Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Ренат Ибраһимов: «Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч «т» бар»

$
0
0
24.05.2017 Шоу-бизнес
Язылачак китабында Татарстан һәм Россиянең Халык артисты Ренат Ибраһимов мунчада бәби табуның кулай якларын бәян итәчәк. Бу хакта ул Казанда оештырылган юбилей кичәсендә сөйләп узды.

«Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч «т» бар, - ди танылган артист. Беренчедән, «тепло»; икенчедән, «тихо»; өченчедән «темно». Сигез бала атасына ышаныгыз, бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем.

Дөньяга аваз салырга да өлгермәгән сабыйның башын борып куялар, шунлыктан муенга зыян килә. Борынгы Римда коллар тугач, шулай итә торган булганнар. Адәм баласы башын югары күтәреп йөрмәсен, үз фикере булмасын, гавамнан аерылып тормасын өчен шулай эшләнелгән. Совет табиблары да бу алымны кулланганнар. Гинекология һәм акушерлык практикасында әлеге әмәл остаздан шәкерткә күчә-күчә дәвам итә... Россия сабыйлары берничә ай башын тоталмый бит. Олы кешеләр баш өянәгеннән интегә. Һәммәсе дә – шушы “муен бору” аркасында. Ә безнең Мәрьямебез тугач ук, башын тотып тора иде инде», диде татарның танылган җырчысы.

Ренат Ибраһимовның яңа китабы әнә шул уйланулар, истәлекләрдән  башланып китәчәк тә икән, дип яза «Татар-информ».

Инде хәбәр ителгәнчә, җырчының үзе язган «Домой» җырына пластилин мультфильм  Казанда төшерелә. Эш процессы шактый катлаулы – бер минутлык кадр төшерү өчен дә җиде рәссамнан торучы төркем тәүлектән артык пластилин әвәләгән.


---

--- | 24.05.2017

Камал театры Тываны яуларга бара (АФИША)

$
0
0
24.05.2017 Мәдәният
18 һәм 19 августта Кызыл шәһәрендә Виктор Кок-оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының тәүге гастрольләре уза. Әлеге чара алмаш гастрольләр буларак оештырыла – 10 һәм 11 июньдә Тыва театры Казанда “Ханума” һәм “Кан-Кыс” спектакльләрен күрсәтә.

18 август, 19.00 тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакле тәкъдим ителә. Нечкә лирик комедияне тамашачылар бик җылы кабул итәләр, ул үзенең актуальлеген югалтмыйча инде 20 елдан артык сәхнәдән төшми. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
19 август, 18.00 Галиәсгар Камал пьесасы буенча “Банкрот” сатирик комедиясе. Тапкыр Сираҗетдин ролендә – Татарстанның халык артисы Радик Бариев. Спектакль “Алтын Битлек” милли театр премиясенең экспертлар берлеге фикере буенча, Россиянең 2014 елда куелган иң яхшы спектакльләр лонг-битенә керде. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

***
1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала. Бу көн татар театрының туган көне булып исәпләнә. 1907 елда беренче профессиналь татар труппасы оеша. 1926 елда театрга “Академия”, ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә.

Бүгенге көндә Камал театр репертуарында татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе буенча 25тән артык спектакль бар.
Камаллылар еш кына Россия һәм чит илләргә гастрольләргә йөри. Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Финләндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбия, Испания, Кытай, Венгрия һ.б илләрдә тамашачылар театрны яратып кабул итәләр.
1998 елдан башлап театр Төрки халыкларының “Нәүрүз” халыкара театр фестивален, 2003 елдан “Яңа татар пьесасы” конкурсын, 2009 елдан “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивален, 2010 елдан “Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү форумын үткәреп килә.


---

--- | 24.05.2017

“Кайгырма, мондый бала озак яшәми ул” (ГЫЙБРӘТЛЕ БӘЯН)

$
0
0
24.05.2017 Хатлар
Шушы көннәрдә үзәк телевидение каналларының берсеннән тетрәндергеч сюжет күрсәттеләр. Моннан бер еллап чамасы элек дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп имгәнгән 19 яшьлек улы әнисенә дә, әби-бабасына да кирәк түгел: аны дәвалау турында уйламыйлар да. Кая ул, хәтта: “Дөмекмисең дә бит ичмасам!” – дигән сүзләр белән “юаталар” икән үзен!

Үз аңында, акылында булган, тик аякларына басып йөрүдән мәхрүм калган, сөлектәй гәүдәсен үзенә буйсындыра алмаган яшь егеткә мондый карашның ничек тәэсир итүе турында уйлап карый белми инде алар. Алай да яшәүгә омтылышын югалтмаган бала – аякка бастырырга мөмкин дигән бер өмет чаткысын ишетүгә һәм ярдәм итәргә теләүчеләр табылуга чиксез шатланып, туган йортыннан күтәреп алып чыгып киткән чакта күз яшьләре аша елмайды ул. Туган йортыннан, әнисе һәм якыннары “тозагыннан” котылуын бәхеткә саный!

Чыннан да, ул егет өчен бәхет капкасы ачылуга тиң инде бу.

Мине исә проблеманың икенче ягы – инвалидларга мөнәсәбәт бигрәк тә тәэсирләндерә. Аңлыйм мин аларның эчке кичерешләрен, ләкин берничек тә аклый алмыйм. Хәтта динебездә “кешенең кимчелеген әйтәләр икән, аны аклар өчен 70 сәбәп тап, аннан гына гаеплә” диелсә дә, аклар сәбәп таба алмыйм.

Үземнең дә тумыштан инвалид улым бар. Бала тугач, сырхауханәдә ятканда, шунда эшләүчеләрдән берәү миңа баланы калдырып чыгарга киңәш биргән иде: “Япь-яшь килеш үзеңне нигә бәйләп куярга, гомер буе җәфаланачаксың бит”, – диде. Мин, әле тормышның шундый да кыргый яклары бар икәнне башыма да китереп карамаган, матур әдәбият мисалларында романтик хисләр белән сугарылып үскән йомшак күңелле бала, бу тәкъдимнән бөтенләй коелып төштем. Ярсып-ярсып елаганымны хәтерлим... Алга таба исә төрле җирләрдә кешеләрнең турыдан-туры тупас сораштыруларын да, төрле нәтиҗә ясауларын да, “Кайгырма, мондый бала озак яшәми ул”, – дип “хәлемә керү”ләрен, улым үсә башлагач, урамга чыгарганда, олысы-кечесенең каерылып карауларын, төртеп-төртеп күрсәтүләрен, бала-чагаларның аны җәберләүләрен дә күтәрергә туры килде. Күнектек, чыныктык, пештек.

Начарлыктан гына тормый бит ул дөнья. Рухи яктан искиткеч көчле ярдәм күрсәткән, башны югары күтәреп, күк йөзендә якты кояш та бар икәнен күрергә өйрәткән кешеләр юлымда күп очрады. Шунысы игътибарга лаек, андыйларның күпчелеге, үзләре тормышта шундый хәлгә тарыган кешеләр, яисә аларның якыннары булды. Шәһәребездә тернәкләндерү үзәге ачылгач, аның беренче директоры Елена Геннадьевна Кузнецова беренче очрашуда ук: “Сезнең, балалардан бигрәк, кадерле әниләр, үзегезгә психологик ярдәм кирәк”, – дия торган иде һәм ул үзәктә безнең балаларны карадылар, үзебезне дәваладылар дисәк, һич арттыру булмас. Рәхмәт әйтер кешеләрем күп, Аллаһы Тәгалә үзләренә тормыш бәрәкәтләре, саулык бирсен. Нәкъ менә шундыйлар ярдәме белән “ачылдык”. Бикләнеп кенә утырмыйча, һава суларга урамга, паркка – кеше күп булган җирләргә дә чыга башладык. Мәдәни чараларга улым белән бергә йөрибез, чакыру билетлары тәкъдим итүчеләргә дә: “Син бит беләсең, миңа икәү кирәк”, – дип сорый башладым (ирем андый җирләргә йөрергә һәвәс түгел, безне илтеп куеп, каршы алып кына йөри). Хәзер инде шәһәрдә безне барысы да белә дисәм, арттыру булыр әлбәттә, әмма китапханә, клублар оештырган чараларга, концерт-спектакльләргә бергә йөргәнебезгә гаҗәпләнгән кеше юк дип беләм. Хәтта арттан сүз әйтүче була калса да, бу темага кимсенү, кыенсыну дигән комплекстан мин азат инде – улымның безгә Аллаһы Тәгалә бүләге икәненә иманым камил чөнки.

Бер генә нәрсә үкенечле: менә шуны яшьтән үк аңлау кирәк булган. Тик ул вакытта илдә инвалидлар проблемасына караш икенче иде шул. Үзебездә дә ныклык җитеп бетмәгәндер инде. Гаиләдә физик кимчелекле бала туса, беренче чиратта әти-әни гаепле санала иде бит (“эчкечеләрдер” дигән нәтиҗә ясала, үзеңә үк кычкырып әйтмәсәләр дә, йөзеңә тутырып бер карап куялар, шуның белән үзәкләрне өзә торганнар иде). Шуңа да бүгенге көндә чирдәнме, яисә бүтән берәр афәт аркасындамы тәне имгәнгән, физик кимчелекле кешеләргә дә, аларның якыннарына да гел әйтә киләм: зинһар, кыенсынмагыз, кимсенмәгез, сез тулы канлы матур тормышта яшәргә бик тә лаеклы һәм хаклы. Моның өчен хәзер мөмкинлекләр дә шактый. Әлбәттә, тырышырга кирәк. Әгәр яшәүгә омтылышны, дәртне югалтмый, сүрелдерми яши аласыз, бу тормышта нәрсәгә дә булса ирешәсез икән, белегез: сез моның белән горурланырга тиеш. Башкалар өчен гади генә тоелган кечкенә гамәл дә сезгә зур көч бәрабәренә бирелә. Ул көч сездә бар. Димәк, сез башкаларга караганда да көчлерәк!

...Чак кына читкә тайпылдым ахрысы. Теге сюжет турында иде бит сүзем. Дөресрәге, аны карагач туган фикерем турында. Олы йөрәкле булу һәркемгә дә бирелми торгандыр, күрәмсең, дигән нәтиҗәгә килдем мин. Хәтта АНА булган кешеләргә дә. Хәер, бу очракта үз баласына шундый мөнәсәбәттә булган хатынны “Ана” дип, зур хәрефтән атау бөтенләй урынсыз, ул хәтта “кеше” дип аталырга да хаксыздыр. Җәнлекләр, хайваннар, адәм акылына ия булмасалар да, табигый инстинкт көче белән генә дә андыйлардан күпкә мәрхәмәтлерәк, күпкә рәхимлерәк. Ни кызганыч, соңгы вакытларда шундый табигый инстинкт көчен дә югалткан бәндәләр турында аеруча күп ишетергә туры килә: җинаятьчелек, банк-акча мөнәсәбәтләренә, кредитларга бәйле коточкыч вакыйгалар да бит кеше кулы белән эшләнә. Кайберәүләр моны тормыш үзе шуңа этәрә дип әйтә. Егетнең әнисе дә, әби-бабасы да, әнә: “Инвалид карап арыдык”, – дип баралар. Юк, болар ана да, инде әйткәнемчә, кеше дә түгел, болар – кеше кыяфәтле золым ияләре.

Ә бит тормышта уңай мисаллар да күп. Аларны күрә, бәяли белергә, иң мөһиме, гыйбрәт һәм үрнәк алырга иде!

...Армиядән исән-сау йөреп кайткан, Мәскәү югары уку йортына укырга кергән, ике көннән шунда китәргә тиешле улы автоһәлакәткә очрап, урынга калган бер гаиләне беләм. Әниләре – өч баланы берүзе тәрбияләп үстергән, карап торуга үсмер кызларныкыдай җыйнак кына гәүдәле сөйкемле ханым. “Менә ул чын ана кем!” – дип сокланабыз без аңа карап. Умыртка сөяген хирурглар сантиметрлап җыйган, урында ятарга мәҗбүр булган улын бер генә минутка да ялгыз калдырмагандыр ул: кырыенда утыру, урын-җирен карау, тамагын кайгырту кебек табигый физиологик тәрбия мәсьәләсендә генә дә түгел (“Балалар үстергәндә, кыен вакытларымда туганнарымның ярдәме нык тиде”, – дип, тирә-юньдәгеләргә рәхмәтле булып, дөньяга, тормышка якты күзлек аша карый белә торган киң күңелле, ачык йөзле кеше ул үзе).

Егетнең үзенең дә ихтыяр көче искиткеч нык, тормышка кайту теләге гадәти генә яшәп ята торган кеше аңлап та бетерә алмас дәрәҗәдә ифрат көчле иде һәм нәкъ менә әнисе аның беренче ярдәмчесе, терәге, рухландыручысы булды. Табиблар киңәшләреннән тыш та, төрле чыганаклардан төрле дәвалау ысулларын карап, үзләренә туры килердәен сайлап, көн дими, төн дими, тәүлегенә ничәмә-ничәшәр тапкыр массажын ясады, төрле күнегүләрне бергәләп эшләделәр. Алай гына да түгел, кул бармаклары хәрәкәттә булсын дип, пазллардан картиналар ясау серләрен өйрәнделәр, җирле телевидениедә күрсәтелгән сюжет ярдәмендә үзләренә теләктәш-тарафдарлар, ярдәм итүчеләр табып, шуларны сату өчен аукционнар оештырдылар. Бала хакына дип, төрле җитәкчеләр каршына баш иеп барулар да булмый калмагандыр. Ничек итсә итте, Германия клиникаларына барып дәвалануга кадәр юл ачты алар. Егетнең үҗәтлеген, дәвамлы процесслар таләп ителгәндә дә, бер генә минутка да үзенә салынкыланырга юл куймыйча, табибларның бөтен таләпләрен үти бару нәтиҗәсендә хәле сизелерлек яхшыруын күреп, шул ук клиника чираттагы дәвалану курсы өчен хәтта ташламалар да билгеләде дип беләм. Тырышлык, оптимизм һәм чыдый алмаслык авыртулар, үз мөмкинлекләреңне кысу-чикләү бәрабәренә булса да түзү, күз яше аша тырышуларның нәтиҗәсе – егетебез бүген үзе мөстәкыйль хәрәкәтләнә. Алай гына да түгел, эшли, хезмәт коллективы белән уртак тел табып, эшен кирәгенчә оештырып, җитәкчелектә дә уңышлы адымнар ясый.

Ничәмә-ничә елларга сузылган, әле дә өзлексез дәвам итә торган туктаусыз дәваланулар, күңел төшенкелеге басымчаклый башлаганда, бер-береңә терәк булу, күтәрелеп тагын алга карап яшәү өчен ихтыяр көче әллә аз кирәкме? Бу ананың арыган, хәлдән тайган вакытлары булмагандыр дисезме?! Тирә-юнеңдә сине аңларлык кешеләр барлыгын тою рәхәт ул, ә аңламаган чакларында кыңгыр фикерләрдән өстенрәк булып кала алу өчен көч һәм тагын бер кат көч кирәк. Моны үзе авыру караган, иртәгә хәлем арурак булыр дигән өметен җуймыйча, каты сызланулар аша һаман алга карап яшәргә тырышкан инвалид янәшәсендәге кеше бик яхшы аңлый. Газизеңнең физик сызлануларын гына түгел, күңел халәтен дә тирәнтен тоеп яшәү таләп ителә андыйлардан.

Җәмгыятьтә инвалидларга уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышсалар да, аларның хәленә керерлек законнар кабул ителеп, социаль яклау чаралары күрелсә дә, тулаем алганда, кеше арасында кыңгыр мөнәсәбәт барыбер сизелеп тора әле ул. “Евровидение”га коляскадагы кыз – Юлия Самойлова барасын ишеткәч, бөтен телевидение гел шуны сөйләде, интернетны әйткән дә юк. Украина белән ике арадагы каршылыкларга бәйләп кенә түгел бит, “инвалидны җибәреп, хурланмыйк” дигән фикерләр дә күпме булды! Безнең җәмгыятьтә физик кимчелекле кешеләргә мөнәсәбәтнең чуарлыгын ап-ачык күрсәтә инде бу.

Тагын бер елны икенче шәһәргә барып, укырга кергән кызын, туганнары үзенә чакырып торган аркылы, акча түләп, чит кешегә фатирга керткән берәү турында сөйләгәннәр иде. “Картларга, инвалидларга карап ятмасын әле”, – дигән имеш. Туганнары олы яшьтә һәм инвалид булса да, гомер-гомергә үзен-үзе карап яши, кеше ярдәменә мохтаҗ да түгел икән, югыйсә.

“Дәүләт биргән пенсияңне ал да, тыныч кына утыр инде, безнең эшкә кысылма!” – инвалидның дәгъвасына шулай дип җавап биргән чиновник барын да беләм.

Саный китсәң, күп инде ул андый мисаллар. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә диләр. Ә кемнең башына төшкән, андыйлар исә үтә дә сизгер, нечкә күңеллегә әйләнә. Аның янәшәсендәгеләр дә шулай. Инвалидларга дәүләт ярдәме җитеп бетмәгәнне кичерү бер авыр, ә янәшәңдәгеләрнең кыңгыр карашын күтәрү күпкә авыррак. Андыйлар янында, зинһар, сүзегезне үлчәп әйтегез диясе килә. Авырткан җир алдан йөри дигәндәй, кем нәрсәдән интегә, беренче чиратта һәр нәрсәне шул яссылыкта бәяли. Никадәр көчле рухлы булмасын, физик кимчелекле кеше, телиме-теләмиме, сиздерәме-сиздермиме, барыбер эчке бер комплекска ия инде ул. Йөрәк яралы чөнки. Гадәти кешегә гади булып тоела торган һәрбер адым авырлыклар аша чиксез олы көч бәрабәренә бирелә, шуңа да алар һәрбер гамәлне дә, яшәүне дә, янәшәсендәгеләрнең җылы мөнәсәбәтен дә кадерли, бәяли беләләр.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА, Бөгелмә.


---

--- | 24.05.2017

Теге дөнья, бу дөнья... (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)

$
0
0
24.05.2017 Юмор
Коточкыч төш күреп уяндым бүген. Имеш, дөнья беткән! Юк, фани дөнья түгел. Анысы булса, ичмасам, сизми дә, аңламый да калыр идек. Ә монда виртуаль дөнья беткән! Шыбыр тиргә батып уяндым да, уйга калдым: чыннан да бер көн килеп интернетсыз калса, кешелекне ни көтә?

Беренче чиратта, курку. Газиз кешеләрең, туганнарың, якыннарың, дусларыңнан аерылу дигән сүз бит бу. Әлбәттә, телефон кала, әмма ул бит хәбәрләшү чарасы. Ә интернет, дөресрәге социаль челтәрләр һәм вацап, безне еракта булсак та, теге яки бу кеше белән “бергә яшәргә” өйрәтте. Хәбәрләр тасмасыннан без аның яңалыкларын көнендә белеп барабыз. Кайда барган, нишләгән, нәрсә пешергән, ничек ашаган... Туйларны, юбилейларны, бәби тууларны әйтмим дә инде. Фоторепортажсыз андый чараларны, гомумән, үтмәгән дип исәпләсәң дә була.

Хәтта авылда хәзер яңалыкларны интернет аша гына беләләр. “Фәлән кешенең оныгы туган, ишеттеңме?” кебегрәк хәбәрне элек урамдагы колонкадан су алганда сөйлиләр иде. Ә хәзер: суы да ихатада, интернеты да өйдә... Югары оч Гайшәттәйнең көн саен яңарган “аватарка”сына “лайк” куяр өчен “плюслы” күзлеген киеп, компьютер каршында утырырга түбән оч Гамиләттәйнең вакыты да җитәрлек...

Сүз уңаеннан, биш еллар чамасы элек булгандыр, “Одноклассники”да авылның төркемен булдырдылар. “Көндәлек яңалыклар” дигән темасы да бар. Һәм анда бер генә яңалык тора: иртәгә көтү чираты кемдә?

Әлбәттә, интернет алар өчен гайбәт сату урыны гына түгел, төрлесе төрле якка таралышкан, дөнья куам дип, кайтып урарга вакыт таба алмаган балалары белән аралашу чарасы да. Оныкларының ничек үскәнен скайптан күреп, “Вконтакте”да фото-видеоларын карап бару начармыни?

Иртәгә интернет бетсә?..
“Кулларымны күкрәгемә куям да, диванга барып сузылып ятып үләм. Чөнки минем бөтен эшем интернетка бәйле. Ул бетә икән, минем бизнесым да бетте дигән сүз. Мин ач калам. Һәм бер мин генәдер дип уйламыйм”.

Шуңа күрә әле кайчан гына интернетсыз рәхәтләнеп яшәгән өлкән буын кешеләре дә аның бетүен бик авыр кичерер иде. Ә чынбарлык белән виртуаль дөньяда параллель рәвештә яшәп үскән яшь буынны әйтеп торасы да юк. Алар яшәүнең мәгънәсен югалтып, бушлыкка чумачак.

Берничә ел элек яшь буынның интернетка бәйлелеген ачыклаучы тәҗрибә үткәргәннәр. 12 яшьтән 18 яшькәчәләргә 8 сәгатькә компьютер, телефон, телевизор, хәтта радио кулланудан баш тартып торырга кушканнар. Аларга үз-үзләре белән генә калырга һәм ни тели шуны эшләргә рөхсәт ителгән. Тели икән уйный, җырлый, бии, укый, саф һавада йөри һ.б. Уйлап карасаң, ни кыенлыгы бар? Әмма бер гөнаһсыз бу тәҗрибә шаккаткыч нәтиҗәләр күрсәткән. 68 кешенең 3се генә ахыргача тора алган. Күпчелеге эч пошу, курку хисе кичергән. Яртысының күңеле болганган, тирләгән, укшыган, башы авырткан. 5се паникага бирелгән, 3се үз-үзенә кул салу турында уйлап алган.

Әйе, интернет көндәлек тормышыбызга нык кереп утырды. Үзегездән генә чыгып карагыз: иртән йокыдан торуга кулыгыз телефонга үрелмимени? Тиз генә социаль челтәрләрне, вацапны, почтаны карап чыгу гадәте юкмыни? Уянып та өлгермәгән күзләр өчен никадәр зыянлы икәнен уйларга да өлгерми калабыз шул...

Күпләр өчен интернет эш урыны, читтән торып уку урыны. Скайп аша зачетлар бирәләр, имтиханнар тапшырып, дипломнар алалар. Компьютер аша үз бизнесын алып барган кешеләр күпме? Бер шәһәрдән икенче шәһәргә барып, тиешле очрашулар үткәреп, кирәкле кешеләр белән сөйләшер өчен күпме вакыт сарыф ителер иде? Ә интернет аларга бу мәсьәләләрне өйдән чыкмый хәл итү мөмкинлеген бирә.
 
“Ирем белән Русия буйлап сәяхәткә чыгып китәрбез. Иң мөһиме, кулыңда акча булу. Әгәр әйтми-нитми интернетны бетерәләр икән, банк карталарының файдасы булмаячак бит.”

Никадәр банк операцияләре интернет ярдәмендә башкарылганын уйлап карагыз. Һәр банк эшкуарларга гына түгел, безнең ише “кредит колларына” да шәхси кабинет ачты. Кирәк булган бөтен түләүләреңне дә бер кулыңны гына хәрәкәтләндереп түләп бетерергә мөмкин.

Каядыр барасы, чиратта торасы юк. Ә бер көн килеп интернет бетсә, барлык финанс структуралары кабат элекке эшләү системасына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булачак. Аларның эшчәнлеге шактый акрынаячак.

Транспорт системасы да ярыйсы каза күрәчәк. Шул ук хаос тимер юллар, аэропортлар, автовокзалларда күзәтеләчәк. Бөтен транспорт кризис кичерәчәк. Билет алырга “тере” чиратлар тезеләчәк.

Интернетсыз калсак, ерак араларны якынайтып, үзара бәйләүче бердәнбер чара булып почта белән мобиль операторлар калачак. Мобиль бәйләнешне бәлки тәэмин итәрләр, ә менә почта хатларга күмеләчәк.

Хатлар... Исегездәме, элек почта тартмасын ачуга хат ятса, ничек сөенә идек? Аны шунда ук дулкынлана-дулкынлана ачасың да, укырга керешәсең. Күпме хәбәр, күпме яңалык! Көн саен хат язып утырып булмый бит. Ә интернет аша көн саен гына түгел, яңалык булган саен язышабыз, уртаклашабыз, бүлешәбез. Шулкадәр еш аралашабыз, кайвакыт очрашкач, сөйләшер сүзебез юк булып чыга...

“Былтыр отпускының соңгы атнасын өйдә ял итеп ятканда, телевизор, телефон, интернет берьюлы чыгып очты. Өйдә шундый тынлык урнашты... Балам белән китап укыдык, рәсем төшердек. Соңыннан бала хәтта мультиклар сорамый башлады. Ирем белән дә күбрәк сөйләшә башладык. Яшәргә була ул.”

Электрон китапханәләр белән дә кулланырга остарып киттек. Дөнья әдәбиятыннан нинди әсәр укыйсыбыз килә, шуны алабыз да укыйбыз. Ә чын, кәгазь исе аңкып торган китапларга җитәме соң алар? Хәер, бу җәһәттән, әлегә юкка борчыламдыр. Безнең илдә кәгазь китапны 89 процент кеше укыса, электрон китапны нибары 28 процент кына. Тик бу күренеш күпме дәвам итәр?

Интернет бүген пиратлар өчен төп мәйдан. Ул югалса, кино төшерүче, җыр яздыручы, китап язучылар җиңел сулап куярдыр. Әмма, икенче яктан, бүген теләгән һәр кеше китабын бастыра, җырын дискта чыгара алмый. Алар өчен үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәр бердәнбер урын – интернет. Телевидение генә халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерә алмаячак. Кешеләр кинотеатрларга, концертларга, китапханәләргә йөри башларга мәҗбүр булачак. Яңалыклар белән танышыр өчен янә басма матбугатны укый башлаячак. Безнең тиражлар артачак! Реклама да гәзит-журналларга кайтачак, димәк, маркетинг та интернетсыз калуны кичереп, исән калачак. Ниһаять, журналистларның хезмәт хакы артачак.

Интернет белән бергә “заман үзенчәлегенә” әйләнгән тагын бер күренеш юкка чыгар. Ул да булса, симптомнарына карап, үзеңдәге чиргә диагноз кую. Күп белсәң, тиз картаясың, диләр. Ә бу очракта “үләсең” дип үзгәртсәң дә артык булмас. Чөнки күпләр табибка барганчы, интернеттан укып, үзенә-үзе куйган диагнозыннан куркып, ярты үлеккә әйләнә.

Ә иң мөһиме, интернет бетсә, кешеләр халык арасына чыга башлаячак. Саф һавада вакыт уздыру аларның сәламәтлеген яхшыртачак.

Сәяхәтләр артачак. Һәм ул сәяхәтләрнең төп максаты күбрәк фото төшеп, инстаграмм тутыру булмаячак. Чын сәяхәт булачак ул.

Әйе, интернетның юкка чыгуы, баштагы вакытта хаос, паника тудырачак, психик тайпылышлар һәм үз-үзенә кул салуларга китерәчәк. Җайланган бер тормыш агышын янә көйләп җибәрер өчен шактый вакыт кирәк булачак. Әмма тора-бара барысы да үз җаена салыныр һәм бер-ике буын үсеп алышынуга интернетның кайчандыр булганын да онытырлар иде. Әмма... ул бетмәячәк. Google компаниясенең җитәкчесе Эрик Шмидт Бөтендөнья икътисадый форумында дискуссияләрнең берсендә интернет озакламый бөтенләй юкка чыгачак дип белдерсә дә, белгечләр аны юкка чыгару бик авыр диләр. Кайдадыр бер проводын кисеп кенә бөтен дөньяны челтәрдән өзү мөмкин түгел. Хәтта ниндидер бер секциясен юк итсәң дә, атом бомбасы белән мәсәлән, башка секцияләре эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Психология фәннәре кандидаты Елена Сысоева социаль челтәрләрнең киләчәктә нинди булачагын тасвирлаучы фаразларны санап чыккан.

Иң типик фаразлар:
*Социаль челтәрләр башка сервислар белән тыгыз үрелеп бетәчәк.
*Ясалма интеллект системасы кешенең үз-үзен тотышына карап тиешле информация сайлаячак.
*Кешелек тормышы тизлеген арттырачак һәм интернет моңа булышлык итәчәк.
*Сайлаулар электронга әйләнәчәк, тел барьерлары бетә, кешеләрнең эше интернетка күчәчәк.
*Һәр кешегә туу белән илнең төп социаль челтәрендә анкета булдырылачак.

Дөрес, аерым ресурсларны чикләүче законнар, киртәләр булырга тиеш. Шул ук порнография, пират контентларына. Ә менә прогрессны артка чигерү мөмкин эш түгел. Әлбәттә, интернет су яки икмәк кебек яшәү өчен мөһим нәрсә түгел. Әмма фәнни-техник прогресс безнең тормышны артык нык үзгәртте. Шуңа күрә хәтта 20 ел элеккегә кайту да бик кыен булачак. Никадәр генә интернет бәйлелек турында гәпләшмик, беребез дә ансыз яшәргә әзер һәм риза түгел. Бары тик интернетның мөмкинлекләреннән файдаланганда чама турында онытмаска кирәк. Чөнки психологлар белми чаң сукмый.

Виртуаль аралашу җаваплылыктан азат итә. Кеше үзен әллә нинди чибәр яки көчле итеп күрсәтергә мөмкин. Шул рәвешле үзенең комплексларын яшерә. Әмма чирен яшергән үлгән дигән кебек, ул комплекслар көчәя генә. Моннан тыш, сәгатьләр буе компьютер аша аралашып утыргач, чынбарлыкта кеше белән сөйләшергә хәле калмый. Шуңа да чынбарлыкта кеше кеше белән аралаша белми диярлек. Дөньяда интернет бәйлелек наркобәйлелектән кала икенче урынга чыкты. Озакламый интернетка бәйлелектән котылырга ярдәм итүче махсус клиникалар барлыкка килә башларга да мөмкин.

Караңгылыктан сирпелгән якты бер нур булып өмет кала әле. Кешелек һәрвакыт яңалык эзли ул. Һәм ул “яңа” еш кына яхшы онытылган “иске” булып чыга. Шуңа күрә киләчәктә тере аралашу яңалыкка әйләнер, модага керер дип ышаныйк. Берничә елдан гаджетларның күплеге ялкытыр. Бүген иттән баш тарткан вегетарианецлар кебек интернет, телефоннардан махсус баш тартучы аерым-аерым төркемнәр барлыкка килер.

Югары очтан Гайшә түткәй дә бер кап чәе белән балалары алып кайткан ярты кило прәннеген кыстырып, түбән оч Гәмиләттәйгә хәл белергә төшәр. Ә анысы үз чиратында коймагын коеп, авылдашын чәй эчерер. Һәм алар бергә утырып телләре арыганчы яңалыклар сөйләшерләр...

Эльмира ИБРАҺИМОВА, Өмет
 


---

--- | 24.05.2017

Быел республика ифтары үткәрү урыны үзгәрде

$
0
0
25.05.2017 Дин
Республика ифтары быел 15 июньдә Теннис академиясендә үтәчәк. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова безгә хәбәр иткәнчә, тиздән “Казан-Арена” стадионында Конфедерация кубогы уеннары уздырылу сәбәпле, быел ифтар мәҗлесен анда үткәреп булмый.

- Быелгы ифтарда, узган елдагыча, 10 мең кеше катнашыр дип көтелә. Аларга 700 волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Бүгенге көнгә шуның кадәр волонтер килергә теләк белдерде. Узган елгы тәҗрибәдән чыгып әйткәндә, моның кадәр кеше белән бу зур эшне, Аллаһ кушып, башкарып чыгачакбыз. Ифтарга күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар да чакырыла, - дип сөйләде ул.
 
Ифтар мәҗлесен Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе оештыра. Мәҗлестә дин әһелләренең вәгазьләрен, мөнәҗәтләр ишетеп булачак, бөтен җәмәгать бергәләшеп намаз укыячак.
 
Сүз уңаеннан, Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәре тәгаенләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән Ураза гаете 2017 елның 25 июнендә бәйрәм ителәчәк. Корбан бәйрәмен 1 сентябрьдә билгеләп үтәчәкбез. 1 сентябрь ял көне булачак.
 


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 25.05.2017

Сак булыгыз: яшенле яңгыр көтелә (ҺАВА ТОРЫШЫ)

$
0
0
25.05.2017 Экология
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында хәбәр итә. Бүген Татарстанда урыны белән көчле җил, яшенләп яңгыр явуы мөмкин.

Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитүе көтелә.

25 майда, һава торышы тотрыксыз булачак.

Тулырак: Сегодня в Татарстане ожидаются дождь и гроза


---

--- | 25.05.2017

Путин Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде

$
0
0
25.05.2017 Сәясәт
Мәскәү Кремлендә Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Бүләкләү турындагы карарга Владимир Путин 1 мартта ук кул куйган иде.

Президентыбыз шундый зур бүләккә "Дәүләт алдындагы күрсәткән шәхси хезмәте һәм Россия Федерациясенең халыкара абруен ныгытуда керткән зур өлеше” өчен лаек булды, дип хәбәр ителә Татарстан Президенты матбугат хезмәте сайтында.

 

 


---

--- | 25.05.2017

Татарстанда көнче хатын машинаның "астын өскә"китергән (ВИДЕО)

$
0
0
25.05.2017 Җәмгыять
Әлмәттә хатын-кыз LADA автомобилен башта кирпеч тотып, аннан яланкул көе изеп бетерә язган. Социаль челтәрләрдәге әлеге видео резонанс тутырды: күпләрдә бер генә сорау - НИ ӨЧЕН?

Нәтиҗәдә машинаның пыялалары коелган, кузовына зур зыян килгән, иннек белән язылган "матур сүзләр" турында әйтеп тә торасы юк. Шулай итеп гүзәл зат иренең хыянәтенә үч иткән дип фаразлана.

Аны полиция бүлегенә озатканнар. Хәзер бу вакыйга өчен 40 мең штраф түләтмәгәйләре.

Тулырак: В Татарстане засняли на видео, как женщина крушит припаркованный авто


---

--- | 25.05.2017

Каенана белән тормыш: "Анаңнарда нәрсәң калган иде?"

$
0
0
25.05.2017 Ир белән хатын
«Яңа ел каршылау белән бәйле онытылмас хатирәң бармы?» – дип сүз башлады бер дустым. «Әллә инде, кисәк кенә искә төшми бит әле», – мин әйтәм. «Ә менә минеке бар, әйдә, бәлки язып та җибәрерсең, ул вакыйга шаһитларының берничәсе бакыйлыкка күчте инде, ә исән калганнары үзләрен танып оялыр», – дип, ул миңа түбәндәге кыйссаны бәян сөйләде.

1963 елны каршыларга иремнең бертуган энесе район үзәгенә кунакка чакырды. Энекәш абыйсыннан өч-дүрт ел элек өйләнгән (“эшләре” ашыгыч булгандыр инде). Район үзәгендә барак тибындагы бер бүлмәле хөкүмәт фатирында яшиләр, бөтен уңайлыклары – тышта. Ике-өч яшьлек кызлары да бар, хатыны китапханәдә эшли. Болар – ирле-хатынлы, шул вакытта мин эшләп, килен хезмәтен башкарып яшәп ятучы, районнан 25 чакрым ераклыктагы авыл кешеләре. 31 декабрь әле эш көне. Сәгать икеләргә кадәр эшлисе, ял көннәре дә бик кыска – 1-2 гыйнвар гына. Авылдан кунакка өч пар барасы икән. Килендәшнең апасы белән җизнәсе, абыйсы белән җиңгәсе һәм без. Җизни кеше үзенә күрә “нәчәлник”, әллә ферма мөдире, әллә бригадир. Киленнең туганнары дүртәү колхозның иң шәп айгырын җигеп баралар, ә минем ир бер арык-турык кына алаша җигеп кайткан. Минем кунакка бик барасым да килеп тормый, чөнки 6 ай ярымлык авырым бар, кышкы юлда 25 чакрым җир ул сиңа уен-муен түгел, тик шушы район үзәгендә үземнең дә әнкәем белән апам яши. Мин бу авылга юллама белән эшкә килгән җирдән кияүгә чыгып калган идем. Машиналар йөрми, кыш көне трактор чанасына төялеп, комсомол җыелышына барган истә калган әле.

Шулай итеп, сәгать өчләрдә без ике атта кунакка чыгып киттек. Тегеләр авылдан чыгуга очтылар гына инде – айгыр шәп. Без үз көебезгә юыртып, ике сәгатьләп бардык. Без килеп җиткәндә хуҗалар, кунаклар инде өстәл артына утырганнар иде. Мин иргә атыңны тугарганчы әнкәйләргә төшеп, күрешеп меник әле дип сүз каткан идем, иртәгә үзең генә тәпиләп барып кайтырсың дип җаваплады (әнкәйләр шактый ерак, түбән урамда яшиләр иде). Инде караңгы да төште, ни дисәң дә декабрьнең соңгы көне. Ашау-эчү, кунак булу башланды. Мин бер-ике чынаяк чәй эчкәч, хуҗалардан рөхсәт алып, өйдәге ике кешелек бердәнбер караватка барып яттым. Йоклау юк инде, гәүдәгә бераз ял кирәк, аннары аракы-хәмер исе дә күңелемне болгатып тора иде. Кунаклар, хуҗалар шул утырган килеш 12не җиткерделәр инде, мине дә йолкып торгыздылар: янәсе, кем корсак күтәрмәгән дә, кем бала тапмаган. Телевизорда Мәскәүдән генераль секретарьнең котлавы башлангач, бик хәтәр генә шампан шәрабе ачтылар. Миңа да мәҗбүри бер-ике йотарга туры килде, “Кырык эт арасында бер этнең койрыгы бот арасында” дигән әйтем дә бар бит әле. Мине ирнең энесе, ягъни хуҗа якламакчы булып карый – тик үзе дә юашрак, йомшак холыклы кеше, сүзен колакларына да элмиләр, үз туксаннары туксан.

Бәйрәм сәгать икеләргә кадәр дәвам итте. Инде мин ипләп кенә теге караватка таба “кыекламакчы” идем, килендәш: “Анда апа белән җизни ята”, – дип, мине туктатты. Тагын элекке заман мебеле – тар гына, кыска гына бер диваннары бар, анысына абыйсы белән җиңгәсе ятачак икән. Мич артындагы тар гына сәкедә (бик тырышсаң ике кеше сыярлык) хуҗалар үзләре ятачак, башларын сәкенең ике башына каратып, урталарына кызларын да сыйдырасы бар икән әле. Ә сезгә раскладушкага җәям, диде хуҗабикә. Урыннар җәелеп, утлар сүндерелгәч, болай да ару гына йомшаган, аруы җиткән ирем, бердәнбер мендәрне башы астына салып, бөтен раскладушканы биләп, гырлап йоклап та китте. Мин тегеләй итеп карыйм, болай итеп икенче ягыннан үрмәләп карыйм – юк инде урын.

Аптырагач, үземнең өскә киеп килгән ару пәлтәмне аска җәеп, өстемә мамык шәлемне бөркәнеп, раскладушкага сөялеп, ике-өч тапкыр черем итеп алдым, ә идәннәре бик салкын (хөкүмәт барагы). Иртәнге алтыны көчкә җиткереп, ипләп кенә киенеп, әнкәйләргә чыгып киттем. Алар: “Бу караңгыда берүзең нишләп йөрисең?” – дип, шаккаттылар. Яшел тышлы, 250 граммлы бер такта чәй дә алган идем күчтәнәчкә, чәйләр эчеп, бераз сөйләшеп утыргач, мин шунда әнкәй яткан ястыкка авып йоклап киткәнмен. Ике-өч сәгать йоклап, кыстыбыйлар белән чәйләр эчеп, кунак булып килгән җиремә кире кайттым. Анда инде барысы да торган, кабат өстәл тирәли утыралар, кызарынып-бүртенеп, миңа ачу белән генә карап алдылар. Әле ир дигәнем дә: “Нәрсә анда чакырылмаган җирдә эзләнеп йөрисең?” Тагын әллә ниләр әйтте әле, тегеләр алдында ирлеген күрсәтүе инде. Әле ярый шул көнне, 1 гыйнварда, кичкә таба кайтырга уйладылар. Юлга соң гына чыктык. Килендәшнең туганнары теге шәп айгырда, районнан чыгуга, күздән югалдылар, әле буран да себереп тора, юл бик начар, кар салган. Шулай да авылга соң гына, исән-имин кайтып ирештек.

Икенче көнне мунчалар ягып, кер юып, бүтән эшләрне тәртипкә салып, өчесе эшкә чыктым. Шул көнне әбәдкә кайтуыма кайнана – кара болыт. “Чакырылган җиреңне ташлап качып йөргәнсең, барысы да йоклаганда анда – анаңнарда нәрсәң калган иде? Якын итсәләр, күрәселәре килсә, үзләре чакырырлар иде, – ди. – Хуҗаларны, кунакларны санламыйча, кешеләр кунак булганда ятып йоклап…” (Кая инде йоклау, бераз тәнемә ял булсын дип терәлеп кенә утырдым, югыйсә). Мин эштә чакта килендәшнең апасы килеп, булганын да, булмаганын да “аударып”-сөйләп киткән икән. Кайнана белән әрепләшеп торырга вакытым да, теләгем дә юк, яңадан эшкә чыгып китәсем бар иде (әле дә ярый эш булган!).

Ходай Тәгалә бар ул, бер ел дигәндә без ул йорттан чыгып киттек, чөнки кече уллары армиядән кайтты. Башта иске генә йорт сатып алып, соңыннан зур, яңа өй салдык. Ә кече уллары өйләнде, бик ямьсез итеп тавышланып яшәделәр, килен аерылып китәргә дә җыенган иде, балага узып, авыры да инде күренә-беленә башлагангадыр, тагын торып калды. Шулай ызгышып-талашып берничә ел яшәгәннән соң яшь килен каенананы бөтенләй өеннән куып чыгарды. Чаллыда ирсез, тулай торакта яши торган кызы бар иде, шунда китеп яшәп, бакыйлыкка күчте. Уллары күмәргә авылга алып кайттылар.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.


---

--- | 25.05.2017

Элвин Грей үзендә яман чир табулары турындагы имеш-мимешне кире какты (ВИДЕО)

$
0
0
25.05.2017 Шоу-бизнес
Интернетта Элвин Грейда онкологик авыру тапканнар дигән сүзләр йөри башлаган. Ниндидер төркемнәр хәтта популяр йолдызны дәвалауга дип акча да җыя башлаган инде.

Үзенең Инстаграм битендә Элвин Грей фейк төркемнәргә кермәскә һәм ялган сүзләргә ышанмаска чакыра. "Аллаһ барысын да күрә!" - ди ул.

 

Татарстанда укытучы 4 сыйныф укучысын соңгы сүзләр әйтеп ачуланган (ГАУГА)

$
0
0
25.05.2017 Мәгариф
Укучылар дәресләрне видеога төшереп, социаль челтәргә куюларын дәвам итә. Чаллыдагы тәҗрибәле педагогның укучысын ничек итеп ачулануын бөтен дөнья белде. Бу – укытучы­лар­ның тупаслыгына каршы көрәшүме, әллә кызык эзләүме? Педагогларны мондый гамәлләр ни дәрәҗәдә куркыта икән?

Дүртенче сыйныф укучысы өй эшен тиешенчә эш­лә­мәгән булган. Инглиз теле укы­тучысының ачулануын сыйныфташлары камерага төшергән. “Син нәрсә, эчкән идеңме әллә? Ничә генә җөмлә язгансың? Нигә аны ахырга кадәр эшләмәдең? Ә үзең чиреккә “4 ле” сорыйсың тагын. Әти-әниеңне штрафка тартабыз... Син эшләдеңме әллә? Әллә җиде балаң бармы? Ирең эчәме? Ашарга пе­шерәсең бармы? Җыеш­тырасың, юасыңмы?” – дип ачулана укытучы.

Бу көннәрдә күтәрелгән шау-шуны укытучыларның күбесе белми булып чыкты. Шуңа күрә фикерләрен дә әйтә алмадылар. Шул ук вакытта аны карагач, кайбер­ләре куркып та калган. Бүген укучыларның кулында – телефон, планшет. Шу­ңа күрә теленә хуҗа була белмәгән теләсә кайсы укытучы интернетта “бүгенге көн герое”на әйләнергә мөмкин. Ә оялуны белмәгән укучы “оста сюжет” ясаучы булып кала.

– Бер дә күңелле күре­неш түгел. Сыйныфымда шундый хәл булган иде. Ике баланың әрләшүен өчен­чесе камерага төшергән. Аны миңа күрсәтте. Укучыларыма кешенең рөхсәтен­нән башка андый әйбер­ләрне төше­рергә ярамаганлыгын аң­латтым, – ди Казан мәк­тәбендә белем бирүче Гөл­наз Галиева. – Мин ачуланганда бервакытта да өй­дәге проблемаларны ка­тыш­тырмыйм. Ничә балаң бар, эшләдеңме? Болай тир­гәү дөрес түгел. Син өй эшен яхшырак итеп тә башка­ра ала идең бит. Нигә әниеңнән ярдәм сорамадың? Китап­ханә дә якында гына бит. Әзерләнмәү сиңа оят түгел­ме? Менә хәзер “5ле” алыр идең, “3ле” куям, дим. Укытучы үз дәрәҗәсен төшерер­гә тиеш түгел. Без укытырга, балаларда өмет уятырга тиеш.

Фәрзәнә Кулиева озак еллардан бирле балаларга математикадан белем бир­гән. “Бүген мәктәпләрдә укытучыларга – укыту, ә укучыларга уку зур сынауга әйләнде. Балалар хәзер кычкырырга мәҗбүр итә, дәресләрдә кыланып утыра. Мәктәпләргә йөреп, барысын да белеп, күреп торам. Ә тавыш кү­тәргән укытучыны хөрмәт итмиләр. Балаларны яратырга кирәк. Укучыларның белеме юк. Алар Пушкинның кем икә­нен дә белмиләр, ши­гырь­­ләрен дә сөйләп күрсәтә алмыйлар. БДИ гаебе бу. Аны бетерергә кирәк. Укытучыны да гаепләп булмый. Аларны кызганам. Сабырлык телим”, – ди лаеклы ялда булган мө­галлимә.

Казандагы 65 нче мәктәп директоры Фирдәүс Ха­җи­әх­мәтова да укытучыларга балалар белән эшләү авыр булуын әйтә. “Акыллы әти-әниләр укытучыны һәрва­кыт үрнәк итеп саный. Әмма аңламаганнары да очрый. Укучыдан: ”Җиде балаң бар­мы, эшләдеңме?” – дип сорау дөрес түгел. Чөнки бала аны барыбер аңламый бит. Укытучы тыйнак булырга тиеш. Хезмәттәш­лә­р белән бу хакта еш сөй­ләшәбез. Балаларга ярдәм итәргә тырышабыз.  Дә­рес­тә телефонны бө­тенләй кабызырга ярамый. Кайбер мәктәпләрдә аны җыеп алалар. Киләсе елда әти-әни­ләр белән сөйлә­шеп, шул тәртипне кертмәкче булабыз. Бездә андый хәл­ләрнең булганы юк. Балаларга камерага төшерү кызык кебек тоеладыр инде. Ләкин аларны гаиләдә тәр­бияләргә кирәк”, – ди ул.

КФУ галиме, педагогия фәннәре кандидаты Илги­зәр Гайсин белдергәнчә, бала дәрескә керүгә телефонын сүн­де­реп куярга тиеш. Менә шул вакытта андый проблема булмаячак. “Мәк­тәптә практикада булган студентлар элегрәк зарларын бел­дерә иде. Хәзер бу яктан тыныч. Тик мәктәп­ләр­дә яшерен камерага төшерүләр турында ишетеп торабыз. Гадәттә, таләпчән, усалрак булган укытучыларны төше­рәләр. 9 нчы сыйныфларда имтиханнар кертүнең файдасы булды дип саныйм. Укучылар сынауларга яхшырак итеп әзерләнә башлады. Мин декан булып эшләгән вакытта, әти-әниләр, бары тик педагог булмаган юнәлеш булсын, диләр иде. Аларга, бакчадан гына килдегезме әллә, дип әйтә идем. Яшь­ләрнең мәктәпкә бик барасылары килми. Мәктәптә эшләү җи­ңел түгел”.

Ә Чаллыда яшерен камерага эләккән укыту­чы­ның хәлен әти-әниләр аң­лаган. Алар, педагог сыйныфта эш­ләсен, дигән фикерне җит­кер­гәннәр. Укытучыга үзен интернетта кү­рү бик авыр булган. Ба­ланың әти-әни­сеннән гафу үтенгән. Янәсе, ул май аенда авыр ба­ла­лар­ның әти-әниләре белән җые­лыш үткәрергә җыенган. Озакка сузуның нә­ти­җәсе ме­нә шулай күңелсез тә­мамланган.


---

--- | 25.05.2017

Әлфинә Әзһәмованың игезәк сыңарын тапканнар (ФОТО)

$
0
0
25.05.2017 Шоу-бизнес
Соңгы вакытта, инстаграм белән кулланучылар арту сәбәпле, җырчылар үзләренә бик нык охшаган кешеләрне таба башлады. Алай гына да түгел, татар эстрадасы мультфильм геройларына да охшый икән.

«Идел» журналы  Әлфинә Әзһәмовага «Яшьләр тукталышы»н алып баручы Айзилә Батрханова бик нык охшаган булуын ачыклады. Охшаганмы?


Ә бу кем? Рамил Шәрәпов. Охшаган бит!


---

--- | 25.05.2017

Татарстанда подгузник сатып баерга уйлаган хатын 100 мең сум акчасыннан колак каккан

$
0
0
25.05.2017 Криминал
Алабугада яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз, интернеттан подгузник алам дип, 100 мең акчасын кырыкалдарларга күчергән. Социаль челтәрләрнең берсендә бик арзан бәядән генә подгузниклар сатылуы турындагы хәбәрне күргәч, хатын-кыз аларны бәясен арттырып сатып, акча эшләргә уйлаган.

Интернеттан күпләп сатып алырга килешенеп, акчасын күчергәч, әлеге аккаунт юкка чыккан. Зыян күрүче, әлеге хәлдән соң, полициягә мөрәҗәгать иткән.


---

--- | 25.05.2017

Татарстанда мәктәп баласын көчләгәннәр

$
0
0
25.05.2017 Криминал
Җинаять шушы көннәрдә Казанда булган. Фаҗигага тарыган 14 яшьлек кыз дусты янына килә. Фатирда аракы эчеп утыручы ир-ат һәм берничә яшүсмер дә була.

Ирнең үзен тыныч тотмавын күреп, яшүсмерләр аны өенә кадәр озатырга була. Кайтып җиткәч кенә, ир-ат 14 яшьлек кызны өенә өстерәп алып кереп көчли.

Тулырак: Татарстанец обвиняется в изнасиловании несовершеннолетней


---

--- | 25.05.2017

Июнь аенда республика халкы өч көн рәттән ял итәчәк

$
0
0
25.05.2017 Җәмгыять
Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Шул рәвешле Россия көне уңаеннан республика халкы өч көн рәттән – 10-12 июнь көннәрендә ял итәчәк.

Моннан тыш “Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы республика законы нигезендә, 25 июнь көнне билгеләп үтелүче 25 июнь дә эшләми торган бәйрәм көн санала. Ял көнгә туры килү сәбәпле, ул дүшәмбегә күчерелми.

Шул рәвешле биш көнлек эш атнасында хезмәт куючылар 10, 11, 12, 24 һәм 25 июнь көннәрендә ял итәчәк.


---

--- | 25.05.2017

Татарстанда бер айлык сабыен чүплеккә ташлап киткән хатынны тапканнар

$
0
0
26.05.2017 Криминал
Бу хәл турында апрель аенда хәбәр иткән иткән идек. Яр Чаллының бер медицина үзәгендә урнаштырылган чүп контейнерында бала табылып, күке-анасын эзләүгә бирделәр.

Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, әлеге хатын-кызны тапканнар. Хәзерге вакытта ул тикшерүчегә күрсәтмәләр бирә.

Тулырак: Найдена женщина, оставившая грудного ребенка на улице в Татарстане


---

--- | 25.05.2017

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Өеңнән йөз чакрым ераклыкка китсәң, ураза тоту мәҗбүри түгел»

$
0
0
26.05.2017 Дин
Ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Әлеге фарыз гамәлне үтәүдә бәндәләргә нинди вазифалар йөкләнә? Ураза тоткан кешегә нәрсәгә игътибарлы булырга кирәк? «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән без шулар турында сөйләштек.

– Аллаһы Тәгалә бер хәдисендә «Ураза ул Минем өчен һәм аңа әҗер-савабын Үзем бирәм» дигән. Аллаһның уразаны Үзе өчен дип әйтүе – бу гыйбадәтнең дәрәҗәсен күтәрү. Шушы сүз белән Ул уразаның башка гыйбадәтләрдән өстен булуын күрсәтә. Адәм баласының һәр гамәле үзе өчен. Һәр изгелеккә ун савап бирелә, хәтта ул 700гә кадәр арттырыла. Аллаһы Тәгалә, бу айда тагын да юмартлыгын күрсәтеп, уразаның әҗер-савабын хисапсыз бирә. Шуңа да Ул, әҗер-савабын үзем бирәм, ди. Рамазан аенда ураза тотарга, гыйбадәтләребезне арттырырга, иманыбызны ныгытырга ашыгыйк. Ураза җәйге озын көннәргә туры килә, шуны авырсынмыйча, сабырлык күрсәтсәк, тәкъвалыкка ирешербез.

– Халык арасында: «Рамазанның башында өч көн, уртасында өч көн һәм ахырында өч көн ураза тоту да җитә», – дигән сүз йөри. Моңа аңлатма бирсәгез иде.

– Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтмешли, беренче ун көндә, аннары уртадагы ун көндә, аннан ахырында ун көт тотарга кирәк. Уразаны калдырырга ярамый, ул – фарыз гамәл. Баштагы өч көндә генә авыр, аннары организм ияләшә, җайлаша. Һәрбер гамәл нияттән тора. Ураза тота алырмынмы дип шикләнә икән, ул аның барып чыкмый. Сәламәтлек, көч-куәт бирсәң иде дип сорасаң, катгый ният кылсаң, Аллаһы Тәгалә сиңа ярдәм итми калмый.

– Хәзрәт, сәхәрне бик иртә, ә ифтарны соң ашарга туры килә. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?

– Бу сорауны безгә еш бирәләр. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярый, әмма йокларга ятканда, уразага керәм дип, ният кылырга кирәк. Пәйгамбәребезнең, сәхәр ризыгын ашагыз, чөнки бу вакытта бәрәкәт бар, дигән сүзе бар. Сәхәрне ашасак, хәерлерәк була.

– Намаз укымый торган кешегә ураза тоту дөрес буламы?
– Халык арасында бу шулай ук актуаль сорау. Аллаһның рәхмәте белән, дингә кайта башладык. Намазга басучыларның саны артты. Ислам дине биш нигездән тора. Аллаһы Тәгаләне тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку, зәкят түләү, ураза тоту, хаҗ кылу. Без шушы биш фарызны үтәргә тиеш. Намаз өчен аерым, ураза өчен аерым җавап бирәсе була. Намаз укыганга да, ураза тотканга да, зәкят биргәнгә дә, хаҗга барганга да аерым савап языла. Ураза тотарга теләгән кеше аны тотсын, иншаллаһ, акрынлап намазына да басар.

– Былтыргыдан калган көннәр өчен уразасын тотып бетерә алмаучы нишли?
– Бурычлары калганнар башта бу уразаны, аннары былтыргыдан калган көннәре өчен тотарга тиеш.

– Ураза тотучыга тәравих намазына йөрү мәҗбүриме?

– Тәравих намазын уку – сөннәт. Аның өчен зур савап вәгъдә ителә. Тәравих намазын укыр өчен мәчеткә барырга хәлең булмыйча өйдә калсаң, гөнаһысы юк.

– Уразага керә алмаучы фидия сәдакасын ураза тотучыга гына бирергә тиешме?
– Мескен-фәкыйрьләргә дә бирергә ярый. Ул бер көн өчен бер мескенне ашатырга яки аңа 200 сум акча йә булмаса шул суммага алынган ризык бирергә тиеш. Быел фидия сәдакасының күләме 200 сум итеп билгеләнде.

– Ураза тотарга сәламәтлеге булмаган, пенсияләре аз булган өлкән кешеләргә нишләргә? Көн саен 200 сум бирә башласаң, бер айга 6 мең сум килеп чыга бит...
– Аллаһы Тәгалә безгә авырлыкны теләми. Ул һичкемне көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш бирер. Нияте изгедә булып, ураза тотучыны бер хөрмә яки бер йотым су белән булса да авыз ачтырсагыз, сез шулай ук әҗер алырсыз, Аллаһ аны һичшиксез кабул итәр.

– Фидияне ураза тотарга сәламәтлеге, мөмкинлеге булмаган кеше генә бирә ала дип беләм.
– Әлбәттә, шулай. Күпләр, фидия сәдакасын бирергә кирәк дигәч, алдана. Сәдака бирәм дә минем өстемнән төшә дип уйлый. Көне буе ач торып җәфаланганчы, сәдакасын гына биреп котылам, диләр. Ураза тотарга мөмкинлеге булып та аны тотмаучы фидияне бирә алмый, аның өстеннән уразасы төшми. Сәламәтлеге булган бөтен кеше дә ураза тотарга тиеш. Рамазан аенда чирләп китсәң, аны башка айларда тот.

– Сәфәрдәге кешеләр ураза тотарга тиешме?
– Өеңнән йөз чакрым ераклыкка китсәң, ураза тоту мәҗбүри түгел. Юл авыр булмаса, тотсаң да ярый.

– Уразалы кешегә мунча керергә рөхсәт ителәме?
– Җиңелчә юынып чыкса ярый. Озаклап тирләп утырса хәле китәргә, уразасын тотып бетерергә көче җитмәскә мөмкин Хәл керсен өчен, аякларын салкын суга тыгып утырырга, салкынча су белән коенып чыгарга ярый.

– Уразада чәч кистерергә ярыймы?
– Ярый, ул уразаны бозмый.

– Уразада булып, ялгыш кына ризык кабып куйсаң нишләргә?

– Уразаңны дәвам итәсең. Бу очракта ураза бозылмый.

– Рамазан аенда башка айларга караганда сәдакага әҗер-савап күбрәк бирелә икән...
– Сәдака гына түгел, изге гамәлләрнең дә савабы күбрәк языла.

– Кадер кичәсен рамазанның ахыргы ун көненнән эзләргә кирәк, диләр. Быел ул кайсы көнгә туры килер икән?
– 21 июньнән 22сенә каршы төндә булыр дип уйлыйбыз.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 25.05.2017

“Икән”ме, “микән”ме? Ничек дөрес?

$
0
0
26.05.2017 Ана теле
“Ана теле” сәхифә-рубрикасы ачылып, бу хакта интернетчыларның фикере бәян ителә башлагач та тәүге сораулар рәтендә “икән”ме, “микән”ме? дигәне бирелүе урынлы вә вакытлы дип саныйбыз. Чөнки ул да бүгенге сөйләм хаталарының берсе. Моны раслаучы берничә генә дәлил: Синоптиклар нәрсәләр вәгъдә итәләр микән? ( “Яңа гасыр”, Манзара. Апр. 2017.); Җаныкаем, нишлим микән (Җыр); Кемнәр генә басар микән йөрәгем ярсуларын (Җыр).

Мәсьәләне сәхифәбездә кузгатучы Мансур Сәгъдиев тә: “ТНВ алып баручылары, андагы чыгышлар турында сүз чыккач, әйтми китә алмыйм. Анда ике очракның берендә (бәлки берСендә?) “икән”  белән “микән”не бутыйлар”. 

Шунысы  игътибарга лаек: интернетчылар моны хата дип таный, борчыла, котылу хәстәрен күрергә омтыла. Хата бер генә аваз  (хәрефтән) торса да, ул сөйләмдә мәгънә кимчелеге китереп чыгара, урынсыз (артык йә ким) авазны, иҗекне (кушымчаны) тыңлаучы  тоеп, кәефсезләнә. Мондый хата да безнең сөйләмдә шактый. Татар сөйләмендә аларның булуы табигый, чөнки безнең тел төп хәсияти үзенчәлекләренең берсе ялганмалык булган  тел, анда иҗек-кушымчалар (морфемалар) да бихисап мәгънә төсмерләренә ия, аларны  урынлы -урынсыз (артык йә ким) куллану да хатага сәбәп була. Ана телен башка телләргә чагыштырып өйрәнгән, бигрәк тә шулар тәэсирендә  уйлый, сөйләшә торган кешеләр телебезнең менә бу асыл хәсияте бирә торган мәгънәви нечкәлекләрен тоюдан, кулланудан мәхрүм. Әлеге очракның киләме икән, барамы икән; Киләмени, барамыный рәвешләрен хаталы әйтү һәм язу ихтималы да юк түгел бит. Һәрхәлдә бу хакта үзенә бер язма тәкъдим итәргә була. Ә хәзергә  хатаны төзәтү юлы дип тәкъдим иткән комментары өчен Мансур Сәгъдиевкә рәхмәт әйтеп, аның киңәше  белән килешеп, шуны гына кабатлыйбыз: “Бәлки Низамовны тыңлаучы булыр... Хәзер инде моны диалект дип яклаучылар да күренә башлады. Авылыбызда, шөкер, “икән” урынына очраклы гына да “микән” кулланучы юк! Кагыйдәсе дә ансат кына югыйсә. Җөмләдә сорау алмашлыклары кая, кайда, нигә, кайчан, кемгә, нәрсәгә, нилектән, күпме очраганда (өстик: сорау төсмере белдергән мантыйкый, мәгънәви бүтән чара яисә пара-экстралингвистик чара – ым, ишарә, тавыш һ.б.) – санап китсәң күп булыр алар – беркайчан да “микән” кулланылмый! Әйтик, “Илсафка ничә яшь икән?”, “Зөлфәт кемгә өйләнгән икән?”   Әңгәмәне уңай (безнең җитәкчеләр әйтергә яратканча позитив) мисал белән очлыйбыз: Аны төшләремдә күрәм // ул мине күрә микән (Җыр).   * * *   Мансур Сәгъдиев язмасы:  
Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы

--- | 26.05.2017

“Тыңлачы, сандугач” – Илгиз Мөхетдинов башкаруында (ВИДЕО)

$
0
0
26.05.2017 Мәдәният
15 майда, Рәшит Ваһапов фестиваленең гала-концертында яшь башкаручылар конкурсында I урынны яулаган консерватория студенты Илгиз Мөхетдинов “Тыңлачы, сандугач” дигән җырны (Р.Ханнанов музыкасы, И.Юзеев сүзләре) башкарды.

Җыр Казан музыка көллияте хорына кушылып башкарылды. Сезгә әлеге язманы тәкъдим итәбез һәм фикерләрегезне көтәбез.
 


---

--- | 26.05.2017

GONGTVда әйткән теләкләрне тормышка ашырырга хәтта президент та ярдәм итә

$
0
0
26.05.2017 Мәдәният
Беренче татар инстаблогеры “Татар малай” - Ринат Галиәхмәтов GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы “Йолдызлы алачык” тапшыруында үзенең язылучылары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны күрергә теләк белдергән иде. Шушы көннәрдә Рөстәм Нургали улы, чыннан да, инстаграм челтәрендә “Татар малай” яңалыкларына язылды.

Әйтергә кирәк, Татарстан Президентының бары 24 “подпискасы” арасында булу зур дәрәҗә.

GONGTV каналы студиясендә шаяру буларак кына туган “могҗизалы” мөгез астында теләк әйтеп фотога төшү флешмобын да күп артистлар күтәреп алды. Күрүегезчә, GONGTV каналы белән барлык теләкләр дә тормышка аша.



 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 26.05.2017
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>