Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

«Чишендерә» торган диета

$
0
0
24.05.2013 Медицина
«Чәй дә куйма, табын да әзерләмә! Мин хәтәр диетада: бер атнада ыргытам артык килограммнарымны», – дип, керә-керешкә «ух»ылдап кәнәфигә ауды классташ кызым. Гомере буе үзен таза дип уйлап, ниләр генә кыланып бетмәде инде үзе. Иртә-кич йөгерү дисеңме, әллә нинди эчәк чистарткыч процедуралармы, ул ач торуларын әйтмим дә инде...

«Менә кара, ашаудан гына торса, мин ишеккә сыймас идем инде, бар әйберне «урам» гына ич», – дип үзен юатсам да, бернигә карамый, нинди ябыктыру чарасын укыса, шуны куллана. Ачуым да килмәс иде, әгәр шулхәтле таза булса. Тулышып кына торган, әбиләр әйтмешли, «пешеп» өлгергән кыз инде югыйсә. Ә ул үзеннән һаман канәгать түгел...

Безнең хатын-кызларыбыз инде күптән мәңгелек көрәш байрагы астында берләште... Үлчәүдәге «куркыныч» саннарга каршы көрәштә. Интернет-телевидение «дошман»ны җиңәргә ярдәм итүче төрле ысуллар белән чуарланган, могҗизага өметләнгән кесәләр бушаган...

Шулай инде илебез белән диетада утырабыз бит. Ябыгу модага керде: барыбызның озын торыклы, нечкә билле буласыбыз килә. Матурлык корбаннар таләп итә дигәнне онытып, сәламәтлек турында уйламыйбыз да. Әнә шундый чиккә җитеп ябыгучыларның күбесе анорексиядән үлеп тә китәләр. Беренче каналдагы «Пусть говорят» тапшыруына да чакырылган, җаны гына утырып калган яшьләрне күргәч: «Болар акылсыздыр», – дип уйладым. Үз-үзеңне белеп, шундый чиккә җиткер әле! Үзләренә карарга куркыныч! Алай гына да түгел, әле тагын ябыгырга телим дип утырулары шаккатыра. Таза булуларыннан гарьләнеп, үз-үзләренә кул салучы яшүсмерләр, нечкә билне югалтудан куркып, бала табарга теләмәүче хатыннар азмы бүген?

Статистикага күз салыйк, АКШ белән Россиянең 60-70 процент кешесе тиешеннән артык авырлыктан интегә, шуның 30-35 проценты бу «май катламнары» белән төрле чаралар ярдәмендә «көрәшә». Шунысы кызык, гарәп илләрендә бу күрсәткеч югарырак булса да, диетада утыручыларның саны 11,8 процент кына!

Беркөнне сеңлемә «Василиса прекрасная» дигән рус халык әкиятен укып утырам: «Василиса – авылдагы иң матур кыз; үги әнисе һәм сеңелләре аның гүзәллегеннән кара көнләшү белән көнләшкәннәр, ябыксын, җил һәм кояштан каралсын өчен төрле авыр эшләр белән җәфалаганнар. Ләкин Василиса барлык авырлыкларны җиңел үткән һәм көннән-көн матурайган, тазарган гына. Ә үги әнисе белән сеңелләре, хан кызлары кебек кул кушырып утыруларына да карамастан, ачуларыннан ябыгып, кибеп беткәннәр»...

Димәк, элек «нечкәбилләр» матурлык эталоны саналмаган... Дөньядагы «ябыгу шаукымы» кайчан башланган соң алайса? Ни өчен бу шаукым гарәп хатын-кызларын читләтеп узган? Эзли торгач, менә мондый җавапка юлыктым: «Ябык булу кайчан модага керде соң? Җавап табар өчен ярты гасырга кире кайтырга кирәк. Бу кыска итәкләр модага кергән вакытта, ягъни Икенче бөтендөнья сугышыннан соң башланды. Ялангач аяклар, сирәгәйгән ир-ат халкын кызыктырыр өчен, «ирек»кә чыкты. Ә ябык кызларның күп булулары модага иярү түгел: бу сәламәтлек белән бәйле. Начар туклану, борчылулар алсу йөзле «тулы» хатыннарны ябык, чирләшкә дәрәҗәсенә төшерде. Моның кадәр хатын-кызны ашатканчы, ябык кызларны матурлык эталоны дип игълан итү җиңелрәк булган. Әлеге фикерне модельерлар да тиз үз иткәннәр: ни дисәң дә, «бар яктан да» килгән буй-сынлы хатын-кызларга кием тегүгә караганда, таяк кебекләргә тегү уңайлырак та, материал да азрак киткән».
Чынлап та, сугыштан соң сирәк калган ирләрне үзенеке итү өчен, хатын-кызлар нинди генә хәйләләргә бармаган. Шуларның берсе – артык киемнән «арыну», чишенү. Тыйнаклык һәм төренеп йөрүгә караганда, ярымялангач йөрү гаилә төзергә, нәселне дәвам итәргә ярдәм итә дип уйлаган, күрәсең, ул чор хатын-кызлары. Ләкин, кызганыч, алар бер нәрсәне оныткан: хатынының тәненә генә кызыгып өйләнгән ир, икенче, тагын да гүзәлрәк ханымны очраткач, гаиләсеннән китмәс дип кем ышандыра ала?

Әйе, хатын-кызларыбызның ачыласы җирләре ачылган, күрсәтәселәре күрсәтелгән. Әлбәттә, матур йөзле кызларның бөтен дөньяга күргәзмәгә чыгарылган тәнендә артык май яисә «каһәр суккан» целлюлит булырга тиеш түгел инде. Чалбар өстеннән асылынып төшкән корсакны күрсәтсәң дә оят. Ул буын-буын май катламнарын күргәч, кеше ни уйлар! Шуңа да «замана кагыйдәләре» буенча чишенгән хатын-кызларның бик сирәге генә үзләренең көзгедәге чагылышыннан канәгать. Алары да йә тумыштан ябык табигатьле, йә үзләрендә зур ихтыяр көче тапкан, «мәк бөртеге» белән тукланучылар, йә спорт белән шөгыльләнүчеләр.

Ә бу вакытта 74 процент гарәп хатын-кызлары үзләренең артык килограммнары белән «җырлап» яши: алар бит ирсезлектән интекми. Ә нигә борчылырга? Киң күлмәк астында нәрсә яшерелүендә кемнең ни эше бар? Мөселман ирләре үзләренә хатынны тәненә, буй-сынына, гүзәллегенә карап кына сайламый бит.

Мөслимәләргә ярым- ялангач хатын-кызлардан куркырга яисә аларга үзләренең көндәшләре итеп карарга кирәк түгел, чөнки мөселман ире үзенә көне-төне үзенең кыяфәте турында кайгырып утырган уенчыкны түгел, ә тормыш юлдашы эзли. Әлеге тормыш юлдашында иң мөһиме – тыйнаклык, тугрылык, күңел сафлыгы, иман һ.б. Ә урам буйлап ярымялангач атлаган хатын-кызга әлеге сыйфатлар каян килсен?

Әлбәттә, мин мөселман хатын-кызлары үзләре артыннан карамый дип әйтмим. Юк! Ләкин алар башка хатын-кызлар кебек бу замана «чир»енә иярми, аның максаты да, тормыш мәгънәсен аңлавы да башка. Диета кулланса да, тирә-яктагы кешеләргә үзенең тәнен күрсәтер өчен түгел, ә беренче чиратта, үзенең сәламәтлеге турында кайгыртудан. Чөнки сәламәтлек – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур нигъмәт. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Ике төрле нигъмәтнең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе буш вакыт, икенчесе сәламәтлек». Ә ябыктыру диеталарының күбесе туклану рационын боза, димәк, организмга зыян китерә. Ач торып үзеңә файда эшлисең килсә, рәхим ит, ураза тот. Күпме шифа һәм савап алырсың!

Ә Сез ябыгу диеталарына ничек карыйсыз?

Диләрә (23 яшь):
– Соравың белән нәкъ өстенә бастың! Кичә генә диетага утырган идем, тазара башлаганмын бит. Ә иремнең фикере бу турыда икенчерәк булды. Сүзен-сүзгә җиткерәм: «Нәрсә дә булса ашыйсың килә икән, нигә аннан баш тартырга? Һәр кеше организмы теләгән ризык белән тукланырга тиеш. Безнең организм үзенә кирәкмәгәнне таләп итми бит. Ләкин баллы һәм майлы азыктан соң, бар, ялкауланмыйча гына йөгереп кайт, спорт сиңа ярдәмче», – диде. Ә бит ул чыннан да хаклы...

Марат (25 яшь):
– Гарәп илләрендәге хатын-кыз дигәч, күз алдыма кечерәк буйлы, тулырак гәүдәле хатын-кызлар килә. Ләкин хатын-кызның тулырак булуы гарәпләрдә кимчелек булып каралмый, киресенчә, бу хатын-кызны бизи торган сыйфат кына. Безнең илдә, кызганыч, бу алай түгел. Минемчә, диетаны тотасың икән, бары үзең, үзеңнең сәламәтлегең өчен генә тотарга кирәк, ә һич тә кеше сүзе, башкаларга ошарга теләү өчен түгел.

Ислам (29 яшь):
– Минем өчен бары бер диета бар. Ул да булса, пәйгамбәребез (с.г.в.)нең безгә әйтеп калдырган яхшы рецепты: «Ризык ашаганда, ашказаныңны өч өлешкә бүл. Бер өлешенә тәгам сал, икенче өлешенә – су, бер өлешен буш калдыр», – дигән. Барлык чирдән дә, артык авырлыктан да коткару чарасы шул. Монда башка сүз өстәргә дә мөмкин түгел. 


Мәрьям АБДУЛЛИНА

в„– |

Чистайга ФОТОсәяхәт

$
0
0
24.05.2013 Җәмгыять
Бер-ике көн элек "Мәдәни җомга" газетасы хезмәткәрләре Чистайга барып укучылары белән очрашкан. Шул арада Шамил Абдюшев шәһәр күренешләрен фотога төшерергә өлгергән. Чистай бик матур шәһәр. Бигрәк тә яз көне.

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 24.05.2013

Татарстан халкы җир асты селкенүләрен сизгән

$
0
0
24.05.2013 Экология
Алар “селкенү” турындагы хәбәрләр белән республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчер хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр

Татарстанның кайбер районнары һәм шәһәрләре халкы бүген иртән җир асты селкенүләрен сизгән. Борчыла башлаган гражданнар республиканың Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының дежур хезмәтләренә шалтырата башлаган.

“Татар-информ” МАна Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр иткәнчә, соңгы 25 минутта кайбер муниципаль районнарның бердәм диспетчер хезмәтләренә гражаданнардан чынлап та җир асты селкенүләрен сизгәнлекләре турында хәбәрләр килеп ирешә. “Татар-информ” МАда булган мәгълүмат буенча, җир асты селкенүләрен Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Яшел Үзән халкы сизгән.

Сейсмологлар бу фактны әле расламаган. Шулай ук булган хәлләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм гражданнарның милкенә зыян салыну турында мәгълүмат юк. 


Юлия РЕВИНА

в„– | 24.05.2013

Төмәндәге федераль Сабантуй өзелергә тора

$
0
0
25.05.2013 Җәмгыять
Төмән өлкәсе татарлары конгрессы Русиядә федераль Сабантуйлар оештыру гадәткә кергәч, милли бәйрәмне үзләрендә дә үткәрү тәкъдиме белән берничә тапкыр чыккан иде. Узган ел Владивосток шәһәрендә булган илкүләм Сабантуйда 2013 елның бәйрәме Төмәндә булачак дип игълан ителде.

Төмән Сабантуеның 3 августта булачагы билгеле. Бу хакта өлкә хакимиятендә булган утырышта килешенде.

Быел 18 гыйнварда Төмән конгрессы, өлкә хакимиятенең мәдәният департаменты, Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты вәкилләре Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә килгән төркем белән очрашканда Сабантуйны башкаланың үзәк "Геолог" стадионында үткәрү турында да сөйләшкәннәр иде. Татарстаннарга бәйрәм урыны да күрсәтелде.

Соңгы хәбәрләргә күрә, Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе бәйрәмне Акъяр авылында үткәрергә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан. Әлеге авыл Төмән районында булса да, башкаладан 50 чакрымлап ераклыкка, Свердлау өлкәсе чигенә таба урнашкан.

Төмән конгрессы җитәкчесе Нурулла Саттаров фикеренчә, Сабантуйның Акъярда булуына караганда булмавы яхшырак. "Без моңа кадәр булган Сабантуй традицияләрен дәвам итеп, Владивостокны алыйк, Екатеринбурны алыйк, милли бәйрәмнең башкала үзәгендә булуын телибез. Анда Төмәннәр дә, өлкәгә сибелгән авыллардан һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр дә катнашырга тиеш. Ә авыл Сабантуе - авыл бәйрәме инде ул, ул аерым үтсен", ди Саттаров.

Төмәндәге милли лидерлар арасында бәйрәмне авылга җибәрүнең башында өлкә хакимияте тормый микән дип шик белдерүчеләр дә бар. Төмән татарлары Сабантуйны үз итә. Инде быел федераль Сабантуй булгач аңа килүчеләр берничә тапкыр күбрәк тә булырга мөмкин.

"Күрәсең, өлкә җитәкчелеге башкалада татарларның күпләп җыелуын теләми. Бу исә татар халкының бердәмлеген, аның көчен күрсәтәчәк. Автономия беркайчан да хакимият сүзеннән чыкмый, өстән ни кушсалар шуны үтәүче генә ул. Төмән өлкәсе җитәкчелеге Сабантуйны авылда үткәрик дип нәкъ автономиягә әйттергән булырга да мөмкин", диде Азатлыкка милләтпәрвәрләрнең берсе.

Сибагатуллин Төмәндә хакимият вәкилләре һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашканда җитди милли мәсьәләләр дә күтәрелде. Соңгы елларда дин, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклауның сүлпәнәюе, күпләгән авылларда мәктәпләр, мәдәният учакларының ябылуы һәм бу мәсьәләләрне чишү өчен Татарстан белән ике арада килешү төзергә кирәклеге дә әйтелгән иде. Хакыйкать Төмән хакимияте күңеленә хуш килмәскә дә мөмкин.

Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Наталья Шевчик Төмән ягыннан федераль Сабантуйны оештыру төркеменең җитәкчесе. Ул бу атнаның пәнҗешәмбесенә кадәр Сабантуйның кайда булачагын игълан итәргә һәм Татарстан ягына да җиткерергә тиеш булган. Әмма хәбәр күренмәде.

Нурулла Саттаров фикеренчә, Сабантуй Татарстан өчен бик тыгыз вакытка туры килә. Яңа гына Универсиада тәмамланган була. Аның өстенә бу бәйрәм мөселманнарның ураза вакытына да туры килә. "Гомумән, август башы Сабантуй өчен кулай вакыт түгел. Бу бәйрәм, гадәткә күрә, кыр эшләре тәмамлангач, җәй башында үтәргә тиеш. Август башына инде Сабантуй рухы да ул кадәр үк калмаячак", ди Саттаров. 

Милли күтәрелеш вакытында, 90нчы еллар - 2000нче еллар башында, Төмән өлкәсенең Сабантуе башкалада зур бер табигый паркта үткәрелде. Ул вакытта милли бәйрәмгә 10 меңләп кеше җыела иде. Бәйрәмне Төмән өлкәсе татар мәдәнияте үзәге оештырды. Аннан соң, Русиядә милли үсешкә киртәләр куела башлагач, хакимиятләр карары белән бу үзәк бетерелде. Өлкәнең милли мәдәниятләр бүлегендә бер бүлек кенә калдырылды. Бу үзәкне бетерү милли чараларга та тискәре йогынты ясады.

Соңгы 6-7 ел дәвамында өлкә Сабантуен башкаладан чыгарып җибәреп әле бер райондагы татар авылында, әле икенче авылдагы татар авылында үткәрә башладылар. Ара ерак булу сәбәпле катнашучылар да әзәйде. Бәйрәмнең абруе төште. Шулай да Төмән Сабантуен үткәрү калды. Шәһәр хакимияте күрсәтмәсе белән ул хәзер һәр ел саен шәһәр көнендә - июль аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Быел бу көн 28 июльгә туры килә. Шәһәр көнендә Төмәннең төрле паркларында, төрле мәйданнарда күпләгән чаралар үтә. Шулар арасыннан берсе - татарлар да Заречный бистәсенә үз бәйрәменә җыела.


Наил АЛАН

в„–--- | 24.05.2013

Язучылар берлегендә "Әдәби ел йомгаклары"узды

$
0
0
25.05.2013 Мәдәният
325 язучының 210ы – пенсия яшендә. Әле тагын дистәлгән пенсионер Язучылар берлегенә керергә теләп, чиратка басканнар. Узган ел исә берлеккә 4 кенә яшь әдип алынган.

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы “Әдәби ел йомгаклары” быел берлекнең яңартылган бинасында үтте. Һәм яңа җитәкчелектә. Билгеле булганча, узган елның маенда язучылар корылтаенда Илфак Ибраһимовны Рафис Корбан алмаштырды. Шунысы кызык: корылтай башланыр алдыннан ул чакта әле ремонтта булган берлек бинасын караганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Ибраһимов озата йөргән иде, әмма инде берничә айдан биредә яңа рәис җитәкчелегендәге команда эшли башлады. Тәҗрибәсезлеге комачауладымы – белмим, әмма җыелыш барышында үзен таркаурак тоткан Рафис Корбанның әлегәчә чын җитәкче булып бетмәгәне ачыкланды.

Кемнең е-майлы бар?

Берлек рәисе үзе дә бер елга нәтиҗә ясап, “иң истә калган вакыйга” итеп яңа бинаның ачылуын искәртте. Бигрәк тә Тукай клубының эшли башлавы күңеленә хуш килгән. Шушы клубта атна саен диярлек чаралар уздырылган икән. Суммасы ачыкланмаса да, республика бюджетыннан, әйтик, теге яки бу әдипне искә алу, туган көн чараларына акча да бүлеп бирелгән. Алай гына да түгел, Рөстәм Миңнеханов белән шәхси аралашу вакытында алдагы елга да акча вәгъдә ителгән. Васильево бистәсендәге шифаханәдә ял итү өчен – 34, “Бәкер”гә 14 юллама бирелгән.

Әллә быелгы төп сөйләшү әдәби тәнкыйтькә багышланган булгангамы, Р.Корбан үзе дә шактый гына тәнкыйди фикерләр белән “шаккаттырды”. Әйтик, шул ук клубта узучы кичәләрдә аерым берәүләр (Нәҗибә Сафина белән Нәкыя Гыйләҗева исемнәре аталды) чыгыш ясарга теләп тә, аларга сүз бирелмәгәч, “үпкәләп, тырнак астыннан кер эзләп йөриләр” икән. Шул ук хөкүмәт ярдәме белән аеруча мохтаҗ дип табылган 30лап язучыга бер меңлек сум күләмендә акчалата ярдәм дә итәргә теләгәннәр, тик телефоннары юк яки дөрес язылмаган икән.

Шуңа да Рафис Корбан тәкъдиме белән шул залда ук язучыларга анкеталар таратылган. Анда әдипләр үзләренең телефоннарын да, электрон адресларын да язарга тиеш иде. Берлек башлыгының язучыларны заманнан артта калмаска чакыруы, ягъни компьютерны үзләштерү, е-майллар булдыру, хәтта ки шәхси сайтлар ясау турындагы сүзләре яшьрәк буында көлү тудырды. Әле һаман да аерым бер әдипләр берлеккә килеп, әсәрләрен “машинкада бастыруны сорыйлар” икән. Хәер, “иганәчеләр ярдәме белән алынган” компьютерларда инде кайберәүләр эшләргә дә өйрәнгән, рәис Ркаил Зәйдулла белән Вакыйф Нуриев исемен атагач, “тамашачылар” янә бер көлеп алды.

Чиратта - пенсионерлар

Рафис Харис улы язучыларны иҗтимагый пассивлыкта гаепләде, янәсе, каләмдәшләре җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә битараф. “Халык егылып китәрлек әсәрләр дә иҗат итми” башлаганнар. Әйтик, узган ел Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган авыл тормышы турындагы конкурска әсәрләр әле бик аз килгән. Ә бит бу турыдагы хәбәр хәтта “сайтка да куелган”.

Хәер, җитәкчелекнең үзендә дә гаеп бар, бугай. Р.Корбан идарә әгъзаларының да эшкә салкын карауларыннан зарланып алды. Әгәр утырышларга йөрмәсәгез, алмаштырабыз, янәсе, “берегез дә Алланың кашка тәкәсе түгел”. Ирексездән, парламент утырышына йөрмәүчеләрне “чеметкәләп” алулар искә төште.

Күптәнге проблема да аталды бу утырышта. Бүгенге көндә Язучылар берлегендә 325 әдип әгъза булып тора (узган елда да шул ук сан булган), ягъни вафат булган тугыз язучыбыз урынына тугыз кеше кабул ителгән. Кабул ителгәннәрнең дүртесе – яшьләр (яшьләре 22дән 40ка кадәр булучылар яшь дип атала икән). Дөрес, 325 кешенең 210ы – пенсия яшендәгеләр. Язучылар берлегенә керергә ашкынып торучылар җитәрлек икән, тик анда да күпчелекне пенсионерлар тәшкил итә. Артык шәрехләмә сорамыйдыр дип уйлыйм...

Утырышны таркау гына алып барса да, Рафис Корбан үзе рәхмәт әйтергә өйрәнгән икән инде. Президентка да, хөкүмәткә дә, Мәдәният министрлыгына да, Марат Әхмәтовка, Альберт Шиһабетдиновка һ.б.га, кабатлана-кабатлана, рәхмәтләрне яудырды гына. Кызганыч, ишетүче генә юк иде, чөнки быелгы җыелышка бер генә түрә дә килмәде, шул исәптән, түрә-әдипләр дә... 


Сабир ЗАКИРОВ

в„–--- | 25.05.2013

“Изге Болгар” җыенында меңнәрчә кеше катнашты

$
0
0
25.05.2013 Дин
Бүген Болгарда, Истәлек билгесе янында, “Изге Болгар җыены”ның рәсми ачылышы үтте. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Анда катнашкан меңнәрчә кеше арасында татар дин әһелләренең IV форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән Диния нәзарәтләре рәисләре бар иде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тантананың дәрәҗәле кунаклары булды.

Тантаналы чараларга кадәр кунаклар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Ак мәчеттә булды, соңрак мөфтинең мәчеттә урнашкан резиденциясендә республика җитәкчелеге РФ мөселман дине лидерлары белән очрашты. Аннары составында Болгар цивилизациясе музее урнашкан Елга вокзалы ачылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җыенга килүчеләрне сәламләп, аларны Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулу белән котлады. Президент чыгышында узган ел Болгарда булган үзгәрешләргә тукталды.

Р.Миңнеханов татар дин әһелләренең кичә Казанда узган IV форумы узын, анда татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау мсәьәләләре күтәрелүенә басым ясады. “Бу безне бик борчый, әлеге мәсьәләләрне бергәләп чишәргә тиешбез. Нәкъ менә Болгар бергә җыелып шул хакта фикерләшү урыны булып тора”, - ди ТР Президенты.

“Менә инде берничә ел Болгар җиренә җыелып очрашабыз, бер-беребез белән аралашабыз. Бу зур бәхет, бирегә килгәнегез өчен рәхмәт. Мондый очрашулар әле күп еллар дәвам итәр дип ышанам”, дип милләттәшләргә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.

“Татар халкы бергә, бердәм фикердә булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә биргән шушы Болгар җирен гореф-гадәтләребезне, динебезне, мәдәниятебезне саклау өчен файдаланырга тиешбез”,-дип ассызыклады М.Шәймиев.

Ул Болгарны яңадан торгызу өчен күп эшләр башкарылуын искәртте. “Болгарның яңарышы өчен алга таба да эшләячәкбез, рухи байлык турында да уйланырга кирәк”,-дип сүзен йомгаклады ул.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгарны мөселманнарның уртак йорты белән чагыштырды һәм аның яңарышына шатлануын белдерде, аны татар дин әһелләренең даими очрашулар урыны итәргә ниятләүләрен җиткерде.

Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин татар халкының күпмилләтле Россиядә сан ягыннан икенче урын алып торуын искәртте. “Совет чорында мәчетләр күп җимерелде, демократия юлына баскач, иман йортларыбызны, Болгарны яңадан торгызу мөмкинлеге алдык. Бу тарихи җир безгә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауда ярдәм итәр”, -диде ул.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләү сүзләрен җиткерде.

Тантаналарның рәсми ачылышыннан соң, дәрәҗәле кунаклар Һөнәрчеләр шәһәрендә булып, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм сувенир продукция белән танышты. Аннан соң алар Археологик тикшеренүләр халыкара үзәге эшчәнлеге белән танышты, соңрак “Габдрахман сахабә коесы” комплексында булды, чишмә суыннан авыз итте, хан мунчасын карады. Соңрак республика җитәкчелеге Җәмигъ мәчетендә өйлә намазында катнашты.

“Изге Болгар җыены” кунаклары өчен күп төрле чаралар – Коръән укучылар чыгышы, мөнәҗәтләр, борынгы җырлар башкару, хәләл продукция сәүдәсе һ.б. каралган иде.


Люция КАМАЛОВА

в„–--- | 25.05.2013

Әлмәт театры Төркиядә узган Халыкара сәнгать фестиваленнән кайтты (ФОТО)

$
0
0
26.05.2013 Мәдәният
Әлмәт драма театры Төркиянең Мәрмәрис шәһәрендә узган Халыкара сәнгать фестиваленнән кайтты. Артистлар фестивальдә М.Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” спектакле белән катнашты. “Гашыйк Кәриб”нең бу алтынчы фестивале. Режиссер Искәндәр Сакаев куйган ярлы җырчы Кәриб хакындагы мәхәббәт легендасы Әлмәт театры тарихында иң күп фестивальләрдә катнашкан спектакль.

Театрның төп чыгышы Мәрмәрис шәһәрендәге амфитеатрда була. 1000 кешелек урынлы театрда артистлар чыгышларын концерт белән башлап җибәрәләр. Тамашачылар арасында Голландия, Англия, Германия илләреннән килгән туристлар була. Артистлар фестиваль программасы кысаларында Кытайның Мәрмәрис белән тугандаш шәһәрнең паркын ачу тантанасында катнаша. Төркиянең иң матур шәһәре Турунч амфитеатрында туристлар өчен уйный. Шәһәр мэры соравы белән, махсус шәһәр халкы өчен, аерым чыгыш ясый. Бу фестиваль халыкларны бер-берсенең сәнгате белән таныштыру максатыннан оештырыла. Яшәгән урында театр артистлары татар халкының бию-җырлары белән таныштыра, шулай ук башка милләтләр дә чыгыш ясый. Фестиваль катнашучылар һәм туристлар өчен менә шундый иҗади аралашу, танышу мөмкинлеге бирә. 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10


Әнисә ТАҺИРОВА

в„– |

Әтисе кубогы улында

$
0
0
26.05.2013 Спорт
Күптән түгел Кочко-Пожар хоккей командасы Сергачның “Лидер” ФСКсында икенче истәлек турниры оештырды. Монысы мәскәүле авылдашларына, Сергачта ясалма бозлы хоккей мәйданчыгы барлыкка килгәч бу спорт төрен яңадан торгызуга зур һәм төп өлешне керткән Рафаил Равил улы Багаутдиновка багышланган иде.

Турнир ике көн (3, 4 май) дәвамында барды. Зур күчмә кубок өчен Сергачтан “Район-45” һәм “Локомотив”, Мәскәүдән “Дуслар”, Пильна районыннан “Петрякс”, Кызыл Октябрьдән – “Нуршат”(Семочки) һәм оештыручылар – “Кочко-Пожар” командалары ярышты.

Беренче көнне мәрхүмнең мәскәүле “Дуслар”ы киеренке уеннарда “Нуршат” белән “Петрякс”ны отты, ә Кочко-Пожардан авылдаш дуслары шәһәр командаларын җиңде. Шулай итеп икенче көнне узачак финал матчка мәрхүм Рафаилның мәскәүле һәм авылдаш дуслары чыкты. Ә өченче урын өчен “Район-45” белән “Петрякс” уйнады. Бу матч, чын мәгънәсендә, иң кызык, иң мавыктыргыч, финал матчка тиң иде. Алар төп вакытта тигез исәпкә уйнап (4:4), җиңүчене буллитлар ярдәмендә генә ачыкладылар һәм өченче кечкенә кубокны “Район-45” яулады.

Финал матч көткәнчә киеренке булып чыкмаса да, ул күпләрнең күңелендә һәм хәтерендә КХЛда чыгыш ясаган 19 яшьлек якташыбыз (Өчкүл), Новокузнецкның “Металлург” төп командасы уенчысы Дамир Равил улы Җәфәровның чыгышы белән истә калачак. Ул матчның ярты өлешен пожарлылар өчен уйнады, ә икенчесен – мәскәүлеләр өчен. Үзенең катнашы белән шушы истәлек турнирын бизәгәне, аның абруен күтәргәне өчен оештыручылар исеменнән мәрхүм Рафаилның хатыны Наҗия ханым Дамирны Рәхмәт хаты һәм матур түбәтәй белән бүләкләде (фотода).

Бу турнирның тагын бер игътибарга лаек үзенчәлеге – мәскәүле “Дуслар” өчен Рафаилның улы – 11 яшьлек Ильяс чыгыш ясады. Ул биш яшеннән бирле инде хоккей секциясенә йөри, мәрхүм әтисенең өметен аклаучы булырга охшаган. Кем белә, Сергач бозында бергә уйнаган кебек, бәлки 4-5 елдан зур хоккей сарайларында да якташ-милләттәшләребез Дамир белән Ильяс бер бозга чыгарлар. Һәрхәлдә, яшь профессиональ хоккейчыбыз шул теләкләр белән яшь өметебезгә өр-яңа профессиональ шартаягын бүләк итте. Аларның йолдызлы сәгатьләре әле алда, дип без дә ышанабыз. Ә финал матч мәскәүчеләр файдасына 8:1 исә-бе белән тәмамланды. Ләкин пожарлылар бер дә күңел төшенкелегенә бирелмәделәр, ерак юлны якын итеп килгән мәскәүлеләр дә бит Рафаилның бергә хоккей уйнаган дуслары, диделәр алар.

Шулай итеп, Рафаилның якты истәлегенә булдырылган зур күчмә кубокны аның улы Ильяска “Кочко-Пожар” командасы капитаны, турнирның оештыру комитеты рәисе Илһам Жиһаншин чын күңеленнән сөенеп тапшырды.

Әйтергә кирәк, оештыручылар тарафыннан бер генә дә команда бүләксез калмады. Яхшы уенчылар да кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. “Лидер” ФСКсы директоры Николай Ерамасов бу турнирның Сергачта зур оешканлык белән узуына югары бәя бирде, киләсе елга тагын шулай бергәләшеп дустыгызның турнирын бездә уздырыгыз, диде. Оештыручылар һәм кунаклар, үз чиратларында, ФСК дирекциясенә, хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Бу көннәрдә мәрхүм Рафаилның рухы аеруча шат булгандыр. Чөнки бөтен дуслары бергә җыелып аның истәлегенә искиткеч спорт бәйрәме оештырдылар.



Автор фотолары.
 


О.ХӨСӘИНОВ

в„–19 | 17.05.2013

Кулларыннан гөлләр түгелә

$
0
0
26.05.2013 Мәдәният
Кулларыннан гөлләр түгелә... Кеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Милләттәшебез, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Линира Яхинбаева нәкъ шундыйлардан. Рәссамчы һөнәрен үзләштергән бу ханым менә инде утыз елдан артык балчыктан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә.

Ул Үзбәкстанның Самарканд шәһәрендә туып-үсә. Балачактан, агач остасы булган әтисенә охшаптыр инде, кул эшләренә уңган була Линира. Моңардан тыш, бик тә кызыксынучан бала булып үсә ул. Кыз музыка мәктәбендә укып, баянда уйнарга да өйрәнә, тегү түгәрәгенә дә, хәтта мотоцикл клубына да йөри. Тик рәсем ясау, балчыктан сувенирлар, савыт-саба барлыкка китерү аның күңеленә күбрәк хуш килә. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлагач, Линира сәнгать училищесына укырга керә. Биредә белем алганда ул шәхси һөнәрханәләргә йөреп, балчыктан төрле әйберләр ясарга да өйрәнә.

Рәссам буларак тагын да үсәргә теләгән Линира училище белән генә канәгать калмыйча, ерак ара дип тормыйча, Красноярск шәһәренә сәнгать институтына укырга китеп бара. Биредә ул керамикадан әйберләр ясау бүлеген тәмамлый. Яшь кенә кызга бер туганы да булмаган чит-ят җирдә яшәп укуы җиңел булмый, билгеле. Тик аңарда профессионал рәссам һәм скульптор булу теләге шулкадәр көчле була ки, ул, бернигә дә карамастан, хыялын тормышка ашыру нияте белән яна.

Институтта укыган чакта Линира үз мәхәббәтен табып, кияүгә дә чыга. Аларның кызлары туа. Аңа Әнисә дигән исем кушалар. Тик язмыш кушуы буенча яшь гаиләгә бәхет диңгезендә озын-озак йөзәргә насыйп булмый шул. Тиздән ул иреннән аерыла.

Укуын тәмамлаганнан соң, Линира әти-әнисенең туган ягы - Оренбург өлкәсе Северный районындагы Ибрай авылына кайта. Эш шунда ки, ул институтта укыган чакта әти-әнисе Самарканд шәһәреннән бирегә күчеп урнашкан булалар. Сеңелләренең яраткан шөгыленнән башка яши алмаганын яхшы белгән абыйлары Линирага балчыктан ясаган әйберләрен яндыру өчен махсус мич салып бирәләр. Шулай ул авылда 10 елдан артык яшәп, хуҗалык эшләрен башкарырга да, керамикадан төрледән-төрле савыт-саба, сувенирлар, бизәнгечләр һәм башка нәрсәләр ясарга да өлгерә. Ә эш җимешләрен Самарага һәм башка авыл-шәһәрләргә илтеп сата. Шулай яраткан шөгыле ярдәмендә тормыш итәр өчен акча да эшли башлый Линира ханым.

Бервакыт шулай Самарага килгәч, ул “Стройфарфор” заводы аша узып барганда, бәлки, бирегә эшкә урнашу бәхете елмаер дип, анда кереп чыгарга була. Мондагы махсус иҗади төркем җитәкчесе Владимир Иванович Смирнов Линира ханымның эшләре төшерелгән фотосурәтләрне карап чыга да, альбомның соңгы битен япканда: “Сезне бүген үк эшкә алабыз!” - дип аның талантына соклануын белдерә.

Шулай Линира ханым кызы Әнисә белән Самарага күчеп килә. Заводта өч ел эшләү дәверендә милләттәшебез керамикадан бик күп үзенчәлекле, гадәттән тыш әйберләр ясый. Биредә аның эшен мактап туя алмыйлар. Нинди генә йөкләмә бирелсә дә, ул аны җиренә җиткереп, җанын-тәнен биреп башкара һәм аның кулыннан искиткеч вазалар, тәлинкәләр, чынаяклар, җиләк-җимеш, агач төбе формасындагы чәй сервизлары һәм башка матур-матур савытлар килеп чыга.

Линира Яхинбаева оста чүлмәкче (гончар) дә әле. Гомумән, аның кулы бар нәрсәгә дә килгән. Юкка гына аның эшләрен Казан музеена алмаганнардыр шул. Линира ханымның фантазиясе бик бай. Ул үз эшендә төрле техника, төрле ысул-юллар куллана, үзен төрле яклап күрсәтә. Милләттәшебез ясаган әйберләренең һәрберсен үзе уйлап чыгара. Һәр эшенә махсус исем дә бирә ул. Әйтик, аның коллекциясендә “Хатын-кыз - яз”, “Диңгез хикмәте”, “Петербург” вазалары, “Печән өсте” чәйнеге, “Наз” композициясе һәм башка бик күптөрле нәрсәләр бар.

Үз һөнәрханәсен ачу теләге белән янып йөргән Линира ханым заводтан китеп, үзенә эшли башлый. Тик, кызганычка, аның бу хыялы тормышка ашырылмыйча кала. Бүгенге көндә ул - матурлык салонында менеджер. Шулай да яраткан шөгылен ташламый Линира ханым. Буш вакытының һәр минутын аңа багышлый.

- Эшкә тотыныр алдыннан идеяләрегез ни рәвешле барлыкка килә? - дип сорадым мин әңгәмәдәшемнән.

- Һәр рәссамның үз фантазиясе. Минем барысы да үзлегеннән килеп чыга. Эшкә тотынгач та, ул җыр-моң, челтерәп аккан чишмә сыман үзеннән-үзе агыла. Ә идеяләрнең барысы да тормыштан алына. Әйтик, минем йөрәгемә, күңелемә үтеп кергән, тирән тәэсирләр калдырган әйберләрне сурәтлим мин. Барысын да кәефем, фантазиям әйтеп тора. Шулай урыс халкының Сретение дигән бәйрәме миңа бик ошаган иде. Шуңа багышлап ике кеше фигурасыннан торган композиция ясадым. Аларның берсе кош белән сөйләшә, ә икенчесе аны кулыннан һавага очырып җибәрә. Танылган рәссам Климтның мәхәббәткә багышланган бер картинасы илһамландырды, һәм мин аны балчыктан ясадым. Һәр эшемдә ниндидер уй-фикер ята, һәрберсе кемгәдер яисә нәрсәгәдер багышланган. Ягъни тормышта күңелемне кузгаткан нәрсәләрне балчыктан тормышка ашырам.

Әйе, бу эш бер дә җиңел түгел. Башта фигураны әвәләргә, аннары аны киптереп мичтә яндырырга кирәк. Буяганнан соң, тагын бер тапкыр яндырылган әйбергә инде махсус, мәсәлән, алтын төстәге буяу ягып, ул яңадан мичкә тыгыла. Күпме түземлек таләп итә бу эш! Тик Линира ханым кебек моның белән янучы кешеләргә ул бары тик ләззәт кенә китерә. Аңа нәтиҗәсенә караганда эш процессы күпкә ошый төшә икән. Бу минутларда эшкә бирелеп, бөтен кайгылар, проблемалар онытыла, ди ул.

Линира ханым үз эшләре белән төрле күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә, фестивальләрдә катнаша. Башка үзе кебек осталардан ул шунысы белән аерылып тора - милләттәшебез ясаган фигураларына күләмле бизәкләр төшерә, шуңа күрә алар тере сыман тоелалар. Линира ханым шулай ук жгут кулланып та төрле әйберләр ясый. Алары аеруча матур килеп чыгалар. Төрле банклар, медицина үзәкләреннән аңа заказлар да бирәләр икән.

Гомумән, милләттәшебез ясаган әйберләрнең һәрберсе эксклюзив. “Ничек кенә тырышсам да, шундый ук нәрсәне яңадан нәкъ шулай ук кабатлап булмый. Ул барыбер башкачарак килеп чыга”, - ди ул үзе бу турыда. Самараның күп кенә кафеларын бизәгән хайван фигураларын да Линира Яхинбаева ясаган. Шулай ук шәхси йортларда камин, мичләрне дә бизи ул. Моның өчен бер елга якын вакыт таләп ителә, ди. Менә нинди күләмле эш икән бит бу!

Линира ханым гади сувенирлар түгел, ә көнкүрештә кулланыла торган файдалы әйберләр ясарга ярата. Аның сүзләренчә, аның эш җимешләре кешеләргә ошаса, аларда уңай тойгылар уятса, бу - рәссам өчен иң мөһиме.Үз сәләтенә тиешле бәя алган остага бу тормышта иң яхшы бүләк, дип саный ул.

Линира ханымның милли үзаңы да аның эшләрендә чагыла. Әйтик, “Печән өсте” дип аталган композициясендә түбәтәен кигән татар бабаеның оныклары белән арбада печәннән кайтып килүе тасвирланган. Аңа карагач, үзеңне чын-чынлап авылда кебек хис итәсең. Гомумән, аның барлык эшләре дә әйтерсең лә тере кебек күренә. Шулкадәр җанлы алар. Бу, әлбәттә, Линира ханымның ясаган һәр әйберенә үзенең хисләрен, тойгыларын салуына, яратып, чын күңеленнән иҗат итүенә, аларга җан өрүенә бәйле. Ә бер композициясендә Линира ханым үзен сурәтләгән. Җир шары формасында ясалган чәйнектә ул чүлмәкче станогы артында эшләп тора. Биредә үк ул үзе иҗат иткән шигъри юллар да язып куелган.

- Иҗатыгыз тормышыгызда нинди урын биләп тора?

- Мин аңа гомеремне багышладым. Студент елларында моның асылын әле яхшылап аңлап бетермисең икән ул. Бу эш сиңа ошый, һәм син аны башкарасың. Ә вакыт үтү белән яраткан шөгылыңнең тормышта сиңа нәрсә бирүенә төшенәсең.

- Ул Сезгә нәрсә бирде соң?

- Бу - минем тормышым. Әгәр дә кеше үзен берәр нәрсәгә багышламый икән, ул туры юлдан тайпылырга яисә кирәкмәгән эш белән шөгыльләнергә мөмкин. Яраткан эшем авыр минутларда миңа үз-үземне югалтмаска, илһамландырып, якты юлдан барырга ярдәм итә.


 

Линира ЯХИНБАЕВА ясаган ваза.
 


Миләүшә ГАЗИМОВА

в„–21 | 26.05.2013

Юкка түгелдер («Ватаным Татарстан» газетасына 95 ел)

$
0
0
27.05.2013 Матбугат
Быел «Ватаным Татарстан» газетасы чыга башлауга 95 ел тулды. 1918 елдан «Эшче» исеме белән дөнья күреп, ул төрле чорларда «Кызыл Татарстан», «Социалистик Татарстан» исемнәре астында халкыбызның һәм җәмгыятебезнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнә.

Инде совет чоры узганнан һәм «Ватаным Татарстан» газетасының тамырдан үзгәреп чыга башлавыннан соң да дистә еллар артта калды. Әлеге катлаулы процессны газета һәм коллектив ничек кичергән, бер гасырга якын тарихы булган басманың бүгенге торышы, милли журналистикабызның кайбер мәсьәләләре хакында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Мәүлет улы Сәфәровның уйлары, хатирәләре аша да күреп була...

Гомеркәйләр бик тиз үтә икән: егерме ел буе ябышып эшләгән «Татарстан яшьләре» газетасыннан «Ватаным Татарстан»га күчкәнемә дә ун елга якын вакыт үтеп киткән.

«Ябышып» дидем, чөнки университет тәмамлаганнан соң, Саба район газетасына эшкә китәргә тиешле булып та, Казаннан аерыла алмый аптырап йөргәндә, Ходай Тәгаләнең миңа чираттагы рәхмәте килеп иреште – дүртенче курстан соң практика үткән «Татарстан яшьләре» газетасының ул чактагы редакторы Харис абый Әшрәфҗанов мине эшкә чакырды. «Вакытлыча» дип кистереп әйтергә дә онытмады. Чөнки мин утырган өстәл хуҗасы Нәсимә Мөхәммәтсадыйк декрет ялында гына икән. Шул «вакытлыча»дан котылу өчен микән, бар күңелемне салып эшләргә тырыштым мин редакциядә. Яшь, өйләнмәгән кеше буларак, районнардан кайтып кермәдем. Остазларым да шул кайберәүләрнеке кебек: «Әйдә, ярар», – дип торучылардан түгел иде: таләпчән, усал саналган Рәфикъ абый Юнысов һәм елмая белми дип саналучы (ә чынлыкта аннан да шаян сүзле кеше юк) Исмәгыйль Шәрәфиев. Төрле чаклар булды. Әмма мин остазларыма беркайчан да өстән карамадым. Тәрбиям андый булмагандыр инде. Алты балалы гаиләдә индивидуализмга урын күп калмый бит анда. Шуңа да мин журналистиканың практик мәктәбен тулысынча диярлек «Татарстан яшьләре»ндә үзләштердем. Ул минем тормыш рәвешемә әверелде. Ансыз тормышымның бер көнен дә күз алдыма китерә алмый идем. Ипле-җайлы, мәгънәле, кешелекле һәм ихлас журналистлар башка бер җирдә дә булмый торгандыр дип ышана идем мин. Яратып башкарган эш – эш түгел, тоташ бәйрәм бит ул. Менә мин дә, шул бәхетле көннәрнең исәбен исәпләмичә генә, егерме ел бер урында эшләгән булып чыктым.

Тагын да эшләгән булыр идем әле. Ләкин көннәрнең берендә Исмәгыйль Шәрәфиев югарыдан хәбәр алып кайтты – сине «Ватаным»га редактор итәргә телиләр. Югарыдагыларга мин мондый зур эшкә алынырга әзер түгеллегемне, гомумән, миңа яшьләр газетасында бик рәхәт икәнлеген аңлатырга тырыштым. Бу минем ихлас сүзләрем иде. Кечкенә генә бер гаилә булып яшәргә өйрәнгән «Татарстан яшьләре»ннән соң алагаем зур коллективка барып керүне күз алдына китерүе дә авыр иде. Бездән бер кат кына аста урнашкан булса да, бу коллектив белән бернинди дә уртаклыгым юк иде шул. Берсеннән-берсе олы, ап-ак чәчле, без – яшьләр яныннан вәкарь саклап кына узып йөрүче «ВТ» җурналистлары миңа ят бер дөнья иде. Аларның һәркайсы үзенчә кулҗитмәс оста, кабатланмас шәхес булып күренә. Кыскасы, алар безгә өстән карый. Бу минем кимчелек комплексым гына түгел – әле сиксәненче, туксанынчы елларда да партиянең өлкә комитеты органы саналган газета тормышта үзен шулай итеп куйган иде. Ул теләсә нинди фактка яки вакыйгага үз югарылыгыннан һәм кыйбласыннан чыгып бәя бирде. Журналист Фәүзия Бәйрәмованың «Татарстан яшьләре»ндә басылып чыккан бер гыйбрәтле язмасына «олы газета» үз каланчасыннан чыгып бәя биргәнен әле дә хәтерлим. Без – яшьләр ул чакта «лып» итеп артыбызга утырдык. Куркыныч булып китте. Әле ярый урамда теге шәхес культы чоры түгел дип сөенештек.

Тәкъдимне тагын тугыз айдан кабатладылар һәм миңа ризалашудан башка чара калмаган иде. Шулай итеп 2003 елның азагында «ВТ»ның баш мөхәррире дигән бик авыр һәм котчыкмалы җайсыз камыт кидем. Шул көннән башлап тамактан рәтләп аш үтмәс булды, йокы качты, тынгысыз һәм борчулы тормыш башланды. Бер якта – рәсми хәбәрләр, җитәкчеләрнең шундый ук бертөрле рәсми фотолары, документлар, докладлар белән шыплап тулган көндәлек газета, ә икенче якта – болай язарга ярамый дип бәргәләнүче тәҗрибәсез яңа редактор. Газета бит ул көчле аккан елга кебек – кайсы ягыннан тотынырга икәнен дә белерлек түгел. Шунда мин ачуны китерә торган төссез, мәгънәсез, бертөрле баш исемнәрне үзгәртергә керештем. Аннары текстларга кул тыга башладым. Монысы кара урман иде. Гомуми сүзләрнең күплеге, җөмләләрнең ясалмалыгы таң калырлык. Матур телле дип саналган журналистлар да язмаларын еш кына чәчәкләп-сырлап, әллә кайлардан урап килеп язалар. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, галим-голәмә дә бер-берсенең түгәрәк датасына су буе күңелсез фәнни мәкаләләр белән күмә редакцияне. Соңыннан аңлашылды: зур газетада озын язма бастыру, дәрәҗә генә саналып калмыйча, яхшы ук гонорар дигән сүз дә икән әле ул.

Рәсми язмаларны җайга салу эшенә керешкәч, редакциянең тәҗрибәле аксакаллары бармак белән һавага төртеп күрсәттеләр. Янәсе, башың ике булса гына, югарыдагыларны газетада бирүне үзеңчә үзгәртә аласың. Форсатын туры китереп, мәсьәләне ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең үзенә аңлатып бирдем. Ә ул гадәттәгечә серле итеп елмайды да болай диде: «Син бит шуның өчен баш редактор. Андый прфессиональ мәсьәләләрне генә хәл итәрсең дип беләм». Менә шул минутта аңладым мин журналистның һәм җитәкчеләрнең җәмгыятьтәге роле нинди булуын. «Ватаным Татарстан» кебек дәүләт газетасы өстән кушканны көтеп утыручы да, кушканны кирәгенчә генә үтәүче дә түгел, ә җитәкчелек белән халык арасын тоташтыручы күперне хәтерләтергә тиеш. Ләкин моның өчен ике якны да яхшы белү сорала. Монда яраклашу яки күпертү була алмый. Бер төрле уйлап, икенче төрле язу укучыны газетадан биздерә. Йокысыз төннәрне мин редакциядәге каләм ияләренең язу стилен, фикер җиткерү алымнарын ничек үзгәртергә дигән авыр сорауга җавап эзләп үткәрә идем.

Көннәрнең берендә бер генә дә диярлек тере җөмләсе булмаган кыска гына язма авторын үз бүлмәмә чакыртып алдым. Язуына караганда, шактый олы кеше булырга тиеш иде ул (ул чакта әле алтмыштан артык хезмәттәшемне исемләп белми идем). Япь-яшь журналист килеп керде. Болай да чамалы булган кәеф ахыргача бетте. Алдыма утырттым да җөмләләрне укый башладым. Аныңчасын укыйм һәм шул ватык-җимерек җөмләне татарчага тәрҗемә итеп күрсәтәм. Ул килешә. Мин тагын укыйм. Ун елдан артык университетта дәресләр алып баруым монда да кирәк булып чыкты. Азактан яшь җурналист әйтеп куймасынмы: «Минем җөмләләр мондый түгел иде, аны Фәлән абый төзәтте бит. Ышанмасагыз, төзәтелгән текстны күрсәтә алам».

Яшьләр тиз керешеп китте яңача, кеше укырлык итеп, гадиләштереп, гаепләүче яки аклаучы роленә кермичә генә язу стиленә. Моңарчы шикаять яки укучы хаты уңаеннан авылга юлланганчы ук, кемне гаепләргә икәнен алдан белеп бару гадәте белән көрәшү – иң авыры шул булды. Чыга башлаган көненнән алып утызынчы, кырыгынчы һәм илленче елларына кадәр партия органнары газетаны репрессив чара итеп кулланганлыктан, бу сыйфат безнең татар журналистикасына норма диярлек дәрәҗәдә кереп оялаган иде. Теге заманнарда күн курткалы энкавыдычылар белән бер дәрәҗәдә куркыныч саналган партия газетасы журналистларының өрәге безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, күрәсең. Журналистның бары тик үз туксаны гына туксан булуы, икенче якның карашын санга сукмау озак еллар принципиальлек, партиялелек билгесе саналып, профессиональлек билгесе итеп кабул ителүе олы буынның канына сеңгән. Газета укучы да шундый берьяклылыкны кыюлык, хәтта ки батырлык дип кабул итәргә өйрәнгән. Менә шул калыпны җимерү аеруча авыр этап иде. Моның бер атна яки бер ай дәвамында гына җиңелми торган чир икәнлеге аңлашылса да, шунсыз яңача язып булмаганлыгын тану тагын да зуррак төшенкелеккә китерә иде.

Аптыраганлыктан, чарасызлыктан редакциядә эшләүчеләргә яңача язуның ысулын өйрәткән кулланмаларга кадәр таратырга мәҗбүр булдым. Факультетта укучы студентларыма ун елдан артык элек үк өйрәткән нәрсәне ни өчен бу турыда уйлап та карамаган җурналистларга төшендермәскә тиеш соң? Логика шулай куша да бит, тормыш бөтенләй икенче шул. Ачыктан-ачык кабул итмәүчеләр дә булды «яңача себерүче» мөхәррирне, ә күпчелек каршылыкны эчтән генә күрсәткәндер. Әмма, әйткәнемчә, яшьләр моны бик тиз эләктереп алды, аларга килеп кушылган кичәге студентларым, көн таләбен норма итү өчен, бөтен көчләрен эшкә җикте. Олылар өчен кыскарту, төзәтү яки кире борулар тәмугка әйләнде. Күз яшьләренә кадәр барып җитә иде.

Компьютерда басарга өйрәнү дә күбесе өчен әҗәл белән бер булды. Ләкин шунсыз булмый иде: урамда ХХI гасыр. Яңача язу таләпләрен күңелләре белән кабул итә алмыйча, рәнҗеп, ямьсезләнеп китүчеләр дә булмады түгел. Ходаем шаһит, берсенә карата да үчегү, бәйләнү булмады. Бары тик үземә йөкләнгән бурычны намусыма хилафлык китермәслек итеп үтәргә тырышу гына иде бу. Миннән башка моны берәү дә эшләмәячәк иде.

Рәнҗетелгәннәрнең элеккеге традиция буенча югарыга бер-бер артлы шикаять язулары да туктата алмады мине бу юлда. Сорап килгән урыным түгел иде, шуңа да кәнәфи югалтудан курку хисе башыма да килеп карамады. Ләкин шулай да рәхмәтнең зурысын Беренче Президентыбызга әйтер идем: ул беркайчан да журналистлар эшенә тыкшынмады. Югыйсә җәмгыятьтә шау-шу тудырырлык, исемле тәнкыйть язмаларыннан соң аның ым кагуы да җитәр иде редакторны урыныннан бушату өчен. Бу турыда ул Кремльдә үткән бер җыелышта аеруча басым ясап әйткән иде. Кайсыдыр бер район башлыгының: «Монда безнең гаеп юк, Минтимер Шәрипович. Барысын да журналистлар күпертә», – дигән сүзләреннән соң, Президент республикадагы сүз иреге үсешенә бик зур этәргеч ясаган фикер әйтте. «Димәк, синеңчә, барысына да матбугат гаепле? Минем дә кулым кымырҗыган чаклар булгалый массакүләм мәгълүмат чараларына. Ләкин ул без кул тыга торган инструмент түгел. Андый эштән тыелырга кирәк». Сүзгә-сүз туры китереп язам дип әйтә алмыйм, әмма фикере нәкъ шундый булды. Шул зур залдагы барлык эреле-ваклы түрәләр дә моны миләренең бер күзәнәгенә беркетеп куйгандыр дип уйларга кирәк. Менә шуның өчен кирәк ул акыллы җитәкчеләргә сыйфатлы матбугат. Менә шундый мөнәсәбәт булганда гына матбугат җәмгыятебезнең аерылгысыз бер институтына әйләнә.

Бер акыл иясе дөньяны үзгәртүне үзеңнән башларга кирәклеген әйтеп калдырган. Без редакциядә нәкъ ул әйткәнчә эшләргә тырыштык: газетаның тышкы кыяфәтеннән башлап аның җөмлә төзелешенә, эчтәлегенә, тәэсир көченә кадәр үзебезнең йөрәк җылыбызны, ачык күңелебезне салып үзгәрттек һәм шул юлдан тайпылмас өчен, һәркөнне көч түгәбез. «Без үзгәрдек. Без сезгә дә үзгәрергә ярдәм итәрбез. Без дөньяны бергәләп үзгәртербез», – дигән гади генә сүзләр тормыш принцибына әверелде. Без үзебезнең газетаның 95 яшьлек юбилеен менә шундый канәгатьлек хисе белән каршыладык. Димәк, бу дөньяга килүебез дә, милләтебезгә хезмәт итү юлындагы кулдан килгәнчә тырышлыкларыбыз да юкка гына түгел булып чыга.
 


Миңназыйм СӘФӘРОВ

в„–5 |

Минсәгыйть Шакиров: Барыбыз да язмыш кочагында

$
0
0
27.05.2013 Җәмгыять
ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров белән әңгәмә.

– Беренче хезмәт хакын ничә яшьтә алдыгыз һәм аны нәрсәгә тоттыгыз?

– Икенче класста укыганда ат көтүе көткән идем. Шул елдан башлап ел саен каникулда ат көтә башладым. Әлеге акча гаилә кирәк-ярагына тотылды инде. Ул чакта колхозда аерым кешегә хезмәт хакы бирү юк иде. Ел беткәндә генә гаиләгә тулаем исәпләп бирәләр. Яшьтәшләремнән гәүдәгә зуррак булгач ышанганнардыр инде. Аннары ул вакытта берничә бригада атын бергә көтәләр, шуңа күрә берничә малай идек. Дөрес, төнге ат көтүендә олылар. Хәер, олылар дигәне дә өлкән класс укучылары инде.

– Догалар беләсезме?

– Беләм. Аллаһеммә сәйидинә... Әле кечерәк вакытта шактый күп дога белә идем. Әнием мулла кызы бит. Ул кириллицада яза белми. Абыстайда укыган. Гарәп графикасында бик яхшы яза. Әле менә күптән түгел, 95 яшендә вафат булды. Әтием сугыш ветераны иде. Ул 70 яшендә, иртә китте. Әниемнең әтисе – гомер буе мулла булып торган кеше 100 гә җитә язган иде. Дөрес, әтинең әтисе дә иртә – 54 яшендә, сукыр эчәгесе шартлап вафат булган. Белмәгәннәр инде: җәй көне, эссе вакытта ишегалдына чыгарып, печән өстенә салганнар. Кояш кыздырганда түзеп кара... Әтиебез кырчылык бригадиры, полевод, хәзергечә әйтсәк агроном була инде, тәмәке тартканга ураза тота алмый. Мин аңа ураза тотып бирә идем. Һич тә гаделлек түгел инде бу. Ничек инде кеше өчен кеше ураза тотарга тиеш?! Ураза беткәч, әти мине бәхилләтә. Арабызда шундый килешү бар: ул миңа эт алып бирә. Безнең этебез юк иде бит. Мин аңа шулай беренче тоткан уразамны “сатып” эт алдым.

– Сез хезмәт юлын журналист булып башлаган кеше. Нишләп журналистиканы бик иртә ташладыгыз: ошап бетмәдеме, очраклы гына килеп эләктегезме, әллә башка сәбәпләр булдымы?

– Журналист булып эшләгән вакытымны үз тормышымда әһәмиятле чор дип исәплим. Фикереңне туплап кешеләргә җиткерә белү осталыгы – теләсә кайсы сәясәтченең гомерлек хыялы ул. Шуңа күрә доклад-чыгышларымны, һәрвакыт дип әйтмим, нигездә үзем язам. Инде кемдер язып бирә икән, мин аны “ботарлап”, киредән үземчә рәтлим. Кәгазьдә укып сөйләргә өйрәнмәгән. Үз фикеремне үзем кешегә җиткерергә тырышам. Язганда, билгеле, фикереңне туплап, кыскарак тотарга тырышасың. Журналист булып эшләп алу миңа шул яктан файда бирде. Мәктәптән соң укып алган беренче белгечлегем – инженер-механик. Шул ук вакытта миңа машина җене кагылган дип тә әйтә алмыйм. Мәктәпне тәмамлаганда КДУның юрфагына керергә хыялланган идем. Әмма, ике ел хезмәт стажы кирәк, дип документларымны кире бордылар. Мәктәптән соң килгән балада ничек стаж булсын инде?! Шуннан соң авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына юл тоттым. Бераздан читтән торып укуга күчтем. Әле шунда да кабат университетка керү хыялы белән яшәдем. Янәсе ике ел Норлатта район газетасында эшлим дә, университетка барам. Әмма өченче курстан соң үз һөнәрең буенча эшләмәсәң, вуздан чыгару куркынычы бар икән. Шуңа күрә мин техник эш эзләргә тиеш булып чыктым. Шулай итеп машина–мелиорациясе станциясе дигән оешмага гади белгеч булып урнаштым. Журналистикадан китәсем килгән өчен түгел, ничарадан бичара килеп чыкты бу.

– Сез гади генә партия әгъзасы түгел, КПССның Чирмешән райкомы беренче секретаре булып эшләгән кеше. Партия билетын саклыйсызмы, әллә ертып аттыгызмы?

– Саклыйм. Сейфта ул минем.

– Чын мәгънәсендә демократиягә ирешү өчен хакимияткә коммунистлар килеп китәргә тиеш дип исәпләүчеләр бар. Сезнеңчә коммунистлар властька килергә мөмкинме? Коммунистлар килгән сурәттә илдә гражданнар сугышы килеп чыкмасмы?

– Коммунистлар килүгә безнең җәмгыятьтә ихтыяҗ кечкенә. Чынлап торып коммунизм төзибез, һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хаҗәтенчә, дип исәпләүчеләр дә хәзер юк диярлек. Бу хыял, идеализм гына. Минем дә Кампанелла язган “Кояш шәһәре”ндә яшисем килә. Ни кызганыч, Җир шарында андый җәмгыять төзи алганнары юк әле. Коммунистлар вакытында сөйләгән әңгәмә-лозунгларны хуплап мин бүген дә кул күтәрер идем. Шул ук вакытта партиянең ниндидер функционерына каршы әйтсәң, ул инде партиягә каршы чыгышың дип кабул ителә иде. Дөрес, югары партия мәктәбендә укыганда мин бер семинарда, социализмның политэкономиясе юк, дип сөйләгән идем. Ни гаҗәп: ул вакытта иң демократик партия оешмасы шунда иде. Анда нәрсә сөйләргә дә мөмкин иде. Әмма моны безнең партия оешмасы секретаре бик авыр кабул итте. Шулай да мине КГБга да чакыртмадылар, төрмә белән дә куркытмадылар. Тик секретарь гына шуннан соң миңа гел кырын карап йөри башлады.

– Истанбулда мәшһүр бабагызның каберендә булганыгыз бармы?

– Бар. Соңгы вакытта һәр елны барам. Менә Ходай насыйп итсә 19 май көнне бөтен туганнар, авылдашлар исеменнән Гаяз бабай Исхакыйның каберенә чәчәк куярмын дип торам. 20-21 майда Истанбулда Төрки халыклар муниципаль берәмлекләре берлегенең җыены булачак (интервью 8 май көнне алынган иде. Р.М.). Татарстан да анда әгъза. Шуңа барырга җыенам. Төркиядә булган саен аның каберенә бармыйча калганым юк. Гаяз Исхакыйның күп томлыгын нәшер итү барышында бишенче томын чыгаруга булыша алуыма да шатмын.

– Хатыныгыз Асия ханым Чирмешәндә калган, Казанга күчмәгән икән. Бу инде Сезнең туган якта төпләнеп калуыгыз, Казанга вакытлыча гына килүегез турында сөйлиме?

– Без гомер буе декабристлар шикелле. Чирмешәндә торганда мин ике елга партия мәктәбенә киттем. Аннан кайткач, Яңа Чишмәдә бер ел юньле, рәтле торыр җир булмады. Гаиләне алып өч ел яшәгәч, кабат Чирмешәнгә кайтырга туры килде. Безнең гаилә гомер буе шулай йөри инде. Күрәсең, язмышыбыз шундый булгандыр. Шул ук вакытта миңа Казан тормышы ошый дип әйтә алмыйм. Гомер буе районнарда эшләгән кеше бит мин. Монда ыгы-зыгы күп. Дөресен генә әйткәндә, без гомер буе күзләренә карап торган җитәкчеләргә биредә нинди хөрмәт бар соң?! Ә авыл җирендә хәл башкача. Әле берничә көн элек кенә миңа Самарадан берәү шалтырата. “Йортыгызны сатмыйсызмы? Китәләр бугай дип ишеттем. Әмма беренче мәртәбә эштән киткән кешене мактаганнарын күрәм. Авылны шәһәр ясады, дип әйттеләр”, – ди бу. Сатмыйбыз. Ни өчен йортны сатарга җыенмаганымны инде хәзер үзегез дә аңлагансыздыр, дидем аңа. Татарстанда мондый район җитәкчеләре мин генә түгел бит. Дөрес, элек райком секретарьларының да кешеләргә мөнәсәбәте артык кырыс иде. Шуңа күрә күпләр, ялга чыгуга, шәһәргә, бигрәк тә Казанга күчү ягын карады.

– Сез бер чыгышыгызда, илебездәге муниципаль берәмлекләрнең – 3, Татарстанда 5 проценты гына үз-үзен финанс ягыннан тәэмин итә ала дигән идегез. Бу кадәр фәкыйрьнең мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрү кыен түгелме?


– Бездә бу күрсәткеч инде сигез процентка җитте. Мин чит илләрдә дә шактый муниципалитетның эшчәнлеге белән таныштым. Аларда да күпчелеге дәүләт дотациясендә утыра. Әмма анда эшчәнлек- яшәешләренең методикасы, механизмы үтәкүренмәле. Әле без аңа барып җитмәгән. Бездә исә шәхси мөгамәләләр зур әһәмияткә ия. Рәсәйнең мәңгелек чире инде бу.

– Республикада сезнең кебек елга төбен чистарттырган берничә район гына бар. Менә сез җаен табып республика бюджетыннан акча алгансыз бит әле.

– Чирмешән авылының аскы урамнарын һәр язда су баса иде. Ул программа шактый ел барды. Без шунда алты километрдан артык озынлыктагы мәйданда елга төбен тирәнәйттек. Хәзер анда катерда да йөреп була, пляжлар да бар. Районга газ, су керттек. Авылларыбызга – 100, авыл эчләрендәге урамнарның 60 процентына асфальт юл кертелгән. “Татнефть” белән яхшы мөнәсәбәт кордык. “Чирмешән” нефть идарәсе елына 1,5 миллион тонна нефть чыгара. Райондагы кеше башына 60 ар тонна нефть туры килә дигән сүз бу. Татарстанда бу күрсәткеч – 8, Рәсәй күләмендә 3 тонна гына тәшкил итә. Авылда ягулык, юл һәм мал азыгы булдыру проблемасы бар иде. Без районда шуларны хәл итә алдык.

– Сезгә Ельцин белән очрашырга туры килгән икән. Ул нинди тәэсир калдырды?

– КПССның 28 нче съездында урыннар бергә туры килде. Татарстан делегациясе Мәскәү шәһәре делегациясе белән янәшә утырган иде. Ельцин минем алда утыра. Бер заман бу, партиядә әгъзалыгымны туктатып торам, дип белдерде дә, залдан чыгып китте. Аңа ияреп диярлек мин дә урамга чыктым. Кызык бит: нишләр икән?! Моны ул вакытта йөзләгән тележурналист көтеп тора иде. Димәк, бу алдан әзерләнгән булган. Билгеле, Ельцин Татарстанга шактый файда китерде. Әмма илебезгә китергән зыяны күбрәктер дим. Һәрхәлдә ул минем күңелдә төзүче түгел, җимерүче. Бу минем шәхси фикерем. Минем дәрәҗәм райкомның беренче секретаре гына. Шәхси тискәре мөгамәлә булу турында сүз дә була алмый. Ә менә Михаил Горбачевка антипатиям күбрәк. Ельцинны мин, гомумән, популист, җимерүче дип саныйм. Ә тегесенең төзергә дә, җимерергә дә ихтыяры юк. Ихтыяр көче булмаган кеше ул. Кулыңда шундый власть була торып... Бездән дә күбрәк нефть бәяләренә бәйле илләр булгандыр бит.

– Димәк, Сез Советлар Союзы таркалуны фаҗига дип уйлыйсыз?

– Минемчә, табигый тарихи процесс нәтиҗәсе бу. Әгәр Үзәк вакыйгалар артыннан өлгермәсә, бу табигый процесс. Менә Кытай таркалмады бит. Анда үсеш дәвам итә. Икътисадый күрсәткечләр буенча ул дөньяда икенче урында. Озак та үтмәс, беренче дә булыр. Бу Россиягә зыянлы булырмы, файдалымы – мин андый фаразлар ясау белән шөгыльләнмим. Ләкин Россиянең дә андый мөмкинлеге бар иде. Горбачев белән бик якыннан сөйләшкәнем бар. Ул бик үҗәт кеше. Үзенекен сөйли дә тора. Аныкы гына дөрес. Бөтен кешегә “син” дип эндәшә. Съезд вакытында берничә тапкыр очраштык. Съезд мандатында автографы да бар. Ул миңа: “Ну ладно, секретарь, я к тебе приеду. Посмотрим: какой у тебя район”, – дип әйткән иде. Туры килмәде. Эшсез дә калды агай. Аның янында Рыжков кебек акыллы кешеләр бар иде бит. Сан үзгәрешләре сыйфат үзгәрешенә китерә. Әгәр сан үзгәрешләрен вакытында җайга салып бармасалар, революция булачагы көн кебек ачык. Беркайда да кочаклашып кына тормыйлар. Катлаулы процессларны җайга салу – сәясәтченең таланты ул.

– Хәзерге сәясәтчеләрнең андый таланты бармы соң?

– Күрергә туры килгәне юк. Федераль сәясәтчеләр турында әйтүем. Төбәкләрдәге сәясәтчеләр аерым кысаларда яшәргә мәҗбүр. Үзәктәгеләр һаман каядыр ашыга. Шул ук вакытта вакыйгаларга ияреп кенә бара. Мондый хәл журналистларга да хас. Хәзер журналистлар публикага иярә. Гавәмгә һәрвакыт кызык, тамаша кирәк. Башта итәкләрне тезгә хәтле, аннан тагын да өскәрәк күтәрергә кирәк иде. Аннан инде итәкләрне салдырып та ташладылар. Кешенең хайвани теләкләре һәрвакыт тискәре хисләр уята. Аларны канәгатьләндерә барган саен тагын да кызыграк кирәк. Тыелган җимеш татлырак була бит. Иҗтимагый аңны формалаштыруда, гражданлык җәмгыяте булдыруда төп эшне сәясәтчеләр түгел, журналистлар, язучылар башкарырга тиеш. Теорияләр массалар аңын яулап алганнан соң матди көчкә әйләнә, дип әйтәләр дә бит. Без бит төрле. Кемдер берничә җөмлә әйтүгә аңлый, кемгәдер яхшылап “чәйнәп” бирәсе бар, кемгәдер йотарга да ярдәм итәргә кирәк. Журналистлар менә шушы вазыйфаны үтәми башлады. Дөрес, тамак кайгысы бер мәлне бөтен кешегә күчте.

– Әмма милли кадрлар тәрбияләүгә игътибар күпкә кимеде. Әйтик, татар журналистикасына егетләр килми башлады. Чөнки милли газета-журналларда эшләп гаиләне туйдыру – шактый катлаулы мәсьәлә.

– Чынлап та, дәүләт бу эштән читләште. Хәзер бит бөтен әйберне Америкага сылтамакчылар, Америка оештырган диләр. Мин алай уктыр дип санамыйм. Бер заман дәүләт җитәкчелегенә җавапсыз кешеләр эләкте. Базар бөтен нәрсәне көйли, ихтыяҗ һәм тәкъдим итү бар, диделәр. Чынлыкта, хәл күпкә катлаулы. Хәзер аңлый башладылар кебек.

– Сезгә бәхетле булу өчен күпме акча кирәк?

– Тамак туйдырырга акчам җитә. Хезмәт хакым яхшы гына. Миңа хәзер дә, киләчәктә дә аңлашылмый торган бер мәсьәлә ул – акча дигәннәре. Менә миллионерлар, миллиардерлар бар. Әлеге акчаны ул тир түгеп тапмаган. Зур акча зур бәлаләр китерә. Мин кешеләрнең комсызлыгын аңламыйм. Миллиард сум акча тупладың, ди. Ул акча белән нишлисең?! Әле бит кая куярмын, ничек саклармын, дип куркып яшәргә мәҗбүрләр. Ә акчасызлык гомумән кешене кимсетә. Акча һәрвакыт бәхет китерми.

– Тормышка ашмый калган хыялларыгыз бармы?

– Беренчедән, юрист була алмадым. Икенчедән, чит тел өйрәнә алмадым. Гомер буе, тотынырмын, тотынырмын дип йөрдем. Тотынып карадым. Мәктәптә немец теле өйрәнә башлаган идем, аны институтта дәвам иттем. Совет заманында, бигрәк тә мехфакта чит телне ничек укытканнарын беләсез инде. Билгеле, хәзерге күзлектән караганда авыл хуҗалыгы белгеченә дә чит телне белергә кирәк.

– Хатын-кыз, акча, мәртәбәле кәнәфи. Сезнеңчә иң зур вәсвәсә кайсысы?

– Алар бер-берсен тулыландыра дип саныйм. Әгәр акчаң күп булса, өч эш белән шөгыльләнергә: йә комарлы уеннар уйнарга, әйтик, кәрт сугарга, яисә хатын-кызлар белән чуалырга, аракы шуңа ияреп бара инде, яисә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә кирәк. Акчаны күпме салсаң да барыбер бетә.

– Чирмешәндә фермерлар белән аралашканда, их, җирне ун-унбиш ел элегрәк бирмәделәр, җир алучылар, үз эшен ачучылар күбрәк булыр иде, дигән фикер ишеттек. Сез, егерме еллап Чирмешән район хакиме булып эшләгән кеше, бу уңайдан нәрсә әйтерсез?

– Чынлап та, алданрак бирергә кирәк булгандыр. Без бит профилактикалау, алдан фаразлау белән шөгыльләнмибез, янгын сүндерүчеләр генә. Башта, гомумән, колхозларны таратып бетерәбез дә, безне фермерлар ашатыр дип уйлаган идек. Ашаттылармы соң? Чәчү әйләнеше дә, технологиясе дә булырга тиеш. Бүген чәчтем, иртәгә урдым, киләсе елга кирәкми бу миңа, дип уйлаучылар да шактый бит. Сөрелмәгән, чәчелмәгән җирләр шактый калды. Безнең Чирмешәндә бөтен җирләр эшкәртелде, чәчү әйләнешендә булды. Төрле җир, төрле кеше бар. Менә коллективта аракы эчә алмаучылар бар. Ул үзенә аерым бөкесен ачып, дуслардан качып, почмакта эчә. Бар кеше: үзе генә эчә алмый, иптәш эзләп йөри. Без кечкенә чакта аерымланып торучыларны индук дип атыйлар иде. Алар индивидуаль эшмәкәр, хосусый милекче булган икән. Аларны салым түләтеп колхозга кертеп маташтылар, кермәделәр. Шулай үлгәнче йөрделәр. Бездә бит дәүләт белән авыл хуҗалыгында җитештерү арасында озак вакытка исәпләнгән багланыш юк. Әйтик, шундый-шундый бәяләр белән өч елга килештек, ди. Шундый контрактлар булмаганда киләчәкне чамалау кыен. Бездә иң өлгер кешеләр – алыш-биреш итүчеләр. Хәзер акчасы бар, көзен арзан бәягә икмәкне сатып ала да, яңа ел үтүгә шул ук икмәкне, шул ук кешегә бер ярым, ике тапкыр арттырып сата. Ун-унбиш ел элек алынган фермерлар да бар иде. Ул вакытта башлаганнарының да шактые ташлады бит. Соңгы социаль салымнарны гына карагыз әле. Шул гамәлгә кертелгәннән соң күпме кеше эшмәкәрлектән баш тартты. Моны бит дәүләт белә. Ил башлыгы ничә тапкыр искәртте. Хөкүмәт тәртип-кагыйдәләрне үзгәрткәнче күпме кеше эшсез калачак. Әле бит алар үз-үзләрен туйдыра, күпме кешене эшле итә иде. Иртәгә үзе дә биржага барып басачак. Шәхси башлангыч зур нәрсә ул. Менә безгә ашыгыч чаралар күрә, үз вакытында кагыйдә-инструкцияләргә төзәтмә кертә белү җитми. Югыйсә, компьютерлар бар, мәгълүмат күп. Чиновник-бюрократлар алына да, очы-кырые күренми.

– Хезмәт юлын журналист булып башлаган кеше бәлкем көндәлек язып барадыр? Бәлкем истәлекләр язасыздыр?

– Тәкъдим итүчеләр бар, әмма бүген-иртәгә алыну исәбем юк. Кайвакыт күңелгә килеп китә ул. Күпләр белмәгән шактый факт безнең белән китәчәк. Вакыт юк дип әйтимме инде, ялкау кеше вакыт юклыкка сылтау итә. Мин дә шулар исемлегендәдер инде.

– Кайбер кеше оныклар өчен булса да язып калдырыйм ди.

– Әгәр язарга уйласаң, билгеле, бар да яхшы булды инде, дигән мәгънәдә генә булмаячак. Кайбер шәхесләргә кагылырмын дип куркам. Районның, республиканың үсешенә зыян китергән кешеләр дә күп бит, сер түгел. Шуңа күрә язмыйча, бәхәссез генә яшәп ятабыз. Мин бит Чирмешәндә беркемне дә эштән җибәрмәдем. Хәзер властька килгәч, барын да җибәреп, үзләренә команда җыялар. Бүтән командадагы кешене үзеңә эшләтә алсаң, команда җыю була ул.

– Чирмешәндә, Сез районнан китсәгез дә район хакимлегеннән китмәде, дип исәпләүчеләр бар.

– Дөрес түгел. Мин хәтта район советы сессияләрендә дә сирәк катнашам. Мин анда депутат бит. Киткәннән бирле, шуны шунда куегыз, шуны эштән алыгыз, дип җитәкчелеккә мөрәҗәгать иткәнем юк. Сорамаганда киңәш тә бирмим. Бу минем төп принцип. Безнең төп фаҗигабез шунда: бөтен процессларны да беләбез, ерактан торып идарә итә алабыз кебек. Дөрес түгел ул. Көчле Россия, көчле регионнар диләр бит. Шуның кебек көчле районнар, көчле Татарстан булсын.

– Мәскәүнең Болотный мәйданында үткәрелгән митингларга, Алексей Навальныйга мөнәсәбәтегез ничек?

– Берничек тә түгел. Дөресен генә әйткәндә, без хәбәрдар дип сөйләнсәк тә, күп кенә фактларны белмибез. Тегесе яза – анысы дөрес кебек, монысы яза – ул хаклы сыман. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан чыгып кына дөрес нәтиҗәгә килеп буламы икән?! Болотный үз эшен эшләде дип саныйм мин. Ил җитәкчелегендә аңа карата чаралар да күрергә тырыштылар. Без бу нәрсәгә нинди пружиналар этәргәнен белмибез. Бәлкем Навальный чиста күңелле кешедер, бәлкем сатылып беткәндер. Шуның өчен белмәгән темага сүз куерту дөрес булмас.

– Сезнеңчә Татарстан журналистлары берлегенең, гомумән, журналистларның абруен, тәэсирен арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?!

– Журналистлар үз фикерләрен күңелләре аша кичереп җиткерсен иде. Кайвакыт шундый мәкаләләр чыга... тәнкыйтьләүдән, кер эзләүдән тәм табучылар бар. Акчага теләсә нәрсә язып бирүче журналистлар да юк түгел. Тираж артыннан кумаска кирәк. Һәр нәрсә үтә. Еллар үткәннән соң, узган гомереңне күздән кичереп, нишләп шулай эшләдем икән дип үкенеп утырудан бер файда да юк. Утыз ел үткәч тә бу проблеманы күтәреп булачак дип язсалар, башкача булыр иде. Дөрес, хәзерге болгавыр заманда журналистлар гына чиста булып кала алмый. Милиционерлар, экономистлар, финансистлар, юристлар да шулай. Бу бит кансыз революция, сәяси строй алмашынды. Шулай да журналистларга күбрәк йөкләнгән. Сезнең үзегезчә журналистларга бәя юк шикелле. Җәмгыятьтә журналистларга хөрмәт бар. Әмма аларның төрлесе, әйткәнемчә, теләсә кемне пычрата алганы бар. Миңа да берсе тәкъдим ясаган иде, бәясе шуның кадәр, кемнең өстеннән языйк, дигән иде. Андыйларны бетерергә кирәк.

– Аларны ничек бетерәсең?

– Моның өчен вакыт кирәк. Аларның үзләрен дә фаш итеп була. Күпләребез, пычракка тисәң, үзеңә ябыша, дип уйлый. Шикаятьчеләр кайдан чыга? Конфликтка керсәң. Алар җаена гына торсаң, беркайчан да язмыйлар. Теләсә кайсы каршылыкның нигезендә мәнфәгатьләр ята. Шул ук вакытта язсалар язалар инде дип күрмәмешкә салышу да дөрес түгел. Теләсә нинди чирне булдырмый калу ягын карарга кирәк. Чара күрүнең нәтиҗәсе йокысыз төннәргә дә әйләнә. Мин инде уңга, сулга йөри торган кеше түгел. Бер юлга чыктым икән, ахыргача барам.

– Үзегезгә бәяне беләсезме?


– Чамалыйм. Мин аның үземчә формуласын да таптым. Әйтик, түгәрәк, ди. Шуның өске ягында җәмгыятьтә синең хакта ни уйлаулары, аста – кешенең үзе турында күзаллавы. Шуларның чыгышы кешенең чын бәясе була инде. Кеше үзе турында зуррак уйлаган саен өстәге сан-бәя кечерәя бара. Гадәттә астагы сан зуррак була. Кешеләр еш кына шунда ялгыша. Бу минем теория. Әйтик, син тугыз сум торасың, ди, ә үзеңне унике сумлык дип бәялисең. Тугыз сум дип куйсаң, үзеңә дөрес, гадел бәя бирелгән. Аста үзеңә зуррак бәя куйган саен, ягъни аерма, мин-минлегең арта бара.

– Тагын да зуррак вазыйфаларга лаек идем... дигән хисләр булмадымы?

– Мине Казанга тагын да зуррак вазыйфаларга чакырганнар иде. Хәзер бәхәсләр бара бит: кеше бер урында озак эшләргә тиешме, берничә ел гынамы? Әгәр үз мөмкинлекләрен тулы куәтенә тормышка ашыра алам дип уйлый икән, зур вазыйфамы ул, кечкенәме, кеше шунда эшләргә тиеш. Дөньяга кемнәр генә килеп китмәгән. Тарихка бөтен кеше дә кереп калмаган. Менә авылда еллар белән санамыйлар бит. Фәлән персидәтел чагында шулай иде диләр. Бәлкем Казанга шактый зур вазыйфага алсалар, беркем дә белмичә калыр иде. Элек бит мәктәбен дә, клубын да колхоз төзи иде. Шуларны төзеткәннәрне һаман сагынып искә алалар. Көчәнүдән генә мәгънә юк. Әгәр кеше мәртәбәле кәнәфидә утырып, әлеге йөкне тарта алмый икән, ул гомуми эшкә генә түгел, үзенә дә зыян китерә. Моны үзе дә аңлый.

– Тәкъдиргә ышанасызмы?

– Ышанам. Димәк, минем бәхетле язмыш. Бүгенге хәлем мине канәгатьләндерә. Дөнья булгач, ялгышлары да бар. Мин аларны үзем беләм. Әле белмәгәннәре дә бардыр. Тора-бара күзең ачыла. Кеше үз-үзенә бәя биргәндә шуларны да хисапка алырга тиеш. Мин тәкъдим иткәне иң дөресе, иң яхшысы иде, мине аңламадылар дию дөрес түгел. Тормыш бик катлаулы нәрсә. Еллар үткән саен күбрәк аңлыйсың. Зирәк кешеләр сирәк. Алар алтын кебек. Алтын әз булганы өчен кыйммәт. Мин бөтенесен белә идем дию – әкият ул. Без барыбыз да язмыш кочагында. Әмма берәү йөзә белмим дип суга батса, икенче берәү йөзәргә маташа, сәбәбен күрергә тырыша. Дөньяны сүгеп мич башында ятсаң, бернәрсәгә дә ирешә алмыйсың. Бакчада казынсаң, кырга чыксаң, кыскасы, хәрәкәтләнсәң ни дә булса табасың. 


Рәшит МИНҺАҖ

в„–--- | 27.05.2013

Нуриевка һәйкәл куячаклар

$
0
0
27.05.2013 Мәдәният
Татарстан башкаласында төгәлләнеп килүче Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивалендә катнашучылар танылган биюче, “оча торган татар”га Казанда һәйкәл кую өчен имза җыюны оештырган.

Бу башлангычны иң беренчеләрдән булып Зур театр прима-балеринасы Евгения Образцова хуплаган. Татарстан Мәдәният министрлыгында күмәк хатларның мәгънәсен тапмыйлар: янәсе, һәйкәл мәсьәләсе хәл ителгән инде.

Искәртеп узабыз, Казанда Рудольф Нуриевның әнисе дөньяга килгән, биредә аның әти-әнисе гаилә корган. Ул үзе Казанда нибары ике тапкыр гына булган (1992 елның март һәм май айларында), икесендә дә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чакыруы буенча.

Казанда Нуриевка һәйкәл куярга кирәк дигән сүзләр күптәннән йөрсә дә, бу фикерне тормышка ашыру өчен берни дә эшләнми, иҗат әһелләре шуңа борчыла. Башта ул биюченең тууына 75 ел тулу уңаеннан калкып чыгар дип көтелгән иде, ул быелның 17 мартында билгеләп үтелде, әмма һәйкәл куелмады.

- Нуриев – бөтен дөньяда дан казанган бердәнбер татар кешесе. Татарлар арасында башка андый шәхес юк, - дип саный Рәүфәл Мөхәммәтҗанов. – Миңа билгеле булганча, артистлар үз теләкләре белән имза җыя башлаган. Алар еллар узса да, һәйкәл һаман да куелмаганга күрә мондый адымга барган, күрәсең. Шул ук вакытта бу хакта бернинди мәгълүмат та юк. Берәү дә ул булмаячак дип тә әйтми, әмма аның кайчан куелачагын да әйтүче юк.

Рәүфәл Мөхәммәтҗановтан Рудольф Нуриевның һәйкәлен ничек күз алдына китерәсез дип сорагач, ул бу хактагы фикерләре белән уртаклашудан баш тартты:

- Бу белгечләр эше. Ә һәйкәл урнаштырылачак урынга килгәндә исә, мин аны безнең театрның арткы ишегалдында, фонтан урынында куяр идем.

Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә безгә имза җыюның бернинди мәгънәсе дә юк дип белдерделәр, чөнки һәйкәл куелачагы хәл ителгән инде. Әмма аның нинди булачагы, кайда һәм кайчан урнаштырылачагы гына мәгълүм түгел. Ведомство хезмәткәрләре сүзләренчә, тиздән скульпторлар арасында Рудольф Нуриевка иң яхшы һәйкәл идеясенә конкурс игълан итәргә ниятлиләр. 


Венера БЕЛЯЕВА

в„–--- | 27.05.2013

Туйга барып харап булды

$
0
0
27.05.2013 Сәясәт
Шахта якларында яшәгәннән соң, иреннән аерылып, әти-әнисе нигезенә кайтып урнаша Нурзия. Бөтен куанычы-бәхете – бердәнбер кызы Гөлзия. Ана өчен баласының таза-сау, матур, акыллы булып үсүен күрүдән дә зур шатлык бармы соң?

Нурзия яшь, чибәр, эшкә дә булган. Шуңа күрә төрле яктан ялгыз ирләргә димләп килүчеләр еш була. Берәрсенә барып торып караса да, кызы өчен уңайсыз булуын күреп, тагын шул әнисеннән калган иске өйгә әйләнеп кайта. Кызы мәктәптә дә бик әйбәт укый, укытучылар да мактап кына торалар. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, педучилищеда укый, укытучы булырга хыяллана. Әнисенә һәр эштә булышып, икесе бергә тырышып тормыш алып баралар. Әнисе кызына зур өметләр баглап, картлык көнемә ышанычлы терәк булыр дип яши. Соңгы курста укыганда, имтиханнарын әйбәт кенә биреп бетергәч, әнисеннән рөхсәт алып, Казанда яшәүче туганнарына туй мәҗлесенә бара ул. Туйга килгән егетләрнең берсе бу җиләктәй сылу кызга күз сала. Мәҗлестә кызып алган егет кыюланып кызны аулакка алып керә һәм көчли. Бу төннән соң Гөлзия өчен дөнья караңгы тәмугка әйләнә. Куркуыннан ул әнисенә дә, дусларына да берни әйтми, үз эченә бикләнә. Уйланып йөри-йөри башы да эшләмәс була Гөлзиянең, әнисенә килеп кабат-кабат: «Мин кыз бит, әйеме, әнием», – дип сорый. Бу сораудан аптыраган ана бераздан кызының йөкле икәнен чамалый. Туганнары, белешә-сораша торгач, көчләгән егетне дә эзләп табалар. Мари ягыннан килгән милиционер егет була ул. Өйләнергә риза булып, егет кызны өйләренә алып кайта. Шулай итеп, суд җаваплылыгыннан котыла. Гөлзия инде кияүгә чыгу турында да, баласы турында да уйларлык хәлдә булмый. Көннәрдән бер көнне: «Әни янына кайтам», – дип чыгып китеп, ялгыш поездга утыра. Дөрес утырмаганын белгәч, төшеп кала, җәяүләп урман эченә кереп китеп адаша. Урманда гөмбә җыеп йөргән бер абзый очратып, аны өенә алып кайта. Шулвакыт бәбигә авырый башлап, хастаханәгә озаталар үзен.

Гөлзия белән оныгын әнисе үз өенә алып кайта. Тупырдап торган бик матур, таза-сау малай таба Гөлзия. Әмма бала турында уйламый, карамый, кулына да алмый. Әти кеше дә килеп хәл белми. Кызын баласы белән бергә калдырырга да курка Нурзия. Чишмәгә суга да өйгә кеше кергәндә генә барып килә. Яшь баланы күтәреп, кызын җитәкләп кибеткә йөри. 3-4 ай шулай азаплана торгач, бала үлеп тә китә. Гөлзия дә әнисе югында күп итеп дарулар эчеп, якты дөнья белән хушлаша. Ялгыз калган Нурзия кызының каберенә барып, аның белән сөйләшеп кайтып юана. Ярый әле бертуган сеңлесе гаиләсе ташламый, атна саен кайтып булышып йөриләр. «Белгән догаларымны укып, киемнәрен баш астына салып яткан саен, кызымны төшемдә күрәм», – ди Нурзия. 


Гүзәл ХИСАМОВА

в„– |

XI “Нәүрүз” спектакльләре: “Медея-Керчиктер” моноспектакле

$
0
0
27.05.2013 Мәдәният
Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленең шәрәфле кунакларының берсе Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәк (Мәскәү ш.) булачак. Алар фестивальгә немец драматургы Хайнер Мюллер пьесасы буенча куелган “Медея-Керчиктер” моноспектаклен алып килә. Спектакльдә төп рольне якут фолк музыкасы йолдызы, “Олонхо” театры һәм П.Ойунский исемендәге Якут академия театрының әйдәп баручы артисты, Россиянең халык артисты, Саха-Якутия Республикасының Дәүләт премиясе иясе, Саха-Якутия Республикасының халык артисты Степанида Борисова башкара.

Моноспектакль 4 июнь көнне 18.00 сәгатьтә В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Степанида Борисованың “Нәүрәз”гә кунакка беренче мәртәбә генә килүе түгел. 2011 елда артист фестивальгә тойук – якут фольклорының үзенчәлекле җыр төрен бөтен дөньяда иң оста башкаручы буларак килгән иде (http://www.tatar-inform.ru/news/2011/05/04/268801/). 2012 елда Степанида тамашачыларны Тыва шаманы Лазо Монгуш Кабан күле ярында “чистарыну йоласы”н башкарганда җырлап шаккатырды. Быел үзенең серле һәм колорит җырчы-шаман образына тугры калган театр примасын Казан бөтенләй башка амплуада күрәчәк.

“Медея-Керчиктер” моноспектакле – “Медея”нең классик антик сюжетының гадәти булмаган интерпретациясе. Режиссеры – Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәкнең магистратурасын тәмамлаган Шамил Дыйканбаев.

Дыйканбаев спектаклендә Степанида Борисова Хайнер Мюллер текстын якут манерасында башкара. Ул җанландырган Медея – тәңрече, шаман. Әйтерсең, вакыйга шаман йоласы белән антик драма арасындагы тирбәлеп торучы куркыныч чик сызыгында бара. Бу тарих үч алу яки акылдан язу турында түгел, бу – тән һәм тавыш белән үткәннең чынбарлыкта да яшәве турында сөйләп бирү. Үткәннәрнең җибәрмәве һәм теләсә кайсы мизгелдә калкып чыга алуы турында.

XI “Нәүрүз” фестивале афишасында режиссер Шамил Дыйканбаев сәхнәләштергән тагын бер спектакле бар – Чыңгыз Айтматовның “Дөя күзе” (“Верблюжий глаз”) әсәре мотивлары буенча “Учур” Дәүләт яшьләр театрында (Кыргызстан, Бишкек ш.) куелган “Анархай” драмасы. “Анархай”ны 6 июньдә 18.00 сәгатьтә шулай ук В.Качалов исемендәге Театрның кече сәхнәсендә күрергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” халыкара театр фестивале Казанда 3-7 июнь көннәрендә узачак. XI “Нәүрүз” фестиваленең төп программасына Россиядәге төрки телле республикаларның, шулай ук Төркия, Азербәйҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең драма һәм курчак спектакльләре керәчәк. 


---

в„–--- | 25.05.2013

Динә Латыйпова:«Һәр ир-атның хатыны артист булырга тиеш»

$
0
0
28.05.2013 Мәдәният
Динә һәм Рафаэль ЛАТЫЙПОВларны бер-берсеннән аерып карау да мөмкин түгел кебек. Алар һәрдаим иҗатта, һәрдаим иҗади сәфәрдә булыр. Татарстанның атказанган артистларының Казанда «койрыгын тоту» мөмкин дә түгел. Бу юлы да, телефон номерын җыюга, аларның икесе бергә вакытына туры килмәдем. Әмма аның шулай булуы әйбәтрәк кебек – үзеннән алда ирен зурлый белүче зирәк Динә апаны уртак әңгәмәдә болай ача да алмаган булыр идем әле...

– 1984 ел – минем Буада медучилищеда укыган чак, – дип, мәхәббәт тарихын яңарта Динә апа. – Мин төркемнең комсоргы, училищелар арасында Җиңүнең 40 еллыгына багышланган конкурска әзерлек эшләре белән янып йөреш. Шунда кызлар, ярдәмгә Толымбай авылыннан Рафаэль абыйны алып киләбез, ул безгә булышыр, дип тәкъдим кертте. Рафаэль мәктәптә укыта, мәдәният йортында параллель рәвештә эшли, районда билгеле шәхес иде. Ул безгә килде, кичәнең сценариен әзерләргә булышты, бәйгедә безнең төркем җиңеп чыкты. Матур кичәдән соң дискотека булды. Шунда мине Рафаэль вальска чакырды. Озата кайтырга мөмкинме, диде. Шуның кадәр хөрмәтле кешегә ничек «юк» дисең? Без төркем белән кайттык, Рафаэль, капка төбенә җиткәч, минем белән сөйләшә калды. Менә шул көннән ул дуслык тәкъдим итә башлады, бераздан, хисләре барлыгын белдерде. Теге конкурс май аенда район күләмендә дә шаулап узды, аннан безнең төркем әлеге чыгыш белән Волгоградка барды. Шуннан кайтуга, Рафаэль кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Минем медучилищены тәмамлаган вакытым, әле унсигезем дә тулмаган, нинди кияү, ди? Юк, димен, Янтуганда яшәүче әниләремне барыбер ризалата алмассың, янәсе. Үземнең инде шундый күз өстендә каш булган егетнең нәкъ мине сайлавына, тәкъдим ясавына горурлыгым да юк түгел... Ул исә, кул сорап баруга ук, әниләрне ризалатты.

– Мәхәббәттән янып-көеп яшәү пункты төшеп калды кебек. Унсигез яшьтә бит инде йөрәкнең иң ялкынланып типкән чоры...

– Янып, гашыйк булу утында тилмерүләр булмады. Башта олы хөрмәт, аннан ияләшү, аннан мәхәббәткә әверелгән сыналган хис. Рафаэль инде акыл утырткан ир-егет иде, әмма танышкан чакларны искә алып, шундук бер әрҗә шампан шәрабе алып куйдым, нәкъ синең минем хатын булачагыңны белә идем, дип искә төшерә.

– Мин унсигездә үк кияүгә бирмәс идем кызымны, бигрәк бала вакыт ич ул.

– Ике абыйдан соң туган төпчек кыз булсам да, үземне тормышка иртә өлгердем дип саныйм. Хәтерлим, буем җитми иде – әби, урындык өстенә бастырып токмач басарга өйрәтте. Шуңа да, каената-каенана белән тора башлагач, авыл җирендәге кырыкмаса-кырык мәшәкатьтән каушап төшмәдем. Әмма балалыгым да юк түгел – 21 яшемдә көмән күтәргәндә дә Рафаэльне дискотекаларга алып чыгып китә идем. Акылны игезәк кызларыбыз тугач утыртканмындыр.

– Ул заманда узи-мазар юк, игезәк көтүегезне чамалаган идегезме?

– Тәгаен белмәсәм дә, минем алдан ук аларга исемнәрем әзер иде. Динара исемен беренче тапкыр авылга күршеләребез алып кайтты. Шуның кадәр ошады ул миңа – хәтта паспорт алыштырып, исемемне Динарага үзгәртү уе да булмады түгел. Әмма әби кушкан исемне үзгәртергә базмадым. Аннан, шул исем янына пар булып, Илнара дигәне өстәлде. Рафаэльгә дә башта, кызыгыз бар, дип, шәфкать туташы әйткән, аның артыннан чыккан табиб та шул ук сүзне кабатлаган. Рафаэль: «Беләм», – ди икән. Табиб: «Берәү генә түгел, икәү», – дигәч, әтиебез шок кичергән. Әмма бик шатланган иде ул. Бәби каршылыйсы көнне иртәнге дүрттән Казанга барып, ул вакытта дефицит «Татарстан» торты кыстырып кайткан иде.

– Шактый озак буйдак булып йөргән Рафаэль абый алайса гаилә кануннарына тиз ияләшкән?

– Ирләр гаилә камыты, гаилә кануннарына буйсынмый – аларның үз кануннары бар. Алар өчен «Мин – ир» дигән закон яши. Хатын-кыз җайлаша, кирәктә хәйләкәрлек белән алдыра белергә тиеш. Бездә дә төрле хәлләр булгандыр, әмма Рафаэль миңа дус булып кала белде. Аннан ул мине, өйләнешү белән хисләрне йөгәнли белергә кирәк, дип өйрәтә иде.

– Спорт остасы Рафаэль абыйның спорттан аерылуы ни белән бәйле булды?

– Рафаэль һәр атна спорт бәйгеләренә йөри иде, чаңгыдан аерылмады, сәнгать чараларында ул башлап йөрүче булды. Каенанам: «Йөртмә, ул гаиләле ир-ат, гаиләдә булырга тиеш», – дип әйтә килде. Минем аны хоббиеннан аерасым килми иде, әмма әти-әнисе инде олы яшьтә, ике бала булу аңа барыбер хоббилары арасында сайлау кирәклеген төшендергәндер, басымны күбрәк үзешчән сәнгать ягына юнәлтте. Икебез дә андый чараларда актив катнаша килдек. Кызлар дүрт яшенә җиткәнче, төп йортта тордык. Аннан район үзәгенә күчендек. Рафаэль район газетасына эшкә урнашты, мин дә бераздан радиотапшырулар бүлегенә килдем.

– Юлларның нәкъ менә сәнгатькә каерганына гына ишарә юк...

– 1996 ел. Мин Казанда читтән торып филология факультетында укый идем, автобуста башкалага юл тотышым. Иртә белән автобус йөртүче кассета куя – җырлар тәэсирендә барасың. Шунда башка уй килде: ә нишләп Рафаэльнең кассетасын чыгарып карамаска? Казанда уку онытылды, беренче очраган кассета киоскында аларның кайда чыгарылганын карыйм. Восход, 23А дигән адрес, телефон күрсәтелгән. Бауманда телеграф эзләп киттем. Шалтыраттым, хәлне аңлаттым, спонсор тапсагыз, яздырырга килегез, диделәр. Шул ук атнада Наил Зыятдинов дигән күршебезнең юбилее булды. Аның энесе безгә спонсорлык ярдәме күрсәтте. «Онытма мине, онытмам сине» дигән кассетаны искиткеч зур популярлык казаныр дип уйламадык та – ул үзебез өчен генә дип каралган иде. Шуннан китте инде – Ирек Гафуров, Марат Мингалиевләр кебек музыкантлар ярдәмендә без олы сәхнәгә күтәрелдек.

– Үзешчән сәнгатьтән югары сәхнәгә күтәрелү үзе бер сынау – тамашачысы булса да, махсус белемнәре юк, дигән кырын караш кына ни тора...

– Без артист дигән исемгә әзер түгел идек. Татарстанның атказанган артистлары исемен биргәндә дә каушадык, дулкынландык. Казанга килгәч, махсус белем, тавыш кую турында кайгырта башлаган идек, танылган бер продюсер: «Сезне нинди тавыш таныткан, шуның белән калыгыз», – дип киңәш бирде. Мин Рафаэльнең тавышын йомшак, җылы, дип бәялим, үземнең җырлый башлавым исә зарурлыктан гына килеп чыкты – дуэт җырлар кирәк иде. Без мондый, тегенди, дип шапырынганыбыз юк ул яктан, башка профессионаллар янында үзебезне тыйнаграк тотабыз.

Казан ыгы-зыгысыннан ераграк иҗатчыларның иҗаты күпкә ихласрак, баерак була. Сезнең иҗат ул нисбәттән тараймадымы?

– Районнан торып эшләү җиңел түгел. Әйе, җырлар мәсьәләсендә элек бер тында икебез дә кабул итсәк, хәзер бәхәсләшеп алган чаклар була. Моңлы матур җырлар, киң тавыш өчен авылның һәр күзәнәген үзең аша үткәрә белергә кирәк.

– Иҗат белән гаилә бер тында, бер дулкында булу өчен дә һәр нәрсәне үзең аша үткәрергә кирәкме?

– Әйткәнемчә, төрле вакыт булды. Сөрлеккән чакларыбыз да булгандыр, икенчең шул вакытта кул биреп торгыза ала икән, шуннан уртак тормыш кабат келтерәп китә инде. Кадерле балалар үстердек, шөкер. Динарабыз мине кабатлый – 18 яшендә кияүгә чыкты, берничә елдан оныгыбыз Хәлилне алып кайттылар. Хәзер онык дип яшибез. Илнарабыз әлегә тормышта түгел.

– Артист хатыны нинди булырга тиеш, Динә апа?

– Артист хатыны гына түгел, теләсә нинди ирнең хатыны да артист булырга тиеш. Артист ирнекенә исә башкаларга караганда да реальрәк карашлы булырга кирәк. Тормыш бар, иҗат бар – алар икесе ике нәрсә. Артист ирең булганда, син икенче планга калырга әзер булырга тиеш. Мин шулай эшлим дә.

– Сәхнә тормышының да чиге була, запас аэродром кирәк дип уйланганыгыз юкмы?

– Сәхнәдән соң бизнеска кереп чуму теләгебез юк. Дингә якынлашыр көнебез җитә. Ак яулыклы әби, намазлы дәүәти булырга кирәк безгә. Балаларга терәк булып яшәсәк, бик рәхмәт. Дөнья куу, мал җыю юк нәрсә ул – һәркем ахирәтне уйларга тиеш...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Рузил Гатин: "Күбрәк китап укырга кирәк" (ВИДЕО)

$
0
0
28.05.2013 Мәдәният
"Мин җырчы да, алып баручы да, кайсысы уңышлырак чыкканын тамашачы үзе әйтсен", ди "Кызган таба"ның чираттагы кунагы Рузил Гатин. Ул Чаллыдан килеп Казанда "Йолдызлык" фестивалендә гран-при ала һәм вакыт үтү белән аның даими алып баручысына әйләнә.

25 яшьлек Рузил Гатинны бер төркем яшьләр "Яңа гасыр", "Беренче канал" телевидениеләре аша белсә, урта буынга ул Татарстандагы рәсми чараларны алып баручы буларак билгеле. Соңгы елларда ул республика җитәкчелеге булган чараларда еш катнаша.

Рузил Гатин "Калеб" яңа буын җыенында ария башкараРузил Гатин "Калеб" яңа буын җыенында ария башкара
Казан дәүләт консерваториясен бетергән егет бала вакыттан җырлап үскән, 2003 елда республика күләм "Йолдызлык" фестивалендә гран-при алган. Татар яшьләре аның "Яңа гасыр" телевидениесендә "Яшьләр тукталышы" тапшыруын алып баруын да яхшы хәтерли. Рузил Казан телевидениесендә генә тукталып калмады, "Беренче канал" проектларында рус артистларына пародия куючы, яшь юмор остасы булып та катнашты.

Рузил үзен оста алып баручы булудан тыш консерватория бетергән яхшы җырчы буларак та күрсәтергә тырыша. 22 майда ул Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә композитор Эльмир Низамовның иҗат кичәсенә багышланган "Калеб" яңа буын җыенында арияләр башкарды.

"Йолдызлы" егет "Тавыш" проектында җиңгән кызлар белән дә дус, аеруча Динә Гарипова өчен җан атуын һәм аның "Евровидение"гә барып бишенче урын алган беренче чын татар кызы булуын әйтте.


Рөстәм ИСХАКЫЙ

в„– | 27.05.2013

Республикада су астында калган мәчет һәм чиркәүләрне эзли башлыйлар

$
0
0
28.05.2013 Җәмгыять
28 май көнне республикада «Татарстанның изге урыннары» проекты старт ала. Аның максаты - төрле сәбәпләр аркасында җимерелгән, юкка чыккан мәчет һәм чиркәүләрне эзләп табу, шул урыннарга истәлек такталары урнаштыру.

Әлеге чара инде икенче ел рәттән уздырыла. Аның төп оештыручылары - Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге вәкилләре. Акция Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары территориясендә узачак.

Су төбен 10 яшьлек аквалангистлар да тикшерә


Бу объектларны төзегәндә барлыгы 19 чиркәү һәм 20гә якын мәчет су астында калган. Әлеге урыннарны бер төркем аквалангистлар тикшерәчәк. Аларның бурычы - су төбенә төшеп, әлеге изге биналарның нигез ташларын алып менү. Кагыйдә буларак, бу экспонатлар музейларга тапшырыла, ә мәчет яки чиркәү булган урын ярына истәлек такталары урнаштырыла.

Аквалангистларга килгәндә, аларның барысы да Рус географик җәмгыяте вәкилләре. Араларында 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге су төбен тикшерү осталары бар икән.

Хәзрәт су астында намаз укырга хыяллана


«Проект республикабызның изге урыннары турында мәгълүмат тупларга ярдәм итеп кенә калмый, ә балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр һәм, хәтта, әби-бабайларны да рухи яктан тәрбияләргә ярдәм итә», - дип белдерде «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында оештыручыларның берсе, «Нур» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов. Аның хыялы - су төбендә калган мәчетләрнең берәрсе янына төшеп, намаз уку. Ул бу эшкә әзерләнә башлаган инде.

Аның сүзләренә караганда, республикада бу эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаучы дин әһелләре, бигрәк тә хәзрәтләр сирәк. «Әлеге мәчет һәм чиркәүләр юкка чыгуларына да карамастан, барыбер изге урын булып кала бирә, анда фәрештәләр җырлый. Дин әһелләребез моны аңласын, безгә ярдәм күрсәтсен иде», - дип мөрәҗәгать итте имам-хатыйб үз чыгышында.

2013 елның беренче фәнни-тикшеренү эшләре Лаеш районының Мысы һәм Мансур авыллары территориясендә узачак. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 27.05.2013

Медведев җирле брендларны сепаратизмга тиңли

$
0
0
28.05.2013 Сәясәт
Русия хөкүмәте башлыгы төбәкләрнең үз товарларын сатарга үгетләве “сепаратизмга” китерәчәк, дип белдерде.

Русия премьеры Дмитрий Медведев төбәкләргә үзләрендә җитештерелгән әйберләрне генә алырга чакыруны туктатырга кушты. “Җирле брендларны гына рекламалау төбәкләрдә сепаратизмга китерергә мөмкин”, диде Медведев узган атнада “Бердәм Русия” фиркасенең югары шурасы утырышында.

Медведев “сепаратистик программалар” дип аталган проектлар бүгенге көндә Русиянең күпчелек төбәкләрендә бар. Казан халкы Яшел Үзән сөт комбинаты җитештергән каймак-катыкларны яратып ала. Пермьдә “Покупай пермское” дигән реклама бар. Сарытауда шундый ук программаны 2009 елдан “Бердәм Русиянең” яшьләр канаты булган “Молодая Гвардия” оештырып килә. Волгоград өлкәсендә җирле товарлар “Волгоград сыйфаты” дигән тамга белән чыга. Шундый ук рекламалар Свердлау өлкәсендә бар. Барлык бу җирле брендларны күбрәк сатуны җирле хакимиятләр үз контролендә тота. Ширкәтләр ярыша-ярыша халыкны җирле таварларны сатып алырга өнди.

Империя тарала дип куркалар


Тарихчы галим Нурулла Гариф хакимиятләр халык турында уйламый әйтә бу сүзләрне, ди.

“Кеше кайда яши, кайда гомер итә - аңа шул су файдалырак, шул ризык файдалырак, шуның һавасы файдалырак. Русиянең киңлеге зур, аның Себер киңлеге бар, көньягы бар - шул сәбәпле мин моны (җирле брендларны) икътисади яктан, кешенең сәламәтлеген саклау ягыннан бик уңай фактор дип саныйм. Әмма алар бит үз фикерләрен империалистик караштан белдерәләр. Аларның империя тарала дигән куркудан килә мондый чыгышлар. Алар кешегә файдамы-зыянмы, дип уйламый,” диде Нурулла Гариф.

Галим кеше үзе Татарстанда җитештерелгән әйберләрне ала.

2009 елда Татарстан “Яңа гасыр” телевидениесе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергә “Татарстанныкын сатып ал!” исемле чара игълан иткән иде. Каналның танылган алып баручылары төрле тапшыруларда Татарстанда җитештерелгән чимал белән таныштырды, ТВ караучыларны аны алырга өндәде.

Моннан соң төбәкләрдә җитештерелгән товарларның язмышы нинди булыр?

2011 елда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның Бакалыга килеп андагы халыкның Татарстанда җитештерелгән казылык ашавын күргәч ачуы чыккан иде. Кулланучыларның әйберне патриотизм һәм рекламага гына карап сатып алмаганы да билгеле бит.  


Алсу КОРМАШ

в„–--- | 28.05.2013

XI “Нәүрүз” спектакльләре: балалар программасы

$
0
0
28.05.2013 Мәдәният
Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале программасының балалар спектакльләренә бу кадәр бай булганы юк иде әле. XI “Нәүрүз”дә нәни тамашачылар алты курчак спектаклен һәм балалар өчен ике драма спектаклен карый алачак.

Фестивальнең балалар программасына кертелгән барлык спектакльләр дә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Билетларның бәясе – 100 сумнан 300 сумга кадәр. Аларны “Әкият” театры кассаларыннан сатып алырга мөмкин.

3 июньдә 11.00 сәгатьтә нәни тамашачылар “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының Г.Тукай әсәре буенча куелган “Кәҗә белән сарык” мюзиклын (Гәрәй Рәхим инсценировкасы) карый алачак.

4 июньдә 11.00 сәгатьтә Чаллы дәүләт курчак театры Р.Сәхәбетдиновның “Посиделки” спектакль-уены күрсәтеләчәк.

5 июньдә 11.00 сәгатьтә “Алакай” Актүбә өлкә курчак театры казах фольклор әсәрләре буенча куелган “Отпусти поводья и лети…” спектакль-риваятен, ә 13.00 сәгатьтә Башкорт дәүләт курчак театры “Әминбәк” әкиятен тәкъдим итәчәк.

6 июньдә сәгать 10.00да Төньяк-Казахстан өлкә курчак театры Ч.Айтматовның “Здравствуй, Белый Пароход, это я!” әкият-мәсәлен, 12.00 сәгатьтә “Сулпан” Сибай башкорт балалар театры шул ук исемендәге башкорт дастаны буенча куелган “Урал Батыр” музыкаль әкиятен күрсәтәчәк.

Фестивальнең балалар программасы Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының Нәкый Исәнбәт әсәре буенча куелган “Сихерләнгән сеңелләр” (“Заколдованные Сестры”) музыкаль әкияте белән тәмамланачак. Спектакль 6 июньдә 18.00 сәгатьтә була.

Балалар программасындагы спектакльләрнең һәркайсын диярлек 6 яшьтән өлкән балалар карый ала. Бер генә искәрмә бар – Чуаш дәүләт курчак театрының “14 писем к богу” спектакле. Ул – 12 яшьтән югары яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен. Спектакль танылган француз драматургы һәм язучысы Эрик Шмиттның “Оскар и розовая дама” әсәре буенча куелган. Казан яшь тамашачылар театрының шушы ук әсәр буенча куйган “Оскар и Розовая Мама” драма спектаклен караган тамашачыларга драманы әсәрнең чуаш телендә куелган, курчаклар уйнаган варианты белән чагыштырып карау кызыклы булыр. Спектакль 4 июньдә 13.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” халыкара театр фестивале Казанда 3-7 июнь көннәрендә узачак. XI “Нәүрүз” фестиваленең төп программасына Россиядәге төрки телле республикаларның, шулай ук Төркия, Азербәйҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең драма һәм курчак спектакльләре керәчәк. 




в„– | 27.05.2013

Китап укучы юкмы, әллә язучымы?

$
0
0
28.05.2013 Мәдәният
Татарстан Язучылар берлеге еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады: яңа әсәрләр иҗат ителми, укучылар кими, китаплар сатылмый, язучылар интернетны куллана белми. 24 майда узган җыелышта Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт әйттеләр, трибунадан ләгънәт тә укылды.

Татарстан Язучылар берлеге хәзер бинабыз юк дип зарланып утыра алмый, хөкүмәт аларга иске бинаны ялт иттереп сафка бастырып бүләк итте. Ләкин 100 процентка ул эшкә җигеләме – бу сораулар тудыра. Берлек рәисе Рафис Корбан Тукай клубында оештырылган кичәләргә язучылар килми, йөрми дип зарланды. “Атна саен кичә уздырылды, язучыларның китап бәйрәмнәре оештырылды, 20 кичә булды, шалтыратып чыгабыз һәрберегезне, килмисез. Баумандагы Матбугат йортында очрашулар була иде дип хөкүмәткә зар еладык, ә хәзер бина бар, кичәләр оештырыла, килергә иренәсез.

Равил Бохараевны искә алу кичәсендә беркем булмады. Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә, оят, бары 4-5 язучы килде. Бу бит чыгымнар, ярый, хөкүмәт безгә акча бирә, быел бюджеттан өч миллион ярым сум акча бүленде, ләкин эшләп күрсәтә алырбызмы? Берлектәге лаеклы ялдагы һәр язучыга пенсиягә өстәп хөкүмәт 1 мең сум түләп барачак. Рөстәм Миңнеханов имзалады бу карарын”, дип трибунадан сөйләде ул.

“Эшлисегез килми икән, китегез!”


Рафис Корбан үз чыгышында бер ел элек сайланган Язучылар берлеге аппараты белән кәнагать булмавын җиткерде. “Узган елны остаханәләргә мине алыгыз да, мине алыгыз дип чыгышлар ясалды, ләкин бер ел узды, шигърият, проза, драматургия, балалар әдәбияты комиссияләренә команда тупланды, ләкин утырышларга йөрмиләр! Язучылар берлегенә гариза бирәләр, ә аларның иҗатларын тикшерергә кеше табып булмый! Аллаһның кашка тәкәләре түгелсез, эшләргә теләмисез икән, алмаштырабыз сезне!” дип әрләде Рафис Корбан үз командасын.

Рафис Корбан үз чыгышында язучыларның заман белән бергә атламавына ишарә ясап, кабат-кабат компьютер үзләштермәгәннәрен, интернет кулланмауларын, электрон адреслары булмауларын әйтеп оялтырга тырышты. “Кулдан язып, текстны башкалардан бастыру – бу узган гасыр күренеше. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры берлек аппаратының һәрбер хезмәткәрен компьютер белән тәэмин итте. Ркаил Зәйдулла белән Вакыйф Нуриев өйрәнеп килә. Башкалар да алар артыннан калышмасын иде. Электрон адресларыгыз булса, бер-берегез белән аралашу да күңелле булыр иде”, диде ул.

Заман технологияләрен актив кулланмау язучылар берлегендәгеләрнең өлкән яшьтә булуы белән дә аңлатырга тырышалар. 325 язучыдан 210 кеше – пенсионер. Уртача яшь – 65. Аларга яңадан компьютерны үзләштерергә авыр дип саныйлар.

“Интернетны куллана белергә вакыт”

Татар язучыларыннан беренче булып үз сайтын булдырып, әсәрләрен интернетка элеп, китапларын сатучы Марат Кәбиров “бу яшькә карамый, телибезме-юкмы, югалып калмас өчен заман технологияләрен эшкә җигәргә туры киләчәк” дип саный.

“Кешеләрне заман технологияләрен кулланмый дип гаепләп булмый, ләкин телибезме, юкмы, дөнья шул якка таба бара. Иң караңгы авылларда да интернет бар, татар телле аудитория анда бар. Классик, яңа әсәрләр укыйсым килә дип керә ул. Китапларны сату системасы юкка чыкты, авыллар буйлап та һәр кеше йөри алмый, вакыты юк, матди хәленә дә бәйле, ләкин өйдә компьютер каршында, җылыда утырып кына үз укучыларың белән аралашу мөмкинлеге бар бит. Минем сайтка көненә уртача 500 кеше керә, аралашабыз, сөйләшәбез. Бер-беребезне беләбез. Әсәрләремне бушка укырлык итеп тә эләм, аларны укыйлар.

Китаплар, яңа әсәрләрне сатып алып укыр өчен www.webkitap.ru ресурсын булдырдым. Китапларны нинди форматта укырга мөмкин, шул рәвешле эләм. Уртача хакы 100-150 сум. Иң күп сатып алынган әсәрем – “Бердәнбер һәм кабатланмас”. Аннары “Күңелле табын” дигән китапны күп сатып алып укыдылар. Бер көнне йөзгә якын сатып алучы булырга мөмкин, икенче көндә унга да тулмый, төрлечә була.

Чит илдә, урыс язучылары арасында бу инде күптән уңышлы итеп кулланылган механизм. Безнең язучылар интернетны өйрәнми, ләкин кулланучылар арасында бу рәвешле сатып алуга күнегеп кенә баралар. Кешеләр арасында да электрон акча белән эш итүчеләр байтак түгел.

Табыш китерәме дигәннән, миллионлап керем юк, сайтны ясату, яшәтү дә кирәк. Ләкин бу эш җайга салыначак, дөнья шуңа күчәчәк. Бу ресурска әлегә мин авторларны, аларның әсәрләрен туплау белән мәшгульмен. Киләчәктә теләгән һәр язучы анда үзе иҗат җимешләрен элеп, сату итәргә мөмкин, үзе күзәтәчәк. Барысы да җайланган ул. Әлегә кешеләргә аңлату авыр. Электрон адреслары булмаган кешеләргә аны ничек аңлатасың? Өйрәнерләр әле. Халисә Ширмән, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Роберт Миңнуллин кызыксынды, эшли башларлар алар да”, диде Марат Кәбиров.

Бер ел элек үткән корылтай вакытында Рөстәм Миңнеханов та язучыларга татар әсәрләрен таратуда интернетны ныклап эшкә җигү турында әйткән иде. Тик язучылар, китаплары сатыламы-юкмы, күп очракта әсәрләрен китап буларак басылып чыкканын гына күрергә тели.

Matbugat.ru интернет сайтында Гөлчәчәк Галиеваның "Газзәбану" әсәрен дүрт меңнән артык кеше караган, күчереп алып укучылары да азрак булса да, начар күрсәткеч түгел. Бу “Казан утлары”нда басылып чыгу һәм әсәрнең аерым китап булып дөнья күрүеннән тыш саннар. Китап үзе дүрт мең тираж белән басылып чыккан.

“Картаябыз, яза белмибез”


Язучылар җыенында халык әдәби әсәрләр укымый дигән фикер дә әйтелде. Ләкин шул ук вакытта соңгы елларда кулга тотып укырлык әсәр дә иҗат ителмәгән.

“Китап сатылмый дисез, ә күбесенчә шигырьләр языла бит, ә аларны халык укымый, шуңа сатып алучы юк. Әнә Нәбирә Гыйматдинова белән Мәдинә Маликова зарланмый, китапларын сатып алалар. Халык егылып китеп укый торган проза әсәрен язучы юк. Гонорар аз диючеләр бар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә авыл темасына язылган проза әсәренә конкурс игълан ителде, җиңеп чыккан роман өчен 150 мең сум, бәян, повестьлар арасында беренче урын алучыга 100 мең каралган, хикәя өчен – 60 мең. Начар түгел бит. Соңыннан аны китап итеп тә чыгарырга ниятлибез. Ләкин ябырылып язучылар юк. Үзебез проза үссен дибез, үзебез булган мөмкинлекне кулланмыйбыз”, диде Рафис Корбан. Залдан “заман үзгәрде” дип кычкырдылар. Берлек рәисе: “Картаябыз, яза белмибез”, дип җавап кайтарды.

“Хөкүмәткә без кирәкме?”


Зифа Кадыйрова Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы түгел, ләкин аның китапларын бүген ябырылып укыйлар. Татарстан китап нәшриятында чират көтеп ятмый, үзе яза, үзе чыгара. “Сагынырсың, мин булмам”, “Көтеп узган гомер”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?” дигән әсәрләр һәрберсе 10 мең тираж белән басылып, таралды. “Сагынырсың, мин булмам”әсәре Башкортстанның “Агыйдел” журналаның өч санында дөнья күрде, урысчага тәрҗемә ителеп “Сумбуль” исеме астында 3 меңлек тираж белән басылды. “Ел китабы” номинациясендә җиңеп чыкты.

“Язучы язарга гына тиеш, ул китабын ничек сатарга дип уйларга тиеш түгел, ләкин хөкүмәттән, башка кешедән көтеп утыру заманы бетте. Мин бүген язучы, йөк ташучы, машинаны кайгыртучы да, сатучы да, акчасын санаучы да. Үз акчама чыгарам, сатам. 300 сумга татар китаплары сатылмый диделәр, Бәләбәйдә 460 сум тора, Уфада 390 сум куйганнар, барысы да сатылган. Бер генә китап та калмады.

Хәзер эре китап кибетләре үзләре мине эзләп таба башлады. Әле менә Туймазы, Уфага тагын китаплар җибәрергә кирәк, нәшриятка барасы бар. Гел юлдамын. Нишлисең, хөкүмәтнең безне, язучыларны уйларга вакыты юк, аларның бездән башка да мәшәкате күп.

Китап сату системасы юк, бирсеннәр китапханәләргә сату мөмкинеген. Алар да халык килми, укымый дип зарлана. Китапханәләргә китап алырга федераль акча бүленә, күбесе минем китапларны фондка сатып ала. Ләкин кешеләр чират көтеп торасы килми, үзе укыйсы килә. Сатып бирәләр. Аларга да кеше китапханәгә килгәч, күңелле. Аннары хисаплашабыз, йә үзем барып алам, йә банка картасына салалар.

Нинди тема дип аптырыйсы юк. Кызганычка каршы, язучылар зур, саллы әсәр язам дип эшкә тотына, милләт тарихы диләр, милләт язмышы. Кешенең бүгенге тормыш турында укыйсы килә. Ник китаплар сатылмаганын артык анализлый алмыйм, проза әсәрләре аз, булганы да авыр укыла торганы бит. Шигырь китапларын да сату авыррактыр”, дип сөйләде “Азатлык” радиосына Зифа Кадыйрова.

“Милләтне сары матбугат тәрбияли”


Җыелышның төп темасы әдәби тәнкыйть иде. Ул кирәкме, файдалымы, нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләделәр. Шуңамы җыелыш язучы, галимнәр бер-берсенә әдәби тәнкыйть теориясе турында лекция укыганны хәтерләтте. Совет заманнарында тәнкыйтьче, язучылар нинди хезмәт хакы, нинди социаль льготаларга ия булганны сагынып искә алып, әдәби тәнкыйть өлкәсе үссен өчен аерым журнал чыгарырга тиеш дигән фикер яңгырады.

“Казан утлары” зур авырлык белән тираж җыйганда тагын нинди аерым матбугат чарасын ачу турында сүз алып барырга мөмкин?" дип аптырады Равил Фәйзуллин. “Элек “Казан утлары”ның тиражы 400 мең иде, ә хәзер татар матбугаты 100 меңгә дә тулмый. Кемдә - 2 мең, кемдә - 5 мең тираж, “Ватаным Татарстан”ныкы - 17 мең. Халыкның зәвыгын сары матбугат төшереп бетте, авыл халкы “Безнең гәҗит”, “Акчарлак”, “Уртак түшәк” укый. Ярый авыл халкы, залда утыручыларның яртысы да язучылар булып “Казан утлары” журналын яздыртып укымауларына иманым камил”, диде ул. Залда бу вакытта “Мунча ташы” театрын ябарга кирәк, бу милләтнең “позоры, хат языйк!” дип кычкыручы булды, аны хуплаучылар да табылды.

"Сары матбугат" дип аталган һәм зәвыксызлыкта гаепләнгән шәхси гәзитләрнең күбесе бүген әдәби әсәрләр бастыра. Хикәя, повестьләр бастырган “Себерке” дип исемләнгән гәзитнең тиражы 25 мең данә.

Нурулла Гариф “Татар милләте, аның үсеше турында сөйләгәндә, үзебез татар теленә игътибарсыз бит. Язучылар берлегенең интернет сайтын гына карагыз сез! Ни урысча, ни татарча түгел. Ник татарча ачылмый ул? Менюлар татарча түгел”, дип ризасызлыгын белдерде.

“Моңа кадәр сайт гомумән юк иде бит. Моңа да рәхмәт әйтергә кирәк. Татарстан хөкүмәтенең сайтларының кайсысы татарча ачыла? Бездә икетеллелек, сайт та ике телдә, аны бер кыз алып бара, ярдәм итегез, мәгълүмат тутырыгыз”, дип җавап кайтарды Рафис Корбан.

Хөкүмәткә – рәхмәт һәм ләгънәт


Берлекнең еллык эшчәнлеге белән риза булмаучылар арасында Нәҗибә Сафина бар иде. “Тел юкка чыгып барганда, язучылары хөкүмәтнең кәнфит каптырганына рәхмәт укып утыра”, дип каршы чыкты ул.

“Матур купшы бина, пенсиягә өстәмә мең сум, бюджетка өстәмә миллионнар сөйләп, хөкүмәткә рәхмәт укып утырырга тиешме без? Кимендә милләт, тел турында сөйләшергә тиеш идек без. Елына бер тапкыр җыелышабыз, күрше республикадан язучылар килә, шушы ыгы-зыгы турында мактанышып утырыйкмы? Берлеккә бина биреп, матур күлмәк кидертеп, безнең тамырны кисә торган, телне яклап сүз әйтмәгән, милли мәктәпләрне кыскарткан, татар авылына ясин укыган җитәкчеләргә ләгънәттән башка сүз юк!

Татар язучысының “планка”сы югары булырга тиеш. Нинди максат, нишләргә тиешбез без бу вазгыятьтә, тел югалмасын өчен без нинди әсәрләр белән хезмәт итә алабыз? Вакыт алтын бәрабәренә бит! Без таякка таянып булса да бүген “народниклар” булып халык арасында йөрергә тиеш”, диде ул.

Балалар әдәбияты турында да сүз булды. Ленар Шәех сүзләренчә, барысы да татарча уенчык-китап сорый. Аны эшләү технологиясе Русиядә юк, моны Кытайда нәшер итәләр. Татарстан китап нәшрияты татар халык әкиятләре, Әлифба кебек китапларны бастыруга заказ биргән. Аларны укып, карап кына түгел, әкият, җырларны тыңларга мөмкинлек тә булачак.  


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„– | 27.05.2013
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>