Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар бәби үстерәләр

$
0
0
27.10.2017 Мәдәният
Игезәк җырчы кызларның икесенең дә кияүгә чыгуы билгеле. Рәмилә Батырова инде кыз алып кайтып, үзен әни ролендә сыный. Ләкин бәби үстергән мәлдә дә дуэт чыгышларын туктатмый, һәрчак иҗатта.

“Кызыма 1 ай булды, үсәбез, Аллага шөкер. Әни булуы бик үзенчәлекле хис, бер үк вакытта авыр да, җаваплы да. Әйтерсең бар дөнья шул нәнидә тукталган. Кызыма 3 атна булганда инде чыгыш ясадым, әнием һәм бертуган апаларым һәрчак ярдәмгә килә, тик әлегә олы юлга чыгарга ашыкмыйм, бала ныгысын дибез. Иҗат ягыннан тукталырга исәп юк, яңа елдан соң тулысынча чыгыш ясарга, яңа җырлар яздырырга, яңа авторлар белән эшләргә исәплибез”, — дип планнарын уртаклашты Рәмилә Батырова.

Тиздән Рәмилә һәм Рәзилә Батыроваларның PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе бергә төшерелгән “Ашкынма йөрәк” клибы да дөнья күрәчәк. Клипның премьерасы бары GONGTV каналында.


---

--- | 27.10.2017

Тинчурин театры сәхнәсендә “Яшерен эзләр” спектакле репетицияләре бара (ФОТО)

$
0
0
28.10.2017 Мәдәният
9 һәм 10 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә сезонның чираттагы премьерасы — күренекле татар драматургы Хәй Вахит пьесасы буенча куелган «Яшерен эзләр» спектакле тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре тулы көченә бара. Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерә.
Мелодрамада Татарстанның халык артистлары Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, шулай ук театрыбызның яшь артистлары Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Ландыш Ибәтуллина һәм Лилия Камалиева катнаша.   2018 елда драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тула. 1950-1960нчы елларда аның әсәрләре буенча куелган спектакльләр татар театрлары сәхнәсеннән төшмәде. Туфан Миңнуллин юкка гына: “Хәй Вахит татар театрының бөтен репертуарын үз җилкәсендә күтәрде”, – дип әйтмәгән.   К.Тинчурин театрының Хәй Вахит әсәрләренә беренче генә мөрәҗәгать итүе түгел. Хәзерге вакытта да сәхнәдә уйнала торган «Кияүләр», «Туй алдыннан» спектакльләренең халык арасындагы популярлыгы, Хәй Вахит әсәрләренең кызыклы, үзенчәлекле булуы, профессиональ югарылыкта язылганлыгы турында сөйли. Авторның заман проблемаларын нечкә тоемлап иҗат иткән әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тамашачы һәрвакыт яратып, үз итеп кабул итә.   “Яшерен эзләр” пьесасы 1956 елда язылган. Шул ук елны аны Күчмә театрда режиссер Кәшифә Тумашева сәхнәләштергән. Шул рәвешле, Резеда Гарипова моннан 60 ел элек куелган спектакльне кабат сәхнәгә кайтара.   “1956 ел кешеләре… Алар нинди булган? Бер караганда, нәкъ безнең кебек үк, шул ук вакытта бу – хәзер “искелек калдыгы” дип бәяләнгән тормыш һәм мәхәббәт кагыйдәләрен югалтып бетермәгән кешеләр. Аларга карап сокланырга, алар белән эчтән генә бәхәсләшергә, кайвакыт исә кызганырга да була үзләрен. Кыскасы, шул чорның яшерен эзләреннән бергәләп атлыйк!”, – диелә спектакльнең аннотациясендә.          
---

--- | 28.10.2017

"Таяну ноктасы"татар теле язмышына багышлап бер-бер артлы 3 тапшыру эшләде (ВИДЕО)

$
0
0
28.10.2017 Милләт
Татар дөньясының соңгы бер-ике атнасында иң актуаль мәсьәләсе - тел язмышы. Дөресрәге, мәктәпләрдә татар телен укытуны мәҗбүри яки факультатив итеп калдыру мәсьәләсе. ТНВ каналында чыгучы "Таяну ноктасы" тапшыруы бу темага бер-бер артлы 3 чыгарылышын багышлады. Берләштереп бер язмада бирәбез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 28.10.2017

Татар кызы Кытайда узган матурлык бәйгесендә иң чибәре дип танылган

$
0
0
28.10.2017 Җәмгыять
Кызлар 16 жюри әгъзасы каршында матур итеп йөреп, иҗади номер белән чыгыш ясап, инглиз телендә тынычлык һәм хәйриячелек турында сөйләп, осталыкларын күрсәткән. Ульяновскидан 22 яшьлек татар кызы Талия Айбәдуллина “Miss Global City 2017” титулын яулаган. Талия журналистика факультетында укый. Ул “Вице-мисс Студенчество России-2015”, “Мисс Ульяновск -2015”, “Miss Apollon 2016” титулларына ия булырга өлгергән.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

   
---

--- | 28.10.2017

Казанда "Хитлар солянкасы"булачак

$
0
0
29.10.2017 Шоу-бизнес
25 ноябрьда Казанда зур тамаша - Хитлар солянкасы булыр дип көтелә. Радио эфирларда еш яңгыраган, хит-парадларның югары баскычларын яулаган, телевизион экраннарда клиплары әйләнгән иң популяр җырлар бер концертта күреп булачак.
"25 ноябрь көнне УНИКСның киң, матур һәм уңайлы залында үтәчәк "Хитлар концерты" соңгы елларда халык күңеленә үтеп кергән хитлар бәйләме - татар җырларын яраткан тамашачы өчен иң шәп бүләк булачак", - ди оештыручылар.  
---

--- | 29.10.2017

Ана теле: ”Алынма. Сөйләмеңә аласыңмы?” (ФИКЕРГӘ ФИКЕР)

$
0
0
29.10.2017 Ана теле
Интернетчыбыз Галия: ”Ничек инде хәзерге кеше политсә, кәнсә, кевитәнсә дип сөйләшсен?” ди. Аңлавыбызча, авторыбыз мондый рәвешле сүз ясалышын сөйләмгә алуга каршы.

Бу фикерне ул безнең соңгы язмадагы менә бу тезиска карата әйтә: ”Татар өчен иң катлаулы алынмалардан – ул урысның милли үзенчәлекле ц, щ авазлары һәм шулар белән укмашкан -ция, -ще һ.б. иҗекле атамалар. Алар татарның әйтү һәм язу үзенчәлекләренә һич тә буйсынмый.

Шулай да безнең телне бүген -ция аффексына беткән йөзләрчә алынма баскан. Андыйларны киләчәктә үзгәрешсез алмау, ә алынганнарын акрынлап алмаштыру, камилләштерү чарасын күрергә кирәк. Нинди юллар белән?”.

Язмада бүтән чаралар рәтендә менә монысы да тәкъдим ителә: ... әйтелеше татарчага якын кушымчалар белән алыштыру (ыстанса, политсә, кәнсә, кевитәнсә, келәшчә һ.б. (әзәрбайҗаннарда күптән инде – редаксә һ.б.).

Аңлашыла булса кирәк, без бит бу рәвешле морфеманы (әйтү шулай булса да) шулай язу бүген мәҗбүри димибез, безнең фикер (язма) рәсми оешманың күрсәтмәсе дә, фәрманы да түгел. Без гамәли куллану өчен фәнни нигезләнгән тәкъдим бәян итәбез. Ана телебезнең асыл хәсиятен саклау, бүгенге сөйләмебезне тагын да үтемле, тәэсирле итү максатында тәкъдим ителгән бу чараны да тиешенчә дәлилләргә тырыштык. Тик оппонентыбыз үзенең каршы фикерен нигәдер дәлилләмәгән – нигә ул алынманың мондый мөмкинлеген файдалану ягында түгел, үзенең нинди тәкъдиме бар? Хәер, аны, аның йөзендә күпчелек замандашларын, аңларга да була – алар урысча да уйлап, урыс теле чараларын (шул исәптән -ция, -ще кушымчаларын да) җиңел куллана ала. Кулланалар да.

Шундый сөйләмгә күнегелгән; саф ана телендә аралашу таләбе аларда ризасызлык тудыра. Әмма мондый мөхит ана телебезнең мөстәкыйльлеген саклау файдасына хезмәт итә алмый. Сөйләмдә ана телебез кануннарына тәңгәл килә торган, фәнни нигезләнгән, тәҗрибәдә сыналган алынмалар гына кулланылырга тиеш. Үз тезисыбызны кабатлап тормыйбыз, алынмага багышланган язмаларны диккать беләнрәк укырга киңәш итәбез. Гомумән дә, мәсьәләгә тирәнрәк, киңрәк яссылыкта карарга кирәк.

Әйтик, башка телләрдә татарның үзенчәлекле Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ авазлары ничек үзләштерелә? Ни өчен әле телгә алган даирә затлары ул авазларны чит сөйләмдә түгел, ана телендә аралашканда да дөрес әйтми (Джалиль, Илхам, Минихан, Зухра, Мухаммат). Инде килеп, оппонентыбызга ярдәм йөзеннән янә берничә дәлил өстәргә булдык. Урысчада -ц, -щ сүзнең башында да, уртасында һәм азагында да әйтелә. Шуңа карап, аларны татарчага алганда чаралар да төрләнә: бер генә аваз алынырга мөмкин, гадәттә ул әлеге авазларга охшаш аваз була (Церковь – чиркәү, цикл – сикыл, щетка – чүтке); Күпчелек очракта охшаш яңгырашлы кушавазлар алына: -шт-, Казан артының Ары, Күлле Киме авылларында борчак боткасы эшти дип йөртелә (шул тирә урыс авылларында – щи сүзе еш кулланыла); -нс- (кансирт, фырансуз, пырансит. ыстанса), -тс-, (кансиртыратса,), -сс (пырассиз), -шч- (училишче, келәшчә); артист Җ. Шакиров тещаны тюшче ди; Ишетәсездер, күрәсездер, без мисалларны сөйләмдәгечә, ничек әйтелә шулай, теркәргә тырышабыз.

Мондый эксперимент ясарга безгә татар язуының, димәк ки, орфографиясе кагыйдәләренең шушы методологик нигезгә (әйтелгәнчә язу) корылырга тиешлеге хокук бирә. Әгәр дә бүген без әлеге мисалларны татар теленең төп асылына муафыйк алфавитта язсак, әле тәкърар итеп килгән кыенлыкларның күпчелегенә тарымас та идек. Алынмалар турындагы сөйләшү бүген аларны әйтү белән язу арасындагы аерманы да кисәтергә, аны бетерү, һичьюгы киметү турында да сүз кузгатырга вакыт җиткәнне янә дә бер тапкыр искәртә. Аллаһы кушса, бу хакта да сүз куертып алырбыз әле. Уй-фикер, тәкъдимнәрегез бар икән, алдан ук уртаклаша торырга була.

Өметсез үк тема түгел бит – әнә казах теле үз асылына шактый якын латинча язуга ирешкән ди. Сөенәбез, котлыйбыз!

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---

--- | 29.10.2017

«Ростелеком» Bad Rabbit вирусына каршы тора алган

$
0
0
29.10.2017 Җәмгыять
«Ростелеком» Bad Rabbit вирусы модификацияләренә каршы тора алган. Белүегезчә, бу вирустан Россиядә бик күп оешмалар зыян күрде. Төп зарарлау векторы буларак хакерлар тараткан «фишинглы» хатлар тора.

Татарстанда 4 яшьлек бала батып үлгән

$
0
0
29.10.2017 Фаҗига
Яшел Үзән районында 4 яшьлек малай бассейн чокырында батып үлгән, дип хәбәр итә «Новости Зеленодольска». Агентлык ачыклаганча, Кызыл Яр авылында күпбалалы гаиләнең әти-әнисе, өлкән балаларны кечкенәләренә калдырып, өйдән чыгып китә. Кире әйләнеп кайтканда, әти-әнисе 4 яшьлек баланы ясалма буада табып ала.
Әлеге ясалма буаны йортның элеккеге хуҗалары казыган булган, дип яза Татар-информ.   Баланы хастаханәгә илтәләр, әмма реанимациядә аңа берничек тә ярдәм итеп булмаганлыгын хәбәр итәләр.   Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы уздырыла, үлемнең төгәл сәбәпләре ачыклана.
---

--- | 29.10.2017

Казанда Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим иттеләр

$
0
0
30.10.2017 Мәдәният
28 октябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Татарның күренекле актеры, Тинчурин театрының легендар артистын искә алу, хөрмәтләү чарасы театр фойесында ук башланып китте.
Биредә кунаклар Наил Шәйхетдинов турындагы стенд беләнтанышты, Чирмешән суыннан кайнатылган чәй һәм камыр ризыклары белән сыйланды. Кичә артистның “Эх, алмагачлары!” спектаклендә башкарган монологы белән башланып китте.   Бу кичтә шулай ук Наил Шәйхетдинов уйнаган башка спектакльләрдән — «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Алтын көз» комедияләреннән өзекләр күрсәтелде, аның истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгырады. Наил абыйның иң якын кешеләре — туганнары, сабакташлары, дуслары, хезмәттәшләре, якташлары татар театрының мәшһүр әһеле турындагы ихлас хатирәләре белән уртаклашты.   Кичәне Илдар Кыямов белән Гүзәл Гайнуллина алып барды.   “Мин сәхнәдә рухани” дип аталган әлеге басманы журналист Илдар Кыямов туплады. Китап 5 бүлектән тора.   Беренчесендә Наил абыйның туганнары, дуслары, авылдашларының истәлекләре китерелә. Алар мәшһүр артистның сабыйлык һәм үсмер елларын хәтердә яңарта, киң катлам укучылар әлегәчә ишетмәгән-белмәгән фактларны төшендерә. Икенче бүлектә Наил Шәйхетдиновның театр училищесында белем алган чорына бәйле язмалар урын алган. Өченче бүлектә атаклы артистның хезмәттәшләре Наил абый турында эчкерсез хатирәләре белән уртаклаша. Дүртенче бүлектә төрле елларда төрле басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр һәм башка язмалар урнаштырылган. Бишенче бүлек Наил абыйның гаиләсенә багышлана.   Басма күпсанлы фотолар белән баетылгын.                      
---

--- | 29.10.2017

«Тормышыбыз бер көн эчендә чәлпәрәмә килде - әтисез калдык, әнине гаеплиләр, энебезнең кайда икәнлеген белмибез»

$
0
0
30.10.2017 Язмыш
Тәтеш районының Монастырский авылында яшәүче 47 яшьлек биш бала әнисе Елена Болонкина ирен үтерүдә гаепләнелә. Районның үрнәк гаиләләреннән саналган Болонкиннарда мондый хәл килеп чыгар дип беркем дә уйламаган, күрәсең.
“Вечерняя Казань” газетасы хәбәр иткәнчә, гаиләнең иң өлкән балалары – 30 яшьлек Денис һәм 28 яшьлек Юлия сүзләренә караганда, әниләренә карата гаепләүләр 9 яшьлек энеләренең күрсәтмәләренә генә нигезләнгән.   Әлеге хәл 28 августта булган. Ул көнне гаилә башлыгы – Виктор Болонкин иртәнге сигезләр тирәсендә сыерларын авыл артындагы көтүлеккә арканларга китә һәм шунан соң кире әйләнеп кайтмый.    – Әни төшке ашка кайткач, балалардан: “Әтиегез кайда?” дип сораган, – диде безгә Денис, аның белән элемгә кергәч. – Әти өйдә булганда (Виктор Болонкин вахтада эшләгән булган) телефонын үзе белән йөртми иде. Ә сәгать көндезге өчләр тирәсендә сыер үзе өйгә кайткан. Димәк, аны беркем дә бәйләмәгән. Кич белән әни, борчылып, Юлия белән миңа шалтыратты. (Олы балалар әти-әниләреннән аерым яшәгән – Авт). Без аны ничек булдыра алдык, шулай тынычландырдык. Әти, бәлки, кабат балыкка киткәндер, дидек. Шуннан соң әни өч бала белән бергә ятып йоклаган. Ә иртән сыерны арканларга дип көтүлеккә төшкәч, әтине үле килеш тапкан. Әни әйтүенчә, ул йөзе белән җиргә капланган килеш яткан, ә куллары артка каерылган булган. Әни аны әйләндергәч, күкрәк тирәсендәге канны күреп алган. Һәм шунда ук полициягә хәбәр иткән.      Хәзерге вакытта Елена Болонкина сак астына алынган. Тикшерү бара. Ә 9 яшьлек малайны, туганнары коткысына бирелмәсен дип, балалар йортына җибәргәннәр. Ләкин аның кайда икәнлеген Денис та, Юлия да төгәл белми.     – Туганнарыбыз юк дәрәҗәсендә. Ә гаиләбез зур иде. Шуңа күрә без һәрвакыт бергә һәм бердәм булдык. Ял иткәндә дә, эшләгәндә дә. Әти унбиш ел инде Мәскәүгә барып эшли иде. Мин үзем Тәтештә эшлим. Һәм шунда ук яшим дә. Әти-әниләр йортыннан 15 чакрым ераклыкта гына. Ә сеңлем Юлия Казанда яши. Шуңа күрә әтиебез кайтканда һәрвакыт барыбыз бергә җыелыша идек. Гаиләбездә барысы да яхшы иде, тик 28 августта барысы да чәлпәрәмә килде. Әтисез калдык. Инде әнине дә гаеплиләр. Энебез кайда? Безгә бик авыр. Бу вакыйгалардан соң Юлия үз хисабына отпуск алырга мәҗбүр булды. 5 һәм 8 яшьлек энеләребезне дә карарга кирәк бит әле. Ә миңа эшләргә туры килә, чөнки хәзер гаиләдә бердәнбер акча эшләүче булып калдым. Балаларның кышка киемнәре дә юк. Опека органнары пенсияне ике айдан соң гына алачакбыз, диде.   Баштагы көннәрдә авылдашлар безгә гел ярдәм итеп торды. Кайда, нәрсә ишеткәннәр, барысын да хәбәр иттеләр. Ләкин соңгы вакытта, минем уйлавымча, аларны куркыталар. Ә төрле версияләр бар. Мәсәлән, бу җинаятьне читтән балык тотарга килеп йөрүче кешеләр эшләргә дә мөмкин, дигәннәр иде. Безнең әти гадел кеше иде. Бәлки, ул алар белән каршылыкка кергәндер... Хәзер безгә көтәргә генә кала инде, – диде гаиләләренә зур кайгы килгән Денис.    
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 27.10.2017

Рәмис Әймәт Рифә Рахманга мәхәббәтен белдерде (ВИДЕО)

$
0
0
30.10.2017 Әдәбият
Арча педагогия көллиятендә танылган шагыйрә, язучы, публицист, галимә Рифә Рахманга 55 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә шагыйрь Рәмис Рәймәт юбилярга үзенең мәхәббәтен белдерде.
Чараның педагогия көллиятендә узуы очраклы түгел, чөнки мәктәпне тәмамлаган Рифә ханым иң элек шушы югары уку йортында белем ала. Кичәгә аның укытучылары, бергән укыган дуслары да чакырылган иде. Казаннан да Язучылар берлегеннән вәкилләр, Рифә Рахманның хезмәттәшләре, каләмдәшләре кайтты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессыннан Ринат Закиров та катнашты.   Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, популяр җырлар авторы Рәмис Әймәт исә үзе язган «Син минем җанымның яртысы» исемле җыры белән Рифә Рахманга мәхәббәтен белдерде.  


---

--- | 30.10.2017

Татарстанда балалар берничә көн үле әниләре белән торган

$
0
0
30.10.2017 Криминал
25 яшьлек үле ана гәүдәсе янында ике баласы берничә көн яшәгән. Аларның берсе әле нибары ике-өч атналык кына. Интернет челтәрләрендә үлем сәбәбен ачыклау бара дип билгеләп уздылар, әлегә бу эш криминал ягыннан каралмый.
Чөнки хатын-кызның тәнендә барнинди дә җәрәхәтләр булмаган, дип яза Бөгелмә авазы. Хәзер аның гәүдәсе тикшерәләр, шуннан соң гына инде нинди дә булса ачыклык керергә мөмкин. Таныш-белешләре “аны үтергәннәр” дигән фикердә.   Яшь ананың үле гәүдәсен социаль хезмәт вәкилләре таба. Аларга күршеләре мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә фатирдә өч бала булганлыгы да ачыклана, шуларның берсе – дүрт яшьлек малай аларда кунакта булган. Күршеләр сүзе буенча әлеге хатын-кызны исән-имин килеш 20 октябрь көнне күргәннәр.
---

--- | 30.10.2017

Егетнең якыннары аның исән калуына өметне өзгән була

$
0
0
30.10.2017 Хәйрия
Бәла аяк астында гына. Беребез дә алда ни көтәсен белми. Күңелдә гел матур уйлар белән яшәгәндә, хыяллар чәлпәрәмә килә дә куя. Әтнә районындагы Күшәр авылы егете 23 яшьлек Рияз Мөхәммәтҗанов белән дә шулай була.
– 2015 елның декабрен мәңге онытмам. 25е көнне мин коточкыч юл һәлакәтенә очрадым. Исән җи­рем калмаган иде. Ике тәүлек­тән артык аңсыз ятканмын, – дип искә ала ул. Егетнең якыннары да аның исән калуына өметне өзгән була. Тик яшь организм тырыша, үзе­некен итә, Рияз тернәкләнә башлый. Авариядә егетнең аякларына нык зыян килә. Шуңа да аңа башта Илизаров аппараты куялар. Ул чактагы авыртуларга ничек түзгәндер ул, анысын үзе генә белә! Табиблар аппаратны өч айдан алырга вәгъдә бирә. Рияз да шуңа ышана. Аппаратны алып ташларлар да үз аягыма басып йөреп китәрмен дип хыяллана ул. Тик хыялы чынга ашмый кала.   – Табиблар аягымның үлек­ләвен күреп алдылар. Аппаратны алу килешмәгән. Ай саен тишеп тордылар. Шулай итеп бер елга якын йөрдем. Шеш беткәч, Казан РКБ табибларына күрен­мәкче идем. Алар миңа булыша алмыйбыз, диделәр. Түләүле кли­никага юл тоттым. Күңел үзенекен итә бит. Янәсе, яхшы табибка күренәм дә тизрәк тереләм, култык таяксыз йөри башлыйм дип уйладым. Тик ялгышканмын икән. Биредә ясаган операция миңа файдага булмады, – дип сөйли Рияз.   Егетнең аяксыз калуы да мөм­кин. Хатыны Рәйсә дә әнә шуңа кайгыра. Арча хаста­ха­нәсендә шәф­кать туташы булып эшләгән бу кыз булачак ире белән интернетта таныша. Озак та аралашмыйлар, мәрхәмәтле кыз Риязга гашыйк була. Кайчандыр үзләрендә дәва­ланган егетне исенә тиз төшерә ул. Яшьләр кавышып, гаилә кора. Мо­ңарчы Рияз ялгыз гына күтәргән хәс­рәт­не алар хәзер икегә бүлә. Рәйсә дә иренең сәламәтләнүен тели.   – Аякка басу өчен, минем буыннарыма протез куярга ки­рәк. Әмма бу – кыйммәтле операция һәм аны чит илдә генә ясыйлар икән. Берничә клиникадан белешеп карадык. Аякка басар өчен 1,5 миллион сум акча кирәк. Миңа инвалидлык бирделәр, хатыным бәби көтә. Әтием дә иртә үлеп китте. Бер әнием генә фермада бил бөгә. Әмма аның акчасына өметләнеп булмый. Ә яшисе килә. Шуңа күрә, изге күңелле кешеләрдән ярдәм  сорыйм:  зин­һар, мине авыр хәлдә ташламасагыз иде, – ди ул. – Аягыма басып йөрисем, гаиләмә ки­рәкле буласым килә. Әгәр бу теләгем тормышка ашса, мин, ке­шеләр, сезгә мең рәхмәтле булыр идем.   Саклык банкы картасы:
5469 6200 2124 0062 (хатыны Ахун­җанова Р.И. исемендә) Киви кошелек 89050381133 Билайн номеры: 89050381144 Яндекс Деньги:  4100 1562 7664 398 Веб Мани: 739870092676
---

--- | 30.10.2017

Татарстанда 94 яшьлек әбине кыйнап үтергәннәр

$
0
0
30.10.2017 Криминал
Фаҗига Баулыдан 48 километр ераклыкта – Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авыл җирлегенә керүче Подгорный бистәсендә булган. Үтерүдә шикләнелүче кешеләр тоткарланган, дип яза җирле басма.
 "Хезмәткә дан" хәбәр итүенчә, 17 октябрьдә иртән бер йортта баш сөяге җәрәхәтләнгән 94 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Аның кыйналган 93 яшьлек тормыш иптәше авыр хәлдә хастаханәгә җибәрелгән.    Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсе 1нче өлеше буенча җинаять эше ачылган. РФ тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче 1992 һәм 1993 елгы ике җирле кеше тоткарланган. Тикшерү фаразы буенча, ир-атлар спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, өлкән яшьтәге күршеләреннән ачы бал урларга булалар. Веранда тәрәзәсен ватып, йортка керәләр, хуҗаларга янап, спиртлы эчемлек таләп итә башлыйлар. Бабай 60 мең сумга якын акчасын кайда саклаганын әйтә.   Җинаятьчеләр, акчаны алып, әби белән бабайны металл арматура кисәге белән кыйныйлар һәм өйдән чыгып китәләр. Җинаятьчеләрнең берсен тоткарлаганда, ул наркотик исереклеге хәлендә була, ә өендә тентү үткәргәндә наркотик табыла.
---

--- | 30.10.2017

Башкортстанда 6 нчы класс укучысы ике яшьлек кызны коткарган

$
0
0
30.10.2017 Җәмгыять
Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы 6нчы класс укучысы Ярослав Адоньевны ике яшьлек кызны коткарганы өчен бүләкләгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
"Татар-информ" билгеләп үтүенчә, Стәрлетамак мәктәбе укучысы яшьтәшләре белән ишегалдында уйнаганда кечкенә кызның икенче катта ачык тәрәзәләр янында торуын күреп алган һәм тиз арада интуитив рәвештә шунда йөгергән. Ике яшьлек кыз икенче каттан тәрәзәдән төшкән. Бәхеткә Ярослав аны тотып калган.   Кечкенә кызны коткаруы өчен Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы тантаналы рәвештә классташлары алдында кыйммәтле пакет һәм бүләкләү тантанасына Мәскәүгә чакыру тапшырган. 6 класс укучысы анда 2 ноябрьдә барачак.
---

--- | 30.10.2017

9 яшьлек Казан малае «Дети на льду. Звезды» проектында 3 урын яулаган

$
0
0
30.10.2017 Җәмгыять
Гадел Нәбиуллин «Ростелеком» һәм Россиянең фигуралы шуу федерациясе оештырган «Дети на льду. Звезды» тапшыруының рейтингында беренче урынны били. 9 яшьлек Казан малае жюрины таң калдырган. Финалга чыккан малайга Татьяна Тарасова белән Илья Авербух өметле киләчәк юрады.

27 октябрь көнне финалда катнашкан Гадел 3 урынга лаек булды. Кечкенә якташыбызны акчалата грант көтә.

Партнерлар яңалыгы 

 


---

--- | 30.10.2017

Алинә Шәрипҗанова: "Миңа биш тиенлек клиплар кирәкми"

$
0
0
30.10.2017 Шоу-бизнес
Татар теле тирәсендә туган вәзгыять күп кенә артистларның татар мәдәниятенә карата игътибарын көчәйтте. Кемнәрдер флешмоб һәм акцияләр уздырган мәлдә, җырчы Алинә Шәрипҗанова тыңлаучыларга «өметле» җыр тәкъдим итте.
“Башка артистларның концерт сезоны башлана-төгәлләнә, минекенең өзелгәне дә юк. Үз концертларымны әлегә тамашачыга тәкъдим итмим, ул бик җаваплы эш,  шәһәр филармониясе солисткасы буларак, дәүләт дәрәҗәсендәге чыгышларым бик күп. Чит илләрдә концертлар куябыз. Хәзер татар җырларын башкару, милли чыгышларны ясау аеруча мөһим. Бигрәк тә чит илдә. Шулай без үз мәдәниятебезне күрсәтергә тырышабыз. Бер башкаручы миңа: “Бүген җырларда мәгънә бик мөһим түгел, алар “качать” итәргә тиеш”, — дип белдерде. Мин профессиональ музыкант буларак бу сүзләр белән бөтенләй килешмим. Музыка нигезендә ритм ята, әмма тамашачыга буш ритм гына бирсәң ул мәдәни яктан үсми.   Әле яңа гына тамашачыларга Марзия Сәләхова сүзләренә  Ганс Сайфуллин иҗат иткән “Өмет” җырын тәкъдим иттем. Бу бик кирәкле җыр дип саныйм. Җәмгыятебездә өметсез кешеләр бик күп. Шуңа да социаль проблемаларны күтәреп, әлеге җырга халкыбызның яшәеше, өмет белән алга баруы турында көчле клип төшерәсе килә. Сценарий төзи башладык инде. Миңа биш тиенлек клип кирәкми. Әлеге җыр аша кешелеклелек сыйфатларын күрсәтәсем килә”, — дип белдерде җырчы.  
---

--- | 30.10.2017

Җир җиләге ачы була (ХИКӘЯ)

$
0
0
30.10.2017 Әдәбият
Галия карчык иелде дә чәчәккә күмелгән җиләк түтәле өстен кулы тияр-тимәс кенә сыпыргандай итте. Ак күбек булып күпереп, таҗлары өстендәге чык тамчыларын кояш нурында елтыратып утырган түтәл хәйран матур иде. Бу - чыпчык башы кадәр җимеш бирә торган бакча җиләге түгел. Хәллерәк чагында, болынга җиләккә йөргәндә, үзе алып кайтып утырткан чын җир җиләкләре.

Барган саен бер-ике төпне туфрагы белән алып кайтып утырта торгач, бер түтәл табигать бүләге хәзер үзенең  бакчасында.

 -Сөбханалла, сөбханалла!  Ий кодрәтең киң соң, Аллакаем. Бу матурлыкларны бар иткәнең,  безләргә шуларны күрергә насыйп иткәнең өчен мең рәхмәтләр яусын. Бакчада үсми ул, чиләнмә дә,-дигәннәр иде - үсте бит!     Галиянең яшь бала карагандай тәрбияләвен ошаттылармы, туфрагынмы, ел саен җиләксез калдырмыйлар  үзен. Быел бигрәк күп чәчкәсе.  Яфраклары  чак күренә.   Теленә әллә кайдан бер җыр килеп керде:
Җир җиләге ачы була Үз вакытында өзмәсәң...   Өзәрләр Аллаһы боерса. Пешәр дә, өзәрләр дә. Иң кадерле кешеләренә дип атап үстерә бит ул җиләкләрне. Дөресен генә әйткәндә, авыз тутырып үзенең ашаганы да юк. Беренче кызарганнарын кабып тәмләп куя да калганнарыннан  я как коя, я киптереп кечкенә капчыкларга тутыра.  Кайчагында кәшәнкәсе-ние  белән кайнатма да ясый.    - Шушы җиләкләр пешүгә кайтып  җитсәләр, иллә дә шәп булыр ие. Авыз итәрләр ие балакайларым. Чын җиләк бит инде болар. Теләсә-нәрсә тутырып, мәҗбүри үстергән, кызарткан резин җиләкләр түгел.   Галия карчык ел саен җиләк чәчәкләрен күрүгә шулай дип тели. “Балакайларым” дигәне –алтмышын  тутырган улы  Габдрахман  һәм аның гаиләсе.  Үстергән җиләкләре дә шулар өчен.   Габдрахманны  Галия  “улым”  дип үстерде. Тугыз яшьтән.  Сугыштан соңгы елларда  колхоз эшен  үз җилкәсендә күтәреп,  фронтовик хатынының ачы язмыш  касәсен төбенә кадәр эчкән апасы үлгәндә, аның үзенә  егерме бишләр якынлаша иде инде.   Ерак басуга  уфалла арбасы белән симәнә орлыгы ташыганда, күпер җимерелеп төшеп, боздай салкын суда  алган чире алып китте апасын.    - Габдрахманым сиңа кала. Берүк  чит-ят кеше күзләренә карап  тилмереп торырлык итмә. Үзеңә дә картайган көнеңдә терәк  булыр, язган булса.   Сугыштан соң  дускынайлары арасында “Үземә юаныч, картайган көнемдә таяныч булыр ” дип, ялгыз бала табып үстерүчеләр дә булды. Галиянең Габдрахманы бар иде. Үзе табып үстерергә хыялланган өй тулы балага дигән бар назын аңа бирде.  Колхозчыга паспорт тәтемәгән чагында да ничек кирәк алай  анысын да юньләтеп авылдан чыгарып җибәрде. Укытты. Укып бетергәч, зур кеше булып авылга кайтыр, аны тәрбия кылыр дигән өмет  аның күңелен җылытып торды. Габдрахман  кайтмады. Галия аның бу гамәлен  дә аклады: “Авыл кешесенең  кайчан рәхәт күргәне бар?”   Дөрес, Габдрахман аны онытмады. Баштагы елларда ел саен, соңыннан сирәгрәк җәйге ялларын аның янында уздырды.  Күчтәнәч-бүләген төяп, хатынын, балаларын ияртеп кайтып торды. Тузган ихатасын ныгытты.   Әй ул еллар! Табынга куярга әллә ни булмаса да, бәхетле еллар булган икән ләбаса!    Хәзер кайтыштырсалар да озакка түгел. Бер-ике көн кунак булалар да бик озакка юкка чыгалар.  Кайткан чакта, аларны тәрбия итү Галия карчыкка  да авырая бара.  Шуны күреп, Габдрахман аны үзләре белән торырга  алып китмәкче дә булган иде.    -Үз аягымда йөргәндә сезгә йөк буласым килми. Рәтем беткәч карарсыз тагын,-диде. Быел андый җылы тын булса, баш тартмас, ахры. Кышны бик авырдан чыкты. Гел-гел күршеләргә дә  мәшәкать ясыйсы килми.   Кайчандыр колхоз салып биргән өе дә җылы тотмый. Абзарында  биш-алты тавыктан башка берни дә юк.  Аларның йомыркаларын да  ашап бетерә алмый. Күршеләренә биреп бара: -Балалар кайткач, миңа эсбижиен бирерсез,- ди.    Тавык дигәннән, бер шөгыль генә инде ул тавыклар. Бик кирәктән дә түгел.  Иртән чыгып, шуларның хәлен белә, ашаткан булып йөри бит әле. Сатып алырга бодае да табыла. Элеккечә вак бәрәңгедән тугым да ясап бирә. Былтыр чуар тавыгы качып чеби чыгарды. Шулар белән “тавык фермасын”  яшәртеп тә җибәрде әле. Картларын, Аллаһы боерса, балалар кайткач суярбыз, дип тора.   Галия карчык аякларын сузып баскычка утырды. Иртәнге июнь кояшы мәрхәмәтле. Артыгын кыздырмый, карт сөякләрне җылытып, иркәләп кенә тора.  Бакчадан чыкса да, күңеле белән бакчадагы ак җиләк чәчкәләре янында калды Галия.  Бигрәкләр мул быел чәчәкләре. Таҗлары да башка еллардагыга караганда эрерәк кебек. “Җимеш бирәм, җимеш бирәм”дип серкәләнер өчен бал кортларын көтеп торалар булыр. Ак чәчәкләрнең сафлыгынннан күзләр  камашып кына калмый, күңелләр дә иләсләнеп тора әле менә.  Шушы ак чәчәк кебек чагы булдымы соң аның? Булды, ник булмасын! Үзе генә аңлап бетермәгәндер ул чагында. Кырык бернең язында аңа нәкъ уналты яшь иде.  Ул елны аңа әтисе кичке уенга чыгарга рөхсәт итте. “Сәгать унда урыныңа кайтып  яткан бул! “ дисә дә, бу инде  аның җиткән кыз булуын тануы иде.  Кичке уенда кулга-кул тотышып, җырлашып әйләнгәндә бер егетнең аның кулын кысып тотуы, җыр беткәч тә җибәрмәскә тырышып торуы бүгенгедәй хәтердә. Шуннан соңмы? Шуннан соң шул! Сугыш башланды. Аны ФЗӨгә алдылар, аннан фронтка. Әйләнеп кайтмады ул егет. Әйтәсе сүзләре дә булгандыр. Галиянеке дә күңелендә калды. Аныкы да калгандыр.    Теленә тагын теге җырның сүзләре  килеп бәйләнде:   Җир җиләге ачы була Үз вакытында өзмәсәң...   Ачы булды шул язмышлары. Җиләк кебек чагында өзеп алырдайларны сугыш афәте көйдерде.  Ни хәлләр итәсең...   Теләге кабул булды: кунаклар нәкъ җиләкләр пешкән көннәрдә кайтып төштеләр. Җәйнең  болай да матур көннәрен ямьләндереп, капка төбенә  машина килеп туктады. Габдрахман үзе, хатыны, кече улы белән яшь килен һәм ике яшьлек оныкчыгы. Шау-гөр килеп исәнләшү китте. Габдрахман апасы белән олыларча  ике куллап  күреште, иңнәреннән яратып  кочаклады.  Кече улы Рамилне танырлык та түгел. Кайтып күренмәгән берничә елда тәмам ир булган: атасы кебек нык бәдәнле. Тик вакытсыз калкып чыккан корсагы гына артыграк.   -Һәй  әбиюшка-әбийка, хәлләрең ничек, чирләмисеңме? - дип анысы да кочагына алып җилтерәтте. -Менә таныш бул! Бу - минем хатыным Эльза. Ә бусы безнең Амалиябез була. -Сөбханалла, өйләнгәнеңне белмәгән дә идем бит әле. Исәнме, кызым!- дип, Галия карчык  үзе исәнләшергә ашыкмаган килен каршына китте. Кул очын гына биреп күреште килен. Авызын ачып  сүз әйтмәде кебек.  Амалия атлы сабыйны күпме үзенә чакырса да, анысы әле әнисенең, әле әбисенең итәге артыннан чыкмады. -Ярар. Ияләшер әле. Дуслашырбыз,- диде сөенеченнән  нишләргә белмәгән карчык.   Кичкә тавыгы да суелды.  Токмачлы шулпасы да пешеп җитте. Күршеләр дә шәһәр кунаклары белән күрешергә кереп, хәл-әхвәл белеп чыктылар.  Чыгып барышлый, Галия карчыкның колагына пышылдарга да өлгерделәр: -Бар нәрсәң дә җитешме? Берәрнәрсә кирәк булса кер. Кыенсынып торма.     Түгәрәк  табынны күптән тансыклаган иде инде ул.  Йөгерә-йөгерә табын әзерләүләр, шул арада балаларының хәлләрен сораштырулар, үзенекен сөйләүләр...   - Без, апа, озакка кайтмадык. Иртәгә кичкә таба кузгалырбыз  инде,- диде Габдрахман. - Дүшәмбедә санаторийга китәбез. Шунда киткәнче, хәлеңне белеп килик дип кайттык. Иртәрәк кайтып булмады. Амалия бездә булды. Рамил белән килен Европада  йөреп кайттылар. Хәзер яшьләр ял итә белә бит.  -Иии! Китчәле! Шушы да булдымы кунакка кайту? Язмаганны. Китмисез әле! Атна-ункөнсез  җибәрдем юк. Ничә елга бер кайтып соң, агай!  - Ун көн! Нишләп ятмак кирәк монда, әбиюшка! Тавык-чебеш,бәрәңге-кишер!- дип сүзгә кушылды Рамил. - Менә Европада яши беләләр ичмасам. Синең кебек әбиләр анда беләсеңме ничек яшиләр? Анда синеке кебек бәрәңге бакчасы да, тавык абзары да юк. Барысын да чыгып  кибеттән генә ала. Керт-керт басып кына. Пешереп  ашыйсы да килмәсә кафега кереп ашый. Анда кафелар адым саен.  -Китчәле!  Ничек үзеңә ашарга пешерергә иренмәк кирәк?  Упшый казанда пешергән ризык тәмле буламыни ул. Үз өеңдә чәй кайнатып эчсәң дә йөрәккә ята, тамагың да туя.   -Сатып алып ашаганы да бик тәмле аның, әбиюшка! Акчаң гына булсын. -Ишек алдында тибенеп йөргән тавыкның йомыркасы да тәмле. Бакчаңда үскән  бәрәңгенең дә тәме икенче төрле.  -Авыл хатыннарының хәлләре бетә инде: үзебезнеке,үзебезнеке... Шул үзебезнекен ашыйбыз дип, гомерләре  тавык сыман тырманып үтә. Абзар артыннан ары беркая бармыйча, бернәрсә күрмичә. Бигрәк тә татар хатыннарының.   Бу сүзләрне  моңарчы сүзсез утырган яшь килен әйтте.  Үзе кулы белән  алдында өелгән тавык сөякләрен читкәрәк этеп куйды. Ай ниләргә әйтте ул бу сүзләрне! Галия карчыкның йөрәге кысылып куйды. Габдрахманнан башкалар  бу сүзләрне колак яныннан уздырды бугай. Рамил, хатынын куәтләп, бая өзелеп калган сүзен дәвам итте: -Беләсеңме, әбиюшка, Европа карчыклары көннәрен ничек уздыра? Йокылары туйганчы йоклый. Аннары... аннары машинасына утыра да  матурлык салоннарына, массажга я бассейнга  йөри. Ахирәтләре белән кафеда  утыра. Кимендә елга бер тапкыр  дөнья күрергә чит илгә  экскурсиягә чыгып керә. Я ял итәргә тегендә-монда бара.  -Андагы әбиләрнең  бер дә балалары, оныклары юкмыни соң?  Аларга булышасы, бала карасы  юкмыни?  Шунда Габдрахман сүзгә кушылды: - Андагы халык бу мәсьәләдә икенче төрлерәк, апа. Балигъ булган бала үзен-үзе туйдыра. Ата-анасыннан артык өмет итми. Ничек булдыра ала, шулай яши. Безнекеләр кебек картайганчы ата-анасы җилкәсендә түгел. Шуңа күрә Рамил әйткән Европа әбиләренең пенсияләре машинага да, чит илләрдә йөрергә җитә. Пенсияләре  дә синең пенсияңнән бик күпкә артык.   Шулай сөйләшеп утыра торгач, Галия карчык яшь киленнең сүзләрен дә оныта төште. Дөресрәге, йотарга тырышты. Габдрахманның да шул сүзләрдән кызарып чыккан йөзе-муеннары агарды.   Табынны җыеп алгач, кунаклар җәяүләп кенә су буйларыннан урап кайтмакчы булып чыгып киттеләр. Йоклап киткән Амалияне  яшь килен бик зур авырлык белән генә  карт әбисе хозурына калдырды.  Юлда аруы җиткәндер, сабый озак йоклады, өлкәннәр кайтып керер алдыннан гына уянып күзләрен ачты. Янында  биетер кешесе булмагангамы, холкы шундыймы -  көйсезләнеп  җәфаламады, Галия әбисе белән чирәмле ишек алдына чыкты. Бакчага кергән тавыкларны куышты.  Әбисе оныкчыгын түтәл янына алып килеп, кулына тәлинкә тоттырды, җиләкләрнең иң эреләрен, сусылларын гына җыеп шунда салды. -Хәзер без аны, кызым,  күп итеп җыябыз да юып ашыйбыз. Әтиең белән әниеңне, әбиең белән бабаңны да сыйларсың, Аллаһы боерса. Безнең җиләк - чын җиләк ул, болын җиләге.   Шулай карт әби белән оныкчык  гөрләшә-гөрләшә җиләк җыеп мәш килгәндә,  капкада су буеннан кайтучылар күренде. Эльза, кызының җиләк түтәле  арасында йөрүен  күрүгә, корт чаккандай кычкырып җибәрде:  -Нишлисең син? Каптыңмы? Төкер, тиз бул! Җирдә аунаган җиләкне кем балага бирә инде? Ну и невежство!   Баланың җиләкне кабарга өлгермәгәненә ышангач та, тиз генә тынычлана алмады килен.  Кайнатасы үтемле итеп берничә сүз әйткәч кенә тузынудан туктады. - Син булса да җыеп ал инде, килен,- диде Галия карчык Габдрахманның хатынына.- Сезне сыйларга дип үстерәм бит мин аларны. -Әй апа, үзең туйганчы аша әле. Базар тулы бит ул.Чыгасың да аласың ашыйсың килсә.  Тансык аш түгел бит инде ул хәзер.   Яман сүз дә әйтмәде  кебек олы килен. Тик сүзләреннән карчыкның күңелендә әллә нинди  юшкын утырып  калды.    Иртәгесен кайнар коймакка Габдрахман белән хатыны гына торды.  Галия карчык “Суынып бетә инде. Кайнар килеш ашый алмыйлар”дип, бик өтәләнсә дә Габдрахман: “Ике рәхәт бергә сыймый. Юкка кайгырма”,-дип, бу сүзгә нокта куйды. Яшьләр әбәт җиткәндә уянды. Бәлеш ашап, чәй эчүгә сүз кайтуга таба борылды - бик ямьсез булып  кара болыт килә иде.  Кунаклар: -Хәерлегә булмас бу. Яхшы чакта асфальтка кадәр чыгып өлгерергә кирәк,- диештеләр.   Юлга җыенып ыгы-зыгы килгәндә, Рамил әбисенең  ишек алдында үзе генә чагын туры китереп сүз башлады: -Әбиюшка, акчаның бик өзелгән чагы.  Үзеңнән яшереп куйган заначкаң юкмы бераз. Кайтарам бер-ике айдан.  -Иии улым! Әйтмә ичмасам шул сүзне. Машина алганда биргән акчаны да кайтармадың бит әле. Бик бирер идем, тик бу юлы бирерлек акчам юк шул. Үлемтеккә җыйган акчадан башка... -Әбиюшка, нигә үлемтеккә акча җыеп ятасың син? Үлсәң, бер дигән итеп күмәрбез, кайгырма!...   Кунаклар китте. Габдрахман санаторийдан кайткач, тагын бер әйләнеп китәргә сүз бирде. Улының күзләре моңсу иде нигәдер.   Галия карчык, кунакларны озаткач, бушап калган өйгә керәсе килмичә, озак кына ишек алдында йөрде.  Күк күкри башлагач кына өйгә керде. Сөйләшкән сүзләрен кабат исенә төшереп утырды.  -Һе...  Европа карчыклары алай яши диген. Без яши белмәгәнбез инде алайса. Нишләрсең...   Яңгыр шыбырдап  яуды ды яуды. Кичкә кадәр туктамады.     Моңсулык дигәне Галия карчыкның  иртән торуын беркая да китмичә баш очында көтеп торган икән. Менә тагын үзе генә. Кайтып керер баласы, көтәр кешесе юк. Торса берүзе, ятса берүзе. Язмышына шулай язылган күрәсең.  Бер ул гынамыни?!  Өй тутырып бала  үстереп тә, ялгыз яшәүчеләр җитәрлек. - Ярар, ходай язганны күрми, гүргә кереп булмый. Тәндә җан барында хәрәкәтләнергә кирәк.    Карчык торып ишек алдына чыкты. Ул арада кичтән ябылмый калган тавыклары урап алды.    -Иии Ходайның рәхмәте төшкереләре!  Бакчага  кереп кунак булып чыктыгыз микән инде?   Аларга бодай сипкәч, бакчасына юнәлде.  Башта ак чәчәк япмасы, аннары мәмрәп торган кызыл җиләк келәме  булып күз алдында калган түтәлнең яме беткән. Җиләкләр туфракка манчылып ята, чәчәк таҗлары җиргә коелган. Галия әби  кичә түтәлдә утырып калган тәлинкәне эзләп тапты, исән калган җиләкләрне җыйды да, юып, авызына капты. Төн буе яңгыр суында яткан җиләкләрдә  ниндидер ачы тәмнән башка бер ни   дә юк  иде. Юкка гына:
Җир җиләге ачы була Үз вакытында өзмәсәң...  -дип җырламыйлар икән инде.  
Наилә ХАРИСОВА

--- | 30.10.2017

"Аны хатыны, балалары күңел­ләреннән сызып ташлаган"

$
0
0
31.10.2017 Язмыш
Мин аны кырык елдан артык беләм. Дамир Мөхәммәтшин, Яшел Үзән районындагы “Норлат” совхозында иң алдынгы шофер иде, аннан республикада иң беренче фермер буларак макталды.
Эш дәверендә тәртәгә типкәләп алган вакытлары да булгалады. Үстергән ашлыгын элеваторга тапшыра алмыйча азапланып йөргән чагында: “Дәүләткә кирәкмәгән ашлыкның миңа да кирәге юк”, – дигән сылтау белән бер олау йөкне партия өлкә комитеты бинасы алдына аударуы, Казанның Мәскәү базарында ит сатарга урын таба алмыйча иза чиккәндә, бер капчык итне газета-журнал нәшрияты бинасы янында калдырып китүе көтелмәгәнрәк хәл булган иде.   Күгәйдә өйләре янганнан соң, берничә катлы йорт җит­кер­де. Тирә-як авылларда яшәү­челәр, аны карау өчен, махсус килде. Дамир эшләде дә эшләде. Нәрсәгә дә булса төртелеп калса, гаиләсе белән бергәләп пикетка чыгарга, Мәскәүгә кадәр барып җитәргә дә күп сорамады. Буй-сыны Аллага шөкер, тавышы көр – үзенә җәлеп иттерә белә иде ул. Көне-сәгате белән дөньяны җи­мереп ташлардай кыланган чак­лары да булды. Әмма дөнья дигәннәре дә ул теләгәнчә генә түгел икән шул, аның гамәлләре хуплау тапмый башлады: көн­нәрдән бер көнне аның акылына зыян килгән, дип психик авырулар хастаханәсенә салдылар. Башта Яшел Үзәндә, аннан Казан­ның Сеченов урамындагы хас­таханәдә 12 ел дәва алды. Шунда ул, үзе дә сизмәстән, алтмыш яшен тутыра. Гаилә­сеннән котларга килүче булмый, гомумән, аны хатыны, балалары күңел­ләреннән сызып ташлаган була инде. Хатыны белән алар 1992 елда рәсми рәвештә аерылышкан, өрлектәй ике улы фа­җигале төстә бакыйлыкка күч­кән чор бу. “Улларының мәк­тәп еллары хакында мин һич начар сүз әйтә алмыйм, – дип хәтер яңартып алды элеккеге мө­гал­лимә, – тырышып укыдылар, яр­дәмчел булдылар. Әти­лә­ре­нең дә тырышлыгы турында кат-кат язсаң да артык булмас”.   Ләкин, ни генә дисәк тә, аны белүчеләр аңа карата бертөрле генә фикердә түгел. Берничә генә көн элек Күгәйдә булганда да шуңа инандык. Әйтик, хуҗа­лык җитәкчесе Ирек Хәйрул­лин­ның ни-нәрсәгә басым ясавы һич аңлашылмады. Ул, мең сәбәп табып, Дамирга кагылышлы әң­гә­мәдән читләшү җаен гына эзләде, кирәксә-кирәкмәсә дә телефоннан сөйләшкән кыяфәт чыгарды, ахыр чиктә: “Мин биш минуттан һичшиксез киләм”, – дип ышандырды да машинасына утырып җилдерде. Без исә сә­гать ярым аны көттек, җитәкче әйтерсең лә җир ярыгына төшеп югалды, кесә телефоны сүн­дерелгән булып чыкты.   Норлаттагы полиция бү­ле­ген­дә Илшат Сәләхиев та әңгәмә корудан катгый рәвештә баш тартты: “Район эчке эшләр бү­ле­ге җитәкчесеннән рөхсәт булмый торып, мин берни дә сөй­лә­мим”, – диде. Район эчке эшләр бү­легендә исә җитәкчегә алдан язылырга кирәклеген искәртте­ләр. Болар барысы да – сөйләшү­нең Дамир Мөхәм­мәтшинга мө­нәсәбәтле булуын абайлаганнан һәм аның үзен шәйләгәннән соң булган хәлләр. Хәер, Дамир Мө­хәм­мәтшин моңа күнеккән инде. “Нишләп сөйләшеп вакыт әрәм итсеннәр, мин җүләр ич”, – диде ул.   Нихәл итмәк кирәк: теләми­ләр икән, мәҗбүриләп булмый. Дамир Мөхәммәтшин да менә шуңа аптырый: кайда гына булса да, тизрәк аннан котылу ягын карыйлар. Психик авыру белеш­мәсе бар: аны санга сукмау өчен менә шул җитә. Югыйсә һәммә­без кебек ул да – кеше: һава сулый, табигатьтә була, төрле чараларда да катнаша, урамда да, автобуста да йөри, пенсия дә ала.   Пенсия димәктән, ни хик­мәт­тер, хастаханәдән чыгуына, тору урынының адресы үзгәртелгән була. Ни өчен, кем эше – моны Ходай үзе генә белә. Әлбәттә инде, Дамир бу башбаштаклык бе­лән килешми һәм паспорт алыштырудан баш тарта. Бу хикмәтнең очына-кырына чыга алмыйча, озак азаплана. Хәзер инде адресы элеккечә, паспорты да яңа, октябрь аеннан пенсия дә ала башлады. Шулай да алты елның өч елына гына пенсия исәплә­нәчәк икән, законы шундый, дип аңлатканнар. Пенсия алуга ук, иң беренче итеп ул әҗәтләрен тү­ләүгә керешкән. Шул исәптән шәхсән минем үземә дә бурычын артыгы белән кайтарды. Мин белгән башка иптәшләрне дә озакламый шушы шатлык көтә.   ...Бер улын әле дә мактарлыгы бар: авылдагы мәчет төзе­ле­шенә акчалата ярыйсы гына өлеш керткән ул. Авылдашлары аңа рәхмәт җиткерә, шул ук вакытта: “Шул акчага әтисенә торыр урын хәстәрләгән булса, яхшырак булыр иде”, – дигән фи­керләрен дә бик ачык итеп әйтә. Бу фикер белән килешмичә һич мөмкин түгел: яхшымы, начармы әти – әти инде ул. Әти кеше хәзер­гә кем яхшы чырай күрсәтә шунда кунып йөри. Яшел Үзән­дәге бер игелекле гаиләдә ышык табуына да – өч ел. Ху­җабикә аш-судан өзми. “Да­мирның гаи­ләсен мин байтактан беләм. Алар­­ның үзара мөнәсә­бәтләре әйбәт иде, – дип сөйләде ху­җа­бикә Фирая апа. – Нәрсә булды – һич башыма китерә алмыйм”. Хәзер инде менә Дамирга Фирая апалардагы рәхәт­лекнең дә чиге булырга тора. Яшәп торырга урын би­рү­че­ләрнең туганнары кайтырга тиеш икән. Кышка кер­гәндә Дамир кайда урын табар – билгесез. Үзе төзегән мәһабәт йортка аны якын да китермиләр.   Шул йорт яныннан узганда, Дамир Мөхәммәтшинның үксеп-үксеп елавының без шаһиты идек, туктата алмадык. Капка төбендәге, ишегалдындагы техникадан да җилләр искән. Хәзер инде төгәл генә әйтү дә кыен: үзенең фаразлавынча, утильгә дә тапшырганнар, хуҗалыкка да биргәннәр булса кирәк. Аның фермер буларак, җирләре дә байтак кына иде: Норлат белән Күгәй арасындагы ун гектарда, үзе әйтмешли, 18 ел инде бары тик чүп үлән генә үсә. Әнисе исемендәге биш гектар җир әйтерсең лә бөтенләй булмаган да, аның язмышы шактый серле. Авылга борылуга ук, әллә кайдан җәлеп итеп торучы берничә катлы йорты белән дә шундый хәл: хуҗасы исән-сау, әмма капканы ачучы юк, керә-нитә калса, шундук полициягә хәбәр итәләр.   Йорт-җире, балалары булган әти кеше билгесезлектә көн күрергә тиешме? Ул кибетләрдә бозыла башлаган ризыкларны сорап алуын да, ара-тирә чүп савытларында казынуын да яшерми. Әлеге дә баягы шул: җүләргә барысы да килешә.   ...Машинада радиоалгычтан “Рамай” яңгырады. Көтмәгәндә-уйламаганда, Дамир да җырга кушылды. Тавышы моңлы. “Җи­ңел булып китте әле, – диде ул. – Әллә көнозын җырлап кына утырырга инде. Хәзер җүләр диләр, шулай була калса, мине шыр җүләр, диячәкләр инде. Җүләр дигән сүзне күтәрәсе килми бит. Җүләр булсам, мине бүлнистән чыгармаслар иде. Ходай биргән гомеремне (хәзер миңа – 70 яшь) матур гына яшәп бетерәсем ки­лә. Мине аңлардай, бер-бе­ре­безгә терәк булырдай тормыш иптәше эзлим. Уртак тел тапканда, мөл­кәтемне дә аңа яздырырга әзер­мен. Озакка сузмастан, Күгәйгә (Яшел Үзән районы) минем исем­гә хат юлласагыз иде. Хатның заказлы булуы шарт. Беләсезме, яңадан тормыш корып, үз йортымда үзем­чә, ке­шечә яшисем килә. Бу теләк Ходай Тәгаләнең амин дигән сә­гатенә туры килер, дип уйлыйм мин”.   Без исә авыл халкының да күпчелеге шул фикердә булуына тәмам ышандык.
Габделбәр РИЗВАНОВ

--- | 30.10.2017

Гөлназ Асаева үзенең үлеме, клубта сугышуы һәм Elvin Grey белән булган мәхәббәт хәлләре турында сөйләде (ВИДЕО)

$
0
0
31.10.2017 Шоу-бизнес
Гөлназны күргәч, социаль челтәрдә таралган хәбәрләр хәтергә төшә дә, үзеннән шуның хакта гына сорыйсы килә. Баксаң, аның үлемен уйлап чыгарган бала акылга зәгыйфь икән.
Җырчы ул көнне авырып яткан һәм бер шалтыратуга да җавап бирә алмаган. Трубкасын алмагач, бар кеше дә моны чын хәл дип кабул иткән.

Җәй буе куертылган мәхәббәт романы хакында да сорадым.


Зоя СОЛОШИНА

--- | 30.10.2017
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>