Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Илсөя Бәдретдинованы Надежда Бабкинага охшаталар (ФОТО)

$
0
0
06.03.2018 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова тирәсендә сүзләр бетеп тормый. Моңа шул исәптән популяр җырчы Инстаграмындагы көн саен яңартылып торучы видео һәм фотолар тасмасы да сәбәп булып тора. Менә хәзер дә аның бер фотосын җырчы Надежда Бабкинага охшатканнар. Ә сез ни диярсез, охшаганмы?


---

--- | 06.03.2018

Күрмәүченең бәхете – Коръәндә: һәрберебез күрмәүчеләрне бәхетле итә ала (АКЦИЯ)

$
0
0
06.03.2018 Хәйрия
Моның өчен Казандагы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды игълан иткән «Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” акциясендә катнашу да җитә.Бу игелекле эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Акциянең максаты – Россиядә һәм БДБ илләрендә яшәүче 3500 күрмәүчене Брайль шрифты буенча бастырылган Коръәннәр белән тәэмин итү. Бик күп күрмәүче Изге Коръәнне укырга һәм өйрәнергә хыяллана.
Барыбыз да рухи яктан бай булырга омтыла. Коръән укып, рухи азык алу һәр мөселманга хас. Ә менә күрмәүчеләр Луи Брайль шрифты буенча бастырылган Коръәннәрне укып юана, яктылыкка омтыла. Коръән укырга өйрәнгән күрмәүчеләрнең фикерләве, дөньяга карашы үзгәрә. Өметсезлеккә бирелгән кешеләр яңадан тормышка кайта, үз бәхетен таба, яшисе килеп яши башлый.    Һәр күрмәүченең үз язмышы. Алар кичергән җан әрнешен безнең беребез дә ахыргача аңлап та бетерә алмас. Кемдер яшьтән кояш нурларын күрүдән мәхрүм булса, кемдер операциядән соң, кемдер бала тапканнан соң, кемдер башка чит кешеләр гаебе белән сукырайган.     Дин кардәшләребез “Ярдәм”дәге  курсларга Изге Коръәнне укырга өйрәнергә дип максат куеп килә. Тернәкләндерү курслары программасы да бу изге максатка ирешерлек итеп төзелә. Чөнки Изге Коръәнне укырга өйрәнү җиңел түгел, зур тырышлык куярга кирәк. Бетмәс-төкәнмәс калкып торган нокталардан торган хәрефләрне бармак очлары белән капшап, тоемлап уку зарур.  Коръәнне укый-укый, менә шул калкып торган нокталар тигезләнә, юкка чыга башлый. Шуңа күрә Брайль шрифты буенча бастырылган Коръәннәрне дә яңартып торырга кирәк.    “Ярдәм” фонды оештырган тернәкләндерү курсларында 2005 елдан бирле  Россиянең һәм БДБ илләреннән килгән 14 меңнән артык кеше белем алган һәм дәваланган, Коръән нурына коенган. Курслар тәмамлану белән аларга бик зур бүләк – Луи Брайль шрифтында басылган Изге Коръән бирелә. Күзләре күрүчеләр укый торган Коръән бер томнан торса, күрмәүчеләр өчен басылган Коръән 6 томнан тора, 10 килограммга җитә.      Брайль буенча Коръәннәр “Ярдәм” фонды карамагындагы типографиядә бастырыла. Бер комплект 7500 сумга төшә. Коръән өчен махсус кәгазь чит илдән кайтартыла, кыйммәт. Күпчелек күрмәүчеләр өчен бу бик зур сумма. Әмма безнең һәрберебез кояш нурларын күрүдән мәхрүм булган, әмма күңелләре белән яктылыкка омтылган кешеләргә үзенең кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, аның дөньясын Коръән нуры белән яктырта ала.      Коръән укып юанган, шуның белән рухи, психологик яктан ныгыган, яшәргә җиңелрәк булган, сынауларны узарга көч тапкан бик күп кешеләр белән очрашырга туры килә безгә. Алар – дистә меңләгән. Сезнең игътибарга шуларның берсе  - яшьтән сукырайган, Алабуга шәһәре егете Алмаз Әхмәтвәлиев катнашындагы видеоны тәкъдим итәбез. 

 Күрмәүчеләрне Коръәнле итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар. 
Получатель платежа: Национальный исламский благотворительный фонд «Ярдэм» Банковские реквизиты • ИНН 1658087725 • КПП 165 801 001 • ОГРН 1071600003530 Расчетный счет: 1)  Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк БИК 049205603 Корр/сч. 30101810600000000603Р/сч. 40703810562000000971 2) ООО КБЭР «Банк Казани»  БИК 049205844 Корр/сч.30101810100000000844  Р/сч. 40703810816010000250 Назначение платежа: Благотворительная помощь на печать Корана Карта Сбербанк России: 4276620017428297        
---

--- | 06.03.2018

Фидәрис һәм Рузалия Мортазиннар тарихи вакыйгаларга нигезләнгән КЛИП эшләгән

$
0
0
06.03.2018 Мәдәният
“Манзара” музыкаль премиясе лауреатлары, татар эстрадасының иң тырыш, шаян, күңелле һәм искиткеч сәләтле гаиләсе – Фидәрис һәм Рузалия Мортазиннар тамашачыларына яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Иң кызыгы - клип реаль тарихи вакыйгаларга нигезләнгән.

"Клип Биектау районының Камай һәм Татар Әйшәсе авыллары янында төшерелде. Клипны төшерүдә һәм Татарстан халкына тәкъдим итүдә ярдәм иткәннәре, республикабыз тарихы, мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен чиксез рәхмәтебезне Ришат һәм Рилия Нургалиевларга белдерәбез! Шулай ук һөнәри осталыклары өчен PIXELFILMS PRODUCTION һәм "ГуляйСнами" төркеменә аеруча зур рәхмәт!" - дип уртаклашты Матбугат.ру белән Мортазиннар гаиләсе.


---

--- | 06.03.2018

Казанда "Ел хатын кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (ФОТО)

$
0
0
06.03.2018 Мәдәният
Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган.
Бүләкләү чарасының концерт залында узуы очраклы түгел - тантана дәвамында Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге "Яңа музыка" камера оркестры сәхнәдә булды. Анна Гөлишәмбәрова үзе дә 2014 елда Ел хатын-кызы исеменә лаек булды. Иң беренче булып "Хатын-кыз - ана" титулы ияләрен бүләкләделәр. Әлеге исемгә дүрт герой-ана лаек булды, ә кайберләренең гаиләләрендә 11 бала тәрбияләнә. Бу номинация җиңүчеләрен тәбрикләргә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыкты. Һәр ханымны кочаклап, аналарга "мәңгелек рәхмәт" сүзләре җиткерде, дип яза Татар-информ.    "Бәхет җиңел бирелми. Ул хезмәт, түземлелек, бер-береңә мәхәббәт. Әлеге сыйфатлар белән гомер буе яшәргә кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстанның беренче Президенты. Ул Татарстан ир-атларына хатын-кызлардан сабырлыкка өйрәнергә һәм алар белән тигезләшергә кирәк, дип тә өстәде.       Бүләкләү алдыннан тамашачылар каршында Яр Чаллы шәһәренән Авляровларның гаилә ансамбле чыгыш ясады. 10 бертуган төрле музыка уен коралларында уйнады, аларның барысын да музыкага әниләре, дүрт җиңүченең берсе, Нодира Авлярова өйрәткән. Аңа мөрәҗәгать итеп, Минтимер Шәймиев балаларның талантлары белән һәм әни кешенең сабырлыгы белән соклануын белдерде. "Мин үзем гаиләдә унынчы бала, әмма 60 яшькә җитмичә барыбер гармунда уйнарга өйрәнә алмадым" - дип шаяртты ул.    "Хәзерге вакытта хатын-кызга иҗатта да, профессиональ өлкәдә дә үз максталарына ирешергә барлык мөмкинлекләр дә бар", - дип билгеләп үтте Татарстан профсоюзлар Федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова. Ул "Минем һөнәрем - минем язмышым" номинациясендә җиңгән Татарстанның төрле район шәһәрләреннән килгән ханымнарны бүләкләде.      Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекология бүлеге баш табибы урынбасары Илмира Галимова "Хатын-кыз - ел үрнәге" булып табылды. Нәкъ перинаталь үзәктә 700 дән артык бала дөньяга килә. "Сәхнәгә күтәрелгәндә көчле дулкынлану тойдым. Хезмәтеңә шундый бәя бирүләре дулкынландыра. Безнең республикада лаеклы хатын-кызлар бик күп, шуңа күрә бәйгедә җиңү минем өчен көтелмәгән булды", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. Илмира Галимова үзенең гаиләсендә дә кечкенә бала үскәнен, әмма үз ярдәме белән дөньяга килгән барлык балаларны да үзенеке дип санаганын әйтте. Табиб практикасында ничә бала туганын ул санамаган.    Төрле номинацияләр билгеләнде, ә лаеклы җиңүчеләр бүләкләнү өчен сәхнәгә чакырылды. "Хатын-кыз - мәдәният һәм рух" номинациясендә Аида Гарифуллина, Венера Ганиева һәм Зилә Сөнгатуллина бүләкләнде. Ә аларны котлап укучылары җыр башкарды.      Музыкаль композицияләр бик күп яңгырады. "Яңа музыка" камера оркестры белән Татарстанның ир-атлар камера хоры, "Тюрквидение" лауреаты Айдар Сөләйманов һәм башкалар чыгыш ясады.    Конкурс җиңүчеләренә һәм катнашучыларга сюрприз - танылган Россия актеры Михаил Пореченковтан котлау булды. Һәркемгә дә бәхет һәм сәламәтлек теләп "бүген бу залга Татарстанның иң гүзәл хатын-кызлары җыелганын" билгеләп үтте.    Конкурс ахырында ир-атларны бүләкләделәр. "Ир-ат - лидер" һәм "Ир-ат - күркәм йөрәк" номинациясе җиңүчеләрен "Татарстан хатын-кызлары" Иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева тәбрикләде. "Лидер" булып табылган Казан җитәкчесен һәм хәйрияче Рөстәм Рамазановны, һәм "Күркәм йөрәк" номинациясе җиңүчеләре, Чирмешән районыннан бертуган Әгъләмовларны тәкъдим иткәндә, әлеге елның җиңүчеләрен юбилярлар дип атады. Чөнки, хатын-кызлар конкурсында ир-ат номинацияләре иртәрәк, 1998 елда барлыкка килә һәм быел 20 нче җиңүчеләр ачыкланды.       "Җитәкченең кешеләргә игътибарлы булы бик мөһим" - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева бүләкләр тапшырганда. Шулай ук, "быелгы конкурста бик күп яшьләр катнаша, алар әле иҗат һәм профессиональ карьераларын башлап кына киләләр, димәк без алдагы елларның күп җиңүчеләрен күрдек", - дип әйтте.    Конкурсның оештыручысы һәм инициаторы - "Татарстан хатын-кызлары" төбәкара иҗтимагый оешмасы. Шулай ук, Татарстанның профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм республикада кеше хокуклары буенча Вәкил конкурсның партнерлары. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.                                 
---

--- | 06.03.2018

Россия самолеты һәлакәткә тарып 32 кешенең гомере өзелгән

$
0
0
06.03.2018 Фаҗига
Сүриянең Хмеймим аэродромында фаҗига: Россиядән булган Ан-26 транспорт самолеты һәлакәткә тарыган. Борттагы 32 кешенең барысы да һәлак, аларның 26сы пассажир, 6сы экипаж әгъзасы булган.
Самолетка утыру полосасына кадәр 500 метрлап ераклык үтәсе калган, тик ул җиргә килеп бәрелгән.   Тулырак: В Сирии при крушении российского Ан-26 погибли 32 человека
---

--- | 06.03.2018

Оборона министрлыгы самолетка һөҗүм булмавын әйтә

$
0
0
06.03.2018 Фаҗига
Интерфакс билгеләп үтүенчә, Сүриядәге авиаһәлакәтнең сәбәбе техник төзексезлек булырга мөмкин. Россия Оборона министрлыгы һава судносына нинди дә булса һөҗүм булуын кире кага.
Махсус комиссия фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклаячак.   Исегезгә төшерәбез, Сүриянең Хмеймим аэродромында фаҗига бүген көндезге өчләр тирәсендә булды. Россиядән булган Ан-26 транспорт самолеты һәлакәткә тарыган. Борттагы 32 кешенең барысы да һәлак булган.  
---

--- | 06.03.2018

Бөекләрнең биеклеген белү кирәк (Ваһапов фестивале йолдызлары чыгышыннан ФОТОрепортаж)

$
0
0
06.03.2018 Мәдәният
Соңгы араларда татар эстрадасын сүгүчеләр күбәйде. Әллә инде халыкның да зәвыгы үзгәрәме? Алар да нинди җыр тыңлауларына игътибар итә башладылармы? Мөгаен, шулайдыр. Чыннан да, концертлар арасында күңелләрне иркә­ләрлек, җанны ял иттерә торганнары да җитәрлек. Әйтик, Ваһапов фестивале йолдызлары чыгышы.
 Аларның моң­нары концерт узып бер­ничә көн үтсә дә, колакта чыңлый кебек. Нәрсәсе бе­лән аерылып тора соң бу җырчылар? Әлеге матур чараны күзәтеп утырганда әнә шул сорауга җавап эзләдем. Янәшәмдәге ир-ат сүзгә саран булып чыкмады.     – Көчле тавышлы яшь­ләребез булганга сөенеп утырам. Элек без аларны гел телевизордан гына күрә идек. Уйладым да концертка билет алырга булдым. Мин килгәндә, алдагы 11 рәткә билет сатылып беткән иде инде. Кеше белми йөрмидер дип, арттан булса да алдым. Кайчак рухи байлык та кирәк. Акча белән генә ерак китеп булмый. Хатыныма, кызыма, киленемә бүләк ясадым. Бәйрәм аллары бит. Алар белән бергә килдем, – ди табиб булып эшләүче Нурислам әфәнде. Аның кебекләр белән зал тулган иде ул көнне. Ак яулыклы әбиләр дә бик күп. Күбесе, яшьләр моң­лы җырлар сузганда, кулъяулыгын чыгарырга онытмады.   Ваһапов фестивале йолдызлары составында хәзер ике кыз, ике егет. Дүртесе дә үзенчәлекле итеп җырлый­лар. Әнә шул сыйфатлар концертны тагын да матуррак итә. Бу юлы Азат Абитов сәхнәгә кара күзлек киеп чыкты. Бер ханым аны интернетта сүгеп тә ташларга өл­герде инде. Янәсе, кара күз­лек аша тамашачы синең хис­ләреңне күрә алмый, дигән. Андыйларга Азат та җавабын бирде. Күзенә җил бәргән икән. Әнә шуңа күрә кара күзлек кияргә мәҗбүр булган. Ул конъюнктивит ди­гәннәре, талантлары төсле, бер-берләренә күчеп йөри, ахрысы. Әле күптән түгел Рәнис Габбазов күзе авыртып тилмергән иде. Рәнис дигәннән, Айсылу Габдинова белән алар гел бәхәсләшеп торалар. Концертка кадәр ябыгырга сүз биргәннәр икән. Рәнис сүзендә торган, биш килога ябыккан. Ә менә Айсылу шунда да төрттереп куйды. “Өйләнгәндә, пәрә­мәч ашарга яратам, дигән идең. Ахрысы, хатының бик пешерми”, – ди ул.     Әмма бергә җыр­лаулары бигрәк күңелгә хуш килде. Айсылу бу концертта җырлап кына котылмады, алып баручы да булды. Үзенең беренче продюсеры Илфак Шиһаповны да искә алып үтте ул. Мәр­хүмнең тиздән туган көне буласын искә төшерде, рухы шат булсын дип, Илфак язган җырны башкарды. Шул чакта залда чебен очкан тавыш та ишетелмәде. Сәх­нәдә­ге эк­ранда Илфак үзе күренде. Әйтерсең, бар да элеккечә, җырлары да шул ук. Исән төсле булып китте. Яшь җырчының үз остазына булган хөрмәтен зал алкышларга күмде.     Чират Гөлси­рингә җитте. Айсылу кайчандыр кызның бер бәйгедә җыр­ларга теләмичә карышуын искә төшерде. Ул чакта аны әнисе Ләйлә чеметеп сәхнәгә чыгарып җибәрә. Кыз җырны җырлап бетер­гәнче елап тора. Халык, бала шулкадәр хисләнеп җырлый дип белеп, кул чабудан туктамый. Ул чакта елап торса, хәзер инде Гөлсиринне сәхнәгә чеметеп чыгарасы юк. Мин утырган рәттә күп кенә тамашачылар: “Вәт булдыра Мамадыш кызы”, – дип утырдылар. Иң зур бәяне тамашачы биргә­нен дә онытмыйк. Концерт­ның ахырында һәр җырчы, үзен иң талантлы итеп күрсәтергә тырышып, бер-берсе белән сүзгә килә башлый. Мәш киләләр. Әнә шул чакта сәхнәдә Рәшит Ваһапов җыр сузып җибәрә. Чәчлә­ренә ябышкан җырчы­лар шундук туктыйлар. Әнә шул моң аларны киредән җиргә төшерә. Вакытында туктап калып, кайчак бөек­ләр­нең биеклеген аңлый белү дә кирәк шул.
Ватаным Татарстан, Гөлгенә Шиһапова                                                                                      

 

 


---

--- | 06.03.2018

90 яшен тутырган Рауза ханым Хәйретдинова: "Мондый галәмәтләрдән соң яшисе дә яшисе әле”

$
0
0
06.03.2018 Мәдәният
Г.Камал исемендәге театр бинасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинованың туксан яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм булып узды. Легендар сәхнә йолдызы Рауза Хәйретдинова катнашындагы “Әнә килә автобиль” спектакле заманында бер ел эчендә 200 тапкыр уйналган. Әлеге факт Гинессның рекордлар китабына кертерлек. Бу хакта юбилей тантанасында Рауза ханымның якташы, данлыклы артист Равил Шәрәфиев әйтте.
Рауза Хәйретдинова академия театры сәхнәсендә 1948 елда беренче ролен башкарган. Шул еллардан ук инде сәхнәдәге һәр роле, сәламәтлеге, гаиләсе өчен 70 ел көрәшеп яшәгән, иҗат иткән батыр йөрәкле, талантлы артист ул.     Юбилей сәхнәсендә Рауза Хәйретдинованың иҗатын чагылдырган тарихи фоторәсемнәр, видео өзекләр аша тулы канлы сәхнә тормышы тәкъдим ителде. Рауза апа үзе кәнәфигә утырып яраткан тамашачысын күзәтте, сәхнәдән яңгыраган котлауларны тыңлады. Кичә дәвамында Рауза апа төрле елларда башкарган җырлар да ишеттерелде.   Репертуар кичәнең рухына аваздаш итеп сайланган. Әсхәт Хисмәтов татар халык җыры “Гүзәлем”не башкарды. Раил Шәмсуаров белән Ришат Әхмәдуллин “Эзләдем, бәгърем, сине” җырын, дүрт Булатның берсе – Мәсхүт Имашев “Олы юлның тузаны”н тәкъдим итте. Театр артистлары үзләре җырлады, биеде, алып барды. Г.Камал коллективы янә бер мәртәбә үзенең шанлы күмәк икәнен күрсәтте, һәр артистны кадерләп торуын, аңа игътибарлы икәнен дәлилләде.     Бәйрәмне юбилярның якташы, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлев алып барды. Равил ага Шәрәфиев тә үзенең котлавында атаклы якташы турындагы фикерләре белән уртаклашты. “Без Рауза апаны мәктәп яшеннән үк белә идек. Ә инде үзем дә Г.Камал театры сәхнәсендә эшли башлагач, партнерлар сыйфатында да образлар тудырырга насыйп булды. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән дан тота иде якташыбыз. Үзенә карата да, башкаларга да бик таләпчән иде. Бер вакытта да армый, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. “Әнә килә автомобиль” спектален бер елда 200 тапкыр уйнадык. Бу факт Гинессның рекордлар китабына теркәлергә лаек. Күп көч, даими киеренкелек сорый торган куелыш иде ул!” - диде Равил Шәрәфиев.     Юбилярны Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменән министрлык вәкиле Рәшит Фәтхуллин котлады. Шулай ук, Балык Бистәсе якташлар җәмгыяте, Ырга авылы вәкилләре дә Р.Хәйретдиновага котлауларын ирештерделәр.   Җыр, бию, спектакльләрдән өзекләр белән үрелгән тамаша барышында Татарстан Президентының котлау телеграммасы да укып узылды.     “Рауза Хәйретдинова үзенең иҗаты, тормышы белән безгә дәрт биреп торучы артист, - диде Фәрит Бикчәнтәев. - Татар театры сәхнәсендә 90 яшендә дә елмаеп, сәхнәне балкытып торган актерлар сирәк. Бу җәһәттән Г.Камал исемендәге театр бәхетле. Безнең Рауза Хәйретдиновабыз бар. Рауза апа! 80 яшьлек юбилеегызда бөтен труппабыз белән сезнең 90 яшьлегегезне уздырырбыз, Алла боерса, дигән идек. Бу сүз рас килде, сез исән-сау, сез чибәр, матур. Сезнең колоритлы итеп көлүегез мине бала чактан ук озата бара. Андый көлү башка беркемдә дә юк. 95 яшьлегегезне дә шушы сәхнәдә уздырырга насыйп булсын!”     “Мондый матур сүзләрдән соң ничек инде теге дөньяга китмәк кирәк, юк әле, яшисем килә. Сезнең белән бер сәхнәдә булгач, савыгып та киттем, кан басымым җайлашты, яшәрдем. Тормышны, сезне яратам. Мин һәр юбилеемда үземне бик бәхетле, дип әйтә килдем, чыннан да шулай, бүген дә үземне бәхетле тоям. Театр җитәкчелегенә, иҗатташ дусларыма, яраткан тамашачыма олы рәхмәтемне җиткерәм. Шатланып яшәгез, сезгә әйтер сүзем шул. Мондый галәмәтләрдән соң бер дә үләсе килми, яшисе дә яшисе килә әле”, - диде Рауза Хәйретдинова концертны йомгаклап.     Рауза апаның иҗатына баш июче тамашачы исә, аягүрә басып данлыклы һәм сөекле актерны алкышлады. Аның рольләрен, образларын, күңелгә сеңгән җырларын искә төшерә-төшерә озын гомерле артистның бәхете өчен куанды. Туксан бишен дә үткәрергә язсын. Бирсен Ходай!   ИА "Татар-информ", Мөршидә Кыямова, Фото Фоат Гарифуллин.

 


---

--- | 06.03.2018

Ландыш Нигъмәтҗанова күз тиюгә ышана, тик нигә кызы Ләйләнең видеоларын инстаграмга куя?

$
0
0
07.03.2018 Шоу-бизнес
“Иң популяр татар җырчылары инстаграм аккаунтлары” бишлегенә Ландыш Нигъмәтҗанова да керә. Җырчының аккаунты ни өчен кызык икәне аңа язылганнарга билгеле: ул анды кызы Ләйләнең видеоязмаларын урнаштыра. Кечкенә булуына карамастан, Ләйлә бик үткен һәм олыларча фикерли. Әни кеше баласына күз тияр дип курыйкмый микән, бу хакта аннан сораштык.
- Күз тиюгә ышанам, ул бар. Әмма гомер буе балаларны күрсәтми, яшереп утыра алмыйм бит. Күз тиюдән сакларга тырышам, догалар укыйм.   - Узган атнада Ләйләнең туган көне булды. Ничек билгеләдегез, нәрсә бүләк иттегез?   - Әйе, кызыбызга дүрт яшь тулды. Өйдә генә, якыннар белән уздырдык. Бүләккә үзе сораган әйберләр - уенчык һәм киемнәр алдык.   - Ләйлә кемгә охшап шулай үткен?   - Белмим дә. Әтисе бик тыныч. Миңадыр. Мин дә бәләкәй чакта шундый булганмын. Ләйлә бик максатчан, аның укыйсы, шигырьләр ятлыйсы килә. Аңа бер генә аңлатасың, шундук “эләктереп” ала.   Аннары, аңлатып сөйләргә ярата. Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар. Берәр темага сөйләшә башласак, “Хәзер кызык әйтә”, - дип, тиз генә камерага тотынам. Мәсәлән, бүген балалар бакчасына барганда: “Әни, кайчан инде мин мәктәпкә йөри башлыйм? Минем эшкә барасы килә. Күп итеп акча эшләп, сиңа бүләкләр аласым килә”, - ди. Камерага төшергәнен күрсә дә, ятсынмый. Ә менә кечкенәсе ачу итеп елмаймый да: видеога төшәргә бөтенләй дә яратмый.   - Сез гастрольдә булганда балаларыгыз кем белән? - Элек нянябыз бар иде, хәзер әти-әни ярдәм итә. Фәритнең әнисе өч җирдә укытып йөри, аның вакыты таррак. Минекеләр өйдә генә, балаларны карашырга ярдәм итешәләр.   Алар әни итәгенә ябышып елый торган балалар түгел, кайда китсәк тә – тыныч калалар. Гомумән, алар юк-барга елап, әйбер таптырып ята торган балалар түгел. Аларны шулай тәрбияләдек. Ашауга килгәндәдә дә: җылы аш ашамыйча, тәм-том юк бездә. Өстәлдә беркайчан да кәнфит куйганым юк. Бары тик көненә 1-2 кәнфит, яисә башка тәм-том бирәм. Сирәк биргәч, ул тагы да тәмлерәк һәм үзләренә дә кызыграк.    

Бер хатын машинасын балта белән тураклаган: салонда бала булу да туктатмаган (ВИДЕО)

$
0
0
07.03.2018 Хәвеф-хәтәр
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә булган бу хәл бар кешене тетрәндерде. ЮХИДИ инспекторлары туктаткан бер хатын, эвакуатор алып китмәсен өчен истерикага бирелеп, машинасының тәрәзәләрен балта белән ваткан. Бу хакта РИА Новости яза.
Иң шаккаттырганы: ханымны машина елап утыручы бала да туктатмаган.   Тулырак: Чтоб не эвакуировали. Блондинка изрубила машину топором, несмотря на плач сына (ВИДЕО)


---

--- | 07.03.2018

Сүриядәге авиаһәлакәттә татарстанлылар да һәлак булган (ИСЕМЛЕК)

$
0
0
07.03.2018 Фаҗига
Шушы минутларда килеп ирешкән күңелсез хәбәр: кичә Сүриянең Хмеймим аэродромында булган фаҗигадә ике татарстанлының да гомере өзелгән. Соңгы хәбәрләр буенча барлыгы 39 кеше һәлак булган.
ForumAvia ресурсы китергән мәгълүмат буенча фаҗигадә Казаннан Басыйров Руслан Марат улы (1992 елгы) һәм Аксубай районынан Питимиров Дмитрий Иван улы (1994 елгы) һәлак булган.   Тулырак: Среди жертв авиакатастрофы в Сирии было два уроженца Татарстана (ИМЕНА)  
---

--- | 07.03.2018

"Яшәү тугел, җан асрау инде бу"

$
0
0
07.03.2018 Язмыш
Көн туса тормыштан зарлану яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара бугай инде. Әле бүген дә түләү кәгазьләре тотып чират торганда колакка тоташ аһ-зар агылды, төп сүз һаман шул инде: “Әй, авыр ла бу тормышлар! Яшәргә акча җиткереп булмый!” Олы гына апалар инде, өс-башлары да сәләмә түгел.
Мин дә әңгәмәләренә кушылып, аеруча зарланганыннан:   – Апа, сез ничәнче елгы? – дип сорадым.   – 1954нче елгы. Нигә ул?   – Сезнең бала, үсмер чакларыгыз да әллә нинди бай елларга туры килмәгәндер инде, исегезгә төшерегез әле.   Апаларым, көрсенеп, авыр сулап куйдылар.   – Юк, инде, кая ул? Ашарга да, кияргә дә юньле кием юк иде, – диештеләр. Ә миңа шул җитә калды.   – Бүген ашарыгызга да, киярегезгә дә бармы, – дип сорадым. Баш кактылар.   Әйе, шул! Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, өйләребезгә газ, су кергән. Күпләребездә икешәр, өчәр машина. Бар эшебез автоматикага көйләнгән. Затлы мебель белән тулы, күп бүлмәле “хан сарайлары”нда яшибез. Ә үзебез һаман зарланабыз. Бу уңайдан әниебез урынына калган апам сөйләгәннәрне сезгә дә җиткерим әле.   – Сугыштан соңгы еллар иде, – дип сүз башлады апа. – Кечкенә генә келәт кадәр өйдә тугыз җан яшибез. Яшәү тугел, җан асрау инде бу. Әти, әни, әнинең абыйсы, аның тормыш иптәше, без – биш бала. Әтиебез сугыштан соң урын өстендә бик озак ятты. Мантып китә алмады. Кышка яңа туган бәкәйләр, савар өчен сыер да шул өйгә керә, ә почмакта – бозау, чөнки җылы сарайлар юк. Иртән торуыбызга идәнне бәкәйләр чуарлап бетерәләр. Ә инде язга таба өйдә, кәрзиндә каз утырыр иде. Бервакыт казыбыз чыга башлаган бибиләрен ашый торганга әйләнде. Мин шул бәбкәләрне саклап, каз оясын кочаклап йоклый идем. Ашарга да әллә ни юк, кияргә дә... Мин алтынчыда укыган вакыт. Әтиебез урын өстендә, әниебез берәүләргә барып, 2 сумга өй юып йөри. Әтиебезнең безнең белән мәңгелеккә хушлашу көннәре якынайган иде. Әнием килде дә: “Гасыйм, җаным, җибәрәсеңме мине өй юарга?” – дип сорады. Әтиемнең җибәрәсе килмәде. Мин: “Әни, бар, энекәшемә баш киеме булса да алырбыз, әти янында мин бар бит”, – дисәм дә, әни әти яныннан китмәде. Шул көнне әтиебез якты дөньядан өзелде.   Шулай итеп, әниебез 40 яшендә биш баласын кочаклап тол калды, җитмәүчелеккә толлык ачысы да өстәлде. Олы баласы 16 яшьтә, кечесенә биш яшь иде. Ул вакытларның авырлыклары... Көн дими, төн дими мал ашатырга кирәк. Әнигә без дә ияреп баргаладык. Тау башына менеп үлән чабып, тутырылган капчыкны сыртыбызга асып кайтулар, аның авырлыклары... Чанага салып утын ташуларга беләкләр ничек чыдаган дип хәйраннар калып уйлыйбыз хәзер туганнар белән. Мал ашатырга, өй җылытырга кирәк. Ә мал ач булса, без дә ач. Өй салкыны үзәкләргә үтә, җанга төшә. Без күргәннәр – әле баласы гына, чөнки безнең абыебыз (әнинең абыйсы) булды, ул михнәт күрсәтмәскә, авырлыкны өстенә алырга тырышты.   Ә безнең әнкәйләрнең бала-чагы тагын да аянычрак булган бит!   Менә шулай. Бүгенге көннең рәхәтлегенә сөенеп, Аллаһы Тәгаләмә шөкер итмәгән чагым юк. Догаларымны укып илебезгә иминлек, якыннарыма тигезлек, саулык сорап Аллаһыма ялварам. Нинди зарлану? Без оҗмахта яшибез бүген, балакайларым! Кадерләрен белегез!  
Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА, Азнакай

--- | 06.03.2018

Фирдүс Тямаев: Берәрсенең ыштанын салып биегәне бармы, әллә бе­рәр­се чыгып сүгендеме? (ӘҢГӘМӘ)

$
0
0
07.03.2018 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде.
– Мин җырчы түгел, дигән идең бер әңгәмәдә. Алайса кем буласың, җырлаучымы?   – Мин җырчы түгел, автор-башкаручы, дидем ул чакта. Чөнки минем  консерватория белемем юк. Лениногорскидагы музыка учи­лищесында укыганда вокал дәресе керде, ләкин бу белем генә җитәрлек түгел. Көй язгач, язган җырларыма өстенлек бирәм. Шуңа үземне автор-башкаручы дип атыйм. Җырчымы, җырлау­чымы икәнен исә тамашачы үзе билгели. Монда үзеңә үзең бәя биреп булмый.   – Җыр язучыларның кайвакыт нота белемнәре дә булмый. Син көйне нотага сала аласың­мы?
  – Көй языйм әле дип, нота кәгазе алып утырып булмый. Ул кулыңа баян алып утырганда, синтезаторда уйнаганда туарга мөм­кин. Аннан аны нотага төшерәсең. Әгәр Аллаһы Тәгалә күңелеңә көй язу сәләте салган булса, нота белү-белмәү алай мөһим түгел. Оркестр өчен музыка язам дисәң, анда нота белеменнән башка булмый. Чөнки музыка төрле инструментлар өчен языла.   – Үзеңне татар Лепсы дип атауларына ничек карыйсың?   – Лепска охшаган дип әйткәч, кызык ясап, аныңча булсын дип, күзлекләр киеп чыгыш ясаган да бар. Ә болай, Лепс күчермәсе буласы килми. Быелгы концертка Лепсны чакырырга исәп бар иде. Ләкин ул сораган бәяне без түли алмыйбыз. Бәлкем киләчәктә бер­гә чыгыш ясарга насыйп булыр.   – Сабантуйларында, гадәт­тә, син чыгыш ясаган сәхнә ти­рәсенә иң күп тамашачы җыела. Моның сере нидә?   – Халык мине үз тиңе, үз кешесе дип кабул итә. Бәлкем сәбәбе шулдыр. Аннан беркайчан да фонограммага җырлаганым юк. Хәтта тавышыма зыян килсә дә. Арып китсәм, артка ике егетне бас­тырам, алар миңа ярдәм итә. Ә инде чирләп китсәм, концертны чигерәм. Узган елны беренче мәртәбә концертларны башка вакытка  күчердем. Сөйләшергә дә тавыш калмаган иде. Ә концертта 3 сәгать сикереп-сикереп җыр­лар­га кирәк. Шуңа күрә хатыным сентябрьдән витаминнар, иммунитетны күтәрә торган дарулар белән организмны ныгытырга тотына.   – Синең ачуыңны китергән нәрсә – эстраданы тәртипкә салырга маташу бугай.   – Юк, ачуым килми. Аның нәрсәсен тәртипкә саласың соң? Әллә берәрсенең ыштанын салып биегәне бармы, әллә бе­рәр­се чыгып сүгендеме? Яисә хөкү­мәткә каршы җыр җыр­лады­лармы? Безнең эстраданың үз урыны бар. Анда моңлы җыр­чылар да бик күп. Әйтик, Фи­лүс  Каһировның моңы шаккаткыч. Ришат Төхвәтуллинның үз тамашачысы бар. Сиринә Зәй­нетдинова – моңлы җырчы. Шоу яратасың икән, Данир Сабиров, Рифат Зариповка барып күңел ачып кайтып була. Биисең килә икән, Радик Юлъякшинга барып, яшь­легеңне искә төшерә аласың. Әзрәк энергия, көч туплыйм, тормышка башкачарак карыйм дисәң, Тямаев концертына ба­расың. Эстрада төрле, шунысы белән кызыклы да ул. Шуңа күрә тәртипкә салу дигәннәре – юк сүз. Әле бер­көнне “Яңа Гасыр” каналыннан бер тапшыру карадым. Өлкән җыр­чыларыбыз яшь башкаручыларны сайлый. Шундый кызык: моңлы җырласа, сайлаудан үтә, юк икән – төшеп кала. Ә нишләп эс­трада моңлы тавышка гына корылырга тиеш? Башкаруда нинди генә алымнар юк бит: академик тавыш бар, джаз һәм башкалар. Нишләп эстраданы бер кысага куып кертергә? Гаиләдә ике игезәк бала бар ди. Туу арасы берничә генә минут булса да, аларның зәвыклары төрле була бит. Бер­сенә кызыл төс ошый, мәсәлән, икенчесенә – зәңгәр. Ризык сайлаулары да төрлечә. Тамашачы да нәкъ шундый. Берсенә моңлы җырчы ошый, икенчесенә – башкасы. Эстраданы тәртипкә салабыз дип, худсовет төзиләр икән, миңа кызык: жюрида кемнәр утырачак?
– Төрле өлкә белгечләре, продюсерлар, композиторлар, режиссерлар,  диләр.   – Продюсер? Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешене белмим әле мин.  Эстрада режиссерлары да юк бездә. Мин һаман шул фикердә калам: җырчыга бәяне халык бирә. Җырчының сәхнә гомере дә аның тамашачысына бәйле. Аңлыйсызмы, Татарстан бит аерым дәүләт түгел. Ул Рос­сиядә кечкенә генә бер урынны биләп тора. Менә шушы җирдә яшьләр үз телләрендә иҗат итәргә, җырларга тырыша икән, ник кысарга соң аларны? Кире­сенчә, ярдәм итәргә кирәк. Татарча сөйләшсеннәр, җырласыннар, биесеннәр, киенсеннәр. Ә бездә юк җирдән проблема уйлап чыгаралар, тырнак астыннан кер эзлиләр. Фонограммага җырлый, дөрес киенми, имеш. Ә ничек киенергә тиеш соң без? Монда бик күп бәхәсләшергә була. Әйтегез әле, татар эстрадасы кемнән үрнәк алырга тиеш? Европаданмы? Алайга китсә, кызлар сәхнәгә коену костюмнарыннан чыгарга тиеш була. Мин – ир-ат җырчы. Миңа костюм-чалбар кисәм, шул җитә. Чын ир-ат җырларын башкарганга, сәхнәгә гамаж киеп чыга алмыйм бит инде. Безнең үзебезнең тәрбия бар. Мин – абый киемен киеп үскән кеше. Шуңа күрә, нәрсә алсам да, ул миңа кадерле. Бездән соңгы буыннар башка шартларда үсте. Алар матур киенә, тормышка карашлары да башкача. Эстраданы үзләре тамашачы җыя алмаган җырчылар күбрәк тәнкыйтьли. Чөнки кайбер артистларга тамашачы йөри, кай­берләренә юк. Эчләре поша.   – Чыннан да, кайбер популяр дип аталучы җырчылар зал­ны оешмалар аша тутыра. Ә син та­машачыңны ничек җыя­сың?   – Аллага шөкер, оешмаларга йөргәнебез юк. Тамашачы билет алып килә. Ләкин ул көн безгә дә килеп җитәр. Менә шушылай сорап йөрмәс өчен, берәр  нәрсә уйлап табарга кирәк. Бизнес җәһә­теннәнме, башка яктанмы. Яңа маркетинг адым уйлап чыгарырга тырышабыз. Без бу хакта уйланабыз инде.
– Сораштыруларда үз бәяң­не яшермичә әйтәсең. Күпләр тел яшерергә тырыша бит.   – Ә нигә яшерергә? Бәяне беркайчан да яшергәнем булмады. Чөнки үзем өчен генә түгел, төркемдәге кешеләргә дә хезмәт хакы түләргә кирәк. Бу яктан берсен дә кыерсытканым юк. Читкә чыгып китсәк, аларны үз исәбемә яхшы кунакханәләрдә яшәтәм, әйбәт ашатам. Шәхси тормышларында проблемалары килеп чыкса, ярдәм итәргә тырышам. Салымын түлибез, авторлык хокукларын бозмыйбыз, аренда хак­ларын түлибез. Бүген мәдә­ният йортында аренда хакын да түлибез, кассирга да, идән юучысына да. Миңа калса, безгә ярдәм итәргә кирәк, кысаларга кер­тергә түгел.   – Сезнең төркем кайда яши?   – Безнең төгәл урыныбыз юк. Төрле җирләрне арендага алабыз. Төзеп куйсыннар иде бер эстрада бинасы. Без, җырчылар белән үзара сөйләшеп, кемнең кайчан репетиция ясаячагын билгеләр идек. Бүген “Пира­мида”га керсәң, аның бәясе – 250 мең сум. Диск сатарга чыгам дисәң, өстәл өчен  5 мең түлисең. Фотога төшәр өчен баннер ясап урнаштырсаң, аның урыны өчен 3 мең сорыйлар. УНИКСка килсәк, аның аренда хакы – 130 мең. Ян-яктагы экраннарны куллансаң, тагын 30 мең түлисең. Чыгымнар менә шулай җыела. Районнарга чыксаң, ике рәт чакыру билетлары өчен калдырыла. Нәрсә өчен дисезме? Чөнки район түрәләре концертка акча түләп керми. Сыер савучылар, пенсионер апалар, 400 сум акча түләп, концерт карый, түрә андый акча таба алмый. Бу бит – адәм мәсхәрәсе. Бүген Саба главасы,  беркем дә чакыру билеты сорамаячак, дип кистереп әйтте. Аннары Апаста чакыру билеты сорамыйлар. Бәлкем башка районнарда да вәзгыять үзгәрер. Чөнки шушы ике рәт акчасына без аренда хакын түли алабыз. Бу исә – хөкү­мәткә керем була дигән сүз. Үзем 10 елдан артык мә­дәният йортында эшләгәнгә күрә, бу хәлләрне яхшы беләм.   – Билет бәясен ничек куя­сың?   – Кайда чыгыш ясауга карап. Район җирлекләрендә – 400 сум. “Пирамида” комплексында узган концертта 3000гә кадәр куйдык. Чөнки чыгымнар күп булды. УНИКС­та билет бәясе 1500 сумга кадәр. Рекламага килсәк, аңа бер сезонга миллион ярым сум акча кертәм. Чыгым дигәннән, ул – нормаль күренеш. Без аңа өйрәнгән. Безне тәнкыйть итәләр, ярдәм итүче генә юк.   – “Үзгәреш җиле” ярдәм мак­сатыннан оештырылды тү­гелме соң инде?   – Ул берничек тә ярдәм итә алмый. Әгәр бу фестивальдә катнашкан җырчы икенче көнне мегапопуляр булып китсә, аңлар идем әле. Аннан аны джаз стилендә ясадылар. Татар халкы исә гомер-гомергә джазны кабул итмәде. Джаз­ны үзем дә яратмыйм.  Ул бит – Америка музыкасы, нишләп миңа якын булсын ул?! “Үзгәреш җиле” берни дә үзгәртмәде. Бу фестиваль белән оештыручылар  үзебезнең оркестр, ансамбль­ләр­не, вокал укытучыларын ким­сет­теләр генә. Нәрсә, безнең үзебез­нең оркестр юкмы? Көчле укытучыларыбыз калмаганмы? Җыр­чыларны нинди таләпләргә туры китереп чакырулары да аңла­шыл­мый. Үземне әйтмим, Ришат Төх­вәтуллин, Данир Сабировны, Радик Юлъякшинны, Гүзәл Уразованы, Илсөя Бәд­ретдинованы ча­кыр­сыннар әнә. Бүген халык “Үз­гәреш...”тә җырла­ганнарга түгел, мин санап киткән җырчыларга йөри бит. Бу – минем шәхси фикерем, әлбәттә.   – 35 яшемә юбилей туры оештырдым, дисең. Ул әле дә дәвам итә. Аның үзенчәлеге нидә?   – Анда шушы яшемә кадәр ирешкән эшләрем чагыла. Ир-ат үз гомерендә йорт салып ке­рергә, малай үстерергә, агач утыртырга тиеш. Боларны эш­ләдем, моннан тыш үземнең җырларым да эстрада тарихына кереп бара, дип уйлыйм. Концертта башкарган җыр­лар­ның 98 проценты үземнеке. Төр­ләндереп җибәрү өчен Фир­зәр  Мортазин, Айдар Тимербаев, Нияз Вәлиев җырларын алам. Сүз­ләрен болай сайлым: көй язуга, Сәкинә апа Хәйруллинага шалтыратып тыңлатам һәм темасын әйтәм. Ул миңа шигырь җибәрә. Мин бер автор белән эшләүне кулай күрәм. Сәкинә апа – Нурлат шагыйрәсе, 30 ел район газетасы редакторы булып эшләгән кеше. Аның сүзләренә язылган “Гомер үтә”, “Ташлап китмә, әнием” – бик фәлсәфи җыр­лар.   – Җырларыңны башка җыр­чыларга бирәсеңме?   – Бернинди каршылык юк. Җыр яшәсен өчен, аны җыр­лау­лары кирәк.   – Тормышта күбрәк нәрсә комачаулый?   – Хәл ителмәс проблема киртә була алмый. Холкым азрак комачаулыйдыр, мөгаен. Туры сүзле­ле­гем. Мин бит үз фикеремне әй­тәм. Беркемне дә түбән­сет­мим. Ясалма буласым килми. Сүземне йөрәгем әрнегәнгә әйтәм. “Туган тел” җы­рын татар телен кысу башлангач, Инстаграмга иң беренче мин чыгардым. Аннан флешмоб оешты. Аңа тәнкыйть тә булды. Әлбәттә, тән­кыйтьне урамга чыкмаган кеше­ләр әйтте. Диванда яткан килеш кеше чәйнәп утырасы рәхәт бит ул. Үзем гомердә дә икейөзле кешене яратмадым. Беләсеңме нәрсә борчый: бүген без төр­лебез төрле якка караган. Кире­сенчә, бер­ләшергә, проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк безгә. Ә бездә нәрсәдер эшләргә тырышкан кешеләрне, үсенде­рәсе урынына, тәнкыйть­ләргә тырышалар. Сине чикләгән саен, дәшми калырга ярамый, дип уйлыйм мин. Үз фикерен әйтмәгән халык беркемдә дә ихтирам уятмый.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 06.03.2018

Фирдүс Тямаев “окей” сүзе өчен 140 мең акча түләгән

$
0
0
07.03.2018 Шоу-бизнес
6-11 март көннәрне УНИКС концертлар залында “фирдүсле” атна хөкем сөрәчәк. Нәкъ менә шул җиде көн эчендә мегапозитив, сездән бары тик адреналин һәм алкышлар сораучы танылган җырчы – Фирдүс Тямаев Казанда булачак.
Матбугат.ру хәбәрчесе Фирдүснең үзе һәм аның “Безнең Тямай” төркеме белән якынрак танышу максатыннан концерт алды репетиция вакытына УНИКСка барып кайтты. Алга таба хәбәрчебез Алинә Айдарова сүзләреннән:
"Мине клавишларда уйнаучы Фидаил Фатучев каршы алды. Сүзен Фирдүсне мактаудан башлады: “Әйбәт кеше, ышанычлы дус ул, акча ягыннан да үпкәләтми”. Фидаил белән аралашуыбызның иң истә калган мизгеле – аның шәхси тормышы турында сөйләве. “Әни юл һәлакәтенә очрагач, 10 ел буена аны карарга туры килде. Балачактан ук белемле музыкант булырга хыялланган идем, тик әнине ташлап, чыгып китеп булмады”, - ди ул. Ни кызганыч, авырлыклар моның белән генә тәмамланмаган. Фидаилнең әтисе дә, юл һәлакәтенә очрап вафат булган, ә абыйсы үз-үзенә кул салып мәңгелеккә күзләрен йомган.   Баксаң, Фирдүс Тямаевның группасында эшләгән һәрбер артистның диярлек язмышында төрле хәлләр булган. Җырчының үзенең тормышы да тигез генә бармаган бит – аның да әтисе инде күптәннән безнең арада юк. Билгеле, Фирдүс әтисенең якты истәлегенә дә җыр язмыйча калмаган: “Әти, җаным, тар түгелме каберең” дигән сүзләр концертлар вакытында дистәләгән тамашачыны елата.   Фидаил бераз гына моңсу темадан читләшеп, кызыклы фикер әйтеп куйды: “Нурлатта шикәр заводы һәм Фирдүс Тямаев кына бар”, - ди ул. Алар Фирдүс белән бер авылдан икән.     Алга таба минем каршыма биюче Алберт Әхмәтов килде. Алар Фирдүс белән җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хакимовлар белән эшләгән чордан ук таныш. ““Сәйдәш” бию төркемендә эшләгән чыклар иде. Ничектер үзеннән-үзе танышып киттек. Фирдүснең беренче “сольникларыннан” бирле бергә эшлибез”, - дип бүлеште Алберт.      Концерт күпләргә таныш булган “Сөям сине” җыры белән башланды. Тамашачының  шоу көткәнен аңлап була иде, алар инде биергә әзер иделәр. Фирдүс залга: “Дүрт сәгать түзегез, зинһар. Забейте на все, и просто покайфуем”. – дип мөрәҗәгать итте. Чыннан да, “кайфовать” итәргә яраткан кешегә концерт менә дигән сәбәп булды. Фирдүс җырларының күбесе тиз ритмда. Әле бу сезонында “Эх, тала-тала” халык җырының сүзләрен дә үзгәртеп керткәннәр.    Тамашаның уртасында халык еламсырап алды. "Оҗмах әниләрнең аяк астында" дигән сүзләр белән Фирдүс Тямаев “Ташлап китмә, әнием” җырын башкарды. Җырның мәгънәсенә тирәнтен төшенсәң, күңел тулмыйча калмый. Тик Фирдүс: “Мин сезне еларга чакырмадым”, - дип, кире тамашачыны елмаерга әйдәде.   Билгеле, Фирдүснең концерты шаярусыз үтми. Үзенең тамашачысына җырчы бер тарих сөйләде. Төркиягә ял  итәргә барганнар икән. “Татар теленнән башка тел белмим. Төрекләр үзләренчә сөйләшәләр, мин – үзебезчә. Бермәлне яныма өч туташ килде. Сөйләделәр-сөйләделәр дә: “Окей?” - дип сорап куйдылар. “Окей”, - дип җавап кайтардым. Туташлар мине таныдылар дип уйлап, фотога төшә башладым. Татарстанда әлеге күренеш гадәти – мине күргән халык фотога төшик дип кенә тора. Тик көтелмәгәндә алдыма җиде фотоальбом китерделәр...”, - дип бүлеште җырчы. Әлеге сүзләрдән соң халык көлде, ә менә Фирдүс, сәяхәтен искә төшереп, ни еларга, ни көләргә белмәде, чөнки “окей” сүзе белән ул, фотога төшеп, соңыннан фотоальбом итеп әлеге фотосүрәтләрне сатып алырга ризалыгын биргән икән. “Аыр чиктә, 140 меңгә фотоальбомнарны сатып алырга мәҗбүр булып, хатын артыннан гына йөрдем. Бүтән “окей” сүзен әйтмәм инде”, - дип тәмамлады ул.   Фирдус Тямаев белән ел дәвамында бергә эшләүче коллектив турында да әйтеп китмичә булмас. Алар белән якыннан аралашкач, никадәр гади булулары һәм үз эшләрен, чыннан да, яратып эшләүләрен аңлап була. Аларның дус һәм тату булуларын аңлатучы дәлил – бер-берсенә карата игътибарлы булулары. Мәсәлән, бэк-вокалист кызга алар “апа” дип эндәшәләр икән. Аңлавымча, коллективта һәрбер кешенең үз вазыйфасы бар. Клавишларда уйнаучы егет диск сату белән ярдәм итә, бэк-вокалист кыз Айзилә Вахитова кием үтукләү ягын кайгырта. Чыннан да, аларга афәрин, чөнки әгәр дә төркемдә бердәмлек булмаса, концерт та шул тиклем җанлы булмас иде. Фирдүс Тямаевны усал дип табучыларга җавап шул: әгәр дә таләпчән булмасаң, коллективта аңлашылмаучанлыклар күп булыр иде.     Концерт бетүгә таба барганда, Фирдүс нон-стоп рәвешендә җырлар җырлаячагын белдерде. Әйе, концертның ахыры дисктотекага тиң иде.Сәхнә янында җыелып, биючеләр дә күп булды.
Алинә АЙДАРОВА

--- | 07.03.2018

Сүриядәге авиаһәлакәттә татарстанлылар булган дигән хәбәр кире кагылды

$
0
0
07.03.2018 Хәвеф-хәтәр
ForumAvia авиацион тематик ресурсы Сүриядәге һәлакәттә татарстанлылар һәлак булган дип хәбәр иткән иде. 6 мартта Сүриядә Россиянең “Ан-26” хәрби-транспорт самолеты һәлакәткә очрау аркасында 39 кеше һәлак булды. Алар арасында Казан һәм Аксубай кешеләре бар диелгән иде.
"Татар-информ" хәбәрчесе, Аксубай районына элемтәгә чыкты. Районда бу мәгълүматны инкарь иттеләр.   ForumAvia авиацион тематик ресурс администрациясе дә элегрәк урнаштырылган мәгълүматны кире какты.  “Ресурс администрациясе форумда катнашучылар бастырган мәгълүматка мөнәсәбәте юк. Исемлекне расланмаганга алдык”, - дип белдерде форум администрациясе.   Ресурста дөнья күргән исемлектәге татарстанлыларның берсе, үз үлеме турындагы мәгълүматны кире каккан. Икенчесе күптән түгел “Вконтакте” аккаунтына кергән, хәтта үз үлеме турындагы хәбәргә репост та ясаган.
---

--- | 07.03.2018

Филүс Каһиров: “Бүген мин алып килүче дә, алып баручы да”

$
0
0
07.03.2018 Мәдәният
Самараларга мин гел барам, Гел барам, гөлләр алам. Таң йокысы татлы була, Шунда да уйлап алам, - дип, “Иделләре-күлләре” җырын бозып җырлаган Филүс Каһировны Самара тамашачысы яратмый нишләсен инде.

Шундый дәрт, шундый моң, тавышының күпкырлылыгы, тирәнлеге һәм киңлеге бу кичне барыбызны да моң өермәсенә төреп, татар сәнгате, татар шигърияте дөньясына алып кереп китте. Әйе, әйе, шигърияте дә. Концерт башында Филүс Каһиров: “Бүген мин төркемебезне Самарага алып килүче дә, концертны алып баручы да, алып китүче дә булырмын инде”, - дип көлдерде. Ул башка артистлар кебек үзе, гаиләсе, туган авылы турында сөйләп тормады, ә татар шагыйрьләренең югары стильдәге иҗат җимешләренә мөрәҗәгать итте. Роберт Миңнулинның “Усал булырга кирәк”, Тәслимә Кәримованың “Бәхет кайда?” кебек шигырьләрен бик сәнгатьле итеп укыды. Урынлы гына әйтеп куйган мәзәкләре дә күңелләрне күтәреп җибәрде.

Концерт алдыннан Киров мәйданындагы Иҗат йорты хезмәткәре, татар артистларының гастрольләрен оештыручы Флорида Локманованың борчылуы йөзенә чыккан иде.  “Юк, башкача Филүс кебек танылган артистларны чакырмыйм! Кара инде, барлыгы сиксән билет сатылган. Оят! Оят!” - дип өзгәләнде ул. Залның партер өлеше халык белән тула башлагач кына, бераз тынычланды. 

Ләкин буш урыннар да бар иде. Моның өчен сәхнәгә бүләкләрен күтәреп чыккан Разия ханым Әюпова артисттан гафу үтенде. Ә Филүс берни дә булмагандай: “Борчылмагыз, апа, мин моңа да бик шат. Никадәр кеше минем иҗатымны яратып килгән икән, димәк алар тик минем җырларыма мөкиббән киткәннәр. Барысына да олы рәхмәтләремне әйтеп, һәрберсе өчен җырлыйм бүген”, - диде.   Концерт җанлы, тере тавышлы булуы белән алдырды. Филүс Каһиров «Мирас» инструменталь ансамбленә кушылып, «Җиз кыңгырау моңнары», «Әнкәй теләге», «Керим әле урманнарга», «Иделләре-күлләре», “Кайда син?”, «Сагынганда», «Сентябрьдә ак кар», «Йөрәк җылысы», “Күпме күзләр күреп онытылган”, “Бөрлегән” кебек татар эстрадасының алтын фондын тәшкил иткән җырларны һәр тамашачы күңеленә илтеп салды.    Зәридә Хәсәншина башкаруындагы “Сарман буйлары”, “Ак чәчәкләр”, гитарачы Руслан Сафинның “Бамболео” латин-америкасы җыры бу музыка бәйрәмен яңа бизәкләргә баетты. Ә инде «Сулар кирегә акмый» җыры Гөлназ Солтанова һәм Филүс Каһиров башкаруында үзәкләрне өзәрлек спектакль кебек кабул ителде. Шул ук вакытта сәхнәдәге зур экранда әлеге җырга төшерелгән клип та күрсәтелеп барды. Филүс үз репертуарына Салават Фәтхетдиновның «Соңгы мәхәббәт» җырын да алган икән. Бу җыр да Филүс башкаруында бөтенләй башкача яңгырады.  Ахырда җырчы: “Күпме булсагыз да, шушы залга җыелып килгәнсез икән, күңелебезне күрдегез. Сез дә бездән якты хисләр алып китәсездер, дип өметләнәбез. Олы рәхмәт барыгызга да”, - дип саубуллашты.   Ә мин, Флорида ханымның күзләренә карап, Филүсне киләсе елда да чакырасын аңладым. Аның җырларыннан башка яшәү мөмкин түгел бит.  
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 07.03.2018

Синоптиклар: «Март – кыш ае булачак»

$
0
0
07.03.2018 Экология
Март башында 25-30 градуслы суыклар булачагын Балтач районының Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев безгә көз көне үк әйткән иде. Аның сүзләре хак килде.
Зарыгып язны көтәбез, ә ул килергә уйламый да. Социаль челтәрләрдә дә моңа ишарәләгән кызыклы рәсемнәр эленә. «Акция: кышның өч аен үткәргән кешегә дүртенче ае – бүләк», «Кыш бабай хатын-кызларны 8 март белән котларга үзе килә» кебек рәсемнәр бу көннәрдә ватсапта да еш йөри. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе дә алдагы ике көндә төнлә температура урыны белән 17-24 градус салкын булачак дип кисәтә. Бураннар да 8 мартка кадәр дәвам итәчәк.   Ә яз кайчанрак килер икән соң? Берәр өметле сүз әйтмәсме икән дип, без халык синоптигы Әмир абыйга шалтыраттык. – Быел яз былтыргы кебек булмаячак. Үткән елны 26 февральдә кара каргалар килгән иде инде. Март ае да җылы булды. Узган елны җәй дә, көз дә, кыш та ике атнага соңрак килде. Бу быелгы язда да сизелә. Март салкынча булачак, 15 градус суыклар булыр кебек әле. Яз соңга кала. Әмма ул кинәт килеп, кыска булачак. Гадәттә, февраль ахыры-март башында халык теленә «каз-үрдәк котырту җылысы» дип кергән җылы көннәрне көтеп йөрим, ул да юк әле. Бусы да бик сәер. Әгәр дә ул соңгарак кала икән, яз соң киләчәк. Мартның 20ләреннән соң гына яз билгеләре күренә башлар. Апрельдән майның беренче яртысына кадәр шактый җылы булыр дип көтелә. Чын җәй июнь уртасында гына килә. Әмма җәй җылы булачак, – дип сөйләде ул безгә.   Явым-төшемгә килгәндә, үлән чыккан вакытта яңгырлар күренми ди. Май ае да, җәй дә яңгырларга бай булмаска охшаган. Иген уңышлары ничегрәк булыр икән дип тә сораштык без аңардан. Былтыргы кебек үк зур уңыш булмаячак икән, ягъни гадәттәгечә көтелә. Аның каравы чия, алмалар әйбәт уңыш бирер кебек, ди Әмир абый.   Казан университетының Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев та мартта кышкы һава торышы булачак дип белдерә. – Март – кыш ае булачак. Язның соңарып килүе хәзерге вакытта республика Арктика һавасы йогынтысында булу белән бәйле. Шуңа күрә Татарстанда түбән температура күзәтелә. Салкын һава торышы март уртасына кадәр сакланачак. Хәзерге вакытта салкын һава агымы бөтен Европа, Себер территориясендә хакимлек итә. Яз иртә килмәячәк, – дигән ул «Татар-информ» агентлыгына. Сүз уңаеннан: 26 февральгә каршы төн 2017-2018 елгы кышның иң салкын төне булган. Авиатөзелеш районында термометр баганалары -29,4 градуска кадәр төшкән. Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтүенчә, 2011 елда бу төн тагын да салкынрак булган. «Казан-Сокол» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Авиатөзелеш районында температура -31,7 градуска кадәр төшкән. Казан буенча бу көнгә абсолют рекорд -33,8 градус тәшкил итә. Шундый температура 1898 елда теркәлгән булган.   Халык сынамышлары Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар. Мартта кояш карны нык кыздырып эретә башласа, картлар: «Быел кар астына ут иртә керде, иген яхшы булыр», – диләр. Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр. Апрель 6сында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса, ашлык уңарга булыр. 23 апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 07.03.2018

Кешеләргә шатлык өләшәбез

$
0
0
07.03.2018 Җәмгыять

- “Самара татарлары” Россия регионнарында басылып чыгучы бердәнбер төсле, калын татар басмасымы ул? 

Данияр Сәйфиев: - Хәтерләвемчә, без 2012 ел ахырында аның өчен материаллар туплый башладык. Ә типо¬графиядән унөченче ел ба¬шында алып кайттык. Шулай итеп, журналыбыз январь ур¬та¬ла¬рында туды, дип әйтергә була.  Башта без Россия регионнарында татар телендә басылып чыгучы бердәнбер журнал сыйфатында йөрдек. Ике - өч елдан соң Нижгарда да “Нижгар татарлары” дип аталган журнал дөнья күрде. Узышу дип кабул итә күрмәгез, ләкин без бу юнәлештә беренче булуыбыз белән горурланабыз.  Әле шуны да билгеләп үтәсем килә: без, беренче номерыннан башлап, “Самар татарлары”н татар оешмалары булган бөтен регионнарга да җибәреп торабыз. Бу санда Россия, СНГ һәм якын чит илләр генә түгел, шулай ук Төркиянең татар оешмалары да, Америка Кушма Штатларының Милли китапханәсе дә бар.   - Журнал бастырып чыгару идеясе ничек барлыкка килде? Данияр Сәйфиев: - Башта идея туды, аннары аны тормышка ашыру мөмкинлеге табылды, дип әйтергә була. 2010-2011 елларда мин әле Ильяс Гомәр улы Шәкүров белән таныш түгел, милләтара телевидение каналы булдыру идеясе белән янып яши идем. Бу турыда өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультанты булып эшләүче Надежда Осипова белән киңәшеп карадым. Ул мине Ильяс Гомәр улына җибәрде. Ильяс әфәнде дә FM дулкынында татар радиосы ачып җибәрү турында хыяллана икән. Нәтиҗәдә, телевидение дә, радио да булмады, ә менә шундый матур журнал килеп чыкты.   - Эшче кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез? Данияр Сәйфиев: - Биш ел элек Самара өлкәсендә өч татар газетасы чыгып килә иде. Дүртенчегә журнал чыгара башлау аларга конкурент булу булмасмы, дигән фикерләр ишетелде. Ә нәтиҗәдә татар газеталары корреспондентлары, авыл-шәһәрләребездә яшәүче авторлар безнең журналга да матур-матур мәкаләләр яза башладылар. Газета форматы журнал форматыннан аерыла бит ул. Әлбәттә, үз журналистларыбыз булуын да теләр идек. Ләкин монда уйланырга урын бар - Самара өлкәсе татар телен камил белүче журналистларга кытлык кичерә.   Ильяс Шакүров:  - Без Данияр белән танышкач, аның журнал чыгару турындагы идеясен мин башта хуплап бетермәдем. Ә Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена әзерләнгәндә, фикер алышу мәйданчыгы булмавын күреп, андый басма кирәклегенә инандым һәм инде корылтай узуга ук съезд материаллары  куелган журналыбыз дөнья күрде.   - Журнал сез уйлаганча барып чыгамы, әллә аны ничектер яхшыртырга кирәк, дигән уегыз бармы? Данияр Сәйфиев: - Һәр яктан камил дип әйтеп булмый, әлбәттә. Чөнки аны яхшырак, инфор¬мациягә, очерк¬ларга, аналитик статьяларга байрак итәсе, яңа рубрикалар булдырасы килә. Ә шулай да, тулаем алганда, мин канәгать.    - Безнең өлкәдә шагыйрьләр дә, язучылар да байтак бит. Халык белән элемтә бармы, борчулары, шатлыклары бе¬лән уртаклашучы гади ха¬лык сезгә хатлар язамы? Язса¬лар, аларга урын бирәсезме? Ильяс Шәкүров: - Журнал биш ел дәверендә гел үзгәреп торды. Ошамаганы - төшереп калдырылды, яхшы дип табылган рубрикалар дәвамлы булды. Дөресен әйткәндә, безнең журнал тез өстендә эшләнә, дияргә була. Аның редакциясе дә, компьютерлары да юк. Сәйфиев әфәнде дә төп эше, гаиләсе, ике баласы, иҗтимагый тормыш һәм шушы журнал арасында ярыла. Бөтен яктан да камил булган басма булдыру өчен махсус редакция, даими эшләүче журналистлар төркеме булырга тиеш. Моңардан башка укучылар белән элемтә тоту да, бөтен кешене дә канәгатьләндерерлек  журнал чыгару да бик кыен.
Данияр Сәйфиев: - Без беркайчан да, беркемне дә җавапсыз калдырганыбыз юк. Мәкаләләр, язмалар җибәрүче бар икән, тик шатланабыз гына. Кызганычка, халык журналга түгел, газеталарга да элеккеге кебек капчык-капчык хат язмый. Аның каравы, сирәк килгән хатлар кадерлерәк булып күренә. Әле бит “Самар татарлары” дип аталган сайтыбыз да бар. Кемнең теләге бар - фикерләрен шунда язып эл¬гәлиләр. Шулар буенча без укучыларыбызның фикерен белеп торабыз. Мондый элемтә тизрәк тә, уңайрак та.    - Әйе, журналда һәм төрле татар газеталарында чыккан мәкаләләр сайтка да куелып бара. Халыкны бушлай информация белән аздырып, матбугат чараларына язылу культурасын югалтабыз дигән фикер туа. Журналист эшенең үзкыйммәте төшә түгелме? Язучы илһам белән генә тукланып тора алмый, аңарга да нәрсәдер ашарга кирәк бит?  Ильяс Шәкүров: - Һәр кеше үзе турында басылып чыккан мәкаләне тарих өчен балаларына калдырырга телидер. Ә компьютер нәрсә ул? Виртуаль дөнья - бүген бар, иртәгә инде юкка чыккан. Безнеке кебек матур журналны башка регионнарга, Татарстанга барганда, өлкәбездә төрле чаралар уздырылганда бүләккә бирергә дә күңелле. Матур да, истәлекле дә. Шунысы гаҗәп - башка регионнардагы татарлар да журналны кулдан тартып алалар, тагын берне генә бирмәссезме дип, сорап киләләр. Ә менә сатып алырга тәкъдим итсәң, алырга теләмиләр. Әллә кирәксенмиләр, әллә акча жәллиләр. Кайвакыт татарларда китап, журнал, матур әдәбият уку культурасы түбән дәрәҗәдә микәнни, дип уйлап куям. Дөрес, һәр әйбернең үз бәясе булырга тиеш. Яхшы журналистика - интеллектуаль хезмәт бит ул.   - Ильяс Гомәрович, әгәр мөмкин булса, шәһәребездәге татар тормышын ничек үзгәртер идегез? Ильяс Шәкүров: - Минемчә, Халыклар дуслыгы йорты бик яхшы урын. Ләкин татарның үз өе булса, безгә тагын да уңайрак булыр иде. Мәсәлән, редакцияләребез, мил¬ли оешмаларыбыз, кибет¬ләребез өчен үз йортыбызны ачып җибәрсәк, бик шәп булыр иде. Без Данияр белән шундый проект та эшләп чыгарган идек. Кызганычка, ул бик кыйммәткә төшә.
Данияр Сәйфиев: - Максатлы юнәлеш дигән төшенчә бар бит дөньяда. Шул ук кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен, татар мәктәпләрендә укучы сәләтле балаларны Казан университетына укырга җибәрсәк, бик яхшы булыр иде. Дөрес, аларны Самарага кире кайтару өчен яхшы хезмәт хакы тәкъдим итәргә кирәк булачак. Тик без моңа әзер түгел.   Биш ел элек без Самарадагы татар басмаларын кор¬порациягә берләштерү идеясе белән кабынып киткән идек. Күңелемнең бер почмагында бу өмет пыскып ята әле.  Бәлки, берләшсәк, күп проблемаларыбызны хәл итәргә мөмкин булыр иде.   - Киләчәктә “Самар та¬тарлары” журналын нинди итеп күрәсез?  Данияр Сәйфиев: - Хәзерге концепциясеннән ерак китмәс идем мин. Бераз төрләндерсәк кенә. Ә моның өчен авторларның күп булуы таләп ителә. Кызганычка, әлегә андый ресурсларыбыз юк.   - Газета һәм журналларга язылучылар санын күбәйтү мәсьәләсенә кайтыйк әле. Бәлки төрле хәвеф-хәтәр, ар¬тистлар тормышыннан ямь¬сез вакыйгалар ту¬рында язып, укучыларны кызык¬сын¬ды¬рырга кирәктер? Данияр Сәйфиев: - Юк инде. Бу басмабызның дәрәҗәсен төшерү, йөзен югалту булыр. Безгә мондый дан кирәкми. Саллы, әдәпле, тормышның яхшы якларын күрсәтүче, позитив журнал буларак башлаганбыз икән, шулай барсын да.    - Ильяс әфәнде, беркемгә дә сер түгел, журналны сез үзегезнең акчага бастырасыз. Моңа өч ай саен 300 - 500 мең сум акча сарыф итәсез. Керем китерә торган “Ипо¬зембанк”ыгыз да күптән юкка чыкты бит инде. Киләчәктә журналны шулай даими рәвештә чыгарып торырга мөмкинлегегез булыр микән? - Журнал киләчәктә дә халкыбызны шатландырып торсын дисәк, аны, һичшиксез, сәүдә тәртәсенә кертергә кирәк булачак. Моның өчен журналның редакторына ныклап реклама белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Беренче бишьеллыгыбызны да без реклама бирүчеләр эзләп үткәрергә тиеш идек. Бөтен акчаны дип әйтмим, яртысын гына булса да, эшләп алырга тиеш идек. Калганы журнал сатудан керергә тиеш. Башка журналлар нәкъ шулай эшлиләр, ә без, татарлар, никтер һаман бушлай журналлар таратабыз, бушлай концертлар оештырабыз, кешеләрне бушлай ашатабыз. Сатып алынган әйбернең генә кадере була, диләр.    - Ә әлегә һәр тираждан ничә журнал сатыла?  - Егерме - утыздыр. Бәлки тагын биш ел ныклап эшләсәк, журнал үз-үзен акларлык дәрәҗәгә җитәр.     - Алай, журналны тук¬татмаска дисез инде? Ильяс Шәкүров: - Милләттәшләребез күңе¬ленә милләт орлыклары салу, шатлык өләшү бик күңелле эш икән ул. Хәлебездән килгән хәт¬ле тырышырбыз, дип уйлыйм.    - Сезнең шулкадәр милли җанлы кешеләр булуыгызга сок¬ланып, эшегездә уңышлар теләп калам.    
---

--- | 07.03.2018

Гөлнара Хәйруллина: “Ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләвем белән бәхетле!”

$
0
0
07.03.2018 Бәйрәм
Хәйруллина Гөлнара Илдус кызы – Росгвардиянең Казан шәһәре буенча ведомстводан тыш сак идарәсе өлкән юрисконсульты булып хезмәт куя. Спортчы, чибәр кыз, уңган хуҗабикә, үзенең яраткан улкае Эмильны тәрбияли, хезмәттә дә иң уңганнардан санала.
- “Вневедомка”га мине бәхетле йолдызым алып килде,- дип уйлый Гөлнара, - монда миңа барысы да ошый: хезмәт хакы, эш графигы, хезмәттәшләрем арасында булган туганлык хисе. 2005нче елда офицер погоннары алдым. Биредә хезмәт итүемә бик шат. Безнең идарә – бер зур гаилә сыман. Барысы да бер-берсен белә. Бер-берең өчен көеп-янып, борчылып яшәүне белеп тору – җанны җылыта. Командирларым да, бөтен хезмәткәрләр дә – туганнарым сыман булдылар. Эшемне дә, янәшәмдәге кешеләрне дә бик яратам, - дип сөйли гади татар кызы капитан Хәйруллина.    Хезмәт елларында бик күп көлкеле очраклар да, җитдиләре дә булды…  Әмма ул иң беренче эш көннәрен бүген дә бик яратып искә ала.       «Ирләр белән беррәттән бик күп спорт белән шөгыльләнергә туры килә. Физик күнегүләр  дә ул, самбо күнекмәләре дә, пистолеттан ату да. Ату бик тә ошый. Һәм бик яхшы килеп чыга». Тыйнаклык туйда кирәк. Оялып торма, Гөлнара! Макаров пистолетыннан Гөлнарабыз бик күп ирләрдән дә яхшырак ата. Ел да тапшырыла торган зачетларда аның гел «5»ле! Хезмәтең өчен дә “5” куярга була. Бәйрәм белән, хезмәттәшебез!                                                                  Әңгәмәдәш Фирая Гайфиева,          РФ Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча            “Ведомстводан тыш сак идарәсе” ФДКУнең матбугат хезмәте.                                                                            
---

--- | 07.03.2018

Камал театрында "Тантана"премияләре тапшырылуның көне билгеле булды

$
0
0
08.03.2018 Мәдәният
27 мартта 19:00 сәгатьтә Халыкара театр көнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә сигезенче мәртәбә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Тантана” («Триумф») премияләре тапшырыла. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия.

Билетлар алу өчен касса телефоны: (843) 293-03-74

 

 


---

--- | 08.03.2018
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live