Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Коръән ашына авыл имамы урынына башка мулланы чакыртсаң – штраф?!

$
0
0
09.12.2016 Дин
Газета укучыбыз, әгәр дә Коръән ашына авыл имамы урынына дини йолаларны белүче башка бер авылдашыбызны чакырсак, 50 мең сум штраф түләтәчәкләр икән дип ишеттек, бу дөрес хәлме, дип борчылып шалтыратты. Аның соравына ачыклык кертү ниятеннән, без Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән элемтәгә кердек.

– Никах та, балага исем кушу да, җеназа, Коръән ашы да – барлык дини мәрәсимнәр дә имам белән килешенеп эшләнергә тиеш. Имам урынына мәҗлес­кә авылда башка бер кешене чакырсалар, ул хәзрәттән рөхсәт сорарга тиеш. Ислам динендә рөхсәт алу дөрес санала. Мин яхшырак укыйм, үзем барам, мине чакырыгыз дип имамнан уздырып йөрү фитнә дип атала. Коръәндә дә, фитнәләрдән ерак булыгыз, аңардан качыгыз, диелә.

Имам ул шушы җирлекнең дин мәсьәләләрендә Аллаһ каршында, хөкүмәт, мөфти каршында җаваплы кеше. Авылда мулла булмаса, халык үз арасыннан дини мәрәсимнәр өчен җаваплы бер кешене сайлап куярга тиеш. Штрафлар турында мин төгәл генә әйтә алмыйм. Бу, бәлки, террорчылыкка каршы уйланылган Яровая законы белән бәйледер. Халыкка моны, бәлки, законга каршы килмәскә өндәү максатыннан әйткәннәрдер, – диде ул.


---

--- | 08.12.2016

"Яңа татар пьесасы-2016"конкурсының икенче турына 20 пьеса үтте

$
0
0
08.12.2016 Мәдәният
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының 110-еллыгына багышланган драматургия өлкәсендәге "Яңа татар пьесасы-2016" конкурсының жюри утырышы узды. Искәндәр Гыйләҗев җитәкчелегендәге жюри конкурсның 2 турына 20 пьеса сайлап алды.

Исегезгә төшерәбез, быел конкурска татар телендә иҗат ителгән 58 пьеса килде. 2 турга узган пьесалар исемлеге белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.


---

--- | 08.12.2016

Иң актив һәм иң сүлпән татар яшьләре яшәгән төбәкләр мәгълүм булды

$
0
0
08.12.2016 Җәмгыять
Татарстанның “Идел” Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина татар яшьләре милли тормышта иң актив һәм иң сүлпән булган төбәкләрне атады. Бу хакта ул 7-12 декабрьдә Казанда VIII Яшь татар лидеры мәктәбен уздыру уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә бәян итте.

Аның фикеренчә, иң актив татар яшьләре Әстерхан, Саратов, Ульяновск һәм Удмуртия территорияләрендә яши.

“Әлеге төбәкләрдәге яшьләр белән генә түгел, балалар белән дә эшли башладык. Аларның проектлары бик күп, төрле һәм алар сыйфат ягыннан да үсә. Бу исемлеккә Свердловск өлкәсенең “Яшен” оешмасын да кертер идем. Сүлпән эшләүчеләр исә безгә килми торган төбәкләрдер һәм алар күп”, – диде Ләйсән Сафина.
Аның сүзләренчә, ерак чит илләрдә яшәүче татар яшьләре Татарстанда бик сирәк була. Моны Ләйсән Сафина финанс мөмкинлекләренең чикле булуы белән дә бәйләп аңлата.

“Без аларның эшчәнлеген интернет аша күреп, күзәтеп барабыз. Билгеле инде, милли юнәлештә эшләүче, үз эшчәнлекләренең җитешсез якларын күреп, нәтиҗәләр чыгарып, яңа планнар төзеп китә торган яшьләребез дә бик күп”, – дип билгеләп үтте «Идел» Яшьләр үзәге җитәкчесе.

Татар-информ


---

--- | 06.12.2016

Алсу Хәсәнованың әнисе Миңзифа ханым кызының бүлмәсеннән музей ясаган (ФОТО)

$
0
0
08.12.2016 Матбугат
Узган елның апрелендә арабыздан киткән талантлы хезмәттәшебез, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнова һәрвакыт күңелебездә. Бүген "Матбугат.ру" хәбәрчесе аның туган нигезендә булып кайтты. Алсуның әнисе Миңзифа апа кызының бүлмәсеннән музей ясаган. Безгә кечкенә генә экскурсия ясады.

 

 

 

 

 

 

Монда һәрнәрсә Алсуны хәтерләтә. Алсуның елмаюы, Алсуның тормышны яратуы...

Дипломнарның монда бик азы гына сыйган. Алар бихисап.

"Шушы бүлмәгә менәм дә Алсу белән сөйләшәм", - ди Миңзифа апа.

Музей Алсу яшәгән бүлмәдә, йортның икенче катында урнашкан.

Миңзифа Гыйльмеевна Шәле мәктәбендә директор булып эшли. Эшем миңа бераз гына булса да шушы хәсрәттән онытылып торырга ярдәм итә, ди ул.

Алсу юл йөрү таныклыгын алган гына булган. Бар билгесе бишле.

Алсуның үз кулы белән язып куйган "Мин яшим! Мин яшим! Мин яшим!" дигән сүзләре

Күпме визитка таратылмый калган...

Алсу Хәсәнованың мәкаләләре

"Туфан абыйны аеруча хөрмәт итә иде", - ди әнисе

Алсу һәм Ләвәнт

"Ватаным Татарстан" редакциясе коридорларыннан Алсуның бүлмәсен эзләп килүче иҗат әһелләре, артистлар, җырчылар, язучылар бик күп булгандыр

Шушы диктофонга кемнәр генә үз фикерләрен сөйләмәгәндер

Миңзифа апа тартмадан Алсуның читекләрен чыгарды

Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсендә бу сүзләр сәхнәнең түрендә иде

Алсуның якташы ясаган портрет

Уң яктагы фото - Миңзифа апаның иң яратканы

Путин имзалаган грамота

2009 елда ук алынган "Бәллүр каләм"

Президент Рөстәм Миңнехановтан рәхмәт хатлары берничә

Алсуның "Ватаным"да әле эшли башлаган гына вакыты

Хезмәттәшебезнең кыска гомере фотоларда гына калды...   Алсу Хәсәнова һәм Зөһрә Сәхәбиева башкаруындагы дуэтны күз яшьләрсез тыңлап булмый:      
---

--- | 08.12.2016

Бозымнан котылам дип, 10 миллион акча түләгән

$
0
0
09.12.2016 Криминал
25 яшьлек кыз җәй көне гаиләсенә бозым куелган дип алданган. Ниһаять, «бозым»ны чыгарырга тиешле ир һәм аның ярдәмчесе табылган. 33 яшьлек ир бозымны чыгаручы өчен, 2 сәгатьлек махсус йола башкарырга кирәк дип белдергән. Әмма бу вакыт арасында кыйбатлы бизәнгечләрдән, акчадан котылып торырга кирәк, дип тә ышандырган.

10 миллионга якын кыйбатлы бизәнгечләр һәм акчаны алдан билгеләнгән урынга куйганнар, соңыннан, «бозым»нан котылган кыз акчаны килеп алырга тиеш булган. Әмма «тылсымлы йола»дан соң, «бозым» чыгаручы юкка чыга...

Хәзер аның эше судта.

Чыганак: baltasi.ru.


---

--- | 08.12.2016

Татарстан укучылары өчен бәйге игълан ителә

$
0
0
09.12.2016 Мәгариф
Татарстанда «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проекты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» генеалогия проектлары бәйгесе старт алды, дип хәбәр итә «Татармультфильм» берләшмәсенең матбугат хезмәте. Бәйге Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белән «Татармультфильм» берләшмәсенең уртак идеясе.

Анда республиканың мәктәпләрнедә укучы башлангыч класс укучылары катнаша ала.

Мәктәп укучыларының әзер проектлары һәм иҗади эшләрен 2017 елның 8 гыйнварына кадәр кабул ителә. Эшләрне архив хезмәткәрләре һәм Татар Балалар нәшрияте редакторлары кергән бәйсез жюри караячак. Конкурс эшләренең төп критерийлары – шәҗәрәнең дөреслеккә туры килүе һәм гамәли материалларның теркәлгән булуы. Тикшеренү эшләренә өстәп рефератлар, альбомнар, елъязмалар, презентацияләр һәм видеофильмнар кабул ителә.

«Минем шәҗәрә» бәйгесенә 2017 елның 16 гыйнварында йомгак ясала. Җиңүчеләр диплом белән бүләкләнү өстенә Татарстан Республикасы дәүләт архивына экскурсиягә килү уникаль мөмкинлегенә дә ия булачак.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проектының рәсми сайтында.


---

--- | 08.12.2016

Татарстанда дөрес диагноз куймау аркасында бала үлгән

$
0
0
09.12.2016 Фаҗига
Алты айлык малайга менингит урынына аппендицит диагнозы куйганнар. Балтач үзәк шифаханәсе хәзер үлгән бала әтисенә мораль зыян өчен 200, әбисе белән бабайсына 50 шәр мең түләргә тиеш. Казанның Идел буе районы суды әнә шундый карар чыгарган.

Баланың якыннары һәрберсенә 3 әр миллион сум – 9 миллион сум сораган булган. 

Баштарак суд шифаханәгә малайның әнисенә 700 мең сум түләү турында карар чыгарган булган.

5 декабрьдә анага акча күчерелгән, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".


---

--- | 09.12.2016

Ильвина: “Ирем белән матур гына аерылыштык”

$
0
0
09.12.2016 Шоу-бизнес
Матур җырчы Ильвина ТМТВ каналының "ШоуБез" тапшыруы эфирында үзенең ире белән аерылуы турында серен ачты. “Ирегез белән торасызмы?” дигән сорауны Ильвина соңгы арада бик еш ишеткән икән.
ТМТВ хәбәрчесенә ул болай диде:   - Без ирем белән ир белән хатын буларак аерылдык. Ләкин безнең балабыз бар. Без аны тәрбиялибез. Ул безнең бик нечкә күңелле. Һәм аның турында сөйләү, миңа калса, дөрес булмас. Бу ситуация турында. Чөнки бу аның тормышы. Чөнки без барыбер гомерлеккә бәйләнгән. Шуңа күрә безнең арабыз бик матур. Без бик матур гына аерылыштык диясем килә. Һәм, Аллага шөкер, әлеге вакытта да без аралашабыз. Барысы да яхшы.

Сүз уңаеннан, бүген 9 декабрь көнне "Пирамида"да Ильвинаның беренче концерты булачак. Ул моңа 10 ел буе килгән. Элек әзер түгел идем концерт куярга, хәзер әзермен, ди.   
---

--- | 09.12.2016

Бозыла башлаган сыйфатсыз ризыкны бәясен төшереп сату рөхсәт ителәме?

$
0
0
10.12.2016 Киңәш-табыш
Безнең яндагы кибеттә бозыла башлаган сыйфатсыз яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне арзанрак бәядән саталар. Аларны куллану ышанычлымы?
Дамира Нуруллина, Казан.   Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина:   – Бу ризыклар кешенең сәламәтлегенә куркыныч тудыра һәм сыйфатсыз булып санала, шуңа да аларны арзан бәядән сату кагыйдә бозуга керә. Бу очракта әлеге товарны фотога төшереп, Роспотребнадзор идарәсенә шикаять белән мөрәҗәгать итә аласыз, шулай ук бу хакта кибеттәге персоналга әйтергә, шикаятьләр кенәгәсендә язып калдырырга була.
---

--- | 09.12.2016

Хәмдүнә Тимергалиева: "Яшь җырчыларың кесәсе тулы акча!.."

$
0
0
09.12.2016 Шоу-бизнес
- Безнең чор артистлары сәхнәгә “Акча эшлибез”, - дип түгел, ә җыр яратканга күрә менде. Акчага эшләү дигән сүз бөтенләй юк иде. Без – хөкүмәткә план үтәгән җырчылар. Җырлау хәзер генә ул акча эшләү кәсебенә әйләнде.

Сүз дә юк, артистлар арасында чын мәгънәсендә җырчылар да бар. Әмма җырны никадәр яратуларын вакыт күрсәтер. 2-3 ел “Ах!” та “Ух!” килеп йөриләр дә, югалалар бит. Тышлары ялтыраса да, эчләре калтырый бит аларның! Акырып-бакырып, сикергәләп йөргән җырчыларны халыкның “күтәреп” алуына исем китә. Милли җырларыбыздан читкә тайпыла бит алар. Шул җырчыларны мин тәнгә чыккан сөял белән чагыштырыр идем. Нервыга тия, алып атасы килә. Нишлисең, күңелем шуны тели.

Ул яшь җырчыларың кесәсе тулы акча!.. Булыр-булмас тавыш белән акча эшләү – очсыз горурлык ул. Борыннарын чөеп, кеше күрмәс дәрәҗәдә йөргән булалар бит әле. Илһам абыйлар, Әлфия апалар кебек эшләп карасыннар иде. Әйтәм бит, без хөкүмәткә план үтәгән җырчылар. Шуңа да без эшләп алган һәр тиеннең кадерен беләбез.

Яшьләр арасында искәрмә бар. Менә Филүс Каһиров - әзер җырчы! Профессиональ күзлектән караганда, ул - иң грамоталы артист. Филүскә русча программа бирсәң дә, итальян телендә дә – ул аны менә дигән башкарачак. Бүгенге көндә Татарстанда иң зур җырчы ул.

Мин үзем кечкенәдән бер дә артист булырмын дип хыялланмадым. Авыл баласы буларак чит-ят һөнәрләрне үзләштерәсе килә иде. Кечерәк чакта балерина булам ди торган идем. Ә аннары, сугыштан соң туган бала буларак, очучы буласым килде. Озак еллар автомат-телефоннар станциясе төзү тармагында эшләдем. Сәнгатькә һич уйламаган җирдән килдем, һөнәрем буенча – дирижер-хорчы мин.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 08.12.2016

Күңелемдә туган уйлар йөрәккә сыеша алмый башласа, кулыма каләм алам

$
0
0
09.12.2016 Хатлар
Исәнмесез, кадерле газетасы хезмәткәрләре! Сезгә кайнар сәламнәр белән хат язучы Динура апагыз Вәлиева-Фәйрузова булам. Мин үзем тумышым белән Башкортостаннан. 1982 елдан бирле Самара өлкәсендә, хәзерге вакытта Зеленовка авылында яшим. Пенсиягә дә чыктым инде. Буш вакытларымда китаплар укырга яратам.

“Бердәмлек”не әле беренче ел гына өемә алдыра башладым. Күңелемә бик хуш килде сезнең бу газетагыз. Аның аша ил, өлкә яңалыкларын да беләсең, татарлар тормышы турында да күп мәгълүмат аласың. Сезгә алдагы көннәрдә дә уңышлар гына телим.

Күнелемдә туган уйлар кайчакта йөрәккә сыеша алмый башласалар, кулыма каләм алам да нәрсә булса язарга керешәм. Быел язын татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үттек бит. Шул уңайдан мин дә  үз уй-фикерләремне язган идем, берничәсен сезгә дә җибәрәм. Укып карагыз әле. Минем чын күңелдән чыккан сүзләрем, бәлки, кемгә дә булса кызыклы булыр.

Тукай мәңге минем йөрәктә
Туган ягыма кайткан саен чишмәгә төшәм. Менә бу кайтуымда да аякларым үзеннән-үзе шунда таба атлады. Җилкәмә көянтә салып, балачакта көн саен су алырга барган таныш тыкрык буйлап атлыйм. Аякларымны туган ягымда үскән үләннәр кытыклап иркәли. Идәш инеше буендагы таллар шаулап-жырлап мине каршы ала. Мин ак яулыгымны салам да аларга сәлам бирәм, кочагымны жәеп каршы йөгерәм. Шул вакытта күлмәк итәген кемдер тарткан кебек була. Карасам, туган якта үскән гап-гади тигәнәк, минем белән барырга теләп, күлмәгемә ябышкан икән бит. Юк, алып бәрмәдем мин аны, балачактагы кебек күкрәгемә брошка итеп кадап куйдым.

Идәш буйлап жылы сөт кебек күбекләнеп аксу томан күтәрелә. Шунда мин үсмер баладай сихри дөньяга чумарга, шул томанга төренеп инеш аша чыгарга теләп, басмага атладым һәм, кинәт, гаҗәпләнеп туктап калдым. Озын сары чәчләрен алтын тарагы белән тарап Су Анасы утыра түгелме соң? Сәер, бу күренешне сокланып та, шик¬ләнеп тә күзәткәндә, тау башыннан ямьсез тавыш белән кычкырып, кемдер безнең якка йөгереп төшә башлады. Су Анасының тынычлыгын бозмасыннар диеп, Шүрәле үзе бирегә йөгерә түгелме!? Йөрәгем балачактагы кебек куркып, сикереп куйды. “Берәр ышык жиргә качып котылыйммы икән?” - диеп, тирә-ягыма карана башладым. Шул вакытта кырыема пар ат килеп  басмасынмы. Кучер миңа күзен кысты да арбага утырырга кушкан кебек ымлады.

Шулай, Тукай әкиятләре мине туган ягымның чәчкәле, жиләкле кырлары буйлап алып китте. 

Диңгез кебек чайкалып яткан иген басулары уртасында, Җир-анабызның күзләре кебек, күлләр ялтырап ята. Ул күлләрнең тирәнлеге, моңсу гына челтерәгән сулары, әби-бабаларыбызның моңлы көйләре кебек тоелды миңа. Җир-анабызның бөдрә чәчләредәй җәелеп киткән урманнары, әниемнең тавышы белән моңлана, үзенә чакыра иде. Ә туган ягымның таулары аягында горур басып торган әтиемне хәтерләттеләр.

Туган ягымның матурлыгын күрергә өйрәткән Тукай әкиятләре белән бергә таңны каршылаганда, назлы  таң җилләре миңа әби-бабаларыбыздан калган туган телебезне, татарлыгыбызны сакларга кирәклеге турында васыятьләрен җиткерде.

Тукай моңы
Минем йөрәк парәм – кызым туды. Аны беренче тапкыр кулыма алу сөенечен сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Бәләкәчемне бишектә тирбәтә-тирбәтә, башыннан сыйпыйм һәм жырлыйм: “И туган тел, и матур тел…”

Ходаем, мең рәхмәтләр сиңа! Миңа икенче кызымны - сау-сәламәт сабыемны, бүләк иттең. Минем җырыма кушылып бәләкәчем дә жырлый: “И туган тел,и матур тел…”

Ходаем, син шундый мәрхәмәтле! Еллар үткәч, миңа янә бәяләп бетергесез бүләк ясадың  - бәләкәч оныгым туды! Аны беренче мәртәбә күрдем дә әкрен генә тагын жырлый башладым: “И туган тел, и матур тел…”

Кыйблага карап, кулларымны күтәреп, Раббыма рәхмәт укыйм һәм Аңардан миңа тагын шул бишек янында жыр сузарга насыйп итүен үтенәм. Ә ул  җыр минем балачактан ук күңелемә сеңгән якын һәм гади жыр:

“И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!..”

Сезне ихтирам итеп, зур хөрмәт белән Динура апагыз ВӘЛИЕВА-ФӘЙРУЗОВА, Зеленовка авылы, Ставрополь районы.


Динура ВӘЛИЕВА-ФӘЙРУЗОВА

--- | 09.12.2016

Авыру инвалидлар яшәгән йорт янып көл булган

$
0
0
09.12.2016 Хәвеф-хәтәр
Кызыл Октябрь районының социаль яклау идарәсе мәгьлүматлары буенча, бүгенгә райондагы 10 меңгә якын халыкның 2100дән артыгын инвалидлар тәшкил итә, Кече Рбишчада яшәүче Наҗия һәм Былбыл Жамлихановалар шулар арасыннан. Алар яшәгән йорт октябрьнең беренче көннәрендә янгынга дучар булды.

Әле ярый янгын сүндерүчеләрнең үз эшләрен зур җаваплылык һәм намус белән башкарулары аркылы үлем-китем һәм йортка андый ук зур зыян булмады, Аллага шөкер! Шушы йортта яшәүчеләр икесе дә инвалид (ана кеше коляскада) булу сәбәпле, аларның янгын зыянлаган йортларына тулаем ремонт эшләргә мөмкинлекләре юк иде, ә кышкы суыклар ишек төбендә басып тора диярлек.

“Ил төкерсә - күл була” дигән әйтемне истә тотып, ярдәмгә мохтаҗ гаиләнең авыр язмышына мәрхәмәтле авылдашлар битараф калмады, өйне төзекләндерү буенча мәсьәләне тиз арада хәл иттеләр. Кече һәм Зур Рбишча халкы, ике як мәчетләрнең картлары, авыл администрациясе һәм шулай ук Мәскәүдә яшәүче рбишчалылар, үз мөмкинлекләреннән чыгып, бу гаиләгә акчалата, транспорт һәм кул көче белән булыштылар. Кыска вакыт эчендә Жамлихановаларга заманча төзекләндерелгән, уңай торак шартлар белән җиһаз-ландырылган өйләренә кайтып керү насыйп булды.

“Бар – бергә, юк – уртак” дигәндәй, Зур һәм Кече Рбишчада бу хәлне үз кайгылары кебек кабул итүләре һәм кыен чакта бер-беренә ярдәмгә әзер торулары – авылда мәрхәмәтле халык яшәвен һәм бердәмлек барлыгын исбатлый. Белгәнебезчә, бүгенге болганчык чорда күмәкләшеп һәм киңәшләшеп эш итмәсәң, кыенлыкларны кичеп чыгуы бигрәк читен. Рбишча халкы арасында үзара нык дуслык хөкем сөргәнне күреп, район социаль яклау идарәсе һәм җирле авыл администрациясе соклануларын яшерә алмадылар. Кыен хәлгә төшкән, мөмкинлекләре чикләнгән һәм ярдәмгә мохтаҗ булган авылдашларына карата изге гамәл кылучы барча рбишчалылар исеменә алар рәхмәт белдерделәр.


Ришат РАМАЗАНОВ

--- | 09.12.2016

Балаларыбыз әниләре белән очрашты (БУЛГАН ХӘЛ)

$
0
0
09.12.2016 Язмыш
Балаларыбыз үсеп җитеп, шәһәрләргә урнашкач, зур гына йортыбызны буш калгандай тоя башладык. Ирем дә, үзем дә мал-туар яратабыз. Без бер урамда яшәдек. Ирем миннән олырак, мин мәктәп тәмамлаганчы солдат хезмәтен үтәп, шоферлыкка укып эшен бетереп кайтты. Мин дә пешекчеләр курсын тәмамладым да, колхоз ашханәсенә урнаштым.

Хәйдәр хуҗалыкта техника йөртте. Өйләнешеп, балалар үстереп тыныч кына гаилә булып гомер кичердек. Ул-кызларыбыз да төпле тормышта яшиләр. Олы улыбыз, гаиләдә өлкәне дә булгач, сеңелләренә дә үрнәк булыр дип, бик яхшы да укыгач, Казан югары уку йортына укырга кергән иде, шунда төпләнеп калды. Кызларыбыз кияүгә китеп бетте.

Яшьтән өйләнешкәч бик карт кебек тоймадык үзебезне. Балаларны да ялга гына кайтканда күрмичә дә калган кебек булабыз. Иркен, зур йорттагы диванның бер башында мин, икенче башында ирем телевизор карап, гәҗит укып кына яшибез. Бала-чага тавышы тыңлап өйрәнгәнгәме  мондый тынлык ялыктра башлады. Шулай бервакыт телевизордан приюттагы балалар турында тапшыру карадык. Аллаһ Тәгаләдән килгән уй булгандырмы, анда китерелгән балаларны күреп, икебезгә дә бер үк төрле уй килде. Балаларга әйтми генә, күчтәнәчләр төяп шунда киттек. Без килгәндә олыраклар дәрестә иде. Кечкенәләр йөгерешеп каршыбызга чыкты. Алып килгән башмакларыбызны, күчтәнәчләребезне тапшырдык.

Андый җиргә кердең дә чыгып киттең түгел бит, бераз сөйләшеп утырдык. Шунда китәргә җыенуыбызны күреп микән, шомырт кебек чем-кара күзле биш яшьлек сабый, минем дә сезнең белән барасым килә, дип яныма килеп басмасынмы. Әлләнишләп курка да калдым. Бала алырга дигән уй булса да, без моңа әзер түгел ахрысы, дип куркыштык. Сабыйны кочаклап сөйдек тә, тагын килербез, дип өйгә кайтып киттек. Тагын килербез, дигән сүз нәрсә уйлап әйтелгәндер ул чагында белмим. Әмма шул сүз ничектер берәр ятимне тәрбиягә алып, гаилә җылысы бирергә дигән изге ниятебезне тормышка ашыруда гел этәргеч булып торды.

Аллага тапшырып алып кайттык без Алияне. Ләкин ул үзе генә булып чыкмады. Беренче сыйныфта укучы Айдар абыйсы да барлыгы ачыкланды. Кырыс тормыш әрсезләндергән, диярсең, абыемны да үзебез белән алыйк инде, дип елый гына бит Алия. Бу кызның үзебезнең балаларга да тартым, охшаш яклары да булганга микән бик яраттык. Шуңа да абыемны да калдырмыйк дигән сүзенә дә каршы килмәдек. Сүз дә юк, балалар тәрбияләү өчен мөмкинлекләребез дә бар иде.

Иркен йорт-җиребез, сарай тулы малыбыз булмаса, үз җаваплылыгыбызга кеше язмыш кабул итеп ала да алмас идек. Шулай да балаларны алып кайткач та, төрле сүзләр ишетергә туры килде. Акча өчен, мал карарга алганнар дигән сүзләре бик күңелгә үтте. Әмма без элек-электән кеше сүзенә карап, гайбәтләргә уфтанып яши торган гаилә түгел. Алга карап  яши бирдек. Шулай да әче телле кешеләрнең явызлыгы еллар буена дәвам итә, балаларга да барып ирешә икән.

Мәктәптә укытучылар тәртип ягыннан да, укуларыннан да зарланмады, шөкер. Бала үстергәндә ачуланмый да тормыйсың. Үзебезнекеләрне дә гел-гел башларыннан сыйпап кына үстермәдек. Алия белән Айдарны да, балалар йортыннан алынган дип, бер эшкә дә өйрәтмичә, түр башында песием-песием дип кенә утыртып булмый. Аларның да киләчәктә мөстәкыйль тормышта яшиселәре бар. Тәрбиягә алганбыз икән, без анысы өчен дә җаваплы.

Бервакыт кызыбыз белән шундый хәл булды. Бишенче сыйныфка күчкән Алиягә бозауга бәрәңге турарга кушып, кибеткә чыгып киттем. Бер пакет тәм-томнар алып кайтып керүемә телевизор карап утыра, ә бәрәңге туралмаган. Ул арада Айдар да мәктәптән кайтып керде дә, чәй эчеп алуга бәрәңгене турап та куйды. Шуннан мин, кем эшләми, шула ашамый, дигән татар халык мәкален аңлаттым балаларга. Әлбәттә бәрәңге турамады дип, Алияне ашатмый утырмыйсың бит инде. Шуннан кызыбыз ул кичне көне буе дәшмәде, икенче көнне мәктәпкә бармыйм дип, елый. Мине кайдан алып кайттыгыз, шунда илтеп куегыз, абыем әйтте, безнең үз әниебез исән, мин үз әниемә кайтам ди. Ходайның рәхмәте, күрәчәгебез булгандырмы, Аллаһ үзе сиздергәнме. Шул көнне кич, приюттан хәбәр килеп иреште. Алия белән Айдарны үз әнисе эзләп килгән. Мин аны-моны уйлап тормадым, (моның шулай кирәк булуын соңыннан гына төшендем), без бит тәрбия кылучылар гына, мин балаларга үз әниләрен күрсәтергә тиешмен. Бәлки ул хатын аңына килгәндер, айныгандыр, дип балаларны җитәкләп приютка киттем.

Әнисен күрәчәк шатлыктан Алия бик сөенде, ә Айдарыбыз юлда бик борчылды. Ни дисәң дә анысы олырак та бит. Минем кулымны кысып тота да, күземә карый. Ничектер кызганыч итеп, нидер әйтергә теләгәндәй ялварып та караган кебек. Приютка барып җиттек. Әмма балаларның әнисе безне анда көтмәгән. Безгә ул яши торган авылның адресы язылган кәгазь бирделәр.

Эзләп таптык. Капка-коймасы җимерек, йорт үзе дә, бер тамчы буяу күрмәгәнлектән каралып, череп барганга ошаган. Күгәне төшә башлаган җимерек агач ишекне ачып кергәч тә борынга тәмәке, аракы исе килеп бәрелде. Түр башында яткан караваттан ябык, хәлсез хатын-кыз торды да, кызы-ы-ым, дип Алияне кочаклап алды. “Син минем әни түгел, түгел”, диде бала пышылдап кына. Алия әнисен хокуктан мәхрүм иткәндә бик кечкенә булганлыктан, хәтерләми, дип аңладым. “Безнең әни инде!”, - диде Айдар. Сумкадагы күчтәнәчләремне куярга өстәлгә сузылган идем, балаларымның үз әнисе аякларыма килеп ябышты.

    Балаларымны шулай тәрбияләгәнең өчен мин сиңа гомерем буе рәхмәтле булырмын, - ди. Үзе ямьсез ыңгырашу белән елый, әле Алиянең, әле Айдарны кочаклый. Хәлсезлектән ул хәтта аякларында да басып тора алмады.

Әллә бу көне буе да чәй эчмәгәндер, дип уйлап, кара көеп бетсә дә, су салып чәйниген газга куйыйм дигән идем, газ өзелгән. Балаларга юлга алган термостагы чәйне эчертим, дип машинага чыгып киттем, Алия йөгереп чыккан.

    Әни, мине монда калдырма яме, - ди куркудан калтыранган бала. - Ул минем әни түгел, миңа синдә рәхәт, сиңа кайтам, - ди.

Менә шулай әниләре белән очрашты балаларыбыз. Мин бу гамәлемне дә кеше ни әйтер икән, дип эшләмәдем. Беренчедән, шул чакта алып бармасак, улыбыз-кызыбыз үз әниләрен күрмәгән булса, гомер буе миңа үпкәләп яшәрләр дип уйладым. Икенчедән, кайда без юк, шунда рәхәт бит ул тормыш. Тудырган әниләрен күрмәгәч, алар күңелендә дә үз әниләрендә рәхәт кебек тоелган булыр иде. Өченчедән, без китеп ике ай вакыт үткәннән соң, ул хатын вафат булган. Тәрбиягә бала алучыларга шуны әйтәсем килә: ул-кызларыгызны үз әниләре белән очраштырудан курыкмагыз. Һәм әниләр, кызлар, сабыйларыгызның күңелен яралап, аракыга алданып түбәнлекләргә төшеп яшәмәгез.

Гөлйөзем Нуруллина, "Саба таңнары"


---

--- | 09.12.2016

Өй шаурмасын адымлап пешерү рецепты (ФОТОЛАР)

$
0
0
09.12.2016 Аш-су
Шаурма — соңгы арада бик популярлашып китте. Аның белән сәүдә итүче нокталар бигрәк тә шәһәрләрдә яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек күбәйде. Ә бит, уйлап карасаң, бу туклыклы ризыкны өйдә дә әзерләп була. Өй шаурмасының тәме кибетнекеннән һич кенә дә аерылмый. Аның каравы, ул күпкә сыйфатлырак була. Шулай итеп, бүген менюда — шаурма!
    Шаурма пешерер өчен кореяча кишер, юка ләвәш, сыр, тавык ите, кыяр, помидор, кәбестә, яшел тәмләткечләр, соус, майонез, горчица, тоз-борыч кирәк булачак.        Кореяча кишерне мин алдагы көнне үк әзерләп куйдым. 1 кг кишерне юып саркыттым да кореяча кишер чыгара торган кыргычтан үткәрдем. Шуннан кишерләрне 40-60 секундка гына кайнар суга салып алдым. Тишекле сөзгеч аша сөзгәндә 2-3 аш кашыгы суын да калдырдым.        Арытаба зур гына тәлинкәгә тозлык (рассол) эшләдем. Аңа 3-4 аш кашыгы 9 процентлы уксус (пыяла савыттагыны), 2 аш кашыгы су, 2 чәй калагы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы һәм бер кап "Приправа для моркови по-корейски" салып бутадым.        15 минуттан тозлыкны кишер өстенә салдым һәм берничә кат әйбәтләп болгаттым. Шуннан соң, табага ярты стакан үсемлек мае салып кыздырырга куйдым. Зәңгәр төтеннәр күтәрелә башлауга кишер өстенә салдым. Искәрмә: майны һич кенә дә кайнатып чыгарырга ярамый! Кореяча кишерне, өсте ачык килеш, ягъни, суынып беткәнче, ике сәгать чамасы аш бүлмәсендә тоттым. Шуннан, өстен каплап, салкынрак урынга алып куйдым.  Шунысын аерып әйтеп китәргә кирәк, кореяча кишергә майны мин әйткәнчә кыздырып салсаң, аны суыткычта 4-5 көн сакларга була. Майны кыздырмый салсаң – ул озаграк тора. Ләкин шунысын белеп торыгыз: кореяча кишер тик кызган май белән генә тәмлерәк була.        Тавык итен дә кичтән тозлап-борычлап ике ягын да майда кыздырдым.        Иртән исә эшне ләвәш пешерүдән башладым. 200 грамм кайнар суга (кайнар дисәм дә, су чәйнек кайнап чыккандагы кебек кайнар ук булырга тиеш түгел!) ярты чәй калагы тоз салып бутадым да 350 грамм оннан камыр бастым. Кыстыбый камырына охшашрак камыр килеп чыкты. Шуны 8 кисәккә бүлдем дә, юка гына итеп җәеп, алдан кызулатырга куелган духовкада һәркайсын 2-3 минут пешереп алдым. Пешерергә озатыр алдыннан 7-8 урыннан чәнечке белән тишкәләдем. Пешкән берен юеш тастымал астына куя бардым. Ләвәшләрем әзер булуга, һәркайсын юеш пумала белән чылатып алдым (лычкылдатмый гына). Бер-берсенә ябыша бит ул, дип һич курыкмагыз. Чылатып чыккач, ара-тирә бер-берсеннән аерып торырга гына онытмагыз.        Шулай итеп, ләвәшләр әзер. Хәзер инде эченә салынасы ингредиентларны әзерли башлыйбыз. Кәбестәне, сырны эре кыргыч аша үткәрәбез, кыярны — озынча иттереп, помидорны — ярымбоҗралап турыйбыз һәм түбәндәге тәртиптә ләвәшнең нәкъ урта өлешенә сала башлыйбыз: сыр, тавык ите, соус, кәбестә, кореяча кишер, кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр, тагын сыр.        Шуннан инде ипләп кенә ләвәшебезне төрәбез һәм эссе табада ике ягын да кыздырып алабыз. Ә-ә, язарга онытканмын, соусны болай әзерлибез: 4-5 аш кашыгы кибет я өй соусына 2 аш кашыгы майонез, 1 чәй калагы горчица салып болгатабыз. Горчицаны күбрәк тә салырга була, балалар да ашыйсы булгач, мин анысын азрак салдым.        Шулай итеп, шаурма әзер. Тәме ничек, дисезме? Мин әйтмим, анысын үзегез эшләп карагач белерсез инде, дуслар. Шәт, тәмле икәнлеген мин әйтмәсәм дә яхшы аңлап торасыздыр.   
Венера МӘҖИТОВА

--- | 09.12.2016

Татарстанда ир "тещасына" пистолеттан аткан

$
0
0
09.12.2016 Криминал
Алабугада яшәүче ир пневматик пистолеттан хатынының әнисенә һәм күршеләренең автомобиленә аткан. Фельдшер бу гамәлен исерек хәлендә кыла. Күршеләре машиналарын аның балконы астында калдырган була.

Шушы ук көнне ул балалары алдында фатирда хатынының әнисенә ата, баш чүмеченә суга һәм подъездга куып чыгара.

Ярый әле ханымның өстендә урамнан кергәч салырга өлгермәгән курткасы була, шуңа күрә ул җитди тән җәрәхәтләре алмый, дип яза "Бөгелмә авазы".

Алабугалының гаебе тулысы белән расланган. Хатынының әнисе киявенә карата җинаять эше кузгатмауларын сорый. Суд аны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итә.
 


---

--- | 09.12.2016

Эчеп үлеп, кабат терелгән һәм тагын эчәргә киткән

$
0
0
09.12.2016 Җәмгыять
Бу гаҗәп хәл Польша республикасының Каменна-Гура шәһәрендә була. Үзе яшәгән шәһәр барында эчә-эчә лаякыл исергән 25 яшьлек берәү урамга чыга да кинәттән карга егыла. Ашыгыч ярдәм машинасы белән килгән медиклар аның йөрәге туктаганын теркиләр.

Реанимация дә файда бирмәгәч, инфаркттан үлгән егетнең гәүдәсен морг суыткычына куялар. Бинада кизү торган сакчы берникадәр вакыттан соң тавыш ишетеп суыткыч камерасына керә һәм анда одеял сорап ятучы егетне күреп шакката.

Бәхетлене, әлбәттә, шундук җибәрәләр, дип яза almet-rt.

Тик ул өйгә кайтып китәсе урынга кабат барга - үзенең тереләр дөньясына кайтуын “юарга” юнәлә.


---

--- | 09.12.2016

Өлкәнәйгән көнебездә парта артына утырдык

$
0
0
09.12.2016 Дин
Адәм баласының һәммәсе хата эшләр. «Хата эшләүчеләрнең иң хәерлесе – тәүбә кылучыдыр», - дип әйткән үзенең бер хәдисендә Пәйгамбәребез саллал-Лаһу аләй-һи вәс-сәлләәм. Әлхәмдү лиләәһи, бу уку елы башыннан без дә, ягъни Рбишча хатын-кызлары олыгайган көнебездә укучылар булып парта артына утырдык.

- Мәдрәсәдә укулар башлана, 20 августта беренче җыен була, килегез, - дип Измайлова Наҗия күбрәк хатын-кыз булган мәҗлесләрдә, кибеттә, базарларда укуга чакырып йөрде.

- Кем генә укытып карамады инде, берсе дә әллә ни тирәнгә китә алмады. Әнә, йөрүчеләрдән сора, кайсы ни белә? - диеште халык Наҗиянең чакыруына каршы.

- Карга егете Дамирның чынлап тотынырга нияте, әйдәгез, җыелышып, сөйләшеп карыйк. Кем дә бау белән элеп куймас, яратмасак, йөрмәбез, - диючеләр дә булды.

Гаилә башларыбыздан ризалыклар алып, ниһаять, «Нур аль-Ильм» якшәмбе мәктәбенең Түбән Новгородтагы «Ихсан» филиалы студентлары булуга ирештек. Дамир хәзрәт атнага ике тапкыр килеп безгә дәресләр бирә. Бүгенгесе көндә унберәү укыйбыз, иншәл-Лаһ. Бик теләп, күңел куеп йөрибез. Без Дамирны беркайчан көтеп торганыбыз юк, киресенчә, ул безнең җыелып беткәнне зур сабырлык белән көтә.

Искитәрлек хәл: кешеләр акча, байлык дип, уңны-сулны белмичә мал туплаган заманда, Дамир бушлай берни белмәгән, балалар хөкеменә кереп баручы кешеләргә дин нечкәлекләрен, гарәп әлифбасын һәм башка бик күп изге гамәлләр өйрәтә.

Шундый тәрбияле, тирән белемле, инсафлы бала үстергәннәре өчен Дамирның әти-әнисенә рәхмәтләр укымаган көнебез юк. Аллаһы Тәгалә аларга балаларының шатлыгына сөенеп яшәргә язсын иде.

Ике ай буе җыйган белемебезне зачетлар биреп сынадык. Шөкеребез чиксез, зиһенебез юк дип барсак та, беренче сынауларыбызны уңышлы гына үттек. Әлегә безгә 7 фән керә. Үзебезне «күп белүчеләр» дип санап йөргән булсак та, берни белмәгәнбез икән шул, хәтта көн буена ничә тапкыр әйтелергә тиешле «Әуузү билләһиминәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим»ны да бит дөрес кенә әйтмәгәнбез икән.

Ике ай буе Дамир безнең элек шигырь кебек ятлаган догаларыбызны, сүрәләребезне зур сабырлык белән хаталарын төзәтеп, яңадан укырга өйрәтте. Аллаһының чиксез рәхмәте яусын бу балага.

Гарәп хәрефләренең 28ен дә өйрәнеп бетердек. Хәзер «сәкен», «тәшдид», «тәнвин»нәрнең нечкә-лекләрен өйрәнә башладык. Иншәл-Лаһ, анысын да үзләштерербез, Аллаһы ярдәм итми булмас.

Фикх фәненнән шәригать хөкемнәрен өйрәнәбез, анда тәһарәт алу, намаз укулар – барысы да кергән.

Әхлак фәне дә безгә бигрәк ошый. Гомумән, ул фәнне бөтен халыкка өйрәнү тиешледер. Безнең әхлагыбыз бигрәк зәгыйфь шул.Үзара аралаша, урыны белән киенә белмибез, ашау-эчү турында әйтеп тә торасы юк.

Укуларыбызны мәрхүм авылдашыбыз Бәшәров Әмин Абдулгани улы төзеткән мәдрәсәдә башладык. Тик җылыту җайланмалары эшләнеп бетмәгән. Әмин бу дөньядан бик яшьли китеп барды шул. Ул егетнең башлаган эшен бик төгәлләргә кирәк тә, юк бит… Суыта башлагач, мәчеткә күченергә туры килде. Мәчетебез җылы, якты, бәдрәфханә, тәһарәтханә дә, телең кипсә, чәй куеп эчү мөмкинлекләре дә бар.

- Мин сезнең авылыгызны күбрәк кеше укырга йөрер дип сайлаган идем, тик нигәдер дини белем алырга теләүчеләр бик аз икән, - ди Дамир хәзрәт.

Үз авылыңда 3-4 сәгать укырга вакыт табарга була инде. Әнә, Кызьмавылда Андыдан, Грибаннан һәм үз районыбызның башка авылларыннан йөреп укыйлар. Аллаһы ярдәм бирсен, төрле көн була.

Иншәл-Лаһ, әле безнең алда 4 ел укыйсыбыз, шул вакыт эчендә әллә ничә зачет, имтихан бирәсебез бар. Аллаһ саулык, гаилә иминлеге, ил тынычлыгы, хәерле гомерләр биреп укуыбызны төгәлләргә насыйп итсен. Тормыш иптәшләребезгә дә, якыннарыбызга да, безне аңлап, атнага ике генә көн булса да 3-4 сәгать югалып торуыбызга сабыр иткәннәре өчен зур рәхмәт. Ә рәхмәтебезнең иң олысы Дамир хәзрәткә, авыл имамнарыбызга. Аллаһы беркемне дә туры юлдан яздырмасын. Коръәнне ачып укыган кешегә һәр хәрефе саен 10 сәвап язармын дигән Аллаһы Тәгалә Үзенең бер хәдисендә. Әлхәмдү лилләәһи, әҗер-сәвапларга ирешергә язсын.

Аллаһы Тәгалә әйтә:
- Әй, Адәм баласы! Син белем ал! Кемнең белеме юк, аның акылы юк, кемнең акылы юк, аның дине дә юк, ә кемнең дине юк, аңа Җәннәт тә юк.

Надия ФӘХРЕТДИНОВА, «Нур аль-Ильм» шәкерте.


---

--- | 09.12.2016

Моннан соң ферма мөдирләре бозау урлый алмаячак

$
0
0
09.12.2016 Авыл
Малларны контрольдә тотар өчен яңа мобиль кушымта уйлап табылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә проектның җитәкчесе Рушан Ибраһимов бәян итте. Аның сүзләренчә, проектны “Агроинновации” оешмасы финанслый, аның составына IT-парк та керә.

“Әлеге юнәлештә эшләр инде күптән алып барылган, әмма ныклап торып бу системаны быел гына тормышка ашыра башладык”, - диде Р.Ибраһимов. Ул билгеләп үткәнчә, мобиль кушымта рәвешендә эшләнелгән системаны Әлмәт районында тест рәвешендә сынап карыйлар.

Система малның тууыннан алып, файдаланышка яраксыз булганчыга кадәр яшәү аралыгын үз эченә ала. “Без малның технологик картасын теркибез. Анда мал тугач ук аңа нинди процедуралар үткәрелергә тиешлеге язылып куела. Малның билгеле бер яше җитеп, ул авырлык җыйганнан соң, гадәттә таналарны аталандырырга кирәк. Кушымтада исә трегерлар бу хакта маллар белән эшләүченең исенә төшерәчәк. Тана аталанганнан соң, шулай ук технологик картага кертелә. Системаның максаты — хайванның мөмкин кадәр сәламәт булуын тәэмин итү һәм әгәр дә инде сөт җитештерү белән шөгыльләнәбез икән, мөмкин кадәр күбрәк сөт савып алу”, - ди проект җитәкчесе.

Бу чаралар барысы да гамәлгә ашырлганнан соң, белгечләргә бары шул техник карта буенча эшләргә генә кала. Белгеч малга нинди процедура уздыруын кәрәзле телефонында урнаштырылган кушымтада билгеләп куя. “Шулай ук кушымта чараларның кайда башкарылганын да картада билгеләп куя. Кайчагында фото яки видео теркәү сорарга мөмкин. Мисал өчен, сыер үле бозау китерде дип, еш кына ферма мөдирләре аны урлый. Бу очракта исә андый гамәлләр кылып булмаячак”, - дип аңлатты Рушан Ибраһимов. Кайсы хезмәткәрнең ни рәвешле эшләвен җитәкче дә шул рәвешле белеп тора алачак. Хуҗалыкның күрсәткечләре дә күз алдында тора, дип аңлатты әңгәмәдәшебез.

Система үзе якынча 100 мең сум тора. Бюджетның күп өлеше чипларга, колакларга беркетә торган беркетмәләргә, паспортларга китә. “Без хәзер бу системаны мөмкин кадәр арзанайту өстендә эшлибез. Чит илләрдә мондый технологияләрне инде күптән кулланалар, әмма алар башка юнәлештә эшли. Без исә аны Россия чынбарлыгына яраклаштырдык”, - диде Рушан Ибраһимов.


Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 09.12.2016

Ялларыгыз күңелле узсын - мәгез бер башваткыч (СКАНВОРД №4)

$
0
0
09.12.2016 Сканвордлар
Ниһаять, тагын бер эш атнасы тәмам. Күңелле яллар теләп калабыз сезгә. Ә башваткычлар яратучыларга бездән кечкенә генә бүләк - дүртенче сканворд.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 09.12.2016

Бәйрәмне хастаханәдә каршылыйсың килмәсә...

$
0
0
09.12.2016 Җәмгыять
Яңа елга бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Әлбәттә инде, бу көннәрдә барыбызның да табыннары сый-нигъмәтләрдән сыгылып торачак. Бәйрәм булгач, өстәлгә шампан шәрабы да, коньяк-аракысы да менеп кунаклаячак. Әмма бәйрәм өстәле артыннан туп-туры хастаханә ятагына эләгүчеләр дә ел саен булып тора. Мондый күңелсезлекләрдән ничек сакланырга соң?
Җитештерүчеләрнең үз продукциясен кызыктыргыч итү, сатучыларның  «үтмәгән» товарларыннан тиз арада котылу хәйләсеннән һәрберебез диярлек хәбәрдар.  Әмма еш кына белә торып алданабыз. Атланмай урынына – спред, сыр урынына – сыр продукты сатып алу ихтималы бик зур. Куллану вакыты чыга башлаган товарлар, һичшиксез, иң алгы киштәләрдә, күзгә бәрелеп тора бит.   Катлаулы икътисади шартларда халык та чыгымнарын төрле юллар белән киметергә омтыла.  Бөтенләй ашамыйча торып та булмый, билгеле. Әмма азык-төлекнең арзанрагын юнәтергә тырышасың. Сыйфат мәсьәләсе инде бу очракта икенче планга күчә. Шулай да соңгы елларда кулланучыларның үз хокукларын белү дәрәҗәсе шактый арткан. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина да республика халкының грамоталык дәрәҗәсе үсүен билгеләп үтә.   - Быелның 9 аенда  «кайнар линия»гә 860 мөрәҗәгать булды, 1100дән артык язма шикаять кабул ителде. Азык-төлек әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар соңгы елларда алдынгы урынны били. Күпчелек шикаятьләр җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәләренә туры килә. Кешеләр азык-төлек продукциясенең дөрес сакланмавы, куллану вакыты чыккан ашамлыклар сатылуы, товар  бәясенең касса чегындагы белән туры килмәвенә зарлана, – ди Марина Патяшина.   Лилия Сабирова кибеттән азык-төлекне яхшылап карап алырга тырыша. Кайчан җитештерелгән, аны куллану вакыты – товар төргәгендәге барлык мәгълүматны башта җентекләп өйрәнә. Барысы да яхшы булганда гына сатып ала. Әмма никадәр генә игътибарлы булсаң да, кайчак сыйфатсыз товарга да юлыгасың, ди ул.   - Күптән түгел генә кисәкләп туралган балык сатып алган идек. Куллану вакытлары барысы да тәртиптә үзенең, әмма өйгә кайткач ачып җибәрсәк,  «хуш исеннән» башлар әйләнеп китте... Чекларны вакытыннан алда ыргытмаска тырышам. Шул чек белән кире кибеткә кертеп бирдек. Берсүзсез кабул иттеләр. Гафу үтенделәр. Әмма күпләр болай мәшәкатьләнеп йөрми, дип уйлыйм. Бозылган товарны чүп чиләгенә озата да, кул селти инде, – ди Лилия Сабирова.   Регина исә зур сәүдә үзәкләренең берсендә администратор булып эшли. Аның сүзләренчә, сатып алучыларның бик сирәге генә сыйфатсыз товарга зар белдереп килә. Ә менә куллану вакыты чыккан товарны кире кайтаручылар күбрәк икән.   - Мин эшләгән дәвердә сыйфатсыз товарны кире кайтару очраклары дүрт тапкыр гына булды, ахрысы. Берсендә май өсте күгәрек белән капланган, икенчесендә сыйфатсыз балык китергәннәр иде. Тагын берничә шундый хәл булды. Барлык очракларда да куллану вакытлары – нормада. Ә товар бозылган. Җитештерүдә ниндидер хилафлыклар булганмы, әллә дөрес сакланмаганмы, юлда шулай бозылганмы – анысын әйтә алмыйм. Әмма сыйфатсыз товар ачыклангач ук, аны тулысы белән кибет киштәләреннән алабыз, ул юк ителә. Куллану вакыты чыккан товарлар сатуда булмасын, дип тә бик нык күзәтеп торабыз. Әмма кайчак барысына да күз-колак булып бетереп булмый. Кеше факторы инде. Кайвакыт сатып алучыларыбыз теге-яки бу товарыгызның срогы чыккан, дип безгә ярдәм итә. Без аларга рәхмәт әйтеп, әлеге хатабызны төзәтәбез, – ди Регина.   Агымдагы ел башыннан Татарстанда 68,5 мең тонна сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен зыянлы азык-төлек продукциясе кулланыштан алынган. Бу – узган елдагы белән чагыштырганда 7 тапкырга артыграк. Әмма продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы бермә-бер начарланган, дип әйтеп булмый.  Тиешле таләпләргә җавап бирмәгән азык-төлек өлеше бик түбән – 2,6 процент кына.   – Сәүдә үзәкләреннән 7 тапкырга күбрәк продукциянең кулланыштан алынуы ул әле кибетләрдә сатылган ризыкның сыйфаты начарланган, дигән сүз түгел. Куллану вакыты чыккан һәм сәламәтлек өчен зыян салырдай продукция кимеде. Әмма хәзер санитар табиблар продукциягә катгыйрак таләпләр куя. Маркировкасы булмаган, тиешенчә сакланмаган, тышкы кыяфәтен югалткан продукция сатудан алына, – ди Марина Патяшина.   Быелның 9 аенда көнкүрештә азык-төлек белән 940 агулану очрагы теркәлгән. 3 кешедә ботулизм күзәтелгән, 46 кеше гөмбә белән агуланган. Күп очракта кыздырылып бетмәгән шашлык, өйдә әзерләнгән шаурма, күпкомпонентлы салатлар – бигрәк тә майонез белән ясалганнары, кремлы кондитер эшләнмәләре, юылмаган яки начар юылган җиләк-җимешләр агулануга сәбәп булып тора.   - Гадәттә, без туклану продуктларының тышкы кыяфәтенә, исенә, тәменә карап бәя бирәбез. Әмма бу – азык-төлекнең куркынычсызлык гарантиясе була алмый, – дип кисәтә Марина Патяшина.   Алкогольгә килгәндә, зур сәүдә үзәкләренә сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр эләгү ихтималы бик аз. Ә менә интернеттагы игъланнар аша яки кулдан сатып алынган 100-150 сумлык коньяк, шәраб, виски һ.б., һичшиксез, суррогат. Агымдагы елда 400 мең литр контрафакт алкоголь  әйләнештән алынган. Бу – лицензиясез сәүдә итүчеләр, гаражларда җитештерелә, таксистлар аша таратыла торган сыйфатсыз продукция.   Cыйфатсыз товар сатып алсагыз:   1. Кулланучы товарда җитешсезлекләр тапкан очракта, сатучыдан аны шундый ук маркадагы товарга алмаштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Моның өчен әлеге товарны сатып алган кибеткә чек белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2. Чекны ташлаган булсагыз да товарны кире кайтарырга мөмкин. Әмма моның өчен сезнең белән кибеткә барган шаһитлар булуы шарт. 3. Әгәр дә сатучылар шаһит сүзләренә ышанмаса, супермаркетларның барысында да диярлек камералар урнаштырылган. Шуларны карауны таләп итегез. 4. Әгәр дә кибеттә товарны кире алудан һәм акчаны кайтарудан баш тарталар икән, Роспотребнадзорга шикаять язарга мөмкин. Бозылган товарны фотога төшерсәгез – бигрәк тә яхшы. Аны хатка беркетергә була.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

--- | 09.12.2016
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>