Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live

45 яшьлек Малахов тәүге тапкыр әти булган

$
0
0
17.11.2017 Шоу-бизнес
Өйләнешүләренә 6 ел тулган Андрей Малахов белән Наталья Шкулева гаиләсендә зур сөенеч: кичә без барыбызда йоклап яткан арада алар тәүге мәртәбә әти-әни булганнар.

Сабый тууын зарыгып көткән парның уллары туган. Авырлыгы 4,020 кг, буе 54 см. Чын баһадир!

Тулырак: У Андрея Малахова родился сын

         
---

--- | 17.11.2017

Куркыныч юл һәлакәтендә унбиш кеше һәлак булган (ВИДЕО)

$
0
0
17.11.2017 Фаҗига
Кичә Мари Илендә зур фаҗига булды: микроавтобус агач төягән йөк машинасы астына килеп кергән. Аяныч хәлнең сәбәбе буларак начар һава торышы һәм тизлекне арттыру атала.
Бүген Мари илендә матәм көне игълан ителде. Тикшерү комитеты 15 кеше гомеренә нокта куйган юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше ачкан.


---

--- | 17.11.2017

Казанда "Акыл фабрикасы"узачак

$
0
0
17.11.2017 Милләт
Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар мәгарифенә багышланган чаралар циклын дәвам итә. Әлеге чаралар "Акыл фабрикасы" проекты кысаларында үткәрелә.
18 ноябрь көнне сәгать 10.00-12.30 дә IT-Parkта лекторлар татар телен яңача укыту (“Сәлам” яңа буын дәреслеге), чит телләрне укыту буенча чыгышлар һәм татар теле проектларына күзәтү ясыячак. Татар телен укытуда нәрсә бар һәм нәрсә җитми? Чит телләрне укыту тәҗрибәсе нинди, һәм ул тәҗрибәне татар телен укытуда ничек кулланып була? кебек сорауларга җавап табу көтелә.    Чарада катнашуга экспертлар, тел галимнәре һәм киң җәмәгатьчелек чакырыла.   Урыннар чикле - 100 кеше. Керү бушлай, теркәлү буенча: https://goo.gl/forms/PncdBJeb9x0F6PBI2  
---

--- | 17.11.2017

Ризат һәм Зинира Рамазановларны басканнар

$
0
0
17.11.2017 Шоу-бизнес
Ризат һәм Зинира Рамазановларның микроавтобусын басканнар. Ышанасызмы, юкмы, дуслар, әлеге хәл күптән түгел генә була. Бу хәбәрне Ризатка, иртән иртүк автобус йөртүчеләре – Алмаз шалтыратып җиткерә.
«Автобусның тәрәзәсен ватып, шапка, одеколон, һәм Зинираның әнисенең туган көненә алынган мультиварканы алып киткәннәр,” – дип сөйләгән tmtv-online сайтына Ризат.  Әлеге вакыйга аркасында Рамазановлар, инде күптәннәр планлаштырылган, концертларына ике сәгатькә соңга калып киләләр. “Аллага шөкер, аппаратурага тимәгәннәр. Тәрәзәне куеп, гастрольләр графигын бозмый, бүгенге көндә дә концертлар куеп йөрибез”, — дигән Ризат.
---

--- | 17.11.2017

Самара өлкәсендә татар мәгарифе көннәре үтте

$
0
0
17.11.2017 Мәгариф
“Бердәмлек”нең үткән ике санында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең Камышлы һәм Похвистнево районнарында татар мәктәпләре белән танышып йөрүе турында язып чыккан идек. Самараның “Яктылык” мәктәбендә узган өченче, йомгаклау көне, тагын да уңышлырак, кызыклырак булып күренде.
Пленар утырышта Татарстан мәгариф министры урынбасары Тимерхан АЛИШЕВ, Самара өлкәсе мәгариф министры урынбасары Михаил ТАТАРИНЦЕВ, Самара өлкәсенең һәм Татарстанның татар теле укытучылары катнашты.   Яңа кешеләр, яңа информация дигәндәй, пленар утырышны көткән арада Татарстан укытучылары янындарак йөрергә тырыштым. Менә  Казанның Киров районындагы 4 санлы кызлар интернат-гимназиясе директоры Марат ФӘТИЕВ “Як¬тылык”ның ата-аналар комитеты рәисе Ленар Сабировка үзенең гимназиясендәге хәл¬ләрне сөйләп тора:    - Безнең гимназия Россия киңлекләрендә яшәүче сәләтле кызлар өчен 20 ел элек ачылган иде. Укучыларның 25 проценты татар түгел. Ләкин гимназиябездә төрек теле укы¬тылу сәбәпле, бөтен укучылар да татар телен дә бик җиңел өйрәнәләр. Тугызынчы сыйныфта да, унберенчене тәмамлагач та, татар теле буенча тест үткәрелә. Гимназиядән чыкканда кызларыбыз татар телендә иркен сөйләшәләр, укыйлар, язалар.   - Кызларны һәм малай¬ларны аерым укыту ни өчен кирәк?   - 20 ел укыту дәверендә нә¬тиҗә ясый алабыз инде: аерым укуның тискәре яклары юк. Кызлар мәктәптә малайлар белән шаярышып йөрүгә вакытларын сарыф итмиләр, үз-үзләренең кадерләрен белеп үсәләр. Егетләр дә тәртипле кызларыбызга башкачарак карый. Хәзер инде Түбән Камада, Бөгелмәдә дә “гендерный” дип аталган аерым мәктәпләр ачыла башлады. Анда татар телен тирәнтен өйрәнү дә күздә тотыла.   - Мәгариф министры булсагыз, кызлар-егетләрне аерым укытыр идегезме, әллә кушар идегезме?   - Төрле мәктәпләр булсын. Кеше үзенә кирәген үзе сайлап алыр.   Чирмешән районының мә¬гариф бүлеге мөдире урынбасары Җәмилә МИНЕБАЕВА белән дә сөйләшеп алдык:    - Татарстанда татар телен укыту Самара өлкәсендәге кебек кенә түгелдер инде?   - Безнең Чирмешән районында 26 мәктәп бар. Шуларның 14се татар мәктәбе булып санала. Ә район үзәгендәге дүрт мәктәпнең берсе - татар лицее. Элек анда тәрбия эшләре генә татар телендә алып барыла иде. Ә бу уку елында беренче сыйныфта татар классы ачып җибәрдек. Анда укучы 16 бала бөтен фәннәрне дә татар телендә үзләштерә.   - Ә Бердәм дәүләт имти¬ханнарын ничек бирерләр икән алар?   - 8 - 9нчы сыйныфларда имтихан бирә торган дәресләр русчага күчерелер, дип планлаштырабыз.    - Ә ата-аналар моңа ничек карый?   - Бик яхшы. Балаларын татар сыйныфына бик теләп биреләр. Үгетләп йөрергә ту¬ры килмәде. Чөнки аларның күбесе татар балалар бакчасына йөреп үстеләр бит.   - Эшегездә уңышлар телим!     Уңышлар теләвем вакытлы булды ахыры. Быелгы көзне Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы гауга чыкты бит әле. Аны күтәрүчеләр рус балаларының ата-аналары гына түгел, араларында татарлар да бар, диләр. Татар теле белән мавыгып китеп, балалары БДИ имтиханнарын тапшыра алмаслар, дип борчылалар, имеш. Ә бәлки бу сылтау гынадыр. Татарстандагы башка милләт кешеләренең татарчаны өйрәнергә теләмәвен аңларга була. Ә менә татарларга киләчәктә терсәкләрен тешләргә туры килмәгәе. Бу язмамның беренче бүлеге интернетта басылып чыккач, аның астына Камышлы мәктәбендә укыганда татар теленнән баш тарткан Зөлфия ханым менә нәрсә язып куйган: “Я в своё время была в числе тех учеников, кто отказался от изучения татарского языка в Камышле. Сейчас я об этом жалею. Мы должны знать родной язык своих родителей. Я со своими детьми разговариваю и на татарском и на русском. И считаю, что татарские дети, даже если они ими являются наполовину, должны его учить. Не зная языка своих предков, невозможно сохранить традиции и культуру своего народа”...   Зөлфия ханым комментарийны рус телендә язган. Димәк, үз телендә укый белсә дә, яза белми әле. Белем тана сөте белән керми шул, монда ана сөте кирәк.   Күп сөй¬ләшүләрдән, фикер алышулардан соң мәгариф министры Энгель Фәттахов Татарстан Дәүләт Советына керткән документта Татарстан мәк¬тәпләрендә татар теле һәм әдәбияты атнасына мәҗбүри рәвештә 2 дәрес укытылачак, ә рус теленә атнасына 11 сәгать вакыт биреләчәк, дип язылган. Россия мәгариф министры Ольга Васильева моңа каршы түгел, әлбәттә. Ә менә татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу хәлне:  “Татар теленең генә түгел, татар халкының да тулы җиңелүе”, - дип атады. Аның белән килешмичә мөмкин түгел. Татар телен укытуда ирешкән уңышларга кире хут биреп җибәрмәсәләр ярар ла. Россия киңлекләрендә сибелеп яшәүче татарлар үз телебезне саклап калу өчен гел тыпырчынырга тиеш шул. Каймакка баткан бака да тыпырчына-тыпырчына май язган да исән калган, диләр. Менә 20 ел элек барлыкка килгән “Яктылык” мәктәбе дә аның беренче ди¬ректоры Хәридә Гәптелҗан кызы Дашкинаның һәм “Туган тел” өлкә татар оешмасының тыпырчынуы нәтиҗәсе бит. Шушы вакыт эчендә күпме балаларыбыз үз мохитыбызда тәрбияләнде! Мәктәпне тәмамлагач, күбесе татар гаиләләре корып, татар булып яшиләр, үз балаларын да шушы мәктәпкә бирергә тырышалар.  Димәк, халыкка татар мәктәбе кирәк! Димәк, бүген биредә уздырылачак пленар утырыш, мастер-класслар, ачык дәресләр, фикер алышулар да юкка түгел!     - Бу залда утыручыларны бер максат - татар телебезне саклау һәм үстерү, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшыру максаты берләштерә, - дип башлады пленар утырышны “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов. - Форсаттан файдаланып, Самара өлкәсе һәм Татарстан мәгариф министрлыкларына безнең балаларга татар телендә укырга шартлар тудырган өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алар заман та¬ләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган кабинетларда белем алалар. Күбесендә интерактив такталар, укытучыга уңай эш урыннары булдырылган, укучылар бушлай дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителгән, - дип сөйләде.   Самара өлкәсе мәгариф министры урынбасары Михаил ТАТАРИНЦЕВның чыгышы никтер бик кыска булды. Ул тик Татарстанның мәгариф ми¬нистр¬лыгы белән күптәнге хез¬мәттәшлек булуын искәртеп үтте һәм коллегаларына ис¬тәлеккә Союз ракетасының макетын бүләк итеп, урынына утырды.     Татарстан мәгариф министры урынбасары Тимерхан АЛИШЕВның, киресенчә, халыкка әйтер сүзе күп иде. Ул Мәгариф көннәре кебек чараларның регионнарда яшәүче татарларга ярдәм итү ниятеннән эшләнүен белдерде. “Шулай да, җирле мәгариф министрлыклары ярдәменнән башка без болай нәтиҗәле эшли алмаган булыр идек. Бүген шушы хезмәттәшлекнең ачык бер мисалын күрәсез”, - дип, өлкәбезнең 14 мәктәбендә татар теле дәресләре укытылуы өчен Самара өлкәсе хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде.   Тимерхан Алишев сүзлә¬ренә караганда, бүгенге көндә Татарстан Россиянең 76 регио¬ны белән милли мәга¬риф, мәдәният өлкәсендә хез¬мәт¬тәшлек итү турында килешүләр төзегән. Иң зур проб¬лемаларның берсе – милли кадрлар тәрбияләү, эшли тор¬ган укытучыларның квалификациясен күтәрү, укыту програм¬маларын һәм дидактик материалларны яңартып тору. Татарстан Россиянең бөтен татар мәктәпләрен дәреслекләр һәм дидактик материаллар белән даими тәэмин итеп тора.  Үткән елда гына Самара өлкәсенә 230 дәреслек җибәрелгән. Шушы Мәгариф көннәре кысаларында әле тагын 200 әлифба китабы, матур әдәбият, интерактив уеннар китерелгән. Ә инде дәреслекләр җитми икән, Татарстанның “Ана теле” сайтында да (аны алып баручы татар теле белгече Кадрия Фәткулова) 1 - 11нче сыйныфлар өчен дәреслекләр бар. Аларны ачып уку өчен логин һәм парольләрне укытучылардан сорап алырга була.     Шулай ук регионнардагы татар балаларына телебезне өйрәтү өчен Татарстанда тел лагерьлары, олимпиадалар да оештырылып тора. Бу уңайдан Татарстан министры урынбасары Самара өлкәсендә оештырыла торган татар лагерьлары эшен дә хуплап, башкаларга үрнәк итеп күрсәтте:   - Хөрмәтле милләт¬тәш¬ләр, Татарстан сезгә һәр¬вакыт таяныч булып торачак. Шул ук вакытта урыннарда да эшчәнлек актив булырга тиеш. Элек-электән телебезне саклау эше укытучылар җилкәсендә булган. Кай төбәктә яшәвегезгә карамастан, татар теленә, әдәбиятына карата битараф калмагыз, туган телебезне укыту планнарына кертеп, мәктәпләрегезне татар теле үзәкләренә әверелдерүегезне соралам. Читтән торып без моны оештыра алмыйбыз, - дип җан авазы белән мөрәҗәгать итте.   Тимерхан Булат улы татар мәгарифе өчен хәләл малларын кызганмаган эшкуарлар Ильяс Шәкүров, Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Горланов, Минәхмәт Хәлиуллов, Рифкать Хуҗин, Гомәр Батыршин, Мәүлет Низамов, Ленар Сабиров кебек җәмәгать эшлеклеләренә һәм меценатларга да, мөфти Талип Яруллинга да рәхмәтләрен җиткерергә онытмады, өлкә һәм шәһәр татар мәктәпләре укытучыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән “Яктылык”ның инглиз теле укытучысы Зилә Шәрәфетдинованы һәм физкультура укытучысы Галия Коновалованы буләкләде. Ахырда Казанның 4 санлы кызлар гимназиясе директоры Марат Фәтиев һәм “Яктылык” мәктәбе директы Радик Газизов хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар.    Тимерхан Булатовичның док¬ладыннан күренгәнчә, Татарстан хөкүмәтенең регионнарда татар телен үстерү өчен куйган хезмәте иксез-чиксез. Ә менә без, җирле татарлар, бу ярдәм өчен рәхмәтле булып, телебезне өйрәнүдә, балаларны татар рухында тәрбияләүдә Татарстан мәгариф министр¬лыгы баглаган ышанычны аклыйбызмы соң? Моны “Яктылык”ның ата-аналар комитеты рәисе Ленар Сабировның чыгышыннан күрергә мөмкин булды. Мәктәп өлкәдәге татар оешмалары белән дә, мәчет белән дә тыгыз элемтәдә тора. Биредә аналар һәм аталар клубы оештырылган. Аларның һәрберсе балаларны тәрбияләүдә үз ролен уйный. Җәйге лагерьларда, шимбә өмәләрендә, Сәламәтлек көннәрендә дә балаларның һәм ата-ана¬ларның гел бергә булуы да уңышка китерә. Бергә эшләү һәм ял итү - тәрбия бирүнең иң үтемле чарасы, дип сөйләде Ленар әфәнде.   Пленар утырыштан соң “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучылары Алия Әпсәләмова (4нче сыйныфта) һәм Фәния Гыйлаҗева (8нче сыйныфта) үткәргән ачык дәресләр бик уңышлы дип бәяләнде. Бигрәк тә Фәния Нурсәхи кызы үткәргән дәрес Самара мәгариф министры урынбасары өчен яңалык булды. Фәния Гыйлаҗеваның ачык дәресендә татар һәм рус телләрен бергә укытып булу ысуллары күрсәтелде. “Фәния Нурсәхиевна соңгы ике елда чыгарылыш сыйныфларында рус һәм татар телләре укытты, һәм, өлкә мәктәпләре белән чагыштырганда, дәүләт имтиханнарында яктылыклылар уртача күрсәткечләрдә югарырак баллар җыя алдылар. Аның укучылары өлкә, Татарстан һәм хәтта халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулап киләләр”, - дип, горурланып тәкъдим итте аны мәктәп директоры.   Татарстан укытучылары - Казанның 20нче мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлназ Галимова һәм Чирмешән районы, Лашман авылы мәктәбе укытучысы Разия Газимҗанованың мастер-класс дәресләре укытучыларга гына түгел, чарада катнашкан башка профессия ия¬ләренә дә кызыклы булгандыр. Алар балаларны яңа табышмаклар, мәсәлләр уйлап чыгаруларга этәрәләр, ребуслар, кул астында булган гади предметлар - төсле кәгазь, төсле конфетлар кулланып теманы аңлата, кызыклы итә беләләр...   ...Гөрләп үткән Татарстан мәгарифе көннәреннән алган тәэсирләрне, алар калдырып киткән электрон мәгъ¬лүматларны үзләштерү, дә-ресләрдә куллана башлау өчен укытучыларга да, өлкә мәгариф министрлыгына да, район мәгариф бүлекләре җитәкчелегенә дә күпмедер вакыт кирәк булыр әле. Азмы, күпме вакыт үтәр, әлегә билгесез. Тик шунысы гына билгеле - шундый-шундый очрашу үтте дип, галочка куеп кына котылып булмас. Теләсәң дә, теләмәсәң дә Татарстан күрсәткән юлга борылырга, авыр милли мәгариф кулясасын урыныннан кузгатып, шәбрәк әйләндереп җибәрергә туры киләчәк. 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 17.11.2017

Тинчурин театры Германиягә юл тотты

$
0
0
17.11.2017 Мәдәният
Бүген, 17 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Германиягә юл тотты. Әлеге иҗади сәфәр татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла.
Иртәгә, 18 ноябрьдә, коллектив Россия Федерациясенең Бонн шәһәрендәге Генераль консуллыгында бөек драматург әсәре буенча куелган иң күңелле спектакльләрнең берсен – шаян рухлы “Назлы кияү” музыкаль комедиясен күрсәтәчәк. Сәфәр кысаларында Лейпциг шәһәрендә милләттәшләребез белән иҗади очрашу да күздә тотыла. Шул уңайдан артистлар махсус концерт программасы әзерләде. Труппа Казанга 20 ноябрьдә әйләнеп кайтачак.   Бу урында шуны билгеләп узарга кирәк: Тинчурин театрының иҗаты республикада гына түгел, Татарстаннан читтә яшәүче тамашачылар арасында да зур кызыксыну уята. Казанга кунакка килгән  татар диаспоралары вәкилләре театр спектакльләрен күргәннән соң, үз төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез белән тинчуринлыларны даими очраштыра килә. Коллективның Россия төбәкләре буйлап оештырылган даими гастрольләре моның ачык мисалы булып тора. Моннан тыш, Тинчурин театры соңгы елларда чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш белән чыгыш ясый. Әйтик, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян” спектакльләре Төркиянең төрле шәһәрләрендә күрсәтелде. 2012 елда тинчуринлылар Бельгиянең Брюссель һәм Брюгге шәһәрләрендә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” шигъри драмасын тәкъдим итте. Спектакльне әлеге ил халкы гына түгел, ә күрше Франция һәм Германиядән дә милләттәшләребез килеп карый алды. 2016 елда исә коллектив Финляндия башкаласында “Сөй гомерне!” һәм “Без – кырык беренче ел балалары” әдәби спектакльләрен уйнады.     Быел исә Тинчурин театры, соңгы еллардагы күркәм традицияне дәвам итеп, Германиядә чыгыш ясаячак. Әлеге зур проект Германиядәге татар диаспорасы вәкилләре тәкъдиме һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
---

--- | 17.11.2017

Башкортстанда ау вакытында район судьясын атып үтергәннәр

$
0
0
17.11.2017 Фаҗига
Башкортстанның Мәчетле районында ау вакытында район судьясы һәлак булган. Гадәттән тыш хәл кичә прокуратура хезмәткәренең мылтыктан ялгыш атып җибәрүе аркасында килеп чыккан.
«Татар-информ» билгеләп үтүенчә, бу хәл Әҗекәй авылы янында, берничә ир-ат кыр кәҗәләре аулаган чагында була.   Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар, әмма ул хастаханәдә җан бирә. 
---

--- | 17.11.2017

“Юлны алга баручы гына үтә ала”

$
0
0
17.11.2017 Мәдәният
11 ноябрьдә Сызранның Алексей Толстой исемендәге драма театры бинасында җирле татар милли-мәдәни автономиясенең 10 еллык юбилее үткәрелде.

Залны тутырып килгән татарларны һәм башка милләт халыкларын Сызран шәһәре башлыгы Николай Лядин, ав¬то¬номия җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов, Тольятти мәчете имамы Ислам хәз¬рәт Гомәров, өлкә адми¬нист-ра¬ция¬сендә җәмәгать фикерен өй¬рәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш кон¬суль¬тант Надежда Осипова, Дәүләт Думасы депутаты Евгений Серперның ярдәмчесе Радик Шәфиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Айрат Җәләлов, Самараның “Туган тел” өлкә татар оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов, “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев һәм башкалар сәлам¬ләп, бәйрәм белән котладылар. 

Татар автономиясе юбилеен чуваш, мордва, белорус, яһуд, немец һәм азәрбайҗан иҗат коллективларының чыгышы бизәп, яңа төсләр, яңа көйләр өстәп җибәрде, ә фойеда татар ашлары, костюмнары, китаплары һәм төрле милләт киемнәренә киенгән курчак күр¬гәзмәләре оештырылган иде.

2015 елга кадәр Сызран татар автономиясе белән җи¬тәкчелек иткән Илсур Гыйльманов һәм аның бертуганы - Сызран шәһәре Думасы депутаты Илдус Гаяз улы, автономиянең бүгенге җитәкчесе Ринад Шә-рәфетдинов һәм аның бертуганы, “Зеленая Россия”  оеш¬масының Сызран бүлеге җи¬тәкчесе Рөстәм Ирфан улы, элеккеге хәрби офицерлар, Сыз¬ран татар автономиясенең актив әгъзалары - гарәп графикасы һәм дин дәресләре укытучы Галиулла ага Габ¬дерәшитов һәм татар басмаларына Сызран татарларының эшләре турында даими язып торучы Рәис ага Биг¬лов, депутат ярдәмчесе Радик Шәфиев һәм башкалар эшләгән эшләр, уздырган бәйрәмнәр турында “Бердәмлек” газетасы һәрвакыт язып тора, аларны кабатлап торасы юк.   Соңгы ике елда Сызран автономиясе белән эшмәкәр Ринад Шәрәфетдинов җитәкчелек итә. Бу язда аның һәм шәһәр администрациясе тырышлыгы белән оешмага бина бирелгән, администрация һәм татар эшкуарлары көче белән ремонт ясалган, китапханә булдырылган. Анда татар теле курслары, музей, төрле түгәрәкләр, көрәш секциясе, компьютер классы ачу планлаштырылган иде. Шушы планнар тормышка аша башладымы, дип Ринад ШӘРӘФЕТДИНОВка мө¬рәҗәгать иттек.   - Ринад Ирфанович, менә инде үз йортыгыз, “Сыз¬ран әбиләре” дип атал¬ган яңа ансамблегез дә булды, юби¬леегыз да бик матур үтте. Лә¬кин моның белән ты¬ныч¬ланырга җыенмый¬сыздыр бит. Оешма алдында нинди бу¬рычлар тора?   - Мин үзем эшләгән чор турында шуны әйтә алам: үткән уку елында 70 кеше татар теле курсларына йөрде. Быел да шул хәтле булыр, дип исәплим. Татарстанда укып кайткан татар теле укытучыларыбыз бар. Галиулла ага Габдерәшитов дин дәресләре укыта.  Ә менә татар телен гомуммәктәптә укыту, яисә татар балалары өчен аерым татар мәктәбе ачып җибәрү хыялы финанслар мәсьәләсенә барып терәлә. Ике ел буе шәһәр мәгариф бүлеге тупсаларын таптыйм, ләкин арба бүген дә бер урында кала бирә. Уйлап карасаң, Сызранда 15-18 мең татар яши, барысы да салым органнарына акча түләп тора. Димәк без дә, рус православ мәктәпләре кебек, милли мәгариф, милли оешма эше өчен хөкүмәттән акча алып торырга хокуклыдыр бит? 30 укытучысы, 1200 баласы булган рус православ мәктәбенә карыйм да күңелем төшә.   Менә мәчетләр төзибез. Анда күбесенчә картлар, башка мил¬ләт кешеләре йөри. Яшьләребез дә килә, тик алар имамның рус телендә вәгазь сөйләгәнен генә аңлыйлар. Ә алай булмасын өчен без беренче чиратта татар балалары өчен бакчалар, мәктәпләр ачарга тиеш.    - Сез үзегез дә күпбалалы ата. Алар татарча беләме соң? - Ял көнне иртән торам да кем бүген бер сүз рус телендә әйтә, шул менә бу банкага акча сала, дип игълан итәм. Күп очракта беренче булып үземә акча салырга туры килә. Барысы да үзебездән тора бит. Өйдә гел татарча гына сөйләшсәк, балалар да телебезне яхшырак белерләр иде. - Сезнең уегызча, юбилей яхшы уздымы? - Шул хәтле матур узды, искиткеч! Барысының да күзенә карап рәхмәт әйтәсем килә - Сызран шәһәре адми¬нистрациясенә, мәдәният бү¬леге идарәсенә, “Реклама” компа¬ниясенә, менә шушы театр коллективына, Сызран китап¬ханәсенә, “Милләтләр мирасы” региональ оешмасына, Казан телевидениесенә, концерт¬та катнашкан бөтен артистларга, килгән кунакларга - барысына да чын күңелдән чыккан рәхмәтләремне җиткерәм.   Шушы бәйрәм кичәсендә генә аңладым әле: дөрес юлдан барабыз икән, эшләгән эш¬ләребез юкка түгел. Юлны алга баручы гына үтә ала бит.  Егерме еллык юбилеебызга кадәр!   Язманы Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА һәм Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләделәр.     Ринад ШӘРӘФЕТДИНОВ (сулдан уңга), Надежда ОСИПОВА һәм Николай ЛЯДИН бәйрәм белән котлыйлар.
---

--- | 17.11.2017

Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачылды (ФОТО)

$
0
0
17.11.2017 Мәдәният
Кичә Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин урамындагы 17 нче йорт диварына Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов истәлегенә куелган мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 80 еллык юбилей елында бу инде икенче истәлек тактасы. Беренчесе моннан бер ай элек Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясов истәлегенә куелган иде.   Мемориаль тактаны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең директоры Кадим Нуруллин һәм Филармониянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов ачты. Истәлек тактасының авторы – Россия рәссамнар берлеге әгъзасы  Фәнил Вәлиуллин..   ТантанадаТатарстанның һәм Россиянең халык артисты Лима Кустабаева, Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Хәмдүнә Тимергалиева, Таһир Якуповның тамырлары тоташкан Теләче районы вәкиле – районның Мәдәният бүлеге җитәкчесе Давыт Иксанов, җырчының туганнары чыгыш ясады.   Таһир Якупов 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була.
Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүз.), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүз.), «Гөлнарым» (Ф. Хатыйпов көе, Г. Афзал сүз), «Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин көе, Г.Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «Алтын фонды»н тәшкил итәләр. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә.
Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.                                
---

--- | 17.11.2017

Митрополит Феофан Путинга: «Татарстан сезне ярата» (ВИДЕО)

$
0
0
18.11.2017 Сәясәт
Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә фән, мәдәният, сәнгать, мәгариф эшлеклеләренә, космонавтларга, табибларга, эшчеләргә, предприятие җитәкчеләренә, төбәкләрнең элеккеге башлыкларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан да бар иде.
Путин митрополитка өченче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Феофан үзенең җавап чыгышында экстремизм белән көрәшүнең мөһимлеген искәртеп, Путинга: “Татарстан сезне ярата”, – диде.    


---

--- | 17.11.2017

“Әгәр бу язма басылып чыкса, аны эшеннән куа­чак­лар"

$
0
0
18.11.2017 Җәмгыять
Моннан берничә ел элек район­ның бер хуҗалыгына яшь белгеч кайткач, ни белеме, ни әдә­бе булмаган бел­гечнең кырга сыймастай кыланмышларын күреп, ул чакта җитәкче өлкән яшьтәге белгеч­кә: “Син пенсия­гә китә­сең дә котыласың, без шушындый белгечләр кулына калырбызмы икәнни?!” – дигән.
Бу сөйләшүгә нигез булган теге белгеч тә инде “әлләкемләнү”дән тук­тап, бәлки, яхшы белгеч, бәлки җитәкче үк булгандыр. Бәлки, һа­ман да арты белән киртә җи­мерәдер. Бу дөньяда анысына да, монысына да урын киң. Андыен да, мондыен да күреп торабыз. Тик “мондый”лары күбрәк күзгә ташлана, андый чакта, гаҗизләнеп, без­нең балалар шушындый кешеләр кулына каламыни,  дигән чаклар күп була. Ни дисәң дә, бездән соң тулы бер буын формалашты. “Коммунизм мәктәбе”н үткән безләр инде искелек калдыгына әйләнеп калдык. Яшәү рәве­ше­без дә, фикер сөрешебез дә башкача. Ракета тизлегендә алга омтылучы бу заманда таләпләр дә, әдәп­ләр дә башка бугай.   Моннан берничә еллар элек “Ватаным Татарстан”га җибәреп тә, дөнья күрми калган язмам менә шулай башланган. Бу темага шушы юнәлештә бераз алдарак та язма җибәргән булганмын. Анысы да басылмый калган. Ул вакытта баш мө­хәрриребез “арты белән киртә җимергән” конкрет бер белгечнең – исем-фамилияләп язылган яшь та­бибның кыланмышлары турындагы бу язмама: “Әгәр бу язма газетада басылып чыкса, аны эшеннән куа­чак­лар һәм башка беркая да алмаячаклар, аның киләчәгенә бө­тен­ләй нокта куячаксың бит”, – дигән иде. Нибары берничә ел үткән, бүген инде үзем дә бу язмамның шактый каршылыклы булуын таныйм.   Күрәсең, ул чакта каршы яктагылар, ягъни “киртә җимерүчеләр” күбрәк очрагандыр, бәлки мин шун­дыйларны күбрәк күргән­мен­дер, бәлки тирә-якка карау, анализ­лау, фикерләү, чагыштыру җитеп бетмәгәндер? Буыннар арасында го­мер-гомергә бара торган бер кар­­шылык кына түгелме соң бу ка­дәресе? Бүген инде мин дә шулай уйланам.   Соңгы еллардагы күзәтүләрем, ишеткән фикерләрем дә башкача нәтиҗә ясарга, уйланырга җирлек бирә. Сер түгел бит: арабызда гомер буе бернигә өйрәнә алмаучылар да, башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәсе димим, үзенә көн итәрлек гыйлеме-әдәбе булмаган өлкәннәр дә, шул ук вакытта акыллы, тәртипле-тәрбияле – сокланырлык итеп эшли, кирәк чакта акыллы фикерен әйтә белә торган яшьләребез дә бар лабаса. Бу урында Балтач шагыйре Гарифҗан абый Мөхәммәтшинның ике фикерен мисалга китерәсем килә. Моннан берничә ел элек Өлкәннәр көне уңаеннан әңгәмә корганда ул: “Өлкәннәр өлкән кеше дигән ста­тус­ка лаек булса иде”, – дигән бик тә кызыклы фикер әйткән иде. Әле ике ел элек кенә район җитәк­чесе ветераннарны район хуҗа­лык­лары буйлап сәяхәткә алып чыккач, төгәлрәге, шул сәя­хәттән кайткач: “Бездә бик акыллы, сокланырлык яшь җитәкчеләр бар икән”, – дип ихлас сөенүен әйткән иде. Нәкъ шулай: яшь җитәк­че­лә­ребез дә бар, белгечләр дә, авылларыбыз бизәге булырлык, яшим дип яши торган булдыклы егет-кыз­ларыбыз да, шөкер, күп. Тирә-ягыбызга игътибар беләнрәк карасак, андый мисалларны һәрбе­ре­без табар. Шул ук вакытта үткәне, бүгенгесе белән үрнәк-өлге булырлык, бар булмышка шөкрана кылып, зарланмый-сыкранмый гына яшәүче сокланырлык акъәби­ләребез, аксакалларыбыз да бар. Һәм киресенчә булган мисалларны да яшьләребез арасыннан да, өлкәннәребездән дә табарбыз...   Күп еллар район ЗАГС ида­рә­сен җитәкләгән Фирая апа Хәким­җа­но­ваның, яшьләр турында сүз чыкса, яра­тып кабатлый торган бер фикере бар: “Без­нең чор белән ча­гыш­тыр­ганда хә­зер яшь­ләр бик тәр­типле, тәр­бияле, акыллы да. Үз сүз­ләрен дә әйтә, кайда, ничек әй­тер­гә икә­нен дә беләләр. Алар бе­лән ара­лашуы ук рәхәт. Элек бит ЗАГС­ка ук кызмача, исерек килеш ки­лүчеләр күп була иде, хәзер язылышырга димим, туйларда да исереп, күңел­сезләнеп утыручылар юк”.   Ышанам, тормышта һәркем “әл­ләкемләнгән” яшьләрдән дә, өл­кәнәеп тә акыл кермәгән олырак белгеч-җитәкчеләрдән дә, гади танышлардан да яхшысын да, начарын да шактый очраткандыр. Ди­мәк, хикмәт яшьтә түгел, кешенең кеше булуында.   Без исә һаман лаф орабыз: без­дән соң авылларда яшәүче калмаячак, бүген эшләп торган буын туктаса, башка эшләүче табылмаячак, авыл­ларның киләчәге юк... һәм башкалар. Тик тирә-ягыбызда гына без “чутка да кертмәгән” яшьләребез шы­пырт кына авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга керә, кайтып эшкә урнаша һәм... бер дигән итеп эшли, гаилә кора – кабат шәһәргә китүче дә, җиңел эш эзләүче дә кү­ренми. Бу язманы әзерләгәндә үзе­безнең “Татарстан” җәмгыятенең кадрлар бүлеге мөдире Фирдания апа Галимуллинадан соңгы вакытта хуҗалыкка кайткан белгечләрне  белештем. Араларында хисапчы, икътисадчы да, агроном, инженер, ветеринария табибы да, шоферы-тракторчысы да бар.   Тукта әле, кайтуын кайтырлар, сүз бит ул хакта түгел, аларның нинди белгеч булуында, иртәгәге кө­небез­нең кемнәр кулына калуы турында иде бит, дияр кайберәүләр. Миңа калса, иң мөһиме, дәвам­чы­лар булсын: килсеннәр, кайтсыннар, эшлә­сен­нәр. Эшли башлаганда үзебез нинди идек – шуны искә тө­шерик. 
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 17.11.2017

Киемнәр турында 4 МИФ

$
0
0
18.11.2017 Киңәш-табыш
Кара төс һәрчак сылу итеп күрсәтәме? Юк икән!
1нче миф. Кара төс сылу итеп күрсәтә. Чынбарлыкта. Яшерергә теләгән бөтен кимчелекләрне кара төс ачып күрсәтә.   2нче миф. Киемдәге аркылы аклы-каралы ­сызыклар тазартып күрсәтә. Чынбарлыкта. Карап торганда, аклы-каралы сызыклар күзне уйната һәм төгәл силуэт күренми. Ул, киресенчә, таза итеп түгел, ә озын итеп күрсәтә.   3нче миф. Кыска чалбар аякны кыска һәм ­кәкре итеп күрсәтә. Чынбарлыкта. Аякны ул матур, биек үкчә дә киеп җибәрсәң, тагын да төзрәк итеп күрсәтә.   4нче миф. Шпилька үкчәле аяк киеме нәфис­рәк күрсәтә. Чынбарлыкта. Карап торышка тупасрак күренгән биек үкчә дә хатын-кызны сылу һәм нәфис итеп күрсәтә.
---

--- | 18.11.2017

Ана теле: Яңалык әйтәсең килгәндә

$
0
0
19.11.2017 Ана теле
Неологизм – иҗат берәмлеге. Көндәлек сөйләм оештырганда инде күнегелгән, әзер сүзләрне эзләп табу белән бергә яңа төшенчәләргә яңа сүзләр ясау белән дә шөгыльләнергә туры килә. Бу – сөйләм гамәленең үзенә бер әһәмиятле юнәлеше. Сораулар да туып тора.

Шөкер, бу тема – неологизмнар өлкәсе телебез фәнендә дә үзенә лаеклы урын алган. Нигезсез дә түгел, туфрагы ашланып тормаса – ќиребез, агачы утыртылып тормаса – урманнарыбыз, чишмә күзләре арчылып тормаса, эчәр суларыбыз фаќигагә тарыр иде – шуның кебек, телебез дә аерым кешеләр күңелендә туган сүзләр, гыйбарәләр исәбенә тулылана, яңара бара.

Вахит Хаковның “Татар әдәби теле тарихы” (Казан, 1993) китабында дистәләрчә әдипнең сүз иќаты турында, телебезне баету хакына фидәкарь хезмәте турында бихисап мәгълүмат китерелә; тел – чыннан да, халыкның үзенең иќаты, џәм ул иќат бүген дә сүрелмәскә, иҗат илһамы һич тә сүлпәнләнмәскә тиеш, дигән нәтиҗә ясалган. Тел галиме Хәлиф Курбатов бу төр сүзләргә менә мондый билгеләмә биргән: “Яңа сүзләр (неологизмнар) дип телнең үз кануннары нигезендә барлыкка килгән яки башка телдән алынган (тәрҗемә ителеп яисә тәрҗемә ителмичә), эчтәлеге белән дә, формасы белән дә яки йә эчтәлеге, йә формасы белән генә яңа булган һәм шушы телдә сөйләшүчеләр өчен билгеле бер вакыт дәвамында яңа булып тоелган сүзләргә яки ныклы сүз тезмәләренә әйтәләр”.

Фәнни хезмәтләргә без яңа сүз иҗат итү “газабы” башлангач күз текибез. Бу язмабыз уңаеннан да лексикологиянең шушы төр берәмлекләрен тикшергән хезмәтләр белән җентеклерәк танышырга тәкъдим итәбез. Ник дигәндә, аларда бу төр сүзләрнең барлыкка килүенә, тарихына, төзелешенә караган мәгълүмат кына түгел, сөйләмдә куллану өчен дә кирәкле нигезләмә, кагыйдәләр, киңәш-тәкъдимнәр дә очрап куя. Мәсәлән, Флера Сафиуллина яңа сүзләрнең инде гадәткә кергән ясау ысулларын-чараларын төркемләгән. Менә кайберләре: 1) телнең үз хәзинәсендәге сүзләрнең тамырларына төрле кушымчалар ялгау, 2) иске сүзләргә яңа мәгънә өстәү, 3) башка телләрдән сүзләр алу, 4) яңаларын уйлап табу. Ихтыяҗ килеп туса, эзләнергә тотынсаң чыннан да төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәсең. Кичәле-бүгенле генә шундый эзләнүгә тарыдым. АКШ –Россия сәяси мөнәсәбәтләрендә низаг чыгып, кайбер гаммәви чараларны урысча “нежелательный” дип тамгалап, кирәксенми башладылар. Төшенченең рәсми-иҗтимагый төсмере барлыкка килеп, аралашуда активлашып ук китте; терминны татарча да белдерергә кирәк иде – сүз табу мәсьәләсе пәйда булды.

Мәсьәлә турыдан-туры үзенә дә кагылганга, моңа иң башта “Азатлык” радиосы алынырга мәҗбүр булды. Сизелеп тора: уйланганнар, эзләнгәннәр! Беренче хәбәрләре “Русия Думасы "теләнмәгән" сайтларны томалау турында канун кабул итте” иде. Интернетчылар, әлбәттә инде, “теләнмәгән” сүзенә диккать иттеләр, килешмәүчеләр булды, чөнки бүгенге татар аны иң әүвәле теләнү (хәер сорау, түбәнсенеп үтенү) мәгънәсендә куллана. Фикер әйтүчеләр дә булды. Зөбәер Мифтахов: “Нежелательный" – татарча "Өнәмсез" була. Контекстка карап "Ошаусыз" дигән сүз дә кулланырга ярый”, диде. Мин дә уйландым, төрле чыганаклардан эзләндем. Яңа төшенчәнең төп мәгънәсе: бу гаммәви чара бу илдә кирәксез, кирәкле түгел); Димәк, термин: кирәксенмәгән, кирәксенелмәгән). Өнәмәү, ошатмау – болары да мәгънәгә якын, тик алар туры мәгънәдән бераз читләшкән (термин өчен ярап бетми), күчерелмә мәгънәгә (метафорага, телбизәккә) тартым – әйтмә сөйләм, сәнгати жанр өчен кулай. Неологизм ясау өчен галимә тәгаенләгән тезисларның гамәлдә ничек кулланылуына без әле тагын тәфсилләбрәк тукталырбыз.

Мисалларны күбрәк яшәеше, эшчәнлеге туган тел аша бүтәннәргә дә йогынты ясау белән бәйле кешеләрнең, – язучы, журналист, актер, укытучы, дин әһеле һ.б.,– телне үзенең төп тәэсир коралы дип санарга тиешле затларның иҗатыннан алдык. “...Һәр әдип зур әсәр язарга керешкән саен, үзенә ифрат җаваплы бер сорау һәм таләп куя: син бу әсәреңдә халкың бишектә чагында ук өйрәтә башлаган үз ана телеңә нинди-нинди яңа бизәкләр өстисең, аны укучыга тагын да баетыбрак кайтару өчен ниләр эшлисең?”, дигән атаклы язучыбыз Гомәр Бәширев. Сүз табу, сүз иҗат итү шөгыленең асылын остазыбыз болаерак төшендерә: “... Мин әдәби телебез барыннан да элек һәм беренче нәүбәттә халыкның үз сөйләм теленнән кергән яңа сүзләр исәбенә баерга тиеш дигән карашта торам. Минемчә, әдәби телләр үсешендә бу иң прогрессив һәм бердән-бер табигый юл. Үзен-үзе ихтирам итә торган башка телләр нәкъ менә шул юл белән үсәләр . Әгәр кайсы да булса бер шивәдә (диалектта) – мишәрдәме, Казан артындамы яки элек керәшен дип йөртелүчеләрдәме, моңарчы әдәби телдә булмаган кирәкле бер төшенчәне аңлатырга сәләтле бер сүз килеп чыга икән, нигә аны әйләнешкә кертеп җибәрмәскә? Шул караштан чыгып, мин бу әсәремдә (“Туган ягым – яшел бишек” –Н.И.) әдәбияттә бик сирәк очраган яки бөтенләй булмаган сүзләр дә кулландым (Мәсәлән, раван, тияк, соян). Теге яки бу фикернең яисә төшенчәнең, әдәби тел кануннарына бик үк сыймаса да, халыкча әйтелешен, халыкча тәгъбирен дә биргәләдем (Мәсәлән, күплек формасы: танымыйлар да торам, таулар шуды, кичләр утырды һ.б.).

Гомумән, халыкның поэтик сүзлеген күбрәк, киңрәк кулланырга тырыштым...”. Әдип үзе бер әсәренә карата шулай ди. Ул бит һәр иҗат җимешен шундый таләп белән тапкан-тудырган. Аның иҗатын бик яхшы белгән, үзен аның шәкерте санаган Гариф Ахуновны укыйк: “Г.Бәширев халык авыз иҗатындагы образларны, сурәтләү чараларын әсәрнең гомуми эстетик максатына туры килгәндә турыдан-туры ала яки тагын да үстеребрәк җибәрә һәм халыкның эстетик нормаларына ятышлы рәвештә үзе дә төзи, дөресрәге, халыкның тел иҗаты процессында потенциаль рәвештә сакланган әйберләрне ачып, аны үзенә кайтарып бирә... Авторның үз хикәяләү телендә дә моңарчы әдәби телдә булмаган уңышлы сүзләр бар. Мәсәлән, тоҗым, үзбелдек, мутлану – рәхәтләнеп әдәби телдә урнашачаклар. Тоҗым – һавада йөрүче пәрәвез. Әгәр пәрәвез дип алсаң, бу сүз ташландык урыннарда үрмәкүч корган пәрәвезне күз алдына китерә. Тоҗым исә һавада очып йөрүче нечкә генә җепләр, язучы аларны бушап калган кырларны сурәтләгәндә, матурлык төшенчәсендә куллана...” . Болар әле бер генә язучы, аның да бер генә әсәре мисалында. Һәр әдип һәр әсәрен шулай иҗат итәргә тырыша да. Никадәр хәзинә!

Әмма татар телен баетуда К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов һәм башка классик әдипләребез керткән өлеш берникадәр өйрәнелсә-барланса да, күпчелек әдип-мөхәррирләребезнең, журналист, зыялыларыбызның шул хезмәте бер тәртипкә салынып, эзлекле өйрәнелмәгән әле. Язучы, журналистларыбыз, актер, галимнәребез кулланышка тәкъдим иткән сүз, терминнарны, грамматик үзгәрешләрне, фразеологизм, әйтем, мәкальләр, канатлы сүзләрне теркәү, бастырып халыкка җиткерү – изге бурычыбыздыр. Үзем, мәсәлән, укыган әсәрләрдән, матбугаттан, радио, телевидение тапшыруларыннан яңа берәмлекләрне, яңа сүзформаларны, аеруча яңа терминнарны кулдан килгәнчә чүпләп барам, җае чыкканда уңышлыларын алга таба үз язмаларымда, аннары сүзлекләр төзегәндә файдаланырга тырышам. “Телбизәк дөньясында” дигән ике томлык хезмәтем чират көтеп, нәшрияттә ята. Кайбер мисалларны бу язмаларыбызда да шәрехләргә тырышырбыз. Хәзер фәнни тезисларга таянып яңа сүз табу, ясау “ләззәтен” дәвам иттерик. Мондый очракта үзеңнең тумыштан, әни сөте белән бирелгән тел тоемлау сәләтеңне эшкә җигәргә кирәктер – телебезнең мәгънә белдерә торган берәмлекләрен искә төшерергә: гомуми (битараф) сүзләр, сан, атама, термин кебек төгәл мәгънәле берәмлекләр... Сиңа кирәкле берәмлек бәлки тарихи, профессионализм, диалектизм һ.б. лексик төркемнәр арасындадыр. Ә нигә әле, әйтик, актив-пассив дип тәгаенләнгән төркемгә тукталмаска!? Шуларны барлаганнан соң сүз эзләү өчен кайсы чыганакка беренче чиратта мөрәҗәгать ителә?

Әлбәттә инде, иң әүвәле ана телебезгә нигезләнгән чыганакка! Әйтик, пассив сүз дигәндә, аның телебезнең әйтелеш, язылыш канун-кагыйдәләренә нигезләнеп ясалып, куллану сынауларын үткән, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында әдәби телдә колачы тарайган – пассивланган сүзләрне нигә кабат “җанландырмаска”! Уйлый калсаң, алар сан ягыннан да бихисап икән ләбаса. Бик алҗыган, кулга бер эш бармаган минутларда мин “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н, Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мәкальләрен, ике томлык фразеологизм сүзлеген алып укыйм. Халык сөйләмендә саклана биреп, безнең язмаларга кереп тә карамаган күпме сүз яшәп ята аларда! Бүген без йөзләп сүзне хәтерләп калганбыз да шуларны изәбез дә басабыз. Хет синонимнары барлыгын онытмаска иде. Зифа, зарыгу, хәлсерәү, йотлыгу кебек гап-гади берәмлекләрне күрмәгәнгә-ишетмәгәнгә инде ни гомер! Менә Фатих Хөснинең публицистик мәкаләсен укыганда очраган “сәер” сүзләр: “...Бала бер якка атламакчы, ә гәүдә икенче якка чөйкәлә”; “...Бу иптәшләр әнә шундый чәмчәле “бизәкләр” белән хикәяне матурлыйбыз лип уйлыйлар бугай...”; “...Минем җан атып сөйгән командам баш килде...”; “...Мин ул чәтерчән егетләрне яратам...”; Гомәр Бәширевтән: “...Һәммәки машиналар...”; Мөхәммәт Мәһдиевтән: “...Әтәтерләнеп актарына башлады...”; Яисә Аяз Гыйләҗевнең “Зәй энҗеләре”ннән: биләмче карчык; алар шикләнеп тасыраештылар; юл кырыена тәкмәрлиләр; барлыкмасын дип тырышты; ул каударланды; кузлага менеп кунаклады; хөрдәләп җиңү; кыерак чыкмагандыр; колак бөтеркәләре; җемәеп кенә көлү һ.б.

Сүлпәнләнгән берәмлекләр арасында заманында киң кулланылып та, утызынчы-кырыгынчы елларда “гарәп-фарсы элементлары” дип һич гаепсезгә уптымиллаһый куылган берәмлекләр дә күп. Дөрес, тел тәмен белеп эш иткән әдипләребез аларны җай чыккан саен урынлы кулланып, әкрен-әкрен кайтара тордылар: кәсәфәт, көлле һ.б. (Хәсән Сарьян); химая, хәкәрәт, хәсият һ.б. (Атилла Расих); Илленче елларда ук әле Г.Бәширев тә битараф, биһуш, намь, битараф, бәян итү, рухи хәләт, мәдәният, мәдхия кебек берәмлекләрнең “кайтуын” хуплаган иде. Мондый берәмлекләрне һич тә үзгә бер катлам дип уйларга ярамый; алар татарның “үз” берәмлекләреннән берни белән дә аерылмый. Аларны заманында Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый һәм башка язучы, әдипләребез нинди мәгънәдә кулланган, нәкъ шул мәгънәләрендә йөртергә кирәк тә. Тик нәкъ кирәгенчә, нәкъ үз урынында гына куллан.

Югыйсә соңгы ун елда бу төр лексика телебезгә аеруча күпләп тәкъдим ителде. Дөрес, аларга караш бер төрле түгел: бар хупларга ашыгучылар, бар аяк терәп каршы чыгучылар, бар уйлап-үлчәп эш итүчеләр. Кем хаклы, кем ялгыша – вакыт күрсәтер. Миңа калса, нинди генә үзгәреш, яңарыш булмасын, ул ана телебезне баету, үстерү хакына булсын! Сәясәт, мәнфәгать, муафыйкъ, мәгъкуль кебек дистәләрчә берәмлек, вә, ошбу кебек синонимнар сөйләмдә нәкъ үз урынында кулланыла икән, телебез алардан җанланмыймыни!? Хәер, бу – гел уңыш-казаныштан гына тора торган гамәл түгел. Табылган, яисә ясалган, хәтта сөйләмеңә, әсәреңә керә алган һәр яңа сүз әле мәңгелек казаныш түгел. Әнә бит Г.Бәширев үзе дә, яңа сүз эзләп табу үзмаксат түгел, ди. “Әгәр кайбер сүзләр яки яңа әйтелешләр соңыннан әдәби телгә кереп китә алмыйлар икән, үпкәләштән булмас. Алар үз вазыйфаларын үтәп, автор әйтергә теләгәнне укучыга түкми-чәчми җиткерә алсалар, мин шул кадәренә дә бик риза...”. Менә-менә! Югыйсә, хәтта кайбер әдәби әсәрләрне дә сүзлексез аңлап булмый башлады бит, гади генә язмаларда да, радио тапшыруларында да “мөгез чыгарулар” еш очрый. Чөнки укучы үзе дә элек кулланылып та, хәзер пассивланган яисә “репрессияләнгән” сүзләрне кире кайтару белән мавыгып китте. Бу хакта осталар ни ди? Менә Кави Нәҗми сүзләренә колак салыйк әле: “...Искереп, җанлы телдән төшеп калган бик борыңгы – архаик сүзләр белән дә, бер-ике авылда гына, яки бер-ике семьяда гына кулланылган, сирәк очраклы сүзләр белән дә, үз башыңнан уйлап чыгарылган ясалма сүзләр белән дә мавыкмаска кирәк. Мәсәлән, 1915 елгы татарча календарьда “Онытылган сүзләр” дигән исем астында шундый сүзләр санала: моныган – бик картайган кеше, инәек – сыер, лыч – ялангыч, музык – куркак кеше, мүшүк – пуля һ.б. ... Теге яки бу сүзне куллану яки кулланмау мәсьәләсен уйлап, тикшереп хәл итәргә кирәк.

Мәсәлән, урманлы якларда яшәүче күмер яндыручы татарлар тискәре, кире кешене марсык дип атыйлар. Бу сүзнең төп мәгънәсе агачка барып терәлә. Тамырлары чуалып, бергә укмашып үскән каты агач төбен күпме яндырсаң да, үзәге тиз генә янып бетми ди. Шундый кисәүне марсык дип йөртәләр икән. Яки Казанбаш авылында бүлмәдә киеп йөри торган җиңел чүәкне чәпәли дип атаучылар бар. Әгәр мондый сүзләр шул урындагы киңрәк катлау арасында таралган булса, кулланырга мөмкин, әлбәттә. Югыйсә, барлык татар халкының, яше, карты, бертигез белгән сүзләрне генә әдәбияткә кертү принцибы белән эш итсәк, телебезне ярлылатудан башка нәтиҗә чыкмаячак...”. Күренә ки, әдипләребез яңа сүз эзләгәндә, татар теленең барлык катлам, шивә, стиль чыганакларына игътибарлы булырга чакыра, шуларны нәкъ кирәкле урында кулланып, үтемле, тәэсирле чарага әверелдерү мөмкинлекләрен үз әсәрләрендә күрсәтә килә. Гамәли сөйләмияттә кулланырга мөмкин булган чараларның кайберләрен без дә тәкъдим итәбез. Мәсәлән, диалектизмнар. Кызганыч ки, мәктәпләребезнең күпчелегендә бу төр чараны өйрәнүгә, куллануга тискәре караш яши. Һич гафу ителмәслек хәл.

Аралашуда һәр тараф төп-төгәл аңлаша торган, мәгънәне дә, хисне дә тәңгәл белдерә торган берәмлек табылган икән, нигә аны тибәрергә. Әйтик, район газетын алдыручы барлык укучы төшенгән диалект сүзне журналист ник кулланмаска тиеш ди. Шулай куллана-куллана күп кенә сүз әдәби телебезгә дә юл тотты лабаса. Кулымнан килсә мин бүген үзебезнең Әтнә якларында йөргән һәм әле дә йөри торган бишни (шәмәхә төс), богыл (үзәкле шешкә салып өелгән печән кибәне), күчтәркә (өч аяклы чуен таба) һәм башка сүзләрне район газетында кулланырга кушар идем, шуннан алар бәлки гомум телебезгә дә кереп китәр иде. Рәхмәт белгечләргә: бу сүзләр диалектизмнар сүзлегендә лаеклы урын алган. Чөнки халык үзе куллана. Җыр китапларына күз салыгыз әле: Бишни күлмәк биш төймә // Бишни күлмәгеңне бик кимә; Агыйдел буйлары айравык // Ямщик чапкан атлар азыгы; Әйтәмен дигәч мин әйтәмен // Укалардан калган кәйтәнем; Түбәтәйгенәемнең, ай, түбәсе, // Түбәсендә көмеш түмәсе; Яңа сүз ихтыяҗы туганда тарихи дип аталган лексик ятма арасыннан архаик сүзләр дә игътибардан төшмәскә тиеш. Элекке яшәеш рәвешләре, хезмәт ысуллары, корал-җайланмалары, әйтик, чыпта сугу, киндер, палас сугу ыстаннары, су, җил тегермәннәре, киез итек, тула әвәләү җайланмалары, иген игү, икмәк пешерү белән бәйле һәм башка күп күренеш, төшенчәләрне атаучы сүз, гыйбарәләр көндәлек сөйләмнән төшсә дә, алар сүзлекләрдә, классик әсәрләрдә, календарь, газет, хатларда, халык авыз иҗатында саклана. Борыңгы телебездә һәр сүз калын да нечкә дә булуын искә төшерү – үзе зур чыганак.

Мәсәлән, ана арслан әрсәлән диелгән. Минем хатын арслан йолдызлыгында туган, үзенчәлекле холыклы. Мин аны әрсәлән дип йөртәм. Үпкәләми тагы. Элекке күренеш, төшенчә үзе кабат кайтса (мәсәлән, мәдрәсә, мәчет һ.б.) атамаларына да җан өрелә. Күренеш, төшенчә тәмам юкка чыкса, архаизмнар яңа төшенчәләрне атар өчен бер дигән чыганак булып кала. Аннан да бигрәк урак, чүмәлә, орчык, җилпуч кебек сүзләр телбизәк, мәкаль, әйтемнәрдә сакланып, сөйләмебезне сурәтле, хисле итүдә мөһим урын тота. Иң мөһиме, яшьләребездә телебезнең шушы төр энҗеләре белән кызыксыну, аларны кулланырга омтылыш, теләк тәрбияләү. Бу – ата-ана, укытучылар эше генә түгел, һәр иҗатчыныкы. Шушы көннәрдә генә “Татарстан яшьләре” газетында (2017, 16 ноярь) галим әдип Батулланың журналист Ирек Нигьмәтинең бүтәннәр “аның каравы” дип язганда “аның каруы” дип дөрес язуына сөенүенә без дә сөендек.

Югыйсә, безгә зур ачыш та түгел иде кебек – нәкъ шушы хатага борчылып, төзәтү үрнәге итеп остазыбыз Хәсән Сарьян өлгесен алып, без егерме ел элек нәкъ шушы газетта, язып чыккан идек. Тәэсир итәрлек булмаган, күрәсең, әллә язманы укучы санаулы булдымы, хата кабатлана тора. Хәер, хатага бер күнексәңме! Шөкер, аны кисәтү дә кабатлана. Шунысына да рәхмәт. Тамчы тама-тама... Телебезнең профессионализм, жаргон, арго кебек үзенчәлекле берәмлекләре дә яңа сүз эзләгәндә табыш була ала. Куллану ягыннан алар, әлбәттә, бер төрле түгел. Бар, әйтик, аерым шәхес, аерым бер гаилә, нәсел сөйләмендә береккән сүзләр, әйләнмәләр. Минем әни ягыннан бабай, мәсәлән, тарихи вакыйгане тантаналырак итеп сөйләгәндә бер фикерен икенчесенә “шуннанарыгысоң” дип ялгап китәр иде, ә икенче бабам (хатынымның әтисе) аңгырарак кешегә карата, кызганыбрак әйткәндә, аңарга “мәймүн” дия иде. Безнең гаиләдә янә Кәбәкә дигән сүз йөри. Теле ачыла гына башлаган энем Илгиз күршебез Нәкыйбә апаны шулай дип атаган иде.

Башта безнең гаиләдә таралып, аннары Нәкыйбә апалар, күрше-тирә сөйләменә дә кереп китте. Мәгълүм сүзләргә өстәмә мәгънә төсмере салып, яисә күчерелмә мәгънә биреп, шушы гаиләдә генә, хәтта ике туган-кардәш арасында интим гына кулланылган берәмлекләр дә була. Мәсәлән, бер радиотапшырудан ишеттем: Казанның компрессор заводы директоры мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Галиев хатыны күренекле язучы Гөлчәчәккә гомер буе “рәхәтем минем” дип дәшкән икән. Хатыны шушы гыйбарәне кертеп, җыр-шигырь дә язган. Җырлап та күрсәтте. Уйлап табылган, иҗат ителгән бер гыйбарә шушы гаиләнең горурлыгына торырлык символ-хаситәгә әверелгән ләбаса. Күренекле җырчы Хәйдәр Бигичев та хатыны Зөһрә Сәхәбиеваны ”маем” дип атаган икән. Мондый шәхси энҗеләр, табигый ки, иҗатчыларда күбрәк очрый. Мондый шәхси табышларның кадерен белү сорала, ягъни аларны игътибарга алырга, төшенергә, җыярга, бүтәннәргә җиткереп, аларны да ләззәтләндерергә. Бер үк вакытта аларның “шәхсилеген” сакларга – диңгез төбеннән табып алып кайткан чуер шома таш та өстәлдә торса – хис, илһам чыганагы, ә кулдан-кулга китсә, кадерсез уенчыкка, хәтта типке чүп-чарга әйләнә.

Без бик күп шәхси афоризм-канатлы сүзне газет штампларына әверелдердек инде. Илленче елларда сандугач эпитеты кешегә карата беренче тапкыр “Уфа сандугачы” дип Казанга килеп җырлаган Фәридә Кудашевага әйтелгән иде. Хәзер сәхнәдән тавыш салган һәркем – сандугач. Г.Бәширевнең “тел мамыгы”на да шундый куркыныч яный: аны хәзер һәрбер язучы диярлек кабатлап карады шикелле; күбесе бу табышның кемнеке икәнен искәртеп тә тормый, авторын хәтергә алырга “оныта”. Хәер, халык үзе бүген дә иҗатчы булып кала бирә. Яңа ясалмаларга әледән-әле юлыгып торабыз: “Минем әни – суперәни” (В.Т., 1998, 14 ноябрь); “Мәскәү җанатарлары “Спартак”ны яклады (Т.Я., 2004, 12 февр.); Сатучылар һәр тауарны чытырга (ягъни полиэтилен капка) салып бирде (К.У., 2002, №12, 43 б.). Күрәбез ки, монда телдә яшәп яткан әзер сүзне эзләп табу белән бергә андые булмаганда яңасын ясау турында да фикер оеша килә. Моңа дәлил буларак байтак мисал китерелде. Хәер, бу инде үзенә бер гәп темасы бит. (Аллаһы боерса, дәвамы булыр).

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---

--- | 19.11.2017

Казанда "Хитлар концерты"булачак

$
0
0
19.11.2017 Шоу-бизнес
25 ноябрь көнне УНИКСның киң, матур һәм уңайлы залында "Хитлар концерты" узачак. Радио эфирларда еш яңгыраган, хит-парадларның югары баскычларын яулаган, телевизион экраннарда клиплары әйләнгән иң популяр җырлар бер концертта яңгыраячак.

Соңгы елларда халык күңеленә үтеп кергән хитлар бәйләме - татар җырларын яраткан тамашачы өчен иң шәп бүләк булачак, ди оештыручылар.

Билетлар инде сатуда. Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77  


---

--- | 19.11.2017

Раяз Фасыйхов: «Бүген иң бәхетле җырчы – Радик Юлъякшин»

$
0
0
19.11.2017 Шоу-бизнес
Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов. Эстрадада Раязның үз йөзе, үз стиле бар. Аның һәр җыры, күңелгә үтеп кереп, җанга сары май булып ята. Бер генә җыры да репертуарга «Ярар, булсын әйдә!» дип очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Әлеге очрашуыбызда да мин моңа тагын бер кат инандым һәм Раязны үзем өчен яңадан ачтым.
– Раяз, әңгәмәбезне биш бала авазыннан яңгырап торган төп нигез турында сөйләшүдән башлыйк әле. – Өебездә һәрвакыт музыка яңгырады. Һәм безне әти-әни дә, мәрхүмә әбиебез дә сыйфатлы, җитди музыка белән тәрбияләде. Өйдә классик композиторларның пластинкалары яңгырап тора иде. 3,5 яшьтә минем гармун уйнау сәләтем ачылган. Йорт эчендә гармунда яхшы уйный белгән кеше генә уйный иде. Ә без малларга ризык әзерләгәндә, иске мунчада иске баянда уйнарга өйрәндек. Өй исә сәхнә ролен үтәде. «Хәзер сәхнә бөтен кешегә ачык. Кем тели, шул менеп җырлый», – дию­челәр, бәлки, дөресен әйтәдер. Ә бездә алай түгел иде. Кечкенәдән үк сәхнәгә зур хөрмәт белән карарга өйрәттеләр. Әти белән әнинең профессиональ белемнәре булмаса да, безнең музыкага булган сәләтебезне күреп алып, иренмичә, җәяүләп, төрле конкурс­ларга йөрттеләр. Аннан соң, без әбиле йортта үсүебез белән дә бәхетле. Аның безнең арадан китүенә өч ел инде, шуңа күрә хәзер авылга кайту да элекечә үк рәхәт түгел.   – Ике ел элек үзеңә дә «Татарстанның атказанган артисты» дигән дәрәҗәле исем бирелде. Бу вакыйга иҗатыңа карашыңны үзгәрттеме? Гомумән, дәрәҗәле исем алу артистка нәрсә бирә? – Исем бирелү ул – артистның эшенә нәтиҗә һәм дәүләт тарафыннан бирелә торган бәя. Миңа гына түгел, әти-әнигә дә горурлык. Безнең халык андый исемнәргә игътибар итә әле ул. Ә аны яшь вакытта алу – икеләтә зур дәрәҗә, бәхет, тагын да зуррак мотивация. Шушы өлкәдә эшләгән чордашларым Марсель Вәгыйзов, Филүс Каһиров, Гөлназ Сәфәрова, Вадим Захаров исемнәрне барыбыз да бер тирәдәрәк алдык. Күреп бәяләгәннәр икән, димәк, без дөрес юлдан барабыз. Элегрәк мондый зур исемнәр 40-50 яшьтә генә бирелгән бит. Алай дисәң, ул вакытта аның бик яхшы гына өстенлекләре дә булган. Хезмәт хаклары арткан, җәмәгать траспортында йөрүгә ташламалар булган, гастрольләрдә полулюкс номерлар биргәннәр. Бүген нинди өстенлекләре барлыгын белмим дә. Дәрәҗә, җаваплылык өсти, әлбәттә. Исем алу гына түгел, аны акларга да кирәк бит әле. Үзгәрешләргә килгәндә, зур яңалык­лар алып килде дип әйтә алмыйм, бәлки, җаваплылык хисе арткандыр. Бу исемне алганнан соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан вакытларда очып чыккан кебек була идем.   – Кайбер артистлар: «Халык тормыш мәшәкатьләреннән арып, концертка ял итәргә, онытылырга килә, аңа шоу кирәк», – дигән фикердә тора. Миңа калса, киресенчә, хәзер кеше күңелне айкарлык, һәр авазны йөрәге аша уздырырлык җырчыларны тыңларга күбрәк йөри. «Пирамида» кебек зур зал арендалап, концерт куючы җырчы буларак, бу мәсьәләгә карата синең фикереңне дә ишетәсе килә иде. – Тамашачыны аңлап бетереп булмый хәзер. Ул бик төрле. «Пирамида» концертлар залы – иң зәвык­лы, зур бина. Ул минем өчен уңайлы. Узган ел, билетлар сатылырмы-юкмы икән, дип бик борчылган идем. Концертта Салават абый, Зәйнәб, Хәния апалар була дип, афишаларга да куймадым. Алар белән бергә укытучым Венера Ганиева да булырга тиеш иде. Без аның белән итальян телендә җыр башкарырга дип килештек. Тик репетициягә килә алмады, концертка башка шәһәрдән кайтып өлгерергә тиеш иде. Сәхнәгә чыктым, музыка уйный башлады, карыйм – Венера Әхәтовна юк. Музыкантлардан, баш кагып кына, килә алмавын белдем. Ләкин музыканы туктатып булмый, ситуациядән чыгарга кирәк иде. Тоттым да аңа пародия ясадым. Халык көлде, ә мин эчтән генә еладым. Дөресен генә әйткәндә, мондый ситуа­цияләргә еш эләгәм мин. Йә баянчы дөрес көй уйнамый, йә диск туктап кала. Бу мәсьәләдә чыныгылган инде.   – Синең, ялгышмасам, районнарда да концертларың сирәк була. – Әйе, бөтенләй бирмим дияр­лек. Кызганыч, безнең гастроль тәҗ­рибәсе зур түгел. Бу мәсьәләдә үземнең дә эшләп бетермәгән якларым, ялгышларым бар. Кызганыч, бүген моның белән ныклап шөгыльләнә торган администраторлар юк. Ә болай зур шәһәрләрдә йөрибез, Аллага шөкер.   – Сине шулай ук «солянка» җырчысы дип тә әйтеп булмый. – Дөрестән дә, ул концертларда чыгыш ясарга яратмыйм, чөнки күңел халәтемә туры килми. Мин каршы да түгел, алар булырга тиеш, чөнки халык яратып йөри. Ләкин җырлый белә торган җырчы үзенең концертлары белән йөрергә тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә артистлар «солянка»да җырлаучыларга һәм үз тамашаларын куючыларга бүленә. Соңгылары ике-өч сәгать буена тамашачыны тотып тора ала торган була. Үз тамашаларымда сыйфатка, фәлсәфи темаларга өстенлек бирәм, кешенең күңел кылларын тибрәтергә яратам. Мин башка төрлерәк уйлыйм, фикерләремне бүтән төрлерәк бирер­гә тырышам. Бәлки, мине тулысынча кабул итә, ошата, аңлый торганнар алай ук күп тә түгелдер, ләкин замана шаукымына ияреп китәргә теләмим. Шуңа күрә елына 200әр концерт та куймыйм. Мин – романтик җыр­чы һәм онытылган иске җырларны яңа стильдә җырларга яратам. Тере музыка уен кораллары белән эшләргә тырышам. Шәхсән үзем Дедюляның концертларын яратам. Ул бер сәгать тә егерме минут рәхәтләнеп уйный-җырлый да кайтып китә. Гомумән, Мәскәү җырчыларын хөрмәт итәм, чөнки алар бар игътибарны үзләренә җәлеп итеп тора алалар. Ә менә үзебезнекеләрнең концертларына йөргәнем юк диярлек. Яңалык булса гына барам. Мәсәлән, Ильвина концерты бик ошады. Үзенчәлек­ле, яңалык алып килә торган, бик күп көч һәм чыгым чыгарган затлы концерт иде ул. Мин аны эстраданы сыйфат ягыннан яңа биеклеккә күтәрер­гә иде, дип янып йөрүчеләрнең берсе дим. Аннан соң Идрис Газиевның концертын башыннан ахырына кадәр карап утырыр идем. Кызганыч, Илһам Вәлиев минем белән бер көнне куя. Аңа да барыр идем. Тагын Салават абый концертларын бик яратам. Рәхәт кичереш­ләр белән чыгасың аннан. Җырлары җитмичә, сусау басылмый кала. Тамашачы яхшы җыр­чының концертларыннан әнә шулай «ачлы-туклы» китәргә тиеш.
– Раяз, быел да 24 ноябрьдә «Пирамида» концертлар залына үз тамашачыңны җыясың икән. Яңа программаңда төп басым нәрсәгә ясалачак? – Дөресен әйткәндә, быелгы программаны әзерләү бик җиңел булмады. Куяргамы-юкмы дип, ахырга кадәр суздым... Якыннарымның: «Куймасаң, дөрес булмый», – дигән сүзләре буенча бу эшкә әле күптән түгел – 23-24 октябрьдә генә алындым. Бәлки, бу соңгы айлардагы вакыйгаларны йөрәк аша үткәрү белән бәйледер, чөнки быел тетрәндергеч югалтулар күп булды. Рафик Таҗетдинов, Илфак Шиһапов белән, еш булмаса да, аралашып тора идек, иҗатларын бик хөрмәт итәм. Алар да минем һәр эшемне дөрес бәяләп, киңәшләрен биреп торалар иде. «Сайлаган юлың дөрес, шул юнәлештән тайпылма, вакланма», – дияләр иде. Аннары Әлфия апа китеп барды. Аның белән Салават абый төркемендә, 2004 елда бер юбилейда эшләгәнем истә. Ул гастрольләрдәге хатирәләрен күңеленнән яңартып, сөйләп көлештек тә, моңландык та. Чыннан да бөек, «мировой» шәхес иде!.. Хәния апаның арабыз­дан китүен әле дә булса кабул итә алмыйм. Гаиләбез белән яратабыз (әлегә аның турында үткән заманда сөйли алмыйм), чөнки Габделхәй абый белән алар безнең гаилә дусларыбыз иде. 4 ноябрьдә Мәскәүгә бергә барабыз дип сөйләшкән идек. «60 яшьне уздырып, турне эшлибез дә, үзебез өчен яшибез, оныклар карашырбыз. Балаларның үскәнен бик күреп булмады, оныкларыбызныкын булса да күрер­без», – дип, планнары белән уртаклашканнар иде. Тик... ниш­ләтәсең, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әлеге хәлләр бик нык тәэсир итте... Кызганыч, бик күп эш эшләп булмады. Барысын да күңелем аша үткәргәч, икеләтә авыр. Иҗат кешесенең эчендә берничә шәхес яши бит ул. Без бер көнне – болай, икенче көнгә – тегеләй. Шуңа күрә һәр иҗат кешесенең янында дөньяны реаль күзлектән карый белүче ярдәмчеләре, директорлары, администраторлары була. Бу яктан караганда, бүген иң бәхетле җырчы – Радик Юлъякшин. Ул бары тик иҗат белән генә шөгыльләнә, ә калган эшләрен аның командасы эшли. Мин аннан ак көнләшү белән көнләшәм. 2007-2008 елларда Башкортстанда эшли башлаганда, аны аңламыйлар иде. Җырларын радиоларга тәкъдим иткәндә, «неформат» дип борып җибәрделәр. Үз вакытында үз кешесенә очрап, үзенең юлын табып, рәхәтләнеп эшли хәзер. Бездә, кызганыч, продюсерлар юк.   – «Эстрадада нәрсәне үзгәртер идең?» дигән сорауга бераз җавап та бирә башладың кебек. – Эстрадага «оештыру институты» тибындагы бер оешма кирәк дип саныйм. Шунда сәләтле кешеләрне генә җыеп, аларны эшләтеп, концертларын оештырсалар, ничек яхшы булыр иде. Халыкның да күзе ачылыр, бер көнлек җырчылар да коелып төшеп калыр иде. Күп артистлар бүген үз көннәрен үзләре күрә. Мин дә шулар исәбеннән. Бөтен җирдә дә акча кирәк. Ә алар бөтен кеше дә күтәрә ала торган бәяләр түгел. «Кассовый» җырчылар өчен ул, бәлки, нормаль чыгымнардыр да, ләкин барыбыз өчен дә түгел.
– Сәхнәдә син романтик җырчы. Ә тормышта ничек? – Төрлечә булам. Бик романтик та, бик әшәке дә була беләм, кайвакыт – йомшак, кайвакыт, киресенчә, бик кырыс була алам. (Көлә. – Авт.) Ләкин мин барыбер яхшы күңелле кеше. Шунсыз булмас та иде. Бик ышанучанмын, шуңа күрә бик еш алдалыйлар. Яши-яши чыныгу аласың, әлбәттә. Аннан соң, мин бик нечкә күңелле. Холкым башка төрле булса, иҗатым да бүтән төрле юнәлештә булыр иде. Иҗат кешесе бит әле ул төшенкелеккә, депрессиягә дә тиз бирелүчән була, әмма озакка бармый инде ул. Әгәр кешедән бер тапкыр күңелем кайта икән, башка аның ягына борылып та карамыйм. Кешеләрне кичерү авыр бирелә, аеруча астыртын рәвештә эш йөртүчеләрне. Кешедә кешелек­лелек сыйфатларын, нинди генә үрләр яуласа да, Кеше булып калучыларны хөрмәт итәм. Кызганыч, сәнгатьтә андыйлар олыгаеп баралар. Яшьләр хәзер күбесенчә материалист. Мин аларны кызганам да, чөнки тормыштагы гап-гади вакыйгаларга сөенә белмиләр.   – Раяз, буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? – Кунакка барырга яратам. Ба­лык­ка, футболга, хоккейга йөрим, бильярд уйныйм. Гаиләм белән бергә булырга яратам. Люция белән 11 ел торабыз. Ул чын мәгънәсендә тормыш иптәше. Безнең гаилә уңышының 80 проценты аннан тора. Ут, газ, су өчен түләүләрне белмим дә. Мин эшләүче, табучы гына. Люция белән утка-суга керергә була. Ул куркып та калмый, тырыш. Теләсә нинди очракта да сүзләрен таба, көйләп җибәрә белә. Кирәкмәгән җиргә кысылмый да. Мәсәлән, минем иҗатка бервакытта да бәя бирми. Ә менә административ моментларны җиренә җиткереп башкара. Кызым Венера белән улым Рамазан музыкаль мәктәпкә йөриләр. Балаларым сәнгать юлыннан китә калса, миннән уздыруларын телим. Тормышта үз максатларына ирешеп, гаиләләрендә безнең кебек гармониядә яшәүләрен күрәсем килә. Балаларыбыз миннән дә бәхетлерәк булсыннар иде.
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 18.11.2017

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән (ФОТО)

$
0
0
20.11.2017 Хәвеф-хәтәр
Кукмара – Шәмәрдән юлының 20 чакрымында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган. Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән.
kukmor-rt хәбәр итүенчә, Кукмара – Шәмәрдән юлының 20 чакрымында, Балыклы авылы янында, “Рено Логан” машинасы юл читенә төшеп капланган.   Авариядә чит ил автомобиленең шоферы һәм пассажирлары зыян күргән. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.      
---

--- | 19.11.2017

“Татар ата-аналары мәктәпне, Мәгариф министрлыгын судка бирә ала”

$
0
0
20.11.2017 Мәгариф
Татарстан мәктәплә­рендәге тикшерү нәтиҗәләрен Россия прокуроры Юрий Чайка Президент Владимир Путинга 30 ноябрьдә җиткерәчәк. Бер караганда вакыт бар кебек, лә­кин мәктәпләрдә татар теле дәресләрен туган телгә алмаштыру, сәгатьләрне кыскарту башланды.
Мондый вәз­гыятьтә без нишли алабыз? Халыкара ПЕН-клубның Татар үзәге вәкилләре Путинга мөрәҗәгатьләрне туктатмаска кирәк дип саный. Ләкин...    Мәскәүнең бер колагы ишетми, бер күзе күрми. Татар үзәге җитәкчесе Разил Вәлиев әнә шулай ди. Рус җәмгыяте сүзләрен ишетә, ә татарларның бер генә мөрәҗәгатенә дә җавап булганы юк, ди ул. Шулай да туктап калырга ярамый. Үз сүзебезне әйтмәсәк, мәсь­әлә безнең файдага хәл ител­мәячәк, ди Разил Вәлиев. Шуңа күрә Татар үзәге Владимир Путинга, генераль про­курор Юрий Чайкага, мәга­риф һәм фән министры Ольга Васильевага, мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәт­челек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцовка мөрәҗәгать әзерләгән. Анда Татар үзәге Татарстандагы хәлне аңлаткан һәм мәгариф сис­темасындагы үзгәртүләрне укы­тучыларның август киңәш­мәсенә кадәр туктатып торырга чакырган. Үзәкнең башкарма директоры Әхәт Мушинский бу хакта болай аңлата:   – 2002, 2004 елларда Язучы­ларның халыкара конгрессы корылтаенда без латин графикасына күчү мәсьәләсен күтәргән идек. Анда 140 ил вәкиле, ха­лыкның үз алфавитын кабул итәргә хакы бар дип, безне хуплап, бердәм тавыш бирде. Монда кайттык, безне Төркия шпионнарына чыгарганнар. Китте шалтыратулар, нәрсәгә кирәк ул сезгә дип битәрләү, үгетләүләр. Беренче утырышта безне хупласалар, икенчесендә инде без бу теләкне тормышка ашыру юлына бастык, Россия Президентына хатлар әзерләдек. Ул чакта без мәгариф мәсьәләсендә беренче зур чигенеш ясадык. Болай булгач, тагын да чигенә­чәкбез дип уйлаган идем, кызганыч, шулай килеп чыкты да. Хә­зерге хәл 2002 елдагы мәсьә­ләнең дәвамы булып тоела миңа.   Разил Вәлиев әйтүенчә, мәк­тәптәге үзгәртүләр тагын бер зур проблеманы китереп чыгармагае:   – Татарстан мәгариф министры Россия мәгариф министрына яңа тәкъдим әзерләде. Анда, рус телен укытуны Россия мәгариф министры күпме таләп иткән, шул дәрәҗәгә китерү турында да язылган. Дөрес, рус теле 5-6 сыйныфларда кимрәк укытылган булган, ул стандартларга туры китере­ләчәк. Ике сәгать татар телен дәү­ләт теле буларак мәҗбүри укытырга дигән пункт та язылган. Аннан соң, укучыга кайсы милләттән булуына карап, туган телен сайларга ирек бирү турында әй­телгән. Туган телем – рус теле дип язучыларга рус теле тагын 2-3 сәгатькә артачак. Монда беркем дә искә алмаган тагын бер проблема килеп туа: туган телем – рус теле дип сайлаган балалар рус телен татар балаларына караганда күбрәк укыячак. Ә БДИда һәр укучыга таләпләр бер үк төрле. Монда бит хәзер татар ата-аналары балам рус телен кимрәк укыды, ә таләпләр бердәй дип мәктәпне, Мәгариф министрлыгын судка бирә ала.   Разил Вәлиев Татарстан мә­гариф министрына бу җәһәттән тәкъдиме барлыгын да әйтте. Баксаң, Татарстан Президенты ике ел элек телләрне өйрәнүдә бер сәгать өчен бюджеттан өстәмә акча бүлеп биргән булган. Бу акчаны татар балаларына рус телен өйрәтүгә тотсаң, хәл бераз ти­гезләнә, диде ул.   ПЕНчылар рус телен атнасына 13-14 сәгать укуның балага нинди зур авырлык булуы турында да фикер алышты. Мө­гаен, туган телем – рус теле дип гариза язып, рус телен күбрәк укуны таләп иткән ата-аналар бераздан үзләре үк сәгатьләрне киметүне сорарлар, дип уйлый алар. Әле бит математика, физика кебек төгәл фәннәрне дә үзләштерәсе бар. Хикмәт рус теленең ким укытылуында гына түгел... Шуңа күрә Татар үзәге ПЕН-клубның 140 илендәге үзәк­ләренә дә татар телен яклау хәрәкәтенә кушылырга чакыра. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла ПЕН-клубның рус үзәге безне яклап аерым мөрә­җәгать язса да, артык булмас иде, дигән фикердә. Кемнәр безне яклар – көтеп карыйк инде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 19.11.2017

Халыклар Дуслыгы йорты чит ил һәм Россиянең фәнни берләшмәсе делегациясен кабул итте

$
0
0
20.11.2017 Милләт
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Казанда үтүче «Төбәкләрнең тотрыклы үсеше: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучы галимнәр делегациясе булды.
Варна (Болгария), Мәскәү, Махачкала, Орск, Воронеж, Санкт-Петербург, Томск, Кемерово, Феодосия, Уфа һәм Казаннан булган галимнәр Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштылар. Кунаклар өчен экскурсияне Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов оештырды.   Кунаклар үзбәк, әрмән, таджик, төрекмән милли-мәдәни автономияләре офисларын карадылар, әлеге милли общиналарның җитәкчеләре һәм активистлары белән аралаштылар. Рус милли-мәдәни берләшмәсе офисында оешманың Совет әгъзасы Вячеслав Никифоров республика районнарында җирле оешмалар булдыру, киләчәккә планнар белән уртаклашты.   Экскурсиядән соң кунаклар өчен концерт программасы күрсәтелде. Алар каршында Халыклар Дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясенең казах, мари, чуаш, дагыстан һәм һинд оешмаларының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары үз чыгыш ясады.   «Әлеге Дуслык үзәгендә барган эшчәнлекне күреп мин шаккаттым, күңелдә җылылык һәм дуслык хисләре урнашты. Фикергә Горькийның «Италия турында әкиятләр»еннән өзек килә: «Кешеләрне — безнеке — дип әйтү хокукына ия булу — яхшы! Аларны үз, үзенә якын кеше итеп тойсаң, алар өчен синең тормышың — шаярту, синең бәхетең — уен булмаса, тагын да яхшы!», — дип сөйләде Ворнеж дәүләт университетының чит ил һәм Россиянең конституцион хокукы кафедрасы профессоры Наталия Бутусова.   «Алар (милли-мәдәни автономияләр. — редактор төзәтмәсе.) шундый күп эшлиләр ки, аның кадәр үзлектән күпләгән хакимият органнары да эшләми. Кадер-хөрмәт, сәламәтлек һәм уңышлар аларга», — дип өстәде ул.
---

--- | 15.11.2017

"Ничек исән калганмындыр..."

$
0
0
20.11.2017 Язмыш
Аралашырга, сөйләшергә яраткангамы, бик күпләр миңа күргәннәрен, язмышларын сөйлиләр. Кемдер шул рәвешле эчен бушатырга, кичерешләрен уртаклашырга теләсә, кемгәдер бер җылы сүз, киңәш кирәк. Нәсимә апа да күпне күргән икән. Тормыш юлын, анда очраган авырлыклары турында сөйләгәндә авызына каратты да куйды мине әлеге мөлаем татар апасы.

Бик күпне бәян итте ул, ләкин укучыларны ялыктырмас өчен, аның белән булган бер хәлне генә язып үтәм.

Харисова Нәсимә Гариф кызы 1939 елда Азнакай районы, Урсай авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе сугышка киткәндә 2 яшьлек булып калган ул. Гариф ябый яу кырыннан кайтмаган. Әбисе һәм әнисе тәрбиясендә үскән сабыйга кечкенәдән нужа камчыларын күп татырга туры килгән.

Нәсимә апа туган авылында җиденче классны тәмамлагач, Бөгелмә медицина училищесына укырга кергән. Аның миңа бәян иткән вакыйгасы менә шул студент елларында булган.   1955 елның 6 ноябре. Дәрестән соң студентлар бәйрәм ялларына туган якларына кайтырга ашкына. Нәсимә дә кайту юлына чыгып баса. Кызның бәхетенә, аңа юлдаш булып, бер ир белән хатын да килеп кушыла. Сөйләшеп китәләр болар. Әлеге пар кечкенә балаларын авылда әти-әниләре карамагында калдырып, үзләре Бөгелмәдә эшлиләр икән. Бәбекәчләрен өзелеп сагынуга түзә алмыйча, туган якларына — Мишәр Мөслиме авылына кайтып барулары икән аларның. Хуш, алар бергәләп Азнакайга кайтып җитү бәхетенә ирешәләр. Бу вакытка инде караңгы төшкән була. Урамда нык салкын, кар да явып тора. Ярты юлда туктап калып булмый бит инде, авылларына таба җәяүләп кузгалалар болар.   Шактый атлыйлар, инде төн урталары җитә. Нәсимәнең өстендә юка гына бишмәт, аягында резин итек. Бераздан буран котыра башлый һәм алар юлны югалтып, адашалар. Теге ир заты: “Берәр эскерт табып, шунда ышыкланыйк”, — дигән фикер җиткерә. Нәсимә куркудан өшегән аякларын тыпырдатып елап җибәрә. “Шул эскерт эчендә катып үләрбез дә, язын эскертне тарттырганда гына табып алырлар инде безне”, — дип кайгыра кыз бала. Күз ачкысыз буранда, кая барганнарын да белмичә, билгесезлеккә таба бераз атлагач, кибәк эскерте очрый аларга. Аны да кар каплап киткән була. Куллары бик нык туңса да, өчәүләп шунда куыш ясыйлар. Нәсимәне эчкә үк кертәләр, аның артыннан теге хатынны. Соңыннан гына ир кеше керә. Аңа юньләп урын да калмый.   Иртән таң беленә башлауга туңып беткән юлчылар кабат юлга кузгалалар. Буранның туктарга исәбе дә юк. Зур сынаулар үтеп кайта торгач, Мишәр Мөслименә җитү бәхете татый аларга. Чәйләр эчеп, эчкә җылы кергәч, Нәсимә елга буйлап кына үзенең туган авылы Урсайга кайтмакчы булып, юлга кузгала. Ләкин юлларны көрт басу сәбәпле, юлдашлары йортына кире әйләнеп кайта. Көнозын колхоз идарәсендәге телефонга чылтырата торгач, көчкә элемтәгә чыгып, кич белән туган авылыннан ат белән килеп алалар аны.   “Теге чакта балалыгым белән юлдашларымның исемнәрен дә сорарга онытканмын”, — ди Нәсимә апа. Бәлки шушы язманы укып, үзләрен танырлар дип тә өметләнә ул.  
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, Азнакай

--- | 19.11.2017

"Муллалар шулай йөрергә тиешме?"

$
0
0
20.11.2017 Дин
Мулла нинди булырга тиеш? Шул хакта “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.
— Нурулла хәзрәт, авыл мулласы нинди булырга тиеш?    — Беренчедән, шуны аңларга кирәк: муллалык ул эш түгел, ә хезмәт. Эш сәгать 8 дә башланып, 5 тә тәмамлана. Эш вакыты беткәч, кайтып китәсең, шуның белән бетте. Ә хезмәт — 24 сәгать буе эштә булу, аның вакыты юк. Мисал өчен, табиб һөнәре. Ярдәм сорап төнге сәгать 12 дә киләләр икән, ул: “Иртәнге 8 гә кадәр түзсен”, — дип әйтә алмый. Шулай дисә, димәк, чын табиб түгел. Муллалык та — хезмәт. Мәчеткә кергәч, мулла булып, аннан чыккач, туктый алмый. Ул — төнлә дә, көндез дә, күршесенә дә, туганына да мулла. Аның бер генә максаты бар — кешегә яхшылык эшләү. 
— Яхшылык эшләү ничек була?    — Кешегә үз-үзенә начарлык эшләргә комачаулау. Бу вәгазьләр, киңәшләр бирү дигән сүз, ә иң яхшысы — яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк күрсәтү. Менә шул вакытта гына ул чын мулла була ала.    — Түбәтәегезне бер дә салмыйсыз. Муллалар шулай йөрергә тиешме?    — Берничә ел элек үз-үземә, кая барсам да, түбәтәйдән йөрергә, дип таләп куйдым. Мәчеттә генә түбәтәй кию икейөзлелек була бит. Аллаһ йортына килдем — кидем, чыктым — салдым. Махсус эш киеме кебек. Мин бит завод эшчесе түгел. Аннан соң сакалны үстердем. Бу кыяфәтем үзе үк тәртипкә өйрәтә. Юлда барганда берәрсен ачуланасым килсә, тукта, мин түбәтәйдән, дим. Кешегә начар сүз әйтәм икән, Нурулла түгел, ә мулла буларак әйтәм. Димәк, үземә түгел, дингә тап төшерәм. Шуңа да һәр мулла түбәтәйдән йөрергә тиеш, дип саныйм.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА

--- | 19.11.2017
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>