Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

Вәлиулла Якуб оештырган "Иман" нәшрияты эшчәнлеген туктата

$
0
0
24.06.2013 Дин
Финанас кыенлыклары туу сәбәпле, "Иман" нәшрияты газета һәм журналлар нәшер итүдән вакытлыча туктый, дип хәбәр ителә озак еллар дәвамында Вәлиулла Якуб җитәкләгән дини җәмгыять мөрәҗәгатендә.
1991 елда оешкан "Иман" Россиядә иң озак эшләп килүче мөселман нәшриятлары исәбендә иде. Ул бүгенге көнгә кадәр 1000 нән артык исемдәге ислам китаплары бастырган. Шулай ук  периодик басмалар: «Иман» газетасы, «Мөселман дөньясы»  журналы, «Иман нуры» газетасы,  «Мөселман календаре» да әлеге нәшриятта басыла иде.     
---

в„–--- | 24.06.2013

Тукайны укыткан Мотыйгулла Төхфәтуллинның ерак туганы булып чыккан Рамил Юныс Җаекка баргач ниләр белде? (ФОТО)

$
0
0
25.06.2013 Җәмгыять
Җаекка бару турында Рамил Юныс белән ел буе хыялландык. Хыяллануның сәбәбе шунда: ул миңа Казахстанның Җаек шәһәрендә Кызыл мәчетнең беренче имамы булган, бәләкәй Апушны үз мәдрәсәсенә укырга алган Мотыйгулла Төхфәтуллинның үзенә туган тиешле булуын әйткән иде. Мин атаклы Кызыл мәчетнең бүген дә эшләвен, Тукай-Апушның заманында шул мәчеткә намазга йөргәнен сөйләгәч, Рамил хәзрәт бөтенләй сабырлыгын югалтты. Очрашкан вакытларда йә телефоннан сөйләшкәндә сүзен: “Җаекка кайчан барабыз?” – дип тәмамлый башлады.

Ниһаять, быел мине “Тукай фонды” президенты буларак Җаекка, Казахстанның республика Сабан туена чакырдылар. Җаектагы Тукай музее директоры Марат Баһа­ветдинов: “Риман абый, үзең белән тагын ике-өч кеше алып кил!” – дип шалтыраткач, башка килгән беренче уй Рамил хәзрәт белән сәфәр чыгу иде. Шатланып риза булды ул: “Минем машина белән барабыз, хәләл җефетем­не дә алсак ярыймы?” – диде. Әле бит Лилия ханым да – Мотыйгулла хәзрәтнең якташы.



2010 елны без – Тукай фонды хезмәткәрләре Гөлназ Галимҗанова, Рамилә һәм Альбина Газизуллина, тагын ике галим һәм мин фәкый­регез Җаекта булып, андагы татарлар хакында күп мәгъ­лүматлар туплап, бу шә­һәрдә 12 ел яшәп егет һәм шагыйрь булып җитешкән Тукай эзлә­рен барлап кайткан идек инде. Шуңа күрә бик белдекле кыяфәт белән юлдашларыма Җаек турында сөйләп бардым. Тукай язмышында гаять зур роль уйнаган Мотыйгулла хәзрәт турында гыйлемем дә шактый иде. Шуның өстенә әлеге шәхес турында аның якташы, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев миңа бик кызыклы һәм гыйбрәтле язма да ки­тергән иде.

Юлдашларыма “ликбез” уздырганда, шул язманы да файдаландым, Рәмис туган гаеп итмәс дип уйлыйм. Бер уйлаганда Мотыйгулла хәзрәт­нең һәм Тукайның тормыш юллары кисешү очраклы кебек. Тарихка күз салсак, бик зирәк бала булганга, Кайбыч халкы, акча җыеп, Мотыйгулланы Гарәбстанга укырга җи­бәрә. Белем эстәп кире кайтышлый ул Җаек шәһәрендә туктала. Намаз вакыты туры килү сәбәпле, мәчеткә керә. Җаек татарлары, мәһабәт кыя­фәтле ят кешене күреп, кем икәне, кайларга юл тотуы белән кызыксыналар да намаз укуын сорыйлар. Укып җибәрә бу, һәм мәчет картлары таң калып тыңлыйлар. Шуннан соң үзләренең мә­четләрендә имам юклыгын әйтеп, Җаекта калуын үтенә башлыйлар. Әмма Мотыйгулла аны укырга Кайбыч халкы җибәрүен һәм үзен авыл халкы алдында бурычлы булуын әйтә. Ә Җаек татарлары нишли? Тоталар да Кайбыч халкына үтенеч юллыйлар. Кайбыч халкы ризалык бирә һәм Мотыйгулла Төхфәтуллин Җаек­та төпләнә, мәдрәсә ачып җи­бәрә. Бик кыска гына әйт­кәндә, мин язачак тарихның бер өлеше шундый. Инде килеп, Тукайның Җаекка эләгүе очраклымы? Әйе дә, юк та. Арчаның Кышкар мәдрәсә­сендә Мотыйгул­ланың Тукай­ның әтисе Мөхәммәтгариф белән бергә укуын, аларның ахирәт дуслар булуын һәм, берәрсенә берәр хәл булса, балаларын ташламаска сүз куешуларын искә төшерсәк, әлеге язмышларда ниндидер закончалык бар шикелле. Шул ук вакытта бит Тукайны Җаекка Мотыйгулла хәзрәт китертмәгән. Язмыштан уз­мыш юк, диюләре дөрес, ахры: ни булса булган – Мотыйгулла хәзрәт Апушны үз канаты астына алган.

Мин шушы тарихны сөй­ләгәч, Рамил хәзрәт ниләр уйлагандыр, анысы билгесез. Үзеннән сорамадым, үзе әйт­мәде, әмма кичерешләрен йө­зенә карап тәгаенләп була иде.

Җаекка килеп кергәч тә: “Кызыл мәчеткә, Мотыйгулла хәзрәтнең каберенә кайчан барабыз, Тукай музеенда аның турында мәгълүматлар бармы?” – дип тезеп китте. “Барысын да күрсәтәм”, – дигән булам, чын хуҗа кебек. Ә чын хуҗа Тукай музее директоры, татар өчен җан атып яшәүче Марат Баһавет­динов иде. Сабан туен уздыру буенча аңа бик күп мәшәкать­ләр йөкләнгәнгә, Җаекта Тукай, Мотыйгулла хәзрәт эз­ләрен барлауны Сабан туйдан соңгы көнгә калдырдык. Кайтасы көн һәм юлның шактый озын-озак икәнен белсәк тә, Маратка ияреп, Җаекны аркылыга-буйга йөреп чыктык. Әлеге кала тормышында татарлар­ның элек-электән нин­ди урын алып торганын чамалау өчен иллә дә шәп булды бу. Юлдашларым тә­мам әсәр­ләнделәр. Кызыл мә­четкә кергәч, Рамил Юныс­ның үз-үзен тотышын читтән генә күзәттем. Ерак туганы Мотыйгулла хәзрәтнең мондагы татар дөньясында нинди урын алып торганы аның өчен зур горурлык иде. Халыкка дин гыйлеме, әхлак тәрбиясе бирү өстенә аның мәдрә­сә­сендә дөньяви фән­нәр дә укытылган бит. Тукайга ши­гырь төзелешен дә өй­рәт­кән Мотыйгулла хәзрәт, мәд­рәсә­сендә музыкаль салон да ачкан. Аның улы Камил Мотыйгый күпме гә­җитләр нә­шер иткән, кызы Галия Кайбицкая татар сәхнәсе күгендә иң беренче йолдызлардан санала.



Әйе, бик алдынгы карашлы булган Мотыйгулла хәзрәт, шуның өчен шактый кыен да ашаган. Аны бер яктан патша охранкасы талкыса, икенче яктан консерватив карашлы дин әһелләре тынгы бирмә­гән. Карьера өчен, урын өчен дин әһел­ләре арасында ул заманда да чәкәләшүләр булып торган.

Тукай Казанга киткәндә, Җаекның кайбер руханиларын юкка гына наданлыкта гаепләмәгәндер, “сыер” дип атамагандыр. Боларны Рамил Юныска да сөйләдем. Уйчан гына тыңлап торды. Ә Кызыл мәчеттә намаз укыгач, бөтен­ләй икенче кешегә әйләнде. Йөзе тагын да нурлы иде аның. Намаз тәмам­лангач, шак­тый вакыт идәндә утырып торды һәм уй-хисләрен бары бер җөмлә белән әйтеп куйды: “Риман абый, күңелдә ниндидер җиңеллек һәм мин моны сүз белән аңлата алмыйм”, – диде. Бу мизгелләр Мотыйгулла Төхфәтуллиннар нәселе язмышында матур бер сәхифә­нең кабатлануы иде.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

в„–97 | 25.06.2013

Познер: "Чын журналистика 30-40 елдан соң гына туачак"

$
0
0
25.06.2013 Матбугат
“Журналистлар – күп, тик илдә журналистика гына юк. Ул яңадан 30-40 елдан гына туачак”. Язын “РИА Новости” агентлыгы оештырган “Хакимият һәм журналистика мөнәсәбәтләре” дигән темага ачык лекция вакытында Владимир Познер шулай дип белдергән иде...

Китапханәдә республикада чыгучы газеталарны караштырып утырам. Менә кайчандыр йөзләрчә мең тираж белән чыккан мәгълүм басма. Бүгенге тиражы шактый ким, әлбәттә. Тик эш аңарда түгел. Укырга кызык материаллар булса да, кичәге сан белән, мәсәлән, сиксәненче еллар азагында чыккан, шәхси архивымда сакланган берничә сан арасында аерма аз. Шул ук гаилә хәлләре, гыйшык-мыйшык, артистлар турындагы язмалар, мәзәкләр, йолдызнамә. Чагыштыру өчен киосктан сатып алынган “Московский комсомолец”ны карыйм. Беренче биттә үк сенсацион дип аталырлык мәкалә башлары. Эчтәрәк – әче, усал тән­кыйть язмасы, җитди аналитика. “Тимерне кызуында суга белү” дә сизелә. Тираж өчен дип куелган “сары” язмалар күренгәләсә дә, басманың кыйбласы бүтән. Региональ басмалар Мәскәү газетасыннан юашрак, кайтышрак була инде ул, дию белән килешә алмыйм. Эш, миңа калса, барыбер югары һөнәрилектә, ягъни аның барлыгы яки юк­лыгында, укучыны уйларга мәҗбүр итә бе­лүдә, каләм иясенең кыюлыгында. Провинциальлек комплексыннан, икенче сортлылыктан, тар кабырчыктан, совет заманы кысаларыннан, иртәме-соңмы, барыбер бер чыгасы булачак.

Познер лекциясендә жур­налистиканың бездә әле һаман да күпчелек советча булуын да билгеләде. Ягъни нейтраль темаларга һәм яраганны, хакимият рөхсәт иткәнне, кушканны гына язарга, күрсәтергә ярый булып чыга. Әмма ки монысы – күбрәк хакимият карамагындагы мәгълүмат чаралары эше. Нигә башкаларга алар икмәгенә үрелергә соң? Әмма хөкүмәт басмала­рының да кайберләре авырттырып тешләп куйгалый. Икенче яктан, күп кенә район газетала­рының һәрбер саны хакимият башлыгының нурлы йөзе белән башланып, некролог белән тәмам­ланганы да сер түгел. Журна­лис­тика андый була алмый.

Журналистның профессиягә тугрылыгы, патриотизмы нәрсәдә? Ул, әйтелгәнчә, халык теләп укый торган язмалар бирү генә түгел. Халык теләр ул. Мәдәниятсез, җитлекмәгән гавам “Себерке”не дә бик теләп укый әнә. Халыкны уйларга өйрә­тергә, тәрбияләргә, зә­выклы итәргә тырышу үтә дә мөһим. Һөнәргә тугрылык ул – аудиториягә, халыкка һәм шул исәптән хакимияткә дә, начарны, тормыш-яшәеш­нең камиллектән ерак яткан якларын күрсәтеп, яктыртып килү дип аңларга кирәк. “Начарны, килешмә­гәнне, гаделсезлекне бармак белән төр­теп тагын кем күрсәтә ала?” – дип сорый Познер. Хакимиятме? Юк, әлбәттә. “И-и, бу урында без гел дә начар китереп чыгардык, булдыра алмадык, эшләмәдек бит”, – дип власть үзе беркайчан да әйт­мәячәк. Андый хакимият табигатьтә юк. Гади халык та аны әйтә алмый. Аның трибунасы, мөмкинлеге юк, чик­ле. Ә әйтелергә, бар булган негатив күрсәтелеп барылырга тиеш. Шунсыз җәмгыять яхшы якка үзгәрмәячәк.

“Новая газета”ны, “Дождь” телеканалын, “Эхо Москвы” радиостанциясен, бу якларда таралучы “Звезда Поволжья”ны, башка шундый аз санлы мәгълүмат чараларын исәпкә алмаганда, Россиядә чын журналистика, бәлки, чыннан да, юктыр? Совет заманы белән чагыштырганда алгарыш бары шунда: бүгенге язучы, күрсәтүче, сөй­ләүчеләр пропаганда, идеология ише нәр­сәләр белән шөгыльләнми дияргә мөмкин. Әмма, килешегез, бүген бүреләр туклыгы һәм сарыклар исәнлеге өчен генә тырышучы, күңел ачтыручы, кызык күрсәтүче псевдожурналистика өстен­леге заманыбызга туры килми. Лаеклы, заманча, чын-чынлап дүртенче хакимият булырга дәгъва кылган журналистика кирәк­леге ачык.

Гаепне каләм хуҗала­рына гына өеп калдыру да дөрес түгел. Горбачевның үзгәртеп коруы кызган заманнарда газета киоскларына булган чиратларны, ТВда кайбер программалар барганда урамда ке­шеләр калмаганын күпләр хәтерли­дер.

Хаки­мият­нең төп өч тармагы урынына бүген җәмгысы бер генә тармак – башкарма хакимият кенә калуын искәртик. Әмма калган ике тармакны – бәйсез суд системасы һәм реаль парламентаризмны, аларга ияртеп “дүртенче хакимият”не дә тергезү барыбер күб­рәк журналистлар эше.

P.S. Гел-гел негатив язасың дию­челәргә. Беренчедән, позитив язу өчен төзәлмәс оптимист булырга, икен­чедән, тирә-ягыбыздагы чиксез гадел­сезлекләр ким дигәндә бер ун тапкыр азаерга тиеш дип җавап бирер идем. Дөньядагы, тирә-ягыбыздагы күптин-күп җитешсезлек­ләргә каршы эчке протест, тормышның камиллектән ерак­лыгы ирексездән кулга каләм алдыра, яздыра. Бу мин – фәкыйре­гезнең гражданлык позициясе һәм дә, аңлавымча, саваплы эш. 


Наил ШӘРИФУЛЛИН

в„–95-96 | 22.06.2013

Мазһаров: "Татар фәненең үлеме турындагы хәбәр артык күпертелгән"

$
0
0
25.06.2013 Милләт
Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров Тарих институтында кыскартуларның 30%тан артмаячагын һәм киләчәктә татар фәнен үстерүгә аеруча игътибар биреләчәген белдерә.

Мазһаров галим Дамир Исхаковның академия каршындагы институтлардагы кыскартулар нәтиҗәсендә "милләт оттырачак" дигән фикерен "татар фәненең үлеме нык арттырылган" дип бәяләде. Исхаков Тарих институтында кыскартулар 65% булачак икән дип Татарстан президентына ачык хат та язган иде. Мазһаров бу санның каян килеп чыгуы, кыскартулар артында нәрсә ятуы турында Азатлыкка әңгәмә бирде.

– Татарстан фәннәр академиясендә нинди үзгәрешләр көтелә?

– Беренчедән, узган ел Русия күләмендә 83нче санлы канун көчкә керде. Аның нигезендә фәннәр академиясенең институтлары мөстәкыйль түгел, ә бүлекләр булып кала. Төзелеш Казан федераль университеты кебек була, анда да физика институты, биология һәм башка институтлар бар. Безнең институтлар ничек бар шул килеш кала, аларның фәнни мөстәкыйльлегендә үзгәрешләр булмаячак, әмма финанс мөстәкыйльлеге үзгәрәчәк. Бюджеттан акча турыдан-туры институтка бирелмәячәк, академиягә киләчәк һәм аннан институтка китәчәк.

Икенчедән, Татарстанда Чехиядән оптимальләштерү белгече Томаш Навратил җитәкчелегендәге белгечләр эшләде. Бу тикшерүләр бездә дә булды. Аларның тикшерүе фәнни тикшеренү түгел иде, ә кемнең эштә ничә сәгать булуы, эш өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителү яклары каралды. Мин мондый тикшерүләрне кайвакытта кирәкле нәрсә дип саныйм. Бу гамәл президент теләге белән эшләнде, президент "тикшерү нәтиҗәләрен карап, киңәшеп сезгә күпме кыскартырга һәм күпме калдырырга икәнлеген әйтербез" дигән иде.

Ул Навратил язган процентларга килгәндә, президенттан, премьер-министрдан кәгазь булмас борын шаулап йөрү – ул акылсызылык. Безнең һуманитар фәннәр докторлары иртәгә нәрсә буласын саный белми, шаулап, менә Тарих институтын 65%ка кыскарталар икән, дигән сүз чыгара. Беркем дә Тарих институтын 65%ка кыскартырга җыенмый да, уйламый да, андый документ та юк. Бары тик Навратилның тәкъдимнәре генә бар. Маркс әйтмешли, коммунистлар фиркасе манифесты – канун түгел, ә эшчәнлеккә юнәлеш бирү генә. Монда да шулай. Тарих институтын 65%ка кыскартырга ярамый.

Әгәр кирәкмәгән мәкаләләр язып чыкмасалар, бу 65% дигән сүз бөтенләй чыкмас та иде. Навратил эшләп утырган чакта тарих институты галимнәре ул бернәрсә дә белми, кирәкмәгән эш белән шөгыльләнеп утыра дип газетка язды. Болай эшләргә ярамый бит. Навратил урынында булсам, мин дә 65% куяр идем. Күкәй салган тавык кебек алдан кычкырдылар да, Навратил президентка гына буйсына, аңа саннарны язды да бирде.

Монда Тарих институтына карата субъективизм килеп чыкты. Бу килеп туган вәзгыятьнең төбендә Тарих институтының начар эшләве түгел, ә үзләре (галимнәр) гаепле булды. Ике атна түзеп, матур гына сөйләшергә була иде бит. Навратил процентларын бирсен, аннары инде алар, дөрес үк нәтиҗә ясамый, фәнгә мондый мөнәсәбәт күрсәтергә ярамый, дип үз сүзләрен әйтә ала иде бит.

Тарих институты – безнең иң көчле институтыбыз. Анда кыскартулар күп дигәндә 20-25% булырга тиеш. Безнең ике институтта гына 20-25%ка кыскартырга тәкъдим иттеләр. Алар экология институты һәм ИЯЛИ. Объектив караганда Тарих институты аннан да ким булырга тиеш - 20% кына.

Гомумән алганда Советлар берлеге академиясендә математик, академик Колмогоров бар иде. Аның язып калдырган сүзләре бар. "Советлар берлегендә 30% академикларны сайламый мөмкин түгел, алар академик булырга тиеш. 40%ын сайламасаң да ярар иде, ә калган 30%ы сайларга ярамый торган кешеләр", диде. Бу 30% – ул бик кызык сан. Русиядә һәрбер институтның һәм шулай ук һәрбер оешманың 30%ын кыскартсак берни дә булмаячак, файдага гына булачак.

Бездә киләчәктә бөтен институтларга, академиягә баш бухгалтер бер генә булачак. Хәзер 10 институт һәм академиянең һәрберсендә баш бухгалтерлар бар. Бу тармакта да кыскартулар булачак. Хуҗалыкны караучы хезмәткәрләрне бәлки берләштерербез. Галимнәр ничек булды, шул ук фәнни дәрәҗәдә калачак.

1 июльдән без хезмәт хакларын 50%ка күтәрәбез. Инде президентның фәрманы чыкты, акчасы да килде. Аннары бу кыскартуларның акчасы да иң кимендә өч елга академиядә калып барачак. Бу хакта президент әйтте. Бу акча да халыкка хезмәт хакларын күтәрүгә китәчәк. Алла бирса, ел ахырына кадәр тагын 30%ка күтәрербез. Бу кыскартулар академияне кимсетү дигән сүз түгел, ә президент хезмәт хакларын күтәрү тәкъдиме белән чыкты. 50%ны президент үз ягыннан бирәчәк, икенче 50%ын үзең табарга тиеш. Президент сүзләренчә, киләчәктә ниндидер тикшеренүләрне акчага эшләргә кирәк булачак, аннары кыскартудан кергән акчалар да хезмәт хакларын күтәрүгә тотылачак.

Киләсе елга хезмәт хакларын ике мәртәбә күтәрү безнең максат булып тора. Бәяләр үсә, ә безнең хезмәткәрләр 7-8 мең сум алып эшли иде. Яртысын президент бирде, яртысын табу хәзер үзебезнең кулда.

Без башлап үзебезнең фәннәр академиясе аппаратын кыскарта башладык. Институтлар газетларга язып шаулап йөргәндә мин монда 11 кешене кыскарттым. Алла бирсә, бер айдан бу санны 30%ка җиткерәбез. Без беренче үзебездән башлыйбыз. Президент та шулай итте, үз аппаратыннан башлады. Бер дә үпкәләп йөрисе юк, президент дөрес итте.

Тарих институтына килгәндә аны сакларга тырышачакбыз.

– Шул сез әйткәнчә, анда кыскартулар 20% кына булачакмы?

– Аларның эшләгән нәтиҗәләре, фәнни бөеклеге буенча аларны 20%ка, ә иң күп булса 30%ка кыскартырга була. Минем уйлавымча, аларда 20% резерв бар. Безнең барыбызда да ул резерв бар. Русиядә бөтен җирдә запас бар.

– Соңгы вакытта татар филологиясе читкә тибәрелде, Казан федераль университетындагы татар бүлеген күздә тотып әйтәм. Азатлыкка әңгәмә биргәндә сез дә бу үзгәрешләргә ризасызлык белдергән идегез. Татар белеме бөтенләй юк ителде, дип әйтүчеләр дә бар. Татарстанда бүген татар фәненә, татар филологиясенә, тарихына, әдәбиятына мөнәсәбәт "куз карасы" кебек булырга тиешме?

– Мин үзем дә, безнең академиядәге галимнәр дә шулай дип саный. Бу хакта хәзер яңа фикерләр, яңа уйлар да бар. Университет белән бергә академиядә татар теленнән магистратура оештырырга телибез. Исәбебез беткән татар факультетын монда әзрәк җанландырып җибәрү.

Татар бүлегендәге соңгы үзгәрешләр дөрес эш булып чыкмады. Без хәзер университет ректоры Илшат Гафуров белән бик тыгыз элемтәдә. Татар теле белгечләрен, татар телен яхшы белә торган яшьләрен җыеп бергә магистратура оештырырга уйлыйбыз.

– Археология институты тулысынча аерылып чыктымы әле?

– Алар Тарих институтыннан үсеп чыктылар. Без узган ел буе сөйләшүләр алып бардык. Безнең археологик тикшеренүләр зур масштабларда бара. Безнең археологлар Болгар, Зөя, Урал белән Идел арасында - бөтен җирдә эшлиләр. Хәзер археологлар Мәскәүдә, Петербурда һәм бездә бар. Башка җирдә археологлар да калмады. Безнең бу бүлек хәзер үзе зур институт булып эшләргә әзер. Без аларга Казандагы галимнәр йорты (Дом ученых) бинасын бирдек. Аны төзекләндерү кирәк.

Без хәзер курыкмыйча археология институты булдырылды дип әйтә алабыз. Ике ай эчендә штатлар расланып бетәчәк. Айрат Ситдиков бу институт директоры булды.

– Бу институтка барлык археологлар да керәчәкме? Күпме кеше эшләячәк дип планлаштырыла?

– Анда 31 кеше булачак.

– Татарстан фәннәр академиясен Татарстан суверенлыгының бер җимеше дип тә әйтергә була. Академиядәге үзгәрешләргә мөнәсәбәтле матбугатка чыккан язмаларның берсендә "Татарстанның үзенең фәннәр академиясе булу аерым бер төркемгә ошамаска мөмкин, чөнки Русия фәннәр академиясе бар бит" дип фикер белдерүчеләр дә бар. Киләчәктә Татарстан академиясен Русия академиясе бүлеге итеп калдыру куркынычы юкмы?

– Безнең Татарстан гына түгел, Башкортстан һәм башка республикаларның фәннәр академиясе Русия фәннәр академиясе белән килешеп булдырылган иде. Алар һәр адымны белеп торды, хәзер дә гамәлләребезне аларга әйтеп торабыз. Безнең Русия академиясе белән элемтә бик тыгыз. Мин Русия академиясенең төбәкләрдәге бүлекләр белән эшләү шурасы әгъзасы. Шул ук вакытта Русия фәннәр академиясенең Казан филиалы президиумы әгъзасы да булып торам. Без эшне бергә алып барабыз.

Академик Роберт Нигъмәтуллинның әйткән сүзе бар, бу хакта мин башка академиклар белән дә сөйләштем. Ул: "Минем уйлавымча, Татарстан, Башкортстан фәннәр академиясе үзләрен күрсәтте һәм бай, зур өлкәләрнең үзләренең академияләре булырга тиеш, әйтик Самарның үзенең һәм башкалар", дигән иде. Без бу идеяне бергәләшеп Русия президентына җиткерергә уйлап торабыз. Бу фикер Русия фәннәр академиясенә дә ошый, чөнки бөтен илдә фәнне үстерү дигән сүз ул, галимнәргә терәк тә булачак. Без һәр көчле регионның үзенең академиясе булырга тиеш дигән теләктә. Эш шуңа бара. Без шуның артыннан йөрибез. Иншалла шулай булыр дип уйлыйбыз.

Марк Твенның шундый сүзләре бар. Ул вакытта да газетларда күпертелгән мәгълүматлар булгалаган. Журналистлар ул вакытта Марк Твен үлгән дип язып чыккан. Шуннан соң соң ул: "Минем үлемем турында хәбәр нык арттырылган", дип белдергән. Килеп туган вәзгыятьтән мин дә: "Татар фәненең үлү хәбәре нык арттырылган", дип әйтер идем. Татар фәнен юкка чыгаруга юл куймаячакбыз. Алла бирса, без әле үзебезне күрсәтербез.  


Наил АЛАН

в„– | 24.06.2013

Нишлисез сез, хатыннар?

$
0
0
25.06.2013 Ир белән хатын
Әле 9 май көнне генә Ленар белән очрашып сөйләшеп торган идем. Ә бүген инде ул бу дөньядан китеп тә барган, – дип тетрәнеп сөйләде утызын яңа тутырган дусты турында Рамил.

– Хатыны Катя белән яратышып өйләнештеләр. Ленарның әниләре биргән өч бүлмәле фатирда яшәделәр. Уллары тугач, бөтен тормыш ир өстендә булды. Акча беркайчан да җитми бит, шуңа бер таҗик ир-егетен фатирга керттеләр. Тыныч кына кайтып-китеп йөргән таҗик белән яхшы мөнәсәбәттә яшиләр иде болай. Бәйрәмнән соң бераз төшереп алган Ленар, иптәшләре чакыргач, чыгып китә. Бераздан кайтып кергән ир хатынын таҗик белән хыянәте өстендә тота. Өч яшьлек улы, әнисе турында да уйларга өлгерми Ленар, аңны томалаган ярсу-нәфрәт, гарьлек аны бауга меңгерә.

Казанда булган әлеге вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узгач, Мамадыштагы «сөяркә» вакыйгасы шулай ук тетрәндерде.

Монда да шул мәхәббәт өчпочмагы: алданган ир, ирдән уналты яшькә яшь булган хатын һәм сөяркә. Инде ул мәхәббәт вакыйгаларына нокта да куелган булган. Тик сөяркә дигәнең, алданган ирнең күзен ачмак була... һәм бу «дустанә» аңлашуның ахыры гына аның өчен хәерле бетми.

Мәсхәрәләнгән гаилә башлыгы да көндәшенә «кунакка» барып килергә була. Кыюлык һәм гайрәт өчен бераз төшереп ала да пычагын кыстырып юлга чыга. Тик чакырылмаган кунакка ишек ачучы булмый. Әмма шайтан суы белән томаланган аңны ярсу-нәфрәт дигән нәрсәләр өстереп торгач, адәм баласын гомерлек хатасын эшләүдән тыеп була ди мени!? Ишекне ачып, йоклап яткан көндәшен өч җирдән пычак белән чәнчегән ир моны гына азсынып, аның ирлек горурлыгын да өзеп ташлый.
Хәзер гаеплене эзләп карыйк инде. Кем гаепле ирме, хатынмы? Әлбәттә, Ленар зур хатасы өчен Алла каршында җавап тотар. Мамадыштагы вакыйга героеның исә закон алдында «хисап» тотасы бар. Ә ирләрне бу хәлгә җиткергән хатыннарның гаепләре зуррак түгелме соң монда? Әлеге күңелсез хәлләрнең шаһиты булган балалар язмышы да борчый мине. «Әтиең ник үлде, ник төрмәдә утыра?» – дип сорасалар, «Әнинең сөяркәсе аркасында!» – дип җавап бирерләрме алар.

Ир гаилә тоткасы дисәләр дә, гаиләне төп яшәтүче, җимермәскә тырышучы, барысына да түзүче – хатын кыз. Тик соңгы вакытта хатын-кыз затыннан булуыбыз белән горурланыр урында, башка «затташ»ларыбызның гөнаһлары өчен оялырлык вакыйгалар белән дөнья тулган. Без – дөньяны яшәтүче, тормыш бирүче, саклаучы илаһи дип аталган затлар. Шуңа күрә үзебезнең дәрәҗәбезне төшерми чын хатын-кыз булып кала алсак иде. Шул вакытта ир-егетләр дә: «Нишлисез сез, хатыннар?» – дип түгел, ә хөрмәт белән сокланып карарлар иде... 


Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА

в„– |

Татарстанда 2010 елгы корылык кабатлана (ВИДЕО)

$
0
0
25.06.2013 Авыл
Татарстанның 12 районында корылык күзәтелә. Белгечләр әйтүенчә, җирнең болай ярылганы 2010 елда да күзәтелмәгән.

Гидрометеорология хезмәте Татарстанның 12 районында рәсми рәвештә корылыкны раслады. Балык Бистәсе, Әлки, Кама Тамагы, Апас, Буа, Тәтеш, Кукмара һәм Балтачта туфрактагы дымның күләме критик ноктага җиткән.

Яңгырлар бу якларда апрель аеннан бирле юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган шимбә хөкүмәт утырышында белдергәнчә, корылык расланган районнарда бүген инде гадәттән тыш хәл игълан итү турында сүз бара.

12 район – бу әле чик түгел, ди министр. Алдагы көннәрдә вазгыять үзгәрешсез калса, корылыктан зыян күрүчеләр исемлегенә тагын 10 район өстәләчәк. Бу Арча һәм Лаеш зонасы.

Корылыктан килгән югалтуларны кем каплар? 2010 елда республикага федераль бюджеттан саллы ярдәм бирелсә, быел ул юк. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов корылыктан килгән зыян быел дәүләт тарафыннан компенсацияләнмәячәк ди. Моңа өстәп аграрийларның күпчелеге чәчүлекләрне дә иминиятләштермәгән. Димәк иминият акчасына да өметләнәсе юк.

Хөкүмәт утырышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш хәл игълан итү ихтималын кабатлады. “Могҗизага өметләнеп утырасы юк, бүгенге авыр хәлне ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Төшенкелеккә бирелмәгез. Кирәк икән гадәттән тыш хәл игълан итү мөмкинлеген дә карарга кирәк” диде ул.

Теләче районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов Азатлыкка әйтүенчә, җирнең болай ярылганы 2010 елда да күзәтелмәгән.

“Җирнең болай ярылганы 2010 елда да күзәтелмәде. 25 апрельдән бирле районда 32 мм яңгыр яуды. Башка елларда бу вакытка 80 мм була иде. Әле ул 32 мм да урыны белән генә. Кайдадыр анысы да юк. Туфрактагы ярыклар соңгы ун көндә кояш кыздыра башлагач тагы да тирәнәйде. Аста дым юк. Көзге арыш бүген серкә очыра. Тагын 40 көннән соң урак башланачак. Ә яңгыр игеннәргә иң кирәк вакытта юк” диде ул.

Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Заһидуллин сүзләренчә, Апас районында хәлләр тагы да яманрак.

“Теләчедә 32 мм яңгыр төшсә, Апаста шуның яртысы гына. Районда аеруча язгы культураларга зыян зур килде. Алдагы берничә көндә яңгыр яуса 10- 15 центнер уңышка өметләнәбез. Ә яумаса 5-6 центнер гына” диде ул.

Буа районын корылык икегә бүлгән. Сембер ягындагы хуҗалыкларга яңгыр аз-маз эләккән, Чуашстанга таба явым-төшемнәр апрель аеннан бирле юк.

Метеорологлар якын арада гына яңгырлар вәгъдә итми. Татарстан, циклоннарны үткәрмәүче, югары атмосфера басымы зонасында кала бирә.  


Марсель ӘСКӘРОВ

в„–--- | 24.06.2013

Аида Гарифуллина Универсиада ачылышында башкарчак җыр КЛИБЫ интернетка чыкты

$
0
0
25.06.2013 Мәдәният
Универсиада ачылышын әзерләү белән продюсер Игорь Крутой шөгыльләнә. Казан кызы Аида Гарифуллина өчен ул "Ак кош" җырын язган. Бу җырга аерым клип та төшерелгән.

Продюсер шулай ук Универсиада ачылышының кайсыбер серләрен дә сөйләде.  

Тулырак мәгълүмат Татпресса.ру сайтында.

 

  


---

в„–--- | 25.06.2013

"Зәңгәр шәл" 4 телдә куелачак

$
0
0
25.06.2013 Мәдәният
8-14 июльдә – XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының Мәдәни программасы кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Казаныбыз кунакларына үзенең иң популяр 7 спектаклен тәкъдим итә. Спектакльләр циклы театрның “йөзек кашы” булган Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән ачыла. Бу юлы легендар спектакль берьюлы дүрт телгә - рус, инглиз, француз һәи испан телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк.

Тамашачының аңа игътибары кимеми, ул 1962 елдан бирле татар театры сәхнәсеннән төшми. Әсәр әдәбият күзлегеннән бик үк көчле булмаса да, пьесага, яшерен шигъри шифр итеп, ир-ат һәм хатын-кызның милли идеалының мәңге яшь, мәңге гүзәл образлары, халыкның ирексөяр холкы, туган җиренә мәхәббәте салынган. Татар театры феноменын аңлар өчен “Зәңгәр шәл”не карарга, аны вакыйгалар тезмәсе буларак кына түгел, ә куәтле эмоциональ агым итеп кабул итәргә кирәк.

Универсиада көннәрендә Камал театры сәхнәсендә шулай ук театрның барлык мэтрлары катнашкан “Бабайлар чуагы”, узган сезон премьерасы – кытай режиссеры Ма Джэньхон сәхнәләштергән “Хан кызы Турандык”, татар драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган “Кыю кызлар” спектакльләрен карарга мөмкин булачак. 11 ел “яшәве” дәверендә күпсанлы бүләкләр һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган “Кара чикмән” спектакле бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә ахыргы мәртәбә куелачак. 13 июльдә, Камал театры тамашачыларның иң яраткан спектакле – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Гөргөри кияүләре”н күрсәтәчәк. “Гөргөри кияүләре” – керәшеннәр тормышын чагылдырган җырлар, көйләр, биюләр белән тулы этнографик комедия. Ул инде 18 ел дәвамында тулы заллар җыя.

Мәдәни Универсиада спектакльләре циклы Фәтхи Борнаш пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Яшь йөрәкләр” спектакле белән тәмамлана. Яшьлек һәм сөю хакындагы күңелгә үтеп керә торган әлеге әсәр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ук язылган. Комедиянең сюжеты бик гади генә булса да, режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне җырлы-биюле номерлар һәм оркестр музыкасы белән бизәп сәхнәләштергән. Ә инде Камал театрының иң популяр һәм иң яшь артистлары энергиясеннән иң җитди тамашачыбызның да күңеле күтәрелер дип уйлыйбыз.
 




в„– | 25.06.2013

Казан никах тантаналары өчен төзелгән бинага исем сайлый

$
0
0
25.06.2013 Җәмгыять
5 июльдә Казанда никахларны рәсми теркәүче яңа ЗАГС бинасы ачыла. Казан Универсиадасының 27-нче җәйге Универсиада булуы хөрмәтенә, бу көнне биредә 27 яшь парны теркәячәкләр. Киләчәктә Казандагы никахларның күпчелеге шунда узачак. Бинаның өч бүлмәсендә көненә бер йөзләп никах тантанасы үткәрү мөмкин булачак, диелә.

Әлегә яңа корылманың рәсми исеме юк. Хәзергә аңа "Казан" тантаналар үзәге" дигән исем бирү тәкъдим ителә. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин аңа исемне шәһәр халкының фикер һәм тәкъдимнәре нигезендә сайлаячакларын белдерде. Башкала мэриясенең интернет сәхифәсе аша һәр казанлы үз тәкъдимен җиткерә ала. Моннан тыш фикерләрне телефон аша башкаланың үзәк ЗАГСына шалтыратып та әйтергә була.

40 метрлы бакыр казанга охшатып төзелгән загс бинасы Татарстан башкаласының тарихи-мифик образын гәүдәләндерә. Риваятьләргә караганда, болгар кабиләләре яңа шәһәр өчен урын эзләгәндә, бер сихерче аларга кайсы урында утсыз казанда су кайный башлый, шунда шәһәр салыгыз дигән. Болгарлар нәкъ менә шундый урынны Кабан күле буенда тапкан. Кайбер риваятьләрдә Казан урнашкан урында кайчандыр хан улының суга үз казанын төшереп җибәрүе әйтелә. Башта “Казан” дигән исемне елгага, ә аннары, имештер, шәһәргә биргәннәр.

Ә сез яңа бинага нинди исем бирелүен телисез?


Марсель ӘСКӘРОВ

в„–--- | 25.06.2013

Казанда ЮХИДИ десанты: золыммы, файдамы?

$
0
0
26.06.2013 Авто
Ике-өч ай элек кенә Казан юлларында бар да тыныч була дип вәгъдә иткән иделәр, әмма соңгы атна эчендә юллардагы вәзгыять кискен үзгәрде.

Автомобиль йөртүчеләр Универсиада вакытында Казан юлларында тынычлык булмас дип фаразлаган иде. Чөнки билгеле бер тәҗрибә бар: меңъеллык вакытында шактый иза чигәргә туры килгән иде. Меңъеллыктан соң инде шактый вакыт узды, җиде ел эчендә Казан үзе дә, юллар да төптән үзгәрде, автомобильләр саны исә икеләтә-өчләтә тапкыр артты гына. Шуңа ул чактагы белән чагыштырганда, ситуациянең дә яхшы якка үзгәрүе шикле иде.

Балта белән машина төзәтәләр

Әле берничә ай элек кенә җаваплы түрәләр Казан урамнарында йөрүче автойөртүчеләрне тынычландырырга тырышты. Янәсе, бар да әйбәт булачак, юллар ябылмаячак, руль артындагыларга борчылырга туры килмәячәк һ.б. Иң мөһиме, Универсиада көннәрендә генә, аерым алганда, Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары вакытында гына, бераз түзәргә туры киләчәк. Әмма бездә, һәрвакыттагыча, вәгъдәләр үтәлмәде. Казан юлларындагы вәзгыять-хәлләргә күз салсаң, шундый фикер туарга мөмкин: әйтерсең, ЮХИДИ хезмәткәрләре Универсиада вакытына шәһәр юлларында машиналар санын минимумга калдыру операциясен алып баралар...

Берәр атна гына дәвам итсә дә, “операция” үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Беренчедән, урамнарда инде машиналар саны азайды. Икенчедән, автомобиль йөртүчеләр шәһәргә “тимер ат”ларында барырга курка, шикләнә хәзер. Ике факт та бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Куркучылар күбәйгән саен, машиналар да азаячак дигән сүз.

Әлеге курку, шикләнү, борчылу барлыкка килүнең чыганагы төрле. Әйтик, машинаңда аз гына кырылган урын бар яки тәрәзә пыяласы чатнаган икән, син аннан колак кага аласың. Җимерек бамперлар, фаралар, капотлар турында әйтеп тә тормыйм. Шимбә көнне йортым янында машина йөртүчеләрне күзәттем. Гадәттә, бу көнне алар бакчага китә иде. Ә бу көнне машиналарын төзәтәләр. Үз куллары белән. Лом, чүкеч, берсенең кулында хәтта балта да бар – әле дә “алтылы”, “җиделе”ләрне төзәтү өчен иң кулай кораллар икән. Кайберәүләрен ватык фараларын яңасына алмаштыра.

Әйе, җимерек машина белән шәһәр урамында йөрү куркыныч. Алга таба юлга диагональ рәвештә барган яки көпчәкләре менә-менә төшеп калам дигән машиналар башка транспорт чараларына куркыныч тудыра. Андыйлар, әлбәттә, юл хәрәкәтендә катнашырга тиеш түгел дип саныйм. Бер генә сорау туа: нигә андыйларга игътибарны Универсиада җитәр алдыннан гына юнәлттеләр соң? Нигә аларны моңарчы юллардан читләштермәделәр?...

Инспекторлар да арый һәм... йоклый

Юлда йөрүчеләр игътибар иткәндер: шәһәр урамнарында хәзер берничә полоса бар. Хәтта иң тар урамнарда да икешәр полоса ясап куялар. Аңлашылганча, берсе автобуслар өчен. Кайберәүләреннән җәмәгать транспорты йөрми дә яки бер генә автобус уза. Ләкин полоса бар. Әйтик, автобазардан Авитөзелеш районына барганда шундый юл. Нәтиҗәдә, шәхси машиналар гына йөрергә тиеш полосалар шыплап тула, үзеннән үзе “бөке” хасил була. Җитмәсә, шул ук полосага нигәдер “КАМАЗ”лар да керә, тракторлары да шуннан бара. Табигый рәвештә бу юлларда йөрү кыенлаша, алай гына да түгел, куркыныч вәзгыять туа.

Әнә шул полосалар барлыкка килеп, Казанга башка төбәкләрдән дә ЮХИДИ хезмәткәрләре юнәлгәч, башкала урамнарында юл һәлакәтләре артты. Сәбәпләре полоса белән генә бәйле түгелдер, анысы. Эсселектән йөртүчеләр арый, игътибар кими. Чат саен инспекторлар тора, аларны да карыйсы бар. Шунысы кызык, аварияләрдән берничә метрда гына читтән килгән “кунак” юл хәрәкәтен көйләүчеләр басып тора, ләкин һәлакәт булган җиргә алар килми. Парадокс...

Алар да арый бугай инде. Бер көнне шулай эштән кайтып киләм. Үземнең йортка борылам, ә анда – агачлар күләгәсендә ЮХИДИ машинасы тора. Мөгаен, ялгышканнардыр, мондый тормыйлар иде бит беркайчан да дип уйлыйм. Номерлары безнеке түгел. Яннарыннан узып барышлый машиналарына күз төшерәм, ике инспектор утыра... Утырмыйлар икән, йокыга талганнар. Эшләренең җаваплы булуын, таныш булмаган урамнарда йөри-йөри арыганлыгын фаразларга гына калды. Фотога төшереп алырмын дигән идем дә, борчырга теләмәдем.

Татарча сөйләшегез!

Гомумән алганда, мин үзем шәһәрдә тоташ тикшерүләргә каршы түгел. Андый тикшеренүләрне ешрак оештырырга кирәк дигән фикердәмен. Әнә, махсус рейдлар вакытында гына күпме исерекләр тотылды, димәк ки, юлда күпме фаҗигаләр, корбаннар булмый калды. Күпме балалар утыргычыннан башка йөргән машиналар туктатылды, нарасыйлар гомере сакланып калынды. Хәзерге вакытта бара торган тикшерүләр дә андыйларны тоткарлый.

Әгәр кеше аек икән, машинасы төзек икән, барлык таләпләрне үтәп, кагыйдәләр бозмыйча гына йөри икән – ул тыныч күңел белән “тимер ат”ына утыра. Андыйларга штраф та салмыйлар, андыйлар башкалар гомерен дә куркыныч астына куймый. Инспекторлар белән дә тыныч кына сөйләшергә, аралашырга була. Интернетта барлыкка килгән хәбәрләргә игътибар итеп, мин дә үземне туктаткан бер инспектор белән татарча сөйләшеп карадым. Аңламады мескенкәй, бездә ике дәүләт теле икәнен белмидер шәт, кунак бит. Документлар тикшерергә генә туктаткан иде, югыйсә, үзе дә үкенде бугай. “Документы в порядке, можете ехать” диде дә, честь биреп озатып калды. Тизрәк котылырга теләде булса кирәк.

Тик мондый ук озак вакытлы булмасын иде алар. Ә Универсиадага әле шактый вакыт бар. Димәк, тикшерүләр дәвам итәчәк, ә автомобильләр саны чыннан да кимиячәк. Бәлки Универсиададан соң юлларда төзек машиналар гына, тәртипле, инде яңа кагыйдәләргә өйрәнеп-күнегеп беткән йөртүчеләр генә дә калыр әле... 


Ленар САФИН

в„– | 25.06.2013

Демографик упкын

$
0
0
26.06.2013 Җәмгыять
Үткән атнаның төп яңалы­гы сәясәтчеләрнең Россия­нең яңадан демографик упкынга тәгәрәп баруы турында шау-шу кубаруы булгандыр, ихтимал. Владимир Путин да Бөтен­дөнья перинаталь медицина Конгрессында тук­санынчы елларның демографик кризисы нәтиҗәләренең якындагы елларда ил икътисады, социаль өлкә һәм сәнәгать үсешендә тискәре тәэсирен сиздерәчәген, ягъни бала табу яшендәге хатыннар кимү сәбәпле, балалар туу да кимүгә йөз тотачагын игълан итте.

Яшьләр эшләре буенча Фе­дераль агентлык җитәкче­се Сергей Белоконев та Мә­гариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә Россия икътисадына яшьләр санының ки­мүе шартларында үсәргә туры киләчәк дип чыгыш ясады. Халык саны кимүе шартларында ил үсеше исә мөмкин түгел диярлек, тарихта моның мисалларын табуы кыен. Демографик упкын күбрәк ил­нең тарих арбасыннан төшеп калуга йөз тотуы хакында сөйли, империяләрнең таркалу билгесе булып тора. Җирле халыкның кимүе, илгә мөһа­җирләр дулкыны ябырылу – ул тарихи закончалык, бетү­нең башы. Рим империясе мисалы, башка куәтле держава­ларның тарих тәгәрмәче ас­тында калуының симптомнары бер-берсенә тәңгәл килә­ләр, бетүнең кануны бер, алгоритмы бер. Росстат мәгълү­матларына карасак, 2009 елда Россиядә 15 яшьтән 29 яшькә кадәр 33,7 миллион яшь кеше булуын, 2011 елда санның 32,4 миллионга кадәр кимүен, үткән ел 31,6 миллионга калуын күрербез. Якындагы ун елда бу сан 25 миллионга кадәр кимер дип көтелә. Әле үткән ел гына халык саны кимү тукталды дип фанфаралар каккан ил җитәкчелеге берничә ай үтүгә пошаманга калды, чөнки 2013 ел статистикасы шатландырмый, беренче өч айда туучылар саны кимегән, үлүчеләр саны исә арткан. Росстат 100 туучыга 109,5 үлүче туры килә дип белдерә, Американың Үзәк разведка идарәсе 115,35 ди­гән башка санны атый.

Конгресста ясаган чыгышында Владимир Путин соң­гы ун елда яңа туган бала­ларның үлеме ике тапкыр кимеде дип белдерде. 2013 ел статистикасы исә бу санның да кимүгә таба түгел, ә артуга таба йөз тотуы хакында сөй­ли. Гыйнварь-апрель айларында илдә 5285 бер яшькә кадәр сабый үлгән, бу үткән елдагыдан 5 процентка артык. Тө­бәкләр статистикасына күз салсак, Кавказ республикаларында балалар үлеме байтакка кимегән булуын күрербез (дөреслек өчен таныйк: 1000 яңа туган балага туры килә торган үлемнәр саны боларда әле дә бик югары), ә менә Ярославль өлкә­сендә 1000 яңа туган балага туры килгән үлемнәр саны 2012 елдагы белән чагыштырганда, 150,8 процент, Ненец автономияле округында – 172,3 процент, Калмык Республикасында 214 процент булуын күрер­без. Аяныч, Татарстанда да бу сан 130,5 процентны тәшкил итә. Тирәнтен анализ ясасак, без, ихтимал, балалар үле­менең перинаталь медицина проблемасы гына түгел, ә әх­лак проблемасы да икәнлеген кү­рербез. Баланы карында килеш турак­лап үтерергә күнек­кән ана­ларның инде аны тугач та буып үтерүләре тенденция рә­ве­шен алып бара, бу күре­нешнең статистикасы юк әлегә (Росстат тышкы сәбәп­ләрдән үлгән 1 яшькә кадәрге балалар санын китерә, алар­ның, ягъни үтерелгән бала­лар­ның саны бу елның өч аенда үткән елдагыдан 24кә үскән). Әти-әни эчкечелеге, наркоманлыгы, тәртипсез җен­­си тормыш алып бару нәтиҗәсендә таралган чир­ләр дә яңа туган нарасый­ларның яшәп китүгә булган өметләрен кисә.

Халык саны кимү бүген үк инде җитди бер проблема тудыра. Мөһаҗирләр белән россиялеләр арасында конфликтлар үсә, кайбер сәясәт­челәрнең “рус картасы”н уен тузы итеп кулланырга тырышулары конфликтның урамнар һәм базарларда гына тукталып калмыйча, мәктәпләргә һәм югары уку йортларына да үтеп керүенә китерә. Рус яки ас­симиляцияләнгән рус телле интеллигенция бу процессны авыр кичерә, гасабилану, үр­тәлү нәтиҗәсендә депрессия кичерә, милли стресс исә мил­ләтара ызгышның яңа фронтларын тудыра. Интернационализмны бар халык­ларның да бары тик рус те­лендә генә сөйләшүләре дип аңларга күнеккән Мәскәү укытучысы Светлана Шамаева мәктәптә укучы чит милләт балаларына менә нәрсә дип кычкыра: “Бу җир минем туганнарым һәм меңләгән шундый ук гади рус солдатлары тарафыннан сугышып кире кайтарып алынган дип саныйм. ...Һәм минем монда үз шартларымны көчләп тагарга хакым бар! Һәм сезгә монда үз кагыйдәләргезне урнаштырырга юл куймабыз!

...Һәм транспортта барганда... Һәркайсы үз телендә –тәтәтәтә. Син рус теле дәүләт теле булган дәүләттә яшисең, син рус телендә сөйләшергә тиешсең. Бу инде (баланың трамвайда туган телендә сөй­ләшүе хакында бара сүз. – Р.Ф.) безнең хокукларыбызны бозу булып тора. ...Ни өчен сез үзегезне биредә үз авылыгыздан да (аул дип әйтә) начаррак тота алабыз дип саныйсыз?”

1941 елда Мәскәүне яклап башын салган башка милләт вәкилләренең оныклары, билгеле, мондый ачыргыланулы монологка нәфрәтләнә­ләр, нәтиҗәдә мәктәп директоры чит милләт балаларына үз шартларын көчләп тагарга маташкан ике укытучыны эш­тән азат итәргә мәҗбүр була. Бүген Мәскәүнең Тимирязев район судында аларны эштә яңадан торгызу өчен процесс бара, аналитиклар укытучы­ларның якланачагына шик белдермиләр. Демографик кризис шартларында моңа охшаган конфликтлар күбәер һәм кискенләшер дип аң­ларга кирәк. Моның нәти­җәләре исә руслар өчен дә, татар һәм чуашлар өчен дә, кайчандыр бердәм илдә яшә­гән һәм уртак Ватан өчен кан койган, хәзер инде мөһаҗир­ләргә әверелгән башка мил­ләт вә­килләре өчен дә аяныч булыр төсле. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„–98 | 26.06.2013

Зират серләре

$
0
0
26.06.2013 Могҗиза
Бик борынгы заманнардан бирле зиратлар серле һәм изге урыннар булып саналганнар. Безнең Карлы авылы халкы анда үскән агач-куакларның җимешләрен ашамаган, җир җиләкләрен җыймаган. Нинди авыр заманалар булса да, хәтта андагы корыган агачларны утынга да кулланмаганнар. Авыл зираты тирәсе мин белгәннән бирле бөтен ягыннан рәшәткә һәм канау белән әйләндереп алынган. Анда бервакытта да терлек-туар кергәне булмады.

Шуңа күрәдер зират өстендә каен-тирәк кебек зур агачлар белән бергә төрле алма-чия һәм башка агач-куаклар рәхәтләнеп үсә. Карлы авылы 1662 елда оешкан. Аңа кадәр Мәскәү дәүләтенең чик буе каравыл отряды торган урын булган. Димәк, авылның зиратына шул вакытлардан бирле кешеләр җирләнә башлаган. Халыкның зират тирәсен серле диюе тикмәгә генә түгел, әлбәттә. Бу язмада миңа мәгълүм булган сәер хәлләрнең әле берничәсе генә.

Таш яңгыры

Бу хәл 1947 елның көзендә була. Әнием күршебез Зәйнәп апа белән иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә амбарга эшкә барырга чыгалар. Тизрәк эшкә керешер өчен амбар хуҗасын да үзләре белән алып барырга була болар. Бабай йортына барыр өчен зират яныннан үтәргә туры килә. Һава тыныч һәм саф, авыл өстендә, зират тирәсендә иртәнге тынлык. «Без зират янына җитеп күп тә үтмәде, кинәт өстебезгә шыбырдап вак таш яңгыры ява башлады. Нәкъ бозлы яңгыр кебек! Без куркуыбыздан бер-беребезгә сыенышып чаба башладык. Таш яңгыры бабай йортына кадәр куа килде. Бабайның ишеген бәреп кереп идәнгә егылдык. Булган хәлне сөйләп биргәч: «Зират яныннан узганда, догалар укырга иде. Сез шулай эшләмәгәнсездер», – диде ул. Килгән сукмактан кире үткәндә бөтен җир тыныч, бернинди дә таш яңгыры яумады. Без белгән догаларыбызны укып, зират буеннан әкрен генә үтеп киттек», – диеп сөйләде әнием.

Сәер тавыш

Бу хәл 1975 елда була. Фәһимә апа төнге сәгать 12 ләр тирәсендә авыл зираты янындагы юлдан үтеп барганда ачынып кычкырган тавыш ишетә. Тавыш җир өстеннән түгел, нәкъ җир астыннан гөлдерәп килә икән. Фәһимә апа коты очып күрше Мәрьям апаларга кереп егыла. Төн кунарга да шуларда кала. Иртән тынычлангач, авылыбызның хөрмәтле мулласы Нургали абыйга тавышның зиратның кай урыныннан чыкканын аңлатып бирә. Соңыннан шул ачыклана: Карлы авылына кызы янына Әтнә ягыннан бер керәшен карчыгы килеп торган булган. Вафатыннан соң ул Карлы авылы зиратына җирләнгән. Ләкин, ислам диненә кайттым, диеп иман китермәгән, имеш. Тавыш, шул керәшен карчыгы кабере янәшәсеннән чыккан, күршесе шулай тынычсызланган, диеп аңлатты Нургали абый.

Кабер өстендәге утлы багана

Безнең авыл мәктәбендә 9-10 нчы сыйныфлар өчен кичке мәктәптә укулар оештыралар иде. Укулар көзге эшләр тәмамлангач башланып, язгы чәчүгә керешкәнче бара иде. Җитмешенче елларда мәктәп директоры булып Рәфыйк абый эшләде. Бервакыт, көз көнендә, кичке караңгы төшкәч, Рәфыйк абый мәктәпкә дәрес бирергә барганда зират коймасы кырыендагы кабер өстендә ут күреп ала. Башта, күземә генә күренәдер, диеп басып карап тора. Ут, бер дә селкенмичә, зәңгәрсу-яшел төстәге колганы хәтерләтеп, яңа кабер өстендә янып тора. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, диеп, Рәфыйк абый мәктәптән беренче очраткан укучыны урамга алып чыга. Алар Тәүфыйк Юнысов белән икәүләшеп серле утны күзәтеп торалар. Соңыннан бу утның Исмәгыйль бабай кабере өстеннән күтәрелгәнлеге ачыклана.
Әнә чыгалар...

Монысын Әхмәтша бабай сөйләгән иде: «Өлкән абыем төнге намазын зиратка барып укый икән. Мин ул чакта үсмер генә идем әле. Абый миңа зират өстендә намаз укыганда үзе генә булмавын, әрвахларның каберләреннән чыгып, аның белән бергә намаз укыганнарын горурланып һәм серле итеп сөйләде. Төнге зиратта курыксам да, абыйдан мине дә үзе белән төнге намазга алып баруын үтенә башладым. Бик аптыраткач, абый риза булды. Әмма бер шарт белән, анда баргач тавышыңны чыгарма, ни күрсәң дә, тыныч кына утыр, диде.

Менә бер көнне, эшләрне тәмамлап, тәһарәт алып, чиста күлмәкләр киеп, без төнге зиратка юнәлдек. Анда кечкенә капкадан кереп, инде өсләренә яшел үләннәр үскән каберлекләр тирәсенә килеп, җиргә өйдә тукыган кечерәк кенә ашъяулык җәеп тезләнешеп утырдык. Зират өстендә төнге тынлык, кошлар сайравы, хәтта бернинди җәнлек кыштырдавы да ишетелми. Мин үз йөрәгем типкәнне генә сизеп, тыңлап утырам. Күпмедер вакыттан соң күрәм, бездән алдагы каберлекләрдән берәм-берәм ак киемле кешеләр чыгып, тезелешеп рәт-рәт булып утыра башладылар. Күпме тырышып карасам да, аларның ирме, хатын-кызмы икәнен аера алмадым. Шулчак янәшәмә утырган абыйга кул белән төртеп күрсәтеп: «Әнә чыгалар!» – дигәнемне сизми дә калдым. Мин сүзләремне әйтеп бетергәнче, тегеләр юк та булдылар. Без өйгә кайтып киттек. Шуннан соң бүтән беркайчан да абый белән зиратка бармадым». 


Расих ҖӘЛӘЛ

в„– |

"Мәскәү милли телевидениене буарга кереште"

$
0
0
26.06.2013 Милләт
Русиядәге икенче мультиплекс беренче булып Татарстанда эшли башлады. “Татарстан-Яңа гасыр” тапшырулары бушка күрсәтелүче цифрлы телевидениегә кертелми.

25 июньдә Казандагы телерадио тапшырулар үзәгендә икенче мультиплексны тәкъдим итү чарасы үтте. Сишәмбедән Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда иң беренче булып икенче мультиплекска кергән тапшыруларны да цифрлы каналда бушка карый алачак. Тапшыргычның сигналлары 50-60 чакрымга җитә. Алга таба республикада башка тапшыргычлар да урнаштырылачак.

Икенче мультиплекска “РЕН ТВ”, “СТС”, “Домашний”, “Спорт”, “НТВ-Плюс Спорт плюс”, “Звезда”, “Мир”, “ТНТ”, “Муз-ТВ” – барлыгы тугыз канал кергән. Бу пакетта әлегә бер каналга урын бар, аны бәйге нәтиҗәсендә сайлап алачаклар.

Узган ел март аенда Татарстанда беренче мультиплекска кергән цифрлы каналлар күрсәтелә башлаган иде инде. Аңа “Беренче канал”, "Россия-1", "Россия-2", НТВ, "Бишенче канал", "Россия-К", "Россия-24", "Карусель", "Русия җәмәгатьчелек телевидениесе" (ОРТ), "ТВ Центр" керде.

Бүген республикада яшәүчеләрнең яртысында әлеге цифрлы каналларны тоту җайланмалары бар дип белдерелә. Русия телевидение һәм радио челтәре директоры Андрей Романченко ел ахырына Татарстан халкының 70 процентлабы әлеге ике мультиплекска кергән 19 каналны тота алачагын әйтә. Цифрлаштыру 2015 елда төгәлләнер дип көтелә.

2013 елның 20 апрелендә Русия президенты Владимир Путин үзенең фәрманына үзгәрешләр кертте һәм ил күләмендә өченче мультиплекс булдырылачагы игълан ителде. Бу өченче пакетка Русия дәүләт телерадио компаниясе (ВГТРК) каршында эшләүче субъектлардагы ширкәтләрнең каналлары, мисал өчен, Татарстанга килгәндә ГТРК “Татарстан” тапшыруларыннан торган махсус канал, керәчәге дә билгеле булды.

Шулай итеп, киләчәктә Татарстанда яшәүчеләр гадәти антенналар аша “Татарстан – Яңа гасыр” тапшыруларын карый алмаячак. Татарча тапшыруларны карарга теләүчеләргә иярчен тәлинкәсе алырга, йә булмаса ТНВ кабельле телевидениеләр тәкъдим итә торган тапшырулар исемлегендә булса, аларга тоташырга туры киләчәк.

Килеп туган хәл “Яңа гасыр” җитәкчелеген дә борчуга салды. Әлеге канал җитәкчесе Илшат Әминов фикеренчә, дүртенче хосусый мультиплекс булдыру кирәк. “Дәүләттән акча кирәкми, һәр төбәктә бу эшкә алынырдайлар бар”, ди Әминов. Бу үтенеч Путинга да җибәрелгән, дәүләт думасы утырышында һәм башка чаралар вакытында түрәләргә сораулар да бирелгән. Әмма җавап күренми.

"Безнең гәҗит"нең нәшире Илфат Фәйзрахманов Мәскәүнең бу өч мультиплекска милли каналларны кертмәвен милли эфирны авызлыклау, татар теленә һөҗүмнең чираттагы адымы буларак бәяли. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә күпләрне борчый.

"Моның төбендә Мәскәү сәясәте ята. Тегеләй итеп карый, болай итеп карый, әмма ни генә булмасын шулкадәр хәйләкәр мәкерле рәвештә эш итә. Бу милли телевидение, милли эфирны авызлыклау һәм буу булып тора. ГТРК “Татарстан”ны гына өченче мультиплекска кертү милли ихтыяҗларыбызны чикли торган адым булачак. Мин моны ни өчен әйтәм, чөнки ГТРКның "Татарстан" бүлегендә татарча тапшырулар бик аз. Мәскәү тапшырулары барганда аның эченә генә кушылып алалар. Анда татарча яңалыклар да юк. Мәскәү биргән билгеле бер вакыт кысалаларында гына милли мәнфәгатьне канәгатьләндерә алырбыз микән? Минем белүемчә, Мәскәү татарча тапшыруларның эфирга чыгу вакытын да гел алыштырып тора", ди Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, төбәкләргә бирелә торган вакытны үзгәртеп тору халык яраткан тапшыруларын таба алмасын һәм аннан бизсен өчен махсус эшләнә.

Бүген ГТРК "Татарстан"ның татарча тапшырулары халык өчен иң җайсыз вакытта эфирга чыга. Күпләр эштә, укучылар мәктәптә, студентлар югары уку йортында булганда иртәнге 9дан 10га кадәр сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә генә күрсәтелә. Татарча тапшырулар 30%ны тәшкил итә.

ГТРК “Татарстан” җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов өченче мультиплекска кергән Татарстан төбәге тапшырулары тәүлек әйләнәсендә эфирга чыгар дип өметләнә. Күпме өлеше татарча булачагын әйтә алмады.

Шулай ук тапшыруларның нинди темаларга багышланачагы, милли тормыш яктыртылу-яктыртылмавы да, гомумән, бу өченче мультиплексның кайчан эшләп китәчәге дә әлегә билгеле түгел.  


Наил АЛАН

в„– | 25.06.2013

Мәскәү – Казан арасы...3,5 сәгатьтә

$
0
0
26.06.2013 Җәмгыять
Тиздән поезд белән Казаннан Мәскәүгә бару өчен 12 түгел, ә 3 сәгать ярым вакыт та җитәргә мөмкин. Ике шәһәр арасында төзеләчәк югары тизлектәге тимер юл магистрале турындагы сөенечле яңалык республика халкында кызыксыну уятты.

Россиядә тизйөрешле тимер юл магистрале булдыру турында сөйләшүләр инде күптән бара. Аның белән бәйле имеш-мимешләр дә күп булды, шуңа күрә соңгы арада халык Мәскәү-Казан арасында тизйөрешле поездларның барлыкка киләчәгенә өметен өзеп, әлеге тема турындагы сөйләшүләргә игътибар итми башлаган иде. Тик менә күптән түгел генә Россия Президенты катнашында узган Россиядә югары тизлектәге тимер юлларны җәелдерүгә багышланган киңәшмәдән соң, әлеге мәсьәләгә тулы ачыклык кертелде кебек. Җыелышта катнашучылар беренче тизйөрешле поездлар Мәскәү һәм Казан арасында хәрәкәт итәчәк дигән уртак фикергә килде.

25 июнь көнне Россия Дәүләт Думасында әлеге темага кагылышлы парламент тыңлаулары узды. Чараны Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков алып барды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Җитәкчеләр һәм депутатлар проектны тормышка ашыру юллары һәм әлеге тимер юлны төзүнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында фикер алышты.

Футбол буенча дөнья чемпионатына - тизйөрешле поезд юлы?


Россиянең транспорт министры Максим Соколов сүзләренә караганда, әлеге югары технологияле трасса 2018 елга, ягъни Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионатына ук төзелеп бетәргә мөмкин. Тик моның өчен проектны быел ук әзерли башлау мөһим. Тимер юлның Владимир, Түбән Новгород һәм Чабаксар шәһәрләре аша узачагын да билгеләп китү кирәк.

Илдә югары тизлектәге тимер юл магистрале төзү турында фикер алышуларның озак елларга сузылуы юкка түгел. Ник дигәндә, әлеге төр төзелеш эшләрен алып бару бик зур чыгымнар таләп итә. Казан-Мәскәү трассасын ясау өчен генә дә 928 миллиард сум күләмендә акча таләп ителә. Тик шул ук вакытта әлеге эшчәнлекнең иң эре инфраструктура проектларыннан булуын да истән чыгармаска кирәк.

Шулай да, җитәкчеләр әлеге поездларга билет бәясе 1 километр өчен 10 сумнан да кыйммәт булмаячак, дип ышандыра. Ягъни, билет бәясе 800 сумнан башланачак һәм гади поездагы плацкарт вагондагы урыннар бәяләреннән дә түбәнрәк булачак (хәзерге вакытта, мәсәлән, Казаннан Мәскәүгә плацкарт вагонда бару уртача 1200 сум тора).

3,5 сәгать юл өчен 2 мең сум да жәл түгел


Әлеге яңалык Татарстан халкында шунда ук яклау тапты. Күпләр билет бәясенең 800 сум гына булачагына ышанмый-ышануын. Хәер, Мәскәүгә 12 сәгать урынына 3,5 сәгатьтә барып җитү өчен кайберләүләр 2-3 мең сум түләргә дә риза икән. «Соңгы елда Мәскәүгә эш буенча еш барырга туры килде. Поездга кичке якта утырсаң уңайлы. Иртән йокыдан торуга Мәскәүдә буласың. Бер тапкыр көндез кайтырга туры килде - әлеге 12 сәгать озак һәм бик авыр узды. Гомумән, ерак араларга еш йөрү ардыра. Әгәр дә киләчәктә тизйөрешле поезд юлы ачсалар, 2-3 мең сум акчамны да жәлләмәс идем», - дип сөйли күптән түгел генә Казанда үз эшен ачып җибәргән шәхси эшмәкәр Азат Илдаров.

Халык югары тизлектәге тимер юл магистрале төзелә башлауны көтә


Дмитрий Ильясов исә гади студент. Инде 4 ел дәвамында Мәскәү Дәүләт университетында белем ала егет. Ул поездларда йөреп интекми, ә самолетта оча. Аның сүзләренә караганда, әгәр дә ике шәһәр арасында югары тизлектәге тимер юл магистрале сузсалар, ул самолетны поездга алыштырырга риза.

«Аэропортта самолетка кереп утырганчы тикшерү уза-уза хәл бетә. Җитмәсә, ике сәгать алдан килеп утырырга кирәк. Поездларда аның ише белән баш катырмыйлар, тик баруы озак. Шуңа күрә, әгәр дә Казан-Мәскәү арасы 7-8 сәгатькә «кыскарса», мин рәхәтләнеп шул поезд белән генә йөриячәкмен», - дип үз фикерләре белән уртаклашты Дмитрий.

Әлеге югары тизлектәге поездларга халык тарафыннан ихтыяҗның зур булачагына җитәкчеләр дә шикләнми. Әгәр дә тимер юл 2018 елга чыннан да ачылса, 2019 елда пассажирлар саны 7,4 миллионнан артык булачак, дип фаразлый алар. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 26.06.2013

Минтимер Шәймиев: «Татарстан территориясендә "Саклаучы" сыны куелачак»

$
0
0
26.06.2013 Җәмгыять
Әлеге минутларда Казан Кремлендә Татарстан делегациясенең Бөтендөнья мирасы комитетының 37 нче сессиясендә катнашу нәтиҗәләре буенча журналистлар белән очрашу бара. Болгар һәм Свияжск һәйкәлләренең ЮНЕСКО исемлегенә керү-кермәве хакында сораулар белән беррәттән, М.Шәймиев былтыр бик зур шау-шу уяткан Болгарга куеласы барс сынын турында да фикерен әйтте.

"Мин әлеге статуядан баш тартмадым һәм беркайчан да тартмаячакмын. Бу гүзәл статуя, ул кемгәдер ошамый икән, мин моны һич аңламыйм. Барс сыны һичшиксез Татарстан территориясендә куелачак".

 Тулырак мәгълүмат Татпресса.ру сайтында.

 


---

в„–--- | 26.06.2013

Биектауда балаларга куллану вакыты чыккан прививка ясаганнар

$
0
0
27.06.2013 Медицина
Биектау районында куллану вакыты чыккан вакцинаны 1 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 91 балага кадаганнар. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе хәзер әлеге факт буенча тикшерү уздыра.

“Бар балалар да хисапка алынды, хәлләре начараю аркасында мөрәҗәгать итүчеләр әлегә юк”, – дигән бу хакта Биектау районы үзәк хастаханәсе хезмәткәре Рифат Идрисов.

Татарстан Сәламәтле саклау министрлыгында әйтүләренчә, 30 көннән соң балалардан кан анализы алыначак һәм аларга прививкаларны кабатлау зарурлыгы мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип хәбәр итә “Эхо Москвы”.  




в„– |

Күпсенми торыгыз яки Хәлең ничек, пенсионер?

$
0
0
27.06.2013 Җәмгыять
Беркөнне телефоныбыз чылтырады. Чәбья авылыннан (Мамадыш районы) Мәхмүт агай Габитов икән. Без аның белән Мамадыш педучилищесында бергә укыган идек. Бер газетада югары дәрәҗәдәге чиновникларның пенсия һәм резерв фонды акчаларын үз белдекләре белән теләсә-ничек туздырулары хакында укыган да, шуңа борчылып чылтыратуы икән. Мәкаләнең кайбер өлешләрен миңа да укып күрсәтте. Илнең иң көчле финанс агымы режимны саклауга, полициягә, чиновникларны тук яшәтүгә тотыла икән. Пенсиягә чыгу яшен 65кә җиткерү турында да сүзләр бар иде анда.

Чиновникларның тел төбеннән аңлашылганча, дәүләткә авырлык килмәсен өчен җүнле пенсионер 70кә җиткәч үзе белеп “тегендә” китәргә тиеш икән. Мәкаләдә ачыктан-ачык язылмаса да, мондый вәзгыять күптән бара түгелме соң? 70тән узган өлкәннәрне сырхауханәләргә бик теләп алмаулары шул “балык башы” түгелме? Чирең турында әйтсәң, кайбер табиблар: “Сиңа ничә яшь соң?” – дип, йөзләрен кыйшайталар. Нигә японнардан үрнәк алмыйлар икән алар? Анда гомернең уртача озынлыгы 80 яшьтән артык. Пенсионер сәяхәткә барырга теләсә, аны Европага, Америкага бушлай җибәрәләр икән бит! Ә безнең район үзәгенә барып кайтырга да хәлебез җитми. Мескен пенсиябезне ут яндырган, газ яккан, су тоткан өчен түлибез, фәлән кадәресен салымнарга, файдасы булмаган, әмма бик кыйммәт даруларга тотабыз, шуннан чәй-шикәрлек тә акчабыз калмый.

Салым дигәннән, 30 ел элек машина алган идем. Хәзер миңа 80 яшь, машинада берничә ел йөрмим инде, җәй ахырында урманга гөмбәгә генә барып кайткалыйм. Ә техник күзәтү үтәргә баргач, автогражданка салымын барыбер түләтәләр. Путин пенсионерларны бу салымнан азат итәбез дип вәгъдә биргән иде дә, ләкин әлеге яңалык түрәләргә ошамады ахрысы, вәгъдә чынга ашмады.

Тагын бер мисал китерим әле. Монысы Җиңү көне хакында. Мин 1944-45 елларда элекке Тәкәнеш районының 1 Май колхозында сугышка китәсе атларны тәрбияли (кыш көне суларына кадәр җылытып эчердем) һәм аларны район военкоматына үз кулым белән илтеп тапшыра идем. Миңа ул вакытта 11 яшь иде. Александр Некрасовның “Мужичок с ноготок” әсәрендәге кебек кышкы 30-35 градус салкыннарда ат җигеп, авылдан дүрт-биш чакрым ераклыктагы урманга утынга бара идем. Ач бүреләр ат чанасына ияреп, мине авылга кадәр озата киләләр иде. Мин бик батыр идем, бу хакта газеталарга да яздылар, әле яшүсмер бала булуга карамастан, үз-үземне аямый эшләгәнем өчен 1946 елда медаль белән дә бүләкләделәр. Колхозда ат каравымны дәлилләүче документларым да бар, ләкин миңа “Тыл ветераны” исеме бирмәделәр. Бу – закон чыгаручыларның наданлыгы. Хәзерге өлкән пенсионерлар – Бөек Ватан сугышы чоры балалары, яшүсмерләре. Ул чакта шәһәр балалары 10-11 яшьтән станок артына басса, без – аларның авылдагы яшьтиләре, сыер җигеп, басу сукаладык, җилкәләргә тубал асып, авыл картлары белән бергә чәчү чәчтек. Бәрәңге белән алабута оны буталган сыек шулпа эчеп, каткан телогрейка, чабата киеп, 10-12 сәгать эшли идек. Әмма бирешмәдек, эшләдек, булдырдык, дошманны җиңдек. Ләкин безне хәзер гаеплиләр, имеш, без коммунистларның рәхәт тормышы өчен көрәшкәнбез, әтиләр, абыйлар шулар өчен яуда башларын салганнар икән... Минем дә ике абыем сугыш кырында ятып калды, әтием Мәскәүдән Берлинга барып җитеп, аннан японнарга каршы Ерак Көнчыгышта сугышып, яу кырында 7 ел йөреп кайтты. Саимә апам трудармиядә эшләде. 9 Май – Җиңү көне миңа бәйрәм түгел, ә кайгыхәсрәтне тагын бер татып карау, яңарту көне.

Депутатлар “Тыл ветераны” исемен 14 яшьтән эшләүчеләргә биреп дөрес эшләмәделәр: эшләмәгән кешеләр дә шул исемгә лаек булды, ә чынлыкта эшләүчеләр кыерсытылып калды.

Инде Чәбья авылыннан чылтыраткан Мәхмүт агай укыган мәкаләдән аңлашылганча, балачагын сугыш урлаган, авыр эштән гомер буе башы чыкмаган пенсионерларның гомерләрен күпсенә башлаганнар икән. Күпсенми торыгыз әле! Без авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән халык, түзәрбез.

“Татарстан яшьләре”ндә 2004 елның 30 сентябрендә басылган “Ялгыз йөрәк тиз суына” дигән мәкаләне җыеп куйган идем. Анда мондый юллар бар: “Менә кеше пенсиягә чыга һәм инде аның эшкә килеп йөрүен өнәми башлыйлар, инде аның акыл өйрәткәнен тыңлаучылар юк”. Ә бит элек өлкәннәрнең акыллы киңәшеннән башка бер эш тә эшләнмәгән. Гаиләдә өлкәннәр сүзеннән чыгу булмаган. Коммунистлар заманында да өлкәннәр советы эшләде әле, шуңа да авылларда һәм шәһәрләрдә тәртип иде.

Кыскасы, өлкәннәрне хөрмәт итмәгән илдә беркайчан да тәртип булмас, ишелер, җимерелер ул ил.  


Кави МОРЗАХАНОВ

в„–74 |

Йосыф Бикчәнтәев:«Мин барыбер сәнгатьсез яши алмыйм»

$
0
0
27.06.2013 Җәмгыять
Алма агачыннан ерак төшми, дигәннәре хактыр. Гаиләләре белән сәнгатебезгә хезмәт итүчеләр һәркемдә соклану уята. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәеваның оныгы Йосыф Бикчәнтәев тә җаны-тәне белән театрга гашыйк.

4-5 яшьләрендә үк «Әлдермештән Әлмәндәр», «Әни килде» спектакльләрендә күренекле артистлар белән бер сәхнәдә уйный башлаган егетнең киләчәген күпләр артист итеп күз алдына китергәндер. Соңрак әтисе – Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев белән бергә төшкән «Күктау» фильмында да тамашачы аны яратып калды.

Бүгенге көндә Йосыф Казан дәүләт федераль университетының көнчыгыш телләре һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем ала. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бара торган «Зәңгәр шәл» спектаклендә брейк биюен башкарып та тамашачыны таң калдыра ул. Төрле яктан талантлы бу егет уку йортында уза торган мәдәни чараларда да актив катнаша. Җәйге ял вакытында ул «Сәләт» яшьләр лагеренда әйдаман булып эшли.

Без Йосыф белән очрашып, аның эш-гамәлләре турында сөйләшеп алдык. Шунысын да әйтергә кирәк, ул бер генә рус сүзен дә кыстырмыйча, саф татарча сөйләшә.

– Йосыф, сине «театр баласы» дип йөртсәләр дә, чит телләр белгечлеген сайлагансың. Болай да инглизчә аралаша белә идең түгелме?


– Әйе, минем театрга карашым беркайчан да үзгәрми. 11 нче сыйныфны тәмамлаганда, чит телләр факультетына бару теләге туды. Университетта мин кытай телен өйрәнәм. Ул бик кызык та, катлаулы да тел. Аны әйбәт белү өчен кешеләр белән күп аралашырга кирәк. Шуңа күрә Кытайда яшәп кайттым. Безне анда аерым алымнар белән укыттылар. Ул илдә яшәү миңа зур тәҗрибә булды. Хәзерге заманда берничә тел белү бер дә комачауламый. Чит илдәге дусларым белән мин инглизчә аралашам.

– Кытайда яшәү синдә нинди тәэсирләр калдырды?


– Андагы табигать үзе бер могҗиза. Мине кытай халкының тормышы кызыксындырды. Аларның бик бай традицияләре бар. Кытайлар өчен аларны саклау бик мөһим. Шәһәрдә һәм аннан читтәрәк аларның ничек яшәүләре белән дә кызыксындым. Кытай халкы башка илдән килүчеләргә сәерсенебрәк карый. Саф татарча белә торган кытай егете белән дә танышырга туры килде. Тулай торакта күп кенә чит ил студентлары белән дуслаштым. Гомумән, аннан матур тәэсирләр белән кайттым.

– Укудан тыш ниләр белән шөгыльләнергә туры килде?


– Мине кинога төшәргә чакырдылар. Ул миңа тел өйрәнергә дә, бераз акча эшләргә дә ярдәм итте. Тарихи бер сериалда чит илдән килгән илче ролен башкардым. Аннары солдат, милиционер рольләрендә уйнарга туры килде.Ул киноларны үземә күрергә насыйп булмады әлегә.

– Син кечкенәдән үк әти-әниең белән чит илләрдә гастрольләрдә йөргән кеше. Арада күңелгә уелып калганы кайсы?


– Әйе, шактый илне күрергә өлгердем инде. Узган ел Америкада булган идем. Барысыннан да бигрәк Италия ошады миңа.

– Йосыф, синең бик еракта калмаган балачагыңа да күз ташлыйк әле. Һәрвакыт ни беләндер шөгыльләнү сиңа вакытны бушка уздырмаска ярдәм иткәндер. Музыка мәктәбендә укыган елларың өчен үкенмисеңме?


– Минем анда һич тә укырга теләгем юк иде. Дәү әни: «Башлаган эшеңне ахырына җиткерергә кирәк», – дигәч кенә укып бетердем. Пианинода, гитарада, трубада уйнарга өйрәндем. Укыган чакта конкурсларда да катнаштым.

– Хәзерге вакытта син брейк-данс белән дә шөгыльләнәсең. Карап торышка ул бик хәтәр сыман тоела. Аның белән ничек мавыгып киттең?


– Мин аның белән 12-13 яшьтә үк кызыксына идем инде. Телевизордан күргәндә бик кыен сыман тоелды ул. Аннары әни (Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова. – Авт.) брейк мәктәбенә илтте. Биергә мине Рөстәм Фәтхуллин өйрәтте. Чыннан да, ул бик хәтәр бию. Шуның өчен аерым күнегүләр эшлибез. Аның белән дүрт ел шөгыльләнәм.

– Бүген күп яшьләр машинада җилдерергә ярата. Ә сине урамда еш кына велосипедта да күрергә туры килә.


– Мине аның белән Артур исемле дустым кызыксындырды. Ике ел элек спорт велосипеды алып, шунда йөри башладым. Әлбәттә, машина да йөртә беләм. Әмма машинасыз да әйбәт әле.

– Киләчәктә Йосыф Бикчәнтәевне нинди һөнәр иясе итеп күрербез икән?


– Минем планнарым күп. Тәрҗемәче булырмынмы, сәнгать юлын сайлармынмы – анысын вакыт күрсәтер. Әмма мин барыбер сәнгатьсез яши алмыйм. 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

в„– |

Динә Закирова: «Көндәлегем югалса – утырып елыйм!»

$
0
0
27.06.2013 Мәдәният
Бер генə минут буш вакыты да булмаган, əле Камал театры оркестрында, əле телевидениедə, əле концертларда чыгыш ясаган музыкант ирекле буламы?

 Əлбəттə! Чөнки аның һəрчак яраткан эше белəн шөгыльлəнү, музыкаль экспериментлар ясау, күңелендəге көйлəрне яраткан тамашачысына җиткерү мөмкинлеге бар. Сөйкемлелəрнең сөйкемлесе Динə Закирова – ирекле иҗатчы. Скрипка хуҗабикəсе белəн «Сəхнə» казанында киңəшлəр кайнатабыз.

«Камал театры оркестрындагы эшем һəрчак беренче урында тора. Гадəттə, мин төрле тəкъдимнəргə бик телəп ризалашам, əмма театрда эшне калдырырга туры килсə, күп очракта «юк» дип җавап кайтарам. Һəр эшкə дə өлгерер өчен приоритетларны дөрес билгелəргə кирəк, дип саныйм».

«Нинди йолдызлык астында тууың холкыңа йогынты ясый дип ышанам. «Сəхнə» укучыларына, йолдызнамəлəрдəн укып, үзеңдə нинди яшерен талантлар, мөмкинлеклəр барын белеп, аларны чынга ашырырга киңəш итəр идем. Чөнки күп вакытта кеше үзендə ниндидер сəлəт барлыгын сизə, лəкин аны «дөньяга танытырга» кыймый. Йолдызнамəлəр кешегə шушы талантын ачарга этəргеч булырга мөмкин».

«Консерваториядə укыганда ук башта – Камал театры оркестрына, аннан филармониягə Айдар Фəйзрахманов җитəклəгəн ТР фольклор ансамбленə дə эшкə урнаштым. Шуннан бирле берничə эшне берьюлы алып барырга күнектем. Барлык планнарымны, эшемне калын көндəлегемə язып барам. Ул югалса – утырып елармын, мөгаен. Буш вакытны исə һəрчак гаилəгə багышларга киңəш итəр идем. Ирем Илнур (Илнур Закиров – Камал театры артисты – ред.) белəн без җəйге ялларны күл буенда балык тотып үткəрергə яратабыз. Илнурның туган ягы – Əтнəдə күллəр бик күп, шунда кайтабыз. Минем балыкка йөрүгə мəхəббəтем нəселдəн килə, иремне дə бу шөгыленнəн башка яши алыр дип күз алдына китереп булмый. «Җəйнең бер көнендə» спектакленнəн соң «Норвегиягə балык тотарга китеп, югалып калма инде син», дип шаяртам».

«Ансамбльдəн киткəч, бер ел укытучы булып эшлəп карадым. Минем сыйныфта ун бала бар иде. Максатым – балаларны скрипкада уйнарга өйрəтү түгел, скрипканы яраттыру, музыкага гашыйк иттерү иде. Максатыма ирештем дип белəм. Үзем өчен күрсəткеч булган бер хəл булды. Сыйныфыбызда бер кыз бала бар иде. Моңарчы төрле түгəрəклəргə йөреп-йөреп караса да, бер-ике ай шөгыльлəнгəч – ташлый торган булган. Беркөнне əбисе «Дина Ильясовна, безнең кызны нишлəттегез Сез?» дип сорап куймасынмы. Бактың исə, кызлары туган көненə скрипка сораган икəн! Балаларны берəр эшкə, шөгыльгə җəлеп итəр өчен һəрчак уен аша кызыксындырырга кирəк. Мин балаларга: «Башта минемчə уйныйк, аннары сезнеңчə уйнарбыз», дия идем. Скрипкада күнегүлəр ясагач, укучыларым миңа «Крокодил» уенын өйрəтəлəр иде».

«Һəртөрле проблемаларга, көнкүреш мəсьəлəлəргə җиңел карарга киңəш итəм. Кирəгеннəн артык борчылып йөргəн кешелəрне аңламыйм. Мин үзем беркайчан да паникага бирелмим, эчке тоемлавыма бик нык ышанам. Нинди генə катлаулы ситуация килеп чыкса да, тыныч булырга, оптимист булырга тырышам. Үзеңне тыныч тотсаң – бар да җайлана ул».

Закировлар гаилəсенең сəламəтлек сере:

Мүк җилəген (клюква), нарат җилəген (брусника) һəм кара җилəкне (черника) кайнатып эчəбез. Мондый төнəтмə иммунитетны ныгыта. Ике кыш эчтек, ике ел буе авырткан юк, Аллага шөкер!

БЛИЦ-КИҢƏШЛƏР


Укырга: М.Дрюонның «Проклятые короли», О.Уайльдның «Портрет Дориана Грея», Г.Əбсəлəмовның «Ак чəчəклəр» əсəрлəрен, халык əкиятлəрен.
Карарга: Т.Бёртон фильм һəм мультфильмнарын. (Бигрəк тə «Труп невесты» мультфильмы шəп!)
Тыңларга: төрле халыкларның милли музыкасын, бию көйлəрен.
 


Рания ЮНЫСОВА

в„–5 |

Алсуга бүген 30 яшь тулды

$
0
0
27.06.2013 Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты Алсу Сафинага бүген 30 яшь тулды. Җырчыны без дә юбилее белән котлыйбыз! Җырчының биографиясе:

"Татар Википедиясе" язуынча, Алсу 1983 елның 27 июнендә Бөгелмәдә туган. Әтисе Сафин Ралиф Рафил улы - "ЛУКойл" нефть компаниясенең беренче вице-президенты. Әнисе Разия Исхак кызы - архитектор.

Музыка мәктәбе тәмамлый. 1993 елдан Лондонда өлкән абыйсы гаиләсендә яшәгән. 11 җырдан торган "Алсу" дип исемләнгән беренче альбомын 1999 елда чыгарган. Ә беренче видеоклипы ("Зимний сон" - "Кышкы төш") 1999 елның 1 февралендә дөнья күрә һәм тиз арада MTV каналында да күрсәтелә.

2000 елның 13 маенда Швециядә узган «Евровидение-2000» Халыкара эстрада җырлары бәйгесендә Алсу II урын ала.

Шул ук елны аңа Татарстан Республикасының атказанган җырчысы исемен бирәләр, Бөгелмә шәһәренең "мактаулы гражданы" исемен йөртә. Белгечлеге буенча - "архитектор-дизайнер".

Хәзерге вакытта эшмәкәр Ян Абрамовта кияүдә. Ике кыз - Сафина һәм Микелланы тәрбиялиләр.


---

в„–--- | 27.06.2013
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>