Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Мәктәпле авылның киләчәге бар

$
0
0
02.06.2013 Мәгариф
еспубликада мондый хәлнең булганы юк иде әле: Мамадыш районының Бөрсет Сукачы авылында биредә туып үскән, Чаллы шәһәрендәге азык-төлек кибетләре челтәре хуҗасы Равия Зыярова акчасына башлангыч мәктәп төзелә башлады.

Үсәли авыл җирлеге (Бөрсет Сукачы шунда керә) башлыгы Әлмир Зыятдинов сүзләренчә, авыл мәктәбе авария хәлендә булу сәбәпле, 2008 елда ябыла. Балалар Үсәли авылы мәктәбенә йөреп укый башлый. Ә 2012 елда иске мәктәптә ут чыгып, бина тулысынча янып бетә. Шул ук вакытта соңгы елларда авылда яңа туган сабыйларның саны артканнан-арта бара. Хәзерге вакытта биредә мәктәпкәчә яшьтәге 18 бала исәпләнә (барлыгы - 46 бала), шуңа күрә авылда яңа мәктәп кирәклеге көн кебек ачык, анда балалар бакчасы да булса – тагын да яхшы.

Авылдагы демографик вәзгыятьне исәпкә алып, авылны Мамадыш районының 2020 елга кадәр исәпләнгән үсеш программасына керттеләр, аның кысаларында биредә яңа социаль объект сафка басарга тиеш. Ләкин моның кайчан гамәлгә ашырылачагы билгесез... Ә балалар буйга җитеп килә!

Равия Зыяровага, бюджеттан финанслауны көтеп тормыйча, мәктәп салу идеясе Бөрсет Сукачы авылында моннан алдарак аның акчасына сафка баскан социаль объект - фельдшер-акушерлык пункты ачылганнан соң килә. Элеккеге медпункт иске мәктәп бинасында урнашкан була, янгыннан соң фельдшерга авылдашларын үз өендә кабул итәргә туры килә. Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачу мәсьәләсе һавада эленеп кала: чөнки авыл кечкенә (биредә 70 кә якын хуҗалык исәпләнә) һәм өстәгеләр бирегә акча кертүнең файдасы булмаячак дип уйларга мөмкин. Моңа кадәр җирле мәчетне ремонтлауда иганәчелек ярдәме күрсәткән Зыярова авылдашлары турында үзе кайгыртырга карар кыла.

- Ул бик мәрхәмәтле хатын-кыз, бик дини кеше, башкаларга ярдәм итү теләге белән яна, - дип сөйли хәйрияче якташы турында авыл җирлеге башлыгы Әлмир Зыятдинов. - Акушерлык пунктын төзү эшләре минем күзәтчелек астында алып барылды, материаллар сатып алу, эшчеләргә хезмәт хакы түләү белән бергә ул 780 мең сумга төште. Соңыннан Равия Нургали кызы аны тулысынча үз акчасына җиһазландырды. Узган елның декабрендә фельдшер-акушерлык пунктын ачканда Равия ханым авылда клуб белән бер түбә астында мәктәп төзергә теләк белдерде... Күптән түгел без бу объектның нигезен салдык. Ул ике сыйныф-комплектка исәпләнгән, гомуми мәйданы 192 квадрат метр тәшкил иткән бер катлы кирпеч бина булачак. Анда эшләр өчен укытучыларыбыз бар. Мәктәпне быел файдалануга тапшыру теләге белән янабыз.

Район мәгариф идарәсендә дә яңа мәктәпне кадрлар белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак, дип ышандырдылар.

- Анда ике укытучы, шулай ук аш пешерүче һәм җыештыручы эшләр дип уйлыйбыз, - дип хәбәр итте Мамадыш районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәзир Фәизов. - Без инде директор урынына да кеше таптык - ул ябылган мәктәпнең элеккеге хезмәткәре. Сыйныфлар балалар өчен уңайлы булсын өчен, ул безнең исемнән төзелешнең барышына күзәтчелек итәчәк. Төзелеш эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләргә ниятлиләр. 8 баланың әти-әнисе балаларын шунда бирергә теләк белдерде инде. Бу бинада балалар бакчасы да урнашса яхшы булыр иде, ләкин әлегә моны ничек гамәлгә ашырырга икәнлеген белмибез, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төзелгән биналарга таләпләр бик катгый... Мин иганәче акчасына мәктәп төзелүгә бәйле бер очракны да хәтерләмим. Без моңа бик шат һәм ярдәм итәргә әзер торабыз.

Хәбәрчебез Равия Зыярова белән дә элемтәгә керде. Ул бик тыйнак кеше булып чыкты һәм мәктәп төзелеше хакында фикер алышудан катгый рәвештә баш тартты, моны үзем турында газеталарда язсыннар өчен эшләмим дип белдерде. Янәсе, төзелеш эшләре әле башланды гына бит, сөйләр әйбер дә юк. Шулай да ул авыл мәктәпләрен саклау һәм яңадан торгызуның әһәмиятен ассызыклады.

- Мәктәп – ул авыл тормышының мәдәни һәм иҗтимагый үзәге, мәктәп юк икән, димәк, авылның да киләчәге юк.

Татарстанда авыл мәктәпләренең саны кимү динамикасы: 


Венера БЕЛЯЕВА

в„–--- | 31.05.2013

Фин кардәшләребез бездә кунакта

$
0
0
02.06.2013 Милләт
Финляндиядә яшәүче ерактагы якын кардәшләребез ата-бабаларының туган якларына Түбән Новогород өлкәсенә сәфәрләрен Пашат авылыннан башладылар.

Аларны К.Октябрь районы хакимияте вәкилләре, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Абдрахман улы Хәсәнов, Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Надир Мансур улы Хафизов, Спас районы татар җәмәгатьчелеге вәкиле Рамил Әхмәт улы Салихҗанов, Пашат администрациясе башлыгы Наил Сәмиулла улы Атауллин, Мәскәүдә яшәп, туган авылында мәдәни-иҗтимагый тормышны җанландырып торган, әйдәп барган Фәрит Батырша улы Ислямов һәм җирле пресса журналистлары, шул исәптә “Туган як” та каршы алды.

Пашат имамы Марат хәзрәт Салахетдинов иң баштан кунакларны мәчет белән таныштырды, авылның үткән һәм бүгенге рухи тормышына тукталып үтте, безнең якларга экскурсияләрен Пашаттан башлаганнары өчен аларга олы рәхмәтләрен белдерде һәм: “Ел саен килеп олы кунак булсагыз да, без бик шат булыр идек”, - диде. Кунакларга кайнар сәламнәрен Фәрит Батырша улы да җиткерде. Ә Хельсинки мәхәлләсе рәисе Атик Али, ислам кануннарын истә тотып, фин мөселманнары исеменнән мәчеткә хәер-садакасын тапшырды, җылы каршы алганнары өчен рәхмәтен әйтте.

Шуннан соң кунаклар Рәшит Абдулваһап улы Арифуллин тарафыннан бугазланган нәзер сыер корбаны мәҗлесенә чакырылды. Хәләл ризыклы табын артында Марат хәзрәт үз вазифасын башкарганнан соң, сүзне Нижгар татарлары конгрессы рәисенә бирде. Ул кунакларны милли район җитәкчеләре исеменнән сәламләде, кыскача гына авылларыбыз белән таныштырып чыкты, казанышларыбызны әйтеп үтте, тарихи вакыйгаларга кагылды һәм ерак юлны якын итеп килгән фин кардәшләребезне шулай зурлап каршы алганнары өчен пашатлыларга олы рәхмәтләрен белдерде, бүгеннән үзара җылы мөнәсәбәтләрне урнаштыра башларга кирәген ассызыклады.

Надир Мансур улы әйтүенчә, ул чит илләрдә яшәүче күп татарларны күргән, әмма иң саф татарлар, аның фикеренчә, Финляндиядә икән. Рамил Әхмәт улы, үз чиратында, Спас районында урнашкан татар авыллары белән дә танышырга чакырды кунакларны.

Җавап сүз белән 32 кешедән торган фин делегациясе исеменнән Атик Абдулла улы Али чыгыш ясады. Ул Нижгар татарларын үзләренә кунакка чакырды.“Безгә килегез, безнең тормыш белән танышырсыз, безнең проблемаларны күреп китәрсез”, - диде һәм туган җирләрендә татар телен, гореф-гадәтләрен сакларга зур өлеш керткәннәре өчен Хельсинки мөселманнары мәхәлләсе исеменнән Марат хәзрәтне, Сәрия ханым Аймалетдинованы, Мөхтәр Арифуллинны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, әби-бабаларының туган нигезләрендә татар мохитын саклап килгәннәре өчен нижгарлыларга, аеруча пашатлыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Шуннан соң кунаклар тәкбир әйтеп 1919 елда Семочки белән Пашат арасында бер гаепсезгә атып үтерелгән шәһитләр каберлегенә юл алдылар. Бу матәм чарасын Казандагы Нижгар якташлыгы рәисе Рифат Әхмәт улы Фаттахов алып барды. Семочки имамы Мигъдәт хәзрәт Гамитов әлеге күмәк каберлектә яткан мәрхүмнәр рухына дога кылганнан соң, Энҗе апа шушы коточкыч вакыйгаларга тукталып үтте. Аңа 1919 елдагы аяныч хәлләр яхшы таныш булса кирәк, чөнки нәкъ шушы турыда аның гомерлек тормыш иптәше мәрхүм Мансур абый Хафизов документаль мәгълүматларга таянып рус һәм татар телләрендә китаплар бастырып чыгарган иде.

Әлеге сәфәрнең проектын төзүче һәм аны тормышка ашыручы Хельсинки мәхәлләсе имамы, безнең сафаҗайлы якташыбыз Рамил Фәрит улы Беляев та тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

Әлбәттә, фин кунаклары сәфәренең бу әле башы гына. Киләсе саныбызда бу турыда тагын да язып чыгарбыз, Алла боерса.



Фин кунаклары Пашат мәчетендә; 



Надир Хафизов әнисе Энҗе апа белән балалар бакчасында мәҗлестә;



Сәрия Аймалетдинова финнарны пәрәмәч белән каршы ала.

Автор фотолары.
 


О.ХӨСӘИНОВ

в„–20 | 24.05.2013

Гаиләдә ничә бала булырга тиеш?

$
0
0
03.06.2013 Җәмгыять
Дөнья статистикасына ышанганда, һәр ил халкының 20-25 процентын балалар тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, Россиядә һәр ана кешегә ике бала да тими икән. Шәһәрләрдә яшәүче гаиләләрнең 5 проценты гына – күп балалы, авыл җирлегендә бу күрсәткеч 13 процентны тәшкил итә. Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләрне модага кертергә дип күптән тәкъдим ясаган иде. Сезнең фикерегезчә, гаиләдә ничә бала булырга тиеш?

Инсаф ФАСЫЙХОВ, спорт мәктәбе укытучысы:

– Нормаль гаилә – өч балалы гаилә. Ләкин мондый гаи­ләләрнең 70 процентында бер кешегә туры килә торган керем яшәү минимумыннан да ким­рәк. Ә бит хатынын һәм өч баласын карау өчен ир-атның хез­мәт хакы яшәү минимумыннан ким дигәндә 5 тапкыр күбрәк булырга тиеш. Ә эш­ләүче ир-атның кереме бүген хатыны һәм бер баласына гына җитеп бара. Бала карау өчен түләнә торган пособие­ләр бар анысы. Ләкин, бердән, алар балага 1,5 яшь тулганга кадәр генә түләнә, икенчедән, хезмәт хакының нибары 40 процентын гына тәшкил итә. Алай да хәзер 2, 3, хәтта 4 балалы гаи­лә­ләрне еш очратам. Өстә­венә аларда һәр балага лаеклы белем би­рер­гә, төрле яктан үстерергә тырышалар – шунысы куанычлы. Балалар күп, аларга вакыт җитми дип, үсмерләр үз-үзлә­ренә тапшырылмаган.

Гөлнара СӨНГАТОВА,теш табибы:

– Бер бала булырга тиеш. Бар мәхәббәтеңне, бар мөм­кинлекләреңне аңа бирәсең. Теләсәң, бию түгәрәгендә шө­гыльләндерәсең, теләсәң, спорт чараларында кат­наш­тырасың. Чит илгә укырга җибәрергә дә була. Ә гаиләдә ике-өч бала булганда, кечке­нә­ләренә авыргарак туры килә. Алар апасы-абый­сын­нан калган киемне кия, алар белән шөгыльләнергә вакыт калмый. Күп балалы гаиләләр­дә үсмерләр, гадәттә, әшәке төр­кемнәргә эләгә, мәктәптә начар укый. Бәлки, миңа гына шундый тискәре мисаллар белән очрашырга туры кил­гәндер. Ата-ана үзе өчен дә яшәргә тиеш бит. Кер юу, өй җыештыру, бала карау, бакчага илтү-алу, түгәрәкләргә йөр­тү... Әлеге матавыклы юлларны бер тапкыр гына үтә алдым – миңа шул җитә калды.

Светлана ВОСТРИКОВА, “Энергия тепла” волонтерлар хәрәкәте әгъзасы:

– Минем өчен аеруча авыр сорау бу. Әлки, Нурлат районнары, Казан шәһәре балалар йортларында, ятим балалар өчен оештырыла торган чараларда еш булырга туры килә. Шул сабыйларга карагач, гаи­ләләр ишле булсын иде, дигән фикер туа. Ата-ана һәр баланы тигез ярата, һәр­берсен карый, лаеклы шәхес итеп тәрбияли ала икән, гаи­ләдә 5, хәтта 7 бала булырга тиеш. Монда кан буенча туганлык әллә ни мө­һим түгел. Күп балалы гаилә­ләрнең авыр холыклы, сә­ла­мәт булмаган баланы уллыкка алган очракларын беләм. Ярты елдан соң, гадәттә, әлеге бала да яхшы якка үзгәрә, башка балалар да үзен җавап­лырак хис итә башлый. Хаталар җибәрмәс өчен, белгеч­ләр, психологлар белән ки­ңәш­ләшеп эш итәргә кирәк.

Ләйсән ХӘЗИШИНА,балигъ булмаган балалар эшләре буенча полиция инспекторы:

– Тормыштагы хәлләргә гаҗәпләнәм: бала тәрбия­ләргә теләүчеләрнең сабыйлары булмый, баланы бар дип тә белмәүчеләр ел саен корсакка уза. Гаиләдә ничә бала булырга тиеш, дип сораганда, гаиләләрне башта имин һәм имин булмаганнар­га бүләргә кирәктер. Өйдән, интернаттан качкан балалар артыннан районнарга йө­рергә туры килә. Күрше тө­бәкләргә кадәр барып җит­кәннәре дә бар. Аларга ата-ана да, апа-сеңел дә ки­рәкми. Мондый гаи­ләләрдә һәр баланы артык тамакка күрәләр. Яшьләр демографияне яхшырту шаукымына би­рел­мәсеннәр, туачак ба­ла­ларының киләчәге турында да уйлансыннар иде. Баланы тәрбияләү эшендә аны табуы – иң җиңеле. Мәктәп яшендә башлана ул авыр­лык­лар.  




в„– |

Аккош күлендәге Шагыйрь күге

$
0
0
03.06.2013 Җәмгыять
Без аның белән апрель аенда күрештек. Данлыклы Аккош күле. Мин резин итекләр киеп, өстенә бер кат футболка гына кигән шагыйрь артыннан атлыйм. Гөрләп аккан кар сулары бездән алда берсен-берсе уздырып үр түбән йөгерешә, һаваның нинди татлы икәнен, баш өстендә чыркылдашкан кошлар җырының күңелнең әллә кайсы кылларын эләктереп алып тантана иткәннәрен әйтеп аңлатып бетерә торган түгел. Алдымнан янәшәдәге йортларда нинди шәхесләр яшәгәнен, кемнәр нигезе икәнен аңлатып Равил абый ФӘЙЗУЛЛИН бара.

Ишегалдына узуга исә, иң элгәре мине каралты-кураның арткы капкасыннан каеннар янына алып чыгып китә. «Аның менә бусы минем төп биләмәм, – ди халык шагыйре, каеннар иленә ишарәләп. – Менә монда мин яшим һәм иҗат итәм».

«Каен суы белән карьера»

Равил абый мине элгәре зур банкага тып-тып тамып торган каен суыннан авыз иттерә. Баксаң, каен апрель башыннан ук су бирергә өлгереп җитә икән. Аны Равил абый каенны артык җәрәхәтләми генә алырга тырыша. Борау белән чак кына уемтык ясый да шуның астына кечкенә улак кебек нәрсә куя. Кайбер каеннан су бик акрын гына ага, кайберсеннән коелган тамчылар исә бер-берсе белән ярышып туймый. «Каен суы белән карьера ясадым инде, дип кайчак үземнән көләм, – ди Равил Фәйзуллин. – Яз җитүгә, кайберәүләр миннән каен суыннан авыз итеп булмасмы, дип сорыйлар. Арада зур урыннарда утыручылар да бар... Каен суын бернәрсә белән дә чагыштырып, алыштырып булмый, андый тәмне башка бер суда да табам димә». Аякка уралган ыспай ак йонлы Барон исемле эт Равил абый кулыннан аерыла алмый, дус без, ди шагыйрь дә.

Равил Фәйзуллин Аккош күлендә ике дистә елдан артык яши икән. Шәһәрдә нинди генә фатирга күченеп яшәмәсен, күңеле тарткан урыны шушында аның. Чөнки монда рәхәтләнеп иҗат итеп була, тыныч, саф һава. Мондагы агач йортларын алар этаплап-этаплап салган. Башта дача йорты кебек кенә булган куыш иркенәя төшеп, газы-суы кергән, миче чыккан, елның теләсә кайсы вакытында яшәрдәй өйгә әверелгән. Монда алар гаиләләре – хатыны Наилә һәм улы Газиз белән торалар. Мәскәүдә яшәүче олы улы Алмаз да Казанга кайтканда бирегә килергә ярата. Шагыйрь белән чәй өстәле артында сүзне балачак хатирәләреннән башлыйбыз.

– Без гаиләдә алтау булганбыз, беребез сабый чакта ук фаҗигагә тарып вафат булды. Әтием гомер бакый уртакул җитәкче урыннарда эшләде – колхоз җитәкләсенме ул, кирпеч заводы директоры булсынмы... Озын гомерле булды әтиебез, 91 яшькә җитә алды. Шөкер, әтине дә, әнине дә кадерләп озаттык. Алар гомерләре буена балалар дип яшәде. Без – ике олы бала, абыем Рафаэль һәм мин, Казанда интегеп укыганны күргәч, әни белән Казанга күченеп килде. Бездән кече өч бала үсеп җиткәнче башкалада яшәде. Бу, балалар нужа күрмәсен, дигәннән эшләнгән адым иде. Аннан, аларны укытып, башлы-күзле иткәч, кабат авылга кайтып киттеләр. Туган җанлы булып үстек. Менә минем үземнең ике генә бала булып чыкты шул... Азрак. Олы улыма – 44, кечесенә – унике. Ә балалар күбрәк кирәк булган. Ул чакта гел яшь, нык булырмын кебек тоелган. Ә Вакыт дигәннәре хәйләкәр һәм аяусыз. Гомер бик тиз узып китә икән.

Ваһапов ботинкасы

– Шигырьләрне кечкенә вакытта ук яза башладым мин, – ди Равил абый, үзенең иҗат куәсенең башлангыч чорына кайтып. – Авылда Гариф абый Шәйдуллин дигән укытучым (ул мәктәп директоры да иде) әдәбият теориясе буенча китап бирде. Ул Г.Сәгъдинең латин шрифты белән язылган «Әдәбият теориясе» дигән китабы иде. Мин аны тырыша-тырыша бер атна дигәндә укып та чыктым. Күп терминнарны аңламадым, билгеле (бишенче класста гына укыйм бит әле), шулай да ул китап нәрсәдер бирде миңа. Редакцияләргә яза башладым. «Ялкын», «Яшь сталинчы» кебек мәртәбәле басмалардан машинкада язылган, кыштырдап торган матур конвертта җавап хаты килә! «Кадерле Равил», «Хөрмәтле Равил» дип язалар, миңа канатлар үсәмени! Мин инде киләчәктә үземнең язучы булачагыма инана барам. Аннан авылга Рәшит Ваһапов килгәне хәтердә. Нинди җырлар җырлавы истә калмаган, әмма елкылдавык лаклы ботинкасы хәтердә. Минем күз шул ботинкада гына. Үземә киртләп куям: «Әгәр мин әйбәт укысам, зур кеше булсам, минем дә шундый ботинка булачак». Еллар үтә-үтә хыял булып университетка укырга керү теләге бөреләнә. Аннан Сергей Михалков гимн өчен 25 мең тәңкә акча алган икән дигән сүз дә килеп ирешә. Ничә генә куплетка шундый бәя! Әһә, мәйтәм, бу әле төшемле эш тә икән бит! Шагыйрь булсаң, яхшы тормышта да яшәп була дигән сүз. Укылган китаплардан алган тәэсирләр, азмы-күпме ишеткән-күргәннәр барысы да миңа балачактан ук алдан үз юнәлешемне билгеләп, максат куярга ярдәм итте дә. Ә максатны яшьли никадәр иртәрәк куясың, шуның кадәр аңа юл турырак була.

– Яшь Равил Фәйзуллин иҗатына күз салсак, ул күбрәк яшьлек ялкыны белән бәреп чыккан вулкан, дияр идем мин.

– «Бөеклек» чоры студент еллары белән бәйле булгандыр. Балачакта коммунизмга, Сталинга дан җырлаган «шигырьләр» укып үскән кеше буларак, без университетка укырга кергәч, шигърияттә протест ясап күтәрелдек. Табигый ул күтәрелештә, әлбәттә, эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да яңа төр шигырьләр туды. Ул экспериментлар да, кемнәргәдер иярүләр дә булгандыр, әмма безнең үзебезнең нидер бар! Ниндидер заман шаукымына ияреп язган шигъри юллар гына түгел иде алар. Аларда фикер, зур максат бар иде. Ул 60 нчы елларда бит поэзия мәйданнарга ыргылды. Мәскәүдә дә стадионнарны тутырып халык җыела иде. Ахмадуллина, Евтушенко, Вознесенский, Айтматовлар да шул чорда чыкты. Безнең дә алардан ким буласы килми бит! Иҗатка үзеңне дә раслап, татар әдәбиятын да күтәрергә теләү бик көчле иде, без үзебезчә янып яшәдек.

– Сез шигъриятнең бәхетле вакытында тугансыз шул...

– Шигъриятнең генә түгел, әдәбиятның бик кадерле вакытына туры килдек. Без укыган чорда бүгенге кебек байлар һәм ярлылар катлавы юк иде, тырыш булсаң, яхшы укысаң, синең кирәкле кеше булачагыңа шик булмады. Чөнки ул заманда акча культы бүгенге кебек түгел иде.

– Әмма шагыйрь булу өчен яшьлек максимализмына ияреп дуамал яшьлек мәхәббәте булу да зарурдыр? Минем сезнең беренче тапкыр гашыйк булу тарихын ишетәсем килә.

– Мин бик оялчан идем. Беренче кат мәктәп яшендә, 7 класста Шәмселхәят дигән кызга күзем төште. Үлеп яратам инде – нишләтәсең? Дус малай белән ул яшәгән урам очына китәбез. Кыш көне бу. Алар йорты янына җитәбез. Тәрәзәдә боз, пәрдә ябылган, әмма пәрдәдән бер кечкенә генә ярык кала бит – мин шуңа текәлгән. Шәмселхәятнең шуннан бер узып китүен күрү дә рәхәт! Әлеге гашыйклыкны ул үзе белми дә калды бугай...

Мин җандаш эзләдем

– Аннан инде Казанда чын хисләр куып тоткан...

– Олы хис минем беренче никахым белән бәйле булды. 1966 елда Миңлебикә белән өйләнештек. Ул вакытта әти-әниләр монда – Казанда иде әле. Әмәт тавы итәгендә авылдагы кебек үз җире, бакчасы булган йортта яшәделәр. Мин дә алар белән торып алдым. Йортлы булу да үзе бер тарих. Казанга укырга килгәч, бер ел тулай торакта тордым да аңладым – болай булмый. Минем язасым килә, ә язарга мөмкинлек юк. Гөлшат апа Зәйнашева ярдәме белән Әмәт тавы итәгендәге Тихогорская урамыннан бер фатир таптым. Басылган шигырь, мәкаләләр өчен гонорарлар алгалыйм, фатирга түләрлек кенә рәт бар. Анастасия Николаевна дигән марҗа әбисеннән бер бүлмә алдым. Шул караңгы гына, кысан бүлмәгә кергәч, хәтерлим әле – күземнән яшьләр атылып чыкты: «Ниһаять, мин язган кәгазьләргә беркем тими, беркем комачауламый, үз почмагым булды! Иркенләп яза алам!» Башаяк шигърияткә чумдым. Соңрак шул йортны әтиләр сатып алды.

– Мәхәббәт тарихыннан читләштек.

– Миңлебикә миннән бер тукталыш аркылы гына тора иде. Мин аны иң башта университетта очраттым. Гаҗәп чибәр иде ул. Аннан, акыллы, әдәбиятны яхшы белә һәм аңлый торган зат иде. Озак та йөрми без аның белән гаилә кордык. Мин ел ярымга армиягә киттем, аннан кайткач, улыбыз Алмаз туды. Бикә белән рәсми төстә аерылгач та гомер бакый аралашып дус яшәдек. Кызганыч, ул бик иртә китеп барды...

– Әрсезлеккә санамагыз, әмма башка никахларыгыз турында Сезнең телдән ишетәсем килә. Аларның берәү генә булмавында чуар йөрәклелек гаеплеме, әллә мәхәббәт дигән хис берничә була аламы?

– Мин үземне, гомер буе җандаш эзләдем, дип аклыйм. Алар берникадәр барысы да җандаш булган, әмма мин теләгән дәрәҗәдә үк булмаган, күрәсең. Аннан минем белән булган хатын-кызлар миннән күпкә әйбәтрәк иде. Йомшаклык күрсәткәнмендер инде, алар үзләрен яраттыра алдылар. Миңлебикә белән яшәгәндә мин театрларга күп йөри идем. Театрда минем янә мәхәббәт очкыны кабынды. Аннан унбиш еллап Лия Заһидуллина белән гаилә булып яшәдек, аннан Гөлзадә ханым Бәйрәмова белән... Менә хәзер мин үземчә бәхетле гаилә башлыгы, хатыным Наилә белән Газиз исемле ул үстерәбез.

– Сез ничә тапкыр мәхәббәттән баш югалттыгыз, Равил абый?

– Кемнекен кем санаган инде...

– Олыгаеп тапкан бала ата кешене нинди уйларга этәрә?

– Зур җаваплылык ул. 58 яшемдә әти булгач, мин, бу баланы хет 10-15 яшенә кадәр булса да үстереп булса ярар иде дип уйлаган идем. Ә хәзер, беләм, күңелем сизә, мин әле кечкенә улымның туенда да утырачакмын, Алла боерса. Олы улым әнә өч бала үстереп ята. Мин оныкларга кинәнгән дәү әти дә әле!

– Егетләр кебек саулыгыгыз булганда...

– Мин саулыкны кашыклап җыям да чүмечләп чыгарып түгәм шул. Шөкер, мин үземне спортсыз күз алдыма китерә алмыйм. Әле хәзер 10 чакрым араны чаңгыда үтә алам. Ел дәвамында фитнес-клубка йөрим, бассейнда йөзәм, теннис уйныйм.

– Чирек гасыр «Казан утлары» журналын җитәклисез. Бу Сезнең иҗатны үтерүдә «актив» эш йөртәдер?

– Казна эше бик күп вакытны алучы, иҗатка балта чабучы нәрсә инде ул. Әмма ул хезмәтем дә минем бик кадерле. Эшемдә язучыларга, бигрәк тә яшьләргә байтак игелек кылганмындыр дип уйлыйм. Шөкер, иҗатым да тукталмады. Әле әйтер сүзләрем, языласы шигырьләрем алда да бар дип ышанам.

– Шагыйрьнең күңел күзе бүгенге дөньяда нинди матурлык күрә?

– Ул бит яшь чакта һәр нәрсә яңалык, һәр нәрсә гаҗәпләнү тудыра. Аларны күрүгә күзләр ут яна башлый. Еллар узу белән, күзләр тоныклана төшә. Шуңа күрә яшь чактагы кебек шигырьләрдә самими, хыялый хис-кичерешләр булып бетмәскә дә мөмкин. Әмма олыгайгач, дөньяны күбрәк танып белгәч, яшьлеккә компенсация рәвешендә, икенче бер зур нәрсә – зирәклек килә. Әлеге зирәклек тә, яшьлек кайнарлыгы, аның максимализмы кебек үк, таулар күчерергә сәләтле.

Аккош күле наратлары
Кеше дә үрмәләмәкче гел,
Ә рухының – үз күге, – дип язган Равил абый Фәйзуллин белән саубуллашып, төз наратлар арасыннан атлаганда мин дә сытылып еларга керешкән язгы күккә бактым. Әйе шул, шагыйрьнең үз күге һәм анда кабызган меңнән-мең шигырьгә күчкән үз йолдызлары бар...
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Язмышларда - “Әрем исе” (ФОТО)

$
0
0
03.06.2013 Мәдәният
Киләсе сезонда тамашачыга тәкъдим ителәчәк премьера - “Сагынуларга ни чара” спектакле әзер. Бу атнада Әлмәт театры артистлары Илгиз Зәйнинең “Әрем исе” пьесасын сәхнәләштереп тапшырды.

Театр сәнгатен күз уңында тотучылар колагына: бу әсәр XI нче “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә беренче премиягә ия булган пьеса (былтыр автор бәйгедә берьюлы өч премия отты). Театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова труппаның бу әсәргә тукталу сәбәбен тәгаенләп болай диде:

- Театр репертуарына шәп мелодрама табалмый “интегәбез”. “Әрем исе” безне шул жанры белән үзенә тартты да. Өстәп, пьесаны Татарстанның халык артисткасы Сәкинә Минханованың октябрь аена билгеләнгән бенефис спектакле буларак та күзалладык.

Әсәрне сәхнәгә әлмәтлеләргә яхшы таныш режиссер Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов куйган. Сәхнә бизәлеше - рәссам, Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов идеясе, музыкаль бизәлеш - композитор, Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтовтан. Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Рафик Таһиров (Сәфәр), Рамил Минханов (Марат), Сәкинә Минханова (Рузия), Республиканың атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова (Сара), артистлар Фазыл Насыйбуллин (Равил), Резедә Сафина (Нурзилә) һәм Раушан Мөхәммәтҗановлар (Сәяр), икенче составта Фәймә Бикморатова (Сара), Асия Харисова (Рузия), Лилия Харитонова (Нурзилә), Айрат Мифтахов (Сәяр), Нәфис Габдрахманов (Равил) уйный.

Пьесаның төп герое Сәфәр 35 ел элек беркемгә бернәрсә аңлатмыйча, үзеннән бала көтүче сөйгәнен, әнисен, дусларын ташлап туган авылыннан киткән. Бүген ул туган ягына әйләнеп кайта. Бөтенләйгә кайта. Ләкин гомер буе Сәфәргә җавапсыз мәхәббәт утында янган Рузиядән башка үзен ихластан яраткан Сара, 17 яшьлек кызны хурлыктан йолып өйләнергә ният иткән дусты Марат һәм дөньяда барлыгы турында исенә дә килмәгән оныгы Нурзилә бу очрашуга әзерме? Юктыр... Юкка гына алар “ник киттең син”, “ник кайттың” дип җавап эзләмәс иде. Сәфәргә кеше холкының иң түбән баскычы – омтылыш-теләкләренең капыл үзгәрүчәнлеге хас. Андыйлар энергетик яктан көчле (юкка гына аны Сарасы, Рузия һаман да оныта алмый, оныгы, “авыл сандугачы” Сәяр аңа тартыла), ә рухы киресенчә, көчсез. Шулай булмаса сөйгәнен шундый хәлдә ташлап качмас иде, анасын җирләргә дә кайтмый калмас иде. Аңа яшьлек хатирәсе булып күңеленә сеңгән әрем исе тартып кайтарырдай тыеп булмаслык тормыш ташкыны да, йөзләр чыттырырлык әрем тәме, тамырлары җиргә таралмаган “үле” халәт тә хас.

Әйтүләренчә, труппа әсәрне беренче укуда ошатмаган. “Татар авылының рухы бетүгә, төп герой Сәфәрнең оныгы Нурзиләнең моңсыз булып тууы татарның киләчәге өметсезлегенә ишарә кебек тоелды”,- ди әдәби бүлек мөдире. Режиссер мондый “өметсезлек”тән качу юлын тапкан. Әсәр Сара язмышын кабатлаган, алданган оныкның баласын алдырырга ниятләп юлга чыгуы белән тәмамлана. Ә спектакльгә ике көндәшнең аңлашуы нокта куя.

Соңгы вакытта репертуарда пәйда булган яңа стиль спектакльләр тамашачыларны икегә: замана зәвыгын кабул итүчеләргә һәм психологик театр тарафдарларына бүлде. Бу аларны бер залга җыячак тамаша, минемчә. Сара ролен башкаручыларның берсе Фәймә Бикморатова бер әңгәмәдә бу роле турында “өлешемә тигән көмешем”, ә спектакль хакында “халык күңеленә кереп калырга тиешле, гыйбрәт алырлык” дигән иде. Тукай шигыренә яраклаштырсаң, монда сюжет та, хисләр дә, зәвык та бар. Актер уены, музыка, декорация дә монда!

1

2

3

4

5

6

7

Евгений Михайлов фотолары
 


Ләйләгөл МИНАЕВА

в„– |

Казанда "Аклыкка илтсен юллар"театральләштерелгән хәйрия концерты узачак

$
0
0
03.06.2013 Җәмгыять
"Мизгел" яшьләр театры һәм Ильяс Халиков тәкъдим итә: 18 июнь көнне "Ак барс" яшьләр үзәгендә "Аклыкка илтсен юллар" дип аталган театральләштерелгән хәйрия концерты узачак. Аннан кергән акчалар 2 яшьлек Камил Алимовны дәвалауга тотылачак. Тулырак мәгълүмат афишада:

 

 

 

 


---

в„–--- | 03.06.2013

Мур кыргыры гламур!

$
0
0
03.06.2013 Җәмгыять
Хай, чуваклар! Әгәр сез гламур кеше саналасыз икән, әнә шулайрак исәнләшергә тиешсез. Мин исә үземне гламур санамыйм, шуңа күрә кешечә генә язармын инде. «Гламуризм»ны бераз чеметкәләп узармын.

Бу язманың сәхнә өлкәсенә нинди катнашы бар диярсез. Эш шунда ки, гламур культураны бүген сәхнә тарата. Эстрада, шоу-бизнес, кино, музыкаль радиолар – барында да гламурга урын түрдән. Дөрес, хакыйкатькә хилафлык килмәсен өчен шуны да әйтергә кирәк, «гламур» дигән француз сүзе шарм (шрам белән бутамаска), зәвык, матурлык дигәнне аңлата һәм үзенең гыйффәтле мәгънәсендә бернинди начар төсмергә дә ия түгел. Әмма безнең яшьләрне беләсез бит инде (бабайларча сөйләшим әле), алар бу сүзне шулхәтле зәгыйфьләндерде ки, хәтта көлкегә калдырды. Хәзер бу сүздән азгынлык, мәгънәсезлек, хәтта бераз гомосексуальлек исе килә. Хәер, бездә чит ил сүзләрен астын өскә китерү бик киң таралган. Әйтик, французларга Михаил Круг, Иван Кучин һәм Зиннур җырларын куеп «менә, шансон тыңлагыз, җегетләр!» дисәң, алар бик нык гаҗәпләнәчәк. Чөнки алар өчен шансон ул Аристид Брюан, Эдит Пиаф, Шарль Азнавур.

Гламур яшьләрне ничек танырга соң? Хәер, алар үзләре үк кычкырып тора. Киемнәре чуар булыр, чәчләре буялган, тәннең чыгып торган өлешләрендә күпсанлы йөзек, беләзек һәм чүп-чар. Күрешкәндә, егетләре бер-берсе белән кочаклаша, кызлары чапыр-чупыр үбешә, илнең баш санитар табибы кая карыйдыр. Гламур егетләр хәзер маникюр ясаудан тартынмый, солярийга барып тәннәрен кыздыра, хәтта йөрешләре хатын-кызныкын хәтерләтә башлады. Бруталь ирләрне тиздән кызыл китапка кертәсе булмагае. Брутальлек һәм гламурлык бер казанга сыймый!

Кызларның исә бер кулында тәмәке, икенчесендә машина ачкычы, авызында сүгенү. Ирләр хатынлашкан, хатыннар ирләшкән заманда яшибез. Һәм бу хәл сәхнә тормышы белән үрелеп бара. «Игътибар итегез, сәхнәдә егетләр хатын-кыз биюе бии бит, бөтен хәрәкәтләре хатын-кызныкы!», – дигән иде «Кара-каршы» тапшыруында мәрхүм Туфан Миңнуллин. Туфан абыйның әле бер-берсенә назлы карашлар ташлап, дуслык турында җырлаучы егетләрне күргәне булмагандыр.

Төнге клублар элек хулиган белән тулы иде. Хәзер гламур яшьләр белән. Һәм, игътибар итсәң, андагы бөтен нәрсә «гламуризм» белән сугарыла бара, сәхнәдәге чыгышлардан алып көнкүреш җиһазларына кадәр. Элек төнге клубларда сыра стаканнары төз һәм бруталь була иде. Хәзер исә хатын-кыз биле сыман сыгылмалы. Аеруча нечкә күңелле гламурщиклар кич буе лимон кыстырылган коктейль фужеры тотып тора. Телефоннар кешечә генә түгел, стразалар белән бизәлгән. Ярый әле һәрберсендә камера бар. Юкса, минут саен фото һәм видеога төшеп тормасалар, «чуваклар»ның депрессия башланырга мөмкин бит. «ВКонтакте»га ул очракта нәрсә элергә? Аларның бүген төнге клубта коктейль эчкәнен дуслары белми калса? Катастрофа!

«ВКонтакте» дигәннән, социаль челтәрләр – гламур культураны алга этәрүче тагын бер зур көч. Монда һәр кеше йолдыз! Зур кара күзлек киеп, чебен сыман күзләрең белән көзгегә карыйсың да, бишенче айфоның белән үз-үзеңне фотога төшерәсең. Иренеңне сузарга онытма (әгәр инде моңарчы силикон белән суздырмаган булсаң). Мода шуны таләп итә. Китә шунда лайклар, мактаулар! «Син супер!», «матурымка», «няшка», «соска»! Абау, әстәгъфирулла... Гламурщиклар телен cүзлексез аңлармын димә. Һәр социаль төркемнең үз сленгы булган кебек, боларныкы да бар. Хәтта артыгы белән. Әдәби телдә сөйләшкән кеше болар өчен – «динозавр», ягъни искелек калдыгы. Сленгның артуына онлайн аралашулар да йогынты ясый: кайбер сүзләр кыскартыла, кайберләре бозылып үзгәртелә. Шунысы куркыта, шушы гламурщикларга, cәхнәдән гламур культураны пропагандалаучы җырчыларга яшүсмерләр иярә. Киемнәре, сөйләмнәре, яшәү рәвешләре белән. Алар тормышларын шушы татар клипларында сурәтләнгәнчә булыр дип күзаллый: затлы кафелар, «Мерседес», яхта, озын аяклы кызлар... Завод-фабрика, эш кешесе, укытучы, табиб турында ник бер клип булсын! Хәер, бу татар клипларына гына карамый. Кино индустриясен алыйк – анда да шул ук хәл. Тик шунысын тәгаен беләм, халык моннан бер туячак. Тамашачының ялтыравык һәм стразалардан гайрәте чигәчәк. Чөнки һәр буынның, һәр чорның үз сәерлекләре. «Стиляги» фильмын хәтерлисезме? Андагы яшьләр соры совет идеологиясенә протест рәвешендә яңа тормыш башлый. Көнбатыш аларга үрнәк була. Әмма берсе Американы күреп кайткач, чып-чын шок кичерә. Баксаң, анда алай киенмиләр икән бит, стилягалар заманы күптән узган... Безнең яшьләргә дә шундый бер шок җитми. Әлегә башларында бер генә әйбер – гламур. Мур кыргыры гламур. 


Данил СӘФӘРОВ

в„–5 |

Казанда "Нәүрүз" фестивале башланды (ФОТО)

$
0
0
03.06.2013 Мәдәният
3-7 июнь көннәрендә Казанда XI Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале уза. Аның кысаларында төрле чаралар каралган. Әлегә бүгенге матбугат конференциясеннән фоторепортаж һәм фестивальнең репертуарын тәкъдим итәбез.

 

Фестивальнең репертуары.

  

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 03.06.2013

Азнакайда чалгычылар ярышы узган. Беренче урында – район башлыгы урынбасары

$
0
0
03.06.2013 Авыл
Азнакайда сабанчы-механизаторлар бәйгесе узган көннәрдә чалгычылар да ярышкан. Районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, район җитәкчеләре кулларына чалгы алган. Бәйгедә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашкан.

Алар чапкан покосларга таләпчән жюри – авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан аксакаллар бәя биргән. Өлкәннәр покос араларын сантиметрлап үлчәгән, покос арасына хәтта тимер акча да тәгәрәтеп караганнар. “Артыңнан үләннәр сәлам биреп калса, я төптән чабылмаса, малкайларга кирәкле терлек азыгының иң тәмле, витаминлысы җирдә кала дигән сүз,” – ди алар.

Бәйгедә беренче урынны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алган. “Таллы Бүләк” кооперативы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин – икенче, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Миргасим Усманов өченче урынга лаек булган.

Азнакайда чалгычылар бәйгесе быел беренче тапкыр гына үткәрелгән. Ә сабанчы-механизаторлар бәйгесен үткәрү инде гадәткә әйләнгән. Бәйгедә механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынаша. Ярыш механизаторлар өчен Сабантуй бәйрәме белән тәмамлана. 




в„– |

Илдар Әбүзәров: "Карашым Казанга төбәлгән!"

$
0
0
04.06.2013 Мәдәният
Каләменнән төшкән һәр әсәре төрле милләт тәнкыйтьчеләре һәм укучылар тарафыннан зурлап бәяләнә барган язучы, яшь булуына да карамастан, әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителүче, “Яңа Пушкин премиясе” лауреаты, татар егете Илдар Әбүзәровны дөнья әдәбияты мәйданында да яхшы беләләр.

- Идел буе фин-угырлары турында “Финское солнце” китабын язып ятам, - дип башлады сүзен Илдар. - Мин үзем Түбән Новгородтта тудым һәм шунда үстем. Бу - фин-угырларның үзәге. Казан да шулай ук удмурт, мариларга якын кала. Монда тормышка карашта аерым бер менталитет бар дип уйлыйм. Татарлар фин-угырлар белән күршедә һәм бик тату яшәгәннәр. Һәрвакыт бердәм фронт булып торганнар. Татарлар империя халкы буларак, кече энеләре өчен җаваплы дип беләм. Үзем дә шул ук җаваплылыкны тоям. Фин-угырларның тормышка үзенчәлекле карашлары турында язасым килде. Анда барлык геройлар да фин исемнәре йөртә, “Нижний хутор” дип шартлы исем куелган шәһәрдә көн күрәләр. Тиздән бу китабымны тәмамлыйм. Аннары ниятем татарлар турында язу.

- Илдар, татарлар турында булачак китабыгызны ничек күзаллыйсыз? Ул әсәрегез дә роман булачакмы?

- Әйе, роман жанрында булыр дип күзаллана. Мин, гадәттә, алдагы планнарымны сөйләргә бик яратмыйм. Болгарда зурлап оештырыла торган Изге Болгар җыен кызыксындыра мине. Татарлар хакында бәян итүче романымны нәкъ менә Җыендагы кичерешләрдән башлап, биредәге материалдан кузгалып китәргә исәп.

- Сезнең әсәрләрегез Казан, Мәскәү китап укучыларын гына түгел, ә чит илләрне дә кызыксындыра. Татарлар тормышын эчтән тоемлап яза белүче яшь автор диләр...

- Минем карашым, әлбәттә, гел Казанга юнәлгән. Түбән Новгород мишәре мин, әнием танылган җырчы Хәйдәр Бигичев, теннисчы Марат Сафин авылыннан. Әтием исә күренекле галим-шәркыятьче Хөсәен Фәизханов чыккан Сафаҗәй авылыныкы.

- Гаиләдә милли тәрбия алдыгыз димәк?

- Гади кешеләр гаиләсендә тәрбияләндем мин. Әти-әниемнең махсус белемнәре дә юк. Аларга фәкать авыл мәктәбенең 8 классын тәмамларга гына туры килгән. Әни - дини кеше, ә әтием нәкъ менә Хөсәен Фәизханов туганы. Бу факт һәрвакыт гаиләдә чагылыш таба торган иде. Казан матбугатын үзем уйлавымча еш укыйм. Тарихы һәм мәдәнияты белән дә һәрдаим танышып барам, китапларын да сатып алам дип әйтә алам. Бигрәк тә Рафаэль Хәкимов һәм башка тарихчыларны укып барырга тырышам. Шуңа күрә иҗатымда бу күренешләр чагылыш таба дип уйлыйм. Әлегә үз татарларым турында язганым юк. Мисыр, Кыргызстан, Югославияне җәяү йөреп чыктым, биредә барган вакыйгаларны үзем күреп, өйрәнеп яздым. Петербург каласында барган вакыйгаларны тасвирлавым татар исеме белән аталган “Хуш” романында чагылыш тапты.

- Илдар, күп илләрдә йөрисез, төрле вакыйгаларны үз күзләрегез белән бәяләргә яратасыз. Журналист язмалары да әзерли торгансыздыр әле?

- Профессиональ рәвештә шөгыльләнмәсәм дә, үземне нык борчыган вакыйгалар хакында язгалыйм, шул тема турында үз фикеремне әйтергә тырышам. Мисырда, Кыргызыстанда үзбәкләрне яклап язганнарым булды. Төрле илләр гизүем, гадәти турист булып кына йөрү түгел, әлбәттә. Иҗатым буенча кирәк булганга сәяхәт кылам. Язылачак әсәрем буенча кирәк булганга күрә барам мин анда. Махсус иҗади сәфәрләр дип әйтик. Әле менә хәзер Казанга килүем дә Болгар Җыенында катнашу өчен.

- Сезнең иҗат белән Америкада да кызыксыналар, әсәрләрегезне үз телләренә тәрҗемә итәргә телиләр...

- Узган ел алман телендә китабым чыкты. “Троллейбус, который идет на Восток” дип атала ул. Башка телләргә дә тәрҗемә итәләр.

- Ә татарчага?..

- Биредә беренчеләрдән булып минем иҗатым белән журналист Галина Зәйнуллина кызыксынды. Аның тырышлыгы аркасында минем кечкенә генә әсәрем татар теленә тәрҗемә ителде. Ул “Идел” журналында дөнья күрде. Быелгы “Национальный бестселлер” конкурсының финалына 6 әсәр узды. Шуларның берсе минеке – “Мутабор” булу сөендерә. Бик дәрәҗәле конкурс, анда теләсә ничек катнашып та булмый. Финалда җиңәргә өметләрем бик аз, әмма шулай да татарлар кызыксынып китапларымны тәрҗемә итәрләр дип уйлыйм. Әлбәттә, Татарстан ресурсларының чикле икәнен дә аңлыйм.

- Сезнең “Корбан роман”ыгыз буенча режиссер Салават Юзиев кино төшерә. Төшерү процессында сез үзегез дә актив катнашасыз икән. Мондый әсәр язарга сезне нәрсә этәрде?

- Мин Польшада булган идем. Анда татар авылына юлыктым. Ул авылда телләрен югалткан татарлар гомер кичерә, ләкин диннәрен саклап кала алганнар. Алар белән Корбан чалу йоласында катнаштым. Мине гаҗәпләндергәне – әлеге хәлләрдә диссонанс булуы. Алар европалылар, зыялылар, поэзия, югары материяләр турында сөйләшә һәм үзләре архаик, борынгы дини йоланы үти. Бу ике нәрсә бер-берсенә берничек тә тәңгәл килми, үзара сыешмый кебек. Әлеге вакыйгада эчке бер каршылык бар иде. Мин шул хакта язарга булдым да инде. Фраклардан басып торучы егетләр, сыер, кар картинасы - якты образ тәшкил итте. Тасвирлау барышында нәкъ шуннан тайпылып киттем дә.

- Димәк, биредә тормыштан алынган вакыйгалар сүрәтләнә?

- Гомумән, тормыштан алып язарга яратам. 50 проценты чынлыкта булган вакыйгалар. Сыерны корбан итеп китерүдә үзем дә катнаштым. Авыл кешеләре түгел, ә шәһәрдә туып-үскән музыкант егетләр - төп геройлар. Музыка - сәнгатьнең иң югары дәрәҗәсе дип саныйм. Математика - фәннәр патшасы булган кебек үк инде. Явыз Иваннан соң бөтен татарларны шәһәрләрдән авылларга күчерәләр, авыл мәдәният сакчысы булып кала. Ә хәзер яңадан татарлар шәһәрләрдә киң үсеш ала. Менә бит Казанда да никадәр халыкара дәрәҗәдәге фестивальләр оештырыла. Минем дә әсәремдә татарның музыкаль халык икәнен күрсәтәсем килде. Замана татарларының беренче карашка архаик, борынгы гадәтләр белән бәйләнешен күрсәтергә теләдем. Салават Юзиев бу әсәрне укыгач, минем белән элемтәгә чыкты, бу хакта кино төшерергә теләге барлыгын белдерде. Вакыйгалар Польшада барса да, без аны мондагы җирлеккә күчердек, чөнки бу картина фестивальләрдә катнашу өчен тәгаенләнә. Казан шәһәрен күрсәтү, аны киң масштабта танытуны да максат иттек. Кинога чын концерт күренешләре дә алыначак.

- Бу сезнең кинода беренче тәҗрибәгезме?

- Әйе, минем әсәр буенча беренче тапкыр кино төшерелә. Нәрсә килеп чыгачагын әле үзем дә күз алдына китерә алмыйм. Беренче әсәрне язгач, аның язмышын күзалламаган кебек, кинода да шулайрак. Аерым кадрлар бик ошый, әле бит аны монтажлыйсы бар. Күп нәрсә музыкадан да тора.

Гади тел белән әйтсәк, киноны аш белән чагыштырып булыр иде. Аш та бит күп кенә ингридиентлардан тора. Тозын гына артыграк салсаң да, аны беркем дә ашамаячак. Кинода да музыканы артык куллансаң яисә берәр актер үзенә кирәген башкара алмаса - бетте дигән сүз, аның сыйфаты югала. Әлегә кино турында фикеремне анык кына әйтә алмыйм. Әмма яхшы булачагына шигем юк, чөнки режиссер буларак Салаватка ышанам. Казанда кино студиясе дә оешса, бик яхшы булыр иде. Татар мәдәниятына үз киносын булдыру бик мөһим! Кино бик үтемле, куәтле пропаганда коралы бит ул.

- Сезнең танылган язучы булганыгызны әниегез ничек кабул итә? Шатланамы?

- Минем әти-әнием, әйткәнемчә, гади кешеләр. Әтием вафат инде. Әни өчен әдәбият ятрак төшенчә. Ул татар телендә укыган, әле дә хәтерлим аның Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”ен укыганын. Заманча рус әдәбияты аның өчен бик үк таныш өлкә түгел. Ул мине гел кисәтә килә: “Мактанма, мактана күрмә!”- ди. Әңгәмәләр биргәндә дә үземне тыйнак тотарга куша. Чын татар тәрбиясе дип уйлыйм инде мин моны. Ләкин уйлаганны әйтергә кирәк, дип саныйм. Хәзерге заманда үз фикереңне әйтми калсаң, бу хакта беркем дә белмәячәк бит инде. Үзең турында сөйләсәң, татарларда мактану итеп кабул ителә. Әнием дә шуңа күрә минем үзем турында сөйләгәнне авыр кичерә. Аңа еш кына бу - һөнәремнең бер өлеше икәнен аңлатырга туры килә. Яһүдләр һәрвакыт балаларын мактый, олылар белән бергә табынга утырталар, кечкенәдән мотивация тәрбиялиләр, ә чын татар тәрбиясе боларга капма-каршы бит.

- Тәрбия дигәннән, сез бит әле Мәрҗани фонды әзерли торган төрле милләт халыкларының әкиятләрен пропагандалаучы проектта да катнашасыз.

- Татар әкиятләрен тәрҗемә итәбез, аларны аудио җыентыкка кертү өчен Россиянең татар чыгышлы танылган кино һәм эстрада артистларын җәлеп итәбез. Бу эш-гамәлебез хакында заманында Дмитрий Медведевка да әйттем. Татар халык әкиятләренең тәрҗемәсен дә бүләк иттем. Ул да милли мәдәниятне күтәрү мөһимлеге турында, аларны тәрҗемә итәргә кирәклеге хакындагы фикерләремне хуплады. “Бөек ефәк юлы әкиятләре” матбугат проекты белән Татарстанда да кызыксынырлар дип уйлыйм. 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 03.06.2013

«Игезәк» журналлар җәфасы (Мөгаллим язмалары)

$
0
0
04.06.2013 Мәгариф
Минем бу темага язарга теләгем дә, вакытым да юк иде. Җитмәсә, “Татарстан яшьләре”ндә электрон журналлар турында бер-бер артлы ике язма да басылып чыкты. Шуңа күрә, инде сөйләнелгән нәрсә турында сүз куертып торуның файдасы булырмы-юкмы, белмим. Әмма бүгенге көндә шушы ике журнал белән дә эшләүче укытучы буларак, чынбарлыкны үземнең кайбер фикерләрем белән тулыландырырга исәпләдем.

Шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында электрон журналлар турында бер хәбәр пәйда булды. Укыйбыз: “Тиздән журнал кыстырып дәрескә керүче укытучыларны күрмәячәкбез. Кәгазь журнал, ниһаять, тарихта калачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мәгариф идарәсе органнарына Казан мәктәпләрен тулысынча электрон журналларга күчерү турында күрсәтмә биргән”. Бик хуп, укытучылар күптән зарыгып көткән искиткеч күрсәтмә.

Электрон журнал дигәннәре 2012 елның 1 сентябреннән кертелгән иде. Максаты изге: укытучыларны кәгазь боткасыннан коткарып, эшләрен бераз җиңеләйтү иде. Ләкин без Русиядә яшибез, бездә яхшы булсын дип башланган эшнең һәрвакыт киресе килеп чыга. Нәрсә булды? Укытучының күп вакыты сыйфатлы белем бирүгә түгел, ә билге, өй эше һәм дәрес темаларын электрон һәм кәгазь вариантта тутыруга сарыф ителде. Мин электрон журналга каршы түгел, ике кулым һәм баш-аягым белән электрон журнал яклы. Искиткеч җайлы, язганнарың матур булып күренеп тора, билгене ялгыш куйсаң, шундук төзәтә дә аласың, бер класстан икенчесенә секунд эчендә күчәсең, кыскасы, заман таләпләренә җавап бирә. Җәмгыятьне тулысынча компьютерлаштыру барганда мәктәп артта өстерәлә алмый, киресенчә, алдан барырга тиеш. Электрон журнал – көн таләбе, аннан котылу мөмкин түгел һәм котылырга тырышу кирәкми дә. Ләкин ул баштан ук укытучыларны җәфага салып, кәгазь журнал белән янәшә яшәргә тиеш түгел иде. Кәгазь журналны бүгенгә кадәр саклау – мәгариф чиновникларының кадимлеге, яңалыкка таяк тыгарга маташулары. Шушы урында университетта белем биргән укытучым Ибраһим ага Нуруллин искә төште. “Беренче театр”дагы Хәмзә картның көлкегә калуын бик тәфсилләп, истә калырлык итеп аңлаткан иде ул. Күз алдыгызга китерегез: тимер юлдан ыжгырып локомотив килә, тарих локомотивы. Хәмзә карт кулындагы агач таягын, башындагы кәләпүшен селкеп, шул локомотивны туктатырга йөри һәм көлкегә кала. Электрон журналның игезәге – кәгазь журнал да менә шундый көлке хәлдә бүген. Аның бер тиенгә дә кирәге юк. Инде электрон журналны тутыргач, кулга тагын ручка алып, кәгазь журналны тутырып утыру көлке, валлаһи. Электрон журнал шундый итеп эшләнгән: куйган билге, биргән өй эше укучының электрон көндәлегенә шундук язылып бара. Укытучыга да җиңел – эш программасын ача да, кирәкле көнгә күчерә дә куя. Моңа бер минут та вакыт китми. Шушындый мөмкинчелек булганда кәгазь журнал тутыру тагын кемгә һәм нигә кирәк? Укытучыга кирәкми, укучыга кирәкми, димәк, өстәгеләргә кирәк. Алар мәҗбүр иткәнгә укытучылар тутырырга тиеш була.

Мәктәпләрдә электрон журналлар куллануны тикшерү максатыннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар арасында интернет-сораштыру үткәргән. 15 мең укытучы җавапларын анализлаганнан соң шул ачыкланган: аларның бары 25 проценты гына кәгазь журналдан баш тартып, документның электрон төренә күчкән. Педагогларның күпчелеге, ягъни 74 проценты ике төр журналны да тутыра, 1 проценты бары кәгазь вариантны гына куллана икән.

Мин мондагы 25 процент һәм 1 процент дигәннәрен аңлап бетермәдем. Беренчесенә килгәндә, кәгазь журналдан өстән күрсәтмә булмаган килеш үз белдегең белән ничек баш тартырга мөмкин икән? Мәгариф системасында мондый үзешчәнлек – башка сыймаслык хәл. Аларның директорлары, димәк, тутырмасаң да ярый дигән? Нәрсәгә таянып? Кайда ул закон? Нишләп бездән яшерәләр? Укый торгач, монысына да җавап килеп чыкты шикелле. “Татарстанда Русия төбәкләре арасыннан беренчеләрдән булып 2012 елның 1 сентябреннән сыйныф журналларын электрон төрдә алып барырга рөхсәт итүче норматив-хокукый актлар кабул ителгән иде. Әмма моңа да карамастан, күпчелек мәктәп директорлары мөгаллимнәрдән кәгазь журнал тутыруны да таләп итте”. Әһә, менә кайда икән хикмәт. Димәк, хәзер кәгазь журнал тутыру мәҗбүри түгел, ләкин моны тутыруны дәвам итүебезгә сөекле директорларыбыз гаепле икән. Әмма мин монысына ышанып бетә алмыйм, чөнки директорлар өстән кушылганны җиренә җиткереп үтәүчеләр. Мин инде күптән кәгазь журналдан баш тартучы шул 25 процентка кушылыр идем, ләкин атна саен кәгазь журналымның тутырылганмы-юкмы икәнлеген бик җентекләп тикшереп торалар. Кушылгач, тутырмый хәлең юк – шул пүчтәк эш аркасында начар эшләүчеләр исемлегенә эләгәсе килми бит.

Ә 1 процент дигән хәлфәләр кайда укытып яталар икән? Компьютер күрмәгән, ноутбугы булмаган таш гасыры кабиләләре дә бар микәнни әле бөтен яктан беренче бара торган республикабызда? Ничек кенә булмасын, бу 26 процент укытучылар – кирәкмәгән өстәмә эштән азат бәхетле укытучылар. 74 проценты исә – минем кебек җәфага дучар ителгәннәр.

Министр күрсәтмәсе безнең шикелле авыл укытучыларын куандыру өчен чыгарылмаган. Анда республика укытучылары диелмәгән, бары Казан укытучылары гына кәгазь журналдан азат ителә диелгән. Авыл укытучылары һаман да тәҗрибә куяннары сыйфатында эшләүләрен дәвам итәләр инде болай булгач. Беләсе иде, күпмегә кадәр ике журнал белән җәфа чигәрбез икән?

Электрон журналның плүсләре:

1.Электрон журнал һәрвакыт укытучының үзе белән, аның кул астында.
2.Электрон журнал чит кулларга эләкми.
3.Укытучы үз фәне язылган класс битләрен генә ача ала.
4.Укытучы куйган билге шундук укучының көндәлегенә языла.
5.Укучының билгесе sms-хәбәр булып әти-әнисенең телефонына килеп төшә.
6.Ялгыш билге куелса, төзәтү бик җиңел.
7.Укучыга өй эшен көндәлеккә яздыру мәҗбүри түгел. Электрон көндәлектә барысы да күренеп тора.
8.Электрон журнал юкка чыга алмый.
9. уелган билгеләрнең көн саен уртача исәбе күренеп тора.
10.Класс җитәкчесе берничә минут эчендә укучыларының билгеләрен карап чыга ала. Кирәк булса, принтердан чыгара.
11.Билгене икенче көнне куеп булмый (практик, контроль эш, диктантлардан башкаларын).
12.Дирекциягә укытучыларның эшен контрольдә тоту бик җиңел.
13.Язулар матур, бертөрле, ачык, аңлаешлы.

Кәгазь журналның минуслары:

1. Кәгазь журналны эзләп табарга кирәк. Ул йә бер укытучыда, йә укытучылар бүлмәсендә, яки бөтенләй кемдәдер бикләнеп калган була.
2. Укучылар кулына еш эләгә. Үзлектән билге кую очраклары булып тора.
3.Теләсә-кем теләсә-кайсы вакытта теләгән битне ачып карый ала.
4.Укучы көндәлеген эзләп укытучыга китереп кул куйдырганчы 2-3 минут вакыт үтә.
5.Укучы начар билгене көндәлегенә куйдырмас өчен төрле хәйләгә бара.
6.Ялгыш билге куелса, бозгыч белән бозарга яки лезвие белән кырып бетерергә кирәк. Билге урыны ямьсез булып беленеп кала.
7.Көндәлеккә вакыт әрәм итеп өй эшен яздырып куярга кирәк.
8.Кәгазь журналны юкка чыгару бик җиңел. Мондый хәлләр гадәттә уку елы ахырында килеп чыга.
9.Уртача билге чыгару өчен бөтен билгеләрне җыеп кушарга-бүләргә кирәк.
10.Билгеләрне карау бик озак вакытны ала. Билгеләрне кулдан язып кына күчереп алып була.
11.Теләсә-кайсы көнгә теләгән вакытта билге куеп була.
12.Тау кадәр өелгән журналларны сәгатьләр буе актарып утырырга кирәк.
13.Һәр биттә төрле почерк, хәтта кайберләре көчкә таныла.  


Фәрит ВАФИН

в„– |

1860 елда Байгилде авылына күчеп килүчеләр турында Х ревизия кенәгәсендәге мәгълүматлар

$
0
0
04.06.2013 Тарих
XVIII йөз – XIX гасырда авыл халкының саны, гаилә әгъзаларының яше, балалар саны, кешеләрнең исемнәре һәм тагын күптөрле мәгълүмат салым җыю өчен Россия хөкүмәте тарафыннан даими рәвештә уздырылып килгән халык санын исәпкә алу кенәгәләрендә – ревизия материалларында теркәлгән. Бу язмалар авыллардагы халыкның артуын яки кимүен, шул исәптән күченеп китүчеләрне яки килүчеләрне дә барларга мөмкинлек бирә.

Без әлеге мәкаләбездә Башкортстанның Нуриман районы Байгилде авылына 1860 елда элекке Оренбург губернасы (1865 елдан – Уфа губернасы) Минзәлә өязе – хәзерге Татарстанның Актаныш районына кергән Измәй авылыннан килүчеләр турында X ревизия кенәгәсе (1859 ел) язмалары буенча сөйләрбез.

Әйтергә кирәк, Нуриман районының берничә торак пунктында яшәүчеләрнең саны 1860 елда шушы авылдан күченеп килүчеләр хисабына арта. Безнең уебызча, игенчеләрнең туган җирләрен ташлап, соңгы мал-туарларын һәм мөлкәтләрен сатып ерак җирләргә чыгып китүләренә иркен җирләр һәм яхшы биләмәләр эзләү сәбәп булган. ХIХ гасырның беренче яртысында да игенчеләрнең күченү хәрәкәте, элекке еллардагы кебек үк, үз җае белән барган. Миграцион процесслар хакимият тарафыннан ныклап күзәтелмәгән һәм җайга салынмаган була. Игенчеләр, хакимият тудырган күп кенә каршылыкларны, чикләүләрне һәм тыюларны, җәфалауларны читләтеп узып, яңа урыннарга барып төпләнгән.

Бары тик 1824 елның 18 мартында гына император тарафыннан аз җирле губерналардан күп җирлеләренә күченүнең кагыйдәләре раслана. Бу кагыйдәләр күченүче крестьяннарга хөкүмәт тарафыннан кайбер ташламалар һәм ярдәм итүне гарантияли. Ташламалар күп очракта тәкъдим ителмәгән, бик еш кына күченүләр хакимият белән килештерелмичә башкарылган. Нәтиҗәдә, яхшы тормыш эзләүчеләргә зур авырлыкларга түзәргә туры килгән. Алар еш кына юлда ачлыктан һәм авырулардан үлгән, хуҗалык итү өчен кулай булган җирләрне эзләп, шактый ил гизеп йөргән, ә кайчакта, яхшы торыр урын таба алмыйча, бөлеп, туган авылларына кайтып егылган.

Байгилде авылы ХVII гасырдан ук мәгълүм. «Олы Күл буендагы Байгилде авылы» архив чыганагында 1651 елда беренче тапкыр искә алына. Типтәрләр бу җирләргә соңрак, 1763 елда, Бүләкәй-Күдәй волосте башкортлары белән килешеп, аларның вотчина җирләренә күчеп утыралар. Күчеп утырган 14 хуҗалык Чураш авылы башкортларыннан елына 2 сум хакына җир сатып ала. Алар арасында 4 бертуган Бикбов балалары да була: Бикбай, Абзан, Исмак, Муслум. Соңрак Абзанның улы Гаделшә 2 нче типтәр полкында сотник булып хезмәт итә һәм 1825 елда дворян исеменә лаек була. Күченүчеләр арасында Казанбай дигән кеше дә була. Әлеге көндә Байгилде авылы уртасындагы күл Казанбай дип атап йөртелә.

Башкорт тарихчысы А.3.Әсфәндияров мәгълүматлары буенча, 1861 елда, җирләре аз булу сәбәпле, хакимият тарафыннан Измәй һәм Байбулат авыллары кешеләре Уфа өязенең Бүләкәй-Күдәй волостена күчерелә. 1872 елда бу авыллар урнашкан урыннарда инде торак пунктлар булмый (Асфандияров А.3. Аулы мензелинских башкир. – Уфа: Китап, 2009. – С.329).

Архив материаллары буенча исә, 1860 елда Байгилдегә Измәй авылыннан барлыгы 32 гаиләне үз эченә алган 23 хуҗалык (һәммәсе 134 кеше), 300 чакрымны бер ай чамасы вакыт эчендә үтеп, килеп урнаша. Болар Измәй атамалы татар авылыннан күченгән типтәрләрнең бер өлеше генә. Калганнары Байгилдегә күрше Теңкәш, Үкәрле, Нимесләр авылларына таралып урнашкан.

Байгилде авылына күченүчеләрнең 78е ир-ат, 56сы хатын-кыз булган, ягъни беренчеләре икенчеләренә караганда 16%ка күбрәк. Күченүчеләр арасында ир-атларның күп булуын аңлату шактый кыен. 1834 елгы мәгълүматларга караганда, Измәй авылында яшәүчеләр арасында бу аерма зур түгел (52% ка 48%). Байгилде авылы халкының ир-ат һәм хатын-кызлары арасында да шуңа охшаш чагыштырма күзәтелә.

Күченеп килгән ирләрнең уртача яше, хатыннарыныкы белән чагыштырганда, 5,6 елга зуррак. Бары тик бер хатын гына иреннән 8 яшькә өлкән. Ә «икенче хатын» дип язылган хатыннар ирләреннән 20-23 яшькә кечерәк. Биредә шунысын искәртү мөһим: күчеп килүчеләр арасында ике хатынлы ирләр булмаган. Халык санын исәпкә алу документларында «икенче хатын» төшенчәсе «беренче хатын» үлгәннән соң, ирнең алган хатынын аңлаткан.

Күченүчеләр арасында 60 һәм 63 яшьләрдәге ике тол карт һәм 38, 53, ике 60 яшьтәге дүрт тол хатын-кыз бар. 31 яшьлек бер игенче үзе генә күченә, ул ревизия кенәгәсендә бердәнбер чукынган татар булып язылган.

Күченеп килүчеләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга лаек. Ир-атларга да, хатын-кызларга да уртача 23 яшь. Хуҗалык башлыкларының уртача яше – 43, ә хатыннарының – 36. Күченүчеләр арасында картлар да булган. Алар: ир-атлардан 63 яшьлек Фәйзулла Мөсәгыйтов, 61 яшьлек Ризван Рахманкулов, хатын-кызлардан 62 яшьлек Мөлхия Әхмәрова, 60 яшьлекләр Хөббениса Гобәйдуллина һәм Шаһиззадә Галикаева.
IХ һәм Х ревизия кенәгәләре мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1850-1859 еллар аралыгында гаилә әгъзаларыннан 16 кеше вафат булуы мәгълүм. Алар уртача 38 яшьтә бакыйлыкка күчкән: иң яшенә – 9, иң олысына 72 яшь. 9 ел эчендә дөнья куйган гаилә башлыкларына уртача 62 яшь булган. ХIХ гасыр урталарында Россиядә уртача гомер озынлыгы 34 ел булуын искә алганда, болар шактый уңай күрсәткечләр. Вафат булучылар арасында 9-16 яшьлек 5 ир углан, 28-50 яшьлекләр 6, калган 5 ир-ат 50 яшьтән югары. Сабый балалар үлемен төгәлләштерү мөмкин түгел, чөнки 1850 һәм 1859 еллардагы халык санын исәпкә алу аралыгында туган һәм үлгән ир угылларның саны теркәлмәгән. Ахирәткә киткән хатын-кызлар бөтенләй хисапланмаган.

Бу вакыт аралыгында туган бала­ларның 31е халык санын исәпкә алу көненә кадәр яшәгән. Алар – 16 ир угыл һәм 15 кыз. Елына уртача 3,5 бала туры килә.

Күченеп килгән гаиләләрдә 17 яшь­кәчә 60 бала теркәлгән. Бу мәгълүматлар хатыннары бала тудыру яшендә булган 23 гаиләгә карый. Бер гаиләгә уртача 2,8 бала туры килә. Балаларның уртача яше – 8,1. Ир балалар 35, аларга уртача 8,8 яшь, ә кызлар 25, аларга уртача 7,6 яшь. Монда да ир балалар белән кызлар саны арасында аерма зур булуы күренә.

Халык санын исәпкә алу кенәгәсендә гаилә кормаган 19-26 яшьлек егет һәм кызлар да язылган һәм алар ата-аналары белән бергә яшәгән. Андыйлар 14 кеше булган. Бу 18 яшьтән өлкән 40 ир-атның һәр өченчесе буйдак икәнлеген аңлата. Мөгаен, алар төрле социаль һәм матди сәбәпләр аркасында гаилә кора алмагандыр. Кызлар арасыннан бары тик 20 яшьлек бер туташ кына кияүгә чыкмаган һәм ата-анасы белән көн күргән.

Яңа күченеп яшәүчеләрнең гаилә составы да төрле. Гаиләләрдә уртача 6,2 кеше яшәгән. Структурасы буенча гаиләләрнең ике формасы булган: кече һәм башка чыкмаган (аерылмаган).

Тулы булмаган гаиләләр дә очрый. Бер ир-ат хатынсыз һәм әле өйләнмәгән уллары белән яшәгән. Аның олы улына 21 яшь булган. Ә тол хатыннар Шаһиззадә Галикаева (60 яшьлек) һәм үзенең 16 яшьлек кызы белән Гафия Миңлебаева (53 яшь) ирләрсез генә яңа яшәү урынына күченгән.

Кече гаилә ир-хатын һәм балалардан торган. Мондый гаиләләр Байгилде авылына яңа күченүчеләр арасында унау булган.

Башка (аерылмаган) чыкмаган гаиләләрнең ике варианты булган: атадан аерылмаган һәм өйләнгән абыйлары белән яшәүчеләр.

Башка чыкмаган гаиләләр өчәү. Өйләнгән угылларның хатын һәм бала-чагалары белән озак еллар буе ата-анасының гаиләсендә яшәве теркәлгән. Моңа аларга уртача 38,5 яшь булганлыгы дәлил булып тора.

Ага-энеләр белән бергә яшәүче 8 гаилә теркәлгән. Дүртесендә өйләнмәгән ир туганнар өйләнгән бер агасының гаиләсендә яшәгән. Өч очракта бер хуҗалыкта ике агай-эне хатыннары белән яшәгән, бары тик бер очракта гына өйләнмәгән ир туганнар бергәләшеп яшәгән.

Зур угыллар да үзләренең ата-аналары белән яшәвен дәвам иткән, ә берничә туган хәтта өйләнгәннән соң да еш кына үз хуҗалыкларын оештырмаган. Мөгаен, бу хуҗалык итүнең кыенлыклары белән бәйләнгән – угыллар, аеруча үсеп җиткәннәре, ата-ана гаиләсендә беркайчан да артык кашык булмаган. Шуның өчен алар гаилә коргач та еш кына ата-аналары белән яшәүне дәвам иткән. Игенче хуҗалыгында эшче кулларга ихтыяҗ бик зур булган. Бергә яшәгәндә кече яшьтәге балаларны тәрбияләү эшен каенана башкарган, ә бу исә өстәмә эшче көч булган киленнең хуҗалык эшләренә вакытын калдырган.

Шулай итеп, өчтән бер чамасы гаилә башка чыкмаган. Бу һәрбер өченче яшь гаилә үз хуҗалыгын һәм йортын кормаган дигән сүз. Безнең фикеребезчә, мондый күренеш өч сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, игенче гаиләләренең матди хәле һәрвакытта да яшь гаиләгә аерым хуҗалык булып аерылып чыгарга, шәхси йортларын төзергә мөмкинлек бирмәгән. Икенчедән, ата-аналар ярдәменнән башка яшь гаиләгә кечкенә яшьтәге балалар белән хуҗалык эшләрен алып бару шактый кыенга туры килгән. Чөнки әби белән бабай балаларны тәрбияләргә булышкан һәм яшь ата-анага хуҗалык эшләре алып бару мөмкинлеге тудырылган. Өченчедән, бу елларда типтәрләр җирне арендага алганнар, ә аның хуҗалары булмаганнар. Шуның өчен дә күп гаиләләр, күрәсең, яңа өй төзүне кулай күрмәгән, ә өстәмә йорт кушып салу хисабына тору урынын киңәйткән. Яңа өйләр төзелү күрше башкортларда канәгатьсезлек тудырыр иде. Бу турыда алар крестьяннарга һәм хакимияткә искәртеп тә торган.

Ревизия кенәгәсе мәгълүматлары типтәрләрнең башлы-күзле булуга, гаилә коруга бик җитди караганлыгын һәм кызларны балигъ булмыйча кияүгә бирергә яки кияүгә алырга ашыкмаганлыкларын искәртә. Бары тик 16 яшьлек бер хатын-кыз гына олы яшьтәге «беренче хатын»ы вафат ир-атның «икенче хатын»ы булган. Шул ук вакытта 20 яшьтән өлкән, кияүгә чыкмаган кызлар да булмаган.

Байгилде авылының төп халкында да шуңа охшаш вазгыять күзәтелгән. Биредә 91 кияүгә чыккан хатын-кызның бары тик берсе генә 17 яшьтә булган, ә унысы 18 яшьлекләр. Бу хатыннарның гаилә тәҗрибәсе (2-3 ел) булган дип уйлау да урынсыз, чөнки халык санын исәпкә алу вакытында аларның берсенең дә баласы булмаган, ә 20-23 яшьлек хатын-кызларның 1-3 яшьләрдәге балалары булуы теркәлгән.

Күченеп килүчеләрнең гаилә составын өйрәнү кайбер гаиләләрнең яңа урынга якын кардәшләре белән клан булып килеп төпләнүләрен ассызыклый.

Әйтик, Байгилде авылына Яхъя Кәүсәровның (1857 елда вафат) уллары, 60 яшьлек Хөббениса исемле әниләре, өч килене һәм балалары килеп урнаша. Бу 18 кешедән торган 3 гаилә. Аларга ире (кияве) белән Яхъяның апасы һәм балалары, 8 кешелек гаиләсе белән киявенең абыйсы күченгән. Җәмгысы – 29 туган-тумача.

Ерак төбәкләргә яхшы җирләрне эзләп Рахманкулның ике баласы Ризван һәм Баһман да күченгән. Бу ике гаиләдә 17 кеше булган. Моннан тыш Баһман үзенең 3 баласы белән бергә 1854 елда вафат булган бертуган абыйсы Ногманның 3 җитлеккән улын да алып килгән (17-24 яшьлекләр). Алар белән бергә 12 кешелек гаилә тәшкил иткән туганнан туганнары – ике агалы-энеле Габдрахмановлар да күченгән. Җәмгысы – 32 кеше.

Шулай ук үзләренең гаиләләре белән өчәр агалы-энеле Җәмилхановлар (16 кеше) һәм Кидрачевләр (20 кеше) дә күченә.

Иң өлкән күчеп килүче 63 яшьлек Фәйзулла Мөсәгыйтов үзенең балалары, оныклары, вафат булган абыйлары Гобәйдулла һәм Әхмәтвәли Мөсәгыйтовның балалары, Әхмәтвәли Мөсәгыйтовның тол хатыны, исән абыйсы Төхфәтулла һәм аның хатыны, өйләнгән улы Фәһимуллалар белән юлга кузгала. Бу зур гаилә, Байгилде авылына күченеп, ике хуҗалык кора. Алар барлыгы 18 кеше була.

Нәтиҗәдә, 115 кешедән торган (134 күчеп килүчедән) 5 зур клан, мөгаен, күченүчеләрнең әйдәманнары булгандыр һәм алар Байгилде авылына яңа күченеп килгәннәрнең төп асылын тәшкил иткән.

Байгилде авылына күчеп килүчеләр һәм җирле кешеләрнең исемнәре, бу исемнәр арасындагы охшашлык-аерымалар да шактый кызыклы.

134 күчеп килүчедә 125 төрле исем булып, шуларның 77 се ир-ат һәм 48 хатын-кыз исеме. Бибифатыйма (Фатыйма) исеме аеруча еш кушылган. Бу исем, мөгаен, күченүчеләр арасында яңа булгандыр, чөнки Бибифатыйма исемендә 6, 9 һәм 16 яшьлек 3 кыз бала булган. Байгилде авылы хатын-кызларына Бәдерниса, Бибисәрбиҗамал, Газизәвафа исемнәрен кушу да киң таралган.

Шул ук вакытта күчеп килүчеләрнең һәм җирле халыкның исемнәре тәңгәл дә килә. Күчеп килүчеләр арасындагы 125 исемнең 52 се (37%) (38 ир-ат (49%) һәм 14 (29%) хатын-кыз) Байгилде авылының төп халкы исеме (347 исемнән 15%) белән тәңгәл.

Күчеп килүчеләрдә Байгилде авылында очрамаган исемнәр дә күзәтелә. Алар – Баһман, Баһаветдин, Гафурун, Ризван, Сәйфелмөлек, Ситдыйк, Суфьян, Төхфәтулла, Гайшә, Гафия, Садыйкелҗамал, Фәнига, Фатыйма, Хәдичә, Хәлилә исемнәре.

Ревизия кенәгәсендәге язмалар нигезендә, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин. Байгилде һәм Измәй авылы халкы типтәр сословиесендә булган (1795 елгы ревизиядә Измәй авыл халкы «государственные ясашные тептяри» дип аталган). Аларның тормыш итү, хуҗалык алып бару рәвешендә охшашлыклар күзгә ташлана. Татар телендә сөйләшүче типтәрләрнең исем-атамалары барысы да диярлек ислам дине белән бәйләнгән.

Күченгән гаилә башлыкларына, аларның өйләнгән улларына һәм ага-энеләренә уртача 42 яшь, ә хатыннарына 36 яшь булган. Ә Байгилде авылында гаиләләр яшьрәк: өйләнгән ир-атларга уртача 39, ә ханымнарга 32 яшь. 18 яшькә кадәрге балалар бер чама – барлык күченүчеләрнең 48% ын, җирле халыкның 46% ын тәшкил иткән.

Әмма күченеп килүчеләр арасында 18 яшьтән өлкән егетнең 14е (35%) өйләнмәгән, аларның уртача яше 24,5 елны тәшкил итә. Ә җирле халыкта бу күрсәткеч ике тапкыр кимрәк, ягъни 18%ка тигез һәм аларга уртача 26 яшь. Аның каравы, 18 яшь һәм аннан да өлкән туташлар күчеп килүчеләр арасында нибары ике генә булган. Шулай ук Байгилде авылының җирле халкында да алар нибары өчәү. Күчеп килүчеләр арасында ни өчен киленнәргә шундый зур кытлык булуын аңлатуы кыен. Мөгаен, кияүгә чыккан хатын-кызларның үлем күрсәткече югары булу сәбәпле, 18 һәм аннан да өлкән яшьтәге кызлар өлкәнрәк ир-атларның вафат булган хатыннарын алыштыргандыр. Күрәсең, хатынын югалткан гаилә башлыгы җәмгыятьтә яшь кияүләрдән өстенрәк булган, чөнки ул үз балаларын хатын-кыз, ана назыннан мәхрүм калдыра алмаган. Моны күчеп килгән 27 гаиләдә 10 хатынның үз ирләреннән 20-23 яшькә кечерәк булуыннан чыгып та әйтергә мөмкин. Бу фактлар кәләшләрнең җитмәве яңа урынга күчүнең бер сәбәбе булган дигән фикер тууга этәрә.

Революциягә кадәр гаилә кору социаль-рухи мәгънәгә генә ия түгел, ә икътисади яктан күпкә әһәмиятлерәк булган. ХХ гасыр башының күренекле аграр икътисадчысы А.В.Чаянов фикеренчә, гаиләнең зурлыгын аның хуҗалыгы зурлыгы да билгеләгән. Һәрбер игенче гаиләсе үз гаиләсенең потенциаль мөмкинлекләрен тулысынча гамәлгә ашырырга омтылган.

Боларга бәйле рәвештә, гаиләләрдә күп санда балалар, өйләнмәгән егетләр һәм ирләр булу крестьян хуҗалыкларын, гаиләнең хезмәт потенциалын тулысынча файдалану өчен, яңа төбәкләр табарга һәм күчеп китәргә мәҗбүр иткән. Алар үзләренең гадәти тормышлары белән күп уртаклыклар булган авылларга күченгән. Бу очракта Байгилде авылына күчеп килүчеләр һәм җирле халык арасында охшашлыклар аермаларга караганда күбрәк булган. Байгилде авылында яңа барлыкка килгән 23 хуҗалык авылның 24%ын тәшкил иткән, ә 134 күчеп килүче кеше авыл халкын 23%ка арттырган. Нәтиҗәдә, Байгилде авылында барлыгы 580гә якын кеше яши башлый. Күчеп килүчеләр хәзер дә җирле халык тарафыннан элек «Яңалар урамы» дип исемләнгән урамда гомер итә.

Югарыда тасвирланган вакыйгалар XVIII-XIX гасырларда безнең төбәк өчен гадәти күренеш булган. Игенчеләр Урал буйларына Урта Идел төбәгеннән, Россиянең үзәк губерналарыннан салымнардан качып, җирсезлектән котылу өчен, яңа, уңдырышлы җирләргә өмет итеп күченгән. Аерым чорларда хакимият тә мондый миграцияләрне яклаган һәм өлешчә ярдәм иткән. Измәй авылы типтәрләре белән бәйле очракны без локаль күченү дип атар идек. Алар, кантон идарәсе булган төбәктән 300 чакрым юл үтеп, чагыштырмача кеше аз яшәгән, буш җирләргә бай урынга килеп урнашкан.

Бүген Актаныш районында Измәй дип аталган торак пунктның булмавын искәртсәк, күченүдә бөтен авыл катнашкан дип фаразларга мөмкин. Яңа урынга күченүчеләргә, җирләрне арендага алу белән бәйле рәвештә, берничә авылга бүленеп урнашырга туры килгән. Измәй авылы типтәрләре, күрше авылларга төпләнгәндә, туган-тумачалык принцибы нигезендә бүленгән. Туганнары ярлы хуҗалык вәкилләрен дә үзләре белән калдырган. Бу күренеш татар авылларында туган-тумачалар кланнарының йогынты көче булган, дип әйтергә нигез бирә. Тагын бер нәтиҗә – мондый күченүләр төрле төбәкләрдән килгән татарларга күршеләре белән аралашу, гаилә кору, туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен дә шартлар тудырган.

Салават ИСМӘГЫЙЛЕВ, Башкортстан Республикасы Нуриман районы Байгилде авылы лицееның тарих укытучысы 

1859 нчы елгы Ревизская сказка


Салават ИСМӘГЫЙЛЕВ

в„–5 |

«Көтеп алган ялгызлыгым»

$
0
0
04.06.2013 Җәмгыять
Мин урланган кыз, – ди Суфия апа, яшьлек хатирәләрен яңартып. – Ярәшкән ярым да, сөйгәнем дә калмады калуын, әмма җан тарткан кешемә насыйп булмадым. Авылда ул чакларда урлау гадәте юк иде кебек. Урласалар да, алдан сүз куешкан парлар гына андый кыргыйлыкка барды. Мин исә унҗиде яшемне дә тутырмаган килеш, уйламаган-көтмәгән җирдән чит бер гаиләгә, чит бер утрауга кайтып утырдым. Утрау димен – ир тиешле кешемнең гаиләсе авылда сөйкемле сөякләр исемлегендә булмады. Зерә ачы телле, усал иде алар. Шуңа да аларны «утраудагылар» дип йөрттеләр.

Замир миннән унбер яшькә олы, бөтен яклап тәҗрибәсе тупланган ир-ат иде инде. Кичке уеннарга чыкканда минем аның ягына борылып та караганым булмады, шуңа аның мине күзләвен аңламаганмындыр да. Эчеп-тузынып йөрмәсә дә, күпләр аннан дер калтырап, куркып тора иде. Шкаф кадәр гәүдәле, көрәк куллы Замирны мин абый тиешле зур кеше итеп кенә кабул иткәнмен, күрәсең. Карават япмасына төреп, ат арбасына салып урлап киткәндә, ул булыр дип күз алдыма да китермәдем. Өйләренә алып кайтып, мине чишкәч тә, аптыраудан гарьләнеп елап җибәргәнем истә: «Нишләвең бу, Замир абый, ник мыскыл итәсең мине?» «Иртәгә мулла никах укыр, син бүгеннән минем хатын», – диде ул төксе генә. Абыйларым булса, андый хәлгә тарымаган да булыр идем бәлки, дүрт кыз балалы гаиләдәге сандугач гәүдәле кызны кем якласын? Әти ул чакта култык таягы белән йөри, урындагы хаста иде, әни – гап-гади, эндәшсә, тавышы үзеннән бер метрга да читкә китмәслек кечтеки генә, мескен генә бер хатын...

Замир шул ук төнне үзенеке итте. Ул нәрсә аша бөтен кеше, бөтен хатын-кыз да үтә, әмма мин беренче төнне үк аңладым – Замир минем кеше түгел, һәм мин аны беркайчан да ярата алмаячакмын. Сыны каткан унҗиде яшьлек баланы буйсындыру аңа ничек тоелгандыр, белмим, әмма ул миңа шул төнне: «Мин сине гомерем буе яратачакмын», – диде. Иртәнгә каенана һәм каената белән утырып чәй эчтек, төшкә минем әти-әнине, мулланы чакыртып, никах укыттык.

Утрау шактый кырыс шартларда яши булып чыкты – монда һәр көнне иртән дүрттә торыш, эшең булмаса да, эш табып, төнге уникесез йоклау юк иде. Тырышып яшәмиләр иде бу йорттагылар, кешеләрне уздырырга кирәк дигән нәфес котыртканга чабышалар иде. Авылдагы эшкә мин күнгән, аны аткару берни тормады, бераздан «укырга кереп булмаячак икән» дигән паразит уйдан да котылдым шикелле, әмма төнне көтү... Җаның, тәнең тартмаган кеше кочагына керүдән дә зуррак газап дөньяда була алмый икән. Бер шулай ачылып, үз әниемә сүз каткан идем, ул миңа рәнҗеткеч әллә ниләр әйтеп бетерде. Бөтен кеше үз язмышына күнеп яшәргә тиеш, нинди ир ошатмау, янәсе.

Беренче улыбызны унсигезем тулганчы ук таптым. Әтисенә охшапмы, бик зур гәүдәле булып туды ул – мин исә үлгәндә калдым. Егерме яшемдә ике малай әнисе идем инде. Егерме өчтә өченче улыбыз – төпчегебез туды. Замир мине яратып яшәде, яшермим. Әмма аның яратуы чиргә әверелде. Каената-каенана, үземнең әти-әни гүр иясе булгач та, балалар мәктәпкә киткәч тә, мине эшкә дә чыгармады, кеше белән дә аралаштырмады. Көнләшүе еллар узу белән арта гына иде – мин карт инде, янәсе, син яшь хатын, башкаларга карарга да мөмкинсең. Нинди башкаларга карау ди?! Минем башкалар белән беррәттән эшкә йөрисем, аралашасым, кеше арасында гына буласым килә иде. Ирексездән бөтен юанычым кул эшләренә әверелде – тектем, чиктем, бәйләдем, гөлләр үстердем.

Малайларыбызның өчесе дә үсеп, югары белем алып кеше булды. Икесе, гомумән, зур җирдә хезмәт куя. Төпчегебез авылда калды. Төп йортка килен төшергән идек, аерым яшиселәре килеп, башка чыктылар.

...Бабайны – Замирны җирләгәнгә быел биш ел тула. Кешеләр каршысында матур яшәдек, тавыш-гауга куптарган булмады, балалар да йөзгә кызыллык китермәде. Әмма җанымда кайнаган вулканны мин үзем генә беләм. Үзем теләгәнчә, рәхәт итеп яши алмадым мин. Татар хатыны мондый булмаска тиеш, татар хатыны тын чыгармаска тиеш, дия-дия, гомер үткән дә киткән. Бабай киткәч авырдыр инде, дип әйтәләр миңа. Дөресен генә әйткәндә, ул минем көтеп алган ялгызлыгым. Бәлки, миңа да күп калмагандыр, әмма булган кадәр гомерне мин хәзер үз рәхәтемчә, үзем теләгәнчә яши алам...  


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

“Яңа Урда”да татарлар булырмы?

$
0
0
04.06.2013 Җәмгыять
“Социомәдәни технологияләр агентлыгы” дип аталган Самара өлкә бюджет учреждениесе район үзәкләрендә һәм авылларда режиссер Андрей Прошкинның “Орда” кинофильмын бушлай күрсәтә башлаган.

Проектта: “18 апрельдән 19 сентябрьгә кадәр барачак ”Орда” кинофильмының губерна премьерасын киң катлам халыкка күрсәтү Россия кинематографиясен тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен эшләнә”, - дип язылган.

2012 елның сентябрендә экраннарга чыккан һәм күп мәртәбәле бүләкләргә ия булган бу фильмда элек “СамАРТ” театрында эшләгән милләттәшебез Роза Хәйруллинаның төп рольләрнең берсен башкаруын, һәм Мәскәү халыкара кинофестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” өчен “Ника” һәм көмеш “Изге Георгий” медальләрен алуын да билгеләп үтәргә кирәк. Ә картинаның рәссамы, самаралы Сергей Февралев “Рәссам-куючының иң яхшы эше” номинациясендә шулай ук “Ника” һәм “Алтын бөркет” белән бүләкләнгән.

Ә фильм, киресенчә, халык арасында ризасызлык тудырды. Берәүләр аның тарихи дөреслеккә туры килмәвен билгеләп үтсәләр, икенчеләре Алтын Урда тарихын кимсетеп күрсәтүне руслар белән татарлар арасына тагын бер чөй кагу белән тиңләделәр. Хәер, русларның да күбесе бу фильмны яратмады һәм, Вадим Макаров сайтында язылганча, күп руслар татарлар өчен кимсенделәр.

Татарстан, Казахстан, Башкортстан галимнәре дә фильмның концепциясеннән риза түгел. Самара өлкәсе татарларының региональ Диния нәзарәте каршында эшләп килүче иҗтимагый совет та, милли оешмаларыбыз да алар белән бер фикердә. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте хәтта Самара өлкәсенең культура министрлыгына хат язып җибәргән һәм фильмны бушлай күрсәтүне туктатуны таләп иткән.

“Азан” газетасында басылган язмада да журналист Шамил Галимов бу гамәлне Элем Климовның 1985 елда чыккан “Иди и смотри” фильмын бушлай күрсәтү белән чагыштырып, тарихи дөреслек тасвирланганда гына кино “сәнгатьнең иң зур әһәмияткә ия төре” була ала, дип билгели. Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар кылган ерткычлыкларны кинотеатрларда бушлай күрсәтү халыкта патриотизм хисләре тәрбияләргә ярдәм иткән булса, “Орда” фильмын бушлай күрсәтү илебезнең ике иң зур милләтен капма-каршы куя, дигән фикерне алга сөрә автор.

Самара өлкәсендә һәр күрсәтү алдыннан филология фәннәре кандидаты, кино белгече Роман Черкасов чыгыш ясап, фильмның фантазия булуын аңлатырга тырыша икән. Ул zasekin.ru сайтына биргән комментариесында бу кинофильмның чыннан да тарихи дөреслеккә туры килмәвен, аның тарихи вакыйгалар буенча язылган иҗади фантазия генә булуын искәртеп үтә.

Ярар, бушлай кино карарга килгән берничә йөз кешегә аңлатты, ди. Ә интернеттан караган миллионнар “Орда”ның тарихи дөреслеккә туры килмәвен белми калачаклар бит: сайтларның кайсында ул “тарихи” дип аталган, кайсында “фэнтези” дип бәяләнгән... “Әллә үзе урлаган, әллә аныкын урлаганнар”ны тикшереп тормыйча, интернеттан караучылар Әстерхан татарлары диалектында сөйләшүче монголларны татарларга тиңләми булдыра алмый шул! Ә берничә дистә елдан соң безнең оныклар шушы фильм буенча тарихны өйрәнәчәкләр! Шулай булмасын өчен, татарлар тавыш куптара да инде.

Ә менә кино белгече Валерий Бондаренко фильмны тарихи дип бәяли. “Иң каты сугышлар үткән вакыйгалар өчен бара һәм без моңа инде күнектек. “Орда” фильмы да шундыйлардан. Без беркайчан да анда күтәрелгән проблемаларга татар күзлегеннән карый алмаячакбыз. Америка яисә Европа режиссерларының руслар турында төшергән кайбер фильмнары безгә ничек ошамаса, бу да татарларга шулай ошамыйдыр”, - дип әйткән критик zasekin.ru хәбәрчесенә.

...Россиядә милләтара һәм конфессияара толерантлыкны үстерүгә быелдан 500 миллион сум акча бүлеп бирелә башлаган, дип язалар шул ук zasekin.ru сайтында. Бәлки, тарихи дөреслеккә туры килмәгән кинофильмнарны нәкъ шушы акчага күрсәтәләрдер? Әле киләсе елдан Россиянең иң зур шәһәрләрендә бертөрле төзелеш проекты буенча унбер Толерантлык үзәге төзү дә планлаштырыла икән. 1,5 миллиард сумга төшәчәк шундый йортларның берсе Самарада инде 2014 елда төзелә башлаячак, һәм ул Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, төрле кинофильмнар күрсәтү, күргәзмәләр оештыру өчен хезмәт итәчәк. Дәүләт Думасының милләт эшләре комитеты башлыгы Гаджимет Сафаргалиев бу йортларның исемен үзгәртеп, “Дома терпимости” дип атады. Нәкъ ноктасына баскан бит.

Әллә чынлап та хөкүмәттәгеләр халыкны залга җыеп, “бер-берегезне яратыгыз” дип сөйләсәләр, толерантлык булыр дип ышаналар микән? Ә бәлки, акчаларын кая куярга белмиләрдер? Ә бәлки, бу эш күрсәтү өчен генәдер? Шушы йортларны салуга тотылачак миллиард ярымны һәм конфессияара һәм милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән 500 миллионны ябылган авыл мәктәпләрен яңадан ачу, туган тел укытучылары әзерләү, авылларда халыкка эш булдыру өчен тотсалар, толерантлык йортларыннан башка да Россиядә яшәүче төп милләтләр - татарлар, чувашлар, мордвалар саны күзгә күренеп артып китәр, арабыздан шагыйрьләр һәм язучылар калкып чыгар, милли мәдәниятебез үсәр иде... Их, хыяллар!

Тарихи дөреслеккә туры килмәгән кино төшерүчеләрнең, беркемгә дә кирәкми торган проектлар ясаучыларның бушка эшләгән эшләрен, юкка түгелгән хөкүмәт акчаларын күреп, өнсез калырлык. Күпмилләтле Россиядә яшәүче халыклар турында инде “Орда” кебек кинофильмнар һәм күргәзмәләрдән күреп белү көненә җиткәнбез икән бит! Аның режиссеры Андрей Прошкин кебекләр тарафыннан тарих языла икән, димәк, милләтебезне инде чынлап та югалту дәрәҗәсенә килеп терәлгәнбез.

Ярар, беткән эш беткән, дигәндәй, хәзер беркем дә тарихи дөреслекне торгыза алмый инде. 800 ел элек Алтын Урда вакытларында кинода күрсәтелгәнчә киенгәннәрме, Әстерхан татарлары диалектында сөйләшкәннәрме, басып килүче халыкларның милләте нинди булган – бу турыда күпме бәхәсләшсәк тә, дөресе табылмас. Бу фильмны фантазия дип кабул итик тә, онытыйк. Киләчәк турында кайгырту – менә кайда мәсьәлә!

Берничә буын алмашынгач, безнең оныклар милләте буенча кем булырлар икән, дип уйланганыгыз бармы? Әйе, татарлар гомер-гомергә руслашудан куркып яшәде, әмма бу бәладән читләшә алмады. Ә хәзер тамырларыбызны искә төшерә башларга туры килмәгәе. Шәрыктан тагын Урда килә бит. Юк, яу белән түгел. Мигрантлар акрынлап шәһәрләребезне, авылларыбызны баса бара. Менә Мәскәүне генә күрегез: кая карама, мөселман кардәшләребез йорт себерә, идән юа, сәүдә итә, мәчетләребезгә йөри, өй тутырып бала үстерә. Аларга карата толерантлык күрсәтмибез икән, берәр нәрсәне шартлатып куярга да курыкмый. Ә берничә дистә елдан соң аларның Россия мәктәпләрен тәмамлаган балалары безне укыта, дәвалый һәм зур булмаган оешмалар белән җитәкчелек итә башлар, ә соңрак илебездә хаким дә булыр...

Күзгә күренерлек бу үзгәрешләр чорында мине бер генә мәсьәлә борчый: болгар бабаларыбыз Алтын Урда илбасарлары астында югалмаган кебек, без дә яңа шартларда милләтебезне саклап кала алырбызмы икән?
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„– |

Надир Дәүләт: "Төркия идеологик рәвештә икегә бүленде"

$
0
0
04.06.2013 Сәясәт
Профессор Надир Дәүләт Төркиядә барган чуалышлар артында сәяси көчләр тормый, бу премьер Рәҗәп Тайип Эрдоган таләпләренә каршылык йөзеннән оешкан халык хәрәкәте дип саный.

Дүшәмбе көнне Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Истанбул, Әнкара һәм башка шәһәрләрдә хөкүмәткә каршы протест чараларын Гарәп язына охшатучыларга каршы чыкты һәм аларны экстремистлар оештырган, дип белдерде.

“Бу хәлләргә килгәндә, премьер-министр буларак та, Истанбулда яшәүче буларак та шуны әйтергә телим: бу протестларга үзләренең беркатлы хисләренә бирелеп социаль челтәрләрдәге чакыруларга ияреп кушылганнарны читкәрәк куйсаң, протестларның экстремист элементлар тарафыннан оештырылганлыгын һәм, кызганыч ки, кешеләрнең аларга ияргәнлеген күрәбез”, диде Эрдоган.

Премьер-министр моны дүшәмбе көнне Истанбулда Төньяк Африка илләре сәфәрен башлар алдыннан әйтте. Әлеге сәфәр барышында ул Гарәп язы инкыйлабларын башлап җибәргән Туниста да булачак. Эрдоган Төркиядәге чуалышларны Төрек язы дип атаучылар Төркияне белми, диде.

Дүшәмбе көнне Төркия президенты Абдулла Гүл дә протест белдерүчеләрне тынычланырга чакырды һәм тыныч демонстрацияләр демократиянең бер өлеше, диде. Гүл протест белдерүчеләрнең яхшы нияттәге мөрәҗәгате кабул ителде, диде.

Бүген Эрдоган хөкүмәтенә каршы күтәрелешнең дүртенче көнендә башкала Әнкарада полиция тагын демонстрациячеләргә каршы күз яшьләндерү газы кулланды.

Илнең көнбатышындагы Измир шәһәрендә ризасызлык чарасында катнашучылар Эрдоганның Гаделлек һәм тәрәккыят фиркасе бүлеге урнашкан бинага утлы шешәләр атты.

Узган җомгада Истанбулның Таксим мәйданы янындагы бер паркта төзелеш өчен агачларны төпләү эшләре алып баруга каршы утырып протест белдерүчеләргә полиция каты көч кулланганнан соң ризасызлык чаралары бар илне биләп алды.

Ризасызлык белдерүчеләр Эрдоганның исламчы тамырлары булган Гаделлек һәм тәрәккыят фиркасен дөньяви Төркиядә акрынлап ислам тәртибен кертә баруда гаепли.

Бу протест чаралары башланудан бер атна гына элегрәк кенә Төркиядә хәмер рекламы тыелды һәм аны сатуга чикләүләр кертелде.

Әлеге хәлләр турында Истанбулда яшәүче тарихчы, профессор Надир Дәүләт белән сөйләштек.

– Надир әфәнде, Төркиядә чуалышлар артында нәрсә тора?

– Чуалышлар инде дүртенче-бишенче көн дәвам итә. Бу каршылыклар Истанбулның үзәк урыны булган Таксимда юлларны төзәтү өчен агач кисүгә протест белдерүдән башланды. Халыкта “бу агачларны кистермибез” дигән реакция туды. Моңа протест белдереп кеше күпләп җыела башлагач, полиция каты чаралар, аерым алганда күз яше агызучы газ кулланып, халыкны бу чаралардан ераклаштырырга тырышты.

Полиция күп кешене кулга алып, кыйнап халыкны таратырга тырышса да, протест белдерүчеләр көннән-көн артты. Асылда моның сәбәбе булып Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоганның чыгышлары торды. Соңгы вакытларда ул алкогольгә каршы һәм күпчелек халык риза булмаячак башка таләпләр куйды. Бу исә бигрәк тә либераль карашлы кешеләрдә реакция тудырды. Инде күптәннән бирле премьер Эрдоган: "Мин телим һәм шулай булачак", дип үз көченә таянып халыкны көчләргә, төрле тәртипләр урнаштырырга тырыша. Бу исә һәр көнне ризасызлыкны арттыра. Мисал өчен Төркиядә газет-журналлар, телевидениедә хөкүмәт теләгәннән башка сүз әйтеп булмый. Бигрәк тә зур капитал ияләре хуҗа булган массакүләм мәгълүмат чаралары Эрдоган таләбеннән тыш хәбәрләр җиткерә алмый.

Каршылык арта. Нәтиҗәдә инде берничә көн Истанбулның төрле өлешләрендә, урамнарда кешеләр я машиналарда, я җәяү кулларына байраклар күтәргән килеш протест белдереп йөри.

– Алар нәрсә таләп итә?

– Алар Тайип Эрдоганның урыныннан чигенүен таләп итә. Ләкин Эрдоган соңгы сайлауларда алган тавышына таянып (ә ул 50% тирәсе тавыш казанган иде) "Бу бандитларның сүзе белән эш итмәм", дигән җавап кайтарды. Бу тагын да ачуны арттырды. Киләсе көннәрдә ни булуы билгесез. Ләкин шуны әйтергә кирәк, бу тиз арада килеп чыккан каршылык чарасына төрле сәяси карашта булганнар, төрле катламдагы халык катнашты. Димәк, бу халык хәрәкәте булды. Ягъни, укмашкан бер хәрәкәт түгел. Полиция халыкны тарату эшен шулай дәвам итсә, нәтиҗәсе начаррак булачак дип уйлыйм.

– Димәк бу протест чаралары артында ниндидер сәяси көчләр тормый?

– Юк тормый. Мисал өчен оппозициядәге Җөмһүрият халык партиясе дә бу протестларга катнашты, ләкин алар үз сәяси партия байракларын күтәреп килмәде. Алар гади катнашучылар белән бергә булдылар. Һәм Җөмһүрият халык партиясенең андый көче юк. Шулай ук төрле партияләрдән, тарафлардан да бу чараны яклау булды. Мисал өчен футбол җанатарлары да үзләре яклаган такымнарның киемнәрен киеп протест чараларында катнашты. Монда бер лидер юк, бер сәяси көч юк. Үз-үзеннән кабынып киткән бер вакыйга булды.

Бу экологик таләпләр артында сәяси таләпләр ята. Халык гомумән Ак партия җитәкчелегенең (партияне Эрдоган җитәкли) үз шәхси тормышларына катнашуын теләми. Элегрәк тәмәке тартуны, хәзер алкоголь эчемлекләрне тыйдылар. Моңа ризасызлык белдерүчеләрнең саны күп. Аннары премьер үзенә каршы булганнарга бераз тупас тел куллана. Бик авыр сүзләр әйтә. Бу исә премьерга карата нәфрәт тудыра.

– Бу протест чаралары инде Истанбулда гына түгел, ә Төркиянең башка шәһәрләрендә дә бара.

– Әйе. Бигрәк тә Әнкарада каты бәрешләр булды. Яраланганнар күп, хәтта бер-ике протестчы үлде. Газдан агуланганнар, полиция кыйнаудан яраланганнар бар. Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматларына күрә, Төркиянең 50ләп шәһәрендә шундый протестлар булды. Кайберләре зур, кайберләре кечкенә, ләкин гомумән бөтен Төркиядә реакция туды. Шулай ук төрекләр яшәгән күп кенә илләрдә, мисал өчен Германия, Һолландия, Америкада моңа студентлары кушылды. Алар Twitter, Facebook аша үзләре катнашкан протест фоторәсемнәрен җибәреп торды.

– Бүгенге көндә полиция тарафыннан кулга алынучылар күпме?

–  Рәсми 500ләп дип әйтелә. Әмма эчке эшләр министрлыгы төгәл мәгълүмат биргәнче аны белә алмабыз. Газетлар да бу хакта язмыйлар, шул сәбәпле төгәл мәгълүмат алуы кыен.

–  Каршылык чаралары ничек төгәлләнергә мөмкин?

–  Бу премьер Тайип Эрдоганга бәйле. Йомшаграк бер сәясәт алып барса, әлбәттә тынычланыр, әмма "Мин үз сүземнән кире кайтмыйм" дисә, протест чаралары артыр. Хәзер әле кан коелмады, әмма бер хата, бер провокация белән бу кабынып китүе ихтимал. Төркиядә кораллы бәрелешләр булу ихтималы юк түгел. Хәзер идеологик рәвештә ил икегә бүленде кебек. Бер як хата ясаса, нәтиҗәсе начар булуы ихтимал.


Ландыш ХАРРАСОВА

в„–--- | 04.06.2013

"Евровидение"гә Татарстаннан тагын бер кыз бара

$
0
0
04.06.2013 Шоу-бизнес
“Балалар Евровидение”сендә Россия данын 11 яшьлек Казан кызы – Даяна Кириллова яклаячак. Мәскәүдә – бәйгенең Россия күләмендәге сайлап алу этабында якташыбыз дүртенче булып чыгыш ясаган. Ул башкарган “Хыяллан” (“Мечтай”) җыры жюри һәм тамашачының күңеленә хуш килгән.

Даяна – Динә Гарипованың якташы. Кыз 4 яшеннән бирле Элеонора Калашникованың эстрада остаханәсендә шөгыльләнә, “Барби-коктейль” ансамблендә җырлый. Ул халыкара һәм Россиякүләм бәйгеләрдә, шул исәптән, республиканың “Йолдызлык” бәйгесендә дә җиңү яулаган, “Детская новая волна”, “Славянский базар” проектларында катнашкан.

“Балалар Евровидение”сенең Мәскәүдә узган сайлап алу турында барлыгы 18 яшь башкаручы катнашкан. Аларны тыңлаган жюри әгъзалары арасында җырчы Юлия Савичева, композиторлар Лариса Рубальская, Григорий Гладков, клипмейкер Александр Игудин һәм “Россия” телеканалының генераль продюсеры Геннадий Гохштейн булган.

Быел “Балалар Евровидение”се Украинада узачак. Даяна Кириллова Киевта 30 ноябрьдә чыгыш ясаячак.


---

в„–--- | 04.06.2013

Татарстан юлларында 3 көн эчендә 13 кеше һәлак булган

$
0
0
04.06.2013 Җәмгыять
Календарь җәй аеның беренчесе башланып, 3 тәүлектә генә дә Татарстан юлларында13 кеше һәлак булган һәм 59ы имгәнгән, җәрәхәтләнгән – кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 53 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе шундый. Бу исәпкә Казанда 1 кешенең гомерен алган һәм 16сына тән казасы салган 15 транспорт һәлакәте дә керә.

Кичә кичке 7 нче 12 минутта Мәскәү - Уфа юлының Питрәч районы турынсындагы 875 нче чакрымында “Пежо Партнер” автомобиле белән идарә иткән 1993 елгы егет юл йөрү кагыйдәләренең 9.10 һәм 10. пунктларын бозган – юл читендә туктап торган “Скания”не яннан зур тизлектә килеп бәрдергән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, “Пежо Партнер”ның 1955 елгы пассажиры бәрелүләреннән һәлакәт урынында мәңгелеккә күзләрен йомган.

Республика ЮХИДИ идарәсенең статистик белешмәләре шундый. Моннан тыш, узган тәүлектә республика территориясендә исерек килеш транспорт белән идарә иткән 83 кеше юлларда тәртип сакчыларына эләккән. Республиканың дәүләт автоинспекциясе, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүнең авыр нәтиҗәләргә, фаҗигагә китерә торган һәлакәтләргә җиткерү ихтималы зур, дип кисәтә.


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

в„–--- | 04.06.2013

Әзәрбайҗан югалган баллар өчен Динә Гариповагә диплом тапшырачак

$
0
0
04.06.2013 Шоу-бизнес
Әзәрбайҗан Динә Гариповага аның “Евровидение”дәге чыгышы өчен үзләрендә күпме балл җыелуы язылган диплом әзерләгән. Бу хакта Әзербәйҗанның Россиядәге вәкиле Полад Бүлбүлуглы хәбәр иткән. “Әлеге дипломда Әзәрбайҗанның чыбыксыз элемтә операторлары аша Россия башкаручысына бирелгән тавышларның саны күрсәтелгән. Мин документны раслап аңа мөһер суктым. Моның белән Әзәрбайҗан үз сүзен әйтте дип саныйм”, – дип белдергән ул.

“Билгеле булганча, Динә Гарипова Татарстанда яши. Ә Әзәрбайҗан бу республика белән җылы мөнәсәбәттә. Бәйгене телевизордан караганда Әзәрбайҗаннан Россиягә бер тавыш та бирелмәвенә ышанмадым. Кызыксына торгач шул мәгълүм булды: “Azercell” чыбыксыз элемтә операторы аша гына да Динә Гарипова өчен 1 мең 700дән артык тавыш бирелгән. Миңа бәйгедә тавышларны ничек санаулары аңлашылмый. Ничек инде 5-6 кешедән торган жюри 2-3 мең тавышны юкка чыгара алсын? Бәйгедә тавыш санау системасы дөрес түгел”, – дигән Полад Бүлбүлуглы.

Исегезгә төшерәбез, “Евровидение” бәйгесендә Россия данын яклаган татар кызы Динә Гарипова өчен Әзәрбайҗан бер балл да бирмәгән дип исәпләнде. Ә Россия тамашачысы Әзәрбайҗан җырчысы чыгышын 12 балл белән бәяләгән иде.


---

в„–--- | 04.06.2013

Нәбирә Гыйматдинова белән ТВ-әңгәмә

$
0
0
05.06.2013 Җәмгыять
Тукай премиясе лауреаты, язучы Нәбирә Гыйматдинова "ТНВ-Планета" каналында чыгучы "Татарлар" тапшыруында кунакта:

 

 

 

 

 

 


---

в„–--- | 05.06.2013

Казанда Кембридж мәктәбе ачыла

$
0
0
05.06.2013 Мәгариф
Бу елның көзендә Казанда Кембридж мәктәбе ачылачак. Узган атнада әлеге мәктәпнең ачык ишекләр көне узды.

Мондый төр Британия мәктәбе Татарстанда әле юк иде. Биредә укытулар бу елның сентябреннән башланачак. Ул өстәмә укыту мәктәбе буларак Казанның 39нчы мәктәбе нигезендә эшләячәк. Ягъни, казанлылар үзебездәге мәктәпләрдән тыш, көннең икенче яртысында әлеге Кембридж мәктәбендә укый ала.

30 майда Казанның 39нчы мәктәбендә Кембриджның ачык ишекләр көне үтте. Британия мәктәбендә бәяләрнең югары булуына карамастан (GCSE һәм A-levels програмнарында аена 25 мең), аның белән кызыксынучылар шактый. Чарага балалар әти-әниләре белән күпләп килгән иде.

Әлеге мәктәп үзенең укыту системы, програмы белән Британиядәге Кембридждан аерылмаячак. Хәтта тәнәфес вакытлары да охшаш була. Чарада әйтелгәнчә, балаларны Британиядән килгән укытучылар укытачак. Алар Русиягә август ахырында килә.

Бөтен дәресләр дә бары тик инглиз телендә була. Шуңа күрә, әлеге мәктәпкә керү шарты буларак инглиз телен әйбәт дәрәҗәдә белү тора. Июнь-август айларында Кембриджда укырга теләүчеләргә махсус имтиханнар уздырылачак. Шул исәптән, баланың үз мәктәп билгеләре дә әйбәт булырга тиеш.

Британиядәге укыту системы Русиянекеннән шактый аерыла. Анда балалар биш яшьтән укырга керә һәм бездәге кебек 11 түгел, ә 13 ел укый. Шуның өчен, Кембридж системында баланың яшенә карап махсус бүленгән укыту програмнары бар.

Әлеге програмнар арасыннан Казанда көздән GCSE һәм A-levels кебекләре буенча укулар башлана, Русиядәге белем системында GCSE (8-9 класс), ә A-levels (10-11) класслар. GCSE програмында укучы инглиз теле, математика, табигый фәннәр укый һәм үзенә ошаган тагын берәр фәнне укыячак .

Бу ике еллык програмны үткәч, ягъни бездәгечә 9 сыйныфтан соң укучы шулай ук имтихан бирә. Имтиханны уңышлы тапшырган очракта ул A-levels ике еллык програмына күчә. Әлеге програм буенча беренче елны балалар инглиз теле, математика һәм икътисад укыячак, икенче елга (ягъни бездәгечә 11 сыйныфта) әлеге фәннәр икегә генә кала.

Бу ике програмны да узгач укучы Британия аттестаты алып чыга. Аның белән өстәмә имтихансыз Британия, АКШ, Канада, Австралия яки башка инглиз телле илнең югары уку йортына керү мөмкинлеге туа.  


Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА

в„– | 04.06.2013
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>