Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38251 articles
Browse latest View live

Тольяттида 26 нчы тапкыр Сабан туе уздырылды (ФОТО)

$
0
0
09.06.2013 Бәйрәм
Июньнең беренче шимбәсендә күптәнге традиция буенча Тольяттида шәһәр көне һәм шуңа туры китереп биредә гомер кичерүче кырык меңнән артык татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе үткәрелә. Быел Идел буендагы борынгы Ставрополь шәһәренә 276 ел булса, Сабан туе инде 26нчы тапкыр уздырылды.

Бәйрәм иртәсе инде күптән гадәтләнгәнчә (былтыр гына һава коры килгән иде) яңгырлы булды. Шуңа да халык акрын җыелды кебек. Бәлки, башка сәбәпләре дә булгандыр. Чөнки үткән елда көтмәгәндә генә Тольятти татарларының милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты җитәкчелеге алышынды. Бу турыда озак вакыт җәмәгатьчелеккә хәбәр итмичә тордылар. Ә хәзерге вакытта Рәшит Нурмөхәммәтов урынында яңа җитәкче Рәүф Кирасиров эшли. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә шәһәрдә беренче зур бәйрәм үткәрелде дә инде.

Быелгы Сабан туе үткән елда үткәрелгәннән бер дә ким булмады, дип әйтергә ярыйдыр, мөгаен. Иртәдән кичкә кадәр Идел буе паркында Сабан туе аланында ике зур сәхнә эшләде. Анда Тольятти шәһәренең үзешчән артистлары да, Татарстанның Чистай районыннан килгән җырчылар һәм биючеләр дә, Самараның “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле дә, Татарстанның популяр җырчысы Ринат Рәхмәтуллин да чыгыш ясадылар.

Үткән елдагыларча ук Сабан туеның мөхтәрәм кунакларын чәкчәк белән каршы алып, борынгыча эшләнгән фаэтон арбасына утыртып, мәйдан буйлап уздырдылар. Алар арасында Тольятти шәһәр округы башлыгы Сергей Андреев, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Кузьмичева, өлкә хөкүмәте һәм губерна Думасы, өлкә һәм күрше шәһәрләре татарларының милли-мәдәни автономияләре вәкилләре һәм башка кунаклар бар иде.

Инде күптәнге традиция буенча бәйрәмгә иң зур делегация Татарстанның Чистай муниципаль районыннан килгән иде. Район администрациясе башлыгы Илдус Әхмәтҗанов бәйрәмгә килүчеләргә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен укыды һәм тамашачыларны халкыбызның милли бәйрәме белән котлады.

Тольятти шәһәренең милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рәүф Кирасиров һәрбер кунакның башына бизәкләп эшләнгән затлы түбәтәйләр кидерде. Биредә үк төп сәхнәдә танылган спортчыларга, тренерларга, татар милли оешмаларының ветераннарына бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында өлкәбезнең Дзюдо федерациясе советы президенты, танылган көрәш остасы Хәбил Бикташев, Сабан туе бәйрәмнәрен беренче оештыручыларның берсе - Сабирҗан ага Даниуллов, бүген дә милли оешмада армый-талмый эшләүче Нурмөхәммәт Ярмиев һәм башкалар бар иде.

Сабан туе әләмен күтәрү хокукы үткән елгы бәйрәмнең абсолют көрәш батыры Павел Рудаковка, көрәш ветераны һәм тренер Шамил Гайнулловка бирелде.

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлануга халык төрле мәйданчыкларда үткәрелгән ярыш-бәйгеләрне карарга таралды. Күпләрне, әлбәттә, һәр елдагыча ат чабышлары кызыксындырды. Быел, башка еллардагыдан аермалы буларак, чабышкылар күбрәк, барлыгы сигезәү иде. Шуларның дүртесе финалга чыкты. Ә иң елгыры булып Терхан кушаматлысы танылды. Аның җайдагы Лапшинга (исеме билгесез булып калды) Сабан туеның беренче призы бирелде. Ә үткән елларның лидеры Анна Дерийга бу юлы икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Төрле милли уеннар да үткәрелде. Чүлмәк вату, кашыкка күкәй куеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугышы кебек уеннарда бигрәк тә балалар яратып катнаштылар. Тик аларда нигәдер өлкән яшьтәгеләр аз күренде. Бәлки, бүләкләр кызыксындырырлык булмагандыр.

Ә менә кикбоксинг (бокска охшаш бәйге) катнашучыларга һәм милли көрәш батырларына бик шәп бүләкләр әзерләнгән иде.

Кикбоксинг турниры турында бернинди начар сүз әйтеп булмый кебек. Бу ярышны күпләр зур кызыксыну белән карадылар. Тик шулай да аның безнең татар милли бәйгесе түгеллеге һәм анда милләттәшләребезнең бик аз катнашуы күңелдә бу ярышны ниндидер кабул итеп бетермәү кебек хис тудырды. Бәлки, бу шулай тоелгандыр гына.

Ә үзебезнең милли көрәшкә килгәндә, биредә ул төрле авырлыкларда үткәрелде. Тик менә бу бәйгедә катнашучылар, бигрәк тә җиңүчеләр арасында милләттәшләребезнең аз булуы борчый. Елның-елында берүк исемнәрне күрәбез.

30 килограммлы үлчәүдә балалар арасында быелгы бәйрәмдә Линар Гайнуллов, ә 55 килограммлы үлчәүдә Камал Газиев җиңүче булдылар. Үткән елны да Камал Газиев беренчелекне яулаган иде. Татар исемнәре башкача күренмәде.

Ә инде өлкәнрәк яшьтәге көрәшчеләр арасында авыр үлчәүдә җиңгән татарларның бөтенләй булганы юк. Быел 90 килограммлы үлчәүдә Вячаслав Рудаков, ә 100 килограммлы үлчәүдә Павел Чилингаров җиңү яулады. Үткән елларда да алар ук алмашлап җиңүче булганнар иде.

Быел Тольятти көрәшчеләренең берсенә дә сарык тәкәсе дә, җиңел автомобиль дә эләкмәде. Аларны күрше Димитровград - Сембер шәһәреннән килгән 100 килограммнан да авыррак үлчәүдәге пәхлеван Сергей Павлик алып китте.

Бүләкләрнең зур да, кыйммәтле дә булулары, бер караганда, әйбәт тә кебек. Димәк, шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе әгъзалары эшкуарлар, төрле предприятиеләр белән яхшы бәйләнештә яшиләр. Әнә “Фабрика качества” фирмасы Сабан туеның абсолют батырына “Лада Гранта” автомобилен әзерләгән, башка бүләкләр дә бик саллы иделәр. Сабан туеның спонсорлары арасында дистәләгән предприятиеләрнең, фирмаларның, эшкуарларның исемнәре аталды. Бу бик әйбәт күренеш,әлбәттә. Ә милләттәшебез Мәсгут Хәйбулловның инде ничәмә еллар көрәш батырына сарык тәкәсе үстереп бирүе - аерым мактауга лаек, үрнәк гамәл.

Тик менә шундый зур чыгымнар тотып үткәргән бәйрәмнәребез милләтебезне үстерүгә файда китерсен иде. Бу турыда уйланырга кирәктер. Әнә шәһәр җитәкчеләре, депутатлар килеп, матур сүзләр әйтсәләр дә,төрле вәгъдәләр бирсәләр дә, әлегә Тольятти шәһәре татарларының тормышында яхшы якка үзгәрешләр артык күренми: балаларыбызны татарча укытмыйбыз, татар мәктәбе ачу турында сүз дә алып барылмый. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә туган телләрен онытып баралар. Бу турыда Тольятти шәһәрендә һәм Ставрополь районында “Бердәмлек” татар газетасын барлыгы 170 кеше генә өенә яздырып алуы, ә Сабан туенда бары өч кешенең генә милли басмабызга язылуы шул хакта сөйли түгелме?

Сабан туе матур бәйрәм инде ул. Тик аны бәйрәм иткәндә милләтебезгә кагылышлы көндәлек эшләребезне дә онытмасак иде.

1

2

3

4
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

в„– | 09.06.2013

Казанда үтә торган Сабантуй бәйрәме - XIX гасыр рус газеталары битләрендә

$
0
0
09.06.2013 Бәйрәм
[…] Килүчеләрнең, бигрәк тә Мәскәү кунакларының, игътибары татарларның Сабан бәйрәменә юнәлтелә. Татарча аны «Сабантуй», диләр (туй – бәйрәм). Аның хакында берничә сүз язсак, бәлки, кемнәргәдер кызык булыр.

Ул татар авылларында кар эреп беткәч, җирне сукалау алдыннан уза. Җир сөрә торган коралны татарлар сабан дип атыйлар, күрәсең, бәйрәм исеме шуннан килеп чыккан. Монда, Казанда, ул май башында була. Быел 7сеннән 12 майга кадәр Казаннан өч яки дүрт чакрым ераклыкта, Татар бистәсе артында, болынлыкның куаклы өлешендә оештырдылар. Татарлар гаиләләре белән шунда кибиткаларда киләләр һәм үзләренчә кәеф-сафа коралар: аерым (ирләр һәм хатын-кызар өчен) ясалган түгәрәкләрдә көрәш, аннары юл буйлап йөгерү һәм ат чабышы күзәтелә, аларда җиңүчеләр, Олимпия уеннарындагы кебек, үз ишләреннән күз төшәрлек булмаган бүләкләр кабул итә. Монда Казан җәмәгатьчелеген тәшкил иткән халыкның күп булуын әйтергә кирәк. Күрәсең, алар бу тамашадан рәхәт таба: көненә килүче кареталарның саны гына да 200гә җитә, диләр.

Ислам дине кануннарында мондый бәйрәм каралмаган һәм дингә аның бернинди кагылышы юк. Кайбер татар укымышлылары (муллалар), абызлар (поплар) һәм ахуннар (протопоплар яки архимандритлар) моны билгеләп үтү кирәк түгел, чөнки бу хакта Коръәндә берни язылмаган, диләр. Аннары, бәйрәм аларга мәҗүсилектән калган кебек тә тоела. Моның белән килешергә дә буладыр. Татарлар күчмә халык булганнар, җир эшкәртмәгәннәр. Казан һәм башка губерналарда яшәүче халыкларның күбесендә моңа охшаш бәйрәмнәр бар... Мондый бәйрәмнәрдәге уеннар һәм башка кайбер үзенчәлекләр аларда христианлык, ислам һәм мәҗүсилек катнашканы турында сөйли.

Татарларга Сабан бәйрәменең каян үтеп кергәнлеген әйтү кыен. Бәлки, чыннан да, ул мәҗүсиләрдән киләдер, аларда бу йола бик күптәннән билгеле бит. Моның хакында башка урында сөйләшү дөресрәк булыр. Мондагы татарлар бәйрәм борынгыдан килә дип саныйлар. Казан тарихы [1] буенча да шулай күренә. Әйтик, 1508 елны Казанда шушы вакытта Арча кырындагы зур болында бик күңелле бәйрәм уздырылуы (бәлки, ул шушы Сабан булгандыр, ләкин хәзер татарлар бәйрәмгә кагылышлы бу мәгълүматтан бихәбәр), Казанга килгән рус гаскәренең бәйрәм белән мәшгуль татарларны кыйнавы хакында теркәлеп калган. Күп кенә татарлар хәзер дә бәйрәм элек Арча кырында уздырылган, монда руслар үзләренең кәеф-сафа кору урынын тапкач, башка урынга күчкән, югыйсә һаман да шушында оештырылыр иде дип саныйлар.

«Казанские известия» газетасы,
10 май, 1813 ел

***
Борынгы заманнарда татарлар Cабан бәйрәмен Арча кырында уздырганнар, чиста һавада ачык өстәл корып, бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да сыйлаганнар. Шуңа бу Туй дип аталган. Ләкин русларның көче һәм йогынтысы арткан саен, бу йола югала барган.

«Казанские известия» 
газетасы, 6 июнь, 1814 ел
Мөселманнарның «Сабан» бәйрәме

Кичә Крестовниковлар заводы [2] артында мөселман Сабан бәйрәме башланды. Башка еллардагы кебек үк, бәйрәмдә ат чабышлары, йөгерү, җирле һәвәскәрләр-пәһлеваннарның көрәшләре һ.б. булачак. Төрле вак-төяк һәм тәм-том сатучылар балаганнары урнашкан гаять зур мәйданга һәр көн тамаша кылырга шәһәрдән һәм тирә-як авыллардан дистәләрчә мең мөселман һәм рус халкы килә. «Сабан» бәйрәме 23 майга кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмнең старостасы булып Х.Рахманкулов сайланган.

«Казанский телеграф» газетасы,
17 май, 1903 ел

***
Быел «Сабан» бәйрәме, һава торышы яхшы тору сәбәпле, шактый күңелле үтте. «Атлетларның» гадәттә кырда була торган көрәшеннән тыш, кешеләргә йөгерү өчен ипподром эшләнгән иде. Ярышта катнашучылар призга түбәтәйләр, яулыклар, күлмәкләр һ.б. алдылар. Ат чабышы 12 чакрым ераклыкка (бер якка 6 чакрым) уздырылды. Узган җомга көнне, бәйрәмнең соңгы көнендә, ат чабышында 15кә кадәр чабышкы катнашты. Беренче призны сәүдәгәр Сәйдәшевның [3] аты алды. Ат чабышында жокейлар булып фәкать 12-14 яшьлек татар малайлары утыра. Атна дәвамында «Сабан» бәйрәмен тамаша кылырга килгән кешеләрнең саны бер мең генә булмады. Һәм, әйтергә кирәк, бәйрәм вакытында Рус Швейцариясендә [4] Троицкий атнасында [5] без күрергә гадәтләнгән бернинди «скандаллар» булмады.

«Казанский телеграф» газетасы,
14 июнь, 1895 ел

«Сабан»

Өченчекөн мөселманнарның сигез көнлек «Сабан» бәйрәме тәмамланды. Ат чабышында берничә чабышкы аерылып торды. Беренче призны – кыйммәтле «чапан» (җәйге ир-ат пальтосы, безнеңчә, халат сыман) – Мамадыш өязе Мамалтык авылыннан крестьян малае алды.

«Казанский телеграф»
газетасы, 1 июнь, 1897 ел

Мөселман хатын-кызы һәм... җәмәгать урынында күңел ачу

Без узган ел мөселман бәйрәмнәре турында язганда, мөселманнарда «Сабан» һәм башка бәйрәмнәрдә гүзәл җенес вәкилләренең тоткан урыны турында хәбәр иткән идек. Мәгълүм булганча, аларга бөтенләй урын бирелми, андый җәмәгать чараларында мөселман хатын-кызының булуы артык дип санала. Әле менә яңа гына ачылган Сабанга җомга көнне, 29 майда, өч мөселман хатын-кызы килде, шуларның берсе ире белән һәм кечкенә улы белән килгән иде. Күңел ачу һәм ат чабышы барган урыннан еракта утыру мөселманнарның хатын-кызга карашларына каршы килми, мөселман хатын-кызлары ачылган тамаша-күренешне хозурланып карыйлар иде... Монда Сабан белән җитәкчелек итүче старшиналарның берсе нинди начарлык тапкандыр, аңлашылмый. Ләкин ул билгеле бер түләүгә яшьләрне мөселман хатын-кызларына балчык ыргытырга күндерде. Малайларның зур гына төркеме, вәгъдә ителгән тәм-томга кызыгып, һич бер гаепләре булмаган кунакларга – мөселман хатын-кызларына ташландылар. Аларга күпләп балчык кисәкләре аттылар. Эзәрлекләү, мөселман хатын-кызлары кача башлагач та туктамады. Ат-арбалар калдырылган җиргә җиткәч, алар, хушларын югалтып, җиргә егылдылар [...].

Болар турында протокол төзелде, ләкин эш анда түгел. Ә бит һәркем уйлаячак: безнең төзәлмәс, караңгы Казан «Азиясе» әле нинди кыргый!

Энъ Пэ.
«Казанский телеграф» газетасы,
2 июнь, 1898 ел

Искәрмәләр:

1. Сүз билгесез авторның XVI йөзнең икенче яртысында язылган публицистик, тарихи һәм әдәби эчтәлектәге «Казанская история. Новое сказание, вкратце повествующее о начале Казанского царства, и о войнах с Казанскими царями Великих Московских князей, и о победах их, и о взятии Казанского царства» исемле хезмәте турында бара.

2. Яңа татар бистәсендә урнашкан бертуган Крестовниковларның стеарин, стеарин шәмнәр һәм сабын җитештерүче химия заводы.

3. Сүз сәүдәгәр Әхмәтҗан Сәйдәшев турында бара.

4. Казанлыларның Арча кырында урнашкан ял итү урыны. Хәзер ул урында шәһәрнең М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы.

5. Изге Троицкий атнасында (неделя «по святой Троице» ) Арча кырында куелган балаганнар, атынчыклар, тәм-томнар тезелгән палаткалар, самоварлар янында Казан руслары күңел ача торган булган.



№2-3 (2012 ел)
 


Илдус ЗАҺИДУЛЛИН әзерләде

в„– |

ЮНЕСКО вәкилләре Казанда Халыкара театр институты бүлеген ачарга ниятли

$
0
0
09.06.2013 Мәдәният
ЮНЕСКО вәкилләре Казанда Халыкара театр институты бүлеген ачарга ниятли. Бу хакта 4 июнь көнне Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленең матбугат үзәгендә узган журналистлар белән очрашуда ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институтының генераль секретаре Тобиас Бионконе белдерде.

4 июнь көнне Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленең матбугат үзәгендә “Нәүрүз” форумы кысаларында Евразия театраль-агарту хәрәкәте булдыруга багышланган очрашу узды. Журналистларның сорауларына ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институтының генераль секретаре Тобиас Бианконе һәм AKT-ZENT Халыкара театр үзәге координаторы Кристин Шмэлор (Германия) җавап бирде.

Тобиас Бианконеның Казанга һәм “Нәүрүз” фестиваленә килүенең сәбәбе дә – Казанда ЮНЕСКО Халыкара театр институтының үзәген ачу хакында сөйләшү. Бианконе сүзләренчә, әлеге проектны нәкъ менә Казанда тормышка ашыру турында карар кабул иткәнче Татарстанның потенциалын өйрәнү, Татарстан хакимиятенең ярдәм итәчәгенә инану, җаваплы затларны билгеләү зарур. Шулай да, ЮНЕСКО вәкиле сүләренчә, биредә иң мөһиме – Казанның ачык булуы һәм аның потенциалы. “Безнең оешманың төп максаты – төбәкләрдә һәм илләрдә булган потенциалны барлау, аны үстерү. Казан күңелемә хуш килә. Монда театрның үз йөзе барлыгын һәм аны булдырырга ярдәм итүләрен күрдем”, – диде Бианконе әфәнде.

Кристин Шмэлор ЮНЕСКО Халыкара театр институтының фән һәм мәгариф бүлеге – AKT-ZENT Халыкара театр үзәге вәкиле. Ул артистлар өчен тренинглар оештыру һәм уздыру буенча бөтен дөньяга танылган Юрий Альшиц белән озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. “Безнең өчен театрда инновацияләрне үстерү мөһим. Әйе, сәхнәгә роботларны да чыгарырга, төрле техник мөмкинлекләрне кулланырга да була, әмма бу – инновация дигән сүз түгел. Иң мөһиме – артистның иќат потенциалын үстерү, – дип сөйли Кристин Шмэлор. – Артистны инновацияләр кулланучы итү мөһим. Безнең миссия – “үтәли күренә торган”, бөтен дөнья өчен ачык булган, шул ук вакытта үзенчәлекле дә артист тудыру. Киләчәк артистын. Театрның иртәгәсе – бүген яшь актерларны тәрбияләүчеләр. Укытучы – ул киләчәк идеаллары генераторы. Ә укытучыларны инновацион һәм ачык булырга кем өйрәтсен? Бу гади мәсьәлә түгел. Без җир шарының төрле почмакларындагы сәләтлеләр өчен шул мәсьәләне хәл итәбез.”

Кристин Шмэлорның Казанга килүенең сәбәбе – артистлар, режиссерлар арасында педагогик потенциалга ия булган шәхесләрне барлау. Аларга киләчәктә махсус курслар узарга тәкъдим ителәчәк. Курсларның максаты – Казанда уку йортларын тәмамлаганнан соң артистларны өстәмә укыту өчен педагогик кадрлар әзерләү.

Очрашуда катнашучылар халыкара оешманың ниятләренең глобаль булуы, Казанда проектларны тормышка ашыру өчен мөмкинлек табылуга өметләнүләре хакында да әйттеләр. “Без – коммерция оешмасы түгел, сәясәткә дә катнашыбыз юк. Бердәнбер максатыбыз – сәнгатькә яшәргә ярдәм итү”, – дип сүзен йомгаклады Тобиас Бианконе. 




в„– |

БДИ мәгариф системасын үзгәрттеме?

$
0
0
10.06.2013 Мәгариф
Бердәм дәүләт имтиханы Россиядә 2009 елда гамәлгә керде. Бу сынауга карата халыкның фикере бер дә уңай түгел. “Регнум” агентлыгы үткәргән интернет-сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Өстәвенә бердәм имтихан тирәсендәге низаглар быел бер генә көнгә дә тынып тормый. Халыкның 81,6 проценты фикеренчә, БДИ кертү Россия мәгариф системасына тискәре йогынты ясаган. Сораштыруда катнашу­чылар­ның нибары 5 проценты гына БДИны уңай күренеш дип бәяләгән. Ә сезнең фикере­гезчә, бердәм дәүләт имтиханы белем бирү дәрәҗәсен ничек үзгәртте?

Анастасия ИСАЕВА,Татарстан Дәүләт Советының Мәдә­ният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары:

– Мин алты ел буе вузда укыттым. Югары уку йорты һәм мәктәп программалары ул вакытта кискен аерыла иде. Үзем укыр­га кергәндә дә үз­лек­тән “сәясәт” фәнен үз­ләш­терергә туры килде – 11 сыйныф укучысы өчен бу шактый катлаулы мәсьәлә. Бу күзлектән караганда, уку­чыларга да, вуз укытучыларына да хәзер җиңелрәк – программалар тәңгәл килә. Моны төгәл фәннәр­дән белем бирүче­ләр аеруча сизде.

Тимур СӨЛӘЙМАНОВ, “Студентлар лигасы” төбәк яшьләр оешмасы президенты:

– БДИга карашым икеле. Бер яктан, анда һәркемгә дә аңлаешлы, төгәл сораулар бирелә, шуларга җаваплар алына. Нәтиҗәдә авыл мәк­тәбен тәмамлаган укучы да үзе теләгән уку йортына керә ала. Ләкин БДИга карата тис­кәре фикер дә бар. Баллар артыннан куганда белем би­рүнең төп максаты югала – мәдәни, тәрбияви, күзал­лау­ны киңәйтү, үзенчәлекле фикер йөртү, мантыйкны үс­терү.

Гөлчәчәк ГАЛИМОВА, Зәй районы мәгариф бүлеге башлыгы:

– Гомумән алганда, БДИ кертүне хуплыйм. Ерак районнарда укучы балалар аның нәтиҗәсендә теләгән вузларына керә ала. Белем дәрәҗәләре дә бермә-бер артты. Имтиханга алар җа­ваплырак карый башлады. Ләкин, минемчә, БДИ – имти­ханның бер формасы гына булырга тиеш, сынау­ның бүтән төрләре кертелсә, яхшы булыр иде. Әйтик, укучы вузга керергә теләми икән, БДИ түгел, бүтән төрле имтихан тапшырсын.

Резеда КАДЫРОВА,Әлки районы математика укытучысы:

– БДИ балаларның фактик белемнәрен тикшерә. Андагы биремнәр 5 ел элек үт­кәрелгән имтиханнардагыга караганда катлаулырак. Өс­тәвенә, моңа кадәр бала билеттагы бер-ике сорауга җа­вап бирсә, БДИда бар белем­нәрен күрсәтергә туры килә. Кәкре атып, туры тидергән җаваплар да булырга мөм­кин. Ләкин укучы бар җа­вапларны да шул рәвешле дөрес бирә алмый – БДИ нык­лы әзерлек таләп итә. Алай да укучының тел­дән җавап бирүенә җитми инде. Элек бала иҗадилыгын эшкә җигә ала, кайвакытта хәйлә­кәр­леген дә күрсәтә иде. Тормышта ул сыйфатлар да кирәк бит. Ә хәзер бар да механик эшкә кайтып калды.
 




в„– |

Расих Туктамышов: "Үзебездән башка телне беркем сакламаячак"

$
0
0
10.06.2013 Милләт
Соңгы вакытта яшьләр белем алу өчен еш кына чит илләргә китә. Алар анда ничек барып чыга, яңа тормышка ничек яраклаша, туган якларын, телләрен онытмыймы? Бүген без чит илләрдә укучы яшьләргә багышланган яңа шәлкем башлыйбыз. Сәхифәнең беренче кунагы – абруйлы Йел университетын тәмамлаган Казан егете Расих Туктамышов һәм аның тормыш иптәше Ләйсән.

Расих белән Ләйсән Коннектикут штатының Нью-Хэйвен шәһәрендә гомер итәләр. Берничә ел элек Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган Расих Туктамышов Америкага укырга китәргә карар кыла. Башта үзе генә китә, бер ел үткәч хатыны Ләйсән аның янына күченә.

“Укырга керү өчен имтиханнарны биргәч, Америкада яхшы эш тәкъдим иттеләр. Соңрак ординатурага керү теләге туды. Шул максат белән китеп бардым инде. Бәхеткә каршы данлыклы Йел университетына эләктем. Укуны тәмамлаганга ике ел булды. Бүген университет клиникасында эшлим”, ди Расих.

Йел университеты Һарвард, Массачусетс, Стэнфорд һәм Принстон кебек абруйлы уку йортлары белән бертигез бәяләнә. 2013 елда World University Rankings исемлегендә Йел университеты тугызынчы урында тора.

Расихның чит илгә китүен Ләйсән җиңел кабул иткән. Үзе дә Американы күрергә теләп йөргән. Яшь кешенең дөнья күрәсе килә, ди Ләйсән.

Яшьләрнең икесе дә Казанда туып-үскән. Шәһәр балалары булсалар да, татарча яхшы сөйләшәләр. Туган як һәм Американы чагыштырганда, Туктамышовлар кайсы якка өстенлек бирергә белми.

“Яхшы табиб булсаң Русиядә дә, Америкада да кадерле буласың. Монда чиратлар юк, юллар яхшы, тормыш өчен яраклашкан. Биредә дуслар да бар, әмма Казан сагындыра. Елына ике мәртәбә туганнар белән, әти-әниләр белән күрешер өчен туган якка кайтабыз. Бердәнбер минусы шулдыр”, диләр алар.

Расих та, Ләйсән дә Америкада үтүче Сабантуйларның берсен дә калдырмыйлар, татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар бирергә тырышалар.

“Татар теле гаиләдән барырга тиеш. Кемдер аны синең өчен килеп сакламаячак. Үзеңнән тора. Татар теле – ул безнең мәдәниятнең бер өлеше. Татарча сөйләшмәсәң, татар рухының иң мөһим кисәген төшереп калдырасың дигән сүз. Һәр телнең үз логикасы бар бит. Татар телсез булмый инде”, ди Расих.

Якын киләчәктә Расих онколог һөнәрен үзләштермәкче. "Америкада белем туплагач, бәлки Казанга кайтырмын", ди ул.  


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

в„–--- | 09.06.2013

Даруханәләр күбәйде түгелме?

$
0
0
10.06.2013 Медицина
Бервакыт мәрхүмә күрше карчыгы (урыны оҗмахта булсын) авылдан Арчага дарулар сатып алырга барып, «Оптика» салонын аптека белән бутап: «Әптик ябык булды әле бүген», – дип кайткан иде. Бу хәлгә инде 15 еллап вакыт узгандыр. Хәзер Арчада оптикалары да, даруханәләре дә берәр генә түгел, аларның берсе ябык булса, икенчесе ачык була.

Эчәбез, эчәбез, кайда дару шешәбез?…

Ике еллар чамасы элек даруханәләр турында язарга туры килгән иде. Язманы ачып карадым – ул вакытта Казанда 338 даруханә пункты булган. Ә хәзер аларның исәбе 398гә җиткән. Ике ел эчендә башкала урамнарында яңа 60 даруханә калкып чыккан дигән сүз бу.

Нигә шәһәрдә даруханәләрнең саны болындагы кырмыска оялары кебек гел артып тора? Бер ишегалдына 4-5 аптека нәрсәгә кирәк? Аларның берсен генә калдырып, башкаларының урынына файдалырак әйберләр ачарга ярамыймы? Бу сораулар күпләрне борчый торгандыр. Ә җавап бер: дарулар һәм башка дәвалаучы препаратлар белән сәүдә итү – бүгенге көндә иң керемле бизнесларның берсе.

Хәзер халык даруханәгә азык-төлек кибетенә йөргән кебек йөри. Берсе даруны, дөрестән дә, кирәк булганга – авыртудан, икенчесе профилактика, ягъни көтмәгәндә чирләп китмәс өчен, өченчесе организмын витаминнар белән тәэмин итү өчен, дүртенчесе: «Эчим әле, зыяны булмас», – диеп, бишенчесе башкалардан күреп эчә... Бүген даруларга мохтаҗлыкны беренче чиратта реклама туктаусыз тудырып тора. Төрледән-төрле даруларның рекламасы шул кадәр күбәеп китте ки, спиртлы эчемлекләрнең яки тәмәкенең рекламасын чикләгән кебек, аларны артык мактауны да тиздән киметүгә ихтыяҗ туар, миңа калса. Чөнки төрле дәвалаучы препаратларның рекламаларын карый-карый халык бик тырышып үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнә башлады. Рәхәт ич – табибларга күренәсе, хастаханәләрдә ятасы юк, телевизордан фәлән чирдән «100 процент ярдәм итә торган» даруны күрәсең дә, минем дә шул төшем авырта бит әле, дип, даруханәдән алып керәсең дә эчәсең. Рекламаның җыен сатылмый торган товарларны сату этәргече икәнен күбебез аңламыйбыз шул әле.

Халыкка ярдәмме, кесә калынайту чарасымы?


Аналитиклар исәпләп чыгарганча, миллионнар түгеп сатып алынган даруханәләр дә чыгымнарны бүгенге көндә ярты ел дигәндә каплый икән. Дөрес, халык әз яшәгән җирләрдә яки юл өстендә булмаганнарында тотылган чыгымнарны каплау берничә елга да сузылырга мөмкин. Шуңа да карамастан, даруханә тоту иң керемле бизнеслар исемлегендә. Чөнки, мисал өчен кибеткә һәм даруханәгә халык бертигез йөри, ә кибет тотуга караганда, дарулар белән сәүдә итү күпкә очсызракка төшә – мәйдан кечерәк булгач, аренда түләве азрак, зур складларга ихтыяҗ юк, дистәләгән хезмәткәрләр дә кирәк түгел.

Чат саен даруханәләр булуын тагын бер зыяны бар әле. Арзанрак бәяләре белән сатып алучыларны үзләренә җәлеп итү өчен, даруханә хуҗалары төрле хәйләләргә бара. Берәүләр даруларны үзләре җитештерә башлый, икенчеләр күпләп сатып алуның очсызрак нокталарын эзләп таба. Арзан бәя беренче чиратта препаратның сыйфатында чагыла лабаса. Казанда яраклылык вакыты чыккан дарулар белән сату итү очраклары да ешаеп тора. Шулай итеп, даруханәләр тотучылар халыкның сәламәтлеге бәрабәренә баеп яткан арада, даруларга бәйлелегебез көннән-көн арта бара.

Ә менә монысы кирәк


Казанда йөзләгән даруханә булуга карамастан, беркөнне бу системаның җитешсезлеге белән дә очрашырга туры килде. Шимбә көн, вакыт төнгә якынлаша, бер дару бик кирәк булды. Якындагы даруханәләр инде ябылып беткән, ә тәүлек буе эшли торганын эзләп йөрергә мөмкинлек юк. Интернеттан даруларны өйгә китереп бирә торган даруханәләрне эзли башладым. Андыйлар да байтак икән, тик берсе ял көннәрендә, икенчесе төнлә эшләми, өченчесендә кичке алтыга кадәр заказ ясамасаң, китереп бирү икенче көнгә генә кала. Бәяләр дә шаккатарлык. Берсендә, китереп биргән өчен, дару бәясеннән дә артыграк түләргә кирәк; икенчесендә, 3 меңлек дару сатып алсаң, китереп бирү бушлай; өченчесе арзан заказлар белән мәшәкатьләнеп тә ятмый.

Әйткәнемчә, Казанда бүген даруханәләр хәттин ашкан. Аларның туктаусыз яңалары ачылып торуны дәүләт бераз авызлыкласа да буласы. Ә менә тешләшми торган бәядән даруларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйгә китертү хезмәте бер дә артык булмас иде үзе. 


Айнур ГАЛИМОВ

в„– |

Путинның аерылышуы турында мәзәкләр сибелә

$
0
0
10.06.2013 Җәмгыять
Русия президенты Владимир Путинның хатыны Людмила белән аерылышуы турында хәбәр Русия халкында шунда ук күпсанлы мәзәкләргә сәбәп булды.

Путинның хатыны Людмила белән аерылышуы турында хәбәр таралуның беренче көнендә Twitter социаль челтәрендә күренгән мәзәкләргә генә күз салып үтик.

Шундый популяр мәзәкләрнең берсендә, күрәсең, Путинның Русия байлыкларын үз кулына алуы турында ишарә буларак "Канун нигезендә Русиянең яртысы Людмилага бирелергә тиеш", диелә.

Ринат Балгабаев: "Путин үз хатынының вазифасыннан китү гаризасын кабул итте һәм яңа хатын сайлавына кадәр аны хатын вазифаларын башкаручы итеп билгеләде", ди. Бу инде Мәскәү мэры Сергей Собянинның яңадан мэр булып сайлану өчен вакытыннан алда гариза язып мэр вазифаларын башкаручыга әверелүенә ишарә.

"Людмилага Медведев өйләнәчәк, әмма дүрт елдан аерылачак һәм аңа яңадан Путин өйләнәчәк", ди Антон Белозеров. Монысы Конституция рәттән өч мәртәбә президент булуны тыйганга күрә Дмитрий Медведевның 2008-2012 елларда президент кәнәфиен саклап торуына бәйләнгән.

Ринат Сибаев: "Людмила Путина шулай да өченче мөддәткә бармады! Конституцияне хөрмәт итә!" ди.

Шул ук юнәлештәге Александр Жданов мәзәгендә: "Путин хәзер яңа фамилия алачак һәм тагын 16 елга сайлану мөмкинлегенә ия булачак", диелә.

"Берлускони белән дуслык менә нәрсәгә китерде" дигән мәзәк Путинның дусты, хатын кызлар белән бәйле җәнҗалларга чумган элекке итальян премьеры Сильвио Берлускониның күптән түгел хатыны Вероника Ларио белән аерылышуына ишарә.

Оппозициянең "Путинсыз Русия" дигән шигаренә охшатып берәү диварга "Путинсыз Людмила!" дип язып куйган.

"Людмила – үзен Путиннан азат итә алган бердәнбер русияле", дигән мәзәк тә популяр.  


Наиф АКМАЛ

в„– | 08.06.2013

«Матбугат.ру»дагы Иркә «Кара-каршы»да катнашты (ВИДЕО)

$
0
0
10.06.2013 Җәмгыять
“Кем соң ул Иркә?” дигән сорау “Матбугат.ру”да инде 5 ел актуальлеген югалтмый. Һәм менә, мәсьәләгә нокта куярга вакыт җитте. Иркә чын йөзен ачты! “Матбугат.ру”ның иң актив укучыларыннан булган Фәүзия Мөбәрәкҗанова күптән түгел “Кара-каршы”да катнашты.

 

 

 


---

в„–--- | 10.06.2013

Салават Камалга кайта (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
10.06.2013 Шоу-бизнес
Салаватларда мин шактый еш булам. Бу юлы хәл-әхвәл белешү яңа сезон концертларына килеп тоташты.

– Салават, автоузыштагы былтыргы җәрәхәтләрдән соң хәлләр ничегрәк соң?

– Оныттым инде мин аны. Хәзергә Универсиада белән яшибез, бөкеләр. Ләкин тиздән барысы да тарихта калачак. Алда Сабантуйлар, ураза, концертлар.

– Концертларыгыз хакында газета укучылар кызыксына башлады инде. Кайда, кайчан, ничегрәк булачак?

– Гадәттәгечә, август аенда. Инде төгәл генә урыннарын да ачыкладык. Быел 25 нче сезон, юбилей концертлары бит. Мин зур сәхнәдәге эшчәнлегемне Шамил Зиннурович (урыны җәннәттә булсын!) хәер-фатихасы белән Г.Камал театры бинасында башлап җибәргән идем. Менә шуннан соң 25 ел үтеп тә китте. Юбилей сезоны да Камал театры сәхнәсендә башланачак. 25 еллык иҗатка күз ташлау, уңышларны барлау, югалтуларны исәпләү рәвешендә булыр, дип көтелә. 25 еллык багажны бер концертка туплау җиңел түгел. Бу урында шуны ассызыклап әйтим: 24 нче сезон концертлары филармония залында узды бит инде: ул залга, анда эшләүче коллективка бик нык ияләштем. Кадим Нуруллин белән бергәләп эшләү бик җиңел. Шуңа да концертлар августның бересеннән унберенә кадәр Камал театрында була, аннан ун көнгә филармония концертлар залына күчәбез. Камал театры җитәкчелегенә һәм коллективына да мин бик рәхмәтле. Концертларны ике урынга бүлү дә шул ихтирамым билгесе. Аннан кемдер Камал сәхнәсен үз күрә, кемдер филармонияне. Хәтсез күп җыр җырланган, шуларның кайсын репертуарга алырга дип тә баш ватабыз. Кемгәдер бер җыр ошый, кемгәдер икенчесе... Уртак фикергә киленер, сезон уңышлы булачак, күңелем шуны сизә. Күңел сизә дигәннән, “ВК” газетасы журналисты миннән: “Евровидение”дә Динә Гарипова ничәнче урынны алыр икән?” – дип кызыксынган иде. Мин, хәлбуки, Динәнең бик талантлы икәнен белсәм дә: “Бишенче урын аныкы”, – дидем, шушы сүзләр газетада басылып та чыкты һәм сиземләүдә мин ялгышмадым, бәйгенең сәяси ягын да онытырга ярамый иде.

– Алайса, август концертларын да фаразлап карыйк инде...

– Фаразлыйсы юк. Мин сиңа төп-төгәл әйтәм: концертка халык йә агылып киләчәк, йә бөтенләй килмәячәк.

– Мин исә агылып килерләр, дигән фикердә.


– Көтәбез. Әмма Универсиада төгәлләнгәнчегә кадәр урамнарда концертлар турында бер генә игълан да булмаячак. Шулай кушылган.

...Бу көннәрдә Салават тагын бер мәшәкатькә чумган. “Аучы аланы”нда мини-зоопарк булдырам, дип мәш килеп йөри. Казандагы офистан аю да “аучы аланы”на күчкән. Көн дә диярлек төрледән-төрле кошлар, попугайлар өстәлеп тора, каралты-кура, йорт-җир җиткерелә, теплицалар, мунча корыла. Бу урынны тычканнар, йомраннар, күселәр баскан икән. Төзүчеләргә: “Тычкан, йомраннарны үзегез хәл итегез, күселәргә бер үк тимәгез, алары – минеке, – дип әмер бирдем әле дип сөйләде Салават. – Күсе елында туган кеше бит мин”.

Салават гаиләсеннән кеше өзелеп тормый. “Килгән кеше менә шунда рәхәтләнеп ял итәр, җәнлекләр, кош-корт, хайваннар белән аралашыр. Мәктәпләрдән, авыллардан килеп, мини-зоопарк белән танышып йөрүчеләр дә булыр, дип өметләнәм әле мин, дигән фикерен дә җиткерде җырчы. Әйе, аның һәрнәрсәсе уйланылган, максатчан булыр. Ике ярны тоташтыручы сиртмәле күпер генә дә ни тора?! Ул корылманы рифмалаштырып “Мостик Рустик” дип исемләп йөртәләр. Моңа да Салаватның үз фәлсәфәсе: “Безнең тормыш шул сиртмәле күпер ич инде. Ул күперне гомердә дә йөгереп чыгып булмый, атлап чыкканда да әле җай белергә кирәк.

Сабантуйларга килсәк, мин аны ел да көтеп алам, – ди җырчы. – 9 ында Миңгәр Сабан туена барачакмын. Дустым Җәүдәт Мидехәтовичның туган авылы ул. Иң шәп Сабантуй – Миңгәрдә. Шул үрнәктә мин дә Аксәеттә бәйрәм оештыра башладым. Авылны данлау, милләтне, тарихны саклауның матур үрнәге ул – Сабантуй”.

Редакциядән:
Хөрмәтле укучыларыбыз! Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сәхнә эшчәнлеген башлаган елларда “Ватаным Татарстан”да “Салаватка 1001 сорау” рубрикасы белән газета укучылар сорауларына җырчының җаваплары басылып килгән иде. Хәзер инде шундый үтенечебез бар: Салават белән бәйле кызык яисә гыйбрәтле хәлләр (ул хәлләр аның җырларына, башкару ысулларына да мөнәсәбәтле булырга мөмкин) тасвирланган хат-хәбәрләр, истәлекләр һ.б. язып җибәрсәгез иде. Иң кызыклы дип табылган язма авторларына бүләк тә бар. “Татарга Салават кирәк” дип исемләнгән 8 нче китап ул. Китап җырчы тарафыннан 25 нче сезон өчен махсус нәшер ителә. 


Габделбәр РИЗВАНОВ

в„–--- | 10.06.2013

Миңгәр Сабан туеннан ФОТОрепортаж

$
0
0
11.06.2013 Бәйрәм
Татарстанның Миңгәр авылында инде дистә елдан артык үзенчәлекле Сабан туе оештырыла. Саба районының иң гүзәл табигатенә ия булган авыл бәйрәменә республикадан гына түгел, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә халык җыела.

Көн кичкә авышкач уза торган бәйрәмгә яшьләр дә, карт-коры да бик теләп җыела икән. Чөнки бәйрәм программасы бай һәм киңкырлы, биредә ярышларның гына да 33 төре тәкъдим ителә. Ягъни һәр теләгән кунак үзен шахматтан алып утын яруга кадәр сыната ала. Казан артистлары, бию коллективлары һәм җырчылары төнгә чаклы концерт куя.

Сабан туеның тантаналы ачылышында башкалабызда төзелеп килүче “Казан-Арена” футбол стадионы директоры, Миңгәр егете Радик Миннәхмәтов: “Узган ел безнең авыл Сабан туе 30 мең кешене сыйдырган иде, быел тагын да күбрәк халык җыелды. Барыгызга да рәхмәт, уеннарда катнашыгыз, күңелле ял итегез. Универсиадага да шулай күпләп җыелырсыз”, - дип авыл халкына һәм кунакларга үз теләкләрен җиткерде.

Киң колач белән оештырылып килүче бәйрәмгә Шәмсүнә апа Миннәхмәтова да бик теләп килә. Авыл һәм республика халкына шундый масштаблы бәйрәм оештырган балаларын мактап туя алмый өч бала анасы, Миңгәрнең ак әбисе. 85 яшен тутырган Шәмсунә апа: “Улларым кечкенәдән бик тырыш булдылар. Без аларны хезмәт белән тәрбияләдек. Урам буенда трай тибеп йөрергә вакытлары булмады. Аталары да бик коры булды, “укыгыз, кеше булыгыз, кайда гына эшләсәгез дә хезмәт сөегез”, - дип үстерде. Оныкларым да әтиләре юлыннан китте. Шәһәр балалары дип тормадылар. Ирек оныгым инде ул минем янда булды. Җәйге каникулларын да авылда хезмәттә уздыра иде, акыллы булып үсте. Бабасы Ирек малай чагында ук кечкенә кызыл трактор алып биргән иде. Каникулга кайткач, колхоз рәисенә эш сорап бара иде Ирегем. Аның да хезмәт юлы шушы Миңгәрдә башланды. Хәзер дә хәлемне белеп, гел яныма кайтып торалар. Һәр намазымда аларга Аллаһыдан исәнлек-тәүфыйк сорыйм”.

Сабан туенда берничә мәйдан һәм берничә сәхнә эшләде. Экстрим, Мишә елгасы мәйданнарында аеруча күп халык җыелды. Чын ирләрне, курку белмәс хатын-кызларны нәкъ биредә күрергә мөмкин иде. Унар метрлы трамплиннан оча торган мотоциклчылар исә халыкны бөтенләй шаккатырды.

Спорт мәйданында исә гер күтәрү, армрестлинг, хатын-кызлар өчен турник, аркан тарту, милли көрәш ярышлары барды. 32шәр кило авырлыктагы 2 герне Арча егете Фаил Һадиев кырык мәртәбә һавага чөйде. Гүзәл затларыбыз да сынатмый: армрестлингта Кукмарадан Рузия Габдрахмановага тиңнәр табылмады.


Сабан туеның абсолют батыры бәйрәмнең соңгы мизгелләрендә генә билгеле булды. Казан шәһәренең Яңа Савин районы егете, 26 яшьлек Фирдүс Зәйнуллинның җилкәсенә Голландия үләне ашап кына үскән токымлы тәкәне салдылар. Төп батырны Җәүдәт Миңнәхмәтов (бәйрәмнең оештыручысы) шәхсән үзе бүләкләде.

“Миңгәр-2013!” салюты кичке Сабан туена нокта куярга ашыкмады. Яшьләр, концерт мәйданнарына җыелган халык төнге бәйрәмгә күчте...


Фото # 1

Фото # 2
 

Фото # 3


Фото # 4
 

Фото # 5
 

Фото # 6
 

Фото # 7
 

Фото # 8
 

Фото # 9


Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20
 

Фото # 21

Фото # 22
 


Фото # 23
 

Фото # 24

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.
 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„–--- | 11.06.2013

Зәйтүнә ролен башкарган Гөлнара Мулланурова белән интервью

$
0
0
11.06.2013 Мәдәният
Бүген татар кино сәнгатенең киләчәге турындагы бәхәсле фикерләрне еш ишетергә туры килә. Әмма ничек кенә булмасын, ел да уздырылып килүче Казан халыкара мөселман киносы фестивале татар киносының барлыгы турында сөйли. Чөнки фестивальдә үзебезнең фильмнар да ел саен катнашып килә. Узган елгы Мөселман кинофестиваленең конкурстан тыш программасына кертелгән «Күк капусы ачылганда» фильмы күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Тукай тормышы турындагы әлеге картина тарихи чорны сурәтләве, яшь актёрларның башкару сәләте ягыннан югары бәягә лаек. Тукайның сөйгәне Зәйтүнә ролен башкарган яшь актриса Гөлнара Мулланурова – Казан кызы. Кинода төшү серләре, иҗади планнары турында Гөлнараның үзе белән күрешеп сөйләштек.

– «Күк капусы ачылганда» – тамашачыны Тукай заманына кайтара торган фильм. Тукай кебек бөек шәхеснең сөйгән кызы Зәйтүнә ролен башкару авыр булдымы?


– Әлбәттә, тарихи герой роленә керү һәрвакыт авыррак. Чөнки чор да, кешеләр дә башка төрле булган. Ә Зәйтүнә образы күңелемә якын булды. Ул вакыттагы татар хатын-кызлары тыйнак, сабыр булулары белән билгеле. Ә менә Зәйтүнә үз вакыты өчен бик кыю кыз булган. Аның үҗәтлеге, максатчанлыгы миндә әлеге образга карата хөрмәт уятты.

– Үзеңдә Зәйтүнәдә булган кайсы сыйфатларны атый аласың?


– Үз мәхәббәтенә тугрылыгы, сафлыгы, кирәк чакта тыйнак һәм кирәк чакта кыю була белүе ягыннан без Зәйтүнә белән охшаш.

– Әзер фильмны караганда нинди хисләр кичердең?


– Беренче мәртәбә фильмны кинозалда тамашачылар белән бергәләп карадым. Үземне сценарийны белмәгән, актёрлар белән таныш түгел кебек иттереп күз алдыма китердем дә, бирелеп китеп күзәттем. Фильм бик ошады: көләсе дә килде, елата торган урыннары да бар иде. Тукай кебек даһи шәхес белән якыннанрак танышырга мөмкинлек биргәннәре өчен режиссёрга һәм сценарий авторларына (Рабит Батулла һәм Нурания Җамали) бик зур рәхмәт!

–Фәрит Дәүләтшин – тәҗрибәле режиссёр. Ул таләпчәнме? Аның белән эшләү ничегрәк булды?


–Моңа кадәр Фәрит абыйның «Мәдинә. Мәхәббәт сынаулары» исемле яшьләргә аталган нәфис фильмында төшкән идем. Аны күптән түгел «Яңа гасыр» каналында берничә сериягә бүлеп күрсәттеләр. Шулай ук VIII халыкара мөселман кинофестивалендә катнашкан «Собака» фильмында төшү бәхете дә тәтеде. Аның режиссёры да Фәрит Дәүләтшин. Дөресен әйткәндә, минем башка режиссёрлар белән эшләп караганым да юк. Фәрит абый кешеләрне яхшы аңлый торган кеше, аның белән эшләү шәхсән миңа бик җиңел һәм рәхәт булды.

– Былтыр син КДМСУның театр факультетын тәмамладың. Ә менә кино өлкәсенә ничек килеп эләктең?


– 2 курста укыганда «Яңа гасыр» телевидениесе уздырган кастингка катнашырга килдем. Әмма яшьлегем белән туры килмәдем. Биредә Нурания апа Җамали белән таныштым һәм ул кирәк булганда, миңа туры килерлек роль килеп чыккан очракта шалтыратырга вәгъдә бирде. Ул вакытта аңа ышанып та бетмәгән идем, әмма берничә айдан Нурания апа укытучыларымнан сораштырып, мине үзе эзләп тапты. Нәкъ менә ул мине Фәрит абый Дәүләтшин белән таныштырды да инде. Күп тә узмады, «Мәдинә. Мәхәббәт сынаулары» фильмын төшерүгә керештек.

– Син җырлыйсың да әле. Бу сәләтеңне һөнәреңдә кулландыңмы?


– Әлбәттә! «Мәдинә. Мәхәббәт сынаулары»нда минем җыр яңгырый. Күптән түгел клибын төшердек.

– Шигырьләр, җырлар да язасың икән... Илһам кайчан һәм ни рәвешле килә?


– Әйтмичә, шалтыратмыйча гына – көтмәгәндә килә (елмая). Кайвакытта айлар буе бернәрсә дә язмаган чаклар була. Илһам килмәсә, язарга алынмыйм да. Килсә, тизрәк язып куям. Алай эшләмәгәндә, онытыла.

– Иҗатыңда төп тәнкыйтьче кем?


– Әнием...

– Бүген ниләр белән янып яшисең?


– Казан филармониясендә алып баручы булып эшлим. Кинода төшәргә дә уйларым бар. Иҗади планнарым зурдан, әмма аларны әлегә ачмый торам.
 


Ләйсән ИСХАКОВА

в„–5 |

Русиядә мәктәпләр өчен яңа тарих дәреслеген әзерләү эше башлана

$
0
0
11.06.2013 Мәгариф
Дәүләт думасы рәисе, Русия тарихчылары җәмгыяте башлыгы Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге бер төркем Русиядә яңа дәреслек язу эшләре башлануын белдерде. Белгечләр дәреслек нигезенә "бер яки берничә төп идея" салынырга тиеш, дип саный. Нарышкин үзе дәреслекне "Русия территориясенең һәм күпмилләтле халкының формалашу тарихы" тирәсендә нигезләргә тәкъдим итә.

Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов дәреслекне төзү эше белән таныштырды. Беренче этапта тарихи-мәдәни стандарт булдырылган. Белгечләр иң мөһим тарихи вакыйгаларны, шәхесләрне барлаган. Бу этап инде тәмамланды, диде министр.

Икенче этапта концепция һәм бу стандарт турында интернетта фикер алышу оештыру. Махсус булдырылган сәхифәләр фикер белдерү өчен җәмәгатьчелеккә дә ачык булачак. Бу адым август-сентябрь айларына планлаштырылган. Шул ук вакытта Русия халкының теге яки бу тарихи вакыйгага фикерләрен белү өчен төрле социологик тикшеренүләр уздыру да каралган.

Өченче этапта фикер белешүдән җыелган барлык карашларны галимнәр тикшерәчәк. Дүртенче этап 2013 елның октябрендә тәмамланачак.

"Русия тарихчылары җәмгыятенең утырышында әлеге дәреслекнең стандарты һәм концепциясе расланачак", диде Ливанов.

1 ноябрьдән дәреслеккә бәйге игълан ителәчәк. Соңгы адым - дәреслек язылып мәгариф министрлыгына тәкъдим ителәчәк. 




в„– | 11.06.2013

Батулла каланчасы (Кечтеки ачышлар)

$
0
0
11.06.2013 Җәмгыять

Татарин

Өйгә кайта торган юл яңа гына парга сөрелгән кара җир аркылы уза... Җир яхшы сөрелгән иде һәм кара туфрак өстендә бер генә үсемлек тә, бер генә үлән дә күренми – бөтен җир кап-кара... Алдарак, юлның уң тарафында, ниндидер куакчык күренә. Якынрак килгән идем, мин әле бая гына йолкып ташланган “татарны” танып алдым... Күренеп тора, куакчыкны арба тәгәрмәче изеп узган һәм ул әле һаман калкырга маташа, ул янтаеп тора, ләкин һаман тураерга тырыша. Әйтерсең лә, аның бер кисәк итен умырып алганнар, эчәкләрен актарып, кулын өзеп алганнар, күзен чокып чыгарганнар. Ләкин ул барыбер тора һәм тирә-яктагы туганнарын кырып салган бәндәгә бирешми.

“Ай-һай, нинди гайрәт! – дип уйладым мин. – Бәндә бөтен нәрсәне һәлак иткән, миллион үсемлекләрне юкка чыгарган, ә бусы әле һаман да бирешми”.

Ясная Поляна якларында шайтан таягын “татарин, татарник” дип атыйлар. Лев Толстойның “Хаҗи Морат” исемле әсәре әнә шушы сүзләр белән башланып китә. Мин бу китапны урта мәктәптә чакта укыган идем. Бу әсәрендә дә, “Кавказский пленник” хикәясендә дә Толстой бик еш татар сүзләрен куллана. Сабый чагымда аптырый идем: каян килеп Кавказда татар булсын? Чыннан да, Толстойның астөшермәләрендә тәрҗемәләр татар сүзләренә төгәл туры килә иде.

Соңрак аңладым, Толстой Кавказда Терек елгасы буйларында хезмәт иткән, ә Терек елгасы тирәли татар-нугай авыллары урнашкан. Мәсәлән, Терекле (Тирәкле) Мәктәп дигән нугай авылында булганым бар. Гомумән, ул заманнарда урыс булмаган Кавказ халыкларын (нугай, кумык, әзәри, карачәй, балкарларны да) татар дип йөрткәннәр. Толстой төрки телләрне яхшы белгәнлектән, аларны бутамагандыр, шәт.

Толстой “После бала” исемле икенче хикәясендә дә сюжет итеп татар кешесен кыйнау вакыйгасын алган. Татарларга Толстой хәерхаһ булган, шиксез. Рус армиясендә урыс булмаганнарга хезмәт итү ул тәмуг җәзасы кебек булган, аз гына гаебе өчен дә татарны шпицрутеннар белән суктырганнар.

Полковник кызына гашыйк булган Иван Васильевич, полковникның татар солдатын рәхимсез рәвештә суктыруын күреп, тетрәнә һәм полковник кызы белән арасын өзә.

Урыс язучыларына мин милли мәсьәләдә Толстой, Чернышевский, Гумилев, Худяков, Сахаров, Григоренко кебек шәхесләрдән үрнәк алырга киңәш итәм!

Кармен

Егет булып өлгергәч, мин француз язучысы Проспьер Мерименың “Кармен” исемле әсәрен укыган идем. Укыганмын, тик асылын аңламаганмын. Шуның нигезендә “Кармен сюита”, “Кармен” диелгән спектакльләр куела тора. Әсәрнең эчтәлеге шул: вакыйга Испаниядә бара. Хосе исемле егет Кармен исемле кызга гашыйк була. Алар сөешә. Ләкин соңра Кармен Хосены ташларга уйлый. Хосе Карменны чәнчеп үтерә.

Спектакльләрдә дә нәкъ мин язганча сөйләнә. Әмма мин авторның ни әйтергә теләгәнен һаман да аңламыйм икән. Олыгаеп барганда, кырыкны узганда, мин шул әсәрне яңадан укып чыктым. Һәм Мерименың бөек әдип икәнен аңладым. Әдип чегән кызы Кармен белән баск егете Хосеның фаҗигасе турында язган икән. Милли мәсьәлә кузгаткан икән Мериме. Ул чегән кызының испан хатыннары арасында чит-ят икәнен дә, Хосеның кыерсытылган баск халкының углы икәнен дә күрсәтә, Испаниядә бу ике ят халыкның вәкилләре бәхет табалмаячак, ди автор.

Үч


Яшь чагында укыган китапның маҗарасы гына истә кала, Жюль Вернның “Сиксән мең чакрым су астыннан” китабын укып чыкканмын, су асты көймәсенең инглиз корабларын батырып йөргәннәре истә калган. Әмма авторның тел төбен аңламаганмын. Әсәрне картлыгымда кабат укып чыккач кына мин индус кешесе капитан Немоның ватаны азатлыгы өчен сугышканын, Һиндстанны Англия колонизаторларыннан коткарырга теләп, су асты көймәсе уйлап табып, изелгән, таланган халкының үчен алганын аңладым.

Ата-аналар, мәктәп укытучылары! Балаларга әсәрнең тел төбен, астарлы сүзен, кинаяләрен аңларга иртәрәк өйрәтсәгез иде.

Табигать мантыйгы


Йомшак матдә иң каты матдәне җимерә. Бөтен әйбер җылылыктан киңәя, ни өчендер су бозга әверелгәч, киңәя, тимер торба эчендә калган су торбаны шартлата, катыргыны ерткан кебек, тимерне ботарлап ташлый. Бу нинди куәт? Бу нинди хикмәт?

Һава күзгә күренми, аның авырлыгы да үлчәнми кебек, әмма һавага тизлек бирсәң, давыл, гарасат, фаҗига барлыкка килә: һава таш кыяларны, калаларны җимереп ташлый.

Резина көпчәкле авыр-авыр машиналарны һава тота, һава күтәрә.

Каты суыкта иң каты агачлар корый, йомшак, сыек агачлар исән кала.

Иң олы, иң көчле хайваннар (мамонтлар, динозаврлар) үлеп беткән, филләр дә, кит балыклары да бетү алдында тора. Ә тычканнар яши. Дөнья тычкан кебек бәләкәй җан ияләренә кала, ахрысы. Тычканнар да бетсә, дөньяда микроб кебек хәшәрәтләр генә кала.

Ачлыктан кеше үлә, әмма күп ашау чирләрне арттыра, бәндәне үлемгә якынайта.

Аз гына эчсәң, хәмер көчне арттыра, дәртне кузгата, артыгын эчсәң, сәрхуш ясый.

Агу (зәһәр) аз микъдарда дару, күп микъдарда – агу.

Гыйшык уты тиешле микъдарда бәхет ләззәте алып килә, артык микъдарда кешене акылдан яздыра.

Хәмердән төшкән макмырны хәмер төзәтә, диләр.

Әче мәхәббәттән бары тик икенче әче мәхәббәт кенә коткара ала.

Кайгыны да икенче олы кайгы оныттыра. Аллам сакласын!

Тезен ташка бәргән кеше үз бармагын каты итеп тешли. Беренче сызлануны икенчесе белән басарга тырыша.

Кайбер җырчылар сәхнәдән торып, җыр белән тамашачыны көчли. Концерт артык озынга китсә дә, тамашачы тарала башласа да, һаман җырлый. Шәп җырлый, ләкин чама белми.

Кешене сәнгатьтән биздергән әсәр сәнгать булудан туктый.

Суыктан каткан тәрәзәдәге бизәкләр миллион еллар әүвәл җирдә үскән алагаем зур абагаларны сурәтли. Бу – табигатьнең хәтере.

Таш йортлар, меңләгән шәһәрләр, һәйкәлләр, машиналар, авыр-авыр танклар, очкычлар Җир астыннан чыккан матдәдән эшләнә. Шәһәрләр, машиналар арта бара. Бу авырлыкны Җир шары күтәреп тора алырмы икән? Куыш калган Җир убылмасын өчен кешеләр җир астына төшеп ята. Җир өстендәге бар авырлыкны кеше сөякләре күтәреп тора.

Айның эче куыш диләр. Димәк, кайчандыр ул да куыш булмаган. Кемдер аның эчендәге матдәне суырып алып бетергән. 


Рабит БАТУЛЛА

в„– |

"Үз-үземә кул салам, баламны тәрбияләрсез"

$
0
0
11.06.2013 Җәмгыять
Хастаханәдә танышкан палатадашым Розалияне укучыларыбыз хәтерлидер әле. Ул миңа еш шалтырата, үз борчу-мәшәкатьләрен сөйли, ә мин аның сүзләреннән аңыма килә алмый озак уйланып йөрим-йөрим дә, ирексездән, каләмгә үреләм. Күптән түгел тагын шалтыратты. Бу юлы танымадым мин аны: ярсыган, елаган. «Мин үз-үземә кул салам, баламны тәрбияләрсез», – ди.

Баксаң, иренең кимсетүләреннән гарьләнеп дөнья белән хушлашмакчы булган икән ул. «Бер атнага якын бергә яшәдек (элек кунарга сирәк кайта иде аның ире). Ул яныма якын да килеп карамый. Бала тапкач, син сыерга әйләнгәнсең. Сине күргәч, күңелем болгана, ди. (Югыйсә, Розалия әле 25 яшендә генә, тал чыбыгы кебек зифа буйлы, нечкә билле бу кызга ире юри ачуын китерер өчен шулай әйтә, күрәсең). Эшеннән китте. Хәзер «Быстроденьги» дигән хезмәттән файдаланып, кредитка акчалар алган, түләргә уйламый да. Бала өчен бирелә торган пособие акчасына да кул суза әле, хәшәрәт. Кибеткә кергән идек. Бер яшь тә тулмаган улыбызга махсус эремчек, йогыртлар алырга кирәк, ә ул: «Сөтең җитәдер бит, имез дә, эремчеген дә яса. Сок кирәксә, әнә кипкән алмадан компот кайнатып эчер», – дип кенә көлде. Аягыма кияргә калмагач, базарга аның белән барган идем. Бәлки, кыйммәтрәк туфли алып бирер дип өметләндем. Кая ул, распродажадан 200 сумга бер башмак алып бирде бит», – дип елый Розалия. «Бу ялда әнисенең туган көне иде. Кунакка бардык. Каенана сөяркәсе белән сүзгә килгән икән, кәефе юк. Улы белән эчеп утыра-утыра исерештеләр. Мин телевизор караган булам. Берзаман йокларга яттык. Әни үз бүлмәсендә, без олы якта, идәндә. Кинәт әни: «Улым, минем яныма кереп ят әле, куркам, хәлем начар», – димәсенме? Кереп китте бит тегесе дә. Торып карасам, икәү кочаклашып ятканнар, ирем трусиктан, әнисе кыска халаттан... Ничек инде хатыны янәшәдә булып, үз әнисен кочаклап ята ул? Юк, мин көнләшмим, бары буй җиткән ир-егетнең анасы кочагында ятуын гына аңлый алмыйм, бу бит мине җир белән тигезләү дигән сүз, мыскыллап көләләр бит миннән», – ди Розалия. Озак сөйләштек без аның белән, аз булса да тынычланды кебек. Ничек ярдәм итәргә була, ни өчен яратып яшәгән ире шулай нык үзгәргән...

Күптән түгел ишегалдында тагын бер хатын белән таныштым. Монысы да ире белән тату тормый. Гөлгенә бердәнбер баласын шактый олыгаеп, 40 яшендә генә тапкан. «Бер егет белән дә очрашмадым, яшем 40ка якынлашканда, коллегаларым бер аерылган ир-ат белән таныштырдылар. Аның белән гаилә корып яши башладык. Беренче карашка акыллы, ягымлы тоелган ир-атның чын йөзе соңрак ачыла башлады, баксаң, ул элек эчкече булган икән, дәваланган. Ләкин күп тә үтми тагын эчә башлады бу. Бала кечкенә, исерек әтидән бернинди ярдәм юк. Гел бәхәсләшә башладык. Ахыр чиктә бер яше дә тулмаган кызым белән мине ялгыз калдырып китеп барды ул, ярты еллап хәбәре юк. 5 мең сум бала акчасына яшим менә. Ипотеканы түләргә дә шул акча, баланы киендерергә, ашарга, эчәргә дә... Бала тудыру йортыннан чыкканнан бирле өстемә бер күлмәк алып кигәнем юк, эшкә чыгар идем, балалар бакчасында урын бирмиләр. Авылга кайтып китәр идем, әти-әнием исән түгел, ир туганнарым Татарстаннан читтә яшиләр», – дип, кайгысы белән уртаклашты Гөлгенә. Розалия кебекләр күп икән шул бу дөньяда. Кемнәрдер чит илләрдә ял итеп, акча туздырып йөргәндә, икенче берәүләр баласына сок алырга акча таба алмый, очны очка ялгап гомер итә. Күрәсең, һәркемнең үз язмышы, ә язмыштан узмыш юк... Әнә шул авыр хәлдә калган, ирләре ташлап киткән балалы аналарга берәр ярдәм итү урыннары булса икән ул. Вакытлыча яшәп торырга, бурычка акча алырга... Хәер, иң мөһиме, сәламәт булсыннар иде балалар, әти-әнисенең көн дә сугышып, талашып яшәвен күреп үссәләр дә, кызулык белән үз-үзенә кул салган әниләре аркасында, урамда ташландык хәлдә калмасыннар иде. Акча бүген бар, иртәгә юк бит ул... 


Эльвира МОЗАФФАР

в„– |

Габдулла хәзрәт Мөхәммәд-Кәрим: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”

$
0
0
11.06.2013 Дин
Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәчетендә менә унтугыз ел инде имам-хатыйб булып Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ эшли. Ул шулай ук Кләүле һәм Камышлы районнары мөселманнарының мөхтәсибе дә бит әле. “Бердәмлек” газетасының үз хәбәрчесе аның белән очрашып, дин эшләренең торышы, киләчәккә планнары турында сүз алып барды.

- Хәзрәт, мәчетегезгә җомга намазына шактый күп кеше йөри икән. Сез үзегез бу турыда ни әйтер идегез?

- Әлхәмдүлиллаһи шөкер, намазга төрле яшьтәге кешеләр килә.Шулар арасында яңа гына лаеклы ялга чыккан ир-атлар да, хатын-кызлар да, яшүсмерләр һәм балалар да бар. Кайберәүләр мәчеткә җаныма тынычлык алыйм, борчу-мәшәкатьләремне онытыйм әле, дип тә киләләр. Әйе, Аллаһы Тәгалә йортына килеп гамәл кылгач, күңелләр нечкәреп, калебләр чистарып, пакьләнеп киткәндәй, авырулар онытылгандай була. Ә һәр мөселман бәндәсенең шулай ислам динебезгә буйсынуын күрү әйтеп бетергесез зур шатлык хисе тудыра.

- Имамлык итүдән тыш сез тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Сүземне ерактан ук башлыйм әле. Ярмәк авылы тарихы, архив мәгълүматларына караганда, 1737 елга барып тоташа. 1750 елда биредә беренче мәхәллә оештырыла. Указы булмаса да, бу эшне иң беренче Исмәгыйль хәзрәт башлап җибәргән.

Ә менә күптән түгел генә кулыбызга Ярмәкнең җир - тарханлык язуы килеп керде. Ул Казан ханы Мөхәммәд Әмин тарафыннан 1516 елда авылыбызга нигез салучы Ярмөхәммәтнең бабасы Асылхуҗага бирелгән булган. Тарихыбызны раслаучы бу кәгазь Казанның тел, әдәбият һәм тарих институтында сакланган. Аллаһы насыйп итсә, без шушы рәсми кәгазьнең күчермәсен алып кайтырга җыенабыз.

Мәшһүр тарихчы, галим, язучы Нурулла Гарифның “Казан ханлыгы” дип аталган тарихи китабында да Ярмәк авылына кагылышлы шушы шәҗәрә урнаштырылган. Тарих битләренә күз салсак, Ярмөхәммәт бирегә килеп төпләнгәнче үк биредә Юкәле тау башында 125 йортлы башкорт авылы булган. Тирә-юньне күзәтеп тору өчен, агачтан ясалган биек манара булганлыгы да билгеле. Ә Ярмөхәммәт бирегә килеп яши башлагач, башкалар да шул булачак Ярмәк авылына күченеп нигез корганнар. Бу урын урман-күлләргә бик бай була. Күлләрнең саны гына да сигезәү булуы ачыкланды. Әрәмәлекләрдә аюлар, төрле киек кош-кортлар яшәгән.

Нәкъ шул вакытларда патша хөкүмәтенең Россиядә бер дин – православие дине генә калдырырга кирәк, дигән указы чыга. Әгәр православие диненә күчмәсәң, алпавыт була алмаячаксың, дигән үгетләүләргә риза булмый Ярмөхәммәт. Шуннан соң аның җирләре тартып алына, һәм башта ул бүгенге Татарстанның Шөгер төбәгенә күченеп китәргә мәҗбүр була, аннан соң Башкортостандагы Ярмәкәй авылына барып урнаша. Анда башкорт алпавытының кызына өйләнгәннән соң, аңа җир бүлеп бирелә. Ярмәкәй авылы тора-бара район үзәгенә әйләнә.

Моннан егерме биш еллар элек безнең Ярмәк авылына Башкортостаннан композитор Расих Ханнанов концерт бригадасы белән килеп киткән иде. Шул чакта ул уртак авылдашыбыз - Ярмөхәммәт “Ярмәклеләр тарихы” дип аталган китап та бүләк итеп калдырды. Шулай итеп, безгә Ярмөхәммәтнең бабасы Асылхуҗаның “Шура” журналында дөнья күргән шәҗәрәсе килеп эләкте, һәм Ярмөхәммәтнең Башкортостанның шул Ярмәкәй авылында гаилә коруы да билгеле булды.

Киләчәктә шушы мәгълүматларның барысын да бергә туплап, Аллаһы насыйп итсә, аерым китап итеп бастырырга уйлап торабыз. Тагын шунысы да безгә мәгълүм: Ярмөхәммәтнең бик якын туганы Нәдир Уразмәтов та (Асылхуҗаның оныгы) башта Сергиевскида яшәгән, аннан соң Камышлыга күченгән. Ул беренчеләрдән булып биредә нефте промыселы ачкан. Ә инде Октябрь революциясеннән соң аның байлыгы тартып алынгач, ул Татарстанга күчеп китәргә мәҗбүр була.

Без бүгенге көндә Татарстанда яшәүче тарихчы Роза ханым Сәлмәнова белән хәбәрләшеп торабыз. Ул безгә Ярмәк авылы һәм төбәгебез тарихы буенча күптөрле мәгълүматлар туплауда зур ярдәм күрсәтте.

Богырыслан шәһәре музеенда да безнең элекке Юкәле тау авылыннан табып алынган җиз казан, колчедан, башка бай тарихи әйберләр һәм мәгълүматлар саклана икән.

1997 елда гына Ярмәкнең 260 еллыгына “Иске Ярмәк авылы тарихы” дип аталган кечкенә җыентык бастырган идек. Хәзер менә яңа табылган материалларны өстәп, күп фотосурәтләр белән баетып, 1000 данәдә яңа китап чыгарырга ниятләп торабыз. Самараның “Ислам-Нур” газетасы баш мөхәррире Фәрит Ширияздановка рәхмәтлебез, ул безгә бу эшне башкаруда зур ярдәм итә. Авылыбызның данлыклы Себер ханы - Күчем хан нәселе белән бәйләнеше бар.

Танылган татар язучысы Фәйрүзә Бәйрәмова озак эзләнүләрдән соң Себер ханы Күчем турында тарихи китап язган. Ул ханның нәсел шәҗәрәсен дә алып кайткан икән. Ә Тобольск шәһәрендә гомер итүче Әбдел Мәҗит хәзрәттә Күчем ханның Чыңгыз ханнан башлап, кәҗә тиресенә язып калдырган нәсел шәҗәрәсе булуы билгеле. Без аны да үзебезгә кайтара алсак, бу безнең өчен тагын бер өстәмә мәгълүмат булыр иде.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит. Аллаһының кодрәте зур шул аның, әнә ут чыгып, башка авылларның рәсми кәгазьләре янып югалган, ә Ярмөхәммәтнең җир язуы сакланып калган. Бу тарихи мирасны дәвам итү безнең төп бурычыбыз һәм төп максатыбыз булырга тиеш. Авылыбызда әле 15нче гасырда басылган китаплар да сакланган. Киләчәктә Ярмәктә музей ачып, бөтен тарихи истәлекләрнең гомерен тагын да озынайтырбыз, дип өметләнәм.

Мәчет эшләренә килгәндә, без ветераннар, шәфкатьлелек оешмалары, мәктәп белән бергәләп, үзара ярдәмләшеп яшибез.Ватанны саклаучылар көнендә, Җиңү көнендә сугыш һәм хезмәт ветераннарын чакырып, мәчет каршындагы мәдрәсә бинасында мәҗлесләр үткәрәбез. Биредә сугыш елларында ятим калган кешеләр дә катнаша. Аларның барысы да канәгать калып, рәхмәтләрен җиткергәндә, күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. Мәүлид, корбан, ифтар мәҗлесләре үткәрү дә безнең матур традициябезгә әйләнде.

Казанда татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Әлмира апа Әдиятуллина тарафыннан Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман балалары катнашында үткәрелгән “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип аталган дини һәм милли конкурста без дә катнаштык.

Ә Самарада үткәрелгән дини чарада катнашып, Камышлы районы авылларыннан килгән унҗиде баланың унысы диплом алып кайткан иде. Малайзия тележурналистлары Казанда бөек татар халкының тормышы турында кинофильм төшерделәр. Шуның җиде бүлегенең алтысы Татарстан турында булса, бер бүлеге Самара өлкәсе татарларына багышланган иде. Самара өлкәсе татарларының даны Малайзиягә кадәр барып җитүе - безнең өчен бик зур шатлык һәм куаныч, әлбәттә.

Казанда, Уфада үткәрелгән күп чараларда да катнашып, шулай ук дәрәҗәле исемнәргә лаек булдык.
 


Нурсинә ХӘКИМОВА

в„–23 | 08.06.2013

Ректорлар үз байлыклары турында хисап тотты

$
0
0
11.06.2013 Җәмгыять
Иң бай ректор Казан милли тикшеренү технология университетында эшли. Шул ук вакытта ул коллегалары арасында иң яше дә. Кемнеңдер бер “ундүртле” машинасына өч гаражы да бар.

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында үзенең карамактагы югары уку йортлары җитәкчеләренең керемнәре хакында мәгълүмат урнаштырды. Фән эшлеклеләре бик аз акча ала дисәләр дә, асылда, ректорлар бөтенләй үк ярлы кешеләр түгел икәнлеге ачыкланды. Татарстанда да бай фән түрәләре шактый икән.

Әйтик, Казан милли тикшеренү технология университеты (гади генә әйткәндә, КХТИ) ректоры Герман Дьяконов узган ел 7 932 050,17 сум акча эшләгән. Казан ректорлары арасында ул иң яше дә булып санала. Керемнәр турындагы декларациядә шулай ук аның өч өе, өч җир кишәрлеге һәм 187 кв.метрлы фатиры күрсәтелгән. Ректор “УАЗ-3154” машинасына МЗСА 81771d арбасы тагып, “Казанка” көймәсен дә йөртергә ярата, бугай.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров исә 2012 елда биш ярым миллион сумнан артык акча эшләгән (5 585 757,9). Татарстан ректорлары арасында иң бае булып саналмаса да, Гафуров квадрат метрлар буенча беренче урында тора. Аерым алганда, күптән түгел генә Татарстан Фәннәр академиясенә әгъза итеп алынган фән докторы һәм ректорның дүрт(!) фатиры (аның берсе Украинада диелгән), ике йорты, дүрт җир кишәрлеге бар икән. Үзе “ГАЗ-21” машинасына гына ия булса да, тормыш иптәше “Тойота Камри”га утырган. Ә бит ректорның иптәше узган ел нибары 400 меңнән аз гына артыграк акча эшләгән.

Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчесе Эдвард Абдуллаҗанов та уку йорты ректоры булып әле озак эшләми, әмма ул шулай ук иң байлар арасына кергән. Узган ел аңа 4,2 миллион сумнан бераз артыграк табыш кергән. Volkswagen Touareg машинасы белән “Ямаха” кар йөргече дә бар икән. Ректорның ике генә фатиры бар, ләкин җир кишәрлеге дә, йорты да аның исәбендә.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы кәнәфиеннән КАИга ректор булып килгән Альберт Гыйльметдинов әле иң байлар арасына кермәгән: нибары 3,5 миллион сум гына эшләргә өлгергән. Фатиры, йорты, җир кишәрлеге дә берәр генә, машинасы да юк, дөрес, гаражы бар. Мөгаен, тормыш иптәшенең “Ауди”сы өчендер. Сүз уңаенда, Альберт Харис улының хатыны 2 миллион сумнан артык акча эшләгән.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты җитәкчесе Рәшит Низамов та әллә ни бай түгел, декларациядә аның байлыгы ике миллионнан аз гына артып китә. Әмма Рәшит әфәнде белән тормыш иптәше күчемсез милеккә бик бай: ике дача, өч фатир һәм өч гараж. Шунысы кызык, икесенә бергә бер генә машиналары бар, анысы да безнең “ундүртле”.

Әлбәттә, барлык ректорлар белән чагыштырганда, безнекеләр бай да, хәерче дә түгел. Әйтик, исемлеккә иң бай уку йорты җитәкчесе буларак Санкт-Петербургтагы аэрокосмик җайланмалар ясарга өйрәтә торган университет ректоры Анатолий Оводенко кергән. 2012 елда ул 71,5 миллион сум акча эшләгән. Ә Төньяк Кавказ гуманитар-технология академиясе башлыгы Руслан Кочкаров нибары тик 589 мең сум гына эшли алган...

Сүз уңаенда, югары уку йортлары ректорларының табышлар хакындагы декларация беренче тапкыр тутырылган. 




в„– | 11.06.2013

Үзебез чишенгәч, алар нишләсен? ("ТЯ"да "Сердәш" рубрикасы)

$
0
0
12.06.2013 Җәмгыять

Артык тырышкансың, сеңлем

“Сердәш”тәге “Китми дә, яратмый да” (“Т.Я.”, 5 март) дигән хатны күптән укысам да, бакча эш-мәшәкатьләре белән язарга җай чыкмый торды. Анда бер ханым им-томчы ярдәмендә ирен сөяркәсеннән биздерүе турында язган иде. Ир сөяркәсеннән бизүен-бизгән, ләкин хатынына да карамый, аны назламый башлаган. Ханым, миңа нишләргә дип, киңәш сораган иде.

Сеңелкәй, син артыгын тырышып җибәргәнсең шул, ялгышкансың. Им-томчы карчык иреңнең иң кирәкле нәрсәсен бетергән. Шуңа күрә ул сиңа якын килергә ояла дип уйлыйм. Хәзер аңа табиблар ярдәм итсә генә инде. Син иреңә им-томчыга баруларың турында дөресен сөйләп бир. Язмаңа караганда ул җайлы, сабыр кешегә охшаган, аңларга тиеш.

Шушы уңайдан ирләр колагына бер сүз әйтим әле. Бигрәк тә сөяркәләре булганнарына, алардан аерыла алмаганнарга. Хәзер хатын-кызларның кайберләре ирләреннән бик күпне таләп итәләр, ахырда үзләре генә утырып калалар. Шуннан төрле юллар белән (беренче чиратта сихер белән) чит ирләрне үзләренә караталар. Ирләргә чит кешеләр янында ашау-эчүгә кадәр сак булырга кирәк, чөнки үзләренә пар табу максатын куйган кайбер хатыннар әллә нинди эшләрдән дә җирәнмиләр.

Бер уңайдан хатын-кызларга да әйтәсе сүзем бар. Җүнле хатын-кыз үз бәхете өчен парлыларның бәхетен җимерми, балаларын ятим калдырмый. Ихтыяри-мәҗбүри яраттырып, әле беркемнең дә бәхеткә ирешкәне юк. Кемнедер рәнҗетү хисабына төзелгән гаиләнең ахыр юлы аянычлы була. Моңа мисаллар китереп торуның кирәге юк, андый фаҗигале хәлләр тулып ята...

Николай НИКОЛАЕВ.
Чистай районы, Чуваш Ялтаны авылы.

Ирләрне яклыйм

Газетаның 2 апрель санында чыккан “Сердәш”не укыгач, андагы хатларга карата фикерләремне язмый түзә алмадым. Тол калган Нәҗибә ханым беренче мәхәббәтен сагынуы турында язган. Беренче мәхәббәт утында кем генә янмаган икән?! Ләкин тәүге сөйгән яры белән сирәкләр генә кавыша. Алар да бик бәхетле булдык дип тормыйлар, хәзерге болгавыр заманда барыбер нәрсәдер җитешми. Бәхетле булу-булмавыбыз үзебездән тора бит. Берәү дә фәрештә түгел, бер-береңне санлап, аңлап, юл куеп яшәргә өйрәнергә кирәк.

Аннан соң Сәрия исемле ханым авыру ирен каравы, ләкин иренең, терелеп аякка баскач кына, башка хатын янына чыгып китүе турында язган. Сәрия ханым барысын да әйтеп бетерми кебек. Авыруны карау, тәрбияләү дә төрлечә була бит. Әгәр тырышып тәрбияләп терелткәннән соң да ире ташлап киткән икән, андый ирнең китүе хәерле.

Шул ук “Сердәш”тә Николай Николаев бәхет акчада түгел дигән һәм, мисал китереп, раслап та биргән. Бик дөрес, чыгып төшкән байлар да бик матур итеп яши алмыйлар бит.

Мин “Сердәш” сәхифәсенең берсендә “Бөтен авырлык ирләргә төшә бит” дип, ирләрне яклап язган идем. Бу фикерем Әлмәттә яшәүче Галия әбигә ошамаган. Ул исерек ир белән җәфаланган икән. Галия, син минем чордаштыр да әле. Мин дөньясын онытып эчүче адәм актыкларын үзем дә яратмыйм. Шулай да ирләрне яклыйм. Аларның күбесе гаиләдә аңлашу булмаганга эчәргә тотына бит. Аннан соң хәзер ирләрдән дә уздырып эчүче хатыннар күбәя башлады. Бөтен нәрсәдә чама хисен белеп, аңлашып, тыныч-тату яшәргә кирәк тә бит, әмма акыл, сабырлык җитеп бетми...

Әнәс БАЯЗИТОВ.
Азнакай.

Үзебез чишенгәч, алар нишләсен?

Миңа әле 20 яшь кенә, тик кайберәүләр карт кызлар рәтенә кертә икән инде мине! Битемдә бер җыерчык, башымда бер бөртек ак чәч булмаса да! Иң кызыгы шунда: яшьтәшләрем мине “утырып калган” кызга санамый, ә кырыкның аргы ягына чыккан ирләр инде “әбиләр” рәтенә кертәләр...

Марс абый (аңа 38 яшь) белән социаль челтәрләрнең берсендә таныштым. Бик кызык абзый булып чыкты ул. Танышкач та: “Син мине кызыксындыра торган яшьләр төркеменә кермисең, борчылма, син карт инде!” – диде. Мин аңа очрашып йөри торган егетем барын әйттем. Берәр проблемам килеп чыкса, яңа танышымнан киңәш сорый башладым: чит кешегә эч серләреңне виртуаль рәвештә сөйләве җиңелрәк бит. Марс абый да борчу-шатлыкларын минем белән бүлешкәләде.

Май бәйрәмнәрендә иптәшләрем авылларына кайтып беттеләр, бергә яшәгән иптәш кызым Төркиягә ял итәргә китеп барды. Ә мин, эшләү сәбәпле, авылга кайта алмадым. Кич утырам шулай өйдә компьютерга багынып, бервакыт Марс абзыем яза: “Кичәләргә кия торган матур күлмәгең бармы? Әйдә, минем белән! Анда шәһәрнең “почти элитасы” җыелачак, кирәкле кешеләр белән таныштырырмын үзеңне”. Аптырап калдым.

– Ә дусларыңа кем дип таныштырырсың мине?

– Абыемның кызы диярмен...

– Чит абзыйлар янына барырга куркам мин...

– Курыкма, синең өчен үзем җавап бирәм.

Юк инде, хәзер, тот капчыгыңны, бер белмәгән җиргә, белмәгән кешеләр янына барып утырырга җүләр түгел лә мин! “Беркая да бармыйм!” – дидем Марс абыйга. Сүз шуның белән тәмамланды.

Икенче юлы мине ниндидер караңгы паркка һава суларга чакырды ул. Шулай ук компьютер аша, билгеле. Җавап бирмәдем. Өстәвенә көн дә яңгырлы, салкынча иде. “Ник башта ук чакырмадың?” – дигәч, “Син анда барырга әле “өлгермәгән” идең, хәзер инде алып барсаң да була!” – диде. Менә сиңа мә! Атна-ун көннән “абыем” үзе дә тәмам “өлгереп” бетте: “Әйдә миңа төн кунарга?” – дип, теләк-тәкъдимен, ниһаять, ачыктан-ачык ярып салды. Мин дә аның белән “уйный” башладым. “Ничек инде “абый” янына кунарга барыйм?” – мин әйтәм. “Бүген абыең булмам... Күкрәгемдәге йоннарым белән уйнавыңны телим”, – дигән смсны укыгач, бөтенләй телсез калдым! Җавап та биреп тормадым, әлеге сайттан анкетамны шунда ук бетереп ташладым.

Марс “абыема” кадәр Рамил исемле егет белән танышкан, аның белән Җиңү паркында очрашырга ризалашкан идем. Интернетта бер-беребез турында күп нәрсәне белеп бетергән идек инде. Ләкин мин ялгышканмын булып чыкты: сөйләшә торгач, Рамилгә 27 түгел (ул анкетасында шулай күрсәткән иде), ә 32 яшь икәне, хатыны белән дүрт ел элек аерылуы һәм 9 яшьлек кызы булуы ачыкланды. Хатыны белән нишләп аерылышуларын сорадым. Өйләнешкәндә аңа – 21, хатынына 17 яшь булган икән. Кызлары тугач, хатыны бөтен игътибар-назын балага бирә башлаган. Рамилне дә тәрбиядән аермаска тырышса да, ир моның белән канәгатьләнмәгән, башта “сулга” яшерен генә йөргән, аннан ачыктан-ачык хыянәт итә башлаган. “Нәрсә җитмәде инде сиңа?” – дигәч, “Мин мәхәббәт белән шөгыльләнергә яратам, нәсел “чире” ул безнең, җитмеш яшьлек әтием дә әле һаман кызлар янында “җилләнеп” кайткалый”. Ә хатын белән көнгә ике тапкырдан да артык яратышып булмый башлады... “ – диде. “Табибка күрен”, – дидем дә, моның яныннан качу ягын карадым...

Менә шундый азгын ирләр дә яши безнең шәһәрдә. Аларның шундый булуына без – хатын-кызлар да гаепле, билгеле. Җәй айларында урамга гына күз салыгыз: кызлар чишенеп бетә язганнар бит!

Гүзәл ШӘРИПҖАНОВА.
Казан.

“Көтмә, башкага өйләндем”

Әлеге хәлне миңа очраклы юлдашым – Актанышта туып үсеп, хәзер Чаллыда яшәүче ханым сөйләде.

– Үзем саф йөрәкле булгач, күпме гомер бергә яшәгән ирем мине ташлап, үзеннән 10 яшькә кечерәк хатынга өйләнер дип башыма да китермәгән идем, – диде ул. – Таркалган гаиләләр турында газеталардан укып, телевизордан карап кына белә идем. Ир бирмәк – җан бирмәк диләр. Чыннан да, бик авыр икән. Ике кыз үстердек, икесе дә үз тормышлары белән яши. Ирем кече кызыбызның никахына килде, ә туена – юк. Оялгандыр инде. Ярдәм дә итмәде. Туй чыгымнарын кодагыйлар белән бергә күтәрдек. Яшь бичәсе иремне Башкортстанга алып китте, каенанам да улыннан калмады. Ир дигәнем дә, яшь хатыны да беркайда да эшләмиләр, әби пенсиясенә генә яшиләр икән дип ишеттем.

– Авырып-нитеп китсә, кире кабул итәсеңме соң?

– Ул кайтканчы үзем урын өстенә аумасам, кабул итәм, әлбәттә! Дөрес, кызларым: “Кайтса, кертмә, без риза түгел, горур бул”, – диләр...

Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен икенче очракны да язып үтим әле. Галимәнең (исемен үзгәрттем) тормыш иптәше Себердә нефтьче иде. Бервакыт Галимәгә чылтыратып, ул болай дигән: “Мине көтмә, 35 яшьлек повар хатынга өйләндем”. Хатын бу хәбәрдән соң кайгыдан авыруга сабышты, бичаракаем. Балаларының үз гаиләләре, оныклары үсеп килә иде. Байтак еллар үтте, ирен яраткан Галимә берүзе яшәде, берәүгә дә карамады. Инде картайды, күптән лаеклы ялда булса да, эшен дә ташламады: өйдә бер ялгызың күңелсез уйларга бирелеп утырганчы кеше арасында рәхәтрәк, җандагы болытлар тарала бит. Бервакыт иреннән тагын хәбәр килеп төште: “Бик нык авырыйм, монда беркемгә дә кирәгем юк, яныңа кайтырга рөхсәт ит”. Галимә кабул итмәде аны. Урамга куып чыгарылган атаны бер кызы үзе янына алып кайтып, әтисе соңгы сулышын алганчы тәрбияләде. Соңыннан, әнисен дә үз янына алып килеп, гомере өзелгәнче аны да карады.

Гаилә таркалу – бик күңелсез хәл. Ирләр – хатыннарын, хатыннар ирләрен ташламасыннар иде. Алар яшь чакта яратышып, гел бергә булырга сүз куешкан, бер-берләренә тәннәре-җаннары белән береккән кешеләр ләбаса.

Альбина ГАЙСИНА.
Минзәлә.

“Гөнаһ икәнендә беләм, барыбер каргыйм”

Алтмыш биш яшемә җитеп, болай елаган кешене күргәнем юк иде. Күрергә дә язмасын, Аллаһ сакласын.

Үтте-китте
гомерләр дип офтанма,
ул бит син картаясың
дип офтанмады.

Казанда яшәүче туганнарга мәҗлескә баргач, Татарстан күчтәнәчләре алыйм дип базарга чыккан идем, йөри торгач, шактый әйбер җыелды. Ял итә-итә, туганнар фатирына кире кайтканда, юл буенда хәйран гына матур чит ил машинасын күрдем. Эчендә бер хатын утыра. Якынлашкач, күзем аның йөзенә төште: бер ноктага караган да, күзләреннән борчак-борчак яшь тәгәри. Кычкырмый, шашмый, эре яңгыр тамчылары кебек яшьләре генә ага. Туктаусыз ага. Басып катып калдым. Китәргә дә, китмәскә дә белмим. Кара инде, мин әйтәм, кеше бәрдергән дисәң, ул-бу күренми, берни юк. Авыл җире булса сорар идең, ә монда ничектер читен. Әллә татар, әллә марҗа дигәндәй, миндә синең ни эшең бар дип кычкырса, нишләрсең... Ун минутлап шулай аптырап басып тордым. Шуннан, нәрсә булса шул дип, тәрәзәсенә чирттем. Сискәнеп китте. Урысча вата-җимерә хәлең начар мәллә дип сорадым. Татар хатыны булып чыкты тагы. “Юк, апа, бернәрсә дә булмады”, – диде. “Кеше тик торганда шулкадәр еламый инде, нинди кайгың бар, сөйлә, җиңеләеп китәрсең”, – дип, җайлап кына әйткәч: “Менә, машинам белән “КамАЗ” астына керим мәллә дип утырам әле”, – диде ул. Имәнеп киттем. Ә ул, хәлен сораучы табылганга сөенгәндәй, эч серләрен түгәргә тотынды:

– Кияүгә чыкканыма егерме биш ел. Улларыбызны өйләндердек инде. 12 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә унбиш ел яшәдек. Ирем салырга ярата, эше командировкага йөри торган иде. Күпне күрдем, сабыр иттем, ипигә акча җитмәгән көннәр булды, зарланмадым, ялынып кешегә чыкмадым. Авырлыклардан соң рәхәт тормыш килде, ирем, эчүен ташлап, үз эшен ачып җибәрде. Яхшы гына йорт сатып алдык, чит илләргә йөри башладык. Элек безнең барлыкны да белмәгән, кирәкмәгән дуслар күбәйде. Ирем иллегә җиткәндә яшәрде, кызык-мызык, хикмәт эзләп йөри башлады. Мин аны-моны әйтмәгәч, ачыктан-ачык типтерергә тотынды. Ичмасам, хыянәтен белгертмәсә иде! Смс хатлардан телефоны ничек шартламый торгандыр?! Анда язылганнардан чәчләрең үрә торырлык. Күп укыдым мин аларны. Ир дигәнем авылдан килгән, бер балалы, егерме яшьлек хатын белән йөри. Яшь хатын ярата дип беләдер инде, дивана. Ул хатынга акча гына кирәк бит инде! Ир дигәнем яңадан эчә башлады. Өйгә айлар буе кайтмый. Бер улыбыз хатыны белән безнең янда яши. Иремнең шулай азып-тузып йөрүе өчен киленнән оялам. Баш югалтып йөрергә яшь җилкенчәк түгел бит инде ул! Гөнаһ икәнен дә беләм, ләкин барыбер каргыйм мин аны...

Үкси үк башлаган хатынны ничек юатырга да белмәдем, каушап калдым. “Каргама, кызым, сабыр бул”, – дип кенә әйтә алдым.

Нишләде бу замана? Яшь кызлар, хатыннар нигә шулай гаиләләрне җимерәләр? Каргыш төшәр дип ничек курыкмыйлар, мин дә шул хәлдә калырмын дип ник уйламыйлар? Акыллы, авыл тәрбиясе алган кызлар шулай кылангач инде...

Битеннән борчак-борчак яшьләре тәгәрәгән хатын күз алдымнан һич китми. Елатмыйсы иде бит хатыннарны!

ЗӘКИЯ апагыз.
Башкортстан.
 




в„– |

Фатыйх Сибагатуллин: Җепнең очын чуалтып барабыз...

$
0
0
12.06.2013 Авыл
Россия авыл хуҗалыгында хәлләр елдан-ел катлаулана баруның сәбәпләре нәрсәдә? Түбән тәгәрәүне туктатыр өчен ниләр эшләргә? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатында гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинга мөрәҗәгать итәргә булдым. Аның белән Казан авыл хуҗалыгы академиясенең аграр факультеты бинасындагы эш бүлмәсендә очраштык.

– Фатыйх Сәүбанович! Мәскәүнең зиннәтле залларыннан соң мондый кеч­кенә генә бүлмәдә уңайсыз түгелме соң?

– Хикмәт бүлмә зурлыгында түгел. Студентлар белән рәхәтләнеп эшлим. Авыл ху­җалыгы фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсен акларга да кирәк бит әле. Дөрес, чирек ставкага, ягъни 3800 сумга. Башка коллегаларымның да хезмәт хакы әллә ни горурланырлык дип әйтмәс идем.

Халыкта “Юрганыңа карап, аякны сузасың” дигән мәкаль бар. Әйтәсе килгән фикерем Татарстанга салымнар калдыру мәсьәләсендә. Аның күләме бик аз. Бүген Татарстанның мөстәкыйльле­ге турында сүз барганда, беренче чиратта икътисадый мөмкинлекләрне максат итеп кую кирәк. Эшләгәннең яртысын республикага калдырсалар, шул әлегә яшәп торырга җитәр иде.

Моннан ике ел элек Рөс­тәм Нургали улының Татарстан Президенты итеп сайлану уңаеннан узган тантанада ВВПны, ягъни тулаем эчке продукт җитештерүне 2016 елга ике тапкыр арттырырга дигән максат куелган иде. Россиянең 83 субъекты арасында мондый бурыч алган төбәк юк иде әле. Әйтергә кирәк, Рөстәм Миңнеханов үтә дә кыю һәм җаваплы адым ясады: республикада җитеш­терү күләмен ике триллион сумга җиткерергә. Барысын үз эченә ала торган максат бу. Шул исәптән яңа эш урыннары булдыруны, хезмәт хакы һәм башка проблемаларны да. Нефть сатып кына яшәп булмый. Акча бит инде эш­кәртүдә. “Танеко”ның беренче чираты сафка басып, тулы көченә эшли башласа, 7,5 млн тонна нефть үзебездә эшкәр­телә башлый дигән сүз. Түбән Камада 1 миллион тонна этиленга исәпләнгән яңа нефть һәм химия комплексы, елына 1 миллион 300 мең тонна ашлама чыгара алырлык Менделеевск ашлама заводы – болар бит барысы да үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә зур ихтыяҗ булган продукцияләр җитештерә. “Оргсинтез” бер­ләшмәсендә­ге реконструкция дә якын киләчәктә рес­публика казнасына мул акча кертә башлаячак. Мондый зур алгарыш быел ук инде республиканың тулаем эчке продукция җитеш­терү күлә­мен 1,5 триллион сумга җиткерергә мөмкинлек бирер, шәт.

Менә шушының кадәр продукция җитештереп, бү­ген безнең бюджетның 150 миллиард сум чамасы гына булуы борчый. Бу – республика биргәннең нибары 28 проценты. Әгәр дә шушыны бары 50 процент кына итсәләр дә, республика тагын да колачлырак яши алыр иде. Бу ка­дәресе исә күп мәсьәләләр­не, шул исәптән халыкка хезмәт хакын бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирер иде. Безнең төп максат та шул бит инде – кеше кайда гына, кем булып кына эшләсә дә, яхшы яшәсен.

Укытучы, табиб, югары белемле белгечләрне генә алыйк. Алар бит бүген иң аз хезмәт хакы алып яши. Менә мин Нурлатка хакимият башлыгы итеп баргач та, җитеш­терү күләмен арттыру, яңа предприятиеләр ачу исәбенә өстәмә керем алырга мөм­кинлек туды. Шуның исәбенә укытучы, табиб, мәдәният хез­мәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм башка кайбер аз керемле, әмма бик мө­һим һөнәр ияләренә хезмәт хакын күтәрү максатында 25 процент өстәмә түләү булдырдык. Рәхмәт беренче Президентыбыз Минтимер Шәй­миевкә, ул чорда финанс министры Рөстәм Миңнеханов­ка. Каршы килмәделәр.

Бүген иң аз керемле кеше кем? Артист белән язучы! Менә элеккеге мөфти Илдус Фәизнең унике ел артист булуын һәркем белә. Ул ни өчен яраткан эшен калдырып кит­кән? Чөнки түләү юк. Әгәр артистка, язучыга бүген илле мең хезмәт хакы түләсәләр, ул башка эш эзләп азапланмас та иде. Илдус хәзрәт тә элекке эшендә калса, бүген Төркиядә йорт алып, тормыш корып яши алыр идеме икән?

Югыйсә талант ияләре дип сокланабыз, кул чабабыз. Язганнарын укып шаккатабыз. Бүген кулга тотып укырлык китап юк дибез. Ә каян булсын ул? Каләм ия­лә­ренең хезмәт хаклары бөтен­ләй юк дәрәҗәсендә. Хәтта элекке­рәк чорда да язучыга түләү­нең системасы булган. Бүген исә кемнең матди мөм­кин­леге, әрсезлеге бар – шул китап чыгара. Чит илдә бер китап бастырып, талант иясе үз гомеренә җитәрлек әҗе­рен ала. Ә бездә... Иҗаты халык күңеленә кергән каләм ия­ләре дә тиен санап яшәргә мәҗбүр. Республика андыйларга өстәмә түли алсын өчен бюджет мөмкинлекләре бик чамалы.

Мин үзем китаплар чыгарган кеше. Булачак китабыма материалларны туплау өстен­дә 1968 елдан бирле эшлим. Китабым мең сум, дигәч, кыйм­мәт, диләр. Ә чит илдән килгән бер артистның концертына билет 8 мең тора. “Татнефть-Арена” шыгрым ту­лы. Кайчагында безнең халыкны да аңламассың. Ике-өч сәгать буена чит телдә берни аңлашылмаган җыр тың­лыйлар, ә татар халкының борынгы тарихы турындагы китапка акча кызганыч. Кемнедер гаепләргә тырышуым тү­гел. Әгәр дә Татарстан бюджетына үзебездән җибәрелә тор­ган салымның яртысын гына булса да калдырсалар, бу мәсьәлә, һичшиксез, уңай хәл ителер иде.

– Инде авыл хуҗалы­гына кайтыйк…

– Бусы – чыннан да, иң авыр мәсьәлә. Авылда яшәү мөмкинлеге кими. Эшләргә эш, яшәр өчен шартлар юк. Иң яхшы кадрлар китеп бетеп бара. Бүген хуҗалыкларга меңнән артык агроном һәм мал табибы җитми! Югыйсә ел саен республика уку йортлары шуның кадәр белгеч чыгара. Хәтта авылдан килеп укыганы да авылга кайтмаска тырыша. 6-7 мең сум хезмәт хакына кемнең эшлисе килсен? Хә­лемнән килсә, авылга кайтып эшләгән һәр белгечкә хезмәт хакыннан тыш ун мең сум өстәмә түләр идем. Тәү­лекнең 24 сәгатендә эш урынына бәйле белгеч моңа лаек.

Авыл хуҗалыгы юнәле­шендә дәүләт сәясәтен тамырдан үзгәртү кирәк. Соңгы елларда без җепнең очын чуалтып барабыз. Миңа бу юнәлештә барлык баскычларны узарга туры килде. Белгеч, баш белгеч, хуҗалык рәисе, район җитәкчесе, Авыл хуҗа­лыгы министры – республика хөкүмәте рәи­сенең беренче урынбасары буларак та, РФ Дәүләт Думасы депутаты буларак та әйтәм мин моны. Ул вакытта да авыл хуҗалыгында төрле борылышлар шактый булды. Әмма хәзергесе белән чагыштырырлык түгел инде. Иң мөһиме – урыннарда ху­җа­лык җитәкчеләренең, бел­гечләрнең дәрәҗәсе бик зур иде. Шул исәптән район башлыклары белән республика авыл хуҗалыгы министрлы­гы­ның да. Киңәшмәләрдә Авыл хуҗалыгы министрлыгын әй­дәп баручы министрлык дип әйтәләр иде. Аннан соңгы елларда кайсы министрлык әй­дәп баручы булды? Һәрхәлдә, Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы түгел... Бү­ген эре инвестор­ларның кайберләре министрлык бе­лән бөтенләй исәп­ләшмәскә дә мөмкин. Ярый әле Марат Готович – барлык баскычларны узган, тәҗрибә­ле, зыялы җитәкче. Авыл хуҗалыгы министрлыгы аның авторитетына таянып эш итә.

Менә шушыннан башлана да инде. Хәзер фән кушканча эшләү дә бетеп бара. Мин кай­да эшләсәм дә гел әйтә идем: үз белдегегез буенча эшләмәгез, фәнгә таяныгыз, дип. Җир эшендә дә, терлек­челектә дә бөтен технология­ләр күптән эшләнгән. Тәҗри­бәләр уздырылган. Фәкать аларны төгәл үтәргә генә ки­рәк. Шул ук инвесторларны гына алыйк. Кайбер хуҗа­лыкларда бүген кемнең ни эшләгәнен дә белеп булмый.

Мин, гомумән, бер кулга 50 мең гектардан артык җир бирүгә тешем-тырнагым бе­лән каршы. Анысын да “Чал­лы-бройлер”, “Кама беконы” кебек бөртекне күп куллана торган хуҗалыкларга гына. Югыйсә барысы да СССР вакытында ук исәпләнгән. Без­нең шартларда уртача бер район территориясе 100 мең гектар, бер хуҗалык мәйданы 5 мең гектар булуы кулай. Белгечләргә килгәндә, бер зоо­техникка 1 мең баш мө­гезле эре терлек, бер агрономга 3,5 – 4 мең гектар сөрү җире туры килергә тиеш. Бу бит күктән алынган саннар түгел. Барысы да озак еллар буена исәпләнгән, сыналган.

Районнарны, хуҗалык­лар­ны эреләндереп караганнар иде бит инде. Моңардан нәр­сә килеп чыкканын күп­ләр хәтерлидер әле.

Инвесторлар халык белән киңәшүне үзләре өчен кирәк­сезгә санавы нәтиҗәсендә эре комплекслар төзегәндә дә хилафлыклар шактый булды. Татарстанга күпме сөт ки­рәк? Калганын кая сатарга? Бу турыда уйлаучы да булмады бит. Ә сөт җитештерү – шактый чыгымлы эш. Бигрәк тә сыерларны самолет белән Австра­лия­дән, башка илләр­дән кайтартканда. Чыгымнар­ның яртысын дәүләт үз өстенә алды алуын. Аның каравы шәхси ху­җалыкларга ярдәм кимегән­нән-кими барды. Хә­зер дә шулай.

Республика хуҗалыкла­рында җитештерелгән сөтне чит регионнарның эшкәртеп сатуы Татарстанның әлеге регионнарга өстәмә инвестиция кертүе сыман килеп чыга түгелме? Бигрәк тә корылык­лы елларда күрше регионнар­ның озак еллар дәвамында сөрелмәгән, эшкәртелмәгән җирләреннән печән чабып ташу хуҗалыкларның ныклык запасын какшатты. Төптән уйлап караганда, болар барысы бергә күрше регионнарның бюджетын үзебезнең исәптән тулыландыру булып чыга.

Инвесторлар алган техни­каның да шактый өлеше дәү­ләт исәбеннән булды. Гому­мән, безнең инвесторлар хуҗа­лыкларга үз акчаларын кер­тергә элек тә бик тырышмады. Дөресен әйткәндә, алар­ның шулкадәрле акчалары да юк иде. Коммерция банк­ларыннан бер хәл. Төп оештыручысы дәүләт булган “Рос­сельхозбанк”тан ташламалы кредит алу ул бит шул ук бюджет ярдәме инде. Бездә, го­мумән, 16-18 процент бе­лән бирелгән кредит авыл хуҗа­лыгына түгел, банкларны баетуга юнәлтелгән. Би­релгән ка­дәре дә турыдан-туры авылга барып җитми. Закон бозулар да юк түгел. “Россельхозбанк”­ның Татарстан филиалындагы башбаштаклыкларны күз­дә тотып әйтүем. Дәүләт банкында дәүләт акчалары белән әвеш-тәвеш китерәләр дә судан коры чыгалар. Филиал җитәк­чесе Рәис Хәмзиннең хилафлыкларына да принципиаль бәя бирелмәде. Банкны һәм Россия бюджетын кәкре каенга терәткән кешене эшен­нән алып, шул ук банк җитәкче­сенең урынбасары итеп куйсыннар инде. Бу бит башкаларга теләсәгез ни эшләгез дигәнне аңлата.

Иманым камил: шәхси хуҗалыкларга яки инвесторсыз эшләүче хуҗалыкларга бу кадәрле ярдәм булса, нәти­җәсе бермә-бер артык булыр иде. Ышанмаучылар Әтнә яки Балтач районы хуҗалыклары­на барып карый ала. Алар бүген инвесторларсыз да ме­нә дигән итеп эшли.

Сабантуйга туган авылым Апазга кайткач та сөенеп килдем әле. Читтән бернинди ярдәмсез генә “Ватан” ху­җа­лыгы савым сыерларның баш санын 1 меңгә җиткерә алган! Тагын 600 терлеккә исәплән­гән комплекс төзеп яталар. Кыскасы, эшли белгән, яшәргә теләгәннәргә җае табыла.

– Ахыргы соравым “Ва­мин-Татарстан” турында...

– Җирнең күләме турында әйткән идем инде. 450 мең гектар сөрү җирләре белән эш итү мөмкин түгел. “Вамин”­ның оештыручысы Вәгыйз Минһаҗев Арча районында эшләгәндә минем күз алдында арышның гектарыннан 80 центнер уңыш ала алган кеше. Кайчандыр ялгышлар булган икән, аны бит ул үзе генә ясамаган. Димәк, хаталарны бергәләп төзәтү кирәк. Аны бүлгәләү дә дөрес булмас иде. Иң мөһиме – кеше­ләр­не эшсез калдырмау, авыл­ларны саклап калу. Әҗәт­ләр­не исә озак вакытка чигерергә дә була. 


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–87-88 | 11.06.2013

Ачның ачуы яман

$
0
0
12.06.2013 Җәмгыять
Татарстандагы күпчелек район басуларында җир кантарланып, тузаннар очып торган бер мәлдә, Европаның үзәк өлешендә бүген елгаларның ни кыланганын шаклар катып: “Бу табигать нишли микән соң ул? Хәерлегә булсын инде. Алардагы су басымын киметә төшеп, Аллаһы тәгалә беразын гына булса да безгә җибәрсәче дип”, – уйлаучылар шактый.

Шөкер, кичә-бүген Татарстанда урыны-урыны белән ару гына яңгырлар явып узды. Ярый, сүз бездәге яңгырларның яву-яумавы турында түгел, ә, бер караганда, безгә бернинди катнашы булмаган кебек, ә чынлыкта терәлеп кенә торган, шундый ук кешеләр, милләттәшләребез дә яшәгән Европа илләре – Германия, Чехия, шундагы бүгенге авыр хәлләр турында бара.

Су басу, мал-мөлкәтең юкка чыгу – бик аянычлы, дошманыңа да теләмәгән афәт бит инде ул. Су, ут шикелле үк, бөтен нәрсәне дә юкка чыгара ала. Юкка чыгармаса да, кайтармаслык зыян сала. Русия хөкүмәте әлеге афәтнең беренче көннәрендә үк ярдәм кулы сузарга әзерлеген белдерде бугай. Анысы ярый. Европага барып ярдәм итә алмаса да, гади халык хет теләкләр теләп, интернет аша булса да, блогларда, комментарларда, социаль челтәрләрдә Европаны халкына күтәренке кәеф, матуррак теләкләр, рухи ярдәмнәр җиткереп торса торсын. Ну хет бер сүз дә әйтмичә, битараф булып калырга да буладыр – анысы да кабул ителә.

Ә юк – Русия халкы алай гына кыланып калмый, социаль челтәрләр аша ашыга-ашыга “сүз тизәге” ташкынын агызып калырга да зур сәбәп табып, бүген рәхәт чигә.

Ни кызганыч, урысча әйткәндә, “злорадствовать” итү элеккеге сәвит халкында чиктән ашкан инде ул, анысы хак. Ну бу кадәресе үк – “су басымын тагын да арттырып булмыймы, батырып үтерергә кирәк барысын да, аларны алла каргаган” ише сүзләрне шунда кереп, язып, башкалар хозурына кую өчен ни дәрәҗәдә кабәхәт җан булу кирәктер, белмим. Мин ул сүзләрне күреп шаккаттым. Шул кадәр оят.

Аннары әйтәләр – Русия халкын чит илләрдә яратмыйлар дип. Ничек яратсыннар инде, шул дәрәҗәдә кылынып, читтән өреп утырган шавка шикелле үртәшеп, әшәке нәрсәләр чәчеп утыргач. Батып баручының башына ком тулы капчык ташлау, яки кирпеч белән сугып тагын да тизрәк батсын өчен тырышу кебек кабул ителә. Кая ул ярдәмгә кулыңны сузу! Ярдәм сорап сузылган кулны таптый-таптый, ярдан тибә-тибә төртеп төшерү, батыру – пычрак сүзләр язучыларның кыланмышын шәхсән мин үзем шулай кабул иттем.

Каян килгән шундый усаллык? Усаллык ни өчен шул дәрәҗәдә массалы төсмер алган? Чыннан да, мондый комментарлар берән-сәрән генә түгел бит, рәттән. Әшәкелектә ярышалармени! Шаккатып утырганда, сәбәбен шундук аңлап алдым шикелле. Русия халкы Европа халкына ни пычагыма дип ачулы булсын инде? Ни катнашы бар Европа халкының Русия халкына? Катнашы бар икән шул – Европа халкы Русия халкыннан күп мәртәбәләр яхшырак яши: яхшырак киенә, яхшырак ашый, яхшырак хезмәтләрдән файдалана. Болар барысы да русияләрнең күз каршында бит инде! Ә бездә халык күпме генә тырмашса да, шул ук хәерчелек, мескенлек: халыкның зур күпчелеге аена 200-300 доллар хезмәт хакына көн күрә, шуның яртысыннан артыгын квартплатага каерып калалар. Бөтен җирдә чират, чинушаларның ачулы өрүләре. Шул ук вакытта кибет-базарларда бәяләр күпчелекнең теше үтмәслек. Халык кулын сузып, төрле пособие-субсидияләргә кәгазь җыеп иза чигә. Ә хөкүмәт артык тиенен чыгармаска теш-тырнагы белән ябышып утыра. Бер абсурд мисал – бала акчасы 1,5 яшькә кадәр генә түләнелә, ә балалар бакчасына 2 яшьтән генә кабул итәләр. Анысы да – чиратың килеп җитсә.

Безнең кешеләрнең күпчелеге, Европа халкы шикелле, илдән илгә, диңгездән диңгезгә сәяхәт итми, чөнки бөтен акчасы ашау-эчүгә кереп китеп бара. Артыгы юк. Кыскасы, халык изелгән, психологик тапталган, хәерче – шуңа күрә ачулы. Әйтерсең, Русия халкының хәерчелегендә Европа халкының гаебе бар. Шул кадәр оятка калып, бот чабып ыржаеп тормасалар да, мескенлек чырайга чыккан бит инде. Ник ул мескенлекне чираттагы мәртәбә дөньяга рисвай итеп, бүлтәйтеп күрсәтергә диген? Җүнле сүз әйтә алмасаң, тик кенә утыр, үзеңнең тирәлегеңне яхшыртырга тырыш ичмасам.

Европадагы афәт тә узар, берничә көн эчендә тәртипкә дә салып куярлар, компенсацияләрен дә түләрләр. Моның шулай булачагын усал сүзләр язып, диваналанып утыручылар да белә. Ә үзенең кесәсендә тиеннәре шалтырый, алимент, кредит түлисе бар. Сөяркәсен диңгез буена түгел, абзар артына да алып бара алмый. Гаиләлеләрне әйткән дә юк. Бала-чагасы бер яктан тарта, хатыны икенче яктан игәүли, 10-15 мең акча алу өчен ай буена этләнеп эшләргә, нәчәлникнең башка сугып торуын түзәргә кирәк. Монда ачуыңнан шартлавың да бар. Иң очсыз күңел ачу чарасы булып интернет аша этләшеп утыру гына кала. Әйе, Русия – Европа түгел. Барлык яктан, төрле мәгънәләрдән карап әйткәндә дә, Русия – Европа түгел. 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА

в„– | 07.06.2013

«Нәүрүз» халыкара театр фестиваленә йомгак (+ФОТО)

$
0
0
12.06.2013 Мәдәният
7 июньдә Төрки халыкларның XI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале тәмамланды. Фестивальнең биш көне дәвамында Казанның биш театраль мәйданында Россиянең Алтай, Башкортстан, Татарстан, Тыва, Чуаш Республикалары, шулай ук Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия һәм Мәскәү театрлары 27 спектакль уйнады. Фестиваль спектакльләрен Будапешт, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм Уфа шәһәрләреннән килгән ундурт мәртәбәле театр тәнкыйтьчесе бәяләде.

Фестивальне ябу тантанасыннан соң, 8 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында Төрки халыкларның XI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл узды. Фикер алышуда Тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзалары катнашты. Алар арасында: Коллегия рәисе, Россия һәм чит илләрдә сәнгать әһелләренә яхшы таныш театр тәнкыйтьчесе, театр белгече Ирина Мягкова; театр тәнкыйтьчесе Анна Константинова, РФ театр әһелләре берлегенең Курчак театрлары режиссёрларының Бөтенроссия лабораториясе җитәкчесе, РФ театр әһелләре берлегенең курчак театрлары буенча комиссиясе әгъзасы Виктор Шрайман (Түбән Новгород); театр тәнкыйтьчесе РИА Новости күзәтүчесе Анна Банасюкевич (Мәскәү) һәм театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов (Казан).
 
Түгәрәк өстәл утырышын фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе рәисе Ирина Мягкова башлап җибәрде. Ул иң элек оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ирина Мягкова фестивальнең тәнкыйтьчеләр, тамашачылар һәм шәхсән аның үзе өчен бик зур мәгълүмати мөмкинлекләре барлыгын әйтте. «Бу милли театрларның эшен үз күзләрең белән күрә алу мөмкинлеге, башка җирдә моны күреп булмый», диде ул. Театр белгече шулай ук проблемаларны да билгеләде: «Без төрки театраль дөньяның барлык иң яхшы вәкилләрен түгел, техник мәсьәләләрне хәл итеп, бирегә килә алган театрларны гына күрә алабыз. Фестивальгә килә алган театрлар бар. Кайбер шундый ук талантлы театрларның моның өчен акчалары юк. Шундый театрларга ярдәм йөзеннән бәлки ниндидер фонд оештырырга кирәктер». Спектакльләргә килгәндә, тәнкыйтьче Камал театры эшләрен аерым билгеләде: «... иң яхшы спектакльләр – барыбер татар театрларыныкы. Әгәр дә бу конкурс булса, гран-прины, һичшиксез, Фәрит Бикчәнтәевнең «Җәйнең бер көнендә» һәм, берникадәр тәнкыйть сүзләре белән, «Мулла» спектакльләре алыр иде».
 
Театр белгече шулай ук фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе вәкилләре тарафыннан макталган яшь режиссерларның хезмәтләрен дә билгеләп үтте. Алар: Минзәлә театрының «Ташкын» спектакле (режиссер Дамир Сәмерханов), Истанбул (Төркия) театрының «Үзен үзе үтерүче» спектакле, Искәндәр Сакаев Әлмәт театрында сәхнәләштергән «Туй» спектакле, Шамил Дыйканбаев куелышында «Медея» моноспектакле һәм Тыва театрының «Ромео һәм Джульетта»сы (режиссер Сюзанна Ооржак). «Бер фестиваль өчен бу бик күп, – дип йомгаклады сүзен Ирина Мягкова. – Хәтта бер генә чын-чынлап яхшы спектакль уйналса да, фестиваль уңышлы үтте диеп булыр иде. «Нәүрүз»дә исә кызыклы һәм лаеклы берничә хезмәт булды. «Нәүрүз» кебек фестиваль – шәһәр һәм республика дәрәҗәсен билгеләүче мөһим чара».
 
Коллегия рәисеннән соң сүзне Анна Банасюкевич алды. «Мин бик югары оештыру дәрәҗәсе өчен рәхмәт сүзләренә кушылам, – дип башлады ул. – Бернинди тукталып торулар, аңлашылмаучанлыклар булмады. Фестиваль дәвамында һәрвакыт хәрәкәттә булдык. Бу искиткеч булды! Казанга беренче килүем, шуңа да чагыштыра алмыйм, «Нәүрүз»нең элек ничек узганын белмим, әмма биредә күргәннәрем бик зур кызыксыну уятты. Бу килүемдә белем эстәү өлеше дә булды. Әйтик, төркмән театры. Начармы-яхшымы, дип әйтмим, әмма мин аны берничек тә күзалламый идем. Минем өчен бу үзенә күрә ачыш. Агымга каршы баручылар да кызык минем өчен. Әйтик, үзем өчен «Туй»ны куйган Сакаевны билгеләдем, хәтта спектакле каршылыклы фикерләр тудырса да. «Учур» театрының эше атмосфералы, тоташ булды».

Алга таба сүзне Евгения Розанова алды: «Фестиваль җәмәгатьчелеген уңышлы башкарылган эшләре белән котлыйм. «Нәүрүз» елдан-ел югары дәрәҗәсен саклап килә. Мин моның җиңел булмавын беләм. Бу А классы дәрәҗәсе. Биредә ике башкалада да, Европада да күрә алмаган спектакльләрне карый алуыма шатланам. Спектакльләргә килгәндә, аерым исеменәрне махсус атамыйм, чөнки һәр спектакльгә карата фикерләр әйтелде. Яшь режиссерлар эшләрендә сәнгати тенденцияләргә килгәндә, монда, фестивальдә мин бик күп пластик, сценографик табышлар күрдем. Бу уңайдан аларга бер киңәшемм бар: әгәр дә дә сез заманча театр юнәлешләрендә эшләргә талпынасыз икән, моңа Юрий Альшиц дәрәҗәсендәге профессионаллардан өйрәнергә кирәк. Шулай ук заманча тенденцияләрне милли театр традицияләре белән берләштерә белү кирәк. Үзем күргәннәрдән чыгып, моңа Фәрит Бикчәнтәев иң камил ирешә алган, дип әйтер идем.»
 
Виктор Львович Шрайман фестивальне «сәнгать сәгатьләрен төгәлләштерү» урыны, дип атады. «Һәр театрның үз системасы, традицияләре төзелә, – диде тәнкыйтьче. – Ул яхшы да, начар да булырга мөмкин. Спектакльне фестивальгә алып килү өчен батырлык кирәк, чөнки системаң сынауга дучар булачак. Һәм бу бик әйбәт!» Театр белгече шулай ук курчак театрларында сценография проблемасы барлыгын әйтте: «Әле СССР заманында ук ясалган бихисап ачышлар булуга карамастан тормышка охшатып ясарга тырышкан мескен интерпретацияләрне карау күңелле түгел».
 
Түгәрәк өстәл утырышын Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең директоры Илфир Якупов тәмамлады. Ул тәнкыйтьчеләр коллегиясенә, фестиваль командасына, театр коллективларына һәм , аеруча, ММЧ вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Журналистларга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең эшегез ярдәме белән тамашачы фестиваль һәм спектакльләр турында белеп торды. Быел залларыбыз тагын да тулырак булды. Рәхмәт сезгә. Барыгызга да рәхмәт!»

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Фото # 27

Фото # 28

Фото # 29

Фото # 30

Фото # 31

Фото # 32

Фото # 33

Фото # 34

Фото # 35

Фото # 36

Фото # 37


---

в„–--- | 12.06.2013
Viewing all 38251 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>