Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Шагыйрьлекнең зыяны – бер көндә 3 мең сум

$
0
0
17.06.2013 Җәмгыять
Саклаучысыз калдырылган автомобильләрнең номерларын урлап, аны кабаттан машина хуҗаларына сатып бирүче жуликлар хакында матбугатта әледән-әле хәбәрләр күренеп тора. Угрылар үзләре үк машина хуҗасына чылтыратып, урланган номерны кайдан, кайчан һәм күпме аласын әйтәләр икән. Үзләренчә “тәртип” керткәннәр. Шул ук вакытта эвакуаторлар “сугып киткән” машинаңның кайдалыгын да тиз генә белә алмыйсың, кире алуы да бик мәшәкатьле дип зарлана шофер халкы. Күптән түгел минем бер дус шагыйрь, Казанга Татарстан язучыларының ел йомгаклары җыелышына килгәч, шундый бәлагә тарыды.

Мөштәри урамындагы Язучылар йортының Тукай исемендәге клубында ун минутлап утыруга, җыелыш башланганчы дип, дустым машинасын карап керергә чыгып китте дә, шул китүдән бүтән күзгә-башка күренмәде. Ул арада аның юл читендәге машинасын, кисәтми-нитми, законлы урлаганнар икән. Аны эзләп тапканчы, аннары бер урында эвакуатор хезмәте өчен (шагыйрь аны чакырып китергән диярсең), икенче урында штрафка дип мең ярымышар сум түләп, машинасын кире алганчы сәгать бер җиткән. Гадәти намазларын да көндәлек укып бара торган шагыйрьнең ул көндәге җомга намазы да казага калган. Билгеле инде, мондый чакта кабат җыелышка кереп утырырлык кәеф булмый, шагыйрь бөтен гарьлеген, әрнегән җанын учына кысып, районына кайтып киткән. Әрнемәслекмени, чагыштырмача аулак урам читендәге машинасына шул арада арест салсыннар әле! Арест түгел бу, эвакуация генә дияр кемдер. Бөтен ил җан көченә фашистларга каршы көрәшеп иза чиккәндә, әнә шул “кемдер”ләрнең иң явыз төркеме чеченнарны һәм кырымтатар халкын, эвакуация генә бу дип, күрәләтә үлемгә илләреннән сөргән бит. Бүгенге очракта Мөштәри урамының 14нче йортына ерак районнардан язучылар җыелачагын алдан белеп, машиналарын алып китәргә әзерләнеп торганнар, ахрысы. И-и, күралмыйлар да инде каләм ияләрен. Шуның бер мисалын хөрмәтле Туфан Миңнуллин да җаны әрнеп язган иде.

Шагыйрь дустым елга бер була торган җыелышка килеп, хәләл пенсия акчасының өч мең сумын югалтты-югалтуын, тик шуны беләсе иде: ел буе әйбәт-әйбәт шигырьләр язып һәм кайлардадыр бастырып, шуның кадәр акча эшли ала микән ул? Аннары җыелыш вакытында машинасын кая куеп торырга тиеш булды икән? Түрәләрнең эш урыннары, байлар офислары, банклар тирәсендә йөзәрләгән машиналык стоянкалар бар да бит, каләм ияләренә җәмгыятьтә хәзергедәй “шәп” мөнәсәбәт яшәгәндә, мескен Язучылар йорты янында андый уңайлык ничек барлыкка килсен? Иң акчасыз язучы халкының, иң моңлы шагыйребез Илдар Юзеевча әйтсәк, рухи бай хәерчеләрнең елга бер тапкыр була торган җыелышы көнне генә булса да биредәге машиналарны “күрми торырга” акыллары җитсә ни әйтер идең дә бит. Юк шул, киресенчә, мизгелдән файдаланып, шәһәрдә һәм юлларда кем хуҗа икәнен тагын бер күрсәтергә ашыгалар.

Машиналарын һәрвакыт тиешсез урында калдырып, урам хәрәкәтенә кыенлык тудыра торган усалларга каршы чыгарылган кырыс законны аулак урам читендә гомергә бер ничарадан-бичара калдырылган шагыйрь машинасына карата да кулланасы микәнни инде? Әйе, мондый очракларда безнең кайбер җитәкчеләр “закон һәркемгә тигез” дип кыланырга яраталар-яратуын. Миллиардлы каракка да, явыз, мөртәт җаннарга да һәм юаш, риясыз гади хезмәт кешеләренә дә бердәй мөнәсәбәт яшәп килгәнгә күрә, бу илдә мәңге тәртип булмаган һәм булмас та, күрәсең. Бездә “тигезлек” дигәне дә шуңа пародия генә бит инде. Шунда бер казна карагының танк сыман лимузины туктап торган булса иде әле, эвакуатор аңа якын килергә дә батырчылык итмәс иде. И-и, гаделлексез дөнья дип офтанырга гына кала.

Әлеге шагыйрь шигырьләрдән тыш, чын тормыштан алып, матур-матур хикәяләр дә яза. Байтак элек язылып дөньяга чыккан бер хикәясе “Иптәш капитан” дип атала. Кыскача эчтәлеге болай. Шагыйрь ашказанына операция ясаткан бер хезмәттәшенең хәлен белергә, “ике өйдән унбишенче больница халкын унбиш көн туендырырлык ризык” төяп, үз “Нива”сында Казанга килә. Шоферлык тәҗрибәсе аз, шәһәр юлларын әйбәт белми. “Космонавтлар урамыннан Совет мәйданына кердем дә, – дип яза ул, – Арчага таба борылдым. Унбишенче больницаның тимер юл аръягында икәнен беләм, шуңа, урамны аркылы чыгып, тыкрыкка керергә исәплим. Керүен кердем, ләкин машина белән тимер юлны аркылы чыгып булмый. Кире борылып, мең газап белән, тагын чираттагы ике тыкрыкка кереп чыктым. Шул ук хәл.

Аптырагач, олы урамнан машинаны дүртенче тапкыр сулга борам һәм таудан күтәрелүче, берьяклап кына хәрәкәт итүче машиналар агымына каршы киттем. Ниһаять, безнең каршыда унбишенче больница! Борылдым гына: юл чатында багана, багана төбендә ГАИ машинасы. Җитмәсә, ГАИшник җан-фәрманга миңа таба йөгерә. Бөтен гамәленә туры китереп юл кырыена чыгып туктадым. Документларны алдым, өстенә ун сум акча салдым. Ул чакта биш сум да штраф иде. Киттем сержант каршына. Ул кулын болгый, мин кулларны селеккәлим. Юньләп берни ишетелми, машиналар гөрелтесе барысын күмә. Озак кычкырыштык. Күрәм: ГАИ машинасыннан берәү төште дә безгә таба килә. Сары чәчле капитан. Ул минем документларны сержанттан алды да, урысча:

– Шулай, Фәлән Фәләнеч! Ни өчен юл йөрү кагыйдәсен бозабыз инде? – дип сорады.

Мин эшнең нидә икәнен аңлатып бирдем.

– Йә, ничә юл билгесен боздыгыз инде? – дип сорады капитан.

– Өчне, иптәш капитан.

– Дөрес. Эш менә нәрсәдә. Унбишенче больницага әнә теге зират яныннан керәсе. Моның өчен сез, барган юлыгызны Арчага таба дәвам итеп, Компрессорлар тукталышыннан борылып күпер астына төшәргә һәм трамвайлардан сакланып кына, сулга борылып, мин ымлаган зират яныннан керергә тиеш буласыз...

Ул документларны һәм ун сум акчаны кулыма тоттырды. Ә мин кымшана алмый торам икән.

– Дустыгыз сәламәтләнсен.

– Рәхмәт, иптәш капитан.

Күпер астына төштем, трамвайны үткәреп, зират кырыендагы юлга борылып, больница янына килеп туктадым. Хәлсезләнеп бераз утырдым да, ахры.

Ишекне ачып җиргә аяк басуга, мин ирексездән ГАИ машинасы торган чатка күз салдым: иптәш капитан миңа кул болгый иде. Мин дә, кулларымны баш очына күтәреп, аны сәламләдем. Әле күзләрдән нәрсәдер тамды да бугай”.

Бер үк шагыйрь гомеренең төрле еллары арасында менә шундый аерма. “Сары чәчле, зәңгәр күзле иптәш капитан еллар үткән саен күбрәк искә төшә башлады”, – дип яза хикәя авторы. Андыйлар онытыламы соң инде! Миһербанлы капитанны әле һаман эшендәдер дип өметләнә ул. Ай-һай, өч кагыйдәне бозучыдан өчләтә штраф алу мөмкинлеген ычкындырган, дәүләткә (ягъни, дәүләтлеләр кесәсенә) киләсе ничә сум акчаның юлын кискән инспекторны әлегә кадәр эшләтерләр микән? Югары хакимияттәгеләрнең әле беркайчан да үз түрәләрен халыкка шәфкатьле булырга чакырганын ишеткәнебез юк, шуңа күрә бөтен җәмгыять отыры миһербансызлана. Гел болай дәвам итсә кая барып чыгарбыз, анысы бер Аллага мәгълүмдер.

Шулай да кешеләр рәхмәте теге капитанның язмышында барыбер эзсез узмагандыр, беразга күңелен булса да яктыртып калдыргандыр, иншалла. Көенечебезгә, хакимиятләрдән урынсыз күргән җәбер-золым да бездән эзсез узмый шул. 


Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ

в„– |

"Бүген ут төрттеләр, иртәгә шартлатырлармы?"

$
0
0
17.06.2013 Җәмгыять
Апас районы гәзитенең элекке мөхәррире Әсхәт Җәләлиев "миңа, гаиләмә карата сугыш бара" дип белдерде. 15 июнь иртәсендә аның күршедәге кызының йорты тирәли бензин сибеп ут төрткәннәр.

Әсхәт Җәләлиевның район хакимияте белән сүзгә килешүе өч ел элек булды. Түрәләрнең милек, җир белән әвеш-тәвеш китергәнен, алдау юллары белән арзан хакка сатып алып, үзләштергәннәрен фаш иткән журналистны чын-чынлап эзәрлекләү башланды.

Башта район хакимиятенә баш бирмәгән мөхәррирне эштән алдылар. Пенсиягә чыгарга җиде ай калган иде, "Йолдыз-Звезда" район гәзитенең мөхәррире вазифасыннан китәргә мәҗбүр иттеләр, аннары шунда эшләгән балаларын эшеннән кудылар. Әсхәт Җәләлиев сүзләренчә, эш моның белән туктамаган. “Берничә ай элек йортка төнлә машина белән бәреп керделәр, хәзер менә кызымның йортына ут төрттеләр. Өй тулы кеше, балалар, кызым өченчегә авырлы. Миннән шул рәвешле үч алалар”, дип сөйләде “Азатлык” радиосына Әсхәт әфәнде.

– Бу хәл кайчан, ничегрәк булды? Янгыннан зыян зур килдеме?


– Төнге беренче яртыда безнең хуҗалыкка бандитларның һөҗүме булды. Башта минем ихатада йөргәннәр, аннары мин чыга алмаслык итеп ишекне тимер белән терәтеп куйганнар. Янәшәмдә, күршедә генә ике кызым яши, менә олы кызымның хуҗалыкларын уратып мичкәләп бензин сибеп чыкканнар да ут төрткәннәр. Безне Ходай гына саклап калды, төн булуга карамастан, бер күршем ятмаган булган, алар ут капканны күреп алып, янгын сүндерүчеләрне чакырткан, безне, тирә-яктагы күршеләрне уяттылар. Халык бик тиз җыелды. Янгын сүндерүчеләр дә вакытында килеп өлгерде, күршеләр төнлә бакчага су сипкән вакыты булган, бик тиз ярдәмгә килеп, бергәләп янгынны сүндерә алдык. Барысына да ихластан рәхмәт! Зур бәлага барып җитмәде. Полиция бик соңлап килде, иренеп кенә бөтен нәрсәне фотога төшерде, сораштырды.

Каралтыга тигән зыянга минем исем китми, минем бу кадәр кешеләрнең кабахәтлеге башыма сыймый. Ярый, минем йорт булса, бер хәл, ләкин кызымның гаиләсе бит бу, балалы йортка ут төрттеләр! Аларның үлеме аша миннән үч алырга теләделәр. Кызымның ике бәләкәй баласы, өченчегә авырлы. Ни кадәр стресс кичергәнне без үзебез генә беләбез. Оныкларым өйгә керергә курка.

Моңа кадәр безне куркытып, машина белән машина бәреп кергәннәрен район полиция башлыгы да, прокурор да белә. Шикле кешеләрне күрсәттем, ләкин берни эшләмәделәр. Хәзер менә шушылай куркытуга керештеләр.

– Бу эшне башкаручыларның кем булуларын чамалыйсызмы?


– Әлбәттә, чамалыйм! Бу заказ буенча эшләнде. Кайбер иптәшләр аларның Апас районында ничек милекне урлау, талау турында язып чыгуымны, сөйләвемне, аларның бу җинаятьләрен булдырмас өчен аркылы ятуымны гафу итә алмыйлар.

Районда милекне сатып алыр өчен игълан бастырыр өчен ялган гәзит бастырдылар. Халыкка белгертмичә, яшереп, игъланнар биреп, юк кына хакка йортлар, җирләр сатып алып яттылар, үзләренә, туганнарына яздырдылар. Башта түздем, аннары район җитәкчелегенә каршы төштем, "отказ" бирдем. Райпоның 49 бинасын үзләштерер өчен игълан басарга тиешләр иде, мин аркылы төштем. Райондагы 43 кибет һәм 6 бина – райпоныкы. Ипи комбинаты, райпо цехлары, ресторан, кибетләр – барлыгы кимендә 150 миллион сумлык. Ипи комбинаты үзе генә дә 20 миллион тора. Кафе-ресторан 20 миллион тора. Ләкин район түрәләре боларны барсын да 5 миллионга сату турында игълан бирәбез диде. Әгәр мондый игълан район газетасында чыкса, теләсә кем йөгереп килеп җитәр иде. Мин чыгарырга тиеш идем, ләкин бу эшне башкармадым. Кинотеатрны 750 мең сумга сатуны оештырдылар. Саный китсәң, күп андый очраклар. Мондый игъланнарны алар ике табаклы гәзиткә бастырып чыгаралар. Хисап өчен. Аның турында татар гәзитләре язды.

– Болар буенча тикшерү булдымы?


– Республикада моңа карата бернинди дә реакция булмады. Милекне үзләштерү буенча Русиянең Тикшерү комитетына яздым, кәгазьләр әйләнеп кайтты, мондагы тикшерүчеләр аны әвәли дә әвәли.

Аның каравы ул вакытта “Татмедиа” җитәкчелеге миңа чыкты, хуҗалар үзләре шалтыратып “синең мәсьәлә буенча Татарстан президенты аппаратыннан чыктылар, сине эштән азат итәргә дигән әмер бирелде” дип ачыктан-ачык әйттеләр. Балаларыңа кыен булачак, кит диделәр. Киттем, ләкин мин киткәч, район гәзитендә эшләгән балаларымны да эштән кудылар. Авырлы дип тормадылар. “Кыскарту” диделәр, этеп-төртеп кудылар. Үземә килгән зыян берни түгел, балалар өчен куркам.

– Бензин сибеп, ут төртүчеләрнең табылуына ышанасызмы?


– Бер ай эчендә тапмасалар, табарга теләмәсәләр, партия билетымны халык алдында ягачакмын. Бандитлар белән бер партиядә торасым килми!

Районда милекне талау сәясәтен алып баручыларга мин тыныч кына урларга комачаулыйм. Мине күрә алмыйлар. Өченче очракта мине шартлатырга да мөмкиннәр.

Беренче һөҗүмнән соң алар гаеплеләрне тапмадылар. Мин гаделлекне яратам, 43 ел буена журналист булып эшләдем, күпләр мине белә, укучыларым, сайлаучыларым бар, мин депутат та булдым. Мин моны болай гына калдырмыйм, кирәк булса, халыкка дөреслекне җиткерер өчен урамга чыгып сөйләячәкмен. Мәскәү каналларын күтәрәчәкмен. Мин үземне күрәләтә таптата, үтертә алмыйм. Әгәр гаеплеләрне тапмасалар, салым түләүдән туктаячакмын һәм халыкны да шуңа өндәячәкмен. Мине яклый алмаган дәүләткә ник мин акча түләргә тиеш? Оныгым өенә керергә курка икән, ни уйлый прокурор, полиция башлыгы?

– Шәһәрдә яшәүчеләргә коррупцион системага, гаделсезлеккә каршы көрәшү авыр, ә авылда яшәүчеләргә икеләтә, өчләтә кыен. Алар коллар дәрәҗәсендә яши, авылда торып, кеше үзенең хокукларын яклый аламы?


– Чын-чынлап көрәшсәң, буладыр. Свердловски өлкәсендә Ройзман бар, аны батырырга телиләр, ләкин халык арасында авторитеты бар, канунны белә, үзен яклый. Намуслы булсаң, хокукларны белеп хәрәкәт итсәң, мәсьәләнең очына чыгып булуына ышанам. Республика якламый икән, Мәскәү бар.

– Эштән куылгач, нәрсә белән көн күрәсез? Күченеп кит дип тәкъдим итүчеләр бармы?


– Олы кызымның ике баласы бар, өченчегә бала тууын көтәләр, икенче кызым бәби тапты, өченчесе дә бала үстерә. Мин Апаста туган кеше, нәселем белән кайда кубарылып китим? Апас кешеләре мине кем икәнемне белә. Китмим. Хуҗалыкта 700 баш тавык бар, яшелчә үстерәбез, ачтан үлмәбез. Дошманнар өмет итмәсеннәр. Ачыктан-ачык сөйләячәкмен барысын да. Апас милкенең кайда киткәнен тикшерсеннәр, бар фактлар да ярылып ята, ләкин тикшерүче генә юк, җавап бирүче юк. Республика прокуроры бар, эчке эшләр министрлыгы. Бу бит алар карамагында. Райондагы кайбер әшәке җитәкчеләргә ышанычым бетте, андыйлардан теләсә нәрсә көт тә тор. Сабыйлар, яшь гаиләләр белән сугышалар бит бу бәндәләр.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„–--- | 17.06.2013

Тавыш-гаугалы “Дөнья яратылуы” рок-фестивале бүтән үткәрелмәскә дә мөмкин (ФОТО)

$
0
0
17.06.2013 Шоу-бизнес
Музыкант Андрей Макаревич бүген Казаннан әнә шундый шик калдырып китте. Берничә ел рәттән рок-фестиваль Татарстан башкаласында уздырылганнан соң, былтыр аны Пермь шәһәренә күчергәннәр. “Бу хакта без ике ай алдан гына белдек. Пермь тамашачысы исә музыкаль чаралардан арыган, анда “Дөнья яратылуы” Казандагы кебек уңыш казанмады. Шуңа күрә быел без аны үткәреп тә тормыйбыз”, - диде Андрей Макаревич.

Фестиваль киләсе елда Казанда булачакмы соң, дигән сорауга ул “юктыр” дип җавап кайтарды. “Чарага ел буе акча эзләү ул – бик авыр, рәхмәтсез хезмәт. Фестиваль үткәрүгә киткән вакытны мин нәтиҗәлерәк, әйтик музыкаль иҗат белән шөгыльләнеп үткәрә ала идем”, - дигән зарын да белдерде фестиваль президенты, дип яза kazanfirst.ru.

Билгеле булганча, Казанда да “Дөнья яратылуы” рок-фестивале бар кешедә дә хуплау тапмады. Төгәлрәк әйткәндә, милли зыялыларның һәм җәмәгатьчелекнең бер өлеше аның Колшәриф мәчете каршында оештырылуына катгый ризасызлык белдергәннәр иде. 

1

2




в„– | 16.06.2013

"Ана теле"проекты янә укучылар җыя

$
0
0
18.06.2013 Интернет
"Ана теле" проекты үзләре кызыксынып һәм шулай ук мәҗбүри теркәлгән татарча яхшы сөйләшүчеләрдән арынды. Бу проект татар телен өйрәнергә теләүчеләрне янә үзенә җыя.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Лилия Салихова сүзләренчә, "Ана теле" проекты (anatele.ef.com) 2014 елның 1 гыйнварыннан тулы куәтенә эшләп китәчәк.

Әле күптән түгел генә бу проектта татар телен өйрәнүнең җиденче баскычы эшли башлады. Бу баскычта дөрес язу лабораториясе, дөрес әйтү күнегүләре урнашкан битләр дә бар. Барлык баскычлар да әлегә сынап карау рәвешендә генә эшли. Салихова сүзләренчә, төрле җитешсезлекләр, мисал өчен, сәхифәдәге күнегүләр дөрес ачылмау очраклары һәм шулай ук хаталар да килеп чыгарга мөмкин. Махсус төркем бу җитешсезлекләр килеп чыкса, аларны шунда ук төзәтергә керешә.

"Ана теле" тулы куәтенә эшли башлагач анда тугыз баскыч булачак һәм төркемнәр өчен онлайн дәресләр дә оештырылачак.

"Алга таба тугыз баскычны үткән кешеләр теләсәләр укуларын дәвам итә ала. Алар төркемнәргә туплана. Махсус укытучылар алар белән онлайн режимда телне камилләштерү өчен төрле дәресләр оештырачак. Бу Skype аша тел өйрәнүгә ошаган, әмма элемтә Skype аша түгел, ә "Ана теле"нең махсус бер бүлегендә булдырыла", ди Салихова.

Бу проект сынау рәвешендә эшли башлаганда кулланучыларга 10 мең урын бирелгән иде. Әмма ул урыннар бик тиз тулды һәм чынлап торып ана телен өйрәнергә теләүчеләрнең бер өлеше читтә калды, алар бик теләсәләр дә теркәлә алмады. Проект эшли башлаганны күрсәтү өчен, өстән күрсәтмә төшеп, татар мәктәпләрендәге татарча яхшы сөйләшкән укучыларны да бу проектка теркәлергә мәҗбүр иткәннәр дигән сүзләр булды.

"Ничегрәк эшли икән дип мин үзем дә теркәлгән идем. Андыйлар булды шул. Күп кенә татар теле укытучылары бу проектны хәзер дәрестә дә куллана, укучылар белән бергә эшлиләр. Интерактив такталары булса һәр дәресне анда да чыгарырга була", ди Салихова.

Бу сәхифәгә кызыксынып кына теркәлгәннәр һәм шулай ук мәҗбүри рәвештә куып кертелгәннәр чистартылган инде. 7 мең 500 кешенең лицензиясе кире алынган. Актив рәвештә татар телен өйрәнүчеләр ике меңләп кенә кеше калган. Меңнән артык кеше – яңалар теркәлгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада татар җәмәгатьчелеге белән очрашкан вакытта әлеге сәфәрдә катнашкан мәгариф министры Энгел Фәттахов "Ана теле" проектында урыннар 10 мең генә түгел, ә киләчәктә кулланучылар саны 30 мең булырга мөмкин, дип белдергән иде.

Бу проект өчен җаваплылар бүген шушы 10 меңне тутыру өчен тырышуларын әйтә. "Әлегә бу 10 меңнең бөтен урыннары да алынмаган. Элек безнең бу проекттагы урыннар беткәч көтеп торучылар исемлеге булдырылган иде. Киләчәктә татар телен өйрәнүчеләр 10 меңнән дә арта башласа кулланучылар санын арттыру мәсьәләсе дә күтәрелелер дип уйлыйм", ди Салихова.

"Ана теле" проекты чистартылганнан соң сәхифәгә теркәлү дә үзгәрде. Элек кемнең каян кергәнлеге күрсәтелмәсә, хәзер проект өчен җаваплылар теркәлүчеләрнең каян икәнен белә ала. "Яңа теркәлүче мең кешенең 50дән артыгы чит илләрдән, калганнары Русия төбәкләреннән, Татарстан белән Башкортстаннан", ди Салихова.

2014 елдан тугыз баскычны өйрәнү һәм онлайн дәресләрдә катнашу мөмкинлеге бер елга гына биреләчәк. Салихова сүзләренчә, бер тапкыр теркәлеп җитәрлек дәрәҗәдә татар телен үзләштерә алмаганнарга икенче кат теркәлеп уку мөмкинлеге турында әле уйланмаган. Ул бушка булачакмы, әллә түләүлеме – шулай ук билгеле түгел.

"Ана телен" өйрәнгәндә һәр баскычны үткән саен аны бетергәнлеккә сертификат биреп барыла. Берәр кая эшкә урнашканда әгәр кешедән татар телен белү-белмәвен сорасалар, ул "Ана теле" проектында укып чыкканлыгы турында документ күрсәтә ала, ди Салихова.

Узган елның 7 августында Рөстәм Миңнеханов Education First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләшкән иде. "Ана теле"н эшләтеп җибәрү мәгариф министрлыгына йөкләнде һәм моның өчен хөкүмәттән акча бирелә.

Быел гыйнвар башында министрлыкның милли мәгариф һәм чит төбәкләр белән элемтә бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин Азатлыкка “узган елның сентябрендә башланган эш бер көнгә дә тоткарланмады, җәйгә тулысы белән тәмамланып, эшли башлаячак” дип белдергән иде.  


Наил АЛАН

в„– | 17.06.2013

БДИга өстәмә 300 млн сум

$
0
0
18.06.2013 Мәгариф
Математикадан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗә­ләре билгеле булды. Татарстанда БДИның алдан бирү этабында әлеге фәннән – 25, төп этапта барлыгы 20 мең 598 кеше катнашкан иде. Быел республика буенча уртача күрсәткеч 56,1 балл тәшкил итә.

Узган ел бу сан 48,6 иде. Унбиш укучыбыз 100 балл туп­лаган. Унтугыз кешенең максималь санга нибары ике баллы җитми калган. Математикадан “2”ле алмас өчен 24 балл җыярга ки­рәк иде. Бездә бу чикне уку­чыларның 4,3 проценты үтә алмаган. Сигез укучы сынаудан куып чыгарылган иде. Якынча мәгълү­матларга караганда, ил буенча укучылар­ның 7,6 проценты “2”ле алган.

БДИ ахырына якынлашып килә. Кичә билгеле бер сә­бәпләр аркасында имтиханга килә алмаганнар химия, география, җәмгыять белеме, рус әдәбиятыннан имтихан тапшырды. 18-19 июньдә рус теле һәм математика буенча махсус көннәр билгеләнгән. БДИны үткән елларда бирә алмаган егет-кызлар, һөнәри белем бирү йортларын тә­мамлаучылар сынауны 8-15 июль көннәрендә узачак. Мо­ның өчен 20 июньнән 5 июль­гә кадәр башка­ла­быз­ның Әмир­хан урамы, 111 адресы буенча урнашкан Рес­публика мониторинг үзә­генә гариза тапшырырга кирәк.

Чыгарылыш укучылары вузга керү өчен гомуми бал­ларның нәтиҗәсен көтсә, Рос­обрнадзор белгечләре БДИ җавапларының күпмесе Интернетка куелуын ачыклау белән мәшгуль. Хөкүмәт килә­се елларда мондый гаугалы хәлләрне булдырмас өчен чаралар эзли башлады инде.

“Эшләнгән план бар, ул хәтта бюджет проектына да кертелгән: имтихан мәгълү­матларын саклау өчен өстә­мә 300 миллион сум акча каралган. Кагыйдә бозу оч­рак­ларын бетерү өчен бу конкрет чара”, – дип белдергән вице-премьер Ольга Голодец. Аның фикеренчә, 2014 елда БДИ биремнәренең вариантлары арттырылачак. Бу үз чиратында кирәк очракта онлайн режимында бер вариантны икенчесенә алыштыру мөмкинлеге бирәчәк. 




в„–91-92 | 18.06.2013

Әлмәт театры Зөядә уза торган иҗади лабораториядә катнаша

$
0
0
18.06.2013 Мәдәният
17 июньдә Яшел Үзән районы Зөя (Свияжск) җирлегендә Евгений Миронов җитәкчелегендәге Нация театры оештыра торган лаборатория эшли башлады. Россия кече шәһәрләренең театр фестивален оештыра торган әлеге театр чираттагы лабораториясен биредә уздыра.

Заман драматургиясе һәм режиссураcын тәкъдим итүе белән кызыклы әлеге проектта Татарстаннан 3 театр катнаша: Әлмәт татар драма театры, Буа театры һәм Чаллы шәһәрендәге “Мастеровые” рус драма театры. Атна дәвамында артистлар үзләре сайлаган әсәрне сәхнәләштерү белән мәшгуль булачак. Алар белән Мәскәүдән килгән яшь режиссерлар эшли. Әлмәт театры артистлары Василий Сигаревның “Черное молоко” әсәрен режиссер Георгий Цнобиладзе белән эшләячәк.  


Әнисә ТАҺИРОВА

в„– |

Сабантуйда исерек «спортчылар» бүләк җыя

$
0
0
18.06.2013 Җәмгыять
Спорт белән исерткеч эчемлекләрне бер-берсенә якын да куеп булмый кебек. Быелгы Сабантуйларда йөреп кайтканнан соң мин моның киресенә инандым. Бактың исә, алкогольле эчемлекләр ярышларда җиңү яуларга да «булыша» икән әле.

Республикада дөрес яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спортка тарту турында еш сөйлиләр. Әлбәттә, бу өлкәдә уңышка ирешелмәде, дип булмый. Арабызда спорт белән шөгыльләнүчеләр артканнан-арта бара. Тик кызганыч, аларның күбесе спортка гына түгел, ә исерткеч эчемлекләргә дә битараф түгел шул.

Исерткеч эчемлекләр организмны ял иттерә


Дөресен генә әйткәндә, төрле спорт уеннарыннан соң - хоккей булсынмы ул, футболмы, яисә башка ярышмы - бергә җыелып кәеф-сафа кору, шул рәвешле җиңүне "юу" яисә инде җиңелү "кайгысын" бергәләп кичерү күптән инде гадәти хәл булып санала. Әле иртүк кенә барлык тамашачыларда соклану хисе уяткан команда вәкилләрен кичен исерек килеш күрү бер дә матур күренеш түгел. Аларның исә бу шелтәгә җаваплары әзер - уеннан соң организмга ял кирәк, янәсе. Ә ялны алкоголь(!) бирә.

Сабантуй ярышларда аек баштан катнашу – көлке?


Хәзер исә «спортчыларыбыз» тагын да акыллыланып киткән, күрәсең. Спорт ярышларында эчкән килеш тә катнашып була дип саныйлар. «Исертеч эчемлекләр йөрәккә батырлык өсти, авырту хисен тоймаска ярдәм итә», - дип шаккаттырган иде быелгы Сабантуйларның берсендә татар милли көрәшендә катнашып, өченче урынны яулаган бер «спортчы». Авызыннан килгән сасы ис исә көрәш уены гына түгел, ә гомумән, бу бәйрәм турындагы уй-фикерләремне үзгәртте дә куйды.

Сабантуй бәйрәменең төп максаты гомер-гомергә татар милли гореф-гадәтләрен, мирасын саклау, яшьләрдә милләтләренә, телләренә карата хөрмәт тәрбияләү, горурлык хисләрен арттыру булган. Миңа калса, хәзерге буын әлеге бәйрәмнең «файдасын» башкада күрә кебек. Сабантуй - алар өчен күптән күрешмәгән дус-ишләре белән җыелышып эчү, аннары төрле спорт ярышларында катнашып, үз батырлыкларын сынап карау, күрсәтү чарасы.(Хәер, бу хакта газета-журнал битләрендә соңгы елларда күп язылды). «Сабантуй ярышларында аек баштан кем катнашсын ди инде? Эчкәч кенә көчеңне сынап карау рәхәт һәм кызык инде ул, ә болай - көлке», - дип сөйләнеп торган иде икенче бер егет.

Мәйдан исерек батырларны котлап кул чаба


Чыннан да, авыл Сабантуйларында бу бәйрәмгә ярышларда катнашам дип чыгучылар бик сирәк. Район ярышларында призлы урыннарның күбесе өчен профессиональ спортчылар үзара көч сынаша. Гади халык исә читтән карап торуны өстен күрә. Күп очракта шул тамакларын чылатып алганнар гына һәрбер ярышта катнашып, бүләк җыеп йөри.

Бөтен кешене бер калыпка салырга ярамый, әлбәттә. Сабантуй ярышларында аек баштан күңел ачучылар, уеннарда канашып, җырлап-биеп вакыт үткәрүчеләр дә күп. Авызларыннан аракы исе аңкып торучыларның Сабантуй ярышларында бүләк җыеп йөрүе, ә тамашачыларның шуларны мактап кул чабып утыруы исә бер дә матур күренеш түгел инде, җәмәгать. 


Зөлфия ХӘМИТОВА

в„– | 18.06.2013

Фәнис Җиһанша Төркиядәге бәрелешләрнең шаһиты булган (ВИДЕО)

$
0
0
18.06.2013 Җәмгыять
"Төркия Сабан туена барган җирдән, Иске шәһәрдә менә шушындый "сабантуйга" очрадык, - ди Камал театры артисты, - Митингларның шаһиты булырга, шул ук вакытта, бер кунакханәдән икенчесенә күчкәндә халык белән урамннардан узарга да туры килде".

 

 

  

 

 

 

 

 


---

в„–--- | 18.06.2013

ГМОлы бәрәңге утыртсаң...

$
0
0
18.06.2013 Авыл
“Monsanto” корпорациясенең геннарны үзгәртеп үстергән бодае тирәсендә гауга бара. АКШның авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре әлеге сортны зыянлы дип белдергәннән соң, Европа Комиссиясе Европа Берлегенә кергән 27 илгә Америка бодаен тикшерергә кушкан. Россия БСОга кермәгән булса, бу хәл безгә кагылмый, дип яткан булыр идек. Тик хәзер ГМОлы ашлык безгә дә үтеп керергә мөмкин.

Геосәяси мәсьәләләр академиясе әгъзасы, экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы эксперты Ирина Ермакова белдергәнчә, үзгәр­телгән геннар кеше организмына нык зыян сала. Аны куллану нәтиҗәсендә билгеле булмаган агулы аксымнар барлыкка килә. Кешедә һәм хайваннарда алар токсикоз яки аллергия китереп чыгара. ГМО кешегә продукт аша кергән очракта, аның үзенә генә түгел, нәселенә дә йогынты ясарга мөмкин икән. Бу хакта белгечләр инде күптән әйтеп килә. Америка галим­нәренең фәнни эшчән­лек­лә­реннән күренгәнчә, си­мерү авыруы ГМОлы ризык­лар кул­ланганнан соң аеруча күп күзәтелгән. 1950 – 1988 елларда симерүчеләр 20-30 про­цент булса, 1990 – 2010 елларда 70 процентка җит­кән. Га­лимнәр шулай ук мондый ризыклар нәсел­сезлек китереп чыгара, дип чаң суга.

ГМО мәсьәләсе артында бик зур серләр яшеренгән. “Бу эшкә тыкшынырга телә­гән, барлык нечкәлекләрен дә тирәнтен өйрәнергә уйлаган галимнәргә дә, гади фермерларга да басым бар”, – дип белдерә Ирина Ермакова. Аның сүзләреннән күрен­гәнчә, гены үзгәртелгән бә­рәңге ашатылган терлек организмында патология барлыгы турында беренчеләрдән булып Англия галиме Арпад Пуштаи әйткән булган. Моның өчен аны эшеннән алганнар һәм фәнни хезмәте хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушканнар, имеш.

ГМОлы ризыкларның организм өчен куркыныч булуын Рос­сия галимнәре дә нык­лап өйрәнә. Алар мондый ризык ашаган ки­мерүче җән­лекләрнең организмнарында үзгәрешләр килеп чык­­­кан­лыгын, үлем-җи­тем күплеген инде әллә кайчаннан әйтеп ки­лә. Бу хакта “Nature Bio­tech­no­logy” журналында фән­ни кү­зәтү­ләрен бастырып та чыгаралар. Шуннан соң әлеге язма ныклы тәнкыйть утына эләгә.

Дөньяда мондый сәясәт баруга карамастан, кайбер ил­ләр ГМ-культуралардан, ГМ-ризыклардан баш тарта. Австрия, Швейцария, Германия, Франция, Греция, Польша кебек илләр шул исем­лектә. БСОга кергән кайбер илләр дә, документларга кул куйганда, аны кулланмаячак­лары хакында рәсми төстә игълан иткәннәр. Тик безнең илдә БСОга керүгә мондый продуктларны куллану һәм та­ратуга юл ачылды. Быел­ның апрелендә РФ Мә­гариф һәм фән министрлыгы кабул иткән карарны га­лим­нәр ашыгыч рәвештә башкарылган эш дип саный. Анда акка кара белән, башка илләр тарафыннан ГМОның куркынычсызлыгы расланган икән, аны бирегә кайткач тикшереп тормасаң да була, диел­гән.

Ирина Ермакова фике­ренчә, ГМ-ризыклар куллану киләчәктә төрле күңелсез­лекләр китереп чыгарачак. Англия, Австралия, Италия, Россия галимнәре үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, термик эшкәртүләрдән соң да ГМ-бәрәңге, ГМ-соя ашату терлекләрнең эчке органнарына җитди йогынты ясаган, ГМ-борчак исә үпкә ялкынсынуына китергән.

Бүген кибетләрдә матур итеп төргәкләнгән ризыкларны гына түгел, сатуга чыгарылган чит ил орлыкларын да сатып алып бакчага утыртырга куркырсың. Яхшы сортлы дип алган чит ил бәрәңгесе­нең геннары үзгәртелгән булса, экологик яктан чиста бә­рәңге урынына зыянлы яшелчә үстер­гәнеңне үзең дә бел­мәссең... 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

в„–91-92 | 18.06.2013

Кунак сөймәү, яки Татар кемне кияүгә алмый?

$
0
0
18.06.2013 Җәмгыять
Май аенда Чита шәһәре урамнарында: “Чакырылмаган кунак татардан яманрак”, – дигән рус мәкале язылган баннерлар эленүе сәбәпле чыккан гауга инде тынып килә шикелле.

Татар җәмәгатьчелеге, татар милли хәрәкәте бик хаклы рәвештә “Вечерка” газетасы­ның бу гамәленә актив протест белдерде, чөнки рус журналистлары танырга теләмә­сәләр дә, баннер үзенең эч­тәлеге белән асылда милли низаг чыгаруга юнәлтелгән иде. Газета­ның редакторы Владимир Кантемир шәһәр урамнарында мәкальләр һәм әйтем­нәр элү акциясенең “Вечер­ка”ның өч еллыгын (!) бәйрәм итү уңаеннан булуын, гаугалы мәкальнең исә жирәбә белән сайлануын әйтеп акланырга тырышса да, гамәлнең астыртын булуы һәркемгә ачык. Та­тарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да “Интер­факс”­ка биргән әңгәмә­сендә аны: “... бер халыкны икен­че­сенә каршы кую”, – дип бәя­ләде. Халык­ларны үзара бә­релештерергә теләү сәясәте соңгы еллар Россиясендә аеруча активлашып бара, ни­гездә, рус халкын Кавказның горур халыклары һәм татарлар белән каршы куярга тырышалар, сәяси гипноз кулланып, русларда милли тәкәб­берлек хисен үстерергә, милли һәм дини ызгышлар чыгарырга те­лиләр. Бу гамәл­ләрнең җеп очы һәм максаты нык яше­релгән, максат исә ил тарихында яңадан башланып килүче болгавыр чорны куәт­ләү, утка ялкын өстәү, чөнки, мәгълүм булганча, “болганчык суда балык тоту яхшы”. Әлегә яшерен һәм астыртын сәяси көчләрнең тырышлыгы мәгъ­лүмат кырында гауга чыгарудан, җән­җал уятудан ерак китми, фашизм идеяләре халык­ларның киң массасы­ның акылын томалый алмый, чөнки яңа туып килүче нацистларда харизматик лидерлар да кү­ренми һәм, бәхеткә дип әйтик инде, күпсанлы рус халкы да, күпме генә өстер­мә­сеннәр, әлегә кабынырга җыен­мый. Гомумән, гади ке­шеләргә мил­ләтара дошманлык хисе хас түгел. Бу юллар авторының рус егетләре бе­лән бер бүл­мәдә яшәгәне булды, милли аермалык үзара дошманлыкка китерми, ызгыш чыгармый иде. Тавыш аерым лидер­ларның үз амби­ция­ләрен ка­нә­гатьләндерер­гә ом­тылуын­нан, сәясәт­че­ләр­нең хак­сыз адымнарыннан, сәяси капитал туплап, хакимлек дилбегәсен кулга алырга тырышуларыннан ки­лә. Аерым төркемнәр һәм партия­ләр шул максатлардан чыгып финанс­лана, финанс агымнары га­дәттә үтә яшерен була һәм афишаланмый, халыкларга исә шундый лозунг-ши­гарьләр таш­лана: ил дулкынлана, кайный башлый. Дулкынланыр өчен сәбәпләр дә табыла, чөнки гасырлар буе гадел булмаган милли сәясәт алып барылган, кем­нәрдер үсен­де­релгән, кем­нәрдер кысылган. Бүлгәлә һәм хакимлек ит принцибына нигезләнеп, тарих дәреслек­ләре язылган. Тарихны төзә­теп, яңадан язу идеясе бүген дә сәяси лидер­ларның җиңел кулы белән янә үс­терелә. Бу уңайдан мәшһүр Бернард Шоу: “Тарих ни әйтер? Тарих, сэр, һәрва­кыт­тагыча ялганлар”, – ди. “Тарихка пистолеттан атсаң, туптан атып җавап кайтарыр”, – дигән сүз дә хак, шуңа күрә бүгенге ли­дер­ларның тарихны сәяси исәп-хисапка нигезләнеп те­­г­еләй дә, болай да борырга тырышулары берникадәр вакыттан соң туптан атылган җавап рәвешендә кайтаваз бирәчә­генә шик юк.

Русларның кунак турындагы мәкале исә безне Алтын Урда чоры тарихына алып ки­тә. Бу чорны тарихчылар нинди генә капма-каршы бәяләр белән тамгаламый. Рус сәяси тарихчылары үзләренчә бирә бәяне, татар тарихчылары да бер генә төрле карашта түгел. Шунысы кызык: “Google-тәр­җемәче”гә куеп “княжество Московское” дигән сүз­тез­мәне инглизчәгә тәрҗемә ит­сәң, “The Golden Horde”, ягъни Алтын Урда дигән сүз килеп чыга. “Русны кырсаң, татарга тап булырсың” дигән афоризм да бар икәнен онытмыйк. Тарих­ның төбенә төш­сәң, анда мил­ләтләр өчен дошманлык түгел, туганлык хис­ләре уятырлык башка бик күп фактлар да табып булыр иде, бәлки.

Халык акылының зирәк дипломатиясе исә чит мил­ләт­ләрдән дошманлык түгел, ә үрнәк алырлык сыйфатлар эзли һәм аларны үз милли тәр­биясендә файдаланырга омтыла. “Фейсбук”та бер казах ха­тынының туган мил­ләтемә югары бәя биргән бер гыйб­рәтле истәлегенә тап булган идем мин бервакыт. Ул исә болайрак яза: “Әби безгә кечке­нәдән гел: “Чиста булыгыз, шапшак булсагыз, татар кияүгә алмас”, – дип әйтә торган иде. Ул вакытта без: “Та­тарның кияүгә алуы безгә нәрсәгә кирәк?” – дип уйлап та тормаганбыз, ә менә чисталыкка омтылыш тәрбия­лән­гән”. Бу истә­лек безгә элек төрки халыкларда татарга кияүгә чыгуның аб­руй һәм дәрәҗә булуын да, миллә­темнең алар тарафыннан югары бәяләнүен дә дәлил­ли.

Инде тагын бер тапкыр җәнҗаллы мәкальгә әйләнеп кайтыйк. Татарны дошман күрү эчтәлеге анда икенче урында тора, беренче урынга халык­ның (бу очракта рус халкының) кунак сөймәү сыйфаты калка. Ответы@mail.ru сервисында рус милләтеннән берәү шушы мәкальнең мәгъ­нәсен аңла­туларын сорый. Икенче бер акыллы баш исә җавап бирә: “Чакырылмаган кунак вакытсыз килә, планнарны җимерә, игътибар та­ләп итә, ашатуны сорый – нәтиҗәдә кәефне кыра һәм матди зыян сала. Сезгә мә­кальнең мәгънәсе аң­ла­шыл­мый, ихтимал, сез гадәт­тән тыш кунак сөючән кешедер”, – ди, ягъни кунак сөй­мәүнең ниге­зендә кысмырлык һәм саранлык кебек милли сыйфатлар ята булып чыга. Инде төбенә төшеп укып карасак, бу чыннан да шулай. Ди­мәк, Читада чыга торган “Вечерка” газетасы татарларга дошманлыктан биг­рәк рус­лар­ның кеше сөймәү­лә­ренә, саранлыкларына басым ясый, берьюлы ике халыкны тискә­ре планда тасвирлап хур була. Ихтимал, хәсрәт гә­җит­челәргә бу уңай­дан рус хал­кының башка мәкален элү уңайрак булган булыр иде: “Гость не кость, – за дверь не выкинешь”. Менә монысы протест та уятмас иде, җән­җалдан соң баннерны тө­шереп тә мәшәкатьләнәсе булмас иде. Минем халкым исә кунак турында башкачарак фикер йөртә. Саранланмый, ашау-эчү дип кысылмый, чө­нки “Кунак сөйгән өйдә бәрә­кәт бар”, “Кунак бәхете белән килә”, “Кунакчыл кеше­нең табыны буш булмый” дип уйлый, “Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи-тоз” дип фикер йөртә. Бездә, гомумән, чакырылмаган кунак дигән тө­шенчә юк, һәр үтеп баручы мосафирны өйгә алып кереп кунак итү традиция­сендә тәр­бия­лән­гәнбез. Безне бу яктан кавказлы мөсел­маннар гына уздыра. Татар халкының менә шул акылын русчага тәрҗемә итеп, татар мәкале икәнен искәртеп, рус шәһәр­ләрендә баннер итеп элү рус экстремистларына иң яхшы җавап булыр иде. Моны Чита шә­һәреннән башлау отышлы булыр шикелле. Ә Лермонтов­ның “юылмаган Россия” турында шигыре ки­рәкми, чөн­ки мәшәкате күп булачак, прокуратура, шиксез, шагыйрьне дә, баннер элү­челәрне дә экстремизмда гаепләячәк һәм башкасы, һәм башкасы. Без бит таш атканга, аш атып җи­ңәргә өйрәнгән халыкның балалары.

Кунак турында уңай фикерле, позитив мәкальләр рус­ларда да, күп булмаса да, бар, билгеле. Халык бөтенләе белән яхшы да, тулысы белән яман да була алмый. Тик рус сәясәт­челәре милләтләр турында да, кунакчыллык турында да үз каланчаларыннан чыгып фикер йөртәләр. Шуңа күрә аларга эшкәр­телмәгән, сөрел­мәгән гигант Россия киңлекләре тар булып тоела. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„–91-92 | 18.06.2013

Татарстанлылар диңгез ярларын шифаханәгә алмаштыра башлаган

$
0
0
19.06.2013 Җәмгыять
Яңа елга аяк басу белән, халык җәйге ялларны кайда һәм ничегрәк уздырырга дип баш ватарга керешә. Ел буе көтеп алынган ялларын шәһәр янындагы бакчаларында яки авылда җиләк җыеп, чүп утап кына уздырырга теләмәүчеләр бераз финанс маясы да туплаган булса, диңгез ярларына юллама кайгырта башлый. Соңгы елларда россиялеләр арасында берничә ай алдан юлламаларны броньлап кую популярлашты.

Мәсәлән, быел Төркиягә юлламалар, узган елга караганда, 10-15 процентка кыйммәтрәк тора. ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов аңлатуынча, кыйммәтләнү төрек ярларының Россия туристлары арасында һаман да зур популярлык казануына бәйле. Чит илгә ял итәргә чыгучыларның 60 проценты нәкъ менә Төркияне сайлый. Соңгы арада биредә булган чуалышлар да бу илгә мәхәббәтләре көчле булган россиялеләрне туктатмаячак. Аннан да хәтәррәк вазгыять булган илләргә дә безнекеләр курыкмыйча бара тора. Быел Европа илләренә турлар да беркадәр кыйммәтләнгән, ә отельләрдә тору бәяләре былтыргы дәрәҗәдә калган. Турпакетның артуына пассажирларны очкычларда ташу чыгымнары үсү йогынты ясаган. Узган ел Татарстаннан чит илләргә чыгучы туристлар агымы үсеше 10 процент күләмендә фаразланса да, аннан азрак булган. «Казаннан халыкара юнәлешләргә туры авиарейслар саны артуын күздә тотып, быел бу юнәлештә туристлар агымы үсеше 10 процент булыр дип уйлыйбыз», – ди ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты.

Әмма ялга беркадәр акча туплый алучыларның барысы да диңгез ярларына яки чит илләрнең истәлекле урыннары белән танышырга бара дигән сүз түгел әле бу. Соңгы елларда Россия, шул исәптән, Татарстан туристлары арасында яңа тенденция – халыкара юнәлешләрдән әкренләп илебездәге ял базаларына, шифаханә-курортларга һәм эчке турлар ягына авышу күзәтелә башлаган. «Кешеләр хәзер совет чорындагы кебек шифаханә-курортларда сәламәтлеген ныгытуга өстенлек бирә башлады», – ди Рамил Мифтахов. Быел Казанда Универсиада елы булуын исәпкә алганда, Татарстанның үзенә дә туристларның зур агымы көтелә. Соңгы елларда республикага туристлар агымының тотрыклы үсеше саклана, ул уртача 12 процентны тәшкил итә. 2011 елда, мәсәлән, безнең кунакханәләргә урнаштырылган туристлар саны 1 млн 277 мең булган. Моңа өстәп, 400 меңгә якын экскурсант килгән. 2012 ел йомгаклары буенча үсеш 12 проценттан артыграк. Быел да 12 процент чиген узачагына шикләнмиләр. «Шулай да быел Татарстанга туристлар агымы үсешен күзалларга әлегә кыенрак», – дип саный Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкиле Екатерина Барабанова. Универсиадага киләчәк экскурсантлар саны билгеле булса да, Универсиададан соң башкалага киләчәк туристлар саны турында әле әйтеп булмый. «Казан юбилее елында халыкның зур өлеше бәйрәм чараларыннан соң килде. 2005 елның сентябрь-октябрь айларында һәм 2006 ел дәвамында башкалага туристлар бик күп агылды. Быел да шулай булыр дип көтәбез. Кунаклар кабул итү буенча эшләүче компанияләр билгеләп узуынча, хәзер Универсиададан соңгы чорга – август, сентябрь айларына заявкалар алына», – ди ул. 


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА

в„–--- |

Путин журналистларны "үтергеч"күз карашы белән куркытты

$
0
0
19.06.2013 Сәясәт
G8 саммиты алдыннан Бөекбритания Премьер–министры һәм Россия Президентының матбугат конференциясендә чит ил журналистлары Владимир Путинның кәефе бер дә юклыгына игътибар итми калмады. Моңа, күрәсең, Сүрия мәсьәләсе хакындагы Мәскәү һәм Лондонның фикер алышулары, дөресрәге, уртак фикергә килә алмаулары сәбәп булгандыр.

Журналистлар белән очрашуда Путин залдагыларны “үтергеч карашы” белән сөзгән. The Independent газетасы шулай яза, кайбер басмалар исә матбугат очрашуындагы мохитне "бозлы" дип бәяләгән. Дэвид Кэмеронның, Бәшәр Асадны яклаучылар кулларында Сүрия балаларының каны, дигән сүзенә Владимир Путинның нык ачуы чыккан. “Дошманнарын үтереп, аларның эчке әгъзаларын камералар алдында ашый торган кешеләрне якларга ярамаганлыгын аңлыйсыздыр”, – дип җавап кайтарды ул. 




в„– |

Күрше бал кортлары һәрчак начар

$
0
0
19.06.2013 Авыл
Теләче районының Яңа Җөри авылында яшәүче яшь гаилә җирле прокуратура ярдәмендә бал кортлары асраучы күршеләрен умарталарын авылдан ераграк җиргә күчертүгә ирешкән. Бу бик сирәк очрак, чөнки бүгенге көндә Россиядә умартачылык берни белән дә чикләнмәгән диярлек: еш кына умарта янәшәсендә яшәүче кешеләр үз гомерләре өчен котлары очып көн күрә.

Умартачыларның күршеләре белән низагка керүе турындагы шаукым күптән түгел Теләчегә күрше булган Питрәч районында күтәрелгән иде. Казаннан ерак булмаган Пановка авылында әлеге бизнес бик популяр икән. Әлеге авылда барлыгы 277 хуҗалык, шуларның 40ка якыны умартачылык белән кәсеп итә. Һәр умартачының берничә дистә умартасы бар, алар йорт янындагы кишәрлекләрдә урнашкан. Ә бу тыелмаган икән, тоташ ике метрлы койма булу да җитә.

Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, бу бал кортлары өчен киртә түгел икән. Анда яшәүчеләр сүзләренчә, кайбер көннәрдә, әйтик, бал җыйган көннәрдә, кортлар авыл кешеләренең котын алып, өерләре белән оча. Бал кортлары Пановканың ике кешесен үтергәнче чаккан инде. Әмма умартачыларның берсе дә җавапка тартылмаган, чөнки аларның кемнеке булуын ачыклау мөмкин хәл түгел. Кешеләр район прокуратурасына шикаять язып, умарталарны Пановкадан ерагракка күчерүне сораганнар. Тик нәтиҗәсе генә булмаган. Янәсе, Россиядә торак пунктлар территориясендә әлеге бизнес белән шөгыльләнүне тыючы законнар юк. Аның каравы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турындагы закон бар, анда акка кара белән “авылда умарта тотарга ярый” диелгән. Ә Татарстанда, гомумән, умартачылыкны үстерү буенча программа тормышка ашырыла: 2020 елга бал кортлары гаиләләре 225 меңнән 300 меңгә кадәр җиткерелергә тиеш...

Әмма Теләче прокуратурасында үзләренә мөрәҗәгать иткән Яңа Җөри авылы кешеләренең мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеген тапканнар. Монда вәзгыять, беренче карашка, Пановкадагы хәлләр белән чагыштырганда җиңелрәк кебек: күршеләрнең умарталыгы шикаять язучылардан 60 метр читтә урнашкан (Ә Пановкада кайберәүләр 10 метр читтә яши). Прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр - нәни бала тәрбияләүче гаилә. Аларның “оппоненты” - күршеләре, 40 умарта хуҗасы икенче авылда яши (2 чакрым ераклыкта).

Район прокуратурасы әлеге умарталыкның дөрес урнашу-урнашмавын тикшергән һәм кайбер ветеринар законнар бозылуы ачыклаган. Беренчедән, умарта хуҗасының аңа ветеринар-санитар паспорты булмаган. Икенчедән, умарталар кагыйдә бозып урнаштырылган. Әйтик, “Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт җайга салу һәм аңа дәүләт ярдәме күрсәтү турында”гы закон нигезендә стационар умарталар (ягъни бер урында бер елдан артык торучылар) билгеле кагыйдәләр буенча урнаштырылырга, һәм аларның берсе - “терлекчелек корылмаларыннан ким дигәндә бер чакрым ераклыкта” тиеш. Бу таләп хайваннар мәнфәгатен түгел, ә умартачы һәм балны ашаячак кешеләр мәнфәгатен яклый - ризык “чиста” булырга тиеш. Шул ук законның 1нче маддәсе нигезендә терлекчелек корылмасы дип авыл хуҗалыгы хайваннарын үстерү һәм терлекчелек продукциясе җитештерү биналары карала. Прокуратурада шикаять бирүчеләрнең сарае нәкъ шундый терлекчелек корылмасы дигән карарга килгәннәр, ә аңардан умартачылыкка кадәр - 60 метр, ягъни бер чакрымнан ким. Димәк, кагыйдә бозу була.

Безгә прокуратурадан белдерүләренчә, шикаять бирелеп күпмедер вакыт узгач, яшь гаилә гаризасын кире алган: күршеләр уртак тел тапкан. Умартачы көз көне бал кортларын икенче урынга күчерергә вәгъдә иткән.

- Әмма генераль прокуратураның гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибе турындагы инструкциясе нигезендә, үткәрелгән тикшерү барышында закон бозу очрагы ачыкланган икән, прокуратура хезмәткәре гариза кире алынган очракта да чара күрергә тиеш, - дип аңлата Теләче прокуроры Фаил Хәйруллин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы Россия Административ хокук бозулар кодексының 10.6 маддәсендә (ветеринар-санитар кагыйдәләрне бозу) каралган закон бозу турында эш кузгаткан. Аннары ул тикшерү өчен Дәүләт ветеринар инспекциясенең Саба территориаль бүлегенә юлланган.

Фаил Хәйруллин сүзләренчә, умартачыларның эшчәнлеген җайга салырлык бернинди законлы корал да юк дигән фикер дөрес түгел: Татарстанда умартачалык турындагы махсус закон бар.

- Без ел саен умартачыларның күрешләреннән шикаятьләр алабыз. Сезон башы булуга карамастан, быел аларның саны дүрткә җитте, - ди Хәйруллин. - Вәзгыять бөтен җирдә дә бер үк: бал кортлары тотучыларның күршеләре урамга чыгарга курка. Алар берәүне дә чакмаса да, хуҗаларын җаваплылыкка тартырга мөмкин. Безнең тәҗрибәдә суд аша умартачыларны кагыйдә бозуларны бетерергә мәҗбүр иткән очраклар булды, аларны бетереп булмый икән инде - эшчәнлекләренә чик куела яки умарталар башка урынга күчерелә.

Шул ук вакытта “Умартачылык идарәсе” ДАУда авыл кешеләренең прокуратураны иҗтимагый файдалы эш белән шөгыльләнүче кешеләргә каршы котыртуны дөрес түгел дип саныйлар. Янәсе, үзләренең кишәрлекләрендә мини-фермалар оештырган терлекчеләрнең дә эшен тыярга була ләбаса. Чөнки аларның бик сирәге барысын да регламент буенча эшли, әйтик, сарай идәннәрен бетоннан ясый, ә алар булмаган вакытта тирес сулары күршеләре территориясенә агып керә - бу да кагыйдә бозу, биредә дә прокуратура тыкшыныр өчен сәбәп бар. Идарәдә авыл кешеләрен сабыррак булырга һәм күршеләре белән уртак тел табарга өндиләр.

Тиздән Россия Дәүләт Думасы умартачыларның эшчәнлеген катгый җайга саучы норматив акт чыгарырга җыена. Дөрес, бу әле тагын бер-ике елга сузылырга мөмкин. 


Венера БЕЛЯЕВА

в„– | 19.06.2013

Айрат Фәррахов: Табиблар да җылы сүзгә мохтаҗ

$
0
0
19.06.2013 Медицина
Россиядә, шул исәптән Татарстанда да бу көннәрдә Медицина хез­мәткәрләре көне билгеләп үтелә. Табиблар гына түгел, шәф­кать туташлары, санитарлар, фельдшерлар, шул өлкәдә хез­мәт куючы һәркемнең бәйрәме ул.

Соңгы елларда сәламәтлек сак­лау тармагына игътибар артты, саллы суммада казна акчасы тотыла. Модернизация программасы буенча дәвалау оешмалары яңартыла, төзекләндерелә. Әмма камиллеккә чикләр юк дигәндәй, рәткә китерәсе, яңадан төзисе биналар да шактый. Халык күзенә әнә шулар күбрәк тә чалына торгандыр әле. Чөнки сәламәтлек өлкәсендә вак-төяк була алмый. Бу җәһәттән сәламәтлек сак­лау министры Айрат Фәррахов “Татар-информ” агентлыгында әле­ге өлкәне тагын нинди үзгәрешләр көтүе хакында сөйләде һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.

– Айрат Зәкиевич, Модернизация программасы дигәнне еш ишетәбез. Шу­ның буенча нинди үзгәреш­ләр булды?

– Һәркем үзенең картлыгын бушлай, сыйфатлы медицина булган җирдә үткәрәсе килә. Ә модернизация программасы байтак дәвалау оеш­маларын яңартырга мөм­кин­лек тудырды. Сез үзегез дә ул яңалыкларның шаһит­лары. Бу максаттан Татарстанга күп финанслар каралды һәм без аларны эшкә җигә алдык. Әйтик, Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хаста­ханәсе, Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәге, Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсе танымаслык булып үзгәрде. Соңгысына тиздән халыкка ашыгыч ярдәм күрсәтүче 15 нче хастаханә коллективы да килеп кушыла. Республикадагы Модернизация программасын бик уңай бәялим. Без аңа беренчеләрдән булып алындык, иң алдан яхшы нә­тиҗәләр белән төгәлләдек тә. Демографик күрсәткечләр дә шул хакта сөйли. Әлбәттә, ирешелгәннәр белән генә туктап каласы килми, әле алда бик күп бурычлар.

– Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, ә 15 нче шәһәр хастаханәсе бинасында ни булыр? Ул нинди максатларда файдаланылачак?

– Әлеге оешмада менә дигән коллектив тупланган, әллә никадәр буын табиблар үсеп чыкты. Тик бина нык искергән, яңа технологияләр кертерлек түгел. Кайбер урыннарда ярыклар да пәйда булган, куллануга яраксызлыгы хакында нәтиҗә дә бар. Төзүчеләр тикшергәннән соң, яңадан төзекләндерергә мөм­кин дисәләр, ике вариант күздә тотыла: янәшәдә генә урнашкан республика онкология диспансеры өчен көн­дезге стационары булган поликлиника һәм кунакханә яки инвесторларны җә­леп итү өчен медицина паркы ясау. Заманча технологияләр кешене операциясез дәва­ларга ярдәм итәр иде. Бу эшне әлегә бюджет хисабына гына башкарып булмый. Һәрхәл­дә, мин үзем бинаның медицина оешмасы буларак саклануы ягында.

– Бүген зур клиникалар төзекләндерелә, ә менә башлангыч звено – поликлиникалар игътибардан читтә кала. Казандагылар­ның байтагы кызганыч хәлдә: биналар таушалган, белгечләр юк, матди базасы искергән. Аның буенча нәрсә булса да эшләнәме?

– Башлангыч звено – бик мөһим юнәлеш. Медицина ярдәме кирәк булган хаста­ларның 80 проценты поликлиникадан ары узмый. Бу өл­кәгә яңа реформалар ки­рәк­­леге хакында сүз бер генә мәртәбә күтәрелмәде. Без дә ул үзгәрешләрне көтәбез, шуңа таба барабыз. Эш башланды: икенче ел рәттән фельдшер-акушерлык пункт­лары һәм табиблык ам­бу­латорияләре төзекләнде­ре­лә. Халыкка яңа корылган модульле ФАПлар да бик уңайлы. Шуны аңлагыз: проб­лемалар озак еллар дәва­мында җыела килгән, аны тиз арада гына хәл итү мөмкин түгел. Ләкин үзгәрешләр мон­дый тизлектә дәвам итә икән, берничә ел эчендә башлангыч звенода да яхшы шартлар тудыра алачакбыз. Тагын бер мәсьәлә кабыргасы белән килеп басты: поликлиникаларда кадрлар кытлыгы. Аларның статусын кү­тәрү мөһим. Кызганыч ки, бүген бу тармак Россиядә иң почетсыз һәм популяр булмаган өлкә санала. Ә бүтән илләрдә караш башкачарак. Һәр яңалык зур суммада кертемнәр сорый.

– Халык тарафыннан Ша­­мов хастаханәсе дип йөртелгән дәвалау оешма­сының язмышы белән дә кызыксынучылар бихисап. Нәрсә булып бетәр ул бинада: кунакханәме, медицина оешмасымы?..

– Мине аеруча борчыган мәсьәләгә кагылдыгыз. Аны медицинага кагылышы булмаган тармакка файдалануга тапшырсалар, ул хәл министрлык өчен дә минус булыр иде. Бина гомергә халык күңелендә Шамов хастаханә­се булып калачак. Соңгы мәгълүматлар буенча шуны әйтә алам: аңа ия булган хуҗалар һәм инвесторлар заманча, әйбәт медицина үзәге оештырырга тели. Бәлки ул дәүләт карамагында да булмас, әмма халык сәламәтлеге өчен хезмәт итәчәк.

– Соңгы коллегия утырышында кадрлар мәсьә­ләсе җитди игътибарга алыначагы хакында әйтте­гез. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

– Әйе, кадрлар белән тәэ­мин ителеш сәламәтлек сак­лау өлкәсендә иң авырткан мәсьәләләрдән санала. Шәх­сән үзем уку йортын тәмам­лаган белгечне элеккеге кебек кадрлар кирәк булган урыннарга мәҗбүри җибәрү яклы. Табибларның социаль статусын күтәрү шунсыз мөм­кин түгел. Алар яхшы шартларда эшләргә, социаль яктан якланган булырга, хезмәтенә күрә яхшы хезмәт хакы алырга тиеш. Безгә киң профильдә эшләүче белгечләр кирәк.

– “Донор каны һәм аның компонентлары турында”­гы яңа Федераль Закон гамәлгә кергәч, донорларга акчалата түләү бетте һәм кан салу станцияләрендә донорлар сизелерлек кимеде. Донорлар мәнфәга­тен яклау җәһәтеннән Татарстанда нинди чаралар күрелде? Бездә кан җитмәү күзәтелдеме?

– Бу закон чыкканнан соң бездә бернинди проблемалар да булмады. Чөнки Татарстанда донорлык мәсьәләсе яхшы оештырылган. Донорлар да, кан да җитәрлек. Без, үз канын биреп, бүтәннәрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итүчеләргә бик рәхмәт­ле. Медицинабыз гел үсештә, йөрәк тә, бавыр да күчереп утыртабыз, бүтән югары технологияле операцияләр дә ясала. Аның өчен кан запасы булырга тиеш. Сүз уңаеннан шуны әйтим: республика заманча кан салу үзәге төзеле­ше өчен субсидия алды. Өр-яңа җиһазлар канны йогышсызландырырга мөмкин­лек тудыра. Бүген авыруга кан турыдан-туры салынмый диярлек. Донор каны 8 ай дәвамында саклана. Аннан соң яңадан тикшерелә. Без моңа бик җаваплы карыйбыз.

– Универсиада вакытында бала табу йортлары ябылмыймы?

– Бездә демографик мәсьәл­ә яхшы. Шактый гына бала табу үзәкләре төзеклән­дерелде. Дөрес, искеләре дә бар. Универсиада бала табу үзәкләренә кагылмый, ничек эшләсәләр, шулай дәвам итә­чәк. Борчылырга урын юк. Беренчене дә, икенчене дә, дүр­тенчене дә алып кайта аласыз.

– Тик акчасыз беркая да барып булмый бүген, шул исәптән бала табу үзәк­ләренә дә...

– Акча сорыйлар дигән сүзне күп ишетәм. Шулай икән, Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының тәүлек буе эшләүче электрон адресы буенча хәбәр итә аласыз. Конкрет фактлар булганда дәшми калмагыз. Министрлык катгый чаралар күрәчәк. Әгәр кеше хастаханәгә акчалата яр­дәм күрсәтәсе килгән икән яки алдан ук килешү төзеп акчасын түләсә, анысы икенче мәсьәлә.

– Бер үк белгечнең дәү­ләт оешмасында да, шәхси клиникада да эшләвенә карашыгыз нинди?

– Закон буенча тыелмый. Кайбер белгечләр дәүләт оешмасында эшләп арыгач, шәхси куллардагыга күчә. Ул гамәле өчен үкенүчеләр дә бар. Шәхси клиникага лицензия биргәндә бернинди дә йогынты ясый алмыйбыз, те­ләгән вакытта барып тикшерү үткәрү мөмкинлеге дә юк. Ләкин һәр хезмәт сыйфатлы булырга тиеш. Шикаятьләр килгәндә аларның эшчәнлеге контрольгә алына. Дәүләт оешмасында эшләүче белгеч­нең, хезмәт урыныннан файдаланып, хастаны түләүле клиникага озатуы шулай ук дөрес түгел.

– Айрат Зәкиевич, кайбер табиблар икешәр смена эшләргә мәҗбүр. Табиб­ларның хезмәт хакы алар­ның башкарган эшләренә тәңгәл киләме?

– Хезмәт хакында үзгәреш­ләр булса да, ул тиешенчә дип санамыйм. Аны үстерергә ки­рәк. Шул ук вакытта табиб­ларга да үзгәрергә вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Мин гел әйтә киләм: табиблар пациент белән битлек аша сөй­ләшергә тиеш түгел. Хастаны аңларга тырышсыннар иде. Бу – аларның бурычлары. Кайбер медицина хезмәт­кәрләренең үз-үзен тотышы гаҗәпләндерә. Кайчакта авыруга игътибарлары җитми. Моны чамадан тыш ару нә­тиҗәсе дип тә аңлатып булыр иде. Көн саен сырхаулар бе­лән күрешеп, аларның аһ-зарларын ишетеп торалар. Форсаттан файдаланып, коллегаларны һөнәри бәйрәмнә­ре белән котлыйм. Табиблар – бүтәннәрдән үзгә халык. Алар акча өчен генә эшләми, ә кешегә ярдәм итү өчен яши. Мин бөтен кешене дә үзлә­ренең табибларын котларга чакырам: рәхмәт әйтегез, сә­ламәтлек теләгез, чәчәкләр бүләк итегез. Рәхмәт хисләре аларга көч, эшләргә дәрт өс­тәячәк. Табиблар да җылы сүзгә мохтаҗ. 


Фәния АРСЛАНОВА

в„–93 | 19.06.2013

Апас кыйссасы: Хакимият шау-шуны туктату ягында

$
0
0
19.06.2013 Җәмгыять
Апастагы район газетының элекке мөхәррире Әсхәт Җәләлиев кызы йортында янгын чыкканнан соң ул Азатлыкка, район җитәкчелеге тарафыннан үзен эзәрлекләү бара дип белдергән иде. Апас башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов сүзләренчә, Җәләлиев дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратса да, район җитәкчелеге аның белән яңа каршылыкка керергә теләми.

Апас районы прокуроры Ришат Шакиров сүзләренчә, Апастагы гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре 15 июнь төнендә Җәләлиев кызы яшәгән йортта булган янгын сәбәпләрен тикшерүне төгәлләгән. Бөтен документлар да 18 июнь көнне полициягә тапшырылган. Шакиров, утны чыннан төрткәннәр дип шикләнергә дәлилләр җитәрлек булуын әйтә. Якындагы бер-ике көн эчендә җинаять эшен ачу йә булмаса ачмау карары да чыгарга тиеш.

"Безнең ул көнне гадәттән тыш хәлләр бүлеге һәм полиция хезмәткәрләре каза булган урынга барды һәм алар да бензин исе килгәнне белдерә. Янгын да түбәдә бер урында гына чыкмаган, ә бер юлы өч урында кабынып киткән. Кемдер ут төрткән булырга мөмкин дигән дәлилләр җыелган инде. Дәлилләр нигезендә җинаять эше ачылырга да мөмкин дип уйлыйм", ди Шакиров.

Янгыннан соң Азатлык радиосына Җәләлиев бу казаны район түрәләренең үзеннән һәм гаиләсеннән үч алуның чираттагы адымы буларак бәяләде. Район прокуроры исә, хакимиятнең бу янгынга ничектер катнашы булуына шикләнеп карый.

"Бу янгында хакимияттәгеләрнең кулы уйнагандыр дип уйламыйм мин. Аның киявеннән дә, үзеннән дә полиция, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре сорау алды. Алардан кемнән шикләнүләрен сорадылар, алар үзебез дә белмибез диделәр, шикләнгән кешене атамадылар", диде прокурор Шакиров.

Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов та бу янгынның район җитәкчелеге өчен көтелмәгән хәл булуын әйтә.

"Янгын беркемгә дә язмасын, аннан Алла сакласын. Район җитәкчелеге өчен районда яшәүче һәркем дә бертигез. Янгын оештыру кешелек сыйфатыннан иң түбән төшү булып тора. Хакимияттә эшләүчеләр бу юлга берничек тә бара алмый. Хакимиятнең бу янгынга бернинди дә катнашы юк", ди Сабирҗанов.

Җәләлиев әйтүенчә, бу янгын аның гаиләсенә карата беренче генә һөҗүм түгел. Азатлык радиосына ул “берничә ай элек йортка төнлә машина белән бәреп керделәр, шикле кешеләрне күрсәттем, әмма полиция башлыгы да, прокурор да берни эшләмәделәр” дип белдергән иде.

Шакиров сүзләренчә, Җәләлиевнең бу шикаятеннән соң тикшерү үткәрелгән булган, әмма кемне дә булса гаепләрлек дәлилләр табылмаган.

"2011 елда Җәләлиев кияве Илдус әфәндегә каршы җинаять эше ачылган иде. Бу эшне мәхкәмә карады, һәм ул җинаятьләр кодексының 111нче маддәсе нигезендә гаепле дип табылды, шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу җинаять эшен тикшерү барган вакытта Әсхәт әфәнде йортның капкасына машина бәрдереп керде дип белдерде. Аның бу сүзләреннән соң тикшерү дә үткәрелде, әмма дәлилләнмәде", Шакиров.

Прокурор сүзләренчә, Илдус әфәнде бер аракылы утырыштан соң Апастагы бер егеткә тибеп зыян салган булган.

Җәләлиев үзенә һәм гаиләсенә карата эзәрлекләүләрнең артында “Апас районында ничек милекне урлау, талау турында язып чыгуым, сөйләвем ята”, дип белдерә. Аның сүзләренчә, “Татмедиа” җитәкчелегенә өстән, Татарстан президенты аппаратыннан үзен эштән алырга дигән күрсәтмә төшкән. Эштән китәргә кушканнар һәм балаларыңа да кыен булачак, дип белдергәннәр.

Сабирҗанов исә Җәләлиевнең эштән китүендә бөтенләй башка сәбәп – канун бозулар ятканлыгын белдерә.

"Җәләлиевнең эштән китү мәсьәләсенә килгәндә, монда район җитәкчелегенең бернинди катнашы юк. Район газеты турыдан-туры "Татмедиа"га буйсына. 2011 елда "Татмедиа" үзенең һәрбер филиалында аттестация үткәрде. Шул вакытта Җәләлиев тарафыннан канун бозулар ачыкланган иде. Ул "Татмедиа" вәкилләре язган хисапта дәлилләнә. Җәләлиев минем кызымны, киявемне дә эштән алдылар", дип белдерә. Бу хисапта аның җиде якын туганы штатта торып, эшләрен тиешле рәвештә башкармыйча хезмәт хакы алуы да һәм башка мутлыклар да күрсәтелә. "Татмедиа" Җәләлиев белән килешүне озайтуны кирәк дип тапмаган. Газетта кадрлар сәясәте өчен "Татмедиа" җаваплы. Без берничек тә тәэсир итә алмыйбыз, чөнки газет муниципалитет карамагында түгел”, ди Сабирҗанов.

Җәләлиев райондагы күп кенә биналарны, шул исәптән райпо мөлкәтенең дә юк кына бәяләргә сатылуын һәм бу кырын эшкә каршы төшә башлагач үзенә кыңгыр карый башлауларын әйтә. Кайбер мәгълүмат чаралары да мөлкәтнең бер өлеше район башлыгы туганының кулына барып керде дип язып чыкты.

"Райпо милегенә килгәндә, бу оешма 2005 елдан эшчәнлеген туктатты. 2006 елда мәхкәмә райпоны банкрот дип игълан итте. Һәм канун нигезендә аның милке бәйге үткәрелеп сатылган. Бу милеккә районның бернинди дә катнашы юк. Бүген бу сатылган милекнең хуҗасы бар. Без бу милеккә мөнәсәбәтле гаепләүләр белдерелә башлагач, кабат аларны районга кайтарырга тырышып караган идек, арбитраж мәхкәмәгә дә барып җиттек. Бүген аның хуҗасы бар, берни дә эшләтеп булмый. Тикшерүләр күп булды.

Җәләлиевнең Азатлыкка биргән әңгәмәсендәге гаепләүләренең берсе дә дөреслеккә туры килми. Республика прокуратурасы тикшерде, икътисади җинаятьләргә каршы полиция тикшерде. Канун бозу очракларын тапмады. Мөлкәтне кулга төшерүчеләрнең берсе безнең район башлыгының туганы икән дип гаепләүләр дә расланмады. Бу минем үземнән чыккан сүзләр генә түгел, ә рәсми документлар белән расланган нәтиҗәләр", ди Сабирҗанов.

Апас прокуроры Ришат Шакиров та Татарстан арбитраж мәхкәмәсендә Апастагы шул милекне кире кайтару өчен мәхкәмә утырышлары баруын әйтә. “Мәхкәмә эшләре беткәнме, әллә бетмәгәнме анысын мин әйтә алмыйм”, диде ул Азатлыкка.

Җәләлиев район җитәкчелеген гаепли башлагач, Апас башкарма комитеты ялган мәгълүмат тарата дип Татарстан прокуратурасына шикаять тә язган булган. Татарстан прокуратурасы исә тикшерүне Апас районы прокуратурасына төшергән. Сабирҗанов сүзләренчә, район җитәкчелеге беркадәр вакыттан соң эшне алай зурга җибәрергә ярамас дигән карарга килгән.

“Бу эш безнең яктан туктатылды. Юридик яктан бөтен нигезләр булуга һәм Җәләлиевнең район хакимиятенә тап төшерүенә карамастан, без эшне тикшерүне дәвам итү хокукыннан файдаланмадык. Җәләлиевне зур күләмдә штрафка, яки ирегеннән мәхрүм итә ала иделәр. Без вазгыятьне киеренкеләтмәс өчен, районда тынычлык булсын дип эшне тирәнгә җибәрмәдек”, ди Сабирҗанов.

Аның сүзләренчә, Апас районы җитәкчелеге Җәләлиевка карата гел җылы мөнәсәбәттә булган.

"Безнең республикада яшь гаиләләргә авыл җирлегендә үз йортларын булдыру өчен миллион сумнан артык акча бирелә. Шул програм нигезендә 2011 елда Җәләлиевнең бер кызына акча бирелде һәм алар йорт салып чыкты. Әгәр аларга тискәре караш булса, бәлки, бу акча да бирелмәгән булыр иде. Безнең беркайчан да Җәләлиевка тискәре мөнәсәбәтебез булмады. Редакциядән нинди сорау белән генә килмәсен һәрвакыт канәгатьләндерергә тырыштык. Язылу кампаниясе барганда авыллар һәм башка төр оешмалар белән дә эшләдек. Без аларга гел булышып кына тордык. Безнең яктан аңа карата кимсетү дә, эзәрлекләү дә юк. Ул монда яши, балалары монда яши. Аларга карата да тискәре мөнәсәбәтебез юк", ди Сабирҗанов.

Җәләлиев үзенең гаделлек яратуын, дөреслекне дәлилләү өчен Мәскәү каналларын күтәрәчәген, ут төртүчеләрне тапмасалар партия билетын бөтен халык алдында урамга чыгып яндырачагын белдерә. Кызы йортында булган янгынны ул җитәкчеләрнең инде “сабыйлар һәм яшь гаиләләр белән сугышуы” буларак бәяли.

Универсиада кебек олы бер халыкара вакыйгага айдан да азрак вакыт калып барганда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан районнарындагы тотрыклылык, тынычлык өчен һәрбер җитәкче шәхсән җавап тотачак дип кисәткән иде.

“Җәләлиев белән ике арадагы хәлләрне кешеләрчә җайлау өчен бер-бер адым ясарга җыенмыйсызмы?” дигән сорауга Сабирҗанов:

"Безнең яктан аңа карата бернинди каршылык та юк. Әйтәм бит, эшне хокукый юллар, мәхкәмә аша хәл итү булу мөмкинлекләре булуга карамастан җинаять эшен дә яңадан кузгатуны таләп итмәдек. Безнең аңа бернинди дәгъвабыз да юк. Барсы да аннан гына тора. Әгәр яза, сөйли икән – бу аның хокукы, без берничек тә каршылык күрсәтә алмыйбыз. Безнең тарафтан аңа бернинди дәгъва да юк", диде Сабирҗанов. 


Наил АЛАН

в„– | 19.06.2013

Безнең икмәк зыянлымы?

$
0
0
19.06.2013 Авыл
Он җитештерүче заводлар юкка чыгарга мөмкин. Беркемне дә куркытырга җы­енмыйм, гәрчә ипи турындагы соңгы сөйләшү бераз пошаманга салды. Бактың исә, без ашый торган икмәкнең файдасына караганда зыяны күбрәк икән. Һәрхәлдә, авыл хуҗалыгы белгече Виктор Лишневский үз сүзләрен исбатлый ала.

Бүген Татарстанда нинди генә икмәк җитештерелми. Кибет киштәләрендә хәтта карабодай оны кушып ясалган ипи дә күренә. Барысы да кеше организмына файдалы, теге яки бу чирдән дәва булып тора, дип тә өстиләр әле. Рес­публика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның былтыр әйткән сүзләре искә төшә. Ул анда: “Татарстанлылар елына 200 мең тонна ашлык куллана”, –дигән иде. Ә бездә ул 1 миллион тоннадан артык җитеш­терелә икән. Ягъни артып кала бит инде. Димәк, калганын читкә саталар. Виктор Лишневский бу хакта пошаманга салырлык сүзләр әйтә: “Бездә җитештерелгән ашлыктан ясалган онның сыйфаты тү­бән. Мин үзем аннан икмәк пешермәс идем. Республикада үстерелгән ашлык 3нче класска керә, ә 1нче һәм 2нче класслысын чит төбәкләрдән ел саен 250 мең тоннага кадәр кайтарталар. Бу исә 2 миллиард сумнан артык акча дигән сүз. Әлеге сумманы үзебездә дә калдырырга була бит, бары тик уйлашырга гына кирәк”.

Бактың исә, бүгенге икмәк ризыкларының файдасына караганда зыяны күбрәк икән. Алар хәтта кеше организмы ихтыяҗын да канәгатьләндер­ми. Лишневский әйтүенчә, ашлык онга әверелгәндә анда кирәкле һәм файдалы мат­дәләрнең чиреге генә сакланып кала. Бу өлешен фәнни телдә эндосперм дип атыйлар. Аның составының 70 процентын – крахмал, 15 процентын аксым тәшкил итә. Ә белгеч тәкъдим иткән ипи тулы активлашкан бөртектән пе­шерелә. Оннан кала аны тагын фәнни телдә үсемлек эмбрионы, алейрон катламы һәм үсенте дип аталучы өле­ш­ләр баета. Мондый икмәк­нең сос­тавында кеше организмына җитми торган балансланган аминокислоталар, минераллар, аксымнар, витаминнар бар. Лишневский әйтүенчә, бу продукт үзен­нән-үзе эш­кәр­телә (самоусваиваемый), анда организмга кирәк булган барлык матдәләр була.

Белгеч онны (бу очракта бөртек субстраты) башка технология буенча ясарга кирәк дип саный. Анда ашлык бөр­тегенең барлык өлешләре дә булырга тиеш, югыйсә без иң файдалысын чүпкә ташлыйбыз. Лишневский әлеге эшне Татарстанда башларга тәкъ­дим итә, шулай да он заводлары хуҗалары тарафыннан кар­шылыкка очравыннан шүрли. Чөнки алар акчаларын югалтачак бит. Әмма аны республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яклый кебек. Шушы технологиясе хакында “Яңа гасыр” телеканалындагы “Татарстан без коррупции” тапшыруында сөйләгән булган. Анда катнашкан Марат Готович Лишневскийның дө­реслеген раслаган. Белгеч белән очрашам әле дип әйт­кән, бүген Виктор Степанович шуңа өметләнә.

“Сыйфатлы ашлык үстерү өчен ашламаны да үзебезне­кен кулланырга мөмкин“, – ди Лишневский. Татарстанда сазлыклар да, торф яралмалары да бик күп, аларны әллә кайдан эзләп баш ватасы юк. Белгеч шулардан менә дигән ашлама чыгачагына шиклән­ми. Аның әйтүенчә, бу хакта да Марат Готович хәбәрдар, аны хуплый икән. Боларны кабул итсәк, республикабыз алга таба тагын бер адым атлаячак. Һәрхәлдә, Виктор Сте­пановичның сүзләре шундый фикер уята. 


Рәсим ХАҖИЕВ

в„–93 | 19.06.2013

Балалар арасындагы “IT-Чемпион” бәйгесе дәвам итә

$
0
0
20.06.2013 Интернет
“IT-Чемпион” бәйгесенең беренче этабында җиңү яулап, iPad алган мәктәп укучылары турында язган идек инде. Тик җиңүчеләр тагын да күбрәк булачак әле - шушы көннәрдә республикада конкурсның икенче этабы старт алды.

Чараның максаты - Татарстан халкы арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру. Ә бу эштә республика җитәкчеләренә мәктәп укучылары ярдәм итә. Аларның бурычы бик гади - ата-аналарына, туганнарына һәм башка өлкәннәргә өйләреннән чыкмый һәм чиратларда утырмый гына фатир, ут, газ, телефон, штрафлар һәм башка дәүләт хезмәтләре өчен түләү юлларын аңлату.

Укучылар өлкәннәргә Татарстанның uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә булыша. Әти-әниләренең әлеге сайттан файдаланудагы активлыгы балаларга баллар тупларга булыша. Тели икән укучы ул балларны бүләкләргә алмаштыра ала. Ә иң күп балл җыючыларга исә iPad лар бирелә.

Конкурсның өч этапта уздырылуын да искә төшереп китү урынлы булыр. Аның беренче этабына 1 июнь көнне нәтиҗәләр ясалды, 153 укучы Татарстан премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган тантаналы чарада махсус планшетларга лаек булды.

“IT-Чемпион” бәйгесенең икенче этабы исә башланды гына әле. Һәм ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүләкләр үз хуҗаларын күптән көтә инде. Конкурсның йомгаклау өлеше 2 сентябрьдән алып 20 декабрьгә кадәр дәвам итәр, дип уйланыла.

Тик бәйге моның белән генә тәмамланмый әле. Аеруча иҗади укучылар өчен “Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү” дигән аерым номинация булдырылган. Анда укучылар үзләренең көчләрен программалаштыру һәм дизайн буенча сыный, сайтка баннерлар урнаштыру, видеоролик, презентация, интернет-сәхифәләр, Android операцион системасы өчен мобиль сәхифәләр ясаула үзләренең креатив фикерләрен тәкъдим итә ала. Иҗади конкурс 1 май көнне башланып китте. Ул 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 20.06.2013

Бала хәтере, яки Авыл кешесенең сыер белән күргәннәре

$
0
0
20.06.2013 Авыл
Бу тормышта без күп нәр­сәгә яши-яши өйрәнәбез. Эш-кәсепкә генә түгел, тормыш итәргә, кешеләрне аңларга, тирә-юньне танырга... һәм башкасына, һәм башкасына. Үз хаталарыбызда, башкалар ялгышында. Тормыш биргән сабакларда. Алары кайчагында үтә дә гади, “вак-төяк” кенә булса да, шулкадәр олы мәгънәгә ия була, күңел түренә онытылмаслык булып кереп кала.

Шушы көннәрдә генә әнә шундый олы ваклыклар белән бәрелештем. Әлеге дә баягы сыер балакай сәбәпче аларга. Авыл кешесе шул мал-туар­дан башка сүз белми инде ул, дип елмаерга ашыкмагыз. Сарказм һич урынсыз бу оч­ракта. Абзардагы малын үзен­нән дә алгы планга куеп яшәр­гә кү­неккән сала халкыннан көләр­гә түгел, аны жәлләргә ки­рәк, миңа калса. Бигрәк тә бүгенге кебек мал-туар арасында чир­ләр бихисап артып торган чагында. Әле бит бу чирләрнең кайбер­ләренең төгәл сәбәбен дә бел­миләр, шул сәбәпле чара күрү ди­гәнең дә нульгә тиң. Әйтик, родильный парез – соңгы елларда авыл кешесе­нең җеле­генә үткән авыру, ягъни бозаулаганчы яки бо­заулагач, сы­ерның аягына баса алмас булып, параличланып егылуы турында мал та­биб­ларыннан нинди генә сәбәп­ләр­не ишет­мисең. Алар үзгә­реп тора. Әйтик, башта онны күп кулланганнан дип аңлат­ты­лар, аннан сыерның сөттән туктап тору чоры ике айдан да ким булмаска тиеш диделәр, аннан нәселдән күчә, ахры, дип тә, рационда тоз булмаудан яки җитмәүдән дә күрде­ләр. Сәбәпләр үзгәрә торды, чаралар күрә тордык, тик сыерлар егылу гына кимемәде. Инде мал табиб­ларының да кай­берләре: “Бер нәрсәгә дә карамый торган чир бу”, – дип аптырый. Алдан витаминнар, тоз, шикәр комы, акбур би­рүчеләр, хәтта система куйдырып караучылар да булды, нәтиҗәсез. Үт­кән ел авылда егылмый калган сыерлар егылганнарына караганда да азрак булды шикелле. Быел исә мондый хәл бик сирәк ишетелде. Елдагыдан соңга­рак калып, бер ай якты кояшта, сусыл үләндә йөргәч, тирә-күршедәге бер генә сыер да егылмагач, мин дә өметләнгән идем. Юк, елдагыдан да көч­лерәк булды. Тәүлектән артык кузгала алмый ятты бахыр. Ничәләр система куйгач та әле авырлыгы берничә көнгә барды.

Яңа туган бозавын ул егылганчы – ике, бер егылып, аягына баскач (беренче сис­теманың көче бер сәгатькә генә барды, тагын егылды), бер мәртәбә имезеп калган бозауны чиләктән сөт эчәргә, төгәлрәге, бармак суыртырга өйрәтәм. Без кечкенә абзарда бозау белән тилмерәбез, ә зур абзарда сыер малкай торам дип азаплана, җайлы-җайсыз егыла, җан көченә этеп-тар­тып, уңайга китереп кенә бетерәбез, ул тагын талпына башлый. Шулай мәш килеп арыгач, түзмәдем, сыерны орышам: “Бер кешенең дә сыеры егылмады, бер син егыл­дың, адәм көлкесе, тәрбиясез, караусыз торган кебек, нинди хәл инде бу, ичмаса, торам дип азапланма, ят тыныч кына” (мал табибы Фәргать абый да: “Иртәнгә кадәр система куярга ярамый, торгызам дип каһәрләмәгез”, – дигән иде). Кечкенә бозау яныннан торып кына кычкырдым бу сүзләрне. Шул чакта сыерым әллә нинди кыргый тавышлар белән, пароход гудогы күк сузып-сузып, тамак төбе бе­лән ыңгырашып, кычкырып җибәрде. Мондый тавышны гомердә дә ишеткән юк иде. Мин генә түгел, ирем, кызым да телдән калды. “Әни, ул сиңа ахыргы җан көче белән кычкырды бит”, – диде кызым азактан. “Мин гаеплеме әллә, миңа рәхәтме әллә”, – диюе булдымы, белмим, әмма ул минем орышуыма җавап бирде. Без еш кына хайваннарны үзебездән түбән, аңгыра итеп күрергә күнеккән. Теле генә юк, теле булса, ниләр әйтер иде икән алар безгә, дип уйлана идем мин кайчакта. Үз телләрендә дә бик әйбәт җа­вап бирәләр икән ләбаса.

Сүзем бит бала хәтере турында иде. Анысы да шушы ук бозау белән бәйле. Башта язганымча, әнисе чын итеп егылганчы өч мәртәбә имезеп калсам да, ике тәүлектән соң (әнисе бик хәлсез булгач, тагын бер тәүлек көткән идек шул) бозауны сыер янына кертсәм, аптырап калдым. Ул җиленгә якын да килми. Иркен абзарга чыгуына сөенеп, әнисе тирәли чабулап тик йөри. Сыер мескен мөгри, ялый (дөрес, каты авырган көннәрдә аның да бозауда гаме булмады), нишләргә белми. Ә бозауга ана ни, багана ни... Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаган баладай, чабулавын белә. Мәҗбүриләп ашатырга да тырышып карадым, имчәкне бөтенләй капмый. Берничә мәртәбә чыгарып та, нәтиҗәсе булмагач, чиләктән генә ашатырга булдым. “Табигый рефлекслары, инстинкты булырга тиеш бит инде аның”, – дигән улыма: “Бала хәтере шундый нәрсә инде ул, тикмәгә генә борынгылар, ана күңеле – балада, бала күңеле далада, димәгән”, – дип җавапладым. Кешеләр­дә генә түгел, хайваннарда да шул ук мөнәсәбәт икән бит: тамагы тук булгач, әнә, бозау балакай ике тәүлек эчендә әнисен онытып та өлгергән... 


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

в„–93 | 19.06.2013

Шигърияттә шәхес һәм милли дәүләтчелек (Булат Сөйләйманның тууына 75 ел)

$
0
0
20.06.2013 Мәдәният
Шагыйрь – барысыннан да элек милли төшенчә. Аңарда, нәкъ милләт байрагындагы кебек, яшерен ялкын яна. Пассионарлык, ягъни конкрет шәхес-шагыйрьгә генә хас энергетика була инде ул.

Менә ни өчен шагыйрь чыгыш тамырыннан никадәр көчле булса, ул шулкадәр саф, катлаулы һәм эчкерсез-серле; ул аңлашылмас дәрәҗәдә ябык, газаплы, тирән, моңлы, бормалы, ничектер «кыргый-җенле-иблисле», башкаларга охшамаган, ватылган-сынган язмышлы була; андый шагыйрь «үсми», ачыла гына, әмма дан-макталуның нәрсә икәнен дә белмичә, кыйналып яши; һәм шуның киресе: шагыйрь никадәр уртакул, йомшак булса, ул шулкадәр җиңел аңлашыла, «керле-серсез», газапсыз, бормасыз-серсез, шома тормышлы, язмышы сынмас дәрәҗәдә туры, үзе һәркемгә билгеле «фәрештә» була, ул ачылмый, андыйларны, гадәттә, «китаптан-китапка үсә» дип мактыйлар һәм, урман саранасы кебек, «картлыгын» да көтмичә, төптән саргая. Әйтелгән фикердән чыгып, бу шагыйрьләрне шундый бик җиңел ысул белән ике төркемгә генә бүлә икән дип мине ялгыш аңлый күрмәсеннәр иде. Әлбәттә, һәр ике төркемнең, су өстендәге боҗралар кебек, йөз кырыкка бүленүе мөмкин. Ләкин шунысы хактин хак: чын шагыйрь «үсми» – ачыла. Мондый ачылу, әйткәнемчә, образларның газаплы диалектик каршылыклары аша гамәлгә баса.

Тагын да шунысы: җир йөзенә һәр шагыйрь үз дәгъваты белән килә. Бу дәгъват, хәтта ул теләмәсә дә, сәяси дәгъватка кайтып кала. Чөнки чын шагыйрьнең тын юлын буу – теләсә нинди тоталь хакимиятнең бурычы. Әле чын шагыйрьнең тын юлын ачарга тырышкан деспотиянең җир йөзендә булганы юк. «Сөялле, кытыршы куллары, / Битләре кояшта каралган...» – ди Булат Сөләйман. Бу Врубельның «Демон»ын хәтерләтә түгелме? Шуңа күрә шагыйрьләрнең иң бөекләрен даһилар, пәйгамбәрләр дип атыйлар. Ләкин даһилар, пәйгамбәрләр «гадиләргә» караганда «чирлерәк» була. Аларның һәркайсы иҗатлары башында, Александр Блок әйтмешли, үзләренең «дәүләти Скифия»ләрен – «Гамьле Җанаш»ларын табалмыйча, «кыргый телсезлектән» җәфалана, фаҗигаи ялгышуларга дучар була. Шагыйрь холкы тозлы чүллек: анда дуслыктан дошманлыкка, дошманлыктан дуслыкка, гомер буе кул бирешми яшәүгә бер адым.

Бу дөньяда
Себер агачының
Мин бер серле,
Моңлы яфрагы...

«Елады кошчык иреген сагынып... / Аны ишеткән-күргән кешеләр: / – Аһ, ничек матур җырлый ул! – диделәр». Менә шушы ифрат та нәзберек сызат шагыйрьнең без югарыда телгә алган «каршылыклар бердәмлеге»н ачып салмыймы? «Уйный җилләр нинди кылларда / Үзләренең кыргый көйләрен?» – дип йөрәген ертырдай булып кычкыра ул икенче бер шигырендә. Кемдер биредә яңалык та күрмәс, киресенчә, авторны кабатлану, кем әйтмешли, шигъри «болтологиядә», примитивлыкта да гаепли башлар. Автор исә, шуны сизенгәндәй: «Әй, тәнкыйтьчем! Бу юлларны укыганда, синең фикер миннән көләр», – дип тә куя. Әмма мондагы очрак – башкачарак. «Примитив» булган хәлдә, аларның сәнгать дәрәҗәсенә күчкән очрагыдыр. Минем илле елдан артык дәвам иткән иҗат юлымда бик күп сирәк иҗатчыларны очратырга туры килде. Әйе, алар арасында урмандагы аюдай, үз баласын йомшагым дип сөйгән, нечкәдән-нечкә йөрәк белән үзен «кыргыйлыкта гаепләгән», хәтта ки «кыргыйлыгы белән горурланган, менә шундый эчкерсезлеге белән «шундук ачылган», моңлы, көчле пассионарлыкка ия булып, турыдан бәргән, нәтиҗәдә, еш кына дуслары дошманга, дошманнары дуска әйләнгән, әмма һәрчак серле булып калган замандаш шагыйрьләрнең берсе – себер-татар халкының беренче «дипломлы» шагыйре Булат Вәли улы Сөләйманов иде. Ул әдәбиятка миннән бер-ике елга алдан – үткән гасырның алтмышынчы еллары уртасында килде. Без характерларыбыз, башкаларга охшамаганлыгыбыз, икебезнең дә чит-ят яклардан килүебез, Такташ әйтмешли, «икебез дә кара борынлы» булуыбыз, ниндидер «урманчыл-кыргыйлыгыбыз», «төртелеп баруыбыз» белән бер-беребезгә якын идек. Безнең юл башларыбыз, «кыйналуларыбыз» да бертөрлерәк булды. Хәтта икебезнең дә шигъри күзләре «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыкта басылып ачылды: мин – 1969, Булат – 1970 ел җыентыкларында. Әмма, ни үкенеч, минем дә, аның да Казаннан читтә гомер итүебез безгә аралашып яшәргә мөмкинлек бирмәде. Шулай да, очрак­лы очрашуларыбыздан берничә якты сәхифә хәтердә уелып калган. Без 1967 елда Казанда үткән яшь язучыларның атаклы конференциясендә катнаштык һәм югары бәя алдык. 1984 елның көзендә булса кирәк, Булат (мин Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый идем) Добролюбов урамындагы гомумторагыбыздагы бүлмәмдә кунып чыкты. Егетләрчә бераз кунак булдык, әлбәттә. Минем кәбестәне дүрткә ярып, эре бәрәңгене ике-өч кило сарык ите шулпасында пешергән фирменный ашымны бик яратып ашады ул. Тотып тыя алмас дәрәҗәдә ярсулы, теңкәсе котырган, юкка да бәйләнеп барган борчулы халәттә иде кардәшем. Без, әлбәттә, күреп алып, исемнәребезне актан-ак кәгазьгә бастырган Казанга рәхмәтле һәм бер үк вакытта безне үзенең елан-кланнар мәхшәренә батырып, милләтебезне шундый яшь килеш Тукай-Такташ-Сәйдәшсез калдырган Казанга үпкәле дә идек. Борчулар һаман шул йөрәгендә кансыраган туган Себере, аның таланган байлыклары, туган халкыбызның коллыктагы язмышына бәйле иде. Әйе, уйлар-борчылулар уртак иде:

Чал Себердән Казан каласына
Кемне эзләп килдең, йөрәгем?
Салкын җилле бураннарың белән
Кемгә бар соң синең кирәгең?
Йортлар гүя бармак янап кала:
Күрмәгәнең монда күрерсең!
Төнге утлар канат кагып көлә:
Әй, адашкан!
Нишләп йөрисең?..

Йөрәктәге рухи эскәкләребез белән бу котырган илдә югала барган халкыбыз – шәхес һәм дәүләтебезне эзләп, төне буе диярлек йокламадык. Без, кызарып-бүртенеп, милләтне коткарырлык дару табарга тырыштык, әмма КПСС Үзәк Комитеты култык астында гына булса да, Калининградтан Владивостокка кадәр андый дару алырлык әптик таба алмадык. «Бу хәл шомлы булып күренә... – дип язды шагыйрь мондый халәт турында. – Ә бабайның әле кичке намаз укыйсы бар – көтә, тилмерә...» Ялгышмасам, ул Мәскәүгә Себер татарларын яклау темасына язылган мәкаләсен берәр газета-журналда чыгарып булмас микән дип килгән иде бугай. Күрәсең, чыкмагандыр андый мәкалә. Мин аны укыган булыр идем.

Алдан ук кистереп әйтергә мөмкин: Булат Сөләймановның иҗат юлы бәндәдән кеше, кешедән шәхес эзләп үтте. Шәхес эзләү аңа кайчандыр Иртыш дулкыннары астына кереп киткән дәүләтен эзләүгә тиң иде. Шуңа күрә Иртышның канлы-кызыл сулары аның шигыреннән шигыренә күчә барды. Аның характер-холкындагы кискен борылышлар, тынычсызлыклары да менә шушы уңалмаган яра үзенчәлегеннән чыга иде. Шәхес төшенчәсенең үзе күргән дәрәҗәдәге иң югары таләпләренә җавап эзләгән шагыйрьнең язмышы фаҗигале булды һәм бу фаҗига халкыбызның аерылгысыз өлеше булган себер-татар кавеменең, барча милләтебезнеке кебек, сәяси, мәдәни, икътисади хокуксызлыгы нәтиҗәсе иде.

Язмышыма башым иеп,
Килгән иде ташланасы,
Теләгемнән биек булды
Сөембикә манарасы...

Коточкыч образ!.. Колониаль изү – күзгә сытылып чыккан моң ташкыны – Булатны шагыйрь иткән булса, шул ук изүнең кешелексез сагышы – милли дәүләтсезлек аны бездән алып та китте. Азмы алар, бу юлда без биргән корбаннар? Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Рәшит Әхмәтҗан, Рифкать Закиров, Зиннур Насыйбуллин, Роберт Әхмәтҗан, Разим Вәлиуллиннар?!

Мин килмешәк түгел монда, туган җирем,
Гомерлеккә сине ташлап китә алмам.
Җирнең тарту көчен җиңдем, и Себерем,
Ләкин синең тарту көчең җиңә алмам...

Бу дүртьюллык гүя Булат Сө­ләй­­манов иҗатының дүрт бага­на­сы. «Беренче карлыгачлар»дагы Булат шушы шигыре белән ачылган иде. Аның күләме ягыннан зур булмаган – матбугатта басылган шигырьләре, «Абу-Баба» повесте, берничә хикәя һәм публицистик мәкаләсе унбиш басма табактан да артмыйдыр – иҗаты ихластан баганалары утыртылып, бәпкә-өрлекләре тоташтырылып кына чыккан төзелеш мәйданын хәтерләтә. Гүя хәл ителгән: бирегә, төзелеп яткан яңа, яшь дәүләт башкаласына, озакламый хан-хуҗа үзе кайтачак. Ул ашыга, шуңа күрә дә беренче шигырьләреннән үк, гүя «өйрәнчек чорын» үтеп тормыйча, шигъриятнең үзенә сикерә. Бер караганда, бу шигырьләр чынлап та «кыргый», таушау-таркау, хәтта оешмагандай, аларның теле ничектер чит-ят, тупас, шомармаган, килде-киттелерәк күренүе мөмкин; тын алышлары өзек-өзек һәм бик озын; шигъри юллар силлабик һәм тоник үлчәүләрдән чиксез озын ирекле шигырь – верлибрга барып тоташа, алар майланмаган арба күчәредәй шыгырдый, Пегас түбән төшкәндә дә үргә менгәндәге шикелле көчәнә, уфыра... Әмма болар барысы да алдаткыч тозак кына, чынында исә алар шагыйрь күкрәгендә кая барып бәрелергә белмичә кайнаган көч-куәт билгесе, мондый хрестоматик исәптә торган шигъри бизәкләрне астан куәтле вулканнар энергетикасы тетрәтеп тора. Татарның уйсу җиргә су җыела, дигән сүзе бар. Булат Сөләймановның шигърият уйсулыгы – ул үзенең сәяси иреген югалткан бәндәләр, заттан кешечеккә әверелгән хокуксызлар, шәхестә дәүләтчелек, дәүләттә шәхес эзләгән гармоник каршылыклар уйсулыгы. Аның шатлыгы да, кайгысы да илен сагыну аша шул уйсулыкта яратыла, кабына, сүнә һәм тагын кабына. Бу җәһәттән аның «Күптәнме җәй иде...» дигән шигыре аеруча игътибарга лаек. Анда лирик герой кыш керә башлаган Казанда «туган ягының карлары исеннән исереп йөри»; күңелендә – чиксезлек, ә менә үзе атлап килгән Казан урамнары аңа тарлавык булып күренә; сабый кебек ишелеп яуган ак карлар белән бергә тагын да нәрсәдер ява кебек, әмма ачык­лап булмый – нәрсә; төн матур, әмма ул – гүя шәфкатьсез гүзәллек, горур кызый, геройның Такташтай тилергән йөрәген кайларгадыр сихерләп илтә... Бу Блокның Гүзәл Бикәче, Такташның Алсуыдай Иляһ Иясе ләбаса!

Муенга сарылып ул әйтте:
Син тиеш хәлемне аңларга,
Мин үлсәм үләрмен,
Тик сине
Таңнарга илтәмен,
Таңнарга!..

Моннан биш гасыр элек югалткан дәүләте таңнарын үз үлеме исәбенә булса да табып бирергә сүз бирә бу татарның гүзәл Жанна д΄Аркы!.. Булат бу Таң Бикәче булачак Иляһ Иясен көтте. Әмма татардан ул табылмады. «Көтәм дисә дә гөлгенәм, вәгъдәсен сакламаган...» «Тик упкынны күрдем синең күзләреңдә – төшмәдем...» Һәм... шагыйрь үзе генә китеп барды. Бу очракта күпмедер күләмдә Такташны кабатлады. Ихластан, мин бу очракта Такташны һич тә юкка искә алмыйм: икесе дә милләте арасында милләтен эзләгән ике заман шагыйре – берсе «къаты мишәр» һәм икенчесе шундый ук «къаты себер-татар» төпкелләреннән Казанга килгән Һади Такташ белән Булат Сөләйманов арасында аларга хас булган шушы «кыргый бөтенлек», тын алыш, үлем аша «таңнарга бару» ягыннан чыгып караганда гына да күпме охшашлык бар! Алар икесе дә татар әдәби теленнән читтә тәрбияләнеп, татарча юньле-рәтле белем дә алмаган (аеруча Булат, остазы Такташ кебек мәдрәсәдә дә укымаган, замандаш шагыйрьләр кебек Казан вузларының тел-әдәбият бүлекләрендә дә белем алмаган, китапсыз, Йосыф-Зөләйхаларсыз үсеп, урта мәктәпне дә үзешчән дәгъват юлы белән генә тәмамлаган) булсалар да, ни гаҗәп, фатирсыз Казан вокзалларыннан торып, меңьеллык тамырлары булган татар әдәбиятына татар әдәби теленең иң югары үрнәкләрен бирәләр.

Таң. Томан. Авыл. Болын. Урман.
Пар диңгезе.
Ун адымда күреп булмый
Бер-береңне...
Әнә әтәч
Әйтә азан.
Уян,
И җан!
Ара-тирә кырда үгез
Гудок бирә.
Кешни атлар. Кыңгыраулар:
Чың-чың.
Аннан бер аваз юк.
Тып-тын.
Таң. Томан.
Җир чабыштан
Кайткан сыман.

Булатның бу кыска чаңнарыннан, чынлап та, Такташ дәһшәтләре ише­телә!.. Сөтле вә томанлы авыл иртә­се­нең шигъриятебездәге бу кадәр җанлы манзарасын минем моңа кадәр күргәнем юк иде. Биредә татар авылының атлы-арбалы, үгезле-мөгезле демократиясе барча кысымнарга төкереп тә бирмичә яшәп ята. Ул гынамы?! Шагыйрь тал тамырлары астыннан да лирик энҗеләр казып чыгара: «Яр буенда бөдрә таллар / кер чайкыйлар агым суда... / Үтеләсе юллар үтелмәгән!» – дип оран сала ул, һаман да шәхес иркен һәм югалткан дәүләтчелеген искә төшереп. Әмма аны кире кайтарачагына беркатлылык белән ышана:

Сикереп мендем тормыш-аргамакка,
Офыкларым иркен, чиге юк.
Әнә кояш миңа суза кулын,
Алда гүзәл дөнья, биге юк...

Татар колхозының савымчы кызларын күпме данламадык без? Ә менә Булатның савымчы кызы «күмәк ху­җа­лыкта изелми». Ул – үзе кечкенә, әмма зур шәхси хуҗалыктагы зур шәхес. Үрнәк гражданка. Әйтегез, Булатка кадәр безнең аны күргәнебез бар идеме?

Таң нурлары җиргә таралса да,
Үләннәрдә чыклар кипмәгән.
Бер кечкенә кызый сыер сава,
Әле үсеп буйга җитмәгән.
Эшең үрнәк булгач
Башкаларга,
Буй тәбәнәк булсын,
Ни хикмәт?
Алтын кисәген дә
Әйтәләр бит:
Кечкенә дә, ләкин
Бик кыйммәт...

«Теләгеннән биек булган Сөембикә манарасы» аңа гомере буе тынгы бирмәде. Чакырды һәм шом сизеп, үзеннән читкә куды. Шагыйрь Алтын Урданың варислары булган Казан, Әстерхан, Себер, Кырым, Нугай, Касыйм ханлыкларының җимерелүе белән килешмәде. Икенче бер коточкыч образ: «Астраханьнан килгән карбыз, / эче тулы кып-кызыл кан. / Әллә җир дә шулай микән / бертуктаусыз сугышлардан?» Әйе, дөрес сизенә генә түгел, тарихлардан укып белә автор: аны Себер киңлекләрендәге томаннарга кереп югалган Күчем хан рухы эзли. Бу рух халык күңеленә илне бүлгәләп талаган бәкләр һәм морзаларны берләштергән, рус юлбасары Ярмәкне армиясе-ние белән Иртышка батырган гадел хан рәвешендә сеңеп калган. Шагыйрьгә аның үтенече аерым, махсус һәм мәңгелек: басып алынган илне – һаваны-суларны, байлыкны-барлыкны, иҗади мирасы – җыры-моңы белән бар халыкны җирнең үзенә кире кайтарырга кирәк. Ул, шәхесен югалткан мәҗүси, туган ягында туган ягын җирси, ул туфрагын иснәп, суларын эчеп туймас иде, әмма алар барысы да изелгән, бозылган һәм агуланган!

Килеп кердем туган авылыма,
Сагынуларым салып иңемә.
Яраланып кйткан солдат кебек
Яши идең, авылым, күңелдә...
Кая киткән култык таякларың?..
Басып торам нигә моңаеп?..

Азатлыкны кире кайтару, гаделлекне аякка бастыруның вакыты искерми, «срогы чыкмый». Булат Сөләйманга килгәндә, аның үз «срогы» да һич кенә чыкмады, киресенчә, ул Горбачёв перестройкасына юш килде һәм аны себер-татар милли-азатлык хәрәкәтенең башына күтәрде. «Җил-давыл көтеп, минем тагын да бер көнем үтте... – дип өзгәләнә шагыйрь «Давыл көтеп» дигән шигырендә. – Әйдә, уйна, җил!.. Ярга егыла. Дөнья, бул бәхил!» Үткән гасырның туксанынчы еллары башыннан кинәт кенә аның лирикасына таулар, шаулап-даулап диңгез һәм ялгыз ишкәк образы килеп керә. Әмма Гамзатов тавына барып кына – тау, Кырым Кара диңгезенә барып кына диңгез булып булмый. «Мине диңгез, диләр. / Ә бит минем беркая да чыкканым юк... / Балыклар да миндә яши, миндә үлә...» «Мин диңгезме?» дигән фаҗигаи сорау бирә автор үзенә. Фаҗигаи сорау­га фаҗигаи җавап: юк, диңгез түгел. «Мин иген игәргә сөрелгән бердәнбер кысыр кыр». Уралдан Тын океангача җәелгән татар җирләрендәге татар нефть-газы, алтын-көмешләре булмаган хәлдә, нинди булыр иде микән Русь дигән сазлык патшалыгы? Бу хакта уйланганда, шигырьнең үлчәме-вәзене үзгәрә, рифма-вәзене өзелә:

Мин тоткын – гомергә, мәңгегә,
Ялгызлыкта гомер ителгән.
Тәнем ташка кадакланган
Эстакадалар белән.
Тимер кош – вышкалар
Көне-төне бертуктаусыз
Минем каным суыралар...

Әйе, халыкның, аның тере җаны булган шагыйрьнең туган җире белән бергә милләтенең бала чагы, егет чагы, ир чагы – димәк, барлык җаны-тәне, шәхесе, бүгенгесе һәм киләчәге тартып алынган. Бу фаҗига турында үзенең «Очты вакыт» дигән шигырендә тирәннән сыкрана ул. «Чыбык атка менгән балачагы... / чәчәкләрне кызлар кочагына аткан чагы... / авылының күге... төнге учаклары...» Барысы да киткән! Бәхет киткән. Чөнки шәхеснең бәхет түгәрәге гармониясен бары тик милли дәүләтең генә бирә ала. Дәүләтең булмаса, телең, әдәбиятың, музыкаң, барлык сәнгатең – димәк, көрәшчел шәхесең дә китә. Татар-мөселман милләтенең барлык «дәүләти һәм милли бурычы» бары тик үз исәбенә рус-христиан үстерүгә генә кайтып кала. Мәктәптә чукындыр, армиядә чукындыр, мунчада чукындыр!.. Автор раславынча, «Төн йокларга керткән хатын кебек, / Казан вокзаллары гына кире кайтара алмый бәхетне». Сорамагыз аның хәлен:

Эзләмәгез
Туган авылымны,
Табалмассыз
Рәсәй җиреннән.
Ул бит минем
Әкият дөньясында
Көрт астына кереп
Яшеренгән...

Әмма барыбер: «Яшәргә! Яшәргә! Яшәргә!» – чакыра шагыйрь. Барыбер: Җырларга! Җырларга! Җырларга! «Суласам, сулышым киңәя / бабамнар калдырган кырларда». «Таптаса да бу җирләрне / Заман дигән усал атлар, / Аклыкларын, сафлыкларын / Югалтмаган туган яклар». Туган җирен ул шулкадәр ярата ки, ялангач таллыклар да аңа иркә «болан мөгезләре» булып күренә. Булат Сөләйманов табигатьтән холык-характер, адәм баласыннан – шәхес, гамәлдән – батырлык, тормыштан азатлык эзләде. Ул шушы таләпләргә җавап экземплярын бар тирә-ягыннан эзләде, әмма анны кеше затларында гына түгел, үзендә дә тапмавына өзгәләнде. Туган ягыннан бер генә көнгә чыгып киткәндә дә мәңгелеккә кайтачагы турында хыялланды һәм шуңа инанды. Бу чын шагыйрьнең иленә, иленең чын шагыйрьгә кайтуына тиң иде. «Казанда яз... И туган як!» Менә сиңа Идел бе­лән Себер бердәмлеге. Төркиләр бер­дәмлеге. Ватылган-сатылган хан­лык­ларның бер канлылык феномены. Кем ачты мондый бердәмлекне? Булат Сөләйманов. Шул ук йортсыз-җирсез Булат язучыларның Аккош күле авылында яшәп яткан чорында язган «Кичен. Аккош күле» дигән шигырендә исеме әйтелмичә генә Туфан чагылып ала: «Күршесендә бик мөлаем карт. / Ул да учак яга / Гомер бакчасында. / Ашыкмыйча, әкрен генә / Чал чәчләрен сыйпап ала». Булатның шәхеслек постулатындагы иң камил нокта – ул Тукай. Тукай каберендәге Кара Таш. «Гүя анда кеше җаны бар. / Өзгәләнә нигә бу бәгырь?!» Казан белән Себер бердәмлеге аның өчен судагы водород белән кислород бердәмлеге – азатлыкның саф һавасы кебек таби­гый халәт иде. Ул аны гомере буе юксынды:

Яшәсәм дә Тукай Казанында,
Йөресәм дә Идел ярында,
Туган җирем
Себер кочагына
Бер кайтырмын әле тагын да...

Шушы саф, эчкерсез, гадел сагыну аны гомумтатар азатлыгы, Казан-Татарстан дәүләтчелеге контекстындагы Себер-татар дәүләтчелеге, себер-татар теленең Казан-татар теле белән беррәттән үзенә бер суверен төрки тел булу идеясенә, хәтта ки язмышының иң авыр чорларында татар бәхете өчен «Теләгеннән биек булган Сөембикә манарасы»ннан аска ташлану теләгенә китерде. Бу теләк һәм хыял, һәм реаль мөмкинлек иде. Без моны шагыйрьнең тарихи ялгышы дип түгел, ә бәлки тарихи язмышы дип кабул итәргә тиешбез. Шушы кайгы, өзгәләнүләр, читләрдә кыйналулар аркасында ул зур талант, илаһи көчләргә ия булган шагыйрь, зур милли шагыйрь, зур милли язучы, зур милли публицист булып ачылырга өлгермәде. Мин аның «Абу-Баба» дигән повестен сирәк ләззәт белән укыдым һәм Булатның татар прозасына бөек әсәрләр бирергә тиешле сирәк язучы булганлыгына инандым.

Үткән гасырның туксанынчы еллары башында, туган халкының хокуклары, туган теленең киләчәге турында кайгыртып, кискен чыгышлар ясаган Б.Сөләймановның ике ут арасында калуын мин яхшы хәтерлим. Чөнки мин үзем дә нәкъ шундый хәлдә идем. Бер якның артык «кара йөрәкләре» аны Россия белән руска, икенче якның артык «якты йөрәкләре» аны туган Татарстаны белән татарына хыянәт итүдә гаепләде. Булат исә, үз чиратында, милләтенә азатлык яулап алып бирә алмаганы өчен, үзен гаепләде. Мин, мәсәлән, Булатның туган халкын һәм туган телен нәкъ шундый радикаль адымнар белән якларга тулы хокукы бар иде дип исәпләдем һәм исәплим. Ничек кенә булса да, аның мәнфәгатьләре һич тә гомумтатар мәнфәгатьләренә каршы килми иде. Себер-татар дәүләтчелеге, себер-татар теле конституциясе темасына әйләнеп кайтканда, шагыйрьнең бу юнәлештә, газеталарда чыккан берничә публицистик мәкаләсен исәпләмәгәндә, эшләнеп беткән анык концепциясе юк иде. Әмма ул көрәшче һәм күкрәген уклы җилләргә каршы куйган гамәли көрәшче иде. Горбачёв үзгәртеп коруы нәтиҗәсендә, барча милләтләрдә кузгалып киткән мөстәкыйльлек эпопеясе уңаеннан айнып юлга чыккан Сөләймановның шигырьләрендәге «суверенитет тетрәнешләре» – бу инде аның биш гасыр тышаулы шигъри Пегасының ярсып кешнәве иде:

Әйтмәгез
Себерем хакында:
«Үткәндә каргалган җир булган».
Каргалса каргалсын,
аңлагыз,
Ул минем туган җир,
И туган!..

Айдар Хәлим, шагыйрь, публицист, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 


Айдар ХӘЛИМ

в„–5 |

Азат Зыятдинов: "Рамил хәзрәт Юнысны мөфти итеп күрәм"

$
0
0
20.06.2013 Дин
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, галим Азат Зыятдинов Татарстанның дини тормышында Рамил хәзрәт Юнысның җитешмәгәнлеген белдерә. “Мин аны мөфти һәм Кол Шәриф мәчетендә имам итеп күрәм”, ди Зыятдинов.

Сишәмбе Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республикадагы дини тормышка кагылышлы сораулар да күтәрелде. Анда Азат Зыятдинов Кол Шәриф мәчетенең элекке имамы Рамил хәзрәт Юнысны дини тормышка кайтару кирәклеген күтәреп чыкты. Шул уңайдан Азатлык радиосы галим белән әңгәмә корды.

– Татарстанның мөселман дөньясына Рамил хәзрәт Юнысның җитешмәве сизеләме?


– Әлбәттә сизелә! Без элек динне югалтып бетерә язган идек, чөнки авылларда муллалар булмады. Түбән Кама яңа шәһәр булганлыктан поплар да, муллалар да юк иде. Әмма муллалык эшләре халык тарафыннан үтәлә килде. Үзгәртеп кору еллары башлангач мәчет салу эшен башлап йөрдек. Шәһәрнең иң матур җиренә, кыл уртасына дүрт манаралы мәчет торгыза алдык.

Мәчет салынды, әмма без 10 ел лаеклы имам таба алмыйча тилмердек. Очраклы кешеләр күп булды. Аларның куллары да, фикерләре дә дөрес үк түгел иде. Шуннан тәмам туйгач, кемне имам итеп куярга дигән проблем туды бездә. Мин Рамил хәзрәт белән бераз таныш идем. Без аны элегрәк мөфти булырга дип тә үгетләгән идек. Аның укып кайтканлыгын, аның вәгазьләрен тыңлап заманыбызның бик күркәм шәхесе дип әйтә алам. Аның нәселенең әнисе ягыннан Мотыйгулла хәзрәткә барып тоташканын беләм. Рамил хәзрәтнең мәктәпне медальгә бетергәнен һәм КАИга кереп югары стипендия алып укыганлыгын да истән чыгармаска кирәк. Аннан Рамил хәзрәт Кабан арты мәдрәсәсенә күчә, анда укый. Аннан соң Мәдинәдә биш ел ярым чын ислам университеты тәмамлап кайта ул.

Рамил хәзрәтнең сөйләмнәре, динне белүе һәм дингә карашлары бик ошый иде. Түбән Кама мәчетенә кемне куябыз дип баш ватканда мин шәһәр җитәкчесенә: "Менә шушы егетне күндерә алсак, ул тәртип ясый алыр иде", дип тәкъдим иткән идем. Ул вакытта Илсур Метшин шәһәр хуҗасы иде, вазгыятьне аңлап алып, аны килергә күндерде.

Рамил хәзрәт өч ел эшләп бездә мәчеттә дә тулаем тәртип салды, мәчет дингә тартылучылар белән тулды. Мәдрәсә ачкач ул да яшьләр белән тулды. Үзе дә яшь егет булганга һәм матур сөйләгәнгә мәчеткә яшьләр бик күп җыела башлады. Чөнки бик күркәм егет, холкы матур, сөйләме матур аның. Аның вәгазьләре авызыңны ачып тыңларлык иде.

Шуннан соң аны Кол Шәрифкә имам итеп алдылар. Анда да бик матур итеп эшләде ул. Мин ул егеттә бернинди шикле адымнар да күрмәдем. Диндарлар Кол Шәрифкә бик күп йөрде бит. Аны бик күп районнарга, төрле мәчетләргә вәгазь, намаз укырга чакыра иделәр. Ул кайда гына бармасын бик матур истәлекләр калдырды, халык аны яратты.

Соңгы вакытта Рамил хәзрәтне югалттылар. Кеше үзеннән-үзе югалмый, мин ансын беләм. Рамил хәзрәтне төп актив эштән читләштерделәр. Ни өчен икәнен бездә кешегә аңлаткан кеше юк бит.

Дәүләт шурасы комитетында дини мәсьәләләрне тикшергәндә мин кабат Рамил хәзрәтнең җитешмәвен күтәрдем. Без теләсә кемне куябыз, бер мөфтине куябыз да алабыз, икенчесен куябыз да алабыз, дидем. Югары белемнәре дә, абруйлары да юк аларның. Алар белән чагыштырганда инде шундый күркәм итеп танылган Рамил хәзрәтнең нинди гаебе бар? Нигә без шундый күркәм һәм көчле шәхесләрне танымыйбыз, аларны кирәккә санамыйбыз соң, ә диндә теләсә нинди очраклы кешеләрне җитәкче итеп куябыз соң?

Бу очраклы сорау түгел. Дингә әзерлексез, вәгъдәсез һәм абруй казанмаган теләсә-кемнәрне китереп диннең дәрәҗәсен төшерәбез. Очраклы кешеләр диннең абруен күтәрә алмый. Диндә Аллаһны хөрмәт иткән, үзе саф күңелле кеше булса гына дин үзенең төп ролен уйный ала. Ә шундый кеше итеп мин яңа муллалар арасыннан Рамил хәзрәт Юнысны гына күрә идем.

– Сез Рамил хәзрәт Юнысны кайда күрергә теләр идегез?


– Мин аны мөфти итеп һәм Кол Шәриф мәчетендә имам ролен дә үтәүче итеп күрәм, чөнки безнең баш һәм иң төп мәчет итеп Кол Шәрифне саныйм. Мөфти ул имамлык вазыйфасын башкарып вәгазьләр дә укырга тиеш. Мөфти вәгазьләрен тыңларга халык әллә кайлардан да килә.

– Бәлки Русиядәге куәт структуралары әгәр Рамил хәзрәт Кол Шәриф мәчетенең имамы булып кайтса, халык аны янына тагын күпләп җыелыр дип курка торгандыр. Инде әйтеп киткәнегезчә, Түбән Камада булсын, Кол Шәрифтә булсын халык Рамил хәзрәт янына агылды. Ә халык җыелу – ул мөселманнарның зур көч икәнен күрсәтеп торырга мөмкин.


– Мин куәт структуралары өчен җавап бирә алмыйм. Әмма без шундый әзерлекле дин әһелләреннән курыксак, без диннән куркабыз булып чыга. Русиядә дә төрле диннәр үзара матур яшәргә тиеш. Аллаһ тарафыннан Мөхәммәт пәйгамбәр җибәрелгән икән, димәк яңа дин яңа карашлар белән килә бит. Монда мөселман дине нишләп туган дигән сорау куярга ярамый. Димәк ул кирәк булган һәм дөньяда танылу алган. Тиешле әзерлекле белгечләр ярдәмендә бөтен диннәр дә халыкны тәрбияләүгә, әхлак кагыйдәләрен кертергә, гадел икмәк табып матур тормышта яшәргә хезмәт итәргә тиеш.

Коммунистик идеологияне кертеп безнең авыз пеште бит инде. Алланы танымау, теләсә нинди мөртәтлеккә барулар килеп чыкты. Кеше иң башта мәхкәмәдән дә, полициядән дә түгел, ә Аллаһы тәгаләдән курка.

Мин бүгенге тәртипсезлекләрнең, ришвәтчелекнең булуын кеше күңелендә дин калмаудан күрәм. Чиркәүләр, мәчетләр салабыз, әмма анда йөрүчеләр әз бит.

– Сез бүген дә Русия күләмендә җитешсезлекләр: шул ук ришвәтчелек, бер-береңне алдау бар дип әйтәсез. Бәлки Русия җитәкчелегенә халыкның чын ихлас дин юлында булуы һәм аларны әйдәүче имамнар кирәкми торгандыр?


– Нәтиҗәләргә карасаң андый уйларга да бирелергә дә була. Әмма үземнең андый кара уйларга керәсем килми. Мин үзем шулай да Русиядә һуманизм, барлык диннәргә дә гадел карау, Аллаһка да бертигез карау һәм гаделлекә корылган яшәү системасы булыр дип өметләнүче.

Аннан тагын бер нәрсә шикләндерә мине. Ваһһабитлар диләр дә кешеләрне юк итәләр. Безнең эчке эшләр дә, кораллы көчләр дә ике-өч кенә кораллы ваһһабитны үтермичә генә кулга алырга сәләтле бит. Аларны кулга алырга, бөтен уйларын һәм фикерләрен сөйләтергә кирәк. Әгәр чыннан да бу ялгыш юлга кергәннәрен аңласалар тәүбә итәрләр дип уйлыйм.

Хәзер шалт-шалт итәләр дә кешеләрне үтерәләр. Бу хәлләр халыкта шикле уйлар тудыра. Хәзер бөтен хезмәтләр дә, эчке эшләргә караганнары да, армия дә, гади кеше дә гаделлеккә омтылырга тиеш. Чын дин моның нигезе дип саныйм мин.

– Рамил хәзрәтне дин дөньясына кайтару өчен нинди адым ясалырга тиеш дип уйлыйсыз? Бәлки, Татарстан президенты үз сүзен әйтергә тиешме? Әллә Татарстан мөфтие аны үз янына чакырып сөйләшергә тиешме?


– Бүгенге кайдандыр алып куелган мөфтигә мин бик ышанып җитмим, чөнки югары белеме дә юк. Алар тормышта әзерлексез кешеләр. Әнә Илдус Фәизне алыйк, Төркиягә китте дә югалды. Ул үзе китә алмый, аны җибәрделәр дип саныйм мин. Бүген куеп, аннан соң ниндидер шартлатулар ясау һәм аннан соң Төркиягә яшерүләр – ул бит бала-чага уены, ул җитди эш түгел.

Менә хәзергесен куйдылар, аны сайларга кушалар да бертавыштан сайлыйлар. Бик курыкмасаң яшерен тавыш бирү дигән әйбер бар бездә. Минемчә, диндарлар арасында бу мөфтинең абруе күпме бар икәнне белү кирәк иде. Җыймасын ул 98%, җыйсын 55%. Бу саннар барсын да күрсәтер иде. 57% алса да ул барыбер гадел сайланып куелганны күрсәтәчәк. Монда халык фикерен белсәң дә ярар иде. Монда кем командовать иткәнлеге дә аңлашылмый. Мин һәрхәлдә Татарстан президенты, Татарстан җитәкчелеге Рамил хәзрәткә зур каршылыкта дип уйламыйм. Минемчә, монда боларны Мәскәү хәл итә.

– Сезнең Дәүләт шурасы комитетында ясаган чыгышыгыздан соң кайбер русофил мәгълүмат чаралары Рамил хәзрәтне ваһһабилык идеологы дип бәяләде. Моңа ничек карыйсыз?


– Рамил хәзрәт кебек кешене дә без ваһһаби дисәк, белмим инде кемне генә ваһһаби түгел дип әйтә алырбыз икән. Алайса мине дә ваһһабит дип әйтеп буладыр инде.

Мин Рамил хәзрәттә бер генә начар сыйфат та күрмәдем. Аның диндарлар белән ниндидер сүзгә килүләрен дә күрмәдем. Мин аның күпләгән вәгазьләрен тыңладым. Аны йотлыгып тыңлыйсың бит. Ул динне белеп, аны яратып, аның үзәгенә кереп аңлата бит. Әгәр кеше кешелекле һәм зыялы икән ул бернинди начарлыкка да бара алмый. Мин, билләһи дип әйтим, Рамил хәзрәттә андый тайпылыш күрмим.

Мин гомеремдә 25 елга якын Бакый Урманче белән аралаштым. Ул Мөхәммәдия мәдрәсәсе бетергән кеше, ә әтисе мәдрәсә тоткан. Ул гомере буе динле булды. Ул коммунистларның дин белән көрәшүләрен төп ялгышларының берсе итеп таныды. Рамилдә дә Бакый Урманче сыйфатларын күргән идем мин. Минем бу сүзләрем ниндидер бер мактауга корылмасын иде. Мин юктан мактарга теләмим, әмма мин һуманизм, кешелеклелек, диннең тирәнлеген, безнең җәмгыятьтә тоткан урынын аңлатуны һәм аның кирәклеген төшендерүне Рамил хәзрәт авызыннан ишеттем. Мин бүген дә Рамил хәзрәтнең саф күңеллелегенә, аның булсынга йөрүенә ышанам.

Конкрет мисаллар китермичә кешене нәрсәдәдер (ваһһабилыкта) гаепләү ул әйбәт эш түгел. Имамның вәгазьләре бар бит. Аларны тыңлап утырып, язып алып, шунда шулай сөйләдең, монда болай сөйләдең, ә болар ваһһабилык элементлары дип күрсәтергә була. Боларны язып чыккан кеше бар микән? Дәлилсез гаепләү XXI гасырда бөтенләй булырга тиеш түгел, бигрәк тә кешегә бәя биргәндә.

– Сезнең соңгы вакытта Рамил хәзрәт белән очрашканыгыз, аның белән сөйләшкәнегез бармы? Сөйләшсәгез нинди темага сөйләштегез?


– Кызганыч, минем Рамил хәзрәтне табып сөйләшә алганым юк. Мин аны сагындым. Аның белән бик әйбәтләп чәй эчеп, матур итеп сөйләшеп утырасым килә. Аның бик авыр чагы бит. Үсеп килгән көчле егет шундый җәберләүләргә эләкте. Аны җәберләүчеләр гөнаһ кыла дип саныйм. Бу – гаделсезлек.

Мин аның белән сөйләшеп утыра алсам, сөйләшүдә, фикерләшүдә нинди хаталары булганлыгы да ачыкланыр иде. Бәлки ул кайдадыр хата җибәргәндер, әмма хатаны без гафу итәргә тиеш. Аның эшләгән эшләре һәм халыкка күрсәткән хезмәтләре күпкә зуррак. Ул бик күпләргә тәрбия үрнәге булып торган кеше.  


Наил АЛАН

в„– | 20.06.2013
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>