Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live

Шушы көннәрдә Хәйдәр Бигичевка 64 яшь тулган булыр иде

$
0
0
02.07.2013 Мәдәният
Шушы көннәрдә күренекле якташыбыз, бөек татар җырчысы, опера солисты, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган шәхес Хәйдәр Бигичевка 64 яшь тулган булыр иде.

Ул 1949 елның 16 июнендә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районының Чүмбәли авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәгәч, башка авылдашлары шикелле, Мәскәүгә урнашырга китә. Ә 1971 елда туган якларына ялга кайтканда аңарда җырчы Фәрхи Насретдинов зур сәләт күреп ала һәм Мәскәү җырчылары Сөнгәт Җәләлетдинов һәм Нәҗип Жиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга керергә күндерә.

Консерваторияне тәмамларга бер ел кала дигәндә, 1977 елда, Хайдәрне Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.

Үзенең иҗат эшчәнлеге дәверендә татар композиторларының барлык музыкаль сәхнә әсәрләрендә төп партияләрне башкара ул. Рус һәм чит ил классик опера спектакльләрендәге (“Кармен”да – Хозе, “Тоска”да – Каварадосси, “Пиковая дама”да – Герман, “Борис Годунов”та – Самозванец) партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнлеген исбатлый. Дж.Вердиның “Отелло” операсындагы Отелло образы аның иҗатының йөзек кашы була.

Үзенең музыкаль сәхнә эшчәнлеге, эстрада концертлары, телевидение һәм радиодагы даими чыгышлары белән киң таныла ул. Киң диапазонлы, кабатланмас матур тембрлы тавышка, матур буйсынга ия булган җырчының иҗаты югары профессиональлеге, төрле жанрдагы һәм стильдәге әсәрләрне бертигез дәрәҗәдә сәнгатьчә башкару осталыгы белән аерылып тора.

Хайдәр Бигичев 1970-90 елларда татар артистлары арасында иң популяр профессиональ башкаручыларның берсе иде. Ул Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984).

1998 елның 13 ноябрендә Хайдәр Бигичев вафат була һәм Казанда Яңа бистә зиратында җирләнә.

Без, аның якташлары, шушындый шәхесләребез белән горурланырга хаклы һәм аларның якты истәлекләрен саклау безнең олуг бурычыбыз.
 


Р. ХАМЗИНА

в„– |

Юлсыз Казан велосипедлы булды (ВИДЕО)

$
0
0
02.07.2013 Спорт
1 июльдә Казанда прокатка велосипед бирүче Veli'K системы эшли башлады. Теләгән һәркем көненә утыз сумга Казан буйлап велосипедта җилдерә алачак. Велосипедчыларны исә шәһәрдә махсус юллар булмавы борчый.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласының җиде урынында йөз велосипедны прокатка алып торырга мөмкин. Моның өчен www.veli-k.ru сайтына кереп теркәлү узарга һәм анда шәхси банк картасының мәгълүматларын калдырырга кирәк. Теркәлү узганнан соң кешенең кесә телефонына смс килә һәм анда күрсәтелгән саннар белән велосипед станциясеннән велосипедны прокатка алу мөмкин була. Бер көнлек абонемент утыз сум, җиде көнлеге йөз сум, утыз көнлеге ике йөз сум тора.

Оештыручылар сүзләренә караганда, Казанда велосипед прокатын эшләтеп җибәрү өч миллион еврога төшкән һәм аның чыгымнарын биш ел эчендә капларга уйлыйлар.

Хәзерге вакытта бу йөз велосипедны Карл Маркс урамы 70нче йорт, Ирек мәйданы, Казан кирмәне, "Уникс" янында, Камал театры алдында, "Черек күл" паркында, Кави Нәҗми белән Бауман урамы чатындагы станцияләрдән прокатка алырга мөмкин. Алга таба мондый урыннарны унике, ә велосипедлар санын 260ка җиткерү планлаштырыла. Велопарковкалар апрель аеннан башлап октябрьгә кадәр, һәр көн 24 сәгать хезмәт итәчәк.

Шуны да әйтергә кирәк, велосипедларны шулай прокатка биреп тору системы чит илләрдә бик популяр булуга карамастан Русиядә бөтенләй юк. Әгәр Татарстанда әлеге систем әйбәт кенә эшләп китсә, алга таба Русия шәһәрләрендә дә шундый прокат системы ачылырга мөмкин икән.

Бу системны оештыручылар һәм башкала түрәләре әлеге системны күккә чөеп мактасалар да, Казан юлларында чит илләрдәге кебек велосипедта йөрү өчен махсус юллар булмавы һәркемгә билгеле. Велосипедта йөрергә яратучыларны яңа велосипедлар һәм үзенчәлекле систем кызыктырса да, велосипедта йөргән вакытта туарга мөмкин иминсезлек борчуга сала.

Велосипедта йөрергә яратучы Рүзәл Әхмәдиев әнә шундыйлардан. "Бу велосипед шәһәрдә йөрү өчен бик уңайлы. Казанда велосипедта йөрү көннән-көн популярлаша барганга күрә бу яңа систем да тиз арада яратылыр һәм үз урынын табар дип уйлыйм. Әмма Казанда махсус юллар булмау сәбәпле велосипедта йөрү бик уңайсыз. Беренчедән, велосипедчы куркыныч хәлләрдән сакланмаган һәм икенчедән машина йөртүчеләр дә велосипедчыларга карата игътибарсыз. Бездә гел шулай бит инде, берәр җүнлерәк әйбер эшли башласак, нинди дә булса бер кадагын китереп чыгаралар", ди ул.

Бу системны оештыручылар исә бүген журналистлар белән очрашуда әлеге проблемга әллә ни игътибар итмәде, велосипед юлларын алга таба булдыруны киләсе этапта чишәргә ышандырды. Әмма шул ук вакытта мәсьәләне кайчан чишәчәкләрен әйтеп тормады, ә машина юлларыннан йөргәндә игьтибарлы булырга гына чакырды.  


Райнур ШАКИР

в„– | 01.07.2013

Батулла турында каләмдәшләре

$
0
0
02.07.2013 Җәмгыять
Кулыма каләм алгач та мин язучы кешене алда нинди бимазалар сагалап торганын чамалый идем, ләкин чынбарлыкта ниләр буласын белми идем. Кайберәүләр беренче тәнкыйтьне татыгач та язучылыктан ваз кичә, башка һөнәр сайлый. Димәк, ул иҗат кешесе булмаган. Икенчеләре яза да яза. Ләкин бик азлары гына әдип, шагыйрь булып китә.

Сәләте чамалы булып та, дан өчен генә, акча өчен генә күп язган кеше барыбер олы әдип була алмый, ләкин аның тормышы көйле була. Гадәттә, олы талантның тормышы көйгә салынмаган була. Бар ике якны да тигез алып бара алучылар, шөкер. Каләмгә тотынгансың икән, син алны-ялны белмичә иҗат ит, белемеңне арттыр. Иҗат бимазалары, иҗатның сират күпере аша узарга әзер бул. Язучы, әдип 24 сәгать буена эшләргә мәҗбүр ителгән. Бәгъзеләре хәтта төшендә дә иҗат итә. Чын иҗат кешесе пенсиягә чыга алмый. Ул каләмен тоткан көенчә үләргә мәхкум. Чөнки халык язмышы турында уйлаган кеше ял итә алмый, авырырга аның хакы юк, ул йөгенгәнче, хәлдән тайганчы сакта, Ана теле сагында, тарих сагында, әхлак сагында, дин сагында торырга тиеш. Шулай булмаганда, әдип исеме язучыга төс түгел.

Җыелышларда, вакыт бушка узмасын өчен, вокзалларда, поездларда кулда каләм-кәгазь – әдип эшли, иҗат итә. Ләкин иҗат итәр өчен дуслар кирәк, теләктәшләр, якыннар кирәк. Җиңел булмаган иҗат юлымда минем дусларым, иптәшләрем, теләктәшләрем күп булды, Аллага шөкер. Минем дошманнарым булмады. Кемдер минем үземне, иҗатымны сөйми икән, ул әле минем дошманым түгел. Ул миңа дошман түгел, ләкин ул дустым да була алмый. «Дошман» – ул бик дәһшәтле сүз, ватаныңа басып кергән зат – синең дошманың. Синең милләтеңне кимсетүче зат – синең дошманың. Әләк-чәләк язучыларга да исем китмәде. Мин гайбәтләрдән өстен булырга тырыштым. Мин дусларым әйткәннәрне, аларның киңәшләрен, тәнкыйтьләрен, хуплауларын күңел дәфтәремә төрткәли бардым. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм. 1963 елда мин беренче хикәямне яздым, тагын яздым, бер букча булгач, мин аларны башкаларга биреп укыта идем һәм 1964 елда инде мин үземнең әсәрләрем турында сүзләр дә ишетә башладым.

Гариф ГАЛИЕВ
(1964, 16 декабрь. Нәшрият, эчке рецензия). Иң элек шуны әйтергә кирәк: бу яшь автор шактый күзәтүчән, ул тирә-яктагы күренешләргә гади күз белән генә карамый, ә халык әйткәнчә, күңел күзе белән карый, кешеләрнең эчке дөньяларына керә белә, аларның характерларын ачып күрсәтергә тырыша. Болар язучылык юлына басучылар өчен бик кирәкле сыйфатлар. Шунысы өстенә Батулла иптәш сюжетны мавыктыргыч итеп корырга омтыла Теле дә шома һәм йөгерек.

Яхья ХАЛИТ (1966, “Казан утлары”ның бүлек мөдире). Син кешечә язмыйсың, мондый хикәя булмый! Боларны бассак, я сине басалар, я мине асалар!

1963 елдан алып мин “Казан утлары”на бер-бер артлы дистәләгән хикәяләр ташый тордым. “Кешечә язмыйсың” гыйбарәсе аларны кире куа торды. Бары тик журналга баш булып Рафаэль Мостафин килгәч кенә беренче хикәям “Мираж”ны бастыра алдым. 1968 ел, 1 нче сан.

Мирсәй ӘМИР
, әдип (1968). Хикәяңне укыдым. Анда нидер бар.

Гомәр БӘШИР, әдип (1968). “Мираж”ың миңа бик ошады, үзенчәлекле.

Ләкин ник берсе шул турыда матбугатта язып чыксын. Яшь язучыга бер терәк булыр иде, ичмасам. Тиздән ул хикәям өчен мине җитди оешмаларга чакырта башладылар. Хикәя шулай үксез булып кала бирде.

Сергей ОБРАЗЦОВ, СССР халык артисты, режиссер (1967, Мәскәү, ГИТИС, Югары курслар). Батулланың «Тылсымлы Әбугалисина» пьесасы курчак театрлары өчен язылган классик әсәрләр таләбенә тулысы белән җавап бирә.

Бу пьеса 1967 елда Казан, Саратов, Түбән Тагил, Петрозаводск шәһәрләренең курчак театрларында куелды.

Фатих ХӨСНИ, әдип (1967, 12 декабрь, “Татарстан яшьләре”). Батулланың кыска һәм характерлы табылган диалоглар аша хикәяләргә тырышуы һәм, шуның өстенә, тагын сатирик сәләте игътибарны үзенә җәлеп итә.

Нурихан ФӘТТАХ,
әдип (1967, Казан утлары, №9, “Исемем минем Дүрткүз” әсәре турында). Яшерен-батырын түгел, Батуллинның теле коры, төссез. Аның әле үз ритмы, үз стиле сизелми. Әлегә аның теле тәрҗемә телен хәтерләтә.

Нурихан ФӘТТАХ
(1972, 26 февраль. Нәшрият, эчке рецензия). Батулла татар әдәбиятында бүген беркем диярлек шөгыльләнми торган жанрда иҗат итә. Ул балалар өчен әкиятләр яза. Баланың әдәбият белән, гомумән, китап белән танышуы әкияттән башланганлыгын һәм шигъри фантазияне үстерүдә, баланың характерын тәрбияләүдә әкиятнең әһәмияте чиксез зур икәнлеген искә төшерсәк, Батулланың бу изге эше турында мактаудан башка берни әйтеп булмый.

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ,
шагыйрь (1969, 20 декабрь, “Коммунизм байрагы”, Чаллы). Күпкырлы таланты булган бу егетне кайда гына күрмисең: бер карасаң, ул безнең мәшһүр классикларыбызны халыкка җиткерү теләге белән әдәби театр оештыруда, бер карасаң, телевидениедә тапшыруда, бер карасаң, Илһам Шакиров белән концерт куярга Мәскәүгә киткән, бер карасаң, Пермь өлкәсенең татарлар яши торган Барда районында очрашулар оештыруда СССР Язучылар союзы члены, «Ялкын» журналы редколлегиясе составында. Әгәр тагын да санап китсәң, бу егет кайчан яза икән дигән уй туа.

Разил ВӘЛИЕВ,
шагыйрь (1970). Нәрсәсе бар соң ул Батулланың! Ни ние, ни сәләте!

Разил ВӘЛИЕВ
(2013, 1 апрель, ТДАТ сәхнәсе).

Мәшһүр язучы Рабит Батулланың олуг юбилее уңаеннан.

Күптән инде, күптән очрашкан юк...
Җыя иде безне Батулла...
Ул көннәрдән бары ядкарь калды,-
Үткәннәргә юл юк кайтырга.
Күптән инде бергә дулаган юк,
Кабынган юк, дөрләп янган юк.
Үз илеңдә үзең хуҗа булып,
Мәйданнарда батыр калган юк.
Күптән инде, күптән елаган юк.
Зиратларда яшьләр сыккан юк.
Йодрык төйнәп, нәфрәт сүзе сөйләп,
Урамнарга ярсып чыккан юк.
Күптән инде, күптән адашкан юк,
Гөнаһ кылган, азган-тузган юк.
Черек күлнең шомлы бакчасыннан
«Карурман»ны җырлап узган юк.

Күптән инде, күптән дуслар белән
Җыелган юк, корбан чалган юк.
Әйтерсең лә, иманыбыз камил,
Әйтерсең лә, җирдә ялган юк.
Күптән инде, күптән Обком да юк,
Дәүләт тә юк, көткән ил дә юк.
Ядкарь булып калды татлы хыял,
Узды еллар сорап, теләнеп.
Күптән инде, күптән ирек даулап,
Чатырларга байрак элгән юк.
Тукай әйткән: татар йоклагандыр...
Уянырмы берчак? Белгән юк...
Күптән инде, күптән очрашкан юк...
Үткәннәргә юл юк кайтырга.
Хыялларда корган дәүләтемнең
Падишаһы булсын Батулла!

Ризван ХӘМИД, драматург (1980). Батулланың әсәрләрен тикшерә башласаң, берни калмый, ишелә дә төшә.

Ризван ХӘМИД (1988, 7 май, ”Социалистик Татарстан”).

Театр хәрәкәтендә вакыйга буларак санарлык премьера булдымы, дип сораганда, мин Батулланың «Сират күпере» пьесасын әйтер идем. Авторның һәм театрның иң зур уңышы – бөек Тукайның, шундый ук тирән дәрәҗәдә символик Шәүлә образы аша күрсәтелгән царизмга каршы көрәшен куллануында. Г.Тукай үз тормыш юлында очраган сират күперләрен бөек рухлы даһиларча уза. Аның һәр көне – батырлык. Батулла әнә шуны сәнгатьчә бирә алган.

Ибраһим НУРУЛЛИН, профессор (1969, Тукай турындагы телевизион сценарий турында). Синең, энем, Тукай турында язарга бернинди дә хокукың юк! Ташла син бу эшеңне! Ул синең күтең түгел!

1995 елда Ибраһим ага гүр иясе булды. Урыны җәннәттә булсын.

Бая искә алган сценарий нигезендә мин Тукайның соңгы көннәре турында “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” исемле кыйсса язып бастырдым, аны сәхнәләштереп “Сират күпере” исеме белән (режиссер буларак) үзем Тинчурин театрында сәхнәгә куйдым (1986, 1996 еллар). 2007 елда “Апуш-Тукай” исемле кыйсса язып бастырдым, шуның нигезендә күпсерияле фильм өчен сценарий яздым, ул китап булып урысча да басылып чыкты (2011). 2013 елда тагын “Күк капусы ачылганда” исемле киносценарий яздым, аны режиссер Фәрит Дәүләтшин куйды. Иншалла, Тукай турында күпсерияле нәфис фильм да дөньяга чыгар.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН, шагыйрь (1969, Әлмәт язучылары Берлегенең җитәкчесе, “Каникуллар дәвам итә” әсәре турында). Карале, Батулла, син корама тел белән, гәзит теле белән язасың икән.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН (1988, 23 март, “Социалистик Татарстан”). Әйе, исәпләсәң, кылган эшләре аз түгел икән Батулланың. Унбишләп китап чыгарган, егермедән артык пьеса язган, телевизордан дистәгә якын ел эчендә йөзәрләгән әкиятләр сөйләгән, режиссер сыйфатында дистәләгән әсәр сәхнәләштергән Шуларга өстәп, үз инициативасы белән җәмәгатьчелек тәртибендә башкарылган эшләр – популяр ШТМның (Шаяннар, Тапкырлар Мәҗлесе) хуҗасы-тамадасы, онытылмас «Ядкяр» кичәләрен алып баручы Ул янып, бирелеп, фидакярләрчә эшләргә яратылган кеше, бүтәннәрне үзе белән әйдәргә, аларның да йөрәкләрен үзенеке кебек яндырырга алынган кеше. Тынгысызлык, бирелгәнлек, иманлылык хас аңа. Батулла – безнең буынның бер бизәге, арабызда аның булуы үзе зур бер куаныч.

Сибгать ХӘКИМ (1970). Батулла ул артист була алмады, режиссер булып карады – барып чыкмады, язучы булырга маташа – анысы да юк. Шамакайланып, даһилардан көлгән булып йөри инде шунда!

Сибгать ХӘКИМ (1997, “Тузга язмаган хәлләр” исемле китапны укыгач). Батулла ул даһилар турында язып, шушы китабы белән тарихка кереп калачак инде!

Виктор МОРОЗОВ, КГБ майоры (1972). Твой рассказ “Мираж” антикоммунистический, ты идею коммунизма сравниваешь с миражом, сказка про мышонка носитель вредных идей, “Муртаза” – антирусский бред, “Зайчонок” несет в себе антисоветскую идею. Тебя надо изолировать от общества или ты будешь писать так, как нам нужно?!

Зәки НУРИ (1972, “Казан утлары”ның баш мөхәррире). “Куян баласы Нуяк” исемле әкиятең безнең системага каршы язылган, диделәр. Басмыйбыз!

Азат ӘХМӘДУЛЛИН (1974, 24 март, “Социалистик Татарстан”, “Өчәү юлга чыктык” әсәре турында). ... Шулай да, югарыда әйтелгән һәм тагын да кайбер кимчелекләр аркасында, спектакль тиешенчә яңгырамый, актерлар да үз сәләтләрен тулы күрсәтеп бетерә алмыйлар. «Беренче коймак төерле була», диләр. Үкенечкә каршы, бу әйтем монда үз урынында: Р.Батулланың Академия театрында куелган беренче әсәре «төерлерәк» булды.

Ни гаҗәп, каты тәнкыйтькә очраса да, бу спектакль зур уңыш белән (100 спектакль) уйналды, бигрәк тә яшьләр-студентлар арасында уңыш казанды.

Азат ӘХМӘДУЛЛИН
(2012, “Татарская драматургия” китабы, “Кичер мине, әнкәй” пьесасы турында). Однако, на первый взгляд в очень простой ситуации так по народному выведены характеры, так умело написаны диалоги, что писательская сила автора ставит пьесу в ряд хороших. (Шушы китапка Азат ага болай дип язып биргән). Олуг язучыбыз хөрмәтле Рабит Батуллага яңадан-яңа иҗат уңышлары телим! (“Җимерелгән бәхет” пьесасы турында, шул ук китапта). Батулла продолжал поиски в создании историко-биографических драм и добился новых успехов. Примечательно и то, что здесь впервые в татарской драматургии воссоздан образ великой личности – Г. Исхаки.

Марс ШАБАЙ (1974, Нәшриятның баш мөхәррире). Батулланың “Бер юлда” әсәре... хе-хе-хе... антисоветик әсәр бит. Сез аның соңгы җөмләсенә генә игътибар итегез: партиядән көлә бит сезнең Батуллагыз, ха-ха-ха...

Мөхәммәд МӘҺДИ (1980). Батулла, син беркайчан да төп мотор була алмыйсың, син бары тик пускач кына!

БАТУЛЛА. Мөхәммәт туган, менә ничә еллар тырылдыйм инде, олы мотор кабынмый бит, димәк, олы мотор ватык. Әле ярый пускач бар!

МӨХӘММӘТ. Синең белән мәҗлестә утыруы кызык, син табын күрке була аласың, кичәләр оештыруда да син алда, әмма язучы буларак...

МӨХӘММӘТ (1987, 9 июль, Нәшрият, эчке рецензия). Батулла, күрәсең, бу зур китабы белән («Юл буенда зәңгәр чәчәк») илле еллык юбилеена килә һәм шушы китап, ниһаять, әдәбиятта аның урынын беркетеп куя инде. Бу беркетелгән урыннан ул инде төшмәячәк, аннан күтәрелеп кенә булачак.

Ринат МӨХӘММӘДИ
, язучы (1983, “Казан утлары” журналының хезмәткәре, “Алып батыр маҗаралары” һәм башка әкиятләр турында). Әкият китермә син журналга, Батулла абый, җитдиерәк әсәрләр китер!

Җәүдәт СӨЛӘЙМАН, шагыйрь, кибернетик, профессор (1986).Әкият язган язучы беркайчан да онытылмаячак. Чөнки әкиятне балалар укый, алар үскәннән соң үз балаларына шул әкиятләрне сөйләячәк. Һәм шулай мәңгегә әкият яшәячәк. Мин Батулланың «Алып батыр маҗаралары» һәм башка әкиятләрен кибернетика, фәлсәфә дәресләрендә студентларга мисал буларак кулланам.

Тәүфикъ ӘЙДИ (1990, “Казан утлары”ның бүлек мөдире). Батулланың “Сөембикә”се – ул роман түгел, бары тик тарихи фактларны өстән-өстән генә сөйләп чыгу!

Ни гаҗәп, “Сөембикә” кыйссасы өч тапкыр татарча, бер тапкыр урысча басылып чыкты һәм бу әсәрем өчен миңа “Тукай” бүләге бирделәр.

Роза ХАФИЗОВА (1982, “Ялкын” журналының баш мөхәррире). “Батулланың “Алып батыры” – уйдырма әсәр, урта гасыр теле белән язылган! Басмыйбыз!

Рәниф ШӘРИПОВ, шагыйрь (1987, Казан утлары, № 2). Бу әсәр («Алып батыр маҗаралары») Батулла иҗатында аерым, мөһим урын алып тора, аның зур уңышларыннан берсе дип уйлыймЙ Бу әсәрне укыганда үзеңне ана телебезнең, халкыбыз тарихының бәйрәмендә йөргән кебек хис итәсең.

“Алып батыр маҗаралары” 1986 елда китап булып чыкты, күп мәртәбәләр яңадан басылды. 2013 елда төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Төркиядә дөнья күрде һәм бик уңай бәя алды.

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ
, әдип (1972, шагыйрь Рәдиф Гаташка). Мин Батулланың җитди әсәр язуына ышанып бетмим, ыслушый парин, ул урамда букъ тибеп йөрүдән башканы белми бит...

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ (1977, 21 июнь, Нәшрият, эчке рецензия). Талантлы әкиятче Батулланың диапазоны киң, мөмкинлеге зур, әдәбиятыбызда аңа көндәшләр юк, димәк, яз да яз гына!

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ (1986, 11 февраль, “Татарстан яшьләре”). Татарстан китап нәшриятында элегрәк кенә басылып чыккан «Чебен гөмбәсе» исемле китап барыбыз өчен дә көтеп алынган кунак булды Батулла – драматург, актер, педагог, әкиятче, сәхнә эшлеклесе, режиссер. Ул көлү ысулларын яхшы тоя, сиземли, сүзнең кадерен һәм урынын белеп эш итәЙ Бу китап сәхнә сөючеләргә дә, шушы агымда каләм сынап караучы яшьләребезгә дә этәргеч булсынЙ Тынгысыз Батулла исә бу эшнең байракчысы булып калсын!

Гариф АХУНОВ
, язучы (1990). Батулланың Камал театрында бара торган «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы шикелле бер әсәр язсам, мин кабат берни язмасам да үкенмәс идем.

Н.КАЧАНОВА, Түбән Тагил курчак театрының тәрбиячесе (1980, 25 февраль). Хөрмәтле Батулла! Түбән Тагил курчак театрында сезнең «Курай уйный бер малай» пьесагызның премьерасы 1980 елның 28 мартында булды. Әкиятне балалар гына түгел, олылар да бик яратып карый. Шәп драматургиягез өчен сезгә олуг рәхмәт!

Э.БАГИШЕВ
А (1983, 17 апрель, “Советская Татария”). В Дербенте с большим успехом прошла премьера спектакля Лезгинского государственного драматического театра имени С.Стальского «Прости меня, мама!» по пьесе татарского драматурга Р.Батуллина. Режиссер-постановщик – М.Рамазанов, художник – Д.Агамирзаев. Критики и зрители тепло приняли и высоко оценили пьесу драматурга и постановку театра.

ХӘБӘР (1989, 1 гыйнвар, “Татарстан яшьләре”). Батулла 1989 елда «Ялкын» журналында басылып чыккан «Ак бүре» әкияте өчен Абдулла Алиш бүләгенә лаек булды.

Миргазия ЮНЫС, әдип (1991, Казан утлары, № 92). “Юл буенда зәңгәр чәчәк» – безнең татар әдәбиятының уңышы. Безнең әдәбиятта шундый төгәл такт, югары культура һәм искиткеч көчле ихласлылык белән язылган әсәрләр сирәк. Балалар, җәнлекләр дөньясын, чынбарлыктан да реаль әкиятләр яза алуыңа сокланып туймый идем моңа кадәр, бу әсәрең сине татар әдәбиятының беренче сафында баручы язучылар рәтенә бастырды.

Фәрит ХАТИПО
В, филология фәннәре докторы, профессор (2007, Китап нәшрияты, “Сөембикә кыйссасы турында). Г.Бәширов, Ә.Фәйзи, Ф.Хөсни, И.Гази, Ә.Еники, Н.Фәттах һәм башка әдипләр иң гүзәл әсәрләре белән прозабызны дөнья классикасы дәрәҗәсенә күтәрделәр. Батулла кыйссасы да шул әсәрләр белән бер сафта тора. Үзебезнең әдәбиятта бу затлы теманы Батулла образга лаеклы стильдә сурәтләп бирде, шигъри-лирик, драматик рухтагы романтик кыйсса язды. Шуңа күрә, Клеопатра, Мария Стюартлар кебек, Сөембикәне дә дөнья халкына танытасы бар. Моның өчен Батулла романын төрек, инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә итеп бастыру фарыз.

Мөхәммәт МИРЗА
, шагыйрь (1995, 24 март, “Ватаным Татарстан”). Сөембикә образын моңарчы яшәгән һәм яшәячәк буыннар алдында гүзәллекнең һәм батырлыкның, тугрылыкның һәм каһарманлыкның символы дәрәҗәсенә күтәреп иҗат итүе автор Рабит Батулланың да зур батырлыгы, аның үзенең яңа биеклеге һәм мәртәбәсе!

Аяз ГЫЙЛӘҖ, әдип (1995, 5 апрель, “Татарстан хәбәрләре”). Без, бүгенге татарлар, олысы, яше-карты, беләбезме үзебезнең бөек кешеләребезнең иң күренеклесе Сафа Гәрәй ханны? Батулла Сөембикә ханбикә белән янәшә Сафа Гәрәй ханга да һәйкәл куйды. Романның күп тармаклы уңышларының берсе һәм иң әһәмиятлесе әнә шулдыр.

Рөстәм МИНГАЛИМ, шагыйрь (1995, 14 апрель, “Шәһри Казан”). Әсәрне гүзәл иткән нәрсәләр өчәүдер, дим. Тарихи әсәр турында сүзем: тел, тарихилык, әдәби эшләнеш. Шушы өч таләпкә җавап бирәме «Сөембикә» кыйссасы? Әсәр телебез хәзинәсе, ярылып яткан тарихыбыз, гүзәл образлар, мавыктыргыч маҗаралар энциклопедиясе.

Лена ШАГЫЙРӘҖАН, шагыйрь (1995, 22 апрель, “Ватаным Татарстан”). Язучы Батулла хатын-кыз образын – Сөембикәне, яратып сурәтләгән. Мондый җанлы образ иҗат итү өчен хатын-кызны үз итеп, тигез итеп, яклап һәм аңлап ярату кирәк. Моның өчен дә рәхмәт аңа!

Сафа Гәрәй сүзләре дә бик гыйбрәтле: Казанның иң куркыныч дошманы Мәскәү түгел, Казанның иң куркыныч дошманы үзара талашып, кырышып яшәүче, тәхет өчен көрәшүче олы бәкләре, ди ул.

Бу әле дә бик актуаль яңгырый.

Кыскасы, бу – милләт китабы. Һәрбер татар кешесе – карты да, яше дә, ире дә, хатыны да – бу китапны укып чыгарга бурычлы хәтта. Дәүләт эшлеклесе дә, мәктәп укучысы да, гыйшык тотып йөргән яшь кыз даЙ Монда тормыш өчен дә мең ачкыч табарга була.

Фатих УРМАНЧЕЕВ
, профессор (1995, “Мәдәни җомга”). «Сөембикә» кыйссасын укып чыккач, мин шундый бер фикергә килдем: Рабит Батулла – талантлы язучы да, киң һәм тирән белемле галим-тарихчы да!

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, академик (2013, “Чын мирас”, № 3). Тарихи мәгълүмат җыю һәм әйләнешкә кертүдә Р. Батулла бер әдип түгел, ун тикшеренүче көче җитмәс эшләрне башкарып чыккан... Язучының күпсанлы тарихи әсәрләре арасында милли әдәбияттагы тарихи әсәрләрнең беренче унлыгына керерлекләре бар икәнне дә оныту ярамый!

Иҗатым турында кайбер тәнкыйть һәм хуплау сүзләре менә шушылар. Бу җыйналган мәгълүмат, кыска-кыска фикерләр менә нәрсәне аңларга ярдәм итәр дим. Боларның барысы да минем якын дусларым, иптәшләрем, каләмдәшләрем. Мин аларның әче тәнкыйтенә дә, шыттырып мактауларына да түздем, шөкер. Мине әче тәнкыйть утына тотканнар миңа бик нык ярдәм итте. Алар мине үземә, үз иҗатыма тәнкыйди карарга өйрәттеләр. Гел генә мактаган булсалар, алар миңа зыян салган булыр иде. Алар тәнкыйтьләгән саен мин үҗәтрәк эшли идем, алар мине үчекләп эшләргә өйрәттеләр. Разил Вәли, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗевләр, Зоммер Гыйләҗевләр, Равил Фәйзуллиннар чыныктырды мине, алар мине Ана телем мохитенә алып керде. Юкса, мин әнә шул корама гәҗит теле белән кала идем. Мин дә төчелектән арына бардым, аларның да иҗатым турындагы фикере үсә-үзгәрә торды, шөкер. Инде хәзер минем иҗатымны тәнкыйтьләп тә, мактап та үтереп булмый. Рәхмәт аларның барысына да. Ләкин көрәш бетмәгән, алда һаман!  


Рабит БАТУЛЛА

в„– |

Магистратурага журналистлар кабул ителә

$
0
0
02.07.2013 Матбугат
Казан (Идел буе) федераль университетының Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты «Журналистика» юнәлеше буенча “Иҗтимагый-сәяси татар журналистикасы” программасына укучылар кабул итә. Магистратурага югары белемгә ия булган (гуманитар белем булса бигрәк тә яхшы) һәм сәяси журналистика белән кызыксынган яшьләр чакырыла.

Магистратурада уку срогы – 2 ел. Укучылар тулай торак белән тәэмин ителә. Бюджет бүлегендә укучылар стипендия дә ала. Уку графигы эшләп белем алучыларның мәнфәгатьләрен күздә тотып төзелә.

Гаризалар 25 июльгә кадәр кабул ителә. 29 июльдә укырга теләк белдерүчеләр белән әңгәмә фоормасындагы имтихан оештырыла.

Рәхим итегез!


---

в„–--- | 02.07.2013

Мөслим районы башлыгы алмашына

$
0
0
03.07.2013 Сәясәт
Татарстанның Мөслим районы башлыгы алмашына. Әлегә кадәр бу вазифаны башкарган Ришат Хәбипов эш урыныннан китә. Мөслим башлыгы вазифасына исә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, административ-техник инспекция башлыгы Рамил Муллин килә.

Республиканың Мөслим районында башлык алышыну турындагы хәбәрне “Татар-информ” агентлыгына сылтама белән “Ватаным Татарстан” газетасы таратты.

Рамил Муллин Мөслим районында туган. Казан медицина университетын тәмамлаган, санитария табибы, Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире булып эшләгән. 2003 елда Казан дәүләт университетында юрист белгечлеген алган. 2006 елдан Түбән Кама районы башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара, ә 2010 елда Казанның административ-техник инспекциясенә күчә. 


---

в„– | 02.07.2013

Русия ракетасы казага тарыды (ВИДЕО)

$
0
0
03.07.2013 Җәмгыять
2 июльдә Русиянең Протон-М ракетасы Казакъстанның Байконур аланыннан күтәрелеп берничә секунд узганнан соң җиргә төшеп шартлады. Ракетада өч иярчен булган, кешеләр булмаган, зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә.




в„– | 02.07.2013

Универсиадада татарча дөрес язу мәҗбүри түгелмени?

$
0
0
03.07.2013 Милләт
Укучыбыз Булат Рәкыйпов Татарстан башкаласы метросында әнә шундый мәгълүмат стендына тап булган һәм анда хаталарның шулкадәр күп булуына гаҗәпләнгән. Ул безгә җибәргән өч рәсемгә дә игътибар итегез: Бауман урамы турында татарча ике җөмлә генә бирү белән чикләнсәләр дә, анда бер генә дә “исән” сүз юк диярлек.

 

 

 

 

 

2

3




в„– |

Авыл IT-чемпион булырга әзерме?

$
0
0
03.07.2013 Интернет
Мәгънәсез, ачу китергеч нәрсәләр җәмгыятебездә болай да ташып ашкан дип, мин аларның кайберләреннән һәрвакыт котылу юлын эзлим. Әйтик, квартплата, газ, ут, интернет, телефон һәм башка бөтен түләүләрне ай саен каядыр барып, көтеп, чират торып, сатулашып түләп азапланмыйм. Бу эшне мин күптән инде интернет аша гына башкарам. Коммуналь хезмәтләрне исәпләп торучы счетчиклар күрсәткечен дә интернет аркылы гына яңартып торам. Моны уйлап чыгаручыларга мең рәхмәт, аяк-куллары сызлаусыз булсын.

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы көйләнеп киткәнче, түләүләрне идарәче компанияләр сайтлары аша, яисә онлайн-банклар аша башкарып булса, хәзер дәүләт порталында барлык хезмәтләр бер урында тупланган, бик җайлы. Николай Никифоровның шундый порталны Русия күләмендә көйләп җибәрергә тырышуы билгеле. Дөрес, бик кирәкле нәрсә бу. Мин мондый яңалыкларны бик хуплыйм, тормышны җайлатучы технологияләрне уйлап табучыларны хөрмәт итәм. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын популярлаштыру максатыннан: шул порталга күбрәк кеше кереп теркәлсен һәм түләүләрне шуннан гына башкарсын өчен яз көне “IT-чемпион” дигән бәйге игълан ителгән иде. Моның турында бөтен кеше белә, чөнки укучыларның “Электрон белем бирү” сайтындагы логиннарын ду килеп шушы бәйгедә катнашучылар дип теркәделәр. Бәйгенең шартлары гап-гади: укучы бала дәүләт порталына әти-әнисен, туганнарын кодалап алып керергә һәм өйгә килгән квитанцияләрне шул портал аша түләттерергә тиеш. Бер түләү – 4 балл. Кем күбрәк балл туплый – шул җиңүче. Беренче өч урынга бәйгенең һәрбер өлешеннән соң айпад бүләк ителә. Һәрбер районда өч җиңүче игълан ителә. Әлбәттә инде, без дә бу бәйгедә катнаштык, барыбер түлибез бит инде ай саен. Айпадын да отттык. Бәйге барышында дәүләт порталыннан файдаланучылар ике мәртәбә артып, ярты миллионга җитте дип сөйләделәр. “IT-чемпион” бәйгесе дәвам итә, хәзер аның икенче өлеше башланды, кышка кадәр җәмгысе өч өлеш булачак.

Дәүләт хезмәтләре порталы көннән-көн популярлаша дигән сүзләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә микән соң? Николай Никифоров фикеренчә, инде 2018 елга кадәр Русия халкының 70 проценты дәүләт порталы хезмәтләреннән даими файдаланып торачак, ә 2015 елда ил күләмендә электрон паспортларга күчәргә дә мөмкинлек туачак икән. Шатланасы гына кала, тик дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, шәхси кабинет ачып кына калмыйча, ә аны көндәлек тормышында даими рәвештә кулланучылар күпме соң? Минемчә, социаль челтәрләрдә утыручылар белән чагыштырганда, әлегә бик аз. Һәм мин моның берничә конкрет сәбәбен дә күрәм. “IT-чемпион” бәйгесе барышында ул сәбәпләр аеруча бүлтәеп күзгә ташланды. Әйтик, улыбызның сыйныфташлары арасында, без белгән, күргән, ишеткән кешеләрнең ник берсе-бер катнашсын шул бәйгедә! Теркәлүен теркәлделәр, анысы хак, тик балл җыеп, ярышырга тырышып караучыларны үзебезнең тирәдә без күрмәдек. Сәбәбе бик гади – дәүләт хезмәтләре порталында һәр түләүдән шактый комиссия умырып алына. 4 мең квартплата түлисең икән, шуңа өстәп 40 сумыңны басып калалар. Авыл халкы тиктомалга 40 сум бүләк итеп утырамы инде?! Юк, әлбәттә, тиенен тиененә чутлап, банкка, яисә почтага илтә дә түли ул. Бер тиен дә артыгын түләми,чөнки түлисе килми. Менә шул – дәүләт хезмәтләре порталын бик каты популярлаштырасылары килсә, барлык түләүләрне дә процентсыз гына ясыйсы. Айпад та өләшеп утырасы юк, бер-ике ай эчендә гаҗәп популяр булып китәчәк. Чөнки халык җүләр түгел бит инде ай саен артык акча түләп утырырга. Шул ук халык вәкиле булсам да, мин җүләр димәк, чөнки шатлана-шатлана шул портал аша квартплатасын да, башкасын да түлим.

Дәүләт хезмәтләре порталының популярлашып китә алмавына икенче төп тормозы турында язам хәзер. “IT-чемпион” бәйгесе шартлары буенча, күбрәк балл җыю максатыннан, без Татарстанның башка төбәкләрендә яшәүче туганнар, дусларны да җәлеп иттек. Аларның квартплаталарын, газ, телефонга килгән квитанцияләрен, штрафларын түләдек. Түләү географиясе киң булды: Казан, Апас, Сарман, Питрәч, Мөслим, Чаллы һ.б. Башкаларында проблема килеп чыкмады, ә менә Сарман, Мөслим квартплаталарын түләп кенә булмый бит! Ай узып бара, ә түләп булмый, “идарә итүче оешмагыздагы техник сәбәпләр аркасында әлеге сервис вакытлыча эшләми” дигән язу чыгып тик тора! Вакытлычаларын бер көн түздем, ике, аннары Сарман, Мөслимдәге идарә итүче компанияләргә көн дә шалтыратырга тотындым. “Тоташтырыгыз, төзәтегез, эшләтегез системаны, теләсә нишләгез, миңа балл җыясы бар, сезнең аркада күпме баллдан коры калабыз!” – дип сүктем. Башта шаккаттылар: мондый дәгъва белдерүче әллә мин беренче булганмын шунда. Тик күпме тырышсам да, әлеге райондагы квартплаталарны түләп булмады. Инде ачу килә башлады. Яңабаштан шуларга ук шалтыратырга тотындым: “Сез дәүләт хезмәтләре порталының тәгәрмәченә таяк тыгучылар! Димәк, сез президентның сүзен аяк астына салып таптыйсыз!” Шуннан соң кызык фактлар ачыклана башлады: фәләнешәр мең халык яши торган әлеге районнарда портал аша квартплата түләүчеләр саны бармак белән генә чутларлык икән. Сармандагы җаваплы хезмәткәр акланырга тотынды – ул бөтен мәгълүматны эшләп тапшырган икән, “Тик безнең оешмада интернет начар эшли, шуңа күрә сез портал аркылы түли алмыйсыз”, – диде. “Соң рәтләгез инде шул интернетыгызны, яңаны сузыгыз, минем аңа ни катнашым бар?! Миңа түләргә кирәк, бетте-китте!”

Мөслимдә башка төрле сәбәпләр әйттеләр, “Әлеге сервисның эшләмәү сәбәпләре бездә түгел, бары тик Казанда гына”, дип акланып карадылар. “Ник алайса башка районнарныкын түләп була? Нәкъ менә Мөслимнекен түләргә җыенгач, “Идарәче компаниядәге техник проблемалар аркасында әлеге хезмәт вакытлыча эшләми. Мөслим районының бердәм исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итегез” дип язылган кып-кызыл сигнал юл килеп чыга, мин әйтәм. Әле җитмәсә, гамәлдә булмаган кәрәзле телефон номерын куйганнар. Иң кызыгы шунда, “IT-чемпион” бәйгесе барышында Мөслим укучысы ике меңнән артыграк балл җыеп, иң алдынгылар рәтендә барды. Аның район главасы баласы икәнен белгәч, мин тәмам гаҗәпкә калдым һәм Мөслимнең исәп-хисап үзәгенә шалтыратып турыдан-туры сорадым: “Мин күпме тырышсам да, Мөслимнең квартплатасын түли алмыйм. “IT-чемпион”ның иң актив катнашучыларының берсе – районыгыз җитәкчесе ничек түли икән соң квартплатасын? Сезнең бу система бөтенләй эшләми бит!” Шунда гына миңа аңлаттылар – район җитәкчесенең торагы Мөслим исәп-хисап үзәгенә карамый, ә бөтенләй башка карамакта икән. Район җитәкчесе белми дип, тынычлап утыралар шулай. Менә сиңа мә, дәүләт хезмәтләре порталын популярлаштыру бу! Гап-гади квартплата да түләп булмасын, ә райондагы ике кеше меңәрләгән балл җыйган икән, димәк портал районда “популяр” булып чыга микәнни инде?

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы түләүләр системасын рәткә китерәчәкләренә сүз биреп, Мөслим, Сарманның белгечләре ай буе тырышты. Мин дә өсләреннән төшмәдем – көн аралаш диярлек шалтыратып тордым. Принципка киттем, төкерергә дә була иде, билгеле. Түләп булмый гына бит. Ай тәмамланырга инде берничә көн генә калып бара дигәндә, кабыздылар тәки. Түләдем, 4 балл күчте. Киләсе айда да шул ук хәл кабатланыр микән инде дип пошаманга калдым? Бәйгенең беренче өлеше нәтиҗәләре өч айдан соң гына игълан ителәсе иде чөнки. Тик проблема шуның белән генә тәмамланмаган икән әле – түләү үтүен үтте, тик Мөслимдә акча тиешле исәп-хисап счетына утырмаган булып чыкты! Шуңа күрә яңа квартплата бурычлы булып килде. Аның очына чыгып, артыннан юллап, тиешле урынга утыртып йөриселәр булды. Өч ай дәвамында проблемаларсыз гына ник бер мәртәбә түләп булсын! Хәзер июнь ае бетеп бара, түләп була микән дип дәүләт порталына керсәм, һаман шул ук кызыл тормоз: “Идарәче компаниядәге техник проблемалар аркасында әлеге хезмәт вакытлыча эшләми. Мөслим районының бердәм исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итегез”. Бәйгенең бер өлеше бетте, айпадын алды бу, тынычлангандыр, бүтән безне борчып шалтыратып маташмас дип утыралар микән инде хәзер? Ә сарманнарда түләү үтә, тиккә интекмәгәнмен икән. Менә шулай “популярлаштыралар” Мөслимдә дәүләт хезмәтләре порталын. Хөкүмәт миллиардлаган сумнар акча түгеп, халыкка җайлы булсынга тырыша, ә кайбер авылларда ыжлап та карамыйлар! Кем дә кем шулай интегә-интегә түләп утырсын инде аннан, җә? Бер кереп карый да, кул селтәп, бүтән беркайчан да керми бит инде. Башка районнарда да андый проблемалар юктыр дип кем әйтә ала? 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА

в„– | 01.07.2013

Лаеклы ялга кем лаек?

$
0
0
03.07.2013 Икътисад
2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне яңача исәпли башлаячакбыз. Узган атнаны РФнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында яңа системаның асылы белән якыннанрак таныштырдылар.

Гражданнарның хезмәт базарында озаграк эшләвен максат итеп куйган яңа ре­форманың иң төп үзенчәлеге шунда: гражданнарның пенсиясе сумнарда түгел, махсус баллар ярдәмендә исәпләнә­чәк. Балл дигәне билгеле бер күләмдәге сумга тәңгәл килә. Анысының күләмен хөкүмәт үзе билгели. Ләкин шунысын төгәл әйтергә мөмкин: бу балларның кыйммәте кеше­нең хезмәт стажыннан чыгып исәпләнәчәк. Никадәр озаг­рак эшләсәң, пенсияң дә шул­кадәр күбрәк була дигән сүз.

Министрлыкта белдерү­ләренчә, бер елга барлыгы ун балл җыеп булачак. Ләкин, киләчәктә пенсияң тагын да күбрәк булсын дисәң, бу балларны арттырып та була. Әй­тик, өстәмә стаж өчен яңа бонус баллар өстәләчәк. Хатын-кызларның хезмәт стажы 35тән, ир-атларныкы 40 елдан артса, ул өстәмә стаж булып санала.

РФ хезмәт һәм мәшгуль­лек министры Максим Топи­лин­ сүзләренә караганда, лаеклы ялга чыгарга вакыты җиткәч тә эшләвен дәвам итү­челәргә шулай ук өстәмә баллар тәтеячәк. Армиядә хезмәт итү, бала белән утырган вакыт та исәпкә алыначак. Өстә­венә, яңа реформа нигезендә, пенсия “казнасы”на һәр бала өчен тагын өстәмә баллар тамачак.

Шунысын да искәртеп үтәр­­гә кирәк: яңалык иминият һәм тупланма өлешләрен­нән торган хезмәт пенсиясе­нең иминият өлешен исәплә­гәндә генә кулланылачак. Бу өлешне туплаганда, 2015 елдан “пен­сия­нең еллык коэффициенты” дигән яңа төшен­чә барлыкка килә. Гражданин­ның хезмәт куйган һәр елы әнә шуның белән бәяләнер дип көтелә. “Пенсиянең еллык коэффи­циенты” гражда­нинның хез­мәт хакы белән эш тәкъдим итү­­ченең мәҗбүри пенсия ими­ниятләштерүе сис­тема­сы­на иминият кертемен түләп барган максималь хез­мәт ха­кы­­ның чагыштырмасына тигез. Ә пенсиянең тупланма өлеше үзгәрешсез кала.

“Һәр яңалык куркыта инде ул. Бер яктан, бала белән утырганга, армиядә хезмәт иткән вакытлар өчен өстә­мәләр булгач, әйбәт тә кебек. Шул ук вакытта хезмәт пен­сиясенең баллар белән исәп­ләнүе аңлашылып бетми. Бер дә ышаныч уятмый. Кем белә, бәлки, балларны акчага кү­чергәч, минем пенсиям хә­зерге система белән исәплән­гәннән дә азрак булыр? Моңа беркем дә гарантия бирә алмый”, – дип шикләнүен яшерми унсигез еллык педагогик стажы булган тәрбияче Рәм­зия Сафина.

Гражданнар әнә шундый шик-шөбһәләрне куып таратсын өчен министрлык махсус “пенсия калькуляторы” да булдырган. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы (www.rosmintrud.ru), РФ Пенсия фонды (www.pfrf.ru), Россия Почта фонды­ның ТРдагы бүлеге (www.pfrrt.ru) сайтларына кереп, һәркем үзенең булачак пенсиясен исәпләп карый ала. Гади генә сигез сорауга җавап биргәч, калькулятор шунда ук булачак пенсияне санап чыгара.

Моннан тыш, 2025 елдан картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен 15 еллык минималь гомуми стажың булу зарур булачак. Моңарчы бу сан биш елны гына тәшкил итә иде. Беренче карашка шактый катлаулы булып тоелган яңа реформаны Пенсия фондында уңай кабул итәләр.

“Картлык буенча алына торган хезмәт пенсиясен исәп­­­ләүнең хәзерге системасы актив хезмәт тормышы алып баручылар өчен гадел түгел. Бүген пенсиянең кү­ләме эш тәкъдим итүченең хезмәткәр өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасына түләп барган иминият кер­теменең күләменә бәйле бит. Ә хезмәт стажы пенсиягә, гомумән, йогынты ясамый. Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр гражданинның хезмәт пенсиясе билгеләнгән вакытка 30-35 еллык стажы булса, аңа югары пенсия түләнәчәк”, – дип белдерде Россия Пенсия фондының Татарстандагы бү­леге җитәкчесе Марсель Имамов.

Димәк, киләчәктә, хезмәт хакың белән стажың никадәр күп булса, пенсияң дә шул­кадәр югары була, дигән стимул белән эшли башлаячакбыз. Тик бер әйбер генә аңла­шылып бетми. Әйтик, алт­мыш яшенә кадәр утыз ел буе хез­мәт куйган кеше белән алт­мыш яшенә кадәр егерме ел эшләп, алтмыштан соң тагын ун ел тир түккән кешене чагыштырганда, яңа формула буенча, соңгысының пенсиясе күбрәк булып чыга. Үзен­нән-үзе “гаделлек кайда?” дигән сорау килеп баса. Монысы инде – күрәсең, икенче мәсь­әлә… 


Динә ШӘКҮРОВА

в„–106 | 03.07.2013

САЛАВАТ - 25 нче сезон!

$
0
0
03.07.2013 Мәдәният
1 августтан 11 августка кадәр Камал театрында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның 25 еллык иҗатына багышланган юбилей концертлары узачак.

Башлана 19 сәгатьтә.

Билетлар таратучыларда һәм Камал театры кассасында.

Белешмәләр өчен телефон: 293-03-74. 




в„– | 03.07.2013

"Татар батигы башкалардан ким булмасын" (ВИДЕО)

$
0
0
04.07.2013 Мәдәният
3 июльдә Казанның Кол Шәриф мәчетендәге "Ислам мәдәнияте" музеенда сәнгатьче Фәридә Харрасованың "Көмеш болыннар: хәзерге заман батигында татар орнаменты" исемле күргәзмәсе ачылды.

Батик сәнгате ефәккә үзенчәлекле формада рәсем ясауны аңлата. Әлеге күргәзмәдә сәнгатьче салкын батик техникасында татар орнаменты стилендә бизәлгән ефәк панно, яулык һәм палатиннар тупланмасын тәкъдим итә.

Бу сәнгать төре белән 2006 елдан бирле шөгыльләнүче Фәридә Харрасова, рәсемнәремдә татар орнаментының чагылышы үзеннән-үзе килеп чыкты, ди.

"Мин кечкенә чактан ук татарларның милли беләзекләрен, алкаларын бик игътибар белән карый идем. Миңа аларның нечкә итеп бизәлеше ошый иде. Батик ысулы белән рәсем ясый башлагач мин әнә шул бизәкләрне ефәккә күчердем. Бу сәнгать төре Татарстан өчен генә түгел Русия өчен дә яңа юнәлеш булып тора. Ефәктә эшләнгән эшләр бер яктан яңалык булса, икенче яктан бик матур һәм зәвыклы булуы белән дә башка рәсем сәнгатеннән аерыла. Бу юнәлештә безнең үзебезнең милли орнаментлар һәм миллилек булуы бик дөрес дип саныйм. Бүгенге көндә рәссам креатив булырга, үз халкының дәрәҗәсен үстерергә тиеш. Минем татар милли батигының дөньядагы башка батиклардан ким булмавын күрсәтәсе килә", диде Фәридә Харрасова.  


Райнур ШАКИР

в„– | 03.07.2013

Бу сиңа Куба түгел (БДИ нәтиҗәләре турында)

$
0
0
04.07.2013 Мәгариф
Июнь ахырында яңалыклар агентлыклары игътибарга лаек бер хәбәр таратты: Куба хакимияте математикадан университетларга керү мөмкинлеге бирә торган дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен исәпкә алмас­ка, тестлы имтиханны исә 1 июльдә кабат үткәрергә дигән карар кабул иткән.

Сәбәбе бик гади: ике профессор биремнәрне урлап сатканнар, шуннан соң нәкъ Россия алгоритмы башкарылган – сатып алучылар да сатканнар. Бөтен ил тест бирем­нәренә алдан тиенгән. Хаки­мият­нең реакциясе илдә идарә барлыгын раслый, бу очракта булырга мөмкин бердәнбер рациональ карар кабул ител­гән, караклар бер­нигә дә иреш­мәгән, җинаять­челәр хө­кемгә тартылачак. Россия­дә исә урлашу масш­таб­лырак булды, һәр имти­хан­ның би­рем­нәре сатылды, имтихан алдыннан биремнәр­не һәм җавапларны бө­тенләй буш­­ка да табарга мөмкин иде. Соңгы имтиханнарга би­рем­нәрне алыштырып, каракларны нәүмиз калдырырга мөм­кинлек булса да, бу эш­лән­мәде. Нәтиҗәдә имтиханнан имтиханга югары баллар саны үсеп, соңгы имтиханнарныкы Гиннессның ре­кордлар китабына кертерлек булды. Шуңа күрә аларны рәсми рәвештә игълан итәргә дә курыктылар. Кубадагыдан аермалы буларак, җинаять­челәр тотылмады. Рособр­надзор, җинаятьчеләрне про­­­­кура­тура эзли, дип бел­дерсә дә, БДИ йомгакларына багышланган матбугат кон­ферен­циясендә Генпрокуратура вәкилләре, тикшерүне таләп итеп мө­рәҗәгать итүче булмады, дип әйттеләр, ягъни контроль үл­чәү материалларын сатучылар тулы тынычлыкта калдырылды.

Илнең мәгариф түрәләре, җәнҗал кубу белән, караклык имтихан нәтиҗәләренә әллә ни тәэсир итмәде, дип акланды, әмма югары баллар җый­ган укучылар барысы да автомат рәвештә шик астына алынды. Эшләрне яңадан тикшерү дигән масштаблы акция башланды. Әгәр дә тикшерү этабы гадел булса, яңадан тикшерү берни дә бирмәскә тиеш иде, чөнки эш инде эшләнгән, формаль яктан аңа бәйләнеп булмаска тиеш. Тик Рособрнадзор башлаган акция шуны күрсәтте: БДИ процессының барлык этаплары да җинаятьчелеккә баткан – әзерләнгән бирем­­нәр урлап сатыла, имтихан барышында җаваплар, тәр­тип­не бозып, укучыларга тапшырыла, тикшерү системасы бернинди дә җинаять булмаслык итеп эшләнгән дигән рәсми раслаулар да дөрес түгел, чөнки кемнәрнеңдер эшләнмәгән эшләренә дә баллар куеп утырганнар, кай­берәүләрнең эш бланкларына исә дөрес җавапларны язып куюдан да тартынмаганнар, ә менә эшен гадел башкарган укучыларның исә баллары киметелгән, куеп бетермәгәннәр.

Имтихан барган мәктәп­ләр янындагы хәлләрне инде язып та тормаска кирәктер, бәлки. Анда сюрреалистик күренешкә тап буласың: мәк­тәп алдында телефон белән тотылып куып чыгарылган кыз бала илереп елый, арткы якта исә ачыктан-ачык вип-балаларның контроль үлчәү материалларын алып чыгалар һәм эшләп кертеп бирә­ләр һәм... берәү дә тотылмый. Тынычлык шулкадәр нык: мәктәпләрнең берсе янында мин машинаны карак­лар янә­шәсенә куеп, видеога да төшердем – берәү дә курыкмады. Моннан ике ел ти­рәсе элек Мәгариф ми­нистр­лыгы­ның бер җаваплы иптәше миңа бер булса да каракны тотып бирергә тәкъ­дим ясаган иде, мин тәкъ­димне кире кактым, чөнки җинаять эш­ләр­гә тулы мөм­кинлек биреп, меңнәрнең берсен тотып җәзага тарту бернинди әхлак кысаларына да сыймый. Җинаять юллары ябылганнан соң гына, үтә әрсез тәртип бозучыларны тоту тиеш. Мондый очракта алар тотылмый калмаячак та инде, әлбәттә. Аннан соң каракларны тоту ул журналист вазыйфасы тү­гел, моның өчен министр­лыкның күп штатлы структуралары бар һәм алар­ның вәкилләре урлашу барган урында утыралар һәм мәктәп­нең тышкы ягына күз салырга аларга беркем дә комачауламый. Моның урынына алар менә нәрсә эшли. Имтихан барган аудиториягә көтмә­гән­дә бәреп керә, кыз бала янына килеп: “Чыгар телефо­ныңны, мин күрдем”, – дип сөрән сала. Ихтыяр көче булган бала исә бирешми, үзендә берни дә юк икәнен мескен генә әйтеп тик утыра, капшап карап булмый бит инде кыз баланы. Ихтыярсызлар исә биреләләр һәм беркетмә төзелә. Югыйсә аудито­рия­дәге һәр бала, апелляция язып, әлеге иптәшне җавапка тартуны таләп итә алыр иде, әмма балалар эшне катлауландырырга теләми.

Быел вузларга кабул итү башка еллардагыдан нык аерылачак. Кабул итү комис­сияләре кемнәрне кабул итү­ләрен якынча да чамалый алмаячак. Үткән елгы югары баллы чемпионнар, документларын быел тапшырсалар, аутсайдерлар рәтендә булачак. Өч имтиханда 270 балл туплап, абруйлы факультетларга кереп булыр дип ышану мөмкин түгел быел. Үткән ел исә мондый нәти­җә абсолют лидерлыкны вәгъ­дә итә иде. Хәлне төзәтү өчен профиль фәннәреннән вуз имтиханы кую гадел булыр иде, әмма бу инде эшләнмәде.

Мәгълүмат кырында бер генә рациональ орлыгы булган фикер күренде әлегә. Аны Дәүләт Думасындагы “Бердәм Россия” фракциясе җи­тәк­­чесе урынбасары Николай Булаев игълан итте: “Югары уку йортларында бюджет урыннары ел саен яңадан бүленергә тиеш”, – диде. Әгәр студент булгач начар укысаң, бюджет бүлегендәге урының­ны югалтасың икән, бу инде, бердән, тырышып укырга стимул бирсә, икенчедән, БДИда урлашучыларны кыен хәлгә куя, болар бит гадәттә вузда югары нәтиҗәләр күрсәтә алмыйлар. Дөрес, әлеге чара вуз ришвәтчелеген үстерәчәк үстерүен, моңа каршы нәти­җәле көрәш ысулларын табарга кирәк булачак. Хәзерге вакытта исә югары уку йортлары икешәр-өчәр имтиханын “икеле”гә бирүчеләрне дә өстәмә сессия игълан итеп өстерәп йөртәләр. Бу мәшә­катьләр үзеннән-үзе юкка чыгар иде. Менә мондый гадел­леккә үк бара алырмы җитәк­челек, сорау ачык кала. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„–106 | 03.07.2013

Түбән Новгород өлкәсендә сабантуйлар гөрләде (ФОТО)

$
0
0
04.07.2013 Бәйрәм
15-16 ИЮНЬДӘ Түбән Новгород өлкәсендә өч җирдә сабантуйлар гөрләде. Шуларның берсе Түбән Новгородта булды. Ул, гадәттәгечә, татар бистәсе дип саналган Канавин районында, 1-Май исемендәге ял паркында узды.

Сабантуй иртәсе матур, кояшлы булып туды һәм көне буе һава торышы алышынмады, шуңа да халык рәхәтләнеп ял итте. Тирә-якка таралган тәмле шашлык исе борыннарны яра. Бала-чага төрле уенчык, поп-корн, татлы мамык сатылган нокталар янында бөтерелә, аттракционнарда күңел ача. Әти-әниләрнең, әби-бабайларның кесәләре шактый такырайгандыр бу көнне.

Ә халык күбәйгәннән күбәя – очрашулар, күрешүләр, бергәләп чәйләр эчеп ял итүләр – күбесе нижгар татарлары бирегә нәкъ шуның өчен килә, чөнки елга бер тапкыр шунда гына күрешәләр алар.

Сергач, Кызыл Октябрь районнары райполарының сату нокталары тирәсендә көне буе чират булды диярлек, үзләре җитештергән продукцияга сорау зур иде.

Сәгать унберләр тирәсендә алып баручылар Рафаил Битряков белән Эльвира Закирова тамашачыларны сәхнә тирәсенә чакырдылар һәм аларның сабан туен данлаган тантаналы сүзләреннән соң концерт программасы башланды. Тик, ни сәбәпледер, ул татар җыры, татар моңы белән башланмады, халыкны сагайтып, килешсез киенгән ике кыз бала русча рэп көенә биеделәр. Халык бәйрәмен - сабан туен төнге дискотека беләнме кемнәрдер бутаган, ансын белмибез, әмма милли бәйрәмебез менә шундый “милли” номер белән башланып китте. Тагы да берәр русча номердан соң гына сәхнәгә матур милли костюмнар кигән Бозлау үзешчәннәре чыкты һәм концерт, ниһаять, сабантуй төсмерен алды, алар, Спас районы вәкилләре буларак, андагы дүрт татар авылының данын тиешле якладылар. Сергач районын Мөтеравыл үзешчәннәре лаеклы күрсәтте. Лима Жалилованың, Галия Идрисованың балалары белән бергәләп башкарган дәртләндергеч җыр-биюләре тамашачыларны да, ничек әйтмешли, “кыздырды”. Кызыл Октябрь районы Пашат авылының башлангыч мәктәбе укучыларыннан һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән торган “Шатыр-батыр” төркеменә алкышларның иң кайнары булды. “Пашатбикә” төркеменең дә бер өлеше килгән иде, бүтән һәвәскәр артистлар да матур чыгышлары белән шатландырды.

Сабантуйны тантаналы ачу 13.00 сәгатькә билгеләнгән иде. Бәйрәмнең хөрмәтле кунакларын һәвәскәр артистлар Канавин районы администрациясе бинасы яныннан каршы алдылар һәм колонна паркка юнәлде – иң алда сабантуй сөлгеләре белән бизәлгән ат, гармунчылар, шулай җыр-көй белән паркка килеп керделәр. Анда аларны Спас, Сергач һәм Кызыл Октябрь районнары вәкилләре милли ашлар белән сыйлады, күргәзмәләр белән таныштырды. Аннары алып баручылар кунакларны сәхнәгә чакырдылар. Тантананы өлкә буенча өлкән федераль инспектор Сергей Валенков ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлап, Президентның Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның котлауларын һәм сәламнәрен җиткерде. Эчке эшләр сәясәте министры Анатолий Мигунов Ахтар Ахидига, Рушан Идрисовка, Надир Хафизовка, Шәмил Мансуровка, Роза Хайретдиновага, Ринат Ислямовка һәм Рәзилә Ахмадуллинага милли, мәдәни, дини традицияләрне саклап үстерүгә керткән зур өлешләре өчен һәм сабантуй уңаеннан Рәхмәт хатлары тапшырды. Түбән Новгород шәһәре администрациясе башлыгы Олег Кондрашов, һәрвакыттагыча, халыкны татарча сәламләде һәм котлау сүзләреннән соң администрация исеменнән бүләген бирде. Татарстаннан быел да Балык Бистәсе районы делегациясе килгән иде. Район администрациясе башлыгы Илһам Вәлиев Республика президенты Рөстәм Миннихановның сәлам хатын укыды, барча кунакларга түбәтәйләр бүләк итте, Олег Александровичка һәм региональ милли-мәдәни автономия рәисе Гаяз Закировка истәлекле бүләкләр тапшырды.

Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, РФның Җәмгый палатасы әгъзасы Дамир хәзрәт Мөхетдинов мөфти Равил Гайнетдинның котлауларын җиткерде һәм халыкка дини, рухи-әхлаки тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Рамил Абдуллинны медаль белән бүләкләде. Өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Исхак Ягудин Зөһрә Идрисовага, Рамил Салихҗановка, Марат Юнисовка, Гаяз Закировка милли мәдәниятны, гореф-гадәтләрне саклауга, өлкәнең социаль-экономик үсешенә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук халыкны бәйрәм белән Канавин районы администрациясе башлыгы Дмитрий Шуров, Татарстанның Түбән Новгородтагы сәүдә-икътисад вәкиллеге вәкиле Айрат Усманов, региональ милли-мәдәни автономия рәисе Гаяз Закиров, өлкә “Туган як” милли-мәдәни оешмасының рәисе Марат Юнисов котладылар. Барлык чыгыш ясаучылар бу бәйрәмнең милләтләр дуслыгы бәйрәме икә-нен, татар халкының эшчән, тырыш, бердәм булуын билгеләп үттеләр. Әлбәттә, шулай, әмма сабантуй беренче чиратта татар халкының милли бәйрәме, анда татар рухы, татар төсмере өстенлек алырга тиеш, шуңа да сәхнә янында ике яклап рус халкының милли киемнәреннән басып торучы кызлар матур булсалар да, бу күренеш күңелгә ятышлы булмады. Татар кызлары беткәнмени, милли костюм табу да хәзер әллә ни проблема түгел. Бүләкләргә килгәндә, әлбәттә, югарыда аталган милләттәшләребез барысы да зур эшләр башкара, һәрберсе бүләккә лаек, әмма бәйрәмнең исеме бит “Сабан туе”, язгы кыр эшләре тәмамлануны бәйрәм итү, димәк, игътибар үзәгендә кырчы, игенче, җир кешесе булырга тиеш. Районнарда тугры хезмәт итүче авыл хуҗалыгы алдынгылары байтак, бераз алар арасыннан да бүләкләнүчеләр булса, бәйрәм тагы да матуррак булыр иде. Бәлки, оештыручылар бу мәсьәләне киләчәктә күздә тотар.

Тантаналы өлештән соң концерт дәвам итте. Татарстанның Балык Бистәсе районы үзешчәннәренең чыгышлары искиткеч матур, профессиональ дәрәҗәдә булды. Түбән Новгородның “Мирас” төркеме көне буе диярлек җыр-биюләре белән халыкны сөендерде. Шулай да, концерт күңелгә сеңеп, “ах” диярди булмады. “Туган як моңнары” ансамбленең чыгышлары концертка ачык төсләр кертеп, халыкны кыздыра иде, быел алар сәхнәдә күренмәде. Бәлки, һәрберсенә үз амбицияләрен якка куеп, тамашачының күңелен күрер өчен аларны сәхнәгә чыгарырга кирәк булгандыр? Бигрәк күп рус иҗади коллективлары иде. Сабан туен милләтләр бәйрәме дисәк тә, бу юлы арттырыбрак җибәргәннәр иде, ахрысы. Ул бит, беренче чиратта, милли бәйрәмебез, шуңа да милли моң-көйгә өстенлек бирелергә тиеш.

Ничек кенә булмасын, сабантуй гөрләде – бала-чага күңел ачуын, олылар чәй өстәлләре артында аралашуын дәвам итте (дөрес, алары бик аз иде бу юлы). Ә паркның икенче ягында сабан туеның яшь активистлары, Татарстан районы вәкилләре балалар өчен милли уеннар оештырдылар, бер үк вакытта көрәш тә башланды. Балалар көчләрен сынаганнан соң, мәйданга өч үлчәм категориясендә һәм абсолют авырлыкта көрәшүчеләр чыкты.

68 килограммга кадәр төркемдә көрәшүчеләр саны иң күп иде, һәр категориядә таҗиклар байтак көрәште. Бу авырлыкта беренче урынны мәскәүле Илһам Шамшетдинов алды, икенчедә Таҗикстан вәкиле Зевар Парвонаев, өченчедә шулай ук Мәскәү егете Илдар Айсин булды. Илһам белән Зевар телевизорлар, Илдар кофеварка белән бүләкләнде. 75 килограммга кадәр авырлыкта урыннар түбәндәгечә бүленде: 1-урын – Айрат Усманов (Сафаҗай), 2-урын – Камил Хайретдинов (Мәскәү), 3-урын – Рөстәм Измайлов (Мәскәү). Айратка газон чапкыч, Камилга музыкаль үзәк, Рөстәмгә видеорегистратор тапшырылды.

82 килограммга кадәр авырлыкта беренчелекне Дамир Юсипов (Түбән Новгород) алды, икенче урын Евгений Строгановка (Саранск), өченче урын Антон Мешковка (Түбән Новгород) бирелде. Дамир суыткычка, Евгений телевизорга, Антон навигаторга ия булдылар. Иске Мочалиның “Заречное” фермерчылык хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Зайровның акчалата бүләге Зур Рбишча көрәшчесе Илдус Жамалетдиновка техник яктан төгәл көрәш күрсәткәне өчен тапшырылды. Шулай ук рбишчалы Айрат Измайлов матур көрәш күрсәткән өчен “Алказей” чәй компаниясе исеменнән кесә телефоны белән бүләкләнде.

Безнең редакция дә иң яшь, перспективалы көрәшчегә дип кыйммәтле бүләк һәм Рәхмәт хаты әзерләгән иде, судьялар Антон Тарасовны шундый дип билгеләделәр һәм видеорегистраторны без аңа тапшырдык.

Абсолют авырлыкта быел җиңүчегә бүләккә машина иде, аны гамәлгә куючы “Окский берег” торак комплексы булды. Шуңа да бу категориядә көч сынаучылар байтак иде – 20 көрәшче, көрәш тә кызу барды. Ләкин Россия һәм дөнья чемпионы, күп тапкыр сабантуйлар батыры, сафаҗайлы Рамил Нуримановка тиңнәр булмады һәм ул сабантуйдан өр-яңа машинага утырып китте, багажнигына батырга дигән кучкарны да салды. Машина ачкычларын аңа “Окский берег” торак комплексының директорлар советы рәисе Шәмил Мансуров тапшырды. Аның белән финалда көрәшкән авылдашы Марат Усманов җиңүгә омтылу өчен кыйммәтле бүләк белән билгеләнде.

Сабантуй батырларына байтак кына кыйммәтле бүләкләрне эшмәкәрләр Фаил Хамзин һәм Фаил Арифуллин (Сергач районы), Сергач райпосы җитәкчесе Равил Мангушев, Сергач районара электр челтәре оешмасы вәкиле Ханнән Насибуллин, Печәнең Нариманов исемендәге СПК җитәкчесе Сабер Магҗанов, “Нижегородсахар” сәүдә йорты, Кочко-Пожардан Илдус һәм Ирфан Шаиповлар биргәннәр. Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Рушан Идрисов аларга шәхсән үз исеменнән зур рәхмәт белдерә.

Нижний сабан туе кичкә тикле гөрләде, киләсе очрашуларга кадәр дип, соң гына таралышты халык.

ДЗЕРЖИНСКта якшәмбе көнне моңлы, дәртле милли бәйрәмебез шәһәр мәдәният һәм ял паркында гөрләде. Өлкәннәр дә, яшьләр да, балалар да сагынып көтеп алган сабантуй шәһәрдә уналтынчы тапкыр үткәрелә. Һәм, әйтергә кирәк, ел саен программасы киңәя, күңеллерәк була бара.

Мәйданны тутырып татар моңы агыла, сатучылар үзләренең сәүдә нокталарын гөрләтеп эшләтә.

Киң мәйдан халык белән шыгрым тулгач, билгеләнгән вакытка бәйрәмчә бизәлгән сәхнә түренә мөхтәрәм кунаклар күтәрелде. Иң элек халыкны шәһәр башлыгы Валерий Чумазин сәламләде. Аннары шәһәр администрациясе башлыгы Геннадий Виноградов кайнар тәбрик сүзләрен җиткерде. Шулай ук бу көнне тәбрик сүзе белән өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Гаяз Закиров, Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре, ТРсының Алькеево муниципаль районы башлыгы Фердинант Дәвлетшин һәм башка хөрмәтле кунаклар чыгыш ясадылар. Барысы да халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, уңышлар, тыныч, имин тормыш теләделәр.

Сабантуйны рәсми рәвештә ачу тантанасы тәмамланганнан соң, милли моңга сусаган халыкны Татарстан артистлары, “Туган як моңнары” ансамбле, Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләре сәнгать осталары чыгышларыннан төзелгән бай эчтәлекле концерт программасы, ә энергияләре ташып торган бала-чаганы очы күренми торган колга башына менеп бүләк алу, кул алышу, канат тарту, хуш исле печән тутырган капчыклар белән сугышу һәм башка күп төрле милли уеннар, спорт ярышлары һәм, әлбәттә, татарча көрәш көтә иде. Әлеге парк җитәкчелеге исеменнән 100 балага ун мең сумлык атракционнарга керү билетлары бушлай өләшелде. Түбән Новгород егете Марат Закиров милли уеннарда катнашучы балалар өчен ике капчык бүләкләр китергән иде.

Күбесе хатын-кыз сәхнә тирәсендә бөтерелсә, ир-егетләрнең барысын да диярлек көрәш мәйданы үз тирәсенә җыйды. Көрәш 55, 65, 75 килограмм авырлыкта һәм абсолютта үтте.

Әлбәттә, беренче булып келәмгә балалар чыкты. Аннары күп тапкыр бил алышкан ир-егетләргә чират җитте. Берничә сәгать дәвам иткән киеренке көрәшнең нәтиҗәсе дә билгеле булды. 55 килог-раммга кадәр үлчәмдә Дамир Хәсәнов(Дзержинск), 65 кг. – Ансар Измайлов, 75 кг. – Дамир Юсипов (Түбән Новгород) беренчелекне яуладылар.
Дзержинск сабан туеның абсолют батыры исеменә сафаҗайлы Ринат Сәбитов лаек булды һәм суыткыч белән бүләкләнде. Шунсы кызык, нәкь менә Ринат быел сабантуй батырына кучкар әзерләгән булган. “Үзенеке – үзенә булды”, - дип халык көлешкәндә, сабантуй батыры кучкарын абсолют авырлыкта өченче булып калган Татарстан егете Альберт Закировка тапшырды. Халык “ах” итте, биредә сабантуй үткәрү дәверендә бу беренче очрак. Афәрин, Ринат!

Иртәнге сәгать унбердә башланган милли бәйрәм көн кичкә авышканчы дәвам итте. Кояш баегач кына халык канәгать булып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

1

2

3

4

5

Авторлар фотолары.
 


Н.ЖИҺАНШИНА, Р.ХАМЗИНА

в„– |

Кеше икәнбез, кешечә яшик!

$
0
0
04.07.2013 Җәмгыять
Санияләргә кайчан керсәң дә, өстәлләрендә безнең күз күрмәгән тәм-том була иде. Өйләре дә һәрвакыт чиста, матур бизәлгән. Чөнки алар чабата үреп газапланмыйлар. Әтиләре исән-сау, мул тормыш белән яшиләр. Ә безнең әти сугыштан кайтмаганлыктан, ачтан үлмәскә нәрсәләр генә эшләмәдек.

Чабата ясап күрше авыл базарында сату дисеңме, сыер асрар өчен җәй буе бригадирдан качып кул белән утап чүп үләне җыю, ягарга 5-6 чакрымдагы урманнан корган агач җыеп кышлык утын әзерләү, төн буе басудан салам урларга йөрүме – барысына да түздек. Сугыш чорында да, сугыштан соң да 60 нчы елларга кадәр әле ипине бәрәңге кушып пешереп ашадык.

Әтиле балаларга укырга да мөмкинлек булды. Ә без укый да алмадык. Гомер буе ятимлек үзен сиздерде. Ә әтинең гомере өчен анасына да, хатынына да, 5 балага да бер тиен дә түләмәде хөкүмәт. Хәзер су басканнан зыян күрүчеләргә дә, төнге клубта йә ресторанда чыккан янгында зыян күрүчегә дә миллионнар түлиләр. Җитмәсә без ятимнәрнең ачлы-туклы эшләп, кирәккә тиенләп җыйган акчаларын саклык кассаларыннан талап алдылар.

Санияләрнең абыйлары-апалары Казанда эшләгәнлектән, өс-башлары да безнең төшкә кермәгәнчә затлы иде. Иң беренче ап-ак урын-җирне мин аларда күрдем. Ә без иләгән сарык тиресенә ятып идәндә йоклый идек әле ул вакытта.

Әмма актан соң кара полоса килгән кебек, бәхет белән бәхетсезлек тә янәшә тора шул. Әтиләре йон-тире җыя иде Санияләрнең. Шуларны тапшырып кайтканда елга аша чыкканда, ташуга туры килә ул. Арба күчәреннән ычкынып агып китә. Ат йөзеп чыгып кайтып керә, ә әтиләренең гәүдәсен бик озак эзләгәннән соң, ташу басылгач кына яр буеннан табып алалар. Менә шуннан соң башланды аларның бәхетсезлекләре. Нәрсә өчен, кем гөнаһысына – бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Бер уллары төзелештә эшләгәндә өстенә плитә төшеп үлеп киткәч, 3 бала белән калган хатыны гомер буе ялгыз үстерде балаларын. Бер улларын шабашкага килгән әрмәннәр кыйнап үтерделәр. Аның да ике баласы ятим үсте. Эчәргә ярата иде, тегеләргә авыр сүз әйткән, диделәр. Алар бит кызу канлы халык, алдын-артын уйлап тормыйлар. Бер кызлары ике тапкыр кияүгә чыгып караса да, баласы булмагач, аерылып кайтып, ялгыз яшәп үлеп китте. Бер кызлары кияүгә чыкмый ялгыз яши. Кече малайлары авариядә имгәнеп, туганнары кулында урын өстендә ята. Бер гаиләгә шуның кадәр кайгы-хәсрәт килүнең сәбәбен һәркем үзенчә юрый, күбесенчә әтиләренең кеше хакына керүеннән күрәләр. Арзанга гына тире җыеп, кыйммәткә тапшырып алган тиеннәренең хакы меңе белән чыга, ахры, дип сөйлиләр.

Хәзерге базар чорында мондый эшмәкәрләр меңләгән. Әгәр дә барысының да кешене алдап җыйган тиеннәре бәхетсезлек китерә башласа, аларның да нәселе корып бетәргә мөмкин бит, шул турыда ныграк уйласыннар иде бүгенге алыпсатарлар.

Шуңа күрә намусны югалтмыйча кеше хакы, хәрам керүдән саклана белсәк иде. Акча өчен нәрсә генә эшләмиләр хәзер. Табиблар янына барырга куркыныч. Операциягә дә акча кирәк, диләр. Файдасы булмаса да, кыйммәтле дарулар алырга кушалар, чөнки даруханәләр дә алар кулында. Телевизордан балалар табибының педофил булуын сөйләп өнсез иттеләр. Кемгә ышанырга белмәссең. Кая барабыз, нәрсә өчен яшибез, киләчәктә балаларыбызны, нәселебезне нәрсә көтә? Акча, байлык колына әйләнмичә, кеше булып тугач, кешечә яшәргә кирәктер бит инде. 


Гүзәл ХИСАМОВА

в„– |

Кычытмаганны кашу

$
0
0
04.07.2013 Милләт
Билгеле булганча, әлифба­быздагы хәрефләр саны урыс алфавитындагыдан алтыга артык. Нәтиҗәдә үзләрендә шушы хәрефләр булмагач, татарча исемнәребезне урыслар бозып әйтә. Сузык авазлар белән эш җиңелрәк, әй­тик “ә”не “а”га, “ү”не “у”га, “ө”не “о”га гына алмаштыралар. Ә менә “җ” урынына “дж” дип куеп, “ң”ны “нг”га үзгәр­теп һәм “һ” ны “г”га алмаштырып тулы бер буталчык кер­тәләр.

Нигездә, Көнбатыш Европа телләреннән алынган исем­­нәрдәге “җ”, “ң”, “һ” хә­рефлә­рен бер дә кирәк­мәгәнгә “дж”, “нг” ,”г”га алмаштырып язабыз һәм әйтә­без. Мисаллар коточкыч күп һәм безнең телебез файдасына түгел. Джа­лил, Джау­дат, Джамиля, Гади һәм башкалар. Әле ярый хәзергә татар исем­нәрен үзебезчә, Җә­лил, Җә­милә, Һади дип дө­ресләп яза һәм әйтә алабыз, ә башка тел­ләрдән урыс аша кергәннәрне нигәдер бозып язабыз һәм укыйбыз. Нигә без Җорҗ Бушны Джордж Буш, Һейнене Гейне дияргә мәҗ­бүр соң әле?

Менә шулай һәрвакыт бас­кын халык кубызына биеп торсак, Джалил, Джамилә, дип язарга гына түгел, әйтергә дә күнектерелербез. Һадиев­не Гадиев дип яза һәм әйтә башладык та инде, шулай күнегеп китәргә дә озак түгел.Әнә бит үзебезнең тел галим­нәребезнең мәгънәсезлеге аркасында каты “к” һәм “г” хәреф­ләреннән мәхрүм ител­гәч, хәзер каләм, кәгазь дип язабыз да, укыйбыз да. Һич югы башкорт туганнарыбыздан үрнәк алган булсалар да, бик мөһим ике хәрефебез сак­ланып калыр иде.

Шөкер, “Азатлык” радиосы бозып әйтүләргә юл куймый, “Мәдәни җомга” һәм башка басмаларыбыз да Гейне дип язмый, тиешенчә Һейне дип дөрес яза. Коттеҗ, җинс кебек төшенчәләрне дә “дж“ кулланмыйча язарга һәм әйтергә өйрәнсәк, шулай ук комачауламас. Шәх­сән үзем кая гына язганда да “дж“ кулланмыйм, ләкин барыбер “дөресләп” төзәтә­ләр.

Бездә теле­безгә зыян салуга китерүче фи­кер­ләр белән мавыгып китүләр күп. Татарстан суверенитеты игълан ителгән елларда “боралак”, “мәхкәмә” һәм башка шундый төрки, гарәп, фарсы телләреннән алынган күркәм төшенчәләр кулланыла башлаган иде. Әмма тел галим­нәребез моңа кискен каршы чыкты. Имеш, “җөмһүрият”кә караганда рес­публика әйбәт­рәк. ”Арыш, бодай, арпа һәм башка культураларны арыш мәдәнияте дияр­гәме. Акчаны экономияле тотарга диясе урынга икътисадлы дию буламы инде”, фәлән дә фәс­мәтән.

Кычытмаганны кашып, телебез турында “кайгырту­чылар”га бер дә курыкмыйча “культура”сын да, “мәдә­ни­ят”ен дә иркенләп, синонимнар рәвешендә кулланыгыз диясе килә. Әнә тагын бер­се “Мәдәни җомга”ның “Ту­ган тел” кушымчасына та­тарның бик тә матур төшен­чәләре булган “зур әти” (зү­рәти), “зур әни” (зүрәни) сүз­ләрен алып ташларга тәкъ­дим итә. Имеш, “зур”ның антонимы “кечке­нә”, шулай икән, кечкенә әти буламыни? Шуңа күрә “әби”, “бабай” гына тиеш?! Нинди сафсата! Алайга китсә, Америкадагы карт-кортка да, Камчаткадагысы да әби-бабай дип атала. Ә зүрәни, дәү әни фәкать синеке генә. Әби, бабай исә хатыныңның әти-әни­се була. Аларны ничу сәх­нәләрдән, маймылланып, тү­ще дә тесть дип атарга. 


Шәһит ГАТАУЛЛИН

в„–106 | 04.07.2013

Ашыгыч! 7 яшьлек Әлфиягә III (+) кан кирәк!

$
0
0
04.07.2013 Җәмгыять
7 яшьлек Әлфия Нотфуллина авыр хәлдә ДРКБда ята. Аңа тиз арада III группа уңай резуслы кан кирәк! Бу мошенниклар игъланы түгел - "Матбугат.ру" гарантия бирә! Контактлар өчен телефон: 89274117558

Балага ярдәм итик!


---

в„–--- | 04.07.2013

Кызыгызны чит милләт кешесенә кияүгә бирер идегезме? (Сораштыру)

$
0
0
05.07.2013 Милләт
Таҗик милләтеннән булган туташларга башка дин һәм милләт кешеләре белән гаилә кормаска. Таҗикстан парламенты депутаты Саодат Амиршоева Конститу циягә әнә шундый төзәтмә кертергә тәкъдим итә. “Бүген безнең кызларыбыз, байлык артыннан куып, ике дә уйламыйча, башка милләт кешесенә кияүгә чыга. Бу күренеш безне, таҗик аналарын, бик борчый”, – дип белдергән ул. Таҗикстанның социаль челтәрләрендә бу тәкъдимгә бары тискәре фикерләр генә әйтелгән.

Ә сез үзегезнең балагызның башка дин һәм башка милләт кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме? Таҗик депутаты кертергә теләгән тыюда хаклык бармы?

Алсу Миронова,“Татарстан яшьләре” берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе:

– Әлегә минем балаларым юк. Шулай да киләчәктә, улым яки кызым башка милләт һәм дин ке­шесе белән гаилә корырга теләсә һәм алар бер-берсен чынлап та яратса, мин каршы килмәс идем дип уйлыйм. Ләкин яшьләргә килә­чәк­тә аларны нинди кыенлыклар көтүе турында алдан ук әйтәчәкмен. Бу – бик мөһим карар. Биредә хаталар ясарга ярамый. Никах мәҗлесе, туй йолаларын ничек үткәрү, балага исем кушу, аның кайсы динне тотачагын алдан ук күзаллау мөһим. Шәхсән минем катнаш никахта яшәүче дусларым бар. Ка­гыйдә буларак, бергә тормыш ит­кән вакытта аларның берсе башка дингә күчә.

Айсылу Лерон,“Татар радиосы” ди-джее:

– Мин башка дин һәм милләт кешесенә кияүгә чыгу мөмкин түгел дип яшәдем. Мондый хәлне күз алдыма да китерә алмый идем. Бу тәрбиядән килә. Кечкенәдән, минем ирем үз динемдәге, үз миллә­темдәге кеше булырга тиеш, дигән уй белән үстем. Кызымны да шулай итеп тәрбияләргә тырышачакмын. Ләкин инде аның баш­ка милләт кешесе белән гаилә корасы килсә, уйларга туры киләчәк. Мә­хәббәтләре көч­ле, сайлаган яры яхшы кеше булса, ризалык бирүем ихтимал. Бу очракта, минемчә, ке­ше­нең үз язмышын үзенә хәл итәргә мөмкинлек би­рер­гә кирәк. Каршы кил­сәң, гомер буе үзеңне гаепле тоеп яшәвең бар. Иптәш кызларым арасында да катнаш гаилә корып, бәхетле яшәү­челәр күп. Ләкин балалары гына татарча сөйләшми, телне бел­ми. Ә тыю – мәгънә­сезлек. Бер-берсен чынлап яраткан ике кеше барыбер җаен табачак.

Гөлсәһирә Гыйниятова, 155 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Шәхсән үзем мондый никахларга каршы. Ләкин балалар чын­лап та яратышса, берни эшләр хәлең юк. Бу очракта иң элек балама барысын да дин ягыннан аңлатып карар идем. Чөнки башка дин һәм милләт кешесе белән гаилә коргач, иң беренче проблема – балага исем кушу. Һәр ике як үз исемен кушарга тели. Мондый никах­лар­ның бер уңай ягын да күрмим. Төрле милләт һәм төрле дин кешеләренең туенда утырганда ук каршылыклар ярылып ята. Юк, мин башка милләт кеше­сенә каршы түгел. Һәр мил­ләтнең үзенә генә хас матур тра­дицияләре бар. Ләкин баламның мондый гаилә төзүен теләмәс идем. Иң элек гаиләдә милли тәрбия булырга тиеш. Барысы өчен дә, иң беренче чиратта, гаи­лә җавап бирә. Таҗик­стан­дагы кебек өстән ниндидер тыюлар кертү исә бик зур фаҗигаләргә китерәчәк.

Резеда Шәрәфиева,җыр­чы:

– Киләчәктә Ходай Тәгалә нәрсә язгандыр бит! Әлегә ул хакта уйланганым юк. Ба­лаңның тормыш иптәше үз милләтең, үз динеңдәге кеше булса, яхшы инде. Бөтен гореф-гадәт, йолалары таныш. Ләкин көннәрдән бер көнне кызым башка милләт һәм дин кешесенә кияүгә чыгам дип кайтса, каршы кил­мәячәкмен. Яхшы кеше булса, нигә риза булмаска ди? Кешенең нинди икәнлеге күзләреннән үк билгеле бит. Минем өчен дин түгел, баламның бәхете беренче урында тора. 




в„–107 | 05.07.2013

Метшин "Стамбул паркы" исемен төзәтерме? (ВИДЕО)

$
0
0
05.07.2013 Җәмгыять
Казан мэры Илсур Метшин Азатлык хәбәрчесенә 5 июльдә ачылачак парк исемен дөресләп язарга вәгъдә иткәннән соң, парк керешендәге фонтанга урысчалап язылган "Стамбул паркы" язуы 4 июль кичендә алынды.

4 июль көндез Татарстан журналистлары белән ике катлы автобусларны карап йөргән Казан мэры Илсур Метшин 5 июльдә башкаланың Чистай-Әпсәләмов урамнары чатында ачылачак паркның исеменең хаталы язылган булуыннан хәбәрсез булып чыкты. Азатлык хәбәрчесе шәһәр башлыгына бу турыда әйткәч Илсур Метшин, "Минемчә бу бик зур мәсьәлә түгел. Без аны бүген үк хәл итәрбез. Мин әле аңа игътибар итмәдем. Бүген кич белән алыштырырбыз", дип белдерде.

Илсур Метшин әлеге сөйләшүдән соң чыннан да паркның исемен барып караган булып чыкты. Һәрхәлдә кичке сәгать унда парк фонтанына ябыштырылган "Стамбул паркы" язуы алынган иде.

Паркның исеме дөресләп язылырмы, анысы 5 июльдә Истанбул шәһәреннән дә килгән кунаклар катнашында узачак ачылыш тантанасында билгеле булыр.  


Райнур ШАКИР

в„– | 04.07.2013

«Улымны астылар, кызымны боздылар»

$
0
0
05.07.2013 Җәмгыять
Күрсә дә күрә икән адәм баласы, түзсә дә түзә икән. Язмыш дигәнең судан тартып чыгарырга да, утка илтеп салырга да мөмкин шул. Ютазы районының Бәйрәкә Тамак авылында гомер итүче 75 яшьлек Зарима апа Шәрипова белән тормыш йомгагын сүтәбез. Әлеге йомгакның шома гына барган урыннары да бар үзе, әмма төенләнгән, чияләнгән җирләре ай-хай күп шул.

Чәчләре чалланган карчык бер ноктага төбәлгән килеш сөйли дә сөйли. Ә минем аңым ул сөйләгән бер тормыш эпизодын «эшкәртеп» тә бетерә алмый, шундук икенчесеннән каз тәне чыга.

– Япа-ялгыз мин, балам. Картлык көнемдә таяныч, юаныч булырлык ирем дә, кадер-хөрмәт күрсәтерлек балаларым да юк. Ялгызлык – гомер көзенең иң куркыныч дошманы икән ул, – дип бәян итә башлады Зарима апа тормышын. – Тумышым белән шушы авылдан мин. Әмма озак вакыт Үзбәкстанда, Казахстанда яшәдек. Яшьлегебез эш белән узды. Ару-талуны белмәдек, баш күтәрми хезмәт иттек. Бик күп еллар экскаваторчы булып эшләдем. Ирем Таһир исемле иде. Нечкә күңелле, әйбәт кеше иде, мәрхүм. Урыны оҗмахта булсын! Яратышып яшәгәнбездер инде. Тик Аллаһы Тәгалә безгә үз сабыйларыбызны сөю бәхетен генә бирмәде. Гаеп иремдә иде. Алма-Ата табиблары ясалма орлыкландыру юлын да тәкъдим итеп карадылар. Баш тарттык. Ул вакытта бик ят нәрсә иде бит ул. Балабыз булмауны миннән бигрәк ул авыр кичерде. Ишегалдында уйнап йөрүче күрше сабыйларын күреп, өйгә кереп елый иде, бахыр. Аннан соң утырып сөйләштек-киңәштек тә, балалар йортыннан нарасыйлар алып, аларны тәрбияләп үстерик, дип хәл иттек. Шулай итеп, гаиләле тормышыбызга ун ел узгач, балалар йортыннан сигез көнлек кыз бала алып кайттык. Исемен алыштырып, Светлана дип куштык. Матур, акыллы иде. Бик яратып, кадерләп үстердек. Аңа 4 яшь тулгач, уллы да булдык. Өйгә алып кайтканда малай да сигез көнлек иде. Якуп белән Светлананың әниләре бер, әтиләре башка булып чыкты. Менә шулай пар канатлы, тигез тормышта балалар белән чөкердәшеп яшәргә дә, яшәргә иде дә бит...

Йортыбызга бәхетсезлек беренче тапкыр 1982 елда килде. Таһирым кырда, эш урынында йөрәк өянәгеннән вафат булды. Мин өйгә кайтып килим дип киткән идем. Хушлаша да алмый калдым. Ә бит аңа нибары 40 яшь иде. Мин дә ике бала белән 40 яшьлек тол хатын булдым.

Ике елдан соң улыбыз Якупны җирләдем. 10 яшь иде күз нурыма. Минем пешекче булып эшләгән вакытым. Улым мәктәптән соң тагын өстәмә укуларга йөри иде. Фаҗигане ул үзе эзләп тапкан дисәң дә буладыр. Бер малай белән мәктәптән кайтканда кибет басучыларга тап булганнар. Алар төрмәдә утырып чыккан, яманатлары таралган, бар авылны дер калтыратып тора торган кешеләр иде. «Кибет басканны күрделәр, хәзер безне тиешле урынга хәбәр итәләр инде болар», – дип, бу ике баланы куа башлаганнар караклар. Улыбызның дусты качып котылган. Ә баламны тотып алып... агачка асып киткәннәр. Мин эштән кайтканда, ишегалды тулы халык иде. Ул вакытта 80 яшьлек каенанам исән иде әле. Баланы елый-елый баудан шул карчык төшергән.

Бик авыр булса да, үлгән артыннан үлеп булмый. Тешне кысып, алга таба яшәргә кирәк. Туган ягымда карт әнием калган иде. Бу вакыйгалардан соң берничә ел узгач, аны карарга дип авылга кайттым. Бер елдан ул да вафат булгач, кире Казахстанга китеп, төенчекләремне төйнәп, ирем белән улымның каберләрен чит җирләрдә калдырып, бөтенләйгә авылга кайтып төпләндем. Кызым Светлана исә унынчы сыйныфка кадәр Урыссуда укыды. Аннан соң Бөгелмәдә кооператив техникумын тәмамлаган иде. Үз авылыбыздагы кибеткә эшкә урнашты. Озак кына күрше малае белән дуслашып йөргәннәр иде. Башта «Мин Светлананы килен итәм», – дип йөргән егетнең әнисе, кинәт кенә фикерен үзгәртеп, улын кызыма каршы котырта башлаган. Ә минем кыз инде корсакка да узып куйган булган. Әмма малайларын барыбер үз якларына борып куйдылар, анысы бер хатынга йортка да кереп урнашты. Ә минем кыз баласын төшертте.

Күпмедер вакыт узгач, кызым эшеннән ял алды да, дус кызлары белән, Октябрьск шәһәренә җыенды. Шул көнне өй ишеген ачып җибәрүгә, күзем бер уч кап-кара туфракка төште. Йөрәгем жу итеп китте. «Баса күрмәгез, хәзер үзем себереп түгәм», – дип тә әйтеп бетермәдем, кызым ике аягы белән туфракка китереп тә басты. Һәм шул көннән соң өй ишеген башка ачып керә алмады балам. Шәһәрдән кайтышлый бер машина туктатып утырганнар. Ә аның йөртүчесе исерек булган. Гөнаһ шомлыгына каршы, кызым да алгы урындыкка утырган. Машина юлдан чыгып тәгәри башлагач, кызым тәрәзәдән чыгып очкан. Тимер өеме кабат аның өстеннән чыккан. Хастаханәдә газапланып күзләрен мәңгелеккә йомды балам. Җан биргәндә, өч тапкыр өзгәләнеп: «Әни», – дип кычкырган йөрәк парәм. Аңа бит нибары 24 яшь иде.

Бер танышым минем гозер белән багучыга барган иде. «Кызына бозым салганнар. Бик тә якын кешесенең әнисенең катнашы бар монда. Ишек төпләренә кабер туфрагы кайтарып салган», – дигән күрәзәче карчык. Әгәр чынлыкта шулай икән, җир күтәрә алмаслык гөнаһысы үзенә булсын. Бүген күршеләр балаларны аерганнарына үкенәләр дә бит, әмма сулар аккан, алма кебек кызны кире кайтарып булмый, – дип тәмамлый тормыш кыйссасын Зарима апа.

Берсеннән-берсе фаҗигале, йөрәкне телгәли торган үлемнәр. Япь-яшь балаларын салкын җир куенына иңдергән ананың гына йөрәге чыдасын. Ятимнәргә җылы караш, тәмле сүз кызганмаган, аларны ризыкландырган һәм киендергән хатынның картлык көнендә менә шулай ялгызы атлавы аеруча кызганыч.
 


Зөһрә САДЫЙКОВА

в„– |

"Тарих институтында кыскартулар сигез процент булачак"

$
0
0
05.07.2013 Җәмгыять
Татарстан фәннәр академиясе президиумының 4 июльдәге утырышы кыскартуларга багышланды. Тарих институтында кыскартулар сигез процент булачак. Ибраһимов исемендәге институтта өлкән галимнәр ярты ставкага күчереләчәк. Энциклопедия институтында кыскартулар ике урында да эшләүчеләр хисабына булачак.

Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров әлеге утырышта сүзен соңгы вакытта күтәрелгән шау-шудан, кыскартулар татар фәненә китереп сугачак дигән гаепләүләргә җаваптан башлады.

“Өч ай элек институтларның директорлары алдында кыскартуларның ни рәвешле булачагы турында ничек сөйләшкән булсак, без бүген шул ук фикерне инде нәтиҗәләр төсендә карыйбыз. Һуманитар институтларны 65% кыскарту була алмый дигән сүз җитәкчелек тарафыннан әйтелгән иде. Бүген сез моның дөреслегенә тагын бер кат ышанырсыз”, диде ул.

Ул президиум әгъзаларын фәннәр академиясе каршында эшләүче институтларның җитәкчелеге әзерләгән хезмәткәрләр җәдвәле (штат расписаниеләре) белән таныштырды, бу саннарның республика җитәкчелеге белән килештерелгәнлеген дә әйтте. Мазһаров сүзләренчә, әлеге саннарга күпмедер үзгәрешләр керергә мөмкин, чөнки институт һәм академия өчен инде уртак булган хезмәткәрләр җәдвәле министрлыклар белән дә килешенергә тиеш.

Бу утырыш вакытында кыскартуларның өч шарт нигезендә уздырылачагы әйтелде. Беренчедән, кайбер ярдәмче бүлекләр үзәкләштереләчәк. Бу беренче чиратта хуҗалык эшләрен алып бара торган бүлекләргә кагыла. Икенчедән, эшләнә торган темалар төгәлләнгән булса, алар өчен җаваплы хезмәткәрләр дә кыскарырга, теге йә бу темага караган ике бүлек берләшергә мөмкин. Өченчедән, академия җитәкчелеге сүзләренчә, институтларны яшәртү вакыты да килеп җиткән, өлкән яшьтәге галимнәрне ярты ставкага калдыру карала.

Соңгы атналарда зур шау-шу Тарих институты тирәсендә барды. Кыскартулар татар тарихчыларына каршы геноцид дигән шигарләр астында урам чарасы да узды.

"Бүген бу институтта 134 хезмәткәр урыны бар. Институт җитәкчелеге 10 урынны кыскартырга тәкъдим итә, шуларның дүртесе – хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүчеләр. Моннан тыш, лаборантларны һәм төп эш урыннары башка җирдә булганнарны да кыскарталар. Шул ук вакытта институт җитәкчелеге тәкъдим иткән хезмәткәрләр җәдвәлендә ике яңа үзәк оештыру да каралган. “Тарихи-мәдәни мирас үзәге” өчен 11 урын сорала, шуның алтысы әлегә вакансия. “Татар-болгар тарихы үзәге” өчен биш урын сорала – барысы да вакансия. Димәк, институтта әле кеше табылмаган, галимнәр белән тутырылмаган буш урыннар да шактый. Бу институтта күп дигәндә сигез процент кыскарту булачак", дип белдерде Азатлыкка академиянең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина.

Азатлыкка әңгәмәдә Мазһаров академия каршында Археология институты оешты дип белдергән иде. Бу яңа институтка Тарих институтыннан 32, ә Галимнәр йортының 12 эш урынын күчерү күздә тотыла. Моннан тыш, Заһидуллина сүзләренчә, яңа оеша торган институтка өстәмә җиде эш урыны бирү планлаштырыла.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бүген 120 хезмәткәр урыны бар. Әлеге институтның гыйльми шурасы 22 урынны кыскартырга тәкъдим иткән.

"Әйтик, өч тел бүлеге урынына ике тел бүлеге булачак. Бүген институт татар телен гамәлгә кую, мисал өчен, шәһәрдә элмә такталарны татарча итү, татар телен халык арасында кулланышка кертү мәсьәләләре белән күбрәк шөгыльләнәчәк, шунлыктан, алга таба гамәли юнәлешләргә игътибар зуррак булачак", ди Заһидуллина.

Фәннәр академиясендә үткән утырышта әлеге институтта кыскартулар гына түгел, ә “Мирасханә”сен белгечләр белән ныгыту турында да сүз булган. Җиде фәнни хезмәткәр институтның үз бүлекләреннән “Мирасханә”гә күчәчәк. Бу институтта кыскартулар пенсия яшендәге галимнәрне ярты ставкага күчерү һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүчеләр хисабына булачак.

Татар энциклопедиясе институтында кыскартуларның зур өлеше башка җирдә дә эшләүчеләр хисабына булачак. "109 штат берәмлеге бар. Шулардан 37 кеше кыскара. Чөнки бу институтта төп эш урыннары башка җирдә булганнар саны аеруча зур. Кыскартулар нигездә ике урында эшләүчеләр хисабына булачак. Үз институтларында ук ике вазыйфа башкаручы хезмәткәрләр дә бар. Моннан тыш, институт үзенең төп эшен – рус телендә алты томлык “Татар энциклопедиясе”нең алтынчы томын әзерләп бетереп килә. Шуңа бәйле институтның эчке төзелеше, бүлекләре дә тамырдан үзгәрәчәк. Чөнки, татар телендә томнарны әзерләү белән бергә, институтта башка басмалар әзерләү эшен дә башларбыз дип ниятлибез", ди Заһидуллина.

Академия үз каршындагы институтлардагы үзгәрешләрне сентябрь башына төгәлләргә җыена. Заһидуллина сүзләренчә, октябрь башында бөтен институтларда да аттестация башланачак.

Быел 21 майда Татарстан хөкүмәте карары белән академия каршындагы институтларны Русия кануннарына туры китереп кушу эше башланып китте. Киләчәктә институтлар аерым юридик берәмлек түгел, ә академия каршындагы бүлекләр булачак, фәнни хезмәтләренә килгәндә, аны ничек булган шулай дәвам итәчәкләр, дип аңлаткан иде Мазһаров Азатлык радиосына.

Академиядәге үзгәрешләр Чехиядән оптимальләштерү белгече Томаш Навратил җитәкчелегендәге белгечләр эшләү белән бер вакытка туры килде. Кайбер галимнәр бу кыскартулар татар фәненә нык кына китереп бәрәчәк дип тә белдерде.  


Наил АЛАН

в„– | 05.07.2013
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>