Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

Татарстанда көнче ир хатынының сөяркәсен ирлек әгъзаларыннан мәхрүм иткән

$
0
0
05.11.2016 Криминал
Әлеге коточкыч фаҗига Татарстанның Алексеевск районында булган. 31 яшьлек хатын күрше авылда торучы дустына кунакка җыена, «Дружба» хуҗалыгында мал табибы булып эшләүче ире балалары белән өйдә калырга риза була. Анда хатынны танышы илтеп куярга тиеш була.

Кичкә таба хатыны өенә кайтмагач, ире борчылып дустына шалтырата һәм хатынының аның янына килеп җитмәвен белә. Үз-үзенә урын таба алмаган ир илтеп куярга тиеш булган танышының өенә бара һәм шунда ук хатынын да очрата.

Көнләшүдән котырган ир пычак белән ирнең җенси әгъзаларын кисеп ташлый һәм хатынына ташлана. Икесе дә шунда ук җан бирә.
Көнче ир полициягә үзе шалтырата һәм җинаять кылганын хәбәр итә.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза "Әлмәт таңнары".
 


---

--- | 05.11.2016

Айгөл Габдуллина: “Көнләшүчеләргә каршы иммунитет бар” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
05.11.2016 Мәдәният
Айгөл Габдуллина чыгышлары чаялык, сөйкемлелек һәм шул ук вакытта һөнәри осталык белән аерыла, истә кала. Айгөл Уфа татар дәүләт «Нур» театры актрисасы, «Туган тел» каналы һәм дәрәҗәле чаралар алып баручысы, сәләтле җырчы. Аның белән таныштыру артыктыр да, чөнки тыңлаучылар «Бәхетле гомерләрдә», «Аккан сулар булып» һәм башка җырларын яратып та, бәяләп тә өлгерде.

Кемнәрдер күктән бәхет көтеп утырганда Айгөл Габдуллина бар эшкә дә өлгерә, иҗатын алга таба, яңа үрләргә җиткерә һәм шул вакытта искиткеч чибәр дә булып кала.
— Җырларың берсеннән-берсе дәртләндерә, кәефне күтәрә торган. Махсус яшәү көче өсти торган җырларны сайлыйсыңмы?
— Репертуарымда гел дәртле генә җырлар дип әйтмәс идем, төрлесе бар. Әмма чыннан да барысы да яшәү көче һәм мәхәббәт турында. Бервакыт популяр автор-башкаручы Зифа Нагаевага җыр эшлик дигән тәкъдим белән чыктым. Ул үз чиратында нинди булырга тиешлеген сурәтләргә кушты. Мин кич белән үзем теләгән темаларны язып электрон хат юлладым. Иртән торуга җыр инде әзер иде. Шунысы кызык: җыр минем турында булып чыккан. Анда мондый юллар бар:
Ае булсын – төннәрнең,
Гөле булсын – көннәрнең,
Ае да булсын, гөле дә
Бәхетле гомерләрнең!
Гомумән, бик күп җырларымда бәхет сүзе еш кабатлана.
— Казанда актерлык бүлеген тәмамлап, Татарстан театрларында гына калырга дигән теләк булмадымы?
— Миңа бу сорауны еш бирәләр. Тәкъдимнәр дә, киңәшләр дә булды, әмма мин Уфага кайттым һәм бу адымны ясаганга үкенмим дә. Монда минем үземнең юлым, яраткан эшем һәм, мөгаен, язмышымдыр.
— Исемең танылу алган, иҗади карьераңның чәчәк аткан чоры. Көнләшүчеләр бармы? Сәхнә артында төрле хәлләр буладыр.
— Бардыр, юк димим. Миндә, Аллага шөкер, аларга каршы иммунитет бар. Эт өрә тора – бүре йөри тора диләрме әле. Сөйлиләр икән, димәк, мин дөрес юлдан барам.
— Җырларыңнан да, үзеңнән дә бик көчле энергия агыла. Күңелең төшкән чагы буламы? Кеше алдында бары елмаерга гына кирәк дигән фикер белән эшлисеңме?
— Төрле чаклар була, мин дә кеше бит, тик шуны яхшы беләм: синең проблемаңа 50% кеше битараф, калган 49% шат кына. Елмаю матурлык та өсти әле.
— Энең белән бергә дуэт эшләү теләге нәрсәдән туды? Апалы-энеле чыгышлар дәвам итәме? Ул нәрсә белән шөгыльләнә?
— Без гаиләдә ике бала, бик тату үстек. Әле дә шулай, энем иң якын кешем ул минем. Әниебезнең юбилее булган иде, шунда «Әнием» дигән махсус җыр башкардык, ул бик уңышлы килеп чыкты. Аннан җыр да, безнең дуэт та популярлашып китте, котлауларга да сорый башладылар, радиога да. Икенче җырыбыз «Туганым» дип атала. Аның темасы да матур һәм сүзләре дә мәгънәле. Энем туризм, ресторан бизнесына укыды һәм шул өлкәдә бик уңышлы эшли дә. Җыр бары аның хоббие. Ул миннән дә талантлырак егет, алда аның сәхнәдә дә уңышлары булачак әле.
— Алып баручы булып эшләү дәверендә кем белән аралашканда ихлас соклану хисе туды? Тормышта үрнәк булыр шәхес бармы?
— Мин беркемнең дә фанаты түгел, һәр артистның уңышлы якларын күреп сокланам. Тормышта минем өчен үрнәк кеше – әнием.
— Барлык кызлар кебек үк күлмәкләргә аерым игътибар бирәсеңдер. Сәхнә таләп иткән өчен генә киемнәр аласыңмы?
— Күлмәкләрне саный китсәң саннар җитмәс. Төрлесе бар, төрле очракка. Иң мөһиме – беркемнеке белән дә кабатланмасын, үзенчәлекле булсын. Кубрәк тектерәм яки чит илләргә ялга барганда сатып алам. Матур күлмәк күрсәм ике дә уйламый ала торган гадәтем бар. Гомумән, киемгә битараф түгел инде мин. Матурлык һәм яңалык яратам.
— Кибеткә керсәң, үзеңә берәр нәрсә алмыйча чыкмыйсыңмы әллә?
— Мин кибетләр белән «чирлим» дип әйтә алмыйм, алай да ошаган әйберемне алмыйча чыкмыйм.
— Игътибарны яратасыңмы?
— Кем яратмый инде игътибарны?! Ләкин урамда күреп, бармак төртеп «бу Айгөл бит» дип күрсәтәләр икән – оялам.
— Нинди кыйммәтле бүләкләр биргәннәре бар?
— Бүләкләр еш алам мин, ләкин мактанасым килми.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 05.11.2016

Татарстан трассасында биш автомобиль бәрелешкән (ФОТО)

$
0
0
05.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанның Биектау районында биш автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт Казан-Малмыж трассасының 24 нче чакрымында булган.

Калинин бистәсе янында "Нива", 14 нче модель "Лада", «Лада Гранта», «Тойота Королла» һәм «Хендай Гетс» бәрелешкән. Ашыгыч хезмәтләр килгәнче «Хендай Гетц» автомобиленең 50 яшьлек пассажирын узгынчы машинада Биектау үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр.


---

--- | 05.11.2016

"Үзгәреш җиле"фестиваленең беренче концертыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
06.11.2016 Шоу-бизнес
Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең беренче концерты үтте. "Татар-информ" әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итә.

Фестивальне алып баручылар - Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев һәм "Созвездие-Йолдызлык" фестивале лауреаты Марина Ясельская



Р. Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры конкурсы җиңүчесе (2015) Әмир Әхмәдишин



Халыкара конкурслар лауреаты Илүсә Хуҗина



Халыкара конкурслар лауреаты Язилә Мөхәммәтова



Дөнья күләмендә танылган музыкант, халыкара конкурслар лауреаты Айдар Гайнуллин



Халыкара конкурслар лауреаты Илгиз Шәйхразиев



"Татар моңы" конкурсы лауреаты, Р. Ваһапов конкурсы лауреаты Зәринә Хәсәншина



"Татар моңы" конкурсы лауреаты Макъсуд Юлдашев



Илнар Миранов



"Голос" телепроектында катнашучы Румия Ниязова



Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов



Зәринә Вилданова



Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов



Ильвина



Рэпер Җәгъфәр



"Народный артист" телепроектында катнашкан Камил Хәйбуллин



Халыкара конкурслар лауреаты Карина Зиһаншина


---

--- | 06.11.2016

91 яшьлек татарстанлы «Интернетка рәхмәт-2016” Бөтенроссия конкурсы призеры булды

$
0
0
06.11.2016 Интернет
2 ноябрь көнне Мәскәүдә «Интернетка рәхмәт-2016” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү булып үтте. Пенсионерлар арасында компьютерны өйрәнүдә шәхси казанышлар бәйгесен Россия Пенсия фонды һәм Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе ярдәме белән «Ростелеком» оешмасы дәүләт электрон хезмәтләрен популярлаштыру максатында оештырган иде.

Шулай ук ул РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә «Ростелеком» оешмасы һәм РФ Пенсия фонды төзегән «Азбука Интернета» укыту программасын таныту бурычы да куелды.
 
Бәйгегә 3 000 гариза кабул ителгән. Татарстан катнашучылар исәбе буенча регионнар арасыннан иң активы булып чыккан. 91 яшьлек Әхсән Шәрипов белән 59 яшьлек Фирдәүсә Яфизова исә призерлар исеменә лаек булган.

Җиңүчеләрне составына Россия Пенсия фонды идарәсе, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе һәм «Ростелеком» оешмасы вәкилләре кергән авторитет Конкурс комиссиясе түбәндәгечә билгеләде:

"Gosuslugi.ru порталы: катлаулы эшләрнең җиңел чишелеше" номинациясендә

1 урында – Ерёмина Раиса Александровна, Ульяновск өлкәсе, 55 яшь
2 урында – Анисимова Галина Васильевна, Санкт-Петербург, 66 яшь
3 урында - Добролюбова Вера Анатольевна, Саратов өлкәсе, Орск, 61 яшь.

"Интернет – минем дустым һәм  ярдәмчем" номинациясендә

1 урында – Клюкина Галина Васильевна, Мәскәү өлкәсе, 79 яшь
2 урында – Шәрипов Әхсән Әмирҗанович, Татарстан, 91 яшь
3 урында – Григорьянц Наталья Николаевна, Иркутск өлкәсе, 63 яшь

"Интернет-эшкуар, Интернет – эш бирүче" номинациясендә

1 урында – Яфизова Фирдәүсә Әбдрәшитовна, Татарстан, 59 яшь
2 урында – Колько Сергей Павлович, Омск өлкәсе, 62 яшь
3 урында – Уткина Вера Никитична, Төмән, 61 яшь

Конкурста катнашучыларның 86,6% хатын-кыз һәм 13,4% ир-атлар, иң өлкән катнашучыга 91 яшь.

Конкурска җибәрелгән эшләрнең 70% махсус өйрәнү курслары үткән пенсионерлардан, 30% - мөстәкыйль, шул исәптән «Азбука Интернета» программасы буенча өйрәнүчеләрдән килгән.

Gosuslugi.ru порталын даими кулланучыларның саны 73%. 75% эшләр авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән килгән.

«Иң актив регион» номинациясендә беренчелекне Татарстан республикасы яулаган.

Конкурсның барлык тулы нәтиҗәләре белән azbukainterneta.ru порталында танышырга мөмкин.

Партнерлар яңалыгы


---

--- | 06.11.2016

Мәхәббәттән башың әйләнсә... (БУЛГАН ХӘЛ)

$
0
0
06.11.2016 Язмыш
Айрат хәрби шәһәрчекнең кичке дискотека залына килеп кергәндә, анда җыр-биюләрнең кызган чагы иде. Авылда көнен-төнен эшләп, күңел ачуга вакыты булмаган, кызлар кулы тотарга да өлгермәгән солдат кыюсыз гына бер кырыйга басып күзәтә башлады. Озак та үтмәде озын аяклы, яшькелт күзле, коңгырт чәчле бер гүзәл кыз, дис-тәләгән егетләр арасыннан гап-гади яшь солдатны – Айратны биергә чакырды.

Егет кызарды, аптырап як-ягына каранды. Кыз мине түгел, башка егетне чакыргандыр, дип уйлады ул. Әмма аның артында башка егетләр юк иде. Кыз егетнең күзләренә туп-туры карады, зифа гәүдәсе белән, тал чыбыгыдай иеләбөгелә, биергә чакыруын дәвам итте.

Күз явын алырдай кызга ничек каршы килсен?! Айрат, читенсенеп, гафу үтенде: «Гафу ит, минем беренче биюем», –
дигән сүз чыкты авызыннан.

– Зыян юк, – дип елмайды кыз. – Әйдә, танышыйк, мина Галия, дип дәшәләр, ә сиңа ничек дип, дәшим?
– Мин – Айдар исемле, Татарстаннан, – дип оялып, кызарып, сүз башлый алмыйча азапланды егет.

Кыз егетнең икенче ел хезмәт иткәнен белеп, әле җитлеккән солдат булмавын егеткә сиздергәч, Айрат эчтән генә: «Мин сине биюгә чакырмадым, җитлеккән солдатлар янына бар», – дип, аңа үпкәсен әйтмәкче иде, тик сүзләрен йотып калдырды.

Айдар үзе артык тыйнак булгач, кызның бик ертлач булуын өнәп бетерми дә кебек. Шактый озак биегәч, кыз:
– Дискотекадан соң мине озатып куяр-сың бит, мин үзем генә кайтырга куркам, – дигәч, бу сүзләргә шатланып та, икеләнеп тә куйды. Әмма яшьлек хисләре җиңеп, бик горурланып, шатланып озатырга булды. Тик, сәгать кичке 10га кадәр казармада булырга тиешлеген дә әйтергә онытмады. 

Дискотека тәмамлангач, егет белән кыз кичке саф һавада салмак кына адымнар белән буш урамнан атладылар. Айдар бар булган батырлыгын җыеп, кызның сылу гәүдәсен кочаклап алды. Моны көткән кыз егеткә елышты. Аның куллары шунда ук егетнең муенына сарылды һәм иреннәре Айратныкы белән кушылды. Егетнең башы әйләнеп, аяк астын тоймады. Кыз да әллә кайчан таныш егетен кочаклаган, суырып үбеп туймаган кебек, егет кочагында нишләргә белмичә калтырана иде. Егет, тәҗрибәсезлеге белән, аның бу хәрәкәтләрен, кызлар шулай яратырга тиеш дип, үзен хәтта бәхетле санады, чыннан да, бу гүзәл бер күрүдә аңа гашыйк булды, дип ышанды. Кыз үзенең егетне «яратуын» исбатларга теләп:

– Минем синең белән бүген төн уздырасым килә, – дигән сүзләрен дә ишеттерде. 

Тик башы әйләнгән иде шул...

Айдар казармага вакытында кайтып җитә алмады, соңга калды. Киләсе шәһәргә чыгу (увольнение) срогы чигерелде. Әмма ул көтәчәк, күпме кирәк шулай көтәчәк. Теге вакыттагы хәлләрне тагын бер кат күз алдыннан кичерде һәм елмаеп куйды. Ул хәзерге мизгелләрдә иң бәхетле егетләрнең берсе иде. Аңа бернәрсә яхшы билгеле: ул гашыйк. Ә бу тойгы искиткеч гүзәл һәм ләззәтле иде. Кызның да кыланышына саф мәхәббәт дип карады. Егет аның белән кабат очрашу теләге белән янды. Аңа кызның шәфкать туташы булырга җыенуын, медицина колледжында укуын әйткәннәр иде.

Дөрес, Айратның, минем кайсы төшемне ошатты икән, мин гап-гади солдат, әле торыр җирем дә, машинам да юк, дип уйланганы да булгалады. Чираттагы ялга кадәр аның белән очрашуны түземсезлек белән көтте ул һәм очрак тууга ук, хәрби частьтан кош кебек очып, сөйгәне янына ашыкты. Бу юлы очрашу көтелмәгәнчә булды: бию дә юк, кыз да коры гына урамга чакырды һәм «безгә сөйләшергә кирәк, мин авырга уздым» – диде. Айрат бу хәбәрне ишетеп башта шаккатты, аңын югалта язды. Аннан: «Бер дә борчылма, мин сине ташларга җыенмыйм, минем аз гына хезмәт итәсем калды, язылышырбыз да, уртак  тормыш башлап җибәрербез», – диде.

Кыз ямьсез итеп көлде: «Син нәрсә, ычкындыңмы, әллә ычкынган булып кыланасыңмы? Миңа әле 17 яшь тә тулмаган. Балигъ булмаган кыз белән йок-лап, аны файдаланган өчен синең ике генә юлың бар: берсе, төрмәгә утырасың, йә миңа 50-70 мең түлисең дә, дүрт ягың кыйбла.
  Төрмәгә эләксә, аның кебекләрне анда нишләткәннәрен беләсездер.

– Нәрсә? – дип, аптырады Айрат.
– Тилегә сабышучыларга тагын кабатлыйм: йә бүген үк, ул мине көчләде дип, полициягә гариза язам, йә тиздән мин сораган акчаны бирәсең.
  Айрат абына-сөртенә казармага кайтты, үз эченә бикләнеп, уйга батты. Каян акча табырга? Әти-әниләрендә андый мөмкинлек юк. Мөмкинлекләре булса да, алардан нәрсәгә дип акча сорарга? Юк, ул алай булдыра алмый. Шулай итеп, көн артыннан көн узды. Айратның үзенә йомылып, ашамыйча-эчмичә йөрүен, хезмәт итүенең дә рәте бетүен дусты Дәүләтбай күреп, аның белән сөйләшергә булды. Һәм Айдар шәһәрдә Галия белән очрашуын, аның белән булган күңелсез сөйләшүне әйтте...

Дустың үзеңнән әйбәт булсын, диләр. Ул командирның тәрбия эшләре буенча урынбасары, капитан Илья Ильич белән сөйләште. Тегесе бик яхшы кеше. Галиянең  адресларны эзләтеп, әңгәмәгә чакырды. Аны белгән кешеләр белән очрашып, Айратны бәладән коткарды. Галиянең шундый юл белән акча эшләп йөргәне ачыкланды. Аның белән бәйләнешкә кергән кайбер солдатларның, авыр хәлдән чыгу юлын тапмыйча, үзләренә кул салу очраклары да булган.

Айрат үзенә ярдәм иткән, киңәшләрен биргән командирга рәхмәт әйтеп, хәрби бурычларын үтәүне тагын да тырышыб-рак дәвам итә башлады.

Ә Галиягә килсәк, ул дискотекаларда бүтән күренмәде. Кисәтүләрдән соң, дөрес юлга баскандыр, мөгаен, дип уйлыйк.

Бу язманы армиядә хезмәт итүчеләр генә түгел, башка яшьләр дә укып, үзләренә сабак алсалар, начар булмас иде.

Чыганак: Туган як


Суфиян МИНҺАҖЕВ

--- | 06.11.2016

Ивановода газ шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 6га җиткән

$
0
0
06.11.2016 Фаҗига
Бүген иртән Иваново шәһәрендә көнкүреш газы шарталу нәтиҗәсендә үлүчеләр саны алтыга җиткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Иваново өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе вазифаларын вакытлыча башкручы Ольга Долева хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, җимерелгән кирпечләр арасыннан коткаручы ир-атның үле гәүдәсен табып алган.

Мәгълүм булганча, бүген иртәнге сәгать 4тә Иваново шәһәренең Минская урамындагы ике катлы йортта көнкүреш газы шартлаган. Моңа кадәр булган мәгълүматларда, нәтиҗәдә, ике фатир җимерелгән, биш кеше һәлак булган, шушы йортта яшәүче 15 кеше эвакуацияләнгән, шартлау вакытында сигез кеше зыян күргән, өчесенә хәзер хастаханәдә ярдәм күрсәтелә, дип хәбәр ителгән иде. Соңгы яңалыклар буенча, фаҗигада алты кешенең гомере өзелгән булып чыга.

Тикшерүчеләр бу йорта көнкүреш газ җиһазларына техник хезмәт тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәвен ачыклаган. Күрше йортларга газ бүген кич биреләчәк.


---

--- | 06.11.2016

Dj Радик туеннан ФОТОлар

$
0
0
06.11.2016 Шоу-бизнес
4 ноябрь көнне Радик Яруллинның никахы турында язган идек. Икенче көнне үк сөйгәне Сылу белән туй да гөрләтеп уздырдылар. Фотолар карагыз:

Туй 5 ноябрь көнне узды

Татарстан кунаклары

Гаилә логотибы фонында фото

МАГ

Мәҗлесне Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров алып барды

Радик һәм Сылуның никахыннан фотоларны моннан карагыз: http://matbugat.ru/news/?id=16832

Фотолар инстаграмнан алынды.


---

--- | 06.11.2016

"Суши-барда ифтар уздырган кебегрәк" - "Үзгәреш җиле"ннән 8 тәнкыйди фикер

$
0
0
06.11.2016 Мәдәният
"Үзгәреш җиле" фестивале турында хуплау сүзләре бик күп булды. Гомумән, дәүләт проекты булса, әле "президент" сүзе дә керсә, гадәттә, алкышлар бик көчле була. Әмма тәнкыйди фикерләр дә бар икән. Аларны махсус сөзеп бирәбез, берүк журналистика принцибына каршы килә дип кабул итмәгез.

Әлеге комментарийлар социаль челтәрләрдәге аралашулардан, ачык чыганаклардан алынды. Фикерләрнең авторлары - барысы да танылган кешеләр. Аларның постларын үзгәртми-нитми бирәбез:

Гүзәл Сәгыйтова:

Үтте. Көтелгәнчә. Яхшы сыйфатлы ретро концерт карап кайттык. Татар музыкасының алтын фондында булган җырларны башка яңгырашта гәүдәләнеше татар эстрадасына үзгәреш китермәячәге алдан ук көн кебек ачык иде. «AZAT Sound System», “Yammy music ”, “Tatarsis”, Мобай, Радиф Кашапов үз "почмакларында" бу эшне болай да алып баралар иде инде, аларга кадәр дә андый омтылышлар булган. Шулай да барып карамыйча, концерт алдыннан ашыгыч нәтиҗәләр ясыйсы килмәде. Күңел ниндидер яңарыш көтә иде...

Юк, “Үзгәреш җиле” бернинди дә үзгәреш китермәячәк! Атамасында ук калька булган проектның эчтәлеге дә шундый...   Өч ел элек “Калеб”не башлаганда без "сәнгатькә, шул исәптән эстрадага аз гына булса да яңалык кертәбез, барысын да дәүләттән көтеп, “аһ-ваһ” килгәнче, үзебез ниндидер адымнар ясарга тиеш”, дигән фикер белән башлаган идек. Проект кысаларында яңа җырлар да туды, әле дә туа. Ләкин “Калеб”нең максатлары киңрәк, шуңа да соңгы арада бу юнәлешкә артык басым ясамый идек. Бу турыда ник язам соң? Безнең шагыйрьләребез, композиторларыбыз, көчле вокалистларыбыз бар (бүген сәхнәдә аларның бик азы күренде!), Лундстрем оркестры кебек яңа оркестр оештырырдай музыкантларыбыз җитәрлек. Безгә аларны күтәрергә, аларга булышырга кирәк! Киләчәктә яңа интерпретациядә башкарылачак җырлар бүген туарга тиеш! Яңалык, үзгәреш турында шулвакытта гына сөйләшү урынлы булыр иде...   P.S. 9 ноябрь көнне Казан дәүләт консерваториясендә бүгенге чара уңаеннан түгәрәк өстәл оештырыла. Катнашырга теләүчеләр личкага языгыз!   Рәдиф Кашапов:   Сижу, смотрю инстаграм, и не понимаю, как это Бродвей перемен в оперном должен что-то изменить. Очередная рефлексия пришлых. UPD: забавно, что все это явно перекликается с опытами Лундстрема середины прошлого века на казанском земле, когда они играли Ключарева и прошлое. Такой вот модерн.   Рузилә Мөхәммәтова:   Раяз Фасыйховны бернинди җил дә үзгәртә алмый ))) Бу проектка аны алырга кирәкмәгәндер мөгаен, йөрсен шунда үзенчә җырлап.   Айгөл Бариева:   "Үзгәреш җиле" турында биик күүп фикерләр булачак!)Мин дә үземнекен калдырыйм әле!!!   Татарның Т хәрефе дә калмады кичә((( Әлбәттә оркестр, музыка, сәхнә бизәлеше, кайбер җырчыларның зәвык белән башкарулары үзенең ролен уйнады! Һичшиксез!! Ләкин киемнәрдә бернинди үзебезнең милли бизәкләр булса да! күренмәде, репертуар-күптән бөтен фестивальләрдә тапталган, яңгыраган җырлар (бездә бүтән борыңгы, халык, ретро җырлар юкмы әллә ???), бик күп аранжировкаларда һәттә еврей! музыкасы урын алды, кабер җырчылар нәрсә турында җырлаганын да аңламаган бугай..((( Ә нигә кирәк булган соң ул алайса бу фестиваль!!! Безнең Үзебезнең Милли мәдәниятебезне күрсәтер өченме? яисә киресенчә.... Уйлыйм кичәге концерт киресенчә, безнең үзебезгә генә хас көйләребезне, Моңны юкка чыгару өстендә генә эшләнде.. (( Ләкин бу шәхсән минем фикер!!! Һәрбер фикергә урын бардыр ич?)) Мондый зур күләмдә матди ярдәм (белүемчә 80млн!!!) башка татар концертларында, фестивальләрендә булса .. уйлыйм алар да калышмаслар иде!! Ә киресенчә, бәлки уздырырлар иде дә!! Әлбәттә бу сумманың бер кечкенә генә өлешен җырчыларга бирсәң .. алар да әллә ниләр күрсәтерләр иде...))) Бер оркестр гына ни тора!!! Заманында, мин Анна Германга багышланган, Р.Үтәй оркестры белән бергә концерт үткәргән идем. Һәм әлбәттә ул концертның уңышлы булуына 80% оркестр булганга дип, саныйм!! Әлбәттә, һәрбер җырчы хыялында оркестрга кушылып концерт куясы килә!! Ләкин һәрбер җырчы матди яктан аны булдыра алмый шул... Мондый фестиваль дә кирәк булгандыр инде. Үзгәреш кирәк!! Һичшиксез!! Ләкин мондый түгел! (((... Бу бары тик замана таләпләренә куелган Текә концерт булды!!! Ә үзебезнең Милләтебезне күтәрә торган түгел! (( Ул бернинди дә Үзгәреш кертмәячәк!!!!   Земфира Гыйльметдинова:   Бу исраф эчен кем жавап бирер икэн — биручеме, аны жилгэ очыручылармы, белмэгэн эшкэ алынып мэгез чыгарырга маташкан олы миллэт уллары, кече миллэт кызларымы?   Мансур Сәгъдиев:   Әлегә сурәт карадык, бер ярты елдан тавышларын да ишетербез шәт. Әлегә ни әйтергә мөмкин... "Яхшылардан яхшыларын сайлап алып үстерү" булмады инде бу чара. Гади җыр сөюче, тыңлаучы фикере буларак кабул итегез моны. Янә бер караш ташласаң, тышкы чагылышның үзенчәлегенә дә тап буласың икән әле: "долой калфаклар, долой түбәтәйләр!" дип атап буладыр монысын. Шунысы кызык, чит илләрнең үзенчәлеген барысыннан да күбрәк татыган Айдар әфәнденең башында түбәтәй ахыры...   Рөстәм Сәрвәров:   Кыскача әйткәндә просто ПОЗОР булды.   Инсаф Хәмитов:   Ну, бардым мин ул үзгәреш җиленә. Ничек дип әйтим? Абыстайларны чакырып суши барда ифтар уздырган кебегрәк. Кызык та кебек шунда, Сәер дә, аңлашылып та бетми, Теге, кем әйтмешли, мин татарның ике генә җырчысын якын күрәм икән. Элвин Грей белән Радик Юлъякшинны...  
---

--- | 06.11.2016

Яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсы старт алды

$
0
0
07.11.2016 Матбугат
Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.
Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан” “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллыйлар. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә.   Конкурс киләсе елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Аның нәтиҗәләре 19 майда, Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк. Конкурсның җиңүчеләре Казан федераль университетының Югары журналистика һәм медакоммуникация мәктәбенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган “Алтын каләм” республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә.   Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин:
http://kpfu.ru/media-sociology/struktura/otdelenie-zhurnalistiki/kafedra-tatarskoj-zhurnalistiki.
---

--- | 07.11.2016

Dj Радикның 11 млн сумлык туе: 3 көн бәйрәм, 300 кунак һәм смокинг сайлашырга Италиядән кадәр кайткан АRMANI вәкиле

$
0
0
07.11.2016 Шоу-бизнес
Татар эстрадасында буйдак егетләр саны бер кешегә азайды, ягъни DJ Радикның 3 көн уздырган туе күпмегә төшкән? (ФОТОЛАР) Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташыбыз DJ Радик узган ялларда өйләнде! Ул - эстраданың “Иң бай һәм иң текә буйдак егетләр”е исемлегендә иде. “Миллионлык туй уздырырга әзерсеңме?” – дигән сорауга моңа тиклем ул “әйе” дип җавап биргән иде.

- Миндә бер миллион сум гына акча бар дип уйлыйсыз мени? Минем машинам – Мерседес GL, 5 миллион сумлык. Гомеремдә бер генә узачак бәйрәмгә күбрәк акча сарыф итәргә дә әзермен, бюджет чикле түгел. Кунаклар бүләк итәчәк акча туйга тотылганнан әзрәк булсын дигән уй бөтенләй юк. Хәзер бит күп яшьләр туйдагы чыгым белән керемне тигезләргә тырыша. Зур һәм матур туй турында хыялланам. Тик аны артык сәнгатькә дә әйләндерәсе килми. Фотосессия өчен дә эшләмим. Төп максат - туганнар, дуслар ял итеп кайтып китсен, - дип җавап биргән иде быел җәй Радик. Корган планнары тормышка ашты микән? Туй күпмегә “төшкән”? Көнләшерлек буйдак егет үзенә кәләш итеп кемне сайлаган?



Яруллиннар 3 көн буе туй гөрләтте! Күз алдына китерегез, Мәскәү рестораннарында 3 көн буе кунакларны ашатып-эчертү, башка шәһәрдән килгәннәрен – кунакханәдә яшәтү... Бу һәм башка чыгымнар күпмелек булды икән?

Туйның беренче көне – никах, аннары – төп туй, ә өченче көнне “Алъяпкыч” булган, ягъни өлкән буын кунаклары алдында каенана килененә алъяпкыч бәйли һәм бу көннән килен иренең әти-әнисенә “әти” һәм “әни” дип эндәшә башлый. Үзенә күрә бик матур милли йола.



- Туй шәп үтте! Без дә, кунаклар дә бик канәгать. Бу кадәр үк югары дәрәҗәдә узар димәгән идек. Әлбәттә, чыгымнар әздән түгел иде. Сүз 1-2 миллион хакында гына бармый. Мәскәүнең үзәгендә урнашкан “Арбат” – иң кыйммәтле рестораннарның берсе. Бәйрәмгә 300 кунак чакырылган иде, - дип сүзен башлады Радик.



Рестораннан тыш, акчаның күп өлеше бәйрәм программасына “киткән”: алып баручылар, артистлар, видео, фото... Алып баручылар буларак, яшьләр Айваз Садыров белән Гөлназ Сәфәрованы чакырган. Радик фикеренчә, нәкъ алар -  үз эшенең осталары, татар эстрадасында алардан да шәбрәк алып баручылар юк. Ул аларны бик ярата һәм күптәннән дустанә мөнәсәбәттә.



Никахлар күктә укыла, диләр. Анысы шулайдыр, ә менә җирдә укылган никахларны ЗАГС хезмәткәрләре терки. Әйтергә кирәк, алар Яруллиннарга искәрмә ясый һәм никахларын теркәргә “Арбат” ресторанына киләләр. Бу мәшәкатьнең бәясе күпме булганын, кияү егет сер итеп калдыра.

Кияү белән кәләшнең туй киемнәренә дә акча күп тотыла. Моның хакта Радик болай ди:
- Кәләшнең күлмәге хакында барлык нечкәлекләрне дә – кайда тегелгәнен, нинди дизайнер коллекциясеннән икәнен сөйли алмыйм, бик кыйммәт икәнен генә әйтә алам. Минем смокинг – АRMANI фирмасыныкы. Ул Мәскәүдә сатып алынды. Костюмның килешкәнен сайлашырга Италиядән әлеге фирманың рәсми вәкиле махсус кайтты. Әлеге костюмда үземне би ышанычлы хис иттем.

Туйда кунаклар арасында Айрат Ильясов, Зөлфәт Зиннуров, Марат Мухин һ.б. татар эстрадасының  билгеле шәхесләре булган. Башкалада алар “Измайлово” кунакханәсендә тукталганнар. Ул чыгымнарны да яшьләр үз өстенә алган. Ди-джейның якын дусты – Радик Юлъякшин да туйга чакырылган булган. Тик, Алабугада концерты булу сәбәпле, килә алмаган. Әмма алдан ук Юлъякшин видеога оригиналь котлау төшергән һәм бу бүләк Радик белән Сылуга бик ошаган.



- Ә кем соң ул кәләш? Һәм аның кайсы сыйфатлары Радикның башын әйләндергән?
- Исеме - Сылу, Мәскәү кызы. Кирелек, үзсүзлелек кебек сыйфатлар аңа бөтенләй хас түгел. Аны язмышым бүләге дип атыйм. Моңа тиклем кызлар сайлауда күп ялгышканымны хәзер генә аңлыйм. Безнең һөнәргә көнләшү сенгән. Шуңа күрә иң мөһиме – янындагы хатын-кызның көнче булмавы. Минем эшемне ул би яхшы аңлый, кирәк икән – киңәшләрен дә кызганмый.

Күпләр: “Әти-әни акчасына мин дә андый туй уздыра алам”, - дияр. Әйе, ди-джейның әтисе “төшеп калганнардан” түгел, Мәскәүдә төзелеш өлкәсендә үз бизнесы бар. Әмма Радик сүзләре буенча, ул 14 яшеннән үк үзе эшләп, үз акчасына яши. Бизнесы бары тик татар эстрадасы белән бәйле.



- DJлык, аранжировкалар ясау, татар телендәге бәйрәмнәрне оештыру, дискотекалар, продюссерлык эше... Болар барысы бергә – бизнесым. Кайсы юнәлеш күбрәк акча китергәнен төгәл әйтә алмыйм. Бизнес – ул савым сыеры кебек. Сезонга карый. Җәйме, кышмы – шуннан да тора. Җәй – Сабантуйлар, ә кышын – дискотекалар. Соңгысы - Мәскәүдә зур уңыш белән уза.

Аранжировкаларга килгәндә, хәзер заказлар кабул итмим. Татар эстрадасы җырчылары өчен минем хаклар кыйммәт, шуңа күрә керемле дә түгел. Бер җырга аранжировка ясату – 50 мең. Әлбәттә, минем эшнең сыйфаты башкаларныкыннан күпкә аерыла. Хакны төшереп, бу җиңел түгел эшкә вакыт әрәм итәсем килми. Урыс эстрадасы җырчылары өчен – “рәхим итегез”, алар бу хакка ияләнгән, аларга кыйммәт түгел. Бизнесымның иң рәхәт ягы – үземә отышы күп. Җырлар яздыру кулымнан килә, үз студиям бар. Бернинди чыгымсыз диярлек яңа җырлар яздырып ятам.

Сүз уңаеннан: Радик сер итеп кенә туй чыгымнарының 11 миллион ярымга төшүен дә әйтте.

Радик белән Сылуга бары тик иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Никахлары нык, мәхәббәтләре гомерлек булсын!


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 06.11.2016

Кабан күлендәге аккошларны боз әсирлегеннән коткардылар (ФОТО)

$
0
0
07.11.2016 Экология
Казандагы Кабан күленнән өч аккошны боз әсирлегеннән коткардылар, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Шәһәр халкы боз ката башлаган күлдән кошларны коткаруны сорап, 112 диспетчер хезмәтенә шалтыраткан.

Бу хәбәр килеп ирешү белән, коткаручылар инде күл янына килеп җитә. Ярдан 50 метр ераклыкта йөзеп йөргән аккошлар янына алар металл көймәгә утырып, әле бик нык катырга өлгермәгән бозны вата-вата бара.

Ләкин кошларны алай җиңел генә тота алмыйлар. Икесен тотарга ярты сәгатьтән артык вакыт китә, аларның берсенең канаты сынганлыгы ачыклана. Ә өченче аккошны бер сәгатьтән соң гына тоталар. Кошлар Казан зоопаркына ветеринария табиблары кулларына тапшырылган.


---

--- | 06.11.2016

Ренат Ибраһимовның ислам һәм татарларга багышланган «Яңадан туу” фильмының ПРЕМЬЕРАСЫ булачак

$
0
0
07.11.2016 Мәдәният
11 ноябрь көнне кичке сәгать 18:30да Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның «Яңадан туу” документаль фильмының премьерасы булачак. Режиссерларының берсе — Арслан Ганиев фильмның трейлеры әзер икәнлеген белдерде.

Арслан Ганиев әйтүенчә, фильм Мәскәүнең Җәмигъ мәчете тарихы хакында. Аның төп герое — киләсе елда 70 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов. Аның язмышы аша исламга килгәннән соң кешенең язмышы үзгәрүе сурәтләнә.

Ренат Ибраһимовның әнисе чыгышы белән Татарстан Республикасының Кукмара, ә әтисе Башкортстанның Туймазы районыннан. Үзе исә ул 1947 елның 20 ноябрендә Украинаның Львов шәһәрендә туган һәм хәзерге вакытта Мәскәүдә яши һәм иҗат итә.



“Яңадан туу” исламга кадәрле һәм исламдагы тормыш турында”

“Яңадан туу” фильмының продюсеры Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов. Режиссерлары: Фәрит Фәрисов, Арслан Ганиев, Эльдар Шәрипов. Сценарий авторы Фәрит Фарисов. Документаль фильм Мәскәүдә төшерелгән.

“Яңадан туу” фильмы режиссерларының берсе Арслан Ганиев аны ике язмыш тарихы турында дип белдерде.

“Монда илнең һәм аерым бер кешенең тормышлары, алар кичергән вакыйлар күрсәтеләчәк. Төп геройның яңадан тууы Выползов тыкрыгында урнашкан Үзәк мәчет бусагасында башлана. Бу мәчет заманында репрессияләр, сугышны һәм туксанынчы еллар авырлыкларын кичергән. Ул күңелләрендә иман булганнарның рухи терәге булган. Мәчет үзе дә герой белән бергә үз авыр юлын үткән, вакыт белән үзгәреш кичергән”, — диде ул.



Ренат Ибраһимов фильмда җырчы өчен аеруча әһәмиятле мәсьәләргә игътибар бирелгәнлеген искәртте.

“Бу фильмны төшергәндә тормышымның күп кенә вакыйгалары күз алдымнан узды, әмма төп борылыш минем 50 яшемә җиткәндәрәк, яшәүнең мәгънәсен аңларга омтылганда килде. Шул вакытта мин бездән өстен көч, Аллаһ барлыгына күңелем белән инандым. Бу дөньяда Аллаһтан башка беркемнән дә куркырга кирәкми һәм тормышта һәрвакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә ошарга тырышырга кирәк. Бары шул гына”, — диде ул.



“Мин асылым буенча космополит, татар булуым — язмышым”

Ренат Ибраһимов татарлыгына кагылышлы сорауга үзенең тормыш фәлсәфәсен бик киң дип белдерде.

“Мин үземнең асылым буенча космополит (искәрмә. “дөнья гражданины”, үзен билгеле бер милләткә нисбәт итми, ә бөтен дөньяны үз ватаны дип танучы кеше — ТИ). Без җир кешеләре һәм җир – ул безнең йорт. Бу дөньяда бик күптөрле милләтләр, расалар, төрле диндәге кешеләр яши. Минем татар булуым – ул минем язмыш. Безнең милләт бай, озын тарихлы. Шулай ук башка милләтләр дә. Шуңа күрә мин аерым бер милләтне башкасыннан өстен дип аерып чыгара, татарларны башкалардан нәрсә белән дә булса өстен дип әйтә амыйм”, — диде Ренат Ибраһимов.

Арслан Ганиев әйтүенчә, бу фильмда әлегә беркемгә билгеле булмаган фактлар, документаль вакыйгалар, уникаль фотографияләр күрсәтеләчәк. “Яңадан туу” документаль фильмында мәчетнең беренче эшли башлаганыннан алып, бүгенге көнгә кадәр тормышы сүрәтләнгән.

Белешмә өчен: Ренат Ислам улы Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Украинаның Львов шәһәрендә туган. Анда кечкендән үк музыкаль сәләт ачыла. Вакыты җитү белән Ренат Ибраһимовны әти-әнисе музыка мәктәбенә укырга бирә. 1973 елда яшь җырчы Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында һөнәри үсешен башлый. Биредә Ренат Ибраһимов уңышлы гына “Фауст”, “Кармен”, “Кенәз Игорь”, “Пики дамасы”, “Евгений Онегин” операларында төп партияләрне башкара, әмма танылуны аңа концерт эшчәнлеге алып килә. 1978 елда Татарстан Республикасының халык артисты һәм 1981 елда РСФСР халык артисты исеме бирелә. 1979 елда Ренат Ибраһимов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты була. 1999 елда Ренат Ибраһимов үз “Җыр театры”н нигезли. Ренат Ибраһимов тавышы хәзерге вакытта дөньяда иң яхшыларыннан санала. Аның башкару осталыгына сокланып, Ренат Ибраһилмвны Италиядә “Рус Павароттие” дип атаганнар. Артист даими музыкаль программаларда катнаша, төрле фестивальләрдә жюри әгъзасы булып утыра һәм илебезнең музыкаль мәдәниятен алга сөрүен дәвам итә.

Чыганак: Татар-информ

Шулай ук укыгыз: Ренат Ибраһимов Россия татарлары турындагы фильмда төшкән


---

--- | 02.11.2016

Туйдан качып китәсем калган...

$
0
0
07.11.2016 Ир белән хатын
«Сердәш»тә чыккан гыйбрәтле язмаларны укыйм да, минем кебек бәхетсез җаннар бик күп икән бит дип, авыр сулап куям. Йөрәгемә инде ничә еллар җыелып килгән серләремне дөньяга чыгарырга карар кылдым. Мин дә бәхетле булам дип хыялланган хатын-кызларның берсе.

Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, педучилищега кердем һәм укып йөргәндә бер егет белән таныштым. Ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем булды. Бик матур йөрдек. Хыял канатларында күкнең җиденче катына очып менгәндәй, үземне чиксез бәхетле хис иттем.

Тик... Дәүләт имтиханнары тапшырып йөргәндә егетем миңа бүтән кызны очратуын, минем белән араны өзүен аңлатып, хат язды. Башларымны кая орырга белмәдем...

Яшьлек шул җүләрлеге белән рәхәттер инде ул: елап туйгач, башны күтәрергә, ничек тә бирешмәскә дигән карарга килдем. Уңганлыгымны, тормышта югалмаячагымны аңлар да, егетем яныма кире кайтыр дип уйладым. Училищены кызыл дипломга тәмамладым. Урта белем белән генә калып булмас дип, Казан дәүләт университетының юридик факультетына киттем. Ул чакларда анда уку олы мәртәбә иде. Керү имтиханнарын яхшы тапшырып, биш ел дәвамында башымны бәрә-бәрә укыдым. Ничә ел үтсә дә, беренче мәхәббәтемне йөрәгемнән алып ташлый алмадым. Таныш-белешләр: “Ул өйләнмәгән әле, һаман ялгыз”, – дигәч, өмет чаткылары күңелемне җылытып торды. Аңа тугры калам дип бүтән егетләр белән дә йөрмәдем. Туганнар: “Шул гомер беренче мәхәббәт дип авыз суыңны корытып йөрисең, картаеп бетәсең бит инде, җүләр! Ул сине әллә кайчан оныткандыр, яратса килми калмас иде”, – дип сүгеп тордылар. Алган белгечлегем буенча әйбәт кенә эшкә урнаштым, акчасы да яхшы чыга. Тора-бара тормышым бөтәйде, эшемнән фатир бирделәр, машина алдым. Артымнан бер егет тагылып йөри башлады. “Минем яраткан кешем бар”, – дигәнемне колагына да элмәде. “Кайда соң ул? Ник яныңда түгел?” – дип, ярама тоз сала иде әле.

Шулай елдан артык көне-төне саклап-сагалап йөреп, тәки үзенә каратты. Башны югалтырлык мәхәббәт түгел иде бу, хөрмәт иттемме, кызгандыммы – кияүгә чыгарга ризалыгымны бирдем. Ә иртәгә туй дигән көнне телефоным чылтырады. Әллә кайда, томаннар артында калган сагышлы бер җыр кебек яңгыраган бик кадерле тавыш исемем белән дәшеп: “Галия, синең белән сөйләшәсе бар иде. Бик тә күрәсем килә, сагындым”, – диде. Башым әйләнеп китте. Элекке җүләр чагыма кайткандай булдым. Канатларым булса шунда ук ул яшәгән якларга очып китәргә әзер идем. Ләкин акыл өстенлек алды. “Син нәкъ җиде елга соңардың, мин иртәгә кияүгә чыгам, – дидем, горур гына. – Моңа кадәр сиңа табынып яшәдем. Булачак иремне үлеп яратам дип әйтмим, әмма хөрмәт итәм. Ә безнең мәхәббәтне син саклый алмадың. Сау бул!” – дидем дә, телефонны куйдым. Аннан туйганчы еладым. Аның чылтыратуы турында берәүгә дә әйтмәдем.

Туйлар узды. Каенана белән яши башладык. Бердәнбер баласы булгангамы, каенана улын миннән көнләде, аны миңа каршы котыртты. Ирем тора-бара салгалап кайтып, юкка-барга бәйләнергә тотынды. Нигәдер балага уза алмадым. Бер ел торгач каенанам: “Безгә кысыр хатын кирәк түгел. Оныклар сөясем килә”, – дип, мине өйләреннән куып чыгарды. Элек минем өчен үлә язып торган ир дә мине дошман күрә башлады. Ярар, үземнең фатирга кайтып яши башладым. Озак та үтмәде, ир: “Синсез яши алмыйм”,– дип, килеп җитте. Әйбәт кенә яшәп киттек кебек. Әмма ир дигәнем әнисе янына хәл белергә барса, төптән үзгәрә дә кайта, тавыш чыгара. Аерылырга кирәк моннан дип тә уйлап карадым, әмма әти-әнине кайгыртмыйм дип түздем. Ел артыннан ел узса да бәби сөю бәхетенә ирешә алмадым. Төрле клиникаларга йөреп күпме акча түккәнмендер – файдасы тимәде. “Аерылып, бүтән кеше белән яшәп кара, бәлки, балага узарсың”, – дип тә киңәшләр бирделәр.

Кемгә генә чыксам да бәхетсезлек артымнан калмас дип уйладым. Каенанам гомер буе талады, әле дә басылмый. Югыйсә, акчаны иремнән күбрәк эшлим, тормышны мин тартам. Ә иремне эчеп йөргән өчен әллә ничә җирдән эштән кудылар. Сөйләшеп-җайлап, тагын урнаштырам.

Бәби урынына карап, гел көйләп кенә торам үзен, барыбер ярый алмыйм. Нигә мин шул кадәр бәхетсез икән дип, кайвакыт төннәр буе елап чыгам. Теге вакытта туйдан качып, нигә беренче мәхәббәтем янына чапмадым икән дип үз-үземне битәрлим. Җитмәсә каенанам: “Син кысыр”, – дип, яралы йөрәгемне телгәли. Аның аркасында тормышыбызның яме китте. Алга таба ничек яшәргә?

Каенаналар, зинһар, улыгыз белән киленегез арасына кермәгез! Алар бәхете өчен сөенеп кенә яшәгез.


ГАЛИЯ, Башкортстан

--- | 07.11.2016

Ноябрьдә Тинчурин театрының Мәскәүгә һәм Самарага гастрольләре көтелә

$
0
0
07.11.2016 Мәдәният
Ноябрь аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәүгә һәм Самарага гастрольләре көтелә. Тамашачыларга Илһам Гали пьесасы буенча куелган “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясе тәкъдим ителәчәк.

12 ноябрьдә әлеге спектакльне Мәскәүнең Мюзик-холл сәхнәсендә тамаша кылырга мөмкин булачак.

18 ноябрьдә “Беренче мәхәббәт” Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда күрсәтелә. Спектакльләр 19.00дә башлана.

Рәхим итегез!


---

--- | 07.11.2016

Ленинград блокадасын кичергән ветеранның түбәсен кем төзәтәчәк? (ХАТ ЭЗЕННӘН)

$
0
0
07.11.2016 Җәмгыять
Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең проблемалары да күпкатлы була. Бер мәсьәләне хәл итәр өчен, туксаннан узган Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс абый белән аның кызы Земфирага ике дистәгә якын хат язарга, дистәдән артык түрәне күрергә туры килгән. Тик түбә мәсьәләсе һаман хәл ителмәгән.

Шәһәр уртасындагы борынгы йортларга, андагы кабатланмас затлы бизәкләргә карап йөрү күпләрнең күңеленә хуш килә. Казанның Карл Маркс урамындагы 44 нче йорт та шундыйлар өммәтеннән. Әмма хат эзеннән барып, бу йортка игътибар белән карагач, фикерләрем үзгәрде. Хик­мәт шунда: быелның 21 февралендә бу йортның түбә­сеннән карлы бозны суккалап төшерәләр, ягъни түбәдә чистарту эшләре алып баралар. “Бу хәл берничә сәгатькә сузылгач,  йортыбызны җимерәләр бит инде дип, идарә компаниясенә шалтыраттык. Шуннан соң гына туктадылар. Җитмәсә, бөтен бозны безнең яктан төшерделәр. Әнә карагыз: түбә белән өй арасындагы урыннарга кадәр җиме­релде. Бу тәрәзәдән дә, тышкы яктан да яхшы гына күренә. Яң­гырлар ява башлагач, без түбәгә зур зыян килгәнен аң­ладык. Чормадан су өйгә үтмәсен дип, савытлар тездек. Кирәкле урыннарга шалтыраттык, хатлар яздык”, – дип сөйли Земфира Әмирханова.

Быелгы яз йортта яшәүче­ләрнең тегендә мөрәҗәгать итү, монда шалтыратулары белән үтеп китә. Ә менә сентябрьнең атналап яуган яңгырлары бу подъездда яшәүчеләрнең үзәк­ләренә үтә. Табак өстенә табак, торт каплары – барысы да эшкә җигелә. Бүген дә бу савытларның ничек хезмәт иткәнен йортның чормасында күрергә була. Анысын үзебез менеп күрдек. Түбә астындагы кайчыларда да, аркылы бүрәнәләрдә дә су эзләре аермачык күренеп тора. Тик хәлне килеп тикшерүчеләр ни өчендер юешләнү эзе таба алмый икән. Берничә көн яңгыр яумый торса, юеш урын кибә башлый. Шуңа да Земфира апа, су үткән урыннарны билгеле булсын дип, акбур белән сызып куйган. Моны ул комиссия өчен дә, килеп төзәтергә теләүчеләр өчен дә махсус эш­ләгән. Чөнки су чормадан алар­ның фатирына үтә башлаган. Хәзер яңгыр яуган саен түшәмдә яңа бизәкләр барлыкка килә. “Идарә компаниясендә дә бе­ләләр, соңгы зур ремонттан соң, беркайчан зарланып йөрмә­дек. Ул чакта, 2009 елда түбәне алыштырдылар. Ул бик әйбәт килеп чыккан иде. Тик түбәне кардан арындыру вакыйгасыннан соң булган хәлләрне беркем танырга теләми. Хәзер исә кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, үз гаеп­ләрен танымыйлар, түбәне җи­мереп киттеләр, ә безгә алар­ның эше өчен газапланасы. 11 ап­рельдә өлешчә төзек­лән­дерү эшләреннән соң түбәдән су күб­рәк тә тама башлады. Хәзер бөтен фатирга су үтә. Чормадагы ут лампочкасына да су үтә, ул гел уйнаклап тора. Ут чыгу куркынычы да бар. Бу түбә өстебезгә ишелеп төшәр микән?! Кышны ничек чыгарбыз инде?!” – дип өзгәләнә Земфира Әмирха­нова. Кыш көне йортның түбәсе бөтенләй җиме­релеп төшмәс дип кем ышандырып әйтә ала?

Ветеранга су таммасын

Йорт хуҗаларын түбәне чистарту эшләре белән шөгыль­ләнгән кешеләрнең шулкадәр җа­­вапсыз булулары әрнетә. Эшчеләргә нәрсә, алар – идарә компаниясенә вакытлыча эшкә алынган кешеләр. Шулай да шәһәр үзәгендәге бу иске йортларга чистарту эшләре алып барганда, берникадәр махсус инструктаж булырга тиештер бит инде. Бөтен эшне дә урамнан кергәннәр генә башкара алмый.

Аннан бу йортның хуҗасы да гади кеше түгел. Биредә безнең хезмәттәшебез, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран Әнәс абый Әмирханов яши. Шөкер, үз фатирында әкренләп кенә хәрәкәтләнә ул. Авырлыкка чыдам халык алар, бигрәк тә Ленинград блокадасында булганнар зарланырга яратмый. Тик бу юлы туксаннан узган Әнәс абыйның да түземлеге төкәнгән, ул да диваны өстендәге түшәмгә төртеп күрсәтә: “Сызыклар яңгыр яуган саен зурая бара”, – ди. Фатирның түшәменә карасаң, аптырап каласың: бөтен җирдә су эзләре. Дымлы урыннардан инде акшарлар кисәкләп куба башлаган. Йортның түбәсен төзекләндер­мичә, фатир түшәмен генә рәт­ләүнең мәгънәсе юк.

Түрәләр ни ди?

Алар “түбә почмагын алыштырырга акча юк”, “әгәр акмаса, нигә алыштырып торырга” дип аклана. Йортка килгән һәр комиссия үзенчә нәтиҗә ясый. “Түбә бик яхшы хәлдә”, – дип язудан да тайчанмыйлар. Земфира апа  алар биргән вәгъдәләргә, буш сүзләргә башка ышанмыйча, Вахитов районы судына, прокуратурага, Татарстан Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән. “Судка бирергә уйламаган идек тә, идарә компаниясе хаталарын төзәтер дип ышандык. Торак идарәсеннән килгән егетләр хаталарын төзәтеп маташты. Араларында түбәне ватучы егетләр дә бар иде. Әмма сылап куеп кына түбәдән су агу туктамады. Иң авыры – торак идарәсендә эш­ләүчеләрнең ялганлап, төзәт­тек дип җавап бирүләре, үз өсләрен­нән җаваплылыкны төшерү­ләре”, – дип сөйли Земфира апа.

Карл Маркс урамындагы әлеге йортны кардан чистарту эшенә “Посад” оешмасы алына. Аның хуҗасы – Реваль Зәйнулла улы Сафин. Улы Марат аның урынбасары булып эшли. Түбәне ничек һәм кемнәр чистарту мәсьәләсен алар хәл иткән. “Вахитов районы” идарә компа­ниясендәгеләр дә, Казан шәһә­ренең торак-коммуналь хуҗа­лыгы комитеты җитәкчесе Ис­кәндәр Гыйниятуллин да бу йорттагы хәлләрдән хәбәрдар. Шәһәр депутатларына мөрәҗәгать ит­кәннән соң, түбәдән су агып китсен өчен махсус уентык та эшләгәннәр, тик бу гына коткармый. Фатирлардагы дымлылык артканнан-арта бара. Бу көн­нәрдә йортта яшәүчеләр төзе­леш институтыннан эксперт чакыралар, алар исә түбәне яраксыз дип таба. Белгечләр килү хакында йорттагылар торак ида­рәсенә дә хәбәр итә. Бер-бер хәл кылмаслармы, янәсе. Тик бар дип тә белмиләр. Алай гына да түгел, идарә компаниясе бу йорттагыларга карата каршы якка баса. Мәсәлән, соңгы атна-ун көн эчендә түбәгә менә торган чорманың йозагын алыштырып киткәннәр. Бу хәлдән соң, әлеге подъезд кешеләре, полиция чакырып, кабаттан яңа йозак алып эләләр. “Яңгыр ява башласа, тазлардагы суларны алыштырасыбыз бар, без аны бикләп куюларына берничек тә риза була алмыйбыз”, – ди алар.

Берничә көн элек Дәүләт Советыннан да килеп киткәннәр. Шуңа да әлеге йорт проблемасы уңай хәл ителер дигән өмет бар. Вахитов районы идарә ком­па­ниясендә әлеге йорт проблемалары белән таныш булып чыктылар. Атна буе җавап алып булмаса да, безгә баш инженер Марат Мингалиев белән сөйләшү барыбер насыйп булды. “Түбәне алыш­тырмыйбыз, әмма аккан урыннарын ямаячакбыз. Бу эш белән шөгыльләнәбез инде. Кайчан бетәсен әйтә алмыйм”, – диде ул. Мәсьәләнең никадәр катлаулы икәнен күрү өчен, йорт­ның чормасына менеп карау да җитә. Яңгыр ява башласа, биредә су түгешүчеләр кирәк булачак.


---

--- | 04.11.2016

Камал театрында Зөлфәт Хәкимнең “Бармы ришвәттән дәва?..” спектакле премьерасы узачак (ВИДЕО)

$
0
0
07.11.2016 Мәдәният
7, 8, 15 һәм 27 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Зөлфәт Хәким әсәре буенча “Бармы ришвәттән дәва?..” спектакленең премьерасы узачак. Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов. Баш рольдә - Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһаншин.

Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...

Драматургның иҗади яктан үзенчәлеге, текстларының көче һәм җәлеп итүе – аларның бүгенге көндә актуальлегендә. Зөлфәт Хәким, башкалардан аермалы буларак, сәер геройларны кеше ышанмаслык ситуациягә кертә, вакыйганың шартлылыгын жанр һәм стиль аркылы аклап, аны гротескка, фантасмагориягә кадәр үстерә. Башкача әйткәндә, әсәрнең авторы гади көндәлек тормышны тасвирлаучы түгел, ә ямьсез караңгы чынбарлыкны фаш итеп театраль антиутопия тудыручы. Спектакльнең режиссеры Зәйниев сәхнә текстын иҗат иткәндә тормышчан манерадан баш тартып,  драматургның нәкъ менә шушы сыйфатын куллана да. Спектакльнең фантазия рухындагы чишелеше әсәрнең сатирик мотивларын һәм драматургның вакыйгаларга карата чәнечкеле карашын көчәйтә.

“Бармы ришвәттән дәва?..” сатирик комедиясендә Татарстанның халык артистлары Наилә Ибраһимова, Фәридә Сафина, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Ләйсән Рәхимова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Айрат Арсланов, Минвәли Габдуллин, Олег Фазылҗанов, Фәнис Сафин, шулай ук яшь артистлар Ирек Кашапов, Алмаз Гәрәев, Гүзәл Гөлвердиева, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Айгөл Абашева, Артур Шәйдуллин катнашалар.

Спектакльгә билетларны театр сайтында сатып алырга мөмкин, касса телефоны (843) 293-03-74.


---

--- | 07.11.2016

«Оча» торган хатын-кызлар нинди була һәм нигә аларның ял көннәре өй җыештырып үтми? (ДӨРЕС ЯШИ БАШЛАУ ӨЧЕН 6 КИҢӘШ)

$
0
0
07.11.2016 Киңәш-табыш
Хатын-кызның эшен тавык та чүпләп бетерә алмый. Эштән арып өйгә кайтасың, ә анда ашарга әзерләргә, бер дә бетми торган табак-савыт өемен юарга, өй җыештырырга, балаларга дәрес хәзерләшергә кирәк... Авыл хатын-кызларының шуңа өстәп, сыер саву, мал карау, мунча ягу кебек эшләре бихисап. Шулай да өй эшен бәйрәмгә әйләндергән хатын-кызлар да бар икән бит. Аларны флай-леди дип йөртәләр.

Оча торган хатын-кыз кем ул?

Флай-леди системасын Америкада яшәүче Марлу Силли уйлап тапкан. Кайчандыр ул да баш-­аягы белән өй эшләренә чумган. Йортын ничек кенә тәртиптә тотарга тырышмасын, бернәрсә дә барып чыкмаган. 1999 елны Яңа ел төнендә ул үз-үзенә һәр ай саен өйнең бер өлешен тәртиптә тотачакмын, дип сүз биргән. Башта бер ай буе раковинаны ялтыратып тоткан, соңыннан өйнең кунак, йокы бүлмәләренә күченгән. Ни кызык, өй җыештыру өчен безнең кебек ярты көн түгел, ә бары 15 минут вакыт сарыф иткән. Марлу Силли үзе өчен генә уйлап тапкан эш белән күп кенә хуҗабикәләр кызыксына башлаган. Бүген 64 илдә яшәүче хатын-кыз флай-леди системасы бе­лән өйләрен тәртиптә тота. Флай-леди сүзе ­гадәттә «очып йөри торган хатын-­кыз» дип тәрҗемә ителә. Ләкин хуҗабикәләр аны FLY – «Finally Loving Yourself», ягъни «Ниһаять, үзеңне ярата башлау!» дип йөртәләр.

Бу система белән шөгыльләнүчеләрне Казанда да очратып була. Шуларның берсе – Зилә Фәсхиева. Ул башкаларга да төрле киңәшләр бирә, мастер-класслар үткәрә.

– Бер тапкыр 55-58 яшь­ләр тирәсендәге ханым белән аралаштым. Ул шундый матур, мөлаем, итагатьле, ягымлы булып чык­ты. Бер сүз белән әйткәндә – «леди» инде менә. Флай-леди системасы белән ул таныштырды мине. Әлеге ханым флай-ледилар өй җыештырып кына утырмый, үзен карарга да, карьера ­төзергә дә өлгерә икәнлегенә төшендерде. Шушы аралашудан илһамланып, үзем дә шулай өй җыеш­тыра башладым, – диде Зилә.

«Оча» торган хатын-кызларның интернет челтәрендә үз сайты да бар. Шунысы гаҗәпләндерде – алар өйдәге эшкә дә җитди карый, бар нәрсә дә тәртип белән генә башкарыла.

– Миңа флай-леди системасына кереп китү җиңел булды. Иң беренче эш итеп аерым бер дәфтәргә һәр адымымны, нәрсә пешергәнемне, кая барганымны пунктлап язып чыктым. Хәзер дә бар эшне язып, планлаштырып башкарам. Хәтта ашарга атна дәвамында нәрсә пешерәсемне дә теркәп куям. Бу кибеткә азык-төлек алырга чыкканда да бик җайлы, атналык менюны дөрес төзегән очракта, акча да янда кала, – ди Зилә.

«Ял көннәрем өй җыештырып үтми»

Флай-ледиларның үз кагыйдәләре дә бар. Әйтик, аш һәм юыну бүлмәсендәге раковина һәрвакыт чиста гына түгел, ә ялтырап торырга тиеш! Чисталыкның йогышлы булуына ышана хуҗабикәләр.

Зилә өйдә химикатлар кулланырга тырышмый. Мә­сәлән, шул ук раковина тыгылса, 90 процентлы уксусны сода белән болгатып сала. Шуңа кайнап торган су өсти. Бу ысул агарту өчен дә уңайлы.
– Минем хәзер «генераль уборка» дип дөнья кузгатканым юк. Шимбә, якшәмбе көнне ял итәм. Гаиләмә, үземә багышлыйм ялларымны. Ул көн өй җыештырып үтәргә тиеш түгел. Өйне зоналарга бүләм дә, берничә көн дәвамында җыештырам. Моңа нибары 15 минут сарыф итәм. Аена бер тапкыр берәр сәгатьлек «генераль уборка» ясыйм. Шулай ук айга бер тапкыр үз гомеремдә пешереп карамаган ризык әзерлим. Бер ел эчендә шулай берничә төрле яңа ризык пешерергә өйрәнәм, – ди Зилә.

 Кемдер кечкенә балалар белән өйдә тәртип сак­лап булмый, дип әйтер. Карасаң, балалар чисталыкка олылардан да тизрәк өйрәнә икән. Моны аларга уен формасында яисә үз мисалыңда өйрәтергә кирәк.

– Табак-савытны перчатка киеп, яхшы гөбек белән юарга тырышам. «Миф» ише әйберләрнең сәламәтлеккә зыяны зур. Йә экологик порошоклар алам, йә балалар өчен сатыла торганны кулланам, – ди флай-леди.

Өйдә «оча» торган хатын-кызлар баулы, җыйнак аяк киемендә йөри.

– Кайвакыт көн буе өйдә үзең генә булганда, бераз черем итәсе, йә диванга кырын ятып телевизор карыйсы килә бит. Ә аяк кие­ме үзеңне тонуста тотарга ярдәм итә. Инде ялкауланып ятмыйсың, ни дә булса эшлисең килеп торачак. Ышанмасагыз, үзегездә сы­нап карагыз! – ди Зилә.

Өйдә өстәл, тәрәзә төп­ләре буш булырга тиеш. Флай-ледилар теләсә кайда таралып, күзгә күренеп торган әйберләр негатив энергияне җыя, киеренкелек барлыкка китерә, ди. Гомумән, өй чиста булсын өчен, «минималист» булыр­га кирәк.

«Үзен хөрмәт иткән хатын-кыз өйдә дә матур киенә»

Флай-леди дигәч тә, аларны һәрвакыт чисталык артыннан гына куучы, аш бүлмәсеннән ары китмәгән хатын-кыз дип кабул итәргә кирәкми.

– Бу система хатын-кызның тормышын җиңеләйтү өчен, аңа үзенә, гаиләсенә игътибарны арттыру өчен корылган. Флай-леди системасы буенча да, Шәригать кушуы буенча да хатын-кыз өйне генә түгел, үзен дә чиста, пөхтә, матур тотарга тиеш. Кайбер хатын-кызлар өйдә ярамаган тагын дип, берәр тузган кием кия яисә пижама белән йөри. Бу дөрес түгел. Ни өчендер без урамга матур киенеп-ясанып чыгабыз, ә өйдә якын кешеләребез алдында ничек теләсәк, шулай йөрибез. Матур киенү үзеңә карата хөрмәтне күрсәтә. Көн саен ашарга пешергән кебек, хатын-кыз үзен дә көн саен ни белән булса да шатландырырга тиеш. Мәсәлән, дүшәмбе көнне кулларына игътибар итеп, аларга массаж ясап, кремнар сыласа, икенче көнне – аякларына, өченчесен чәчләренә багышлый ала. Үзен караган хатын-кыз ирләргә дә ошый. Үзебезне яратып, кайгыртып торырга кирәк. Флай-леди системасы, хатын-кыздан нур балкып торырга тиеш, ди. Аның өй җыештырганын карау да рәхәт булырга тиеш. Табак-савыт юганда да аңа гашыйк булырлык булсын, – ди Зилә.

Флай-леди киңәшләре

1  Ай саен өйне кирәк булмаган, кулланылмаган әйберләрдән чистартыгыз. Киелмәгән кием, кулланылмаган косметика, ватык, ертык әйберләрне йә ташлагыз, йә мохтаҗ кешеләргә бирегез. Яңалык килсен өчен, искедән арынырга кирәк. Бу өй җыештыруга гына кагылмый!

2  Берьюлы берничә эшкә тотынмагыз. Аш бүлмәсендәге шкафны чистартканнан соң, бер уңайдан, юыну бүлмәсендәге тартмаларны да сөртеп алырга кул кычытса, тыелып калыгыз. Өйне зоналарга бүлеп, билгеле бер тәртиптә генә җыештырыгыз. Артыгын эшләмәгез. Кайбер хуҗабикәләр өйне секундомер белән җыештыра. Бу 15 минутка сыешырга ярдәм итә.

3  Артыгыздан һәрвакыт җыештырыгыз. Ашап бетерүгә, табак-савытны юыгыз, ашарга пешергәннән соң газ плитәсен сөртеп алыгыз. Бу артык вакытны алмый, эш тә берсе өстенә икенчесе өелми.

4  Үзегезне риэлтор дип хис итегез. Янәсе, фатирыгызны сатарга җыенасыз. Аның мактарга лаеклы якларын һәм җитешсезлекләрен тикшерегез. Бәлки берәр җирдә обой ертылгандыр, торбаларны алыштырырга кирәктер. Барысын да берәр дәфтәргә теркәп куегыз. Ремонт вакыты җитүгә, кайда, нәрсәне үзгәртергә икәнен шуннан белеп була.

5  Өйне генә түгел, компьютер, телефонны да һәрвакыт чисталыкта тотарга кирәк. Почтага килгән кирәкмәгән хатлар, смс-хәбәрләрне бетереп барыгыз.

6  Үзгәрешләрне үзегездән башлагыз. Йокыдан тору­га, башта үзегезне тәртипкә китерегез. Безнең эчке дөньябыз тышкы кыяфәттә чагыла. Беркая бармасагыз да, көзгегә карап, үзегезгә сокланырлык булсын. Бу очракта кәефегез күтәренке булачак, якыннарыгызны да шатландырачаксыз.


Алисә САБИРОВА

--- | 07.11.2016

Илсур Метшин «Yзгәреш җиле» турында: «Концерт бомба булды»

$
0
0
07.11.2016 Мәдәният
Казан Мэры Илсур Метшин М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узган «Yзгәреш җиле» татар җыры фестивален грандиоз тамаша дип атады. «Yзгәреш җиле» фестивалендә күренекле халык җырлары заманча яңа вариантта яңгырады.

Әлеге җырлар кемгәдер, бәлки, элеккечә ошыйдыр. Ләкин безнең сайлап алу мөмкинлегебез булу әйбәт бит. Миңа Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова башкаруындагы җырлар ошый – мин аларны рәхәтләнеп тыңлыйм. Тавыш һәм бас яратучы яшьләр аларны заманча вариантта тыңлыйлар», - дип фикерләре белән уртаклашкан Мэр.

Ул башкаручыларның киемнәренә, җырларга, сәхнә бизәлешенә, утларга югары бәя биргән, дип яза KZN.RU.

«Концерт, сленг кулланып әйткәндә, чын мәгънәсендә бомба булды», - дигән Илсур Метшин.


---

--- | 07.11.2016

Татар филармониясендә Хәйрия акциясе узды (ФОТО)

$
0
0
07.11.2016 Хәйрия
6 ноябрьдә Татар филармониясендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Гәрәбә» дип аталган концерты узды Программа ансамбльнең «Безнең аһәң», «Алпамша», «Кетеки», «Каз канатын какканда», «Җырла», «Фантазия», «Кыз бала», «Тыпырдык», «Үсә-үсә кыз бала», «Керәшен чабатасы», «Идел йорт», «Татар яшьләре биюе», «Ахун авылы көе», «Туган җиреңнән китмә», «Нижгар баламишкины», «Шестяк», «Җымытым», «Ямщикәй», «Оекбаш», «Лимонад», «Әти-әни», «Ярмәк» композицияләреннән төзелгән һәм татар шагыйрьләре әсәрләре белән үрелеп барды.

Бу кичтә дә 4 ноябрьдә Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән концертта башланган, ДЦП авырулы 6 яшьлек Гөлназ Гатауллинага ярдәм йөзеннән оештырылган Хәйрия акциясе дәвам итте. 6 ноябрьдә 16000 сум акча җыелды.

Татар филармониясе Гөлназ Гатауллинага ДЦП авырулы балалар өчен махсус костюмга барлыгы 37000 сум акча тапшырды.

Шулай ук укыгыз: Татар филармониясендә "Гөлназга ярдәм итик!"" хәйрия акциясе уза (ФОТО)


---

--- | 07.11.2016
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live