Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live

Бөек Британиянең «Манчестер Арена» стадионында зур теракт булган (ВИДЕО)

$
0
0
23.05.2017 Хәвеф-хәтәр
Әлеге стадионда популяр җырчы Арианы Гранде концерты булган. 1000 кеше җыелып, өйләренә таралыша башлаган бер вакытта көчле шартлау була. Нәтиҗәдә 20 кеше урында һәлак булып, 50дән артыгы җәрәхәтләнгән.

Хәзер тикшерү бара. Британия хакимияте вакыйганы теракт дип атады.

Тулырак: В Британии у стадиона «Манчестер Арена» произошел мощный взрыв, много погибших

 

If you look towards the left you see the explosion and hear the bang. I hope to GOD everyone is ok, and so glad Jess and Em are. #manchester pic.twitter.com/q81KHGEJ6E

— Joe Gregory (@JoeAaronGregory) 22 мая 2017 г.  

EXPLOSION AT MANCHESTER ARENA AND EVERYONE RAN OUT SO SCARY pic.twitter.com/pJbUBoELtE

— ♡♡ (@hannawwh) 22 мая 2017 г.    
---

--- | 23.05.2017

"Сабантуй"журналы балаларны яклау көне уңаеннан кызыклы фотобәйге оештыра

$
0
0
23.05.2017 Бәйге
Һәр гаилә архивында балаларыгыз тормышының иң күңелле мизгелләре сурәтләнгән фоторәсемнәре бар: сабыйның тәүге тапкыр тәпи басуы, ирешкән уңышлары, беренче җиңүе. Бәлки улыгыз яки кызыгыз турында әнисенең (әтисенең, бабасының, әбисенең) копиясе дип әйтәләрдер. Ике буын вәкиленең бергә төшкән рәсемнәре дә бик теләп кабул ителәчәк.

Бәйге өчен бер кеше исеменнән 3тән артык фото кабул ителми. Фотоларны sabantui@bk.ru адресына яки https://vk.com/id88575327 аккаунтына җибәрергә була.

Фото астына урнаштырыр өчен бер җөмлә һәм үзегез турында кыскача мәгълүмат (исем-фамилия, яшь, тору урыны) язырга онытмагыз.
Хатлар 2017 елның 27 маена кадәр кабул ителә. Сайтка урнаштырганнан соң, ачыктан-ачык тавыш бирү игълан ителәчәк. Тавыш бирү 5 июньгә кадәр дәвам итә.

Ә җиңүчене бик “тәмле” бүләк көтә! 


---

--- | 23.05.2017

Быел Ураза гаете һәм Корбан гаете көннәре билгеле булды

$
0
0
23.05.2017 Дин
ТР Президенты Р.Миңнеханов “2017 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында” Указны имзалады. “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” ТР Законының I статьясы нигезендә ТР Президенты түбәндәге карарны чыгарган.

Ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2017 елның 25 июнен Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп игълан ителә.

Ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2017 елның 1 сентябрен Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп игълан ителә, дип яза Татар-ислам.
 


---

--- | 23.05.2017

Кабат кар явачак?

$
0
0
23.05.2017 Экология
Тиздән кабат кар явачак, дигән хәбәр таралды. Имеш, һава температурасы –2 градуска кадәр төшәчәк һәм кар явачак, дип фаразлыйлар.

Атна ахырында Татарстанда +21; 23 градус җылытачак, яшенле яңгырлар явачак.

Кар мәсьәләсенә килгәндә синоптикларның фикере икеле.. Әмма июнь башында туфракта –1 градуска кадәр кырау булу ихтималын кире какмыйлар.
 


---

--- | 23.05.2017

Җырчыларның балачагы ничек узган?

$
0
0
23.05.2017 Шоу-бизнес
Балачак кеше тормышында иң истә кала торган вакытларның берсе. Ә безнең җырчылар һәм популяр йолдызларның балачагы ничек узган икән?

Данир Сабиров

– Балачакта пародияләр еш ясадым. Дуслар-танышлар ошаталар иде, ләкин сәхнәдә аны кызык итеп күрсәтә алмам төсле тоелды. Мәктәптә укытучыларны күрсәткәләдем. Сыйныфка укытучы килеп кергәнче, үзем укытучы булып, өстәлгә сыйныф ачкычын тотып атып: “Укучылар, утырыгыз!” – дия идем. Классташларым исә тәгәрәшеп көләләр.

Илсөя Бәдретдинова

-Мин гаиләдә өченче кыз. Әти, бәлки, монысы малай булыр дип тырышкандыр… Миннән соң кул селтәгән. (көлә) Ләкин барыбер малай кебек үстерде үземне. Күлмәк кигәнемне, курчак белән уйнаганымны хәтерләмим бәләкәй чакта. Кайчан карама, агач башында, велосипедта, кеше бакчасыннан алма басып, ә 12 яшьтән трактор руле артыннан төшмичә…

Гүзәлия

– Мин гаиләдә унынчысы, төпчек бала идем. Күбрәк әби белән бабай янында үстем дияргә була. Әби мине һәр иртәне: «Тор, кызым, тор, йокың туйгандыр инде. Матур кызлар чәй суыннан кайта торгандыр инде», – дип йокыдан уята иде. Апаларымның биек үкчәле туфлиларын киеп әби белән бабайга концерт яки спектакль куйганнан соң, әбинең: «Син, кызым, зур кеше булырсың», – дип, мине сөендергәне истән чыкмый.

Георгий Ибушев

– Балачакта нәрсә күрсәм, шуны җырлап бирә идем. Әни, җырлаганда сине аңлавы ансатрак, ди торган иде. Күрәсең, авазларны ачыграк әйт­кәнмендер. Аннары нинди җыр ишетәм, шуны җырладым. Кечкенә генә өебезгә ничек шул­хәтле халык сыйгандыр – бездән кеше өзелеп тормый иде. Ул җыру дисеңме, әкият, мистика сөйләү – бар да бар иде. Абыйлардан “Тә­рәзә төбеңнән, ай, гөлем югал­ды”ны отып алдым. “Бөдрә тал” – хәзер инде аны беркем дә җыр­ламый, “Тау башында тора ялгыз кабер” (Фатих Кәрим сүзләре) – яраткан җырларым булды. Ке­рәшен җырларында үстем, алар тәэсирендә тәрбияләндем.


Ләйсән Утяшева

— 5 яшемдә әти-әни белән Волгоградка күченеп киттек. Минем зур спортка килүем барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл булды. Инде 12 яшемдә мин Мәскәүдә шөгыльләнә башладым, ә 14 яшемдә спорт мастеры булдым. Унсигезе тулганчы Дөнья чемпионатларында катнаша башладым. Берничә тапкыр аягым җәрәхәтләнде, соңыннан сөягем сынган килеш чыгыш ясап йөрдем. Тик вакытында спорттан киттем һәм хәзер яраткан, тыныч эшләрем белән шөгыльләнәм».

Радик Юльякшин

— Гомеремнең күбрәк өлешен мин Черниковкада яшәдем. 11 яшькә кадәр русча да сөйләшә белми идем, бары тик башкортча. Тел белмәү укуда һәм иҗатта минем өчен зур сынау булды. Музыка мәктәбенә курай һәм баян классына укырга кердем. Әмма ноталарны өйрәнә алмадым. Әле дә аларны аңламыйм. Уен коралларында бары тик ишетү сәләте көчле булу сәбәпле генә уйный беләм. Музыка мәктәбендә килештерә идем: янәсе, ноталарга карап уйныйм, нота дәфтәренең чираттагы битен ачам… Әмма укытучы мона тиз арада сизеп алды һәм әниемне мәктәпкә чакырып: “Улыгыз рус телен белмәвеннән башка, ноталарны да танымый. Аңа монда урын түгел”, — дигәч, музыка мәктәбе белән хушлашырга туры килде.

Әмма мин музыканы ташламадым. Подъездларда гармун уйнап йөргәнемне хәтерлим. Бервакыт дустыма кунакка килдем дә, карасам, ул компьютерда көй язып утыра. Кызыктым. Кайттым да, әти-әниемнән компьютер сорадым. Кредитка минем теләгем үтәлде. 12 яшьтән компьютерда көйләр яза башладым. Төнен йокламаска, дәресне калдырырга да риза идем – бары тик музыка язарга! Компьютерда, башка малайлар кебек, уен уйнаганымны хәтерләмим.


---

--- | 23.05.2017

“Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк!” дигән кешегә Эльмира Җәлилова үз җавабын бирде

$
0
0
23.05.2017 Әдәбият
Шушы көннәрдә Эльмира Җәлилованың инстаграм битендә сәер сүзләр пәйда булды. Кемдер аңа “Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк”, дип әйткән, булса кирәк. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен “Матбугат.ру” хәбәрчесе Эльмираның үзенә мөрәҗәгать итте.
Инстаграмда болай дип язылган иде:    “Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк!" – дигән сүзгә ни диим?!. Шушы көнгәчә минем үземне язучы дип игълан иткәнем булдымы?! Остазым, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф ага Гаташ инде ничәмә-ничә тапкыр язучылар берлегенә керергә өндәсә дә... Җаным берләшмәләргә берләшү дауламый! Дөресен-ялганын бергә укмаштырып, үзара чиратка салып алынган берәр премиягә дәгъвә кылдыммы әллә?!. Үзен татар язучысы дип санаганнар әйткән әлеге сүзгә мин битараф калырга тиештер, беләм. Акыл аңлый. Тик минем ул язучыларның татар әдәбиятының барлыгын исбатлавын сорыйсым килә. Телләре матур, җаннары тулы иҗат булган язучыларыбыз заманннан бик еракта калуларын аңламау сәбәпле үсеп килүче буынга тәкъдим итәрлек әдәби әсәрләребез юк икәнен тануларына өметләнмим...”      Эльмира Җәлилова “Матбугат.ру” хәбәрчесенә менә нәрсә диде:    - Кем икәнен әйтәсем килми, аннары гайбәткә китә,  ләкин танышларым аша шушы сүзләр килеп иреште. Ни өчен шулай дип әйткән, нигә? Бу турыда әллә ни уйланмыйм, димәк үз сәбәпләре булган. Тик мин җавап буларак үз сүземне әйтергә кирәк дип таптым. Беркайчан да “Мин – шагыйрь!” дип, күкрәк сугып йөргәнем булмады, китапларым алай күп түгел дип, язучылар берлегенә керүдән дә баш тарттым. Мин тыныч кына җаныма тулганны, үзем тойганны язам. Бәлки күбрәк үз әрнүләремне, үз кичерешләремне тасвирлыймдыр, таныйм. Олы буын язучылар арасындагы мөнәсәбәтне бик аңлап җиткермим. Әмма шуны әйтә алам, без яшь язучылар бер-беребезнең уңышлары өчен, киресенчә, сөенеп торабыз, ярдәмләшеп яшибез.  
---

--- | 23.05.2017

Илһам абый Шакировның кунакка чакыруын көтмәгән идем – яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина (ФОТО)

$
0
0
23.05.2017 Мәдәният
Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең гала-концерты алдыннан, фестиваль лауреатлары – Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Ранис Габбасовны легендар җырчыбыз Илһам Шакиров өенә кунакка чакырган. Бу хакта фестивальнең гала-концертында Рәшит Ваһапов фонды рәисе, фестивальне оештыручы, танылган продюсер Рифат Фәттахов әйтте.

Яшь җырчылар белән бергә Илһам Шакиров янына фестивальнең Кайгыртучылар советы рәисе Разил Вәлиев, жюри рәисе Ренат Ибраһимов һәм Рифат Фәттахов үзе барган.



Яшь җырчылар «Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтовага бу очрашуга бик дулкынланып баруларын әйттеләр. Илһам ага аларның җырлауларын сораган. Алдан әзерләнмәгән булсалар да, яшьләр яраткан җырларын башкарган, Илһам абый кулыннан аның бүләк дискын кабул итеп алганнар.



“Илһам абыйга Габдулла Рәхимкулов репертуарыннан “Кайтыгыз, торналар” җырын җырладым. Илһам абый кул чапты – иң мөһиме шул иде. Мин аның җырларында үстем, алга таба да аның җырларында өйрәнәчәкмен”, – диде Р.Ваһапов фестиваленең быелгы гран-при иясе Ранис Габбасов.



“Илһам абый белән бу очрашуны көтмәгән дә идек, – диде Азат Абитов. – Җырларга сорады, алдан әзер түгел идек. Каушатты. “Сиңа тагын бер киләм әле” җырын җырладым. Илһам абый: “Молодцы!” – диде”.



“Шундый шәхесне күрүемә бик шатмын. Кулымнан тотып: “Син кем? Кайдан? Исемең ничек?” – дип сорашты. “Казан сөлгесен” җырладым. Ул кулымнан тотып торды да, җырлап бетергәч, "пәп" итеп алды. Мин шундый нык сөендем. Бик бәхетле идем”, – дип очрашу сөенечен уртаклашты Гөлсирин.


---

--- | 23.05.2017

Айсылу Лерон: Инвалид энемне, кеше куркытып йөри дип, сәүдә үзәгеннән куып чыгардылар

$
0
0
23.05.2017 Җәмгыять
Шагыйрь Ләбиб Леронның улы, алып баручы һәм блоггер Айсылу Леронның энесе Бәхтияр - тумыштан инвалид. «Бәхтияр сөйләшми һәм акыл үсеше дәрәҗәсе ягыннан бик калыша. Кырыйдан карап торганда сәеррәк тоелса да, ике метр буйлы энем беркемне рәнҗетергә дә, яманлык кылырга да сәләтле түгел. Аның акыл дәрәҗәсе бер яшьлек сабыйларныкы кебек”, - дип сөйләде энесе турында Айсылу Лерон.

Шушы көннәрдә кечкенә кызы һәм Бәхтияр белән «Парк Хаус» сәүдә үзәгенә азык-төлек алырга килгән Айсылуның энесе бервакыт күздән югала. «Башка вакытларда кибетләргә барганда безнең белән җитәкләшеп йөрмәсә дә, бераз читтәрәк йөри, бездән бер дә калганы юк иде. Мин шуңа гадәтләнгән, ерак китми дигән уй белән йөрдем. Кассада акча түләгәндә, биш минут тирәсе аны күрми тордым. Бераздан Бәхтиярне эзли башласам, юкка чыккан. Каршыга очраган кешеләр аны сәүдә үзәгеннән сакчылар чыгарып җибәрүе турында әйтте. Инвалид кешеләргә шундый мөгамәлә бездә», - диде Айсылу Лерон.

Айсылу мәгълүмат үзәгенә килеп: "Минем энем кайда? Аны кем алып китте?!" - дип даулый башлагач, үзенә, тыныч кына: "Без аны чыгарып җибәрдек, чөнки ул сатып алучыларны куркыта", - дип җавап биргәннәрен әйтте. "Казанда инвалидларга шундый мөгаләмә икән", - ди Айсылу.

"Татар-информ" хәбәрчесе, әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорап, сәүдә үзәгенә шалтыратты. Сәүдә йортының Мәскәүдәге матбугат сәркатибе, килеп чыккан аңлашылмаучанлык турында белешергә вәгъдә итте. Лероннар гаиләсе гаммәви гафу үтенүне сораган очракта, сәүдә үзәге гафу үтенәчәк, дип белдерде ул.


---

--- | 23.05.2017

Татарстанның бөтен бал кортлары Әгерҗегә "җыела"

$
0
0
23.05.2017 Авыл
Әйе, Бал Cпасы вакытында Татарстан умартачылары бал кортлары, баллары белән бергә Әгерҗегә барачак. Республиканың иң тәмле балыннан авыз итәсең килсә, 12 август Әгерҗе шәһәрендә узачак «Пчелино» фествиаленә рәхим ит! Биредә яшьләр өчен дә аерым программа каралган.

Татарстанда авыл туризмы белән бәйле фестивальләр арта бара. «Скорлупино», «Сенофест» фестивальләре белән бергә быел балга, умартачыларга багышланган чара да уза.

Энҗе Рыкова, Татарстан Аграр яшьләр берлегенең Әгерҗе районы бүлеге рәисе:

– 14 август көнне умартачылар календаре буенча Бал спасы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безнең инициатив төркемебез дә Әгерҗедә балга багышланган фестиваль уздырырга булды. 14 август дүшәмбе көнгә туры килгәнлектән, «Пчелино» фестивале 12 августта узачак.

Умартачы һөнәренең абруен арттыру, Татарстандагы умарта хужалыкларын популярлаштыру – фестивальнең төп максатларының берсе. «Пчелино»да бөтен республикадан җыелган умартачылар ярминкәдә балдан һәм төрле бал продукцияләреннән авыз иттерәчәк.



Яшьләр өчен аерым программа

Чыннан да, 18-35 яшьлек кешеләрдән торган, республиканың төрле районнарыннан килгән командалар яшьләр бал, умарта белән бәйле ярышларда катнаша алачак. Моның өчен бары тик гаризаны тутырып җибәрергә туры киләчәк. Яшьләргә багышланган чаралар арасында:

– зур бал мичкәсен мәйдан буйлап тәгәрәтеп бару;

– бал корты рәвешендә ясалган массив костюмда чәчәкләр җыю кебекләре бар.

Шулай ук умартачылар арасында профессиональ осталыкларын тикшерү буенча конкурс та узачак. Алар кәрәз өчен рам һәм башка кирәк-яракларны ясарга тиеш була. Монда катнашучыларныц тизлегенә һәм эш сыйфатына караячаклар.

Чәк-чәк пешерүчеләр бәйгесе, иң зур «Медовик» һәм башкалар

Фестивальдә чәк-чәк конкурсы да узачак. Анда катнашучылар әзер чәк-чәкләрен алып килеп, аны лаеклы итеп тәкъдим итәргә тиеш. Хәзерге вакытта Әгерҗе шәһәреннән 30 гариза кабул итеп алынган инде. Ләкин анда республикада яшәүче һәркем, чәк-чәк пешереп алып килеп, катнаша ала. Бәйгенең җиңүчеләрен билгеләгәндә, иң тәмле чәк-чәк пешерүчеләрне «Фестиваль тематикасына туры килгән чәк-чәк», «Иң зур чәк-чәк», «Иң яхшы презентация» номинацияләре буенча бүләкләячәкләр. Чәк-чәк әзерләүчеләр татар халкының милли ризыгын, ким дигәндә, 5 йомыркадан ясарга тиеш.

Шулай ук Әгерҗе районының җәмәгать туклану бүлеге хезмәткәрләре иң зур «Медовик» тортын пешерәчәк. Әлбәттә, аның коржларын инде пешереп алып киләчәкләр. Ә коржларны берсе өстенә берсен кую, аңа эчлек салу, тортны бизәү – болар барысы да кунаклар алдында булачак. Иң зур «Медовик»тан һәркем авыз итеп карый алачак.

    Белешмә:
    Англиядә бал күргәзмәләре 1923 елдан бирле оештырыла. Аның иң зурысы “The National Honey Show”, дип атала. Бу чараны бары тик Бөек Ватан сугышы елларында гына уздырмаганнар. Монда төрле ярышларда катнашып җиңгән кешегә кубок тапшырыла. Бал шоуында инглизләр генә түгел, туристлар да килеп, Англия балын татып карарга ашыга. Шунысы да бар: әлеге чарада умартачылар бал сатмый. Шуңа да монда бал алырмын, димә.

Россиядәге бал фестивальләре

Мәскәү. Россия башкаласындагы бал күргәзмәләренә илнең төрле почмакларыннан умартачылар җыела. Англиядәге Бал шоуыннан аермалы буларак, монда үз осталыкларын күрсәтүдән бигрәк, бал продукциясен сатып алып та була. Хәзерге вакытта бал ярминкәләре Царицыно һәм Манежда уза.

Кырым республикасында Бөтенроссия бал фестивале 14-23 августта уздырыла. Бал фестиваль беренче тапкыр Краснодар шәһәрендә үткәрелә. 2010 елдан башлап ул Бөтенроссия фестивале, дип атала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА, Ялкын
 


---

--- | 23.05.2017

Татарда танылган күп кенә шәхесләрнең бүген балалары "Соңгы кыңгырау"бәйрәмендә катнашты (ФОТО)

$
0
0
23.05.2017 Бәйрәм
Бүген Казан мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме чыңлады. Иң матур язгы бәйрәмнәрнең берсе. Танылган артистлар, журналистлар, режиссерлар һәм башка иҗат әһелләре дә бүген балаларын олы юлга озатты. Фотолар карыйбыз:

Монысы Айгөл Бариева кызы. Әлеге фотога ул болай дип язган:

Вот и наступил этот день! Кай арада үсеп җиттең кызыыым! Олы юлга чыгасың!!! Бүген синең өчен соңгы звонок яңгырады. Алда бар имтиханнарыңны биреп, үзең теләгән вузга кереп, яраткан эшеңдә эшләп, Милләтебезгә кирәкле кеше булуыңны телим, балам!!! Еракта булсам да, күңелем белән бүген мин бары тик синең белән булдым!

Монысы Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның улы:

"Болгар радиосы"ннан Айгөл Хәйруллина улы дип белерсез. "Бик яратам улымны. Киләчәге бәхетле булып, үзе теләгән һөнәрне сайлап, минем горурлыгым булсын дип телим", - ди чәкчәк-шоу кыз.

Наил Табанаков гаиләсе. Таныш булыгыз. Бүген алар олы кызларын олы юлга озата.

Бу фотода яшьтәшләр түгел. Аналы-уллы Гыйниятовлар. "Ну вот и последний звонок... алда дәүләт имтиханнары. Уңышлар гына сиңа, балам!" - ди Гөлназ.

 


---

--- | 23.05.2017

Лечение сердечно-сосудистых заболеваний и профилактика инфаркта и инсульта в санатории "Крутушка"!

$
0
0
23.05.2017 Җәмгыять
Санаторий «Крутушка» - один из старейших в Республике Татарстан, основанный в 1968 г. на живописном берегу реки Казанки, - расположен в экологически чистом пригороде Казани, в лесу, вдали от промышленных предприятий. Здесь раскинулись первозданные лесные массивы и уникальные по красоте и целебным свойствам лесные озера.

Лечение кардиологических заболеваний

Профилактика инфаркта и инсульта - особенности лечения в санатории   Сердечно-сосудистые катастрофы – это острые нарушения коронарного и мозгового кровообращения, называемые также инфаркты и инсульты.   Инфаркт и инсульт влекут за собой очень тяжелые последствия, как социальные, так и медицинские. После инсульта в течение первого года, умирает около 40% больных, а большая часть выживших страдает от тяжёлых дефектов, вызванных повреждением нервной системы. Инфаркт миокарда приводит к преждевременной смерти больше половины пострадавших.   Санатории сегодня предлагают систематизированные комплексные программы по профилактике сердечно-сосудистых катастроф, включающие проведение оздоровительных мероприятий сразу по нескольким направлениям:   диагностические мероприятия, с последующим постоянным контролем жизненно важных показателей – артериального давления, уровня холестерина, свертываемости крови, веса; лечебно-профилактические процедуры с учетом индивидуальных показателей каждого пациента под тщательным контролем лечащего врача и врача-специалиста; дозированные физические нагрузки по назначению врача под руководством опытного инструктора; соблюдение специальной диеты; режим дня без эмоциональных нагрузок, вредных привычек, с достаточным количеством сна и прогулками на свежем воздухе.   Список показаний к прохождению программы профилактики сердечно-сосудистых катастроф обширен. Основными заболеваниями, при которых регулярное посещение санатория крайне желательно, являются следующие:   артериальная гипертензия; ишемическая болезнь сердца; кардиомиопатия; стенокардия; приобретенные пороки сердца. Однако, даже если у вас нет вышеперечисленных заболеваний и диагнозов, стоит обратить внимание на наличие следующих симптомов:   периодическое повышение артериального давления; дискомфорт и тяжесть в груди; периодически затрудненное дыхание; усталость без видимой причины, слабость, головная боль, нервозность, тошнота и обмороки; внезапное помутнение сознания, проблемы со зрением, нарушение координации. Оптимальная продолжительность санаторно-курортного курса: от 14-18 дней.   Ожидаемый эффект от санаторно-курортного лечения:   нормализация артериального давления; лечение и профилактика имеющихся заболеваний; нормализация общих обменных процессов в организме, в том числе уровня холестерина и вязкости крови, сахара в крови; уменьшение основных проявлений заболевания: болей в области сердца, «перебоев» в работе сердца, головной боли, головокружения, пошатывания при ходьбе, нарушения сна, повышенной утомляемости, тревожности, раздражительности, одышки, «сердцебиения», отёков; снижение, либо исключение факторов риска развития сосудистых катастроф, таких как инфаркт и инсульт; улучшение общего самочувствия, повышение иммунитета; получение квалифицированных индивидуальных рекомендаций и навыков по дальнейшему образу жизни, двигательному и пищевому режиму.   Природные лечебные факторы   Богатства природы мы активно используем в оздоровительных целях. В наши лечебные программы включены процедуры, проводимые на основе сероводородной минеральной воды из собственной скважины и иловой сероводородной лечебной грязи. Кроме того, великолепный микроклимат экологически чистого района, в котором располагается санаторий, сам по себе является эффективным терапевтическим средством при целом ряде заболеваний.   Сероводородная хлоридно-натриевая вода добывается непосредственно из подземного источника и содержит максимум полезных биологически активных веществ и ионных комплексов.   Бальнеологическая минеральная вода «Крутушки» - это универсальный комплекс микро-, макроэлементов и биологически активных веществ, содержит всё, в чем нуждается организм городского жителя. Курс из 8-10 процедур полностью компенсирует этот дефицит. В результате организм человека начинает наконец-то функционировать нормально, а не в режиме «из последних сил».   Лечебные грязи в «Крутушке» используют не привозные, а местные, из уникального Голубого озера, расположенного в 2 км от санатория. Лечебные грязи обладают свойством насыщать организм человек недостающими микро- и макроэлементам и выводить токсины и шлаки.   Противовоспалительный эффект особенно силен у лечебных грязей, обогащенных природным комплексом биологически активных веществ. И комплекс этот настолько уникален, что лечению поддаются хронические воспалительные процессы.   Питание   Правильная, полезная, вкусная, эстетично сервированная еда – не только источник удовольствия, но и важная часть программы лечения и оздоровления гостей в санатории «Крутушка». Мы стремимся к тому, чтобы вы чувствовали себя как дома, при этом не испытывая бытовых затруднений.   Питание по типу «шведский стол» организовано в ресторанном зале на 50 мест. Современное оснащение производственных помещений, средства автоматизации производства – пароконвектоматы, посудомоечные машины, современная вытяжка, холодильные камеры – способствуют технологичному приготовлению пищи, при котором все полезные свойства продуктов сохраняются, а способы приготовления являются максимально щадящими.   Ежедневно в меню – большое разнообразие фруктов и овощей. Большинство продуктов, которые мы используем, - из местных фермерских хозяйств, все продукты проходят тщательную проверку на качество, и сертифицированы.   В санатории организовано специальное диетическое питание для пациентов с сахарным диабетом, заболеваниями желудочно-кишечного тракта и т.д. Диета назначается лечащим врачом и обеспечивается под постоянным контролем диетсестры.
Организация досуга   В свободное время вам тоже не придется скучать. В санатории «Крутушка» вашему вниманию еженедельно предлагается увлекательная досуговая программа для отдыхающих.   Показ художественных, документальных фильмов и мультфильмов Караоке Игры и викторины для детей и взрослых - «Кто хочет стать миллионером», "Джентльмены удачи", «Веселые старты» и т.д. Дискотеки Концерты, организованные силами отдыхающих Концерты художественной самодеятельности и профессиональных артистов   Желающие могут поиграть в теннис, шахматы, шашки.   К вашим услугам библиотека.   В санатории организуются экскурсионные маршруты по местным достопримечательностям:   Свияжск (4-5 ч.) Раифский монастырь (4-5 ч.) Казанский Кремль(4-5 ч.) Ночная Казань (3 ч.) К Голубому озеру (пешая, 3 ч.)   Есть возможность приобрести билеты в казанские театры.   По вопросам записи на экскурсии и приобретения билетов обращайтесь к администратору на стойке размещения.   На территории   На территории санатория к Вашим услугам оборудованные спортивные площадки для баскетбола и волейбола, столы для настольного тенниса и бильярд.   Для детей на территории санатория есть детская площадка и игровая комната.   *- Подробнее об услугах санатория "Крутушка" читайте на нашем сайте http://krutushka-kazan.ru/.   Следите за новостями в социальных сетях:   Вконтакте https://vk.com/id226060104   Инстаграмhttps://www.instagram.com/krutushkasanatorii/   КОНТАКТЫ   420130, РТ, г. Казань, пос. Крутушка   Тел: 8(843)202-30-36 — приемная, отдел кадров; 8(843)202-30-33 — отдел маркетинга; 8(843)202-30-45 — бухгалтерия.   E-mail: gu.krutushka @yandex.ru   Режим работы: с 8-00 до 17-00.   Прием врачей: с 8-00 до 16-00.   До Санатория можно доехать личным автотранспортом (от центра 30 минут, от ж/д вокзала 25 минут) по трассе Набережные Челны – Москва, поворот в сторону пос. Дубъязы или автобусом №78 от остановки «Московский рынок».   Расписание автобуса №78. Отправление от Московского рынка: 6.50, 8.30, 10.10, 13.15, 14.50, 16.10, 17.40, 19.15. Отправление от Крутушка: 6.00, 7.35, 9.20, 11.00, 14.00, 15.30, 16.55, 18.30, 20.00. Отправление от Московского рынка: 6.50, 8.30, 10.10, 13.15, 14.50, 16.10, 17.40, 19.15. Отправление от Крутушка: 6.00, 7.35, 9.20, 11.00, 14.00, 15.30, 16.55, 18.30, 20.00.
Возможны противопоказания.  Требуется консультация специалиста.
         

Партнерские новости

 


---

--- | 23.05.2017

Казан укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады (ФОТОрепортаж)

$
0
0
23.05.2017 Мәгариф
Бүген Кремль яр буенда Казан укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. Ә бәйрәм чаралары Мәскәү кунаклары – “Пицца” төркеме чыгышы белән тәмамланды. Безнең ФОТОрепортажны карагыз:

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 23.05.2017

Бөтендөнья татар яшьләре форумы бушлай экскурсия ясарга чакыра

$
0
0
23.05.2017 Җәмгыять
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Җиләкле бистә буенча ачык экскурсия ясарга чакыра. Сәяхәт Алафузов Фабрикасы каршындагы Ленин һәйкәленнән 25 май көнне 18:00дә башлана.

Экскурсия барышында бистә нәрсәләр белән яшәгән, яши, нинди киләчәк аны көтәсе турында сөйләнәчәк. Бистәнең сирәк фотографияләре, истә калганнары, анда яшәүче татарлар тарихы белән танышырга мөмкин.

Экскурсияне краеведлар, тарихны яратучылар, иҗтимагый активистлар алып барачак.

Экскурсиянең юлы: Алафузов Фабрикасы, Котелов Өе, Смычки, Слободская, Алафузов урамнары, Г.Кәриев ис.ЯТТ, Свешников утары, Алафузов Фабрикасы каршындагы мәчет, "Горбатый" күпере, Крыловка.


---

--- | 23.05.2017

“Татар малай” Ринат Галиәхмәтов 13 эш урыны алыштырган (ВИДЕО)

$
0
0
24.05.2017 Мәдәният
GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы “Йолдызлы алачык” тапшыруында беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтов - “Татар малай” тормышыһәм эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. “Мин сөйләшергә яратам”, - дип Ринат Ришат Төхвәтуллин, Elvin Grey, Фирдүс Тямаев белән танышуларын, рекламага күпме акча алганын һәм 13 эш алыштырганын да бәян итте.

“Татар малай” турында бик күп язылучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бары бу тапшыруда.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 24.05.2017

Салават мактый, Җәвит «кыздыра», Хәния булдыра, Габделфәт уздыра! (ФОТО)

$
0
0
24.05.2017 Шоу-бизнес
Тиз арада популярлык җыйган һәм бүгенге көндә беренчелекне алып торган "Инстаграм" социаль челтәрендә яшьләр генә түгел, олы буын кешеләре дә зур теләк белән "утыра". Эстрада җырчыларын гына алыйк әле.

Салават Фәтхетдиновның кайда һәм нәрсә эшләп йөргәнен хәзер беренчеләрдән булып белеп торабыз. Матур фотолардан тыш, эчтәлекле текстлар да яза әле ул. Аның өчен беркем дә язып утырмый, махсус сәркәтибе дә юк. Матбугат конференциясендә: "Телефонымда татар клавиатурасы бар, үзем язам. Шуны гына да язмаска, мин надан мени?!" - дигән иде. Əле кичә Салават абыебыз "Мерседес" автосалонында булган һәм бик матаган. Янәсе, керү белән чәй эчерәләр, кинотеатрлары бар икән... "Ə сезнең анда булганыгыз бармы?" - дип ахырда сорау да биргән. Андагы комментарийлар?! "Кинотеартына гына барсак инде", "Без керсәк, чәй дә эчермәсләр әле", "Кайда сездә акча, әле күптән түгел банкрот булдыгыз"... Ə актер Рөстәм Гайзуллин: ""Мерседес" алырга эчәк нечкәрәк", - дип куйган.



Салават абыйның постларында "йомшарганы" сизелә. Элек аны тамашачы бик кырыс кеше буларак белсә, хәзер аның гаилә җанлы икәнен, бакча эшләрен яратканын беләбез. Эстраданың мэтры да, безнең кебек гап-гади кеше икән, ләбаса!

Ну Сәмирәнең дәү әтисе "кыздыра"! Сүз Җәвит абый турында бара. Белепме, әллә белми, әлеге социаль челтәрне "Инстаграмма" дип атый ул.



Фото аралаш Зөлфиякәен куя. "Тәбигатнең матурлыгына, хатын-кызның гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел", - дип язган юмор остасы. Рэп укучы улы турында: "Җырчы белән юмористтан рэппер туа икән", - дип язган. Җырчы 15 мең язылучысын көн саен диярлек кызыклы фотолар белән куандырып тора.

Əлегә дәү әти булып өлгермәсә дә, Гәбделфәт Сафин да шул командага керә.



Җырчы фотолары буенча, туган авылын яратканы һәм һәрвакыт спорт белән шөгыльләнгәнлеге аңлашыла. Мәсәлән, Гәбделфәт әфәнде күптән түгел Сочида ял иткән, анда арендага велосипед алып, шәһәрдә рәхәтләнеп йөргән.



Хәния Фәрхи берьюлы 3 аккаунт алып бара! Белмим, бәлки берсе генә аныкыдыр, әмма эксклюзив фотолар буенча фейк түгел, ә үзе куеп барганы аңлашыла. Җырчы күпчелек видеолар төшерә. Шул рәвешле якыннарын гомер бәйрәмнәре белән котлый, тамашачыларына рәхмәт әйтә. Бернинди мактану да, арттыру да юк - һәрвакыттагыча ихлас һәм гади.



Кыскасы, эстрада аксакаллары да заман белән бергә атлый. Афәрин, дими, ни дисең инде?!


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 23.05.2017

Татарстанда бер ир-ат "теща"сының каберен казымакчы булган

$
0
0
24.05.2017 Криминал
Яшел Үзәндә яшәүче 32 яшьлек ир-атка карата «Үлгәннәрнең җәсәден мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан. Тикшерү фаразлары буенча, ир-ат 2003 елда Яшел Үзән зиратына җирләнгән каенанасы каберен казырга теләгән.

Каберне ул исерек килеш балалар көрәге белән казырга уйлый. Ир-ат җирләнгән каенанасының алтын эшләнмәләрен – бизәнү әйберләре һәм алтын коронкасын алырга тели, дип яза «Татар-информ».

Яшел Үзән кешесе үзенең явыз ниятен ахырына җиткерә алмый. Аны күреп алалар һәм бу хакта полициягә мөрәҗәгать итәләр. Ир-ат тоткарланган, аннан читкә чыкмау турында язу кәгазе алынган.


---

--- | 24.05.2017

Кайчан җылытасын галимнәр дә белми (ҺАВА ТОРЫШЫ)

$
0
0
24.05.2017 Экология
25 майдан соң тагын салкын көннәр килергә мөмкин дип белдерделәр. Россиядә бу атна “Климат атналыгы” буларак игълан ителгән. Әлеге уңайдан Татарстанда Казан федераль университеты һәм Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төрле чаралар уздырачак.

“Һава торышы турындагы мәгълү­мат һәркемгә кызыклы, – диде КФУның Экология һәм табигый байлыклардан фай­далану институты директоры Светлана Селивановская. – Халык кына тү­гел, без дә кайбер нәрсә­ләрне белеп бетерә алмыйбыз”. Климатның үзгәрүе аркасында соңгы елларда үсемлекләр дә башкача үсә башлаган. Авыру таратучы организмнар арткан. Хәзер төрле проектларга тотынганда, табигатьтә булган кайбер үзгәрешләрне дә истән чыгармаска кирәк, дип чаң суга белгечләр.
 
– Быелгы җәй дә ике-өч атнага соңарып килә, – диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев. – Га­дәттә, майгы чорда һаваның уртача температурасы 13 градус булса, быел исә май башында җылылык 7-8 градус кына.
 
Синоптиклар, салкын көннәр артта калды, дип безне тынычландырырга ашыкмый. Майда тагын булачак әле. Табигать-анабыз алдагы берничә көндә бераз гына мәрхәмәтле булса (җылылык урыны белән 22 градуска кадәр җитәргә мөмкин, тик кайбер урыннарда 23-24 майда кырау көтелә), 25еннән соң кабат өскә җылырак киенергә мәҗбүр булачакбыз. Җәй ничек килерме? Галимнәр бу сорауга анык җавап бирә алмадылар. Бары Россия гидрометүзәк фаразларын китерделәр. Июнь аенда җылысы да, явым-төшеме дә уртача булачак икән. Июль ае җылы булырга мөмкин. Ә менә көннәрнең кайчан чынлап торып җылытасын, кырауларның кайсы көнне бетәсен әйтә алмадылар.


---

--- | 24.05.2017

Татар йолдызлары Парижны дер селкетә (ВИДЕО)

$
0
0
24.05.2017 Шоу-бизнес
Сабан туе Парижда 25 май көнне үткәрелә. Париж Сабан туенда “Зөләйлә” кызлары, “Казан егетләре”, “Казан” бию төркеме, Айгөл Хәйри, Айгөл Бариевалар катнашачак. Сабантуйга әзерлек ничек бара икән?

Ләйсән Мәхмутова: «Ә без Парижда !!!  Сабантуй бәйрәмнәре, берничә көн, Эйфель башня астында …Дусларым, уйлап кына карагыз, Сабантуй шундый урында !!!!! Французларның йөрәк түрендә диярлек.  Җылы көн, эссе диярлек, йомшак чирәм …әкияти дөнья диярсен. Йокланмаган тон, 3 сәгатьлек чират та, Франциягә керә алмыйча интегүләр дә онытылды. Без монда бик күбәү һәм иртәгә без бөтен дөньяны деррр селкетербез, алла бирса!», — дип сөйли җырчы.

Җырчы Сөмбел Билалова Сабантуйга әзерлек мизгелләрен видео аша җиткерә. Шулай ук Франциянең гүзәл манзарасын да күрергә мөмкин.

 

Сталинның оныгы Александр вафат булган

$
0
0
24.05.2017 Җәмгыять
Иосиф Сталинның оныгы - Россиянең халык артисты, Россия Армиясе театры режиссеры Александр Бурдонский 76нчы яшендә авырып хастаханәдә вафат булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның белән саубуллашу театрда була, кайда җирләнәчәге хакында соңрак хәбәр ителәчәк диелә.

Тулырак: Умер внук Сталина, известный режиссер


---

--- | 24.05.2017

Татарстан фольклор дәүләт ансамбле «Бер алманы бишкә бүләек» җырына клип төшерә (ФОТО)

$
0
0
24.05.2017 Мәдәният
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «Бер алманы бишкә бүләек» җырына (Разил Вәлиев сүзләре, халык көе) клип төшерә. Сценарий авторлары – Айдар Фәйзрахманов һәм Рияз Исхаков.

Куючы режиссер – Рияз Исхаков. Куючы оператор –  Эдуард Галиев.

Клип Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә төшерелә. Видеоязмага  Татар филармониясе паркында ел да купшы итеп чәчәк атучы алмагач та кергән. Эпизодларда ансамбль артистларының балалары катнаша.


---

--- | 24.05.2017
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>