Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Зөлфәт ЗИННУРОВ: «Куенымда – дөнья кадере»

$
0
0
20.06.2013 Җәмгыять
Зөлфәт ЗИННУРОВ белән без биш ел буена университет эскәмиясен юкарткан кешеләр – төркемдәшләр. кешене тулаем белеп бетереп булмыйдыр, алай да, Зөлфәтнең кем икәнен дә, тормыш нигезләрен ничек кабул итүен дә бераз чамалыйм үзе. Өйләнмим мин, мәхәббәтнең ни икәнен аңламыйм, дип кычкырып йөрсә дә, эчендә нечкә күңелле романтик утырганын да чамаладык инде. Камыт киеп, әти булгач исә Зөлфәтне бөтенләй танымадык – бәрәч, кая киткән безнең ирек сөйгән башбирмәсебез?

Мин – әти кызы

Уен-көлке белән үз итеп сөйләшү инде – Зөлфәтнең тискәре сыйфатларына өстәп табигать уңайларын да мулдан биргән. Дуслары дигәндә кырык эшен кырык якка ташлап йөгерә торган, ярдәмчел, гади ул Зөлфәт. Бу юлы өйләренә барып, гаилә тормышлары белән танышып кайткач, тагын берсе шул «плюслар» янына өстәлеп куйды – кызы өчен үлеп торучы әти дә икән әле ул. Яшь тә сигез ай гына булуына карамастан, тәте-тәте сөйләшеп йөргән Зәлия атлы кызы чатнатып: «Мин әти кызы», – дип торганда, әйбәт әти булмый кара син! (Кызына исемне Зөлфәт алдан сайлап куйган булган икән, гәрчә узига барганчы малай икәненә иманы камил булса да! – Г.Җ.) Гаилә альбомы белән дә Зәлия таныштыра – бусы Малат, бусы баҗай, бусы Адыл... Сары чәчле, зәңгәр күзле бу энә күзе чаклы тере курчакны чеметеп тә карыйсы килә – чын кешеме соң бу?.. «Бандит инде ул минем, – ди Зөлфәт, кызының этлекләренә өлгерә алмый интегеп, – ашама дим, ул печеньеда шоколад бар!» Инде авызына печеньены бөкләп тыккан Зәлия балконга чыгып кача, аннан әтисе кулыннан казинаки эләктереп залга йөгерә...

– Мәңге өйләнмәс кебек идем шул, – ди минем өйләнү турында төрттерүләремә Зөлфәт. – Әле кул сорап, туй көне килеп җиткәнче шикләнеп йөрдем. Ә минем кеше булмаса, ә яшәп китә алмасак, ягъни мәсәлән? Аерылып-чөерелеп йөрү минем планда юк нәрсә. Аннан яшәп киткәч аңладым – Гөлназ минеке икән. Инде интервьюларда әйткәнемчә, әни белән уртак яклары да күп булып чыкты.

– Матбугатта, Гөлназ мине ярата, мин аны хөрмәт итәм, дигән сүзләр белән башыңа тимер тарак алырга өлгердең инде син...


– Юк, мин һаман да ул «яратам, үләм» сүзләренә ышанмыйм. Нәрсә соң ул ярату? Барлыкка килә торган, аннан үтә яисә нәфрәткә күчә торган хисме? Миңа ул кирәк түгел – миңа үзем гомер буена хөрмәт итеп торырлык кадерле кеше кирәк. Хөрмәт итәм Гөлназны – ә хөрмәт яратуга караганда биш башка югары хис ул.

– Син, Гөлназга бервакытта да «яратам» дигән сүзне әйтмәдем диген тагын?


– Мин андый төчеләнүләргә чыдый алмыйм –күңел болгана башлый. Яратсаң, болай да беленә ич инде ул...

«Күз тигәндер, әйбәт яшәдек бит»


– Былтыр булган авариядән соң мин өч көнлек комадан чыккач әйткән ул бу сүзләрне, – дип сүзгә кушыла Гөлназ. – Ә мин аны хәтерләмим! Ул иҗат кешесе булса да, хис белдерми инде – корырак кеше. Мин торып йөри алмаганда хисләрен әле белгертә, игътибарын жәлләми иде – хәзер кабат үз кәлиясенә кайтып утырды.

2012 елның 5 августындагы авария Зөлфәт тормышында үзе үк бер кискен борылыш булды шул. Чаллы – Казан юлының Алабуга борылышы тирәсендә кюветка очкан «Мицубиси Ланцер» машинасының фотоларына карап кына да йөрәк жу итеп китә...

– Яңа җәелгән асфальт иде, – дип искә ала Зөлфәт әлеге аварияне. – Сәгатенә 100 километр тизлек белән барганмындыр инде. Борылышта бер тәгәрмәч комга төште, аны асфальтка менгерүем булды, машинаны уйната башлады. Юл кырыенда метрга метрлы таш яткан икән, ул булмаса, басу юлына шуып төшеп кенә утырыр идек... Таш исә машинаның алгы бер тәгәрмәчен суырып кына алган. Ничә кат әйләнгәнбездер, хәтерләмим. Каешны ычкындырып, машинадан чыгышыма эчтә Гөлназ да юк, Зәлия дә... Бала елаган тавышка чабып, чирәмдә яткан 9 айлык кызымны таптым. Ә Гөлназ юк! Баксаң, аны кабат юлдагы асфальтка чыгарып бәргән – ул аңында түгел – башыннан шаулап кан ага иде... Икесенең дә куркынычсызлык каешлары эләкмәгән булган.

– Гөлназ аңына килгәнче, син үзең дә ярты картайдың...


– Ул өч көнне исемә дә төшерәсем килми – мин аны язмыш сынавы итеп кабул итмәдем. Үземнең хатам итеп кабул иттем. Әле бит кулымда имидән аерылмаган, ими сорап елаучы кызым да бар. Өчәүләп өч көн реанимациядә кундык. Нигә миңа берни дә булмаган, нишләп мин Гөлназ урынында түгел, дигән уйның очы-кырые юк кебек иде. Гөлназ аңына килеп сөйләшә башлагач, бәхетнең ни икәнен белгәнмендер... Аннан Алабугадан Чаллыга күчерделәр. Бер айдан, бот сөякләренә Елизаров аппаратын куйгач, Гөлназ өйгә чыкты. Рәхмәт, ул чакта дуслардан һәм туганнардан күргән игелекнең чуты-чамасы юк.

– Гөлназ, син әлеге аварияне язмыш сынавы итеп кабул иттеңме?


– Шулайдыр. Әйбәт яшәдек ич инде, кеше күзе дә тими калмагандыр. Әмма Зөлфәткә үпкәм юк – ул әлеге кыен хәлдә дә миңа терәк һәм таяныч була алды. Бергәләп җиңдек – анысы да күп нәрсә турында сөйли.

– Әлеге авариядән соң тормыш кыйммәтләренә карашым үзгәрде, – дип дәвам итә Зөлфәт. – Өч көнлек дөньяда бер-береңнең кадерен күбрәк белергә, эш дип күз тондырып чапмаска кирәк. Иң зур бәхет – парлы тормышта балаларыңның үскәнен күрә алу. Ә калганы...

Бездә – бары патриархат


– Зөлфәтнең холкына ничек түзәсең, Гөлназ?


– Әллә инде, ул әйбәт кеше – өй җанлы, кызы өчен үлеп тора, безне ышыкта яшәтә. Әле менә озакламый Биектау районындагы өебезгә күчәргә торабыз – ул аны безгә уңайлы булсын өчен бөтен шартын китереп төзеде. Ә холкы... һәрвакытта мин юл куям инде – Зөлфәт бервакытта да хаксыз була алмый. Сүзгә килсәк, компромиссны хатын-кыз эзләргә тиеш.

– Бөтен тавыш хатын-кызның теле аркасында чыга бит ул, – ди Зөлфәт үзен-үзе якларга алынып. – Ирне ир итеп тотарга да, аның сүзеннән чыкмаска кирәк.

– Бездә – патриархат, диген инде.

– Әйе, татар гаиләсендә патриархат булырга тиеш тә.


Кызы белән әвәрә килгән Зөлфәттән аерылып, Гөлназ белән серләшеп алырга да онытмадык. «Ничек итеп кул сораган иде Зөлфәт?», – дим.

– Дуслар белән ял иткәндә, безгә өйләнешергә кирәк бугай, дип сүз башлады да, шигырь белән дәвам итте:

Бир кулыңны, сандугач,
Үземә булсаң гына.
Бер чәчәктән бер чәчәккә
Кунмаслык булсаң гына.

– Иҗат кешесе белән яшәгәндә нинди алтын кагыйдәләргә таянырга кирәк, Гөлназ?


– Арага көнләшү кертмәскә тырышабыз. Аның бәйләнчек фанаткаларына игътибар итмәскә дә өйрәндем инде. Зөлфәтне аны ничек бар – шулай яратырга кирәк, мин шулай эшлим дә.

Зөлфәтләрдән мин, бәхетләренә күз тимәсен, дип кайттым. Курчак кебек матур кызларын фотога да төшермәдек – ул яктан Зөлфәт тә күз тию дигән нәрсәгә ышана икән. Ул бәләкәй тәтелдекне сөеп туеп булмый!.. Шәхси тормышы ялт итеп торганда, хәзер башы-аягы белән чумган шоумен эшенә дә вакыты калыр Зөлфәтнең. Инде ике еллап, үзе әйтмешли, җыручы һөнәреннән читләшеп, кичәләр-шәхси чаралар үткәрү белән мәшгуль егетнең ул яктан планнары зурдан. Иртәгәсен дә кайгыртып, бүгенгеңнең дә кадерен белеп яшәү – менә шунысы мөһим. Куенга кереп сөйдерүче, әтисе алдына килгән чәй эченнән күрәгә җимеше эзләүче Зәлия дә минем белән теләктәш булып чыкты – нәни кулларың белән әтиең муенына сарылудан да, әниең кулыннан тәмле аш ашаудан да зуррак бәхет була ала димени...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

«Матбугат.ру» ашарга пешерергә өйрәтә

$
0
0
20.06.2013 Киңәш-табыш
Сайтыбызның “Энциклопедияләр” бүлеге тулылана бара. Анда тагын бер файдалы китап урын алды – “Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы” (Төзүчесе Ләйсән Хафизова. — Казан: Мәгариф, 2004). Бу китап сатуда инде күптән юк. Балалар өчен булса да, андагы рецептлар олыларга да файдалы. Салатлар, кайнар ашлар, десертлар, коктейльләр, камыр ашлары – бар да бар монда. Кирәкле рецептны алфавит буенча эзләп табу бик җиңел. Рәхим итегез:

«Тәмле» киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы»


---

в„–--- | 20.06.2013

Июньдәге корылык авыл хезмәтчәннәрен куркыта

$
0
0
21.06.2013 Авыл
Инде җәй башыннан бернинди явым-төшем күзәтелмәве һәм, өстәвенә, утыз градуслы эсселекләр Татарстанда быел авыл хуҗалыгы уңышын куркыныч астына куйды: сабан ашлыгының яртысы янып бетте.

Хәзер игенне яңгырлар да коткара алмаячак, чөнки моның өчен бертуктамый явып торуы кирәк, әмма синоптиклар бөтен җәйне коры булачак дип белдерә. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов игенчеләргә уңышны югалтудан бөлгенлеккә калмас өчен тизрәк чәчүлекләрне страховкаларга киңәш итә. Ләкин игенчеләрнең моңа акчасы да, теләге дә юк...

“Янабыз, янабыз!”


Бүген республика кырларындагы вәзгыятьне белү өчен безнең редакция районнарга шалтыратып чыкты. Баксаң, бөтен Татарстан буенча хәлләр бер дәрәҗәдә мөшкел икән: яңгырлы-дымлы язда ныгып калган уҗымнар корылыкны әле ничек булса да түзә, ә менә сабан ашлыгы тамырдан ук яна икән. Игенчеләр быел республикага әйтерсең лә ләгънәт төшкән, дип зарлана: әнә бит, күрше төбәкләрдә яңгырга кытлык юк, ә бездә - корылык.
Мәсәлән, төньяк-көнчыгышта урнашкан Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, бу якларда инде 24 көн күктән бер тамчы төшмәгән (18 июньгә булган мәгълүмат).

- Күрше Удмуртиядә яңгыр ява, ә безне нигәдер болытлар урап уза, - дип сукрана идарә җитәкчесе Делүс Гатауллин. - Без инде бабайларыбызга яңгыр сорап, Аллаһыга дога кылырга үтендек...

Республиканың көньяк-көнчыгышында, Баулы районында да инде бер айлап яңгырның әсәре дә күренмәгән. Көньякта, гадәттә урып-җыю буенча рекордлар куйган Нурлат районында да, туфрак июнь башыннан юешләнмәгән.

- Бу вәзгыятьне туктамыйча кимендә 10-15 көн тоташ яуган яңгырлар гына төзәтә алыр иде, - дип исәпли Нурлат авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ислам Сафиуллин. - Әмма белгечләрнең фаразлавына караганда, моңа өметләнәсе юк. Шуңа күрә быел көткән уңыш булмаячак. Югыйсә, бик тырышкан иде, язгы чәчү эшләрен җиренә җиткереп башкардык...

Республиканың көньяк-көнбатышында, Чүпрәле районында да язгы ашлыкка өмет багламыйлар. Монда июнь башыннан - корылык, һава температурасы утыз градуска кадәр җитә...

Республиканың үзәк өлешендә, Зәй районында һава кайбер көнне 37 градуска кадәр күтәрелгән. Соңгы тапкыр яңгыр 5 июньдә яуган. Игеннәр үсүдән туктап, яфраклары саргая башлаган, бигрәк тә язын чәчелгән бодай һәм арпа зыян күрә.

Төньякта, Балтач районында, яңгырлар чагыштырмача, якын арада гына, 12 июньдә явып үткән: ул көн буе барган. Әмма җирле авыл хуҗалыгы идарәсендә белдерүләренчә, моның белән генә игенгә ярдәм итеп булмый.

Быелгы корылык турында барысы да көтелмәгән хәл, шунлыктан аңа берничек тә алдан әзерлек күрелмәгән бәхетсезлек кебек сөйлиләр. Ә бит 2010 елдагы корылык 2013 елда да кабатланырга мөмкин дип, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре узган ел ук кисәткән иде. Игенчеләр исә, димәк, бәхетле очракка өметләнгән. Алай дисәң, нәрсә эшли ала соң алар? Шул ук мелиорация котырган акчалар тора, ә авыл хезмәтчәннәре болай да муеннан бурычка баткан (хәзерге вакытта республикада 16 мең гектар җиргә су сиптерелә, алар, нигездә, - яшелчә кырлары).

Сөткә пештеләр инде

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чиратында җир хуҗаларын бары тик чәчүлекләрне страховкалау гына коткарырга мөмкин дип белдерә. Бу очракта көз көне хуҗалыклар компенсациягә дәгъва итә (соңгы 5 елда уртача уңышның бәясенә тигез күләмдә) һәм тез чүкми кала алачак. Мәгълүм булганча, аграр сәнәгать өлкәсен дәүләт ярдәмендә страховкалау системасы 2003 елдан эшләп килә, әмма үткән елдан ул предприятиеләр өчен аеруча файдалыга әйләнде: хәзер алар иминият компанияләренә страховка премиясенең яртысын гына түли (гектар өчен якынча 300 сум), ә әлек 100 процент түләп, дәүләт аларга кайчан 50 процентын кайтарганны көтә иделәр.

- Татарстанда авыл хуҗалы өлкәсендә страховкалау белән 8 иминият компаниясе шөгыльләнә, - дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Ирек Садыйков. - Страховкалау турындагы килешүләр чәчү тәмамланып, 15 көннән дә соңга калмыйча төзелергә тиеш. Гомумән алганда, бер гектарны страховкалау 600 сумга төшә. Ләкин хуҗалыклар иминият компаниясенә бу сумманың яртысын гына түли. Калганын Татарстан бюджеты (40 процентны) һәм Россия бюджеты (60 процентны) каплый. Килешү төзелгәч һәм премиянең яртысы түләнгәч, документлар Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырылырга тиеш. Алар тикшерелгәч, иминият компаниясенә бюджетлардан да страховка премиясенең икенче яртысы күчерелә.

Әмма Татарстан районнарында бернинди страховкаларга ышанмаулары турында әйтәләр. Чөнки беренчедән, иминият компаниясенең килешү шартларын үтәр өчен чәчү әйләнеше технологиясен һәрьяклап үтәргә, бары тик элиталы орлыкларны файдаланырга (һ.б.) кирәк, ә бу бигрәк тә кечкенә хуҗалыкларның кесәсенә суга торган әйбер. Икенчедән, катгый таләпләрне үтәгәндә дә, страховка очрагы барлыкка килгәндә иминият компаниясеннән акча алу җиңел эш түгел. Болар, нигездә, яхшы элемтәләре һәм юристлары булган агрохолдингларның көченнән генә килә. Шуңа күрә, гадәттә, алар чәчүлекләрен страховкалый.

- Безнең районны крестьян-фермерлык хуҗалыкларын үстерү буенча пионер дип атарга була - 90нчы еллардан ук шуның белән шөгыльләнәбез, - дип сөйли Зәй авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Атлас Галиәхмәтов. - Крестьян-фермерлык хуҗалыклары иминият компанияләренә ышанмый һәм алар белән уртак берни эшләргә теләми! Бөтен иген янып бетсә бетсен, ләкин страховкалаучыларга түләп, аннары алар артыннан акча теләнеп йөрергә теләкләре юк. Кешеләр инде 2010 елда шулай сөткә пешкән иде, ул чакта да алар берни кайтара алмады. Шуңа күрә хәзер авыл кешеәренең бөтен өмете - Аллада. 


Венера БЕЛЯЕВА

в„– | 21.06.2013

“Китапны көнбагыш урынына чиртәм” (Татар әдәбиятыннан бер генә чыгарылыш укучысы сынау биргән. Кем ул?)

$
0
0
21.06.2013 Мәгариф
Республикада татар әдәбия­тыннан БДИны бер генә укучы тапшырган. Кем ул? Без аны эзләп таптык. Ул – Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернатында белем алган, Сарман районының Азалак авылы егете Раушан Заманов. Баксаң, Раушан әдәбият яки тел белгече түгел, ә инженер булырга хыяллана икән.

– Мин өч ел буе татар әдә­биятыннан олимпиадаларда катнаштым. Узган ел уңыш елмайса да, быел урын алмадым. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбият укытучысы Ханә Сөләйманова, күңелең төш­мә­сен дип, әлеге фәннән БДИ тапшырып карарга тәкъдим итте. Сынау вакыты 6 июнь көненә билгеләнгән булса да, ул көнне физикадан имтихан тапшыру сә­бәпле, имтиханны 17 июньдә, ягъни махсус көндә бирдем, – ди Раушан.

Кечкенә чагыннан ук китап җене кагылган, әдәбият белән кызыксынган егетнең нәтиҗәләре начар булмас анысы (бүгенгә аның нәтиҗәсе әле билгеле түгел. – Ред.). Раушанның, чыннан да, китапка хөрмәте бик зур. “Көн саен бер китап укыйм дисәм, дөрес үк булмас, әмма атнага өчне укый, дип язсагыз, һич ялган булмас. Китапны көнбагыш урынына чир­тәм”, – дип куя. Татар гына түгел, рус, чит ил классикасын да укый. Барлыгы ничә китап укыганын санамаган. Авыл китапха­нәсендә укымаган китабы калмады, диләр аның турында. Хәзер Интернеттан электрон китапханә аша төрле әсәрләр белән танышу мөмкин­леге булгач, шуннан гына укый. Бик тә укырга теләгән, әмма таба алмаган китабын сатып ала. Кыскасы, буш вакытын әнә шулай китап укып уздыра ул. Шулай ук футбол уйнарга да вакыт таба.

Татар әдәбиятыннан имтихан биремнәре турында да кызыксындык. БДИда мәктәп программасында үтмәгән кайбер әсәрләр буенча сораулар очраган. Бу мәсь­әләне исәпкә алырга кирәк. Әлбәттә, олимпиада өчен махсус әзерлән­гәч, авырлык тудырмаган. Бары тик инша язу гына кыенрак булган.

БДИга карата Раушан уңай фикердә тора. Чөнки имтихан нәтиҗәләре белән югары уку йортына керергә мөмкин, ди. Шул ук вакытта укытучыларның бар кө­чен укучыларны БДИга әзерләүгә бирүләрен, мәктәпләрнең бары тик БДИ дип яшәве белән килешеп бетми. Аның фикеренчә, белем сыйфатын имтихан күрсәт­кечләре белән генә бәяләргә ярамый. “БДИ начар әйбер түгел, ләкин системаны камилләштерү кирәк. Быелгы кебек ил буенча җавапларны Интернетка урнаштыру дөрес нәрсә түгел”, – ди.

Моннан тыш, аны татар әдә­биятын белүнең вузга кирәк булмавы да борчый: “Бүген Казан (Идел буе) федераль универ­сите­тының татар теле бүлегенә укырга керү өчен татар әдәбиятыннан имтихан соралмый. Беркайда да ки­рәк­ми ул. Рус әдәбияты гына кирәк. Татар әдәбиятын бирүчеләр шуның өчен аз да инде. Минем танышларым арасында да, әгәр вузга кергәндә кирәк булса, тапшырыр идем, диючеләр бар”.

Раушан язмышын, бәлкем, татар теле, филология юнәлеше буенча бәйләгән дә булыр иде. Әмма мәктәптә география, биология фәннәрен укыткан әнисе Галия кебек укытучы булырга теләми шул. Кәгазь эшенең күплеге куркыта аны. Әмма егетнең күңелендә милләтпәрвәрлек көчле. Шәһәрдә кешеләрнең русча сөйләшүе, татар теленең кулланылмавына борчыла ул. “Без лицейда русча укыдык. Татар мәктәпләре аз калып бара. Моны татар теле әдәбияты буенча олимпиадалар уздырганда да күрә идек. Аларга барлыгы 15 укучы килә. Бу 15 татар мәктәбе дигән сүз. Ә калганнары кайда?” – ди Заманов.

Менә шундый үз фикере булган, аны кыю әйтә белгән егет ул Раушан Заманов. Имтихан нәтиҗә­ләренә килгәндә, физикадан – 92, рус теленнән – 84, математикадан 84 балл туплаган. Химия, татар әдәбиятыннан нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел. Әдәбияттан сынау биргәнче, башка фәннәргә әзер­ләнәм, вакыт әрәм итмим, дип тормаган. Югыйсә хәзер чыгарылыш укучыларына унберенче сыйныфта узган һәр минут кадерле. Афәрин, Раушан! 


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–94 | 21.06.2013

Карлы авылындагы дәвалаучы Роза апа

$
0
0
21.06.2013 Могҗиза
Көн арты көн туа. Таң нурларына ияреп кеше янына шатлыгы да, мәшәкатьләре дә килеп тора. Шатлык килгәндә сөенүдән башкасы кирәк тә түгел, ә менә күңел тынычлыгы һәм сәламәтлеге югалганда кеше нәрсә эшли? Әлбәттә, табиблар янына бара. Күп очракта табиблар кешеләргә ярдәм итә. Тик кайбер вакытта табиблар янына йөреп кешенең тынычлыгы киресенчә югала һәм шуның аркасында болай да какшаган сәламәтлеге тагын да начарлана. Мондый вакытта кеше үзен-үзе нишләтергә дә белми.

Мөхәммәд Саллаллаһу галәйһи вәсәлләм үз хәдисләренең берсендә, сәламәтлегегезне ныгыту, терелү өчен сез табибларыгыз янына барырга тиеш, дигән. Ягъни кешенең сәламәтләнүенә сәбәп булсыннар дип Раббыбыз табибларны яраткан. Димәк, алар янына барырга кирәк. Әмма алар да ярдәм итә алмаганда нишләргә? Бу очракта кешеләр халык табибларына мөрәҗәгать итә. Өшкерүче, им-томчы әбиләребезне халык табиблары дип атау бер дә ялгыш түгел. Элеккеге вакытларда әле зур-зур шифаханәләр чорына кадәр алар һәр авылда булган, үз гомерләренең күп өлешен дәвалауга багышлаганнар. Бүген исә аларны сирәк очратабыз. Шулай булса да, алар бусагасын атлап кермәгән кешеләр бик сирәктер. Курка-курка гына ишекләрен шакып керәбез дә үзебез дә сизмәстән күңелләргә тынычлык табып өйгә кайтабыз. Кеше телиме, юкмы – ниндидер сер белән күзгә-күз очраша дигән сүз. Бу серле могҗизаның асылы кайда яшеренгән соң? Мөгаен, без моны төгәл генә беркайчан да белә алмабыз. Халык табибларының сәләтен Аллаһның рәхмәте дип тә, сынавы дип тә кабул итәргә мөмкин.

Буа районы Карлы авылында яшәүче Роза апа Гатауллинаның да капкасы бер генә көнгә дә ябылып тормый. Аның янына сөякләре урыныннан чыкканнар да, озак еллар буе балага уза алмыйча, инде өметләре сүнеп барганнар да, эчләре төшкәннәр дә, гомумән, күңел тынычлыгы таба алмаганнар да килә. Һәм, ни хикмәт, аның янына килүчеләрнең күбесе савыга. Бу сернең асылын азмы-күпме аңлар өчен мин Роза апаның үзенә мөрәҗәгать иттем. Ул кешеләрне рентген кебек күрә алам, ди. Шундый үтәли карашы белән кешеләрне ап-ачык итеп күреп, авыруның сәбәбен дә төгәл билгели. Үзенең бу сәләтен Роза апа нәселдән килә торган билге дип атый. Сәүдәгихан әбисенең шифасы турында тирә-яктагы бар халык белгән. Бу сәләт Роза апага да күчкән, хәзер аннан оныгына бирелгән. Безнең нәселдә табиблар да күп, араларында профессор дәрәҗәсенә ирешкәннәр дә бар, ди Роза апа. Аның бу сәләте кыз чагында клиник үлем кичергәннән соң аеруча нык ачыла. «Ул вакытта мин тик торган җирдән үлеп терелгән идем, шунда бер ак сакаллы карт килеп миңа кешеләрне дәвалый алачагым турында әйтте. Ниндидер сәер тойгыларны кечкенә чагымнан ук тоеп яшәдем мин, ди ул. Әни янына килә идем дә, нишләп минем кулларым кайнар, тәнемнән дә ниндидер җылылык бөркелә дип сорый идем», – дип искә ала Роза апа. Гади бер авылда яшәүче, медицина университеты тәмамламаган Роза апаның кешеләрне куллары һәм өшкерүе белән генә дәвалый алуын могҗиза дип атап буладыр. Мондый феноменны аңлатырга әле иң акыллы галимнәрнең дә көченнән килми. Аллаһның кодрәте киң, дөньяны ул күпкырлы итеп яраткан. Ә могҗизаларга ышану-ышанмау һәркемнең үз эше. Чыннан да, иң мөһиме – савыгуыңа чын күңелдән ышану кирәк, ди Роза апа. Сезнең янга көн саен кеше килеп тора. Шулар арасында иң истә калган терелү очрагы кайсы булды, дип сорадым Роза ападан. «И акыллым, беләсеңме хәзер бит бала теләп тә алып кайта алмаучы парлар белән дөнья тулган. Элек бу кадәр үк түгел иде ул. Менә тормыш алга бара дисәләр дә, кешеләрнең сәламәтлекләре бик нык түгел шул. Бу инде нәрсә ашавыбызга да, нәрсә сулап яшәвебезгә дә бәйледер. Мин андый парларны бик кызганам. Аларның күзләренә карауга елап җибәрерлек чакларым да була. Шуңа да аларга бөтен җаным-тәнем белән булышырга телим. Аллага шөкер, нәтиҗәләр дә сөендерерлек. Әле менә бер хатын килгән иде. Ул ясалма юл белән бала алып кайтырга булган. Унике ел бала көтәләр икән инде. Әмма түләүле клиникада аның аналык көпшәләрен алып атырга кирәк, дигәннәр. Янәсе, алар яраксыз һәм комачаулый. Соң шул да булдымы сүз дип гаҗиз калдым. Аналык көпшәсен алгач, хатын-кыз гомумән беркайчан да балага уза алмаячак бит инде. Алар бит аның өметен кисеп, бары тик шул ясалма юл белән генә балага узу мөмкинлеген калдыралар. Җитмәсә, аңа кадәр өч йөз мең сумга якын акчасын алып, бер процедура үткәргәннәр икән инде, уңышсыз булган. Мин аңа әйттем, бүтән бу түләүле җиргә барып та йөрмә дидем. Ул минем янга килеп йөри башлады һәм менә хәзер өч айлык авыры бар», – дип сөенеп сөйләде Роза апа.

Аның белән озак кына сөйләшеп утырып, вакытның үткәне дә сизелмәде. Киткәндә Роза апа инде мәрхүм булган тормыш иптәше Рәфыйк абыйга багышлап язган шигырен дә укып күрсәтте. Гомере буе бергә яшәп, өч ул тәрбияләп үстергәннәр.

Яннарыма сине чакырам мин
Булмаганда җаным чыдарлык;
Син булганда һич куркытмый мине
Язмыш дигән ачы чынбарлык.

Капка төбенә чыккач, аның янына керергә дип чиратта торган бер балалы хатын һәм оныгын иярткән әби белән дә аралашып алдым. «Роза апаның ярдәме бик күпләргә тиде инде. Миңа аның шул ягы ошый, ул барысын да яшермичә әйтеп бирә. Кешегә җиңелрәк булсын өчен аның күңелен күтәрерлек сүзләр дә таба белә. Аның яныннан балага уза алмаучылар өзелми. Шулай йөриләр-йөриләр дә көннәрдән бер көнне сабый балаларын кулларына тотып, аның ишеген шакыйлар. Бу вакытта Роза апа, яшь әниләргә кушылып, шатлыктан үзе дә елый», – диде нарасыен кулына күтәргән хатын. Чыннан да, бик күпләр рәхмәтле Роза апага. Аллаһ биргән сәләте белән файда китереп тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын аңа. 


Айсылу ИМАМИЕВА

в„– |

«Литературная газета» яшь татар шагыйрьләре иҗаты белән таныштырды

$
0
0
21.06.2013 Җәмгыять
Газетаның соңгы санында Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Резидә Гобәева, Рифат Сәләхов, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләре басылган. Тәрҗемә итүче - Наил Ишмөхәммәтов.

 

«Литературная газета»ның яңа саны


---

в„–--- | 21.06.2013

Дәүләт тарихи фильмнар төшерүне үз контроленә ала (Режиссер Рамил Төхвәтуллин белән интервью)

$
0
0
21.06.2013 Мәдәният
Русия мәдәният министрлыгы һәм тарихчылар җәмгыяте тарихи киноларның эчтәлеген тикшереп аларның дәүләт акчасына “лаек булу-булмауны” хәл итәчәк. Режиссер Рамил Төхвәтуллин белән сөйләштек.

Русия мәдәният министры Владимир Мединский Русиядә төшерелгән тарихи киноларның сценарийләрен тикшерү өчен "фәнни-методик шура төзелә", дип белдерде. Министрлык һәм Русиянең тарихчылар җәмгыяте белгечләреннән торган бу шура теге йәки бу фильмга дәүләт акчасын бирү-бирмәүне хәл итәчәк.

"Хөкүмәт акча биргән проектларның эчтәлеге бик мөһим. Сүз цензура турында бармый. Без мәдәниятнең "чәчәк атуын" хуплыйбыз, ягъни барлык өлкәләр – спектакльләр, фильмнар, күргәзмәләр, музейлар үсештә булсын. Әмма дәүләт бары тик үз миссиясенә, дәүләт мәнфәгатьләренә туры килгән "чәчәкләргә" су сибәчәк," диде министр.

Нәрсә бу? Русиядә яшәгән милләтләрнең кино төшерү хокукларын чикләүме? Бу һәм башка сораулар белән "Зөләйха", "Бөркетләр" фильмнары режиссеры Рамил Төхвәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

– "Зөләйха" фильмы 2005 елда дөнья күрде. Аны төшергәнче без Юныс Сафиуллин белән ел ярым сценариен яздык, эшкәрттек, форматын үзгәрттек, нәрсәдер өстәдек, архивларда казындык, Ильминский, миссионерларны чыгардык. Шуннан соң консилиум җыелды - мәрхүм Туфан абый, Разил Вәлиев, Зилә Вәлиева, мин, Юныс Сафиуллин. Шунда Туфан абый миңа әйтте - син, Рамил, йә җүләр бөтенләй, йәки син бик батыр егет, диде. Аллага шөкер, фильм дөнья күрде. Мәскәү ул вакытта прокатка рәсми рөхсәт бирде. Ул рөхсәтнең (прокатное удостоверение) мөмкинлекләре чиксез. Ил буйлап, чит илләрдә аны күрсәтергә хокук бирелде.

Мединский белдерүе ул инде яңалык түгел, ул Путин указы нигезендә дәвам итә торган сәясәт. Аннан алда дини хисләрне мыскыллау өчен җәза турында аңлашылмаган бер канун чыкты. Эчтәлеге аңлашылмый. Миңа калса, "Зөләйха" ул бердәнбер шундый фильм, 100 елдан да андыйны беркем дә төшермәячәк. Миңа Аллаһы Тәгалә булышты, шулай ук Туфан абый, Разил Вәлиев, Юныс Сафиуллиннар һәм Миңтимер Шәймиевның хуплавы ярдәм итте. Район башлыклары, милләтпәрвәрләр акча белән булышты. Тарихны җиңүчеләр яза, бу билгеле бит инде. Үзенә җайлы итеп, ничек кирәк - шулай язалар.

– "Зөләйха" фильмын ул елларда теләгән бөтен җирдә күрсәтә алдыгызмы?


– Төрлечә булды. Кыенлыклар да булды. Аның коммерция файдасы булмады, рухны күтәрү өчен булды ул. Кайбер районнарда четерекле мәсьәләләр дә булды. Түбән Кама, Зәйдә җирле җитәкчеләр эчке эшләр бүлекләре белән дә киңәшләшеп милиция кордоннары куйды, анда кешеләр дә килмәде. Андый очраклар да булды. Кайбер кеше "аның максаты котырту" диде, кем ничек аңлый бит.

Безнең аны күрсәтергә хакыбыз бар, бу документаль әсәр түгел, бу нәфис фильм. Нәфис фильмның үз мөмкинлекләре бар. Без дөреслекнең миллионлаган бер өлешен генә күрсәткәнбездер. Дөреслекне чыгарсаң низагка да ерак түгел. Кемдер адекват кабул итте. Әйтик, татарлар 10% кына яши торган Алабуга шәһәрендә ул сигез мәртәбә барды, заллар шыгрым тулы булды. Кайбер кеше аны фильм итеп карады, кемдер анда сәясәт табарга теләде. Ләкин ул нәфис фильм иде. Башка андый фильм булмаячак. Безнең белгечләр дә бетте. Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүчеләр бар, ләкин милли сәясәт, тарих, бүгенге көн белән кызыксынучылар юк дәрәҗәдә, кино форматы булсын, башкалар да шулай ук. Төптән бәя бирүче белгечләр юк, бөтен бәла шунда.

Халыкның үзенең тарихын да өйрәнү мөмкинлеге булмагач, мәктәптә әдәбият дәресләрен бетерәләр, халык тарихны кинода да күрмәсә, китап укымаса - халык йөзсез калачак. Андый халык белән идарә итү, әлбәттә, җиңелрәк.

– "Орда" чыкты бит әле генә...


– Чыкты, эйе, карадым. Аның кайсы көнне чыкканын хәтерлисезме? Русия көнендә. Аның символик мәгънәсен уйлагыз сез. Шуннан нәтиҗәне үзегез ясагыз.

– Ягъни "Орда" кебек фильмнар калачак, "Зөләйха" кебекләре булмаячак дисезме?


– Эйзенштейнның "Явыз Иван" фильмында "Казанны алу" дигән урын бар. Безгә анда Казан диварларының теге ягын, безгә һөҗүм иткән ягын күрсәттеләр. Без хәзер бу диварның үзебезнең хакыбызны яклаган якны күрсәтсәк, милләттәшләребезнең һәлак булуларын күрсәтсәк - ул инде "милләтче" дип бәяләнәчәк һәм беркайчан да аны тормышка ашырып булмаячак. Монда бөтенесе аңлашыла. Мәскәүнең үз көнтәртибе бар. Ләкин үзебездә дә кинога тотынучы юк бүгенге көндә.

– Хәзер нинди дә булса кызыклы проектлар бармы?


– Әллә ни юк. Менә узган ел "Алтын шимбә" фильмын төшердек, татарча-урысчалы инде ул. Эчке эшләр министрлыгы белән бергә төшердек. Аның белән кызыксынучы юк. Өстәге түрәләрнең теләге кирәк моңа. Милли мәсьәлә үзебезне борчымаса, без аны кайгыртмасак - безнең өчен беркем дә борчылмаячак. Туфан абый да китте, беркем дә калмады. Бүгенге көндә татарның әдәбиятын, киносын, мультфильмнарын кайгыртучы бар, дип әйтеп булмый. Бер Разил Валиев калды. Аннары "Яңа Гасыр" телевидениесе "тегендә тәлинкә куйдык, монда куйдык, яңа эчтәлек керттек", дип мактана. Ничә карама – прайм-таймда гел җырлыйлар. Акча юк, дип зарланалар. Әхтәм Зариповлар төшергәндә, Эдмас Утәгәновлар эшләгәндә, "Мырау батырны" төшергәндә элек акча бар идеме? Без элек төшергән сериаллар күп. Аларны да күрсәтмиләр. "Бөркетләр", "Упкын", "Зөләйха", "Шүрәле" – барысыныкы да прокаты бушка. Берсен дә күрсәтмиләр. Телевидение җитәкчеләре һәм кинозаллардан сорарга кирәк. Ни өчен күрсәтмиләр аларны?  


Алсу КОРМАШ

в„–--- | 21.06.2013

Кырылган машиналарда йөрүче казанлыларны курку басты

$
0
0
21.06.2013 Авто
Бу атнада рульдәге казанлылар юлларда аеруча сак йөрергә тырыша. Бу, беренче чиратта, халык арасында таралган «полиция хезмәткәрләренә 30 мең машина хуҗасының йөртү таныклыкларын алырга боерганнар», дигән имеш-мимешләр белән бәйле.

Чынлыкта әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми, дип ышандыра хокук сакчылары. Ә менә Казан урамнарында полиция хезмәткәрләренең бермә-бер артуы чыннан да хак. 19 июньнән ЮХИДИ вәкилләре көчәйтелгән режимда эшли башлады. Татарстан полицейскийларына исә Россиянең башка төбәкләреннән җыелган 2 меңгә якын хезмәттәше ярдәм итә.

Хәзер тәртипне 70 түгел, ә 300 машина саклый


19 июньнән алып якынча 20 июльгә кадәр бер сменада тәртип саклаучы полиция хезмәткәрләренең саны сизелерлек күбрәк булачак. Нәтиҗәдә, Казан буйлап 70 полиция машинасы урынына бу көннәрдә 300 машина җилдерә. Универсиада чорында аларның төп максаты - шәһәр урамнарында куркынычсызлыкны тәэмин итү, тәртип бозучыларны ачыклау һәм террорлык актларын кисәтү. Алар теләсә-кайсы машинаны туктатып, рульдәге кешенең документларын, үзен һәм машинасын тикшерергә хаклы.

Машинаң бәрелгән булса, юлга чыкмавың яхшырак


Казан урамнарындагы бәрелгән машина хуҗаларына исә бөтенләй көн бетә. Тәрәзәсе ватылган, бамперсыз яисә кузовына зыян килгән машиналар ЮХИДИ хезмәткәрләренә аның техник төзеклеген тикшерергә нигез бирә. «Тимер ат» чыннан да ватык дип табыла икән, аны штраф стоянкасына алып китәләр.

«Моңа кадәр Казанда әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен хезмәткәрләр җитми иде. Хәзер исә, аларның саны бермә-бер арткач, бу өлкәгә аеруча зур игътибар биреләчәк», - дип белдерде шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов.

Иң мөһиме - юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү


ЮХИДИ җитәкчеләре йөртүчеләргә машина куйганда да сак булырга киңәш итә. «Тиешсез урынга куелган һәрбер машина эвакуатор ярдәмендә штраф стоянкасына озатылачак. Шуңа күрә, аларны махсус билгеләнгән урыннарга гына куеп йөрегез», - дип кисәтә алар.

Шулай да, полиция хезмәткәрләре рульдәге шәһәр халкына карата бернинди дә катгый чаралар күрелмәячәк, дип ышандыра. Иң мөһиме, юлларда сак йөрергә һәм барлык юл йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә киңәш ителә. Рөстәм Ибраһимов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ЮХИДИ машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар тудырмый гына куркынычсызлыкны тәэмин итү системасын яхшырту өстендә эшли. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 21.06.2013

Ирек Миңнәхмәтов район газетларын атнага бер тапкыр аналитик итеп чыгару, оператив мәгълүматны сайт аша тарату тәкъдиме белән чыкты

$
0
0
21.06.2013 Матбугат
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов Арчага сәфәре вакытында “Арча” телерадиокомпаниясендә һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә дә булды, аларның эшчәнлеге белән танышты. Аны Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина, “Арча” телерадиокомпаниясе директоры Рамил Мөхетдинов һәм “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин озатып йөрде.

Очрашу вакытында Ирек Миңнәхмәтов Арчаның барлык массакүләм чараларын бер урынга – хәзер газета редакциясе урнашкан бинага туплау – медиаүзәк төзү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Сүз “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы форматындагы ньюс-рум төзү турында бара. Әлеге тәкъдим җирле хакимият вәкилләрендә дә хуплау тапты. Ирек Миңнәхмәтов сүзләренчә, бу беренче тәҗрибә булачак.

Әлеге чара вакытында хезмәт хаклары турында да сүз кузгалды. “Уртача хезмәт хакы 2011 елда – 11 мең, узган ел 14 мең сум иде. Быел беренче яртыеллыкта 15 мең ярымнан артып китте, ел ахырына кадәр 16 мең сум белән чыгарбыз дип уйлап торам. Бу машина йөртүчеләр, техник хезмәткәрләренең дә эш хакын кертеп”, - диде Исрафил Насыйбуллин. Ирек Миңнәхмәтов үзенең “хезмәт хакы 15 мең сумнан да ким булмасын”, - дип әйтүен искәртте. “Журналистларныкы инде ул, әлбәттә, күбрәк – 22-23 мең сум чыга”, - диде Исрафил Насыйбуллин.

Ирек Миңнәхмәтов газетаның сайты булу-булмавы белән кызыксынды. Исрафил Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, газета һәм “Арча” телерадиокомпаниясенең уртак сайты бар. Анда көненә 200-250 кеше керә. Алга таба сайтка керү санын арттыру өчен, эшләр алып бару көтелә. “Бүгенге көндә сайт акчалата 20-30 процент керемегезне китерергә тиеш. Ә сезнең ноль. Бу сайт Арчаның төп яңалыкларын оператив җиткерү урыны булырга тиеш. Авылда яшәүчеләргә кагылышлы нинди яңалык булса да, ул сездә беренче булып чыгарга тиеш. Ә газета аналитик материалны җиткерүче ролен уйнарга тиеш”, - диде Ирек Миңнәхмәтов.

Ул җомга көнне газетаны аналитик материаллар туплап, калын итеп чыгару, калган оператив мәгълүматны сайт, телевидение һәм радио аша тарату тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта “Татмедиа” ААҖнең Директорлар советында да фикер алышынган. Моңарчы район газетлары атнага ике тапкыр чыгып килә иде. Хәзер төп игътибар сайтларны үстерүгә биреләчәк.

Очрашу ахырында Ирек Миңнәхмәтовкә татарның милли түбәтәен һәм Арчага багышлап чыгарылган китапны бүләк иттеләр.


Римма ГАТИНА

в„–--- | 21.06.2013

Сабабашның үз “чупакабрасы” (Кеше күзенә күренмәгән ерткыч сәер гадәтләре белән аерылып тора)

$
0
0
22.06.2013 Авыл
Авыл халкының инде Cабан туеннан бирле тынычлап йок­лаганы юк. Күршебез Альберт абыйларның үсеп беткән бройлер чебешләрен нәрсәдер буып киткәннән соң хуҗалыгында кош-корты булган һәркемнең коты очып тора. Очмаслык та түгел, шушы бер атна эчендә генә дә билгесез нәрсә тагын ике тавык абзарына кереп, чебешләрнең канын суырып чыккан...

Сабабаш авылында булган бу хәл Саба районы өчен беренче очрак кына түгел. Әле узган ел гына күрше Лесхоз бистәсендә дә, Сабаның үзендә дә ниндидер ерткыч җәнлек кешенең куяннарын, тавыкларын, хәтта сарыкларын буып киткән иде. Халыкта ул ерткычка шундук исем дә табылды – чупакабра. Хайван һәм кош каны белән туенучы әлеге нәмәрсә турында матбугатта да шактый гына сүз кузгатканнар иде. Аны күрүчеләр дә булган ди, имеш. Чупакабрага ышану-ышан­мау һәркемнең үз эше, әлбәттә. Әмма минем авылдашлар бу ерткычның барлыгына шикләнеп карый. Һәрхәлдә, Сабабашка ия­ләшкәне ул түгел диләр. Чөнки ул “кунак булган” хуҗалыкларда бернинди аяк эзләре дә, ишекне тырнап ачкан урыннар да юк. Вампир җәнлек урамда калып яки тәрәзәсе ябылмаган торак­ларда калган кошларга һөҗүм иткән. Аның чупакабрага охшаш бер генә ягы бар – җәнлек акыл һәм хәйлә белән эш итә.

Буган чебиләрен әйләнә буенча тезеп куя

Ерткыч җәнлек Сабан туе алдыннан авылдашларның кү­ңеленә шом салды. Кичке аш итеп ул күршебездәге Газиз­җа­новлар гаиләсенең симез бройлер чебешләрен сайлый.

– Үч иткәндәй, ул көнне че­бешләрне ояларына япмаган идек, – дип искә ала хуҗабикә Люция апа. – Төнге сәгать берләр тирәсендә малаебыз Ришат уятканга йөгереп чыктык. Үз күз­ләремә ышанасы да килмәде, әллә ничаклы чебием үлеп ята иде! Калганнарын коткарып калу нияте белән оя астына качып пос­каннарын тартып чыгарырга тотындым. Тегеләр, мескен, шул­ка­дәр курыкканнар, кымшана да алмыйлар. Аннан соң да берәр атналап чыпчык очып киткәннән дә өркеп йөрделәр. Бик куркыныч әйбер булгандыр инде, этебез дә бер почмакка сеңеп бет­кән иде.

Ул төндә Люция апаларның 20дән артык чебие җан тәслим кылган. Вампир җәнлек теш­лә­рен кошларның канатлары өс­тен­нәнрәк батырып, каннарын суырган. “Инде суяр вакытлары килеп җиткән иде. Күпме хезмәт әрәм. Кечкенәдән алып үстергән идем бит, – дип сукрана хуҗа­бикә. – Иң симезләрен буган бит. Зәгыйфьләренә тиеп тә карамаган. Кечкенәдән үк бер аксагы бар иде, үлә инде бу дип йөрдем, ә ул, мескен, шушы ерткыч тырнагыннан да котылган”. Билгесез кунак хуҗаларны аптыраш­та калдырырлык тагын бер нәрсә эш­ләгән – чебиләрнең барысын да берәр метр ара калдырып, әй­ләнә буенча тезеп куйган. “Кызганыч, фотога төшереп кала алмадык. Кеше ышанмаслык хәл бит бу!” – ди Люция апа.

“Биш капчык үле чеби чыгарып ташладык”

Бу хәлләр урамыбызның бөтен тынычлыгын алды. Кичен урамга чыгарга да кот алынып торды. Кош-кортларны кояш баеганчы ук ояларына бикли торган булдык. Вампир җәнлекнең чираттагы ауга чыгуы турында берәр атнадан соң ишеттек. Бу юлы ул Олы урамда торучы Сабирҗанов Илһам абыйларның чебешләренең канын эчеп тук­ланган. Аларның да иң эреләрен, симезләрен генә сайлап алган. Бер-икесен үзе белән дә кыстырып алып китмәкче булган, ахры, берничә түшкәне су буена таба өстерәп караган. Калганнарын исә берәм-берәм ызанга тезеп чыккан.

Ерткычның иң тәмле кичке ашларының берсе шушы атна башына туры килде. 20 чебине азга саный башлаган, күрәсең, бу юлы авылның икенче башына барып җитеп, 50 чеби белән туенган!

– Иртән тавык-чебешләргә ашарга бирим дип чыксам, артыма авып китә яздым – ишегалды җансыз түшкәләр белән тулган иде. Аларның ни рәвешле тезел­гәненә дә игътибар итмә­дем, шок хәлендә калган идем. Шулай да барысының да аякларын өскә күтәреп ятуларына сәерсендем. Теге җәнлек күптән түгел генә китеп барган булса кирәк, мин чыкканда кайбер чебешләр әле үлеп бетмәгән иде. Аларны шунда ук чалдык. Икесе бөтенләй башсыз ята иде. Биш капчык үле чеби чыгарып ташларга туры килде, – дип сөйли Гөлүсә Сабирова.

Урман кунагы түгелме?

Бүген авылда олысының да, кечесенең дә телендә шушы бер әйбер – билгесез ерткыч җәнлек. Нәрсә булыр бу? Кайдан килгән? Тагын күпме зыян китерер? Төрле кешедә төрле фикер. Төлке яки кыргый этләр дигәнгә берәү дә ышанмый. Алар кан суырмый, тавыкны түшкәсе белән күтәреп алып китәрләр иде, диләр. “Чупакабра” дигәнне дә әкияткә саныйлар. Авыл суга якын урнашканга күрә ерткычны суда яши торган җәнлектер дип уйлаучылар күп. Ул йә ләтчә (лас­ка), йә сасы көзән (хорек) булырга мөмкин. Үткән ел, төбен чис­тарту максатыннан, буадагы суны агызып бетергәннәр иде. Быел шуңа урман күленең суын җибәреп тутырдылар. Ерткыч җәнлек шуның белән агып кил­гәндер дип фаразлыйлар. Мәчегә охшаган, башы озынаеп килгән үтә дә елгыр нәрсәне берничә кеше су буенда да күргәләгән.

Авылның мал табибы Альберт Байметов бу җәнлекне ләт­чә түгелме икән дип әйтә. “Үзен күрмәгәч, аның ни нәрсә булуы турында әйтүе кыен. Ә котыр­ганмы-юкмы икәнлеген экспертиза гына күрсәтә ала. Тик аның өчен җәнлекнең баш мие кирәк. Ул калдырып киткән түшкәләрдән генә анализ алып булмый”, – ди табиб.

Зоология китабында әйтел­гәнчә, ләтчә – сусарлар семьялыгына керүче ерткыч җәнлек. Ул басуларда, урманнарда, сазлыкларда, су кырыйларында яши. Гәүдә озынлыгы 11 см дан алып 22 см га кадәр җитә. Кеч­кенә булуына да карамастан, очлы тешләре белән дош­манының бугазын чәйнәп ташларга сә­ләтле. Ләтчә бик яхшы йөзә, тиз йөгерә һәм бик оста итеп агачларга үрмәли. Нигездә, ул тычканнар, сукыр тычканнар, кәл­тәләр, елан­­нар, кыслалар, балык­лар белән туклана. Кешеләр янә­шәсендә яшәгән ләтчәләр тавык-чебешләрне, куяннарны үз итә. Җәнлек ауга төнлә чыга.

Күршебез Альберт абый Газизҗанов та, озак еллар урманда эшләгән кеше буларак, бу ерткычның ләтчә булырга мөм­кинлеген кире какмый. “Урман күлендә күп алар, шуннан кил­гәннәрдер, – ди ул. – Ләтчә, бәл­ки, үзе генә дә йөрмидер. 50 че­бешнең канын берүзе эчсә, шартлар иде ул. 3-4 булып йөри торганнардыр. Ул бик елгыр җән­лек, теләсә нинди тишектән дә керә ала”. Авыл халкы өчен ләтчә дигәннәре әлегә таныш түгел нәрсә. Күпләр ул ерткычны су күсесе яки сасы көзәндер дип әйтә. Алар элек тә халык янә­шәсендә яшәгән. Монысының кан эчеп туклануы һәм акыл белән эш итүе генә гаҗәп­лән­дерә.

Марсель Галимуллин, Саба урман хуҗалыгының өлкән аучысы:

– Үз күзем белән күрмәгәч кош-кортларга һөҗүм ит­кән җәнлек турында төгәл берни дә әйтә алмыйм. Ләтчә дигәннәренә кил­сәк, әлеге җәнлек, чыннан да, безнең як урманнарда яши. Тик ул су хайваны түгел, коры җирдә яши. Зыян күргән кешеләрнең үзләре белән сөйләшергә кирәк. Әгәр алар аны күреп калган булса, кошларга ташланган ерт­кыч­­ның нәрсә булырга мөмкин­леген чамаларга тырышырмын. 


Галия ХӘБИБРАХМАНОВА

в„–94 | 21.06.2013

Универсиада авылында диннәр үзәге ачылды (ФОТО)

$
0
0
22.06.2013 Дин
Универсиадага килгән спортчыларга һәм тренерларга гыйбадәт кылу өчен дә тиешле шартлар кирәк. Моны күздә тотып бүген Казанның универсиада авылында диннәр үзәген ачтылар.

Бу корылма ФИСУ таләпләре буенча төзелгән. Спортчылар өчен анда сигез гыйбадәт залы бар. Ике бүлмә ислам дине тарафдарларына, калганнары православ, католик, лютеран, будда һәм яһүд динен тотучыларга бирелә.

Бүген үзәкнең мөселман залына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килеп, сәламләү намазын укып китте. Аның сүзләренә караганда, бу заллар барлык теләге булган мөселманнарны да сыйдыра алырга тиеш.

Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев әйткәнчә, диннәр үзәгенең проектын Барселона шәһәренең баш архитекторы доктор Асебилья эшләгән.

Үзәк инде бүгеннән хезмәт күрсәтәчәк. Универсиада беткәч, 20 июльдә ул үз эшен туктатачак.



Ислам дине бүлмәсе



Православ дине бүлмәсе



Лютеран дине бүлмәсе



Католик дине бүлмәсе



Будда дине бүлмәсе 


Марсель ӘСКӘРОВ

в„–--- | 21.06.2013

Венера Ганиева: “Җиңүләр, мактаулы исемнәр – берсе дә күктән төшмәде”

$
0
0
22.06.2013 Мәдәният
Мин кечкенәдән үземне күрсәтергә омтыла идем. Балачак истәлекләре башкаларныкыннан бәлки аерылмыйдыр да – өебезгә кунаклар килгәч, мин дә урындыкка басып шигырь сөйли, җыр җырлый идем.

Әти-әнием миндә музыкаль сәләт барлыгын белә иде, алар һәрчак мине бу юнәлештә камилләштерергә тырыштылар. Бергәләп яңа җырлар өйрәнә идек, әтиемне гармунда уйнатып, аларны бергәләп җырлый идек. Бик музыкаль гаиләдә үстем мин. Хәзер, инде күп еллар узгач, үзем профессиональ сәнгатьтә уңышка ирешкәч, әгәр әтием белән әнием сәнгать юлыннан киткән булсалар, шулай ук югалмаслар иде, дип уйлыйм. Ләкин ул заман алар алдына башка максатлар куйды шул.

Соңрак инде мәктәп хоры, ул хорда солист булып Ольга Воронецның «Я – Земля» җырын башкаруым. Мин, кечкенә генә, чая гына кызчык, йөз кешелек хордан аерылып ике адым алга атлыйм һәм чиста, яңгыравык тавыш белән кушымтаны сузам...

Музыка белән шөгыльләнү теләгем көннән-көн ныгый барды һәм яңа үрләргә рухландырды. Рифкать Гомәрев җитәкләгән «Саз» ансамблендә җырлау, Казан музыка училищесын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керү. Консерваториянең бишенче курсында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына өйрәнчек артист итеп эшкә алдылар. Өйрәнчек артист булып озак эшләмәдем, бик тиз арада төп труппага кердем. Хәзер мин театрда солист кына түгел инде, яшь артистларның остазы да.

Яшь барган саен иҗат мәйданы киңәя генә. Тагын бер куанычым – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында үзем җитәкләгән җыр кафедрасы һәм укучыларым. Мөгаллимлек миңа укытучыларым Клара Захаровна Щербинина белән Валентина Андреевна Лязькодан күчкәндер. Бу гаҗәеп ханымнарга инде 90 яшь, мин алар белән аралашып, киңәшләшеп яшим.

Сәхнә тәҗрибәсе аша миңа профессиональ сизгерлек, вокаль интуиция –җырчыларның техник җитешсезлекләрен беренче аваздан ишетү сәләте килде. Хәер, өйрәтеп, төзәтеп булмый торган нәрсәләр дә бар. Катлаулы ситуацияләрдә югалып, каушап калмаска өйрәтү җиңел түгел. Укучы дәрестә менә дигән итеп җырлый, имтиханда исә каушаудан осталыгын кирәкле дәрәҗәдә күрсәтә алмый. Шулай итеп педагогның эше дә күренми кала. Укучыларыңның дәрәҗәле конкурсларда мактаулы исемнәргә лаек булуларын күрү – аңлатып булмаслык шатлык һәм горурлык. Димәк, хезмәтең бушка түгел. Ә яшьләр өчен андый җиңүләр – зур сәнгатькә алып чыгучы күпер. Һәркемнең «йолдыз» буласы килә, ә моның өчен күп көч куясын барысы да аңлап бетерми шул. Җиңүләр, мактаулы исемнәр – болар берсе дә миңа күктән төшмәде. Үз мисалымда укучыларымда да тырышлык һәм максатчанлык тәрбияләргә тырышам.

Минем тормышымда да уңышсызлыклар, «ике»леләр булды. Консерваториягә керү имтиханында Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан Алтынчәч ариясен башкарганда югары нотаны дөрес алмадым. Имтиханнан сөмсерем коелып чыккач, коридорда Нәҗип Гаязович үзе очрады. Нигә кәефсез булуым белән кызыксынды. Хәлне аңлатып биргәч, ул миңа икенче шанс – тагын бер кат җырлау мөмкинлеген бирде. Җиһанов бик сизгер кеше иде, минем чыгышларымны аңа кадәр ишеткән булуы да роль уйнагандыр – мин имтиханны уңышлы узып, студент булдым. Әгәр Нәҗип Җиһанов бу карарын кабул итмәсә, кем белә, бәлки мин гел икенче – үзем теләмәгән ялгыш юлдан китәр идем. Хәер, мин беренче уңышсызлык алдында баш иючеләрдән түгелмен, бер ел соңга калып булса да, барыбер консерваториягә керер идем, мөгаен. Хыялга ирешү теләге көчле булганда, җаныңның һәм тәнеңнең көче бары шуңа китә, чигенү турында уй башыңа да килми ул.

Минем хәзер үз остаханәм, вокалистлар тәрбияләүдә үз алымнарым бар. Һәрчак яшьләр белән бер дулкында булырга тырышам. Мин вокал дәресләре бирүче генә түгел, җитәкче дә, укучыларым өчен икенче әниләре дә. Аларның күңел халәтләрен, проблемаларын, хәтта, тамакларына ашаганмы-юкмы икәнлекләрен дә белешеп торам. Аларның киләчәкләре өчен борчылам, кайгы-шатлыкларын уртаклашам, сөйләсәләр – серләрен дә сыйдырам.

Уку процессы кызыклы, мавыктыргыч булганда гына студентларда камиллеккә омтылыш зур була. Кафедрабызның үз «Йолдызлар фабрикасы» бар һәм анда бары тик яхшы укыган студентлар гына эләгә ала. «Фабрикант»ларны үзем белән гастрольгә алып чыгам, концертларымда катнаштырам. Бу – стимул. Бүгенге татар эстрадасының күп өлешен минем студентларым тәшкил итә. Мәликә, Венера Шәмиева, Вадим Захаров, Раяз Фасыйхов, Мунир Рахмаев... Хыялда «Татар сандугачы» музыкаль конкурсы оештыру планы да бар. Конкурста Гран-прига лаек булган катнашучы безнең университетта бушлай уку бәхетенә ия булыр, дип уйлыйбыз. Опера йолдызлары Галина Вишневская, Елена Образцова исемендәге конкурслар бик күптәннән бар. Минем исемдәгесе дә булыр, дип ышанам.

Детальләр

*Миннән еш кына чит ил тамашачысы безнең тамашачыдан ничек аерыла дип сорыйлар. Чит ил тамашачысы эмоцияләрен ачыктан-ачык, яшермичә белдерә. Анда залдан мактау сүзләре кычкыру да, аяк тибә-тибә кул чабу да гадәти күренеш. Минемчә, бу дөрес. Ә нигә тыярга соң ул хисләрне? Яратасың икән – яратуың хакында бар җиһанга аваз сал.

*Үземнең элекке язмаларымны тыңлаганда күзләремә яшь килә, узган елларның хатирәләре уяна. Мин һәрчак нинди дә булса көй көйләп йөрим. Табак-савыт юганда да кулымда өйрәнә торган партиямнең партитурасы.

*Моцарт, Шостакович, Прокофьев, Чайковский, Җиһанов симфонияләренә мәхәббәт безгә уку дәверендә – чит ил, рус һәм татар музыка тарихы дәресләрендә сеңгән.

*Озын күлмәкләр яратам. Алар гәүдәне төз һәм матур күрсәтәләр. Сәяхәтләрдән ким дигәндә 3-4 яңа күлмәк алып кайтам.

*«Супер пәрәмәчләр» – минем яратып әзерли торган ризыгым. Алар турында бик күпләр белә, бик күпләрнең ашап караганнары да бар.

*Камал театрына рәхмәтлемен. Марсель ага Сәлимҗанов куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендә уйнаган Мәйсәрә роле иҗатымны тагы да баетты.

*Гел формада булу – зур хезмәт. Шунлыктан һәр иртәм гимнастикадан башлана. Ашауда да чама саклыйм.

*Дөнья гизү – зур бәхет. Франциядә, Малайзиядә, Индиядә, Голландиядә гастрольләрдә булдым. Лиссабонда Травиата партиясен өч мең тамашачы алдында башкардым. Күз алдыгызга китереп карагыз – өч мең тамашачы сине алкышларга күмә.

*Һәрнәрсәдә – бизәнүдә дә, киенүдә дә чама хисе булырга тиеш. Мин үз яшем һәм көзгедәге кыяфәтем белән гармониядә яшим.

Фикерләр

*Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале һәм Р.Нуриев исемендәге балет фестивале – Татарстанның бренды. Бер генә гастролёр театрны да карамыйча калмыйм. Ерактагы коллегаларыбызның иҗаты бик кызыклы минем өчен.

*Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, «Шагыйрь мәхәббәте» операсы һәм бик күп камера-инструменталь әсәрләр авторы Резедә Әхиярованың иҗаты – Татарстанда иң якты, югары иҗатларның берсе. Безнең Резедә белән дуслыгыбызга инде утыз елдан артык. Аның җырлары белән мин популяр җырчы булдым, «Туй күлмәге» җырын әле хәзер дә туйларда сорап җырлаталар.

*Мин XX гасырда төшерелгән фильмнарны яратам. Аларда рухи кыйммәтләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, хисләр тирәнлеге беренче урында. Ул фильмнар – кинематографның «Алтын фонды». Марлен Хуциевның «Два Фёдора» фильмы караган саен тетрәндерә.

*«Шагыйрь мәхәббәте» һәм «Җәлил» опералары – татар опера театрының иң грандиоз әсәрләре. Беренчесе Габдулла Тукай алдында баш ию, икенчесе Советлар Союзы герое Муса Җәлилне данлау. Бу опералар озын гомерле булсыннар иде.

*Безнең өйдә дөнья классикасы әсәрләреннән зур китапханә тупланган. Эш өстәлемдә һәрчак вокал методикасы, режиссура, театр буенча фәнни хезмәтләр ята. Фёдор Шаляпин, Елена Образцова, Мария Каллас мемуарларын укырга яратам, өемдә атаклы опера җырчыларының бай антологиясе җыелган.
 




в„–5 |

Тәүлек буена сата безнең Әминә апа - Илсөя Бәдретдиновадан тагын бер социаль КЛИП

$
0
0
22.06.2013 Җәмгыять
Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһаповтан тагын бер социль клип. Бу юлы алкогольгә каршы. Ни кызык, бу җырны татар радиолары әйләндерергә җөрьәт итмәгән. Әллә җыры неформат, әллә эчемлеге...

 

 

 

 

 


---

в„–--- | 22.06.2013

Самарада өлкә Сабан туе гөрләп үтте (ФОТО)

$
0
0
23.06.2013 Бәйрәм
Шушы зур юбилей уңаеннан әйтерсең лә һава торышы да безгә бүләк ясады: көн кызу да, салкын да түгел иде, уртача эсселек хөкем сөрде. Шуңа күрә милләттәшләребез бәйрәмгә иң матур җәйге киемнәрен киеп, бизәнеп-ясанып килә алдылар. Бала-чагадан алып ап-ак яулыкларын бәйләгән әбиләр дә, бизәкле түбәтәйләрен кигән бабайлар да җыелган иде биредә. Гомумән, быелгы Сабан туе соңгы еллардагыдан гадәттән тыш күп кеше килүе белән аерылып торды.

Әллә юбилей Сабан туеннан ниндидер кызыклы яңа-лыклар көтеп, әллә инде татар эстрадасының танылган җырчысы Хәния Фәрхинең концертын карарга дип җыелды шулкадәр күп халык?! Шәһәр буйлап эленгән афишалар бу турыда әллә ничә атна алдан белдереп тордылар бит. Бәлки, абсолют батырга машина вәгъдә ителгән көрәш бәйгесенең бик кызу булачагын сизгәннәрдер.

Ә Сабан туенда яңалыклар, чыннан да, күп булды. Әй-тик, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең бер төркем яшь-ләре тарафыннан балалар өчен аерым мәйданчык оештырылган иде. Җыр-биюләрдән, чүлмәк вату, аякка капчык киеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү һәм башка шундый милли уеннарыбыздан, “Озын толым”, “Татар халык әкиятләре” темасына рәсем ясау бәйгеләреннән торган биредәге бай эчтәлекле программаны милли хәрәкәт активистлары - ирле-хатынлы Фәрхәт белән Альбина Мәхмүтовлар бик оста итеп алып бардылар. Ә конкурсларда катнашучыларга бирелгән бүләкләрне Самараның “Ипозембанкы” сатып алган. Үтә дә күңелле бу мәйданчыкта бала-чагалар гына түгел, хәтта олылар да рәхәтләнеп ял итте!

Бәйрәмнең төп өлешенең футбол кырына куелган яңа зур сәхнәдә алып барылуы тагын бер яңалык булды. Халык тамашаны махсус ясалган утыргычларга утырып карый алды. Ә монда карарлык нәрсәләр бар иде! Татарстан Республикасының халык артисты Хәния Фәрхи, Казанның гаҗәеп “Сорнай” ансамбле, Зәй районы үзешчәннәре, Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле, “Яктылык” татар мәктәбе укучылары катнашындагы зур концерт искитәрлек матур булды. Һәм “зур” сүзе биредә аның күләмен генә түгел, ә, беренче чиратта, югары дәрәҗәсен билгели. Биредә шуны әйтеп үтү әһәмиятле: шәһәребезнең "Ялкынлы яшьлек" ансамбле Самарада узган 25 Сабантуйның һәрберсендә дә катнашып килде.

Ә күл өстендәге кече сәхнә быел өлкәбезнең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларына бирелде. Монда Яңа Җүрәй, Кошки, Надеждино, Гали авыллары, Жигули, Нефтегорск шәһәрләреннән килгән җырчылар һәм биючеләр үз осталыкларын күрсәттеләр.

Шулай ук быел сәүдә рәтләре дә иксез-чиксез иде. Аеруча күп булган шашлыкның исе, борыннарны кытыклап, бөтен паркка таралды. Башка тәм-томнар, милли ризыклар, мөселман һәм татар атрибутикасы, сувенирлар, бизәнү әйберләре, киемнәр да мулдан иде. Кыскача әйткәндә, күгәрчен сөте генә булмагандыр биредә.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте турында стендлар, бу оешманың аксакалы Азат Надировның картиналары, “Бердәмлек”нең фото-хәбәрчесе Хәмзә Мортазинның фотосурәтләре дә бәйрәмне бизәделәр.

Новокуйбышевскиның, Сызранның, Тольяттиның милли хәрәкәт активистлары оештырган татар культурасы, үз шәһәрләренең тарихы, татар оешмаларының эше турында күргәзмәләре дә Сабан туена үзенчәлекле ямь өстәде.

Бәйрәмдәге тагын бер матур яңалык - Похвистнево районының Гали авылы һәм Камышлы, Иске Ярмәк авыллары куйган чатырлар - Сабан туеның милли колоритын тагын да көчәйтә, баета төште. Галилеләрнең борынгы татар авылы өе итеп җиһазландырылган чатыры халыкны аеруча сокландырды. Авыл музееның бирегә куелган самавыры, бишеге, агач кашыклары, лампасы һәм башка әйберләре кешеләрне борынгы мохитка чумдырды. Ә татар милли киемнәренә киенгән клуб мөдире Асия Әхмәдиеваның сандык өстенә утырып, кабага (прясло) бәйләп йон эрләвен күрсәгез икән! Чын-чынлап борынгы татар өенә кунакка килеп кердем диярсең. Шуңа күрә олылар да, бала-чагалар да аның белән бергә фотосурәткә төшеп мәш килделәр. Мондагы милли ризыкларны да бик яратып авыз иттеләр.

“Бердәмлек”нең штаттан тыш хәбәрчесе Саимә апа Морзаханова күз нурын түгеп чиккән мендәр тышлары, алъяпкычлар, сөлгеләр, кулъяулыклар да чатырның сокландыргыч бизәге булып тордылар. Сабан туена килгән түрәләр дә Камышлы районы, Гали авылы палаткаларында кунак булып, мондагы милли матурлыктан ләззәт таптылар.

Гомумән, бәйрәмнең мәртә-бәле кунаклары - өлкә вице-губернаторы Дмитрий Овчинников, Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров һәм башкалар Сабан туеның халык бәйрәме икәнлеген ассызык-лап, рәхәтләнеп гади кешеләр белән аралаштылар, алар белән татар көенә биеп алдылар, милли ризыкларыбызны татып карадылар. Түрәләрнең сәхнәдән халкыбызга, Сабан туена атап әйткән “тәмле” сүзләре дә җанны иркәләде. Өлкә губернаторы Николай Меркушкин исеменнән татар халкын Сабан туе белән котларга килгән Дмитрий Овчинников һәр җирдә дә өлгер журналистларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Өлкә һәм шәһәр түрәләре бер төркем милләтпәрвәрләребезнең фидакарь хезмәтен югары бәяләп, аларга сәхнәдән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Дмитрий Азаровның Сабан туен оештыру комитетын җитәкләве дә хөкүмәт вәкилләренең безнең халыкны хөрмәт итүен күрсәтә түгелме?

Шәһәребездә быел менә инде 25нче тапкыр үткәрелгән өлкә Сабан туе елдан-ел байый, үсә бара. Ә 1989 елның 24 июнендә ипподромда үткән иң беренче бу чараны күпләр хәтерлиме икән? Милли хәрәкәтебезнең иң актив кешеләре - Рәшит Абдуллов, Шамил Әхмәров, Азат Надиров, Шамил Баһаутдин, Мансур Ямалетдинов, Шамил Галимов, Асия Әхмәтова, Әхмәт Нафигин, Фәрхәт Мәхмүтов һәм башкалар, тәвәккәлләп, Самарада Сабан туе үткәрү гадәтен башлап җибәрәләр. Быелгы бәйрәмдә аның чишмә башында торучы шушы милләттәшләребезнең сәхнә түренә чакырылып бү-ләкләнүләре, һичшиксез, дөрес һәм матур күренеш булды.

Әйе, гасырлар, дәверләр аша узган Сабан туебыз ел саен камилләшә бара, эчтәлеге байый, ләкин аның нигез ташы булган атаклы татар көрәше мәңгелек. Шуңа күрә дә ул бәйрәмнең иң әһәмиятле мизгелләре булып, халык тарафыннан аеруча яратып кабул ителә. Менә юбилей Сабан туенда махсус яңа урында узган көрәш бәйгесе дә аеруча кызу үтте. Шулай булмыйча - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов һәм эшкуар Хафизулла Моталлапов тарафыннан абсолют батырга җиңел машина вәгъдә ителгән иде бит! Шушындый кыйммәтле призны алыр өчен Самара өлкәсеннән, Татарстаннан, Мәскәү, Ульян шәһәрләреннән 80гә якын ир-егет җыелган иде. Көрәшчеләр генә түгел, милли бәйгебезне караучы тамашачылар да бихисап булды. Мәйдан янына хәтта якын килерлек түгел иде.

Менә, ниһаять, көрәшнең иң дулкынландыргыч миз-гелләре килеп җитте. Мәй-данга иң-иң көчлеләр - Тольятти шәһәреннән милли бәйгеләребездә күп тапкырлар җиңүче исеменә лаек булган Максим Зимин һәм Татарстанның Әлмәт шәһәреннән шулай ук танылган көрәшче Айвар Билалов чыктылар. Үз үлчәүләрендәге бәйгеләрдә катнашып, нык арыган булуларына карамас-тан, берсенең дә бирешәсе килмәде. Менә чираттагы күтәреп алып егып салудан соң Айвар Билалов абсолют батыр исеменә лаек булды. Сабан туеннан сарык белән җиңел машина алып киткән бу егет еш кына Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче туганнарына кунакка барып йөри икән. Шуңадыр бәйрәмдә оештыручылар аны халыкка үзебезнең Самара ягы көрәшчесе дип белдергәннәрдер дә.

Көрәштә катнашып, приз-лы урыннар алган башка ир-егетләргә дә телевизор, микродулкынлы һәм электр мичләре, ит тарткыч, тузан суырткыч һәм башка шундый кыйммәтле бүләкләр бирелде. Шулай 70 килограмм үлчәү авырлыгында Самарадан - Җәмил Шәмсетдинов, 80 килограмм үлчәү авырлыгында шулай ук Самарадан Евгений Пушнин, 90 килограмм үлчәү авырлыгында Әлмәттән - Айвар Билалов, 100 килограмм үлчәү авырлыгында Тольяттидан - Павел Челенгаров, 100 килодан артык үлчәү авырлыгында шулай ук Тольяттидан Максим Зимин беренчелекне яуладылар. Афәрин, егетләр!

Бәйрәмдә колга башына менү, армрестлинг, гер күтәрү, бүрәнә өстендә капчык белән бәрешү бәйгеләрендә җиңгән кешеләр дә утюг, электр чәйнекләре кебек яхшы бүләкләргә ия булдылар.

Быел Сабан туе бик тә күләмле булып узды. Халыкка шушындый зур бәйрәм әзерләгән кешеләрне атап үтмичә булмый, билгеле. Чараның төп оештыручысы һәм төп иганәчесе – Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов. Шулай ук Сабан туен оештыруда әлеге оешманың директоры Равил Галимов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, шәһәребезнең татар милли-мәдәни автономиясе, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, “Ак Барс” банкы, “Ипозембанк” актив катнаштылар. Иганәчеләр – Хәбил Бикташев, Илшат Бикташев, агалы-энеле Тәлгать һәм Рифкать Хуҗиннар, Гомәр Батыршин, Шамил Хисаметдинов һәм башкаларның матди ярдәменнән башка да әлеге бәйрәмне уздырып булмас иде.

Милли җыр-биюләребезгә, ризыкларыбызга, бәйгеләре-безгә, киемнәребезгә бай Сабан туе үткән Гагарин паркы бу көнне татар дәрьясын хәтерләтте. Шатлыклы очрашулар, куанычлы йөзләр Сабан туеның халык өчен никадәр кадерле, никадәр якын бәйрәм булуын, аның һәр татарның йөрәк түрендә яшәвен ачык күрсәтте.

Паркта тәмамланган Сабан туе яшьләр өчен кичен “Звезда” мәдәни-күңел ачу үзәгендә татар дискотекасы булып әле иртәнгә кадәр дәвам итте.

1

2

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Миләүшә ГАЗИМОВА

в„– | 23.06.2013

"Татарстанның Фәннәр академиясендә кыскартулар татар фәненә сугачак"

$
0
0
23.06.2013 Мәдәният
Интернет челтәрендә галимнәр исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хаты таралды. Республика башлыгыннан Татарстанның Фәннәр академиясендә галимнәрнең кыскартылуына чик кую сорала.

Фәннәр академиясе тирәсендә ыгы-зыгы күптән бара, соңгы вакытта ул гел игътибар үзәгендә. Хакимият тарафыннан да академиягә, галимнәргә карата шелтә эләгеп кенә торды. КамАЗ һәм башка республика оешмаларының эшчәнлеген тикшергән чех белгече Томаш Навратил җитәкләгән ширкәт Татарстан Фәннәр академиясенә дә барып җиткәч, биредә үзгәрешләр, кыскартулар булачагы билгеле иде. Ләкин галимнәр Навратилның эш принципларына риза булмады, алар галимнәрнең эшен тиешле дәрәҗәдә бәяли алмый диелде. Акыл ияләре зарландылар, ә чех белгече үз эшен төгәлләде. Аның бәяләмәсе турында интернетта ачык мәгълүмат юк, шулай да ниндидер институтларны кыскартырга, бер-берсе белән кушарга, галимнәр санын азайтырга дигән киңәшләр бирелгән дип сөйлиләр.

Томаш Навратил киңәше беләнме, башка кешенең карары беләнме, билгеле түгел, ләкин Татарстан Фәннәр академиясендә реформалар башланган.  Шушы көннәрдә институтлар башлыкларын җыеп, аларга штатларын кыскартырга дигән әмер бирелгән: кемгәдер 44%ка, кемгәдер 20%ка, кайбер гыйлем учагына хәтта 65%ка. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтына да зур үзгәрешләр яный, яхшы якка түгел.

“Хөкүмәт безгә түгел, Томаш Навратилга ышана”

Татарстан президентына ачык хат авторларының берсе галим Дамир Исхаков: “Институтларга штатларны кыскартырга әмер бирелә, ә Татарстан Фәннәр академиясенең аппаратына кагылмыйлар, гәрчә шуның исәбенә акчаны экономияләп була. Котычкыч зур кыскартулар узса, һуманитар фәннәр юкка чыгарылса, милләт оттырачак. Гомумән, бу эшнең артында кем торганы, җилләр кайдан искәнен чамалау авыр” дип әйтә.

“Ел башыннан хезмәт хаклары күтәрелергә тиеш иде. Акча күчте, ләкин алар түләнмәде, чөнки аның шарты бар иде – галимнәр саны кыскартылсын. Баштан ук кемнедер кыскартып, башкаларның хезмәт хакын күтәрү планда бар иде. Әмма бу мәсьәләне хәл итүдә көтелмәгән юнәлеш уйлап таптылар – тикшерүләр уздырылды. Навратил иптәшнең эш нәтиҗәсенең бер өлешен күрсәткәннәр, 44% хезмәткәр кирәк түгел дип табылган. Шушы өлкәдә эш башланды, һәрбер институтта яңа штат расписаниесе төзелә башлады.

Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән институтлар бар, начарраклары бар. Ләкин ничек кенә булмасын, алар эш сыйфатын түгел, ә хезмәткәр урынындамы, юкмы, ничә минут-сәгать кайда йөргәннәрен теркәп йөрде. Институтларны шулай ук Икътисади-социаль тикшерү үзәге (ЦЭСИ) тикшерде. Ләкин Навратил ширкәте белән аларның нәтиҗәләре капма-каршы килә. Ләкин республика җитәкчеләре Навратилга күбрәк ышанган, күрәсең, кыскарту коралы итеп аларның күрсәткечләрен куллана. Кемнең мәнфәгатьләрен кайгырта бу кеше, шулай ук зур сораулар туа.

Академия институт башлыкларының кулларын борып, штатны тәртипкә китерергә тәкъдим итә. Дөресрәге – боералар. Институт җитәкчеләре ризалашмый, бу кадәр кыскарту мөмкин түгел”, ди Дамир Исхаков.

Кайсы институт уңышлы яки начар эшли?

Томаш Навратил Тарих институтының эшен югары бәяләмәгән булып чыга, биредәге хезмәткәрләрне 65%ка кыскыртырга дигән әмер бирелгән. Бүген Тарих институты 90 кешене саклап калу өчен көрәшә. Энциклопедия институтына да үзгәрешләр яный, 120дән артык кеше эшләгән институтка да 60%ка кыскарырга дип кушылган. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтына 25%ка кыскарырга дигәннәр. Кемнең яхшы яки начар эшләвенең шушы күрсәткечләр аша чамаларга тәкъдим ителә.

“Тел институты яхшырак эшли булып чыга, ләкин чынлыкта алай түгеллеген барысы да белә бит. Алар Навратил иптәш күңеленәме, ашказанынамы, кесәсенәме ниндидер юл тапкан, димәк. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтына җитәкче урынына президент аппаратыннан дәгъвачылар бар, бәлки, шул кеше өчен дә институтны саклап калырга телиләрдер дигән фикер туа.

Кинәттән генә 44%ка кыскарту котычкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Зур фәнни коллективлар таркалачак. Тарих институтында һәр бүлектә бишәр кеше кыскартасы, хезмәткәрләр эшсез калачак дигән сүз. Кайсыбер юнәлештә гыйльми хезмәткәрләр арасында бер генә белгеч булырга мөмкин. Мәсәлән, Алтын Урда буенча бердәнбер галим бар, ул кыскартылса, бу юнәлештә эш тукталачак. Ә аны үстерү өчен күпме көч куелды!

Барысы да шәхси мөнәсәбәтләргә корылган кебек. Бер яктан кыскарталар, икенче яктан үзләренә кирәк булганга оештыралар. Моның бер мисалы: фәннәр академиясендә мәгълүматлаштыру үзәге бар иде, аның башында Аблаев торды. Әхмәт Мазһаров белән сүзгә килгәч, бу институтны таркаттылар. Ләкин хәзер аны яңадан торгызырга телиләр. Мине дә кыскартырга дигән әмер бар. Фәннәр академиясе мине үз итми, гәрчә республикада бердәнбер этнология фәннәре докторымын, хезмәтләрем дә күләмле.

Тарих институтыннан 31 кешедән торган аерым археология үзәк аерылырга тиеш. Аны институт итеп оештырырга дигән карар бар, ләкин ул һаман да Тарих институтында санала. Аларны кыскарталармы, юкмы, билгеле түгел. Сәер күренешләр шактый, аңлатучы гына юк”, дип сөйли галим.

“Академиядә реформа нинди буласы билгеле түгел”

Фән өлкәсендә реформалар бер Татарстанда гына түгел, ул Мәскәүдә дә булды. Эш эффектив барсын өчен реформалар кирәклеген барысы да аңлый. Татарстан Фәннәр академиясенең заманнан артта калырга теләмәсә, ул да уңай якка үзгәрү турында уйлап, эш итәргә тиеш. Ләкин галимнәр Татарстан Фәннәр академиясенең үсеш концепциясе булдырылмады дип белдерә.

“Дөрес, Русия Фәннәр академиясендә кыскартулар булды, ләкин бу эш әкренләп башкарылды. Ә иң башта академиянең үсеш стратегиясе билгеләнгән иде. Нинди булырга тиеш, нинди бурычлар куела – барысы да исәпкә алынды. Аның нигезендә реформа планы төзелде. Ләкин безнең академиядә бу концепциясе юк, бары тик галимнәрне кыскартырга, диләр.

Иң кызыгы шунда: безнең реформаторлар 99 кешедән торган академия аппаратына кагылмый, аларга кыскарту янамый, бу эш булса да, берничә кеше генә китәчәк. Мондый зур аппарат бер җирдә дә юк, профессор Рәшит Сүнәев та моңа шаккаткан иде. Академияне Мансур Хәсәнов җитәкләгәндә аппарат өч тапкыр кимрәк иде. Хәзер квалификациясез кешеләр бик күп. Академия аппараты, бу килеш, беркемгә дә кирәкми. Һәрбер институтта үз гыйльми шурасы, үз дирекциясе бар, академиянең күрсәтмәләреннән башка да алар сәгать кебек эшли. Ләкин бөтен идарә хәзер Татарстан Фәннәр академиясенә күчәргә мөмкин, барысы да үзәкләштереләчәк. Моны аппарат хезмәткәрләре үзләренә эш табар, урыннарын саклап калыр өчен тырыша кебек”, дип фикерен җиткерә Дамир әфәнде.

Президентка өмет бар. Булышырмы?

Академиядә кыскартулар турында төгәл карар әлегә юк. Нокта 3 июльдә, Татарстан Фәннәр академиясенең президиумы утырышында куелачак. Галимнәр бу мәсьәләгә президент үз сүзен әйтергә тиеш дип саный, чөнки биредә аерым галимнәр түгел, ә милләт язмышы хәл ителә. Кыскартуга эләгүчеләрнең күбесе – һуманитар фән ияләре, алар азмы-күпме, милләт яшәеше, үсеше эшендә актив катнаша торган кешеләр. Галимнәр КФУда яңа ректор килү белән татар филологиясе һәм тарихы факультеты юкка чыкты, саклый алмадык диләр, бу очракта да тел, тарих белән шөгыльләнүче институтлар таркалырга мөмкин дип куркалар. Җәмәгатьчелек тә үз сүзен әйтергә тиеш дип саныйлар.

“Моны шыпырт кына эшләмәкчеләр иде. Халыктан яшерелмәсен, монда милли мәнфәгать турында сүз бара. Әйе, моны техник бер операция буларак кына эшләргә уйлыйлар, аны шулай тәкъдим итәләр. Ләкин һуманитар өлкәдә башлыча татар галимнәре эшли. Таякның авыр башы беренче чиратта аларга төшә. Тарихчылар гади галим түгел, алар идеологлар, шул процесс эчендә катнашучылар, милләт мәнфәгатен яклап эш итүчеләр. Кем нинди хәлдә калачак? Китапларны кем язачак? Тарихны кем өйрәнәчәк, аңлатачак?

КФУда татар сегментын югалттык, уйламыйча, алга карамыйча хәрәкәт иттеләр. Гомумән КФУда татар теле укытучыларын да укытмый башлаячаклар дигән шик бар. Ректор Илшат Гафуров Әхмәт Мазһаровка татар теле һәм әдәбиятын укытуны Фәннәр академиясенә күчерергә тәкъдим иткән. Бу сәер яңгырый, ләкин мондый тәҗрибә бар. Тик безнең академиядә мондый хәзерлек юк бит. КФУда гомумән татар теле, әдәбияты бетәчәк дигән сүз бу.

Әгәр дә җитәкчеләр милләт, дәүләт турында уйласа, алар бу процесска кереп, тикшереп, үз сүзен әйтергә тиеш. Академия президиумында бердәнбер һуманитар фәне вәкиле бар, ул – Рафаил Хәкимов. Калганнары федерал структура кешеләре. КФУ, КХТИ, КАИ ректорлары, түрәләр күп. Алар табигый фәннәр белгечләре, татар мәнфәгате өчен кайгырган һуманитар фәннәрне үстерүне яклап сүз әйтүләренә шикләнәм. Әхмәт Мазһаровның да яклавына шикләнәм, ул ВНИИУСта эшли, ул монда хуҗа түгел, безгә акча башка җирдән килә дип ачыктан-ачык әйтә, аңа без кирәкмибез.

Президент бу эштә катнашмаса, без оттырачакбыз. Кыскартырга дигән мөһер куелса, республика өчен бу тискәре нәтиҗә булачак”, дип сөйләде Дамир Исхаков.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„–--- | 23.06.2013

Милли университет ачу мөмкинлеге туа

$
0
0
24.06.2013 Милләт
28 июнь көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясе булачак. Элгәре­сен­дәге кебек анысында да депутатларның игътибар үзәгендә – ТР “Мәгариф турындагы” закон проекты булыр, икенче һәм өченче укылышта тикшерелеп, ул кабул да ителер дип көте­лә.

Берничә көн элек әлеге закон проекты уңаеннан ТР Дәүләт Советының мә­дәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин матбугат җыелышы үткәрде.

Әүвәл алар журналистларны мәгариф турындагы РФ законы, ТР законы эшлән­гәндә дәүләт әһелләребез, җә­мәгатьчелек вәкилләре тарафыннан ниндирәк фикер-тәкъдимнәр җиткерелүе турында бәян итте. Аерым алганда, Р.Вәлиев, федераль закон проекты эшләгәндә ТР Дәүләт Советы тарафыннан 18 төзәтмә җибәрелгән иде; аларның күбесе кабул ителде, әмма бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирү таләбе үтмәде, дип сөйләде (чынлап та, сәер инде: укучы РФ Конституциясе буенча мәк­тәптә туган телендә белем алырга хокуклы, әмма үз телендә чыгарылыш имтиханы бирә алмый).

Гаҗәп тә түгел: мәгариф закон проекты уңаеннан жур­налистларның бик күп сораулары булды. Без “ВТ” исемен­нән РФ Мә­гариф һәм фән министрлыгындагы Мәгарифне үстерү федераль институты­ның Милли-мәдәни, дини һәм мигрантларга белем бирү сәя­сәтен анализлау үзәге җи­тәкчесе Ольга Артеменконың REGNUM хәбәрләр агентлыгына биргән әңгәмәсенә, тә­гаен алганда: “РФның дәүләт теле белән РФ субъектының дәү­ләт теле тигез хокуклы була алмый, “тигез хокуклылык” бер күләмдә укытуны аңлат­мый. “Тигез хокуклылык” укыту телен сайлап алуда гына хокукларның тигез булуына кагыла”, – дип белдерүенә аң­латма бирүен, болай раслау татар мәктәбендә урыс теле татар теленә караганда күб­рәк укытылырга тиеш дигән сүзме, дип сорадык.

– РФ Конституциясендә барча телләр дә тигез хокук­лы дип таныла. Үз заманында Татарстанда татар һәм урыс телләре бер дәрәҗәдәге дәүләт телләре дигән законыбызга бәя бирүләрен сорап РФ Конституция судына мө­рәҗәгать иткәч, ул да моның дөреслеген таныды, – дип җа­вап бирде бу уңайдан Разил әфәнде.

Данил әфәнде, үз чиратында, бу сүзләр – Ольга Арте­мен­коның шәхси фикере; бездә – плюрализм, һәр­кем үз фикерен әйтә ала, дип җаваплады. Югыйсә әлеге ханым дәүләт учреждениесендә эшли, дәү­ләт әһеле буларак чыгыш ясый. Мондый расизм, шовинизм күренешләренә РФ дәү­ләт органнары да мөнәсә­бә­тен белдерсен иде дә бит...

Журналистларны бердәм тарих дәреслеге булдыру мәсьәләсе дә борчый икән. Бу җәһәттә Р.Вәлиев, бердәм дә­реслек комачауламас иде, әмма аны язучы авторлар коллективына төрле фикерле кешеләр кертелергә тиеш, бөтенесе бер төсле уйлый торган җирдә беркем дә уйламый, дип белдерде.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – хосусый югары уку йортлары ачу мөмкинлеге бирелү. Әлбәттә, моңарчы шәһәрләр­гә хосусый вузлар булдыру мөмкинлеге бирелеп тә, рес­публика-өлкәләрнең моңа хо­кукы булмавы сәер иде. Инде бу проблема хәл ителгән. “Инде бездә татар милли университеты ачып булачакмы?” – дип сорадылар бу уңайдан журналистлар.

– Без закон нигезендә мөмкинлек кенә бирәбез. Милли университетны ачу, булдыру турындагы карарны Дәүләт Советы түгел, Хөкүмәт кабул итә. Бу – аның ихтыярында, – дип җаваплады моңа дәүләт әһелләре.

Шунысы кызык: законны беренче укылышта тикшер­гәндә парламентта вәкиллә­ре булмаган партия тарафдарлары да катнашкан һәм үз тәкъдимнәрен керткән иде. Аларның да бер­ничә тәкъдиме кабул ителгән. 


Рәшит МИНҺАҖ

в„–95-96 | 22.06.2013

Авылга туризм килә: авыллар әзерме? (ВИДЕО)

$
0
0
24.06.2013 Авыл
18 июньдә Татарстанның фермерлар берлеге, туристлык үзәкләре вәкилләре Биектау районы Ямаширмә авылы фермеры утарында агротуристлыкны үстерүгә багышланган киңәшмәгә җыелды. Туристлык ширкәтләре авылларга йөз белән борылмакчы, әмма инфраструктура, туристлар өчен шартлар булмау аларга киртә булып тора. Ул арада 27 июньдә Самар өлкәсе Гали авылында авыл туризмы урыны ачыла. Бу урын татар авыллары арасында беренче шундый ял итү урыны булачак.

Авыл туризмына багышланган күчмә киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре юк иде. "Казан" телеканалыннан һәм Азатлык радиосы журналистыннан тыш башка массакүләм мәгълүмат чаралары да килмәгән.

Татарстанның фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров барысына да чакыру җибәрүләрен, спорт һәм туризм министрлыгына да киңәшмә буласын җиткерүләрен әйтте. "Алар димәк башка мөһим эш белән мәшгуль инде" диде аптырап Байтимеров. Бу очракта ул Универсиаданы истә тотты кебек.

"Берләшеп эшли башларга кирәк"

Чакырылган түрәләрнең килмәвенә игътибар итмичә Ямаширмә фермеры утарына җыелган туристлык үзәге, туристлык ширкәте вәкилләре, берничә фермер, музей-тыюлык мөдирләре татар авылларына туристларны җәлеп итү юлларын эзләде. Иң актив чыгыш ясаучы һәм тәкъдимнәр җиткерүче Казанда яңа ачылган "Бибарс Сарай" туристлык үзәге авторы һәм генераль директоры Фәридә Бибарсова иде. Ул дәүләткә генә ышанып ятмыйча, монда җыелган кешеләр белән булса да эшне башларга кирәклеген әйтте.

"Булган туристлык объектларын күрсәтү системы эшләнмәгән. Эшкуарлар агротуризмга яки башка туристлык проектларына акчаларын, көчләрен кертәләр. Ләкин алар күп очракта игътибарсыз кала, гомум бер туристлар юлы, маршруты төзелмәгән. Агротуристлык та, туристлык үзәкләре дә кеше килүгә, туристлар агымына бәйле. Игътибар булмаса ул проект үлә, югала.

Безгә берләшергә дә эшли башларга кирәк. Юлда очраган киртәләрне җимереп эшне җайларга, төбәк, федераль органнарга, министрлыкларга барып әйтергә, төгәл тәкъдимнәр бирергә. Көч һәм теләк булса бар нәрсәгә ирешеп була. Читтә дөреслек эзләү файда бирмәячәк, дөреслек эзләп вакытны гына уздырачакбыз, реаль эш башларга вакыт. Менә сез, фермерлар берлеге, көчле берлек, сезнең тәҗрибәгез зур, без сезнең канат астында эшләргә әзербез. Көчле булыр өчен көчлеләр белән берләшергә кирәк. Мин әлегә башка юллар күрмим. Эш башлап, туристлык юллары төзегәч Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да сәяхәткә чакырырбыз", диде Фәридә Бибарсова.

"Авылга шәһәр шартлары кирәк"

Туристлык ширкәтләре вәкилләре дә бу фикерләргә теләктәшлек белдерде, алар өчен дә әлеге юнәлештә төгәл эш-гамәл кирәк. Казан эшкуарлары башкаладан ерак булмаган татар авылларына бик рәхәтләнеп туристларны алып килергә әзер, тик инфраструктура юк: көн үткәрү, яхшы шартларда ашау-эчү, cивил бәдрәфләр, уңайлы төн үткәрү урыннары кирәк. Бу шартлар үтәлмәгән очракта читтән килгән кешеләр ял итәргә авылга килмәячәк, бүген туристлар уңайлыкларны энәсеннән-җебенә кадәр карый, ди туристлык ширкәте вәкиле. Алар татар авылларына туристлар тарафыннан кызыксыну барлыгын да әйтте, аеруча чын милли яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр, җыр-бию, уеннар, әкият-риваятьләр күрәселәре килә. Кайбер кешеләр теге яки бу урынга мавыктыргыч риваять, ниндидер кызыклы, чынбарлыкка якын әкият ишетергә килә икән.

"Татарстанда андый унлап кына утар бар"

Республиканың фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, бу киңәшмәләр реаль эшкә таба бер адым, алар фермерларга һәм туристлык үзәкләренә теләктәшлек күрсәтергә әзер. Байтимеров инфрастуктура ягын яхшыртырга дәүләт, хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш дигән фикердә. Ул әлеге киңәшмәдә яңгыраган тәкъдимнәрне депутатларга, югары җитәкчеләргә җиткерәчәкмен дип ышандырды. Аның сүзләренчә, бүген агротуризмга көннән-көн игътибар арта, тик Татарстанда бу юнәлеш белән шөгыльләнүче фермер-эшкуарлар гына аз. Бөтен республикага унлап фермер үз акчасына туристлар кабул итәрлек утарлар эшләп маташа. Ә бу эш алар өчен берничә елга сузылырга мөмкин.

Ямаширмә авылында тәвә кошлары асраучы, киңәшмә урыны хуҗасы Габделәхмәт Котдусов та бу фикерне хуплап берничә елда эшләнгән һәм башкарасы ниятләрен сөйләде. Бүген ул республикада агротурзимны әйдәп баручы фермерларның берсе. Котдусов үз мисалында башкаларга үрнәк күрсәтеп, авылларга игътибарны арттырырга тели.

Самарның Гали авылы туристлар көтә

Ул арада 27 июньдә Самар өлкәсе Гали авылында авыл туризмы урыны ачыла. Бу урын татар авыллары арасында беренче шундый ял итү урыны булачак.

Авыл туризмын оештыруда төп максат - авылны саклап калу, икенче яктан шәһәр халкын авылга кайтып төпләнүгә җәлеп итү, ди оештыручылар.

Гали авылы эшмәкәре һәм авыл туризмы фикерен күтәреп алып аны гамәлгә ашыручы Расих Латыйпов сүзләренчә, Гали авылына килүчеләргә атларда сәяхәт, төрле спорт мәйданчыкларында спорт белән шөгыльләнү, авылның табигать гүзәллекләре белән хозурлану һәм башка мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк.

"Гали авылында оештырылган авыл туризмы шәһәр халкына рәхәтләнеп ял итү өчен менә дигән урын, ә авыл халкын ул эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә көннән-көн кими барган татар авылларын шушындый чаралар белән саклап калырга мөмкин булачак. Авылларда эш урыннары, ял урыннары булса яшьләребез дә шәһәрләргә китәргә бик ашкынмас иде", ди ул.

Гали авылындагы авыл туризмында катнашучылар беренче этапта авылга көнендә килеп китәчәк, алга таба исә алар өчен җәйге йортлар төзеләчәк. Ә киләчәктә Гали авылында кышкы чаңгы шуу үзәген ачу һәм хәтта бу урынны шифаханәгә әйләндерү дә планлаштырыла.
 


Рөстәм ИСХАКЫЙ, Райнур ШАКИР

в„–--- | 24.06.2013

Татарстанда исламның бүгенге халәте: XIX гасырдан караш

$
0
0
24.06.2013 Дин
Бүгенге дөньяви җәмгыятьтә ислам диненең урыны нинди булырга тиеш дигән сорау күпләрне борчый. Аңа җавап эзләгәндә, Татарстанда исламның бүгенге хәлен анык күзаллау таләп ителә. Гомумән алганда, ислам институтлары оешу, күпләрнең мөселманча яшәү рәвешенә күчеш чоры тәмам һәм мөселманнар тормышында яңа этап башланып китте, дияргә мөмкин. Бу яңа чорга Татарстан мөселманнары нинди табышлар белән аяк баса соң?

Иң мөһимнәрен санап үтик:

– авыл-шәһәрләрдә меңнән артык мәчет төзелде, аларда билгеләп куелган имамнар хезмәт итә;

– үзәк урамнарында төзелгән мәһабәт таш мәчетләр Татарстан шәһәрләренә мөселман шәһәрләре төсмерен бирә;

– ислам дини уку йортлары югары, урта һәм башлангыч баскычларга бүленеп эшли башлады;

– татарларның башлангыч дини уку йортларында белем алуы социаль күренешкә әверелде;

– дини бәйрәмнәрдә катнашучылар саны республикадагы рәсми һәм милли бәйрәмнәрдә катнашучылар саныннан артып китте;

– хакимият ислам белән хисаплаша башлады, муллаларда халыкны тупларлык көч булмаса да, исламның көчле идеология икәнлеген таныды. Бу Татарстанның Беренче Президенты һәм бүгенге Илбашының дини бәйрәм көннәрендә мәчеткә килүләрендә дә күренә. Димәк, Татарстан ил һәм дөнья күләмендә Россия Федерациясенең мөселман республикасы буларак таныла бара;

– республикада мөселман өммәсе оешты, ул бүген төрле сурәттә, төрле формада яшәүче катлаулы бер күренеш хасил итә;

– бер төркем дин әһелләре өчен ислам бизнес, акча эшләү чарасына әверелде;

– төрле дәүләт оешмалары тарафыннан ислам институтларына контроль нык артты. Бигрәк тә террор актларыннан соң мондый игътибар аермачык күзгә ташлана;

– шәһәр мәчетләрендә намазга йөрүчеләрнең күпчелеген яшь буын вәкилләре тәшкил итә башлады;

– яңа төрле әхлакый тәрбиягә нигезләнгән мөселман гаиләләре барлыкка килде. Димәк, дөньяга яңа буын мөселманнары аваз сала. Бүген шәһәрләрдә күзәтелгән уңай демографик үзгәрешләрдә мөселман гаиләләренең өлеше бар.

Шул ук вакытта бүген хакимият органнарында да, Диния нәзарәтендә дә киләчәктә ничек эшләргә, мөселманнар белән ничек җитәкчелек итәргә дигән сорауларга ачык җавап табылган дип әйтеп булмый.

Мөселманнар азчылыкны тәшкил иткән дәүләтләрдә аларга үзләре теләгәнчә яшәү, чын мөселманча тормыш-көнкүрешләрен оештыру һәрвакыт иң мөһим проблемаларның берсе булган. Шул исәптән Россия империясендә дә һәр буын бу катлаулы һәм хакимият белән килештерүне таләп иткән мәсьәләне уңай хәл итәргә омтылган. Бу өлкәдә тупланган традиция ул – татар халкының гасырлар дәвамындагы көрәш нәтиҗәсе дисәм, ялгыш булмас. Киңрәк караганда, бу тәҗрибәне мөселманнар белән хакимият арасындагы компромисс табу дип бәяләргә мөмкин.

Һәм әлеге тәҗрибәне, бигрәк тә Россия империясенең яңарыш (модернизация) чорында татар милләтенең дини-рухи халәтен өйрәнү заман куйган сорауларга да җавап бирергә ярдәм итә алырлык. Үткәннең сабакларына таянмасак, урта гасырларда корылган схоластик киртәләрне атлап чыга алмаячакбыз, бүгенге тормышка кирәкле кыйммәтләрне фанатизм өстенлек иткән җәмгыятьтән эзләячәкбез. Ә бит ничә буын татар кешеләре мөселманнарда яңарыш өчен көрәшкән. Шулар тырышлыгы нәтиҗәсендә йөз-ике йөз ел элек мөселманнарның сакланып калуы белән бәйле мәсьәләләр дә уңай хәл ителгән.

Әйтик, XIX гасыр урталарында толыпка төренеп, сырган чалбар киеп, ат юлы белән гыйнвар аенда сату-алу итәргә Эрбет ярминкәсенә килгән татар сәүдәгәрләре, маңгайга-маңгай килеп, «мөселманга чалбардан йөрү дөресме, түгелме?» дип бәхәсләшкән. XIX гасырның икенче яртысында кадимче муллалар мөселманнарга русча укуны, фотога төшүне ислам дине тыя дигәннәр. 1896 елдан рус теленнән мәҗбүри имтихан биргәндә, имам булырга теләгән кешедән фотография таләп ителә башлагач, бу мәсьәлә үзеннән-үзе уңай хәл ителгән. Мөселманнар тормышында һәрвакыт күзәтелә килгән яңалыклар Россиядәге яңарыш, дәүләт таләпләре белән генә түгел, Согуд Гарәбстаныннан үзгә җирле табигать һәм климат шартлары, халык традицияләре, гореф-гадәтләре белән дә билгеләнгән. Димәк, алар халык ихтыяҗларын күздә тотып гамәлгә кергән. Шулай икән, ислам институтларының Россия шартларында үсеш-үзгәрешен өйрәнү мөселманнар өчен күп өлкәләрдә үз мохитебезгә кулай шартлар тудырырга ярдәм итә алыр иде.

Әйтергә кирәк, Россия империясендә төрле төбәкләрдә көн күргән халыкларның ислам дине традицияләре, аларда шәригать кануннарын үтәү дәрәҗәсе төрле була. Бу яктан иң кискен үзгәрешләргә нәкъ менә безнең бабаларыбыз дучар ителә. Мәгълүм булганча, Казан яулап алынгач, дәүләт җимерелгәч, яңа хакимият ислам институтларының яшәешен тәэмин итеп торган вакыфларны тартып алган. Феодал элита зур югалтулар кичергән. Яңа шартларда финанс ярдәмсез калган мәдрәсәләр ябылган, белем бирү системасы җимерелгән. Кискен үзгәрешләр татар мәдәнияте торышына гаять дәрәҗәдә тискәре йогынты ясаган. Фәкать Екатерина II, исламны һәм мөселман дин әһелләрен рәсми танырга мәҗбүр булуы белән, ислам дине көчәю өчен кайбер шартлар тудырган. Бу яктан 1788 елда нигез салынган Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия оешу принциплары һәм эшчәнлеге игътибарга лаек. Әлеге мөселман дин әһелләре эшчәнлеген күзәтергә тиешле дәүләт оешмасының рәисе итеп мөфти куелган. Хөкүмәт шәригать суды белән шөгыльләнәчәк өч казыйны Казан губернасы дин әһелләре үзләре арасыннан 3 елга сайлау тәртибен керткән.

Оренбург мөфтиләренең беренче өчесе дини гыйлем ияләре булса (М.Хөсәенов, Г.Габдерәхимов, Г.Сөләйманов), аннан соңгы ике мөфти (С.Тәфкилев һәм М.Солтанов) – дөньяви белемле чиновниклар.

Г.Сөләйманов вафат булганнан соң, 1865 елда үзләрен мөселманнарның затлы, зыялы катлавы дип белдерүче татар сәүдәгәрләре, мөфтилеккә үз кандидатларын күрсәтеп, хөкүмәткә гаризалар юллап карыйлар. Ә рус кануннарын яхшы белгән татар дворяннары хакимият алдына мөфтине мөселманнар тарафынан сайлау оештыру мәсьәләсен куя. Бу вакытта әле «мөфтине мөселманнар үзләре сайлый» дигән Россия кануны үз көчендә була. 1865 елда Казанда яшәүче Шаһиәхмәт Алкин мөфти сайлау тәртибе проектын төзи. Аның буенча Россия империясендәге халыкның төрле хокукларга һәм матди хәлгә ия булган төркемнәреннән – төрле сословие вәкилләреннән торган мөселманнар исемлеген җирле хакимият раслагач, 11 губернадан 46 сәүдәгәр, 45 дворян, 50 мулла, 70 волость cтаршиналары, Уфага килеп, яңа мөфти сайларга тиеш була. Бу проект беренче тапкыр мөфтине, Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия рәисен, мөселман общинасының җитәкчесе буларак сайлау кирәклеген хакимият каршында көн тәртибенә куя.

Бу тәкъдимнәрнең берсе дә тормышка ашмый, император элеккечә, мөселманнар фикеренә колак салмыйча, мөфтиләрне билгеләүне дәвам итә. Ләкин проектларның эшләнүе татар зыялыларының нинди юнәлештә перспективалар билгеләгәнлеген ачык күрсәтә.

СССР таркалып, төбәкләрдә күпләп Диния нәзарәтләре оеша башлагач, аларның эшчәнлегенә нигез итеп совет чоры кануннары алына. Совет хакимияте 1920-1926 елларда уздырылган мөселман дин әһелләренең өч съездына муллаларны гына чакырып, аларны мөселманнардан аеруны, дин әһелләрен ябык корпорациягә әйләндерүне максат итеп куйган иде.

Дөрес, 1990 елларда әле мөселман өммәсе оешу юлында булып, дин өлкәсендә төзелешне милли хәрәкәт лидерлары һәм кайбер муллалар алып барды. Хәзер исә, дин әһелләре мөселман өммәсендә азчылыкны тәшкил итсә дә, мөфти сайлауда фәкать указлы имамнар гына катнаша, ә мөселман өммәсе читтән күзәтеп кенә тора. Күрәсең, кануннарны яңа шартларга яраклаштыру заманы җитте.

1879 елның 29 гыйнварында Казан шәһәренең бер төркем байлары, губернатор янына кереп, эчке эшләр министры янына барырга һәм дәүләт эшлеклесе белән берничә мөһим мәсьәлә хакында сөйләшергә теләүләрен җиткерәләр. Алар төзегән кәгазьдә беренче пункт итеп мөфтине барлык Россия мөселманнары да сайларга тиеш, дип язылган була. Алай гына да түгел, сәүдәгәрләр Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия казыйларын да сайлап куярга кирәк дип белдерә. Ул вакыттагы кануннар буенча мөфтинең шәхси фәтвәсе канун көченә ия булмый. Карарлар коллегиаль рәвештә Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия казыйлары да кул куйган очракта гына канун көчен ала. Казыйлар һәм мөфти сайлап куелган очракта гына Идел-Урал һәм Себер төбәкләре ислам общинасын халык тарафыннан сайланган Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия җитәкли булып чыгар иде.

Сәүдәгәрләр, шулай ук мирас яки милек бүлгәндә, җирле хакимият вәкилләренең шәригать кануннарына таянырга юл куймавын, җомга көнне рәсми рәвештә ял көне итеп игълан итүне сорарга җыеналар һ.б. Әлбәттә, аларга, башкалага барып, үз хокукларын яклап сүз әйтү тыела.

Исламга кагылышлы мәсьәләләрне тикшергәндә, дин әһелләре арасында үзен уңайсыз хис иткән мөфти С.Тәфкилев хөкүмәттән исламны яхшы белгән мөфти ярдәмчесе штаты сорап карый. Чөнки хакимият белән ике арада мөнәсәбәтләрне җайлы корган мөфти үзенең мөселманнар, дин әһелләре белән тулысынча уртак тел таба алмавын аңлый, моның сәбәпләрен күрә. Аның вафатыннан соң Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия аша хөкүмәткә җибәрелгән гаризаларында мөселманнар булачак мөфти дини белемле булсын дип искәртәләр. Хакимият тагын халык фикерен исәпкә алмый. 1885 елда мөфти итеп тәгаенләнгән Мөхәммәдьяр Солтанов Казанда рус гимназиясе тәмамлаган, ә мәдрәсәдә укымаган шәхес була.

Россия хөкүмәтенең мөфти итеп дөньяви белемле шәхесләр билгеләвенә галимнәр арасында тискәре караш яшәп килә. Бу яктан 1891-1906 елларда Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиядә казый булган, аннары Оренбургта «Шура» журналын нәшер итүче Ризаэддин Фәхреддиннең 1912 елда әйтелгән фикере кызыклы. Билгеле булганча, ХХ гасыр башында, бигрәк тә беренче рус инкыйлабы елларында һәм аннан соң татар җәмгыятендә дөньяви белем алуга омтылыш көчәя, европалашу хәрәкәте киң җәелә. «Вакыт» газетасында Р.Фәхреддин «Оренбург духовный собраниесендә мөфтилек» исемле кечкенә генә материал бастыра. Анда галим болай дип яза: «Мөфти әгәр дә Петербургка бардыгында иң олуг мәэмүрләр хозурында үзенә мәхәббәт иттерерлек дәрәҗәдә сүзгә маһир, замана гыйлемнәреннән хәбәрдар булса вә һәртөрле бикле ишекләрне ачтырып керерлек кәмаләте вә хөрмәте булса гына, собраниенең дәрәҗәсен күтәрә алыр вә мөселманнарның игътибарга керүләренә сәбәп булыр, юкса мәхәллә муллаларыннан берен мөфти урындыгына утыртмактан бер мәгънә дә чыкмас». Дин галименең фикеренчә, меңләгән мәхәлләләре булган Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиядәге рәис Россия шартларында «...мөфтинең дөньяви гыйлемләрдә вә иҗтимагый эшләрдә кәмаләте вә икътидары улмакын алда тотарга тиешле. Бу мәмләкәттә ислам милләтенең истикъбале шундый кешеләргә мохтаҗдыр. Әгәр дә буның илә дини гыйлемләрдә кәмаләте дә булыр исә, әлбәттә, анысы бигрәк яхшы, анда низаг булырга мөмкин түгел».
Мөхәммәтсафа Баязитов Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган, Санкт-Петербургның көнчыгыш телләр факультетын тәмамлаган, дини һәм дөньяви яктан яхшы хәзерлекле мөфти булган. Ләкин татар җәмәгатьчелеге, вакытлы матбугатта басылган тискәре эчтәлекле язмалар тәэсирендә, аны кабул итәргә ашыкмаган, чөнки хөкүмәт яңа мөфтине тагын мөселманнар белән киңәшмичә билгеләп куйган. Мөхәммәтсафа Баязитовның мөфти булып эшләгән еллары (1915-1917) Беренче Бөтендөнья сугышы чорына туры килә, Февраль революциясеннән соң мөселманнар тәүге тапкыр мөфти сайлауга ирешә: мөфти кәнәфиенә Галимҗан Баруди утыра.

Инде килеп Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиянең дини эшләре белән идарә өлкәсендә тоткан урыны хакында фикеребезне белдерик. Архив документларыннан күренгәнчә, мулланы, мөәзинне авыл халкы, мәхәллә сайлаган. Әгәр дин әһеле урынына кандидат хөкүмәт һәм полиция таләпләренә җавап бирә икән (җинаять җаваплылыгына тартылмаган, сәяси һәм әхлакый яктан тотрыклы һ.б.), губерна идарәсе бу кешене Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиягә имтихан тапшырырга, дини дәрәҗә алырга юллаган. Анда барган һәр кеше имтиханны уңышлы тапшырып кайткан. Күрәбез, җәмгыять карарына нигезләнеп, губерна идарәсе мулла булырга теләгән кешегә юл ачкан, ә Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиягә барып имтихан тапшыру гади бер формальлеккә әйләнгән.

Берничә мең мәхәлләне барлап-күзәтеп, муллаларны контрольдә тотарга Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиянең җитәрлек штаты да, финанс мөмкинлекләре дә булмаган. Хат язышу, карарларны үтәтү яки аларның үтәлешен тикшерү өяз полициясе я волость идарәләре аркылы башкарылган. Шунлыктан мәхәлләләрдәге имамнар тулы мөстәкыйльлек шартларында яшәгән. Аларның Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия белән булган мөнәсәбәтләрен «тулы ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләр» дип атап була. Чөнки кайбер муллаларның кыек эшләрен тикшерү мәхәллә халкыннан яки көндәш мулладан шикаять килгәч кенә башланган. Низагларны Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия һәрвакыт халык фикерен исәпкә алып чишкән, мулланың мәхәллә белән сүзгә килүе еш кына аны эшеннән азат итү белән тәмамланган.

Татарстанда бу модель әлегә оешмаган, хәзергә ислам институтлары белән идарә итү тәртибе Чиркәү оешмасындагыга охшашрак. Ләкин киләчәктә, һичшиксез, үзгәрешләр булачак. Әлегә мәчетләрне, мәктәп-мәдрәсәләрне, имамнарны, Диния нәзарәтен берләштерә торган бер институт җитенкерәми – мәхәлләләр оешу акрын бара. Югарыда аталган барлык институтлар да шул мәхәлләләр өчен эшләргә тиеш, югыйсә. Яшәү урыны нигезендә (прописка) мәчет тирәсендә оешкан мондый бердәмлекләр ислам үсешенә яңа төсмер бирер иде. Күрше төбәкләрдә бу өлкәдә тупланган уңай тәҗрибәне өйрәнеп, тиз арада мәхәлләләр дини-иҗтимагый оешма буларак эшләп китсен өчен, тиешле норматив актлар булдыру кирәк.

Бүген Татарстанда яшәүче мөселманнарның ил хакимиятенә лояльлеге аларның Татарстанга һәм Россия Федерациясенә мөнәсәбәтләре белән билгеләнә.

Мөселманнар үзләре яшәгән дәүләткә өч төрле позициядән торып карый:

1) «дәр-ел хәрб» – сугыш җире;
2) «дәр-ел көфр» – кяферләр җире;
3) «дәр-ел ислам» – ислам җире.

Россия империясендә Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия округына кергән мөселманнар ир белән хатын, гомумән, гаилә мөнәсәбәтләрен, мирас, милек бүлүне шәригать кануннары буенча хәл иткән. XIX гасыр азагы – ХХ йөз башында Идел-Урал төбәге мөселманнары Россия империясен «дәр-ел ислам» – «ислам җире» дип кабул иткән. Бүгенге кануннар югарыда аталган өлкәләрдә шәригатьне рәсми кулланырга рөхсәт итми.

Мондый шартларда Россия Федерациясе барлык мөселманнар өчен «ислам җире» була алырмы? Шул сәбәпле Татарстан Диния нәзарәтендә мөселманнарның бүгенге яшәү рәвешенә кагылышлы фикерләр белдерүче Голямалар шурасының роле арта, аның составына кергән голямаларны мөселманнар съездында сайлау мәслихәт. Бу очракта Голямалар шурасы чыгарган карарларның хокукый көче артыр иде.

Татарстан мөселманнар съезды хәзергә Диния нәзарәтенең дин әһелләре, указлы муллалар съезды буларак эшли. Татарстан өммәсе дини мәсьәләләрне хәл итүдә, шул исәптән мөфти сайлауда да турыдан-туры катнаша алмый дигән фикер туа. Татарстан мөселманнар съездының исеме җисеменә туры килерлек итеп Татарстан Диния нәзарәте уставына тиешле үзгәрешләр кертү, башка мөселманнарга да дин эшләре буенча карарлар кабул итүдә хокук бирү мәслихәт.

Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире
 


Илдус ЗАҺИДУЛЛИН

в„–5 |

Японнарның элекке телевизион йолдызы татар булган (ВИДЕО)

$
0
0
24.06.2013 Милләт
"ТНВ-Планета" каналында чыгучы "Татарлар" тапшыруы Япония телевидениесендә заманында иң популяр алып баручы булган милләтәшебез Габделханнан Сафа һәм аның энесе турында сюжет күрсәтте.

 

 

 


---

в„– | 21.06.2013

«.Tatar» доменына рөхсәт бирелде

$
0
0
24.06.2013 Интернет
Интернетта доменнар “әйләнешен” контрольдә тотучы ICANN оешмасы Татарстан заявкасын карады һәм «.Tatar» доменына рөхсәт бирде. Дөньяда бүген 8 млн татар исәпләнә. Шуларның 5,5 млн Россиядә яши. «.Tatar» домены алар арасында популяр булыр дип исәпли белгечләр.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Татарга «.Tatar» домены уңайлымы? Әллә башка төрлесе кулай булыр идеме? Гомумән, кирәкме татарга үз домены?
 


---

в„–--- | 24.06.2013
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live