Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Ту-154 пилотларының борт үзязгычында сакланган СОҢГЫ СҮЗЛӘРЕ тикшерелә башлады

$
0
0
27.12.2016 Фаҗига
Сочида фаҗигага юлыккан Ту-154 очкычы бортындагы үзязгычның Мәскәүгә китерелүен бүген Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Максим Соколов хәбәр иткән иде. Анда язылган мәгълүматлар бик мөһим. Нәкъ алар фаҗига сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Белгечләр бүген үк язмалар туплаган үзязгычны тикшерүгә керештеләр.

«Лайф» хәбәр иткән соңгы мәгълүматларга караганда, пилотларның сөйләшүе: «Закрылки, с*ка!» һәм «Командир, падаем!» — дигән сүзләр белән өзелә.

Икенче үзязгычны кайчан тикшерә башлаячаклары әлегә билгесез.

Тулырак: СМИ: стали известны последние слова пилотов разбившегося Ту-154


---

--- | 27.12.2016

Вероника Кузнецова әни булган (ФОТО)

$
0
0
28.12.2016 Шоу-бизнес
27 декабрь көнне татар эстрадасы җырчысы Вероника Кузнецова әни булды! Нарасый Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 15 сәгать 35 минутта дөньяга килгән.

- Аллага шөкер, икебезнең дә хәлебез яхшы, ял итеп ятабыз. Улыбызның авырлыгы - 3800 гр, буе - 53 см.  Беренче тапкыр булгач, бик курыктым. Ләкин яхшы уйда, уңай нияттә булырга кирәк. Сабыйга исем сайламадык әле. Улыбыз туу - Яңа елга иң шәп бүләк булды! Яңа елны улыбыз белән өйдә каршы алачакбыз, Алла теләсә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Вероника Кузнецова.
 


Вероника һәм Марсель Шакировлар гаиләсен уллары туу белән чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 27.12.2016

Татарстанда кар машинасын йөртүче тепловоз астында калып һәлак булган

$
0
0
28.12.2016 Фаҗига
Кичә 10 сәгать 39 минутта бердәм 112 номерына Татарстанның Әлмәт районында һәлакәт булуы турында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. Әлеге районның Яңа Суркин авылы янында тимер юл перегонында тепловоз кар машинасын бәрдергән була. Медиклар урынга көчкә барып җитәләр, чөнки тимер юл буенда автомобиль юлы юк.

Алар үзләре утырып барган маневрлы тепловоз белән зыян күрүчене клиник үлем хәлендә алып кайталар һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена озаталар.

56 яшьлек ир юлда барганда җан бирә һәм аны Лениногорск моргына илтергә туры килә. Ир кешенең муен сөяге һәм аяклары сынган була, дип хәбәр иткән "Әлмәт таңнары" газетасы.


---

--- | 27.12.2016

Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, алты кеше зыян күргән (ВИДЕО)

$
0
0
28.12.2016 Фаҗига
Бүген иртән 7:35тә 112 хезмәтенә Чистай янында юл һәлакәте булуы турындагы хәбәр килеп ирешә. "Форд Мондео" белән "Фольксваген" микроавтобусы бәрелешкән.

Фаҗига аркасында бер кеше үлгән, алты кеше зыян күргән.


---

--- | 28.12.2016

Максат - һәр татар авылында “Ак калфак” оешмасын булдыру

$
0
0
28.12.2016 Милләт
Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы географиясе искиткеч киң, аның бүлекләре Татарстанда, бүтән регионнарда, хәтта чит илләрдә дә уңышлы гына эшләп килә. Безнең өлкәнең татар¬лар компакт яшәгән районнарында нәкъ менә хатын- кызларны җәлеп итеп күп кенә мәдәни, рухи, тарихи чаралар уздырыла, бүтәннәрендә дә, кагыйдә буларак, хатын-кызлар актив катнаша.

Әмма һәр район, хәтта һәр авыл үз алдына гына эшли, ничек әйтмешли, «үз казанында кайный» һәм эшләнгән эшләр дә күбрәге мәдәни чаралар һәм кайбер очракларда хәйрия гамәлләре. Ә нәкъ менә хатын-кызларның кызыксынуларын исәпкә алган түгәрәкләрме, клублармы юк исәбендә, кайчак эшләгәнне дә күрсәтмибез яисә күрсәтә белмибез. Безнең канга сеңгән тыйнаклык та моңа комачаулый торгандыр.

Апрель аенда “Ак калфак”ның Казанда үткән IV Бөтендөнья форумында төрле регионнардан килгән бүлекчәләр җитәкчеләренең чыгышларын тыңлаганда безнең Нижгар регионы өчен үпкәләп утырдым, чөнки алар сөйләгәннең барысы да бездә эшләнә, хәтта артыгы белән, тик күрсәтә белмибез. Һәм әле анда чакны өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры урынбасары, “Шатлык” клубы җитәкчесе Рәзилә ханым Ахмадуллина һәм безнең бүтән делегатлар белән сөйләшеп, үзебездә дә “Ак калфак”ның бүлекчәсен булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Әмма тормыш бик мәшәкатьле нәрсә бит, яз-җәй айлары аеруча да. Шуңа күрә бераз сузылды моны тормышка ашыру, яисә инде Алладан вакыт җитмәгәндер.

Ниһаять, үткән атнада Рәзилә ханым белән татарлар компакт яшәгән районнардан икешәр- өчәр вәкил генә җыеп, “Туган як” редакциясендә очраштык. Аны оештыру җыелышы дисәк тә, дөрес булыр. Анда Рәзилә ханым Түбән Новгородтагы Җәмигъ мәчетенең хәйрия фонды җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисова белән килгәннәр иде. Шулай ук сөйләшүдә Сергач районыннан Гөлнур Мангушева (Камка), Тәнзилә Паламарчук (Сергач), Кадрия Әндәрҗанова (Кочко-Пожар), Кызыл Октябрь районыннан Әлфия Мөхәммәтҗанова (Зур Рбишча), Гөлнара Фатехова (Чүмбәли), Сәрия Насибуллина (Уразавыл), Пильна районыннан Надирә Абдулганиева (Пильна), Рамилә Низаметдинова (Мочали), Әлфия Аймалетдинова, Зифа Сөләйманова, Рамилә Мусина (Сафаҗай), Спас районыннан Рәйханә Талипова, Адилә Нафеева (Бозлау), Сания Магҗанова (Татар Моклокасы) катнаштылар. Кызганычка каршы, Сечен районы Красный Остров вәкилләре транспорт проблемасына бәйле сәбәп белән килә алмадылар.

Утырышыбыз бүләкләүләрдән башланды – Рәзилә белән Зөһрә ханымнар барысына да матур капларда чәк-чәкләр бүләк иттеләр, шулай ук Рәзилә Ардинатовна күренекле җәмәгать эшлеклесе, “Җәясу” фестивале проекты авторы, халык җырларын башкаручы Тәнзилә Паламарчукка актив эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын һәм автономия исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Аннары Рәзилә өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе буларак, өлкә үзәгендә уздырылган чаралар белән таныштырып үтте.

Соңгыларыннан - өлкә диния нәзарәте белән берлектә тәрбия темасына багышлап оештырылганы. Анда Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” дигән дискасын карап, фикер алышу булган. Хатыннарның йөклелек чорына һәм балага кырык көн тулганчы кирәкле гореф-гадәтләрне үтәүгә багышланган бу диск искиткеч кызыклы һәм кирәкле әсбап. Аны өлкә автономиясе байтак кына актив ханымнарга төрле чараларда бүләк итте, шулай ук апрель аенда Кочко-Пожар клубында уздырылган “Ак калфак”ның киңәйтелгән утырышында да сатып алырга мөмкин иде. Камка мәктәбе укытучысы Гөлнур Мангушева өлкән класс кызлары һәм аларның әниләре белән аны бергәләп карауны һәм фикер алышуны оештырган. “Зур кызыксыну уятты бу диск”, - диде ул. Кадрия Әндәрҗанова бар¬лык күршеләренә биргән карарга, Әлфия Мөхәммәтҗанова да шулай эшләгән, ярты ел кулдан кулга йөреп, яңа гына үземә кайтты, ди ул. Барысы да югары бәя бирделәр бу дискага һәм түземсезлек белән икенче бүлеген көтәбез, диделәр.

“Туган як”тагы утырышыбыз эспресс-танышу формасында узды һәм иркен, җылы атмосфера булганлыктан күбрәк ниндидер бер кич утыруны хәтерләтте. Бирегә җыелганнар арасында укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, административ хезмәткәрләр бар иде, әмма һөнәре буенча кем генә булсалар да, аларның барысын да мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә, телебезгә битараф булмыйча, бу милли кыйммәтләребезне саклап үстерү өстендә эшләү берләштерә. Аерым алганда барысы да актив җәмгый эшчәнлек алып бара һәм кыскача башкарган эшләре турында һәрбересе сөйләп үтте. Ә алар байтак – төрле мәдәни чаралар даими уздырыла, яңадан-яңа коллективлар оеша, бакчаларда, мәктәпләрдә милли тәрбиягә зур әһәмият бирелә, тарих белән кызыксындыру өстендә эшләр алып барыла – балалар бик теләп нәсел шәҗәрәләрен төзиләр. Китапханәләр дә бер эштән дә якта калмый, барча авылларда да клуб, китапханә, бакча, мәктәп тыгыз элемтәдә эшлиләр, һәр эштә дә әти-әниләр катнаша һәм ярдәм итә. Әтиләр физик яисә матди яктан ярдәм күрсәтсә, әниләр оештыру һәм уздырудан якта калмыйлар. Без боларның барысын да мөмкин булганча язып, яктыртып чыгарга тырышабыз.

Күптән түгел Казанда Кадрия ханым Идрисова җитәкчелегендә “Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы” дигән комиссия утырышы булып узган. Анда Рәзилә дә катнашып кайтты һәм бу хакта үз фикерләре белән уртаклашты, Кадрия Раисовнаның сүзләрен җиткерде. “Хатын-кызлар оешмалары бар җирдә дә булырга тиеш. Милли үзенчәлекләрне саклау, гореф-гадәтләрне торгызу, ана теленә ихтирам тәрбияләү, халык авыз иҗаты күргәзмәләре оештыру – һәр хатын-кызның вазифасы. Без моны аңларга һәм үз халкыбыз алдында бурыч итеп санарга тиеш”, - дип әйткән ул. Менә шуларны барысын да истә тотып һәм эшләнгән эшләрне күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу максаты белән безгә бербөтен оешма булып эшләргә кирәк тә. Кайбер районнарда, мәсәлән, Спас, Пильна районнарында “Ак калфак” оешмалары эшләп килә инде, аларның рәисләре авыллар белән элемтәдә торып, бар эшләрендә дә ярдәм итәләр. Бүтән районнарда бу эшне системага салырга кирәк булыр.

“Туган як”тагы утырышта катнашучылар бүтәннәр сөйләгәннән күп кенә файдалы мәгълүмат алды, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу булды. Шул ук вакытта берничә җитди карар да кабул ителде:
- һәр татар авылында “Ак калфак” оешмасын булдыру;
- өлкә татар хатын-кызларының II-сходын һәм “Нижгарбикә” өлкә конкурсын уздыру урынын сайлау. Бу чараларны уздыруга ике авыл теләк белдерде – Сафаҗай һәм Кочко-Пожар (беренче тапкырында алар апрельдә Кочко-Пожар мәдәният йортында узган иде). Бу турыда фикерләрне туплап, чираттагы утырышта урыны һәм тематикасы белән билгеләнергә;
- чираттагы утырышны шулай ук кунакчыл “Туган як” редакциясендә январь ахырында уздыру.

Утырышта районара “Ак калфак” оешмасының кураторы сайланды. Бу вазифа, барлык авыллар, актив хатын-кызлар белән тыгыз элемтәдә, хезмәттәшлектә торуымны исәпкә алып, миңа - «Туган як»ның җаваплы сәркәтибе Наилә Жиһаншинага йөкләнде. Ышаныч белдергән өчен мин, үз чиратымда, зур рәхмәтемне белдерәм һәм “хезмәтегезгә әзермен” дип әйтәм. Шулай ук алда да тыгыз хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам.

Ике сәгатькә сузылган утырыш бер мизгел кебек кенә үтте һәм бергәләп күңелле чәй эчү белән тәмамланды.

Бәлки, ник мине дә чакырмаганнар, дип үпкәләүчеләр булыр, алар алдында гафу үтенәбез һәм тагы бер тапкыр әйтеп үтәбез – бу кечкенә генә оештыру утырышы булды, киңәйтелгәненә барчагызны да чакырырбыз, Алла боерса. Иң мөһиме – эшебезне күрсәтик, монсында инде минем шигем юк. Ә яңа оешкан “Ак калфак”ыбызга озын гомер теләп, хәерле сәгатьтә диясе генә кала.

Хөрмәтле ханымнар, туташлар, барчагызны да шушы районара оешма исеменнән Яңа 2017 ел белән котлыйм! Гайрәтле әтәч елы тыныч¬лык, уңышлар алып килсен, тормышларыбыз имин, гаиләләребез, якыннарыбыз исән-сау, табыннарыбыз мул булсын, йортларыбызга бәрәкәт иңеп торсын иде.
 


Наилә ЖИҺАНШИНА

--- | 28.12.2016

Наилә Әүхәдиева: “Бүгенге көн тамашачысы бик таләпчән”

$
0
0
28.12.2016 Мәдәният
Баланың сәләтен күрә белгән һәм әлеге сәләтне үстерү өчен барлык мөмкинлекләрен эшкә җиккән әти-әниләр аеруча хөрмәткә лаеклы. Дөрес, һәрбер әти-әни балаларына барысын да бирергә тырыша, тик иҗат ягыннан йә үзләренә, йә баласының киләчәгенә ышанып бетмәгәннәр дә байтак. Танылган артистлар арасында да андый очраклар күп.

Яшь җырчы Наилә Әүхәдиеваның газиз кешеләре исә кызның музыкаль яктан сәләтен күреп, ерак юл булуга карамастан сәнгать мәктәбенә дә укырга йөрткәннәр һәм бүгенге көндә дә иҗади яктан үсеш өчен этәргеч биреп торалар. Наилә Әүхәдиева укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән. Әнисе Арча районыннан, җырга сәләте дә, Наилә фикеренчә, нәкъ аннан күчкән.

— Төрле танылган артистларның концертларында чыгыш ясыйсың. Аеруча яратып эшләгән җырчың бармы?
— Миңа инде күп кенә танылган җырчылар белән эшләргә туры килде. Бу җырчылар һәрберсе үзенчәлекле. Мин билгеле җырчыны гына яратам дип аерып әйтә алмыйм. Барысы да минем өчен якын, барысын да хөрмәт итәм.
— Җырларыңны Гөлфия Шакирова һәм  Илдус Дәүләнов иҗат итә. Ни өчен аларның иҗатларына өстенлек бирәсең?
— Гөлфия Шакирова һәм Илдус Дәүләнов иҗатларына өстенлек бирүемнең сәбәбе шунда: без алар белән бер-беребезне аңлап эшлибез, фикерләребез гел туры килә. Гөлфия апаның шигырьләре бик мәгънәле, халыкчан. Аңа үземнең нинди темага җырлыйсым килгәнен әйтүгә минем теләкләргә туры килә торган җыр сүзләрен язып бирә. Илдус Дәүләновка килгәндә, ул бик талантлы композитор һәм аранжировщик, үз эшен җиренә җиткереп эшли. Мине эстрадага Илдус Дәүләнов алып кереп китте дисәм дә, ялгыш булмас. Аның җырлары затлы һәм матур. Без бер-беребезне аңлап эшлибез, ул миңа киңәшләре белән дә ярдәм итә.
— Халык җырларын башкарасыңмы? Башкортстанда милли җырларны ничек кабул итәләр?
— Әлегә минем халык җырларын зур сәхнәләрдән башкарганым юк. Башкортстанда милли җырларны бик яраталар. Халык җырлары минем өчен әле яңа гына ачыла торган  иҗат юнәлеше булып тора. Минем, билгеле, аларны башкарасым килә һәм халык җырлары өстендә эшлим. Озакламый тамашачыга ишеттерермен дип ышанам.
— Музыка өлкәсендә иҗади дусларның булуы мөһим. Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсең? Алар белән сәхнәгә нинди яңалык кертәсез?
— Музыка өлкәсендә дуслар булу бик мөһим. Мин бик талантлы автор-башкаручы, Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Җәлил Гайбадуллин, күренекле композитор, бик күп җырлар авторы Илдус Дәүләнов, үзенең киңәшләре белән ярдәм күрсәтүче, эстрадада озак еллар иҗат итүче Башкортстанның атказанган артисты Флорида апа Исмагилова, талантлы баянчы Руслан Мухамадиев, популяр җырчы Марат Шәйбәков белән хезмәттәшлек итәм. Быел тагын бик куанычлы вакыйга булып минем «Казан егетләре» төркемендә эшләвем булды. Алар белән бик күп  тамашалар куйдык.
Бөтен татар дөньясына билгеле талантлы кешеләр — композитор Альфред Якшимбетов, талантлы музыкант, баянчы Илфат Шаехов — минем киңәшчеләрем. Алар миңа дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәләр.
Яшь кенә булуына карамастан, бик танылган, күпләрнең яраткан башкаручысына әверелгән  җырчы Гөлназ Асаева да минем иҗади дустым. Без аның белән бергә укыйбыз һәм буш вакытларны бергә уздырабыз. Гөлназ ышанычлы дус, яхшы киңәшче.
— Җырларыңны гына түгел, имиджыңны да еш үзгәртеп торасың. Сәхнәдә төрле образда булу таләп ителәме?
— Бүгенге көн тамашачысы бик таләпчән, шуңа үзең өстендә эшләү беренче урында торырыга тиеш. Мин кыз кеше буларак та гүзәллеккә, яңалыкка омтылырга тырышам. Сәхнә матурлыкны яратканны һәркем белә.
— Җырчы тормышында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?
— Җырчының тормышы дүрт тәгәрмәч өстендә үтә дисәк тә ялгыш булмас. Юлларда йөрү җиңел түгел, ләкин мин моны авырлык дип атамас идем. Исән-сау йөрергә язсын. Тамашачы күңелен яулап алу җиңел түгел. Менә монда артистка чын мәгънәсендә ачылып, барлык мөмкинлекләрен эшкә җигеп, сәнгатькә карата мәхәббәтен дәлилләргә туры килә. Бары шул очракта гына тамашачы каршында кызармыйча чыгыш ясарга мөмкин.
— Үзеңне төрле бәйгеләрдә сынарга яратасыңмы?
— Дөресен генә әйткәндә, бәйгеләрдә катнашырга яратмыйм. Минем фикерем буенча, һәр кеше үзенчә сәләтле һәм әлеге сәләтне ачу өчен бәйгеләрдә катнашу мәҗбүри түгел.
— Син бигрәк тә яшьләр арасында популяр. Иҗатың кайсы тамашачаларга юлланган?
— Әле минем иҗат юлым башлана гына. Яшьләр арасында күпмедер популярлык яулаганмын икән, мин моңа бик шат. Татар яшьләренең үз телендә җырларны тыңлавы бик куанычлы күренеш. Яшьләр  татар-башкорт җырлары белән күбрәк кызыксынсыннар иде. Мин барлык тамашачыларны да яратам һәм хөрмәт итәм. Иҗатым билгеле бер яшьтәге тамашачыга гына юнәлтелгән дип әйтмәс идем. Шулай да концертларга яшьләр күбрәк килсен иде дигән теләктә калам.
— Татар эстрадасын ничек бәяләрсең?
— Татар эстрадасы бүгенге көндә бик көчле, талантлы җырчылар күп. Алар белән чагыштырганда эстрадада мин әле туган бала гына.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 28.12.2016

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә кызыклы ФОТОлар элгән

$
0
0
28.12.2016 Сәясәт
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "ВКонтакте" челтәрендә: "Осторожно, вокруг одни дураки" дигән язулы фото урнаштырган. Мондый гадәти булмаган сурәтләр республика башлыгының социаль челтәр битләрендә беренче тапкыр гына урын алмый.

Мәсәлән кичә Рөстәм Миңнеханов үзенә спортсмен Владимир Чагин юллаган бүреләр фотосын "элгән" иде, дип яза ПроКазан. "Не важно кто напротив, важно кто рядом", — диелә сурәттә.


---

--- | 28.12.2016

Бер гаиләгә ике кайгы: самолетта һәлак булган егетнең икенче көнне энесе дә үлә

$
0
0
28.12.2016 Фаҗига
Яңа елны шатлык-куанычлар, яңа өметләр белән көтеп йөргәндә, ил күгенә тагын бер кайгы пәрдәсе ябылды. 25 декабрь көнне Сочидан Сириягә очкан Ту-154 самолеты һәлакәткә юлыкты. Нәтиҗәдә, 93 кешенең гомере өзелде. Бу хәбәрне ишетмәүчеләр булмагандыр. 26 декабрьдә илдә Матәм көне игълан ителде. Һәрберебез үзенчә кайгырдык, борчылдык һәм сер түгел, оныттык та...

Ә менә бу авырлыкны үз иңнәрендә күтәргән 96 гаиләне кайгы уты озак көйдерәчәк әле.

Кайгы үзе генә йөрми диләр. Александров ансамбле солисты Владимир Халимон гаиләсенең хәле икеләтә авыр: ике көн эчендә ике (!) улыңны  югалтып кара син!  Ту-154 һәлакәтеннән соң икенче көнендә Халимоннар гаиләсен тагын бер куркыныч хәбәр шакый: Владимирның кечкенә энесе Павел вафат була.
   
32 яшьлек Владимир Халимон Рахманинов исемендәге Ростов консерваториясен тәмамлый. Яшәргә дә өлгермәгән ирнең Евгения исемле хатыны – тол, Анфиса исемле кызы ятим кала.

Халимоннар гаиләсе гади гаилә түгел. Дөресрәге, бу – гаилә җылысын саклаучы балалар йорты. Әти белән әни 11 бала тәрбияли. Аларның тугызы тәрбиягә алынган. Һәлакәткә очраган Владимир – Халимоннарның үз баласы. Балалар тәрбияләү күбрәк әти кешенең – Леонид Халимон җилкәсенә төшә. Чөнки әниләре кайбер балалар мәктәпне тәмамлаганчы ук гүр иясе була. Леонид әфәнде әле дә Ростов-Дон шәһәрендә яши, ашыгыч ярдәм машинасын йөртә.

Элек гаилә Свердловск өлкәсендә яши. Әмма болгавыр 90 нчы елларда Ростов-Дон шәһәренә күченәләр. Туганнары әйтүенчә, кечкенә Вова балачактан музыкага карата мәхәббәт белән янган. Беренче сыйныфта ул баянда уйнарга өйрәнә. Бер  генә гаилә бәйрәме дә аның баянда уйнап җырлавыннан башка узмый. Бигрәк тә ул Ирина Аллегрова иҗатына мөкиббән китә. Әмма ул вакытта бик озак еллардан соң Вова Мәскәүгә китәр, атаклы дәүләт ансамбленең солисты булыр дигән уйлар берүнең дә башына килмәгәндер.

Бүген Халимоннар гаиләсе әгъзалары төрле шәһәрләрдә яши һәм күрешүләр дә бик сирәк эләгә. Владимирның да буш вакыты булмаган диярлек. Әгәр үзләре яшәгән шәһәргә Александров хоры килсә, туганнар бербөтен булып Владимирның чыгышын карарга ашыккан.

Яңа елга аяк басарга биш көн калгач ишелеп төшкән кайгыдан  Халимоннар гаиләсе тәмам бетерешкән.

Авиаһәлакәттә улын югалту турындагы хәбәр Леонид әфәндегә исә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Хәер, моны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр. Әмма Леонид әфәндене язмышның тагын бер сынавы сагалап торган була әле. Дүшәмбе көнне Екатеринбургта яшәүче 21 яшьлек  Павел да күзләрен мәңгелеккә йома. Юк, һәлакәт түгел. Ул биш елга якын лейкоз авыруыннан интегә. Соңгы вакытларда исә аңында да булмый. Авиаһәлакәттә абыйсы һәлак булуын ишетми дә кала мескен. Җаннары күктә очрашканнардыр инде...

Бу хәбәрне  Леонид әфәндегә ничек әйтергә белми азапланалар.

– Әти Мәскәүгә Вованың мәетен тану эшләрендә катнашырга китте. Павликны аннан башка гына җирләячәкбез, – ди егетләрнең Владимир исемле абыйлары. – Әтигә Павелның үлемен әйтмәдек. Кайчан әйтербез, белмим. Икесе дә бер-бер артлы бит. Әтинең яше дә олы, кан басымыннан да интегә. Бу хәбәрне ишетсә, аны саклап кала алмаячакбыз. Чөнки ул безнең һәрберебезне үз баласыдай ярата.

Владимир ишелеп төшкән әлеге кайгыдан ничек айнырга, алга таба ничек яшәргә кирәклеген әлегә белми.

– Балалар йортыннан әлеге гаиләгә эләккәч, безнең тормыш гел шатлыктан барды. Әниебезнең арабыздан иртә китүе генә йөрәккә тирән эз салды. Һәрберебез үз юлыбызны сайлап, яши генә башлаган идек.  Нишләтәсең, безнең язмышыбыз шундыйдыр инде, – дип кенә пышылдый ул.

«Известия» сайтыннан


---

--- | 28.12.2016

«Чынаякларымны да калдырмадылар ичмасам»

$
0
0
28.12.2016 Язмыш
Һәрбер йортта буыннан буыннарга әманәт булып тапшырылып килгән гаилә ядкәрләре була. Бабамнар өендә дә шактый алар. Араларында иң кадерлесе – түр яктагы ак шкафта саклана торган чынаяклар. Балачагымның күп кенә татлы мизгелләренең шаһиты алар.

Ул чынаяклар бик кадерле кунак килгәндә яисә Коръән мәҗлесләре үткәргәндә генә өстәлгә куела иде. Иң тәмле чәй дә шул чынаяктан эчелә иде. Бәйрәм узу белән, алар яңадан үз урыннарына менеп кунаклыйлар. Бу чынаякларның ниндидер сер саклауларын, кечкенә булсам да, сизенә идем. Аларның тарихы турында миңа шактый еллардан соң әниемнең бертуганы Миңнислам абый сөйләде.

1905 елгы Бәдретдин бабам, Зыятдин атлы абыйсы белән (алар гаиләдә җиде ир бала), узган гасыр­ның 20нче елларында Идел буена ябырылган ачлыктан котылырга теләп, Мәскәү өлкәсе Вербилки бистәсенә китеп, фарфор заводына эшкә урнашалар. Моңа кадәр күргән эшләре булмаса да, тырыш егетләр тиз арада алдынгылар рәтенә менә. Ә бер бәйрәмдә, хезмәт хакларына өстәп, 12 чынаяк та бирәләр.

Егетләр аны әниләре Азизә әбигә бүләк итеп алып кайта. Азизә әби улларының бүләген, җаныннан артык күреп, күз карасыдай саклый, хәтта әҗәле җитеп, үләр вакытында да суны шул чынаякта бирүләрен сорый, соңгы йотымны шулардан эчә.

Вак кына чәчәкләр төшерелгән әлеге чынаякларны илебез иңенә төшкән аянычлы язмыш та урап узмаган. 1933 елда кулакларга каршы көрәш башлангач, үз хезмәтләре нәтиҗәсендә хәлле генә яшәп яткан Җамалетдиновлар гаиләсенә дә әлеге зур давылның шаукымлы җилләре килеп кагыла. Көннәрдән бер көнне «сәвит куштаннары» ике бертуган яшь әтинең күкрәк балалары берни белми йоклап яткан пар бишекне ат аранына чыгарып эләләр дә, барын – бергә, югын уртак итеп, бәхетле яшәгән зур гаиләнең өен көпә-көндез сүтә башлыйлар.Сабыйларның берсе, әниемнең апасы Камәрия, бу гаделсез дөньясында тормавың яхшырак диптер инде, бер яше тулганчы ук гүр иясе була. Икенче бишектә яткан Әсимә апаның да гомере кыска була.

Әллә нинди онытылмаслык кара көн була ул. Өйдәге самавырны да, түшәк-ястыкларны да, шул исәптән әлеге 12 пар чынаякны да ат арбасына төяп алып китәләр. Бу көнне бабам өйдә юк, ерак кырга урак урырга киткән була. Авыл өстеннән төтен шикелле кара болыт күтәрелгәнен күргәч, янгын дип куркып, атны тугарып, арбасын калдыра да үзе шул атка атланып, авылга җилдерә. Урам башына җитсә, өйләре күренми, кара тузан эчендә, әнисе елый-елый шешенеп беткән. Өй бүрәнәләрен арбага төяп маташалар. Ә теге кара болыт төтен түгел, ә өй чормасына салынган туфрактан чыккан тузан икән. Өен сүткәнне, нигезен туздырганны кем тыныч кына карап тора алсын?! Бигрәк тә әнисенең күз яшьләре, чарасызлык бәгырен өтә бабамның. Ул чакта 29 яшьлек, инде ике бала әтисе булган бабам үз-­үзен белештермичә сикереп менә дә багор тотып, түбәне каерып торучы ирне салып та ега. Ничек утыртып куймаганнар диген үзен?!

– Чынаякларымны да калдырмадылар ичмасам, – дип өзгәләнә Азизә әби.

Бабам аны ничек юатырга да белми. Аңа Чыдар кушаматы нәкъ шул көнне тагылгандыр да, мөгаен. Бабам ул кушаматына гомере буе тугры калды.  Авызы тулы кара кан булса да, кеше алдында сиздермәде.

Икенче көнне бабам кибет янында үзләреннән талап алынган әйберләрнең сатылуы хакында ишетә. Тиз генә акча хәстәрли дә шунда йөгерә. Барса, әйберләре сатылып бетә язган. Чынаякларның да дүртесен алганнар. Ярый әле, алар бәхетеннән, сигезе калган. Бабам, ике дә уйлап тормый, аларның барысын да сатып ала. (Үз чынаякларын үзе!) Башына төшкән кайгылардан картаеп калган әнисен сөендерәсе килгәндер инде. Чынаякларны күргәч, Азизә әби, күз яшьләре аша: «Кайткан малда бәрәкәт бар, улым!» – ди.

Ана йөрәге белеп сизенгән: элеккегесеннән дә матуррак, яхшырак йорт җиткереп керәләр. Бабам тугыз балага гомер бүләк итә (берсе минем әнием). Авылда алма бакчасы, умарта асрау белән дан тотып, соңгы елларда авыл мулласы вазифасын да башкарып, картайганчы үз аягында, үз акылында йөреп, тормышның тәмен табып, 97 яшенә кадәр яшәде ул. Балаларына, без – оныкларына да шулай дөрес, иманлы яшәүне васыять итеп калдырды. Чынаяклар тарихын ишеткәч, аларны яңадан күрәсем, кулыма тотып карыйсым килде.

Менә мин балачагымның иң күңелле чоры, җәйге каникулларым узган, миңа бик тә кадерле булган нигездә – бабам өендә. Кеше тормаганга, таптап йөрмәгәнгә «сөенеп» үскән минем буйлы кычытканнарны аралап, ишекләрнең бикле йозакларын ачып, хатирәләрне куркытмыйм тагын дип, сак кына басып, өй эченә үтәм. Бернәрсә дә үзгәрмәгән. Барысы да элеккечә: түрдә – шәмаил, диварда – сәгать. Кадерле кешеләрем генә юк... Түрдәге ак шкафтан кадерле ядкәр – бүләк чынаякларны сак кына алып, өстәлгә тезеп куям. Кемнәрнең генә кул җылысын сак­ламый алар! Бөтен нәсел белән никадәр генә саклансалар да, еллар алар өчен эзсез үтмәгән: инде җидәү генә калганнар.

Кайберләрендә чатнаган эзләр дә бар, ялтыравыклары да купкалаган, чәчәкләренең җетелеге дә кимегән... Кәгазь калынлыгындагы гына үтә күренмәле диярлек юка фарфорга саксызрак кагылдым, ахры – зыңлап-чыңлап тавыш бирде. Гүя бабам: «Үткәннәрне онытмагыз-з-з!» – дип, чорлар аша эндәште...
 

 


Йолдыз ШӘРАПОВА

--- | 28.12.2016

Ту-154 очкычының икенче кара тартмасын су астыннан чыгарганнар

$
0
0
28.12.2016 Фаҗига
Россия Саклану министрлыгының Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыккан Ту-154 очкычының икенче кара тартмасын су астыннан чыгарганнар. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә. Кичә табылган беренче үзьязгыч белешмәләре анализы һәлакәт сәбәпләре версияләрен киметте, ләкин барлык мәгълүматлар җыелып бетми торып, нәтиҗә чыгару иртәрәк, дип белдергәннәр ведомствода.

“РИА Новости”ның шушы вазгыять белән таныш чыганагыннан билгеле булганча, фаҗигане тикшерү комиссиясе һәлакәткә китерергә мөмкин булган бөтен сәбәпләрне дә өйрәнә, шул исәптән заводта самолетны ремонтлауның сыйфатсыз булуы, канат кырыйлары күтәрелә-төшә торган механизм (закрылки) һәм бортта башка төзексезлекләр, пилотның хаталануы, теракт, двигательгә кошлар эләгүе. Әлегә өстенлекле версия юк, дигән агентлык әңгәмәдәше.


---

--- | 28.12.2016

Тинчуринлылар Г.Кариев театрына 17 торт бүләк иткән (ФОТО)

$
0
0
28.12.2016 Мәдәният
Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Театраль Санта – 2017» флешмобын дәвам иттереп, эстафетаны Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына тапшырды. Тинчуринлылар кариевлыларны якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрикләп, 2017 ел символы – әтәч сурәте төшерелгән 17 торт бүләк иттеләр.

Бәйрәм театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли җырлы-биюле әйлән-бәйлән уены белән дәвам итте. Г.Кариев театры коллективы да, үз чиратында, тинчуринлыларны Яңа ел белән котлап, кунакларга бәйрәм күчтәнәчләре салынган тартмачыклар өләште.
   
Искәртеп үтик: «Театраль Санта – 2017» флешмобы эстафетасын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Казан Дәүләт яшь тамашачылар театры тапшырган иде.

Гомумән алганда, әлеге флешмобны Мәскәүнең В.Маяковский исемендәге академия театры башлап җибәрде. Акциянең асылы шуннан гыйбарәт: театрлар бер-берсен Яңа 2017 ел белән тәбрикләп, 17 саны белән бәйле “нәрсә дә булса” бүләк итәргә тиеш. Күренекле артист Светлана Немоляева беренчеләрдән булып Маяковский театры исеменнән М.Н.Ермолова исемендәге театрга 17 кг мандарин бүләк иткән иде.



 


---

--- | 28.12.2016

Татарстанда зур тизлек белән барган йөк машинасының тәгәрмәче ычкынган (ВИДЕО)

$
0
0
29.12.2016 Фаҗига
Интернет челтәрендә 26 декабрьдә булган юл һәлакәтенең видеосы пәйда булды. Анда ГАЗ йөк машинасының арткы тәгәрмәче ычкынып китүе һәм машинаның кюветка төшеп каплануын күрергә була.

Вакыйгага китергән сәбәпләрне ачыклау бара, дип яза "Әлмәт таңнары".


---

--- | 29.12.2016

«Мирас» ансамбле юбилей программасын әзерли

$
0
0
29.12.2016 Мәдәният
1 февраль көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә зур концерт тамашасы булачак. Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «MiraS» инструменталь ансамбле «10 ел сәхнәдә» юбилей программасы белән чыгыш ясаячак. Концертта бары тик тере тавыш яңгараячак.

Концертта танылган җырчылар катнашачак —  Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, ТР атказанган артисты Рөстәм Асаев, Рәфинә Ганиуллина һәм Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле.

«MiraS» инструменталь ансамбле 2007 елда Н.Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин инициативасы белән туа. Коллективның җитәкчесе — Халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе доценты Рөстәм Рәхмәтуллин. Ансамбль тәүге тапкыр 2007 елның декаберендә Ташкент шәһәренең Навои исемендәге опера һәм балет театрында чыгыш ясый.

«MiraS» инстурменталь ансамбле күп кенә музыкаль конкурслар җиңү яулады, төрле фестивальләрдә катнашты: «Татар моңы» I Халыкара телевизион конкурса-фестиваль (Казан, 2009 ел), «Art dialogues» III Халыкара фестиваль (Стамбул, 2012 ел), «Музыка для вас» шәһәр фестивале (Казан, 2015 ел), чит ил һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә узучы Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең даими катнашучысы (2008-2016 ел).

2013 елдан «MiraS» ансамбле Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты канаты астына алына һәм аның визит карточкасы булып формалаша.

Ансамбльнең репертуар төрлелеге бай: рус, татар һәм чит ил классикасы, дөнья халыклары музыкасы, Идел буе халыкларының фольклор музыкасы һәм, әлбәттә, яңа яңгыраштагы татар халык җырлары һәм халык бию көйләре.

Ансамбльнең составында 5 музыкант, аларның барысы да Казан консерваториясендә укып чыккан: Рөстәм Рәхмәтуллин – ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, баянда һәм милли гармунда уйный, Гөлнара Ярмиева — флейтачы, Лира Насыйбуллина — скрипкачы, Руслан Сафин — бас-гитарист һәм Максим Куприятнов — бәрмә уен коралларында уйнаучы.


---

--- | 28.12.2016

Тинчуринлылар Г.Кариев театрына 17 торт бүләк иткән (ФОТО)

$
0
0
29.12.2016 Мәдәният
Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Театраль Санта – 2017» флешмобын дәвам иттереп, эстафетаны Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына тапшырды. Тинчуринлылар кариевлыларны якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрикләп, 2017 ел символы – әтәч сурәте төшерелгән 17 торт бүләк иттеләр.

Бәйрәм театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли җырлы-биюле әйлән-бәйлән уены белән дәвам итте. Г.Кариев театры коллективы да, үз чиратында, тинчуринлыларны Яңа ел белән котлап, кунакларга бәйрәм күчтәнәчләре салынган тартмачыклар өләште.
   
Искәртеп үтик: «Театраль Санта – 2017» флешмобы эстафетасын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Казан Дәүләт яшь тамашачылар театры тапшырган иде.

Гомумән алганда, әлеге флешмобны Мәскәүнең В.Маяковский исемендәге академия театры башлап җибәрде. Акциянең асылы шуннан гыйбарәт: театрлар бер-берсен Яңа 2017 ел белән тәбрикләп, 17 саны белән бәйле “нәрсә дә булса” бүләк итәргә тиеш. Күренекле артист Светлана Немоляева беренчеләрдән булып Маяковский театры исеменнән М.Н.Ермолова исемендәге театрга 17 кг мандарин бүләк иткән иде.



---

--- | 28.12.2016

Ятим үскән, газиз балаларын югалткан әбинең елаудан күзләре сукырайган

$
0
0
29.12.2016 Язмыш
Балтач районының Түнтәр авылында гомер итүче 93 яшьлек Бибимәлүфә әбине авылдашлары Мәрьям дип йөртәләр икән. Балачагында әниле булып та, ятим үскән, газиз балаларын югалткан әбекәйнең елаудан күзләре сукырайган. Мәрьям әби Актаныш районында туып үсә.

“Әтием, мин тугач, беркемгә дә берни әйтмичә өйдән чыгып китә. Аны шуннан күрүче булмаган, язмышын да белмим. Әнием каената белән каенана өендә яшәп кала. Никадәр генә көтсә дә, әтиебез шул киткәннән кире кайтмый. Әби белән бабай әнигә: “Ирең юк килеш бездә торма”, – дип әйтәләр.

Әнә шул сүз генә кирәк була да. Ике яшем дә тулмаган килеш, мине әби белән бабайга калдырып, әни дә чыгып китә. Ә аннары хатыны үлгән ике балалы иргә кияүгә чыга. Чит балаларга әни булса да, ул йортта миңа урын табылмады, – дип искә ала Мәрьям әби. – Абыем һәм җиңги тәрбия­сендә үстем. Тормышым бик читен булды. Тизрәк мәктәпне тә­мам­лап, күрше авылга эшкә киттем. Җәен урак урдым, ә кышка колхоз рәисе мине торф чыгарырга җибәрде. Сугыштан соңгы еллар иде бу. Ике ел эшләгәч, тагын авылга кайттым. Әнине күрәсем килә иде. Беренче тапкыр килгәндә кочак җәеп каршы алса да, икенчесендә, башка килеп йөрмә инде, дип кулыма бер алма тоттырып чыгарып җибәрде. Шул чактагы йөрәк әрнүләрем балачагымдагы ятимлек ачысыннан да көчлерәк иде. Әнине мин шул күрешүдән соң бүтән күрмәдем. Хәтта үлгәч тә, озатырга бара алмадым. Күрәсең, ул йортта үз тормышы да кыен булгандыр. Безнең халык үзе күргәнне тышка чыгармый бит ул”, – ди Мәрьям әби.
 
1949 елда Мәрьямне бер туганы үзе белән Мәскәүгә алып китә. Әнә шунда ул булачак ире белән таныша да инде. Нургали абый белән озак очрашып йөриләр. Өч елдан соң гына өйләнешеп, ире­нең Балтач районында яшәү­че әти-әнисе янына кайталар. Гаи­ләдә бер-бер артлы сабыйлар туа. Нургали абый белән Мәрьям апаның биш баласы була. Олы улларына 26 яшь чагында Нургали абый кинәт авырып китә дә мәңгелеккә күзләрен йома. Бәла ялгыз гына йөрми шул. Күп тә үтми уллары да дөнья куя. “Балам комбайнда эшләгәндә фаҗигале төстә үлеп китте. Аны югалтуны бик авыр кичердем. Көне-төне еладым. Ә иң зур югалтуым кече улым Илһам булды. Алтын баганам иде ул минем.

Тормышы да барып чык­мады үзенең. Гаиләсе­нә ки­рә­ге калмагач, аерылып кайт­ты. Ике ел безнең белән яшәде. Каралты-кураларны карады. Ишегалдына зур итеп теплица ясатып куйды. Яшәү теләге көчле иде аның. Авырып та ятмады бит. Уйламаганда ташлап китте”, – дип өзгәләнә әбекәй. Үләсе көнне Илһам абый дусты белән күл буена бара. Бераз сөйләшеп утыралар. Ир эчендәге моң-зарларын сөйли. Ә аннары икәү су коенып чыгарга уйлыйлар. Ике тапкыр чумгач, яр буенда тагын сөйләшү­ләрен дәвам итәләр. Кайтып китәргә җыенгач, Илһам абый: “Бер генә чумыйм да”, – дип суга кереп китә. Шул ке­рүеннән исән чыкмый инде ул.

Мәрьям апа һәр баласын үзенчә ярата. Үзе әни назына сусап үскәнгәме, газизләренә бар җылысын биргән. Әле дә үзе турында уйламый, сүз саен балаларым дип кенә тора. Бүгенге көне шөкер итәрлек аның. Янында бергә яшәүче улы Нурислам абый да – әнисенә терәк. Аны тәрбияли. Дөрес, 93 яшендә булса да, әбекәй тик утыра торганнардан түгел. Гел хәрәкәттә. “Әнә шул тик тормау яшәтте дә инде мине. Күргән борчуларым, ач­лык-ялангачлык, хәерчелекне сөйләп бетерерлек түгел. Ал­лаһы Тәгалә гомерне бирсә бирә икән. Мөгаен, иртә югалткан балаларым гомерен дә яшимдер”, – ди үзе. Әбинең ике кызы Самирә белән Зөлфиясе үз гаиләләре белән яши. “Кызларым бигрәк кайгырталар үземне. Атна саен кайтып җыештырып китәләр. Мунча кертәләр. Әле менә Зөл­фиям, табибка күрсәтәм, ди. Ник барыйм инде, кызым? Бу яшемдә оялмыйча йөрмим дә”, – ди. Зарлана торган кеше түгел ул – тормыш шулай чыныктырган.

– Колак ишетмәү, күз күрмәү – картлык галәмәте инде ул. Аларына игътибар да итмим. Менә кан басымым бераз уйнап тора әле. Ярый, күршеләрем әйбәт, берсе сөтен кертә, икенчесе даруын алып кайтып бирә. Картайгач, борчу-мәшәкатьләр, күргән авырлыклар онытыла икән ул. Ялгызлык баса. Әнә шунысы иң читене. Аны берничек дәвалап бетереп тә булмый, – ди әби.

Шушы яшьтә булуына карамастан, үз акылында, башы әйбәт эшли. Күзләрем күрми дип тормый, өй эчендә йөрергә дә җай­лашкан. Фотога төшерәм дигәч, тиз генә матур күлмәген дә киеп куйды. “Хәзерге тор­мышның рә­хәтлекләре! Күп итеп пенсия бирәләр. Яшәүдән туеп булмый. Хәтта үлем турында да уйлыйсы килми”, – ди ул.


Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 28.12.2016

Рәфкать Җәләлетдинов: “Винера Ахатовна инстаграм аша барыбызның да иҗатын карап тора” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
29.12.2016 Мәдәният
Көчле опера җырчыларына тавышы белән дә, йөз-кыяфәте белән дә тарткан Рәфкать Җәләлетдинов эстрадага нәкъ шул үзенчәлеге белән кереп китте. Казан егете булуына карамастан, үзе күңелен авыл табигатенә, авыл тормышына күбрәк тарта дип белдерә. Мөгаен, әби-бабай янында шул мохитне тоеп үскәнгәдер.

Авторлык җырларын тәкъдим итеп, күп тамашачының соклану вә гаҗәпләнү тулы хисләрен тойган Рәфкать Җәләлетдинов җырларын ел саен билгеле бер вакыт – туган көне алдыннан иҗат итә.
— Рәфкать, ни өчен нәкъ менә музыка?
— Кечкенә вакытта әти-әниләр баланы, урамда вакыт уздырып йөргәнче дип, йә музыкаль мәктәпкә, йә спорт түгәрәгенә бирә. Минем бабаем гармунда оста уйнагач, үземне баян классына укырга керттеләр. Татар эстрадасы артистларының да күбесе баян буенча шөгыльләнгәннәр. Мин 8 ел буе укыдым, тик файдасы тимәде, ничектер баянга күңелем тармады.
— Инструменталист буларак ничек вокал ягына кереп киттең?
— Вокалга кереп китү үзенчә кызык булды. Минем мәктәптәге дус егетләр икесе дә вокалга йөриләр иде. Мәктәптә дежур торган вакытта сыйныфташларым белән җырлап киттек тә, шуннан безне күреп алып, трио буларак оешырга күндерделәр. Бергәләп бик күп конкурсларда, зур шәһәрләрдә  фестивальләрдә катнаштык.
— Мәктәпне тәмамлагач, димәк, уку юнәлеше буенча сайлау тормаган?
— Безнең укытучыларыбыз музыка буенча китәргә бик ныклап киңәш итте. Мин И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә укырга кердем.  Кайсы гына өлкәне алсаң да төп нигез беренче чиратта училищеда, ягъни көллияттә бирелә. Музыка көллиятендә шәхес буларак үстерәләр, синнән башкаручы ясыйлар. Андагы атмосфера да гаиләдәге кебек, укытучылар  барысына да ярдәм итәргә әзер, тик барыбер кырыс кысаларда тоталар. Бүген мин Казан дәүләт мәдәният институтында белем алам, монда инде укытучылар күбрәк мөстәкыйльлек тәрбияли. Институт училищеда туплаган белемнәрне ачарга һәм практикада кулланырга, педагогика ысулларына һәм туплаган осталыкны икенче буынга тапшырырга өйрәтә.
— Ансамбльләр белән чыгышлар күп ясыйсың, алга таба да коллектив иҗат белән шөгыльләнергә исәпме?
— Университет кысаларында Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге оркестр белән төрле төбәкләрдә чыгышлар ясыйбыз. Шулай ук авылларда Дәүләт ансамбле белән “бригадный” концертлар куябыз.  Алга таба ничек эшлиячәгемне әйтә алмыйм, чөнки һәр юнәлеш тә кызыксындыра, тик үзеңнең иҗатыңны үстерү өчен бик зур финанс терәк кирәк. Ниндидер бер стабиль эш булса, рәттән иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек булачак. Барлык өлкәләргә дә кысылырга кирәк, минемчә.
— Әти-әниең иҗатыңны ничек бәяли?
— Әти-әнием ничектер карашларын белдертеп бетерми шикелле. Яңа җыр яздырткач та әнием башында елый, әти бер-ике сәгать уйланып йөри. Алар иҗатымны күңелләре аша үткәрә. Бәяләү ягыннан институттагы дуслар күбрәк фикерләрен җиткерәләр. Булган якларын да, җитешсезлекләрен дә билгели.  Минем остазым Винера Ахатовна да инстаграм аша барыбызның да эшчәнлеген карап тора. Шаярып кына: “Беләм-беләм кая йөргәнеңне!” – дип әйткәләп куя ул, чөнки барлык чыгышлардан фотолар социаль челтәрләрдә урнаштырыла.
— Эстрада юнәлешендә иҗат итү уңайлыракмы?
— Минем баритон тавыш булгач, көллияттә дә академик тавыш куелгач, бераз эстрадага борылырга авыррак. Шуңа да җырларны үземә туры китереп үзем иҗат итәм. Мин чит телләрдә дә җырлыйм. Итальян телен без көллияттә 4 ел өйрәндек. Ул шундый йомшак тел, итальянча җырларга бик җайлы.
— Син данлыклы Р.Ваһапов конкурсы лауреаты. Аннан кала бик күп мәртәбәле фестивальләрдә дә алдынгы урыннар яулаган башкаручы. Мондый конкурсларда укыган чакта катнашып, үзеңне үстереп тору мөһимме?
— Конкурсларда катнашып торам, анда үзеңне күрсәтергә әйбәт мөмкинлекләр ачыла, шул ук “ярыш” дигән нәрсә бар бит. Үзеңне башкача тота башлыйсың. Тик конкурсларда сәләтеңә генә карамыйлар бит. Безгә музыкаль педагогика буенча аңлаталар: бәйгеләрдә матур костюмнан, үзеңне ышанычлы итеп тәкъдим итсәң, җырлавың начар булса да югарырак билге куя алалар.
— Күп артистлар белән эшлисеңме?
— Мин тавыш операторы буларак бик күп концертлар белән йөрим. Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Зөхрә апа Шәрифуллиналар белән тамашалар куйган булды. Дөрес, холкымда артык үткенлек юк, мин уйлап торган арада икенче кеше алынып эшли дә башлый. Тик соңгы арада характерның бу ягын бетерергә тырышам, үз өстемдә эшлим. Авторларга килгәндә, бик күп җырлар тәкъдим итәләр, тик барысында да штамповка китте хәзер. Бик танылган композиторларның да берничә хит җырлары була, калганнары аларга пародия буларак языла. Бүгенге көндә күп җырчыларның репертуарларында бертөсле җырлар, шуңа да җырчылар үзләре яза башлады.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 29.12.2016

Матур гадәт буенча быел алтынчы тапкыр Яңа ел төнендә иң тугры “матбугат”чыны билгелибез

$
0
0
29.12.2016 Бәйрәм
Кем бәйрәмне безнең белән каршылый, шул 2017 елның беренче секундында шушы язма астында комментарий язып куярга тиеш. Кем беренче – шул җиңүче. Бүләк - 300 сум. Әлбәттә, беребез дә бу акчага калмаган, Аллага шөкер. Әмма, кем әйтмешли, кәҗәсе түгел, мәзәге!

Уенның шартлары:

1. Уенда балигъ булган һәркем катнаша ала.

2. Комментарийлар бары тик "Вконтакте" виджетыннан языла.

3. Исәпне "00:01"дән түгел, ә "00:00"дән саныйбыз.

4. Кемнең хәбәре "Вконтакте" комментарийлары тасмасында беренчерәк була - шул җиңүче.

5. Җиңүчене гыйнварның беренче көннәрендә игълан итәчәкбез.   6. Җиңүчегә бүләк - 300 сум. Аны "Сбербанк" картасына яки телефон номерына җибәрәчәкбез.   P.S. Бу бәйге “Матбугат.ру”ның традициясенә әйләнде. Аны 2011, 2012, 2013, 2014, 2015, 2016 елларны каршылаганда да үткәргән идек. Комментарийларның саны күрсәткәнчә, Яңа ел төнен “Матбугат.ру” белән бик күп кеше каршылый. Быел да бергә булыйк!    16+
---

--- | 29.12.2016

Ваһапов фестивале тәкъдим итә: Азат Абитовның беренче концерты!

$
0
0
29.12.2016 Мәдәният
Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь җырчы Азат Абитовның беренче концертын тәкъдим итә. Ул 2017 елның 25 февралендә Казан шәһәренең Татар дәүләт филармониясендә үткәрелә. Ә 22 февральдә Азат үзенең туган ягында – Чувашстанның Шыгырдан авылында чыгыш ясый.

Азат Абитов – Ваһапов фестиваленең 2015 елгы ачышы. Махсус музыкаль белеме булмый торып җиңү яулаган бердәнбер лауреат. Жюри әгъзаларын беренче тыңлауда ук Азатның үзенчәлекле тавышы, үзенчәлекле башкару алымы җәлеп итте. Жюри әгъзалары ялгышмаган булып чыкты: Фестивальнең БКЗда үткән гала-концертында иң кайнар алкышларга, мөгаен, Азат лаек булгандыр. Продюсер Рифат Фәттахов белән эшли башлау Азат өчен яңа бер этап, зур сәхнәгә күтәрелү юлында “трамплин” булды. Бүгенге көндә ул Казан дәүләт мәдәният институтында профессор Венера Ганиева классында белем ала, үз җырларын булдыра, репертуар туплый.

Беренче концерт программасында Азатның иҗатташ дуслары, шулай ук Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Артур Шөгәепов, Рәнис Габбазов катнаша. Махсус кунак – Венера Ганиева.

Билетлар – concert.ru, kassir.ru һәм филармония кассаларында.

Белешмәләр өчен: 8(987)296-66-27, 8(843)277-18-22.


---

--- | 29.12.2016

Татарстанда яшүсмер кар астында күмелеп калган (ФОТО)

$
0
0
29.12.2016 Хәвеф-хәтәр
Кичектергесез хезмәтләрнең 112 бердәм номеры буенча кичә кичке 8 нче 25 минутта Татарстанның Тукай районы Комсомолец бистәсендә баланы кар басуы турында хәбәр алынган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Шушы хәлне күрүчеләр хәбәр иткәнчә, яшүсмерләр ерганакта тау шуганда, алар аска төшкән бер мәлдә кар чите ишелеп, 6 метр тирәнлектәге ерганакны каплаган. Балаларның берсе шунда күмелеп калган.

Һәлакәт булган урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе төбәге эзләү-коткару отрядының Чаллы филиалы һәм 6 нчы номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килеп җиткән. Диспетчер авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова белән элемтәгә кереп, әлеге хәл турында хәбәр иткән. Сурова бистәнең өч дистәләп кешесен балага ярдәмгә җыйган.

Шул рәвешле, вакыйга булган урынга җыелган 40лап кеше – коткаручылар һәм бистә халкы карны казып, кичке 9 нчы 17 минутта аны кар тоткыныннан коткарган. 14 яшьлек яшүсмер исән, аны табиблар кулына тапшырганнар.

Җыеп кына әйткәндә, бәлагә юлыккан яшүсмерне 20 кв.м мәйданда эзләгәннәр. Аның кайдалыгын коткаручыларның кинология расчеты этләрне күрсәткән. Яшүсмер 1 м тирәнлектә калган булган.

Хәзер Татарстанда күп итеп кар яуганга, кар шуып төшү куркынычы бар, шуңа бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ата-аналарны балалар уйный торган урыннарга аеруча игътибарлы булырга өнди.


---

--- | 29.12.2016

Мәскәүдә "Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда"күргәзмәсе ачыла

$
0
0
29.12.2016 Мәдәният
13 гыйнварда 13.00 сәгатьтә А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда “Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Проект А.А.Бахрушин исемендәге ДҮТМ (Мәскәү), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды.

Күргәзмәдә беренче татар труппалары (“Сәйяр”, “Нур”) афишаларыннан уникаль җыентык, Татар  эшчеләр (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының  XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыгарылган афишалары тәкъдим ителә.

Концепция һәм күргәзмә кураторы: Солтанова Рауза Рифкать кызы, сәнгать фәннәре кандидаты,Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Сәнгать, әдәбият һәм тел институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире.

Күргәзмә 2017 елның 13 гыйнварында 13.00 сәгатьтә А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музееның “Каретный сарай” залында ачыла.  Адресы: Мәскәү шәһәре, Бахрушин ур., 31/12 йорт.  “Павелецкая” м.ст. Телефон: +7 (495) 953 44 70 www.gctm.ru


---

--- | 29.12.2016
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>