Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Татарстанның бер районында “ПАЗ” автобусы янган (ФОТО)

$
0
0
15.11.2017 Хәвеф-хәтәр
Арча районында “ПАЗ” автобусы янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Татар-информ” язуынча, Арча-Сеҗе юлының 22нче километрында Иске Му авылы янында булган әлеге хәл турындагы хәбәр кичә иртән килеп ирешкән.     Сеҗе янгын сүндерүчеләре урынга килгәндә, автобусны тулаем 10 квадрат метр мәйданда ут чолгап алган булган. Биш минуттан ут сүндерелгән.     Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.   
---

--- | 15.11.2017

Татарстанда машина елгага төшкән: өч кеше үлгән, берсен эзлиләр (ФОТО)

$
0
0
15.11.2017 Фаҗига
Әгерҗе районында җиңел машина елгага төшкән. Андагы өч кеше үлгән, берсе югалган, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Бәхетсезлеккә очраучылар Иж елгасына балык тотарга килгәннәр.

Кайбер фаразлар буенча, машина рулендә сәрхүш хатын-кыз, салонда шулай ук өч ир-ат булган.

Водолазлар баткан машинадан 43 һәм 37 яшьлек ир-атларның һәм шәхесе билгеле булмаган хатын-кызның мәетен алганнар. Тагын бер 62 яшьлек ир-атның гәүдәсен эзлиләр.     
---

--- | 15.11.2017

Һәлакәткә очраган самолетта сигез кешенең гомере өзелгән (ВИДЕО)

$
0
0
15.11.2017 Фаҗига
Хабаровск краенда Let L-410 самолеты һәлакәткә очраган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, очкычта 9 кеше булган, дип хәбәр итә “Новости” Россия мәгълүмат агентлыгы.
Хабаровск – Николаевск-на-Амуре – Нелькан рейсы «Хабаровские авиалинии» авиакомпаниясенә карый. Самолет Нелькан торак пункты янындагы күтәрелеш полосасы янында көчле басым белән төшеп утырган, дип яза Татар-информ.   Һәлакәт шаһите булучыларның әйтүенчә, очкыч, төшүгә якынлашу вакытында, бер ягына янтая башлаган.   Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер бала исән калган. Ул Нелькан районы үзәк хастаханәсенә китерелгән. Баланың хәле авыр, дип бәяләнә. Башка 8 кеше һәлак булган.   Һәлакәт урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм медицина хезмәткәрләре эшли. Самолетка ут капмаган.   Фаҗиганең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. “Хәрәкәт вакытында һәм һава судносын эксплуатацияләүдә саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән куркынычсызлык техникасын сакламау” матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 


---

--- | 15.11.2017

Илсөя Бәдретдинованың хәле начараеп, хастаханәгә эләккән

$
0
0
15.11.2017 Шоу-бизнес
Популяр җырчының Инстаграмы хәбәр итүенчә, кичә гастрольләрдә Илсөянең хәле начараеп, хастаханәгә эләккән. Аның белән бар да яхшымы икән? Бу хакта үзеннән сораштык.
- Хәлләрегез ничек, Илсөя? - Бер көе, бүген Аллага шөкер, дип әйтсәм дә була. Кичә Кушнаренковода концерт куйганда кинәт хәлем начарайды, көч-хәл белән концертны тәмамлап, дәваханәгә бардым. Аппендицит борчый микән дип курыккан идем, әмма табиблар алай димәде. Хәлсезләнүдән ул авыртулар килеп чыккандыр дип уйлыйм. Юньләп йокы да тими: күп булса, 4-5 сәгать йоклыйм.
- Бәлки ябыгудан да шулай булгандыр? Кинәт ябыгуны табиблар өнәп бетерми бит. - Юк, алай дип уйламыйм. Мин бит махсус ябыкмадым: үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер тазарып киләм инде. 48 килограмм идем, бүген – 54. Үзем таза кешеләрне яратам. Көзгегә карагач та, үзем белән канәгать түгелмен, бераз тазарасы килә. Сүз дә юк, ябык булу нык җиңел, үзеңне әйбәт хис итәсең. Әмма, миңа калса, артык ябык булу берничек тә матур була алмый.     Мине спорт залына да, янәсе, ябыгыр өчен йөри диләр. Юк! Кайбер җирләремне матурлар өчен бары тик махсус күнегүләр генә ясыйм анда. Кыскасы, “няшка” булыр өчен йөрим.
- Димәк, бүген сезнең белән бар да яхшы һәм Башкортстан буйлап гастрольләрегез дәвам итә? - Әйе, 3 көн монда концертларыбыз булачак. Яраткан тамашачыларымны көтеп калам!
Зоя СОЛОШИНА

--- | 15.11.2017

Ринат Закиров 26 ел җитәкләгән "Казан" милли-мәдәни үзәгеннән китте

$
0
0
15.11.2017 Мәдәният
"Казан" милли-мәдәни үзәген 26 ел буе җитәкләгән Ринат Закиров эшеннән китте. Үзәктә кадрлар алмашынуы күзәтелә.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Җитәкче вазифаларын башкаручы булып Ринат Закировның урынбасары Наил Зыятдинов билгеләнгән.    Ринат Закиров бу оешманы 1991 елдан бирле җитәкли иде.    
---

--- | 15.11.2017

Дмитрий Стариков: «Шиншилладан тегелгән сыйфатлы натураль тунны ничек дөрес сайларга?»

$
0
0
16.11.2017 Киңәш-табыш
Шиншилла мехыннан эшләнгән затлы тун хатын-кызны тагын да бизәп, матурлап җибәрә. Әмма бу җәнлекнең тиреләре шактый кыйммәт тору сәбәпле тун җитештерүчеләр еш кына рекс куяны (кролик-рекс) тиресен куллана. Шиншилла алам дип куян тунына ничек юлыкмаска? Ничек алданмаска?
Бу сорауларга «SweetFurs» салоны белгече Дмитрий Стариков җавап бирә.   Шиншилладан тун сайлаганда бик күп нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Юкса, ялган тун алырга мөмкинсең. Әлбәттә, абруй казанган җитештерүчеләрдән мондый "фокуслар" килеп чыкмас. Әмма дөнья хәлен белеп булмый. Чып-чын шиншилла мехын сайлау нечкәлекләрен белеп торыгыз.     Мөһим үзенчәлекләр:   Тун нинди тире кисәкләреннән тегелгәнен - шуңа игътибар итегез. Шиншилланың тире кисәкләре куянныкыннан кечерәк була. Алар 24-25 сантиметр буйлы шакмаклар итеп киселә. Тунны тегәр өчен җитештерүчеләр тиреләрне тулысы белән файдалана, шуңа күрә тоташкан җирләрендә йон әзрәк була. Тун дөрес тегелгән очракта шиншилла тиресенең корсак өлешләре ян-якка урнаштырылган була. Әзер тунда мех дулкын-дулкын булып тора. Кролик тунда мондый эффект юк. Тотып карашка шиншилла мехы куянныкыннан йомшаграк. Һичшиксез, тунны капшап карагыз. Бу җәнлекнең йоны бик купшы, чөнки тиресендәге бер чыганактан 45-50 нечкә йон үсә. Әйткәнебезчә, тун өчен тирене тулысы белән алганга, тиренең кырый-кырыйларында йон әзрәк булыр. Тунның төсе бик мөһим. Буялмаган натураль мех беркайчан да бер тонда булмаячак. Ул кара, ак, ялтыравык төсләр белән уйнап тора. Кызыклы факт. Шиншилладан эшләнгән киемнәр тотып карашка салкын кебек тоела. Ә кролик мехы бүлмә температурасына яраклаша. Шиншилла тунының бернинди исе булмаска тиеш. Чөнки бу җәнлекнең тир чыганаклары юк. Әгәр дә туннан ис килә икән, мөгаен, аны химик буяу белән эшкәрткәннәрдер. Бу очракта әлеге тун куяннан эшләнмәде микән, дип шикләнергә нигез бар. Шиншилла мехы бик җиңел. Аннан тегелгән тунның авырлыгы 2 килограммнан артмаска тиеш. Тунның этикеткасына күз салыгыз. Әгәр дә анда “шиншилла-рекс” дип язылган икән, димәк, бу кролик.  Шиншилла мехын ничек тәрбияләп тотарга - белгеч киңәшләре   Бу төр җәнлек тиресеннән эшләнгән туннар премиум-класска карый, ягъни бик кыйммәтле кием. Әгәр дә мондый тунны сатып ала алгансыз икән, аны карап тотуга, профессиональ химчисткага да акчагызны жәлләмәгез. Бобр яки чәшке (норка) белән чагыштырганда шиншилланың мехы бик озакка чыдамый. Шуңа күрә аның белән бик җайлап-саклап кына файдаланырга киңәш ителә. Өстендәге су тамчыларын махсус щетка   белән сыпыр төшерергә кирәк. Чистартуны исә гел эчке яктан башлыйлар. Чынлыкта, шиншилла туны көн саен кия торган нәрсә түгел. Алмашка һәрвакыт башка киемегез булсын.     Шиншилла мехыннан эшләнгән киемнәр күпме тора?   Әйткәнебезчә, шиншилла туны - кыйммәтле кием. Аны эшләүгә күпме җәнлекнең тиресе киткән – бәясе, беренче чиратта, шуннан исәпләнә. Кыскарак фасондагы тунга, гадәттә, 30лап тире китә. Җәнлекнең буе 20-36 сантиметрны тәшкил итә. Кечкенә тиреләр кыйммәтрәк йөри. Мехны төсләр буенча туры китергәннәрен дә онытмагыз, димәк, артык мех кисәкләре күп була дигән сүз. Бер тире кисәге 8000 сумнан 20000 сумга кадәр йөри. Шуннан исәпләп чыгарыгыз инде. Димәк, сезгә 50 мең сумга “шиншилла” тун тәкъдим итәләр икән, белегез, бу ялган тун. Арзан бәягә шиншилла кием табарга мөмкинме? Бик сирәк очракта. Әйтик, тунны тегүчеләр тиреләрне җирле җитештерүчеләрдән күпләп сатып алган очракта. Шиншилла - ул люкс кием. Иң зур “распродажа”да да ул арзан тора алмый.
Профессиональ эксперт Дмитрий Стариковның киңәшләре сезгә ярдәм итәр, дигән теләктә калабыз.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 16.11.2017

Рифә Рахман: «Уңыш премияләрдә, хөкүмәт бүләкләрендә чагылмый»

$
0
0
16.11.2017 Мәдәният
«Хезмәт даны» газетасы журналисты Алсу Идрисованың Рифә Рахман белән әңгәмәсе.

– Рифә апа, сентябрь аенда 55 яшьлек күркәм бәйрәмегезне билгеләп үттегез. Сез аны нинди хисләр белән каршыладыгыз?

– Җиңел хисләр белән бәйрәм итәр вакыт түгел. Милләткә һәрьяклы һөҗүм бара. Тел язмышы кыл өстендә генә. Мин аны көрәштә – халык алдында чыгышлар ясап, протест вакыйгаларында катнашып, култамгалар җыю хәрәкәтенә кушылып уздырдым. Республика җитәкчелеге дә кыен хәлдә. Алар ничек кенә, ни дип кенә әйтсә дә, безнең яклауга мохтаҗ. Әгәр татар кешесе үз язмышына битараф икән, җитәкчелек берни эшли алмый. Без бүген, бердәм булып, шуны аңлап һәм бернидән курыкмыйча, канунда язылган хакларыбызны таләп итәргә тиеш. Ул-кызларны милли телдә тәрбияләп, милли телдә укытып кына, иманлы балалар итеп үстерергә мөмкин. Шуңа соң дәрәҗәдә ышанам. Соңгы ярты елда һәр көнем татарны моңа кадәр яшәткән авыл ничек уйлый, гади халык ничек уйлый, без язучыларның йөрәк аша уздырып әйткән сүзләрен ишетәме икән, дигән гамь эчендә узды.   – Сез язмышыгыздан канәгатьме?   – Сорау бераз уңышсызрак яңгырый. Канәгать һәм канәгать түгел... Язмышка карата мондый сорау бармый дип саныйм. Монда бит дәрестә билге алу турында гына сөйләшмибез. Икелегә һәм башка билгегә мөнәсәбәт күрсәтү булса, төп-төгәл җавап бирер идем. Язмыш – Алладан. Инсан Хода биргәнгә шөкер кылырга, әмма тормышны тагын да ямьлерәк итү өчен тырышырга тиеш. Йөреп торырлык, эш эшләрлек сәламәтлегең булу – үзе генә дә зур бәхет. Ә инде эшләрең вакыт-вакыт нәтиҗә дә китерсә, шул мизгелләрдә ниндидер канәгатьлелек хисләре туып-туып аладыр. Мин бит әле, Аллага шөкер, яшим. Ә сез тормыш йомгакланган, бәясен алырга тиеш кебек сөйләшәсез.    Сорау үзегездән канәгатьме, башкарган эшләрегез күләменнән, ирешкән уңышларга... кебегрәк бирелсә икән ул. Әле анда да, җавабы барыбер мондагычарак булыр иде. Кеше үз алдына бурыч өстенә бурыч йөкләргә тиеш. Милли әдәбиятка хезмәт итүченең бәхете, сезнеңчәләп, канәгатьлек хисе дип атыйк, милләт халәтенә, аның дөнья кысасындагы дәрәҗәсенә, мөмкинлекләренә бәйле.   Шәхси язмыш бар, милләт язмышы бар. Менә милләтең азатлыгына бәйле дә бәхет тойгылары кичерсәң икән ул! Язучылар белән очрашу вакытында бер малай танылган әдиптән, сез бәхетлеме, дип сораган. Тегесе, бәхетле, дигән дә нигә икәнлеген шәхси тормышы мисалларында аңлатып киткән. Шуннан соң малай бик акыллы сүз әйткән. Язучы кеше милләте ирексез булганда, ничек бәхетле була ала инде, дигән. Менә без үзебездән соң килер буыннарны, яшь алмашны шушындый мәгънәле фикер йөртүчеләр итеп тәрбияләсәк, халкыбызның киләчәк язмышын аларга ышанып тапшыра алсак икән! Чын канәгатьлекне әнә шул чакта гына кичереп булачак.    Аллага шөкер итү исә биргәненә рәхмәт әйтү дигән сүз. Мин аңа үткәнем, бүгенгем өчен, әни исәнлегенә, балалар һәм оныклар, туганнар барлыгына мең мәртәбәләр шөкер кылам. Инде булганыннан аермасын! Алла биргәнгә, язганга риза булсаң да, ничек итеп, үзеңә бәйле рәвештә, мин канәгать, мин канәгать, дип, сафсата сатарга мөмкин?! Ул чакта бит үсеш тукталачак, рух сүнәчәк. Дөм канәгатьсезлектә яшәсәң дә, шулай ук. Мин, әллә өлкән кеше булгангамы, мондый төшенчә турында уйланмыйм. Төгәл, кәгазҗгә төшә торган билгеләргә эшләр яшьтән чыктым. Мин үз алдыма тәгаен эш-хәлләргә бәйле генә сораулар куеп яшим.
– Әдәбиятыбызның киләчәге бармы?    – Бар! Ул бүгенге көндәге әдәбияттан кайтыш та булырга мөмкин, тиң дә, башкача да... Әмма бар! Сүз сәнгате күтәрелеш һәм төшешләр аша югары үрмәли. Бу табигый. Бүгенге әдәбиятның йөзек кашлары – нигездә, миндә укып, язучылык серләренә төшенгән яшьләр. Рөстәм Галиуллин – бер дигән прозаик, Лилия Гыйбадуллина – бик үзенчәлекле шагыйрә. Тагын бар алар. Үзебезнең Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗат потенциалы чиксез зур. Киләчәктә әле ул тагын да үсәчәк! Мин шуны көтәм, аңа бәйле өметләр юкка чыкмаса иде дип телим.   – Әдәби тәнкыйтьнең бүгенге хәле нинди?   – Бу хакта башкачарак сүзләр белән бер язган идем инде. Әле ул үлеп үк бетмәгән. Мәрткә киткән кеше кебегрәк. Аның да пульсы чак-чак тоемланырга мөмкин, хәтта тоемланмаска да! Яшәми дә, үлмәгән дә! Шунысы хак: әкрен генә сыза, яшәмичә генә барыбер картая. Уянса да, унҗиде яшьлек кыз кебек яшәп китмәячәк, вакыт барыбер үз эшен эшләячәк, кискен рәвештә картайтачак! Мәрткә киткән хәлдә картаймаска иде инде. Ничек тә җаен табып уятырга кирәк аны. Иленә, халкына, әдәбиятына хезмәт итсен! Яңа буын иҗатчыларны гына түгел, тәнкыйтьчеләрне дә тәрбияләсен! Ул авыру хәлдә булмаса, бүгенге көндә язучылар берлегендә 300дән артык каләм иясе булыр идемени?! Күбрәк тә әле! Аларга бит менә безнең кебек әдәбият йөген үзләре тартканнар хезмәт итә. Язганнарын эшкәртеп, төзәтеп, канвага кертеп.   Журналистиканың хәле әдәбиятныкыннан да яманрак заманда яшибез! Шома гына укырлык мәкалә, дөрес сөйләмгә корылган текстны табу кыен! Эчтәлек хакында әйтеп тә торасы юк. Бүгенге публицистика телне белмәүчеләргә хезмәт итә һәм телебез сафлыгына соң дәрәҗәдә зур зыян сала. Бары тик талантлы язучылар иҗат иткән мәкаләләр генә укырлык. Менә шушы хәл дә әдипләр алдында торган бурычларны арттыра.     –Төрле жанрларда эшлисез. Аларның кайсында күбрәк нинди темаларга өстенлек бирәсез, нинди проблемаларны күтәрәсез?    – Соңгы елларда мин күбрәк проза китаплары чыгарам, чөнки шигърият кенә тормышны бөтен тулылыгы белән чагылдыру мөмкинлеге бирә алмый. Мәхәббәт темасына язылган, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрен, сихер-михерләрне, җыен вак-төякне тасвирлаган әсәрләр дә кирәк, аның укучысы күп, әмма алар талантлы прозаик иҗатында төп урынны алып тормый дип саныйм. Хатын-кызлар иҗатында иҗтимагый-сәяси темаларга язылган әсәрләр азлыгы, алар иҗат иткән прозаның эчтәлек ноктасыннан тарлыгы, сайлыгы мине бик борчый. Ә бит иң матур сөйләм нәкъ менә хатын-кызлар каләменнән чыга. Шул каләмгә иҗатимагый взифаларны зуррак йөклисе килә. Аларның укучысы күп, димәк, яшь буынны аналарча тәрбияләү дә алар өстенә төшә.   Үз иҗатымда узган чорларны чагылдыру киң урын алып тора, ә бу милләт, ил, дөнья тарихын яхшы белүне, кешенең теге яки бу чорлардагы көндәлек тормышын бөтен ваклыклыклары белән күзаллауны таләп итә. Миндә тарихи узганны, шул узганда гади кешенең, татар кешесенең язмышын, теге яки бу вакыйгалардагы, күренешләрдәге ролен чагылдырырлык материал җитәрлек.   Кайберәүләр шигырь генә укый, кайберәүләр проза гына, диләр. Андый фикердә хаклык бар. шул ук вакытта чын әдәбият сөючеләргә әсәрләрнең төрле жанрдагысы якындыр. Укучың күп булсын дисәң, проза да, шигырь дә язарга кирәк. Шагыйрь прозасы инде ул – югары проза, бөтенләй башка проза! Бигрәк тә зур шагыйрьләрнеке.   – Сезне мәхәббәт шагыйрәсе дип бәялиләр.   – Бу карашны билгеле бер күләмдә кабул итәргә була. Миңа теләсә кайсы темага язу җиңел, шул ук вакытта, укучы ихтыяҗын искә алып, мәхәббәт темасына шигъри әсәрләрне күбрәк язам. Әдәбият тарихын күздән кичерегез, бигрәк тә аның узганында төп урынны шуны чагылдырган әсәрләр алып тора. Шигъриятнең укучысы – хатын-кыз. Аның үз язмышын күрсәтеп биргән әсәрләр укыйсы, тугарылып елыйсы, китапны ябып куйгач, тәрәзәгә карап моңаясы, аш-су пешергәндә синең шигырь юлларыңны кбатлап йөрисе килә. Мин аларның мең төрле вариантлардагы кавышуларын. аерылышуларын, яратышуларын, мөнәсәбәтләрен күз алдымда йөртәм һәм шигырьгә күчерәм. Бер үк вакытта укучыны, мәхәббәт шигырьләремә ияртеп, башка проблемалары да бихисап булган зур дөньяга алып керәм. Ярату-сөю турында язганда, чит мәсьәләләргә дә тукталам, аларын кеше аңына сиздерми генә уздырам. Мин яратырга, үзеңне яраткан кешеләрнең кадерен белергә өйрәтергә телим.   – Сез еш гашыйк буласызмы?   – Мәхәббәт турында ешлык тамгалары, процентлар ярдәмендә сөйләшәләрмени?! Ешлыктамыни хикмәт?! Сыйфатта! Сөю хисләренең көчендә, гүзәллегендә, романтиклыгында! Тормыш проблемалары арткан саен, романтикага урын тарая бара...   Мәхәббәт турында шигырь тусын өчен, гашыйк булу кирәкмени? Кешеләр әллә кайчан вафат туганнарына, әти-әниләренә дә ярату хисләре аңлаталар бит. Шигырь язарга кирәк дип, алар урынына башкаларын эзләп тапмыйлар. Каләм иясе бары тик үзе белән булганны, шул минутта кичергәнне яза дип уйлау иҗатны бөтенләй күзалламауны күрсәтә. Бу – әдәбият турындагы зур сүзне мич артындагы әңгәмә, юрган асты тематикасы дәрәҗәсенә тартып төшерү белән бер.   – Гаиләгез таныштырып узсагыз иде. Кызыгыз Таңгөл иҗат итәме?   – Таңгөл иҗат итәм дип саный. Ул – финансист. Мин саннарны исәпләгәндә, күз алдымда биегәннәрен, таралганнарын, җыелганнарын, әйләнгәннәрен күрүдән тәм табам ди. Җитдирәк сөйләшкәндә, һәрбер эштә иҗатка урын бар, әни, үз юлымнан китмәдең дип кайгырма, ди. Алай да вакыт-вакыт тормышында зур сәнгатькә түгел, хәтта һәвәскәр иҗатка да вакыт таба алмаудан моңланыбрак киткән кебек тоела. Үзенең алай дигәне булмаса да. Мин моны тик торганда берәр музыка коралы сатып алуыннан, башка эшләреннән күрәм. Теге яки бу инструментны күтәреп өйгә кергәндә, берәр заман җай чыкмасмы, дип алдым әле, ди. Аннан, җае барыбер чыкмый икән, дип уфтана.   Киявем Наил дә дә, Таңгөл дә зур чит ил компанияләрендә үз профессияләре буенча эшли. Оныгым Айханга – яшь тә дүрт ай, оныкам Назлымга – 4 яшь. Назлым бер яшьтән бирле рәсемнәрне бик ясый, шигырьләр, җырлар чыгара. Ул минем беләнрәк үсте, мин язганда нишләсен инде, шуны ук эшли иде. Айханны аз күрәм, ниләр булдырганлыгын белмим. Бер яшькә кадәр гел малайларча иде: кулында балта белән чүкеч. Әнисе һаман да, гел эш кораллары белән маташа, сүтә-җыя, ди. Малайларның камил сөйләм соңрак калыплаша бит. Җитмәсә, аларның һәрберсе янәшә өч телдә аралаша.   – Рифә апа, еллар агышы сезне бер дә картайтмый, киресенчә, яшәрә генә барасыз.    – Матур уйлап табылган комплимент. Рәхмәт! Үзе хакында, мин унҗидедә генә әле, дип сөйләүчеләр еш очрый. Аларны тыңлаганда, көзгегә бер дә карамый микән әллә, дип аптырыйм. Дәшмим, елмаям. Үзем, чыннан да, көзгегә карамыйм диярлек. Бәйрәм уңаеннан булса гына. Әллә шуңа андагы сурәтне танымый торам. Елдан-ел яшәрсәң, сабыйлыгыңа кайтып төшәр идең ләбаса! Әмма көзгеләрдән миңа һич кенә дә беркатлы сабый бакмый.
– Юбилейга нинди уңышлар белән килдегез?    – Уңышны укучы һәм галимнәр билгеләргә тиеш. Ул премияләрдә, хөкүмәт бүләкләрендә чагылмый. Мин юбилейга, гап-гади бер кеше кебек, көндәлек хезмәтләремне башкара-башкара атладым. Нәтиҗәле эшләрең барын күрәләр икән – мең рәхмәт, күрмиләр икән – тыныч кабул итәргә кирәк. Бер дигән язып та, исем алмыйча киткән каләм ияләре бихисап. Уртача язып та, әдәбият тарихына кергәннәр дә шактый. Танылу һәм бәяләнү әдипнең үзенә бәйле булмаган бик күп шарт-сәбәпләрдән тора.
---

--- | 15.11.2017

Ничек кенә кыен, оят булса да, кызымны кабат абортка алып бардым

$
0
0
16.11.2017 Язмыш
Еш кына берәрсе белән булган гыйбрәтле вакыйгаларны күреп, яки кеше язганны укып: “Үзе гаепле”, – дигән нәтиҗә чыгарып куябыз. Әмма андый нәтиҗә ясарга ашыгырга кирәкми икән.

Әлеге гаилә белән мин әллә кайчаннан аралашып яшим. Кызлары Алияне дә кечкенә чагыннан ук беләм. Хәзер ата-ананың шушы баланың кылган гамәлләре аркасында ут йотып яшәүләрен дә күреп торам. Тик ата-ананы да гаепли алмыйм. Бу очракта кем гаепледер, белмим. Үземнән бер сүз дә өстәмичә, ана зарын гына язам...

  “Кемнең кай төше авырта – шул турыда сөйли”, – диләр. Минем чирем – күңелдә. Ана өчен иң кадерле нәрсә бала. Балам начар булсын дигән аналар юктыр ул. Мин дә кызымны 15 яшькә кадәр өф-өф итеп үстердем. Бердәнбер балабыз – киләчәк көнгә өметебез, ышанычыбыз иде.   Гаилә корганда икебезгә дә 24әр яшь иде. Ирем – шофер, мин – укытучы. Көттереп кенә туган кызыбыз күз күрке булып үсте. Ирем гаилә мохтаҗлык кичермәсен дип, көне-төне эшләде. Мин дә эшемдә хөрмәтле укытучы, өйдә кадерле хатын идем. Балабызга бар яктан да үрнәк булырга тырыштык. Матди яктан да начар яшәмәдек – фатир, машина, авылда җәйге йортыбыз бар. Кыскасы, тормышыбыз зарланырлык түгел иде, кешедән ким булмадык, азып-тузып йөрмәдек. Кайда хата җибәргәнбездер, белмим...   Сүзем – кызым Алия турында. Тәрбияле, тыныч холыклы балага ни булгандыр, аңламыйм. Йокысыз төннәрдә кайгыга батып, кызыбызны көтеп утырганда бер-беребезгә һаман: “Кайда ялгыштык?” – дигән сорауны бирәбез. Мин җаным кыйналуга түзә алмыйча – әтисен, әтисе мине гаепли... Элегрәк, минем кызым белән мондый хәлләр булыр дисәләр ышанмас идем. Инде барысы да күз алдыңда... Үтенүләр, сүгүләр, елап үгетләүләр дә ярдәм итми. Гомер булмаганны, әтисе аңа хәтта каеш белән сугуга кадәр барып җитте. Тик бик азга басыла кыз. Бүлмәсенә бикләнеп, музыка акыртып, тәүлек буе дәшми ята да, кабат үзенең без аңламаган, белмәгән тормышына әйләнеп кайта. Ничек кенә сөйләшеп карасак та, тырт-мырттан гайре берни ишетмибез. Тәртибе, ялгыш юлга кереп баруы турында әйтә башласак:   – Туйдырдыгыз, күралмыйм сезне! Китегез юлымнан! Миңа урамда рәхәт, сезнең янда мин читлектәге кебек. Сезнең тормышыгыз күңелне болгата! – дип кычкырып, безне этеп-төртеп өйдән чыгып китә.   Бу хәлләр ике ел элек башланды. Һәрчак дәресен әзерли, түгәрәкләргә йөри, вакытында өйгә кайта торган кызыбызны, әйтерсең, алыштырып куйдылар. Иң элек Алиянең дәрес калдыргалавы билгеле булды. Үзем башка мәктәптә укытсам да, кызымның укуы, тәртибеннән хәбәрдар идем. Иртән икебез бергә өйдән чыгабыз, мин эшкә, бала мәктәпкә китә (мин шулай дип уйлый идем). Тик Алия башта бер дәрестән, соңрак ике-өч дәрестән кача башлаган. Укытучылары аның үзеннән өлкәнрәк кызлар белән дуслашуы, дәрескә әзерләнми килүе, яки бөтенләй килмәве турында әйткәли башладылар. “Күчеш чоры бит, балага игътибар җитмидер”, – дип, үзем укыткан мәктәпкә күчердем. Өйдә дә ныклап сөйләшергә тырыштык. Алиягә тәртибе турында да, укуның бүгенге көндә иң кирәкле нәрсә булуын да аңлатып карадык... Йомшак, юаш дип йөргән кызыбыз уйламаган җирдән әтисенә дә, миңа да кычкыра башлады: “Өйрәтмәгез мине, туйдым мин сездән, минем тәртипле буласым килми, хәзер әрсезләр заманы. Сөйләгән сүзегез, алган киемегез, эшләгән эшегездән күңелем болгана. Китегез күз алдымнан”, – дип, истерикага бирелде. Үз мәктәбеннән күчергән өчен тавыш куптарып, бүлмәсендәге китап киштәләрен җимерде, мәктәпкә киеп бара торган күлмәгенең җиңнәрен кисеп ыргытты, аннары бүлмәсенең ишеген эчтән бикләп, тәрәзәдән чыгып качты. Әтисе тәрәзәгә рәшәткәләр куйгач: “Төрмәгә ябасыгыз гына калды инде, барыбер тоткын хәлендә яшәтәсез!” – дип, тавыш чыгарды. Әллә наркотиклар кулланамы икән дип тикшертеп тә карадык – юк. Бәйләп тота алмыйсың. Көне буе кем белән аралашканын да белеп бетереп булмый. Бүген өйдә бикләп калдырсак, икенче көнне барыбер җаен табып чыгып кача, үч итеп өйгә кайтмый йөри. Инде мәктәп артына чыгып тәмәке көйрәтергә, форма урынына кыска итәк киеп йөрергә дә оялмый башлады. “Мәктәпкә кыска итәк кимисең!” – дип, итәкләрен юкка чыгардым. Башка кызлардан алып кия башлады. Җитмәсә, күз-кашын аллы-гөлле буяп, матур битен ямьсезли, дәрескә бизәнеп килә. Баламның кулдан ычкына баруын сизү күңелемне бер яраласа, әллә ничә ел эшләгән мәктәп коллективында кызымныкы белән бергә минем исемне дә төрләндерүләре өстәмә җәрәхәт иде. Бу турыда үзем дә, әтисе дә әйтеп тордык.   – Мин үземчә яшим. Тыкмагыз мине кысаларга. Барыбер тыңламыйм. Бәйләнсәгез, приютка китәм! – дип, аяк тибеп каршы әйтә башлады кызыбыз.   Психологларга, врачларга да йөртеп карадык. “Бер чире юк, сау-сәламәт. Үсмерлек, күчеш чоры. Холкы үзгәрә торган чак. Бераз аның хәленә керү, йомшаграк булу кирәк”, – диделәр.   Ничек йомшак буласың?! 14 яшендә Алиябез инде үзеннән өлкәнрәк егетләр белән очраша башлады, урамга чыгармасак, телефон, интернет аша шулар белән аралаша иде. Еш кына тәмәке исенә сыра, шәраб исләре кушылып кайта башлагач, ирем белән киңәшләштек тә, дусларыннан аерырга кирәк дип, әни янына авылга алып кайтып куйдык. Элегрәк әбисе белән уртак тел таба иде. Авылда начар дуслары онытылыр, укый башлар дип уйладык. Тик... Алиябез авыл мәктәбендә бер атна да укымаган. Әбисен алдап чыгып китеп, күрше райондагы базарда әйбер сатучы кызлар белән танышып, шулар янында азып-тузып кунып яткан. Әтисе белән тиз генә җыенып, Ульяновск өлкәсендәге әни янына чыгып чаптык. Кызыбызны базар сатучылары куна торган пычрак вагоннан таптык. Ирем юл буена: “Каян аласың син ул дусларны? Ник дус кызларыңның барысы да эчә-тарта? Ник егетләрнең иң шпана, хулиганнарын сайлыйсың? Ник кирәк сиңа бу пычраклык? Эчү-тарту яхшыга илтми, акылга кил, кызым. Безне дә, үзеңне дә юкка чыгарасың бит!” – дип, Алиянең зиһенен уятырга теләп ялварды. Гомеремдә беренче мәртәбә, ничә ел гомер иткән иремнең чарасызлыктан аккан күз яшьләрен күреп, җаным әрнеде.   Алия исә бөтенләй чыгырдан чыкты, укуын ташлады. Мин, балама игътибар күбрәк булсын дип, эшемнән киттем. Репетиторлык белән шөгыльләнеп, вакытымны өйдә үткәрә башладым. Алияне иртән мәктәпкә кадәр озаттым, һәрдаим контрольдә тоттым. Дәресләрен тикшереп, укытучылардан сораштырып тордым. Тик кызыбызның түземе бер айга гына җитте. Ирем белән куанышып, киләчәктә яхшы булыр дип тынычлана гына башлаган идек, Алия бөтенләй югалды. Кибеткә чыккан җиреннән гаип булды. Милицияне, мәктәпне, бөтен танышларыбызны аякка бастырып эзләдек. Нәтиҗәсез. Телефоны җавап бирми, үзе чылтыратмый. Ике ай буе эшебез – эш, ашыбыз аш булмады. Гаҗизлектән, ни эшләргә белмәгәнлектән яшисем килми башлаган чаклар булды. Инде кызымны исән килеш күрә алмам дигән көннәрдә, ничек югалса, шулай кинәт кайтып керде Алия. Берни аңлатмыйча, бүлмәсенә бикләнеп, атна буе елап ятты. Бергә йөрүче кызларыннан сорашып белдем: Алия үзеннән 4-5 яшькә олырак егет белән танышып, аның фатирында яшәп яткан икән. Мин кайгыдан тилерер хәлдә аны көткәндә, Алия күрше шәһәрдә ниндидер егеттә яшәгән! Мин тәрбияләгән баламы шушы? Исем-акылым китә...   Әтисе белән кабат сүгеп, юмалап, үтенеп, мәктәпне тәмамлау турында сүз башладык. Алия: “Мин авырлы! Мәктәпкә бүтән бармыйм. Әгәр баланың атасын эзләп йөри торган булсагыз, түбәдән сикерәм!” – дип, безне телсез калдырды. Егете, корсакка узганын белгәч, аны куып чыгарган, имеш...   Алия абортка баруны үзе таләп итте. Без каршы килмәдек. Бик иртә юлдан язса да, кызыбызның да киләчәге өметсез дип уйлыйсы килми бит. “Бәлки шушы ялгыш адымы акылга китерер үзен”, – дип ышанырга тырыштык. Алия үзе дә күпмедер вакытка уйчанланып, басынкыланып калды.   15 яше тулды. Инде басылырга вакыттыр дип, дилбегәне катырак тотсак, уңга-сулга каерылмас дигән мизгелдә – тагын шул ук хәл – Алиябез кабат корсаклы, инде бүтән егеттән.   Ничек кенә кыен, оят булса да, Алияне кабат абортка алып бардым. Кабат сөйләшү, кабат аңлату... Бу юлы инде балага узудан саклану турында. Чөнки Алия егетләре янына бикле ишекләрне, ябык тәрәзәләрне каерып ачып кача башлады. Барыбер тотып тора алмыйбыз. Тугызынчы сыйныфны тәмамламады, аттестаты да юк. Укырга керергә дә теләми. Уенда гел күңел ачу, дуслар белән сыра эчү. Төне буе кайда йөргәнен дә белмибез. Тора-бара әтисе кул селтәде. “Азгынлык – дәвалап булмый торган чир икән. Минем өметем киселде”, – дип, ерак сәфәрләргә йөри торган эшкә күчте. “Өйдән читтә чакта җаным тынычрак. Кайтсам, бу кызыйның кыланмышларына үртәләм. Кайчак кыйнап атасым килә. Я түзә алмый сугармын да, үтерермен. Үземнән-үзем куркам”, – дип, коточкыч кичерешләрен сөйләде.   Аны да аңлыйм, чөнки үзем дә шул хәлдә. Тик ана буларак кызым өчен хәсрәтләнәм. Ник шулкадәр иртә олылар тормышы белән яшәргә ашкыналар икән балакайлар. Урамда тәмәке тартып, сыра эчеп баручы 12-13 яшьлек үсмерләрне күреп җан әрни. Алар олы күренергә, кәттә кыланырга телиләр. Ә кыяфәтләре кызганудан башка хис тудырмый. 8-9 сыйныфтан ук җенси тормыш белән яши башлыйлар. Юньле-рәтле җитешеп бетмәгән килеш, үкенечле хаталар ясыйлар, ата-анага күпме хәсрәт салалар. Мин кызым өчен горурланып, күкрәк киереп йөрер урында, кайсы танышым очрап: “Алияне күрдек, исерек иде”, “Алия укымый”, “Алия начар егетләр белән аралаша”, – дип әйтер дип, башымны иеп, үз-үземнән куркып йөрим. Эчү-тартудан, җенси тормыш белән яшәүдән тыя алмадык. Инде кабат балага узмасын дип, кызымның кесәсенә үз кулларым белән саклану чаралары тыгам...   Көн дә дөрес яшәү турында нотык сөйләсәм дә, өметем кимегәннән-кими бара. Бу хәлләрдән чыгу юлын да белмим...    
Чулпан НАСЫЙРОВА

--- | 15.11.2017

Иремнән туйдым – нишләргә?!

$
0
0
16.11.2017 Ир белән хатын
Хөрмәтле редакция! Ирем бе­лән ун ел гомер итәбез. Моңа ка­дәр начар яшәмәдек төсле. Балалар бакчасына йөрүче ике балабыз, бергә салган йортыбыз, машиналарыбыз бар. Тик кешегә әйтергә дә оят – ирем мине туйдырды.
Ул һәрчак ачуымны чыгара, кайчак балалар каршында да үземне тыеп кала алмыйм. Аның бар белгәне эш тә эш. Ул акча алып кайта, димәк, шуның белән эше беткән дип саный. Аерылышырга дисәң, җитди сәбәп тә юк сыман, тик болай да яшәп булмый, миңа нишләргә? Гөлия, Арча.   Укучыбыз соравына психолог Әлфия Гәрәева җавап бирә. – Гөлия игътибарны күбрәк балаларга бирә бугай, конфликт шуннан килеп чыгарга мөмкин. Чыннан да, мәктәпкәчә яшьтәге балалар аеруча күп игътибар һәм тәрбия сорый, бу исә ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә киеренкелек тудырырга мөмкин. Гаиләгә һәм бала тәрбия­ләүгә кагылышлы мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәк. Ял көннәрендә балаларны кемгә дә булса калдырып, ресторан яки кафега барып кайту, авылда яшәсәләр, бергәләп район үзәгенә барып яки табигатькә чыгып, үзләре генә аралашу комачау итмәс. Чөнки гаиләдә үзеңне әти-­әни генә итеп түгел, ә ир белән хатын итеп тоеп, сөеп-сөелеп тә яши белергә кирәк.
---

--- | 15.11.2017

Марат Кәбиров: «Татарстанда яшәүче кайберәүләрнең кыланмышы үзләре утырган ботакны кисүгә тиң»

$
0
0
16.11.2017 Милләт
Республикада дәүләт телен укытуга каршы урысларның кинәт кенә күбәеп китүе беркадәр сәер тоела. Россия Федерациясе белән шартнамә озайтылмаган өчен сөенүчеләре дә, мондый килешүгә каршылык белдерүчеләре дә хәтсез булган иде бугай. «Татарстан – аерым дәүләт түгел, үзе өчен махсус шартлар таләп итәргә хакы юк.

Бөтен төбәкләр дә бертигез шартларда булырга тиеш!» – дип пыр туздылар.

  Үзең утырган ботакны кисү   Менә монысын берничек тә аңлап булмый. Әлбәттә, милли хисләр булуы – әйбәт, үзеңне бөек милләт вәкиле итеп тоеп, башкаларны мыскылларга тырышу да... монысын да аңлап була... Ләкин Татарстанга аерым шартлар тудырылуына каршы төшү... Үзең яшәгән Татарстанга! Монысын нәрсә дип атарга да белмәссең.   Үзең утырган ботакны үзең кисү дигән әйтем бар. Татарстанда яшәүче кайбер урысларның кыланмышы шушы әйтемгә туры килә.   Мин Россия буйлап күп сәяхәт итәм. Башка өлкәләрдә, республикаларда булам. Казан кебек шәһәр беркайда юк. Ул европа шәһәрләре кебек әллә кайдан балкып тора. Матур да, чиста да, уңайлы да. Урамнары – ремонт, йортлары буяу күрмәгән башкалалар бар. Исемнәрен санап тормыйм. Өлкә үзәге, әйтик, шулай булгач, аның төпкелдәге шәһәрләре нинди була инде? Авыллары нинди? Кайчагында мин: «Бер Россиядә дә шулай төрлечә яшәп була икән!» – дип аптырыйм да. Бу җәһәттән Татарстан башкалардан күпкә аерылып тора. Әйбәтлеге белән. Үзеңнең шушы республикадан икәнеңне белсәләр, шундук хөрмәтләре арта. «О, сезнең бит анда!..» – дип тезеп китәләр. Кем төзелешнең алга киткәнлеген әйтә, кем авыл хуҗалыгында шартларның яхшырак булуын, кем – иҗат, кем технологияләр мәсьәләсендәге хөрлекләрне.   Һәм чынлап та шулай. Россиядәге өлкәләр һәм республикалар арасында Татарстан чынлап та бар җәһәттән үрнәк булырлык. Мин монда һәртөрле статистика, саннар китереп тормыйм. Хәзер интернет заманы – теләсәгез, үзегез эзләп табыгыз. Башка тарафларда йөргәнегез булса, статистикасыз да килешерсез. Гаделлек өчен Башкортстанны да искә алып китәргә мөмкин. Әлбәттә, Уфа – Казан, ә Башкортстан Татарстан түгел. Ләкин Россиянең бүтән төбәкләре белән чагыштырганда, ул да үрнәк булырлык.
Ник алай соң?   Әлбәттә, монда: «Без бит татарлар, без булдырабыз!» – дип мактанасы килеп тора. Ләкин Самарада да, Саратовта да, Оренбургта да, Чиләбедә дә – татарлар. Россия борынгы татар дәүләтләре биләмәсендә урнашкан бит, кая карасаң да – татар. Димәк, эш монда аз гына башка нәрсәдә. Нәрсәдә соң?   Чөнки үз мәсләген тоткан республика булу – уен эш түгел. Ул безнең җитәкчеләргә Россия хөкүмәте белән Татарстан мәнфәгатьләрен дә кайгыртып сөйләшү мөмкинлеге бирә. Республиканың статусы –аның бүгенге һәм киләчәктәге үсеше өчен төп нигез ул. Монда сүз милли хисләр турында гына бармый. Татарстанның аерым статусы, аның тулы канлы дәүләт булырга омтылуы икътисади яктан үсү өчен дә хәлиткеч нигез. Һәм ул бүгенге Россиядә иң алга киткән төбәкләрнең берсе икән, бу фәкать аның Республика булуыннан. Ә Россия белән Татарстан арасында төзелгән килешү шушы статусны саклаучы да, ныгытучы да. Икенче төрле әйтсәк, ул – Татарстанның Россия белән мөнәсәбәтләрендә кечкенә бер таяну ноктасы.   Әлбәттә, Татарстанда руслар да яши. Эшлиләр, салым түлиләр. Хокуклары да, мөмкинлекләре дә, бурычлары да тигез. Һәм шушы мөстәкыйль «Татарстан Республикасы» дигән статус нәтиҗәсендә, аларның да тормышлары Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләренекенә караганда яхшырак. 90нчы елларда мәйданнарга чыгып пыр тузып яулап алган мөмкинлекләр белән бар халыклар да бик рәхәтләнеп файдалана. Татарстан Республикасында түгел, ә, әйтик... Казан губернасында яшәсәләр ничек булыр иде икән? Татар телен укымаслар иде, әлбәттә... Ләкин мондый Казан аларның төшенә дә кермәс иде. Кайбер өлкәләрдәге кебек пычрак, ярым җимерек йортларда яшәсәләр, яргаланып беткән шәһәр урамнарыннан дыкылдап йөрсәләр, шовинистик хисләре тиз коелып бетәр иде.   Шуңа күрә, мин кайберәүләрнең Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамә озайтылмаганга сөенүләрен аңлый алмыйм. «Татар теле мәҗбүри укытыла», – дип, Татарстанның дәүләт теленә каршы шикаять яудыруларын да аңламыйм. Сез нәрсә, үзегез яшәгән җирнең республика булуын теләмисезме? Аның, бүтән төбәкләр белән чагыштырганда, алгарак китүе, яхшырак шартларда яшәве ошамыймы?   Әгәр сез барлык төбәкләрнең дә тигез дәрәҗәдә булуын телисез икән, рәхим итегез – артта калган өлкәләрне икътисади, мәдәни һ.б. яктан Татарстан дәрәҗәсенә җиткерегез. Тик беркем дә җиң сызганырга ашыкмый. Димәк, максатлары Россиянең артта калган өлкәләрен күтәрү түгел, ә алга киткән Татарстан Республикасын шул төбәкләр дәрәҗәсенә төшерү булып чыга. Югыйсә, «Татарстан – аерым дәүләт түгел, үзе өчен махсус шартлар таләп итәргә хакы юк. Бөтен төбәкләр дә бертигез шартларда булырга тиеш!» – дигән сүзне ничек аңларга?   Телем-телем-телем...   Үземне рус ата-анасы урынына куеп карыйм. Сез дә куеп карагыз. Бер генә мизгелгә шундый хәлне күз алдына китерегез әле. Сезнең балагыз мәктәпкә бара һәм анда бөтен фәннәрне дә татар телендә укый. Туган телендә түгел, ә чит телдә. Бөтен фәннәрдән дә имтиханны ул татарча тапшыра. Вузга барса да русча укый алмый – бөтен вузлар да татар телендә. Рус теле бөтен мәктәпләрдә дә фән буларак кына укытыла. Һәм татар ата-аналары моңа да каршы төшә: рус теле татар теле белән бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш түгел, югыйсә безнең балаларыбыз надан кала, ди.   Сез, хөрмәтле рус ата-аналары, шундый хәлне күз алдына китерә аласызмы?   Ә татар шушы хәлгә куелган. Ул бөтен фәннәрне дә русча укырга мәҗбүр ителгән. Мәктәптә дә, югары уку йортларында да үз телендә укудан мәхрүм. Аның сайлау иреге юк. Сайлау иреге юк икән, бу – мәҗбүр ителү. Менә шундый шартларда руслар түгел, ә татарлар: «Ник безнең балаларыбыз үз телендә укудан мәхрүм? Бу бит Россия Федерациясе Конституциясен бозу була», – дип шикаять язарга тиеш иде бит. Язучылар да булды бугай. Тик аларны беркем дә ишетергә теләмәде. Бу ил хакимияте бер генә милләтне ишетергә сәләтлеме әллә?   Моңа җавап итеп, гадәттә: «Татар теле белән беркая да барып булмый, ә рус теле киң таралган, ул – Россиядә милләтара аралашу теле», – диләр. Төрле тыюлар, басымнар һәм хәйләләүләр белән, татар телен гасырлар буена рәсми, фәнни, иҗтимагый өлкәләрдән кысрыклап чыгарганга күрә, аның куллану даирәсе тарайган бит инде. Бүген аның «дәүләт теле» дигән статусын да гамәлдән чыгарырга тырышалар. Димәк, куллану даирәсен тагын  да ныграк тарайтырга. Татарлар үзләре үк: «Безнең тел нигә кирәк инде, аның белән кая барып була?!» – дип әйтерлек булсын дип тырышалар бугай.   Татар теле белән бөтен җиргә дә барып була. Аны бөтен төрки дөньясы аңлый һәм бу җәһәттән ул Россиядән чыгу белән үк әһәмиятен югалтучы рус теленнән дә беркадәр отышлырак хәлдә. Бары тик Россия Федерациясендә рус теле бөтен милләтләргә дә көчләп тагылганга күрә генә, бүтән телләрнең әһәмияте юк кебек тоела. Бу – иллюзия. Татар телен белмәгән килеш хәтта рус тарихын нигезле өйрәнү дә авыр. Рус халкының ким дигәндә ике гасырлык тарихы татар белән бәйле, һәм ул – татар язмаларында, татар чыганакларында. Һәм Россия тарихында тирән эз калдырган бик күп каһарманнарның  да татар булуын онытмыйк.   Хәтта «беркая барып булмый», «бернигә дә кирәкми» дигән сәбәп тә дәүләт телен өйрәнүдән баш тарту өчен аргумент була алмый. Әйтик, мин татар авылында туганмын һәм гомерем буена шушы җирдә калып дөнья көтәргә (яки чит илгә, мәсәлән, Төркиягә чыгып китәргә) телим икән, рус телен өйрәнүдән баш тартырга тиешменме? Дәүләт теле өйрәнелергә тиеш. Һәм аны «кая барып була» дигән максаттан чыгып түгел, ә дәүләтнең бөтенлеген һәм тотрыклылыгын саклау өчен өйрәнәләр. Әллә шулай түгелме?   Әгәр без телләрне «бу тел нигә кирәк, аның белән кая барып була» дигән исәптән чыгып өйрәнәбез икән... Алай булса, без балаларыбызны инглиз телендә укытыйк. Ул рус теленнән дә ныграк таралган, ул дөньякүләм аралашу теле. Фәннәрне инглизчә үзләштергән балаларыгыз дөньяның теләсә кайсы вузында укып, теләсә кайсы илдә эшли алыр. Бөтен фәннәрне дә инглизчә укытыйк та «туган тел» дәресләрен сайлау мөмкинлеге бирик. Руслар – рус телен, татарлар татар телен өйрәнсен. Әгәр Россия җитәкчелеге милләтләрнең Россия Конституциясендә язылган хокукларын тәэмин итә алмый икән, бу гадел юл булачак.   Дуслык – шартлы төшенчә?   Без еш кына: «Татарстанда милләтләр бертугандай дус-тату яши», – дип мактанырга яратабыз. Татарга каршы мәсьәләләр кузгатылмаган чакта, бу чынлап та, шулай.   Ләкин Мәскәү тарафыннан татарлар хокукын кысуга омтылыш сизелә башлау белән, әлеге «бертугандай дуслык» әллә нишләп кала. Ниндидер астыртын тантана, «әһә, сезгә күптән шулай кирәк иде»  дигән карашлар өстенлек ала башлый. Кемнәрдер ачыктан-ачык дошманлык күрсәтергә тотына. Әлегә сүздә генә, социаль челтәрләрдә, төрле чатларда гына...   Югыйсә  бер илдә дус булып яшәгәч, бер-берең өчен терәк булырга кирәк иде бит. «Татарстан – республика, дәүләт. Аның закон буенча расланган дәүләт теле һәм шул дәүләт телен закон нигезендә укытуга тулы хакы бар!»  дигән сүзне Татарстанда яшәгән берәр рус кешесе әйтә аламы яки Мәскәүдә яшәгән? Объективлык өчен генә булса да, әйтә ала, әлбәттә. Тик – дәшми.   Ә минем алардан нәрсәдер көтәргә хакым бар. Россия үз чорында күп сугышлар күргән. Һәм аны яклап һәр очракта да бөтен татар күтәрелгән. Икенче бөтендөнья сугышында да Россияне, русны яклап һәлак булганнар, гарипләнгәннәр. Хәтта татар өчен аерым шартлар тәкъдим ителгәндә дә баш тартканнар, русны сатмаганнар. Җәлил шуның ачык бер мисалы. Россияне яклап һәлак булган татар каһарманнарын мин күпләп саный алам.   Бүген дә, Татарстан һәм татар язмышы киеренкелек кичергәндә, руслар дәшми. Шовинистлар пычрак ата, шовинист булмаганнары дәшми. Татарга пычрак яудыручы милләттәшләренә каршы төшүче дә күренми.   Аларның яклашуы ник кирәк соң сиңа, диләр. Кирәк! Бөтен рус та бер түгелдер бит инде, бөтенесе дә татарның һәм татар теленең юкка чыгуын теләмидер? Әллә телиләрме? Шушы шиктән котылу өчен һич югы бер абруйлы русның, үз милләттәшләренә карап: «Туктагыз әле, туганнар, сез бит ялгышасыз...» – диюе кирәк. Һәм аны ишетүче, күтәреп алучы русларның булуы кирәк. Әллә мин, бик югары чиновниклардан алып гади генә күршеләремә кадәр, һәрбер урыс кешесенә минем телемне һәм милләтемне юкка чыгарырга тырышучы дошман итеп карарга тиешменме? Чынбарлык шундый түгелдер бит инде?   *  *  * Шулай да, мин бүгенге вазгыятьнең бары тик ата-аналар теләгеннән генә кубарылып чыгуына ышана алмыйм. Чөнки ата-аналар һәм балалар өчен күпкә әһәмиятлерәк ихтыяҗларның да бу кадәр үк киң яңгыраш ала алганы юк иде. Ниндидер яшерен көчләрнең кулы уйныйдыр, бу бик күптән һәм озакка исәпләнеп әзерләнгән гамәлдер кебек тоела. Кичә-бүген генә башланмады бит инде. Эзмә-эзлекле рәвештә барды. Хәтта татар теленнән баш тартсак та, хәлләр моның белән генә чикләнмәс кебек.   Һәм бүген үзләрен бик хәтәр итеп, «бөек милләтнең лаеклы вәкилләре» итеп тойсалар да, кайберәүләр бары тик сәяси уеннар өчен файдаланылучылар гына. Андыйлар, кирәге беткәч, барыбер чүплеккә ташлана. Революционерлар революция ясау өчен генә кирәк. Тиешле көчләр тәхеткә килгәч, аларны атып-сатып-утыртып бетерәләр.   Милләтләр тату яши ала. Ләкин берсен кысрыклап, берсенә өстенлекләр биреп, аларны сәясәтчеләр дошманлаштыра. Шуның аркасында төрле низаглар, канкоешлар килеп чыга. Әгәр бу мәсьәләне дә кискенләштерәбез икән, ул кайчан да бер шартлаячак. Ләкин сәясәтчеләр өчен бу мөһим түгел. Алар үзләре дә, якыннары да андый низаглардан ерак булачак. Аларга халык язмышы түгел, ә үзләренең хакимлеген саклап калу мөһим.
---

--- | 16.11.2017

Казанда Айдар Фәйзрахманов җырларыннан торган концерт була

$
0
0
16.11.2017 Мәдәният
16, 22 ноябрьдә (18.30) Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән, «Алып калыр өмет...» дип исемләнгән концерт була. Әлеге концерт – «Олы юл әйтте...» циклының дәвамы.
Айдар Фәйзрахманов башкаруында татар халкының данлыклы шагыйрьләре әсәрләре һәм популяр җырчылар башкаруында Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан торган беренче концерт узган сезонда тулы заллар белән узды. Концертлар вакытында «Олы юл әйтте...» җырлар китабы сатылды, җыелган акча ДЦП авырулы бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырылды.   Әдәби-музыкаль кимәлдә узучы әлеге концертлар татар әдәбиятенең иң күркәм әсәрләрен пропагандалауга, яңа исемнәр ачуга, профессиональ музыка сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән.   «Алып калыр өмет» концертында Татарстанның атказанган артистлары  Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри; Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов; Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Айдар Фәйзрахманов),  «Мирас» инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин), Халыкара конкурслар лауреатлары Екатерина Коврикова (фортепиано), Ильяс Камал (виолончель) катнаша.   Шагыйрьләр Рөстәм Мингалим, Илдар Юзеев, Мөдәррис  Әгъләм әсәрләре Айдар Фәйзрахманов башкаруында яңгырый.
---

--- | 16.11.2017

Резеда Төхфәтуллина: Тормыш акны-карадан аерып тормый, тота да сындыра

$
0
0
16.11.2017 Шоу-бизнес
Аның бер елмаюы гына ни тора! Тормышның шактый катлаулы һәм сикәлтәле борылмаларын үткән, акны карадан аерырга өйрәнгән яшьтә әнә шул ихлас елмаю аша да кемнең кем икәнен чамалап буладыр. Төчеләнү дә, тәрбиялелек тә түгел ул, күздән очкын, йөрәктән бал булып тама торган балалык елмаюы... Татарстаннаң халык артисты Резеда Төхфәтуллина турында әйтүем.

Театр фойесында кочаклап алгач та, димче карчыклар төсле төкеренеп куйдым — күз тимәсен дә, еллар аны эзләп тапмасын. Резеда апаның хатын-кыз тормышындагы иң матур, иң мәгънәле чорына кергән вакыты..

— Резеда апа, “ВКонтакте” битендәге “туй, мәҗлесләр алып барам” дигән җөмләгез пычаксыз суйды... Татарстанның халык артисты... һәм мәҗлес? 

— Үземә дә ошамый ул. Элеп куям да алып ташлыйм, алып ташлыйм да кабат эләм. Бу тормышта бөтен нәрсә үзеңнән тора, әлбәттә. Аш ашка, урыны башка, дигән белән дә килешәм. Халык артисты исеменең дә күктән ишелеп төшмәгәне билгеле, утыз елдан артык хезмәт нәтиҗәм, дигән сүз. Әмма тормыш акны-карадан аерып тормый, тота да сындыра. Артистның хезмәт хакы күп булмау аңлашыла, тамадалык — теләп түгел, кирәк, дигән максат белән башкарыла торган эшем.    — Халык артисты буларак, театрда сезне тулы куәткә эшләтәләрме?    — Юк шул. Монда кемнедер гаепләп булмый. Театрда бер мин генә түгел. Тулы көчемә эшли алмавым эчемне пошыра. Уйныйсы килгән рольләрем шактый, энергетикам ташып тора. Бу нисбәттән дә кимчелегем бар — гомер буе яртылаш театрга, яртылаш эстрадага хезмәт иткәч, тулаем театр белән генә яши алмадым. Артист буларак, берүзем сәхнәдә, алга карап җырларга, хәрәкәт итәргә өйрәнгәнмен, миңа хәзер дә репетиция вакытында: “Партнерыңны оныттың”, — дип кисәтү ясарга мөмкиннәр (көлешәбез). Шуңа әлеге ике иҗадый тармак үрелеп баргач, театрга үпкәм юк.    — 30 ел эчендә сез башкарган рольләр шактый. Җитәкчелек белән сүзгә килеп, роль сорап мөрәҗәгать иткәнегез булдымы?    — Бервакытта да тавышланганым булмады. Әмма моннан биш еллар элек роль сорап кердем... Болай булмый, янәсе, профессиональлегемне югалтачакмын. Ул вакытта “Чулпан” спектакленнән роль бирделәр. Шулай ук “Әллә язмыш, әллә ялгыш...”та — авторны, “Бәйрәм белән, кызлар!”да — Эльвира, “Күрәсем килгән иде...”дә Хәлимә рольләрен башкарам. Яңа режиссер Резеда Гарипова белән килешеп эшлибез. Аның талантына сокланам!.. 
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

--- | 16.11.2017

Авиаһәлакәттә бердәнбер исән калган баланы укытучы гәүдәсе белән каплап саклап калган

$
0
0
16.11.2017 Могҗиза
Төбәк губернаторы Вячеслав Шпорт Хабаровскида авиаһәлакәттә исән калган кыз бала укытучысы белән кызның әбисе янына очкан, дип сөйләде, дип хәбәр итә "Известия".
«Татар-информ» язуынча, кыз баланың әнисе Хабаровскида яши, җәй көне ул икенче баласын тапкан. Кыз бала Хабаровскидан Нельканга җирле мәктәп укытучысы озатуында очкан, хатын-кыз башка пассажирлар белән бергә һәлак булган.   Вячеслав Шпорт  «Россия 24» телеканалы эфирында кыз үз аңында, табиблар баланың баш мие селкенгәнлеген һәм сынган урыннары булуын белдерделәр, дип ачыклык керткән.   «Комсомольская правда» үз сайтында "укытучы баланы гәүдәсе белән каплап саклап калган", дип белдерә.   “Хабаровск авиалинияләре” ФДУПнең Хабаровск — Нелькан юнәлешендә оча торган L-410 самолеты 13.00 сәгатьтә һәлакәткә очраган. Ике пилот, 4 пассажир һәлак булган, кыз бала исән калган, дип хәбәр итә iz.ru порталы.   16 ноябрь Хабаровск краенда матәм көне дип игълан ителгән, авиаһәлакәт очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
---

--- | 16.11.2017

"Русча сөйләшеп, биш татар сүзе өйрәтеп маташалар"

$
0
0
16.11.2017 Милләт
Үзебезнең “ТНВ” каналында Илсур Нәфыйков алып барган “Переведи! Татарча сөйләшәбез” тапшыруын оештырып кына телебезне саклап кала алырбызмы икән? Анда гомердә бер мәртәбә дә ишетмәгән, сирәк кулланылучы яки сөйләм телебезгә кереп тә карамаган сүзләрне дә өйрәтеп маташалар.

Аларны тел галимнәре дә белеп бетерә алмыйдыр. Телевизор караучылар гадирәк сүзләрне белсәләр дә ярап торыр иде әле. Хәзер булган сүз запаслары да бетеп бара бит. Тапшыруда аерым сүзләрне өйрәтеп утырганчы, бирелгән берничә сүздән дөрес итеп җөмлә төзергә өйрәтсәләр, файдасы күбрәк булыр иде, минемчә.

Шул ук телеканалда 14 октябрьдә “Бергәләп өйрәник” тапшыруында, русча сөйләшеп, балаларга биш татар сүзе өйрәтеп маташтылар. Татар телен өйрәтү максаты белән оештырылгач, тапшыруны татар телендә алып барсалар мантыйкка сыешлырак түгелмени? Мәктәпләрдә татар теле җиренә җиткерелеп укытылмаса, килә-чәктә безнең тел галимнәребез дә, язучыларыбыз да булмаячак бит инде.

Татар иленең үзәгендә яшәп тә, телебезнең шундый аяныч хәлдә калуы күпләребезне борчуга сала, әлбәттә. Бу турыда милли җанлы газета-журналларда язып, радио-телевидение тапшыруларында сөйләп торсалар да, нәтиҗәләре күренми. Ходай һәр халыкка бүләк итеп, үз телен – ана телен биргән. Аллаһтан да бөегрәк булып, аның телен, гореф-гадәтләрен төрле карар-боерыклар белән бетерергә тырышу – гаделсезлек ул. Һәрбер халыкның үз ана телен хөрмәт итеп, үз телендә сөйләшүеннән берәүгә дә зыян юк, шуңа һәр халыкның үз ана теле яшәсен!

 
Рәфкать ИБРАҺИМОВ, Казан

--- | 16.11.2017

“Элвин Грей үлгән!” (БУЛГАН ХӘЛ)

$
0
0
16.11.2017 Җәмгыять
Иртән эшкә Заримә күз яшьләренә буылып килеп керде. Офистагылар барысы да аңа карап бертавыштан: ”Ни булды?”, дип карашларын төбәделәр. Заримә яшьләрен сөртеп, урындыгына барып утырды да, мескен тавыш белән: “Элвин Грей үлгән!”, дип кабат үксергә тотынды.
Хезмәткәрләрне ток тоттымени барысы да катып калдылар. Бары тик бүлек башлыгы усаллыгы белән дан казанган Халисә ханым гына: “Булмас!”, дип пышылдады.   Бу минутта офистагылар күз алдына кемне китергәндер, танылган җырчынымы, әллә Америка актерынмы, һич аңлап булмый иде. Мөгаен беренчесендер шулай тоелды.   “Кайдан ишеттең, интернеттанмы, радиодан әйттеләрме?”, дип Заримәне уратып алдык.   Заримә безнең офиста әле икенче елын гына эшли, кияүгә чыкмаган, ялгызы гына яши. Мавыкмаган нәрсәсе юк. Бераз сәеррәк тә үзе.   “Кайда, кайчан, авариягә эләккәнме?”, Заримәгә сорауларны яудырдылар гына. Ә ул һаман борынын тартып мышкылдап утыра бирә.   “Ашап үлгән...” диде бераз вакыттан соң авыр сулап.   “Ничек инде ашап???”   “Кичә апа малае белән кунакка килгән иде, шул чукынган малай хомягымны ашаткан да , ашаткан. Колбаса да биргән, чипсы да, җитмәсә су урынына кола салган. Иртәнгә Элвин Грей үлгән иде, инде”, диде дә Заримә кабат күз яшьләрен түгә башлады.   Шунда гына без Элвин Грейның әрлән (хомяк) икәнлеген аңлап алдык. Заримәгә бу кечкенә җанварны бер егетнең бүләк итүен исә төшердек. Ә ул егетнең Америка киносындагы Элвин Грейга бик ошаганын әйткән иде бит Заримә.”Элвин һәм борындыклар” киносын хәтерлисезме? Әрләнгә дә яратып Элвин Грей, дип исем биргән икән. Егет белән аерылышсалар да хомягын бик яраткан.   Офистагылар барысы да җиңел сулап куйдылар, кемдер көлеп җибәрде. Кемдер Заримәне юатырга тотынды.   Соңыннан барыбыз да җыелып аңа яңа яшь әрлән алып бирергә булдык. Бәхет, яңа мәхәббәт китерсен өчен!   Илдар Исламов, Шәһри Чаллы
---

--- | 16.11.2017

Азат Абитов концертында роза чәчәген нинди кызга бүләк итте?! (ФОТО)

$
0
0
16.11.2017 Мәдәният
14 ноябрь Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның концерты узды. Концертта халкыбызның күңеленә кереп өлгергән композицияләр белән беррәттән өр - яңа җырлар да яңгырады.
Шуларның берсен  ("Аккошлы күл") башкарганда Азат роза чәчәген тотып залга төшә, җырны җырлап бетергәндә генә ул чәчәкне залда утыручы яшь чибәр туташка тапшырды...Аның кем икәне безгә мәгълүм түгел...                                                            
---

--- | 16.11.2017

Татар теленнән диктант яздырачаклар

$
0
0
17.11.2017 Җәмгыять
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала.
«Татарча диктант» 5 илдә һәм 20 төбәктә узачак: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Новосибирск, Сарытау, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Владимир, Иркутск, Волжск, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗан.   Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Яшьләр һәм спорт министрлыгы.   Акция 25 ноябрьдә, 10.00 да уздырылачак.
---

--- | 16.11.2017

Әбисе тәрбиясендә үсеп, юл һәлакәтеннән соң инвалид калган Миләүшә Зарипова: "Кызыгыз тәпи йөрмәячәк, диделәр"

$
0
0
17.11.2017 Язмыш
Язмамның герое – соклангыч кеше! Әбисе тәрбиясендә үсеп, студент чагында юл һәлакәтенә эләгеп, инвалид арбасына утырса да, сынмаган-сыгылмаган.
Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татыган, үз көче белән бизнесын булдырган көчле ханым. Миләүшә Зарипова – сәламәт кешеләрнең дә барысы да булдыра алмаган гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Аңа «инвалид» дип әйтергә тел әйләнми хәтта. Киресенчә, тормышны шулкадәр яратуына сок­ланасың, һәр көннең тәмен белеп яшәвеннән үрнәк аласы килә. Хәер, барысын да тәфсилләп языйк әле.
«Әти-әнигә үпкә сакламыйм» Миләүшә Зарипова – 1979 елгы. Казанда туса да, балачак, үсмер еллары Башкортстанның Тәтешле райо­нында уза. Чөнки әти-әнисе аерылышкач, иң газиз кешесе, икенче тапкыр кияүгә чыгып, баланы әбисе тәрбиясенә калдыра.   Шунысын алдан ук язасы килә, үз тормышын сөйләгәндә, бер зарлану, үкенү, кемнедер гаепләүне сизмәдем.   – Әтигә дә, әнигә дә үпкә сакламыйм. Һәркемнең үз язмышы, үз тормышы. Әти әнидән соң башка өйләнмәгән. Кайвакыт ачылып китеп: «Әниегезне үлеп яраттым. Шуңа өйләнмәдем дә», – дип әйтә торган иде, – ди ул.   Миләүшә XI сыйныфта укыган чагында, әнисе вафат була. Шуннан соң кыз бала, укытучы булам дигән хыялы артыннан ияреп, Казанга әтисе янына килә. Әтисе белән якыннан аралаша, аның фатирында яши башлый. Шулай да, читтә үскәч, мөнәсәбәтлә­ре ул кадәрле үк җылы булмый. Армиядән кайтып, үз гаиләсен корган абыйсы бе­лән дә «борчаклары» пешми. Укырга керәм дигән беренче талпыныш та уңышсыз булып чыга. Ул елны кулинария училищесына укырга керә. Ә киләсе елны алдан ук махсус, тырышып әзерләнеп, теләгенә ирешә: Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Әтисе фатирыннан күченеп китеп, тулай торакка барып урнаша. Бар да яхшы гына барганда, өченче курсны тәмамлаган җәйдә, юл һәлакәтенә эләгеп, умыртка баганасын җәрәхәтли. Биш ай буе урын өстендә ята.   – Бөтен туганнарым да диярлек Башкортстанда иде. Хастаханәдә әтинең туганы, дус кызларым ярдәм итте, ара-тирә әти белән абый да килгәләде. Шулай итеп, сессия вакыты җитте. Укырга бик зур тырышлык, теләк белән кергәч, ташлыйсы килмәде. Әле ул вакытта арба юк иде. Дус кызларым ярдәме белән, бер ир-атны яллап, күтәреп, хас­таханәдән туры имтиханга алып киттеләр. Зачетларны да, ике имтиханны да җиңел тапшырдым, кайберләре «автомат» та куеп чыгарды. Ә өченче сынауны бик таләпчән укытучыга тапшырасы иде. Аның аркасында күпләр укудан да куылды. Хастаханәдә тырышып әзерләнеп, курка-курка гына кердем. Ике соравына җавап бирдем. Өченчесе – гамәли сорау иде. «Мин аны белмим», – дидем. Шуннан соң ул миңа «4»ле куеп чыгарды. Төркемдәшләрем арасында иң яхшы билге бер миндә генә иде. Тагын ике ел укып, дипломны да алдым, – ди Миләүшә ханым.   Табиблар аңа башта: «Организмың яшь, әгәр шөгыльләнсәң, аяк­ка басачаксың», – дип, зур өметләр дә бирә. Һәм Миләүшә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга теләми: кабат үз аяк­ларында атлап йөрер өчен, теше-тырнагы белән шөгыльләнә башлый, авыртуларга карамастан, үкереп елый-­елый күнегүләр ясый. Һәлакәткә очраган елны ук Боровое Матюшинодагы тернәкләндерү үзәгенә эләгә.   – Менә шунда мин чыннан да гыйбрәт алып кайттым. Ике аягың белән җиргә нык­лы басып йөргән урыннан инвалид арбасына утыруны кабул итү бик авыр. Миңа бит нибары 21 яшь иде! Анда баргач, кешеләрдән ничә ел арбада утыруларын сорадым. Берсе: «Биш ел», – дип җавап бирде. Ә мин: «Биш ел буена арбада утырырга җыенмыйм», – дидем. Ләкин бөтен көчемне биреп шөгыльләнүләрем дә теләгән нәтиҗәне бирмәде: аяк­лар һаман да шул ук иде... – дип, хатирәләрен яңарта Миләүшә.   Хастаханәдән әтисе янына кайта. Тернәкләнү узу белән бергә, читтән торып икенче югары – юридик белем ала. Әтисе янында абыйсы гаиләсе белән яшәгәч, үзен артык кашык итеп хис итә Миләүшә. Ахырдан, судлар аша узып булса да, «коммуналка»дан бүлмәле дә була. Бухгалтер булып эшләп алганнан соң, икенче хезмәткә – йөк ташу белән шөгыльләнә торган фирмага эшкә урнаша.   – Эш бик авыр булды, ләкин мин дә бик тырыш идем. Ике ай эшләделәр дә, әлеге фирма банкротлыкка чыкты. Алар Казан буенча гына эшли иде. Ул вакытларда ук зур-зур акчалар эшләрлек мөмкинлекләре булган  югыйсә. Белмим, ни өчен эшләмәгәннәрдер... Шуннан, тиз генә уйладым да, банк­тан кредит алып, фирманы үземә рәсмиләштердем. 2005 ел, Казанның 1000 еллыгы алдыннан иде ул. Мин акрынлап шәһәр буенча гына түгел, ә ераграк араларга йөк ташу белән шөгыльләнә башладым. 1000 еллык алдыннан гаризалар да күп булды. Шулай итеп, эшем үргә менеп китте. Бүген ул бизнеска керә алмас та идем бәлки. Хәзер шартлар да, таләпләр дә башка. Ә ул чагында вакыты, сәгате уңышлы туры килде. Эш башлаган елларда алты кешелек эшне берүзем алып бара идем. Эш бик күп иде. Хәзер күләмен киметтем, – ди Миләүшә Зарипова.   Ә эшләре, чыннан да, алга китә. Өйдән торып эшләп, фирманы яңа баскычка кү­тәрә. Коммуналкадан фатирга күченә. Шунысын да языйк, Миләүшә Зарипова – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014» республика бәйгесендә «Хатын-кыз – бизнес-леди» номинация­се җиңүчесе.
«Тормышымнан канәгатьмен» Мин аның белән «Нечкәбил» бәйгесе кысаларында узган Татарстан гаиләләре фестивалендә танышкан идем. 43 катнашучы арасында инвалид арбасындагы ханым шундук күзгә ташланды. Янына барып таныштым да, кабат очрашу турында сөйләшеп аерылыштык. Һәм инде кабат очрашуыбыз аның бик матур, зур йортында булды.   «Мөнир абый белән ничек таныштыгыз?» – дип кызыксынам яңа танышымнан.   – Дус кызым танышыр өчен дә түгел, болай гына телефон номерын бирде. Минем номерны Мөниргә дә язып җибәргән икән. Ул беренче шалтыратты. Ике ай буе телефоннан гына аралаштык. Башта инвалид арбасында икәнемне әйтмәсәм дә, сәламәтлегем белән проб­лемалар барлыгын бераз сиздердем. Очрашыр алдыннан үземнең арбада икәнлегемне әйттем. Ул Әлмәттә яши иде. Килде, сөйләшеп утырдык та кайтып китте. «Шалтыратмас инде», – дигән идем. Шалтыратты. Һәм килеп тә җитте. Сөйләштек тә  бергә торып карарга булдык, соңрак никах укыттык. Һәм менә әле дә булса торып карыйбыз әле, – дип көлә ул.   Әлеге үҗәт ханым машина танык­лыгын да алган, ләкин әлегә рульдә ире йөри икән. Акрынлап ирен дә бизнесының серләренә төшендерә. Йорт салып керәләр.   Янында терәк-таяныч, якын кешесе булса да, гаиләне тулысынча түгәрәк һәм бәхетле итәр өчен бәләкәч кенә җитми. Бик теләсә дә, Миләүшә биш ел бәби алып кайта алмый.   – Йортыбызны төзеп бетергәч, ирем белән ял итәргә Таиландка киттек. Шуннан кайткач, бәби көтүемне белдем. Йөклелек чорымны бик җиңел кичердем. Бер тапкыр да хастаханәдә ятмадым. Тугач кына котны алдылар. Бер табиб керде дә: «Кызыгыз тәпи йөрмәячәк», – диде. Үз гомеремдә беренче тапкыр шунда коелдым да төштем. Елап утырганда, табиб кереп: «Ни булды?» – дип сорады. Хәлне аңлатып бирдем. «Юкны сөйләмәсеннәр. Үзем кесарев кисемен ясадым бит. Үзең арбада булганга күрә, шундый нәтиҗә ясап әйтәләр», – дип тынычландыр­ды, – дип исенә төшерә ул көннәрне Миләүшә ханым.     Табиблар: «Аякка баса алмас», – дип куркыткан нәни бөтерчеккә бүген сокланып карап туймаслык. Әнисе белән әтисе аны кая гына йөртмиләр. «Эшләремне телефоннан гына эшләгәч, кая йөртергә мөмкин, берсен дә калдырмыйм», – дип көлә бәхетле әни.   Узган ел алты яшьлек Алия Зарипова «Маленькая принцесса Татарстана» бәйгесе җиңүчесе булып таныла.   «Нечкәбил» бәйгесендә Ми­ләүшә ханым тормыш иптәше Мөнир һәм кызлары Алия белән искиткеч матур бию башкардылар. Хәер, бәйгеләрдә катнашуы да кызының: «Әни, минем бер хыя­лым бар – ­синең белән биергә һәм җырларга телим», – дигән сүзеннән башлана.   – Ул чагында инвалидлар арасында «Жемчужина Татарстана» бәйгесе бара иде. Мин үземне инвалид дип санамыйм, шуңа күрә катнашасым килмичә генә, кызымның хыялын тормышка ашырасы килгәнлектән генә гариза бирдем. Катнаштык һәм икенче урын алдык. Шуннан соң сәламәт кешеләр катнаша торган бәйгеләр турында уйлый башладым һәм «Нечкәбил» конкурсы исемә төште. Һәм мин – монда. Финалга уздык. Менә хәзер 30 ноя­брьне көтәбез.   Мин үз алдыма максат куям икән, шуны ахырга кадәр эшлим. Алия дә мине инвалид итеп кабул итми. Бөтен җирдә тәртип булуын яратам. Әби тәрбиясендә булгач, гел эшләп үстем. Кызымны да шуңа өйрәтәм. Өйдәге бөтен эшне бергә эшлибез. Мунчаны да бергә ягабыз.   Бер үкенечем калды – Алиямне Башкортстанга әбие­мә алып кайтып күрсәтә алмадым. Ике ел элек әбием үлеп китте. Бер ел элек әтием дә вафат булды. Хәзер абый белән мөнәсәбәтләр дә җайланды. Аңа да булышырга тырышам, – ди Миләүшә.   Аның тагын бер матур эше турында язмый булдыра алмыйм: эшмәкәр ханым хәйриячелек белән ныклап шөгыльләнә. Картлар, балалар йортында аны бик яхшы беләләр. Бакчасында махсус мәйданчык ясатып, ел саен Корбан ашлары, балалар бәйрәмнәре, алар өчен Сабан туйлары уздыра.   Инвалид арбасында утырса да, тормышта үзен тапкан ханымнан иң зур уңышы турында сорадым. Ул исә, елмаеп: – Иң зур уңышым дип кияү­гә чыгып, бала табуны саныйм. Үз кулларыбыз белән төзегән йортыбыз бар. Арбада утыргач, һәр көннең тәмен тоеп яшәргә тырышам. Төшенкелеккә бирелү миңа хас сыйфат түгел. Хастаханәдә ятканда җиңел булды дип әйтә алмыйм. Коточкыч авыртулар, операцияләр кичерергә туры килде. Аллага шөкер, бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен. Һәр нәрсә үз вакытында туры килде, – диде.
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 16.11.2017

“Ватаным Татарстан“ журналисты Владимир Путинга хат язган

$
0
0
17.11.2017 Матбугат
Хөрмәтле Владимир Владимирович, Сезгә татар телендә чыга торган гәҗитләрнең берсендә эшләүче журналист Риман Гыйлемханов хат яза әле. Сез мине, әлбәттә, белмисез. Ә мин Сезгә иң элек бөтен татар халкы исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм, чөнки Сез безне яңадан йокыдан уяттыгыз.
Юкса үз-үзебездән канәгать булып, иртәге көн турында уйланмыйча, ваемсыз гына яши башлаган идек. Әле бер гасырдан артык элек тә Тукай атлы бөек шагыйребез “Уян, татар, уян инде!” дип язган. Димәк, йоклап китә торган гадәтебез  элек-электән  булган. Әмма Сезнең милли мәгарифтә тәртип салырга чакыруыгыздан соң төн йокыларыбыз качты. Бездә: “Татар телен укытуны бе­терәләр икән”, – дип сөйләнмәгән кеше калмады. Илнең милли рес­публикаларында яшәүчеләрнең дә тынычлыгы бетте.   Беркөнне туган ягым  Арчада тел язмышы хакында сөйләшү өчен “түгәрәк өстәл” янына җые­лып алдык. Ни өчен Арчада, чөнки милләтебез кыйбласын билгелә­гән Тукай шунда туган. Как жаль, что Сез безгә Сабан туена кайта алмадыгыз. Ярый әле, Казан Сабан туен телевизордан карадык. Сезне түбәтәйдән күргәч, татарча бер­ничә сүз әйтүегезне дә ишеткәч, инде катыктан акча эзләвегезне дә карагач, халык вообщем егылып китте. “Бу – безнең егет!” – дип шау­лаштылар. Сезнең инде таралып барган илне яңадан җыюы­гызны да халык бик зур егетлек дип санады, Сезгә бөтен ышанычын баг­лады. Тик менә соңгы вакытларда әллә ни булды. Халык: “Путин татар телен бетерергә кушкан”, – дип сөйләшә башлады. Барган бер җирдә мине дә тинте­рәтәләр. Мин үземчә тынычландырырга тырышам инде: “Владимир Владимирович ана телен укытуга  каршы түгел, ул бары тик мәгариф өлкә­сендә тәртип  урнаштырырга гына кушты”, – дип карыйм.  Берәүләр минем белән ризалаша, икенче­ләре Сезгә үп­кәли, өченчеләре: “Путин андый юлга басмас, бәлки, аның яраннары артык тырышып җибәреп, йә үз белдекләре белән шулай кыланалардыр. Прокуратура хезмәткәр­лә­ре­нең башбаштак­лыгы турында Путин мужет ваабшы да белмидер”, – диләр.   Сталин репрессияләре вакытында да шулай булган бит: “Юлбашчы андый юлга басмас, ул, фәлән кешене кулга алыгыз, атыгыз, димәгәндер. Сталин бу хәл­ләрне мужет белмидер дә”, – дигәннәр.   Сезне Сталин белән тиңләвем түгел, Владимир Владимирович, Алла сакласын! Тик менә бер нәрсәне аңлап бетермим. Моннан берничә ел элек Сез туган телне укуга, аны өйрәнүгә аяк чалуны “дурь и бред” дип бәяләгән идегез. Бүгенге хәлләр турында уйлаганда, кемнең “бредит”, кемнең “дурит” икәнен аңлый алмый  интегәм. Мин яшем буенча Сездән өлкән­рәк, бәлки, кергән акылым кире чыгар вакыт җиткәндер. Шуңа күрә һәр язганымны за чис­тую монету не принимайте, пажалысты! Мин диванага шуны аңлата алмыйлар: татар теле – дәүләт теле булгач, аны  мәктәп­ләрдә укыту мәҗ­бүриме? Икенче төрле әйтсәк, Татарстанда яшәү­челәр һәр ике дәүләт телен бе­лергә бурычлымы? Россия һәм Татарстан  Кон­ститу­цияләрендә, федераль законнарда акка кара белән язылган хокукларыбыздан файдалану – закон бозумы? “Рос­сиянең күп­милләтле халкы – безнең байлыгыбыз!” – дип горурланабыз икән, ни өчен әле бу байлыкны юк итәбез?   Рус теле өчен җан атуыгызга рәхмәт, Владимир Владимирович. Аның язмышы өчен без дә борчылабыз. Рус теле чүпләнә, фәкыйрь­ләнә бара, әмма моңа татар гаепле түгел дияргә батырчылык итәм. Алай гына да түгел, татарлар – элек-электән рус дәүләтчелеген ныгытуга иң зур өлеш керткән халык.    Теленә килсәк, рус теле аша без бөтен дөнья әдәбияты белән таныштык. Татар өчен “ангел-хранитель” саналган шагыйребез Габдулла Тукай рус классикларын, рус теле аша чит ил классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә ит­кән. Үз телен, үз халкын яраткан  кеше генә башка халыкларны, алар­ның телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә ала.   Һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм инде, Владимир Владимирович, а Вы как думаете, извиняйте, пажалысты?!       Арчада “түгәрәк өстәл” узды дидем бит әле, менә шунда катнашкан язучылар, татар теле укытучылары да ана теле, дәүләт теле өчен бик борчылып сөйләделәр,  эшләр болай барса, безнең халыкка кирәгебез калмаячак бит, ди­ләр. Аларга ни дип  әйтергә, ничек­­ләр генә юатырга да белмим инде, Владимир Владимирович. Безне татар булып туганга үкенерлек итмәгез инде. Бүген килеп туган хәлне шәхсән үзем кемнеңдер саташуы, юләрлеге дип кенә кабул итәм. Чөнки моннан берничә ай элек Бөтенроссия матбугат кон­фе­рен­ция­сендә Татарстан журналисты сүз сорагач, Сез: “Конечно, слово дадим, куда нам без татар...” – дигәнрәк сүзләр әйткән идегез. Йөрәккә май булып яткан иде бу сүзләрегез. Хәтта шул ук көнне төнлә төшемә дә кердегез, Ар­чаның Субаш-Аты авылында (кстати, минем туган авыл) Сезнең белән пыр туздырып татарча сөйләшеп  йөрдек. Вот такие дела, Владимир Владимирович!   Ярый, сүзем озынга китте. Шуны гына әйтим әле: Арча халкы Сезне Сабантуйга чакырып калды.   Сезгә авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Ихтирам белән, әлеге дә баягы Риман дип белерсез.
---

--- | 16.11.2017

Ана мәңгегә күзләрен йомганда балага бер тәүлек кенә була

$
0
0
17.11.2017 Җәмгыять
Әниләр турында күп язабыз. Күп балалы, ятим балаларны тәрбиягә алган аналар язмышына да тукталабыз. Гыйбрәт өчен аналык хокукыннан мәхрүм ителгән аналарны да читләтеп үтмибез. Бу юлы балаларын ялгыз аякка бастырган әти белән таныштырырга булдык. Аның белән без Иске Кенәр авылына баргач очраштык.
Өйләре каршына килеп туктаганда көн кичкә авышып, караңгы төшеп килә иде инде. Безне улы белән хуҗа үзе каршы алды һәм безнең халыкка гына хас булган кунакчыллык белән өйгә чакырды. Җәен яшел хәтфәгә төренә торган зур ишек алды. Һәр нәрсә үз урынында, тәртип белән урнаштырылган. Урамда пычрак вакыт булуга карамастан, баскыч төпләре ялт иткән, аяк киемнәре матур итеп тезелгән. Өй эчендә дә шундый ук тәртип, чисталык, пөхтәлек. Ник бер чүп әсәре булсын. Тәрәзә төпләрендә гөлләр. Алдан әзерләнеп торганнар дип әйтеп булмый, чөнки без киләсен ярты юлга җиткәч кенә белделәр. “Ярты сәгатьтән сездә булабыз”, – дип шалтыратып әйттек. Кыскасы, бу йортта әни дә, әти дә ир–ат дип гомер әйтмәссең.   – Улым укудан кайтышка коймак пешергән идем, әйдәгез чәй эчәргә, – диде Габделхәй Ситдыйков.   Чын күңелдән чәй өстәле янына чакырган хуҗаның күңелен төшерергә теләмичә генә баш тарттык һәм ничектер бик җайлы сүз артыннан сүз чыгып, сөйләшүгә күчтек.   Гаделхәй сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң авылда эшкә кала. Армиядә хезмәт иткәннән соң да туры авылына кайтып шунда төпләнә. Фермада терлекләр карый, хуҗалыктан сөт җыя, ветеринария фельшеры хезмәтен дә башкара.   – Читкә китәсем дә килмәде. Аннан әтинең вафатыннан соң әнинең ялгызын гына калдырырга да теләмәдем, – ди ул.   Ә хатыны Рәйхана белән аларны язмыш үзе таныштыра. Бервакыт Габделхәйне Олы Әтнәдә яшәүче туганы үзләренә кунакка чакыра. Кызлар белән таныштырам, дип егетне техникумга да алып бара. Ходайның амин, дигән вакытына туры килә, күрәсең, Габделхәй үзенең ярын шунда очрата.   – Ике ай гына очрашып йөрдек тә, өйләнешеп тә куйдык. Миннән 14 яшькә яшьрәк иде ул. Быел 40 яшь тулган булыр иде. Бер–беребезне аңлап, матур яшәдек. Бер–бер артлы ике балабыз, кызыбыз һәм улыбыз туды. Рәйхана өйдә күз–колак булды, мин төнлә үз эшемне башкарсам, төнлә аның өчен каравыл тордым, – ди Габделхәй Ситдыйков.   Язмышыңа ни язганны белсәң икән ул. Әти–әнине сөендереп ике балалары үсеп килә. Олысына тугыз яшь ярым, икенчесенә алты яшь ярым булганда, Рәйхана өченче баласын таба. Әмма… Ана мәңгегә күзләрен йомганда балага бер тәүлек кенә була.   – Ул көннәрдә бөтенләй баш эшләмәде, – ди Габделхәй. – Ни алга, ни артка юк. Бу халык нәрсәгә җыелган икән, дим. Рәйханамны соңгы юлга озатучылар икәнлеге башка килми. Тора–бара, бар нәрсә үз җилкәмә калгач, тормыш алып барырга, балаларны үстерергә кирәклеген аңлагач кына аңыма килә башладым. Ялгызым гына нишләгән булыр идем, белмим. Ярдәм кулы сузучылар табылды. Рәйхананың апасы Олы Әтнәдә яшәүче Илсөяр Сабировага мин гомерем буена рәхмәтле. Яңа Кенәрдән апаларым Ясминур белөн Ясминә бик булыштылар. Иске Кенәр мәктәбеннән Фәнзия Муллагалиева, Иске Ашыт мәктәбеннән Әминә Әхмәтова, Фирүзә Гарипова, Иске Ашыт мәктәбе җитәкчесе Альбина Мостафина мине аңлап, хәлемә керделәр.   Рәйхананың вафатына да февральдә сигез ел була икән инде. Олы кызлары Гөлчәчәк тугызынчы сыйныфтан соң Олы Әтнә техникумынад пешекче–кондитер булырга укый, икенчесе Раил сигезенче, төпчеге Гадел беренче сыйныфта. Гадел күбрәк Илсөяр апасы янында Олы Әтнәдә яши.   – Балалар чип–чиста дәфтәр бите кебек бит. Мин нәрсә эшлим, шуны күреп үсәләр. Хезмәт сөяргә, чисталыкка өйрәттем. Терлекләр асрыйбыз. Атларыбыз бар. Аларны Раил карарга ярата. Рәйхана вафатыннан соң бераз юаныч булыр дип, бал кортлары тота башладым. Алар хәзер юаныч кына түгел, файда да китерә, – диде Габделхәй Ситдыйков. – Мин хатынымның кабере янында: “Тыныч йокла, балаларны ким–хур итмәм, аякка бастырырмын”, – дип ант иттем. Сүземдә торам. Бик авыр вакытлар, авырган чакларында икешәр төн керфек какмаган чаклар булды. Ничек итсәм иттем, тамаклары тук булды, ертык кием белән йөртмәдем, керләрен юдым, мунчаларга керттем. “Эх, әни булган булса”, – дияргә урын калдырмадым. Әнисез рәхәт тормыш күрмәдек, дип берсе дә әйтмәс. Бәхетләре генә булсын.   Гөлсинә Зәкиева, arskmedia.ru
---

--- | 16.11.2017
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>