Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

Согудләрдәге вирус хаҗга зыян салмас кебек

$
0
0
05.06.2013 Медицина
Согуд Гарәбстанында чыккан куркыныч вирус авыруларның яртысын үтерсә дә, тиз тарала алмый. Белгечләр гади һигиена хаҗиларга бу авырудан сакланырга ярдәм итәчәк, ди.

Мәккәгә Хаҗ сәфәрләрен оештыру эшләре якынлашкан саен бу сәфәрләрне әзерләүче кайбер төркемнәрнең Якын Көнчыгышта чыккан яңа куркынычлы вируска карата борчылуы арта бара. Шундый оешмаларның берсе, Бирмингемда теркәлгән Британ хаҗилары берләшмәсе октябрьдә хаҗ кылырга җыенучыларны бу сәфәргә яхшылап әзерләнергә чакыра.

Оешма җитәкчесе Халид Пәрвәз: “Без иммунитетлары бик яхшы булмаганнарны бу сәфәрдән тыелыгыз, дип кисәтергә телибез. Калганнарга сәфәр алдыннан докторга барып тикшерелергә кирәк. Без шулай ук Согуд гарәбстанында булганда һигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез. Уртак савыт-сабадан ашарга, кеше арасында йөткерергә ярамый”, ди.

Татарстан мөселманнары диния идарәсендә хаҗ сәфәрен әзерләүгә җитәкчелек итүче Руслан Нәфисуллин Азатлыкка Татарстан хаҗилары белән Мәккәгә тәҗрибәле табиблар да барачагын белдерде. MERS авыруыннан курыкмыйсызмы, дигән сорауга Руслан хәзрәт: "Безнең медицина бик югары дәрәҗәдә. Быел тагын да күбрәк табиблар, дарулар, вакциналарны, бөтен нәрсәне алып барабыз. Роспотребнадзор белән дә бик каты элемтәдә торабыз. Алар вируслар турында бөтен мәгълүматны безгә биреп бара", диде.

Якын Көнчыгыш илләрендә MERS-CoV дип аталган яңа вирустан үлүчеләр саны арта бара. Төбәктә былтыр чыккан бу авыруны инде 50-дән артык кеше йоктырган һәм аларның яртысыннан артыгы үлгән.

Ун ел элек Азиянең көньяк-көнчыгыш өлешендә чыккан SARS исемле икенче бер куркыныч авырудан үлем дәрәҗәсе бу кадәр үк зур түгел иде. SARSтан үлем дәрәҗәсе 50 процент түгел, 10 процент чамасы булды, әмма шулай да ул дөньяда 775 кешенең гомерен өзде.

Кешеләрнең сулышын каплап үтерүче MERS-CoV авыруы күпләрне куркуга салса да, белгечләр әлегә нормаль иминлек чаралары җитәрлек, дип исәпли.

Британиядәге Ридинг университетында вирусология белгече, профессор Ян Джонс: “Хаҗ кылучыларга хәзергә мин ниндидер махсус чаралар зарурлыгы юк дип әйтер идем. Бары халык күп җыелган урыннарда сак булырга һәм һигиена таләпләрен мөмкин кадәр яхшырак үтәргә кирәк. Әлбәттә, туклану һигиенасына игътибарлы булырга кирәк һәм чисталыкка карата ниндидер шик уянырдай булса, хәлдән чыгу ягын уйларга кирәк. Күрә торып үзегезне куркыныч астына куймагыз. Бу кагыйдәләр шулай ук башка кайбер йогышлы авыруларга да карый”, диде.

Белгечләр, яңа авыру бик куркынычлы булса да, әлегә кадәр аны йоктыручыларның күп булмавы өмет уята, ди. Ул 10 ел элек чыккан SARS белән чагыштырганда күпкә акрынрак тарала.

Лондондагы Мэри патшабикә көллиятенең вирусология профессоры Джон Оксфорд Согуд гарәбстанында MERS вирусы былтыргы хаҗга кадәр үк чыккан булса да, ул хаҗ кылучыларга таралмады, ди.

“Якын Көнчыгышта вирусның беренче очрагы былтыргы хаҗга кадәр үк теркәлде. Аңа кадәр бер-ике очрак бар иде инде. Димәк, аның хаҗилар аша таралу мөмкинлеге булган, әмма бу вирус әлеге мөмкинлекне файдалана алмады. Димәк бу вирусның башка вируслар кебек үк таралу көче юк”, ди Оксфорд.

Әмма сәламәтлек саклау хезмәткәрләре тынычланырга ашыкмый, чөнки әлегә бу вирус турында күп нәрсә билгесез булып кала. MERSның каян чыгуы, кешеләргә ничек эләгүе һәм кешедән-кешегә ничек күчүе әлегә мәгълүм түгел.

Тикшерүчеләр MERS-CoV вирусы Якын Көнчыгыш ярканатлары аша таралырга мөмкин дип уйлый. Ярканатлар төбәктәге башка күп кенә хайваннар кебек үк үзләренә зыянсыз, әмма кешеләргә куркыныч тудырырга мөмкин вирусларны тарата. Ярканатлардан вирусның кешегә ничек күчүе дә билгесез. Вирус ярканатлар кагылган азыкны ашау, яки ярканатлар тешләгән кәҗә, дөя кебек хайваннар белән эш итү аша кешегә күчәргә мөмкин диелә.

Джонс әйтүенчә, әлегә теркәлгән авыру очракларының бик азында гына вирус бер кешедән икенче кешегә күчкән.

“Әлегә кадәр бу вирус бер кешедән икенче кешегә күчкән ике очрак кына мәгълүм. Әмма аларның икесе дә хастаханәдә бер бүлмәдә дәваланучылар арасында булган. Моннан чыгып без бу вирусның кешедән кешегә йогу мөмкинлеге бик аз дип әйтә алабыз. Ни дисәң дә, бу авырулар хастаханәгә салынганга кадәр урамнарда, очкычларда, үз өйләрендә һәм башка урыннарда бик күп кешеләр белән контактта булгандыр. Әмма әлегәчә андый көндәлек контактлар аша бу авыруның кемгә дә булса йокканлыгы мәгълүм түгел”, ди Джонс.

Авыруның кешедән кешегә йогу очракларының икесе дә Европа хастаханәләрендә булган. Берсе – Британиядә, икенчесе – Франциядә. Бу авыруны йоктырган бер кеше Германиядә дә бар. Алар авыруны Якын Көнчыгыш сәфәрләреннән алып кайткан.

Авыру таралу үзәге дип Согуд Гарәбстаны санала. Вирус шулай ук Үрдүн, Катар, Тунис һәм Берләшкән гарәп әмирлекләрендә дә табылган. Күптән түгел Италиядә дә бер кешенең авырып китүе хәбәр ителде.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы 13-18 октябрьдә үтәчәк хаҗ алдыннан Согуд гарәбстанына белгечләр төркемен җибәрде. Алар куркынычның ни дәрәҗәдә булуын бәяләячәк һәм авыру таралу мөмкинлекләрен киметү өчен киңәшләр бирәчәк. Оешма әлегә бу илгә сәфәрләрдән тыелырга яки һава аланнарында кешеләрне тикшерергә киңәш итәргә ашыкмый.  


Наиф АКМАЛ

в„–--- | 04.06.2013

Газета укыйсы килә-ә-ә... Әмма авылларга газета килү хәл итеп булмаслык проблемага әйләнде

$
0
0
05.06.2013 Матбугат
Безнең буын шулай тәрбияләнгән инде, газета-журнал укымыйча тора алмыйбыз. Интернет белән дә дуслык бар анысы, көн саен анда кереп, дөньядагы, илдә, республикадагы яңалыклар белән танышу, газета-жур­налларның электрон вариантларын карап чыгу күптән гадәткә керде.

Әмма өстәл янына утырып яки диванга сузылып ятып газета яки журнал укуның ләззәте һәм рәхәте бөтенләй икенче төр­ле бит ул. Нигәдер алардагы яңалыклар да башкачарак кабул ителә, тиз генә күңелдән китми. Проблемалы яки аналитик язмаларны шунда ук башыңда әйләндерә башлый­сың, уйланып йөри­сең, чишелеш юлларын эзли­сең. Файдалы мәгълүматны кисеп алып җыеп та куясың әле. Күршеләреңә дә бирәсең.

Тик соңгы вакытта, көн дә дип әйтмим, атнага бер тапкыр газета килү дә хәл итеп булмаслык проблемага әй­ләнде. Бу хакта редакциягә респуб­ликаның шәһәр­ләреннән дә, авылларыннан да, хәтта Казан­ның үзеннән дә һәр көн шалтыратып торалар. Ярый инде, Әлки яки Тәтеш районының ерак авылларына почта кө­нендә барып җитмә­сен дә ди (ә җитәргә тиеш!), шәхсән үзем Казаннан 29 чакрым ераклыктагы гына авылда яшәсәм дә (берничә ел инде без шулай авылда яшәп, Казанга йөреп эшлибез), көндәлек газетаны вакытында укый алмаудан га­җиз. Алай гынамы, айга бер-ике генә мәртәбә китерәләр аны безнең Өбрә авылына. Анда да барлык саннарын түгел. Кайчак җомга санының урта битләре дә юкка чыккан була. Бездә генә түгел, ре­дакциягә шалтыра­тучы­ларның күбесе шулай зарлана.

Мин бу хакта Биектау районы почта элемтәсе начальнигына да, Әлдермеш авылы элемтә бүлеге җитәкчесенә, хат ташучы ханымның үзенә дә берничә мәртәбә әйтеп карадым, файдасы булмады. Аптырагач, көндәлек матбугатны Казандагы киосклардан сатып алып укыйбыз.

Юкса бит көндәлек матбугатка подписка рәсмиләш­тергәндә, ә алар атнага дүрт-биш мәртәбә чыга, аны көн саен алырыңа ышанып язы­ласың. Тик менә “көндәлек” дигән төшенчәгә генә күптән кырау төште. Газеталарны район үзәкләре һәм авылларда атнага ике генә мәртәбә тарата башлауларына 6-7 еллар бар инде. Сәбәбен со­рашсаң, район һәм авыллардагы элемтә бүлеге җитәк­челәре, өстән шулай кушалар, диләр. Кем куша, ни өчен? 2009 елда бугай мин бу сорауны “Татарстан почтасы” җи­тәк­­­чесенә дә биргән идем, безнең андый күрсәтмә биргәнебез юк, дип күзгә карап җаваплады. Ярый, элегрәк поч­та атнага ике мәртәбә килә иде, инде хәзер ике атнага бер дә килми.

Ә бит редакцияләр газеталарны абунәчеләргә көн саен илтеп тапшырган өчен түли. Бәйрәм көннәрендә өләшкән өчен редакция­ләрдән бәяне икеләтә каерып алалар. Ә бәй­рәм санын авылларда яшәү­­­челәр төш­ләрендә дә күрә алмый. Гому­мән, редакцияләр бюджетындагы акчаның яртысыннан артыгы почта хезмәте өчен түләүгә китә. “Россия поч­тасы” ФГУПының филиалы – “Татарстан почтасы” идарәсе җитәкчесе Р.Кузнецова да ида­рәнең 2012 елгы 162 миллион сум кеременең 75 миллион сумы (!) подпискадан ке­рү­­ен инкарь итми. Бик зур сум­­­­ма бит бу. Шулай булгач, ре­дак­цияләр ни өчен түли соң?

Ошбу сорау март ахырында республика Дәүләт Советында узган “түгәрәк өстәл” янындагы сөйләшү вакытында да шактый кискен яң­гыраган иде. ТР Дәү­ләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәи­се Р.Ратникова, “Татмедиа” агент­­­лыгы җи­тәк­чесе И.Мин­нәхмәтов, ТР мәгъ­лүмат­лаш­ты­ру һәм элемтә министры Р.Шәй­хетдинов, “Россия почтасы” ФГУПының филиалы – “Татарстан почтасы” ида­рәсе җи­тәкчесе Р.Кузнецова, депутатлар, редакторлар газеталарга язылу кампаниясенең барышы, халыкка газета-жур­нал­ларның вакытында барып җитүе хакында шактый тәф­сил­ле сөй­ләш­теләр. Почта­ның про­бле­ма­ла­ры да аталды.

Беренче сәбәп итеп Р.Кузнецова хат ташучыларның хезмәт хаклары аз булуын ис­кәртте. Махсус белештем, чын­лап та аз. Мәсәлән, ик­есенә бергә 210лап хуҗа­лыгы булган ике авылга хез­мәт күрсәтүче хат ташучы айга кулына 3 мең 600 сум акча ала. Газета-жур­налларга күп­ләп яздыру­чылар исә 8-12 мең сумга кадәр алалар. Андыйлар өчен пре­мия­ләр дә, башка кызыксындыру чаралары да каралган. Бары тик иренмәскә, халык белән тәмле телеңне жәл­лә­мичә эш­ләргә генә ки­рәк. Көн­дәлек матбугатның абу­нәче­ләргә вакытында барып җит­мәү сә­бәп­ләре арасында шә­һәр­ләр­дәге күпкатлы йорт­­­лардагы почта әр­җәләренең ватык булуы да аталды. Анысы да чишел­мәс­лек проблема түгел. Дәүләт Советында булган очрашуда “Татарстан почтасы” җитәкчесе моның белән үзе дә килеште. Тик ике айдан артык вакыт узуга карамастан, абу­нәчеләргә көндәлек матбугат таратуда берни дә үз­гәрмәде диярлек. Хәер, үзгәр­де, язылу бәяләре 1 марттан янә 15 процентка артты. Элем­тәчеләр аны­сын онытмыйлар: һәр ярты ел саен бәя­ләрне арттырып торалар. Тик бу арту бары тик элем­тәчеләр файдасына гына. Күп редак­цияләр күптән инде үз бәяләрен бер чамада тоталар.

2013 елның икенче ярты­еллыгына подписка тәмам­ла­нырга өч атналап вакыт калып бара. Газета редакция­ләре үз абунәчеләрен югалтмас өчен ниләр генә эшләми? Шәһәр-районнардагы пред­приятие-оешмалар җи­тәк­че­ләре белән элемтәгә керү, үз укучылары белән очра­шулар үткәрү, өйдән-өйгә йөреп укучыла­рының ихтыяҗлары, фикер­ләре белән кызыксыну, теге яки бу газета-журналга күпләп яздыручы хат ташучыларны, элемтә бүлеге җитәкче­ләрен матди яктан кызыксындыру, укучылар арасында төрле бәйгеләр уздыру – күп алар. Ә элемтәчеләр, хат ташучылар бу уңайдан нинди чаралар күрә – анысы безгә караңгы.

Берничә ел элек, мәсәлән, һәр элемтә бүлегенә, һәр хат ташучыга, фәлән кадәр тираж җыярга тиешсез, дип конкрет бурыч куела һәм аны үтә­мәүчеләр матди яктан җәзага тартыла иде. Шул сәбәпле хат ташучылар һәр абунәче белән сөйләшә, әңгәмәдәшенең җаен табарга тырыша иде. Хәзер андый бурыч куеладырмы, белмим, һәрхәлдә, безнең авылда беркем белән дә алай сөй­ләшүче юк. Җайлы бит, матбугатка язмыйсың, димәк, аны өләшәсе дә юк. 


Люция ФАРШАТОВА

в„–83 | 04.06.2013

Татарстан ир-атларының «сыйфаты» түбән

$
0
0
05.06.2013 Җәмгыять
2013 елның беренче кварталында республикада аерылышучылар саны узган ел белән чагыштырганда 16 процентка үскән. Нәтиҗәдә, бүген Татарстанда 10 меңнән артык бала тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнергә мәҗбүр.

Гаиләләрнең күбесе аерылышуга сәбәп итеп хәләл җефете белән мөнәсәбәтләрнең начар булуын китерә. Икенче урында исә гаиләнең матди хәленнән канәгать булмау тора. Димәк, өйләнешкәнче әлеге парлар бер-берләренең холкын начар белгәннәр булып чыга. Аерылышуга гариза язучыларның байтагы яшь гаиләләр булу моның шулай икәнлеген тагын бер кат ассызыклый. Мәсәлән, 2012 елда аерылышкан парларның 60 процентында ир белән хатынның уртак тормышлары 10 елга да сузылмаган. Аларның 35 проценты исә, гомумән дә, бер-берсенә күп дигәндә 5 ел түзеп «яшәгән».

Яшьләр гаилә корырга әзер түгел


Әлеге аяныч күрсәткечне ничек аңлатырга соң? Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын язу идарәсе (ЗАГС) җитәкчесе урынбасары Борис Хафизов сүзләренә караганда, гаиләләр таркалуның төп сәбәбе - яшьләр гаилә коруны җитди адым буларак кабул итми, бары тик туйдан соң гына күктән җиргә төшәләр. «Яшьләрнең күбесе үзара аңлашылмаучанлыклар вакытында бер-берсенә юл бирергә, гаиләне саклап калу өчен үз өсләрендә эшләргә, үзгәрергә тырышырга әзер түгел. Бу исә аяныч нәтиҗәләргә китерә», - дип аңлатты җитәкче Intertat.ru газетасына.

Шунысы кызганыч, республикада гаиләләрнең 80 проценты суд карары буенча таркала. Димәк, шулкадәр гаиләдә уртак балалар бар дигән сүз. Нәтиҗәдә, бүген 10 меңнән артык бала тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнергә мәҗбүр. Бу исә киләчәктә аерылышучылар саны үсүгә сәбәп булырга мөмкин, дип саный Борис Хафизов. «Әтисе яки әнисе белән генә үскән яшьләр өчен тулы булмаган гаилә гадәти хәл кебек тоела. Шуңа күрә аларның күбесе үз гаиләләрендәге проблемаларны чишәргә тырышып та карамый, шундук аерылышуга гариза яза», - дип белдерде ул.

Татарстан ир-атларының «сыйфаты» түбән


Белгеч сүзләренә караганда, гаиләләрнең кыска гомерле булуында ир-атларның да гаебе зур. «Хәзерге ир-атларның күбесе ир-егет булудан туктады. Алар җитди мәсьәләләрне хәл итү, гаиләнең киләчәге, балалар өчен җаваплылыктан качырга тырыша. Нәтиҗәдә, республикада күпчелек ир-атлар гаилә тормышын алып барырга әзер түгелләр», - дип саный җитәкче.

Татарстанда инде берничә ел дәвамында гаиләләрне саклап калу, яшьләрдә кечкенәдән үк җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан зур эшләр башкарыла. Әлеге эшчәнлекне алга таба тагын да көчәйтү күздә тотыла. «90 нчы елларда тәрбияви мәсьәләләр икенче планга күчкән иде. Хәзер исә яңадан яшь буынны тәрбияләү эшенә ныклап тотынырга вакыт», - дип саный Борис Хафизов. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 05.06.2013

Депутатлар ирекле базар оештырырга тәкъдим итә

$
0
0
05.06.2013 Җәмгыять
Һәр кешенең өендә кирәксезгә әйләнгән әйберләр байтак. Әмма аларның башка берәүгә кирәк булуы ихтимал. Депутатлар шундый әйберләрне сату өчен елга бер мәртәбә ирекле базар оештырырга тәкъдим итә. Бу хактагы закон проекты Дәүләт Думасына юлланган инде.

“Зур базар” көнен август­ның ахыргы шимбәсенә бил­геләргә ниятлиләр. Бу көнне Россиядә яшәүче һәркем үзе­нә кирәк булмаган, әмма кулланырга яраклы булган көн­дәлек куллану товарларын сата алачак. Сату урынын бил­геләү җирле хакимият органнарына йөкләнә. Халык сату урыны өчен дә, башка салымнар да түләмәячәк. Моннан тыш, депутатлар ирекле базарда өй шартларында җитеште­релгән азык-төлек сатуны да рөхсәт итәргә җыена. Бу – аз керемле россиялеләр өчен кесә калынайту өчен бик әйбәт мөм­кинлек булыр иде, ди алар. Әмма дәүләт теркәве узар­га тиеш булган һәм Россиядә куллану тыелган товарларны сатарга рөхсәт ителмәячәк. Шунысы да бар: мондый базарда сатылган товарларга кулланучылар хокукларын яклаучы законның катнашы юк. Нәрсә сатып алуы өчен һәркем үзе җавап би­рәчәк.

“Күпчелек илләрдә, Париж, Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә мондый базарлар бар. Анда иске әйберләр, китаплар, сән­гать әсәрләре дә сатыла. Борынгы әйберләрне яратучылар анда теләп йөри. Россиядә дә бу гадәт барлыкка килсә, яхшы булачак”, – ди бәйсез социаль сәясәт институтының тө­бәк программалары директоры Наталья Зубаревич. Әмма аның фикеренчә, борынгы әйберләр, сәнгать әсәрләре белән беррәттән иске кием-салым, азык-төлек сату урынсыз. Ә Югары икътисад мәк­тәбе белгече Георгий Остапкович мондый базарлар ел әйләнәсе оештырылырга тиеш дип саный. Ирекле базарлар Кытайда, Франциядә киң таралган. Франциядә, мәсәлән, гади кешегә тотылган әйбер­ләрен елга ике мәртәбә шундый базарда сату рөхсәт ителә. Базарларның берсе сентябрь­нең беренче ялында Лилль каласында оештырыла. Ул шә­һәр урамы буйлап әллә ничә чак­рымга кадәр сузыла икән.  




в„–84 | 05.06.2013

БДИ: язмыш белән уйнаш

$
0
0
06.06.2013 Мәгариф
Бердәм дәүләт имтиханы быел да гаугалар белән башланды. Алай гына да түгел, БДИ корбаннар да сорый торган булып чыкты. Кайчанга кадәр дәвам итәр бу галәмәт?

Бердәм дәүләт имтиханын халык арасында “зәхмәт” дип атау гадәткә керде. Ә бит идеясе һәм башлангычы әйбәт тоелган иде: имтиханнарда алыш-биреш бетәчәк, бары акыллы балалар гына, рәхәтләнеп, үзләре теләгән уку йортына керә алачак, укучылар мөстәкыйльлеккә өйрәнәчәк, имтихан уздыруга киткән чыгымнарны киметәчәк һ.б. Бу очракта да мәрхүм Черномырдин абзыйның сүзләре искә төшә – “яхшырак булсын дип теләдек, ләкин һәрвакыттагыча килеп чыкты”.

БДИ 2001 елда беренче тапкыр Чувашстан, Мари Иле, Якутия кебек төбәкләрдә сынау рәвешендә кертелә башлаган иде. 2008 елда инде мондый төр имтиханны илнең барлык төбәкләрендә дә уздырдылар. Каршылар да булды, әлбәттә. 2009 елда әнә бер төркем ата-аналар Россиянең Югары судына шикаять белән чыккан иде, әмма суд БДИны бердәнбер сынау формасы буларак таныды. Ләкин шау-шу тынмады. Киресенчә, БДИ белән бәйле гаугалы хәлләр ел саен кабатланып тора. Әйтик, моннан өч ел элек Ростов өлкәсендә 70 укытучы балалар өчен имтихан бирергә кереп утырган була. 40 мең сум бәрабәренә. Күп мәктәпләрдә имтихан бирергә студентлар керә башлады, аларны да фаш иттеләр.

Быелгы имтихан, гомумән, скандал белән башланды. Бөтен Россия йоклап ятканда (имтиханга керүчеләрнең генә күзләре йомылмагандыр бу төнне), Ерак Көнчыгышта инде укучылар җавапларны биреп бетергән иде. Берничә сәгатьтән ул җаваплар интернеттада урын алды... Ә Ставропольдә берничә бала, үзләрен авыру дип алдалап, имтиханны алданрак тапшырган. Табиблардан справка да алып килгәннәр. Ни гаҗәп, авыру балалар имтиханнан 100 балл алып чыккан. Тагын да гаҗәбе шунда ки, әлеге авыруларны әти-әниләре бу төбәктә югары кәнәфиләрне биләп тора икән.

БДИ корбаны

Татарстанда да булыр әле андый гаугалар. Балтачтагы хәлләрне барыбыз да хәтерлидер. Инде быел да аерым имтиханнардан кайбер укучыларны куып чыгарулары мәгълүм. Кемдер имтиханга кәрәзле телефоны белән кергән, кемдер шпаргалка белән тотылган. Кайберәүләренә быелга мәктәпне тәмамлау турындагы аттестат бирелмәячәге дә ачыкланды. Нишләр андый балалар – анысы турында әллә ни уйланмыйбыз шул. Балалар язмышы белән уйнаганыбыз гына мәгълүм.

Атна башындагы һәлакәт исә янә БДИны зәхмәт дип кабул итәргә бер сәбәп булды. Менделеевскидан Казанга БДИ җавапларын китергәндә, Питрәч районындагы трассада 56 яшьлек Алевтина Никифорова утырган машина юл кырыенда басып торган авыр йөк машинасына килеп бәрелә, Никифорова һәлак була. Һәлакәтнең сәбәбе төрле була ала, шул исәптән җавапларны тизрәк илтеп тапшыру теләге дә аварияне китереп чыгарырга мөмкин. Шул көнне караган хәбәрләрдән ачыкланганча, БДИчылар, беренче чиратта, җавапларның зарарланмавын, Казанга килеп җитүенә шат. Ә кеше гомере – анысы инде арткы планга күчкән кебек тәэсир калды.

Һәлакәт дигәннән, алары да бик еш булып тора. Билгеле булганча, әлеге зәхмәти имтиханнар хәзер һәр мәктәптә түген, бәлки аерым бер үзәкләрдә (имтихан кабул итү пункты) генә уздырыла. Анда тирә-юнь мәктәпләрдән җыелалар. Районнар турында сөйләгәндә, андый мәктәпләр, әлбәттә, район үзәгендә урнашкан була. Районның бөтен авылларыннан шунда имтихан тапшырырга киләләр. Кем ничек булдыра ала, шулай килә. Әнә узган ел кайсыдыр районда “буханка” (УАЗ машинасы) икенче бер машина белән бәрелеште. Алты укучы, аларны озата барган укытучы сәламәтлегенә зыян килде. БДИның тагын бер җимеше – әнә шул. Янә кеше язмышы турында уйлана башлыйсың.

Мин дә анда булдым

Билгеле булганча, әнә шул имтихан кабул итү пунктларына Казаннан күзәтүчеләр җибәрәләр. Гадәттә, анда теге яки бу югары уку йортыннан яшьләрне – аспирантларны, яңа гына укыта башлаганнарны юллыйлар иде. Моннан берничә ел элек миңа да барырга туры килде күзәтүче буларак. Ике ел рәттән, ел саен өч-дүрт мәктәпкә. Шул мәктәпләрдә үземне Алланың кашка тәкәседәй хис итеп йөргәнем әле дә хәтердә.

Беренче елны мин барасы районнар Казаннан ерак түгел иде. Шуңа анда шул ук көнне алып бардылар. Иртәнге бишләрдә Казандагы белем сыйфатын өйрәнү үзәгендә (Республиканский центр мониторинга качества образования) сиңа БДИ материалларын бирәләр. Районнан килгән вәкаләтле вәкил утырган машина сине алып китә. Юлда ук башлана ярарга тырышу. Матур сүзләр әйтәләр, туктап ял итеп алалар, бер йөз грамм кабып җибәрергә кыстыйлар. “Мин бит эчмим” дигән идем, әле генә йөз грамм кыстаучылар диндарга әверелеп китә, дин турында, намаз турында сөйләшә башлый.

Мәктәпкә барып җитәбез. Казаннан кеше килгәнен күреп, мәктәп эченнән чит-ят кешеләр чыга башлый. Әлбәттә, шунда ук ашханәгә алып керәләр. Корсак тула, инде йокы баса башлый. Ярый, имтиханга балаларны кертә башлыйлар. Беренче баруларда, үз эшемә җаваплы карап, паспортларын тикшерәм, кесәләрен актарам. Таләпләр белән таныштырам, КИМнарны ачабыз. Янә ашханәгә чакыралар... Бераздан сыйныфларга кереп, балаларны күзәтеп алам. Мин кергәндә, бер-ике әле моңарчы күрмәгән кешеләр сиздерми генә сыйныфтан чыгып китә. Вакыт бик акрын уза шул. Төш вакыты җитә, тагын ашарга алып китәләр. Ә балалар азаплана. Кайберәүләр имтихан дәвамында калтыранып утыра, борчыла чөнки. Әлбәттә, аның эше әллә ни әйбәтләрдән булмас. Кулларыннан тотып диярлек, бәдрәфкә дә алып барырга кирәк икән...

Алдагы баруларда инде бераз йомшарам. Үземнең чыгарылыш имтиханнарын ничек тапшырганнарым искә төшә. БДИ булган булса, мөгаен, ул чакта бишле дә, алтын медаль дә булмас иде. Шуннан таләпләрне бераз йомшартам. Ашарга ешрак барам, анда һава әйбәтрәк. Үземнең эшләрне эшлим. Әйдә, ярдәм итсеннәр сана! Бала язмышы белән уйнарга мин бит газраил түгел! Ахырдан белешәм: мин “эшләгән” мәктәпләрдә нәтиҗәләр әйбәтрәк.

Шашлыкның сере нидә?

Икенче елны ераграк районга барырга туры килде. Шуңа кич киттек. Мине алырга килгән машина гади халык телендә джип дип атала. Сценарий шул ук. Казаннан китеп, беркадәр вакыт узуга, табигатьнең гүзәл бер почмагына туктыйбыз. Гаҗәп, анда шашлык пешерәләр икән. Нишлисең, “очраклы” рәвештә генә туры килгән тәгамне авыз итәргә туры килә.

Район үзәгендәге иң яхшы кунакханәнең иң яхшы номеры да мине көтеп тора икән инде. Кунакханә янында тагын берничә джип басып тора. Ата-аналар борчыла, дип уйлыйм. Тагын салып җибәрергә тәкъдим ясыйлар. Үзләре инде бераз кызмача. Янә баш тартам. Янә эч серләре белән уртаклаша башлыйлар, берсе хаҗда да булып кайткан икән. Саунага киттек, бильярд суктык. Менә бит, көтмәгәндә, ничек ял итеп алдым. Бәлки иртәгә имтиханга барып та тормаскадыр?!... Бардым, әмма мин инде, беренче барулардагы кебек, бөтенләй кырыс түгел идем. КИМнарны ачтым да, тәгамнәр өелеп торган өстәлле бүлмәгә кереп утырдым. Шулай ук әйбәт бирделәр биредә имтиханны.

Шунысы кызык, Казанга кире кайтканда без инде гади генә “ундүртле”дә кайттык. Шашлык белән каршы алулар да булмады. Хәер, җавапларны алып кайтырга ашыгырга кирәк иде шул. Шуңа да ашыктык. Машинабыз ике тапкыр каршы яктан килүче машиналарга бәрелә язды.

БДИ дигәч, әнә шулар күз алдына килә. Язмыш белән уйнау дәвам итә... 


Сабир ЗАКИРОВ

в„– | 06.06.2013

Римма Бикмөхәммәтова "Кара-каршы"дан китте

$
0
0
06.06.2013 Матбугат
Мин дембельгә чыктым, ди Римма шаярып, ТНВдан дип өстәп куя. 5 июнь көнне соңгы тапшыруларын яздырганнар. "Шундый рәхәт, чыннан да, армиядән кайткан кебек икән", - ди Бикмөхәммәтова.

Хәер, ТВ-сезон тәмамлана. "Кара-каршы"ның сезон саен алып баручылар алыштыруы - бер традиция. Махсус рәвештә эшләнәме бу, әллә аптыраганнанмы - аңламассың. Алып баручы Альберт белән янәшәдә киләсе сезонда кем утырыр? Ә үзе калырмы? Бу турыда мәгълүмат юк.

Бу арада Римманың фонтаннарда коенганын күрсәгез, аптырамагыз, аның "дембель"! Дуслары инде дембель альбомын да ясарга киңәш иткән. Югарыдагы фото анда, һичшиксез, керергә тиеш.


---

в„–--- | 06.06.2013

Җыеннар (Бүгенге Сабан туена мөнәсәбәт илә)

$
0
0
06.06.2013 Тарих
Һәр милләтнең үзенә махсус гадәт-җолалары [йола] вә милли ганганәләре [телдән телгә күчеп йөрүче сүзләр] бар. Болар шул милләтләрнең рухани хисләрен, дини вә әдәби тәрбияләрен күз алдына китереп куялар.

Милли йола, милли гадәт кебек, инсаннарның [кеше] рухани хәлләрен, мазыйларын [үткәннәр] күз алдында гәүдәләндерелгән икенче бер нәрсәне табып алуда бик мәшгуль булса кирәк. Милли җолалар гасырлар вә заманнар үтүе белән төрле үзгәрешләргә мәгъруз [күз алдына куелган] калсалар да, алар милләтнең бик озакта калган мазыйсын, аның рухани, хәтта иҗтимагый әхвален ачып бирү вазифасын үти.

Без – татар кавеме, дөньяның төрле ягына таралып, борынгы уртак булган гадәт вә җолаларымыздан байтагысын югалткан вә оныткан булсак та, гасырлар вә бик күп заманнар үтүенә карамастан, бәгъзе бер җолаларымыз һаман да сакланып киләләр. Шуларның берсе – бер дә шөбһәсез, эчке Русиядә яшәгән татар кавеме арасында «Җыен», Төркестан, Иран вә кечкенә Азиядәге төркиләр эчендә «Нәүрүз бәйрәме» вә «Хәмәл [зодиак тамгалары буенча 22 марттан 22 апрельгә кадәр була торган вакыт арасы] бәйрәме» кебек төрле исемнәр белән исемләнгән җыеннарымыздыр.

Бу җыеннарымыз гаять борынгы бер җоламыз булып, моның иске төрекләрнең диннәре вә рухани тәрбияләре белән дә мөнәсәбәте бик зурдыр.

Бу җыеннарның кышның зәмһәрир кебек салкыннары үтеп, бәһар [яз] – яз мөсәмма [исемләнгән, аталган] кебек табигатьнең нурлар чәчкән вакытына тугры килүе «Диннәр тарихы» һәм әсатыйр [мифик] мифология язучылар өчен бик киң бер зәмин [җирлек] хәзерләгән. Алар бу мөнәсәбәт белән бик киң дини тәхкыйкларга [хакыйкать эзләү] керешеп, бу җыеннарның кыш мөсәмма бетеп, кояш нуры бөтен йир йөзенә хәят биргән заманга тугры килүеннән, аларның алиһәләр хакындагы фикерләрен тәгаен итәргә телиләр.

Кыш, салкын һава, буран. Болар барысы да бәни бәшәргә [адәм балалары] начар тәэсир итәләр. Болардан зарланмаган, сызланмаган бер кеше дә юк. Кыш йир йөзендәге хәят иясе булган күп нәрсәләрне, шул җөмләдән үләннәрне, чәчкәләрне үлтерә, матур яланнарны, урманнарны кар-буран астында калдыра. Борынгы вә хәзерге күчмә халыклар кышның бу зарбәләреннән [зыян] утраклашкан халыкка караганда артыграк зарарланганнар вә зарарланалар. Алар менә шундый сәбәпләр өчен табигатьнең кыштагы начар тәҗәллиятенә [чагылыш] «Шәр [явызлык] алиһәсе – бозыклыкны яратучы тәңре»нең эше дип караганнар. Табигать матурланып, йир йөзендә хәят башлануга, алар «Җир алиһәсе – изгелек тәңре»сенең табигатьтәге тәҗәллияте булуына ышанганнар. Бу галимнәр борынгы төрекләрнең «Нәүрүз» вә «Хәмәл» бәйрәмнәрендә һәм безнең бик искедән килгән «Сабан туе» вә «Җыен» кебек җыелышларымызда да шуны күрергә телиләр. Борынгы төрекләрдә табигыятькә вә аның төрле мөсәммасындагы алмашынуларына гыйбадәт итү булганын исбат итмәкче булалар.

Ләкин хәзер – исламият арамыздан таралганнан соң, бу игътикад [ышану] бетеп, җыеннарымыз, «Нәүрүз» вә «Хәмәл» бәйрәмнәре милли бер җола булып калганнар. Шәрекътә табигатьнең сафлыгы, матурлыгы март 8-9 ыннан игътибарә башланганга, анда бу бәйрәмнәр безгә караганда иртәрәк булып үтәдер. Төркестан белән Бохараларда март 8 ендә, Иранда 9 ында башланып, берничә көн дәвам итә. Бездә матур яз соңрак килгәнгә, Сабан туе, җыеннар, урынына карап, апрель, май, хәтта июнь ахырларына кадәрле сузылалар.

Милли җолалар гасырлар вә заманнар үтүе белән төрле үзгәрешләргә мәгъруз калсалар да, алар милләтнең бик озакта калган үткәнен, аның рухани, хәтта иҗтимагый әхвален ачып бирү вазифасын үти.

Халык, гаммә [масса] авылларда яшәгәнгә, бу җыеннар безнең халкыбызның борыннан калган байтак җола вә гадәтләрен күз алдына китерәләр. Иҗтимагыятемезнең ни дәрәҗәдә булганын да бик ачык итеп күрсәтү хезмәтен үтиләр.

Бу җыеннарымыздагы динилек әсәре хәзер тәмам югалып, алар инде фәкать милли бер бәйрәм генә булып калганнар. Бу җыеннарымыз халык өчен күрешү, белешү һәм танышуга сәбәп булу ягыннан гына түгел, күңел ачу, уйнау, көлү, җырлау, көч сынашу, атлар узыштыру ягыннан да бик мөһимдер.

Инсан бертөрле хәяттан туя, хәтта боега. Аның катнашасы, аралашасы килә. Көчен, куәтен башкаларга күрсәтергә тели. Күңелдәге аһ вә зарларыннан берничә сәгатькә генә булса да, бушануны арзу итә. Менә безнең Җыен вә сабантуйларымыз халкымыз өчен шул хезмәтне тәмамы белән үтиләр.

Җыеннарымыз халык өчен күрешү, белешү һәм танышуга сәбәп булу ягыннан гына түгел, күңел ачу, уйнау, көлү, җырлау, көч сынашу, атлар узыштыру ягыннан да бик мөһимдер.

Ләкин бу милли җыелышларымыз борынгы хәлгә караганда бик нык үзгәргәннәр. Мәшһүр акын (җырчылар вә шагыйрьләр) тарафыннан шигырь әйтешү вә җырлашулар хәзерге көндә беткән. Дөрес, башкортлар арасында аз-маз «акыннар» бар. Алар җыеннарда үзләре чыгарган шигырь вә җырларны укыйлар. Ләкин күбесе мәгънәсез, мөнәсәбәтсез була. Әүвәлдә безнең бу «Сабан туе» һәм «Җыен»нарымыз гарәпләрнең «Гыйказ», «Сәхәр»ләре кебек әдәбият мәҗлесләре хезмәтен дә үтәгән булсалар кирәк. Гарәп шагыйрь вә әдипләре шул базарларда үзләренең шигырьләрен халыкка укып, әдәбият мәйданында узышкан кебек, безнең «акын»нарымыз да үз һөнәрләрен күрсәткәннәрдер.

Хәзерге көндә цирклар, әдәбиятта узышырга газета-журналлар хезмәт итсәләр дә, борынгы заманнарда болар матур яланнарда, юнанлылар кебек мәдәнирәк булганнарында махсус ясалган биналарда иҗраэ [үтәү] ителгән юнаниларның «жимназиюм»нары, төрле тән көче сынашу өстенә, фәйләсүфләр вә хакимнәре өчен төрле мәүзугъларда [тема, сюжет] мөназара мәйданы булу вазифасын да үтәгән. Анда аларның галимнәре вә шәкертләре фикере куәтләрен дә сынашканнар. Безнең сабантуйларымызда да моннан берничә еллар элек хәзрәт вә төрле мәдрәсә шәкертләре юнанилардан алынган схоластикага гаид төрле мәүзугъларда мөзаккәрә итешәләр иде. Шул җәһәттән безнең җыеннар белән борынгы юнаниларның «жимназиюм»нары арасында бик зур мөнәсәбәт булган була.

Хәзер дә безнең бу җыеннарымыз мәдрәсәдә бергә укыган гасырдаш хәзрәт вә имамнар һәм шәкертләргә бер-берсе берлән күрешергә васитачылык [арадашчы] итә. Алар, җыеннар вә сабантуйлар мөнәсәбәте илә елында бер мәртәбә булса да бергә җыелышып, аһ вә зарларын, кайгы вә хәсрәтләрен бүлешәләр. Төрле авыл халыклары да шул мөнәсәбәт белән дус вә кардәшләрен зиярәт итәләр. Яшь килен төшерүләр, кода-кодача сыйлашулар да шул вакытта тугры китеребрәк эшләнәдер. Җыен вә Сабан туе вакытларында авыл тантаналы бер милли бәйрәм төсенә керә һәм, башка дини бәйрәмнәргә караганда, милли Сабан туе вә җыеннар тантаналырак итеп үткәреләдер.

Уфа, Пермь, Оренбург губерналарының бер кыйсмендә [өлеш] мәшһүр Сабан туе вә җыеннар өстенә, кар эреп, йир йөзе ачылганда – «Тауга чыгу», тал яфрак ярганда – «Талга чыгу», ике сука арасында бер авылның тирә-күршеләре башка авылларны «Карга боткасы»на чакыруы кебек төрле исем белән исемләнгән җыелышлар да була. Боларның барысының да үзенә күрә азмы-күпме әһәмияте бар.

Уфа тирәсендәге җыеннар эчендә Кара Ягъкуб җыены аерым бер урын тота. Анда башкортларның борынгы җолаларыннан байтагысы күз алдына киләдер. Дим елгасының уң ягына салынган гүзәл манзаралы бу авыл җыенында байтак башкорт хатыннарын моннан берничә йөз ел элек кигән киемнәрендә күрергә мөмкин. Җыенга чыкканда, башкорт ханымнары башларына кашмау, аякларына көмешләгән биек үкчәле каталарын, өсләренә тәңкә тезгән бишмәтләрен кияләр вә үзләренең борынгы хәлләрен күз алдына китереп куялар. Боларны күрү күңелдә бик зур эз вә тәэсир калдырадыр.

Соңгы ун ел эчендә аз да булса мәдәниятемез вә милли тойгыларымыз үскәнгә, сабантуйларымыз да үсә вә тәрәкъкый итә башлады. Гадәттә сабантуйларымызда булмый торган төрле уеннар арттырылды. Милли вә дини ихтыярларымыз өчен дә сабантуйлары васита ителә башлады. Уфа, Оренбург, Чиләбе вә башка мөселман җәмгыяте хәйрияләре сабантуйларын, үз идарәләренә алып, тәртипле бер рәвешкә куйдылар вә бу саядә [күләгә, ышык] хәйрат юлына байтак кына микъдарда акча җыяр өчен яңа юл да ачылды. Милли бу җоламыз үстерелеп, аның хәйрат юлына васита булуына, әлбәттә, без бик шатланамыз.

Закир. («Тормыш» газетасы, 29 май, 1916 ел).

Закир Кадыйри мәкаләсен басмага Айгөл Латыйпова әзерләде («Чын мирас», 2-3 2012 ел)


Муллалар төркеме. Пермь губернасы Шадрин өязе Сабан туенда. ХХ гасыр башы. Татарлар. Рус этнография музее архивыннан.
 


Закир КАДЫЙРИ

в„– |

Радик Сабиров 35-40 мең хезмәт хакы булган эш эзли

$
0
0
06.06.2013 Матбугат
Бу турыда ул үзенең социаль челтәрдәге битендә язган. Әмма валютаның төрен генә әйтмәгән. Суммы, доллармы, әллә евромы?

Хезмәт хакы - һәр кешене кызыксындыра торган тема. Гадәттә, аның турында кычкырып сөйләшмиләр. Кайберәүләр хәтта эшләгән эшләре өчен дә акча сорарга ояла, төгәл сумманы чат итеп әйтергә курка. Бу нисбәттән, Радикның адымы егетләрчә. Йомыкыйланып тормаган, төгәл сумманы ярган да салган!

Сезнеңчә, 35-40 мең хезмәт хакы бүген күпме ул, әзме? Ирләр һәм хатыннарның хезмәт хакы күләме аерылырга тиешме? Ә сез күпме аласыз? Канәгатьме сез?


---

в„–--- | 06.06.2013

Әдиләгә ярдәм кирәк!

$
0
0
06.06.2013 Җәмгыять
“Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри” ди халык мәкале. Тормыштагы авырлыклар көтмәгәндә-уйламаганда туа. Авыру да кемнең-кем икәнен карап тормый:олымы ул кеше, әллә яшь баламы, чир өчен монысы мөһим түгел. Әсәдуллиннар гаиләсенә дә моннан ике ел өлек зур бәла килә.

Көтеп алынган икенче сабыйлары Әдилә 31 атналык булып кына туа. Вакытыннан иртә туган балалар дөньяда шактый, әмма Әдиләнең организмы әле бөтенләй формалашып бетмәгән була. Сабыйны реанимациягә салалар, шешәдән тамчылап кына ашаталар. “Өйгә кайтканда балам бөтенләй ашый алмый иде. Әкренләп шешә суырырга өйрәттем”, дип искә ала Әдиләнең әнисе Гөлчәчәк ханым. Кызчыкка яшь ярым вакытта табиблар БЦП ( ДЦП) диагнозы куялар. Бу авыруның да төрләре күп, Әдиләгә  табиблар спастик диплегиянең авыр формасы  дигәнен билгели. Бу баланың аякларына зур зыян килгән дигәнне аңлата. Хәзер кызчыкка 2 яшь тә 2 ай, тик әле ул тәпи китә алмый.

- Мин кызыбыз туганнан бирле кул кушырып утырмадым. Интернеттан да өйрәндем бу авыру хакында, табибларны да эзләдем. Хастаханәләрдә, реабилитация үзәкләрендә дәвалануыбыздан әллә ни зур файда булмады. Невропотолог Аглиуллина Фәния Фәиз кызынның  консультацияләре, ясаган  массажларыннан соң кызыбызның хәле күзгә күренеп яхшырды. Сүз уңаеннан, аңа зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Өйдә дә кызым белән көндә шөгыльләнәбез. Урамда берәр сәгатьләп йөрибез, бишенче катка җәяүләп менәбез. Соңгы араларда, Аллага шөкер, тотынып, аяк очына гына баса башлады, дип сүзен дәвам итте Әдиләнең әнисе.

Гөлчәчәк ханым интернеттагы бөтен форумнарны, кызының авыруы турында инде бөтен нәрсәне яттан белә. Илебездәге хастаханәләрнең дә кайсында ничек дәвалаулары турында шактый мәгълүмат җыйган.

- Әдиләнең авыруын ничек җиңеп була дигән сорау белән  бик күп хастаханәләргә мөрәҗәгать иттек. Германиягә дә документларны җибәреп карадык. Анда дәваланыр өчен бер миллион сум күләмендә акча кирәк диделәр. Безнең илдә дәваланудан файда юк. Украинадагы Трускавец шәһәрендә урнашкан  БЦП белән авыручы балаларны дәвалаучы Козявкина клиникасына барырга уйладык. Анда дәвалану өчен бик зур чират. Без февраль аенда язылган идек, 5 августка чакырдылар. Тик дәвалану өчен 160 мең күләмендә акча кирәк. Гаиләдә ирем генә эшли, андый материаль мөмкинлекләребез юк. Фатирны  да “снимать” итеп торабыз.  Безгә ким дигәндә 3-4 сеанс үтәргә кирәк булачак. Хәзерге вакытта 80 меңләп акча җыелды. Бу сумманы җыюда Балтач районы Смәил авылы халкы, бигрәк тә укытучылар коллективы һәм сыер савучылар, үзем эшләгән 10 гимназия укытучылар коллективы зур ярдәм итте. Бер белмәгән, чит-ят кешеләр дә ярдәм кулын сузды. Изге күңелле  кешеләрнең булуына без ышанабыз. Кызыбыз дәваланып, тәпи китәчәгенә дә ышанычыбыз зур, дип сүзен тәмамлады Гөлчәчәк ханым.

Әдилә бик тере бала. Апасы Илвина артыннан калмый, тезләнеп өй буенча үрмәләп йөри. Сабыйның башкалар кебек йөгерәсе, уйныйсы киләдер. Ходай Әдиләнең әти-әнисенә сабырлык, түземлек, кызчыкның үзенә терелергә ярдәм итәрлек кешеләрне җибәрсен иде.

Әсәдуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләргә мәгълүмат:

Мегафон деньги:
89297226191 (пополняется как счет мобильного телефона)
Билайн деньги:
89631210979

ОАО "Ак Барс" банк г.казань
БИК 049205805
кор.счет 30101810000000000805
рас.счет 47422810445150920001
инн 1653001805
кпп 166032011
счет 42301810245158618013
получатель: Асадуллина Гульчачак Минсуровна (мама Адиле)

карта "сбербанк"
4276 6200 1022 9627
04/15
Гульчачак Асадуллина

Visa QIWI Wallet-номер телефона +79297226191
Через терминалы оплаты услуг: зайти в раздел "Оплатить услуги", затем "Электронная коммерция", затем "Qiwi кошелек", ввести номер телефона, сумму.

яндекс деньги
41001631959993


Лилия ЛОКМАНОВА

в„–--- | 06.06.2013

Наил Алан: “Алан – туган авылым” (ФОТО)

$
0
0
06.06.2013 Җәмгыять
“Азатлык”ны даими тыңлаучысы, укып баручысына Наил Аланны таныштырасы юк. Журналист буларак аны яхшы беләләр. Аралашуга бик җиңел кеше, барысы белән дә кызыксына, үз фикерен әйтә.

Театр тамашаларына, музейларга, күргәзмәләргә үлеп китеп йөрергә ярата, базар-ярминкәләрдә халык белән мәш килеп аралаша, сәяхәт, сәфәр дигәндә дә Наил бик җиңел. Гел сәфәрдә кебек ул. Тормышы да шулайрак. Башта Казанда, аннары шактый Себердә яшәп эшләде, аннан соң янә Казанга кайтты, хәзер менә Прагага китте, шунда эшли. Күбәләк кебек әле монда, әле тегендә балкып йөргән арада Наил Аланга да 50 яшь тулган икән. Гел яшьләр арасында булганга күрәме, аны ярты дистәне ваклаган дип һич тә әйтмәссең! Шул уңайдан без Наил “И.М.” укучыларына үз тормышындагы серләрен ачмасмы дип аның кылларын тартып карадык.

“МИҢА 5 ЯШЬ ВАКЫТТА ӘНИЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ӨЗЕЛДЕ”

— Наил, синең чын фамилияңне белгән кеше юк шикелле... Йә тутырып Наил Алан, йә Алан дип кенә әйтәләр үзеңә. Фамилияң ошамадымы, тәхәллүс булдыру мөгез чыгару идеме?


— Чын фамилиям бар — Хисамиев. Уйлап тапкан тәхәллүсем нык беректе үземә, шуңа чынын белгән кеше сирәк. Төмәндә радиода эшләгәндә “Дусларга сукмак” тапшыруын ул вакыттагы бөтен Төмән өлкәсендәге, хәзер өч кисәктән тора бу яклар — Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округлары, Төмән өлкәсенең көньягы — бөтен татар-башкортлар тыңлый, хатлар язалар, шалтыраталар иде. Ул заманнарда интернет юк иде бит! Ә Себер татарлары өчен радиода татарча тапшыру булуы, анда үзләрен ишетү мөмкинлеге бер могҗиза. Атна саен кимендә йөзгә якын хат укый идек. Хатларның кайберләрендә фамилиямдә хата яки бозып язылган була. Телефоннан шалтыратсалар да, дөрес атамыйлар иде. Себер татарлары өчен Хисамиев фамилиясе авыр, ятрак иде. Өч ел эшләгәннән соң, “Тукта әле, кеше башын нигә катырам соң мин?” дип эшләрен җиңеләйтергә булдым. Эфирда үземне Наил Алан дип сәламли башладым. Теләченең Аланы — туган авылым. Барысы да тиз ияләнде, Наил түгел, Алан дип дәшә иделәр. Бу мөгез чыгару да, модага иярү дә түгел иде, бары тик тыңлаучыларыма уңайлы булсын өчен эшләнде.

— Мин сине элегрәк Себердә туып-үскән татар дип уйлый идем, әле дә танышларым арасында Наил Аланны Күчем хан нәселеннән дип танучылар бар.


— Себердә озак яшәп эшләгәнгә күрә шулай кабул итәләр! 17 ел шунда гомер иттем, мәзәк эш түгел. Ә чынында Татарстанда тудым, шушында кендек каным тамган урын. Әтием Вазыйхның туган авылында дөньяга килгәнмен. Мин әниләргә, әбиләргә бай кеше. Әнием Зәкия Чистай ягыннан. Алан авылына укытырга килгәч, әти белән өйләнешкәннәр. Алар икесе дә укытучы иде. Әнием урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, әтием гомере буе мәктәптә биология фәнен укытты. Ике яшь укытучы гаилә корып яшәүләре, мәхәббәт җимешләре буларак мин туганмын. Ләкин әнидә йөрәк чире булган, миңа 5 яшь булган вакытта әниемнең гомере өзелде. Икенче әнием дә бар, ул безнең авылныкы, аның исеме Сөембикә. Ул гомере буена авыл советында эшләде. Без гаиләдә өч бала үстек, Наилә исемле сеңлем, Артур исемле энем бар. Артурга һәм аның гаиләсенә рәхмәтләр яусын, төп йортның нигезен суытмадылар, шунда гомер кичерәләр.

Чындырмы, юктырмы, хастаханәдән әти ничек күтәреп чыкканын да хәтерлим кебек. Әни мине үзе белән җитәкләп мәктәпкә алып барганы нык истә калган, әле дә күз алдымда ул. Аннан соң ул миңа борчак чәйнәп авызыма каптырганын яхшы хәтерлим, шул борчакның тәмен әлегәчә тоям. Әни хастаханәдә ятканда ул миңа ике арслан баласы төшкән рәсем җибәргән иде. Яхшы хәтерлим әниемне, урыны җәннәттә булсын!

Сөембикә әнигә килгәндә, ул мине читкә этәрмәде, үз баласы итте. Үз әниләре белән дә уртак тел таба алмаган, бер-берсенең җылысын тоя алмаган, бер-берсенә терәк булып, рәхмәтле булырга кирәклеген аңламаган балалар бик күп. Ә мин инде олыгайган көнемдә Сөембикә әниемне бары тик рәхмәт белән искә алам. Безгә әни булып килгәне, мине караганы, тәрбияләгәне, олы юлга фатыйха биреп озатканына ихлас йөрәктән рәхмәтлемен. Аның турында начар сүз әйтсәм, гөнаһлы булыр идем.

“БЕЗНЕ БИТ ЧЫН ЗЫЯЛЫЛАР УКЫТТЫ!”

— Казанда укытучылыкка укыгансың, Себергә барып урнашып журналистка әверелгәнсең. Мөгаллимлекне сайлап ялгышканыңны аңладыңмы?


— Һич кенә дә алай түгел! Балачакта минем кем генә буласым килмәде, артистлык турында да хыялландым, үземне поезд йөртүче, табиб итеп тә күрә идем. Хәтта университетта укып йөргәндә дә сабакташым Камил Вәлиев белән Щепкин исемендәге театр мәктәбенә талпынып алдык. Марсель Сәлимҗанов янына барып шигырьләр сөйләп, имтихан тотып та кайткан идек. Бу кыңгыр эшебезне университетта сизгәннәр. Мәктәпне тәмамлаганда мин КГУда татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә укыячагымны сизә идем кебек. Татар телен яхшы беләм, телгә зур кызыксынуым, зур мәхәббәтем бар иде дип әйтә алмыйм. Алан мәктәбенең данлыклы чорлары иде ул. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең терәк мәктәбе булып торды. Студентлар практика үтәргә Аланга кайта иде. Казаннан язучылар, тел галимнәре еш килә, авыл халкы, шәкертләр белән очрашалар иде. Мөхәммәд Мәһдиев, Гомәр Саттаров, Хатыйп Миңнегулов килгәнен хәтерлим. Аларның тәэсире тими калмагандыр. Татар филологиясе факультетына барып керү — язмыш. Ул заманда анда укырга керү авыр, белем алу мәртәбә иде. Мин дә беренче елны керә алмадым, конкурс коточкыч зур булды, авылга кире кайтып, бер ел буена пионервожатый булып эшләдем. Татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерү — ул вакытта зур дәрәҗә иде. Безне бит чын зыялылар укытты! Себердә өч ел яратып укыттым, әле дә авыл кешеләре, укучыларым сагынып искә алалар. Ул якларга чыгып китү тарихы да шул хыялый мөгаллим булып эшләү теләгенә бәйле булды.

Күренекле тюрколог Диләрә апа Тумашева бишенче курс башында безгә Себергә укытучылар кирәк дип сөйләде. Анда куе урманнар, елга, сазлыклар арасында үзенчәлекле телләрен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче татарлар яши дип рухланып әкияти бер дөньяны сүрәтләде. Башта җиде кеше китәбез дип язылган идек, ләкин нәтиҗәдә без Төмән якларына Фәнзилә Җәүһәрова белән генә чыгып киттек. Үкенмәдем, минем өчен зур мәктәп, тәҗрибә булды ул. Укытучы булып эшләдем, дәүләт радиосында татарча белгеч кирәк булгач, мине чакырдылар, шунда “Дусларга сукмак” исемле тапшыруымны булдырып, радиожурналистикага кереп киткәнемне сизми дә калдым. Укытучылык эшемне яратам, хәзер Прагада яшәсәм дә, татарча өйрәнергә теләгән татар яшьләренә курслар оештырып, аларны татарчага өйрәтәм.

“СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ИҢ КУРКЫНЫЧ ВӘЗГЫЯТЬ АЛДЫНДА”

— Син һәрвакыт Себерне яратып сөйлисең, материалларыңда аларның тормышын яхшы белеп язасың. Себер татарлары Казанга үпкәле, аралар да суына бара кебек, Казанның ул якларга игътибары җитми. Халык санын алуда татар сүзен кушмыйча, үзләрен себерле дип язучылар барлыкка килде, саннар үсә, диләр. Бу четерекле вәзгыятьтән чыгу юллары бармы?


— Барлык четерекле вәзгыятьне еш очрашып, проблеманы уртага салып, үзара берни яшермичә сөйләшеп, килешеп кенә хәл итеп була. Бу бер Себер татарларына гына хас түгел, Башкортостан белән дә шулай ук. Ачыктан-ачык сөйләшүләр ешрак булган саен, мәсьәләне хәл итү юллары да күбәя. Себер үзе бер зур татар дөньясы. Анда да татарлар төрле: Татарстан, Башкортостаннан нефть, газ табу эшләренә юнәлгән татарлар, Столыпин реформасы вакытларында күченеп утырган татарлар, зур дөнья белән элемтәләре өзелгән, сазлыклар арасында аерым-аерым авыллар булып яшәүче җирле себер татарлары, шәһәрдә көн күрүчеләре бар. Бер авыл үзе бер үзгә дөнья кебек ул Себердә. Хәтта аларның сөйләм телләре дә төрле. Төмән проблемалары Тубыл татарларына ят булырга мөмкин, шуңа күрә аларның проблемаларын һич кенә дә бер яссылыкта карарга ярамый. Дөрес, Казанга үпкә белдерү бар. Бер төркем себер татарлары себер телен, мәдәниятын, гореф-гадәтен генә саклыйк, “үсепеснеке” дигән сәясәт алып бара. Татар әдәби теленнән башка түбән тәгәрәячәкбез дигән карашта торучылар да бар. Себер теле бик үзенчәлекле. Төрки татар теленең иң борыңгы формалары саклап калган төбәк бу яклар. Себер телен саклыйк дигәнне Казанга, татар әдәби теле нигезендә себер телен дә үстерик дигәнне себерләргә аңлау кирәк, минемчә. Узган җанисәптә 9 меңнән артык кеше себерле булып язылган икән, бу аларның карары, бу карарга да хөрмәт белән карау кирәк. Гасырлар буе балык тоткан күлләре, печән чапкан болынлыклары, эрбет чикләвеге җыйган урманнары, мүк җиләге җыйган сазлыклары шәхси кулларга күчеп беткәндә, ипләп кенә миллилек юкка чыгарылганда, татар телен һәм әдәбиятын укыту бөтенләй диярлек бетүгә таба барганда башка җирдән аңлашу һәм рәсми ярдәм булмаганга үзебез — аз санлы җирле халык статусы алып булмас микән дигән адымнары дип карыйм аны. Аңлашу җитми. Бүген себер татарлары иң куркыныч вәзгыять алдында. Русиядә соңгы 6-7 ел эчендә алып барылган оптимальләштерү сәясәте башта “пилот” проект буларак Себердә сынап каралды. Татар мәктәпләре, мәдәният йортлары ябылды. Хәзер дә татар телен укыту кими бара, хакимият җирле себер татарларына бу якларга эшкә килгән украиннар, молдованнар һәм башка милләтләргә караган кебек кенә карый. Казан да үз сүзен өздереп әйтә алмый, чөнки башка төбәк бит.

— Төмәндә 17 ел буена эшләгәннән соң аннан ни сәбәпле киттең?


— Русиядә милләтләргә тискәре мөнәсәбәт, сәясәт 2004 елда нык көчәя башлады, шул сәбәпле андагы радиода татар телендәге эфир вакыты кыскара башлады. Без атнасына 2 сәгать татарча сөйли идек, аны 25 минутка гына калдырдылар. Радио җитәкчелеге татар тапшыруыннан тыш өстәмә эш сайлап ал дип тә тәкъдим иткән иде үземә. Күңелемә ятмаган эш белән шөгыльләнәсем килмәде. Мин ул вакытта “Азатлык” радиосы белән тыгыз хезмәттәшлек итә идем. “Азатлык”ның татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов Казанга кайтып эшләргә тәкъдим ясады. Казанга 2007 елда кайттым, инде менә ике ел ярым Прагадамын.

“ДӨРЕСЕН ЯЗСАҢ, ХАЛЫК ТА СИҢА ЫШАНА”

— Мәдәният, мәгариф, кеше хокуклары — “Азатлык”та син яктырткан төп темалар. Язганыңның файдасын күрәсеңме? Журналист буларак эшләвең белән җәмгыятьне үзгәртә алуыңа ышанасыңмы?


— Соңгы мисал, Әгерҗе районындагы Салагыш һәм тагын 4 татар, 2 мари мәктәбен үзгәртергә теләгән иделәр. “Азатлык” радиосы бу турыда язмаса, мәсьәләне даими яктыртып тормаса, кем белә, бәлки ябып та куярлар иде. Азатлык, минемчә, халыкка үз сүзен әйтергә терәк булды. Хакимият моңа игътибар итми калмады.

Азатлыкның Русиядәге җитди проблемаларны уңай якка үзгәртүгә этәргеч бирүен дә сизәм. Милли сәясәт стратегиясен кабул иткәндә “Азатлык” һәм башка ирекле матбугат чаралары язмаса, бу проблеманы җитди күтәрмәсә, бу документ милли республикалар, милләтләргә карата күпкә начаррак вариантта кабул ителер иде. Мәгариф кануны белән дә шулай ук. Хокук яклаучылар, җәмәгать эшлеклеләре моны даими сөйләмәсә, ирекле матбугат күтәрмәсә, мәгариф канунына Татарстан тәкъдимнәренең күбесе керер иде микән? Ай-һай...

Дөресен язсаң, халык та сиңа ышана. Гади халык бодайны кибәктән яхшы аера ул. Укучы, иҗтимагый, сәяси лидерларның кайсысы шыттырганны, кайсының үз ягын каерганын, кем дөресен әйткәнен сизә, белә. Төмәндәге остазым безгә: “Халык сездән күпкә акыллырак, дөресен сөйләгез”, — дип өйрәтә иде.

— “Азатлык”ның FM дулкынында сөйләве бетте, хәзер ул кыска дулкыннан да югалды. Интернетта гына сайты калды, ләкин татар арасында интернетны кулланучы, анда ана телендә үзгә мәгълүмат эзләүче кешеләр әллә ни күп түгел. Аудитория кимүен сизәсеңме? Тыңлаучыларны югалттың дип санамыйсыңмы?


— Бер яктан, кимегән кебек тоела ул. Бүген “Азатлык” сайтына көненә уртача 2 мең кеше керә, укый, бер өлеше форумда катнаша, фикерен яза. Иң актуаль мәкаләләрне “Безнең гәҗит” бастыра. Шулай ук “Матбугат.ру” да язмаларга битараф түгел. Шушы яктан караганда, безнең җитди язмалар белән танышып баручылар аз түгел дип әйтә алам. “Азатлык”ны татар җанлы, милләтне кайгыртучы, дөньяга аек карашлы актив кешеләр, зыялылар укый.

— Татар журналистикасы чит илләрнекеннән нык аерыламы?


— Чит илдә мәгълүмат кыры бик киң, күп төрле. Оператив хәбәрләр җиткерү, туган вәзгыять тирәсендә төрле фикерләр бирү югары дәрәҗәгә куелган. Ничек бар, шулай сөйләү, күрсәтү чит илдә бер норма, гадәти күренеш. Русиядәге кебек хакимият җырын гына җырлау, халыкка бер төрле генә мәгълүмат бирү, инфомацияне чикләү чит ил кешесенең башына да сымый. Бүген кешенең бик тиз хәбәр аласы, яңалыкны, һәм әлбәттә, дөресен ишетәсе килә.

— Син үзеңне кыю журналист дип саныйсыңмы?


— Юк, санамыйм. Сүриягә барып, андагы вәзгыятьне ничек бар, шулай сүрәтли алсам, яки Кавказга барып, федераллар белән җирле халык арасындагы низагның сәбәпләрен, төбендә ни ятканын яза алсам, үземне кыю дип исәпләр идем. Туган проблема турында министрга, йә булмаса хакимият кешесенә шалтырату өчен кыюлык кирәк мени?

— Кыюлык күрсәтер өчен Сүриягә барырга кирәкми, биредә дә очраклар җитәрлек. Татарстандагы кайбер четерекле мәсьәләләрне ачып салырга биредәге журналистларны тотып торган факторлар бар, иминлеге өчен курка ул, “риск”ка барыр иде, “нәрсәгә кирәк ул миңа?” дип уйлый, чөнки аңа ул кадәр эш хакы да түләмиләр, арытабан үзеңә, туганнарыңа мөнәсәбәт нинди булачак, үч алачаклар дип уйлый... Ә менә сезгә карата “чит илдә торып, кыю язмаларыгыз юк” дигән дәгъвалар бар, моның белән килешәсеңме?


— “Азатлык” радиосы алай мич артына качып-посып ята торган матбугат чарасы түгел. Полиция башбаштакларын да яздык, хакимиятнең халыкка карата миһербансызлыгы турында сөйләмибез дип әйтмәс идем. Төрмәләрдәге кешеләрне ничек изалаганнарын сөйләдек, яздык, күрсәттек. Хәрбиләрнең солдатларга көч куллануы да һәрдаим яктыртыла. Думага сайлаулардан соң хәрәмләшүләргә протест белдереп халык урамнарга, шул исәптән Казанда да, агылганда, кем язды? Мондый дәгъвалар белән килешмим. Урыс чыганаклардан күчереп язалар дигәнгә дә аптырарга кирәкми, мәгълүмат кайдандыр дөньяга чыга. Ә “Азатлык” барыбер булган вакыйганы, туган проблеманы кешелеклек, демократия принципларыннан чыгып яза, төрле яклап ача. Һәркем дә форумнарда теләгән фикерен җиткерә ала.

“ҮЗЕМНЕ 30 ГА ДА ҖИТМӘГӘН ЕГЕТ ИТЕП ХИС ИТӘМ”

— Наил, син ник өйләнми калдың? Эш дип гаилә кормый калдыңмы, башка сәбәпләр бармы?


— Дөнья бер төрле генә булмаган кебек, кешесе дә төрле. Ник өйләнмәдең дисең, әле соң түгел бит! Аптырамагыз, кешеләр 70 тә өйләнә һәм бәхетле булалар! Өйләнмим дип беркайчан да өздереп әйткәнем булмады. Һәр нәрсәнең үз вакыты, миңа да вакыты җитәр.

— Димәк, әлегә синең гаиләң — ул син һәм ике песиең?


— Песиләрем аерым бер тарих! Алар минем чын гаилә әгъзаларым, песиләр турында сәгатьләр дәвамында сөйли алам. Гомумән, хайваннарны нык яратам, табигатькә бик сакчыл кеше мин. Тереклекккә зыян салудан куркам. Өйгә чебен керсә дә, мин аны үтермичә тәрәзәдән кире очып чыксын өчен артыннан ярты көн куып йөри алам. Кулымда аның җан тәслим кылуын теләмим. Үрмәкүч миңа комачауламый икән, үз мохитендә әйдә, яшәсен дим, ул да үз өен кора бит.

Әлегә песиләремне апам тәрбияләп тора, аның аларга исе-акылы китә, бу кадәр акыллы песиләр дә булыр икән ди ул. Бар нәрсә хуҗасыннан тора, үземә охшаганнар, дим мин аңа! Матильда — әни песи, Сүзге — аның кызы. Песиләр белән яшәү мине үзгәртте, тормышымны тәртипкә салды. Алар минем очкычтан килеп төшкәнне дә сизә, ишек төбенә килеп утыралар, ди апам.

— Песиләр белән мавыгудан тыш синең аш бүлмәсендә төрле ризыклар пешереп, кунакларыңны сыйларга яратканыңны да беләм.


— Бик яратып әзерлим! Үзем уйлап тапкан ризыкларым да бар. Аш бүлмәсендә кайнаша башлыйм икән, иҗат итәргә тотынам, бу ризыкка ни өстәп була икән дип суыткычны актара башлыйм. Көтелмәгән берәр тәмләткеч, ризык кушып җибәрәм. Үзгә бер тәм белән пешә ул аннары! Кунаклар “ни салдың монда?” дип аптырап баш ватып утыралар. Сарык бавырын антоновка алмалары белән бергә пешерәм. “Наил өчпочмагы” дигән ризыгым да бар. Тавык түше итен, сельдерей сабакларын, суганны турап салам, май урынына дорблю исемле сасы сыр кисеп салам да камырны өчпочмак итеп бөгеп пичкә тыгам. Үземә генә ошый дисәм, башкалар да яратып ашый! Себерчә балык пешерергә яратам. Чит илләргә сәяхәт иткәндә аларның милли ризыкларын ашарга тырышам. Ризык сәнгате белән, ягъни ризыкны сәнгать дәрәҗәсенә җиткерү белән кызыксынам. Кайткач, аларча пешереп караган булам. Ризыкка илһамыңны бирсәң, күңелеңне салсаң, җаныңны биреп тәрбияләгән акыллы бала кебек, тәмле була ул. Хәтта ипигә майны күңел биреп яксаң, аның тәме, минемчә, башкачарак була. Тормышта һәр нәрсәгә күңел бирергә тырышам, һәр язмамны күңелем аша үткәрәм.

— Синең белән аралашканда Казанны яратмавың сизелә, Европаны күккә чөясең. Ник шул кадәр үпкәле син Казанга?


— Казан бик үзгәрде. Аның эчке рухы, миллилеге юкка чыкты, аны таптадылар, җимерделәр, изделәр. Мин Казанга кайткач кына да тарихи һәйкәлләрне вәхшиләрчә җимерделәр. Шуларның берсе — Тукай рухы сеңгән Болгар номерлары булды. Татар теленә тискәре мөнәсәбәте өчен дә Казан җитәкчелегенә рәнҗедем. Казанга кайтсам, әрним. Без укыган вакыттагы Казанның шәһри миһербанлыгы, кешеләр арасындагы җылы, дустанә мөнәсәбәт, кешеләрнең зыялылыгы, эчке шәһәр мәдәнияты юкка чыккан кебек тоела. Шуның белән күңелем ризалашмый. Бер-береңә хөрмәт юк. Кибеттә чират торганда ишетмәгәнне ишетергә мөмкинсең. Иң әшәке сүзләр белән рәнҗетергә дә күп сорамыйлар. Европа кешесе өчен бу башка сыймаслык күренеш. Яратмыйм дип әйтә алмыйм, шәһәрдә татар рухының юкка чыгуы белән килешә алмыйм.

— Үзеңне 50 яшьлек итеп хис итәсеңме? Нинди планнар корып яшисең?


— Бер дә сизелми! Үземне 30 га да җитмәгән егет итеп хис итәм. Кемдер бу яшьтә нәтиҗә ясый, нинди максатка ирешелде дип уйлый башлый. Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен! 

1

2

3

4

5

6

7

8


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„– | 06.06.2013

“Чаян”га да туксан тулыр икән

$
0
0
06.06.2013 Матбугат
1967 ел мәгълүматларына караганда, Куйбышев өлкәсендә яшәүче татарлар Татарстанда басылучы 1236 данә газетага һәм 4095 данә журналга язылып торганнар. Шулар арасында иң популярлары “Азат хатын” һәм “Чаян” булган, диләр.

Быел инде менә “Чаян” да 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шушы уңайдан өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров күптән түгел генә “Чаян” журналында эшли башлаган шаян сүз остасы, шагыйрь, җырчы һәм конферансье Алмаз ХӘМЗИНны Самарага чакырып, юбилей кичәсе үткәрде. Ул якташыбыз, 35 ел гомерен Галиәсгар Камал театрына багышлаган, хәзер дә сәхнәне ташламаган Рәшит ШАМКАЙ белән бергә килгән иде.

Шушы ике артист, зур сәхнәне тутырып, өч сәгать буена тамашачының игътибарын тартып торды. Без инде башка очракта: “Юморлары билдән аста! Оятсыз сүз сөйлиләр!” - дип тәнкыйтьләп чыгуны читкә куймаган булыр идек. Бу юлы андый сөрән салудан тыелып торыйк, чөнки “Чаян” журналы кичәсе ич бу! Биредә шаян сүзнең билдән астагысы да, өстәгесе дә урынлы. Ә Рәшит Шамкай, күпне күргән хәйләкәр төлке буларак: “Мин беркайчан да оятсыз сүз сөйләмим, ә менә Шәрәфи болай дип әйтә, ә Алмаз тегеләй кылана”, - дип, үзен читтән карап торучыга, аларның мәзәкләрен кабатлап сөйләүчегә чыгарды. Без дә, башыбызны тилегә салып, якташыбызның кыланмышларына рәхәтләнеп көлеп утырдык.

Ә Алмаз Хәмзин иҗатына килгәндә, бу көнне ул үзен шагыйрь һәм үз җырларын башкаручы буларак танытты. Тавышы да бик шәп, көр чыга. Шулай да, җитди һәм мәгънәле җырларын ул шаярып тәкъдим итте: “Зөлфия Минһаҗева мин язган “Миләшкәем” җырын җырлап "ГАЗель" алды, Габделфәт Сафин “Өмет” һәм “Зәйтүнә” җырларым белән типографияле булды, хәзер “Акчарлак” газетасын чыгарып баеп ята, ә Салават “Туган көн” җырымны җырлап баеды да самолет хәтле самолет сатып алды.... Ә мин һаман бер ыштаннан йөрим”, - дип “Гөлйөзем”не җырлап җибәрде һәм залда утыручы апалар янына төшеп, аларның күзләренә карап җырлый-җырлый, болай да алсуланып торган йөзләрен алсуландыра төште..

Сатира һәм юмор газетасы юбилеенда тамашачылар арасында игълан ителгән такмак конкурсы да бик урынлы булды. Бу конкурс кичәнең икенче бүлеген ачып җибәрде дә инде. Сәхнәдә барлыгы өч кеше – газ җиһазлары инженеры Тәлгать Гәрәев, төзү академиясе студенткасы Лилия Бикмаева һәм музыка укытучысы Альбина Мәхмүтова көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Тәлгать матур тавышы, кызык такмаклары белән тамашачының да, жюриның да хуплавын алып, беренче призга ия булды. “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, гадәттәгечә, призларга акча жәлләмәгән - киң экранлы телевизор - Тәлгатькә, планшет компьютеры - Альбинага, кәрәзле телефон Лилиягә тапшырылды. Мондый бүләкләрне күреп, бәлки, башкалар да “Сөембикә” журналына багышлап уздырылачак кичәгә такмаклар өйрәнеп килерләр, дип өметләнде Ильяс әфәнде. “Мин бит үземне өлкә “Туган тел” президенты дип атамадым, мине халык сайлап куйды. Һәм бу чаралар бөтенесе дә сезнең өчен уздырыла. Тик кайчакта аптырап каласың: халык - бер якта, иҗтимагый оешмалар - икенче якта... Бергәләп эшлисе килә, шуңа күрә бүләкләр биреп булса да, халыкта татар сәнгате, матбугаты, мәгарифенә карата кызыксыну уятырга тырышабыз”, - диде ул.

Матбугат дигәннән. Алмаз Хәмзинның фойеда “Чаян” журналына язылыгыз, дип әйтүе булды, тәнәфестә халык чират басып языла да башлады. Шулай итеп, “чаян”лылар бик дөрес эшләделәр, чөнки туксан еллык тарихы булган журналны тик әбүнәчеләр генә саклап кала ала да инде. Хәзерге заманда “Чаян”ның ярты еллык бәясе - 209, “Бердәмлек”неке - 280 сум. Ярты елга бер биш йөзлегеңне чыгарып саласың да рәхәтләнеп газета-журналлар укып ятасың. Файдасы да бар бит әле: беренчедән, үзегезнең һәм балаларыгызның тел байлыгы арта, икенчедән – бөтен яңалыкларга хәбәрдар буласыз, өченчедән – үзебезнең татар матбугатына ярдәм итеп, киләчәк буыннарга телебезне тапшырырга ярдәм итәсез.

Шулай итеп, кичә ахырына кадәр иллеләп самаралы “Чаян” әбүнәчесенә әверелде. Элек миллионлап тиражы булган, ә соңгы елларда биш меңгә генә калган мәзәк журналы өчен бу саллы ярдәм, һәм Алмаз Хәмзин халыкка рәхмәтләрен җиткергәндә, язылу нәтиҗәләре белән канәгатьләнү хисен дә белдерде.

Ә без, “бердәмлек”леләр, аларга кызыгып карап утырдык. Эх, безнең дә Рәшит белән Алмазыбыз булсамы!.. Хәер, шушы көннәрдә генә Самарада да “Сыбызгы” исемле юмор һәм сатира журналы чыгарыла башлый, дигән хәбәр килеп иреште. Бу куандырды, әлбәттә.

Әллә заманалар үзгәреп, сатира һәм юмор тагын югарыга калкачакмы? Алай булса, җәмәгатьчелек сәламәтләнә башлаган, дигән фикер туа. “Чаян” һәм “Сыбызгы”лар - җәмгыять санитарлары бит алар...

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„– |

Владимир һәм Людмила Путиннар аерылышулары турында хәбәр итте (ВИДЕО)

$
0
0
07.06.2013 Ир белән хатын

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

в„–--- | 07.06.2013

Мөнәҗәттән үскән сәхнә легендасы (Кəшифə Тумашева турында)

$
0
0
07.06.2013 Мәдәният
Китүләр бар, кайтулар бар. Киткән юлларның ераклыгы да, кайткан юлларның борылмалары да – һәркемнеке үзенчә. Берәүләр, әкияттәге үги кыздай елый-елый китеп тә, шатлыклы җыр булып кайтырга мөмкин, шул ук вакытта зур өметләр белән киткәннәрнең дә тәмам югалып, юкка чыкканнары никадәр. Нөнәгәр авылының сабый Кәшифәсе дә, әнә, бик ерак сәфәргә күз яшьләрен түгеп кузгала бүген.

Юк-юк, аның язмышы һич тә үги кызныкыдай ямьсез түгел, шөкер, әти-әнисе дә исәннәр, алып китә торган кешеләре дә – Өркет шәһәрендә яшәүче якын кардәшләре. Үз балабыздай карап үстерербез, кеше итәрбез, диләр аны. Өй эшләренә дә, кибетче һөнәренә дә өйрәтмәкчеләр, ди. Үзләренең кыз балалары юк икән бит. Ә Нөнәгәрдә алар гаиләдә өч кыз иде. Ләкин әйбәт җиргә китәсе булса да, китү китү инде, туган оясыннан һич кенә дә аерыласы килми аның. Бигрәк яшь, әнисе куеныннан да чыгып җитмәгән иде бит әле.

Нөнәгәр мәдәният йорты сәхнәсендә ике кыз бала – Эльвира белән Гөлсинә – сабыйның авылдан китү күренешен күрсәтәләр. Татарлардан беренче булып Мәскәүдә махсус югары белем алган хатын-кыз режиссёр Кәшифә Тумашеваның тууына 110 ел тулуга багышланган, «Легендага тиң гомер» дип исемләнгән кичә нәкъ шушы күренештән башланды да. Һәм тиз арада алгы рәтләрдә утыручы авыл әбиләренең күзләре яшьләнүгә сәбәпче булды. Шушы күренештәге кебек, китәсе килмичә елагандыр, ник мине алалар, ник апаларны алып китмиләр, дип үксегәндер сабый. Кәшифәне гәүдәләндерүче кыз бала шулкадәр сөйкемле (сөбханалла!), «уены» шулкадәр чын, тарих кабатланып, Җамалетдин абзый белән Миңсылу апаның сабые моннан 105 ел элек түгел, менә бүген генә авылы, әти-әнисе, туганнары белән хушлашып юлга кузгаладыр кебек. Бу ике кыз баланы районның мәдәният бүлеген җитәкләүче Радик Михайлов үзе килеп өйрәтте, диләр кичәне оештыручылар. Әмма уңышның сере анда гына микән? Биредә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашева рухы һаман яшидер һәм авылдашларын әледән-әле сәхнә биеклекләренә әнә шул күтәрәдер, бәлки? Байтак еллар элек Нөнәгәр һәвәскәрләре Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын тәҗрибәле артистларча сәхнәгә куеп, республикада танылганнар иде бит! Спектакльдә мәхдүмне уйнаган Нурзада Камалиев, Сәрвәрне уйнаган Нурсөя Камалиева, Нурсөянең җырлавы – хәтерләрдән һич җуелмый. Инде менә бу авыл егете Раяз Фәсыйхов милләттәшләрне матур җырлары белән кинәндерә, энесе Рәсим дә җыр, музыка сәнгатендә лаеклы урынын яулап килә. Алар җырлаган кайбер җырларның көен элек авыл мәдәният йортында эшләгән әтиләре Наил иҗат итә. Очраклылык кына түгелдер болар.

Кичә башланудан элек аның кунаклары авыл мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музеен карадылар. Мәктәп укытучысы, мәшһүр режиссёрның ерак кардәше Дания ханым Кәлимуллинаның тынгы белмәс эзләнүләре, ул чактагы район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, танылган шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның теләктәшлеге белән оеша башлаган бу мирас йорты, инде күптән мәктәп музее чикләреннән чыгып, Татарстан Милли музееның филиалына әверелергә тиеш иде дә бит, ләкин аңа, нәкъ хуҗасы кебек, ятимнәрчә үҗәтләнеп, үзенә юл ярып барырга гына язган, ахрысы. Танылган якташларының тууына 95 ел тулуга туры китереп һәм төзелеп килүче музейны да мәдәни җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү нияте белән, унбиш ел элек Нөнәгәрдә бер матур кичә үткәргәннәр иде инде. Татарстан мәдәният министры урынбасары, мирас йортлары ачуга нык ярдәм итүе сәбәпле «Музей Төзиевич» кушаматы алган Мөҗип Таҗи улы Низамиев та, ул чордагы Татарстан дәүләт музее директоры Геннадий Муханов та катнашты, икесе дә Нөнәгәрдә хөкүмәт акчасына яшәүче чын музей булачагына ышанып һәм ышандырып сөйләде. Ил тормышында шуннан соң булган үзгәрешләр генә хыялларның канатын кисте. Бүген авылда үткәрелгән искиткеч юбилей кичәсе, анда сөйләнгән гаҗәеп истәлекләр һәм бирегә тупланган бай экспонатлар – һәммәсе дә бу бөек сәнгатькәрнең чып-чын музейга лаек икәнен тагын бер кат раслады, югыйсә. Бу авыл Кәшифәдән башка да илгә шактый күренекле шәхесләр биргән бит әле. Партиянең Актүбә өлкә комитетында икенче секретарь дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Низам Зыятдинов, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире һәм Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы вакытында үз теләге белән фронтка китеп, батырларча һәлак булган Галимҗан Шаһимәрданов, күп һөнәрләр остасы Фәрит Галиев... Нөнәгәрдәге күмәк хуҗалык игенчесе Сәмигулла Хәйруллин 1933 елда колхозчы-ударникларның беренче Бөтенсоюз съездында катнаша, бригадир Шәмсенур Хәбибрахманова беренче чакырылыш СССР Югары Советына депутат булып, Рим Зарипов һәм Фәрит Зарипов ВЛКСМның XV һәм XVII съездларына делегат булып сайланалар. Танылган әдип, дәһшәтле Колыма әсире, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ибраһим Сәләховның да нәсел тамырлары бу авылга нык тоташкан, чөнки аның әтисе балта эше белән казах якларына барып җиткән Нөнәгәр егете була. Дания ханым боларның һәммәсе хакында шактый истәлек җыярга өлгерде, чын музей шартларына туры китереп урнаштырасы гына бар. Ә хыяллары тагын да зуррак: данлы авылдашларының нәсел дәвамчылары хакында да әйбәт-әйбәт стендлар эшләп калдырасы килә аның. Акчасызлыгы, матди теләктәшләренең азлыгы гына кулын тота. Элегрәк иң юмарт булышкан Зөмәрә апасы Халитова (Кәшифә кызы) бүген үзе дә кечкенә пенсия белән генә яши. Дөрес, җирле җитәкчеләр хәл кадәренчә булыша үзе. Төзелгәннән соң музейны әйбәтрәк бинага да күчерделәр, эчке бизәлешен дә яхшыртып киләләр, кичә үткәрү чыгымын да тулысынча күтәргәннәр. Район хакимиятеннән тагын акча сорап барырга оялам инде, нефте-фәләне дә булмагач, безнең район болай да бай түгел бит, ди Дания ханым. Авылдашлары – районның иң зур төзелеш оешмасын җитәкләүче Фагыйль Гафиулла улы Шәфигуллин да музейга булышкалый икән. (Сүз җаеннан әйткәндә, бригадир Шәмсенур уракчы кызларны кыска йокыларыннан уята алмаганда, яшь егет Гафиулланы гармун уйнатып урам әйләндерә торган булган, моны миңа Шәмсенур апа үзе сөйләгән иде. Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»ндагы Каюм – язучы фантазиясе җимеше генә түгел, андый хәлләр тормышта чынлап та булган, димәк).

Дөньяның һәм тормышның кинәт болгануы заманында Кәшифә язмышын да нык үзгәрткән иде шул. Өркеттә ул «Мәдрәсәи исламия»не бик яхшы укып тәмамлый һәм Имтияз, ягъни Мактау кәгазе белән бүләкләнә, бу кәгазьгә Габдулла Тукайның «Имтияз алган бала» исемле мәгълүм шигыре дә язылган була.

Беренче кәррә мөмтаз булса бер инсан туганнан соң,
Фәхерле имтиязларны алыр үскәч тә аннан соң.

Шигырьне игътибар белән укысаң, андагы сүзләр Кәшифәнең алдагы тормышына шулкадәр дә туры килер икән, дип гаҗәпкә каласың. Урыс мәктәбендә дә белем ала ул. Мәдрәсәдәге остазлары искиткеч тырыш, зиһенле кызны Төркия университетына укырга җибәрмәкче булалар. Ләкин илне пыран-заран китергән ватандашлар сугышы Кәшифә кебек меңнәрчә яшь кешенең үсү юлын гына түгел, байтагының гомерен дә кисә. Милли сәнгатебез бәхетенәдер, Кәшифә ул мәхшәрдән исән кала, алай гына да түгел, урындыкка басып мөнәҗәт әйтүләрдән, Тукай шигырен укулардан башланган сәхнә тормышын дәвам иттереп, осталыгын гел арттыра бара һәм Зауральская псевдонимы белән Себер киңлекләрендә таныла. Өркеттә ул үзенә тиң мәхәббәтен дә очрата. Режиссёр ире Рәхим Тумашев куйган спектакльләрдә төп рольләрне уйный-уйный байтак җир кичәләр, Семипалатинскида яңа оешып килгән профессиональ татар театр труппасында да эшлиләр алар. Туган ягы да, укып, режиссёр булырга иде дигән хыялы да тартып Казанга кайтарганда аңа нибары 20 яшь, ә улы Равилгә бер яшь тә тулмаган була.

Казанда Татар театр техникумын тәмамлагач, Кәшифәне шунда режиссёр-укытучы итеп калдыралар. Бер үк вакытта, оешканыннан башлап 1931 елга кадәр Татарстан радиосында эшли: аның иң беренче дикторларыннан була, соңрак әдәби һәм музыкаль тапшырулар әзерли. Нәкъ шушы чорда ул Салих Сәйдәшев белән якыннан аралаша, аны радиотапшыруларга тартып, акча эшләргә булыша (әйе, иҗат кешеләренә гонорар түләүнең берзаман юкка чыгасын, радиоларның, киресенчә, sms-фәлән дигән булып, тыңлаучылардан, хәтта балалардан акча теләнеп яшәячәген ул чагында беркем күз алдына да китермәгән әле). Бу елларда Кәшифә Тумашеваны якыннан белгән, анда укыган, аның белән эшләгән кешеләр кайчандыр «имтияз алган бала»ның искиткеч эшлекле дә, гаҗәеп кешелекле, игътибарлы да булуын мисаллар белән искә алалар иде. Үзешчән музейчы Дания ханым мондый истәлекләрне байтак җыеп өлгергән, шөкер, чөнки аларны сөйләүчеләр азаеп бара.

«Ни кушсаң да укый алды, ни әйтсәң шуны язалды», – диелә бөек шагыйрьнең шигырендә. Кәшифәнең Мәскәү театр институтында (ГИТИС) уку еллары – тагын яңа сынаулар чоры. Укытучылары кул куеп биргән истәлекле фоторәсемнәрдә Кәшифәнең биредә укучы беренче татар кешесе булуы әйтелә. Ире мәрхүм булып, утыз яшендә тол калу, шул сәбәпле укуын өзеп тору, аннары улын һәм кызын җитәкләп кабат баргач, балаларны беркая урнаштыра алмыйча иза чигүләр, матди кыенлыклар – берсе дә сындыра алмый аны. Укытучылары киңәш бирде микән, ул Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М.И. Калининның кабул итүенә ирешә һәм хәлен сөйләп бирә. Андый «вак-төяк» йомыш белән район башлыгына да үтеп кереп булмаган хәзерге заманда моңа ышануы да кыен, әмма Калинин бабай аны игътибар белән тыңлап кына калмый, улы белән кызын дәрәҗәле балалар йортына да урнаштыра. Әнисен искә алу кичәсенә килгән Зөмәрә апа ул чактагы тормышларының кызык якларын гына сөйләде. Аны һәрвакыт төрле фестивальләргә, бәйрәмнәргә җибәрә торган булганнар («тыңлаучан булуым һәм бик яхшы укуым сәбәпледер» диде үзе). Бер шундый бәйрәмдә Мәскәү партия оешмасының беренче секретаре Хрущев кызчыкны алдына тотып та утыра. Бүген Зөмәрә апа да, аның улы, архитектура фәннәре докторы Нияз Халитов та, әниле, әбиле чакларын искә төшергәндә беравыздан диярлек «безнең әни гаиләбезнең йөрәге иде» дияргә яраталар. Әнисе кебек үк Мәскәү театр институтын тəмамлаган, əнисен дəвам иттереп, озак еллар Татар дəүлəт республика күчмə театрында баш режиссёр булып эшлəгəн, күп кенə яшь драматургларның беренче əсəрлəрен сəхнəгə күтəргəн, Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш», Аяз Гыйлəҗевның «Сары чəчəк ата көнбагыш», Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгəн безгə» драмалары буенча куелган спектакльлəре өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендəге бүлəгенə ия булган 90 яшьлек Равил Тумашев əнисенең бу юбилеена килə алмады, ə менə шаярып, 120 еллыгына килергə вəгъдə бирде. Язсын Ходай!

Нөнəгəрдə Кəшифə апаның 95 еллыгы уңаеннан уздырылган искə алу кичəсендə Сара Садыйкованың кызы Əлфия Айдарскаяның елый-елый сөйлəгəннəре һич онытылырлык түгел. Сəхнəлəргə юл тəмам ябылган, беркем бернинди эш бирмəгəн хəсрəтле елларында Сара дусты янына Кəшифə килə дə, куярга əзерлəнə торган «Ак калфак» драмасына музыка язарга тəкъдим итə, булдырасың син аны, дип үсендерə. Сара Садыйкованың спектакльгə беренче генə музыка язуы була бу. Шул хакта милли моңнар алиһəсенең истəлек язуы булган нота күчермəсе – бүген Нөнəгəр музеенда иң кадерле ядкарьлəрнең берсе.

Яңа гына институт тəмамлаган яшь режиссёр, диплом спектакле итеп, Хəбиб Фəтхуллинның «Күзлəр» драмасын сəхнəгə куярга була. Əсəрне кат-кат эшкəртəлəр. Режиссёр күптəнге дусты Салих Сəйдəшевтан спектакльгə музыка язуын сорый. Шактый вакыттан соң, ниһаять, музыка əзер була. Сукыр кызның авылдан киткəндə җырлаячак, соңыннан «Хуш, авылым» исеме белəн бар татар дөньясында гомерлек урын алачак җырның көен Кəшифə елый-елый тыңлый.

Хуш, авылым, сау бул,
Сəламнəр көт,
Таң җиллəре искəндə.
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искə төшкəндə.

Сабый чагыңда бөтен якыннарыңны калдырып авылыңнан кит тə, шундый көйлəрне тыңлаганда еламый кара син!

– Елыйсыңмы, бəгырь. Менə халык ничек елар əле, – ди Салих Сəйдəшев һəм үзе дə елап җибəрə. Хəзер югалып бара торган сəнгатьтəге ихласлылык əнə шундый булгандыр, күрəсең. Спектакльлəрдə җыр булырга тиеш, безнең халык җыр ярата, дия торган була режиссёр. Каршылыкларга да карамастан, Нəкый Исəнбəтнең «Хуҗа Насретдин»ен дə күп җырлар белəн куя һəм гаҗəеп зур уңышка ирешə ул.

Районда олы юбилей кичəсен бик əйбəт əзерлек белəн, бөек якташыбызга лаек итеп үткəрергə тырыштылар. Мəктəплəрдə Кəшифə Тумашева истəлегенə яшь дикторлар конкурсы, драма түгəрəклəренең иҗади бəйгесе бик җанлы узды һəм аның җиңүчелəре шушы кичəдə бүлəклəнде. Хəтта төбəкнең һəвəскəр җырчылары да əлеге кичəдə моңа кадəр беркайчан булмаганча җырлап, һəркемне сокландырдылар. Кичəне алып барган Нөнəгəр кызы Фəнзия Төхвəтуллина да бу эшкə сəлəтле булуын күрсəтте. Кəрим Тинчурин исемендəге театр артистлары Нөнəгəр тамашачыларына хөрмəтле остазлары репертуарыннан «Сакла, шартламасын» əсəрен тəкъдим иттелəр.

...Китүлəр бар, кайтулар бар. «Сабый чагында авылыннан елап киткəн Кəшифə Җамалетдин кызы, 105 елдан соң, бүген Нөнəгəргə əйлəнеп кайтты» – дип сөйлəде юбилей кичəсендə район башкарма комитеты рəисе урынбасары Вакыйф Зəкиев. Əйе, шөкер, ара-тирə булса да «кайткалап», кешелəрне бəйрəм иттерергə, бу мəшһүр сəнгатькəрнең туган авылы бар шул əле. Чөнки, Нөнəгəрдəгедəн озаграк яшəп китсə дə, аны Өркеттə дə, башка җирлəрдə дə авылдашларыдай сагынып көтеп торганнары сизелми. Рəсми төстə «кайтып», биредə мəңгелеккə калу өчен, Кəшифə Тумашева исемендəге мирас йортының əлегəчə чын музей статусы ала алмавы гына комачаулый кебек. Ходай кушып, бу каршылык та бер җиңелер, бəлки. Үз гомерендə авырлыкларны аз кичкəнмени имтиязлы бала!
 


Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ

в„–5 |

"Бала турында әйтергә җыенмыйм"

$
0
0
07.06.2013 Җәмгыять
Баламның атасы рәссам. Танылган рәссам, – диде хохол хатыны Лиза. – Ул үзе бала турында бихәбәр. Өйләнешергә йөргән вакытта ук ташлаштык. Минем карынымда аның баласы булу турында үзем дә белми идем. Онкология хастаханәсендә эшлим инде үзе, белемем буенча медик. Ике-өч көн буе авызыма юньле-башлы ризык керә алмауны депрессиягә сылтадым, бик ярата идем аны. Син бит үзең сәнгать дөньясына якын кеше – баламның атасын да беләсең, әмма зинһар, кызым Гайшә турында аңа җиткерә күрмә.

Кызым белән бер бакчага йөргән Гайшәгә карап тагын бер кат сокланып куям – булса да булыр икән кояш! Җирән чәчле, җете яшел күзле, чәте-чәте татарча бытбылдаган тупылдык һәр көн кочагыма атылып кереп сөйдерергә дә онытмый: «Мин кояш түгел, апа, мин – куян, нәни куян!»

– Гадел белән (рәссамның исеме үзгәртелеп бирелә. – Г.Җ.) очраша башлаганда аңа инде 37 яшь иде, – дип дәвам итә сүзен Лиза. – Мин аның картиналарын караганда ук гашыйк булдым бугай. Шундый талант! Һәм беләсеңме, башыма килгән беренче уй нинди булды – бала тапсаң, шушындый бөек талантлардан гына табарга кирәктер. Минем йөзгә-биткә генә түгел, күңеле белән дә матур бала табасым килә иде. Үзем дә артык яшь түгел идем бит инде – 33ен тутырган сазаган кыз. Без Гадел белән бик тиз якынайдык. Аның мәхәббәте сәеррәк иде, әлбәттә, беркайчан да үзенең шалтыратканы, очрашулар эзләгәне, гомумән, безнең мөнәсәбәтләр өчен баш катырганы булмады. Өйләнешү темасы, кул сорау ничек булды дисеңме: «Син минем янда озак бөтереләсең инде, кияүгә чыгасың килә бугай?» – диде ул миңа. Мин бәхеттән җиденче кат күктә идем. Моның пумала белән картиналарыннан кала бернәрсәсе дә юк, ә мин әни белән ялгызым гына үскән кыз – икебезгә ике бүлмәле фатирыбыз бар. Теләп ризалаштым. Әмма Гаделнең анасы турында гына уйламаганмын. Таныштырмады да, очраштырмады да ул безне. Әнисе белән беренче тапкыр Гаделнең остаханәсендә күзгә-күз очраштык. Менә хатын мин сиңайтим! «Син нинди себерке, ник минем талантлы малаем янында бөтереләсең, аңа хатын-кыз кирәкми, хатын-кыз белән чуала башласа, аның иҗаты вакланачак, югал, күренмә күземә», – дип тузына башламасынмы! Мин ул көнне елап чыгып киттем. Ике көннән кабат үзем Гадел янына килдем. Ул тыныч кына рәсем ясап утыра иде. «Очрашмыйк башка, әни каршы. Һәм әни дөрес әйтә – синең белән гыйшык-мыйшык уйнаган вакытны мин иҗатка сарыф итәргә тиеш. Якынлык кылу мине ваклый, чәчелдерә. Башка килеп йөрмә», – диде. Тораташ булып каткан гәүдәмне көчкә хәрәкәткә китереп, чыгып киттем.

...Ике-өч айдан үземнең көмәнле икәнемне аңладым. Күрсәң минем бәхетемне!!! Утыз бишем тулганда Гайшәне таптым. Ул мин теләгән бала булды – хәтта төшемә дә шулай кергән иде. Җирән тере йомгак, мәхәббәт төенчеге! Бер баскан урынга мең бастым шикелле – яратам, яратам, яратам баламны!

– Лиза, баланың атасы бар, исән-сау, ник белгертмисең?

– Мин аңа бернинди ачу-үпкә тотмыйм. Бала турында да әйтергә җыенмыйм. Аңа бала кирәк түгел – ул иҗатчы. Бөек иҗатчы! Мин аңа иҗаты өчен үлеп рәхмәтле – ул бит баласын да әнә нинди мәхәббәтле итеп яралта алган. Шушындый бала өчен генә дә мин аңа гомер буе дога укып яшәргә тиеш...

Ике-өч эштә, үлгәнне-калганны белми тормыш көткән Лиза өчен башка хакыйкатьнең булуы мөмкин дә түгел кебек иде – һәркем бәхетне үзе теләгәнчә күрә, үзе теләгәнне көтә. Кемдер тау кадәр бәхетне дә күрмәскә мөмкин, ә кемнеңдер күңел күзе сахралар киңлеген дә үз эченә сыйдыра ала. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Түбән Новогородның Уразавыл мәдәният йортында Рәшит Ваһапов фестивале узды

$
0
0
07.06.2013 Мәдәният
Быел, 7 май көнне, күренекле якташларыбызның берсе булган бөек җырчы Рәшит Ваһаповның тууына 105 ел тулды. Бу мәшһүр җырчының гомере кыска булса да, кабатланмас моңы, чиксез таланты мәңгелеккә калды.

Аның исемен мәңгеләштерүдә авылдашы, Түбән Новгород өлкәсендә Кызыл Октябрь районында Актук авылында туып-үскән, Казанда яшәүче якташыбыз Рифат Фаттаховның өлеше әйтеп бетергесез зур. 9 ел рәттән фестиваль бөтен дөнья буйлап атлый, аның географиясе шактый киң – Кытай, Финляндия, Германия, Польша, Украина, Казахстан, Эстония, Америка Кушма Штатлары, Россиянең төрле төбәкләре. Һәм, әлбәттә, фестивальнең чишмә башы – җырчының туган ягы. Менә быел да Рәшит Ваһапов исемендәге тугызынчы татар җыры фестивале 23 май көнне Түбән Новогород өлкәсе Уразавыл мәдәният йортында аншлаг белән узды. Аны гамәлгә куючы – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, фестиваль проектының авторы һәм җитәкчесе хөрмәтле Рифат Фаттахов. Фестиваль башланыр алдыннан район җитәкчеләре, кунаклар, оештыручылар җырчының туган авылы Актукка барып, аның һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Билгеләнгән вакытка район клубы халык белән шыгрым тулды, авыллардан, бүтән районнардан да Рәшит Ваһаповның иҗатын яратучылар байтак килгәннәр иде. Нәкъ шушы көннәрдә безнең төбәктә Финляндиядә яшәүче мөселман кардәшләребездән торган 32 кешелек делегация дә кунак булды. Әлбәттә, аларның фестивальгә кунак булып чакырылулары бу кичәне тагын да күркәмрәк итте, аның дәрәҗәсен күтәрә төште.

“Бүген биредә зур бәйрәм, җыр-моң бәйрәме һәм бу бәйрәмне булдыруда һәрчак төрле яктан ярдәм иткәне өчен аның төп оештыручысы – ТРның мәдәният министрлыгына, Татарстан хөкүмәтенә, шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне белдерәм.

Шулай ук Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте белән дә без тыгыз элемтәдә эшлибез һәм һәрьяктан ярдәм сизеп торабыз, моның өчен өлкә губернаторы Валерий Шанцевка олы рәхмәт әйтәсем килә”, - диде Рифат Әхмәтович фестивальне ачканда. Аннары ул сәхнәгә кунакларны чакырды. Алар арасында Кызыл Октябрь районы үзидарә башлыгы Халит Сөләйманов, өлкә хөкүмәте вәкиле, эчке сәясәт министрының урынбасары Сергей Тарасов, Финляндия татарлары делегациясенең җитәкчесе Атик Али, андагы мәхәлләнең имам-хатибы, шулай ук якташыбыз, чыгышы белән Сафаҗайдан булган Рамил хәзрәт Беляев, Спас районы администрациясе башлыгының урынбасары Рамил Салихҗанов, Нижгар татарлары конгрессының рәисе Гаяр Хәсәнов, имам Мөнир хәзрәт Багаутдинов иде. Алар барысы да халыкны сәламләп, күңелле ял теләделәр, бу чараның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Сергей Михайлович өлкә хөкүмәте һәм шәхсән губернаторның сәламнәрен җиткерде. “Безнең өлкәдә күп милләтләр үзара дус, тату яшиләр. Нижгар җире күренекле шәхесләргә бай, Рәшит Ваһапов шуларның берсе һәм без барыбыз да аның белән горурланабыз. Һәр халыкка үзенең мәдәниятен, телен, үзенчәлекләрен саклап үстерү өчен бездә бөтен шартлар тудырыла”, - диде ул.

Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк дип сөйләргә яратабыз без, әмма кайчак сүздән уза алмыйбыз. Ә Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез бу өлкәдә уникаль үрнәк – алар гасырлар буе бу бәяләрне саклап киләләр һәм олы мирас итеп буыннан буынга тапшыралар. Аларның кайнар сәламнәрен Атик Али һәм хөрмәтле Рамил хәзрәт җиткерделәр. Атик әфәнденең тамырлары Актук авылыннан икән, ә Рәшит Ваһапов белән алар туган да тиешлеләр – аның әтисе ягыннан әбисе җырчының әтисе Ваһап мулла белән бертуган булганнар. “Мин бу туганлык җепләре белән чын күңелдән горурланам һәм җырчы абзыемның иҗатын саклап үстерүгә, аның исемен мәңгеләштерүгә күп көч куйган өчен Рифат әфәндегә олы рәхмәтемне белдерәм”, - диде Атик Али һәм Рамил хәзрәт белән бергәләп Х.Сөләймановка, Р.Фаттаховка, Р.Салихҗановка, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Җ.Фәйзрахмановка ислам динен, татар телен, милли мәдәниятне, тарихны саклау һәм үстерү эшендә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Финляндия мәхәлләсе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар, анда чыгып килгән “Мәхәллә хәбәрләре” исемле журналларын бүләк иттеләр.

Концерт программасын бик матур итеп Замирә Гәрәева алып барды. Төрле елларда фестивальнең лауреатлары исемнәренә лаек булган яшь артистлар Гөлсирин Абдуллина, Айдар Рәкыйпов, Сиринә Зәйнетдинова, Наил Хөсәенов Рәшит абыйларының җырларын, эстрада җырларын башкарып, тамашачыларны шатландырдылар. Кытайлы милләттәшебез, хәзер Казан консерваториясе студенты Морат Базарбай “Алмагачларым” җырын башкарганда, аңа бөтен зал кушылды.

“Сәйдәш” бию ансамбле солистлары биегәндә (фотода), күңелләр дәртләнде. Ә инде үткән елгы фестивальнең гран-при иясе Ришат Төхфәтуллинга (фотода) алкышларның иң көчлеләре булды – аның искиткеч көчле, моңлы тавышы кемне дә битараф калдырмады. Беренче гран-при иясе Филүс Каһиров белән берәттән алар Рәшит абыйлары мирасының лаеклы дәвамчылары дияргә була. Финляндия кунаклары бу кичәдән бигрәк канәгать калдылар, аларның артистлар белән бергәләп чын күңелдән җырлаулары, кайчак биеп тә алулары сокландырды.

Ахырда, барлык артистлар сәхнәгә чыгып башкарган “Туган тел”гә бөтен зал аягүрә басып кушылып җырлаганда, фин кардәшләребезнең күзләрендә яшь тамчылары күренде, аларның бу концертта алган тәэсирләре әле озакка җитәр, әлбәттә.

Бүгенге фестиваль Рәшит Ваһаповның бөеклеген, аның иҗатының мәңгелеген тагын бер тапкыр ачыклады”, - диде алып баручы һәм бу чынлап та шулай. Шагыйрь Ш.Маннаповның җырчыга багышлап язган шигырендә түбәндәге юллар бар:

Йолдыз гомере – нурларында,
Үзе сүнә – нуры кала,
Җырчы гомере – җырларында,
Үзе китә – җыры кала...
Киләчәккә халкы белән
Үзе булып җыры бара...

Әйе, бөек җырчы, легендар шәхес Рәшит Ваһаповның исеме, аның иҗаты, искиткеч, кабатланмас моңы халкыбызның мәңгелек мирасы булып сакланып килә, фестиваль моны тагын бер тапкыр исбатлады. Һәм без аның белән унынчы, юбилейлысына кадәр дип саубуллаштык.

1


2

Автор фотолары.
 


Н.ЖИҺАНШИНА

в„–21 | 31.05.2013

Сиңа - ялган, миңа - чын

$
0
0
07.06.2013 Җәмгыять
Дөнья соңгы араларда гел болганып тора, кайда чын, ә кайда ялган икәнен аңышып өлгерерлек түгел. Бигрәк тә тарих дигән фәннең фәнлеге соңгы елларда көннән-көн бәхәсле була бара. Хәер, Европада ул күптән фән түгел, ә әдәбиятка иш санала бугай.

Татар халкын кеше ашаучылар буларак тәкъдим иткән 6нчы сыйныф мәктәп укучылары өчен академиклар А.А. Преображенский, Б.А.Рыбаков иҗат иткән, Русия Мәгариф министрлыгы дәреслек буларак кабул иткән Ватан тарихы белән танышкач, европалылар хаклы дияргә генә кала. Ата-бабаларыбыз рухын рәнҗетүче әлеге “хезмәт”кә ризасызлык белдереп судка мөрәҗәгать иткән милләттәшләрнең өметләре акланмады, Русия Фемидасы авторларны хаклы дип тапты.

Быелның 28 март санында басылып чыккан “Звезда Поволжья” газетасында Вадим Ростовның (чын исем-фамилиясе Вадим Деружинский) “Лицо русской национальности” дигән күләмле язмасында Русиянең рәсми тарихы кире кагыла һәм автор, ил генетиклары уздырган анализларга таянып, урыслар славяннар түгел, ә угро-финнар, мордва-мукшылар дип белдерә. Шул ук газетада басылган “Этот нерусский русский язык” дигән мәкаләдә шушы ук автор урыс телен – славян теле дә, Русь теле дә түгел дип исбатларга маташа. Аның башка күп кенә язмалары үзе гамәлгә куйган матбугат чарасы «Секретные исследования» кысасында интернетка да эленгән. “Национальная лживость как фактор истории” дигән мәкаләсендә Вадим Ростов, бәхәсле фикерләр тулы тарихи чыганакларга таянып, илебездә бүген киң таралган караклык, ришвәтчелек, коррупцияне урысларның “милли сыйфаты” – ялганчылыкка кайтарып калдыра. Фикерен дәлилләү өчен урыс халык әкиятләрен һәм Пушкинның киң җилкәле татарның башын кисү турында әсәрен дә эшкә җигә. Әлеге авторның татар тарихына, Алтын Урдага карата салулаган бәяннары да шактый үзенчәлекле. Кыскасы, Вадим Ростов шәрехләмәләре һәм ул мөрәҗәгать иткән чыганаклар белән танышкач, СССР чорында әйләнештә йөргән “Ә милиция кая карый?” дигән риторик сорау да күңелдә кымырҗып ала. Хәлбуки, Тишков институтының милләтебезне дәүләт дәрәҗәсендә дистәләрчә кабиләләргә таркату омтылышы искә төшә дә, явыз ниятнең шул ният итүчеләрнең үз башларына һич уйламаган тарафтан үзенчәлекле әйләнеп кайтуы мәллә соң бу дип тә көрсенеп куясың...

Шәхсән, уйгыр-фин токымына кардәш булуның һичбер кимчелеген, начар ягын тапмыйм. Финнар – чиста, пөхтә һәм эшчән халык, илләре искиткеч тәртипле һәм күркәм.Балтыйк буе халыклары да шул нәселдән. Ә урыс халык җырларын үзәкләрне өзәрлек итеп башкаручы талант иясе Надежда Кадышева, мәгълүм ки, мордва милләтеннән. Мин институт тәмамлагач, өч ай Мордовиядә эшләдем һәм рәсми рәвештә мордва дип тәгаенләнгән мукшы һәм эрзя халыклары вәкилләре белән аралаштым. Салам төсендәге чәчле, эре, таза гәүдәле матур, күркәм кешеләр дип истә калдылар. Әлбәттә, араларында кара чәчлеләре дә шактый иде. Җирле мишәр кардәшләр хакында “башмагының табаны тишек булса да, өстен ялтырата” дип шаяртулары истә калган. Юл төзү мастеры буларак, трасса буенча кышын вак таш ташыту минем җилкәдә иде. Үзбушаткычсыз әрҗәле йөк машиналарын экскаватор чүмече белән бушатырга туры килде. Экскаваторчы Габдрәшитов (исеме онытылган) агай белән бергә авылларда җылынып чыгар өчен аның таныш-белешләре өйләренә кергәләдек. Мукшылар – кунакчыл, ачык күңелле халык, йортлары нигездә алты почмаклы, мичләре алагаем зур, астында ванна керер, юыныр өчен шактый зур уентысы бар. Капка-койма тотуга игътибарлары әлләкем түгел, ихаталары нигездә ике корылмадан – өй һәм абзардан гыйбарәт иде ул чорда. Дөрес, Рузаевка шәһәренә якын гына урнашкан сортлы алма үстерүче бай совхозда коймалар биек, хәтта өстән чәнечкеле чыбык та тарттырылган иде.

Бер үк эчтәлек төрле формада төрлечә тәэсир итә. Әйтик, нәфис сүз остасы һәм сатирик Задорновның урыслар турында сөйләгәннәрен тамашачы рәхәтләнеп көлеп, яратып кабул итә. Ә ул ирештергән мәгълүматны башка берәү тиледән туры хәбәр дулкынында җиткерсә, монысы ярсулы ризасызлык тудыра. Чыннан да, яһүд турында яһүд усал шаяртканда башка милләт вәкиленең шул дулкында темага кысылуы, аны ат дагалаганда ботын кыстыручы бака хәленә куя. Урысны – урыс, татарны – татар, мукшыны мукшы тәнкыйтьләсен, сүз юк, әләм кулларына, кардәшләрнең үзара тукмашып тузан кагышуы рухи сәламәтлеккә файдалы. Ә әрсезләнеп синең милләтең хакында ятлар остаруы күңелгә сары май булып ятмый. Аерым милләткә карата тел озайтудан фашизм һәм сталинизм исе аңкый, тарихка артык ерак кермәгән тәкъдирдә. Ә Вадим Ростов бәян иткән урысларга карата уздырылган “генетик эзләнүләр” һәм бәхәсле фаразлар мин фәкыйрьне хафага сала, чөнки аның язганнары хак булса, моны без татарга карата күчереп арканлаулары да бик мөмкин. Ә аннан нәрсә килеп чыгасын бер Хак Тәгалә генә белә булыр. Мишәрне – болгар, яки мари, типтәрне – башкорт, Казан арты татарларын чуаш яки ар дип нәтиҗә чыгаруларын көт тә тор. Һәм мондый “эзләнү”ләрдә сәяси заказ, алдашу-буташтырулар булмас дип кем гарантия бирә ала?

Әлбәттә, тулаем урыс халкын А.А.Агафонов, Р.Б.Рыбаков һәм аларны хуплаучылар белән генә тиңләштерү гадел булмас. Андыйларга кискен бәяне әлеге милләтнең алдынгы вәкилләре кайчан да булса бирми калмас әле дип өметләник. Ә бит урысның бәһа биргесез шәхесләре дә бар. Мәсәлән, мөхтәрәм профессор Жданов Владимир Георгиевич. Халык арасында армый-талмый дәгъвәт белән шөгыльләнүче ул фидакарь зат белән тиңләшерлек имамнар барлыгы миңа мәгълүм түгел. Ул ислам тәгълиматы тыйганнарның барчасын да тыю ягында. Владимир Георгиевич исерткечләрнең һәм җенси тотнаксызлыкларның коточкыч нәтиҗәләргә китерүен фәнгә һәм мантыйкка таянып шул кадәр үзәккә үткәзеп дәлилләп сөйли ки, тын алырга кыймый тыңлыйсың. (Кызыксынучылар аның үтемле вәгазьләре белән интернет аша да таныша ала). Аракының күзгә зарары турында сөйләгәндә алкогольнең канга тәэсире һәм күздәге нечкә кан тамырларының шул сәбәпле ниләр кичерүе турындагысын мин шуннан табып тыңладым. Алкашларның борыннары кызарып, зәңгәрсулануы сәбәбен дә ул кара тактага сызып күрсәтә-күрсәтә тәфсилли. Саф килеш кияүгә чыгу мөһимлеген профессор телегония дигән фәнгә таянып бәян итә. Тарихи факт: Мартон фамилияле дәрәҗәле бер инглиз шәп токымлы атын зебра белән кушылдыра. Әмма бия колынга узмый. Ничәдер елдан соң ул әлеге шәп нәселле ак бияне токымдаш айгыр белән кавыштыра. Бу юлы колын туа. Әмма тәнендә зебраныкы сыман сызыклар ярала. Беренче җенси мөнәсәбәтнең эзсез узмавы хакында профессор әфәнде кошлар һәм кешеләр тормышыннан да мисаллар китерә. Һәм “телегония”не халыктан мәгълүм максатлардан чыгып махсус яшерәләр, ялган фәнгә чыгаралар дип саный.

Мәгълүм ки, шәригатьтә зина кылуны зур гөнаһ санау белән генә чикләнмичә, моңа карата каты җәза да каралган. Христиан дине дә зина кылуны (прелюбодеяние) әшәке гөнаһ (смертный грех) дип таба. Жданов фикеренчә, беренче тапкыр “ялгышучы” кызларыбызның партнерлары хәмер, яки наркотик кулланган булса, (ә бит ялгышулар күп очракта айнык баштан килеп чыкмый), бу хәл аның киләчәктә туачак барча балаларына да тәэсир итәчәк. Русиядә халык саны кимү, гарип балалар арту әлеге профессор бәянында җенси тотнаксызлык проблемасына да кайтып кала. Урысның бу профессоры ислам динен, мөселманнарны гаепләүдән ерак тора, лекцияләрендә мөселманнарны хөрмәт белән искә ала. Ул төрле сорттагы “ирекле мәхәббәт”кә армый-талмый кодалаучы масса-күләм мәгълүмат чараларын гаепли. Наркотикларны тыйган атлы шау-шулы акцияләрне аларны пропагадалау өчен уздырыла, дип белдерә.

Татарда “Сиңа – ялган, миңа – чын” дигән гыйбарә бар. Мәкаләмдә бәян ителгәннәрдән дә кайсын чынга алу, ә кайсыларын кабул итмәү, әлбәттә инде, мөхтәрәм укучыларның үз ихтыярында.  


Рөстәм ЗАРИПОВ

в„– |

Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасында 4,3 мең полиция хезмәткәре сакта торачак

$
0
0
07.06.2013 Спорт
Kazan-Arena стадионында 2,5 мең кеше кизү торачак

Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасында казанлылар һәм кунаклар иминлеген 4,3 мең полиция хезмәткәре саклаячак – бу якынча Татарстан башкаласы полиция гарнизонындагы хезмәткәрләр саны кадәр дигән сүз. Kazan-Arena футбол стадионында 2,5 мең кеше кизү торачак, ә калганнары – уеннарда катнашучылар хәрәкәте маршрутын саклаячак. Бу хакта студентлар Уеннарына әзерлек буенча шәһәр штабы утырышында РФ ЭЭМ ның Казан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников белдерде, дип хәбәр итә ТР башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.

Аның сүзләренә караганда, стадион территориясе 4 кә бүленәчәк, һәрберсендә полиция хезмәткәрләре, Россия эчке гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, юридик институтлар курсантлары иминлек һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклаячак.
Стадион территориясен даими күзәтү өчен 450дән артык видеокүзәтү камерасы кулланылачак. Казансу акваториясендә полиция катерлары булачак.

Казан мэры билгеләп үткәнчә, Уеннарны оештыручылар өчен куркынычсызлык беренче мәсьәлә булып тора. Әмма иминлек тәэмин итү чараларын катгыйлату уеннарга килүчеләргә бәйрәмне бозарга тиеш түгел. “Без хокук саклау органнарына зур җаваплылык йөкләнүен аңлыйбыз, әмма команда бер тупас сүз белән бөтен кәефне кырырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. 




в„– | 07.06.2013

Рөстәм Батыр: “Күпләр дин аша үзләренең сәясәт уеннарында катнашуларын аңламый”

$
0
0
08.06.2013 Дин
"Кемнәр алар ваһ­һабчы­лар? Бүген­гесе көндә уңга да, сулга да – барча кешеләр­гә “ваһ­һабчы” дигән ярлык тагу сезгә бу сорауны бирергә мәҗ­бүр итте. Нигә шулай? Әллә бу уйлап чыгарылган бер провокацияме? Мөсел­маннар­га сә­бәпсез бәйләнер өчен бер уйдырма кирәк бит. Каян килеп чыккан ул? Менә шул со­рау­га җавап бирсәгез иде. Дөрес­лекне җиткерсәгез иде. Зөфәр хәзрәт"

Редакциягә әнә шундый эч­тәлектәге хат килеп төште. Без инде бу хакта сөйләшү өчен Татарстан Диния нәзарәте рәисе­нең беренче урынбасары Рөс­тәм Батыровка мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, зур шә­һәр­ләрдә генә түгел, район-авыл­ларда да мондый хәл бар. Әл­бәттә, бу мөселман­нарның бүл­гәләнүенә дә ки­терә. Мондый четерекле хәл­дә гади халык кына түгел, хәзрәтләр дә югалып калган ә­нә. Алга таба нишләргә, ничек хак юлга чыгарга? Хатта язган Зөфәр хәзрәтнең өзгә­лә­нүендә дөреслек бар бит.


– Проблема, чыннан да, юк дип әйтеп булмый. Дин әһеллә­ренең икегә бүленүе беркемгә дә ошамый. Бүген кайбер яшь­ләрдән: “Син борынгыдан, әби-бабайлардан килгән Әбү Хәни­фә мәзһәбен тотасыңмы?” – дип сорыйсың икән, ул: “Юк”, – дип җавап бирә. Аңа нәрсә дип әй­тергә? Дөрес, ул – мөселман кешесе. Шул ук вакытта безнең го­реф-гадәтләрне танымый. Әй­тик, без намаздан соң бер-беребезгә сәлам бирәбез, халкыбызда дини мәҗлесләр үткә­рү гадәте бар. Алар аны да кабул итми, танымый. Без халык­ның бүлгәләнүен теләмибез, алар­ның бердәмлеге бик мө­һим. Башка идеологияләр керт­кән көчләрне күрмәмешкә салышып калу дөрес түгел, әлбәт­тә. Югыйсә тәвә кошының комга башын тыгуы кебек булачак бу. Әхмәтһади Максуди язган “Мөгаллим мусалим” дип аталган дәреслек бар. Бу әсбап бөтен мәктәпләргә таратылган, мин үзем дә Коръәнне шул дәреслек белән укырга өйрән­дем. Менә шул китапка үзгәреш керттеләр. Хәнәфи мәзһәбендә кабул ителгән ышануның ике өлешле билгеләмәсен өч өлеш­тән дип үзгәртеп керттеләр. Бу үзгәртү кайбер аңлатмалар буенча радикаль идеологиягә китереп чыгара. Әгәр бездә чит идеологияләр юк дибез икән, моны кем эшләде? Шушы рә­вешле безнең дәрәҗәле дин белгечләренең хезмәтләрен фай­даланып, чит идеологияне тагуга бу бары бер мисал. Шәхси карашларны татарның атаклы галиме, дин әһеле фикере итеп чыгару, әлбәттә, бернинди дә кысаларга сыймый.

– Яшьләр турында әйтеп киттегез инде. Андый проб­лемалар авыл җирендә дә бар. Миңа бер авыл агае: “Мәчеттә яшьләр намазның фарызын гына укыйлар, сөннәтен укып маташмыйлар. Без алар белән ничек көрәшик?” – дигән иде.


– Халык белән көрәшергә ярамый. Бары тик элек-электән килгән, безнең халкыбызны сак­лап калган хак ислам динен, пәйгамбәребез тарихын сөй­ләргә, аңлатырга кирәк. Күпләр бит дин аша үзләренең сәясәт уеннарында катнашуларын аң­ла­мый да кала. Бер тикше­рүче сәләфитләрнең, ваһһабчы­лар­ның күбрәк нефть һәм сәнәгать тармаклары булган өлкәләрдә таралуын ачыклаган.Бу – Татарстанга гына хас кү­ренеш түгел, башкаларда да шул ук хәл хөкем сөрә. Әллә боларның артында ниндидер режиссерның кулы уйныймы? Әлеге нечкәлекләр­не яшьләр аңлап бетерми, әл­бәттә. Кай­берләренә каршылык, килеп туган ыгы-зыгы ошый төшә, романтикага биреләләр. Бу вәз­гыятьне бит бәйнә-бәйнә аңла­тырга кирәк. Дөрес, бүгенге көндә берәүне дә мәҗбүр итеп булмый. Хак динебезнең матурлыгын, самимилеген күрсәтә белергә генә кирәк. Башкача була да алмый. Безнең халыкта катлаулы чорларда да динен сак­лап калырлык акыл, зиһен җитәрлек булган, хәзерге көндә дә шуны эшкә җигик.

– Әлеге вәзгыятьне бәйнә-бәйнә аңлатырлык гыйлемле имамнар кирәк ләбаса. Ә авыл җирлегендә алар юк дәрә­җәсендә. Сез әйткән хак диннең матурлыгын аңлату, төшендерү өчен әбисеннән бер­ничә дога өйрәнеп калган бабай белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Мәдрәсә тә­мамлаган, авыл халкы белән иңгә-иң терәп эшләрлек, ур­так тел табарлык дин әһел­ләре кирәк. Ә бу күп авыл­ларның авырткан, сызлаган җире. Мә­четләр салдык, лә­кин халыкны бергә туплап, вәгазь сөй­ләрлек имамнар юк.


– Моннан берничә ел элек мәчетләр дә юк иде. Кайчандыр бөтен Татарстан буенча биш мәчет төзелсә, бүген мең ярымга якын исәпләнә. Бинаны булдыру җиңел, әмма анда халыкны тарту мәсьәләсе шактый катлаулы. Бүген дин әһелләрен әзерләүче уку йортларыбыз да күбәйгәннән-күбәя бара. Ике дистә еллар элек артка борылып карасак, боларның бит берсе дә юк иде. Дөрес, рес­публикада тиз арада күп мә­четләр салынды, әмма аларны имамнар белән тәэмин итеп өлгерә алмыйбыз. Диния нәза­рәте бу юнәлештә эшли, әлбәт­тә. Яңа мөфти килү белән әлеге өлкәгә шактый гына үзгәрешләр керергә тора. Авылга кайтучы яшь имамнарга 180 мең сум күләмендә грантлар бүленеп биреләчәк. Мәчеттә имам булып эшләү бик зур җаваплылык сорый торган хезмәт, ул гыйлеме ягыннан гына түгел, әхлагы, үз-үзен тотышы белән дә туры килергә тиеш. Чөнки тәүлектә 24 сәгать буе шушы вазыйфаны үтәү күп ихтыяр көче сорый. Динне бит җитмеш ел буе бе­терергә тырыштылар. Менә шул иманыбызга балта чапкан чорларны егерме елда гына аякка бастыру авыр, әлбәттә. Моңа вакыт кирәк.

– Дин әһелләрен гарәп илләрендә укып кайтканы өчен ваһһабчы дип әйтү дөресме?


– Юк, әлбәттә. Һәр гарәп ваһһабчы дип әйтү дә дөрес була алмый. Безнең яшәешебез чит ил мөселманнарыныкы белән бөтен килеш туры килми. Атаклы дин әһеле Йосыф әл-Кардавины күпләр белә, аның китапларын тәрҗемә итәләр. Күптән түгел ул, Россияне ислам дөньясының төп дошманы, дип игълан итте. Россиядә чыккан товарны мө­селманнарга сатып алмаска боерды. Без бу шәех­ләргә ияреп, Россиядә чыккан мөселман әйберен сатып алмаска тиешме? Моның сәяси уен икәне күренеп тора. Дөрес, безне алар белән дин, Коръән берләштерә. Әмма кайбер дин әһелләре сәясәт белән мавыгып китә.

Ә шәкертләрнең чит илдә укуына килгәндә, бүген дә яшь­ләр белемнәрен чит илләрдә камилләштерә. Анда барысы да начар икән дип уйларга ярамый. Дөрес, үзгә идеология­ләрен тагучы илләр бар. Моны инкарь итәргә ярамый. Шә­кертләрнең алып кайткан белеме, әлеге илнең тәэсире безнең файдагамы, юкмы? Бүген әнә шул сорауны кую зарур. Россия белән мәдәният, сәнәгать өлкә­сендә хезмәттәшлек итүче дәү­ләтләр дә шактый. Шул ук вакытта Россия белән уртак тел таба алмаган, аңа мөнәсәбәте тискәре булган илләр дә бар. Андыйлар дин өлкәсе аша тәэсир итәргә тырыша, ә бу безнең файдага булмас­ка да мөмкин. 


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–85 | 07.06.2013

Азат Фазлыев: "Елның бер көне ел туйдыра"!

$
0
0
09.06.2013 Шоу-бизнес
Язның бер көне түгел инде – җырчылар өчен ул уңышлы көн гадәттә җәй ае белән бәйле. Кадерле, көтеп алган Сабан туйлары көне белән. Хәзер кемгә генә, нинди гозер белән генә шалтыратма, җырчыларның койрыгын тота алмыйсың – июнь ахырына кадәр алар юлда, Сабан туйларында, эштә. Чит төбәкләр булсынмы ул, үзләре туып үскән авыл-районнар дисеңме, көненә өчәр-дүртәр җирдә өлгерерлек күрше-тирә җирлекме. Өлгерәләр! Июньнең бу кызу урак өстендә йоклап ятып булмый – җырчы Азат Фазлыев көлдергәнчә: «Елның бер көне ел туйдыра!»

Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов әле 26 майда гына Теләче районы белән берлектә Әстерхан шәһәрендә булып узган Сабан туенда катнашып кайтты. «Алдан ук район өчен тырышып кайткач, быел район Сабан туенда җырлап тормам дигән идем, – дип елмая Рәсим. – Татарстанның башка район-авылларына барырга исәпләп торам. 7 июньдә Мамадыш районы Тәкәнеш авылына барачакмын. 8 июньдә исә Самара өлкәсе, Камышлы районына чакырдылар. 9 июньдә Биектау районында булачакмын». Рәсимнең гаиләсе җырчының Сабан туе чорында гаилә белән бергә булмавына ияләнгән икән инде – алар әтиләрен өйдә көтеп торачак.

Азат Фазлыев шулай ук Сабан туе бәйрәмен иң өлгерләрдән булып башлады. Казахстан Сабан туенда Татарстан данын ул үз җыр-моңнары белән яклап кайтырга өлгергән. «Юл йөрү йончыктырса да, һөнәрең шул булгач, нишләмәк кирәк, – диде Азат. – 7 июньдә Балтач районы Сабан туена кайтам. 8е – Минзәлә, Балык Бистәсе, 9 июньдә Биектау районында булачакмын. Машина гына чыдасын! Ә Сабан туе көтеп алган эш көне инде ул – әйттем ич, елның бер көне...»

Солтан атлы егет үстереп ятучы Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова быелгы эш көнендә шулай ук юлда булачак. 8 июньдә җырчыны Буа районына чакырганнар, 9 июньдә ул туган ягы – Чүпрәле районы, Мунчали авылы Сабан туенда чыгыш ясаячак. Июнь ахырларында Алсуны Мәскәүгә дә чакырганнар.

– Әнием Ульян шәһәрендә яшәгәч, шул тирәгә якынрак җирләрдә Сабан туйларында катнашырмын дип торам, – ди Алсу. – Солтанны аңа калдырырга ниятлим, баланы юлда үзем белән алҗытып йөртәсем килми. Ә болай Сабан туе ул минем өчен көтеп алган бәйрәм. Балачактан яратам мин аны. Әмма Сабан туе ул авыл бәйрәме! Шәһәр Сабан туйларын җенем сөйми – машина белән кая төртелергә белми, чакрым-чакрым араны тәпиләп, костюм күтәреп йөрергә кайсы артист яратсын ди? Ә туган авылыңда, туганнарың белән җыйнаулашып, чирәмгә табын корып, аралашып-гөрләшеп бәйрәм итүгә ни җитә? Андый авыл Сабан туен, балачактагыча, көтеп алам!

Татарстанның тагын бер атказанган артисты Лилия Муллагалиева: «О-о, барасы бөтен җирне дә санап бетерергә кирәкме?» – дип көлеп җибәрде. 7 июньдә җырчы Мамадышның Тәкәнеш авылы белән Балтачның Бөрбаш авылларында чыгыш ясаячак. 8ендә Самара өлкәсе, Камышлы районына барып кайтса, 9 июньдә Әтнә, Арча, Саба районнарының Сабан туе бәйрәмнәрендә катнашачак.

– Ул бит инде безнең өчен бәйрәм түгел, җигелеп эшли торган көн, – ди Лилия. – Балаларга да ул көнне игътибар була алмый. Улыбыз Данилны Буа районына лагерьга җибәргән идек, ул Сабан туйларында шунда була әле. Кызыбыз Эльвинаны авылга – Актаныш районы, Зөбәер авылына кайтарып килербез, дип торам. Туганнарым янында булыр, дим, авылда барыбер күңелле.

«Казан нуры» милли уен кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясовның Сабантуй чаралары Саба районы Миңгәр авылы белән башланып китә. Әлеге зур тантананың музыкаль бизәлеше өчен алар имтихан тотачак. 29 июньдә исә «Казан нуры» Пермьнең Барда районында узачак Бөтенроссия авыл Сабан туенда чыгыш ясаячак.

– Мин Сабан туе түгел, бәби алып кайтыр көнемне көтәм, – дип шатлыгын бүлеште җырчы Алинә Шәрипҗанова. – Июнь ахырларында мәхәббәт җимешебез – улыбыз дөньяга аваз салырга тиеш. Шуңа да быел чакырган бөтен җирдән дә баш тартырга туры килде. Алла теләсә, икенче елга җиңнәрне сызганып эшләрбез. Ә быелгы июнь минем өчен иң кадерле ай булып хәтергә теркәлер, Алла боерса.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның да июньнең Сабан туйлары атнасы шыплап тулган. Озын-озак исемлеккә нинди район-авыл гына сыймаган – Биектау, Балтач, Мамадыш, Самара өлкәсе...

– Һәрбер артистныкы шикелле, миңа да Сабантуй чоры – эш белән кайнап торган вакыт, – ди Айгөл. – Аннан, балаларны алып, Саба районына туганнарга берәр атнага ялга кайтырга җыенабыз. – Җырчы әни шулай ял итеп алырга ниятли.

Җырчы Газинур абый Фарукшин исә үзенең яңалыгы белән шаккатырды: «Мин бит хәзер җырчы түгел, акыллым». Баксаң, җырчы хәзер ерак юлларга озатылган йөкләргә куела торган сак машинасында йөри икән. Мин шалтыратканда да, ул руль артында, зур фура машинасын озатып кайтып килә иде. Сабан туена исә Газинур абый туган ягы – Актанышка кайтырга җыена. «Анда кайткач, җырламый булдыра алмыйм инде – җырлаячакмын», – диде ул. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Бүген Татарстан авыл-районнарында Сабан туйлары

$
0
0
08.06.2013 Бәйрәм
Ә сездә Сабантуй ничек уза/узды? Комментарийларда языгыз, безгә дә бик кызык.

---

в„–--- | 08.06.2013
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>