Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live

Яшел Үзәндә сагындырган тамаша булачак (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
06.10.2017 Шоу-бизнес
13 октябрь көнне Яшел Үзәндә күптән көтелгән тамаша - "Татарча солянка" узачак. Оештыручылар шәп булачак дип ышандыра.

Сезне Рамил Галимҗанов, Диләрә Илалтдинова, Эльмира Сөйләйманова, Илназ Баһ, Ландыш Нигъмәтҗанова, Раяз Фасыйхов һәм Хәмдүнә Тимергаливеа белән очрашу көтә. Көзге салкыннарны ялкынлы, дәртле һәм моңлы җырлар белән җылытып җибәрик!

Билетлар инде сатуда!


---

--- | 06.10.2017

Эльвира Сафина: “Якташларыма чиксез рәхмәтлемен”

$
0
0
06.10.2017 Мәдәният
Габдулла Тукай исемендәге филармония залында шагыйрә, галимә, популяр җырлар авторы Эльвира Сафинаның иҗат кичәсе булып узды. Әлеге кичә гади генә дә түгел: Эльвира Сафина үз иҗатын яратучыларга тәүге китабын тәкъдим итте.

“Күңелдәге хатлар” исемле әлеге китапның редакторы – Галимҗан Гыйльманов.  Җырлары аша исеме шактый ук танылган булса да, бу әле Эльвира Сафинаның беренче китабы икән. 

Китапның сүз башында шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ленар Шәех болай дигән: “Шагыйрә Эльвира Сафина шигырьләре белән танышканда күз алдымда инде җитлеккән, тәҗрибә туплаган, шактый гына тормыш юлы узган каләм иясенең иҗаты ачылды.

Казан дәүләт университетының филология факультетын, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган, егерме ел дәвамында матбугат битләрендә берсеннән-берсе камил, якты әсәрләрен бастыра килеп, үз укучысын тапкан, шактый шигырьләре көйгә салынып, татар эстрадасын мәгънәле җырлар белән баеткан, бүгенгесе көндә әдәби иҗат өлкәсендә дә, фән юнәлешендә дә җиң сызганып эшләгән бу күпкырлы талант иясеннән без күпне көтәргә хаклы. Әйе, Эльвира турында сүз әйткәндә, аны яшь шагыйрә дип атау гына җитми, гәрчә беренче китабы – “Күңелдәге хатлар” дигән тәүге җыентыгы яңа гына табадан төшеп, талымлы укучы хозурына ирешсә дә. Шагыйрә, еллар дәвамында шигырь утында янып, сөеп-сөелеп, сагышланып, сагынып, ниһаять, әсәрләрен бер матур гына мәҗмуга итеп туплаган. Шигырьне язу ул – бер батырлык, аны матбугатта чыгару – тагын бер батырлык, ә китап итеп бастыру – икеләтә батырлык, чөнки җаваплылык та, таләпчәнлек тә башка. Китап – гасырларга кала торган хәзинә бит ул”.

Иҗат кичәсе авторның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Җыентыкка кергән шигырьләрне автор үзе һәм Г.Камал исемендәге академия театры артистлары Илнур Закиров белән Зөлфия Шәмсуарова укыды, Эльвира Сафина сүзләренә язылган җырларны берсеннән-берсе популяр артистлар башкарды.  Күпләрнең яраткан җырына әверелгән  “Балаларым” (Гүзәл Уразова), “Уфтанмыйк үткәннәргә” (Илдар Хәкимов), “Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым” (Артур белән Марат), “Әти-әни кадере” (ИлГәрәй), «Без бит авыл кызлары” (Лилия Муллагалиева), “Җырларымда – син генә” (Рафиль Җәләлиев – Эльмира Гыйльфанова) һ.б. хитлардан тыш, Гүзәлия, ИлСаф,  Алсу Әбелханова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар башкаруындагы өр-яңа җырлар да яңгырады.       “Якташларыма бик зур рәхмәт. Миңа һәрвакыт  ярдәм кулы сузып, канатландырып торалар. Бу кичәне үткәргәндә дә аларның ярдәме бик зур булды”, - ди Эльвира, чүпрәлеләргә рәхмәтләрен җиткереп. Иҗат кичәсенә шагыйрәләрен зурлап туган якларыннан зур делегация килү, хакимият башлыгы Александр Валерьевич Шадриков исеменнән рәхмәт хаты тапшыру да шуны раслады бит. Иҗат кичәсендә чыгыш ясаган Алсу Әбелханова, ИлСаф та якташлары белән горурлануларын әйттеләр.      “Җанга якын дусларга” дип аталган кичәдә яңгыраган җырлар бик сайланып тупланган дигән тәэсир калды. Чынлап та, җанга якын дуслар бик киң төшенчә икән бит. Җанга якын кеше – ул безне гомер буе яратып, кадерләп яшәүче әти-әниебез дә, җанга якын кеше ул  – сөйгән ярыбыз, үзебез сайлаган иң тугры юлдашыбыз – тормыш иптәшебез дә, җанга якын кеше – ул үзебез гомер биргән кадерле балаларыбыз да, ул – тормыш сукмакларын үткәндә ныклы терәк булган якын дусларыбыз да.    Эльвираны тәүге китабы һәм тамашачыларга иҗатының яңа якларын ачкан затлы, зәвыклы кичәсе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.                                        
---

--- | 06.10.2017

Аршин-аршин мал сатам...

$
0
0
06.10.2017 Мәдәният
Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сарае сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры азәрбайҗан авторы Гозәер Хаҗибәковның “Аршин-аршин мал сатам” музыкаль комедиясен тәкъдим итте.

Кызганыч, бу кичне тамаша зала яртылаш буш иде, ә менә спектакльгә килгән милләттәшләребез бер генә дә үкенмәделәр. Көнчыгыш җыр-биюләре белән үрелеп барган тамашаны карап, алар бер кичкә үзләрен мең дә бер кичә әкиятендәгедәй хис иттеләр.

Спектакльнең режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов сценарийны шундый итеп төзегән ки, хәтта тамашачы үзен вакыйгалар үзәгендә кайнагандай хис итә - тамаша залына керүгә үк милли киемнәргә киенгән  ханымны күреп, хәйран кала. Ә ул, берни дә булмагандай, тыныч кына бәйләвен бәйләп утыра. Алдындагы зур кәрҗиннән әле бер, әле икенче төстәге йомгакны алып карый да “Юк, бер төсле генә итеп бәйлим әле” дигәндәй, башын чайкап, эшен дәвам итә. Залда йөрүче кешеләрне күрми дә диярсең. 

Спектакльнең беренче кү¬ренеше дә тамаша залында уйналды. Бу актёрлар белән тамашачыларны берләштереп,  соңгылары биредә барган вакыйгаларның шаһиты гына түгел, катнашучысы да булуына ишарә итә.  Әйтерсең лә син баш герой Гаскәрнең кунак бүлмәсендәге кәнәфидә утырасың, апасы Җиһан белән аралашуын күзәтәсең.  Берничә минуттан тамашачы башы белән вакыйгалар әйләнешенә чума.    Бу хәлләр XIX гасыр башында Карабахта бара. Шуша шәһәрендә яшәүче Гаскәр исемле яшь сәүдәгәр (Илдар Байменов) өйләнергә тели. Моны ишетеп, апасы Җиһанның (Рәзифә Хәйруллина, залда утыручы ханым да ул булып чыкты) шатлыгыннан башы күккә тия. “Шәһәрнең иң бай кешеләренә яучы булып үзем барам, кызның иң шәбен сайлап алырбыз”, - дип вәгъдә итә ул энесенә. Тик мөселман гореф-гадәтләре буенча кияү кәләшне туйда гына күрергә тиеш, ә Гаскәрнең  булачак хатынын сайлап аласы, яратып өйләнәсе килә. Инде нишләргә? Егетнең иң якын дусты Сөләйман (Марсель Рәхмәтуллин) аңа иске-москы кием киеп, шәһәр буенча аршин мал сатып йөрергә киңәш итә. Чөнки элек сатучыларга йортларга кереп, хатын-кызларның йөзләрен күрергә мөмкин булган бит. Һәм егет шулай итә дә.   Икенче күренеш безне Сол¬танбәк (Татарстанның ат¬¬казанган артисты Айрат Хә¬бибуллин) йортына күчерә. Моннан берничә ел элек тол калган өлкән яшьтәге, тиң ярын очратып тагын өйләнергә хыялланып йөргән сәүдәгәр үзен бик акыллы, дәртле дип саный һәм кыланмышлары белән кич буе тамашачыны рәхәтләнеп көлдерә.    Солтанбәкнең кызы Гөл¬чәһрә (Элиза Яхина) һәм бер¬туганының кызы Асия (На¬җия Дибаева) - инде җит¬кән кызлар. Аларның яшь күңелләре мәхәббәткә сусаган, бәлки шуңа да товар сату сәбәбе белән  йортка килеп кергән Гаскәргә икесе дә шундук гашыйк булалар. Шактый йортларны узып та, кызларның берсен дә ошатмаган сәүдәгәрдә дә Гөлчәһрәгә карата кайнар хисләр уяна. Моны күреп, Асия көнләшә, егетне үзенә каратырга тырыша. Әмма бай, мул тормыш турында хыялланган кызны Гаскәрнең аршин малчы гына булуы шикләндерә: “Ул кем дә, мин кем?! Үз тиңеңә гашыйк булырга кирәк”, - дип хисләрен тынычландырырга тырыша ул. Ә Гөлчәһрәгә сөй¬гәненең кем булуы барыбер, иң мөһиме – алар бер-берсен яраталар.   Солтанбәк кызны хәерчегә кияүгә бирергә баш тарткач, Гаскәр Сөләйманны яучы итеп җибәрергә була. “Сәүдәгәр Гаскәрдән башкода булып килдем дип әйт, бай кешегә кызын бирми калмас”, - дип өйрәтә ул дустын. Һәм чынлап та, Гөлчәһрәне соратуга  Солтанбәк шатлана һәм кызын бирергә була. Тик яратмаган кешегә көчләп кияүгә бирүләре белән ризалашмыйча, кызның үз-үзенә кул салуыннан куркып, Сөләйманга шул ук кичне аны урлап китәргә куша. Ә Гөлчәһрәне эзләп, Гаскәр йортына килгәч, аршин мал сатучы белән Гаскәрнең бер кеше булуы ачыклана һәм ике яшьнең кайнар хисләренә бай каршы килә алмый.    Олы яшьтә булуына карамастан, Солтанбәк үзе дә мәхәббәт утында яна бит. Ул Җиһанга гашыйк икән. Озакка сузмыйча, Гаскәрдән апасын кияүгә алырга ризалык сорый. Шул ук вакытта саран Солтанбәк йөрәк хисләренә акча исраф итмәскә тырыша: “3 сум акча, бер мулла һәм бер баш шикәр - шуның белән эш бетте”, - дип, туйга акча туздырмыйча котыласы килә.    Асия дә парсыз калмый. Солтанбәк йортына яучы булып килгән Сөләйман белән аның арасында мәхәббәт ялкыны кабына, һәм алар да кушылалар.    Спектакль барышында тагын бер пар барлыкка килә. Бу  Вәли (Рәмис Яһудин) белән Тәлли (Гөлгенә Әбдрәкыйпова) - ике йортның хезмәтчеләре.  Гади, шат күңелле һәм тапкыр хезмәтчеләрнең таләпләре дә зурдан түгел, алар өчен бергә булудан да зур бәхет юк.  Нәтиҗәдә, бу дүрт пар морадына ирешә һәм геройлар берьюлы дүрт туй уйныйлар. Һәркайсының мәхәббәт тарихын дулкынланып күзәткән тамашачы бу яңалыкны кайнар алкышларга күмә.    Милләттәшебез Фәгыйлә Солтанова спектакльдән соң тәэсирләре белән уртаклашты.   - Тамашачы аз җыелган оч¬ракта кайбер театрлар башка спектакль күрсәтәләр. Оренбург¬лыларга рәхмәт, репертуарны үзгәртмәделәр. Са¬мараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә, биредә, Мәдәният йорты сәхнәсендә дә балалар өчен ике көн рәт¬тән “Петяның туган көне” дип аталган тамаша куйганнар.    Бүгенгесе - моннан йөз елдан артык язылган “Аршин-аршин мал сатам” исемле музыкаль комедия дә искиткеч булды. Ул мәхәббәткә бернинди дә киртәләр булмавын тагын бер кат исбатлады. Артистлар да  үз рольләрен оста уйнап, геройларының хис-ки¬черешләрен, характерларын тулысынча күрсәтә алдылар. Аларның җыр-биюләре, кос¬тюмнары, көнчыгыш сти¬лендә бизәлгән сәхнә - барысы да күңелдә соклану, кабатланмас кичерешләр калдырды,  - дип сөйләде ул.
Алия АРСЛАНОВА

--- | 06.10.2017

«Ростелекомның» корпоратив клиентлары бер ел эчендә 10 меңнән артык конференция үткәргән

$
0
0
06.10.2017 Мәдәният
Сервис бер утыруда 100 катнашучы җыярга мөмкинлек бирә. Сеанс гадәти киңәшмәдән аерылмый диярлек. WEB-трансляция өзлексез һәм югары сыйфат белән бара.

«Web-видеоконференция» сервисын кулланучылар саны көн саен артып тра. Алар арасында дәүләт заказчиклары да күп. 

Партнерлар яңалыгы

 
---

--- | 06.10.2017

Гүзәл затлар милләт сагында

$
0
0
06.10.2017 Милләт
Җиһанда үзенең кабатланмас матурлыгы белән алтын көз тантана иткән кояшлы көннәрнең берсендә Кочко-Пожар мәдәният йорты янәдән мәш килде: 22 сентябрьдә биредә зур мәдәни чара – Түбән Новгород өлкәсе хатын-кызларының II нче җыены һәм аның кысаларында районара “Нижгарбикә-2017” конкурсы шаулап үтте.

Әлеге чараны Түбән Новгород өлкәсенең эчке эшләр һәм Татарстан Республикасының мәдәният минис- трлыклары ярдәме белән өлкә татарлары милли- мәдәни автономиясе, “Ак калфак” өлкә һәм районара татар хатын-кызлары оешмасы, Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге, өлкә “Туган як” газетасы, Кочко-Пожар администрациясе һәм мәдәният йорты дирекциясе оештырды, ә мәгълүмати булышлыкны “Нижгар татарлары” журналы, «Туган як» газетасы, Сергач телевидениесе һәм “Татар радиосы - Сергач, 91,4” күрсәтте. Җыенның төп максаты – авылларда яшәүче актив хатын-кызларны берләштерү, хатын кешенең гаиләдә, җәмгыятьтә уйнаган мөһим ролен билгеләү, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, телебезне саклап үстерү.

Билгеләнгән вакытка клуб фойесы татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Пильна, Сергач, Спас һәм Сечен районнарыннан җыенга килгән катнашучылар һәм тамашачылар белән тула башлады. Араларында татар халкының милли күлмәкләрен, алъяпкыч- камзулларын, калфакларын, читекләрен киеп килгән хатын-кызлар шактый иде һәм алар әлеге чарага аерым бер бизәк өстәде. Беренче булып тамашачыларны Спас районы Татар Моклокасыннан килгән “Сәрбиназ” җыр коллективы нижгар такмаклары белән сәламләде. Аннары татар милли киемнәре кигән Сергач шәһәренең “Раздолье” рус бию төркеменең татар халык биюен искиткеч оста итеп башкарулары кайнар алкышларга күмелде һәм хәтта “Афәрин!” сүзенә дә лаек булды. Сәламләү өлеше тәмамлангач, сәхнәгә өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов күтәрелде. Ул залда утыручыларны бәйрәм белән котлады һәм зәвык белән бизәлгән сәхнә түренә күпләр яраткан шагыйрә, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Яңа гасыр” радиосының баш редакторы Шәмсия ханым Җиһангированы чакырды, кыскача аның биографиясе белән дә таныштырып үтте. 

- Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, ерак-еракларда яшәүче кан кардәшләр! Мин сезгә бик теләп, бик сагынып килдем. Мине чакыртуга сәбәпче булган барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Мин беләм, сезнең яклар талантларга бик бай, алар безнең мәдәниятебезнең милли хәзинәсен баетуда бик зур роль уйныйлар. Яраткан иҗатташым, дустым Ра- мил Курамшин да сезнең авылныкы бит. Табигатьтән бирелгән акыл иясе, Татарстанның халык артисты белән без бик күп тапшырулар эшләдек, аның үз шигырьләренә үзе көй язып, үзе үк башкарган яз- малары радионың алтын фондында саклана. Озын сүзнең кыскасы, мин сезнең белән күрешүгә бик шат, бу очрашудан барыбыз да рухи азык алсак иде, мин дә яңа иҗади җимешләр – шигырьләр язар өчен сезнең нурлы йөзләрегездән рухи азык алып китәрмен дип ышанам, - диде шагыйрә һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламнәр җиткергәннән соң, “Татар поэзиясендә Ана һәм хатын-кыз образы” темасына багышланган Түгәрәк өстәлне башлап җибәрде.   Шәмсия Җиһангированың талантын яратмаган кеше бик сирәктер дип беләм. Үз шигырьләре белән ул күңелендәге хис-тойгыларын, уй-кичерешләрен ачып сала, аларны укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Матур, сылу буйсынлы, искиткеч ягымлы тавышлы, иҗаты белән кешеләргә җылылык өләшүче, кояш кебек елмаеп үзенә җәлеп итүче мөлаем Шәмсия ханым бөтен шигырьләрен диярлек яттан сөйләде. Халык арасында аның шигырьләрен яттан белүчеләр дә, яратып китаптан укучылар да бик күп. Шуңа мисал итеп, шагыйрәнең гыйбрәтле, тирән мәгънә салынган “Кыйбла барлау” исемлесе Файлә Курамшина укуында яңгырады. Аның иҗаты күпкырлы: дини темага, табигать белән хозурланып, туган якны сагынып язылганнары да, телне саклау мәсьәләсенә кагылганнары да, фәлсәфи, лирик шигырьләре, балалар өчен атал- ганнары да бихисап. Шигырьләр арасында Ана, аны олылау, аның өчен борчылу һәм хатын-кыз образына, чын мәхәббәткә, тормыш, яшәү мәгънәсенә багышланганнары аерым урын били.   Ә проза әсәрләре авторы була- рак, Шәмсия ханымның гыйбрәтле язмышын чагылдырган “Яшел гармун” исемле автобиографик повестеннан өзек укуы беркемне дә, миңа калса, битараф калдырма- гандыр. Нечкә хисле ханым шагыйрь генә түгел, җырчы да әле. Бик күп үзешчән һәм профессиональ композиторлар аның лирик яңгырашлы шигырьләренә көй язганнар. Без бу җырларның кайберләрен Шәмсия ханымның үз башкаруында тыңлау бәхетенә дә ирештек, ә ул бераз ял иткән арада авыл һәм район мәдәният йортларында уза торган мәдәни чараларның даими катнашучысы, талантлы кызчык Диляра Гаязетдинова тамашачыларны “Күгәрчен гөрлидер” дигән татар халык җырын башкаруы белән сөендерде. 2,5 сәгать дәвамында тамаша- чыларга илаһи мизгелләр бүләк итеп, җанга, күңелгә дәва булырлык Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен, җырларын халык тын да алмый йотлыгып тыңлады һәм һәрберсен көчле алкышларга күмде. Кыскасы, “Түгәрәк өстәл” зур оешканлык белән узды һәм ике якта да яхшы кичерешләр, онытылмас тәэсирләр калдырды. Бәйрәм булгач, әлбәттә, бүләкләр дә була. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән иҗтимагый һәм милли-мәдәни тормышта әйдәп баручы хатын- кызларга - Сергач районыннан Гөлнур Мангушевага, Спас районыннан Кәримә Салихҗановага, Пильна районыннан Әлфия Аймалетдиновага, Сечен районыннан Гүзәл Азизовага, Кызыл Октябрь районыннан Сәрия Аймалетдиновага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр, ә Кочко-Пожар мәдәният йортына караокелы DVD плеер тапшырылды.     Нижгар татарларының дини һәм милли гореф-гадәтләре үсешенә керткән өлешләре өчен Сергач районыннан Гөлнур Зи- ганшинаны, хезмәттәшебез, газетаның яшьләр бүлеге редак- торы Румия Хамзинаны, Гөлнара Нәвретдинованы, Равилә Осма- нованы, Спас районыннан Наилә Кинзябаеваны һәм Татьяна Якубованы Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәтенең региональ һәм эчке сәясәт министрлыгының иҗтимагый сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Шумакова шулай ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. РНКАТНО тарафыннан шундый ук хатларга Пильна районыннан Хасәнә Сөләйманова, Рамилә Низаметдинова, 50 яшьлек юбилее уңаеннан Әлфия Аймалетдинова, Сергач районыннан хезмәттәшебез, “Туган як” газетасының җаваплы сәркатибе, районара “Ак калфак” оешмасы кураторы Наилә Жиһаншина, Кызыл Октябрь районыннан Гөлнара Фатехова лаек булдылар.   Сергачтагы “Татар радиосы”ның генераль директоры Фәрит Аймалетдинов “Бүләккә җыр” тапшы- руын алып баручы диктор Альбина Әндәрҗанованы, “Күңел җылысы” тапшыруы дикторы Тәнзилә ханым Паламарчукны намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләп, матур шәл-яулыклар тапшырды. Шуның белән мәдәни чараның беренче өлеше тәмамланды. “Нижгарбикә-2017” өлкә конкурсы алдыннан барлык кунаклар чәй белән сыйландылар һәм Азат Жиһаншин саф һавада учак ягып, казаннарда пешергән кайнар, тәмле пылаудан авыз иттеләр.     Бөек рус язучысының билгеле поэмасы “Есть женщины в русских селеньях…” дигән сүзләрдән башланып китә. Татар авылларында да булган һәм бар утны-суны кичәрди хатын-кызлар. Һәм бу көнне Кочко- Пожар клубының сәхнәсендә нәкъ шундый уңган-булган, батыр, зирәк алты ханым “Нижгарбикә-2017” исеме өчен ярышты - Сергач районын- нан Кочко-Пожарда яшәүче, Шөбиле администрациясендә хезмәт итүче Наталья Бәдретдинова, Спас райо- ныннан Татар Моклокасы урта мәктәбенең өлкән вожатые Сания Магҗанова, Кызыл Октябрь районыннан Пашат авыл китапханәчесе Йолдыз Юсипова, Сечен районы Красный Остров авылыннан элемтә бүлеге начальнигы Зифа Җаббарова, Пильна районы Сафаҗай авылыннан укытучы Надирә Зиннәтуллина һәм Яңа Мо- чалида яшәүче Петрякс мәктәбе укытучысы Гөлнара Гимранова көч сынаштылар. Конкурсны, гадәттәгечә, барыбызга да яхшы таныш булган җәмәгать эшлеклесе Тәнзилә ханым Паламарчук алып барды. Тамашачыларны сәламләгәннән соң, ул сәхнәгә катнашучыларны чакырды. Матур милли киемнәр кигән берсеннән- берсе матур ханымнарны зал алкышлап каршы алды. Барча халыкны, кунакларны район адми- нистрациясе исеменнән мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина сәламләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Конкурс программасы башланыр алдыннан Тәнзилә ханым жюри белән таныштырды.   Конкурсант ханымнарның чыгышын Рамил Салихҗанов, “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов һәм “Татар радиосы - Сергач, 91,4” радиоканалының җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов бәяләде, ә исәп-хисапны үткән елда “Нижгарбикә” исемен алучы Гөлнара Нәвретдинова алып барды. Конкурс программасы дүрт биремнән торды. Беренчесендә, визит карточкасында катнашучылар үзләре белән таныштырдылар. Сәхнәләштергән күренеш, видеопрезентацияләр, булышу төркемнәре ярдәмендә барысы да бик кызыклы, мавыктыргыч, тамашачыда үзләре турында тулы бер образ булдырырдай итеп сөйләделәр. Икенче бирем бишек җыры иде. Барысы да бишек җырлары җырлап бала үстергән әниләр булганга, бу биремне дә лаеклы ерып чыктылар. Өченче бирем иң тәмле, безнең уңган ханымнар өчен иң җиңеле булгандыр – алар жюрига үзләре пешергән милли ашларны тәкъдим иттеләр. Ул пәрәмәчләре, өчпочмаклары, кабартма-бәлешләре, кыстыбыйлары, кош телләре, баллы тортлары – барысы да искиткеч тәмле иде.   Алар бу ашларны иҗади формада, матур бизәлешле итеп тәкъдим иттеләр, башларындагы яулыкла- ры, билләрендәге алъяпкычлары бигрәк килешле иде үзләренә. Шулай ук үзләренең мавыгула- ры белән дә таныштырдылар. Аш пешерүдә, гөлләр үстерүдә, чигү- бәйләүдә безнең татар ханымнары- на тиңнәр юк инде. Дүртенче бирем чын-чынлап кечкенә генә концерт булды, анда ханымнар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр – җырладылар, биеделәр. Йолдыз “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырын искиткеч матур, моңлы итеп башкарды, җырга карата декорацияләр дә әзерләгән иделәр. Гөлнара бу биремне үзенчәлекле итеп үтәде – башта сөйләп залны көлдерде, аннары Иске Мочали клу- бы директоры Вәлит Әхмәтҗанов җырлавын тыңларга тәкъдим итте. Менә кая тавыш, менә кая талант! Алкышларның иң көчлесе аңа булды, хәтта тагы да җырлавын үтенделәр, әмма аның концерты түгел иде шул бу көнне. Наташаның иҗади номеры искит- кеч матур иде – ул булышу төркеме белән “Каз канаты” биюен башкарды, сәхнәдә, әйтерсең, аккошлар йөзеп йөрде. Зифа шаян бию башкарып, сәхнәдә очып йөрде, ә Надирә искиткеч матур, талгын хәрәкәтләр белән шулай ук татар биюен күрсәтте.   Саниянең җырлавы үзешчән сәнгать яратучыларга яхшы таныш, бу юлы да ул матур тавышы белән тамашачы күңелен яулады. Тулаем алганда, конкурс бик матур, ачык булып үтте, барлык катнашучы ханымнарның әзерлеге юга- ры булганга, жюриның эше ай-һай авыр иде. Ханымнарның һәрбересе үзенчәлекле булып, төрле яклары белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Йолдыз исеменә җисеме дигәндәй, сәхнәдә йолдыз кебек балкыды, һәр чыгышы чын тамаша иде, Гөлнара үзенең гадилеге, бер- катлылыгы белән күңелләрне яулады, Наташа, әйтерсең, бер ханбикә иде, үзен бер яктан үтә дә затлы, зәвыклы итеп тотса, икенче яктан, гадилеге ташып торды. Зифага килгәндә, ул бала кебек самими- леге белән күңелләрне җәлеп итте – алкышларга сөенә, күзләре яна. Ә Надирә зыялы татар хатыны булуы белән сокландырды – искиткеч матур сөйләве, аккошныкыдай матур, үлчәнгән хәрәкәтләре, үз-үзен тотышы, модалы журнал битләрендәге фотомодельләрнекедәй матурлыгы – барысы да урынлы. Саниянең үз-үзен чын артистларча тотышы, профессиональ чыгышлары истә калырлык иде.   Әмма конкурс булгач, җиңүчене билгеләргә кирәк һәм “Нижгарбикә- 2017” исеменә жюри Йолдыз Юсипованы лаек дип тапты. Наташа “Хуҗабикә” номинациясендә җиңүче дип билгеләнде, Гөлнарага “Иң зирәк хатын-кыз” исеме бирелде, Зифа “Иң сәләтле хатын-кыз” буларак бүләкләнде, Сания “Үз эшенең остасы” дип табылды, ә Надирә “Тамашачы симпатиясе” призына лаек булды. Барысы да өлкә автономиясе, “Туган як” редакциясе тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, Йолдызга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән дә бүләк тапшырылды. Ә “Татар радиосы - Сергач, 91,4” студиясе исеменнән нижгарбикәләр котлаулар бирү өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр. Һәм, әлбәттә, һәрбересенә чәчәк бәйләмнәре бирелде. Аларны булдырырга Сергачтагы “Континент” сәүдә үзәгенең директоры Фаил Хамзин ярдәм итте. Мондый зур чараларны чыгымнарсыз уздырып булмый, әлбәттә, һәм шуңа да спонсорларны аерым билгеләп үтәргә кирәк.     Җыенга килгән һәрбер хатын-кызга бүләкләрне автономия әзерләде, ашату-эчертү чыгымнарын һәрвакытта ярдәм итәргә әзер торучы дусларыбыз – авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Харис Хакимов, Сабир Магҗанов, Фаил Арифуллин, Рушан Идрисов һәм Сергач райпосы рәисе Равил Мангушев тулаем үз өсләренә алдылар. Алар барысы да автономия исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Әлбәттә, автономия рәисе Надир Хафизовка, Рамил Салихҗановка, оештыру эшләрен башкаручы, тынгы белмәгән, тиктормас Рәзилә Ахмадуллинага, аның ярдәмчесе Әлфия Бадяутдиновага рәхмәт. Ә инде Кочко-Пожар клубы хезмәткәрләренә - директор Ибраһим Мусинга, художество җитәкчесе Эльвира Мусинага, аккомпаниатор Азат Жиһаншинга, җыештыручы Әлфия Шакировага рәхмәтнең иң олысы – алар бу юлы да чара югары дәрәҗәдә узсын өчен алны- ялны белмичә тырыштылар. Шулай бергәләп быел да ерып чыктык башлаган эшебезне һәм киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!    Кадрия СӘМИУЛЛИНА, Наилә ЖИҺАНШИНА. Илнар САДЕКОВ фотолары.    
---

--- | 06.10.2017

Шушы ялны ирем белән үткәргән соңгы көннәр булыр дип кем белгән?

$
0
0
06.10.2017 Язмыш
Узган елның май аенда гаи­ләбез белән ял итәргә бардык. Бу бәйрәмне ирем оештырган иде. Миңа берни әйтеп тормады, барыбызга да билетлар алып кайткан. Баштарак уңайсызланып тордым. Ә аннары, балаларның шатлануын күреп, мин дә ризалаштым. Ә менә шушы ялны ирем белән үткәргән соңгы көннәр булыр дип кем белгән?
Ялдан кайтуның икенче көнендә ирем мине дүрт балам белән ялгыз калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Ул вакыттагы хәлемне сөйләп аңлатырлык түгел иде. Мин ансыз яшәргә курыктым. Ничек балаларны аякка бастырыйм, нишлим дип, төннәр буе йокламыйча чыккан вакытларым булды. Тик Ходай ярдәмен бирә икән ул.   Иң авыр вакытларымда каен­анам терәк булды миңа. “Елап утырып эш чыкмас. Мин балаларны карашырмын. Син берәр һөнәр үзләштер. Чәчтарашка укы, косметолог бул”, – диде. Башта бу сүзләрне ошатып бе­тер­мәсәм дә, дөрес әйтә бит әни дип, үз-үземне кулга алдым.   ...Ирем Рамилне очратканчы, ниләр генә күрмәдем. Миңа сигез яшь булганда, әтием үлеп китте. Әни өч бала белән калды. Авыр вакытлар күп булды. Безне авылдашлар ташламады. Әле дә аларга рәхмәт укыйм. 20 яшем тулганда әнисез дә калдым. Мунчада ис тиеп үлде. Аның артыннан олы абыем Ренат мәңгелеккә күзләрен йомды. Бер дә авыртам дип зарланмый иде үзе. Көт­мә­гәндә, табиблар аңа яман шеш диагнозы куйды. Ә ул аны ишет­кәч, бөтенләй коелып төште. Ки­нәт ябыкты, ашамады, эчмәде. Үлемен көтеп ятты. Дәваланырга да теләмәде.   Ә Мөнир абыем фаҗигале төстә вафат булды. Авылда аш уздырган көн иде ул. Өйгә өч чак­рым кайтып җитмәде. Зур йөк машинасы белән бәрелешеп, шун­дук җан биргән иде. Ул көннәрне уйлау түгел, бу юлларны язу да кыен. Юлымда Рамил очрап кына бар хәсрәтемне оныттырды. Миңа әти дә, абый да булды ул. Гаиләбезне өзелеп яратты. Өйләнешүгә: “Өч балабыз булачак”, – диде. Мин бер-бер артлы өч кыз бала таптым. Аңа да борчылмады.   Киресенчә, яратып кына торды сабыйларны. Алар да гел әтиләре тирәсендә бөтерелә иде. Дүртенчесенә авырга калганны белгәч, табарга кушты. УЗИ карынымда ир бала ятканын әйткәч, Рамил елап ук җибәрде. Дәвамчысын көткән бит, бәгырем! Улыбыз биш яшьтә әтисез калды. Көн дә: “Әти кайчан кайтыр икән?” – дип сорый. Әнә шул сорау бәгыремне телә. Үзем дә көтәм бит мин аны! Уйламаган бер минутым юк. Ярый әле, әни­ем бар. Рамилсез калган көн­нән соң фатирын сатты да безгә күченде. Бар акчасын оныкларына бүлеп бирде. Миңа терәк булды. Мин үземне кулга алырга өйрәндем. Башта чәчтарашка укыдым. Хәзер әкренләп акча эшли башладым. Әни, үз эшеңне башла, кияүгә чык, ди. Ничек итеп алай эшлим. Иремнең рухын рәнҗетермен төсле...
Гүзәл МИНЯЗОВА, Түбән Кама

--- | 06.10.2017

Татарстан районнарындагы Халыклар Дуслыгы йортлары Халыкара бердәмлек көненә әзерләнәләр

$
0
0
06.10.2017 Мәдәният
4 ноябрь көнне Россиядә Халыкара бердәмлек көне бәйрәм ителәчәк. Татарстан районнарында эшләп килүче барлык сигез Халыклар Дуслыгы йортлары да әлеге бәйрәм уңаеннан чаралар оештырачак.
3 ноябрь көнне Нурлатта «Бердәмлектә безнең көчебез» концерт программасы оештырылачак. Шул ук көнне Менделеевск районы коллективлары шәһәр Мәдәният йортында узачак зур масштабтагы концертта чыгыш ясаячак.   Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә»Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре «КАМАЗ» Мәдәният йортында үтәчәк бәйрәм чараларында катнашачак. Ә яңа гына Азнакай районында ачылган Халыклар Дуслыгы йорты «Бердәм булганда без көчле» дим исемләнгән чара оештыра.   4 ноябрь көнне, Халыкара бердәмлек көнендә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Татарстан— уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты үтәчәк.   Шул ук көнне Түбән Каманың милли-мәдәни автономияләре шәһәрнең Халык иҗаты йортында узачак халыклар дуслыгы фестивалендә катнашачак.   Тәтештә чуаш милли-мәдәни үзәге чуаш язучысы М. Сэспель иҗатына багышланган әдәби кичә оештыра. Шушы ук көнне район Мәдәният йортында Халыкара бердәмлек көненә багышланган концерт узачак.
---

--- | 04.10.2017

Татарстанда куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган (ВИДЕО)

$
0
0
06.10.2017 Хәвеф-хәтәр
Балык Бистәсе районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Юл-транспорт һәлакәте Сорочьи Горы авылы тирәсендә булган.
"Татар-информ" хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.     


---

--- | 06.10.2017

Акча җибәрәләр, имеш (Бер шалтырату тарихы)

$
0
0
06.10.2017 Җәмгыять
Беркөнне кәрәзле телефоныма ят номердан чылтыраталар. Тыңлап карарга булдым. Ягымлы гына ир тавышы үзен пенсия фондыннан дип таныштырды. Безнең шәһәрнең пенсия фондында, башлыкларын санамаганда, гел хатын-кызлар гына эшли дип беләм, шуңа да бу ирнең сөйләгәннәренә әллә ни игътибар бирмәдем.

Ә бит бу миңа исем-фамилиям белән дәшә, туган датамны әйтә, һәм дә инде пенсиямә 1980 сум компенсация акчасы исәпләнүен дә белдерергә онытмый. Имеш, 1956 елда туганнарга һәм алардан олыракларга, 30 елдан артык эш стажы булуын исәпкә алып, пенсияләренә өстәмә түләнәчәк. Шуннан соң минем пенсиянең нинди картага күчүе белән кызыксына башлады бу.

Тегеләй итә, болай итә, аңладым инде, хәзер карта мәгълүматларын сораячак. Әмма үземнең Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры булуымны, ә пенсиянең кенәгәгә күчеп баруын әйтүгә, телефонны теге башта өзеп тә куйдылар. Әллә нигә ашыктым, күбрәк сөйләндерәсе калган ул мошенникны, бу язмам тагын да баерак булыр иде.

Соңыннан малай белән теге телефон номерын интернетка кереп карап, каян чылтыратканнарын ачыкладык. Тула өлкәсеннән икән, әмма ул телефон номеры беркем исеменә дә теркәлмәгән. Аптырарлык хәзерге тормышка, каян алганнар диген, минем кәрәзле телефон номерын гына түгел бит әле, шәхси мәгълүматларны да беләләр. Саталар безне, җәмәгать, саталар. Паспорт мәгълүматларын да бит кайларга гына бирмибез, әллә кайсы өлкәләрдә, әллә кемнәр безнең исемгә кредитын, тегесен-монысын маташтырып куймасыннар тагын.  
Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы.

--- | 06.10.2017

Министр Энгель Фәттаховның укытучысы ник үкенә?

$
0
0
06.10.2017 Мәгариф
– Безнең заманда укытучыга бүләк бирү, акча җыю дигән нәрсә булмады. Директор хәтта открытка да алырга кушмый иде. Шуңа күрә бүген мәктәпләрдә әти-әниләрдән акча җыю, бүләк алу безгә бик сәер тоела, – ди республиканың баш педагогы Энгель Фәттаховка белем биргән мөгаллимәләр.
Укытучысы нинди – укучысы да шундый. Министр мәктәпләрдә акча җыюга каршы юкка гына көрәшми, димәк.Кызык, ә Энгель Фәттахов үзе нинди укучы булган икән? “2ле”­ләр алганмы, шук булганмы, әллә тыйнакмы? Ниләр белән мавыккан? Укытучылар көне уңаен­нан шуны белешергә булдык әле.   Актаныш районының Чишмә мәк­тәбендә белем алган ул. Беренче укытучысы – әтисе Нәвап абый мәрхүм икән инде. Аннан соң укуын Меңнәр мәктәбендә дәвам итә. 5-8 нче сыйныфларда укыганда аның сыйныф җитәк­чесе Лена Галиева булган. Хәзер аңа 82 яшь. “7 нче сыйныфта Энгель­кәем баянда уйнарга өй­рәнде. Шуннаң соң сыйныфыбыз рәхәт­кә чыкты. Гармунда уйнагыз әле дип, башка сыйныф укучыларына ялынмадык. Туганы Тайсә белән татарча биеп, смотр концертларында алдынгы урыннар алды. Икесе дә “5ле”гә генә укыды. Әле отличник Нилем дә бар”, – ди Лена Ситдыйк кызы. Укучылары арасында аңа хәтта “әнкәй” дип әйтүчеләр дә булган. Энгель Фәттаховны иң төгәл, иң күркәм укучы дип атый ул.    – Министрның иң яраткан фәне нинди булды икән? – дип сорыйм Лена ападан.– Сабантуйда ирем Зәһлүл Хәйруллинга: “Сез физиканы шул­кадәр ныклап өйрәткәнсез, шулкадәр яратып укыганмын”,  – дигән. Дәресләрне бик тиз үз­ләштерә иде ул. Мин аның беркайчан да “2ле” алганын хә­терләмим. Хәзерге кебек салмак кына итеп сөйли иде. 8 нче сыйныфны тәмамлаганда: “Апа, мин тарихчы булам”, – диде. Аның авыл хуҗалыгы академиясенә укыр­га киткәнен ишеткәч, аптырап калдым. Әтисе юнәлеш бир­гән булгандыр, күрәсең. Энгель укытучыларны бик хөрмәт итә. Бәйрәмнәрдә, чәчәк бәй­ләмен Лена апага беренче булып бир­мәсәм, гөнаһ булыр, ди, – дип укучысы өчен сөенә мөгаллимә.   Утыр, “1ле”!   Математика укытучысы Зи­лүдә Галиева (аны гомер буе Дилүзә дип йөрткәннәр) начар укучыларга әнә шулай дип әй­тергә яраткан. Тик укучылары гы­на аның нигә шулай әйтүен аңламаган.   Мәктәп тәмамлаганга 30 ел тулуга багышланган очрашуда шул сорауны кузгатырга булганнар. Әлеге дә баягы “5ле”­гә укучы Энгель белән Нил инде. “Дилүзә апа, башка укытучылар начар укучыларга “2ле” куя иде. Сез нишләп: “Утыр, “1ле”, – дип әйтә идегез ул”, – дип сорадылар. Минем бераз ачуым да килде. Вәт, минәйтәм, кечкенә генә булсалар да, нәрсә уйлап йөргәннәр бит, ә! Минем коралым шул: билге һәм ручка, дидем. Сыйныфта тәртипне җай­лап бетерә алмаганда, Энгель бер генә әйтә иде. Иптәшләре шундук шым була. Менә шул вакытта ук аның оештыру сәләтен белә идем. Сыйныфташларын һәрва­кыт кайгырта иде, – ди 79 яшьлек Ди­лүзә-Зилүдә апа. – Берничә ел элек Энгель Меңнәр мәктә­бенә Белем көненә килгән иде. Менә шунда аңа теге серне чи­шәргә булдым. Минзәләдә укыганда физика укытучысы миңа “1ле” куйды. Ни өчен дисезме? Җавап биргәндә ялгыш “бакыр тимерчыбык” дигән өчен. Яхшы укыдым, аттестатта берничә генә “4ле”м бар иде. Бу бик начар билге вакыйгасы әле дә онытылмый. Үзем укытучы булгач, укучыларыма да шулай дип әйтергә гадәт­ләндем”.   Тарихчы булырга теләде   Бүген 80 яшьлек Лира Гариф кызы Харисова министрны рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан. “Татар районы булгач, бездә беркайчан да кешеләр русча аралашмады. Шуңа күрә дәрестә алган белем белән генә чикләнергә туры килә. Бөтен укучылар арасында Энгель иң көчлесе булды. Күзгә генә карап утыра, аңлама­ганын сорый. Безнең заманда проблемалы укыту дигән нәрсә бар иде. Авыр сорауга да тиз генә төшенеп, иң беренче ул җавап бирә иде. Дәресләремдә беркайчан да татарча сөйләш­мәдем. Күңелдә бер үкенеч калды: Энгель бик яхшы укыса да, аны олимпиадага алып бара алмадым. Чөнки техника булмады. Берсендә барып җиткәндә башка укучылар таралышкан иде. Актанышка җәяү йөреп, бик интегеп укыды”, – ди Лира апа.    Укытучылар тугызынчы дис­тәне вакласа да, хәтерләре дә, зиһеннәре дә яхшы. Әйтерсең, кичәге дәресләр турында сөй­лиләр.– Арагызда кайсыгыз минис-­ т­р­ның иң яратканы булды икән? – дим аларга.– Лена инде, ул бит сыйныф җитәкчесе, – ди калганнар.Сүзгә Лена апа кушыла. “Апа, мәктәпне тәмамлаганга 45 ел узгач та очрашырбыз әле, ди Энгель. И, Энгелькәем, ул вакытта йөри алмам шул инде, дим. Борчылмагыз, машина белән барып алырбыз, диде”, – ди ул. Аның министр булуын ничек кабул иткәннәр икән?– Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, район башлыгы булып эшләде. “Чишмә” агофирмасын төзеде. Яңа гына оешса да, уңышы бик әйбәт. Шуңа күрә аның күңеле авыл хуҗалыгында дип уйлыйм, – ди Дилүзә апа. – Энгелькәем, синең өчен бик нык кайгырам инде. Зур эшләргә алындың бит. Зур сынаулар үтәр­гә кирәк. Галимнәрнең дә, укы­тучыларның да төрлесе бар бит. Син булдырасың, башлы егет, дидем, – ди сыйныф җи­тәк­чесе.      Бөтен идәнне тишкәнсең бит син!   Укытучылар белән сөйләш­кәндә төрле темаларга кагылдык. Аларны бүгенге БДИ, электрон укыту мәсьәләсе дә куркытмый икән. Яшь вакытлары булса, барысын да эшли алыр идек, дип ышаналар. Лена апа мәктәп директоры хатыны булган. Үзе дә сизмәстән: “Кызык, ә мин аның урынбасары булдыммы икән?”– дип куя.– Юк, син масаеп йөрмәдең. Директор хатыны була алмадың. Ләкин зур ярдәмчесе идең, – дип хезмәттәшләре аны җиргә тө­шер­­де.Авыр заманнар булса да, матур итеп киенергә тырышканнар. Чәчләр үрелгән. Озын күл­мәк, үкчәле туфли кигәннәр. Лира апа бу урында туфли вакыйгасын да сөйләмичә кала алмады.    – Бер елны мине Чишмә башлангыч мәктәбенә күчерделәр. Энгельнең әтисе Нәвап абый башлангыч сыйныфларны укыта, мө­дир иде. Мәктәпкә ремонт ясаткан булган. Беркөнне чир­ләп кит­кәч, берүземә дүрт сыйныфны укытырга туры килде. Мин бүл­мәдән-бүлмәгә йөреп, бөтен идән­­не тишеп бетергән­мен. Ә үзем шуны күрмәгәнмен дә. Нә­вап абый килгәч: “Лира, син бик зур эшләр эшләгәнсең икән, идән­не тишкәләп чыккан­сың бит. Үзеңнекен генә түгел, минекен дә”, – ди. Мин инде: “Абый, нәр­сә сөйлисез, кадак белән тишеп йөр­мәдем инде”, – дидем. “Кил әле, күр­сәтим”, – ди. Карасам, бөтен җир­дә – ти­шекләр. Ул миңа каты бәрел­мәде. Аңа карап, беркайчан да үкчәле туфлиемне салмадым, – ди Лира апа. Укытучылар авыр елларда да укучыларга ныклы белем би­рергә тырышкан. Начаррак укучыларын дәрестән соң алып та калганнар. Шугракларга: “Әти-әниеңә әйтәм, көндәлегеңә язып җибәрәм”, – дип әйтү дә җиткән. Андыйларның иң курыкканы – укытучы бүлмәсенә алып керү. Әти-әниләр, мәктәп һәр­вакыт бер сүздә булган. “Күзгә генә карап утырган укучыларны укыттык. Укытучыга хөрмәт һәр­вакыт зур булды. Шуның белән дә бәхетле идек без”, – ди Меңнәр мәктәбе укытучылары. 
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 06.10.2017

Шүрәле һәм Су анасының "үзенчәлекле" маҗаралары турында Мәскәүдән НТВ күрсәтте (ВИДЕО)

$
0
0
06.10.2017 Җәмгыять
50 еллык укытучылык стажы булган Зоя Латыпова, бик борчылып, НТВ каналы журналистларына Шүрәле һәм Су анасының мәхәббәт уйнавын сурәтләгән принтлы сумка турында сөйләгән. Ул үзенең мәдәни шок алуын җиткерә.

Башкалабызда сатуга чыккан сувенирларда татар әкияте геройлары Шүрәле белән Су анасының "гыйшык-мыйшык уйнавы" сурәтләнә. Шундый рәсемле майка, сумка, блокнотларны чит ил кунаклары ябырылып ала икән. Күпләр исә канәгатьсезлеген белдерә, дип язган идек инде.

 

 


---

--- | 06.10.2017

Рамил Төхфәтуллин: «Минем башта ниләр генә юк!» (ӘҢГӘМӘ)

$
0
0
06.10.2017 Мәдәният
Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллин – татар тамашачысының иң яраткан артистларының берсе. Күптән түгел генә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына эшкә кайтуы билгеле булгач та, халык аны «күтәреп алды».
Яңа сезонда артистны нинди спектакльләрдә күреп булачак, бүген аны ниләр сөендерә һәм борчый? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап алырга теләп, Рамил Төхфәтуллинның үзен күреп сөйләштек.   Камал театры – туган йортым   – Рамил әфәнде, сөйләшүебезне Камал театрына кайтуыгыздан башлыйсы килә. Сез бу вакыйганы «гаиләмә, туган йортыма кайту» дип бәяләдегез. Ә «гаиләгез» сезне ничек каршы алды? – Миңа калса, ниндидер каршылык булмады шикелле. Бу театрда 20 елдан артык гомерем узган. Бөтен кеше өчен дә җавап бирә алмыйм, әлбәттә, әмма ниндидер өмет белән каршы алдылар дип әйтимме... Минем өчен театр, чынлап та, тормыш рәвеше булса, Камал театры – туган йортым. Монда 19 яшьтән уйный башладым. Кешене язмыш шулай йөртә. Мин дә, аның борылышлары, дулкыннары аша узып, Аллаһы Тәгаләнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килеп, үземнең яраткан театрыма, кадерле коллективыма, җанга якын эшемә кире кайттым. Бөтен артистлар кебек үк, театр белән бер елга килешү төзелде. Үземнән шунысын төгәл әйтә алам: китәр өчен кайтмадым. Бер чокырга ике тапкыр бомба да эләкми. Бу шаярулы эш түгел, чөнки ул коллектив белән бәйле. Барлык халык исеменнән әйтү пафослырак булыр инде, ләкин миңа килеп ирешкән фикерләр буен­ча, танышларым, дусларымның танышлары, әлбәттә, зарыкканнар, сөенделәр, көтәләр. Хәзер җиң сызганып эшкә тотындым. Иң әһәмият­лесе – сәхнәгә әзер булу. Тик үземнең кичерешләрем, тоем­лавым буенча, формадан чык­мадым. Ике сезон Качалов театрында хезмәт иттем. 1,5 елга якын Энҗе Шәйхетдинова белән бергә «Кара-каршы» тапшыруын алып бардык. Ул да, миңа калса, үземне формада тотарга ярдәм итте. Хәзерге вакытта Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читән»гә спектакленә репетицияләр бара. Анда баш рольне – Сәлахетдинне уйныйм. Миңа калса, авыл мохитен тудырган мондый спектакльләрне халык та сагынды, авыл типажларына зарыкты. Әсәр яхшы, спектакль дә яхшы булыр дип өметләнәм.   – «Сәхнәне бик сагындым, күңелдә дә бушлык бар иде», – дип әйткән идегез. Качалов театрында хезмәт итүегез әлеге бушлыкны тутыра алмадымыни? – Мин аны бушлык дип кенә түгел, хәтта йөрәк упкыны дип әйтер идем. Вакуумның аръягы. Качалов театрында эшләгән чакта да ул сагыну хисе минем белән бергә атлады. Сәнгатьтән ерагаймасам да, Камал театрына кайту мәсьәләсе тынгылык бирмәде. Шуңа күрә ул бушлыкны берничек тә тутырып булмый иде. Ләкин моңа кадәрге эш урыннарым үземне сәнгать өлкәсендә формада тотып, театрдан, мәдәнияттән ерак­лашмаска ярдәм итте.   Качалов театры белән ныклап бәйләнеп китсәм, үз театрыма кайту хыялы белән саубуллашырга тиеш була идем
– Ә шушы елларда Камал театрының репертуарын күзәтеп бардыгызмы? Тамашачы буларак, биредә еш була идегезме? – Әлбәттә. Премьераларын калдырмый идем. Театр тормышы белән шулай ук кызыксынып, шулай ук борчылып, артистлар белән аралашып тордык. Яшь вакытта Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, Илдус Габдрахманов һәм мин бер гримеркада утыра идек. Ул чакта кабынган дуслык хисләре бүген дә саклана. Монда миңа, әлбәттә, Илсөя (тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина. – Авт.) ярдәм итте. Бу елларда ул да бик нык борчылды. Илсөя минем теләкне белә иде. Гомер буе бергә эшләдек. Мин театрдан киткәч, аңа да кыен булгандыр дип уйлыйм. Илсөягә зур рәхмәт. Хәзер аның да күңеле тынычланды.
– Рамил әфәнде, сез ике сезонны Качалов театрында уйнадыгыз, тик ни өчендер анда бер генә роль белән чикләндегез. (артист рус драма театрында «Скрипач на крыше» мюзиклында Тевье-­молочник ролен уйнады. – Авт.) Моның сәбәпләре нидә иде? – Аның сәбәбе, әлбәттә, бар. Режиссер Александр Славутскийга бик рәхмәтлемен. Әгәр элек уйнаган артист Михаил Галицкий авырып китмәгән булса, миңа ул рольне уйнау гомердә дә насыйп булмас иде. Ә бу – репертуарда иң популяр спектакль. Режиссер миңа иң беренче чиратта шуны тәкъдим итте. Укып чыккач, мин, әлбәттә, риза булдым. Мюзикл бик көчле иде, үземдә яңа сыйфатлар ачылды. Рус бүлеген тәмамлагач, эшкә кереп китү дә авыр булмады. Әлеге рольдән соң ул мине башка рольләргә дә билгеләде. Хәтта музыкаль партияләрне дә өйрәнеп беткән идем. Ләкин әгәр Качалов театры белән ныклап бәйләнеп китсәм, үз театрыма кайту хыялы белән саубуллашырга тиеш була идем. Һәм мин аларда уйнамаска дигән карар кылдым. Бу режиссерга, әлбәттә, ошамады. Аның миңа карата планнары зурдан иде.       – Татар тамашачысы арасында сезнең рус театрында уйнавыгызны кабул итмәүчеләр булды. Гаепләп, тән­кыйтьләп чыгучылары да ­табылды. – Шулай булдымыни? Мин бу турыда белми идем. Әгәр ишеткән булсам, җавап биргән булыр идем. Халык бит мәсьәләнең эчке ягын белми. Билгеле һәм билгесез сәбәп­ләр булды. Хәзерге вакытта мине иң сөендергәне: Камал театрында эшләмәсәм дә, халык мине онытмаган. Таныйлар, киләләр, фотога төшәләр. Бәлки, тыйнаксызлыктыр, лә­кин театрга кайт­кач, мин бер нәрсәгә инандым: мин үз урыныма кайттым. Кайтуыма аеруча авыл халкы нык сөенде. Чынлап әйтәм, авылда яшәүчеләр белән мин «бер телдә» сөйләшәм. Мин аларны шулкадәр нык яратам. Кайсы районга гына барсам да, алар белән уртак тел таба алам. Бу – зур бәхет, олы сөенеч. Миңа калса, халык мәхәббәтен яулау бөтен артистка да тәтеми. Ә тулаем алганда, ул билгеле бер артистка гына түгел, ә ­театрга мәхәббәт, аның язмышы өчен борчылу. Шуңа күрә мин аның кадерен беләм.   Безнең милли сәнгать, милли мәдәният башкортларга караганда таркаурак
– Театр язмышы өчен борчылу дигәннән, сез өч ел Министрлар кабинетында мәдәният, спорт һәм Татарстан халыклары телләре идарәсен җитәкләдегез. Анда эшләгән вакытта да: «Мин бу эшкә мәдәният, сәнгать өлкәсендәге проблемаларны хәл итәргә теләгәнлектән алындым», – дип әйтә идегез. Җитәкче кәнәфиендә утыру сезгә нәрсә бирде һәм анда эшләгән дәвердәге иң зур уңышыгыз дип нәрсәне әйтер идегез? – Уңыштан башласак, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, ректор белән бергәлектә, кинематографик кафедра булдырдык. Башта мин аның җитәкчесе дә булдым. Ул чактагы премьер-министр Рөстәм Нурга­лиевич бөтен сүзгә колак салды. Моннан тыш, «Йолдызлык» бәйгесен оештыруга зур өлешем керде. Сәнгать, мәдәният кешесе булгач, бөтен проблемалары белән миңа киләләр иде. Шактый кешегә ярдәм кулы да суздым. Киштәдә яткан кәгазьнең файдасы юк. Мин исә кәгазьгә аяк ясый идем. шулай да зур максатларга ирешә алмадым. Киностудия булдыру мәсьәләсе шул килеш калды. Ул – мегапроект, тик кызганыч, бүгенге көндә хыялда гына кала. Татар киносының киләчәге шик астында. Ул даими эшли торган организм булмагач, кино үсеше турында сөйләргә иртәрәк әле. Мәсәлән, Башкортстанда элек-электән моңа зур игътибар күрсәтелде. Бюджеттан саллы акчалар бүлеп бирелә, кино өчен аерым студияләр, павильоннар бар. Аларның телевидениесе да башка сыйфатта. Эчтәлеге баерак. Ул беренче чиратта укытудан, белем бирүдән тора. Ә Башкортстанда белгечләр әзерләү мәсьәләсенә бик зур игътибар бирелә. Кызганыч, безнең милли сәнгать, милли мәдәният таркаурак. Бу алай булырга тиеш түгел. Без бер халыкка хезмәт итәбез, аның зәвыгын тәрбиялибез. Өч ел эшләү дәверендә мин, кәнәфигә ябышып, тик утырмадым. Гел хәрәкәттә идем. «Бөркетләр» фильмы да шунда эшләгән чорда төшерелде. Ә алдагы тормышымда мин үземне түрә итеп күрмәдем. Иҗат кешесе буларак, күңелем театрга тартылды. Сәхнәдә, кино сәнгатендә файдам күбрәк тияр дип уйладым. Шуңа күрә яки иҗат белән шөгыльләнәсе, яки аңа ярдәм итәсем килде. Тәҗрибә дигәндә. Әгәр түрәләрне «өстәге» кешеләр дип атасак, мин алар урынында булып, «астагы»ларның проблемаларына шуннан карадым. Шуңа күрә хәзер теге яки бу мәсьәләне күпкырлы карый алам. Мәдәният өлкәсендә профильле белгечләр җитмәвенә инандым.  
– Сезнең «Зөләйха», «Дилемма», «Бөркетләр» фильмнарыгызны да тамашачы бик яратып кабул итте. Бу өлкәдә дә аларны сөендерерлек яңалыкларыгыз юкмы? – Әгәр тотынсам (ә тоты­ныр­га исәп бар), «Зөләйха»дан ерак китмәгән темага, ягъни тарихи әсәргә игътибар бирәчәкмен. Чөнки ул безнең халык­ка бик кирәк. Тарихыбызны онытабыз, хә­ер, оныттырмакчы да булалар. Ә без оныттырмас өчен тырышыр­га тиеш. Киноның иң әһәмият­ле сыйфаты нәрсәдә: ул беркайчан да бозылмый. Хәзерге техника заманында ул 200 елдан соң да сакланачак. «Зөләйха» шуның белән кыйм­мәтле дә. Ул бөтен дөньяга күрсәтелде. Миңа калса, бу – тарихи әсәргә нигезләнеп төшерелгән беренче фильм. Мин аның белән бер тиен дә акча эшләмәдем. Тарихка нигезләнгән фильм эшләү – зур, четерекле һәм куркыныч мәсьәлә. Шөкер, без аны төшереп өлгердек. Тик бүген аны эшләргә рөхсәт итмәсләр иде, мөгаен. Аллаһы Тәгаләнең дә бер ишарәсе булгандыр инде. Истанбулда чагында Гаяз Исхакыйның каберенә барып, догалар кылган идем. «Сезнең хыялыгыз тормышка ашты. Әсәрегез буен­ча кино төшердек», – дип тә әйттем. Ике көннән соң миңа «Зөләйха» фильмының Берлин фестивалендә лауреат булуын җиткерделәр. Мине хәзерге кинематографиядә иң борчый торган мәсьәлә – әсәрләрдә татарның моң-зары юк. Татар халкы – фаҗигале язмышлы халык. Без моны котырту, кемгәдер каршы кую максаты белән эшләмибез, ә татар халкы үзенең кем икәнлеген аңлавын телибез. Йөз ел элек (ә ул тарих өчен ике минут кына) мәдрәсәләрдә шәкертләр бишәр тел өйрәнә иде. Ул чорда милләт турында чын мәгънәсендә борчылучылар булган. Алай да әле Габдулла Тукай, «халык йоклый, мәрткә китә» дип тәнкыйтьләп, публицис­тик мәкаләләр язган. Ә хәзер без нәрсә эшләргә тиеш?   Үземне театрга бурычлы дип саныйм   – Шушы ук сорауны үзегезгә бирмәкче идем. Сез Казан театр училищесының рус бүлегендә укыгансыз. Шул елларда татарның классик язучылары аша мәдәнияткә, әдәбиятка тартылгансыз, үзегез әйтмешли, «татарлыгыгыз» уянган. Димәк, «татар телен ничек саклап калырга?» дигән сорауга да үз җавабыгыз бардыр дип уйлыйм. – Минем мисалда син әйт­кән юл ул – үрнәк. Чыннан да, рус мохитендә үскән кеше буларак, ачыктан-ачык әйтә алам, «татар» сүзе мыскыллау кебек кабул ителә иде. Күрәсең, минем дә шундый мөнәсәбәт булгандыр. Телгә мәхәббәтне уятыр өчен, халкын яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Үзеңнең халкыңны, гаиләңне хөрмәт итсәң, бу мәсьәлә чишелә дә куя. Ә татар теленең бүгенге халәте бик кызганыч дип саныйм. Йөз ел элек безнең телебез ничек бай булган бит. Бер безнең халыкта гына сүзләр кулланыштан төшеп калган. Россиянең эчке сәясәте нигезендә, язу графикалары үзгәрү дә зур зыян салды, әлбәттә. Татар үзе тырышмаса, тел бетә. Ашау, кие­нү, үз-үзеңне тоту культурасы, Президент әйтүенчә, гаиләдән башлана. Үзебезнең балалар инглиз мәктәбендә укыдылар, чөнки гаиләдә туган телдә аралашкач, махсус татар мәктәбендә укытырга мохтаҗлык юк иде. Мин кызлар белән принципиаль рәвештә татарча гына сөйләшәм. Әле алай да мохит йота. Безнең халык дин тәгълиматлары буенча яшәде. Хәзер менә шул бердәмлек юкка чыкты. Укытучылар җитми, димәк, мәгариф системасы сынган. Киләчәкне без, татарлар, үзебез сындырабыз. Мәскәү дуласа да, көрәшергә кирәк. Ансыз булмый. Без үз дәүләтебез җирендә яшибез бит. Хәзер тел бетә, дип чаң кагыла. Алданрак, 20-30 ел элек, кечкенә кыңгыраулар какканда, колак салырга кирәк иде бу мәсьәләгә. Театр, эстрада, кино төшерү, мультфильмнар эшләү ни дәрәҗәдә соң? Яңа дулкын булып керә торган яшьләр, планитар фикерле шәхесләр тәрбияләү бармы? Тел бетүнең сәбәпләрен авылларны җимерүдән эзләргә кирәк. Элек һәр авылда татар мәктәбе бар иде. Катнаш никахлар белән дә шул ук хәл. Әлеге мәсьәләләр Гаяз Исхакыйның «Ул өйләнмәгән», Туфан Миңнуллинның «Илгизәр + Вера» әсәрләрендә күптән күтәрелде инде. Шул вакытта ук игътибарлырак булырга кирәк иде. Миңа калса, бүгенге көн инде куркыныч астында.
– Ялгызыгыз калган чак­ларда ниләр турында уйлыйсыз? – Ооо, минем башта ниләр генә юк! Гади тормыштан башлап, глобаль мәсьәләләргә кадәр. Мин күп төрле уйлар уйлыйм һәм күп төрле эшләр эшлим. Шулай да хәзер бөтен җаным, уйларым, фикерләрем бары тик театр белән генә бәйле. Үземне театрга бурычлы дип саныйм. Җиң сызганып эшкә керештем. Мин – бөтен классикны уйнап чыккан бик бәхетле артист. Иң беренче ролем Тукай иде. Хәлил, Таһир, Булат, Акъегет булсынмы... Драматургиябез сыйфат ягыннан яңадан чәчәк атсын иде, киләчәктә театр татар теленең бердәнбер яшәү учагы гына булып калмасын иде дигән теләгем бар. Театр – халыкның могҗизалы таягы.
---

--- | 04.10.2017

Алинә Сафиуллина: "Кияүгә ашыкмыйм — “кайф” халәтендә яшим"

$
0
0
06.10.2017 Шоу-бизнес
Алинә, күрешкәнче үк, соңгы арада популяр клибындагы сүзләрен кабатлады: “Аерылышу, сыктау темаларына кагылмыйбыз, яме. Күптән көтеп алынган “кайф” халәтендә яшим. Тормышым, тфү-тфү, шундый рәхәт агымга кайтты, авыз тутырып кычкырып әйтергә дә куркам”.

Каһвә эчә-эчә әлеге теманы дәвам итәбез. 

— Авыр минутларымда бервакытта да мендәргә капланып илерә-илерә елаганым булмады, — ди Алинә. — Киресенчә, тилерә-тилерә эшли башлыйм (көлешәбез). Тормышымда аерылышу кебек ике як өчен дә ансат булмаган борылыштан соң да шулай башаяк эшкә чумдым. Әлбәттә, әлеге чорда әти-әнием, туганнарым, танышларым ярдәмгә килде. 

— Миңа калса, монда иң төп ярдәмче — балаң булгандыр. Егылып үләм, дисә дә, хатын-кызның андый “мөмкинлеге” юк — бала, аны аякка бастырасы бар...    — Әйе, Нариманым иң төп терәгем булды. “Нәнәм” дип кочагын җәеп елмайса, үземне яңадан туган кебек тоям. Ул зур егет булды — сентябрьдә ике яшен билгеләп үттек. Нариман хәзер сөйләшә, үз фикерен белдерә, аңлата. Ул — әти-әнием өчен беренче онык, сеңлемә тәүге энекәш, шуңа бар яктан мәхәббәткә төренеп үсә. Дөньясы түгәрәк, шөкер...   — Йөрәгеңә берәрсе ачкыч яратмадымы әле?    — Әлегә йөрәгем буш. Мин үткәннәрне онытырга өйрәнү чорында. Кияүгә дә ашыкмыйм — шундый рәхәт яшим әле (көлә). Кияүдәге иптәш кызларның көн тәртибенә карыйм да үземнең тормышка сөенеп туя алмыйм.    — Киләчәкне ялгызың каршы алырга җыенмыйсыңдыр ич?    — Юк, әлбәттә! Ялгызлык вакытлыча булганда гына татлы. Хыялымдагы картина: зур кирпеч өй, газонда балалар тәгәрәшеп уйный, ирем янәшәдә машина карый, мин тәрәзә аркылы шушы бәхетемә шөкер итеп, яулыгымны чөеп бәйләп, табада коймак чыжылдатам. Ул һичшиксез тормышка ашарга тиеш, Алла боерса! 
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

--- | 06.10.2017

Ләйсән исемле кызлар Казанның Ләйсән урамында флешмобта катнашачак

$
0
0
07.10.2017 Шоу-бизнес
«Идел» яшьләр журналы 8 октябрьдә 12.00 сәгатьтә үзенчәлекле флешмоб оештыра. Казан шәһәренең Совет районына кергән Чияле бистәсендә (Вишневка поселогы) Ләйсән урамына барлык Ләйсән исемле гүзәл затларны чакырабыз. Ләйсән урамында Ләйсән бәйрәме ясыйк әле!..

 

 

 

 

 

 

 


Рәйсә БОРҺАНИЕВА

--- | 07.10.2017

Фәүзия Бәйрәмова: "Бөтен ишекләр ябылганда миңа бер ишек ачылды - Аллаһы Тәгалә ишеге" (ВИДЕО)

$
0
0
07.10.2017 Милләт
"Таяну ноктасы" тапшыруында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова катнашты. "Миңа бөтен капкалар ябылды. Югары Советка да, радиога да, телевидениегә дә кертмәделәр. Бөтен ишекләр ябылганда миңа бер ишек ачылды - Аллаһы Тәгалә ишеге. Мин ялгышымны аңладым: гел милләт-милләт дип Аллаһны оныткан булганмын", - дип сөйләде Фәүзия апа.

 

 

 

 

 

 


---

--- | 07.10.2017

Ирләрнең ни өчен күбрәк үлүләренең сәбәбе ачыкланган

$
0
0
08.10.2017 Җәмгыять
Ир-атлар арасында үлүчеләр саны буенча Россия Европада беренче урынга чыкккан, дип яза РИА Новости. Бөтендөнья банкы уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, Россиядә 43 процент ир-ат 65 яшькә кадәр гүр иясе була. Ә менә иң озак яшәүче ирләр Исландия, Швейцария, Швеция, Италиядә икән.

Россиядә ирләрнең күпләп үлүен белгечләр 1990нчы катлаулы еллар белән бәйләп аңлата. Яшәү шартларының начарлануы, үз-үзеңә ышаныч булмау ир-атларга аеруча нык тәэсир итә икән. Ир-атлар сәламәтлеге өчен үзләренең җитештә яшәүләрен тою да кирәк. Профессор Михаил Колонтай фикеренчә, Россиядә күпчелек халык дөрес тукланмый. Ир- атларның күпләп бакыйлыкка күчүендә дә төп сәбәпләрнең берсе – сыйфатсыз ризык, спиртлы эчемлекләр куллану.


---

--- | 08.10.2017

Татар дәүләт филармониясенең 80 еллыгына багышланган чираттагы ВИДЕО

$
0
0
08.10.2017 Мәдәният
«Минем филармониям» видеопроекты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 80 еллыгына багышлана. Проектта катнашучы шәхесләребез язмышында Филармониянең роле турында бәян һәм юбилей уңаеннан иҗади күчтәнәч – барысы да әлеге язмаларда.

Белешмә өчен. Татар дәүләт филармониясе 1937 елның 21 августында Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы Карары белән оештырыла.  1946 елның апреленнән Филармония бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә.


---

--- | 08.10.2017

Өлкәбезнең һәр районы мактауга лаек

$
0
0
08.10.2017 Авыл
Усть-Кинель бистәсендә унтугыз ел рәттән үткәрелеп килгән Идел буе агросәнәгать күргәзмәсен өлкә халкы зур бәйрәм кебек көтеп ала. Хәер, ул күптән регион масштабыннан чыгып, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә абруй казанды инде. Хәзер бу мәйданчыкта агросәнәгать белгечләре һәм азык-төлек җитештерүчеләр очраша, заман таләпләренә туры китереп эшләнгән яңа техника һәм азык-төлек җитештерү технологияләре, эш тәҗрибәсе күрсәтелә.
Быел Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе Россиянең 20дән артык регионыннан икейөзләп агробизнес хезмәткәрләрен, 500дән артык фермер ху¬җа¬лыклары, авыл хуҗалыгы техникасы, төрле җиһазлар, үсем¬лекләрне саклау өчен химик матдәләр һәм ашлама җитештерүче оешмалар вә¬килләрен җыйды.   Чараның беренче көне эшлекле форматта оештырылган иде. Авыл хуҗалыгы белгечләре, галим-аграрийлар, агробизнес, профильле уку йортлары вәкилләре конфе¬ренцияләрдә, мастер-класс¬ларда катнаштылар, “Агро¬сәнәгать  комплексын кадр¬лар белән тәэмин итүнең төп юнә¬леше” темасына түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.   Күргәзмәгә Иран, Чехия Рес¬публикалары, Франция аграр делегатлары да чакырылган иде. Соңгылары өлкәбезнең әйдәп баручы оешмалары белән хезмәттәшлек итү турында сөй¬ләшүләр алып барды. Алар самаралы¬ларны үз илләрендә авыл хуҗалыгында кулланыла торган яңа техно¬логияләр белән дә таныштырдылар.    Мөхтәрәм кунакларны, га¬дәт¬тәгечә, “авыл урамы” буйлап уздырдылар. Өлкә¬безнең барлык районнары биредә үз йортларын булдырып, халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен яктырткан. Бер-берсе алдында мул уңыш, уңган халкы белән мактанырга теләгәндәй, һәркайсы җирле кәсепчелек һәм кул эшләре, ит-сөт продукциясе, җирле авыл хуҗалыгы алдынгылары җитештергән ри¬зыклар күргәзмәсе оештырганнар.  Камышлы районы йортында җирле крестьян хуҗа¬лыкларының эшчәнлеген яктырткан зур стендлар куелган, ә өстәлләрдә - төрле төстәге гарәбәне хәтерләткән юкә, карабодай, чәчәк балы, уңган хуҗабикәләр пешергән балан, алма бәлешләре.    Алар¬ның үт күршеләре – Кләү¬ле районы вәкилләре чатырына килеп керүгә “Тылсымлы баз” дип аталган күргәзмә күзгә ташлана. Тозланган, маринадлаган, киптергән яшел¬чәләрнең, җиләк-җимеш кай¬нат-маларының төрлелеген кү¬реп, кләүлелеләрнең кышка нык¬лап әзерләнгәнлегенә шик кал¬мый.    Шенталы районы вә¬килләре дә кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алып, кош телләре, бавырсак белән сыйладылар, яңа уңыштан пешергән кабарып торган күмәчтән дә авыз иттерделәр.      Милли йортлар, төрле күр¬гәзмәләрне карап чыгуга халык авыл хуҗалыгы ярминкәсенә ашыкты. Быел да өлкәбезнең, шулай ук Мордовия, Чувашия, Башкортос¬тан, Татарстан Республика¬лары, Ульян һәм Оренбург өлкәләренең азык-төлек җи¬тештерүче оешмалары, шәх¬си хуҗалыклар үзләренең про¬дукцияләрен сатырга алып кил¬гәннәр иде. Шулай да халык күб¬рәк җирле фермер, шәхси  хуҗалыклар җитештергән продукцияне сатып алды.    - Менә өч ел инде бу ярминкәгә махсус бал алыр өчен киләм. Биредә бәяләр дә арзанрак, сайлап алу мөмкинлеге дә зур. Дөрес, бар нәрсә дә арзан дип әйтмәс идем.  Мәсәлән, Самара базарында йомырканың дистәсен 35-38 сумнан сатып алып булса, биредә 60 сум тора. Шулай да, натураль экологик чиста ризык өчен акча җәл түгел. Пенсиям әллә ни зур булмаса да, көндәлек тормышта ит, сөт кебек ризыкларны шәхси хуҗалыклардан сатып алырга тырышам (атнасына ике тапкыр аларны Кызыл Яр районыннан бер фермер йортыбызга китереп сата). Алар продукциянең сыйфаты өчен көрәшә. Ә менә зур күләмдә җитештерүче оешмалар ризыклар озаграк саклансын дип, төрле химик матдәләр кушулары турында телевизордан да күрсәтеп торалар бит, - дип сөйләде Самарада яшәүче милләттәшебез Дания ханым Вафина.  Камышлы районының Дәү¬ләткол авылыннан килгән крес¬ть¬ян-фермер хуҗалыгы җи¬тәкчесе Фәрит Гыйлаҗевны күб¬рәк техника күргәзмәсе кызыксындырган.     - Хуҗалыгыбызга погрузчик сатып алырга телибез. Танышларым бирегә килеп карарга киңәш итте. Чынлап та, монда сайлап алу мөмкинлегенә ис китәрлек! Россиянең 15 регионыннан 60 машина төзү оешмалары катнашты, Самара өлкәсеннән “Евротехника”, “Сельмаш”, “Пегас-Агро”, “Челно-Вершины машина төзү заводы”, “Волгаагромаш”, “Регион” оешмалары техникаларын тәкъдим иткән. Чәчү, ашлык җыю техникасы, үзйөрешле һәм тагылмалы сиптерткечләр – нәрсә генә юк! Ике оешманың погрузчигы ошады, гаилә белән киңәшербез дә берсен сайлап алырбыз, дип уйлыйм.   Кызганыч, мондый чаралар турында район җитәк¬челегеннән түгел, та¬ныш-белешләрдән ишетеп бе¬лә¬без. Бер карасаң, җи¬тәк¬челәр безгә, кече фермер хуҗа¬лыкларына бу турыда бел¬дерергә тиеш иде бит. Без дә үзебезнең продукцияне алып килгән булыр идек. Бу районга дәрәҗә генә өсти, минемчә. Безгә, фермерларга, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм  эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен дә менә дигән мәйданчык, - дип сөйләде ул.   Күргәзмәдә сөт һәм ит җи¬тештерү оешмалары мөгезле эре төрлек, сарыкчылык, ат үрчетүче хуҗалыклар да катнашты. Большая Глушица районыннан “Эльмир” оешмасы - эдельбай, ә Кошкидан “Дружба” токымлы терлек үрчетү заводы куйбышев нәселле сарыкларны күрсәтү өчен алып килгән иделәр.    Красный Яр районының “Самарский” агрокомплексы - чиста токымлы гарәп, ә “Ермак ат заводы” ганновер нәселле айгырларны тәкъдим иттеләр.    XIX Идел буе агросәнәгать күргәзмәсенең ябылу тантанасында өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары - өлкә авыл ху¬җалыгы һәм азык-төлек министры Алексей Попов чарада катнашкан 27 муниципаль районга да Гран-При бүләген, күргәзмәдә катнашучыларга барлыгы 221 алтын медаль тапшырды. Иртә яздан көзгә кадәр тир түгеп җирдә эшләүче, зур җәфа чигеп мал үстерүче гади халык бу югары бүләкләргә чын-чынлап лаек.   Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
---

--- | 08.10.2017

Экстравагант җырчы Иркә концертына барырга 3 сәбәп аталды (ВИДЕО)

$
0
0
08.10.2017 Шоу-бизнес
Татар эстрадасының иң экстравагант җырчыларының берсе - Иркә яраткан тамашачысы белән кабаттан очрашырга әзер. Бик күп популяр хитлар башкаручы җырчының сольный концертына санаулы көннәр калып бара.

15 октябрь көнне 17.00 сәгатьтә УНИКСта узачак Иркә концертына барырга ким дигәндә 3 сәбәп бар: беренчедән, ул - Иркә үзе, икенчедән, аның кабатланмас тавышы, өченчедән, сез яратып өлгергән һәм әле бер дә ишетмәгән яңа җырлары. Концертка рәхим итегез!


---

--- | 08.10.2017

Без – россиялеләр!

$
0
0
08.10.2017 Җәмгыять
Өлкәбездә V “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале башланып китте. Быел аның темасы “Минем Россия” дип атала һәм отчет концертлары иң шәп сәхнәләрдә – Самара һәм Тольятти филармонияләрендә, Самара опера һәм балет театрында, Тольятти Мәдәният һәм иҗат сараенда узачак.
Фестивальне үткән елда  “Шәһәр округы” номина¬ция¬сендә Гран-при бүләгенә ия булган Чапаевск үзешчәннәре “Яшь Россия” программасы белән ачып җибәрде. Бу көнне Самара филармониясе сәхнәсендә Кызыл Яр һәм Шенталы рай¬оны артистлары да чыгыш ясадылар. Соңгыларының “Без - россиялеләр” программасына жюри әгъзалары һәм тамашачылар тарафыннан аеруча югары бәя бирелде.  Чынлап та, шенталылылар бу көнне халыкны “кыздырдылар”. Җыр-бию, моң аша алар үз районнарында яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәнияте, иҗаты байлыгын күрсәтә алдылар.  Рус, татар, мордва, чуваш һәм башка милләт вәкилләре үзләренең чыгышларында танылган якташлары хакында сөйләп, илебезнең спорт, фән һәм мәдәният, космонавтика һәм башка тармакларның үсешенә керткән өлешләре турында бәян иттеләр.    Программаны Татьяна Маркелова “Красно солнышко” җырын акапелла башкаруы белән башлап җибәрде. Ан¬нан, якты колейдоскопны хәтер¬ләтеп, сәләтле артистлар сәхнәдә бер-берсен алыштырып кына торды: Регина Галимова җитәкчелегендәге “Вдохновение” бию ансамбленең “Зәңгәр күлләргә карыйм” дип аталган композициясеннән соң  “Мин Россия өстеннән очам” җыры яңгырый башлады. Ә бу вакытта сәхнәдә зур экраннан илебезнең кабатланмас матур табигать почмаклары сурәтләре күрсәтелеп торды. Иксез-чиксез урманнар, гажәеп тыюлыклар, тирән елгалар hәм күлләргә карап, тамашачылар Россиянең ни кадәр киң һәм матур  булуына сокланып утырдылар.    Ә тамаша дәвам итте. Чытырлы авылыннан - “Хунав”, Баландаеводан “Асамат” чуваш ансамбльләре тамашачыларны милли җырлары белән сәламләсә, Багана авылы Мә¬дәният йортының - “Чилисема”, Иске Шенталыдан “Пейделька” җыелма ансамбльләре бергәләп “Яшел болында” дип аталган мордва халык җырын башкардылар. Аннан сәхнәдә татар көйләре яң¬гырап, уен-көлке, күңел ачулар башланып китте. Денис авылының “Чулпан” татар ансамбле  үзешчәннәре “Вдохновение” коллективы белән бергәләшеп тамашачыларга татар халкының иң күркәм бәй¬рәмнәренең берсе - Сабан туе күренешен тәкъдим иттеләр.    Шенталы районының чыгышы солистка Ирина Храмова һәм район үзешчәннәре хоры (барлыгы 108 кеше) башкаруындагы “Дай Бог мира и счастья России” җыры белән тәмамланды. Ватаныбызга, туган җиребезгә һәм анда яшәү¬че халыкларга мәхәббәт хисе белән сугарылган җырның сүзләре һәркемнең күңеленә үтеп кереп, тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да битараф калдырмады. Җыр тәмамлануга алар аягүрә басып, артистларны алкышларга күмделәр, “Афәрин!” – дип кычкырулар да тиз генә басылмады.    Гадәттәгечә, татарлар күп¬ләп яшәгән Камышлы районы үзешчәннәре дә фес¬тивальдә катнашачак, һәм быел алар “Син яшә, минем Россиям” дип аталган программа әзерләгәннәр. Камыш¬лылыларның отчет концертлары 14 октябрьдә (башлана 13.30 сәгатьтә) Самара филармония сәхнәсендә узачак.    Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
---

--- | 08.10.2017
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>