Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

Мәчет тарихында гасырлар балкышы

$
0
0
09.12.2016 Дин
Тимерюлчылар мәдәният сараенда Самара өлкәсе һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдәмендә фәнни конференция уздырылды. Ул Тарихи мәчетебезнең 125 еллык юбилеена багышланган иде. 1891 елда эшкуар, меценат Тимербулат Акчурин акчасына төзелгән бу мәчет, “ради удовлетворения многочисленных просьб нацмен” формулировкасы буенча, 1932 елда ябыла.

Шул ук елда Самараның дин әһелләрен судка биреп төрмәләргә утырта башлыйлар. Сөргенгә җибәрелгән имамнарның гаиләләренә ярдәм итү өчен акча җыюны сәбәп итеп, Казанская урамындагы бу мәчетнең имамы Мөхәммәтфатыйх Мортазинны да Беломорканал төзелешенә озаталар. Аларның күбесен 1938 елда атып үтерәләр. Мөхәммәтфатыйх Мортазин да шул исәптә.

...Күп еллар буе мөселманнар тартып алынган мәчетләрен кайтару хыялы белән яшәделәр. Советлар Союзы таралып, дингә караш үзгәрә башлагач кына, элеккеге дин йортларын мәхәлләләргә кире бирергә, дигән карар чыгарыла. Ул вакытта Самара татарлары инде Стара Загора урамында Җәмигъ мәчетен төзү белән мәшгуль булсалар да, хөкүмәт биргән мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмыйлар.

Алексей Толстой (элеккеге Казанская, Оборона) урамындагы мәчетне татарларга кайтару мәсьәләсе белән эшкуар Зөлфәт Сәлахов йөри башлый һәм 1-2 ел эчендә шәһәр җитәкчелегенең ризалыгын ала. Нәтиҗәдә, башта балалар бакчасы, аннары янгыннан зыян күргән кешеләрнең вакытлы торагы булып хезмәт иткән мәчет бинасы 2003 елда региональ Диния нәзарәтенә тапшырыла. 2005 елда 5нче мәхәллә булдыру буенча җыелыш үткәрелә.

Шушы 15 елда мәчет бик күп үзгәрешләр кичерде. Вазыйх Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге “Прогресс-В” компанияләре төркеме һәм Таһир Әюпов җитәкчелегендәге “Подъем” төзү компаниясе аңа капиталь ремонт ясадылар. Хәзер инде ашханәсе, китапханәсе, хәләл ашамлык¬лар кибете, зур гына намаз уку бүлмәсе булган мәчетнең мәйданы 620 квадрат метр тәшкил итә. Дөньяда кризис булуына карамастан, Диния нәзарәте Тарихи мәчет янына янкорма ясап, манара күтәрү планнары белән яши. Шуның белән 1903 елда ясалган проект¬ тормышка ашачак.

Хакимияткә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин һәм шәһәр башлыгы Олег Борисович Фурсов килгәч тә, бу мәчетне төзекләндерү эшләре туктаганы юк. Хөкүмәт мөселманнарга теләктәшлек күрсәтеп, Тарихи мәчетебезне шәһәрнең иң матур тарихи биналарының берсе итү өчен гел ярдәм итеп тора. Бәлки шуңадыр да конференциягә өлкә хөкүмәтенең җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов, шәһәр башлыгы Олег Фурсов, Губерна Думасы депутаты Шамил Хисаметдинов, Самара өлкәсе халыклары Союзы җитәкчесе Ростислав Хугаев, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте вәкиле, Башкортостанның Октябрьск шәһәрендә имам-ахун булып хезмәт итүче Мәүлемҗан Сибгатуллин килеп, юбилей белән котлауларын җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Конференцияне региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин башлап җибәрде.

 «Мәчетләр - мөселман халкын берләштерүче үзәкләр булып тора. Монда без Аллаһы Тәгалә белән аралашабыз, үзара танышабыз, тормышта килеп чыккан төрле хәлләрдән шәригать кануннары буенча чыгу юлын эзлибез һәм табабыз», - дип, татар тормышында мәчетләр ролен билгеләп үтте.

Роман Кирсанов исә губернатор Николай Меркушкинның котлау телеграммасын укып бирде. Ул Тарихи мәчетебезне зурлап, аны зиярәт кылу урыны дип атаган. Роман Сергеевич  Фәрит Әюповка, Наил хәзрәт Биктаевка, Идеал Галәүт¬диновка, Усман Илингинга, бертуган эшкуарлар Мөдәррис һәм Расих Латыйповларга, Илдар Сабировка, Әминә Мортазинага, Иршат хәзрәт Сафинга, Наил хәзрәт Сөләймановка һәм Мөхтәсим Үзбәковка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Олег Борисович та буш кул белән килмәгән - Тарихи мәчеткә Самараның тарихи урыннары төшерелгән бик затлы бүләк, ә Шамил Сәлимгәрәй улы Усман Илингинга Губерна Думасының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Рәсми өлештән соң Самара краенда татар тарихы белән кызыксынучы галимнәрнең, дин әһелләренең чыгышлары башланды. Гомер буе Самара өлкәсендә яшәүче татарлар тарихын барлаучы, өлкә татар милли-мәдәни ав¬тономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов конференцияне эчтәлекле итү өчен докладларны чорларга бүлеп әзерләүне кулай күргән. Ул үзенең докладында, археологик һәм архив документ¬ларга таянып, Урта Идел мөселманнары һәм татарлары үткән юлның хәзерге тормыш белән тыгыз бәйләнештә булуы турында сөйләде. XVI гасырда рус дәүләте өлеше булганчыга кадәр җирле тарих дүрт мөселман-татар мәмләкәтләре арасында баруы турында сөйләде.

Тарих фәннәре докторы, Мәскәү педагогия универ¬сите¬тының Самара филиалы проректоры Юлия Гусева әле студент чагыннан ук ислам дине белән кызыксына, Җәмигъ мәчете белән бәйләнешләрен югалтмый һәм һәр шундый җыелышка килми калмый. Менә бу көнне дә Мәскәү поездыннан төшеп турыга конференциягә килгән ул. Өс киемнәренең мөселманча булмавы өчен гафу үтенүе дә динебезгә хөр¬мәт күрсәтү булып күренде.

Юлия Николаевнаның яраткан темасы - суфичылык. Бу юлы да аның доклады Идел буе татарларының суфичылык итүе турында иде. Аерым алганда, сүз Челно-Вершины районының Хөсәен (Благодаровка) авылында яшәгән ишаннар Вәлиәхмәт Сабиров, Ибраһим Яхиннар турында барды.

Сәяси фәннәр докторы, Самараның архитектура-төзү институты профессоры Наталья Семеновна Мухаметшинаны да Самара татарлары беләләр һәм яраталар. Ул күбрәк саннар белән эш итә, чөнки алар гына милли тормышны күзалларга мөмкинлек бирә. “Өлкәбездә эшләп килүче 18 татар милли-мәдәни оешмасының тырышлыгы нәтиҗәсендә татар¬ларның үзаңы үсә бара, - дип белдерде ул. - Укучы балалардан, студентлардан, алар¬ның ата-аналарыннан сорау алу нәтиҗәләренә караганда, балаларның - 94, ә ата-аналарның 97 проценты этно-мәдәни белем, ягъни туган як тарихы, халык иҗаты, милли аш-су дәресләрен өйрәнергә әзер. Туган телне предмет буларак өйрәнүне татарларның 10 проценты гына кирәксенә, ә туган телдә сөйләшергә барысы да тели”...

Наталья Семеновнага бу көнне сорау бирүчеләр һәм рәхмәт әйтүчеләр күп булды. 

Иршат хәзрәт Сафинның чыгышы Совет чорында Куйбышев шәһәрендә мөселманнарның элек булган мәчетләрен кабат мәхәлләләргә кайтару яисә яңаларын ачу теләге белән төрле инстанцияләргә йөреп, 1967 елда Малый тупиктагы мәчетне ачуга ирешүләре турында булса, тарих фәннәре кандидаты Рәшит Шакировның доклады үзгәртеп кору елларында партия органнары һәм милли-мәдәни оешмалар арасында туып килгән мөнәсәбәтләр темасына багышланган иде. Бу докладларны тирәнрәк өйрәнергә теләгән кешеләр өчен конференция материаллары брошюра формасында басылып чыккан. Аларны Тарихи һәм Җәмигъ мәчетләреннән алып укырга була.

Конференциянең рәсми өл嬬ше «Яктылык» татар мәк¬тә¬бенең «Йолдыз» һәм Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче «Ләйсән» башкорт балаларының бию ан¬самбльләре чыгышлары белән тәмамланды.

Конференциядән чыккан халыкның бер өлеше зур гына автобуска төялеп, шәһә¬ре¬безнең татар тарихы эзләре буйлап экскурсиягә китте. Экскурсовод ролен Шамил Галимов үз өстенә алды. Ул элеккеге Казанская һәм Мечетная урамнарында урнашкан мәчетләрнең, татар мәктәп¬ләренең, татар-башкорт педагогия техникумының, кайчандыр шушы урамнарда яшәгән, милләтебез, динебез өчен җан атып, малларын да, иреген дә кызганмаган татарларның тормышы турында сөйләп барды.  

Эчтәлекле һәм кызыклы сәяхәттән кайткан кунакл¬ар¬ны Тарихи мәчетнең кунак¬ханәсендә көтәләр иде инде. Йөзләп кеше өч озын өстәл артына тезелеп утыргач, Талип хәзрәт Яруллин Тарихи мәчетнең юбилеена һәм Мәүлид аена багышлап догалар укыды, тәкъбир әйтелде, аннан халык икенде намазына басты.

Тарихи мәчет юбилее моның белән генә тәмамланмады. Намаздан чыккан халык әле тагын Тарихи мәчет диварына эленгән истәлек тактасы ачуда да катнашты. Бу вакытта халык тәкъбир әйтеп торды, ә бөтен дөньяга аклык өстәп яуган кар  каргышлы елларны калын юрган белән каплап киткән, ә мәчет тарихы гасырлар балкышы, иман нуры белән яктыртылган кебек булып тоелды.


Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 09.12.2016

Ильвина концертыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
10.12.2016 Шоу-бизнес
Кичә "Пирамида"да Ильвины концерты узды. 10 ел иҗат дәверендә бу беренче сольник. Шуңа да залда җырчының бик күп туганнары, дуслары, иҗатташлары бар иде. "Күптән оештырасы калган концертымны, 10 ел әзерләнәсе булмаган", - диде Ильвина.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

Наиль Зыятдинов фотолары, fotosmall.ru


---

--- | 10.12.2016

“Тылсым” төркеме: Аз булганда тәмлерәк (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
11.12.2016 Мәдәният
“Тылсым” төркеменә быел 10 ел. Бер дистә ел иҗат нәтиҗәсендә алар тыйнак, камил, зәвыклы төркем буларак тамашачы күңеленә кереп урнашты. Дөрес, концерт саен зур сәхнәләрне тотмасалар да, Олеся, Алсу һәм Эльвираның профессиональ тавышлы башкаруын күп кенә бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда, җыелма тамашаларда ишетергә мөмкин. Бәлки, аларның кадере дә шундадыр. Аз булганда тәмлерәк була диләрме әле…

— Кызлар, сез ничек берләшергә булдыгыз?
— Безнең төркем 2006 елда барлыкка килде. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганеева тарафыннан оештырылган концертта чыгыш ясарга төркем кирәк иде. Венера Ахатовна безне сайлап алды да. Башында без бишәү идек, аннары өч кызга калдык. Исемне исә укытучыбыз, Камал театры артисткасы Фәридә Сафина уйлап тапты. Без Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укучы кызлар идек ул вакытта.
— 10 ел буе иҗат итү дәверендә йомгаклар нәтиҗәләрегез бармы?
— Без күп кенә бөтенроссия һәм халыкара җыр конкурс-фестивальләре лауреатлары булып торабыз. 10 ел буена тамашачы яратып өлгергән җырларыбыз да, клипларыбыз да бар.
— Юбилей уңаеннан шаулатып концерт уздырырга теләк бармы?
— Әлбәттә, андый теләк бар, без шат кына булыр идек, ләкин, беренчедән, бүгенге көндә танылган артистлар да һәрвакыт тулы заллар җыя алмый, икенчедән, бүгенге көндә Эльвирабыз Түбән Камада театрда хезмәт куя, Олеся яңа гына икенче тапкыр әни булды. Шуңа да ныклап алынып концерт куярлык мөмкинлек тумый.
— Күпчелек артистлар ретро, халык җырларына өстенлек бирә. Сез репертуарны ничек сайлыйсыз?
— Без төрле жанрда җырлыйбыз. Репертуарыбызда халык җырлары белән беррәттән эстрада җырлары да бар. Төрле тамашачыга төрле юнәлеш ошый бит.
— Бертөрле күлмәкләр тектерү чыгымлымы? Һәрберегезгә дә бер үк күлмәк ошап бетәме?
— Һәрберебез үзенә ошаган һәм үзенә килешкән фасонны сайлый. Нәтиҗәдә һәрвакыт матур һәм без теләгәнчә килеп чыга. Һәрбер артистка да сәхнәгә чыгарга костюм кирәк ич, безнең дә тамашачыларны гүзәл һәм зәвыклы күлмәкләр белән сөендерәсебез килә.
— Төркемнән кала аерым иҗат итәсезме?
— Әйе, һәрберебез дә аерым иҗат итә, ләкин бу төркем таркалды дигән сүз түгел. Без аерым да, бергә дә чыгышлар ясыйбыз.
— Күп төркемнәр эстрадада озак еллар иҗат иткәч, төрле сәбәпләр аркасында йә таркалырга мәҗбүр булалар, йә катнашучыларын алыштыралар. Сезнең төркемдә мондый кискен хәлләр туганы булмадымы?
— Безнең катнашучылар составы үзгәрде, чөнки университетны тәмаулауга өч кызыбыз китте. Без икебез, ягъни Алсу һәм Олеся гына калдык. Аннары төркемгә Эльвира килде. Ул безнең Олесяның сеңлесе. Бүгенге көндә шулай өчебез иҗат итәбез.
— Төркем булганда җитәкчесез булмыйдыр. Продюсерыгыз кем?
— Берничә ел дәвамында безнең җитәкчебез булып Элеонора Калашникова торды. Безгә ярдәм итеп торганы өчен аерым рәхмәтләр. Ул чыннан да безнең өчен бик күп эшләр башкарган кеше. Ә менә продюсерыбыз юк.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 11.12.2016

Филармониядә Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтовны искә алу кичәсе узды (ФОТО)

$
0
0
11.12.2016 Мәдәният
Исән булса, танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтовка быел 11 декабрьдә 75 яшь тулыр иде. Шул уңайдан 9 декабрьдә Татар филармониясенең Кече залында җырчыны искә алу кичәсе узды. Кичә «Зиннур Нурмөхәммәтов җырлый» дигән фильм-концерт һәм Татарстан телевидениесе фондындагы язмаларга нигезләнгән сюжеттан башланып китте.

Тамашачылар хәтерендә җырчының атаклы җырлары яңарды, күз алдыннан бер-бер артлы ул җырлаган, уздырган концертлар узды.
Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Гөлзада Сафиуллина, Римма Ибраһимова, Кирам Сатиев, Лидия Әхмәтова, Георгий Ибушев, Равил Шәрәфиев, Фәрит Хатыйпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Клара Таҗиева, Татарстанның атказанган артистлары Виктор Шәрәфетдинов, Зәйтүнә Яруллина, җырчы Зөфәр Сафин Зиннур Нурмөхәммәтов турында истәлекләре белән уртаклаштылар, аның рухына җырлар башкардылар. «Андый уникаль, чиста тавыш табигатьтән биз азларга гына бирелә. Төрле сәбәпләр аркасында тавышларын харап иткән җырчылар да бар. Ә Зиннур тавышын бик саклады. Чип-чиста, очып китәргә торган кош кебек тавышлы иде ул. Тавышын шул килеш алып та китте”, - дип сөйләде Равил ага Шәрәфиев. Коллегалары Зиннур Нурмөхәммәтовның кешелеклелеген, кояш кебек якты кеше икәнлеген кабат-кабат искә алдылар.

Җырчының хатыны, озак еллар сәхнәдә оригиналь жанрда эшләгән Татьяна Романова, кичәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдереп: «Сез мине һәрчак аңлап, һәрчак ярдәм итеп торасыз. Мөмкин кадәр ешрак очрашыйк, арадан киткәннәр турында истәлекләр уртаклашыйк, исән булганда бер-беребезнең кадерен белик. Тагын 5 елдан Зиннурның тууына 80 ел тула. Ул чакта да һәммәбез исән-сау булыйк» - диде.

Зиннур Нурмөхәммәтов татар җыры сәхнәсенә яңалык булып килеп кереп, уйнак та, хисле-патриотик та, лирик та җырлары белән халык күңеленә мәңгегә язылган, затлы җыр тарихын язышкан шәхес! Мәңге онытылмаслык иҗатчы...


---

--- | 11.12.2016

Татарстан журналистлары — Ижауда кунак булды

$
0
0
11.12.2016 Матбугат
Вакыт, бармак арасыннан коелган ком кебек, ага да ага. Һич туктатыр чара юк. Кайдадыр чабабыз, ашыгабыз, җитешмибез… Ярый әле тормыш ыгы-зыгыларыннан арындырыр өчен күңелгә рухи азык бирүче бәйрәм-кичәләр, күңелле чаралар бар. Алар безне дәртләндереп, рухландырып җибәрә…

Декабрь аеның беренче өч көнендә татарларның милли-мәдәни тормышы кайнап торды. Аларны Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге һәм Милли-мәдәни автономиясе “Бердәмлекне җилкән итеп” дигән баш астында оештырдылар. Өч көн дәвам иткән мәдәни чаралар һәрберсе зур әһәмияткә ия.

1нче декабрьдә Ижау шәһәренә мәркәзебез Казаннан “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгына караган журнал һәм газеталарның баш мөхәррирләре килде. Алар – шушы агентлыкның директор урынбасары һәм “Мәгариф” журналының баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Сөмбел Таишева, “Мәгариф” журналының мөхәррир урынбасары Рифат Каюмов, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, драматург Рәдиф Сәгъдиев, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина иделәр.

Беренче очрашу урыны 6нчы гимназия булды. Казан кунагы Сөмбел Таишева укучыларны кыскача Казанда дөнья күргән милли басмалар белән таныштырды. Гимназия китапханәсенә үзләре белән алып килгән журналларны, чәкчәк бүләк итте. Кунакларның тирән эчтәлекле шигырьләрен җанга үтешле итеп укулары, укучыларны иҗатка өндәүләре, үзләренең балачакларындагы истәлекле вакыйгаларын искә алулары иҗади мохит тудырды. Балалар язучыларга сорау­ларын бирделәр, автографлар алдылар.

107нче балалар бакчасында берсеннән-берсе матур милли күлмәкләрдә татарча сәламләп каршы алучы балаларны, милли орнаментлар белән зәвыклы итеп бизәлгән чиста-пөхтә балалар бакчасын күреп, горурланып куйдым. “Безнең максат — кечкенәдән татар телен өйрәнгән шушы балаларны югалтмыйча, аларның мәктәптә дә татар сыйныфларында укуларын дәвам иттерү. Ләкин күп кенә ата-аналар балаларын рус мәктәбенә бирә, шулай итеп, татар тәрбиячеләренең хезмәте юкка чыга. Милли тормышта актив булып, бәйгеләрдә катнашып, үз-үзләрен үстерергә мөмкинлекләр зур, сабыйларыгызны татар сыйныфына бирергә тырышыгыз”, — дип, очрашуга килгән ата-аналарга мөрәҗәгать итте Рәмзия Габбасова.

Мине әлеге балалар бакчасының барлык хезмәткәрләренең бердәм булып очрашуда катнашулары, иҗади сәләтләрен эшкә җигүләре сокландырды.

Язучыларның иҗади чыгышларына җавап итеп балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Калфак туе” дип аталган бәйрәм-тамаша күрсәттеләр.
Халыклар дуслыгы йортында Казан кунаклары белән берлектә түгәрәк өстәл оештырылды. Анда Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының беренче урынбасары Сергей Васильев, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Энвиль Касимов, Мәгариф министры урынбасары Лариса Пластинина, Мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Халыклар дуслыгы йорты директоры Татьяна Боталова, милли оешмалар җитәкчеләре, удмурт телендә нәшер ителүче газета-журналларның баш мөхәррирләре катнаштылар.

Түгәрәк өстәлнең максаты туган телне саклау, милли басмаларның эшчәнлеге, аларга шартлар тудыру турында фикер алышу иде. Сергей Васильев: “Удмуртиядә 19 милли басма нәшер ителә, шуларның берсе — татар газетасы. “Яңарыш” газетасына 25 ел тулуны зурлап билгеләп үттек. Милли басмаларның журналистлары актив, зур тырышлык белән эшли, газета-журналлар гына чыгарып калмый, төрле әдәби кичәләр, укучылары белән очрашулар оештыралар. Әлбәттә, массакүләм мәгълүмат чараларын финанслау аз булуы зур проблема”, — дип сөйләде.

Рәмзия Габбасова Удмуртиядә 100 меңгә якын татар яшәвен, аларга яшәү, эшләү, белем алу өчен шартларның булуын ассызыклады, 6нчы гимназиягә ремонт таләп ителүен һәм бу мәсьәлә төрле югарылыкта күтәрелсә дә, әлегә хәл ителү юллары күренмәвен билгеләп үтте.

Сөмбел Таишева ата-аналарның балаларына чит телне өйрәтергә тырышуларын, ә татар теленең икенче планга калуы турында сөйләде.
Бу сүзгә Татарстан язучылары да кушылды. “Әдәбиятка татар яшьләре килә, иҗат белән шөгыльләнүчеләр бар, әмма яшьләр иҗаты сыйфат ягыннан калыша”, — дигән фикерне җиткерде алар.

Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Петр Захаров иҗатка яшьләр аз килүенә, җитәкчеләр тарафыннан язучыларга тиешле дәрәҗәдә игътибар булмавына, Татарстан белән чагыштырганда, иҗади премияләргә, әдәби чаралар уздыруга финанслауның юк дәрәҗәсендә булуыннан зарланды. Телне саклау мәсьәләсе татарларга гына хас түгел, ил күләмендәге мәсьәлә.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан удмурт милләте вәкилләрен дә шушы ук хәлләр борчый. “Әле Бураново әбиләре дөнья күләмендә үзләрен танытканнан соң, күпмедер дәрәҗәдә яшьләр уянып, милли яктан активлашып китте. Үз телебездә аралашудан оялмый башлады”, — ди алар.

Энвиль Касимов: “Киләсе елда ике республика журналистлары катнашлыгында чара оештырырга кирәк. Ул тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәйдан булачак”, — дигән фикер белән чыкты. Аның тәкъдимен биредә катнашучылар бертавыштан хупладылар.

Әйе, мәсьәләләрне уртага салып аралашканда яңа фикерләр туа, кыенлыкларны чишү юллары табыла. Бу эшлекле очрашулар да нәтиҗәсез калмас дип уйлыйм.


 


Эльмира НИГЪМӘТҖАН

--- | 11.12.2016

Татарстанда биш кеше янгында һәлак булган (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
11.12.2016 Фаҗига
Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә производство базасында янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр “Глонасс 112” системасы буенча 4.55 сәгатьтә килеп ирешә.

Янгын 6:56 сәгатьтә сүндерелә. Янгын сүндерүдә 68 кеше катнаша. Янгыннан якынча 100 квадрат метр мәйдан зыян күргән. Коткаручылар җиткергән мәгълүмат буенча, янгында алты кеше зыян күргән: дүртесе хастаханәгә озатылган, икесе медицина хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткән.

Башта өч кешенең һәлак булуы мәгълүм булган иде, коткаручылар соңрак хәрәбәрләр астыннан тагын ике кешенең гәүдәсен тапкан.


---

--- | 11.12.2016

Халидә Бигичева катлаулы операциягә әзерләнә

$
0
0
11.12.2016 Шоу-бизнес
- Халидә апа, кайда югалдыгыз? Соңгы арада сәхнәдә күренмисез. - Быелгы ел минем өчен авыруча катлаулы булды. Сәламәтлек какшый башлады. Югары кан басымы йөрәккә “бәреп”, өянәк булды. Ярый "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән Казанга РКБга китереп өлгерделәр.

Бик озак хастаханәдә яттым, әлегә 6 ай дару ашап торырга куштылар, ә аннары – йөрәккә операция. Шуңа күрә әлегә зур планнар кору мәгънәсез. Быел да яңа программа әзерләгән идем дә бит, әмма бар да Алла кулында.

- Авыр минутларда яныгызда кем булды?

- Улым, туганнарым булды. Мин бит шулкадәр бәхетле әни! Улымның исеме - Руслан. Аңа 39, үземә 62 яшь. Эй, гомер тиз үтә... Русланым – бәхетем, терәгем. Ул Мәскәүдә яши. Аерым яшәсәк тә, гел бергә без. Фатир алырга да, йорт төзешергә дә, барысына да ярдәм итеп тора. Серемне сөйләрдәй бердәнбер кешем дә ул. Барын да сөйләп бетерми, яшереп каласым килә, әмма ул күзләремә карап: ”Әни, нәрсә булды?” – ди шундук. Икебез дә кысла йолдызлыгы астында туганбыз, ә кыслалар артык сизгер кешеләр.

Улым мине кайгыртып кына тора. Берничә кат шалтыратып, хәлемне сорый, кан басымымны үлчәргә, дарулар эчәргә кирәклеген хәтергә төшерә. Өстәвенә, ул минем администраторым да, продюсерым да. Нинди генә сорау, проблема булмасын – ул тиз арада аны хәл итә. Аракы эчми, тәмәке тартмый, мине бер дә борчуга салганы булмады.

Ул бүген үз гаиләсе белән яши. Милена исемле оныгым бар. Мин аны, яратып, Миләшкәем дип йөртәм. Янымда улым белән оныгым булса, дөньям түп-түгәрәк була да куя. Тормышның оҗмахы шушы түгел мени?! Бала кайгылары күрергә генә язмасын.

Мин дә улым өчен тырышам, аның өчен бу дөньяда тагы да озаграк яшисем килә. Әле күптән түгел әтисен җирләде. Иңнәренә авыр кайгы төште. Күпләр аның әтисе икенче ирем - Равил Кузнецов дип уйлый иде. Юк, әтисе – беренче ирем, нык әйбәт кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Тирәнрәккә керсәң, безнең аерылышуда аның гаебе дә юк. Арабызга кеше кереп, гаиләбезне “болгатты”. Улымның әтисе белән мөнәсәбәтләре яхшы булды, алар аралашуына мин бер дә каршы булмадым.

Улым Яңа елны каршы алырга үзләренә чакыра. Авылга, Чын Вәлигә кайтыйк, ди. Анда матур гадәт бар: клуб ишегалдына чыршы куеп, аны бизәп, бөтен авыл бәйрәмне анда каршы ала. Бик күңелле уза.

- Нинди өметләр белән яшисез?

- “17” – яраткан саным, шуңа да, 2017 - бик матур ел булыр дип көтәм. Иң мөһиме – сәламәтлек кенә булсын. Баянчыларым, гитарачыларым хәл-әһвәлемне белеп, шалтыратып тора. Алар миңа тугры калгач, тамашачы көткәч, сольный программа өстендә эшләргә кирәк икәнен аңлыйм. Тамашачы каршына чыгу миңа зур ләззәт бирә.

Җырлар белән беррәттән костюмнарны да кайгыртасың. Соңгы арада ялкауландым, үзем текми башладым. Кибеттән әзер 2-3 күлмәк алырга җыенам. Әмма барыбер кибет әйбере 100 процент күңелгә ятмый, аны үзгәртәм: кайсыдыр җирен чигү белән бизим, итәген озынайтам... Кул эшенең рәтен белгәч, ул яктан рәхәт. Костюмны җырларыма туры китереп сайларга тырышам.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 10.12.2016

Камада балыкчы боз астына киткән (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
11.12.2016 Хәвеф-хәтәр
Бүген иртәнге сәгать 8дә бердәм 112 диспетчерлык хезмәтенә Татарстанның Лаеш бистәсенә янында Кама елгасында бер кешенең боз ватылып, суга төшүе һәм аны иптәше тартып чыгаруы, хәзер икесенең дә шунда туңып ятуы турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе коткаручылары һәм инспекторлары чыккан. Алар зыян күрүчеләрнең берсе Казаннан 41 яшьлек ир-ат булуын ачыклаган. Инспекторлар һәм коткаручылар ир-атларга кайнар чәй эчерткән. 8 сәгать 50 минутта аларны ярга алып чыккан.

Лаештагы инспекция участогы үзәге җитәкчесе Александр Пыренков ир-атларның балыкка “снегоход”та иртәнге караңгыда, сәгать 6да ук чыгуын әйткән. Аларның бу транспорты боз ярылган җирдә төшеп киткән. Дәүләт инспекторы әйтүенчә, елгада боз катлавы тигез түгел, су агымы булганга ярыклар барлыкка килеп торуын җиткергән. Ул шулай ук Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә боз аша кичүләр ясалмаган җиргә автотранспорт белән, шул исәптән балык тотарга да керергә ярамавын искәртеп узган.


 


---

--- | 11.12.2016

Әнвәр Нургалиев: «Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде дип телим»

$
0
0
11.12.2016 Шоу-бизнес
Моннан дистә ел элек Башкортстан эстрадасында «Ихлас» төркеме бик популяр булды. Ул өч җырчы: Гүзәл Әхмәтова, Марат Шәйбаков һәм Әнвәр Нургалиевтан тора иде. Төркем таралды һәм андагы җырчыларның бүген сәхнәдә һәркайсының үз карьерасы, үз тамашачысы. Шул исәптән Әнвәр Нургалиевның да. Ул Әлшәй районы, Әүрүз-Тамак авылында туган. Остазы дип Хәйдәр Бигичевны атый.

– Әңгәмәне тормыш кредогыздан башлыйк әле...
–Заманында Шура нәрсә дип җырлый иде әле?! «Твори добро на всей земле, твори добро другим во благо». Шул җыр юлларын тормыш девизы дип тә атар идем. Изгелек эшләү  ул кечкенәдән килә. Без мәктәптә укыган вакытта тимурчылык эше бар иде. Ялгыз әбиләргә су ташып, утын ярып шефлык иттек. Кемгәдер ярдәм итә алуымнан һәрвакыт канәгатьлек хисе алдым, сөендем. Әле дә шулай. Мәсәлән, киңәш сорап, яшь җырчылар шалтырата. Тәҗрибәм белән бүлешәм, кулымнан килгәнчә ярдәм итәм. Ә бит тормышта башкаларга начарлык эшләгәннән дә ләззәт ала торган кешеләр бар. Андыйларны һич аңламыйм.

Тагы да бер тормыш принцибым – беркайчан да «күперләрне яндырмаска». Нинди генә хәл-вакыйга булмасын, дошманлашырга ярамый. Хәтта ир белән хатын аерылышкан очракта да, алар бер-берсенә нәфрәт сакларга тиеш түгел.

Ә эстрада, сәхнә ул шундый урын – анда берсе белән дә ихлас дуслар булып булмый һәм дошманнар булырга да ярамый. Сәхнә артында булган конфликтны да шундук җайлап, пәрдә артында гына калдыру яклымын.

– Иҗатыгызны күптәннән күзәтәм. Дистәләгән еллар эшләсәгез дә, популярлык сезгә күптән түгел генә килде.
– Әйе, миңа бер нәрсә дә җиңел генә бирелмәде. Беренче адымнарым – Илфат Шәехов белән авыллар буенча концертлар куеп йөрү. Тик ул елларда үземнең җырларым юк иде, башка җырчыларның халыкка билгеле, популяр җырларын башкардым. 2002 елда «Ихлас» төркеме барлыкка килде. Анда да тиешлечә җырлый алмый идем. Марат белән Гүзәлне тамашачы «күтәреп» ала иде, ә мин аларга ияреп йөрдем. Тамашачы мине жәлләп, кигән матур костюм белән ихлас елмаюым өчен генә алкышлагандыр дип уйлыйм. Иҗатым тиешле сулышны бары тик 5-6 ел элек алды.

Элегрәк, бу җыр бетәме инде, юкмы, дип җырлаган булсам, хәзер – киресенчә. Элек тамашачы белән контакт юк иде. Ә ул бәйләнешне булдырыр өчен, үз композиторыңны, үз җырыңны табарга кирәк. Бүген, Аллаһыга шөкер, сәхнәдә чыгыш ясаудан ләззәт алам. Халык алдына чыгудан да рәхәте юк. Әлбәттә, өйрәнәсе, эшлисе күп әле.

– 5-6 ел элек интервью вакытында «Татар эстрадасында яраткан җырчыгыз бармы?» дигән сорауга мәрхүмә Вәсилә Фәттахова: «Әнвәр Нургалиев. Яраткан җырчым гына түгел, ул минем абыем да, дус­тым да. Аңарда – беркемдә дә булмаган матур тавыш мелизматикасы», – дип җавап биргән иде.

– «Кирәк вакытта, кирәк урында», диләр бит, Вәсилә белән танышуыбыз шулайрак булды. Айдар Галимов төркеменә вокалист булып урнаштырмакчы иделәр, әмма мин алар форматына туры килмәдемме, ошатмадылармы – алмадылар. «Берәр матур тавышлы кыз кирәк иде», – диде Айдар Ганиевич. Вәсилә турында «Белорет кызы бар, аңа эш кирәк», – дип ишетеп белә идем. Әле дә хәтердә, Сәнгать институты коридорында тәрәзә янында очраштык. Минем тәкъдим буенча барды, «Айдар» студиясенә эшкә алдылар. Иҗат чишмәсенең башы шуннан башланды да.

Яраткан җырчысы булдым микән, юк микән – кем белә, бәлки хөрмәт итеп кенә дә әйткәндер. Үзенең сольный концертларына да чакыра иде, дуэтлар да башкарган булдык. «Вәсилә, булдыра алмыйм, сәхнәдә эшләрем барып чыкмый», – дигән чагымда ул мине: «Әнвәр, булдырсаң, син генә булдырасың. Уңышсызлык­лар икән, мәчеткә барып кара, догалар укы», – дип, иҗатка дәрт, эшләргә куәт өсти иде.

– Тиздән Татарстан районнары буйлап та гастрольләр  оештырмакчы икәнсез.

– Әйе, быел көз планлаштырган идек. Әмма борынга операция ясату сәбәп­ле, аны язга күчерергә туры килде. Моның өчен тамашачы алдында үземне уңайсыз хис итәм, чөнки күп районнарда билетлар байтак сатылган иде.

– Башкортстаннан Казанга киткән башка артистлар кебек, сез дә Татарстанга күченәм димисезме соң?

– Юк, юк! Туган якның һәр агачы кадерле дигәндәй, андый уй бөтенләй юк. 20-25 яшь булса, бәлки карьерага алданып чыгып та китәр идем. Аннары, интернет заманында яшибез. Уфада яшәп тә, бүтән төбәкләрдә эш алып барырга була. билгеле бер сәхнә кешесе: «Синең гадилегең белән Татарстанда авыр булачак», – диде миңа. Әйе, көндәшлек, сүз дә юк, әрсезрәк булырга кирәк. Авыл тәрбиясе сеңгән инде, аны бернәрсә дә эшләтеп булмый.

– Тамашачыны шаккатыру җиңел әйбер түгел. Нинди концерт программасы әзерләү хакында хыялланасыз?

– Миңа Леонтьевның концертлары ошый. Ул куйган тамашаларда көчле энергетика бар. Аның кебек, җыр белән биюләрне берләштереп, грандиоз тамаша куярга иде. Бу концерттан бәлки керем дә булмас, чөнки кыйммәт чыгымнар таләп итә, әмма мине бу гына туктатып калмый.

–  Уңышларыгызны, сөенечләрегезне иң беренче кем белән уртаклашасыз?

– Әлбәттә, гаилә белән. Бүгенге заманда, ихлас кешеләр юк диярлек вакытта яшибез, синең өчен кем сөенә инде?! Гаилә янына чын фанатларны да өстим әле. Ул фанатлар берләшеп социаль челтәрләрдә төркемнәремне җитәклиләр, очрашулар оештыралар, яңалыкларны «эләләр».

– Җырлаудан башка шөгыльләрегез бармы?

– Элек төзелеш өлкәсендә бизнесым бар иде, хәзер аңа вакыт җитми. Хәләлем Ирина үз эше белән шөгыльләнә, кечкенә пекарнясы бар. Бу аның күптәнге хыялы иде. Үзенә ошаган эше белән шөгыльләнүенә мин дә бик шат.

–  Тормышта популяр кеше янында бераз катырак кеше кирәктер. Чөнки тирә-якта матурлык, башның да әйләнеп китүе бар. Хатын  ул чынбарлыкка кайтарып, урыныңа утыртып куя торган кеше булырга тиештер?
– Әлбәттә! Яным­да башка төрле хатынны күз алдына да китерә алмыйм. Ирина  ул кирәк чагында – усал, ки­рәк икән, йомшак та була белә. Артыгы белән юмарт. Туры кеше. Танышканда беренче секундтан ук ул – минеке икәнен аңладым. Танышканнан соң, «Безнең балалар Ирина кебек кечкенә буйлы булырмы, әллә миңа охшармы?» – дип уйлап та куйган идем. Ике балабыз үсеп килә. Рафаэль инде минем буйлы, холкы формалашты, 10нчы сыйныфта укый. Ә Элина – «әти кызы», гомерлек мәхәббәтем...

– Элинаның концертларыгызда чыгыш ясаганын күргән бар.

– Әйе, ул бию белән профессиональ шөгыльләнә, үзенә ошый. Җырга да бирмәкчемен, тик әлегә барып чыкмый. Үзенең җырлыйсы килә. Ә минем белән шөгыльләнми, ояла.

Элинаны без кечкенәдән «Син – иң яхшысы», – дип үстердек. Язмыш аның алдында яшь ярымлык чагында ук авыр сынау куйды. Бию белән мавыктыру да шушы уйларыннан оныттырыр өчен булгандыр.

Ул көн әле кичәгедәй хәтеремдә. Концертка әзерләнеп йөрим, Ирина кос­тюмны үтүкләде дә аш-су бүлмәсенә кереп китте. Сүнгән, әмма кызып торган үтүк өстәлдә калган. Элина әнисенең ни эшләгәнен кабатлыйм дип, ике куллап үтүкне күтәреп алмасынмы?! Кул учы пешкән, авыртуга түзә алмый, бала үкси-үкси елый. Башта без моны ул кадәр җитди пешүдер дип уйламадык, бинт белән урап куйдык та, икенче көнне табибка бардык. Шул көннән төн йокылары онытылды: реанимация, операцияләр, дәвалану курслары... Тәүге операция уңышсыз булды: Элинаның кулы үсүдән туктады. Тәҗрибәле табиблар табып, икенче операция ясалды. Шуннан соң, күзгә күренеп торырлык җәрәхәт урыннары калса да, тфү-тфү, кулы үсә, бармаклары эшли.

Тире күчереп утыртылгач, эзе нык күренә. Кайчагында балалар: «Синең кулың ямьсез», – диләр. Элина алар алдында үпкәләгәнен, кәефен төшергәннәрен бер дә күрсәтми, ә өйгә кайткач, үксеп елый. Характеры нык. Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде дип телим, бу кадәр борчуларны беркемгә дә теләмим.

Беркөнне: «Ник кызың турында гына сөйлисең?» – дип сорадылар әле. Әллә, шулай чыга. Югыйсә улым белән дә горурланам. Ул – спортчы, көрәш белән шөгыльләнә. Һәр әти кеше кызына карата шундый мө­нәсәбәттәдер дип уйлыйм. Яңа җыр яздырсам да, башта аңа тыңлатам, минем өчен аның фикерен ишетү бик мөһим.

– Сәхнә темасына әйләнеп кайтыйк. Сезнеңчә, авылдан килгән моңлы бала, матди мөмкинлек­ләре булмаса, җырчы булып китә аламы?
– Күптән түгел Григорий Лепсның интервьюсын укып утырдым. «Популяр булыр өчен нәрсә кирәк?» – дип сорыйлар аңардан. «Акча», – дип җавап бирә. Акча, таныш­лар... Ә талант кайдадыр бишенче урынга кала. Кызганыч, әмма тормыш бүген акчага корылган. Кесә буш икән, радиолар җырыңны да әйләндерми, тавышыңны да яздыра алмыйсың, концерт куярга зал да алып булмый.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 09.12.2016

"Өч ел нервы туздырып яшәдем дә, әниеңә өйлән дип, китеп бардым"

$
0
0
11.12.2016 Ир белән хатын
Булачак ирем белән әле йөрешкәндә үк сизгән идем: әнисе артык кысыла сыман. Кичләрен: “Син кайда әле?”, “Кайтасыңмы әле?”, “Кемнәр белән утырасың?” – дип әллә ничә шалтыратыр иде. Әни кеше буларак үзем хәзер аңлыйм да инде: бала өчен шулай борчыласың инде ул. Машинада йөргәч бигрәк тә кайгыргандыр. Алай-болай салган килеш утырмыймы, артык куып йөрмиме – барысын да уйлагандыр.

Әмма кичтән чыгып киткәндә үк балаңның кайда, кем белән буласын сорыйсың бит инде. Мәктәп яшендәге егет тә түгел, эшли, үзен-үзе генә карап йөрерлек бит. Ничек кенә булмасын, без өйләнешкәч мин аны тынычланыр дип уйлаган идем. Ирем кичләрен чыгып йөрми, кайда булса да барасы булса, бергәләшеп китәбез бит. Әмма кайнанам, элеккеге гадәт буенча малаена көненә кырык биш тапкыр шалтыратып, адым саен аңлатма сорый: кайда, кайчан, кем белән, ни өчен, ничә сум, ераккамы, озаккамы, ник шулай – аңа барысын белеп торырга кирәк.

Мин баштарак дәшмәдем. Әмма тора-тора ачу килә бит. Аңа да, иремә дә. Вакыты бармы, юкмы – башта әнисенә отчет биреп бетерә ул, аннан соң гына эшен дәвам итә. Соң, күпме шулай яшәп була инде?! Кайнанама “малаеңа бертуктаусыз шалтыратма әле” дип әйтә алмыйм бит инде. Шуңа да иремә әйтәм: ник бөтен сорауларына тулы җавап биреп утырасың, мине ничә тапкыр кочаклаганыңа кадәр сорый башлаячак бит бу, дим. Шушы әйбердән кала бүтән проблема булмады да безнең. Бала тугач та берни үзгәрмәде. Бераз гына тавышланышып, үпкәләшеп алабыз – сәгате-минуты белән әнисе барысын да белеп тора. Кай арада шалтыратышып өлгерәләр, шаккаткыч. Үпкәләшкән чак булдымы, бетте инде, ирем хезмәт хакы алганчы авызын турсайтып йөри-йөри дә, акчасын алгач туп-туры әнисенә алып кайтып бирә. Әллә ничә тапкыр шулай булды. Өйләнсә дә, үсә белмәде, тәки шул балалыгыннан чыкмады ирем. Чыгарга чама юк та аңа, чөнки әнисе һаман борынын-түшен сөртеп тора бит. Икәү генә булганда бер хәл, бала тугач тормыш үзгәрә бит. Мин өйдә, эшләмим. Ирем алып кайтканны көтеп яшибез. Ә ул холык күрсәтә. Кирәк булса, мин ярдәмне әниләрдән дә сорый алам. Булышалар алар миңа. Әмма ирем янда була торып, ник аларны борчырга тиеш әле мин? Эшли бит, безгә – гаиләсенә алып кайтсын, анасына түгел. Шуның аркасында бик күп тавыш чыкты инде, аны хәзер исемә төшереп, телләремне дә әрәм итәсем килми. Тегесе дә малаеның акчасын ала, әйтерсең мин гел юк монда, әйтерсең кечкенә малаебыз юк.

Өч ел шулай нервы туздырып яшәдем дә, әниеңә өйлән дип, китеп бардым. Аның саранлыгы шуның кадәр үзәгемә үтте, бүтән бәйләнәсем килмичә, алиментка да бирмәдем. Яшәсеннәр соң шунда! Бакчага да китмәгән бала белән яңабаштан яши башлау авырлыкларын кичерергә әниләр булышты, бераздан соң үзем дә эшкә чыктым. Малаема 7 яшь тулды инде, бер районда яшәсәк тә, әтисенең аны күрергә теләк белдергәне дә, ярдәм иткәне дә юк. Ә әбисеннән акча артмый. Анысы да ярар иде әле, Аллага шөкер, ач утырганыбыз юк, урамда яшәмибез.

Әмма быел улым авырып китте. Эч авыртуына зарлана бу, ашавы да бик юк. Табиб берничә анализ узарга, УЗИ ясатырга кушты. Билгеле бит инде, сыйфатлырак, тизрәк булсын дисәң, түләүлегә барырга кирәк. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, акчам бөтенләй юк чагым. “Болай да алимент түләми, бүләкләрен бирми”, – дип, баланың атасына шалтыратырга булдым. Казанны әйләнеп кайтырга 4-5 мең сум акча җитә иде миңа. Артыгын сорамадым да. Менә хет ела, хет көл инде: ул миңа: “Акча юк”, – диде. Үзенең дә авыр чаклары имеш. Шуннан анасына шалтыраттым, балам авырый, УЗИга гына акча бир, дим. Ә ул миңа: “Китәсең юк иде”, – ди. Ул чагында үземнең хәл хәл булса да, мин аларның икесен дә кызгандым. Кеше андый булырга тиеш түгел чөнки. Әле ярый үзгәрәсенә өметләнеп түзеп яшәмәгәнмен! Бу ирнең анасы итәгеннән мәңге чыгасы юк. Әмма бала өчен барыбер йөрәк әрни. Әти кеше бер генә бит чөнки, кибеткә барып башкасын сайлап алып булмый.
 
Чыганак: https://vk.com/beznen_avil
 


---

--- | 11.12.2016

Гомеренең соңгы көннәрендә: “Елмаясым да килми бит,”- дия иде

$
0
0
11.12.2016 Язмыш
Үләренә кырык көн кала кешенең сөмсере коелыр, диләр. Бу вакытта ул күңеле белән башка дөньяда йөри башлый икән. Аллаһы Тәгалә китәр вакыт җиткәнне үзенчә шулай сиздерә. Казан шәһәрендә яшәүче Илнур Вәлиев тә гомеренең соңгы көннәрендә бик моңсу була. Хәтта хатыны Зөлфиягә: “Елмаясым да килми бит”, – дип әйтә торган булган.

Бу гаилә белән тулай торакта таныштык. Илнур белән Зөлфия соңлап кына гаилә корган. Зөл­фиянең йөрәген яуларга теләүче егетләр күп булса да, араларыннан ул Илнурны сайлый. Әнә шулай бер-берсен озак сынамыйча гына, өйләнешеп тә куялар. Бә­хетләрен тулыландырып уллары Ленар дөньяга килә. Ә Ил­нурның янында гел кыз балалар бөтерелә. Икенчесе кыз булыр дип кө­т­теләр. Тик аларга ике егет тәр­бияләргә насыйп бул­ган икән.

Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә дүрт кеше яшәүгә карамастан, үз яннарына Илнур­ның әнисен дә сыендырды әле алар. Килен белән каенана дус-тату яшәделәр. Чиратка басып бер ел дә узмады, яңа фатирлы да булып куйдылар. Күрше йортларга эләккәч, сөенечебез тагын да артты. Бәхетле көннәр тагын булды әле. Зөлфия иренә кыз бала бүләк итте! Күптән күченәсе калган яңа фатирга!
 
Тик кызын озак сөя алмады Илнур. Матур гына гомер иткән­дә,  46 яшен тутырган ир мәң­гелеккә күзләрен йомды. “Нидер буласын алдан сизде, ахры. Кич­тән дә әллә ниләр сөйләп торды. Мин моңа никтер игътибар итмәдем. Кичке якта башта янына олы улыбызны чакырып алды.

Муенындагы алтын чылбырын салып, аңа бирде. “Ал инде, сиңа булсын, улым. Мин аны башка такмыйм”, – ди. Аннары икенче улыбызны яратты. Кызыбызны да сөйде. Иртәгесен мин авырып киттем. Кан басымым күтәрелгән. “Әллә эшкә бармый­сыңмы?“ – ди. Әмма алдан кисәтмә­гәнгә, җые­нып чыгып киттем. Го­меремдә бе­ренче тапкыр ирем мине озата чыкмады, – дип искә ала Зөлфия. – Үзем дә нидер сиздем. Көнозын нигәдер борчылып, җаным тынгы тапмады.
 
Шалтыратып, балалардан әтилә­ренең хәлен сорадым. Йоклый, диделәр. Кәеф юклыкны күреп, хезмәттәшлә­рем өйгә кайтарып җибәрде. Кайтып, дару эчтем дә Илнур янына килеп яттым. Аның тәне суынырга өлгергән иде инде...”

Әнә шулай мизгелдә өч баласы белән ялгыз кала Зөлфия. “Аны югалтканга ышанасым да килми. Каядыр киткән кебек кенә. Олы улым бу хәсрәтне аңлый, шуңа да авыр кичерә, – ди әниләре. – Кечкенәсе берни сиздерми. Тик менә кызым гына: “Әти кайда?“ – дип үзәкләремне өзә”.


Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 09.12.2016

Гөлназ Асаеваның "атнасында җиде җомга"

$
0
0
11.12.2016 Шоу-бизнес
-Соңгы арада вакытым җитми: уку белән концертларны беррәттән алып бару авыррак. Өстәвенә, кышкы сессия. “Ә, син Гөлназ Асаева, концертларың бара, аңлыйбыз”, - дип, берсе дә җәлләми, бөтенесе белән беррәттән укыйм. Укудан, концерттан калган буш вакытымны энем Кәрим белән уздырырга яратам.

Энемне ничек яратканымны белсәгез?! 1-2 көн күрми торсам, акылдан чаша башлыйм: телефондагы аның фотосурәтен карап кына торам. Әле беркөнне бераз авырып торган Кәрим белән кибеткә чыктык та, бер әби: “Бу яшь аналар бернәрсә дә аңламый, чирле баланы урамга алып чыгалармыни?” – дип мине сүгә. Күпләр мине яшьли ана итте дә куйды, урамда һәркайсы минем хакта шундый фикердә. Казанда яшәгән туганнарымны да нык сагынам. Алар да “Апа!” – дип, минем өчен үлә язып торалар.

Буш вакытым булса, мин – автосалонда. Машиналар яратам бит. Тест-драйвларда катнашу, алар турында фикерләр уку - минем яраткан шөгылем. Кечкенә чакта да мин курчак белән уйнамадым. Бер тартма машинам бар иде, “бжжж” дип, шулар белән мәш килдем. Элек “Мерседес”, “БМВ” машиналары ошый иде. Хәзер аларны “тәрбияләү” кыйммәт икәнен аңлыйм, өстәвенә, соңгы арада күпләр әлеге маркаларга кәнагатьсезлеген белдерә. Хәзер “Тойота” яклымын. Үзем эшләп алган акчага өченче серия “БМВ”алган идем, ләкин акча кирәк булу сәбәпле аны саттым. Хәзер “Тойота Камри” хакында хыялланам. Бәлки тора-бара теләгем үзгәрер дә, чөнки мин йолдызнамә буенча - “Игезәкләр”- атнасына җиде җомга булуы да мөмкин.

Соңгы вакыттагы яңалыкларга килгәндә, йортның консьержына көн дә ниндидер егет чәчәкләр калдыра. Дөресрәге, алар ике егет, берсенең кем икәнен беләм, ә икечесе – үземә дә сер булып кала. Консьержны бу егетләр аптыратмый инде, өйрәнеп бетте.
 


---

--- | 11.12.2016

Элвин - беренче, Уразова - икенче, Ришат - өченче. "Яндекс"та иң эш эзләнүче татар артистлары

$
0
0
12.12.2016 Интернет
Берәр мәгълүмат кирәк булса, "Яндекс"ка кереп китәбез. Артистларның җырларын, афишасын, биографиясен эзләгәндә дә тамашачы шулай итә. "Матбугат.ру" җырчыларның "Яндекс"та популярлыгын барлады.

Түбәндәге исемлекнең беренче өч позициясен генә рейтинг дип атап була. Беренче урында - Элвин Грей, икенчедә - Гүзәл Уразова, өченчедә - Ришат Төхвәтуллин. Алга таба төрле жанрда иҗат итүче җырчылар, шоуменнарның "Яндекс"тагы позицияләрен күрә аласыз. Сул якта - эзләгечтә җыелган сүзтезмә (поисковый запрос), ә уң якта соңгы бер ай эчендә "Яндекс"ны кулланучылар шушы сүзтезмәне ничә тапкыр эзләгән - әнә шул сан. Аңлашыла ки, кайвакыт бер үк җырчыны псевдоним буенча да, үз исеме белән дә эзлиләр, русча да, татарча да җыялар. Боларны да исәпкә алырга тырыштык. Тагын кайсы артистларныкын беләсегез килә? Комментарийларда языгыз, карап әйтербез.

элвин грей (дигән сүзләрне соңгы бер ай эчендә "Яндекс"та) 57 478 (тапкыр тапкыр җыйганнар)
радик юльякшин - 53 972 

гузель уразова - 73 858
гүзәл уразова - 1 348 

ришат тухватуллин - 35 900
ришат төхвәтуллин - 247
ришат тухфатуллин - 15

данир сабиров - 20 862

фирдус тямаев - 35 252
фирдүс тямаев - 476

зульфат зиннуров - 628
зөлфәт зиннуров - 28

рифат зарипов - 8 821

салават фатхетдинов - 28 438
салават фәтхетдинов - 171
салават фатхутдинов - 5 639 

хания фархи - 16 821
хәния фәрхи - 409 

ильгам шакиров - 402
илһам шакиров - 296

альфия авзалова - 2 828
афзалова альфия - 5
әлфия афзалова - 68
әлфия авзалова - 33 

айдар галимов - 16 004

габделфәт сафин - 426
габдульфат сафин - 10

альфина азгамова - 6 320
әлфинә әзһәмова - 296 

ринат рахматуллин  - 16 271

рамиль шарапов - 678

булат байрамов - 758
булат бәйрәмов - 20 

салават миңнеханов - 42
минниханов салават - 268

илсөя бәдретдинова - 1 176
ильсия бадретдинова - 8 184 

филюс кагиров - 2 487
филүс каһиров - 227

раяз фасихов - 4 900
раяз фасыйхов - 95

Тагын кайсы артистларның "Яндекс"тагы позицияләрен беләсегез килә? Комментарийларда языгыз, карап әйтербез.

 


---

--- | 12.12.2016

Финанс пирамидаларыннан ничек сакланырга (КАГЫЙДӘЛӘР)

$
0
0
11.12.2016 Киңәш-табыш
Сергей Мавродиның өч хәрефле компания заманнары күптән артта калды. Тик сөенергә ашыкмагыз: аның принцибы белән эшләүчеләр әле дә бар. Кызганыч, узган гасырның 90нчы елларында финанс пирамидасы ятьмәләренә эләккән халык һаман сабак алырга ашыкмый.

Кертемнәр арта дигәнгә ышанучыларны кәкре каенга тиз терәтәләр. Ярык тагарак алдында калачагын белә торып та, республикада яшәүчеләр арасында бу адымга баручылар юк түгел.
 
Ринат Акчурин, Татарстан буенча Эчке эшләр бүлегенең Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе бүлеге җитәкчесе:

˜– Халыкның мондый оешмаларга тиз ышануы, чыннан да, аяныч. Кешеләр уяу булырга тиеш. Югары процентлар, яки сезнең бурычны капларга вәгъдә иткән оешмаларга ышанырга ярамый. Алар тәкъдим иткән акчаларның проценты Россия Үзәк банкының процент ставкасыннан да артыграк була алмый. Ә еш кына финанс пирамидалары 25 яки аннан да артыграк процент ставкасы вәгъдә итә.

Россия Банкы да халыкны игътибарлы һәм уяу булырга чакыра. Кая булса да акча салыр алдыннан, аек акыл белән уйларга киңәш ителә. Әгәр иминлек кагыйдәләрен үтәмәсәгез, фонд базарындагы мошенниклардан беркем дә коткарып кала алмаячак.

Статистикага күз салсак, татарстанлыларның финанс грамоталылыгы бик түбән дәрәҗәдә. Республикада яшәүчеләрнең 44 проценты үз финанс белемнәрен башлангыч дәрәҗәдә генә, дип саный. Ә 41 проценты финанс пирамидалары белән бөтенләй таныш түгел. Шуңа да Россия Банкы җиңел һәм тиз кергән акчаларга ышанмаска куша.

МОНЫ БЕЛҮ МӨҺИМ!

Финанс пирамидаларының берничә билгесе бар:

- алып бара торган эшчәнлекләренә  Россия Банкы тарафыннан бирелгән лицензияләре булмавы  яки дәүләт реестрларында теркәлмәве;

- әлеге оешма кертемнәрегезнең күпкә артачагына ышандыра яки зур табыш гарантияли. Бу исә фонд базарында закон белән тыелган;

- гаммәви мәгълүмат чараларында, интернетта, шулай ук социаль челтәрләрдә реклама кампанияләре киң җәелдерелә;

- алдан акча кертергә кирәк булуы;

- оешмалар кертемәрне нефть яки алтын чыгаруга, төзелешкә, предприятиеләргә кертәбез, дип вәгъдә бирсә дә, моны документлар нигезендә дәлилли алмый;

- сез төзегән килешү өзелгән очракта да инвестор алдында җаваплылык  турында телгән алынмый;

- гамәлгә куючылар, оешманың яки проектның җитәкчеләре турында да төгәл мәгълүмат булмый;

- бу кинәт кенә барлыкка килгән оешма булырга мөмкин. Чөнки ул кертемнәрне салыр алдыннан теркәлгән, капиталы минималь дәрәҗәдәге, бер генә гамәлгә куючы булырга мөмкин.

Әгәр акчагызны кертергә теләгән оешма шушы сыйфатларга туры килә икән, бу әле аның, чыннан да, финанс пирамидасы дигән сүз түгел. Шуңа да Россия Банкы бүген еш очрый торган финанс пирамидалары төрләрен билгеләгән:

1. Үзләрен кулланучы яки ипотека кредитларына альтернатива буларак күрсәтүче оешмалар. Алар банк һәм микрофинанс оешмалары гаризаларын кире каккан кешеләргә юнәлтелә. Гражданнарга автомбиль, фатир, җир кишәрлекләре алу өчен төрле программалар тәкъдим ителә. Моның өчен тиешле сумманың 5-20 процентын кертергә кирәк. Ә калганын яңа клиентларының акчасы белән капларга вәгъдә итә.

2. Әҗәттән котылырга «булыша торган» оешмалар. Алар кредит бурычыннан котылырга «ярдәм итә». Клиент алган кредитының 30 процентын тәшкил иткән акчаларны кертә, ә бу оешма банкка яки микрофинанс оешмаларына бөтен сумманы капларга вәгъдә бирә.

3. Үзләренең финанс пирамидасы икәнлеген яшермәгән оешмалар. Клиентның табышы үзе үк җәлеп иткән катнашучылар хисабына формалаша.

Игътибар!

– Оешманың үз эшчәнлегенә лицензиясе булу-булмавын тикшерегез.

– Килешүне яхшылап өйрәнегез, финанс яки юридик консультация сорап мөрәҗәгать итегез.

– Карарларны кеше сүзенә ышанып түгел, ә үзегез кабул итегез.

Әгәр мошенниклар яки финанс пирамидалары кармагына эләккәнсез икән, сезгә Россия Банкының элемтә үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8-800-250-40-72 (Россия буенча шалтырату бушлай).
 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

--- | 11.12.2016

Стас Михайлов "Беренче каналда"татарча җырлады (ВИДЕО)

$
0
0
12.12.2016 Шоу-бизнес
9 декабрь көнне тамашачылар «Вечерний Ургант» тапшыруының чираттагы чыгарылышын карый алды. Бу көнне программа кунагы булган рус эстрадасының популяр җырчысы Стас Михайлов үзенең «Без тебя» исемле җырын өч телдә башкарды.

Тыңлап карагыз әле - ошыймы?


---

--- | 12.12.2016

Казанда "кире"гә укый һәм җырлый да белә торган кыз яши (ВИДЕО)

$
0
0
12.12.2016 Могҗиза
Казанда гаҗәеп яшүсмер кыз яшәве хакында хәбәр prokazan.ru. Аның үзенчәлеге шунда: ул һәрбер җөмләне, хәтта җырны да ансат кына кирегә әйтеп һәм җырлап бирә ала.

Андый кешеләрне амбидекстерлар дип йөртәләр - аларның баш миенең ике ярымшары да бертигез дәрәҗәдә үсеш алган.


---

--- | 10.12.2016

Фидәрис һәм Рузалия Мортазиннар актер була алыр идеме? (ВИДЕО)

$
0
0
12.12.2016 Мәдәният
GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруының өр-яңа чыгарылышын тәкъдим итә! Тапшыруның түрендә “Манзара” музыкаль премиясе лауреатлары, татар эстрадасының иң тырыш, шаян, күңелле һәм искиткеч сәләтле гаиләсе – Фидәрис һәм Рузалия Мортазиннар.

Нигә Мортазиннар дуэтларны башка җырчылар белән эшләми?
Филармониядә куелган концерт үз-үзен аклаганмы?
Ни өчен Рузалиягә клип төшерелмәгән?
Бәйрәмнәр уздыру өлкәсендә конкуренция көчлеме?

Тапшыруның алып баручылары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова әлеге һәм башка сорауларга тулы җавап эзлиячәк. Артистларның бер-берсе белән рольләр алмашып караганыннан ни килеп чыгасын тапшыруда белербез.

Һәр якшәмбе, кичке сигездә GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 12.12.2016

Татарстан ансамбле Әмирлектә «Зайед шәех мирасы» фестивалендә катнаша (ФОТО)

$
0
0
12.12.2016 Мәдәният
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге тулы вәкаләтле һәм гадәттән тыш хәлләр буенча илчесе Александр Владимирович Ефимов чакыруы буенча, «Зайед шәех мирасы» фестивалендә катнаша.

Фестиваль, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты администрациясе патронажы астында, 2016 елның 24 ноябреннән 2017 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итә. Уздырылу вакыты белән әлеге бәйрәм Әмирлекләрдә Россия белән БГӘ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгына һәм «Милли көн»не бәйрәм итүгә тәңгәл.

Татарстан ансамбле фестивальдә 5 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр чыгыш ясый. Татарстан ансамбле концертын илче Александр Ефимов инде карап өлгерде.


---

--- | 12.12.2016

Иркә кияүдә була торып башка ирнең хатыны булган

$
0
0
12.12.2016 Шоу-бизнес
Эстраданың популяр җырчысы Иркә тамашачысына күңелле яңалык әзерли. Ул Зифа Нагаева иҗат иткән «Сыналган мәхәббәт» исемле яңа җырына клип төшерде.

– Иркә, клипны кайда төшердегез? Төп геройлары кем?

– Клип Казан читендәге бер өйдә төшерелде. Режиccер мине 4 бала әнисе итеп күрергә теләде. Клип үзәгендә күп балалы гаилә булачак. Ирем ролен «Мунча ташы» артисты Әнфис Кәлимуллин башкара. Аның белән эшләве икеләтә рәхәт. Шулай да, кияүдә була торып башка ирнең хатынын уйнау авыррак булды. Янәшәдә ирем карап торса да, рольгә кереп уйнарга туры килде.

– Бер клибыңда – тормыш иптәшең Артур, икенчесендә кызың Айсылу белән төштең. Монысында гаиләң катнашамы?

– Бу юлы клипта гаиләмнән беркем дә төшмәде. Артур: «Без артистлар түгел, ә гаилә!» – диде. (көлә)

– Тамашачы «Сыналган мәхәббәт» җырының клибын кайчан күрә алачак?

- Озак көттермичә, бер ай эчендә өлгертергә исәп, Алла теләсә!



– Иркә, Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Әтәч елын кайда каршы алырга уйлыйсыз?

– Яңа 2017 елны 3 балам белән бергә каршы алачакмын, Алла боерса. Әтиебез 2-3 айга командировкага китте. Айсылу белән бәйрәм көннәренә планнар кора башладык инде.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 12.12.2016

«Татарстан-24» телекомпаниясе корреспонденты 36 яшендә бабай булган (ФОТО)

$
0
0
12.12.2016 Матбугат
Татарстанда 36 яшьлек ир-егет бабай булган. Сабый белән әнисен, вакытыннан алдарак тууына карамастан, бүген бәбиләр тудыру йортыннан чыгарганнар. Табиблар аның хәлен яхшы дип бәяли.

Шулай итеп, «Татарстан-24» телекомпаниясе корреспонденты Валентин 36 яшендә Яр Чаллыда иң яшь бабай булып танылган.

Тулырак: В Татарстане 36-летний корреспондент телекомпании стал дедушкой


---

--- | 12.12.2016
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>