Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Салават Фәтхетдинов Чечнядан кайткан (ФОТО)

$
0
0
18.05.2017 Шоу-бизнес
“Мин Чечнядан кайттым. Улым Рөстәм Россия чемпионатында катнашты - 5 нче урын алды. Икебезнең дә кәеф бик яхшы тугел. Машинасы начар эшләде. Аның каравы, өйгә кайтсам, өч оныгым көтеп тора. Кәефне бик тиз күтәрделәр, алтыннарым минем. Хатын миннән дә бәхетлерәк!”, – ди Салават Фәтхетдинов.

Машина ярышларының тренировкаларын карарга Раяз Фасыйхов та барган икән. Ул да Салават белән төшкән фотосын элгән. “Салават абый бу киемнәрен Грозныйдан алып кайткан. Рамзан Кадыйровларныкы сыман”, – диде ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә.


---

--- | 18.05.2017

Рамазан – сынау, пакълану ае якынлаша

$
0
0
18.05.2017 Дин
Бөек һәм мөбарәк булган Рамазан аена керәбез. Бу айда мең айдан да кадерле “Кадер кичәсе”бар. Ул Рамазан аеның соңгы ун көнендә үткәрелә. Ураза тоту мөселманнарга Пәйгамбәр с.г.в. һиҗрәтенең икенче елында фарыз кылынган булса да, аның тарихы Адәм галәйһиссәламгә барып тоташа.

Адәм галәйһиссәлам җәннәттә тыелган җимешне ашап гөнаһлы булганнан соң, бу җимешнең тәэсире утыз көн дәвамында тәненнән чыгып бетми. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә ураза тотуны боерды. Ураза тәэсире нигъмәте белән Адәм галәйһиссәламнең гөнаһка сәбәп булган җимеш тәэсиреннән котылда. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 183 аятендә әйтә:”Аллаһы Тәгалә Ураза шәрәфәте белән бәндәләрнең ел дәвамында белеп һәм белмичә кылынган гөнаһлардан пакълый”. Уразаның асыл мәгънәсе: ул рухи һәм җисмани яктан пакъландырыр. Ураза йөрәкне, төрле чирләрдән, рухны яман авырулардан арындыра, тәнебезне шлаклардан чистарта. Ураза ул – җан өчен зәкать, бәдәнебез өчен сынау, яхшылык өчен дәгъвәт, гөнаһлардан тыелу, җинаятьләрдән саклану. Ач бәндәнең йөрәге тигез эшли, акылы тынычлана, күзе үткерләнә, йөрүе җиңеләя. Туклык исә ялкаулыкны арттыра, эшкә сәләтне киметә, ди Пәйгамбәребез с.г.в.

Рамазан аенда Фитр сәдакасын биреп, белеп һәм белми торып кылган гөнаһларына кәффәрәт булуы турында әйтелгән.

Пәйгамбәребез с.г.в.: “Әгәр Рамазан аеның фазыйләтен белсәгез, 12 айның һәр аен Рамазан ае булуын теләр идегез”, - дигән. Аллаһыбыз безгә уразаларыбызны тотып чыгарга ярдәм бирсен, Әмин.

Рамазан аендагы вакыйгалар

1.Һиҗринең 2 нче елында Бәдер сугышы булды. Бу сугыш Рамазан аеның 17 нче көнендә, җомга көн, мөселманнарның җиңүе белән тәмамланды.. Бу сугышта Пәйгамбәр с.г.в.нең ислам дөньясының төп дошманы Әбү Җәһел үтерелде.

2.Рамазан аеның 10нчы көнендә һиҗрәтнең 8нче елы Фәтех Мәккә көне - Кәгъбатулла потлардан арындырды. Ислам дине куәт алды.

3.Һиҗрәтнең 9нчы елы. Таиф шәһәре халкы Исламны кабул итте.

4.Һиҗрәтнең 10нчы елы. Йомен халкы Рамазан аенда Исламны кабул итте.

6.Һиҗрәтнең 92нчы елы. Рамазан аенда Испания фәтех кылынды. Милади 711нче елның 19 июле - Рамазан аеның 28нче көне Испаниянең башкаласы Тулайтилия, Гарната шәһәрләре фәтех ителделәр.

Быел 26 май – беренче көн тәрәвих.

27 май - Уразаның беренче көне.

25 июнь – Ураза гаете, Гайдел-Фитр, Шәүвәл аеның беренче көне

Шулай ук укыгыз: 2017 елда дини бәйрәмнәр

Чыганак: Безнең Чирмешән


---

--- | 18.05.2017

Чистайга ФОТОсәяхәт

$
0
0
19.05.2017 Җәмгыять
Җәй - сәяхәтләр чоры. Диңгез ярында гына ял итәргә димәгән, үзебезнең Татарстанда да матур шәһәрләр бар. Матур гына түгел, ә бай тарихы булган калалар. Шуларның берсе - Чистай. Монда музейлар да, тарихи биналар да карарга мөмкин. Ә экскурсиядә йөреп арыгач, Кама буенча төшеп, су буендагы матурлыкка хозурланып, бер хәл алырга була. "Матбугат.ру" сезне Чистай шәһәренә фотосәяхәткә чакыра:

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

44

45

46

47

48

49

50

51

52

53

54

55

56

57

58

59

60

61

62

63

64

65
Наил ЗЫЯТДИНОВ фотолары http://fotosmall.ru/


---

--- | 19.05.2017

80не узган әби гомере фаҗигале рәвештә өзелер алдыннан күңелсез сүзләр әйткән (ЯЗМЫШ)

$
0
0
19.05.2017 Фаҗига
Якыннарны югалту кайгысы ничек кенә ачы булмасын, олы кешенең үз үлеме белән бакыйлыкка күчүен шулай тиеш инде дип кабул итәсең. 80не узган әбинең юл фаҗигасендә һәлак булуын ишеткәч, йөрәк сискәнеп куйды. Чуашия Респуб­ликасының Комсомол районы Урмай авылында гомер кичергән Фәхризиян Хәмдиеваның үлеме әнә шулай аянычлы була.

– Чабаксарга хастаханәгә барырга дип юлга чыккан идек. Әби, мин, рульдә әниемнең энесе Шамил абый һәм катлаулы операцияләр кичергән бер туганыбызның кызы белән. Әби гел алда утырып йөри торган иде. Бу юлы нигәдер мине алга утыртты. Акрын гына бардык. Әллә каян гына каршыбызга «Уаз-Патриот» машинасы килеп чыкты. Читкә дә чыгып беттек, фаҗигадән генә кача алмадык... – дип, күз яшьләре белән искә ала ул көннәрне Фәхризиян әбинең оныгы Гөлназ.

Каршыга чыккан машина хуҗасының кунактан кайтып килеше булган, ул йокымсырап киткән, диләр. Ике кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булган адәм бер тапкыр килеп хәл дә белмәгән. Югыйсә Аллаһы аның үзен дә, янында утырган хатынын да саклаган, аларга берни дә булмаган.

Фәхризиян әби көр күңелле, яшенә күрә бик җитез була. Гел кунаклар җыйган, Коръән ашлары уздырган, бер ел да уразасын калдырмаган. Аның соңгы вакытта үзгәреп, моңсуланып китүен, һәр очрашкан кеше белән ризалык сорап, «исән-сау яшәгез» дип саубуллашуын олы кеше өчен гадәти хәл дип кабул итә якыннары. Инде менә хәзер фаҗигадән соң, Фәхризиян әбинең барлык әйткән сүзләрен искә төшереп, ул барысын да сизенгән, белгән, төш күргән булгандыр дип юрыйлар. Телевизордан бер юл фаҗигасе турында караганда, күршесенә бик борчылып, мондый язмышлар булмаса ярар иде, дигән. Соңгы вакытта гел, машинага утырырга куркам, дип тә әйтә торган булган. Үзенең күңелендә нинди генә күңелсез уйлар булмасын, балаларын, оныкларын борчымаска, аларга сиздермәскә тырышкан. Авариядән соң Фәхризиян әби сигез сәгать яши. Соңгы сулышына кадәр оныгы Гөлназ, улы Шамил өчен борчыла.

– Мин китәм, риза-бәхил, балалар ни хәлдә, исәннәрме? – дип бәргәләнә ана.
20 май көнне Урмай авылында – Сабан туе. Фәхризиян әби алдан ук: «Мин быелгы Сабантуйны күрә алмам», – дип әйткән. Бик тә яратып, көтеп ала торган булган шул ул балаларының төп йортка җыйналуын. Бу – Хәмдиевләр гаиләсендә әнисез үтәчәк беренче Сабантуй. «Син булганда, без кадерле идек, бик бәхетле булып яшәдек», – дип язганнар балалары әниләренә багышланган бәеттә. Безнең бу язмабыз авылдашлары, туганнары, балалары өчен җан атып торган Фәхризиян әбинең рухына бер дога булсын иде.

 


 


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА

--- | 19.05.2017

"Бу хәлләрдән соң үләргә дә куркыта"

$
0
0
19.05.2017 Җәмгыять
“Хәзер үлгән кешегә дә тынычлык юк...” Яшел Үзән районының Бәчек авылы картлары, зират турында сүз чыккач, әнә шулай ди. Гап-гади татар авылы зиратында соңгы арада гына кабер ташларын ике тапкыр мәсхәрә итүләре бөтен республиканы шаккатырды. Бәчектә яшәүчеләр дә тәмам аптырашта. Җинаятьтә шикле кеше тоткарланган. Тик авыл халкының күңеле барыбер тыныч түгел.

Зиратка – йозак

Бәчек – чеп-чи татар авылы. Зур юлдан эчтәрәк урнашкан. Шуңа күрә биредә чит-ят кешеләр дә йөрми. Авыл зур түгел, рәсми рәвештә 127 кеше теркәлгән. Халык бер-берсен бик яхшы белә, барысы да дустанә яши. Тик менә зиратта гына тынычлык юк. Бу арада Бәчек халкының янә тетрәнү кичергән көннәре. Авыл зиратында дүртенче тапкыр кабер ташларына зыян салганнар. 2012, 2014 еллардагы хәлләрдән соң бераз тынычланган халыкның бу язда йөрәк җәрәхәте кабат яңарды. 30 апрельдә авыл зиратында 96 кабер ташы мәсхәрә ителү турында билгеле булды. 14 май иртәсе тагын бер “кара” хәбәр алып килде: әле яңа гына тәртип салынган зиратта кабат 113 кабергә зыян салганнар. Кайсын аударганнар, кайсын җимер­гән­нәр. Авылга баргач та, “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе иң элек зыян күргән зиратка юл тотты.
Каберстан авылдан читтәрәк, тау битендә урнашкан. Без кил­гәндә халык зиратка өмәгә җыел­ган иде. Әхмәт Садриев авылга Яшел Үзәннән кайткан.
 
“Төп ни­гез­дә кеше калмады, әти-әни дә, әби дә, абыем – да гүр ияләре, – ди ул. – Әтинең чардуганында истәлек тактасы гына тора, шуңа күрә аңа тимәгәннәр. Ә менә башка ту­ганнарымның кабер ташларын аударганнар. Аллага шөкер, берсе дә ватылмаган. Май башында абыем кайтып рәткә китергән иде. Ташлар ныграк булсын өчен цемент белән катырып куярга кирәк. Безнең каберлекләр алдарак, ачыклыкта тора. Зыян салучы эчкә кермәгән. Ватасы-җимерәсе кил­гән кеше үзенекен ничек тә эшли инде ул. Зиратка йозак элеп куеп булмый бит. Авылга тикшерү­че­ләр килгән, гаепле кешене тапканнар һәм алып киткәннәр дип ишеттек. Ул – акылга зәгыйфьрәк кеше”, – ди Әхмәт Садриев.
 
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хез­мәтен­нән алынган мәгълүмат­ларга караганда, Бәчек авылы зиратындагы вәхшилектә шикле егет тоткарланган. 30 апрельдәге хәлләрдән соң шушы авылда яшәүче психик авыруы булган 21 яшьлек егетнең гаебе ачыкланган, диләр. Ул бу хакта әти-әнисенә үзе сөйләгән. Тикшерү дәвам иткән арада егетне авылда калдырган булганнар. Бу юлы да кабер ташларына зыян салуда аннан шик­ләнәләр. Әти-әнисене­ң аны психик хастаханәгә урнаштырырга ризалык биргәнлеге дә мәгъ­лүм. Авылда берәү дә шикле егет­нең дә, аның гаиләсенең дә усаллыгын күрмәгән. Егет беркайда да дәваланмаган. Авыруы нәселдән килә.
 
Авыл халкы аптырашта. “Ни дип әйтергә дә белмибез. Зыян салучыны беркем күрмәгән бит”, – ди Рәмис Абдулганиев. Ул әнисе белән Яшел Үзәндә яши. Авылда төп нигезне саклап калганнар. Рәмис зиратта бабасының кабер ташын цемент белән катыра. “Аударганнар, бераз кителгән урыны да бар. Шуңа күрә ныгытырга кирәк, – ди ул. – Безнең авыл зираты чип-чиста. Имам-хатыйп Хәй­дәр Сибгатуллин тырышлыгы нә­ти­җәсе бу. Аңа мең рәхмәт! Ел саен зиратта өмә үткәрә, бу хакта хәбәр биреп, читтә яшәүче авылдашларыбызны да чакырып кайтара. Авыл халкы бик бердәм. Өмә вакытында аерым каберлекләрне генә түгел, барысын да рәттән карап чистартабыз. Зиратта мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган? Аллаһы Тәгалә барыбызга да сабырлык бирсен”.

Авыл халкы ышанмый


Имам Хәйдәр Сибгатуллинны өендә очраттык. Авылдагы тет­рән­дергеч хәлләрне ул да бик авыр кичерә. “Башка сыймый торган хәлләр. Беренче тапкыр гына да түгел. Тәүге очрак 2012 елда булды. Ул вакытта хокук саклаучылар килеп тикшерде. Чуаш­стан­ның Әлмән авылыннан (әлеге торак пункт күршедә генә урнашкан – ред.) акылга зәгыйфь инвалид егет гаепле, диделәр. Ул хәзер өендә. Үзем күргәнем юк, сәла­мәтлеге нык какшаган, урын өстендә ята, дип сөйлиләр. 2014 елда зиратта авышкан берничә ташка тап булдык. Ул чакта аларны рәтләп куйдык. Зурга җи­бәрмәдек. Быел исә ике тапкыр фаҗигале хәл кичерергә туры килде. Соңгысында зыян килгән 113 кабер ташының дүртесе бө­тенләй җимерелгән. Аларны яңа­дан куеп булмый. 30 апрельдә андыйлар берәү генә иде”, – ди Хәй­дәр Сибгатуллин. Килеп чыккан хәлләргә бәйле рәвештә, имамның күңелен тырнаган тагын бер нәр­сә бар. Җинаять кылуда шик­лә­нүче 21 яшьлек егетне алып китү­дә, шул исәптән заманында үзе дә хокук саклаучы булып эшләгән Хәйдәр Сибгатуллинга гаеп тагучылар да бар икән. Дин әһеле бу хакта сөйләгәндә күз яшьләрен дә тыя алмый.
 
– Җинаятьне тикшерү, эзенә төшү өчен Бәчеккә Федераль куркынычсызлык хезмәте, полиция хезмәткәрләре килде. Егет үзе гаебен таныган. Моңа мин дә ышанмадым. Ул ябык кына малай, мо­ңарчы авыл кешесенә зыян салганы булмады. Узып киткәндә бөтен кешегә сәлам биреп, елмаеп кала. Беренче тапкыр хокук саклаучылар белән сөйләшкәндә, алар төрле версия корды.

Якындагы чуаш авылларына барып карарга да тәкъдим иттеләр. Бәлки, ялларда авылга кайткан яшьләр татар зиратында вәхшилек кылгандыр, дигән сүз дә булды. Шулай сөй­ләшеп торганда, авылда үз гаебен танучы бар икәнен әйттеләр. Ул урынга мин дә бардым. Тик­шерүчеләр әйтүенчә, аяк киеме эзе дә туры килгән. Теге юлы, яңгыр яуганлыктан, кабер ташларында бармак эзләре калмаган. Бу юлы белмим. Хәзер кабер ташлары кызылга буялган, дип әйтәләр. Ди­мәк, тикшерүчеләр эшләгән. Ә халык шуны да аңламый. Акылга зәгыйфь авылдашыбыз ник кызыл буяу белән буяп йөрсен, диләр. Беренче тапкыр аны тоткарламадылар, күрсәтмә генә алдылар. Ул өйдә калды. Бу юлы исә алып киттеләр. Хәзер миңа, юкка гаепсез кешене утыртасың, диләр. Бик авыр сүзләр әйтәләр. Ничә ел буе авыл яшәсен, мәчет эшләсен дип янып йөрдек. Ахыры ничек бетте? 21 яшьлек егетнең гаебе расланмаган әле, эш дәвам итә. Законлы илдә яшибез бит. Гаеплене суд ачыклый. Бик авыр хәлдә калдым. Мәчеттән китәргәме әллә дип тә уйлыйм. Бүген өмәгә дә күңелем үсмәде. 1 майда бөтен кабер ташларын да торгызып чыктык. Өмә үткәрдек. Читтә яшәүчеләр шалтыратып, карый алмассызмы дип үтенде. Егетләр белән бер ишебез коры үләнне җыйды, икенчеләр рәттән ташларны күтәреп чыкты. Аларны төзәтү берни түгел, ки­ресенчә савап кына. Арттан уйламыйча сөйләп йөрүләре генә йө­рәкне әрнетә, – ди Хәйдәр Сибгатуллин.

“Ахыры хәерле булсын”

Без Бәчеккә барган көнне җирле үзидарә башлыгы Наил Гатауллин өйдә юк иде. Эш буенча район үзәгенә чакырганнар. Аның тормыш иптәше Резидә апа белән сөйләштек.
 
– Утыз җиде ел мәктәптә эшләү дәверендә, андый баланы очратканым юк иде, – ди Резидә Гатауллина җинаятьтә шикле егет турында. – Төрле балалар була: кай­берәүләр соңрак ачылып китә, икенчеләрнең үсеше тоткарлана. Бу бала әти-әни дип тә әйтә белми иде. Ул мәктәптә бер ел гына укыды. Хәреф тану, санау турында әйткән дә юк, таякны да туры итеп сыза алмады. Рәсем, язу дәф­тәр­ләрен махсус комиссия вәкиллә­ренә алып бардык. Анда педиатрлар да, невропатологлар да бар. Тикшергәннән соң, укый алмый дигән нәтиҗәгә килделәр. Аның бертуган апасы да бар. Ул җиңеләйтелгән программа буенча мәктәпне тә­мамлады. Әти-әни­се гомер буе авылдагы хуҗалык көтүендә. Кечерәк чакта уллары да алар белән йөри иде. Хәзер юк. Булган хәлләргә үзебез дә аптырадык. Гаепле кешенең авылдашыбыз икәненә күңел барыбер ышанып бетми. Таш бит ул, аны аудару өчен әзмәвер көче кирәк, бала көче кенә җитми. Камил акылы булган кеше ул адымга бармый. Нинди генә диндә, нинди генә милләттә булсак да, зират – зират инде ул. Аллаһы Тәгалә бар, моны беркем дә инкарь итми. Кайчан да булса моның очы чыгар әле. Ахыры хәерле булсын.

Лаеклы ялдагы укытучы сүз­ләренә караганда, Бәчек – бик тыныч авыл. Читтән килеп йорт сатып алучылар да юк. Сораучылар бар, әлбәттә. Тик Бәчектә әти-әни нигезен сатмыйлар. “Авылның үзенчәлеге дә шунда. Торса тора ул йорт, ун елмы, егермеме... Кайсылары бәрәңге дә утыртмый, әм­ма нигезне саклыйлар”, – ди Резидә ханым.

Тукайның апасы каберенә тимәгәннәр


Бәлки, үз гаебен таныган егетне башта ук хастаханәгә алып китсәләр, бу хәл кабатланмас та иде, ди авылдашлары. Ул зи­рат­ның ни икәнен белмәскә, анда мәетләр ятуын аңламаска дә мөм­кин. Белсә, андый эшкә бармас иде, диләр. 30 апрель ай тулган вакытка туры килгән. Әллә шуңа да бәйлеме дип фаразлыйлар. Ә соңгысын ничек аңлатасың? Бә­чектә яшәүчеләр арасында, әй­дәгез, бөтен кабер ташларын бер читкә чыгарып куеп, истәлек такталары элеп чыгыйк, диючеләр дә булган. Каравылга чыгарлар иде, зиратны ничек саклап бете­рәсең?

Бәчек зиратында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның яраткан апасы Бибисаҗидә дә җир­ләнгән. Ул авылга 1942 елда күченеп килгән, 1956 елда вафат булган. Бибисаҗидә апа кабере янәшәсендә аның кызы – озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Өммеһания кабере. Ул каберлекләргә зыян килмәгән. Бәлки, эчтәрәк булулары коткарып калгандыр. Зиратта өмәдә катнашучылар биредәге иң борынгы каберлекне дә күрсәтте. Ул Казан ханлыгы чорыннан калган. Җинаятьче аңа да тимәгән. “Изге бабай” кабере риваятьләргә бәй­ле. Авыл халкы әйтүенчә, биредә хаҗдан кайтучы вафат булган. Ул, кайда үлсәм, шунда күмегез, дип әйтә торган булган. Шулай эш­ләгәннәр дә. Каберлекне Татарстан Тарих институтыннан килеп тикшергәннәр. Аның турында Каюм Насыйри хезмәтендә дә телгә алынган.

“Бакча башында җирләсеннәр”

Мәчеткә өйлә намазына җы­ел­ган картлар зиратка камера кую фикерен әйтте. “77 яшькә җитеп мондый хәлне күргәнем юк иде, – ди гомер буе Бәчектә яшәү­че Кәлим Гыйләҗев. – Шаккатыргыч хәл инде бу. Бөтен Татарстанга оятка калдык. Үз күзең белән күр­мәгәч, тиктомалдан гаепне бер­кемгә дә кушып булмый. Тик­шерүчеләр ачыклар әле. Хәзер үлгәннәргә дә тынгылык юк, анда барасы да куркыта”. Соң­гы елларда авыл мәчетен эчтән дә, тыштан да яңартканнар. Бу ел башында Хәйдәр Сибгатуллинны имам-ха­тыйп итеп бил­гелә­гәннәр.

Мәчет картлары сабыр булырга куша. “Фаразлау – ислам ди­нендә тыелган гамәл. Кирәкмәгән эштән читтәрәк торыйк. Кабер ташларын футбол тубын типкән кебек аударып чыкканнар. Зираттан кем үч ала?” – дип аптырый алар. Мәзәген-чынын бергә кушып, мәетләрне бакча башында җирли башласыннар, дип тә өстәделәр. Чүп өстенә чүмәлә: “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе барган көнне авылда көтү дә чыкмаган иде. Егетнең әти-әнисен тик­шерүчеләр янына чакыртып алганнар. Картлар шуның өчен дә борчыла.


Эльвира ВӘЛИЕВА

--- | 19.05.2017

Изгеләр йорты хуҗабикәсе Зөбәйдә Мерсияпова бакыйлыкка күчте

$
0
0
19.05.2017 Җәмгыять
Агымдагы атна башында 81нче яшендә Куйсуының Изгеләр йорты хуҗабикәсе Зөбәйдә ханым Мерсияпова бакыйлыкка күчте. Изге мөгаллим Садек абзыйдан килгән традицияләрне дәвам итеп, Зөбәйдә апа соңгы ике дистә ел һәркемне якты йөз белән каршы алды, йортны карап-кадерләп торды.

Бу йортны яд итүчеләр күңелләренә сихәт, җаннарына тынычлык та¬балар. ел саен бирегә бихисап күп кеше йөри, алар үзләренең кайгыла¬ры яисә шатлыклары белән уртакла¬ша. Илебезнең төрле төбәкләреннән кайткан мәрхәмәтле якташларыбыз, танылган шәхесләр өчен дә бу йорт ишекләре һәрвакыт ачык.

Садек абзыйның эшен дәвам итеп, Зөбәйдә ханым үзе дә даими хәйрия кылды, ятимнәрнең, ялгызак картларның, авыруларның күңелен күрергә тырышты, балалар йортла¬рына ярдәм итте. Җае чыккан саен сарыклар суеп, хәер-садакасын да итеп тапшыра иде һәм халык аңа моның өчен бик рәхмәтле.

Зөбәйдә апа безнең редакция белән дә һәрвакыт тыгыз элемтәдә булды, газетабызның актив укучысы, якын дусты, фикердәше, киңәшчесе һәм ярдәмчесе иде. рәхмәт аңа!

Ул үзе Пильна районы Иске Мочали авылында бишенче төпчек бала бу¬лып үсә. Яшьли әти-әнисез кала. 12 яшендә Мәскәүгә китеп урнашырга мәҗбүр була, 15 яшен тутыргач, укыр¬га керә һәм штукатур-маляр булып эшкә урнаша. Эшен бик яратып һәм һәрвакыт җиренә җиткереп башкара, шуңа да гел алдынгылар сафында була. Җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә аны ярата һәм хөрмәт итә. Шун¬да дүрт дистә еллар эшләп пенсиягә чыга. Озакламый язмыш аны кияве туып-үскән Куйсуы авылына кайтара һәм Зөбәйдә апа Аллаһының рәхмәте белән бу изге йортта үзен таба, халык та аны бик тиз үз итә.

Зөбәйдә ханымның кылган изге гамәлләре, күңел сафлыгы, кешеләр белән җылы аралаша белүе безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Аны белгән, үз иткән һәркем өчен бу бик зур югалту.

Мәрхүмнең кызы Файләнең, оныкларының, туганнарының һәм якыннарының кайгысын без дә уртак-лашабыз. Авыр югалтуны кичерүдә Аллаһы Тәгалә сезгә күркәм сабыр¬лыклар, түземлекләр бирсен.

Хуш, Зөбәйдә апа, тыныч йокла! Күңелең кебек гүрең дә нурлы, якты булсын!

Редакция коллективы.


 


---

--- | 19.05.2017

Фәрит Бикчәнтәев: «Без үзебез тамашачыбызны бозабыз» (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
19.05.2017 Мәдәният
Фәрит Бикчәнтәев фикеренчә, тамашачы надан, аларга ничек тә ярый дип кенә спектакль куючы режиссерлар бар. 17 майда КФУның Tataristica үзәгендә «Татар театры: югалту һәм табышлар» дигән темага дискуссия узды. Дискуссиядә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, язучы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким, драматург Мансур Гыйләҗев, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев һәм башка танылган шәхесләр татар театры сәнгате турында фикер алыштылар.

Фәрит Бикчәнтәев фикеренчә, тамашачы надан, аларга ничек тә ярый дип кенә спектакль куючы режиссерлар бар. “Кемнәр икәнен әйтеп тормыйм. Ә без үзебез тамашачыбызны бозабыз. Ә аннан соң зарланабыз, җитди спектакльләрне кабул итмиләр дип. Итәләр, җәмәгать, юлларын гына табарга кирәк. 1990 елларда безнең театр да авыр хәлгә төшкән иде, театрдан тамашачы китә башлады. Шул вакытта Шамил Зиннурович һәм Марсель Хәкимович ай саен премьера чыгара иде. Театр залында концертлар оештырылды. Болар барысы да тамашачыны тотып калырга тырышудан булды. Шуннан соң тамашачы бозылды. Зәвыкны күтәрергә ничә ел вакыт кирәк булды? Төрле лабораторияләр оештырдык, Кече залга күчтек. Җитди әсәрләрне шунда куя башладык. Анда чын татар тамашачысы җыела башлады һәм хәзер Зур залда рәхәтләнеп җитди әсәрләрне куябыз. Халык йөри, ярата. «Курчак туе» 5 сезон, «Арбалы хатыннар» 4 ел барды. Хәзер чит ил драматургиясенә дә яратып йөриләр», — диде ул.

Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, тамашачы театрга караганда бөегрәк, аны яратырга түгел, ә хөрмәт итәргә кирәк, чөнки ярату хисе үзгәрүчән була.

Мондый дискуссияләр уздыру март аенда башланып киткән иде. Алар тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә багышлана. Алдагы дискуссия темасы «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» (14 июнь).


---

--- | 19.05.2017

Бер яшьлек Ринальнең әнисе: "Эх, шул чакта баланы ярып кына алсалар икән!”

$
0
0
19.05.2017 Хәйрия
"Чү, иртә бит әле. Бераз гына түз инде, балам. Кая ашыгасың?" Гөлсия карынындагы нарасые белән сөйләшә, аны тынычландырырга тырыша. Яңа гына декретка чыгып, ул йөклелегенең калган ике аен иренең авылында, аның әнкәләре янында саф һава сулап, ял итеп үткәрергә җыена ул. Рәхәтләнеп авыл мунчасына керергә хыяллана.

Әмма табигать кочагында иркәләнүләр, мунчада парланулар язмаган икән. Ире белән авылга кайтып кына төшүләре була, инде берничә сәгатьтән Гөлсия җиңел генә авыртулар сизә.  Күңеле болгана башлый.

Башта Гөлсия берни дә аңламый. Бу бит аның беренче йөклелеге. Иртә дә әле. Карынындагы улына нибары 30 атна гына. Йөклелеге дә бернинди тайпылышларсыз уза. Токсикоздан да әлләни интекми, шешенми дә,  кан басымы да тиешле дәрәҗәдә, анализлары да яхшы. Әмма Гөлсия ирексездән үз тоемлауларын "тыңларга" тотына. Тулгаклар арасында минутлар саныйсы икәнен әни булган дус кызларынннан белә ул. Җиңелчә генә авыртулар 8 минут саен булуын санап чыгара.  Ярый әле ире китеп өлгермәгән, янында. Иртәнге якта ул иптәшен уята да, алар кире Казанга юнәләләр.
 


Берничә сәгатьтән алар инде Казанның 3 санлы бала табу йорты ишекләре каршында. Табиблар шунда ук Гөлсияне карый. Чыннан да, бала туарга ашыга. Булачак әнинең организмы моңа әзер. Әмма хатын-кызны бу бала тудыру йортында калдырмыйлар. Бала бит җитлекмәгән килеш дөньяга киләчәк. Ә биредә мондый балаларга ярдәм итү өчен җиһазлар да, шартлар да юк.  Гөлсияне инде ире белән түгел, ә белгечләр күзәтүендә ашыгыч ярдәм машинасы белән 1 санлы бала табу йортына юллыйлар.

Инде Гөлсияне янә табиблар карый. Тулгакны әллә туктатыргамы  дип тә уйлыйлар. Әмма башланган процессны инде туктатып булмаячак, дигән фикергә киләләр.

- Икенче көнгә иртән табачаксыз. Борчылмагыз, балагыз исән-сау туачак. Җитлекмәгән балаларның күзләре белән генә проблемалары булырга мөмкин. Шуңа әзер булыгыз, - дип тынычландырган булачак әнине табиблар.

Шуннан 1 тәүлек буе тилмерүләр. Гөлсия эчә дә, ашый да, йөри дә алмый. Суы бик озак китми. Ул табибларга кесарево ясагыз дип ялвара. Әмма табиблар аналыгың ачыла, үзең табачаксың, кесарево ясарга сәбәп юк, дип аның үзе тапканын көткән. Эх, шул чакта баланы ярып алсалар икән!

Ниһаять, икенче көннең таңы белән,  сабый дөньяга килә. Бала шунда ук кычкырып җибәрә. Яңа әни булган Гөлсиянең бәхете эченә сыймый. Күзләреннән сөенеч яшьләре тама.
 


Әмма бала тулгаклар вакытында бик интеккән, аңа кислород җитмәгән булып чыга.  Бала гипоксия белән туган дип әйтәләр. Шулай да, нарасыйның хәле алай авыр булмый. Авырлыгы да җитлекми туган бала өчен аллага шөкер - 1880 грамм. Бер тәүлек реанимациядә, кислород астында ятканнан соң, бала үзе сулый да башлый.

- Бала тугач та, берничә көннән реаниматолог мине чакыртып, болай диде: "Балагызга гипоксия булган. Баш миенең кайсыдыр өлеше зарарланган. Әмма без әлегә бу нәрсәдә чагылыш алачагын белмибез - йә күз күреме, йә сөйләм, йә ишетү, йә хәрәкәт өчен җавап биргән күзәнәкләр зыян күргән булырга мөмкин". Әмма без, әлбәттә, яхшыга өметләндек, - ди Гөлсия Щукина.

Билгеле, башка әни һәм бәбиләр кебек, бала табу йортыннан туры өйгә кайту турында сүз дә булмый. Башта Гөлсия белән бәбкәчен Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә ниятлиләр, әмма анда урын булмый. Бер атнадан 1 балалар хастаханәсенә җибәрәләр. Әмма анда озак тотмыйлар. Берничә атна дигәндә, баланың авырлыгы 2 килограммга тула һәм бәхетле әни белән нәнине өйләренә чыгаралар.

Беренче вакытта әти белән әни кеше бернинди тайпылышлар сизми, күрми. Бала яхшы гына ашый, якыннарын күреп елмая, эче авыртса, елый. Бераз үсә төшкәч, шешәне үз куллары белән тотарга маташа башлый, балаларча "сөйләшә". 
Әмма өч айларда нәни Ринальгә (балага шулай дип исем кушалар) бик нык салкын тия. Җитлекми туган нәнинең үпкәләренә аз гына суык та җитә кала. Баланы әнисе белән хастаханәгә салалар. Анда бер атна да тотмыйлар - тизрәк чыгарырга ашыгалар, берәр атнадан дәваланып бетмәгән баланың хәле яңадан кискенләшә. Шуннан янә хастаханә палатасы. Алга таба шушы салкын тию үз тискәре нәтиҗәләрен биргән, күрәсең.

6 айларда Ринальнең яшьтәшләреннән бераз артта калуын сизә башлыйлар. Салкын тиеп авыру да хәлен кискенәйткәндер, мөгаен. Шунда баланың ана карынында кислородка тилмерүе хәрәкәт өчен җавап биргән күзәнәкләргә зыян салуы ачыклана.

Бүген 1,10 яшьлек Риналь әнкәсенең кулыннан да төшми. Бик төшәр, тәпи-тәпи китәр иде дә, тәне генә тыңламый әлегә.

- Балалар уйнаганда, күзеннән утлар атылып тора инде жаныкаемның, анын да йөгереп уйныйсы килә, әлегә булмый гына.  Башка нәниләр йөгереп йөргәндә, сөенә ул, кычкырып көлә. Кибеттә дә, урамда йөргәндә дә, миңа бик күпләр "Ник кутәреп йөрисез аны, җибәрегез, аяк киеме пычыраныр дип куркасызмыни", - диләр. Балабыз тышкы кыяфәте буенча сау-сәламәт кебек.  Әмма яшьтәшләренә кадәр аңа бик ерак әле, - дип көрсенә Гөлсия.

Бүген Риналь кашык тотып ашый алмый, кулларында тонусы бик көчле. Утыруын да терәлеп кенә утыра, үрмәләү, йөрү турында әле сүз дә юк. Әмма хәрәкәт ягыннан тайпылышлар булса да, бәләкәч акыл үсеше буенча яшьтәшләреннән бер дә калышмый.  Мактасаң - сөенә, орышсаң, үпкәли, барысын да аңлый, сөйләшергә дә маташа инде.

Әти белән әни кеше, ике яктан барлык туганнар баланы тернәкләндерү өчен барлык көчен куя.  Көн дә диярлек хастаханәләр бусагаларын таптау. Массаж, ЛФК, логопед, кече моторикасын  үстерү, остеопат. Әлбәттә боларның барысы да бик кыйммәткә төшә. Әмма тукталырга ярамый. Барлык табиблар фаразлары бик тә әйбәт бит. Көндәлек шөгыльләнүләр һәм вакыт кына кирәк, диләр алар.

Тагын бер нәнине "кеше" итү, аякка бастыру безнең кулда. Бу бары тик әти белән әнинең генә хәленнән килмәячәк. Ярдәм кулы сузучылар бик кирәк. Тагын бер гаилә  кешеләр мәрхәмәтлегенә, киң күңеллелегенә өметләнә. 100-200-300 сум күпләребез өчен зур акча түгел, ә бу гаилә өчен һәрберебездән тамчылап җыелган акча, бик зур ярдәм була ала. Балаларын аякка бастыру - аларның иң зур хыяллары. Бу хыялны тормышка ашырырга ярдәм итсәк иде...

Диагноз : Перинатальная патология головного мозга в форме спастического тетрапареза.
Наши реквизиты: карта Сбербанк России на имя Щукиной Гульсии
4276862038813061
Тел. 89377708684
Яндекс кошелек 410014041477526
Ярдәм төркеменә сылтама: https://vk.com/club146734770

Чыганак: Интертат

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

--- | 19.05.2017

Тормыш авыр, дибез...

$
0
0
19.05.2017 Җәмгыять
Күптән түгел Самарада Буа дәүләт сатира театры тамаша куеп киткән иде. Аның җитәкчесе Раил Садриев бик матур, эчтәлекле итеп шигырь укуы белән самаралыларның күңеленә кереп калды. Шигырьләрнең дә ниндиләре диген әле! Бу кичне сәхнәдән Фәнис ага Яруллинның, Илдус Гыйлаҗевның тирән мәгънәле әсәрләре яңгырады.

Арчада яшәүче Гөләра Шәрипованың “Тормыш сәгате” дип аталган шигыре аеруча истә калырлык. Гади авыл хатынының тормышыбыз турында шундый дөрес итеп язуы миңа шундый тәэсир итте ки, хәта концерттан кайту белән бу шигырьнең сүзләрен Интернет челтәреннән табып алып, кат-кат укып чыктым һәм аларны сезгә тәкъдим итәргә булдым.

Тормыш авыр диеп зарланабыз,
Кем күргән соң мондый тормышны?
Тәмле ашап, матур киенәбез,
Шушы әллә начар тормышмы?

Өйләребез җылы, газ ягабыз,
Уты-суы кергән, ни кирәк?
Автобусны хәтта туктаттылар,
Машинасыз кеше бик сирәк.

Кер юмыйбыз, автоматка гына
Тапшырдык без шушы эшне дә.
Мультиварка, микроволновкалар,
Эшләп тора һәрбер кешедә.
Алтын-көмеш, затлы туннар өстә,
Ә үзебез һаман туймыйбыз.
Дөньялары биргәк авыр диеп,
Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз.

Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт!
Начарландык хәзер үзебез.
Булганына без канәгать түгел,
Гел яхшыда гына күзебез.

Шөкер итик, әйдә, булганына,
Мал артыннан кумыйк, тын алыйк.
Элек кеше ничек яшәгән, дип,
Бераз гына, әйдә, уйланыйк.

Канәгать һәм рәхәт яшәделәр,
Дус һәм тату иде кешеләр.
Булганына шөкер итә белеп,
Тыныч кына дөнья көттеләр.

Мичкә яктык көнгә ничә тапкыр,
Авыр диеп, сыкрап дәшмәдек.
Бер киемне кидек ничә  еллар,
Зарланмадык, җырлап яшәдек.

Өй тутырып үсте  бала-чага,
Сагынмыйбыз шуны  кайсыбыз?
Арттырмыймын әле,  хәерче, дип,
Хәзер инде бала  тапмыйбыз.

Машина да кирәкмәде элек,
Җәяү йөрде халык, үлмәде.
Бүгенгедәй яхшы  тормышны ул,
Төшендә дә хәтта күрмәде.

Тормыш авыр, дибез, зарланабыз,
Зарланырга бармы сәбәбе?
Бар да җитә, хәтта артып китә,
Туктагачтын гомер сәгате…

Бик дөрес, уйга калдырырлык сүзләр бу.  Шулай да аларда нидер җитешеп бетми кебек тоелды миңа. Хисләнеп, күңелемдә өстәмә шигъри юллар туды. Бәлки, минем уй-фикерләрем белән башкалар да килешерләр. Ә “Тормыш сәгате” авторы Гөләра ханым миңа үпкәләмәс дип өметләнәм.

Барыбыз да дус һәм тигез  идек,
Бик күбебез ярлы булса да.
Яши идек киләчәкне көтеп,
Якты көннәр ерак булса да.

Өметебез сүнде, дуслыгыбыз бетте,
Акча итә бүген тантана.
Күпләр алдый, урлый, кеше үтерә,
Байлыклары белән мактана.
Ә фәкыйрьгә тагын нәрсә кирәк?
Ипи-суы булса, шул җитә.
Тик шулай да күңел тыныч түгел,
Тигезлек бер килер, дип көтә.

Алинә ХӘМИТОВА, Самара шәһәре
 


---

--- | 19.05.2017

Соңгы елларда «югалган» җырчыларны барладык: Розали, Сәнифә, Сәгыйть, Зөлфия, Энҗе, Виталий, кайда сез?!

$
0
0
19.05.2017 Шоу-бизнес
Без кайчандыр бик популяр булып, соңгы елларда бик сирәк күренгән яки бөтенләй югалган җырчыларны барладык. Аларны, шартлы рәвештә, ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин булыр иде. Бер ишләре (Эльвира Розали, Сәнифә Рангулова, Виталий Агапов, Гөлнара Тимерҗанова, Эльвира Хәйруллина, Лилия Хәмитова, Сәгыйть Гыйбашев) киң җәмәгатьчелеккә сирәгрәк күренсә дә, тамашачы белән элемтәләрен бөтенләй югалтып бетергән дип әйтеп булмый.

Икенчеләре тормышларын тамырдан үзгәртеп, бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куя. Дөресен язарга кирәк, төрлесе төрле тарафка таралышкан җырчыларны эзләп табу җиңел булмады. Шуңа күрә кайберләре турында мәгълүмат бөтенләй туплый алмадык. Мәсәлән, «Әнием, әнием, гөлләр үстерәм сиңа» җыры белән танылган Энҗе, «Миләшкәем, хәлең ничек?» дип моңланучы Зөлфия Минһаҗеваның бүген ниләр белән шөгыльләнүен ачыкларга насыйп булмады. Эзләп тапканнарының да берничәсе, журналист икәнлегебезне белгәч, сөйләшергә теләмәүләрен белдерде. Ә элемтәгә чыга алганнары безгә менә нәрсәләр турында сөйләде.

Гөлнара Тимерҗанова: «Үземне кызымны тәрбияләүгә багышладым»



Популяр җырлары: «Йолдызлар яңгыры», «Мәхәббәт ялкыны», «Өйдә буран булмасын».
Иң актив иҗат иткән чоры: 2000-2012 еллар.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: «Гөлнара» җыр театрының солисты һәм җитәкчесе.
– Айзифаны алып кайтканнан соң, бөтен барлыгымны кызымны тәрбияләүгә багышладым. Аннан соң, әледән-әле яңа җырлар ишетеп торгач, тамашачы да арый, кабул итми башлый дип уйлыйм. Шуңа күрә үзем дә, халык та минем иҗаттан ял итеп алды, инде масштаблы рәвештә яңа җырлар яздырырга вакыт җиткәндер дип саныйм, - диде җырчы.

Сәнифә Рангулова: «Онытылабыз шул»




Популяр җырлары: «Елмай», «Кызлар пирчәткә түгел».
Актив иҗат иткән чоры: 1995-2000 еллар башы.
– Хәзерге вакытта, сирәк кенә булса да, җырлар язам. Киләсе атнада Арча районының Түбән Аты һәм Гөберчәк авылларына сольный концертларым белән барырга уйлыйм. Районнарга күптән чыкканым юк иде. Соңгы елларда бары ике-өч тапкыр барырга туры килде. Соңгы тапкыр сольный концертымны ун ел элек эшләгән идем. Аны телевизордан да еш күрсәттеләр. Сату-­алу тармагында эшләп караган идем дә – күңелемә ятмады. Гомумән, иҗаттан бөтенләйгә аерылганым да булмады үзе. Ә соңгы берничә елда күренмәвем миннән генә тормый. Замана үзгәргәндер бәлки. Телевидениедән җырчы күренмәсә, алда эшләгән еллары турында онытыла башлый шул, – диде Татарстанның атказанган артисты Сәнифә Рангулова.

Эльвира Розали: «Тормышымнан канәгатьмен»




Популяр җырлары: «Бәхет нигә ерак?», «Ал мине үзең белән».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1990-1996 еллар.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: 2006 елдан Казан дәүләт мәдәният институтының соло җырлау кафедрасында хезмәт итә һәм балалар белән эшли.
– Хәзерге вакытта «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы белән берлектә, экологиягә багышланган тулы бер цикл фильм-концертлар әзерлибез. Моңа кадәр балалар белән Универсиада, Бөек Җиңү көннәрендә чыгыш ясадык. Күптән түгел генә «Алга таба мин атлыйм» дигән җырга бер кыз белән дуэт яздырган идек. Ул радиода ротацияләнде, хәзер шуның клибын төшердек. Иртәдән алып кичкә кадәр балалар белән шөгыльләнгәч, үземә вакыт та калмый. Ләкин бер дә кәефемне төшермим – димәк, миңа Аллаһы Тәгалә менә шундый бурыч йөкләгән. Балалар да мине бик ярата. Ел ахырында миңа 50 яшь тула, шуңа күрә гыйнварда иҗат кичәмне уздырырга планлаштырам. Анда кайчандыр бик популяр булган һәм яңа җырларымны да ишетеп булачак. Кыскасы, мин бүгенге тормышымнан бик канәгать. Әмма, яшермим, янымда ярдәм итеп торучы яхшы командам булса, җырлар да ешрак яңгырар, концертлар да оештырылыр иде, – диде безгә Татарстанның атказанган артисты Эльвира Розали.

Сәгыйть Гыйбашев: «Иҗатка кабат әйләнеп кайттым»



Популяр җырлары: «Әниемнең туган көне», «Син сөюдән чибәр».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1999-2000 еллар башы.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: улының шәхси клиникасында.
– Берара, дөрестән дә, иҗаттан бөтенләй туктап тордым. Ул елларда эшләп карамаган өлкәм калмады. Төзелеш, сату эшләрендә үземне сынадым. Хәзер кабат иҗатка әйләнеп кайттым. Менә әле бу атнада гына Сания Әхмәтҗанованың иҗат кичәсендә чыгыш ясадык, шулай ук «Табибларны Ходай яраткан» дигән җырга клип төшереп йөрибез. Оскар Усманов белән тыгыз элемтәдә торам. Киләчәктә тагын да тырышыбрак иҗат итәргә планлаштырам. Хәзер мин күбесенчә халык, классик җырлар башкарырга телим. Әмма әле һаман да 2000 еллар башында популяр булган җырларымны җырларга чакыралар. Гаиләдә дә барысы да яхшы. Балалар үсеп җитте. Олы улым Альгиз хирург-стоматолог булып эшли. Үз клиникасы бар. Айнур улыбызга – 23 яшь.

Виталий Агапов керәшеннәр җәмгыятен җитәкли




Популяр җырлары: «Эх, Сәвәләй, Сәвәләй», «Әнкәй гөле».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1994-2000 еллар башы.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте» җитәкчесе.
Татарстанның халык артисты, композитор Виталий Агаповның «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте»н җитәкләве, Чаллы шәһәре советы депутаты булып торуы билгеле. Дәүләт эшләреннән тыш, аның иҗат өлкәсеннән дә бөтенләйгә үк читләшеп бетмәвен белә алдык. Апрель аенда ул үзе яшәгән Чаллы шәһәрендә «Язгы моңнар» концертын оештырган, анда үзе дә чыгыш ясаган. Июнь башларында шулай ук Игезәкләр йолдызлыгы концертында да чыгышлары көтелә икән. «Туганайлар» керәшен газетасы хәбәр иткәнчә, «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте»ндә дә «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамбле, яшьләрнең «Җанагай» ансамбле, «Бәләкәй дәдәйләр» инструменталь ансамбле эшләп килә.


Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 19.05.2017

"Мине бәхетле итегезче!" (РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ)

$
0
0
19.05.2017 Җәмгыять
Мин – инвалид яшь егет. Казанда ялгызым яшим. Ни кызганыч, әти-әнием дә үлеп китте, бертуганнарым да юк. Инвалидлыгым да бик авыр (тумыштан түгел анысы): аякларым йөрми, коляскада утырам, шулай ук кулларым да бик начар йөри, яза алмыйм, өстәвенә күзләрем күрми диярлек.

Шуңа күрә интернет аша да аралаша алмыйм. Көне буе өйдә дүрт стена арасында бикләнеп утырырга мәҗбүрмен. Әле ярый ерак бер туганыбыз килеп йөри: җыештыра, юындыра, ашарыма әзерли ул, рәхмәт төшкере.

Минем бер зур хыялым бар: Бөгелмә шәһәренә кайтып, андагы сәяси репрессия корбаннары һәй-кәленә башымны иясем килә. Минем әби-бабайлар бик дини кеше булганнар, алар Чирме-шән районында яшәгәннәр һәм Бөгелмәдә атып үтерелгәннәр. Мине менә шул Бөгелмәгә алып кайтып килүче булсын иде (мөмкинлек булса Чирмешән районына да кереп чыгып). Әлбәттә, бушлай, савап алу, ярдәм йөзеннән, чөнки акча түләп кайтырга минем пенсиям бик кечкенә. Узган ел Казандагы кайбер фондларга, мәчетләргә дә шушы гозерем белән мөрәҗәгать итеп караган идем, менә Рамазан ае якынлаша, берәр нәрсә уйларбыз дигәннәр иде, әмма берни дә барып чыкмады. Әгәр берәр мәрхәмәтле бәндә табылып, мине машинасында көнендә Бөгелмә якларыннан сәяхәт иттереп кайтса, мин бик тә бәхетле булыр идем һәм аңа гомерем буе рәхмәт укыр идем.

Үзем бик тә аралашучан кеше мин, югары белем дә алдым. Мин күп темаларга сөйләшә алам: техника белән, культура, медицина, юридик мәсьәләләр белән нык кызыксынам, алар буенча мәгълүматларым күп. Тагын бер теләгем – үземә телефон аша яки күрешеп аралашырга яшьләр арасыннан дуслар табу (әйткәнемчә, күз күрмәгәч интернетта утыра алмыйм). Табигатьне бик яратам мин, сәламәтлек өчен дә файдалы бит әле ул. Дуслар табылып, алар минем белән телефоннан яки өемә килеп аралашсалар, мине табигатькә алып чыксалар, ничек шәп булыр иде!

Шушы хатымны укып, миңа ярдәм итүчеләр, минем белән дуслашучылар булыр дип бик тә, бик тә өметләнеп калам.

САМАТ. Телефоным: 8-9178-740-183.


---

--- | 19.05.2017

Татар матбугаты фестивале узды

$
0
0
19.05.2017 Матбугат
Иманлы Кулаткы җирендә журналистлар очраштыТатарлар күпләп яшәгән Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районы соңгы елларда үзгәрешләр чоры кичерә. Танылган эшкуар, меценат Эдуард Әнвәр улы Ганиев ярдәме белән мәгариф hәм мәдәният учаклары яңартыла, мәчетләр hәм мәдрәсәләр сафка бастырыла, данлыклы якташларның исемнәре мәңгеләштерелә, авыл урамнары төзекләндерелә, экономика җайга салынып килә.

Бүген кулаткылылар татар дөньясында барлык юнәлешләр буенча да беренче булырга омтылалар. 2008 елда «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале беренче тапкыр нәкъ менә шушы җирлектә үткәрелгән иде. Мәртәбәле дин әhелләре катнашында «Кулаткы укулары» уздыру да шушы чорда традициягә керде. 2016 елда Иске Кулаткы районы VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итте. Ә бу елның апреленда биредә татар милли массакүләм мәгълyмат чараларының Iнче төбeкара фестивале үткәрелде.

Эдуард Ганиев инициативасы буенча оештырылган әлеге чарада Татарстан Республикасы, Самара hәм Ульяновск өлкәләренең каләм ияләре катнашты. «Туган ягым - мәхәббәтем минем» фестивале кысаларында беренче көнне кунак¬лар район Мәдәният йортында үткәрелгән концерт¬ны карап, рәхәтләнеп ял ит¬теләр. Сәхнәдән муници¬паль хезмәткәрләр, ягъни район hәм авыл хакимияте бел¬гечләре чыгыш ясады, Та-тарстанның hәм Ульяновск өлкә¬сенең атказанган мәдәният хезмәт¬кәре Венера Деникаева җитәкчелегендәге хор аеруча соклану тудырды.

Ерак юлны якын итеп Казаннан ала килгән мөхтәрәм кунакларның берсе - “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның Габдулла Тукай hәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил Фәй¬зуллин шушы татар журналистлары фестивален оештыруда hәрьяклап ярдәм күрсәткән Эдуард Ганиевка рәхмәтләрен юллады hәм район сәнгать осталарының чыгышына югары бәя бирде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да Эдуард Ганиевны Рәхмәт хаты белән бүләкләде, районда 85 елдан артык нәшер ителүче «Күмәк көч» газетасына мохтариятнең Габделҗаббар Кандалый исе¬мендәге әдәби премиясен тапшырды. Ә Самара өлкәсенең «Сәлам» газетасы хәбәрчесе Наилә Хөcәенова үзе язган  «Татарларым» шигырен укып, милләттәшләребезнең күңел¬ләрен тагын да җилкендереп җибeрде. Концерт якташыбыз - Татарстанның халык артисты Мөнир Якуповның «Yз ягыма кайтсам» җыры белән тәмамланды. Иске Кулаткы авылының чишмә суларын эчеп үскән шушы моң иясен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

22 апрель иртәсендә кунак¬лар Владимир Ильич Ульянов-Ленинның тууына 147 ел тулуга багышланган тантаналы митингта катнаштылар, танылган укытучы Хәмзә Аблязов исемен йөртүче туган якны өйрәнү музеенда аның хатыны Наҗия Шаммазова-Аблязованың  рә-сем¬нәре күргәзмәсе белән таныш¬тылар.

Районда менә инде 85 елдан артык татар телендә нәшер ителүче «Күмәк көч» газетасы, 18 еллык тарихы булган «Яңа дулкын» телевидение редакцияләре урнашкан бинаны да күрергә насыйп булды. Газета hәм телевидениене берләштерүче бу милли мәгълүмат үзәгенең бөтен тырышлыгы телебезне hәм мәдәниятебезне, го¬реф-гадәтләребезне саклауга юнәлдерелгән. Газетаның еллар узу белән инде саргая башлаган төпләмәләре Казан журналистларында аеруча зур кызыксыну тудырды. “Монда милләтебезнең елъязмасы, җанлы вә данлы үткәне урын алган”, - диделәр алар. Эдуард Ганиев ярдәмендә атнага өч тапкыр - сишәмбе, пәнҗешәмбе hәм шимбә көннәрендә эфирга чыгучы «Яңа дулкын» телетапшыруларын күрше Павловка, Николаевка, Радищево районнары татарлары да рәхәтләнеп карыйлар икән.
Бүгенге көндә районның hәр авылында мәчетләр hәм алар каршында «Җомга көн» мәктәпләре эшләп килә. Иске Кулаткының үзендә генә дүрт мәчет манарасыннан көненә биш тапкыр моңлы азан тавышы яңгырый. Безгә шуларның икесендә - «Сафия» hәм «Әнвәр» мәчетләрендә булырга насыйп булды.

«Эдуард хаҗи Ганиев без¬нең мәчетне тулысын¬ча диярлек үзгәртеп корды, нә¬тиҗәдә, мәдрәсә ачып җибә¬рү өчен бүлмәләр булдырылды”, - дип сөйләде «Сафия» мә¬чете имам-хатыйбы Ринат хәзрәт.

Бистәнең икенче очында урнашкан «Әнвәр» мәчетен Эдуард Ганиев җитмеш көн эчендә, ягъни Рамазан hәм Корбан гаетләре арасында төзеткән икән. Агачтан салынган бу Аллаhы йорты хәзер тирә-юньгә иман нуры сибеп, ерактан ук hәркемнең игътибарын җәлеп итеп тора. “Җомга намазларына халык күпләп йөри, аеруча яшьләрнең мәчеткә тартылуы сөендерә”, - дип белдерде мәчет хезмәткәре Рәшит ага Аввeсов.

Эдуард Ганиев журналистларны узган елда Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләп үткән мәйданга да алып барды. Ул заманча милли авылны хәтерләтә. Бүген кулаткылылар бөтен тырышлыкларын куеп янә Сабан туена әзерләнәләр. Быелгы тантанага да Идел буеның барлык төбәкләреннән кунаклар килүе көтелә.

Кунаклар татар-мөселман дөньясында даны таралган Яңа Зимница авылында да булдылар. Анда  күренекле татар суфие, ишан Хәбибулла хәзрәт Ханcөяровның каберен зиярәт кылдылар, 1997 елда ачылган авыл мәдрәсәсе белән дә таныштылар. Мөгаллимә Зәйнәп абыстай Тугушева ир-атлар, хатын-кызлар hәм балаларның дини дәресләргә ашкынып йөрү¬ләре турында сөенеп сөй¬ләде.

Без «Халык инициативасы» дип аталган өлкә программасы буенча төзекләндерелгән авыл клубында булырга да өлгердек һәм аның эшчәнлеге белән таныштык.

Күренекле мәгърифәтче Ән¬вәр Исхак улы Ганиев исемен йөртyче Иске Атлаш мәктәбе коллективы hәм авыл җәмәгатьчелеге вәкилләре жур¬налистларны чәкчәк hәм татар җыр-биюләре белән каршы алдылар. Данлыклы авылдашлары Эдуард Ганиевка һәм халык артисты Мөнир Якуповка хөрмәт аеруча зур булды.

Мәктәп фойесында без искиткеч бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштык, шахмат тү-гәрәгенә йөрүче балаларның мавыктыргыч уеннарын кү¬зәттек hәм музей бүлмәсендә булдык.

«Түгәрәк өстәл» артында сөйләшүне район башлыгы Эдуард Ганиев үзе башлап җибәрде һәм беренче сүзне Равил Фәйзуллинга бирде.
«Бер очрашу - бер гомер”, - ди халкыбыз. Хак сүзләр бу, - дип башлады шагыйрь  үзенең чыгышын. - Ике көн эчендә без горурланырлык, гыйбрәт алырлык hәм күңелне  күтәрә, яшьләргә карата ышаныч арттыра торган нәрсәләрне күрдек. Районыгызда мескен-ләнмичә, иртәгeсе көнгә, киләчәккә зур өметләр баглаучы тырыш, булдыклы, кунакчыл халык яши.

Җитәкчегез Эдуард Га¬ниев¬ның тырышлыгы, башкарган эшләре hәр адымда, hәр җирлектә, hәр авылда сизелә, күзгә ташлана. Без Ульян якларында яшәү¬че милләттәшләребезнең уңыш¬ларына сокланып, шатланып Казанга кайтабыз. Алдагы көннәрдә дә ана телебезне, милли мәдәниятебезне саклау¬да бергә hәм бердәм булырга насыйп итсен»,- диде халык шагыйре.

Аннары яшь шагыйрьләр Фәнил Гыйлаҗев hәм Булат Ибраhимов яңа гына табадан төшкән шигырьләрен яң¬гыраттылар. «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газетасы hәм «Сабантуй», «Безнең мирас» журналлары вәкилләре yзләренең басмалары турында тәфсилләп сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Очрашу ахырында Эдуард Ганиев татар милли массакүләм мәгълүмат чараларының фестивален киләсе елда да Иске Кулаткы районында үткәрергә тәкъдим итте. Димәк, татар журналистларының очрашу уры¬ны үзгәрми. Кунакчыл Кулаткы җире аларны кабат көтеп кала!

РЕДАКЦИЯДӘН: Бу язмадан укучыларыбыз үзләренә үрнәк алырлык гыйбрәтле нәрсәләр турында белерләр, дип өметләнәбез.
 


Исхак ХӘЛИМОВ, Ульяновск шәһәре

--- | 19.05.2017

Әбиләр оныклары өчен БИК ЗЫЯНЛЫ икән

$
0
0
19.05.2017 Җәмгыять
Кытай галимнәре зур шәһәрләрдә яшәгән гаиләләрдә үткәрелгән тикшеренүләрдән соң әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Әбиләр оныкларына ничек начар тәэсир итәргә мөмкин соң? Бик гади. Алар балаларны төрле камыр ашлары белән сыйлап, артык килограммнар җыярга мәҗбүр итә икән. Ә бу исә сәламәтлеккә зур зыян ясый дип чаң суга Кытай табиблары.

Соңгы арада Кытайда да артык авырлыктан зарланучылар күбәеп киткән. Бу проблема бигрәк тә эре шәһәрләрдә күзәтелә. Нилектән болай килеп чыгуын ачыклар өчен галимнәр мәктәпкә йөрүче меңнәрчә баланың сәламәтлеген тикшереп торган. Тикшеренүләр һәм сораштырулар нәтиҗәсендә шунысы ачыкланган – балаларның артык авырлык җыюына әби-бабайлар “гаепле”.

Билгеле булганча, Кытайда яшәүче күп кенә гаиләләр көне буе эштә, ә балалар әби-бабайлар тәрбиясендә кала.

Бу илдә таза булу элек-электән байлык һәм бәхетле тормыш билгесе булып санала. Шуңа да әби-бабайлар үз чиратында оныкларын зурлап кунак итәләр. Күп кенә әти-әниләр җәйге каникул вакытында балаларының тазарып китүен билгеләп үткән. Ә көз җитеп мәктәптә укый башлагач, алар яңадан үз халәтләренә кайта икән.



 


Фәния ЛОТФУЛЛИНА

--- | 19.05.2017

Әстерхан сабантуенда нижгарлылар

$
0
0
19.05.2017 Бәйрәм
12, 13 майда Каспий башкаласы Әстерхан икенче тапкыр федераль сабантуй кабул итте. Россия шәһәрләре буйлап атлаган XVII милли бәйрәмебезгә илебезнең 44 регионыннан йөзләгән кунак җыелды. Безнең төбәктән өлкә татар автономиясе бу сабантуйга өч делегат тәкъдим итте - әлеге юллар авторы һәм “Туган як” редакторы Олег Әндәрҗановны, Петрякс авылы башлыгы Ансар Садретдиновны һәм Кочко-Пожар авылы эшмәкәре Равил Бәдретдиновны.

Беренче көнне затлы ресто¬ранда корылган тантаналы төш өстәле артында безне һәм Самара делегациясен Әстерхан өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Алек¬сей Галкин һәм Харабали районы башлыгы Алексей Штонда кабул иттеләр, сый-хөрмәт күрсәттеләр, һәрберебез белән танышып чыкты-лар. Хуҗалар үзләренең сәламләү чыгышларында регионның төп юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләделәр, безне кызык¬сындырган сорауларга җаваплар кайтардылар һәм кунакка дәшеп, күңелле ял теләп калдылар. Бил¬геле, без һәркайсыбыз кунакчыл хуҗаларга олы игътибарлары өчен ихластан рәхмәтләребезне белдердек һәм мөмкин булган кадәр үз төбәгебез, районнары¬быз һәм авылларыбыз турында горурланып сөйләдек, күренекле шәхесләребезне санап үттек, төп шөгыльләребезнең кайбер про¬блемалары белән уртаклаштык, өлкәбездәге татарлар санын әйттек һ.б.

Кич белән Әстерханның искиткеч зур һәм матур опера һәм балет театры бинасында сабантуй куна¬кларын җирле губернатор Алек¬сандр Жилкин белән Татарстан президенты рөстәм Миңнеханов кабул иттеләр һәм аларга кичке фуршет кордылар, Татарстан һәм Әстерхан сәнгать осталары кон¬церты белән куандырдылар. Алек¬сандр Александрович әйтүенчә, шушы зиннәтле бинаның эчке бизәлешендә Әстерхан өлкәсендә яшәүче һәр халыкның милли ор¬наменты урын алган. Димәк, аны «Халыклар дуслыгы йорты» дип тә әйтергә мөмкин.
Икенче көнне иртә белән кунакханәдән чыкканда, безне автобус көтеп тора иде инде. Ә шәһәрнең “Волгарь” үзәк стадио¬нына килеп кергәчтен, һәрбер де¬легация үз регионы гербын һәм байрагын алып, тантаналы парадка әзерләнә башлады, һәрберебезгә аерым-аерым инструкцияләр бирделәр, сафка алфавит буенча урнаштырдылар. Шул мәшәкатьләр белән була-була, бәйрәмнең иң олы һәм хөрмәтле кунаклары да – губернатор белән президент килеп җиттеләр. Алар иң баштан хуҗаларның һәм төрле регионнар¬дан килгән делегацияләрнең, аеру¬ча сабантуйның төп оештыручысы булган Түбән Кама осталарының кул эшләрен, традицион ризыкла¬рын карап чыктылар. россия реги¬оннарыннан җыелган һәм бәйрәм парадын тәшкил иткән кунаклар¬ны җылы сәламләп үттеләр, безгә дә тукталыш ясадылар. Шуннан соң парад тантаналы рәвештә сабантуйның төп мәйданына – үзәк стадионга узды һәм анда һәр реги¬онны тамашачылар кайнар алкыш¬лар белән каршылады. Ә алдан билгеләнгән урыннарыбызга утыр¬гач, милли киемнәрдәге мөлаем кызлар барыбызны да чәк-чәк белән сыйладылар.

Сабантуйны Александр Жилкин белән рөстәм Миңнеханов ачып җибәрделәр. “Әстерхан белән Та¬тарстанны гасырлардан килгән ту¬ганлык җепләре бәйли, ә бүгенге сабантуй – Каспий башкаласын¬да яшәүче 140тан артык милләт вәкилләренең үзара дуслыкта һәм теләктәшлектә яшәүләренең бер ачык мисалы. Бездә бүген 60 мең татар яши һәм халык саны ягыннан алар өченче урынны били”, - диде Александр Адексан¬дрович һәм регионда милләтара дуслыкны ныгытуга үзләренең иҗтимагый эшчәнлекләре белән зур өлеш кертүчеләрне сабан¬туй һәм Әстерхан губерниясенең 300 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Рөстәм Нургалиевич, үз чира¬тында, берничә әстерханлыга “ат¬казанган” исеме бирде, хатлары тапшырды һәм Г.Тукай исемен йөрткән мәктәпкә микро¬автобус бүләк итте. “Безнең сабан¬туйны бүген бөтен халык үз күрә, шуңа ул быел да россиянең 59 ре¬гионында һәм 32 чит илдә узачак. Без аларның һәрбересенә ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки гасыр¬лардан килгән бәйрәмебез халы¬кара дуслыкны ныгытучы чыганак булып тора”, - диде Татарстан пре¬зиденты.
Олы кунаклар чыгып китү көе, футбол кырын тутырып, йөзләгән артист татар халкының мил¬ли традицияләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сәнгать аша меңләгән тамашачыга ирештерергә тырышты. Тамаша күз явын алыр-лык иде. Гомумән, бу көнне бик күп татар эстрадасы артистлары чы¬гыш ясады, концертлар өч сәхнәдә гөрләде. Казанча татар көрәше ике келәмдә 70, 80, 90, 100 һәм 100+ авырлык категорияләрендә алып барылды. Көрәшче-ветераннар да бил алышты. Сабантуйның төп бүләген – “Фольксваген Поло” ав¬томобилен 31 яшьлек татарстанлы Раил Нургалиев алды. Ә федераль сабантуйның символы “Тулпар ат” Чуаш делегациясенә тапшырылды һәм киләсе елда бу бәйрәм, Алла боерса, күрше республиканың Ча¬баксар шәһәрендә узачак.

Әлбәттә, санаулы газета бит-ләрендә искиткеч кунакчыл җирдә узган зур бәйрәмнән алып кайт¬кан хис-тойгыларны язып бете¬рерлек түгел – хуҗалар бит без¬не уч төбендә йөртте, шуңа без аларга, аеруча Харабали районы хакимиятенә чиксез рәхмәтле.


Олег ӘНДӘРҖАНОВ

--- | 19.05.2017

Татарстанда 14 яшьлек бала уйнап йөргән җирдән һәлак булган

$
0
0
19.05.2017 Фаҗига
Чаллыда балалар мәйданчыгында алган җәрәхәттән 14 яшьлек ир бала үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге фаҗига кичә кич 27 комплекста булган. Яшүсмер бетон урна аша сикереп чыкмакчы булган, әмма абынып, башы белән җиргә килеп төшкән. Социаль челтәрдәге мәгълүмат буенча, шаһитлар, ясалма сулыш алдырып, йөрәгенә массаж ясаганнар, әмма ярдәм итә алмаганнар.  Медицина хезмәткәрләре килгәндә, бала клиник үлем хәлендә булган. БМСПга китерелгәч, аның гомере өзелгән, дип хәбәр итә Татар-информ

Хәзерге вакытта әлеге хәлне ачыклау эшләре бара.

 


---

--- | 19.05.2017

“Башка милләткә кияүгә чыксагыз, суга батып үләчәкмен!”

$
0
0
19.05.2017 Язмыш
Фатыйма апа белән берничә ел танышбыз. Аның язмышын мин гәзит укучыларга да тәкъдим итәм. –Әти белән әни Башкортстанда туып-үскән кешеләр. 1948 елда яшь гаилә, башкаларга ияреп, ерак Таҗикстан ягына чыгып китә. Әти Бөек Ватан сугышыннан гарипләнеп кайта.

Сугыштан соң авыр еллар дигәннәрдер инде, монда бит кышлар яртышар ел, ул вакытта гарип әтигә утын әзерләве дә читен булгандыр. Дүшәнбе шәһәреннән ерак түгел Сталинабад өлкәсенә барып урнашалар. Әни – укытучы, әти колхозда хисапчы булып эшләде. Без, алты бала, барыбыз да Урта Азиядә дөньяга килдек. Икебез, сеңлем Таңсылу белән мин, – Таҗикстанда, калганнарыбыз Үзбәкстанда тудылар. Әти-әнием Сталинабадта берничә ел яшәгәч, Үзбәкстанның Бохара өлкәсенә күченделәр. Балачагым, яшьлегем анда  үтте. Әти-әнием бик милләтпәрвәр кешеләр иде, барыбызга да татар исемнәре куштылар. Без гаиләдә дүрт кыз, ике малай үстек. Әни дә, әти дә, икесе бер тавыштан: “Бары тик татар гаиләсендә үскән кеше белән генә никахка керәсез, башкаларга һич ризалыгыбыз юк”, – диделәр. Әни хәтта: “Башка милләткә кияүгә чыксагыз, суга батып үләчәкмен!” – дип тә куркытты.

24 яшьтә идем, Дүшәнбедә яшәүче Татарстаннан күченеп килгән Флүр безнең якларга командировкага килгән. Аның әнисе белән минем әни танышлар булып чыкты. Шулай булачак ирем белән таныштык. Ул мине яшәргә яңадан Дүшәнбе шәһәренә алып китте. Ул министрлыкта эшли иде, бер генә ел тулай торакта яшәдек тә өч бүлмәле фатир бирделәр. Өч балабыз: ике улыбыз, бер кызыбыз туды. Шулай матур гына яшәп ятканда ирем астма белән чирли башлады. Әледән-әле өянәкләр белән газаплана. Аңа җиңелрәк булсын дип вегетарианлыкка күчтек, итне бөтенләй ашамый башладык. Иремә, чынлап та, җиңелрәк була башлады. Ун еллап әйбәт кенә яшәде. Бер елны ял алып Татарстанга апасы янына кайтып китте. Апасы аның ябыкканын күреп: “Иии, сине җиңги бөтенләй ашатмыймыни?” дип, моны рәхәтләнеп сыйлаган. Иремне килгәч танымадым: тутырган тавыкмыни! Аның болай “ычкынып” китүе, кызганычка каршы, организмына нык яман тәэсир итте: өянәкләре яңадан башланды. 1996 нчы ел иде. Таҗикстанда сугыш бара. Ата – улны, ана кызны белми. Аптекалар ябык, бер дару-фәлән юк. Табиблар йортында нәрсә бар – кем кашык, кем сөлге тотып, урам чатында ипигә алмаштырып утыра. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары турында сүз дә юк.

Иремне чираттагы өянәктән соң култыклап поликлиникага алып киттем. Поликлиника тупсасына барып җитү белән ирем агарынды, күгәренде дә артка китә башлады. Аңын югалтып егылды. Шулай итеп, ул поликлиника тупсасы төбендә якты дөнья белән хушлашты.

Мин таҗикларны шулкадәр ярдәмчел халык итеп искә алам. Мин алардан бик күп игелек, ярдәм күрдем. Ирем вафат булгач та шунда ук йөгерешеп килеп җиттеләр. Күтәреп алып кайттылар. Кайтсак, ихата тулы кеше. “Сез бернәрсә дә эшләмәгез, утырып кына торыгыз, барсын да үзебез эшлибез”, – дип йөгерешеп торалар. Иремне кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар.

Әмма анда ирсез яшәү куркыныч иде инде. Басмачлар фатирыңның ишеген тибеп кенә ачып килеп керә... Балаларымны тиз генә алдым да, контейнерга заказ бирдем (әле уйлыйм: ул иске мебельләрне төяп кайту миңа нигә кирәк булды икән?) Башкортстанга әти-әниемнең туган районына кайтып киттем. Иң зур улыма ул вакытта 18, кызыма 8 яшь иде.

Улымнан котыласым килгән чаклар булды...

–Кайгы уйламаган яктан килде, – дип язмышын бәян итте Фатыйма апа. – Кайттык, урнаштык, башта 13 ел район үзәгендә яшәдек, хакимият кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Берничә урында эшләдем, тормышымны яңадан башладым. Йорт сатып алып барактан чыгып киттек. 13 елдан соң инде Уфага күченергә булдык. Олы улым армиядән кайткач Эчке эшләр министрлыгы мәктәбенә укырга керде. Милициядә эшли башлады, Чечен Республикасына командировкаларга йөрде. Аннан тикшерүче булып эшкә керде. Әмма озак эшләмәде, “Әни, бу минем эш түгел”, – диде. Аның акрынлап кына төшергәләп йөрүен сизә башладым. Тора-бара эчкечелеккә салыша башлады. Яхшылап та сөйләшеп карадым, хастаханәләргә дә салдым. Чыгып азрак йөри дә тагын эчә башлый. Аның эчүе йөрәгемә төште. Эш артыннан эш алмаштыра, бер җирдә дә озак эшли алмый. Бер гәзиттә игълан күрдем: эчеп туганнарын, ата-анасын интектергәннәрне дәваланырга алып китәләр, икән. Улыңны озатыр алдыннан нәтиҗәсе өчен бернинди дәгъва белдермим, дип кул куясың. Мин төннәрен йоклый алмый уйладым. Ана күңеле нинди генә булса да баласын жәлли бит. Әле Уфа шәһәреннән ерак түгел генә  авылда бер хатынкай белән яши башлады. Теге хатын айнытты, улым эчми тора. Улыма: “Балам, бу синең соңгы мөмкинлегең, шушы хатының сүзеннән чыкмый гына яшәсәң яшисең, яшисең килмәсә – сине юньлелек көтми”, – дидем.

Биш намазымны калдырмыйм, намаз артыннан балаларыма бәхет сорап дога кылам. Ташлама, Раббым, балаларымны, мәрхәмәт күрсәт аларга, дип телим...

Эльвира Әсәдуллина, Өмет
 


---

--- | 19.05.2017

"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевкә машина бүләк иттеләр (ФОТО)

$
0
0
19.05.2017 Матбугат
Бүген Татарстан матбугаты көнен бәйрәм итәбез. Шуңа өстәп нәкъ бүген Пирамидада Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә “Бәллүр каләм – 2017” XX бәйгесенә йомгак ясала. Беренче нәтиҗәләр дә билгеле инде.
"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев "Бәллүр каләм" премиясенең гран-при иясе булды. Аңа "Лада Калина" автомобиле буләк иттеләр, дип хәбәр итә вакыйга урыныннан "Матбугат.ру" хәбәрчесе.                   

Кызганыч, Исмәгыйль әфәнде авырып китү сәбәпле, аны шәхсән котлап булмады. Бүләкне Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошин кулыннан Исмәгыйль әфәнденең кызы Айгөл алды. "Матбугат.ру" исеменнән Исмәгыйль абыйны чын куңелдән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык теләп калабыз!            

 

                   
 


---

--- | 19.05.2017

«Бәллүр каләм» бәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле булды

$
0
0
20.05.2017 Матбугат
Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX нче «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» бәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле булды. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узучы чарага 700гә якын кеше җыелган.

«Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә «Шәһри Казан» газетасы һәм «Наш Зеленый Дол» Яшел Үзән газетасы җиңүгә лаек булды.


«Темасы – җирле, осталыгы башкалача» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасыннан (Зәй районы) Энҗе Әгъләмова һәм «Казанские ведомости» газетасыннан Владимир Дынник җиңде, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Иң яхшы медиапроект» итеп жюри Игорь Цыбульский һәм Нурсия Шәйдуллина язган «Минтимер Шәймиев» китабын билгеләде.


«Журналистикада исем» номинациясенә «Республика Татарстан» газетасыннан Фәридә Якушева, Люция Нотфуллина («Яңа гасыр» ТРК, Казан) һәм «Сөембикә» журналыннан Эльмира Закирова җиңү яулады.

«Объектив аша караш» номинациясендә «Татарстан» дәүләт теле-радио компаниясеннән Таһир Хәсәнов җиңүче булды.



«Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүдә иң яхшы» булып Татарстан Гражданлык оборонасы һәмм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлек бүлеге башлыгы Андрей Родыгин танылды.

«Туган тел» номинациясендә «Кызыл таң» газетасыннан (Башкортостан) Венера Мәҗитова җиңде.

Оештыручылар сүзләренчә, жюри барлыгы 2 меңнән артык эш кабул иткән.


---

--- | 20.05.2017

Сугыш эзләре буйлап ясалган сәфәр вакытындагы кайбер кичерешләр

$
0
0
20.05.2017 Тарих
Сугыш турында нәрсә белә идем мин? Укылган китаплар, балачакта караган фильмнардан һәм ул чакта исән фронтовикларның сөйләгәннәреннән чыгып, күпне белә идем. Ә 112нче Башкорт дивизиясе турында нәрсә белә идем? Бик күпне белә идем. Тик шушы тарихи сәфәр барышында мин бер нәрсәне ачык төшендем: сугыш турында да, Башкорт кавалерия дивизиясе турында да бер нәрсә дә белмәгәнмен икән!

Ни өчен? Чөнки мәгълүматым күп булган, тик кичерешләр, тойгылар җитмәгән. Аларны тик шушында килеп, тоташ кан белән сугарылган туфракка басып торып кына алырга мөмкин! Шунда гына танклар гүләвен, туплар шартлавын, “Мессер” очкычларының һава яруын ише¬тәсең... Һәм барысы да синең җаның аша үтә... Җаның аша үтә дә, бугазыңа килеп тыгыла...

Менә автомобильләр кор¬тежы уйсу гына җиргә туктады. Обливская станциясе белән Алексеев хуторы арасы иде бу. Җирле халык бу урынны “балка Чугунка” дип йөртә. 1942нче елның ноябрендә атлылар шушында килеп җитә. Тик алга таба үтә алмыйлар. Кар тирән була ул елны. Якында гына немецларның ике аэродромы урнашкан. Көне-төне бомбага тоталар. Тарих¬чылар әйтүенчә, көненә меңгә якын очыш була монда. Фа¬шистлар кинәнеп “сунар” оеш¬тыра.

Шушы урынга, Чугунная балкага яшеренә сибайлылар. Тик юкка гына. Бер урынга җыелган сугышчыларны бом¬бага тотуы җиңелрәк. “Мес¬сершмит”лар, “Хенкел”ләр ка¬бат-кабат һавага күтәрелә... Ярылган бомбалардан туфрак катыш кар күтәрелә күккә... Атлар үрә сикерә... Пулеметлар үлем чәчә... Тирә-яктагы ап-ак кар ал төскә буяла...

Чарасызлыктан, өметсез¬лектән, бер нәрсә дә эшли алмаганлыктан аптырап, кава-леристлар кылычларын кы¬ны¬ларыннан чыгаралар да са¬мо¬летларга каршы чаба баш-лыйлар. Күз алдына ките¬рә¬сезме: түшләренә кадәр кар ерып чапкан атларда кылыч болгап тәреле самолетларга каршы баралар! Ахмаклыкмы? Юк, батырлык! Һәм, баксаң, бу күпләрне үлемнән коткара да инде. Соңыннан шушы каһарманлыкны хәрби алымга әйләндерәләр: сибайлыларның бер-берсе белән арасы илле метрдан да якынрак булырга тиеш түгел.
Озак уйланып торам шушы урында... Әле беркемнең дә бу яландагы корбаннарның са¬нын ачык әйтә алганы юк. Төр¬ле мәгълүматлар буенча мон¬да бер меңнән ике меңгәчә су¬гышчы башын салган. Ва¬кытында аларны җирләргә мөм¬кинлек булмый. Күпмедер мәетне ач дала бүреләре ашый, күпмесендер күрше авыллар халкы үзләренә алып кайтып җирли. Ә монда, яланда, күп¬месе безнең эзтабарларны кө¬теп ята?

Тынлык... Әллә кылган җил¬дә эндәшә, әллә җир астыннан, әллә күктән: “Ба¬тырларны искә алган чакта онытмасын безне дә туган ил... Онытмасын безне дә туган ил” - җыр сүзләре ишетелгәндәй була.

...Алга кузгалабыз. Маши¬на¬дагыларның берсе дә эн¬дәшми. Соңыннан гына ачык¬лана: баксаң, барыбызның да күз алдында бер күренеш бул¬ган икән: карга бата-бата само-летларга каршы атлар чаба... Ат өстендә ирен¬нә¬рен канатканчы тешләгән сугыш¬чы¬лар һәм кы¬ныннан суырып алынган кы¬лычлар...

Безнең бу сәфәргә күр¬сәтелгән игътибар һәм их¬тирам турында берничә сүз әйтәсем килә. Һәр урында бик югары дәрәҗәдә каршы алдылар дисәм, бер нәрсә дә әйтмәгән булыр идем. Һәр очрашудагы кешелеклелек һәм кечелеклек сокландырды. “Мон¬да кайчан соңгы тапкыр Башкортостан вәкилләре бул¬ды?” - дигән сорауга бөтен җирдә дә бер җавап булды: “Никогда”... (хәреф хатасы түгел бу, урындагы сөйләшүнең стиле сакланды). Әлбәттә, бик ышанып та җитмим, кайчандыр кемдер булгандыр бу җирләрдә. Бәлки күрми калганнардыр, йә игътибар бирмәгәннәрдер. Гомумән, сүз ул хакта түгел... Советлар Союзы таркалганнан соң бәйләнешләр өзелде, яңа шартларда тәрбияләнгән тоташ бер буын үсеп чыкты. Тик аларның хәтере юылмаган. Беләләр барысын да, ис¬ләрендә тоталар. Игътибар һәм илтифатлык бар. Кайда гына барсак та, һәр җирдә бертуганнарын каршы алгандай каршыладылар. Һәр җирдә туганнар каберлеге, мемориаль комплекслар, һәйкәлләр тәр-типтә тотыла. Хәттә Деев утарының бетерелүенә утыз еллап бардыр инде. Юл да юк бу тарафка, чак кына барып җиттек. Әмма авыл булган җирдә ямь-яшел үлән үсә, куаклар арасында һәйкәл басып тора, ул буялган, тирә-юне яхшылап җыештырылган. Кемдер без килүгә шулай хәстәрләп куйгандыр, дип уйларга да мөмкин... Ихтимал, буяганнардыр, әммә һәйкәлне тиз генә төзеп, киртәләп куя алмаслар иде. Бер биләмәнең, районның бер чигеннән икенче чигенәчә ким дигәндә безне өч вәкил  озатып йөрде: хакимият башлыгы, урындагы хәрби комиссар һәм шундагы казак округы атаманы.

Белая Калитвага барып җи¬түгә бер нәрсәгә игътибар иттем: үзебезне чит җирдә итеп тоймадык. Әйтерсең лә Баш¬кортостан калаларының бер¬сендә йөрибез. Россиянең күп, бик күп төбәкләрен күрергә насыйп булды, әммә бер җирдә дә мондый тойгы булганы юк иде.  Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам: Дон буенда чын мәгънәсендә тугандаш халык яши. Алар 112нче Башкорт атлы дивизиясенең каһарманлыгын белә, тарихны буыннан буын¬га тапшырып килә һәм... безне биредә көтәләр. Һәм алар ал¬дында безнең рухи буры¬чыбыз бар, чөнки алар 1942 елның көзендә - 1943 елның башында Дон буйларын азат итү өчен башларын салган милләт¬тәш¬ләребезнең рухын саклый¬лар. Шуның өчен чын күңелдән үзлә-ренә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

Азамат ЮЛДАШБАЕВ,
“Башкортостан” газетасы хәбәрчесе.
(махсус “Бердәмлек” газетасы өчен).

Рәсемнәрдә: Тарасов районының Митякин авылы зиратында милләттәшебез Мәхмүт Бәкер улының туганы сугышчан офицер Рәхим Биктимер улы УСМАНОВның кабере янында; Ростов өлкәсенең Белая Калитвадагы 30 батыр калкулыгында Азамат ЮЛДАШБАЕВ (уңда) Советлар Союзы герое Аннаклыч АТАЕВның улы Владимир ага белән.


---

--- | 20.05.2017

Римма Никитина татар эстрадасында беренче булып 18+ тамгасы белән клип чыгарды (ВИДЕО)

$
0
0
20.05.2017 Мәдәният
Татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе – Римма Никитина PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән берлектә татар эстрадасында революцион клип тәкъдим итте. “Синсез алга атлыйм” җырына төшерелгән клип экраннарга чыкканчыга кадәр үк күп бәхәсләр тудырган иде инде.

“Бу клипның сюжеты тормышымнан алынган. Мин күпләр әйтергә кыймаган теманы бөтенләй дә яңа яктан ачарга булдым. Клиптагы ачык сәхнәләргә карата шау-шу клип чыкканчыга кадәр ук купкан иде, тик мин кеше фикереннән курыкмыйм”, - дип белдерде Римма Никитина.

Билгеләп узарга кирәк, клип ике вариантта булачак: берсе – телевизион версия, икенчесе – интернет өчен. Клипның иң кыю вариантын бары GONGTV спорт һәм музыка каналы гына тәкъдим итә.


---

--- | 20.05.2017
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>