Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

“Җеннәр мине тәмуг утында якмакчылар иде”

$
0
0
23.10.2017 Могҗиза
Хәл җыеп, саф һава сулап кайтырга дип, күрше Әсма әби белән паркка барырга булдык. Эскәмиягә җайлап урнаштык та, гаилә, дөнья хәлләре турында сүз куерта башладык. Көзге җылы җил битләрдән сыйпап үтә, баш өстендә яфраклар леперди. Рәхәт!

Әмма ләззәтләнүебез озакка бармады: яныбызга алтмыш яшьләрдәге ир килеп утырды да, юк-бар сүз белән сөйләшүебезгә кысылгалап, тәмам кәефне бозды.

– Салган баштанмы әллә сез? – дип дәштем моңа, кызарып киткән йөзенә карап. – Аек мин. Эчүне ташлаганыма утыз еллап бар инде, – диде ул, үпкәләгән сыман. Әсма әби шул арада “җәлт” итеп әлеге иргә таба борылды да: – Бәбкәм, ничек котылдың ул зәхмәттән? Минем онык та эчәргә ярата бит, ни эшләргә дә белгән юк, – диде. Ир тыңлаучы табылганга шатланды кебек: – Теге дөньяда булып кайттым мин. Шуннан соң... – дип сөйләп китмәсенме! Бу сүзләрне ишетүгә, әби җиңемнән тартты. “Түбәсе киткән” бугай бу бәндәнең, андый-мондый зыян салмасын тагын, кузгалыйк тизрәк”, – дип пышылдады, куркынган йөз белән. Ә минем “теге” дөнья турында тыңлап бетерәсем килде. Әби дә нишләсен: калды инде. – Тәртибе белән, баштан ук сөйлим инде алайса, – диде бу юлы сәер танышыбыз. – Армиягә киткәнче өйләндем мин. Күзем төшкән кызны безнең авылда яшәп килгән йола буенча урлап алып кайттым. Әмма ул мине көтмәде, авылга әйләнеп кайтуыма инде бүтән егеткә кияүгә чыккан иде. Шуннан соң мин, ике дә уйламастан, Себер якларына чыгып киттем. Төрле шәһәрләрдә яшәп карадым. Авыр эшләрдә эшләдем, акчаны уч тутырып алдым, әмма эчүгә тотып, юк-барга туздырып бетерә идем. Тагын ике тапкыр өйләндем, тик гаилә тормышым озак дәвам итмәде. Бервакыт, Омск каласында яшәгәндә, 650 сум акча кулыма керде. Ул заман өчен бик зур сумма иде бу. – И-и, беләм, бәбкәм, үзем ул чакларда аена алтмыш сумга эшли идем. Нишләттең соң шул тикле акчаны? – дип бүлдерде аны инде тынычланган Әсма әби. – Бер иптәшем белән “юарга” булдык. Аракы, кабымлыклар алып, Иртыш елгасы буена юнәлдек. Гәпләшә-гәпләшә ярыйсы ук эчелгән. Берзаман эсселәнеп киттем, кан кыза башлады. Су коенып чыгыйм әле дип, ярдан түбәнгә сикердем. Йөзәм дә йөзәм шулай. Кинәт иптәшем кычкырган тавышка сискәнеп киттем: киң, куәтле елганың уртасына җиткәнмен ләбаса! Шунда гына айныгандай булдым. Урта тирәдә су шактый салкын. Көзән җыермаса ярар иде, дим. Үҗәтләнеп алга таба йөзүемне дәвам иттем. Инде икенче ярга ике-өч метр калды дигәндә генә, чоңгылга туры килдемме, су астына төштем дә киттем. Менә шунда хәйран хәлләр башланды. Тирә-ягым коп-коры, суның тамчысы да юк, ә өске як сап-сары. Тәмугта икәнмен, янәсе. Үземне читтән күреп торам. Җеннәр мине зур казан эченә утыртканнар да, астына ягып җибәрергә дип, утын хәстәрләп йөриләр... Нәкъ шул вакытта яныма бер ир-ат килеп, кычкырып сөйләшә башлады. Борынгы киемнәрдән икәне истә. “Сиңа иртә әле монда килергә, якты дөньяга кайтып, яшәү рәвешеңне үзгәрт”, – диде ул. Ничек кайтыйм соң, дип сорадым. “Агымга каршы йөзеп бар да, шуннан фәлән җиргә килеп чыгарсың”, – дип өйрәтте бу мине. – Мондый хәлдән соң авызыңа хәмернең тамчысын да алмый башлагансыңдыр инде, әйеме? –Туктамадым шул. Өч ел буе эчтем әле. Әмма ул хәл турында һәрчак уйланып йөрдем. Бервакыт кибеткә арзанлы кызыл аракыга барырга җыендым. Шәрабка, ягъни. Тулай торак ишегеннән чыгуым булды, өстән күк күкрәгәндәй тавыш ишетелде: “Кая киттең?” Күтәрелеп карадым: беркем юк. Каушадым. Аракыга, мин әйтәм. “Ә чәй?” – ди бу тавыш. Киредән бүлмәгә кереп киттем дә, куе итеп чәй пешердем. Төсе матур күренә. Эчеп җибәрдем. Авызга тәмәке дә капкач, “башка китте” бит. Әһә, мин әйтәм, аракысыз да була икән. Шуннан соң күпмедер вакыт узгач, тартуымны да ташладым. – Хәзер кемнәр белән торасың? Гаиләң, балаларың бармы? – дип кызыксынды әби. – Үзем генә. Абыемның улы шәһәр читендә зур йорт төзеде дә, миңа бер бүлмәле фатирында яшәп торырга рөхсәт итте. Беренче хатынымнан улым бар дигәннәр иде. Хатын белән очрашкан булмады, улымны исә бер дә күргәнем дә, кызыксынганым да юк. Кайдадыр читтә яшиләр бугай. Кинәт кесә телефоным чылтырады. Шуны сәбәп итеп, әби белән урыннан кузгалдык. – Эчкән көе киң Себер елгасын йөзеп чыгуы дөресме икән, ышанып җитмим, – дидем Әсма әбигә уйлана-уйлана атлаганда. – Тәмугта булганына ышанасыңмыни? – дип кеткелдәп көлде әби. – Кайткач, шулай да оныгыма сөйлим әле. Гыйбрәт булсын.

 


Галиябану ХУҖИЕВА, Казан

--- | 23.10.2017

"Музыкаль десант" проекты юбилей уңаеннан грандиоз тамаша әзерли (ВИДЕО)

$
0
0
23.10.2017 Шоу-бизнес
"Музыкаль десант" проектына быел 10 ел. Һәм ул әлеге масштаблы чараның тарихында беренче тапкыр "Төсле шоу" форматында узачак. Грандиоз тамаша көзге соры көннәрне, һичшиксез, яктыртып һәм чуарландырып җибәрәчәк дип ышандыра оештыручылар.

Танцеваль хитларның төрлелеге, популяр башкаручыларның сәхнә образлары, декорацияләр һәм бизәлеш - болар барысы да "Төсле шоу"ны тагы төслерәк итүне максат итеп куя.


---

--- | 23.10.2017

Ваһапов фестивале лауреатлары Мәскәүдә булып кайтты (ФОТО)

$
0
0
23.10.2017 Мәдәният
22 октябрь көнне Мәскәүнең “Москвич” коцертлар залында Ваһапов фестивале лауреатлары чыгыш ясады. Мәдәни чарада Рәнис Габбазов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Ярамир Низаметдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Зөһрә Сахабиева, Илһам Вәлиев катнашты.
Музыкантлар – Айгөл Зәйнуллина, Ринат Вәлиев, Илдар Сәләхов.    Концертны алып бардылар - Замирә Гәрәева һәм Ришат Әхмәдуллин.                                                                              
---

--- | 23.10.2017

Иртә буран, кич буран: Татарстанда трассаны кар каплаган (ВИДЕО)

$
0
0
23.10.2017 Экология
Социаль челтәрдә Казан – Йошкар-Ола юлында төшерелгән видео пәйда булды. Әлеге трассаны кар каплаган.
"Татар-информ" хәбәр итүенчә, социаль челтәрдән кулланучылар машина йөртүчеләргә саграк булырга киңәш итә.  


---

--- | 23.10.2017

Ата-аналар татар телен мәҗбүри рәвештә укытуны сорап имза җыя

$
0
0
24.10.2017 Мәгариф
Татарстан мәктәпләрендә укучы балаларның ата-аналары татар телен мәҗбүри рәвештә укытуны сорап имза җыя башладылар. change онлайн петицияләр сайтында тавыш бирү башкарыла.
Бу хакта «Татар-информ» яза.   Без, Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучыларның ата-аналары һәм татар теленең язмышына битараф булмаган кешеләр, таләп итәбез, диелә сайтта.   Петицияне оештыручылар Татарстанның гомумбелем бирү учреждениеләрендә татар телен һәм рус телен тигез хокукта мәҗбүри рәвештә укытуны таләп итә. Моннан тыш алар Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеге булуны сорый.   Петиция язучылар татар теле укытуның кирәклеген дәлилләп, мисаллар китерә, күп телләрне белүнең файдалы якларын әйтә.   Авторлар татар телен начар белгән һәм аның белән үз балаларын “газапларга” теләмәгән татарларга мөрәҗәгать итә. “Еш кына андый ата-аналар ни өчендер балаларын татар гимназияләрендә һәм мәктәпләрендә укыта. Алар тәртип, милли кыйммәтләр хөкем сөргән урынга тартыла. Гомумән, татар ата-аналарының барысы да өлкәннәрне хөрмәт итү, намуслы әхлак яклы. Ләкин алар ни өчендер тел һәм әхлак төшенчәләре бер-берсенә бәйле түгел дип уйлый. Бу белем җитмәүдән килә”, - дип яза алар.
---

--- | 23.10.2017

Мәскәүдә Хәния Фәрхине искә алачаклар

$
0
0
24.10.2017 Шоу-бизнес
4 ноябрьдә Мәскәүнең “Космос” Зур концерт залында чын-чыннан халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә “Истә калсын” дип аталган концерт була. Мәскәүдә концерт кую вакыты җырчы исән чагында ук билгеләнгән булган. Шуңа да оештыручылар әлеге чараны Хәния Фәрхи истәлеге итеп уздырырга карар кылган.
“Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр, димә”, “Әлдермешкә кайтам әле” һәм башка популяр җырларын аның иҗатташ дуслары Ренат ИбраҺимов, Рәсим Низамов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка танылган артистлар башкарачак.   Концерт программасында җырчының кызы Алия Гәрәева һәм “Бәйрәм” ансамбле катнашачак, дип яза Шәһри Чаллы.
---

--- | 23.10.2017

Ана теле: ”Алынма. Сөйләмеңә аласыңмы?” (ДӘВАМЫ)

$
0
0
24.10.2017 Ана теле
Үткән язмада без: “Алынма киләчәктә дә тел күренеше булсын, ягъни телне баету чыганагы булуын дәвам иттерсен өчен аныћ халыкның, милләтнең көндәлек куллануында, сөйләмендә булуы зарур”, дидек.

Куллану дигәндә без бу төр берәмлекләрнең аңлашу-аралашуның, ягъни сөйләм оештыруның барлык өлкәләрендә: әйтүдә һәм язуда, әдәби, фәнни, иҗтимагый-публицистик, рәсми, эпистоляр һәм башка фикерләү рәвешләрендә җәлеп ителүен күз алдында тотабыз. Бүген алынма шул даирәдә, шул киңлектә кулланыла да. Халкыбыз, милләтебез бүтәннәр белән күршедәш булганга да (урыс, мари, чуваш, удмурд, башкорт һ.б.), тарихи, икътисадый, мәдәни, дини багланышлар аркасында да (төрки телләр, гарәп, француз, инглиз, немец, венгер, фин һ.б.телләр белән) табигый рәвештә “тел һәм лөгать алмашып” яши. Безнең телнең бүтәннәрнекен аңлау, өйрәнү, үзләштерү һәм еш кына кабул итү өчен сәләте, мөмкинлекләре бар.

Халкыбызның исә чит телләр белән кызыксынуга, өйрәнүгә, үзләштерүгә сәләте дә, белем-мәгълүматы да, меңнәрчә елларга киткән тәҗрибәсе дә җитәрлек. Яңалыкка омтылуы, неологизмнарны тану, үзләштерү өчен белеме, рухый-әхлакый әзерлеге дә бар. Алынманы сөйләмгә җәлеп итүнең уңай якларын көндәлек яшәешебездә тоеп торабыз. Алынма төрле стиль, жанрларда кулланыла. Халык авыз иҗатында алар мулдан. Мәсәлән, халык җырларында: пакус, нужа, эшләпә, мижа, буразна, пароход, амбар, лимун, прәшкә, ызбруй, гармун, машина, куласа, пирчәтке, ызба, самовар, аэроплан, дисәтинә, кәрзин, апельсин, виноград, жәлләү, эрәт, пальтә, кипкә, фабрик...; Алынманы матур әдәбиятта махсус файдалану үрнәкләре очрый.

М.Мәһдиев әсәреннән: “ Барысы да көйле, җайлы барганда сак булырга кирәк: тәгәрмәчләрдән, каешлардан, шкивлардан, шестернялардан торган тормыш дигән катлаулы машинаның көйле генә эшләп утырганда, син бер дә уйламаган, шикләнмәгән бер шестернясының кинәт кенә теше сына. Барысы да көйле дип ышанып ваемсыз йөрүне тормыш гафу итми. (К.у., 1976, №10, 27 б.); Алынма гади сөйләмне тагын да җанландыра: “Нишләргә? Материалы нинди, эше шундый дип тәп-ләп эшләп китәргәме? (Г.Низаметдинева. С.Т., 1986, 10 окт.). Шул ук вакытта алынмалар фәнни категория буларак та, куллану өчен дә катлаулы берәмлек, дигән идек. Капма-каршы ике төргә, –алынмага һәм варваризмга,– бүленүе үк моңа дәлилдер. Иң мөһиме, алынма ул сөйләмгә мәҗбүри ихтыяҗдан гына килеп керергә тиеш. Милли аңга яңа төшенчә (предмет, күренеш, вакыйга) тәкъдим итәргә уйлаган кеше аның атамасын да, бүтәннәргә җиткергәнче, җиде кат үлчәп, унҗиде кат әйтеп, язып, тәҗрибә белән чагыштырып, белгечләр белән киңәшеп, тәмам уйлап бетерергә тиеш.

Бу – милләт каршында, туган тел язмышы өчен зур җаваплылык – азактан үкенерлек булмасын! Кабатлап әйтәбез: бүтән тел берәмлегенә бу төшенчәне атарлык берәмлекнең үз телебездә булмавына, ана теле кануннарына нигезләнеп яңаны ясап булмаганда гына мөрәҗәгать ителә. Өченче чиратта гына! Алынманы сөйләмгә кертү-кертмәү, иҗтимагый күренеш буларак, шушы милләт балаларының үз ихтыярында, үз кулында. Шуңа күрә дә без сөйләмебезгә алынмаларны кабул итү барышын фәнни күзәтү, анализлау, нәтиҗәләр ясау, тәкъдимнәр чыгару – мөмкин эш, кирәкле, иҗтимагый файдалы гамәл дип саныйбыз. Тәкъдим димәктән, бездә французлардагы кебек каты законнар чыгарылмаган. Шулай да бездә дә фәнни хезмәтләрдә бу мәсьәләне гамәли чишү юнәлешендә ярдәм итәрдәй, сыналган тәкъдим, киңәшләр табарга була. Үз чиратыбызда “Татар терминын ясау, камилләштерү һәм куллану кагыйдәләре” дигән документ белән төплерәк танышырга киңәш итәбез.

Мисалга шуннан бер генә матдә: “Яңа төшенчә татар халкына бәйсез рәвештә барлыкка килгән очракта, аны белдерергә ана теленең әзер берәмлекләре табылмаса һәм куелган таләпләргә җавап бирерлек яңаларын ясап яки калькалаштырып булмаса, бүтән телләргә мөрәҗәгать ителер: иң әүвәл – халыкара сүз һәм атамаларга; икенче чиратта – кардәш төрки телләргә; аннары – рухи-мәдәни якын телләргә (гарәп, фарсы, урыс һ.б.); шулай ук тарихи күршелек ягыннан якын телләргә (мари, мордва, удмурд һ.б.). Янә дә бер, һәркайсыбызның хәтеренә уелып калырга тиешле таләп: “Яңа сүз нинди генә милләт җирлегендә барлыкка килеп, кайсы гына телдән алынса да, ул татар халкына кулланырга уңайлы, иң башта ана теле мәнфәгатьләрен күздә тотарлык булырга тиеш”.

Бу таләпләр алынмаларга да тулысынча кагыла. Яңалык сөйләмгә керә-керешкә үк, ягъни неологизм хәлендә үк һичшиксез телнең фонетика-фонология, грамматика, басым-интонация, сингармонизм һәм башка кануннарына буйсына башларга тиеш, шунда гына ул телдә үз була алачак, “кермешәклеге” тиз җуелачак. Кызганыч ки, күп кенә неологизм телнең табигатен, кануннарын белмичә, чит сүзнең яңа мөхиттә ничек үзләшәчәген күз алдына китермичә тәкъдим ителә; Тел фәне таләпләрен беләбез ләбаса: бүтән телдән өр-яңа термин-атамалар гына тәкъдим ителергә мөмкин.

Милләттә моңарчы беркайчан да булмаган төшенчәләрне атаган махсус сүзләр генә! Шуларга гына тел сандыгы ачыла ала, шулар гына киләчәктә алынма була ала. Калганнары,– очраклылары,– бар да варваризм – “кермешәк”. Ә аларны ничек танырга? Кайсы алынма да, кайсы варваризм? Монысына инде сөйләм (сөйләмият) фәне өйрәтергә тиеш. Иң әүвәле, бу берәмлекләрне тоемлау сәләтең бармы? Әйдәгез, мисалларга диккать итеп, күнегү ясап алыйк. Менә татарча уйлап, фикерен татар кешесенә җиткерәм дип, моның өчен ана теленең бөтен байлыгын файдаланырга омтылган депутатның татарча чыгышыннан: конгресс, принцип, территориаль, объектив, тенденция, инженер-техник персонал, миссия, физик, ассимиляция, темп, округ, момент, документ, форма, структура, инициатива, гимназия, конкурс, комиссия, администрация, проблема, этник, пункт, край, радиостанция, партия, делегация, стабиль һ.б. Менә әдәбият белгече, филология фәннәре докторының татар газетында басылган язмасыннан: конкрет, регион, театр, практик, комитет, роль, пропаганда, традиция, фонд, комплекс, группа, принципиаль, идеология, эмиграция, план, материаль, активлык, труппа, интеллектуаль, потенциаль, фактор, процесс, система, актив, клуб, кинотеатр, стадион, фильм, брошюра, плакат, кампания, титул, миллионер, информация, газета, география, союз, статус, кириллица, специальләшү һ.б.

Менә болары дин әһеле, күренекле хәзрәтнең җомга вәгазеннән: судья, начальник, кладовщик, колбаса, нефть, пенсия, завод-фабрика, колхоз-совхозлар, самолет һ.б. Менә радиода тарих укытучысы ханым. Саф татарча сөйли. Өстәвенә әле ул чын милләтче –“без Көнбатыш тәэсирендә күп тәрбияләндек, рухи яктан зәгыйфьләндек, ди, безгә хәзер элекке кебек Көнчыгыш рухында, ислам дине йогынтысында яшәргә кирәк”, ди. Шунда ирексездән аның сөйләменә, сүзләренә игътибар итәсең. Мондый рухлы кешенең сөйләме дә үзгәрәк булырга, гарәп-фарсы-төрки элементлары өстенлек итәргә тиеш кебек иде.

Юк, аның да тел “хәзинәсе” безнекеннән әлләни ерак китмәгән: аспект, идеологик, жаргон, принцип, проблема, характер, элемент, этик һ.б. Матбугаттан кайсы гына язучы, журналистның, җәмәгать эшлеклесенең көнүзәк-көндәлек темага чыгышын алма, барысында да шундый хәл. Дөрес, бу текстларда алынмаларның күпчелеге татар теленең үз берәмлекләре, алар туган телебезнең табигый, аерылгысыз чарасына әверелгән, аларны тел тәненнән умырып алып ташлау мөмкин түгел.

Шул ук вакытта арада “соры кортлар – кермешәкләр” дә җитәрлек. Әле бәян ителгән мисаллардан кайсы берәмлекләрне сез шундыйлардан саныйсыз? Алынмага карата үз мөнәсәбәтеңне булдыру өчен сөйләм нәзариясеннән (теориясеннән) һәм гамәлиятеннән бераз гына булса да тәҗрибә сорала. Менә кайбер киңәшләр: – Чит берәмлек неологизм чорын озак кичерергә тиеш түгел, чөнки яңалары керә тора, ә сөйләмдә аларның саны күп була алмый, югыйсә аңлашу, аралашу кыенлаша; алар үз вакытында йә алынмалар рәтенә күчәргә, йә төшеп калырга тиеш. Менә бу гамәл үзеннән-үзе табигый барсын өчен берничә төпле шартның үтәлүе зарур.

Беренчесе: кабат-кабат әйткәнебезчә, ихтыяҗы булган берәмлекләрне генә куллануга җәлеп итәргә. Икенчесе: неологизмны туган телнең әйтү һәм язу кануннарына тизрәк буйсындырырга. Бу юнәлештә дә безне төрле каршылыклар көтеп тора. Әйтик, бертөрлелек кагыйдәсенә бик авыр күнегәбез: ике татар ике ят телдә сөйләшкән кебек, бер үк сүзне ике-өч төрле әйтәбез, шул ук сүзне газетлар бер төрле, радио – икенче, телевидение өченче төрле әйтә: “Сездә түгәрәкләр эшлиме соң? Ябылды, күптән ябылды инде ул кружоклар”; Журналист: “Ничәнче сыйныфта укыйсың?”. Бала: “Дүртенче класска күчтем”.

Тагын берничә каршылык: әйтик, техник текстларда гына түгел, хәтта көнкүреш сөйләмендә дә резьба термины очрый. Саф татарча сыр дияргә дә бит, көнкүреш сөйләмдә ашый торган сыр белән буталмагае дип шикләнелә. Трос техницизмының сөйләмдә урнашуында канат сүзенең “икетелле” булуы сәбәпче. Янә бер каршылык ул – җәмгыяви тел мөхитенең сөйләм оештыру мөхитенә дә нык тәэсир итүе: сүзгә сүз иярә, фразага фраза, тонга тон иярә башлый. Фразага әле үзләшеп бетмәгән алынма килеп кердеме, ул инде үз “кардәшләрен”, үзенә “охшашлар”ны, ягъни варваризмнарны тарта башлый. Юк, монда тематик, ситуатив тарту турында сүз бармый, анысы котылгысыз, табигый күренеш. Мәсәлән, “Заман” газеты хезмәткәре – урысча бөтенләй белми торган, татарча гына өйрәнгән төрек кешесе сөйли иде: типография, тираж, макет ясау, материал һ.б. Мондый очракта тема терминнары – профессионализмнарының бер җепкә тезелеп баруы котылгысыз. Шофер, юрист, елгачы. авиатор, нефтьче, мехчы, компьютерчы, бухгалтер кебек һөнәр ияләренең үзара аңлашуын күз алдына китерегез. Шул ук вакытта бу күренеш еш кына гадәти, гаммәви аралашуда да күзәтелә.

Монысы инде – гайре табигый саналырга тиеш. Менә газеттан бер мисал: “Күп кенә район хәкимиятләрендә әле бүген дә җитәкче работниклар өчен докладлар, кереш һәм йомгак сүзләре, речьләр язу буенча специәльләшкән кешеләр бар”. Болары чеп-чи вулгаризмнар. Алынманы татар теленең үз канун-кагыйдәләренә көйләү-җайлаштыру бурычын фәнни нигездә, эзлекле ашыра барганда, әлеге каршылыкларның күпчелеге килеп тумас та иде, туган очракта да тизрәк, җиңелрәк хәл ителер иде. Бу – җитди уйлана торган мәсьәлә. Чыннан да, нигә өстәл, карават, мичләр сингармонизм һәм башка үзенчәлекләренә буйсынып, телнең үз берәмлекләренә (алынмаларга) әйләнеп киткәннәр, ә менә нефет (нефте), банык (банкы), пәлтә, кәчтүннәр “кермешәклек” билгеләреннән аерыла алмыйча, неологизм хәлендә йөри. Монда телебезнең эчке асылын, холкын яхшы белү, мәгълүм кагыйдәләрне төгәл үтәү таләп ителә. – Алынманы тоемлау, әлбәттә, андагы аваздан, иҗектән, кушымчадан башлана. Чит авазны. иҗекне үзләштерү җиңел түгел. Алынманың кирәклегенә иманың камил икән, тырышырга тиешсең. Гомер бу мөһаҗир сүзен төртелмәчә әйтә алмадым. Мөҗаһир дип әйтәм дип курыктым. Кайберәүләр кебек пронцент дип әйтмәгәем дип тә шикләнәм. Иҗеккә сизгер милләттәшләремне хуплыйм.

Бер язмабызга карата интернетчы Таяның фикере истә: “Илдар абый үз исеме турында язмый калдырган. Дар иҗеге дә ярамый торганнар исемлегендә бит”, дигән иде. “Ярамый торган иҗек” нәрсә ул? Кайдан килгән икән аңарга мондый фикер? -Дар/-дәр исемнәрдә дә үз иҗегебез кебек кабул ителә бит (Айдар, Гыйлемдар, Искәндәр, Әлмәндәр, Хәйдәр). Нигә дигәндә, мәгънәсе белән аңлаешлы (нәрсәгәдер ия булып, аңа бирелгән, тугры), аннары, калынлы-нечкәле булуы аркасында теләсә кайсы алынманы сингармонизм канунына буйсындырырга сәбәтле. Шәхсән үземдә аңа карата тискәре фикер туганы юк. 1905 елда гектограф алымы белән чыккан беренче татарча “Хөррият” газетында аның мөхәррире Гыйлемдар Баембәтов исемендә күргәннән бирле хәтердә уңай фикер калдырган.

Алынманың өлеш-кисәкләренә карата әле генә бәян иткән тезисны дәвам иттерсәк, мисалны алынмадагы “а” авазы белән дәлилли алабыз. Аптек, рам, фанер, кукурузлар “а”дан тәмам котылган, татарчага әверелгән, ә газет, анкет, афиш, реклам, репликлар “койрык”тан һаман котыла алмый азаплана?! “Азатлык” радиосы (бигрәк тә Фәридә Хәмит һ.б.) төзәтергә еллар буе тырышып килә. Програм, цитатларны алар кертте. (Пирамид, температур һ.б.). Бүгенге башка кыенлыкларны да барлыйк әле: – Бер иҗектә янәшә ике тартык авазлы сүзләр: сүз башында (план, группа, кризис, председатель, предприятие, край, стиль, схема һ.б.), сүз уртасында (конгресс, конфликт һ.б.), сүз азагында (лозунг, пункт, факт, цикл һ.б.). Авыр әйтелешле янәшә тартыкларның башта, уртада, азакта берьюлы килгән очраклары да аз түгел (специалист, проект абстракт, комплекс һ.б.). Бу төр алынмаларны татар йә үзенчә әйтә (пылан, конгерис, факыт), йә еллар буе мәктәптә урыс телендә ничек язылса (“әйтелсә” түгел – күпчелеге чыганак телдә дә, хәтта урысча да язылганча әйтелми), шулай әйтергә, ягъни тел “сындырырга” мәҗбүр була. Бу бәладән (шулай ук башкаларыннан да) котылу өчен андый берәмлекләрне алыну барышында ук ничек әйтелсә, шулай язарга күнегергә (моның өчен орфоэпия, орфография кагыйдәләренә рәсми үзгәреш кертергә), инде урнашканнарын да шуңа акрынлап күчерә барырга кирәк; – Татар өчен иң катлаулы алынмалардан ул урысның милли үзенчәлекле ц, щ авазлары һәм шулар белән укмашкан -ция, -ще һ.б. иҗекле атамалар. Алар татарның әйтү һәм язу үзенчәлекләренә һич тә буйсынмый.

Шулай да безнең телне бүген -ция аффексына беткән йөзләрчә алынма баскан. Андыйларны киләчәктә үзгәрешсез алмау, ә алынганнарын акрынлап алмаштыру, камилләштерү чарасын күрергә кирәк. Нинди юллар белән? 1) Туган тел берәмлекләре табарга (ассоциация – бергәлек, консолидация – тупланганлык, десонцация – гамәлдән чыгару, колледж – көллият һ.б.); 2) төп тамырга -ция урынына йә туган тел кушымчасын өстәү (агитлау, системалау, демократияләнү һ.б.), йә әйтелешен татарчага якынайту (ыстанса, политсә, кәнсә, кевитәнсә, келәшчә һ.б. (әзәрбайҗаннарда күптән инде – редаксә һ.б.). Алынма тулаем алганда уңай күренеш дип бәяләсәк тә инде бәян ителгәннәрдән сизә киләсездер: алынма дип санаганнарның зур өлеше сөйләмебездә авыр кабул ителә бит, ягъни варваризмнар дип тоемлана. Димәк ки, алар телебезнең яшәешенә куркыныч янаучы корткычлар. Бу хәлне ничек аңлатырга, сәбәпләре нәрсәдә? Моңа төпле җавап бирер өчен варваризм тезисына тәфсиллерәк уйлану зарурдыр. (Аллаһы боерса, дәвамы булыр).

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---

--- | 24.10.2017

Айсылу Габдиновадан яңа клип (ВИДЕО)

$
0
0
24.10.2017 Мәдәният
“Алабута” җыры белән тамашачыга танылган Айсылу Габдинова өр-яңа романтик клип тәкъдим итә. “Сагыну” җырына төшерелгән клип PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән бергәлектә эшләнде.
Клипның премьерасы GONGTV каналыннан.  


---

--- | 24.10.2017

Әнвәр Нургалиев: "Татарстанда татар теле берничек тә факультатив була алмый"

$
0
0
24.10.2017 Шоу-бизнес
Узган атнада Казанда Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның беренче сольный концерты булды. Залда аншлаг, билетлар алдан ук сатылып беткән. Концерт алдыннан күрештек.
- Дулкынлану бармы, Әнвәр абый? - Казан – татарның мәккәсе. Бөтен артистлар шунда кайный. Дулкынландыра, әлбәттә. Сәхнәдә 2000 елдан бирле мин. Күбрәк Башкортстан, Себер якларында концертлар белән йөрдем. Әле 5 ел элек үк: “Казанга кил”, - дип кыстый башлаганнар иде. Ул чак күңелем белән әзер түгел идем. Узган елда гына Татарстан районнарына кердем. Халыкның иҗатымны җылы кабул итте. Сездәге халык мәдәни яктан аерылып тора. Башкортстанда начар дип әйтәсем килми. Мине анда да кабул итәләр, яраталар. 
- Без ничек аерылабыз соң? - Татарстан дусларым, җырчыларым: “Бездә халык концертларга сайланып кына йөри”, - дип әйтә иде. Шуңа куркыбрак йөрдем. Татарстан каналларыннан “Соң дисең микән?” клибымны күрсәткәч, халык кабул итте. Татарстанда авыллар матур. Авыл халкы концертыма бигрәк тә яратып йөрде. Минем үземә дә җырларга рәхәт булды.      - Татарстан җырчыларының кайберләре Башкортстаннан килгән җырчыларны бик үк яратып бетерми. Әлеге фикергә ничек карыйсыз? - Миңа әле бер татар артистның да начар йөз белән караганы булмады. Артистлар үзләре: “Әйбәт эшлисең”, - дип кенә тора. “Башкорт килде” дип күзгә карап әйткәннәре булмады. 
- “Болгар радиосы”на кайбер җырларыгызны алмаганнар икән. - Әйе, кайбер җырларны алмадылар. Худсовет аша узмады. Аранжировка, тавыш язылышы бик үк әйбәт булмаган җырлар иде алар. “Әнвәр, шушы җырларыңны гына алабыз” - дип сайлап алдылар.   - Казандагы концертыгызга гаиләгез дә килгән. Хатыныгыз, балаларыгыз ниләр белән шөгыльләнә?  - Гаиләм зур таянычым. Хатыным Ирина исемле. Татар ул, исеме рус дип, марҗа дип уйламагыз. Кызым белән Казанга бергә килделәр. Аның үз бизнесы бар. Пекарня тота. Кызым Элина концертта бииячәк. 6 нчы сыйныфта укый, биюгә йөри. Улым Рафаэль 11 нче сыйныфта белем ала. Спорт белән шөгыльләнә. Улымның Казанда МВД, ФСБ структуралары буенча укуын телим. Уфада да әйбәт уку йортлары бар. Татарстан башкаласы үсә, перспективалар монда күбрәк.       - Татар теле мәктәпләрдә факультатив дәрес буларак кына калдырылса, моңа ничек карыйсыз? Гаиләдә татарча сөйләшәсезме? - Татарстанда булса, бу берничек тә факультатив булырга мөмкин түгел. Башкорстанда ничек икәнен төгәл әйтә алмыйм. Анда башкорт теленә дә артык урын бирелми сыман. Гаиләдә без татарча да, русча да сөйләшәбез. Балалар рус мәктәбендә укый. Мин үзем дә рус мәктәбендә белем алдым. Татар теле гаиләдә дә, җырларда да сакланырга тиеш. Җыр бит ул телне тәрбияли.  Ә тел бетсә, татар бетте дигән сүз.   - Тыгыз графикта эшлисез. Көн саен диярлек концертлар бирәсез. Бу темпка күнеккәнсез, димәк? - Элек мин аена 6 шар концерт бирә идем. Хәзер 20 шәр. Баштагы чорда авыррак булса да, ул темпка күнектем. Җырның нәрсә икәнен, нәрсәгә җырлаганымны, интонацияләрен һәм башкаларын да беләм. Хәзер миңа эшләве рәхәт, аруны тоймыйм. Җыр дөньясына килеп кергәнче, урам себерүче дә, балта остасы да, сакчы да булып эшләдем. Башкармаган эшем калмады. Шуннан соң төзелеш бизнесым булды. 3 ел алып бардым мин аны. Җыр мине барыбер үзенә тартты. Шуннан төзелешне ташларга булдым.  Тагын шуны әйтәсем килә: әлегә мин җырымны тапмадым. Миңа дигән җырның барлыгын беләм. Шушы җырны табып, халыкка җиткерәсем килә.   


Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 24.10.2017

Татарстанда кешеләр үлеменә китергән юл һәлакәтенең ВИДЕОсы пәйда булды

$
0
0
24.10.2017 Фаҗига
Питрәч районында юл һәлакәтендә ике кеше һәлак була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
"Татар-информ" ачыклавынча, М7 трассасының 879 километрында «Хендэ Джентра», «Лада Калина», «Опель Астра» һәм автомобиль йөртә торган «Мерседес» машиналарына бәрелешә.     Юл һәлакәте аркасында 57 яшьлек «Опель Астра» йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлак була.     Шәле авылыннан килгән янгын сүндерүчеләр автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергәннәр.


---

--- | 24.10.2017

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа: "Ишегалдына чыксам, гел шул эскәмиядә утырып торадыр сыман"

$
0
0
24.10.2017 Мәдәният
Моң алиһәсе Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Башкортстанның Тәтешле төбәгендә гомер кичерүче әнисе Фәния апа, туганнары, якыннары ни хәлләрдә икән дип, җырчының ире Габделхәй Биктаһиров белән юлга кузгалдык. Габделхәй әфәнде: “Йортлары бик үк яңалардан түгел, кышын иза чикмәсен­нәр тагын”, – дип төзүчеләр дә чакырган иде.
Хәния үзе 88 яше белән ба­ручы әнисенең, туганнары­ның хәлен белергә дип, июль ае баш­ларында юлга чыккан була. Бу юлы ул табигатьне күзәтер­мен,   яшьлекне искә төшерермен дигән нияттән поезд белән кай­тырга карар кыла. Пермь краен­да­гы Чернушка станциясен­дә аны туганнары каршылый, Тә­тешле­дәге әнисе дә колачын җәеп, тәмле ризыклары белән көтеп ала. Хәния дус-ишләре белән оч­раша,  рәхәтләнеп ял итә, уйный-көлә, шаяра. Ул да булмый: “Казанымны сагындым, юлга кузгалырга вакыт”, – дигән фикерен дә җит­керә. Юлга чы­габыз дигән кичтә сеңлесе Фи­рүзәләрдә куна һәм Казаннан Габделхәй җибәр­гән машинада сеңлесе, аның кызлары белән бергәләп юлга кузгалалар. Хә­ния әнисе йортына кереп тор­мый, ишегалдындагы эскәмия­гә утырып бераз гәплә­шәләр дә до­га кылалар һәм Казанга юл чыгалар. Ярты сәгать чамасы үтү­гә, әнисенең кесә телефо­ны­на кече кызы: “Хәния апа китте”, – дип хәбәр сала. “Хәвеф-хә­тә­р­сез, исән-имин барып җитсен”, – ди әни кеше. “Әни, син мине аң­ла­мадың, апа бу дөньядан бө­тен­ләйгә китте”, – дигән сүз­ләрне ишетү өч баласын, ирен югалту кайгысын татыган Фәния апага авыр, бик авыр була.   Олы кызы Җәмгыя яман шеш авыруыннан дөнья куйган була, аны җирләүгә бер ел тулды ди­гәндә, кисәк кенә ире Фәр­хелислам бакыйлыкка күчә. Ну­рислам исемле улының гомере бик кыска була, аңа пычак белән чәнчиләр. Тимергалиләре юл һә­лакәтендә җан бирә. Хәзер менә – Хәния. “Теле ачылганнан бирле гел җырлауда булды ул, – дип хәтер яңарта Фәния апа. – Әмма тормышы гел җырлап кына узды димәс идем. Түзде, михнәтләрне җиңәргә көч тапты. Иреннән аерылган чагында: “Тилермә, кызым, түз инде”, – дип телемне дә әйләндермәдем, аның хәлен белә идем. Баласын карарга кеше булмаганлыктан, Алияне сигез айлык чагында ук миңа кайтарып куйды. Баласын сагынып үлә язды, көн дә шалтырата иде, аз гына җае чыгуга  кайтты. Бәхетенә, Габделхәй очрады. Ул Хәнияне дә, Алияне дә үз итте. Мең рәхмәт аңа!”   Авыллар елый һәм... үлә икән   Шундыйларның берсе – Хә­ниянең туган авылы Салаевка. Аны шулай ук Салаелга, Салаюа дип тә атыйлар. Башкортстан белән Пермь крае чигендә урман кочагына сыенып утырган бер генә урамлы авыл ул. Бу якның табигате сокланып туймаслык. “Урман безне яшәтте, урман безне туендырды”, – диделәр безгә  кайчандыр шушы салада гомер кичергәннәр. Авыл дин әһел­ләре, аучылар, гармунчылар белән дан тоткан. Хәниянең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтул­лина авылдашлары, туган төбәге белән бәйле уй-хисләрен кәгазь битләренә дә төшергән. Үзәк китапханәдә очрашу вакытында ул аны хәзер инде кайсы кая таралган авылдашларына укып та күрсәтте һәм халык байтак вакыт сүзсез торды. Иншалла, Фирүзә­нең күңел сыкравы – тарихи ядкәре, гаилә чикләрен үтеп, башкаларга да барып ирешер. “Һәр йортның түрендә Аятел- көрси эленеп торды, сәкедә  таль­ян иде, ике көпшәкле ау мыл­тыгының да үз урыны булды, – дип яза ул. – Бакчаларга терә­леп үк торган көмеш сулы елганы тар басмадан чыгуга бөдрә таллы, зифа ак каенлы, мәһабәт чыршылы урман каршылады. Чишмә­ләрнең исәбе-хисабы юк. Авыл халкы ихата тутырып мал-туар тотты. Әткәй мәрхүм гомере буе ат асрады. Күлдә атларны су коендыру, ләйсән яңгыр астында картыем­ның (дәү әнине безнең якларда шулай диләр) зур яулык­лары белән күлдә балык сө­зүләр,  әнкәй-бәгъремнең күмер самавыры кайнап чыккан арада каен җиләге җыеп кайтулар  балачак иленең иң татлы мизгел­ләре иде. Әткәй атын туарып иркенлеккә җибәргән дә, җыр­лый-җырлый, киң колачлап пе­чән чаба, аңа Хәния апа белән мин дә кушылам”.     Шуңа да Хәниянең күңел төп­келләрен  тибрәтердәй җырчы булуына һич кенә гаҗәпләнерлек түгел. Салаелга әле ул – Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкъли­мә апа туып үскән авыл да. Хәния белән Салават бер елны дөньяга килгәннәр, туган тиешлеләр дә.   Башлангыч мәктәбе, клубы, кибете, мөгезле эре терлек, сарык, ат фермалары булган Салаелга хәзер яшәүдән туктаган инде. Берәү дә йорт-җирен сүтеп башка урынга алып китмәгән, каралты-кура әкрен генә хәра­бәгә әйләнеп бара. Җимерергә булышучылар да табылып тора булса кирәк. Кемнәрдер, исем-фамилияләрен язып калдырмаганнар, йорттан-йортка йөреп, шул исәптән Хәнияләр йортына да кереп, морҗаларын тузгытып, стенага ябыштырылган рәсем­нәр­не ерткалап чыкканнар.  Алай да Салаюада Себер якларыннан кайткан берәү көн күрә икән. Аның йорты яныннан үткәндә, бас­кычтан күтәрелә алмыйча, айкала-чай­кала азаплануын шәй­ләдек. Аның үз хәле хәл иде, шунлыктан исәнме-саумыдан ары китә алмадык.     Хатирәләрнең иге-чиге юк   Килгәч-килгәч, район хаки­мия­тенә дә кереп чыгасы иттек. Хакимият башлыгы Рушан Гәрәев бик теләп кабул итте, җырчы­бызның истәлеген, иҗатын мәң­ге­ләштерү өчен башкарылачак эшләр хакында да җентекләп сөйләде, шәхесләребезнең һич кенә дә онытылырга тиеш тү­геллегенә басым ясады. Хә­ния­нең авылдашлары, укытучылары, классташлары, дуслары бе­лән очрашу кирәклеге турындагы фикерне дә хуплады ул. Кичтән сөйләшү булды, халык иртән үзәк китапханә залына җыелды. Бик күп хатирәләр яңарды, Хәниянең яшьтән халык җырларына тартылуын, Тукай, Есенин шигырьләрен яратуын, башлангыч классларда укыганда ук лидер булуын, яшьлек мә­хәббәтен дә, елгада чак кына батмый калуын да, караватка басып концерт куюын да, ягымлылыгын, сабырлыгын, ярдәмчелле­ген, кырыслыгын да, кыяр-алма урлавын да һәм башка бик күп истәлекләрне искә төшерделәр.   Боларның барысын да Татарстанда яшәп иҗат итүче язучы – образлар тудыру остасы тыңлап, күңеленә һәм дәфтәр битенә теркәп барды. Мөгаен, өр-яңа бер әдәби әсәр туар һәм ул уйландырырлык та, гыйбрәтле дә, ачы язмыш та тасвирланган әсәр булыр дип көтелә. Нефтекама каласында исә, ахирәт дусты Гөлшат ханым әйтүенчә, шәһәрнең яңа бер урамына аның исемен бирергә һәм җыр фестивале оештырырга ният­лиләр икән.   Хәния, гадәтенчә, туган авылына да барып килә. “Әткәй, туганнарыбыз каберенә шундагы басудан үз кулларыбыз белән җыйган чәчәкләр салдык, кабер­ләр­не чистарттык, Казанга кит­кәнче тагын бер килербез әле дип, Тәтешлегә кайттык, – дип сөйли сеңлесе. – Хәния апа саргылт төскә кергән каеннарны кочып елады, таралып, җимерелеп беткән авыл да аның белән бергә елады кебек”.   Сеңлесе Фирүзә килеш-килбәте, сөйләм үзенчәлекләре, үз-үзен тотышы, җитезлеге, мө­лаемлылыгы белән койган да куйган Хәния инде.  Җырлавы да аның кебек. “Бергәләп дуэт башкарырга исәп бар иде, өлгерә алмыйча калдык”, – дип уфтанды ул. Үзәк китапханә хезмәткәр­ләре: “Казаннан мин сезгә татар китап­лары алып кайтам әле”, – диюен җылылык белән  искә алалар.     Үлем үкенечсез булмый, ди­ләр. Хәния халкыбызга тугрылык­лы хезмәт итте, үзеннән буын­нардан-буыннарга күчәр­лек якты эз калдырып бакыйлыкка күчте. Аны халкыбыз онытмаячак, туган якларына сәфәрдә шуны бик нык тойдык. Киләсе елның 30 маенда, җырчыбызның туган көнендә, Россиядәге бер­ничә шәһәрдә искә алу концертлары – марафоннар булыр дип фаразлана.   Каберенә исә һәйкәл кую планлаштырыла, һәйкәлнең эскизлары әзер инде.    Габделхәй әфәнде Фәния апаны өен сипләтергә ризалаштыра алмады. “Юк, юк, акчагызны башка кирәк-яракка тотыгыз, – диде ул. – Фирүзәнең дә, Са­лаватның да балалары, хәлемне белеп, ашау-эчүне әзерләп торалар, Фирүзә кызым гел минем янда диярлек, йортым җылы, мендә­рем йомшак, урын-җирем чиста, телевизор сөйләп тора, шулай да нихәл итим: Хәния кызымның җырлавын гына тыңлый алмыйм, күземә яшь тыгыла, хәлем бетә, йөрәк хәлсез­ләнә, ишегалдына чыксам, гел шул эскәмиядә утырып торадыр сыман...”    Башкортстаннан без Хәниягә чиксез җылы ихтирам тоеп, сә­фәрләрнең соңгысы булмас дигән өмет белән кайттык. Хәер, кая гына барсак та, бик сагынып искә алалар Җырчы кызыбызны. Ул, үзе моңланганча, гомерен сүнмәс җыр итеп китте.
Габделбәр РИЗВАНОВ

--- | 24.10.2017

Җәй-2017: печән, исерек йөзләр, кыска итәкләр

$
0
0
24.10.2017 Җәмгыять
Дөресен генә әйткәндә, минем җәем тик июльдә генә башланды, чөнки май-июнь айларында мине һәрбер студентны кебек үк бер генә әйбер борчыды – ул да булса сессия. Әле берәү генә булса ярар, параллель рәвештә өстәмә белгечлек алганга күрә – икәү бит алар. Ничек тапшырганымны… аны мин генә беләм, шулай да көзгә калмадым, һаман да стипендия алам.
Июльнең икесендә туган ягыма, Башкортстанның башкаласы Уфага юл тоттым. Кемдер өчен сигез сәгатьлек юл җәфадыр, бәлки, мин инде ияләнеп беттем, шуңа күрә дыңгычлап тутырылганнан чемодан һәм скотч белән уралган өч “Ашан” капчыгын остановкага кадәр алып барырлык хәлем калган иде әле.   Авылдагылар районын сагынган кебек үк, мин шәһәремне сагынам. Җимерек юллы, надан идарәчелекле булса да, мин монда туган һәм монда кайтам.   Уфа. “Округ Галле” тукталышыннан кузгалган тирле “Пазик” исе… әе… монда инновацион транспортны минем оныкларым күрәлсә, шөкер.   Ун көн чамасы үземә бераз хәл алырга биргәч (хәл алу дип – авылдагы печән эшен күздә тотам инде мин) эш эзли башладым. Монысы ошамый, монда акчасы юк… аңлыйсыз инде, амбицияләр! Хәлләр начар. Көннәрнең берсендә иртән “вконтакте”ны актарып утырганда “ресторанга хезмәткәрләр кирәк” дигән игълан очраттым. Ярар, дим бит инде. Шалтыратып карыйк.   — Килегез шунда-шунда, собеседование уздырабыз. Кемлеккә-нәрсәлеккә? Мин бит әле теләгән вазифаны да әйтеп өлгермәдем!    Килдем.   Безгә пешерүчеләр кирәк. Белемең бармы? Юк! Тәҗрибәң бармы? Юк! Кулыңнан нәрсә килә? Ике ел общагада яшим… Ә! Моңардан башлыйсы иде. Туры киләсең! Иртәгә тугызга!   Шулай итеп администратор я бармен, хет официант, булмагае шунда, итеп урнашырга теләгән Илназ үзенә фартук киергә мәҗбүр булды.   Төп нәрсәне мин шунда ук аңладым – ач калмаячакмын.   Җомгаларын, халык ташып торганда, инде бөтен Уфаны ашаттым бугай дигән уйлар туа иде.   Шунысы куанычлы, мин эшләгән дәвердә берсе дә агулануга зарланмады… яки инде зарланырлык хәле булмаган.   Бераз эш рәтен аңлый башлагач, график буенча ялга туры килгән көннәрдә икенче урынга, ниһаять, бармен булып чыга башладым. Монда эшләү күңеллерәк булып чыкты, чөнки бертуктаусыз өч әйбергә карап була: ут янганына, су акканына һәм барда биюче кыска итәкле кызларга. Соңгысына барның теге ягыннан карау тагы да рәхәтрәк һәм данлырак диимме.   Ике урын белән чикләнмичә, корпоративларда звукооператор вазифасын үти башладым, ярый татар эстрадасында дус-танышларым байтак һәм бу өлкәдә тәҗрибәм дә җитәрлек: мәктәп, район һәм шәһәр күләмендә уздырылган бәйрәмнәрдә еш кайныйсы туры килгәләде заманында.   Аңлавыгызча, исерек йөзләр күрү минем җәйге юлдашым булып чыкты.   Дуслар күп дигәннән, игезәк баянчы, җырчылар Алмаз һәм Айдар Юнысовларның өр яңа җырларына төшерелгән клипта баш рольне уйнау да насыйп булды. Бердәнбер ял көнемдә тыныч-тын гына йоклап ята идем, Алмаз шалтырата: “Илназ, энекәш, ярдәм ит. Син — соңгы өмет!” Йөрәккә май булып яткан шушы сүзләрдән соң, ничек кире кагып булсын инде? Йөзне бераз рәткә китердем дә, киттем… Юнысовлар белән мин күптәннән таныш: мин “Нур”да (Уфа Дәүләт Татар Театры) уйнап йөргәндә, алар шушы бинада үз тавыш студиясен булдырганнар иде, мөгаен, шуңа миңа ышанганнардыр да.   Уйлый күрмәгез, бу мескен бала эшләп кенә йөргән дип. Минем өчен дөнья тик уникедән соң гына ачыла иде. Дүрт сәгать йокларга инде ияләшеп беткән мин. Параларга торалган өчен акча түләсәләр, әле дә беренчесенә йөрер идем, әмма анысы инде бөтенләй башка хикәя…
Илназ ФАЗЛУТДИНОВ

--- | 24.10.2017

Чаллыда шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың юбилей кичәсе булып узды

$
0
0
24.10.2017 Әдәбият
20 октябрьдә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың юбилей кичәсе булып узды. Кичәне ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды.
Гомере буе туган ягын зурлап, туган авылы Күҗәкәдән  илһам алып яшәгән шагыйрәнең иҗат бәйрәме дә   туган төбәгендә   төшерелгән видеоязма  белән башланып китте.    Чаллы дәүләт  театры артистлары укыган сонетлар тамашачыны Әлфия Ситдыйкова иҗат дөньясына җитәкләп алып керде. Әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин  Петрарка сонетлары белән янәшә куярлык дип бәялгән   сонетлар Чаллының сәхнә осталары  тарафыннан зур югарылыкта башкарылды.   Шагыйрәнең киләчәккә карап иҗат итүенең тагын бер матур күренеше – балалар өчен язган шигырьләре. 2 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучылары чыгышы да көчле алкышлар белән кабул ителде. Әлфия Ситдыйкованың иҗатташы   Вера Хәмидуллина белән берлектә балалар өчен русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемәләренең әһәмияте дә югары бәяләнде.     Туган ягы кешеләренең  тирән мәхәббәтен яулаган, Ак калада да үзенең лаеклы урынын тапкан  якты күңелле шагыйрәне зурлап килүчеләр күп  булды. Мәртәбәле кунаклар арасында Казаннан килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь  Рәмис Аймәт,   язучы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит  Имамов, шагыйрә  Фәйрүзә Мөслимова, Мөслимнән Халык язучысы Фоат Садриев,  шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Чаллы шәһәрендә яшәп  иҗат итүче каләмдәшләре  Факил Сафин, Айдар Хәлим,  Айгөл Әхмәтгалиева, Сирень Якупова,  Зөләйха Минһаҗева,   Рәзинә Мөхияр,   Амур Фәлах, Рафис Сәлимҗанов һәм башка бик күп мөхтәрәм  шәхесләр  бар иде.   Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов юбилярга Чаллы шәһәре хакиме  Наил  Мәһдиев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Милләтне, телебезне саклап калуда  ил-тел язмышы турындагы иҗатыгыз татар әдәбиятында билгеле бер югарылыкта тора; тормышны ничек бар, шулай  кабул итүегез, ихласлыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, бай эчке дөньягыз сокландыра, дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов, үзенең тәбрикләү   чыгышында.   Рәмис Аймәт Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов исеменнән, Казандагы барлык  каләмдәшләре исеменнән кайнар сәламнәрен  җиткерде һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Г.Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр»  әсәренең башламында булган: «Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек... » дигән сүзләрнең  каләмдәшенә дә туры килүенә игътибар  юнәлтте,  иҗатының ихласлыгы, гадилеге сәбәпләрен тормышның үзеннән чыгуы белән бәйләде. Үзенең табигый  хисләрен катлаулы метафораларга төрмичә, халыкка якын тел белән әйтеп бирә, шуның белән халык күңеленә үтеп керә алды, диде ул.     Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин каләмдәшенең «КАМАЗ»  заводында бергә эшләгән   вакытларын искә алды, авылына  мөкиббән башка андый шагыйрь юк ул, дип, шәхесенә һәм иҗатына соклануын белдерде.   Сәхнә түренә  чакырылган Г.Тукай премиясе лауреаты  Вахит Имамов, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, алдагы атнада әлеге сәхнәдә олуг юбилей кичәсен уздырган Айдар Хәлим, шагыйрәләр  Рәзинә Мөхияр, Фәйрүзә Мөслимовалар Әлфия Ситдыйковага хас асыл сыйфатларны, иҗатына хас хисләр муллыгын, табигыйлек, ихласлылык, яктылыкны атап үттеләр, теләкләрен шигъри юллар белән дә, курай моңнары аша да җиткерделәр. Каләм әһелләре  кичәгә килүчеләрне тел, милләт язмышы хәл ителгән көннәрдә битараф булмаска, нык рухлы булырга чакырдылар.   Түбән Камадан килгән  «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары шагыйрәнең иҗатын үз юлын тапкан челтер чишмәнең талгын агышы белән чагыштырдылар,  матур теләкләрен җиткерделәр.   Ак калага килгәндә Әлфиягә  нибары унсигез яшь   була. Меңәрләгән кеше яшәгән шәһәрдә үз урыныңны табу, үз тавышыңны ишеттерү җиңел эш түгел. Холкындагы  матур сыйфатлар аңа яңадан-яңа үрләр яулауга этәргеч бирә. Шундый үрләрнең берсе – Чаллы телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосы.Ул  оештырган  әдәби  тапшыруларны халык үз итә, яратып тыңлый.   Радиода эшләгәндә тапкан дусты Флүрә  Талипова  шагыйрәнең күп кенә  шигырьләрен  көйгә  салган.  Бу   кичәдә дә  ул кайбер җырларын башкарып, тамашачыны үз моңына  төрде. Гомумән, кичә җырга-моңга  үрелеп барды. Әлфия Ситдыйкова – бик күп җырлар авторы. Аның белән иҗади тандемда булган композитор, «Болгар  радиосы» милли музыка премиясе, «Алтын Барс» премиясе лауреаты Айдар Тимербаевның җырлы котлавы да,  якташы,   композитор Илгиз Закировның  авыл җанлы шагыйрәгә үзе язган яңа җырларның берсе  «Туган өем» җырын бүләк итүе дә   тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Дания Сибгатуллина, Сәрия Нәбиуллина, Айдар Сәфәргалин, Әлфия ханымның оныклары башкарган җырлар да кичәгә үзгә  ямь  өстәде.    Туган ягыннан Актаныш муниципаль район Башкарма комитеты рәисе Рөстәм Илъясов җитәкчелегендә килгән делегация, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова, авылдашы, Чаллы «Электр челтәре» оешмасы директоры, шәһәр Советы депутаты Ленар Зарипов, шәһәр Советы депутаты, Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Газетдинов шагыйрәнең иҗатын зурлап чыгыш ясадылар. Легендар җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин башкаруындагы «Кайтам сиңа, Актаныш!» җыры якташларыннан сәлам булып яңгырады.   Чаллының  Якташлар җәмгыятеннән  килгән  зур делегациянең тәбрикләү сүзләре, Рәхмәт хатлары, истәлек  бүләкләре шагыйрәгә  булган ихтирамнарының дәлиле иде. Гомумән,  Чаллыда үзара бер гаилә булып яшәгән якташлары  белән дә, Күҗәкәсендә гомер кичерүче авылдашлары белән дә  тыгыз бәйләнештә тора Әлфия Ситдыйкова. Бер-берләрен зурлап, хөрмәт итеп, бер-берләре белән горурланып яши икән актанышлылар. Гомерегезне  гүзәл бер  җыр  итеп үтәсез, дип олылаган якташларына,  аны хөрмәт итеп килгән тамашачыларга, үз-үзенә    бирелгән: «Үкенмәслек итеп яшәдемме?» дигән соравына шигъри юллар белән, «Мин үземне танытырга түгел, таныр өчен яшим  дөньяда...» дип тә, «Яшәр  өчен килдем», «Яктылык сулышы» кебек китаплары белән дә җавап бирде кебек шагыйрә.  Үзеннән  агылган  тыйнак яктылык сулышы белән  тирә-юнен яктыртырга,  матурлыгын арттырырга омтылучы  шагыйрәгә   иҗади уңышлар, уй-ниятләрен тормышка ашырырлык ихтыяр көче, сәламәтлек  телибез.
Лилия ФӘТТАХОВА

--- | 24.10.2017

Фирдүс Тямаев «Туган тел»не җырлап, татар халкын уятмакчы була (ВИДЕО)

$
0
0
24.10.2017 Шоу-бизнес
Соңгы көннәрдә татар телен мәктәпләрдә укыту-укытмау мәсьәләсе буенча сүз куерганлыктан, социаль челтәрләрдә телне саклауга, яклауга юнәлтелгән мөрәҗәгатьләр күбәйде.
Моңа җырчыларның да битараф булмавы куанычлы хәл. Татар тамашачысының яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев та инстаграмда "Туган тел" җырын җырлап, халыкка мөрәҗәгать итә. "Татар теленә куркыныч яный!!! Татар телен саклыйк", - дигән җырчы үзенең аккаунтында.    

Казанда Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була

$
0
0
24.10.2017 Мәдәният
28 октябрьдә 17.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була.
Чарада Наил Шәйхетдинов уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, аның истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгыраячак, дуслары, хезмәттәшләре Наил абый турындагы хатирәләре белән уртаклашачак. Иҗади кичә Чирмешән районы хакимияте һәм якташлар җәмгыяте белән берлектә уздырыла.    “Мин сәхнәдә рухани” дип аталган әлеге басманы журналист Илдар Кыямов туплады. Китап 5 бүлектән тора. Беренчесендә Наил абыйның туганнары, дуслары, авылдашларының истәлекләре китерелә. Алар мәшһүр артистның сабыйлык һәм үсмер елларын хәтердә яңарта, киң катлам укучылар әлегәчә ишетмәгән-белмәгән фактларны төшендерә. Икенче бүлектә Наил Шәйхетдиновның театр училищесында белем алган чорына бәйле язмалар урын алган. Өченче бүлектә атаклы артистның хезмәттәшләре Наил абый турында эчкерсез хатирәләре белән уртаклаша. Дүртенче бүлектә төрле елларда төрле басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр һәм башка язмалар урнаштырылган. Бишенче бүлек Наил абыйның гаиләсенә багышлана. Басма күпсанлы фотолар белән баетылгын.    Артист турында. Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.   Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк саллы рольләр башкара: И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә — Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә — Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин һ.б.   Аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр хас иде. И. Юзеевның  «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моңа ачык мисал булып тора.   Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.   Ул башкарган рольләрдә  һәрвакыт  актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында нәфислек, образларны нечкә  тоемлау һәрчак зур урын алды. Ул геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.    
---

--- | 24.10.2017

Эстрада җырчылары татар телен яклап акция уздыра

$
0
0
24.10.2017 Шоу-бизнес
Бүген, 24 октябрьдә, татар эстрадасы артистлары татар телен саклау максатында флешмоб уздыра. Бу хакта җырчы Фирдүс Тямаев хәбәр итте.
Җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, алар Бауман урамындагы “Йолдызлар аллеясы” янында бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарырга җыена. Шулай ук алар татар теленең киләчәге хакында сөйләшергә дә телиләр.   Чарада егермеләп артист, шул исәптән Айгөл Бариева, Ләйсән Мәхмүтова, Дилә Нигъмәтуллина, Фирдүс Тямаев һәм башка җырчылар катнашачак.   Флешмоб 20.00 сәгатьтә башлана.
---

--- | 24.10.2017

"Һөнәр"фестивалендә Россиянең әйдәп баручы педагоглары мастер-класслар бирә

$
0
0
24.10.2017 Мәдәният
IX «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 9-14 декабрь көннәрендә уза. Быелгы фестиваль кысаларында беренче тапкыр Татарстаннан һәм якын төбәкләрдән килгән яшь режиссерларның спектакльләреннән торган традицион программадан тыш, Россиянең әйдәп баручы педагогларының мастер-класслары үтәчәк.
«Һөнәр+» режиссура буенча белем бирү лабораториясе комедия темасына багышлана. Лабораторияне, традиция  буенча, «Реальный театр» Бөтенроссия  фестивале директоры, Екатеринбург шәһәренең Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары Олег Лоевский җитәкли.   Мастер-классларны һәм семинарларны  заман театрының танылган белгечләре уздырачак. Алар арасында: “Небольшой драматический театр” җитәкчесе, «Алтын битлек» премиясе лауреаты, педагог, режисер Лев Эренбург (Санкт-Петербург), 70тән артык спектакльгә костюмнар һәм декорацияләр иҗат иткән, «Алтын битлек» премиясе лауреаты, театр рәссамы Юрий Хариков (Мәскәү), «Алтын битлек» премияләре номинанты, мультимедиа режиссеры Наталья Наумова (Мәскәү).   IX «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Уфа, Әлмәт  һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Барлыгы афишага татар һәм рус телләрендә 15 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 7 театраль мәйданында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, “Әкият” курчак театрында, "Угол" иҗат лабораториясендә,  Яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ), М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында һәм АРТХАБ Арт-резиденциясендә узачак.
---

--- | 24.10.2017

Нурмөхәммәт Хөсәенов "Ком сәгате" тапшыруында катнашты (ВИДЕО)

$
0
0
24.10.2017 Милләт
Шушы көннәрдә ТНВ каналында чыгучы "Ком сәгате" тапшыруында Нурмөхәммәт Хөсәенов катнашты. Данил Гыйниятовта кунакта ул милләт, мәгариф турында үз фикерләре белән уртаклашты. Күрмәгән булсагыз, карагыз:


---

--- | 24.10.2017

Татар җырчылары туган телне яклау буенча флешмоб үткәрде (ВИДЕО)

$
0
0
24.10.2017 Милләт
Бүген 24 октябрь көнне киче сигездә бер төркем татар артистлары Казанның Бауман урамында җыелып "Туган тел"не җырлады. Чараның максаты - татар телен яклау.

 Инстаграмнан алынган әлеге пост берничә видеодан тора. Һәркасын карау өчен видеоның уң ягында һәм сул ягындагы укларга басыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

Айгөл Бариева елый-елый җыр яздырган

$
0
0
25.10.2017 Шоу-бизнес
Шушы көннәрдә танылган җырчы Айгөл Бариева елый-елый яңа җыр яздырган. Гөлгенә Кәримова сүзләренә һәм Ландыш Шәрәфиева көенә иҗат ителгән “Улыма” дип аталган җырны башкару гына түгел, күз яшьләрсез тыңлап та булмый.

“Әлеге җырны шагыйрә Гөлгенә Кәримова үзе тәкъдим итте. Беренче кат ишетүгә үк елый-елый тыңладым. Кызым бәләкәй чакта аның белән бергә  “Ашыкма, кызым” җырын башкара идек, ә улыма багышланган җыр минем репертуарымда әлегә юк иде. Тиздән, 25 ноябрьдә улымның туган көне дә булачак, шуңа туры китереп тә әлеге җырны чыгарам. Аның үскәнен сизми дә калганмын. Хәзер аңа карыйм да, кечкенә чаклары искә төшә, шундый кайтарасы килә. Сагындыра. Бу җырның сүзләре дә үзәк өзгеч, көе дә күңелгә ятышлы итеп иҗат ителгән, шуңа да җырны яздыра гына башлыйм – тамакка төер утыра да җырлап булмый, елыйм. Берничә дубльдән соң гына яздыра алдык. Җыр тиздән әзер булачак. Киләчәктә аның популярлашып китүенә бик ышанам.

Улым узган ел ук үзе театраль студиягә йөри башлаган иде. Быел аның бик зур уңышы – “Хәлимә” фильмында төп рольләрнең берсен башкару. Бу фильм тиздән кинотеатрларда күрсәтеләчәк, ул шулай ук “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивалендә катнашып махсус призга лаек булды. Улыма дәү әтисенең сәләтләре күчкәндер, киләсе елга мәктәпне бетерә, шул юнәлештән китәргә ниятли.

Кызым исә быелны алтын медаль белән мәктәпне тәмамлап, үзе теләп, физика-математика юнәлеше буенча КАИга укырга керде.   Иҗатка сәләт аңа шулай ук күчкән: университетта “День первокурсника” концертын алып барды һәм үзе үк җырлады да”, — дип белдерде җырчы.   Җырчылар тормышы турында тулырак GONGTV каналы сайтында http://gongtv.ru  
---

--- | 24.10.2017
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>