Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Татар телен укыту турында — Халыклар Дуслыгы йортында кабул ителгән резолюция тексты

$
0
0
31.10.2017 Милләт
Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе тәкъдиме белән тел сәясәтен камилләштерү һәм Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында рус һәм татар телләрен укытуны җайга салу мәсьәләләре буенча җыелыш уздырылды.
Чарада рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты муниципаль методик берләшмәләре җитәкчеләре, республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән ата-аналар комитеты җитәкчеләре, шулай ук Татарстанның дәүләт хакимияте һәм Иҗтимагый палата, фәнни оешма вәкилләре, Идел буе халыкларының милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашты.   Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча гомуми карашны чагылдырган карар — резолюция кабул ителде, шулай ук, Россия мәгариф һәм фән министрына юллау өчен, килеп чыккан хәлне җайга салу буенча резолюция кабул ителде.   Аерым алганда, укыту күләмен бераз киметеп, татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәнүне саклап калу тәкъдим ителә. Шулай ук барлык укучыларга, өйрәнү өчен, туган телне укыту күләмен сайлап алуны кертү планлаштырыла.   Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында рус һәм татар телләрен өйрәнү турындагы мәсьәләне җайга салу һәм тел сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча республика вәкиллекле җыены резолюциясе   2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында кабул ителде.   Россия Федерациясе Конституциясе республикаларга үз дәүләт телләрен (төп дәүләт теленә өстәмә рәвештә) урнаштыру хокукын һәм аларны федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп өйрәнүне гарантияли, ә телләр өлкәсендә Россия Федерациясе канунчылыгы әлеге хокукны ныгыта.   Татарстанның телләр өлкәсендә кануннары тулысынча илнең кануннарына буйсына һәм татар телен рус теле белән беррәттән республиканың дәүләт теле итеп билгели.   Республикада дәүләттә икетеллелекне тормышка ашыруда, шул ук вакытта гомуми белем бирү өлкәсендә дә күпьеллык тәҗрибә тупланган.   Татарстан Республикасы дәүләт телләренә, шулай ук республикада яшәүче башка халыклар телләренә ярдәм итү йөзеннән, 1994 елдан башлап тормышка ашырыла торган «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы булдырылган. 2014 – 2020 елларга төзелгән хәзерге Программа буенча елга якынча 150 миллион сум финанслау планлаштырыла.   Халыкта милли телләрдә гомуми белем алу, республикада яшәүче халыкларның туган телләрен өйрәнү ихтыяҗына бәйле, дистәләрчә еллар дәвамында милли мәктәпләр челтәре:   - татар телендә белем бирә торган һәм табигый-математика циклларына караган аерым предметларны рус телендә укыта торган 714 белем бирү оешмасы; — чуваш телендә белем бирә торган һәм чуваш телен өйрәтә торган 93 оешма; — удмурт телендә белем бирә торган һәм удмурт телен өйрәтә торган 27 мәктәп; — мари телендә белем бирә торган һәм мари телен өйрәтә торган 19 мәктәп; — мордва телен өйрәтә торган 3 мәктәп; — иврит телен өйрәтә торган 1 мәктәп; — башкорт телен өйрәтә торган 1 мәктәп нәтиҗәле эшләп килә. Якшәмбе мәктәпләренең 49 бүлекчәсендә Татарстан Республикасында яшәгән 25 төрле халык вәкилләренең телләре һәм мәдәнияте өйрәнелә.   Республикада рус теле үсеше өчен барлык таләп ителгән шартлар да тудырылган. Агымдагы уку елында Татарстанда 693 рус телле гомуми белем оешмасы (шуларның 200ендә рус теле һәм мәдәнияте тирәнтен өйрәнелә) уңышлы эшләп килә. Аларда республиканың 79,9 процент укучысы белем ала.   2014 елдан ата-аналар һәм балалар республиканың туган һәм дәүләт телләрен атнасына өстәмә 1 сәгать өйрәнү мөмкинлегенә ия. 70 %ка якыны, бу мөмкинлектән файдаланып, рус телен сайлаган. Моңа өстәмә рәвештә, Татарстан мәктәпләрендә вариатив уку вакытының 75 %ы шулай ук рус телен үзләштерүгә юнәлдерелгән. Республика мәктәпләрен тәмамлаучылар (дәүләт икетеллелеге шартларында) югары нәтиҗәләр күрсәтә — рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре тотрыклы үсеш динамикасына ия һәм Россия Федерациясендә иң югарылардан булып тора. 2017 елда бу күрсәткеч 72,57 балл тәшкил иткән, бу — ил буенча Мәскәү шәһәреннән соң икенче нәтиҗә. Ел саен Татарстан “Тоталь диктант” акциясендә катнашу нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында иң яхшы позицияләр яулый.   Республикада 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында «Милли мәгариф үсеше концепциясе» кабул ителгән һәм тормышка ашырыла.   Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә, татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк эш программалары яңартылган һәм үрнәк программалар федераль реестрына кертелгән. Татар теле һәм әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль исемлектә, 49 дәреслек буенча уңай нәтиҗәләр чыгарылган һәм алар федераль исемлеккә кертелүгә әзер.   Һәр ел саен туган телләрне үстерүгә юнәлдерелгән эре белем бирү проектлары гамәлгә ашырыла. Болар: татар теленнән халыкара олимпиада, рус телендә белем бирмәүче мәктәпләрдә рус теле буенча халыкара олимпиада, дәүләт телләре буенча, шулай ук чуваш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт телләре олимпиадалары.   Шул ук вакытта гомуми белем бирүче оешмаларда ике дәүләт телен гамәлгә ашыру буенча кайбер кыенлыклар да күзәтелә. Федераль законда язылганча, РФ составындагы республикаларда дәүләт телләре федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән берлектә өйрәнелә. Шуның белән бергә, РФ субъектларының әлеге хокукны гамәлгә кую механизмы юк, шуңа күрә хокукый билгесезлеккә дә урын бар. Бу шартларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү өлкәсендә кирәкле рекомендацияләр эшләде һәм аларның үтәлешен тәэмин итте. Нәтиҗәдә, татар теле, республиканың дәүләт теле буларак, белем бирү барышында, “Туган тел һәм әдәбият” предметы буларак укытыла. Әлеге шарт рус телле ата-аналар арасында канәгатьсезлек тудырды. Аның шартлары берничә. Әйтик, татар теле туган тел буларак өйрәнелү, рус телен өйрәнү өчен бүленгән сәгатьләрнең  2015 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган укыту күләменә туры килмәве.   Моннан тыш, татар телен өйрәтүнең сыйфатына, программада теоретик мәгълүматның артык күп булуына, шулай ук аралашу күнекмәләренә юнәлдерелгән методиканың булмавына да шелтә белдерелде. Болар барысы да республика мәктәпләрендә, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль федераль хезмәте (Рособрнадзор) һәм РФ Генераль Прокуратурасы тарафыннан тикшерү вакытында, негатив бәяләүләргә китерде. Нәкъ менә шушы шартларда татар телен өйрәнүгә каршы булучылар төркеме активлашты. Интернетта, теләктәшлек белдереп, төрле төркемнәр ачылды. Социаль челтәрләр һәм мессенджерларга татар телен өйрәнүдән баш тартып гариза язарга өндәп, хәбәрләр “ява”. Уйлап әйтелмәгән сүзләр, кимсетүләр дулкыны китте, кайбер басмалар негатив язмалар белән тулды.   Телләр мәсьәләсендә киеренке хәл туу сәбәпле, Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрен һәм шулай ук Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнүгә хокукын тәэмин итү буенча Конституциядә чагылдырылган принципларга нигезләнеп, Татарстан Халыклар ассамблеясе республика вәкиллекле киңәшмәсе уздыру тәкъдиме белән чыкты.   Республика киңәшмәсе кысаларында — муниципаль берәмлекләрнең рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәләре, ата-аналар комитеты җитәкчеләре; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Конституцион Суды, Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы совет, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы вәкилләре; Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре һәм фәнни хезмәткәрләре; Идел буе халыклары милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашында мәгариф өлкәсендә телләр сәясәтенең көнүзәк мәсьәләләре, гражданнарның телләрне ирекле сайлауга кагылышлы конституцион хокукын тәэмин итү турында фикер алышу оештырылды.   Җыелышта катнашучылар дәүләт икетеллелеге тәҗрибәсен үстерү кирәклеген, милли белем бирү оешмалары челтәрен саклап калу һәм камилләштерүне, төрле типтагы белем бирү оешмалары мәнфәгатьләрен истә тотып эш итүне, педагогик кадрларга, аларны әзерләү һәм яңадан әзерләүгә мөмкин кадәр сакчыл карашта булуны яклап чыгалар.   Киң җәмәгатьчелеккә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына тел мәсьәләсе буенча вәзгыятьне катлауландыруның ярамавы хакында мөрәҗәгать итәбез.   Вакәләтле җыенда катнашучылар, уртак фикер белдереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән чараларга теләктәшлек күрсәтергә кирәк дип саный:   1) 2018 елның 1 гыйнварына рус телен өйрәнү күләмен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык типтагы белем бирү учреждениеләре өчен кабул иткән дәрәҗәгә җиткерү; 2) 10-11 сыйныфларда татар телен укытуны ирекле нигезгә – әзерлек профиленә туры килгәнчә күчерү; 3) татар телен, Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, гомуми башлангыч һәм төп гомуми белем бирү дәрәҗәсендә мәҗбүри укытуны тәэмин итү.   Шулай ук “Россия Федерациясе субъекты дәүләт теле” предметын һәм шуларга яраклы мәгариф программаларын башлангыч һәм төп гомуми белем бирү дәүләт мәгариф стандартларына кертүне, Россия Федерациясе субъекты дәүләт телен укытуны күз алдында тоткан уку планнары вариантларын әзерләүне сорап, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итүне кирәк дип саныйбыз.   Татар-информ
---

--- | 25.10.2017

Казанда Марсель Сәлимҗанов премияләре тапшырыла

$
0
0
31.10.2017 Мәдәният
2017 елның 7 ноябрендә Г.Камал театрында театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырыла. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды.

Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла.

2015 елда әлеге премия лауреаты исеменә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрдәнов, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев лаек булдылар. Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссиянең рәисе - Татарстан Республикасының мәдәният Министры Сибагатуллин А.М.   М.Сәлимҗанов исемендәге премияне тапшыру тантанасы 7 ноябрьдә, Камал театрының Зур сәхнәсендә, Н.Исәнбәтнең Илгиз Зәйниев куелышындагы "Миркәй белән Айсылу" спектакле премьерасы алдыннан узачак. ММЧ өчен аккредитация: kamal.press@tatar.ru, 293-83-18, 89274464542.
---

--- | 31.10.2017

Казанда Флера Тарханованың юбилей кичәсе узды

$
0
0
31.10.2017 Мәдәният
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә, тәрҗемәче,Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы Флера Тарханованың юбилей кичәсе узды.

Кичә юбилярның шигырьләре белән башланды – аларны Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин һәм шагыйрә үзе укыды. 

Юбилярны тәбрикләп Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин : «Флера Габдрахмановна! Без кайчандыр Сезнең белән бергә эшләдек. Сез тикшергән, Сезнең  кулдан узган рәсми документлар һәрчак камил була иде. Сез шагыйрә буларак та, тәрҗемәче, мөхәррир буларак та чын профессионал», - дигән сүзләр әйтте һәм юбилярга  «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.     Юбиляр Татарстан Президенты аппараты,   Язучылар берлеге, Арча педагогика көллияте, Чистай төбәгенән килгән якташлары, Казакъстан язучылары, туганнары, балалары исеменнән котлаулар кабул итте.     Кичә шигырьләр, истәлекләр, җырлар белән үрелеп барды. Флера Тарханованың юбилей кичәсендә күренекле сәхнә осталары –Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләй, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Закиров;  Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Асаев, Фәнис Кәлимуллин; җырчылар Раяз Фасыйхов, Гөлгенә Кәлимуллина, Люция Мусина, Айтуган Вәлиәхмәтов, Базарбай Бикчәнтәев, Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады.
---

--- | 31.10.2017

Татар филармониясе архивыннан ФОТОЛАР

$
0
0
31.10.2017 Мәдәният
Филармония музеенда кызыклы картиналар саклана. Аларның үз тарихлары бар...

Шагыйрь Габдулла Тукай портреты. Авторы – Ш.Закиров. Язучы Рауль Мирхәйдәров тарафыннан 2003 елның 14 мартында бүләк ителгән.  Киндер, майлы буяу. 2002 елда ясалган.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты  Илһам Шакировның туган көнендә җырчының үзенә бүләк ителгән, соңыннан музейга тапшырылган картина.  Авторы – Шамил Госман улы Шәнгәрәев. Киндер, майлы буяу. 2004 елның 15 февралендә тапшырылган.     Татарстанның халык артисты Әлфия Галимовага Мәскәүдә укыган чорында ясап бүләк ителгән портрет. Авторы билгесез.  Филармония музеена 2014 елда  җырчы үзе тапшырды. 2015 елда Әлфия Галимова вафат булды. Киндер, майлы буяу.     Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтов портреты.  Авторы – Надир Нагаев. 1999 елда җырчының фотосыннан күчереп ясалган. Филармония музеена 2017 елның 24 августында Зиннур Нурмөхәммәтовның хатыны Татьяна Романова тапшырды. Зиннур Нурмөхәммәтов 2003 елда вафат булды. Киндер, майлы буяу.     «Урман күле» («Лесная река») картинасы.  Татар дәүләт филармониясенең 70 - еллыгы уңаеннан 2007 елда бүләк ителгән. Авторы – Н.Тарасов. Киндер, майлы буяу.     «Кыллар тирбәлеше» («Вибрация струн») картинасы филармониягә Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрының Көньяк Кореядагы гастроленнән соң рәссам Ли Ёнг Ран тарафыннан  бүләк ителде. Традицион кореякәгазе, алтын порошок. 2015 елның 21 ноябрендә тапшырылган.  
---

--- | 31.10.2017

“Манзара” музыкаль премиясе иң яхшы артистларны барлый

$
0
0
31.10.2017 Шоу-бизнес
Филюс Каһиров, Алинә Сафиуллина, Эльвира Хамматова, Азат Абитов, Нурзадә кебек артистларны аларның “Манзара” музыкаль премиясе лауреатлары булуы берләштерә. Алар - дәрәҗәле премиягә беренче булып лаек булучылар.

20 нче гыйнварда “Пирамида” күңел ачу комлексында татар эстрадасы тарихында икенче тапкыр “Манзара” музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Татар эстрадасының танылган җырчылары һәм яшь башкаручылар катнашындагы зур концерт профессиональ спортчыларның чыгышлары белән баетылган тамаша буларак тәкъдим ителә. 

Татар эстрадасында спорт белән җыр сәнгатен берләштерүче яңа форматта эшләнелгән бу әле беренче премия.

2017 нче елгы “Манзара” премиясе номинатлары арасында Фәрид Низамиев, Чулпан Йосыпова, Нурзадә, Алинә Сафиуллина, Руслан Кираметдинов, Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар, Марат Шәйбәков һәм башка бик күп сәләтле артистлар бар.   GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан оештырылучы масштаблы чарада мәдәният дөньясының танылган әһелләре, медиайолдызлар һәм дәрәҗәле эшмәкәрләр катнашуы көтелә.  
---

--- | 31.10.2017

Кечкенә Мәдинәгә безнең ярдәм кирәк

$
0
0
31.10.2017 Хәйрия
Ике яшьлек Зарипова Мәдинәнең якынарын сөендереп, уйнап-көлеп йөрер, туп кебек тәгәрәп үсәр чагы. Ләкин куркыныч авыру курчак кебек кызның күзләренә зыян салган. Мәдинәгә ярдәм итәр өчен бик зур сумма акча җыярга кирәк.

Кызның әтисе Роберт - МЧС хезмәткәре - халыкка ярдәм итүче батыр егет бүген күз яшьләре белән үзе кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр. Әнисе Резеда да олы йөрәкле, изге күңелле кешеләр ярдәменә өметләнә.

Бергәләп тотынсак, җиңәрбез. Мәдинәгә булдыра алганча ярдәм итик!


---

--- | 31.10.2017

Татар теле булмаса, республика да бетәргә мөмкин - Тәбрис Яруллин

$
0
0
31.10.2017 Милләт
"Татар телен дәүләт теле буларак сакларга кирәклеге - көн кебек ачык. Чөнки ул Татарстан символларының һәм республиканы тотып торган баганаларының берсе. Татар теле, һәм республиканың бердәмлеге булмаса, якын киләчәктә республикабыз да юкка чыгарга мөмкин", - дигән фикердә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсенә карата фикерен ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "7 дней" тапшыруының соңгы чыгарылышында җиткерде.   "Кешеләр безгә: "Менә без татар телен өйрәнәбез, аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләр булдырырга кирәк", - ди. Миңа калса, безгә нәтиҗәләр ясарга кирәк һәм барыбыз бергә аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләрне киңәйтү буенча эшләү мөһим", - диде ул.    
---

--- | 31.10.2017

Хәния Фәрхи: «Габделхәй белән танышканда, минем күз төбем күгәргән, оегым ертылган иде...»

$
0
0
31.10.2017 Шоу-бизнес
“Нихәл, кызый?” газетасында 2015 елда газетабызның дусты Илсөя Бәдретдинованың Хәния Фәрхи белән әңгәмәсе басылып чыккан иде. Әлеге әңгәмәне үзгәртмичә сезгә тәкъдим итәбез.
Күптән түгел бер концерт вакытында Хәния ханым Фәрхи белән сөйләшеп утырдык.  Аның бик озак еллар сәхнә тотканын язып тору кирәк тә, кызык та түгелдер дип уйлыйм. Ул чынлап та зур исемле җырчы һәм аны белмәгән татар юктыр. Шуның өстенә Хәния апа бик тыйнак, ачык йөзле, олысы белән дә, кечесе белән дә теләсә кайсы темага рәхәтләнеп сөйләшә торган «тәмле» кеше. Һәрвакыт матур киенгән, бизәнгән, безнең якта әйтелә торган сүз белән языйм әле... породалы хатын. Аннан, Хәния апаны тормыш иптәше Габделхәй абыйсыз күз алдына китерә алмыйм мин. Алар гел бергә. Менә шул хакта сөйләштек тә инде.   – Хәния апа, Габделхәй абый белән танышканыгыз исегездәме? – Истә булмыйча. Мин ул вакытта аерылган хатын. Кызым Алия белән икәү фатир «снимать итеп» яшибез. Ялгызлык вакытлары... Күршедә бик матур бер гаилә – Рәис белән Галия яши. Аларның кызлары минем Алия белән бер яшьләрдә, дуслашып йөриләр иде. Кызганычка, алар мәрхүм инде. Алар безне таныштырдылар, туйда шаһитлар булдылар. Гомерләре генә кыска булды. Менә шул Рәиснең абый белән кайчандыр минем Габделхәй күрше булып яшәгәннәр. Габделхәй шулай ук аерылган. Монголиядә эшләп кайткан, бер ел ялгыз...   Минем Казанда Камал театры бинасында гөрләп концерт узды. Өй тулы чәчәкләр, бүләкләр... Алиям ул вакытта Башкортстанда әти-әнидә кунакта. Концерт беткәч, күңелдә ниндидер тынлык, хәтта бушлык калды дияр идем. Әле хәзер генә шыгрым тулы залга эшләп кайтып, күпме фотога төшеп, автографлар таратып кайттым да... өй уртасында берьялгызым утырып торам. Күңелдәгене аңлатып бетереп булмый. Ялгыз хатын... Шуннан гармунымны алдым да әкрен генә җырлый башладым. Бермәлне ишек шакыйлар... Ачсам, күршеләрем Рәис белән Галия тора. Кулларында – шампан шәрабы. Алар эчә торган гаилә түгел, бу болай гына – буш кул белән кермик дип алынган нәрсә.   «Мөмкинме?» – ди Рәис. Мин инде курыктым, күрәсең, мин әйтәм, шаулаганмындыр. «Хәния, бигрәк моңсу утырасың, күңел түзмәде, ачуланма инде, синең белән сөйләшергә кердек. Безнең Чаллыда бик яхшы бер дустыбыз бар. Әйдә әле, таныштырыйк үзеңне, ә», – ди.   Бу җәй көне... Сабантуй вакытлары, 24 июнь. Хәтта көнен дә хәтерлим. Соң, мин әйтәм, белмим, әйдә, карап карыйк, дим. «Исеме Габделхәй», – ди. Мин рәхәтләнеп көлдем башта. Исеме борынгырак бит. Күз алдыма олы, симез ир-атны китердем.   Сабантуйга дип бер иптәш кызым да килде. Дөресрәге, Габделхәй килгәндә, үзем генә булмыйм әле дип чакырдым мин аны. Карбызлар алдык, шампан шәрабы... Көтәбез... Карбызны да кисмәдек, шампан шәрабын да ачмадык. Әллә килә, әллә юк, Габделхәйгә әрәм итеп ачып тормыйк әле, дидек. Ә юк...Нәкъ сөйләшкән вакытка килде бу. Үзе генә түгел. Ишектән килеп кереп: «Мин Габделхәй», – диде дә телсез калдым. Озын, матур, мыеклы, ул гәүдә... Ул киемнәре.   – Чәчкә күтәреп, әйеме? Берәр нәрсә алып килгәнме соң? – Кара әле, син әйтмәсәң, һич уйлаганым юк иде... Бернәрсә дә алып килмәде кебек. Хәзер иң кызыгын сөйлим. Пермьда «Барда җыены» дигән җыен оештыралар. Күп еллар бара торган дәрәҗәле чара. Шунда барган идем. Концерттан соң кунакханәгә урнаштырдылар. Иске кунакханә, ишекләре пружиналы. Минем алдан берәү керде... Мин шуның артыннан елмаеп кереп бара идем, теге ишек ычкынып китеп китереп бәрде күз төбемә. Каш ярылды, күз кызарып чыкты. Менә Габделхәй белән танышканда, теге Казан концертларында зәңгәрләнгән күз төбенең яшелләнеп бара торган вакыты. Гомер онытмыйм, бик уңайсыз булды.   Киттек Сабантуйга. Машинаны мәйданга кертмиләр, костюмнарны күтәреп җәяү чабабыз. Ул вакыттагы капрон оекларны әйтер идем инде. Нәрсәгәдер эләкте дә ертылды да китте. Күз алдына китерәсеңме... күлмәкләремне күтәргән Габделхәй һәм мин – дуслары мактаган җырчы Хәния Фәрхи, күз төбемдә синяк, оегым ертык... Мин әйтәм: «Габделхәй, миңа оек кирәк, сәхнәгә чыга алмыйм», – дим. Шулай итеп, бер сәгать кенә таныш Габделхәй күз белән генә размерымны карап, миңа оек табып алып килде.   – Сез аңа тиз ияләштегезме? – Мин, гомумән, бөтен тормышымны үзем корган кеше. Беркемгә дә минем белән командовать итәргә юл куймадым. Ә монда Габделхәй, каршыма чыгу белән, күз карашы белән кадаклап куйды. Минем нишләптер аңа буйсынасым килде. Минем көчле булып арыган вакытым иде. Яшермим, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар да, хәтта нәкъ шул чорда бик каты артымнан йөрүчеләр дә бар иде. Ләкин берсе дә Габделхәй кебек кычкырмый, сүкми, елмаеп буйсындыра алмады.   Шулай итеп, Сабантуйдан соң без әлеге дә баягы күрше Рәисләрнең бакчасына кич утырырга кайтып киттек. Бик зур, бик шәп балык алган булганнар, имештер, шуны кыздырабыз дип, Габделхәйгә кисәргә бирделәр. Габделхәй кулын кисте, шыбырдап кан китте. Мин бит инде йөгерә-йөгерә ярасын эшкәртеп, кулын бәйләдем. Менә шунда бармакка-бармак тиде... Тәннән нидер йөгерде...   – Димәк, балык башка җитте... – Чынлап та шул балыктан башланды бөтен нәрсә. Габделхәй, миңа рәхмәт әйтеп, битемнән «пәп» итеп алды. Баш әйләнеп китте. Хәния апаң мәхәббәте шуннан башланды. Бала-чага кебек, билләһи. Шуннан киттек, янәсе, урман карап киләбез дип, гулять итәргә. Җәй бит... аяк асты тулы каен җиләге. Ә-әй шундый матур, яшь чаклар... Хәзер, минәйтәм, Габделхәй менә бу каенны өй әле, дим. Рәисләрнең мунчасына свежий каен себеркесе сындырыйк, дим. Мин себерке ясыйм, Габделхәй шаккатып карап тора. Ул аны һаман сөйли. «Мин сине бер сытык хатын дип күз алдыма китергән идем», – ди. Аннары киттек су буена балык тотарга... Бик матур булды безнең танышу. Су буеннан ул мине кулына күтәреп алып кайтты.   – Аннары? – Аннары, сеңлем, башланды...   Илсөя Бәдретдинова. «Нихәл, кызый?», 2015
---

--- | 31.10.2017

Татарстан мөфтие балаларын "баш кисеп" шаккаттырган (ФОТО)

$
0
0
31.10.2017 Дин
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең балаларына (ул дүрт бала атасы) онытылмаслык яллар оештырган. Алар бергәләп интерактив фәнни-күңел ачу үзәге булган Кызыклы фән һәм техника йортында кунак булган.

Республикабыз мөфтие көзге ярдәмендә оптик иллюзия ясау алымын кулланып балаларын да шаяртып алган. Интернетта аның менә шундый "киселгән башлы" фотосы пәйда булды. Комментарийлардан күренгәнчә, балалары гына түгел, Камил хәзрәтнең интернет-язылучылары да әлеге сурәттән һәм мөфтинең юмор хисеннән бик канәгать калган.

Тулырак: Муфтий Татарстана повеселил своих детей «отрезанной» головой (ФОТО)

 
---

--- | 31.10.2017

Казанда «Алып калыр ӨМЕТ» концертларына зур әзерлек бара (ВИДЕО)

$
0
0
01.11.2017 Мәдәният
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 16, 22 ноябрьдә «Алып калыр ӨМЕТ» дип исемләнгән, Айдар Фәйзрахманов җырларыннан һәм татар шагыйрьләре әсәрләреннән төзелгән концертлар була.
Бу видеоязмаларда – әзерлек мизгелләре.


---

--- | 31.10.2017

Табиблар баланы коткарган, әмма әнисен коткара алмаганнар

$
0
0
01.11.2017 Ир белән хатын
Күптән түгел Илдар белән Лилиянең уллары туган дигән хәбәрне ишетеп шатлыклы гаҗәпләнү кичердем. Табиблар бит аларга балагыз булмаячак дигән иде... Дөресрәге Илдарның баласы булмаячак... Германиягә кадәр дәваланырга бардылар, әмма андагы табиблар да шул ук сүзне әйткән...

Лилияне күпләр аерылышыр да, башкага кияүгә чыгар дип уйлаган иде. Шуңа аларның балалар йортыннан яңа туган бәби алып кайтулары күпләр өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Лилия үзен бала табу бәхетеннән мәхрүм иткән, дип тел шартлаттылар. Илдар белән Лилия беркем сүзенә карамый, ятим сабыйга әти-әни булган. Яңа гына дөньяга аваз салган кызчыкның әти-әнисенең юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән. Йөкле әнисен хастаханәгә илтеп җиткергәннәр. Табиблар баланы коткарган, әмма әнисен коткара алмаганнар.

Илдар белән Лилия шушы баланы бер күрүдә үк яраттык, диделәр. Кызчыкка Сания дип исем куштылар. Сабый янына Илдар эшеннән өенә атлыгып, йөгереп кайта иде. Үсә-үсә кызчыкта ДЦП диагнозы булуы аңлашылды. Илдар белән Лилиядән бер генә тапкыр да үкенү сүзе ишетмәдем, баладан баш тарту аларның уйларына да кереп карамады. Илдар эшкуарлык белән шөгыльләнде, Лилия көне-төне баланы кулына күтәреп әле бер табибка, әле икенчесенә йөрде. Тагын Германиягә барып кайттылар. Сынауларны кичеп, балаларын сәламәтләндерү өчен акчасын да, вакытын да кызганмадылар. Хастаханәләрдә дәвалау курслары үткәч, Кара диңгез буендагы курортка да алып бардылар.

Таныш-белешләремнән алар турында сораштырып тордым. Илдар Саниягә “кызым” гына дип тора, дип сөйләделәр.    Былтыр Саниягә 10 яшь тулганда Лилия белән Илдарның уллары туган. Шул хәбәрне ишеткәч күзләремә яшьләр тулды. Сөбханалла, Аллаһы Тәгалә аларны сабырлыклары өчен бәби белән бүләкләгән. Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Санияне тәрбияләүләре нәтиҗәсендә Илдарның эшкуарлыгы да бернинди кризисларга карамый алга таба, юлында гел мәрхәмәтле кешеләр генә очрап тора. “Аллаһы Тәгалә безгә аны фәрештә итеп җибәрде, бугай”, – ди ул.
Эльвира УСМАНОВА

--- | 31.10.2017

Рус телендә чыга торган "Идел" журналына баш мөхәррир итеп Айсылу Хафизова билгеләнде

$
0
0
01.11.2017 Матбугат
Журналист, сценарист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни хәбәрчесе Айсылу Хафизова «Идел» журналының русча версиясенә баш мөхәррир итеп билгеләнде. Бүгеннән ул яңа эш урынына чыга.
«Идел» журналының русча версиясе татар мәдәниятен рус теле аша дөньяга таныту, интеграцияләү юнәлешенә йөз тотарга тиеш - бүгенге контекстта бу бик зур әһәмияткә ия, - ди Айсылу Хафизова «Татар-информ» хәбәрчесенә. – Безнең күпме рус телле татар язучысы бар. Алар үзләрен татар диеп саныйлар, һәм аларның язганнарында татар дөньясы чагыла. Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзаров, Айдар Сахибзадинов кебек шәхесләр - татар мәдәниятен дөньяга танытучылар. Алар аша рус дөньясы татар дөньясын таный”.       «Идел» журналы һәрвакыт та әдәбиятта яңа исемнәр ачты, алга таба да шулай булыр, дип ышанам. Ирешелгәннәрне югалтмыйча, бернәрсәне дә җимермичә генә, «Идел»нең башланып киткән дәрәҗәсенә омтыласы иде, - дип дәвам итә Айсылу Хафизова.     Мәгълүмат өчен. «Идел» журналы — Казанда татар һәм рус телләрендә чыга торган журнал. Ул 1989 елда чыга башлый. Беренче мөхәррире - Римзил Вәлиев. Төрле елларда журналны Фәиз Зөлкәрнай, Рашат Низамиев, Нәбирә Гыйматдинова, Рифат Фәттахов, Рөстәм Галиуллин җитәкли. Рус телле версиясендә Әхәт Мушинский, Галия Зәйдуллина, Наил Ишмөхәммәтов эшләгән.     Айсылу Хафизова – татар киносы яңартылу чорында танылу алган киносценарист. ВГИКның кинодраматургия факультетын тәмамлаган (О.А.Агишев, В.В.Тулякова-Хикмәт остаханәсе). Аның сценариесе буенча “Зәңгәр күбәләкләр” фильмы (режиссеры - Фәрит Дәүләтшин), “Шүрәле” мультфильмы (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) төшерелде. Ул “Дилемма”, “Бөркетләр” (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) фильмнарының автордашы. "Тормыш юллары" радиосериалының сценарий авторы. “Татар-информ”га кадәр Мәскәүдә “Россия” телеканалында сериаллар редакциясе редакторы, “Мусульмане” тапшыруы хәбәрчесе булып эшләде. Айсылу Хафизова 1996 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлады.
---

--- | 01.11.2017

Инвалидларга зур бүләк

$
0
0
01.11.2017 Җәмгыять
Көз башында Зур Рбишчада яшәүче аналы-уллы инвалидлар Алимә һәм Халит Шиафетдиновларның йортында янгын чыгып, алар тораксыз калды. Инвалидларны йортлы итәр өчен беренче ярдәмне күршеләре Таһир Краснов белән Хафиз Карагатов оештырды – халыктан акча җыеп өй төзү инициативасы белән чыктылар.

Иң  беренчеләрдән  булып Мәскәүдә  яшәгән  авылдаш  егет Сәит  Измайлов,  Кече  һәм  Зур Рбишча  төп  мәчетләре  зур  сумма-лар  белән  ярдәм  иттеләр,  ике  як Рбишча  авылларында  яшәүче  ха-лык та бу хәйрия акциясенә кушылды. Белгәнебезчә, яңадан йорт төзү җиңел эш түгел, акча җыю бер хәл, төрле  кирәк-яракларны  кайгыртып йөрүнең дә мәшәкате зур. Бу хәйрия акциясен башкаручыларның бит үз нужасы  да  бар,  шуңа  да  карамастан,  алар  янгыннан  зыян  күргән авылдашларының  хәленә  керергә тырышып,  эшне  кыска  тоттылыр һәм  санаулы  вакыт  эчендә  таш йорт  бастырып,  түбәсен  яптырды лар (фотода). Бүгенге көнгә өйнең эчендә ремонт ахырына якынлашып килә,  җиһазландыру  һәм  ягулык системасын  эшләү мәсьәләләре дә  хәл  ителә.  Бүген  Алимә  апа күршеләрендә яши, ә улы Халитны вакытлыча Салгандагы приютка урнаштырганнар. Халыкара инвалидлар көненә бер ай гына кала бара һәм  шушы  датага  чаклы  Шиафет-диновлар  гаиләсе  яңа  өйгә  атлап керерләр дигән өмет белән яшиләр ярдәмчел авылдашлары. 

-  Әлбәттә,  мәчетләребезгә  һәм авыл халкына рәхмәт, тораксыз калган  күршеләремне  читкә  ташламадылар.  Шулай  ук  янгын  сүндерүче күршебез Шәмил Әхмәтҗановка да аеруча  рәхмәтлебез.   Әгәр  ул  тиз арада килеп җитмәгән булса, якын-агы йортларга һәм башка корылма-ларга ялкын кабыну куркынычы зур иде. Әмма бу эштә тәгәрмәчкә таяк тыгучыларсыз да булмады: берничә авыл егетенең минем турыда уйлап чыгарган имеш-мимешләре кәефне бозды. Мин табыш күрер өчен түгел, ярдәмгә мохтаҗ булган шушы инва-лид  авылдашларым  кышкы  суы-кларда  урамда  калмасыннар  дип, инициатива  белән  чыктым,  -  ди шушы игелекле эшләр башында торучы Таһир әфәнде.

Автор фотосы.  
Ришат РАМАЗАНОВ

--- | 01.11.2017

Казанда яшь драматургларның пьесаларын уку уза

$
0
0
01.11.2017 Мәдәният
2017 елның 6, 7 һәм 8 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы һәм лабораториясенең өченче этабына узган яшь драматургларның пьесаларын уку уза. Пьесалар режиссерлар җитәкчелегендә профессиональ актерлар тарафыннан укылачак.
Өченче этапка узучы яшь драматурглар исемлеге:   1.      Сөмбел Гаффарова
2.      Гүзәл Сәгыйтова
3.      Рәдиф Кашапов
4.      Энҗе Гыйззәтова
5.      Алинә Бикмуллина
6.      Миләүшә Имамназарова
7.      Алсу Газтдинова   Исегезгә төшерәбез, быел “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы беренче тапкыр лаборатория форматында уза. Моңа кадәр яшь драматурглар лабораториясенең беренче ике этабы: иҗади белем алу һәм пьесалар язу этаплары узды.   “Яңа татар пьесасы-2017” лабораториясе һәм конкурсы яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәрелә. Конкурсны һәм лабораторияне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты.
---

--- | 01.11.2017

Татарстанда яшүсмернең серле үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

$
0
0
01.11.2017 Криминал
13 октябрьдә Бөгелмәдә Ленин урамында 15 яшьлек үсмер аңсыз килеш табылган һәм ул ике көннән хастаханәдә үлгән. Әлеге факт буенча “Үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
"Татар-информ" хәбәр итүенчә, яшүсмернең киемнәрен караганда газлы кечкенә баллон табылган. Тикшерү суд-химик, шулай ук суд-медицина экспертизасы үткәрүне билгеләгән. Аның нәтиҗәсендә мәктәп укучысының үлемен ачыклау мөмкинлеге булачак.   Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре булган хәлне ачыклый. Тикшерү эшләре дәвам итә.  
---

--- | 01.11.2017

Ләйсән Мәхмүтова: "Чыдый алмагач, яздым"

$
0
0
01.11.2017 Шоу-бизнес
Җырчы Ләйсән Мәхмүтова татар теле турында “Инстаграм”га үз фикерен белдергәч, аңа бер-бер артлы хатлар яза башлаганнар. Кемдер аны хуплый, кемдер сүгә.
– Әллә нинди заманнар килеп җитте әле. Татарстанның “йөрәге” – Казанда татар теле дәресләре кыскартылыр, ә кайбер җирләрдә факультативка калыр дип башка да килмәс иде. Дөресен әйткәндә, куркыныч. Казанда мондый хәлләр башлангач, аркадан сулар ага башлады. Хәзер мәктәп, аннары ни булыр? Димәк, Татарстан “кемгәдер” тыныч кына яшәргә комачаулый. Күпме көрәшеп, күпме тырмашып, тырышып үскән республикабыз мондый хәлгә калырга тиеш түгел! Һәрбер эшне уйлап эш итәргә кирәк. Бу безнең татар халкына да кагыла һәм безнең түрәләргә дә. Вакыт узгач, үкенерлек булмасын! - дип уртаклашкан җырчы Акчарлак белән.
---

--- | 31.10.2017

Татарстанда 3 бала анасы үлемендә аның сөяркәсен гаеплиләр

$
0
0
01.11.2017 Фаҗига
Бөгелмәдә 25 яшьлек Лилия Гадееваны фатирында үлгән килеш тапканнар. Ана янында өч баласы да булган. Алары исән. Иң кечкенә улына әле бер ай да юк. Ике яшьлек кызы целебраль параличлы. Олы улына 4 яшь. Ашамыйча, бер йотым сусыз ике көннән артык үлгән әниләре гәүдәсе янында яшәгән бу сабыйларның исән калулары могҗизага тиң.
Бу вакыйга бөгелмәлеләрнең теленнән төшми. Гадеевлар гаиләсен белгәннәр дә, белмәгәннәр дә якыннарының кайгысын уртаклаша. Хәер, Лилиянең дусларыннан кала беркеме дә юк бугай. Ул Бөгелмә балалар йортында тәрбияләнгән. Әбисе исән. Тик алар күптән аралашмый. Социаль челтәрдә дуслары Лилиянең якты истәлегенә аерым төркем булдырганнар. Кайбер мәгълүматны шул төркемдәге танышларыннан белештек. Күбесе Лилиянең үлемендә аның сөяркәсен гаепли. Бу ир-атны психик яктан тотрыксыз, кызны гел кыйнаган диючеләр дә бар. Бөгелмәдә ата-анасыз авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Лилияне яхшы хәтерли. Баштарак бу балалар йорты булган. Лилия шунда тәрбияләнгән.   – Яхшы укымады, бик әйбәт, акыллы, тәртипле дип тә әйтә алмыйм. Шулай да спорт ярышларында актив катнаша иде. Йөгерү буенча урыннар алганы бар. Кызганыч, балалар йортыннан киткәч, аңа спорт кирәк булмады. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап аш-су белгечлегенә укырга керде. Училище тәмамлады, – дип сөйләде исемен күрсәтмәвебезне үтенеп, үзәк хезмәткәре.   Бөгелмә районының эчке эшләр бүлегенә дә шалтыраттык. Анда да әллә ни артык мәгълүмат бирергә теләмиләр. Шулай да балигъ булмаган яшьләр эшләре буенча инспектор Елена Москвичова аңлатма бирде: – Безгә хәбәр булгач, социаль яклау бүлеге, гадәттән тыш хәлләр идәрәсе белгечләре белән күрсәтелгән адрес буенча бардык. Фатирга кердек. Лилия Гадееваның үле гәүдәсе табылды. Аның янында өч бала да бар иде. Безнең исәпләүләр буенча, алар мәет янында ике көннән артыграк яшәгәннәр. Бу җинаятьтә гаепләнүче кеше тоткарланды, вакыйга буенча тикшерү эше дәвам итә, – диде ул “ШК” га.   “Балалар нинди хәлдә иде?” дигән соравыбызга инспектор: “ Ике көн сусыз торган балаларны нинди хәлдә дип күзаллыйсыз соң, иң кечкенәсе 6 октябрьдә генә туган”,- дигән җавап белән чикләнде. Хәзер сабыйлар Бөгелмә хастаханәсенә урнаштырылган. 4 яшьлек малай йогышлы авырулар бүлегендә, ике яшьлек авыру кыз белән яңа туган сабый балалар медицина учреждениесендә дәвалана.   – Балалар өчен борчылмагыз. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәм итә. Җиләк-җимешен, йогуртын, памперс ише кирәк-яракларын китереп торалар. Баштарак олы малай фаҗига хакында еш сөйли иде, психологлар, табиблар ярдәме белән стресстан акрынлап котыла, хәле канәгатьләнерлек, – диделәр Бөгелмә үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре.   Бөгелмә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Лилия Гадеева, күп балалы ана буларак, пособиеләрен дә рәсмиләштерергә өлгермәгән булган.
---

--- | 01.11.2017

Укучыларыбыз – горурлыгыбыз

$
0
0
01.11.2017 Мәгариф
Безнең Петрякс урта мәктәбе каршында уңышлы эшләп килгән “Актив балалар” исемле волонтерлар отряды, өлкән класслар укучылары Советы һәм “Ника” балалар оешмасы тик утырырга күнекмәгәннәр. Бергәләшеп төрле даталар уңаеннан даими чаралар оештыралар.Күптән түгел генә алар “Көмеш волонтерлар” дип исемләнгән акция кысаларында җирле балалар бакчасында кунакта булдылар.

Нәни авылдашлары өчен мастер-класслар оештырдылар, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм мәктәп укучыла-ры көче белән җыелган уенчыкларны бүләк иттеләр.

Халыкара  укытучылар  көне  уңаеннан  оештырылган  “Шәфкатьле  йөрәк”  акциясе  кысаларында  укучылар укытучы-пенсионерларны  хөрмәт  иттеләр,  һәркайсының өенә  барып  ихластан  тәбрик  иттеләр  һәм  истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Картлар  декадасы  да  алар  тарафыннан  игътибарсыз калмады  –  “Күңел  яшь  әле”  акциясе  оештырылды.  Уку-чылар  әлеге  бәйрәмне  ничек  итеп  оештыру  өстендә  күп баш  ватты.  Нәтиҗәдә,  алар  Петрякс  участок  хастаханәсендә даими дәвалану алган һәм ялгызак булу сәбәпле шунда гомер кичергән  өлкән  яшьтәге  кешеләрне  хөрмәтләргә  булдылар. Кыска вакыт эчендә тәм-том, җимешләр һәм башка ризыклар кайгыртылды. 

Кайбер  әти-әниләр  балаларының  идеясен  хуплап, төрле камыр ашлары, бәлешләр дә пешергән иде.Билгеләнгән  көнне  укучылар  хастаханәгә  барып,  аларны Өлкәннәр көне белән җылы тәбрикләделәр, татлы бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Татлы ризыклар шулкадәр күп җыелган иде,  хәтта  хастаханәнең  көндезге  стационарында  дәваланучы карт петрякслыларны да сөендерергә мөмкинлек булды. Мәктәп  базасында  урнашкан  крайны  өйрәнү  музеенда Өлкәннәр декадасы уңаеннан хезмәт ветераннары өчен укучы-лар  Ләйсән  Абянова,  Диляра  Гильманова,  Ләйлә  Аляутдинова һәм Диляра Шәрәфетдинова “Минем авылым тарихы” дип аталган экскурсия оештырдылар. 

Светлана СЕВБЯНОВА, педагог-оештыручы.  
---

--- | 01.11.2017

Казанда татар эстрадасының "каймак"лары җыела (ВИДЕО)

$
0
0
01.11.2017 Шоу-бизнес
«Татарча солянка»да хитлар парады көтелә. “Музыкаль каймак” исеме астында узачак концерт татар эстрадасы каймакларын бер сәхнәгә дәшә.

“Музыкаль каймак” хит-парадын телевизор экраннарыннан карап баручыларга менә дигән бүләк бу – соңгы ярты елның бөтен суперхитлары, ә димәк, иң матур җырлар һәм аларны башкаручы иң шәп җырчылар 18 ноябрьда Филармония концертлар залында очрашачак.

Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77  
---

--- | 01.11.2017

VI Бөтенроссия «Изучи интернет – управляй им!» онлайн-чемпионаты старт алды

$
0
0
01.11.2017 Җәмгыять
Чемпионатта катнашучылар 60 минут дәвамында төрле дәрәҗә авырлыктагы биремнәрне үтәргә тиеш. Быел биремнәр интернетка: концепция, архитектура, куркынычсызлык кебек темаларга кагылышлы ди оештыручылар.

Чемпионатка язылу агымдагы елның 30 ноябренә кадәр рәсми сайт аша башкарыла.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр: ноутбук-трансформерлар, Samsung Galaxy J3 смартфоннары һ.б. көтә.

 
---

--- | 01.11.2017
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>