Көзге каникул вакытында укучылар бушлай спектакльләр карый алачак. “Мәдәни көз” проекты өчен республика казнасыннан 2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Ә балаларның ялы 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
– 28 октябрьдә чирек чыгуга ук укучылар ялын планлаштыра ала, – ди урынбасар. Ә өйдә тик ятмас өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы күңел ачу чараларының ниндиен генә уйлап тапмаган?! Бу хакта Сулима бертуктамый ярты сәгать буе сөйләде. Авыл балалары да шәһәрдән кайтып кермәскә охшаган. Укучыларга башкала театрларында “Сүнгән йолдызлар”, “Шүрәле онлайн”, “Жизель”, “Кечкенә принц” һәм башка спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Әсәрләр мәктәп программасына туры китереп сайланган. Филармония артистлары үзләре дә районнарга чыгарга җыена. Бушлай билет күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, сәләтле укучыларга бирелә. Бигрәк тә ел дәвамында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә уңышка ирешкән ун районның укучыларын бәхет баса. Проект кысаларында укучылар илнең мәдәни, тарихи урыннарына сәяхәт кылачак. Мәскәү, Суздаль, Владимир, Санкт-Петербургта булып кайта алачак. Юл, туклану, яшәү чыгамнары өчен әти-әниләргә акча түләргә кирәкми. Җәй көне лагерьларда ял итеп туймаганнарны көзгеләре көтә. Татарстанның 14 районында 180нән артык мәктәп яны лагере эшләячәк. Димәк, 7 меңгә якын укучы мәктәп диварларына карап ял итәчәк. Казанда андый җәйләүләр оештырылмый. Ник дигәндә, районнар акчаны көзге, кышкы, язгы каникулларга үзләре бүлә ала. – Җәен балалар лагерьдан кайтып кермәде. Көзгесендә дә өйдә тик утыртмаячакбыз. Аларны ел саен санаторийга җибәрергә тырышабыз. Укулар авыр бит хәзер. Шуңа күрә сәламәтлекне ныгытуның артыгы булмаячак, – ди ике бала анасы Роза Котдусова. Укытучылар исә 31 октябрьдә тест тапшыра. Алар бу сынауны өченче тапкыр башыннан кичерәчәк. Узган ел имтиханнарга башлангыч сыйныф укытучылары да кушылган иде. Аларның педагогика һәм психология буенча белемнәрен сынадылар. Бары югары һәм беренче категорияле укытучылар гына массакүләм тест тапшырудан азат ителә. – Бу укучыларны эштән җибәрү өчен түгел. Тест нәтиҗәсенә карап, педагог үзенә нинди белем җитмәгәнен аңларга тиеш. Белем күтәрү курсларында игътибарны шул кимчелекләргә юнәлтергә була”, – ди Лариса Сулима. Әти-әниләрне дә тик тотарга җыенмыйлар. Казандагы Халыкара мәктәптә “Ныклы гаилә – укучының яраклашу нигезе” дип исемләнгән I ата-аналар форумы узачак. Ә югары сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә. Алар үзләрен “2ле”сез БДИ” кебек проектларда сыный ала.
Сәрия МИФТАХОВА
--- | 20.10.2017