Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live

ТНВ каналы журналистлары юл һәлакәтенә эләккән

$
0
0
27.06.2013 Фаҗига
Бүген иртән ТНВ каналының "7 дней" тапшыруы журналистлары төркеме җитди юл фаҗигасенә очраган. Журналист, оператор һәм машина йөртүче утырган төркем Мөслимнән кайтып килеше булган.

Иртәнге 3.15 тә Балык Бистәсе районында килеп чыккан һәлакәтнең сәбәпчесе - кисәк кенә юлга йөгереп чыккан ат. Ат шундук үлгән, машина шактый җимерелгән.

Тулырак мәгълүмат Татпресса.ру сайтында.

 
---

в„–--- | 27.06.2013

Чаллы полиция хезмәткәре суда бата язган балаларны коткарган (ФОТО)

$
0
0
27.06.2013 Җәмгыять
24 июнь көнне Чаллы патруль-пост хезмәте батальоны йөртүчесе, 27 яшьлек Риф Хафаҗетдинов эшкә китәр алдыннан әти-әнисен бакчаларына илтеп куйган. Шуннан кайтып килгәндә, Новотроицк авылы янындагы күлдә ярдәм сорап кычкырган берничә баланы күреп ала.

Малайларның сүзләреннән аңлашылганча, күлдә аларның ике иптәше бата булып чыккан. Аларның берсе әле су өстендә күренсә, икенчесе су астына киткән иде инде. Курыккан иптәшләре аның кайдарак батканын да күрсәтә алмаган.

Ул иртәне ипәше белән булган Риф башта малайларның беренчесен коктарган, аннары икенчесен эзли башлаган. Рифның үзе әйтүенчә, суга сикергәндә ул күлдә агым булмавы, малайны якында гына эзләргә кирәклеге хакында да уйлап өлгергән. Чираттагы тапкыр суга чумгач, ул малайны табып алган – үсмер 3 метр тирәнлектә яткан.

Ярда исә Риф малайны аңына китерергә тырышкан. Курку да, паника да булмаган. “Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Өйрәткәнчә эшләдем: үпкәләрне судан арындырдым, йөрәккә массаж ясадым, авызына һава өрдем”. Соңрак малайны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Зыян күрүче малай – Чаллыда яшәүче 10 яшьлек Әһлетдин Садыйков. Аның сүзләренчә, суда уйнаганда, аның аягы таеп киткән, һәм ул, тончыгып, бата башлаган. “Мин полиция хезмәткәренә чиксез рәхмәтемне белдерәм, бәхетле, сәламәт булсын”, – ди малайның әтисе Мөэмин.

Хәзер геройлык күрсәткән Рифны бүләкләү мәсьәләсе хәл ителә.

Су коену сезоны башыннан исә Татарстанда инде 27 кеше батып үлгән, аларның 3се – бала.  

1

2




в„– | 27.06.2013

Тавык йомыркасы зурлыгындагы җиләкләр

$
0
0
28.06.2013 Авыл
Яшел Үзән районында зур мәйданда бакча җиләге үстерә башлаганнар, дигән сүзгә баштарак ышанмадым. Ничек инде гектарлап җиләк үстереп булсын, бездә бакчада да тиешенчә уңыш ала алмыйлар, дип уйлап куйдым. Шулай да җиләк чорында бу урынга барып кайтырга булдык.

Яңа алым үзләштердек

– Без моңа кадәр кыяр үстерү белән шөгыльләндек, – дип сүзен башлады Илдар Ситдыйков. – Аны тонналап үстердек. Яңа алым белән безнең шартларда җиләк үстереп буласын белгәч, җир сатып алып, бу эшкә керештек.

Илдар безгә җиләкне ничек игүләре турында сөйли башлады. Карап торышка гап-гади җиләк басуы. Тик түтәлләр кара пленка белән капланган. Сугару җайланмасы күренми. Баксаң, торбалар пленка астында, тамчылап су сибү алымы белән сузылган икән. “Тамчылап су сибү суны күпләп исраф итмәүгә ки­терә, – дип аңлата Илдар. – Үсем­леккә кирәк булган барлык файдалы матдәләрне тиешле күләм­дә кертү өчен дә уңайлы”.

Җиләкләре шулкадәр зур, араларында тавык йомыркасы кадәрлеләре бар. Илдар аңла­туынча, Италия технологиясе буенча утыртканда, беренче елда гектарыннан 3 тонна җиләк алырга була. Икенче елда – 25 тонна! Кайбер сортлар беренче суыкларга кадәр җиләк бирә. Ике атна элек кенә утыртылганнарында да җиләкләр күренә башлаган. “Йорт шартларында да болай үстереп була, тырышырга гына кирәк”, – ди җиләк хуҗасы.

Җиләк янәшәсендә 2 сумлык акчаның кечкенә икәнен үзе­гез дә күрәсез

Җимешләреннән авыз итеп караган кеше буларак, шуны әйтә алам: бик баллы, сусыл, авызда эреп китә. Чит илләрдән кертел­гәннән күпкә аерыла. Үзең үстер­гәненә караганда да баллырак, тәмлерәк. “Бакчаларда үскән җи­ләкләрдән тәме белән дә, зурлыгы белән дә аерыла”, – ди Илдар.

Өлгергән җиләкләрне Казан шәһәрендә, Яшел Үзән районында саталар. Сату проблемасы юк, ди фермер. Киләчәктә шәһәр халкын үзләренә кунакка чакырмакчы булалар. “Түтәлдә ничек итеп җиләк үсүен кала кешесе дә белергә тиеш. Килсеннәр, үзләре җыеп, сатып алып китсеннәр. Үз кишәрлекләрендә күпләп игәргә уйлаучыларны да чакырып калабыз”, – ди Илдар Ситдыйков.

Безне дуслар өйрәтте

Россиядә җиләк игүче нибары 10лап хуҗалык бар. Самарада бу тармак аеруча алга киткән. Ситдыйковларны яңа технология белән җиләк үстерергә самаралылар өйрәткән дә инде. Махсус техниканы да Самарадан арендага алып торалар икән. Ул җирне йомшарта, тамчылап су сибү җайланмасын суза, пленканы да җәя. Икенче бер җайланма белән пленкалар өслегенә ти­шекләр ясыйлар. Аннан инде үсентеләр утыртыла. Аларны Италиядән кайтартканнар. Узган ел – 3, быел 12 сорт утыртылган. “Техно­логиядән тайпылырга тырышмыйбыз, вакытында барысын да эшлибез”, – ди биредә эшләү­челәр.

Бер мәйданда алмагачлар үсеп утыра. Аның да безнең якларга яраклашкан сортларын Самарадан кайтартканнар. Уңы­шын җыеп алырга уңайлы булсын өчен, 3,5 метрга кадәр үсә торганнарны сайлаганнар. 3 еллык үсентеләр утырткан булганнар. Кай­берләрендә җимешләр күренә башлаган. Киләсе елга аннан да уңыш алырга ниятлиләр. Җиләк бер урында 8 ел үссә, алмагач – 25. Җир мәсьәләләрен хәл итә алсалар, алмагачны 100 гектарга җиткерергә ниятлиләр.

Аларны эшләргә өйрәткән Самара өлкәсенең “Сад” ширкә­тендә 600 гектар алмагач, 20 гектар бакча җиләге үсә икән. Ә “Ситдыйков” фермер-крестьян хуҗалыгында әлегә 6 гектарда бакча җиләге, 1 гектарда алмагач үсә. Без барган көнне бу мәй­данда 20ләп кеше эшли иде. Эш­ләгән өчен аларга көн саен 500 сум акча түлиләр. Көн дә “тере акча” түләгәч, эшчеләргә кытлык сизмиләр. “Эшче куллар күпләп кирәк булганда, авыл халкы дәр­рәү килә, бик зур рәхмәт аларга”, – ди Илдар. Аларны хезмәт килешүе нигезендә рәсми төстә эшкә алганнар, тиешле салымнарын түләп баралар.

Онытылганны торгызабыз

Моңа кадәр кәбестә, бәрәңге үскән басуда җиләк пешә башлагач, авыл халкында да кызыксыну арткан. Җиләк үстерүчеләр барлыкка килгән. “Авыл кешесе өчен зур яңалык бу. Әллә кайлардан килеп, эшебез белән кызыксыналар, – ди Илдар. – Быел Биектау, Теләче, Питрәч районнарына, Чаллы якларына, Башкортстанга җиләк үсентесе саттык. Без фермерларны эшләү серләренә дә өйрәтә­без. Республикада бердәм булып җиләк үстерсәк, чит илләрдән кайтартылган сыйфатсыз җиләк-җимеш­не кысрыклый алыр идек”.

Җиләк басуына узган ел Президент Рөстәм Миңнеханов та килгән. Башкарган эшләрен кү­реп, югары бәя биреп киткән. Аграр министр, Яшел Үзән районы башлыгы да аларның эшчән­леге белән таныш. Алар да бу басуда булып, икенче елын гына эшләүче егетләрнең янып-кө­еп йөрүләренә сокланып киткән­нәр. Ярдәмнәрен дә тоеп торабыз, узган ел грант та оттык, диләр.

– Без республикага яңалык алып килмәдек. Элек тә күпләп җиләк-җимеш утыртып үстергән­нәр. Менә шул югалганны без торгызырга телибез, – ди Илдар. – Кибет, базарларны басып алган чит ил җимешләренә каршы торырлык җиләк-җимеш үстерәсе­без килә.

Тик моның өчен яңа техноло­гияләрне, сортларны үзләште­рергә кирәк. Дөрес, бу – чыгымлы эш, әмма дөрес итеп эшләсәң, табыш кертергә менә дигән мөм­кинлек, дип аңлата ул.

Үзебезнең сортлар юк

Әйткәнемчә, алар җиләк-җимеш үсентеләрен Самарадан кайтарта. Республикада яхшы сортлы үсентеләр табу – баш бә­ласе. Базар-кибетләрдә сатылганы – җылы якта үсүче җимеш үсентеләре. “Сатуга чыгарылган 90-95 процент үсемлек безнең якларга яраклашмаган”, – ди Илдар. Ә Самараның “Сад” хуҗа­лы­гының үз питомнигы бар. “Менә күрегез: алардан алып кайткан алмагачлар сау-сәламәт”, – ди Илдар, агачларга күрсәтеп.

– Без базарларны өйрәнеп чыктык. Җирле сортлар сатуда бөтенләй юк. Урта Азиядән кайткан арзанлы үсентеләр. Халыкны алдалап сату итәләр. Ныклы тик­шерү булмагач, белмәгәч, ал­данасың. Бер алдангач, ышанмый башлыйсың. Моңа чик куярга кирәк. Җирле галимнәр уйлап тапкан алмагач, чия, грушаны татарстанлылар алмас идемени?! Без, питомник булдырып, менә шушы проблеманы да бетерергә хыялланабыз. 1 гектар җирдә рес­публикага яраклашкан җи­ләк-­җимеш сортларын үстереп, халыкка тәкъдим итәргә иде, – ди Илдар.

Җиләк үстерә башлагач, рес­публикада аны игә белүче агрономнар юклыгын да ачыклаган ул. “Безнең аграр уку йортын бетергән агрономнар иген, яшелчә генә үстерә белә. Бу эшкә аграр уку йортларында белем алучы яшьләрне җәлеп итәсе иде. Теләге булганнарны чит илләргә алып барып өйрәтергә дә әзер”, – ди ул бу уңайдан.

Аграр белеме булмаса да, авылда туып үскән, авыл тор­мышының үзәгендә кайнаган Илдар Ситдыйковны сала кешесе­нең җирдән күңеле кайтуы борчый. Менә шуңа күрә ул ке­шеләрне җирдән акча эшләргә өйрәтергә тели. “Бездә халык нәрсә белән шөгыльләнергә ки­рәклеген белми. Терлек асрый, печән үстерә белә. Башкасын эшләргә белеме җитми. Республикада заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтүче бер үзәк булса, яхшы булыр иде. Мөм­кинлекне кулдан ычкындыр­маска кирәк. Республикада тө­зелгән “Белая дача” заводын тәэ­мин итәрлек чималны без үзебез үстерергә тиеш”, – ди фермер.

Китәр алдыннан без аннан, бөтен республика җиләк үстерә башласа, үзегезнең эш туктап калудан курыкмыйсызмы, дип сорадык.

– Җиләк-җимешне республика халкы күпләп үстерә башласа, мин сөенер генә идем. Безгә әле бу тармак буенча нык эшләргә кирәк. Аграр министр белән очрашып, күңелемдә йөрткән барлык уй-фикерләремне җитке­рергә хыялланам. Идея­ләрем бик күп, – диде Ситдыйков. 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

в„–99 | 28.06.2013

Казан хакимиятләре гей-парад 2013 йөрешенә рөхсәт бирмәде

$
0
0
28.06.2013 Җәмгыять
Казан шәһәр хакимияте Беренче гей-парад уздырырга рөхсәт итмәде. Бу карарны шәһәр идарәсендә балаларны һәм гаилә кыйммәтләрен яклау белән аңлатканнар.

ЛГБТ хокукларын яклап шәһәрнең төрле җирләрендә урам җыеннары оештыру рөхсәтен сорап дүрт гариза бирелгән булган. Хакимиятләр аларның берсенә дә рөхсәт бирмәгән.

Чара 30 июньгә планлаштырылган иде.  




в„– | 27.06.2013

Әлеге дә баягы, тагын кисәү таягы

$
0
0
28.06.2013 Юмор
Яхшы җыру тыңласам, күз яшьләремне тыялмыйм. Чишмә кебек бәрә дә чыга инде перәме! Яшь чакларда бер дә алай хисләнмидерием. Синең дә хәлләр шулайскимы, Әбдүшкә?

Күзләреңне тозландырып торасың, нәрсә булды? Әллә ишетмисең инде, сиңа әйтәм бит?! Карале, нишләп син җүләр кеше сыман үз колагыңа үзең сугасың? Ә-ә-ә... колак аппаратың кәҗәләнәмени әле?! Көйләдеңме наканис?! Маладис, Әбдүш! Мәйтәм, җыру тыңлаганда пастаянны җылыйм, син дә җылыйсыңмы, дим?! Әйе шул, картаябыз, яшьти... Роберт Миңнуллин әйтмешли: «Яшь бара бит, егетләр, яшь бара...» Бернишләп тә булмый. Дөрес әйтәсең, яшь барса да, күңел һаман яшь кала. Роберт Миңнуллин да шулай ди. Мин ул язган хикмәтле җыруларны бик яратам. «Сине күрсәм, тик торганнан янамын да көямен...» дип башланган бер җыруы асубенны ошый. Дәлше- бүлше, дигәндәй... Тыңла, Әбдүшҗан:

Сине күрсәм, тик торганнан
Башым әйләнә башлый...

Иллә дә шәп әйткән бит, ә?! Кәнишне, Роберт Миңнуллин нәкъ менә сине күрсә, җыруын башкачарак итеп язган булырые. Напримир, болай дип: «Сине күрсәм, йөз бозыла, күңел болгана башлый...» Ни өчен именны шулай язарыемы? Кыяфәтең коточкыч матур патамушты! Шучу, кәнишне. Гел урыс сүзләре кыстырып сөйләшмәле, дисеңме?! Бигрәк әкәмәт кеше син, Әбдүшәрик! Мине критиковайт иткәнче, үзеңне бел! Пастаянны урысча сүгенәсең, мин сиңа бер сүз дә әйтмим бит әле... Йә, ник дәшмисең? Ник дәшмисең, дигәннән... Ләйлә Дәүләтова әйтмешли:

Үзем килдем әле сиңа –
Белик дуслык кадерен.
Син дәшкәнне көтәр идем,
Икәү булса гомерем.

Белмәсәң, бел, Әбдүшкәем, җыр сүзләре бу! Ландыш Нигъмәтҗанова дигән бер кызый сәхнәгә шортыдан гына чыгып җырлый торган иде аны:

Кем, кем, кем, кем,
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан...

Кара-кара, син дә беләсең икән ул гыламур җырчыны?! Җырга бик исең китмәсә дә, шәрә ботларга күзең бик тиз төшә шул синең! Дөрес, шәрә ботларга мин үзем дә битараф түгел анысы... Әлеге дә баягы, тагын кисәү таягы дигәндәй... Олыгайсак та, күңел һаман яшь шул безнең, Әбдүшетдин! Мәйтәм, әле ярый җыр бар. Нариман Камал бик дөрес әйтә:

Җыр бит ул яшәтә,
Җыр бит ул яшәртә,
Картайтмый кешене гомергә...

Бик шома язылган бу җыруны Лилия Муллагалиева башкаруында тыңларга яратам мин. Сүзләре чыктым аркылы күпер рәвешле генә булуга карамастан, җыруның тәэсир итү көче алагаем зур:

Җыр керсен күңелгә
Һәм калсын гомергә,

Җырлыйк без матурын җырларның.

Эх, нинди җыр, диеп,
Соклансын сөенеп,
Киләчәк кешесе елларның...
...Йөрәкләр чатнарда (!?),
Иң авыр чакларда
Кешене коткара җыр гына...

Җырсыз кеше – канатсыз кош, дип бик белеп әйткәннәр борынгылар. Җырлап яшәргә кирәк безгә, Әбдүш дус! Сүзләрен Алмаз Хәмзин язган җырудагыча итеп яшәргә кирәк:

Тапсам да, агам актарып аксыл күбек,
Батсам да батам коткарып сине үбеп...
...Сүнсәм дә, янам, очкынлыйм көлдән тузып,
Калсам да кисәү, атылам йолдыз булып...

Баш җитмәслек дәрәҗәдә шулай тирән мәгънәле итеп, япун башваткычларын бәреп җыгарлык мондый җыруны син үлсәң дә язалмыйсың түлке, яшьти!

Изеп бетердең бит инде, сукма һаман шул колагыңа! Барыбер ишетмисең бугай, алып ташла ул аппаратыңны! Үзеңне түгел, колагыңны жәлләп кенә әйтүем. Чөгендер кебек кып-кызыл булды бит! Хатыныңа әйт, дуңгыз мае сөртсен. Файдасы тимәсә дә, зыяны булмас...

Да-а, колак ишетмәү бик яман нәрсә инде ул. Бу бит бик күп җыруларны ишетүдән мәхрүм булу дигән сүз! Хәер, ишетмәвең белән син миннән бәхетлерәк түгел микән әле. Менә мин беркөнне җыру сыман бер нәрсә тыңладым. «Авылга» дип атала. Сүзләрен дә, көен дә Нияз Вәлиев дигән егет язган. Ни турында икәнен әле тәки аңлап җиткермәдем. Аңларга тырышам, дип, нервымны гына какшаттым:

Әгәр казанышлар сине куандырмый,
Эштән өйгә кайткач, тынычлап булмый,
Көн дә йокы туймый, әгәр сызлый йөрәк,
Димәк, дустым, сиңа инде күптән кирәк...
Авылга, авылга, тынычлык табарга,
Авылга, авылга, табигать янына.
Авылга, авылга, саф һава суларга...

Аңладыңмы берәр нәрсә, Әбдүшәли? Әй, ишетмисең бит әле син! Ә менә мин әле генә аңлый башладым шикелле. «Авылга» диясе урынга «дурдомга» дип җырласаң, кем әйтмешли, шалт, Мөхәммәтҗан, бөтен нәрсә үз урынына утыра да куя! Тефү-тефү, Ходай сакласын берүк, әллә нәрсәләр әйтә башладым үзем дә...

Әле кайчан гына гөрнәдирдәй егетләр идек бит без, Әбдүшәмбе дус... Бар иде авыл урамнары буйлап җырлап узган чаклар, бар иде «Олы юлның тузаны»н сузган чаклар:

Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомеремнең узганын…

Их, дими чара юк... Олыгаябыз, Әбдүшик, картаябыз... Син ишетмисең, мин ишетеп тә күп нәрсәләрне аңламыйм хәзер. Гомерләр уза... Нәкъ Рафаэль Латыйпов җырлаганча:

Гомерләр уза икән ул,
Уза да китә икән...

Шулай да, төшенкелеккә бирелмик әле без, яшьти. Илдар Әхмәтовка кушылып, җырлыйк бер лутчы:

Узды язы ямьле-матур,
Җәйләре булды коры.
Ходай кушса, гомеремнең
Көзе дә килер коры.

Ашыкма, гомер көзеңә,
Әле җәең узмаган.
Йөрәккәем ярсып тибә,
Бөтенләйгә тузмаган...

Ник җырга кушылмыйсың, Әбдүшинский? Мондый очсыз җыру җырларга мин дурак мәллә, дисеңме?! Җырлыйлар бит әле, берсе дә үзен дурак дими. Җырла әйдә, барыбер сине миннән башка беркем дә ишетми... 


Ләбиб ЛЕРОН

в„– |

Болгар һәм Зөя ЮНЕСКО исемлегенә керерме? (ВИДЕО)

$
0
0
28.06.2013 Мәдәният
26 июньдә Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев журналистлар белән очрашып Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКОның мәдәни мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсенә карата фикерләрен белдерде.

16-27 июнь көннәрендә Камбоджа башкаласы Пномпеньдә ЮНЕСКО дөнья мирасы комитетының 37нче утырышы узды. Татарстан елга бер мәртәбә генә уздырылучы әлеге утырышка Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген дә Казан Кирмәне кебек ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен мөрәҗәгать иткән булган. Миңтимер Шәймиев әйтүенчә, 21 ил вәкиле катнашкан комитет утырышы Болгарның дөньякүләм үзенчәлекле кыйммәтен таныса да, кайбер җитешсезлекләрне эшләп бетерү өчен гаризаны кире кайтарган.

Җыелышта катнашкан Татарстан президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, әлеге исемлеккә хәзерге вакытта дөньядагы 981 мәдәни объект кертелгән, шуларның 19ы бу утырышта кабул ителгән, ә дүртесе Болгар шәһәрчеге кебек җитешсезлекләре табылып кире кайтарылган. Ә Зөя утрау шәһәрчеге буенча бирелгән гаризаны бәйсез экспертлар киңәшен истә тотып Татарстан вәкиллеге үзе кире алган. Чөнки гариза утырышта кире кагылган булса, ЮНЕСКО исемлегенә керү өчен башка беркайчан да мөрәҗәгать итеп булмас иде, диде чыгыш ясаучылар.

Болгарның ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә керүе Болгарга нәрсә бирә?Аның киләчәгенә нинди йогынты ясый? Азатлык радиосы әлеге сорау белән Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итте.

"Бу исемлеккә керү турыдан караганда бер нәрсә дә бирми кебек. Әмма икенче яктан ул Татарстанның дәрәҗәсен күтәрә. Без бит Татарстанның танылуын, аны Казакъстан белән бутамауларын телибез. Һәм бу исемлеккә керүнең иң мөһим ягы шунда - без үзебезгә мәдәни мирасыбызны саклау өчен зур җаваплылык алабыз", диде ул.

Болгарны ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен без Болгарны дөрес итеп аңлата белергә тиешбез, ди тарихчы-галим Рафаил Хәкимов.

"Мисал өчен аны архитектура ягыннан күрсәтергә була. Яисә анда нинди вакыйгалар булган, анда нинди шәхесләр яшәгән. Менә безгә шуларны күздә тотып бу яктан Болгар безгә кадерле дип аңлатырга кирәк. Болгарны кайвакытта хәрабәләр урыны дип кенә әйтергә тырышалар. Әмма ул бит безнең өчен Ислам кабул итү урыны, Алтын Урданың беренче башкаласы да. Шул күзлектән караганда ул инде икенчерәк күренеш ала. Шуңа күрә яңа салынган биналарны шул яктан күрсәтсәк комитетның безне гафу итүе дә ихтимал. Казан Кирмәнендә яңа төзелгән Кол Шәриф мәчетен шулай аңлаткан идек бит. Мәчет сәяси күзлектән безнең өчен бик кадерле дип аңлата алдык", ди ул.

Комитетның киләсе 38нче җыелышы Катарда узачак. Татарстан Болгар тарихи шәһәрчеген ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен 2014 елда шушы җыелышта мөрәҗәгать итәргә җыена. Зөя утрау-шәһәрчегенә килгәндә, бу объект буенча гаризаның кайчан биреләчәге төгәл әйтелмәде. 


Райнур ШАКИР

в„– | 27.06.2013

Казанда мөселман киеме фестивале узды (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
28.06.2013 Дин
27 июньдә Казанның "Корстон" үзәгендә III халыкара "Islamic clothes" фестивале үтте. Русия дизайнерлары мөселман киемнәре тәкъдим итте.

Быелгы фестивальдә барлыгы егерме дүрт дизайнерның коллекциясе катнашты. Алар барысы да Русиянекеләр, күпчелеге Татарстаннан. Катнашырга теләк белдерүчеләр иллегә якын булган, шулар арасыннан иң яхшы егерме дүртен сайлаганнар. Чара башында тәкъдим ителгән унөч коллекция фестивальнең бәйге кысаларында бәяләнде, калганнары бәйгедән тыш күрсәтелде.

Русия мөслимәләр берлеге рәисе, фестивальне оештыру комитеты җитәкчесе Наилә Җиһаншина билгеләп узганча, катнашырга теләүчеләргә алдан ук киемнең татар традицияләрендә, мөселман стилендә тегелгән булырга тиешлеге әйтелгән. Фестивальдә тәкъдим ителгән коллекцияләрдән күренгәнчә, һәрбер дизайнер аны үзенчә чагылдырырга тырышкан. Наилә Җиһаншина Азатлыкка әйтүенчә, фестивальне оештыру максаты да татар мөселман киемен пропагандалаудан гыйбарәт.

"Бу фестивальнең төп максаты - татар мөселман стилен пропагандалау. Инде күпләрдән, татар хатын-кызлары һич тә үзебезнең киемне кияргә ашыкмый, алар читтән кайткан киемнәрне генә кия, дигән сүзләрне ишетергә була. Әлбәттә, ул әйтүләрнең хаклыгы бар, чөнки үзебезнең кием булмагач, читтән кайткан киемгә дә халык разый. Үзебезнең дизайнерларны булдырып, өйрәтеп, аларга бөтен ысулларны кулланырга мөмкинлекләр биргәч, үзебездә ул кием тегелгәч кенә, без инде кабул итәргә тәкъдим итә алабыз.

Чит илләрдә булам, һәрбер илдә үз милли киемнәрен саклаган хатын-кызларны күрәсең, алар горурлана аның белән. Ә без инде татар милли киемен күрергә теләсәк музейга, театрга барырга тиеш булабыз. Менә без дизайнерларны барлап, аларга исемнәр ясыйбыз, аларга эшләргә мөмкинлекләр тудырабыз. Халык аларны яраткач, аларга кием тектерергә килүчеләр арта бара, менә шуннан популярлаша татар милли киеме. Кеше бер-берсеннән күреп кызыга бит, урамда милли стильдә киенгән кызны күрсәң, "кайда тектердең?" дигән сорау туа һәм аңа карап икенчесе дә шулай эшләргә тели. Менә шулай әкренләп-әкренләп, тамчы-тамчы гына булса да милли киемне популярлаштырырга тырышабыз.

Татар милли киеме Италиядә тәкъдим ителәчәк

"Бүгенге көндә милли киемгә ихтыяҗ бар. Русиянең төбәкләрендә безнең дизайнерларыбыз барлыкка килде. Аларны өйрәтергә, стильне күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр бар. Киләчәктә Русиядә үзебезнең татар милли киеме белән горурланырлык дәрәҗәгә ирешербез. Хәтта безнең бер кызыбыз Италиягә укырга китте. Ул анда укып бетерде, әле менә сентябрь аенда аның беренче күргәзмәсе - татар милли киеме - Флоренция шәһәрендә күрсәтеләчәк. Инде Италиядә, Франциядә күрсәтсеннәр, бөтен җир шарына үзебезнең милли киемне пропагандаласыннар. Менә шушы максатларга ирешер өчен, без һәрвакытта эшләргә әзер, тырышабыз һәм Аллаһ раббыбыз ярдәмен көтеп калабыз”, диде Наилә Җиһаншина.

"Аллаһ гүзәл һәм гүзәллекне ярата"

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әлеге фестивальне Мөхәммәт пәйгамбәр әйткән сүзләрнең бер чагылышы буларак бәяләде:

"Фестивальне оештыручылар буларак без аның пәйгамбәребез әйткән сүзләр девизы белән узуын теләдек. Ул "Аллаһ гүзәл һәм гүзәллекне ярата", дигән. Бүген бирегә шушы матурлыкны иҗат итүче, аны дөньяга таратучы кешеләр җыелган. Әлеге гүзәллек безнең һәрберебезгә инде кечкенәдән үк салынган, кеше һәрчак матурлыкка омтыла. Кешенең гүзәллеккә омтылуы эволюция мантыйгын тулысынча кире кага. Әлеге фестивальдә без пәйгамбәребез әйткән сүзләрнең чагылышын күрәбез", диде ул.

Гран-при алучы булмады

Фестивальнең бәйге кысаларында тәкъдим ителгән унөч коллекция жюри тарафыннан бәяләнде. Жюри әгъзалары арасында КФУ доценты, дизайнер Мәдинә Мәхмутова, мөселман киеме дизайнеры, мөселман модасы студиясе җитәкчесе Ләйсән Хадиева, "Сөләйман" мәчете реабилитация үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова бар иде. Жюри рәисе итеп халыкара бәйгеләр лауреаты Надежда Әюпова билгеләнгән иде.

Фестиваль кысаларында, бәйгедән тыш чыгышларда балалар өчен тегелгән милли кием костюмнары, шул исәптән мөселман егетләре өчен тегелгән бер коллекция тәкъдим ителде.

Әлеге чара Татарстанның диния нәзарәте һәм Русия мөслимәләр берлеге тарафыннан оештырылды.  

1

2


Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА

в„– | 28.06.2013

“Мәгариф турында”гы үзебезнең канун әзер

$
0
0
29.06.2013 Мәгариф
Татарстан җитәкчелеге, киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булган республиканың “Мәгариф турында”гы закон проекты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Агымдагы елның 1 сентябреннән закон тормышка ашырыла башларга тиеш.

Татарстан парламентның бүгенге утырышында Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев закон проектына карата 58 тәкъдим кертелгәнен искәртеп узды. Комитет шуларның нибары унысын кабул итәргә тәкъдим иткән. Калган төзәтмәләр исә төрле сәбәпләр аркасында кире кагылырга тиешле дип табылган.

Төзәтмәләрнең бер өлеше федераль законда каралган нормаларны кабатлау белән бәйле рәвештә кире кагылган. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең “Мәгариф турында”гы законында каралган мәсьәләләрне республика канунына күчереп утыру кирәксез дип белдерде. Федераль закон нормалары республика территориясендә болай да гамәлдә булачак.

КПРФ депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән бик күп төзәтмәләр “Мәгариф турында”гы закон кысаларына сыешып бетми. Фәрит Мөхәтммәтшин сүзләренчә, алар, нигездә, социаль юнәлешкә карый һәм шул өлкәдәге закон актларында чагылыш табарга хокуклы. Шундыйлар рәтенә 1,5 яшен тутырган балага мәктәпкәчә белем учреждениесендә урын булмаган очракта, ата-анага 5 мең сум күләмендә пособие түләү, балалар бакчасы өчен компенсацияләрне арттыру, студентлар өчен ташламалы айлык йөрү билетлары булдыру. һ.б.

Кабул ителгән төзәтмәләр арасында исә мәктәп формасына кагылышлысы да бар. Укучыларның киеменә булган төп таләпләрне Татарстан Министрлар Кабинеты кабул итәчәк. Һәрбер уку йорты исә күрсәтелгән таләпләр нигезендә, әти-әниләр һәм укучылар фикерен исәпкә алып, үз мәктәп формасын сайларга хокуклы.

Сүз уңаенннан, бүген Татарстан парламенты бинасында республикабызда тегелә торган мәктәп формасы күргәзмәсе тәкъдим ителде. Нигездә, җирле фабрикалар мәктәп укучылары өчен киемнәрне 1500-3000 сумга тегәргә риза. Дәүләт Советы утырышында 450 мең Татарстан укучысын форма белән тәэмин итәргә республика җитештерүчеләренең мөмкинлеге җитәрлек булу турында да әйтелде.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 28.06.2013

Кеше китә - эзе кала

$
0
0
29.06.2013 Җәмгыять
Сафаҗайлы якташыбыз, Түбән Новгород өлкәсе татарлары тарихының региональ музее директоры Фәрит Беляевның (фотода) кинәттән вафат булуы барыбызны да тетрәндерде. Безнең тарихны, мәдәниятны үстерүгә аның керткән өлеше әйтеп бетергесез зур һәм Нижгар өлкәсе татарлары өчен генә түгел, Мәскәүдә яшәүче татарлар өчен дә бу бик зур югалту. Без тагы бер тапкыр аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Мин беренче тапкыр Фәритне ул бәләкәй чакта күрдем. Минем әтием Әнвәр чыгышы белән Красный Островтан, әнием Сәймә - Сафаҗайдан. Шуңа да җәйләрен каникулга кайткан чакны икесенең дә туган авылларында кунак була идем. Сафаҗайда әнинең абыйсы Муса абый йортына төшә идек. Бу кунакчыл абыем хатыны Фәсәхат белән Колхоз урамында урнашкан иркен йортларына барыбызны да сыйдыра иделәр.

Ул елларны шәһәрдән килгән кунаклар туган-тумачаны, күршеләрне “мәскәү чәе”нә чакыралар иде. Исемдә, беренче тапкыр килүебездә безгә “мәскәү чәе”нә Абдрахман абый һәм Зәйтүнә апа Беляевлар да килде, ә иртәсендә алар безне кунакка чакырдылар. Минем исемне китәргәне аларның өйдәге китапханәләре булды. Ул елларны татар өйләрендә китап сирәк очрый иде, ә биредә бик күп татар, рус әдәбияты, өлкә, район газеталары, карталар, хәтта глобус та бар иде. Абдрахман абый мәктәп директоры, Зәйтүнә апа укытучы булганлыктан, аларда шундый зур китапханә булгандыр. Һәм мин аларның даими укучыларына әйләнеп, күп кенә китапларын укыдым. Бер елны җәйге каникулга кайтып, гадәттәгечә, беренче чиратта китап артыннан барганда, әле тәпи йөри генә башлаган малайны күрдем, ул Фәрит иде. Шунда ук инде миңа текәлеп караган баланың карашында ниндидер ныклык, үҗәтлек булганлыгы ачык күренә иде, еллар үтү белән ул моны белемгә омтылуы, максатына ирешүчән булуы белән исбатлады.

Беляевлар гаиләсендә ачык йөзлелек, мөнәсәбәтләрендәге тынычлык, сабырлык хөкем сөргәнгәдер мин алар йортына бик теләп йөри идем, әтием дә Сафаҗайга килгәндә иң беренче Беляевларга бара иде. Бу дуслыкның төбе аларның бала чагына ук тоташкан икән – Абдрахман абый үзе дә тумышы белән Красный Островтан булганлыктан, өйләре безнең бабайларныкы белән янәшә булган. Һәм яшьләре дә берди булган әтиләребез балачактан бергә уйнап үскәннәр. Репрессияләр башлангач, ике дус Мәскәүгә китеп, метро төзелешенә эшкә урнашалар. Эшләре авыр булса да, ял итәргә дә вакыт табалар – Асадуллаев йортындагы татар клубына, яисә Сокольникидагы үзешчән татар клубына йөриләр. Анда татар артистлары еш кына концертлар куйган, китапханә дә булган. Тик зур шәһәр тормышы дусларны кызыктырмый һәм алар татарлар күпләп яшәгән Орехово-Зуевога, әтинең абыйсы Сәмиулла Фәхретдиновка китәләр. Минем әти шул шәһәрдә төпләнеп кала, ә Абдрахман абый Түбән Новгородка китеп педагогия институтына укырга керә һәм аны тәмамлап, Сафаҗайга кайтып эшли башлый.

Беляевлар гаиләсенең педагогик традицияләрен уллары Фәрит дәвам итә, анардан эстафетаны балалары ала. Фәрит әфәнденең улы Рамил педагогик ВУЗ тәмамлый, аннары Мәскәүдә югары ислам колледжында белем ала һәм хәзерге вакытта Финляндияда андагы татарларның имам-хатыйбы булып хезмәт итә.

Өч буынның мәгариф өлкәсендә куйган хезмәте алда да дәвам ителер дип ышанабыз, ә Фәрит әфәнде Беляевның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр, аның өлкә татарларының тарихын ачыклау буенча эшләгән эшләре, Мәдәнәдә булдырган музее киләчәк буыннар өчен мәңгелек хәзинә булып торыр.

Редакциядән. Вакыт ул берни белән дә санашмый, ага да ага, Фәрит әфәнденең дә кырык кичәсе инде. Аның юклыгына һич кенә дә ышанып булмый, менә язгы кояштай балкып редакциягә килеп керер дә, хәлләр сорашыр, музейдагы яңа экспозицияләре турында сөйләр кебек. Бу сабыр холыклы, белемле мөгаллим белән әңгәмә корулары рәхәт иде, аның белән аралашкач ниндидер җан тынычлыгы сизә идең. Ходай Тәгалә иң-иңнәрне арабыздан вакытыннан алда ала диләр, чынлап та шулай... Фәрит әфәнде мәңгелек эз калдырып китте, шуңа да аның урыны оҗмахтадыр дип ышанасы килә.  


Гөмәр БАУТДИНОВ

в„– |

2020 елда без нинди булырбыз? (Сораштыру)

$
0
0
30.06.2013 Җәмгыять
Россия халкы киләчәккә өмет белән карый. Аның 43 проценты фикеренчә, 2020 елга Россия “бөек һәм чәчәк атучы” илгә әвере лергә тиеш. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.

Респон дентларның тагын 11 проценты фикеренчә исә, ил “тормыш дәрәҗәсе югары булган дәүләткә” әвере лергә тиеш. Халыкның 28 проценты фикеренчә, ки ләчәктә Россиядә “үз гражданнарын кайгырту” идеясе көчле булачак. Россия леләрнең 24 проценты исә, гомумән, киләчәк турында уйланмый. Ә сезнең фикерегезчә, 2020 елда Россия нинди булачак?

Айрат РАХМАНКУЛОВ,Түбән Кама адвокатлар кон­торасы җитәкчесе, юридик фәннәр докторы:

– 2020 елда түгел, бер елдан Россиядә нинди үзгә­решләр булачагын да әйтә алмыйм. Хәзер илдә халыкны берләштерәчәк кыйм­мәт­ләр эзләү чоры бара. Путин үзенең чыгышларында берничә тапкыр мил­лилек­кә, дингә әйлә­неп кайтырга чакырды. Сталин да заманында, православ чиркәве немецларны җи­ңүдә ярдәм итә­чәк, дип уйлаган. Бәлки, 10-15 елдан Россиядә нәкъ менә дини, әхлакый кыйм­мәт­ләргә игъ­тибар артыр. Pussy Riot, “Мөселманнар гыйффәт­сезлеге” кебек про­вокация­ләр дә булмый калмас анысы. Халык фикере шул кадәр каршылыклы, бер чиктән икенче чиккә ташлана. Бәлки, динилек аны бераз тынычландырып җи­бә­рер.

Елена МИХЕЕВА, Алабуга дәүләт тарихи-архитек­тур һәм мәдәни музей-тыюлыгы хезмәткәре:

– Халыкның үзләрен ха­кимияттән аерып каравына, пессимистик фаразларына шаккатам. Үләбез, бе­тәбез, дип мыгырданалар. Россия­нең киләчәге бүген­ге укучылар һәм студентлар тарафыннан салына. Шуңа аларга тормышка карашларын үзгәртергә, үз­ләренең әһә­миятен танырга вакыт. Юкса аларга ниш­ләргә кирәкле­ген бү­тән­нәр күрсәтеп торачак. Янәсе, менә сиңа су һәм ипи, кушылган эшне эшлә, артыгын сорама. Шәхес булырга кирәк. Ул вакытта һәркем, аерым һәм тулаем алганда, Россия яхшы яшәя­чәк. Хә­зерге тормышыбыздан ка­нәгать, киләчәктә тә начар яшәмәбез, дип уйлыйм.

Роберт БАРИЕВ, Татарстан Социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белгече:

– Мәктәпкә 5 яшьтән йөри башлаячаклар – замана балалары тәпи йөреп киткәч үк саный, укый бе­лергә тиеш, дип уйлый бит хәзерге әти-әниләр. Мө­гаен, эш вакыты да 14 сә­гать­кә җиткерелер – белем бирү системасы тү­ләүле нигезгә күчсә, бала мәктәп­кә йөргән өчен дә түлисе була ич. Моның өчен күп эшләргә кирәк. Кытай халкы безне тулысынча басып алачак. Инде хәзер үк Татарстан районнарына да күпләп күченә башладылар. Миңа калса, әлеге сорауны үзенә һәр­кем би­рер­гә һәм 10 елдан соң илдә яхшы яшәү өчен кулыннан килгән бар нәр­сәне эшләргә тиеш.

Илнар ТӨХВӘТУЛЛИН, журналист:

– Бу илдә һаман да хәл ителми торган мәңгелек бер проблема бар – коррупция. Ул илнең матди һәм рухи үсешен тоткарлый, җәм­гыятьтәге катлаулар арасындагы упкынны тирә­нәй­тә, хакимияткә ыша­­нычны киметә бара. Әгәр дә Путин хакимияте ул проблеманы хәл итәр­лек эш күрсәтсә, 2020 елга ка­дәр дә Россия белән идарә итәчәк. Юк икән, бернинди модернизация үт­кәрү мөмкин түгел. Илне чимал сатуга бәйле­лек­тән дә коткарып булмаячак, чөнки 7-10 елдан соң дөньяда яңа төр энергия чыганакларына күчмәсләр, дип әйтеп булмый. Ә рухи торышка килгән­дә, ул хакта уйларга да куркыныч. 




в„–99 | 30.06.2013

Бердәй вәгазь зарурмы? (ТР Диния Нәзарәте барлык мәчетләр өчен дә мәҗбүри җомга вәгазьләре таратачак)

$
0
0
01.07.2013 Дин
ТР Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда дәүләт милли сәясәте концепциясе проектын тикшерүгә багышланган сөйләшү булды. Анда республикабыз Диния нәзарәте җитәкчеләре дә катнашты.

Мөфтият җитәкчеләре анда, озакламый республикабыз мәчетләренә нәзарәттә расланган бердәй җомга вәгазьләре җибәрә башлаячакбыз, дип белдерде. Барлык мәчетләрдә дә берүк көнне бердәй җомга вәгазе сөйләнеләчәк дигән сүз бу. Бер яктан караганда, яхшы ният инде бу. Имамнарга эш җиңеләя, җомга вәгазе язып, әзерләнеп утырасы булмый. Әле бит алар арасында гарәп хәрефләрен яңа гына таный башлаганнар, Коръәнне кириллицада гына укый белүчеләр байтак. Җитмәсә, җәй уртасында, кылны кырыкка ярыр булып йөргән чакта, мәчет ишекләре җомга көнне генә ачылганда шәп бүләк бу.

Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар: әзер вәгазь җибәрәбез, берүк вакытта вәгазьләрне тәртипкә дә салабыз, дигән ният мәчетләрне бюрократлаштыруга китермәсме? Беренчедән, мәхәллә халкының әзерлеге төрле. Әйтик, атнага бер генә тапкыр ачыла торган мәчеткә җыелучылар белән көн дә биш вакыт азан әйтелеп, биш вакыт намаз укылган Аллаһ йортларында ихтыяҗ-сорау шактый нык аерыла лабаса. Мәхәллә халкы уртача әзерлекле булганнар да аз түгел. Шул ук вакытта имамнарыбыз арасында бик күркәм бәяләнә торган икенче бер күренеш тә бар әле: яңа, читтән килеп вәгазь сөйләгәннәрне башкачарак, игътибарлырак та кабул итә халык. Бу гаҗәп тә түгел: имам никадәр генә укымышлы, оста вәгазьче булмасын (бик ныклап әзерләнмәгән сурәттә), кабатлана башлый. Шуңа күрә дә Балтач, Кукмара кебек районнарда бер-берсенә барып, алмашып вәгазь сөйләп, халык сорауларына җавап бирү күренеше киң таралган. Югарыдан, сөйләү мәҗбүри, дип вәгазь юллый башласалар, вәгазьләү вакыты бик озынаеп китмәсме? Сер түгел бит: кайбер мәчетләрдә җомга вәгазен ярты сәгать чамасында тәмамлап куялар (күпләрнең эшкә соңаруы бар), кайсыбер төшләрдә сәгатьтән артык вәгазьлиләр.

Тагын бер сагайткан нәрсә бар. Монысы, мөгаен, җитдирәктер дә: Төркиядә бердәй вәгазь сөйләүгә күчкәч, фатирларда җыелып намаз укулар арткан. Ягъни вәгазьләү эшен рәсмиләштерү, бюрократлаштыру халыкның мәчеттән гайрәтен чиктерә башлаган. Бер караганда, моның начарлыгы юк: дәүләткә каршы эшләр ниятләмәсәләр, дин нигезләрен яхшылабрак, тирәнрәк үзләштерергә теләсәләр – рәхим итсеннәр! Әмма хәзерге заманда әллә ничә юнәлеш, сектага охшаган дини агымнар күп: ялгыш юлга кереп китмәгәйләре.

Дин, мәчет, мәхәллә дигәннәре, ни дисәң дә, горизонталь багланышлар яссылыгында гамәл кылырга, гражданлык җәмгыяте институты буларак эшләргә тиеш бит. Динне вертикаль мөнәсәбәтләр, ягъни дәүләт институты кысаларында күзаллау нәкъ менә бюрократлаштыруга китерәчәк тә инде. Шуңа күрә бердәй вәгазьләр җибәрә башлаганчы, яхшылап уйларга иде. 


Рәшит МИНҺАҖ

в„–99 | 28.06.2013

Мәктәп... бай укучылары белән матур

$
0
0
01.07.2013 Җәмгыять
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәлле татарстанлыларны үзләре тәмамлаган мәктәпләргә булышлык күрсәтергә чакырды.

Мәгариф өлкәсенә бюджет акчалары гына җитми, иганәчеләр кирәк. Ә теге яки бу өлкәдә уңышка ирешкән элеккеге мәктәп укучылары бу рольгә бик яхшы туры килә. Чөнки нәкъ менә мәктәп аларны кеше иткән бит.

Президент башлангычы белән старт алган “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясен Татарстан Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары, Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы оештырган. Сүз уңаенда, соңгысының җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов татарстанлыларга үзе үрнәк күрсәтеп, 21 июнь көнне Арчадагы Советлар Союзы Герой Валентин Ежков исемендәге 1 нче мәктәптә булды. Мәктәп коридорлары буйлап узып, үзе укыган парта артына утырып, Ирек Миңнәхмәтов моңа кадәр мәктәптә сирәк булуына зарланган. Ә бит мәктәп аңа кеше булырга ярдәм иткән. Агентлык җитәкчесе уку йортына өч мультимедиа комплекты, яңа компьютер сыйныфы, фотоаппарат, телевизор һәм видеокамера бүләк иткән. Шулай ук үзенең сыйныф җитәкчесе Елена Герасимовага чәчәк һәм бүләк тапшырган. Саубуллашкан вакытта ярдәме моның белән генә тәмамланмаячакны әйткән. Ул сентябрь аенда тагын киләчәк һәм мәктәп яны территориясендәге аллеяны төзекләндерергә булышачак.

Без республиканың кайбер мәктәпләренә шалтыратып, директорлардан уку йортын тәмамлаган танылган шәхесләрнең белем учакларын еш кына онытып җибәрүләре хакында белдек. Ә директорларга бу хакта искәртү, кемгәдер ялыну җиңел түгел икән... Шуңа да мәктәпләргә еш кына хәзерге укучыларның дәрәҗәле ата-аналары булыша, алар балаларының яхшы шартларда укуы белән кызыксына. Әмма республикада мәктәп тәмамлаучылардан даими рәвештә ярдәм алып торган белем учаклары да бар икән.

- Безнең мәктәп 1953 елдан бирле эшли, ел саен диярлек проблемалар туып тора, ә акча юк. Чөнки дәүләт акчаны бары хезмәт хаклары һәм коммуналь хезмәтләргә түләргә генә бирә, - ди Лениногорскиның 3 нче мәктәбе директоры Вера Точилкина. – Без ата-аналардан акча җыймыйбыз... Ярый әле, битараф булмаган кешеләр бар. Әйтик, безнең мәктәпне тәмамлаган “Лениногорскнефть” нефть-газ табу идарәсе башлыгы Рәис Галиуллин, шулай ук аның җитәкчеләре - идарә башлыгы Рафаэль Нурмөхәммәтов һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов та зур ярдәм күрсәтә. Алар булмаса, безнең мәктәп күптән ишелеп төшкән булыр иде инде! Иганәчеләр ел саен мәктәпне ремонтлау, җиһазландыруда булышлык итә. Соңгы елларда бинага капиталь ремонт ясалды, территориядә пластик хоккей мәйданчыгы куелды. Шулай ук элеккеге укучыбыз Анатолий Есипов бар, ул медицина җиһазлары һәм башка кирәк-яракларны сатып алуны үз бурычы итеп куйды.

- Безнең мәктәпкә ел саен йөзләгән мең сумлык финанс ярдәмен шәһәрдә танылган кеше, “Бетар” ҖЧҖ директоры урынбасары Антон Зайцев күрсәтә, - ди Чистайның 16 нчы мәктәбе директоры Ирина Коновалова. – Барысы да минем аңа бер укучыбыз җитди авырган чакта ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән башланды. Аңа дәвалану өчен шактый зур акча кирәк иде. Зайцев шунда ук ярдәм кулы сузды. Аннары – тагын да күбрәк: бер тапкыр ул формалары булмау сәбәпле, республика күләмендәге ярышларда катнаша алмаган безнең футболчылар командасына булышты. Аларга формалар сатып алды. Узган уку елында аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче 14 балага барлык уку кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк итте. Ә иң мөһиме, безнең балалар өчен радиорубка булдырды – бу аңа 300 мең сумга төште һәм хәзер мәктәптә радио бар! Укучылар тәнәфесләрдә үзләренең яраткан җырларын яңгырата, төрле темаларга тапшырулар әзерли. Антонның безгә, укытучыларга карата игътибарын да әйтеп китми калдыра алмыйм. Укытучылар көнендә ул һәркайсыбызга чәчәкләр бүләк итә. Кайчагында башка укучыларыбыз - Чистай икмәк пешерү заводы директоры Ринат Хәлиуллин һәм “Квест” ҖЧҖ директоры Радик Исламов та булыша. Без алар белән бик горурланабыз! 


Венера БЕЛЯЕВА

в„– | 01.07.2013

Семейдәге Сабантуйда күргәннәр

$
0
0
01.07.2013 Бәйрәм
Тукталышлар ясый-ясый, өч көн, өч төн буе ике мең километр ярым юл узып, Нурлат делегациясе вәкилләре белән, ниһаять, Көнчыгыш Казахстанның Семей каласына килеп җиттек. Максатыбыз – биредә яшәүче милләттәшләребезгә Сабан туе оештыру. Безне шәһәргә кергәндә үк милли киемнәр, думбралар белән җирле казахлар: «Абай каласына хуш килдегез!» – дип җырлап каршы алды.

Исәнме, Абай каласы!

Менә ул ургылып аккан Иртыш ярларын тоташтырып, кунакханә тәрәзәсеннән үк күренеп, бөтен Семейгә ямь бирүче асылмалы күпер. Мондый күперләр якын чит илләрдә нибары унҗиде генә икән. Моннан тыш Иртышны иңләп тагын өч күпер сузылган, шуларның берсе Сабан туе узачак мәйданга – Полковниклар утравына илтә. Ә асылмалы күпергә кергәндә безне Ямыш капкасы сәламли. Кайчандыр шәһәргә керү юлы шул капка аркылы салынган була.

Бирегә килеп төшкәч тә берәүләр: «Монда очсыз!» – дип коньяк эзләп китсә, безне борынгы шәһәрнең күренекле урыннары кызыксындыра иде. Кайбер иптәшләребез юнь генә бәягә балаларына уенчыклар, хатын-кызлар арзанга алтын-көмеш эшләнмәләре сатып алды. Бездәге бер сумны мондагы банкларда 4-4,8 тәңгәгә алмаштырып була икән. Тәңгәләрне кулга төшерү белән беренче эш итеп шәһәрнең маршрут автобусына кереп утырдык. Билет бәясе монда 60 тәңгә, ягъни якынча 12-15 сумнар тирәсе.

Семейгә килеп кергәч, башта: «Бу нинди зур авыл икән?» – дип уйлап куясың, эчкәрәк үткән саен шәһәрне ирексездән Казан, Чистай, Алабуга белән чагыштыра башлыйсың. Биредә Татар бистәсе – «Тукай», «Җәлил» урамнары да бар. Казах халкының бөек язучылары «Абай», «Шәкәрим» исемендәге үзәк урамнар да тулаем Татар архитектурасыннан гыйбарәт. Кызганыч, 13 меңнән артык татар яшәүче Семейдә дә беренче каты – таш, өске өлеше агачтан төзелгән йортларның байтагы таушалган.

Карсак кына ике катлы биналарның янәшәсендә үк яңгыр артыннан калыккан гөмбәләр сыман «Мәйрәмханә»ләр белән «Сауда йiр»ләре һәм «орталык»лары «Кош келдiңiздер!» – дип, үзенә дәшеп тора. Биредә зур сәнәгать объектлары юк, җирле халык, нигездә, сәүдәгәрлек һәм кече эшкуарлык хисабына көн күрә икән. Бездәге тулай торак биредә «студенттер yйi» яки «жатакхана»се, чат саен «Семей мәмләкәте» дип башланучы элмә-такталар... Үз башкалабызда рус, инглиз телендәге язулардан ялыккан күзләр биредә ял итә, кай якка карасаң да, таныш, күңелгә ятышлы төрки сүзләр очрый.

Яңа танышлар, яңа ачышлар

Кунакханәгә урнашып беткәч тә, без «Сарман буйлары» мәйрәмханәсендә сыйландык. Ресторан исеме биредә инде 25 нче Сабан туйны оештыруда матди ярдәм күрсәтүче Рафаэль Сәидмәгъриф улы Хаҗиповның әти-әнисе хөрмәтенә кушылган икән. Алар исән чакта шул исемдәге җырны көйләргә яраткан. Гаилә башлыгы 30 нчы елларда репрессия башлангач, Казандагы тәмәке фабрикасын ташлап, Кытайга качарга уйлый. Әмма, ахыр чиктә, Җидепулат шәһәренә килеп, төпләнеп, үзеннән алты бала калдыра. Бүген шуларның өчесе исән-сау. Рафаэль – төпчек малай. Аның шәхесенә килгәндә, бүген ул Семей шәһәрендә халык депутаты. Шәһәр чисталыгын тәэмин итү, чүплекне тәртиптә тоту да аның карамагында. 1987 елны ул бөтен Казахстанда беренчеләрдән булып «Бытовик» кооперативын төзи һәм гаражлар, өйләр салуга керешә, аннан тимер-бетон эшләнмәләре, тимерчелек һәм асфальт салу цехларын үз эченә алган «Гранит» исемле мегакооператив төзи.

Сабан туена бер көн кала Казахстанның эссе һавасын дымландырып, кич белән шаулап яңгыр яуды. «Безгә яңгыр китердегез», – дип, шәһәрне яшелләндерүче булып эшләүче яңа танышым Равия апа Даниярова аеруча сөенде моңа. Равия апаның кызы Гөлфирә якын һәм ерак чит илләр арасында бердәнбер булган Семей татар музыка мәктәбендә укыган икән. Әлеге мәктәп бинасын без дә күреп кайттык. Гөлфирә башта «Боршаклар», аннан «Гөрләвекләр» һәм «Иртыш моңнары» ансамбль төркемнәрдә җырлый.

Абай урамына элек таш юл җәелгән булган. Соңрак аның өстеннән асфальт түшиләр. Ә күптән түгел асфальтны алыштырганда брусчатка астыннан бер байның яшереп калдырган хәзинәләре табыла. Ә ташны шәһәрнең беренче губернаторы яшәгән йорт ишегалдына җәеп куялар. Казахстанның чирәм җирләрен күтәрергә килгән беренче трактор да шунда музей экспонаты булып тора. Губернаторның йортыннан Иртыш елгасы буена җир асты юлы да салынган булган, имеш.

Бирегә патша заманында ук сәүдә белән шөгыльләнүче татарлар килеп төпләнә. Совет заманына кадәр шәһәрдә татарлар салган мәчетләр саны 28гә җиткән була. Шәһәрдә хәзер дә тарихи истәлек булып саклана торган өч татар мәчете бар. Шуларның Латыйф Садыйк улы Мусин исемендәгесенә безгә дә сугылып чыгу насыйп булды. Бертуган Мусиннарның бүгенге көндә Метиз заводы ролен үтәүче тегермән һәм ипи пешерү бинасын да күреп кайттык. Мусиннар шулкадәр бай һәм мәрхәмәтле булалар ки, аларның берсе үзенең гувернанткасы белән кучерын кавыштырып, алар өчен хәтта аерым йорт та салып бирә.

Яңа танышыбыз Илдар безгә сәгатьче Гали, ягъни очучы татар турында да кызыклы фактлар сөйләде. Бу кеше үз вакытында биредә сабын кайнату белән шөгыльләнә, губернатор өчен петарда шоулары ясый, Иртышны сикереп чыга ала торган җайланма һәм беренче су чаңгылары уйлап таба. Әлеге шәхес һәм башкалар турында Виктор Николаевич Кошляк исемле тарихчы «Семипалатинск. Три века истории» дип аталган китабында язып калдырган.

Абай исемендәге музыкаль-драма театры, шәһәр акиматы һәм башка тарихи урыннарны карап йөри торгач, ниһаять, Халыклар дуслыгы йортына да килеп җиттек. Кызганыч, вакыт соң булганлыктан, биредәге татар-башкорт мәдәнияте үзәген эчтән күрә алмадык. Аның каравы, менә кайда икән ул сәяси ихтыяр, ирекле дәүләтне гәүдәләндерү символы! Дуслык йортының нәкъ каршында ук 1986 елның декабрендә беренчеләрдән булып баш күтәргән һәм төрмәдә үтерелгән Айрат Раскулбековка Казахстанның бәйсезлеген һәм мөстәкыйльлеген даулап көрәшкәне өчен бюст куелган.

Барысы да яхшы иде, машина тәтемәде...

Икенче көнне әзерлек эшләре өчен иртүк Сабан туе узачак «Полковниклар утравы» мәйданына юнәлдек. Бездә Сабан туе мәйданы хәтфә чирәм булса, биредә сап-сары ком икән. Уен мәйданнарын көйләп яткан чакта Казахстанның көрәшне оештыручылар комитетыннан вәкилләр килеп, көтелмәгән яңалык җиткерүе күзгә ком сипкәндәй тәэсир итте: Татарстан Президенты Сабан туе батырына дип җибәргән «Лада калина» машинасының язмышын җирле халык безнең көрәшчеләрдән башка гына хәл итеп куйган. Бүген көрәш буенча Казахстан чемпионаты була, ә иртәгәсе көнне Сабан туе мәйданында финалга узучылар әлеге машинага ия булу өчен көч сынашачак икән. Ә Нурлат батырлары исә әлеге чемпионатның финалчылары, ягъни Казахстан көрәшчеләренең җыелма командасы белән үз авырлыкларында Татарстан данын яклап, аерым призга иптәшләр матчы гына уздырачак. Бу яңалыкны ишеткәч, узган ел Татарстан Президенты бүләген кире үзебезгә алып кайтуга ирешкән 145 килограмм авырлыктагы абсолют батыр – Илфат Гыймадиевның кәефе кырылды. Юлда килгәндә язмамны: «Барысы да яхшы иде, кәнфит кенә эләкмәде!» – дип башларга кыстый торгач, шаян егетнең юраганы юш килде тагын.

Шулай да Нурлат җыелма командасы иптәшләрчә очрашуда казах пәһлеваннарын чөеп кенә ыргытты. Ахырдан машина отачак Павлодар каласы егете Дархан Жалабаевны Гыймадиев өч мәртәбә сыртына салды. Чемпионатта икенче урынны алачак Семей егете Куаныш Сауыкбаевка да Зөлфәт Сөнгатуллин атлы көрәшчебез җиңү бирмәде. Нәтиҗәдә Татарстан данын яклаучы Нурлат көрәшчеләре җыелма командасы йөз мең күләмендә акчалата приз отып, үзләренә бирелгән курдюк тәкәсен дә казах батырына тапшырып калдырды.

Шулай итеп, быел Казахстанда үткән татар бәйрәменең көрәш җиңүчеләре арасында татар көрәшчеләре күренмәде. Үзара сөйләшкәндә Минтимер Шәймиевнең Казахстан Республикасы билбау көрәше федерациясе Президенты, шулай ук Астананың «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Рәфыйк Вәлиевкә: «Нигә татарларны кертмәдегез?» – диюен генә ишетеп калдым. 16 яшеннән бирле Астанада гомер итүче Рәфыйк әфәнде тамырлары белән Аксубай районының Янбай авылыннан булып чыкты. «Узган ел туган якка кайткан идем. Һәр районның үз батыры булырга тиеш дип, мине җирле Сабан туе көрәшендә катнаштырмадылар. Казах көрәшчеләре татарларга җитә алмый инде, узган ел алып киттегез, быел машина безгә калсын!» – диде ул безнең көрәшчеләргә.

Сәлам татарлар, сәлам якташлар!

Дымлы ком киемнәрне пычратуга карамастан, җирле халыкның олысы да, кечесе дә милли уеннарда рәхәтләнеп катнашты. Ат чабышының булмавы гына ничектер сәер тоелды. Казах халкы үлеп ат ярата лабаса! Хәер, алар атның ите белән кымызын гына ярата, күрәсең... Бу көнне теләгән кеше казах кымызыннан кала Нурлаттан килгән баллы татар чәе һәм тәм-томнары белән дә, чуваш сырасы белән дә сыйлана ала иде. Нурлаттан килеп татар, рус, чуаш мәдәниятләрен тәкъдим итеп, милли көнкүреш, йола, гореф-гадәтләребезне чагылдыручы оештыручылар коллективы Минтимер Шәймиев белән янәшә атлап йөрүче район башлыгы Наил Шәраповны да, Семей каласы хакимен һәм башка делегатларны да әлеге сый-тәгамнәрдән авыз итәргә кыстады. Төп мәйданда кунак булганнан соң, беренче Президентыбызны җирле татарларның юртасына кунакка дәштеләр. Әлеге олы юртадан кала мәйдан читендә биредә яшәүче башка милләт вәкилләренең дә үз мәдәни почмакларын күреп була иде. Семейдә казахлар белән татарлардан кала рус, немец, үзбәк, яһүд, әрмән, кореялылар һ.б. да яши. Шулай ук Семейдан ерак түгел урнашкан башка районнардан да бирегә килеп, үз юрталарын урнаштыручылар бар иде. Шундый юрталарның берсенә – Бескарагай районыннан килүчеләр янына мин дә кунакка кереп, каз бәлеше, бишбармак, тутырма, ат картасы кебек милли ризыклардан авыз итеп чыктым. Әлеге районга караучы Башкүл авылында гомер итүче татарлар арасында якташларымны да таптым әле. Клара апа Измайлованың әнисе Шәмсурый әби Сираҗиева Чирмешән районының Иске Кади авылыннан бирегә вербовка белән күчеп килгән була. Фәридә апа Гыйниятуллинаның әнисе Фатыйма әби дә сугыш арты елларында Әмир авылыннан бирегә килеп төпләнә. Миңҗиһан әби Хәбибуллинаның әти-әнисе өйләнешкәч, 21нче елгы ачлыктан качып, Түбән Кәминкә авылыннан монда күченә. «Бездә җир күп. Һәр гаилә диярлек терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Биш-алты ат, берничә дистә сыер, биш дистәләп куй, йөзәр баш тавык, каз-үрдәк асрыйлар. Минем 18 баш сыерым бар», – ди Клара апа Измайлова.

Сабан туе мәйданында узган ел Павлодар, Караганда, Усть-Каменогорск, Алматы, Астана шәһәрләреннән килгән танышларыбызны, узган ел Актүбәдә дуслашып калган милләттәшләребезне очраттык. Алар үзләре дә безне әллә кайдан танып сәламләде, хәл-әхвәл белеште. Шулай милләттәшләр белән аралашып йөри торгач, күзем күкрәк тулы орден-медальләр таккан ике бабайга төште. Боларның берсе ингуш милләтеннән Солтан Картаев – Халыкара атом-төш коралына каршы «Невада-Семипалатинск» хәрәкәтенең вице президенты булып чыкты. Аның янәшәсендә басып торучы икенче карт та әлеге хәрәкәттә актив катнашкан татар кешесе – Сәлим ага Шакиров икән. Ул үзенең Илһам Шакировның туганнан туган абыйсы булуын, гаиләләрендә 17 бала үсеп, 11 егетнең бишесенең генә сугыштан исән әйләнеп кайтуы, әтисе Абдулланың 17 нче елгы революциядә катнашуы, 38дә репрессияләнеп, 42дә амнистия белән сугышка озатылуы һәм 57 елга тикле полк командиры булып хезмәт итүе хакында сөйләде.

«Курчатов, Абай, Надежда авыллары тирәсе атом-төш коралын өйрәнүләрнең үзәге булганлыктан, әле дә куркыныч. Гарип балалар туа, онкологик авырулар күп», – дип сөйләде аксакаллар. 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

в„– |

Раяз Фасыйхов: "Миңа урыс дип карамасыннар" (ВИДЕО)

$
0
0
01.07.2013 Шоу-бизнес
Җәй башында җырчы Раяз Фасыховның “Тукта, вакыт” дип исемләнгән альбомы чыкты. Шул уңайдан "Кызган таба" Раяз белән әңгәмә корды.

Җәй башында җырчы Раяз Фасыховның “Тукта, вакыт” дип исемләнгән альбомы чыкты. Бу аның өченче CD һәм дүртенче DVD җыентыгы икән. Шул уңайдан "Кызган таба" Раяз белән әңгәмә корды. Җырчы белән интернет пиратлыгы, социаль челтәр, дөньяга караш, Путинның аерылуы, уңыш сере кебек мәсьәләләр турында сөйләштек.

– Раяз, шушы көннәрдә яңа альбомың дөньяга чыкты, бүген җыр җыентыгы чыгару кирәксез гамәл кебек, модадан төште түгелме? Синең кебек җырчыга альбом чыгару нәрсә ул?


– Җыр җыентыгы ул – җырчының визит карточкасы. Альбом белән акча да эшләнми, ул күпмедер вакыт арасында җыелган иҗатыңны дөньяга чыгару. Бүген интернет белән көрәшү мөмкин түгел диярлек, син җыентык чыгарганчы кайбер җырларың инде пәрәвездә әйләнә.

– Каян керә соң ул җырлар, сез бит инде җыр язучыларга, аранжировщикларга беркемгә бирмәскә дип әйтәсез?


– Сер түгел, без хәзер күп очракта флешкалар кулланабыз. Менә алар аша җырлаганда яки күчергәндә кемдер үзенә эләктереп калырга мөмкин.

– Альбом чыгарганчы яңа җырларның интернетка чыгуның сезгә зыяны бармы?


– Ике яклап карарга була. Яхшы ягы, минем җырларым халык арасында әйләнә, хәтерләреннән төшми. СD дискны берничә кеше генә сатып алырга мөмкин. Бүген шундый күренеш күзәтелә, Земфира альбом чыгарды да шул ук көнне җырларны интернетка кертте. Чөнки пәрәвездәге пиратлык белән көрәшү файдасыз, мәгънәсез гамәл. Безнең җыр җыентыклары чыгару алга таба интернет вариантка калырга мөмкин. Ул очсызракка да төшәчәк дип уйлыйм. Продюссерлык үзәге белән интернет провайдерлар килешү төзесә, чит илдәге кебек тыңлаучы һәрбер җырны суыртып алыр өчен акча түләячәк. Бүген бит кемдер минем альбомны сатып ала да тулысы белән интернетка кертә, бу гамәл белән килешмәс идем. Алга китеш, индустриализация дип әйтәбез икән, ул канунга таянып, мораль яктан да, материаль яктан да дөрес итеп эшләнергә тиеш. Беренче сорауга әйләнеп кайтсак, интернетта җырларым булу минем өчен бары плюс кына.

– Син социаль челтәрләрдә бармы? Андагы ялган Раязларга нәрсә диярсең?


– Вконтактеда утырам. Минем исемнән утыручыларны аңлый алмыйм, бер чирдер инде ул. Хәзер бит аларны бетереп була, пәрәвездәге битеңне ачып үзеңне фотога төшереп сайт идарәсенә җибәрәсең дә, алар ялганнарын үзләре бетерә.

– Вконтакте вакытны ала диләр, син анда утырырга вакыт табасыңмы?


– Табам, гейджиклар, телефоннар кулда бит, айфон, андроид системнары дисеңме, барысында да интернет бар. Без утырган бинада да вай-фай эшләп тора. Кул астында булган сайтка тиз генә кереп чыгуның бернәрсәсе юк.

– Татар сайтларын карыйсыңмы, кайсыларын беләсең? Күптән түгел матбугат.ру да әңгәмәң чыкты, карадыңмы?


– Ул сайтны беләм, кергәнем бар, тик әңгәмәне карамадым. Беләм, күп татар сайтлары эшли. Бик еш кулланам татар җырлары текстлары булган сәхифәне, мин аның исемен хәтерләмим, яндекста "татар җырлары текстлары" дип язгач чыга ул.

– Кайвакыт синнән дөньяда барган теге яки бу вакыйгага карата фикер сорарга мөмкиннәр, син алар өчен мәгълүматны каян аласың, реаль тормыш сиңа үзе ишеттереп торамы?


– Булган фикерне әйтү кыен түгел.

– Мәсәлән, күптән түгел Владимир Путин белән Людмила Путинаның аерылу хәбәренә халык шаулап алды. Син аны ишеттеңме?


– Бу хәбәрне яңалыклардан ишеттем. Татарлар: "Балык башыннан чери" диләр. Аңа карап зур түрәләр, аңа яраганны безгә ярамый мени, дияр. Мин татар буларак бу хәлгә бер төрле карыйм, Путин урыс буларак – башкача. Шуңа да кемгәдер бәя бирмәскә, аларны телгә алып сөйләмәскә тырышам. Урысча яраткан сүзем бар: "Не суди, судим не будешь". Ул аның эше, эшләгәнен эшләгән, димәк шулай кирәк.

– Алдагы сорауны үстерәм, дөньяга карашыңны ничек киңәйтәсең? Нинди алымнар белән фикереңне баетасың?


– Миңа аралашкан тирәм бик яхшы тәэсир ясый. Алар дәрәҗәле кешеләр, фикер-уйларына колак салып үзем дә кызыксынып китәм, теге яки бу сорауларга интернеттан, китаплардан җавап эзли башлыйм. Бүгенге халәтем эзләнергә, дөньяга карашны баетырга этәрә. Яхшы җырлап кына башыңда фикер булмаса хөрмәт тә, игътибар да булмаячак. "Буш куык" булсаң син дөньядан артта калачаксың һәм түбән дәрәҗәле җырчыга әйләнәсең.

– Син авылдан чыккан егет буларак, күпләр характерыңа, үз-үзеңне тотышыңа соклана. Без дә синең шәһәргә килгән вакытларыңны хәтерлибез. Ничек син авылдан килеп үзеңне шулай ирекле, ышанычлы, тиешле дәрәҗәдә тота алдың?


– Беренчедән, ул гаилә тәрбиясеннән килә. Әти-әниләремә чиксез рәхмәтлемен. Гаиләдә демократия булды, анда без чын мәгънәсендә үстек. Һәр бала, һәр гаилә әгъзасы үз фикерен тартынмый әйтә алды. Син төпчек малай, син кечкенә бала, эндәшми тор әле, дигән сүз булмады. Кечкенәдән сәхнәдә булдым. Күп кешеләр белән аралашырга, күрешергә туры килде, сәхнәдәге тотышым шуңа карап үзгәрде. Тәвәккәллегем еллар белән килгән тәҗрибә. Кайвакыт хаталар да китте. Артыгы китмәсен иде дип үзеңне контрольдә дә тотасың. Уңыш – ул тәҗрибә, еллар, вакыт белән килә.

– Димәк, Раяз Фасыйховка уңыш тиз генә бирелмәде?


– Юк әлбәттә. Без бит урамнан табылып, киендереп, матурлап, "мә сиңа җыр, башкарып кара әле" дип җырлый башламадык. Мин үзем өчен сөенәм, Аллаһка, язмышыма рәхмәтлемен. Кечкенәдән шушы талантны ачарга ярдәм иткән әти-әниемә Алланың рәхмәте яусын. Шулай ук тәрбиячеләремә, укытучыларыма рәхмәтемне җиткерәм. Аерым алганда, Венера ханым Ганиевага рәхмәтлемен, җырчы буларак та, шәхес буларак та керткән өлеше бик зур.

– Син һәр әңгәмәдә үзеңнең милли җанлы булуыңны әйтә килдең, еллар үтү белән фикерләрең үзгәрмәдеме?


– Юк, бүген дә мин дөньяның кайсы гына почмагына бармыйм, иң беренче итеп татарча исәнләшәм. Аңламаган очракта гына уртак тел эзлим. Миңа урыс дип карарга тиеш түгелләр. 


Рөстәм ИСХАКЫЙ

в„– | 30.06.2013

Артистлар “7 көнлек стресс” кичерде (ФОТО)

$
0
0
01.07.2013 Мәдәният
Җәй көне гадәттә тынлыкка чума торган театр сәнгате быел кайнап тора. Башкала театрлары Универсиада кунакларының күңелен күрергә әзерләнә. Әлмәт театрында да эшнең кызган чагы бүген: берәүләр Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” әсәрен сәхнәләштерү (режиссер Илдар Хәйруллин) белән мәшгуль, икенчеләре Сабантуйлар әзерләп йөри, өченчеләре театр тормышындагы яңалыклар белән танышу сәфәренә чыгып китте. Төгәле - кайтты. Бүгенге язманың геройлары әнә шулар.

Мәгълүм ки, Әлмәт татар дәүләт драма театры 2011, 2012 елларда Мәскәүнең Нация театры (җитәкчесе Евгений Миронов) оештырган кече шәһәрләр театры фестивальләрендә “Гашыйк Кәриб”, “Болан - Патша” спектакльләре белән катнашып үзен танытты. Шулай булмаса аларны быел Свияжск утравында шушы ук театр оештырган лабораториягә чакырмаслар да иде.

Фестиваль дә, лаборатория дә яшь драматургларны ачу, яшь режиссерларны таныту максаты белән эшли. Һәм драматургиянең “яңа драма” исеме белән таралган агымын шушы максатка ирешүнең төп чарасы буларак куллана.

Свияжск утравында узган лабораториягә республиканың өч театры чакырылган: безнекеләр, Чаллының “Мастеровые” рус драма һәм Буа театрлары. Бер атна эчендә өч режиссер өч труппа белән өч пьеса сәхнәләштерә. Әлмәтлеләр Василий Сигаревның “Черное молоко” әсәрен сайлап ала. Яңа драма әсәрләрендә заманның кара, караңгы, әшәке яклары шундый ук төсләрдә һәм “тәмсез”тел белән тасвирлана. Сигаревның “Черное молоко”сы да шундый.

Яңа драмага карата фикерләр төрле: кабул итмәүчеләр дә, тарафдарлары да бар. Театр тәнкыйтьчесе Павел Руднев, мәсәлән, “театр заман героеннан башка яши алмый – безгә дөньяны, яшәешебезне өйрәнергә, ничек бар шулай кабул итәргә һәм шул материал белән “эшләргә” кирәк”, дигән фикердә.

Әлмәт труппасы белән эшләргә билгеләнгән режиссер Георгий Цнобиладзе (танылган Лев Додин укучысы, Санкт-Петербургтагы “ON.театр” да режиссерлык итә) үзе классик драматургия сәхнәләштерүне өстен күрә, ләкин иҗат лаборатиясендәге халәтне “башка театр, үзгә энергия” инъекциясе” дип бәяли. Аның сүзләренчә, бу – театраль ярминкә. Биредә исеме билгеле остазлар белән сәхнә теле һәм сәхнә хәрәкәте буенча мастер-классларда шөгыльләнеп, 1 атна эчендә яңа текст һәм яңа автор, сәеррәк режиссерлар белән эшләү мөмкинлеге - актерлар өчен табыш. Сүз уңаенда, эшкә керешер алдыннан кайберәүләр әлмәт труппасына бу режиссер турында иң шәп дигән бәя ишеттерәләр. Баксаң, Цнобиладзены да иң көчле труппа эләкте дип сөендергәннәр икән!

Милли, атап әйткәндә, татар театрына болар кызыклымы? Безнең тамашачыга кирәкме? Бу сорауга Свияжск утрау-шәһәрчегендә эшләп кайткан җиде артистның өчесеннән җавап ишеттек.

Наилә Нәҗипова, Татарстанның атказанган артисты: Моңа кадәр мин “яңа драма” татар театрына кирәкми дигән фикердә идем. Хәзер икеләнеп торам. Тамашачыга хаҗәте бәхәсле, ә актерлар өчен кирәк ул. Бу лаборатория безнең өчен мавыктыргыч, кызыклы иҗат процессы, зур тәҗрибә булды. Профессия, театр, бер-беребез турында күбрәк белдек. Лабораториянең арт-директоры Олег Лоевский “7 көнлек стресс” вәгъдә иткән иде, гамәлгә ашты. Осталыгында түгел, минемчә, менталитетында калыплашкан актерларны яхшы мәгънәдә “сындыру” булды ул.

Лилия Харитонова, труппага күптән түгел кушылган яшь актриса: Мин 25 яшьлек йөкле алыпсатар хатынны уйнадым. Героиням тормышының җитешсез якларын Аллаһка сылтамакчы, юк-юк та аңа каһәр яудыра. Күп сүгенә. Баштарак шул чикне узу авыр булды.

Наилә Нәҗипова: “Яңа драма” ның башлангыч чоры әсәрләре бигрәк тә урысларның характерын ача. Бу милләтнең каршылыклы, бер чиктән икенчесенә сикерергә сәләтле икәнен ярып сала. Ә татарларда “ярамый”, “юк” дигән кыса, чик, киртә бар. Без аны узмаска тырышабыз. Шуңа күрә бу агым безгә ят. Дөрес, “яңа драма”ның бүгенгеләре “мат”тан ераклаша, гомумкешелеклелек кыйммәтләренә якыная.

Айрат Мифтахов, артист: Театр училищесында укыганнарга охшаган нәрсәләр булмады. Төгәле, белгәннәрне башкалары белән тулыландырдык. Бөтен барлыкны туплау зарури булган шартларда иҗат иттек. Миңа калса, бу әсәрне татарча уйнау мөмкин түгел. Телгә ятмаячак.

Әсәр туксанынчы елларда бизнесның шакшы юллар белән үскән чагы чорында язылган һәм шул вакыттагы тормыш чынбарлыгын тасвирлый. Артистлар өчен дә, тамашачы өчен дә әлеге тормыш чынбарлыгын тагын да якынайткан бер шарт – эскизның (4-5 көн эчендә тамашачыга күрсәтерлек дәрәҗәгә килгән тамаша оештыручылар сүзләренчә, “спектакль” түгел, ә эскиз ) залда түгел, ә ачык һавада, декорациясез һәм тамашачы арасында уйналуы. Безнекеләр илнең караңгы бер ноктасына (автор аны ничек атарга белми икеләнә: шәһәр түгел, торак пункт, ә бәлки бистә) килеп чыккан, үтмәс товар “төртеп” йөрүче алыпсатар-“челноклар” турында сөйли. Китапта вакыйгалар тимер юл вокзалында башлана. Режиссер исә Әлмәт артистларын пристаньда уйната. Әсәрдәге “каралыкка” хәтта табигать җете төс өсти.

Лилия Харитонова: Шундый кызык күренеш күзәттем: героиням Аллаһка төксе мөрәҗәгать башласа, ялт иткән һава торышы бозыла, күкне болыт каплый, яшен яшьни, я күк күкри. Сәгать ярымлык тамашаның яртысы пристаньда уйналды. Көймәдә бала табу күренешендә минем халәткә тәңгәл рәвештә дулкыннар күтәрелде, кинәт яңгыр коя башлады. Калган өлеше вокзал бинасында дәвам итте.

Артистлар әйтүенчә, эскизны тамашачы яраткан. Вакыйгаларга ышануларына дәлилләр бар хәтта: пристаньнан йөкле героиняның ике зур “челнок” сумкасын күтәреп баруын күреп, бер ир-ат ярдәм итәргә ашыккан. Артист Илсур Хәертдиновның сценарий буенча Зөягә егылып төшкән персонажын коткарырга атлыгучылар булган. Фикер алышу, бәяләр дә (болар да оештыручылардан тыш, тамаша карарга килүчеләр: Казан театрлары артистлары, мәдәният институты педагоглары, Свияжск халкы катнашкан) шуны раслый. Бәя системасы да кызыклы: өч чүлмәк тора. Вакыйга шаһитлары өч төрле бәядән берсен сайлый: я чүлмәккә яшел төстәге “үзгәрешсез калдырырга” дигән карточка сала, сары төстәгесе белән “эскизны эшләп бетерергә” дип мөнәсәбәт белдерә, кызыл төстәге карточка салып “куркыныч төш сыман онытырга” дип каршы чыга. Безнекеләр эскизы бер генә дә кызыл карточка алмаган. Интернет язмаларда күренгәнчә, гомумән, театраль лабораторияләрдә Георгий Цнобиладзе куйган эскизлар гел яхшы бәядә.

Артистларны рухландырган “яңа сүз” белән ят режиссер Әлмәт тамашачыларын да шаккаттырмас микән? Социаль челтәрдә аралашканда ул “чакырсагыз – киләм” дип җавап биргән. Кызганыч, мондый тамашаларны репетуар театрында яшәтү гаять бәхәсле сорау.

1

2

3

Айрат Мифтахов фотолары
 


Ләйләгөл МИНАЕВА

в„– |

Яшьләргә спорт белән шөгыльләнер өчен бар шартлар да тудырылганмы? (СОРАШТЫРУ)

$
0
0
01.07.2013 Спорт
Ничек уйлыйсыз, бүген яшьләргә спорт белән шөгыльләнер өчен бар шартлар да тудырылганмы? Сезгә спорт белән шөгыльләнергә нәрсә комачаулый? Сораштыруда катнашыгыз (тавыш бирү аноним):
    VK.Widgets.Poll("vk_poll", {width: 300}, "95357654_7546177695a874f544");  

 

 

 

 

  VK.Widgets.Poll("vk_poll2", {width: 300}, "95358480_08b278eedc34bce1d4");  

 


---

в„–--- | 01.07.2013

Саша, бәрәңге өяргә кайт!

$
0
0
01.07.2013 Җәмгыять
Редакциягә нинди үтенеч белән генә шалтыратмыйлар. Кулдан килгән­чә ярдәм итәргә тырышабыз. Ә кайчакта нишләргә белмичә югалып та калабыз. Үтенечләр төрле шул.

– Алло, алло, редакцияме? Апа, тыңла әле, мин беләм, син ярдәм итә аласың. Сашага шалтыратып әйт, бәрәңге төбе өяргә кайтсын. Авылда 13 сутый бакча бар, бабасы берүзе шунда эшли. Киләсе атнада кү­зенә операция ясатырга кирәк, ә ул бәрәңге белән маташа. Сашага әйт, гаилә­сен, балаларын алып кайтсын, хатынының туганнары кайтса да ярый.

– Алло, гафу итегез, кем соң ул Саша? Ник үзегез шалтыратмыйсыз?

– Ул – бабайның оныгы. Мине тың­ламый, сезне тыңлаячак. Шалтыратыгыз инде хәзер үк. Иртәгә – шимбә, ике көнгә кайтсыннар.

– Нишлим икән соң? Әллә сезнең шәһәрдә яши торган Фираяның телефонын биримме?

– Юк, кирәкми, ул булышмый, мин беләм аны. Син шалтырат!

– Ярар, инде алайса...

Өч минут үткәч:

– Алло, шалтыраттыңмы? Саша нәрсә диде?

– Өлгермәдем бит әле. Нишләргә белмичә, фикеремне туплый алмыйча аптырабрак тора идем.

– Аптырап-нитеп торасы юк, ал да шалтырат! Миңа хәбәр итәрсең аннары!

– Ярар соң...

Кыскасы, Сашага шалтыратып карадым, телефонын алмады. Сашаны күрсәгез әйтегез, бәрәңге төбе өяргә кайтсын. 


Фәния АРСЛАНОВА

в„–100-104 | 29.06.2013

Очкынны ялкын итәр остаз (Режиссер Байрас Ибраһимов турында)

$
0
0
02.07.2013 Мәдәният
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Байрас Ибраһимов Туймазы театры иҗатын җитәкли башлаганда ук инде иҗаты чарланган көчле режиссёр иде. Баш режиссёр вазыйфасына билгеләнгәндә театрның иҗат төркеме белән таныш иде ул.

2001 елдан башлап Туймазы театрында Сөләйман Латыйповның «Оль-ля-ля!» комедиясен, Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» трагедиясен, балалар өчен берничә әкият чыгарды. Ул сәхнәләштергән «Яучы Җиһан» (Наил Гаетбай) комедиясе Туймазы театры тарихындагы иң күп уйналган, тамашачыларның иң яратып караган спектакльләренең берсе.

Туймазы театрында баш режиссёр булып эшли башлагач Байрас Ибраһимовның иң беренче сәхнәләштергән спектакле Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» мелодрамасы булды. «Асылъяр» шуның белән истәлекле – режиссёр бу сәхнә әсәренә З.Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институты бусагасын яңа гына атлап чыккан яшь артистларны җәлеп итте. Шул рәвешле ул яшьләргә иҗатка дәрт, канат куйды. Мирхәйдәр Фәйзинең вакыт сынауларына бирешмәс, халкыбызның үткәнен, көнкүрешен, бар асылын, моңын, рухын, бай телен чагылдырган әсәре өстендә эшләү дәверендә артистларны да онытыла башлаган тел, милләт, халкыбыз хакында уйландырды, «Асылъяр»ны карау тамашачы күңелендә дә милли горурлык хисен ныгытты.

Байрас Ибраһимов ясалмалыкны, артистның «юрганны үзенә тартуын», сәхнәдән үзен генә күрсәтергә омтылуын яратмый. Бу артистларга шул тиклем билгеле ки, берничә мәртәбә фестивальләрдә Туймазы театры спектакльләре хакында сүз алып барганда бу җәһәттән мактау сүзләре яңгырады. Һәм Зөлфәт Хәкимнең «Китәм инде, китәм!» спектаклен «Театр язы – 2009» Республика театрлары фестивалендә уйнагач, бу спектакльдә катнашкан артистлар «Иң яхшы ансамбль» номинациясендә җиңде.


Зөлфәт Хәким әсәрендә күпләрнең үзәгенә үткән фатирсызлык, гади халыкның хәерчелек чигендә көн күрмеше, күңелсез тормышы, илебездәге интеллигенция вәкилләренең мескен хәлдә булуы, хәтта бик талантлы кеше булсаң да, тормышта үз сукмагыңны яру авыр булу темалары ята. Тик болар барысы да беренче планда яткан сюжет линиясе генә. Шулар гына булса, Ибраһимов бу әсәрне сәхнәгә чыгармас та иде. Әсәр күпкә катлаулырак һәм тирәнрәк. Биредә иҗат кешесенең язмышы тасвирлана. Режиссёрга иҗатчының җанына үтеп аны тикшерү күпкә кызыклырак.

Баш герой биюче Ильясны без тормыштан, сәнгатьтән бөтенләй өметен өзеп, рухы сынып, чарасызлыктан тормыш упкыны читенә барып җиткән халәттә күрәбез. Юкка гына Ильясның өстәлендә философ С.Кьеркегорның үтә пессимистик юнәлештә язылган курку, өметсезлек, чарасызлык хөкем сөргән китабы ятмый.

Ильяс бу упкыннан чыгарга тырыша, үзенең иҗаты белән чит илне таң калдырып, яулап булмасмы дип, батып барганда саламга ябышкандай, өметен баглап Америкага китеп карый. Тик аның өмете акланмый. Ул үз җанында туктаусыз казына; авыр, болганчык уйлар чолганышы аны караңгылыкка батырганнан батыра, суыра бара. Ильяс күңел көрчегеннән чыгыш таба алмый һәлак була.

Режиссёр табиб кебек җентекләп, төгәл итеп талантлы биюченең кан саркыган эчке дөньясын тикшерә. Һәм бу аның өчен бик мөһим, чөнки, минем уемча, режиссёр шул рәвешле үзенең җанын, үз дөньясын да ача. Герой аның хисләре, аның йөрәге белән яши, аның сүзләре белән хикәяли, эш-гамәлләр кыла.

2010 елда Байрас Ибраһимов Зөлфәт Хәкимнең янә бер әсәрен сәхнәләштерде. Ул – «Легионер» театраль романы.

«Легионер» Бөек Ватан сугышы чорында немецларга әсирлеккә төшкән Яббар атлы егетнең язмышы хакында. Яббар дошманнар кулыннан исән калып туган ягына кайтыр өчен легионер булырга, яки немецлар киемен киеп безнекеләргә каршы сугышырга ризалаша һәм беренче сугышта ук бер Совет солдатына да атмый үзебезнекеләр ягына чыга. Яббарның бу адымы бик кыйммәткә төшә. Үз илендә аны тагы да хәтәррәк җәза көтеп тора. Аны алты елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Зинданда тәмугъка тиң михнәтләр күреп туган җиренә кайткан Яббарны авылдашлары, якыннары гаепләүләр, читләшүләр белән каршы ала.

Байрас Ибраһимов спектакльдә Бөек Ватан сугышы чорының рәхимсез, вәхши законнар нигезендә бер гаепсезгә гаепләнеп коточкыч язмышка дучар ителгәннәрнең бары берсен сурәтләгән. Спектакль бүгенге тыныч тормышта яшәүчеләргә, башкаларның кылган эшләрен яхшылап белми, аңламый торып, беркемне дә гаепләмәгез, яман кеше дигән ярлык такмагыз, җәберләргә ашыкмагыз, дигән төпле, акыллы фикер әйтә.

2010 елда Туймазы театрына янә уңыш елмайды: Флорид Бүләковның «Каһәрле мәхәббәт» мистик драмасы белән Стәрлетамакта узган башкорт драматургиясе Республика театр фестивалендә катнашып берьюлы өч номинациядә җиңеп кайттылар. Театр «Фестивальдә уңышлы катнашкан өчен» диплом белән бүләкләнде, Башкортстанның атказанган артисты Айрат Солтанов Марс роле өчен – «Иң яхшы ир-ат роле», ә Байрас Ибраһимов «Иң яхшы режиссёр эше» призына лаек булдылар.

«Каһәрле мәхәббәт» жанры буенча мистик драма. Спектакль башында ук тамашачыларны шомга сала, киеренке мохит тудыра. Кыллы музыкаль инструментның күңелгә ятышсыз, зәһәр авазы колакны ярып зиһенгә үтә. Сәхнә бизәлеше дә бик сәер. Таң Еникеев бөтенләй бер-берсе белән ярашмаган әйберләрне берләштергән. Мәсәлән, салкын тимер читлектә ялангач бала сыны ята. Аклы-каралы телевизор күрсәтми, эчне пошырып шаулап утыра; кер үтүкләгәндә шудырган саен чеңләп үтүк җанга тия; бушлыкта җил улаганны хәтерләткән тавыш белән эшләгән вентилятор – һәммәсе бергә авыр, киеренке мистик атмосфера тудыралар. Биредә хәтта вакыт та туктап калган төсле. Бары лифтның гына ачылып-ябылып торуы тормышның барганлыгын, бөтенләй үк туктап калмаганлыгын күрсәтә.

Спектакльнең төп герое Роза (Маргарита Сидорова) 20 ел элек яңа туган баласын бала тудыру йортында калдырып чыга. Шул көннән башлап аның тормышы үз намусы белән газаплы сөйләшүләрдән тора. Каһәр суккан гөнаһы, гөнаһлы мәхәббәте өчен ул үзен телгәләп яши.

Спектакль метафоралар белән баетылган. Режиссёр җан өшеткеч эт улавы, чинау, шыңшу авазларына каршы Бетховенның күңелгә ятыш «Сурок» көен керткән. Розаның йөрәген әрнетеп, нәфис, ягымлы тавыш белән җырлаган бала – спектакльнең иң мөһим метафорасы.

Байрас Ибраһимов Флорид Бүләковның пьесасын яңача куйган. Аның спектаклендә Флорид Бүләковка хас илһамландыргыч лирика, поэзия, янып торган юмор да юк, канатландыргыч романтизм да юк. Биредә бар да киресенчә, төшенкелек, киеренкелек, геройларның авыр, газаплы күңел халәте.

Спектакль хакында сөйләшкәндә театр белгече Нияз Игъламов Туймазы театрының иҗаты белән күптәннән таныш булуын, безнең 2008 елдагы Казан гастрольләрендә тәкъдим ителгән берничә спектакльләребезне каравын, Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган фестивальдә күрсәткән «Яшьлек белән очрашу» лирик комедиясе белән дә танышуын әйтте. «Мәскәү тәнкыйтчесе Александр Иняхин Туймазы артистларының югары профессиональ осталыгын ассызыклады.

Спектакльдәге уйнаган барча артистлар да үз рольләрен шундый камил итеп башкардылар, тамашадан соң да аның тәэсире бик озак сакланачак», – диде. Шулай ук, ул режиссёрның талантына соклануын белдерде.

Байрас Ибраһимов берникадәр вакыт кече зал ачу хакында уйланып йөрде. Бу тәкъдимне театр директоры Фирзәт Габидуллин да хуплады. Ниһаять, 2012 елның 24 апрелендә кече зал ачылды. Бу чынлап та зур яңалык, вакыйга булды. Илле урынлык уч төбендәгедәй залда театр сөючеләргә артистның сәхнәдә ничек «яшәвен», эчке тойгыларын, психик халәтен, мимикасын, һәр күз карашын, һәр хәрәкәтен якыннан күзәтеп бирелеп карау мөмкинлеге бар.

Байрас Ибраһимов сәхнәләштергән спектакльләр көн кадагына суга. Бу гаҗәп түгел, ул күбрәк хәзерге заман драматургиясенә өстенлек бирә. Шунысы сокландыргыч, режиссёр классик әсәрләргә җан өргәндә материалга үтә сак кагыла, шул ук вакытта заманча яңгыраш та сала белә.

Байрас Ибраһимов кулы астында эшләү авыр да, кызык та. Ул югары зәвыклы шәхес, бар нәрсәне җиренә җиткереп башкарганны таләп итә. Эш кушарга бүлмәсенә чакырган арада да сүз уңаен китереп сәнгать, театр дөньясы яңалыклары, күренекле шәхесләр, әдәбият, язучылар, драматурглар хакында сүз кузгата. Сүзгә кушылмасаң, сорау биреп карый, белмәсәң – кәефе кырыла, тагын сөйли, тагын аңлата. Шулай итеп үзенең кул астында эшләгән һәр иҗатчыны белемле, күпкырлы итәргә тырыша. «Сәнгать, иҗат кешесе тормышта да һәрьяклап: тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләве, үз-үзен тотышы, эчке мәдәнияте, белеме, зәвыгы белән дә камиллеккә омтылырга тиеш», – ди баш режиссёр.

Байрас Ибраһимов баш режиссёр булып эшләгән биш ел эчендә бер артист Башкортстанның халык артисты дәрәҗәсенә лаек булды, биш актёрга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Күп кенә артистлардан шундый сүзләр ишеткәнем бар: «Безнең язмышыбыз – режиссёр кулында». Артистның сәләтен күреп, режиссёрның нинди роль бирүеннән, аның мөмкинлекләрен дөрес юнәлештә ачып, үстерергә булышуыннан килә артистның уңышы.

Бүген, минем уемча, Туймазы артистлары бәхетле. Аларның язмышы талантлы, булдыклы, эшчән, көчле режиссёр кулында.

Байрас Ибраһимов бик күп укый, башка театрларның спектакльләрен карый, Мәскәү театрларына йөрергә ярата, мөмкинлек чыкканда чит илгә чыгып, аларның сәнгате белән таныша. Яңа спектакльләрен эшләгәндә гомере буе туплаган тәҗрибәсеннән, бай фантазиясеннән чыгып, яңача алымнар кертә, артистларның иҗатын камилләштерә.

Күп артистлар – зур роль хакында, акыллы артистлар – «зур» режиссёр хакында хыяллана. Соңгылары мең кат хаклырак.
 


Гөлназ МУСИНА

в„–6 |

Ислам динен кабул иткән Елена ЗАЙЦЕВА: “Дин – ул Аллаһы Тәгаләгә ышануым, ә милләтем әти-әниләремнән килә”

$
0
0
02.07.2013 Дин
Моннан биш ел чамасы элек Ислам динен кабул иткән рус кызы Елена белән мөселман яшьләре фестивалендә таныштым. Ислам динен кабул иткән рус кешеләре миндә һәрвакыт зур кызыксыну тудыра иде. Ә инде ул Болгарда “Ак мәчет”тә Коръән укучылар бәйгесендә беренче урын яулагач, кызыксынуым тагын да артты. Һәм без аның белән кыска гына әңгәмә корып алдык.

- Елена, сине Ислам динен кабул итәргә нәрсә этәрде? Ислам дигән дин булуын син каян белдең?

Е.З.
: Мин Ислам дине турында иң элек үземнең сыйныфташларымнан белдем. Бер малай, мәктәптә укыганда ук, намаз укый, ураза тота иде. Аңа карап бер рус малае да Ислам динен кабул итте. Без яхшы дуслар идек. Алар гел Ислам дине турында сөйли иде. Һәм аларның шәхси үрнәгендә мин Ислам белән таныштым.

- Ислам дине сиңа кайсы ягы белән кызыклы булды?

Е.З.:
Мине Ислам динен тотучыларның исерткеч эчемлекләр кулланмавы, күңел ачып йөрмәүләре җәлеп итте. Мин бу малайларның берсендә кунакта булдым һәм мөселман гаиләсенең ничек яшәвен күрдем. Алар бик кунакчыл, чиста – алардагы күп әйберләр миңа бик ошады. Бу сыйныфташларымның Ислам динен өйрәнгән, аның матурлыгын аңлаган чор иде.

Бу малайларның берсе кечкенәдән үк мөселман иде, аны ата-аналары намаз укырга өйрәтте. Үзе өлкән сыйныфларда намаз укый башлагач, безгә дә Ислам турында кызыклы әйберләр сөйли башлады. Мине бигрәк тә Коръәндәге фәнни юнәлешләр гаҗәпкә калдырды.

Шуннан мин дә Ислам белән кызыксынып киттем, китаплар укый башладым. Шундый бер вакыт җитте: мин төрле диннәр, Тәүрат, Библия һәм иң ахыргысы Корьән китабы булганлыгын аңладым. Әле туганнарыма “мин 1500 ел элек яшәгән булсам, мөгаен, христианка булырга тиеш булганмындыр. Ә хәзер инде бөтен халыклар өчен иңгән Ислам дине килгәч, мин мөслимә булырга телим”, - дидем. Мәктәпне тәмамлагач, педуниверситетта укыганда, мин әтием белән дин турында сөйләшә башладым. Ул вакытта Ислам кабул итсәм дә, әтиемә әле бу хакта әйтмәдем. Ул минем Иисуска гыйбадәт кылырга теләмәвем, моның дөрес түгел дип санавым, Аллаһы Тәгаләнең бер булуы белән килеште. Мин шулай уйлавым аркасында, Ислам динен кабул итүем турында әйттем.

- Димәк, тормышыңны кискен генә үзгәртү аның өчен шок булмады?

Е.З.:
Бәлки шок та булгандыр, әмма ул аны-моны сиздермәде. Ул миңа: “бу - синең тормышың, миңа сиңа ничек яшәргә, нинди дин тотарга икәнлеген өйрәтә алмыйм”, - диде.

- Әтиең кем булып эшли?

Е.З.:
Ул йөк машинасында ерак араларга йөк ташый. Бик акыллы кеше. Миңа калса, ул миңа зур хөрмәт белән карый, Ислам динен тотарга комачауламый.

- Син әти-әниләрең белән яшисеңме?

Е.З
.: Юк, ял көннәрендә генә туган йортымда булам.

- Синең исламга килүеңне әниең, калган туганнарың ничек кабул итте?

Е.З.:
Әнием күптән мәрхүмә инде. Абыем күптән инде үз гаиләсен булдырды, бездән аерым яши. Ул мине читтән генә күзәтә, бик аңлап та җиткерми, бу хакта аның белән бик сөйләшкәнебез юк. Һәркемнең үз тормышы инде, ни әйтсәң дә. Без абыем белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык.

- Ә калган туганнарың?

Е.З.:
Алар минем бу адымымны төрлесе төрлечә кабул итте. Күз яшьләре дә, янаулар да, хурлаулар да булды. Мин боларның бөтенесенә дә елмаеп җавап кайтардым. Мин аларга бик игътибар итмәскә тырыштым, минем өчен иң мөһиме әтинең ни дип җавап кайтаруы иде.

- Син мондый хәлдә калган мөселманнарга нинди киңәш бирер идең?

Е.З.:
Монда төгәл генә әйтеп тә булмый. Чөнки һәр кешенең үзеннән тора. Апа елый башлагач, мин аңа: “Ник елыйсың? Мин бит бәхетле”, - дип әйттем. Мин моны туганнарыма аңлатырга тырыштым, әмма бу җиңел булмады. Әгәр кеше ниндидер бер фикердә тора икән, аны инде үзгәртү авыр. Аларга усал итеп җавап бирмәскә, елмаеп, Коръәндә әйтелгәнчә, “Сез үз динегез, минем үз динем”, - дияргә кирәк.

- Ә менә “син безнең динебезгә хыянәт иттең” дигән сүзләрне ишетергә туры килмәдеме?

Е.З.:
Әйе, анысын да ишетергә туры килде. Син инде хәзер татар кызы дип әйтүчеләр дә булды.

- Син “Исламда милләт юк” дигән гыйбарәгә ничек карыйсың?

Е.З.:
Әлбәттә, кеше үзенең нинди милләттән булуын беркайчан да истән чыгармаска тиеш. Менә без чит килгән һәм ислам дине тоткан төрле милләт кешеләрен күрәбез. Ислам динен кабул иттем дә, мин нишләп әле татар булырга тиеш ди?

Мин туганнарыма: “Сезнең логика буенча мин, ким дигәндә, гарәп булам инде”, - дидем. Дин – ул бит бер әйбер, ә милләт – икенче. Мин рус булып калам. Дин – ул Аллаһы Тәгаләгә ышануым, ә милләтем әти-әниләремнән килә. Алар арасында тигезлек билгесе куеп булмый. Алай да туганнарым белән яхшы мөнәсәбәтләр сакланып калды. Мин күбрәк үзем алар белән очрашырга, аралашырга тырышам.

- Елена, ә өегездә дини бәйрәмнәрне ничек билгеләп үтәсез?

Е.З.:
Мөселман бәйрәмнәрен өебездә билгеләп үтмибез, чөнки мин үзем генә. Алай да туганнарым соңгы тапкыр Ураза гаете белән котлады. Алар эчемлекләр белән бәйрәмнәрне билгеләп үткәндә, мин болардан читтәрәк торырга тырышам. Алай да якын туганнарым белән ислам турында сөйләшәм, әмма басым ясамыйм. Әгәр аларны нидер кызыксындыра икән, мин аларның сорауларына рәхәтләнеп җавап бирәм.

- Ә синең үз исемеңне мөселманныкына алмаштыру теләге тумадымы? Күпләр, дингә килгәч, исемнәрен алмаштыра...

Е.З.:
Мин бу хакта белештем. Миңа “әгәр исемеңнең мәгънәсе – әйбәт, яңгырашы матур икән, алмаштырырга кирәкми”, - диделәр.

- Мәктәптә, университетта бергә укыган иптәшләрең синең бу адымыңны ничек кабул итте?

Е.З.:
Кем минем белән бик яхшы аралаша – алар инде дүртенче курска минем ислам динен кабул итәчәгемне чамалый иде. Алар миңа “син үзеңне христианка дип санасаң, дөньяга карашың буенча син – мөслимә”, - дип әйтәләр иде.

- Бу вакытка синең университетта мөслимә ахирәтләрең бар идеме инде?

Е.З.:
Бу вакытта мөслимәләр белән аралашмый идем әле. Ислам кабул иткәч, аларга университетта кайда намаз уку, тахарәт алу буенча төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аннан соң ел ярым эчендә дус кызларым да барлыкка килде. Алар белән бергәләп җомга намазларына йөрдек.

- Ә университеттан соң тормышың ничек дәвам итте? Яулыклы килеш эшкә дә урнашасы бар бит әле...

Е.З.: Яулыкны бишенче курста укыганда Америкада вакытта бәйләгән идем, мәктәптә практика үткәндә проблемалар да башланды. Америкада мөселманнар белән дуслашып киттем, алар миңа көндәлек кием бирде. Шуннан бирле яулыкны салганым да юк. Беренче Рамазаным да Америкада узды. Мин аны бик көтеп алдым. Шул ук вакытта ничек узар икән дип, бик курыктым да. Чит ил, ни дисәң дә, чит ил инде ул. Миңа Аллаһы Тәгалә булышты.

- Ә хәләл азык-төлек белән проблемалар килеп чыкмадымы соң?

Е.З.:
Юк, мин күбрәк балык, ярмалар ашадым. Мин ресторанда эшләдем, шуңа күрә ашау белән проблема булмады.

- Ә рухи яктан ничек? Без бит Рамазан аенда тәравихларга йөрибез, рухи яктан байыйбыз ...

Е.З.:
Ул вакытта әле мин уразаның бу ягы турында белми идем. Алай да эшләгән вакытта плеерга яздырылган Корьән сурәләрен, нәшидләр тыңлый идем.

- Америкада эшләгән вакытта намаз уку белән проблемалар килеп чыкмадымы соң?

Е.З.: Бу нисбәттән миңа бәхет елмайды, дип әйтергә була. Эшкә урнашу белән, мин, менеджер янына килеп, намаз укуым турында әйттем, намаз вакыты керү белән, эштән бүленеп торырга рөхсәт сорадым. Ул миңа намаз укыр өчен бер бүлмә бирде. Мин бергә эшләүчеләрне кисәтә идем дә, намаз укырга чыга идем. Бу хакта бөтенесе хәбәрдар иде.

- Белүемчә, Америкада мөселманнарга азмы-күпме адекват караш яшәп килә...

Е.З.: Мин яшәгән шәһәрчектә мөслимәләрдән мин үзем генә идем. Монда яшәүчеләр аңарчы бары тик туристлар арасында гына мөселманнарны күргән булган, әмма аралашу, сөйләшү өчен форсат булмаган. Минем бер дус кызым: “Без мөселманнарны яратмыйбыз түгел, без сездән куркабыз. Синең белән аралашкач, мөслимәләрдә бернинди дә куркыныч әйбер юклыгын күрдем”, - дип әйткән иде. Билгеле: монда соңгы вакытта дөньяда барган вакыйгалар да үз ролен уйнамый калмагандыр.

Америкада синең дин тотуыңны, яулыктан йөрүеңне аңлау дәрәҗәсе югарырак дип саныйм. Мин Россиягә кайткач, шундый фикергә килдем. Мин анда тыныч кына йөрдем. Әлбәттә, бераз курку бар иде. Чөнки, алда әйтеп үткәнемчә, мин бу шәһәрчектә үзем генә идем. Америка – ул шундый ил, анда һәр нәрсәгә хөрмәт белән карыйлар. Алар кешенең дин тотарга, үз телендә сөйләшергә, нәрсәнеңдер үзенеке булырга тиешлеген аңлыйлар.

- Хәзер син эшли торган мәктәптә намаз укуыңны аңлыйлармы?


Е.З.:
Әйе. Директор үзе намаз укымаса да, дин тотучыларга ихтирам белән карый. Дәресләр, мәктәптә укыту да намаз укуга комачауламый. Безнең мәктәптә дәресләр көндезге сәгать икедә бетә. Бердә кергән намазны мин аннан соң да укый алам. Башка җирдә эшләсәм, әлеге мәсьәләне хәл итәргә туры килер иде. Мәктәптә бу яктан бик уңайлы.

- Ә балалар сине ничек кабул итте?

Е.З.: Алар мине мөслимә буларак түгел, ә укытучы буларак кабул итте. Яшь укытучы булуым да аларны кызыксындырды дип уйлыйм. Без укучыларым белән бик тиз уртак тел таптык. Унберенче сыйныф укучылары арасында ислам, христианлык буенча сораулар биреп, бу диннәр белән кызыксынучылар бар. Аларның минем белән сөйләшер сүзләре бар. Мөслимә булуым аркасында, мин бернинди дә тискәре мөнәсәбәт тоймадым. Әти-әниләр дә мине яхшы кабул итте.

- Син яулыктан йөри башлагач, моның белән бәйле күңелсез хәлләр, аңлашылмаучанлыклар булмадымы? Эшкә урнашканда, мәсәлән.

Е.З.:
Әлбәттә, тентүләргә кадәр үк барып җитмәделәр. Ә эшкә урнашуга килгәндә, әйткәнемчә, барысы да әле Казанда ук мәктәптә практика үткәндә үк башланды. Миңа татар мәктәбенә барырга куштылар. Ә мин татарча белмәвемне әйтеп җавап кайтардым. Яулыкта бернинди начар әй бер булмавын аңлатырга тырыштым. Яшел Үзәнгә кайтып, эшкә урнашырга теләдем. Анда да: “Рәхим ит, әмма яулыктан башка гына”, - дип әйттеләр. Шуннан соң мин Югары Ослан районындагы бер татар авылына инглиз теле укытырга урнаштым. Алар миннән: “Яулыгың эшеңә комачауламас микән?” – дип кенә сорадылар да, башка берни әйтмәделәр. Алар хәзер инде миңа ияләштеләр, эшемдә дә бернинди проблемалар булмавын күрделәр. Мин Яшел Үзәнгә кайтып, эшкә урнашырга теләсәм, проблемалар килеп чыгар иде. Яшел Үзәндә татар мәктәпләре бар, анда яулыклы кызлар эшләп йөри. Гадәти мәктәпләргә эшкә урнашу катлаулырак.

- Елена, син фестиваль вакытында Корьән уку буенча конкурста беренче урынны алдың. Корьән белән беренче танышуың ничек булды?

Е.З.:
Иң элек гарәп телен өйрәндем. Чөнки мин ислам динен кабул итү белән, намаз укырга кирәклеген аңлый идем. Ә намазны гарәп телендә укырга кирәк. Шуңа күрә миңа гарәп телен белү зарури да. Шул вакытта ук инде мин гарәп хәрефләрен өйрәнеп, берничә сурәне яттан өйрәндем. Аннан соң Яшел Үзән мәдрәсәсенә укырга кереп, Корьән укырга өйрәндем. Анда безнең Корьән буенча укытучыбыз бик әйбәт иде, ул хата белән укуга юл куймый, төзәтеп бара иде. Мин үзем дә моның Аллаһ сүзе икәнлеген, ятлаган әйберләрне хәтердә сакларга кирәклеген аңлый идем. Хәзер РИУда Шәригать фәннәре факультетында беренче курста белем алам. Мин анда белемнәремне тәртипкә салу өчен кердем. Чөнки университетта укыганда төрле вәгазьләргә йөрдем, әмма белемнәрне системага салу кирәк.

- Ә беренче намазыңны хәтерлисеңме? Кайбер кешеләр иртәнге намазны, кайберләре өйләнекеннән укый башлый...

Е.З.:
Мин биш вакыт намазны да укыдым һәм моның бик озак булганлыгы истә калган (көлә). Аннан соң инде күнектем.

- Без менә фестиваль вакытында Наилә ханым Җиһаншинаның “Ничек бәхетле булырга?” дигән лекциясендә булдык. Синеңчә, гомер юлдашы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Е.З.:
Беренчедән, ул мөселман булырга һәм тормышны Ислам буенча алып барырга тырышырга тиеш. Әгәр ирең ислам буенча яшәргә тырыша икән, минемчә, җиңелрәк булачак. Аның, әлбәттә, сине аңлавы, кайдадыр сабыр булуы да кирәктер.

- Хәзер җәмгыятьтә “ир белән хатын партнерлар булырга тиеш" дигән сүз йөри. Шулай да алар партнерлар булырга тиешме, әллә хатын-кыз тыңлаучан гына булып калырга тиешме?

Е.З.: Мин бу очракта алар дуслар булырга тиеш дип әйтер идем. Шул ук вакытта хатын-кызның ирен тыңлап яшәве бер-берсенә комачаулык итми. Мин теге яки бу карарны ир-ат кабул итәргә тиеш, ул моның өчен җаваплы дип саныйм.

- Менә мөселманнар кызлар белән танышканда алардан: “Син Корьәндә ир-атлар һәм хатын-кызлар турында нәрсә язылганлыгын беләсеңме?” – дип сорыйлар. Һәм алар “Хатын-кызлар” сурәсенең “Ир-атлар хатын-кызлардан бер башка югары” дигән аятьләрен китерәләр. Ә ни өчен югары икәнлеген алар мөслимәләргә әйтмиләр. Син ничек саныйсың – бу аларның наданлыгымы яисә бөтенесен әйтеп бетермичә, сурәдә әйтелгән барлык вазыйфаларны да үтәмичә генә, үзләрен, чыннан да, бер башка югары итеп хис итәргә теләүме?

Е.З.:
Бу инде кешенең үзеннән тора. Бәлки кайберләре чыннан да үзләрен бер башка югары итеп хис итәргә телидер. Кайсыберләренең үз тактикасы булырга мөмкин – андыйлар хатын-кызны узындырырга теләми. Бәлки ул үзе өчен аннан нәрсәдер алгандыр да, бу хакта әйтергә генә теләмидер, кем белә?

- Наилә ханым белән очрашу вакытында ул үзенең танышу үзәгенә ир-атларның килүен һәм булачак хәләл җефетләренең укыган, белемле булуларын теләмәүләрен әйтеп үтте. Бу бит инде дөрес түгел. Әгәр әни кешенең белеме юк, исламдагы төп нигезләрне белми икән, ул баланы ничек тәрбияләргә тиеш соң?

Е.З.:
Бу очракта алар үзләре турында гына кайгырта дип әйтер идем. Чөнки хатыныннан тагын да акыллырак булыр өчен, көч куярга, тырышырга кирәк.

- Елена, син бу фестивальгә ничек килеп эләктең? Синең өчен биредә ниләр кызыклы булды?

Е.З.
: Әйткәнемчә, мин хәзерге вакытта Югары Ослан районындагы бер авылда укытам. Бу авылның имамы миңа фестивальгә барырга тәкъдим итте. Миңа монда аралашу ошый. Бирегә ислам буенча күп белүчеләр дә, әле башлап кына җибәрүчеләр дә килә. Чын мәгънәсендә монда тәҗрибә уртаклашу бара. Мөгаен, тегеләренең дә, боларының да иманы ныгыйдыр. Миңа бигрәк тә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу ошады. Ул без моңарчы бер җирдә дә ишетмәгән әйберләр турында сөйләде. Вәзгыятьнең ничек торганлыгын без белгән кешеләрдән ишетергә тиеш.

Аннан соң биредә рәхәтләнеп ял итәргә була. Эш елыннан соң минем өчен дә рәхәтләнеп ял итү, мөселманнар белән аралашу урыны да бу.

- Ә яңартылган Болгар синдә нинди тәэсирләр калдырды?

Е.З.:
Элекке Болгарда мин инде күптәннән – мәктәптә укыганда ук булган идем. Ә яңартылган Болгар бик матур, бик яхшы инде ул. Миңа калса, безгә, гомумән, туризмны үстерергә кирәк.

- Ә менә “Истәлек билгесе”ндә дөньядагы иң зур Корьән урнаштырылу, аның укылмый ятуына ничек карыйсың? Корьән бит укылырга тиеш. Моны исраф дип санамыйсыңмы?

Е.З.
: Мин моны бик аңлап бетермим. Чөнки бүгенге көндә мохтаҗлар бик күп. Аларга ярдәм итәргә кирәк. 


Римма ГАТИНА

в„– | 26.06.2013

Гали авылында намазлы Сабантуй узды

$
0
0
01.07.2013 Бәйрәм
Быел Гали авылы Сабан туе соңлап килде. Гадәттә июнь башында уздырыла торган милли бәйрәм төрле сәбәпләр аркасында 22 июньгә - Хәтер һәм кайгы көненә күчерелде. Россиядә бу көнне күңел ачу чаралары үткәрелмәсә дә, Сабан туе өчен кагыйдәдән тайпылыш ясарга булганнар, күрәсең. Шуңа күрә дә бу бәйрәм яу кырларында ятып калган һәм кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минутлык тынлык һәм Коръән сүрәләре белән искә алудан башланып китте.

Халыкны авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов, “Самаратрансгаз” җәмгыяте җитәкчесе Владимир Субботин котлап, галилеләрнең уңганлыгын-булганлыгын бил-геләп үттеләр, ел саен берәр яңалык китереп чыгарып, башкаларга үрнәк булулары турында сөйләделәр, бәйрәм белән котладылар. Ә районның “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповның теләге аермалы яңгырады:

- Кичә картларыбыз Морат бабкай чишмәсе янына төшеп, догалар укып, Ходайдан яңгыр сораганнар иде. Бүген һава болытлабрак торса да, яңгыр әле күренми. Чәчкән бакчаларыбыз да, бөтен халык та тилмереп яңгыр көтә. Мин бүген барыбызга да Аллаһының рәхмәтен - яңгыр телим! - диде.

Сабан туе - ул җирдә эшләгән крестьяннарны, авыл тормышына үз өлешен керткән эшмәкәрләрне, яхшы укыган балаларны, үзешчән сәнгатьтә катнашучы нәфис күңеллеләрне зурлау өчен махсус уйлап чыгарылган бәйрәмдер. Үткән елда шушы сәхнәдән алдынгы механизаторларны һәм кырчыларны зурлаган булсалар, бу юлы аларга эш бирүче фермерларга - Наил Баһаутдиновка, Камил Исхаковка, Расих Латыйповка чират җитте. Гали авылының атаклы гармунчылары: авылны Казан, Оренбург, Чабаксар, Тольятти, Самара калаларында таныткан Кави Алтынбаев, Әсхәт Гарифуллин, Рәфгать Гарифуллин, Дәрҗеман Салихов, алтын хәрефләр белән язылган шәмаилләргә ия булдылар. Шулай ук икмәк пешерүчеләрне дә, сатучыларны да, спортчыларны да, мәктәпне медальгә тәмамлаучыларны да онытмадылар бүген, барысын да сәхнәгә мендереп, һәрберсенә бүләк тапшырдылар. 

Ә югарыда әйтеп үтелгән иҗат кешеләре Галидә байтак. Мәсәлән, бөтен бәйрәмнәрне бала чагыннан үзенең моңлы тавышы белән бизәүче, хәзер яшүсмер егет Ислам Кәлимуллин, һәр чарага багышлап шигырь язучы һәм чигеш остасы Саимә апа Морзаханова, рәссам һәм язучы Хәким Насыйров...

Яр Чаллыдан бу бәйрәм-гә махсус кайткан Хәким Насыйровның “Упкын төбендә”, “Күз яшьле балачак” әсәрләре туксанынчы елларда “Бердәмлек” газетасында да басылып чыкканнар иде. Шуннан соң ул әле тагын бик күп китаплар язган, шуларның бер-ничәсе бүген дә нәшер ителүгә әзерләнеп ята икән.

- Мин яшьли, туган авылымнан Яр Чаллыга китеп эшли башлаганчы ук, хикәяләр яза башлаган идем.

“Карлыгачлар тагын кайтырмы?” дип аталган беренче әсәремне танылган язучы Ямаш Игәнәйгә укып күрсәт-кәч, ул бик тәэсирләнеп: “Телең бик матур. Яз да, яз, иркәм, беркемгә дә карама”, - дип канат куйган иде, һәм мин аңа ышанып, тәнкыйтьчеләрне дә тыңламадым, беркемгә дә ярарга да тырышмадым, яздым да яздым. Минем әсәрләр Татарстанның калын журналларында бастырылды, хәзер менә соңгысын китап итеп чыгарып булмасмы икән дип, иганәчеләр эзлим, - дип сөйләде миңа Хәким ага. Ул әле бик матур итеп җырлый да икән. Быелгы Сабан туе сәхнәсендә яңгыраган ике җыры халык күңеленә бик тә хуш килде.

 Котлаулар тәмамлангач, сәхнәгә Татарстанның күренекле җырчылары Хәмдүнә Тимергалиева һәм Зөфәр Хәйретдинов хуҗа булдылар. 

Шул арада көрәш мәйданы-на Хәйдәр Гәрәевнең көрәш секциясендә шөгыльләнүче малайлары чыгып, көч сынаша гына башлаганнар иде, шул чакта өйлә намазына чакырган Азан тавышын ишетү белән алар шып булдылар. Ирләр, үләнгә җәеп куелган келәм, хатын-кызлар, үзләре белән алып килгән намазлык, яулык, ә кайберләре “Бердәмлек” газетасы өстенә утырып, намазга оедылар. Бу күренешкә сокланып карап торучылар да күп иде. Тик бөтен татарларыбыз да шулай намаз укырга әзер түгел шул әле.

 Төшке аштан соң көрәш яңа көч белән дәвам итте. Шул арада ат чабышлары да булып алды. Татарстанның Әлмәт шәһәре һәм Иштирәк, Яшел Үзән авылларыннан, Самара өлкәсенең Иске Ярмәк, Татар Әбдекие авылларыннан, Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән кил-гән чабышкылар өч төркемгә бүленгәннәр иде: ярышка өлгергән чабышкылар, ике яшьлек чабышкылар һәм аргамаклар. Беренче чабышта Татар Әбдекие атлары хуҗасы Габделхәй Вәлиевның Минфисы, икенче-сендә Богырысланнан Хәмзә Газизовның Вармасы, өченче чабышта Гали авылы эшмәкәре Әсхәт Гайнуллинның Вербасы беренче булып килделәр. Аларга кыйммәтле призлар бирелгән булса, бишенче булып килгән Бисның муенына Флера Туктамышева үзе чиккән сөлге элде. Бу инде юату призы иде.

Ат чабышлары тел-теш тидермәслек итеп үтсә, көрәш ахырында тамашачылар ка-нәгатьсезлек күрсәттеләр. Ник дисәгез, көрәшчеләр ике төркемгә - Самара өлкәсендә яшәүчеләргә һәм читтән килү-челәргә бүленеп көч сынаштылар. Ә ахырда судьялар бу ике төркемнең җиңүчеләрен үзара көрәштермәгәч, халык канәгатьсезлек белдереп кычкыра башлады. Күп ярышларда җиңү яулаган Әлмәт көрәшчесе Фәнил Минһаҗев, абсолют батыр булып Гали авылы батыры Рифат Саликов калсын, сарык та аңа бирелсен, дип бәхиллеген белдергәч кенә, тамашачылар тынычланды.

Шулай итеп, безнең өлкә көрәшчеләре арасында 70 килограммнан артык үлчәүдә - Фаил Нуриев, 80 килограммнан артык үлчәүдә - Ринат Кәлимуллин, 90 килограммлы үлчәүдә Рифат Саликов җиңүче булып танылдылар. Абсолют батыр исемен алу өчен Рифат Саликов белән Ринат Кәлимуллин көрәштеләр. Егетләрнең икесе дә көчле булып, алар бик озак тартыштылар һәм, ниһаять, Рифат Ринатны аркасына әйләндереп сала алды.

Гадәттәгечә, башка төрле бәйгеләр дә күп булды. Колга башына 1 минут 30 секунд эчендә менеп, сөлге алып төшкән Рузил Кәримов җитезлек буенча, 61 тапкыр гер күтәргән Илнур Заманов көч буенча җиңүче дип табылдылар. Ә хатын-кызлар арасыннан Камышлы спорт сөючесе Җәмилә Мингалимова гына гер күтәрергә чыкты һәм аны 20 мәртәбә күтәреп, приз алу бәхетенә иреште. Шулай ук аркан тартышу, катыктан вак акча эзләү, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда да катнашучылар күп булды. Тик Зөфәр Хәйретдинов халыкны күпме генә биергә чакырса да, биюче табылмады. Бу да үзенә күрә традиция инде.

... Сабан туе тәмамланганда күк йөзе кара болытлар белән капланган иде. Бу төнне дә галилеләр йокламыйча яңгыр көттеләр. Ә ул ашыкмады, халыкның бәйрәм итеп, яшьләрнең күңел ачып туйганын көткән кебек, иртәнге якта гына башланды. Көнозын яуган яңгырга, картларның догаларын ишеткән Ходайга шөкер итеп, әбиләр тәрәзәдән күзләрен дә алмыйча, рәхмәт укыдылар.

1

2

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„– | 30.06.2013
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>