Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

«ТАИФ-НК» Түбән Кама заводында янгын чыгу сәбәбен әйтте

$
0
0
03.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖ авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексының төзелеш мәйданчыгында чыккан янгынга карата комментарийлар бирде. Беренчел мәгълүматлар буенча янгын гидрокрекинг корылмасында опрессовкалау эшләрен башкарганда чыккан, дип хәбәр иткән «ТАИФ-НК» матбугат хезмәте.
Янгын файдалануга тапшырылган объектта булган, анда көйләү эшләре барган. Янгын нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күргән. Аларның хәле тотрыклы. Кичә кич Сәламәтлек саклау министрлыгы дүрт зыян күрүче турында белдергән иде.   Янгын 50 кв.метрга зыян китергән. Янгын аркасында халыкка һәм тирә-як мохиткә куркыныч янамый.   Шулай ук укыгыз: Түбән Камада «ТАИФ-НК» заводында янгын чыккан (ВИДЕО)
---

--- | 03.11.2016

Гали авылы укучыларының Изге Болгар җирендә күргәннәре

$
0
0
03.11.2016 Мәдәният
Октябрьнең җылы һәм матур көннәренең берсендә без иртән-иртүк сәяхәткә кузгалдык. Барыр җиребез - борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар шәһәре күптән инде үзенә тартып тора иде. Юлның ике ягында өелеп үскән урман туган ягыбызга ямь биреп тора. Көзге табигать матурлыгына хозурланып бара-бара биш сәгатьлек юлны сизмичә дә үткәнбез.
Алда безне, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган бер төркем Гали мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын, үзенең мәчетләре, тарихи корылмалары белән Изге Болгар җире каршы ала иде. Иделемнең түрендә, Газиз туган җиремдә, Ак канатлы бер кала Болгар диеп атала.   Заманында ул Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы, Алтын Урда иленең мәшһүр шәһәрләренең берсе, олуг мәдәният, цивилизация үзәге булган. Аның тарихы -  халкыбыз узган озын вә киң юлның зур бер арасы, мөһим өлеше - бай да, гыйбрәтле дә, бөек тә, әрнүле дә. Гасырлар тарихы ул.   Шәһәрнең алга китеше ислам динен кабул итү белән бәйле. 922нче елның маенда Болгарда татарлар рәсми рәвештә ислам динен кабул иткәннәр. Бу турыда гарәп сәяхәтчесе һәм язучысы Әхмәт ибн Фадлан  язып калдырган.   Болгар тора-бара зур сәү¬дә үзәгенә әверелә. Шәһәр үзәгендә Җәмигъ мәчете һәм патша сарае төзелә. Ләкин 1431 елда рус воеводасы Федор Пёстрый Болгар иленә яу белән килә һәм аны җир белән тигезләп китә. 1990 елларда гына Болгар хәрәбәләре мөселманнарның изге җиренә әверелеп, анда казу эшләре башлана, таш пулатлар торгызыла, Җәмигъ мәчете корыла.    Болгар хәзер бөтенләй башка. Изге җирләр белән танышуыбыз Истәлек билгесе  бинасыннан башланды. Андагы картиналар, кулъязмалар, экспонатлар кешене борынгы Болгар дәүләте чорына алып кереп китә. Хәтта рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү мизгелләрен сурәтләгән зур картина да бар. Ә бинаның икенче катында дөньядагы иң зур Коръән китабы урын алган.   Экскурсиябезнең иң кызыклы өлеше музейда булгандыр, мөгаен. Таш гасырдан алып Казан ханлыгы оешканга кадәр чорны чагылдырган күргәзмәдә ни генә юк! Борынгы бабаларыбызның җир эшкәртү кораллары да, хатын-кызларның зәвыклы бизәнү әйберләре дә, чүлмәкче һәм тимерчеләр эшләп чыгарган көнкүреш әйберләре дә...   Экскурсия барышында без Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече манара, Кара пулат, Ак пулатта булдык. Бу биналар - борынгы архитектура һәйкәлләре. Ак пулат заманында җәмәгать мунчасы булып хезмәт иткән, ә Кара пулатта суд эшләре алып барылган икән. Монда җимерелмичә сак¬ланган бердән-бер корылма - мәчет манарасы булып чыкты.   Аннары без мәһабәт Ак мәчетне карап йөрдек. Ул ерактан ук затлы. матур булып күренеп тора. Мәчетнең диварлары лалә чәчәкләрен хәтерләтүче орнамент белән бизәлгән. Ул күңелгә аклык-пакълеге, зәвыклы архитектурасы белән кереп калды.   Болгар шәһәре - һәр татар кешесе өчен изге урын ул. Шәһри Болгар җирләрен күреп, борынгы бабаларыбыз йөргән юллардан узу күңелләрдә милләтең, халкың белән горурлану хисе тудыра. Тарихыбызны онытырга тиеш түгелбез!   Истәлеккә сувенирлар алып, Болгар белән саубуллашып, без кайту юлына чыктык. Юл буе иптәшләребез белән күргәннәребез турында фикер алыштык, тиз генә тынычлана алмадык. Безгә шундый зур бүләк ясаган авылдашларыбыз Мөдәррис абый һәм Расих абый Латыйповларга, Камил абый Исхаковка зур рәхмәтебезне белдерәбез.   Әлфия ЛАТЫЙПОВА, Гали авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, Похвистнево районы.       Онытылмаслык очрашу   Мин Камышлы районының иң матур авылларының берсе булган Байтуганда туып үскәнмен. Сок буйлары, саф чишмәләре, хуш исле урманнары һәм җиләкле тау итәкләре минем ерак бабаларым яшәгән һәм эшләгән җирләр. “Авылларда, ерак авылларда гына кеше тарафыннан бозылмаган табигать тормышын күреп була. Авыл тынлыгында гына күңел тынычлыгын татып, дөнья матурлыгын күреп беләсең. Гади тормыш, гади мөнәсәбәтләр дә анда гына буладыр”, - дип яза безнең як табигате турында “Гаилә хәтирәләре” дип аталган язмаларында бөек рус язучысы Сергей Тимофей улы Аксаков.    Ата-бабаларыннан мирас булып килгән бабамның әтисе Иван Козловның өе Сок елгасы буенда урнашкан булган. Өй белән бергә буыннан-буынга гаилә хикәятләре һәм риваятьләре дә күчеп килгән. Шул истәлекләрнең берсе 1798 елга караган.   “Багров оныгының балачак еллары” дип аталган биографик повестендә Сергей Аксаков болай дип яза: “Чурасовога бер мәртәбә барган булсам да, бу яклар миңа таныш түгел иде... Беренче көнне без тулы сулы һәм балыклы Сок буенда урнашкан Байтуган татар авылы янында кунарга туктадык”...  Туган авылымны ул “Гаилә хатирәләре” дип аталган язмаларында да искә ала: “Шулай юлыбыз дәвам итте һәм без Аксаководан 20 чакрым ераклыктагы Байтуган авылы янында кунарга туктадык”...   Шул вакытта Сергей Аксаков нәкъ безнең бабайның өе янында туктаган. Соңында бу безнең гаилә өчен бик зур дәрәҗә булды. Бабамның өенең авыл читендә урнашуы да моңа сәбәпче булгандыр.    Юлчылар авыл халкының игътибарын җәлеп итәргә теләмәгәнлектән шулай эш¬ләгәннәрдер. Юл газабыннан талчыккан юлчыларга әби үлән чәе пешереп бирә, ә менә аштан алар баш тарталар һәм хатыннар кареталарына кереп йок¬ларга яталар, ә ирләр төне буе балык тоталар. Августның җылы бу төнендә минем бабам да алар белән балык тотарга бара. Ул булачак язучы Аксаков Сережаның, җылы шәлгә төренеп, үз бабасының итәгендә йоклавын хәтерли.   Бабамның өлкән Аксаков һәм аның оныгы Сережа белән балык тотуы турында гаиләбездә буыннан-буынга сөйләп киләләр. Аксаковлар аучы һәм балыкчы булганнар икән. Шуңа да бу төн гади крестьянны  алпавыт белән дуслаштырган: алар бер-берсенә ау һәм балык тоту серләрен сөйләгәннәр. Озын төндә башка сүзләр дә табылгандыр.   Олыгайгач Сергей Тимофей улы тагын бер мәртәбә безнең якларга кайта. Һәм кунарга тагын безнең бабай өе янында туктый. Бу турыда минем әбиемнең әбисе Ольга болай дип искә ала: “Тыйнак һәм кырыс барин һәм аның ягымлы ярдәмчесе башта чишмгә төштеләр. Баринга су тәме ошады булса кирәк, ул Байтуган авылындагы хәлләрне сораша башлады. Үзе күп сөйләмәде, күбрәк тыңлады. Аннары Соктан балык тота башладылар”. Ольга әбием аларны ашарга да чакырган, ләкин бу юлы да алар гади кеше белән бер өстәл артына утырмаганнар. Ә бәлки яхшысынмаганнардыр, анысы билгеле түгел. Ә менә хуҗабикә бакчадан җыеп биргән кыярларны рәхмәт әйтеп алганнар алар.   Сергей Тимофеевич минем бабайга заводта ясалган кармак та бүләк иткән әле. Ул вакытта ярлы халык кармакны үзе ясый булган бит. Бу кармакка балыкны күп тоткан бабабыз, берничә елдан соң гына усалрак балык аны йоткан да, лесканы өзеп ычкынган. Ә менә Аксаковның балык тоту серләрен бабабыз балаларына да сөйләп калдырган. Хәер, аларны хәзер бөтен дөнья белә, чөнки Сергей Тимофеевич бу турыда “Балык тоту турында язмалар” китабында язып та калдырган.   Бабам белән балык тотарга баргач, шушы истәлекләрне ул миңа да түкми-чәчми җиткерде, Аксаков су эчкән чишмәне дә күрсәтте. Аның суы, чыннан да, бик тәмле икән. Авыл халкы да аны бик ярата.   Кызганычка, бабамның хә¬зер өе юк инде, ишелгән фундаменты гына җил һәм яңгыр астында җиргә сеңеп бара. Ләкин безнең гаилә әгъзалары һәрвакыт шушы җирләргә әйләнеп кайтырга, Сок буенда ял итәргә ярата. Ә мин, үскәч, шушы урында үземә йорт салырга һәм оныкларыма да Аксаков турында сөйләргә хыялланам. Чөнки Сергей Аксаков иҗаты минем күңелемә якын, анда  бит минем туган яклар турында сүз бара.   Альбина КОЗЛОВА, Камышлы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.
---

--- | 03.11.2016

Камал театрына электрон билет сатып алып килүчеләр саны арта

$
0
0
03.11.2016 Мәдәният
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры электрон билетларының сатылу үсешен теркәде: 2016 елның октябрь аенда театр сайты аша 2500дән артык билет сатылган, әлеге сан узган айда сатылган билетларның гомуми күләменнән 17% күбрәк. 2015 елның октябре белән чагыштырганда (1785 билет сатылган), 70% артым тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында билетларны онлайн сату проекты 2013 елның 13 сентябрендә гамәлгә керде. Камал театры Татарстан театрлары арасында беренче булып билетларны онлайн сата башлады. Беренче айларда сатылган билетлар саны йөзләр беләнл  генә исәпләнсә, хәзер Камал театры сайты аша һәр ай саен ике меңнән артык билет сатыла.     Камал театры директоры Илфир Якуповның сүзләренә караганда электрон билетларның көн-көннән күбрәк сатылуы аның уңайлы булуы белән аңлатыла. «Спектакльгә килү өчен кассага барырга яки алдан бронь ясап, аннары килеп алырга кирәк түгел. Тамашачының спектакльгә барасы килү теләге белән спектакльгә килү юлы сизелерлек дәрәҗәдә кыскарды. Моның өчен театрның сайтына кереп “билет алырга” төймәсенә басу да җитә», – ди Илфир Илшат улы.   Проектның иң уңайлы ягы шунда: сайт аша билетларны Камал театрының Казандагы спектакльләренә генә түгел, башка шәһәрләрдәге гастрольләр спектакльләренә, шулай ук Казанга килгән башка театрларның спектакльләренә дә алырга мөмкин. Мәсәлән, хәзерге вакытта камаллыларның Мәскәү шәһәрендәге  булачак гастрольләренә сайт аша актив рәвештә билетлар сатыла.    Тамашачыларга уңайлыклар тудыру максатыннан Камал театры шулай ук интернет-кибет тә ачты. Әлеге кибеттә үзенчәлекле видео, аудиоматериаллар, китаплар, истәлекле сувенирлар сатып алырга мөмкин. Театрның сайты: kamalteatr.ru.
---

--- | 03.11.2016

Ландыш Сәдретдинова: “Сәхнәгә ничек омтылалар, шулай онытылалар да” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
03.11.2016 Шоу-бизнес
Бүгенге көндә җыр яздыру белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый кебек. Үзешчәннәр дә күп дияргә мөмкинсез, һәркем дә сәхнәгә генә ургыла дигән фикерләр дә яши. Ландыш Сәдретдинова эстрада, шоу-бизнес дип хыялларга бирелеп яшәми. Аның үз чыгышлары, үз җырлары, үз тамашачысы бар. Бүген генә эстрадага аяк баскан кайбер яшь җырчылар кебек борын да чөйми, ә тавышы һәм башкару осталыгы күпләрне бер читкә куярлык.

Ландыш булганына канәгать, алга таба сайлаган юлы буенча иҗат итә, гәрчә холкы үзенекенә ирешә торган булса да.

— Ландыш, җырчы булып китәргә, тормышта сәнгать юлын сайларга нәрсә этәргеч ясады? — Мин Азнакайда туып-үстем, ә музыкаль белемне Әлмәт музыка көллиятендә алдым. Безнең нәсел сәнгатькә гашыйк. Әнием ягыннан барлык туганнарым да җыр-моңга битараф түгел. Шундый мохиттә үскәч, мин дә җырга, иҗатка тартылганмындыр күрәсең. — “Иркәмә” дигән яңа җырың аерылу хакында, үзеңнең тормышың түгәрәктер бит? — Җыр аерылу турында булса да, Ходайга шөкер, үз тормышыма кагылмый. Гаиләмдә бар да яхшы. Хәзер бит бик күп яшь гаиләләр таркала. Юллары аерылса да, дошманлашып, бер-берсен күралмаслык дәрәҗәгә җитмәсеннәр иде алар. Әлеге теләкләрем җырымда чагыла. — Күп җырларыңның сүз авторы Гөлчәчәк Сәдретдинова. Аның белән дә таныштырып үтсәң иде. — Әйе, җырларымның күбесен Гөлчәчәк Сәдретдинова-Хаҗиева иҗат итә. Ул минем әниемнең бертуган сеңлесе. Апам гаиләсе белән Азнакайда яши, бик эчтәлекле шигырьләр иҗат итә. Аның җырлары мине халыкка танытты дип әйтсәм дөрес булыр. — Җырчыны бүгенге көндә мәҗлесләр туйдыра, аннан кала син әле алып та барасың. Халыкның күңелен күрү авырмы? Бик пассив тамашачылар очрый бит. — Юк, киресенчә, мәҗлесләрне алып бару миңа илһам бирә, көч-дәрт өсти. Кеше белән аралашу бик кызык ич ул, яңа танышулар, дуслар арта. Артистның мөнәсәбәтенә карап инде, кемдер акча дип йөри, кемдер кешене ял иттерү теләге белән күңелен биреп эшли. Иң пассив тамашачы да бездән һәрчак канәгать кала. — Сәхнәдә беренчеләрдән булып тамашачы күңелен яулаган җырчыларның күбесе үзешчәннәр рәтеннән. Зур сәхнә турында хыяллар яшиме? — Әйе, мин дә бу фикер белән килешәм. Җырчы булам дип, бер моңы булмаганнар югарыга омтыла. Ничек омтыла, шулай онытыла да. Минем беркайчан да “беренче” булу теләге булмады. Халык мине яратамы – ярата, иң мөһиме шул. Зур сәхнә турында хыяллар булса да, минем өчен беренче урында гаиләм булды һәм шулай булып калачак. — Тавышыңның гүзәллеген, йомшаклыгын мактаучылар күп. Махсус вокал дәресләре аласыңмы? — Махсус вокал дәресләре алганым юк. Ходайдан бирелгән сәләтемне югалтмасам, мин шуннан канәгать. — Иҗат ягыннан да, тормышта да кемнең киңәшләренә колак саласың? — Беренче чиратта әти-әнием, туганнарым киңәшенә таянам. Тәнкыйтьне дә җиңел кабул итәм. Эчемдә ачу саклап йөртмим. — Күңелең тулганда да җырлыйсыңмы? — Күңел тулганда да җырлап йөрим. Музыка, җыр – минем күңел халәтем. — Максатыңа ирешү өчен тормышыңны бөтенләй дә үзгәртә торган кешеме син? — Максатыма ирешү өчен тормышны тамырдан үзгәртергә сәләтлемен дип уйлыйм. Ходайга шөкер, куйган максатларыма ирешеп киләм. Алга таба яңа үрләр яуларбыз әле. — Сәхнәдә җырчылар да, үзешчәннәр дә күп. Югалып калмас өчен башкаручыга ни эшләргә кирәк? — Иң мөһиме – борын чөймәскә, башкаларны кабатламаска, тәкәббер булмаска кирәк. Уңышның йөзе синең йөзеңдә чагылырга тиеш. Син кешеләргә шатлык өләшергә яратылган. Әлеге сүзләрне үземә еш кабатлыйм. Тормышта шундый девиз белән яшәргә кирәк.     Фотолар шәхси архивтан алынды.      
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 03.11.2016

Мәскәүдә кечкенә баланы суйган няняны йоклатканнар? (ВИДЕО)

$
0
0
03.11.2016 Криминал
Әлеге кансызлык очрагы агымдагы елның февраль аенда Мәскәүдә булды. Исегездәдер, няня — Гөлчәхрә Бобокулова олы бала белән әти-әниләренең китүен көтеп тора һәм йоклап яткан 4 яшьлек сабыйны үтерә. Аннан җинаять эзләрен яшерү максаты белән, квартираны яндыра, йорттан полиэтилен пакетка салып, баланың башын алып чыга.
Шуннан соң ул «Октябрьское поле» метро станциясенә юнәлә. Бары шул вакытта әлеге сәер күренгән хатынны полиция хезмәткәре туктата һәм документларын сорый. Ярсыган хатын пакеттан бала башын ала һәм баланы үтерүен, ә хәзер үзен шартлатачагын кычкыра башлый. Метро станциясенең эше вакытлыча туктатыла, бар җир камап алына. Аның үз-үзен шартлатам дип әйтүе эшне шактый катлауландыра. Бары тик 1 сәгатьтән соң әлеге хатын кулга алына.   Шушы көннәрдә суд утырышы башка көнгә күчерелде, чөнки гаепләнүче йокыдан айный алмый.   Шизофрениядән дәвалау өчен аңарга дарулар бирәләр, шул сәбәпле ул медикаментоз йокы кичерә.   Гөлчәхрә Бобокулова үз гаебен таныган. Медицина тикшерүе аның акылга сәламәт булмавын ачыклаган һәм «невменяемая» дигән нәтиҗәгә килгән. Ә РФның Җинаять Кодексында бу хакта болай диелә:   Статья 21 УК РФ. Невменяемость
1.Не подлежит уголовной ответственности лицо, которое во время совершения общественно опасного деяния находилось в состоянии невменяемости, то есть не могло осознавать фактический характер и общественную опасность своих действий (бездействия) либо руководить ими вследствие хронического психического расстройства, временного психического расстройства, слабоумия либо иного болезненного состояния психики. 2. Лицу, совершившему предусмотренное уголовным законом общественно опасное деяние в состоянии невменяемости, судом могут быть назначены принудительные меры медицинского характера, предусмотренные настоящим Кодексом.

Тулырак: Обезглавившую девочку в Москве няню ввели в состояние медикаментозного сна
 


---

--- | 03.11.2016

Халидә Бигичева: “Табиблар эшемне ташларга кушалар...”

$
0
0
03.11.2016 Шоу-бизнес
"Ирек мәйданы"нда "Нихәлегез бар?" дигән сәхифә эшләп килә. "Изге ай" төркемең элеккеге солисты үзенең хәле турында менә ниләр сөйләде:
— Хәлләр төрлечә була. Шушы арада гына “Мишәрләрем” дип аталган биш концертта чыгыш ясадым. Аннан Мәскәү, Самара, Ижау, Себер көтә. Яңа елга чакырулар килә. Саулык кына булсын. Соңгы вакытта йөрәк сиздерә башлады әле. РКБда ятып чыктым. Табиблар эшне ташларга куша. Халкыма, яраткан тамашачыма моңнарымны таратмыйча ничек яшәрмен, белмим... Барыбызны да Ходай сакласын иде.
---

--- | 03.11.2016

«Үлемнән калгач, 15 минут үтүгә кабат бәке тиштем» (ФОТО)

$
0
0
03.11.2016 Җәмгыять
Балыкка китеп югалучылар, суга батучылар турында гел язып торабыз. Кышкы суыкларда бәке тишеп, боз өстендә утыручыларны «эт итеп» сүгүчеләр дә бар. Янәсе, өч тиенлек балык өчен гомерләрен куркыныч астына куялар! Әмма гаиләсе дә, туганнары да күпме генә битәрләсә дә, балыкчы бу һөнәреннән баш тарта алмый.

– Аның ләззәтен әйтеп аңлатып булмый. Мәсәлән, хатын-кызлар берни алмаса да, кибетләр буйлап карап йөрергә ярата, шуннан рәхәтлек ала. Безнең балыкка йөрүебез дә шуның кебек, – ди Ирек Иштирәков.

Ирек – башкала егете. Казан дәүләт университетының көнчыгыш телләр факультетын тәмамлаган. Менеджер булып эшләсә дә, 30 елдан артык балыкчы “стаж”ы бар. Бу шөгыль аларның нәселләрендә. Кечкенә Ирек балачакта елга-күлгә әтисенә ияреп йөрсә, хәзер исә үзенең улы да шуның белән “җенләнгән”.



– Мин җәйләрне Теләче районының Кече Нырсы авылында  әби-бабайда  үткәрә идем. Беренче тапкыр балыкка баруым да шунда булды. 6 яшьләр чамасы иде. Агач сапка кара кәтүк җебе тартып, кармак ясап бирделәр. Шатлыгымнан башым күккә тиде. Бармак кадәр бер балык та эләкте бит әле. Ә җәйге каникулда әти җыелмалы кармак алып кайтып биргәч, аяк астындагы җирне тоймыйча елгага чапканым хәтердә, – ди Ирек.

Ул инде өч дистә ел эчендә шактый шомарган. Хәтта кайсы сулыкта нинди балыкны очратасын да яхшы белә. Мәсәлән, судак балыгы булган елгада ак балык табарга була. Кәрәкә балыгы каптырсаң, аның янында чуртан да бар дигән сүз. Балыкны каптыру өчен аны сыйлый да белергә кирәк. Ирек бу яктан җаен белә. Ак балык суалчан, камыр, ипи, ашлык ярата икән. Ерткыч балыклар эләктерергә уйласаң, вак балык, ит, май алып барырга онытмаска кирәк.

Бу эштә шактый тәҗрибәсе булса да, буш кул белән кайткан көннәре дә була Ирекнең. Барган җирдә балык булмаска яки җимне яратмаска мөмкин икән.
 


Һәвәскәр балыкчының балык каптыру географиясе шактый киң. Идел, Кама, Мишә, Казансу елгаларына, күлләргә йөри. Аның белән бергәләп, үз гомерендә тоткан рекордлы уңышларны да санадык. Аларның һәрберсен Ирек яттан белә. Мәсәлән, 2 кило 600 граммлы корбан балыгын, 3 кило 100 граммлы судакны, 6 кило 500 граммлы чуртанны, 1 кило 200 граммлы бершны, 900 граммлы алабуганы, 3 кило 600 граммлы сазанны, 3 кило ярымлы карпны, кило ярымлы агарчакны ничек онытасың? Хәер, соңгысын Ирек трофейга санамый, аның ике-өч килолысын тотучылар да бар  икән.

– Кайчан балык тоту рәхәтрәк дигәндә, бер генә чорны да аерып әйтә алмыйм, – ди Ирек. – Һәр фасылның үз ләззәте. Җәен көймә белән китү, яр буенда тоту, кышын боз өстенә чыгып бәке тишү... Мин аны гитара кылын чиертеп, көй чыгаруга тиңләр идем. Монда да шул гитара кебек балык эләктерү кылын табарга кирәк. Балыкка бару минем өчен мәзәктәге кебек дуслар белән җыелып, күңел ачу түгел. Мин анда бары тик бер генә максат белән китәм.

Кеше бу эшнең тәмен белеп алса, аннан арына алмыйдыр. Әкренләп ул чиргә, яшәү рәвешенә әйләнә. Моннан биш-алты ел элек язгы бозда ике боз кисәге арасында кала Ирек.
 


– Бер мизгел эчендә булды ул хәл. Кар машинасы белән дуслар чыгып өлгерде, мин икенче якта калдым. Боз тирбәлеп тора. Күз ачып йомган арада үлем белән яшәү арасында тойдым үземне. Исән калдым дип, кулың селтәп кайт та кит бит инде. Юк! 15 минут үтүгә кабат бәке тишеп, балык каптырырга утырдым, – дип елмая Ирек.

Язын балык уылдык чәчкән вакыттан алып җәй башына кадәр балык тоту тыела. Бары тик ярдан, ике энәгә генә каптыру рөхсәт ителә. Ирек суның ничә градуска җылынуыннан чыгып та, кайсы балыкның уылдык чәчә башлавын белә.

– Уылдык чәчү – балыклар өчен стресс. Шуннан соң азрак тернәкләнгәч, балыклар күп эләгә, – ди ул.
 


Җәен атна саен ук булмаса да, кышын ялларны көтеп ала Ирек. Алдарак әйткәнебезчә, аңа хәзер 9 яшьлек улы да ияргән.

– Улым балыкка беренче тапкыр 6 яшендә барды. Уңышлы көн булды ул. Бик бай урынга туры килдек. Бу көнне бер капчык судак балыгы тотып кайттык. Шуннан соң малайда кызыксыну барлыкка килде дию генә аз. Алып бармасам, күз яше белән елап кала, – ди бәхетле әти.

Ирек балык тотам дип көне буе эссе кояш астында утыручыларны аңламый. Җәен балык фәкать таң алдыннан, су салкынча булганда гына уйный. Су җылына башлагач, салкын эзләп төпкә китә. Гомумән, җәйге челләдә балык каптыруның сәгате бик санаулы.



Дуслары балыкка җыенып, Ирек бара алмый калса, һич уфтанмый. Үзләренә дә: “Мин тотасы балык суда әле, сез аны барыбер эләктерә алмыйсыз”,– дип кала. Шулай булып чыга да. Дуслары көне буе йөреп тә, рекордлы табыш белән кайтмый. Икенче юлы исә Ирек бармаган көннең әҗерен икеләтә чыгара. Шуңамы, аны “балык белән сөйләшми аңлашасың” дип үртиләр.

Балыкны тоту гына түгел, аны чистартып, әзерләү дә бик җиңел бирелә Иреккә. Бу җәһәттән ул, оригиналь рецептлар белән гаиләсен сөендерергә дә ярата. Бер барганда әллә никадәр балык тотып кайтса да, ел буе балык кына ашап тормыйлар. Бу – рационны төрләндерү чарасы гына, ди ул.

Балыкчылар арасында балык ашарга яратмаучылар да бар. Мондыйлар турында, урманчының утыны юк, диләрме әле? Бу аңлашыла да. Балыкчы өчен балык каптыру, беренче чиратта, тамагын кайгырту түгел, ә ләззәт алу чарасы бит.


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 03.11.2016

Травматологлар бозлавыкта дөрес егылырга өйрәтә

$
0
0
03.11.2016 Киңәш-табыш
Узган төндә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 7 кеше аяк-кулын сындырган. Сәбәбе – кискен суыклар башланып, юлларда бозлавык хасил булу, дип хәбәр итә “Түбән Кама” телерадиокомпаниясе.

Бу уңайдан травматологлар сак булырга, аяк киеменең таймый торганын һәм үкчәсезен киеп йөрергә, егылганда аяк-кулларны буыннардан бөгеп, гәүдәне бераз алга игән хәлдә, ягъни дөрес итеп егылырга өйрәнергә киңәш итә.

Сезонында бетмәс-төкәнмәс чиратлар җыелган травмпунктта быел хәл тотрыклылана төште: Түбән Камага яшь кенә ике травматолог килде һәм инде эшкә кереште дә, дип вазгыятьне сурәтли шәһәр телевидениесе.


---

--- | 03.11.2016

Татарстанда 17 яшьлек егет әбисен ялгыш сәнәк белән кадап үтергән

$
0
0
03.11.2016 Фаҗига
Әлмәттә 17 яшьлек егет саксызлыгы аркасында сәнәк белән кадап, ялгыш әбисенең гомерен өзгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

30 октябрь көнне Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында егет 68 яшьлек әбисенә бакча эшләрендә ярдәм иткән. Шул вакытта ул сәнәк белән ялгыш кына әбисенең күкрәк читлегенә эләгә. Алган җәрәхәттән әби шул урында ук җан бирә.

Тулырак: В Татарстане 17-летний подросток случайно заколол свою бабушку вилами


---

--- | 03.11.2016

Элвин Грей өчен тамашачысы җанын сатарга да әзер

$
0
0
03.11.2016 Шоу-бизнес
Шушы көннәрдә күпләргә таныш яшь җырчы Элвин Грей, яки Радик Юльякшин «Пирамиданы” кыздыра. Кичә без дә аның “Самый шулай“ дип аталган яңа концерт программасын карап кайттык. Гадәти булмаган форматта узган бу тамаша, чынлап та “самый шулай” узды.

Радикның Казандагы соңгы концертлары әле апрель аенда гына узган иде. Берничә ай узуга карамастан, яңа программасына ул яңа җырлар язарга өлгергән, тамаша яңа элементлар белән баетылган. Шуларның берсе - барабанчы егетләрнең чыгышлары булгандыр, янып торган барабаннарга кага-кага биегән, чит телдә җырлаган, ул да түгел, барабан таяклары белән төрле трюклар күрсәткән егетләрне зал алкышларга күмде. Быел концертка Радикның иҗатташ дуслары: Украинадан Ион Zip92 Зегря, Санкт Петербургтан Тимур СПБ, Казахстаннан “Самый шулай” җырының авторы Бабек Мамердзаев та килгән иде. “Мин Казанда беренче генә тапкыр, шуңа да карамастан, шәһәрне бик яраттым, татар халкының кунакчыллыгына сокландым, рәхмәт сезгә, көн саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтергә онытмыйк”, - диде ул чыгышында.

Радикның концертына аның дусты җырчы Фирдус Тямаев килә алмаган, шуңа да дуэт белән башкарылырга тиешле “Яңгыр”, “Гомер үтә” җырларын, Радик Юльякшин үзе генә җырлады.

Элвин Грейның ачык күңеллелегенә, активлыгына, талантына сокланмый мөмкин түгел. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев әйткәндәй, “мәхәббәт йомгагы” ул. Сәхнәне дер селкетте. Ул да түгел, шешәдәге суын барып эчә, кара төстәге кульяулыгы белән битен сөртеп ала. Бер минут тик тормый үзе. Концерт башында ук кисәтеп куйды ул: ”Утырган җирдәнме, басыпмы, әмма биегез, нәрсәгез булса да селкенсен инде, оялмагыз, җырның сүзләрен беләсез икән, кушылып җырлагыз. Бүген монда нәрсә эшләсәгез дә рөхсәт ителә. Без бер гаилә, мин тамашачыма рәхмәт сүзләрен әйтеп беркайчан да арымаячакмын”, -  диде ул. Аның энергетикасы тамашачыларга да күчте бугай. Залда бөтен урыннар диярлек бушап бетте, бар халык баскан, кечкенә сабыйдан алып, ак яулыклы әбигә кадәр Радикның җырларына биеде. Ни хикмәт, Элвин Грейның концертларына яшүсмерләр генә түгел, балалар, өлкәннәр дә яратып килә. Өлкән яшьтәге бер пардан озак күземне ала алмый тордым. Чал чәчле бабаен әби биергә үгетли, бабай исә хатынына утырырга куша. Салмак бию башлангач та, бабайны күндерә алмады әби. Кыскасы,  икесе дә утырган җирдән генә "биюләрен" дәвам иттеләр.

Радикны тамашачы милләтләрне берләштерүче дип тә атады. Чынлап та, башкорт, рус, татар, румын, инглиз телендә дә җырлар яңгырады концертта. Сәхнә костюмнарына килгәндә, Радик мөгез чыгарырга ярата инде. Берсеннән-берсе үзенчәлекле бишләп костюм алыштырды ул. Гадәттәгечә, караңгыда янып торган, лазер утлы костюмын киергә дә онытмады. “Мин болай классик стильдә киенергә яратам, кечкенәдән костюмнан, галстук тагып йөрдем, проект эшли башлагач, дизайнер бу киемнәрне күрсәтүгә, беркайчан да боларны кимәячәкмен дигән идем дә, киергә күндерделәр. Мондый үзенчәлекле костюмнар алга таба да булачак, гаҗәпләнмәгез, костюм нинди генә булмасын, үзем нормальный малай мин”, - диде Радик шаяртып. Тамашачының ихласлыгы, җырчыны яратуы әллә кайдан күренеп тора. Хәтта, кайберәүләр чәчәк алып килмәгән булсалар да, Элвинны кочар өчен генә сәхнәгә менделәр. Хитка әйләнгән  “Елама, ярсыма” җырын исә, бар тамашачы бергәләп башкарды.

Концерт бетүгә, Инстаграм челтәрендә фотолар, комментарийлар пәйда була башлады. Шулар арасында, “Яңа гасыр” каналында “Хәбәрләр” тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәеваның, Элвин Грейга рәсми мөрәҗәгатенә күпләр игътибар иткәндер. Эльвин Грейны бик текә егет, 199 процентка чыгыш ясый, бу бик көчле энергетика, зур шоу, тиздән тагын аның конертына барачакмын, дип сөйли Альбина. Концертка билет табуга килгәндә, “Җанымны сатам, бар булганымны бирәм, урлыйм, алыштырам, сатып алам”, дип уенын-чынын бергә кушып язган ул Инстаграм челтәрендәге видео астына.

Сүз уңаеннан: Элвин Грей Пирамида концертлар залында 28, 29 ноябрьдә өстәмә концертлар бирергә җыена.


Эльвира МОЗАФФАР

--- | 03.11.2016

Фронтовик язучы Хисам Камалов вафат

$
0
0
03.11.2016 Әдәбият
Фронтовик язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Хисам Камалов вафат. Бу хакта Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов хәбәр итте.

Язучылар берлеге рәисе әйтүенчә, Хисам Камалов кичә кичке алтыда үлгән. Язучыны бүген Киндери зиратында җирләгәннәр.

  Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Хисам Камаловның бик талантлы прозаик та, шагыйрь дә булуын билгеләп үтте.   “Бик туры сүзле кеше иде, сыгылучан булмады, тыйнак иде. Үзен бүләкләргә барганда да кешеләр алып килергә кушмады”, - диде ул.   Данил Салихов Хисам Камалов янында бер ай элек – Өлкәннәр көнендә булуын әйтте. “Ул былтыр ук авыр хәлдә иде инде, ятып кына торды. Күзе, ым белән генә сөйләште. Бу юлы да: “Хисам абый, нихәл?”, - дигәч, ым белән генә исәнләште, аннары кулын кыстым”, - диде ул.   Язучылар берлеге рәисе Хисам Камаловның гаиләсенең – ике улының да үзе кебек көчле рухлы һәм тыйнак кешеләр булуын билгеләп үтте.   Язучының улы Айдар Камалов “Татар-информ” агентлыгына әтиләрен, аның васыяте буенча, бары тик якыннарын гына чакырып, мөселманнарча һәм бик тыйнак күмелүен әйтте.   “Безнең әти иң аз сүзле, иң тыйнак, иң яхшы күңелле кеше иде. Гадел яшәргә кирәк дип әйтә иде. Ул безне дә шулай тәрбияләде”, - диде Айдар Камалов.   Хисам Камалов (Хисам Нуретдин улы Камалов) 1926 елның 14 апрелендә Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны (хәзерге Әлмәт районы) Кама-Исмәгыйль авылында туган. Бөгелмә педагогия училищесын (1950), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1954) тәмамлый. 1943 елның ноябреннән 1944 елның апреленә кадәр Суслонгер - Сурок хәрби лагерьларында әзерлек курслары үткәч, II Балтика фронтында артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Ике тапкыр яралана. Бер аягын өздереп, 1946 елны өенә кайта.1954 - 1966 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр – балалар әдәбияты мөхәрририятендә эшли.   Әсәрләренең төп темалары – Бөек Ватан сугышы, туган җир, туган авыл табигате, андагы кешеләр язмышы. Беренче китаплары - “Яңадан сафка” (1955), “Чияле тау” (1956). “Яну” (1958), “Мәхәббәт хакы” (1961), “Туган җирдә” (1964), “Әнкәй истәлеге” (1964), “Яшьлек елмаюы” (1973), “Күңелдәге язулар” (1966) поэмаларын иҗат итә. 1970 елдан башлап, проза әсәрләре яза башлый. Үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын кырыс һәм төгәл детальләр аша сурәтләгән “Һәркемнең гомере бер генә” (1975), “Безне өйдә көтәләр” (1982), “Үлгәннән соң яздым” (1989), “Түләнмәгән күз яше” (1995), “Үксезләр” (2004) һ.б. романнары авторы. Татарстанның халык язучысы (2001), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1986).     Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловка 90 яшьлек юбилее уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылган вакытта төшерелгән фото. (2016 ел, 14 апрель)
Рәмис ЛАТЫЙПОВ

--- | 03.11.2016

Бүген Казанда яңа "шайтан-тәгәрмәч" ачылды (ФОТОрепортаж)

$
0
0
03.11.2016 Җәмгыять
Бүген "Ривьера" каршында күзәтү боҗрасы ачылды. 65 метр биеклеккә күтәрүче әлеге аттракцион дөньяда иң зурлардан санала ди. 36 бүлмәчекнең һәркайсы теге яки бу шәһәргә багышланган, һәркайсы җылытыра һәм кондиционер белән суытыла.

Боҗра ел әйләнәсе эшләчәк. Руслар аны еш кына "чёртово колесо" дип атый. Татарчага әйләндерсәк, "шайтан-тәгәрмәч" була инде.

Бер кат әйләнеп төшүнең бәясе 150 сумнан башлана. Атнаның нинди вакытына карап, бу бәя үзгәрәчәк.

Беренчеләрдән булып боҗрага "Матбугат.ру" хәбәрчесе менде. 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

Артем МЕЛЬНИКОВ фотолары (vk.com/artikul)


---

--- | 03.11.2016

“Процент” печәне (ХАТИРӘ)

$
0
0
04.11.2016 Хатлар
Тыйнаклыктанмы, әтинең бер дә сугыш хәлләре турында җәелеп сөйләгәне булмады. Яше тулгач, 1940 елда ук аны армиягә алалар. Аңа кадәр җигүле ат белән Мишәбаш урман хуҗалыгыннан Кукмара станциясенә утын, такта, мылтык сабына дигән махсус пүләннәрне ташый идек, дип сөйләгәне бар.

Солдат шинеле кигәч тә алты ай бронетанковый училищеда укый. Шофер-тракторист “права”сы алганнан соң аларны Баку якларына илтеп урнаштыралар. Аннары – Украинаның Сума өлкәсе, Шостка шәһәре. Биредәге полигонда аларны 77 миллиметрлы зенит тупларыннан ату һөнәренә өйрәтәләр.

Кинәт... сугыш! Каты бәрелешләр һәм чигенүләр башлана. Әти трактор белән зенит тупларын тарттырып йөри. Еш кына нимес самолетларын бәреп төшерәләр.

Сугышларның берсендә дошман снаряды кыйпылчыгы аның сул кулын беләзектән үк өзеп ташлый. (Хәзер уйлыйм: әлеге кыйпылчык аламасы әгәр әтинең йөрәгенә тигән булса, 1950 елда мин – Рашат дигән малай бөтенләй дә тумаган булыр иде...) Әти ничектер аңын югалта, калганын юньләп хәтерләми: бөркәүле полуторкада барганда, машина газыннан исереп, җәйге болын уртасында төшеп кала ул. Аны бүтән бер полк сугышчылары табып ала. Кыр госпиталендә аңына килсә, аның тирәсендә ак халатлы санитаркалар кайнаша.

Яралары төзәлгәч, 1942 елның җәендә Низаметдин бабам (Тукай яшьтәше – 1886 елда туган) йортына 23 яшьлек солдат-фронтовик кайтып төшә. Газиз уллары кайткан! Менә шул хөрмәткә идән астына яшереп куелган “чикүшкә”не табып алалар да өстәлгә чыгаралар.

Чирәмле ишегалдына чыккач, кинәттән күңеле тулып, әти янбакча рәшәткәләрен кочып елый башлый:
– Япь-яшь килеш кулсыз калдым... Чулак Мияссәр дип йөртерләр микәнни мине?.. Кызлар янына ни йөрәгем белән барырмын?.. Их, шушы Гитлер сугышының әшәкелеге!

Юкка борчылган, үзен-үзе юкка битәрләгән әти. Көннәрнең берендә тота да күршедәге Балык Бистәсенең Күки авылыннан Асия исемле кызны ярәшеп кайта. Яши торгач, ике малай, өч кыз үстерәләр. (1946 елгы Җәүдәт абыем хәрби очучы иде, 24 яшендә Русия күгендә фаҗигале рәвештә һәлак булды). Әти озак еллар завхоз, аннары амбар мөдире булып эшләде. Абруе-дәрәҗәсе бар, аңа бары тик “Мияссәр абый” дип кенә эндәшәләр иде.

Еллар узгач, мин әти турында “Яра” дигән шигырь яздым. Ул болай тәмамлана:
Әткәйләрнең кулын кискән фашист
Илнең кулын кисә алмаган!

Әти үзенең сыңар куллы булуыннан беркайчан да зарланмады. Хуҗалыкта иң кирәкле булган чалгы, сәнәк, көрәк ише нәрсәләрне көйләү аның өчен берни түгел иде. Ә инде тырма тешләре, балта сабы ясарга, мунчалык себеркеләр бәйләргә, сыерга башак болгатырга мин аңардан өйрәндем, аның киңәшләрен тоттым.

Ә хәзер әтигә дә, минем үземә дә бәйле булган печән чүмәләләре турында хикәяләп китәсем килә.

Их, карурман аланында печән чапкан чаклар! Әти – сыңар куллап, ә мин – унөч-ундүрт яшьлек малай – ике куллап чалгы белән селтәнәбез. Кайдадыр урман түрендә күке аваз биреп, печәнчеләргә озын гомер юрый. Шулай да төклетура тавышына җитәме соң! Колак төбеннән генә зур бер соры “нокта” выжылдап узып китсен әле – туктамас җиреңнән тукталырсың... Агач һәм үлән яфракларында мәрҗән-мәрҗән булып иртәнге чыклар җемелди. Әти әйтә: печәнне иртәнге чык вакытында чабудан да яхшысы юк, чалгыга йомшак килә, ди.

Бер-ике көн дигәндә чапкан печәннәребез кояшта шытырдап кипте. Аларны пөхтәләп кенә чүмәләгә салдык. Үлән, чәчәк, кыргый клевер исләре аңкып торган хуш исле ун чүмәлә! Бердәнбер сыерны кышлату өчен бик тә кирәкле яшел хәзинә бу. Ләкин бу дөньяда “процент печәне” дигән нәрсә дә бар икән әле. Ягъни, әтинең әйтүенчә, шушы хәләл ун чүмәләнең бишесен (яртысын) “лесник”кә – урман каравылчысына тапшырырга тиеш икәнбез. Чөнки өстән аңа шундый “задание” бирелгән.

Урман каравылчысы Баһаветдин абый килгәнне көтәбез. Әбәдне түгәрәкләп кенә куйган идек, безнең янга тыпырдап торган җигүле ат килеп туктады. Аның артыннан арба таккан, зәңгәрсу “Беларусь” тракторы да килеп җитте. Баһаветдин абый кычкырып сәлам бирде һәм күрешергә дип әтигә кулын сузды. Чү, күземә күренәме дип торам: әтием шикелле, ул да сыңар куллы икән ләбаса! Икесенең дә сул кулларының җиңе буш, менә-менә җилфердәргә тора. Исәнлек-саулык сорашкач, урманчы абый ун чүмәләнең унысын да җентекләп күздән кичерде. Сыңар кулының терсәген печән өеменә батырып-батырып карады. Моның белән ул чүмәләдәге печәннәрнең тыгызлыгын, корылыгын тикшерде булса кирәк. Соклануын да яшереп тормады:
– Вәт печән бу ичмасам! Чәйгә кушып кына торырлык...
– Ниме соң, кордаш, – диде әти, ипләп кенә, – процент печәне дигәч тә, рәнҗетмә инде... безгә дигән өлешне мулрак калдыра күр...
– Булмый, Мияссәр. Процент печәненең кагыйдәсен яхшы беләсең: ун чүмәләнең бишесе үзеңә кала, калганын лесхоз утарына чыгарабыз.
Миңа күңелсез булып китте. Нәни күкрәгемә ризасызлык ачысы кереп тулды. Сыңар куллы кеше сыңар куллы икенче бер кешене аңларга тиеш иде кебек. Белмим бит, бәлки, Баһаветдин абый да фронтовик булгандыр?.. Ул арада сәнәк тоткан ике агай трактор арбасыннан җиргә сикерделәр. Чүмәләләрнең берсенә таба киләләр... “Туктагыз!” – дип кычкырдым да, кулларымны җәеп, чүмәләгә аркан капландым. Сәнәкләр батып керү белән чүмәлә дер селкенде, янтайды, үзем дә сизмәстән, хуш исле печән астында күмелеп калдым...

Адәм баласы үз гомерендә явызлык белән дә, игелек белән дә күп тапкырлар очраша. Уйлап карасак ул тормышның кара якларын күбрәк тә күрәдер. Менә шундый хәлләрне кичкәннән соң да явызлык кылучыларга, гомумән дөньяга ачу сакламау, бәлки кешеләрнең иң матур сыйфатыдыр?!


Рашат НИЗАМИ

--- | 03.11.2016

Аякларына баса алачагына өметен өзмәгән Раиләгә ярдәм кирәк

$
0
0
04.11.2016 Хәйрия
Раилә – гаиләдә көтеп алынган кыз. Тик табиблар аның башка сабыйлар кебек аягына басып йөри алмаячагын әйтәләр. Әмма алар бирешми, кызларын аякка бастыру өчен кулларыннан килгәнне эшлиләр. Тик нинди генә тикшеренү узсалар да, төгәл диагноз куючы табылмый.

Җиде яше тулгач, Раилә укырга керә. Шланга урта мәктәбен бары тик әйбәт билгеләргә генә тә­мам­лап, кулына аттестат ала. Әле ул гынамы, коляскага бе­рек­кән булуы да комачау итми. 20 яшьлек кыз концертларда җыр­лый, матур-матур шигырьләр яза.
 
– 13 яшемдә мине буыннарны дәвалаучы кешегә алып бардылар. Ә ул оча сөягемнең чыкканын әйтте. Урынына да кертеп утыртты. Баксаң, ничә еллар буе имгәнгән оча сөяге белән яшә­гәнмен. Бу дәвалаучыга 3 ел йөр­дем. Ә аннары ул үлде. Хәзер тер­нәкләндерү үзәкләренә йөрим. Аякка басар өчен миңа даими шөгыльләнергә кирәк, – дип сөй­ли Раилә.
 
Кыз аякларына баса алачагына өметен өзми. Алар тоя, сел­кенә дә хәтта. Болай булгач, дәваланырга гына кирәк, ди икән табиблар да. Менә шуңа күрә күп төрле тик­ше­ренүләр узганнан соң, Раилә катлау­лы операция ясатырга да ризалашкан. Казанга килгән Тула табиблары аның аяк табаннарына операция ясый. Тернәкләндерү үзәк­лә­рендә дә­валану кирәк. “Аяк­ларыма басып карыйм. Тик алар мине тың­ла­мый. Ә мин ничек тә йө­реп китәр өчен тырышачакмын. Башка дусларым кебек гаилә корасым, балалар үстерәсем, әти-әние­мә терәк буласым килә”, – ди ул. Раи­ләгә электр белән эшли торган коляска кирәк. “Ярдәм итү­челәр табылмасмы? Әти-әнием эшләгән акчага гына аны сатып алып булмый. Миңа даими рә­вештә дәвала­нырга кирәк. Бәлки, берәр кешедә ки­рәкмәгәне бардыр. Күңелем булышучы табылыр дип көтә”, – ди ул.
 
Раиләгә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр түбәндәге картага акча сала ала:
 
Номер карты Сбербанка: 4276620015156346
Ф.И.О. получателя: Сатдинова Раиля Равилевна


---

--- | 03.11.2016

Гөлүсә Батталова шигырьләре

$
0
0
04.11.2016 Әдәбият
Таныш булыгыз - Әтнә районы Түбән Шашы авылы кызы Гөлүсә Батталова. Хәзер ире Алмаз, балалары Диләрә, Аяз белән Күәм авылында гомер итәләр. Гөлүсә Татар Дәүләт Гуманитар Институтының чит телләр факультетын тәмамлаган. Һөнәре буенча инглиз теле укытучысы булса да, бүген Әтнә театрында сайт мөхәррире булып эшли. Гөлүсә Батталова үз шигырьләрен "Матбугат.ру" укучыларына тәкъдим итә һәм иҗатына карата фикерләр көтеп кала.
  * * * Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк Елмаеп эшләгән аларның этлеге. Кыямәт көн әллә килеп тә җитттеме – Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.   Мәңгелек кыйммәтләр аунаса чүплектә, Дәшмәүне хуп күрсә иң гадел мәхкәмә... Дөньяның күзенә карарга иде лә Чын кеше буларак бары бер мәртәбә.   Нарасый җаннарны типкәләп җил куа, Бугазга ябыша гамьсезлек читлеге. Я Раббым, ярлыка җәһәннәм утыннан – Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.      * * * (Украина, Сирия, Әфган һ.б. халыкларга багышлана)   Август-Сентябрь. Йолдыз яңгыры. Безнең күңелләр шуңа күнеккән. Июль – аҗаган. Август – йолдызлар. Бар да табигый. Элек-электән.   Чыклы иртәләр, шәфәкъле кичләр Мәңгелек булып сеңгән каннарга. Юатырга дип ни генә әйтик Шушы бәхеттән мәхрүм җаннарга?!   Кинәттән яуган бомба яңгыры, Тыкрыкка гына поскан әҗәлең... Мәхшәр көненә нокта куюның Табарга иде берәр әмәлен.   Җимерек йортлар, тузгыган нигез – Сүрәт рәссамы – пычрак сәясәт. Чынбарлык түгел, гүя төш кенә – Теге дөньяга тәүге сәяхәт.   Илдәш булганнар , кардәш булганнар – Язмышлар гына нигә аяныч? Упкынга илтер татлы рәшәме Океан артыннан көткән ышаныч?   Җир шары чыдый. Бетмәс сугышлар Мәтам маршыдай шомлы яңгырый. Йолдыз явасы шушы кичләрдә Бомба яңгыры күкне томалый.   Август-Сентябрь. Томанлы иртә. Рәхмәтлеме без тыныч таңнарга? Юатырга дип ни генә әйтик Шушы бәхеттән мәхрүм җаннарга?!      “1944”   (“Евровидение”дә җиңү яулаган Кырым татар кызы Джамалага)   Ауропаны тезләндерде бер җыр! Ауропаны тетрәндерде бу җыр... Тарих шаһит: халык фаҗигасен Дәшми генә эчкә йотты ул чор...   Йорт-җиреннән беркөн кубарылып, Сатлык дигән мөһер сугылганын, Кырымыннан түгел, гәүдәсеннән Җаннар йолкып алып куылганын –    Бәян итте Кырым татар кызы – Сулык-сулык бәгырь үкседеме? Җансызлыкны кыйбла иткән җаннар Хакыйкатьне әллә күпсендеме?   Читтә туфрак булган миллионнарның Бәддогасы эзләр ияләрен. Чорлар аша хәтта җырлар булып, Җавап көтеп кысар чигәләрен.   Кырым, Себер, мәшрикъ-мәгърибләргә Очкан икән татар тузан булып... Яраларга ялгыш кагылмагыз – Күтәрелер беркөн туфан булып!   Аңламаслар җанның тантанасын, Сатлык диеп үртәр кайсысы? Ауропада бүген татар җыры – Кемнәрнең соң кемдә кайгысы?! Ауропаны тезләндерде бер җыр! Ауропаны тетрәндерде бу җыр... Дөнья шаһит: гамәл дәфтәрләрен Бизмәннәргә салып килер ул чор! Килер ул чор! Ауропаны тетрәндерде бу җыр...     * * * Мәҗүсилек безнең каннардадыр – Бичураны күптән үз иттек. Поста йортның шомлы чормасыннан Сагыш-зарлы җыру ишеттек.   Җил капкалар җилдә ыңгырашты, Нигез-ташның рухын елатып. Җансыз авылны соң кем яшергән, Кычытканнар белән уратып?!   Заман ясин чыккан урамнарда Күпме тарих гамьсез җирләнгән. Тәүбә итеп нинди дога кылыйк – Җаннар инде шактый керләнгән.   Бохарада укып кайттык әллә – Бармы акыл бездә сатарлык? Караңгыга чумган дөньябыздан Бичуралар куркып качарлык!   Мәҗүсилек безнең каннардадыр – Ия-рухлар никтер үз күрде. Ак әбиләр безне бисмиллалап, Җен-пәридән саклап үстерде.   Бер Аллага алар ышануын Какшатмаган юаш бичура. Мең дәверле иман хәзинәсен Шыр наданнар җилгә очыра.   Мәҗүсилек безнең каннардадыр, Күз йомарга нигә үткәнгә? Туган нигезләрне ятим итмик, Бичуралар өзелеп көткәндә.   * * * Балачактан йөгереп кенә үттек – Әкият дөньясында чикләр юк. Кыш бабайдан ел да бүләк алгач, Чыршыда дип белдек чикләвек.   Вакыт аямады сабыйлыкны, Тиз югалды бездән иркәлек. Сорау арты сорау туды җанда – Каендамы әллә чикләвек?!   Сыек чыбык кебек холыкларны Аннан-моннан ямап сипләдек. Акыл теше чыккач кына белдек – Юкәләрдә икән чикләвек!   Офыкларга карап күзләр талды: Бәхет үтте, ахры, читләтеп. Тәннән дәрман киткәч бер аңларбыз – Имәннәрдә булган чикләвек...   * * * Мин сине бураннан эзләрмен, Кыш килеп, кар күмсә юлларны. Сагыштан тилергән мәхәббәт хакына Чигерик үткәнгә елларны.   Мин сине җилләрдән сорармын, Хәтерләп мең кабат сүрәтең. Җавапсыз җилләргә ышаныр идемме, Мин сине яратам, күрәсең.   Мин сине эңгердә уйлармын, Адашмас микән дип төннәрдә. Яшемә чыланган иртәнге төшемне Бәхеткә юрадым өннәрдә.   Мин сине барыбер табармын, Сагынмас идем бит, югыйсә. Беркатлы өметне күңелдә бөтереп, Эңгердә буранлап җил исә...  
---

--- | 04.11.2016

Dj Радик никах укытты (ФОТО)

$
0
0
04.11.2016 Шоу-бизнес
Җырчы, композитор, продюсер, шоумен Dj Радик та күзле башлы булды. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Радик Яруллин (чын исеме шундый) башкала рестораннарының берсендә никах укытты.

Мәҗлескә күп кенә туганнар, дуслар җыелган. Бәйрәмне үзен "супертамада" дип йөртүче Гамил Нур алып барган. Никах турындагы яңалыкны да ул хәбәр итте. Фотолары да аныкы.

Никах мәҗлесе Мәскәүнең "Мираж" ресторанында узган. Кәләш чибәр күренә. Исеме дә матур - Сылу.

Радик һәм Сылуга бер-берсен хөрмәт итеп, мәхәббәттә яшәүләрен телибез. Бәхетле булыгыз! 

 

 

 


---

--- | 04.11.2016

Айдар Фәйзрахманов концертында китап сатылудан кергән 15 мең сум хәйриягә китәчәк

$
0
0
04.11.2016 Мәдәният
Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл әйтте...” дип аталган концерт булды. Әлеге концерт Айдар Фәйзрахмановның "Олы юл" китабын тәкъдир итү форматында узды.

Концертта Айдар Фәйзрахмановның М.Әгъләм, И.Юзеев, Р.Мингалим, С.Әхмәтҗанова, Р.Әхмәтҗанов, И.Иксанова, Г.Морат, Ш.Биккол, Ф.Сафин сүзләренә язылган җырлары Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир, Филүс Каһиров, Гөлшат Шәрәпова, Айгөл Хәйри, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рөстәм Насыйбуллин, Рөстәм Гыйлфанов, Флорит Гыйздәтуллин, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов), «Татарика» халык уен кораллары оркестры (дирижер - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов) башкаруында яңгырады. Җырлар шигырьләр белән үрелеп барды.

Концерт алдыннан һәм азагында, шулай ук тәнәфестә фойеда “Олы юл” китабы сатылды. Китап сатудан кергән барлык акча ДЦП авырулы 6 яшьлек Гөлназ Гатауллинаның гаиләсенә тапшырыла. Бүген барлыгы 15000 сум акча җыелды. Хәйрия акциясе Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 6 ноябрьдә булачак “Гәрәбә” дип аталган концертында да дәвам итәчәк.

 

 


---

--- | 04.11.2016

Elvin Grey Казан тамашачысы турында ни сөйләгән? (ВИДЕО)

$
0
0
05.11.2016 Шоу-бизнес
Казанда өч көн дәвамында зур аншлаг белән Elvin Grey – Радик Юльякшинның концертлары узды. "Самый шулай" дип исемләнгән программада җырчы хит җырлары белән бергә яңа иҗат җимешләрен дә тәкъдим итте.

Концерттан соң хис-кичерешләре турында Радик безнең белән дә уртаклашты.


---

--- | 04.11.2016

"Рязань-Казан"маршрут автобусы дамбадан төшеп ауган (ВИДЕО)

$
0
0
05.11.2016 Хәвеф-хәтәр
4 ноябрь көнне сәгать иртәнге 6 туларга 20 минутта М7-“Волга” федераль юлының 640 нчы километрында, Чувашиянең Чабакчар районы Хыркасы авылы турысында, транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Рязань - Казан” маршруты буенча барган рейс автобусы дамбадан төшеп ауган. Бу автобус шофёры идарәне югалтканнан килеп чыккан.

Шушы һәлакәт вакытында автобуста 22 кеше булганлыгы, нәтиҗәдә, 11 кеше каза күргәнлеге билгеле. Тән җәрәхәтләре алучылар арасында 2 бала бар. Зыян күрүчеләрне Чабаксардагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салганнар, балаларны – Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәргәннәр.


---

--- | 04.11.2016

Ярап булмады иргә

$
0
0
05.11.2016 Хатлар
Күп еллар ялгыз яшәп, картлыкны да ялгызым каршыларга җыенганда очраттым мин аны. Сөйләвенә караганда, берничә мәртәбә өйләнеп караса да, хатыннардан уңмаган, гел җүнсез хатыннар гына очраган үзенә. Югыйсә, бик ипле, җайлы, хатын кадерен белә торган ир икән... Күрәчәкне күрмичә, гүргә кереп булмый, диләрме әле?

Минем дә башыма тай типтеме, әллә булган акыл чыга башлаган вакыт идеме, бу иргә кияүгә чыгарга ризалык бир-гәнемне сизми дә калдым. Нәрсә сузып йөрергә, аның да баласы зур, минеке дә – үз тормышларына чумганнар. Кайда яшәрбез, дигән сорау да хәл ителде:  ул йортка керүгә каршы. Димәк, аның квартирында яшәрбез. Зурлап туй ясадык, үзенә күрә, сәяхәткә дә барып кайттык. Дөрес, юллама бәясен һәркем үзе өчен үзе түләде. Кияүгә чыгуга, авыл хатыннарына хас булган беркатлы җүләрлегем белән, җиң сызганып эшкә тотындым. Квартирга ремонт ясадык, иске җиһазларны алыштырдык – яшәгән урыныбыз күркәмләнеп китте.  Кунаклар килсә дип, савыт-сабаны яңарттык.

Кыскасы, өлкәннәр әйтмешли, «арт якны кашырга да вакыт булмады». Әле тегесе җитмәгәне күренә, әле монысы. Ни әйтсәң дә, кешечә яшисе килә бит. Миңа кадәр килгән хатын өйдән бар нәрсәне җыеп киткән (ир дигәнем шулай диде).

Мин акча эшлим, тик ятучы ирем, «гел өйдә тормыйсың», дип тавыш чыгара.

Җигелеп тормыш йөген тартам, иремә ярыйсы килә, янәсе, яхшы хатын булам. Булды ди, көт!  Бар нәр-сәне көйләп, аласын алып, инде хәзер матур итеп яшәп китәрбез, парлап кунакка йөрербез, үзебез дә кунак чакырырбыз дигәндә, ирем кулдан ачкычларны тартып алып, куып чыгарды. Шулай итеп, ярык тагарак янында калдым. Шул кирәк миндәй карт җүләрләргә, беренче очраган ирнең тасма теленә ышанып йөрсәң! «Дөнья малы – дуңгыз каны», дигәндәй, алган әйбергә тү-гелгән акча кызганыч түгел. Дөрес, аларын да сорап караган идем дә, ирем «кәҗә тоягы» гына күрсәтте. Күпме түккән хезмәт кызганыч...

Ирем мине ишектән төртеп чыгаруга, тагын берәүне эләктерде. Дөрес, бу хатыны минем кебек җүләр түгел бугай, өйләнгәненә бер ел, ә тәрәзәләрендә әле һаман мин алып элеп куйган челтәр тора...

Шулай, хөрмәтле хатын-кызлар, без ирләрнең тасма теленә ышанабыз, ә алар моннан оста файдалана.

Исемемне язмыйм, сезнең газета кулына эләксә, үзен болай да таныр.

Чыганак: Туган як
 


---

--- | 05.11.2016
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>