Көрәшчеләр Президентка кушылды (ВИДЕО)
20 ел элек үлгән ана турында ХАТ
Бу язмамны «Балаларым» дип кенә яшәгән, бер генә онык та күрә алмыйча, өч баласын, инвалид ирен калдырып, 20 ел элек гүр иясе булган газиз әнкәемә багышлыйм.
Инәкәй, әнкәй, әнием...
Нинди ягымлы, матур сүзләр... Анага бу сүзләр шулкадәр якын, кадерле, ишеткән саен ишетәсе килеп кенә тора. Шатлыктан Ананың йөрәге ярсып тибә башлый. «Балаларым, җан кисәкләрем, бәгырь җимешләрем...» дип кабатлаганда, йөрәк үзен бик нык сиздереп ала да, вакытында сакламадың дип хәлсез шелтәләп, сыкрап кына, сүлпән генә тибә тора. Менә-менә туктар да кебек. Йөрәге белән килешергә теләми Ана. Сабыйлары бар ич аның...
«Әнием, әнием», – дип иркәләнеп, сөелеп торучы кызына – 12 яшь; икенче кызына – 14 яшь. Бала гына булса да, анысы өчен аның йөрәге тынычрак кебек. Кыю, үз-үзенә таләпчән, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Улы – таянычы. Авыру икәнен белгәч тә, зурларча фикер йөртеп, 15 яшендә олыгаеп, күзләре моңсуланып китте. Ире нишләр? Ул да авыру бит... Бармаган табиб, йөрмәгән таныш-белеш калмады, файдасы булмады Анага. Миңа яшәргә кирәк! Тырышып-тырмашып булса да яшәргә дип уйлый үзе. Балаларының бәхетенәме, күк капусы ачылды: бу якларга мәшһүр профессор килә дигән сөенечле хәбәр таралды. Ананың күңел күгендә өмет йолдызы калыкты.
Атаклы табиб башта бик озаклап Ананың сырхау кенәгәсен актарды, йөрәген тыңлады, торган саен, йөзе караңгылана барды. Аннары танылган белгеч, чал башын чайкап: «Якыннарына җиткерегез: күп булса, алты ай гомере калган бу авыруның», – дип хөкем чыгарып та куйды.
Аяк астымда җир убылды, ахры, дип уйлап куйды Ана. Юк, җир түгел, мондый дәһшәтле хәбәрне күтәрә алмыйча, йөрәге вакытлыча туктап калган икән. Табибның «сөенеченнән» тетрәп, берөзлексез «инәкәй, инәкәем!» дип күз яше койган үсмер – өлкән улының чигә чәчләрен шул сәгатьтә чал сукты. Малаеның яшьле күзендә Ана үзләре белән бергә яши торган сигезенче дистәне тутыручы каенанасын, инвалид әтисен һәм сеңелләрен күрде...
Аяк терәп тартышты Ана аяусыз язмыш белән. Бакча башындагы мунчадан чистарып, пакьләнеп кайтканда елый-елый теләгән теләкләредерме, кайсыларыдыр, ләкин алар кабул булды. Үз язмышына үзе хуҗа булган Ананың йөрәге тагын берничә ел типте әле. Хәтта җаны кебек күргән малаен армиягә (ике елга бит ул!) озатып, кайтуын сабыр гына көтте.
Кызлары да, белем алып, үз юлларын тапты. Аннары ул оныкларын күрү турында хыяллана башлады. Ләкин болай да шактый буйсынган йөрәкнең Ананың бу сүзләрен кабул итәсе килмәде инде... Түшәге янында утырган балаларына, 25 ел бергә матур гаилә булып яшәгән иренә сүз әйтерлек хәле булмаса да, Ходайга рәхмәт укыды: алты ай түгел, сигез ел (!) яшәп, балаларын ятим итмәде, якыннарын куандыра алды бит ул! Балаларының тормыш дигән дәрьяда батып югалмаячакларын белеп, Ана беренче тапкыр үз йөрәгенә буйсынды һәм тынып калды...
Румия Хафизова, Бөгелмә шәһәре
---
--- | 05.03.2018
“Киемен күргәч, ава яздым”
Мәктәпләргә куркыныч янаган балаларны барларга кушканнар. Алар укучыларның үз-үзенә кул салу ихтималы барлыгын ачыклаячак. Белгечләр фаҗигаләрнең сәбәбен күп очракта гаиләдә аңлашу җитмәүдән күрә. Каш ясыйм дип күз чыгармаслармы? Суицидка каршы чараларны Россия Мәгариф һәм Сәламәтлек министрлыклары бергәләп әзерләгән.
Тестлар ярдәмендә әти-әниләрнең балаларына мәхәббәте ни дәрәҗәдә икәнлеген ачыкламакчылар. Сораулар арасында: “Балагызны дөньяга теләп тудырдыгызмы?”, “Матур сүзләр еш әйтәсезме?” дигәннәре дә бар. Әңгәмә корып, гаилә турында күбрәк мәгълүмат алырга җыеналар. Иң мөһиме – әти-әниләр дөресен генә сөйләсен. Менә шуннан соң “өй эше” дә бирергә була. “Куркыныч исемлек”кә дуслары булмаган, җавапсыз мәхәббәттән интеккән, “2ле”гә һәм “5ле”гә укучылар да эләгәчәк. “Бүген балаларның – психологик тәрбиясе, әти-әниләрнең белеме җитми. Әти-әниләр балалары белән сөйләшә дә белми”, – ди илкүләм медицина тикшеренүләр үзәге белгече Борис Положий. Соңгы өч елда республикада элмәккә менүчеләр саны 1,5 тапкыр кимегән. Татарстан Прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм үсмерләр буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов белдергәнчә, бездә 2016 елда – 11, 2017 елда 13 үсмер үз-үзенә кул салган. Быел исә өч фаҗига килеп чыкты. Ибраһимов әйтүенчә, үсмерләр бу адымга, гадәттә, гаилә, мәктәп, дуслар арасындагы проблемалар, җавапсыз мәхәббәт аркасында бара. Алар үзләренә карата гаеп тагуларны да кабул итә алмый. Әйтик, түбәдән сикереп, исән калган кызны дусларының сүзе ярсыткан. Иптәшләре аны әйбер урлауда гаепләгән. Гаиләнең матди ягы да мөһим. Ишек тоткасында асылынган кыз башкалардан начаррак яшәвеннән, чит илләргә сәяхәткә чыга алмавыннан хурланган. Әнисе белән генә яшәгән кыз: “Син мине аңламадың, мин дә сине туйдырганмындыр”, – дип язу калдырган. Югыйсә алдагы көндә генә кибеттән кием сатып алган булганнар. “5ле”гә генә укыган үсмерләр дә үзләренең акылсыз гамәле белән өнсез калдырырга мөмкин. Имтихан бирә алмау, машина йөртү таныклыгы алмау да үлемгә сәбәп булган очраклар бар. Җәүдәт Ибраһимов әти-әниләргә балаларының үз-үзен тотышына игътибарлы булырга киңәш итә. – Хәзер балаларны аңлап булмый. Безгә сәер кебек тоелган әйберләргә алар бер дә гаҗәпләнми. Беркөнне улыбыз кибеттән кыйммәтле футболка алып кайткан. Ярар, бәясе өчен сүз әйтмәдем. “Син моңа лаек!”– дигән язуы да бар. Ә арткы ягындамы? Элмәк төшкән рәсемне күргәч, авып китә яздым. Әни, борчылма, бу бит – мода, ди. Үсмер чакта алар теләсә нәрсә белән шаккатырырга мөмкин. Тормыш авыр дигән җырлар тыңлыйлар. Нәрсә, әллә аларга урман кисәргә кушабызмы? Дингә, кызларга карата ышанычлары юк. Үзләрен тынычлыкта калдырганны яраталар, – ди 16 яшьлек егет тәрбияләүче Азалия ханым. – Яшьтәшләренең әти-әниләре белән дә сөйләшәм. Аларның хәле тагын да начаррак икән. 10-11 нче сыйныфта укучы егет-кызлар укырга йөрмиләр. Мәктәпкә баруның мәгънәсен тапмыйлар. Янәсе, кирәкмәгән фәннәр күп. Безнең улыбыз укып эшли башлады әле. Эшкә урнашкач, юк-барга вакыт калмый, дип әйтә. “Жасмин” психология үзәге психологы Наилә Бәшированың әлеге яңалыкка карата фикере бер төрле генә түгел. “Бер карасаң, дәүләтнең башкалар тормышы турында борчылуы әйбәт. Икенче яктан, бу эшне дөрес башкармау кешенең күңелен җәрәхәтләргә мөмкин. Психика – бик нечкә әйбер, ул заводта станок ясау түгел. Тестларны аноним уздырырга кирәк. Берәүнең серен икенчеләр белмәсен. Чөнки куркыныч янаган гаиләләр шундук үз эченә бикләнәчәк, – ди психолог. – Үсмерлек чорында гармоннары уйнаудан балаларның башлары чуала. Ниндидер сәер футболка кигән өчен сүгәргә дә, куркытырга кирәкми. Кара, нәрсә язылган монда, дип гаҗәпләнү дөресрәк булыр. Болай итеп, аның тел төбен белеп булачак. Әти-әниләр үзләрен балаларыннан өстен куеп сөйләшмәсен иде. Начар билге алган, имтихан тапшыра алмаган өчен сүгәргә кирәкми. Кайберләре максатына ирешә алмаса, дөнья җимерелгәндәй була”.
Сәрия МИФТАХОВА
--- | 05.03.2018
Татарстандагы өч кеше һәлак булган янгынның сәбәбе ут төртү булырга мөмкин
Югары Ослан районында өч кеше янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
4 март кичендә Татар Борнашы авылындагы бер йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килә. Урынга янгын сүндерү командасы, шулай ук 8 һәм 112нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килә, дип яза агентлык. Күршеләр ут белән көрәшүчеләргә йортта кешеләр булырга мөмкин икәнлеген әйтә. Ялкын телләре өйне тулысынча камап ала, йортның түбәсе җимерелеп төшә. Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил итә. Ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгать эчендә сүндерә. Кисәүләрне аралаган вакытта 66 яшьлек ир-ат, шулай ук 59 һәм 82 яшьлек хатын-кызларның мәетләрен табып алалар. Янгын ут белән белән саксыз эш итү һәм кемнеңдер ут төртүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
---
--- | 05.03.2018
«Матбугат.ру» liveinternet статистикасы буенча иң популяр татар сайты дип табылды
2018 елның феврале дәвамында «Матбугат.ру» сайтына 64523 уникаль кулланучы кергән. Бөтен татар сайтлары арасында бу иң зур күрсәткеч. Тәүлек дәвамында сайтка уртача 6671 мең кеше кергән. Бу да татар сайтлары арасында рекорд. Дөресен генә әйткәндә, «Матбугат.ру» инде дистә елга якын иң популяр татар сайты, иң күп укылучы татар ресурсы булып килде. Бу турыда мактанып яңалык итеп язганыбыз гына булмады. Бу юлы язарга булдык әле менә.
Хәер, эш сайтка айлык күпме кеше керүдә мени. Әйтик, сайтыгызга көн дә күпләп яңа кешеләр кергәләп торса, сезнең сайт ай дәвамында бик күп уникаль караучы җыячак. Ә көн дә бер үк кешеләр керсә, айлык уникальләр әз саналачак. Шуңа күрә дә саннарга алданырга ярамый. Безгә кереп чыгучылар түгел, ә даими укучылар кызык. Аллага шөкер, «Матбугат.ру»ның төп байлыгы – даими укучылары. Һәм алар күп. Сайтның уңышында партнерларыбызның да өлеше зур. Беләсез, «Матбугат.ру» дайджест буларак барлыкка килгән ресурс. Бүген инде үз язмаларыбыз, үз мәгълүматларыбыз күбрәк тә. Барлык партнерларыбызга (коммерциялеләренә дә, коммерцияле булмаганнарына да) зур рәхмәтебезне җиткерәбез. «Матбугат.ру»га быел 10 ел тула. Дистә ел буе бюджеттан бер тиен дә алмый көн күрәбез, салым түләүчеләр хисабына яшәмибез. Административ ресурсыбыз да юк, безнең белән хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Әмма без чын күңелдән һәм укучыларыбыз өчен эшлибез. Шунысы да бар, бүген “сайтыбызны фәлән кеше укый” дип мактанып утыра торган заман түгел. Бөтен татар сайтлары да трафикны социаль челтәрләрдән “суыра”. Шуңа күрә без сайтка гына ябышып ятмыйчы бар мөмкинлекне кулланабыз. Бүген «Матбугат.ру» ул сайт кына түгел, ә күп интернет-ресурсларны, аккаунтларны, төркемнәрне берләштерүче кечкенә генә бер холдинг. Барысын бергә кушсаң, социаль челтәрләрдә 120 меңнән артык укучыбыз (подписчикларыбыз) бар. Безнең инстаграмга 32 мең кеше язылган һәм көн саен йөзләп кеше өстәлеп бара. Әмма, югарыда язганча, без сан артыннан кумыйбыз. Саннарның ничек ясалганын да беләбез. Безгә иң мөһиме – үз укучыбыз. Һәр укучыбызга чын күңелдән рәхмәт!) Матбугатрулылар
---
--- | 05.03.2018
Яхшылыклар белән искә алып
Күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Сәгыйровны Самара, Ульян өлкәләре һәм Татарстан халкы якташ дип саный. Шуңа да аның юбилейлары бу төбәкләрдә зурлап үткәрелә. Әгәр исән булса, 16 февральдә Гакыйль Сәгыйровка 80 яшь тулган булыр иде.
Өлкәбезнең милли оешмалары, шагыйрьнең иҗатына, тормышына битараф булмаган актив милләттәшләр бу зур юбилейны көтеп алдылар. Югарыда әйтеп үтелгән өч регионнан да кунаклар җыелып, Самараның Тимерюлчылар мәдәният сараенда бик матур әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Без бу турыда “Бердәмлек”нең 9нчы санында кыскача язган идек инде. Бүген игътибарыгызга чараның тулы язмасын тәкъдим итәбез.
Бу көнне Тимерюлчылар мәдәният сарае фойесында Гакыйль Сәгыйровның китаплары һәм рәсемнәре күргәзмәләре куелган иде. Бәйрәмне оештыру комитеты әзерләгән баннер да Гакыйль Сәгыйровның иҗатына, тормышына кагылышлы мәгълүматларга бай булып, үзенә җәлеп итеп торды.
Самаралыларны күбрәк Нур¬лат районының Биккол авылы музееннан китерелгән экспо¬натлар күргәзмәсе кызыксындырды. - Музей шагыйрь исән чакта ачылган булып, күп экспонатларны ул безгә үзе бирде, - дип, горурланып сөйләде Биккол авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, музей җитәкчесе Гөлүсә Әһлиуллина. Ул стенд янына килгән кешеләргә шагыйрьнең авызына каләм кабып язган язмалары (язуының матурлыгына, пөхтәлегенә ис китәрлек!), рәсемнәре, шәхси әйберләре белән таныштырды. Гакыйль һәм аның әнисе Хәбибҗамал апа гомеренең шактый зур өлеше узган Кошки районының Иске Җүрәй авылында да аның музей-йортын булдыру турында сүз күптән бара инде. Гакыйльнең шунда җирләнгән булуы да әһәмияткә ия. Тик әлегә кадәр бу эш чишелешен тапмыйча торган иде. Шушы юбилейда гына бу мәсьәләнең уңай якка хәл ителә башлавы билгеле булды. Самараның “Прогресс - В” төзү компаниясе президенты Вазыйх Мөхәммәтшин: “Татар оешмаларының, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның соралуын игътибарга алып, Гакыйль Сәгыйровның музеен төзү буенча проект-смета документациясе эшләп чыгарырга куштым. 1 миллион сумнан артыграк акча таләп иткән бу эшләр бушлай эшләнәчәк. Моңардан тыш, музейны төзү өчен смета буенча каралган 6 миллион сумлык төзү эшләрендә дә ярдәм күрсәтәчәкбез. Шулай итеп, без шагыйрьнең музеен төзүгә үз өлешебезне кертәчәкбез”, - дип сөйләде сәхнәдән. Аның сүзләрен тамаша залында утыручылар кайнар алкышларга күмделәр. Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗәббар Кандалый, Шәй¬хи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйров 8 китап авторы, танылган рәссам буларак кына түгел, искиткеч түземле, сынмас ихтыярлы, тормыш сөючән кеше була белүе белән дә барыбызга да үрнәк булып кала. Юбилей кичәсендә шагыйрьне якын белгән дуслары чыгыш ясадылар, аның никадәр кешелекле булуы турында сөйләделәр. Мәсәлән, Ульян өлкәсендәге Мөси авылыннан килгән Гөлнәфис Сә¬хабетдинова: “Гакыйль абый белән аралаша башлагач, аның түшәктә ятып авыручы булуын оныта идең. Төпле фикер йөртүе, матур итеп сөйли, вакытлы сорау бирә, сабыр гына тыңлый белүе гаҗәпләндерә иде. Тормышымда берәр кыенлык килеп чыкса, аңа шалтыратып, моң-зарларымны сөйли идем, ә ул акыллы киңәшләре белән бөтен проблемаларымны юк итә иде”, - дип сөйләде. Шагыйрьнең асыл сыйфатлары үрнәгендә яңа буын ке¬шеләрен тәрбия¬ләргә була. Бу юнәлештә Самарада зур эш алып барыла. Та¬тар¬стан¬ның атказанган укытучысы, Са¬ма¬раның “Яктылык” татар мәктәбендә ана теле һәм әдә¬бияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллинаның чыгышы нәкъ шул турыда иде. Ул мәктәптә ша-гыйрьнең иҗатына, тормышына багышланган чаралар үткәрелүе, үзенең классында Гакыйль Сәгыйров почмагын оештыруы турында сөйләде. Аның укучылары - өлкәбездә һәм Татарстанда үткәрелгән татар теле олимпиадаларында призлы урыннар яулаган Эльмира Мәҗитова (бүген ул үзе дә укытучы һөнәрен үзләштерә инде) һәм Гүзәл Шәкүрова юби¬лярның шигырьләрен укып үттеләр. Гакыйль Сәгыйровның рухи яктан көчле булуы, тормыш авырлыкларына бирешмәве татарларны гына түгел, башка милләт халыкларын да сок¬ландыра. Чарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты, Самараның социаль-педагогия көллияте укытучысы Альбина Мәхмүтова җитәкчелегендә чыгыш ясаган вокаль ансамбль моңа дәлил булып тора. Альбина ханым һәм аның кызы Фәрзәнә, Динара Резвановага кушылып, көллият студентлары Ольга Сурикова, Антонина Антонюк, Лев Кейль, Александр Панин, вокал һәм фольклор буенча педагог Антонина Мордовская шагыйрьнең сүзләренә язылган “Дусларыма” җырын бик матур башкардылар.
---
--- | 05.03.2018
Татарлар Сергачка җыелды
Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) үзенең чираттагы киңәйтелгән күчмә совет утырышын 27 февральдә Сергачның мәдәният һәм ял итү үзәгендә уздырды.
Иң баштан татарлар компакт яшәгән районнардан җыелган актив позицияле гражданнарны һәм җәмәгатьчелек эшчәнлегендә “кайнаган” милләттәшләрне автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗанов җылы сәламләде, кыскача гына иҗтимагый оешмабызның төп юнәлешләрен әйтеп узды, башкарган эшләренә тукталды һәм президиумга әлеге чараның хөрмәтле кунакларын чакырды.
Хуҗа буларак беренче сүз Сергач районының Земство җыены рәисе һәм җирле үзидарә башлыгы Николай Субботинга бирелде һәм татарларның иҗтимагый, мәдәни вә рухи тормышта булган эшләрен ул югары бәяләде, бердәмлекләрен ассызыклап үтте, РНКАТНО рәисе Надир Хафизовка һәм автономия каршында эшләп килгән крайны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиевка Сергач районы турында чыгарылган туган якны өйрәнү һәм әдәби альманахның икенче китабын бүләк итте.
Төп докладны, әлбәттә, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты һәм автономия рәисе Надир Мансурович ясады. Ул 20 еллык тарихы булган бу иҗтимагый оешманың яңа форматта оешуының һәм эшли башлавының өстенлекләрен билгеләп үтте, татарлар тормышында зур әһәмияткә ия булган чараларга тукталды, күп милләтле төбәгебездә халыкара дуслыкны ныгытудагы казанышлары һәм уңышлары турында сөйләде. Шул ук вакытта өлкәнең бүгенге социаль-экономик халәтен кыскача анализлады, регионга яңа карашлы һәм яшь җитәкче килү уңаеннан промышленность потенциалын ачыклауга һәм үстерүгә зур игътибар биреләчәген әйтте. “Промышленность җитештерүчәнлеге нижгарлыларның горурлыгы булып тора, бу өлкәдә без Россия күләмендә 8 урында торабыз, ә Идел буе федераль округында – икенчеләр. Дәүләт заказлары исәбенә төбәгебезгә федераль акчалар җәлеп итү аркасында көнкүреш шартларын җайларга зур мөмкинлекләр туа, уртача хезмәт хакы үсә. Регион башлыгы авыл хуҗалыгы үсешенә дә зур өметләр баглый һәм ярдәм ышандыра”, - дип сөйләде өлкә парламентының социаль мәсьәләләр бүлеге рәисе Надир Хафизов һәм барлык якташ-милләттәшләребезнең киләчәк сайлауларга барып, дөрес карар кылуларын үтенде..jpg)
Олег ХӨСӘИНОВ
--- | 05.03.2018
Алты айлык бала белән әнисе лифтта һәлак булган
Симферопольнең Балаклава урамында 38 яшьлек хатын алты айлык улы белән лифтта һәлак булган. Лифт ычкынып төшеп киткән.
Бала белән ана урында ук җан биргән. Бу эшне тикшерүчеләр ачыклый. Тулырак: Лифт насмерть раздавил женщину с шестимесячным ребёнком
---
--- | 05.03.2018
«Ростелеком» Милли биометрик платформа операторы булачак
«Ростелеком» катнашындагы яңа пилот проектны Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән Үзәк банк тормышка ашыра. Биометрик платформа нигезендә банклар ЕСИА системасы ярдәмендә клиентлары-физик затлар турында тулырак мәгълүмат туплый алачак.
Биометрик персональ мәгълүмат ярдәмендә читтән торып счет ачарга һәм башка банк операцияләре башкарырга мөмкинлек тудырылачак. Моның өчен шәхсән үзеңә банкка килеп йөрергә кирәкми.
Партнерлар яңалыгы
---
--- | 05.03.2018
Өч көн яшәрлек кенә иде: табиблар Рөстәмнең исән калуын могҗизага тиңлиләр
«Мин – Рөстәм Нәбиев. Миңа 25 яшь. Башкортстанның Чакмагыш авылында тудым. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Уфа дәүләт нефть техника университетына укырга кердем, 2015 елда тәмамладым. Диплом яклаганнан соң, җирле хәрби комиссариатка барып, армиягә барырга теләк белдердем.
24 июнь көнне мин инде Омск өлкәсе Светлый поселогында идем. Өч атнадан соң, 11 июльдә, без присяга кабул иттек. 12 июль көнне, 22:39 сәгатьтә коточкыч фаҗига булды, казарманың бер өлеше җимерелеп төште. Җимерекләр астында 45 кеше калды, 23се шунда ук һәлак булды, тагын берәү өч көннән соң хастаханәдә җан бирде. Мин дә әлеге вакыйгаларның үзәгендә калдым. Җимерекләр астында җиде сәгатьтән артык яттым, шул вакыт эчендә аңымда идем. Фаҗига нәтиҗәсендә җиде көн комада яттым, ике клиник үлем, уналты операция кичердем, ике аягымны да югалттым. Госпитальдә унбер ай яттым…»
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Могҗиза Егетне чыгару бик катлаулы була. Ташларны кузгаткан очракта, өстенә төшәргә мөмкин булган плитә, болай да кыйммәтле вакытны ала. Зәңгәр күкне күрү, таш һәм кирпечләр тоткыныннан ычкыну вакытын Рөстәм гомергә истән чыгармас. Иң беренче биргән соравы: «Үлүчеләр бармы?» – була. Табиблар җавап бирергә теләмәвен аңлагач, тавышын көчәйтеп, тагын бер кат сорый. «Әйе, бик күп» җавабыннан соң аны укол ярдәмендә йоклаталар. Рөстәм үзенең исән калуына әтисе сәбәпче дип саный. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге, каушап калмавы нәтиҗәсендә генә егетне Омск хастаханәсеннән Мәскәүгә күчерәләр. Дөресрәге, тиешле ярдәмне илебезнең башкаласында гына күрсәтә алачакларын белгән ата, бар җаваплылыкны үз җилкәсенә ала. Улы юлда үлгән очракта, беркемне дә гаепләмәячәкмен дип кул куя.

Мәхәббәт Рөстәм аякларын югалтканнан соң, сөйгәне ташлап китәр дип куркып, тагын да зуррак газаплануларга дучар була. Тик үзен калдырырга тәкъдим иткәч, Индирасы бик ачулана, ул турыда башка уена да кертмәскә куша. Бары тик яраткан кешесенең ышанычы, терәге, җан җылысы егетне алга әйди, киләсе көнгә өмет уята. Рөстәм хастаханәдә унбер ай ята. Якыннары өчен дә бу урын икенче йортка әйләнә. Үги әнисе көн дә яраткан ризыкларын пешереп алып килеп, калактан ашата, юындыра, утырырга өйрәтә. Ә төннәрен үзенең хисапчы эшен башкара. Әтисе акча җиткерү өчен, Мәскәүдә урам себерүче булып урнаша. Бертуган абыйсы да һәрвакыт янәшәсендә була.

Мотивация «Аякларымны югалттым, тик үземне югалтмадым» дигән сүзләр Рөстәмнең инстаграм битенә эленгән. Чыннан да, бар җире дә сәламәт кешеләрне дә уздырып яши белә ул. Кайберәүләр зарланып, уфтанып утырган арада, следж-хоккейда Мәскәү командасы белән медальләр яулый (соңгы ярышта беренчелеккә дә ирешәләр), Русиякүләм инстаграм блогерлары арасында үткәрелгән ярышта «Самый жизнеутверждающий блог» номинациясендә җиңеп чыга. Соңгысы, язмалары аша кешеләрне төшенкелеккә бирелмәскә өндәгәне, мөмкинлекләр чиксез икәнлеген үз мисалында аңлатканы өчен бирелә. Кемнеңдер ярдәмен көтеп утыру Рөстәмнең холкына туры килми. Шуңа машинаны да үзе йөртә, тимер атына кереп, чыгып йөрүне дә җайга салган. Следж-хоккей буенча күнегүләргә Башкортстаннан Мәскәүгә чаклы руль артында үзе бара. Өйдәге эшләрне дә бик теләп башкара. Дөрес, кайвакыт дуслары ярдәменнән дә файдаланырга туры килә. Иптәшләре турында ул яратып, горурланып сөйли. Рөстәмнең тормышындагы иң бәхетле мизгелләр дип, сынауларны бергә кичкән Индирасына өйләнүне, һәм көтеп алган кызлары тууны, шикләнмичә әйтергә мөмкин. Ул гаиләсен тормышының маягы дип атый. Яраткан кешеләре турында сөйләгәндә йөзеннән елмаю китми. Гаиләсен матди яктан тәэмин итүне дә, чын ирләрчә, үз өстенә алган. …Инстаграмда танылу алган Рөстәм Нәбиевне бүгенге көндә төрле шәһәрләргә очрашуларга чакыралар. Башкортстанда, Казан һәм Сочи шәһәрләрендә интернеттагы укучылары белән очрашулар үткәрде инде ул. Әмма вакыты чикле шул: гаилә, спорт, көндәлек мәшәкатьләр. Рөстәмнең тормышын озын мәкаләдә дә тасвирлап бетерә торган түгел. Тиздән язмыш тарафыннан кыерсытылган, әмма аның каршында сынмаган, сыгылмаган каһарман егет турында китап та чыгар дигән өметтә калабыз. Ә Рөстәм андый китапка лаек. Һичшиксез.

Рөстәм Нәбиев блогыннан: Еш кына күнегүләргә чыкканда, миңа шундый уйлар килә: «Бәлки миңа йокыны дәвам итәргәдер? Кәеф юк. Сиңа бу кирәкми. Иренәм. Арыдым. Хәлем юк…» Ләкин нигә мин туктамыйм соң? Үземдә яңа көчләр ничек табам? Кемгә, нәрсә исбатларга телим? Юк, минем танылган кеше буласым килми, минем ниндидер аерым сәләт һәм мөмкинлекләрем дә юк, башкалардан аерылып та тормыйм. Хәер, аерылам икән. Мин бит инвалид! Шуңа да карамастан, мин гап-гади кеше… Мин боларның барысын да үз-үземне җиңү өчен эшлим! Дәрәҗә, мактаулар, статус һәм бүләкләрне үзегезгә калдырыгыз. Миңа алар кирәкми. Минем үз-үзем булып каласым килә! Максатың бар икән, шуңа иреш! Булдыра алмаучылар бернәрсә дә чыкмаячак дип ышандырырга тырышыр. Ә син максат куй да, иреш кенә! Үзең өчен. Беренче адымны ясау яки булган урында калу – бары тик үзеңнән генә тора! Беркайчан да бирешмә һәм беркемне дә тыңлама! Хыялыңа таба атла һәм ничек тә булса ирешергә тырыш!
Дания НӘГЫЙМ
--- | 05.03.2018
Гөлшат Котенкованы үтерүче тагын бер җинаятьтә шикләнелә
Гөлшат Котенкованы ерткычларча суеп үтергән Данил Котенев тагын бер җинаятьтә шикләнелә. Ул балигъ булмаган яшүсмер белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә. Бу факт шушы көннәрдә генә ачыкланган.
Җинаять расланса, Котеневка гомерлек төрмә яный. Моңарчы исә кечкенә сабый анасын үтерүчене 15 ел төрмә көтә дигәннәр иде.
Исегезгә төшерәбез, 10 гыйнвар көнне Түбән Камада яшь чаңгычы хатын-кызның үле гәүдәсе табылу турында хәбәр иттек. Аның муенында 11 тапкыр пычак белән кадаган эз булганлыгы әйтелде. Тикшерүчеләр "Үтерү" маддәсе бенча җинаять эше кузгаттылар. 29 яшьлек Гөлшат Котенкова ире һәм кечкенә баласы белән Кызыл Чишмә бистәсе янында "Алмаш" өйрәнү-күнегүләр чаңгы базасында ял итә. 9 гыйнварда ул чаңгы шуарга китә һәм телефонга җавап бирми башлый. Ире, аны үзе генә эзләп таба алмаганга күрә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Икенче көнне якынча төнге 02.00 сәгатьтә хатын-кызның үле гәүдәсен чаңгы базасы тирәсендә волонтерлар эзләп таба. Гөлшатның 6 айлык баласы калды. Аны Түбән Камада җирләделәр. Соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше килде. Дин әһелләре ханымны көнгә биш тапкыр намаз укыган һәм ураза тоткан саф әхлаклы мөселман хатын-кызы, дип белдерделәр. Тулырак: Предполагаемого убийцу лыжницы в Нижнекамске, подозревают еще в одном преступлении---
--- | 05.03.2018
Мәчеттә ишек төбендә намаз уку гөнаһмы?
“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга “Матбугат” сайты үзенең сорауларын юллады.
– Нурулла хәзрәт, Казан мәчетләрендә җомгага кеше бик күп җыела. Куртка, пәлтә белән кереп намаз укырга ярыймы?
– Өске кием белән намаз уку бу әдәпсезлек, укырга ярамый. Өске кием еш кына пычрак та булырга мөмкин бит әле. Туйда, мәҗлестә, өйдә дә өске кием белән утырмыйсың бит, саласың. Мәчеткә кергәч тә өске киемне салырга кирәк. Намаз, мәчет әдәбе бар.
– Кием элә торган урын булмаса яки ул урын тулы булса?! – Бу очракта да барыбер өске киемне салырга тырышырга кирәк. Үзең утырган җирдәге берәр почмакка куй. – Алай да салып куеп булмаса? – Ул вакытта киеп утырасың инде, кая барасың?! Бу инде ничарадан бичара шикелле. Әмма төп кагыйдә өске киемне салырга кирәк. – Киемеңне урлаудан курыксаң? – Кызганыч, мәчеттә андый нәрсә дә бар, бу очракта саклану чараларын күрергә туры килә: кесәңнән әйберләреңне аласың. Кесәдән әйберләрне урлау очраклары да байтак. Аллага шөкер бу кешеләрне табалар, күп кенә мәчетләргә камералар куелды. Кем урлаганы күренеп тора. – Түбәтәй булмаса урамда киеп йөри торган баш киеме белән намаз укыргамы? Әллә башлыксыз уку хәерлерәкме? – Татарлар намаз укымасалар да түбәтәй киеп йөриләр, ягъни түбәтәйне Ислам диненең төп символы итеп кабул итәләр. Баш киеме дин буенча сөннәт булып санала. Баш киемен киеп укысаң савабы күбрәк була. Әмма баш киеме булмаса да намаз дөрес. Урам баш киеме дә түбәтәй булып санала. Әмма мәчеткә килгәндә махсус түбәтәй кисәң хәерлерәк. Мәчет эчендә бүрек белән утыру бераз сәеррәк күренә һәм эссе дә була. Кеше савап тели икән, түбәтәен алдан ук кыстырып килсен. Түбәтәйләрнең кесәгә тыгып йөри торганы да бар.– Кайвакыт, гыйбадәтханә ярым буш килеш тә кайберәүләр коридорда, ишек төбендә намаз укый. Еш кына кеше йөри торган ишек төбендә укыйлар һәм йөреп булмый башлый, чыгып та кереп тә булмый. Бу дөресме? – Мәчеттә ишек төбендә намаз уку гомумән дөрес әйбер түгел инде ул, динебездә шундый тәртип бар, әгәр дә мәчеткә керә торган урын бер генә икән, кеше шунда намаз укый икән, бу намаз укучы кешегә гөнаһ кына була. Үзе намаз укый, үзе гөнаһ җыя. – Ни өчен? – Кешеләргә йөрергә комачаулый. Әгәр мәчеткә керә торган ике ишек булып, намаз укучы кеше шуның берсенә баскан икән бу очракта аңа гөнаһ булмый. Әмма аның алдыннан үткән кешегә гөнаһ. Икенче ишек була торып намаз укучы кеше алдыннан үтәргә кирәк түгел. Намазга керешкәнче, кешегә комачауламыйммы, дип тә карарга кирәк. Ишек төбендә сөннәт намаз укылырга мөмкин, шул намазны укыганнан соң ук беренче рәткә кереп китәргә кирәк. Кайбер кеше хата ясый, мәчеткә килеп керү белән беренче рәткә барып баса да сөннәт намазын укый башлый, бу да дөрес түгел. Беренче рәткә килеп басып сөннәт намазын укып намазны вакытында башларга яки бетергә комачаулыйсың. Бик каты сөннәт намазын укырга телисең икән, иртәрәк кил! Килеп терәлгәч килеп кереп беренче рәткә басып сөннәтләреңне укып, бик саваплы булам, дип уйлау дөрес түгел.
ГАБДЕРӘХИМ
--- | 05.03.2018
Өченчегә бәби көтүче Ләйсән Гыймаева киңәш сорый (ФОТО)
Ләйсән Гыймаеваның өченчегә авырлымы-юкмы дигән сүзләр Анна Попованың иҗат кичәсеннән соң таралган иде.
Моңа Ландыш Нигъмәтҗанова Ләйсәннең корсагына күрсәтеп төшкән фото да сәбәп булды. Инде түгәрәкләнеп килүче Ләйсән инстадашларыннан ачыктан-ачык киңәш сорый: "Минем кебек "матрёшкалар" бармы арагызда? Сез дә минем кебек шоколад һәм камыр яратасызмы ул? Ай саен ничә кг җыясыз? Мин күүүп. Врач әйтүе буенча су да эчәргә ярамый, ашарга да. Бу очракта сез нишлисез? Врач киңәшләрен тотасызмы?" - дип язган ул.
.jpg)
Ә сез Ләйсәнгә нинди киңәш бирер идегез?
---
--- | 05.03.2018
Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган
Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган. Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга.
«Татар-информ» язуынча, "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә машина кырыйдагы сул полоса буйлап хәрәкәт итә. Ул шуның белән ЮХИДИ инспекторларының игътибарын җәлеп итә. Тәртип сакчылары фураны тукталар. Тикшерү барышында шоферның исерек икәнелеге ачыклана. Шулай ук кабинада тоткарланган ир-атның алты яшьлек малае да була. ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә тәртип бозучы тоткарлана, ә машина штрафстоянкага куела.
---
--- | 05.03.2018
“Мин — инвалид”, — дип, өйдә мүкләнеп утырмыйм...
Тормышында зур сынауларга дучар булып та, сынмаган-сыгылмаган кешеләр бар. Шундыйларның берсе Башкортостанның Чакмагыш районы Таскаклы авылында гомер кичерә. 36 яшендә эштә имгәнү аркасында аяклары йөри алмас хәлгә җитеп, I төркем инвалидына әйләнгән Илдус Йосыпов, язмышы белән килешеп, яңача яшәргә өйрәнгән.
Йөрәк әрнүенә чыдап булмаслык чакларында кайберәүләр кебек кулына шешә түгел, гантель алган ул. Әнә шул тимер кисәкләрен кулында уйната-уйната физик көчтән тыш, рухый ныклыгын да арттырган... Илдус абыйны инвалид коляскасына утырткан бәхетсезлек очрагы 2001 елда килеп чыккан. Авылда эш юк, бераз акча эшләп кайтыйм дип, Сургутка киткән, шунда бораулаучы булып урнашкан. Бораулау вышкасының баскычында аягы таеп егылып төшкән һәм шуннан соң аягына баса алмаган...
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Рәзилә РӘСИМ
--- | 05.03.2018
“Тизрәк чык, юкса харап буласың!”
Газетаның 1 февраль санында даими авторыбыз Рәҗәб Әхмәтовның “Монда авыртулар юк” дигән язмасын укыгач, Чистай районы, Исләй авылыннан Әфганстанда хезмәт иткән, хәтәр операцияләрдә катнашкан генерал Громовны йөрткән дустым Равил Әхмәтҗанов сөйләгән вакыйга искә төште.
– Әтием 1939 елда армиягә алынып, 1946 елда гына кайта, – дигән иде дустым. – Сугыш турында сөйләргә бер дә яратмый, Әфганстанда кайнар ноктада йөреп кайткангамы, эч серләрен миңа гына чишә иде. “Сталинград сугышында яраланып, медсанбатка эләктем, озак тотмадылар, яраларым бераз төзәлгәч, чыгардылар, – дип сөйләде әти бервакыт. – Үзебезнең полк ерак түгел иде, җәяүләп киттем. Күпмедер баргач, юан имән төбенә ял итәргә утырып, йокымсырап киткәнмен. Шулвакыт актан киенгән, башына ак чалма ураган, таяк тоткан бабай пәйда булды да: “Улым, монда озак утырма, тизрәк китүең хәерле”, – диде. Сискәнеп, күземне ачсам, янымда беркем юк. Тизрәк торып китеп бардым. Бераз баргач, мина сызгырган тавыш ишетеп, җиргә йөз-түбән капландым. Шартлау тынгач торып карасам, теге имән төбе-тамыры белән кубарылган иде... Чистай районы, Татар Баганалысы авылыннан Рәфыйк дустым Сабиров та шаккаткыч хәл сөйләгән иде: – Биләргә, “Изге чишмә”гә баргач, өйлә намазына бастык. Минем дин юлына кереп кенә барган чагым. Алда басып укучы имамыбыз: “Хәлем начарланды, Рәфыйк, намазны үз өстеңә ал”, – дип, кырыйга чыгып утырды. Каушап калдым. Шулвакыт янымда ак чапан, ак чалма кигән, ап-ак сакаллы карт пәйда булды. Мин белмәгән догаларымны да күңелемнән укып чыктым. Ахырдан ул бабайны чәйгә чакырырга теләдем, әмма тапмадым. Олылар: “Кешеләргә ярдәм итүче Хозыр Ильяс булган ул”, – диделәр. Тагын бер вакыйга. Гомәр абзый шахтада эшләгәндә аскы яктан бер тавыш килә: “Тизрәк чык, юкса харап буласың!” Колагыма гына ишетелә ахрысы дип, ул эшләвен дәвам итә, әмма тагын шул ук кисәтүне ишеткәч, иптәшләренә: “Әйдәгез, чыгабыз, миңа хәбәр бирделәр, безгә куркыныч яный”, – ди. Әмма алар: “Ой, татарин, чего ты выдумываешь?” – дип, аны тыңламыйлар, эшләп калалар. Гомәр абзый чыгып, биш-алты минут үтүгә, шахта ишелеп төшә... Тормышта мондый гайре табигый хәл-вакыйгалар бик күп, бүтән укучылар да белсәләр, язсыннар иде. Фәнис НУРЕТДИНОВ. Чаллы.
---
--- | 05.03.2018
Лилия Муллагалиева: Аңгыра хатын булмасаң, аңа хәтле барып җиткермисең
Җырчы Лилия Муллагалиева "Ирең белән проблемалар килеп чыкмыймы?" - дигән сорауга болай дигән:
– Булгалый, җайлап үткәреп җибәрергә кирәк. Күбрәк яшьрәк чакта буладыр ул. Тора-бара аның холкын аңлыйсың, кайчан кызып китәсен, ни әйтәсен беләсең. Аңгыра хатын булмасаң, аңа хәтле барып җиткермисең. Өйдәге талаш, тавыш күбрәк хатын-кыздан тора, -дип сөйләгән Акчарлакка. – Элек бик каты көнләшә идем. Үлә, яна, көя идем. Галәмәт иде. Ул башка кызларга караса да көнләшә, ут яна идем. “Җитте, Лилия, болай ярамый, болай яшәп булмый!” – дидем. Бетте! Көнләшү – чир ул!
---
--- | 05.03.2018
Интернетта Хәния Фәрхинең гаиләсендәге вакыйгага бәйле ВИДЕО пәйда булды
2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде. Егет белән кәләшнең бик иртә өйләнешүләренә күпләр шаккатып, әти-әнисе аларның теләгенә каршы төшмәдеме икән, диючеләр дә булды. Аларга Хәния: «Мәхәббәткә ничек каршы торасың инде?!» - дип җавап биргән иде.
Җырчы кызын кияүгә биргәндә бер яктан көенсә, икенче яктан бик сөенде. Чөнки аның кечкенәсе туган ягына - Тәтешлегә килен булып төште. Туган якка ешрак кайту өчен сәбәпләр артып тора, дигән иде ул. Уфада куйган соңгы концерт программасында Хәния Фәрхи сәхнәдән кечкенә кызы Алсуга багышланган шигырь укып, бөтен тамашачыны елаткан иде. Шигырдә сүз кызын кияүгә биргән әни турында бара: әни кеше баласына үз киңәшләрен бирде. Иренә карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен сөйләде, каенатасына – әти, каенанасына – әни дип дәшәргә, аларга җылы сүзен җәлләмәскә кушты. Алсу белән Руслан бүгенге көндә Уфада яши. Икесе дә университетта белем ала. Аннан тыш, Алсу визажист булып та эшли.
Зоя СОЛОШИНА
--- | 05.03.2018
Казанда «Мирас» җыр һәм бию ансамбле концерты үтте
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Мәскәүнең «Мирас» җыр һәм бию ансамбле бәйрәм концерты оештырды. Татар җырын үз иткән зур булмаган энтузиастлар группасы үз тирәсендә шундый ук хәвәскәрләрне җыеп, яңа иҗат коллективын тудыра. Аңа исемне «Мирас» ансамбле дип кушалар.
«Татар җырына, музыкасына карата булган мәхәббәт солистларны бер коллективка туплады. Ансамбль 2013 елда Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә барлыкка килде. Исеме дә юктан гына сайланмады. Ансамбльнең максаты — милли җыр сәнгате мирасын саклау һәм арттыру», — дип сөйләде ансамбльнең башкарма директоры Тәнизә Кармышова. Ел да «Мирас» ансамбленең концертын Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында уздыру матур гадәткә керде. Бай артистлык тәҗрибәсе, сәхнә сәнгате, музыка, вокал буенча белем базасы, сәнгать җитәкчеләренең таләпчәнлеге Казан тамашачылары каршында истә калылык концерт куярга ярдәм итте. Концерт программасында татар халык җырлары, элекке һәм хәзерге авторлар әсәрләре, җырлары яңгырады. «Үзенчәлеккә, материалны тамашачыга җиткерүнең уникаль табышларына ия булуыбыз казанлыларны шаккатырырга ярдәм итте. Җылы каршы алганнары өчен Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмзтебезне белдерәбез», — дип сөйләде Тәнзия Кармышова.
---
--- | 04.03.2018
Казанда җәяүлеләр шуышып йөри башлаган? (ВИДЕО)
Интернетта юл аркылы елан кебек шуышып баручы ир-ат видеосы яшен тизлегендә таралды. Бу хәл башкалабызның Профсоюз һәм Чернышевский юл чатында булган дип яза АвтоТат сайты.
Ир-ат юлны бик авырдан үтә, хәтта ки аркасына борылып ятып ял итеп ала. Әлеге кеше психотроп препаратлар кулланган булуы да фаразлана.
---
--- | 06.03.2018