Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live

Татар дәүләт филармониясе 6 млн сумга уен кораллары сатып алмакчы

$
0
0
22.05.2016 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе ике гобой, өч кларнет, ике флейта һәм флейта-пикколо сатып алмакчы. Моның өчен 6 миллион сум акча кирәк икән.

Тендер дәүләт сатып алу сайтында урнашкан. Барлык уен кораллары да профессиональ,  кулдан эшләнгән. Күбесе африка кара агачы - гренадилладан ясалган.

Аукцион 2016 елның 6 июненә билгеләнгән, дип яза business-gazeta.ru.

Узган елны филармония, Татарстан Президенты гранты, отып 23,7 млн. сум алган иде.


---

--- | 22.05.2016

Бүген Татарстанда яшеннәр көтелә

$
0
0
23.05.2016 Экология
23 майда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Республика буенча урыны белән яшеннәр, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Төнлә урыны белән бераз яңгырлар явып узачак. Көндез кыска вакытлы яңгыр.
Төнлә 8-13 градус, көндез 18-23 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.   Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава, яшенле яңгыр көтелә. Көндез һава 22 градуска кадәр җылына.
---

--- | 22.05.2016

Татар театрының 110 еллыгына багышланган флешмобны һавадан ВИДЕОга төшерделәр

$
0
0
23.05.2016 Мәдәният
19 майда, татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур флешмоб үткәрде. Легендар “Зәңгәр шәл” спектакле башланырга 2 сәгать кала 110 тамашачы Камал театры каршындагы мәйданда 110 саны ясап тезелделәр һәм күккә 110 шар очырдылар.
Әлеге чара барышында татар театры тарихына бәйле конкурслар үтте, бүләкләр уйнатылды. Акцияне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды.   Флешмобта катнашкан һәр тамашачыга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! 

                         
---

--- | 20.05.2016

Ризәлә Исмәгыйлева: “Тәртип FM”ны тыңлаган кеше релакс ала” (ВИДЕО)

$
0
0
23.05.2016 Матбугат
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең бу атнадагы кунагы – “Тәртип FM” радиосының баш мөхәррире, җырлар авторы Ризәлә Котдус кызы Исмәгыйлева.
– Ризәлә ханым, быел радионың 2 яшен матур гына билгеләп үттегез. Шул гомер эчендә нинди эшләр башкарылды?   – Бер яшь туган көнне үзара гына билгеләп үткән идек. Ә быелгы “Тәртипле туган көнне” тамашачылар белән бергә сәхнәдә үткәрергә булдык. Һәркемгә мәгълүм: бездәге тапшыруларның күбесен олы яшьтәге танылган шәхесләр алып бара. Ихтирамга, игътибарга, хөрмәткә лаек, татар халкының горурлыгы булган кешеләребезне зурлап халыкка күрсәтергә, бәйрәм ясарга булдык.   Ике ел – ике көн генә түгел, әлбәттә. Шактый эшләр башкарылды. 20гә якын тапшыру дөнья күрде. Алар һәркайсы уникаль, дәвамлы. Интернет аркылы безне чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә рәхәтләнеп тыңлый. “Тәртип FM” чыннан да халык радиосы. Чөнки без татар халкының әдәбиятын, сәнгатен, тарихын, гореф-гадәтләрен, гомумән, бай мирасын барлыйбыз.   – Радионың исеме аның бүгенге эшчәнлегенә туры киләме? Максатыгыз нинди?   – Исеме уйланылган һәм җисеменә туры килә дип саныйм. “Тәртип FM”ны тыңлаган кеше күңел тынычлыгы таба, кайнап торган кызу заманда релакс ала дип уйлыйм. “Бәхет башы – тәүфыйк, тәүфыйк башы – тәртип, тәртип башы – әдәп, иман, миһербан, шәфкать!” Халык сүзләре бу! Тормыштан зарлану күп, ә менә җайга, тәртипкә салуны һәркем үзеннән башларга тиеш икәнен уйлап бетермибез. Мең шөкер, бу эштә безгә үрнәк булырга насыйп итте Ходай. Халыкның зәвыгын, әхлагын тәрбияләүдә, үзаңын үстерүдә өлеш кертә алабыз икән, димәк без бәхетле!
– Тапшыруларга реклама кертмибез дип әйттегез. Ә радио нәрсә хисабына яши соң?   – Аллага шөкер, хуҗаларыбыз бар. Гамәлгә куючыбыз –Медиахолдинг.   – “Тәртип FM”ны тыңлаганда үземне туган җиремдә кебек хис итәм, ә башка радиоларны тыңласам Көнбатыш Европа илендә яшим сыман”, – дигән иде танылган бер язучыбыз. Сезгә дә шулай тоеламы?   – Әгәр ул язучы башка радиоларны тыңлап карамаган булса, мондый фикерне әйтә алмас иде. Рәхмәт җылы сүзләре өчен.    – Радионың рейтингын кем билгели? Ул мәгълүматларга ышанасызмы?   – Аның махсус оешмасы бар. Мин ул әйберләргә бик үк ышанмыйм. Бәлки ул үзара ниндидер бер үсеш өчен кирәктер. Алар дөрес эшләми дип аларның эшен юкка чыгарасым да килми. Иң мөһиме: безне 30 яшьтән өлкәнрәкләр, яшьләр дә тыңлаганын үзебез беләбез.   60 + дигәннәренә дә сөенергә кирәк! Радионы тыңлаган әби-бабай янында йөргән оныклар да тыңлый дигән сүз. Димәк, киләчәккә карап эшләнелгән эш. Оныклары татар телен, үзенең кем икәнлеген белеп үсә.   – Нишләп сез туры эфирда эшләмисез?    – Яңалыклар, “Спорт онлайн” тапшыруы һәм тәбрикләүләр туры эфирда бара. Тапшыруларны язмада эшләүнең төп сәбәбе – беренче чиратта – сыйфат һәм архив туплау.   – Радионың худсоветы бармы?   – Бар билгеле. Бер карасаң, безнең җырларның күбесе “Татарстан радиосы” худсоветыннан әллә кайчан үткән. Безнең әле төп худсовет бар – халык!   – Киләчәген ничек күрәсез?   – Тәртипнең киләчәге өметле дип уйлыйм. Ил-көннәребез тыныч, үзебез сау-сәламәт булып, бер урында туктап калмыйча, әле эшлисе дә эшлисе.      


Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 18.05.2016

Татарстанда праймериз нәтиҗәләре

$
0
0
23.05.2016 Сәясәт
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" РФ ФҖның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау штабы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда узган брифинга Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе праймеризына башлангыч нәтиҗәләрне чыгарды. Бүген республиканың 560 участогында алдан тавыш бирү процендурасы уздырылды.
"Без сезнең белән зур марафон уздык. Һәм әлеге процедура республика өчен уңышлы үтте", - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.   "Бер сәгать элек кенә сайлау участоклары ябылды һәм хисап комиссияләре тавыш бирүгә нәтиҗәләр ясау эшенә кереште. Республика кешеләрендә үз кандидатларын шулай ачык тәкъдим итүләр зур кызыксыну уятты,  - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы башлыгы. - Ачыклык, хәбәрдарлык, кандидатларны бәяләү һәм күрү мөмкинлеге - боларның барысы да праймериз кысаларында бик үтемле килеп чыкты".   Спикер сүзләренчә, көн уртасына 560 участокның кайберләрендә, сайлаучылар күп килү сәбәпле, бюллентеньнар беткән. Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, федераль оештыру комитеты карары буенча сайлау бюллетеньнары саны квоталанган: бердәм федераль округ буенча - 440 мең 70 һәм Татарстанның бер мандатлы сайлау округлары буенча - 440 мең 70 данә. "Бюллетеньнар саны белән билгеләнгән 15 процент тавыш бирүчеләр күрсәткече тиз үтәлде. Гражданнарның сәяси активлыгы югары булды. Бюллетеньнар саны дөрес билгеләнгән дияргә дә була, - диде ул. - 17 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, республика буенча сайлаучыларның 14 процентка якыны, яки 410 мең кеше тавыш бирде".   Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, бюллетеньнар җитмәгән сайлаучыларның фикере дә партия эшендә исәпкә алыначак. "Без праймеризга килгән һәр кешегә рәхмәтле. Бюллетеньнар җитмәгән кешеләргә, алар да үз фикерләрен әйтә алсын өчен, анкеталар таратылды. Ул фикерләрне үз эшебездә файдаланачакбыз", - дип белдерде ул.   ТР Дәүләт Советы башлыгы сүзләренчә, праймеризда катнашучыларның 59ы да тулы сәясәт мәктәбе узды, зур тәҗрибә туплады. "Алар тормышта актив калачак һәм алар белән теләсә нинди зур бурычларны да хәл итеп булачак", - дип саный ул.   "Хәзергә кандидатлардан яки аларның тарафдарларыннан праймериз нәтиҗәләре буенча бер генә рәсми шикаять тә юк", - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.   Спикер сүзләренчә, республикада алдан тавыш бирү кандидатлар арасында да, халыкта да зур кызыксыну уяткан. "Башка сәяси партияләр дә бу формадан файдалана алыр иде. Праймеризда катнашырга теләк белдерүчеләр арасында "Бердәм Россия" карашы белән теләктәш булып, әмма үзләрен күрсәтү һәм үз көчен сынап карау өчен мәйданчыклары булмаган партиясез кешеләр дә бар иде. Без нигезләмә буенча әлеге хокукка ия булган бөтен кешене дә теркәдек", - диде ул.   Ф.Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 25 май көнне Татарстанда узган праймеризга ахыргы нәтиҗәләр ясалачак. Ә июнь ахырында Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясе съезды була. Анда алдан тавыш бирүнең ахыргы нәтиҗәләре һәм барлык округлар буенча исемлекләр расланачак.   "Праймеризның кирәклегенә шикләнгән бөтен кешегә бу аңлы һәм әһәмиятле гамәл дияр идем. "Бердәм Россия" электораттан үз кандидатлары турында фикерләр һәм тәкъдимнәр хуплый. Бу безнең кандидатларга республика гражданнарының проблемаларын һәм сорауларыннан хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк" , - дип саный ул.
Кристина ИВАНОВА

--- | 22.05.2016

Татарстанда 17 яшьлек кыз 9нчы каттан сикергән

$
0
0
23.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда яшәүче 17 яшьлек кыз 19 яшьлек сөйгән егете белән сүзгә килгәннән соң, йортның 9 нчы катыннан сикергән. Биектән егылган кыз исән кала.
Фаҗига урынына килгән медицина хезмәткәрләре аны реанимациягә илтә. Кыз бик күп авыр тән җәрәхәтләре алган.
---

--- | 23.05.2016

Чыгарылыш кичәсе алдыннан әти-әниләр ничек кылана?

$
0
0
23.05.2016 Мәгариф
Бер кичлек бәйрәм кирәкми! Украинаның Харьков шәһәрендәге хосусый мәктәп инде өченче ел чыгарылыш кичәләрен купшы итеп уздырудан баш тарта. Ә бездә шәһәр балалары, лимузиннарга утырып, кыйммәтле рес­тораннарга бару турында хыяллана. Авыл укучыларына исә табигатьтә таң аттыру да җитә. Быел чыгарылыш кичәләре күпмегә төшәчәк? “ВТ“ хәбәрчесе шул хакта белеште.
Харьковтагы әлеге мәктәп укучылары чыгарылыш кичәсенә джинсы чалбардан килә икән. Аның каравы кыйммәтле күл­мәккә, костюмга дигән акча янга кала. Акчаны медицина инс­ти­тутындагы кардиоүзәккә җибә­рәләр. Ике ел эчендә кардио­хирургия бүлегендәге операция бүлмәсе ремонтланган, җиһаз­лар сатып алынган. “Укучылар авыру балаларга бик теләп яр­дәм итә. Алар тормышта сөе­неч кенә түгел, авырлыклар да күп булуын яхшы аңлый”, – дип сөйли чыгарылыш сыйныф уку­чы­­сының әнисе Елена Степанова.   Россиядә чыгарылыш кичә­ләрен уздыру Петр патша заманыннан ук килә. Ул чакта Мәс­кәүдәге югары уку йортларын тәмамлаучы студентлар аны зурлап уздырган. Вакыйга истә калсын өчен, билгеле бер сурәт төшкән балдаклар ясатканнар. Дөрес, егетләр үзләре генә бәйрәм иткән, кызларга исә андый күңел ачулар рөхсәт ител­­мәгән. Без белгән заманча кичәләр исә узган гасырның 70 нче елларында гына оештырыла башлаган. Бүген әлеге  кичәләр һәр илдә төрлечә үтә. Австралия укучылары бәйрәмгә бизәлгән машиналарда килә, ул хәтта янгын сүндерү,  полиция машинасы да булырга мөмкин. Финляндия, Норвегиядә сайлаган һөнәренә карап, төрле төстәге комбинезоннар кияләр. Швециядә исә ак башлык киеп, теләк теләп, аны  күккә ыргыталар.   Татарстанда да әти-әниләр бала­ларының чыгарылыш кичә­се гомергә истә калсын өчен акчасын кызганмый. Гаилә хәле авыр булганнар газизләрен нәү­миз итеп калдырмаска тырыша. Андыйлар акчаны берничә өлешкә бүлеп түли. Кредитка алучылар да бар. “Ике ел элек олы кызым мәктәпне тәмам­лаганда, 13 мең  сум акчаны өчкә бүлеп түләгән идек. Алар зурдан кубып кыланды. Ә төпчек кы­зымның сыйныфташлары быел 7 мең сумга сыешырга сөйләшкән. Аларның сыйныфы “экономный” булып чыкты”, – ди Казанда яшәү­че Зәлинә Гомә­рова. Гомумән алганда, иң күп дигәндә, бәйрәм чыгымнары әти-әниләргә 20-25 мең сумга төшәчәк.   – Без чыгарылыш кичәсен Ривьерадагы “Панорама” ресторанында уздырачакбыз. Һәр укучыдан 20 мең сум акча җыештык. Башта бу сумма тагын да зуррак иде әле. Әмма күпләр риза булмады. Болай да өч сыйныфташыбыз бәйрәмгә бармаска булды. Хәзерге вакытта мәш килеп, “Соңгы кыңгырау”да вальс биергә өйрәнәбез, – ди Казандагы 18 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Елена Чиркунова. – БДИгә әзерләнәбез. Курку хисе бар иде, хәзер бетте инде. Рус әдәбияты һәм математикадан репетитор белән шөгыльләнәм, КФУда уздырыла торган курсларга йөрим. Аны яхшы балларга бирермен дип ышанам”.   Кайбер укучыларда әлегә бәйрәм кайгысы юк. Бәйрәм итәргә имтиханнарны тапшыргач та соң түгел. “Балаларның вальс биергә өйрәнүен исәпкә алмаганда, бәйрәм турында сөйләшкән кеше дә юк. Укучылары БДИга әзерләнә. Акча җый­мадык әле”, – ди Балтач районыннан Гүзәл Хафизова. Быел “Созвездие-Йолдыз­лык” фестивалендә гран-при откан Игнат Изотов та бары сынаулар хакында гына уйлый. Ул Мәскәү консерваториясенә укырга керү турында хыяллана. “Алда – имтиханнар. Шуңа күрә кайда ял итүебезне хәл итмәдек әле, – ди ул. – “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә барлык укытучыларыбызны котлап, чәчәкләр, тортлар бүләк итәчәкбез. 1әр мең сум акча җыйдык. Чыгарылыш ки­чәсен 9 нчы сыйныф укучылары белән бергә уздырырга җые­набыз. Чөнки сыйныфта балалар саны аз”.   Шулай да Игнат бәйрәмгә әзерләнә башлаган инде. “Бело­рус­сиядә сатып алган яхшы костюмны киячәкмен. Чәчемне бераз үзгәрттем. Мәктәп белән саубуллашу турында берәр матур җыр җырлаячакмын. Бәйрәм куп­шы булырга тиеш дип саныйм. Ул гомергә истә калачак бит”, – ди Питрәч районының Кощаково мәктәбендә белем алучы егет.   11 нче сыйныф укучыларыннан 4 һәм 9 нчы сыйныфларны тәмамлаучылар да калышмый. Әти-әни өчен баласының башлангыч, төп мәктәпләрне уңыш­лы тәмамлавы – үзе бер бәйрәм бит. Шулай булгач, балага истә­лекле мизгелләр бүләк итмичә дә булмый. Кемнәрдер биштәрен асып, походка чыкса, кемдер кафе-мазарда ашап-эчеп, аниматорлар чакыртып ял итә.   – Бу мәсьәләдә бик озак бәхәсләштек. Апрель азагында гына уртак фикергә килдек. Мин үзем саф һавада, табигатьтә ял итүне отышлы дип саныйм. Без Тынычлык бистәсендәге кафены сайладык. Анда балаларны әкият герое булып киенгән кеше каршы алачак. Аларны табын янында  кызыклы тамаша көтә, – ди журналист Эльза Хамматова.   Балаларга бәйрәм ясау һәр әти-әнигә 2 мең 400 сумга гына төшә. Бу суммага укытучыларга бүләк алу, фотоальбом ясату, автобус яллау да керә икән. “Кызыбыз укыганда, адым саен әле тегеңә, әле моңа акча җыя идек. Ә улым укыган сыйныф акчаның кадерен белә. Укытучыдан, әти-әниләр­дән дә күп нәрсә тора”, – ди ул.   Бу әле – иң ким дигәне. Бүген хәтта бакчаларда да әти-әниләр 10ар мең сум акча тапшыра. Башка вакытта, әти-әниләр бакчада, мәктәптә кирәк-яракка  500-1000 сум җыялар дип зарланса, бу очракта шикаять язучы юк. Бәйрәм бездә – изге нәрсә. Укытучыларны да бүләксез калдырмыйлар. Ул ашханәдә аш бүлүче­дән башлап, мәктәпне сак­лаган вахтерларга кадәр эләгә. Әти-әнинең кесәсе генә чыдасын.
Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика кафедрасы мөдире Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәх­мә­тов:   – Кайбер мәктәп-гимназия­ләр чыгарылыш укучыларыннан 25-50шәр мең сум акча җыя. Бүген мәктәпләр арасында акча җыю буенча ярыш китте. Бу  педагогик һәм психологик яктан да бер дә уңай күренеш түгел.  Шул ук вакытта бу бәйрәмне мәктәп­тә әдәби-музыкаль кичә формасында уздырып, Камал, Тинчурин театрларында спектакль карап, аннан Кабан күле буенда йөреп ял иткән мәктәпләрне дә беләм.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 21.05.2016

"Мунча ташы"ның "толстый"артисты Рөстәм Хәсәнов белән ӘҢГӘМӘ

$
0
0
23.05.2016 Шоу-бизнес
Соңгы арада социаль челтәрләр аша берничә укучыбыз мөрәҗәгать итеп, “Мунча ташы” юмор театрының яшь актеры Рөстәм Хәсәнов хакында язуымны үтенделәр. Бу егетнең иҗатын үзем дә бик яратып кабул итәм. Рөстәм белән элемтәгә кереп, гозеремне әйтүгә үк, “мунчачы” егет ризалыгын бирде.
35 еллык юбилей елын каршылаган “Мунча ташы” театры, ниһаять, биналы да булды дигәннәрен ишетсәм дә, барып күргәнем юк иде. Рөстәм белән шунда очрашырга сүз куештык. Татар юмор сәнгатенең иң популяр коллективына аерым, махсус төзелгән бина бирелгәндер дигән өметем акланмаса да, театрның яңа фатиры күңелемә бик хуш килде. Кечкенә генә сәхнәле җыйнак залы, грим, костюмнар, ял итү бүлмәләре, тавыш яздыру студиясе – барысы да бик уңайлы, зәвык белән җиһазландырылган.    Сәхнәдәге уены белән тамашачыны егыла-егыла көлдерергә сәләтле актерны үзе оялчан, үзе тыйнак та, әдәпле-итагатьле дә дип тасвирласам ышанмассыз инде. Ә бит Рөстәмебез нәкъ менә шундый икән...   – Рөстәм, сүзне туган яклар, әти-әниләр, туганнар белән танышудан башлыйк әле. – Башкортстанның Чакмагыш районы, Чакмагыш авылында 1985 елда туганмын. Әтием Рәдиф милиция хезмәткәре иде. Бик тә кызганыч, гомере генә кыска булды. Мин яши-яши әтием белән горурланып туялмыйм. Әтине һаман сагынып искә алучылар бик күп, аның хакында әллә никадәр матур хатирәләре белән бүлешәләр. Әнием Динә исемле, пенсия ялына чыкканчы мәдәният өлкәсендә эшләде. Әле һаман мәдәни чараларга чакыралар үзен. Сәнгатькә, театрга тартылуым да әнидән күчкәндер дип саныйм. Абыем Альберт һәм апам Алия гаиләләре белән Уфада яшиләр. Минем әле бик кадерле, яраткан кешем – әбием дә бар, без аңа нәнәй дип дәшәбез. Үз гаиләмә килсәк, хатыным Айгөл исемле, 3 яшьлек улыбыз Самат бар. Айгөл дә Башкортстан кызы, Тәтешле районыннан.   Мәктәптән соң, ир кешенең төпле белеме булырга тиеш дигән инану белән коралланып, Башкорт дәүләт аграр университетына кердем. Университетны тәмамлагач, үз һөнәрем, ягъни урманчылык буенча эш табуы да, эшләве дә бик авыр булачакны аңладым, чөнки бу вакытта урманчылыкларны берләштерү-укмаштыру, шуңа бәйле рәвештә штат кыскарту сәясәте башланган иде. Миңа да, курсташларымның күбесенә дә, һөнәребезне ташлап, үзебезне бөтенләй бүтән юнәлешләргә китәргә мәҗбүр итте әлеге үзгәрешләр. Шөкер, берәүләр сыман үз-үземне таба алмыйча бер чиктән икенчесенә ташланып озак йөрмәдем тагын... 
– Башкортстан егетенең бәхет эзләп Түбән Камага килү тарихы ничек? – Түбән Камага бәхет эзләп түгел, бер туганымның юбилеена килгән идем. Шәһәр яшеллеге, тынычлыгы, кешеләре белән үзенә гашыйк итте дә куйды бит! Мондагы туганнарымның һәм әниләрнең киңәшен тотып, шушы шәһәрдә калырга ниятләдем. Иң башта эшмәкәрлеккә тотындым. Тик берничә айдан сәүдә эше өчен тумаганымны аңладым. Аннан соң Түбән Камада үзем кечкенәдән яраткан юмор театры – “Мунча ташы” бар икәнен искә төшереп, шуны эзләп киттем. Беренче баруымда ук репетиция вакытына туры килдем. Шулай берничә көн рәттән актерларның тамашага ничек әзерләнгәнен карап утырдым. Гамил абый авыз ачып карап утырганымны күреп кызгангандырмы инде, миңа шахматчы булып күрсәтергә кушты. Үзем ничек күзаллыйм шахмат җене кагылган кешене, шундый итеп күрсәтеп бирдем. Көлделәр!   – Төзүче-шабашчы, “Давай поженимся!” тапшыруындагы эксперт туташ, студент-медик, психбольница пациенты, кастингка килгән булачак артист, каравылчы, әби, аккош, черки, доллар, маймыл, “селедка под шубой” – мин белгән рольләрегез. Болар арасында яратып башкарганнары да, бик авырдан бирелгәннәре дә бардыр инде? – Бу минем кимчелегем микән инде, әмма сүзсез образларга тизрәк керәм һәм җиңелрәк уйныйм. Сүзсез булсалар да, кеше көләрлек итеп черкине яки аккошны күрсәтү өчен, махсус костюм гына киеп чыгу аз бит, әлеге кош-кортларның үз-үзен тотышларын күзәтергә һәм шуларны кызыклы итеп күрсәтә белергә дә кирәк. Ә инде зуррак рольләргә тотынганда җаваплылык тагын да арта. Тавыш, мимика, интонация – һәммәсе кат-кат өйрәнелә. 10-15 көн дәвамында, көненә икешәр тамаша уйнап, кайчак тавыш ярыларына авырлык килә һәм бик каты борчыласың. Әйтик, менә ничек итеп болай да карлыккан тамак белән әби тавышын төгәлрәк, кызыграк башкарырга...   – Сценарийларны коллектив белән язганыгызны беләм. Шулар арасында күбрәк сезнең шәхси иҗат җимеше булганнары, сезнең тәкъдим белән туганнары да бармы? – Әлбәттә, программа төзегәндә һәрберебез үзенең күзәтүләре, уй-фикерләре белән бүлешә. Бервакыт миңа бер оешмада чиратта торганда ике каравылчы ирнең сөйләшкәнен тыңлап утырырга туры килде. Боларның эшлекле кыяфәттә, кешеләргә юкка-барга бәйләнеп, үзләрен дөньяның кендеге сыман тотуларыннан тыела алмыйча көлә һәм блокнотымны чыгарып сөйләшүләрен яза башладым. Театрга килгәч, күргән-ишеткәннәремне җитәкчебез Гамил абыйга сөйләдем һәм матур гына миниатюра килеп чыкты. Аннан, “Ике ишек арасы” дигән миниатюрада юбилей мәҗлесе узачак залга керү алды бүлмәсе, ягъни “прихожка”да кунакларның үз-үзен тотышын күрсәтергә уйлаштык. Кеше кайчан үзе булып кала, кыланмый, ике-йөзлеләнми? Берүзе, көзге алдында! Шуңа да егетләргә сәхнәнең тамаша залы ягын көзге алды итеп уйнарга тәкъдим иттем һәм бу бик отышлы килеп чыкты минемчә. Менә шулай, күмәкләшеп эшләүдә инде уңышның сере. Җитәкчебез Гамил Габдуллович барыбызны да тыңлый, фикерләребезгә колак сала, шулай да соңгы сүзне ул әйтә.   – Импровизациясез юмор сәнгате яшәми дә диләр. Сезнең дуслык бармы аның белән? – Импровизация – осталык күрсәткече. Ул тәҗрибә белән килә. Элегрәк артык сүз әйтергә куркыта иде, хәзер инде рәхәтләнеп эшлибез. Әйтик, яңа программа белән гастрольләр башланып китә. Программа бераз шомара төшкәч, гастрольләрнең уртасындарак тамашаның видеосын төшерәбез. Гастрольләр беткәч, шул видеоны карыйсың да: “Их, бу урында болай итәсе калган икән, менә бу сүз кирәк тә булмаган икән”, – дигән чаклар бар. Кайчак шундый четерекле хәлләр килеп чыга, импровизация сәләтең юк икән – беттең! Кушнаренкода үзем кебек яшь актерлар белән “Шахматчы” миниатюрасын уйный идек, ут сүнде. Нишләргә?! Минем герой хәлсез, ябык, мескен бәндә бит инде. Үземнең “фирменный” яшелле-мөшелле тавышым белән тренерым булып уйнаучы Әнфискә: “Абый, кая ут? Яндыр! Мин куркам!” – дип кычкыра башладым (бу урынны Рөстәм рольгә кереп уйнап ук күрсәтте. – Р.Ш.). Ут янды, тик аппаратура эшләми... Сценарий буенча мин боксер бияләйләре киеп көндәшемә селтәнергә тиеш һәм бу вакытта дөбердәтеп суккан тавыш ишетелергә тиеш, тиешен тиеш тә бит – динамиклар эшләми! Күрәм, сәхнә кырыенда кулына калай кисәге тоткан Гамил абый нидер ымлый: “Селтән, кизән, мин бәрәм!” – дип ишарәли. Шулай итеп, мин селтәнәм, Гамил абый дөбердәтеп калаен бәрә торгач миниатюраны ерып чыктык.   – Әле бит авырган, кайгы-хәсрәтле чакларда да көлкеле уен күрсәтергә кирәк... – Монысын да татырга туры килде. Узган елның мартында коллективыбызга әче хәсрәт килде. Хәер, безгә генә түгел, чөнки театрыбызның музыканты Альберт Абдулловның фаҗигале үлеме бөтен республика сәнгате өчен зур югалту булды. Альберт Абдуллов бик тә талантлы, универсаль музыкант та, педагог та иде. Безнең гастрольләр чорыбыз иде ул. Альберт абый урталай ярылырдай булып эшли. Тамашалардан тыш аның Түбән Камадагы балалар коллективы белән сәнгать конкурсына әзерләнгән чагы иде. Сабада ике тамаша күрсәтәсе идек 12 март көнне. Альберт абыйның Түбән Камадагы конкурсы да шул көнгә билгеләнгән. Ул иртүк юлга җыенды. Конкурсны үткәрә дә, кичкә Сабага килеп җитәргә ниятли. Костюмым өйдә онытылып калганлыктан, Альберт абый белән мин дә юлга кузгалдым. Музыкантыбызны бераз ял иттерим дип рульдә мин кайттым. Юл буе нидер сөйләдем Альберт абыйга. Ул көлемсерәп тыңлап кайтты. Мин костюмымны алып, кире юлга үз машинамда китәсе булгач, Альберт абый белән саубуллашканда: “Альберт абый, әйбәт кенә килеп җит, алайса синсез нишләрбез”, – дидем. Ул: “Кадеремне белерсез”, – дип җавап кайтарды. Сәгать 3тәге тамаша башланды, музыкантыбыз юк. Ярый әле, үз һөнәренең кайбер нечкәлекләрен җырчы-композиторыбыз Рамил Әсхәдуллинга өйрәтә иде Альберт абый, Рамил алыштырды үзен. Тик тамаша бетеп килгәндә, яман хәбәр килеп ишетелде: Альберт Абдуллов юл фаҗигасендә харап булган! Бу сеансны көч-хәл тәмамладык, икенче тамашага халык килеп тулды. Нишлик? Уйнадык... Тамактагы төерне йоталмый, күз яшьләрен тыялмый уйнадык. Җиргә ятып ауный-ауный еларлык халәттә уйнадык. Тамашачы көлде... Бу кадәр нерв киеренке-леген җиңәрлек көч каян алынгандыр. Альберт абыйның соңгы сүзе колагымда һаман яңгырый: кадер, кеше кадере... Белеп бетерсәк иде шул без аны!   – Бер тамашада сезне пародияче буларак та күрдек. Монысы яңа үзләштерелгән һөнәрме? – Пародияче дип инде... Кемнедер кабатлау өчен бик күп күзәтергә, тыңларга, тавыш белән идарә итә белергә, туктаусыз камилләшергә, күнекмәләр ясарга кирәк. Минем кечкенәдән бар иде кабатлауга хирыслыгым. Әниләрнең сөйләве буенча, ике-өч яшемдә үк авылыбыздагы бер гармунчы абыйны күрсәтеп көлдерә торган булганмын.   – Биюгә-җырлауга һәвәслек тә кечкенәдәнме? – Һәвәслек нәселдән инде. Мин бит һаман өйрәнәм генә әле. Вокал, хореография дәресләре дә алабыз театрда.   – Урамда таныйлармы? Күңелгә рәхәтлек бирәме кешеләрнең сезне тануы? – Һәрвакытта да рәхәт түгел шул. Иркенләп йөреп тә булмый. Гап-гади малай бит инде мин, ник шулкадәр текәлеп карап торырга дим кайчак. Беркөнне хатыным белән Ришат Төхфәтуллин концертына бардык. Кеше танымасын дип, башны яка эченәрәк яшермәкче булам. Шулчак бездән ерак түгел генә утырган ханымнарның берсе кул изи: “Кил әле, кил әле!” – ди. “Минме?” – дим аптырап. “Син түгел лә! Хатыныңа әйтәбез!” – диләр. Аннан Айгөлгә: “Сеңлем, иреңне ашатма, яме, без аны шушындый ябык килеш яратабыз”, – диделәр. Беләм бит инде, тамашачы минем ябыклыгымнан көлә. Рольләремне дә минем физик үзенчәлегемне, әнә шул ябык-чандырлыгымны ассызыклап эшлибез бит. Айгөлем мин укыган университетны тәмамлады, югары белемле аш-су остасы. Әллә миңа һич кенә дә ит кунмаганга аптырый башлады – кыстый-кыстый бик шәпләп ашата. Аппетит яхшы, ашыйм рәхәтләнеп. Бервакыт карасам, озын, ябык гәүдәмдә күңелсез генә булып корсак шәйләнеп маташа. Болай да булмый икән дип, Айгөл белән күбрәк сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә дип килештек. Саф һавада велосипедта йөрибез, физкультура белән шөгыльләнәбез, файдалырак ризыклар белән тукланабыз.   – Сәхнәдәшләрегезнең геройлары авызыннан сезнең образларга адресланган шактый кимсетүле сүзләр яңгырый еш кына, үпкәлисе килмиме? – Юк ла инде! Әгәр гадәти тормышта әйтәләр икән, бәлки кимсенер дә идем. Ә болай, сәхнә образым хәлсез-сыек бәндә һәм мин шуны кеше көләрлек итеп уйныйм икән, ник үпкәләп торыйм ди. Әнә, Искәндәр абый, импровизация остасы, минем “фигурам”ны сценарийдан тыш сүзләр белән шундый итеп бизи – “чыбыркы, арматура, штакетник, җил...” – берсе дә калмый! Үзенчәлекле тышкы кыяфәт артистның имиджын булдырырга ярдәм итә. Әллә ни тырышлык куеп тормыйсың – карауга ук көлә башлыйлар икән, начармыни? Әйтик, Рәшит Шамкайның йөн-тәс кашы булгач, тиз генә үгезне күрсәтә бит. Гамил абый әйтмешли, “типаж” булыр өчен Аллаһ биргән төс-кыяфәт ярдәм итә.
– Гамил әфәнде – продюсер, сез – сәхнә яуларга килгән яшь артист... Менә шундый бер уеныгызда Гамилнең герое: “Һәр артистның үз фишкасы булырга тиеш! Сәхнәгә чыккансың икән – җүләрлән! Халык аптырасын, нишли микән бу дивана, дисен!” – дип “киңәш” бирә. Чыннан да, һәрбер иҗатчының үз үзенчәлеге булырга тиеш бит, сезнең фишка нәрсәдә соң? – Әлегә төп фишкам – ябык һәм озын буйлылыгым. Бәлки тора-бара саллырагы да пәйда булыр.   – Сер булмаса, “Мунча ташы”ндагы кушаматыгыз ничек? – Ничек булсын инде, “Толстый” диләр!   – Эшегез шаяру-юмор белән бәйле, ә тормышта сез шаян кешеме? – Әйе, холкымда шуклык бар. Ә болай тыныч кебек күренсәм дә, тынгысыз җан инде үзем. Шуңа ит тә кунмыйдыр бәлки. Тагын бер һич җиңә алмый торган кимчелегем – кызу канлылык. Тиз кабынам, тиз сүреләм, яңадан үкенәм. Бер әйткәч әйтим инде үз минусларымны. Сәхнәдә уйнаганда партнер кирәк миңа, нишләптер монологлар белән кеше көлдерә алмамдыр кебек. Бу нисбәттән, рус юмористы Игорь Маменкога сокланам: бер мәзәктән берүзе тулы бер тамаша ясый ала бу оста!   – Гомумән, кино, татар театр әһелләре арасында кумирларыгыз кемнәр? – Үзебезнекеләрдән Равил абый Шәрәфиев, Ирек абый Баһманов иҗатын бик яратам. Руслардан Юрий Никулин, Игорь Маменко. Шулай ук француз актеры Луи де Фюнеска сокланам. Бары тик тышкы кыяфәт, мимика белән дә көлдерергә сәләтле бөек актер ул.
– “Мунча ташы” ил буйлап татарлар яши торган төбәкләрдә гастрольләрдә күп йөри. Татар тамашачысы бөтен җирдә бертөрлеме? – Юк. Баштарак тәҗрибәсезлек белән моны аңлап бетермәгәнмен. Баксаң, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар Түбән Кама, Казан тамашачысы рәхәтләнеп кабул иткән тиз-тиз сөйләмне кабул итеп бетермиләр, боларга әкренрәк, гадиләштеребрәк сөйләргә кирәк икән. Аннан соң, һәр төбәкнең үз диалекты барлыгын да онытмаска кирәк. Шулай ук һәрбер төбәкнең юморга карата реакциясе дә төрле: кайдадыр халык бик эмоциональ, кайдадыр бераз тыенкы...   – Туганнарыгыз ничек кабул итә бу һөнәрегезне? Горурланалар, хуплыйлармы? – Абый-апам да, әни дә минем үз дигәнемә ирешүемә, ягъни сәхнәдә уйнавымнан ямь һәм тәм табуыма куанып туя алмыйлар: “Халыкның яратуын тоясың икән – эшлә!” – диләр. Айгөлне әйтеп тә тормыйм: төрле яклап терәгем дә, ярдәмчем дә. Улыбыз тууга концерт белән Башкортстанга чыгып китәргә туры килде, анда да каршы килмәде. Бервакыт галәмәт популяр теге “опа-гангам-стайл”ны җырлый торган кореялы егеткә пародия ясап, шуңа татарча текст язып утырдым өйдә. Аннан шуны кат-кат кабатлап, репетиция ясадым. Менә хәзер өч яшьлек улым Самат миңа пародия ясап йөри икән балалар бакчасында!   – Киләчәк хакында уйланасызмы? – Уйланып кына калмыйм. Тырыша-тырмаша йорт салып маташам Уфа каласында. Түбә астына керде инде өебез. Ни өчен Уфада дисәгез, картая-картая барыбер туган якка тартыр күңел дип уйлап тотынган идек. Күз күрер әле дибез. Бик авыр эш булып чыкты ул йорт салу. Акча белән дә алдандык. Монысына банктан процентка акча алуым сәбәпче дип уйлыйм, чөнки процент – ул риба. Рибаның гөнаһ икәнен белә торып алдым да, ул акчаны югалттым да. Баштарак бик нык кайгырган идем, аннан тынычландым. Иң мөһиме, барыбызның да исән-сау булуы!   – Димәк, күңелегездә дингә тартылу бар? – Әлбәттә, бар. Динебез кушканча яшәү хакында бик еш уйланам. Теге яки бу гамәлем, сәхнәдә уйнавым дөрес микән дим.   – Сәхнәдән китәргә туры килсә, кем булып эшләр идегез? – Әлегә үземне сәхнәсез, “Мунча ташы”ннан башка күз алдына китерә алмыйм. Көч-дәртем дә, төрле идеяләрем ташып тора. Коллектив белән бер гаиләдәй яшибез. Директорыбыз һәр нәрсәдә ярдәм итәргә әзер. Шулай да китәргә туры килсә, кулымда һөнәрем бар. Аннан, миннән яхшы гына концерт бригадасы администраторы чыгар иде, чөнки оештыру эшләренә маһирлыгым да бар. Әлегә “Мунча ташы” тамашаларыннан тыш, яшь сәхнәдәшләрем Әнфис һәм Илгиз белән мәҗлесләр оештыру һәм үткәрү белән дә шөгыльләнәбез. Җитәкчебез каршы килми, халык чакырып тора, хезмәтебезне яраталар.   Яшь һәм талантлы егетнең үзем белән шулкадәр ачылып, төгәл-матур сөйләм белән әңгә-мәләшүе күңелемә бик тә хуш килде. Сораштыра торгач, Рөстәмнең әдәбият яратуын белдем, хәтта шигырьләр дә язуын әйтте. Халкыбызның Рөстәм кебек, аның сәхнәдәш дуслары Әнфис, Илгиз кебек егетләре булуга куанып кайтырга кузгалдым. Рөстәм мине машинама кадәр озата чыкты, киң итеп елмаеп кул изәде. Ябык димәгез, шәп, егәрле егет ул!        

 


Раушания ШӘЯХМӘТОВА

--- | 12.05.2016

Татарстанда юл һәлакәтендә велосипедчы картның гомере өзелгән (ФОТО)

$
0
0
23.05.2016 Фаҗига
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 22 майда, көндезге сәгать 2 тулганда була. Баулы – Октябрьский автомобиль юлында велосипедчыны җиңел машина бәрдерә. Баулы районының 39 яшьлек кешесе идарә итүендәге, Октябрьскийдан Баулыга таба хәрәкәт итүче КIA GEED автомобиленең югары тизлектә баруы да әйтелә.
Бу хакта җирле ЮХИДИ хезмәткәрләре район матбугатына җиткергән. Велосипедтагы 74 яшьлек картның каршы якка килеше булган. Октябрьскийдан булган әлеге велосипедчы сулга борылыр алдыннан бу хакта кулын күтәреп ишарәләми, каршыга килүче машинага да юл бирми. Һәлакәт аркасында велосипедчының урында ук гомере өзелә.   Машина йөртүче дә җәрәхәт алган. Аны Баулы хастаханәсенә озаталар. Юлларда сак булсак иде!..         Фото: bavly-tat.ru
---

--- | 23.05.2016

Халисә Ширмән "Сөембикә"дә БЛОГ алып бара башлаган

$
0
0
23.05.2016 Җәмгыять
Яратам!!! Ничә тапкыр кабатлап була икән бу сүзне? Соңгы елларда еш әйтә башладым бугай... Тик һәрбер «Яратам!» дип әйткән сүзем бары чын күңелдән, ихластан гына әйтелә. «Яратам!» дип әйткән кешеләремне мин чыннан да яратам.
Яшьлек-җүләрлекләре, дуамал холыклары, мөлаем йөзләре өчен яратам. Мин китап укырга, урманда йөрергә яратам, балык, бәрәңге ашарга яратам, балаларымны, дусларымны яратам... Ә «Сөям!» диеп бары бер тапкыр гына әйтә алдым.   Сөйгән кешем берәү генә.   Кызык, рус телендә «Люблю!» сүзенең синонимнары юк икән бит...  Инглиз, француз, немец, гарәп телләрен карадым. Кайсында бар, кайсында юк... Яисә булып та онытылган...   «Сөю» сүзе дә телдән төшеп бара бугай... Шигырьләрдә генә калыр, күрәсең. Шушы сүзнең яшәешебездән югалуына күңел әрни... Күп тапкырлар өйләнеп аерылган бер танышымның әйткән сүзләре истә: «Хатыннарымның бишесен дә яраттым, тик сөйгән кызыма өйләнә алмадым...»   ...Сөйгәннәр белән кавышыгыз! 
---

--- | 23.05.2016

Тикшерү комитеты Казанда кеше үтерү факты буенча җинаять эше ачкан

$
0
0
23.05.2016 Криминал
Бүген көндезге 11дә Казанның Завойский урамында ир-ат мәетенә тап булганнар. 48 яшьлек ирне атып үтергәннәр, дигән фараз бар.
Әлеге факт буенча Татарстанның Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.   Беренче мәгълүмат буенча, ир-ат Завойский урамы 17нче йорт адресы буенча яшәгән, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән.    Фото: ТРК-Казань   Тулырак: Возбуждено уголовное дело по факту убийства казанца на Завойского
---

--- | 23.05.2016

Чаллы юлында пошины кем бәрдергән?

$
0
0
23.05.2016 Экология
21 майга каршы төндә Чаллы – Түбән Кама автомобиль юлында зур булмаган пошины бәрдереп үтергәннәр. Әлеге хәл Круглое Поле бистәсеннән ерак түгел урында булган.
Социаль челтәрләр аша хәбәр итүләренчә, поши юл кырыенда – чирәмдә ятып калган. Пошины нинди машна бәрдергән, ул һәлакәт урынында тукталганмы: бу хакта хәбәр ителми.
---

--- | 22.05.2016

Чулпан Йосыпованың баласы туды: бик матур исем дә сайлаганнар

$
0
0
23.05.2016 Шоу-бизнес
Бүген, 23 май көнне 10.10 сәгатьтә Чулпан Йосыпованың улы туды. Баланың авырлыгы – 3600 грамм, буе – 52 см. Җырчы сабыен Казанның 3нче санлы бала тудыру йортында тапкан.
– Бала туасы вакытны иртәрәк билгеләгәннәр иде, көттереп кенә дөньяга килде. Аллага шөкер, икебезнең дә хәлебез яхшы. Улыбыз әтисенә охшаган – кап-кара. Солтан дип исем кушарга ниятлибез, Алла теләсә. Әле дә әни булуыма ышанып бетә алмыйм. Баламның аяк-кулларын тотып карагач, күңелем тулды. Хастаханәдән чыгаргач, әти-әни йортына кайтачакбыз, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Чулпан.    
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 23.05.2016

Мәктәп тулай торагында чыккан янгын нәтиҗәсендә 17 бала янып үлгән

$
0
0
23.05.2016 Фаҗига
Таиландта, ким дигәндә, 17 кыз, мәктәп тулай торагында янгын нәтиҗәсендә, һәлак булган, дип хәбәр итә BNO News. Тагын 2 кыз хәбәрсез югалган булып исәпләнә, дип яза Lenta.ru. Инцидент Чианграй төньяк провинциясендә урнашкан Вианг Па Пао районында килеп чыккан. Янгын 22 нче май 23 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 19 сәгатьтә) дәүләтнеке булмаган башлангыч мәктәпнең кызлар өчен тулай торагында кабынган.
Полиция сүзләренә караганда, янгында 5-12 яшьтәге 17 кыз үлгән. 5 укучы кызның тәне җитди тән җәрәхәтләнгән. Тагын 14 е үлемнән котылып калган.   Якынча мәгълүматларга караганда, янгын чыганагы тулай торак түбәсендә булган. Ут чыгу сәбәпләре турында мәгълүмат юк. Янгынны бүген, ягъни дүшәмбе иртән сүндергәннәр.   Channel News Asia хәбәр итүенчә, мәктәптә тауларда яшәүче ярлы кабиләләрдән булган укучылар белем ала.
---

--- | 23.05.2016

Яшел Үзән районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган

$
0
0
23.05.2016 Фаҗига
Яшел Үзәндә "права"сыз 17 яшьлек егет скутеры белән бәрелеп үлгән. Юлда 19 яшьлек егет идарәсендәге ГАЗ-330252 автомобиле INDIGO скутеры белән бәрелешә. Скутер белән Осиново бистәсендә яшәгән 17 яшьлек егет идарә иткән, диелә.

Һәлакәт аркасында скутердагы егет урында ук вафат булган. Аның махсус мотошлемсыз һәм "права"сыз булуы хакында әйтелә.

Юлларда сак булсак иде!.. Хәсрәт килгән гаиләнең тирән кайгысын уртаклашабыз...   Фото: zpravda.ru
---

--- | 23.05.2016

Казанда "Соңгы кыңгырауны""Вечерний Ургант"тан Алла Михеева алып барачак

$
0
0
23.05.2016 Бәйрәм
Быелның 25 маенда 5,5 мең унберенче сыйныф укучысы башкала мәктәпләрен тәмамлый. Соңгы кыңгырауны алып баручылар арасында "Вечерний Ургант" тапшыруыннан Алла Михеева да бар. Бәйрәмдә үзебезнең яшьләр музыкаль коллетивлары, Россия студентлар язы җиңүчеләре, "Прогульщи" төркеме, Михаил Урецкий, «Жить лишь в кайф», «Делай ОП», «Рая не зная» хитлары авторы, ТНТ каналындагы «Смех без правил» проекты җиңүчесе MC Zali да катнаша.
Бәйрәм 13:00 дә Кремль яр буенда башлана.   Унберенчеләр белән беррәттән бу уку елын 9,5 мең тугызынчы сыйныф укучысы Казан мәктәпләрен тәмамлый. Бу аларның күбесеннең шулай ук соңгы кыңгыраулары булачак.Соңгы кыңгырауны "Вечерний Ургант"тан Алла Михеева алып бара   23.05.2016 13:55 | Кыскача яңалыклар Принтерга   Быелның 25 маенда 5,5 мең унберенче сыйныф укучысы башкала мәктәпләрен тәмамлый.   Соңгы кыңгырауны алып баручылар арасында "Вечерний Ургант" тапшыруыннан Алла Михеева да бар. Бәйрәмдә үзебезнең яшьләр музыкаль коллетивлары, Россия студентлар язы җиңүчеләре, "Прогульщи" төркеме, Михаил Урецкий, «Жить лишь в кайф», «Делай ОП», «Рая не зная» хитлары авторы, ТНТ каналындагы «Смех без правил» проекты җиңүчесе MC Zali да катнаша.   Бәйрәм 13:00 дә Кремль яр буенда башлана.   Унберенчеләр белән беррәттән бу уку елын 9,5 мең тугызынчы сыйныф укучысы Казан мәктәпләрен тәмамлый. Бу аларның күбесеннең шулай ук соңгы кыңгыраулары булачак.
---

--- | 23.05.2016

Татарстанда суга баткан кыз табылды, 3 ир-атны эзләү дәвам итә

$
0
0
23.05.2016 Фаҗига
Бүген, 23 майда суга баткан кызның үле гәүдәсе табылды. Туганнары аның 9 майда югалган Екатерина Симонова икәнен таныдылар. Кыз күппрофильле көллияттә белем ала торган була.
Өч ир-ат белән әлеге кыз 9 май көнне Кама елгасында көймәдә чыгып киткән җирдән югалалар. Калганнарының гәүдәләрен эзләү дәвам итә, дип яза almet-rt.ru.
---

--- | 23.05.2016

Уразага әзерләнәсезме?

$
0
0
23.05.2016 Дин
Рамазан ае башланырга ике атнадан чак кына артык вакыт калды. Ураза тотарга алдан әзерләнергә кирәкме? Кемнәргә тотарга мөмкин, кемгә ярамый? Шушындый сораулар белән Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Фәхерт­диновка мөрәҗәгать иттек. Ул сорауларыбызга бик теләп җавап бирде.
– Көн яктысында ашау-эчүдән тыелып тору гына ураза түгел икәнен бөтенебез дә беләдер инде. Кешеләрне рәнҗетү, мыскыл итү дә тыела, ягъни рухи яктан да сафланырга, саваплы эшләрне ешрак эшләргә тырышырга тиеш адәм баласы. Билгеле, эссе җәй көнендә ураза тоту ансат нәрсә түгел. Быел ураза вакытында көн озынлыгы 17 сәгатьтән артып ки­тә. Бик үк сәламәт булмаган ке­ше­ләргә моның зыяны тияргә мөм­кин. Әй­тик, ашказаны җәрә­хәте, шикәр чире булганнарга, йөрәге авыртканнарга, бигрәк тә даими дару кулланып торучыларга без, та­библар, ураза тотарга ярамый дибез. Бик тотасы килгән сурәттә аларга көннәр кыскаргач яки ураза вакытында фәкыйрь­ләрне ризыкландырып үз өстен­нән бу фарызны төшерергә тәкъ­дим итәбез (аның суммасын мөфтият билгели). Табигый, җәй көне кеше еш тирли. Димәк, тәннән су гына түгел, төрле файдалы минераль тозлар да чыга. Шуның өчен ураза вакытында, ягъни авыз ачканнан соң, минераль суларны күбрәк эчәргә кирәк.   Билгеле, башлап җибәрү кыен. Менә ике атна вакыт калды. Безнең бит әле мәҗбүри уразадан тыш, үз ихтыярыбыз белән тота торганнары да бар. Әйтик, Пәйгамбәребез дүшәмбе, пәнҗе­шәмбе көннәрен­дә ураза тоткан. Шуңа күрә безгә дә, Пәйгам­бә­ребездән үрнәк алып, организмга кинәт стресс булмасын өчен, ура­за тотып карарга кирәк. Мәсәлән, гемоглобины түбән булган, түбән кан басымыннан азапланган ке­шеләргә кыенрак була. Кисәк башлаганга баш әйләнергә, хәтта кайберәүләр аңын да югалтырга мөмкин. Шуның өчен алдан тотып ка­ра­вың хәерлерәк. Гастрит вакытында, ашказаны-эчәк юллары зыян күргәндә, ашауны чикләп торып дәваланырга да тәкъдим итәләр. Бер тәүлек ашамый тору­ның организмга бернинди зыяны юк. Болай да безнең тәндә (бавырда саклана) глюкоза запаслары бар. Йөрәк, ми эшчәнлеген тәүлек буе һич көчән­ми тәэмин итәргә җитә ул. Нәти­җәдә ашка­заны-эчәк юллары ял итә, бик файдалы бу. Билгеле, эчең авырта икән, тикше­ренергә кирәк: ашказаны җәрәхә­те юк микән? Ялкынсынып китмә­сен! Гемоглоби­ның түбән икән, организмдагы тимерне арттыра торган дарулар эчеп, аны күтә­рергә мөмкин.
– Ураза вакытында елгада яки бассейнда коенып чыгу бик файдалы, дип әйтүчеләр бар.   – Бик эссе икән, нигә коенып, су кереп чыкмаска?! Әлбәттә, сак булырга кирәк: авызга су кермә­сен. Эссе көнне салкынчарак ваннада ятып торырга да була. Билгеле, мунча кереп чыксаң, суса­вың тагын да көчәергә мөмкин. Мунча тагын да ныграк тирләтә.
– Рамазан башланганчы, өчәр көн буе ураза тотып караучылар да бар.   – Организмны күнектерә тору өчен бу тагын да яхшырак чара, минемчә. Кеше әкренләп бөтен нәрсәгә диярлек күнегә. Гадәттә беренче көнне кыен була. Берни­чә көннән организм ияләшә, әй­бәт кенә эшли башлый. Тик менә кай­берәүләр рамазан аенда бер генә мәртәбә туклана. Кояш баегач, авыз ача, туклана да, сәхәр ашарга тормый. Бу дөрес түгел. Ничек тә иртән торырга, сәхәр вакытында бераз ашарга кирәк. Мондый хәл яңа гына ураза тота башлаучыларга хас. Андый ке­шеләрнең аңын җу­еп егылганнары да бар. Пәйгам­бәре­без дә сәхәр ашарга торырга кушкан. Ничек тә торырга, су булса да эчәргә, глюкоза запасы кимемә­сен өчен, ни дә булса ашарга ки­рәк.Табигый, иртән күбрәк аша­саң, йоклап китеп булмый. Көндез яхшы эшләү өчен, йокыны туйдырырга кирәк. Ярый ла, ял вакытың булса яки өйдә утырсаң. Мөмкин­легең булса, көндез бер сәгать черем итеп алу яхшы. Сөннәтебездә дә шулай тәкъдим ителә. Кайбер илләрдә ураза вакытында көндез берничә сәгать ял бирелә. Анда инде йоклап та алырга була.    Йөрәк, ми эшчәнлеге өчен бигрәк тә мөһим глюкоза. Гадәттә җиләк-җимештә, әйтик, йөзем, хөр­мәдә күп ул. Йөрәк эшчәнлеге өчен калийның җитәрлек булуы да зарур. Калий өрек җимешендә күп. Шунысы да бар: көндез бернәрсә ашамагач, ашказанындагы бөтен нәрсә эшкәртелгәч, эч катарга мөмкин. Җиләк-җимешне күбрәк ашасаң, эч катмый. Го­мумән, ураза вакытында кеше тулы канлы тукланырга – майлар, углеводлар, ак­сым­нар да булырга тиеш. Үзеңне чикләмәскә тырышырга кирәк. Эчәкләр әйбәт­рәк эшләсен өчен, әлбәттә, җи­ләк-җимешне күбрәк ашау тиеш. Терлек майлары болай да авыр үзләштерелә. Ураза вакытында болардан тыелу мөһим. Гадәттә ашый башлап унбиш-егер­ме минут узгач кына, кеше туйган, ашыйсы килү теләген баскан кебек була. Шуның өчен аз гына ашагач, бераз тыелып, ашамый торырга кирәк. Авыз ачкач, намаз укып аласың. Аннан яхшылап ашыйсың. Тәравих намазыннан соң, ашказаны җиңелрәк эшли башлый, ризык яхшырак сеңде­релә. Бик теләгәндә, тәравих намазыннан соң да капкаларга була. Кыскасы, ашый торган ризы­гыңны бер утыруда түгел, бүл­гәләп, ике-өч мәртәбә кабул итүең әйбәтрәк. Билгеле, ашказаны тулмаска тиеш.
– Тәүлек дәвамында ике литрлап су эчәргә кушалар.   – Җәй көне бик эссе булып, кызулык 35-40 градуска җитә икән, 3 литр да эчәргә мөмкин. Монда шәхси якын килү сорала. Әйтик, йөрәге бик үк таза булмаганнарга суны күп эчәргә ярамый.   – Үзегез ничә ел ураза тотасыз?   – Мин кечкенә вакытта да берничәшәр көн тота идем. Инде менә балигъ булгач, соңгы вакытта унбиш еллап ураза тотам.   P.S. Быел мөфтият хасталанып тору сәбәпле ураза тотмаганнар өчен фидия сәдакасын – көнгә 200 сум, фитыр сәдакасын, матди хәлгә карап, 100 сумнан 600 сумга кадәр дип билгеләнгән.   Рамазан ае тәмамлануны быел Коръән укучыларның республика ярышы белән билгеләп узарга җыеналар. Бәйгедә җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Бу – бик зиннәтле бүләк. Долларның артуы, сумның арзанаюы сәбәпле, хәзер бу сәфәр бик кыйммәткә төшә.  Әйтик “Комфорт” программасы буенча хаҗ кылу – 385 мең сум. Узган ел Татарстанның 1,5 мең кешесенә хаҗ квотасы бирелгән иде. Чыгымнар арту сәбәпле, шуларның яртысы гына хаҗ кыла алды. Шуның өчен дә быел суперэконом тур эшләнгән, ул бер хаҗига 120 мең сум тәшкил итә.
Рәшит МИНҺАҖ

--- | 21.05.2016

Дилә Нигъмәтуллинаның юбилеена керү 1500 сум тора

$
0
0
23.05.2016 Шоу-бизнес
Бу көннәрдә Дилә Нигъмәтуллинаның эше тыгыз чак. Чөнки җырчы 35 яшьлек матур юбилеена әзерләнә. Аны исә ул үзенчәлекле итеп гаиләсе, дуслары, яраткан тамашачысы белән бергә 26 май көнне “МАНО” ресторанында билгеләп узарга ниятли. Барысы бергә җыелуның тагын бер җитди сәбәбе бар – Дилә “Шул да җитә” дип аталган альбомын да презентацияли. Булачак чара турында ачык, мөлаем, чибәр җырчының үзеннән тулырак сораштык.
- Әлеге альбомым алтынчысы. Әмма ул алда чыгарылганнарыннан бик нык аерыла. Элегрәк, дөресен әйтергә кирәк, сан артыннан куа идек. Шуңа да альбомнарга яздырылган җырларымның күбесен хәзер бер дә җырламыйм, онытылган да. Ә менә әлеге альбомга кергән җырларның барысын да мин төрле чараларда башкарам. Алар – минем визит карточкам. Биредә биш ел эчендә башкарылган иң танылган унҗиде җырым тупланган. Тик әлеге альбомга минем ремикслар, дискотека форматындагы җырларым кертелмәде. Алла боерса аның икенче өлешен көз көне Казанның бер дискотека залында шулай ук зурлап тәкъдим итү чарасын оештырырбыз дип уйлыйм.
- Әлеге альбомың сату өчен генә чыгарылдымы, Дилә? - Сатуга да чыгачак. Аннан соң алдагыларыннан тагын бер аермасы бар – монысын мин бары тик үз акчама гына чыгардым.  Кая гына барсак та тамашачылар альбомымны сорый.  Шуңа күрә ул яңа танышларга, дусларга, туганнарга бүләк итеп тә биреләчәк.
- Дилә, туган көнне дә, альбом презентациясен дә гадәти булмаган атмосферада үткәрү идеясе ничек туды? - Дустым Альбина Апанаева белән “Татарская усадьба” ресторанында уртак концерт оештырган идек. Андагы энергетика безгә бик ошап калды. Концерт залларында тамашачы белән теләгән кадәр аралашу мөмкинлеге юк. Ә халык ашап-эчеп утыргач, үзен иркенрәк хис итә. Ресторан 250 кешегә исәпләнгән. Аларның 200е яраткан тамашачым булса, 50се  - чакырылган кунакларым - туганнарым, иҗатташ дусларым, бик күптәннән тыгыз элемтәдә торучы журналистлар һәм җанатарларым.
- Дилә, сер булмаса, әйтегез әле, ресторанга билетлар ничә сумнан сатылды? - Билет 500 сум тора. Шуңа өстәп ресторанның дипозиты – 1000 сум. Тамашачым үкенмәс дип ышанам. Өч сәгатьлек иҗади кичәдә аларны биюләр, җырлар, төрле бүләкләр һәм әлбәттә инде шәхсән үземнән сюрприз көтә.
---

--- | 21.05.2016

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаеваның кызлары зур конкурста җиңү яулаган (ФОТО)

$
0
0
24.05.2016 Шоу-бизнес
"Кызларыбыз Таңсылу һәм Зифа "Мини-Мисс Татарстан-2016" (XV Республиканский детский конкурс красоты и талантов «Мини-Мисс Татарстан-2016») конурсында катнаштылар. Кечкенәбез Зифа "Звездочка" номинациясендэ жиңү яулады. Шулай ук "Крошка" журналыннан махсус буләккә ия булды!

Ә Таңсылу "1-я принцесса Татарстана" титулына лаек булды. Шулай ук "Первый городской" телеканалы Таңсылуга "Школа ведущих" курсына чакыру тапшырды.  Кызларга алтын зәркән эшләнмәләре бүләк иттеләр - бик сөендек, кызлар бик шат", - дип сөйләде Булат Бәйрәмов "Матбугат.ру"га.

 

ФОТО: vk.com


---

--- | 24.05.2016
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>