. Бүген ышанып әйтә алабыз, Тәнзилә ханымның “Җәясу” проекты талантларны барлый. Сезнең инициатива үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүгә юнәлтелгән, - диде Рамил Әхмәт улы.    Равил Салехович үз чыгышында: “Мондый чаралар бик кирәк, миңа калса. Кечкенәдән үк зур сәхнәгә чыккан гади авыл баласыннан киләчәктә, бәлки, зур артистлар да чыгар. Ничә ел рәттән бу фестивальдә үз балаларым катнашты. Хәзер алар студентлар инде. Шулай да фестивальгә чакырылуыма бик шатмын. Тәнзилә ханыма мондый фестиваль проекты өчен зур рәхмәт, ул киләчәктә дә дәвам итсен иде”, - диде.    Ниһаять, фестиваль программасына старт бирелде. Бу көнне биредә Сергач, Пильна, Кызыл Октябрь районнары мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан 150дән артык катнашучы сәхнә тотты. Быел унике коллектив – Камка тугыз еллык, Шөбиле башлангыч мәктәпләре, Лопатин мәктәбендә укучы Печә, Богородск мәктәбендә белем алучы Мөтеравыл һәм Янау мәктәбендә укучы Грибан балалары, Кочко-Пожар, Сафаҗай һәм Петрякс балалар бакчалары, Уразавыл мәктәбенең татар классы, Зур Рбишча һәм Петрякс мәктәпләре коллективлары катнашты. Сергачның өченче номерлы мәктәбендә белем алган Кочко-Пожар кызлары Эми¬лия Нәвретдинова һәм Эльнара Фәхретдинова да чыгыш ясады.    Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халыкның җырлы уеннары әһәмиятле роль уйный. Җырлы-биюле уеннар мирасы – татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинәсе, күңел көзгесе. Электән-элек кич белән болыннарда, елга буйларында, клубларда түгәрәкле, кара-каршы җырлап уйный торган, “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау” һәм башка күңелле уеннар киң таралган булган. Заманнар үзгәрү белән бу җырлар, уеннар акрынлап онытылып бара. Ә менә “Җәясу” фестивале аларны кабат халыкка кайтаруга, бу халык мирасын яшь буынга тапшыруга бер этәргеч булды. Чөнки фестивальнең темасы быел нәкъ менә “Җырлы-биюле уеннар” дип билгеләнгән иде.    Фестивальдә яшь артистлар тамашачылар хөкеменә әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез заманында уйнала торган, соңгы вакытларда гына онытылып килгән җырлы-биюле уеннар тәкъдим иттеләр. Сәхнә бизәлеше, матур костюмнар, музыка-биюләр куллану, төсле утлар бер-берсен тулыландырды.    Печә коллективы “Аулак өй”не яңача сәхнәләштерде. Олылар өйдә юк чакта, балалар эч пошканнан мендәр бәреш уйнап маташты. Билгеле, килеп кергән әбиләре бу күренешкә бик хурланды һәм оныкларына үзе уйнап-үскән “Түбәтәй”, “Кәрия-Зәкәрия” уеннарын өйрәтте.    Петрякс балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре чыгыш ясаганда, залда күпләр елмаеп утырды. Нәни булуларына карамастан, алар сәхнәдә зур тамаша - милли бәйрәмебез Сабантуйны сәхнәләштерде, аңа хас булган уеннарны искә төшерде. “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Капчык киеп узышу” уеннарында балалар бик тырышып ярыштылар. “Бас, кызым, Әпипә” биюен дә оста итеп башкардылар, ә ахырда милли көрәштә Сабантуй батырын билгеләделәр. Җиңүчегә бүләккә, уенчык кына булса да, сарык та әзерләнгән иде.    Уразавыл коллективы да ачык, матур итеп төзелгән чыгышлары, музыкаль композицияләре белән сөендерде. Җитәкчеләре Рафия Яруллина җитәкчелегендә “Печән өстендә” дип аталган сәхнә күренешен бик оста итеп уйнадылар. Сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотулары, матур итеп җырлаулары, биюләре сокланырлык иде.    Сафаҗай балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Румзан Гафиятуллин белән Эльнара Халилуллина тамашачыны “Әнисә биюе”, ә Ислам Фәйзрахманов “Кил син, язым” җырын башкару белән сөендерделәр.    Мөтеравыл кызлары үз чыгышларында “Кырда чөгендер утау” вакытында да җыр-биюгә вакыт табарга мөмкин, иң мөһиме - теләк кенә булсын, дип билгеләделәр. Ә алар башкаруындагы биюне карап торуы бигрәк рәхәт иде.    Кочко-Пожар балалар бакчасы фольклор коллективы да мавыктыргыч тамаша әзерләгән иде. Әби кеше оныкларының бүгенге заман гаджетлары – телефон, планшет, компьютер белән артык мавыгуларына зарланып, аларны үзе уйнап-үскән уеннар уйнарга өйрәтте. Чүпрәктән ясалган туп белән уйнау, сеңер аша сикерү, “Штандер” һәм “Церта” уеннары балаларда башта бераз гаҗәпсенү тудырса да, уйнарга керешкәч, кызыксынулары чиктән ашты.    Зур Рбишча мәктәбе коллективы да “Аулак өй”не сәхнәләштерде. Бер төркем егетләр һәм кызлар “Җыр әйтешү”, “Өч тәрәзә”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннарын искә төшереп, аларны тамашачыга уйнап күрсәттеләр. Әлбәттә, һәркайсы җыр-бию белән алмашынып барды.    Петрякс мәктәбендә татар теле фән буларак бөтенләй укытылмаса да, милли тәрбиягә биредә зур әһәмият бирелә. Бу юлы да җыр-биюләр белән төзелгән “Габдулла” татар халык уены алар башкаруында искиткеч иде.    Кочко-Пожар мәктәбе данын даими яклап килгән кызлар, бүгенгә Сергачның өченче номерлы мәктәбе укучылары Эмилия Нәвретдинова һәм Эльнара Фәхретдинова да фестивальдә катнашмый калмадылар. Бу батыр, матур, актив кызлар “Бәрәңге өзү”не сәхнәләштерделәр. Экранда авыл бакчасы, бәрәңге буразналары. Эштән арып кызлар бераз ял итеп алмакчы булдылар: табышмаклар да әйтештеләр, аяк та көрәштерделәр, матур итеп биеп тә алдылар. Ә фестивальгә кызлар¬ны татар теле укытучысы Гөлнара Нәвретдинова әзерләгән. Бу авылда мәктәп бетүгә карамастан, милли мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең саклануы шатландыра.    Грибанколлективы да фестивальгә җитди әзерләнгән иде. Аларның чыгышында халкыбызның дәртле җырларын, борынгы такмакларын ишеттек, җырлы-биюле “Ефәк элдем читәнгә” һәм “Петр, Николай” уеннарын рәхәтләнеп карадык.    Шөбиле коллективының чыгышын карау да әйтеп бетермәслек ләззәт китерде. Балалар әниләре күрмәгән вакытта бергә җыелып урам уеннары уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. “Бүре”, “Тары чәчү”, “Кәрия-Зәкәрия” уеннарын алар шулкадәр оста иттереп уйнадылар, әйтерсең лә, һәр көн шуларны гына уйнап торалар.    Камка мәктәбенең “Зимцәцәк” фольклор төркеме “Круг” уенын күрсәтте. Костюмнары да бигрәк үзенчәлекле иде – 16 гасырда безнең татар-мишәр хатын-кызлары кигән тукыма кисәкләреннән тегелгән күлмәкләрне алар төркем җитәкчесе Гөлнур Мангушева белән бергәләп теккәннәр.    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күбесе коллективларның җитәкчеләре балалар белән бергә үзләре дә сәхнәдә чыгыш ясадылар.    Тулаем алганда, барлык коллективлар да теманы ачыкладылар дияргә мөмкин, һәркайсының чыгышы кызыклы, эчтәлекле иде.    Номерлар арасында Сергач районы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Ручина, Зур Рбишчадан укытучы-ветеран, күп балалы әни Найлә ханым Валемеева, күп еллар Кочко-Пожар мәктәбен җитәкләгән Файлә ханым Курамшина сүз тотты.    - Тәнзилә ханым бик зур эш алып бара, ул дәвамлы булып, фестивальнең гомере озын булсын иде. Әлбәттә, “Туган як” редакциясенә дә оештыру эшләрендә зур ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт. Безнең районда татарлар белән руслар электән-элек дус-тату яшәгәннәр, бүген дә шулай. Тырыш, максатчан татар халкы һәрчак соклану уята. Ә инде шундый чаралар аша яшь буында үз милләтенә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, кызыксыну уяту иң зур рәхмәт сүзләренә лаек, - диде Наталья Викторовна үзенең чыгышында.    - Бүгенге фестивальгә чакырылуыма мин чиксез шат. Коллективларның чыгышларын карап утырганда, үзем дә балачагыма кайткан кебек бул¬дым, чөнки без дә бит шул уеннарны уйнап үстек. Җырлы-биюле уеннар балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, аларга әхлак һәм эстетик тәрбия бирә, шул ук вакытта кешедә хезмәткә, көрәшкә дәрт уяту¬да зур этәргеч булып тора.    Мөһим булган нәрсәләрнең тагын берсе – бүген биредә барысы да ана телебездә оештырылган иде, киләчәктә дә шулай булсын. “Мин татар” дип горурланып, башыбызны өскә чөеп үз телебездә сөйләшик, - диде Найлә ханым. Файлә ханым да фестивальдән зур канәгатьлек белдерде, аны оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте.    Кыскасы, балаларның шатлыгы белән уртаклашып, аларга иҗади уңышлар теләп чыгыш ясаган һәркем фестивальнең дәвамлы булуын теләде.    Ниһаять, фестиваль ахырына якынлашты. Төп оештыручы булып чыккан Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге тарафыннан барча коллективлар грамоталар белән бүләкләнделәр. Ә өлкә татарлары автономиясе фольклор төркемнәре җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.    Барча коллективларга спонсорлар ярдәме белән алынган татлы призлар бирелде, “Туган як” тарафыннан да җитәкчеләргә кечкенә генә булса да бүләкләр тапшырдык. “Туган як”ның тугры дусты Равил Мангушев берничә ел инде һәр катнашучы балага татлы күчтәнәч бүләк итә, бу юлы да 150гә якын баланың берсен дә буш итмәде, зур рәхмәт бу киң күңелле милләттәшебезгә. Бу көнне Тәнзилә ханымның да бүләкләре артты – шундый зур һәм кирәкле эш алып барганы өчен ул автономия тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләр “сандыгына” балаларның, укытучыларның, әти-әниләрнең ихластан җиткерелгән рәхмәт сүзләрен дә кертәргә кирәктер. Шулай ук фестивальне оештыруда актив катнашкан, татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Туган як” газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Найлә ханым Жиһаншинага да автономиядән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.    Гомумән, бөтен тирә-якны кузгатып, “Җәясу” балалар фольклор коллективлары фестивале югары дәрәҗәдә оеш¬кан, табышларга бай, дәртләндергеч гүзәл бер тамаша буларак үтте һәм язгы сулыштай кабул ителде. Аны шулай итеп уздыру өчен үз көчен кызганмыйча, армый-талмый эшләгән шәхес, фестивальнең проект авторы, төп оештыручысы Тәнзилә Паламарчукка, коллективларны әзерләгән җитәкчеләргә чиксез рәхмәтләр белдерәсе килә. Алга таба да катнашучылар саны кимемичә, “Җәясу” тагын да зуррак масштабларда үткәрелсен иде дигән теләктә калабыз.   Һәм ахырда шуны да билгеләп үтми булдыра алмадык: коллективлар саны бу көнне тагы да күбрәк булырга тиеш иде, берничә көчле төркем, кызганычка каршы, килә алмады. Мәсәлән, Пашат балалар бакчасы-башлангыч мәктәбе нигезле сәбәпле фестивальдә катнашмады, Татар Моклокасы урта мәктәбе карантин булу сәбәпле килә алмады. Әменә Семочки урта мәктәбе катнашу өчен беренчеләрдән булып заявка биргән иде, чыгышларын “чох” иттереп әзерләп, соңгы вакытта транспорт белән проблемалар килеп чыгу сәбәпле фестивальдә катнашмадылар, бик кызганыч... әлбәттә, бу чишә алмастай проблема түгел иде, кайбер түрәләргә бераз гына тырышлык күрсәтергә була иде, әмма кирәк дип тапмадылар, күрәсең.            Ильнар Садеков фотолары.        
Румия ХӘМЗИНА

--- | 19.05.2016

Изге Болгар

$
0
0
19.05.2016 ЯҢА КИТАПЛАР
Идел буе Болгар дәүләте, Бөек Болгар... Үткәннәрне искә төшергәндә, халкыбыз тарихы сәхифәләрен актарганда, рухи һәм дини үзәкләребезгә карап сөенгәндә, һәркайсыбыз иң элек Болгарны күз алдына китерә. Чынлап та, Болгар – дәүләтчелек традицияләрен төрки каһанлыклар, Бөек Болгар дәүләте заманнарыннан ук дәвам итүче иң күренекле җиребез, Урта Иделдәге иң беренче дәүләт.

 

 

 

 


---

--- | 19.05.2016

Х. Мәхмүтов. Габдулла Тукайның канатлы әйтелмәләре

$
0
0
19.05.2016 ЯҢА КИТАПЛАР
Филология фәннәре докторы, профессор X. Мәхмүтовның 6у җыентыгында бөек шагыйребез Г. Тукай иҗатында очрый торган канатлы әйтелмәләр, сурәтле суз-тәгъбирләр тикшерелә; аларның килеп чыгу тарихы яктыртыла; мәгънәләре һәм мәгънә төсмерләре ачыла. Әйтелмәләр шулай ук борынгы һәм хәзерге татар әдәбияты әсәрләреннән алынган күп санлы мисаллар белән дә баетылган. Китап әдәбият һәм тел галимнәренә, педагоглар һәм тәрбиячеләргә, студентлар һәм Г. Тукай иҗаты белән кызыксынучы киң катлау укучыларга адреслана.
           
---

--- | 19.05.2016

Илсөяр Иксанова. Балан чәчәге

$
0
0
19.05.2016 ЯҢА КИТАПЛАР
Язучы Илсөяр Иксанованың бу китабына төрле елларда иҗат ителгән повесть-хикәяләре, «Сөюләрем сине хак минем» исемле телевизион фильм өчен сценарие, «Әбиләр сабагы» дигән эссесы туплап бирелде.

 

 

 
---

--- | 19.05.2016

Вадим Захаров юбилеен 5 гектар арпа басуында үткәрә?

$
0
0
19.05.2016 Шоу-бизнес
– Җирләргә ашламалар керттек, печән җирләрен тырмаладык. Чәчү тәмамланды. 5 гектар җирдә арпа, 15 гектарда печән үстерәбез. Бәрәңгеләр дә утырттык. Бакчада да түтәлләр әзер. Әти белән әни бакча җиләге утырта калды. Мин Казанга килдем әле менә.
Казан – авыл маршруты буйлап йөрдем шулай кыр эшләре чорында. Казанга киләм дә сагынып авылга кайтып китәм. Анда кайткач, Казан сагындыра. Шулай да, җаным-тәнем белән авыл, җир кешесе инде мин. Быел 30 яшемне тутырам. Печән өстенең «самый» кызган вакытына туры килә, шунда басуда үтеп китәр, ахры, юбилей, – дип сөйләгән Вадим.
---

--- | 19.05.2016

Көнләшү

$
0
0
19.05.2016 Әдәбият
Укытучылар бүлмәсенә бүген дә бәрелеп-сугылып килеп кердем. Сумкамны ишек төбендәге кәнәфигә аттым да җәлт кенә каршы як стенага ябыштырылган дәресләр расписаниесенә килеп төртелдем, аннары ашыга-кабалана класс журналын барлап алдым. Берничә укытучы, әсбапларын кочаклап, кыңгырау шылтыраганын көтеп тора иде, гадәттәгечә, миңа сәерсенеп карап алдылар. Аларына артык игътибар итмәдем.
Рузалия Кашаповна, завуч өстәле артыннан купмыйча гына тамагын кыргалап, минем якка шелтәле караш ташлады. Аңа да авызымны ачып сүз әйтмәдем, иңнәремне җыерып, кулларымны гына җәйдем: нихәл итим, тормыш бит, янәсе. Соңга калу түгел инде бу, дәрес башланырга төгәл бер минут вакыт бар бит әле...   Инде тәмам тынычланып җиткән идем. Көзгегә карап, өс-башымны тәртипкә китерергә дә өлгергән идем хәтта. Ишектән май кояшы кебек балкып кереп килүче Тәнзилә бөтен кәефемне кырды. Юк-юк, һичнинди зыян салганы юк аның миңа, әлләни аралашкан кешем дә түгел ул. Шушы кадәрле ыгы-зыгылы тормышта һәммә нәрсәдән канәгать кеше сыман кылануы, ашыкмый-кабаланмый гына барысына өлгерүе чыгырымнан чыгара мине. Бөтен нәрсә уңай килеп тора бит аңа! Борчу-мәшәкатьләре булмагач, билгеле,  дәресләренә дә иркенләп әзерләнә, кәеф-сафалары да шәп инде. Әнә, дәрес башланыр алдыннан классына кереп чыгарга да җитешкән, «анысы болай, монысы тегеләй» дип, очына-очына бишенчеләре белән булган хәлләрне сөйләп маташкан була. Кыяфәтенә карасаң, чын-чынлап куана бу дип уйларсың. Тыңлаучыларын күр әле, уратып алып, җөп­ләп торалар шуның әйткәннәрен, көнләшүләреннән шартлардай булып тыңлыйлардыр, югыйсә.   Әнә, беркөнге җыелышта да Рузалия Кашаповна теленнән Тәнзилә исеме төшмәде. Дәресләрендә әллә нинди яңа алымнар куллана, янәсе, мәктәпкә ул килгәч, укучыларның физика фәненә карашлары бөтенләй шәп якка үзгәргән. әти-әниләр дә куанып туя алмый, имеш. Түзмәдем, утырган җирдән генә: «Математика белгече физика укыткач, шәптер инде», — дип төрттереп куйдым. Завуч минем якка күңелсез караш ташлады, шулай да артык сүз озайтмады. Югыйсә, тагын нәрсә дип әйтергә икәнлеген уйлап куйган идем инде.   Нәрсә, әллә мин аннан ким эшләр идемме?! Тормышым аныкы кебек шома барсамы? Хәрби кеше, диләр Тәнзиләнең ирен, мөгаен, зур дәрәҗәдәгеседер, безнең шәһәргә күчеп килүләре дә тикмәгә түгелдер. Бердәнбер малаен да курчак кебек киендерә. Әле анысы быел беренчегә генә керде, андый бәләкәйләргә кием-салым өчен күп кирәкме?! Каенана белән тора торган кешегә дә охшамаган, болай ук бәхетле кыланмас иде...   Белмим, эчемнән тагын ничек итеп битәрләр идем икән мин аны, көзге чебен кебек бер-бер артлы килеп йөдәткән эчпошыргыч уйларымнан ярый әле кыңгырау тавышы коткарды. Беренче дәрес үземнең тугызынчыларда иде. Класска эчке ярсуым басылмаган көе килеп кердем. өй эшен эшләмәгән өчен Малик белән әүзәхны битәрләп алдым, көмеш чылбырлы зур алкалар тагып килгән өчен Лилияне бөтен класс алдында тиргәп ташладым. Арткы партада чышын-пышын бәхәсләшеп утырган ике малайга шундый итеп кычкырдым ки, үз тавышым үземә ошамады хәтта...   Нәрсә, аның кебек балда-майда йөзсәм, Тәнзилә кебек булдыра алмас идемме әллә? Ирем Тәнзиләнең ире кебек зур кеше түгел шул минем, гади шофер гына. Бер зур начальникны йөртә. Анысы ярый инде, мәктәпкә барганда-кайтканда еш кына мине дә машинасына ала. Командировка-фәләнгә киткәндә-кайтканда гына кыенрак, шәһәр транспортын көтеп гаҗиз булам. Бүген дә шул троллейбус вакытында килмичә харап итә язды. «Андый чакта иртәрәк чыгарга кирәк», — дип кисәткән була Рузалия Кашаповна. Бер гадәтләнгән вакытка көйләнәсең инде аны. Ике баланы ике яктан карыйсы бит әле өстәвенә. Әтиләре өйдә юкта аеруча кыен, берүзем җыендырам. Берсе киреләнә, икенчесе көйсезләнә, әле тиргәп, әле юатып тәмам эштән чыгып бетәм. Аклансаң, Рузалия Кашаповна: «Һәммә кешедә шул хәл бит!» — дип битәрли. Әле, җитмәсә:  «Өс-ба­шың­ны җыйнаклабрак йөрсәң дә ярый», — дип тә өсти. Анысында ни эше бар инде? Кыз балаларга үрнәк булырга кирәк, янәсе, алар шундыйларны ярата. Миңа аларның яратулары кирәкме? Дәрес планымны язып өлгертсәм, нәрсә сөйләячәгемне алдан белеп керсәм, бик җиткән инде. Артыгына барыбер рәхмәт әйтмиләр. Алар алдында ике­йөзлеләнеп, артистланып торыргамы? Бик кирәге бар иде!   Соңгы дәресемне көч-хәл белән очлап чыктым. Шушы мәктәп шау-шуын ишетмәс өчен әллә ниләр бирер идем. Кайтыйм, рәхәтләнеп ванна кереп чыгыйм, нервыларымны тынычландырыйм. Ирем дә командировкада, кичке ашны да әзерләп тормам әле.   Ләззәтле уйларым шушы урында кылт итеп өзелде. Коридорда бер төркем укучылар арасында, балкып, тагын шул Тәнзилә басып тора! җитмәсә, минем тугызынчыларым — әле генә чыгырымнан чыгып тиргәгән Маликлар, әүзәхлар, Лилияләр, авызына керердәй булып, аны тыңлыйлар, дәртләнеп-дәртләнеп, үзләре дә сүз кыстырып куялар. Айкап-чайкап куып таратасым килде бу төркемне. Зәһәрлегем йөземә чыккандыр, ахры. Тугызынчыларым бердән тынып калды. Килеп туктавымны күргәч, Тәнзиләнең дә йөзе сүрелеп киткәндәй булды. — Менә,    физика    кичәсе    үткәрмәкче    булабыз    әле, — дип, аклангандай әйтеп куйды. — Үткәрегез соң, — дидем төксе генә. — Башка дәресләргә зыян сала торган булмагыз түлке!   Үткәрер, билгеле. әти-әниләрдән кабат рәхмәт ишетер. Рузалия Кашаповна директордан Мактау кәгазе дә яздырып алыр. Укытучылар бүлмәсенә кабат очынып килеп керер. Юк кына нәрсәне кайта-кайта сөйләр... Үткәрер, билгеле. Борчу-мәшәкатьләре шул гына булгач. Бөтен нәрсә уңай килеп тора бит аңа...    Әмма Тәнзилә физика кичәсен билгеләнгән вакытта үткәрә алмады. Мәктәптә өч көн рәттән күренмәде. Беренчедә укучы улы Руслан аша директорга язу җибәргән, ирем авырып китте, дигән. Хараплар гына булган икән! Ирең авырганда да дәрес калдырырга ярый икән! Укытучылар бүлмәсенә кергән саен әле теге, әле бу почмакта шул хакта чышын-пышын сөйләштеләр дә тындылар. Рузалия Кашаповна гына онытмаган икән, төш авышкач, физрук Рашаттан Тәнзиләнең өенә барып килүен үтенде. — Коллективтан дип әйт, хәлен яхшылабрак сораш, — ди. үзе урам исемнәрен, йорт номерларын әйтә.   Шаккатып калдым. Бигрәкләр дә яман кыланалар инде. Ирем түгел, мин үзем авырсам да хәл белергә килмәсләр иде. Ә моның... Шунда башыма бер уй килеп төште. — Китерегез, үзем барам, — дидем дә, Рузалия Кашаповнаның кулындагы төргәккә Рашаттан алда мин килеп тотындым. Рузалия Кашаповна авырсынып кына ризалашты. Хәл белешеп йөреремә ышанып җитмәде инде, билгеле. Ышанмасын да! Менә барыйм әле, әйтеп кайтыйм әле эчемдә кайнаганнарның һәммәсен дә. Килеп урнашуына ярты ел да юк, бөтенесен яулап алдым, дип уйлыйдыр. Янәсе, олысының да, кечесенең дә телендә аның гына исеме. Күр инде, безгә иркенләп эшләргә дә юк. Балалар телендә кайчан карама — физика. Без ничек мәхәббәт тәрбиялик, ди, үз фәнебезгә? Бөтен нәрсә уңай килеп тора шул аңа.   ...Тәнзиләләрне алдан уйлаганча тиз генә табып булмады. Сигез катлы йортлар уртасында калган агач өйле урамда яши икән. Капка төпләрендә бөкрәя төшкән бер карт утын ваклап йөри иде, кемне эзләвемне сорашкач, урамның теге ягына ымлап күрсәтте: — Киленме? Ә-әнә судан кайтып килә. Шулмы бу, түгелме? Чем-кара бөдрә чәчләрен чуар яулыгы астына яшергән, өстендә — тәненә сыланып торган чуар күлмәк. Кара син аны, бизәнмәгәндә дә сөйкемлелеген һич тә җуймый икән тагын үзе.   Тәмам фикерем чуалды. Исәр кеше сыман тик басып торам. Бу халәтемнән Тәнзилә үзе коткарды: —  Нигә мәшәкатьләнергә инде! Безгә берни кирәкми бит, бар нәрсәбез дә җитә... Наилем генә савыксын менә...   Күтәрелеп карамасам да, сизеп торам: яшенә тыгылды Тәнзилә. Моңа кадәр күз яшен түгел, йөзенең моңсулыгын да күрсәткәне булмагач, әллә ничек булып китте. Хәл-әхвәлен сорашып, күчтәнәчләрен ишегалдында гына биреп кертәсе иде, югыйсә. Аптыраганнан верандага ук ияреп кердем. Тәрәзә кырыенда инвалид коляскасы тора иде. Аны күргәч, өстемә салкын су китереп сиптеләрмени! Калганын Тәнзилә өзек-өзек, яшь аралаш әйтеп бетерде: — Чечня...   Монда   әткәйләр  янында  торырга   булдык...   Чире кабатланып тора шул... үзебезнекеләр янында ничек тә уңайлырак...   ...Укытучылар бүлмәсенә бүген дә бәрелеп-сугылып килеп кердем. Рузалия Кашаповна, гадәтенчә, миңа таба төксе генә карап алды. Зыян юк! Соңыннан ипләп аңлатырмын әле, хәзергә вакыт чамалы, дәрескә керәсе бар. Килешли Тәнзиләләр өе аша үтеп, Русланны алып чыгуымны, дәрес башланганчы тугызынчыларга кереп, физика кичәсенә әзерлекләрен тикшерүемне әйтеп, вакланып тормыйммы әллә? Кайтышлый аптекага кереп чыгарга да вәгъдә иттем Тәнзиләгә. Авыру ирен ташлап чыгып йөри алмас бит инде ул! Миңа нәрсә, өйдә аның кебек кырык эшем кырык якта кырылып ятмый, шәһәр фатирында яшим ләбаса!   Үземне әйбер урлап тотылган бала сыман хис итәм. Сорамый алган нәрсә генә булса… Кире кайтарыр идем дә гафу үтенер идем. Кемнән гафу үтенергә соң? Үземнәнме, әллә Тәнзиләдәнме?..
Лалә ГЫЙМАДИЕВА

--- | 29.02.2016

Питрәчтә күп балалы гаиләләр җирсез калган (ВИДЕО)

$
0
0
19.05.2016 Җәмгыять
2011 елның 26 декабрендә “Татарстан Рес­публикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 90нчы санлы закон гамәлгә керде. Ул күп балалы гаиләләргә түләүсез җир учас­тогы бирүне күздә тота. Инде бүген күпләр бу закон нигезендә җирле булды, кайберәүләрнең йортлары калкып чыкты. Ә икенче берәүләр җирсез калды. Ни өчен җирсез калган алар? Нигә безнең халыкка яңа законнарны аңлатучы юк?
ҖИР ТУРЫНДАГЫ ЗАКОН   Язмага керешкәнче, законга тагын бер тапкыр күз салыйк әле. Закон нигезендә, җир участоклары рес­публика территориясендә даими яшәүче, гариза биргән вакытта 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бирелә. Балалар дигәндә, уллыкка, кызлыкка, сроксыз вакытка опекага алынганнар да күздә тотыла.    Әлеге закон кысаларында күп балалы гаиләләргә җир участогы түбәндәге максатларда бирелә: торак, дача төзелеше, ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен. Күп балалы гаиләгә башка хокукларда, әйтик, арендага бирелгән, әлеге гаилә тарафыннан йорт салынган җир участогын милек итеп рәсми­ләштергән очракта да җир участогын бушлай бирү каралган. Күп балалы гаиләләргә җир яшәү урыныннан, ягъни үзе яшәгән районнан, анда булмаса, башка муниципаль берәмлекләр территориясеннән бире­лергә мөмкин.   Җир участогы алырга те­ләү­че күп балалы гражданнар милек һәм җир мөнәсәбәт­ләре палатасына мөрәҗәгать итәргә тиешләр.    Гаиләдә балаларның ничә булуы роль уйнамый, өч бала булса да, унау булса да, җир участогы түбәндәге күләмдә бирелә: ярдәмчел хуҗалык алып бару өчен 6 сутыйдан 20 сутыйга кадәр, шәхси торак төзелеше өчен – 6-15, дача төзелеше өчен – 6-10, бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен – 6-8 сутый.   Җир алырга теләгән гаилә тәкъдим ителгән участоктан өч тапкыр баш тарта икән, ул чираттан төшеп кала һәм яңадан басарга тиеш була.    “МӘҖБҮРИ КУЛ КУЙДЫРДЫЛАР"   8 апрель көнне “Зарлы телефон”га Питрәч районы Татар Казысы авылыннан Гөлнара Юнысова шалтыратты. “Өченче балабыз тугач, безгә авылдагы зират артыннан җир тәкъдим иттеләр. Баш тарттык. Ул вакыттан бирле, яхшы урыннан җир кишәрлеге көтә-көтә сигез ел узып китте. Хәзер инде олы балагызга 18 яшь тулган дип, безне бөтенләй исемлектән сызып ташлаганнар. Зират артындагы җирдән баш тартучылар бер без генә түгел, башкалар да шулай ук кишәрлексез калды. Нишләп ул участокны шулай көчләп тагалар икән? Безгә зират тирәсенә барырга иртәрәк бит әле”, – дип зар елады ул. Гөлнара белән танышу, әлеге кишәрлекне карау өчен Питрәч якларына юл тоттым.   Татар Казысы авылында 170 ху­җа­лык исәпләнә, 486 кеше яши. Шуларның 58е – 18 яшькәчә булганнар, әмма аларның кайберләре Казанда яши икән. Ә күп балалы гаиләләр саны – 6. Монда күпләп мал асрыйлар. Пай җирләре дә тик ятмый, аны эшкәртәләр, калган печәнен саталар.    Ни кызганыч, җирсез калган халыкны гына җыеп бетерә алмадым. Кайберләре “журналист килгән” дигән хәбәрне ишетүгә бөтенләй юкка чыкты. Үз мәнфәгатьләреңне яклап, дөреслек яулап йөрисе урында, ни кызганыч, безнең халык качу ягын хуп күрә шул...   Ә менә Гөлнара Юнысова кочак җәеп каршы алды. Гөлнара – Питрәч районының Чыты авылыннан, моннан 18 ел элек Татар Казысына килен булып төшкән. Ире Газинур белән өч бала алып кайтканнар. Олы уллары Айнур – 11, уртанчылары Илсур 10 сыйныфта укый. Төпчекләре Миңнурга – 8 яшь. 2010 елга кадәр төп нигездә, каената-каенана йортында торганнар. Гөлнара өйдә генә, балалар үстерә.    – Без яшәгән агач йорт начар, әмма торырлык иде, – ди Гөлнара. – 2010 елда идән асларын кирпеч белән күтәртеп ремонт башладык. Әмма ремонтның икенче көнендә үк ут чыкты. Без күргәндә сарайның өсте янып килә, югыйсә, анда ут та кермәгән иде. Ике сәгать эчендә көл тавы гына калды, үгезләребез яна-яна урамга чыгып чапкан. Мин бернәрсә дә хәтерләмим, суның кайда икәнен дә әйтә алмаганмын. 18-20 баш терлек – атлар, сыерлар, бозаулар асрый идек. Авылдашларга рәхмәт, ярдәм иттеләр, авылдашыбыз Зөлфия апа исә буш йортын бирде. Әле янгынның икенче көнендә иремнең аягы сынып, бик озак аппаратта ятты. Яңа йорт җиткерү өчен көтүдә исән калган малларны, йөк машинасын саттык, ана капиталын куштык...    Балаларны алып кайтасың ул, әле аларның киләчәген кайгыртасы да бар бит! Шуңа күрә, җир турындагы яңа закон бик тә хуш килә Юнысовларның күңеленә.   – Шулай итеп, безне Питрәч районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына чакырдылар, – ди Гөлнара. – Кәгазьдән генә авылыбызның Әче дигән елгасы янындагы һәм зират артындагы кишәрлекләрне күрсәттеләр. Әче елгасы – сазлык ул. Аның тирә-ягында бернәрсә дә үсми. Җире начар. Әлбәттә, бу безгә ошамады. Баш тарттык. “Йә шушы җирне аласыз, йә бу җирдән баш тартам дип кул куясыз” дип, мәҗбүриләп имза куйдырдылар. Безнең: “Кул куйсак нәрсә була?” – дигән сорауга: “Тагын чакырабыз, тагын кул куярсыз”, –диделәр. Бардык, әмма тагын шул ук җирләрне күрсәттеләр. Тагын баш тарттык. Җитәкче белән сөйләшергә теләгән идек, төрле сәбәпләр табып, янына кертмәделәр...   Иң кызыгы, беләсезме, бу хәлләр кайчан булган? 2012 елда! Шуннан бирле җир кишәрлеге турындагы уй Гөлнараны бимазаламаган. Ниһаять, йокысыннан уянган ул, әмма олы улына 18 яшь тулып куйган шул. Инде аңа җир тиеш түгел бүген.  Закон ягыннан бар да дөрес, күп бала анасына җир тәкъдим иткәннәр. Хәтта ике тапкыр! Ул баш тарткан. Яңадан җир сорамаган! Инде исемлектән төшеп калган.   Минем белән очрашуга ирле-хатынлы Галәветдиновлар да килгән иде. Алар исә моннан дүрт ел элек тәрбиягә өч бала алганнар.   – Безгә җир тиеш икәнне белмәдек тә, – дип сөйли Галәветдиновлар. – Районнан чакырдылар. Дөресен генә әйткәндә, бу авылдан ул җирне кирәксенмәдек. Баштарак кишәрлекләрне район тирәсеннән бирделәр. Хәзер исә Татар Казысыннан гына алырга була, анысы да зират артыннан. Кайбер кешеләр “сатарбыз әле” дип алды аннан җирләрне. Хәзер буш кишәрлекләр өчен салым түләп торалар. Балаларны аякка бастырасы, аларның киләчәген кайгыртасы да бар. Шуңа күрә, уңайлырак урыннан кирәк иде ул җирләр. Мәсәлән, Питрәчкә якын авылларның халкы Казанга йөреп эшли. Безне дә өч тапкыр районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына чакырдылар, өчесендә дә баш тарттык... Шушы ук авылда яшәүче дүрт бала анасы Анна Абрамова да үз фикерен белдерде:   – Мин Алексеевскидан килдем. Биредә 14 ел яшим инде. Документлар буенча ялгыз ана саналам. Эшләмим. Социаль яклау бүлегеннән ай саен нибары 1 мең сум акча алам. Авылда эшкә чыга алмыйм – хайваннар бар. Ә шәһәрдә дүрт баланы аякка бастырып буламы? 5 мең сумга идән юучы булып урнашыйммы? Монда ана капиталына йорт җиткергән идек, ул да янды. “Чыбык­лардан чыккан” диделәр. Социаль яклау бүлеге, халык булышты. Ярый әле, язылышмыйча яшәүче ирем акча эшли. Ә болай минем бернәрсәм дә юк. Инде зират артыннан җир бирәләр. Анда мин нишли алам? Утыртсаң да, чәчсәң дә бер әйбер дә үсми. Зират артында йорт саласым да килми. Хәер, аңа минем акча да юк, – диде. Миңа шул да билгеле булды: әлеге халык дәррәү баш тарткан урыннан җирле үзидарә рәисе һәм авылның мулласы кишәрлек алып куйган икән. Моңа халык үз аңлатмасын бирде: “Мулла өчен зират изге урын, ә җирле үзидарә рәисе озак сайланып йөрде, шуңа күрә җирсез калды – аңа Питрәчтән биргәннәр дип тә ишеттек, ә аңа Казаннан кирәк булган... ”    – Чыннан да, башта сайланып йөрдем, – диде җирле үзидарә рәисе Фаяз Кәлимуллин. – Питрәчтән җир аласым килгән иде, чөнки аннан Казанга йөрергә якын. Ә соңыннан ул кишәрлекләрне кайда пропискада булсаң, шуннан гына бирә башладылар. Зират яныннан алдым. Зират терәлеп үк тормый...   “ЗИРАТ ЯНЫННАН ҖИР БИРМИБЕЗ"   Күп балалы гаиләләргә җирне кем күрсәтә? Кем бүлә? Кайдан бирәсен кем хәл итә? Бу очракта Питрәч районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы. Әмма анда әйтүләренчә, хәзер җирләрне зират яныннан бирмиләр икән. Минем әлеге хәбәр аларны бераз аптырашта калдырды хәтта. Дөрес, кайчандыр кишәрлекләрне нәкъ менә шул урыннан тәкъдим иткәннәр. Ә хәзер җитәкче алышынган, җитәкче белән бергә халыкка караш та үзгәргән, янәсе. Әмма Гөлнараның үз туксаны:   – Узган ел Мәүлия Дунаева җир артыннан йөрде. Аңа да зират янындагы җирне тәкъдим иткәннәр. Җирне рәсмиләштерә алмады, эше ярты юлда калды, – ди ул. – Ә син соңгы тапкыр кайчан мөрә­җәгать иттең? – дип сорыйм аннан.    – 2012 елда. Алар бит кабат чакырырга сүз бирде, әмма исләренә дә төшермәделәр. Чакыру көткән идек, – ди ул.   Җир һәм милек палатасында миңа Татар Казысы авылындагы күп балалы гаиләләр белән сөйләшергә сүз бирделәр. Һәм сүзләрендә тордылар. Шул ук көнне Гөлнара Юнысованы үзләренә чакырганнар. Әмма, югарыда әйткәнебезчә, Юнысовларның олы улларына 18 яшь тулган бит инде! Бу очракта кемне гаепләргә? “Палаталар”ны гына түгел, минемчә. Безнең халык пассив! Барганнар, баш тартканнар, кайтканнар һәм тагын чакыру көткәннәр. Гөлнара, мәсәлән, 7 ел көткән! Әмма Питрәчкә барып килергә дигән уй башына да килмәгән. Бәлки шушы гомер эчендә әллә нинди яңа законнар чыккандыр, элеккесенә үзгәрешләр кертелгәндер?    Кыскасы, Гөлнара Юнысова белән кабат элемтәгә кердем. Әмма ул аннан яңалык ишетеп кайтмаган.    – Безне җир һәм милек палатасы рәисе Илназ Дәүләтханов кабул итте. Сүз шул ук җирләр хакында барды. Ул әлеге урынны “юл кырыннан” дип атады. Татар Казысында бүтән җирләр юк икән. Аннан, улыма 18 яшь тулу сәбәпле, безгә җир тиеш түгел. Әмма без әлеге җирдән ике тапкыр гына баш тарттык. Шуңа күрә, архивны күтәрергә сүз бирде. Һәм җирләрне районның башка урыныннан алып булмаячагын әйтте, – диде Гөлнара.   Шулай итеп, Татар Казысының хөрмәтле күп балалы гаиләләре, авылыгызда сезгә бирелердәй бүтән җирләр юк икән. Кая карасаң да, кая барсаң да, шул зират яны кала. Шуңа күрә, аннан баш тартмагыз! Биргәндә алып калыгыз! Анысыннан да колак кагуыгыз бар!   Хөрмәткә лаек җитәкчеләр ул урынны үз күзләре белән барып күрде микән? Зираты бер хәл әле аның, рәттән генә ферма тора. Кыскасы, зират, ферма һәм сазлык... 


Эльмира ФЛҮН, Казан – Питрәч – Казан

--- | 19.05.2016

Дилә Нигъмәтуллинаның презентациясендә ире булырмы?

$
0
0
19.05.2016 Шоу-бизнес
Бу көннәрдә танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина “Шул да җитә” исемле альбомының презентациясенә әзерләнеп йөри. Презентация үзе Казанның “МАНО” ресторанында узачак. Җырчы әлеге вакыйганы нәкъ туган көненә, ягъни 26 майга билгеләгән. Бу ел аның өчен аеруча мөһим. Җырчы 35 яшьлек юбилеен каршылый. “Шул да җитә” альбомы сан ягыннан алтынчысы икән. Элек җырчы аларны продюсер үзәге ярдәме белән чыгарган булган. 1000 данә чыгачак бу альбомы фәкать үз акчасына гына чыгарылачак.
– Альбомны акча эшләр өчен чыгармыйм. Җир шарының төрле нокталарында чыгыш ясарга туры килә. “Үзегез белән альбомыгыз юкмы?” – дип сорыйлар. Менә шуңа күрә яңа танышларыма, дусларыма бүләк итәр өчен яңа альбом тупладым. Аның күпмедер өлеше сатуга куелачак. Яңа альбом презентациясенә барлык якын кешеләремне, дусларымны, иҗатташ коллегаларымны чакырдым. Иң көтелгән кунакларым – тугры тамашачым. Алар мин әзерләгән сюрпризга шаккатырлар дип уйлыйм, – диде Дилә Нигъмәтуллина.   Әлеге вакыйгада җырчының 4 яшьлек кызы Сәфинә дә катнашачак. Диләнең ире Марат Мухин Мәскәүдән кайтып җитә алырмы-юкмы, анысы әлегә билгесез. Чөнки композиторны Мәскәүдәге иң дәрәҗәле продюсер үзәгенә эшлекле сөйләшүгә чакырганнар.
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 16.05.2016

Танылган журналист Флюра Низамова: «Алты елда Казан тормышы бөтенләй читкә әйләнде»

$
0
0
19.05.2016 Матбугат
Татарда үзен журналист дип санаучылар күп. Язу дәрәҗәбез дә төрлечә. Минем хәтеремдә һәр язмасы өлге булырдай, һәр материалы рәхәтләнеп укырдай бер генә ЧЫН журналист калган: Флюра Низамова. Кемнәрдер аны Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева дип тә белә. Флюра апай, Флюрка – чын мәгънәсендә, уникаль шәхес.

Җырчы, шагыйрә, әдәбиятчы, журналист... Бренд, кем әйтмешли. Андыйларны бүтән чыгармыйлар бугай инде. Хәзер ул Башкортстанда, туган авылында яшәп ята. Казанга килгәч, редакциягә керми калмый. Соңгы килүендә аның белән әңгәмә корып алдык.

Татар журналисты ничек башкорт чичәненә әйләнгән?

– Флюра апа, син шау‑­гөр килеп торган Казанны ташладың да туган авылыңа – Башкортстанның Ярмәкәй районы, Шах авылына кайтып киттең. Сагындырамы Казан? Күңел халәтең ничек?
– Күңел халәте – искиткеч. Казанда Имәнлек урамында фатирым бар. Җылы, рәхәт, су өйдә, бөтен уңайлыклар бар... Тик... Шәһәрдә бит хәзер урман күрер­гә дә юк. Ике көн торам да авылны сагынам. Кешенең үз туган җирендә яшәве – үзе бер зур бәхеттер инде ул. Җиргә аяк белән басасың бит. Ишегалдына чыктың – тавыгың йөгереп килә, этең килеп сырпалана башлый, песиләрең йөри... Белмим, әллә олыгая башлаганга, миңа гына шулаймы икән ул? Авылга кайту белән баштарак Казан сагындырган кебек тоелган иде. Аралашу җитмәгән төсле иде. Театрлар, сәнгать, күз ияләшкән кешеләр дигәндәй... Ә хәзер – юк.

– Кайтып киткәнеңә күпме булды инде?

– Алты ел дип сана. Шул арада Казан тормышы бөтенләй читкә әйләнде. Кирәк кадәрле мәгълүматны интернет аша табам. Көн саен төрле җирләрдә яшәүче, төрле фикердәге унбиш-егерме кеше белән аралашам. Синең белән дә шул интернет аша аралашып торабыз бит, чикләр юк.

– Җырлыйсыңмы хәзер?
– Җырлау гынамы соң! Казанда соңгы ун‑унбиш елда җырламый идем. Күреп торасың, эстраданы яшьләр басты, минем күңелгә якын юнәлеш түгел. Ә авылда клубка тартып алдылар, үзебезнең авыл клубы, күршедәге Усман‑Ташлы авылы клубы белән җимерттереп концертлар куябыз. Әле менә чәчәннәр конкурсына җибәрделәр, башкорт дастаннары буенча. Мин бит инде мәктәптә башкорт телен укымаган, татар, тик колак хәтере бик яхшы, шуңа тиз генә әзерләнеп бардым. Районда башка кеше тапмадылар бугай башкортча сөйләргә. Таһир-Зөһрәне башкортчага әйләндереп, кайбер җырларны кушып, барып җырлап кайттым. Анда Баймак, Сибай якларыннан чи башкорт әбиләре килгән, чәчәнлек аларның тамырында, без татарларда ул нәрсә элегрәк онытылган. Әле башта, үземнең татар икәнемне белгертер өчен, башын-азагын үзем уйлап чыгарып, татарча сөйләдем. Республика буенча өченче урынны алып кайттым. Утызлап районнан катнаштылар.
Үзебезнең авыл клубында сценарийлар язып, дүрт‑биш кеше җыелып, тамашалар ясыйбыз, чит авылларга йөрибез...

– Ә язу?
– Гел язып булмый. Ләкин авылда уйланырга вакыт күп, бакчада эшләгәндә дә, җиләк җыйганда да, урамда йөргәндә дә уйланасың. Күңелгә тигән нәрсәләрне утырып язам да шул ук интернет аша Казанга җибәрәм.

«Иң куркынычы – урыслашу»


– Иске Шах зур авылмы?
– Кечкенә түгел, тик Усман-Ташлы зуррак.

– Татарлар нигезләгән ул авылларны да башкорт авыллары дияргә маташалар. Кайчандыр катлам булган нәрсәне милләткә, халыкка әйләндермәкчеләр. Гәрчә документларны анализласаң, аларның бүгенге Казан тирәсендәге авыллардан XVI, XVII, XVIII гасырларда күченгән чеп‑чи татарлардан барлыкка килгәне ачык күренсә дә...
– Андый әйбер бар шул. Ниндидер булмаган ырулар уйлап чыгарып, бер халыкны бүлгәләргә маташу нигә, кемгә кирәктер?!

– Флюра апа, үзең үк гел әйтеп торасың: радио тыңлыйсың, телевизор карыйсың, интернеттан әллә кемнәр белән аралашасың, чикләр юк. Әле тора‑бара әллә ниләр чыгар. Бүгенге аралашу ысулларының камилләшүе татарны берләштерә аламы? Телне саклыймы? Сезнең авылда татар теле белән хәлләр ничегрәк?
– Узган елдан безнең авылда татар теле укыту бетте. Юк татар теле. Күрше авылда да башкортча укыталар. Ләкин бер куркыныч нәрсә бар: бүген Башкортстан авылларында урыслашу, урыс теленә күчү искиткеч тизлек белән бара. Чөнки мәктәптән үк туган телгә ихтирам тәрбияләнмәгәч, кеше аны кирәккәндә генә бераз куллана да күп вакыт урысчага күчә. Тора‑бара ул урысча уйлый, фикерли башлый. Чөнки күп кешедә бүген милләт, тел кайгысы түгел – корсак кайгысы. Әйтик, беренче сыйныф баласы русча белми иде элек. Мин унҗиде яшемә кадәр русча такы‑токы гына белә идем. Хәзер алай түгел. 5‑6 яшьлекләр урысча сөйләшергә маташа, гәрчә теле татарча ачылса да. Менә шунысы бик куркыныч. Татарстанда бу күренеш әле бездәгечә үк түгел, ләкин монда да бар дип беләм.
Ә менә аралашу җиңе­ләюнең төрки халыкларны берләштерүгә китерүенә шикләнәм. Интернет аша аралашу ул бит тар даирә кешеләренә, кызыксынучыларга гына кадерле. Берләштерер өчен цемент кирәк – ул юк. Әле татар көчле. Менә башка халыкларның милли киләчәге зур шик астында...

Авыл тормышы

– Флюра Низамованың бер кө­не ничек үтә?

– Элегрәк рәхәтләнеп йоклый идем. Хәзер үзебездәге вакыт белән иртәнге сигезләрдә торам, вак‑төяк эшләрне эшлим. Әле бит авыру энем бар, аны карарга кирәк, даруын бирергә, ашатырга, керен юарга. Авылда эш бетми бит инде ул. Кыш көне капка төбеннән алып чишмәгә кадәр кар көрәргә кирәк, көянтәләп су алып кайтам.

– Маллар асрамыйсыңмы?

– Юк. Сыер алыйммы дип бер кызыккан идем, тик кышка печән әзерләргә кирәк бит. Анысы авыр бездә. Тавык асрыйм. Гәрчә ул тавыкларга алып ашаткан ризык алар биргән йомырка-иттән кыйм­мәткәрәк чыкса да. Күңел өчен.

– Китап укыйсыңмы?
– Укыштырам. Минем берьюлы укый башлаган берничә китабым ята торган була. Хәзер инде әдәби әсәрләрне сирәк укыйм, тик шулай да кызыксынам. Башкорт әдәбияты белән кызыксына башладым. Кызык кына нәрсәләр бар. Үзем өчен Әмир Әминев, Таңчулпан Гарипова, Спартак Ильясов дигән язучыларны ачтым. Болар – без татарлар өчен дә яңалык булырдайлар. Тарихи әйберләр укыйм. «Идегәй»не укып, үзем өчен яңалыклар ачам, тел, борынгы сүзләребез буенча. «Идегәй» лексикасы буенча бер әйбер язармын дип торам. Аннан соң классика укыйм. Әйтик, Купринны.

– Димәк, авылда да теләгәндә мәдәни тормыштан, әдәбияттан читләшми яшәргә була?

– Әлбәттә. Китапха­нә­ләрдә шул ук рус классикларының әсәрләре бихисап бит. Ал да укы.

– Күңелсезләнмисең, димәк?

– Юк, әлбәттә! Берәр тәмле әйбер пешерәм дә күрше хатыннарын дәшәм. Күршемдә Юра исемле бер урыс кешесе яши. Дядя Юра дип йөртәм. Ул инде олы кеше, элек геолог булган. Бик кызык кеше, күп күргән, аның белән аралашабыз. Алар Октябрьский шәһәрендә фатирда яшиләр, күп вакыт авылга кайталар. Көннәр шулай үтә инде. Рәхәт миңа авылда яшәү.


Илфак ШИҺАПОВ

--- | 19.05.2016

Алсу Фазлыева ничек сәхнә киемнәрен югалткан?

$
0
0
19.05.2016 Шоу-бизнес
Талантлы җырчы һәм алып баручы Алсу Фазлыева сәхнә киемнәрен югалта язган. Бу хәлнең ничек килеп чыкканын Алсу безгә үзе сөйләгән: – Гадәттә, киемнәрне аерым-аерым йөртмибез, барысын да бер чехолга урнаштырабыз. Шулай беркөнне бәби чәен үткәргәннән соң сәүдә үзәгенә очрашуга бардым. Аннан такси белән өйгә кайттым.

Берничә көн үтеп банкетка әзерләнеп йөргәндә, шкафтан киемнәрне эзли башладым, әмма алар урынында юк иде. Кайда калдырганымны бөтенләй хәтерләмим. Азат сәүдә үзәгенә барып эзләп кайтты, таксига шалтыратып та сорады. Киемнәр беркая да юк. Бәби чәе узган банкет залына барсак, костюмнарыбыз шунда эленеп тора! Аларның табылуына бик сөендек, Аллага шөкер! – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева.

Чехолда барлыгы 6-7 костюм булган, барысы да заказ буенча тегелгән. Шуңа да аларны югалткан очракта, яңаларын тектерү Фазлыевлардан зур чыгымнар таләп итәр иде.
 


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 19.05.2016

"Бәллүр каләм"җиңүчеләрен бүләкләделәр. Машина Лия Заһидуллинага китте (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
19.05.2016 Матбугат
Матбугат көнендә Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XIX конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Гран-при иясе булып быел «Татарстан» ДТРК БДТРК ФДУП филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина танылды. Аңа төп бүләк – машинаны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. "Мин инде 39 ел машина йөртәм, ә быел икенче машина алырга җыенган идем, менә бит - бәхет елмайды!" – дип шатлыгын уртаклашты җиңүче.     Рамил Гыйльванов фотосы     Башка номинациядә җиңүчеләр:   “ТРның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чарасы”:   - «Әлмәт таңнары» газетасы (Әлмәт районы); - «Эфир-24» телекомпаниясе  (Казан);   "Темасы — җирле, осталыгы башкалача":   - Айгөл Әхмәтшина, «Нократ» («Вятка») (Мамадыш районы); - Евгения Исаева, «РЕН ТВ – Набережные Челны» (Яр Чаллы); - Гөлназ Зарипова, «Авыл офыклары» (Балык Бистәсе районы);   “Медиапроект”:   - ФГУП ВГТРК ГТРК «Татарстан» (Казан).   “Объектив аша караш”:   - Рамил Гыйльванов,  «События недели» газетасы (Казан).   “Туган тел”:   - Лилия Вәлеева, «Бельгийская Федерация русскоязычных организаций» интернет-сайты (Бельгия);   “Журналистикада исем”:   - Ирина Мушкина,  «Республика Татарстан» газетасы (Казан); - Наил Шарифуллин,  «Ватаным Татарстан» газетасы (Казан); - Ринат Юзаев, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе (Казан).   «Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек»:   - Зөлфия Шәрипова, «Сетевая компания» (Казан).   “Россия Федерациясендә әдәбият елы”:   - Зөлфия Гыйльметдинова, «Болгар радиосы» (Казан); - Полина Кастрицкая,  «Казан» телекомпаниясе (Казан);   “Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы”.   - Вероника Бастылева, «Луч» телекомпаниясе (Әлмәт районы); - «Сөембикә» журналы (Казан).    “Һөнәргә тугрылык”.   - Константин Куранов, «Эфир» телекомпаниясе (Казан); - Римма Фәттахова.   Шулай ук "Бәллүр каләм" бәйгесе кысаларында ел дәвамында журналистлар "теленнән төшмәгән" шәхесне билгеләп үтү гадәте бар. Жюри әгъзалары медиа киңлектә һәрчак яңалыклары белән уртаклашкан, аның турында язган-сөйләгән кешегә дә статуэтка тапшыралар. Быел бу номинациядә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиңү яулады.    

Рамил Гыйльванов фотосы.


---

--- | 19.05.2016

Таһир Якуповны туган көнендә дога белән искә алдылар (ФОТО)

$
0
0
20.05.2016 Мәдәният
Аның гомере кыска, ә язмышы яралы булды диләр. 24 яшендә Татарстанның халык артисты дигән югары исемгә лаек булган җырчы Таһир Якуповка исән булса бүген 70 яшь тулыр иде. Татарның онытылган былбылын туган көнендә Яңа татар бистәсе зиратында дога белән искә алдылар.
1999 нчы елда үлгән Таһир Якуповның исеме 2010 нчы елга кадәр онытылып торды. Җырчының мирасы халкыбызга соңгы елларда гына әйләнеп кайта башлады. Бу эшнең башында торучыларның берсе, Якуповларның гаилә дусты Сания апа Хәлиуллина.   – Таһир беркайчан да онытылмады. Аның кабатланмас тавышын бер иштекәннән соң оныту инде мөмкин түгел. Исән чагында Таһир белән санлашмадылар, ул төшеп калган кешеләр рәтендә йөрде. Казанда булмаса да, быел Теләче районы җырчының юбилеен ноябрь аенда зурлап уздырырга җыена. Бу районга рәхмәтем зур, – диде Сания апа.   Филармония каршындагы “Илһамият” оешмасы быел Таһир Якупов исемен Казандагы урамнарның берсенә бирү инициативасы белән чыкты, – дип дәвам итте Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәткәре Зимфира Гыйльметдинова. – Без бу тәкъдимне мәдәният министрлыгына җибәрдек. Җырчының юбилеена филармония Таһир Якупов яшәгән Кәрим Тинчурин урамындагы 17 нче йортка истәлек тактасы куярга җыена. Бу йортта җырчы озак еллар яшәп, бакыйлыкка күчкән. Безнең бөтен кәгазьләр җыелган, эскиз планнары эшләнгән һәм югары даирәләргә җибәрелгән. Без хәзер җавап көтәбез.         
Марсель ӘСКӘРОВ

--- | 13.05.2016

Ганс Сәйфуллин 500 җыр язган, Фердинанд Фәтхинең яшертен хатыны бар, Венера Ганиева диета тотамы? (Сәхнә арты репортажы)

$
0
0
20.05.2016 Шоу-бизнес
19 майкөнне Казан Филармониясенең концертлар залында Ганс Сәйфуллинның 75 еллык юбилей бәйрәме үтте. Ишек төбендә үк атаклы композиторның үзенә тап булдым. Баянчы, композитор Ганс әфәнде 1941 елның 26 февралендә Баулы якларында дөньяга килгән. Әтисе 34 яшендә Сталинград янындагы сугышта һәлак булган.
– Ганс абый, хәл­ләрегез ничек?   – Ярыйсы.
– Кем белән яшисез?   – Берүзем.   – Хатыныгыз сездән ун яшькә олы иде, ул исәнме?
– Ике ел элек үлде.   – 400дән артык җырыгыз бар икән?   – 500.     – “Ганс” дип немец исемен сезгә кем кушкан?   – Гафу итегез, бик сөйләшә алмыйм, дүрт ел элек инсульт кичердем.   – Бүген сәхнәгә чыгасызмы?   – Әлбәттә! Әнә, телевидение төшерергә килде.   Ишек төбеннән үтеп кенә киткән идем, афишалар укып маташучы Рәсим Низамовның аягына бастым.     – Рәсим Низамов!   – Бер сүз дә әйтмим.   – Ник алай?   – Молчу пока.   Филармониянең директоры Кадим Нуруллинны да (1975 елгы, Буаның Ташкичү авылыннан) таптым. Ул үзенең кабинетында китап укып утыра иде.     – Кадим, нинди китап укыйсың?   – Әнгам Атна­баевның яңа шигырь­лә­рен алган идем. Китабын чыгару уе белән янам. Кичәсен дә оештырасы иде.   – Синең кебек карьера баскычыннан күтәрелү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Сине бик мактыйлар, ай үсәсен көн үсә, диләр...   – Үз өстеңдә эшләргә, гомер буе үзеңне тәрбияләргә кирәк.   – Үзеңне ничек тәрбия­лисең?   – Күбрәк белергә, акыллы кешеләр белән сөйләшергә тырышам.   – Кемнәр инде ул, акыллы кешеләр?   – Мине шаккатырганы – Минтимер Шәймиев. Мин аның белән өч тапкыр очраштым. Өчесендә дә шок хәлендә идем.   – Ник алай?   – Адәм баласының зирәклегенә һәм зур күләмдә эш башкара алуына шаккаттым. Якты, зур шәхес ул. Минтимер Шәрипович татар халкын дөньяга танытты. Матур җөмһүрият төзеп калдырды. Болгар дәүләтен өч тапкыр җимергәннәр. Актык тапкыр Аксак Тимер җимереп киткәннән соң, 800 ел узгач, Болгарны Минтимер аякка бастыра. Бер “тимер” җимерә, икенчесе төзи.   – Болгарны торгызу дигәннән, син Филармония концертлар залын торгыздың.    – Бу – көндәлек эш кенә. Без бүген бу залга гына (605 урынлы) сыешмыйбыз, кысан.
– Яңа зал эшләп булмыймы?   – 2020 елга яңа зал торгызу турында сүз бара.   – Кайсы җирдә?   – Әлегә урыны тәгаен билгеле түгел. Биш мең урынлы зал булырга тиеш.    – Монда күпме утырасың?   – 13 ел.   – Синең кәнәфигә омтылучылар юкмы?   – Филармония эчендә андыйлар юк. Читтә, бәлки, бардыр.
– Әлфия Авзалованың кызы: “Филармония директоры әнинең хәлен дә белми”, – дип зарланган иде.   – Кайсыбер вакытта аларның да үпкәләргә хаклары бардыр. Елга ике-өч мәртәбә очрашабыз. Быел ике тапкыр Әлфия апаларда булдык. Яңа елдан соң аларда пылау ашап утырдык. Илһам абыйның тәрбиячесе белән дә низаг чыгып алды. Инде аңлаштык. “Илһамият” клубы булдырдык. Кайбер артистларның пенсиясе нибары 6 мең, аларга ярдәм итәбез.   Кем бизәнеп тора монда? Сиринә Зәйнетдинова икән!      – Ничек хәлләрең, Сиринә? Әйдә, Габдерәхим бабайга сөйлә әле...   – Чишенергә кирәк.   – Чишенергә?! Минем алдамы?   – Ой, ялгыштым, сәхнә күлмәген кияргә кирәк, вакытым юк.   – Ярар, киен алайса, күземне йомып торам...   Кем бу? Фердинанд Фәтхи!   – Фердинанд Фәтхи, ничәнче хатын белән торасың?   – “Гражданский” яшертен хатыным бар, беркемгә дә әйткәнем юк әле аның турында.
– Аннан бала бармы соң?   – Кавышканыбызга күптән түгел генә.   – Бусы икенче хатыныңмы?   – Өченче.
– Ник аерылыштың?   – Шулай туры килде. Аерылышкан хатыннарымны яманламыйм, аларны начар дип әйтмим. Бәлки, гаеп үземдәдер. Мәхәббәтнең гомере өч кенә ел бит.   – Бу өченче хатының белән дә өч ел гына түзәрсеңме?   – Юк инде...
– Яшең алтмышка җитә, картаясың. Үзеңне карарга хатын кирәк булачак. Шул турыда уйлыйсыңмы син, юкмы?..   Грим бүлмәсенә кердем. Диванда Закир Шаһбан утыра.     – Закир, дүртенче хатын белән яшисең, ник аерылдың?   – Язмыштан узмыш юк.   – Аерылгач, нәтиҗә яса­дыңмы?   – Әйе. Бары тик тату гаиләләрдә генә бәхетле балалар үсә. Гаиләләр тот­рыклы булсын иде, әмма ул һәркемгә бирелми. Гаилә ул – институт. Кеше гомер буе шушы институтта белем ала, тәҗрибә туп­лый.   – Гаиләне ир кеше сак­лап кала аламы?   – Гаиләне хатын-кыз саклый.   – Нинди кимче­лекләрең бар?   – Сентименталь, тиз гашыйк булучан, романтик, хисләргә бирелә торган кеше мин. Шул бик комачаулый.   Бусы – Алсу Әбел­ханова!     – Алсу, чибәр­ләнеп, ябыгып киткәнсең?   – Көне-төне балалар белән чабам. Ике малай. Алар белән спортзалга йөрим, үзләрен мәктәпкә илтәм.   – Ничә кило син?   – 54.    – Буең?   – 165.   – Күлмәгең бигрәк матур...   – Үзем уйлап чыгардым.   – Аяк киемең дә “шикарный”.   – Гарәп Әмирлегеннән алып кайттым.   – Иренеңне шундый матур итеп кызылга буягансың.   – Бүген беренче мәртәбә ачык төскә буядым.   – Ул сиңа килешә...   Венера Ганиева бизәнеп утырган грим бүлмәсенең ишеген ачтым.     – Венера ханым, элек тә Ганс Сәйфуллин белән чыгыш ясаганыгыз булдымы?   – Яшь чакта Ганс белән истәлекле бер вакыйга булды. Татарстанга Ельцин белән аның хатыны килгән иде. Аларның кичке ашларында безне җырларга чакырдылар. Ганс баянда уйнады, мин җырладым. Бу кичәдә Минтимер Шәрипович та бар иде. Бервакыт Сәкинә ханым миңа: “Соловей”ны җырламассыңмы?” – ди. “Хәзер репетиция ясап алам да җырлыйм”, – дидем. “Ганс, синең “Соловей”ны уйнаганың бармы?” – дим, ул: “Нинди Соловей?” – ди. Җырлап күрсәттем. Аннан-моннан әзерләндек тә, киттек җырларга. Ганс уйный башлады. Башта нинди көй икәнен аңламыйча тордым. Ничек җырларга? Мелизмнар белән уйный бу! Мин дә мелизмнар кыс­тырып җырладым. Ерып чыктык.   – Сез һәрвакыт чибәр, сылу. Диета тотасызмы?   – Тотмыйм. Күп ашамыйм.
– Концерттан кайткач, ашыйсызмы?   – Кайвакытта.
– Нәрсәләр?   – Бөтенесен.   – Тазармыйсызмы?   – Лыкынганчы ашамыйм. Ач килеш йокларга ятарга ярамый. Концертта күп энергия сарыф ителә, ашыйсы килә.   – Сезне президентлар яратты, гел сезне җырларга чакырдылар. Аның өчен ни кирәк?   – Җаваплы кичәләргә чакырылу – зур дәрәҗә. Тавыш гел формада, тонуста булырга тиеш.    Кайтыйммы икән, кайтмыйммы икән?! Әллә татар эстрадасының иң моңлы җырчысы Бәширә Насыйрованы барып кочак­лыйммы икән?..    
ГАБДЕРӘХИМ

--- | 19.05.2016

Татарстанда автомобиль йөртүче исереклеге аркасында пассажирының башына җиткән

$
0
0
20.05.2016 Фаҗига
Лениногорск районында Шөгер – Клявлино – Урдала юлының 1 нче чакрымында “ВАЗ-2109” машинасы зур тизлектә каршы як юлга чыгып, юлдан төшеп капланган. Рульга утырган 1987 елгы егет, алдан җыелган белешмәләр буенча, алкогольдән исерек булган. Транспорт һәлакәтендә аның пассажиры – 1989 елгы егет имгәнүләреннән һәлак булган, автомобиль йөртүче – хастаханәдә.
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән шул хакта хәбәр алынды. Майның 18 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтенә юлыгып, 19 кешенең гомере өзелгән, 228е тән казасына дучар булган. Юлда фаҗигале үлүчеләрнең 3се, имгәнүче, җәрәхәтләнүчеләрнең 106сы Казанда бәлагә тарган - статистик белешмә шул хакта сөйли.
---

--- | 19.05.2016
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>