Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

Йөрәкләрдә “Сәләт” ялкыны

$
0
0
02.03.2018 Мәгариф
Февраль урталарында Самараның «Алтын балык» балаларны сәламәтләндерү лагеренда Сәләт-Самара аланының кышкы сменасы узды. Анда «Яктылык» мәктәбенең 6 - 8нче сыйныфларында укучы 42 бала һәм Татарстан Республикасыннан килгән 4 сәлкеш ял иттеләр.

Аланның программасы бик бай һәм кызыклы итеп төзелгән иде: көннең беренче яртысында сәлкешләр рус һәм инглиз телләре, тарих, биология, математика, физика, география фәннәре буенча белем алдылар. Ә төшке аштан соң программа әйдаманнар әзерләгән остаханәләрдән (татар теле, социология, актерлык осталыгы, вокал, видеомонтаж осталыгы, «Триллионер»), уеннардан, кичке күңелле чаралардан торды.

Әйдаманнар Камилә Ярмиева,  Адель Хәйретдинов, Карина Цой, Инсаф Заһидуллин, Энҗе  Шакирова (алар барысы да Казаннан килгән) һәм Сабир Галимуллин (Самара) смена дәвамында «КВИЗ», «Comic-көн», «Әскәрия», «Rap/dance battle», «Икътисад көне», «Күмәк шәмчек» чаралары үткәрделәр. Самара ди-джее Илнур Бикколов кичәләрне музыка белән бизәп, һәркайсын үзенчәлекле һәм истә калырлык итеп үткәрергә ярдәм итте.

Балалар мәдәни яктан да үсеш алдылар. 18 февральдә барлык алан Тимерюлчылар мәдәният сараенда каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Сәгыйровның 80 яшь¬легенә багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичәдә кунак булды.   Аланда үткән һәрбер көн җылы атмосферага бай иде. Урамда салкын кыш булуга карамастан, балаларның һәм әйдаманнарның йөрәкләре ут кебек янып торды. Моңа Са¬мараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, укыту бүлеге мөдире Фәридә Хәмидуллова, укытучылар, алан директоры  Булат Вәлиуллин һәм өлкән әйдаман  Таһир Кәримуллин да күп көч куйдылар. Аларга һәм барлык әйдаманнарга бәхетле һәм онытылмаслык мизгелләр өчен Самара сәлкешләре чиксез рәхмәтле.   Сабир ГАЛИМУЛЛИН,  «Сәләт-Самара» клубы кураторы, Самара шәһәре.   Фотода: Сәлкешләр татар теле дәресендә.  
---

--- | 02.03.2018

Дәүләт порталына онлайн-банкинг аша тоташып була

$
0
0
02.03.2018 Җәмгыять
Бу мөмкинлекне РТЛабс белән берлектә "Ростелеком" бирә. Сервис Сбербанк Онлайн, Почта Банк Онлайн (интернет-банк һәм мобиль банк), шулай ук Тинькофф Банк клиентлары өчен каралган.
Дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) теркәлүчеләр өчен бу бик җайлы һәм бушлай күрсәтелә торган хезмәт.
Партнерлар яңалыгы
---

--- | 02.03.2018

Язучы Хәбир Ибраһим: «Авылда мине сугышып җиңә алган бер малай гына бар иде»

$
0
0
02.03.2018 Әдәбият
Быелгы юбилярлар арасында язучы, драматург, журналист, Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһим (Ахир) да бар. Без аның 60 еллык гомер юлын бергә сүттек.
– Хәбир-Ахир, каләмдәшләр арасында, сез дөньяга килергә тиеш булмаган, дигән куркыныч фикер йөри. Бу дөресме? – Кемнән ишеттегез, дип сорап тормыйм, утсыз төтен булмый, диләр ич. Әйе, дөрес. Мин туганчы, Ибраһимовлар гаиләсендә тулы комплект: ике кыз, бер малай була инде. Ләкин әни бик нык авырып китә, ябыга. Табиблар аңа: «Бала тапсаң, савыгырсың», – диләр. Шулай итеп, ноябрьнең көзге, балчыклы караңгы 19ыннан 20сенә каршы төнендә мин дөньяга килгәнмен. Тууым да үзенчәлекле. Апа-абыйларны өйдә кендек әбисе генә каршы алган булса, әни мине бала тудыру йортында дөньяга китергән. Сәгатьнең 12 тапкыр сугуы белән минем тавыш бергә яңгыраган. Язмышның үз хөкеме, Такташ әйтмешли, «Бу дөньяга кирәк булган минем тууым». Мин тугач та, табиб: «Тагын бер пожарник туды!» – дигән. Чөнки миннән алты яшькә олы абый ул чорда колхозның печән кибәнен яндырган булган.   – Сез үзегезнең гадәти түгеллегегезне бик иртә аңлагансыздыр инде алайса? – Төпчек булгач, иркә, кире һәм бик шук идем. Авылда мине сугышып җиңә алган бер малай гына бар иде, шуңа да калай әтәчлекнең икенче дәрәҗәсе озак еллар кулдан төшмәде. Ләкин сугышуның дан-дәрәҗә түгел, бәла генә китерергә мөмкинлеге көннәрдән бер көнне, ничектер, башыма типте дә, мин бу юньсез эштән ваз кичтем. Ятам шулай туган як болынында күккә карап. Баш очында бер кара кош: козгынмы, карчыгамы әйләнә. Аны күргәч тә, үземнең дә канатлы буласым, иҗат биеклегенә менәсем килде. Кара кошка гына түгел, үз-үземә дә йә язучы, йә җырчы булырга ант иттем. Шул көннән соң кәгазь-каләм белән дуслаштым. Көн саен бер шигырь язмый калмый идем. Озак еллар колхозны җитәкләгән персидәтел әтиемә генә бу һич тә ошамады. «Йөрмә кеше көлдереп. Нәселдә булмаганны. Бездә язучылар юк. Ут яндырып утырма, йокла ятып!» – дия иде. Әтинең бу сүзләреннән соң минем үҗәтлек иң югары ноктасына җитә, булдыра алганымны аңа гына түгел, бар дөньяга исбатлыйсым килә. Соңрак белдем: Пушкинга да остазы: «Кәгазь пычратканчы, эш белән шөгыльләнергә кирәк», – дигән булган. Нәүмизлек кешене бөеклеккә илтә. Дөрес, көчле кешене генә. Бу иҗат юлының бик урау һәм сикәлтәле булуын ул чакта белмәгәнмен. Язучылар арасына да бик соң килеп кердем. Беренче шигыремне «Идел» журналында бастырганда, 30 яшь иде инде миңа. Тугыз-ун яшемнән яза башласам да, озак еллар үз стилемне таба алмый аптырадым. Илдар Юзеев иҗатын ярата идем, үзем дә сизмичә, аны кабатлаганмын. Бик күп яздым, хәтта поэмалар да. Аннары кулыма Александр Блок китабы килеп керде. Укып караган идем, җаныма шок ясады. Болай да язып буламы дип шаккаттым.Үземнең хәлдән болай килмәс дип, төшенкелеккә бирелдем хәтта. Блокны гомер буе укыйм. Әле генә аңлый башладым шикелле.
– Сезнең тел төбеннән рус әдәбиятына мөкиббән булуыгыз сизелә. Бу кайдан килә? – Мин төпчек малайга «чүпрә»не рус авылында салганнар (көлә). Аннары гына татар авылы Борнашка (Апас районы) күчеп китеп яши башлаганнар. Күрәсең, тирәлекнең дә йогынтысы булгандыр. Дөресен әйткәндә, рус әдәбияты бер русныкы гына түгел бит ул. Пушкин үзе дә рус түгел, тамырларында гарәп каны аккан. Лермонтовта шотланд геннары бар, диләр. Аксаковлар – безнең татарныкы. Рус әдәбиятын яратуым иҗатымда да чагыла. Гогольның «Нос» әсәренә пародия итеп, «Колак» дигән әсәр яздым. Һәм мондый үрнәкләр шактый. Чит ил әдәбиятын да күп укыдым, ләкин ул безнеке түгел, шактый ерак. Шуңа аңлавы да авыр.   – Бүген сезне күбрәк драматург буларак таныйлар. – Аңа килү дә кызык кына булды. Мин бу чакта Казанга күченгән идем инде, бер тулай торакта комендант булып эшлим. «Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк» дип җырлыйлар бит әле. Сабын да бирмиләр. Санэпидемия бәйләнмәсен дип, идәннәрне кырып юып йөрибез. Эшемне җиңеләйтү өчен, тору бүлмәсе белән эш кабинетын параллель телефон белән тоташтырдым. Билгеле инде, бу җитәкчеләргә ошамады. Шул чорда Алмаз Хәмзин белән танышып киттек. Әхмәт Кәримов белән Питерга сәяхәтләре турында сөйләгәч, мин «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» дигән пьеса язып, «Адым» студиясенә илтеп бирдем. Ул чакта аның җитәкчесе мәрхүм Рөстәм Фатыйхов иде. Укып чыкты да: «Ошады, куябыз!» – диде. Бу мине яңа иҗатка илһамландырды. Әлеге спектакльнең аяк-кулы җиңел булды, 30га якын сәхнә әсәрләремне күп кенә театрларда куйдылар һәм алар бүген дә зур уңыш белән бара. Камал театры гына, нишләптер, алынмый. Фәрит Бикчәнтәевнең үзеннән бу хакта сораган идем дә: «Вакыты җитмәгән әле», – дигәч, «Ярар, көтәрбез, безнең нәсел озын гомерле: әти чак кына 100гә җитмәде, әни 90га, вакытым бар әле», – дидем.   – Экранга, телевидениегә ничек эләктегез? – Нәсим Акмал телевидениегә кеше кирәклеген әйтте. Кастингка барып карарга киңәш итте. Киттем. Алдылар. Әдәбият-сәнгать бүлегендә тапшырулар эшлим. «Чулпан»ны да тактылар. Ә ул турыдан-туры эфирда иртән үк башлана. Төннәр буе йоклый алмый ятам. Авыртмаган башка бер тимер тарак булды тәмам. Гата Нуруллин дигән абзый коткарды бу җәфадан. «Экстрасенс мин, тәнемә кашыклар, үтүк тә ябыша», – дигәч, моны туры эфирга чакырдым. Тик ни сәбәп булгандыр, кашык та, тимер акчалар да ябышып калмады аның йонлач күкрәгенә. Ә көндез миңа җитәкчедән шактый гына эләкте һәм, Аллага шөкер, «Чулпан»ны – миннән, мине «Чулпан»нан коткардылар.   – Аллага шөкер, дидегез. Бу болай сүз уңаеннан гына әйтүме, әллә Ходайга чынлап ышанасызмы? – Ышанмас җиреңнән ышандыралар. «Мөхлис һәм Иблис» дигән сәхнә әсәремне язганда, Иблис өйгә күченеп килгәндәй булды. Нинди генә яманлыклар кылмады ул миңа. Тормышымның караңгы чоры башланды аның аркасында. Белүчеләр мине, бу темага алынган өчен, нык сүктеләр. «Тизрәк язып бетер дә тизрәк сәхнәгә куярга тырыш», – диделәр. Ләкин аның белән генә дә тынычланмады теге иблис. Премьера көнне Түбән Камада, гомер булмаганны, ут сүнде. Йә бер артист авырый, йә икенчесе фаҗигагә очрый. Тәмам үзәккә үтте ул шайтан.   – Хәбир әфәнде, язучы булмасагыз, кем булыр идегез? – Җитәкче, нәчәлник. Нәселебез шундый. Әтием Кәбир 15 ел колхоз рәисе булып торды. Ленин исемендәге колхозны миллионер итте. Абыем Таһир Кәбир улы «Ибраһимов һәм компания» колхозын җитәкли. Районда бердәнбер күмәк хуҗалык. Апам Әминә, Илсур Метшин укыган мәктәптә озак еллар директор булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хәзер минем кулымда да җитәкче дилбегәсе. Авторларны яклау өчен оештырылган ТАИС оешмасы директоры мин. Бүгенге көндә ике меңләп авторның һәм варисның хокукларын яклыйбыз. Мондый юнәлештәге бердәнбер милли оешма без.   – Гомернең 60ын яшьлекнең бабай чагы, картлыкның малай чагы, диләр. Сезнеңчә ничек? – Шулайдыр инде. Бу яшькә миннән алда килеп җитүчеләр шундый бәя бирә икән, димәк, дөрес. Ә мин үзем, язучы буларак, 60ны ат кебек җигелеп тартыр чор дип саныйм. Көнне төнгә ялгап язу өстәле артында утыруым шуны исбатлый. Мин гомер буе үземнән канәгать булмадым. Бер караганда, бу бик әйбәт хис. Үсәргә, алга омтылырга мөмкинлек бирә. Икенче яктан, үзеңне түбәнсетеп, «пешмәгән» итебрәк тоясың. Монда, әйткәнемчә, әтинең роле дә шактый булгандыр. Ул минем гамәлләрне гомере буе аңлый алмады. «Ничек инде, җитәкчеләр нәселе, көчле токым Ибраһимовлардан каләм кыштырдатучы язучы кисәге чыгарга тиеш?!» – диде. Мине күп вакыт «мухомор» (чебен гөмбәсе) дип атый иде (Аптырамыйм, бабай миңа да алабута дия иде. – Авт.). Шуңа да миңа үземнең файдалы булуымны исбатлап яшәргә туры килде. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар икән. Әйе, элек тиккә, шәләй-вәләй йөреп узган вакыт кызганыч. Шуңа да хәзер туктамыйча озаклап язасым, кешелеккә әйтер сүземне әйтеп калдырасым килә.
– Бу сезнең үкенү түгелдер бит? – Һич юк. Тормышта бер генә үкенечем бар. Күбрәк баланың әтисе буласы калган. Безнең икәү генә шул: бер кыз, бер малай. Малай мине дәү әти дә итте инде – оныгыбыз Рамилгә – өч яшь. Бабай дип кенә тора. Аның шушы сүзләренә мин – шактый кырыс кеше, эрим дә китәм. Ул туган телдә эндәшкәндә, миннән дә бәхетле кеше бөтен дөньясында да булмый.   – Бүген һәр бабай оныгына туган телне биреп калдырырга тиештер инде ул. – Әйе, һәркем үзеннән башларга тиеш. Мин коммунистларны аңламый идем, әти белән шактый бәхәскә керергә туры килде бу хакта. Мондый формализмга нигезләнгән җәмгыять озак яши алмый, дидем. Шулай булды да. Коммунизмны мактап язган язучылар хәзер милләт турында борчылып иҗат итә башладылар. Миннән бу да булмады. Мин әле аңа өлгермәгән идем. Инде 60ка җитеп килгәндә, бу хакта: туган телебезнең язмышы, аның киләчәге турында ныклап һәм бик борчылып уйлана башладым. Моңа соңгы дүрт елда туган нигездә әниемне карап яшәвем дә сәбәпче булгандыр. Туган нигез серле, тылсымлы бит ул. Әллә нинди бер сихри көчкә ия. Туган нигезгә кайтуга, син үзеңне яңадан сабый бала итеп сизәсең, ничә яшьтә булуыңа карамастан. «И туган йорт» әсәремдә туган нигезнең шул сихри көчен бирергә тырыштым. Авылларыбызда калган туган йортларга сүздән һәйкәл куйдым. Ә үзем туган нигезгә бүген дә – әни булмаса да кайтып йөрим. Балаларым да шунда үсте, хәзер оныкны да туган нигез тылсымын тоярга өйрәтергә тырышам. Моннан әти-әни янына зиратка да ерак түгел...   – Авыр юл икәнне белми сайлаганмын, дидегез. Иҗат юлын әйтүем. Чынлап та, җиңел түгел иҗат кешесенә бүген. Элек тә җиңел булмаган. Конкуренция дә җитәрлек, әйеме? – Сез Татарстан Язучылар берлегендә 300ләп язучы булуын әйтәсездер инде. Ләкин аларның 30-40ы гына даими яза. Менә шулар әдәбиятны тотып тора да инде. Тагын да күбрәк булсалар, сөенер генә идем. Бигрәк тә драматургларга мохтаҗлык кичерә әдәбиятыбыз. Туфан абый Миңнуллиннан соң Илгиз Зәйниев килде, ләкин аның тормыш тәҗрибәсе азрак әле. Вакыйгаларны да күбрәк уйлап чыгарып яза. 30дан соң гына әйбәт драматург булып була шул. Мин язганда ук тамашачымның күзләрен күргәндәй булам. Бу җөмләне ничек кабул итәр дип, аның белән күңелемнән генә сөйләшәм. Аннары сәхнәнең аның үз теле, үз стиле. Ул шигырь дә, проза теле дә түгел. Шуңа да шактый шагыйрьләр, пьеса язарга алынсалар да, зур уңышларга ирешә алмыйлар. Язучы булыр өчен гәҗит-журнал мәктәбен узарга кирәк. Ул мәктәп телне дә өйрәтә, вакыйгаларда да кайната.

 


Йолдыз ШӘРАПОВА

--- | 02.03.2018

Язучылык - гомер буе өйрәнә торган профессия. 3 март – Бөтендөнья язучылар көненә багышлап

$
0
0
03.03.2018 Әдәбият
Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүче, укучылар алдында күңелләрен ачып салып, хисләрен тыймый аралашучы ихлас кешеләр – язучылар!
Язучылык – гомер буе өйрәнә торган профессия. Кемдер балачактан ук каләм чарлый, ә кемдер олыгайгач, тәҗрибә һәм зирәклек туплагач кына язучы була.  Бәйрәм котлы булсын, хөрмәтле каләм ияләре!  Күңелегезгә илһам бирерлек кешеләр белән аралашып,  матур вакыйгалар эчендә «кайнап» яшәгез!   Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую турында карар 1986 елда, «International PEN Club»ның 48нче Конгрессында кабул ителгән. Бу көнне аерым уңышларга ирешкән язучыларны хөрмәтләү чаралары була.    PEN (каләм) аббревиатурасыPoets (шагыйрь), Essayists (эссе язучы), Novelist (роман язучы) сүзләреннән барлыкка килгән. Әлеге оешма авыр сәяси һәм матди хәлдә калган язучыларга ярдәм итү өчен 1921 елда Лондонда оешкан. Оешмага кергән әгъзалар алдында үз илләрендә мәгълүмат алмашу иреген булдыру, һәртөрле сүз иреген кысуларга, ялган мәгълүмат таратуларга, гадел булмаган цензурага каршы кәрәшү таләпләре куела. Соңгы елларда клубка язучылар һәм журналистларны гына түгел,  тәрҗемәчеләр, мөхәррирләр, нәширләрне дә алалар.   Рус PEN-клубына 1989 елда нигез салына һәм анда инде 250 дән артык әгъза исәпләнә. Клубның үзәге Мәскәүдә урнашкан, Санкт-Петербург, Владивосток, Красноярск калаларында бүлекләр эшли.   Татар PEN-клубын оештыру карары 1996 елда Мексикада Бөтендөнья язучылар конгрессында кабул ителә. Әлеге клуб 140 илнең каләм тибрәтүчеләре белән элемтәдә тора һәм татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итеп, дөнья буйлап тарата. Аның составында 30 кеше – язучылар, журналистлар, галимнәр бар. Татар PEN-үзәгенең президенты – Разил Вәлиев (беренче президенты – Туфан Миңнуллин), башкаручы директоры – Әхәт Мушинский.     Фотода: Татар PEN-клубы оешкан елларда  
---

--- | 03.03.2018

Композитор, баянчы Фәрит Хатыйпов: "Җырлыйсы да калган икән"

$
0
0
03.03.2018 Мәдәният
Сәхнә кадере, җыр кадере, иҗат кадере. Күптән түгел 70 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәргән композитор, баянчы Фәрит Хатыйпов белән әнә шул хакта сөйләштек. Сәхнәнең бизнес урынына әйләнүе, җырлар “урлану”ның гадәти хәлгә әверелүе җәһәтеннән олпат шәхеснең үз фикере бар. Ул кайбер фикерләре белән хатыны, Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллина белән бергәләп үткәргән 70 яшьлек юбилей кичәсендә дә бүлешкән иде инде. Бүген әңгәмәне дәвам итәргә булдык.
– Фәрит абый, хәзер кем иренми, шул эстраданы тән­кыйтьли. Ә сезнең вакытта эстрада ни хәлдә иде? Тәр­тип­кә салу ничек оештырылды?   – Элек сәнгатькә караган кайсы гына оешманы алма, анда комиссия эшли иде. Һәрбер әсәр, һәр чыгыш иң элек комиссиягә тәкъдим ителде. Телевидение, радио, филармония – һәрбер­се­нең үз сән­гать советы бар иде. Дөрес, кайчагында бу оешмалар тискәре нәти­җә дә бирде. Әйтик, кайбер әйбәт җырлар алар аша үтә алмыйча, халыкка шактый урау юллар үтеп кенә ирешә алды. “Җомга”ны гына алыйк, заманында аны да худсовет үткәр­мәде. Бу оешманың җиле миңа да кагылды. “Гармунчыга” (Никифор Тукмачев сүзләре) дигән җырым “Җомга” язмышына дучар булды. Ул хәзер бик популяр, күп җырчы җырлый аны. Ә теге вакытта ни өчен бу җырның худсовет аркылы үтмәвен беләсе килә, күңел­не гел шул сорау бимазалап тора. Ми­ләүшә Айтугановадан, ни өчен үт­мәде,  дип сорадым. Ул журналны ачты да, фольклор турындагы фә­лән исемле китапның фәләненче битендәге җырга охшаган дип языл­ган, ди. Ул китап миндә бар иде. Кайтып карадым, бернинди охшашлык тапмадым. Күрәсең, бу юлы көнләшү үз эшен эшләгәндер. Чөнки худсовет Композиторлар берлеге әгъзаларыннан гыйбарәт иде. Ә мин анда исәптә тормыйм. Шулай да ул чакта ике җыр арасында бернинди охшашлык булмавын раслый алдым. Филар­мо­ниядә дә минем җырларны программага кертергә ашыкмадылар. Җырчылар аларны гаст­роль­ләрдә генә җырлыйлар иде.   – Шул ук вакытта Әнвәр Шә­рәфиев, композитор буларак, Фәрит Хатыйпов җырла­рын кон­серваториядә укучы сту­дент­ларга композиция җә­һә­тен­нән үрнәк итеп куяр идем, ди...   – Андый хәлләр күп булды. Әйтик, Рөстәм Яхин Мостафа Ногманга: “Шигырьләреңне Фә­риткә тапшыр әле. Аның “Һаман яратам” җырын мин романс дип әйтер идем”, – дигән иде.   – Алайса нишләп, соңрак булса да, югары белем алу турында уйламадыгыз?   – Укырга чакырсалар да, уйламадым шул. Шамил Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин да күргән саен укырга кыстый иде. Ә минем белән баян буенча бер курста укыган Шамил Тимербулатов тәвәк­кәл­ләде. Бер өзелгән белем өзелә икән ул. Музыка училищесында укыганда ук төр­ле бригадаларга аккомпаниатор итеп чакыралар иде. Укып бетерү белән филар­мо­ниягә эшкә алдылар. Аннан гел юллар, гастроль­ләр. Яшьлек белән, мин болай да популяр, дип тә уйлыйсың бит ул. Чөнки “Һаман яратам” (Зөлфәт сүзләре), “Гөлна­рым” (Гамил Авзал сүзләре) кебек популяр җырларны училищеда укыган вакытта ук яздым. Композицияне белгәч, нишләп вакыт үткәреп укырга кирәк дип уйланылгандыр. Консерваторияне тә­мамлап та, саллы әсәрләр яза алмаучылар шактый. Теоретик яктан яза ул аны, ләкин тыңлап булмый... Халыкка аңлаешлы түгел. Нәҗип Җиһанов иҗатын карагыз сез! Ничек саллы һәм халыкчан аның симфонияләре. Хәтта урыс композиторлары арасында да аның кадәр симфония язган кеше юк дип әйтер идем. Рөстәм Яхинны алыгыз. Аның романслары бөтен халыкка да аңлашыла. Ә бездә яза белмәүчеләр имеш классиканы халык аңламый дигән сылтау таба. Аңларлык итеп язарга ки­рәк. Элек композиторлар үз эш­ләренә шул дәрәҗәдә мөкиб­бән һәм соңгы сулышына кадәр җыр дип яшиләр иде. Сара апа Садыйкова соңгы көннәренәчә җыр язды. Хәзер Луиза Батыр-Болгари, Рим Хәсәнов­ларны карап торам да, ничек язмыйча түзә ала икән болар, дип шаккатам. Элек гөрләделәр, хәзер яңа җырлары ишетелми. Иҗат кешесенә туктарга ярамый юкса.   – Мәдәният министрлыгы коллегиясендә худсовет оештыру турында да сүз булды. Ничек уйлыйсыз, бу эшнең уңай ягы күп булырмы, тис­кәресеме?   – Мин бу эшне барып чыгар дип уйламыйм. Худсовет аркылы үткәрәсе булса, бездә җырлау­чы­сы да, җыры да калмас иде. Җырлаучы дигәннәренең күбесе тавыш көчәйткеч аркасында гына җырчы булып йөри. Җырлар­ның күбесе аннан-моннан урланган. Элек җырчыга тавыш көчәйткеч кирәкми иде. Бер баян белән өч сәгатькә якын концерт бирә идек бит. Хәзергеләр шулай җырласа, халык аларны микрофонсыз ише­тә алмас иде. Эстрадага аяк басучыларны микрофонсыз халык җырын җыр­латып карар идем мин. Башкара алса, җырчы атын күтәреп йөртә алыр иде.   “Үзгәреш җиле” дигән фестиваль дә эстраданы алга җибәрү өчен эшләнгән эш түгел. Татар халкына кирәкле түгел ул. “Үз­гәреш җиле” – җырны үзгәртү, халыктан читләштерү, ягъни моңны, телне бетерү белән бер. Сән­гатьнең кайсы гына тармагын алма, алар барысы да халык өчен булырга, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Ниш­ләп безнең “Уел”, “Гөлҗамал” чит илгә чыкмаслык булсын? Аларны үз­гәр­тергә дә, заманчалаштырырга да кирәкми. Халык җыры, нинди телдә генә яңгыраса да, аңлашыла ул. Халыктан аерылу исә – телдән аерылу. “Үзгәреш җиле” җырчы­лар­ның тавышын тикшереп карар өчен генә ярады. Мин дә, кара әле, бездә ике октава алырлык җыр­чылар бар икән, дип тыңладым.
– “Үзгәреш җиле”н оештыручылар классик  җырларга тук­­талуларын заманча саллы әсәр­ләр булмавы белән аң­лата.   – Ләкин бу, әйтик, Рөстәм Яхин музыкасын бозуга сәбәп була алмый. Яхинны берничек тә бозарга ярамый. Анда бит көйнең тәртибе дә, моңы да югала. Ул шулай язылган бит инде, ничек бозасың аны?! Хәзер андый композиторлар юк дигән фикер белән исә килешеп була. Яшьләр, теориягә таянып, академик музыка яза әле. Ләкин ул еш кына халыктан ерак булып чыга. Укып кына композитор булып булмый шул, Ходайдан бирелгән талант кирәк.
– Яшьләрдән композитор Эльмир Низамов бар. Аның иҗаты хакында Сез нинди фи­кердә?   – Ул Казанга багышланган чараларга, фестиваль, олимпиадаларга гимн булырлык заманча музыканы яхшы яза. Андый әсәр­ләр дә кирәк. Чөнки алар татар музыка­сының киңлеген күрсәтә.
– Совет чорында бер төр­кем яшьләр Мәскәүдә укып кайтып эстраданы күтәрде. Бәлкем, хәзер дә яшьләрне Мәскәүгә җибәреп укытырга кирәктер.   – Әлбәттә, кирәк. Шул ук вакытта үзебездә дә тирән белемле укытучылар җитәрлек. Безгә музыка факультетларын бетерү уры­нына укыту мәсьәләсен җайларга кирәк тә.   – Сезнең буынны эшләрен­нән вакытсыз бүленгәннәр дип йөртәләр...   – Без бит – акча эшләүнең ни икәнен белмичә, үзебезне сән­гатькә багышлаган, авырлыкларны уйламаган, көн-төн эшләгән буын. Менә шул буынны, үз­гәр­теп кору дигән булып, эстрада бүлеген юкка чыгарып, эштән кудылар. Миңа пенсиягә чыгарга 4 ел калган иде. Шуннан соң авырый башладым... Әле менә концерт вакытында филармониядә 33 ел эшләде дигән мәгълүмат әйттеләр. Ә бит законлы рәвештә эшкә урнашканчы ук, ике ел филармония­ җырчылары бригадалары бе­лән гастроль­ләргә чыгып китә идем. Усман Әлмиев белән йөр­дем. Галия Гафиятуллина белән икебез генә концерт куеп йөргән чаклар булды. Аннан Таһир Якупов, Рабига Сибгатуллина белән яшьләр бригадасы төзеделәр. Монда инде филармония хезмәт­кәре булып исәпләнә идем. Бөтен Союз буйлап, Урта Азияләрне иңләп гаст­рольләрдә йөрдек. Кирәк­сезлек – тәмам төшенкелек­кә төшерә... Бәхеткә, гаиләбездә икебез дә эшсез калмадык. Рабига әле пенсия яшенә җиткәч тә, өч ел эшләде.   – Рабига апа белән сәхнәдә таныштыгызмы?   – Рабиганың тавышына беренче ишеткәч тә гашыйк булдым. Мин аңа яңа җырларны өйрәтә, үземнең җырларны да аңа бирә идем. Ул – шулкадәр чис­та, куәтле, көчле тавыш иясе. Хәер, Илһам абый да җырны минем башкаруда тыңлап өйрәнер­гә яратты.   – Илһам абый Сезнең үзе­гезгә җырларга да кушкан бит әле. Җырласаң, татарның Бернесе буласың, дигән.   – Кечкенәдән сәхнәдә булдым, мәктәптә укыган чакларда җырлый идем. Ә бит үсмер чакта малайларга бик җырларга ярамый, тавыш ярыларына зыян килә. Миңа аны әйтүче булмаган. Җырлауга нокта шулай куелды. Илһам абый җырлавымны болай ишетте. Ул яңа җыр алганда, магнитофонга үзең җырлап яздыр әле, композитор буларак һәрбер сүзгә нинди мәгънә салуыңа төшенәсем килә, ди иде. Мин кассетага яздырам да илтеп бирәм. Шуннан, кара, шулкадәр матур җырлыйсың бит син, нишләп җырламыйсың, дия башлады. Марк Бернес белән чагыштыруы да хак. Ул заманында бик популяр, түгәрәк кенә битле җырчы иде. Соңрак, җырлыйсы калган икән, дип тә уйладым. Ул чакта вакыты үткән иде инде.   – Җырларыгызның барысы да озын гомерле...   – Үземне белә башлаганнан бирле сәхнәдә, халык арасында. Халыкка нәрсә якын булуын, нинди җыр кирәклеген тою, сиземләү көчле булды. Беркайчан да үзем өчен язмадым, халык өчен язарга тырыштым. Халыкка нинди ризык кирәк, нинди моңны кабул итә? Кулга баян алганчы, үземә һәрчак әнә шул сорауны бирәм. Шунысы кызык: хәзер минем җырларны халык җыры дип игълан итәләр. Бер­көнне Зөһрә Сәхәбиева шалтырата.  Хәйдәр җырлаган “Җил­фер-җилфер”еңне (Әхмәт Ерикәй сүз­ләре) Хәмдүнә Тимергалиева халык җыры дип игълан итә икән, ди. Фәрит җыры ул, дип әйттем, ди. Бәширә Насыйрова, “Арча” җырын халык җыры дип җырлап йөрим, дип үзе әйтте. “Синең нурың”ны (Хәсән Туфан сүзләре) радиодан инде күптән халык җыры дип әйтәләр. Үзем барып әйткәч кенә, хатаны төзәттеләр. Көй урлау, сүз чәл­дерү – үзе бер аерым тема. Шулай бер көн “Мәйдан” каналын ачып җибәргән идем, Зәйнәп Фәр­хетдинова “Җилфер-җил­фер” көе­нә башка сүзләр салып җырлый. Шаккаттым. Клип та төшергәннәр. Юкса Зәйнәп бу көйне танырга тиеш кебек. Аны Хәйдәр Бигичев җырлады, Башкортстанда Гали Хәмзин шушы җыр белән популярга әйләнде. Җырчыга шалтыраткан идем, миңа аны Башкортстан композиторы Илдар Магданов бирде, ди. Хәзер интернет заманы бит, кирәк кешең ялт итеп килеп чыга. Илдар Магдановның да сәхи­фәсен бик тиз таптык. “Җилфер-җилфер” аның сәхифәсендә “Суларда сал тибрәлә” дип атала икән. Бу егет белән сөйләштек. Ул бу җырны юкка чыгарды. Радио-телевидениедә дә хатаны төзәттеләр инде.   Сара Садыйкова өчен йөрә­гем әрни. “Керфегеңә тамар идем” дигән җырын урлаганнар икән. Сара апа көенә башка сүзләр урнаштырганнар да яңа җыр килеп чыккан. Лилия Миңгу­лова җыр­лый, Рәсим Ильясов оркестры уйнап тора. Юкса Рәсим ул көйне танырга тиеш иде. “Мәйдан” кана­лының сәясәте тагын да кызык­лы булып чыкты. Алар җырлар­ның авторларын күрсәтми, кем җырны алып килә, шуның исеме белән чыгаралар икән.   – Җырчылар, сәхнә – бизнес урыны, диләр. Сез моның белән килешәсезме?   – Алай дип әйтүчеләр сәхнәгә туй, банкетлар аша килделәр. Башта туйларда, юбилейларда шомардылар. Соңрак сәхнәдә туй ясый башладылар. Үкерәләр, кычкыралар, аякларын күтәрә­ләр. Бу бит – сәхнәнең дәрәҗәсен төшерү, милләтеңне түбәнсетү. Халык та концертка җыр тың­ларга килми хәзер. Ул анда дуслары белән очраша, тегеләрнең маймылланганын карап кәеф күтәрә. Ләкин, ничек кенә димә, халык барыбер орлыкны – кибәк­тән, чын җырны бушыннан аера белә.   – Җыр дигәннән, хәзер сәхнәдә авторларны да әйтә башладылар кебек.   – Кебек, әйе, кебек...
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 03.03.2018

Ирдән узып бала табарга кирәкме? Гыйбрәтле язмыш

$
0
0
03.03.2018 Ир белән хатын
Күптән түгел Илһам белән Зиләнең аерылышканын ишеттем. Дүрт балалары бар иде бит, Илһам бу адымга барган икән, димәк, башка чарасы калмаган. Дөресен генә әйткәндә, Илһамны гаепләмим. Аның Зиләгә өйләнүенә бөтен кеше аптыраган иде. Биш намазын калдырмаган, дәүләт хезмәтендә эшләгән егетнең бер башбаштак, тотрыксыз холыклы Зилә белән бергә кушылуын берничек тә аңлап булмый иде.
Туйны алар зурлап үткәрмәде. Никах укыттылар да загска барып язылышып кайттылар. Илһамның эшләгән урыныннан бер бүлмәле, аннан ике, балалары өчәү булгач, өч бүлмәле фатир бирделәр.   Танышларым Зиләнең кылык-лары турында сөйләштергәләп тордылар. Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын, ире белән юньле тормый икән, болай да начар булган холкы тагын да авырлашкан, кеше белән акырмый сөйләшә алмый, кинәт кенә ярсып китә, өянәк кебек башлана да тынычлана алмый, дип сөйләделәр. Аннан мин аларның дүртенче бәбиләре тууын ишеттем.    Аерылышуларын ишетер дә онытыр идем, Илһам белән эш буенча очрашырга туры килде. Сорашырга кыенсындым, беренче башлап сүзне үзе башлады. “Мин Зиләдән арыдым”, – диде ул. “Бер эштән кайтсам, зур улыбызны кыйнап канга батырып бетергән. Фатир тулы полиция, табиблар, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар. Улыбызның борыны сынган булып чыкты. Шуннан китте “разборкалар”, полиция юлын таптаулар. Балаларга кул күтәргәнен белә идем, күршеләр сөйләп торалар безнең фатирда ниләр булганын. Кызны чәченнән өстерәп йөртә,  олы малайны типкәли... Әмма аның белән сөйләшү бөтенләй мөмкин түгел. Мин көне-төне эштәмен, кайтып саклап утыра алмыйм. Зилә кеше сөйләгәнне ишетми, үз туксаны туксан. Урамда, кибетләрдә талаш-ызгыш чыгара, кайда барса шунда әрләшә. Миңа шалтыратып зарлана башладылар. Мин бит чиновник кеше, кеше алдында оят...   Икенче баланы миңа әйтми генә тапты. Ярар, ике ир бала бер-берсенә иптәш булып үсәр инде, дип, килештем мин дә. Әмма минем белән киңәшләшми өченче, аннан дүртенче бала табуын аңлый алмыйм. Мине ташлап китмәсен дип таптыңмы аларны? Нигә мине алдап бала табасың? дидем. Ник әйткән көнемә төштем, бер атна балконда кунып йөрдем аннан. Ышанасыңмы, эштән чыккач өйгә кайтасым килми. Чөнки беләм: анда акырыш, бакырыш, елаш... Балаларны жәллим, кызганам, аеруча кечкенә кызымны сагынам.   Шалтыратып: “Әти, сагындым, күрәсем килә”, – ди. Ничек тамагыңа төер тыгылмасын да, ничек йөрәгең әрнемәсен инде. Ни булганын аңлый алмыйм, зина кылганым булмады, көнләшергә сәбәп тә бирмәдем, кешеләр кебек интегеп ипотека түләп фатир сатып алмадык. Балалар ел саен диңгездә ял итә, Зиләне дә буш калдырганым юк. Машина алып бирдем, теләгән җиренә бара, теләгән нәрсәсен сатып ала. Әмма Зилә үз алдына котыра, балаларга кыенлык китерә. Ана хокукыннан мәхрүм итеп, балаларны тартып алыр идем, аналарыннан башка яшәү аларга авыр булыр, димен. Ни дисәң дә, әнине беркем дә алыштыра алмый. Ул бит аларны якты дөньяга тудырган. Нишләргә дә белгән юк инде”...    Менә шундый сөйләшү булды безнең арада. Мин бу хәлләрне инде ничәнче ай уйлап йөрим. Ирдән узып бала табарга кирәк микән? Ирне бала белән генә бәйләп куеп булмый, мин моны яхшы беләм. Аларның иң беренче хатасы бергә яши башлаулары булгандыр...
---

--- | 03.03.2018

Мәдәния Заһидуллина: «Унысы да үз баламдай кадерле»

$
0
0
03.03.2018 Язмыш
Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында «Акчарлак» приюты барлыгы газета укучыларының күпчелегенә мәгълүмдер дип уйлыйм. Әлеге авылга баргач, безне шушы приютта эшләүче, ун баланы опекунлыкка алган Мәдәния Заһидуллина белән таныштырдылар.
– Югары Тегермәнлеккә 1981 елда килен булып төшкән идем, – дип сөйләде ул үзе турында. – Ул чагында миңа 20 яшь кенә иде. Өйдәге эшнең рәтен дә белеп бетерми идем. Каенанам бик әйбәт кеше булды. Барысын да җайлап кына аңлата иде. Бер авыр сүз дә әйтмәделәр. Иптәшем Кашап белән ике балабыз туды. 17 ел торгач, һич көтмәгәндә, ирем үлеп ките. Аның артыннан ук кызым, аннан соң каенанам белән каенатам да бакыйлыкка күчте. Бер-бер артлы никадәрле кешене җирләргә туры килде. Шулай итеп, улым белән үзем генә калдым. Озакламый ул да, унберенче сыйныфны тәмамлап, Казанда юристлыкка укып чыкты.   Мәдәния апаның өе әллә кайдан ук күзгә ташланып тора. Зур, матур, төзек йортның капка, ишек төпләре чип-чиста итеп көрәлгән.   – Элек безгә кунаклар күп кайта иде, шуңа күрә өйне зур итеп салдык. Һич уйламаганда, болын кадәрле йортта берүзем утырып калдым, – ди ул.   Кагыйдә буенча, «Акчарлак» приютында балалар алты ай гына яшәргә хокуклы. Шуннан соң аларны йә ата-аналары кабат үз гаиләләренә алып китә, яки инде балалар йортына эләгә. Беренчеләре – бертуган Михаил белән Иванның Мәдәния ханымда яшәп калуы да һич уйламаганда була.   – 2011 елның көзендә малайларны приюттан әниләре килеп алырга тиеш иде, ләкин ул билгеләнгән вакытка күренмәде. Михаил белән Иванның да балалар йортына китәселәре килмәде. Шуннан соң әниләре килеп алганчы дип кенә үземә алып кайтырга булдым, – дип искә ала ул чакларны киң күңелле ханым.   Әни дигән кешенең генә балаларда гаме дә, кайгысы да булмый. Ул арада инде яшүсмерләр дә апаларына, ә апалары аларга тәмам ияләшеп бетә. Шулай итеп, бертуганнар Мәдәния апада торып кала.   Күпмедер вакыт узгач, Михаил белән Иван артыннан тагын ике баланы алып кайта ул. Олыраклары мәктәпне тәмамлап, кайсы Казанга эшкә, кайсы укырга китеп урнашкан. Һәрвакыт элемтәдә торалар, кунакка кайтып йөриләр. Әлеге вакытта Мәдәния апа янында дүрт малай яши. Милләтләре буенча рус булсалар да, татарча бик яхшы итеп сөйләшәләр. Татар теленнән «4»легә баралар, ди.   Әнисенең карарын Казанда яшәүче улы Илназ белән килене Ралина да хуплаган. Ярдәм кирәк булганда, алар да кайтып булышалар икән. Алты баланы опекунлыкка алган, социаль өлкәдә эшләүче кешеләргә машина бүләк итү программасына эләккәч, Мәдәния апа машина йөртү таныклыгын да алган әле.   – Алар миңа барысы да үз балаларым шикелле. Яхшы, тәртипле булсыннар, мәктәпкә дәресләрен әзерләп барсыннар дип борчылам. Киемнәре чиста, пөхтә булсын дип тырышам. Һәр ата-ана кебек үк, ачуланган чакларым да була. Дәрес әзерлиселәре килми, күбрәк компьютерда утыралар. Менә быел икесе тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Имтихан тапшырасылары бар. Шуңа борчылып торам инде, – ди Мәдәния апа.   Ярдәм кирәк булганда, малайлар үзләре дә апаларына булыша. Кар көрәү, ватылган-сүтелгән урыннарны ямап, ясап кую – малайлар өстендә. – Кар яву белән, ишегалларын ялт итеп көрәп куялар. Бездән ерак түгел генә яшәүче бер ялгыз бабайның да капка төпләрен көрәп киләләр. Ял көнне дә эшлисе эшләре бүленгән, – ди ул, горурланып.   – Әниләре балалар белән кызыксынамы соң? – дип сорыйм яңа танышымнан.   – Килегез, балаларыгызны күреп булса да китегез, дип шалтыраткан чакларым еш була. «Мин гаепле», – диләр дә, шуның белән эшләре бетә, – дип җаваплый ул. – Балаларның ничек тә әйбәт булганнарын күрәсе килә шул. Имтиханнарын яхшы гына биреп, үз юлларын табып, үз көннәрен үзләре күрерлек булсыннар иде. Аллага шөкер, күрше-тирәләр белән бик тату яшибез. Бу да зур нәрсә. 14-15 яшь – малайларның авыр чаклары. Зур мәшәкатьләр тудырсалар, бик читен булыр иде. Бу яктан, шөкер, тыныч. Буш вакытларында өстәл теннисы уйныйлар. Барыбыз бергә җыелышып, хоккей карыйбыз. Гаилә белән бергә район, республика күләмендә уза торган чараларда катнашабыз.
---

--- | 03.03.2018

Минтимер Шәймиев ТНВ каналындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә киңәш иткән

$
0
0
03.03.2018 Матбугат
“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә кирәк. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар яшьләре белән очрашуда шундый киңәш биргән.
“Ул тапшыруны алып баручы әйбәт егет, тырыша ул, әмма мин гомердә ишетмәгән сүзләрне бирә ул. Гадиләштерергә кирәк. Гомергә беркемнең әйткәне булмаган сүзләр бар анда. Аның белән баш ватканчы, гади сөйләм телендә өйрәнү кирәк”, - дигә Минтимер Шәймиев “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директорына. Илшат Әминов Дәүләт Киңәшчесе белән килеште, тапшыруның гадиләштереләчәген әйтте, дип яза "Татар-информ".   Әминов телевидениедә тиздән “Яңа дәвер” дигән программа эфирга чыгачагын да хәбәр иткән. Тапшыру татар альтернатив музыкасына багышланачак.

 


---

--- | 03.03.2018

Тинчурин театры Ижау шәһәренә “Кияүләр” спектаклен алып бара

$
0
0
04.03.2018 Мәдәният
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Удмуртиягә гастрольгә җыена. 6 мартта коллектив Ижевск шәһәренең Тимерьюлчылар мәдәният йортында Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк.
“Кияүләр” – тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән, театр репертуарындагы иң күңелле спектакльләрнең берсе. Музыкаль комедиянең премьерасы 2011 елда булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.      “Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән! Дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк. Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк… Җырлы-биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли”, - диелә спектакльнең аннотациясендә.      Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Тинчурин театры соңгы тапкыр Ижевскига гастрольләр белән 2016 елның көзендә барган иде. Ул чакта театр тамашачыларга “Мәхәббәт чишмәсе” һәм “Күрәсем килгән иде” мелодрамаларын тәкъдим итте. 
---

--- | 04.03.2018

“Казан”ның “Бөек ефәк юлы”

$
0
0
04.03.2018 Мәдәният
Үткән ял көннәрендә Самараның Киров мәйданындагы Иҗат йортында “Казан” бию ансамбле бик матур концерт белән чыгыш ясады. Бу ансамбльне 1996 елда талантлы хореографлар талантлы артистлар өчен булдырганнар. Шушы чорда ансамбль күп иҗади уңышларга ия булган.

Хәзер Татарстанның атказанган артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” төркеме күпмилләтле Казан шәһәренең визит карточкасы. Моны ансамбльнең иҗат җимешләреннән дә кү¬рергә була: биредә татар халык фольклорына да, Россиядә генә түгел, бөтен җир шарында яшәүче халыкларның бию¬ләренә дә зур игътибар бирелә. 

Самаралыларга күрсәтелгән яңа программалары “Бөек ефәк юлы” дип аталган иде. Бу бик зур тема һәм илебездә генә түгел, чит илләрдә яшәүче күпсанлы милләтләр иҗатын үз эченә ала. Бөек татар классигы Кәрим Тинчуринның җыр һәм бию теленә күчерелгән “Зәңгәр шәл” хореографик күренеше, татарларның “Казан читеге”, русларның “Калинка”сы, Кавказ халыклары биюе, Шәрыкъ биюе, Ирланд халкының степ биюе - барысы да урынлы, барысы да югары дәрәҗәле булды.

Программада вокаль но¬мерлар да күп булды. Татар¬станның халык артисты Равил Харис башкаруында Робертино Лоретти репертуарыннан алынган “Бесаме муче”, “Голубка”, Мөслим Магомаев җырлаган “О море, море” популяр эстрада җырларына залдагылар да кушылып җырлады. Равил Харис залга төшеп, халык арасында да йөрде, бәрхет утыргычка ялтырап торган концерт туфлилары белән басып, зал белән дирижировать та итте. Карале, татарлар рус һәм испан җырларын да бик яраталар һәм беләләр икән!   Ә менә Халыкара премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева башкаруындагы композитор Алябьевның “Соловей” җырына без кушыла алмадык, әлбәттә. Бик югары ноталар, бик оста тавыш белән башкарылды ул. Монда уку гына аз, Гөлшат кебек сандугач булып туарга кирәктер.   “Зәңгәр шәл” хореографик композициясендә Майсәрә ролен башкарган Халыкара конкурслар лауреаты Гөлназ Гафурова  һәм Булат ролендәге искиткеч баритон иясе Рөстәм Нәсыйбуллинның чыгышы да Самара татарлары өчен бер зур ачыш булды.   ...Залдан чыкканда тамашачылар концертның кыска булуына уфтандылар. Ә сәгатькә карасаң, шул ук ике сәгать ярым вакыт үткән икән. Шулай инде, яхшы концерт ялыктырмый, киресенчә, кәефләрне күтәреп җибәрә, яшәргә һәм эшләргә көч бирә, “Казан” ансамбленең югары сәнгать җимешләрен көтеп калабыз!    
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 04.03.2018

"Тә­рәзәдән китмичә, кайтуларын төн буе көттек"

$
0
0
04.03.2018 Фаҗига
Казанда ОМОН хезмәт­кә­ре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттылар. Кышның соң­гы көнендә башкалада килеп чыккан канлы вакыйгада гомере өзелде аның. 39 яшьлек Де­нисның өч баласы ятим калды.
28 февраль көнне Казанның Авангард урамындагы бер йортта ату тавышлары ишетеп, анда яшәү­челәр хокук сакчыларын чакырта. Сүз уңаеннан, полиция бүлеге шул ук йортта урнашкан. 36 яшьлек дуамал ир, кулына корал тотып, бирегә хатынын эзләп килә. Әле генә ун тәүлек утырып чыккан ир хаты­ны­ның туганнары яшәгән фатирның ишегенә ата башлый. Ирнең ачуы яман – хатыны гаризасы аркасында  ун тәүлеккә кулга алынган була. Ишеке ачмыйлар, подъездга кер­гән ике ирне атып яралый ул. Берсе – полиция участогы хезмәткәре. Эш­ләр зурга киткәч, Росгвардиянең ОМОН төркемен чакырталар. Денис Иванченко да әнә шулар арасында була.   – Без ул көнне йортыбыз белән йокламадык. Барыбызның да ир­ләре бергә эшли. Денис ул көнне иптәшләре белән хоккейда була. Атыш турында хәбәр килгәч, алар бригадасын вакыйга урынына җи­бәрәләр. Денис өченче катка мен­гәч, дусты бе­лән урыннарын алышына. Күрә­чәге булгандыр инде, – ди Де­нисның күршесе Фирүзә. – Тә­рәзәдән китмичә, кайтуларын төн буе көттек. Ул көнне йокы да кер­мәде.   Яраланган Денисны хаc­таха­нәгә алып китәләр. Әмма ул “ашыгыч ярдәм” машинасында җан би­рә. Җинаятьчене исә вакыйга урынында атып үтерәләр. “Денисның үлеменә әле дә ышана алмыйбыз. Шундый яхшы гаилә башлыгы иде ул. Үлгәч кенә мактарга тырышу түгел бу, ничек бар, шулай әйтәм. Хатыны Светлана белән бик әйбәт тордылар. Өч  малайлары бар иде. Тиз генә балалар алып кайтам да, аннан үзебез өчен яшәрбез әле, дип кабатлады хатыны. Ә Денис кызлы булу турында хыялланды. Малайлар кызганыч. Олысы уз­ган ел беренче сыйныфка барган иде. Уртанчысы балалар бакчасына йөри, кечкенәсенә өч яшь тә юк әле. Светлананың янына кереп, хәлен сорарга да уңай­сызланам. Юатыр сүзләр таба алмаячагымны беләм. Әлегә алардан кеше өзелми”, – дип сөйли Фирүзә.   Денис – Мәскәүдә туган егет. Казанда ул моннан биш ел элек хезмәт итә башлый. Иванченколар гаиләсе эш урыныннан би­рел­гән фатирда яшәгән. “Свет­лананың берүзенә өч баланы аякка бастыру кыен булыр инде. Күршеләр, иренең бергә эш­ләгән дуслары ярдәм итәр. Дәүләт тә аны онытмасын иде. Бу фаҗига – барыбыз өчен дә зур хәсрәт. Ир­ләребез мондый куркыныч хәл­ләр белән көн дә очраша. Ходай сакласын үзләрен”.   Денис Иванченко җырларга яраткан. Иптәшләре аны ачык кү­ңелле, һәрвакыт шат, гаиләсе өчен өзелеп торган кеше итеп искә ала. 
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 04.03.2018

“Түбәтәй”гә – бер яшь

$
0
0
04.03.2018 Мәдәният
Үткән ял көннәрендә Самараның Аврора Молл сәүдә-күңел ачу үзәгенең фуд-корт залында күп санда татарлар җыелуы күзәтелде. Алар Самараның “Түбәтәй” тиз ашау челтәренә бер яшь тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә килгәннәр иде.

Көне буе Аврора Молл үзәге сәхнәсендә бәйрәмне алып баручы Илфат Сөләйманов хөкем сөрде, “Идел” татар эстрадасы ансамбле җырлары яңгырады, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле, Альбина Мәхмүтова тәрбияләгән җырчылар һәм музыкантлар чыгыш ясады, саксофон тавышларын татар гармуны алмаштырды, гитара моңлануын акапелла башкарылган җырлар бүлдерде...

“Түбәтәй” тиз ашау чел¬тәренең Казандагы җитәк¬чесе Солтан Сафин да бәйрәмгә кайткан иде (“кайткан” дип авыз тутырып әйтә алабыз, чөнки ул бит безнең Камышлы егете).    - “Түбәтәй”нең Самарадагы филиалын башлап җибәрү җи¬ңел булмады, әлбәттә. Ләкин җирле татар җәмгыятьләре, милләттәшләребез ярдә¬мен¬дә беренче “Түбәтәй”е¬гез үз юлы белән баруын дәвам итә, үсешен туктатмый, - дип сөй¬ләде җитәкче.   Хәләл ризык фаст-фуды эшен мөфти Талип хәзрәт Ярул¬лин да хуплады һәм теләк¬тәшлеген белдерде. Оешма җитәкчесе Альбина Шамсетдинова исә чит ил бургерлары түгел, ә файдалы җирле ризык сайлаганнары өчен халыкка рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә тәмле һәм туклык¬лы ризыклар белән сыйларга сүз бирде.   Бәйрәм программасы бик матур үтте. Биредә һәркем үзенә кызыклы шөгыль тапты. Көне буе “Түбәтәй” һәм аның партнерлары призлар уйнаттылар, теләге булган кеше бушлай кыстыбый белән сыйланды, балалар татар милли ашлары пешерергә өйрәнделәр, картоннан үзләре кисеп-ябыштырып ясаган түбәтәйләр киеп, үзәк буйлап йөгерешеп йөрделәр. Матур-матур милли киемнәрен, калфакларын киеп, чәчәкле яулыкларын бәйләп килгән апалар да бәйрәмебезнең бер бизәге булды.   Шундый күләмле бәйрәм уз¬дырып, “Түбәтәй” пионер булды бит әле. Әлегә кадәр сәү¬дә-күңел ачу үзәкләрендә мондый зур чаралар уздырылганы юк иде. Кибеткә кием-салым, кирәк-ярак алырга килгән кешеләр ихтыярсыз татар мәдәнияте, ашамлыклары, җыр-биюләре белән таныштылар. Аның каравы, әйткән рәхмәтләре чын күңелдән булды кебек.    Гөлфия КӘРИМОВА, филиал үсешен тәэмин итүче белгеч.
---

--- | 04.03.2018

Ильмира Нәгыймова: «Мине дошман итеп күргән җырчылар бар, алар хәтта исәнләшми дә»

$
0
0
04.03.2018 Шоу-бизнес
Сүз дә юк, бүгенге көндә яңалыклар генераторы - ул инстаграм социаль челтәре. Ильмира Нәгыймова анда үзенең аккаунтыннан тыш, улы Камилнекен дә алып бара.
Тик менә мөлаем Ильмирага тискәре хатлар язучылар күп. Кемдер аны өен җыештырмаган ди, кемдер киенүен ошатмый... Җырчы мондый комментарийларга ничек карый соң?   - Исем дә китми! Гел яхшы әйберләр генә язып торырга тиеш түгелләр бит. Алайга калса, бик күңелсез булыр иде. Сүз дә юк, бар кешегә дә ошап бетеп булмый. Бер дә үпкәләмим. Ул өе җыештырылмаган дигән фото - 90 яшьлек әбинең фотосы. Шунда балага карыйсы урында, өй тикшереп утыралар.

Аннары, артистлар бит үзләре дә бер-берсенә шундый комментарийларны язып утыра. Əйе, башка исем астында теркәлә дә. Бер телефон номерына биш аккаунт бәйләп була, әнә шулай эшли дә алар. Ə мине дошман итеп күргән коллегелар бар, алар хәтта сәхнә артында исәнләшми дә. Миңа калса, һәр җырчының үз көндәше бар. Нишлисең, шундый өлкәдә эшлибез.   Иң сөендергәне - Руслан белән безнең арага кереп, гайбәт сөйләп йөрмиләр. Хәтта кайчандыр безнең турда «аерылышалар» дигән сүз чыккач та, халык бертавыштан: «Берүк, бергә булыгыз!» - диде. Ничек кенә аерым җырлыйсы килсә дә, тамашачы безне дуэт буларак ныграк ярата. Ə бу иҗатка тагын да илһамландыра, мәхббәтебезне көчәйтә. Рәхмәт сезгә, тамашачыбыз!
Зоя СОЛОШИНА

--- | 03.03.2018

Менә шулай, күрше (ХИКӘЯ)

$
0
0
04.03.2018 Әдәбият
“Гөрс… Гөрс…” Тәрәзә пыяласы зеңгелдәп куйды. Тагын күршесенең үзчире кузгалды. Дүртенче ел шушы мәхшәр кабатлана: җәй уртасы җиттисә ул гөрс-гөрс атарга тотына. Авыру, чын мәгәр авыру! Акылга камил кеше мондый хәтәр уеннар уйнар идемени!
Шәрәф өйалды нүешенә чүгәләгән иде, тавыш тынгач,  тураеп басты. Курыкмыйм дисәң дә, куркыта икән. Көпшәсен аларга табан төзәсә, утлы ядрә күкрәген чәрдәкләр. Бу инде, һичшиксез, мәгънәсез үлем дип аталыр. Турдан Җамалетдин карт узып бара иде, хуҗа аңа  кычкырды:          — Агай, кер әле, кер! Хатын җиләктә, чәй эчә-эчә сөйләшеп  утырырбыз!          Тыңлады карт, юлыннан бүленеп керде. Аның кушаматы — Ярдәмче һәм ул, көн туса каядыр кемгәдер булышырга чаба, мәрхәмәт иясенең митрикәсендәге саннар гына  борынгы, ә үзе,  җитез һәм тере, әйтерсең  ир уртасы яшендә тукталып калган  иде.          — Газ чәйнегендә чыпырдаган су эчмим мин, малай (аңа авылда барлык  ир җенесе  вәкилләре “малай” иде). Шакмак турап самавыр кайнатам. Кичкә тиклем суынмый. Кыстама, тышта гына гәпләшик, — дип, җиңел сөякле карт баскычка менеп “кунаклады”.          Шәрәф  сүз  буасын  әкрен генә үз ягына борып җибәрде. Капылт кына аһ-зарын түксә — килешмәс, бу ир-ат өчен  мескенлек билгесе саналыр иде.          —  Күгәрчендә нинди яңалыклар бар, Җамалетдин агай? Син һәр капкага диярлек ышкылып үтәсең.          — Авыл,  шөкер, урынында. Ни уңга, ни сулга авышмады. Яңалык-фәләнгә  сусасаң, урам-тыкрыкта йөрештер, малай. Сугым үгезе төсле бөтен җәйлеккә абзарга ябылмагансыңдыр, шәт?          — Ябылмадым да… Мәшәкать өстенә мәшәкать. Өй иске, ансын төзәт, монысын төзәт. Әле бакчасы, әле умартасы. Авыл тормышы — эт тормышы икән.          —  Ник  кайттың соң, картай идең шәһәрегезнең сасы һавасын сулап. — Карт  иртән йокысыннан сул аягы  белән торган ахрысы, кырлы-мырлы гына сөйләшә иде.          — Нигез тартты, Җамалетдин агай.          — Сез  җилкуарларны  нигездән  битәр  зират туфрагы тарта, малай. Чәчләр чаларгач, тешләр коелгач үлем турында уйлыйсыз.          — Үләргә ашыкмыйбыз әле. Бәлкем авылга да бер-бер ярдәмебез тияр.          — Һи, сезнең ише шыгырдаган ватык арбадан ни файда? Элек, җир җимертерлек  куәтле  чагыгызда  кайларда  җим җыйдыгыз, канатсыз кошлар?          — Усал да инде син, Җамалетдин агай. Ничек кенә хурламыйсың:  җилкуар, ватык арба, канатсыз кош, — дип көлде Шәрәф, ләкин бу көлүгә әз генә үпкә дә катышкан иде. — Әлбиттә, булыш дисәләр, кире какмас идек, әлбиттә. Ә болай, сорамаган-нитмәгән килеш кеше йортына борын тыгу мәзәк бит инде, Җамалетдин агай. Сиңа дим, мондый түләүсез хезмәт ни хаҗәтемә, шуңа гаҗәпләнәм әле.          Карт: “Айдан мәтәлеп  төштең мәллә?” — дигәндәй башын кыегайтып аңа карады.          — Ай-яй, мәгънәсез икән син! Изгелек акчага эшләнми, малай! Минем әби телгә оста иде, балачакта  бер гыйбрәтле риваять сөйләр иде. Фирештә теге дөньяда адәм затына ике бүлмә күрсәтә. Беренчесендә халык түгәрәк ясап тезелешкән ди, уртада зур казан белән майлы ботка ди. Һәммәсенең дә кулында  алагаем озын кашык ди. Кире әйләндереп авызга китерү мөмкин түгел ди. Һәркайсы кашыгын боткага чумыра  икән дә, каршысындагы иптәшенә каптыра икән. Барсының да йөзе шат ди, үзләре таза, матур ди. Икенче бүлмәдә бәндәләр  казан тирәли утырышкан, кулларында да шундый ук озын саплы кашык ди. Мескеннәр хәлсез ди, ябык, йөзләре нурсыз ди. Адәм заты: “Нишләп төркемнәр төрле-төрле”, — дип гаҗәпләнгәч, фирештә:          — Беренчесендә халык миһербанлы, бер-берсен туендыра, икенче бүлмәдәгеләр бер-берсеннән көнләшә, ашатсам — бу тазара, ди икән. Нәтиҗәсе шул, малай: без үзара ярдәмләшеп, бер-беребез турында кайгыртып көн итсәк кенә мантырбыз. Авыл да таралмас. Синең сымак һәркем үз тиресендә генә казынса, кырылабыз, малай. Шуңа да кулымдагы күзгә күренмәгән тылсымлы кашыктан… — Җамалетдин карт учын җәйде. — …һәркайсыгызны тәгамнән авыз иттерәсем килә. Аңладыңмы, малай?          — Аңладым, артыгы белән аңладым, Җамалетдин агай. Син дә бүген кәефсез.          — Фатыйма, батчи, җенемне кузгатты. Түбән очтагы Фатыйма  бит солдат Газизҗанга кияүгә чыга. Өч ай яшәгәч, аерылышалар. Абзыең бүтәнгә өйләнә.  Садриягә.  Аннан  сугышка  китә,  өч  бала белән кала Садрия. Ире уң аягын өздереп кайта, тагы ел саен  гаиләгә дүрт тамак өстәлә. Абзаңны хәтерлим әле, култык таягы белән биш урамны  бер итеп йөрер иде. Иртәрәк үлде солдат.  Хөкүмәт ветеран хатыннарына йорт салдырган эсписеккә Фатыйма карчыкны тыга.  Садрия жалу белән түрәләргә бара.          — Йорт миңа тиеш, мин Газизҗан белән утыз ел гомер иттем, аңардан җиде бала тудырдым, — ди. “Кая загс кәгазең, күрсәт?” —  ди түрә.  Пачпыртта андый  тамга юк! Абзаң Фатыйма белән язылышкан, әмма да ләкин закун белән аерылышмагач, кәгазьдә һаман да ир  белән хатын исәпләнә икән болар. Көл дә, ела да! Булдымы сиңа кызык та, кызганыч та хәбәр, малай? Фатыйма  мине чакырткан. Ярдәмче Җамалетдин яңа нигеземә ясин укысын дигән. Ялындырмыйм, гөнаһысы зур. Киттем, малай! Рәхмәт коры чәеңә!          — Мин дә синең ярдәмеңә мохтаҗ идем бит әле, Җамалетдин агай.          Шәрәф аны беләгеннән тотып туктатмакчы иде, карт җиңел генә ычкынып капкага юнәлде.          — Бигайбә, малай. Доганың вакытында укылуы хәерле. Кайтышлый сугылам, үтенечеңне төенчегеңә төйни тор!          Төйнәлгән, күптән төйнәлгән инде ул. Дүрт ел элек Казандагы фатирын  кызы белән киявенә тапшыргач Күгәрчендә төпләнде Шәрәф.  Ундүрт яшендә оясыннан “очкан” ир-егеткә туган җир әллә ни үзгәрмәгән кебек тоелды.  Кәлтә елан аулаган урманнар,  елга-күлләр, суы тешеңне  сындырырлык салкын чишмәләр, кукуруз чәкәне чәлдергән басулар шул ук иде. Тик халык үзгә иде, үзгә.  Күбесен төсмерләп тә танымады ул. Мәңге яшь  Җамалетдин агай  гына үз төсе, үз кыяфәте  белән сакланган, картайса да һаман сәер гадәтен ташламый, “ярдәм итәм” дия-дия урам буйлап чатыр чаба икән.  Шәрәф әлегә бөкрәймәде-чалшалмайды: хуҗалыгында әкрен генә кыймылдый: ауганын бастыра, өзелгәнен ялгый. Мәгәр кайсыбер тишек-тышыкны  ямап өлгермәсә, оялмыйча бу картка эш кушмас,  ә менә арадашчы  сыйфатында  “кулланса” йөз тапкыр  отар, чөнки кулындагы  “тылсымлы кашыгы”  белән  һәркемгә тигез итеп ризык өләшкән мәрхәмәтле  Җамалетдин ызгыш-талаш кубып авыл таркалмасын өчен җанын фида кылырга әзер иде.          Ә төенчектәге “үтенеч” — күршесе Тимерхан иде.   Сәлам бирсәң — сәламеңне алмас, баш кагып кына исәнләшсәң — күрмәмешкә сабышыр төмсә  күрше белән нигәдер борчак бүртмәде. Югыйсә низагка да кермәделәр, бүлешерлек уртак  маллары да юк, һәрберсе, олыгайган көнендә үзенчә тереклек  итеп  маташа иде.   Тимерхан Күгәрченнең төп кешесе дә түгел, биш чакрымдагы Алан авылында туып-үскән, һәм нәкъ Шәрәф кебек үк, озын телле акчага алданып читтә бәхет эзләгән.  Әллә тапкан, әллә ни тапканын да югалткан, ахыр чиктә шушы авылдан инде дә беткән, инде дә сәләмәләнгән өйне ипләп-сипләп, адәм рәтенә китергән иде. Адәм баласы картая-картая  кендек каны тамган туфрагына  тартыла, диләр.  Ә ник алайса Тимерхан Аланда — үзенең атасы  нигезендә генә яшәми икән?! Йә, аны  сатсыннар да ди.  Урам саен буш йорт!    Мөгаен, Ходай  гомерең азагында  интек бәндәм дип, Шәрәфкә шушындый төксе  күрше җибәргәндер. Нинди гөнаһлары өчен  җәзалана соң ул? Беркемне дә рәнҗетмәде, урламады-таламады, хәрәмгә ымсынмады, бөтен яктан да намусы чиста, вөҗдан газабы кичерерлек кыңгыр эшләре  белән хата-ялгышлары чабуына тагылмаган.          Җамалетдин агай туп сыман түбән очтан тиз “тәгәрәде”.          — Фатыйма чәй эчерде, кыстама, — дия-дия турдагы эскәмиягә төртелде. — Мәсәния апагыз сарык йоны кырка, ялгызы гына читендер, хәзер аңа булышам. Җә, малай, үтенечең ни, әйдә! — диде.          Ашыккан-кабаланган  картка гозернең үзәген генә суырып сөйләргә кирәк иде.          — Ярулла абзый күршелеккә әйбәт иде. Әти үлгәч безгә печәнен дә, утынын да китереште, мәрхүм.  Изге күңелле кеше урынына бүген Тимерхан атлы җимерек чырайның оялавы бик гаҗәп, Җамалетдин агай. Хуш, безгә кысылсын да ди, безне яратмасын да ди,  ну шарт-шорт атмасын иде колак тондырып! Җүләрнең уенда ни — бер һавага атар, бер безнең тәрәзәгә.          — Төп-төгәл өч тапкыр атамы?          — Әйе, өч тапкыр. Авыл кырыенда торгач ишетмисеңдер. Син абруйлы ил карты, сүзең үтә, Тимерханны бу шөгыленнән тый әле. Үтенеч шул иде инде минем.          — Алай икән, — диде карт. Уйланып калды. — Тый дисең. Авыррак мәсьәлә икән.          — Миңа терәлгәч кенә авыраямени, Җамалетдин агай? Әллә теге риваятьтәге кашыкның сабы сынганмы?          — Үртәмә, малай! Сиңа олылар нәсел-нәсәбең турында берни дә белгертмәгән ахры.          — Кем белгертсен! Миңа өч яшьтә әти үлгән. Әнидә нәсел кайгысымы, кара таңнан фермада сыер сауды.          — Берәрсе суктырып та әйтмәдеме?          — Нәрсә турында, Җамалетдин агай? — Шәрәф сагайды.          — Хәер, ул чакта синең ише ыштансыз бала-чагага кем биш былтыргыларны  кузгатсын  ди.  — Агай ияк очындагы өч бөртек сакалын сыпырып тагын уйга батты.          — Җыен килмешәк синең авылыңда хуҗа булсын инде, ә!          — Әтәчләнмә, малай. Безнеке ул, — диде карт. — Төп-тамыры бездән аның.          Шәрәфнең йодрык  итеп төйнәлгән бармаклары тиз язылды:          — Ничек “безнеке?” Кай төше белән.          — Башы-түше белән, — диде Ярдәмче. — Ничек син, җәфа малай, күршең белән үзең араңны көйләмисең? Әнә, чит планит тәлинкәләре һәрдаим җирдәгеләр белән кантактка керә икән. Бер дә без сездән акыллырак дип кәперәйми!          — Әкият!          — Йә, алар әкият ди, менә синеке чынбарлык, малай. Чәчен уңайга сыпырсаң  ни  җайсыз  да  бер җанлана. Тимерханга җылы сүзеңне жәлләмәсәң, язгы кар сыман эрер дә иде бәлкем.          Шәрәфнең йөрәге сикерде. Кара, монысы да чәчрәп шул төмсәне яклый!          — Гаеп миндә мени?! Мин мылтыктан гөрселдәтәммени!          — Эшне шуңа җиткергән кем соң? Син дисәм әгәренки. Башыңа барып җитмидер шул. Каян җитсен ди. Без болай итик, икәү керик Тимерханнарга, өчәү  аңлашыйк. Аның ахыры ни белән очланыр, бары Аллаһка гына мәгълүм.          “Кермим” дисә, куркак исеме күтәрәчәк иде Шәрәф. Аягы атлар атламас кына ул картка иярде. Күршесенең капкасы ачык иде. Ишегалдында вак-вак ташлар җәйгән Тимерхан, сез кемнәр әле дигәндәй, каш астыннан гына сөзеп карады да, маңгай тирен күлмәк җиңе белән сөрткәч:          — Ни йомыш? — диде.          Моңа каршы карт:          — Алла куәт бирсен! — диде. — Ниләр майтарасың, малай?          — Күрәсездер, таш тезәм. Яңгыр яуса җирне пычрата. — Кинәт кенә йөзен кара болыт сарган (Шәрәфне өнәми!) Тимерхан нәни җәйпәк көрәген таздагы цементка батырды. — Тиз ката.          “Мин эшем кешесенә комачаулап йөрмәгез”, — дигән ишарә иде бу.          — Юкка ташка кызыгасың, малай! Табанга җайсыз ул. Җир үзе дәва. — Карт үгезне мөгезеннән эләктерергә ашыкмады. — Туфракта бәрәкәт булмаса, үлән шытмас иде.          — Безнең  ишегалды шау чирәм. Яшел келәм төсле, — дип Шәрәф нибарысы үзенең барлыгын гына искәртмәкче иде, хуҗаның йөзендәге болытлар тагын да “куерды”:          — Әй син, капканы теге яктан яп! — диде ул. Шунда гына Җамалетдин карт үгезнең мөгезенә ябышты:          — Кума! Хәзер ирләрчә ныгытып сөйләшәбез! Сөйләшәбез! Җүнлегә илтми сезнең дошманлык. Кемдер Шәрәфне, кемдер Тимерханны яклый икән, авыл икегә аерыла. Шырпы сызып дөнҗаны яндырасыз, малайлар! — дип, Ярдәмче әле Тимерханга, әле Шәрәфкә кизәнде. Ирләр ул сукса да егылмас, филгә кырмыска типкән төсле генә тоелыр иде.          “Үгез” авыр мышнады:          — Миндә аллергия, бабай.          — Безнең дә оныкта алиргиә, чикалат ашаса — бите кызара, — диде карт.          — Минем болар нәселенә аллергия, бабай. — Тимерхан аяк астындагы ташларны чыкыр-чыкыр изеп ишегалдында әйләнде. — Син безнең хәлләрдән хәбәрдар, Ярдәмче бабай, бик ушлы карт син. Бу йортка мин тулы хокуклы хуҗа, бу йорт минем бабайның нигезе!          — Ансын беләбез, малай!          — Ә бу белми! — Күршесе Шәрәфкә акайды. — Килмешәк дип кимсетә!          Ниһаять аңа да  сыртын кабартырга  вакыт иде.          — Ялган! Монда гомер бакый Ярулла абзыйлар яшәде!          — Яшәде, пычагым! Син нәрсә инде, Җамалетдин бабай, авызыңа су каптың? Ирләрчә сөйләшик дигәч, сөйләшик!          — Безнең колаккка чалынганы шул, малайлар. Чын мәгәр, Тимерхан Габдрахман атлы бабасының нигезен яңартты. Утыз җиденче елда бабайны  “сәвиткә каршы коткы тарата” дип бәнахакка үтерәләр.          — Кем аркасында, исемнәрен әйт, бабай!          — Исемнәреме? Исем… — Карт теленә корт чактымыни, учы белән авызын каплады.          — Әһә, яшерәсеңме?! — Тимерхан кызды.  — Моның бабасы милицягә безнекен сата! “Габдрахман, ач әле, ат кирәк, хатын авырый”, — дип хәйләләп аны   йокысыннан уята. Бабай нинди тозакка капканын сизенеп гражданнар сугышында  командир бүләк иткән наганын тотып болдырга чыга. Милиционер белән күршесе аңа ыргылганда бабай куркытыр өчен генә һавага  бер ата — осечка, ике ата — осечка, өч ата — осечка. Ул арада милиционер көрәк белән моның башына суга. Кайнанасы киленен ягъни әбине алты яшьлек оныгы белән арт тәрәзәдән генә Алан авылына качырмаса, мин тумас идем якты дөньяларда. Безне дә, “сыйнфый дошман калдыгы”  дип көрәк белән бәреп йомдырырлар иде.          Шәрәф бугазын кысмаса да күлмәк сәдәфен ычкындырды. Ләкин барыбер һава җитмәде.          — Чынмы?  Минем бабай сатканмы? — дип гыжлады ул. — Ярулла абзыйлар ул йортка ничек эләккән алайса?          — Бабайның әнкәсе өч көннән соң йөрәге шартлап үлә. Авыл советы Аланнан беркем дә йорт даулап килмәгәч, батрак Ярулланы кертә.          — Кире кайтырга  курыккандыр әбиең, малай. Заманы заман идеме соң?          Тимерхан сүрелгән кебек иде, әмма ул тагын ярсый башлады.          — Әти онытмады соңгы сулышына кадәр. Атарга өйрәнмәкче  иде, кулы  калтырады. Ә мин шәп атам! Мәгәр кемдер явыз ният белән капкама якынлашса… — “Үгез”нең борын тишеге киңәйде. — …тәтегә бер генә басам! Осечка булмас, ишеттегезме?          — Инде дә син!.. — Ике күршене татулаштырырга тырышкан гайрәтле Ярдәмче   Җамалетдин кисәк кенә юашланган иде. — Ни кулагы, ни кунтры, ни комунисты юк бүген, гел дә әллә ниткән исемсез-җисемсез җәмгыятьтә үзбаш кына яшәп ятабыз.          — Алай димә, Ярдәмче бабай! Дөнья бит ул оятсыз хатын төсле бер алдын, бер артын чәпи.          Карт:          — Мин арадашчы бурычын үтәдем, Мәсәния апагызга сарык йоны кыркышасы идем, ахырын-азагын үзегез җайлагыз-майлагыз, —  дип хушлашканда  Шәрәф  ничек  күршесенең күзенә карап калсын ди! Еллар аша урап килгән әлеге хәбәр аның акылын тарады. “Нинди гөнаһларым өчен” дип   гасабилана иде, менә җавабын ишетте. Бабасы өчен икән… Йөзен дә күрмәгән, бары тик исемен генә ишеткән кешенең яман аты, мирас төсле, аңа — оныгына күчкән икән…          Хәлбуки уңыш җыярга иртәрәк булса да, Шәрәф бал аертырга әзерләнде. Бәлки әзрәк тынычланырмын дигән иде, пыр тузышкан бөҗәкләр колак төбендә  гөҗ-гөҗ итте. Баягы хәбәр баш миенә тулган сыман иде.          Беләгенә икешәр чиләк элгән хатыны Сәүбәния кайтты.          — Аю аланында җиләк мыжлаган. Минзифа белән шаккатттык, — диде көләч хатын.    Менә кем бәхетле, менә кем хәсрәтсез!          — Кайсы Минзифа, — диде ир.          — Бәй, күрше Минзифа! Тимерхан бичәсе!          Шәрәф кулындагы битлеген җиргә ыргытты.          — Вәт сиңа мә! Итәк астыннан гына ут үрләтәсең, ә! Алар безгә — дошман!          — Минзифа белән бозылышырга минем бер сәбәбем дә юк! — Үз нәүбәтеңдә Сәүбәния “һөҗүм”гә ташланды. — Сез яшь чакта, мөгаен Тимерхан белән кызлар өчен сугышкансыздыр, шуңа бүген бер-берегезне өнәмисез, адәм көлкесе! Безгә ни, уртак ярлар сөймәдек, рәхәтләнеп аралашабыз менә. Әле Минзифа безнекенең җиләккә аллергия дип үзенең җиләген дә миңа бирде. Бал белән генә чәй эчә ди Тимерхан.   Бавырында сары чире икән аның, балның  бик файдасын күрә ди.          — Хәйләкәр төлкеләр! —   Шәрәф капыл гына йомшарды. (Күңелнең иң нечкәргән мәле иде шул.) — Чиста савыт апкил.          Бал агызган пыяла савытын кочаклаган ир аптырап торган хатынына иңбашы белән төртеп:          — Без  уртак кызлар сөймәдек, — диде.          …Тимерханның эше тукталган, вак-төяк ташлар күктән яуган эре-эре боз сыман анда-монда чәчелгән иде.          — Яңа бал, авыз ит, — дип Шәрәф савытын утын түмәренә куйды. Өчесенең берсе: йә күршесе ачу белән балны вата, йә коры гына рәхмәт дип әйтә, йә бөтенләй дәшми, ә дүртенче фараз турында исә Шәрәф уйлап та бакмады.          — Хәтер — хәтәр икән, — диде Тимерхан. — Эчтән кимерә, тычкан кебек. Әти кызганыч иде, әти…          — Кичер дисәм, төчерәк инде. Ир-атка… — Шәрәф үзенекен кыстырырга ашыкты. — Бабай өчен оят миңа Тимерхан, кичер…          — Син гаепсез, моны аңлыйм, ну шуны акыл иләгеннән иләгәндә көрпәсе кала. Безнең агай-эненең үксеп елаганын күргәнең бармы? Мәрхүм әтинең күз яше йөрәкне тишә иде.          — Кичер, Тимерхан…          — Балыңа рәхмәт! — Тимерхан кулын түшенә ышкыды. — Бир бишне! Бая сез чыгып киткәч озак кына бушаган шөрепләремне боргаладым. Сиңа ни пычагыма дип үч саклыйм икән мәйтәм? Әнә бит,  Ярдәмче Җамалетдинны  бер дә дошман ясамадым. Туксан яшьлек картка чырай җимереп ни отасың, мәйтәм, дидем. Авыл дип өзгәләнә бичара. Ул ни рәхәт күргән, кечкенәдән ятим үскән! Аның да хәтере минеке сымак, тутыкмаган. Аңа да кемдер сөйләп калдырган! Белә карт, белә!          Капка тоткасына тотынган Шәрәфнең кулы пеште. “Нәрсә белә?”  Дуслаштык дигәч кенә нинди яңа чокыр казый бу Тимерхан?!          Күршесе савытны ачты да бармагына сылаган балын ялап:          — У-у, тәмле! — диде. — Бабайга көрәк белән тондырган  милиционер кем дип сора? Җамалетдин бабайның атасы! Район үзәгендә наганны тапшырганда ул: “Атмый торган тимер таяк”, — дип аны юри чигәсенә тери дә, тәтегә баса. Ата наган… Менә шулай, күрше.   2017 ел.  
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

--- | 04.03.2018

Татарстанның бер районында 78 яшьлек ир-ат янгында һәлак булган

$
0
0
05.03.2018 Фаҗига
Югары Ослан районында 78 яшьлек ир-ат янгында һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Агентлык язуынча, кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә 112 ашыгыч хезмәт номерына Югары Ослан районы Сеитово авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешта. Шаһитлар өйдә кеше булырга мөмкинлеге турында хәбәр итәләр.     Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр, коткаручылар килә. 78 яшьлек ир-атның гәүдәсе табыла.      
---

--- | 05.03.2018

Татарстанда Наил Шәйхетдиновның исеме мәңгеләштерелде (ФОТО)

$
0
0
05.03.2018 Мәдәният
2 мартта Чирмешән районы Лашман авылында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновны искә алу чаралары узды. Мәшһүр артист туган йортка мемориаль такта куелды. Шулай ук әлеге йорт урнашкан урамга Наил Шәйхетдинов исеме бирелде.
Тантаналы чараларда Наил Шәйхетдиновның якыннары, туганнары, якташлары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның әйдәп баручы артистлары Исламия Мәхмүтова, Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова, Илгизәр Хәсәнов һ.б.лар катнашты.   Кич белән исә тинчуринлылар Лашман авылы мәдәният йортында Наил Шәйхетдинов истәлегенә багышлап “Алтын көз” комедиясен күрсәтте.   Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Чирмешән районы Лашман авылында туа. Әгәр исән булса, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Танылган артист 1965-2016 елларда КәримТинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итте. Театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Үзенең табигый таланты, ихлас уены белән бихисап тамашачыларыбызның күңелен яулады.                                

 


---

--- | 05.03.2018

Атылган йолдыз кебек

$
0
0
05.03.2018 Милләт
Похвистнево районының Гали авылында 10нчы мәртәбә «Халкым минем» иҗат фестивале уздырылды. Моңа кадәр ул Гали авылы эшкуары, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак, милләтебезгә күп яхшылыклар эшләгән мәрхүм Расих Латыйпов тарафыннан оештырыла иде.

Ә хәзер инде фестиваль аның исемен йөртә һәм Расих Мөҗаһит улының туган көнендә - 17 февральдә үткәрелә.

Гали авылындагы бу чара һәр елны бик күп иҗади җанлы һәвәскәрләрне үз тирәсенә җыя. Быелгы чарада да чыгыш ясаучылар һәм мәртәбәле кунаклар бик күп булды. Фестивальне алып баручылар - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма коми¬тетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Та¬тарстанның атказанган мә¬дәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи һәм Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов шушы авылның олпат шәхесе булган Расих Латыйповны зурлап искә алдылар. Исән чагында ул Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә булып, киңәшеп эшли иде бит. Шуңа да Гөлназ ханым аның турында бик күп җылы сүзләр әйтте, Расих әфәнденең хәләл җефете Кәүсәр ханым өчен юату сүзләре тапты. Татарстанда Расих Латыйпов турында “Милләткә багышланган гомер” дип аталган җыентык басылып чыккан икән. Бу китапны төзүче Гөл¬наз Шәйхи аны Ра¬сихның гаиләсенә бүләк итте, халыкка, китап¬ха¬нә¬ләргә таратты.

Әйе, Расих Ла¬тыйповның вафатына бер ел вакыт үт¬кән булса да, халык хәтерендә аның кыска, ләкин атылган йолдыз кебек якты гомере үрнәк булып саклана. Быелгы “Халкым минем” фес¬тивален җыр бәйгесе дип атарга тел әйләнмәде.  Бу яхшы кешене искә алу кичәсе иде.  Бигрәк тә өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр  Иванович Ларионовның чыгышы үзәкләргә үтеп керерлек булды. Ул бит заманында шушы районның җитәкчесе буларак Расих Латыйпов белән, кулга-кул тотынышып, эшләде,  фикердәш булды.    - Бүгенге чарага әзерләнгәндә мин алдыма ак кәгазь куйдым да Расихның нинди кеше булуын тасвирлаучы сүзләрне язарга ниятләдем. Башыма килгән беренче сүз “патриот” иде. Ә аны башкача тасвирлап та булмыйдыр, ул бит үз авылының, татар халкының, Похвистнево районының, Самара өлкәсенең, үз иленең чын патриоты.  Бу кеше үзенең гомерен башка кешеләргә багышлады. Шуның өчен җирле татарлар арасында шөһрәт казанды.     Хәтеремдә, I Бөтенроссия авыллар Сабан туен иң яхшы сыйфатта үткәрү өчен бөтен көчен куйган иде Расих. Кыска вакыт эчендә авыл урамнары төзекләндерелде, өйләр яңартылды, авылның һәр кешесе Россиянең төрле почмакларыннан килгән кунакларны каршыларга әзерләнде - һәр өйдә милли ризыклар пешерелде, өстәл корылды, түшәкләр күпертелде, мунчалар ягылды... Мин ул Сабан туен, Расих Мөҗаһит улының киң елмаюын, мәйдандагы һәр кешегә яхшы сүз таба белүен мәңге оныта алмам.   Менә биредә: “Бу фестиваль бәлки соңгы мәртәбә үткәреләдер”, - дигән сүз ишетелде. Юк!  Алай булырга тиеш түгел! Үсеп килүче яшь буын кешеләре Расихның үзен күреп белмәсәләр дә, аның исемендәге фестивальләрдә катнашып, аның нинди кеше булуы белән кызыксынып, истәлеген ерак буыннарга җиткерсеннәр, аңа охшарга тырышсыннар иде. Фестиваль яшәргә, үсәргә, тагын да байрак, күңеллерәк, талантлырак булырга тиеш. Расихның теләге шундый булыр иде, - дип сөйләде Александр Иванович.   Александр Иванович Ларионов та, Юрий Федорович Рябов та, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты да унынчы «Халкым минем» иҗат фес¬тивален оештыруда катнашкан Кәүсәр Шәйхетдинова, Радик Газизов, Ленар Абсаттаров, Резеда Төхбәтшина, Гөлшат Хәйруллина, Зөлфим Асылгәрәева, Илһамия Кә-римова, Саимә Морзаханова, Дәрҗеман Салихов, Әсхәт Гарифуллинга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.  Мөфти Талип хәзрәт Ярул¬линның вәгазе, Коръән-хафиз Әбделвахит хәз¬рәтнең Коръән сүрәләре, залда уты¬ручыларның кылган догалары Расих Мө¬җаһит улы рухына барып ирешер, Аллаһы теләсә.    Фестиваль Самарадан, Похвистнево районы авылларыннан, Камышлы районыннан килгән үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп барды. Биредә Иске Ярмәк авылы “Ак каен” халык ансамбленең яшьләр төркеме, Самараның “Яктылык” һәм Гали авылы мәктәбе укучылары, Балыклы авылы үзешчәннәре чыгыш ясады. Яшь артистларның күп булуы аеруча шатландырды, киләчәккә өмет уятты. Чарада Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов һәм Резеда Шәрәфиева да җырладылар. Җирле ша-гыйрьләр Саимә Морзаханова һәм Рәшит Фәрдиев Расих Латыйпов истәлегенә багышлап язылган иҗат җимешләрен укып үттеләр. Фойеда Саимә апа Морзаханованың, мәрхүмә Кәүсәр Асылгәрәеваның, җирле “Ак калфак” оешмасы осталарының, мәктәп балалары ясаган кул эшләреннән бай күргәзмә дә оештырылган иде...   Ә мин, исәрләнеп, сәх¬нәдәге зур экранда алышынып торган Расих Латыйпов  фотосурәтләренә карап утырдым. Шушы авылда уздырылган күпсанлы чараларны фотога төшереп йөргән чакларым күз алдыма килеп басты. Беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туе, беренче ат чабышлары, ел саен уздырылып торган Сабантуйлары, Похвистнево районының 85 еллыгы...    Соңгысында миңа Расихның никадәр риясыз, киң күңелле кеше булуын раслау¬чы бер эпизод күрергә дә насыйп булды. Ул көнне безнең өлкәдән, тирә-як регионнардан күпсанлы чабыш атлары китерелгән булса да, чабышлар уздырырга мөмкинлек булмады – көне буе ишеп яңгыр яуды. Аптыраганнан: “Булмаса, атлар парады үтсен инде”, - диделәр. Менә атлар трибуналар яныннан атлап узды һәм Расих янына оештыручыларның берсе йөгереп килеп, чәчләреннән тамган яңгыр суларын сыпырды да кулындагы конвертларны селкеп: “Призга дип җыйган акчаларны нишләтәбез соң!” - дип кычкырды. Шунда Расих бер минут та уйлап тормады: “Килүчеләрнең һәрберсенә бүлеп таратыгыз. Алар шушында хәтле килгәннәр икән, чыгымнарын капларга тиешләр”, - дип теге кешене акча таратырга җибәрде...   Расих әфәнде район, өлкә, ил күләмендәге эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе иде. Ул заманында Похвистнево районының “Туган тел” оешмасын да үз кулына алып, эшен җанландырып җибәрде, аның җитәкчесе буларак, Галидә генә түгел, районның башка авылларында да, район үзәгендә дә үз акчасына чаралар уздырып торды. Ә хәзер аны алмаштырырлык, милләт өчен җан атып йөрерлек кеше бармы соң районда? Җирле “Туган тел”не кем шулай ук уңышлы җитәкли алыр?     ...Әйе, Гали авылындагы тормыш, начармы, яхшымы, Расихтан башка да дәвам итә. Бу фестиваль алдыннан миңа авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев белән сөйләшеп алырга насыйп булды. “Үткән елга планлаштырылган чаралар уңышлы гына үткәрелде. Авылыбызда унлап көчле эшкуар бар. Алар авылны тәртиптә тотуга, төрле чаралар үткәрүгә акчаларын жәлләмиләр. Язга табарак авылның Мәдәният йорты каршында Аллея утыртырга җыенабыз әле”, - дип сөйләде.   Идрис әфәнде әйтеп үткән көчле эшкуарларның берсе - Камил Исхаков. Тыйнак, басынкы, башлаган эшен җиренә җиткереп эшләүче, аз сүзле Камил әфәнде Расих Латыйпов исән чакта да Сабантуйлар, ат чабышлары, төрле бәйрәмнәр үткәрүдә акчасы белән дә, эше белән дә катнаша иде. Хәзер инде милли иҗтимагый эшләр, башлыча, аның җилкәсенә ятты. Авылдагы чараларны үткәрүдә тәҗрибәсе бар аның. Ә район күләменә чыгарга, “Туган тел”не үз кулына алырга җөръәт итәрме?   Менә Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров та үзенең чыгышында Расих башлаган эшләрнең дәвамлы булуын теләде, матди һәм мәгълүмати ярдәм вәгъдә итте. Ләкин районда татарларны берләштерүче үзәк булмаса, “Халкым минем” фестивале дә, көрәш тә, чабышлар да элеккеге дәрәҗәдә, бөтен Россия “аһ” итәрлек итеп уздырыла алырмы икән?   Русларның “Алыштырып куймаслык кешеләр юк” ди¬гән әйтемен раслау хәзер галилеләрнең үзләреннән тора. Егетләргә бер җыелып, араларыннан милли җанлы, риясыз, эшлекле, үз сүзендә торучан, эшне җиренә җиткереп эшләүчән кешене сайлап,  “Туган тел” җитәкчесе итеп куярга вакыт инде. 6 мартта Расихның вафатына бер ел тула бит. Ничек кенә юксынсак та, ул кире кайтмас. Ә Галигә яшәргә кирәк. Җир җимереп яшәргә!   Хәмзә МОРТАЗИН. Гали авылы – Богырыслан.
Син яшәрсең халкым телендә
Кояш нурын кара болыт каплады күк, Бу хәлләрне ничек аңларга? Расих дустым вафат диеп хәбәр                                                      килде, Шул җитмәгән безнең башларга!
Нигә алдың аны бездән, бер Ходаем, Канат җәеп очкан көнендә? Изге кеше, көмеш судай,                                  чылтыр-чылтыр Ага иде ислам динендә.
Үрнәк булып безгә, янып тора иде Күкрәгендә сүнмәс йөрәге! Халкым минем яшәсен дип, дога                                                    кылгач, Кабул булды аның теләге.
Син уйлама, Расих, оныттылар диеп, Син яшәрсең халкым телендә. Балаларга-оныкларга әйтеп киләм -  Изгеләр бар Самар җирендә.
Рәшит ФӘРДИЕВ.
---

--- | 05.03.2018

Татарстанда бер ир өстенә җир ишелеп төшеп җан биргән

$
0
0
05.03.2018 Фаҗига
Фаҗига Яшел Үзәндә булган. Һәлак булучы кешенең шәхесе әлеггә ачыкланмаган. Чегән миллләтеннән булырга мөмкин диелә.
Беренче фаразлар буенча бу кеше фаҗига урынына төсле металл эзләп килгән булуы ихтимал. Тикшерү дәвам итә.    Тулырак: В Татарстане мужчину насмерть завалило землей при попытке похитить металл  
---

--- | 05.03.2018

Телевидениедә алып баручы Лилия Галимованы яңа вазифага билгеләгәннәр

$
0
0
05.03.2018 Сәясәт
Телевидениедә алып баручы Лилия Галимова Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнгән.
Моңа кадәр ул  «Татарстан» телерадиокомпаниясендә эшләде.
---

--- | 05.03.2018

"Әтиемнең бу сүзләрен елый-елый укыйм..."

$
0
0
05.03.2018 Хатлар
Фәнис Яруллин “Яши белү” хикәясендә язганча, яши белергә кирәк. Ничек дисезме? Шушы хикәянең бер герое әйткәнчә, кемгәдер ярап түгел, ә үзеңчә, ягъни күңел кушканча, иң мөһиме — мәгънәле итеп яшәү кирәк. Бу сүзләр мине тирән уйландырды һәм мин күз алдыма газиз, яраткан әтиемне, аның узган гомерен китердем.

Без бит әтием бик нык авырып ятканда, бераз гына булса да авыруы онытылып тормасмы дип, юка гына дәфтәр алып, әнием белән аның тормыш китабын яза башладык. Әллә инде әткәемнең күңеле сизгән, ул беренче битендә: “Балаларым, бервакытта да кешегә, халыкка начарлык эшләмәгез. Әгәр дә инде сезгә начарлык эшләсәләр, сез яхшылык эшләп, кешенең күңелен уятыгыз. Ник бу кеше миңа яхшылык эшли соң әле дип уйлансын, беркемгә дә начарлык эшли алмастай булсын”. Мин бу сүзләрне бик еш укыйм. Тормыштагы гаделсезлекләрне, кешеләрнең бер-берсенә кылган явызлыкларны күреп, күңелем төшкәндә, әтиемнең бу сүзләрен елый-елый укыйм. Язылып бетмәгән китабыбызның беренче битендә язылган бу сүзләр безне яшәү мәгънәсе хакында кат-кат уйланырга этәрә. Әйе, бу ыгы-зыгылы дөньяда бар күңел җылысын биреп, яхшылык эшләү җиңел эш түгел.

Ә миңа әтием сүзләре тормыш юлымда яхшылыклар эшләргә һәрвакыт өндәп тора. Әле бит кешенең әйткән сүзе белән эше, гамәлләре туры килергә тиеш. Монда да минем өчен әтием һәрчак үрнәк. Менә әтиемнең китабында икенче биттә язылган сүзләре: “Үткән тормыш юлым халкым белән бәйле. Мин — гади авыл малае. Ятимлектә үсеп, олы бер җәмгыятьнең генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Әгерҗе районы “Сельхозхимия” бер­ләш­мәсен җитәкләгән чорымда халкыма хезмәт иттем, бар күңел җылысын бирдем дип уйлыйм. Ачык басуда зур оешма, балалар бакчасы, кибет, пекарня, асфальт юллар төзү. Миңа халкымның шат йөзен күрү — олы бәхет иде…”

Әтиемнең авырып ятканда языл­ган соңгы сүзләре. Ул көчле авыртуларын читкә калдырып, үзенең берләшмәсе, халкы турында язган. Кая монда авыр балачак, ятимлек ачысы, кимсетүләр, зарланулар? Юк, әтием бу сүзләрдән көчле иде шул. Ул зарлануны, кемнедер гаепләүне белми иде. Туры юлдан халкына хезмәт итү, файда китерү – менә аның яшәү мәгънәсе.   Менә инде әтиемнең бакыйлыкка күчкәненә 15 ел вакыт үтеп тә киткән. Әтием исән булган булса, без аның быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр идек. Ничә еллар үтсә дә, халык аның изгелеген онытмый, ә мин шундый әтием булу белән горурланам. «Син бит безнең Ринатыбыз кызы. Әтиеңнең безгә кылган изге гамәлләре, кылган яхшылыклары онытырлыкмыни соң?!» — дигән сүзләрне ишеткәндә, миңа әйтеп бетергесез рәхәт була.   Әти безне өзелеп яратты. Безнең өчен, балалары өчен дип яшәде. Хәзер уйлыйм: эше үтә дә җаваплы булса да, ул безгә дә вакыт тапкан. Мин Арча педучилищесында укыганда, бәрәңге җыярга барган колхозга трактор белән дә үтеп булмас­тай юллардан минем янга килде ул. Без гел икәү идек, рәхәтләнеп әтиле-кызлы эчкерсез аралаша, серләшә идек. Баласы өчен утка-суга керергә әзер булган, эчми-тартмый торган чын кайгыртучан, хезмәт сөючән, гадел, мәрхәмәтле, изге күңелле, олы җанлы газиз әтием белән үткәргән һәр көнем өчен Ходайга рәхмәтлемен. Әле аның оныклары өчен эчкерсез сөенүләрен искә төшерсәм, күзләрем мөлдерәмә яшь белән тула. Бу яшьләр — минем әтиемне сагыну хисләре, шул ук вакытта горурлык та, ярату билгесе дә. Әнә яныбызда гына әтием исемен йөрткән Ринат күле. Ул минем хисләремне аңлагандай караңгыланып киткәндәй булган.   Аның яныннан мин һәркөнне узам. Җәйге көннәрдә сулары җемелдәп, кояш нурларында уйнаклап тора. Күлдә балыклар сикерешә, бакалар да сайраша. Күл буендагы әрәмәлектә язын газиз әтиемне сагынып, сандугачлар моңлы җыр суза. Менә бит әтием ясаган күл дә кешеләргә матурлык һәм ямь биреп тора.   Әтиемнең яхшылыгы турында язсаң, бер китапка гына сыймас иде. Шул яхшылыкларны онытмыйча, һәрвакыт безгә рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткереп торучы авылдашларга сокланам. Алар турында аерым язып үтәсем килә. Әтием үзе исән чагында һәрвакыт Кырынды авылы улы булуы белән горурланып яшәде. Әтиемне соңгы юлга озатырга урамга чыккан авылдашларымның ихлас күз яшьләре бүгенгедәй күз алдымда.   Кырынды халкы гомер-гомергә үзенең сәләтле, горур, туган җирләре өчен җан атып торулары белән аерылып тордылар. Ә иң мөһиме — алар изгелекне, яхшылыкны онытмый торган рәхмәтле халык.   Әтием вафатына күпме генә еллар узса да, әнием белән мине Кырынды мәчетендә уза торган бер дини аштан да калдырганнары юк. Мәчеткә дә газиз әтиемнең исемен биреп, әтиемнең исемен мәңгеләштерделәр. Мөбин ага белән Рәйсә апага без гаиләбез, нәселебез белән чиксез рәхмәтле. Мәчет гөрләп эшли, халык күп йөри. Мәчеттә нинди генә чаралар узмый? Шушы Кырынды мәчетенең капкасын ачып керүгә, ак яулыклы апа-әбиләребезнең ихлас күңелдән укыган догаларын ишеткәч, күңелләр нечкәреп китә, сафлана.   Без әтиемнең Ижаудагы дуслары белән «Яңарыш» газетасының 10 еллыгында катнашкан идек. Әтием мине һәрвакыт шундый рухи кыйммәткә ия булган чараларга алып бара иде, үзе дә катнашырга яратты. Менә бит 15 ел узгач, «Яңарыш» аша йөрәгемнән чыккан иң изге хисләрем белән уртаклаша алам. «Гадел, ышанычлы булсын дусларың, кызым», — дип өйрәтте мине әтием. Яши-яши мин әтиемнең һәр сүзе, һәр киңәше дөрес булуына ышанам. «Яңарыш» — минем ышанычлы дус­тым. Йөрәгемнән чыккан хисләрем ташыганда, күңелемне юатыр чакларда миңа «Яңарыш» кирәк. Әгәр әтием исән булса, мин аны 70 яшьлек юбилее белән «Яңарыш» газетасы битләрендә котлап, аңа исәнлек-саулык сорар идем. Һәр баланың әтисе минем әтием кебек горурланырдай булсын иде.   Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.
---

--- | 28.02.2018
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>