Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Татарстанда бер бәндә үги кызын 55 тапкыр көчләгән

$
0
0
04.10.2017 Криминал
Туйганчы мәсхәрәләгән кызны ул, берәр кешегә сөйләсә, үзен дә, әнисе белән сеңлесен дә үтерәм дип янап куркыта. Бәлки бу коточкыч фаҗига шулай беленми дә калыр иде, әмма...

Чираттагы медосмотр вакытында балигъ булмаган бала эче авыртуга зарлана. Тишерү вакытында шушы вәхшилек беленә: кыз җинаятьченең исемен атый.

Үги ата кызны өйдә дә, мунча да, урманга алып китеп тә көчли - барлыгы шундый 55 эпизод ачыклана. Ләкин ир гаебен танымый. Тикшерү дәвам итә.

Тулырак: Татарстанец систематически насиловал несовершеннолетнюю падчерицу дома, в лесу, в бане

       
---

--- | 04.10.2017

«Ростелеком»нан яңа сервис: өйләргә видеокүзәтү тоташтыралар

$
0
0
05.10.2017 Җәмгыять
«Ростелеком»ның бу яңа төр хезмәте дистанцион рәвештә йорт эчендәге хәлләрне онлайн-контрольдә тотарга ярдәм итә. Сервисны теләге булган һәркем тоташтыра ала.

31 декабрьгә кадәр махсус акция бара: «Видео за 300 рублей» – яздыра торган камераны ваклап түләү мөмкинлеге белән сатып алып, хезмәттән аена нибары 300 сум түләп файдаланырга була. Тулырак rt.ru сайтыннан яки 8-800-100-0-800 телефны аша белешергә мөмкин. 

Партнерлар яңалыгы

 
---

--- | 04.10.2017

Җиде яшьлек балага акча эшләү уе кайдан килгән?

$
0
0
05.10.2017 Җәмгыять
Быел Черек күлдә узган «Печән базары» фестиваленә чыккач, урман чәчәкләреннән кечкенә-кечкенә букетлар ясап, шуны сатып йөрүче малайны күргәч, кырыеннан тыныч кына узып китә алмадым. Чып-чын эшмәкәр булыр бу дип куйдым.
Бөтенләй кечкенә, җиде яшьлек бу балага акча эшләү дигән уй каян килгән? Юкса бу яшьтә әле еламыйча ашый да алмый бит күп кенә бала-чага. Баксаң, Сашаны мондый эшкә дәү әнисе Эльмира Гобәйдуллина дәртләндергән булып чыкты. Балык тотарга ярата икән малай, ә аның кебек дүрт яшеннән су буеннан кайтып кермәгән балыкчыга кармак кирәк тә кирәк инде. Ул көннең-көнендә йә төпкә эләгеп кала, йә өзелеп, балык белән бергә китеп бара.   Күренеп тора, әби кешенең үзе тапкан малның кадерлерәк булуын аңлатасы килгән оныгына. Урманга терәлеп диярлек яшиләр икән. Шуңа да болын чәчәкләренә тукталганнар. Чәчәкне оныгы белән бергә җыйганнар, бергәләп сортларга аерганнар, аннан бик тәмләп кенә, кечкенә ун букет ясаганнар. Шул арада Эльмира ханым оныгы яшендә чагында үзенең дә алыш-биреш белән йөргән вакытларын искә төшереп ала. Үзе үстергән редискаларны кибет янына алып чыгып сатканы булган аның да.   – Ул чагында да түтәл ясаудан башлап, утау, су сибүләрнең барысын да бабам үземә йөкләгән иде. Редиска өлгергәч, 15 сумнан сатарга кушты. Мин биш сумнан сатып тиз генә әйләнеп кайттым да бабама акчамны суздым. Бабай аны чутлап та тормады. «Күпме бар – барысы да үзеңә. Үз хезмәтең!» – диде... Инде менә без дә эшебезнең иң кызык җиренә җиттек. Чәчәкләр сатылып бетте. Кайсысын – 5, кайсысын 20 сумга бирдек. Акча гына саныйсы калды. Ничек кенә булмасын, кармакка җитәргә тиеш, – диде Эльмира ханым, оныгына биргән сабактан канәгать калып.
Расиха ФӘИЗОВА

--- | 04.10.2017

Җырчы Алсуның әнисе авылда гадәти булмаган мәктәп ачкан

$
0
0
05.10.2017 Шоу-бизнес
Танылган җырчы Алсуның әнисе Разыя Сафина Башкорт­станның Илеш районы, Уяндык авылында Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбе ачкан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Әлеге мәктәптә медицина процедуралары һәм мәдәни программалар каралган. Болардан тыш, йолдызлы җырчының әнисе үзе биредә матурлык, сәламәтлек, хатын-кыз энергетикасы, күңел һәм матди байлык турында лекцияләр укырга җыена.

Сүз уңаеннан: Уяндык – Алсуның әтисе эшмәкәр Ралиф Сафинның туган авылы. Биредә Алсу даими рәвештә масштаблы музыкаль бәйрәмнәр уздыра.
---

--- | 04.10.2017

"Ашыкма син сары көзләргә..." (Гөлбаниз Сәгыйдуллина шигырьләре)

$
0
0
05.10.2017 Әдәбият
Гөлбаниз Сәгыйдуллина (Хәйретдинова) 1979 елның 8 февралендә Теләче районының Олы Нырсы авылында туа. Кечкенәдән шигырьләр укырга, һинд, шәрыкь биюләрен биергә, спорт белән шөгыльләнергә ярата.
Мәктәптә укыган елларда ук каләм тибрәтә башлый.   “Җиденче сыйныфта укыганда "Ал чәчәк"дигән юмористик хикәям белән ижади бәйгедэ катнашып, беренче урынны алу бәхетенә ирештем. Беренче шигырем "Әйләнеп кайтмадым", Әфганстанда һәлак булган ир-егетләребезнең якты истәлегенә багышлап язылды. Унберенче сыйныфны тәмамлагач,шигырьләремне алып, Теләче районы редакциясенэ бардым. Нурислам абый Хәсәнов: "Сәләтең бар, югалма...", дип, киңәшләрен бирде. Югалмадым...” – ди үзе.   Бугенге көндә Казанда яши,"КВАРТ" заводында эшли. Китап һәм җырлар авторы. “Ызандашлар” төркеме әгъзасы.

 

Сагындыра икән

Сагындыра икән читкә киткәч,

Капка төбе, ишек аллары.

Су буенда үскән бөдрә таллар,

Кичләрендә - талгын утлары.

Сагындыра икән һәрбер сукмак,

Шау - гөр килеп үскән урамнар.

Сандугачлар моңына кушылып,

Алсуланып аткан ал таңнар.

Сагындыра икән язларында

Ярга ташып аккан ташулар.

Печән чапкан, бергә көтү көткән,

Яшел уҗымлы кырлар-басулар.

Сагындыра икән, сагындыра

Туган авылым, туган нигезем.

Сагындыра уйнап үскән дуслар,

Сагындыра әни - әтием.

 

Мәхәббәт угы

“Мәхәббәтемне табам”, дип,

Аткан идем угымны.

Сазлык эчендә бер бака

Бүлде барыр юлымны.

“Син, бака, минем язмышым,

Яшәрмен сине сөеп...”

Сылуга әверелер дип,

Үтте гомерем көтеп.

Дию пәрие килмәде

Дингез утравыннан.

“Кайчан котыласың инде

Шушы бака туныңнан”.

Күпме могҗиза көттем мин

Яна таңнар аттырып.

Китәсе калган угымны

Шул сазлыкта калдырып.

 

Икмәк кадере

Бөкрәйгән чаңдыр бер әби

Килә иде нидер уйланып.

Күреп җирдә икмәк сыныгын

Киткән кебек булды уянып.

Иңнәренә, гуя, салган ул

Бу рәхимсез дөнья исәбен.

Иелде дә алды кадерләп,

Рәнҗетелгән икмәк кисәген.

Йөрәге аның өзгәләнде

Күзләреннән яшьләр актылар.

Ач-ялангач сугыш еллары

Күз алдына килеп бастылар.

“Үстердек без кара икмәкне

Кояшның кызуында янып.

Чәчен тарадык кара җирнең

Сабаннарны иңнәргә тагып.

Алабута, кычыткан ашап

Интектек бер телем икмәккә.

Дөнья нуҗасы буды бугаздан,

Өстерәде, үтте үзәккә.

Сөялләнде, канады куллар

Язмыш булды ачы, шәфкатьсез.

Шул чагында кара икмәкне

Һәрнәрсәдән өстен күрдек без.

Ә бүген ул кара икмәкнең

Белмиләр күк җирдә кадерен.

Ачлыкка дучар булса кеше

Аңлар иде икмәк кыйммәтен”.

Бөкрәйгән чаңдыр бер әби

Телгәләнгән аның йөрәге.

Чыра кебек нәзек кулында-

Рәнҗетелгән икмәк кисәге.

 

Мең адым

Бу дөньяга аваз салганчы ук

Гомер үзе язылып куела.

Еллар узган саен шушы юллар

Утәлмаслык авыр тоела.

Юлларыбыз уңган чакта гына

Сөенәбез,шашып көләбез.

Сикәлтәләр очрап абынганда

Язмышларны тиргәп сүгәбез.

Язган язмышларга риза булыйк,

Жиңел юлга бер дә кызыкмыйк.

Авырлыктан ялгыш башны иеп,

Начар юлга һич тә юлыкмыйк.

Һәрберсен, зинһар, уйлап атлыйк,

Начар юлга җитә бер адым.

Кылган ялгышларны төзәтергә,

Яхшы юлга кирәк мең адым.

 

Изгелек

Адәм булып тугач бу дөньяга

Тел ачылган безнең иң элек.

Туры юлдан атлаган чагында

Эзләрендә кала изгелек.

Ачы язмышларга бирешмичә,

Үрмәлә син урләр туренә.

Узен китсәң,изгелеген калсын

“Тарих” дигән дәфтәр битендә.

 

Яшь килеш килми китәсе

Авырлыклар килгән чакта

Начар уйлар башта чуала.

Сөенеч-шатлык, хыяллар

Бер мизгелдә бар да югала.

Яман чиргә юк шул дәва,

Яшәргә өметләр сүрелә.

Ышаныч,сөю,бәхетләр-

Бер мизгелдә бар да җимерелә.

Китәр вакыт якынлашкач,

Кузләр дә чылана яшьләргә.

Тагын бер сөеп - сөелеп,

Ашкына йөрәк тә яшәргә.

Без бит әле бигрәк тә яшь,

Алда купме юллар утәсе.

Иркен - матур бу дөньядан

Яшь килеш килми китәсе.

 

Ялгыз йорт

Чәче тузган ялгыз карчык сыман

Карачкыга әверелгән бер йорт.

Тәгәрәшеп үскән балаларын

Еллар буе көтә, өзми өмет.

Үксез бала сыман явызларның

Кимсетүләренә күпме түзгән!

Матур гөлләр үскән тәрәзләрдә

Үрмәкүчләр күптән челтәр үргән.

Шыксыз яңгырлар юып киптергән -

Морҗага сеңгән кара корымын.

Ачы җилләр үткен тешләр белән

Суыра, гуя, һәрбер кадагын.

Йөгереп йөргән тар сукмакларда

Үләннәр үсеп саргаеп кипкән.

Телгәләнгән ялгыз йортны җәлләп,

Ак каен да башын түбән игән.

Шау-гөр килеп торган гүзәл нигез

Белмәгәндер ялгызы каласын.

Череп,таушалып, авышса да ул,

Өметен өзми көтә хуҗасын.

 

Туктап калма!

Туктап калма тормыш юлларында

Ашыкма син, зинһар, сабыр бул.

Авырлыклар узгач,шатлыклардан

Кабат яшиселәр килә ул.

Дөнья булгач, була төрле хәлләр

Табышулар була, югалту.

Бу тормышта безне көчле итә

Чын йөрәктән ихлас ярату.

Туктап калма тормыш юлларында

Ышанма син гайбәт сүзләргә.

Язларыңны сагышларга урап,

Ашыкма син сары көзләргә.

Туктап калма тормыш юлларында

Сынауларда кирәк түзәргә.

Ялгыш адымнардан сакланганга

Сөенерсең әле үзеңдә.


Гөлбаниз СӘГЫЙДУЛЛИНА

--- | 04.10.2017

Элвин Грей хәрәкәтләнә алмаган җанатарының хыялын тормышка ашырган (ВИДЕО)

$
0
0
05.10.2017 Шоу-бизнес
Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Радик Юльякшин паралич суккан җанатары янына кунакка килгән. Башкаручы үзе сөйләвенчә, Яңа Уренгой шәһәрендә концерты вакытында аңа чәчәкләр һәм язу биргәннәр. Хәрәкәтләнә алмаган хатын-кызны караган кеше җырчыны күрәсе килүе турында әйткән:
"Радик, мин сиделка булып эшлим. Моңарчы сезне белми идем. Мин авыру ханымны карыйм, ул интернет аша синең иҗатын белән таныштырды. Сез миңа кеше буларак та, җырчы буларак та бик ошадыгыз. Ул ханымның бер хыялы бар: аның сезне күрәсе килә, тик моңа акчасы җитми. Ул сезнең Уренгой шәһәренә килүегезне бик теләде. Әгәр килеп чыкса, сез минем белән берничә минутка булса да, аның янына барып килә алмас идегезме", — дип язылган иде хатта.   Популяр башкаручы мондый үтенечне кире кага алмый һәм авырту ханым янына барып кайта, дип яза Татар-инфрм. Радик аның белән сөйләшә. Хатын-кыз исә җырчыга уңышлар һәм сәламәтлек тели. Радикның бу гамәле аның иҗатын сөючеләрдә соклану уята.  


---

--- | 05.10.2017

Татарстанда ерткычларча япь-яшь кызны үтергәннәр (ВИДЕО)

$
0
0
05.10.2017 Криминал
Түбән Кама каласында “Нижнекамскнефтехим” берләшмәсендә эшләүче 23 яшьлек кызны үтергәннәр. Аның үле гәүдәсен 27 сентябрьдә үз фатирында тапканнар.
Мәрхүмәнең аркасына пычак кадаганнар, аннан соң бугазын кискәннәр.    Бу хәл буенча җинаять эше ачылган. Хәзер тикшерү эшләре бара.   Тулырак: Стали известны подробности жестокого убийства 23-летней девушки в Татарстане (ВИДЕО)


---

--- | 05.10.2017

Җырчы булу җиңел түгел: Хәмдүнә апа яшьләрне “крышевать” итә башлаган

$
0
0
05.10.2017 Мәдәният
Җәйге яллардан соң татар эстрадасы җырчы­лары тәүге концертка җыелды: шушы көн­нәрдә Казанда “Татарча солянка” булып узды. Тамашачы да сагынган үзләрен – “УНИКС” концертлар залында алма төшәр урын да юк иде. Җырлаучылар күп булса да, алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов сәхнәгә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны чакыргач кына зал җанланып китте.
“Картаеп бет­кәч, мине яшьләр янына эшкә алдылар бит әле. Хәзер мин кызларга түгел, егет­ләргә “түбә” булып йөрим”, – диде ул, шаяртып. Күзәтеп утырган кешегә игътибарны җәлеп итәрлек күренеш­ләр булгалады концертта. Мә­сәлән, Ришат Фазлыйәх­мә­товка ка­дәр чыгып җыр­лау­чылар бер­се дә башкарган җырла­рының авторларын атап торуны кирәк тапмады. Яшь егет үрнәк күр­сәткәч, әйт­кәләүчеләр булды. Бер уйласаң, билет алып залга кереп утыру үзе үк татар җы­рына булган мәхәббәтне күр­сәтеп тора торуын. Әмма шул ук вакытта әдәп ягын да онытмаска кирәктер, мөгаен. Кайбер тамашачыларның телефон тотып залдан чыгып ки­түе, соңыннан кире кереп, шул рәттәге кешеләрне уңай­сыз хәлдә калдырулары ошап бетмәде. Сәхнәдәге җыр­чы­лар чыгышлары зә­выклы булуы белән тамашачыларны тәрбияли дип әй­тергә яра­табыз. Моның бе­лән килешми мөмкин түгел. Бу көнне җырчылар киемгә зур игътибар биргән.   Айрат Иль­я­сов хәтта кайберләренә, яңа костюм-күлмәкләрегез ма­тур булган, дип төрттереп тә куйды. Тагын бер тәрбияви ягына килсәк, туганлык хис­ләрен шулкадәр хөрмәт иткән Дилә һәм Булат Нигъ­мәтуллиннар чыгышы йөрәк­кә ятты. Абыем, сеңлем, дип кенә тора алар. Тамаша­чы­ның да зәвыгы арткан диясе килә. Алар да теләсә кайсы җырчыга түгел, сайлап-сай­лап кына кул чабалар. Чәчәк­ләр белән дә нәкъ шулай. Концертның икенче өле­ше тагын да җанланып китте. Халык­ның күңеленә хуш килгән җырчылар чыга башлады чөнки. Халык Лилия Мулла­галиеваның да, Ләйсән Гый­мае­ваның да чыгышларын сагынып көткән. Рөс­тәм Закировның да моңлы җыр­лары йөрәккә үтеп керде. Концерт ахырында чыгыш ясаган Фирдүс Тямаев исә, җыр­лап бетергәч, тамашачыга: “Арыгансыздыр, миңа кул чапмассыз дип курыккан идем”, – диде. Ә халык әлеге мишәр егетен аеруча ярата. Башкалардан аермалы буларак, ул әллә ничә җыр башкарды.   Җырчылар, тамашачыга хәбәр җиткереп торыр өчен интернеттан да җайлы әйбер юк, ди. Азат Фазлыев фикере бу. “Вакыт гел тыгыз. Безнең өчен интернет – танылу да, акча эшләү дөньясы да. Шуннан күреп безне туйларга, бәйрәмнәргә чакыралар. Безнең турында бар яңа­лык шунда”, – диде ул.Кайткач, мин дә, интернетка кереп, җырчылар тормышын күзәтеп чыгарга булдым. Ул көнне “Татарча со­лян­ка”да катнашучылар турында мәгълүмат күп булды. Лилия Муллагалиева: “Икенче өлештә чыгыш ясасаң, шул инде. Җырчылар таралып бетә язган. Кайберләре белән генә фотога төшә алдым”,– дигән.  Мәскәү кунагы Гүзәлия дә матур сурәтләрен күп элгән. Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар үз чыгышларын яздырып ук куйган иде. Менә шулай. Җырчы булу җиңел түгел. Барысына да өлгерергә кирәк!
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 05.10.2017

Бу мәгънәсезлекнең эфирда кабатлануына кем юл куя?

$
0
0
05.10.2017 Матбугат
“Болгар радиосы”ннан берәү Габдулла Тукайның “Халык зур ул” дип башланган мәгълүм сүзләрен укып чыга да, “хак сүзләр” дип әйтеп куя. Реклама вакытында гел кабатлаталар моны. Үзен бөек шагыйрьнең канатлыга әверелгән сүзләрен хак дип раслый яки кире кага алырлык бөектән дә бөек дип хис итүче кем икән ул?

Шул мәгънәсезлекнең эфирда кабатлануына юл куючысы кем икән тагын?

ТНВ каналы төрле тапшырулар арасында күп балалы гаиләләрне матур гына күрсәтеп ала. Бер үк сюжетны артык күп кабатлаулары тешкә тигәләсә дә, ярыйсы инде бу. Шундый сюжетларның берсендә гаиләнең әниләреннән: “Ходай җан биргәнгә җүн бирермен дип әйткән”, – дип әйттерелә. Аны да әледән-әле кабатлап күрсәтәләр. Ходай кайда, кемгә әйтте икән ул сүзләрне? Әгәр Аллаһ сүзләрен татарча әйтеп бирергә телисең икән, иң элек Коръәннән (Аның сүзләрен алырга бүтән бернинди чыганагыбыз юк) гарәпчәсен әйтергә тиешсеңдер бит. Бармы бу сүзләр изге китапта? Шуны белмәгән килеш Аллаһ фәлән дип әйткән, төгән дип әйткән дип кемнедер телеэфирга чыгару, өстәвенә, әледән-әле кабатлау – ярый торган эшме?

“Җан” белән “җүн” татар телендә охшаш сүзләр анысы, “Ходай җан биргәнгә җүн бирер” дип өметләнә татар. Бу телне безгә Аллаһ биргән-бирүен, әмма Аның кайдадыр, кем беләндер татарча сөйләшүен, татар телендә теге яки бу сүз әйтүен белдереп чыккан кеше юк иде бугай әле. Аллаһны гел хәтердә тотып, исемен еш кабатлау кирәкле гамәлдер дә бит, кемнеңдер үз сүзен Аныкы дип белдерүе кирәкме менә?   Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы.
---

--- | 05.10.2017

Ана теле: Исемең телебез хәзинәсеннәнме?

$
0
0
05.10.2017 Ана теле
Исемен кеше үзе кушмый, әмма гомере буе ул аны уенда йөртә. Тәкъдир шулай язган инде: татар баласының исеме аның милләте, халкы тарихының бер бөртеге. Тагын шунысы: исемең ана телебез белән аерылгысыз бәйләнештә. Бүгенге сөйләшүебез дә шул хакта.

    Өйрәнер өчен лингвистик чыганак буларак татар исемнәре олы бер хәзинә ул; Бу категорияне өйрәнүче ономастика фәнебез дә дөньякүләм билгеле. 

   Татарның исем+тел мөнәсәбәтен бик борыңгы заманнардан ук күзәтергә була. Исем сайлаганда тел, сөйләм кануннары мәҗбүри истә тотылган. Иң беренче ул – ана телеңнең аңлаешлы, уңай мәгънәле, әйтергә җайлы сүзе булсын. Уңай мәгънәле дигәндә күз уңында милли рухлы, аһәңле, яшәештә тәрбияви әһәмиятле сүз тотыла. Менә кайберләре: – яшәү мохитенең, табигатьнең кешегә иң файдалы, кадерле, кирәкле нәрсәләре атамасы (Кояш, Ай, Йолдыз, Чулпан, Җиһан); табигатьнең кешегә якын, кадерле күренеш, манзаралары (Нур, Тамчы, Энҗе, Ләйсән); кешенең иҗтимагый дөньясы белән бәйле , милләтне саклау, имин яшәү өчен кирәкле йола-гадәтләр белән бәйле уңай сыйфатлары (Гадел, Ирек, Батыр, Мәргән, Бай); кешенең иминлеген, сәләмәтлеген саклау өчен кирәкле әгъза, сыйфатлары (Бәгырь, Йөрәк, Күз, Каш, Миң. Гүзәл, Иркә, Сылу); кешегә рухый якын җанвар, терлек, кошларның (Арслан, Шоңкар, Лачын, Былбыл, Карлыгач); агач, үлән, чәчәкләрнең (Гөл, Чәчәк, Миләүшә, Роза, Ландыш) атамалары.

   Шушы таләпләр бик борынгыдан үтәлеп киленгән. Тарихи чыганаклардан күрәбез ки, безнең Әтнә төбәге зиратларындагы иң борынгы (16 нчы гасыр) кабер ташларындагы исемнәр дә шуны раслый (Айбикәч, Татлыби, Үлмәс, Чапкын, Чирүче, Чынбулат, Ябынчы һ.б.).       Күрәсез, бер сүз белән төгәллеккә ирешелмәсә, кушма сүзләр ясалган (Таңсылу, Тулганай, Айгөл, Миңлегөл, Гөлҗиһан, Җикмәргән, Биктимер); Бик кулай сүз булганда ул төп исемнең башына да, азагына да өстәлгән (Айсылу, Алтынай, Нурсөя, Газинур, Шаһинур, Әлфинур). Безнең авылда да Нур сүзе белән бәйле әлләничә исем бар иде: Нургаян, Нурҗиһан, Нурания, Нургали.        Актив кушмалардан тагын: -Җан (Хәкимҗан. Мөхәммәтҗан, Рәхимҗан, ), -Яр (Асыльяр, Мөхәммәтьяр, Ярулла); -Ия (Дания, Сания, Фәния); -Ман (Габдрахман, Госман, Сәлман, Фәйзрахман, Фәтхрахман), -Дар (Айдар, Гыйлемдар, Илдар); Аеруча -Илгә нинди генә тагылмалар кушылмаган. Башында да, азагында да (Илһам, Илнур, Илсөя, Илшат, Илмир, Раил, Рамил).      Бу иҗатта һәр авыл диярлек үзеннән өлеш керткән. Кайберләре – үзенә бер табышмак. Бездә иң борыңгы, атаклы нәселләрдән берсенең исеме: Нурыяздан (фаразлавымча – Нурлыяздатуган); Шәхси үзебезнең токым да – иң борыңгылардан – “Норшай”, фаразлавымча, “Нурлыкояшай”дан кыскартылган.          Кушма исем ясау белән бергә сөйләмдә исемне кыскарту да – татар теле үзенчәлекләреннән. Бүген дә актив кулланыла. Бу күренештә телнең асыл сыйфатлары, аны өйрәнү өчен дә кулай лексик, грамматик мөмкинлекләре ачык чагыла. Ул исем кушуның барлык баскычларында да (мәҗүсилек, ислам дәвере, совет чоры, бүгенге халәт) урын алган. Менә кайбер гомумиләштерүләр: кыскарту аваз, иҗекләрдән башлана (Минһаҗ, Минҗан, Минтимер, Миңнисалар, әлбәттә, Миңледән кыскарган); Кушма исемнәр генә түгел, төп берәмлекләр дә кыскартыла. Минем әни Гафифәне әти дә, башка якыннар да Гаффә диләр иде. Күршеләребез Хәдичә апайны Хәйчә, Газизә әбине Газзә, дидек. Аның кызы Файзә апайның тулы исеме ничек булгандыр? Уңкул күршебез Майкамал әбинең мулла кушкан исеме Маһрукамал булгандыр. Тора-бара, яшенә карап, Маһрикамалга, аннары инде Майкамалга әверелгән.       Күренә ки, кыскарту барышында аваз, иҗек сүзнең башында (Габдулла – Абдулла, Гадел – Адел), уртасында (Мөхәммәт – Мәмәт, Газизә – Газзә), азагында (гадәттә өстәмә, алынма кушымчалар: -бикә (Гөлли);- җан (Галим, Хәким); -этдин (Камал, Низам, Риза, Сәйфи), -улла (Гали, Галим, Рәхмәт); -ман (Гаптери, Хәбри) кыскартыла.      Кыскартуларга исем ияләренең фикере төрлечә. Менә Чаллыдан өлкән хәбәрче Рәҗәп Әхмәтевнең “Татарстан яшьләре” газетында чыккан язмасыннан: Кайда ничектер, ә безнең Аксубай ягы мишәрләрендә кешегә тугач та мулла кушкан, туу таныклыгына тутырып язылган исемне кыскарту-бозу киң таралган. Кешенең кемлегенә, ниндилегенә, гадәтенә карап авылдашлар биргән кушамат өстәлү бер хәл әле, ләкин әти-әниең яратып биргән исемне бозып, үзгәртеп атаулары кимчелекле хәл дип уйлыйм. Үз исемем Галимҗан матур яңгырашлы, берүзе өч мәгънәгә ия: бөек тә, галим дә, һәммәбезне тере иткән җан да. Менә шул күркәм исемне тоталар да Гали дип кыскартып куялар. Безнең авылдан алты чакрымда гына урнашкан Акбүре авылында Галич дип кенә йөртәләр. Исмәгыйльне Исмай дип кыскарталар. Яисә Исмак дип тәмам бетереп ташлыйлар. Исем бозу, исем кыскарту әле дә дәвам итә. Бу канга сеңгән гадәттер инде. Касыймулланы Касыйм-Касай диләр, Нәсибулланы – Нәсип-Нәсәй, Сибгатулланы – Сибгат-Сибай, Галиулланы – Галюк, Вәлиулланы – Вәлюк, Мөбәрәкҗанны – Мярак, Хөснулланы Хөснюк дип кыскартып атап йөртәләр. Шул уңайдан берничә кызык хәл исемә төште әле. Бер кыздан: “Әтиең кем исемле?” – дип сорыйлар икән. Бу шатырдатып тезеп киткән: “Әти – Галюк, әни – Манюк, үзем – Санюк”. Ягъни, Галиулла, Мөнирә, Сания”.       Татарда кыскартылган исемнәр гадәттә кушамат буларак та кулланыла. Монысы – татар халкының үзенә бер үзгә күренеше. Телнең кыскарту мөмкинлекләре кушаматларда бик ачык чагыла. Апуш, Мокамай, Габдүшләр нинди кадерле, күңелгә якын исемнәр. Апанай, Зиләйлүк, Мәмлүк нинди мәгънәле тезмәләрдән кыскартылды икән?       Исем ул – тарихыбызның бер бөртеге дидек. Ислам дине кабул ителеп, мөселманлык гадәтләре урнаша башлаганда исем кушуда да үзгәрешләр була. Әмма ана телен куллану канун, кагыйдәләре әлләни үзгәрми; әйтик, –гарәп теленнән дә исем сыйфатында үзебезнең милләтнең асыл сыйфатлары, яшәешенең уңай мәгънәле берәмлекләре алына (Гали – бөек, күренекле; Шәмсия – кояш: Мәликә, Мәлик – мал иясе); –Ислам дине, мөселманлык белән, дин өчен көрәш белән бәйле вакыйга, урын, шәхес атамалары татарда исем булып китә: (Ислам, Мәдинә, Мөслимә); – Аллаһының Корьәндәге туксан тугыз исеменең күпчелеген татар да кабул итә (Басыйр, Вахит, Вәли, Гани, Газиз, Самат, Җәлил һ.б.); – Пәйгамбәрләрнең күпчелегенең исеме үз ителә: (Мөхәммәт, Муса, Гайса, Даут, Ибраһим, Идрис һ.б.); – Ислам дине рухында барлыкка килгән гарәп, фарсы, төрек мәдәнияте, әдәбияте, сәнгатенең, күренекле әдипләренең, халык авыз иҗаты авторларының, каһарманнарының исеме кушыла (Рөстәм, Таһир, Зөһрә, Шамил). Арада шәркый, төрки халыклар белән бәйле атамалар, шул халык исемнәре дә активлаша (Азамат, Салават, Чыңгыз, Бату).      Бу исемнәргә татар теленең үз хәсияти үзенчәлекләре, кануннары, әлбәттә, йогынты ясамый калмаган. Алар алынма буларак буйсындырылган: – Авазлар яраклашуына (сингармонизм) – гарәпнең калынлы-нечкәле Г,К,Х авазлары татарча йә калын гына (Фатыйх, Кадыйр Рафак), йә нечкә генә (Хәсән, Хөсәен, Ѓәбделмәлик) алынган; – Татарның элек-электән күнегелгән исем компонентлары гарәп сүзләренә йә исемнәренә кушылып, яңа исем ясалган (Нургали, Галинур, Гөлзадә, Гөлшаһидә, Гыйлемдар); Гарәп исеме+исем кушымчасыннан (-етдин, -улла (уллаһ) татар исеме (Низаметдин, Камалетдин, Галиулла, Рәхмәтулла, Сәмигулла); Гарәпнең ике исеме кушмасыннан (Лотфикамал, Галиәсгар, Хаҗиморат) татар исеме ясалган.      Менә исемнәрдә тарихның янә бер дәвере чагылышы. Совет чорында тәрбия чарасы, идеология кыйбласы буларак материалистик, марксизм-ленинизм карашы татар милли тәрбия юнәлешенә, аерым алганда исем кушу йоласына, тәртипләренә дә үзенчәлекле юнәлеш бирә. Исемнең тел берәмлеге буларак эчтәлеге-семантикасы алгы максатка күчә. Шулай да моңарчы мең ел буе сугарылган мөселманлык тәртип-гадәтеннән фәрман биреп кенә арынып булмаган. “Мулла кушкан исем” дигән төшенчә, кагыйдә буларак, гомерлеккә сеңгән. Моңа, әлбәттә, бу рухи кыйбланың да ана теле белән бәйле булуы уңай тәэсир иткән. Мәгънәсе белән милли, бүгенге яшәештән аерылгысыз, нәсел-ыру белән бәйле, әйтелеше татарча исемнәр барыбер кушыла биргән (Нәфисә, Фатыйма, Әминә, Зәйтүнә, Фәрзәнә, Сәлих, Гомәр); Бәйнәлмиләллек (интернационализм) шаукымы татар канындадыр ахыры – халыкара мәгълүм берәмлекләрнең (үзем аралашкан кайбер кеше генә: Марат, Луиза, Эдуард, Марсель, Луара, Урал, Идел, Казбек, Эльбрус, Амур, Сыр-Дәрья, Лена һ.б.) әле дә балаларыбызга кушылуы шуңа дәлилдер; – Кушма исемнәр дәвам итә. Татарның элек-электән килгән исем компонентлары кабатлана, аеруча Нур, Ил, Гөл, Фән, Ай берәмлекләре үзара да, башка берәмлекләр белән дә кушыла (Фәннур, Гөлнур, Гөлшат, Гөлназ, Гөлүсә, Илүсә, Илнур, Айдар, Айназ); – Яңа кушмалар уйлап чыгарыла (Вилнур, Илдус, Илмир, Илмира, Радмир); – Кыскарту дәвам итә. Моны Рәҗәп Әхмәтев тә искәртә. “Совет идеологиясенә фанатларча бирелгән гади халык та, Мөхәммәт, Хөснелгата, Хәерлебанат, Миңлехәдичәләрне онытып, сәвитчә исемнәр куштыра башлады. Күпләр инде чынлап та кыскартылган, бүтәнчә кыскартырлыгы, бозарлыгы калмаган Рим, Вил, Нил, Идия кебек исемнәр белән үсте, яшәде”, ди.      Монда да бу күренешкә карата тискәре караш белән янәшә уңай карашның да булуын искәртергә кирәк. Югыйсә кыскартуга исем ияләренең үзенең уңай карашын ничек аңлатасың. Кыскартылган исемнәрен үзләре таныган иҗатчыларыбыз да бар иде бит. Исмай Шәмсетдинев, Фатих Хөсни, Рахмай Хисмәтулла, Гариф Гобәй, Мин Шабай. Бу бит әти-әни яисә “мулла кушкан” исем түгел иде, алар аңа үзләре килешкән иде. Әллә алар аны әти, бабаларының исеме түгел, псевдоним ягьни кушамат дип кабул иттеләр микән?       Исем, фамилия әйтелешендә, язылышында аваз, хәреф белән “уйнау” татарның бер чире бугай. Табигый кыскарту белән килешеп тә булсын ди. Башка сәбәпләр дә бар бит: Белә торып сөйләм закончалыкларын бозу: Сүз уртасындагы сузыкларны кыскартуга мисаллар китергән идек инде; Янәшә тартыкларны кыскарту (Хаммат: Хаматов, Хәмәтев, Хәмәтшин; Мөхәммәт: Мөхәмәт, Мөхәмәтшин; Җаббар: Япаров, Япиев); Бүтән сәбәпләр дә очрый. Сәяси яраклашу: Мөхәммәт пәйгамбәр исемен әйтмәскә тырышу (Мокамай, Хәмәт, Метшин, Мәмәт); Башка милләтләргә охшарга тырышу – бигрәк тә татарның үзенә генә хас авазларны әйтмәскә (язмаска) омтылу: Габдулла – Абдулла, Габит – Абит, Галия – Алия;    Исем кыскаруын кыскара да, ә аһәңлеккә, яңгырашка нинди зарар килә! Ә, Җ. Һ, Ө ,Ү авазларын бүтәнчә әйтү исем, фамилияне тамырдан үзгәртә бит: Җәләлиев – Ялалиев, Илһам – Илхам, Гадел – Ад-ел, Өметбай –Умытбай. Менә безнең саеттагы сүзлекнең шул авазлар кергән исемнәргә күз салсагыз, гарьлектән нишләргә белмәссез!       Бүгенге исем “вәзгыятенә” ике яклы йогынты бара: хөкүмәт тә (загс оешмалары катнашында) тәэсир итмәкче, дини даирә дә күз уңыннан төшермәскә тырыша. Моның уңай ягы да – мәсьәлә күбрәк халыкның үз ихтыярына юнәлтелә, тискәре ягы да – каршылык, бәхәсләрнең беткәне юк– күзәтелә. Безнеңчә, иң тискәресе шулдыр: исемнең төп асылы – ана теле үзәккә куелмый. Ә бит уйланыр өчен уңай мисаллар да бар. “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Хәзрәт, ни өчен исемеңне алыштырдың? Элек “Илнар” идең, хәзер “Нурулла”? дигән сорауга:– Исемнәрнең төрлесе була. Беренче төр исемнәр хәрам, аларны кушарга ярамый. Бу мәҗүси, ягъни башка диннән кергән, башка диннең тәңреләре белән бәйле исемнәр: Марс..., Диана..., Венера...; Ялгышмас өчен мулладан сорарга була. Интернеттан карарга. Мәгънәләре начар булган исемнәрне балага кушарга ярамый. Авыр мәгънәле исемнәр бар. Шул исемгә “Илнар” да керә. “Нар” – ут дигән сүз “ил уты” яки син ут булып янасың, яки кемнедер яндырасың. Үзең янсаң да. Кешене яндырсаң да ул инде яхшы хәл түгел. Нуруллага алыштырдым, ягъни Аллаһның нуры. Нур инде ул ут түгел.      – Рифат Зарипов улына “Ислам” дип кушкач, ризасызлыгыңны белдергән идең, ә башка мулла бу исемне кушкан. Бу очракта нишләргә?  – Бу өлкәдә белеме саерак муллалар бар. Исемнең нәрсә аңлатканын белеп бетермиләр... Бу очракта кеше үзе карый. “Ислам” дигән исемне кеше авыр дип кабул итсә, ...ул аны алыштыра ала...”.       Күрәсез ки, “демократия чорында да” караш төрлечә. Безнеңчә, инде әйткәнебезчә, ана телебезне нечкә тоемлап, аның хәсиятен бөтен барлыгы белән төшенеп, фәнгә таянып эш иткәндә. теләсә нинди катлаулы сорауга да җавап табып була.                                         Илдар Низамов,                            филология фәннәре докторы.
---

--- | 05.10.2017

Татарстанда ир-ат ике кешене үзен тотып көчләүдә гаепли

$
0
0
05.10.2017 Криминал
Чаллыда бер ир-ат полициягә ГЭС бистәсенең 8 комплексындагы фатирда үзен берничә көн тоткын итеп тотып, кыйнап, көчләүләрен хәбәр иткән. Бу хәл бергә аракы эчеп утырганнан соң килеп чыга.
Гаепләнүче 34 һәм 55 яшьлек ике кеше тоткарланган. Алар үз гаепләрен танымыйлар.   Тикшерүчеләр аларга карата җинаять эше ачкан.   Тулырак: В Татарстане связали и изнасиловали мужчину
---

--- | 05.10.2017

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә: әниемнең дә, минем дә төшебезгә керми...

$
0
0
05.10.2017 Шоу-бизнес
25 сентябрь көнне Хәния Фәрхи истәлегенә концерт оештырылды. Әлеге кичәгә мәрхүмәнең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина нәкъ Хәния апа образында килгән. Хәния Фәрхинең стилисты Рамилә Гайнетдинова легендар җырчының “прическа”сын аның сеңлесенә кабатлап ясаган.
Акчарлак басмасы Фирүзә ханым белән элемтәгә кергән.   – Барлык кешеләрнең дә диярлек төшләренә керә. Әмма әниемнең дә, минем дә төшебезгә бер тапкыр да кермәде. Хәзрәт: “Сездән риза ул, шуңа керми”, – ди. Уйламаган, сагынмаган бер генә секунд та юк . Концертта кигән күлмәкләрен дә кочып йоклап карыйм, югыйсә. Вакытсыз киткәненә акыл ышанса да, йөрәгем ышанмый,- дип уртаклашкан ул.  
---

--- | 05.10.2017

Язмыш көтмәгәндә бүләкли: 65 яшендә кабат кияугә чыга

$
0
0
05.10.2017 Ир белән хатын
Мине һәрвакыт аның язмышы кызыксындырды… Битендәге һәрбер җыерчыгы нидер сөйли, үзе кебек чиксез бер рәхәтлек тарата сыман. Тормышка булган мәхәббәте, күңел җылысы якындагыларны да җылытырга сәләтле.Сүзем Арча районы Наласа авылында гомер итүче Мәйсәрә әби турында.
Аңа хәтта “әби”дию дә кыен, Сөбханалла гына әле ул, синең белән мине дә уздыра; яше, карты диеп тормый, барчабыз белән дә уртак тел таба ала. Шуның белән дә ул мине үзенә җәлеп иткәндер дә. Күпчелек әбиләр кебек ак яулыгын бәйләп, өстәл артында бал-май белән чәй эчеп, сериаллар карап, килененең һәрбер эшеннән кимчелек табып утыручы әбиләр рәтеннән түгел ул. Кызлар белән беррәттән суын да китерә, керен дә юа, кич белән кем-кемне озатканын да безнең белән бик тәфсилләп сөйләшеп утыра әле ул. Ә иң мөһиме ул ярата белә:тормышын, туган йортын, балаларын.   Сез язмышка ышанасызмы ? Нәрсәнең дә булса һичшиксез булачагына? Мәхәббәткә? Әлеге сорауларны берникадәр вакыт алдан биргән булсалар, мин, мөгаен, “юк” диеп җавап биргән булыр идем. Ләкин Мәйсәрә апа белән Гәбдрәшит абый арасында булган хис мине бүген киресенчә җавап бирергә этәрә, чөнки алар гомер көзенә кергәч кенә, “инде бу тормышта без күрмәгәннәр калмагандыр ул” дигәч кенә табышалар.   Яшьлегендә ул кияүгә чыга, әмма әнисе кинәт вафат булу сәбәпле, авыру апасын карарга кирәк булганга кабат туган йортына кайтырга мәҗбүр була,. Аны да югалтканнан соң ул ялгызы яшәвен дәвам итә. Тик язмыш дигәне аны сабырлыгы, күңел матурлыгы өчен үзенә тиң насыйп яр белән көтмәгәндә бүләкли.   Гәбдрәшит абый белән танышуларында “Акчарлык” газетасы мөһим роль уйнаган. Мәйсәрә апа анда мәкалә язып җибәргән була һәм ул тол ир күзенә чалына. Гәбдрәшит абый танышларынан язманың авторы турында белешкәч, аңа үзе турында хат язып җибәрә. Мәйсәрә апа аптырашта калганнан соң, җавабында тормышын үзгәртергә теләмәве турында белдертә. Тик үҗәт бабайны бу гына туктатмый, бер көнне шулай, ерак араны якын итеп, ул Мәйсәрә апа йортының ишеген шакый. “Үзен-үзе тотышы, авылдашларының аңа булган мөнәсәбәте аша мин аның никадәр яхшы кеше икәнен аңладым” дия иде Гәбрәшит абый. Шулай итеп 65 яшендә ул кабат кияугә чыга. Шул көннән бирле алар яшь парлар да сокланырлык итеп, иңгә-иң куеп тормыш итә башлыйлар . 13 елдан артык гомер бер көн кебек бәхеттә уза да китә. Мәйсәрә апаның күңеле киң булу сәбәпле ул Гәбдрәшит абый белән бер йортта яшәүче улы, килене, ике оныгы белән дә уртак телне җайлы гына табып, тиз арада гаилә әгъзасына әйләнә.   Тормыш шулай үз көенә барганда гына, ни кызганыч, быел яз Гәбрәшит абый арабыздан китеп барды. Әлеге ике йөрәкне бәйләп торучы җеп шулай кинәт өзелде. Мәйсәрә апаның ул көннәрдәге күңел халәтен сүзләр белән генә җиткерү бик кыен. Инде тормышымны тамырдан үзгәрттем, тулы бәхеттә яши башладым дигәч кенә, болар барысы да юкка чыга. Тик һәрвакыт булганына шөкер кылып яшәүче әби, язмышына, соңгы мәхәббәтенә чиксез рәхмәтен белдерә.Бүген дә ул бабайсын(ә ул аңа яратып гел шулай дәшә иде) , бергә уздырган иң бәхетле көннәрен сагынып яши. Юк, ул кире үз авылына кайтып киткән диеп уйламагыз, аны анда хәзер гаилә эгъзалары җибәрергә уйламыйлар да. Мәйсәрә апа Наласада яшәвен дәвам итә, аның рухына диеп нигезендә дога кыла һәм барып ирешәчәгенә чын күңелдән ышана…Мәхәббәтнең, “бабай”сының җылылыгын тоеп яшәгәнгә бүген дә аның күзләрендә бәхет очкыннары чагыла…  
Камилә НАСЫЙБУЛЛИНА

--- | 05.10.2017

Мөселманнарга җәен, чуртан балыкларын ашарга ярыймы?

$
0
0
05.10.2017 Дин
Үләксә белән тукланучы балыкларны мөселманнарга ашарга ярамый дигән сүзләр бар. Җәен (сом) балыгын ашарга ярыймы? Ул күбрәк үләксә белән туклана бит. Кайберәүләр чуртан (щука) балыгын ашамый. Имеш, аның башында тәре билгесе бар. Мәсьәләгә "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ачыклык кертте.
–   Диңгез, елга суындагы теләсә-нинди балыкны ашарга ярый. Моңа керә: чуртан, җәен, акула, дельфин, кит та. Хәләл. Аларның ни белән туклануы безгә мөһим түгел. Балык хәләл икән – хәләл инде ул.   Чуртанга килгәндә. Аның башындагы тәресе тәре пәйда булганчы ук булган инде ул. Башында тәре булганга чуртанның гаебе юк. Чуртанны ашарга ярый.  
ГАБДЕРӘХИМ

--- | 05.10.2017

Гадәттән тыш хәл: Татарстанда укучы балаларны эвакуациялиләр

$
0
0
05.10.2017 Хәвеф-хәтәр
Казандагы берничә гимназиядә кабат укучылар һәм хезмәткәрләрне эвакуациялиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары җиткерде.
Белем бирү йорты полиция һәм Гапдәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән уратып алынган, дип яза Татар-информ. Шәһәрнең 2, 6, 8, 28, 125, 155 нче номерлы гимназияләрендә эвакуация уздырылу турында җиткерелә.   Әлеге хәл шартлаткыч куелу турындагы телефон аша җиткерелгән хәбәр белән бәйле.
---

--- | 05.10.2017

«Ростелеком»нан бүләк - EurosportGold – эксклюзив спорт телеканалы

$
0
0
05.10.2017 Җәмгыять
4,6 миллионнан артык гаиләлә караучы “Интерактив ТВ” пакетында эксклюзив спорт телеканалы – EurosportGold күрсәтә башлый. Бу Россиядә Милли Хоккей Лигасы (NHL) матчларын күрсәтүче бедәнбер канал булачак.
Анда Андрей Юртаев, Олег Мосалёв, Сергей Федотов, Владимир Дехтярев һәм Александр Кузмак кебек комментатор һәм экспертлар эшлиячәк.   EurosportGold телеканалы – «Ростелеком» белән «Медиа Альянс» компаниясенең уртак “җимешләре”.   Партнерлар яңалыгы  
---

--- | 05.10.2017

Татарстанда берәү танышын табуретка белән сугып үтереп, итен ашаган

$
0
0
05.10.2017 Криминал
Тирә-якны тетрәндергән фаҗига кичә Аксубай районында булган. Бер йортта суелып беткән 53 яшьлек ир-ат мәетенә тап булалар. Баксаң, аны 40 яшьлек авылдашы үтергән икән. Сәбәбе - акылга сыймаслык.

Кунакка килгән танышы йорт хуҗасын... ашамакчы булган. Моның өчен ул аны табуретка белән кыйнаган. Аннан суеп, кискәләп, итен ашаган. Бу хакта үзе үк полициягә хәбәр иткән. Әлеге кешедә шизофрения авыруы барлыгын да билгеләп үтәргә кирәк.

Тулырак: В Татарстане психически больной табуреткой убил хозяина дома, чтобы съесть

 
---

--- | 05.10.2017

Фирдүс Тямаев: "Мин кеше байлыгын санамыйм, ник минекен тикшерәләр?!"

$
0
0
06.10.2017 Шоу-бизнес
- Фирдүс, сезнең турда: “Баеды да, борынын чөйде. Хәзер кеше дә танымый”, - диләр. Бу сүзләрдә күпме хаклык бар? - Беренчедән, мин кешенең байлыгын санамыйм, ник минекен тикшерәләр?!
Әйе, кем өчендер мин байдыр, ә кем өчендер – ярлы. Иң мөһиме – минем күңелем бай. Акчам булмаган чаклар да булә, әмма бер дә мескенләмим. “Әйе, миллионнарым бар”, - дип, арттырып әйтә алам. Шулай әйтеп, дошманны көнләштерәсең, ә дусларыңны саклап каласың.   - Акчаң булганга гына синең белән дус булып йөргәннәр дә бардыр әле? - Юк, андыйлар бетте инде хәзер. Андый кешене сизәм икән, шундук йөзенә карап әйтәм. Дусларым ышанычлы һәм сыналган кешеләр: “пафосный”лары да юк, мескенләнеп йөри торганнары да. Барысы да гадиләр.   - Ә дусларыгызга бурычка акча биреп торасызмы соң? - Күпләр сорый, әмма барысына да биреп торырга кайдан акча табып бетерим?! Кайчандыр миңа ярдәм иткәннәргә, берсүзсез, үзем дә ярдәм кулы сузам.   - Популярлык – мәңгелек әйбер түгел. Әйтик, заллар җыю авыргарак туры килә башласа, җырлаудан баш тартырга туры килсә?!.. - Кыланып әйтүем түгел, әмма бер дә курыкмыйм. “Ир-атка 70 төрле һөнәр дә аз” диләр бит?! Рәхәтләнеп авылга кайтам! Бүген дә анда әни ун баштан артык мал асырый, 100 каз үстерде... Мал үрчетәчәкмен. Аллага шөкер, кулымнан бар эш тә килә. Төзелеш эшен дә менә дигән башкара алам, автосервис та ача алам. Беркайчан да нәселебез ачка интекмәде, алга таба да шулай булачак. Гаиләгә кирәк акчаны үз көчем белән, эшләп таба алам.   - Лаеклы ялда бер пенсиягә генә карап яшәмәс өчен киләчәккә акча җыеп барасызмы? - Юк, әле җыеп булмый әле. Лизингка йөк машинасы алдык, ай саен шуның өчен бурыч түлибез. Мөселман халкына процент белән кредит алырга ярамый бит. Ә лизингка алганда шул ук бәяне кайтарасың, арттырып түләү юк. Спонсорларым юк, продюсерларым юк, бар эшләп тапкан акчам да – үземнеке.   Мин холкым буенча тупас һәм тиз кызып китүчән. Әмма беркайчан да үз исемем белән мактанып, үземне әллә кемгә куеп йөрмим. Төркемдә эшләгән энекәшләргә дә моны рөхсәт итмим. “Минем исем белән мактанып йөрсәгез, тешегезне коям”, - дип кенә әйтәм аларга.   Ә популярлыкка әйләнеп кайтканда: халык мине үзе күтәреп алды һәм кайчан сәхнәдән төшерәчәгемне дә алар үзләре хәл итәчәк. Минем популярлык бернинди җитәкчедән дә, директордан да тормый. Әмма барыбер татар эстрадасы тарихына минем исемем һәм җырларым кереп калды. Мин шуның белән бәхетле дә!
Зоя СОЛОШИНА

--- | 05.10.2017

Арслан Сибгатуллин: «Россия Президенты буласым килә!»

$
0
0
06.10.2017 Мәдәният
"Арслан Сибгатуллин шундый кечкенә, ул хәтта күренми дә. Әмма аның сәләтен берәү дә күрми кала аламый", – диде Беренче каналда «Лучше всех» программасын алып баручы Максим Галкин елның иң танылган баласын тәкъдим иткәндә. Аның катнашындагы роликлар Интернетта йөзләрчә мең тапкыр каралган.
Арслан Шекспирның танылган пьесасыннан Ромео монологын башкарды. Нәни артистның әнисе Гүзәл Сибгатуллина (Минакова) хәбәр иткәнчә, хәзер программа сайтында 8 октябрьгә кадәр Арслан өчен тавыш биреп була.     Исегезгә төшерәбез, 1 июньдә Арслан федераль каналдагы Андрей Малаховның «Детство жжет» программасында чыгыш ясый. Тапшыру Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан төшерелә. Нәни татар малае башкаруындагы «Священная война» җыры Интернетны яулап ала, бу роликны тапшыру башында тәкъдим итәләр. Арслан эфирда Гамлет монологын башкара.   "Татар-информ" хәбәрчесенә бүген биргән әңгәмәсендә Гүзәл бу тапшыру чыкканнан соң улын “Синяя птица” бөтенроссия телевизион бәйгесенә чакырулары турында сөйләде. Әмма “Лучше всех” тапшыруы алданрак элемтәгә чыкты, ә ике проектта берьюлы катнашырга ярамый. Шунлыктан "Беренче канал" һәм Максим Галкинны сайладык. "Без үзебез гариза бирмәдек, алар үзләре Интернеттагы чыгышны күреп чакырды. Алар безнең репертуарны һәм Арсланның Шекспирны ничек оста укуын белә иде, шунлыктан Ромео монологын ятларга тәкъдим иттеләр", – дип сөйләде ул.     Программа эфирга алдагы ялларда чыкты. «Чынлап әйткәндә, бик дулкынландык, чөнки язылырга бер атна гына калып барды, ә Ромео монологы зур һәм гади түгел, Арслан берничә көндә аны ятлады һәм бик яхшы чыгыш ясады», – диде малайның әнисе.   «Программада алып баручы җанлы әңгәмә кора. Язылу бер сәгатькә якын булды, ә тапшыруга шуның бары тик ун минуты гына кергән иде. Шуңа күрә күп әйбер кадр артында калды. Мәсәлән, Арслан Путин булам дигәч, Галкин шаярып, “Владимир Владимирович Путин сайлау белән интегә: Медведев яки Собянин? Сибгатуллин!», - дип уртаклашты Гүзәл.   Яшь артистның әнисе сәфәрнең кызыклы булуын әйтте. «Без бик талантлы балалар белән таныштык. "Беренче канал"га шундый маҗаралы сәяхәт өчен рәхмәт! Бу соңгысы булмас дип уйлыйм», – диде агентлык әңгәмәдәше.
---

--- | 05.10.2017

Зур фаҗига: поезд автобусны изгән – 14 кеше һәлак булган

$
0
0
06.10.2017 Фаҗига
Владимир өлкәсендә пассажир автобусы белән пооезд бәрелешкән. Беренче фаразлар буенча, автобус тимер юлда сүнеп калган булырга мөмкин.
Ким дигәндә, 17 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү бара.   Тулырак: При столкновении автобуса и поезда во Владимирской области погибли более 14 человек
---

--- | 06.10.2017
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>