Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Гөлнара апаны күреп шаккатканнар

$
0
0
29.05.2013 Җәмгыять
“Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе журналисты (элеккеге журналисты дип әйтергә тел әйләнми, аны алыштырырдай кеше күренми әле) Гөлнара апа Зиннәтуллина янына хәл белергә барам да, канатлар үскәндәй дәртләнеп кайтам.

Һәрвакыт шулай. Булса булыр икән бу кадәр көләч йөз. Хәтта урын өстенә калып, бәгыренә үткән сызланулар аша да үзендә елмаерга, көләргә көч тапты ул. Хәзер исә килгән кешене ишек төбендә каршы ала, кунак итәргә тырышып, бер алдыңа, бер артыңа төшә. Гөлнара апа белән берничә минут сөйләшеп утыр­саң да, кайгың онытыла, шат­лыгың арта.

Ул һаман сөйли дә сөйли: “миеломная болезнь” дигән яман чирне ничек итеп әкрен­ләп җиңә баруын, шуның өчен рес­публика клиник хастаханә­сендә туктаусыз химия терапиясе алып йөрүен (шушы көннәрдә ка­бат хастаханәгә керергә җыена), бакчасындагы чәчәк­ләргә, куакларга карап куануын, иренең аның өчен җан атып, бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырышуын, оныкларына күлмәк, итәкләр бәйләвен... Күп вакыты өйдә – дүрт стена ара­сын­да үтсә дә, бөтен дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар. Ә чире хакында инде диссертация яклардай мәгълү­мат туплаган. Берәр кайчан шул хакта китап та язып чыгар әле, билләһи. “Эшләгәндә үземне бигрәк кайгырта белмәгәнмен. Хәзер рәхәтләнеп ял итәм. Әле авыруым да булмасамы?..” – ди ул. Хәер, көчле авырту умыртка баганасын эштән чыгармаса, аяктан екмаса, сазлык кебек үзенә суырган телевидениедән китә алмас, ял күрмәс, яңадан-яңа тапшырулар дип чабар иде.

Күптән түгел, телевидениедә бергә эшләгән ахирәт дусты Заһирә Куртаева: “Килә алырсың микән?” – дип борчылып кына юбилеена чакырган. Гөлнара апа исә “юк” дип әйтә белми. Моңа кадәр иреннән башка урамга чыгып йөрмәсә дә, бу юлы тәвәк­кәлләгән. Табын түренә җыелган кунаклар әлеге “сюрприз”га әзер булмаган, сау-сәламәт чактагы кебек балкып торган Гөл­нара апаны күреп шаккатканнар: кайсы кочаклый, кайс ы көлә, кайсы күз яшьләрен тыя алмый икән. Менә Гөлнара апа шундый инде безнең: аның янында уй­ланасың да, моңланасың да, әм­ма сагышланырга, кайгырырга гына ирек бирмәячәк.

Үзе исә бик авыр вакытларында ярдәм кулы сузучыларга изге теләкләр тели. “Булышучы булмаса, кечкенә генә гәүдәм белән яман чирне җиңә алмас идем. Миңа яхшы энергия кил­гәнен һәрвакыт сизеп яшим. Туганнарым, таныш-белеш шалтыратып хәлемне сораша, диңгез ризыклары, уылдыклар, бүтән төрле күчтәнәчләр ташыйлар, дару үләннәре китерәләр, бер белмәгән кешеләр акча җибәрә. Рәхмәттән башка сүзем юк”, – ди Гөлнара апа. Аны ихтирам итү­челәр, игелекле кешеләр бигрәк күп, шөкер. Редакциябезгә даими килеп йөрүче Казанда яшәүче Әнвәр ага Гыйльметдинов кышкы зәмһәрир суык көндә Гөлнара апага дип атап акча китергән иде. Кесәсен актара, акчасын таба алмый. Өендә онытып калдырган икән. Яңадан кайтып кил­мәкче булды. “Ярар, Әнвәр абый, туңып йөрмә, синең өчен үзебез генә бирик”, – дибез. “Калган эшкә кар ява”, – дип, акчаны тәки шул көнне китерде. Ә Гөлнара апа­ның сәла­мәтләнүен теләп дога кылучылар күпме? Шуларга өс­тәп, үзенең үҗәтлеген дә эшкә җигеп, Гөлнара апабыз аякка басты. Күз генә тия күр­мәсен!  


Фәния АРСЛАНОВА

в„– | 29.05.2013

Балаларга әти-әни һәм өй кирәк

$
0
0
29.05.2013 Җәмгыять
Балалар, аларның тормышы, сәламәтлеге турында кайгырту, җәмгыятькә файдалы булып үсүләре өчен шартлар тудыру – социаль сәясәтнең мөһим юнәлеше.

Республикабызда гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалар уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Әмма балигъ булмаганнарның хокукларын бозу очраклары да юк түгел.

Балаларны яклау көне уңаеннан 28 май көнне Татарстан Министрлар Кабинетында матбугат очрашуы узды. Балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары һәм мәнфәгатьләре үтәлешенә бәйле җитди проблемалар хакында республиканың бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Удачина сөйләде.

Бар теләкләре – өйле һәм гаиләле булу

Гүзәл Удачина сүзләренчә, бик еш балаларның тораклы булуга хокукы бозыла. Бу мәсьәлә бигрәк тә ятимнәр өчен кискен килеп баса. Әмма гаиләдә тәрбияләнгән баланың мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган очраклар да бар.

Шулай ук һәрбер нарасый гаиләдә үсәргә һәм тәрбияләнергә хокуклы дип кабул ителгән. Әммә нәкъ шушы хокукның үтәлешен тәэмин итү иң авыры. Ятимнәр мәсьәләсе безнең җәмгыять өчен яңа түгел. Әмма проблеманың тулысынча хәл ителә алганы юк әлегә. Татарстанда исәпләнгән 12 меңнән артык ятим баланың 82-84 проценты әти-әниле булуы да борчуга сала.

“Баланың мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле кешеләр – әти-әниләр үзләре үк аларның хокукларын бозуы бик тә үкенечле. Ел саен республикада 1 меңнән артык кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә”, - дип билгеләде Гүзәл Удачина.

Бүгенге көндә Татарстанда 3,5 меңгә якын гаилә социаль яктан авыр хәлдә. Аларда тәрбияләнүче 6 мең тирәсе бала социаль ятимнәр рәтен тулыландырырга мөмкин икән. Шуңа да имин булмаган гаиләләр белән алып барылган эшкә җитди игътибар бирелергә тиеш.

5 мең кеше арасыннан 1 ятимгә әти-әни табылырмы?

Гүзәл Удачина сүзләренчә, Татарстанда 1 ятим балага 5 мең өлкән кеше туры килә. Шуңа да ата-анасыз калган баланың һәркайсына яңа гаилә табу кулдан килерлек эш. Әмма, кызганычка, балалар йортлары бер дә бушап тормый. Аларда тәрбияләнүчеләрнең күбесе (40 проценты) сәламәт булмау да аларга гаилә эзләүне авырайта.

2011 елдан “Пока все дома” программасы авторы һәм алып баручысы Тимур Кизяков тарафыннан “Видеопаспорт” проекты гамәлгә ашырыла. “Ятим бала турында 40 минутлык фильм потенциаль әти-әнигә бала белән танышырга мөмкинлек бирә”, - дип сөйләде бала хокуклары буенча вәкил. Гаилә эзләүче балалар турында мәгълүматны www.videopassport.ru сайтында карарга була. 2011 елда, әйтик, видеопаспорт ясалган 31 баланың 27се әти-әни табу бәхетенә ирешкән. Узган елны тагын 24 бала гаиләле булган. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 28.05.2013

Милләтпәрвәр (Рабит Батулла турында)

$
0
0
29.05.2013 Мәдәният
Бу язмамда мин бернинди дə Америка ачмам. Батулланың тормышын һəм иҗатын яктырткан тəфсилле язмалар үз вакытында күренеп барды. Һаман да күренеп тора. Мин бахырыгызның да, аның турында сүз алып, берничə мəртəбə матбугат мөнбəренə чыкканы булды.

Рабит Батулла – үтə билгеле шəхес. Аны таныйлар. Укыйлар. Тыңлыйлар. Алкышлыйлар. Яраталар. Көнлəшəлəр. Мактаучылар бихисап булган кебек, үзен тəнкыйтьлəүчелəр дə, өнəмəүчелəр дə шактый. Язучыны күралмаучылар да, əдипкə карата астыртын эш йөртүчелəр дə бардыр. Хөсет-мəкер һəм золым-яманлык белəн игелек-əхлаклылык, мəрхəмəт-шəфкатьлелек үзара буталып, укмашып беткəн бу болгавыр, катмарлы заманнан, фани, чуар дөньябыздан барысын да көтəргə була. Шуңа да карамастан, каударланып-ярсалып, дəртлəнеп-илһамланып язуын дəвам итə Галиҗəнап Калəм Иясе. Хəер, гомерлəре буе энə белəн кое казып яшəгəн мəшһүрлəребез Нəкый Исəнбəт белəн Бакый Урманчены рухи остазлары санап, ал-ял белмичə иҗат иткəн Батулланың яшəү рəвешен бүтəнчə күзалларга тырышу – мөмкин эш түгел.

Кырмыскадай тырыш-үҗəт, тиктормас-эшчəн калəмдəшебез əле дə китап арты китап, том арты том чыгара. Кайсы гына гəзит-журналны ачма, анда Батулланың нинди дə булса теманы яктырткан яисə берəр калəмдəшенə, чордаш-замандашына багышланган əтрафлы мəкалəсе булыр. Киносценарийлар яза. Алар, шөкер, берəм-берəм кинога əверелеп, зур экраннарга чыга тора. Тулы метражлы «Бичаракай» (төп рольдə – əдипнең кече улы Байбулат Батулла уйный), Тукайның соңгы көннəрен сурəтлəгəн «Күк капусы ачылса», дөньякүлəм танылу алган «канатлы» биючебез Рудольф Нуриевка тəгаенлəнеп төшерелгəн «Ватан белəн хушлашу» фильмнары киң җəмəгатьчелекнең игътибарын җəлеп итте, тирəнтен кызыксыну уятты. Бу урында Рабит Батулла тарафыннан əзерлəнгəн Коръəн тəфсире хакында да зурлап əйтү лаземдыр. Чын мəгънəсендə бик олы хезмəт бу. Камил татар телендə язылган, халык арасында шөһрəт казанган əлеге күркəм тəфсирнең инде бишенче басмасы дөнья күрде. Заманында Коръəн тəфсирлəрен дин гыйлеменə ия булган күренекле шəхеслəребез Габденнасыйр Курсави, Хөсəен Əмирханов, Таҗетдин Ялчыгол, Шəйхелислам Хəмиди, Мөхəммəдсадыйк Имəнколый, Ногмани, Камил Мотыйгыйлар язганы мəгълүм. Батулланың үзенчəлекле тəфсире дə шулар арасында үзенең мəртəбəле урынын алды.

Үз гомерендə өч мəртəбə үлем белəн якалашкан əдипнең кылган эш-гамəллəренə, аның тау-тау хезмəтлəренə карап, таң калырлык, ис-хəйраннар китəрлек. Кайберсен искə төшереп үтəм: «Урыннары җəннəттə булсын!» (Мəрхүм шəхеслəребез турындагы хатирəлəр, мəрсиялəр. Казан, «Рухият» нəшрияты, 2007. Иң калын китапларыннан берсе – 990 битле!), «Тузга язмаган хəллəр» (Күренекле шəхеслəребезгə бəйле гыйбрəтле хəллəр, мəзəклəр. Казан, Татарстан китап нəшрияты, 1997, 447 бит.), берсе-берсе җидешəр йөз биттəн торган томнар (əйтик, «Яралы бүрелəр», «Мираж», «Шайтан таягы» һ. б.)... Əле мин монда язучы Рабит Батулланың, ул язган саллы əдəби əсəрлəренə игътибарны аеруча юнəлтеп, «Сөембикə» дигəн тарихи роман-кыйссасын, «Кылдан нечкə, кылычтан үткен» белəн «Юл буенда зəңгəр чəчəк» романнарын, «Кичер мине, əнкəй» дигəн атаклы пьеса-спектаклен иң беренчелəрдəн итеп телгə алырга тиеш идем. «Юл буенда зəңгəр чəчəк» əсəре өчен аңа 1991 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендəге əдəби бүлəге бирелде (Батулла бу бүлəкнең тəүге лауреаты булды). «Сөембикə» һəм башка тарихи кыйссалары өчен язучы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендəге Дəүлəт премиясенə лаек булды. «Үлемсез егет», «Куян баласы Наян», «Тычкан баласы Чикыл», «Алтын куллы Гөлчəһрə», «Алып батыр маҗаралары» дигəн күпсанлы мавыктыргыч əкияти əсəрлəр язган могтабəр авторыбыз «Ак бүре» əкияте өчен заманында – 1988 елда – Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендəге бүлəген дə алган иде. «Кичер мине, əнкəй» пьесасы исə, Татар дəүлəт академия театрында озак еллар куелып, Кəрим Тинчуринның «Зəңгəр шəл»е, Туфан Миңнуллинның «Əлдермештəн Əлмəндəр»е кебек, сəхнəдə иң күп уйналган спектакльлəр рəтендə.

Бəхəссез, Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җəмəгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, парə-парə янучы, миллəтен кайгыртучы асылзат, үз ватанын хөр күрəсе килеп, аңа ирек-азатлык даулап көрəшүче фидакарь əдип. Артист, драматург, əкиятче, прозаик, мəзəкче, публицист, тел белгече, режиссёр, киносценарист, кичəлəр оештыручы (бер ШТМы гына ни тора!), телевизион тапшырулар алып баручы («Кичке əкиятлəр», «Батулла дəреслəре»), мөгаллим-остаз... Бер кешегə бик күп түгелме бу? Күп, əлбəттə. Лəкин Батулла өчен түгел. Аның болардан бигүк кайтыш булмаган тагын бүтəн һөнəр-шөгыльлəре дə бар əле: ашчы, бакчачы, шофер... «Җегет кешегə җитмеш төрле һөнəр дə аз», дилəр. Ир-җегет Батуллага җитмеш түгел, сиксəн-туксан, хəтта йөз һөнəр дə аз булыр.

Режиссёр Фаил Ибраһимов, диктор Фəйрүзə Исхакова, академик Гали Арсланов, шагыйрь Мөхəммəт Мирза, артист-режиссёр Шəмси Закиров, җырчы Хəния Фəрхи кебек һəммəсе дə республикабызның мəртəбəле исемнəренə лаек булган əдəбият һəм сəнгать əһеллəре үзлəрен Батулланың шəкерте дип саный. Шундый шəкертлəре булган Батулла-остазның күпкырлы эшчəнлеген күздə тотып, əдипнең 60 яше тулу уңаеннан уздырылган бəйрəмендə, татар миллəтенең бəхетле яшəве өчен көрəштə алгы сызыкта булган икенче бер асылзатыбыз Илһам Шакиров мондыйрак сүзлəр əйткəн иде: «Батулланы аны əкиятче дə, хикəяче дə, мəзəкче, драматург та, укытучы, режиссёр да дилəр. Мин үзем аны бер генə сүз белəн əйтер идем: Батулла ул безне, халыкны агартырга тырыша, аң-белем тарата. Ул – Мəгърифəтче!» Һичшиксез – хак сүзлəр. Əмма мин Батулла эшчəнлеген икенче бер олуг сүз белəн бəялəр идем. Ул – Миллəтпəрвəр! Икенчелəй əйтсəк – Миллəт хадиме! Соңгы вакытта матбугатта, аерым алганда, кайбер шəхеслəребез турында язган чакта, «миллəтпəрвəр» сүзенең мəгънəсен кечерəйтү, дəрəҗəсен түбəнəйтү күренеше ешайды, бу сантыйлык чигенə җитү күңелсез төс ала башлады. Əйе, əйе! Калəм тибрəтүче кайбер кемсəлəр бер иш шəхеслəребезнең əле миллəт алдында үзлəрен тырнак очы кадəр дə танытырга өлгермəгəн оныкларын-дəвамчыларын (аларның татарча сөйлəшə һəм җырлый белүенə ислəре китеп!) миллəтпəрвəр дип əйтүгə кадəр барып җитте. Миллəтпəрвəр (бу сүзне зурдан кубып əйтəм) – минем уемча, бик кадерле, изге сүз. Бу сүзне телəсə кайда, телəсə кемгə тагарга, аның белəн уйнарга, шаярырга ярамый. Миллəтпəрвəр шəхес күп була алмый. Алар бармак белəн генə санарлык икəн. Батуллага 75 яшь тулу уңаеннан уздырылган кичə алдыннан (иртəгəсен кичə буласы төнне), мөхтəрəм язучыбызга (минем өчен ул Остаз да əле!) тəгаенлəп, «Миллəт баганасы» дигəн шигырь яздым. Шуны язган вакытта, миллəтпəрвəр шəхеслəребезнең алай бик күп түгеллеген, чагыштырмача аз санда гына икəнлеген ачыкладым (бəлки ялгыша торганмындыр, минем шəхси фикерем, үз карашым гына бу). Биредə миллəтпəрвəр белəн миллəтчене бер үк өслүбкə, бер үк биеклеккə куеп карарга кирəкми. Миллəтпəрвəр миллəтче шəхестəн, миңа калса, барыбер бер башка өстен тора. Кемнəр соң безнең миллəтпəрвəрлəребез? Һичбер шөбһəсез, Шиһабетдин Мəрҗани, Ризаэтдин Фəхретдин, Муса Бигиев, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатыйх Əмирхан, Һади Атласи, Нəкый Исəнбəт, Бакый Урманче, Əмирхан Еники, Нурихан Фəттах, Аяз Гыйлəҗев, Миркасыйм Госманов, Мөхəммəт Мəһдиев, Туфан Миңнуллин... Халык əдибе исемен йөрткəн шагыйрьлəребез һəм язучыларыбызның кайберлəре миллəтпəрвəр дигəн əлеге дəрəҗəле исемгə берничек тə дəгъва кыла алмый. Бар вөҗүде белəн миллəтем дип, халкым дип яшəгəн Батулла исə бу титулга чын мəгънəсендə лаек. Килешəсездер?!

МИЛЛƏТ БАГАНАСЫ
(Рабит Батуллага)

Телеграм баганасы –
Олы юлга маяк ул...
(Татар халык җырыннан)

Баганалар...
Баганалар –
Олы юл буйларында...
Гап-гади шул баганалар
Ник əле уйларымда? –
Олы юл буйларында...

Исемдə – мəктəп еллары...
Шул таныш баганалар...
Күз ачкысыз бураннарда
Озатып бара алар –
Шул таныш баганалар...

...Күрше авыл мəктəбенə
Таң белəн кузгалганда,
Ничə ел маяк булдылар...
Əле дə – күз алдында:
Таң белəн кузгалганда...

Гел алга барган чакта да,
Кирегə кайтканда да...
Багана-маяклар кирəк
Адашып калганнарга –
Кирегə кайтканда да!

Багана-маяклар кирəк! –
Бəлага тармас өчен:
Килəчəккə барган чакта
Адашып калмас өчен –
Бəлага тармас өчен!

Багана-маяклар кирəк! –
Бозланып катмас өчен:
Үткəннəргə кайткан чакта
Адашып ятмас өчен –
Бозланып катмас өчен!

Багана-маяклар кирəк...
Бар бит ул бездə, шөкер! –
Бу хакта əйтеп буладыр
Дистəлəп, йөзлəп фикер –
Бар бит ул бездə, шөкер!

Фикерлəр əйтү ярыйдыр...
Тик монда, ахыр чиктə,
Миллəт баганасы, диеп
Бер фикер əйтү җитə! –
Бер фикер – ахыр чиктə...

Багана-маяклар кирəк...
Бар бит ул бездə алар:
Кара көндə юл күрсəткəн
Ул якты баганалар –
Бар бит ул бездə алар!..

Тукай, Исхакый, Исəнбəт –
Алтындай баганалар! –
Еники! Миркасыйм! Туфан!..
Бар бит ул бездə алар!
Алтындай баганалар...

Нурихан, Мəһди, Аязлар,
Зөлфəт һəм Мөдəррислəр...
Шушы якты маякларны
Чыгарсак əгəр истəн –
Кичермəс алар һич тə!

Багана-маяклар кирəк!..
Бар алар əле бездə –
Дөрес юлны күрсəтəлəр
Адашыр мəлебездə...
Бар алар əле бездə!

Əгəр исеңнəн чыгарсаң,
Адашу мөмкинлеген,
Хəтта ап-аяз көндə дə
Адашу мөмкин бүген! –
Əгəр исеңнəн чыгарсаң,
Адашу мөмкинлеген...

Маяклар булганда гына
Син алга бараласың...
Батулла – нəкъ шундый маяк,
Миллəтем баганасы!
 


Ләбиб ЛЕРОН

в„–5 |

Яхшы ирнең башына яман туганы җитте

$
0
0
29.05.2013 Җәмгыять
Ир – гаилә терәге дип әйтерлек кешеләр дөньяда күп түгел. Безнең Мансур абыебыз әнә шул сирәкләр рәтенә керә торган яхшы кешеләрнең берсе иде. Аның турында сөйләү, язу, ул башкарган эшләрне санап чыгу өчен генә дә бик күп вакыт кирәк. Һәм гомумән, андый игелекле эшләрне санап, бәяләп кенә бетерү мөмкинме икән соң?

Мансур абый авыр 1943 елда дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булганда, аңа нибары алты ай гына була әле. Әнисе бик батыр һәм акыллы хатын, өч баласын ялгызы үстерә.

Үзе укый-яза белмәсә дә, балаларын белемле итеп күрергә тели. Авылларында яшәүче бердәнбер белемле кеше саналган Хәбир исемле кешегә хәреф өйрәнергә йөри Мансур. Ә укый белә башлагач, әнисеннән карандаш белән кечкенә генә кәгазъ сорап ала да нидер язарга тотына. Соңрак, улының кич буе тырыша-тырыша сугышта үлеп калган әтисенә хат язганын белгән әни кеше баласын кочагына алып елап җибәрә. Әти назы, әти сүзе җитми икән бит Мансурына! Ләкин тормышка сорап килүчеләр булса да, акыллы хатын бер генә кешене дә кабул итми. Иренә булган мәхәббәтенә тап төшерми.

Мансур да әнисеннән үрнәк алып яши. Башлы егет тормыш баскычлары буйлап бик югары күтәрелә, тормышы хәлләнә. Яхшы фатиры, җиңел машинасы булган бай егеткә кызлар да тормышка чыгарга атлыгып торалар. Ләкин борынын югары чөйми егет. Үз авылларында яшәүче, шулай ук әтисе сугышта вафат булган Зәйтүнәгә өйләнеп җибәрә. Бер-бер артлы ике балалары туа.

Әтисен еш исенә төшерә Мансур. Ятим үскәне, кайберәүләрнең синең әтиең юк бит, дип рәнҗетүле сүзләр әйтүе аңа әтисе каберен эзләп табарга этәргеч бирә. Якын кешесе күмелгән каберне күреп, анда догаларын ирештереп кайтканнан соң, Мансур үз туган авылында сугышта һәлак булганнарны искә алу өчен үз акчасына бик матур һәйкәл салдыра. Аннан соң мәктәп бинасында музей ачып җибәрә. Озакламый авылда яңа мәчет төзелә. Мансурның мондый изге гамәлләр кылуын күреп кешеләр соклануларын белдерәләр. Авыл халкы ярдәмчел иргә төрле гозерләр белән килә башлый. Кайсы авыру баласына ярдәм күрсәтүне сорый, кайсына урамнарына таш җәйдерү кирәк. Ир бер гозерне дә тыңламый калмый.

Ләкин уйламаганда Мансурның туган тиешле кешесе кыек юлга кереп китә. Чит кеше абзарыннан сыер кадәр сыер урлаганда тотыла ул. Моны ишетеп, гел намуслы яшәгән Мансур оятыннан җир тишегенә керердәй була. Үзен авылдашлары арасында хур иткән туганын бик ачулана ул. Шулай да ярдәменнән ташламый. Бик озак сөйләшеп, үгет-нәсыйхәт биргәннән соң, тегесе дә абыйсын аңлаган кебек була, бүтән кеше әйберенә кул сузмаячакмын дип тәүбә кыла. Мансур сыерсыз кала язган кешегә яңа коймалар тотып бирә, бушка бер машина каен утыны китерә. Шулай да, карак туганы аркасында, Мансурның исеменә тап төшә. Аның шулай нык күтәрелүеннән, яхшы урында эшләвеннән көнләшүчеләр тиешле җирләргә ирнең нәселендә караклар булуы, андый кешеләрнең дәрәҗәле урын биләргә тиеш түгеллекләре хакында җиткерүне кирәк табалар. Әмма Мансурның үзенә сүз тидерергә теләүчеләргә дә җавабы бер генә: «Бүгенге җитеш тормышыма кадәр миңа күпме еллар авыр тормышта яшәргә туры килде. Бала чагым сугыш елларында, әтисез калып үтте. Яклар кешем дә, артымнан этеп, югары урыннарга менәргә булышучым да булмады. Бөтенесенә дә үз тырышлыгым, үҗәтлегем аркасында ирештем. Шуңа да бүгенге бәхетемне бөртекләп, тамчылап җыйдым дип әйтә алам, шуның кадерен белеп яшим», – ди ул.

Тавышлар тынып, инде кешечә яши башладым дип куанган мәлдә нәселнең кара табы кабат кузгала. Сыер урлап харап була язган туган кабат нәфесенә юл бирә. Бу юлы ашлык урлап тотыла ул. Боларны ишеткән Мансур нишләргә дә белми. Бозык туганын якларга көче дә, теләге дә булмый аның. Беренче ялгышы өчен җиңел котылган угры абыйсының ничә еллар буе исеменә тап төшермәс өчен көрәшеп яшәгәнен дә, шул борчулар нәтиҗәсендә сәламәтлеге бик нык какшаганын да уйлап карамый, билгеле.

Мансур ике ут арасында кала. Аның каракны бүтән якламаячагын белгән дошманнары, туганыннан баш тарта, дип гаепләргә ашыгалар. Якласа – каракны яшерә, якламаса – туганыннан баш тарта. Шуларны уйлый-уйлый Мансур кара кайгыларга бата. Эшенә кызыксынуы югала, өендә, гаиләсе янында гына үзен тынычлыкта итеп хис итә ул. Кичләрен озак уйланып ятканнан соң, шәһәрдә балалар йорты төзетергә кирәк дигән карарга килә. Фикере зур кызыксыну тудыргач, үзе үк җиң сызганып эшкә дә керешә, бөтен чыгымнарны да үзе күтәрә. Әмма эшенә аяк чалырга тырышучылар, өстенә пычрак ягарга маташучылар табылып кына тора. Үзе заманында ярдәм иткән кешеләр үк начар гамәлләр кыла аңа карата. Шуларны күреп, борчылып йөри торгач, Мансурның авырулары көчәя һәм ул хастаханәгә кереп ятарга мәҗбүр була. Берничә айдан күпмедер хәлләнеп чыккач, ашыга-ашыга кабат балалар йорты төзелешенә тотына. Каядыр ашыккан, нәрсәгәдер җитешмәгән кебек тота ул үзен. Алны-ялны белми эшли.

Балалар йортының түбәсе ябылып, эчендәге эшләргә тотынган мәлдә Мансурга карак туганының төрмәдә үлүе турындагы хәбәрне җиткерәләр. Ир бар эшен ташлап туган авылына оча. Туганының ялгызы калган анасын дошманнарыннан алда күрергә тели ул. Бу кайгылы хәбәрне чит-ятлардан ишетсә, карт ананың йөрәге түзмәсен белә. Яхшымы, яманмы, туганнар бит алар.

Мансурны коеп яуган яңгыр да куркытмый. Хатыны, ике баласы белән дә саубуллашырга өлгермәгән ир машинасында бар көченә алга элдертә. Ләкин... туган авылына кайтып җитәргә генә насыйп булмый үзенә. Югары тизлектә барган җиңел машина чираттагы борылышка сыймый...

Бөтен гомерен авылдашларына ярдәм итүгә багышлаган, соңгы минутында да кеше кайгысы өчен борчылып, аңа ярдәм кулы сузарга теләгән ир солтанының үлеме күпләрне тетрәндерде. Гаилә олы йөрәкле кадерле кешеләрен, таянычларын югалтты. Мансур абыебызга ул вакытта нибары илле ике генә яшь иде. 


Эльвина ШИҺАБЕТДИНОВА

в„– |

Мәхәббәт турында сөйләшик (Мөдәррис Вәлиев белән интервью)

$
0
0
29.05.2013 Җәмгыять

– Мөдәррис абый, мәхәббәт ул нәрсә?

– “Диләфрүзгә дүрт кияү”дәге Галим абыегыз әйтә ич инде: “Мәхәббәт турында “Азат хатын” журналы үзенчә яза, “Здоровье” журналы – үзенчә”, – ди...

– Ә шулай да? “Здоровье“ журналы да язгач, мәхәббәт – дәвалауга бирешми торган чирме әллә?


– Минемчә, мәхәббәт – үзеңне якын иткән кешеләргә шундый ук мөнәсәбәттә булу. Аларны якын күреп, хыянәтсез яшәү.

– Озын-озак еллармы? Болай булгач, беренче мәхәббәтне, җавапсыз мәхәббәтне (урыс теленнән шундый шөкәтсез сүз килеп кергән, дөресе – кабул ителмәгән мәхәббәтне) кая куябыз да, “сау бул инде, соңгы мәхәббәтем“ белән нишлибез?


– Мин гомерем буе мәхәббәтле кешеләр чолганышында яшәдем. Чөнки бәхетем гел кыз-хатыннан булды. Шул өммәттән уңдым. Мәктәптә, университетта күбрәк укытучы апалар үз итте кебек. “Татарстан яшьләре”ндә эшли башлагач, бүлек башлыгым чагыштырмача яшь, чибәр генә бер ханым иде. “Казан утлары”нда да шулайрак килеп чыкты – җаваплы секретарьның эше күбрәк техник хезмәткәрләр, ягъни һаман да хатын-кыз белән бәйле бит. Татарстан китап нәшриятына баш редактор итеп сайлангач (ул заманда җитәкчеләрне коллектив сайлап куя иде), яшермим, иң тәүдә апалар-сеңелләр эшли торган бүлекләрне кайгырттым. Әйткәнемчә, яратуга ярату белән җавап кайтарырга тырыштым.

– Ә “Мәгариф” нәшриятында...


– Әйе, анда инде “А зори здесь тихие” киносындагы кебек иде. Чөнки дәреслек эшләү – зур акыл хезмәте булу өстенә, токмач кисүдән яки тегү-чигүдән дә күп мәртәбәрәк тырышлыкны, төгәллекне, кыскасы, зиһен, күңел һәм кул тоемын таләп итүче һөнәр. Аны мин бары тик хатын-кыз гына башкара аладыр дип саныйм. “Мәгариф” нәшриятында хезмәт куйган апаларым, кордашларым һәм сеңелләремнең күбесе үз эшенең остасы иде.

– “Иде” дисез!


– Кемдер бүген дә “Мәгариф” нәшриятының юклыгын белми яши. Коллективтагы сәламәт кешеләр күчешне җиңел кичермәгәндер... Дөрес, куштан түтиләрнең берсе: “Ата йортына кайттык”, – дип, бусагада ук яңа хуҗасының “итеген” үпкән. Аның өчен оялдым. Ата йортына – аерылыпмы, ире үлепме – кире кайтып керү, бигрәк тә хатын-кыз өчен, кызганыч хәл инде ул. Яңа шартларда эшләп китәргә мөмкинлек бирүләре өчен нәшрият җитәкчелегенә рәхмәт әйтергә кирәктер, бәлки... Яшерен-батырын түгел, “Мәгариф” безнең Татарстан китап нәшриятын ике мәртәбә коткарды: башта, батып барган чагында, аның көймәсеннән төшеп йөген киметкән иде (1991), аннары – шактый бай матди һәм рухи бирнә белән кайтып, “ата йорты”н тагын да ныгытты (2009).

– Мондый стресс кичерү Сезнең өчен дә эзсез генә узмагандыр инде?..


– Минем китүем – нәшриятның башын чабу – мотлак кирәк булганын күптән белә идем.

– Сез ишекне тыныч кына ябып чыгып киттегез һәм, шулай итеп, үзегез төзегән Йортны саклап калырга уйладыгызмы?


– Тәмуг юлына ташны изге ният белән җәйгәннәр, имеш...

Республикага, Русиядә икенче халык булган татар халкына ике нәшрият күп тоелгандыр. “Мәгариф”не төзүдә катнашлыгы булуга горурланып яшәгән Мансур ага Хәсәнов – күренекле дәүләт эшлеклесе һәм галим – мондый очракта “...чыгып кычкырмагач та...” ди торган иде. Әйе, бер генә укытучы, галим, язучы (депутат яки түрә дип тә өстәсәм, хәтерләре калыр) авыз ачып сүз әйтә алмады. Каны күп югалган адәм авыртуны сизми, диләр шул.

– Сез дә бит матбугатта туган тел хәле, милли мәгариф проблемалары турында кызу бәхәсләр барганда гел читтә торасыз кебек. “Кара-каршы“ кебек тапшыруларга барудан да баш тартасыз, диләр...


– Ә мин сәясәттән һәрвакыт ерак торган кеше. Бер партия әгъзасы да түгелмен. Мәйданнарга бармыйм. Тел, мәгариф язмышы турында сафсата сатуны тыңлыйсым килми. Телевизор карамыйм. Гәзит укымыйм диярлек... Просто беркемгә дә ышанмыйм. Чөнки шуның эчендә үзем яшәдем, барысын да күрдем, белдем, кичердем, аңладым. Мин үз кабыгына бикләнгән ташбака кебек...

– Юри әйтәсез бит. Сезнең күпчелек мәкаләләрегез “башыгыз Себер китәрлек” ләбаса!


– Әлегәчә минем көрәш мәйданым, трибунам – башкарган гамәлләрем булды. Намусым кушканча гына эшләвемә, шуңа күрә турысын әйтә алганыма эчләре көйгәнен белә идем. Кол буласың килми икән – көл бул, диделәр.

– “Мәгариф” кебек нәшриятны төзегән, үстергән зат буларак, аның бетерелүендә үзегезне дә гаепле санамыйсызмы?


– Гаебем бар, әлбәттә. Эшләр өчен аның куллары буш түгел иде, чөнки ике куллап урындыгына ябышкан иде, диләр миннән шомарак малайлар турында. Ә мин үземне, урындыгымны түгел, хезмәттәшләремне кайгырттым (ялганласам, алар әйтсеннәр). Тагын шул – “хезмәт урынымнан файдаланып”, галим-голямәгә, язучыларга... кулдан килгән кадәр игелек эшләргә тырыштым (кемдер әле дә хәтерлидер). Сер итеп кенә әйтәм, иң зур гаебем – ялагайлана белмәдем. Үз көчемә ышанган, һөнәремне кемсәләрдән яхшырак белгән һәм башкарып килгән “кызыл директор” идем шул мин.

– Үкенәсезме?


– Нәрсәгә үкеним? Яхшылыкны күбрәк эшләп өлгерә алмаганыма – әйе. Ә турысын әйткәндә, егерме ел буе бер “тәгәрмәч эчендә йөгерү” алҗыткан да, туйдырган да иде. Мин инде көн белән төнне аермый торган адәм кебек, күземне йомып эшләрлек халәткә җиткән идем. Хәтта бераз алданрак, яшьрәк чакта китәсе калган, дим... Миннән акыллырак кешеләр шулай эшли дә. Әмма болай килеп чыгуына да үкенмим: кемнең миңа читен чакта кул сузасын яисә шундый хәлдә кайсы дусның ташлап качасын ничек белер идем әле?!

– Сез республикага танылган, ил күләмендә күрекле зат. Беренче һәм хәзерге Президентларыбызның хуплавын тоеп эшләгән шәхес...


– Йә инде, ышандыра яздың.

– Ә Сез бүлдермәгез. Шундый тәҗрибәсе һәм казанышлары булган “Мәгариф” нәшрияты директорын бер мизгелдә сөйкемсез сөяк итеп ышандыра алулары гаҗәп.


– Хәтәр темаларга кереп киттең бугай. Сүз башыбыз Мәхәббәт турында иде бит.

– ...Сез яратсын өчен хатын-кызга нинди булу кирәк, яисә Сез үзегезне ничек яраттырасыз?


– Кече кызым (Гөлназ) бик бәләкәй чагында апасы (Айсылу) аның өстеннән: “Ул мине чеметә-ә!” – дип жалу бирә иде. Гөлназ исә һәрьюлы: “Мин чеметек (чеметеп) яратам”, – дип аклана. Мин дә шулай “чеметеп яратам” бугай. Җаваплы эшне яраткан кешемә генә йөклим, аны гына орышам, аңа гына үтенечемне әйтәм, аңа гына зарымны сөйлим. Шуңа күрә мине ярату да читендер. Әле ни уйлаганымны белдерми-дәшми торган начар гадәтем бар. Әйткәнемчә, үземне яратканнарны гына яратам, ягъни хатын-кыз миңа үзе беренче булып мәхәббәтен сиздерергә тиеш.

– Эгоист.


– Үз-үземне генә кочаклап утырсам, Сезнең белән килешер идем... Әмма Мөдәррис Вәлиев турында алай ук начар фикердә була алмыйм. Мәрхәмәтле, мәхәббәтле кешеләргә, Тукай әйткәнчә, “бал авыз” мин – балавыз булып эримен. Кырысрак тоелыр, шулай да турысын әйтим: хатын-кызны (гел шул кавем арасында гомер кичерүемне истә тотып), ул нинди генә чибәр, ягымлы булмасын, бары тик эшкә мөнәсәбәте буенча гына бәялим, хөрмәт итәм... Яратам дип өстәсәм дә була.

– Гел эштәге хатыннарыгыз турында сөйлисез.


– Өйдәгесе берәү генә бит. Бердәнбер. Аның турында бу кадәр озак сөйләшеп утыру мөмкинмени...

... Шулай итеп, бу юлы безнең сүз, гафу итәсез, эштәге мәхәббәт, төгәлрәге эшкә мәхәббәт турында булып чыкты. Югыйсә, гомер буе хатын-кыз арасында кайнаган ир-егет бит әле каршыбызда! Яшьтән үк җитәкче урыннарда утырган. Булгандыр, төрле хәлләр булгандыр... Күңелне кытыклап торган серләр, бигрәк тә “служебный роман“нар турында башка вакытта сорашырбыз инде, боерган булса. Хәер, ул хакта читләтеп кенә сүз кузгатып караган идем, авызымны Тукай белән каплады: “Җанаш кайгысы һәр көн кочагымда куна!” – диде.

Туктагыз әле. Ә гаиләдәге мәхәббәт?.. Күз алдына китерегез: өй тулы хатын-кыз: 18 яше тулыр-тулмас аңа кияүгә чыккан сөекле гомер юлдашы, ике кызы, коммуналь торактагы сигез квадрат метрлы фатирга авылдан утыз биш ел элек алып килгән әнисе Фәрдия апа... (Даимә ханымга Ходай сабырлык биргән: “директор хатыны“ булуның бар өстенлеге – бөтен гаилә мәшәкатьләрен тартып бару икәнен беләбез, өстәвенә үзе дә унбиш елга якын җитәкче камытын кигән...) Дөрес, соңгы араларда бу картинаны өч ир-егет: ике кияү-балакай, бер онык-малай “бозган” бозуын. Шулай да, беренче онык барыбер кызлар “партия”сеннән булып чыккан. (Инде ярты елдан артык балалар бакчасына йөри ди үзе, тик һәр чәршәмбедә “отпуск “ ала, ди аның турында Мөдәррис абый, ни хикмәттер, сабыйның атна уртасында категорически бер көнне дәү әнисе кочагында үткәрәсе килә икән). Кече кияү белән Гөлназ әлегә яшь ярымлык кына уллары белән Германиядә үз көннәрен үзләре күреп ята. Гөлназның фәннәр кандидаты, Язучылар берлеге әгъзасы икәнен, тәрҗемәче сыйфатында ярты дөньяны урап чыкканын белә идем инде. Ә Данисы бөтенләй бүтән һөнәр иясе – Русия-Европа берлеге компаниясендә идарәче-менеджер икән. Олы кияү – энергетик, үз белгечлеге буенча ниндидер башлык, ди. Ике югары белеме булган Айсылуның хезмәт урыны – Татарстан Конституция судында.

– Мөдәррис абый! Хәләл җефетегез белән мәхәббәт тарихын язмасам, бу әңгәмәне редакторым кабул итмәячәк...


– Бервакыт “Адәм белән Һава” тапшыруына чакырып караганнар иде. Икебез дә каршы булдык. Катнашкан кеше – катнашсын, ә без табигый тормыш белән яшәүне дәвам итәбез. Ир белән хатын арасы – китән күлмәк кипкәнче, дигән әйтем бар. Без гомерне бер җан, бер тән булып кичердек. Мәхәббәт дигәндә, сеңелем, һәркем үзенчә “аза” инде. Ягъни мәсәлән, аның тарихын “Сөембикә” яки “Здоровье” журналлары гына түгел, һәр гаилә, һәр күңел үзенчә яза...  


Миләүшә СӨНГАТУЛЛИНА

в„– |

Русиядә толерантлык өчен махсус биналар төземәкчеләр

$
0
0
30.05.2013 Сәясәт
Русия төбәкләр үсеше министрлыгы 11 шәһәрдә толерантлык үзәкләре төзүгә керешә. Киләсе елда ук башланачак бу төзелешләргә 1,5 миллиард сум акча бүленә.

Илнең 11 төбәгендә – Биробиджан, Дондагы Ростов, Екатеринбур, Иркутски, Новосибирски, Омски, Петербур, Самар, Томски, Түбән Новгород һәм Хабаровскида ачылачак толерантлык үзәкләренә теләгән һәркем килеп Русия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнә алачак, диелә.

Бу проектны башлаган төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняев “Известия” газетына беренче үзәкләрнең инде 2015 елда ук ачылачагын белдергән.

“Мондый үзәкләр үзара диалогка, катлаулы проблемнар турында фикерләшергә, урысларның Дагыстанда, яки яһүдләрнең Ерак Көнчыгышта, яки украиннарның Татарстанда ничек яшәве турында сөйләү мөмкинлеге бирәчәк. Безгә дин, мәдәният, традицияләр турында күбрәк сөйләргә кирәк һәм тагын бер мәртәбә үз башлангычларыбызга кайтырга кирәк – без һәрвакыт бер гаилә булып яшәгән бер халык бит”, ди министр.

Толерантлык үзәкләрен әзерләүгә үз фикерләре белән өлеш кертүче Русия яһүд оешмалары федерациясе башлыгы Александр Борода, сүз төрле диннәргә карата толерантлык турында гына түгел, ә киң мәгънәдәге толерантлык турында бара, ди. Борода бу үзәкләрнең беренче чиратта төрле күргәзмәләр аша күпләрнең яратып йөри торган урынына әверелүенә өметләнүен әйтә.

Толерантлык үзәкләренең барысы да бер проект белән төзеләчәк. Бу үзәкләрне өч бүлмәле итәргә һәм шул бүлмәләрнең берсендә зур экран куеп толерантлык һәм толерантсызлык үрнәкләрен сурәтләүче видеоязмалар күрсәтергә телиләр. Икенче бер бүлмә фикер алышулар, өченче бүлмә төрле тематик күргәзмәләр өчен булыр дип көтелә.

Русия җәмәгать пулатының милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе башлыгы Николай Сванидзе акчалар түрәләр кесәсенә китеп барганчы, шундый үзәкләр төзелүгә тотылса, яхшырак булыр иде, әмма аларның нәтиҗәле булу-булмавын хәзергә әйтеп булмый, ул эшли башлагач кына күренәчәк, ди.

Русиянең коррупциягә каршы комитеты башлыгы Кирилл Кабанов исә толерантлык мәсьәләсе ниндидер үзәкләр төзү аша түгел, ә кешеләр белән идеологик эш алып бару аша чишелә, дигән фикердә.

“Төзелеш турында сүз чыгуга түрәләрдә үз шәхси проектларын булдыру теләге туа. Ә инде дәүләт хисабына төзелешләрнең ничек баруын без Сочида да, башка төбәкләрдә дә күп мәртәбә күрдек. Бу бит идеологик проблем, шуңа күрә эш тә идеологик юнәлештә барырга тиеш”, ди коррупция белгече.

Самар татарларының аксакалы саналган Азат Надиров та шәһәрдә мондый үзәк төзелүгә аптыравын белдерде Азатлыкка. Аның фикеренчә, толерантлыкны арттыру өчен шәһәрдә андый зур акчалар түгеп яңа бина төзү урынына инде күптәннән эшләп килүче “Дуслык” йортын ныгытып, тагын да киңрәк итеп куллану күпкә отышлырак булыр иде. “Дуслык” йорты кебек әзер үзәкләр башка күп шәһәрләрдә дә бар бит, ди ул. Азат Надиров шулай ук ул кыйбатлы яңа бинага толерантлык турында видео карарга ничә кеше килер икән дигән сорауны да күтәрә. Ул хәзер еш кына толерантлыкны киметә торган тапшырулар күрсәтүче һәм дәүләт карамагында эш итүче телевидениеләр үзгәрергә, толерантлыкны арттыра торган тапшыруларны киң катламнарга күрсәтергә тиеш дигән фикердә. “Бу эшне телевидение аша гына түгел, радиолар, басма матбугат аша да алып бару яхшырак булыр иде. Ул яңа үзәктә түрәләр нинди эшләр башкарулары турында хисаплар әзерләп утырыр, ә нәтиҗәсе алай ук булмас кебек. Бу файдасыз түрәләрне дәүләт акчасына асрау гына булып чыгарга мөмкин”, ди Азат Надиров.

Самар татарларының аксакалы шулай ук өлкәдә элек 11 телдә сөйләп төрле милләтләрне бер-бере белән таныштырып килгән радионы ябып, татарларның яңа милли мәктәп ачу турындагы мөрәҗәгатен кире кагып килеп һәм шул ук вакытта толерантлык үзәге төзеп куеп кына мәсьәлә чишелмәячәк, дигән фикердә.

Министрлыкның бу проекты Владимир Путинның 2012 елгы президент сайлау алдыннан “Русияле милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Русия халыкларының этномәдәни үсеше” исемле, 2014-2018 елларны күздә тотучы федераль проект әзерләргә чакырган мәкаләсенә җавап дип карала. Узган җәйдә Русия президенты каршында милләтара мөнәсәбәтләр шурасы төзелде. Ә ел ахырында илдә урысларның статусын тагын да күтәреп, башка милләтләрне түбәнрәк дәрәҗәгә куючы “Русиянең милли сәясәт стратегиясе” расланды.

Төбәкләр үсеше министрлыгы шулай ук төбәк башлыкларының эшен бәяләгәндә алар җитәкләгән төбәктәге милләтара киеренкелек күрсәткечләрен дә исәпкә алырга тәкъдим итә. Милли республикалар башлыкларына күбрәк игътибар бирү карала. Төбәк башлыкларының бу юнәлештәге эшен фикер белешүләр үткәреп бәяләргә телиләр. Түрәләрне төбәкләрдәге ватандашларның ни кадәр өлешенең үзләрен русияле дип санавы, башка милләтләргә ничек каравы, төбәктә милләтара мөнәсәбәтләрне ничек бәяләве кызыксындыра.  


Наиф АКМАЛ

в„– | 29.05.2013

Балам бәхетле булсын дисәң...

$
0
0
30.05.2013 Мәгариф
БДИ башланган көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләрен гел бер сорау борчый: балам үзе теләгән уку йортына керерлек баллар җыя алырмы, тормышта уңышлы карьера ясый алырмы? Абруйлы һөнәр, карьера, киләчәктә алачак зур хезмәт хаклары бәхет синонимы буларак күзаллана.

Шул бәхет хакына риш­вәтләр түләнә, баланың фән­гә сәләте бармы-юкмы икән­леге белән исәп­ләшмичә, этеп-төртеп аны дәрәҗәле уку йортларының популяр факультетына кертү буенча игълан ителмәгән ярыш башлана. Иң мөһиме – укырга керү, кергәч, тырышып укырмын да абруйлы белгечлек алырмын дигән уй салына баланың башына. Мәгариф бюро­кра­тиясенең БДИда ялган баллар тупларга биргән иркен мөмкинлекләрен укучы бала да, әти-әни дә үзе өчен игелек дип саный, сөе­нә-сөенә ялганга бара. Бюрократия исә БДИда әйләнә торган ришвәт тәгәрмәчен үз кесәсен калынайту өчен бирелгән мөмкин­лек дип кенә карый, бала язмышына да, ил мәнфә­гатьләренә дә битараф ул. Югары уку йортына укырга керү шатлыгы озакка бармый, дүрт айдан соң беренче сессиядә үк, хәтта ки беренче гамәли дәрестә үк сөенечләр көе­нечкә әверелә. Кичәге мәктәп укучысы күрә: кичә түләнгән ришвәт бүген инде булышмый, акча барысын да хәл итә дигән әти-әниләр фикере дә дөрес үк түгел – вуз укыту­чыларының барысы да сатылмый. Иң мөһиме: түләп диплом алып булса да, белгечлек алып булмый. Гадәттә техник вузларның беренче-икен­че курсларында мәктәп имтиханын читләр ярдәме белән уңышлы биргән укучылар коелып бетәләр, үз көче белән укырга гадәтләнгәннәр генә кала укуларын дәвам итеп. Гуманитар белгеч­лек­ләрдә вәзгыять аз гына икен­черәк, ришвәт белән диплом алып чыгарга да мөмкин. Гуманитар фәннәр укытыла тор­­ган уку йортларының тагын бер үзенчәлеге бар: статистика күрсәткәнчә, боларда укучы студентлар арасында наркоманнар байтакка күб­рәк. Монда да әти-әнинең баланы кечкенәдән эш­лек­сез­леккә ияләндерүе әйтә соңгы сүзне. Кайда җиңел тормыш, шунда эчкечелек, наркоманлык кебек күре­нешләр баш калкыта. Ришвәт түләп уку перспективасы исә баланы җиңел тормыш чоң­гылына ташлый.

Үткән ел мин социаль челтәрләрдә техник белгечлек бирүче бер абруйлы факультетның студентлары оештырган төркемнәрдә ачылган темаларны кызыксынып күзәттем. Темаларның берсе ришвәткә багышланган иде. “Бездә ришвәт юк”, – диләр студентлар беравыздан, бары тик бер укытучының гына “бирсәң ала, үзе сорамый” икәнен искәртәләр. Зачетны акчага бары тик физкультура укытучылары гына куя икән. Бу да күбрәк дәрескә йөрмәгән студентларга гына кагыла. Калдырган дәреслә­реңне тапшырып бетерә ал­мый­сың икән, укытучы әйтә инде: абонент аласың ди. Ә болай чын укытучылар студентлар белән эшләүгә вакытларын кызганмый: бушка түгәрәкләр оештыралар, кон­сультацияләр үткәрәләр. “Ми­ңа акча мөһим түгел, үземнән соң да яхшы математиклар калсын дип тырышам”, – ди шулай бушка көч түгүче доцентларның берсе.

Күптән түгел генә мин бер әни белән сөйләштем. “Бик бор­чылам, балаларны кая укырга кертергә инде?” – ди ул ихлас күңелдән. Бала­сының киләчәге өчен риясыз борчылган әти-әнигә мин үзем менә мондый киңәшләр бирер идем. Беренче киңәш: баланың кайсы өлкәдә сәләт­ле булуын ачыклап, шул юнә­лештә аңа үсәргә булышу. Гадәттә җиденче-сигезенче классларга кадәр укучының нәрсәгә сәләтле булуы инде ачыкланып бетә. Нәкъ менә шул вакытта чыгарылыш имтиханын тапшырырга әзер­ләнә башларга кирәк тә инде. Мәктәпкә генә таянып бе­тәргә ярамый, чөнки бездәге профильле укыту дигән нәр­сә – ул фикция генә. Әйтик, фи­зика-математика мәктәп­лә­рендә бу фәннәргә сә­гатьләр саны гына артыграк бүленгән, белем бирүдә исә кайбер андый мәктәпләр гадәти мәктәп­кә караганда калышарак та тө­шәләр. Табигать фәннәре, гуманитар юнәлешләр буенча профильле мәктәпләр юк диярлек. Аннан соң профильле мәктәп булса да, анда балаларны сәләтләре буенча җыймый­лар, яшәү урыны буенча туп­лана укучылар контингенты. Шуңа күрә баланың сәләте булган фәннәрдән мөс­тәкыйль шөгыльләнүе, яисә читтән торып укуы өчен шартлар тудырырга кирәк.

Икенче киңәш: баланың прин­­­ципиаль рәвештә кү­чермичә, үз көче белән укырга тырышуына иреш. Генри Фордның: “Утынны үзең ярсаң, аның белән ике тапкыр җылыначаксың”, – дигән ки­ңәше нәкъ менә шушы очракка карый. БДИ да ришвәтсез биреләчәк, югары уку йортында белем алу да җиңел булачак бу ки­ңәшләр үтәл­гәндә.

Ә инде һөнәрнең кайсы яхшырак дигәндә, галим­нәрнең фикеренә колак салыйк. Алар исә яраткан эш файдалы диләр. Австралия­нең Милли университеты га­лим­нәре озак еллар үткәр­гән тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгән­нәр. Сөй­мәгән эштә эшләү­челәр туктаусыз депрессия киче­рәләр, хәвефләнәләр, хәтта бөтенләй эшсез булучыларга караганда да тынычсызрак булалар. Аларны го­мерләре буе йөрәк чирләре, югары кан басымы эзәр­лекли.

Бәхетне югары хезмәт хакы белән үлчәп карарга га­дәтләнгәннәргә исә Гарвард университетының 75 еллык тикшеренүләре нәти­җә­сен искә төшерик. Кеше­нең бик күп төрле физик, психологик, антропологик параметрларын өйрәнеп, бәхет­лелек дәрәҗәсендә бо­лар­ның ролен ачыкларга тырышканнан соң, шундый нә­тиҗә ясалган: кеше бә­хетендә иң төп рольне җылы мөнә­сәбәтләр алып тора икән. Җылы мөнә­сә­бәтләр хәтта хезмәт хакы күләменә дә йогынты ясыйлар. Әнигә карата булган җылы мөнә­сәбәт ир кешегә елга уртача 87 мең долларга күбрәк акча алып эшләргә булыша икән, чөнки мондыйлар сирәк авырый, эштә дә нәтиҗәлерәк булалар. Әти белән балачакта булган җы­лы мөнәсәбәтләр дә шулай ук 75 яшькә җиткәч тә тор­мыштан канәгатьләнү алырга булыша, диләр. Ди­мәк, балаларда үзебезгә карата җылы караш тәрбияли ал­сак, без аларның килә­чәктәге карьерасын да, хез­мәт хакын да, сәламәт­леген дә уңышлы итә алачакбыз дигән сүз бу.

Бу уңайдан тагын бер тапкыр миллиардер Генри Фордның сүзләрен искә төшерик: “Мин үз гомеремне әнием ничек теләсә, шулай уздырырга тырыштым”, – ди ул. Чын әниләр исә баласының кешелекле, намуслы, эшлекле булуын телиләр. Безнең чорда бу сыйфатларның бәясе төште дип уйлаучылар ялгыша, чөнки болар – беркайчан да искерми торган кыйммәт­ләр, һәркайсы бөтен дөнья малына торырлык. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„– | 29.05.2013

Композитор Шамил Тимербулатов фаҗигале рәвештә вафат булды

$
0
0
30.05.2013 Фаҗига
Кайгылы хәбәр. Апас районында юл һәлакәтенә очрап, композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Шамил Тимербулатов якты дөньядан китте. Аңа нибары 62 яшь иде.

Әле быел гына Шамил әфәнде Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булган иде...

Шамил Тимербулатовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Композитор белән хушлашу 1 июнь көнне 09.30 сәгатьтә Татарстан урамы 7 йортта булачак.


---

в„–--- | 30.05.2013

Морзалык: татар халкына һәм Русиягә хезмәт итү

$
0
0
30.05.2013 Җәмгыять
Чаллыда морза исемен алган унбер кеше исәпләнә. Шуларның өчесе катнашкан җыенда Рафаэль Адутовның яңа рәис булуы турында белдерелде. Элекке җитәкче Алишәр Әдиләрский бу җыенга чакырылмавы турында әйтте.

Әлеге кечкенә генә җыен 52нче татар мәктәбенең бер бүлмәсендә узды. Аны Татарстанның татар морзалары мәҗлесе җитәкчесе Айрат Терегулов алып барды. Казаннан килгән кунак беренче чиратта шушы мәҗлеснең оешуы, башкарган эшләренә тукталды.

“Татарстанда татар морзалары мәҗлесе 2003 елның сентябрендә оешты. Аның җитәкчесе итеп танылган язучы Әмирхан Еники чакырылды. Ләкин аның язучылык эше күп булу, олы яшькә җитүе бу җәмгыятьне оештырырга мөмкинлек бирмәде. Аннан инде әлеге эш белән шөгыльләнергә миңа тәкъдим иттеләр. Шушы чордан башлап беркадәр чаралар уздырсак та, морзалар мәҗлесе булып теркәлүебез 2006 елда гына булды. Шулай да быел сентябрьдә татар морзаларының берләшеп эшли башлауларына ун тулуны билгеләп узабыз.

Морзалар элек-электән дәүләтнең фән, мәгариф һәм армия хезмәтләрендә зур урын тоткан. Армиядә дворян Еникеевлар аеруча күп булган. Бүген безнең мәҗлестә морза Бурнашев исәптә тора. Ул - ФСБ офицеры. Морзаларның үткәне данлы да, шул ук вакытта гыйбрәтле дә. Аларның байтагы патша заманнарындагы чукындыру сәясәте вакытында “чабаталы” морзага әйләнде. Репрессия чорларында 58нче маддә буенча хөкем ителде.

Бернигә дә карамыйча, борынгы морзаларның данлы-шанлы эшләрен дәвам итәргә тәкъдим итәм. Безнең устав буенча, сәяси мәсьәләләр белән шөгыльләнергә хакыбыз юк. Мәҗлес үз алдына түбәндәге максатларны куя:

* Тарихи үткәннәрдән чыгып татар морзалары катламын торгызу
* Татарлар арасында исламны кайтаруда теләктәшлек күрсәтү
* Безнең әхлак: намуслы, гадел һәм ачык булу
* Даими рәвештә татар халкына һәм Русиягә хезмәт итү

Безнең эш бүлмәсе БТИҮ белән янәшә. Кайвакыт алар безне фикер алышуга чакыра. Без мондый фикерләшүләрдән баш тартырга хокуклы. Чөнки аларның үз уставлары, безнең үзебезнеке. Үзебезнең уставны үзгәртеп, “намус мәхкәмәсе” турында билгеләмә дә керттек. Хәзерге вакытта без һәм башкалар утырган, Карл Маркс урамындагы бу бинаны сатарга җыенулары хакында сүзләр йөри. Югыйсә, мондагы бүлмәне безгә президентыбызга мөрәҗәгать иткәч биргәннәр иде.

Башта мөфтият бинасында эшләргә туры килде. Ләкин анда безне нигәдер кабул итеп бетермәделәр. Менә хәзер эш бүлмәсе буенча тагын президент Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Морзалар дәүләтнең алга бару юнәлешендә эшли бит”, дип сөйләде морза Айрат Терегулов.

Мәҗлес бар кешегә дә морза исемен бирми


Айрат Терегулов бүгенге көнгә морзалар мәҗлесендә әгъзалар саны артып торуын да әйтеп китте. Биредә 41 ыру-фамилия кешесе бар икән. Мәсәлән, 2005 елда - 146, 2007 елда - 69, 2008 елда - 23, аннан соңгы елларда морзалар мәҗлесенә кабул ителгән кешеләрнең гомуми саны 319га җиткән. Соңгы вакытта морза буларак танылганнарның, кабул ителгәннәрнең берсе булып Чаллыда һәм Канадада яшәүче Батухан Азимов тора.

Кешегә морзалар нәселеннән булуын дәлилләү өчен шактый күп документлар кирәклеге дә күрсәтелде. Әгәр тамырларыңны исбатлый алмыйсың икән, сине морзалар мәҗлесенә кабул итмиләр. Гариза язган илле кешегә морзалык таныклыгы бирелмәгән. Араларында дәүләт хезмәтендәге зур урындагылары да бар диләр. Инде кабул ителгәннәр арасында иң күбе - 53 кеше Еникеев фамилиясен йөртә. Яушевлар - 34, Чанышевлар - 29, Акчуриннар - 24, Аппаковлар - 14, Адутовлар - 8.

Шушы 319 кешенең 188-е Казанда яши. Петербурда - 8, Уфада - 5, Алма-Атада - 13, Австралиядә - 13, Кытайда - 8, АКШта - 4, Франциядә - 2, Лондонда бер морза гомер кичерә. Татарстанның район-шәһәрләрендә 41 морза теркәлүе турында да әйтелде.

Шундый саннар китереп чыгыш ясаган Айрат Терегулов Чаллыдагы сөйләшүнең төп максатына да күчте.

Аның әйтүенчә, морзалар мәҗлесенең Чаллы бүлеге 2010 елда оеша һәм аның җитәкчесе итеп Алишәр Әдиләрский сайлана. Ләкин Әдиләрский мәҗлес уставына каршы килеп, Русия хөкүмәтен, Думаның элекке җитәкчесе Борис Грызловны тәнкыйть итә, аны мәхкәмәгә бирә. “Орда” фильмы буенча да татарларны мәсхәрә итүләрне күрсәтеп Мәскәүгә тәнкыйть хатлары юллый.

“Безгә, гомумән, тәнкыйть сүзләре әйтергә ярамый. Чөнки без әле генә бүлмә алдык, Рөстәм Кашаевның “Татарские мурзы на службе Отечеству” китабын чыгардык һәм аякка басып кына киләбез. Уставыбыз да сәясәткә керүдән тыя, бу хакта Алишәрнең үзенә әйткәч, ул безне куркаклыкта гаепләде, җыен буласын белдерергә теләгәч тә, телефонын алмады”, диде Терегулов.

Шушы сүзләрдән соң Татарстан морзалары җитәкчесе Терегулов Чаллы морзалары рәисе Әдиләрскийдән “эшеннән азат итү” турында гариза алынуын, бу вазифага Рафаэль Адутовның билгеләнүен белдерде. Чаллыда яшәүче, морзалар исемен йөртүче, бу җыенда катнашучы өч кеше - Апаков Равил, Акчурина Эльвира һәм Адутов Рафаэль үзе нинди дә булса каршы фикерләр әйтмәде. Бары Равил әфәнде генә “Бабаларыбыз иртәдән кичкә кадәр эшләгән, без дә шулай эшлибез” дигән фикер белән чыгыш ясады. Бу сөйләшүдә “Челнинская известия” газетенең татар телле журналисты катнашуга карамастан чыгышлар, фикер алышулар урыс телендә барды.

Без бүген Чаллы морзалары оешмасының элекке җитәкчесе булган Алишәр Әдиләрскийнең да фикерләрен белдек. Аның әйтүенчә, Грызловка карата мәхкәмәләшеп йөрүдә, “Орда” фильмын тәнкыйтьләүдә ул морза исемен кулланмый, шуның белән мәҗлес уставын бозмый. “Минем эшчәнлектән алар курка. Терегулов минем Чаллы морзалары җитәкчелегеннән китүне сорап гариза язуымны сорады һәм мин аны ахмаклык белән язып ташладым. Ә Адутов безнең эштә катнашмады, ул Пермь морзалары мәҗлесен оештыру эше белән мәшгуль булды. Мин кырым татары булсам да, Казан татарларын яклап йөрим”, диде Алишәр әфәнде.


Гарифулла ГАЗИЗ

в„– | 29.05.2013

Фирдүс МИНҺАҖЕВ: «Фотоаппарат алу әле мин фотограф булдым дигән сүз түгел!»

$
0
0
30.05.2013 Мәдәният
Фото – үзгә бер сәнгать. Оста куллар гади бер күренештән дә әкият ясый ала. Бу сүзләргә мин, Фирдүс МИНҺАҖЕВ төшергән фотосурәтләрне карагач, тагын бер кат инандым. Авыл күренеше, балалар дисеңме, ә ул никах, туй фотолары – боларның барысында да фотографның тырышлыгы, таланты, үз эшенә карата мәхәббәте ярылып ята. Әйдәгез, фотограф белән якыннанрак танышыйк.

– Фирдүс, фото сәнгате белән кайчаннан кызыксына башладың?

– Сәнгать белән балачактан ук кызыксындым. Мәктәптә стенгазеталарга рәсемнәр ясый идем, рәсем сәнгатен барлык дәресләрдән дә өстенрәк күрдем. Инде мәктәпне тәмамлап, югары белем алган чорда, кызыгып, Photoshop программасын үзләштердем. Беренче фотоаппаратым иң гади, кесәгә сыя торган «мыльница» иде. Аны үзем белән йөртү җинел булгач, фотоаппаратны беркайчан да, беркайда да үземнән калдырмадым. Дүрт ел элек кулыма беренче тапкыр профессиональ фотоаппарат алгач ук, үземнең киләчәктә ни белән шөгыльләнәсемне билгеләп куйдым.

– Төшергән фотоларың нинди жанрда?

– Мин туйлар, никахлар, төрле мәҗлесләр төшерәм. Эшем үземә бик ошый. Минемчә, туй фотографиясе – уникаль жанр! Ул үз эченә фотография өлкәсендәге бөтен жанрларны да ала. Кияү белән кәләшне төшерсәң, портрет килеп чыга. Әгәр аларны табигать кочагында чагылдырсаң – пейзаж. Кияүнең кәләшне алырга килгәнен төшерсәң, репортаж була. Ә сөйгән ярларның балдакларын, букетларын һәм башка туй аксессуарларын төшерсәң – макро. Боларсыз бер генә туй мәҗлесе дә үтми.

– Кулыңа фотоаппарат тоткач, дөньяга карашың үзгәрдеме?


– Үзгәрде дип уйлыйм. Гомумән, үзен фотограф дип санаучы кеше моны сизәргә тиеш. Һәр фотограф гади кешегә күренми торган образларны табарга, матурлыкны күрә белергә тиеш. Мәсәлән, урам буйлап барганда каршына бер иске йорт очраса, гади кеше аны күрми дә үтеп китәргә мөмкин. Ләкин фотограф, үзенең фантазиясен эшкә җигеп, шушы җимерелеп бара торган йортны фотога төшереп, менә дигән «шедевр» ясый ала. Кулыма фотоаппарат тоткач, мин чыннан да әйләнә-тирәгә күбрәк игътибар итә башладым. Элек гади булып тоелган нәрсәләрдә ниндидер үзенчәлек, яшеренгән матурлык табу үзе бер рәхәт.

– Хәзер һәркемнең кулында фотоаппарат, һәркем фотограф. Теләгән бере интернеттагы «Вконтакте» битен әле бер, әле икенче позада төшкән сурәт белән тутыра. Фотографлар атлаган саен үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Шундый шартларда фото сәнгатенең дәрәҗәсе төшмиме?


– Әйе, хәзерге вакытта мондый хәлгә еш юлыгырга мөмкин. Кеше профессиональ фотоаппарат сатып ала да үзен фотограф дип саный башлый. Моннан чын профессионаллар да, клиентлар да зур чыгымнар кичерә. Профессиональ фотографлар бу очракта матди керемнәрен генә түгел, потенциаль клиентларын да югалталар. Ә заказ бирүчеләр исә, кайбер фотографлар тәкъдим иткән очсыз бәягә кызыгып, сыйфатсыз фотосурәтләр ала.

– Яхшы кадр килеп чыксын өчен, фотограф тырышырга тиешме, әллә барысы да сурәткә төшүчедән торамы?


– Әлбәттә, фотограф тырышырга тиеш! Бу тагын: «Фотоаппарат алдым да, фотограф булдым!» – дигән фикергә каршы килә. Дөньякүләм танылган Австралия фотографы Джери Гионис әйткәнчә: «Мускулларыңны үстерү өчен, спортзалга килеп, тренажерларга карап тору гына җитми. Аларда шөгыльләнергә кирәк!» Чын профессионал булыр өчен, күп гыйлем, практика тупларга кирәк.

– «Мин фотогеничный түгел!» – дип әйтәбез бит әле. Менә шундый «фотогеничный булмаган» кешеләрне кадрда ничек матур итеп күрсәтергә?


– Кеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан камил итеп яратылган. Ул иң матур, иң гүзәл зат. Һәркемдә дә башкаларда булмаган аерым, кабатланмас сыйфатлар бар. Шул сыйфатларны таба белү мөһим. Менә берничә зур планлы портретны төшергәндә кечкенә генә техник серләр: йөзләре озынча булган кешеләргә иякләрен өскәрәк күтәреп төшәргә; йөзләре киң булган кешеләргә бераз профиль якка борылырга киңәш ителә h.б.

– Фотограф һөнәрендә техник төгәллек яки эшкә иҗади карау өстенрәкме?


– Бу ике нәрсә бертигез күләмдә булырга тиеш. Техник яктан профессиональ булу өчен, күп гыйлем алырга, күп практика үтәргә кирәк. Ләкин фотограф яхшы фантазиягә дә ия булырга тиеш. Шул фантазияне тормышка ашыру өчен, техниканы да эшкә жигәргә туры килә.

– Язучы, илһамы килмәсә, кулына каләм ала алмый. Сездә дә «иҗади сусау», «илһам» дигән төшенчәләр бармы?


– Фотограф һөнәрендә илһамсыз беркая да китеп булмый. Нәкъ менә илһам килгәндә, канатланып, йокысыз төннәр үткәрсәң дә, нәтиҗәдә иң матур эшләр килеп чыга. Иҗади сусау да юк нәрсә түгел. Кайвакытта фантазияң бик киң дип тоелса да, аның да ахыры була икән. 


Алисә САБИРОВА

в„– |

Горбачевны телсез калдырган якташыбыз

$
0
0
30.05.2013 Авыл
Язмамның герое турында сүз башлар алдыннан бер борынгы риваять белән таныштырасым килә сезне, хөрмәтле укучылар. “Үз хәләл көче, үз тырышлыгы белән көн күрүче бер кеше: “Ул җитми дә, бу җитми, диләр, юклык нинди була икән, мин дә аны тоеп, күреп калыйм әле”, - дип, сәфәр чыга. Күпмедер юл узгач, тамак ялгарга утыра һәм ашаганда ялгыш ипи валчыгын җиргә төшерә. Бик озак эзли ул аны. Таба алмагач, өстенә баса күрмәсеннәр дип, әлеге урынны киртә белән әйләндереп ала. Шул вакыт бер тавыш килә: “Бар, өеңә кайт, син юклыкның, ачлыкның ни икәнен беркайчан да белмәссең”, - ди аңа”.

Красный Островта яшәүче Зәгыйт ага АЙСИН нәкъ шундый – икмәк кадерен, аның һәр валчыгының нинди авырлык белән килгәнен белә, белмәскә, бар гомерен авыл хуҗалыгына, икмәк үстерүгә багышлаган чын крестьян бит ул. Балачагы, үсмер вакыты авыр сугыш елларына эләккәнгә, ачлыкны, юклыкны туйганчы татый, шуңа да бүгенге тормышның һәр көненә шөкер итеп яши ул.

Авырлыкларга карамастан, балачак бик тиз үтеп китә һәм онытылмас бер күңелле мизгел булып хәтергә сеңеп кала. Менә Кызыл Атау урамнарында яланаяк йөгереп йөргән Зәгыйт тә яшүсмер булып җитә, җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары тугыз чакрым ераклыкта урнашкан Петрякста тугыз классны бетерә. Барлык фәннәрдән дә яхшы укый егет, тик рус телен өйрәтми булалар ул чакта, шуңа да карамастан русча бер авыз сүз белмәгән татар баласын армиядә хезмәт иткән чакта комсорг итеп сайлыйлар. Монда инде аның акыллы, тәртип яратучан, тыныч холыклы булуы зур роль уйный. Өч ел ярым хезмәт иткән чорда русчасы да шактый гына шомара һәм ул туган авылына хәрби хезмәттә чыныккан чын егет булып кайта һәм колхозда эшләвен дәвам итә. Башта машина йөртүче булып эшли, аннары рәиснең урынбасары итеп билгелиләр үзен. Өч ел авыл советы рәисе була. Район җитәкчеләре анарда лидер сыйфатлары булуын тиз күреп алалар һәм яшь коммунистны өлкә үзәгенә бер еллык җитәкчеләр курсаларына укырга җибәрәләр. Беррәттән Работки совхоз техникумын да тәмамлый ул һәм 15 ел колхозда баш агроном булып эшли, ә 1978 елда аны колхоз рәисе итеп билгелиләр. Энергиясе ташып торган яшь белгеч җиң сызганып эшкә керешә һәм тиз арада хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгара, аның даны өлкәгә яңгырый. Тәҗрибә уртаклашу, колхозларның уңышларын күрсәтү өчен еш кына биредә өлкә семинарлары уздырыла. “Ул еллар минем өчен иң бәхетле чор идее – авылда халык күп, тормыш гөрли, тиешле яшәү шартларын булдырыр өчен бик тырыштык. Районда дүртенче булып газ керттек авылга (биредә газ 30 елга якын инде бар), мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшләдек, анда да, балалар бакчасында да балаларны колхоз исә-бенә ашата идек, елга өч-дүрт тапкыр биш укытучыдан һәм 20 укучыдан торган төркем туристик юллама белән илнең төрле почмакларында булып кайта иделәр, бик күп стипендиатлар укыттык. Дөрес, мәктәп тә һәрвакыт барлык колхоз эшләрендә катнашып, зур ярдәм күрсәтә иде”, - дип искә алды Зәгыйт ага ул елларны. Һәм, чынлап та, барлык бу чыгымнарны өстенә алырлыгы булган ул чакта “Красноостровский” колхозының. Менә моны дәлилли торган саннар һәм фактлар: колхозның 4900 гектар җире булган, шуның дүрт меңгә якынында бөртекле культуралар үстергәннәр, 55 машина, шуның уникесе КамАЗ, иллегә якын трактор, 25 комбайнлы техник паркы булган, шәһәр рестораннарына тиң ашханәсендә барлык колхозчылар бушлай ашаган, кибет тоткан, фермада ларек, милчә, пекарня, казылык цехы, коптильня, юыну бүлмәләре белән җиһазланган фермалар эшләгән. Менә күпме милке булган бу хуҗалыкның. Зәгыйт абый җитәкчелек иткән чорда 55 км. юллар, күп кенә торак йортлар, колхозның бүлекчәсе булган Левашовкада балалар бакчасы төзелгән, газ керткән өчен халык бөтенләй түләмәгән, әлдә шул өскә икешәр йөз котел һәм газ плитасы да өләшкәннәр колхоз исәбеннән. Армиядән кайткан егетләрне өр-яңа техника көтеп торган, ике ел Ватанны саклаган чакта җыелган хезмәт хакын түләгәннәр. “Хезмәт кешесенә хөрмәт тә зур иде ул елларда – байтак колхозчылар төрле дәрәҗәдәге грамоталар, бүләкләр белән бүләкләнде, орден-медальләргә лаек булды”, - дип сөйләде рәис-ветеран. Аның үзенең хезмәтенә дә югары бәя бирелгән – рәхмәт хатлары, грамоталарының иге-чиге юк, Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнгән, авыл, район советлары депутаты итеп берничә тапкыр сайланган, “Россия Федерациясе авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” һәм “Сечен районының хөрмәтле гражданины” исемнәренә лаек булган. Тагы бер истәлекле вакыйга – партиянең соңгы, XXVII съездына делегат итеп сайланган. “Ул съездда демократлар өстенлек алган иде инде, эш кешеләренә, авыл кешеләренә сүз бөтенләй бирелмәде, шулай да мин Горбачевка: “Авыл нинди хәлдә икәнне беләсезме?” – дигән сорауны бирдем. “Сездән яхшырак беләм”, - диде. Мин әйтәм: "Белсәгез, ник бернинди чарасын күрмисез?" Бу соравыма җавап алмадым инде. Белә торып авыл хуҗалыгының җимерелүенә юл куюны җинаять дип саныйм. Бер үзәк басманың журналисты, язучы Ю.Черниченко шунда колхозларга, рәисләргә каршы каты чыгыш ясады, безне корсак үстерүчеләр диде. Кайткач, мин аңа: “Килегез безгә, мин сезгә 500 гектар җир бирәм”, - дигән телег-рамма суктым. Килде бит бу, үзе генә түгел, әллә кемнәр белән, шуларның берсенә җирне рәсмиләштерергә куша. Мин әйтәм, юк, үзең бөтенләйгә бирегә кайт та, теркәл, эшлә, корсак та үстер, әйдә, ярышып эшлибез, дим. Борылдылар да киттеләр болар”, - дип сөйләде Зәгыйт ага.

Әлбәттә, перестройка җилләре ул җитәкләгән колхозны да урап узмый, шулай да тәҗрибәле җитәкче төрле юллар, төрле ысуллар белән шактый нык аяк өстендә тора. Әмма яңа сайланган район башлыгы бу туры әйтә торган үткен телле рәистән тиз арада котылырга тели һәм максатына ирешә – Зәгыйт ага 65 яшендә эштән китәргә мәҗбүр була. “Әлдә эшләрлек көчем бар иде, бик авыр кичердем эшсез калуны”, - ди ул.

Шуннан инде колхоз да бетә башлый, бүген Красный Островта ул бөтенләй юк, берничә фермер хуҗалыгы гына эшләп килә. Кайчандыр шау-гөр килгән авыл бүген юкка чыгу дәрәҗәсендә диярлек – мәктәп ябылды, ун укучы күрше рус авылына укырга йөри, балалар бакчасында әлегә тугыз бала бар, тик алар да күбесе даими яшәүчеләрнеке түгел, кышларга нибары 200гә якын кеше кала, йортларның яртысы ябыла.

“Менә безнең урамда элек тулы бер бригад яши иде, хәзер утызга якын йортның дүртесендә кеше бар. Авылны корытты хөкүмәт бу үзгәртеп корулары, колхозларны бетерүләре белән”, - дип уфтана Зәгыйт ага. Ул үзе актив тормыш позицияле кеше буларак, җәмәгать эшендә һәрвакыт актив катнашкан, авылдашы, язучы Кави Нәҗми исемендәге публицистик премияне “Туган як” каршында оештыручы да нәкъ ул булган һәм колхоз беткәнче һәр ел биргән аны. Хәзер дә бу тынгысыз җанның авылның бүгенге көне өчен йөрәге әрни, борчыла. “Әле ярый авыл администрациясе башлыгы Максут Алимов тырышып эшли, рәхмәт үзенә, ул булмаса, авылны караучы да булмас иде”, - ди ветеран.

Зәгыйт Сәмиулла улының бар тормышы үрнәк алырлык – эштә дә, гаиләдә дә. Хатыны Лима апа белән 55 ел инде иңне-иңгә куеп гомер итәләр, өч бала үстергәннәр. Алсу, Рифат һәм Равилә әти-әниләренең намуслы дәвамчылары булып, тормышта үз юлларын тапканнар, өчесе дә Мәскәүдә яшиләр, җәйләрен өйне тутырып дүрт оныклары кайта. Балаларының тәртипле булып үсүләрендә күбрәк әниләренең казанышы, чөнки әтиләре көне-төне эштә булган. “Ул колхоз өчен янып-көеп яшәде, иртән таңнан эшкә чыгып киткәндә балалар әлдә йоклый кала, ә төнлә кайтканда тагын йоклый булалар иде. Кайчак: “Әни, әти килгәнме иде?” – дип тә сорыйлар иде”, - дип сөйли Лима апа. Зәгыйт ага һәрчак кайнар холыклы булган, ә Лима ханым бигрәк сабыр, шулай бер-берсен тулыландырып тату гына гомер итәләр. Лима апа кайнанасы белән бер генә дә сүзләшмичә утыз ел яшәгән. “Күршедә генә кызы яшәде, бер генә кич тә кунмый иде анда, мине гел мактый иде, рәхмәт үзенә, эштән кайтканымны күз-каш кебек көтеп тора иде, урыны оҗмахта булсын”, - дип зур җылылык белән искә ала ул аны. Көне-төне эш дип кайнаган ир, өч бала, зур хуҗалык, әлдә шул өскә күпме кунак каршы алып озаткан – болар берсе дә җиңел булмагандыр, әмма тыныч холыклы Лима ханым барысына да өлгергән, барысын да рәтләгән, кайчак эчендә өермә купса да, тыштан ак җәймә-көн булып, килгән кешене каршы алган. Һәм гомерлек тормыш иптәше аңа моның өчен бик рәхмәтле. “Янымда Лимам булмаса, мин андый ук зур уңышларга ирешә алмадым иде, ул һәрвакыт минем ышанычым, таянычым булды, зур рәхмәт үзенә”, - ди Зәгыйт ага.

18 май көнне ул үзенең олы юбилеен – 80 яшен билгеләп үтте. Аны котларга балалары, якыннары җыелган, авыл, район администрацияләре вәкилләре, аны хөрмәт иткән бүтән күп кенә кешеләр килгән. Без дә аны бу юбилейлы туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз һәм игелекле озын гомер телибез.

Красный Остров Кави һәм Рәшит Нәҗметдиновлар, Мансур Хафизов, Зөһрә Сөләйманова кебек күренекле шәхесләргә бай авыл. Зәгыйт ага да шуларның берсе дисәк, һич тә ялгышмабыздыр, чөнки авыл тормышында үзенең зур эзен калдыруы - һичшиксез, һәм авыл халкы аның белән шулай ук горурлана ала.

Фотода: Зәгыйт ага хатыны Лима ханым белән.

Автор фотосы.
 


Н.ЖИҺАНШИНА

в„–20 | 24.05.2013

Дөнья буйлап Сабантуйлар чоры башлана

$
0
0
31.05.2013 Бәйрәм
Быел Сабантуйлар Татарстан һәм Башкортстаннан тыш тагын 226 урында үтәчәк. Бәйрәм шәлкемен Себердәге Индрәй авылы башлап җибәрде, Австралия татарлары төгәлләячәк.

2015 елның Русиякүләм авыл Сабантуе Оренбур өлкәсенең Татар Каргалысы авылында узачак. 29 май көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2900гә якын татар яшәгән бу авылда булып, татар җәмәгатьчелегенең үзләрендә Сабантуй үткәрү тәкъдимен хуплады.

Быел Русиякүләм авыл Сабантуе 29 июньдә Пермь өлкәсенең Барда авылында үтәчәк. 2014 елда әлеге милли бәйрәмнең кайда булачагы тәгаенләнмәгән. Шулай ук киләсе елга федераль Сабантуйның да кайсы шәһәрдә буласы да төгәл билгеле түгел. “Тәкъдимнәр бар, әмма алар әлегә расланмаган”, диде Азатлыкка Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин.

Федераль Сабантуй быел 3 августта Төмән шәһәрендә узарга тиеш. Бу бәйрәмгә ике айдан әз генә артык вакыт кала аның урыны турында каршылыклар чыккан иде. Бүгенгә кадәр Төмән өлкәсе хакимияте үз сүзен өздереп әйтмәгән.

2013 елның Сабантуйлары Төмән өлкәсендәге Индрәй авылында башланып китте. Индрәйләр милли бәйрәмне ел да 1 май көнне үткәрәләр. Моңа үз сәбәпләре дә бар. Индрәй халкы элек-электән яннарындагы шул ук исемдәге күлдән табан балыгы тотып көн күрә. Сабантуй язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, башка җәйге зур эшләргә керешкәнче үтә торган бәйрәм булса, индрәйләр күлнең бозы эреп бетеп күпләп балык тотуга керешкәнче бу бәйрәмне үткәреп калырга ашыга.

Җир шарының төньяк өлешендә инде кыш уртасы хакимлек итеп, җәйге Сабантуй тәэсирләре күңелдә генә калганда, көньяк ярымшардагы яшел кыйтгада – Австралиядә җәй уртасы була. Аделаида шәһәрендә бәйрәм 15 декабрьдә узачак.

Австралиядән кала, быел барлыгы 23 илнең 72 шәһәр һәм авылында Сабантуйлар үтәчәк. Кушма Штатларның Вашингтон шәһәрендә яшәүче татар-башкортлар 25 май көнне милли бәйрәмне үткәрде инде. Вашингтонда Сабантуй дүртенче тапкыр оештырылды. Киев, Волгоград, Свердлау өлкәсенең Кировград, Казакъстанның Шымкент, Кызылорда, Актау, Үзбәкстанның Ферганә шәһәрләрендә Сабантуйлар шулай ук май аенда булды.

Быел Русиянең 55 төбәгендә 154 урында Сабантуйлар үтә. Татарстан хөкүмәте раслаган исемлеккә Татарстан һәм Башкортстан кермәгән. Әлеге ике республикада Сабантуй үткәрмәгән авыл һәм кала сирәк.

Татарстан башкаласында Сабантуй Универсиадага туры китереп 13 июльгә билгеләнде. Авыл, район һәм шәһәр Сабантуйлары 8-9 июньдә үтәчәк. Чаллы белән Түбән Камада бәйрәм 15 июнь көнне булачак.

Азатлык сәхифәсе дөньяның төрле урыннарында үткән Сабантуйларын яктыртып бара. Сез дә безгә үзегездәге Сабантуйдан фото һәм видео җибәрә аласыз.

2013 елның Сабантуйлар җәдвәле

1 июнь – Искешәһәр, Акмәчет, Тольятти, Лондон, Омски, Ялта
2 июнь – Истанбул, Стокһольм, Җаек, Дүшәнбе, Краснодар
8 июнь – Екатеринбур, Түбән Варта, Нефтеюгански, Владимир, Калининград
9 июнь – Прага, Һельсинки, Ташкент, Нальчик, Павлодар
12 июнь – Касыйм, Сыктывкар, Смоленски
15 июнь – Гданьски, Берлин, Алматы, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Пенза, Самар, Якутски, Иваново, Кемерово, Дондагы Ростов, Тобол, Кустанай,
16 июнь – Нью-Йорк, Хабаровски, Ухта, Новосибирски, Сургут, Караганда, Сәмәрканд
22 июнь – Сан-Франциско, Лысьва
23 июнь – Сембер, Барнаул, Чита, Торонто, Петербур, Севастополь
29 июнь – Астана, Богырыслан, Красноярски, Артем, Архангельски, Чиләбе, Өремче, Магадан, Рига
30 июнь – Ижау, Сахалин, Березовски
6 июль – Колҗа, Камчаткадагы Петропавловски, Амурдагы Комсомольски
7 июль – Пермь
13 июль – Тверь
20 июль – Ярославль
21 июль – Бишкәк
26 июль – Тель-Авив
27 июль – Сочи
28 июль – Баку
15 декабрь – Аделаида
 


Наил АЛАН

в„– | 30.05.2013

Соң булса да... (Гимн сүзләре рәсми рәвештә кабул ителгәч кенә, Рамазан Байтимеровның китабын чыгаралар)

$
0
0
31.05.2013 Җәмгыять
Бервакыт җырчы Салаватның “Ак барс” матчы алдыннан Татарстан гимнына кушылып җырлаганын телевизордан күрсәттеләр. Шунда күпләр: “Нәрсә җырлый бу, гимнның сүзләре юк бит”, – дип шаккаткан. Ә бит без Рамазан Байтимеров шигыренә Рөстәм Яхин көй язган “Туган ягым” җырын яттан белә идек. Чөнки ул һәр мәктәпнең элмә тактасында шигырь юллары нотасы белән әллә каян балкып тора иде.

Гимн шаукымы

1970 елда патриотик җырлар бәйгесендә “Туган ягым” җыры иң уңышлы җыр дип таныла. Аннан инде Татарстан гимны буларак яңгырый башлый. Әмма соңрак моның сүзләре туры килми дип, гимнны шигъри юллардан мәх­рүм итәләр. “Тәфтиләү”не гимн итәргә кирәк дигән фикер­ләр дә яңгырый. Менә шулай Татарстан гимны сүзсез генә шактый еллар “гомер кичерә”.

“Туган ягым” җырының язмышы Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат ханымга тынгы бирми. Бу хакта матбугат битләрендә күп кенә мәкаләләр белән чыгыш ясый ул. “Танылган композиторыбыз Рөстәм Яхин әтинең ши­гырьләренә бик теләп һәм рухланып көй язуын әйткән, – ди Гөлшат Байтимерова. – Аның шигырьләре беренче сүздән үк җәлеп итте, дигән. Шулай булмаса, Рөстәм ага көйләренә “Җиңү җыры”, “Йөрәк­ләрдән мәңге китмәс”, “Йөрәк җыры”, “Иген­че”, “Романтика”, “Әнкәй”, “Каен суы”, “Төнбоек”, “Шәһәрләрнең гүзәле син” дигән җырлар туар идемени?!”

“Туган ягым” җырының язмышы, чыннан да, сикәлтәле була. Гимн сүзләренә бәйге игълан итәргә кирәк, дип республикадагы каләм ияләренә мөрәҗәгать итү Гөлшат ханымның күңеленә тагын тынгылык бирми. Ничек инде Рөстәм Яхин, Рамазан Байтимеров шигырен укып, рухланып язылган “Туган ягым” җырына башка сүзләр язылырга тиеш, дип уйлый ул. Тагын “һөҗүм”гә күчә.

Гимн сүзләренә бәйге игълан иткән төркем, шактый гына бә­хәсләшкәннән соң, Рамазан Бай­тимеровның шигъри юлларын калдырырга кирәк дип таба. Әмма Гөлшат апа барыбер тынычланмый әле.

– Дөрес, гимн сүзе үзгәрде, әмма аны Рамазан Байтмеровныкы түгел, дип әйтү бернинди дә кысаларга сыймый, – ди Гөлшат ханым. – Әтинең шигырьләре туп­ланган архивын күтәреп, шагыйрь Гәрәй Рәхимгә алып килдем. Без икәүләп аның белән җыр сүзләре эзләдек. Гимнның сүзләре әтинең төрле шигъри юлларыннан алынган. Гәрәй Рә­хим аны камилләштерде, әл­бәттә. Шулай ук Роберт Миңнул­лин да үзгәртмәләр кертте. Әмма аны Рамазан Байтимеровныкы түгел дип кырт кистереп әйтү бөтенләй дөреслеккә туры килми.

Үлгән шагыйрь шигырь яза аламы, дигән сорау күпләргә тынгылык бирмидер, бәлки. Моннан да шәбрәк шигырь яза алыр идем, дип уйлаучылар да юк түгел. Әлбәттә, бездә талантлы әдипләр бик күп. Әмма Рамазан Байтимеров белән кулга-кул тотынып эшләгән Рөстәм Яхин үзе исән булса, әлеге үзгәреш белән килешер идеме?

Шәхес кадере

Әтисенең иҗатына тугрылыгы, кечкенәдән гаиләдә сең­дергән туры сүзлелеге әнә шул бәхәс­ләргә нокта куйгандыр, мөгаен. Ә бит заманында Рамазан Байтимеровка шактый гына кыйналырга туры килә. 38 яшен­дә инфаркт ала ул. Ә икенче йөрәк өянәгеннән соң бөтенләй якты дөньядан китеп бара. Моның сәбәбе нәкъ менә иҗатка, кеше кадеренең бер ти­енгә дә тормавына бәйле.

“Казан, Казан... Сөендергән дә, кайчагында көендергән дә ул шагыйрьне. Зур журналларда, аб­руй­лы газеталарда шигырь­ләре басылган, радио-телеви­дение аша бөтен республикага җырла­ры яңгыраган, – ди язучы Рәмзия Габделхакова. – Казанда ул гомер буе аралашып яшәрлек ышанычлы дусларын тапкан, иҗат ке­шеләре белән аралашкан... Бу очрашулар аның күңелен баеткан, язмыш офыкларын ки­ңәйт­кән. Күп эшлә­гән, күп иҗат иткән Рамазан ага. Аның әсәр­ләренең күпмесе әле архивында саклана. Хатыны Мөнәвәрә апа 1989 елда Татарстан китап нәш­риятына илтеп тапшыра. Тик...”

“Тик китабын бастырмадылар”, – дип дәвам итә Гөлшат апа. Мөнәвәрә апа гына түгел, Рамазан Байтимеровның архивын кү­тә­реп, кызы Гөлшат ханымга да шактый гына Казан, Әлмәт юлын таптарга туры килә. Татарстан китап нәшриятына берничә тапкыр мөрәҗәгать итә ул. 90нчы елларда аның китап җыентыгы дип туп­ланган кулъязмаларын юкка чыгарган булсалар, инде яңа китапка дип әзерләнгәнен дә алырга атлыгып тормыйлар. Язучылар берлегенең дә кылын чиертеп карый Гөлшат апа. Әмма аннан да күңел җылытырлык җавап ишетә алмый. Аңа: “Ига­нәче тапсаң гына”, – дип әйтәләр. Рамазан Байтимеровка “Рухият” фондында да урын табылмый. Гөлшат апаны кире борып чыгаралар.

Әтисенең архивын күп еллар кочаклап йөри әле ул. Гимн сүз­ләрен рәсми рәвештә кабул иткән­нән соң гына Рамазан Байтимеровка яшел ут яна башлый. Күптән түгел нефтьчеләр ша­гыйрь­нең шигырьләр җыен­тыгын бастырырга дигән фи­кергә кил­гән. “Соң булса да, уң булсын. Шатлыклы күренеш бит”, – ди Гөлшат апа.

Әйе, шәхес кадеренең сукыр бер тиенгә дә тормавы утка да, суга да сала икән. Исән вакытында ук үзенә карата булган мөнә­сәбәтне тоеп, Рамазан ага эчен­нән генә сызып яшәгән. Гомер буе спорт белән шөгыль­ләнгән шагыйрь чаңгы шуганда егылсын да үлсен инде?!

– Әткәй Казан юлларында шактый йөрде. Анда очрашыр, күрешер дуслары күп иде, – ди Гөлшат апа. – Ләкин шулай да ул Казаннан арып, кәефсезләнеп кай­та иде. Аны Язучылар бер­легенә никтер алмадылар. Ул чакта сугыш ветераннары хәзер­ге кебек хөрмәттә булмаган, күрә­сең. Ә бит әткәемнең иҗаты тулаем сугыш темасы белән сугарылган. Аның күп кенә патриотик шигырьләре җырга салынган.

Тикмәгә генә Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Бату Мулюков, Әнвәр Бакировлар Рамазан Байтимеров шигырьләренә дистә­ләгән җырлар иҗат иткәнмени?! “Аның иҗаты бөтенләй өйрә­нелмәгән әле”, – ди Гөлшат апа. Нәкъ менә артык ялганны кү­тәрмәгән, ике­йөзле кешеләрне сөймәгән, үткен телле, туры сүз­лелеге аркасында кыйналгандыр ул. Чөнки тәлинкә тотып йөрү­челәр күпкә рәхәтрәк яши, андыйлар дан-дәрәҗәне, шөһ­рәтне бик тиз казана. Ә Рамазан Байтимеров мондый мохиткә яраклаша алмады. 


Алсу ХӘСӘНОВА

в„– | 31.05.2013

107нче сезон ябыла

$
0
0
31.05.2013 Мәдәният
Бүген 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән 107нче сезонын яба.

2012-2013 еллар сезонын Камал театры өчен уңышлы, вакыйгаларга бай һәм сөенечле булды дип курыкмыйча әйтергә мөмкин.

Сезон 28 сентябрьдә ачылды. Ә октябрьдә инде театр чит илгә гастрольләргә кузгалды: К.Гоцци әсәре буенча Ма Джэньхон куйган “Хан кызы Турандык” спектакле белән V “Славная Европа” Кытай милли театры фестивалендә (Кытай Халык Республикасы, Пекин шәһәре) катнашты.

7 ноябрьдә, гадәттәгечә, режиссер Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышлап яңа спектакль – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Мулла” спектакле күрсәтелде, режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

10-15 декабрь көннәрендә яшь режиссерларның “Һөнәр” фестивале узды. Анда быел Казан, Уфа, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамактан 16 яшь режиссер катнашты.

26 декабрьдә сезонның икенче премьерасы булды – “Кечтүкле уен” спектакле, режиссеры – Радик Бариев. Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган әлеге театраль феерия татар сәхнәсендә куелган беренче спектакль-фэнтэзи булды.

Яңа 2013 елны камаллар Мәскәүдә каршы алды. 10-15 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә Малый театр сәхнәсендә Камал театрының традициягә әверелгән гастрольләре узды.

8 февральдә Камал театрының кече сәхнәсендә Норвегия драматургы һәм шагыйре Йон Фоссе пьесасы буенча куелган “Җәйнең бер көнендә” спектакленең премьерасы булды, режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
11-17 февраль көннәрендә театрның – Самара һәм Оренбургта, 19-21 апрель көннәрендә Пермьдә гастрольләре узды.

Мартта Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Әрем исе” спектакленең репетицияләре башланды. Пьесаны сәхнәләштерү өчен Казанга Башкортстаннан танылган режиссер Айрат Абушахманов чакырылды. Спектакльнең премьерасы сезон ябылыр алдыннан – 29-30 май көннәренә билгеләнде.

Театрның 107нче сезоны сөенечле вакыйгаларга бай булды. Бу сезонда Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев 75 яшьлекләрен билгеләп үттеләр. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булды.

25 апрельдә Кремльдә “Хәзинә” галереясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, театрның баш рәссамы Сергей Скомороховның “Сценография” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. 30 ноябрьдә Татарстанның халык артисты, быел юбилеен билгеләп үткән Фирая Әкбәрованың музыкаль дискы тәкъдим ителде.

Узып баручы сезонның тагын бер әһәмияле һәм сөенечле вакыйгасы – Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев җитәкләгән актерлар курсында белем алган студентларның уку йортын тәмамлавы.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының 107нче сезоны 31 май көнне Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән ябыла. 3 июньдә Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале башланачак. Фестиваль 7 июньгә кадәр дәвам итә. 


---

в„–--- | 31.05.2013

Татар милли хәрәкәт вәкиле Юныс Камалетдинов вафат

$
0
0
31.05.2013 Җәмгыять
Казанда 85 яшендә татар милли хәрәкәте вәкиле Юныс Камалетдинов вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу бүген иртәнге унда Губкин урамы 31а йортта 70нче фатирда булачак.

Юныс Камалетдинов элек Татар иҗтимагый үзәгенең рәисе булып торды һәм милли хәрәкәтендә зур эшләр башкарды. Әле күптән түгел генә ул 1552нче елда Казанны саклаучыларга һәйкәл куелмауны мәхкәмәгә шикаять итеп йөрде.  




в„– | 31.05.2013

Ялган детекторы булышырмы?

$
0
0
01.06.2013 Җәмгыять
Дәүләт хезмәтенә урнашырга теләүчеләрнең ришвәтчеме-юкмы икәнен махсус тестлар – полиграф ярдәмендә тикшерә башларга җыеналар. Моңарчы ялган детекторын узу Федераль иминлек хезмәте һәм башка көч структуралары вәкилләре өчен генә мәҗбүри иде. Түрәләр өчен мондый мәҗбүрият юк иде.

Моннан тыш, түрәләрнең психологик тестлар үтүен дә мәҗбүри итәргә мөмкиннәр. Бу тәкъдимне Дәүләт Думасына Иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш комитеты кертергә җыена. Комитет вәкиле Илья Костунов сүзләренчә, дөрес итеп төзелгән психологик тестның дәүләт милкенә сакчыл карамаган кадрларны ачыклауда ярдәме аеруча зур булачак. Сезнеңчә, ришвәтчелеккә каршы көрәштә әлеге чараларның файдасы булырмы?

Марс БӘДРЕТДИНОВ,Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе:

– Республикада бу юнә­лештә эш алып барыла инде. Безнең идарәдә психологик климатны өйрәнү­че экспертлар төркеме бар. Ул Президент күрсәт­мәсе ни­ге­зендә булдырылды. Төр­кем төрле тикше­рүләр уздыра, районнарга чыга, министрлыклар бе­лән эшли. Нәтиҗәләр төр­ле, тестларны узганда үз га­ебен танучылар да оч­рый. Шул нәтиҗәләргә карап карарлар кабул ителә. Тикшерү нәтиҗәләре – җи­тәкче өчен дә менә дигән “шпаргалка”. Ришвәтчелек өлкәсендә кеше факторы әһәмиятле роль уйный. Бер юнәлештә эшләүче­ләрнең бер-бер­сен аңла­вы, бер-берсенә ярашып эшләве кирәк. Ә җитәкче­нең киң карашлы, гадел булуы мөһим. Шуңа күрә мондый вазыйфага билге­ләнәчәк кешене һәрь­­як­лап тикшерү урынлы. Та­тарстанның кадрлар резервына керүчеләр дә шундый тикшерүләр уза. Нәкъ менә полиграфка кил­гәндә, аны әлегә кадәр вазыйфаи зат үз теләге белән генә үтә иде. Әлеге тикшерү федераль дәрә­җәдә мәҗбү­ри дип билге­ләнсә – бу яхшыга гына.

Сергей ПЕТРУШИН,психолог:

– Психологик тестлар ришвәтчелеккә каршы кө­рәш программасының бер өлеше буларак файдалы. Бер генә тест кеше турында берни дә әйтә алмый. Тестлар сериясе булырга тиеш. Әңгәмә, фикер алышу, ялган детекторы һәм әлеге тест та кертелгән тулы программа булдыру мөһим. Ришвәтчелек проблемасын мондый тестлар ярдәмендә генә чишеп булыр, дип уйламыйм. Шулай да, психологик тестка мө­рә­җәгать итүләре – уңай күренеш. Көнбатышта “сәя­­сәт психологиясе” ди­гән юнәлеш тә бар. Теләсә кайсы карарны кабул ит­кәндә психологлар киңә­ше­нә таяналар. Бездә бу әле кулланыла башлады гына. Шунысы бар – әлеге тестлар нигезендә дискриминация – кешене шул тест нәти­җәләре начар булуга сылтап, нигезсез рәвештә эш­тән азат итәргә мөмкин­нәр.

Рабит БАТУЛЛА,язучы:

– Мондый тестлар – бик вак чара. Ришвәт­че­лекнең тамыры бик тирән. Ныграк казый баш­ласаң, анда куркынычрак әйбер­ләргә дә тап була­сың. Ул Советлар вакытында да булды, хәзер инде бигрәк хәттин аштылар. Мондый тестлар үткә­рел­сен. Әмма файдалы булуына мин бик шикләнәм.

Зилә КАМАЛОВА,туристик агентлык җитәкчесе:

– Шундый фикер исем­дә калган: Россиядә риш­вәтчелекне бетерергә мөм­кин – моның өчен илдә беркем дә калмаска тиеш, ди­гән. Бу хак сүз, минемчә. Әлеге мәсьәләнең башы кешеләргә килеп төртелә. Илдә ришвәтчелеккә каршы чараларга акча түк­кән­че әхлак, рухи кыйммәт­ләргә ныграк игътибар бир­­­сеннәр, яшьләрне югары әхлаклы итеп тәрбияләүне кайгыртсыннар иде. 


---

в„– | 31.05.2013

Әлмәт театры “Нәүрүз”гә “Туй” белән килә

$
0
0
31.05.2013 Мәдәният
3 июньдә Казанда Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале башлана. Әлмәт татар дәүләт драма театры 4 июньдә Б.Брехтның “Туй” спектакле белән Рус яшь тамашачылар театры бинасында чыгыш ясый.

Немец драматургы Бертольт Брехт Россиядә сирәк куела торган авторлардан. Драматургның “Мещанская свадьба” әсәрен Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшебез Искәндәр Сакаев сәхнәләштерде. Әлеге режиссер татар театр дөньясында “Гашыйк Кәриб” спектакле белән таныш. “Гашыйк Кәриб” бик уңышлы булды, спектакль белән Әлмәт театры 6 фестивальдә катнашты.

“Туй” спектакленең рәссамы Димитрий Хильченко, костюмнарны Стефания Граурогкайте эшләде. Тавыш партитурасы Людмила Клинушинаныкы.

“Без сәер сәер һәм куркыныч заманда – чорлар чигендә яшибез. Дөнья күз иярмәс тизлек белән үзгәрә, һәм бу үзгәреш уңай якка түгел. Кеше кеше булудан туктый, индивидуальлеген югалта, сату-алу һәм куллану җәмгыятенең җансыз курчагына, шул җәмгыятьнең ихтыярсыз бер көпчәгенә әйләнә. Мин бары үземнең тойгыларымны сөйлим дип уйлыйсызмы? Өлешчә генә. Мин режиссер фикерен ачып бирәм. Ул тирә-ягыбыздагы җәһәннәм турында спектакль куя. Бау белән өстән төшерелгән өстәлне хәтерлисезме? Моны бары тик техник алым, дип уйлыйсызмы? Юк! Спектакльдәге дөнья-тормышның төбендә. Без- шул ук дөньяда яшәүчеләр, шул ук крахмаллап бизәлгән тәмугта кайнашабыз. Бу тәмугта иң куркыныч җеннәр- без үзебез.” Бу фикерләр театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламовның “Сәхнә” журналында басылган спектакль хакындагы язмасыннан.

Спектакльдә Кияүне “Тантана”да “Дебют” номинациясендә җиңү яулаган Илсур Хәйртдинов, Кәләшне 2011 елда шул ук премияне алган артистка Элмира Яһудина уйный. Быел “Тантана”да спектакль берьюлы ике номинациядә җиңү яулады. Спектакльдәге актерлар уены “Актерлык ансамбле” ндә бүләкләнде. Алар: Сәкинә Минханова, Рафик Таһиров, Мәдинә Гайнуллина, Динар Хөснетдинов, Рамил Минханов, Найлә Нәҗипова, Раушан Мөхәммәтҗанов, Нәфис Габдрахманов һәм Кияү белән Кәләш.

Спектакль 4 июнь көнне сәгать 12дә Островский урамында урнашкан Рус яшь тамашачылар театры бинасында була.


 


Әнисә ТАҺИРОВА

в„– |

Татарстанның мәгариф канунын шикаять итмәкчеләр (ВИДЕО)

$
0
0
31.05.2013 Мәгариф
30 майда Татарстанның "Мәгариф турында" канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Мәскәү вәкиле аның федераль канунга каршы килүен һәм бу хакта Русия президенты идарәсенә җиткерәчәген әйтте.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасында "Мәгариф турында" канун өлгесе депутатларга тәкъдим ителде. Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев анда республиканың дәүләт телләрен тигез күләмдә укыту һәм өйрәнү саклануын әйтте.

Әлеге хәл сәбәпле Татарстандагы кайбер урыс милләтчеләре тынычлыгын югалтты. Канун өлгесе каралыр алдыннан республиканың Урыс мәдәнияте җәмгыяте "Татарстан мәктәпләрендә урыс телен укытуда "Мәгариф турында"гы федераль канунның үтәлеше: авырлыклар һәм аларны бетерү юллары” дигән җәмәгать тыңлаулары уздырды. Анда төп эксперт буларак Мәскәү вәкиле, Татарстанда татар теленә каршы булган бер төркем ата-аналарга һәрдаим теләктәшлек күрсәтеп килгән Русиянең мәгариф үсеше федераль институтының милли белем бирү проблемнары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко катнашты.

Ул "Мәгариф турында"гы канун өлгесе белән танышуын һәм анда исәпкә алынмаган кайбер нечкәлекләр булуын әйтте. Аның сүзләренчә, урыс һәм татар телләрендәге тигез хокуклар дигәндә телне өйрәнүгә сайлау хокукы истә тотылырга тиеш.

“Русиянең дәүләт теле белән Русия субъектының дәүләт теле тигез хокуклы була алмый. Мондый юридик билгеләмә беркайда да юк”, ди ул.

Шулай ук Артеменко нинди телдә укытуны яңа федераль канун нигезендә ата-аналар үзләре хәл итәргә тиешлеген әйтте.

“Беркем дә бу Татарстан кануннары нигезендә билгеләнә дип яза алмый” диде ул.

Моннан тыш ул беренче чиратта телләрнең статусы искә алынырга тиешлеген әйтте.

“Минем Татарстанда күп кенә укытучылар белән очрашканым бар һәм алар барысы да урыс теленең көндәшлеккә сәләтле теле булуын әйтә. Шуңа Русиянең барлык ватандашлары да урыс телен сыйфатлы белергә тиеш”, диде ул.

Мәскәү вәкиле әйтүенчә, дәүләт телләрен өйрәнү федераль дәүләт стандартлары нигезендә алып барылырга тиешле.

"Әлбәттә дәүләт телләрендә белем бирүне субъект тормышка ашыра. Әмма минемчә телгә карата нәфрәт тудырмас өчен тел вазгыятен истә тотарга һәм шуннан чыгып дәүләт телен күпме һәм нинди алымнар белән укытуны хәл итәргә кирәк”, ди Артеменко.

Тыңлаулар азагында ул үзенең телләр турындагы федераль канунны камилләштерүче берничә абруйлы комиссиягә керүен әйтте һәм Татарстан булдырган "Мәгариф турында"гы канун өлгесендә федераль кануннарга каршы килүче билгеләмәләрне алдырту өлкәсендә эш алып барачагын ассызыклады.  


Ландыш ХАРРАСОВА, Марсель ӘСКӘРОВ

в„– | 30.05.2013

Дини егет очрый күрмәсен!

$
0
0
01.06.2013 Җәмгыять
Татар әдипләренең әсәрләрендә сакал-чәчләренә чал кергән хәзрәтләрнең аулакта асрау кызларны кочып, җае чыкканда хәмер дә капкалап йөрүләрен сурәтләгән урыннарны аптырап укый идем. Дини була торып, ничек шундый гамәлләр кылсын инде алар дип уйлап йөргәнемә күп вакыт та узмады әле.

Тик үземнең шундый «фәрештә» дус-танышларым арта барган саен, фикерем үзгәрү ягына авыша башлады. Бүген егетләр белән танышканда дини икәнлекләрен белсәм, әңгәмәне урта бер җирдә өзеп, ераккарак качасым килә.

Мөселманнарны яклап, өстемә ябырылганчы, аңлатып китим әле: ирләр барысы да бер чыбыктан сөрелгән, диләр диюен, тик һәр кагыйдәнең искәрмәсе була бит. Мин ислам кануннары буенча яшәгән кешеләрне бик хөрмәт итәм. Андыйлар күбрәк булса, ихтимал, динебезгә хөрмәт тә артыр иде. Тик изгелек бөртек кенә булып күренгәндә, яман гамәлләр чүпрә кушмасаң да кабара шул. Үзем дә магнит кебек «бер чыбыктан» булган егетләрне тартып китерәм, ахры. Юлымда гел «дини» дигән битлек артына яшеренгән ир затлары очрап, тәмам күңелемне кайтарып бетерделәр инде.

Дини егетләрнең денсезлегеннән иптәш кызга зарланган идем: «Бәт-тәч, картлар кебек сакал сыпырып, мәчеттән мәчеткә генә йөрсеннәрмени? Яшь ич әле алар, безнең кебек үк гап-гади кешеләр. Кешечә яшәүнең ни гөнаһы бар?» – дип пыр туздырды. Анысы шулай шулаен. Тик көндез намаз укып, кич төнге клубта типтергән, тәмәке көйрәткән, күзләрен майландырып, әле бер, әле икенче кызны кочагына алган, шатыр-шотыр сүгенгән «дини» егетләрне аңлый алмыйм инде, хет үтер! Ходай үзе кичерсен, тик намаздагы бер танышым ничә кыз белән «булуын» бәян иткәч, өстәвенә хикәятен колак шиңәрлек сүзләр белән дә «бизәгәч», андый егетләргә йөрәкнең бер читендә чиркану кебек хис дөрли башлады. Менә йөр син ышанып, әүлия дип!

Үзләре фәрештә роленә бик туры килеп бетмәсәләр дә, йөргән кызларына таләпләрне куя беләләр тагын. Ленара исемле танышым дини егет белән очраша башлады. Иманлы, тыйнак кыз, догалар белә, шулай да дингә ныклап кереп китмәгән. Егете барысын да аңлады, мин сине мәҗбүр итмим, кеше дингә үзе килергә тиеш, диде. Шулай матур гына бер-ике ай очрашкач, егет үзгәрә башлады. Ленараның башка ир-атларга бер сүз булса да әйтүен ишетсә, тавыш-гауга куба. Тукталыш сораган иргә җавап биргәне өчен шактый кыздырган иде мескенкәйне. Тубыктан өстәрәк торган итәк, беләзектән югары җиңле кием кияргә ярамый башлады. Югыйсә моңарчы яраган. Ленараның азып-тузып, ярымшәрә йөргәне булмады. Болайга китсә, егетнең тагын нинди таләпләр куячагын чамалавы кыен түгел.

Эчү-тарту, көн саен кыз алыштыру кебек гамәлләре белән мактанган ир затларына исебез дә китми инде хәзер, менә дини егетләрнең мондый «батырлык»лары һаман акылга сыеп бетә алмый әле. Бер апа әйтмешли: «Булса булсын икән ул нормальный мужик, эч пошырып, комганын шалтыратып йөргәнче».

Кызлар, шундый яхшы дини егет белән таныштым, дисәләр, кайтарып бер сүз дә әйтмим, бәхетле булуларын телим. Тик йөрәктәге теге хис эчтән яндыра башлый. Фикеремне көчләп тагарга да, бөтен дини егетләрне бер калыпка салырга да җыенмыйм. Тик хәзер үзем андый «фәрештәләр»не биш метр ераклыктан әйләнеп узам. 


---

в„– |

Самарада егерменче тапкыр Пресса фестивале гөрләде

$
0
0
02.06.2013 Матбугат
Самараның Струков паркында егерменче тапкыр Пресса фестивале гөрләп узды. Бу проект ел саен үз тирәсенә журналистлар иҗатына битараф булмаган халыкны җыя. Фестиваль социаль мәсьәләләрне кузгату һәм оригиналь булуы белән берничә тапкыр Россия Журналистлар берлеге тарафыннан билгеләнеп үткән иде инде. Быел да оештыручы - Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкәсе оешмасы, традициягә тугры калып, фестивальне социаль яктан якланмаган балаларга багышлады.

“Һәрвакыт булыйм мин!” девизы астында уздырылучы фестивальгә балалар йортларында һәм интернатларында тәрбияләнүче ятимнәр чакырылды, алар өчен хәйрия акцияләре үткәрелде.

Һәрвакыттагыча, газета редакцияләре үзләренең укучылары өчен кызыклы программалар әзерләгән иде. Пресса фестивале – ул бит, беренче чиратта, укучылар һәм вакытлы матбугат хезмәткәрләренең аралашу чарасы. Газета укучылар бу көнне журналистлар, фотохәбәрчеләр һәм операторлар белән аралаштылар, концерт программалары карадылар, викториналарда, спорт ярышларында катнаштылар, газета һәм журналларга язылдылар.

Традиция буенча фестивальне Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкәсе оешмасы рәисе Ирина Цветкова ачып җибәрде. Губернатор Николай Меркушкин фестивальгә үзе килә алмаса да, котлау хаты җибәргән. Анда 20 елга беренче тапкыр милли газеталар да искә алынган иде: “Милли газеталардан башка губернаның массакүләм матбугат чаралары эшчәнлеген күз алдына китерү мөмкин түгел, - дип яза губернатор. - Милли газеталарның үз эше бар һәм ул бик җаваплы”.

Шәһәр Думасы рәисе Александр Фетисов матбугат хезмәткәрләре һәм укучыларына кояшлы көн һәм күңелле бәйрәм теләгәннән соң, бөтен мәйданчыклар да җанланып китте, һәм бәйрәм башланды.

Быел 16 мәйданчыкта 30 массакүләм матбугат чарасы урын алган иде. Беренче тапкыр биредә район телеканаллары да катнашты. Алар “Круто ты попал на ТВ” проектын тәкъдим иттеләр. Яшүсмерләр, чират торып, телевидение программалары авторлары һәм алып баручылары булып уйнаганда социаль тормыш, экология, икътисад проблемаларын күтәрделәр.

Наркотиклар әйләнешен күзәтү идарәсе каршындагы иҗтимагый совет мәйданчыгы сәламәт тормыш рәвешен пропагандалавы белән кызыклы булды. Биредә байкерлар, спортчылар һәм шахматчылар аралаштылар, ә соңыннан яшүсмерләр ике метрлы “Наркобарон” хәшәрәтен юк итүдә катнаштылар.

Струков паркының бөтен почмакларында да балалар ясаган рәсемнәр һәм профессиональ фотохәбәрчеләр әзерләгән күргәзмәләр эшләп торды.

“Право” газетасы һәм “Самара полициясе. Закон һәм тәртип” тапшыруы мәйданчыгы аеруча кызыклы булды. Биредә теләгән һәр кеше дактилоскопия үтте, үзенең фотороботын ясап карады, заман кораллары белән танышты, раритет машиналар янында фотосурәткә төште. Ә дядя Степа балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән таныштырды.

“Тюрьма и воля” газетасы мәйданчыгы да бик шәп иде. Биредәге “Выстрел” бронетранспортеры, тоткыннар тарафыннан ясалган әйберләр күргәзмәсе, сакчы этләр шомлырак булып тоелса да, игътибарны гел үзенә тартып торды.

Безнең “Бердәмлек” газетасы редакциясе бу чарадан беркайчан да калмый, әлбәттә. Фестиваль уздырылган егерме елның соңгы өчесен без Халыклар дуслыгы йортында чыгып килүче милли газеталар белән бергә үткәрәбез. Ни дисәң дә, өч-дүрт сәгать буе тамашачы игътибарын тоту өчен зур һәм кызыклы программа кирәк. Ә Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче милли ансамбльләр - бер дигән көч. Аллы-гөлле милли костюмнар кигән ансамбльләрнең чыгышлары, милли ашамлыклары, милли баш киеме киеп фотосурәткә төшү мөмкинлеге безнең тирәдә милләттәшләрне генә түгел, башка халыкларны да җыйды. Шуңа күрә безнең мәйданчык “Иң матур презентация” номинациясендә билгеләнеп үтте дә инде.

Пресса бәйрәме мәйданчыкларын Ирина Цветкова һәм шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров бәяләп йөрделәр. Дмитрий Игоревич ерактан ук елмаеп килеп, баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин белән кул биреп күреште. Ике җитәкченең сөйләшергә сүзе күп булса да, вакыт кысрыклыгы сәбәпле, мэр безнең белән аерым очрашып, газетабызга интервью бирергә вәгъдә итте. Сүзендә торып, бу көннәрдә аның ярдәмчеләре безнең белән элемтәгә дә чыктылар инде. Газетаны карап барыгыз!

Шундый матур бәйрәмдә дә күңелне тырнап торган бер кыйпылчык табылды бит. Чувашларның - “Самар ен”, мордваларның - “Масторава”, украиннарның “Проминь”, казахларның - “Ак жол”, башкортларның - “Ыргыз” кебек милли газеталары арасында безнеке иң күп тиражлы булса да, иң мескене булып күренде. Чөнки Пресса фестивалендә татарлар өчен чыгыш ясарга Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең бишенче сыйныфы укучысы Әлсинә Дәүләтбаева гына килгән иде. Рус ансамбле, белорус хоры, чувашларның һәм казахларның күпсанлы бию коллективлары арасында Әлсинәбез, ничек кенә матур җырласа да, татарлар башкалар янында ничектер югалып калдылар кебек. Рәхмәт, һәрвакыттагыча чәкчәк, кош телләре пешереп килгән “Татар кафесы” хуҗабикәсе Разия Әюпова безнең өстәлне милли ашамлыклар, татар эскәтерләре, милли кием кигән курчаклар белән бизәп матурлатты. Бу ашамлыклардан, чәйдән авыз иткән әбиләр: “Татарлар иң мул куллы кешеләр булып чыкты. Башка мәйданчыкларда барысы да акчага, балабызга су бирүче дә булмады, ә сез менә чәй белән сыйлыйсыз”, - дип мактадылар. Разия ханымга һәм Әлсинәгә рәхмәт сүзеннән башка ни әйтеп була?

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, шәһәр автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да безнең арада булып, дәрәҗәбезне күтәрә төштеләр.

Гомумән, милләтара бәйрәмнәрдә татар халкын лаеклы күрсәтүче ансамблебез юклыгы торган саен ачыграк күренә. “Чайка”да яшәүче “Ялкынлы яшьлек” коллективының һәвәскәр артистлары бөтен җиргә дә өлгереп бетә алмый, алар бит эш кешеләре - кем укуда, кем эштә, “Яктылык”лыларның да үз чаралары баштан ашкан, ә Халыклар дуслыгы йортында шөгыльләнүче һәвәскәр коллективыбыз юк. Моның сәбәпләре дә бардыр инде, алай ук тирән казынмыйк. Әмма башка милләт халыклары арасында ким-хур булырга теләмәсәк, Халыклар дуслыгы йортында ашыгыч рәвештә йә әбиләр хорын, йә яшүсмерләрнең бию коллективын оештырырга кирәк. Альбина Мәхмүтова кебек музыка белгечләребез булганда, бу зур проблема түгелдер, дип уйлыйм. Бер-беребезгә булышмасак, безгә кем булышыр?

Югарыдагы фотода Әлсинә ДӘҮЛӘТБАЕВА



Дмитрий АЗАРОВ, Ирина ЦВЕТКОВА һәм Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН татар мәйданчыгында



Чувашларның "Шевле" ансамбле



Разия ӘЮПОВА оныгы белән бии

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„–22 | 02.06.2013
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>