Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Татарстанда кыргый җәнлекләр ашый башлаган ир-ат мәете табылган (ФОТО)

$
0
0
17.05.2017 Фаҗига
Әлмәт районында кыргый җәнлекләр ашый башлаган ир-ат мәете тапканнар. Бу хәл узган ялларда Кичү авылы тирәсендә була. Бу хакта социаль челтәрдә хәбәр күренгән. Мәетнең кем икәнлеге билгеле.

Ул узган елның көзендә югалган 54 яшьлек Илгизәр Гыйльманов. Үлү вакыты ярты еллап элек дип билгеләнгән.

Сәбәпләре әлегә билгеле түгел, дип яза "Әлмәт таңнары".


---

--- | 16.05.2017

Айдар Галимовның кызы : «Мин-шайтан» (ФОТО)

$
0
0
17.05.2017 Шоу-бизнес
Айдар Галимовка кызының образы ошыймы? Кемнәр Айгизәнең аккаунтына язылган, алар җырчының киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.

Шуңа да, еш кына Айгизәнең фотографияләре астына: «Əтиең моңа ничек карый?» — дип комментарий калдыралар. Бу сорауга яшь җырчы болай дип җавап бирә: «Əйбәт, аңа ошый. Гүзәл белән без бик охшаш. Əлеге образ ярдәмендә безне аеру бик җиңел: мин — шайтан, Гүзәл — әйбәт кыз», — ди Айгизә.

Тик шулай да, татуировка, кыска чәч, ачык кием җырчының «подписчиклар»ына тынгы бирми, дип яза Идел.


---

--- | 16.05.2017

Рөстәм Миңнеханов Грозныйда Рамзан Кадыровта кунакта (ФОТО)

$
0
0
17.05.2017 Сәясәт
Бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Грозныйга эшлекле сәфәрдә. Бүген ул челтәрдә Рамзан Кадыров белән төшкән фотоларын куйды.

Фото янына ул «Мечеть имени Хамзы ибн Абд аль-Мутталиба (дядя Пророка Мухаммада (с.а.в) (Резиденция Главы Чеченской Республики) в г. Грозный)», – дип язып куйган.

     

Җырчы Нурзадә: "Өемдә газ юк, ашарга пешерә алмыйм"

$
0
0
17.05.2017 Шоу-бизнес
Популяр җырчы Нурзадәнең яңа йортка, яңа фатирга күчүе турында язган идек инде. Нурзадә ул вакытта йортларына әле дә газ кермәве хакында әйткән иде. Intertat.ru электрон газетасына билгеле булганча, Нурзадәдә әле дә газ юк.
"Озакламый туган көнем. Йортта газ булмагач, үткәрмәм дигән идем, аннары шашлык пешерергә булдым. Үткәрсәм дә, үткәрмәсәм дә, тугры дусларым барыбер котларга килә", - диде Нурзадә.    "Монда безнең шашлык-бум. Йорт ишегалдында халык шашлык пешерә, атна саен шашлык ашап торам", - дип сөйләде Нурзадә. Тавышындагы шатлык чаткылары Нурзадәнең бу тормыштан бик канәгать булуына ишарә иде. Шашлык кына ашап тору кешене бәхетле итә, әлбәттә.   Нурзадәгә туган көненә нәрсә теләргә икәнен беләсездер инде хәзер? Газ теләгез аңа!
---

--- | 16.05.2017

Татарстанда тагын берничә районда кош гриппы буенча карантин игълан ителде

$
0
0
17.05.2017 Авыл
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Нурлат, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнарында кош гриппы буенча карантин игълан ителгән.

Мәгълүм булганча, ул иң беренчеләрдән булып Лаеш районының 25 нче октябрь исемендәге бистәсендәге кошчылык фермасында табылды.

10 май көнне исә республика башлыгы районда карантин игълан итү турында карар имзалады. Аның нигезендә 400 меңнән артык авыру кошчык юк ителәчәк. Кичә Чаллыдагы сәүдә үзәкләренең берсеннән Лаеш районыннан «Деревенька» сәүдә маркалы кош гриппы белән зарарланырга мөмкин булган 7 меңнән артык йомырканы сатудан алулары мәгълүм булды. Бу хакта шәһәрнең дәүләт ветеринар берләшмәсе башлыгы Ирек Нигъмәтуллин хәбәр иткән. 
---

--- | 16.05.2017

“Картлыкта булса да кавышыйк, Гайшә”

$
0
0
17.05.2017 Хатлар
Язмыштан узмыш юк дибез, шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз. Дин әһелләре дә һәркемнең тәкъдире Ходай тарафыннан язылган инде дип өйрәтә. Ләкин, кайбер очракларда, язмыш-тәкъдир эшләренә үзебез дә катнашкан булып чыгабыз, гади генә үтәргә тиешле киләчәгебезне үзебез үк катлауландырабыз һәм газаплы тормыш кичерәбез.
Бәхеткә, мең михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, кайбер очракларда хаталы язмышның да азагы бәхетле була. Түбәндә тасвирланасы мәхәббәт кыйссасы – шуңа мисал.   ...Гайшә Шамилгә кияүгә чыгам дип йөргән көннәрдә, уйламаган җирдән, сөйгәненә сеңлесе Мәликә кияүгә чыгып куйды. Үзеннән ике яшькә генә кечкенә бердәнбер туганының, эч серләрен уртаклашып үскән якын-газиз сеңлесенең бу адымын Гайшә коточкыч авыр кичерде, шашып-шашып елады, сеңлесенә ләгънәт укыды. Ул мәктәпне тәмамлап, ике ел инде көнкүреш комбинатында тегүче булып эшли, ә сеңлесе җәйгә мәктәп тәмамларга җыена иде. Кызларның әниләре биш ел элек кисәк үлеп китте. Әтиләре яңадан гаилә кормады, өчәүләп тыйнак кына көн күрделәр. Шамил колхозның балта остасы. Мәликә аңа яшерен генә гыйшык тотты, мәхәббәт утында янды. Гәрчә Гафур исемле егет белән киноларга бергә барсалар, бер-берсен ошаткандай күренсәләр дә. Гайшә белән Шамил исә Мәликәнең нинди хисләр кичерүе турында башларына да китермәделәр, бик матур пар булып, инде өйләнешәбез дип планнар кордылар.   Шамил Гайшәне сорарга килгәч, әтиләре: “Бер ел сабыр итегез, Мәликә укып бетерсен, эшкә урнашсын, аннан өйләнешерсез”, – дип, яшьләрнең никахын бер ел кичектереп торырга киңәш итте. Шамилнең соңгы вакытта еш чирләүче әнисе үзе исән чакта улының өйләнүен теләсә дә, яшьләр Мәликәнең укуын тәмамлап, эшкә урнашуын көттеләр. Ул вакытларда кыз урлау йоласы бар иде. Үзара килешеп, Шамил Гайшәне урлап кайтырга булды. Апасы бу ниятне, сер итеп, сеңлесенә чиште. Шамилнең егетләр белән кайсы көнне, сәгать ничәдә килергә җыенуын да әйтте. Шамилгә үлеп гашыйк Мәликәнең егетне апасына һич кенә дә бирәсе килми иде. Аларның кавышу ихтималыннан аңы томаланган кыз, уйларын ашыктырып, план кора башлады һәм шундый карарга килде: апасының бишмәтен киеп, билгеләнгән сәгатьтән ун минут алдан ишегалдына чыгарга! Калганы ничек булса, шулай була.   Чыннан да, кыз урлау көнесәгате җиткәч, егетләр, Гайшә чыкты дип, капка төбеннән ерак тормаган ат арбасына Мәликәне утыртып, чаптырып китеп тә бардылар. Егет өендә җыйнак кына табын әзерләнгән, никах укырга мулла әзер, бусагага мендәр куелган – яшь киленне көтәләр иде. Өйгә кайтып, җәймәне ачып җибәргәч, Мәликәне күреп, барысы да телсез калдылар. Мәликә: “Аяк астыңда туфрак булырмын, мин сине үлеп яратам, миңа синнән башка беркем кирәкми”, – дип, елый-елый Шамилгә ялварды. Ул арада егетләр никахка Мәликәнең әтисен дә алып килделәр. Шаккатып, югалып калган олылар, артка юл юклыгын аңлап (урлап кайткан кызның әти-әнисе йортына кире кайтуы оят һәм гөнаһ санала), уйлашкан-киңәшкәннән соң, яшьләргә никах укылды.   Гайшәнең генә хәлен берәү дә аңламады. Ул әлеге вакыйгадан җүләрләнер дәрәҗәгә җитте, нәрсә эшләгәнен белештерми башлады. Мәликәнең егете Гафур да бик читен хәлдә калды. Һәм, уйланып йөргәннән соң, Гайшәләр өенә килеп, канаты каерылган, хәсрәткә төшкән кызга өйләнергә тәкъдим итте. Барысын да уртага салып сөйләшеп, яшьләрне кавыштырып та куйдылар. Ә бер айдан алар Гафурның шахтада эшләүче бертуган абыйсы янына Карагандага киттеләр.   Тормыш үз җаена дәвам итте. Гафур акыллы, төпле егет булып чыкты. Үткәннәр турында сүз кузгатып, Гайшәнең күңелен җәрәхәтләмәде. Ике елга бер тапкыр туган якларына кайтып килделәр. Бер кыз бала үстерделәр. Ул Казанда югары белем алып, Казан егетенә кияүгә чыгып, шунда төпләнеп калды. Гафур үлгәч, үзе лаеклы ялга чыккач, кызы белән кияве Гайшәне үзләре янына алып кайттылар.   Башыннан ниләр кичкәнен, сеңлесенә рәнҗеп, бәгырьләре ничек өзгәләнгәнен Гайшә үзе генә белде. Яшисе килмәгән вакытлары, илереп-илереп елаган чаклары, өйдән чыгып китеп, көннәр буе далаларда йөрүләре, Шамилне оныта алмый тилмерүләре... Шундый чакларда акыллы сүзләре белән юатып, ире Гафур тормышка кабат кайтара иде аны. Гайшә аңа һәрвакыт рәхмәт укып яшәде.   Язмыш диген... Мәликә дә Гафур кебек ике ел элек гүр иясе булды. Гайшә олыгайгач, сеңлесен барыбер кичерде. Шамил өйләнгәч, алар инде бергә-бер калып бервакытта да сөйләшмәделәр: җаннарын җәрәхәтләмәделәр. Гайшә балалары янындагы көйләнгән тормышка күнеп, ипле генә яшәп яткан көннәрнең берсендә алар фатирына шау итеп бер төркем кунак килеп керде. Гайшәнең күз аллары караңгыланып китте. Чөнки болар: чәчләре агарган, олыгыйган, ләкин күзләре, елмаюлары нәкъ егет вакытындагыча калган Шамил, аның улы, килене, кызы, кияве иде. Ничә еллардан соң Гайшә белән Шамил дә кул биреп күрештеләр. Икесенең дә тәненнән ниндидер дулкын йөгерде. Мул итеп табын әзерләнде. Бераз тын утыргач, Шамилнең улы сүз башлады: “Гайшә апа, яшь вакытта әти белән ничек яратышып йөргәнегезне беләбез, арагызга әни кергәч, икегез дә авыр хәлдә калгансыз, әмма буласы булган инде, менә хәзер, каршы килмәсәгез, сезне яңадан кавыштырып, тормышыгызны бергә үткәрүегезне телибез”.   “Йә Аллам, бу хәлләрне дә күрер көннәр булыр икән!” – дип уйлады, Ходайга рәхмәт укыды Гайшә апа. Соң булса да уң булсын, риза ул, риза! Госман ХӘСӘНШИН. Балтач районы, Норма авылы.
---

--- | 17.05.2017

Татарстанда +22 градуска кадәр җылытачак

$
0
0
17.05.2017 Экология
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага җылы һава торышы әйләнеп кайтты. Алдагы берничә көндә төнге кыраулар инде көтелми.
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез бераз кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда – +15..+20, Казанда +17..+19 градус җылы булачак.   18 майда төнлә бераз яңгыр явачак, көндез – явымсыз. Һава температурасы төнлә – +4..+9, көндез +17..+22 градус җылы булачак.   19 майда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, төнге сәгатьләрдә – +5..+10, көндез исә +16..+21 градус җылы булачак.
---

--- | 17.05.2017

"Татар театры: Югалту һәм табышлар" (дискуссия ВИДЕОЯЗМАСЫ)

$
0
0
17.05.2017 Мәдәният
Бүген КФУда "Татар театры: югалту һәм табышлар" дигән темага дискуссия булды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы әлеге чарадан турыдан-туры трансляцияне тәэмин итте.

 

 

 

 

 


---

--- | 17.05.2017

"Идел кызы"бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды (ФОТО)

$
0
0
17.05.2017 Мәдәният
Бүген, 17 май көнне "Туган авылым" ресторанында "Идел" журналы тарафыннан уздырыла торган "Идел кызы" бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Быел беренче урынны Гөлназ Гарифҗанова яулады.

Икенче урында - Алсу Шәңгәрәева, өченче урында исә Роза Сабирова. Җиңүчебез Гөлназ бәйрәмгә ике сюрприз әзерләп килгән - "Идел кызы" язулы бик матур һәм тәмле торт һәм "Идел кызы" (Гөлсәрвәр сүзләре, Гөлназ Гарифҗанова көе) дип аталган  искиткеч матур җыр!

Мәртәбәле кунак - Бөтендөнья татар конгрессының  Казан бүлеге, «Болгар» Милли хәйрия фонды җитәкчесе  Фәрид Фәиз улы Мифтахов барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, җыр башкарды.

"Ихлас Татарстан" оешмасы җиңүче кызларга милли орнаментлар белән чигеп эшләнгән мендәрләр бүләк итте. Барлык финалистларга да "Идел" журналы редакциясе бүләкләр тапшырды.

Шулай ук баш мөхәррир Сабиров Радик Рәшит улына туган көне белән дә котлаулар ирештердек, дип хәбәр итә "Идел" журналы хезмәткәре Рәйсә Борһаниева. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 17.05.2017

Яшел Үзәндә тарихи йортлар янган (ФОТО)

$
0
0
17.05.2017 Хәвеф-хәтәр
Бүген көндез Яшел Үзән шәһәрендә "Полукамушки" микрорайонында агач йортларга ут капкан.

Янгын сүндерүчеләр сәламәтлегенә зыян килүче кешеләр булмавы турында хәбәр итә.

Туларк: В Зеленодольске в историческом микрорайоне «Полукамушки» горят жилые дома (ФОТО) 

Элек булган күренеш

Янгыннан соң


---

--- | 17.05.2017

Моргта «теге дөнья»дан кире кайткан ханым: «Кешенең гомере бетмәсә, үлми икән»

$
0
0
17.05.2017 Могҗиза
Элек Колхоз базарына еш йөри идек. Азык-төлек алабыз да, автобуска утырып, рәхәтләнеп сөйләшеп, шәһәр күзәтеп кайтабыз. Берсендә шулай бер хатын белән танышып киттек. Үзенең гыйбрәтле хәлен сөйләде ул безгә.

Бу хатын ире белән икәү генә яшәгәннәр. Машиналары искерә башлагач, аны сатканнар. Тотылган «Жигули»дан килгән акчаны өйдә саклаганнар. Аскы каттагы күршеләре дә бу хакта белгән. Беркөнне алар «кунакка» кергәннәр. Ишекне ачуга, берсе бу хатынның иренә балта белән бәргән, хатынга да эләккән. Икесе дә идәнгә аңсыз ауганнар. Караклар исә ул арада акча эзләргә керешкән. Әле ярый икенче күршеләре тавыш ишетеп, юньлегә түгелдер дип, полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

Кыскасы, каракларны тоткарлаганнар. Кызганыч, балта белән башына сукканнан соң, ире гүр иясе булган. Хатынны да хастаханәдән моргка озатканнар. Мәетләр арасында берәүнең ыңгырашканын моргта җыештыручы ишеткән. Ни хикмәт, хатын үлеп җитмәгән булган. Аның башына тиз арада операция ясаганнар. Менә инде өч ел яши. «Кешенең гомере бетмәсә, үлми икән. Ирем генә янымда юк. Ә теге караклар төрмәдә утыра», – дип сөйләде ул. Кеше малына кызыгудан бер файда да юк шул.

Миңлегөл Әдһәмова, Казан


---

--- | 17.05.2017

Татарстанда 16 яшьлек егет ерткычларча әтисен үтерүдә шикләнелә

$
0
0
18.05.2017 Криминал
2017 елның 12 нче май кичендә Татарстанның Яшел Үзән районы Малые Ключи авылында яшәгән 53 яшьлек ир-ат хәбәрсез юкка чыга. Өеннән документлары һәм кыйммәтле әйберләре дә югала.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлегендә Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә  Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Ир-ат ялгызы яшәгән. Аның югалуы турында, озак күренмәвенә борчылган, ир йортыннан ерак түгел генә яшәгән элеккеге хатыны хәбәр итә. Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре барышында, җинаять кылуда зыян күрүченең 16 яшьлек улы кулга алына. Ул җинаять кылуга катнашы булуын таныган һәм әтисен күмгән урынны күрсәткән.

Тикшерү версиясе буенча, егет танышлары белән бергәләп әтисен үтерергә карар кыла. Аннан соң әтисе милке булган җир биләмәләренә документларны алып, киләчәктә “кара” риэлторлар аша сатарга дигән мәкерле нияте була. Җинаять корбаны булган ир-атның өенә кереп, балта һәм лом белән сугалар. Аннан соң автомобильгә салып, гәүдәне урманга алып барып күмәләр.

Шикләнелүченең җинаятьтәшләрен кулга алу буенча чаралар үткәрелә. Якын арада тикшерү егетне сак астына ябу рәвешендәге чикләү чарасы сайлау үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.


---

--- | 17.05.2017

“Ришат, улым, берүк Илһам абыең Шакиров кебек була күрмә, чөнки ул...”

$
0
0
18.05.2017 Шоу-бизнес
Һаман да шул “балык башы”: Ришатның буйдак булып йөрүе тамашачыга тынгы бирми. Җырчы үзе шәхси тормышын пәрдә артында калдыргангамы, тамашачы "тикшеренүләр"еннән туктамый. Бер вакыт аны Гөлназ Асаевага тәкъдим ясаган икән, диделәр. Ә хәзер, Алия Карачурина белән йөри, дигән имеш-мимешләр бар.

Әмма Ришат бу сорауга төгәл җавап бирми, ә мөләем итеп елмаеп кына тора:

- Концерт барганда, залдан бер әби торды да: “Ришат, син шундый шәп җырлыйсың. Син – Илһам Шакиров дәвамчысы”, - диде. Шундук, янында утырган әби басты да: “Улым, берүк Илһам абыең кебек булма, ул өйләнми калды”, - диде. Үземә дә кызык булып китте.

Әйе, гасстрольләр белән йөреп, бу мәсьәлә озагракка сузылды. Әмма 30 яшькә кадәр тәвәкәлләргә иде. Кызлар минем белән күп кызыксына, социаль челтәрләрдә күп язалар. Аларга үзем түгел, ә администраторым минем исемемнән җавап бирә. Кешенең хисләрен аңлыйм, шуңа кире кагырга да авыр.

Элегрәк булачак хатынымны сәнгать кешесе итеп күз алдына китерә идем. Хәзер исә, өйдә көтеп утыручы да булсын, дим. Әмма Ходай кемне бирә инде. Кемне генә бирсә дә, аны ничек бар, шулай кабул итәчәкмен. Мәхәббәт, чын ярату булса, ул шулай булырга тиеш.


 


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 17.05.2017

Бәрәңгедән шаккаткыч уңыш алу СЕРЛӘРЕ

$
0
0
18.05.2017 Киңәш-табыш
Бәрәңгедән мул уңыш үстереп алыйм дисәң, хәстәрен көздән үк күрә башларга туры килә. Бәрәңге алганда, иң зур уңыш биргән көчле төпләрдән тавык йомыркасы зурлыгындагы сау-сәламәт бүлбеләрне аерым бер күчкә җыеп барабыз. Беркадәр җилләткәннән соң, тишекле пластик яки агач тартмаларга тутырып, ай буе җылы, якты верандада яки теплица эчендә тотып, тулысынча киптерәбез.

Аларны кышын җылы идән астында сакларга ярамый: бик нык үреп, “эчәгеләре чыгуы” ихтимал. Дилбегә буе сузылган, чәбәләнеп, чуалып беткән үрентеләрне сындырып алган очракта, утырту материалы бик нык хәлсезләнә, булачак уңышның 25-30 проценты юкка чыга. Хәер, үрентеләрне чыгарып атмаска, киресенчә, аларны юеш комда тамырландырып, 15-17 смлы кисәкләргә бүлеп, иртә язда туфрактан очларын гына чыгарып калдырып, аерым түтәлгә тезеп утыртырга һәм, кыраулардан саклау өчен, өсләренә тукылмаган калын материал ябарга була. Иң яхшысы – орлыклык бәрәңгене капчыкларга тутырып, яки өсләренә мешковина, чиста салам ябып, тирән базда саклау. Биредә аларны бары тик күсе казыган тишекләрдән яки яз көне туң киткәч, тешне сындырырлык салкын суда чыланудан сакларга кирәк.

Бәрәңге утыртырга якынча бер ай кала орлыклык материалны салкын, караңгы баздан чыгарып, кояшта таратып киптерәбез, корткычлар зарарлаганнарын, кисек, тишекләрен аерып алабыз. Әгәр утыртырга уртача зурлыктагы бәрәңгеләр генә җитмәсә, эреләрен үрдереп, ике-өч өлешкә бүлеп утыртырга була. Ярганнан соң кимендә бер атна вакыт үтеп, бүлбенең кипшенеп элпәләнүе, яраларның табигый рәвештә ябылуы мөһим.

Орлыклык бәрәңгене утыртырга әзерләүнең берничә ысулы бар. Без үскәндә авыл кешеләре бәрәңгене 1 майда баздан чыгарып, көне буе кояшта җылытып киптергәннән соң, миче ягыла торган мал өенә кертеп үрдерәләр иде, утыртканчы (өч атна вакыт эчендә) ярыйсы әйбәт сыйфатлы шытымнар пәйда була иде. Бәрәңге бакчаларыбыз берничә булганга, ярып утырту өчен 100 чиләккә якын бәрәңге чыгара, бүлбеләр күчкә шактый калын итеп өелә иде. Моның кимчелеге бар: кояш нурлары тигез төшми, аста калган бүлбеләрнең үрентеләре аксыл төстә, озынрак һәм хәлсезрәк була. Көрәк яки сука белән утыртсаң бер хәл, трактор чәчкеченә салгач, үрентеләрнең шактый зур өлеше сынып әрәм була иде. Бу рәвешчә үрдерү вакытында бәрәңге бүлбесе 10-15 процент сутын югалта, җылыда беркадәр шиңә. Уңай ягы шунда: бөреләре тиз уяна һәм тигез тишелә. Әлеге ысулны камилләштерү өчен, орлыклык бәрәңгене сай тартмаларга яртылаш кына тутырып, верандага яки сарайга, мунча чоланына кертеп куярга була. Көндез кояш нурлары бик әйбәт җылыта, яшелләндерә, үрентеләр чагыштырмача тиз пәйда була. Гадәттә, апрельдә, майның беренче яртысында көндез кояш яхшы кыздырса да, төннәр әле салкын торганлыктан, тартмаларның өсләрен кичтән томалап калдырабыз.

Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: иң ышанычлы һәм отышлы ысул – орлыклык бүлбеләрне ай-ай ярым чамасы 13-15 градус җылылыктагы якты бинада, шикәр комыннан бушаган тар капчыкларда, вак тактадан ясалган тартмаларда үрдерү. Үзем “Актуаль” поликарбонаты ябылган, көздән туфрагына тирес, компост кертелгән (черү процессы җылылык бирә) теплицабызда үрдерү яклы. Биредә җылылык та, яктылык та тигез төшә. Үрентеләр сузаймый, калын, яшел яфракчыклар, вак кына тамырлар чыгара. Көндез көн кояшлы булганда, форточкаларны, хәтта ишекләрне ачык тотабыз, төнгә ябып калдырабаз. Тартмаларны берсе өстенә берсен әрдәнәләп өеп куябыз, шулай да такта араларыннан яктылык әйбәт төшә. Үрдереп, тамырландырып утыртылган бәрәңге, гадәттә, 2-3 атнага иртәрәк тишелә, чирләргә бирешми, сабаклары нык, уңышы мулдан була. Бүлбеләр тәмам өлгереп җиткәнгә күрә, кышын әйбәт саклана.

Сүз дә юк, дачадагы түтәлләрдә үстереләсе, күләме бер-ике чиләктән артмаган утырту материалын җылы бина эчендә, тартмаларга берничә рәт кенә итеп тезеп салып, юеш пычкы чүбендә яки торфта, дымлы черемәдә тамырландырып, күзәнәкләр генә түгел, хәтта нәни кәлшәләр үстереп утыртырга була. Күзәнәкләр тизрәк ясалсын өчен, бәрәңгегә утын көле төнәтмәсе сибү отышлы. Минераль ашламалардан бор кислотасы яки күкертле бакыр эремәсе ясарга, концентрациясе 0,01 процент булганчы су белән сыеклап, бүлбеләр өстенә сибәргә була. Кырлы стаканның өчтән икесе кадәр сыеклык чиләк ярым бәрәңгегә бөркергә җитә.

Бәрәңгенең иртә, уртача срокта, соң өлгерүче сортларын аралаштырып утыртырга ярамый. Вегетация сроклары төрле булу сәбәпле, үсентеләр тигез тишелмәячәк, бер берсенең үсешенә комачаулык тудырачак, нәтиҗәдә, гомуми уңышка зыян киләчәк. Уңган бакчачылар утырту материалын алыштырып тору, искергәннәрен 5-6 ел саен яңарту яклы. Яңа сортлар белән кызыксынучылар көздән мул уңыш бирүче сортларның “бәрәңге алмаларын” җыеп, рассадасын орлыктан үзләре үстерә. Яңа сортларның орлыгын бакчачылыкка махсуслашкан сәүдә үзәкләреннән табып була. Хәтта язын базда онытылып калган “ана” бәрәңгегә сырышып үскән вак кына бүлбеләрне дә әрәм итәргә ярамый.

Селекционер галимнәр “һавада үскән” (воздушные бульбочки) борчак зурлыгындагы, бик вак яшь бәрәңгеләрне иң сәламәт, супер элиталы утырту материалы дип атый. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында бәрәңгенең яңа сортларын чыгаручы уңган галимнәр эшли. Теләгән кешегә сәламәт утырту материалын шуннан сатып алу мөмкинлеге дә бар.


Хәмидә ГАРИПОВА

--- | 18.05.2017

Өч яшьлек малайның "Изге сугыш" җыры интернетта миллион карау җыйган (ВИДЕО)

$
0
0
18.05.2017 Җәмгыять
Узган елны "Туган тел"не яттан шартлатып сөйләүче өч яшьлек бу кечкенә малайны хәтерлисезме? Камал театры артисткасы Гүзәл Минакова-Сибгатуллинаның улы Арслан булып чыкты ул.

Зур популярлык алган иде ул видеоязма.

Инде менә талантлы Арсланнан яңа бүләк: "Изге сугыш" җыры Фейсбукта миллион карау җыярга өлгергән. Шулхәтле эмоциональ итеп башкара, хәтта тамакка төер утыра. Сез дә карагыз:

Тулырак: Клип четырехлетнего певца из Казани в День Победы собрал миллион просмотров в «Фейсбуке»


---

--- | 18.05.2017

Казанда интерактив милли-мәдәни энциклопедияне тәкъдим итәләр

$
0
0
18.05.2017 Мәдәният
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Традицион мәдәниятны үстерү республикакүләм үзәге катнашында балалар өчен булган «Татарстан халыклары бәйрәмнәре» («Праздничный круг народов Татарстана») интерактив энциклопедияне тәкъдим итү чарасы узачак. Презентация бүген Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының концертлар залында үтәчәк. Башлана 13:00 сәгатьтә.

Проект Татарстан өчен дә, Россия өчен дә бик үзенчәлекле. Тәүге тапкыр балалар өчен ирекле формада заманча фәнни тикшеренүләргә нигезләнгән, яз-җәй айларында уздырылучы календарь бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр турында (Каравон, Сабантуй, Семык, Гырон-Быдтон, Уяв, Балтай, Питрау), музыкаль һәм инструменталь мәдәният, декоратив-гамәли сәнгать, Татарстанның төп халыклары (татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар, керәшеннәр) этнографиясе турындагы материал тәкъдим ителә.

Проектның максаты – Татарстан Республикасы балаларында семантикасы буенча халык бәйрәмнәренең дөрес образларын формалаштыру, шулай ук балалар өчен интерактив энциклопедия рәвешендә кулай һәм кызыклы формада үз халкының һәм Татарстанның башка халыкларының мәдәниятына карата хөрмәт һәм кызыксынуны тәрбияләү.

Проект милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлеген, мәдәниятын, телен һәм йолаларын саклауга юнәлдерелгән. Ул ТР министрлар кабинетының иҗтимагый мөхим проектларны чынга ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә торган грант хисабына эшләнелгән.

Татарстан Халыклары Дуслыгы йортында узачак презентацияләү чарасында проект җитәкчесе Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, проект авторы Традицион мәдәниятны үстерү республикакүләм үзәге директоры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, Традицион мәдәниятны үстерү республикакүләм үзәгенең фәнни хезмәткәре, Татарстан журналистлар Союзы әгъзасы Гөлнара Мансурова, шулай ук проектны тормышка ашыручылар чыгыш ясаячак.  Чарага Татарстанның милли-мәдәни автономияләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре чакырулы.


---

--- | 12.05.2017

Рифат Зарипов Айдар Тимербаевны үз хисабына Төркиядә ял иттерәчәк (ВИДЕО)

$
0
0
18.05.2017 Шоу-бизнес
Рифат Зарипов хатыны Дилә белән Кубада кызынып ята дип әле шушы көннәрдә генә язган идек. Инде менә җырчы Айдар Тимербаевны да ял иттерергә булган... Үз хисабына! Видео карагач, аңларсыз:
 

Айдар абый колач жэеп каршы алды дуслар!!!)Кайтып життем Аллага шокер!
---

--- | 18.05.2017

Татарстанда 6 айлык бала үлеме буенча тикшерү бара

$
0
0
18.05.2017 Фаҗига
Фаҗига Нурлат районында булган. Югары температура белән район үзәк хастаханәсенә китерелгән кыз баланы, барлык реанимацион процедураларны башкаруга карамастан, коткара алмыйлар.

Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты эш ачкан. Тиешле экспертизалар билгеләнгән.

Тулырак: В Татарстане умерла 6-месячная девочка


---

--- | 18.05.2017

Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә Камал театры 6 спектакль тәкъдим итә

$
0
0
18.05.2017 Мәдәният
17-23 июньдә, Конфедерацияләр Кубогы 2017 көннәрендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 6 спектакль тәкъдим итә. Шәһәребез кунаклары һәм казанлылар соңгы елларда куелган, төрле фестивальләрдә катнашкан һәм дистәләгән еллар сәхнәдән төшмәгән данлыклы спектакльләрне күрә алачаклар.

17 июнь,  18.00 циклны Туфан Миңнуллинның  «Диләфрүз - Remake» музыкаль комедиясе ачып җибәрә. Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең рәсеме төшкән “Рlауbоу” журналы егетләр кулына килеп эләгә... Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

19 июнь, 19.00 Тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе - Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияуләре”. Әлеге музыкаль комедия 20 елдан артык һәрдаим аншлаглар белән уза. Спектакльнең режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.

20 июнь, 19.00 111нче сезон премьерасы – Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле. Ток-шоу жанрында куелган спектакльдә Казан һәм Америка татарлары арасында корылган телевизион күпер аша, милли үзаң темасына багышланган сораулар күтәрелә. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

21 июнь, 19.00 Фәрит Бикчәнтәев куйган данлыклы спектакль – Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча “Хуҗа Насретдин”. Баш рольдә – Татарстанның атказанган артисты  Фәнис Җиһанша.

22 июнь, 19.00 “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле. Баш рольләрдә – Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина. Спектакль драматург Флорид Бүләковның якты истәлегенә багышлана.

23 июнь,19.00 Циклны Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле тәмамлый. Бу очраклы түгел – спектакль күптән татар театрының символына һәм Камал театрының “визит карточкасына” әверелде. Әлеге спектакльгә тамашачыларның мәхәббәте сүрелми, ә пьеса инде күптән легендар спектакль статусын алды. Бу пьеса татар театры сәхнәсендә 1926 елдан бирле уйналып килә.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының барлык спектакльләре дә  рус һәм инглиз теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Билетларны театр сайтында kamalteatr.ru һәм касса телефоны буенча сатып алырга мөмкин: (843) 293-03-74.


---

--- | 18.05.2017

Танылган инстаблогер “Татар малай”ның бөтен тормышы бер тапшыруда (ФОТО)

$
0
0
18.05.2017 Мәдәният
Беренче татар инстаблогеры «Татар малай» - Ринат Галиәхмәтов GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы “Йолдызлы алачык” тапшыруында үзенең тормышы турында тәфсилләп сөйлиячәк. Меңләгән караулар җыючы видеолар ничек төшерелә?

Танылган йолдызлар белән ул кайдан таныш? Реклама өчен күпме ала? Һәм шәхси тормышы турында барлык серләрне 21 нче май көнне кичке 8дә GONGTV каналында белербез. Бик күп язылучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар эксклюзив тапшыруда.

Һәр якшәмбе, кичке сигездә GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра.


 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 18.05.2017
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>