Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live

Иркә: «Сәхнәгә аяк баскан елларга әйләнеп кайтасым килми»

$
0
0
26.12.2016 Шоу-бизнес
- Сәхнәгә аяк баскан вакытым - тормышымның иң катлаулы еллары иде. Ул вакытта бердәнбер юанычым һәм шатлыгым – бары тик кызым Айсылу гына иде. Ул елларга әйләнеп кайтасым килми. 18 яшьтә кияүгә чыктым. Ирем белән бер елдан артык кына бергә яшәдек. Ул башкага китте. Әни булганда миңа нибары 19 гына яшь иде.

Бәлки ул вакытта нинди җаваплы адым ясаганымны аңлап та бетерә алмаганмындыр. Хәзер Айсылу өчен Ходаема рәхмәтлемен.

Балалы хатын-кызга өйләнү Артурны бер дә куркытмады. Монда мин курыктым. Әмма борчылуларым юкка булган, Айсылу белән Артур  уртак телне бик тиз таптылар. Никах укытканнан соң, шул ук көнне Айсылу үз теләге белән аңа: “Әти” - дип эндәшә башлады. Ширбәт аена да өчәүләп бардык. Алар арасындагы җылы мөнәсәбәт һәм дуслык әллә кайдан сизелеп, күренеп тора. Бала мәхәббәтен көчләп яулап булмый. Әти назына сусаган иде ул. Аларның бер-берсенә булган ихтирам һәм мәхәббәтләре гомерлек була күрсен иде. Әминәне дә, Сөембикәне дә, Айсылуны да бертигез күрә ул. Мин – иң бәхетле хатын һәм әни, Аллага шөкер!


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 25.12.2016

Һәлакәткә юлыккан Ту-154 очкычының кара тартмалары кайдалыгы ачыкланды

$
0
0
26.12.2016 Фаҗига
25 декабрь иртән Сочи янында Кара диңгезгә килеп төшкән Ту-154 очкычы кара тартмаларының кайдалыгы ачыкланды, дип хәбәр итә "Коммерсант". Якын арада кара тартмалар диңгездән чыгарылачак. Россия Хәрби-космик көчләр башкомандующие Виктор Бондарев сүзләренчә, алар зыян күрмәгән булырга тиеш, чөнки алар, түбән өлеш һәм фюзеляж орынганга, иң аз зарарланган кильдә булган.

Искәртеп үтәбез: Кара диңгезгә килеп төшкән очкычта 84 пассажир һәм экипаждан 8 кеше булуы билгеле. Сириягә баручыларның күпчелеге Мәскәүнең Александров исемендәге хор коллективында катнашучылар булган. Шулай ук "Беренче канал", "НТВ" һәм "Звезда" - барлыгы өч федераль канал журналистлары, доктор Лиза буларак танылган Елизавета Глинка һәм Россия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты башлыгы Антон Губанков та әлеге очкычта сәфәр чыккан булган.

Авиаһәлакәт факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында теракт төп сәбәп буларак каралмый. Очкычның техник торышы һәм идарә иткәндә хата фаҗигагә китергән булырга мөмкин, дип саный тикшерүчеләр.


---

--- | 26.12.2016

Рөстәм Закиров адашын эзләп табып шәп бүләк ясаган!

$
0
0
26.12.2016 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров үзенең адашын эзләп табып, аңа күңелле сюрпризлар ясаган. Ул кеше исеме, фамилиясе һәм хәтта әтисенең исеме буенча да җырчыга адаш икән!

– Вконтакте сайтында үземнең сәхифәм бар. Концертыма чакыру нияте белән Рөстәм Закиров исемле кешеләрне барларга уйладым. Ләкин Закиров русларның Иванов фамилиясе кебек үк киң таралаган фамилия булып чыкты. Андагы Рөстәм Закировларның барысын да чакырган булсам, миңа 2 көн бушка концерт куярга туры килер иде. Күптән түгел җырчы Алсу Фазлыева Кукмарада миннән якынча 20 яшькә яшьрәк Рөстәм Раиф улы Закиров яшәвен, аның никахын алып барырга җыенуын белдерде. Минем дә әтием Раиф исемле бит! Яшьләргә сюрприз оештырырга булдык: никахларына барып җыр башкардым, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рөстәм Закиров.
 


Җырчы үзенең адашын ноябрьдә филармониядә узган концертына да чакырган. «Адашны сәхнәгә чакырып, булган проблемаларыгызны шушында хәл итегез, дип юрган бүләк иттем. Рөстәм белән әле киләчәктә дә элемтәдә торырбыз дип өметләнәм. Балалары тугач, Пошалым чанасы бүләк итәргә телим, Алла теләсә», – диде җырчы.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 26.12.2016

“Татфондбанк”ка акча салганнарга компенсация түләнә башлады

$
0
0
26.12.2016 Икътисад
Татфондбанкта 1,4 млн сумга кадәр кертемнәре булган физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗалары түләүләрне ала алачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышы барышында республиканың икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте.

Министр билгеләп үткәнчә, Татфондбанк мәсьәләсен хәл итү өчен, Татарстан Президенты фәрманы нигезендә эшче төркем булдырылган иде. Әлеге эшче төркемгә өч банк кертелгән, алар эшмәкәрләргә бу проблеманы чишәргә ярдәм итәчәк. Чәршәмбе көнне исә Казан эшмәкәрләре белән очрашу күздә тотыла. Анда башкаланың Башкарма комитеты әгъзалары да катнашуы көтелә.

“Үзәк банкның бик оператив рәвештә эш итүен билгеләп үтәргә кирәк. Бүгеннән кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы түләүләре бирелә башлады”, - диде Артем Здунов.

Министр шулай ук эшмәкәрләрнең салымнар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түли алмау белән бәйле кыенлыкларга калуын әйтте. Аның сүзләренчә, зыян күргән оешмалар хезмәт хакларын, салымнарны түли алсын өчен, эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды бюджетын 1 млрд сумга арттырачаклар. Зыян күрүчеләр гадиләштерелгән система буенча микрозаймнар ала алачак. Кичектереп булмый торган чыгымнар белән бәйле мәьәлә Яңа елга кадәр хәл ителәчәк. дип вәгъдә бирде икътисад министры.

Шулай ук бүген “Татфондбанк”ка акча салганнарга биш банкта иминият акчаларын түли башладылар. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы әлеге банк клиентларын фамилиясенең беренче хәрефе буенча бүлде, акчаларын алу өчен кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә икәнен таблицадан карап була. Моның өчен 26 декабрьдән башлап агентлык сайтындагы «Найти свой банк-агент» сервисыннан файдалану мөмкинлеге каралган («Страхование вкладов/Страховые случаи/"Татфондбанк" (ПАО)»).

Кертемчеләрне кайсы банк-агент аша акчаларын алачаклары, аларның подразделениеләре, эш тәртибе турындагы мәгълүмат Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы сайтында бар.

 “Ак Барс” банкы да “Татфондбанк”ка акча салганнарга компенсация түли.  Банк матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, “Ак Барс” банкы бүлекләрендә иминият түләүләре Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Самара, Саратов, Екатеринбург, Ижевск һәм Ярославльдә яшәүче клиентларның фамилияләре “К” һәм “Л” хәрефенә башланганнарына бирелә.

“Татфондбанк” клиентларына уңайлы булсын өчен 2016 елның 26 декабреннән 30ына кадәр “Ак Барс” банкы офисларының шактые көчәйтелгән режимда, шул исәптән сәгать кичке 9га кадәр, эшләячәк. “Ак Барс” банкы бүлекләренең Яңа ел бәйрәме каникулларындагы графигы, 30 декабрьдән дә соңга калмый, урнаштырылачак. Иминият акчаларын түләү турындагы мәгълүмат алу өчен банк “кайнар линия” ачты: 8 800 2005 303 (Россия буенча телефон элемтәсе бушлай була).

“Татфондбанк” клиентына акчасын кайтару өчен “Ак Барс” банкына паспортын күрсәтергә, күргән зыянын каплату мәсьәләсендә билгеләнгән форма буенча гариза язарга кирәк була. Андый гариза бланкларын “Ак Барс” банкы бүлекчәләрендә алып тутырырга була.

Гражданнарның барлык кертемнәре, сроклылары да һәм таләп ителгәнчегә кадәр булганнары да, валюта кертемнәрен, агымдагы счетларын да кертеп, шул исәптән банк карталары буенча исәп-хисап ясау, хезмәт хакы, пенсия һәм стипендия алу өчен булганнары, шәхси эшкуарлар счетларындагы акчалар да, 1 миллион 400 мең сумга кадәр суммада иминиятләштерелгән.

Компенсация акчасы түләячәк “Ак Барс” банкы подразделениеләре адреслары, эш вакыты турында белешмәне биредәге сылтама буенча карарга мөмкин. Иминият акчалары бирелү тәртибе турында Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының “кайнар линия” телефоны буенча белешеп була: 8-800-200-08-05.


Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 26.12.2016

«Ралинаның егете нидер сизгән кебек иде – аның очасы килмәде» (ФОТО)

$
0
0
26.12.2016 Фаҗига
Бәлале рейс пассажирлары арасында безнең якташыбыз – Александров исемендәге ансамбль балеты артисткасы 22 яшьлек Ралина Гыйльманова да була. Кыз Казанда туып үскән, соңгы вакытта ул Мәскәүдә яши һәм эшли. Казанда ул хореография училищесын тәмамлый. Аннары «Кострома» балетына алына, ә 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә кабул итәләр.

Параллель рәвештә ул Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый.

Музыкантлар Сириягә Яңа ел концертына оча. Россия сугышчылары алдында чыгыш ясарга нигездә хористлар, коллективның иң яшь өлеше юнәлә.

Башкалада аның әти-әнисе һәм сеңлесе яши. Александров исемендәге ансамбльдә чыгыш ясаган яшь пар белән соңгы аралашулары хакында гаиләсе һәм дуслары сөйләде.

– Аңа  хәрби ансамбльләр бик тә ошый иде, анда эләгү аның хыялы иде һәм ул нәкъ Александров исемендәге ансамбльне сайлый. Башта аның чыгышын карадылар, ә инде бер айдан шалтыратып үзләренә кабул итүләрен хәбәр итттеләр, – дип сөйли вафат булган кызның сеңлесе Эвелина.



Ралина гастрольләр белән бөтен Европаны айкап чыга. Күп тапкырлар Александров ансамбле кайнар нокталарда – Әфганистан, Таҗикстан, Чечня, Югославиядә безнең солдатларның хәрби рухын күтәргән. Бу юлы аларга Сириягә юл тотарга туры килгән. Ралина өчен мондый командировка беренче тапкыр була.

– Әлбәттә, без бик борчылдык. Әмма ул «Барысы да яхшы булачак, кайгырмагыз!»  дия иде. Очкан көнне кичке 10да ул аэропорттан әни белән телефоннан аралашты. Алар төнге 12дә очарга тиешләр иде, әмма бердә ул әле хаман да очып китмәве турында язды. Мин ни өчен дип сорадым. Ул исә белмим дип җавап бирде. Һәм сәгать 2ләрдә ул миңа: «Без 10 минуттан кузгалабыз, барып җиткәч язармын, йә шалтыратырмын. Ә хәзер телефонны сүндерәм», – дип язды. Чөнки аларга телефоннарын чыгарырга да рөхсәт ителми иде, – дип сөйли соңгы сөйләшүләре турында сеңлесе Эвелина.



Котычкыч фаҗига турында Ралина гаиләсе якшәмбе иртән, унынчы яртыда  белә. Туганнары шалтыратып, хәбәрләр карадыгызмы дип сорый, самолет  һәлакәткә очравы турында сөйли. Сириягә кыз үзенең егете Михаил Васин, шул ук коллектив вәкиле белән оча. Яшь пар ике ел элек, Ралина ансамбльгә килгәч таныша. Бер елдан соң Михаил аңа тәкъдим ясый, якындагы вакытта пар өйләнешергә тиеш була.

– Алар Михаил белән ике ел безгә Казанга килде. Бу бик матур һәм бәхетле пар иде, барысы да алар өчен шатланды. Михаил бик тә искиткеч. Иде. Ул үзе Краснодардан. Сүз уңаеннан, ул нидер сизгән кебек иде – очасы килмәде. Әнисенә шалтыратып та «Минем бер дә анда очасым килми» дигән. Әнисе исә аны тынычландырган.

Без Ралинаның дусларын, курсташларын, сәхнә буенча коллегаларын таптык. «Кострома»  балеты буенча дус кызлары күз яшьләрен тыя алмый.



– Ул иң яхшы дусларның берсе иде. Без аның белән бергә эшләдек, бик тә аны ярата идем. Кич буе елыйм, тынычлана алмыйм. Мондый хәлнең булуына әле дә ышанмыйм, – дип яза Светлана Зайцева.

– Артистлар арасында яхшылык, яктылык һәм тормыш яратучанлык бөркеп торган Ралиночкабыз да бар иде! Вафат булучыларның гаиләләренә Аллаһы сабырлык бирсен. Ралиночка, хәтерлибез, яратабыз, тирән кайгыда. Шунда ук училище еллары хәтергә килә, сез безнең остазлар идегез, без сезне бик тә ярата идек! – дип өсти Анна Козлова.

Ралинаның Казан хореография училищесы буенча төркемдәшләре дә шулай ук дус кызын җылылык белән искә төшерә:



– Ул бик талантлы, кешелекле, көләч йөзле, эш сөючән, ярдәмчел, шул ук вакытта бик тә йомшак иде. Ралина безнең курста халык биюен яратып кына калмыйча, аның белән яшәүчеләрнең берсе булды. Һәр уңышсызлык аңа бик авыр бирелә иде, әмма ул һәрчак илнең иң яхшы ансамблендә бию хыялы чынга ашсын өчен күп эшли иде. Аллаһы иң талантлыларны үзенә ала. Ралинаның туганнары кайгысын уртаклашам, бигрәк тә ул аеруча яраткан әнисе һәм сеңлесенекен.

Ралинаның якыннары Мәскәүгә очкан. Бүген Александров исемендәге ансамбльдә вафат булганнарның туганнары белән җыелыш уза. Аларга бәлки Сочига очарга да туры килмәс. Пассажирларның җәсәдләрен Россия башкаласына китерәчәкләр дип хәбәр ителә.



Казаннан тагын бер авиакатострофада корбаны Александров исемендәге ансамбль әгъзасы – Владислав Голиков. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган егет танылган коллективта солист сыйфатында чыгыш ясый. Ир-атның хатыны һәм ике баласы кала.


 
Бүген, 26 декабрьдә Россиядә Ту-154 һәлакәтендә вафат булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителде. Авиакатастрофа нәтиҗәсендә 93 кеше һәлак була. Сириягә баручыларның күпчелеге Александров исемендәге хор вәкилләре була. Моннан тыш самолетта безнең коллегаларыбыз – өч федераль канал: Беренче канал, НТВ һәм «Звезда» журналистлары, шулай ук күбрәк доктор Лиза исеме белән таныш Елизавета Глинка була. Артистлар Россия армиясен Яңа ел белән тәбрикләргә тиеш була, ә танылган җәмәгать эшлеклесе медикаментлар алып бара.


Вәсилә ШИРШОВА

--- | 26.12.2016

Айзат һәм Айгөл Шәймәрдановлар Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова җырын башкарган (ВИДЕО)

$
0
0
26.12.2016 Шоу-бизнес
Айзат Шәймәрданов кәләше Айгөл белән гөрләтеп туй уздырды, дип язган идек. Мәҗлескә танылган журналистлар, йолдызлар килгән иде. Туйны Замирә Рәҗәпова алып барды.

Яшьләр килгән кунакларга оригиналь бүләк ясап, җыр да башкарган. Рәхәтләнеп карагыз.

 

 

"Тапшырылмаган хатлар"киносы ошадымы?

$
0
0
26.12.2016 Мәдәният
Бүген ТНВ каналында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча төшерелгән фильмның беренче сериясе күрсәтелде. Киноның бюджеты - 4 млн сум. «Тапшырылмаган хатлар»ны төрле вакытта ТНВдан да, "ТНВ-Планета"дан да карап була.

Беренче сериясен кем карады? Ошадымы? Фикерләрегезне көтәбез.

Фильмның тизеры:

 


---

--- | 26.12.2016

Сочи янында һәлакәткә очраган самолетның кара тартмасы табылган

$
0
0
27.12.2016 Фаҗига
25 декабрь көнне Кара диңгезгә егылып төшкән Ту-154 очкычының кара тартмаларының берсе табылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Диңгездә шулай ук өч кешенең гәүдәсе табылган.

Фаҗиганең шаһите булган чик сакчысы самолетны арткы тәгәрмәчләрендә барган мотоцикл белән чагыштырган. Самолет егылып төшәр алдыннан гадәти булмаганча – койрыгы түбән төшкән, борыны югары күтәрелгән рәвештә очып барган. Шаһит әйтүенчә, Ty-154 кирәкле биеклекне җыя алмаган, койрыгы белән диңгезгә бәрелгән.

Экспертлар фикеренчә, фаҗиганең сәбәпчесе очучыларның хатасы нәтиҗәсе булырга мөмкин – экипаж самолетны һавага тиз күтәрергә теләгәннәр һәм тизлекне югалтканнар дип саный алар. Моның сәбәбе шулай ук самолетка тиешеннән артык йөк төяү яки аны тигез итеп урнаштырмау булуы ихтимал.

РФ Саклану министрлыгының Ту-154 самолеты 25 декабрь көнне Сочи янында радарлардан югала. Бортта 92 кеше, шул исәптән Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, журналистлар, хәрбиләр һәм “Гадел ярдәм” фонды җитәкчесе Елизавета Глинка була. Самолет Сириягә барырга тиеш була.

Экспертлар самолетның күрсәткечләре һәм экипажның сөйләшүе яздырып барылган "кара тартма"ны табу һәлакәтнең сәбәбен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк дип саный.


---

--- | 27.12.2016

"Тапшырылмаган хатлар" фильмы буенча беренче кайтавазлар

$
0
0
27.12.2016 Мәдәният
Гадел Кутуй әсәре буенча төшерелгән кино буенча "Матбугат.ру"да һәм социаль челтәрләрдә язылган беренче кайтавазларны барладык. Хозурыгызга тәкъдим итәбез. "Тапшырылмаган хатлар" киносы дәвам итә. Ә сез карыйсызмы? Фикерләрегезне көтәбез.

akhmetzyanovrushan74 Ошады - эчтәлекле фильм, андый кинолар ешрак булса иде, Рәхмәт

saliha.gaiazova65 Китабын укысаң, бик купкә кызыклырак, ә болай бик ошады, матур уйныйлар, рәхмәт артистларга

safarova_adelia Бик сыйфатлы төшерелгән.

zilazakirova66 Фильм яхшы тешерелгән, БИК ошады. Безнең авылда төшерелгән - Зур Кавал авылында

x_ray_technician_27.03 В то время вроде сотовых телефонов не было!

daima_myhtarovna Фильмны карадык, ошады. Лэкин ахырдан чыккан язулар, рольлэрдэ уйнаучылар турындагы язмалар бик вак шрифт белэн язылган, укып булмый, всплывчатый инде доресрэге.

Сагит Залалетдинов Кызганычка каршы , мин көткән фильм түгел..Ышанычымны акламады. Бәлки хәзерге чорга яраклаштырмыйча, киресенчә тарихи чорны чагылдырып ясарга кирәк булгандыр.. Фильмның күпчелек тамашачылары бит урта һәм олы буын вәкилләре..
Мин үзем "Тапшырылмаган хатлар" спектакенә ошаганырак фильм көткән идем..

Гортензия Халли Мәжит Гафури исемендэге театрның "Тапшырылмаган хатлар" спектакленә җитми инде. Фидан Гафаров башкаруында "Сина килдем, иркәм" җыры гына да ни тора!

Damir Tazetdinov
Мин дә карадым аны 1973 елда. Искиткеч зур уңыш белән барды. Халык агылып йөрде. Нурия Ирсаева, Гөлли Мөбәрәкова уеннары гына да ни тора?! Фидан Гафаровны әйтмим дә.

Мансур Сагдиев Медиклар, әйтегез әле, сезгә "теория вероятностей" укыттылармы? Әллә бу нәрсә Дамаскин фантазиясе генәме? Яңа гына укып чыккан Галия үзен "тәҗрибәле медик" дип атый... Моңа Кутуй ничек карар иде икән? Аның Галиясе бик күп күренекле кешеләр биографияләре белән таныш...

Сюмбель Султанова Чын чынлап утырып карамадым. Остэн- остэн генэ....... шунамы, бик ошады дип эйтмэс идем. Алга таба карап карыйк....

Гульфия Имамиева Ник кино тошерэ белгэн кешелэргэ бирмилэр микэн ул акчаларны? Искиткеч татарча фильмнар бар бит. Золэйха, Бибинурны гына алыгыз! Эле шундый фильмнар була торып та, татар киносы юк дип утыралар . Менэ карыйсы килми инде "Тапшырылмаган хатларны". Артистлар да оста уйный югисэ1 Нэрсэдер житешеп бетми. Кунел тоште тагын. Бик ометлэнеп коткэн идек.

 Махира Баязитова Әлбәттә моннан 30-40 ел элек куелса башкача кабул итәр идек. Тик хәзерге сабын опералары, хәзерге байлар тормышын экраннан күреп туйгач, фильм төссез һәм суга пешкән тозсыз итсез ашны хәтерләтә. Ә болай әсәр моннан илле-алтмыш ел элекке тормыш турында бара . Өлкәннәр моны аңлар, яшьләр нитчек кабул итәр бит. Коллектив тырышкан. Шуның өчен рәхмәт.

Насима Садыйк Миңа бик ошады.Актерлар әйбәт уйный, музыка эчтәлекне көчәйтә.Төп рольдәге актриса да дөрес сайланган.Сөйкемле, самими .Без яраткан Галия.

Гульчачак Низамутдинова Бик ошады

Илназ Кадыйров Эшлэрне калдырып, карарга гына утырган идек, унбиш минуттан фильм бетте дэ. Нэфис фильмне кем тэшергэн, артистларны кем бизэгэн, киендергэн, кем уйнаган кебек кечкенэ хэрефлэр белэн язылган мэгьлумат ярты сэгатькэ сузылды. Нигэ аны унбиш минутлык кисэклэргэ булэргэ. Курэсен, тэмле нэрсэ куп булмый, дигэннэрдер. Тамашачынын, нигэ шулай ачуын китерергэ. Белэбез инде, ТНВнын, башка курсэтер тапшыруы юк. Шун,а и сузалар, и сузалар.


---

--- | 27.12.2016

67 яшьлек әби кызына бала табып биргән

$
0
0
27.12.2016 Җәмгыять
Грециянең кечкенә генә авылында яшәүче 67 яшьлек Анастасиягә кызына бала табып биргәнче суд карарын көтәргә туры килгән. Чөнки бу Грециядә беренче тапкыр ЭКО ясату очрагы икән.

Аның кызы 43 яшьлек Константина озак еллар бала таба алмаган, дип яза Маил.ру. Кызы өчен суррогат ана булырга ризалык биргән Анастасиянең көмәнлелек чоры бик яхшы уза. 7 ай ярым булуга баланы ярып алалар. Шулай итеп, ана кеше кызына бер килодан артык авырлыктагы кыз бала табып бирә.

Баланы үзе тапса да, аны оныгы кебек күрәм, ди икән Анастасия. Хәзер ул дөньядагы иң өлкән суррогат ана булып санала.


---

--- | 27.12.2016

Кукмара егетләре "Татарка - Алтын"клибына пародия төшергән (ВИДЕО)

$
0
0
27.12.2016 Интернет
Чыгышлары белән Кукмарадан булган егетләр – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры артистлары TATARY – BATYR клибы төшергән. Кичә социаль челтәрләрдә премьерасы булган әлеге видеохезмәт блогер Ира Смелованың 8 миллионнан артык кеше караган «Татарка – Алтын» клибына үзенә күрә җавап-пародия булып тора.

Samsung Galaxy S7 смартфонына видеоклип эшләгән Яр Чаллы кызыннан аермалы буларак, егетләргә S3 тә яраган. Видео төшерү идеясе - Рөстәм Зиннуровныкы. Татарканы тыңлагач, ул шулкадәр илһамланган һәм татар егетләре исеменнән үзенчәлекле җавап итеп, шул рәвешле, кызны якларга булган. Кадрга кергән калган егетләр - Рөстәмнең энеләре Раушан белән Инсаф һәм иҗатташ хезмәттәше Нәфис.

Клипның авторы һәм баш герое “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән яңа хезмәтен иҗат итүенә карата хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Мин Татарканы “барып чыкканнар икән” , “бу инде бөтенләй...” дип санаучы танышларым алдында яклап чыктым, - диде егет җыр чыгару идеясе турындагы бәянында. – Кичләрнең берсендә шулай “Алтын”ны тыңлап өйгә кайтып барам, кинәт башта идея туды: ник соң әле “егетләргә” ул Ирага җавап бирмәскә! Кайтып җиттем (без өч туган һәм күрше Нәфис торабыз – барысы да клиптан) дә егетләргә, яңа чакта эшләргә кирәк, дип тәкъдим иттем, ә алар мине хуаплады. Ул төндә мин сәгать өчкә кадәр текст язып утырдым, төн дип тормастан, егетләрне аның белән таныштырдым – хупладылар, аннары тиздән клип төшерә дә башладык”.

Театр артистлары Татаркадан, әгәр аңа клип ошамаса, гафу үтенергә әзер. “Без аңардан музыкасының кавер-версиясен файдаланган өчен гафу үтенергә телибез. Явыз ният белән түгел иде ул”, - диде Рөстәм Зиннуров.

Социаль челтәрләрдә фикерләр 2гә бүленде: берәүләр “егетләр – молодцы” дисә, икенчеләре, егетләр көчле акцент белән җырлый һәм Ираның популярлыгыннан файдалана, дип саный.

 “Шәрехләмәләрендә күпләр болай дип яза: "Оһо, батл ясаганнар", "Татарканы да уздырып җибәргәннәр", "Татарка әйбәтрәк, сез – турта". Клип чыгарганда бездә бернинди тискәре уй булмады: ул батл түгел, бу Татаркадан яхшырак икәнебезне күрсәтергә тырышу түгел, һич юк. Бу фәкать татар егетләренең уртак җавабы, әйтер идем, үзебезнең клип белән Ираны тагын да ныграк куәтләргә теләгән идек, гәрчә аңа андый ярдәм кирәк булмаса да. Хисләр бары тик уңай гына иде: шәхсән мин үзем тынычлык һәм игелек яклы”, - дип сөйләде Рөстәм.

Җавап җырының сүзләре:

Тыңла, кызым, сиңа сүзем:
Батыр татар егетләре синең игътибарыңны бик тә тели.
Монда Рөстәм, монда Раушан, монда Нәфис һәм Инсаф,
Барыбыз да монда килдек без сезнең йөрәкне яуларга.
Кара безгә, без баһадир кебек синең төшеңдә.
Әй, бел син, безнең каты биюдән тетри идәннәр.
Бер уйласаң, шундый тыныч, әдәпле, тәртипле егетләр без.
Сезгә карап, үзебез турында болай дип әйтербез:
“Бездә көчне күр, малайларда күр,
Батыр, батыр, без батыр
Без батыр, без батыр, без батырлар бик сирәк”.

Егетләр уйларында нәрсә?
Гел дә уен, көлке дә мәзәк.
Аларның уенда беренче урында һәрчак кызлар гына.
Көн дә йөгерәбез, безнең дустыбыз – спортзал.
Әгәр дә безгә начар сүз әйтсәң, зинһар, күздән югал.
Ә татар кызлары бик чибәр, бер күрүдә башыгыз китә.
Андыйларны табып булмас, хәтта бар дөньяны әйләнсәң дә.
Шуңа без аларны сөябез, гел сакларга кызларны без әзер.
Шикләрең булса,безнең сүзләрне тыңлап кара хәзер:
“Бездә көчне күр, малайларда күр,
Батыр, батыр, без батыр
Без батыр, без батыр, без батырлар бик сирәк”.


Эльза КУЗНЕЦОВА

--- | 27.12.2016

13 яшьлек кыз әби-бабасын мыскыллау видеосын интернетка элгән

$
0
0
27.12.2016 Интернет
Социаль челтәрләр 13 яшьлек үсмер кызның бабасын һәм әбисен мәсхәрәләп, теләсә нинди оятсыз сүзләр белән кычыкыруына карата тискәре фикерләр белән тулды. Тумас борын мондый "геройлык" кылучы, мондый кызны хәзер үк тәрәзәдән "очыртып" чыгарарга кушучылар да бар. Бу яшеннән үк мондый галәмәт күрсәткәнне, киләчәктә әллә ни игелек күрсәтмәс диләр.

Кадрга аның әбисе дә әләгә. Кызның дәресләре аркасында низагка керү сәбәпле, әбисе инсульттан соң ята дип аңлатма бирә кыз.

Моңа кадәр Мәскәү өлкәсендә яшәүче 15 яшьлек малай үзен берничә тапкыр хастаханәгә ятып дәваланырга мәҗбүр иткән әти-әнисен тезләндереп гафу үтендергән һәм барысын да видеога төшергән иде.

 


---

--- | 27.12.2016

«Матбугат.ру»дан Әтәч елына бүләк - «Кикрикүк» салаты рецепты (ФОТО)

$
0
0
27.12.2016 Аш-су
Ишегебезне шакучы 2017 ел - Әтәч елы. Хөрмәтле хуҗабикәләр! Яңа ел табынына нинди дә булса салат эшләми калмыйсыздыр инде. ”Кикрикүк”не эшләсәгез, табыныгыз тагын да ямьләнеп китәр, киләсе ел хуҗасы әтәч тә моңа сөенер.
    “Кикрикүк” салатын эшләргә бер банка үз суындагы сайра балыгы, пешкән өч-дүрт бәрәңге, кишер, йомырка, 1-2 баш суган, 300 грамм каты сыр кирәк булачак.        Беренче катка - зур тишекле угычтан үткәрелгән бәрәңге,       икенче катка — сайра балыгы,        өченчесенә - вак итеп туралган суган,        дүртенчесенә - зур тиешекле угычтан үткәрелгән кишер,        бишенчесенә - зур тишекле угычтан үткәрелгән йомырка салдым, һәркайсының арасына майонез яктым.        Иң өске катка уртача тишекле угычтан үткәрелгән каты сыр сиптем.        Болгар борычыннан әтәчнең кикриген, томшыгын, койрыгын эшләдем. Минем карашка, бик матур, бәйрәмчә килеп чыкты.    Бер генә киңәшем бар: бу салатны тагын да киңрәк һәм җәлпәгрәк тәлинкәгә эшләсәгез, әйбәтрәк булыр. Тәлинкә бәләкәйрәк булу сәбәпле, минем әтәч тазарак килеп чыкты.   Яңа ел белән, хөрмәтле "матбугатрулылар"! Яңа Әтәч елы белән! Ки-кри-күүүүүүк!!! )))

P.S. Бәйрәм табынына башка рецептлар монда: http://matbugat.ru/news/?sortby=1&subject=28    
Венера МӘҖИТОВА

--- | 27.12.2016

Ярамаган эшләр эшләнүе хакында сизенә идем – Зөфәр Хәйретдинов

$
0
0
27.12.2016 Шоу-бизнес
“Ни әйтим? Күңелле хәлләр түгел инде андагы ыгы-зыгы. Өстә барган хәлләргә без йогынты ясый алмыйбыз”, дип шәрехләде Россия авторлык җәмгыяте җитәкчелеге белән бәйле үзгәрешләрне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә җәмгыятьнең Татарстан филиалы җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов.

Ул РАОның җитәкчелек алышыну турындагы хәбәр килеп ирешүен раслады.

Россия авторлык җәмгыятенең рәсми сайтындагы мәгълүматлар буенча, җәмгыятьнең унике филиалы бар. Гадиләштереп әйткәндә, филиалларның функциясе - акчаны җыеп Мәскәүгә җибәрү, ул аннан Россия авторлык җәмгыятенең баш офисы аша авторларга әйләнеп кайта.

“Әлбәттә, ярамаган эшләр эшләнүе хакында сизенә идем. Мин бит әле РАОның Татарстан филиалы җитәкчесе булуым өстенә автор да. Авторлык акчаларының тиешле дәрәҗәдә килмәве күренә иде. Башка авторлардан да шикаятьләр килеп торды. Бәлки яңа җитәкчелек милли регионнарга игътибарын арттырыр дип өметләнәбез”, диде Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов.

Мәгълүмат өчен: Россия Юстиция министрлыгы Россия авторлык җәмгыятенең (РАО) яңа директоры итеп, кулга алынган Сергей Федотов урынына, Максим Дмитриевны билгеләгән дип яза “Ведомости” министрлык вәкиле сүзләренә сылтама белән. Документлар тиешле тәртиптә рәсмиләштерелеп бетергәнче үк Дмитриев эшен башлаган, “барысы да каршылыкларсыз, тыныч юл белән хәл ителәчәк” дип ышандырган.

Максим Дмитриев – Беренче музыкаль нәшриятка (ПМИ) нигез салучы, ягъни, Россия музыкаль “базарында” иң эре катнашучыларның берсе. Бу елның 31 августында – чираттан тыш оештырылган конференциядә Дмитриев РАО әгъзасы булган авторларының бер өлеше тарафыннан авторлык җәмгыятенең генераль директоры итеп сайлап куелган иде. Әлеге утырышта авторлар гендиректоры Сергей Федотовны, аның әнисен һәм гендиректор урынбасары Вера Федотованы эшеннән чыгарып, авторлык советны тулысынча алыштырдылар. Авторлар әлеге адымнарын РАОның авторлык акчасын бик аз түләүдән канәгатьсезлек белдерү белән бәйләп аңлаттылар. Конференцияне оештырыучылар Сергей Федотовның эре күләмдәге мошенниклык өчен кулга алынган булуын да билгеләп үткәннәр иде. Ул РАОдагы эшчәнлеге буенча гаепләнә – МВД Федотовның РАОдан 500 миллион сумлык күчемсез милекне үзләштерүе буенча шик белдерә.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА

--- | 27.12.2016

Фольклор музыкасы ансамбле Әмирлекләрдән фестивальдән кайтты (ФОТО)

$
0
0
27.12.2016 Мәдәният
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге тулы вәкаләтле һәм гадәттән тыш хәлләр буенча илчесе Александр Владимирович Ефимов чакыруы буенча, «Зайед шәех мирасы» фестивалендә катнашты.

Фестиваль, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты администрациясе патронажы астында, 2016 елның 24 ноябреннән 2017 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итә. Уздырылу вакыты белән әлеге бәйрәм Әмирлекләрдә Россия белән БГӘ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгына һәм «Милли көн»не бәйрәм итүгә тәңгәл.

Татарстан ансамбле фестивальдә 5 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр катнашты һәм барлыгы 55 чыгыш ясады. Фольклор музыкасы ансамбле чыгышын илче Александр Владимирович Ефимов та карады. 18 декабрьдә Абу Дабиның Үзәк телеканалы Татарстан коллективы концертының турыдан-туры трансляциясен ясады. Гарәп иле җәмәгатьчелеге, фестивальдә катнашучылар, кунаклар Татарстан ансамблен "иң югары сәнгати коллектив"дип бәяләделәр.

Россия белән БГӘ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгына багышланган концертта Татарстан ансамбле белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган пианист, Россиянең халык артисты Владимир Овчинников, шулай ук, ансамбльгә югары бәя бирде.

26 декабрьдә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Казанга кайтып җитте.


---

--- | 27.12.2016

Әниемнең хыялын тормышка ашырдым

$
0
0
27.12.2016 Җәмгыять
Газетабызның үткән саннарында язып чыкканыбызча, Нижгар өлкәсе татарлары мәдәни тормышында шатлыклы һәм куанычлы вакыйга булды. Татар халкының легендар җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичевның лаеклы алмашы Ринат Максут улы Яруллин Казанда узган “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының Регионнар номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исемен яулап кайтты.

Ринат Аллаһыдан җыр-моң иясе. Аның кабатланмас тавышы, үзәккә үтәрлек җырлары күптәннән инде үз тамашачысын тапты. Шушы көннәрдә Ринат редакциядә кунакта булып, безне кызыксындырган берничә сорауга җавап кайтарды.

- Ринат, без сине ихластан чираттатагы иҗади уңышың белән котлыйбыз һәм шул уңайдан, беренче соравыбыз - миллион халык яшәгән Казанда, россия төбәкләреннән дә йөзләп җыелган җырчылар арасында берничә көн кайнап, җиңүгә ирешү авырмы булды?
- Рәхмәт! Ни әйтер идем, бер генә нәрсә дә бу җирдә тырышмыйча, көч куймыйча, җиңелдән бирелми, аеруча шундый югары дәрәҗәгә ирешү дә, билгеле. Без бу конкурска җитди әзерләндек, тырышырга күп туры килде. Конкурс югары дәрәҗәдә оештырылган, аның исеме генә дә үзенә туры килә – Халыкара конкурс. Биредә Россиянең төрле регионнарыннан, Монголия, Кытай, Якутиядән дә катнашучылар бар иде.
Әйтергә кирәк, энекәшем Марат 2014 елда “Татар моңы”нда I дәрәҗә лауреат исемен яулады, аның барлык юлларны белүе миңа бик зур ярдәм булды.
- Нинди җыр белән жюриның һәм тамашачының күңелен яуладың?
- Конкурс өч турдан торды һәм һәркайсы өчен аерым җыр әзерләнгән иде. Мәскәүдә узган беренче турга “Эх, алмагачлары” татар халык җырын, шулай ук автор-башкаручы Гүзәлиянең репертуарыннан күп җырлар башкарганга күрә, аның “Хисләр бураны”, “Бәхет кирәк” дигән җырларын да тәкъдим иттем. Икенче турга Азат Хөсәиновның “Киек казлар” дигән җырын әзерләгән идек. Ә инде өченче турда күпләргә яхшы таныш булган, Фаил Шафигуллин сүзләренә, Зиннур Гыйбадуллин көенә язылган элекке җыр “Яшьлегем тугае”н башкардым.

Өченче тур узганнан соң, кулларның дер-дер итеп, йөрәкнең урыныннан чыгарга әзер булган вакыт җитте. Ник дисәгез, без соңгы минутка кадәр нәтиҗәләрне белмәдек. Нинди урын алдык, лауреат булдыкмы, юкмы кебек сораулар баштан китмәде. 3-4 декабрь төнендә “Яшьлегем тугае” җыры белән гала-концертта катнашу репетициясенә чакыру алдым. Репетицияләр Казанның шәһәр филармониясендә узды.

аскычлардан менеп барам, өченче катта музыканы оркестр яңгырата, тән буйлап салкын йөгереп узды, әйтеп бетермәслек хисләр чол¬гап алды. Оркестрга кушылып җырлау гади җырлау гына түгел инде ул. Минем өчен дә зур вакыйга, яңалык булды.

Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры уңай тәэсир калдырды. Рәсим әфәндедән шулкадәр җылылык та¬шып торды, кирәк җирдә киңәшен биреп, яисә төзәтеп, югары дәрәҗәгә ирештергән номер әзерләдек.

Гала-концерт Галиәскәр Камал театрында матур бер могҗиза буларак узды.

Чыгышларны бәяләгән жюрида Салават Зәкиевич Фәтхетдинов үзе рәислек итте.
- Әлеге конкурста бер тапкыр җиңгәч, башка катнашу рөхсәт ителми икән. бу шулаймы?
- Биредә тагын югарырак дәрәҗәле исем юк, шуңа да анда янә баруның кирәген мин күрмим. Тулаем алганда, дипломантлар икенче елда ук, ә II һәм III дәрәҗә лауреатлар өч елдан соң конкурс-та кабат катнаша ала.
- Ринат, беренче дәрәҗә дипломга лаек булгач, иң беренче кем белән бу шатлыгыңны уртаклаштың?
- Концертның икенче бүлеге башлануга безне сәхнәгә чакырып алдылар. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзе тәбрикләде, бүләкләде, лауреат исемен дә нәкъ ул тапшырды. Бу вакытта сәхнә артында беренче көннән башлап янәшәмдә булган энекәшем Марат иде, иң беренче аның белән шатланыштык. Күздә яшьләр, димәк, кул кысып, беренче котлаучым да ул булды. Аннары кичектерми әнигә шалтыратып, аны шатландырдым, куандырдым. “Татар моңы” конкурсында катнашуымда әниемнең өлеше шактый, чөнки нәкъ менә аның иң зур теләге иде бу. Конкурс шартлары буенча анда 35 яшенә кадәр катнашу мөмкин, ә миңа 34, шуңа да тәвәккәлләдем һәм әниемнең хыялын тормышка ашырдым. Ә залда бу көнне минем өчен әтием, тормыш иптәшем Гүзәл, туганым Гөлнара җан атып тордылар.
- Гаилә темасына кагылгач, аның турында да берәр сүз әйтеп узсаң иде.
- Чынлап әйткәндә, миннән дә бай кеше юк дип хис итәм мин үземне – алтын кебек гаиләм, мин яраткан, мине яратучы, һәрвакыт ачык чырай белән каршы алып озатучы тормыш иптәшем Гүзәлем бар (чыгышы белән Уразавылдан). Аның белән бер-беребезне яратып өйләнештек, моңа кадәр биш ел чамасы хисләребезне сынадык. Иптәшем музыка тыңларга ярата, без, якыннарына аш пешергәндә дә һаман көйләп йөри, әмма ул сәхнә кешесе түгел. Шулай да яңа җыр яздыргач, беренче итеп аңа тыңларга бирәбез. Ул тамашачы, тыңлаучы буларак үзенең фикерен әйтә, ошатса, әйе, әйбәт булган ди, кайвакыт критика да була. Мин бик бәхетле янымда ышанычлы җан юлдашым булганга, алма кебек ике балабыз үсеп килә. Олыбыз Динар 2 класс укучысы, аңа сигез яшь. Бик тырыш, актив бала. Яратып театр түгәрәгендә шөгыльләнә, шулай ук спорт, йөзү, айкидо түгәрәкләренә дә зур теләк белән йөри. Кызыбыз Сабинага биш яшь, нәни булуына карамастан, җыр-моңга гашыйк ул. Бергәләшеп машинада барганда һәрвакыт музыкага кушылып җырлый, аеруча минем баянда уйнаганымны ярата. Динар әлегә “әти, баянда уйныйсым килә” дигән сүзләре белән куандырган юк, әмма ул теләк бездә зур, чөнки максатыбыз, теләгебез – гаиләбездә татар моңы, татар җыры бетмәсен иде. Өйдә үзара бары тик ана телебездә аралашабыз. Безнең милләтебез, мәдәниятебез озак яшәсен.

Ә инде гаилә темасын тирәнтен алсак, без, өч туган – мин, Гөлнара һәм Марат Кызыл Октябрь районының күпләргә үрнәк һәм билгеле булган Максут һәм Рафия Яруллиннар гаиләсендә туып-үстек.

Әти – ул безнең остаз, ул иң олы, иң зур. Һәр эшне бүген дә аның белән киңәшләшеп башкарабыз. Ул үзенең тормышын мәдәният белән бәйләде. Күп еллар Актук клубы директоры булып эшләде, аннары автоклубны җитәкләде. Бүген район мәдәният бүлеген уңышлы җитәкли. РФнең атказанган мәдәният эшлеклесе исеменә лаек булды. Әниебез гомерлек педагог, хәзер Уразавыл мәктәбендә балаларга белем бирә.

Иҗади җанлы кеше, аның шигырьләренә язылган җырлар якын арада Маратның сольный альбомында дөнья күрәчәк. Гөлнара белән без бер хезмәттә, Мәскәүдә бәйрәмнәр оештырабыз. Марат та безнең янда, без һәрвакыт бергә.
- Беренче тапкыр кайчан һәм нинди сәхнәдә чыгыш ясадың?
- Сәхнәдә 4-4,5 яшьләреннән җырлый башладым, баянда 7 яшеннән алып уйныйм һәм монда дә әтиемнең өлеше зур дип әйтер идем. “Җиде лампа, бишле куык”, “Ватылды, җиргә төште”, “Әй кукмара, кукмара” - болар барысы да әти өйрәткән беренче җырларым.

Без бик күп сәхнәләрдә чыгыш ясадык - җирле клуб сәхнәсеннән башлап, Түбән Новогород, Мәскәү, Казан сәхнәләренә кадәр.
- Синеңчә, иҗади уңышларыңда әтиеңнеңме яисә әниеңнеңме өлеше күбрәк?
- Алар бертигез. Әтием яисә әнием башкарак булсалар, мин үземне шушындый дәрәҗәдә күрә алмас идем. Кече яшьтән аларның ярдәме зур булды. Әтинең бармактан тотып баян төймәләре буенча йөртүе, әни куллары белән юып-үтүкләп куйган костюмнар күз алдыннан китми.
- Ринат, бүгенге көндә репертуарыңда ничә җыр бар? Бу өлкәдә нинди авторлар һәм композиторлар белән эш итәсең?
- Репертуарыбыз бик зур һәм бай. Бу күбесе халык җырлары, бик яратып башкарам мин аларны. Ә композиторларга килгәндә, соңгы вакытта Гүзәлия белән тыгыз эш итәбез, аның җырларын башкарабыз. Әйтеп үткәнемчә, бу “Хисләр бураны”, “Бәхет кирәк”, шулай ук күпләргә яхшы таныш булган без, өч туган башкаруында “Туган¬нар” җыры, ә “Сиреньнәр” җырым Фирзәр абый Мортазинныкы. Алла бирсә, якын арада аның “Әнкәй белән бала” җыры дөнья күрәчәк. Бу бик сагышлы, моңлы җырны тамашачы яратыр дип уйлыйм.

Тукталырга җыенмыйбыз, алга, алга гына барырга. Күпме җырыбыз тагын дөнья күрәчәк, Аллаһы бер Үзе генә белә.
- Яруллиннарның хиты, өч туган башкарган “Туганнар” җыры ничек барлыкка килде?
- Чынлап та, татар дөньясы яратты ул җырыбызны, һәркем белә, тыңлый аны. Ә барлыкка килүе инде шулайрактыр: безне күбесе Яруллиннар гаиләсе буларак белә. Шуннан бергәләшеп бер матур җыр чыгару идеясе туды да. Һәм, миңа калса, булдырдык. Гөлфия Шакирова сүзләренә, Гүзәлия көенә язылган бу җырыбыз чынлап та хит булды. Хит булсын өчен, җыр үзе дә, аның башкарылуы да матур булырга, тамашачы тарафыннан җиңел кабул ителергә тиеш. Җырны хит итеп халык ясый. Димәк, халыкка ошаган, халык яраткан.
- Белгәнебезчә, сез бит әле туйлар, мәҗлесләр дә алып барасыз.
- Мәскәүдә яши башлаганга 11 ел була. Билгеле, авылда, районда без танылган гаилә. Уразавылга чыксак та, Сергач якларына узып куйсак та, белгән-күргән кеше күп. Әмма Мәскәүгә килгәч, хәлләр шактый үзгәреп куйды. Кем дә кемне дә белми, Ринатны да танучы юк. Шуңа күрә беренче вакытта бик авыр иде. Ә бүген, Аллага шөкер, шушы дәрәҗәгә күтәрелә алуыбызга бик шатбыз.

Туй-мәҗлесләр алып баруга килгәндә, бүгеннән үк август, сентябрь айларына урын алып куючылар бар. Без беркайчан да заказ бирүчене сайламадык, кем беренче шалтырата, шуның белән эшлибез. Төрле хәлләр булды, күбрәк акчалар тәкъдим итеп, башка чарага да алмакчылар иде, тик безнең эштә бу кабул итмәслек нәрсә.

Хезмәтне туганым Гөлнара белән бергә алып барабыз. Мәскәүдә без беренчеләрдән булып мәҗлесләрне парлап һәм ике телдә: рус һәм татарча алып бара башладык. Еш кына бәйрәмнәрдә башка милләттән булган кунаклар очрый, шуңа да шәһәрдә туып-үскәннәрнең күбесе татар телен яхшы аңламый. Ә ике телдә алып бару отышлы вариант булды.
- Ринат, син һөнәрең буенча кем, төп эшең бармы?
- Мин заманында  юридик факультет   тәмамладым,   икенче белгечлегем - дәүләт  муниципаль идарәсе. Әмма беренче белгечлегем буенча тулы бер ел да эшләмәдем. Күңелем җырга, моңга тартты һәм зур ышаныч белән бүген мин үз урынымда дип әйтә алам.  Эшемә зур теләк белән, бәйрәмгә барган кебек йөрим. Бу җырлап йерү генә түгел, ә тулы бәйрәмнәр оештыру. Рус һәм татар эстрадасы йолдызлары, ышанычлы фото-видөо операторлар, хәтта рестораннар белән дә эш итәбез,  барысы да клиентның таләпләреннән тора. Заказ бирүче белән алдан очрашып, танышып, аның фикер-төләкләрен тыңлап, бәйрәмнәрен   югары   дәрәҗәдә, онытылмаслык итеп оештырыр¬га тырышабыз.
- Киләчәккә планнарың белән дә уртаклашсаң иде.
- Планнар бихисап күп.  Тукталышлар булырга тиеш түгел -максатыбыз тик алга барырга. Концертларга килгәндә,  киләсе елның 13 июнендә миңа 35 яшь тула, димәк кечкенә генә юбилей. Бу дата изге Рамазан аебызга туры килә, шул уңайдан туган авылым Актук мәчете каршында шул көнне ифтар кичәсе уздырырга  планлаштырабыз.  Бәлки, кичәне бераз матур җырлар белән дә бизәрбез. Ә Ураза тәмамлангач, 15 июльдә Алла Тәгалә һәм дуслар ярдәме белән туган авылыбызда кечкенә генә сабантуй уздыру теләге дә бар. Программасына, әлбәттә, җыр конкурсы һәм милли көрәш кертеләчәк. Призга машина булыр дип ышандыралмыйм әлеге, хәлдән килгән тик, ә бәлки, булыр да. Бу бәйрәмне үзенчәлекле итеп уздыру өчен фикерләр бар инде.
-  Тулаем алганда, 2016 ел нәрсә белән исеңдә калды, Яңа елны нинди теләкләр белән каршы аласың?
- Быел   безнең   гаиләдә   матур вакыйгалар берничә булды. Бәрәнчедән, Гөлнарабыз кулына сау-исән бала алды, мине, Маратны абый ясады. Моңа бик шатланабыз, Закирыбызны яратабыз, аңа хөзөр дүрт ай. Икенчедән, минем "Татар моңьГнда җиңеп чыгуым.

Марат күбесе театраль сферада һәм үз альбомы өстендә эшли. Ул ТНВ каналында узачак "Кайнар хит" музыкаль парадта катнаша, аның "Ана хаты" җыры өчен һәр шимбә иртәнгә унда һәм кичке биштә тавыш бирергә мөмкин.

Маратның дискын күптән көтәләр, әмма бу тиз эшләнә торган эш түгел. Без аны ныклап, җырларны тиешлечә сайлап эзәрлибез, яхшы сыйфатлы булуы өчен тырышабыз. Альбом Мәскәүдә чыгачак һәм анда тупланган жырлар бар да саф ана телебездә булыр. Ә теләкләребез бөр: барчабыз да сау-сәламәт булыйк, җир йөзендә тынычлык булсын.
- "Туган як" газетасына, аның күп санлы укучыларына нәрсә әйтер идең?
- "Туган як" газетасы белән без күптәннән таныш,  аны даими укып барабыз һәм бу басмадан башка безгә татар дөньясын күз алдына китерү мөмкин түгел.

"Туган як" газетабыз яшәсен, аңа озын гомер, күбрәк укучылар, ә редакция коллективына иҗади уңышлар, иминлек, бөтен теләкләрөгөзнөң тормышка ашуын теләп калам.
-  Әңгәмәң өчен рәхмәт, Ринат. Иҗатыңда яңадан-яңа уңышлар, киләчәктә тагы да  югарырак үрләр яулавыңны телибез. Җыр-моң белен тулы күңелең ачык, даладай киң булсын. Саулык, иминлек, ак юллар һем бәхет сине һеркайда озатып йөрсен иде!
-  Рәхмәт.
 


---

--- | 27.12.2016

«Ростелеком» «Татнефть» өчен Виртуаль ЦОД булдырды

$
0
0
27.12.2016 Интернет
«Татнефть» Татарстанда беренчеләрдән булып эре компанияләр арасында үзенең мәгълүмати системасының бер өлешен «Виртуальный центр обработки данных»ка (ВЦОДка) күчерде. Хәзерге вакытта бу «Татнефтькә» виртуаль хезмәтләрне альтернатив тулы серверлы компьютер буларак кулланырга мөмкинлек бирә.

«Виртуаль ЦОД» хезмәте клиентларга мәгълүмати системаның резерв күчермәсен саклауда, болыт платформасында урнаштыруда зур ярдәм күрсәтә. Милли болыт платформасы иң югары дәрәҗәдә шәхси мәгълүматлар куркынычсызлыгын тәэмин итә. Идарә итү web-интерфейс сервисы аша булдырыла.

«Ростелеком» клиентлары «Виртуаль ЦОД»ка заказны мөстәкыйль рәвештә үзләре дә калдыра ала. Барлык конфигурацияләрне сайлау һәм исәп-хисап калькуляциясе www.rt.ru сайтында бар. Компаниягезнең исемен, электрон почта адресын һәм телефон номерын гына калдырасы була. 

Активация автоматик рәвештә SMS аша килгән кодны кертү белән ясалачак.

Партнерлар яңалыгы

 


---

--- | 27.12.2016

Фирүзә Париж: “Рок белән башкорт сәхнәсен гаҗәпләндердем” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
27.12.2016 Мәдәният
Җырчы Фирүзә Париж җырларын тыңлауга ук, иҗатына кызыксыну уянганчы, һәркемдә исеменә карата күбрәк сораулар туа. Уфа сәнгать академиясенең театраль бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында хезмәт куючы Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Париж үзенең бихисап күп төбәкләрдәге чыгышлары һәм камил, уйланылган образы белән истә кала.

— Фамилияң Аллаярова булса да, сәхнәдә “Фирүзә Париж” исеме астында чыгыш ясыйсың. Нигә нәкъ “Париж” дип сайладың?
— Кем белән күрешсәм дә, кая гына барсам да әлеге сорау барлык кешене кызыксындыра. Минем чын исемем Фирүзә Аллаярова. Сәхнә өчен әлеге исем бик килешеп бетми дигән фикер белән музыкантлар миңа төрле тәхәллүсләр сайлый башлады. Шуннан бабайларның исемнәренә игътибарны юнәлттек. Картәтиемнең берсе – Абдулла, икенчесе – Париж исемле. Моны белүгә иҗатташ дусларым бу идеяны күтәреп алды һәм минем Фирүзә Париж булып сәхнәгә чыкканыма инде 20 ел булды. Бабаема мондый исемне юкка гына бирмәгәннәр, чөнки рус-француз  сугышы вакытында Париж шәһәренә кадәр барып җитүче башкортлар арасында безнең нәселдән дә булганнар. Шул хөрмәткә картәтигә Париж исеме кушылган да. Дөрес, башында сәхнәгә мондый исем белән чыгарга бик сәер тоелды, барысы да гаҗәпләнде. Аннан кала мин ул елларда рок стилендә чыгыш ясый идем: күн чалбарлар, курткалар һәм шул стильдәге җырлар. Ул вакытта бик каршылыклы тәнкыйть сүзләре ишетелде, тик мин барыбер үземнекен итәм дидем. Соңрак юнәлешемне популяр җырларга бордым, чөнки рок музыка белән бик үсеп тә булмый.
— М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында шактый еллар хезмәт куясың. Башыннан ук әлеге театрда актриса булам дип хыялландыңмы?
— Мине әти-әнием укытучы буларак күрде. Мәктәпне бетерүгә мин педагогик университетка имтиханнар тапшырырга бардым. Тик театраль бүлеккә сайлау бара дигәч, анда барып имтиханнар бирдем һәм документларны күчердем. Әти-әнием шок хәлендә иде, тик каршы килмәде. Мин бер дә үкенмим алай эшләгәнгә, чөнки актерлык белемем тормышта бик күп мөмкинлекләр ачты, психологик яктан да күп нәрсәне аңларга мөмкинлек бирә.
— Театр сәхнәсе белән эстраданың аермасын күрәсеңме?
— Театрга бер төрле тамашачы килә, эстрада концертларына икенче төрле. Спектакльләргә интеллектуаль, нәзакәтле тамашачы йөри, ә эстрада тамашаларында билдән түбән юмор да, җиңел җырлар да булырга мөмкин һәм халык аны кабул итә. Мин беркемне дә үпкәләтәсем килми, чөнки һәрбер тамашачы миңа якын, тик сәхнә аермасы барыбер сизелә. Беренче чиратта, без – артистларга, үзебезгә үсәргә, үзебезгә камилләшергә кирәк. Мин башта үземне театраль актриса буларак кына күзаллый идем, ә хәзер актив рәвештә җырчы буларак үз өстемдә эшлим. Театрда барысы да бертигез. Халык элек Фидан Гаффаров, Нурия Ирсаева кебек артистларны карарга йөри иде, ә хәзер күп актерларның исемнәрен дә белмиләр. Сәхнәдә һәрбер артист шәхес булырга тиеш. Шушы фикерләр белән минем театрдагы иҗатым берникадәр икенче планга күчә, ә җыр беренче урынга чыга.
— Әниең белән “Әрем исе” җырына дуэт яздырып, клип та төшердегез. Әниең синең җырчы булып китүеңә этәргеч ясадымы?
— Әнием мин укыган театраль бүлеккә укырга кергән булган, тик авылны, туган нигезен сагынып, кайтып киткән. Балачактан артист һөнәре авыр дигән фикерне алар әйтеп килде. Мин исә үземнекен иттем. Әниемнең элеккеге хыялларын тормышка ашыру өчен мин аны уртак дуэтлар белән сәхнәгә алып чыгам. Без бергә чыгыш ясаганда да үземдә икеләтә дулкынлану сизәм. Әниемнең җырларын бик яхшы кабул итәләр.
— Дуэтларны да күп яздырасың, бу синең җырчы буларак популяр булуыңны дәлиллиме?
— Дуэтлар үзеннән-үзе туа. Мин әлеге дуэттан танылу, дан алам дип эшләмим. Элек дуэтлар бик күп булды, чөнки яшьлек максимализмы да булгандыр, хәзер исә тәкъдимнәр булса да тавышның туры килүенә, җырның эчтәлегенә карыйм, нәтиҗәсе турында уйлыйм. Шуңа да дуэтларга сирәгрәк алынам.
— Артур Кунакбаев белән уртак иҗат җимешләрегез тиңдәшсез яхшы җырларга әверелде. Аның белән дә таныштырып үтсәң иде.
— Артур Кунакбаев минем коллегам, актер, бик яхшы җырчы. Тик рольләре бихисап булу сәбәпле, аның җыр белән ныклап шөгыльләнергә мөмкинлеге калмый. Артур театрга килүгә мин үзем бергә эшләп карарга тәкъдим иттем. Әмма, әйткәнемчә, чыгышлары күп булу сәбәпле, ул минем белән гастрольләргә чыгып китә алмый.
— Гастрольләр белән күп төбәкләрдә чыгыш ясыйсыңмы?
— Театрда коллектив эшкә ияләшкәч, элек мин бераз үз көчемә ышанмый идем. Тик җырчы буларак иҗат итә башлагач барысын да үземә хәл итәргә туры килә. Төркемемдә миңа этәргеч ясаучы иҗатчыларым бар. Уңышка ирешү өчен шуышыпмы, йөгерепме, ничек булса да алга барырга кирәк. Төрле яктан икеләнүләр булуга карамастан, алга таба башка төбәкләрдә дә үз иҗатымны танытасым килә.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 27.12.2016

Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү артачак

$
0
0
27.12.2016 Икътисад
2017нче елның 1нче гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү арта. Ата -аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш була. Түләү суммасы артуы мәгариф оешмаларының эшчәнлеген финанслау чыгымнары үсүенә, шул исәптән азык-төлек продукциясенә бәяләр артуына, балалар бакчаларының сабыйларны карауда-тәрбияләүдә катнашкан персоналының хезмәт хакы үсүенә бәйле.

Бу хакта Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Биредә шуны билгеләп үтик: балалар бакчасында баланы карап тору чыгымнарының күпчелеген (70 процент чамасы) дәүләт үз өстенә ала. Ата-аналар түли торган сумма учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисалга, бүген киң таралыш алган төрдәге балалар бакчасында (гомуми үстерелешле) 10,5 сәгать дәвамында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар йөргән өчен ата-аналар 2770 сум түли. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан бәя 227 сумга арта һәм 2997 сум була.

Ата-аналарга каралган ташламалар һәм компенсация түләү гамәлдә кала.


---

--- | 27.12.2016

Яңа елга чыршы сайлау серләре (КИҢӘШЛӘР)

$
0
0
27.12.2016 Киңәш-табыш
Яңа ел алдыннан Казан базарларына бәйрәмнең төп алиһәсе – чыршы сатуга чыга. Берәүләр аның ясалмасына өстенлек бирсә, икенчеләр чын агачны көтеп ала. Сүз дә юк, чын агачның исе генә дә ни тора! Дөресен әйткәндә, мәктәпне тәмамлаганнан бирле Яңа елның рухын тойганым юк. Барысы да шул бәйрәм алдыннан чын чыршы күрмәү, хуш исен иснәмәүдән, күрәсең.

Быел әлеге мизгелләрне кабатларга булдым, чын чыршы алырга!

Мәскәү базарында чыршы сатуның өч ноктасы бар. «Түбәтәй»дән ерак булмаган урында Пермьнән алып кайткан нарат саталар. Бәясе 800дән башлана.

– Миңа метр ярымлы чыршы кирәк иде, – дим.

– Нигә сиңа чыршы? Нарат ал, ул коелмый, озаграк тора, – ди сатучы.

Катгый рәвештә чыршы кирәген тәкрарлыйм. Шул вакытта икенчесе сүзгә кушыла:

– Чыршы куясы бүлмәгезнең биеклеге күпме? – ди.

– Ы-ы... Өч-дүрт метрдыр инде, – дим.

– Сезгә метр ярым кечкенә була, – ди бу.

– Алайса, зуррагын алам, – дип, чыршы сатучылар янына юл алдым.



Алары трамвай юлы кырыена тере коридор ясап тезелешеп баскан. Болары да чыршыларны Пермьнән алып килгән. Бәяләр 600-1500 тирәсендә тирбәлә.

– Нишләп Татарстанда урман юкмыни? – дип сорыйм сатучылардан.

– Татарстанда агач киссәк, башыңны кисәләр, – ди берсе.

– Ә сезнең рөхсәт язуыгыз бармы соң?

– Законлы эшлибез, рөхсәт алынган.

Закон белән эш иткәч, камерага сөйләргә курыкмаслар, дип телефонымны чыгарам. Әмма бер алдыма, бер артыма төшеп, товарларын мактаган өч сатучы, телефонымны чыгаруга, суга киткән бүреләр кебек юкка чыктылар. Шулай да берсенең артыннан кире барып, иң яхшы чыршыны сайлап бирүен сорадым. Ул миңа,  иң матур агачны алып, ылысын кулы белән уып иснәтте. Ммм! Исее! Суламаган борыннарны да ачып җибәрә. «Свежий» чыршы шундый булырга тиеш икән, ягъни томаудан дәваларга.

Сатучыга бәйләнеп торганда, гомер буе күкерт заводында эшләгән Нариман абый Сөләйманов кечкенә оныгы белән чыршы сайларга килде.

– Әти урманчы булып эшләде. Шулай булса да без Яңа елда чыршы күреп үсмәдек. Мәктәп Яңа елына исә яшь бозауларга кайтарылган ылысларны фермадан алып менә идек. Шулардан җыеп чыршы ясыйбыз. Мичкә ягыла торган класс бүлмәсендә аның исе шулкадәр тәмле чыга. Хәзер менә чыршының да, ылысның да, пихта, кедрның нинди генә төре юк. Законлы дип саталар инде. Без алабыз, – ди ул.

Нариман абый чыршы сайлау серләре белән дә уртаклашты. Беренчедән, аның кайчан киселгән булуын ачыкларга кирәк, ди. Моның өчен иң аскы ботагын сындырып карарга кирәк. Әгәр ул тиз сынса – чыршы күптән киселгән. Кәүсәнең киселгән урынының төсенә дә игътибар итәргә куша ул. Караңгы төстә икән, чыршы энәләрен тиз коячак. Ботакларын аз гына бөгеп карарга кирәк, алар сынарга тиеш түгел. Кире үз хәленә кайтса, бу – яшь агач. Аның исе катырак чыга. Үз халәтенә кайтып ук бетмәсә, мондый гүзәлкәйдән әллә ни ис көтмәскә кирәк. Чыршыны тезеп куйган җиреннән күтәреп карарга да иренмәгез. Әгәр энәләре җиргә коелган икән, аны алудан мәгънә юк.



Кием-салым рәтләренә кергәндә, Марий-Элдан китергән чыршылар саталар. «Кайсысы әйбәтрәк?» дигән сорауга, сатучы ханым тәмәкесеннән аерылмыйча гына: «Берсүзсез мариныкы», – дип куйды. Ул мактамады, мин ышанмадым. Ә Казан халкы шулай да себерке сыман җыелган Мари чыршысына өстенлек бирә. Бәясе 100 сум. Вазага утыртырга менә дигән. Ике-өч күркәсе дә бар. Исе зур чыршыга караганда ныграк та чыга икән.

Кире кайтыр юлда,  Пермь нараты сатучылар янына тукталдым.

– Нарат алырга булдым бит әле. 31 көнне киләм, би-и-к матур нарат сайлап бирерсез әле, – дим.

– 28 декабрь көнне үзе түгел, ботагы да калмый миндә. 10 ел нарат сатам. Кырып-себереп алып бетерәләр, – диде сатучы.

Әллә кая йөрисе дә юк, үзебезнең ишегалдына – «Океан» базарына да китергәннәр бүген чыршыкайларны. Бәяләре генә кыйбатрак. Чыршы – 800, нарат 1000 сумнан башлана.
 
Базар тулы чыршы-нарат булса да, законсыз рәвештә урманнан кисеп кайтучылар да юк түгел. Аларга нинди җәза каралган соң? Иртәме-соңмы, үз белдеге белән чыршы кисүче административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Штраф күләме һәр очракта аерыла. Бу агачның төренә, яшенә һәм урман хуҗалыгына китергән зыянына карый. Зыянның күләме 5000 сумнан артмый икән, штраф 3500-5000 тирәсе. Әгәр ваемсыз адәм, берничә агач кисеп, салынган зыян биш мең сумнан артып китсә, берничә төр җәза буенча җавап бирә. Штраф күләме дә 500 меңгә кадәр җитә. Шулай ук 480 сәгать мәҗбүри эш  белән «бүләкләнергә» мөмкин. Яки 2-6 елга иректән чикләү каралган. Административ штрафтан тыш, һәр киселгән агач өчен зыянны капларга туры киләчәк. Уйламыйча киселгән бер агач – өч мең сум.
 
Иң яхшысы – Яңа ел күркен сатып кына алыйк. Бәйрәмнәр күңелле узсын!


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 27.12.2016
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>