Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live

Көн үзәгендә рухи байлык

$
0
0
24.05.2016 Мәдәният
12 май көнне Сергач шәһәренең 5 номерлы мәктәбендә җиденче мәртәбә “Безнең чишмә башы” (“Наши истоки”) дигән мәдәни һәм иҗади ярминкә узды. Ул, гадәттәгечә, яшь буынны тәрбияләүгә битараф булмаган барлык кешеләрне район үзәгендә берләштерде. Аны район мәгариф идарәсе балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү чаралары планы нигезендә һәм “Районда 2015-2017 елларда мәгариф үсеше” программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрә.

Быелгы чараның төп темасы “Традицион гаилә кыйммәтлекләре” иде. Районыбызда яшәгән күптөрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап үстерүгә багышланган бу масштаблы ярминкә ел саен популярлаша бара һәм шушы чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны да елдан-ел күбәя. Менә быел да анда 15 мәктәп, 23 балалар бакчасы, 79 гаилә – барлыгы 400гә якын кеше катнашты.

Районыбызда яшь буынны, аларның әти-әниләрен, тәрбияче-укытучыларны һәм башка бик күпләрне физик һәм рухи яктан якынайткан, бергә җыйган үз чарабыз – “Безнең чишмә башы” бар. Күргәнегезчә, мәктәпнең актлар залында алма төшәрлек тә урын юк. Шуңа күрә, бу үзенчәлекле проектны сакларга, үстерергә, бәлки, киләчәктә районара итәргә кирәктер. Һәрхәлдә моның шулай булачагына ышанасы килә, - дип әйтте үзенең тәбрикләвендә район мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Владимир Семенов.   Тантаналы өлештә сәламләү өчен беренче сүз Сергач районы җирле үзидарә башлыгы Николай Субботинга бирелде.   - Безнең район күләмендә барлык милләт халкы үзара аралашып, дус яши. Аларның тарихларын, мәдәниятләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен районыбызның барлык мәгариф системасы учреждениеләренең укыту-тәрбия процессында балаларга даими рәвештә өйрәтү, аларны саклау, үстерү өстендә эш алып бару белән мин горурланам. Акча, табыш хөкем сөргән әлеге заманда шушындый нәрсәләргә әһәмият бирү бигрәк тә мөһим. Традицион ярминкәдә районның рус бакчаларында һәм мәктәпләрендә тәрбия-белем алган татар балаларының үз мәдәниятләрен һәм традицияләрен яклап катнашуларына да мин чиксез шат, димәк, алар да, мөселман булуларына карамастан, бу киң юнәлешле программада тиешле урыннарын таптылар. Рухи-әхлакый тәрбиянең роле бәхәссез, ул еш кына гадәти белемгә караганда, хәтта, күпкә өстен дә, - диде Николай Михайлович. Ул шулай ук балаларны бу чарага әзерләгән тәрбиячеләргә, укытучыларга, әти-әниләргә, ярминкәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм: “Бу юнәлештә бердәм эшләп кенә бөтен яктан камил булган шәхес үстереп була”, - дип ассызыклады.   “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлек сәркатибе Николай Калинин катнашучыларны рухи бәйрәм белән котлап, гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәпнең яшь үремне тәрбияләүдәге роле турында сөйләде.   Шулай ук ярминкәгә килгән барча кунакларны Сергий атакай Косынкин да җылы тәбрикләде. Ватаныбызның элеккеге рухи-әхлакый куәтен кире кайтару өчен ул кешеләрне рухи яктан яңарырга, өзлексез игелек, тынычлык һәм шәфкать “орлыкларын чәчәргә” чакырды. Ә инде балаларда шәфкатьлелек тәрбияләү барыннан да элек гаилә һәм мәктәп җилкәсенә төшә, дип белдерде атакай.   Сергач районы музее территориясендә гаилә, мәхәббәтне яклаган рус изгеләренә һәйкәл төзеткән Лакеевлар гаиләсе вәкиле дә үз чыгышында традицион гаилә хәзинәләренә тукталды. Беренче чиратта алар үз эченә өмет, ышаныч, мәхәббәт, ихтирам, никах һәм ана изгелеге кебек сыйфатларны ала, дип искәртте ул.   Барлык бәйрәм белән котлаучылар бу чараның әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр.    Ярминкә ун номинация – “Мои семейные истоки” – “Родители – главные путеводители”, “Школа родительской любви”, “Книга – кладезь мудрости” – “Истоки семейного чтения”, “Живое слово”, “Юный художник” – “Наши семейные традиции”, костюм “Стиль истоков”, “За веру и Отечество”, “Традиции народной кухни”, фотоконкурс “Духовные традиции нашей семьи” һәм “Юный корреспондент” буенча эшләде. Официаль рәвештә районда татар мәктәпләре-бакчалары булмаса да, филиалларда тәрбияләнүче һәм укучы балаларыбыз ярминкәдә актив катнаштылар. Милли костюм күрсәтүдә, милли ашлар тәкъдим итүдә, бүтән номинацияләрдә безнең балалар татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, әдәбиятен, гаилә йолаларын лаеклы күрсәттеләр. Әлбәттә, беренче урынны яулаучылар да булды. Мәсәлән, “Мои семейные истоки” номинациясендә Лопатин мәктәбе укучысы, печәле Әмир Османов беренче урынны алды. Мөтеравыллы, Богородск мәктәбендә укучы Лилия Җәлилованың һәм Янау балалар бакчасын күрсәткән нәни Кочко-Пожар-Шөбиле оныгы Самир Люкмановның фоторәсемнәре дә конкурста беренче урынга лаек булды. Шул ук бакчага йөргән Грибан авылы кызчыгы Лилия Секамованың рәсеме дә “Юный художник” номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды.   Сергач шәһәренең бишенче номерлы мәктәбе укучылары Шәмилә Ахмадуллина белән Марат Измайлов һәм өченче номерлы мәктәп укучысы Рәсим Айсин костюм “Стиль истоков” номинациясендә милли татар киемен яклап, беренче булдылар. Шәһәрнең өченче мәктәбенең 11 сыйныф укучылары – Кочко-Пожар кызлары Диана Хәсәнова белән Гөлнара Имаметдиновага да уңыш елмайды. Алар милли кухняда өчпочмак тәкъдим итеп, беренчелекне яуладылар.   Шунысы шатландыра – барлык номинацияләрдә дә безнең балалар татар милләтен бар яктан да лаеклы итеп күрсәттеләр. “Туган як” редакциясе, һәрва-кыттагыча, барлык катнашучы милләттәшләрне милли гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гаилә йолаларын пропагандалауга зур өлеш керткәннәре өчен грамоталар белән бүләкләде.    Тулаем алганда, ярминкә зур оешканлык белән узды. Һәр катнашучы бик күп уңай тәэсирләр, үз гаиләсе, якын туганнары, ата-бабалары өчен горурлык хисе, уңыш казану шатлыгы, үз халкы һәм туган ягы тарихына җылы караш кичерде. Болар барысы да балаларда патриотик хисләр һәм гражданлык позициясе формалаштыруга, аларны рухи яктан баетуга ярдәм итә.     И. Садеков фотосы 

 


Кадрия СӘМИГУЛЛИНА

--- | 24.05.2016

Бәхет (ХИКӘЯ)

$
0
0
24.05.2016 Әдәбият
Яман хәбәрне тиз ишеттерәләр. Тик бу Гөлфинәгә кагылмый иде. Яхшысы аңа бик тиз ишетелсә дә, яманы иң ахырдан гына, бу турыда бөтен кеше ишетеп, җиз иләктән иләгәч кенә килеп ирешә. Аның бүтән хатыннардан бер аермасы да юк, югыйсә. “Мин хуҗалык рәисе хатыны”, дип, борынын чөеп йөрми, бүтәннәрдән артык киенми. Алар кебек кирәк чагында көрәк, кирәк чагында сәнәк күтәреп эшли. Шуңадырмы, Гөлфинәне үзләренең төпчек сеңелләре кебек яраталар.
Шулай булмыйча, хуҗалык рәисләре киләләр дә китәләр, хатыннары әлләкем булып йөри , исәнләшергә дә оныта башлыйлар.   Ә ул һаман шул элекке Гөлфинә. Ягымлы, кешелекле. Олысын олы, кечесен кече итә белә. Гайбәт сөйләп, сүз йөртми, кайда сөйләгән шунда кала.   Нәриман рәис булып алгач, элекке ахирәттәшләре ят күз белән карый башлагач, ул аптырап калмады.   - Ирем үз урынында, мин үз урынымда, - диде. – Үз тамагымны үзем туйдырам, кеше хакына кермим. Әгәр мине шуның аркасында гына читкә этәрсәгез - иремнән аерылам. Авылдашларым аңардан якынрак.   Чынлап сүзендә торды. Түрә хатыны булырга теләүче мут хатыннар гына түгел, кияүгә чыгарга вакыты җиткән кызларга да юл ачылгандай булды. Тик Нәриман егет чагында бер-ике тапкыр авызы пешкәч, иреккә чыктым, дип тугарылмады. Аның каравы холкы бозылды – юк-барга да бәйләнеп, теңкәгә тия башлады. - Синең белән яшәгәндә Нәриман әүлия булган икән, зинһар, кайт, үзен кеше ит, - диделәр. Дөресен генә әйткәндә, Нәриманны яратканнан түгел, аны җәлләгәннән генә кияүгә чыккан иде. Хатын-кызның җәлләве җизнә өчен балдызының хатыныннан тары ярмасы бөртеге хәтле генә ким булуын Гөлфинә искәрмәде.   Гомумән, Нәриманның егет чагында күзе төшкән бер генә кыз белән дә борчагы пешмәде. Ә соңгы вакытында күзе җилбәзәк Яриягә төшкән иде. Башта Ярия аның башын-күзен әйләндереп маташты да, соңыннан Гөлфинәнең егете Рәүфне тартып алды. Рәүф Гөлфинәнең табанын үбәрдәй булып йөргән иде. Ул да бер кәнтәй кызга каршы тора алмагач, аның ир-атка карашы үзгәрде. Ә Нәриман бу хәлгә шулхәтле аптырап калды, бүтән бер тапкыр да хатын-кызга күтәрелеп карамаска ант итте.   Ә бу вакыйга Гөлфинәнең мин-минлегенә нык тиде. Нишләп әле менә дигән Нәриманны калдырып, аның егетен тартып алдылар? Яриянең Гөлфинәдән кай җире артык? Ихахай-михахайлыгын искә алмасаң, теле булмаса карга күтәреп алып китәр иде үзен. Гөлфинәнең үзенең Рәүфкә әлләни хисе юк иде. Бәлки юллары болай да аерылган булыр иде. Тик нигә арага Ярия керде, бүтән кеше түгел? Әнә Нәриман ничек кайгыра... Аңа күзе төшкән кызлар азмыни? Сайла да шуларның берсен, тынычлан. Кире кагылып, мин-минлеге кимсетелгән ике җан бер-берсенә тартылды һәм өйләнешеп тә куйды.   Әллә хисләрнең кайнарлыгы җитеп бетмәде, әллә бүтән нәрсә сәбәп булдымы – аларның балалары булмады. Табибларга барып тикшерелергә Гөлфинәдән битәр, Нәриман шикләнде. Гөлфинә исә баласы булырына өметен өзмәде. Әнә ир белән егеме ел яшәп, инде баласызлыкка тәмам күнгән Талия дә бер-бер артлы ике малай табып куйды.   Нәриман хуҗалык рәисе булып алгач, беренче эше итеп балалар бакчасын төзекләндерү эшенә кереште. Каралты-коймаларын рәтләтте, түбәсен алыштырды, тирә-ягына чәчәкләр, агачлар утыртты. Яңа уенчыклар, кирәк-яраклар алды. Бассейнга хәтле ясатты. Гел күзәтчелек итеп торды. Гөлфинә шул бакчада тәрбияче булып эшли иде. Нәриман килгәндә ялгыз хатыннарның да, ирлеләренең дә тыз-быз килүләренә, ай-кояштай балкып китүләренә һич эче пошмады. Ул үзе дә Рәүфне күргәндә һаман югалып кала. Яратырга өлгермәгән кеше алдында да шулай югалып калып була икән... Ә бер авылда яшәгәч, очрашырга еш туры килә. Рәүфнең дә югалып калуын, үзен гаепле сизүен һәм үкенүен ул сизә, билгеле. Тик аңа карап берсенең дә башына тилемсә уйлар килми. Авыр сулаудан башка узмыйлар.   Нәриманның да күңелендә Яриянең төзәлмәс яра булып калуын ул белә иде. Тик бу сагыш гаилә тормышына куркыныч янамады. Хәер, алдагысын кем белә? “Ирләргә ышанма, Иделгә таянма”, - диләр бит. Әмма шунысы факт – Нәриман җитәкче. Дилбегәне кулда тоту – аның вазифасы. Ә Гөлфинә - бөтенләй бүтән. Киресенчә, иренең ачуын йомшартып, аны уңай якка сыпырып кына тора. Тәүбәгә килгән кире авыл агайлары белән араны җайлап торучы күпер бит ул. Дөрес, Гөлфинә үзенең арадашчы булуын белми дә.   Гөлфинәнең үз тормышларында никадәр әһәмиятле роль уйнавын ире белән аерым яши башлагач кына аңладылар. Шуңа һәм тагын шундый бүтән сәбәпләр булганга, Нәриманның яңа гына көллият тәмамлап, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлаган Сәрия янында озаграк тоткарланып торуыннан төрле мәгънә эзләп тә тормадылар.   Ә бу турыда Гөлфинә барысыннан да алдарак белә иде. Сәрия аның күз алдында үсте. Күрше кызы ике ихатаны бер итте. Усал телләр вакыт-вакыт: - Сәрия Нәриманның үз баласы түгел микән? - Үзе бала таба алмагач, йөрәгендә ут булса да, түзәдер, - диештеләр. Сәрияне әнисе җилдән тапкан иде. Әтисенең кем икәнен сер итеп калдырды.   Мут ирләр арасыннан да Сәриянең әнисен шефлыкка алырга теләүчеләр бар иде. Тик кызның әнисе бер пешкән авызын кабаттан пешерүне кирәк тапмады. Әйбәт кенә кешегә кияүгә чыгып, бер-бер артлы балалар да табып үстерә башлады. Ә инде Сәрия Нәриманны якын иткәч, Гөлфинәне кызгандылар. - Бирсә дә бирер икән сабырлыкны үзенә! – диештеләр. Сәриянең генә вакыт-вакыт: - Әти абый, - дип әйтүен искә алмаганда, авыл гайбәтчеләренә китерергә бүтән дәлил дә юк иде юклыкка. Нәриман Сәрияне үз кызы кебек яратты. Гөлфинәнең: - Бездә генә калсынмы әллә? Кызыбыз кебек үстерер идек, - дигән икән кебек имеш-мимешләр дә йөрде. Әнисенең ни дип җавап кайтаруын ишетүче генә булмады.     Сәриягә койма аралары тарайды. Нәриман абыйсы аның өчен ике арадагы коймага җил капка ясатты. Ул аралыктан йөрергә күршедәге бүтән балалар да бик яратты. Сәрия үсә төшкәч, Нәриманның абый гына булуын аңлады. Ә Нәриман исә аңа карата булган аталык хисеннән һич кенә дә арына алмады. Урта мәктәпне тәмамлагач, кызны көллияткә үзе илтеп урнаштырды һәм ничек укуы, андагы тәртибе белән гел кызыксынып торды. Шуңа күрә Нәриманның балалар бакчасында еш булуын аңларга да була иде.   Чынында исә, Нәриман Сәрия янында бүтәннәр янындагыдан озак та тормый . Тик гайбәтчеләргә күп кирәкмени? Алар вакытында Сәриянең Нәриманны “әти-абый” дип йөртүен тагын исләренә төшерделәр һәм хәзер исә “әти” сүзен сөйләмнән төшереп калдыруыннан яңа мәгънә эзләделәр. - Нәриман бу баланы үзе өчен үстергән икән, шуңа башын әйләндерергә йөридер, - диделәр. Сөйләвен сөйләделәр, бу турыда Гөлфинәгә ишеттерергә курыктылар. Һәм менә аяз көнне яшен суккан кебек яңа хәбәр кисеп үтте. Имеш, Сәрия дә әнисе кебек ирсез балага узган! Баланың әтисе Нәриман икән!   Авыл халкын хәзер ирсез бала табып шаккаттырып булмый. Әтисез балалар туа тора. Үсә тора, аерылышулар күбәя, ялгыз ирләр, ялгыз хатыннар арта. Ничек кенә белдермәскә тырышмасыннар, бу хәбәрне Гөлфия дә ишетте. Ул бшта сәерсенеп калды. Сәрия? Үз кызы кебек яратып, сөеп үстергән Сәрияме? Нәриман белән исем күтәрмәсә, яңа бүтәннәр беткәнме? Әле дә егетләрнең ни җиттесе белән аралашмады. Әнә артыннан Динар күпме чуала. Имеш, ул: - Барыбер үземнеке итәм Сәрияне, берәүгә дә бирмим, - дип ант эчкән, имеш. Соңыннан: “Сәрия белән Динар өйләнешәләр икән”, дигән хәбәрләр дә йөрде. Дөрес, Гөлфинә аны өнәп бетерми. Бер тиен өчен кан калтырап торган нәселдән булуы күңеленә ятмый. Тик уйлап карасаң, мал җыярга омтылу начар түгел.   Бу хәбәрне таратучысы кем диген әле? Шул Динар үзе. Юк, бу дөреслеккә ошамаган. Беренче шок үтте. Нәриман баласы! Гөлфинәнең бөтен тәне буйлап җылы дулкын таралды.   Ә, әйе... Нәриманның кырык яшьлеген билгеләп үткәндә ... Табын әзерләшергә әнисе белән Сәрияне Гөлфинә үзе чакырган иде. Табын әзерләп кенә калмадылар, кунакларны да сыйлаштылар. Кунаклар таң алдыннан гына таралды. Калганнары кайсы кая тәгәрәште. Сәрия дә куна калды. Гөлфинә белән Нәриман да кайсы кайда урын бар, шунда башын төртте. Димәк, шул төнне... Бүтән беркайда да түгел. Нәриманның үз-үзен тотышында шикләнерлек үзгәрешләр булмады булуын. Шулай да: “Ирләргә ышанма, Иделгә таянма”, -диләрме әле?   Сәрия белән сөйләшергә кирәк. Юк, ул аны әрләмәс. Бу бер мизгеллек саташу нәтиҗәседер. Әгәр дә бала Нәриманныкы булса... Ул Гөлфинәнеке дә булыр. Гөлфинә теге чагында Сәриянең әнисе булырга җыенган кебек, аның баласын да кабул итәр. Кире какмас ул иренең баласын, аныкы гына булсын! Сәрия үзе генә берәр нәрсә эшләп куймасын тагын. Әнә бит, баласының кемнән икәнен берәүгә дә әйтергә теләми, ди. Нәриман булуын да кире кага икән. Кагарсың бар, бөтен кеше белә торып...   Менә нигә Сәрия атна буена эшкә чыкмаган икән! Әллә баланы төшереп йөриме, Ходаем? Гөлфинә ян капканы ачып, аларга таба атлады. Акланырга теләп, нидер әйтмәкче булган Фәридәгә игтибар итмичә Сәриягә эндәште: - Мин сине авырып урын өстендә ята дип торам. Нигә эшкә чыкмыйсың? Сагынып беттем үзеңне, - диде. – Син керми башлагач, гөлләрем дә сула башлады.   Гөлләр үстерү Сәриянең яраткан шөгыле иде. - Сиңа да килеп җиткән икән бу хәбәр, Гөлфинә апа. Ышана күрмә берүк, бу дөрес түгел. - Ай, Алла, дүрт аяклы ат та абына. Син андый-мондый эш эшләп ташлый күрмә тагын. - Син нәрсә, Гөлфинә апа? Нинди ярамаган эш турында әйтәсең? - Оялма, сеңелем... Утсыз төтен булмый... Нәриман баласыннан баш тартмабыз. Бергәләп үстерербез. Син минем үз кызым кебек... Сәрия Гөлфинәне кочаклап елап җибәрде. - Син нинди кеше, Гөлфинә апа? Мин бу адымга гомергә дә бармас идем. Әтием урынына бит ул Нәриман абый... Ә бала... Динарныкы ул... Ул чыгарган гайбәт бу. - Нигә кирәге бар моның?  - Хәзер дөнья көтүләре авыр, шулай итик, ди... Аның хисабына яшәмәкче. “Нәриман абый тиздән район администрациясе башлыгы буласы кеше, күп кенә акча сорарбыз, дөреслеген тикшертеп, вакыт үткәреп тормас, утсыз төтен булмый, дип, кәнәфигә утыртмауларыннан куркып, тавыш чыгарып тормас”, - ди. Ниятен яшереп тә тормый ичмасам! Кемгә ышанганмын мин !   Сәриягә кушылып, Гөлфинә дә елап җибәрде. - Без болай итик, сеңелем, - диде ул бераз тынычлангач. – Нәриман да, мин дә бу баладан баш тартмабыз. Атасы шундый булганга баланың гаебе юк. Әле туып өлгермәгән бала хисабына яшәмәкче! Гайбәтләргә исең китмәсен, күкрәгеңне киереп йөр! Динарны балага гомер буена дәгъва итмәслек итәрбез. Кирәк икән, фамилиясен дә бирербез. Син бит безгә үз кызыбыз кебек якын. Бу безнең өчен дә зур бәхет бит, бик зур бәхет! Менә дигән егеткә кияүгә дә бирәбез әле үзеңне, - диде. 
Сәмига СӘҮБАНОВА

--- | 24.05.2016

Казан эшмәкәрен үтерүдә шикле кеше тоткарланган (ВИДЕО)

$
0
0
24.05.2016 Криминал
Казанда Завойский урамында 48 яшьлек ир-тны үтерүдә шикләнелгән зат тоткарланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә белдерделәр. Шаһитларны сораштыру һәм үтерүдә шикләнелгән затның машинасын эзләү буенча “Перехват” планын кертү нәтиҗәсендә 1968 елгы ир-ат тоткарланган.
Агентлык әңгәмәдәше ачыклык керткәнчә, үтерелгән эшмәкәр һәм аны үтерүдә шикләнелгән зат 15 елдан артык таныш булганнар, элегрәк бергә бизнес белән шөгыльләнгәннәр, әмма бизнес таркалган. Соңгы вакытта тоткарланучы йөк ташу белән шөгыльләнгән һәм ай саен зур суммада кредит түләгән.   Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча тоткарланган зат үз корбанына акчалата яки эшкә урнашырга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән.   Тоткарланган затның машинасында 350 мең сум, ә йортында тагын 1,6 млн сум акча табылган. Моннан тыш, ир-аттан үтерүдә кулланылырга мөмкин булган корал - «Стечкин» пистолеты һәм 270 кә якын патрон табылган.   Искәртеп үтик, кичә Казанның Завойский урамында 17 нче йорт подъездында, биредә яшәүче 48 яшьлек ир-ат үле килеш табылган. Ир-атның тәнендә 4 утлы корал ярасы булган. Бу факт буенча РФ ҖК 105 маддәсе 1 өлеше (“Үтерү”) билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.   Кичә язган идек: Тикшерү комитеты Казанда кеше үтерү факты буенча җинаять эше ачкан


Юлия РЕВИНА

--- | 24.05.2016

Татарстанда 27 градус эссе булачак!

$
0
0
24.05.2016 Экология
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгүлүматлары буенча, иртәгә Татарстанда җылыта. 24 майда республика буенча алмашынучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә яшенле яңгыр.
Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 15-18 м/с булырга мөмкин.   Төнлә температура 9-14 градус җылы булса, көндез 27 градуска кадәр җылытачак. Казанда төнлә 14 градуска кадәр җылы, көндез – 25 градус.
---

--- | 23.05.2016

Һиндстанда дөя хуҗасының башын тешләп өзгән

$
0
0
24.05.2016 Фаҗига
Һиндстанда бәйләп куелган килеш көне буе кояш астында калган дөя хуҗасына ташланган. Фаҗига узган шимбәдә Раджастхан штатының көньяк-көнбатышында урнашкан Бармер шәһәрендә булган.
Дөя йорт ишегалдында бәйләп куелган була һәм 43 градус эсселектә, кояш астында көне буе тора. Кунаклар белән матавыкланып йөргән хуҗа аны бәйдән ычкындырырга онытуын соң гына исенә төшерә һәм тизрәк ишегалдына ашыга. Дөянең янына килүе була, ул аңа ташлана һәм муеныннан тешләп, җиргә егып та сала. Әлеге хәлне күреп торучылар әйтүенчә, ярсыган хайван хуҗасын бер яктан икенчесенә селтәп кенә йөрткән. Ахыр чиктә башын да өзгән.   Җирле халык шул хәлдән соң 6 сәгать буе дөяне тынычландыра алмый азапланган.
---

--- | 24.05.2016

Елена Исинбаева Олимпия уеннарында катнаштырмасалар судка бирергә җыена

$
0
0
24.05.2016 Спорт
Ике тапкыр Олимпия уеннарында дөнья чемпионы булган Елена Исинбаева, Россиянең җиңел атлетикачыларын Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарында катнаштырмасалар, судка бирәчәге турында белдергән.Бу хакта Associated Press хәбәр итә.
"Бу кеше хокукларын турыдан-туры бозу һәм дискриминация. Россия спортчыларына Олимпиада уеннарында катнашуны 2020 елга кадәр көтәргә туры килсә, бу яшь спортчыларның карьерасын җимерәчәк", – ди ул.   18 майда Халыкара олимпия комитеты башлыгы Томас Бах, оешкан төстә допинг куллану очрагы буенча дәлилләр булса, Россия спртчыларының Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына кертелмәячәген әйткән.
---

--- | 24.05.2016

Казан Сабантуенда ниләр булачак? (ПРОГРАММА)

$
0
0
24.05.2016 Бәйрәм
Казанда узачак Сабан туеның программасы билгеле булды. Башкалада милли бәйрәмебез 28 майда Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла. Быел бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуны билгеләп үткәнлектән, Сабан туе татар шагыйренең иҗатына багышланган гомуми концепция кысаларында үтәчәк, диелә.
Төп шәһәр мәйданчыгында кунаклар Габдулла Тукай әкиятләре буенча эшләнгән театраль тамашаны карый алачак.   Мәйданга керү юлында Татарстанның 11 муниципаль районы – Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары – матур гадәт буенча, республика территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйган ишегаллары күренешләрен тәкъдим итәчәкләр. Һәр район ишегалдында кунаклар милли бәйгеләрдә катнаша алалар, һөнәрчеләр җитештергән кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән танышу мөмкинлеге булачак.   Бәйрәм тантаналы рәвештә башланып киткәннән соң мәйдан сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт дәвам итәчәк. Сәхнәдә – Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиева, “Фәридә-Алсу” дуэты, Вил Усманов һ.б. чыгыш ясаячак. Концертны алып баручылар – Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов. Шулай ук Каенлыкта Казанның район хакимиятләре тарафыннан әзерләнгән концерт мәйданчыклары да эшләячәк.   Татарча милли көрәш – бәйрәмнең төп күркәм мизгеленә әйләнәчәк. Батыр төп бүләк – бәрән һәм машина өчен көч алышачак.   Халык шулай ук “Казан” халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышларын карый алачак, ярышлардан тыш биредә бәйрәм концерты да каралган, дип җиткерелә шәһәр мэриясенең рәсми порталында.   Казан сабан туеның программасы:   10.00 – төп сәхнәдә һәм урман-парк зонасында концерт-күңел ачу программасы; 11.00 – мәйданда тантаналы бәйрәм ачылышы; 11.35 – финал җыры; 11.40 - концерт программасы. Спорт ярышлары. Көрәш; 13.00 – финал көрәшләре; 15.00 – җиңүчеләрне бүләкләү; 15.00 – “Казан” халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышлары, бәйрәм концерты.
---

--- | 24.05.2016

Алсу көмәнлелек чорын бушка уздырмый (ФОТО)

$
0
0
24.05.2016 Шоу-бизнес
Якташыбыз Алсу үзенең көмәнле булуын инде яшерми: ул өченче бала көтә. Гомеренең гадәти булмаган чорында булса да, җырчы актив яшәү рәвеше алып бара: дөрес туклана, пилатес һәм фитнес белән шөгыльләнә, йорт мәшәкатьләре һәм балалары белән мәшгуль, иҗат итә, клиплар төшерә.
Көмәнле килеш клип төшерү модага кереп бара бит, Алсу да әлеге чорын бушка уздырмаска булган "Тепло от любви" җырының видеосын төшереп йөри икән. Берничә кадрны ул Instagramга да куйган.   Алсу да Абрам да туачак сабыйның малай булуына өметләнә. Беренче кызын АКШта, икенчесен Израильдә тапкан Алсуны өченчесен Лондонда табар дип фаразлыйлар, чөнки аларның анда фатиры бар икән.    
---

--- | 24.05.2016

Петуния шаулап чәчәк атсын өчен киңәшләр

$
0
0
24.05.2016 Киңәш-табыш
Петуниянең тамыр системасы бик көчле, шуңа күрә аңа туфрак күп кирәк. Бер төп үсемлеккә 5 л туфрак исәбеннән утыртыр урын сайлагыз. Әгәр савытка утыртасыз икән, 10 л чүлмәккә ике генә төп чәчәк сыя дигән сүз. Петуния тукланырга ярата, шуңа күрә аны ике атна саен туендырып торырга кирәк.
Үскән чакта азотлы ашламалар кертегез. Бөреләнгәч, фосфор һәм калийга мохтаҗ. Тамырга исә комплекслы ашламалар мөһим. Петуниягә тимер дә кирәк. Зур үсентеләрне һәр 5 көн саен ашлыйлар. Чәчәк кара черек авыруына тиз бирешә, шуңа күрә суны чама белән генә сибегез. Чәчәге сулган бөреләрне өзеп ташлагыз. Шулай иткәндә үсенте бар көчен яңа чәчәкләргә юнәлтә.    Теплицада нинди яшелчәләрне бергә үстерергә ярамый?   Помидорны көн саен җилләтергә кирәк, ә кыяр – җылы ярата торган яшелчә. Ул парникта яки өсте ябулы җирдә генә үсә ала. Моннан тыш, кыярга кечкенә вакытында углекислый газ мөһим. Башка бер генә яшелчә дә аңа мохтаҗ түгел. Баклажанны кыяр һәм помидор яныннан ераккарак утырту хәерле. Чөнки аңа ияләшкән талпаннар тиз арада помидор һәм кыярны да яулап ала. Баклажан талпанына борыч бирешми.    ДИМӘК, ТЕПЛИЦАДА КҮРШЕ БУЛА АЛМЫЙ:   – кыяр белән помидор; – кыяр белән баклажан; – кыяр белән борыч; – помидор белән борыч.   БЕРГӘ УТЫРТЫРГА МӨМКИН:   – борыч һәм баклажан; – помидор һәм фасоль; – кыяр һәм кавын; – кыяр һәм кәбестә; – кыяр һәм кузаклылар; – редис һәм помидор; –редис һәм кыяр; – редис һәм борыч; – редис һәм баклажан; – укроп, салатны – борыч, помидор, баклажан белән. 
Чулпан ШАКИРОВА

--- | 19.05.2016

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның бәбиләре туды! (ФОТО)

$
0
0
24.05.2016 Шоу-бизнес
Эстрада артистлары тормышында күңелле вакыйгалар булып кына тора. 23 май көнне Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар да икенче тапкыр әти-әни булды! Айгөл 6 яшьлек уллары Рәсимгә сеңелкәш алып кайтты.

- Кызыбыз Чаллыдагы медицина шәһәрчегенең перинаталь үзәгендә 12.40 сәгатьтә дөньяга килде. Авырлыгы – 3824 грамм, буе – 56 см. Туу вакыты 30 майга билгеләнгән иде, әмма алданрак туасын күңелем белән сиздем. Аллага шөкер, Ходай безне уллы да, кызлы да итте. Хәлебез яхшы, балам янымда, икәү сөйләшеп ятабыз. Кызыбызга Риана дигән исем сайладык. Бу исемне безгә Чаллы артистлары тәкъдим итте. Без алар белән бердәм булып яшибез, исем сайлаганда да бергә киңәшләштек, – дигән Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл.



Шәйхетдиновлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телибез!


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 24.05.2016

Тикшерүчеләр Татарстанда табылган кеше сөякләренең кайда кисеп алынганын ачыклый

$
0
0
24.05.2016 Криминал
Биектау районы Озерный бистәсе зыяраты коймасыннан 20 м ераклыкта күп санлы кеше җәсәдләре, шул исәптән, 7 аяк өлешләре, сөякләр, шулай ук бик нык черегән эчке органнар табылу уңаеннан, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Биектау районы буенча тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 247 нче маддәсенең 1 нче өлеше (экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләре бозылу) буенча тикшерелә.

Искәртеп узыйк: кеше гәүдәләре кисәкләре 2016 нчы елның 10 нчы маенда табыла. Хирургия юлы белән киселгән аяклар “Б” класслы куркыныч эпидемиологик калдыклар” дип язылган пакетларга салынган. Моннан тыш, 13 нче майда, махсус криминалистик җайланма – георадар кулланып өстәмә карау барышында, тагын 2 аяк, сөякләр һәм кеше әгъзалары табыла.

Бу вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Берничә экспертиза, шул исәптән молекуляр-генетик һәм экологик тикшерүләр, үткәрү планлаштырыла. Эпидемиологик хезмәтләргә һава һәм туфрак пробаларын алу буенча эш йөкләнәчәк. Аяклар ампутацияләнгән медицина учреждениеләрен, шулай ук аларны утилизацияләү өчен җаваплы оешмаларны ачыклау буенча эш алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия ТКның ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Моңа кадәр язган идек: Татарстанда хирургик ысул белән киселгән кеше сөякләре табылган

 


---

--- | 23.05.2016

Иясез шатлык - 2

$
0
0
24.05.2016 Әдәбият
Нәрсә булыр? Алда ниләр көтә? Күрешерләрме? Бергә калырлармы? Бу тарих һич уйламаган борылыш алды.

 

 

 

 

 

 


 
ИКЕ УТ АРАСЫНДА

Нишләргә инде хәзер? Алсу, җанына урын табалмыйча, җәйге киемнәрен, тигез табанлы балеткаларын бер алды, бер куйды. Аркылы-торкылы яткан рюкзак, юл сумкаларына абынып сөртенде. Бөтенесен болгап ыргытасы килде. Менә хәзер телефон шылтыраса? Таһир, теге вакыттагыча, күрешкәч барысын да сөйләрмен, дип, нейтраль урында очрашу билгеләсә?.. Китми калып та булмый бит! Үкенечле уйлар эчендә кая барып сугылырга белмичә йөдәде кыз. Ичмасам, самолет билетлары күз алдында ята: Мәскәү–Дубай, 31.12.2011.

 Баштарак кая китәсен берәүгә дә әйтмәскә булган иде. Артык күп сөйләнеп йөреп, күз тидерүең бар! Китәме – китә, эше бармы – бар, контрактка кул куелганмы – куелган! Греция ни, Гарәп илләре ни – кемнең кемдә ни эше, янәсе. Оҗмах бакчасыдай мәңге яшел Греция депрессия халәтен юып төшерер кебек тоелган иде шул. Халкидики ярымутравы, таверналар, Урта диңгездәге ап-ак яхталар, тау тезмәләрен алыштыручы яшел үзәннәр...  Әтисе, әнисе, Алсу кайчандыр шул илгә барганнар иде. Еракта калган балачагындагыча, шундагы гасырлык платанны кочып, теләк телисе килде Алсуның... Һәм таштан коелган Аристотельнең уң  аягының баш бармагына сул кулы белән кагылып аласы... Акыллы булыр өчен! (Шундый юрама бар анда!) Илдә кризис, апельсин җыярга барсаң гына инде дип, хыялларын сүрелттеләр кызның һәм... Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим иттеләр. Алсу Дубайдагы иң зур сәүдә үзәге ресторанында официант булачак!

Йөгереп кенә йөрергә туры киләчәк. Яссы табанлы балеткалар менә ни өчен кирәк! Ә Америкада озын буйлы Таһир янында кечкенә күренмәс өчен биек үкчәләрдән йөргән иде!..  Таһир... Кара, нишләп һаман бер хәбәр дә бирми соң? Нинди сәер шылтырату булды бу? Әллә соң, тәвәккәлләп, үзенә җыеп караргамы?! О, юк! Чын мәхәббәтемне таптым, дип, акка кара белән язды лабаса! Тик... Эчке бер сиземләү белән Алсу монда барыбер дә нидер булганын чамалый: берәр бик үткер чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел...  Әллә нинди буталчык хәлләр. Нишләргә соң, нишләргә?! Чү, Алсу, әллә инде елыйсың? Сөрт яшьләреңне! Әнә, Сәрия апаң хат язган сиңа.

«Кадерле Алсу! Син ничек курыкмыйча ерак Гарәп Әмирлекләренә китәргә булдың? Авыр булмасмы? Сагынмассыңмы? Түзәрсеңме? Шәрыкта кануннар бит башка. Беләм, синдәй нәзберек балага җиңел булмас. Синең бу адымыңа сокланам да. Тәвәккәл, мөстәкыйль, үз дигәнеңә ирешми туктамый торган акыллы кыз шул син! Күз алдымда һаман бер картина: Нью-Йоркта син  ялгыз авыру карчыкны карап утырырга барган идең. Әбинең хәле авырая, кирәкле дарулар да булмый кул астында. Гөнаһ шомлыгына каршы, аптекада да беткән чагына туры киләме  – Надия белән икәүләп миңа шылтыратасыз. Кирәкле таблеткаларның миндә барлыгын белгәч, соң булуга карамастан, син  килергә тәвәккәллисең. Борчылып, каршыларга чыксам – төнге Нью-Йорк буйлап горур рәвештә башын югары чөеп безнең Алсу атлый! Батыр кыз син! Ышанам: бар да әйбәт булачак синең! Ә Таһирга килгәндә... Шылтыратырга да курыккан нинди егет инде ул?! Кирәк булса, Дубайдан да эзләп табар! Исең дә китмәсен! Белеп тор: мин сиңа һәрчак хәер-фатихада. Уңышлар теләп, Сәрия апаң».

 Шушы хат тылсым көчләренә ия булды, ахрысы. Кызга канатлар куйдылар, диярсең: кәефләре күтәрелеп китте.
...Карлы Казан, Яңа ел алды ыгы-зыгысына күмелеп, ылыс катыш мандарин исенә чумып, мәңге бетмәстәй “бөке”ләре тозагында, чыршыларда балкыган аллы-гөлле утлары кочагында, Алсуның китеп баруын сизмәде дә бугай. Әти-әнисе –  җылы туннардан (алар кызларын озаткач Асылтамакка кайтып китәчәк), Алсу – җиңелчә курткадан – өйдән ерак юлга кузгалдылар. Гомергә истә калачак Яңа ел булырдыр бу! Баш миенең хәтер тартмасы алдына дөнья картасын элде Алсу: күңеле белән Мәскәү, Россия көньягы, Кара диңгезләрне очып узды да, Көнбатыш Азия, Иран, Фарсы култыгы тирәләрен айкый башлады. Абу-Даби, Дубай, Шарджа, Аджман, Әль-Фуджейра атамалары да инде колакка алай ук ят түгел.

ДУБАЙ

Мәскәүдән Дубайга  биш сәгать очканнан соң, Алсу кинәт кенә бөтенләй башка дөньяга килеп төште. Чып-чын фантастика! Зу-у-ур аэропорт. Эскалаторлар. Бөтенесе автоматлаштырылган. Атлап та йөрисе юк хәтта –  төймәләргә генә басасы. «Цивильно!» – дип куйды ул сокланудан. Халык, халык! Кемнәр генә юк: ак, кара, сары тәнлеләр... Бар да каядыр ашыга. Бу кадәр чуарлыкны Алсуның әле беркайчан күргәне булмагандыр. Индуслар багажны трансферга урнаштыра, ак киемле, чалмалы гарәпләр таможня тикшерүендә утыра. Ә шәһәрне тасвирларга сүзләр җитмәс сыман. Урамнар киң, “бөке”ләр юк, һич арттырусыз көзге кебек шома юллар, затлы машиналар. Монда да – небоскреблар. Бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган үзләре! Кайсы  – китап, кайсы – пальма, кайсылары геометрик фигуралар сыман итеп төзелгән. Метро шәһәр өстеннән уза. Мегаполис! Ул чәчәкләр! Ул пальмалар! Кыштан – җәйгә, бертөрле сорылыктан әкияти гүзәллеккә менә ничек тиз генә күчеп  була.
 
Берәр бик үткер чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел...

...Алсу озын итәк киеп, чәчләрен артка җыеп, беренче эш көненә әзерләнде. Шорты, мини итәкләр, артык сыланып торган киемнәрдән кеше арасына чыкмыйлар биредә. Мөселман иле буларак, шәрә беләк, ачык изү, ялангач аяклар белән йөрү тыела. Тездән югары, үтәкүренмәле күлмәкләр кимәскә икәнен Алсу алдан белеп килгән иде инде. Ә болай ул үзе дә коеп куйган мөселман кызы: тыныч, тыйнак, әдәпле, тотнаклы, кайберәүләр кебек чәчрәп күзгә керә торганнардан түгел инде. Һм-м, бәлки, шул артык тыйнаклыгы комачаулагандыр да әле... Таһирга, әнә,  башка төрлерәк кызлар ошаган бугай. Фу, тагын шул искә төште. Әллә соң ул да Алсу турында уйлап куйганмы?
Якын Көнчыгыштагы иң зур сәүдә үзәге «Дубай Молл». Анда ресторан-кафелар, эреле-ваклы кибетләр, океанариум, тикшеренү үзәге... Менә кайда эшләячәк Алсу! Тездән түбән шакмаклы  итәк, ак кофта, шундый ук акка көрән шакмаклар төшкән жилет, ике толымга үрелгән чәчләре җилкәсенә чак төшеп, ниндидер шаян кыз образы тудыра. Менә шундый дресс-код! Көзгегә күз салгач, үзе дә канәгать калды. Их, Таһир күрсә!..

Алсу эшли торган кафе террасасы «Җырлаучы фонтаннар»га карап тора. Шуңа күрә бирегә кереп утырырга теләүчеләр аеруча күп. Ярты сәгать саен музыка алышына: әле шәрыкныкы, әле Европаныкы, әле классик музыка яңгырый. Фонтаннар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп шаккатыра. Һәр керүчене якты йөз белән елмаеп каршыларга,  бик игътибарлы булырга, заказларын тиз үтәргә кирәк. Аралашу, әлбәттә, инглиз телендә. И тырышты инде Алсу! Бөтерчек кебек бөтерелде, күбәләк кебек очты. Алар бригадасы егетләре эшчән кызга, шаяртып, “бал корты” дигән кушамат тактылар. Мактап, үсендереп торсыннар да, ничек рәхәт булмасын ди! Моңсу Алсуның күзләре, иреннәре елмая иде инде. Россиядән килүчеләр аеруча үз итте. Бейджигында “Алсу” исемен күрү белән җан керә үзләренә. Күбесенең инглизчәсе чамалы, сөенеп, шундук русчага күчәләр.”Алсу, Алсу” дип кенә торалар.

Менә бәла! Тыз-быз йөгерә торгач, туфлиләре аягын кырган, җитмәсә, ул аяклар сулык-сулык килеп авырта. Борычлы, төрле тәмләткечләр, үләннәр кушып әзерләнгән, авызны өтеп алып яндыра торган ризыкларына да күнегү җиңел түгел икән. Америка булмас сиңа, дип куйды ул, уңай якларын юри танымаска тырышып. Ә акылы белән барыбер дә биредәге тәртип, чисталык, муллыкка соклана иде. Эчкән, тарткан, сыра шешәсе күтәреп йөргән бәндәләрне ялгыш та очратмассың. Теләсә кайда тыныч күңел белән курыкмыйча йөри аласың. Акчаңны, телефоныңны югалтсаң да борчыласы юк – беркем кагылмый, берәү дә урлап китми.
 
Алсу ком чүлләрен, Фарсы култыгын, Һинд океан ярларын айкаячак әле...

...Ә шулай да сагындыра. Бигрәк тә авылдагы кәккүк тавышлары, шомырт чәчәге исләре, салават күперләре, әбисе пешергән тәбикмәкләр... Ә монда – чүл, ком бураны! Их, коеп яңгыр яусын иде! Балеткаларын салып атып,  күлләвекләргә керә-керә, рәхәтләнеп чылана-чылана, ялантәпи атлар иде. Теге 60 нчы еллар хитындагыча:
 Бывает все на свете хорошо,
В чем дело, сразу не поймешь –
А просто летний дождь прошел,
Нормальный летний дождь...
Алсу, хыялланып, җыр көенә ритмик хәрәкәтләр ясап, үзен яңгыр астында калгандай хис итте, «А я иду, шагаю по Москве...» дип, кыланчыкланып әйләнгәләде, аннары көлеп, «әй лә, по Дубаю» дип тыпырдады. Җырдагыча, Тын океан, тундра, тайгалар белән генә чикләнмичә, Алсу ком чүлләрен, Фарсы култыгын, Һинд океан ярларын айкаячак әле... Шул күтәренке кәефтә ул ни булса – шул дип Таһирның номерын җыйды. Әмма, корт чаккандай, тиз-тиз төймәгә басып сүндерде дә, телефонны диванга ук ыргытты. Әйтерсең, кулларын пешерә...
 
СИН КЕМ, СӘЕТ?

Молдовадан – Ротарь Лиля, румын егете Микола, гарәп егете Сәет Алсу белән аеруча дуслаштылар. Дүртесе дә бер бригадада. Сәет университетта туризм буенча укыган, Лиля – тарих, инглиз теле укытучысы, Микола – икътисадчы. Алар белән тагын Филиппиннан килгән азиат йөзле бик ярдәмчел кызлар, Мисырдан килгән егетләр эшли.
Иң башта Лиля якын итеп эндәште Алсуга.

– Кара, син үзең дә җырчы Алсуга охшагансың бит! Ияк, иреннәр... Күзләр дә...  Абау, профильдән нәкъ адашың төсле, – молдаван кызы яңа танышына яратып карап торды. Алсу тыенкы гына көлеп җибәрде дә, оялып, башын читкә борды. Аннары бик кирәкле мәгълүмат җиткергәндәй: «Без әле якташлар да! – дип мактанып алды. – Җырчы Алсуның әтисе туган авыл Уяндыкка Асылтамактан ярты сәгатьлек юл. Искиткеч матур яклар – авыллары Агыйдел буенда. Алсу ел да Сабантуйга кайта анда.»

Кызлар шулай дуслашып китте. Ә егетләр... Микола – күп сөйләшә, тел бистәсе, туктаусыз көлдерә, өчәү бергә туры килсәләр, русча гына сөйләшә башлыйлар. Андый чакларда Сәет көлемсерәп читтән генә күзәтә. Аһ, чибәр егет! Ул сөрмәле күзләр, ул буй-сын! Иван Ургантка да охшаган кебек. Кызларны акылдан яздырадыр бу. Алсу егеткә бер карау белән әллә нишләп китте: әтисе чалымнары бар иде анда. Әллә исеме, әллә әтисе белән охшашлык үзенекен итте: ул аңа аерым бер җылы мөнәсәбәттә иде. Сәет тә Алсуга күз төшергәләп ала. Ничектер башкачарак карый ул аңа: яратыпмы, сынапмы, баласытыпмы шунда – аңламассың. Лиляга да, филиппин кызларына да бер дә андый күзләр белән карамый.

Алсу, бар дөньясын онытып, ихластан клиентларына хезмәт күрсәткәндә, кинәт үзендә кемнеңдер тирән карашын тоеп, шул якка борылып карыйсы итте. Сәет! Шулкадәр яратып, сокланып карый! Бер генә мизгелгә күзләре очрашты. Кыз, оялып, керфекләрен түбән төшерде. Ике бите уттай яна иде. «Татар кызы бигрәк тыйнак, бер сүз әйтсәң кызара ла... Хәтерләрен калдырырлык сүз әйтмәгез сез аңа...» дип, Алсу кебекләр турында җырлыйдыр инде Илһам Шакиров.

Эш бетеп кайтырга чыкканда, «Хай, Алсу!» дип, Сәет куып тотты. “Әйдә төрек кофесы белән сыйлыйм үзеңне”, ди. Кафега кереп утырдылар. Башта икесе дә бер-берсенә визит карточкасы ясады: илләре, туган шәһәрләре турында сөйләделәр. Сәет Мисырдан, Урта диңгез буендагы зур порт шәһәре Әль-Искәндәриядән килгән. Икенче төрле әйткәндә, Александрия. Александр Македонский хөрмәтенә шулай атала. Балачагында, көзге каникулларга әти-әнисе Алсуны Мисырга алып барган иде. Пирамидаларны, Кызыл диңгезне, дөяләр кәрванын, җирле халык бәдәвеннәрне искә төшереп, Сәет сөйләгәннәрне күз алдына китереп утырды. Егет әтисе, әнисе, апалары, энеләре турында сөйли, фотоларын күрсәтә. Аннары бер фотоны күрсәтергәме-юкмы дигәндәй икеләнеп торды да, «монысы Ләйлә», дип куйды. Сизмиме соң инде Алсу! Хәсрәт эчендә ут йота бит егет! Аның чишеләсе, эчендәгесен кемгәдер сөйлисе килә... Сәет бик яраткан аны. Әмма Ләйлә югары катлау кызы икән. Әти-әнисе, яшьләрнең теләгенә каршы барып, аерган аларны: кызны бай егеткә кияүгә биргәннәр. Сәет йөрәге януга чыдый алмыйча иленнән үк чыгып киткән. Онытылырга да, акча эшләргә дип тә... Һәм... караңгы төндәге якты йолдыз сыман берәү – Алсу монда. «Син – тыйнак, сабыр... Башкалардан аерылып торасың. Үзең – мөселман кызы, минем ватанымдагы кызларны хәтерләтәсең», – диде күзләренә туры карап. Ул үзенә тарта торган әллә нинди сихри көчкә ия иде, ахрысы... Алсу Таһир белән Сәетне бизмәнгә салып карады. Әле берсе өскә калка, әле икенчесе...

ӘЛЬ-ИСКӘНДӘРИЯГӘ АЛЫП КИТӘМ!

Көннәр үз көенә чаба. Алсу өчен бөтен Җир шары уч төбендә генә кебек. Аңа Казан да, Нью-Йорк та, Дубай да, хәтта кечкенә Асылтамак та сыеп беткән.
Сәетне көн дә эштә күреп тора. Алсуны ул күз уңыннан һич ычкындырмый. Көтелмәгән бер-бер хәл туса, җир астыннан калкып чыккандай шундук калкансыман пәйда була. Берәрсе Алсуга кырын гына карасын, карчыга урынына һөҗүмгә күчә.
Балыкчылар авыллары, пальма ешлыклары, кечерәк кенә мәчетләр, келәм базарлары аша үтә-үтә, ял көнендә икәүләп Һинд океанын карарга бардылар. Мату-ур! Океан да! Сәет тә! Тик менә сәер гадәтләре бар инде. Беркөн Алсуны кыска җиңле күлмәктән күреп кәефе кырылды. Җиң беләзекне капларга тиеш, ди(!). Алсуы да инде – гаепле кеше сыман югалып ук калды. Кара, эштәге егетләр белән ачылып китеп сөйләшергә дә ярамый! Көнче күбәләк! Алсу кибетләргә китсә дә шылтыратып эзли башлый, кайдалыгын төпченми туктамый. Нәрсә ди?! «Син миңа бик ошыйсың! Әйдә Әль-Искәндәриягә алып кайтып китәм сине! Анда күңелле. Сиңа ошар. Ике катлы зур йортыбыз бар. Әти-әни, туганнар бергәләшеп матур итеп яшәрбез, иншаллаһ. Икенче кат безнеке булыр... Мин сиңа өмет итә аламмы? Болай гына, вакыт уздырып йөрерлек булсаң, турысын әйт. Минем уй-ниятләр җитди».

Шушы сүзләрдән курыккан иде дә инде Алсу! Ни дип җавап бирергә? Сәет бик-бик ошый аңа. Әмма... Мәңге кайталмыйча чит-ят җирләрдә саргаергамы? Әти-әнисен бер күрергә тилмереп, үзәге өзелеп яшәргәме? Шәригать кануннарына буйсынып, чит тәртипләргә күнеп көн күрергәме? Баштанаяк төренеп, пәрәнҗә бөркәнеп, йөзне каплап... Аллам сакласын! Узган ел “Комсомолка”дан укыган бер гыйбрәтле язманы исенә төшерсә, йөрәге әле дә жу итеп китә! Эшкә килеп урнашкан украин кызы Наташа белән гарәп егете арасында шундый мәхәббәт уты кабына – өйләнешәләр. Балалары туа. Һәм... коллык башлана. Гарәп ир-атының хатыны да гарәп булырга тиеш икән ләбаса. Җитмәсә, аның берничә хатыны бар икән инде! Монда кануннар катгый! Наташа өчен тәмуг газапларына тиң көннәр башлана. Ахыр чиктә мең бәлаләр белән качып котыла, ә баланы – бирмиләр анасына, алып калалар... Алсу, коты очып, куркыныч уйларын куарга тырышты. Хатын-кызның төп миссиясе – балалар табу, балалар тәрбияләү биредә, ә ирләр – акча табучы, туендыручы, киендерүче, кайгыртучы. Мөселман гадәте буенча, ир кеше – баш, ир кеше – хуҗа. Хатын-кыз үзе генә өйдән чыгарга да тиеш түгел. Кибетләргә дә ире яки ир туганнары озатуында йөри алар.
 
Үзең – мөселман кызы, минем ватанымдагы кызларны хәтерләтәсең.

 Алсуны иң нык гаҗәпләндергәне: гарәп хатыннары пәрәнҗә астыннан шундый зиннәтле бизәнү әйберләре тагып, алтын-көмешкә күмелеп йөриләр, кыйммәтле косметика кулланалар! Хиджаб астында –  затлы ефәк, асыл күлмәкләр, күз явын алырлык туфлиләр! Иң шәп бутикларда – алар! Матурлык салоннарында – шулар! Кара озын итәккә уралып, яулыкларга чорналып... Йә, кем өчен?! Ирләре, фәкать ирләре өчен! Синең турыда шулкадәр кайгыртып торганда, йөзне генә каплау берни түгел, диләр үзләре. Дубай метросында бер вагон – бары хатын-кызлар һәм балалар өчен. Дүшәмбе көнне пляжда  хатын-кызлар гына ял итә.

Алсу гарәп илендәге шушы тәртипләр, гадәтләр турында уйланып, кай якларын күңеле белән хуплап, кайсыларын кабул итеп бетерә алмыйча, Сәет янәшәсеннән атлады. Әллә каян гына Таһир исенә төшеп куйды.
Икенче көнне әти-әнисенә кызык итеп кенә Сәет турында язып, кылларын чиертеп карамакчы иде – кая ул! «Коллыкка төшәргәме?» «Пәрәнҗә бөркәнеп йөрергәме?» «Фәләненче хатыны булыргамы?»  Киткәннәр тезеп, киткәннәр... Егет ягыныкылар да каршы булып чыкты. Тик үзсүзле Сәет тә бик тиз генә бирешә торганнардан түгел шул. Әлегә ул Алсуны тынычлыкта калдырып, иленә кайтып китте. Ялга. Әти-әнисе, Алсудан биздерергә тырышып, эшкәртеп җибәрердер, мөгаен.
Ә кич билгесез номердан шылтыратып дәшми калучы тәмам аптырашка салды Алсуны. Америкадагы номерлар гына шулай башлана. Әллә инде Таһир?

ОКЕАН АРЪЯГЫННАН КИЛГӘН ХӘБӘР

Нью-Йорктан Гөлназ язган! Исәнлек-саулык, эше, фатиры... тәк-тәк... Бар да әйбәт... Алсуның күзләре мониторны диагональ буенча гына йөгереп узып, таныш исемгә төртелде. «Таһир»...

«Дания апа белән очраштык. Сине сорашты. Таһир турында сөйләде. Бер туйда аны ниндидер марҗа кызы белән таныштырганнар. Ярый белгән ул Таһирга! (Син ачыкавыз түгел инде!). Башын әйләндереп, егет куенына кергән. (Син күрәзәчедер, билләһи! Шикләрең рас килде!). Тәки эләктергән тозакка! Таһир һушына килгәндә инде соң булган. Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Яши алмаганнар – аерылышканнар. Таһирның бар милкен тигезләп бүлешергә туры килгән. Америкада аерылышу бик кыйбат шул! Ә менә әти-әнисе һаман сине искә  ала икән! Беләсеңме, Таһир нәрсә дигән?! «Алсу беркайчан да мине гафу итмәячәк, мин бик гаепле аның алдында». Йә, ни әйтерсең?»
Хәзер инде Алсу шок хәлендә иде. Аңлашыла: баш иеп гафу сорарга Таһирның горурлыгы комачаулый. Бик сак, алдын-артын уйлап эшли торган кешене төп башына утыртсыннар әле!

Әллә нинди болгавыр атна булды бу! Агарынып, суырылып калган, чарасызлыктан нишләргә белмәгән Лиля коточкыч яңалыгы белән аудара язды. Мин авырлы, ди. Ышанмыйча, тест үткәреп караган – нәтиҗә уңай! Бу ситуациядән чыгу юлы да күренми. Лиляның гарәп егете Омар белән буталуына исе дә китмәгән иде Алсуның. Ошамый ул, болай гына йөрим, дигән иде бит соң Кишинев кызы. Ничек? Кайчан? Кай арада? Уф, инде ниләр булып бетәр? Башсыз кыз! Абортка барырга курка – яңадан бала табалмаса! Авырлы икәнен сизсәләр – җаваплылыкка тартачаклар! Лиляны хурлыклы депортация көтә! Бердәнбер юл – Омар белән өйләнешәсе генә кала. Анда да авыры булмаган очракта гына рөхсәт ителә никах... Яратмаса да, гомер буе шуның белән яшәргә тиеш буламы? Аерылышса – баласыннан мәхрүм итәчәкләр... Аһ, нишләдең син, Лиля? Язмышыңны бер кичтә шулай сызып аттыңмы инде, йә? Әнисенә ничекләр итеп әйтер дә, ул бичара ана ниләр кылыр? Карындагы баланың әтисе әле бу хакта берни белми. Лиля бик аптырап, борчылып Омар янына китте. Бик кызганыч иде ул!

Бераздан телефон шылтырады: Сәет! Әль-Искәндәриясеннән юксынып шылтырата. Күрәсем килә үзеңне, тизрәк скайпка күч, ди. Бер-берсенә карашып, көлеп җибәрәләр.
Монда шәп! Сине тизрәк үзебезгә алып кайтасым килә!
Менә сиңа иясез шатлык!.. Алсу күңелендә яраткан җыры кыңгыраулар чыңы булып яңгырады: «Кемгәдер кирәк булуың – бәхет бит ул дөньяда... Җирдә күпме җаннар йөри иясез шатлык булып...»

Алсу бөтен уй-кичерешләрен әйтеп аңлатырлык, каты бәрелмичә генә егетнең мәхәббәтен кире кагарлык сүзләр эзләде. Шундый итеп әйтергә кирәк: сүзләр күбәләк канаты кебек кенә кагылып алсын. Рәнҗетә күрмәсен берүк! Яратканга Сәет гаепле түгел лә!
–  Сәет! Мин озак уйландым. Аңларга тырыш... без берничек тә бергә булалмыйбыз!... Мин шундый итеп үстерелгән, шулай итеп тәрбияләнгән – башкача була алмыйм. Мине ничек бар шулай кабул итсәң –  бер хәл. Әмма анысына син әзер түгел! Син аңа өйрәнмәгән, синең өчен ул ят. Безнең менталитет, дөньяга карашлар бик төрле. Әйдә, артык тирәнгә кереп киткәнче, дусларча хушлашыйк! Сау бул, Сәет!

Сәет аны аңлады да, аңламады да кебек. Ул һаман кызга гашыйк күзләр белән төбәлеп уңай җавап көтә иде сыман.
- Хуш, Алсу!
Олы бер йөктән котылгандай, Алсу җиңел сулап куйды. Сәет урап килгәч, кабат бу сөйләшүгә әйләнеп кайтырлардыр, мөгаен. Әмма анысы Алсуны  алай ук куркытмый иде.
Тагын телефон! Сәетме?! Юк! «Алло, алло!» Дәшмиләр! Шул ук билгесез номер! Синме, Таһир? Ник эндәшмисең? Сүзне бит үзең башларга тиеш! Ул, үртәлеп, телефонын читкә этәрде. Күңелендә – һаман шул җыр: «Иясез шатлык».  Ул чынлап та Алсу җыры бугай:
Әй, килә гомер итәрлек/ Кемгәдер таянасы!..
Мин дә куна алыр идем/ Кемгәдер аклык булып!..
Кемгәдер... Кем ул? Алсу әле үзе дә белми.  

Башы: Иясез шатлык


Эльмира ЗАКИРОВА

--- | 24.05.2016

Татарстанда яңа туган сабый комага киткән

$
0
0
25.05.2016 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда яшәүче хатын-кыз табиблар килеп җиткәнче өендә бала тапкан. Яңа туган бала – аның дүртенче сабые. Ул тулгак тота башлагач, төнлә ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата. Әмма табиблар килеп җитешә алмый.
Мөрәҗәгать кереп, фатирга килеп җиткәнче 10 минут кына вакыт узса да, 31 яшьлек ханым әбисе булышлыгында бәбиләргә өлгергән була инде.   Әмма баланың хәле начарланган – аны кома халәтендә бала тудыру йортына салганнар.
---

--- | 24.05.2016

Камал театрында көнаралаш туган көн

$
0
0
25.05.2016 Мәдәният
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында май аенда көн дә бәйрәм, көн дә туй.

19 майда Татарстанның атказанган артисты Искәндәрова Хәлимә Шакир кызының туган көнен бәйрәм иттеләр.

Ә инде икенче көнгә - 20 май - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хафизов Айдар Садри улының туган көне булды.

21 май көнне театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бикчәнтәев Фәрит Рәфкатъ улының туган көнен бәйрәм иткәннәр иде.

Аннары бәйрәмнән бер генә көн ял иттеләр дә, 23 майда театрның режиссеры, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Зәйниев Илгиз Газинур улының туган көнен билгеләп үттеләр.

24 май - буш.

Һәм бүген, 25 май, Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Якупов Илфир Илшат улы туган көн.

Майның туган көннәр марафоны 27се тәмамлана. Аны Ирек Кашапов белән Илдус Габдрахманов түгәрәкләп куячак, Алла боерса.

Барыгызны да "оптом" чын күңелдән котлыйбыз! 


---

--- | 25.05.2016

Айдар Галимов өчен нәрсә халык артисты исеменнән дә кадерлерәк? (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
25.05.2016 Шоу-бизнес
11 май көнне җырчы Айдар Галимовның кызы Гүзәл беренче тапкыр әни булган иде. Кичә алар яңа туган кызларына мулладан Сафия дип исем куштырып, бәби чәе үткәрделәр.
– Гүзәл, әни ролендә үзегезне ничек хис итәсез?   – Аллага шөкер, бар да тәртиптә. Әни булуыма әле дә ышанып бетә алмыйм. Бераз шок кичерәм. Минем өчен бөтенләй яңа, кызыклы тормыш башланды. Иң мөһиме янымда яраткан кешем, ярдәм итүче ирем Артур бар. Аңардан башка авыр булыр иде. Ике як әти-әниләремә дә рәхмәтләрем чиксез. Уфага килеп бала тапканыма да үкенмим.   – Ә ни өчен Мәскәүдә табарга теләмәдегез?   – Мәскәүдә яшәсәк тә, күңелем Уфага әти-әниләребез, якыннарым янына тартылды. Шуңа Уфа клиник хастаханәсен сайладым. Бала тудыру йортыннан каршы алырга 50-60 кеше килде. Барысы да туганнар, якыннар, дуслар.   – Исемнең дә матурын сайлагансыз.   – Сафия исеменә күптән гашыйк идем. Кыз табасымны белгәч, шушы исемне кушарга теләдем. Чыннан да бик матур исем. Мулла да: “Бик мәгънәле, заманча исем сайлагансыз”, – диде. Ирем Артурга да бик ошады.
– Кире Мәскәүгә кайчан кайтырга исәп?   – Алла боерса җәй буе Уфада булырбыз дип торабыз. Әлегә тынчу Мәскәүгә барырга ашыкмыйбыз (елмая). Ирем Мәскәүдә эшләсә дә, әлегә отпуск ялында. Эшкә чыккач та, Мәскәүдән кайтып-китеп йөриячәк. Әти-әни янында бик рәхәт. Беренче бала булгач, барыбер куркыта бит инде. Баланы юындырганда да дөрес тотам микән дип борчыласың. Әти-әни янәшәсендә булгач, үземне дә тыныч хис итәм.
– Әти-әниләрең әби-бабай булуларына сөенеп туя алмый торгандыр. Алар нинди хисләр кичерде?   – Бик сөенделәр. Чыннан да гаиләдә беренче онык бит ул! Бигрәк тә әтием шатлана. “Бабай булу – халык артисты исеменнән кадерлерәк”, – ди ул (елмая). Кызыбыз янына килә, артык сокланмаска тырыша. Күзе тияр дип курка. Кызым да әтигә елмая.        
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 24.05.2016

Бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме! (КОТЛАУ)

$
0
0
25.05.2016 Бәйрәм
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры барлык чыгарылыш укучыларына котлау сүзләрен җиткерә. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.   Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны  һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да  сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал.   Сез киләчәк  тормыш һәм һөнәри юлыгызны  билгеләү кебек  җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.   Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне  кайгырткан,  җиңәргә өйрәткән, үз  белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз  һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана.   Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын.   Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә  өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!
Белешмә: 2016 елда Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 15 867 (Казанда – 5 159), 9нчы сыйныфны – 34 444 укучы (Казанда – 9 277) тәмамлый.
---

--- | 25.05.2016

Кияүләргә ике паспорт кирәк

$
0
0
25.05.2016 Ир белән хатын
Өйләнү хәзер дә җиңел түгел, киләчәктә тагын да катлаулырак булмагае. Россия Дәүләт Думасы депутатлары кәләш белән кияүне гаилә корыр алдыннан, медицина тикшерүе узарга мәҗбүр итмәкче. Ир-атларга, мәсәлән, нәсел калдыру сәләте барлыгы турында паспорт бирә башламакчылар. Менә сиңа мә! Түрәләрне яшь гаиләләр арасында бала алып кайта алмау­чы­ларның күп булуы борчуга салган.

Шуңа күрә Сәламәтлек саклау комитеты вәкилләре “Яшь парлар сертификаты”н гамәлгә кертергә тәкъдим иткән. Депутатлар барыннан да бигрәк ир-атларның нәсел дәвам итә алу сәләтен тик­шерергә кирәк дип саный. Шуңа күрә Сә­ламәтлек саклау министрлыгына “Россиядә яшәүче­ләр­нең репродуктив сәламәтле­ген саклау концепциясе” проектын камил­ләш­тереп бетерергә кушканнар. Документта ЗАГСка язылышу турында гариза тапшыручыларга аеруча зур игътибар бире­ләчәк, дип фаразлана. Яшь­ләрнең нәсел калдыру сәләтен туйга кадәр үк тик­шерә башламакчылар. Яңалык барыннан да бигрәк ир-атларга кагыла. Туй узгач, тавыш чыгарлык булмасын!

  Түрәләрнең яшьләргә бәйле фикер-тәкъдимнәре кияү һәм кә­ләшләрнең котын очырмаса ярый инде. Каш ясыйм дип, күз чыга­руың да бар бит! Әле күптән түгел генә Мәскәүдә яшь гаиләләрне ун ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәү­че гаиләләр карамагына тапшырырга тәкъдим иттеләр. Шәһәр Думасының социаль сәясәт һәм хезмәт мөнәсәбәтләре комиссиясе рәисе Татьяна Батышева сүз­ләренә караганда, бүген гаилә ко­ручыларның күбесе җитди мөнә­сәбәтләргә әзер түгел. Шуңа күрә гаиләдәге кечкенә генә низаг та аерылышырга сәбәп булып тора. “Без яшьләрнең мөнәсәбәтләрен саклап калу җаен эзләп таптык. Туйдан соң гаиләне ун ел һәм аннан да күбрәк тигез, тату гомер итүче парлар карамагына ышанып тапшырырга кирәк. Алар бер-берсенә кунакка йөрешеп, тәҗри­бә уртаклашып яшәсен. Кирәк булса, өлкәннәр киңәш белән дә ярдәм итә алачак”, – дигән комиссия рәисе. Тик яшьләр үзләре моңа риза булырмы. Ике яктан каенаналар болай да бар бит инде!   Әмма проблема бар. Статистика мәгълүматларына караганда, быелның дүрт аенда Татарстанда 5 мең 865 гаилә теркәлгән, 4 мең 542 пар таркалган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда язылышучылар саны – 12, Чаллыда – 18, ә республика районнары буенча 18 процентка кимегән. Татарстанда һәр бишенче гаилә төрле милләт вәкилләре арасында теркәлгән. 40 кияү һәм кәләшкә әле 18 яшь тә тулмаган. Туйлар саны кимесә, аерылышу турында карар кабул итүчеләр арта бара. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда аерылышучылар саны – 5, Чаллыда – 10, ә респуб­лика районнарында 6 процентка күбрәк теркәлгән. Сүз уңаеннан, быел башкалада аерылышу турында карар кабул иткән гаиләләр белән психологлар да эшли башлады. “Гаиләне саклыйк” үзәгенә мөрәҗәгать иткән 122 парның 79ы дуслашкан, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе белгечләре. Тик озаккамы?   Дания БАҺАВИЕВА, гаилә клиникасында табиб:   – Яшьләрнең сәламәтлегенә игъ­тибарны арттыру белән киле­шәм. Тик моны мәҗбүри эш итәргә кирәк микән? Яшьләр өстән кушканны яратмый бит. Бүген кияү һәм кәләшләр арасында медицина тикшерүе узарга теләүчеләр күп. Яшьләр үзләре дә бу мәсьә­ләгә бик җаваплы карый. Әти һәм әни булырга алдан ук әзерләнә. Түрәләр бушлай тикшеренү мөм­кинлеген тәэмин итсә, яхшырак булыр иде.   Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:   – Әлеге яңалыкның файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин. Ир-атлар болай да хастаханәгә барырга яратмый, ә депутатлар аларга мәҗбүри рә­веш­тә “паспорт” бирә башламакчы. Көчле затлар моны кимсетү дип кабул итәчәк.   Марат КАЮМОВ (быелның җәендә өйләнергә җыена):   – “Сәламәт” яки “чирле” дигән мөһер сугу булып чыга бит бу! Моның нигә кирәге бар? Ярар, медицина тикшеренүе нәтиҗәсендә ир-атның чире бар икәне ачык­ланды ди, аннары соң нишләргә? Сөйгән ярларга туй үткәрергә беркем дә комачау итә алмый. Бүгенге медицина бала алып кайта алмаган гаиләләргә дә ярдәм итә ала. Әле ярый кияү һәм кәләшләрнең акыл дәрәҗәсен тикшерергә җыенмыйлар. Ә мин барыбер өйләнәм.
Эльвира ВӘЛИЕВА

--- | 22.05.2016

Татарстанда әти-әниләр һәм якыннарны республика газета-журналларына яздырту буенча акция башланды

$
0
0
25.05.2016 Матбугат
Республика газета һәм журналларына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Әйтик, "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"/"Подпиши родителей. Подпиши близких" акциясе кысаларында "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин дәүләт хезмәтләре порталы аша әти-әнисен Татарстанда басыла торган вакытлы матбугат чараларына яздырган.
Андрей Кузьмин сүзләренчә, кичә генә социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хештаглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр" акциясе башланган. "Мин дә бүген үз әти-әниемне яздырдым, өстәвенә, дәүләт хезмәтләре сайты аша", - диде Кузьмин.   Акциягә РФ Дәүләт Думасының кайбер депутатлары да кушылды, алар арасында Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар бар. Акциядә катнашучылар балалар учреждениеләрен дә яздыра, шул рәвешле, балаларга бүләк ясый.   Танылган кешеләрнең әлеге акциягә теләктәшлек итүе нәтиҗәсендә, аңа республикада яшәүчеләр дә игътибар итәр дип ниятләнә.   "Безнең әти-әниләр генә түгел, балалар да яздыртуга мохтаҗ. Бу бер үк вакытта "Татмедиа" басмаларына, милли мәдәният, телгә ярдәм итү. Без танылган шәхесләр безнең кешеләр өчен үрнәк булыр дип өметләнәбез, бу басмаларга игътибарны арттырыр дип өметләнәбез. Акциягә районнар да кушылачак", - диде "Татмедиа" АҖ генераль директоры.
Максим КИРИЛОВ

--- | 24.05.2016

Йолдыз Шәрәпова: «Минем аннан китеп торганым да юк»

$
0
0
25.05.2016 Мәдәният
Башыма шәригатьчә яулык бәйләп йөрүемне күреп, күпләр: «Син дингә кайчан килдең?» – дип сорыйлар. «Минем аннан китеп торганым да юк», – дим, уенын-чынын бергә кушып. Балачагымның якты хатирәсе булып, күңелемдә өй түребездә эленгән шәмаил саклана. Ул, кояш нурларында җем-җем килеп, ниндидер бер сихри, тылсымлы нур бирә. Ул нур өйне генә түгел, җаннарны да балкыта.
Балачагымның күңелемә тирән кереп калган тагын бер күренеше – идәнгә җәелгән камыш намазлык. Аның өстендә утырган ак сакаллы, ак чәчле ак бабаем. Ул намазын укып бетерә дә озак итеп дога кыла. Үзенең биш баласына, без оныкларына. Мин әле биш яшьлек сабый гына, ләкин тавышланырга ярамаганны беләм. Иң яхшысы – бабай янына утырып, «әппәр» итү. Шулай эшлим дә. Ул арада бабай намазын укып бетерә, акрын гына торып, намазлыгын төреп, шкаф башына куя, аннары башымнан сыйпый да: «Менә кызым зур үскән!» – дип, ак шкафтан алып, 15 яки 10 тиенлек вак акча бирә. Шул көннән ислам дине минем күңелемдә юмартлык белән тәңгәлләшә.   Авыл картларының җомга намазыннан кайтуларын көткәнемне дә хәтерлим. Бөтен җирдә мәчетләрнең манаралары киселеп, үзләре клуб-китапханәләргә әйләндерелгән чакларда да бабамнар бер атнада да җомга намазын укымый калдырмады. Махсус бер өйгә җыелалар иде. Миңа аларның кайтуларын карап тору ошый иде.  Акрын гына, җиргә каты бассак авырттырыр­быз дип, сакланып кына атлап кайталар алар – күпне күргән ил картлары. Иң алда – минем бабам. Ул – авылыбыз­ның мулласы. Дөньяга яңа килгән кешегә исем куштырырга да, фани дөнья белән алыш-бирешен тәмамлаганнарны соңгы юлга озатырга чакырып та безнең өй ишеген еш кагалар. Бабамны күрүгә, каршысына йөгерәм. Шул чакта күңелемдә әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык горурлык хисе туа. Әтием булмаса да, бабам бар ич минем! Һәм нинди генә бабай әле! Ак сакаллы, ак күңелле, Хозыр Ильясның нәкъ үзе төсле. Күрәсең, нәкъ шул чакта ислам дине күңелемдә горурлык хисе белән дә тәңгәлләшкәндер.   Өебездә узган авыз ачтыру, Коръән укыту мәҗ­лесләрен дә хәтерлим. Андый бәйрәмнәрдән соң өй ничектер яктырып, зураеп киткәндәй була иде. Дини бәйрәмнәрне бик ярата, көтеп ала идем мин. Авылдан гына түгел, күрше авыллардан да җыелган ак яулыклы әбиләр мөнәҗәт көйлиләр, дини риваятьләр сөйлиләр. Аларны тыңлау шундый рәхәт. Тавышлары да, күңелләре шикелле, йомшак. Шул чагында Ислам дине күңелемдә әкияти тылсым, серле бер моң белән тәңгәлләште.   Балачак сизелми дә үтеп китте. Студент чаклар җитте. Яшереп тормыйм, чәчләребезне яулык астына качырып йөрмәдек, теләмәдек тә. Заманалар бүтән иде шул. Ул чакта Казанда, көндез чыра яндырып эзләсәң дә,яулык бәйләп йөрүче таба алмас идең. Бер без генә ак карга була алмыйбыз бит инде. Бабаем гына һаман биш вакыт намазының берсен дә калдырмый укый. Каникулларга кайт­канда, мин аның сабырлыгына, түземлегенә, иманының ныклыгына шаккатам. Җәйге көннәр озын бит, төннәр кыска. Ястүне укып ятарга өлгермисең, таң әтәчләре кычкыра башлый – иртәнге намазга вакыт җиткән. Рамазан ае уттай кызу урак өстенә туры килгән чакларда да уразасын калдырмады бабам. Авызына иртәдән алып кичкә кадәр бер тәгам ризык, бер йотым су капмаган килеш, колхозга печән эскерте өяргә йөрде. Университетны тәмамлагач, түзем, сабыр бабама Коръән китабы бүләк иттем, Сүриядә басылган бүләк басма. Бабам аны кулына алгач, беркавым сүзсез торды, күзләре яшьләнде.   Еллар зәңгәрлекләрен юса да, игелеген җуймаган ул күзләрне мин бүген дә хәтерлим. Бабам, 97 яшенә җитеп, гүр иясе булды, бүләк Коръәнем кабат миңа кайтты. Ул хәзер китап шкафының иң өске киштәсендә саклана. Бабам кулы белән гарәп имласында язылган кәгазьләрен дә кадерле истәлек итеп саклыйм. Шулай гомер үтә торды. Бу бала ак сакаллы бабаен да, ак яулыклы әбисен дә, ир-ат шикелле кырыс холык­лы, әмма йомшак күңелле әнисен дә югалтты дип тормады, Җир әйләнүен дәвам итте. Бабамның намаз арты саен теләгән изге теләкләре кабул булгандыр инде, мин әйбәт ирле һәм тиз генә дүрт малай әнисе булып куеп, бар дөньяны шаккатырдым. Әнием сөенеп туя алмаган иде. Урлап өзгән камыр кебек үзе ялгыз үскән елак кызының өй тулы бала-чагасы! Әнием оныкларына кечкенәдән догалар өйрәтте, мәчетләргә ияртеп йөрде. Малайлар, башларына түбәтәй киеп, бисмилла әйтә белеп үстеләр.   Казаныбызның 1000 еллыгын үткәрергә әзерләнеп йөргән чак, төгәлрәге, июньнең 25е. Кремльдә «Кол Шәриф» мәчете ачыла. Бу тантанага без журналистларны да чакырдылар. Өйдәге иң матур ак яулыкны сайлап, эшкә алып килдем: Кол Шәриф һәм шәһәребезне саклап башларын салган бабайлар рухын хөрмәтләп, башыма яулык бәйләп барырга уйлаган идем. Хезмәттәшләрем күрделәр дә: «Тапкансың инде, әбиләр күк ак яулык ...» – дип, башыма яшел төстәге өрфия яулык бәйләттеләр. Мин аны бәйләп, «Кол Шәриф» мәчетенең ачылышына бардым. Андагы халык – диңгез кебек. Күбесе, минем шикелле, яулыктан. Көне дә бит аның, җәй башы булуга карамастан, көзне хәтерләтә: суык, болытлы. Үзәкләргә үтәрлек итеп җил исә. Мин туңмыйм, башымны яулык, җанымны горурлык, сөенеч җылыта. Минем кебек яулыклылар халык диңгезендә шактый.   Алар аны хак юлда корбан булган Кол Шәрифләр рухына ихтирам йөзеннән бәйләгәннәрдерме, әллә салкыннан куркыпмы – белмим. Ләкин яулыклы «диңгезне» күргәч, әллә нишләп киттем. Бигрәк сөйкемле итә икән бит яулык хатын-кызны! Юкка гына, хатын-кыз күрке – чүпрәк димиләр икән. Шул чакта, үзем дә сизмичә, яулыксыз үткән гомеремне жәлләп куйдым – әрәм булып йөргәнмен... Кайтып  көзгедән караган идем, тач әнием! Икенче көнне Казанда сабантуй иде. Яулыгымны һич саласым килмәде, бәйләп чыктым. Рәхмәт инде, ирем каршы бер сүз дә әйтмәде, күрәсең, мин аңа да сөйкемлерәк булып күренгәнмендер. Соңыннан белдем – ул яулыкны хаҗдан алып кайткан булганнар. Хикмәтле булган, күрәсең.   «Кол Шәриф» мәчете ачылган көнне мин бик күп нәрсәләргә гаҗәпләндем, сок­ландым. Бер яшь мөселман әти бүгенге көнгә кадәр күз алдымда тора. Күк­рәк баласын арбага (коляскага) салып килгән иде ул. Җомга намазына чакырып, азан тавышы яңгырагач, йоклап киткән сабыен арбасы белән кырыйгарак куйды да яшел чирәм өстенә кесәсеннән ап-ак кулъяулыгын чыгарып җәйде, учларын колакларына китереп, камәт төшерде һәм намазга оеды. Ихластан укыды ул намазын, Ходайга бөтен биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт әйтеп дога кылды да, арбасын төртеп, үз юлы белән китеп барды. Ышанырсызмы, юкмы, белмим, ләкин минем шушы мизгелдә арбадагы сабый урынында буласым килде. иманлы атадан туган ул нарасыйдан ак көнләшү белән көнләштем.   Еллар тагын тезелешеп үтә торды. «Кол Шәриф»не ачканда бәйләгән яулыкны салмый йөрим. Ләкин шуннан әлләни уздыра алган юк иде. Изге Рамазан айларын көтеп алып, уразаны калдырмыйча тотарга тырышсам да, намазны «белмим!» дигән булып, гел кичерә килгән көнем. Динебездән ерак та түгел, якын да түгел, урталыкта уралам. Беркөнне шулай «Кол Шәриф» мәчетендәге Ислам дине музеена бардым, экскурсоводтан интервью алыр­га. Бүтән чакта ихлас булса да, җомга намазына соңга калам, дип ашыга-ашыга гына сөйләде дә, гафу үтенеп, мәчеткә йөгерде. Ә мин (эшем кешесе!), берни булмагандай, өйгә кайтып киттем. Кайтып барам шулай, каршыма ташкын булып халык килә. Араларында яшьтәшләрем дә, улларым яшендәгеләр дә, бездән олыраклар да бар. Яше-карты кызу-кызу атлый – намазга ашыга. Бер мин генә ак карга булып кайтып барам. Агымга, юк, алай гына да түгел, көчле ташкынга каршы йөзүче ялгыз йомычка итеп хис иттем үземне. Җир ярылса, оятымнан җир ярыгына төшеп китәргә дә риза идем. Ләкин мог­җиза булмады, җир убылмады, мин өйгә кайтып киттем. Юл буе үземне тиргәп, сүгеп кайттым. «Харап икән, аның гына вакыты юк, ул гына белми, алланың кашка тәкәсе, диярсең. Бүтәннәр белә бит әнә, вакыт та тапканнар»... Борылып кире керер­гә дә риза идем, ләкин ияреп китәргә танышлар очрамады. Ялгыз гына керергә әллә курыктым шунда, әллә оялдым. Ничек өйгә кайтып җиткәнемне бер үзем беләм дә, ходай гына белә. Ишектән кергәндә, борчылуым кыяфәтемә чык­кан булган, күрәсең, өйдәгеләр, беравыз­дан: «Ни булды?» – дип сорадылар. Һәммәсен дә өстәл янына утыртып, үзем кичергәннәрне сөйләп бирдем. Ул арада кечкенәләре мәктәптән кайтты. Газиз, ишектән керә-керешкә үк: «Әйдә, әни, мәчеткә барабыз, Шамил дә йөри, Илназ да. минем дә барасым килә-ә!» – дип сузды. Мин аны кочак­лап алдым да: «Барабыз, улым, барабыз, алтыным!» – дидем. Бүген үк барырга, шул ук минутта чыгып китәргә дә әзер идем. Иртәгене көтәрлек әмәлем калмаган иде. Туры килүен күр син!   Иртәгесен урамда утыз градус салкын иде. Ләкин улымның карары нык. Ул инде әзерләнеп тә беткән. «Болар кайда туңып үлделәр икән, дип борчылып торыр хәлем юк, машина белән илтеп куям», – дип, әтиебез дә киенә башлады. Үзебездән ерак түгел генә урнашкан «Гадел» мәчетенә килеп җиткәч, улым малайлар укый торган бүлмәгә кереп китте, мин Коръән укырга өйрәнүче хатын-кызларга кушылдым. Кешегә ияреп, намаз да укыдым. Белмәгәннәрен, кайткач, китаплардан карап өйрәндем. «Эх, әнием исән булса!..» дип, бергә чакның кадерен аз белүебезгә, бергәләп намаз укымавыбызга үкендем.   Шулай, әкренләп, мин дә намазга бастым. Кояштан алда торып, чистарынып-юынып, кыйбла тарафына карап, кулларны өскә күтәреп, «Аллаһы Әкбәр!» дигәндә, галәмнән ниндидер бер энергия килүен тоясың. Ул синең бөтен күзәнәкләреңә тула, күңелеңне җылыта, өметеңне яктырта. Шул мизгелдә үзеңне галәмнең бер кыйпылчыгы итеп, галәм белән кушылып киткәндәй хис итәсең. Тәнең генә түгел, бөтен җаның, рухың уянгандай була.   Язмамны укып чыгарга түземлекләре җитүчеләр, арттырган димәгез, зинһар. Үземнең кичерешләремне ихластан яздым. Үзләре намазга басканнар мине аңлар, аларның хисләре дә минеке белән тәңгәл киләдер. Ә инде бу хисне татып карарга әле өлгермәгәннәргә ходай ярдәмен биреп, туры юлын күрсәтсен, аларга да иман ләззәтен татырга язсын. Амин.  
Йолдыз ШӘРАПОВА

--- | 23.05.2016

Татар романы нинди була? (“Зөләйха күзләрен ача” турында)

$
0
0
25.05.2016 Әдәбият
Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы хакындагы бәхәсләр ташкыны ТНВ каналыннан да ургылып акты. Күбекләнеп акты дияргә дә буладыр. Авторның да бу әсәрне “татар романы түгел” дигән сүзләре матбугатта чагылып алган иде, телетапшыруда да кайберәүләр шулай дип расларга тырыштылар. Татарныкы булса ни дә, булмаса ни, кемгә кирәк мондый бүлү?
Авторы татар, каһарманнары, нигездә, шулай ук татар, роман татарныкы булсын өчен тагын ни җитми икән соң? Татар телендә язылмавы җитмиме? Сөйләүләренчә, инде татарчага тәрҗемә ителеп беткән, китап булып чыгачак диләр, алайса, бәлки ул хәзер татар романы буладыр? Кызык башваткыч, әйеме, уйлаган саен буталдыра.   Телетапшыруга Татарстан китап нәшриятыннан килгән сеңел бу әсәрнең китап булып чыгачагын, ничектер, читенсенеп кенә белдергәндәй тоелды. Басылса соң, нәрсәсе шулкадәр начар моның? Аны бастыруга бюджет акчасы да тотылмаячак икән. “Романны татарчага тәрҗемә итәргә кем заказ биргән, без ул кешене белергә тиеш” диебрәк тә кайдадыр язып чыкты бер кайнар башыбыз. Әйтерсең, Гитлер китабын тәрҗемә итеп чыгару хакында сүз бара. Кайвакыт бигрәк ипсезләнәбез инде, дошман юк җирдән дошман тапмакчыбыз. Соң, популяр әсәрне тиз арада бастырып һәм сатып бераз акча эшләү мөмкинлегеннән файдаланмасалар, нәшрияттагылардан үзебез үк көләр идек түгелме? Китапның татарлар арасында үтә күп сатылу ихтималы гына бәхәслерәк менә. Бәлки аны, булгач-булгач, “чынлабрак” тәрҗемә итәргәдер?   Мисал өчен, Зөләйханы Зояга әйләндерәсең (Зоя Космодемьянская бар бит), Мортазаны Михаил итәсең (Михайло Ломоносовны хәтерләтсен әйдә), Тигәнәк Мансурга да рус исеме кушасың, Упыриха Кабаниха булсын (рус әдәбиятында андый исем бар да инде), Игнатовны, әйтик, Шәфәгатов дип тәрҗемәлисең (руслар татар исемнәрен үзләренчәгә тәрҗемә иттерергә яраталар бит). Шундый вариантка авторның һәм урыс укучысының реакциясенә карап, романның миллиме, милли булса, кайсы милләтнеке икәнен, ул махсус төстә татарны каралту өчен язылганмы, әллә шулай уйлаучылар каты ялгышамы икәнен дә аңлар идек. Юк-юк та, кызыксындыра бит.  
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ, Балтач районы, Карадуган авылы

--- | 25.05.2016
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>