Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Мин әле яшим, дигән иде...

$
0
0
20.05.2016 Язмыш
Атна ахырында күңелсез хәбәр килеп иреште. Казан кызы Айгөл Мөхәммәтдинова якты дөньядан китеп барган. Айгөл белән гел аралашып тордык. Аның ашказанында яман шеш тапканнар иде. Бу кыз турында “Ватаным Татарстан”да “90га җитәм әле мин” дигән язма да чыккан иде. Тик Айгөл 31 яшен тутырырга 9 көн кала, әти-әнисен, абыйсын, 7 яшьлек игезәк кызларын калдырып китеп барды. Никадәр генә тырышса да, Айгөл авыруын җиңә алмады.
“Кулыма диагнозымны тоттырдылар. 15 минутлап шул кәгазьгә карап утыргач: “Мин авырмыйм. Сау-сәламәтмен. Әле миңа яшисе дә яшисе, 90га җитәм әле мин”, – дидем. Шул минутта үземә беркайчан да үлем турында уйламаска, еламаска дип әмер бирдем. Шулай эш­ләдем дә. Танышларым аша Мәс­кәүдәге онкология клиникалары­ның берсе­нә эләктем. Башта алырга телә­мәделәр. Операцияне дә тынычлансын дип ясаганнардыр инде, – дип сөйләгән иде ул. – “Яман шешне ничек җи­ңәргә?” дигән китаплар укыдым. Безнең палатадагы барлык хатыннар да өйләренә кайтып китте. Шуннан соң табиблар: “Башка палатага күч әле. Кәефләре күтәрел­мәс­ме?” – дип үзләре үк керә башлады. Тик мин күчмәдем. Аның каравы, авырулар үзләре минем янга кереп, кызыклы хәлләр сөйлиләр. Минем авырганыма ышанмаучылар да булды. Социаль челтәргә гел елмаеп төшкән фотоларымны куеп бардым. Тормышның никадәр кадерле икәнен аңладым”.   Айгөл киләчәктә үзенең башыннан кичкән авыруы турында китап та язарга җыенып йөрде. “Башкаларга файдасы тисен. “Яман шеш” сүзен ишетүгә, күпләр үләргә җыена башлый. Тормыш белән сау­буллаша. Тик көчле булырга кирәк. Беркайчан да моңаеп утырырга ярамый. Шатланып яшәргә, юк-бар мә­шәкатьләрне уйламаска. Кемнедер кайгыга салып түгел, үзеңнең тормышың белән яшәргә кирәк!” – дип киңәш бирде ул.   Казанның 144 нче мәктәбендә укучы Камилә Гыйбадуллина яман чир белән авырый башлагач, Айгөл аңа да киңәшләрен биреп торган, аның апасына әве­релгән иде. Атна саен Айгөл Мәскәүгә химия курсларына барып йөрде. Биредәге балалар онкология үзәгендәге һәр балага кечкенә генә бүләк өләшкән ул. Алар янына кереп, моңаймаска, чирне җиңәргә өйрәткән. Әле соңгы сөйләшкәндә: “Шулкадәр ябыктым! Бу кызлар нигә үзләре теләп ябыга икән? Анализларым бик әйбәт булмаса да, терелүгә өметләнәм. Алла боерса, чиремне җиңәрмен”, – дигән иде.   Айгөл туганда абыйсы Денис­ка дүрт кенә яшь була. “Сеңлемә исемне мин куйдырдым. Кечкенә генә булсам да, әти-әнием мине тыңлады. Бердәнбер һәм яраткан Айгөлем иде. Яман шеш турында ишеткәч тә, моңаймады. Туганымны беркайчан да онытмам. Ә аны яраткан, һәрчак ярдәм итеп торган һәм соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә чиксез рәхмәтемне җиткерәм”, – ди Денис.   Аңа кадәр язган идек: "Кулыма яман шеш диагнозын тоттыргач, 90 га җитәм әле мин, дидем”
---

--- | 20.05.2016

Дөньяның иң өлкән кешесе – кем ул? (ФОТО)

$
0
0
20.05.2016 Җәмгыять
Әстерхан өлкәсендә яшәүче 120 яшьлек Тәнзилә Бисәмбәева – дөньяның иң өлкән кешесе. Гомер озынлыгы буенча ул Россия Гиннесс рекордлар китабына кергән. Интернет чыганаклары мәгълүматлары буенча, Тәнзилә әби татар. Аның өч улы, ун оныгы, 24 оныкчыгы, оныкчыкларының ике баласы бар. Әби Әстерханның Исламгазы бистәсендә яши.

Тәнзилә Бисәмбәева 14 март көнне сигез балалы ишле гаиләдә туа. Гомере буе колхозда тир түгә. Ире сугыштан кайтмый. Уртак уллары да озак яшәми, бакыйлыкка күчә. Бөтен илгә килгән афәт – Бөек Ватан сугышы вакытында Тәнзилә әби чордашлары кебек кышкы салкыннарда ялан кул окоп казый, дөягә салып, телеграф баганаларын да ташый.

Сугыш беткәндә, хатынга инде 49 яшь була. Пешкән алма кебек тупылдап торган япь-яшь кызларга да ир булмаган чорда, Тәнзилә гаилә, балалар турында хыялланмый да инде. Ә тормыш үзенекен итә: инде пенсия кенәгәсе ачар вакыт җиткәндә, 60 яшьлек бер казах кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Тәнзилә 53 яшендә беренче уртак балаларын таба, бер елдан — тагын берсен, 57 яшендә өченче тапкыр әни була. Уллары хәзер үзләре дә пенсиядә, йортлары әниләре өеннән ерак түгел генә урнашкан. Ә Тәнзилә әби, үзе татар һәм казах кануннары буенча, төпчек улында яши.     Әби өч улын да белемгә ом­тылучан, кызыксынучан булып үстерергә тырышкан. Үзе русча бер кәлимә сүз белмәсә дә, балаларын, ничек булса да, бу телне өйрәнегез, дип үгетләгән.   Шунысы кызык, әби йөз яшенә кадәр үз гомерендә бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать итмәгән, балаларын да өйдә генә тапкан. Бары 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткәч кенә, начар күрә башладым дип, күзенә операция ясаткан.     Әби инде урамга чыкмаса да, өй тирәсендә иркенләп йөри, үзен үзе карый ала. Татар җырларын башкарырга да ярата икән. Оныклары аны тылсымчы дип уйлый, ә уллары һаман да әнисенең мәхәббәте, кочаклап сөюе теләсә нинди авырудан коткара икәненә ышана. Әниләренең озак яшәү серләрен уллары аның яхшы күңелле, тормышка позитив карашта булуында күрә. Әби бары тик натураль про­дуктлар гына ашый икән.   Әстерхан өлкәсендә 71 кеше йөз яшь чигенә җитсә, Татарстанда андыйлар саны – 189. Тәнзилә әби – дөньяда икенче иң озак яшәүче кеше. Аңа кадәр дөнья рекордын француз хатыны Жанна Луиза Кальман куйган. Ул 122 ел да 164 көн яшәгән. Бүгенге көндә иң озын гомерле ир-ат исә Израильдә яши. Аңа – 112 яшь.
---

--- | 19.05.2016

БДИ кирәкме-юкмы? Бәхәсләр яңа көч белән купты

$
0
0
20.05.2016 Мәгариф
Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри сыйфат алганнан бирле, ул каршылыклы фикерләр уятып килде. Яңа сынауны бик озак кабул итә алмадылар, аның күпсанлы тискәре яклары табыла торды. Инде канәгатьсезлек кимеде, укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да БДИга тәмам ияләште дигәндә, бәхәсләр яңа көч белән купты. «Илкүләм ата-аналар комитеты» БДИдан баш тартуны таләп итә.

Бердәм дәүләт имтиханы гамәлгә кертелгәннән бирле аны тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Чыннан да, беренче мәлдә, имтихан гамәлгә генә кертелгәндә, әлеге төр сынауның җитешсезлекләре шактый иде. БДИ бирү вакыты җиттеме, шау-шу купмыйча калмый иде бит. Имтихан биремнәрен укучылар өчен подвалларда студентлар һәм укытучыларның чишүләре дә, төрле фәннәр буенча БДИ җавапларын интернетка урнаштырулар да, аерым бер төбәктә барлык укучыларның диярлек югары балларга тапшыруы кебек хәлләр шактый булгалады. Кыскасы, имтиханның үтә күренмәле һәм гадел булуы бу вакытларда зур шик астына куелды.

Моннан тыш, имтихан биремнәренең эчтәлегенә карата бик күп шелтәләр яңгырады. Берничә җавап төреннән берне сайлап алуга корылган система шартларында “кыек атып туры тидерү”ләр булу ихтималы тәнкыйтьләнде. Шулай ук тест формасындагы имтихан баланың фикерләү сәләтен үстерүгә тискәре йогынты ясый, укучының сынауга әзерлеге аерым мәгълүматны ятлауга гына кайтып кала,  диелде.   Әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы сүзендә нык торды.  БДИны күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, бу сынау төре укучының белемен тикшерүнең иң гадел ысулы дигән фикердән кире кайтмады. Әмма имтиханны камилләштерергә кирәк дигән фикер белән министрлыктагылар иң башта ук тулысынча килеште.   БДИны камилләштерү юнәлешендә эш инде шактый еллар бара һәм үзгәрешләр киләчәктә дә дәвам итәргә охшаган.  Имтихан үткәрү пунктларының барысын да металл детекторлары белән тәэмин итү, бүлмәләрдә видеокамералар урнаштыру, иҗтимагый күзәтүчеләрне җәлеп итү кебек чаралар чыннан да сынау вакытында хокук бозуларга юл куймаска ярдәм итте.   Имтиханның эчтәлеге дә үзгәрә бара. Контроль-үлчәү материаллары әзерләүгә хәзер аеруча җитди карыйлар, баштагы мәлдә очраган хаталы сораулар да юкка чыгарылды.   БДИда белмичә генә очраклы рәвештә дөрес җавап бирү мөмкинлекләрен елдан-ел киметә баралар.  Инде узган елда ук кайбер фәннәрнең биремнәрендә тест өлеше юк ителде. Быел да тарих, җәмгыять белеме,  информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география фәннәре буенча биремнәрдә берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алып булмаячак. Тест өлеше чит телләр, химия, физика һәм биология фәннәре буенча сынауларда гына сакланды. Аның каравы, киңәйтелгән җаваплар сораган биремнәр саны арта бара. Имтихан бирү хокукы яулау өчен укучылар башта инша язып, фикерләү сәләтен күрсәтергә тиеш. Имтихан камилләшү белән БДИның кирәклеге турында бәхәсләр дә тынган иде кебек.   Әмма агымдагы ел сынаулары менә-менә башланырга торган көннәрдә, Илкүләм ата-аналар комитеты Рөстәм Миңнехановка Бердәм дәүләт имтиханын бетерүне таләп итеп мөрәҗәгать юлларга җыенуы турында мәгълүмат таралды. Татарстанда моның өчен тавыш җыю башланды.   «Гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгате буенча хәзерге вакытта «Илкүләм ата-аналар комитеты» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бөтен ил буенча нәтиҗәле булмаган һәм беренчел куелган максатларга туры килмәгән Бердәм дәүләт имтиханын бетерү өчен тавыш җыюны башлап җибәрә. Татарстан Россия Федерациясенең иң алдынгы һәм инновацион төбәкләреннән берсе. Ул еш кына бик күп инициативаларны башлап җибәрү һәм гамәлгә ашыру мәйданы булып тора. Сезне, Татарстан Республикасы Президенты буларак, Татарстанны БДИны бетерү буенча беренчел төбәк итү мөмкинлеген карауны сорыйбыз». – диелгән мөрәҗәгатьтә.   Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Үзәк советы рәисе Ирина Волынец сүзләренчә, Россиядәге ата-аналар, укучылар һәм укытучылар БДИ белем бирү системасын челпәрәмә китерә һәм укучыларның белемен бәяләү өчен яраксыз ысул булып тора.   - Беренчел БДИны Америка Кушма Штатларында акыл ягыннан зәгыйфь балаларның белемен бәяләү һәм алар белән эшләүче укытучыларның компетенция дәрәҗәсен ачыклау өчен уйлап тапканнар. Үсештә мондый тайпылышларга ия укытучылар бирелгән сорауларга киң итеп җавап бирә алмый. Шуңа күрә тестлар уйлап табыла. Совет белем бирү системасы исә гомер-гомергә дөньяда иң яхшылардан саналган, - ди Ирина Волынец.   Аның әйтүенчә, Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенә БДИ үткәрү кысаларында булган хокук бозулар буенча бик күп шикаятьләр алына. Психологлар, педагоглар фикеренчә дә БДИ безнең культура һәм гореф-гадәтләргә каршы килә, ди ул.   Хәрәкәт вәкилләрен илдә дәүләт имтиханы белән бәйле стресслар аркасында артып киткән суицидлар саны арту да зур борчу уята.   - Белем бирү стандартында һәр бала үз шәхесен төрле яклап үстерергә хокуклы, һәм мәктәп моңа ярдәм итәргә тиеш дип язылган. БДИ кысаларында исә күп укучылар аерым фәннәрне үзләштерүгә юнәлеш ала һәм мәҗбүри имтиханнар исәбенә кермәгәннәрен өйрәнми. БДИга әзерлек вакытында алынган белемнәр системалы һәм тирән түгел, ә бары тик җавапларны ятлауга гына кайтып кала, - дип белдерә Ирина Волынец.   Intertat.ru хәбәрчесе әлеге инициативага карата министрлык, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар фикерен туплады:   Энгель Фәттахов, Татарстан мәгариф һәм фән министры:   - БДИның төп дулкынына әзерлек хәзерге вакытта соңгы стадиядә. Алдагы ике елдагы кебек үк имтихан быел да гадел һәм объектив узар дигән ышаныч бар. БДИ үткәрү вакытында көчәйтелгән контроль соңгы имтихан компанияләрен гаугаларсыз һәм җитди хокук бозуларсыз үткәрергә мәмкинлек бирде. Күпләр өчен объектив БДИ илнең иң абруйлы вузларына ишекләр ачты. БДИ бер урында тормый, үсеш ала,  хәзер бу төр сынау чыгарылыш сыйныф укучыларына иҗадилыгын күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. Ике ел эчендә генә дә 7 фән буенча сынауда тест өлеше юк ителде, инша язу кертелде, чит телләр буенча телдән бирү өстәлде, математика буенча БДИ база һәм профиль дәрәҗәләргә бүленде. Әмма без иҗтимагый оешмалар белән конструктив диалогка әзер.
Гөлфия Габдрахманова, Казанның Киров районында урнашкан 4нче татар гимназиясенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары һәм татар теле укытучысы:     - Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ бирергә әзерләнә. БДИ тапшыруның уңай ягы  шунда - югары уку йортына кергәндә башка имтихан бирергә кирәкми, тиешле балл җыю гына таләп ителә. Минемчә, БДИдан куркырга кирәкми, чөнки мәктәп программасын яхшы үзләштергән бала аны бирә ала. Математикадан, мәсәлән, база  дәрәҗәсендәге имтиханны  гына тапшыра ала. Укучыларга сайлау мөмкинлеге бирелә. Ләкин укучылар чит мәктәптә, чит мохиттә, күзәтү камералары астында югалып калырга да мөмкин. Минем фикеремчә, бәлки, БДИ тапшыруны югары уку йортына керүчеләргә генә мәҗбүри итеп калдырырга кирәктер.   Елена Панфилова, быел улы Илья Казанның 7нче гимназиясен тәмамлый:   - Мин БДИ яклы. Чөнки югары уку йортында сынау биргәнче, мәктәптә имтихан тапшыру  мең тапкыр өстенрәк. Укучының белем дәрәҗәсен тикшерүнең хәзерге системасы вузга укырга кергәндә махинацияләргә һәм коррупция күренешләренә урын калдырмый. Бала бик тыныч. Имтиханнарга репетиторларсыз гына әзерләнде. Ирем белән үзем математика һәм физикадан ярдәм иттек. Математика буенча барлык 19 биремнең дә мәктәп дәрәҗәсенә туры килүен төгәл әйтә алам. Укырга теләге булган бала имтиханны югары балларга бирә ала.
Наилә Фәсхетдинова, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КХТИ) студенты:   - Узган елда мин үзем БДИ тапшырып карадым, бу имтиханның ни икәнен  үз башымда тойдым. БДИ бирү ул кадәр авыр түгел, күбрәк укытучылар куркыта. Әзерләнсәң, минималь баллга булса да бирү кыенлык тудырмый.  Әмма укытучыларның имтиханнар белән куркытуы нәтиҗәсендә, бала каушый башлый һәм имтиханда бар белгәнен күрсәтә алмый. Минем очракта да шулай булды. Мин җентекләп әзерләндем, өстәмә дәресләргә йөрдем, әмма борчылу нәтиҗәсендә балларым бик югары булмады. Өч имтиханнан гомуми баллар күләме нибары 165 иде. Нәтиҗәдә, мин КХТИның Дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше буенча читтән торып уку бүлегенә укырга кердем.   Диләрә Сәгадиева, быел Казанның 139нчы гимназиясен тәмамлый:   - Мин IX сыйныфка кадәр Баулыда укыдым. Соңгы ике елда исә Казанда белем алам. Мәктәпне тәмамлагач, табиб булырга җыенам.  Медицина университетына керү өчен бик югары баллар таләп ителә, шуңа күрә XI сыйныфны Казанда төгәлләргә карар кылдым да. 139нчы гимназиядә химия-биология юнәлеше буенча бик төпле белем бирелә, мәктәпнең КДМУ белән бәйләнешләре көчле. БДИга, бер яктан, карашым уңай. Чөнки имтиханны бер тапкыр гына бирәсең, югары уку йортына  кергәндә яңадан сынау узасы юк. Әмма бу имтихан психологик яктан бик авыр. Кайберәүләр имтиханга әзерләнә-әзерләнә өзлегә дә. Яшьтәшләремнең күбесе БДИга каршы. Имтиханны камералар күзәтүендә язарга туры килүе бигрәк тә авыр. Әмма укытучыбыз тынычландыра. Төрле мөгаллимнәр бар бит – БДИ белән куркытып торганнары да очрый. Бу бер дә дөрес түгел, дип саныйм.   Анна Талалаева, Ижау шәһәренең 58нче мәктәбе укучысы:   - БДИны мин хупламыйм.  11 ел эчендә тупланган белем дәрәҗәсен тикшерү, объектив бәя бирү бик яхшы да, әмма металл детекторлары, видеокамералар – болар кирәксез дип саныйм. Болай да борчыласың, куркасың, ә монда тагын төрмәдәге кебек тикшерәләр. XI сыйныфларга быел консультациядә имтиханга шоколад һәм су алып керү тыела дип тә әйткәннәр. Бу инде бернинди кысаларга сыймый. Бөтен сыйныфташларым да БДИны бетерү яклы.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

--- | 19.05.2016

Зифа Кадыйрованы укып, нервыларыңны бетермә, диделәр

$
0
0
20.05.2016 Хатлар
Зифа Кадыйрованың әсәрләрен күптәннән укыйсым килсә дә, туры килми иде (сатуда очрамый, китапханәдә чират – кулдан-кулга йөри). Ниһаять, өч китабы берьюлы кулыма килеп керде. Кызым, очратып, сатып алган. Рәхәтләнеп, елый-елый укып чыктым. Елатырлык кызганыч булсалар да, бу әсәрләр җиңел укыла, гади, халык теле белән язылган.
Сеңлем: “Апа, укып, нервыларыңны бетермә, синең башыңнан да андый сынаулар күп үтте инде”, – дисә дә, укыдым. Әйе, берәүнең дә казаны буш түгел шул. Аллаһы Тәгалә барыбызга да сынауларын биреп тора.   Зифа ханым тормышны күзәтеп, Ходайдан бирелгән сәләте белән шундый матур әсәрләр иҗат итә алган. Аның әсәрләрендә бигрәк тә хатын-кыз образлары уңышлы чыккан. Ул нәфис хатын-кызларны көчле затлар итеп сурәтләгән. Тормышыбызда да андый мисаллар җитәрлек бит – күпчелек хатын-кызлар тормыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыйлар.   Миңа Зифа ханымның ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне, мәхәббәтне күрсәтүе дә ошады. Ул кайбер язучыларыбыз кебек сөяркәләр “мөхәббәте”нә артык игътибар итмичә, киресенчә, ирләрнең үз хатыннарына булган сөюне матур итеп күрсәткән.
Римма ГЫЙМАДИЕВА, Тукай районы, Биклән авылы

--- | 20.05.2016

“Вамин“ сабаклары

$
0
0
20.05.2016 Авыл
Хәтерем ялгышмаса, 2005 елның җәендә, Мәрҗани исемендәге күмәк хуҗалыкны ”Вамин“га кушу өчен, халыкны җыйдылар. Хуҗалык нык, табышка эшли, вакытында хезмәт хакын биреп бара, авылда тир түгүчеләр эшләгәннең әҗереннән зарланмый. Кыскасы, берәү дә эре инвестор кочагына ташланырга атлыгып тормый. Ул гына да түгел, халык эреләндерүгә протест белдерергә җыена.

Моны җитәкчеләр дә аңлый, шуңа күрә сөйләшү өчен хакимият башлыгы үзе килгән, ”Вамин“ структурасының җаваплы вәкиле дә – кайчандыр район күләмендә җитәкче булган партноменклатура обоймасыннан. Хуҗалыкны инвестор карынына ыргыту өчен кирәкле “ат йөреше“ алдан ясалган: бер тиен әҗәте булмаган ”Мәрҗа­ни“гә 30 миллион сумлык кредит инәсенә утырып бөлгән күрше хуҗалыкны китереп кушканнар иде. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең бер нечкә ягы бар: эреләндерү аңа һәрвакыт зыянлы, мондый юл белән эрелән­дерү исә һәлакәткә үк алып бара. Җыелышта ясалган чыгышларны мин беренче рәткә утырып, диктофон тасмасына яздырып бардым, җитәкчеләр яратмасалар да эн­дәш­мәделәр. Ул тарихи язма минем архивта саклана әле. Җитәк­челекнең җайлап-майлап сөйләү­ләрен халык эндәшми генә тың­лады, әмма залда каршылык рухы сизелә иде. Түрәләр дәлиле исә болайрак яңгырады: ”Әгәр инвесторга кушылырга риза булмасагыз, барлык субсидияләр һәм дотация­ләрдән колак кагачаксыз, сезнең исә 30 миллион сумлык әҗәт түлисегез бар“. Халык аңларлык иде: буйсынмаган оч­ракта ясалма рәвештә бөл­де­рәчәкләр, тупас итеп әйт­кәндә, ыштансыз калдырачаклар.

Әмма күңел сиземләве әйтә: инвесторга кушылган очракта да бөлгенлек озак көттермәячәк. Чөнки яңа хуҗаның ничек идарә иткәнен арчалылар үз җилкәлә­рендә бер тапкыр туксанынчы елларда татып караган, ә истәлекләр бик үк яхшы түгел иде. Шуңа күрә җитәкчелек бөтен дәлилләрен игълан итеп бетерүгә, авыл аксакалларыннан булган бер пенсионер торып басты да турыдан ярып салды: ”Кирәкми безгә ”Вамин“!“ Кискен яңгыраган бу җөмләгә клуб диварларын селкетерлек алкышлар килеп кушылды. Халык бертавыштан протест белдерде.   Мәрҗани исемендәге хуҗалык, шулай каршы тавыш бирә-бирә, ”Вамин“ составына килеп кушылды. Дөрес, мондый шартларда тү­рәләр мәсьәләне тавышка куеп та тормады, рәсмиләштерү башка алымнар белән соңыннан һәр кешедән аерым рәвештә имзалар куйдыру рәвешендә башкарылды. Тик дөресен танырга кирәк: соңыннан халыкның куркулары урынсыз булу ачыкланды. Эш дә­вам итте, хезмәт хаклары түләнде, кемнәр­дер хәтта матди яктан отты да әле. Мәрҗани исемендәге ху­җалыкта бик сизелмәсә дә (чөнки аңарчы ук начар яшәмиләр иде), күршедәге күтәрәмгә калган авылларда тор­мышның яхшырганы күзгә ташланды: хезмәт хаклары сизелерлек артты, вакытында тү­ләү гадәткә керде, башка кайбер уңайлыклар пәйда булды. Терлек­ләрнең баш саны артты, кырларда лизингка алган чит ил техникасы күренде.   Әмма эшләр үзләренең ниндидер бер киеренкелек ноктасына җиткәннән соң, кирегә таба тәгәри башлады. ”Вамин“ һәлакәтенең беренче билгеләре шәйләнде: кара эшчедән башлап белгечләргә кадәр кушканны эшләү белән генә мәшгуль булдылар. Инициатива югалды, кырдагы югалтуларга, терлекләрнең үлеменә беркем дә борчылмый башлады. Ә сыерлар күп үлә иде. Мин ветеринарлардан ферма сыерларының ни өчен шулай күп кырылуының серен белештем. ”Кукуруз силосындагы май кислотасы үтерә, берни дә эшләтеп булмый“, – диделәр. Май кислотасы болай үзе бик файдалы нәрсә икән: продуктлылыкны арттыра, күп кенә чирләргә каршы торырга булыша. Әмма силосны дөрес итеп әзерләмәгәндә, кислота күләме бик нык артып китә һәм сыерларның газаплы үлеменә китерә. Бу хәлдән концентратлар бирүне киметеп, коры печән ашатып кына котылып була. Тик ”Вамин“га кушылганнан соң, кырларда Хрущев стилендә чамасыз күп итеп силоска кукуруз игелә, аны хәтта кайбер елларны җыеп бетерә алмыйлар иде. Кукурузны чамасыз күп утырткан өчен, баш белгечләргә штраф та салып карадылар, тик алар инвесторның терлек азыгы сәясәтенә каршы килә алмый иде. Агуланган сыерны исә ветеринар берни эшләтә алмый, бик яхшы дигәндә, үлем чигендәге терлекләр, бугазланып, иткә озатыла. Силос һәм сенаж белән чамасыз мавыгуның терлек кырылуга китерүен мин үзем малай чактан мәшһүр Фәйзи ага Галиев истә­лекләреннән укып белә идем. ”Вамин“дагы менеджерлар йә мемуарлар укымаган, яисә укып та кыс­ка хәтерле булып чыккан, кү­рәсең.   Халык инвесторның бер гадә­тен бик яхшы төшенеп алды: аны сөт һәм бөртекле ашлык кына кызыксындыра. Барлык сөт акчасы һәм эшкәртелмәгән бөртекле ашлык инвестор кассасына эшләгән­лектән, хуҗалыклар боларына әл­лә ни игътибар итми, чөнки хезмәт хакына акчаны ит һәм бәрәңге генә бирә. Инвесторның гарип һәм пешмәгән икътисадый сәясәте нәтиҗәсендә авылдагы бәрәңге базы җимерелеп яраксызга чыкты, ябык ындыр табагының түбәсе ишелгәннән соң, аны сүтеп үк ташладылар. Кайчандыр миллионнарга төшерелеп эшләнгән корылмалар бетерелде, алар урынына яңа берни дә үсеп чыкмады. ”Вамин“ исә үз һәлакәтенә адымнарын тиз­ләтә иде. Хезмәт хакларының байтак өлешен инвестор җитеш­тергән сыйфатсыз, әмма кыйммәт­ле азык-төлек белән түли башладылар. Бер генә акыллы менеджер да базар капитализмы шартларында мондый адымга бармаячак, чөнки продукцияңне кемнәргәдер көч­ләп тага башладыңмы, базар аннан автомат рәвештә баш тартачак. Гаҗәп табышлы сөт эшкәртүне һәм сөт сәүдәсен монополист буларак үз кулында тоткан хуҗа беренче карашка берничек тә бөлә алмаска тиеш иде. Бөлгән ”Вамин“ның бер калдыгы белән генә идарә иткән ”Сөт иле“ ААҖ, мәсәлән, 2014 елда 1 миллиард 600 миллион сумлык чиста табыш алган, банкротлыкка кадәрге ”Вамин“ның мөмкинлек­ләре моннан берничә тапкыр артыграк иде. Шуңа карамастан, ул миллиардлаган әҗәтләр җыеп, ”бурычлар чокыры“на төште һәм чыга алмады.   Күтәрәмгә калган хуҗалык­лар­дан чәчәк аткан авыл хуҗалыгы предриятиеләре ясарга тиешле проект шулай итеп уңышсыз һәм хурлыклы рәвештә ябылды. Әмма ”Вамин“ бик кыйммәтле сабак бирде: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы белән һәм гомумән икътисад белән дә ничек идарә итмәскә икәнен күрсәтте. Хәзер инде җитәкчелек авылга чит ил инвесторларын чакыра икән дигән хәбәрләр йөри. Хаталы адым бу! Безнең авылның читтәге инвес­торлардан һәм банк кабаласыннан башка да күтәрелеп чыгарга тулы мөмкинлеге бар. Әтнә районы моның уңышлы үрнәген күр­сәтеп тормыймыни? Яхшы кадр­лар җиң сызганып тотынганда, бетү хәленә җиткән авылларны икътисадый муллыкка алып чыга алуның аерым мисалларын күр­сәткән башка очраклар юкмыни? Чит ил инвесторлары килер дә, бөтенләй башка төрле икътисадый механизмнар таләп итәр һәм рес­публика җитәкчелеге ул таләп­ләргә буйсынырга мәҗбүр булыр. Җирне сыгып, агулап, зур күләмдә продукция дә җитештерелер, табыш та алыныр, тик файдасы булыр микән? Соңыннан эштән чыккан җирләр генә калмасмы? Экологик һәлакәт өчен кемнәр җавап бирер? Кискәнче җиде кат үлчи торган очрак бу, тырмага басарга ярамый торган вәзгыять. ”Вамин“­ның республика җитәкчелегенең баш авыртуына әйләнгән финишы тагын бер тапкыр шул хакта ис­кәртә.
Рәшит ФӘТХЕРАХМАНОВ

--- | 20.05.2016

«Инвалидлык бирсеннәр өчен, балага бөтенләй йөри алмаслык дәрәҗәдә булырга кирәк»

$
0
0
20.05.2016 Киңәш-табыш
Казаннан Гөлнара ханым гыйнвар аеннан бирле гаделлек эзли. Аның кызында сирәк очрый торган авыру. Халык телендә андыйларны «бәллүр кешеләр» дип йөртәләр. Генетик тайпылышлар аркасында килеп чыккан авыру нәтиҗәсендә, бала башта юньләп йөри дә алмаган, ныгымаган сөякләр, ялгыш бәрелсә дә, сына торган булган.
Санкт-Петербург шәһәрендә берничә дәвалану курсы узганнан соң, баланың хәле яхшырган. Хәзер ул йөри, яшьтәшләре кебек үк гадәти мәктәптә укый. Дөрес, сыйныфташлары сыман рәхәтләнеп сикерә, уйный алмый, аңа гел үзен сакларга, егылмаска, бәрелмәскә кирәк.   – Баламны мәктәпкә чак урнаш­тырдык, «бәллүр бала» булгач, аласылары килми. Куркыныч бит, теләсә кайсы вакыт баланың кулы, аягы сынарга мөмкин. Аның сөяк­ләре шулкадәр дә сынучан, хәтта күз алдына да китерүе авыр. Берсендә аквапаркка баргач, суда басып торганда дулкын бәрелеп кенә дә баланың аягы сынды. Шуңа да көн саен диярлек мәктәптә баламны саклап йөрергә мәҗбүрмен. Физкультура дәресеннән дә азат итмәделәр, бөтен укучы аттестация узарга тиеш, имеш. Чаңгыда йөриме ул, башка күнегүләр ясыймы – һәрчак аның янында булыр­га тырышам. Балам хакына эштән китәргә дә мәҗбүр булдым, – ди Гөлнара.   Баштарак кызына инвалидлык биргән булганнар, дәүләттән пособие дә алып барганнар. Февраль аеннан инвалидларга группа бирүгә кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертелгәннән соң, барысы да катлауланган. Медицина тикшерүе узып, инвалидлык алырга баргач, Татарстан Республикасы медик-социаль экспертиза баш бюросында, бала инвалид түгел, дигәннәр. Бер караганда, моңа сөенергә дә бит, бала терелә, алга китеш сизелә, әмма ялгыз ана борчуда.  Алга таба сабыйны ничек тәрбияләргә? Махсус  аяк киемнәре алтышар мең сум тора, арка баганасын ныгыту өчен корсетлар сатып алырга кирәк, баланы берүзе генә ничек аякка бастырсын? Инвалид булмагач, баласын тернәкләндерү үзәкләренә дә кабул итмиләр. Җитмәсә, үзендә дә шул «бәллүр» авыруы билгеләре күзәтелә.   – Бала тапканда арка баганам, кабыргаларым сынып, озак вакыт урын өстеннән тора алмый яттым, кечкенә чакта еш гипста йөрергә туры килә иде, әмма, үземдә әлеге сирәк авыру, дип, башыма да китермәдем. Инвалидлык алу турында уйлаганым да булмады, ә менә баламны дәвалар өчен инвалидларга бирелә торган пособиегә мохтаҗмын, – ди Гөлнара.   Карап торышка кыз чынлап та сәламәт күренә. Мәктәптә дә «бишле» билге­лә­ренә генә укый, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый, актив, тырыш, акыллы бала. Бер кулының кыскарак булуын, авыррак сөйләшүен күпләр сизми дә. Гөлнара, тиешле дәвалану алмагач, баланың сәламәтлеге начарланмасын, дип борчыла. Гадәттә, ун яшьтән соң мондый балалар начар ишетә башлый.   Гөлнараның соравы белән Татарстан Республикасы медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамовка мөрәҗәгать иттек. Россия Хезмәт министрлыгының 2016 елның 2 февраленнән кабул ителгән 1024Н приказы нигезендә, инвалидлык алу турындагы законга үзгәрешләр керде. Канәгать булмаучылар, үзгәрешләрне аңлап бетермәүчеләр җитәрлек. Шуңа да бюро хезмәткәрләре республика буйлап халык белән очрашуларга йөри, борчыган сорауларга җавап бирә. Ригель Низамов белән без «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү вакытында очраштык.     – Татарстан буенча физик мөмкинлекләре чикле 320 мең кеше исәпләнә. Шөкер, инвалидлар саны кимүе күзәтелә. Медицина бер урында тормый, нинди генә төр операцияләр ясамыйлар бит хәзер. Әмма күпләр инвалидлыкны авырган өчен орден кебегрәк кабул итә.  Диагноз куйганнар икән, димәк, инвалидлык төркеме дә бирелергә тиеш дип уйлыйлар. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе инвалидлыкның мәгънәсенә төшенеп бетми, акчасына, ташламаларына кызыга.
– Үзгәрешләр кертелгәннән соң, закон катгыйландымы? – Алай ук димәс идем, киресенчә, яман шеш авыруыннан интегүчеләр өчен таләпләр йомшарды, химия терапия дәвалануы бик кыйм­мәт булганга, андый авыруларга инвалидлык төркеме бирү шартлары йомшарды, I тип шикәр диабетлы балаларга 18 яшькә кадәр үк инвалид­лык төркеме бирелә. Безнең белгечләр инвалидлык төркемен үзләре билгеләми. Хәзер кайсы авыру кешенең функциональ мөмкинлекләрен ни дәрәҗәдә чикли икәнлеге процентларда билгеләнә. Бу яңа приказда язылган, күрсәтелгән. Ул һәркем өчен ачык. Инвалидлыкны авыру да билгеләми. Ә шул авыру нәтиҗәсендә кешегә күпме зыян килгәнлеге мөһим. Әйтик, авыру кешене функциональ яктан 0-30 процентка чикли икән, аңа инвалидлык бирелми. Авыру китергән зыян 40-60 процент дип бәяләнә икән – димәк, кешегә инвалидлыкның III төркеме тиеш. 70-80 процент булса – II, 90-100 процент I группа инвалидык таләпләренә туры килә. Боларга өстәп, җиде критерийга да игътибар бирелә. Әйтик, авыруның үз-үзен карый алуы, хәрәкәтләнүе, тернәкләндерүгә мохтаҗ булуы. Бары авыруны дәвалауга өмет калмаган очракта гына инвалидлык мәсьәләсе карала. Безнең төп максат – физик яктан мөмкинлеге чикле кеше үзен ташланган, онытылган итеп хис итәргә тиеш түгел. Инвалидлык турында белешмә бирдек тә, авыру турында оныту дөрес булмас иде, пациентларыбызны даими күзәтеп торырга бурычлыбыз.
– Гөлнара ханым очрагында ни диярсез? – Әйткәнемчә, хәзер барысы да карарда төгәл күрсәтелгән. Элек бала йөри алмаган, аңа төркем биргәннәр. Хәзер ул дәвалану курсы узган, балада алга китеш сизелә, ул мәктәптә укый. Димәк, быелга аңа инвалидлык төркеме бирелми. Чөнки авыруы сәламәтлегенә төркем бирерлек дәрәҗәдә зыян китерми, савыгу сизелә. Гөлнара ханым Мәскәүгә дә мөрәҗәгать иткән булган, анда да уңай җавап ала алмаган. Балага инвалидлык бирелеп кенә нәрсә булса да үзгәрерме икән? Иң мөһиме – дәваларга кирәк бит. Ә моны сәламәтлек сак­лау тармагы гына кайгырта. Россия премьер-министры имзалаган дәүләт ярдәменә мохтаҗ арфон, ягъни сирәк авырулар исемлеге бар. Шушы көннәрдә шул авыруларга күрсәтелә торган ярдәмне киңәйтү турында сүз алып барыла. Әйтик, бары аксымсыз ризык белән генә яшәүче авыруларга берничә төр ризыкны дәүләттән бушлай бирү мөмкинлеге каралачак. Искәртеп узам, бу ярдәмне алу өчен инвалидлык кирәк булмаячак.   Гөлнара исә яңа кагыйдәләр белән килешә алмый. Инвалидлык бирсеннәр өчен, балага бөтенләй йөри алмаслык дәрәҗәдә булырга кирәк, мәгънәсезлек бит бу, ди. Хәзер ул яшь табиб Владимир Лобашовка өметләнә. Медицина белгече Санкт-Петербургта тәҗрибә уртаклашып, Казанда «бәллүр балалар»ны дәваларга җыена. Республикада мондый сирәк авырулы 17 «бәллүр» бала бар. Лобашовның идеясен хуплап, хәйрия фонды да теләктәшлек күрсәтергә булган, дәвалану бушлай булырга тиеш.  
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 19.05.2016

Гүзәл Уразова 1 июньдә булачак концертның Вәсилә Фаттаховага багышлану-багышланмавына ачыклык кертте

$
0
0
20.05.2016 Шоу-бизнес
Мәгълүм булганча, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның “Улым" программасы тамашачыларның күпсанлы соравы буенча 1 июньдә Казанда кабат үтәчәк. Шул уңайдан җырчыларның “В контакте” битләрендә мәгълүмат та бирелде. Әмма "Балаларыбызны яклау" бәйрәме көненә багышлап Вәсилә Фаттахованың балаларына ярдәм күрсәтү йөзеннән хәйрия концерты узачак”, дигән җөмлә тамашачылар арасында берникадәр аңлашылмаучылык тудырган иде. Әлеге сүзләргә Гүзәл үзе ачыклык кертте.

- Беренчедән, 1 июньдә “УНИКС” концертлар залында узачак концерт Вәсилә Фаттаховага багышланмый. Күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән дустыбызның якты рухын алай борчу дөрес тә булмас иде. “Улым” дип аталган чираттагы концертыбыз Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Икенчедән, без Вәсиләнең гаиләсе, ире белән яхшы мөнәсәбәтләрдә, якыннан аралашып торабыз. Чыннан да, балаларына Хәйрия фондыннан үз өлешебезне чыгарырбыз дигән ниятебез бар.

Моннан тыш, безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән тагын ике бала бар. Концерттан соң аларга да акчалата булышырбыз дип уйлыйбыз. Ләкин безнең моңа бер дә басым ясыйсыбыз килми, шунлыктан бу хакта, социаль челтәрдәге бер җөмләдән кала, беркайда да - концерт булу турындагы рекламаларда да, бернинди афишада да хәбәр ителмәде, - дигән Гүзәл.  


---

--- | 20.05.2016

Татарстанда БДИны сентябрь һәм февральдә кабат тапшырып булмаячак

$
0
0
20.05.2016 Мәгариф
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте шундый яңалык кертте. Шулай итеп, Россиядә мәктәп укучыларына БДИны сентябрь һәм февральдә кабат тапшыру рөхсәт ителмиячәк. Исегездә булса, 2015 елда мондый мөмкинлек бар иде әле.
Идарә тармагы хезмәткәрләре сүзенә караганда, тәҗрибә нәтиҗәсез булган. Ләкин моңа алмаш буларак, тапшыра алмаган яисә билгеле сәбәпләр белән сынауда катнашмаган укучыларга имтиханны кабат биреп карау өчен биш түгел, ә алты резерв көн тәкъдим ителәчәк.
---

--- | 20.05.2016

Студентларга җәен 30 меңнән артык түләячәкләр?

$
0
0
20.05.2016 Җәмгыять
Ел дәвамында белем туплаган студентлар, җәй көне кая да булса эшкә урнашып, акча юнәтү, дөнья гизү, яңа дуслар табу ягын карыйлар. «Студентларның хезмәт отряды» аларның нәкъ менә шул хыялларын тормышка ашыра да инде. Ел саен «Студентларның хезмәт отряды» аша 11 мең студент эшкә урнаша.
– Яшьләрне җәй дәвамында эш белән тәэмин итү – дәүләт программасының бер юнәлеше. Югары уку йортын тәмамлаган студент һәрвакытта да үз эшен яхшы белә дигән сүз түгел. Ә хезмәт отрядлары төпле белем генә түгел, алыштыргысыз тәҗрибә дә бирә әле. Димәк, биредә үз көчен сынап караган студент киләчәктә конкурентлыкка сәләтле белгеч булып та җитлегә, – диде «Студентлар хезмәт отряды»ның республика үзәге директоры Ринат Садыйков.   Быел җәйгә «Хезмәт отрядлары» 11 мең 468 студентны эшле итәчәк. Ринат Садыйков белдергәнчә, иң күп керемле эш урыннары – студентлар төзелеш отрядында. Биредә уртача хезмәт хакы 38 меңгә кадәр җитә. Быел яшьләрне Чиләбе өлкәсендәге атом электростанциясен төзергә җибәрәчәкләр. Шулай ук, студентлар «Восточный», «Плесецк», «Поморье» космодромнары төзелешендә катнаша. Республика эчендә исә студентлар балалар бакчалары, мәктәп, хастаханә кебек төзелеш объектларында эшләя­чәк.   –Эш бирүче белән студентларның юл чыгымнарын капларга, аларны өч тапкыр җылы ризык белән тәэмин итәргә дип алдан сөйләшеп куябыз. Хезмәт урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау­га да җитди карыйбыз, –диде Ринат Садыйков.   Поездда проводник булып эшләүчеләр дә 32 мең сумга кадәр акча ала. Ләкин моның өчен студентларга өч айлык курслар һәм табиб тикшеренүе үтәргә кирәк. Биредә 400гә якын кеше вакытлыча эшкә урнашкан инде.   Педагогик отрядларга да яшьләр бик яратып килә. Ник дигәндә, бу ­Россиянең көньягындагы иң яхшы лагерьларда эшләп кайту дигән сүз бит. Узган ел Кырымдагы Бакчасарай районында бары бер генә төркем эшләсә, быел анда өч төркем җибәрергә уйлыйлар. Кара диңгез буендагы «Орленок» балалар сәламәтләндерү үзәгендә дә Татарстан студентлары инде дүрт ел рәттән эшли. Ялта шәһәрендә исә кунакханәләрдә 394 студент хезмәт куячак. Шунысы да бар: көньякта эшләүче студентларның хезмәт хакы нибары 6-8 мең генә икән.   – Шулай да балалар белән эшләргә телә­сә кемне алмыйбыз. Студентлар өчен өч ай дәвамында махсус курслар үткәрәбез. Әйдаманнар мәктәбе актив эшләп килә. Шулай ук психология дәресләре үтә, беренчел ярдәм күрсә­тергә дә өйрәнәбез. Курс ахырында һәр студент чыгарылыш имтиханнарын бирә, – диде Ринат Садыйков.   Җәйге ялларын ничек уздырырга дип әле генә планлаштыра башлаган студентлар да «Хезмәт отряды»нда эшкә урнаша ала. Мәсәлән, авыл, урман хуҗалыгында эшләп җәй үткәрергә теләүчеләр өчен вакансия ачык.  
Алисә САБИРОВА

--- | 20.05.2016

Диләрәнең әтисе белән әнисе кызларының аякка басачагына ышана

$
0
0
20.05.2016 Хәйрия
Чаллыда яшәүче ике яшьлек Диләрә әлегә утыра да, үрмәли дә алмый. Тик әтисе белән әнисе кызларының аякка басачагына бик ышана. Кызчык вакытыннан алда дөньяга килә. “Авырлы чакта бар да әйбәт төсле иде. Ике тапкыр бала төшү куркынычы булганга, хастаханәдә ятып чыктым. Әмма балам авыру туар дип һич кенә күз алдына китерә алмадым, – дип сөйли әнисе Алсу.
 – Бала туарга вакыт бар иде әле. Тик көмәнемә 28 атна булганда, эчем авыртып, хастаханәгә киттем. Баланы Кесарь кисеме белән ярып алдылар. Кызым 1 кило да 190 грамм булып туды. Табиблар баштан ук: “Балагыз башка сабыйлардан калыша торган булачак. Үсеше тоткарланырга мөмкин”, – дип кисәттеләр. Ә 1 яше тулганда, ДЦП диагнозы куеп җибәрделәр”.    Әмма үҗәт әти-әнине бу диаг­ноз куркытмый. Алар, шул көннән башлап, баланың сәламәтлеген ныгытыр өчен тырыша. “Ирем көн-төн эштә. Ә мин исә кызымны дәвалануга йөртәм. Чаллы һәм Алабугада урнашкан үзәкләргә бушлай йөрибез. Ә ЛФК, массаж ясаган, бассейнда шөгыльләнгән өчен түләргә кирәк. Кызыбызны бер ел буе, бер көн дә калдырмыйча, йөзүгә йөртәбез. Аның тизрәк савыгуын көтәбез. Могҗиза булып, кызыбыз аякка басар төсле”, – ди Алсу.    Диләрәне чит илләргә алып барып йөрмәгәннәр. Киресенчә, үз табибларыбызга ышаналар. Һәм киләчәктә дә биредә дәвалана­чакбыз, диләр. Тик кайчак тернәк­ләндерү үзәкләренә бару өчен матди мөмкинлекләре җитми икән. “Ирем генә эшләгәч, гаи­лә­нең хәле мактанырлык түгел. Әле бер ай элек Самарадагы тернәк­ләндерү үзәгенә барган идек. Диләрәдә шундук үзгәрешләр сизелде. Элек куллары хәлсез булса, хәзер алар ныгыды. Балабыз як-якка әйләнергә өйрәнде. Бу – безнең өчен зур шатлык! Хәзер “әти, әни, әйдә” дип әйтә белә. Табиблар да яхшыга өметләндерә: тырышсагыз, 4-5 яшендә йөреп тә китәр әле, диләр. Менә шундый ышаныч белән яшибез. Кызыбыз­ның хәле бераз яхшырса, аңа ип­тәшкә энекәш яки сеңелкәш тә алып кайтыр идек”, – ди Алсу.   Бу гаиләгә бер белмәгән кешеләр гел ярдәм итеп тора икән. Тик дәвалау өчен шактый акча кирәк, шуңа газета укучылардан да ярдәм сорарга булганнар. Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:   Ак Барс банкы картасы:  5209351223575445 Сбербанк картасы: 676196000312210132 киви кошелек: 89510661721 http://vk.com/club106253075
---

--- | 20.05.2016

Буыннар сызлый, нишләргә?

$
0
0
20.05.2016 Киңәш-табыш
Ревматоидлы артритны дәвалап булмый торган чирләр исәбенә кертсәләр дә, дәвалауның яңа ысулларын куллану куандырырлык нәтиҗәләр бирә. Йөрәк һәм кан тамырлары, яман шеш авыруларының нинди хәтәр чир булуын белгәнгәме, без инде бу чирләргә каршы көрәшергә, шундый диагноз белән яшәргә өйрәнеп киләбез. Ә менә ревматоидлы артрит­ның кеше язмышы белән рәхимсез уйнавын, дөресен әйткәндә, белми дә идем әле.
Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсендә «Ревматоидлы артрит. Хатын-кыз. Җәмгыять» дип исемләнгән түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүдән соң күп нәрсә­гә күз ачылды. Сөйләшүгә җыелган хатын-кызларның барысы да Ревматология һәм остеопороз үзәге пациентлары булып чыкты. Ерак араны якын итеп, авырту-сызлануларына карамый, кайсы инвалид коляскасында, кайсы таякка таянып, кайлардан гына кил­мәгәннәр: Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Казан... хәтта Йошкар-Ола шәһәреннән дә бар. Әйе, чит регионнан килүчене дә кабул итәләр биредә. Авыру сиңа ышанып, өметләнеп шулкадәр җир килсен дә! Ә бит еш кына андыйлар өчен бер адым атлавы да зур сынау.   Шулай да... Нәрсә соң ул ревматоидлы артрит? Ни өчен без аннан сагаерга, беренче билгеләре күренүгә үк белгечкә йөгерергә тиеш? Сузмаска, тартмаска, соңгы көнгә калдырмас-ка?! Гәрчә бу хакта язганыбыз булса да, әлеге мәкерле яман чир турында тагын бер кисәтүнең артыгы булмас.    Мәскәү кунагы – профессор Андрей Гордеев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Социаль мәсьә­ләләр комитеты рәисе Светлана Захарова, 7 нче клиника хастаха­нәсенең баш табибы Марат Садыйков, хастаханәнең хирургия, травматология, ортопедия бүлекләре җитәкчеләре, танылган хирурглары катнашында башланып киткән әлеге очрашуда Ревматология һәм остеопороз үзәге җитәкчесе, Та­тарстанның атказанган табибы Равия Мухина: «Ревматоидлы артрит белән җәфаланучы хатын-кызларның 72 проценты сызланып яши. Аларның күбесе сызлануны баса торган дару эчә, бертуктаусыз эмоциональ тетрәнү кичерә. Бу – безнең социаль проблема да, – дип башлады сүзен. – Пациентларыбызның бер үк вакытта әни дә, актив җәмәгать эшлеклесе дә, кемнеңдер сөекле хатыны булуын да онытмыйк. Сораштырулар вакытында хатын-кызларның 40 проценты шушы чир аркасында үзенә иптәш таба алмавын әйтә. 22 проценты аерылы­шуларының төп сәбәбе итеп чирен атый. Кызганычка каршы, буыннар сызлаудан күбрәк хатын-кызлар интегә.   Мәскәү кунагы бу чирне тикмәгә генә «сөрелмәгән җир» белән чагыштырмагандыр. Белгечләр аның сәбәбен бүгенге көнгәчә ачыклап бетерә алмыйлар. Ревматоидлы артрит вакытында организм үз күзәнәк­ләренә үзе һөҗүм итә башлый. Нигә бу чир кай­сы­бер кешедә яшен тизлеге белән кузгала соң? Бүген бу сорауга берәү дә анык кына җавап бирә алмас иде. Иммун системасы үз организмына әнә шулай «бәйләнә» торгач, ялкынсыну барлыкка килә, дип аңлата табиблар. Ул буыннарның күзәнәкләренә һәм тукымаларына үтеп кереп, кешене түзә алмаслык сызлануларга дучар итә.   Чирне нәрсә уята,нәрсә «котырта»? Әйткәнебезчә, буыннар сызлауның сәбәбе билгесез булса да, аңа «ярдәм итүче» факторлар җитәрлек. Әйтик, аның геннан килүе; төрле йогышлы авырулар нәтиҗәсе; психик һәм эмоциональ кичерешләр, авыр физик эшләр, организмга химик тәэсирләр, нурланыш, агулы матдәләр эләгү... Остеопорозлы кешеләр дә әлеге чирдән ерак йөрми. Безгә артритны аздыра торган шушы тискәре күренешләрдән сакланырга кирәк, диләр. Профессор Андрей Гордеев билгеләп үткәнчә, ни өчен нәкъ менә хатын-кыз бу очракта аутоиммун мишеньгә әйләнә? Чөнки аның бу дөньяда миссиясе, бер уйласаң, ирләрнекенә караганда күбрәк тә, олырак та. Бала тапканнан соң, хатын-кыз организмындагы үзгәрешләр, иртә климакс (45 яшькә кадәр) башлану, бөтен нәрсәне йөрәгеңә якын алу берсе дә файдага түгел. Чир аның сәламәтлегенә җитди зыян салып кына калмый, ә бәлки, психологик хәленә һәм социаль статусына да тискәре йогынты ясый.   Шушындый диагнозлы кешенең гомере 10–15 елга кыскара. Ул соңгы сулышынача дәваланырга мәҗбүр була. Һәм, әйтергә кирәк, сызлануларны киметеп яшәү, бары аның үзеннән тора. Әгәр дә инде авыру, буыннарда үзгәрешләр башланып, хәрәкәтләнә алмас хәлдә кала икән, ул чагында аңа ярдәмгә хирурглар, травматолог-лар, ортопедлар килә. Ул көнне дә залда утыручылар арасында икешәр-өчәр мәртәбә операция өстәленә яткан пациентлар бар иде. «Табиблар ярдәме белән генә аякта басып торабыз, үзебезне үзебез йөртәбез», – ди алар.    Тагын бер мөһимнән-мөһим нәрсәгә игътибар итик: ул да булса, тәмәкенең зарары... Тәмәке тарткан хатын-кызда инфекция организмга сидек юллары аша үтеп керә һәм буыннарны зарарлый. Кайда гадәт, ә кайда чир, диярсең... Белгечләр фикеренчә, ревматоидлы артрит озак еллар тәмәке тарткан кешедә ешрак була һәм андый пациентны дәвалау авыррак бара. Төз, чандыр гәүдәле булуның да үзенә бер хикмәте бар икән. «Иң беренче булып әнә шул сылу ханымнар авырый башлый да инде, – ди профессор. – «Дюймовочка» булырга омтылмагыз!» – дип тә кисәтә ул безне, шаярткандай итеп.    Ничек башлана? Ревматоидлы артрит төрле кешедә төрлечә башлана. Кемнедер ул көтмәгәндә аяктан ега. Ә кемдер аның ревматоидлы артрит икәнен белми дә. Ник дисәң, билгеләре бөтенләй икенче була. Күп очракта чир буыннан-буынга күчеп, көчле авыртулар белән дәвам итә. Хәл бераз җиңеләеп торган вакытлар (ремиссия) да булгалый.   Чирнең алга таба үзен ничек күрсәтәчәген, үзен ничек «тотачагын» алдан фаразлап булмый. Хәлне җиңеләйтүнең бердәнбер чарасы – вакытында диагноз куеп, шундук дәвалый башлау. Очрашуга килгән кунаклар – Ревматология һәм остеопороз үзәгенең даими пациентлары, әлеге зур һәм дус гаиләнең кадерле кунаклары да шул турыда сөйләп тора ич әнә.   Туктап калмаска! Сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле бу кыз өчен яшәүнең һәр мизгеле кадерле, һәр мизгеле елга торырлык. Артритсыз – сызлану-авыртынуларсыз яшәүнең ни икәнен белми дә ул. «Башка тормышны күргәнем булмады», – дигәндә, йөрәк кысылып куя. Юк, кызганудан димим. Ул үзен кызгандырмый. Аның бу дөньяда үзен өзелгән яфрактай түгел, ә бәлки, иң кирәкле кеше итеп хис итә алуыннан... Өч яшеннән шушы чир ятьмәсенә элә­геп, хәтта урын өстендә калган чакларында да ул укуын ташламаган. Казан финанс-икътисад институтына укырга кергән. Тик менә ул баскычлардан менүләре генә... Йөрүләремең газапка әверелгәч, читтән торып укый башлаган.    Ул арада оча һәм бот сөягенә дүрт операция ясаткан. Урынга калган җирдән аягына баскан. Көндезгегә күчеп, укуын тәмамлаган. Бухгалтер булып, белгечлеге буенча эшкә урнашкан. Әйтүе генә ансат: хәзер аның 27 ел эш стажы бар! Таисия Козьякова 2014 елны «Татарстан энҗеләре» дип исемләнгән республика бәйге-сендә җиңүче булган. Ул – Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җәмәгать ярдәмчесе.   «Минем икенче чирем» – Иммун системасы белән бәйле мондый чир хакында ишеткәнем дә юк иде әле, – дип сөйли Айгөл Исмә­гыйлева. – Артымнан кара шәл булып сөйрәлеп йөрүче бер хәсрә-тем – церебраль параличым бар иде инде минем. Инде менә... монысы. Авырту бөтен җанымны-тәнемне биләп алгач, моңарчы коточкыч тоелган церебраль паралич онытылды. Артритның миңа гомерлеккә тагылуын белгәч, дөресен әйтим, яшисем килмәде. Үлсәм, яхшырак дидем.   Аннан шушы үзәккә килдем, табиблар белән таныштым. Алар мине тормышка кайтардылар. Өр-яңадан яшәргә өйрәттеләр. Хәзер мин бөтенләй икенче кеше: үземне күбрәк яратам дип әйтимме.   Кемнең ничек каравы да кызыксындырмый мине. Бер сүз белән әйткәндә, ДЦП минем өчен проблема булудан туктады. Чөнки чирнең тагын да зәһәррәге эләктереп алды.   Озак вакытлар депрессиядә булдым. Аннары аңладым: чир беркая китмәячәк, тормыш дәвам итә. Минем гаиләм, ирем, җан атып торган әнием бар, авыр чакларда таяныч булырдай ак халатлы фәрештәләрем бар.
«Чигәм, рәсем ясыйм, телләр өйрәнәм» – Тормышым тоташ сызланулардан тора, – дип сөйли Инна Храмова. – Кәефемне кешегә күрсәтмәскә, йөзе­мә чыгармаска тырышам. Төрле кеше бар: кайсы кызгана, ә кайсы, үзегез беләсез... Шулай да, бирешмим, булган бар мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышам: институтны кызыл дипломга тәмамладым. Ике белгечлек алып чыктым. Мине үзем укыган институтка француз теле укытырга чакырдылар. Эшемне, һөнәремне бик яратам. Бүген мин – техник фәннәр кандидаты һәм чит телләр кафедрасы доценты. Бүгенге көн белән яшим. Сәяхәт итәргә яратам. Бик күп җир­ләр­дә, шул исәптән Франциядә дә булдым. Чигәм, рәсемнәр ясыйм, кайчак шигырьләр дә язгалыйм һәм... телләр өйрәнәм. Гел хәрәкәттә, гел үсештә булырга кирәклеген күңелем белән тоям.   Ничек дәваланырга? Рецептсыз җибәрелә торган бигүк көчле булмаган дарулар; Стероид булмаган ялкынсынуга каршы препаратлар (артрит вакытында авыртуны басар һәм шешне бетерер өчен); Буыннар таркалуын әкренәйтү өчен препаратлар; Вакытлыча гына һәм бәләкәй дозада буыннарның шешен бетерү өчен глюкокортикоидлар да кулланырга була; Шешне һәм сызлануларны киметү, буыннарның зарарлануын булдырмый калу өчен генно-инженер биологик препаратлардан файдаланалар. Гадәттә, әлеге дәваны башка дарулар булышмаган очракта билгелиләр. Ул кемгәдер берничә көннән, йә берничә атнадан, ә кемгәдер 3-6 айдан соң ярдәм итә. Дәвалау барышы бары тик ревматологларның, участок терапевтларының җитди күзәтүе астында алып барылырга тиеш. – Иртә диагностика технологиясе кертүнең халыкара тәҗрибәсе һәм шул тәҗрибәне кулланып, ревматик авыруларны дәвалау, вакытлыча эшкә сәләтлелекне югалтуны ике мәртәбә диярлек киметергә мөмкинлек бирде, – ди Равия Гаязовна. – Илдәге вазгыятьне искә алганда, безгә дә бу мөмкинлектән файдаланырга, проблеманы шул рәвешле гамәлгә ашырырга кирәклеге көн кебек ачык.   Җитәкченең тел төбе аңлашыла. Үзәктә янә бер бүлек – чирне башланып кына килгәндә белеп ала торган иртә диагностика бүлеге кирәклеге турында чаң кага ул. Аны ишеттеләр һәм бу юнәлештә эшли дә башладылар инде. Бүген югары технологияле дәвалау ысулларын куллану өчен хөкүмәттән (100 очракка) акча бүлеп бирелде.   Элек ревматоидлы артритны дәвалап булмый диләр иде. Соңгы елларда бу чирне дәвалауда шактый ук алга китеш сизелә. Әлбәттә, бире-дә нәтиҗәле, алдынгы ысуллар, әйткә-небезчә, халыкара тәҗрибә, камил технологияләр ярдәмгә килә. Безнең белгечләр аларның һәркайсын кулланып карау, һичьюгы пациентның хәлен җиңеләйтү өчен барын да эшләргә әзер үзе...    Тест Түбәндәге сорауларның берничәсенә «әйе» дип җавап бирәсез икән, ул чагында сезгә, кичекмәстән, табиб-ревматологка күренергә киңәш итәбез:    Берьюлы өч һәм аннан да күбрәк буын авырта.  Буыннар, капшап караганда, җылы тоела.  Ялкынсыну нәтиҗәсендә салкын тиюгә яисә гриппка охшашлы билгеләр барлыкка килә.  Иртәнге якларда кул буыннары йөрми, богауланган шикелле.  Артык арып киткән сыман – ниндидер бер хәлсезлек.  Авырлыгыңны югалтасың, ябыгасың.  Тире астында, терсәктә, кулларда, үкчәдә төеннәр барлыкка килә.
Мәдинә КАШАПОВА

--- | 18.05.2016

"Нәүрүз" форумында катнашучылар исемлеге билгеле булды

$
0
0
21.05.2016 Мәдәният
“Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форум-фестиваленең дирекциясе форумның алты иҗат лабораториясендә катнашучылар исемлеген раслады. Исемлек белән “Форум 2016” бүлегендә танышырга мөмкин. Заявкалар башка кабул ителми. “Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект.
IV форум кысаларында Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:   IV форум программасында 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 5 спектакль күрсәтелер дип планлаштырыла. Камал театрының соңгы 5 елда куелган иң яхшы спектакльләреннән кала, форум көннәрендә “Собачье сердце” (реж. А.Җәббаров, ГИТИС, С.Женовач курсы) һәм Венгриянең әйдәп баручы режиссеры Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектакльләре күрсәтеләчәк. Шулай ук форум кысаларында “Театр сәнгате студиясе” театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовач белән иҗади очрашу үтәчәк.
---

--- | 19.05.2016

Ялкаулыкны ничек җиңәргә? (Файдалы киңәшләр)

$
0
0
21.05.2016 Җәмгыять
Соңгы вакытта газетабыз битләрендә һәм башка төр матбугатта яшь кенә кешеләрнең кинәт вафат булу очраклары, вакытсыз үлемгә китергән йөрәк-кан тамырлары, онкология чирләре, бөтен организмны какшата торган шикәр чиренең яшәрүе турында хәбәрләр еш басыла. Ә бит кешене чиргә сабыштырган сәбәпләр бик җитди һәм кайберләре хәтта котылгысыз.

Әйтик, экологик фактор. Көнкүрештә уңайлык өчен чыгарылган күпсанлы техниканың, пластик савыт-сабаның организмга зыяны турында әйтеп тә торасы юктыр. Шулай ук көчле тәэсирле төрледән-төрле юыну препаратлары калдыгы, ахыр чиктә, җиргә сеңеп, үзебезгә эчәр су аша кайта башламады микән дип шикләнүебез дә урынлы бит. Аннары рухи ныклыгыбыз кимү дә физик чыдамлыкны какшата бугай. Илдә үзгәртеп кору башланганнан бирле без ияләнгән тыныч, ипле тотрыклылык югалды. Киеренке тормыш шартлары иң әүвәл гади халыкны китереп кысты.

Күпчелек тамак туйдыру, фатирга түләү, балалар үстерү һәм урнаштыру проблемасына баткан. Авыл җирендә өрлектәй гәүдәле ир-егетләрнең берише эшсезлектән гаҗиз булып аракыга үрелә, болай да тилмереп яшәгән гаиләсендә җан тынычлыгы югала. Әйтеп кара син андыйларга: “Әйдә, башта сәламәтлегеңне кайгырт, аннары берәр файдалы шөгыль тап”, – дип, билләһи, көлкегә алып, үзеңне сүгеп китәчәк.

Дөресен генә әйткәндә, безнең илдә сәламәтлекне саклау турында кайгырту беркайчан да җитди бурыч саналмады, кешегә иң башта ил-көн файдасына эш аты итеп карау канга сеңдерелде. Өлкән яшьтәге авторларның берсе, якташым Рәфыйк Шәрәфиевнең: “Безнең буынның мохтаҗлыкта, ачлы-туклы яшәп балачактан ук сәламәтлеге какшап калгандыр. Хәзер чагыштырмача тук тормышта каян килеп чыга бу авырулар?” – дип борчылып язуы проблеманың бик җитди икәнен искәртә.   Үземә дә байтак еллардан бирле узгынчы һәм узгынчы булмаган чирләр ябышырга гына торганга күрә, һәр төрле авыруның килеп чыгу сәбәпләрен өйрәнергә омтылыш ясап караган идем. Безнең гадәтләнгән яшәү рәвешебездә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый торган факторлар галәмәт күп икән. Шуның иң беренчесе (гәрчә миңа кагылмаса да) заман кешесенә, шул исәптән пенсионерларга хас әйбер – хәрәкәт җитмәү. Компьютер, интернет, телевизор кебек популяр техник чаралар кешенең күпчелеген йомшак урындыкка беркетеп куйды. Уңайлыкның, тизлекнең рәхәтен тойгач, күпләр кыска арада эшкә дә машина белән йөри, ясле-бакча, мәктәп балалары да машинада хәзер, бер-ике чакрымны да (һичьюгы баш сафландыру өчен) җәяү атлыйсылары килми. Өйгә кайткач, алар тагын экранга төбәлә, кайбер пошмас әти-әниләр баласының зарарлы мавыгуына күз йома.   Кешенең табигый физиологик ихтыяҗы булган хәрәкәт (хәзер исә томалана, сүрелә барган инстинкт) нинди файда китерә соң организмга? Иң әүвәл, интенсив хәрәкәт ярдәмендә, яшәешне тәэмин итүче эре һәм вак тамырларда, бөтен тәнне биләп алган чутсыз-чамасыз күп капиллярларда кан йөрү яхшыра, организмда матдәләр алмашыну уңышлы барсын өчен кирәкле кислород микъдары туплана, ул исә күзәнәкләрне яңартуга булыша, әзме-күпме стресс киеренкелегеннән арынырга ярдәм итеп, тән мускулларына, буыннарга сыгылмалылык һәм җегәр өсти. Ышанмасагыз, баштарак үзегезне мәҗбүр итеп булса да, һичьюгы, көн саен ярты сәгать йөреп кайтыгыз. Аннары үзегезне уңай якка үзгәртә алганга куанып, йөрү вакытын арттыра барыгыз. Адымнарыгыз җиңеләер, башларыгыз сафланыр, авызыгызга тәм керер. Хәрәкәт рәхәтлеген тоярга өйрәнерсез.   Авызыгызга тәм керер димәктән, туклануга кагылышлы кагыйдәләр җыелмасы үзе бер фәлсәфә. Безнең татар халкы нигездә итле, токмачлы шулпа, камыр ризыклары белән мавыга бит инде. Үзе пешерергә иренгәне яисә вакыты тыгыз булганы кибеттән ярымфабрикат, перәннек-печенье, вафли кебек кондитер әйберләре алып ашый, яисә майонезны кат-кат сеңдереп, яшелчә салаты ясап куя. Дөрес туклануны пропагандалаучы диетологлар кондитер әйберләрен, һәр төрле консервларны, колбаса, сосиски ише ымсындыргыч әзер ризыкны бик сирәк кенә кулланырга кушалар. Аның каруы, гасырлар буе сыналган, организмга кирәкле аминокислоталарга бай, туклыклы, җиңел үзләштерелә торган пешкән кара итне, яшелчәле яисә ярма салынган шулпаны, һәртөрле боткаларны, эремчек, кефир, катык кебек ризыкларны көндәлек рационга кертергә киңәш итәләр. Йөрәк-кан тамырларына утырган холестеринны киметү өчен дә иң башта үзебезгә тырышырга кирәк.   Һәртөрле трансмайлар һәм тәмен яхшырту, саклану вакытын озайту өчен кушыла торган химик матдәләре күп булган әзер ризыклар белән мавыкмыйча, үзебезнең шартларда үстерелгән тулы кыйммәтле, витаминлы, сыйфаты ышанычлы ризык куллану уңышлы булыр. Кишер, кабак, чөгендер, чи суган һәм сарымсак, әчетеп тозлаган кәбестә, чистартылмаган сыек май болгатып ясалган төрле яшелчә салатлары аксымлы ризыкны җиңел үзләштерергә булыша һәм холестеринны киметә. Ә җиләк-җимештән кан тамырлары өчен иң файдалысы – чия һәм кура җиләге. Кураның хәтта кайнатмасы да тәэсир көчен югалтмый, ул врачлар тәкъдим иткән аспиринны өлешчә алыштырырга сәләтле. Балан, кызыл һәм кара миләш, лимон-әфлисун кан басымын көйләргә ярдәм итә. Клевер, сукыр кычыткан, дүләнә җимеше (боярышник), мелисса төнәтмәләрен чиратлаштырып эчү дә йөрәкнең җегәрен арттырыр.   Холестерин күләме ризыкка гына түгел, эчке әгъзаларга, бигрәк тә үт куыгы, бавыр эшчәнлегенә бәйле һәм шуңа күрә аларына да ярдәм итәргә кирәк. Диетологлар чистартылмаган сыек майның төрлесен көн саен кимендә 3 аш кашыгы эчәргә киңәш итәләр. Һәм составында омега-3 булган балык мае яисә майлы балык ашарга кирәк диләр.   Соңгы елларда кибет киштәләрендә пәйда булган муллык-иркенлек кешенең психологиясен дә беркадәр тискәре якка үзгәртте. Хәзер кайбер ими балаларына да иммунитетны ныгыта торган күкрәк сөте эләкми. Консервланган ризыктан башланган туклану конфет-шоколад, чипса кебек тәм-том белән дәвам итә, табында төп ризык булырга тиешле аш шулпасы, ботка һәм башкасыннан алар инде йөз чөерә. Ә шул ук вакытта, зурлар да, балалар да даруны контрольсез күп куллана. Бигрәк тә антибиотикларны, авыртуны баса торган, иммунитетны күтәрә торган төрле препаратларны үз белдегең белән кулланырга һич тә ярамый, дип кисәтә медиклар. Кызганычка, гомер буена әллә ничә төрле хроник чир үрчеткәнгә күрә, мин дә котыла алганым юк әле алардан. Алай да үзебездә үскән дару үләннәрен отышлы итеп файдаланырга өйрәндем.   Сәламәтлеккә зур зыян китерә торган өченче җитди фактор – һәрдаим нерв киеренкелеге, ягъни озакка сузылган көчле стресс халәте. Бу хәл хәтта кешенең гомеренә дә кизәнергә мөмкин. Тормышта котылгысыз булып килеп чыккан бәла-каза, авыру, үлем-җитем, һәртөрле алдану һәм хыянәт бигрәк тә нерв системасы нәзберек кешене байтак вакытка сафтан чыгара. Психологлар фикеренчә, тормышта нинди генә кыен хәл чыкса да, бетерешергә, бирешергә ярамый. Тормыш тәҗрибәңне, белемеңне файдаланып, ихтыяр көчеңне туплап, үзеңә киңәш бирердәй теләктәшләргә, якыннарың ярдәменә таянып, киләчәккә өмет белән фикереңне уңай якка үзгәртә алсаң, җанны богаулап торган авырлык әкренләп җиңелер, якты көнгә ышаныч туар. Ялгышудан, хаталанудан курыкмаска, үкенеп, офтанып, үзеңне җәзаламаска кирәк. Кайвакыт начар килеп чыккан әйбер дә синең тормыш тәҗрибәңне баетып, алга таба саграк булырга, икенче уңышлы юл сайларга мөмкинлек ача. Ходайның рәхмәте һәм кодрәте киң, сиңа насыйп бәхетнең җиде ишеге ябылса, өметеңне ашкындырып, көчеңне тупларга өндәп, тәрәзәсе булса да ачылыр.  
Фәридә ШАКИРОВА, Балтач

--- | 20.05.2016

Кредитны азрак түләүнең өч ысулы

$
0
0
20.05.2016 Җәмгыять
Хәзерге вакытта кредит алмыйча яшәүчеләр, булса да, бик аздыр. Чөнки ничек тә кешедән калышмыйча яшисе килә. Бигрәк тә яшьләрнең. Ә кредит түләүнең хәтта ки кризиска кадәрге чорда да гаилә бюджетында сизелмичә калмаганын бик яхшы беләбез. Бүген – хезмәт хакы кимеп, ә бәяләр икеләтә артып торган бер мәлдә, бу хакта әйтеп тә торасы юк.
Узган елдан башлап, кредит түли алмаган хәлгә килүчеләр өчен бөлгенлеккә төшүләрен судта раслау мөмкинлеге барлыкка килде. Бурычын теге яки бу сәбәпләр аркасында бөтенләй дә түли алмаучыларга кагыла бу. Ә менә бик авырлык белән генә булса да, кредит йөген “тартып” бара алучы­лар­ның да хәлен законлы юллар бе­лән җиңеләйтеп булмыймы икән?   Вакытыннан алда түләп кую   Кредитны азрак түләүнең иң гади ысулы әнә шул. 2014 ел урталарына кадәр кайбер банкларның кредит килешүләрендә бурычны вакытыннан алда түләгән өчен штраф түләтү турында пунктны күрергә була иде. Шул рәвешле комсыз финанс оешмалары бурычны тиешле вакыттан алданрак тү­ләү аркасында керми калган процентларны алып калырга маташты. “Куллану кредиты турында” Закон гамәлгә кергәч, мондый штрафлар төшеп калды. Әмма шунысы бар: займ 2014 ел урталарына кадәр рәсмиләштерелеп, документта вакытыннан алда түләгән өчен штраф күздә тотылган очракта, банк аны куллануга хокуклы.   Кредит шуннан соң алынган икән, бернинди дә штраф түлисе юк: акчаны кесәгә салып куйганнан соң беренче айда ук бурычны кире кайтарырга һәм займнан файдаланган көннәр өчен генә түләргә була.   Кредитны беренче айдан соң­рак түләргә карар иткәндә, банкны вакытыннан алда түләү датасына кадәр 30 көн алдан кисәтеп куярга кирәк. Тиешле гариза тапшырганнан соң 5 көн эчендә банк сезгә кредитыгызны вакытыннан алда каплау көнендә күпме акча түләргә тиеш булуыгызны төгәл генә исәп­ләп чыгарачак. Әмма кредит буенча рәсмиләштерелгән иминият­ләш­терү акчасын кире кайтару нияте генә барып чыкмаска мөмкин. Ник дигәндә, иминиятләштерү турында законда банкларга, имини­ят­ләштерү килешүе берничә көн генә гамәлдә булып калган очракта да, аның өчен түләнгән акчаны үз­ләренә алып калу хокукы би­релгән. Ләкин кайбер банклар, клиент­лар­ның хәленә кереп, кредитны вакытыннан алда түләгән очрак өчен иминиятләштерү акчасын кире кай­таруны күздә тотарга мөм­кин­нәр. Шуңа күрә кредит киле­шүен төзегәндә, иминиятләштерү шартларын да бәйнә-бәйнә беле­шер­гә кирәк.   Башка банкка күчү   Зур процентлар белән кредит алырга туры килгән икән (кризис котырына башлагач, 2014 елның декабрендә Россия Үзәк банкы­ның төп ставканы кинәт кенә арттыруы аркасында халык өчен кредит акчасы нык кына кыйммәт­ләнде бит), башка банктан очсызлырак кредит алып, хәлне азмы-күпме җиңеләй­терә була. Финанс оешмалары “кредит тарихы”на тап төшмәгән, тотрыклы керемгә ия булган ышанычлы кешеләрне көндәшләрен­нән “тартып” алырга гына тора. Тик шунысы бар: икенче банкка мөрә­җәгать итүегезнең ниндидер проблемаларга түгел, ә азрак түләү теләгенә генә бәйле булуы кирәк.   Башка банкка күчүнең мәгънә­се бармы-юкмы икәнен билгеләү өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк. Беренчедән, яңа займ рәс­миләштергәндә, “ихтыяри” рә­веш­тәге өстәмә хезмәт күрсәтү­ләрдән баш тарту шарт. Юкса ки­рәкмәгән бер шундый иминият­ләш­терү полисы гына да күздә тотылган экономияне “ашап” бете­рә­чәк. Икенчедән, башка кредиторга күчкәндә, процент ставкаларын яки кредитның тулы бәясен генә түгел, түләнергә тиешле тулы процент суммасын да чагыштырырга кирәк. Бу сумма түләү графигында күрсәтелергә тиеш. Һәр ай саен бер үк төрле сумманы түләп бару очрагында (түләүнең аннуитет системасы дип атала, ул беренче айларда зуррак булып, аннан соң кими барган дифферен­циацияләнгән түләүдән кыйммәт­кә төшә), беренче карашка, кре­дитның тулы бәясе һәм айлык түләү күләме аз кебек тоелса да, ахыр чиктә яңа банкта процентларны искесендәгегә караганда күбрәк түләргә туры килә­чәк. Иске кредит буенча бурычы­гызның күп­челек өлеше түләнеп, яңа банк озаграк срокка займ тәкъдим ит­кән очракта – бигрәк тә.   Түләү шартларын үзгәртү   Хәер, башка банкка мөрәҗә­гать итмичә генә дә процентларны азрак күләмдә түләү омтылышы ясап карарга мөмкин. Сез кайчандыр зур процент белән займ алганнан соң банк кредит буенча ставкаларны киметкән икән, әлеге финанс оешмасына бурычыгызны яңа шартларда түләүгә күчерүне (бурычны реструктурлаштыру дип атала) сорап мөрәҗәгать итәргә була. Закон буенча банк, хәлегезгә кереп, сезнең файдага шартларны үзгәртүгә бурычлы түгел анысы. Әмма ул, көндәшеннән займ алып, кредитыгызны бер ай эчендә кап­лый алуыгызны аңлый. Шуңа күрә банк килешү шартларын үзгәр­тергә мәҗбүр булачак. Бу очракта зуррак процент белән алынган беренче кредит икенчесе хисабына түләнәчәк.
---

--- | 20.05.2016

Татарстанда баланы җәзалаган укытучы үзе дә җәза алды

$
0
0
20.05.2016 Криминал
Әлеге хәл апрель аенда Чаллыдагы бер мәктәптә булган иде: башлангыч сыйныф укытучысы боргаланып утырган укучыга "акыл бирергә" теләп, аны скотч белән урындыкка бәйләп куйган иде. Шәһәр прокуратурасы тикшерү уздырган һәм әлеге фактның рас булуы ачыклаган.
Хәлнең хак булуын баланың сыйныфташлары да раслый. Укытучыга һәм мәктәп директоры вазифасын башкаручыга шелтә белдерелгән.   Апрельдә язган идек: Чаллы укытучысы беренче сыйныф укучысын урындыкка бәйләп куйган
---

--- | 20.05.2016

Рөстәм Миңнеханов, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итә

$
0
0
21.05.2016 Дин
Бүген Татарстанда “Изге Болгар җыены” уза. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми кабул итү көненә багышлана. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итә.
Хөрмәтле татарстанлылар!   Кадерле ватандашлар!   Сезне истәлекле һәм мөкатдәс көн – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән тәбриклим.   Унбер гасыр элек Болгар дәүләте бөек мөселман цивилизациясенең аерылмас өлеше итеп танылды. Шул вакыт эчендә игелекле җирлеккә төшкән иман бөртекләре, шытып, бай рухи җимешләр китерделәр.   Болгарларның ислам динен кабул итүе халкыбызның һәм аның дәүләтчелегенең үсешен билгеләде. Хәнәфи мәзһәбе таралу фәнни белемнәр артуда, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, ил эчендәге һәм халыкара бәйләнешләр ныгуда мөһим роль уйнады. Болгар дин белгечләре калдырган бай мирас күренекле татар мәгърифәтчеләре хезмәтләрендә чагылыш тапты.   Нәкъ менә бүген – 2016 нчы елның 21нче маенда – ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми кабул иткән җирдә фән, мәгърифәт һәм аң-белем таратучы алдынгы үзәк – Болгар ислам академиясенә беренче нигез ташы салу тирән символик мәгънәгә ия. Ул диндар халкыбызның рухи яңарышка, хак белем һәм дини хәзинәләрне таратуга омтылышын чагылдыра. Әлеге уку йортын булдыру ниятен Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.   Академия төзелеше Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру белән бер үк вакытта барачак. Бу республика сайлаган курс эчкерсезлегенең тагын бер билгесе.   Быелгы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне зур һәм матур вакыйгаларга бай булыр дип ышанам.   Барыгызга да исәнлек, тынычлык, мул-имин тормыш телим. Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән аермасын!   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
---

--- | 21.05.2016

Бүгенге эшне иртәгәгә калдыруның файдасы бармы?

$
0
0
21.05.2016 Сәясәт
Кайвакыт ниндидер бик мөһим эшкә тотынасы килмичә, вакытны юри сузып, вак-төяк мәшәкать белән әвәрә килеп көн уздырмаучы кешеләр сирәктер, мөгаен. Ә нилектән шулай килеп чыга соң? Моның сәбәбе ялкаулык яки үшәнлек түгел, ә бу эволюция китереп чыгарган сәер нәтиҗә, имеш. Борынгы бабаларыбызга кыргый шартларда исән калу өчен ашыгычлык, үтә дә җитезлек кирәк булса, бүгенге заманда ашыкмыйча, һәр нәрсәне алдан планлаштыру файдалырак, диләр галимнәр.
Чит ил белгечләре исәпләвенчә, дүрт кешенең берсе бүгенге эшне иртәгәгә калдырырга ярата. Моның зыяны күбрәкме, әллә файдасымы? Әйдәгез, бергәләп фикер йөртеп карыйк.   Тормыштан алынган гадәти генә бер мисал китерәм. Бертуган сеңлем Мөслимәнең күршесе Эльза (исеме үзгәртелде) чибәр, кызыклы, эшлекле ханым. Һәр нәрсәдән файда табарга омтыла. Кайвакыт, артыгын кыланып, оттыргалап та куйгалый икән. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырып, вакытны сузып йөри торгач, үзе әйтүенчә, сансызлануы аркасында, акча янчыгына гына түгел, хәтта абруена шактый зыян китергән. Беркөнне, ачылып китеп, шул хакта сөйләп шаккатырды.   – Шөкер, әлегә бизнесым ярыйсы бара, моңарчы акчага аптыраганым булмады, – диде ул. – Ипигә майны калын итеп ягып, өстенә кызыл уылдык ягып ашарга җитә. Чәй белән кофеның, коньякның кыйммәтлесен эчәбез. Кызларым Мәскәүдә түләүле вузда укыйлар. Тормышыбыз җитеш. Яхшымы-яманмы, бер гадәтем бар: кәшилүгемдә һәрчак акча кыштырдаганын яратам. Кемгәдер бирәсе, каядыр түлисе булса, моңарчы ахыргача сузып йөри идем. Күптән түгел “шап” иттереп төп башына утырттылар үземне. Былтыргы бурычларымны – йорт, машина салымнарын, утка, газга, суга вакытында түләмәгәнем өчен, рәсми бер оешмага чакыртып, утлы табага бастырдылар. Тиешле суммага өстәлгән саллы гына пенясын, штрафын да кушкач, йөземне чытып булса да, шактый арттырып түләргә мәҗбүр булдым. Бер килсә килә бит ул. Моның өчен гарьләнгәнем җитмәгән, узган ел башында эшемне киңәйтергә дип алган кредитымны тиешле срогыннан берничә айга соңрак кайтарган дип, банк “кара” исемлеккә теркәп куйган үземне! Чүп өстенә чүмәлә: көз көне бер авылдашымнан килосын 10 тәңкәдән биш капчык бәрәңге китерткән идем, соңрак түләрмен әле дип йөри торгач, истән үк чыгып киткән. Үткән атнада шул авылдаш абзый эшемә килеп, бөтен кеше алдында буран уйнатып китте. “Язгы бәядән – 20 тәңкәдән түләмәсәң, судка бирәм”, – дип җикеренде. Узган көздә бакча күршесеннән сок чыгарткыч алып торган идем, шуны вакытында кертеп бирмәгәнем өчен арабыз бозылды. Иң яманы: акчам булса да, бурычларымны вакытында түләргә үземне мәҗбүр итүе кыен.   Акчага бәйле булмаган эшләрне ахыргача сузып йөрүчеләр дә бихисап. Сәбәпләре күптөрле. Кемнеңдер үз фатирына ремонт ясарга тотынырга “йөрәге җитми”. Икенче берәүләрнең редакция заказы буенча мәкалә язарга утырырга “илһамы килмәгән”, имеш. Дистәләгән еллар җитәкче булып эшләү дәверемдә, кул астымдагы кайбер хезмәткәрләр, өсләренә җаваплылык алырга теләмәүләре аркасында, мөһим эшкә керешүне кичектерүенә, ә аннан, вакыт тар калу сәбәпле, ул эшне сыйфатсыз итеп башкарып, гомуми эшкә зыян китергәләделәр. Аеруча студентлар арасында курс яки диплом эше язуны, проект сызуны, имтиханга әзерләнүне соңгы көннәргә калдырып, түбән билге алучылар бихисап.   Хәтта начар әйбернең дә яхшы ягы була. Озак кыймылдау һәм кызу канлылык нәселдән килүче сыйфатлар. Эшкә керешүне озакка сузып йөрүчеләр арасында тумыштан гаҗәеп зур оештыру сәләтенә ия кешеләр дә бар икән. Гадәт буенча, соңгы минутта гына эшкә керешкәнгә күрә, алар тиз арада берничә әйбергә игътибарны юнәлтә, күп нәрсәне берьюлы күздә тота ала дип саналса да, ахыргы нәтиҗә күпләрне куандырмый. Ашык-пошык башкарган эшнең сыйфаты чамалы була шул.   Акрын кыймылдаучы яки кирәгеннән артык актив балаларны әти-әниләре яки тәрбиячеләре, укытучылары игътибарсыз дип сүгәргә ярата, хәтта җәза бирергә дә тайчынмый. Ләкин алай итеп кенә бала үзгәрми, ә сәламәтлегенә зыян килә. Башта мәсьәләнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Алдыбызда торган бурычларны җай белән вакытында үти барып, эшләребезнең уңай нәтиҗәсен күргәндә, ихластан сөенәбез, баш миебез бәхет гормоны эшләп чыгара. Ә: “Кайчан, ничек эшкә тотынырга инде, башкарып чыга алырмынмы, өлгереп булырмы?” – дип борчылганда, даими стресс кичерәбез. Нәтиҗәдә, йөрәк-кан тамырларына, нерв системасына кирәгеннән артык көчәнеш килеп, чирләр баш калкыта. Бүген башкарасы эшне иртәгәгә калдырырга маһир кешеләр, гадәттә, ихтыяр көче юклыкны сәбәп итеп, үзләрен юатырга, мескенгә сабышырга яки үзләрен булдыксызга санап, шәхесләрен бик түбән бәяләргә мөмкиннәр. Аларга карата коллективта да, гаиләдә дә ихтирам юк диярлек. Әмма күпләр әлеге күренешнең психик җитешсезлеккә яки нервылар какшауга бәйле булуы турында уйлап та карамый.   Кирәкле эшкә тәвәккәлләп тотынмыйча, вакытны сузып йөрүчеләргә галимнәр түбәндәге акыллы киңәшләрен бирәләр: Иң яратмаган эшегезне иртүк башкарыгыз. Эшең үтәлгән икән – үзең белән горурланырга була! Үз-үзегезне мактагыз. Иртән башлаган ал-җыткыч эшегезне кич кенә тәмамласагыз да, моның очына сез чыктыгыз бит! Димәк, үз-үзегез бе-лән идарә итә аласыз! Алда катлаулы бурыч торганда, аны берничә өлешкә бүлеп, аз-азлап һәр көнне гамәлгә ашырыгыз. Көне буе эшләү авыр икән, берничә сәгатьне шуңа багышлагыз. Эш җаена төшенгәч, җиңел генә тәмамлап куярсыз. Эшкә ныклап әзерләнегез, хәер, монысына сез болай да бик оста. Кирәкле әйберләрне яки мәгълүматны өлешләп туплагыз. Барысы да әзерләнеп беткәч, эшкә керешү читен булмаячак. Исемлек төзегез. Көн азагына чаклы нәрсәне эшләп бетерәчәгегезне ачыклап, үз-үзегезгә вәгъдә бирегез. Моны уңышлы башкарып чыккан өчен, үзегезгә тәмле яки матур әйбер сатып алыгыз, кунакка яки театрга барыгыз – бүләк булсын. Үзегезне гаепләмәгез! Исемлек төзеп тә, эшне ахырына җиткерә алмагансыз икән, үз-үзегезгә таш атарга, болай да бик үк сау булмаган йөрәгегезне, какшаган нервыларыгызны талкырга ашыкмагыз. Ирешелгәненә канәгать булыгыз.  
Хәмидә ГАРИПОВА

--- | 20.05.2016

Венер Сәлимов туй алып барыр өчен машина белән Кырымга барган! (ФОТО)

$
0
0
22.05.2016 Шоу-бизнес
Бу атнада җырчы Венер Сәлимов сөйгән кызы белән Кырымнан кайтып төште. Әмма яшьләр анда ял итәргә түгел, ә туй алып барырга барган! "Моңа кадәр Мәскәү, Уфа, Чувашия, Самара, Пермь якларында гына туй алып барырга туры килде. Гомумән, чит төбәкләргә бик еш чакыралар. Кырым ˜– иң ерак нокта булды", – ди җырчы.

– Кияү дә, кәләш тә, кунаклар да – Татарстаннан, әмма туйны Кырымда үткәрергә уйлаганнар. Анда барыр өчен машина йөртүче белән машина бирделәр. Юл арасы – 2150 чакрым. Туй күңелле узды, алып баруымны да ошаттылар. Оештыручылар "Кырым татарларының туйларын алып барырга чакырачакбыз" дип телефон номерымны да алып калды. Без исә бер очтан ял итеп тә кайттык. Тауларны карадык, көймәдә йөздек. Кояшы җылы, кызынып ук кайттык, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Венер Сәлимов.



Күптән түгел җырчы "Царево" торак комлексыннан бер бүлмәле фатир алган. "Махсус шушы урыннан алдым, чөнки йорт табигать кочагында урнашкан. Әлегә фатирда ремонт эшләре бара. Мин иртәдән кичкә кадәр шунда. Дизайнерлар чакырмадым, ул өлкәдә үзем дә бераз чамалыйм", – диде Венер.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 20.05.2016

Нурзадә: «Көйләрең бик матур килеп чыга, әрәм булып ятма, диделәр»

$
0
0
22.05.2016 Шоу-бизнес
- Соңгы вакытта ныклап торып үземне композитор буларак ача башладым. Яңа күп җырлар иҗат ителде. Рөстәм абый Зәкуан үсендереп, куатләндереп тора үземне. Әле менә бер кочак шигырьләрен бирде дә: “Көйләрең бик матур килеп чыга, әрәм булып ятма. Үзеңнең җырлардан гына торган бер концерт оештыр”, - диде.

Элегрәк тә җырлар яза идем, әмма вакыт җитеп бетмәү сәбәпле, ныклап алынган юк иде бу эшкә. Менә хәзер сәбәп тә булды. Алла боерса көзләргә иҗатташ дусларым белән бергә үземнең җырларымнан торган иҗади концерт оештыру идеясе дә барлыкка килде.

Алда Сабантуйлары, туйлар көтә. Тамада буларак унбиш еллык стажым булса да, әледән-әле мастер-классларда катнашып, үз өстемдә эшлим. Бу атнада Арча районында яшәүче әтинең 70 яшьлек юбилеен бәйрәм иттек. Ә үземнең туган көнемне Казан Сабан туенда эшләп уздырам, - дигән Нурзадә “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесенә.
 


---

--- | 22.05.2016

Мескен хәленә калып барабыз түгелме?

$
0
0
22.05.2016 Хатлар
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 71 ел тулды. Миңа әле дүрт яшь кенә булса да, мин ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. 1945 елның 9 маенда без икәү - күрше малае Әгъзам белән (аңа ул вакытта биш яшь иде) авылыбызның балта остасы Габдрахман абзый Нәҗметдинов йорты турына ремонтка китереп куелган чәчкеч янында яшел чирәмдә уйнап утыра идек. Бервакыт күрше әбиләр, апалар, шул санда дүрт бала белән тол калган әнием дә (хәзер мәрхүм инде) йортларыннан йөгереп чыгып, бер-берсенә: “Ишеттегезме? Сугыш беткән бит! Сугыш беткән!” - дигән хәбәрне җиткерә башладылар.

Бер яктан бу күптән көтелгән бик шатлыклы хәбәр булса, икенче яктан ирләрен, улларын сугышта югалткан хатыннар ачы яшьләренә буылып, фашист илбасарларын каһәрләп еладылар.

Сугыштан соң илне аякка бастырырга кирәк иде. Ул вакыттагы бердәм халык, үзе ач-ялангач булса да, җиң сызганып эшкә кереште. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы торгызылды, сәнәгать тармаклары алга китте. 1954 елның 14 сентябрендә Тоцк полигонында атом-төш бомбасын сынаудан соң  СССР да көчле держава булып танылды. Ә 1957 елның 4 октябрендә космоска беренче спутник-иярченне очыргач, илебез өчен тагын да зуррак горурлык хисе кичердек. Шул заманда яшәп, Советлар Союзының мөһим тарихи вакыйгаларын күрүемә бүген дә чиксез шатмын.

1960 елда мин армия сафларына алындым. Владимир шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итәргә туры килде. Без хәрби ракеталарның төзелешен, кулланышын өйрәндек, практика дәресләре дә еш була иде.

1961 елның 12 апрелендә танк һәм артиллерия дивизияләрен иртәнге сәгать 10га мәйданга төзеп бастырдылар да Бөтенсоюз радиосын тыңларга куштылар. Танылган дикторыбыз Левитан  Юрий Гагаринның космоска очып, җиргә исән-сау әйләнеп кайтуын хәбәр итте. Без өч тапкыр: “Ура!” - дип кычкырдык. Нинди зур уңыш һәм нинди зур шатлык иде бу! Бөек Ватан сугышы хәрабәләреннән, җимерекләрдән торгызылган илебез бөтен дөньяга танылды!

Август башында безне поездга утыртып, Әстерхан өлкәсенең Капустин Яр хәрби полигонына җибәрделәр. Без анда ай буе яңа төр ракеталарның төзелешен өйрәндек һәм 29 августта аларны сынап та карадык. Ракеталарны җибәргәннән соң, егерме минут та үтмәгәндер, командир аларның тиешле урынга барып төшүе турында хәбәр итте. Офицерлар да, без - солдатлар да бик канәгать калдык.

Шул вакыттан күп еллар узды инде. Аллаһыга шөкер, илебез бүген дә иң көчлеләрдән. Җиңү көнендә Мәскәүдә үткән хәрби техника парадын телевизордан бик кызыксынып карадым, илебез куәтенә сокланып туя алмадым. Нинди генә гаскәрләр, заманча техника, корал юк бүген бездә!  Тик тормышыбыз гына әллә ни мактанырлык түгел. Кайчандыр илебезнең мөлкәте булган зур заводлар, азык-төлек оешмалары бүген шәхси кулларда яисә бөтенләй ябык. Кырык миллионга якын гектар җиребез эшкәртелми ята, ә без яшелчә һәм җиләк-җимешне башка илләрдән сатып алабыз. Әтиләре сугышта хәбәрсез югалган, ачлыкта, ятимлектә үскән сугыш елы балаларына да хөкүмәттән ярдәм юк.  40 - 50 ел эшләп, 6-7 мең сум пенсия алган ялгыз картлар ипи сатып алыр өчен соңгы тиеннәрен  саный... Хәзер ил, халык өчен янып яшәүче түрәләр аз шул, күбрәк үз кесәләрен калынайту ягын гына карыйлар, ә гади халык мескен хәленә калып бара. Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбыз шуның өчен кан койдымы икән?

 


Минсалих НАСРЕТДИНОВ-ШӘРАПОВ, Самара шәһәре

--- | 22.05.2016
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>